Электронная библиотека » Фагима Хисамова » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 6 октября 2022, 10:20


Автор книги: Фагима Хисамова


Жанр: Языкознание, Наука и Образование


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 14 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Сонор тартыклар һәм аларның тарихы

Сонор тартыклардан хәзерге татар телендә түбәндәге авазлар гамәлдә йөри: *т(м), *п(н),*ŋ(ң), *l(л), *r(р), *j(й), w*.

Сонор тартыклар барлык телләрдә диярлек бик борынгы һәм тарихи яктан шактый тотрыклы, тарихи үзгәрешләргә азрак бирешә торган авазлардан санала. Бу үзенчәлек төрки телләр, шул исәптән татар теле өчен дә хас. Төрки телләрдә сонор тартыклар күбрәк сүз уртасында һәм сүз ахырында килә, сүз башы позициясе сирәк. Сүз башында борынгы тамыр сүзләрдә j(й) һәм т(м) сонантлары ешрак очрый, әмма *ч(p), *l(л), *n(н) авазлары бөтенләй диярлек кулланылмый.

Тикшеренүчеләр шулай ук сонор авазларның сүз эчендә тиз йомшап, ягъни көчсезләнеп төшеп калу үзенчәлеген билгелиләр (сверхслабые, подвержены ослаблению и выпадению[78]78
  Карагыз: Шунда ук. – 306 б.


[Закрыть]
). Әйтик, татар телендә: иде – ērdi, белән – birlä, имеш – ērmiš һ.  б.

Хәзерге татар телендә актив кулланылышта булган м, н, ң, р, л, й сонантлары – нигез телдән үк килгән борынгы авазлар; ирен-ирен сонанты w (орфографиядәге в хәрефе белән тамгалана) исә, асылда, тарихи тәңгәллекләр нәтиҗәсе булып тора: йаw – jağï (враг), җәйәw – jadağ, аwыр – ağïr һ.  б.

*m (м) авазы. Ирен-ирен, йомык борын сонанты м хәзерге татар телендә төрле позициядә иркен кулланыла:

сүз башы: май, мал, макта, майа, ми, мин, мең, моң, мәңге, меҗ-меҗ, мыр-мыр һ.  б.;

сүз уртасы: җимеш, күмәч, йомырка, өмә, симез, умач, тимер һ.  б.;

сүз ахыры: им, ком, ким, йом, җим һ.  б.

Төрки телләрнең үзенчәлеге буларак, сүз башы (анлаут) беркадәр чикләнгән булса да, бу аваз төрки-татар тамырлы күп кенә сүзләрдә чагылыш таба, һәм шунысы характерлы: әлеге сүзләр борынгы төрки сүзлекләрдә дә күпчелек очракта *т(м) авазы белән теркәлгәннәр: мая (майа) – таjа (суть, начало), макта – mаğ, ма (слава, хвала), мәңге – mēŋgü, миңле – mēңlüg, мен – min (подниматься), мең – miŋ, муйынчак – mōnčaq, мөгез – müjüz һ.  б.

Сүз башы өчен төрки телләрдә *b(б)~*т (м) тәңгәллеге характерлы: мин – bēn, муйын – bojun, мең – biŋ, моң – buŋ һ.  б. Бу үзенчәлек өлешчә татар телендә дә урын ала. Әдәби телдә ул башлыча күрсәтү алмашлыгының төрләнешенә карый: бу – моның, моңа, моны һ.  б. Аерым сөйләшләрдә исә: муйын – бун, балан – малан (мишәр сөйләшләре), муйын  – буйын, буйынса, монда – бунда, мондай – бундай, букча – мукча, бәндә – мәндә (урта диалект сөйләшләре), бөрлегән  – мерлегән (Пермь сөйләшләре) кебек сүзләрдә урын ала.

Төрки телләрдә әлеге закончалык шактый киң таралган фонетик күренеш санала, һәм ул борынгы тамыр нигезле сүзләрдә килә (мең – biŋ – miŋ, борыч – mïrč – borč, моң  – buŋ, тип һ.  б.), әмма бу тәңгәллекнең тарихи нигезе, ягъни кайсы тартыкның борынгырак булуы турында хәзергә кадәр галимнәр арасында фикер уртаклыгы юк[79]79
  СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 310–317.


[Закрыть]
.

Сүз уртасы позициясендә м авазы ике сузык уртасында (а), тартыклар янәшәсендә (ә) килә һәм, нигездә, үзгәрешсез кала:

а) көмеш, күмәч, кымыз, мәми, җимеш, тимер, камыш һ.  б. Кайбер тәңгәллекләрдән бу позициядә б~м тәңгәллеге аерым сөйләшләрдә теркәлгән: чыбык – чымык, кубыз – кумыз, кирпеч – кирбеч – кирмеч һ.  б.;

ә) камчы, түмгәк, тимгел, омтылу, төмсә һ.  б. Төрле сөйләшләрдә сүз уртасында (тартыклар янәшәсендә) м~н тәңгәллеге урын ала: бармак – барнак (Тау ягы керәшеннәре сөйләше), омтылу – ынтылу (Эстәрлетамак сөйләше, мишәр диалекты).

Сүз ахырында м авазы еш кулланыла һәм шулай ук тотрыклы саклана: ком, дым, ким, күм, им, йом, кем, җим, җылым һ.  б., м~н тәңгәллегенең аерым мисаллары урта диалект сөйләшләрендә, шулай ук мишәр сөйләшләрендә очрый: калым   – калын, явым – явын, бердәм – бердән, агым су – агын су һ.  б.

м авазы һәртөрле кушымчаларда, ярдәмлек сүзләрдә, ымлыкларда һәм аваз ияртемнәрендә килә: – ма/-мә; – мый/-ми (бар-ма, кил-мә, укы-мый, сөйлә-ми); – мы/-ме (бара-мы, килә-ме), маһ-маһ, мияу һ.  б.


*n(н) авазы. *п(н) авазы – тел алды, ярым өрелмәле борын сонанты, төрки нигезле сүзләрдә аның кулланылышы позицион яктан чикләнгән. Сүз башында бу аваз бары тик аерым сүзләрдә генә килә, актив кулланылышы сүз уртасында һәм сүз ахырында.

Сүз башында *п(н) авазының кулланылышын төрки тел белемендә бердәнбер *пē(нә, ни) сорау алмашлыгы белән бәйләп карыйлар. Хәзерге татар телендә нә, ни алмашлыгы нигезендә ясалган күп кенә сорау алмашлыклары кулланыла: нәрсә, ничек, нигә, нидән һ.  б. Бу алмашлыкларның кулланылышы шулай ук борынгы нигез телгә барып тоташа: нәрсә   – пē ērsä, ничек – nēčük, ничә – nēčä, нигә – nēkä һ.  б. Әлеге алмашлыклардан тыш, этимологиясе бик үк ачык булмаган ногыт  – nuğut, наждак – niždaq, нукта, нык кебек сүзләр гамәлдә йөри, нечкә сүзендәге н авазы тарихи аваз үзгәрешләренә, метатезага бәйләп аңлатыла: нечкә – inčke – ničke.

Хәзерге татар телендә сүз башында н авазы гарәп-фарсы алынмаларында иркен кулланыла: нәби, нәсыйхәт, нәсел-нәсәп, ниһаять, ният һ.  б. (гарәп алынмалары), надан, намаз, нәзек, нишан, начар, наз һ.  б. (фарсы алынмалары).

Сүз уртасында *п(н) авазы төрки нигезле сүзләрдә ике сузык уртасында (а) һәм тартыклар янәшәсендә (ә) килә:

а) ана (әни), канат, эне, энә, кинәт, сунар, чаган, оныт, таны, чәнеч һ.  б.;

ә) кондыз, көндез, киндер, йончу, җәнлек, әнчек һ.  б.

Сүз ахырында борынгы *п(н) авазы шулай ук тотрыклы саклана: көн, төн, кан, тун, сан, сан (уважение), син, кын, он, ун һ.  б.

Бары тик аерым сөйләшләрдә генә сүз ахырында н~м тәңгәллеге барлыкка килгән: агым су – агын су, явым – явын, үлән  – үләм, болын – болым, төтен – тетем, колын – кылым һ.  б. Әлеге тәңгәллек – чагыштырмача сирәк күренеш, ул урта диалект (Кама Тамагы, Касыйм, Тархан, Эчкен, Красноуфим сөйләшләре) һәм мишәр сөйләшләрендә урын ала.

н авазы төрле кушымчаларда килә: корал-ның, корал-ны, бала-ны, каз-ның һ.  б. Шул ук вакытта, сүзгә кушымчалар ялганганда, төрки телләрдә н авазының күптөрле ассимилятив тәңгәллекләре теркәлгән. Бу очракта иң характерлы буларак n~d~t(н~д~т) тәңгәллеге билгеләнә[80]80
  СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 326.


[Закрыть]
. Әйтик, башкорт телендә: коралдың (коралның), урамды (урамны), кадандың (казанның) һ.  б.; казах телендә: attï (атны), attïŋ (атның) һ.  б.


Әмма татар телендә, алда китерелгәнчә, н авазы һәртөрле кушымчаларда да үзенең тотрыклы борынгылыгын саклый.

*ŋ(ң) авазы. Тел арты, ярым йомык (смычно-щелевой) сонант (ŋ) авазы төрки телләрдә, шул исәптән татар телендә дә, сүз башында кулланылмый. Аның сүздә гадәти позициясе сүз уртасында һәм сүз ахырында.

Сүз уртасында ң авазы ике сузык уртасында (а) һәм тартыклар янәшәсендә (ә) килә:

а) киңәш, күңел, иңә (иңү), йаңа, йаңак, сеңү, сеңер, сыңар, җиңел һ.  б.;

ә) әңгәмә, диңгез, эңгер, йаңгыр, иңкел, маңгай, кыңгыр, шоңкар, чөңгер, сөңге һ.  б.

Тикшеренүчеләр сүз уртасында килгән ң авазын борынгы нигез телгә нисбәтлиләр, аны нг, нк авазлар җыелмасындагы охшашлануга – ассимиляция күренешенә бәйләп аңлаталар. Татар телендә мондый охшашлану бигрәк тә сүзгә кушымчалар ялганганда ачык чагылыш таба: мин+га – миңа, син+ га  – сиңа, ан+га – аңа һ.  б.

Әмма күп кенә сүзләрдә, алдагы мисалларда күрсәтелгәнчә, нк, нг авазлар жыелмасы ңг, ңк рәвешендә дә саклана: мәңге, коңгырт, диңгез, йаңгыр, ыңгырашу, сеңгер, тәңкә һ.  б. Аерым сөйләшләрдә исә ңг авазлар җыелмасының кулланылышы күбрәк дәрәҗәдә дә чагылыш таба: миңга, сиңга, куркыңгыч, аңгар, аңгыша һ.  б. (Казан арты керәшеннәре сөйләше) Тикшеренүчеләр бу күренешне татар теленә һәм өлешчә казах теленә хас үзенчәлек дип билгелиләр[81]81
  Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С.  340. (Мисалларда А.  М.  Щербакның кириллицага нигезләнгән тран– скрипциясе.)


[Закрыть]
.

Сүз ахырында *ŋ(ң) авазы, башка төрки телләрдәге кебек үк, шактый эзлекле кулланыла: аң, миң, уң, соң, таң, моң, иң, чаң, чың-чың һ.  б.

Килеп чыгышы беркадәр бәхәсле булса да, бу позициядә дә ң авазының икенчел аваз булуы турында фикер өстенлек ала. Галимнәр сүз ахырындагы ң авазы шулай ук нк, нг авазлар җыелмасыннан килеп чыккан булырга тиеш дип саныйлар. А.  М.  Щербак, мәсәлән, тиң, соң һ.  б. сүзләренең килеп чыгышын тиң<mэŋ<*tänk, соң<sonk рәвешендә реконструк– цияли.

Татар телендә ң авазының тарихи үзгәрешләренә килгәндә, урта диалектның һәм шулай ук көнбатыш диалектның, аерым сөйләшләрендә ң~н тәңгәллеге шактый киң таралган күренеш булып тора:

а) урта диалектның Дөбьяз, Лаеш, Кама Тамагы, Эчкен һ.  б. сөйләшләрендә: мең – мен, аң – ан, җиң– дҗин, аның  – анын һ.  б.;

ә) мишәр сөйләшләрендә: барасың – барасын, әйтәсең – ә(й)тәсен, китәсең – китәсен һ.  б.

Төрки телләр күләмендә алганда, ң~н тәңгәллеге күбрәк угыз төркеме телләреннән азәрбайҗан, төрек, караим телләре өчен хас. Башка тарихи тәңгәллекләрдән ң~w, ң~м, ң~j (й) тәңгәллекләрен билгеләп үтәргә мөмкин.

Бу уңайдан татар телендәге күлмәк, сөйәк кебек сүзләрнең этимологиясе кызыклы.

Күлмәк сүзенең килеп чыгышына карата, мәсәлән, ике төрле этимологик вариант күрсәтелә: *köŋläk – köjläk (бу сүз, ягъни көйләк, татар теленең көнчыгыш диалекты сөйләшләре өчен хас[82]82
  Тумашева Д. Г. Словарь диалектов сибирских татар. – Казань : Изд-во Казан. ун-та, 1992. – С. 101.


[Закрыть]
), биредә ң~й тәңгәллеге чагылыш таба;

*köŋläk – gömläk – kölmäk – күлмәк – бу очракта ŋ~т (ң~м) тәңгәллеге һәм метатеза (т~л) күренеше урын ала.

Сөяк (сөйәк) сүзендә исә ң~w~j(й) тәңгәллеге чагыла: *söŋük  – süwek.


*l(л) авазы. *l(л) авазы хәзерге татар телендә тел алды, ярым йомык (смычно-проходной) сонор, яңгырау авыз авазы буларак характерлана[83]83
  Татарская грамматика. В 3 т. Т. 1. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – С. 93.


[Закрыть]
. Төрки тамырлы сүзләрдә л авазының калынрак яки нечкә әйтелеше тулысынча сузыкларга бәйле: алды, килде, кол – көл һ.  б.

Бары тик мишәр сөйләшләрендә генә аерым очракларда нечкәртелгән (палаталь) л’ авазының әйтелү очраклары теркәлгән: Ал’ук (Алимулла), йугалды – йугал’ды һ.  б.

Башка барлык төрки телләрдәге кебек үк, татар телендә л   сонантының кулланылышы позицион яктан чикләнгән: ул, нигездә, сүз уртасында һәм сүз ахырында килә: алма, болан, былтыр, ал, бел, кал һ.  б.

Сүз башы позициясендә л авазы һәртөрле алынма сүзләрдә иркен кулланыла: лимон, лампа, ларёк, лафет, лирика, лаек, ләззәт, лазем, ләгънәт һ.  б. Әйтелеш үзенчәлеге ягыннан, киң сузыклардан (а, ә авазлары) алда килгән л авазы янында ы, э (е) авазлары өстәп әйтелә (протеза күренеше): ылампа, эләззәт, ылайық һ.  б.


Борынгы нигез телгә мөнәсәбәттә бу авазның хәзерге төрки телләрдә һәртөрле аваз ияртемнәрендә иркен кулланылуын исәпкә алып, галимнәр аның борынгыда сүз башы позициясендә кулланылган булуын да бөтенләй үк кире какмыйлар[84]84
  Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 346.


[Закрыть]
. Татар телендә, мәсәлән, түбәндәге аваз ияртемнәре актив кулланылышта йөри: лап-лап, лабыр-лобыр, лаш-лош, лаштыр-лоштыр, лач-лоч, ләң-ләң, леп-леп, лапыр-лопыр һ.  б. Аваз ияртемнәре нигезендә ясалган фигыльләр: лыштырдау, лапылдау, ләңгелдәү, ларылдау һ.  б.

Татар телендә сүз башында л авазы кайбер борынгы төрки нигезле сүзләрдә дә килә: лачын – lačïn, ләкшә (диал.) – laqša (пшеничная мука, лапша), лай, ләм, лач (лач булдым), лашман һ.  б.

Сүз уртасында л авазы ике сузык уртасында (а) һәм тартыклар янәшәсендә (ә) кулланыла:

а) алан, алабута, баш, бәлеш, болан, болыт, җиләк, җылым, улак, үлән, олан, тәләй (бәхет) һ.  б.;

ә) алкыш, алты, балдак, балчык, балтыр, көлтә, төлке, калтыра, талкы, тәлгәш һ.  б. Мисаллардан күренгәнчә, бу очракта л авазы, кагыйдә буларак, беренче ябык иҗек ахырында килә.

л авазы сүз ахырында актив кулланыла: ал, бел, кул, кил, ил, кол, йул, тал, тул, сүл, чал һ.  б.

Татар теленең төрле диалект һәм сөйләшләрендә чагылыш тапкан түбәндәге тарихи тәңгәллекләрне билгеләп үтәргә мөмкин:

л~н, л~р тәңгәллекләре: гөрләвек – гөрнәвек, йолдыз – җондоз, теләнү – кенәнү, пилмән – пирмән, салулау – сарулау (Казан арты һәм Тау ягы сөйләшләре); тешләү – тешнәү, исле – исне, сөрлегү – сөрнегү, шаулый – шауный, чәлтер  – чәнтер, арқылы – аткыры, йамансылау – йамансырау (мишәр сөйләшләре). Мишәр сөйләшләрендә шулай ук л авазының төшеп калу күренеше чагылыш таба: йуғалтма  – йугатма, йыкма (йыгылтма) – йыгытма һ.  б.

Татар әдәби телендә һәм сөйләшләрдә шулай ук, сүзгә кушымчалар ялганганда, ассимилятив тәңгәллекләрдән л~н тәңгәллеге чагылыш таба: көн-ләр – көн-нәр, таң-лар – таң-нар, урам-лар – урам-нар һ.  б.

*r(р) авазы. *r(р) авазы – тел алды, калтыраулы авыз авазы, яңгырау сонор тартык, килеп чыгышы буенча ул борынгы төрки нигез телгә барып тоташа. Кулланылышы ягыннан р тартыгы шактый тотрыклы, сүз эчендәге төрле позицияләрдә, нигездә, үзенең борынгылыгын саклый, әмма бу аваз сүз уртасында һәм сүз ахырында гына кулланыла, сүз башы позициясе юк, бу үзенчәлек башка барлык төрки телләр һәм борынгы нигез тел өчен дә хас. Сүз башында чикләнгән хәлдә генә кулланыла торган башка сонор тартыклардан да аермалы буларак (мәсәлән, м, н тартыклары), р сонанты сүз башында аваз ияртемнәрендә дә очрамый. Алынма сүзләрдә, сүз башында кулланылганда да, аның әйтелешендә протеза элементы чагылыш таба. Мәсәлән: эрәхмәт, эрәсем, ырамазан, эрәнҗү, эрәт, эрәхәт, ырух һ.  б.

Аерым очракларда протеза күренеше язуда да чагылыш таба: урыс (рус), ураза (р’уза), Оркыя (Рокыя) һ.  б.

Сүз уртасында р сонанты ике сузык уртасында (а) һәм тартыклар янәшәсендә (ә) килә:

а) ара, әрем, әрекмән, борын, бөре, бүре, зирек, ирен, йырак, кара, карын, орыш, сөрән, төрән, сөрем һ.  б. Борынгы төрки сүзлекләрдә дә бу сүзләрнең күпчелеге шундый яңгырашта теркәлгән: аrа (промежуток), эrin (губы), ari (очищать), burun (нос), böri (волк), orun (место), keräk (нужный) һ.  б.;

ә) арка, борчак, аркан, карга, карчык, керпе, кырку, орчык, бармак, борча, иркә һ.  б. Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, тартыклар янәшәсендә р авазы күбрәк иҗек ахырында кулланыла. Борынгы сүзлекләрдә: аrqa (спина), kirpi (ёж), burčaq (горох), qarğa (ворон), qarğïš (проклятие) һ.  б.

Сүз ахырында р авазының ике төрле кулланылышы үзенчәлекле:

а) бу аваз үзе генә кулланыла: бар, бор, бир, кар, кыр, тар, сөр, төр һ.  б.;

ә) шаулы тартыклар белән янәшә кулланыла һәм тартыклар кушылмасын барлыкка китерә (стечение согласных), арт, карт, көрт, корт, сырт, кырт, сөрт, урт һ.  б. Сүзлекләрдә: sürt (вытирай), art (увеличиваться), art (cпина), qart (старик), qurt (червь), sarq (сочиться) һ.  б.

Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, татар телендә *r(р) авазы сүздәге төрле позицияләрдә үзенең борынгылыгын тотрыклы саклый. Әдәби телдә һәм аерым сөйләшләрдә кайбер сүзләрдә генә аерым тарихи тәңгәллекләр чагылыш таба:

1) р~з тәңгәллеге: кигер – кигез, меңгер – меңгез, үткәр  – үткәз, йаткыр – йаткыз һ.  б.;

2) мишәр диалект сөйләшләрендә аерым сүзләрдә р~л тәңгәллеге теркәлгән: зуррақ – зурлак, бирерәк – бирләк, арырақ  – арлак һ.  б. Шулай ук й тартыгы төшеп калу исәбенә бу сөйләшләрдә р авазы шактый нык нечкәрә (палатальләшә): бәйрәм – бар’ам, қайрақ – кар’ак һ.  б.

Төрки телләр күләмендә алганда, тикшеренүчеләр р авазының, башка сонор тартыклар кебек үк, сүз эчендә тотрыксыз булуын, еш кына төшеп калуын билгелиләр. Бу үзенчәлек хәзерге төрки телләрдән аеруча уйгур теле өчен хас: артык  – a: tuq, иртә—e: tä, дүрт – tö:t, карчыга – qa:čğa һ.  б.[85]85
  СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 371.


[Закрыть]
Татар телендә р авазының кыскаруы иде – эrdï, белән – birlän, туры – toğru кебек сүзләрдә генә чагылыш таба.

*j(й) авазы. *j(й) – тел уртасы, өрелмәле, яңгырау, сонор тартык аваз, сүздәге кайбер позицияләрдә ул ярымсузык булып та ишетелә. Әлеге аваз хәзерге татар телендә сүзнең төрле урыннарында бик иркен кулланыла: йал, йакын, йегерме, кайда, төймә, ай, тай, туй һ.  б. Алдарак искәртелгәнчә, тарихи фонетика юнәлешендә тикшеренүчеләрне аеруча *j(й) авазының сүз башында кулланылышы кызыксындыра, әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә шактый бәхәсле карашлар бар, һәм алар инде тюркология фәненең башлангыч чоры – Радловлар заманыннан ук килә. Эш шунда: хәзерге төрки телләрдә сүз башындагы *j(й) авазы бик күптөрле тарихи тәңгәллекләрне чагылдыра, һәм бу тәңгәллекләр тарихи фонетикага багышланган хезмәтләрдә күбрәк: j~ǯ~ž~č~z~d~d’, ягъни й~дҗ~ж~тч~з~д~д’ тезмәсе рәвешендә бирелә. *j(й) авазы, мәсәлән, сүз башында хәзерге төрки телләрдән күбрәк угыз төркеменә кергән азәрбайҗан, төрек, төрекмән һ.  б. телләрдә системалы чагылыш таба; татар телендә й, җ авазлары шул ук позициядә бердәй диярлек ешлыкта кулланыла: казах, уйгур телләре һәм кайбер башка төрки телләрнең аерым сөйләшләре өчен j~ž(ж) тәңгәллеге хас (җир – žer, йул – žol); көнчыгыш төрки телләрдән хакас, тува, шор телләрендә сүз башында j~č(й-mч) тәңгәллеге урын алган (йақшы – čaqsï, йар – čar (берег) һ.  б.)[86]86
  Карагыз: Шунда ук. – 156–274 б.


[Закрыть]
.

*j(й) авазының иң беренчел аваз, ягъни архетип булуы турындагы карашны башлап В. В. Радлов үзенең төрки телләрнең чагыштырмалы фонетикасына багышланган хезмәтендә нигезли[87]87
  Radloff W. W. Phonetik der nürdlichen Türkshprachen. – Leipzig, 1882. – S. 16.


[Закрыть]
. В. А. Богородицкий шулай ук *j(й) авазы беренчел аваз булган дип саный[88]88
    Богородицкий В. А. Введение в татарское языкознание. – Казань, 1953. – С. 106–107.


[Закрыть]
. Әлеге карашка капма-кар– шы фикер фин алтаист галиме Г. Й. Рамстедт хезмәтләрендә китерелә. Ул *j(й) авазы борынгы ž(дж) аффрикатында йомылу элементының йомшавы нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип саный[89]89
  Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 257.


[Закрыть]
. Шуңа охшаш карашлар чит ил галимнәреннән Г. Дёрфер, К. Менгес, Н. Поппе хезмәтләрендә дә урын ала[90]90
  Шунда ук. – 257 б.


[Закрыть]
. Соңгырак чор тикшеренүчеләрдән A. M. Щербак, мәсәлән, шулай ук барлык бу тезмәдәге авазларның иң борынгы «бабасы» (архетибы) хәзерге чуаш телендәге бик нечкә әйтелешле с’ – (ѕ’) авазына якын тешара саңгырау спирант булган дип саный[91]91
  Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.  : Наука, 1970. – С. 79–80.


[Закрыть]
. Әлеге карашка капма-каршы фикер Б. А. Серебренников һәм Н. З. Гаджиева хезмәтләрендә китерелә. Бу галимнәр й – җ  – ж… авазлар тезмәсендә иң борынгы архетип *j(й) авазы булган дип саныйлар һәм бу мәсьәләдә күбрәк типологиягә нигезләнәләр. Башка семьядагы телләрдә дә, мәсәлән, испан, португал, борынгы һәм яңа һинд телләрендә күзәтелгән j~ž(й~дҗ) тәңгәллегендә *j авазының беренчел булуы дәлилләнгән санала[92]92
  Серебренников Б. А., Гаджиева Н. З. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. – М.: Наука, 1986. – С. 51–54.


[Закрыть]
. Б.  А.  Серебренников шулай ук башка бер хезмәтендә борынгы төрки нигез телдә сүз башында бары тик саңгырау тартыклар гына кулланылу шартларында яңгырау ž  аффрикатының шул ук позициядә килә алмавын билгели[93]93
  Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 259.


[Закрыть]
. *j авазының беренчел булуын дәлилләгәндә, тикшеренүчеләр бу авазның, Орхон-Енисей язмаларыннан башлап, күрсәтелгән позициядә барлык борынгы язма истәлекләрдә кулланылуына да игътибар итәләр.

Алдарак искәртелгәнчә, хәзерге татар телендә й сонанты сүзнең төрле урыннарында – сүз башы, сүз уртасы, сүз ахыры позицияләрендә – иркен кулланыла. Сүз уртасында ул күбрәк иҗек ахырында һәм шулай ук тартыклар янәшәсендә килә.

Сүз башы позициясендә татар теленә диалектара й~ɡҗ~җ тәңгәллеге хас. Әдәби тел һәм урта диалект сөйләшләре – җ-лаштыручы (й~җ), ә көнбатыш (мишәр) һәм көнчыгыш (Себер татарлары) сөйләшләре й-лаштыручы сөйләшләр булып санала: җир – йир, җимер – йимер, җиде – йиде, җеп – йеп, җылы – йылы, җыр – йыр һ.  б.

Әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк: фонетик яктан, нигездә, урта диалект үзенчәлекләрен саклаган хәзерге әдәби телдә сүз башында й һәм җ авазлары бердәй диярлек ешлыкта кулланыла.

Сүз башында й авазы борынгы *j авазын чагылдыра: йал  – jal (грива), йaw – jaǧ (враг), йаңғыр – jaǧmur, йай – jaq (сторона), йақа – jaqa (воротник), йар – jar (берег), йарату – jarat (создавать), йарым – jarïm (половина), йарашу – jaraš (ладить), йалтыра – jaltïra (сверкать) һ.  б.

Борынгы *j авазы әдәби телдә җ белән тәңгәлләшә: җиде  – jeti (семь), җәйәw – jajaǧ (пешком), җыр – jïr (песня), җылы  – jïlïǧ (тепло) һ.  б.

Шул ук вакытта борынгы*j авазының җ белән тәңгәлләшүендә билгеле бер закончалык та бар: беренчедән, алдагы бүлекләрдә күрсәтелгәнчә, җ-лашу күбрәк тар һәм ярымтар сузыклар катнашкан сүзләрдә барлыкка килә: җете – jiti (острый), җир – jer (земля), җиң – jeŋ (рукав), җил – jel (ветер) һ.  б.; икенчедән, й~җ тәңгәллеге нәтиҗәсендә еш кына нигез нечкәрә, а~ә тәңгәллеге барлыкка килә: җәйел – jadïl (растилаться), җәйләү – jajlaǧ (долина), җәй – jaj (лето) һ.  б. Сүз башында җ-лаштыру, ягъни й~җ тәңгәллеге урта диалект сөйләшләрендә тагын да киңрәк таралган, һәм бу сөйләшләрнең күбесендә җ тартыгы, алдарак искәртелгәнчә, йомшак әйтелешле, өрелмәле аваз буларак характерлана: йарый – җарый, йул – җул, йасмық – җасмық, йал йорты – җал җорты, йырақ – җырақ, йәшен – җәшен һ.  б. Урта диалектның Бастан сөйләшендә һәм керәшен татарлары сөйләшләрендә й~дҗ тәңгәллеге күзәтелә, ягъни бу сөйләшләрдә дҗ аффрикаты әйтелә: йөрәк – дҗерәк, йомшақ – дҗымшақ, йаулық  – дҗаулық (Бастан сөйләше); йегерме – ɡҗегерме, йақын – ɡҗақын, йул – ɡҗул, йәмле – ɡҗәмне (керәшен сөйләшләре). Оренбург өлкәсендә таралган аерым сөйләшләрдә исә әдәби телдәге җ авазы урынына й авазы кулланыла: җыр – йыру, җәйәw – йәйәw, җебү – йебү, җәймә – йәймә, җил – йел, җиләк – йеләк һ.  б.

Бу күренеш күрше башкорт теле йогынтысы буларак аңлатыла ала, чөнки башкорт теле өчен татар теленең көнбатыш диалекты һәм Себер татарлары диалектларындагы кебек үк й-лаштыру хас.

Сүз уртасы позициясендә татар әдәби телендә борынгы j(й) авазы үзе саклана, һәм ул беренче иҗек ахырында (а) һәм икенче иҗек башында (ә) бердәй диярлек ешлыкта кулланыла:

а) ай-қа, әй-бер, бай-ғыш, бәй-лә, ай-мыл, қай-мақ, сай-ғақ, қой-рық һ.  б.;

ә) а-йыр, а-йа, бо-йық, ки-йек, қа-йыр, кө-йәз, ки-йез, кө-йә, қу-йы һ.  б.

Сүз уртасындагы й авазы аерым очракта ғ~й һәм г~й тарихи тәңгәллеге нәтиҗәсе булып тора:

ғ~й тәңгәллеге: сыйыр (сыер) – siǧir, сайысқан – ѕаǧizǧаn, җыйын (җыен) – jïǧïn, бәйле – ƅaǧlï һ.  б.;

г~й тәңгәллеге: ийел (иел) – egil, төйен (төен) – tiigin, өйер (өер) – ögür (стадо) һ.  б.

Бу позицияләрдә й~җ тәңгәллеге исә урта диалектның аерым сөйләшләрендә, нигездә, кушма сүзләрдә яки алынма сүзләрдә генә чагылыш таба: берҗулы, алҗапқыч, вәринҗә, мөрҗә (морҗа), дөнҗа һ.  б.

Сүз ахырында й авазы һәм әдәби телдә, һәм һәртөрле сөйләшләрдә актив кулланыла: ай, ай-вай (ымлык), сай, сөй, тай, төй, қой, көй, җөй, җый, қуй, туй һ.  б.

Башка төрки телләргә һәм шулай ук борынгы төрки нигез телгә мөнәсәбәттә караганда, сүз уртасында һәм сүз ахырында кулланылган j(й) авазы, аерым тарихи тәңгәллекләрне исәпкә алмаганда, шулай ук борынгыдан килгән күренешне чагылдыра. Тикшеренүчеләр билгеләгәнчә, борынгы истәлекләрнең күбесендә, әйтик, Мәхмүд Кашгаридан башлап, борынгы кыпчак, борынгы сәлҗүк язма истәлекләрендә, шулай ук борынгы чыгтай классик язма әдәби теле истәлекләрендә сүзнең бу урыннарында, нигездә, й авазы килә:

а) сүз уртасында: ajaq, ajǧir, qajïn, qojan, büjük, qajǧu һ.  б.;

ә) сүз ахырында: qoj (куй), toj (туй), boj (буй), kej (кий), quj (қой) һ.  б.[94]94
  СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 281–287.


[Закрыть]
Хәзерге төрки телләрдән исә әлеге позицияләрдә й  авазы азәрбайҗан, төрекмән, төрек, комык, нугай, башкорт, казах, кыргыз һәм башка кайбер телләрдә кулланыла. Шул ук вакытта Көнчыгыш Себердә таралган төрки телләрдән тува, тофалар телләрендә, борынгы халаҗ телендә һәм шулай ук борынгы язма истәлекләрнең билгеле бер төркемендә (борынгы Енисей язмалары, борынгы уйгур һәм карахани-уйгур чоры язма истәлекләрендә) сүз уртасында һәм сүз ахырында тел алды, яңгырау d (ɡ) тартыгы чагылыш таба:

а) сүз уртасында: айақ – adaq (нога), бийек (биек) – bädük (высокий), чайан (чаян) – čodan (скорпион), қайызлау (каезлау) – qadïz (кора), кийем (кием) – kädim (одежда) һ. б.;

ә) сүз ахырында: буй – ƅod (тело), қуй – qod (оставлять) һ.  б.

Бу уңайдан тикшеренүчеләр һәр ике авазның, ягъни *j(й) һәм *d(д) авазларының, төрки телләрнең төрле төркемнәрендә борынгыдан ук янәшә кулланылган булуын фаразлыйлар[95]95
  Шунда ук. – 290 б.


[Закрыть]
.


w авазы. Ирен-ирен, яңгырау, сонор тартык – w авазының хәзерге татар графикасында үз хәрефе юк. Ул сүз башында һәм сүз уртасында иҗек башында килгәндә – в хәрефе белән (вакыт, Вәли, са-выт та-вык), сүз ахырында һәм сүз уртасында иҗек ахырында килгәндә, у, ү хәрефләре белән белдерелә (тау, дәү, сау, тауда, сәүдә).

Төрки телләрнең тарихи фонетикасына мөнәсәбәттә w авазы икенчел аваз санала, ул борынгы нигез телгә нисбәтләнми. Хәзерге вакытта татар, башкорт телләрендә һәм шулай ук кыпчак төркеменә кергән нугай, казах, карачай-балкар һ.  б. телләрдә кулланыла торган әлеге аваз борынгыда *g(г), *ǧ(ғ) авазларының сузыклар янәшәсендә йомшавы нәтиҗәсендә барлыкка килгән аваз булып санала, ягъни бу очракта *g~w, *ǧ~w (г~w, ғ~w) тарихи тәңгәллеге чагылыш таба.

Сүз башы позициясендә хәзерге татар телендә w авазы, нигездә, алынма сүзләрдә генә очрый: Wәли (Вәли), wamaн (ватан), waқыm (вакыт), wәғәз (вәгазь), wәзир (вәзир) һ.  б.

w авазына башланган төрки-татар нигезле сүзләрдән бары wақ (вак) һәм waт (ват) сүзләрен генә китерергә мөмкин. Бу сүзләрнең борынгы төрки телдә яңгырашы турында кызыклы фикерләр Р.  Әхмәтьяновның «Татар теленең этимологик сүзлеге» хезмәтендә[96]96
  Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. 4 томда. 1  т. (А – Й). – Бирск, 2005. – 154 б.


[Закрыть]
китерелә. Галим дәлилләгәнчә, хәзерге телдәге waқ сүзе борынгы ubaq (увак) – ufaq (уфак) нигезле сүзгә барып тоташа. Хәзерге татар телендәге waқ-төйәк парлы сүзенең борынгы төрки сүзлекләрдә (Будагов сүзлегендә, мәсәлән) ufaq – tüfek рәвешендә теркәлүе күрсәтелә[97]97
  Шунда ук. – 155 б.


[Закрыть]
. Биредә шулай ук wat (ват) сүзенең борынгы формасы uwat – ufat (уват – уфат) рәвешендә булганлыгы дәлилләнә[98]98
  Шунда ук. – 155 б.


[Закрыть]
.

Сүз уртасында хәзерге телдә w сонанты ике сузык уртасында (а) һәм тартыклар янәшәсендә, гадәттә, беренче иҗек ахырында килә (ә). Һәр ике очракта бу авазның кулланылышы борынгы ғ~w тәңгәллеген чагылдыра:

a) awыз – aǧïz, awыp – aǧïr, баwыр – baǧïr, қаwын – qaǧun һ.  б.;

ә) awнa – aǧнa, аwлақ – aǧlaq, йаwмақ – jaǧmaq, йawdы  – jaǧdi һ.  б.

Аерым очракларда борынгы ғ авазы урынындагы w авазы тулысынча чагылмаска мөмкин, ул янәшәдәге сузыкны беркадәр төсмерләндереп кенә килә: суwық – suq, йywан – joǧan.

Сүз ахырында килгән w авазы шулай ук ǧ~w тәңгәллеген чагылдыра: aйaw – ajaǧ (почитание), maw – taǧ, caw – saǧ, йaw – jaǧï (враг) бaw – вaǧ һ.  б. яки aǧu (ағу) авазлар җыелмасын алыштыра: қыраw – qïraǧu, бoгaw – buqaǧu h. б.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации