Электронная библиотека » Кылыч Сайяди » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 09:00


Автор книги: Кылыч Сайяди


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 14 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +
ТАҺИРНЫ БАГДАД ПАДИШАҺЫНЫҢ КЫЗЫ ТОТЫП АЛГАНЫ
 
Бу өч кыз иде айдан да яктырак,
Күреп шаһлар, аякта булыр шулчак.
 
 
Өчәүләп чөнки шат булырлар иде,
Багдад шәһәрендә йөрерләр иде.
 
 
Гөл иде берсе Ирәм бакчасыдай,
Алар үтәр шәраб өләшүчедәй.
 
 
Чират белән кызлар йөрерләр иде,
Һәр өч көндә бер чират җитәр иде.
 
 
Җитте шушы көндә Маһымга чират,
Таһирга булып тагын бәхет-дәүләт.
 
 
Күз күреме еракта агар дәрья,
Шушы дәрьяда Таһир булды пәйда.
 
 
Күрерләр бер кара дәрья йөзендә,
Юк иде ул заман акыл үзендә.
 
 
Киләдер, күренер гүя ул сандык,
Күзе яшьле иде, бәгыре канлык.
 
 
Бар иде кечесе, Шәһри исемле,
Кеше күрсә, теләктә булыр иде.
 
 
Диде Шәһри аңа: – И күз нурым ла,
Ки бер сандык киләдер су йөзендә.
 
 
Диде Маһым аңа: – Йөзүче керсен,
Ачып күрми, аны безгә китерсен.
 
 
Янә бер кыз, исем-аты – Җиһангир,
Диде: – Мин кылам аңа чараны, күр.
 
 
Аның чәчедер кырык аршын тәмам,
Күреп хәйран калыр ирде бар адәм.
 
 
Бер үрмәсен биреп болар кулына,
Берен алып, китеп барды юлына.
 
 
Барып, чәче белән бәйләп биленә,
Һәм Мәррих2323
  Мәррих – бәла-каза, сугыш йолдызы Марс. Шулай ук кешеләрнең язмышына төп тәэсир итүче йолдыз санала. Борынгы әдәбиятта ул гашыйкларга көнчелек итүче итеп сурәтләнелә. Монда ул батырлыкны данлаучы йолдыз итеп күрсәтелә.


[Закрыть]
афәрин кылды кулына.
 
 
Ул көч белән аны алып чыгарды,
Йозагын ачуга, тиз Маһым бакты.
 
 
Күрер: төшендә күргән айдай чибәр,
Йөзе – бакча гөле, иреннәр – шикәр.
 
 
Күреп Маһым аны, бер аһын орды.
– Нигә аһ ордың? – дип, Шәһри сорады.
 
 
Диде Шәһригә Маһым: – Хәбәрсез син,
Минем аһымны инде сорыйсың син.
 
 
Төшемдә күргәнемне монда күрдем,
Акылымнан яздым, дивана булдым.
 
 
Килеп күрсәң, ята сандык эчендә,
Янә калдым гаҗәп кайгы эчендә.
 
 
Бу Шәһри күрде бу бер чибәр затны,
Чыга язды тәненнән бер җаны.
 
 
Алып килделәр һәм гөл суыны2424
  Гөл суы – хушбуй, ислемай.


[Закрыть]
,
Йөзенә сиптеләр бу гөл суыны.
 
 
Янә һәм утка салып мөшкәт-гамбәр,
Калыр һәммәсе тынгысызга кызлар.
 
 
Борынына җитеп хушбуй бик тиз,
Төчкерек орды ул, орды бер-бер аһ.
 
 
Күзен ачып, боларны күрде исә,
– Ни җир? – дип, болардан сорады исә,
 
 
Диде Маһым: – Син сөйлә нинди җирдән
Килерсең? Бер хәбәр бирче син аннан.
 
 
Сәбәп нидер, кереп сандык эченә,
Төшеп, агып килерсең су өстендә?
 
 
Син, кыйссаларыңны кирәкчә сөйләп,
Бир әле безгә әйтеп хикәят.
 
 
Диде Таһир аларга: – И иркәләр,
Колак салыгыз һәммә хур-пәриләр.
 
 
Исемем – Таһир, атам исеме – Баһир,
Хисабы юк иде энҗе-мәрҗән, күр.
 
 
Минем исем иде илдә сәүдәгәр,
Бар иде хәзинәмдә һәм энҗеләр.
 
 
Атам китте һәм Үлем шәһәренә2525
  …Үлем шәһәренә – ягъни вафат булды. Борынгы татар-төрки ырым-ышанулары буенча, имеш, үлгән кешеләр Үлем шәһәренә китәләр икән. Мәҗүсиләр хәзер дә шуңа ышаналар.


[Закрыть]
,
Бу сүзне аңлагыз, и гафил менә.
 
 
Кичә белән хәзинәдә ята идем,
Көндез исә һәм гашыйк итә идем.
 
 
Киңәш белән килер ничәмә кяфер,
Аларга мине чөнки нәфрәт алыр.
 
 
Ята идем шушы хәзинәдә, аһ,
Бәлагә очрадым мин анда, Аллаһ.
 
 
Кул-аягымны богауладылар,
Мине кайгы утына ташладылар.
 
 
Алып киттеләр мине күтәреп,
Һәм дә бер җиргә куйдылар илтеп.
 
 
Шуны белдем: бикле сандыкка салып,
Мине ташлап суга, үзләре калып.
 
 
Күзем ачтым исә – бер яхшы сандык,
Җиде алма һәм бүтән ни-нәрсә юк.
 
 
Аның каршында һәм җиде йотым су,
Мин чарасыз колның өлешеннән бу.
 
 
Бу өлеш хакында Таһир бәк, анда
Укып мөнәҗәт, елады бер анда.
 
ТАҺИР БӘКНЕҢ ГАЗӘЛЕ
 
Бу сарайга килгәнем, дуслар, тәкъдирдән өлешем булды,
Гүзәллеген күрүем, дуслар, тәкъдирдән өлешем булды.
 
 
Бу дәрья эчендә көю, янә һәлакәт-җәфа күрү,
Синең алда җан бирү, дуслар, тәкъдирдән өлешем булды.
 
 
Тәкъдирдән икән, дуслар, моның кебек судан файда,
Төшеп башка файдалар, дуслар, тәкъдирдән өлешем булды.
 
 
Бу юлга салган Аллаһ, – чын гашыйкка чит-ят Аллаһтыр2626
  Монда суфилар арасында киң таралган фикер алга сөрелә: диндар кеше йөрәгендәге мәхәббәтен Аллаһыга багышлый, аның йөрәгендә бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә мәхәббәт сыя ала, җир кешесенә булганы сыймый, имеш.


[Закрыть]
,
Һәр гашыйк эше бәла, дуслар, тәкъдирдән өлешем булды.
 
 
Күр бу Кол Сайяди улын, насыйплары ничек булды?
Гамь-сагыш белән тулды, дуслар, тәкъдирдән өлешем булды.
 
МАҺЫМНЫҢ ТИКШЕРЕП КАРАГАНЫ
 
Янә сорады Маһым: – И яшь егет,
Йә, булдыңмы гыйшык юлына кереп?
 
 
Бурычлымы идең йә өйләнгән син?
Чын әйт сүзеңне, бир ант Ходага син.
 
 
Таһир белде: кызның максаты булыр –
Үзенең һәм хәл яхшылыгы будыр.
 
 
Әйтте Таһир аңа: – Мин бәхетсезмен,
Җиһан эшләрендә инкяр, читтә мин.
 
 
Ачылмас чәчәкмен бөре эчендә,
Дисәм ялган, калырмын ут эчендә2727
  Ягъни тәмугка керермен.


[Закрыть]
.
 
 
Ант-сүз бирде Таһир бәк шулвакыт,
Маһымга булды сөенеч-шатлык.
 
 
Аның ялган сүзен чын диеп белде,
Бу Таһир бәкнең ялганы чын булды.
 
 
Бу вакыт хуш хәлдә сөенде Маһым,
Диде: – Ходага шөкер булды аһым.
 
 
Шушы җирдә һәммә кыз булдылар шат,
Янә Маһым инде бу гамьнән азат.
 
 
Бу Маһым янә бер эш кылды шуны,
Чакыртты ул заман мулла остазны.
 
 
Китерде данлы галим-язучыны –
Электән ханның серен саклаучыны.
 
 
Сөйләп, язучыга бу серне әйтте,
Бу төшнең әүвәленнән хәбәр итте.
 
 
– Бу иде билгеле – данлыклымы шаһ,
Гаделлек манарасында син – шаһиншаһ.
 
 
Алларыңда будыр үтенгән бәндә,
Гизә идем илдә, кайчак болында.
 
 
Исләр киткеч кояш дәрьяда туып,
Гаҗәпкә калды аны һәркем күреп.
 
 
Төшеп дәрьяга, ул агып киләдер,
Аның эчен ни барын кем беләдер?
 
 
Якын килде исә – бер яхшы сандык,
Бу сандык янында һич адәми юк.
 
 
Агып китмәде, аны тотып алдым,
Үземнән үзем йөз оятка калдым.
 
 
Бер сандык затлыдыр, бизәкле алтын,
Аны һәркем күрүгә булды мәҗнүн2828
  Ягъни акылын югалтты.


[Закрыть]
.
 
 
Аны белмәс кеше – эчендә ни бар?
Үзе ачык беленер сезгә монда ни бар.
 
 
Үзе шаһ сараенда затлы булсын,
Ни чыкса, безгә атам яхшы кылсын.
 
ПАДИШАҺНЫҢ КЫЗЫНА ҖАВАП БИРГӘНЕ
 
Бу сүзне шаһ ишетте, булды хуш хәл,
Диде: – Бирдем, әгәр йөз мең чыкса мал,
 
 
Гәрчә тулы булса якут-гәүһәре,
Йә Хүтән2929
  Хүтән – Төньяк Кытайдагы гүзәл кызлары белән дан тоткан шәһәр.


[Закрыть]
мөшкәте, гамбәр агачы,
 
 
Мәгәре ни, чыкса күп якут-мәрҗән,
Ни кем, синең өлеш, алырсың алдан.
 
 
Берәү чыкса янә адәм асылы,
Җәннәт хуры яки гыйльман нәселе,
 
 
Насыйп итсен кызыма ярын Аллаһ,
Кергән булса әгәр акыллы кем, аһ.
 
 
Килеп, хәбәрче әйтте солтан сүзен,
Багышлады егеткә кызы үзен.
 
 
Җибәрде сандыгын шаһ хезмәтенә,
Диде: – Лаектыр аның дәүләтенә.
 
 
Сөенеп кайтты кызлар өйләренә,
Аны тапшырдылар шаһ гүзәленә.
 
 
Диде: – Берничә көн син мәрхәмәт кыл,
Аның фигылен-сүзен аңлап алгыл.
 
 
Аны Шәһри алып килде өенә,
Бу Таһир төште аларның көенә.
 
 
Ничә көннәр яшереп барчасыннан,
Боларның кәефе Таһирга – зиндан.
 
 
Бу Таһир – гөл бөреседер, ачылды,
Аның сурәте халыкка чәчелде.
 
 
Аның рәвешен солтан ишетте,
Таһирны чакыртып, кунагы итте.
 
 
Әйтеп шаһ күңленә килгән соравын,
Бу һәм белгәненнән бирде җавабын.
 
 
Инанып шаһ Таһирның сүзенә,
Аны кияү итәр булды үзенә.
 
 
Вәзирләрен чакырып киңәш кылды,
Моның ялган сүзен дөрес дип белде.
 
 
Вәзирләр диде: – И галәм солтаны,
Янә булмас мондый яры-юлдашы.
 
 
Боларның киңәшенә керде солтан,
Боерды шәһәрен бизәргә шуннан.
 
 
Янә әйтте: – Кылып шикәр хәстәрен,
Салыгыз һәр тарафка туй хәбәрен.
 
 
Боерды нигъмәтне күп микъдарда,
Халыклар килделәр һәм күп аларда.
 
 
Бу шаһ кичен-көндез туйны үткәрде,
Халык күрмәгән бәйрәмнәрне күрде.
 
 
Һәм шанлы кылдылар укып никахны,
Таһирга зиндан итеп ул никахны.
 
 
Боларга һәм калып Таһир уртада,
Юк аның сабыр карары бу ара.
 
 
Куеп чатырны Хөсрәү ханныкыдай,
Уйнап йөз төрле анда уен шулай.
 
 
Икесен куштылар кыркыннар3030
  Кыркыннар – хезмәтче, кол хатын-кызлар.


[Закрыть]
анда,
Чыгып киттеләр чөнки гүя бәндә.
 
 
Бу Маһым ни әйтәсен белмәде һич,
Һәм дә, кояш өркелеп, булды төн-кич.
 
 
Диде Маһым ахырда: – Батыр егет,
Сиңа булдым гашыйк, суда ук күреп.
 
 
Син диеп, калмады бер бөртек намус,
Йөземә шелтә салды дошман һәм дус.
 
 
Син диеп, оят-намусны оныттым,
Аллаһга шөкер, бу максатка җиттем.
 
 
Инде нинди гөнаһым булды ачык,
Халык гайбәтенә куйдың ахыр чик.
 
 
Диде Таһир: – Җавап әйтәм сүзеңә,
Һәм дә мәгъкуль килер шушы сүзеңә.
 
 
Атамнан калды күп алтын акчалар,
Кылам шушы сүзне сезгә ачыклар.
 
 
Аны бел, җиде ел хисап итәрмен,
Табармын дәфтәрен, китап итәрмен.
 
 
Җиде елгача миңа юлдашым бул,
Аннан соң гына миңа хатыным бул.
 
 
Миңа син дус булсаң, тимә, зинһар,
Әгәр тисәң, калыр җанда эзе – зар.
 
 
Бу сүзләрне диде Маһымга Таһир,
Бу Маһым сабырын эш кылды ахыр.
 
 
Ул җирдә икесе дә бергә йөрде,
Аерылу утыннан даим көйде.
 
 
Куяр иде кылыч ике арага,
Бу иде маҗара һәм сәбәп аңа.
 
 
Ике тән дә бер җирдә очрашса, бел,
Булыр гыйшык һәвәсе анда хасил.
 
 
Һәм дә Маһым сабырын эше кылды,
Бу эшенең ахырын кайгы кылды.
 
 
Боларның серен беркем белмәде һич,
Бу – Маһым күңленә һич өстенә һич.
 
 
Таһир хөрмәтенә сөйләп газәлне,
Укып, елап кылыр йөз аһ һәм зарны.
 
ТАҺИРГА ТӘМЕ КИЛҮДӘ МАҺЫМ ГАЗӘЛ УКЫГАНЫ
 
И гүзәлем, яхшылыкта синең кебек җанаш юк,
Йөзең нурында көйгән минем кебек бер ялгыз юк.
 
 
Төште гыйшкың башыма, сабыр карарым калмады,
Көчем тыеп тотарга бер гашыйк батыр зат юк.
 
 
Гыйшык мәйданы эчендә богау-зиндан тотканы,
Хәзрәте Йосыф3131
  Хәзрәте Йосыф – Йосыф пәйгамбәр.


[Закрыть]
кебек бер гәүһәр ялгыз данә юк.
 
 
Гыйшык базары эчендә күп шелтәләрне чигеп,
Мансур Хәллаҗдай3232
  Мансур Хәллаҗ – Хөсәен ибне Мансур Хәллаҗ, суфи шагыйрь. Үзен Аллаһ дип игълан итүдә гаепләнелеп, 921 елда үтерелгән. Ул хакыйкать өчен җанын да кызганмаган шәхес санала.


[Закрыть]
җан бирүче дивана юк.
 
 
Кол Сайяди, сабыр кыл, гашыйк ирләргә җәбердер,
Чөнки сәдәф кебек сабыр итәргә бер энҗе юк.
 
ТАҺИР БӘКНЕҢ ЗӨҺРӘ ХАНЫМНЫ САГЫНЫП ЕЛАГАНЫ
 
Кил, Сайяд, гыйшык тозагы хуҗасы,
Китер инде кавышу шәрабын, салчы.
 
 
Һәм булсын шушы мәҗлестә сыйлаучы,
Һәм сөенсен безнең белән ул салучы.
 
 
Бу мәҗлестә хикәятләр сөйләнсен,
Ятим чарасызлар сөенер булсын.
 
 
Булсын шушы җирдә кавышу хәбәре,
Ачылсын хаста Зөһрәнең морады.
 
 
Кыл инде бу гарибләрдән хикәят,
Бу Таһир сагышыннан бер риваять.
 
 
Йөрер Таһир бу Багдадта сагышлы,
Күңеле гамь тулы, күзләре яшьле.
 
 
Җиде ел шулай буйсынды ул җанаш,
Аның хәленә елар һәм каты таш.
 
 
Кылыр үз-үзеннән Таһир аһ-зарын,
Агар судай коеп һәм күздән яшен.
 
 
Көеп-янып әйтте: – И Хода, Алла,
Үзең кылдың мине адәми бала.
 
 
Күр, гөл йөзе күңелемә төште,
Былбыл җанына ут-ялкын ябышты.
 
 
Шушы вакыт Зөһрәсен искә алды,
Шунда елап үкседе, аһ-зар кылды.
 
 
Диде Таһир: – Айа минем гүзәлем,
Бер дә сорамадың бу хаста хәлен?
 
 
Син – бакчасарайда гомер сөрәсең,
Мин – җансыз, син сөенеп йөрисең.
 
 
Син – сарай өстендә рәхәт сөенеп,
Мин – җансыз, мин йөз гамьнәрдә капланып.
 
 
Сараеңда син солтанлык кылырсың,
Ә мин – җансыз, ятимлектә йөрермен.
 
 
Сараеңда син – дәрәҗәле солтан,
Мин – җансызмын, чит-ят илләрдә һаман.
 
 
Сараеңда син – назың белән яр үзең,
Мин – җансызмын, һич юк бер юатучым.
 
 
Сараеңда син – шаһлар падишасы,
Мин – җансыз, мин – фәкыйрьнең бичарасы.
 
 
Таң җиле, сиңа әйттем хәлне ачып,
Мин – җансыз, мин монда бәладә калып.
 
 
Әйт үтенечне ул гүзәл ярыма,
Терек булса, янә мескен анама.
 
 
Терек мин, Багдад шәһәрендә ятим,
Ятимлектә ятимнән ятим баш мин.
 
 
Мине ул гүзәл һич исенә алмас,
Фикер кылырмы, ди, ул монда, белмәс.
 
 
Онытса ул, һәм дә анам онытмас,
Шушы сөт хакына җанын суытмас.
 
 
Китә күр анда, зинһар, анда, зинһар,
Әйт: Таһир тоткын анда, хәле начар.
 
 
Бу сүзләрне диде, әйтте газәлне,
Газәлдә искә алды ул гүзәлне.
 
ТАҺИРНЫҢ ГАЗӘЛЕ
 
Яр, синсез булмасын ул гөлбакчалар миңа,
Булмасын бу хаста юлдашым җаны миңа.
 
 
Бу гомердә кавышу күрсәм әсәрле-назлы,
Күңелемдә калачактыр һәм дә үкенеч миңа.
 
 
Урамда күреп йөзеңне, бар мескеннәр – йокысыз,
Гыйффәтле мин, очарга Сөләйман тәхете3333
  Сөләйман тәхете – риваятьләрдә, Сөләйман пәйгамбәрнең утырып оча торган тәхете булган, дип сөйләнелә.


[Закрыть]
кирәк миңа.
 
 
Әгәр насыйп итсә җәннәт, барсам кавышыр яр өчен,
Нишләрмен, йа Аллаһ, кирәкмәс хур һәм гыйльман миңа.
 
 
Яр үзе вәгъдә биреп әйтте тәкъдирем көнендә,
И Сайяди, шат бул үзең – Тәңре фәрманы миңа.
 
ТАҺИР БӘКНЕҢ АНАСЫ ҮЛГӘНЕ
 
Кил и Сайяд, бина ит бу сүзләрне,
Бәян ит бу кыйссада энҗеләрне.
 
 
Син инде, төзим дисәң кыйсса бина,
Ишеткәннәр әйтер афәрин сиңа.
 
 
Диде Сайяд: – Таһир бәкнең анасы
Таһир өчен булып сагыш иясе,
 
 
Күкләр җәбереннән аһ-зар итәдер,
«Балам» дип аһ орадыр, зат итәдер.
 
 
Һәм беркөн дәрденнән кылды хикәят,
Күкләр җәбереннән кылды шикаять.
 
 
Диде: – Мәкерле Күк3434
  Мәкерле Күк – монда төрки-татарларның ислам диненә кадәр булган Тәңрелек динендәге илаһилаштырылган Күк күздә тотыла, ул Күк исә Аллаһы Тәгаләгә каршы куела.


[Закрыть]
, ни үчлек итеп син,
Ни максат һәм морадыңа җитеп син?
 
 
Бу акылым калмады һич кулымда,
Көрәштең, көче бер килеп билемдә.
 
 
Мине һәрьяктан борчулы кылырсың,
Бу җан чыгарга җитте, син белерсең.
 
 
Мине ул көндә баламнан аердың,
Гөл сабагының ботагын каердың.
 
 
Һәркемне үземә дустым дип көттем,
Тик дошман булды ул, җанымнан киттем.
 
 
Йөзен алды минем әйткән сүземнән,
Ул гарь итәдер минем хак сүземнән.
 
 
Инде син миңа бирсәңче морадым,
Морадым шушыдыр, бирер Ходаем.
 
 
Моннан да артык кылма күп җәфаны,
Инде миңа күрсәт дини вафаны.
 
 
Миңа җәбер-җәфаны күп ашырма,
Бу бәхет чарасын миннән төшермә.
 
 
Бу бетмәс мөшкелемне бетер, Аллаһ,
Морадым-максатыма җиткер, Аллаһ.
 
 
Морадым ул булыр – Таһирны күрсәм,
Аның эзен алып күземә сөртсәм.
 
 
Гәрчә ни калачак, йөз минем теләк,
Балам булыр дәртемә дәрман, и Хак.
 
 
Ходаем, Таһирга бир җиңел язмыш,
Ятимлектә үзең бул миңа юлдаш.
 
 
Югыйсә бу әманәткә риза мин,
Болай йөргәнемнән һич ризасыз мин.
 
 
Бу сүзләрен әйтте, шунда аһ орды,
Бу Таһир юлында ул җан бирде.
 
 
Ишетеп бу хәбәрне, Зөһрә ханым
Кубып аһ орды, әйтте: – Көйде җаным.
 
 
Кыркыннары сөйләп килде каршына,
Кара чатыр3535
  Чатыр – пәрәнҗә.


[Закрыть]
салып барча башына.
 
 
Шунда һәрбере зари-зар еларлар,
Һәрбере бер яңа кыйсса укырлар.
 
 
Бу Зөһрә шушыны һәм укыр иде,
Бу кыркыннар барсы аһ орыр иде.
 
ЗӨҺРӘ ХАНЫМНЫҢ ГАЗӘЛЕ
 
Диде: – И күз нурым, и миһербаным,
Бу караңгылыкта, и сердәш аем.
 
 
Мин чарасызны читләрдә ач тотып,
Кая киттең, айа и сабырсызым?
 
 
Минем дәртемә дәрман син идең, дус,
Кемгә әйтим серемне, көйде җаным.
 
 
Бу тәхет таҗы мондый солтанатны
Яндыра калмасын аһлар органым.
 
 
Сайяди, мескен, бәхетсез фәкыйрьгә
Күзен салмыймы Аллаһ ул карага?
 
АНАСЫ ЗӨҺРӘНЕ ЧАКЫРТЫП АЛГАНЫ
 
Ишеттең инде Зөһрәнең тавышын,
Салып башына Таһирның теләген.
 
 
Кичә-көндез мәхәббәттән исереп,
Таһир гамен үзенә тоташтырып.
 
 
Ята сарай эчендә яшь агызып,
Күзе яшьле, әмма бәгыре көеп.
 
 
Атасын һәм анасын да онытты,
Җиһан рәхәтеннән күңел суытты.
 
 
Һәм чыкмас һичзаман дөнья йөзенә,
Караңгылык булып галәм күзенә.
 
 
Ята бер чүлдә гүя урын кылып,
Үзен гыйшык юлында җансыз кылып.
 
 
Ни башы, ни аягыннан бар хәбәр,
Ни Таһир хәленнән бер бөртек хәбәр.
 
 
Кичә-көндез көяр иде анасы,
Кызында бар иде гыйшык һавасы.
 
 
Дияр һәрдаим: – И Кодрәтле Хода,
Кылырсың Таһирымны син яхшыда.
 
 
Шунда Таһир анасын искә алды,
Пошынып аһ орды, ул шунда егылды.
 
 
Кеше юктыр аның хәлен белергә,
Кайда ата-ана, төсен күрергә.
 
 
Һәркем аның шулай көйгәнен күрде,
Кызыл гөлләр кебек сулганын белде.
 
 
Анасына диделәр бу хәбәрне,
Атасы белмәде мондый зарарны.
 
 
Көеп килде анасы шаһ катына,
Кыз үтенечен кылды хәзрәтенә.
 
 
Дәү анасының да күңленә төште,
Кызымны күримче, дип көйде-пеште.
 
 
Мәхәббәт белән чакырды кызын,
Кызына илттеләр солтан сүзен.
 
 
Диде Зөһрә: – Ни дип аңа барырмын,
Атам йөзен мин ничекләр күрермен?
 
 
Бу дөньяда ни атам, ни анам бар,
Ни яхшы туганнардан кайгым җыяр?
 
 
Барсыннан кич, барсына чит кешемен
Һәм Таһир гыйшкыннан диванадыр мин.
 
 
Гамь Таһирдан бүтән юлдашларым юк,
Бу җаным юлында чыкса, гамем юк.
 
 
Кулыннан килсә – үтерсен, ризамын,
Болай йөргәннәремнән ризасыз мин.
 
 
Бу ут эчендә куйганчы мине зар,
Мине үтерсен, ышанычым табар.
 
 
Миндә һич тә юктыр оят та намус,
Булыптыр акыл, һушым, барча мәхбүс.
 
 
Бу гыйшык сәбәпле булды шелтәләр,
Шелтәләү илен кылыр ул сәламәт.
 
 
Шелтәләү иленә әйткән газәлдер,
Шелтә күтәргән ил барча гүзәлдер.
 
ЗӨҺРӘНЕҢ ГАЗӘЛЕ
 
Шелтә каршына шөһрәт барлыгым камил әйләдем,
Мөдәррисләр кебек, гыйшык зарында хасил әйләдем.
 
 
Үзем бер гыйшык фәкыйредер, йокысыз хуш гөлзарда,
Нишлим соң, чарасызлыктан шушы җирдә урын әйләдем.
 
 
Тәкъдирнең язучысы монда теркәп дәфтәр хәлем,
Дошманнар җәбереннән тәкъдир хакын үзгә әйләдем.
 
 
Күземдә йокы юк, күңлемдә – тынгы, и мөселманнар,
Багышлап юлында җаным, үземне ялгыз әйләдем.
 
 
Яхшылык итеп Аллаһым мәхәббәт белән әйтерме:
– Сайяди – оста сөйләүчем, сөеп бер кол әйләдем.
 
АТАСЫ ЗӨҺРӘНЕ КАРА БАҺАДУРГА КҮҢЕЛДӘШ КЫЛГАНЫ
 
Кызының сүзләрен бу шаһ ишетте,
Үзенең күңленә бер фикер төште.
 
 
Бу шаһның бер имидәше бар иде,
Аның улы-карендәше бар иде.
 
 
Дия иделәр исемен Кара Баһадур,
Баһадирларга ул һәм дә агадыр.
 
 
Аны чакырды, сөйләде кызын,
Бу шаһ аңа бирер иде сүзен.
 
 
Бабахан күңеленә килде бу мәгъни,
Аңа бу шат булган ди бик тә ягъни.
 
 
Хыял итте ул: Таһирны онытыр,
Аңа мәшгуль булыр, күңлен суытыр.
 
 
Укыды «Фатиха», кияү кылды,
Кара Баһадурны анда шат кылды.
 
ЗӨҺРӘНЕҢ ИШЕТЕП ЕЛАГАНЫ
 
Ишетте Зөһрә ханым бу хәбәрне,
Бәрабәр кылды бар алтын-көмешне.
 
 
Ятимнәргә бирер байлык-акчаны,
Күрер күңелләрен бичараларның.
 
 
Бирер якут-гәүһәрне фәкыйрьләргә,
Хәер-яхшылык кылыр мескеннәргә.
 
 
Ягъни һәрберсе дә ярдәмче булыр,
Бу Таһир хәленә кайгы кылыр.
 
 
Һәм кайвакыт Кара Баһадур килеп,
Китәр иде ерактан ук тилмереп.
 
 
Тотар иде күңелендә кинә күп,
Бу Таһирдан ишетте хәбәр килеп.
 
 
Барып тотып, аның башын киссә,
Бу кызларга җитмәс иде зар исә.
 
 
Шушы фикерендә Таһир кич-көндез,
Чыгарырлар барсы да аһ, җаннан сүз.
 
 
Беркөнне Зөһрә күп кылды аһ-зарны,
Һәм бер аһ орды, көйде аның җаны.
 
 
Янә Зөһрә кылып бер аһ-зарларын,
Үз-үзеннән кыладыр аһ-зарларын.
 
 
Янә Мәҗнүн кебек дивана булды,
Күр, халык эчендә телләргә керде.
 
 
Аерылу утына көйгән мескендәй,
Гөлбакча күрмәгән саба җиледәй.
 
 
Ни дигәнен белмичә аһ орадыр,
Йөрәге тоташып, бәгъре көядер.
 
 
– И бердәнбер ярым, – диде ахырда, –
Диваналар кылдың мине гыйшкыңда.
 
 
Нидән булдың икән мондый чит-ятта?
Ятам сагыш утында яна-яна.
 
 
Үзең күренмисең, гамьнән азат син,
Яки бер назлы җанашка әшнә син?
 
 
Мин бичараны искә алмадың һич,
Бозык күңлемне төзек итмәдең һич.
 
 
Ятимеңне куеп син монда хәйран,
Йөрисең кайсы җирдә сөенеп, җан.
 
 
Мин бичараны инде дә оныттың,
Ни кылдым, гыйшкың ахыр суыттың.
 
 
Үзең анда бакчаларда гизәрсең,
Буеңны төз итеп, гөлгә бизәрсең.
 
 
Ятам бүлмәдә чарасызлар кебек,
Баш-аяк белмәгән әүварә кебек.
 
 
Син анда кәеф-сафа белән мәшгуль,
Очар былбыл булып син, юлдашың – гөл.
 
 
Мин монда хараптырмын, хастадырмын,
Ни гыйшкың юлыңда кушылгандырмын.
 
 
Хәбәрче юк мин фәкыйрьгә-мескенгә,
Булып мин өмет итүче һәр җилгә.
 
 
Бу дәртемне әйтергә сердәшем юк,
Сыйфатың сөйләргә сердәшем юк.
 
 
Үзем йөрергә тапмыймын сәбәбен,
Гөл булдым, бу утка яна-яна мин.
 
 
Бу сүзләрне сөйләп аһлар орадыр,
Анасы ишетеп, бәгъре көядер.
 
 
Кылып Зөһрә өй кызларын елаучы,
Түгәрләр күзләреннән энҗе тамчы.
 
 
Диделәр: – Барчабызның юлдашы син,
Матурлыкта хур кызлары башы син.
 
 
Гыйшык утына булып син хәбәрдар,
Кайда оят, кайда намус, кайда гарь?
 
 
Кайда дәвер сөргән ул солтанатлар?
Көз булмый сары булды кыр-япаннар.
 
 
Кайда кәеф, кайда сафа, кайда яр?
Булып шатлык-сөенечтә чит-ятлар.
 
 
Кил инде, бу заман сөенеп тор әле,
Аерылу белән бераз утыр әле.
 
 
Көнче дошманнарыңа шатлык кылма,
Бу гамьлек бүлмәсендә күп утырма.
 
 
Бу гамьнән бераз үзеңне шат кылчы,
Шушы дошманнарыңны үле кылчы.
 
 
Диде Зөһрә: – Барчагыз ай йөзле сез,
Минем бу дәртемә кушылучы сез.
 
 
Кылыгыз барча алдымда хикәят
Һәм миннән Таһирыма бер риваять.
 
 
Белегез, ул терекме бу җиһанда,
Монда җаны, әмма җисеме анда?
 
 
Риваять хәбәрен язма кылыгыз,
Фәкыйрьнең хәлләрен сурәт кылыгыз.
 
 
Җыелып барча кызлар бергә булды,
Бу Зөһрә урта җирдә шәмдәй торды.
 
 
Алар һәрберсе белгәнен әйттеләр,
Барсы да Зөһрәнең гамен җыйдылар.
 
 
Һәм дә бер өй кызы, исеме Шаһбаз,
Бу иде Зөһрәнең дәртенә юлдаш.
 
 
Бар өй кызларының башы иде,
Һаман да Зөһрәнең юлдашы иде.
 
 
Булыр иде бу Зөһрәгә карендәш,
Янә бер җирдә сөт имгән имидәш.
 
 
Диде ул: – Килсен шигырь сөйләүче,
Язсын әсәрне миһербан итүче.
 
 
Биреп Касыйд3636
  Касыйд – шигырь сөйләүче кеше, дастанда кушамат, исем буларак та кулланыла.


[Закрыть]
кулына җибәрегез,
Хәбәр ни буласы – аны күрегез.
 
 
Табылса – булыр ул дәртеңә дәрман,
Табылмаса – үкенеч калмас аннан.
 
 
Бу сүзләр Зөһрәгә күп хуш килде,
Мәхәббәт белән кайнарлыгы килде.
 
 
Диде: – Шагыйрь килеп, хәлемне күрсен,
Күреп хәлемне, ул китапка язсын.
 
 
Китереп шагыйрьне Зөһрә каршына,
Киемнәр кидертеп буе-башына.
 
 
Аңа үзе барча хәлләрен сөйләр,
Диде: – Таһирдан аңа булса хәбәр,
 
 
Теләгәнеңчә гәүһәрләр бирермен,
Сине туемның үзендә күрермен.
 
 
Язды шагыйрь һәр ни-нәрсә әйткәнен,
Ни-кем мөшкелләр башыннан үткәнен.
 
 
Янә язды шушы хатта әсәрләр,
Укып бу газәлне, кылды аһ-зарлар.
 
ЗӨҺРӘНЕҢ ГАЗӘЛЕ
 
Булыр көз йорты торыр җир үземә,
Күренмәс булды бу галәм күземә.
 
 
Йөз зар кылып-әйтеп җибәрдем хәбәремне,
Китер хәбәрен, Касыйд, ак тәнле ярымның.
 
 
Ул безне куеп, бүтән белән яр булыптыр,
Әмма мин үзем кылдым аннан гизәремнең.
 
 
Бер мизгелдә җимерек кылыр җир-күкләрне,
Бергә чыгар зар-зарларым, аһ, таңнарымның.
 
 
Җанымны харап итте, инде мин нишлимдер,
Күрсәм бер янә йөзен кояшым-аемның.
 
 
Йөз михнәт сагыш-кайгыга дучар булып мин,
Җанымны биреп кылырмын бу дәрт серемнең.
 
 
Канат кагыныр бәндә Сайяди, тик оча белмәс,
Көйдерде йөзеңнең шәме йөрәк серемнең.
 
ЗӨҺРӘНЕҢ ТАҺИРГА КАСЫЙДНЫ ҖИБӘРГӘНЕ
 
Биреп ул хатны Касыйдның кулына,
Озатты аны бу гыйшык юлында.
 
 
Янә ничә дөягә йөкләп алтын,
Барсы якут-җәүһәрдән, кызыл малын.
 
 
Мәгәре бәндә булса ул мосафир,
Кулыннан аңа энҗе-гәүһәр бирер.
 
 
Юк исә, кайсы җирдә патша булса,
Аңа көчләп кол ителүче булса.
 
 
– Әйт җаным үтенечен аңа, зинһар,
Минем хәлемнән ул булса хәбәрдар,
 
 
Аяк рәнҗеше кылсын бу гизәргә,
Күзен салсын харап булган мин зарга.
 
 
Күземнең нуры юк юлны күрергә,
Телем юк кешедән серне белергә.
 
 
Бу хәлгә нишлим, йөрәктә яме юк,
Бу дөньяда минем кебек ятим юк.
 
 
Терек мин, өзмәмен аннан өметем,
Оныттым мин аны, дип аһлар җыйдым, –
 
 
Дип Касыйдка хәлен баштан ахырга,
Китереп кушты кәрванда барырга.
 
 
Саф-саф тезеп ничә яхшы белгәнне,
Йөреп җиңел, болар динле-иманлы.
 
 
Диде Касыйд: – Һай, җан кузгатыр чибәр,
Кечек җанны кисүче ай йөзлеләр.
 
 
Сорап белермен аны һәр шәһәрдә,
Һәм дә йөзүчеләрдән диңгез төбендә.
 
 
Янә кычкырсам һәр кырда-япанда,
Һәм дә чүлләрдә, һәр бакча-болында.
 
 
Базар эчендә кычкырып чакырсам,
Ни җирдә мин, һәр гизәрдә йөресәм.
 
 
Соравын аның кемнәрдән сорармын,
Ни диярмен, һәр гизәрдә йөрермен.
 
 
Диде Зөһрә: – Һәр бу сүзне яхшы әйт,
Җавабыңны бирермен, сез ишет, кайт.
 
 
Әгәр һәр урын-торакларда йөрсәң,
Һәм дә шәһәргә, һәр базарга керсәң.
 
 
Һәм дә утырганыңда-йөргәнеңдә,
Һәм дә базар эченә кергәнеңдә.
 
 
Һәм дә чүлләрдә-утрауларда йөрсәң,
Һәм йә чәчәк бакчаларына керсәң.
 
 
Каты аваз белән кычкыр: – Гашыйк мин,
Ятимлектә ятим һәм гашыйк зат мин.
 
 
Мине бу гыйшык уты хәйран кылып,
Миндәй кемне башы әйләнгән кылып.
 
 
Бу дәртемә дәва эзләп йөримен,
Кичеп җанымнан, илдән-ил сөрәмен.
 
 
Боларны кычкыр син, юлда барганда,
Кайсы җирләрдә утырып торганда.
 
 
Бу сүзләрне ишетсә ул яралы,
Гыйшык йортын синең белән яулады.
 
 
Кылыр җанашына ул җанын фида,
Була күр аңа син күрсәткеч юлда.
 
 
Бу сүзләрне Касыйд шунда ишетеп,
Китте-барды ул зарлыга сүз биреп.
 
 
Йөреде һәр шәһәрдә, саз чирттерде
Һәм дә «Гашыйк зат!» дип чакырыр иде.
 
 
Йөреп һәр җирдә берара кычкырыр,
Шунда ук барын-югын аңлап алыр.
 
 
Шулай очрады шөһрәтле Багдадка,
Булыр гамьле кеше шат бу Багдадта.
 
 
Бәйрәм иде, шаһлар туй итә иде,
Бәйрәм эченә юлы үтә иде.
 
 
Торып шаһзадәләр белән бу Таһир,
Мишеньгә ата иде, күреп алыр.
 
 
Барып кычкырды Касыйд: – Гашыйк зат, – дип, –
Афәткә очраган һәм гашыйк зат, – дип. –
 
 
Миндәй бармы икән гыйшыкка кергән,
Көеп көл булып, утта янып йөргән?
 
 
Минем кебек, бу шәһәрдә мосафир,
Булырмы миңа һәм җирдә гамьле бер?
 
 
Ягъни гыйшыкта көйгән булса ул баш,
Ятимлектә ул миңа булса юлдаш,
 
 
Бу гыйшык зарын Касыйд кылды ахыр,
Бу сүзләрнең барсын аңлады Таһир.
 
 
Диде Таһир: – Айа шаһзадәләр сез,
Торасыз бер төркемдә борчуларсыз.
 
 
Бар әле ул егет хәлен сорарга,
Нәрсә булган, хәл-әхвален сорарга.
 
 
Кайсы шаһзадәнең баласы икән,
Кайсы бер чибәрнең сагышы икән?
 
 
Килеп сорады Таһир: – И җан, үзең
Кайсы гыйшык мәйханәсендә эчтең?
 
 
Булып син лаякыл исерек,
Рәхәт нәүрүз бәйрәме синдә ничек?
 
 
Багармын, юк ни сабырың-карарың,
Акыл йортында һичбер ихтыярың.
 
 
Яшәеш шәһәреңдә кем тәхет корган?
Шушы тәхет өстендә кем утырган?
 
 
Бу дөнья шаһымы йә фәкыйреме?
Гүзәл кайгысымы йә ятимлекме?
 
 
Кайсы гыйшык бу синең падишаһың –
Тотып тәхетеңдә бер таныклыгың?
 
 
Кайсы шаһтан булыптыр миһербанлык,
Кылып үзең аның белән әшнәлек?
 
 
Илаһи, һич ант, сүз бирү булмасын,
Мескенне шаһ бәндә кылыр, беләсең.
 
 
Мин бер шаһ белән мәйханәдә булдым,
Дошманнар хәереннән читтә булдым.
 
 
Аның белән гыйшык орлыгын иктем
Һәм дә чиксез ятимлекләрне чиктем.
 
 
Ризасы юк иде миннән калырга,
Ятим булып ятимлектә йөрергә.
 
 
Юк иде аерылырга ихтыярым,
Аерды, нишлим, тудырган Ходаем.
 
 
Шушы шәһәрдә мин булдым бер ятим,
Һәм дә юктыр миннән бүтән һич ятим.
 
 
Кешем юк берзаман серем сөйләргә,
Бу күңелемә төшкән мөшкелемә.
 
 
Укып бу газәлне, зар-зар елаудан,
Күреп шаһзадәләр, кылды миһербан.
 

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации