Текст книги "Үзем белән очрашу"
Автор книги: Ленар Шаех
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 31 страниц)
«МИН – МӘҢГЕ ТУТЫКМАС АЛТЫН ТӨРӘН!»
Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт, М. Җәлил исемендәге Республика премияләре, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис дигәндә, күз алдына халыктан чыккан, рус һәм Европа культурасын үзенә сеңдергән, шигърияттә ялкынлы хис белән зирәк акылны берләштергән, әдәби символлар һәм кодлар белән эш итеп, поэтик фикерне фәлсәфи яссылыкта чишүче, туктаусыз эзләнүче, яңа формаларда даими рәвештә үзен сынаучы һәм табучы, башкалар арасында әллә каян аерылып торучы, киң кырлы зыялы шәхес күз алдына килеп баса. Әйе, аның һәр шигыре, шигыренең һәр юлы үзенчә, Ренат Харисча. Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким аның «Кайтаваз» җыентыгына сүз башы итеп куелган фатихасында болай дип яза: «Шагыйрьнең көче фикердә, хистә, яза торган предметның эченә, үзәгенә үтеп керә алуында. Шигырь тыгызлап тутырылган хисләр хисабына карап зурая, масштаб – уйлауның киңлегендә».
Ренат Харис дигән шагыйрьнең әсәрләре белән беренче танышуым урта сыйныфларда укыган чагымда булды. Җәйге каникул чорында, вакытны бушка аударып йөргән бер мәлдә, әтием аның «Алтын төрән» дигән җыентыгын кулыма тоттырды да: «Менә, улым, сиңа бер китап, укы!» – диде. Мин, сары битләрне әкрен генә ача-ача, тышлыгына сары кояш һәм аклы-каралы ялкын сурәтләнгән серле мәҗмуганы укый башладым:
Җир сөрәм…
Гасырлар катламнарына үтеп керәм…
Туфракта Киек Каз Юлының тузанын күрәм…
…Мин җир сөрәм –
кеше язмышын буразнага һәм кояшка кушып үрәм.
Мин – мәңге тутыкмас алтын төрән!
(«Алтын төрән»)
Менә кайда ул Сибгат Хәким әйткән үзәккә үтеп керү, яңалык эзләү, халыклар арасына дуслык буразнасы сызу!
Карга бассам, кыш булам мин,
җәй булам, чәчәк тотсам.
Чор-дәверләр тамырына
әйләнәм, юлга чыксам.
…Чыкка кагылсам – Идел мин,
Иделгә тисәм – диңгез.
Бер карасаң – миллиардтан бер,
бер карасаң – һич тиңсез!
(«Бар тырышканым»)
Менә шагыйрь нинди булырга тиеш икән! Бер формадан икенчесенә кереп, төрле илаһи әверелешләр кичереп кенә языла икән шигырь дигән тылсымлы сүрә! Имән турында, үзеңне йөзьяшәр агач итеп тоймыйча, уй белән галәм караңгылыгына чуммыйча, космик киңлекләр хакында язып буламы? Һич юк! Ә Ренат Харис җәлилченең һәрберсе булып шигырь яза, батырларның һәрберсе кичергән тән газабын үз тәнендә тоеп, аларның еллар аша вакыт чоңгылына уралып калган рухи ныклыгын күңеле белән сиземли («Җәлилчеләр»).
Ренат Харисның «акыллы» шигырьләрен укып, әсәрләнеп, ул әйткән фикерне үземчә шәрехләп, шактый уй өермәсендә йөрдем ул чакта.
Өлкән сыйныфларда укыганда, «Өянке» шигыре бәгыремә уелды:
Өскә үсмәсен әле дип,
Баш ботагымны киссәң,
Мин бит як-якка үсәм!..
Киңлеккә китмәсен диеп,
Ян-якларымны киссәң,
Мин куелыкка үсәм!..
Куелыкка үсмәсен дип,
Ябалдашымны киссәң,
Мин тамыр якка үсәм!..
Бәгыренә чабыймчы диеп,
Казып тамырыма төшсәң,
Кабрең өстендә үсәм!
Укытучыбызның «Шагыйрь, бәлкем, өянке белән татар язмышын тиңлидер» дигән сүзләре миңа җитә калды. Әлбәттә, бу без – татарлар, гасырлар дәвамында киселеп, туралып исән калган, Бөек Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыкларын тоткан әби-бабаларыбызның дәвамчылары! Менә шагыйрь киләчәк буынга ничек үтемле, кыска һәм тирән итеп милли тәрбия бирә! Без һич кенә дә кем икәнлегебезне, тарих юлында нәрсәләр кичергәнебезне онытырга тиеш түгелбез дигән милли идея үтә әлеге шигырьдә. Төрле яклап кыркылган өянке хәлендә дә без булганбыз, бар һәм булачакбыз!
Милли тематиканы, халкыбызның йөз аклыгын, кунакчыллыгын «Ак сөлге», «Сусап кил!» шигырләре дәвам итә:
Кайсына биек, кайсына
Бик җайлы бусагасы…
Ул ярата кунакларның
Дуслыкка сусаганын.
Татар халкы – дуслык тарафдары, кояшны кара корым белән каплаучы тиранлык илчесе түгел.
Миллилек «Сабантуй», «Ат иярләү», «Ант суы», «Татарлар» һ. б. кебек зуррак күләмле әсәрләрендә – поэмаларында тагын да тирәнәя, дөньякүләм дәрәҗәгә, халыкара мөнәсәбәтләр кимәленә күтәрелә.
Р. Харис – кырыктан артык поэма авторы. Һәммәсе дә берочтан язылган әсәрләр түгел, арада төрлелек аеруча күп: поэма, драматик поэма, поэма-фантазия, хикәят, поэма-монолог, фронтовик монологы, эротик поэма… Еллар узгач, шагыйрь уртача күләмле шигъри әсәрләре белән зур күләмлесенә килә. Нәтиҗәдә «Исемсезләр» шигырь-романы ярала. Әдәбият галиме Фәридә Хәсәнова: «Ренат Харис бу әсәре белән татар әдәбиятында яңа сүз әйтте, яңа заман һәм аның геройларын тудырды…» – дип яза.
Күренә ки, автор туктаусыз яңалык эзли, гадидән катлаулыга кызу темплар белән бара, чын мәгънәсендә җиң сызганып, җиде кат тирен чыгарып иҗат итә. Минемчә, чын халык шагыйре шундый булырга – фикер белән дә, тырышлык белән дә алдырырга тиеш.
Мәхәббәт лирикасында автор эротик поэма жанрына алынырга үзендә көч таба («Өч үбешү»). Дөрес, бу – татар халкы өчен ят, шул ук вакытта башка сыймастай оят күренеш кебек, ләкин табигыйлектән качып булмый. Әдәби югарылык турыдан-туры ялангач натурализм итеп кабул ителә алмый, ә күңелдә фәкать матур хисләр генә калдыра. Өстәвенә А. Пушкин, Г. Кандалый, Г. Тукайларның әлеге юнәлештә язылган әсәрләре безгә яхшы мәгълүм. Шуңа да Ф. Хәсәнова шагыйрьне Г. Кандалый традицияләрен үстерүчеләр сафына кертә, Р. Харисның мәхәббәт лирикасын «хисләр энциклопедиясе» дип атый.
Шагыйрь либретто, сонет, лирик пейзаж кебек жанрларда да каләмен сыный, үз сүзен әйтә; татар балалар әдәбиятын да матур шигырьләр, поэмалар белән баета:
Төсле рәсем ясарга
Мәдинә бик ярата:
ясый гөлгә карап та,
ясый күлгә карап та,
чуерташка карап та,
һәм кояшка карап та…
Һич уйламастан, ялгыш
килеп чыга көнбагыш!
(«Төсле рәсем»)
Хыялый, беркатлы, иҗади, табигатькә якын чып-чын бала күңеле әлеге кыска гына шигырьгә сыйган да беткән. Гомумән, Р. Харис сүзләргә бик талымлы, игътибарлы, аның әсәрләрендә һәр сүз үз урынында, артыгы юк, шуңа ул ясаган сурәт, ул тудырган һәр образ ачык, якты, конкрет һәм матур килеп чыга.
Р. Харис, танылган җырлар авторы буларак та, дөнья әдәбиятының күренекле шагыйрьләренең әсәрләрен (Г. Державин, А. Пушкин, А. Ахматова, У. Шекспир, Г. Лорка, О. Сөләйманов, Н. Хикмәт һ. б.) татар телендә яңгыратуы белән дә игътибарга һәм ихтирамга лаек. Гавриил Державинны тәрҗемә итү өчен генә дә аз тырышлык соралмый:
Океаннар тирәнлеген үлчи алган,
Барлый алган комнар санын, нурлар көчен,
Олуг акыл табылса да бу дөньяда,
Сан табылмас, Аллаһ, Сине үлчәр өчен.
Яктылыгың нурларыннан Синең туган,
Синең рухың белән мәгърифәтле булган
Син язганны беркем дә үзгәрталмас.
Уй-хыяллар гына, ашып Синең катка,
Бөеклегең тирәнлекләренә бата,
Мәңгелектә мизгел эрегәндәй, Аллаһ!
(Г. Державин. «Аллаһ»)
Җыр дигәннән, Ренат Харис югары кимәлдәге эстрада әсәрләре иҗат итә. Аның һәр җыры уйландыра, чөнки ул, профессиональ шагыйрь буларак, сүз мәгънәсен, аның урынын яхшы белеп яза.
Швециягә баргач, Стокгольмда яшәүче татар җырчысы Гөлүзә ханым Зыятдин миңа үзенең дискын бүләк итте. Казанга кайткач, ул җырларны тыңлап хозурландым. Арада «Август» дигәне күңелемә шулкадәр көчле йогынты ясады ки, аны кат-кат тыңлап моңландым. Яраттым мин ул җырны. Ахырдан гына, кем язды икән дип, исемлекне карадым. Сүзләре – Ренат Харисныкы, музыкасы Резеда Ахиярованыкы булып чыкты.
Инде август, тагын август,
Җәй җиткән ахыр чиккә.
Инде тагын кояш нуры
Яфракка тамып кипкән, –
дип сагышка бирелсә дә, автор, ахырда, гомернең дәвам итүен аңлап, «нибары август кына» булуына төшенеп, юаныч таба.
Р. Харис – акыллы публицист та, рәссам да. Язган мәкаләләре төплелеге һәм фәннилеге белән аерылып тора. Рәсемнәре исә, үзе әйтмешли, бармакларындагы рәссамлык хәтере белән бәйле. Ясаган сурәтләре шигырь юллары белән кушылып китә, бер-берсен тулыландыра, баета.
Аның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак башкарган эшләре дә бихисап. Дәүләт Советында эшләгәндә, ул Татарстан Республикасының Дәүләт флагын, гербын, гимнын кабул итүгә әзерли, шуның нәтиҗәсе буларак, 2005 елда татар, рус һәм инглиз телләрендә «Татарстан символлары» дигән китабы дөнья күрә.
Күп каләм әһелләре иҗат итүне газаплану, интегү, иза чигү белән тиңли. Мин гел уйлый идем: иҗат газап китерә икән, нигә язып торырга, башка һөнәр тап та, рәхәтләнеп, кинәнеп яшә! Бернинди кыенлыгы юк бит. Бу яктан Ренат Харис белән фикерләребез тәңгәл килде. Ул: «Иҗат итү газап булса, мин бер юл шигырь дә язмас идем, бер генә рәсем дә ясамас идем…
Алдыма ак кәгазь салсам, кулыма каләм алсам, мин иҗат ләззәте татыйм. Аһ! Тик гомерләр генә бер, дусларым, һәм кыска…» – дип яза.
Чыннан да, иҗат процессы каләм әһеленә ләззәт, рухи канәгатьләнү китерергә, яңа башлангычларга нигез булырга, биек үрләргә этәрергә, аны илһамландырырга, рухландырырга тиеш.
Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан якты дөньяга аваз салган халык шагыйре бүген 75 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый. Узган гасырның 60 нчы елларында үзенчәлекле сурәтләү алымнары, үзгә язу өслүбе белән татар әдәбиятына килеп кергән әдип «Поэзия» шигырендә:
Никахлаштык яшерен генә…
Беркемнең фатихасын
сорамадым һәм алмадым…
Гомер буе туй ясыйм.
…Сер идең син, чыктың тышка,
йөрәккә капкан уттай…
Безне мәңгелек яр итеп,
никах укыды Тукай, –
дип яза. Барысы да анык әйтелгән, Ренат Харис – үзен тулаем шигърият, әдәбият, сәнгать белән бәйләгән якты шәхес. Аның «мәңге тутыкмас алтын төрән»е озак еллар бер дә туктамыйча буразна салуын дәвам итсен, шул буразналардагы орлыклар шытым биреп, яңа әсәрләр тусын!
2016–2017
«САГЫНЫР ВАКЫТЛАР»
Минем күңелемдә бер сорау йөри иде: «Татар балалар әдәбиятының чишмә башы кая барып тоташа? Ул кайчан туган, аякка басып, тәпи йөреп киткән?..» Әйе, дөрес тоемлаганмын, балалар әдәбиятының нигез ташларын салып калдырган шәхес – бөек шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай икән ләса. Сабыйларга юлланган һәр җыентык, һәр китап аның исеме, аның әсәрләре белән башланырга тиеш. Шигырьләре, әкиятләре, мәсәлләре генә түгел, ә балалар өчен төзегән дәреслекләре, хрестоматияләре дә бар бит әле.
Г. Тукайның тууына 120 ел тулу уңае белән шагыйрьнең төрле-төрле, берсеннән-берсе затлы китаплары дөнья күрде. Дөрес, ул кат-кат басылырга тиеш, чөнки Тукай – безнең яшәеш, безнең күңел, милләтне киләчәккә илтә торган кояш…
Әдипнең «Сагыныр вакытлар» – «Незабываемое время» («Мәгариф» нәшрияты, 2006; төзүчесе – Люция Гыйззәтуллина) исемле китабына тукталып үтәсем килә. Җыентыкта балалар өчен шигырьләр, шигъри әкиятләр, «Исемдә калганнар» автобиографик повесте урын алган. Дөньяга килгән яңа буын, ун-егерме елдан әдәбиятыбызга киләчәк яшь көчләр Габдулла Тукайның нәкъ менә шушы китабыннан башларга тиеш, минемчә.
Ул – бизәлеш ягыннан да, зәвык күзлегеннән караганда да саллы, затлы басма. Шигырьләр белән янәшә Харис Якупов, Фәйзрахман Әминев, Тавил Хаҗиәхмәтов, Абрек Абзгилдин кебек күренекле рәссамнарыбызның Тукай, аның тормыш юлын, иҗатын яктырткан картина репродукцияләре, сурәтләре бирелгән. Бу – укучыга булган тәэсир көчен тагын да көчәйтә, икеләтә арттыра.
Китапның Президентыбыз Минтимер Шәймиев сүзләре белән ачылуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли. «Тукай иҗатында – аның шигырьләрендә, проза әсәрләрендә – бүгенге көннең күп сорауларына җавап табып була. Шуңа күрә Тукай безгә һәрчак бик якын», – дип яза ул.
Әйе, Тукай шагыйрь генә түгел, педагог та бит әле. Аның шигырьләре дини («Ана догасы», «Таян Аллага»), милли («Көз») тәрбия бирә; балаларда белемгә («Бәхетле бала»), туган телгә, туган җиргә («Туган тел», «Туган авыл»), китапка («Китап»), хезмәткә («Эш»), табигатькә, җәнлекләргә, кош-кортларга мәхәббәт («Фатыйма белән Сандугач», «Бала белән Күбәләк»), ихтыяр көче («Эш беткәч уйнарга ярый»), дуслык, татулык хисләре («Ай һәм Кояш», «Яңгыр илә Кояш») тәрбияли.
Шагыйрь «Сабыйга» шигырендә балачакның ак хыял, иллюзия, бәхет дөньясы икәнен искәртә, ә «Бәйрәм вә сабыйлык вакыты»нда:
Тәңре! чигерче яшемне, синнән сорыйм;
Теләгемне синнән сормый, кемнән сорыйм;
Бәйрәм көнне генә сабый булып торыйм,
Рәхәтләнеп, сикреп, көлеп, уйнап йөрим! –
дип яза. Ягъни, әүвәл сизелмәсә дә, үсә төшкәч, балачак сагындыра башлый.
«Карлыгач» шигыренең дә фикере, фәлсәфәсе тирәндә ята. Беренче карашка, кошның тәрәзә капкачына оя ясавы, балалар үстерүе хакында сүз бара кебек. Икенче яктан, карлыгач теләсә нинди өйне якын итми. Ул тыныч, тавыш-гаугасыз йортка гына оялый.
«Бәхетле бала»дагы беренче юллар бүгенге көндә бигрәк тә актуаль:
Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканны белсә.
Укытучының дәрәҗәсе түбән тәгәрәгән дәвердә, бала үзенә белем биргән олы затны, остазын үзе белән тиң күргән мәлдә, бу юлларны сабый күңеленә сеңәрлек итеп, кабат-кабат укытырга, ятлатырга кирәк, минемчә.
«Җәй көнендә» шигырендә эссе, бөркү һава хакимлек итә, кызуга түзәрлек түгел, ләкин нәтиҗә мондыйрак: сабыр булырга кирәк, чөнки бик тиздән рәхәтләндереп яңгыр коячак. Димәк, мең михнәтнең бер рәхәте була.
Китапта без яраткан «Кызыклы шәкерт», «Гали белән Кәҗә», «Пар ат», «Җир йокысы» да, «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык хикәясе» дә бар. Җыентыкның тагын бер үзенчәлеге – татарча текстлар белән янәшә аларның русчага тәрҗемәләре дә бирелгән. Димәк, Тукай шигырьләрен һәр бала укый, ятлый һәм күңеленә салып куя ала.
И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!
И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы!
(«Сагыныр вакытлар»)
Чыннан да, сабыйлык чагы бер генә килә, аннан соң ул сагыныр вакыт булып кына кала. Тукай гына үзгәрми, һаман әдәбият сагында, күңел сагында тора.
2006
КАҺАРМАНЛЫК
Каһарманлык, туган иленә, ватанына, милләтенә бирелгәнлек татар халкында буыннан-буынга, гасырдан-гасырга күчеп, сакланып килә. Татар кешесе яшәү белән үлем арасында калганда да икеләнеп, югалып калмый, үз җанын фида кылу бәрабәренә кешелекне таң калдырырлык хәлиткеч адымнар ясый, йөрәкләрне тетрәндерерлек батырлыклар кыла. Казан каласын, үзе имамлык иткән иман йортын саклар өчен кулына кылыч-калкан тоткан, шәкертләре, мөселман кардәшләре белән бер сафка басып, Явыз Иван гаскәренә каршы соңгы сулышына кадәр сугышкан Кол Шәрифне; патша хакимиятенең колониаль сәясәте белән килешергә теләмичә баш күтәргән, кулга алынгач та, ярсу җанын тыя алмыйча, төрмә сакчылары белән бәрелештә һәлак булган Батыршаны; фронтташ иптәшләренең гомерен саклап калу өчен дошман амбразурасына ташланган Газинур Гафиятуллинны; фашист тылында милләттәшләрен бер йодрыкка туплап, немецларга каршы яшерен оешма төзегән, моның өчен үлемгә хөкем ителеп, гильотинадан үткәнче ялкынлы шигырьләр язган Муса Җәлилне телгә алу да җитә.
Муса Җәлил… Бөек Ватан сугышына кадәрге иҗатында ул самими, беркатлы, идеологиягә бирелгән, кайгы-борчу белмәс, тормышны яратучы шагыйрь булып күз алдына килә. Ил өстенә төшкән афәт аны үзгәртә. Сугыш чорында аның шигърияте тагын да киңрәк колач җәя, шигырьләрендәге каһарманлык рухы тулырак ачыла. «Моабит дәфтәрләре» исә – Муса Җәлил иҗатының иң югары ноктасы.
«Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска, – дип яза ул «Моабит дәфтәре»нең беренчесендә. – Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай. Ул 1906 елда туган. Фатиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп азаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул!
Муса Җәлил. 1943, декабрь».
Бу – каһарман шагыйрьнең безгә калдырган васыяте, милләтенә соңгы әйтер сүзе, шигырьләренең ватанына кайтып җитәчәгенә, аларның яшәячәгенә ышанычы.
Моабит дәфтәре»нең икенчесендә мондый юллар бар:
«Бу төптә – 33 шигырь.
Әсирлектә һәм тоткынлыкта – 1942. IX – 1943. XI арасында язганнарым – 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр.
М. Җәлил».
Биредә шагыйрьнең чарасызлыгы, мөлдерәмә тулы күңелен бушатырга мөмкинлек һәм шартлар булмаудан гаҗизлеге чагыла. Муса Җәлилнең дистәләрчә шигырьләре һәм поэмасы, төрмәдә үлем карарын көткәндә язылган әсәрләре турында бернинди мәгълүмат юк.
Муса Җәлилнең Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Сайланма әсәрләр»е (2014) шагыйрьнең элегрәк басылган җыентыкларыннан аерыла. Беренчедән, ул – татар һәм рус телләрендә. Икенчедән, шагыйрьнең сугышка кадәрге иҗаты һәм фронт лирикасы сайлап бирелә, ә «Моабит дәфтәрләре» тулысынча тәкъдим ителә. Шуның белән бергә китапта классик тәрҗемәләр белән янәшә яңалары да урын алган.
Шагыйрь Муса Җәлилнең каһарманлыгы, батырлыгы турында бар дөнья белә!.. Чыннан да, милләткә бәя аның каһарманнарына, тиңсез батырлыклары белән ерак кыйтгаларны яңгыраткан тарихи шәхесләренә карап бирелә. Кол Шәриф, Батырша, Газинур Гафиятуллин, Муса Җәлил кебек каһарманнары бар икән, димәк, татар халкы – горурланырлык, ихтирамга лаек, батыр йөрәкле милләт!
2014
ТАКТАШ ТАВЫШЫ
Һәр кешенең үз Байроны, үз Пушкины, үз Тукае булган кебек, үз Такташы да була. Ул аңа еллар буе килә, якынайганнан-якыная, шагыйрьнең уйларын һәм ялкынлы хисләрен аңлаганнан-аңлый, ул яшәгән чорның таләпләренә төшенә… Шигырь – югары сәнгать әсәре генә түгел, беренчел мәгънәсендә каләм иясенең киләчәк буыннарга юллаган фикер тупламы, әйтер сүзе. Анда милли үзенчәлек, гасырдан-гасырга, шагыйрьдән шагыйрьгә күчеп килгән милли код яшеренгән: тел, гореф-гадәтләр, мәдәният, тарих…
Такташ белән тәүге танышуым башлангыч сыйныфта белем алганда булды. «Караборынның дусты» хикәясен яратып укыганым хәтеремә сеңеп калган. Моннан йөз ел элек булган Октябрь инкыйлабы алып килгән бәла-казалар, җәмгыять төзелешен тамырдан үзгәртеп, яңадан корырга мәҗбүр иткән үзгәрешләр, чорның сәясәте, кызыллар-аклар көрәше авыл малае Әйдүк һәм аның дусты Караборын кушаматлы эт язмышы аша ачыла. Аларны кызганып та, ахырда сөенеп тә куясың.
Карак мәче һәм артык кызыксынуы, үз вазифасына тугры булуы аркасында әби алдында «угры» исеменә «лаек булган» эт турындагы «Тәүфыйклы песи» шигырен кемнәр генә белми?! Аның эчтәлеге һәркемгә таныш.
Ахыры кавышу белән тәмамланган «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасын, «Мокамай»ны, «Алсу»ны, «Ак чәчәкләр»не һәркем белә, аерым юлларын яттан хәтерли. Шагыйрь әсәрләре күңелгә бернинди тоткарлыксыз уза, аңга сеңеп кала. Балачакның, яшьлекнең якты бер хатирәсе кебек алар. Саф һава үпкәләрне чистарткан, тормыш матурлыгы дөнья мәшәкатеннән авырайган башны җиңеләйткән шикелле.
…Мәхәббәт
Ул – үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомрен бирә
Аның хисе белән янарга…
…Ана –
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке – ана булуда…
(«Мәхәббәт тәүбәсе»)
Салкын карга басып, Алсу килә:
Үзе көлә,
Үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле…
(«Алсу»)
Менә кайда ул чын танылу, халык мәхәббәте, чын шагыйрьлек!
Ә «Җир уллары трагедиясе» – шигърият һәм драматургиянең тыгыз бердәмлеге нәтиҗәсендә туган, ике агымның кушылуыннан барлыкка килгән, иң якты энҗе бөртегедәй ялтырап торган милли җәүһәребез.
Бөеклек әсәрләр саны белән билгеләнми. Аларның камиллегеннән, ихласлыгыннан, дөреслегеннән, матурлыгыннан барлыкка килә һәм еллар, гасырлар чиген узып, бүгенге көндә дә яшәвеннән туктамавы белән безне таң калдыра.
Шагыйрь, «Киләчәккә хатлар» дигән поэмасын язып, үзенә һәм иҗатына киләчәк гасырларда да яшәү юрап калдырган. Каләм иясе, бигрәк тә татар, юрап китерә бит ул! Шулай булгач, шигърияткә соклану, аны аңлау, аңа төшенү белән беррәттән, ул әсәрләрне яшәтү дә безнең һәм киләчәк буыннарның бурычы булып тора.
Без Такташны беренче чиратта – шагыйрь, аннары драматург буларак беләбез. Ул – ялкынлы публицист та. 1931 елда ул Актаныш районының Такталачык авылына командировкага килә һәм күмәк хуҗалык оешу вакыйгасын «Таң» дип исемләнгән очерклар циклында бәян итә. Бу хакта аның хатыны Гөлчәһрә Такташева-Мансурова болай дип искә ала: «Сыркыдыдан кайткач, без Актанышка киттек. Һади ул районга командировка сорап алды. Актанышта без минем энем Камил Мансуровта тордык. Һади, Актаныштан көн дә Такталачык авылына барып, «Таң» колхозы хакында очерк язып йөрде». Бу – аның соңгы сәфәре, ә Такталачык – минем туган авылым. Шунысы куанычлы: «Таң» күмәк хуҗалыгы бер гасырлык гомер бәйрәменә ныклы адымнар белән баруын дәвам итә…
Мин тагын шуңа игътибар иттем: Такташ шигърияте караңгылыктан яктылыкка килеп чыккан озын юл кебек. Күңелдә якты, матур, җылы хисләр уяткан әсәрләрне укуы рәхәт бит, кешенең асылы шуны сорый.
Кичәге матурлык бүген үлсә,
Бездә туа аның яңасы.
Безнең тупас куллар – киләчәктә
Туар матурлыкның анасы, –
дип яза шагыйрь, чал гасырларга ялкынлы сүзен яңгыратып, бөек халкыбызның, туган телебезнең, милли әдәбиятыбызның яшәячәгенә чын күңеленнән ышанып. Амин, шулай булсын!
2017
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.