Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 13 (всего у книги 36 страниц)
Ишекне, гадәттәгечә, әбисе ачты. Бары үз өендә генә була торган җылы рәхәтлек килеп бәрелде йөзенә. Ул да түгел, Рәсидә йөгереп килеп чыкты. Ярты юлда туктап калды ул, ятсынуы иде булса кирәк, әтисенә сынап карап торды һәм, ниһаять, таныды:
– Әттә, – дип, Мирсәетнең кочагына атылды.
– Менә ничек дәү үскән бит минем кызым… – Йомшак борыны һәм иякләре белән әтисенең муенын иркәләде сабый. Аннан, башын читкәрәк тайпылдырып, сынаулы караш ташлап алды – ялгышмаганмы, үз әтисеме, янәсе…
Бер кулына уенчык, икенче кулына дәү клиндер тоттырып, сабыен идәнгә төшерде Мирсәет. Бу аның, үз-үзен белешмичә, кочагын бушатуы, Рауза белән күрешергә җыенуы булгандыр, күрәсең.
– Әби, – дип дәште Мирсәет киявенә яулык читеннән генә ягымлы карашын төбәп торучыга, кулындагы башка күчтәнәчләрен сузып. – Болары Рауза белән сиңа.
Әби кеше аш-су бүлмәсенә юнәлде. Рәсидә дә аңарга иярде, әтисе алып кайткан уенчыкны күрсәтеп куанасы, мактанасы бар бит әле…
Аягындагы күн итекне салу белән мәшгуль булган Мирсәет күзләре белән Раузаны эзләде, Раузаны көтте. Бер-бер сәбәп табып үпкәләгәнме соң әллә, нигә күренми?.. Казаннан озаткан чакта, «Сине сагынырмын инде, нишләрмен…» дип, күз төпләрен сөртә-сөртә аерылышкан иде югыйсә…
– Рауза өйдә түгелме әллә?
Сорауны ишетүгә, үзенең белдеклелеген күрсәтәсе килеп, иң элек Рәсидә йөгереп чыкты. Әле һаман күп кенә авазларны дөрес әйтергә өйрәнмәгән, үзенчәләп сукалый иде ул, ни әйткәнен аңламассың.
– Әнием ружьёга китте, ружьё янына…
Көлеп куйды Мирсәет. Әбисе аңлаткач кына төшенде: Рауза доктор Оруджиев янына киткән булып чыкты. Нервларыннан зарлана иде ул, әле Бакуда вакытта ук Оруджиев фамилиясендәге врач янына барып йөргәнлеге мәгълүм иде. Димәк, ул Мәскәүгә күчеп килгән булып чыга.
Көн кичкә авышып килгән чак, Раузаны каршы алырга дип, Мирсәет урамга чыкты. Сагынуы да чиктән ташып ашкан. Әбисе докторның төгәл адресын әйтә алмады алуын, шулай да чама белән кайсы тирәдәрәк яшәгәнлеген аңлатты.
Шәһәр үзәгендәге тыныч һәм тар тыкрыклардан йөри торгач, таштан төзелгән ике катлы аерым йорт каршысына килеп туктады Мирсәет. Ишекнең сул ягына чуеннан коелган игълан язып эленгән. «Бу йортта доктор Оруджиев яши. Кабул итү сәгатьләре иртәнге 10 нан кичке 6 га кадәрле. Ял көне – җомга».
Чылбырыннан тартып чыгарып, кесә сәгатенә күз төшереп алды Мирсәет. Инде җиденче киткән. Болай булгач, Раузаның кайтып киткән булуы ихтимал. Ул да түгел, бүген җомга көн икәнлеге келт итеп хәтеренә төште. Моны ничек аңларга да белмәде ул. Димәк, аның кебек үк, атнаның кай көне икәнлеген оныткан Рауза кире борылып кайтырга мәҗбүр булгандыр.
Күңелендә шундый уйлар бөтерелде. Ә кулы кыңгырау җебен тартты. Килгәч-килгәч, докторның үзенә сәлам биреп китүнең зыяны булмас, берочтан Раузаның авыруы белән дә кызыксыныр.
Олы гына яшьтәге бер агай килеп ачты ишекне. Борыны һәм мыегыннан күренеп тора – кавказлы. Колакка катырак иде булса кирәк, урынсызга кычкырып дәшүеннән, тыңлаганда авызын ача төшеп бар дикъкатен әңгәмәдәшенә юнәлтүеннән үк күренеп тора.
– Кем бар анда? – дип кычкырды ул. Югыйсә пыяла аша бары да күренеп тора, әле кояш баемаган…
– Әссәламе… галәйкем, – дип сәламләде үзен Мирсәет.
Күренеп тора: агайга килүченең мөселман кешесе булуы һәм шул рәвешле сәламләве ошап китте. Балкып елмайды ул һәм, ишекне ачып, кунакны эчке якка үткәрде:
– Вәгаләйкемәссәлам. Хуш киләсез, хуш… Кем дип торам, үзебезнең кеше икән…
Агай ялгызлыктан җәфа чиккән, күрәсең, килүчене кире борырга ашыкмады, аны җентекләп күзәтергә кереште. Мирсәетнең исә, киресенчә, вакыт чамалы:
– Доктор үзендәме, агай? – диде ул, эшлекле генә итеп.
– Үзендәсен үзендә, – дип кычкырды карт. Килүче таныш та сыман тоела башлаган иде аңарга.
– Керергә рөхсәттер бит, агай, – дип ашыгуын белдерде Мирсәет һәм күз чите белән затлы стена сәгатенә карап алды.
Картның күңеле изгелектә. Күренеп тора: килүчегә ярдәм итәсе килә. Әмма үзен нидер тота сыман:
– Бик ашыгыч идемени?..
Аны-моны уйлап тормады Мирсәет, шундук җавап кайтарды:
– Ашыгыч иде шул.
– Хуҗа кемнедер көтә иде кебек, – дип нәтиҗә ясады агай үзе өчен. Димәк, килүчене борып чыгарырга ярамас.
Мирсәетне, өске катка алып менеп, йомшак креслога утыртты карт. Чәй тәкъдим итте.
– Хәзер, бер-бер җаен табып хәбәр итәрбез үзенә.
Юкка вакытын уздыра Мирсәет. Монда ни калган соң аңарга, кемне көтә. Чәйдән баш тартты, тыңгысызланып сорарга мәҗбүр булды:
– Әллә операция ясыймы?
Карт, үз итеп, текәлеп карап алды янә һәм мыек астыннан елгыр гына елмаеп куйды.
– Хуҗамны яхшы беләсез, ахры?..
Баш какты Мирсәет. Картның кәефе тагы да күтәрелеп китте.
– Әпирәсия, – дип кабатлады ул аның артыннан. Авызын-мыегын сыпырып, тыйнак кына кеткелдәп көлеп алды. – Аны әпирәсия үк дими торганнар иде без яшь чакта… Хи-хи-хи…
Берни аңыша алмый торган Мирсәеткә якынрак килде карт һәм, күптәнге танышына дәшкәндәй, колагына пышылдады:
– Бер Мәскәү кәнтәе белән шунда… Күңел ача…
Янә зур канәгатьлек белән кеткелдәп җибәрде карт. Һәм, чәй алып менәргә вәгъдә итеп, аскы катка юнәлде.
– Тукта, – дип, ярты юлда, баскычта куып җитте үзен Мирсәет. – Кем белән ул анда – марҗамы?
Карт башын чайкады. Бакуда яшәп, телен шактый ук шомарткан Мирсәетне азәрбайҗанга чыгарды, күрәсең:
– Бер татар шунда, – диде. Кулын күкрәк турысына куеп, аның кыска буйлы икәнлегенә дә ишарәләп өлгерде.
– Исеме ничек?..
– Белмим, – диде битараф кына. Аннан ачыклык кертергә кирәк тапты. – Кәнтәй кәнтәй инде, кем кызыксынган аларның исеме белән. Үзе дә бутап бетерә торгандыр, хи-хи-хи…
Ике кат арасындагы баскычта торып калды Мирсәет. Чәй китертү, килүчегә кавказлыларга хас кунакчыллык күрсәтү уе белән мавыккан карт юлында булды. Бераздан аның аскы катта кем беләндер сөйләшкәне ишетелде.
Мирсәет үз-үзенә гаҗәпләнде: нишләп керде соң әле ул монда? Докторның кабул итү көне түгел, нәрсә калган аңарга?.. Санаулы сәгатьләренең кадерен белми… Сукбай сыман кеше бусагасын атлап керде, хәзер инде бер чынаяк чәй өлгерткәннәрен көтеп торсынмы? Ә өйдә кызы, зәңгәр күзле Рауза көтә торгандыр… Әллә бер-бер шик, ышанмау оялаганмы аның уена?.. Ни тотып тора соң аны бу урында, нәрсә җибәрми?.. Хәтта үз-үзенә тану кыен, үз-үзеннән оят. Китәргә, кайтып китәргә, гаиләсе янына йөгерергә кирәк хәзер үк… Ә ул терәлеп каткан, аяклары җибәрми.
Чү!.. Нәкъ шул мизгелдә, колагына ялгыш ишетеләме, өске каттагы калын ишекләр артыннан, шәл чугыдай сизелер-сизелмәс тибрәнеп, берәүнең көлгән авазы ишетелгән кебек булды… Тетрәнеп куйды Мирсәет – таныш аваз түгелме соң бу?!
Ялгыш ишетеләме әллә?.. Тагын кабатланды шул ук аваз… Үз-үзен белештермичә, югарыга ыргылды ул. Ике кат калын ишекләр аша үтеп, зур иркен бүлмәгә атылып килеп керде һәм тораташ сыман катып калды. Бүлмәнең түрендә ялангач тәнгә халат киеп алган дәү гәүдәле, олы корсаклы бер ир-ат басып тора. Тупас йөзе, иләмсез борыны һәм чал төшкән мыекларын хәтерләп өлгерде ул аның. Бер кулында шәраб тулы шешә, икенчесендә бәллүр кәсә. Шул кәсәсен түшәк эченә чумып назланган болан баласыдай җыйнак гәүдәле хатынга сузып торуы икән.
Ишек катында гаме юк иде әле хатынның. Ә Мирсәетне яшен ташы гүя кыл урталай ярып үтте – Рауза… Ир-ат исә аны шундук күрде һәм таныды да булса кирәк: Бакуда чакта күреп беләләр иде бер-берсен. Көтелмәгән очрашу Оруджиевка да тәэсир итми булмагандыр.
Ни эшләргә, кулындагы шешә һәм кәсәне кая куярга белмичә торды ул иң элек. Әле урын өстендә анадан тума тәгәрәп иркәләнгән хатынга, әле ишек катына карап куйды.
Ул да түгел, түшәктән башын калкыткан Рауза аваз салды:
– Әнекәем… – диде ул, уч төбе белән авызын каплап. Зур булып ачылган күзләре ишек катына төбәлде, ә икенче кулы белән җәймәне, кармалап, күкрәгенә таба тартты…
Ул арада Оруджиев үз-үзен кулга алып өлгерде:
– О-о-о, кунак бар икән, – диде ул һәм кыргый, мыскыллы елмаю чыгарды йөзенә. – Мактап йөрисең икән…
Мирсәетне гүя аягүрә торган җиреннән чалгы белән чаптылар. Аумас өчен, диварга сөялде ул. Урам як ишектәге язуны күргәч тә борылып китәргә тиешле иде югыйсә. Әнә ни тоткан, ни тартып керткән икән үзен монда. Башка сыймаслык хәл! Ә хакыйкать! Күңеленә кереп, соңгы араларда үзен берөзлексез эчтән корт сыман кимереп йөргән шик-шөбһә урынсыз булмаган, димәк. Ә ул үз-үзен битәрли, вакыт-вакыт үзен урынсызга көнләшүдә гаепли иде… Күңеле сизенгән, юкка гына берөзлексез эчтән янып, сызланып яшәмәгән икән…
Аяк астында җир чайкалды гүя. Ни дә булса дәшәргә һәм кырт борылып чыгып китәргә генә иде дә бит – зиһенен югалтты, чарасыз торып калган иде Мирсәет. Кая китә?.. Кая ашыга соң ул хәзер?.. Ярты җаны, бәлки, яртысыннан да күбрәге монда. Берөзлексез үзенә тартып торган һәм кыен чакларында дөньяда аның барлыгын тою белән генә дә бетмәс-төкәнмәс көч, җегәр бирергә сәләтле булган бердәнбере – Раузасы монда кала. Китә алмый газапланды ул. Әмма китәргә кирәк. Чит ятакта чәчләрен тузгытып, шәрә күкрәкләренә ак җәймә тартып утырган Рауза – ул белгән, ул дөньясын онытып сөйгән Рауза түгел инде…
Оруджиевның үгез мөгерәгәндәй борыныннан чыккан калын тавышы айнытып җибәрде кинәт:
– Сүзең булса сөйлә… Нигә терәлеп каттың, әй большевик?!
Ни дип әйтә ала иде соң ул?! Әле хәзер, аек акыл белән уйлаганда да, андый сүзне табарлык түгел. Ә ул чакта, аяк бармакларыңнан чәч бөртекләреңәчә гарьләнеп нәфрәтләнүдән дер калтырап торган мәлдә, ни әйтә алган булыр иде икән?..
Авызын турсайта төшеп, чал төшкән калын мыеклары астыннан оятсыз елмаеп куйды Оруджиев. Үзен гаепле санау яисә аз гына булса да уңайсызлану хисе түгел, үзенең өстенлеген, бу очракта җиңүче икәнлеген расларга, ассызыкларга омтылуы иде бу аның.
– Нәрсә, баҗа, бер кәсә шәраб салып биримме әллә үзеңә?! Хәл булыр! – диде ул, кулындагы шешәгә ым кагып.
Шунда гына Мирсәетнең теш арасыннан калтыранулы аваз чыкты:
– Доктор Оруджиев! Син аның ире бар икәнлекне белә идең бит!..
– Белсә соң, – диде мыеклы, мыскыллы көлүендә дәвам итеп. – Ирсез хатын булмый. Кемгә нәрсә?! Берәүләр революция ясый… Ә икенчеләр…
Ятактагы хатынга ишарәләп авызын ерган бу адәмгә тыныч кына карау мөмкин түгел иде. Нәфрәтләнеп кычкырып җибәрде Мирсәет:
– Доктор Оруджиев!.. Тукта!..
«Эт – оясында батыр» дигәнне раслап, кеткелдәп көлеп җибәрде хуҗа һәм кинәт кенә шәраблы бәллүр кәсәне идәнгә орды да, үзе сыман киң бүксәле шешәне югары күтәреп, Мирсәеткә таба якынлашырга кереште.
Ул да түгел, үзенә төбәп ыргытылган шешәдән тайпылып, башын ияргә мәҗбүр булды Солтангалиев. Шешә ишек яңагына бәрелеп чәлпәрәмә килде. Мирсәет ирексездән итек кунычына тыгылды.
Өр-яңа браунингтан чыккан шартлау авазы гайрәтле үгез сыман аның өстенә ташланган адәмне идәнгә сузып салды.
Баскычта кемнәрнеңдер шау-шу килеп йөгерешкәне, ярдәмгә ашыкканы ишетелде. Ахылдап куйган Рауза, урыныннан сикереп торып, кабалана-кабалана, шәрә тәнен җәймә белән урарга кереште.
Әле берни аңламыйча, үзенә каршы йөгерүчеләрне як-якка этәреп, Мирсәет чыгу юлына ашыкты. Бу йортта берни калмады аңарга хәзер, алыш-биреш өзелгән. Югары катка менеп җитүчеләрнең: «Үтергәннәр… Ходаем, докторны үтергәннәр…» – ди-ди кычкырышкан авазлары ишетелеп калды. «Тотыгыз, тот», – дип, Мирсәеткә төртеп күрсәтүчеләре дә булды кебек. Әмма артыннан куа чыгучы, үзен тотарга омтылучыларны ул күрмәде.
Уң кулында браунинг тоткан килеш, берәүгә дә күтәрелеп карамыйча, башын асылындырып, урамның нәкъ уртасыннан атлады ул. Аның кулындагы коралын күреп, каршы килүчеләр як-якка тайпылды, тротуарга елышты. Әмма ул берәүгә дә игътибарын юнәлтмәде, аяклары кая таба илтсә, шунда атлады…
Җәйге кичнең эңгер-меңгергә авышкан чагы. Күңелен һәм уйларын да шундый ук халәт биләп алган. Ни эшләдем соң әле мин дигән сорау аңа шактый кичегә төшеп килде. Чынлап та, ни кылды, нинди ахмаклык эшләп ташлады соң әле ул һәм нәрсәгә иреште?
Үзенең бердәнберенә кул сузган, иң нечкә хисләрен аяк астына салып таптаган, аның ир-ат горурлыгыннан көләргә җөрьәт иткән кешене атып үтерде. Хыянәтченең үзен үтерде үтерүен, әмма хыянәтне үтерә алмады. Хакыйкатьтән качып буламы соң?! Тапталган хисләр яңарырмы, җанына тынгылык иңәрме аның?!
Уй өстенә уй, сорау өстенә сорау… Ник берсенә уңай җавап таба алса икән. Шушы сәгатьтән башлап аның өчен сөю дә юк, яшәү дә юк инде хәзер. Революция һәм яңа тормыш, милли республика турындагы күпме хыяллары чәлпәрәмә киләчәк! Юк! Юк инде, берәүгә дә кирәге юк аның хәзер.
Әле санаулы сәгатьләр генә элек үзенә шундый хөрмәт белән караган Ленинны хәтеренә төшерде. Сталинга да кирәге чыкмас моннан ары!.. Иң аянычы, Вахитовны кыен хәлдә калдыра ул. Үзенә ышангандай ышана, зур өметләр баглый иде Мулланур. Мирсәет ул өметләрне акламады, хисләренә хуҗа була белмәде…
Шунда гына әле булса уң кулында браунинг икәнлекне күреп тынгысызланып куйды Солтангалиев. Браунинг – Гәрәй Кодрачев истәлеге. Соңгы араларда гына Кодрачевның, ни сәбәпледер, Киевта үз-үзен атып үтергәнлеге мәгълүм булган иде аңар. Бу хәбәрне ишетеп, ул гаҗәпләнгән, Гәрәй дустын аңлый алмый аптыраган иде: ничек итеп кеше үзенең газиз гомеренә корал күтәрергә мөмкин икән?!
Гәрәй Кодрачевның хәлен аңлаган кебек булды ул шунда. Күрәсең, аның да зиһене чуалган, дөньяда яшәүнең ямен, мәгънәсен югалткан сәгате булгандыр. Браунинглы кул акрын гына хәрәкәткә килде, тимер көпшә чигә турысына шуып менде. Шуның белән бетте, димәк… Дөнья белән бәхилләшер алдыннан, ул соңгы кабат күзләрен ачты: тар гына урамның аргы ягында өлкән яшьләрдәге бер бичара җан чүп савытыннан ризык калдыклары җыеп йөри…
Йөрәгенә үк барып кадалды шушы тетрәндергеч күренеш. Яшәүгә, тормышка әнә нинди халәтендә дә ябышып ята кеше. Ә син, шундый мохтаҗларны бәхетле итәчәк яңа тормыш төзисе урында, көрәшәсе урында, җиңел юл тапкансың… Җинаять кылдың да качып котылырга исәбең!..
Тагы күпмедер вакыттан Эшче-крестьян милициясе идарәсендә иде инде ул. Үз аягы белән килеп, үзенең кеше үтерүе турында хәбәр итте һәм коралын өстәлгә чыгарып салды.
Ул бер ай чамасы вакыт ябылуда ята, берәүгә дә хәбәр итми, яклаучы эзләми. Мөселман коммунистлары исеменә тап төшерүдән куркып, хәтта үзенең кем булуын яшерә. Мулланур Вахитов эзләп таба аны һәм төрмә җитәкчелеге бүлмәсенә чакырттыра.
– Мин барын да беләм, – ди Мулланур, сүзен кыска тотып. – Тик бер нәрсәне аңлый алмыйм. Ничек син шул гомер хәбәрсез ята алдың?!
Мирсәет нык ябыккан һәм сулган иде, күрәсең. Йокысыз төн, тәүлекләр буе үз-үзендә казыну, эчтән янып-көюләр эзсез генә узмаган булгандыр.
– Кара инде син, кыяфәтеңә генә кара, базда ятып үргән бәрәңге төсенә кергәнсең ич, – диде Вахитов.
Мирсәетнең тышкы кыяфәтендә идемени соң хикмәт!..
– Мин кеше үтердем, иптәш Вахитов, – дип кабатларга мәҗбүр булды ул.
– Ишеттем, – диде Мулланур, кырт кисеп. – Әйдә, җыен, мин сине алырга килдем.
Вахитовның бу сүзләре Мирсәетне сискәнергә мәҗбүр итте:
– Кая, хәрби трибуналгамы?
– Казанга… Ак чехлар Казанга якынлашып килә. Иртәгә үк минем белән юлга чыгасың…
Юк, берни аңлый алмый иде Мирсәет. Нинди юлга чыгу дигән сүз ул?! Нинди Казан?! Ул бит җинаять кылучы…
– Иптәш Вахитов, – диде ул янә. – Бик теләсәм дә, синең белән юлга чыга алмыйм, мин кеше үтердем.
Мирсәетнең сакал-мыек баскан яңакларына, чалара төшкән чигәләренә текәлеп карап торды Мулланур. Җитди һәм уйчан иде аның бу карашы. Сүзләрен генә аңламассың…
– Үтерсәң соң, – диде ул кинәт кенә. – Бер инкыйлаб дошманы ким булганнан җир убылмас, шәт. Каш ярылып күз чыкмаган ласа. Җыен, әйдә…
Куанырга ашыкмады әле Мирсәет. Вахитовның аны аңлавы, кичерергә-акларга омтылуы – бер нәрсә. Ә башкалар – Казанда һәм Мәскәүдә аны белүчеләр ни дияр? Ничек күренер ул кеше күзенә?..
– Ашыкма, Мулланур, миңа әле суд булмаган…
– Нинди «суд» ул?! Ташла әле…
Шунда гына Вахитовның сүзләре чын икәнлегенә ышанды ул.
– Ә Казанда? Анда беләләрме?.. Анда ни йөзем белән күренермен?..
– Беләләр, – диде Вахитов, битарафлыгын күрсәтергә омтылып. – Иптәш Сталин да белә.
– Иптәш Сталин?!
– Әйе, иптәш Сталин сиңа шуны тапшырырга кушты: «Бер массаватчы азрак булыр. Революция корбансыз булмый, бүген үк Казанга юл тотсын. Берни булмагандай, үз эшен дәвам итсен», – диде.
– Берни булмагандай… – дип, Вахитов артыннан кабатлап, бу сүзләрнең асылына төшәргә омтылып, уйга калып торды Мирсәет. Шулай да мөмкин була микәнни?! Ничек инде ул «берни булмагандай?»
Иртәгесен Вахитов белән янәшә утырып, Идел буена юл тоткан махсус броневикта Казанга кайтып бара иде инде алар. Күңелендә генә утлар яна… Күңелендә тынгылык юк. Ничек яшәргә хәзер?! Гаиләсе дә юк аның, Раузасы да… Рәсидәдән дә ераклашканнан-ераклаша бара… Гүя дөнья бушап, шәрәләнеп калган иде аның өчен хәзер…
X
1918 елның май урталарында Мәскәүдә Татар-башкорт Республикасы мәсьәләсе буенча зур киңәшмә булып уза. Аны Милләтләр эшләре халык комиссары Иосиф Сталин һәм Мөселман эшләре буенча халык комиссары Мулланур Вахитовлар уздыра. Идел-Урал төбәкләреннән чакыртылган утызга якын җаваплы иптәшләр арасында Казаннан К. Якубов һәм К. Грасис; Оренбургтан Филиппов һәм Г. Шәмгунов; Уфадан – В. Егошин һәм Г. Дәүләтшин; Перьмнан Динмөхәммәтов; Сембердән X. Рәмиев һәм С. Гафуров; Екатеринбургтан – Ф. Сыромолотов һәм И. Тунтул; чуваш халкы вәкиле А. Краснов, мари халкы вәкиле – В. Мухин; Мөселман комиссариатыннан Ф. Сәйфи, Ш. Манатов, Г. Җанбаев һәм башкалар катнаша.
Киңәшмәнең башында ук Казан губерна советы исеменнән Карл Грасис, милли республика төзү идеясенең хата икәнлеген расларга омтылып, кайнар нотык сөйли. Килгән вәкилләр бер мәлгә югалып калалар. Чөнки берәүдә дә Ленин һәм Сталин иптәшләр тарафыннан көн тәртибенә куелган мәсьәләне кире кагу уе булмый. Әмма бу хакта сүз кузгатучы Казан вәкиле булгач, кайберәүләр сагая төшә.
Шундый хәлиткеч мизгелдә Татар-Башкорт Республикасын яклап, үзләренең дә шунда керергә теләкләре барлыгын белдереп, чуваш һәм мари халкы вәкилләре чыгыш ясый.
Мулланур Вахитов республика игълан ителү вакыйгасының татар-башкорт хезмәт ияләре арасында Совет хөкүмәтенә ышаныч тудыруы хакында сөйли. Идел-Урал мөселманнары язмышындагы бу вакыйганың Көнчыгыш халыклары арасында киң яклау табуына өмет һәм ышаныч белдерә.
Камил Якуб, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Манатов, Гариф Җанбаев һәм башкаларның чыгышыннан соң көн тәртибенә куелган мәсьәләнең урынлы икәнлегендә шик калмый. Киңәшмә агымдагы елның 1 июнендә Татар-Башкорт республикасын оештыру съезды чакырырга дигән карарга килә. Аны үткәрү урыны итеп Уфа шәһәре билгеләнә. Съездны оештыру һәм үткәрү халык комиссариатыннан М. Вахитов, Мөселман эшләре буенча комиссариаттан Г. Җанбаев, башкортлардан Г. Дәүләтшин, татарлардан К. Якубов, чувашлардан Д. Эльмин, марилардан В. Мухин һәм руслардан В. Егошин катнашында төзелгән махсус комиссиягә йөкләтелә.
Халык массалары арасында зур күтәренкелек һәм энтузиазм белән кабул ителә бу вакыйгалар, күпләп Кызыл Армиягә язылу башлана. Яшь Совет дәүләтен үзләренә милли тигезлек һәм республика бүләк иткән өчен генә дә саклап калырга, яклап көрәшергә әзер була татар, башкорт, чуваш һәм мари хезмәт ияләре. Зыялылар даирәсендә дә көчле була әлеге хәрәкәт.
Әмма съездны оештыру эше, киң җәелдерелеп, инде тәмамланып килгәндә, Үзәк Комитетка һәм В. И. Ленин исеменә РКП(б) Үзәк Комитетының Урал бюросы секретаре И. Тунтул, К. Грасис һәм Ф. Сыромолотовлардан күмәк гариза килеп төшә. Россиянең бөтенлеген таркату белән килешмәүләрен белдерә алар һәм, гомумән, Үзәк Комитетның «кемнәрдер тарафыннан уйланып чыгарылган милли мәсьәлә» тирәсендә мавыгуын аңламыйлар һәм аңларга теләмиләр. Шул уңайдан протест белдерәләр.
Ленин әлеге гаризага чамадан тыш зур игътибар күрсәтә. Аның белән һәммә Үзәк Комитет әгъзаларын таныштырып чыга. Һәм, мәсьәләгә ачыклык кертүен үтенеп, гаризаны Сталинга тапшыра.
– Россияне йолыккалап бетермибезме? – дигән сорау куя Ленин… – Урыннардан килгән хатларга колак салу кирәк…
Әнә ничек! Имәндә икән чикләвек, диярсең.
Нәтиҗә ясала… Зур булмаган даирә өчен ул аермачык билгеле була. Әмма Идел һәм Урал тарафларында, вакыйгаларның көне-сәгате белән катлаулана баруын истә тотып, ул хакта сүз чыгармый тору хәерле табыла. Шул рәвешле, Татар-башкорт республикасының оештыру съезды 1 июньнән башта 15 сентябрьгә күчереп торыла, ә сентябрьдә исә, Гражданнар сугышы башлануны сәбәп итеп, мәсьәләне хәл итү билгесез вакытларга чигерелә.
Кайбер җитди чыганаклар сөйләвенчә, әле майның 20 нче көнендә үк съездны оештыру комиссиясе әзерләгән смета кәгазьләрен Мулланур Вахитов Сталинга алып керә.
Милләтләр эше буенча халык комиссарының йөзе чытыла:
– Җитди документ һәм финанс кәгазьләре шул арада эшләнәме?
– Йокы һәм ял турында онытып, өч көн, өч төн тырыштык, иптәш Сталин, – дип җавап кайтара Вахитов. Күңеле күтәренке. – Андый чакта йокы турында уйлыйлармы?! Ничә гасыр көтелгән сәгать ич бу безнең халык өчен.
– Карарбыз… Калдырып тор әнә, – дип, төребкәле кулы белән читтә торган өстәлгә ишарәли Сталин.
Югалып калмый Вахитов һәм алдатырга да теләми.
– Юк, иптәш Сталин, анда калдыра торган документ түгел бу, – дип, каршысына ук китереп сала.
Әмма аңа карап кына ябык кабинет һәм катлы-катлы ишекләр артында хәл ителгән мәсьәләгә караш үзгәрми… Комиссия әзерләгән эш һәм финанс кәгазьләре тагы бер атна чамасы вакыт узгач кына хәрәкәткә керә. Сталин аларны, «Бу эшне ашыктыру кирәк булмас…» дигән тамга ясап, урынбасары С. Пестковскийга чыгара.
* * *
Мирсәетнең Казанга нинди кәеф белән әйләнеп кайтуы аңлашылса кирәк. Шуның өстенә Казанның үзендә дә хәлләр мактанырлык булмый. Шәһәр партия оешмасында татар һәм рус большевиклары арасында мөнәсәбәт бермә-бер катлаулана төшкән. Атта да бар, тәртәдә дә дигәндәй, гаеп кемдә, ә дөреслек кай тарафта икәнлекне һич аңларлык түгел.
Өстәвенә мөселман комиссариатының үз эчендә дә хәлләр шактый киеренке. Мирсәет «эзсез югалгач» та аның урынына Казан губернасының Мөселман эшләре буенча халык комиссары итеп билгеләнгән Сәхипгәрәй Сәетгалиев, мин-минлеге белән мавыгып китеп, байтак кына кадрларны биздергән яисә үзенә каршы куйган булып чыкты.
Беренче күрешкәндә үк, Мирсәетнең дә авырткан җиренә кагылды Сәетгалиев. Югыйсә моңа кадәр хөрмәт белән карый иде кебек аңа, дустанә мөнәсәбәт урнашкан кебек иде араларында.
– Оялмыйча ни башың белән монда кайтып кердең, – булды, Сәхипгәрәйнең авыз ачып әйткән беренче сүзе.
Аның хәлендә мондый сорауларга җавап бирү җиңел түгел иде. «Башланды…» – дип уйлап куйды күңеленнән. Нәкъ менә шундый төртелүләр, читләтеп-урап үзен рәнҗетергә, түбәнсетергә омтылулар сагайта иде бит инде аны. Кемнән-кемнән, әмма Сәхипгәрәйдән көтмәгән иде ул үзенә мондый мөнәсәбәтне.
Казандагы ыгы-зыгыларның асылы ачыклангач, үз колагы ишеткәннәргә ышанмыйча йөрде ул бераз. Болак арты республикасы җиңелгәч тә, салым рәвешендә татар байларының байтак кына милке җыеп алынган булган. Хәер, байлар гына таланган булдымы икән?! Татар бистәләрен талауны оештыручы Сәхипгәрәй Сәетгалиев үзе булган. Алтын-көмеш һәм ата-бабадан килгән кыйммәтле асылташларны өй борынча җыеп йөргән булып чыгалар.
Анысы бер хәл. Җыйган байлыкны бүлешкәндә, иң элек иптәш Шейнкман белән пычакка-пычак килә Сәетгалиев. Һәм шул нигездә үзара аралашмас, сәлам бирешмәс дәрәҗәгә барып җитәләр. Байлык булмаганда гына әйбәт, булса – бөтен җәнҗал аңардан дип, юкка гына әйтмәгән борынгылар.
Кемгә күпме өлеш чыккандыр, әйтеп булмый. Әмма алтын белән илле мең тәңкәлек хәзинә Мөселман комиссариаты әгъзалары арасында бүленгән. Дөрес, таланган байлыкны алудан баш тартучылар да булган. Мисал өчен, Садыйк Әхтәмовның әлеге ямьсез күренешкә протест йөзеннән комиссариатны ташлап чыгып киткәнлеге мәгълүм.
Мулланур Вахитов һәм Мирсәет Солтангалиевләр кайткан хөрмәткә Мөселман комиссариатында җитди киңәшмә була. Агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышканнан соң, әлеге дә баягы тагын шул «хәзинә бүлү» мәсьәләсе калкып чыга, һәм бер төркем иптәшләр Сәетгалиевне комсызлыкта гаепләп чыга, аны алыштыру, Солтангалиевне үзенең элекке эшенә кайтару кирәклеген күтәрә.
Мирсәет теше-тырнагы белән каршы чыга. Сәхипгәрәйне үпкәләтәсе килми аның, болай да әнә күркә урынына кабарына.
– Юкса без комиссариатта эшләүдән баш тартабыз. Сәетгалиев иптәш бер ялгызы торып калачак, – дип куялар мәсьәләне.
Мулланур Вахитов та комиссариатның эшен начар, ә инде югарыда искә алынган «хәзинә бүлү»не большевиклар өчен оят күренеш дип бәяли. Нәтиҗәдә, Солтангалиевне яңадан Казан губернасының Мөселман эшләре буенча халык комиссары итеп сайлап куялар. Аңа каршы тавыш бирүче бер Сәхипгәрәй Сәетгалиев кенә була. Ул, Мирсәеткә янап, бу эшне болай гына калдырмаячагын искәртеп чыгып китә. Шул китүдән байтак кына аралар Сәетгалиевнең тавышы-тыны ишетелми тора, гүя эзсез югала… Аны Уфага киткән дип тә сөйлиләр. Әмма соңыннан гына ачыклана, Казанда иң киеренке вакыйгалар барган ул җәйне Сәхипгәрәй сөяркәсе белән үз фатирында бикләнеп яткан булып чыга.
Нәкъ шул көннәрдә шәһәр читендәге урман-күлләр белән хозурланып ял итеп йөргән Шейнкман һәм Олькеницкий иптәшләргә кораллы юлбасарлар һөҗүм итә.
– Болак аръягыннан талап җыелган алтынны кая куйдыгыз? – дип бәйләнәләр. Алтын таптыралар…
– Белмибез… Юк… Ул алтын Мөселман комиссариатында, – дип, котылмак булалар.
– Беләбез, – дип, бугазларыннан алалар. – Җыелган байлыкның җитмеш проценты сездә.
Кисәтү йөзеннән, Олькеницкийны шундук атып үтерәләр. Ә Шейнкманны исә үзләре белән бергә-бергә хозурланып йөргән яшь һәм үтә чибәр хатыны коткарып кала… Әмма ничек вә ни рәвешле?.. Белүче юк, ул кадәресе аларның гаилә сере булып кала. Чибәр ханымның түшендә һәм кулларындагы байлык, зиннәтле ташлары гына җитте микән моның өчен?!
Хәер, юлбасарларны күрүче ирле-хатынлы Шейнкманнар гына. Олькеницкий үтерелгән. Ләкин кем тарафыннан?.. Мондый сорауның куелуында шулай ук логика булса кирәк. Аларның бергә-бергә хәзинә яшерергә барган булулары да ихтимал бит. Губерна комитетына алынган алтынның эзсез югалуын истән чыгармыйк…
* * *
Самара өчен барган сугышлар Кызыл Армиянең җиңелүе белән тәмамлана. Шәһәрне ак чехлардан саклау өчен җибәрелгән Валериан Куйбышев та әллә ни майтара алмый, чигенергә мәҗбүр була.
Самарадагы вакыйгалар турыдан-туры Казанга да тәэсир итми булмый. Ак чехлар һәм акгвардиячеләрнең кай юнәлештә хәрәкәт итүләрен ачык белеп торган Казан гарнизонында тәртипсезлекләр башлана. Җиде меңгә якын кызылармияче «шәһәр большевиклары җитәкчелеген – Шейнкман, Милх, Грасис һәм башка иптәшләрне – урыннарыннан алырга» дигән таләп куя. Иртәгә таңга шул таләп үтәлми икән, барысының да астын өскә әйләндерәчәкләр.
Ашыгыч рәвештә өч кешедән – Шейнкман, Солтангалиев һәм Грасистан торган гадәттән тыш хәрби-революцион совет төзелә.
Бу юлы да таякның авыр башы Мирсәеткә төшә. Шейнкман һәм Грасис аңардан Мөселман социалистлар полкы белән сөйләшеп каравын үтенәләр. Баш кадерле ул, әнә ничек! Әгәр дә алар бунт күтәрүчеләргә кушылмаса, каршы чыкса – хәлне төзәтү, коткару мөмкинлеге була әле. Чөнки мадьярлар һәм немец, латыш хәрби гаскәрләреннән торган «Интернациональ батальон» советларга каршы чыгарга җыенмый.
Мирсәет шул сәгатьтә үк Мөселман комиссариатын җыеп ала һәм хәлне аңлата. «Шул инде, татар коммунистларын артларына ут капкач кына искә төшерәләр… Башка чакта ни эшләргә, ни яшәргә ирек бирмиләр», – дип, канәгатьсезлек белдерүчеләр күп була.
Полк командирлары янына Солтангалиев белән Йомаголов килә. Гаҗәпләнүләренә каршы, хәрби гарнизонда урнашкан баш күтәрүче кызылармиячеләрнең офицерлары алардан өлгеррәк булып чыккан һәм сөйләшүләрне башлап та җибәргән булалар инде. Өстәлдә вино. Шактый ук төшереп тә өлгергәннәр…
Татар большевикларының ни йомыш белән килүләрен авызлары ачылганчы ук чамалап алган гарнизонлылар кобураларын капшарга керешә. Корал белән янарга җыеналар.
– Ашыкмагыз, әфәнделәр, – дип кисәтә Солтангалиев. – Урамда безнең кешеләр. Сез чолганган, беркая да качып котыла алмаячаксыз.
Бернинди чолганыш та булмый, әлбәттә. Әмма тапкырлык үзенекен итә. Шунда Мирсәетне узган елгы вакыйгалардан ук танып белгән бер офицер, татар егете, күрше бүлмәләрнең берсендә полк комитеты утырышы барганлыгын әйтә.
Солтангалиев шунда ашыга. Шәһәрдәге хәлләргә үз мөнәсәбәтен белдерә.
– Син нәрсә, безнең башка тай типмәгән, – дип җавап кайтаралар полк комитетында. – Баш күтәрүчеләрнең саны җиде мең чамасы. Ә безнең, күп булса, сигез йөз сугышчыбыз бар.
– Сез Совет хөкүмәтен якларга тиешле, большевикларны, – ди Мирсәет, икеләнергә урын калдырмыйча.
– Ни өчен?..
– Шуның өчен, чөнки Совет хөкүмәте сезгә – татарларга һәм башкортларга – республика игълан итте. Патшаның бу хакта кайгыртканы булмады.
Бу сүзләргә каршы төшеп булмый. Әмма ни өчен соң кая карама советларга каршы баш күтәрәләр?.. Үзләре оештырган кызылармиячеләр булып, алар да буйсынырга теләми әнә Казан губерна комитетына… Уйланырга, икеләнергә урын бар, инкяр итеп булмый.
Мөселман социалистлары полкы командиры Н. Алимов икеләнә.
– Җиде йөз сугышчы җиде меңлек армиягә каршы тора алмый, ничек шуны аңламыйсыз, – ди ул, эче пошып.
Мирсәет үзенекен итә. Һәммәсен сискәндереп, каршысында торган өстәлгә китереп суга ул кинәт. Сугуы шундый булгандырмы, өстәлеме – аның почмагы яман сыкрап кителеп төшә.
– Аңламыйм… һәм аңларга да теләмим! Сез баш күтәрүчеләргә иярмәсәгез, алар икеләнеп калачаклар.
– Бездә пехота гына, аларда һәммәсе бар – пехотасы да, кавалерия дә, артиллерия дә… Шуның өстенә чехлар Сембергә килеп җиткән. Без бөтен татар халкын ут эчендә калдырачакбыз, – ди полк командиры Алимов.
– Татарга азатлыкны ак чехлар китерер дип уйлыйсыңмы? – дип каршы төшә Мирсәет. – Без үз азатлыгыбызны, республиканы якларга тиешле.
– Уйламыйм… Әмма алар безнең һәммәбезне юкка чыгарачак.
– Иптәш Алимов, – дип, янә тавышын күтәрә Мирсәет. – Ул кадәр куркак булгач, Кызыл Армиягә язылырга кирәк түгел иде! Йә хәзер үк мин әйткәнчә эшлисең, йә полксыз гына түгел, башсыз да каласың… – дип, кесәсен капшап куя.
Өстәл артында тезелешеп утырган офицерлар сискәнеп киттеләр һәм берничәсе, үз командирларына ярдәмгә әзер икәнлекләрен белгертеп, аягүрә торып бастылар.
– Янамагыз миңа, иптәш Солтангалиев, – диде Алимов, салкын канлылыгын югалтмыйча. – Сездә булган корал миндә дә бар.
– Янамыйм… Кисәтәм генә… Менә-менә ярдәмгә Мәскәүдән зур көчләр килеп төшәчәк…
– Төшәчәк белән киләчәккә ышанып, җиде меңлек гаскәргә каршы чыгыйкмы? Башсызлык бу!
– Каршы чыгу соралмый, бунтка кушылмагыз. Интернациональ батальон кушылмый бит әнә. Тагы шунысы да мәгълүм булсын: Казанга бүген үк янә бер мөселман батальоны килеп төште. Аның башында төрек егете Мостафа Сөбхи тора. Төрекләр, әфганлылар, фарсылар Совет хөкүмәтен яклаганда, сез кул кушырып утырырсызмы?! Куркак сез, менә нәрсә!
Офицерлар командирларына текәлгән килеш телсез-өнсез калдылар. Нәрсә-нәрсә, әмма куркак дигән сүзне күтәрү җиңел түгел ул ир-ат халкына. Ә хәрбиләр өчен аеруча…
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.