Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 14 (всего у книги 36 страниц)
– Безгә ни эшләргә? – диде Алимов, ниһаять, ризалыгын белдереп.
– Үзәк мөселман хәрби коллегиясенә тугрылыклы булуыгызны бөтен гарнизонга игълан итәсез. Башкаларны да Совет хөкүмәтен яклап көрәшергә чакырасыз.
Мирсәет белән Алимов шунда ук, янәшә утырып, Мөселман полкы исеменнән гарнизон кызылармиячеләренә мөрәҗәгать яздылар. Иртәгесен таң белән мөрәҗәгать кызылармиячеләргә җиткерелә. Мөселман полкыннан соң Интернациональ батальон һәм Казанга яңа килеп төшкән Мөселман батальоны вәкилләре дә үзләренең Совет хөкүмәтен яклап көрәшәчәкләре турында игълан итәләр. Нәтиҗәдә Казан гарнизонында күтәрелгән бунт кан коюсыз, югалтусыз гына бастырыла, көйгә салына. Августның икенче көнендә исә, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе, үзенең рәисе Мулланур Вахитов һәм барлык җаваплы хезмәткәрләре белән бергә, Мәскәүдән Казанга күчеп килә. Ленинның «Хәзер бөтен революция язмышы бер картага салынган: Казан – Урал – Самара фронтында чехословакларны җиңүгә. Бөтенесе дә шуңарга бәйләнгән» дигән сүзләренә җавап йөзеннән эшләнә бу.
Самара инде җиңелгән. Сембер үтелгән. Казан һәр тарафтан камалышта. Идел буйлап менгән дошман пароходлары көн-төн шәһәрне тупка тота. Ә Мәскәүдән вәгъдә ителгән өстәмә көчләр әле күренми. Кайбер мәгълүматларга караганда, алар Казаннан кырык чакрым ераклыктагы Зөя (Свияжск) тимер юл тукталышына килеп җитүен җиткәннәр. Әмма ни өчендер Казанга ашыкмыйлар.
Республиканың Хәрби-революцион советы рәисе иптәш Троцкий да үзенең бронепоездын Зөядә туктаткан дигән хәбәр йөри.
Камалышта калган Казанны шундый шартларда көч һәм корал җәһәтеннән күп мәртәбәләр өстен торган ак чехлар һәм акгвардиячеләрдән саклап булмый, әлбәттә. Геройларча сугышкан Мөселман хәрби частьлары һәм кызылармиячеләр Арчага таба чигенергә мәҗбүр булалар. Шәһәр тоташ ут эчендә. Иң соңгы чиратта гына Казанны калдыручы I татар-башкорт батальоны белән Мирсәет Солтангалиев тә Арчага чигенергә мәҗбүр була. Мулланур Вахитовның чолганышта калып әсирлеккә эләгүе һәм 19 август көнне Казан Кремлендә вәхшиләрчә атып үтерелүе хакында ул белми әлегә. Бер ай чамасы Арчада яшәргә насыйп була аңа. Әмма кул кушырып утырмыйлар. Казан арты авылларыннан, Кукмара, Мамадыш, Саба якларыннан меңләгән егетне, ир-атны корал тотып, кызылармиячеләр сафына басарга, Казанны азат итү өчен һөҗүмгә күтәрелергә үгетлиләр…
Сентябрьнең унысында Казан азат ителә. Шул кыска гына вакыт эчендә Кызыл Армиягә тупланган авыл егетләре аеруча батырлык үрнәкләре күрсәтеп сугышалар…
Җиңү хөрмәтенә Дворяннар җыены бинасы каршындагы зур мәйданда митинг уздырыла. Шунда беренче мәртәбә Лев Троцкий белән күрешеп таныша Мирсәет. Хәрби-революцион совет рәисе Троцкий чыгыш ясый иң элек. Икенче булып Солтангалиевкә бирелә сүз.
Чыгышын тәмамлагач та, сулыш алыйм дип, бер читкәрәк китсә, ни күрсен, янәшәсенә Троцкий килеп баскан.
– Әйбәт оештыручы гына түгел, оста оратор да икәнсең, иптәш Солтангалиев, – ди ул аңарга, кулын сузып.
– Сездән калышырга түгел иде исәп, иптәш Троцкий, – дип елмая Мирсәет.
Троцкий аңа үзен байтактан ишетеп белүе, урындагы иптәшләрнең аның хакында югары фикердә булулары хакында әйтә. Һәм аңардан һәлак булган Вахитов урынын Үзәк мөселман хәрби коллегиясен үз кулына алуын үтенә.
– Сездән башка кеше күрмим, иптәш Солтангалиев, – ди Лев Троцкий. – Мәскәүгә кайткач та, мин бу хакта Ленин белән сөйләшермен. Шулай иткәндә Сталинның да килешми чарасы булмас.
Мирсәетнең баш тартырга омтылып каравы әһәмиятсез иде инде. Ул хакта тыңларга да теләмәде Троцкий.
– Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе Солтангалиев иптәш! Без базарда түгел! – дип, кырт кисте үзен. – Җитәкчелек итүне кулыгызга алыгыз. Бүген үк үзегезгә вакытлы мандат тапшырырлар.
Шуның белән сүз бетте дигәндәй, хәрбиләрчә кырт борылып, төз гәүдәсен туры тотып китеп тә барды Троцкий.
* * *
Күп ара узмады. Көннәрнең берендә элемтәче кыз Мирсәеткә ашыгыч хәбәр китерде:
«Казан. Губерна комиссариаты. Солтангалиевкә. Ашыгыч рәвештә Мәскәүгә килергә чыгыгыз.
Сталин».
Аның өчен көтелмәгән хәбәр түгел иде бу. Солтангалиевнең Мулланур Вахитов урынына Мәскәүгә китәргә тиешлеген күпләр белә. Төгәл көне, сәгате генә мәгълүм түгел, киеренке бер көтү белән яшәгән көннәре иде. Чөнки җаны ашкынып торса да, аягы тартмый ул тарафка, гомеренең иң авыр һәм катлаулы сәгатьләре шул кала белән бәйләнгән. Анда аның иң кадерле кешесе, бердәнбер сабые Рәсидә яши һәм Рауза… Кайчандыр һәр сулышын, һәр адымын аның хакында уйлап яши иде. Ә хәзер?.. Мәңгелек боз сыман нәфрәткә әверелгән мәхәббәте. Бер шәһәрдә булып, аның белән бер үк юлларда йөрүдән курка иде ул.
Үз уйларына бирелеп торганда, көлү авазы сискәндереп җибәрде аны. Бакчы, телеграф тасмасы алып килгән кыз китмәгән, шул гомердән бирле аның каршысында басып тора икән.
– Мирсәет абый, – дип, чаяланып елмая бирде кыз. – Мин бит сезгә әле хат та китердем тагын. Ә сез күтәрелеп тә карамыйсыз. Кызларга күз салмас булдыгыз соңгы араларда…
– Кая, китер, – дип, кулын сузды ул.
Ә кызның исәбе чаялану, шаяруда икән.
– Биемичә бирмим монысын. Кызлар хаты…
Хатны баш очына күтәреп сикергәләп торган кызның кулыннан җәт кенә эләктереп өлгерде Мирсәет. Уйный-шаяра торган чагы түгел. Нишләсен, үпкәләгән атлы иреннәрен турсайтып китеп барырга мәҗбүр булды кыз.
Зәңгәр тышлы конвертны кулына алгач та, йөрәге «жуылдап» куйды. Куллары калтыранырга кереште. Хатның кемнән килүе күрсәтелмәгән булса да, язуыннан, беренче хәрефеннән үк танып алды – Раузадан.
Барып, ишекне эчке яктан бикләп килде иң элек. Ипле генә эш өстәле артына кереп утырды, әйләндереп-әйләндереп, әлеге зәңгәр конвертны карады. Гүя ниндидер серләр иңдерелгән иде анда. Ниһаять, ачарга җөрьәт итте. Ә тыны кысыла, күкрәк тутырып сулау мөмкин түгел…
Раузадан хат алу һәм ул хатларны кат-кат уку зур ләззәт китерә торган иде аңарга. Озын булыр иде аның хатлары, ягымлы һәм җылы булыр иде. Һәр сүз генә түгел, һәр тыныш билгесеннән сөю кайнарлыгы, сагынуы бөркелеп торыр иде… Кайчан да булса аңардан, шул рәвешле, дәфтәр битенең яртысына сыйган кыска хәбәр алырмын дип кем уйлаган. Хат озын түгел. Җөмләләр кыска. Сүзләр санаулы гына. Ә язуы шул ук, элеккечә – ачык зәңгәр кара белән энҗе бөртекләреннән чиккән сыман пөхтә юллар тезелеп киткән:
«Исәнме, Мирсәет?!
Хат көтмәгәнсеңдер, әлбәттә. Әмма язмый булдыра алмыйм. Сине югалту ни икәнлекне хәзер генә белдем. Авыр миңа, бик тә авыр… Үз бәхетемнең кадерен белми очынганмын, сикергәнмен икән – терсәкне тешләү мөмкин түгел инде. Бер кискән икмәк кире ябышмый. Тәнем хыянәт иткәндә дә, җаным синеке, җаным синең белән булган. Синең дә ничек яратканыңны белә идем…
Гафу сорамыйм. Кичерә алмасыңны яхшы беләм. Сагынам. Юксынам. Әмма күзеңә күренергә ярамаганлыкны да беләм. Барын да уйладым. Мин китәм. Кайда икәнлекне үзем дә белмим әлегә, әмма бик еракка китәм һәм һичкайчан сине борчымаска, юлыңа аркылы төшмәскә, күзләреңә чалынмаска вәгъдә бирәм…
Рәсидә минем белән булыр. Аның өчен борчылма, кыз балага әни кирәк… Үз әнием бу кайгыны күтәрә алмады, аны җирләдем…
Хуш, бәгырем!.. Хуш, минем бердәнберем!..
1918 ел, августның 20 нче көне, Рауза».
Хатның Мирсәеткә нинди тәэсир ясаганлыгын аның хәлендә булып караган ир-ат кына аңлый алыр… Рауза белән танышкан сәгатьтән алып, аның белән бергә үткән көннәрен, айларын, елларын хәтердән кичерде ул тагы бер кабат. Аның бәхетсез бала чагын, үсмер елларын күз алдына китерде… Газиз кызы Рәсидәсе турында уйланып өзгәләнде ата бәгыре… Барысын уйлады, һәммәсен энә күзеннән уздырды… Төш вакытлары җиткәнче, ул ишек ачмады берәүгә дә. Өстәлгә йөз белән капланды да онытылды… Бар бәхете һәм бөтен бәхетсезлеге дә үзе белән иде, чөнки йолдыз булып җемелдәшкән күзләрендә, бугазга килеп тыгылган авыр төердә…
Кызы Рәсидә һәм Рауза турындагы уйлар башыннан чыкмады аның. Әмма аларны эзләргә дә омтылып карар арасы булмады…
* * *
Мәскәү елгасының аргы ягыннан, Зур таш күперне чыккач та сул якта, Кремльгә каршы салынган өр-яңа йорттан фатир бирделәр Мирсәеткә. Ул баш-аягы белән оештыру һәм зур дәүләт эшләренә кереп чумды. Берүзенә әллә ничә вазифа, тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләр. Мөселман эшләре буенча халык комиссары буларак, ул турыдан-туры Сталинга буйсына, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе буларак, Троцкийның урынбасары хисаплана. Шулар өстенә Көнчыгыш коммунист оешмаларының Үзәк Бюросы әгъзасы һәм башка күп кенә җаваплы эшләр салынды аның җилкәсенә. Аңарга бу вакытта нибарысы егерме алты яшь булуны, гаиләсез икәнлеген дә искә алсак, Мирсәет Солтангалиевнең ниндиерәк шартларда яшәвен һәм эшләвен күз алдына китерү кыен булмас.
Көн саен дип әйтерлек, ә кайчак көнгә берничә мәртәбә Сталин белән очрашып, озак-озак әңгәмәләр кылып, илдәге һәм фронттагы хәлләр турында фикерләшеп, бәхәсләшеп утырырга туры килә аңа. Бу сөйләшүләр Мирсәеткә ошый, ул алардан канәгать кала. Сталинның үзе белән эчкерсез һәм ачык булуы хәйран калдыра аны. Революция һәм ил язмышы турында гына түгел, көндәлек шәхси тормыш, гыйшык һәм хатын-кыз мәсьәләләрендә дә ачылып китеп сөйләшкән чаклары була.
– Сиңа өйләнергә кирәк, – дип киңәш итә аңарга Сталин. Аталарча кайгыртып әйтә. – Юкса үз-үзеңне кая куярга, кая барып бәрелергә белмисең…
– Шулаен шулай да бит. Әмма ул турыда уйларга куркам. Кемгә эләкте, шуңарга өйләнеп булмый.
– Мәскәү татар белән тулган. Кызлары берсеннән-берсе чибәр, ике уйлап торма, – дип киңәш итә халык комиссары.
– Бер авызың пешсә – өреп кабасың, дигән сүз бар бездә. Кемгә эләкте, шуңа өйләнеп булмый шул, иптәш Сталин.
– Ә мин сиңа халык комиссариаты һәм Үзәк Комитет исеменнән киңәш бирәм: сузмаска… Өйләнергә! – дип, Солтангалиевнең аркасыннан кагып куя Сталин. – Ә мине кунакка чакырырсың, татар туенда булганым юк бер дә…
Шул очрашуларында ул үзенең тимер шкафыннан Мирсәеткә ун алтын сәгать бүләк итә: «Дусларыңны, якыннарыңны сөендерерсең», – ди. Октябрь революциясенең беренче еллыгына дип, махсус заказ белән эшләтелгән сәгатьләр була бу.
Сталин әнә юмарт та була белә икән!.. Әмма язмыш шаяруымы, әллә башка бер-бер хикмәт беләнме, Мирсәеттән шул алтын сәгатьләрне кабул итеп алган Көнчыгыш хезмәткәрләре якындагы унбиш-егерме ел эчендә һәммәсе бер үк язмышка дучар ителә: кулга алыналар һәм юкка чыгарылалар. Әйтерсең исемле сәгатьләрне кире җыеп алалар.
Сталин холкындагы уңай яклар белән бергә, тискәресен дә әле шул көннәрдә үк үз җилкәсендә татып карарга туры килә Мирсәеткә.
Көннәрнең берендә икәүдән-икәү генә социалистик революциянең Көнчыгышка йогынтысы һәм шул юнәлештәге файдаланылмаган мөмкинлекләр хакында җитди фикерләшеп утырган сәгатьләре иде. Яннарына, ниндидер йомыш белән, Троцкий һәм Валериан Куйбышев килеп керде.
Сталин урын тәкъдим итте үзләренә. Әмма, керүчеләрнең йомышларын тыңлаганга кадәр үк, шунда гел кирәкмәгән сүз кузгатты:
– Ә-ә-ә, теге беренче туп шартлаган авазны ишеткәч тә, Самараны ак чехларга калдырып качкан Куйбышев шушымыни инде?! – диде ул, керүчене шул көнгәчә күрмәгән-белмәгән атлы булып.
Троцкийга нәрсә? Башын артка ташлап, киерелә төшеп көлде бер рәхәтләнеп.
– Шул, үзе инде, – диде ул, кет-кет көлүеннән туктый алмый.
Башы белән өстәлгә кадалып утырган, колак яфраклары чөгендердәй кызарып чыккан Куйбышевка күз төшереп алды Мирсәет. Кызганып куйды ул аны шул мәлдә.
– Ничек дип сөйләдең әле, Лев Давидович, – дип, чишелеп киткән Троцкийга мөрәҗәгать итте Сталин. – Беренче пароходка ук утырган да качкан дип әйттеңме?!
Әнә ничек! Сталин кешене кешегә ни рәвешле каршы куя белә икән… Айнып китте Троцкий да, көлмәс булды. Урындыгын өстәлгә тарта төшебрәк утырды. Ә Куйбышев ул арада, нәфрәтләнеп, хәрби комиссарга карап куйды.
– Ул бит әйләнеп кайтты, иптәш Сталин, – дип, инде Куйбышевны якларга итенде Троцкий.
– Әйләнеп кайтты дидең бит әле… Әйе, әйе, әйләнеп кайткан, дидең. Ләкин ул юлы да, ничек дидең әле, кызылармиячеләрен ташлап качканмы?.. Менә сиңа, ә?! Аны арканлап куярга кирәк булгандыр.
Каршы сүз әйтә алмады Троцкий. Әллә әйтергә теләмәдеме?..
– Әнә иптәш Солтангалиев турында алай сөйләп булмый бит, – дип, көтмәгәндә икенче тарафка ташланды, кыскасы, бер атуда ике куянга тидерергә булды Сталин. – Казаннан иң соңгы булып чыккан диләр аның хакында һәм беренче булып кергән… Шулаймы, Лев Давидович?
– Дөрес, хак сөйлисез, – дип, хупларга, җөпләп куярга мәҗбүр иде Троцкий. Мирсәет турында начар сөйли алмый ул.
Ниһаять, Куйбышевның үзенә мөрәҗәгать итте Сталин:
– Кара… Башыңны күтәреп кара, иптәш Куйбышев. Күрмәсәң – күр, кызыл комиссар әнә шундый була ул! Хәтерләп кал, Солтангалиев!
Ни өчен кирәк булды болар?.. Әлегедәй уен бигүк аңлашылып җитми иде Мирсәеткә… Сталин ни өчен бу хакта менә хәзер, Троцкий белән Солтангалиев янында сөйләшергә кирәк тапкан?.. Югыйсә, Куйбышевны ялгызын гына чакырып, күзгә-күз сөйләшә, оялта һәм ачулана да алган булыр иде бит ул. Әмма алай эшләми. Уңайлы вакыт көтеп йөргән, һәм, ниһаять, менә ул вакыт! Троцкийны кеше артында яман сүз сөйләп йөрүче итеп калдырды. Әлегедәй каршы куюлардан соң, телиме-юкмы, Мирсәеткә дә үз итеп, якын итеп карый алмаячак инде Куйбышев. Кеше күңеленең, ир-ат холкының әнә нинди нечкәлекләрен белеп эш йөртә, файдалана белә Сталин.
XI
1918 елның ахырлары иде булса кирәк, һәрхәлдә, җылы көннәр инде күптән узган: иртәдән кичкә кадәр юеш кар яуган иде ул көнне. Соң гына, инде кайтырга җыенып йөргәндә, Мирсәетнең эш бүлмәсендә телефон шылтырады: Сталин… Үзенә чакыра…
Юеш кар сыланган тәрәзәгә гамьсез генә караган килеш уйга бирелеп тора иде Милләтләр эше буенча халык комиссары. Мирсәетнең кергәнлеген ишетсә дә, борылып карарга, аның сәламенә җавап кайтарырга ашыкмады ул.
– Иптәш Солтангалиев, – дип дәште көттереп кенә. – Син төрекчә аңлаша беләсең булса кирәк.
Нигә юрарга белмәде Мирсәет аның бу соравын. Чөнки, Төркия яисә бер-бер Көнчыгыш иле хакында сүз чыгамы, Сталин кулын гына селти, ул хакта сөйләшәсе дә килми торган иде. Үзе башлап сүз кузгатуы гаҗәп тоелды.
– Беләм, иптәш Сталин. Аңлаша да, сөйләшә дә беләм. Төрекчә белмәгән татар юк.
– Бер дә харап инде сез…
– Нишлисең, телебез һәм ерак тарихыбыз уртак тамырлардан килә.
– Менә нәрсә… – дип суза төште Сталин. – Бу көннәрдә Мәскәү аша зур төркем төрек хәрби әсирләре уза икән. Германиядән үзләренә кайтып барышлары. Егерме мең әсир.
– Тыңлыйм, иптәш Сталин. Егерме мең кеше аз түгел инде ул.
– Ничек уйлыйсың, Төркиядә Совет хөкүмәте урнаштырып буламы?
Авыр сорау. Әмма Мирсәет өчен ул яңа түгел. Әле Мулланур Вахитов исән чакта ук, бу хакта уйлана-хыяллана иде алар. Ләкин, Сталин белән сөйләшкәндә, авызны үлчәп ачканың хәерле – монысын ул яхшы белә.
– Җиңел булмас, иптәш Сталин…
– Җиңел булса, синнән сорамас та идем.
– Һәрхәлдә, Төркиянең хәле бүгенгә мактанырлык түгел. Димәк, солтанатны бәреп төшерү өчен уңайлы шартлар өлгереп килә, дип саныйм. Тик менә Совет хакимияте яисә социаль революция турында кистереп кенә әйтә алмыйм…
– Солтанатны бәреп төшерү, дидең… Моны син ничек күз алдыңа китерәсең, иптәш Солтангалиев?..
Мирсәет өчен яңалык түгел бу сорау. Әмма өздереп кенә җавап бирү авыр.
– Мин бердәнбер юл күрәм, иптәш Сталин. Бүгенге халыкара сәяси шартларда Төркиядә эчке революциянең җиңүе өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Һәм ул революцияне ясаучыга Советлар Россиясенә елышудан башка чара юк.
Сталин җаваптан канәгать түгел.
– Син һаман сузасың… Әйтеп бетермисең, – диде үзалдына.
– Төркиядә «яшь төреклек» хәрәкәте үсеп килә. Бу милли азатлык хәрәкәтенең башында төрек буржуазиясе һәм, белүемчә, Мостафа Кемаль әфәнде тора.
Юеш кар сыланган тәрәзәдән әлегәчә күзләрен алмаган иде Сталин. Шул гомер Мирсәеткә арка белән торып сөйләште ул. Ниһаять, кискен хәрәкәт ясап, йөзен борды һәм тимер салкынлыгы бөркелеп торган карашын әңгәмәдәшенә текәде:
– Төркиядәге хәлләрне мин уйлаганнан шәбрәк беләсең икән бит…
Аңламады Мирсәет: бу аның мактап әйтүе булдымы, тискәре бәясеме…
– Менә нәрсә, – диде Сталин, байтак дәшми торганнан соң сүзен дәвам итеп. – Ул әсирләрне без тоткарлый төшәргә булдык. Бераз хәл алсыннар, Мәскәүне күрсеннәр, дидек… Дәрәҗәле органнар тик ятмый торгандыр. Шулай да… Мөселман комиссариаты да йоклап калмасын иде диюем.
Сөйләшү шуның белән йомгакланды. Хушлашып аерылыштылар.
…Иртәгесен Сокольский циркы бинасында, төрек әсирләре белән очрашып танышу өчен, махсус митинг үткәрелде. Ике меңгә якын әсир китерелгән иде. Анда яшь Советлар Россиясенең бөтендөнья хезмәт ияләре өчен бердәнбер терәк булып торуы хакында иптәш Ярославский һәм Галимҗан Ибраһимовлар сөйләде. Мирсәетнең дә төрек әсирләре белән тәүге очрашуы шунда булды. Ул, хәбәрдар булганы кадәрле, Төркиядә көтелгән вакыйгалар хакында гөман кылды һәм Советлар Россиясендә яшәүче төрки милләтләрнең бүгенге хәле белән таныштырды.
Атна-ун көн дәвамында һәр көн диярлек Мәскәүнең татар эшчеләр клубында да махсус кичәләр, төрек әсирләре белән очрашулар үткәрелеп торды. Сәяси чыгышлар гына түгел, татар-башкорт җырлары да башкарыла иде ул кичәләрдә. Җырлы-биюле уеннар, хәтта үзешчәннәр тарафыннан татарча тамашалар да күрсәтелде. Төрек әсирләреннән бер өлеше, мәҗбүр иткәнне көтеп тормыйча, үзләре үк теләп килә торган булды анда. Тора-бара әсирләрнең үз араларында да җыр осталары, шигырь чыгарырга һәвәс затлары барлыгы ачыкланды…
Аерым-аерым төркемнәр җыелып, кызу бәхәсләр кузгала иде еш кына. Төрекләр арасыннан да әңгәмәләрдә бик теләп катнашырга, сәяси мәсьәләләр куярга ашкынып торган әсирләр табылды. Андыйлар белән махсус очрашулар үткәрелә иде. Мөселман эшләре буенча халык комиссариаты хезмәткәрләре ул көннәрдә кул кушырып утырмады. Төрек коммунисты Мостафа Сөбхи дә гел үз ватандашлары арасында булды…
Татар эшчеләре клубында шул очрашуларның берсеннән соң Мирсәеткә, ялгыз калган мәлен туры китереп, йөзен сакал-мыек баскан, шактый өлкән яшьләрдәге бер аксак солдат мөрәҗәгать итте:
– Мирсәет әфәнде, – диде ул, буылып йөткерә-йөткерә. – Сезнең чыгыш ясаудан бик канәгать булдык… Төрек солдатлары сезне үз итеп, яратып искә ала…
– Рәхмәт, – диде Мирсәет. Үзенә таныш булмаган чит-ят кешедән шундый сүзләр ишетү кем күңеленә генә сары май булып ятмас икән.
Бераздан, як-ягына карангалап алгач, теге солдат, тагы да пышылдый төшеп, төп сүзенә күчте:
– Мирсәет әфәнде, сезнең белән бер карт солдат күреп сөйләшергә тели иде. Кайчан һәм ничек вакыт таба алырсыз икән?..
– Рәхим итегез, килсен хәзер үк. Мин сөйләшергә әзер.
– Әфәндем, – дип, аның күзләренә текәлде солдат. – Бер-бер аулак җирдә урын һәм вакыт билгеләсәгез икән. Әйтер сүзе җитди һәм икәүдән-икәү генә сөйләшәсе килә аның…
Уйга калып торды Мирсәет. Әлбәттә, төрек әсирен эш урынына чакырып булмый да булмый инде. Кертмәячәкләр. Фатирга чакырсаң да әллә ничек…
– Торган өегез кай сокакта, әйтә алмыйсызмы, әфәндем?..
Сокак – урам дигән сүз төрекчәдә. Икеләнә төшеп булса да, үзенең торган урам һәм фатирын әйтми чарасы калмады аның.
– Язмадыгыз, онытырсыз ич?..
– Төрекнең хәтер гүзәл булыр, әфәндем. Чук тәшәккерләр итәмез, – диде ул, һәм ни рәвешле күзгә чалынмый гына каршысына килеп баскан булса, шул рәвешле үк ипле генә үз юлы белән китеп тә барды.
Үзалдына уйлап куйды Мирсәет: «Сукыр күп күрер, аксак күп йөрер, дигәннәре шул була торгандыр инде».
Өйгә кайтуына күп ара да узмады. Караватка чалкан ятып, Казан, Оренбург һәм Уфа шәһәрләреннән килгән гәҗитләр актаргалавы иде, кемдер ипле генә аның ишеген шакыды. Барып ачса, ни күрсен, ишек төбендә әлеге дә баягы аксак төрек солдаты басып тора.
– Ни булды?.. Син бит үзем киләм димәгән идең? – дип, килүчене өйгә чакырырга да онытып, ишек катында терәлеп калды ул.
– Йә инде, бусагаңнан кире борырга җыенмый торгансыңдыр бит, – дип, саф татар телендә дәште карт солдат.
Килүче артыннан ишекне элеп, түргә уздылар. Төрек әсиренең татарча сөйләшүе бер гаҗәпләндерсә, икенче гаҗәпләндергәне, Мирсәетнең фатирына килеп керүгә, ул аксавын онытты.
– Сез кем буласыз?.. Сезгә миннән ни кирәк? – дип сорамый булдыра алмады Солтангалиев.
Юл капчыгын салып идәнгә куйды серле кеше. Аннары бүреген салды, манма су булган шинелен ишек катындагы элгечкә илтеп элде һәм, буыла-буыла йөткергәннән соң, карашын Мирсәеткә текәде:
– Ачуланма, энем, – диде ул, ихластан сөйләшәсе килеп. – Башкача булдыра алмадым. Алла да сакланганны гына саклыйм дигән.
Әлеге дә баягы бер үк соравын кабатлады Мирсәет:
– Сез кем буласыз?.. Ничек итеп, сез, татар кешесе, төрек әсирләре арасына килеп эләктегез?..
– Ашыктырма, энем… Мин барын да сөйләрмен хәзер үзеңә. Сөйләшер өчен килүем ләса.
Тагы буыла-буыла йөткерергә кереште ул. Шунда гына, аның хәлен аңлап, Мирсәет барып чәй куеп килде. Җылы оекбаш, өс киемнәре тәкъдим итте килүчегә…
Чәй эчеп, җанына җылы иңгәч кенә аңлашырга кереште төнге кунак:
– Ишеткәнең бардыр, бәлки, мин Йосыф Акчура булам, – диде ул.
Аздан гына кулындагы чынаягын төшереп җибәрмәде Мирсәет. Менә сиңа очрашу! Ник белмәскә, татар дөньясында, төрки халыклар арасында Йосыф Акчуринны белмәгән кеше булса да бик сирәк очрагандыр ул елларда. Аның, һәммә төрки халыкларның бер ана балалары булып, шуларны берләшергә чакырып язган мәкаләләрен дә укыганы бар. Чын төрек милләтчесе дигән аты киң таралган. Үзе соңгы араларда Төркиядә яши иде булса кирәк… Әмма йөзен сакал-мыек баскан, өс-башы шапшак солдатның шул зыялы зат булуына гына ышанасы килми.
– Сорбонна университетын тәмамлаган Акчурамы? – дигән сорау үзеннән-үзе чыкты аның авызыннан.
– Әйе…
– «Казан мөхбире» ндә мөхәррир булган кеше дә сезме?
– Әйе…
Җан кергәндәй булды Мирсәетнең күңеленә. Шик-шөбһәләре юкка чыкты дип әйтерлек. Тик менә ничәмә-ничә телдә укый-яза белгән шул зыялы зат ни рәвешле төрек әсирләре арасына килеп эләккән дә һәм ни өчен большевик Солтангалиевнең аңарга кирәге чыккан? Болары аңлашылмый.
Үзен Йосыф Акчура дип тәкъдим иткән төнге кунак берөзлексез йөткерүеннән туктаган иде инде. Сүзләрне сайлап, кабаланмый гына сөйли башлады:
– Кыска гына вакытка дип кайткан идем. Революция чыгып тоткарланырга мәҗбүр булдым. Әсирләргә килеп кушылдым менә, ләкин аларны да җибәрергә ашыкмыйлар. Син ничек уйлыйсың, озак тотарлар микән әле?
– Белмим шул, – диде Мирсәет. Хәзергә башкача җавап бирә алмый иде.
– Сүз чыккач әйтим инде, – дип сөйли бирде Йосыф Акчура. – Өс-башлары юка, торган җирләре юеш вә салкын. Ашау яклары да бик яман, алманнардан кайткан төенчекләре саекты – кайгыртасы иде бит үзләрен!
Кара инде, бу хакта гел уйлаганы юк икән бит Мирсәетнең. Үзләре зарланмагач, һәммәсе дә көйле, җайга салынгандыр дип йөрелгән.
– Ярар, мин иртәгә үк бу якларын кайгыртырмын, – диде ул һәм җәт кенә өстәлдә яткан кесә дәфтәренә каләм алып нидер төртеп куйды.
Хәрби коллегиянең финанс һәм хуҗалык эшләре буенча җаваплы кешеләренә андый әмер, чынлап та, иртәгесен үк җиткереләчәк һәм ярдәм йөзеннән хәл кадәрле чарасы да күреләчәк.
– Мин һәммә нотыкларыңны тыңлап бардым, – дип дәвам итте Акчура. – Сөйләгәннәрең кызык тоелды. Игътибарымны җәлеп итте, һәм шундый сорау туды күңелемдә: әйт әле, әллә мин большевиклар турында хата фикердә булганмынмы, әллә син үзең большевик түгелме?.. Әнә шул сорауга җавап эзләп килдем синең янга… Ләкин, алдан ук әйтим, бер олы үтенечем бар: Алла хакы өчен, дөресен, турысын әйт!
Мирсәет өчен бу бик гади сорау, «исемеңне әйт» дигән сыман гына. Икеләнергә урын калдырмаслык итеп җавап кайтарды ул:
– Мин, чынлап та, большевик, Акчура әфәнде. Бу форсаттан һич икеләнергә урын юк.
Җаваптан бигүк эреп төшәргә ашыкканы күренми иде әле төнге кунакның. Янә бер мәртәбә тәмен белеп кенә чәй йотып алгачтын, сакалын сыпыргалап куйды:
– Алай дисең дә бит… Ә үзеңдә милләтпәрвәрлек тә бар күренә. Ишетеп белүемчә, большевиклар өчен бусы – ят нәрсә, харам нәрсә.
– Милләт өчен яну, үз халкыңның бәхете өчен көрәшү ул – намус эше, диеп беләм, Акчура әфәнде. Бу хис минем күңелемә изге анам сөте белән бергә иңгән. Большевик булуым да иң беренче нәүбәттә – шул олы хис галәмәте. Большевиклар һәм Совет хөкүмәте эшче халкы һәм авыл мужикларының мул тормыш коруы өчен көрәшә…
– Хуш, ярар, – дип, янә итагатьле генә сакал сыпырып куйды Йосыф Акчура. – Очы очка ялганмый бит, энем. Соң, шулай икән, нигә ул большевикларның бар булышканы милләтчеләр әле? Исламчы да ярамый үзләренә, төрекче дә…
Инде Мирсәет уйга калды, сакалы булса, ул да сакалын сыпыргаларга керешер иде.
– Акчура әфәнде, большевиклар буржуаз милләтчеләрне өнәми…
– Милләт өчен ут йотуның «буржуаз» ы һәм «советча» сы булмый торгандыр ич. Ул – намус эше, ана сөте белән иңә торган изге нәрсә, дип, үзең әйттең түгелме?!
– Юк-юк, әфәндем, – дип, каршы төшәргә ашыкты Мирсәет. – Иң әүвәле без һәммә милләт эшче-крестьяннарының бер дәрәҗәдә бәхеткә ирешүе өчен көрәшәбез. Икенчедән, социаль революция сыйныфлар арасындагы матди тигезсезлекне юкка чыгарачак.
Акчура җаваптан бигүк мәмнүн түгел иде булса кирәк.
– Тигезли торгач, һәммәсен дә тигезләп бетермәсәгез ярый да бит.
– Аңламадым, Акчура әфәнде?..
– Татар белән урыс, христиан белән мөселман аера алмаслык бер нәмәрсә китереп чыгармассызмы, дим, ул адәмнәрдән?.. Табигатьнең дә әнә үзән җире була, калку җире. Сирәк кенә текә таулары да очрап-очрап куя. Бер урында чыршы-нарат үсә, икенчесендә – талтирәк дигәндәй…
Бу юлы Йосыф Акчура сөйләгәннәргә каршы төшәргә ашыкмады Мирсәет. Чөнки вакыт-вакыт үзенең дә шикләнгән, уйга бирелгән чаклары була торган иде. Милләтләрнең тигезлеге хакында сөйләргә генә җиңел ул, ә эштә исә күпкә авыррак. Казанда эшләү дәверендә боларны үз җилкәсендә аз кичерергә туры килдеме әллә?!
– Сез сөйләгәннәрдә дә гыйбрәт бар анысы, бәхәсләшмим, Акчура әфәнде. Безнең төрки кавем, сыйнфыйлыктан бигрәк, милли азатлыкка омтылышы белән берләшер ул, бәлки. Ырымбурдагы Рәмиевләрне, мәсәлән, сыйнфый дошманым дип саный алмыйм.
– Ә Сембердән чыккан Акчуриннар сыйнфый дошманыңмы?
Күзләре очрашып елмаеп куйды һәр икесе. Җавап шул елмаюда иде.
– Инде Төркиягә таба борыла төшик, – диде, үзләшеп, яктырып киткән Йосыф Акчура. – Шәхси үзеңнең Төркиядәге вакыйгаларга мөнәсәбәтең нинди, Мирсәет?
Үзенең балачактан ук төрек телендә әдәбият укып үскәнлеген һәм төрекчәдән тәрҗемәләре булуын хәбәр итте иң элек. Бүгенге көндә дә бөтен Көнчыгыш илләрендә, аерым алганда, Төркиядә барган үзгәреш һәм милли-азатлык хәрәкәтләренең үсеше белән даими кызыксынуын сөйләде. Шул милли хәрәкәтләргә таянып, Төркия, Иран, Әфганстан һәм Гарәп илләрендә халыкны социаль революциягә күтәрү турында уйлап йөрүен хәбәр итте. Якындагы елларда ук милли азатлык хәрәкәтенә нигезләнгән бу революцион күтәрелеш, Һиндстан һәм Япониягә барып җитеп, Африка һәм Латин Америкасы илләрен колачлап алырга тиешле аның уенча. Ленин, Сталин һәм Троцкий иптәшләр белән үзенең килешмәве, еш кына шул уңайдан бәхәсләшүләре турында да сөйләде. Аның тарафыннан әзерләнеп, әле күптән түгел генә Милләтләр эше буенча халык комиссариатында тикшерелгән «Көнчыгыш халыкларын азат итү берлеге» программасын да күрсәтте Йосыф Акчурага.
Йосыф Акчураны болар, әлбәттә, нык кына кызыксындырган булса кирәк: Мирсәет әзерләгән әлеге программаның бер нөсхәсен ул сорап ала, Төркиягә кайткач, аның белән милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләрен таныштырырга вәгъдә бирә.
– Барчасы да кызык, әлбәттә, боларның, – дип куя Акчура бераздан. – Тик менә ул мәмләкәтләрдә, сез теләгәнчә, большевиклар хакимияте урнаштыру хыял гына булып калмасмы?
Бераз уйлана-икеләнә төшеп, ихластан җавап бирә Солтангалиев:
– Соң чиктә бит, Акчура әфәнде, һәр илдә дә большевикларның өскә чыгуы үзмаксат түгел. Милли азатлык хәрәкәте, халык массалары үзләре хәл итәр. Колониаль изелүдән, Европа эре буржуазиясенең колы булудан азат итәргә кирәк халыкны. Шунысы әһәмиятлерәк! Хикмәт кемнең хакимияткә килүендә түгел!..
– Килешәм… Бусы белән аерата килешәм. Тик менә Төркиядә, сез теләгәнчә, коммунистлар түгел, башка бер сәламәт көчләр җиңеп чыкса, әйтик, моңа Руссиянең мөнәсәбәте ничек булыр дип уйлыйсың?
– Бик ихтимал, Акчура әфәнде. Шәхсән мин монда зур бәла күрмим. Әмма Төркиядә социаль революция өчен һәм коммунистлар мәсләге өчен дә туфрак бик бәрәкәтле күренә, миңа калса…
– Мөмкиндер… Вә дә ләкин мин үзем вату-җимерү ягында түгелмен. Төреклекнең асылын аңлаган кеше буларак әйтәм. Аннан бит әле аның башлап йөрүчеләре дә булырга тиешле.
– Бар андый кеше, бар, – диде Мирсәет, икеләнергә урын калдырмаска омтылып.
Акчура да озак уйлап тормады:
– Кем, Мостафа Сөбхиме?.. – дип, төгәл соравы белән чак аяктан екмады Мирсәетне.
– Әйе. Каян беләсез?
– Хикмәт каян белүдә түгел, Мирсәет энем. Мостафа Сөбхинең төрек әсирләре яныннан китеп торганы юк аның… Төркиянең үзендә дә бар Мостафалар. Әйтик менә, Мостафа Кемаль әфәндегә мин үзем күп өметләр баглыймын. Бу исемгә игътибарлырак булу ярар иде… Сәясәттә халыкка таянсак, мәдәнияттә без – баш-аягыбыз белән төрекчедер.
– Беләм, Йосыф әфәнде. Сезнең «Өч тәрәзи сәясәт» дигән китапны әле шәкертлек елларымда ук үзләштергән идем.
Чәй артында таңгача сөйләшеп чыкты алар – фикер алыштылар, бәхәсләштеләр. Килешкән җирләре булды, килешмәгән… Мирсәет зур дулкынлану белән үзенең Татар-Башкорт республикасын тормышка ашыру юлында башкарган эшләре турында сөйләде. Әдәбият һәм шагыйрьләр турында сүз чыгып, ул бүгенге төрек әдәбияты белән кызыксынды. Акчура исә Төркиягә исән-аман кайтып җиткәчтен дә аңарга Юныс Әмре шигырьләрен җибәрергә вәгъдә итте. Хат алышу теләгең булса дип, Мирсәеткә төрекләрнең күренекле әдибе вә фикер иясе Зыя Гөкальпнең адресын калдырды. Үзләре дә даими хәбәрләшергә вәгъдә кылыштылар.
Урамнарга яңа көннең яктылыгы иңгәч кенә, Йосыф Акчура, җилкәсенә биштәрен салып аксаклый-аксаклый, үз юлы белән китеп барды. Мәскәү елгасы аша салынган борынгы Зур таш күпер аша чыгып, аргы якта күздән югалганчы, тәрәзәдән күзәтеп калды аны Мирсәет. Күбәләк сыман эре-эре җепшек кар ява иде аның эзләренә…
* * *
Әсәдуллаев йорты әле революциягә кадәр үк Мәскәү мөселманнарының, ягъни татарларның, мәдәни үзәге була. Бина мәһабәт, иркен, бөтен уңайлыклары бар. Бер сүз белән әйтсәк, чын мәдәният сарае. Янәшәдә генә татар бистәләре. Урам һәм тыкрык исемнәренә кадәр монда шул хакта сөйли: Зур Татар тыкрыгы, Кече Татар тыкрыгы. Тагын тыкрыклар, тагын, тагын…
Революциядән соң Әсәдуллаев йортының зур залы татар эшчеләр клубы дип йөртелә башлый. Мәскәүгә килгән көннәреннән үк, буш вакыты булдымы, шунда тартыла, шунда омтылып яши иде Мирсәет. Чөнки монда чын татар дөньясы, таныш-белешләр, яңа очрашулар, күрешүләр… Әледән-әле чыгышлар ясарга да туры килгәне бар аңа монда.
1918 елның октябрь башлары иде булса кирәк, аны, татар дөньясында күренекле кеше санап, Мәскәү яшьләре белән очрашуга чакырдылар. Зур зал шыгрым тулы. Эшче вәкилләре, анда-санда хәрби киемле кызылармиячеләр, ә күпчелек студентлар вә сәүдәгәрләр токымы булса кирәк. Ни генә булмасын, алар һәммәсе бер дикъкать һәм кызыксыну белән тыңлады аны.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.