Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 15 (всего у книги 36 страниц)
Яшьләр каршында чыгыш ясауның үзенә күрә хикмәтле яклары да була. Мөлаем йөзләр, ут булып янган күзләр әле бер, әле икенче тарафтан яктырып, карашлары белән өтеп-өтеп ала. Сәхнәдә, трибуна артында торып сөйләүченең һәр хәрәкәте игътибар үзәгендә. Әнә, бер-беренә янтая төшеп, ике кыз нидер пышылдашып алды. Берсе елмайды, икенчесе тартынып, уңайсызланып киткән кебек тоелды…
Чү… Мирсәетнең теле кинәт көрмәкләнеп куйды, фикере чуалды, колаклары кызыша башлады… Аның каршысында ук икенче рәттә утырган бер туташ гаепле иде моңа. Зур коңгырт-кара күзләр, алсу йөз һәм тулы иреннәр зиһенен чуалтты аның. Ап-ак маңгай һәм шомырт кара чәч, муен аша күкрәккә салынган ялгыз толым… Карашлары очрашкач та, кызның озын керфекләре калтыранып куйды, һәм туташ күзен яшерде. Хәтта аның бит алмалары кызышуына кадәр тойган сыман булды Мирсәет. Кыз әйтерсең үз-үзен кая куярга белми иде. Туташның ике як янәшәсендә утырган егетләр дә тойды булса кирәк шуны.
Чыгышын уңышлы тәмамлап чыгар өчен, Мирсәеткә шактый көч куярга кирәк булды. Чөнки башка бер тарафка карап сөйләргә омтылса да, күз алдында берөзлексез әлеге мөлаем вә серле туташның сурәте торды.
Очрашудан соң шул ук залның аргы башында җырлы-биюле уеннар башланып китте. Мирсәет тә катнашты уенга һәм, зур түгәрәк ясап җырлап әйләнгән чагында, белмим, ни рәвешле, әллә очраклы гынамы, әллә түгелме, шул туташ белән янәшә туры килде. Кулга-кул тотынып әйләнделәр, бергә биеделәр. Тик сүз әйтер-танышыр аралары булмады.
Ул кичне йокы кермәде аның күзләренә. Аннан соңгы кичләрендә дә шулай ук… Әлеге туташны очратырга өметләнеп, көн дә Татар эшчеләр клубына атлыга торган булды ул.
Көннәрнең берсендә янә очратты аны. Бу юлы да кыз теге вакыттагы кебек ике егет янәшәсендә иде. Әмма күзләре Мирсәеттә. Аны күрдеме – уңайсызлана, ояла, үз-үзен кая куярга белми башлый. Танышыр, бер-ике авыз сүз алмашыр ара гына табылмый. Ике егет, тагылганнармыни, үкчәсенә басып йөри үзенең.
Шулай да тәвәккәлләп карамый чарасы юк иде Мирсәетнең. Ул заманда вальсның татар яшьләре арасында яңа кереп кенә килгән чагы иде, туташ та биергә, әйләнергә, бөтерелергә ярата булып чыкты. Ә егетләр, итагатьлелектәнме, әллә оялчанлык галәмәтеме, чакырмыйлар үзен. Мирсәетнең биюе чамалы булса да, ике егет арасында оялчан гына басып торган кызны чакырырлык кыюлык тапты үзендә. Ни гаҗәп: кыз карышмады, егетләр дә каршы төшмәде.
– Сер булмаса, исемегезне әйтер идегез, туташ? – дип сүз катты Мирсәет, бераз дәшми-нитми генә биегәннән соң.
– Фатыйма… – диде кыз, җәт кенә карашын яшереп.
– Мин Мирсәет булам…
– Беләм… Мин сезнең турыда һәммәсен дә беләм, Мирсәет абый…
– Кызык икән… Ул «һәммәсе» нә ниләр керә инде?
Баксаң, чынлап та, кыз аның кайда һәм кем булып эшләвен генә түгел, инде бер мәртәбә өйләнеп, аерылган булуын да ишетеп белә икән.
Мирсәетнең ул хакта ишетәсе, сөйләшәсе килми иде, әлбәттә. Нишлисең… Әмма үзен кызыксындырган сорауларга җавап алырга өлгерде.
– Башка кызларга әнә берәү дә юк. Ә синең, Фатыйма, берүзеңә ике егет…
– Абыем белән энем ич, – диде кыз, җанланып китеп. – Абыем Али исемле, ә энем – Мирза. Матур егетләр бит, иеме, Мирсәет абый?
– Сүзем юк, Фатыйма, туганнарың да матур. Ә үзең, үзең… Яңа туган ай кебексең… Йомарланган май кебексең…
Аның ни диясен алдан ук белепме, бүлдерергә ашыкты кыз:
– И-и абый, алай димәгез, оялтып… – диде ул.
Бию көе озак дәвам итми. Ә көтеп алынган тәүге вальс күз ачып-йомганчы тәмамлана торган була. Шуны алдан ук сизеп торган Мирсәет кызны озатасы килүе хакында да әйтергә өлгерде.
– Белмим шул, Мирсәет абый, – диде кыз, тартына төшеп. – Туганнарым артыннан ук ияреп кайтсак кына инде.
– Мин риза, Фатыйма…
– И-и Мирсәет абый, юкка куанасыз, без бит монда, янәшәдә генә, Зур Тыкрыкта яшибез…
Чынлап та, Әсәдуллаев йортыннан ерак түгел генә яши икән Фатыйма. Әмма, ике туганы артыннан ияреп озатып кайткан арада, ул тагын байтак кына мәгълүмат алырга иреште: Фатыйманың әтисе Әхмәт Ирзин берничә еллар элек вафат булган. Алар, биш бала, әниләре белән генә торып калганнар. Абыйсы Алидан соң, ул – икенче бала. Тагы ике энесе һәм бер сеңлесе бар икән…
Ирзин фамилиясен ишеткәч тә кызыксынмый булдыра алмады Мирсәет:
– Нәрсә, теге данлыклы миллионер Ерзиннарга мөнәсәбәтегез юктыр бит?
– Без – Ирзиннар, – дип, иң элек төзәтү кертергә кирәк санады Фатыйма. – Урыслар гына Ерзин диләр… Әйе, Мирсәет абый, мин шул, сез күздә тоткан Ирзиннар кызы булам. Нәрсә, курыктыгызмы әллә, большевик кешегә безнең белән янәшә бару ярамыймы?
Кыз, аның ни уйлаганын беләсе килеп, бермәл Мирсәетнең күзләренә текәлеп торды. Аңламассың, киеренкелек идеме ул карашта, әллә шөбһә яисә куркумы… Әмма, ни генә булмасын, кызның гүзәллеге артканнан-арта гына бара, теләсә нинди хәлдә дә тоныкланып калмый.
Мирсәет өчен, чынлап та, көтелмәгән һәм шактый ук четерекле булган яңалык иде бу. Тире һәм каракүл белән сату итеп, бөтен Россия күләмендә исеме мәгълүм булган Ирзиннарны белмәгән кеше юк. Мәскәүнең үзәгендә дип әйтерлек таш мәчет салдырган Садыйк Ирзин, димәк, аның күзе төшкән, аны йокысыз калдырган Фатыйманың бабасы була!..
Кыз үзе дә сизгер, аның шул мәлдә ни уйлап телсез калганлыгын абайлап алды.
– Мирсәет абый, – диде Фатыйма. – Ә сез беләсезме икән, Касыйм шәһәреннән Мәскәүгә килгәч тә, безнең бабай иң элек самавырчы малай булып эшләгән монда. Миллионнарга ул бары үз тырышлыгы белән ирешкән. Анысы бер булса, икенчедән, безнең хәзер Ирзин дигән исемебез генә бар. Сугыш вакытында сәүдә йортыбыз янды, калган малыбызны сез инкыйлаб ясагач та тартып алдылар. Өебезгә кадәр кереп талап чыктылар…
Шуларны сөйләгән чакта, кызның күзләренә карап алды Мирсәет – һәр сүз, һәр тойгы, күңеленең һәммә тибрәнеше дәү, якты һәм аяз күзләрендә көзгедәге сыман чагыла бара иде аның. Кыргый һәм оялчан дип тә әйтерлек түгел үзен, әмма ихлас һәм эчкерсез булуында һич шик юк. Уен нәрсә турында сөйләми иде бит ул, шуңа җан әрнеше ачык сизелеп тора. Ләкин ата-бабадан калган бөтен матди мирасны югалту да сындырмаган үзләрен.
Ирзиннар – Ирзин булып калган. Горурлык һәм күңел көрлеге, рухи җегәр, үз дәрәҗәләрен белеп яшәү вә сөйләшү – рух сау-сәламәт! Әле берничә көн элек кенә залда утырган чакларын хәтерләде аларның Мирсәет. Күзгә якты нур булып бәрелгән Фатыйманы аласыңмы, ир-ат туганнарынмы, алар үзгә бер сабырлык, мәһабәт тәкәбберлеге беләнме, әллә каян аерылып, үзләренә җәлеп итеп торалар.
Янәшәсендә атлап барган кызның хәленә кереп, Мирсәет аны кызганып куйды. Хәленә керде керүен, әмма кызганыч идеме соң ул?! Юк, әлбәттә… Дөньяның бар нурын үзенә җыйган, янәшә барганда да атлап түгел, дулкын дәрте белән йөзеп барган унсигез яшьлек гүзәл кызганыч була димени…
Туганнары әнә, ике катлы мәһабәт йорт каршысына җиткәч, керү юлына борылдылар. Корычтан коеп эшләнгән капка келәсенә үрелгәнгә кадәр, үзара нидер киңәшеп алдылар. Ярым борыла төшеп дәшүче энеләре Мирза булды:
– Фатыйма апай, – диде ул, әле утырып җитмәгән яшүсмер тавышы белән. Кычкырмады, әмма ишетерлек итеп дәште: – Бер биш минут бакчада йөреп торабыз.
Туганнар корыч капка артына, өй каршындагы бакчага кереп югалды, һәммәсе ачык – Мирсәет белән Фатыймага тагы биш минут ара бирелә, артык түгел.
– Менә, Мирсәет абый, кайтып та җиттек, – диде Фатыйма, туктала төшеп, һәм икенче каттагы ут алынган ялгыз тәрәзәгә ымлады. – Әниебез көтә, йокламый.
– Сине көтүчеләр күп, – дип, бакчадагы туганнарына ишарә ясады Мирсәет.
Фатыйма балкып елмаеп куйды. Елмаю бигрәк килешә икән үзенә.
– Әйе, әнием каршысында минем өчен алар җавап бирә. Минем сакчыларым…
– Ә менә минем көтүчем дә юк, саклаучыларым да, – диде Мирсәет, уенын-чынын бергә кушып, һәм якында гына үсеп утырган ялгыз яшь каенга ымлады. – Менә шушы ялгыз кәкре каен кебек. Күрәсеңме, әнә анда ялгыз сары яфрак эленеп калган.
– Юк, Мирсәет абый, – дип каршы төште кыз. – Сез ялгыз түгел. Сез татар дөньясында бик билгеле кеше. Сезне һәммәсе таный… Сез ышандыра беләсез. Сез сөйләгән чакта, мин булып мин, карале дөрес сөйли бит бу абый, дип уйлап куйдым теге көнне…
Мирсәетнең уенда «биш минут» дигән сүз, инде узып бара торган биш минут. Җитди сөйләшүләр өчен ара калмаганлыкны ул яхшы белә. Күңелендә шом, моңсулык. Фатыйманы тагы күрерме ул? Аны ни рәвешле үзенә җәлеп итәргә дигән бердәнбер уй…
– Ә барыбер, Фатыйма, шушы мизгелдә мин үземне әнә шул каен чыбыгына эләгер-эләкмәс җилфердәп торган ялгыз сары яфракка охшатам.
Икесе дә шул тарафка карап торганда, кинәт җил чыгып, соңгы яфрак очып китмәсенме…
Рәхәтләнеп, сабыйларча онытылып көлеп җибәрде Фатыйма.
– Әнә очты… Очты, күздән югалды, Мирсәет абый, сезнең яфрак. – Ә бераздан, җитдиләнә төшеп, өстәп куйды. – Кеше гомерен яфракка тиңләү ярамыйдыр, Мирсәет абый.
Ишегалды тарафыннан, бакча яктан берәүнең йөткергәне ишетелде. Табигый йөткерү түгел, «без көтәбез, биш минут узды» дигән хәбәр иде бу.
– Миңа керергә вакыт, – диде кыз, Мирсәеткә беренче кат күзләре белән текәлеп. Юк, китәсе, аерылышасы килми иде аның үзенең дә. Әмма гаилә тәртибе, үзен кайгырткан туганнары каршында җаваплылык күпкә әһәмиятле.
Мирсәет тә үтәдән күреп, аңлап тора иде боларны. Туры сорау бирергә җөрьәт итте, ниһаять:
– Кайчан һәм кайда күрешә алабыз, зинһар, әйт, Фатыйма?..
– Белмим шул, – дип, икеләнеп калды кыз. Әмма суза торган чак та түгел, вакыт чикләнгән. – Якшәмбе көн музыка дәресләрем тәмамлангач кына күрешсәк инде. Башка көннәрдә иртәдән кичкә кадәрле мәктәптә булам. Әйтергә дә онытканмын, Әсәдуллаев йортында татар мәктәбендә укытам мин.
Якшәмбе көн көндезге икедә очрашырга вәгъдәләшеп аерылыштылар. Корыч капка шапылдап ябылды, һәм бар тараф тынып калды. Шунда гына аның игътибарын капка читендәге яшел калайга ак белән язылган эре хәрефләр җәлеп итте: «Большая Татарская, 24». Хәтерләргә тырышып, күңеленнән кабатлады ул аны: «Зур Татар тыкрыгы, 24». Ә бераздан ике катлы өйнең тагы өч тәрәзәсендә бер-бер артлы ут алдылар. Тик аларның кайсысы өмет булып кабынганлыкны ялгыз каенга терәлеп калган Мирсәет аера, ачыклый алмады.
Сөйләшенгән көн һәм сәгатьне һәр икесе түземсезлек белән көтеп алды. Очраштылар… һәм икәүдән-икәү генә Мәскәү елгасы читләтеп янәшә атлап китеп бардылар. Аңлашыр сүз, уртаклашыр хисләрнең чиге юк. Вакытның ничек үткәне һәм атлый торгач шактый ара киткәнлекләре дә сизелми калынган.
– Большевикларның кайда һәм нинди шартларда торганлыкларын беләсеңме, Фатыйма? – дип сүз кузгатты Мирсәет берзаман.
– Белмим шул, – дип, башын чайкады кыз.
– Күрәсең киләме?..
Алдын-артын уйламастан җавап биреп куймасынмы кыз:
– Кызык булыр иде…
Каршыларында ук торган алты катлы соры өйгә күрсәтте Мирсәет. Атлый торгач, үзе яши торган йортка килеп чыккан иде инде алар.
– Менә, Фатыйма, шушы йортта яши большевиклар… Хәтереңдәме, теге кичтә сезнең каршыдагы каенның соңгы яфрагы очып киткән иде? Көзге җилләр аны менә шушы тарафларга китереп чыгарды.
– Теге сары яфракнымы? – дип елмайды риясыз кыз һәм ялт кына Мирсәетнең каршысында бөтерелеп алды.
Ничек итсә итте, юмалый-чакыра торгач, кызны үзенә алып керде Мирсәет һәм, аңарга түрдән урындык күрсәтеп, аягына чигеп эшләнгән йомшак Казан чүәге кидерде.
– Хатыныңнан калган чүәкме? – дип, сагаеп сорап куйды укытучы кыз.
– Мин монда үзем генә яшим, – диде, кызның әледән-әле аның авырткан җиренә кагылып, хатынын искә төшереп торуы ошамый иде аңарга.
– Ә хатын-кыз чүәкләре нигә кирәк булды?
Шунда гына кызның начарлык теләүдән түгел, табигый көнләшү хисеннән генә шулай төпченүенә төшенде Мирсәет һәм, тәвәккәлләп, кием элгеченнән тагы ниләрдер алып килеп кызга сузды.
– Менә бу күлмәк тә сиңа… Менә бу көмеш йөзек белән көмеш беләзек тә…
Кызда табигый инстинкт сөйләшә иде, гакыл түгел.
– Ой, нинди матурлар, – дип куанып куйды ул.
– Менә болары да сиңа, – дип, кичке халат һәм алъяпкыч сузды Мирсәет.
Кыз, ниһаять, төшенде һәм бермәл телсез калып торды.
– Аңламадым… Бу ни дигән сүзегез, Мирсәет абый?! – дип, болай да янып торган зур күзләрен ачып, Мирсәеткә текәлде.
– Бумы, – дип, бармак очлары белән сак кына Фатыйманың күзләренә төшеп торган чәч чалымнарын күтәреп, сыпырып куйды Мирсәет. Аны кулыннан тартып торгызды һәм шундый ук саклык белән җилкәсеннән кочып алды: – Бу минем сиңа тәкъдимем, Фатыйма. Бу өйдә мин япа-ялгыз, дөньясында япа-ялгыз. Минеке бул, бергә яшик дигән тәкъдимем, Фатыйма.
– Минме?.. Сезгәме?.. – дип гаҗәпсенде, аңлый алмыйча, югалып калды кыз.
– Әйе, нәкъ шулай. Дөрес аңладың, Фатыйма. Синсез бер көн, бер сәгать тә яши алмаячакмын моннан ары. Бушап, шыр ялангач калган җанымны яңадан уяттың…
Кыз кулындагы күлмәк һәм башка бүләкләр шапылдап идәнгә килеп төште. Көтелмәгән яңалык чак аяктан екмады бугай аны.
– Сез большевик, Мирсәет абый. Ә мин… мин – сезнең өчен ят токым, миллионер Ирзиннардан…
– Сөйләмә… Берни дә сөйләмә, Фатыйма җаным, – дип кочаклап алды ул кызны. Әллә кыз үзе аның кочагына аудымы, әйтүе кыен. – Төрек солтаны кызы булсаң да ике уйлау юк! Берәүгә дә, һич берәүгә дә бирмим үзеңне. Син тәкъдирем минем…
– Юк, Мирсәет абый, юк… Булмас эшне сөйләмәгез, җибәрегез мине…
Чәбәләнде, Мирсәетне читкә этмәк булды кыз, ә тәне вә җаны белән һаман аңарга тартылды. Иреннәре булып, алар да карышмады – ут булып яндылар, җиләк булып тамдылар…
– Мирсәет абый, – дип дәшәр көч тапты Фатыйма үзендә. – Сез яхшы кеше бит, иеме… Мин сезгә ышанам, Мирсәет абый.
Фатыйманың аккош мамыгыннан да йомшаграк куллары аның җилкәсендә иде инде, алар инде аны иркәли иделәр.
Шулай да кызның йомшаклыгыннан, үзенә булган ышанычыннан файдаланырга ашыкмады Мирсәет. Бар ихтыяр көчен җигеп булса да, кочагында, ирен очларында уалган, эреп барган кызны янә дә кәнәфигә утыртты:
– Мине ташламассың, бары үземнеке генә булырсың, ярыймы, Фатыйма.
Кыз дәшмәде, әллә ризалашуы булды инде, үзе белән янәшә утырган Мирсәетнең җилкәсенә, авыр сулап, башын салды.
– Сорау мәгънәсез тоелдымы әллә, ник дәшмисең, Фатыйма?
– Ни дияргә белмим, Мирсәет абый… Авыр миңа…
– Сөйлә, Фатыйма җаным, бәлки, мин ярдәм итә алырмын. Сөйлә: нинди борчуларың бар?
Тагы бер кат тирән сулыш алды кыз һәм башын күтәрде. Чәчләрен сыпыргалап, итәкләрен төзәткәләп куйды.
– Әнием мине сезгә бирмәячәк, Мирсәет абый. Үлсә үлә, әмма сезгә бирми. Җанына авыр таш булып ята аның «большевик» дигән сүз. Ул ышанмый сезгә, һәммәгездән курка…
– Менә ничек, – диюдән тыш, Мирсәетнең бүтән чарасы булмады. Аклана башласынмы?.. Юк, без андый түгел, без мондый дип аңлатырга керешсенме?.. Фатыйма бит уйнап сөйләшми, юкка гына дисеңме әллә әнә күз читләрендә кайнар яшь тамчылары җемелди. Әнисенең дә хаклы икәнлегендә шиге юк. Гомер бакый ата-баба җыйган малыңны шулай талап чыгып китсеннәр әле… Кайсыбыз риза булыр иде икән… Ә биш бала белән торып калган тол хатынга яшәргә, улларын-кызларын аякка бастырырга кирәк.
– Гозерләп сорыйм, Мирсәет абый, җибәрегез мине. Һәм һичкайчан һичкайда очрашмаска тырышыйк бүтән. Миңа… бик тә, бик-бик авыр булыр сезне очраткан чакларымда. Зинаһарлап сорыйм, кызганыгыз мине… Мирсәет абый…
Үзе сөйли, үзе яшьле күзләрен Мирсәеттән яшерә. Ул да түгел, чарасызлыктанмы, тагы аның җилкәсенә ялгыз башын салды.
Мирсәеткә дә җиңел түгел иде бу мизгелдә. Кулы белән кызны кочкан килеш уйга калды ул. Әллә белеп, әллә күңеле сизепме, тынлыкның, дәшми-тынмый гына утыруның андый чакларда теләсә нинди сүз һәм хәрәкәттән дә мәгънәлерәк икәнен сыный иде гүя.
Шактый озынга сузылган тынлыкны Фатыйма бүлдерде.
– Сезгә дә бик моңсумы, Мирсәет абый? – дип сорап куйды ул. Җаны сизгер, нечкә иде, күрәсең, аның да.
– Моңсу да, авыр да, Фатыйма. Ә инде сине югалтсам, яшәвемдә мәгънә калмас.
– Алай димәгез, Мирсәет абый, сезнең тормыш көйле. Җаваплы эшегез, дәрәҗәле исемегез бар… Мин бит беләм: Әсәдуллаевлар йортына да бик күп кызлар сезне күрер, сезне тыңлар өчен генә йөриләр.
– Син бер генә, Фатыйма. Күзләрем башка һичкемне күрми. Миңа синнән бүтән берәүнең дә кирәге юк. Ишетәсеңме, Фатыйма?
– Ишетүен ишетәм дә… Мин бит үзем дә, Мирсәет абый, ул клубка сезне күрер, сезне тыңлар өчен генә йөрим… Сезне тыңлый-тыңлый, большевик булып бетә яздым инде. Шулай дисәм, әни ачулана, туганнарым көлә. Али абый да ошата сезне, «әллә алдый, әллә дөресе шулай, ышандыра бит бу большевик» ди.
– Бәлки, әниең дә аңлар, – дип, елмайган атлы булып, болай да сыенып утырган кызны тагы да үзенә тартарак төште Мирсәет. – Аның каршында бит минем һич гаебем юк.
– Белмим шул, – дип икеләнеп калды Фатыйма. – Безнең әни кешелекле һәм юмарт ул үзе. Әмма намус белән яшәргә күнеккән. Талау һәм фетнә белән эш итүчеләрне җаны сөйми. Ул мине һичкайчан гафу итмәячәк…
Сизә, сизми димени соң, кыз үзе Мирсәетнең тәкъдименә күнәргә охшаган… Шушы мизгелне ычкындырса, алда ни буласын, дөньяның ничекләр үзгәреп, кай юнәлештә каршылыклар китереп чыгарасын, белсә дә бер Алла үзе генә белә торгандыр…
Фатихасын сорап, кызның әнисе янына барырга дигән тәкъдим кире кагылды. Әнисенең сөйләшеп тә тормаячагын яхшы белә Фатыйма.
Димәк, бердәнбер юл кала… Тәвәккәлләргә дигән нәтиҗәгә килде Мирсәет. Фатыймага ак алъяпкыч кидерде дә, чәй хәстәрли торуын үтенеп, кибеткә чыгуны сәбәп итеп, урамга ашыкты.
Кибеткә керде керүен… Әмма иң элек, ишегалларында себерүче булып эшләгән татар агай янына кереп, аңа ике гозерен чиште: ул ашыгыч рәвештә никах укырга сәләтле бер-бер укымышлы татар картын чакырып китерергә тиеш. Агай бик теләп ризалашты, «ярты сәгать тә узмас, укымышлы мәзин өеңдә булыр» дип ышандырды.
– Икенче гозерем дә үтә әһәмиятле, – диде Мирсәет, агайга тулысынча ышаныч белдереп, һәм алдан хәстәрләп чыккан кәгазь кисәген тоттырды. – Берәр малаең, менә шушы адрес белән барып, анда күрсәтелгән ханымга тапшырып кайтса икән шул кәгазьне.
Агай зиһенле, сөйләүченең авызыннан чыкмас борын ук эләктерә бара иде һәр сүзне.
– Булды, канәтем, – диде ул, кәгазь кисәген ялт кына яннарына килеп баскан төпчек малаена сузып. – Кыз урлау белән ат урлау дигәндә үрәтәсе юк безнең Сиргац халкын… – Һәм яратып кына малаеның йомшак җиренә сугып алды. – Дамы, улым?! Бар, ыцкын, бер аягың монда булсын, икенцесе – анда…
Малай, Мирсәет сузган берничә көмеш акчаны җәт кенә кесәсенә шудырып, өстен-башын киенә-киенә чыгып та йөгерде.
– Булдырабыз аны, атай. Бәлшәвик абый өчен аяк жәлке түгел.
Мирсәет кайтып кергәндә, табын түренә менеп кунаклаган җиз самавырның түбәтәе әпипәгә әйттерә иде инде. Чәче төшмәсен дип, башына ак яулык та чөеп җибәргән Фатыйма. Үзләшә төшкән, яшь хуҗабикә сыман килештереп йөгереп йөри.
Вәгъдә ителгән мәзин озак көттермәде. Имам хатыйпларың бер кырыйда торсын. Китабы бар, чалмасы һәм таягы дигәндәй, бөтен ягы килгән… Фатыйма да керүчегә ул-бу сиздермәде. Никах җиренә җиткерелеп укылды, вәгъдәләр бирелде, чәй эчелде, һәм килүче, аны-моны сораштырып, озаклап гәп корып утырмады – кисәтелгән иде, тизрәк китү ягын кайгыртты.
Икәүдән-икәү генә калдылар, ниһаять.
– Ни эшләдек без?! Мирсәет абый, син нәрсә уйлап чыгардың инде? – дип үпкә белдерсә дә, Фатыйма артык коелып төшмәде. Шәһәр кызы – шәһәр кызы инде ул!.. Яшьлек җүләрлеген кая куясың тагын…
Бәйрәм итәргә дип, пилмән пешерү хәстәренә кереште алар, икәүләшеп. Чаршау артына кереп, өстен алмаштырып чыкты Фатыйма, алъяпкычын буды. Мирсәет ит турарга кереште, Фатыйма камыр баса…
Нәкъ шулчакны ишек шакыдылар…
– Үзем барам, – дип йөгереп китте Мирсәет ишек катына.
Фатыйма бит әле берни аңламый, тырышып-тырышып камыр басуын белә. Ишектән керүчеләр – аның әнисе һәм абыйсы Али, – нидер сизенгән сыман, бер-ике адым алга уздылар. Күзләре аш бүлмәсенә төште. Табигый ки, һәр икесе телсез-өнсез калды, үз күзләренә ышанмыйча терәлеп каттылар.
Ә Фатыйма камыр баса. Өстендә халат вә алъяпкыч, башында яулык. Ул аны-моны уйламый, як-ягына каранмый, үз эшен белә. Монда бит ул – яңа кеше, кем кермәс тә кем чыкмас хуҗа янына.
– Әйдәгез, түрдән узыгыз, – дип дәште, ниһаять, Мирсәет.
Шунда гына Фатыйма, ялт итеп, ишек катына күз төшереп алды. Һәм чайкалып куйды. Кулындагы уклау өстәл өстеннән тәгәрәп китте.
– Әни… Али абый… – дигән сүздән башка берни әйтә алмады. «Нишләдең син?» дигән сыман Мирсәеткә генә карап куйды.
Мирсәет – хуҗа кеше, өстәвенә мондагы тамашаны куертучы. Шуңа, берни булмагандай, ипле-тыныч тотарга тырышты үзен.
– Әйдәгез, узыгыз, уз… Утырышыйк иң элек, аннан аңлашырбыз, – дип, кунакларны түргә чакырды ул.
Фатыйманың әнисе кыскача буйлы, шактый ук калыная төшкән гадәти бер ханым икән. Өсте-башы белән булсын, төсе һәм үз-үзен тотышы белән булсын, күзгә бәрелеп тормый. Дөнья мәшәкатьләре һәм тормыш шактый талкыган күренә үзен. Иш өстенә куш дигән сыман, менә сиңа тагы, сулышына капкан. Әле булса тынычлана алмый газап чигә.
– Бу нинди тамаша тагы? – дип, чарасыз торып калган кызына дәште ул. Кунак өстәле артына узарга ашыкмады.
Үзенең ни кылуы, газиз әнисен ни дәрәҗәдә рәнҗетүе әле генә барып җитте кызга.
– Әнием, – дип, күкрәгенә барып капланды ул аның. Үксергә кереште. – Әнием, без сиңа хәзер барын да аңлатабыз, рәнҗи генә күрмә, ярыймы, әнием.
Үзеннән күпкә калку булган, буй җиткергән кызын читкә этәрер көч тапмаса да, әнисе аны кочагына алырга да ашыкмады.
– Бу ни дигән сүзең, Фатыйма?! – дип кабатлады ул. Мирсәет әллә бар, әллә юк, аны гүя күрмәмешкә салыштылар.
– Әнием, – дип, мышык-мышык килде кыз бала. – Без Мирсәет абый белән…
Әмма җөмләне тәмамлар сүз тапмый тинтерәде. Хәер, аңлашыла иде ич инде болай да…
– Юк, – дип кырт кисте ана. – Әйдә, киен, өйгә кайткач сөйләшербез. Монда сиңа берни дә калмаган.
Нишлим икән соң дип, яшьле күзләрен мөлдерәтеп, Мирсәеткә карады кыз.
– Әби, – дип дәшәргә кыюлык тапты Мирсәет. Җылы итеп, ягымлы итеп дәште. – Без никах укытырга да өлгергән идек шул инде.
Кызның әнисе гүя күрми дә, ишетми дә иде Мирсәетне.
– Әйдә, әйдә, киен тизрәк, бетмәс монда… – диде ул, кызын ашыктыруында булып.
– Әнием, син бит беләсең, – дип, янә гозерләп карарга иде Фатыйманың исәбе. – Мирсәет абыйсыз мин бер көн, бер сәгать тә яши алмам. Сөйләгәнем бар, беләсең ич.
Ананың бәгыре тәмам каткан, күрәсең, һич эрерлек түгел.
– Соңгы мәртәбә әйтәм: кайтасыңмы-юкмы?
– Әнием, зинһар өчен, дим, әйдә, бергә кайтыйк. Мирсәет абыйны да үзебез белән алыйк.
– Юк, – диде ана, кырт кисеп. – Минем большевик өчен дип үстергән кызым юк.
– Әнием…
– Дөньяның ямен бетерделәр… Карга оясы кебек итеп, нәселебез, йорт-җиребезне туздырдылар… Бирнәгә дип җыйган сандыгыңа кадәр шулар талап чыгып китте. Ә син…
– Юк, әнием, юк, Мирсәет абыйны син белмисең. Ул андый түгел. Ышанмасаң, әнә Али абыемнан сора. Ул да белә, аның да күргәне, тыңлаганы бар…
Мин берни белмим һәм катышмыйм да дигән сыман, Али үзенең аяк очына текәлгән килеш басып тора бирде. Әйе дә димәде, кире дә какмады – катышмады.
– Али, – диде әниләре, ярсыган тавыш белән. – Киттек, безгә монда берни калмаган. – Һәм, ишек катына җиткәч, соңгы мәртәбә кызына борылып дәште. – Йә бүген үк өйгә кайтасың, яисә моннан ары минем Фатыймам юк.
Ишек шапылдап ябылды. Әнисе артыннан йөгереп килгән кыз баланың имән борыска башын куеп сулкылдаудан тыш бүтән чарасы калмаган иде. Мирсәетнең тынычландыру сүзләре генә аз иде шул аңа. Ана фатихасы булмау авыр, бик авырдыр шул кыз бала өчен.
Фатыйма белән Мирсәет көн саен диярлек барып йөрделәр Ирзиннар өенә. Ишек ачык булды үзләре өчен. Әмма әниләре сүзендә торды: кызына булсын, киявенә булсын авыз ачып бер сүз дәшмәде. Туйларына да аяк басмады.
Аның каравы туганнары Али белән Мирза килде ул туйга. Күренекле әдип Галимҗан Ибраһимов, Мирсәетнең бергә эшләгән дусларыннан Шәриф Манатов белән Исмәгыйль Фирдәвесләр булды туйда һәм… Иосиф Сталин. Сталин вәгъдәсендә торды: Мирсәет Солтангалиевнең 1918 елның октябрь ахырларында узган туй мәҗлесенә үзенең хатыны Надежда Алилуева белән парлап килде.
Мәскәү елгасы аръягындагы Совнарком йортында, Мирсәетнең бер бүлмәле фатирында узган әлеге туй мәҗлесен башлап иң элек тост әйтүче дә Сталин булуы мәгълүм. Солтангалиевнең тынгысыз эшчәнлеген, Көнчыгыш вәкилләре даирәсендә хөрмәт казануын билгеләп үткәчтен, сүзне яшьләргә бәхет юллаган теләкләр белән тәмамлый ул.
– Фатыйма белән Мирсәетнең бәхетле совет гаиләсе коруларына мин нык ышанам, – ди Иосиф Сталин. – Аларга бәхет телим. Озын гомер телим. Йөзәр ел яшәсәгез иде! Ул-кызларыгыз күп булсын! Шуның өчен эчик, әйдә!
Сөйләү куәсе чамалы гына булса да, олы кунакның һәр сүзе зур күтәренкелек белән кабул ителә. Иптәш Сталинның тосты өчен аягүрә торып чәкештереп эчәләр.
Надежда Алилуева, үзенең янәшәсендә утырган Фатыймага таба янтая төшеп, ихластан аның бит очларыннан үбеп ала.
– Бәхетле булыгыз… Күз тия күрмәсен, икегез дә шундый матурлар, яшьләр… – дип пышылдый ул яшь киленнең колагына.
Фатыйма бәхетле, ул елмая әнә, ут булып яна. Мирсәетнең дә куанычы күкрәгенә сыймый, иңнәрендә гүя канат. Тимер салкыны бөркелеп торган карашын әледән-әле аларга төбәп утырган Сталинга, һәммә кунакларга чиксез рәхмәтле алар.
Әллә болай гына, әллә ихластан яшьләрне кайгыртуы идеме, кунаклар арасында үзен иркен хис иткән Алилуева иренә мөрәҗәгать итеп ала:
– Зинһар, алай карама, күз тидерерсең. Күзең каты синең.
Дәшми Сталин. Аның ирен читләрендә чагылып алган елмаю чалымын тойса да, бер хәләл җефете генә тойган булу ихтимал.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.