Электронная библиотека » Ринат Мөхәммәдиев » » онлайн чтение - страница 16


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 16 (всего у книги 36 страниц)

Шрифт:
- 100% +
XII

«Соң дәрәҗәдә яшертен. Гыйнвар, 1919 ел.

Россия Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитетына.

Хөрмәтле иптәшләр! Казан комитеты карары нигезендә һәм аның исеменнән сезгә үтенеч белән мөрәҗәгать итәм.

Соңгы көннәрдә безнең тарафтан иптәш Свердлов исеменә телеграмма җибәрелгән иде инде. Без анда, Халык депутатлары Советында рәис булып эшләү өчен, иптәш Солтангалиевне Казанга кайтаруны үтенгән идек.

Уфа алыну сәбәпле, көн тәртибенә контрреволюцион милли дәүләтләрне тар-мар итү ихтыяҗы килеп басты. Шундый шартларда мөселман милләтчелеген юмалау һәм тынычландыра төшү гаять зур әһәмияткә ия. Рәис итеп мөселманнарның үз вәкилен сайлаудан да отышлырак ни булырга мөмкин?!

Солтангалиевне әлеге урынга куюдан югалту зур булмас иде. Ул рәис булып исәпләнгән тәкъдирдә дә, иптәш Малютин кирәкле сәясәтне үткәрәчәк. Ә җаваплылык Солтангалиевтә.

Бу комбинацияне тормышка ашыру файдасына тагы ике нәрсәне хәтерегезгә төшерәм.

1. Солтангалиевнең Казанда эшлисе килеп күп мәртәбәләр мөрәҗәгать иткәне бар.

2. РКП(б)ның Мөселман секциясе әлеге хәлендә бер эшкә дә сәләтле түгел. Чамадан тыш йомшак.

Шуларны истә тотып, без Үзәк Комитеттан ниятебезне тормышка ашыру юлында ярдәм көтәбез. Солтангалиев иптәшне, Мәскәүдәге Совет һәм партия эшләреннән бушатып, Казан партия Комитеты карамагына җибәрүегезне үтенәбез.

Иптәшләрчә сәлам белән, Михаил Жаков».


Бу яшерен телеграмманың безгә әлегәчә мәгълүм булмаган байтак кына хикмәтләре булса кирәк. Ул очраклы рәвештә генә тумаган. Чөнки Үзәк һәм җирле партия оешмалары арасында йөргән яшерен телеграммалар вә хатлар өчен Солтангалиев фамилиясе ул көннәрдә бик гадәти булып китә.

Шунысы хикмәтле тагын: Мирсәет Солтангалиевкә әлеге телеграмманы һичкем күрсәтми. Үзе артында шундый хат-хәбәрләр йөрү ихтималын ул күз алдына да китерә алмый. Сирәк очрый торган оештыру сәләтенә ия булган татар егетенең дәрәҗәсе иң югары даирәләрдә дә айлар-еллар белән түгел, көне-сәгате белән үсә, ныгый барган чор бу. Ә шулай да кемнәрдер уйлана, кемнәрнеңдер ни өчендер эче поша…

Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең эше гөрләп бара. Аның рәисе булган Мирсәет Солтангалиев тиз арада талантлы хәрби командирлар һәм сәяси оештыручылар корпусы булдыруга ирешә. Йосыф Ибраһимов, Камил Якубов, Шамил Усманов, Якуб Чанышевларның исеме татар-башкорт кызылармиячеләре даирәсендә зур ихтирам казана. Патша армиясендә хезмәт итеп зур тәҗрибә туплаган офицерлар да бик теләп катнаша бу милли хәрби көчләрне оештыру эшендә. Алимбәкев, Алмаев, Әлмөхәммәтов, Мәүлетов һәм Крымов кебек дистәләгән командирлар, татар-башкорт егетләреннән тарих сәхифәләренә кергән легендар частьлар туплап, яшь Совет дәүләтен яклап, көрәшкә күтәреләләр. Ул авыр көннәрдә Көнчыгыш фронтның яртысын Үзәк мөселман хәрби коллегиясе кызылармиячеләре тәшкил итә.

Җиңү артыннан яңа җиңүләр яулана. Үзләренә милли дәүләтчелек вәгъдә иткән советлар өчен эшче һәм крестьян вәкилләре җаннарын кызганмый көрәшә. Әмма үзәктә мөселман хәрби көчләренең көне-сәгате белән ныгый баруына сагаеп караучылар да булмый түгел.

1919 елның гыйнвар урталарында Мирсәет Солтангалиев, Сталин кулыннан Үзәк Комитет мандаты алып, Уфа шәһәренә ашыгыч командировкага җибәрелә. Максаты гаять җитди: Кече Башкортстан җитәкчеләреннән Зәки Вәлиди һәм Ильяс Алкиннар белән элемтәгә керү, алар карамагындагы хәрби берләшмәләрне Совет хөкүмәтенә каршы көрәштән аерып алу.

Солтангалиев юлга чыгып киткән көннең икенчесендә, ягъни гыйнварның уналтынчы көнендә, Милләтләр эше буенча халык комиссариаты коллегиясе Мәскәү шәһәрендә гадәттән тыш киңәшмәгә җыела. Көн тәртибендә – Үзәк мөселман хәрби коллегиясе турындагы мәсьәлә. Фикер алышулар башланып китүгә үк, әлеге коллегиянең кирәклеге шик астына алына, һәм тагы берничә көннән соң махсус комиссия Үзәк мөселман хәрби коллегиясен бетерү турында карар кабул итә. Татар-башкорт кызылармиячеләре алга таба бары тик Бөтенроссия хәрби штабына һәм хәрби комиссар Лев Троцкийга буйсынырга тиешле килеп чыга.

Нәкъ шул көнне һәм шул сәгатьтә тирән конспирация шартларында Уфа – Эстәрлетамак юлы өстендәге бер башкорт авылында – акгвардиячеләр тылында – әлеге вакыйгалардан һичбер хәбәрдарлыгы булмаган Мирсәет Солтангалиев белән Зәки Вәлиди һәм Ильяс Алкин арасында җитди әңгәмә була.

Кече Башкортстан дип игълан ителгән республика башкаласы Темәс авылыннан килгән вәкилләрнең һәр икесе Мирсәет өчен яхшы һәм күптәннән таныш. Әмма бу очрашу гадәти түгел. Моны, күптәнге танышлар яисә якташлар булудан бигрәк, Совет хакимияте өчен барган көрәшнең капма-каршы ике фронтында торган сыйнфый дошманнар очрашуы дип бәяләү хакыйкатькә ныграк туры килсә кирәк.

– Үзәк Комитет һәм Совет хөкүмәтенең тулы хокуклы вәкиле буларак, мин сезгә җитди тәкъдим белән килдем, – дип хәбәр итә Солтангалиев.

Вәлиди белән Алкин, бер-беренә карашып, үзара серле генә елмаеп куялар.

– Алай ук эредән сукаламасаң да ярар, якташ, – дип әйтеп куя Зәки Вәлиди, рәсмилекне өнәмичә. – Хәтереңә төшерәм, бәлшәвикләр Руссиясендә түгел, башкорт авылында очрашабыз. Бездә диктатура түгел…

Елмаюыннан туктарга өлгермәгән Ильяс Алкин да сүз кыстыра:

– Ә башың өчен курыкма, вәгъдә – иман бездә. Иркенләп сөйләшә-аңлаша алабыз. Сезнең «иптәшләрдән» аермалы буларак, аркага пычак кадый торган гадәтебез юк.

– Әфәнделәр, кисәтергә кирәк саныйм: әйләндереп-тулгандырып, төртмә сүзләр әйтешеп утыра торган чак түгел, – дип кисәтә Мирсәет. – Чөнки бүген үк миңа кире Уфага юл тотарга кирәк.

– Тыңлыйбыз… Зәки Вәлиди һәм Ильяс Алкин җитди сөйләшүгә әзер.

Мирсәет тә, ниһаять, шартлы рәсмилектән арына төшеп сөйләргә керешә:

– Без бер-беребезне яхшы беләбез. Тәү кат очрашуыбыз түгел. Шуңа ачыктан-ачык, бар булганын уртага салып фикерләшү хәерле булыр. Советларга һәм партиягә мөнәсәбәттә хәзер үк уртак фикергә килә алмабыз, беләм. Монысы вакыт эше. Әмма безнең һәр өчебез өчен дә уртак вә газиз булган нәрсәләр бар. Әйтик, халык… Татар-башкорт хезмәт ияләре язмышы. Кече Башкортстан шартларында ике ут арасында калган башкорт авыллары, башкорт крестьяннары язмышы… Үзебезнең сәяси уңыш яисә югалтулар турында түгел, әнә шул Колчак фетнәчеләре белән Кызыл Армия арасында торып калган, ни эшләргә белми бәргәләнгән бахырлар хакында кайгыртуыбыз хәерле… Ильяс әфәнде Колчакның кем булуын белсә кирәк… Самарада Учредилканы куып таратучы башка һичкем түгел, әлеге дә баягы шул Колчак булды. Шулаймы, Ильяс әфәнде, сез анда әгъза булып тора идегез шикелле?

– Әйе, – дип, баш кагарга мәҗбүр иде Алкин. – Колчакны туган атабыз санарга җыенмыйбыз. Әмма ике ут арасында калучы кая булса да сыенырга мәҗбүр.

– Әмма Колчакка түгел, – дип эләктереп алды Мирсәет. – Кызылармиячеләргә каршы аткан һәр патроныгыз халык бәгыренә, үзегезнең татар-башкорт туганнарыгыз бәгыренә төбәлгән. Моны белергә кирәк иде бит!.. Зәки әфәнде?.. Ильяс әфәнде?.. Сез бит татар-башкорт тарихында очраклы кешеләр түгел, зыялы затлар. Миңамы сезне өйрәтергә?! Беләм ич, һәр икегез – халыкның язмышын гына түгел, тарихын да өйрәнгән кеше… Адмирал Колчакның ата чукындыручы Ильминскийдан артык җире булыр дип уйлыйсызмы?!

Ниһаять, кушуч белән яңакларына таянып утырган Вәлиди телгә килде:

– Бәлшәвикләргә ышаныйкмы? – дип сорады ул, сынаулы карашын Мирсәеткә төбәп. – Алар алдамас дип уйлыйсыңмы?!

– Юк, алдамаслар!

– Ышанып булмый аларга да…

Зәки Вәлидинең тел төбендә яткан икеләнү тойгысын сиземләү өчен күрәзәче булуың кирәкми, анысын шундук чамалады Мирсәет.

– Большевикларның милли мәсьәләгә мөнәсәбәте ачык. Онытмаган булсагыз, Россия халыкларының хокуклары турында Декларация унҗиденче елда ук игълан ителде.

Вәлиди: Онытуын онытмадык, әмма тел сөяксез ул, ә кәгазь бүген бар, иртәгесен – юк. Гарантия кая?

Солтангалиев: Гарантияме?.. Иптәш Ленинның имзасы! Иптәш Сталин имзасы!

Вәлиди ирексездән көлемсерәп куйды.

– Имзалар куелыр ул һәм кире дә алыныр. Ленинның да сүздә – бер, эштә икенче килеп чыкмас дип, кем әйтер?!

Солтангалиевнең Ленинга сүз әйттерәсе килми иде, әлбәттә:

– Ленинны сез белмисез…

– Беләм һәм әңгәмә дә кылганым бар. Күзләре хәйләкәр, ай-һай…

– Ашыкмаска киңәш итәр идем. Иптәш Ленин сезне янә үзенә чакыра. Сезгә шуны тапшыруымны үтенде.

– Карарбыз… Бәлки, янына да барып чыгарбыз. Әмма безне алай беркатлыга санамасыннар анда. Менә шул, Мирсәет якташ… Үзеңә дә шуны киңәш итәр идем, вәгъдәләренә бик ышанып бетмә. Үзләренә кирәк булганда, вәгъдәләр бирелер ул, ә кирәгең беткәч, көнбагыш кабыгы урынына төкереп ташлаулары бик ихтимал.

– Бар нәрсәне шик астына куеп яшәү мөмкин түгел, Зәки әфәнде. Ышанмау өчен нигез юк. Әйтик, Татар-Башкорт республикасы игълан ителү тарихи вакыйга түгелмени?

– Алла боерса дип сөйләшегез, Мирсәет, – дип, Ильяс Алкин катышып алды әңгәмәгә. – Республика дип, байтактан сөйлисез сөйләвен. Әмма әлегәчә республика дигәнегезнең үзен күргән юк.

Мирсәеткә чират җитмәде, Вәлиди элеп алды сүзне. Күрәсең, Татар-башкорт Республикасы турындагы сүзләргә мөнәсәбәттә Алкин белән фикерләре уртак түгел иде аларның. Ни дисәң дә, Ильяс Алкин – Кече Башкортстанга ни чарадан бичара килеп кушылган очраклы кеше.

– Әгәр дә мәгәр, – дип аңлатырга кереште Зәки Вәлиди. – Совет хөкүмәте Кече Башкортстанның мөстәкыйльлеген танымый икән, безнең бәлшәвикләр белән сөйләшер сүзебез юк. Бу – минем катгый таләбем! Иң әүвәлге шартым!

– Сезнең бу тикле дә үҗәтләнүегез миңа аңлашылмый, Зәки әфәнде, – дип, сак кына бәхәскә кереп алды Мирсәет. Әмма төп бурычы Кече Башкортстанны Колчактан аерып алу икәнлекне дә истән чыгармады. – Татар һәм башкорт үзара һичкайчан һәм һичнәрсә бүлешкән халык түгел. Булганы – уртак, булмаганы да шулай ук. Төрек-татар тарихын язган галим буларак, сез боларны миннән яхшырак беләсездер, Зәки әфәнде! Шул тарихи бергәлекне таркатырга омтылучы, татар белән башкорт арасына читән коручы сез булырсыз дип һич уйламас идем. Бу эшне, бәлки, бик еракка кереп адашканга кадәрле туктатырга кирәктер, ә, Зәки әфәнде? Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигән халык мәкален искә алырга иде бит?! Татар белән башкорт арасына ясалма чикләр куюны мин күз алдыма да китерә алмыйм. Моны сабый чактан ук башкортлар белән аралашып үскән шушы изге җир, шушы гүзәл төбәк улы буларак әйтәм, Зәки әфәнде. Бүген аңлашмасак, иртәгә соң булыр! Соң булачак… Аһәңе оныкларыбызга барып җитәр бу низагның.

– Юк! – дип, янә бер мәртәбә катгый басым ясарга кирәк санады Вәлиди. – Мин ул Татар-Башкорт Республикасы дигән сүзгә ышанмадым. Ышанмыйм һәм ышаначак кеше түгел! Күз буу, алдау өчен бирелгән буш вәгъдә, вакытлы бер тозак кына ул. Безгә һичкайчан берләшергә рөхсәт булмаячак…

– Тозак түгел, ялгышасыз, Зәки әфәнде…

– Ә мин урыс бәлшәвикләренә ышанмыйм. Казан кем шәһәре? Аларныкы! Уфа? Аларныкы! Ырымбур? Ырымбурда да көн бетте безнең халыкка.

– Уфасыз, Казансыз, Ырымбурсыз республика булмас, Зәки әфәнде.

– Башкорт – дала халкы ул, авылда яши, җир белән көн күрә. Кече Башкортстан – авыл республикасы. Башкалабыз да авыл, Темәс авылы булыр. Бу инде хәл ителгән, Мирсәет туган, юмалама безне.

– Ярый, – дип, чигенергә кирәк санады Мирсәет. – Мине ышандырдыгыз да, ди. Ә инде Башкортстан авылларында кыйбласыз калган, кыйбласын югалткан кешеләр нихәл итәр? Бер яктан аларны Колчак талкый-тарткалый, икенче тарафтан кызылармиячеләр үч ала. Менә дигән асыл ир-атлар кырыла, Зәки әфәнде, шулар кызганыч миңа. Синең һәм минем туганнарым лабаса алар! Ничек шуңа битараф калу мөмкин. Аларны кыйбладан яздыручы, адаштыручы сез, Зәки әфәнде! Бу эшкә сез дә килеп кушылгансыз, Ильяс әфәнде!

Дәшми генә түзеп торган Алкин үзен искә төшергәч тә сүзгә катышты:

– Сез мине беләсез, Мирсәет иптәш, – диде ул, ихлас борчылуын яшермичә. – Минем өчен татар-башкорт кына түгел, һәммә төрки кавем бер. Мин – Руссия мөселманнарының азатлыгы өчен көрәшүче. Ә ул азатлыкка омтылыш бүген бары тик Кече Башкортстанда калды. Минем монда, Зәки әфәнде янында булуым иң элек шуның белән аңлатыла.

– Ярар, Ильяс әфәнде, шулай да ихластан әйтегез әле, сезгә Татар-башкорт республикасы, ягъни бердәмлек кыйммәтлеме, әллә Кече Башкортстанмы?

– Татар-башкорт республикасы юк. Ул сүздә генә. Ә Кече Башкортстан бар, менә ул, – дип, каршыларындагы өстәл өстендә яткан кәгазьләр арасыннан Алкин кулдан ясалган карта алып күрсәтте.

Шул урында беразга бәхәстән аерылып тордылар. Кунаклар хөрмәтенә әзерләнгән көндезге аш керде өстәлгә, аш артыннан чәйләп тә алдылар.

Табын җыелып, ишекләр бикләнгәч, сүзне Зәки Вәлиди башлап китте.

– Мирсәет туган, – диде ул. – Дөнья күргән кеше буларак киңәш итәм үзеңә: ташла ул Татар-башкорт республикасы дигән буш хыялыңны. Уфа – Казан арасындагы саф татар өязләрен кертегез дә мөстәкыйль Татарстан игълан итегез. Иң дөресе шул булыр. Ә Казанга ябышып ятмагыз! Казан кирәкми сезгә. Ул гомер буе, бугазга кадалган сөяк сыман, тынгылык бирмәс үзегезгә.

– Киңәшегез өчен рәхмәт, Зәки әфәнде. Сезгә яхшы мәгълүм, Казан – борынгы башкалабыз безнең. Бүгенге көндә дә анда яшәүчеләрнең йөздән утыз дүрте – татар. Бу сан, һичшиксез, арта барачак. Ата-баба кабере яткан изге туфрактан баш тарту дөрес булмас. Казанны калдыру үз-үзеңне башсыз калдыруга тиң!

– Үзегез беләсез, – диде Вәлиди битараф кына. – Минем эш – киңәш итү, ә колак салу яисә салмау – сезнеке.

Ниһаять, әңгәмәне йомгаклар вакыт җитеп килә иде. Сәгатенә күз төшереп алгач, Мирсәет болай диде:

– Зәки әфәнде… Ильяс әфәнде… Дөрес аңлаган булсам, мин шундый нәтиҗәгә килдем.

– Яле, яле, әйтеп кара, – дип, дәү авызын киң җәеп елмаеп куйды Вәлиди.

– Сезнең төп максат: Кече Башкортстанны саклау икән. Дөрес аңладыммы?

Баш кагып ризалашканлыгын белдерде Вәлиди. Алкин дәшмәде, тыңлап утыруын дәвам итте.

– Ә советларга каршы көрәшүдән туктамыйсыз икән, сез якын көннәрдә үк тар-мар ителәчәксез. Мин моны Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе буларак әйтәм. Бу – бер. Икенчедән, – дип, чираттагы бармагын бөкте Мирсәет. – Дөрес аңлаган булсам, Кече Башкортстанның автономия шартларында Татар-башкорт республикасына керүе турында сөйләшү һәм килешү өчен шулай ук каршылык күрмим…

Ни әйтер икән дип, ялт кына Зәки Вәлиди тарафына күз төшереп алды Ильяс Алкин. Күрәсең, Казан татары буларак, аның өчен бу җавап гаять әһәмиятле иде.

Вәлиди дә гадәтенчә аяк терәп карышырга ашыкмады. Уйлана төшеп җавабын бирде:

– Советлар безне алдамаган һәм үзебезгә тулы мөстәкыйльлек бирелгән тәкъдирдә уйлап карарга була, – диде ул, ил агасыдай һәр сүзен үлчәп, җиде кат иләк аша үткәреп. – Әмма мин моңа ышанып җитмим.

– Ышанып җитү-җитмәү – вакыт эше. Димәк, килештек дип санаргамы, Зәки әфәнде?

– Шулай саный аласыз.

Солтангалиев Зәки Вәлидигә кулын сузды:

– Вәгъдә.

Вәлиди, җавап итеп, аның кулын кысты.

– Без ике сөйләшмибез. Беләсеңдер ич?!

– Димәк, Башкорт хәрби берләшмәләре бүгеннән башлап Кызыл Армиягә каршы атмаячак?

– Атмаячак.

Кече Башкортстанның хәрби җитәкчесе булып торган Ильяс Алкинга төбәде Мирсәет сораулы карашын.

– Зәки әфәнде әйткәнчә булыр, – дип баш какты Алкин.

Мирсәет үзенең бу көннәрдә Уфада 5 нче Армия штабында булуы турында хәбәр итте һәм, юлга чыгарга ниятләп, ашыгып киенергә кереште. Кайтасы ара аз түгел. Тышта шактый суыткан, өстәвенә җәяүле буран себереп тора. Ә Мирсәетнең өстендә җиңелчә тун һәм папаха, аягында хром итек.

– Якташ, – дип мөрәҗәгать итте шунда ишек катынача озата чыккан Зәки Вәлиди. Һәм, үз җилкәсеннән алып, Мирсәеткә төлке толыбын сузды. – Мә, бүләгем булыр, көн салкын – суык тимәсен үзеңә.

Бу игътибардан күңеле нечкәреп киткәндәй булды Мирсәетнең.

– Ә үзеңә?.. – диде ул, алырга да, алмаска да белмичә, икеләнеп калып. – Мич башында утырырга җыенмый торгансыздыр ич үзегез дә?

– Башкорт илендә Зәки Вәлиди туңмас һәм толыпсыз да булмас, ал, Мирсәет!

Зәки Вәлидинең юмартлыгы аның күңелен нечкәртеп җибәрде. Ихлас күңелдән бирелгән бүләк иде бу. Рәхмәт әйтеп, толыпны чанага салмый чарасы калмады Мирсәетнең. Әле бире килгәндә үк, салкын үзәгенә үткән иде аның. Көн кичкә каршы, кышкы юлның хикмәтләрен алдан белеп булмый.

Вәлиди моңсу һәм уйчан гына кул болгап озатып калды үзен… Ә Ильяс Алкин, Мирсәет белән янәшә утырып, авыл читенәчә озата чыкты.

Әле өстәл артында утырган чагында ук, Ильяс Алкинның, ничектер, куырылып, басынкыланып калганлыгын күреп, Мирсәет гаҗәпләнгән иде. Югыйсә Вәлиди белән уртак тел табып, аңлашып яшиләр күренә. Ә барыбер ул үз-үзеннән канәгать түгел. Хәер, Мирсәет өчен монда аңлашылмаган нәрсә юк, ул бит бу пәһлеван егетнең бөтен татар дөньясын үз авызына каратып торган көннәрен белә. Зур корабка диңгез киңлекләре кирәк дигән кебек, һичкемнән сер түгелдер, Ильяс Алкин – монда вакытлы кеше.

Авылны чыкканчы уйланып килсә дә, Алкинны тынычландырырлык, аның күңеленә сары май булып ятарлык сүз уйлап таба алмады Мирсәет.

– Чик буена килеп җиттек, – дип, дилбегәдән тартып, атны туктатты Алкин. Алга таба үзегез кайтырсыз. Урманны кичкәнче, атлы сугышчылар озата барыр.

Һәм, җәт кенә чанадан сикереп төшеп, Мирсәеткә кулын сузды. Солтангалиев тә төште чанадан. Юлчыны озата барырга тиешле җигүле ат, тынгылыкта калдырыйм үзегезне дигән сыман, башын икенче тарафка борды һәм бераз тартылып куйды. Зәки Вәлиди егетләре – ат менгән башкорт сугышчылары кузгалганнар иде инде.

Читәннәрне күмгән кар көрте янында күзгә-күз текәлеп карап торды алар. Буран көчәйгәннән-көчәя бара. Акылыгызга килегез, сез бит бер үк халык балалары, дип әйтергә теләдеме, учлам-учлам кар сыланды аларның йөзләренә.

– Йә Ильяс, – дип дәште Мирсәет. – Нишлибез ары таба?

– Син беләсең булыр. Мин нәрсә?.. – диде Алкин, очып китмәсен дигәндәй, баш очында торган бүреген батыра төшеп. – Канатсыз кош хәлендә ич мин хәзер.

– Вәлиди ничек? Ул ни уйлый?..

– Икеләнә… Төннәрен йоклый алмый ул да.

– Ни сәбәпле?..

– Егетләре… Алмадай башкорт егетләре кырыла ич әнә… Тегеләре дә тарта-йолка, болары да аса-кисә, башкорт авыллары кысыр алмагачтай калып бара.

– Менә шуңа күрә дә, – дип, күптәнге танышының җилкәсенә үз итеп кулын салды Мирсәет, – Кызыл Армия ягына чыгарга кирәк. Килешәсеңме?

– Килешмим. Әмма башка юл да күрмим. Бөтен диңгез актарылганда, аның уртасында тыныч кына яшәү мөмкин түгел, әлбәттә.

Моңсу гына хушлаштылар. Ильяс Алкин, кырт борылып, кире китеп барды. Мирсәет утырган җигүле ат буран эченә кереп югалды.

Юл җиңел булмады. Кичен кайтып җитәргә исәп тоткан Солтангалиев Уфага икенче көнне иртән генә килеп төште һәм туп-туры губерна комитетына килде. Анда аңа телеграмма күрсәттеләр. Үзәк мөселман хәрби коллегиясен, ихтыяҗы булмау сәбәпле, бетерү турында хәбәр ителгән иде анда. Троцкий һәм Сталин имзалары куелган.

Арттан килеп башына күсәк белән тондыргандай тәэсир итте әлеге хәбәр. Бер көн элгәре бу хакта ишеткән булса, белмим, Зәки Вәлиди белән сөйләшә-килешә алыр идеме икән ул? Кемгә һәм ни өчен кирәк булган шундый ыгы-зыгы кузгату? Сталин һәм Троцкийны бит ул әле юлга чыгарга әзерләнгән көндә генә күрде. Тиң итеп, якын күреп сөйләште һәр икесе. Эшендә нинди кыенлыклар килеп чыкса, ярдәм кулы сузарга әзер икәнлекләрен белгерттеләр. Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең үз рәисе бар ич. Киңәшсәләр, һич югында хәбәр итсәләр икән… Юк! Башка сыймас дәрәҗәдәге хыянәт бу…

Үз-үзенә урын таба алмыйча, элемтә бүлмәсенә атылып бәреп керде ул.

«Иптәш Сталинга. Кече Башкортстан вәкилләре, аерым алганда Вәлидов һәм Алкин белән минем арада сөйләшү булды. Милли мөстәкыйльлек гарантияләнгән тәкъдирдә килешү өстәле артына утырырга алар әзер. Мәскәүдән җавап көтәбез».

Сталин көннең беренче яртысында эш урынында була. Җавап көттермәде. Мирсәеткә шундук озын ак кәгазь тасма китереп бирделәр.

«Иптәш Солтангалиевкә. Сез алынган эшнең ярты юлда калмавына ышанабыз. Ни таләп итсәләр, шуны вәгъдә итегез. Максат бер: башкорт сугышчылары Советлар тарафында булырга тиешле. Уңышлар телим. Сталин».

Гаҗәп: Үзәк мөселман хәрби коллегиясе хакында ләм-мим сүз катмаган Сталин. Бу нәрсә, аның белән сукыр тәкәле уйнарга җыенуларымы әллә?! Солтангалиевне ярым-йорты сөйләшү, юмалаулар белән генә алдап булмас. Ул янә телеграфчы кызга мөрәҗәгать итте.

«Иптәш Сталинга. Уфага Үзәк мөселман хәрби коллегиясен тарату турында хәбәр килгән. Әлеге коллегиянең рәисе бүгенгәчә Солтангалиев иде. Мәсьәләне шул рәвешле хәл итүегез акылга сыймый. Катгый рәвештә таләп итәм, карар кире кагылырга тиеш. Солтангалиев».

Бу юлы да җавап озак көттермәде.

«Солтангаливкә. Аңлаштык дип саный аласыз. Карар кире кагылыр. Сез дигәнчә булыр. Уфадагы эшләрне җайга салгач, Казанга юл тотыгыз. Сталин».

Күңелдә төер калды калуын, әмма әлеге хәбәрләшүдән соң Мирсәет беркадәр тынычлана төште. Көндезен Уфада урнашкан хәрби берләшмәләрне йөреп чыкты, сугышчылар белән очрашып әңгәмәләр корды. Чөнки хәл итәсе мәсьәләләрнең очы-кырые юк, Уфа губерна комитетында татар-башкорт мәсьәләләрен кайгыртыр кадрлар калмаган. Ә аяк чалырга, каршы төшәргә атлыгып торучылар – буа буарлык.

Уфа губернасы революцион комитеты рәисе белән М. Солтангалиев арасында киеренке әңгәмәләр көн саен диярлек кабатланып тора. Кече Башкортстан җитәкчеләре белән килешүе хакында да хәбәр итә ул аңа.

– Кызыл Армия ягына чыксыннар, мин каршы түгел, – ди ревком рәисе Нимвицкий. – Әмма аларның җәзасыз калуы белән килешмим.

Мирсәет бу мәсьәләгә мөнәсәбәттә үзәкнең башка фикердә торуын, бүгенге шартларда «җәза» дигән сүзнең файдасыз икәнлеген аңлатырга омтыла. Әмма Уфа губерна комитеты рәисе сүзендә нык тора.

Соңгы очрашуларның берсендә Совнарком вәкиле, Эчке эшләр буенча халык комиссары урынбасары Б. Эльцин да катнаша. Ике тарафны да якынайту нияте белән соңгысы тәкъдим кертә.

– Солтангалиев иптәш белән килешәм, әлегә «җәза» турында сөйләшергә ашыкмыйк, – ди ул. – Ә киләчәк үзе күрсәтер.

– Юк, – ди Солтангалиев, – куенга таш яшереп, килешү өстәле артына утырмыйлар. Башкорт сугышчыларын алдау Совет хөкүмәтенең дәрәҗәсен бөтен Көнчыгыш халыклары каршысында юкка чыгарачак. Бу – бер булса, икенчедән, гади сугышчыларның ни гаебе бар?!

– Бәлки, сез милләтче башкисәрләрнең үзләрен генә түгел, Зәки «хан» ны, Дутов «патша» ны һәм үзен «император» итеп төшләрендә күргән Колчакны да акларга җыена торгансыздыр? – дип чеметеп ала Нимвицкий.

– Колчак һәм Дутов өчен мин җавап бирмим. Әмма килешү булган тәкъдирдә Зәки Вәлидигә бармак белән дә орыну ярамый, иптәшләр, – ди Мирсәет һәм Кече Башкортстан җитәкчеләренең исәнлеге өчен җаваплылыкны үз җилкәсенә алуын белгертә.

Бер-берен аңламаган ике телдә сөйләшүгә охшаш була бу. Милли автономия хакында ишетергә дә теләми Уфа җитәкчеләре. Гомумән, милли мәсьәләне большевиклар өчен кирәкмәс, чит-ят нәрсә дип санауларын яшермиләр. Казандагы фикердәшләрен дә уздыра икән Уфа җитәкчеләре. Әнә кемнәр эшли милли төбәкләрдә! Ә Мирсәеткә исә үзара гаепләшүләргә күчми генә әңгәмәне ерып чыгу кирәк. Тешен кысып түзсә түзә, әмма якындагы көннәрдә Кече Башкортстан вәкиле белән килешү өстәле артына утырырга кирәклекне аңлата ул.

Вәлиди ышанмый, күрәсең, Уфада гыйнварның утызынчы көненә билгеләнгән сөйләшүгә үзе килми. Муллаҗан Халиковны җибәрә. Сөйләшү көнозын дәвам итә, Кече Башкортстан тарафыннан бер ялгызы булуына да карамастан, Халиков нык тора: Совет хөкүмәте белән килешүләр өстәле артына утырганчы үтәлергә тиешле алты шарт куя. Уфа җитәкчеләре, теләсә дә, теләмәсә дә, ул шартларны кабул итәргә мәҗбүр. Чөнки Сталин бер көн элек кенә Солтангалиевтән яшерен телеграмма алган була. Уфа җитәкчеләренең милли мәсьәләгә битараф кына түгел, тискәре мөнәсәбәттә торуларын һәм, әгәр шул карашларын үзгәртмәсәләр, революция эшенә күп зыян килү ихтималын искәрткән була Мирсәет Солтангалиев.

Утызы көнне иртән Б. Нимвицкий һәм Б. Эльцин белән бергә, большевикларның Уфа губерна комитеты рәисе Сезенков та Мәскәүдән катгый кисәтү алалар: «Колчак тарафында булган Вәлиди сугышчыларының Советлар ягына чыгуына тоткарлык ясаган һәр иптәш хәрби трибунал каршысында җавап бирәчәк».

Тагын берничә көннән, Сезенков, Эльцин һәм Нимвицкий имзалары белән, Кече Башкортстанның килешүгә омтылышы бар дигән телеграмма В. И. Ленин исеменә җибәрелә. Бу хәбәрләшүне бер тарафтан – М. Солтангалиев, икенче тарафтан И. Сталин дикъкать белән оештырып һәм күзәтеп торалар.

Февральнең алтынчы көнендә Уфа губернасының революцион комитеты исеменә Үзәктән җавап килә:

«Халиков иптәшнең җаеннан торыгыз. Башкорт полклары уртак фронт белән Колчакка каршы күтәрелгән тәкъдирдә амнистия вәгъдә итәргә. Башкортларның милли азатлыгына Совет хөкүмәте тарафыннан ирек гарантияләнә. Башкортлар арасындагы контрреволюция башлангычын юк итәргә, пролетар идеяләргә аларның ышанычын арттыра бару зарур.

Ленин, Сталин».

Тагы өч көннән Көнчыгыш фронтының 5 нче армиясе политбүлегенә башкорт гаскәриләренең, Кызыл Армия белән бер сафка басып, Колчакка каршы көрәшергә әзер булуы хакында хәбәр җиткерелә. Шул рәвешле, бер айдан да азрак вакыт эчендә Мирсәет Солтангалиев үзенә йөкләнгән гаять катлаулы бурычны үтәп чыга.

* * *

Уфа вокзалы кайнап торган умарта күчен хәтерләтә. Хәрби составлар арлы-бирле йөреп тора. Кая карама – кызылармиячеләр. Берән-сәрән генә булса да төенчекле юлаучылар да күзгә чалынып ала. Тик аларга монда игътибар итүче юк. Юл һәм хәрәкәт тулысынча хәрби мәшәкатьләр ихтыярында.

Казанга юл тотарга тиешле состав паровозга тагылган. Гайрәтле айгыр сыман соңгы мәртәбә кешнәп куясы һәм тояк асларыннан кайнар пар бөркеп кузгаласы гына калган. Үзен озата килүчеләр белән берәм-берәм хушлашып чыккач, Мирсәет вагон баскычына күтәрелде. Ни өчендер кәефе артык шәптән түгел, канәгатьсезлектәнме, моңсулык бастымы үзен – төгәл генә әйтүе дә кыен. Ни өчен канәгатьсезлекме? Чөнки әле яңа гына Кызыл Армия тарафына чыккан башкорт сугышчыларын кайбер урыннарда коралсызландыра башлаганнар дигән хәбәр җиткерделәр үзенә… Ә моңсулык – Фатыйманы сагынудан. Аны бер ялгызын калдырып киткәнгә ни гомер, әле һаман Мәскәүгә әйләнеп кайтыр ара күренми. Яшь кәләше, зарыгып, аны Мәскәүдә көтә торгандыр, ә ул Казанга китеп бара…

Чү! Үзенә кул болгап озатып калучылар арасында, бераз читтәрәк, ниндидер таныш сурәт төсмерләнеп киткән сыман булды түгелме соң?! Кем булыр икән ул?.. Әллә бер-бер якын кешесен хәтерләтүче генәме?..

– Сәхипгәрәй, – дип кычкырып җибәрде ул, үз-үзен белешмичә.

Вокзал читендә, бераз арырак басып торган кеше аның күптәнге танышы Сәетгалиев түгел идеме соң?.. Казанга ак чехлар якынлашып килгәндә, суга төшкән балтадай, эзсез югалган көненнән күргәне юк иде аны. Аның хакында, ак чехлар шәһәргә кергәч, бер марҗа өендә качып яткан дигән имеш-мимеш йөрде ул чакта. Соңрак аны Самарада, Уфада күрүчеләр булган. Ни сәбәпледер, ул суырылып калган, йончыган күренә. Өстәвенә таякка таянган. Үзен танучы булмас дип, читтән күзәтеп торуы идеме – Мирсәет дәшүгә аркасы белән борылды да китәргә итенде.

Поезд әле кузгалмаган иде, Мирсәет җәт кенә сикереп төште дә бер-ике атлауда тегене куып җитте.

– Сәхипгәрәй, – дип, беләгеннән тотып туктатты ул аны. – Ни булды сиңа? Кайларда югалып йөрисең?

Карышмады, танымаганга сабышмады Сәетгалиев. Туктады һәм йөзе белән борылды.

– Исәнме, Мирсәет?! Менә сине күрергә дип килгән идем…

– Ә ни өчен әле син бу хәлдә, нигә безнең арада түгел?

Сәетгалиев өметсез карашын бер Мирсәеткә, бер үзенең аяк очына төбәп алды, бермәл чарасыз калып торды. Аннан, акланырга теләгәндәй, кабалана төшеп сөйләргә кереште:

– Мин – беткән кеше, Мирсәет. Тиф бәреп екты үземне. Ятмаган булнисем, күренмәгән докторым калмады… Бер татар авылында мөгаллимлек иттем!..

– Казанга кайтасыңмы әллә?.. Анда шифаханәләр дә бүтән, белгечләр дә…

– Клячкинның үзендә ятып карадым… Файдасы булмады. Аннан бит…

Мирсәет үз итеп аның җилкәсенә кагылып куйды шунда. Бу кызгану хисе иде, әлбәттә. Ни дияргә, нәрсә киңәш бирергә белми торды ул.

Үч иткәндәй, нәкъ шулчакны, соңгы кисәтүем дигән сыман, паровоз кычкыртып куйды.

– Күңелеңне төшермә, – диде Мирсәет, аның күзләренә туры текәлеп. – Казандагы иптәшләрдән дә уңайсызланма, аңларлар… Гафу да итәрләр…

– Эшем дә юк, ашым да. Кемгә кирәк инде мин хәзер?! Өстәвенә яманатымны таратканнар…

– Ул нинди яманат тагы?!

Җәт кенә Мирсәетнең күзләренә карап алды Сәетгалиев: «Шаярамы бу, әллә үпкәләү, ачулануның ни икәнлеген белмиме?» Әңгәмәдәшенең ихласлыгын тоеп, ул үзе дә күңелендәген әйтте:

– Мирсәет, ни йөзем белән кайтыйм ул Казанга?! Иң авыр чакта ташлап кач та инде бер гаепсезгә сабышып кайтып төш. Булдыра алмыйм мин алай…

– Юк, – диде Мирсәет, бер фикергә килеп, һәм тавышын күтәрә төште. Янәшәсендә басып торган озата килүчеләргә мөрәҗәгать итте: – Иптәшләр, сезнең каршыгызда күренекле революционер, большевик Сәхипгәрәй иптәш Сәетгалиев басып тора. Ул бүгеннән үк Үзәк мөселман хәрби коллегиясенә эшкә билгеләнә. Аның сәламәтлеген кайгырту, кирәксә, кымызга җибәреп кайтаруыгызны үтенәм…

Озата килүче җаваплы иптәшләр бер-беренә каранып алдылар. Әмма Солтангалиевнең шаяртмавын белгәч, ризалашмый чаралары юк иде – баш кактылар, һәм арадан берәве, Якуб Чанышев иде булса кирәк, Сәетгалиевне култыклап ук алды. Мирсәет инде кузгалып китеп барган поезд артыннан йөгерде һәм, үз вагонын куып җитеп, тимер баскычка сикереп менде.

Мирсәетнең: «Сәетгалиев иптәшне кайгыртыгыз», – дип кычкырган авазы, паровоз артыннан бөркелеп калган пар сыман, һавада эленеп торды.

* * *

Яз башында, кояш риясыз балкып көлгән иртәләрдә, Казан каласы аеруча матур була. Күпме михнәт вә фаҗигаләр кичергән шәһәр самимиләнеп, сафланып кала шул мәлдә. Менә бүген дә, Бишбалтаны үтеп, Казан елгасы аша салынган тимер юл күперенә килеп чыккач та, Мирсәетнең болай да җилкенеп кайткан йөрәге кысып-кысып куйды. Башын чак кына янтайта төшеп сәламләгән Сөембикә манарасы, Кремльнең ак диварлары, ерактан ук күз нурын җәлеп итеп торган мәчет манаралары – һәммәсе якын аның өчен… Гаҗәп хәл бит – туып үскән җире түгел, гаиләсе юк монда, туган-тумачасы, әмма һәрчак шушы юлдан Казанга кайтып керү киеренке һәм моңсу бер тантанага әверелә дә куя. Һичничек тынычландырам димә йөрәкне, мөмкин түгел ул, бернишләтеп булмый…

Вокзалдан ук үзен туп-туры губкомга илтүләрен үтенде ул. Казан губерна башкарма комитеты рәисе итеп әле соңгы араларда гына билгеләнгән Малютин иптәш эш бүлмәсендә иде инде. Мирсәетне күргәч, ихлас куанды, хәтта кочаклап алды.

– Хуш киләсез, иптәш Солтангалиев. Гаять вакытлы килдегез, көттердегез. Әйдүк, рәхим итегез.

Утырыштылар. Кайнап торган тимер чәйнек кунак хөрмәтенә шундук өстәлгә менеп урнашты, ике кружка, икмәк телемнәре куелды… Шул рәвешле, икәүдән-икәү генә губком рәисе белән иртәнге чәй эчеп, хәл-әхвәлләрне белешеп утырдылар. Малютин күбрәк зарланды: кадрлар җитми, үзара татулык юк икән. Рус һәм татар большевиклары гына түгел, гомумән, һәммәсе әллә ничәшәр төркем һәм төркемчәләргә бүленеп беткән. Әле соңгы араларда гына, Питердан ирле-хатынлы Антипов һәм Ратнерлар килгәч, бу каршылык аеруча кискенләшкән. 2 нче армиянең хәрби-революцион советы әгъзасы Штеренберг та алар ягына күчкән. Кыскасы, Малютин иптәшнең генә түгел, гомумән, Казан губернасының сәяси вә икътисади хәлләре гадәттән тыш киеренке, ә тагы да төгәлрәк әйтсәк, мөшкел була ул көннәрдә.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации