Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 17 (всего у книги 36 страниц)
Эшчеләр арасында болганыш һәм канәгатьсезлек артканнан-арта бара. Ыгы-зыгы һәм болганышлардан тәмам гаҗиз булган крестьяннар ачыктан-ачык советларга каршы күтәрелергә әзер. 2 нче армиядә дә эшләр шәптән түгел, кайбер полкларда кырык-илле кеше торып калган. Алары да дөньяларын онытып көрәшкә күтәрелергә атлыгып тормый, таралышу, гаиләләренә кайтып китү ягын кайгырталар… Ә бит үзәктәге кайбер иптәшләр революция язмышы хәл ителгән Көнчыгыш фронтта нәкъ менә шул 2 нче армиягә зур өметләр баглап тора.
Малютинга телеграф тасмасы кертеп бирделәр. Үзе танышып чыкканнан соң, губком рәисе дәшми-нитми генә аны Солтангалиевкә сузды:
«Колчак Уфаны алган. Кызыл Армия тәртипсез рәвештә Казанга таба чигенә. Ашыгыч чаралар күрегез. Троцкий».
Болай да кәефе булмаган Малютин:
– Димәк, безгә дә чигенү җаен кайгырта башларга кирәк, – дип, башын кашып куйды.
Мирсәеткә аның паникага бирелүе ошамады. Беренчедән, Уфаның Колчакка күчүе яңалык түгел, ике көн әүвәл бу хакта аңарга Зәки Вәлиди хәбәр җиткергән иде: «Без Ленинга ышандык, ә безгә ышанмыйлар. Башкорт сугышчыларын коралсызландыру, кавалерияне атсыз калдыру кемгә кирәк булды икән? – дип, ачынып язган иде Вәлиди Мирсәеткә юллаган шәхси хатында. – Советлар өчен, күрәсең, Колчакны туктату түгел, азатлыкка омтылган башкорт егетләреннән үч алу әһәмиятлерәк булгандыр! Муса Мортазинның, кире уйлап, үз сугышчылары белән яңадан Колчакка барып кушылуы да очраклы түгел…
Хәтереңдәме икән, Мирсәет, мин сиңа бер талантлы шагыйребезнең шигырьләрен укыткан идем… Шәехзадә Бабич. Теге, гәҗит чыгаруда катнашып йөргән бәләкәй гәүдәле, шадра егет. Менә шул, ишетмәсәң – ишет, ул шагыйрьне дә бер гаепсезгә харап иттеләр. Җигүле ат белән гәҗит басу машиналары алып кайтып барган җирдән, 1 нче армия кызыллары тотып, кыргыйларча җәзалап үтергәннәр үзен. Тере килеш ат койрыгына тагып, таш юлдан өстерәп йөрткәннәр. Авыр туфрагы җиңел булсын бахырның, шагыйрь егетебез Зилаир дигән урыс авылы янында ятып калды.
Менә шулай, Мирсәет, Уфаны да калдырып, ары чигенәбез. Күңелдә тынычлык юк, ялгыштым, ахры… Чигенәбез дә чигенәбез. Соңы ни белән бетәр, белгән юк. Хәзергә хуш! Зәки Вәлиди».
– Юк, иптәш Малютин, – дип каршы төште Мирсәет, губком рәисенең шул рәвешле фикер йөртүен туктатырга ашыгып. – Мин монда чигенергә дип, Казанны акгвардиячеләргә калдырыр өчен дип кайтмадым. Уфа белән Казан арасын үтәр өчен, Колчакка, ким дигәндә, җиде көн кирәк булачак. Аз гомер түгел бу…
– Ни эшләргә боерасыз? – дип, Солтангалиевнең күзләренә текәлде Малютин. Аның да бу кыен хәлдән чыгасы, бер-бер чара күрәсе килә иде, әмма моның юлын күрми.
– Чара шул, – дип тавышын күтәрде Мирсәет, ике уйлар урын калдырасы килмичә. – Бүген үк, төштән соң, губерна комитетын җыясыз. Шунда ук 2 нче армиянең хәрби-революцион советы әгъзаларын чакыртырга, һәммәсен дә!..
Килешүен белдереп, Малютин баш какты.
– Чакыртырбыз. Тик әлеге дә баягы үзара тарткалашуга гына кайтып калмасак ярар иде…
– Калмаслар! Андыйлар була икән, Хәрби трибунал каршында җавап бирерләр. Иптәш Троцкийның әмере шундый.
Өйләдән соң очрашу турында килешеп, Мирсәет китеп барды. Губком рәисе исә ашыгыч киңәшмәне оештыру-чакырту мәшәкатьләренә кереште.
Тагы бер сәгать-сәгать ярымнардан Солтангалиев шәһәрнең татар эшлеклеләре белән очрашып сөйләште. Очрашты һәм хәйран калды: губерна җитәкчеләре арасында бер генә татар большевигы да калмаган. Җаваплы урыннарны бирү кая, аларга хәтта ышанмыйлар, губком утырышларына да чакырмыйлар икән. Губерна партия оешмасының Татар бюросына болын кадәр бинада рәтле-башлы урын табылмаган, бәдрәф читендәге почмакта көн яктысы төшми торган ялгыз бүлмәгә кертеп тутырганнар үзләрен. Эш турында уйлау кая ул…
Мирсәетнең «революция язмышы куркыныч астында» дигән чакыруына исләре китмәде. Дәррәү күтәрелеп зарланырга керештеләр:
– Йосыф Ибраһимов, Шамил Усманов һәм Крымов иптәшләр фронтка киткәч, безгә көн калмады, Мирсәет туган, Казанда бар дип тә белүче юк үзебезне, без монда килмешәк хәлендә торып калдык, – дип зарланды Юныс Вәлидов.
Аны икенче бер агай күтәреп алды. Бусы да таныш түгел иде Мирсәеткә. Бергә эшләгән көрәштәшләре кайсы кайда, хәрәкәттәге гаскәри берләшмәләргә таралып беткәннәр, һәлак булганнары да байтак.
– Авыз ачып сүз әйтергә өлгермисең, сине милләтчелектә гаеплиләр. Булмый, иптәш Солтангалиев, булмый мондый шартларда эшләп. Урыслар безне кешегә дә санамый башлады.
– Урысның гаебе юк, – дип каршы төште әлеге дә баягы Юныс атлы егет. – Урысларга да көн күрсәтмиләр бит әнә. Өерләре белән Малютинга ташландылар. Көн-төн талыйлар аны да… Малютин – намуслы кеше!
Мирсәеткә күптән мәгълүм күренеш бу, аңарга аңлатып торасы юк.
– Ярар, – диде ул, зарланучыларны кырт кисеп. – Боларын әлегә калдырып торыйк… Республика игълан ителгәч тә, һәммәсе акрынлап җайга салыныр. Хәзергә илне дөнья империалистлары ялчыларыннан – акгвардиячеләрдән тазарту зарур. Колчак Казанга килә… Нишлибез?!
Сөйләшү, ышандыру җиңел булмады үзләрен, «җирле шовинизм» татар большевикларының үзәкләренә үткән, җелекләрен корыткан булып чыкты. Әмма революциягә, Ленинга ышанычлары сүнмәгән, Мирсәет ни кушса, шуны үтәргә әзер булып аерылыштылар.
Өйләдән соң, килешенгән вакытта, Казан губерна комитеты президиумының киңәйтелгән утырышы ачылды. Кереш сүз белән губком рәисе иптәш Малютин чыгыш ясады. Мирсәет сүзгә катышмый гына тыңлады. Авыз суларын корытып, бер сәбәпсезгә бәхәсләшергә, акыл сатарга керештеләр. Губернадагы хәлләр турында уйлаучы да юк, эшче-крестьян хакында ник берәве ялгышып кына искә алсын икән!.. Революция язмышы хакында да сөйләмиләр, Казанга якынлашып килгән Колчакны да искә төшермиләр. Сәясәт тә сәясәт… «Уңнар» вә «суллар» һәм дә килеп, «милләтчеләр» дә «интернационалистлар»… Гинцбургны Ратнер алыштыра, Ратнерның тәмамлавы була, сүзне 2 нче армия вәкиле Штеренберг күтәреп ала. Үзара да чәкәләшкәндәй итәләр. Кулларын болгый-болгый, янып, кайнарланып сөйлиләр бит, җитмәсә. Акыллы сөйлиләр, белеп саталар акылны. Марксны, Каутскийны искә төшерәләр. Троцкийга, Зиновьевка да мөрәҗәгать итәләр. Ленин булып Лениннан хата эзлиләр! Укымышлы һәм акыллылар!..
Мирсәет түзеп-түзеп утырды да сикереп торырга мәҗбүр булды:
– Җитәр, иптәшләр, – диде ул, тавышын күтәрүдән үзен чак тыеп. – Акыл сата, теоретик бәхәсләр корып утыра торган заман түгел. Итәккә ут капкан, әнә Колчак Камага якынлашып килә. Без бүген ашыгыч чаралар күрү хакында уйланырга тиеш. Уйланып кына калмыйча, ул чараларны тормышка ашыру юлларын билгеләргә һәм шушы сәгатьтән оештыру эшләренә керешергә кирәк. Иптәш Ленин һәм иптәш Троцкий бездән шуны көтә.
Тынып калдылар бер мәлгә. Шул тынлыктан файдаланып, Малютин әле бүген генә Ленин һәм Троцкийның үзәктән килгән мөрәҗәгатьләрен игълан итте.
– Бүген мин татар коммунистлары белән очрашып сөйләштем. Алар эшчеләр арасында мобилизация игълан итәргә, авылларга чыгарга булдылар…
Мирсәетне бүлдереп, шунда берәве ярага тоз сибеп куймасынмы. Хатын-кыз тавышы. Ратнер иде бугай.
– Татарның коммунисты ни дә, коммунист булмаганы ни аның. Милләтчеләр инде…
Елмаеп, шаяруга сылтап әйтелгән сүз түгел. Күз йөртеп чыкты Мирсәет, һәммәсе җитди вә тыныч. Малютин иптәш кенә, кәефе кырылып һәм Мирсәетне рәнҗетүе өчен уңайсызлык хисе кичереп, өстәлгә китереп сукты.
– Ратнер иптәш, кайда булуыгызны онытмасагыз иде.
Чигәсенә чүкеч белән кундырдылармыни, калтыранып куйды Солтангалиев.
– Кызганыч, – диде ул. – Шундый сүз үзен большевик санаган кеше авызыннан чыгуы кызганыч. Инде мин дә җавап бирергә тиешледер. Миңа сезнең арада утыруы оят бүген. Казан губерна комитетының киңәйтелгән президиумына кертергә бер татар большевигы таба алмагансыз! Казанмы бу, түгелме?! Губкомның Татар бюросына шәһәрдә бер бүлмә таба алмагансыз, шул оят түгелме?! Ә тыңлап торсаң, гаепне бик матур тагасыз, кайбер иптәшләрнең «милләтче» һәм «шовинист» дип уңга-сулга селтәнгәнен уңайсызлык кичереп тыңладым мин. Иген игеп тамагыбызны туйдырган татар агае өчен уңайсыз булды миңа, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр бөкресен турайтмыйча станок артында торган рус эшчесе өчен уңайсыз… Алар һәммәсе «шовинист» һәм «милләтче» булгачтын, сез кем буласыз соң, Ратнер ханым?!
Телгә оста Ратнер, сүз эзләп күршегә керә торган түгел, шундук җавап кайтарды, югалып калмады:
– Интернационалист булабыз, – диде, ник бер уңайсызлану кичерсен.
Авыр булса да йотты Мирсәет. Хатын-кыз белән сүзгә килү ир-атны бизәми. Шуның өстенә үзәктән килгән вәкил дә бит әле ул. Аның тәкъдиме белән президиум эш планы кабул итте. Җаваплы иптәшләр арасыннан шәһәрдәге һәр завод яисә фабрикага агитаторлар билгеләнде. Мобилизация игълан ителде. Дошман тылына яшерен агитаторлар җибәрергә карар кылынды.
Иртәгесен Казанга хәрби комиссар Лев Троцкий килеп төште. Ул Мирсәет Солтангалиевне 2 нче армиянең хәрби-революцион совет әгъзасы итеп билгеләде. Кичен, смена тәмамланып килгәндә, Алафузов фабрикасы эшчеләре каршысында чыгыш ясады Солтангалиев.
Ялкынланып, ихлас күңелдән, бирелеп сөйләде ул. Әгәр дә мәгәр Совет хөкүмәте җиңелә калса, гади эшче, рус һәм татар хезмәт иясе өчен моның нинди зур бәлагә әйләнәсен искәрткәндә, үзенең күзләренә дә кайнар яшь килде.
Шулчакны эшчеләр арасыннан олы гәүдәле, өлкән яшьләрдәге, сакаллы бер агай килеп басты Мирсәетнең янәшәсенә. Рус эшчесе иде ул.
– Улым, – диде эшче, борынын тарта-тарта. – Күптән болай күңелем йомшаганы юк иде, ә син менә җанымны кузгаттың, ышандырдың мине. Инде шуны әйт син безгә: шул Колчакка каршы көрәшкә күтәрелерлек нык кешеләрегез тагын бармы? Әгәр бар икән, үзем беренче булып язылам Кызыл Армиягә. Барыбыз да язылабыз, шулай бит, җәмәгать.
Куллары тоташ сөялдән генә торган карт эшченең мөрәҗәгать итүе булды, шундук үзен күтәреп алдылар. Урыс, татар һәм чуваш егетләре – һәммәсе, «мин дә язылам», «мине дә языгыз» дип, алга омтылдылар.
Шундый ук митинглар башка завод-фабрикаларда да узды. Казанда бер көн эчендә Кызыл Армиягә ун мең чамасы эшче язылды.
Тагы ике көннән Мирсәет Солтангалиев, Лев Троцкий белән бергә, Нократ елгасына төбәп алгы сызыкка юл тоттылар. Кызыл Армия Мамадыш белән Малмыж арасында, Нократның бирге ягында ныгытмалар корып, дошманны туктатырга әзерләнде. Бу бәрелештә, һөҗүм итеп килүче Колчак гаскәрләре туктатылмаган тәкъдирдә, вакыйгаларның алга таба ничек дәвам итәчәген һичкем әйтә алмас иде, мөгаен…
Нократка барып җиткәч, Мамадыш каршындагы Тузанлы Тау түбәсенә менеп (бу тауны җирле урыс кешеләре Пузанка дип йөртә хәзер), 2 нче армиянең күзәтү урынына тукталдылар. Троцкий, тумышыннан хәрби булган диярсең, шундук дошманның һөҗүм итүе ихтимал булган юнәлешләрне төгәл ачыклап күрсәтте. Чигенеп килүче гаскәрләргә кайдан һәм ни рәвешле елга аша кичү оештырып, акгвардиячеләрне ничек алдау яисә тозакка эләктерү юлларын билгеләргә кереште. Бу төбәккә тәүге кабат килеп чыккан хәрби комиссарның шул мәлдәге гөманлаулары ни дәрәҗәдә нигезле булачагын әле вакыт күрсәтер, хәзергә моны белүче юк.
– Табигать шәп икән ич бу якларда, – диде ул, үзенең Нократ болыннары белән соклануын яшерә алмыйча. – Карагыз әле, кара, Солтангалиев иптәш, мондый киң манзара кайда бар ул тагы. Бу төбәктә шундый таулар, әкияттәгедәй гүзәл болыннар бардыр диеп уема да китерә алмаган булыр идем. Кавказың, Швейцарияләрең бер читтә торсын, ә?!
– Әйе, – дип баш какты Мирсәет. Хәрби комиссарның шул рәвешле хискә бирелгән чагын тәү кабат күрүе иде әле аның. Баксаң, аның да йөрәге бар, ул да шагыйрь икән ләбаса. – Бу якларның табигате, чынлап та, бик матур, Лев Давидович. Тик шунысы кызганыч: монда гомер кичерүчеләрнең әлеге табигать белән хозурланыр арасы юк.
Кинәт аңарга йөз белән борылды Троцкий.
– Үзең дә бу төбәктән түгелдер ич, Мирсәет?..
Троцкийның аңарга беренче мәртәбә исеме белән мөрәҗәгать итүе иде.
– Юк, Лев Давидович. Мин Уфаның да аргы ягыннан. Бу яклардан түгел. Хәер, тамырның кайдан башланганлыгын кем белә…
– Беләсеңме, ни өчен сораган идем… Әлегедәй иркен, бай табигать кочагында туган кешеләрнең күңеле дә юмарт һәм кешелекле була торгандыр. Физик яктан да мәһабәт, нык булулары ихтимал.
– Ә сез беләсез… Мамадыш ягында үскән бер пәһлеванны беләсез…
Җанланып китте Троцкий, нәкъ сабый инде менә.
– Кем ул? Кем?..
– Хәтерегездәме, Зәки Вәлиди белән бер офицер кергән иде яныгызга? Мәскәүдә. Наркомвоенморда…
Хәтерләмиме соң! Троцкий барын да белә, барын да хәтерендә тота. Бүген дә Кызыл Армиядә хезмәт итүче һәр командирның исемен, әтисенең исемен күңелдән әйтеп бирә ала диләр аның хакында.
– Ә-ә, теге мыеклы, таза егетме? – дип эләктереп алды Троцкий. – Кем әле, Алкинмы? Исеме дә гади генә инде үзенең… Ильяс, шулай бит, ә?! Фрунзе иптәш мактап сөйли аның хакында. Әзерлекле һәм кыю командир диләр… Ул Мамадышта туганмы?..
– Тууын белмим. Казанда булса кирәк. Әмма чыгышлары белән бу төбәктән. Ильяс Алкинның миңа сөйләгәне бар, ул Мамадыш өязендәге утарларында үскән. Димәк, Мамадыш суын эчкән…
Елмаеп куйды Троцкий.
– Димәк, без дә баһадирлар булып китмәгәек… Без дә Мамадыш суын эчтек бит, ә, Мирсәет…
Нәкъ шул мәлдә алар икәү генә басып торган күзәтү урынына Троцкийның ярдәмчеләреннән берәве ашыга-кабалана килеп җитте дә кәгазьләр сузды.
Бер кат күз йөртеп чыккачтын, Троцкий кычкырып укырга кереште.
«Казандагы пехота командирлары курсын туктатырга вакыт! Анда патша генералы Тальковский һәм Фирдәвес иптәшләр, Кызыл Армиягә кадрлар әзерләү хәйләсе белән, милләтчелек коткысы таратып ята икән дигән хәбәрләр бар. Фронтка озатыгыз үзләрен. Сезгә мөрәҗәгать итүемне Ильич сорады. Стасова».
Хәрби комиссар хәбәрне укып чыкты да Мирсәеткә текәлде.
– Бу сезнең Мөселман хәрби коллегиясе эше иде булса кирәк?
– Әйе, – диде Солтангалиев һәм, әйтер сүз таба алмыйча, телсез калып торды.
– Карарның проекты әзер. Кул куям.
Сынаулы карашын Мирсәеттән алмыйча гына, Троцкий түш кесәсеннән кызыл карандашын тартып алды.
– Нинди карар?
– Ябу һәм барысын да фронтка җибәрү турында.
– Ашыкмавыгызны үтенәм, Лев Давидович. Мөселманга һәм татар-башкортка караган бар нәрсәне тыю, ябу белән генә шөгыльләнәбез болай да. Командирлар курсы эшләргә тиеш, ул гына да түгел, Әстерханда һәм Мәскәүдә яңа курслар ачарга җыенабыз.
– Ә Стасовага ни диярбез? – дип, ирония катыш елмаеп куйды хәрби комиссар. – Ә патша генералы Тальковский кем була, ул да «милләтчеме»?
– Стасова эше түгел бу, анысын сез үзегез дә беләсез, Лев Давидович. Ә пехота курслары җитәкчесе генерал-майор Искәндәр Тальковский һәм сәяси комиссар Исмәгыйль Фирдәвескә килгәндә, шуны гына әйтә алам: алар – намуслы кешеләр…
– Намуслы кешеләр, – дип, үзалдына кабатлап, уйланып торды Троцкий. – Намусны тотып карап булмый аны. Стасова артында кем торганлыгын сез яхшы беләсез!..
– Беләм… Колчакны тар-мар иткәч, Ильичның үзе белән сөйләшеп аңлашырбыз.
Кулындагы кәгазьләрне кире ярдәмчесенә сузды Троцкий:
– Архивка.
Ярдәмче китеп барды. Троцкий белән Солтангалиевкә иярләнгән атлар китерделәр. Бу хәвефле чорда Мамадышта төн куну урынлы булмас дигән нәтиҗәгә килеп, аларны шәһәрдән җиде-сигез чакрымдагы татар авылы Түбән Ушмага озаттылар. Ә иртәгесен, Троцкийның әмере белән, Мирсәет Солтангалиев Малмыж тирәсендә урнашкан 21 нче дивизиягә кызылармиячеләрнең рухын күтәрү өчен җибәрелә. Бу дивизия ул көннәрдә аеруча авыр хәлдә була. Ә Мамадышта Тузанлы тау түбәсендә ныгытмалар корган Азин дивизиясе ышанычлы күренә иде.
Иртәнге җиделәр тирәсендә алар, салкын чишмә суын эчкәннән соң, Түбән Ушма авылы башындагы зират читендә Троцкий белән кул бирешеп хушлаштылар. Мирсәет Солтангалиев Малмыжга юл тотты.
Тагын нәкъ ун көннән ул Мәскәүгә Ленин һәм Сталин исеменә телеграф хәбәре салды:
«Колчак Нократтан узмады. Казанны бирмәдек. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе, 2 нче армиянең хәрби-революцион советы әгъзасы Мирсәет Солтангалиев».
Нәкъ шул ук сүзләр язылган тасма Троцкий исеменә дә юлланды. Әмма ул көннәрдә әле хәрби комиссар үзе дә советларның язмышы хәл ителгән Көнчыгыш фронтта, Нократ-Чулман төбәгендә була.
* * *
Мәскәүгә, Фатыймасы янына, август ахырларында гына әйләнеп кайта алды Мирсәет. Хатыны тиздән бәби табарга тиеш иде. Әнисе әле булса, үз рөхсәтеннән башка большевикка чыккан өчен, кызын гафу итмәгән. Фатыйма үзе барып-кайтып йөрсә дә, әнисенең алар фатирына шул көнгәчә килгәне юк. Көмәнле яшь хатынга энеләре-сеңелләре ярдәм иткән.
Көнчыгыш фронттан җиңүче сыйфатында кайтып кергән Солтангалиев кайтканының икенче көнендә үк, күңелендә җыелып, тупланып килгән борчуларын уртаклашу нияте белән, Кремльгә, Ленин янына юл тотты.
Кабул итү бүлмәсендә утыручы иптәш иң элек Үзәк Комитет секретаре Стасовага мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Шундый тәртип кертелгән: Ильич белән очрашырга теләүчеләр күп булгангадыр, ахры, иң элек алар, Стасова яисә Новгородцева белән сөйләшеп, ниятләрен ачып салырга тиешле икән.
Стасова үзе генә иде. Солтангалиевне ул байтактан белә, алар – күптәнге танышлар. Әмма, ни хикмәт, Стасова керүчегә каш астыннан сөзеп карады. Хәтта утырырга урын да тәкъдим итмәде. Креслосыннан кузгалмыйча, салкын тавыш белән дәште:
– Ни кирәк, Солтангалиев иптәш?
Мирсәет бу салкынлыкның сәбәбен аңламады, билгеле. Моны нигә юрарга да белмәде. Аның Көнчыгыш фронтны җитәкче-политик кадрлар һәм кызылармиячеләр белән тәэмин итүдәге зур эшчәнлеге Үзәктәге һәммә иптәшкә мәгълүм булырга тиеш иде. Ничә кат чолганышта калып, ничә мәртәбәләр үлемне җиңеп чыккан фронтовик, хәрби оештыручы, абруйлы дәүләт эшлеклесе дә бит әле ул!..
Мирсәетнең үзенә дә коры, рәсми сөйләшүдән башка чара калмагандыр.
– Иптәш Стасова, Владимир Ильич мине кабул итә аламы?
– Юк!
Кайчан, ни сәгатьтә дип тә сорамыйча, әнә шул рәвешле кистереп кенә куйды Үзәк Комитетның җаваплы хезмәткәре. Монысы инде һичнинди кысаларга да сыймый торган нәрсә иде.
Кырт борылып, кире чыгып китәргә иде исәбе. Шунда Стасова сорый куйды:
– Нинди эш белән керергә җыенган идегез Владимир Ильич янына?
– Анысын мин үзенә сөйләрмен.
– Сөйләрсез… Әмма мин белергә тиеш, бу араларда Ильичның кәефе начар.
– Казанда татар батальонында чыккан бунт хакында доклад белән керәм. Әлеге мәсьәлә белән ул үзе кызыксыну белдерде. Башка сораулар да бар…
Стасова хәтта йөзен чытып куйды: атналар-айлар дәвамында Кремльдән чыкмый утырган ханым өчен болар барысы да вак, игътибарга лаек булмаган мәсьәлә иде, күрәсең.
– Һаман да шул бер балык башын чәйнәп йөрисез икән әле, – дип сукранды ул үзалдына.
– Аңламадым?! Ни дияргә теләвегез бу?
– Нигә кирәк булды ул милли хәрби берләшмәләр?! Сезнең телегездә гел шул. Милли партия, милли республика һәм милли армия… Кайчан туктыйсыз шул милләтчелек авыруыннан, ә, иптәш Солтангалиев?!
Үзәк Комитет секретаре, тәмам кызып китеп, урыныннан сикереп торды, чәпчергә тотынды.
Мирсәет үзен тыныч тотарга тырышып, берни аңламаган атлы булып җавап кайтарды:
– Милли армия нигә кирәк булды дисезме? Игътибар белән тыңлагыз, җавап бирәм: милли армия безгә башта ак чехларга каршы сугышу өчен кирәк булды, ә соңгы арада Мәскәүгә ыжгырып килүче Колчакны туктату өчен. Сез утырган Кремльне дә сакладык, берочтан. Ишетмәгән булсагыз, игътибарга алуыгызны үтенәм, иптәш Стасова, Колчакны туктаткан Көнчыгыш фронтның нәкъ яртысы – татар-башкорт сугышчылары иде!
Фактлар Үзәк Комитет секретарен тынычландыра төште, ул кабат урынына барып утырды. Әмма Мирсәеткә урын тәкъдим итмәде.
– Шулай да, иптәш Солтангалиев, сез милли мәсьәлә белән артык мавыгасыз кебек. Үзегез дә белешмичә, милләтчелек упкынына тәгәрисез…
– Эшем шул. Мин Милләтләр эше буенча халык комиссариатында эшлим. Ә менә «упкынга тәгәрәү» дигән сүзегезне аңламадым. Каян алдыгыз аны?..
Төбәп бирелгән сорауга җавапсыз кала алмады Стасова. Хатын-кызларга гына хас булган чарасыз кабалану биләп алды аны.
– Бу – минем үз фикерем, – диде ул, як-ягына каранып. – Һәм ул башка кайбер иптәшләрнең бәясе белән тәңгәл килә.
– Мисал өчен?
– Иптәш Ялымовны алыйк, мәсәлән. Ул да – чыгышы белән азчылык вәкиле. Әмма, сездән аермалы буларак, ул – чын интернационалист. Аның өчен, гомумән, милли мәсьәлә юк.
– Менә ничек, – дип сузып куйды Мирсәет. Соңгы арада әллә каян гына мәйданга чыгып, кыска вакыт эчендә шактый күтәрелгән – Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмасында Үзәк Бюро рәисе урынбасары дәрәҗәсенә ирешкән – бу иптәш таныш иде аңарга. Ялымовның бөтен карьерасы милли мәсьәләләрне инкяр итүгә нигезләнгән. Үзен «интернационалист» санаган милләтсез, денсез адәмнәр дә бар шул. Элек тә булган алар, киләчәктә дә булырлар. Гомер итүләре дә каршылыксыз, җиңел була аларның. Ил, халык язмышы хәл ителгән олы вакыйга, җитди бәхәсләрдән алар һәрчак читтә торыр, әмма аның каравы, дан-дәрәҗә бүлешкәндә, алдан килеп өлгерер. Тик барыбер, кагыйдә буларак, матур төгәлләнми торган була андый язмыш. Телсез-денсез яшәп, шул яшәүне язмыш дип атап булса әгәр?!
Мирсәет өчен шундук бары да аңлашылды. Владимир Ильичка язылган хатының ни өчен җавапсыз калуы да аңлашылды. Үзенә һәрчак хәерхаһ булган Стасованың да аны күргәч кара көюе аңлашылды. Ялымовның Мөселман хәрби коллегиясен бетерү юнәлешендәге эшләре, милли автономия мәсьәләсенә тискәре карашта булуы, контрреволюциягә каршы көрәш максатыннан төзелгән гадәттән тыш комиссияне тиз генә таратып ташлавы – һәммәсе мәгълүм иде Солтангалиевкә.
Мирсәетнең тәкъдиме белән Ялымов бераздан Төркестанга эшкә җибәрелә. Аның кандидатурасын Сталинга тәкъдим итеп, болай ди Солтангалиев:
– Барсын, милли мәсьәләнең ни икәнлеген үз күзләре белән күреп кайтсын. Большевикка һәммәсен белеп тору кирәк.
Мирсәетне ярты сүздән аңларга күнегеп килгән Сталин серле генә елмаеп ала шунда.
– Хәйләкәр син, иптәш Солтангалиев. Хәйләкәр… Әмма үзе аның тәкъдимен кире какмый.
Төркестанда Ялымовның нинди эшләр майтаруы тарих сәхифәләрендә мәгълүм түгел. Нәрсә-нәрсә, әмма шулай да «милли мәсьәләнең булуын һәм җитдилеген үз җилкәсендә татыган, аңлаган булса кирәк. Чөнки соңрак, партиядә «чистартулар» барган бер чорда, аңарга да «буржуаз милләтче» ярлыгы тагыла. Ул елларда язмыш кемне генә һәм кай тарафларга гына китереп ташламаган…
* * *
Гражданнар сугышы белән бүлгәләнгән, җелеге суырылган Советлар Россиясе 1919 ел көзенең соңгы көннәрен кичерә. Көнчыгыш фронттан, Оренбург һәм Уфа тарафларын чираттагы мәртәбә әйләнеп кайтуына, Мирсәетне Мәскәүдә куанычлы хәбәр көтә иде: Фатыйма аңа кыз бала алып кайткан.
Табигый ки, Фатыйма әниләре янына күчәргә мәҗбүр булган. Мирсәет, ишектән килеп керүгә, бала елаган аваз ишетте. Ни хикмәт: әбисе дә аны, беренче мәртәбә үз итеп, җылы каршылады. Үпкә-рәнҗүләре әби булу шатлыгыннан онытылган, күрәсең. Кияүне ишектән кермәс борын ук табын түренә чакырдылар. Ә кулына ак биләүгә төрелгән кызыл борынлы бәби тоттырдылар.
– Әнә әтиең кайткан, кызым, – диде, өйдәге татулыкка һәммәсеннән дә болайрак куанган Фатыйма. Ул тал чыбыгы сыман зифа, күзләре зур, бит урталары алсуланып тора – тагы да матураеп киткән.
Мирсәетнең дә авыз колакта. Тик кулындагы орчык сыман бала белән генә ни эшләргә белми, үчти-үчти итәр иде – бигрәк бәләкәй, кул арасыннан төшеп китәр төсле.
– Кайчан таптың, күптәнме? – дип сорады ул, ниһаять.
– Инде унбишенче көн белән барабыз, – диде Фатыйма, күзләрендә, ирен очларында балкыган шатлыгын уртаклашкан сыман.
– Алай бик дәү булгач, исеме дә бардыр инде бу кызчыкның?
– И-и Мирсәет, – дип елмайды Фатыйма, иренең җилкәсенә башын куеп. – Әтисеннән сорамыйча, кызга исем кушалар димени…
Мирсәетнең күптән уйлап йөргән исеме һәммәсенә ошады, кызга Гөлнар диеп исем куштылар. Гөлнар – ут чәчәге дигән сүз. Утлы елларда туган чәчәк ич ул.
Шул бәхеттән башы күккә тиеп йөргән көннәрендә Ленинның кабул итү бүлмәсенә чакырттылар. Солтангалиевнең Ильич белән күрешеп сөйләшергә атлыгып яшәгән көннәре иде. Канатланып, ашкынып барды юлбашчы янына.
Бу юлы кабул итү бүлмәсендә тоткарламадылар, Ильичның телефоннан сөйләшеп бетергәнен генә көтеп торды.
Юлбашчы гадәтенчә ишек катына килеп каршы алды аны. Йомшак күн креслодан урын тәкъдим итте.
– Йә иптәш Солтангалиев, сөйләшик, – диде Ленин, әңгәмәдәшенә дикъкать белән карап. – Вакыт җитми, мин үзем дә күптән күрергә тели идем сезне. Мөселманнар арасыннан бердәнбер күренекле революционер, җәмәгать эшлеклесе бит сез хәзер.
– Алай ук булмаса да… – дип, үзалдына итагатьлелек күрсәтергә керешкән Мирсәетне ярты сүздән өзде юлбашчы:
– Уңнан да ишетәм сезнең хакта, сулдан да ишетәм. Һәм, әйтергә кирәк, төрлечә сөйлиләр… – Дәртләнеп, ашкынып сөйли иде ул, үзен бүлдерергә, бер-бер сүз белән кысылып алырга җай калдырмый сөйли. – Димәк, сез мөстәкыйль фикер йөртәсез, мөстәкыйль карарлар кабул итәргә сәләтле кеше. Гаҗәпләнер урын юк моңа, шәхес буларак күзгә ташланмаган кеше турында сөйләмиләр… Ул да түгел, фикерендә кискен сикереш ясап, Ильич сорап куйды:
– Якубов иптәш белән ни булды?.. Казандагы ул восстаниене китереп чыгарган сәбәпләрне ачыклый алдыгызмы?
– Восстаниенең төп сәбәбе урындагы иптәшләрнең милли гаскәри берләшмәләр төзүгә тискәре мөнәсәбәтеннән килә, Владимир Ильич. Фронтка китәргә тиешле кызылармиячеләрне атналар буе ач тотканнар. Аннан «сезне ач тотучы – үзегезнең политбүлек мөдире Камил Якубов иптәш» дип сүз җибәргәннәр. Нәтиҗәсен беләсез: Камил Якубов бер гаепсезгә шәһит китте… Безнең милли кадрлар әнә шундый шартларда эшли һәм дөньядан китә! Вахитовның үлеме дә бик серле…
Кулларына таянып, күзен кыса төшеп тыңлап утырган Ленин кинәт җанланып китте:
– Ә бәлки, ул мөселман хәрби частьларын тарату кирәктер?
– Тарату җиңел эш, Владимир Ильич. Тик ул көчләрне яңадан җыеп алып булырмы соң? Ак чехларга каршы көрәшкәндә кирәк идегез, Колчакны туктатканда, үзегезне аямый сугыштыгыз, инде хәзер таралсагыз да ярый дияргәме? Юк, алай уйнау ярамас ир-егетләр белән. Советларга булган ышанычны югалтмау зарур бүген. Гомумән, милли мәсьәләгә мөнәсәбәттә, сүздә – бер, эштә икенче булулардан арынырга кирәк безгә…
– Кызыл Армиягә язылган ул ир-егетләр патша колы түгел. Алар – азат гражданнар бүген. Ә бу – революция казанышы. Димәк, советларга булган ышанычка куркыныч янамый… Шулай фикер йөртүдә логика бармы, иптәш Солтангалиев?..
– Бар. Әмма татар-башкорт халкын, шәхси азатлыктан бигрәк, милли азатлыкка булган омтылыш советларны яклап кулга корал алырга этәрде. Хикмәт әнә шунда, Владимир Ильич! Кызганычка каршы, күпләр моны күрми. Күрмәгәнгә, аңламаганга сабыша. Мөселман хәрбиләренең Колчакка каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары – Татар-Башкорт республикасы игълан ителүнең нәтиҗәсе булды.
– Кызык… Әнә ничек… – дип, үзалдына уйланып утырды Ильич. – Ә ул Татар-Башкорт Республикасын тормышка ашар хыял дип саныйсызмы?
Кемнән-кемнән, әмма Ленинның үзеннән мондый сорау көтмәгән иде Мирсәет. Җавабы да шуңарга шактый ук кинаяле булды.
– Советлар иленең мәртәбәле җитәкчеләре кул куйган Декрет хыял буларак кабул ителмәде, Владимир Ильич. Аны гамәлгә ашыру бүген көн тәртибендә тора. Уфада булсын, Казанда булсын, түземсезлек белән көтәләр…
– Ә менә Зәки Вәлиди иптәш башкача уйлый…
– Аның ничек уйлаганлыгы миңа да мәгълүм… Ул Кече Башкортстан мәнфәгатьләрен кайгырта, ә Татар-Башкорт республикасы төзелүгә каршы түгел. Минем башта тагы да кызыклырак проект бар әле. Иртәме-соңмы, вакыйгалар безне шул юнәлешкә этәрмәгәе дим…
– Йә-йә, ул нинди проект тагы? – дип, кызыксыну белдерде Ленин.
– Без әлегәчә татар һәм башкорт халыклары турында сөйләшәбез. Ә бит аларга терәлеп үк торган Төркестан да бар әле. Анда казах, үзбәк, таҗик, каракыргыз һәм каракалпак халыклары яши. Бәлки, бүген үк аерым автономияләр тәшкил итә алмаса да, иртәме-соңмы, алар да милли үзбилгеләнү турында уйлаячак, һәм, табигый рәвештә, бер дин тотучы тугандаш төрки республикалар каршында, федерация буларакмы, конфедерация буларакмы, берләшү ихтыяҗы туу ихтимал. Моңардан курку ярамас, киресенчә, шуңа әзер торырга кирәк.
– Ә максат ни?..
– Максат шул, Владимир Ильич, милли-азатлык хәрәкәтләренә уңайлы шартлар булдыру Совет Россиясенең дөньякүләм авторитетын күтәрәчәк. Көнчыгышта – Төркия, Әфганстан һәм Иран кебек мөселман илләрендә генә түгел, колониаль изелүдә булган дәүләтләрдә – Һиндстанда, Кытайда һәм ерак Африка вә Латин Америкасы илләрендә – социализм идеяләренә омтылу, коммунизмга ышаныч тудырачак.
– Сезнең белән сөйләшү кызыклы икән, иптәш Солтангалиев, – дип, әлегәчә ияген учлап утырган кулларын маңгаена күчерде Ленин. – Ул хыяллар тормышка ашмаслык түгел, бер уйласаң. Тик сорау туа: кадрлар… Ул кадәр көч һәм кадрларны каян табарбыз?!
– Кадерләрен белсәк, кадрлар табылыр!
Ленин, Мирсәет сөйләгәннәр белән мавыгып, үзалдына фикер йөртүен дәвам итте:
– Кадрлар да табылыр дисең. Тагы бер җитди нәрсәне хәтердән чыгармыйк әле без. Сез искә алган Көнчыгыш илләрендә пролетариат юк. Ә революциянең төп хәрәкәтләндерүче көче кем?.. Пролетариат һәм сыйнфый көрәш!
– Каршы төшәргә рөхсәт итегез, Владимир Ильич. Сыйнфый көрәшкә караганда, колониаль илләр өчен милли азатлыкка омтылу хәрәкәте күпкә әһәмиятлерәк. Бу омтылышка дөрес юнәлеш биргәндә, ул үз юлындагы теләсә нинди каршылыкларны да алып ташларга, җимерергә сәләтле. Бәлки, безгә «сыйнфый көрәш» теориясе белән үзебезне чикләмәү хәерлерәктер?!
Бу уңайдан Ильич үзенең фикерен ачык кына әйтеп бетермәде. Тулы бер сәгатькә сузылган сөйләшү әле тагын да дәвам иткән булыр иде. Ленинның да сораулары калгандыр, Мирсәетнең исә киңәшәсе мәсьәләләре тагы да күбрәк. Тик шулвакыт сәгать унга билгеләнгән киңәшмә турында Ильичның хәтеренә төшерделәр.
Сәгать ун тулган иде инде. Якын тирәдә, янә бер ара табып, очрашырга вәгъдәләшеп аерылышты алар.
* * *
Эш бүлмәсенә кайтса, үзен көтеп утыручылар арасында шәриктәше, инде хәзер танылган шагыйрь булып җитлеккән Сәгыйть Сүнчәләйне күреп хәйран калды.
– Менә сиңа очрашу… Нинди язмышлар китерде үзеңне? – дип, кочагына алды аны Мирсәет.
Озаклап сөйләштеләр, хәл-әхвәл белештеләр. Ә аерылыр алдыннан, Сүнчәләй аңардан үзенең шигырьләрен русчага тәрҗемә итеп бастыруда ярдәм кылуын үтенде. Бераз бушагач та җаен табарбыз, дип вәгъдә бирде Мирсәет.
Инде ишек катына җиткәннәр иде. Шулчак Мирсәетнең хәтеренә Сталинның бер үтенече килеп төште.
– Карале, Сәгыйть дус, – диде ул. – Төркиягә барып, дөнья күреп кайтасыңмы әллә?!
Тәкъдим кызык тоелды. Дөнья күрмәгән татар шагыйре андый тәкъдимнән баш тартамы соң?
– Хәзер мин сине иптәш Сталин белән очраштырам, – дип, шундук телефонга үрелде Солтангалиев. – Ул миннән төрекчә яхшы белгән бер-бер ышанычлы кеше табуымны үтенгән иде. Төркиядә консуллыкта эшләү өчен булса кирәк.
– Төрекчәсен сукалармын анысы, – дип, икеләнә калды Сүнчәләй. Ә менә Сталин янына керү булмый ул миннән.
Шул арада, сабыйлыгы чыгып бетмәгән яшүсмер сыман, ялт кына ишек катына үтеп, Сүнчәләйнең аркасыннан кагып куйды Солтангалиев:
– Иптәш Сталин сине көтә. Кара аны, төрек кызларына миннән сәлам әйтергә онытма…
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.