Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 18 (всего у книги 36 страниц)
Тәкъдимнең нинди җитди һәм җаваплы булуын әле яңа чамалап алган Сәгыйть Сүнчәләйне, Сталин кабинеты янына өстерәп диярлек алып барып ишекне ачкач, Мирсәет аны аркасыннан этеп кертеп җибәрде.
Ике ай, ай ярым вакыттан Мирсәетнең өй адресына яңа 1920 ел белән котлап җибәрелгән чәчәкле-чуклы төрек открыткасы килде: Сәгыйть Сүнчәләйдән.
Әмма ул бәйрәм котлавын алганга кадәр әле Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының 2 нче Бөтенроссия корылтае узасы бар. Анда ел ярым чамасы вакыт элек игълан ителгән Татар-башкорт республикасы язмышы хәл ителергә тиеш. Ленин һәм Сталин өчен бу күптән хәл ителгән мәсьәлә. Үз вакытында сәяси максатлардан чыгып, ашыгычлык белән игълан ителгән Декрет белән алар ни эшләргә белми! Солтангалиев тирәсенә тупланган зур төркем – Казан, Уфа һәм Мәскәү коммунистлары – аны чын-чынлап тормышка ашыру нияте белән йөриләр. Халык массалары да моны түземсезлек белән көтә. Татар-башкорт кына түгел, чуваш һәм мари вәкилләре дә шул республиканы яклап тавыш бирә. Бердәнбер юл: Үзәк фикерен аяк астына салып таптамастай иптәшләрне күбрәк җәлеп итеп корылтай уздырырга, һәм аны да Казанда яисә Уфада түгел, Мәскәүдә дә түгел, ерактарак, әйтик, Питерда уздырырга дигән ният була. Шулай да корылтай Мәскәүдә уза.
Ноябрь ахырында ачылган әлеге корылтайга илнең төрле төбәкләреннән «ышанычлы» вәкилләр җыела. Төп докладны Мирсәет Солтангалиев ясый.
Кырык биш минут чамасы сузылган чыгышында ул әлеге мәсьәләнең бөтен тарихын, каршылыкларын, сәяси вә икътисади әһәмиятен күздән кичереп чыга. Һәм, сүзен йомгакларга җыенганда, ачыктан-ачык сорау куя:
«Ни өчен соң әле Татар-башкорт республикасы төзергә кирәк булды? Зәки Вәлиди тәкъдим иткәнчә, Башкорт республикасын үзаеры, татарныкын үзаеры гына оештырганда гаделрәк килеп чыкмыймы? Әмма Зәки Вәлиди дә, бу тәкъдимне күтәреп алган башка җаваплы иптәшләр дә бик яхшы аңлый дип беләм: моңардан җүнле-башлы нәтиҗә чыкмаячак. Чөнки уйлап карагыз: татар республикасы оештырыла икән, аны кайда оештырырга? Әлбәттә, татарлар торган җирдә, диярсез. Әмма безгә яхшы мәгълүм, бары тик татарлар яши торган өязләр Казан губернасында ике-өч булса, Уфа губернасында – берәү. Шуңардан чыгып хәл итсәк, автономияле Кече Башкортстан килеп чыгар һәм автономияле Татар Республикасы. Ә шул ике кече автономия арасында халкы тоташтан татар яисә башкорт булган зур-зур киңлекләр торып калачак. Аларның ни гаебе бар!.. Татар белән башкорт халкы арасында мәңге хәл ителмәслек чияләнгән төен торып калуы ихтимал. Моның киләчәктә ике тугандаш халык арасында бик күп низаглар китереп чыгаруы ихтимал. Чөнки ул җирләргә алар икесе дә мәңге омтылып, тартылып яшәячәк, һәм һәр икесенең шуңа хокуклары да бар. Әниләренең күкрәкләрен бүлешә алмый бер-беренең йөзен тырнаган игезәк сабыйлар хәлендә торып калачак бит алар…»
Солтангалиевнең «Яшәсен Татар-башкорт республикасы!» дигән лозунг белән тәмамланган чыгышы көчле алкышлар белән каршы алына.
Икенче докладны Микъдәт Борындыков ясый. Ул да Татар-Башкорт республикасы ягында.
Өченче докладчы – Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Ул әнә шундый! Кай арада сәламәтләнеп аякка баскан да кай арада шул дәрәҗәгә ирешкән.
Мирсәеткә, әле корылтайга килгәнче үк, Сәетгалиевнең соңгы арада гына Сталин янында булып чыгуы турында хәбәр иткәннәр иде. Шуның өстенә аның, корылтайга китәр алдыннан, Уфада Зәки Вәлиди белән очрашып, аңарга Татар-башкорт республикасына каршы чыгарга вәгъдә иткәнлеге дә мәгълүм.
Сәетгалиев, чынлап та, интернационализм турындагы ялтыравык лозунгларга таянып, гомумән, теләсә нинди милли республикаларга да кискен каршы сүз сөйли. Әмма шунысы гаҗәп: тавыш бирүгә килеп терәлгәч, башкаларга ияреп, ул да Татар-Башкорт республикасын яклап кул күтәрә.
Корылтай 1919 елның 3 декабрендә күпчелек тавыш белән «Совнаркомның Татар-башкорт республикасы төзү турындагы Декретын тормышка ашырырга» дигән карар кабул итә.
Анда Кече Башкортстанның да мөстәкыйльлеге гарантияләнә. Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасына керү-кермәү мәсьәләсе халыкның үз ихтыярына бирелә.
Әмма, имәндә икән чикләвек, диярсең. Нәкъ менә татар һәм башкорт халыкларына мөнәсәбәте булмаган бер төркем делегат, корылтайның карары белән килешмичә, аны ташлап чыга, Үзәк органнарда эшләүче Вадим Лукашевич, М. Микоян, Н. Нариманов (азәрбайҗанлы), Гайдарханов (Төньяк Кавказдан) һәм төркестанлы X. Ибраһимовлардан гыйбарәт була бу төркем.
Бигрәк тә Көнчыгыш вәкилләренә һич мөнәсәбәте булмаган Лукашевичның монда үзен хуҗадай хис итүе, кирәкле-кирәксез тыкшынуы канәгатьсезлек тудыра.
Гадәтенчә кайнарланып чыгыш ясаган Исмәгыйль Фирдәвес, мавыгып китеп, аны хәтта «Корылтайның бушлай кушымтасы» дип тә рәнҗетә яза. Лукашевичның Үзәк Бюрога кандидат итеп күрсәтелүе гайре табигый була, әлбәттә.
Лукашевичны үткәрмиләр. Әмма ул киләчәктә, ОГПУ органнарында Көнчыгыш районнар белән эшләү дәверендә, шулчакта каршы тавыш бирүчеләргә һәм, әлбәттә, Фирдәвескә үзенең кем булуын бер генә мәртәбә искә төшермәс әле…
Аларның Үзәк Комитетка язып биргән дәгъва кәгазендә Мирсәет Солтангалиев корылтай делегатларына басым ясауда гаепләнә. Башка аргументлар табылмый.
Әмма 1919 елның 13 декабрендә РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросының Ленин җитәкчелегендә үткән утырышы түбәндәге карар кабул итә:
«Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының Бөтенроссия съезды делегатларыннан байтак өлеше, шул исәптән Башкортстан коммунистлары каршы булу сәбәпле, Татар-башкорт республикасын булдырмаска һәм Милләтләр эше буенча халык комиссариатының 1918 елның 22 мартында Татар-Башкорт республикасы турында кабул иткән декретын кире кагарга.
Партия әгъзаларына алга таба Татар-башкорт республикасын яклап агитация алып бармаска тәкъдим итәргә.
Татар республикасы хакындагы мәсьәләне башка вакытта карарга. Әлбәттә, татар коммунистларыннан шул хакта гариза килгән очракта гына.
Үзәк Комитет секретаре өчен Елена Стасова».
Шуның белән вәссәлам. Теге, кем әйтмешли, эше бетте, кодагый! Тарихка тагын бер тамга салынды.
ХIII
Политбюроның Татар-башкорт республикасы язмышына нокта куйган утырышы һәм аның нәтиҗәләре хакында Көнчыгыш фронтка китеп барган М. Солтангалиев юлда, Самарага килеп төшкәч кенә ишетә.
Шундук Сталин белән туры элемтәгә чыга ул. Үзенең соң дәрәҗәдә ачынуын белгертә. Җаваплылыкны үз өстенә алмый Сталин, Ленинга һәм Политбюро утырышында чыгыш ясаган иптәшләргә аудара.
Мирсәет шундук, Самарада булган Троцкийдан рөхсәт алып, кире Мәскәүгә әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Әмма Ленин янына үтеп керә алмый, әлеге дә баягы Елена Стасова ишеккә аркылы баса.
Соңгы чара кала: хат язу һәм, Лев Троцкийның Мәскәүдәге элемтәчеләреннән файдаланып, хатны шул көнне үк Ильичның үз кулына тапшырттыру.
Өстәл артына утырды Мирсәет. Каршысында Политбюро утырышының стенограммасы, ак кәгазь һәм каләм:
«РКП(б) ҮК Политбюросына, ип. Ленинга.
РКП(б) ҮК Политбюросының шушы елның 13 декабрендә үткән утырышында Татар-башкорт республикасының дошманнары Эльцин һәм Исрафилбәков сөйләгән уйдырмаларга фактик төзәтмәләр.
Ип. Б. Эльцин «башкортлар тулысынча Татар-башкорт республикасына каршы» дип күрсәткән һәм шунда яшәүче чуваш һәм марилар да (чирмеш) каршы диелгән.
Бу дөреслеккә туры килми.
1. а) Уфа, Пермь һәм Самара губерналарында яшәүче, автономияле Башкортстанга кермәгән башкортлар Татар-башкорт республикасы яклы. б) Автономияле Башкортстанның да ярлы-ябагайлары Татар-башкорт республикасына кушылуны хуп күрә. в) Петроград фронтындагы Башкорт дивизиясе һәм Башкорт бригадасы тулысынча Көнчыгыш коммунистлары корылтае резолюцияләрен яклап чыктылар.
2. Чуваш, мари (чирмешләр) һәм керәшен татарлары, үзләренең җаваплы партия эшлеклеләре йөзендә, Татар-башкорт республикасы ягында. Үзәк бюрода шуны раслый торган официаль мәгълүматлар бар.
Ип. Исрафилбәков (Татар-башкорт мәсьәләсенә һичнинди мөнәсәбәте булмаган очраклы Кавказ эмигранты) әйткән, имеш:
1. Корылтайда доклад ясаучылар, әгәр Татар-башкорт республикасы мәсьәләсе үтмәсә, Татар-башкорт хәрби көчләре фронтны ташлап китәчәк дип куркытканнар.
2. Корылтайда катнашучыларның күпчелеге элгәреге сул эсерлар һәм яшь коммунистлардан гыйбарәт булган.
3. Докладчыларның да берсе сул эсерлардан.
4. Тавыш бирүдә битарафлык күрсәтүчеләр һәммәсе Татар-башкорт республикасына каршы булган.
Хакыйкатьтә болар һәммәсе яла һәм ялган.
1. Татар-башкорт хәрбиләрен фронттан чыгару турында авыз ачып сүз әйтүче дә булмады. Киресенчә, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе вәкилләре «акгвардиячеләрне тар-мар иткәнгә кадәр аяусыз көрәшергә» дигән лозунг игълан итте.
2. Элек сул эсер булган татар-башкортлар корылтайда ни рәвешле күпләп катнаша алсын икән?! Мәгълүм ич, РКП(б) ҮКның карары белән партия стажы 1919 елга кадәрле иптәшләр генә делегат булып сайлана алды. Ә татар-башкорт сул эсерлары, мәгълүм булганча, коммунистлар партиясенә агымдагы елның февраль-март айларында гына күчте. Корылтайда, катнашса да, күп дигәндә, кайчандыр сул эсер булган өч-дүрт иптәш катнашкандыр. Алары да активлык күрсәтмәде.
3. Доклад ясаган Солтангалиев, Борындыков һәм Сәетгалиевләрнең берсе дә һәм һичкайчан сул эсер булмады. Солтангалиев белән Сәетгалиев исә РКП(б) га Октябрь революциясенә кадәр кергән.
4. Битараф калучылар 14 кеше иде. Шулардан «Гуммәт» фиркасе әгъзасы Әфәндиев корылтайда Татар-башкорт республикасын яклап чыгыш ясады. Кече Башкортстан вәкилләре алдан ук тавыш бирүдә катнашмаска килешеп килгәннәр иде. Аларның берсе дә Татар-башкорт республикасына каршы сөйләмәде, киресенчә, аны якладылар.
Корылтай рәисе һәм Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмалары Үзәк бюросының вакытлы рәисе М. Солтангалиев».
Әлеге хат, әлбәттә, язылган көнендә үк Владимир Ильичка барып ирешә. Юлбашчының аны дикъкать белән укыган булуы да хакыйкать. Кызыл һәм зәңгәр карандашлар белән сызылган юллар һәм бихисап күп тамгалар шул хакта сөйли.
Әмма бу мәсьәлә уңаеннан язылган әлеге хат кына түгел, дистәләгән-йөзләгән күп кенә башка документлар да җавапсыз кала. Политбюроның 13 декабрьдә кабул ителгән карарына каршы чыгуда, мәсьәләгә кире әйләнеп кайтуны таләп итүдә Солтангалиев бер ялгызы булмый. Мисал өчен, Микъдәт Борындыков белән Исмәгыйль Фирдәвес, Үзәк Комитетка кереп, партия билетларын өстәлгә ташлау белән дә янап карыйлар.
Мәскәүне алай гына куркытып буламы соң?! Мәскәү күз яшьләренә ышанмый ул.
* * *
Татарстан автономиясе игълан ителү үзеннән-үзе һәм җиңел генә булган диючеләр нык ялгыша. Татар халкы элек-электән гомер иткән мәйданнарның өчтән бер өлешен генә милли республика дип таныту да әйтеп бетергесез зур, тавык чүпләп бетерә алмаслык күп каршылыкларга дучар ителә.
Мирсәет Солтангалиев җилкәсенә төшә йөкнең авыры. Сәетгалиев, Борындыков, Фирдәвес, Борһан Шәраф һәм Шамил Усманов кебек дистәләгән җәмәгать эшлекләре баш күтәрми эшли, төрле ыгы-зыгы, ясалма киртәләр чоңгылына кереп чума.
Әле шул чорда, ягъни 1920 елның март-апрель айларында ук, Солтангалиевнең Татарстан республикасын оештыру хакында барган бәхәсләрдә кайбер җитәкчеләр белән җитди конфликтка керүе мәгълүм. Хәтта «аны эшеннән алалар икән, Солтангалиевне үтергәннәр икән» дигән төрле имеш-мимешләр тарала Казанда.
21 апрель көнне Шамил Усманов Мәскәүгә Сәхипгәрәй Сәетгалиев исеменә телеграмма сугарга мәҗбүр була:
«Монда сезнең һәм Солтангалиевнең кулга алынуы турында гайбәт таратыла. Татарстан җөмһүриятенең хәле турында бернинди дә хәбәр булмавы бу гайбәтнең көчәюенә китерә, деморализацияли. Мондый хәбәрләрнең провокация икәнлеген раслаучы телеграмма җибәрүегез сорала».
Һәр җөмләсе, һәр сүзе, тыныш билгесенә кадәр авыр бәхәсләрдә туган декрет, ниһаять, игълан ителә. Татарстан автономиясе төзү турындагы бу тарихи документ 1920 елның 27 маенда В. Ленин, М. Калинин һәм А. Енукидзе тарафыннан имзаланган.
* * *
Җәйге челлә вакытында Мәскәүдә сулыш алуы да кыенлашкан берара була. 1920 ел бу җәһәттән аеруча хәтергә уелып калырлык. Кояш аяусыз кыздыра. Яңгыр тамчысы төшмәгәнгә атналар гына түгел, айдан артып китте. Яфраклар вакытсыз саргаеп көйде. Ник бер җил исеп куйсын икән дә җанга, табигатькә иркенләп сулыш алырлык бер халәт тусын икән…
Шундый көндә иртәдән кичкәчә дүрт стена арасында кабинет саклап утырырга мәҗбүр Солтангалиев. Ул җәйдә ни сәбәпледер Сталин шактый озакка Мәскәүдән югалып торды. Украинада Троцкийга каршы оештырылган фетнәнең башында Сталин булган икән дип, имеш-мимеш сөйләделәр. Янәсе, шуның өчен Кавказга сөргенгә сөрелгән икән. Юк сүз, әлбәттә. Ә аның урынбасары булган Каменский авырып киткән. Шул сәбәпле Милләтләр эше буенча халык комиссариатында Мирсәет Сталинны вакытлыча алыштырып торырга мәҗбүр була.
Соңгы арада Төркиянең күренекле әдибе һәм гыйлем иясе Зыя Гөкальп белән хат алыша башлаган иде ул. Йосыф Акчура биргән аның адресын. Беренче хатны укыгач та, гаять кызыклы һәм бай рухлы кеше буларак җәлеп итте аны Гөкальп. Әле менә бүген иртән генә аның чираттагы хатын алды, шуңа җавап сырлап утыруы. Әмма кәеф яклары барыбер әллә ни шәптән түгел.
Ишек шакыдылар.
– Мирсәет Хәйдәргалиевич, сезне битләрен сакал-мыек баскан ниндидер сәер бер иптәш сорый, – диде секретарь кыз. – Мосафир булса кирәк. Үзенең кем булуын әйтми. Нәрсә диим?..
– Керсен.
Ишектән керүчене танып, Солтангалиев хәйран калды: Зәки Вәлиди иде бу.
– Сталин юк икән. Синең янда утырып чыгыйм бераз, – дип, кергән шәпкә түргә узды Вәлиди.
Үпкә белдерер, чытык чырай күрсәтер сәбәпләре байтак булса да сиздермәде, йөзенә чыгармады Мирсәет. Мөмкин кадәр итагатьлерәк булырга омтылып, ике кулын сузып сәлам алды, урын тәкъдим итте.
– Әйдүк, рәхим итегез, Зәки әфәнде! Соңгы араларда нишләптер сирәкләдегез.
– Сирәкләү генә түгел, табанны ялтыратыр вакыт җитте, – диде ул, ишектән килеп кергәндәге кырыслыгын югалтмыйча.
– Йә Зәки әфәнде, мондый челләдә ни язмышлар юлга чыгарга мәҗбүр итте үзегезне? Сөйләгез, бәлки, мин ярдәм итә алырмын.
– Өметләнмим. Әмма ике-өч авыз сүз алмашып алырга була.
Өстәл артындагы урынына кереп тормады Мирсәет, Вәлидинең каршысына килеп утырды.
– Сезнең белән, Зәки әфәнде, сөйләшәсе сүзләр байтак. Кайсыннан башлыйк икән соң? Әллә, юлдан килгән кеше буларак, әүвәле чәйләп алабызмы?..
– Рәхмәт. Чәй эчкән бар ла ул.
Шаярып әйтелгән сүз түгел иде бу. Маңгаена катлы-катлы тирән җыерчыклар уелган. Чигәләренә ак томан төшкән. Утыз яшьлек ир-ат үзе.
– Тыңлыйм, Зәки әфәнде.
Вәлиди утырган җиреннән киерелеп, башын артка ташлап алды. Бу – аның күптәнге гадәте.
– Алдадылар. Сүзләрендә тормадылар… – диде ул. Рәнҗетелгән, җаны әрнегән кеше генә шулай сөйли. Шаярмый Вәлиди. – Ленин да, Сталин да ике чабата бер кием булып чыктылар. Үзләренә кирәк чакта тау вәгъдә иттеләр, хәзер чүпкә дә санамыйлар безнең ишеләрне.
– Ялгышмыйсызмы, Зәки әфәнде?! Андый гомумиләштерүләр ясарга ашыкмагыз.
– Мин аларга ышандым… – дип, янә бер кат башын чайкап торды ул. Күзләрендә әрнеш, еламый гына. – Сугышчыларымны бирдем. Колчакны кудык. Партияләренә кердем. Ни сорасалар, шуны эшләдем… Ә алар?! Алар «автономия» дигән сүз белән алдады.
– Үзегез сорадыгыз. Үзегез теләдегез ич, Зәки әфәнде. Мине тыңламадыгыз. Берөзлексез аяк чалу, таяк тыгу булды шөгылегез.
– Тыкмадым! Минем ышанганым шул иде, Мирсәет… – Уйга калып торды Зәки Вәлиди. Тагын нидер әйтергә тели, әмма әйтә алмый газаплана кебек иде ул.
– Сөйләгез, Зәки әфәнде, сөйләгез. Беләсез: мин сезгә һәрчак ышандым. Иң авыр көннәрдә дә каты бәрелмәдем үзегезгә. Кул бирмәм дигән сәгатьләрем булды. Әмма тешне кысып түздем.
– Шулай да бер гаебем бар синең каршыңда, – диде Вәлиди, тавышын бермә-бер салмакландыра төшеп.
– Беләм, Зәки әфәнде. Сез ул гаептән инде һичкайчан арына алмаячаксыз. Татар белән башкорт арасында сез тарихта җуелмаслык ызан ясап калдырдыгыз.
– Түгел лә… – дип, кабаланып кулын селтәде Вәлиди. – Ызанны аны бетереп тә була… Белмисең шул, синең каршыда минем зур гаебем бар.
– Ул нәрсә тагы?
– Мин бит… Мин бит… – дип тотлыгып торды ул һәм пышылдауга күчеп әйтеп салды. – Сталин кушканга эшләдем боларны.
– Нәрсә? Кече Башкортстан да аның кушуы буенчамы?!
– Түгел лә, Кече Башкортстан минем үз улым кебек ул. Тимә аңа.
– Соң, шулай булгач…
– Хәтереңдәме, узган ел ахырында Көнчыгыш коммунистларының корылтаен уздырдыгыз?.. Минем кушу буенча, тавыш бирүдән баш тартты Башкортстан вәкилләре. Ә миңа моны Сталин тәкъдим итте. Политбюро утырышы белән дә шул ук хәл… Аңладыңмы?!
– Төшендем. Бик зур хата ясагансыз.
– Беләм, Мирсәет, синең каршыда гаебем зур минем. Шуңа да яныңа үзем килдем.
Мирсәет хәтереннән үткәннәрне барларга кереште. Хакыйкать белән Вәлиди сөйләгәннәрнең очы очка ялгана иде.
– Минем каршыдагы гаебегезне тану – бер хәл, Зәки әфәнде. Мин гафу да итәрмен. Ә менә халык каршындагы, гомер-гомергә бер ана балаларыдай дөнья кичергән татар һәм башкорт хезмәт ияләре алдындагы хата гафу ителерме?! Әйтеп булмый.
Кинәт, урыныннан сикереп торып, Вәлиди үз-үзен кая куярга белмичә, ишекле-түрле йөренергә кереште. Гайрәте ташып тора… Ә җаны яралы.
– Мин ихлас күңелдән ышанган идем, Мирсәет. Кече Башкортстан башкорт кавемен саклап калуның бердәнбер юлы дип белгән идем. Иген игеп, киек-җәнлек атып, алтын сатып, ипле генә яшәтәсем, данын күтәрәсем килгән иде башкортларның. Булмады шул… Алдадылар… Алдадылар. Бәгыремә хәнҗәр кадасалар җиңелрәк кабул итәр идем. Эх…
– Башкортстан бар, Зәки әфәнде. Ниһаять, менә Татарстан да игълан ителде…
– Кече Татарстан, – дип, төзәтмә кертте Вәлиди.
– Шулай килеп чыга. Кече Башкортстан… Кече Татарстан… Минем башка килмәгән булыр иде әле бу сүз.
Вәлиди һаман ишекле-түрле йөренә. Урын таба алмый үзенә.
– Исеме генә республика ич аларның, – дип, кул селтәде ул, ниһаять. – Тегеләй итмә, болай итмә. Бер хокукың булмасын! Автономия шул буламы? Күз буяу гына ич ул. Әнә бездә иң элек Исмагиловны бутадылар тизәк белән. Аннан миңа җитте чират. Үзләренә йомышка ярый торган Шәмигуловны китереп куйдылар…
– Сез шуңарга омтылдыгыз, шуңарга ашкындыгыз, Зәки әфәнде.
Мирсәетнең каршысына килеп, ниһаять, тукталып калды Вәлиди. Аның күзләренә текәлде. Гайрәтле, көчле иде күз карашы.
– Авыр миңа, Мирсәет. Мин бу рәвешле кул кушырып, күзгә төтен җибәрүче Ленин, Сталиннардан мәрхәмәт көтеп утыра алмыйм.
– Нишлисең, Зәки әфәнде, гомер кичерү – сират күпере аша узу, димәсләр иде аны. Безнең дә әнә, бәлки, шул күпердән узган мәлебездер.
– Кылдан нечкә, кылычтан үткер сират күпере ашамы?! Без синең белән шул күпернең кыл уртасында хәзер һәм янәшә, Мирсәет…
– Янәшә булырга тиешле идек! Чынлыкта без сират күперенең икебез ике очында хәзер. Янәшә түгел, Зәки әфәнде. Әмма яшәргә, үз-үзебезнең хак булуыбызны исбат итәргә кирәк әле. Сират күпере аша узса да, меңнән бере генә узар, диелгән түгелме?!
– Без тарих сынавын уза алмадык, дип әйтергә җыенасыңмы?
– Түгел, Зәки әфәнде. Сират күпере һәм тәмуг аша узар юлыбыз хакында фикер йөртә идек…
– Йә-йә, – дип, кызыксыну белдереп алды Вәлиди.
– Шуны әйтергә телим: без, бәлки, уза да алмабыз ул күпер аша. Ә халкыбыз ул күперне иртәме-соңмы бер кичәргә тиештер бит?! Сез ничек уйлыйсыз, Зәки әфәнде?..
– Шулай уйлыйм: бер кеше саташса – ул уза. Әмма бөтен ил һәм милләтләрне саташтыру – җинаять… Җинаять әлегә дәвам итә.
– Туктагыз, – дип, тавышын күтәрде Солтангалиев. – Туктагыз, җитәр!
– Килешәм, хәзергә җитәр. Мин бит яныңа киңәш сорап кердем, Мирсәет. Башкорт һәм казах-кыргыз арасына, безнең Ырымбурны урыс өлкәсе ясап, киртә корырга җыеналар ич әнә. Ата-бабадан килгән уртак далага хуҗа булырга икән исәпләре… Төркестанга качып, яңадан көрәш башларгамы? Ишеткәнсеңдер, Морзабулатов та Урал тауларына качты. Әйт: нишлим икән?
Сорау җиңел түгел, әлбәттә. Үзеңне Вәлиди хәленә куеп карамыйча, җавап бирергә ашыгу ярамый бу очракта. Сорауга сорау белән җавап кайтарды ул:
– Сталинга да шул сорауны бирергә җыенган идегезме?
– Юк, аңарга Вәлиди кирәк түгел инде хәзер. Вәлиди үз җырын җырлады алар өчен… Мин аның күзенә карар өчен килдем. Очратсам да, бер сүз әйтмәс идем, күзенә генә караган булыр идем. Уңайсызланыр идеме икән бер?! Бармы икән аның ояты?!
– Булмас эш белән мавыкмагыз, Зәки әфәнде. Алай эшләргә киңәш итмәс идем.
– Ни киңәш итәр идең?
– Белмим, Зәки әфәнде. Үзеңә кара.
– Эх, – дип, бер көрсенде дә шунда, күз ачып йомганчы ишек катында куеп кергән юл капчыгын кулына эләктереп, кабалана-кабалана чыгып та китте Зәки әфәнде. Башка бер сүз дә әйтмәде.
Мирсәетнең тукталырга, алай кызу баштан хәл кылмаска әйткән сүзләрен тыңлар, колагына эләр хәлдә түгел иде инде ул…
Мирсәет «Китмә!» дип әйтергә тиеш булгандыр, бәлки. Әмма теле бармады алай дияргә. Ни өченме? Чөнки Зәки Вәлидинең бүген булмаса, иртәгә кулга алынырга тиешлеге аңарга яхшы мәгълүм иде. Тиешле органнарга әмер җиткерелгән. Эзлиләр, таба гына алмыйлар иде үзен. Кайда икәнлеген белмиләр. Бусы бер булса, икенчедән, сул татар коммунистларының Оренбург группасы тарафыннан да Вәлидигә инде хөкем чыгарылган иде ул көннәрдә. Аны беренче очратучы ук атып үтерергә тиеш була. Хөснулла Тарпищевның Ибраһимов фамилияле бер танышына Самарадан Мәскәүгә җибәрелгән хатында бу хакта ачыктан-ачык язылган. Куркынычсызлык органнары кулына килеп кергән ул хатны Мирсәет үз кулына тотып укыды.
Ни намусы җитеп, «Китмә!» дип әйтә ала иде соң ул аңарга?.. Шул китүдән кайтмады Зәки Вәлиди…
* * *
Бер-ике көннән Кавказдан әйләнеп кайткан Сталин Мирсәеттән кат-кат Вәлидине сорап аптыратты.
– Табарга кирәк. Аны кулдан ычкындырырга ярамый, – диде ул һаман, Уфадан килгән телеграмма нөсхәсен кулында болгап. – Мә, укы. Ашыгыч рәвештә җир тишегеннән булса да табып кайтаруыбызны үтенәләр. Халык таләп итә. Милләтчеләрне үз кулы белән сытарга әзер безнең алдынгы карашлы пролетариат…
«Ярдәм итә алмыйм, белмим», – булды Мирсәетнең җавабы. Чынлыкта да белми иде ич ул аның кайда икәнлеген.
Атналар, айлар үткәч кенә, суга төшкән балтадай югалып торган Зәки Вәлидинең Төркестанга барып чыгып, Советларга каршы көрәшүчеләр сафына килеп кушылганлыгы мәгълүм булды.
* * *
– Нинди борчуларың бар, Мирсәет? Ни уйлап ятасың, төнозын йокламыйсың…
– Катлаулы һәм хәтәр елларга кереп барабыз, Фатыйма. Уйлана башласаң, чәчләрең үрә торырлык…
– Нәрсә, кем өчен борчыласың? – дип сорады да, үрелә төшеп, янәшәдә генә эленеп торган бишектә изрәп йоклап яткан сабыеның өстен ябып куйды Фатыйма.
– Ярар, Фатыйма, синең башны да катырмыйк әле. Үземә дә җитеп ашкан. Җимерәбез дә җимерәбез… Шул, җимерергә һәм сугышырга өйрәндек, башкача куандырган эшебез юк… Патшаны төшердек төшерүен, әмма идарә итү ысуллары элеккечә үк торып калды. Куркыту һәм мәҗбүр итү… Тыю һәм чикләүләр… Кайчан ахыры булыр боларның?! Хезмәт иясе һәм милләтләр турында кайгырту – сүздә генә… Штыклы мылтык демократиясе килә илгә. Менә нәрсә куркыта, Фатыйма…
– Безгә тимәсләр әле, – булды яшь хатынның сүзе. Тагы ни дия ала соң ул?! Үрелеп, бишеккә күз төшерде янә…
Таң беленеп килә. Әле күзләренә йокы кергәне юк. Кулларын башы астына салып чалкан ятты да күзләрен йомды Мирсәет. Үз-үзен битәрләп куйды, Фатыйманы үзе өчен дә бигүк анык булмаган уйлары белән борчымаганда яхшы буласы икән. Һаман Рауза белән бутый иде бугай ул аны. Раузаның белмәгәне, ишетмәгәне юк, һәр күренешкә үз карашы була торган иде. Сәясәттә киңәшче дә, фикердәш тә иде бит ул Мирсәет өчен… Ә Фатыйма – аның нәкъ киресе, сәясәткә, гомумән, катышырга теләми, сәясәтне ир-ат эше дип кенә саный, һәм ул хаклы да булса кирәк! Аның каравы кайгыртучан ана һәм ир кадерен күреп, өйгә җан җылысы өреп яши белә торган хатын иде ул.
Күз йомылса да, йокы керми. Үзе дә белешмәстән, әле соңгы көннәрдә генә Үзәк Комитетта булган сөйләшү һәм бәхәсләрне барларга керешкән түгелме соң… Болары да хәтер иләге аша беренче кат кына узмый.
Татарстан игълан ителгән көннәрдә Уфа губернасының автономияле Башкорт республикасына кермәгән өязләре хакында сүз булган иде. Аларда яшәүче халык, – нигездә, татарлар. Димәк, нинди күзлектән чыгып карасаң да, Татарстанга кертелергә тиешле иде алар. Мирсәет, шуны яклап, ахыргача тырышты.
– Тау кәҗәсе сыман үҗәт син, Солтангалиев, – диде аңарга шулчакта Сталин. – Халыкның фикерен белербез дә, һичшиксез, хәл итәрбез, син дигәнчә булыр.
Инде күпме гомер узып бара?.. Ә йөк һаман шул урында, кымшатырга да теләүче юк. Бөре һәм Бәләбәй өязләре бу мәсьәләнең тизрәк хәл ителүен көтә. Ә Мирсәетнең ашыктырырга теләп әйткән һәр тәкъдимен, иске чабата сыман, бар дип тә белмиләр, буш вәгъдә белән авызын томалыйлар да куялар:
– Берара табылыр әле. Кая ашыгасың шулай?
Хуш, Совнарком карарында искәртеп үтелгән бу мәсьәлә иртәме-соңмы бер хәл ителер, боерган булса. Ә менә төрле сылтаулар табып, Бакуда узачак Көнчыгыш халыклары корылтаена үзен җибәрмәүләрен ничек аңларга?.. Бөтен Көнчыгыш вәкилләре тарафыннан Үзәк бюро рәисе итеп сайланган кешенең корылтайга бармый калуы җәмәгатьчелек тарафыннан ничек кабул ителер?!
Ярар, ул хакта уйламавың яхшырак. Гарьлегеңнән, күңел рәнҗүеннән шартлап үләрлек!
Башкортстандагы вакыйгалар тагы да хәвефле һәм тагы да аянычлырак. Морзабулатов восстаниесе, үскәннән-үсә барып, гаять зур мәйданнарны биләп алды. Бу бит Урта Азиядәге басмачылык хәрәкәтенә әверелеп бара… Әнә нинди нәтиҗәләргә китерә ул гади халык ихтыяҗы белән санашмау, милли мәсьәләне бар дип тә белергә теләмәү!.. Ә югыйсә һәммәсе советлар ягында иде бит, революцияне яклап, утка-суга кергән егетләр бу эшнең башында…
Фетнә диләр… Юк, фетнә түгел бу. Түзәр әмәле калмаган башкорт халкының үз-үзен һәм табигый хокукларын яклап көрәшкә күтәрелүе. Әлеге хәрәкәтнең башында торучы Морзабулатовны Мирсәет күреп, танып белә. Килде-китте кеше түгел, үз вакытында авыл мөгаллиме булган, унҗиденче елдан коммунист, Баш ЧКның җаваплы хезмәткәре иде.
Инде хәзер Зәки Вәлиди ачуын, Морзабулатовка булган үчне бер гаепсез башкорт мужикларын тураклап кайтаралар. Тездән кан ерып барган Поленов һәм Руденко экспедицияләре шуннан гайре түгел…
Башкорт халкының язмышы, ул күргән бәла-казалар өчен дә әрни иде Солтангалиевнең җаны. Юк, үзе башкорт арасында туып үскәнгә генә түгел. Вакытында, юмалап-ышандырып, ул йөрде ич. Революция язмышы кыл өстендә торган чакта, Зәки Вәлиди, аның сүзләренә ышанып, Ленин белән килешүләр өстәле артына утырды. Башкорт егетләре Колчакны кыйнады…
Әле кичә генә Польша фронтыннан Мәскәү аша кайтып баручы Муса Мортазин белән Казан вокзалында икәүдән-икәү генә күрешеп сөйләштеләр.
Муса Мортазин – билгеле кеше. Аның сүзе үтә. Юкка гына «башкорт батыры» дип, олылап искә алмый торганнардыр үзен. Буе ике метрга ашкан пәһлеван зат.
– Кайт, аңлат, зинһар, – дип, гозерләп үтенде ул Муса Мортазиннан. – Баш күтәрүчеләр сине тыңламый калмас, башкорт халкын һәлакәткә илтә торган эш бу. Мөмкин кадәр тизрәк килештер үзләрен. Совет хөкүмәтеннән битәр, бу солых, бу иминлек иң беренче чиратта башкорт өчен кирәк.
Аз сүзле кеше – Мортазин. Әмма әйтте исә, кисте дигән сүз. Бу юлы да тыңлап торды-торды да…
– Аңладым, – диде. – Кулдан килгәнчә тырышырмын.
Урал итәкләренә кайтып төшкәч тә, Муса Мортазин башкорт мужикларыннан партизаннар отряды оештырып җибәрә. Гаделлеге мәгълүм кеше буларак ышаналар аңа, иярәләр. Ул бер мәртәбә Морзабулатов егетләрен дә акылга утыртып ала, экспедиция сылтавы белән башбаштаклык кылган, чаманы онытып җибәргән кызылармиячеләрне дә үзе белән исәпләшергә мәҗбүр итә. Совет хөкүмәте белән башкорт халкы арасында, шул рәвешле, янә солых төзелә, мәгънәсез кан коюларга чик куела.
* * *
Гаҗәп кеше бу Сталин. Үзе Төркиягә җибәрелергә тиешле төрек коммунистларын, төрле сылтау табып, һаман тоткарлап килде. Мостафа Сөбхинең сүзләренә ышанмыйча аптыратты. Инде барысы да көйләнгәч, Төркиягә җибәрәсе урынга, үзләрен, әле Кырымга озатып, әле Төркестанга, әле Бакуга күчереп, бер сәбәпсезгә тозлап яткырдылар. Инде хәзер, эш узгач, төрек мәсьәләсендә елгырлыгың җитенкерәмәде дип, Солтангалиевне битәрли. Ә чынлыкта, киресенчә, Мирсәет Сталинны битәрләргә тиеш булгандыр. Чөнки башка һичкем түгел, Төркия, Иран һәм Әфганстан кебек илләрдә барган азатлык хәрәкәтләренә нәкъ менә ул – Сталин, битарафлык күрсәтте.
– Иптәш Сталин, безнең татар халкының бер матур әйтеме бар. «Үткән эшкә – салават», – диләр. Салават күперен тота алмаган кебек үк, үткән-булган вакыйгаларны да кире кайтарып булмый дигән сүз бу. Инде бүгенгесе хакында уйларга кирәк.
– Үз татарыңны тыгасың һаман, – дип, чебен кугандай, сәламәт кулын селтәп куйды Сталин. – Төркия хакында сүз бара.
– Төркиядә солтанатны яшь төрекләр алмаштырды, иптәш Сталин. Белүемчә, хөкүмәт башына килгән Мостафа Кемальнең сәясәте халык массалары тарафыннан хуплау таба. Димәк, безгә Кемаль әфәнде белән эшләргә туры киләчәк. Ирандагы Кечек хан хәрәкәтенә дә битарафлык күрсәтеп хаталанабыз кебек.
– Буржуаз милләтчеләрне якларга, хупларга чакырасызмы?!
– Халык массалары кемгә иярә, без шул җитәкчегә йөз тотарга тиеш, диеп беләм.
– Тиеш… – дип, янә, ияләнгән гадәтенчә, кулын гына селтәде Сталин. – Акыл сатарга яратасың. Менә нәрсә, анда Ленин тирәсендә ниндидер төрек, әфган милләтчеләре бутала башлады. Шулар белән безгә элемтә урнаштыру кирәк… Бу эшне син, бары тик син генә башкарып чыга аласың, Мирсәет.
– Ярый, иптәш Сталин, мин кызыксынырмын…
Күңеленнән уйлап куйды: әллә Ленин өстеннән контрольлек кылучы итәргә җыенамы ул аны?! Үзе өчен бик кирәк булганда гына, әңгәмәдәшенә, шул рәвешле якын итеп, исеме белән дәшә торган гадәте бар Сталинның.
Әңгәмәне тәмамланды дип, чыгу юлына юнәлгән Солтангалиевне бераз тоткарларга кирәк санады Сталин. Чөнки үзе өчен әлегә бигүк ачык булмаган нәрсәләр күңеленә тынгылык бирми иде.
– Мирсәет, син ничек уйлыйсың, иптәш Ленинның төрек мәсьәләсендә активлаша төшүе ни сәбәпле булыр?
– Ильич өчен җавап бирә алмыйм, иптәш Сталин.
– Шулай да?..
– Монда гаҗәпләнер урын юк, дип беләм, иптәш Сталин. Төркия – безнең ут күршебез.
– Күршеләр аз түгел алар… – дип, әңгәмәдәшенә куәт биреп торды Сталин, тагын да ачыграк җавап көтеп.
– Көнбатыш тарафта – империалистлар. Аңлашылса кирәк.
– Көньякта һәм Көнчыгышта да күршеләр аз түгел. Төркия – шуларның берсе генә… Һәм иң зурысы да түгел.
– «Зур» яисә «кечкенә» дигән нәрсә – чагыштырма төшенчә, иптәш Сталин. Төркиягә мөнәсәбәтле ул кызыксыну табигый булса кирәк, һәм менә ни сәбәпле. – Кулындагы бармакларын бөгә-бөгә санарга кереште Солтангалиев. – Беренчедән, Төркиядә милли-азатлык хәрәкәте көчле. Димәк, бу – безне Көнбатыш империализмына мөнәсәбәттә берләштерә торган фактор. Икенчедән, Россиянең өчтән берендә диярлек төрки милләтләр яши. Бу шулай ук искә алынырга тиешледер. Өченчедән, Төркия – Кара диңгез дигән сүз, ул – чит мәмләкәтләр белән элемтә юлы… Әлбәттә, башка сәбәпләр дә җитәрлек, әмма болар белән исәпләшмәү бүгенге шартларда мөмкин түгел.
Дикъкать белән тыңлап торды югыйсә. Күңеленнән, карале син моны, дөрес фикер йөртә, дөрес аңлата бит, дип хуплап та барды әле. Әмма Сталин үзе булып калды. Бу очракта да рәхмәттән качу юлын тапты бит әнә. Үзалдына мыгырданып, битараф кына әйтеп куйды:
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.