Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 19 (всего у книги 36 страниц)
– Бер яңалык та ачмадың. Болар миңа күптән мәгълүм иде…
Хәер, Мирсәет үзе дә яңалык ачам дип сөйләмәгән иде бит.
* * *
Сталин белән ике арада булып узган шул сөйләшүдән соң атна-ун көн үттеме икән, Солтангалиевне Ленин янына чакырттылар.
Очрашып, ике-өч авыз сүз белән хәл белешкәч тә, Владимир Ильич аңарга чакыруының сәбәбен аңлатты.
– Иптәш Солтангалиев, – диде ул гадәтенчә әңгәмәдәшенә сынаулы, хәйләкәр карашын төбәп. – Тагы ярты сәгатьтән миндә Төркиядән килгән вәкилләр булачак. Шул сәбәпле үтендем керүегезне. Иң элек, киңәш-табыш итеп алыйк. Һәм берочтан тәрҗемәче буларак та ярдәмегез кирәк булыр…
– Кулдан килгән кадәрле ярдәм итәргә әзермен, Владимир Ильич, – дип, үзенең бик теләп ризалашуын белдертте Мирсәет.
Гадәттә, Төркия, Әфганстан вә Иран вәкилләре килгән чакта, алар белән тәрҗемәче сыйфатында Габдерәшит казый Ибраһимов яисә Муса Бигиевнең чакыртылуы мәгълүм иде аңа. Ленинның мондый йомыш белән Солтангалиевкә беренче тапкыр мөрәҗәгать итүе.
– Кемнәр килгәнлеге мәгълүмдер бит, Владимир Ильич?
Сорау урынлы иде, күрәсең. Җанланып аңлатырга кереште Ленин:
– Хикмәт нәкъ әнә шунда инде. Кемнәр килгәнлеге мәгълүм дә, шул ук вакытта түгел дә кебек. Гомумән, без бит төрекләрне, шул исәптән Төркияне дә, бик аз беләбез. Белгән атлы булсак та, бик гадиләштереп, әйтер идем, примитивлаштырып күрергә, аңлатырга омтылабыз. Үзебезне һәркемнән югары, акыллырак санау, бөек державачылыктан арына алмыйбыз. – Ильич үзенең каршысында яткан бер кәгазь кисәген сузды Мирсәеткә. – Исемнәре мәгълүм, таныша торыгыз. Әмма, асылда, кем булуларын әйтү кыен… Булган мәгълүматларның да очы очка ялганмый кебек.
Исемлекне күздән кичереп чыкты Мирсәет. Колакка чалынган кешеләр күренә, әмма ашыгып нәтиҗә ясарга һәм шул нәтиҗәне Ленинга сөйләргә кирәк тапмады. Үзе сорау белән мөрәҗәгать итте:
– «Мәгълүматларның очы очка ялганмый» дигән сүзне ничек аңларга, Владимир Ильич?..
– Бик гади итеп. Бер карасаң, һәммәсе «кемальче» ләр, ә икенче яктан, үзләрен социалист яисә коммунист дип тәкъдим итәләр. Беренчеләренең ни рәвешле төрек коммунистларын Кара диңгез төбенә батырганлыгын сиңа сөйләп торасы юк.
– Әйе, – дип, башын түбән иде Солтангалиев. Мостафа Сөбхи һәм аның фикердәшләрен югалту ачысы әле дә йөрәген чеметеп-чеметеп куя иде.
– Мостафа Кемаль кешеләре арасында коммунистлар булмас. Әмма яшь төрек җөмһүриятенең большевиклар Россиясе белән тату яшәргә омтылуына мин ышанам. Күреп сөйләшми торып нәтиҗәләр ясау мөмкин түгел, Владимир Ильич.
– Килешәм, – диде Ленин, гөманлап утыруны шулай ук артык эш санап. – Әмма сиңа тагы бер соравым бар әле. Әйтә алмассыңмы: без бу «кемальче» ләрне нинди дә булса идея белән үзебезгә җәлеп итә алабызмы?
– Алабыз, – дип, алдын-артын уйламастан әйтеп салды Мирсәет. Шуннан соң гына беркадәр уйга калып торды. Күңелендә йөрткән, үзе өчен ифрат дәрәҗәдә кадерле һәм әһәмиятле булган бер уй-фикере белән уртаклашырга ният итте ул, ниһаять. – Әле соңгы араларда гына бер төрек галименең яңа хезмәте белән таныштым мин, Владимир Ильич. Зыя Гөкальпның төреклекнең асылы хакындагы хезмәте белән.
– Йә-йә дәвам итегез, – дип кызыксынуын белдерде Ильич. – Төреклекнең асылы нидән гыйбарәт була икән?..
– Бүгенге Россиядә бик күп төрки халыклар яши. Алар төрле дәвер һәм төрле язмышлар белән бер уртак тамырдан чыгып аерылган, сибелгән. Дөрес, бездә бу уртаклык, рух һәм тарих уртаклыклары хакында сөйләү гадәткә кермәгән. Аерымлыклар хакында сөйләү, үзгәлек эзләү дәрәҗәле эш бездә. Әмма төрекләр башка… Россиядә яшәгән һәммә төрки халыкларны үз туганнары дип саныйлар анда… Әйтик, Татарстан, Башкортстан артыннан башка төрки халыклар да – Казах, Үзбәк, Төрекмән, Кыргыз, Азәрбайҗан, Якут һәм Чуваш республикалары игълан ителеп, шулар һәммәсе Советлар Россиясе эчендә бер төрки конфедерациягә берләштерелсә, Төркия безнең мәңгелек юлдашыбызга әверелер иде.
– Әйе, әйе, – дип куйды Ленин. – Сезнең бу хакта миңа сөйләгәнегез бар иде кебек инде. Бу юлы да кистереп җавап бирүемне көтмәгез, һәм сезгә дә, иптәш Солтангалиев, милли хисләр һәм милли тамырдан элегрәк, сыйнфыйлык һәм барлык милләт хезмәт ияләренең пролетар бердәмлеге хакында ешрак уйланырга киңәш итәр идем.
Бер мәлгә тынлык урнашып торды. Солтангалиевнең үз сүзләренә мөнәсәбәт белдерүен көтә иде Ильич. Ә Мирсәетнең исә үз уйларында чуалган чагы.
– Ник дәшмәдегез, иптәш Солтангалиев, әллә сез башка фикердәме? – дип, сорарга кирәк санады Ленин.
– Килешәм, Владимир Ильич. Әмма туганлыкны һәм милли хисне «сыйнфыйлык» төшенчәсе яисә шактый абстракт булган «интернационализм» сүзе белән капма-каршы кую яисә алмаштыру дөрес түгелдер дип саныйм.
– Сезнең сүздә дә хаклык бар. Ләкин без иң элек большевик бит әле.
– Иң элек – Кеше! Бары шуннан соң гына большевик, Владимир Ильич…
Ленин, Мирсәетнең логикасын ошатыпмы, әллә үҗәтлегенә сокланып, башын чайкап куйды, мөлаем елмайды. Ни уйлаганлыгын һич беләм димә…
Нәкъ шул мәлдә, ишек ачыла төшеп, кунакларның кабул итү бүлмәсендә икәнлекләре хакында хәбәр иттеләр.
– Бер минуттан керергә рөхсәт, – диде Ильич, катгый аваз белән.
«Бер минут» дигәне шул икән, Мирсәеткә бирәсе соравы калган.
– Мостафа Кемальгә сәяси оппозиция бармы, булса, аның башында кем тора, белмисезме, иптәш Солтангалиев? – дип, өстәл тартмасыннан ашыгычлык белән ниндидер кәгазь эзләргә кереште Ильич.
– Яшь төрекчелек хәрәкәтенең үзе эчендә ул каршылык. Аның башында Кара Бәкер паша тора дип беләм.
– Әйе, шул үзе, – дип, җанланып куйды Ильич. Югалткан кәгазен эзләүдән туктады. Мирсәет авызыннан ишеткән исемне, иҗекли-иҗекли кабатлап, каршындагы көндәлеккә теркәп куйды.
Ул арада теге минут узган иде, күрәсең, бүлмәгә Төркия вәкилләре килеп керде. Алар дүртәү иде. Һәммәсе кара костюм, буйлы ап-ак күлмәктән. Якалары кушылган җирдә килешле кара күбәләк. Хәрби кием һәм френчтан башканы белмәгән большевиклар даирәсе өчен боларның киенүләре үк гайре табигый иде, әлбәттә.
Керүчеләр, берәм-берәм килеп, иң элек Владимир Ильич белән, аннан шул ук тәртиптә Мирсәет белән ике кул биреп күрештеләр. Үзләре белән таныштырдылар.
– Йосыф бәй.
– Доктор Фуад.
– Хәлил паша.
– Әнвәр Бәрәкәтулла…
Боларның дүртенчесен, Әнвәр Бәрәкәтулланы, күреп белә иде инде Солтангалиев. Ул – Габдерәшит Ибраһимовның якын танышы һәм мәсләктәше. Байтактан Мәскәүдә бөтерелә.
Кунаклар урнашып, үзләренә олы хөрмәт һәм итагатьлелек күрсәтеп чәй тәкъдим ителгәч кенә, Владимир Ильич урынына утырды. Әңгәмәне башлап җибәрде. Мирсәет сөйләшүгә катышмады, бары тик тәрҗемә итү белән генә мәшгуль булды.
Әмма тора-бара аның өчен тәрҗемә ителми калган күп кенә башка мәгълүматлар да ачыкланды. Баксаң, бу рәсми делегация түгел икән, Мостафа Кемальнең ышанычлы вәкиле буларак, тагы атна-ун көннән Бәкер Сәми бәй киләчәк. Ә монда катнашучылардан исә Йосыф атлысы гына Мостафа Кемаль яклы сөйләшә. Ә Фуад һәм Хәлил-паша күбрәк Кара Бәкер паша тарафдарлары булып чыга икән. Бәрәкәтулла исә, Мәскәү хәлләрен белгән кеше буларак, сәяси әңгәмәгә артык катнашмады.
– Яңа Төркия тышкы сәясәттә Мостафа Кемаль пашаның «Өйдә солых, дөньяда солых» дигән сүзләре нигезендә яшәргә җыена. Күршеләр арасындагы сугышта җиңүче булмый. Большевиклар Россиясе белән дә Төркия имин вә аңлашып яшәүне кайгыртачак, – дип игълан итте Йосыф бәй.
– Үзебезнең Көньяк күршебез Төркиянең тыныч һәм тату яшәүгә йөз тотуын без һәрьяклап хуплыйбыз. Мостафа Кемаль әфәндегә шул хакта җиткерүегезне үтенәбез, – диде Ленин, ишеткәннәреннән күңеле булып.
Гомумән, әңгәмә ипле һәм үзара дустанә мөнәсәбәттә узды.
Ленинның Кремльдәге кабинетыннан Солтангалиев кунаклар белән бергә чыкты. Доктор Фуад исә Мирсәеткә Төркиядән алып килгән сәламнәрен тапшырды.
– Сезне Төркиянең дәүләт даирәләрендә дә яхшы беләләр, – диде доктор, әлеге очрашуга ихлас куанып. – Йосыф Акчура әфәнде сезнең хакта бик югары фикердә.
– Менә ничек, сез Акчура әфәндене күреп беләсезме? – дип җанланып китте Мирсәет.
Төркиядән килгән вәкилләр өчен исә Мирсәетнең соравы гаҗәп тоелды.
– Ничек белмәскә? Йосыф Акчура – Төркиядә киң мәгълүм зыялы вә могтәбәр затларның берсе. Аны белмәгән кеше юк. Ул – Мостафа Кемаль пашаның иң якын аркадашларыннан, – дип, бер-берен бүлдереп аңлатырга кереште кунаклар.
Мирсәет өчен яңалык иде болар. Акчураның укымышлы зат булуын белсә дә, ул кадәр үк дип уйламый иде.
– Сез үзегез дә төрек халкының үз улыдай якын кеше безгә, – дип, янә Мирсәеткә олылау сүзләре тезеп китте доктор Фуад. – Без сезнең исем белән, Россиядә шундый дәрәҗә вә хөрмәткә ирешүегез белән горурланабыз һәм, бер җай чыгуга ук, Төркиягә кунакка чакырабыз… Бу хакта сезгә Зыя Гөкальп әфәнде дә хәбәр итүебезне үтенде.
Мирсәеткә янә дә гаҗәп тоелды.
– Димәк, сез Зыя әфәндене дә беләсез?..
Бер-берләренә карап, тагы елмаешып алды Төркия вәкилләре.
– Милләт язмышы өчен җан аткан һәммә кеше иң олы дан вә дәрәҗәгә лаек Төркиядә, – дип аңлатучы бу юлы Йосыф бәй иде. – Зыя Гөкальп һәм Йосыф Акчура әфәнделәр нәкъ шундый. Үзләрен төрек санаган һәр адәм белер аларны.
«Менә ничек! Бездә исә милли хисне дөньяга чыгармауны хуп күрәләр. Чыгардыңмы, сине гаеплиләр, шундук яманат тагалар үзеңә. Милләтне кайгырту, милләткә хезмәт итү дәрәҗә саналган илләр, җирләр дә бар микәнни бу дөньяда?..» Мирсәетнең күңеленнән шундый уйлар үтте. Ул хакта тел тибрәтергә базмады, әлбәттә. Доктор Фуад сорап куйды аңардан:
– Ә сез коммунист бит, шулаймы, Мирсәет әфәнде?
– Әйе, чын коммунист… Нәрсә, әллә коммунистларны бик өнәп бетермисезме?
– Түгел, әмма, – дип, танышларына карап елмаеп алды доктор. – Шулай да «коммунист» – коммунист инде ул.
– Ни генә димәгез, коммунизм – кешелекнең киләчәге, туганнар, – дип әйтми булдыра алмады Солтангалиев һәм шаярган атлы сорап куйды: – Төркиядә дә Совет хакимияте урнаштыру мәсьәләсе көн тәртибенә килүе ихтимал бит көннәрнең берендә. Сез ничек уйлыйсыз?..
Сәерсенеп, үзара карашып алды төрекләр. Әмма арадан берәве, әлеге дә баягы доктор Фуад, шаяруны аңлаган булып чыкты.
– Бөтен дөньяда коммунизм төзесәгез, без генә торып калу килешмәс, шулай бит, ә, – дип көлдерде ул янәшәсеннән атлап килүчеләрне. – Ул очракта уйлап карарга ярый… Әмма иң соңгы очракта гына, шулай бит…
Җавапның бусын ишетмәгәнгә сабышты Солтангалиев. Һәм бүтән сәясәт хакында сүз кузгатмаска тырышты. Файдасыз!
…Тагы берничә айдан Мәскәүдә Төркиянең илчелеге ачыла. Шул тантана уңае белән чакырылган санаулы гына кунаклар арасында Мирсәет Солтангалиев тә була. Гомумән, егерменче еллар башында Төркия һәм Совет Россиясе арасында төзелгән һәммә килешү вә мөнәсәбәт ачыклауларның үзәгендә кайный ул. Төрекләр арасында «Төркиянең якын дусты» дигән бәя казанса, Үзәк өчен Көнчыгыш мәсьәләләре һәм аеруча Төркия буенча иң дәрәҗәле сәясәтче санала.
Шулай да… Мирсәетнең Төркия белән Советлар иле арасында яхшы күршелек мөнәсәбәтләре урнаштыру юлында җан атып йөрүе кайберәүләрнең эчен пошырган, күрәсең.
Көннәрнең берендә Солтангалиевнең Милләтләр эше буенча халык комиссариатындагы эш кабинетына Осман Дивеев килеп керә. Кырымда эшләүче «сул» коммунист буларак билгеле кеше, әмма аралашкан яисә кайчан да булса сер бүлешкән якыны түгел.
Тәкъдим ителгән урынга утырганчы ук, Мирсәет адресына комплимент вә төрле мактау сүзләре тезә башлады теге. Аның бер сәбәпсезгә шулай боргалануы, ялагайлануы алдан ук сагайтып куйды. Чөнки яхшы мәгълүм: нинди дә булса адәм, яныңа кереп, сине урынлы-урынсыз мактарга керешсә җүнлегә түгел. Белеп тор: ул синнән йә ни дә булса алырга, каерырга дип килгән, йә куеныңа кара елан булып уралырга йөрүче. Осман Дивеев хакында алай уйларга нигез булмаса да юкка түгел иде бу.
Ниһаять, Мирсәетнең бөтен Көнчыгыш халыклары өчен горурлык булуын кат-кат искәртеп, һәммә төркиләр исеменнән мең рәхмәтләр җиткерде Дивеев.
– Мирсәет туган, мин сезгә үз йомышым белән түгел, – дип, пышылдауга күчте ул бераздан, олы сер сөйләгәндәй аның колагына таба үрелә төшеп.
Солтангалиев исә, киресенчә, тавышын күтәрә төште.
– Тыңлыйм. Кем йомышы белән?.. Кем җибәрде сезне монда?..
Сорау көтелмәгән булдымы, сискәнеп китте чакырылмаган кунак. Як-ягына карангалады. Фикере дә бер мәлгә чуалып алгандай булды.
– Кем җибәрсен! Юк, юк, мин үзем килдем. – Күзләрен челт-челт йомгалады һәм шунда гына, үзенең чынлап та кеше йомышы белән килүен искә алып, ихтыяр көчен җуйды.
– Кем йомышы белән килдегез дим, иптәш Дивеев?
– Менә каушап калдым бит әле, Мирсәет туган. Сезне олылаудан, буй җитмәс каһарман санаудан ул шулай…
Тагы төчеләнә башлады… Мирсәетнең тешенә сылана иде инде бу төчелек.
– Тыңлыйм сезне.
Янә пышылдауга күчте Дивеев.
– Мине сезгә, Мирсәет туган, Төркиянең илчесе Мохтар бәй җибәргән иде. Ашыгыч рәвештә очрашырга тели ул сезнең белән.
Аркасыннан кырмыскалар йөгерешеп узгандай булды. Куркудан түгел, чөнки куркырга бер сәбәп тә юк. Эчке бер сиземләүдән иде бу.
Мирсәет озак көттермәде, шундук ярып салды:
– Мохтар бәй минем кайда эшләвемне белә. Ә нигә аңа сезне җибәрү кирәк булды икән?.. Минем ишек һәрчак ачык.
– Юк, юк, – диде кунак, кабаланып. – Ул сезнең белән икәүдән-икәү, конспиратив рәвештә кеше-кара күзенә чалынмый торган җирдә очрашырга тели.
– Кабинеттан да тынычрак җир юк сөйләшү өчен. Күрәсең, без монда икәүдән-икәү генә. – Урыныннан торып, ишекле-түрле йөренергә кереште Солтангалиев. Үзен шул рәвешле беркатлыга санап, тикшерергә ният итүләренә эче пошты, гарьләнде ул.
Осман Дивеев исә җавап көтә. Үз ролен яхшы уйнаган актёр кебек, канәгать бер кыяфәт белән утыруын белә.
– Сезнең эшләрегез күптер, Мирсәет туган. Бер-бер яшерен урын һәм вакытын әйтегез дә, мин китәрмен. Мохтар бәйгә ни дим?..
Аның каршысына ук килеп тукталды Солтангалиев. Күзләренә текәлде. Тегенең исә күзләре терекөмеш сыман читкә йөгерде – карашны күтәрә алмады.
– Сине кем җибәрде?! – дип, кинәт тавышын күтәрде Мирсәет.
Дивеев калтыранып куйды.
– Юк, юк, һичкем җибәрмәде… Ә-ә, Мохтар бәй йомышы белән килдем.
– Ахмак, – дип кычкырды Солтангалиев. – Мохтар бәй, күрергә теләсә, мине җир тишегеннән таба. Әйт, сине кем җибәрде?!
Дивеев кызарып чыкты, куркуга калды. Бүртенде.
– Һичкем җибәрмәде.
Ишеккә аркылы барып басты Мирсәет. Кобурасын ачып, кулына пистолетын алды һәм тавышын беркадәр баса төшеп, әмма катгый итеп кабатлады.
– Әйт: кем җибәрде!.. Өчкә тикле саныйм… Бе-ер… Ике-е…
Җан кадерле ул! Сикереп торды Дивеев, күзләре – маңгайда. Ялварырга кереште.
– Юк, санама, әйтәм… Ата күрмә… Ата күрмә, зинһар… «Ике» дә тукта… «Өч» димә… ГПУдан җибәрделәр.
Пистолетын кире урынына тыкты Солтангалиев һәм чакырылмаган кунак өчен ишекне киереп ачып куйды.
– Бар, югал күземнән, – булды сүзе. Артык берни әйтә алмады. Йодрыкларын йомарлап, тәрәзәгә барып капланды.
Урамда 1922 елның буранлы-карлы феврале хөкем сөрә иде.
* * *
Борчу һәм бәхетсезлек бер ялгызы йөрми, диләр. Нәкъ шул көнне аңарга Урта Азиядән бер хат килеп төште. Мирсәет өчен таныш булмаган мөгаллимә хатын язган. Мәктүптә моннан берничә айлар элек Төркестанда Рауза Чанышеваның, ягъни беренче хатынының, тифтан вафат булуы хакында хәбәр ителгән. Җиде яшьлек кызлары Рәсидә караучысыз торып калган.
Кыска гына хатны кат-кат укып чыкты Мирсәет. Бугазына килеп тыгылган авыр төер сулыш алырга ирек бирмәде, күзләренә килгән кайнар яшь тамчыларын да тыя алмады ул. Ишеген эчке яктан бикләде дә буранлы урамга чыккан салкын тәрәзәгә барып капланды. Алай да шул тәрәзә бар. Тәүге мәхәббәте булган Раузаның үзе өчен ни дәрәҗәдә кадерле булганлыгын шунда гына аңлады диярсең… Үлем хәбәре барысын да, хәтта хыянәтне дә оныттыра икән. Еракта япа-ялгызы торып калган, инде менә ничәнче ай әти-әнисез яшәргә мәҗбүр булган кызы Рәсидәне кызгану да бар иде ул күз яшьләрендә. Рәсидә…
Солтангалиев, шундук Төркестан белән элемтәгә чыгып, кызын Мәскәүгә кайтару хәстәренә керешә. Озак та узмый, Рәсидәне Мәскәүгә китерәләр. Ул Фатыйма белән үз әтисе Мирсәет гаиләсендә яши башлый.
XIV
Мирсәет Солтангалиев кабинеты. Эш өстәлендә шахмат тактасы. Тактаның бер ягында – Мирсәет, икенчесендә – Лев Троцкий. Шахмат уйныйлар, һәр йөрештән соң Троцкий вәкарь белән кемнәндер көлеп, шаярып ала. Мирсәет тә үзен иркен тота, Троцкийга тиң итеп.
Троцкий: Йә дустым, синең йөреш. Татар барда – хәтәр бар, диләр иде кебек… Күрсәтегезче, нинди мәкерле уй икән такыр башыгызда…
Мирсәет: Баш такыр түгел түгелен… Мәкергә дә бирелгән юк… Шулай да исәп бирешергә түгел. Әйтик, кайсыдыр ки, менә болайрак йөреп куйсак, «хәтәр бар» дигәнегез хак булып куймагае…
Троцкий (бераз уйга калып тора): Мөселманнар һөҗүм итә дисең инде. Кара инде, кысрыклый ук башлаганнар түгелме соң үземне? Солдатлар шәп, такыр башлы булсалар да, солдатлар шәп шул сезнең. Чарасыз калдыралар түгелме?
Солтангалиев: Хәрби комиссарга шулай ярыймы, Лев Давидович, Самара өчен көрәшкәндәй хис итегез үзегезне. Сез – полководец.
Троцкий: Әйе, полководец. Әмма пешкалар, синеңчә әйтсәк, солдатлар, бик пассив. Самара өчен көрәшкәндә, Идел егетләре ут иде шул минем. Татарлар аеруча шәп сугышты…
Солтангалиев (җәт кенә җавап йөрешен ясап куя):
– Революция һәм азатлык өчен булганда көрәштек һәм көрәшәбез дә анысы.
Троцкий (башын югары чөеп муен астын кашып ала. Бу – аның гадәтенә кергән хәрәкәт): – Сез көрәштегез, бәхәсләшмим, хак сүз, һәм көрәшерсез дә… Ышанам. Ә без аның каравы менә шах бирәбез.
Мирсәет (сискәнгәндәй, урынында кыбырсып куя. Аның өчен бу көтелмәгән йөреш була): Ничек, каян килгән «шах» булды әле ул?
Троцкий: Хәрби стратегия җимеше, иптәш Солтангалиев! Ягез, мөселманнар комиссары ич сез, югалып калмагыз алай. Мөселманнар комиссары ни әйтә?..
Эреләнеп киткән Троцкий урындыгына сөялеп атынырга ук керешә, аягын аякка атландырып, куллары белән хром итек кунычын хәстәрләп ала. Минем эш эшләнгән, янәсе. Әйдә, иптәш, ват башыңны.
Солтангалиев: «Шах» дисез инде, алай булгач. Кызганыч, солдатлар шәп иде шул, солдатлар… Сул флангтан кысрыклап ук баралар иде.
Троцкий: Солдатлар көрәшә, комиссарлар җиңү яулый, Солтангалиев иптәш… Әлегә шах кына…
Солтангалиев: Дөрес аңласам, Лев Давидович, тиздән мат игълан итәчәкмен дигән сүзегезме?! Ашыкмагыз, сабыр итегез, безнең солдатлар ни дип әйтер бит әле. Җиңелү белән килешерләрме?.. Әгәр дә мәгәр без, әйтик, менә мондыйрак күчеш ясап алсак.
Бу йөрешен шактый уйланып һәм сагая төшеп ясый Мирсәет.
Троцкий: Гаҗәп түгел. Солдатларыгыз үҗәт. Ә король һәм офицерларыгыз битараф. – Кет-кет көлеп ала. – Нәкъ үзегезчә килеп чыга.
Солтангалиев: Җиңелергә теләми татар егетләре. Җиңелүнең ни икәнен белми…
Троцкий (янә бөтен игътибарын шахмат тактасына юнәлтеп эшкә керешә. Ләкин тел тегермәне тартудан туктамый): Җиңелергә телиме-юкмы, әмма ярык тагарак янында утырып калачаклар. Җиңелү белән килешү-килешмәү – сезнең эш анысы. Тырмашыгыз, әйдә. Сез тырмашкан арада, без, гадәттәгечә, югарырак үрмәли торыйк булмаса. Әйтик, менә болайрак итеп. – Үз хәрәкәте һәм сүзләреннән үзе үк кәефләнеп, филен кулына алып баш өстендә болгап торганнан соң, аны тактаның иң югары башына менгезеп утырта. Аннары, канәгать кеткелдәп, сакал очын сыпыргалап куя.
Солтангалиев: Уйлап җиткермәдегез кебек, хөрмәтлем. Уңга-сулга күз төшерергә оныттыгыз кебек.
Троцкий (шундук сүз кыстырып ала): Югарыга үрмәлим дисәң, уңга-сулга каранмыйлар. Мир… (озак кына пауза ясап тора) Сәет дустым минем. Башта менеп кунакларга кирәк, аннан инде карангаласаң да ярый. Артыңнан үрмәләүчеләр булса, ике уйлама – тибеп очыр. Янәшәңдәгеләргә терсәк белән төрткәләп ал. Белеп торсыннар кем икәнлегеңне… Югарыдагыга башыңны как, тешеңне күрсәтергә өлгерерсең, ашыкма.
Солтангалиев: Бу кадәресе шахматка кагылышсыз кебек, Лев Давидович.
Троцкий (кабынып китә): Шахмат һәм революция бер үк законнарга буйсына, дустым Мирсәет. Кем көчле, шул түгел, мәкерлерәк булганы өстен чыга. Аннан килеп, шахматта да, революциядә дә гавам, сезнеңчә әйтсәк, солдатлар сугыша, кан коя. Ә корольләр җиңә.
Солтангалиев: Сезнең бу фәлсәфә эшче-крестьян революциясенә кагылмый торгандыр, шәт…
Троцкий (янә урындык аркасына ятып чайкалып куя. Мирсәеткә сынаулы карашын төбәп елмаю чыгара йөзенә): Эшче-крестьян ничек эшләгән булса, шулай ук эшләячәк. Иң зур байлык – куллары. Корсагын тутырганчы ашарына да бирсәң, патшадан да, революциядән дә берни таләп итми ул. Хезмәт кешесенә күп кирәк түгел аңа. Ә эшләмәгәнгә кирәк, күпме генә алмасын, һаман җитми…
Солтангалиев: Революция патшаны төшерде. Патша юк. Без һәммәбез эшче-крестьян вәкилләре…
Троцкий: Патша юк, әмма тәхет өчен көрәш дәвам итә. – Карашын еракка төбәп, чын-чынлап уйга калып тора беркавым. – Көрәшнең кыза гына барган чагы, Мир… Сәет. Шахмат уены дәвамлы, әле партия тәмамланмаган. Кем «шах» игълан итәр дә, кем «мат» куячагын белгән юк әле, Мир…
Шунда, ишекне аягы белән төртеп ачып, кабинетка Сталин килеп керә. Исәнләшми, сәламләшеп тормый, тәрәзә катына, түргә уза һәм төребкәсен имә-имә, еракка текәлеп тора. Әйтерсең лә ул чит кеше кабинетына кермәгән, әйтерсең лә бүлмәдә аңардан башка һичкем юк.
Мирсәет хуҗа буларак дәшми кала алмый, әлбәттә.
– Утырыгыз, иптәш Сталин, ял итеп алыгыз, – дияргә мәҗбүр.
Ә теге исә, паровоз сыман, куе төтен белән генә җавап бирә. Күренеп тора: Солтангалиевнең Троцкий белән шахмат уйнап утыруы ошамый аңарга.
Троцкий үзен, берни булмагандай, элеккечә иркен тотуында дәвам итте. Дөрес, аның да сүзләрендә «Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» дигәндәй, Сталинга төбәлгән ым пәйда булуын Мирсәет сиземләми калмый.
– Партия дәвам итә. Кем җиңәчәген әлегә әйтеп булмый, – дип, янәсе, үзалдына сөйләнә бирә. – Шахмат ул, Мир… Сәет, гаҗәп уен… Үзен җиңүчегә санап борын чөючеләр шундый оттыралар ки кайчак… Шундый оттыралар…
Сталин, муенын ипле генә борып, тырнагына эләккән җанварга караган арыслан сыман, карашы белән өстәл артындагыларны айкап алды. Әмма дәшмәде. Үзенә игътибар яисә киная юклыгына ышангачтын, янә элгәрге ноктасына текәлде.
Солтангалиев: Шахматта оттыру нәрсә?.. Революция оттырмасын. Бөтендөнья революциясе…
Ни генә димә, яннарына килеп керүче Мирсәетнең дә, Троцкийның да сүз сөрешенә шактый тәэсир ясады. Алар үзләре моны сизә идеме икән, юкмы, һәрхәлдә, Сталин аларның ихлас түгеллекләрен ачык тойды.
Хәер, Лев Троцкий, аңлы рәвештә, ишектән керүчене оскыртырга атлыгып тора иде кебек.
– Һәр кешене үзең белән тиңләргә ярамый, Мир… Сәет. Оттыру ул һичкайчан һәм берәүгә дә җиңел түгел. Әйтик, кайберәүләр ни өчен шахмат тактасыннан өркә дип уйлыйсың?! Оттырудан курка чөнки. Җиңелүдән… Дәрәҗә төшүдән. Җиңмиләр дә… Җиңелмиләр дә…
– Шахматта җиңелдем дип кенә төшә торган дәрәҗә – дәрәҗә булмый торгандыр.
Мирсәетнең кинаясез, бер ихласлык белән әйтелгән сүзләрен көтеп кенә торган диярсең, Троцкий шундук аны күтәреп алды.
– Ә кайберәүләрнең дәрәҗәсе шул чамадан артык та булмый, Мир… Сәет. Мин беләм андыйларны. – Һәм шундук, канәгать киерелә төшеп тамагын кырып куйды. – Әллә бер дә очратканың юк идеме андыйларны?..
Сталинга ишарәләве гадәтенчә, аның белән булышуы икән, әле яңа төшенеп алды Мирсәет. Сталинның мин-минлеген һәм гел юктан гына да кәефе кырылганны белгәнгә күрә, аны үртәүче Троцкийга җитди карашын текәде. Тәрәзә каршында аларга арка куеп басып торучыга ымлап, миһербанлылыкка чакырды: «Минем кабинетта чагында булса да газаплама инде үзен», янәсе.
Ул да түгел, Сталинны күргәч тә тынычлыгын югалткан Троцкий (бу халәтен ул үзе күрсәтергә теләми иде, әлбәттә) шахмат тактасында берничә җавапсыз йөрештән соң шактый катлаулы хәлгә юлыкты. Мирсәеттә дә мин-минлек юк түгел, Сталин барында оттыручы, җиңелүче булып күренәсе килми иде аның.
Шахмат тактасы артында да, тормыштагыча, үзен иркен тоткан Троцкийның исә үз-үзенә ышанычы чамасыз: җиңелүдән котылуның ничек тә бер җаен табарына өметен өзми.
Көтмәгәндә, уйламаганда, ул янә һөҗүмгә күчте. Әмма бу юлы шахмат тактасы артында түгел, кинаяләп сөйләшүдә тиңе булмаган телен эшкә җикте.
– Нәрсәдер уен бармый башлады бит әле, Мир… Сәет.
Ә Солтангалиевнең исә кәеф начар түгел.
– Ә мин үзем болай зарланмыйм…
Троцкий ниятләгән ролен артистлардан да болайрак осталык белән башкарырга кереште: киерелеп алган булды, махсус йөзен чытты. Тактадагы партиягә кул селтәде тәмам.
– Бүлмәң кысан димме, сулыш алырга кыенлашкан кебек.
Сталин, тирән итеп суырган төтенен күкрәгеннән кире чыгарырга онытып, бермәл югалып торды сыман. Әмма һичнинди аваз чыгармады.
– Бүлмә иркен, миңа һава җитә, – диде Мирсәет. Ләкин шундук, беркатлыга сабышып, форточканы ачып килде. – Тәмәке төтененнән түгелме?..
– Төтендә түгел хикмәт… Сөремле агачы кала ич… Форточка гына түгел, тәрәзәләрне киереп ачканда да җанга тынгылык иңмәс, – ди-ди кыбырсынды Троцкий аның саен. Бугазын ышкыган атлы булды, борын очларын сыпыргалады. – Күңел болгана, Мир… Сәет, косасы килә, үләм, – дип, сикереп торып басты.
Тәмәке исеннәнме дисәң, беренче генә кат түгел, утырышлар, кагыйдә буларак, ул елларда һаман тәмәке төтене астында уза иде. Ул да түгел, Троцкий, шак-шок басып, ирен читләрендәге көлемсерәүне Мирсәеттән яшермичә, туры ишеккә юнәлде.
– Яхшы гына уйнап утыра идек югыйсә, – диде ул Мирсәеттән гафу урынына. – Бүлмәңә әллә ниткән кисәү агачы ташладылар. Мондый шартта шахмат уйнап булмый, Мир… Сәет. Исән чакта китеп котылыйм, сулыш буыла юкса.
Ишек сыкрап ачылды һәм шапылдап ябылды. Сталин, ничек басып торган булса, шулай торуын дәвам итте. Әйтерсең берни ишетмәде һәм аңламады. Тагы ике-өч мәртәбә төребкәсен имеп өргәннән соң гына, бүлмәгә йөзе белән борылды. Карашын Мирсәеткә төшерергә ашыкмады. Үзалдына дәшкән сыман, әмма бүлмәне яңгыратып:
– Үз-үзеннән качты. Җиңелүдән… Котылгысыз җиңелүдән, – диде.
Шахмат тактасына күз дә салмады Сталин. Сүз ул хакта түгел иде, әлбәттә. Сталин өчен шахмат – вак эш, юк нәрсә ул. Әнә аның күзләре билгесез ераклыкка төбәлгән, ул уйлый. Партия язмышы, ил язмышы… Халыклар һәм милләтләр язмышы өчен кайгырту сыйган, имеш, аның ярым кысыла төшкән күзләренә…
Форточкадан өермә булып бәреп кергән кайнар җил трубкадан күтәрелгән төтенне ишеккә таба куалады.
Борынын тартып куйды Сталин. Ютәлләп алды.
Шахмат тактасын җыйгач, Мирсәет Сталинга янә урын тәкъдим итте.
– Форточканы ябыйк, – диде Сталин салмак кына – Троцкийның исе чыгып бетте булса кирәк.
Дәшмәде Мирсәет, арысланнар сугышканда катышмау кулай икәнлекне яхшы белә ул. Троцкийга кушылып Сталинга мөнәсәбәтен белдермәгән кебек, Сталинга кушылып Троцкийны гаепләр сәбәбе дә юк аның. Һәр икесенә бер дәрәҗә дустанә мөнәсәбәт сакларга омтыла.
Урын тәкъдим иткәндә битарафлык күрсәткән Сталин, ниһаять, кабинет түрендә торган креслога барып түнде.
Мирсәет тә, өстәл астындагы урындыкны тарта төшеп, аның каршысына утырды.
– Борчуларыгыз бармы, иптәш Сталин? Кәефегез кырылгандай күренә.
– Коммунистларда кәеф кайгысы булмый, – дип, кистереп куйды ул.
Мирсәет ни дияргә белми, бермәл сүз таба алмый торды. Гомумән, Сталин белән әңгәмә кору җиңел эш түгел. Уен-көлке, шаяруның ни икәнлеген белми. Хәл-әхвәл сорашмас, киңәш бирмәс.
Тимер кебек салкын караш, тимер сыман җансыз, әмма саллы сүзләр. Кушаматка алган Сталин фамилиясе шулкадәр дә җисеменә килешеп торыр икән.
Дәшмәү, бер ноктага текәлеп, салмак кына төребкә имеп утыру Сталинның стихиясе, яшәү рәвеше иде. Аның өчен бу – гадәти хәл. Ә менә сүзсез, шөгыльсез утырырга мәҗбүр булган Солтангалиев ни эшләсен?! Җитмәсә, үз кабинетында…
– Чәйләп алабызмы әллә, иптәш Сталин, – дип дәште ул. Урыныннан җәт кенә торып, почмактагы нәни тартма өстендәге савыт-сабаны барларга кереште.
Әмма тәкъдименә җавап ишетмәде. Хәтта ым кагып ризалашырга яисә кире кагарга да кирәк дип тапмады Сталин. Ничек утырган булса, шул хәлендә утыруын дәвам иттерде, керфек тә какмады.
Мирсәет чәй хәстәрләвендә булды. Әле генә Троцкий белән шахмат уйнап утырган өстәлгә кырлы стаканнар китереп куйды, җыйнак савытка салынган бал утыртты.
– Менә башкорт балы да җибәргәннәр иде әле, иптәш Сталин, – дип, янә оеп калган халәткә җан кертмәк булды. – Кырмыскалыдан… Туган яктан килгән бал. Картайган көнендә әти умарта тота башлаган.
Үзен ишетүче, һич югында, ишеткән атлы итүче, рәхмәт әйтүче генә булмады.
Тимер чәйнек белән шалтыр-шолтыр килеп, җәт кенә кайнар суга барып килде Мирсәет. Үләннәр салып чәй пешерде. Бүлмәдә хуш ис таралды…
– Хәзер, иптәш Сталин, үзегезне дөньядагы иң тәмле чәй белән сыйлыйм… Бу чәйдә җиде төрле үсемлек чәчәге генә бар. Зәңгәр мәтрүшкә… Сары мәтрүшкә… Бөтнек… Ромашка… Гөлҗимеш… Юкә чәчәге… Кура…
Ә Сталин исә идәнгә төребкә көлен кага, Мирсәетнең сүзләрендә гаме юк. Кесәсеннән очлы тимерчыбык чыгарып, төребкә тишекләрен каезлый-чистарта. Бер-ике мәртәбә өреп тә алды төребкә тишегенә.
– Әле алар гына түгел, тагы әллә нинди үлән яфраклары да кушылган бу чәйгә. Рус телендә ничек аталганнарын гына белмим, һәммәсе – үзебезнең Кырмыскалы болыныннан, Тау Сеңер урманыннан. Туганнарым җыеп җибәргән, иптәш Сталин.
Кырлы стаканнарга хуш исле пар бөркеп торган кайнар чәй агыза Мирсәет. Балны кунакка табарак этеп куя.
– Табигать чәен чәчәк балы белән дә эчеп куйсагыз, бер сырхау да якын килмәс үзегезгә, иптәш Сталин. Рәхим итегез… Сезгә салкын тигән, йөткерәсез…
Алдына куелган балкашыгы янына, шапылдатып, төребкәсен ыргыта Сталин. Зәгыйфь кулын френч кесәсенә яшереп, икенчесен хуш ис бөркеп торган стаканга суза.
Мирсәет тә, ниһаять, күңеле булып, өстәл артына утыра. Рухланып сөйләргә керешә: остазын җылы әңгәмәгә чакыру аның исәбе.
– Үзебезнең Кырмыскалы су буйларын, Тау Сеңер күлләрен, андагы табигатьнең хозурлыгын юксынып яшим мин, иптәш Сталин. Болыннарындагы чәчәк исләрен, урман шавын, күл өстендәге төнбоекларын хәтерләп өзгәләнәм. Чирәмнәреннән яланаяк йөгергән чакларны сагынам, көтү көткән җәйләүләрне, печән чапкан аланнарны… Бөтендөнья революциясе җиңеп чыккачтын да, мин, һичшиксез, туган төбәгемә кайтачакмын. Туган җиреннән аерылган кеше, аны яратмаган, берөзлексез сагынып яшәмәгән кеше бәхетле саный алмый торгандыр ул үзен…
Ул арада Сталин бер-ике мәртәбә чәй йотып куя. Әмма Мирсәетнең сүзләренә колак салганга охшамый – битараф.
– Сезнең дә шундый хисләргә бирелгән чакларыгыз буладыр, иптәш Сталин! «Грузия» яисә «Гори» дигән сүзләрне ишеткәч тә, йөрәгегез сулкылдаган чаклар… Балачак узган туган яклар – үзенә бер могҗиза ич ул…
Кинәт… Чәй кабып алгачтын, ниһаять, Сталин да әңгәмәгә кушылды дисә… Ипле, карлыккан тавыш ишетелде:
– Ярату хисе – эчәк авыруыннан да яманрак нәрсә, иптәш Солтангалиев. Дөньядан ваз кичкән бәндәләр һәм француз буржуасы шөгыле белән мавыккансыз.
Көтелмәгән мондый борылыштан сискәнеп, югалып калгандай булды Мирсәет. Сталинның, дәшмиенчә байтак тыңлап утырганнан соң, уйламаган җирдән, шул рәвешле, бер-бер дорфа гыйбарә әйтеп ташлый торган гадәтен белә югыйсә. Әмма бу юлы, туган якның шагыйранә табигатен хәтерләп хозурланган, хыялда гына булса да балачак сукмакларыннан йөгереп узган мәлдә, андый сүзләр көтмәгән иде ул аңардан. Колагы ишеткәннәргә ышана алмый торды.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.