Электронная библиотека » Ринат Мөхәммәдиев » » онлайн чтение - страница 20


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 20 (всего у книги 36 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Мин болай, сагынудан гына, иптәш Сталин, – дип, акланган сыман тартынып куюын абайламый да калды.

Өстенлеген расларга җай чыгуын чамалап алган Сталин һөҗүмгә күчкән иде инде.

– Ә нәрсә белән кушып ашыйлар соң ул сагынуны? Карт бүре генә ул җәйге урманны, яшь, җегәрле чакларын сагынып улый. – Төребкәсенә тәмәке тутырды ул, аннан ашыкмый гына төтәтеп җибәрде. Эчкә алып, берничә тапкыр төтен өрде. Буыла-буыла йөткергәләп алды. – Идел буе ачлыктан тилмерә… Йөзәрләп, меңәрләп үләләр… Мужикның ашарына юк, ягарына юк. Авыл урамнары мәет белән тулган… Ә халык комиссариатының җаваплы хезмәткәре Мирсәет Солтангалиев монда, җылы кабинет эчендә, Троцкий белән шахмат уйный, башкорт балы кабып чәйләп утыра.

Бәгырьгә үткәзеп, йөрәкне телгәләрлек итеп сөйли белә Сталин. Кызгану хисенең ни икәнлеген онытып сөйли һәм шул ук вакытта фактларга борының белән төртеп сөйли. Әмма Мирсәет тә дәшми кала алмый әлеге мәлдә:

– Хуш, иптәш Сталин, хак сөйлисез… Сез минем әле бүген генә шул яклардан йөреп кайтуымны беләсез. Әмма ни өчендер кабул итәргә кирәк санамадыгыз. Ильич ишегенә Стасова аркылы баскан. Троцкий, бу эшләргә катнашым юк, ди…

– Ильич белән Троцкий өчен мин җавап бирмим… Сөйләгез… Тыңлыйм.

– Казан, Чистай, Мамадыш, Алабуга дигән калаларны ишеткәнегез бармы икән?.. Җәяүләп уздым аларын. Җигәргә дип, атланырга дип бирелгән атларны җитәкләп йөрергә куркыныч – егылалар. Аякларын күтәрер хәлләре юк. Ә кешеләр?! Кешеләрне нинди чиккә җиткергәннәр! Күрәләтә ачтан үтерәбез халыкны. Салкын көзгә кергәч тә башланган ачлык. Иң олы сый – черек бәрәңге кәлҗемәсе! Алабута кушып пешерелгән ипи кыерчыгы – сабыйларның иң зур хыялы! Агач кайрысы кимереп, бөре җыеп көн күрә бик күпләр. Картлар-карчыклар, сабыйлар ачтан күбенеп үлә. Ашыгыч ярдәм кулы сузмыйбыз икән – халык кырылачак, иптәш Сталин. Шахмат уены җанны кая куярга белмәүдән…

– Килешәм, – дип, шундук ризалашуын белдереп куя Сталин. – Ярдәм итәргә кирәк. Үзегез әйткәнчә, ашыгыч ярдәм күрсәтергә.

– Ничек? Ни рәвешле күрсәтергә ул ярдәмне?

– Сез – комиссариат вәкиле, коллегия әгъзасы. Ярдәмне дә сез күрсәтегез, иптәш Солтангалиев. Халкыгыз ачтан җәфа чигә…

– Америка эшчеләре, чит ил пролетариаты җибәргән ярдәмнән баш тартмаска иде, иптәш Сталин.

– Буржуйлар икмәге белән ирекле халыкны туйдырыргамы?! Барып чыкмас, иптәш Солтангалиев. Алган кадәресе дә җитеп ашкан. Ленин йомшаклык күрсәтте! Әле Төркиядән дә ярдәм сорарга диярсез сез тора-бара. Беләм мин сезне – барыгыз бериш сез, ислам дине тотучылар. Башыгыздан пантюркизм һәм панисламизм коткысын бәреп чыгару өчен, ким дигәндә, бер гасыр ара кирәк булачак…

– Иптәш Сталин, – дип, Мирсәет беркавым гаҗәпсенеп торды. – Без сезнең белән Милләтләр эше буенча комиссариат җитәкчеләре! Халыклар турында начар сүз сөйләмәскә килешкән идек. Хәтерегездәдер, шул исәптән төрки халыклар турында да… Сүз, ялгышмасам, милләтләр хакында түгел, ачлыкка мөнәсәбәтле булса кирәк… Тамак кайгысы, ачлык милли чикләрне белми.

Үз чиратында Сталин да әңгәмәдәшенә тимер салкынлыгы бәреп торган карашын төбәде, боларны мин синең авыздан ишетәмме, янәсе. Бераздан гына әйтеп куйды:

– Революция принципларын икмәккә алмаштырмыйлар, Солтангалиев.

– Ярдәм кулын халык массалары, пролетариат суза. Андый ярдәмнән баш тарту мәҗбүри түгелдер дип уйлыйм, иптәш Сталин. Халык массаларының язмышы үлчәүгә салынган… Эшче һәм крестьяннар язмышы… Ачлыктан кем интегә? Иң түбән катлау вәкилләре – авыл мужигы, картлар һәм сабыйлар…

– Ә кулакларның ашарына бармы соң?!

– Бар… Булырга тиеш, – дип җавап кайтарды Мирсәет. Гәрчә авылларда күзгә бәрелеп торган тигезсезлек күренешләрен сирәк очраткан кебек иде ул. Авыл халкы булганын үзара бүлешә, әле бер-беренә мәрхәмәт хисен югалтмаган.

– Булгач… Кулаклардан тартып алсыннар. Пролетариатка һәм ярлы крестьяннарга ярдәм йөзеннән, кирәксә, тагын солдатлар җибәрә алабыз. Штык – иң гали хөкемдар, соң чиктә…

– Авылларны канга батырудан файда юк, иптәш Сталин. Чистайда гына да әнә, кулакка санап, алты йөздән артык ач мужикны чыгарып атканнар. Башта чокыр казытканнар үзләреннән, аннары атканнар. Бу – явызлык, алай гынамы, вәхшилек.

– Революция корбансыз булмый, иптәш Солтангалиев. Алты йөз кеше атылган булса, миллионнар безнең иманга кайтарылгандыр. Кайчак, гыйбрәт уйламаган, көтелмәгән нәтиҗәләр китерә.

– Курку, куркыту юлы беләнме?

– Төп максатка ирешү юлындагы чараларның һәммәсе дә яхшы, иптәш Солтангалиев.

– Максат халыкны ачлыктан иза чиктерүдә, үтерүдә түгел дип беләм, иптәш Сталин. Авыл кешесенең үзе үстергән икмәкне дә туйганчы ашарга хокукы булмагач, азатлык, ирек, җир дигән вәгъдәләребезнең хаҗәте каламы?! Революцияне кем өчен ясадык без?..

– Эмоциягә биреләсез, иптәш Солтангалиев, вак буржуа чире белән авырыйсыз. Икмәк армия өчен, пролетариат өчен… Ә мужик өчен кайгырмагыз, ул үз җаен үзе карар. Россиядә мужик халкына кытлык булганы юк һәм булмас та…

– Иләктәге соңгы мыскал онын, савыт төбендәге соңгы арышын тартып алу, болай да очын очка ялгый алмый азапланган мужикны корал көче белән талау, – йомшак итеп әйткәндә дә, кешелексезлек, иптәш Сталин. Мин үз фикеремдә калам.

Сталин шундук нәтиҗә ясап куярга кирәк таба:

– Әмма ЦК башка фикердә! Революцион пролетариат мәнфәгатьләреннән ерагайганнан-ерагая барасыз, иптәш Солтангалиев. – Байтак кына сүзсез торганнан соң, ул янә салпы якка салам кыстыра. – Мин боларны сезгә үз итеп, якын итеп әйтәм, Мирсәет. Троцкийдан сез андый киңәш ишетмәссез. Хәтта Лениннан да…

Мирсәет, уйга чумып байтак кына торганнан соң, канәгатьсез генә рәхмәт белдерә.

Сталин гүя шул мизгелне көткән – әңгәмәдәшен кыен хәлдә калдыру аның яраткан шөгыле, һәм, шул нәтиҗәгә ирешкәч кенә, ул төп сөйләшүгә күчә. Бу юлы да үз сәгатен көткән булып чыкты.

– Сезне анда Сәетгалиев иптәшкә каты бәрелгәнсез дип ишеттем, – диде ул, кинәт сүз арасында гына кызыксынгандай итеп.

Менә нәрсә! Менә ни өчен, гомер булмаган хәл, аның кабинетына үзе килеп кергән икән Сталин. Димәк, Сәетгалиев аның белән элемтәгә кергән булып чыга.

– Каты бәрелеп кенә калмадык, иптәш Сталин, Совнарком рәисе Сәетгалиев эштән азат ителде. Татарстан Республикасының партия оешмасы карары нигезендә, күпчелек тавыш белән эштән алынды Сәхипгәрәй Сәетгалиев.

– Сез бу карарны дөрес эш һәм партиянең соңгы сүзе дип табасызмы?

– Бөтен партия исеменнән хөкем йөртә алмыйм, иптәш Сталин, әмма Сәетгалиев иптәшне килеп туган шартларда үз урынында калдыру мөмкин түгел иде. Татарстан коммунистлары бертавыштан Мохтаровка ышаныч белдерделәр…

– Мохтаров… Мох-та-ров… – дип, бу фамилияне хәтерендә калдырырга теләп, үзалдына кабатлап торды Сталин. – Ә шулай да Татреспублика җитәкчеләренә ЦК фикерен санга сугу зыян итмәгән булыр иде… Сезнең өчен бигрәк тә, иптәш Солтангалиев. Минем сезгә булган мөнәсәбәтемне беләсез!

Чынлап та, Үзәктәге югары даирә җитәкчеләренең һәммәсе белән танышлыгы булуга да карамастан, Сталин белән Мирсәетне байтак кына вакыйгалар һәм икесе генә белгән серләр якынайтып тора иде. Сталинның холкында каты бәрелә торган гадәт бар-барын, әмма соң чиктә Мирсәеткә зыян китергәне юк иде ич әлегәчә. Ул үзе дә Сталинның дустанә мөнәсәбәтен югары бәяли.

– Сезгә хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен югалтканым юк, иптәш Сталин. Әлеге вакыйганың шәхси мөнәсәбәтләргә кагылышы булмас дип беләм.

– Коммунистлар арасында шәхси мөнәсәбәтләр булмый, Мирсәет. Партия мәнфәгатьләре бар нәрсәдән югарырак!

– Килешәм, иптәш Сталин. Әмма… – дип, икеләнеп, уйланып кала Мирсәет бер мәлгә. – Әмма кеше язмышы, халык язмышы бизмәнгә салынганда, бәлки, бәхәсләшергә дә ярыйдыр.

Мирсәетнең сүзләрен Сталин тыңламаган булып чыкты. Нибарысы битараф кына кызыксынып куйды:

– Кайдан таптыгыз ул Мохтаровны?

– Кәшшаф Мохтаров – тәҗрибәле һәм мәгълүм кеше, иптәш Сталин. Аны Татарстан партия өлкә комитеты тәкъдим итте. Моннан өч ай чамасы элек өлкә комитетының җаваплы секретаре иптәш Канатчиков бу хакта минем янга махсус килде. «Иртән бер-бер нәрсә вәгъдә итсә, кичен шуның киресен эшли – булмый аның белән», – дип зарланды Сәетгалиевтән.

– Ә минем белән киңәшеп тормагансыз!..

– Сез командировкада идегез… Кавказда… Без Догадов белән Молотов янында булдык.

– Молотов ни диде?

– Яхшы булыр, хәл итегез, диде…

– Ишкән ишәк чумарын!

Шунда, кинәт урыныннан торып, ишекле-түрле йөренеп килде Сталин һәм, өстәл янында тукталып, капылт кына телефонга үрелде.

– Сәетгалиев иптәшне чакырыгыз! Мин Солтангалиев кабинетында… Әйе, монда керсен… Хәзер үк…

Мирсәет өчен бөтенләй көтелмәгән яңалык иде бусы.

Әле яңа аңлашылды. Димәк, Сталинның аның янына керүе очраклы түгел. Ул, аны Сәетгалиев белән күзгә-күз очраштырып, нидер ачыкларга җыена. Тик бернәрсә анык түгел: ни өчен дип үз кабинетына чакырмады ул аларны? Ни сәбәпле Мирсәетнең эш бүлмәсенә кеше чакырырга ният кылган – яхшыгамы бу, ямангамы?

Ул арада аргы яктан берәү кыяр-кыймас кына ишекне шакыды һәм сак кына ача төшеп башын тыкты. Керүче Сәхипгәрәй Сәетгалиев иде. Мирсәет өчен аның гадәтләре яхшы таныш: ата мәче сыман – сак, җыйнак һәм мәкерле дә булыр ул бер үк вакытта.

Үзе күренгәнгә кадәр:

– Иптәш Сталин, керергә рөхсәтме? – дигән тавышы ишетелде.

Сталин дәшмәде, байтак кына ара онытып торган төребкәсен яңартып җибәрү белән мәшгуль иде: «чакырылмаган кунак» ны Мирсәет чакырырга мәҗбүр булды.

– Керегез… Рөхсәт. – Ул аңар үзе утырган урындыкны тәкъдим итте. – Утырыгыз.

Сталин ишектән керүчегә күтәрелеп карарга ашыкмый иде әле. Аягын аякка атландырып, креслода көе аркасын турайтты. Байтак көттергәннән соң гына, бөтенләй башка юнәлешкә текәлгән җиреннән сүз башлады. Иҗекләп сөйләгәндәй, ипле, акрын сөйли иде.

– Солтан-галиев иптәш… Сәет-галиев иптәш… Икегез дә иптәш… Ә үзара иптәш түгелсез. – Бүлмәдә чебен безелдәгән аваз да юк. Киеренкелек. – Берегез – Солтан, берегез – Сәет, икегез дә – Галиев. Туганнармы әллә сез – мин шулай уйлый идем… Халкыгызның исеме калса, тарихчылар бутап йөртер әле үзегезне… Димәк, Солтан белән Сәет килешмиләр… Сәет икмәк җыйган, Солтан ошатмаган. Сәет баш бирмәгән… Солтан эштән алган. Ә Галиләр?! Галилек онытылып торган, югалган… Хикәят кызык килеп чыга, шулай бит, ә, Мирсәет?! Син язучы да ич әле безнең, куен дәфтәреңә теркәп куярга онытма моны.

Мирсәет: Хикәятегез ярарлык, иптәш Сталин, әмма хакыйкатьтә вакыйгалар башкача… һәм күпкә җитдирәк…

Солтангалиевкә сүзен тәмамларга да ирек бирмичә, шым гына утырган җиреннән кинәт, артын корт чаккандай, Сәетгалиев сикереп торды:

– Ул… Ул… – дип, кабаланудан тотлыга-тотлыга сөйләп китте аннан. – Ул партия политикасын аңламый, бозып күрсәтә. Революция язмышы түгел, татар мужигы кадерлерәк аңарга.

Сталинның әле һаман Сәетгалиевкә күтәрелеп караганы юк. Әмма әңгәмәдән читтә калырга да җыенмый иде ул.

– Кабаланмый гына, ипләп кенә сөйләгез, Сәетгалиев иптәш. Мәсьәлә сез уйлаганнан да җитдирәк булырга охшап тора. Тыңлыйбыз.

Сәетгалиев: Мин – партия солдаты. Мин партия кушканны үтәдем, иптәш Сталин. Революциягә икмәк кирәк булганга.

– Авылларда җыен җыеп, тапшырыр икмәге булмаган кешеләрне сәгатьләр буена тезләндереп тотарга партия куштымы?

– Тезләнсә… Алар Совет хакимияте каршында баш иде. Нәрсә булган?!

– Балалары, хатыннары карап торганда, мужикларның ыштаннарын салдырып, шомпол һәм таяклар белән кыйнарга да партия куштымы?

– Аның каравы яшергән җирләреннән янчык-янчык икмәк табып китерделәр. Ирләрен коткарасы килгән хатыннар, аталарын кызганган балалар икмәк ташыды.

– Сабыйлар авызыннан өзеп китерелгән икмәк! Ә Арчада берьюлы утыз крестьянның башын чабып өздерү нигә кирәк булды?

– Гыйбрәт өчен. Арчалыларга ул гына аз әле… Аның каравы юктан бар ясап, ике олау икмәк төяп озаттык. Ил төкерсә, күл була ул.

– Тамактан өзеп, чәчүлеккә дип саклаган орлыклары. Инде Чистайдагы вакыйгага килик. Чистайда ниләр майтардың?..

– Мин түгел, иптәш Сталин, – ул, кабаланып, зур гаептән арынырга ашыгып акланырга кереште. – Мин түгел, «Тройкалар». «Тройкалар» оештырып, икмәк җыярга дигән әмерне Мәскәүдән төшерделәр. Минем гаеп юк монысында. Ул барысын минем өскә өймәкче була, иптәш Сталин.

Сталин әле һаман гүя аларның сөйләшүенә битараф кала бирде.

– Бер Чистай өязендә алты йөз крестьянның башына җитү дә партия өченме? Партия кушуы беләнме?! – дип, чираттагы соравын бирде Мирсәет.

Сәетгалиев кабаланырга кереште. Тотлыга-тотлыга сөйләп китте:

– Крестьян түгел, үлчәп сөйләшегез, Мирсәет иптәш, кулаклар! Кулак иделәр алар барысы да, революция дошманнары. – Сталинның каршысына ук килеп тезләнде ул шунда. – Мишәрләр алар, мишәрләр, иптәш Сталин. Ә мишәрләр – барысы да кулак. Үзе дә мишәр булганга яклый ул аларны, иптәш Сталин. Хатыны да мишәр… Миллионерлар һәм буржуйлар – һәммәсе мишәр. Шуңарга яклый ул аларны.

Сталин, күз карашын төшермәстән, зәгыйфь кулы белән битараф ишарәләп, каршысында тезләнеп торучының күтәрелүен үтенә һәм үзалдына:

– Революция солдаты, – дип әйтеп куя. Әллә мактавы, әллә мыскыл итүе, Алла үзе генә белә. Сәхипгәрәй Сәетгалиев, тезләнгән җиреннән торып читкә тайпылгач, шул ук битарафлык белән сорарга кирәк таба. – Ә кем ул мишәр? Нәрсәсе белән аерыла?..

Сәетгалиев бу сорауга ничек җавап бирергә белми аптырап калды, бахыр. Рәтле-башлы аңлатма тапмагангадыр, әйтеп салды:

– Мишәрләрме?.. У-ух, мишәрләрме! – дип, махсус киеренкелек тудырды элек. – Мишәрләр – шундый татарлар алар, иптәш Сталин, менә шундый татарлар алар. – Йодрыкларын болгап, иреннәрен кысып аңлатырга тырышты ул. Гөнаһ шомлыгы, ни дияргә генә белми. Сүз таба алмый. – Татарларның нәкъ әнә теге халык кебек… үткеннәре, елгырлары, усаллары була ул мишәрләр. Әйтик, иптәш Троцкий кебекләре…

Җавапның соңгы өлеше Сталинның күңеленә хуш килде, әлбәттә. Сәетгалиев хәйләкәр, белеп сөйли.

– Татарның иптәш Троцкий кебеге… Хе, иптәш Солтангалиевне Троцкий белән шахмат кына берләштерми икән, димәк…

Сәетгалиев сөйләгәннәрне гади бер әкәмәт итеп кенә тыңлаган Сталинның битарафлыгы Мирсәетнең болай да юк кәефен тәмам соңгы чиккә җиткерде. Әмма үзенең эчке халәтен күрсәтә торган урын түгел. Шулай да күңелендәген әйтми кала алмады:

– Кеше гомерен чүпкә дә санамыйсыз. Партиянең, советларның тамырына балта чабуга тиң ич бу. Ничек шуны аңламаска мөмкин?! Бер сыер бөтен көтүне буйый, дип юкка әйтмиләр икән…

– Халык әйтсә, хак әйтә, – дип сүз кыстырмасынмы Сәетгалиев шунда. – Тик ул сыер кайсыбыз икәнлекне генә ачыклыйсы кала. – Һәм ул үз-үзеннән канәгать булып кеткелдәп ала.

Мирсәет аның бу дорфалыгына дәшмәве белән җавап кайтарды. Сәхипгәрәй Сәетгалиев белән сүз көрәштерү файдасыз.

Шунда кемдер ишек шакый. Кабинетка элемтә бүлегендә эшләүче кыз килеп керә.

– Мирсәет абый, сезгә телефонограмма… Казаннан. – Кыз өстәл өстенә ике метр чамасы озынлыктагы ак кәгазь тасма китереп сала. Бүлмәдәге кунакларны күргәч, элемтәче кыз алар белән дә исәнләшеп чыга.

– Исәнмесез, иптәш Сталин.

Икенче читтә кызның гәүдә чигелешләре һәм таза балтырына ач күз белән багып торган Сәетгалиевне дә сәламли.

– Сәлам, чибәр туташ… Мин эштән куылган большевик Сәетгалиев булам.

Кыз җитди генә янә бер мәртәбә Сталин белән Мирсәеткә карап ала да ишеккә юнәлә.

Мирсәет тасмага үреләм дигәндә генә, Сталин өлгерлек күрсәтә: өстәл өстеннән идәнгә шудыра-шудыра укып чыкканнан соң дәшми-нитми кире урынына куя.

Ниһаять, чират Мирсәеткә җитә, һәм ул, кычкырып, телефонограмманы укый:

«Мәскәү. Милләтләр эше буенча халык комиссариаты әгъзасы Солтангалиевкә. Ильичтан телеграмма алдык. Хезмәт һәм Ил иминлеге советы исеменнән кичекмәстән Самара губернасына биш йөз мең пот солы җибәрергә диелгән. Бу – ачтан интегүче республиканың бөтен булган фондыннан да артыграк дигән сүз. Ленин исеменә «үти алмыйбыз» дигән җавап юлладык. Башкача чарабыз булмады. Мәсьәләне аңлату юлында ярдәм итәрсез дигән ышаныч белән, Татсовнарком рәисе Мохтаров. 21 июнь, 1921 ел».

Сәетгалиев шатлануын яшерә алмый, урыныннан ук сикереп тора.

– Менә, әнчек, кара син аны… Филгә өрергә дә курыкмый, имеш. Көчле, янәсе… – Һәм ул, куанычын яшерә алмыйча, бүлмә буйлап әрле-бирле йөренергә керешә. – Ха, Ленинга каршы бара диген, ә? «Совет Труда и Обороны» карарын үтәми диген, ә?.. Ишеттегезме, иптәш Сталин, күрдегезме инде, ниһаять, сезнең сөекле Солтангалиевегез кемнәргә йөз тота?!

Сталин дәшмәүне артык күрә.

Мирсәет тә тегенең сөйләгәннәренә колак салмый, ипле генә килеп, телефонга үрелә.

– Аня, хөрмәтлем, телефонограмма кабул итегез. Ашыгыч рәвештә ирештерү зарур. Тыңлыйсызмы.

«Казан. Татсовнарком рәисе иптәш Мохтаровка. Өстегезгә алган җаваплылыкны хуплыйм. Ленин хәлне аңлар. Эшләгез. Июньнең 21 нче көне, 1921 ел. Солтангалиев». Хәзер үк юллагыз, ярыймы, Аня, матурым… Рәхмәт.

Сталин дәшмәвендә дәвам итә.

Колагы ишеткәннәрдән бертын хәйран калып торган Сәхипгәрәй Сәетгалиев үзен кайгыртуында:

– Ишеттегезме, иптәш Сталин? Алар, шулай бер-берсен яклау дигәндә, һичнидән тайчынмыйлар.

Мирсәет янә телефонга үрелә. Бу юлы инде аның беркадәр тартына төшүен, икеләнеп калуын да сиземләү кыен түгел.

– Иптәш Стасова белән тоташтырыгыз әле. – Шактый озакка сузыла тоташтыру мәшәкатьләре. – Елена Дмитриевна… Бу тагын Мирсәет Солтангалиев иде әле. Иптәш Ленинның мине кабул итүен үтенәм… Бүген үк кирәк иде шул… Иртәгә, сәгать унга. Килештек… Елена Дмитриевна, тагын бер генә минутка… Әйе, тоташтырсагыз, Владимир Ильичка хәзер үк телефон аша бер-ике авыз сүз әйтергә кирәк иде… Ашыгыч сүз… Әйе, кичектерергә ярамый торган… Иртәгә соң булуы бар… Көтәм…

Аргы очтан Ленин тавышы яңгырап ишетелде. Элемтә яхшы, бүлмәдәгеләрнең һәммәсенә ишетеләдер төсле.

– Тыңлыйм, Мирсәет Хәйдәргалиевич. Ни әйтергә тели идегез?..

– Владимир Ильич, мин әле генә Идел буеннан, Татарстаннан йөреп кайттым.

– Татарстанда хәлләр зарланырлык түгел дип беләм. Ничек анда, миңа сөйләгәннәре дөрестер бит?!

– Түгел, иптәш Ленин, сезгә дөрес булмаган информация җиткерелгән. Идел буендагы ачлык Татарстанда аеруча куркыныч чагылыш тапкан…

– Ничек? Ничек?! Әле миндә бер атна чамасы гына элек Татсовнарком рәисе Сәетгалиев булып киткән иде. Ул зарланмады. Хәтта, кирәксә, тагын икмәк табарга вәгъдә бирде. Совнарком рәисенә ышанмаска минем хакым юк…

– Сәетгалиев хәзер Татсовнарком рәисе түгел. Миңа мәгълүм булган кадәресен генә санаганда да, быел Татарстанда ачлыктан кырык меңнән артык кеше үлгән. Ашыгыч ярдәм күрсәтмәсәк, ачлык корбаннары йөз меңнәргә, миллионга җитәчәк. Мужикның чәчәренә орлыгы юк. Яз башыннан җиргә бер тамчы яңгыр төшмәгән, туфрак кайнар көлне хәтерләтә.

– Мин берни аңламыйм, Солтангалиев иптәш. Кем хаклы, ә кем хаклы түгел монда?! Әле бит Самарага икмәк озатырга тиеш иде алар…

– Самарага икмәк озатылмаячак, Владимир Ильич. Чөнки ул икмәк юк. Бу уңайдан Татсовнаркомның яңа рәисе Мохтаров белән безнең арада сөйләшү-аңлашу булды. Җаваплылыкны мин үз өстемә алам.

Аргы яктан Ильичның гаҗәпсенгән авазы яңгырады.

– Аңламадым… Берни аңламадым. Беренчедән, ничек итеп булмаган икмәкне «бар» дип әйтеп була. Икенчедән, Хезмәт һәм Ил иминлеге советы карарын үтәмәскә, дөрес түгел дип табарга кемнең хокукы бар?..

Берара тынлык урнашып торганнан соң, аргы яктан янә Ильич тавышы ишетелде.

– Ярый, Мирсәет Хәйдәргалиевич, сез иртәгә минем янга керерсез әле. Безгә кичекмәстән очрашырга кирәк. Мин Стасовага әйтермен…

– Без инде килештек, Владимир Ильич. Иртәгә сәгать 10 да мин сездә булачакмын.

– Яхшы. Иртәгесе көнгә кадәр!

– Сау булыгыз, Владимир Ильич.

Мирсәетнең дулкынлануы йөзенә чыккан иде. Ул, кайнарланып, урыныннан сикереп торды һәм бер почмакка китеп елышкан Сәхипгәрәй Сәетгалиев каршысына барып басты. Бүрегә ташланган тау бөркете сыман, ул менә-менә аның өстенә очып кунар төсле иде. Йодрыкларын йомарлап, тешләрен кысып, тегене тәмам почмакка кысрыклады:

– Кайдан, ничек табарга җыенган идең ул 500 мең пот ашлыкны? Ашарга булмаганда… Чәчәргә булмаганда… Ярты Татарстан кырылып үлеп беткәннән соң?

Куркак куян хәленә төшкән дәүләт эшлеклесе, Сталин мондамы әле дигән сыман, Мирсәетнең җилкәсе аша шул тарафка күз салды һәм аны күреп тынычлана төште.

– Чамалабрак, Солтангалиев иптәш, мин сиңа Оруджиев түгел. Бәйләнмә миңа…

– Бәйләнмим. Мин синнән сорыйм. Әйт: егерме беренче ел кышыннан соң кайдан, ничек табарга җыена идең син ул ярты миллион пот ашлыкны?

– Чынлап торып еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга. Казанда һәм өяз шәһәрләрендә яшерелгән запас бар иде әле минем.

– Ә халкың ачтан кырылганда, кайда идең? Сабыйлар бер кабым икмәк юклыктан күбенеп кырылганда, син кайда идең?

– Мин – дәүләт эшлеклесе. Мин ЦК каршында гына җавап бирергә тиешле… Ә кемнең нәрсә ашавында минем эшем юк. – Сәетгалиев почмактан чыгарга итенеп талпынып алды: – Кит әле, юл бир. Юл бир, диләр сиңа…

Әмма Мирсәет тегене җилкәсе белән кысрыклый биреп төпченүен дәвам итте:

– Шундый кышта ярты миллион пот ашлык яшереп яткырдыңмы?

– Алай ук түгел инде, – дип аклана Сәетгалиев.

– Ә Ильичка күпме вәгъдә иттең?

– Соң, ярты миллион пот инде…

– Кайдан табарга җыена идең? Җитмәгән өлешен дим…

– Бәйләнмә әле, кешечә сорасаң аңлатырмын. Җибәр, чыгар мине бу почмактан.

– Соңгы мәртәбә сорыйм, Сәхипгәрәй, син мине беләсең, – дип, кобурасына кулын суза Мирсәет. – Яшерелгән икмәгең күпме иде?

Сәетгалиев исә Сталинга күз төшереп ала, ә Сталин дәшми, карашы читкә төбәлгән.

– Өч йөз илле мең поттан артыграк.

– Биш йөз меңгә ничек тутырырга җыена идең?

– Ә мин Владимир Ильичка ачыктан-ачык әйттем, ГПУдан өстәмә көчләр бирсәгез – табам, дидем. Анысыннан гына эш тормас, диде иптәш Ленин.

– Нәрсә, ГПУның яз көнендә уңыш җыя торган басуы бармыни?..

– Булмаса, таптыра торган көче бар. Әмәлен беләләр. – Битараф бер кыяфәт белән өстәп куйды. – Татар мужигының чабата астында гына булса да яшерелгән запасы була аның, беләбез…

Мирсәет Солтангалиев тамаша кылып утырган Сталинга күз читен төшереп алды һәм аларның үзләренә генә аңлаешлы булган татар телендә эндәште:

– Әйт әле: үз халкыңа нәфрәт, аның язмышына төкереп карау каян килде ул сиңа, Сәхипгәрәй?.. Синең «тройка» ларың көзен дә, кышын да, язын да бары тик татар авылларын гына талаган диләр… Дөресме шул?..

Сәетгалиев, тавышын күтәрә төшеп, урысча сөйләшүен дәвам итте. Аның һәр сүзе Сталин колагына төбәлгән иде:

– Булса соң, мин бит синең ише «милләтче» түгел. Интернационалист мин, революционер, шуңа күрә эзәрлеклисез сез мине. Сез барыгыз да милләтче. Мохтаровың да, Юныс Вәлиди дә, Шамил Усманов та. Барыгыз бериш.

– Партия өлкә комитетындагы рус иптәшләр дә шуңа сөймиме үзеңне?..

– Ишетәсезме?! Мин – интернационалист!

Мирсәетнең нәфрәте күптән ташып чыккан иде инде, әмма үзеңне кулда тотарга кирәк. Сәетгалиевнең ана телендә аңлашырга теләмәвен, тиешенчә кабул итеп, ул үзе дә русчага күчте.

– Соңгы бер ел эчендә Татарстанда яшәүче руслар 4 процентка, чуваш һәм башка милләт вәкилләре 10 процентка кимегән булса, татарлар арасында бу сан… күпмегә тигез дип уйлыйсың?! Татарлар, официаль мәгълүматлар күрсәткәнчә, 30 процентка кимегән. Әнә шул 20–26 процентка тиң аерма синең намусыңда, Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Ишетмәсәң – ишет!

Сәетгалиев җәлт кенә Мирсәетнең култык астыннан шуып, ниһаять, «ирек» кә атылып чыкты.

– Мин – интернационалист! – дип кабатлады ул ватык тәлинкә сыман.

Мирсәет, ниһаять, аның бу кыланышына нәтиҗә ясады.

– Милләттәшләрең – балалар, хатын-кызлар, карт-карчыкларның – баш сөякләреннән үзеңә һәйкәл торгызган интернационалист син!

Ниндидер фикергә килепме, әллә куркуданмы, Сталин утырган кресло артына барып басты Сәхипгәрәй, башын кашып алды. Җитди сүз әйтергә җыенуы икән:

– Әйтсәм әйтим, тыңла, Солтангалиев, һәм хәтереңә киртләп куй: дөнья революциясе ясаганда, ниндидер бер татар милләтенең тарихта эзсез югалуы баш китәрлек бәла түгел. Сезнең милләт-милләт дип лаф оруларыгыз чит минем өчен. Ышанмыйм мин татарның киләчәге булуына, шуңа марҗага өйләндем. Балаларыма урыс исеме куштым. Мин – интернационалист!..

Шулвакыт Сталинның:

– Җитәр, – дигән тавышы ишетелә. Сәетгалиевкә ул үзенең кабул итү бүлмәсенә керә торырга куша.

Сәетгалиев, җиңүче сыйфатында, кабинет ишеген бәреп чыгып китә.

Сталин, уйга чумып торган Мирсәет янына килеп, аның җилкәсенә дустанә кулын сала.

– Борчак пешми икән сезнең… Ә ул… – дип, ишеккә таба ымлый аннары. – Шәхес! Революция эшенә чын-чынлап бирелгән шәхес икән бит.

– Шәхес түгел, клоун ул! Дөньяга ялгыш туган бер бәндә.

– Хәтереңдәме икән, 1920 ел башларында ҮКта Татар Республикасы игълан итү турында сүз булгач та, мин синнән сораган идем…

– Хәтеремдә. Сез миңа Татарстанга Совнарком рәисе булып барырга теләмисеңме дидегез. Мин уйлана калдым.

– Юк, теләмим, дидең һәм Сәетгалиев кандидатурасын үзең тәкъдим иттең.

– Нишлисең, адәм хатадан хали түгел, иптәш Сталин.

– Димәк, син үзең дә Сәетгалиевне югары бәяли идең. – Чыгар якка юнәлеп, ишеккә барып җиткәндә туктала төшә Сталин. – Мирсәет, син юлга чыккан җиреңнән минем янга бер-бер истәлек, бүләксез кайтмый торган идең. Бу юлы әллә Троцкийга биреп өлгердеңме?.. Соңгы араларда суына төштең әле син миңа. Татарстаннан буш кул белән кайтмагансыңдыр шәт…

Мирсәет, беркавым югалып, икеләнеп торганнан соң, тәвәккәл генә өстәле артына барып, аның аскы капкачын ачты.

– Буш кайтмадым, иптәш Сталин. – Гәҗиткә төрелгән ике олы төргәк чыгарып куйды өстәлгә. – Сезгә дә бар, Лев Давидовичка да кала. Кайсысын телисез, сайлап алыгыз, иптәш Сталин.

Сталин кире борылып килде һәм өстәл өстендә янәшә торган төргәкләрнең әле берсен, әле икенчесен күтәреп карады һәм зуррагын култык астына кыстырып чыгар юлга юнәлде.

– Ат башы кадәр алтын диген, ә, – дип шаярган атлы булды үзалдына.

– Бүгенге Татарстан өчен аеруча хас истәлек, – диде Мирсәет һәм, Сталин артыннан ишек ябылгач, үзалдына кәефсез генә мыгырданып куйды. – Әйе, Идел-Чулман буйларына алтын чәчкәннәр…

* * *

Мирсәетнең бүләк дигәне ни булды икән? Сталин аны соң гына, кабул итү сәгате тәмамланып, кабинетында берьялгызы калгач кына ачып карар ара таба. Ача һәм чак аумый кала. Гәҗит эченә төрелгән бүләк – баш сөяге. Кешенеке!.. Ил белән, алай гынамы, дөнья белән идарә итәргә җыенган адәмнең шулчак ни уйлаганын, нинди нәтиҗәләр ясаганын белсә дә, Алла үзе генә белгәндер.

Әлеге «бүләк» хакында, Сталин булсын, Солтангалиев булсын, алга таба үзара күпме очрашып та ләм-мим сүз кузгатмыйлар. Әмма һәр икесе бу вакыйганы хәтерләрендә саклый. Андый хәлне оныту мөмкинме соң?!

* * *

Ул көнне Сәхипгәрәй Сәетгалиев Сталин яныннан асыл кош тоткандай канатланып чыкты. «Революция эшенә синең кебек баш-аягы белән бирелгән коммунистлар татарлар арасында сирәк, – диде Сталин, әлеге әңгәмәне йомгаклап. – Партия каршында үзеңнең чын интернационалист икәнлегеңне чираттагы мәртәбә исбат иттең. Борчылма, синдәй егетләр эшсез калмас!»

«Интернационалист» дигәне аеруча хуш килде Сәетгалиевнең күңеленә, чөнки ул гомере буе үзен милләтчелектә гаепләүдән курыкты. Милли эшлеклеләрнең теләсә кайсын әлеге бер сүз белән урыннарына утырта торган заман иде шул. Үз халкың мәнфәгатьләрен кайгыртып кыл кыймылдаттыңмы – син «милләтче». (Хәер, ул елларда гынамы икән?! Кызганычка каршы, ул куркыныч шәүлә – милләтчелектә гаепләнү – урындагы түрәләрнең байтагын әле дә кулсыз-аяксыз гына түгел, телсез дә итә.)

– Татарлар сезгә мәңге рәхмәтле булачак, иптәш Сталин, – диде Сәетгалиев, ишек катына җитеп аерылышкан чакта. – Безне республикалы иттегез, автономияле. Теге милләтчеләр аяк чалмаган булса, әле мин күпме сорасагыз, шуның кадәр икмәк таптыра идем. Рәхмәт, иптәш Сталин, сез безне республикалы иттегез…

Урамга чыккачтын да, «Сталинны кулга алдым, – дип нәтиҗә ясады ул үзалдына. – Инде, бер-бер сәбәп табып, Ильичның да күзенә чалынырга иде бит». Кремльнең итәге буйлап сузылган Александров бакчасыннан ялгызы атлап барганда, үзе өчен гаҗәп уңышлы тоелган уй килде аның башына. Ильичка хат юлларга кирәк. Зарланып, сукранып түгел. Кемнедер гаепләп тә түгел. Ә үзенең политик фикерләре, кайбер күзәтүләре белән уртаклашырга. Әлбәттә, аны укыгач, Ильичта хат авторына соклану хисе туарга тиеш. «Әнә ич милли кадрлар ничек үскән, коеп куйган интернационалист икән Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Моңарчы бәяләп җиткермәгәнбез түгелме аны?!» диярлек булсын.

Шундук бакчаның аулак бер почмагында посып торган эскәмиягә утырып, куен дәфтәренә тарихи тезисларын язарга да кереште ул.

«Дүрт сорау» дигән баш куйды. Әле сораулары нинди булачагын тәгаен күз алдына китереп җиткермәсә дә, исем күңеленә хуш килде. Философларча чыга ич! Күп сүз кирәкми, хат эшлекле булырга тиеш, аның авторы кебек үк…


«Владимир Ильич!

Үземне озак вакытлар борчып йөдәткән дүрт сорауга җавап бирүегезне үтенәм:

1. Россия Федерациясендә зур булмаган автономияле республикаларның булуы зарурмы? Бу сорауга җавабыгыз иң элек Татарстанга мөнәсәбәттә кызыксындыра.

2. Зарур булса, озаккамы, башкача әйтсәк, нинди мәсьәләләрне хәл иткәнче һәм нинди максатларга ирешкәнчегә кадәрле?

3. Үзенең дәрәҗәсе, әзерлеге белән күпкә югары торган, элгәре хакимлек кылган милләт коммунистлары изелгән милләт коммунистларына һәм хезмәт ияләренә мөнәсәбәттә тәрбияче һәм мөгаллим булырга тиешле саныйм. Ә тора-бара мөгаллим вә тәрбиячеләр үз урыннарын шәкертләренә тапшырырга тиешлеме?

Шушы өч сорауны язып тәмамлагач, Сәхипгәрәй озак кына уйга бирелеп утырды. Үзе белән ихластан фикер уртаклашырга, киңәшергә җөрьәт иткән интернационалист, коммунист хакында Ильичның нинди фикергә киләсен күзалларга тырышып азапланды. Сораулар үзе көткәннән дә шәп чыкты кебек. Юлбашчының аңарга булган ышанычы кимемәячәк. Әмма дүртенче сорау да бар бит әле. Беренчедән, «дүрт сорау» дигән исемнән баш тартасы килми иде аның. Өч саны бик гадәти. Өч сорауны аны теләсә кем язарга мөмкин. Икенчедән, күңелендә бушану җитенкерәми әлегә, мәсьәләгә якынрак килеп, нәрсәгәдер, кемгәдер ишарә ясыйсы, кыскасы, берьюлы ике куянны атасы иде бит… Дүртенче сорау ифрат авыр туды.

4. Һәммә автономияле республикада, аеруча Татарстанда, чит милләт коммунистлары (татарлар) арасында бер-береннән аерылып торган ике агым (группачылык) яши: берәүләре сыйнфый көрәш, әлеге сыйнфый көрәшне торган саен үз милләтләре (хатның оригиналы урыс телендә язылган. Сәетгалиев үз милләтен бу очракта һәм тагы берничә урында «туземное население» дип атый. – Авт.) арасында тирәнәйтә бару юлында. Ә икенчеләре вак буржуаз милләтчелеккә йөз тота. Соңгы дүрт ел бу аерымлыкны ачык күрсәтте. Беренчеләре РКП(б) һәм аның җитәкчелеге тарафыннан нык ярдәм, яклау табарга тиешле дип санап, мин ялгышмыйммы? Икенчеләре – пролетар революция эшенә кулай булган кадәрле генә файдаланылырга тиешле кадрлар. Әмма боларын, Татарстанда килеп чыккан кебек, беренчеләреннән артык күрү ярамас. Сез ничек уйлыйсыз?»


Сүзгә-сүз дип әйтерлек тәрҗемә ителгән әлеге буталчык хат – тарихи хакыйкать, һәм ул хатның шул көннәрдә үк Ильичның эш өстәленә барып ирешүе дә мәгълүм. Ленин, әлбәттә, игътибарсыз калдырмаган аны – дикъкать белән укыган, һәр сорау каршысына үзенең кыска, әмма бер үк вакытта гыйбрәтле дә булган җавапларын язып чыккан.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации