Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 21 (всего у книги 36 страниц)
Беренче сорауга җавап «әйе» дигән бер сүздән гыйбарәт. Икенчесенә – «әле озакка»; өченчесенә – «педагог» һәм «няня» түгел, «ярдәмче»; дүртенче сорау каршында «ике агым хакында төгәл, кыска, ачык күрсәтмәләр бирүегезне үтенәм» дигән сүзләр язылган.
Ильич әлеге хат белән танышканнан соң күп тә узмый – Сәхипгәрәй Сәетгалиевне инде Кырым Автономияле Республикасының Совнарком рәисе итеп билгелиләр. Татар коммунистларыннан Үзәк өчен аңардан да кулайрак кеше табылмый. Сталин гына түгел, Ленин да «чиертә» Сәетгалиев кармагына.
Кырымга китәр алдыннан, Сәхипгәрәй янә бер кат Сталинда булып чыга һәм, Ленинга тапшыруын үтенеп, Елена Стасовага чираттагы мәктүбен калдыра. Бу юлы инде ул сорау бирүче сыйфатында түгел, югарыда искә алынган «дүртенче сорау» га ачыклык кертүне бурыч итеп куя. Әлбәттә, Сталин янында сөйләшүләрдә булсын, хатларында булсын, Сәетгалиевнең төп максаты үзен «нахакка рәнҗетүчеләр» белән мөнәсәбәт ачыклауга кайтып кала. Татарстан партия оешмасында үзенә ышанычсызлык күрсәткән «уң» һәм «сул» коммунистларның һәммәсенә өлеш чыга анда. Татар большевикларына интернационализм тойгысы җитенкерәмәү искәртелсә, руслар – шовинизмда, күпчелекне тәшкил иткән яһүдиләр ике араны үзара капма-каршы куюда, бутауда гаепләнә. Ә боларның һәммәсенә тискәре йогынты ясап, партия оешмасыннан «чын интернационалистларны» кудыруны оештыручы – Мирсәет Солтангалиев. Әнә ничек килеп чыга!
Әлбәттә, Ленин һәм Сталин, Сәетгалиевне тыңлап кына, аның кулы белән язылган хатларны укып кына, үзләренең Мирсәеткә булган мөнәсәбәтләрен үзгәрткәндер, дип әйтергә нигез юк. Шулай да… Сөйләү һәм ышандыру сәләтенә шактый әвәс булган Сәхипгәрәй Сәетгалиев чәчкән орлыклар кайчан да булса бер шытым бирмәс дип кем әйтер?!
Сәетгалиев, Кырымга китәргә тәмам җыенгач, Совнарком бинасыннан тимер юл вокзалына чыгып китәр алдыннан, Мирсәет белән дә кереп хушлашырга кирәк таба.
– Синдә тырышлык, үҗәтлек җитәрлек – юлыңа ак җәймә, – ди аңарга Мирсәет, кулын биреп. – Әмма халыкка якынрак булырга тырыш. Халык игелекне онытмый. Тагын бер үтенечем бар, Сәхипгәрәй. Кырымга баргач та, Фирдәвес белән булышуыңны дәвам итә күрмә. Иске үпкәләрне онытырга вакыт.
Сәхипгәрәй үзенә шундый эчкерсез, җылы мөнәсәбәт көтмәгән була, күрәсең, бер мәлгә югалып кала, елмаерга да, төртмә сүз әйтергә дә җөрьәт итми.
– Миңа шундый эш тәкъдим итәрләр дип көтмәгәнсеңдер? – дип сорап куя ул, эчкерсезләнеп. Ләкин шул урында туктала белми. – Сәхипгәрәй Сәетгалиевнең кем икәнлеген белмисез шул әле сез, – дип, тавышын күтәрергә кирәк таба. Аннары, кисәк борылып, чыгар юлга юнәлә.
Чынлап та, Сәхипгәрәй Сәетгалиевнең кем икәнлеген, аның үзен дә алда нинди язмыш көткәнен без әле белмибез…
XV
Күңеленә шик-шөбһә төшсә, Мирсәет үзен кая куярга белми башлый. Тынычрак, иплерәк булып, җиде кат үлчәп яшәргә кирәклеген дә аңлый. Бу хакта Мулланур Вахитовның да күп мәртәбәләр искәрткәне бар иде аңарга.
Әмма, нишлисең, табигатьне үзгәртү мөмкин түгелдер, күрәсең. Күкерт кебек кабынырга өлгергән ир-атны йөгәнләрлек көч табылмады. Бу юлы да Мирсәет, шылтыратып, алдан килешеп тормый гына, Сталинның үзенә керергә булды. Керергә һәм һәммәсен уртага салып сөйләшергә, аңлашырга кирәк.
Ашыгыч эшләрен бер кат барлап, шылтыратасы җирләренә шылтыратып чыккачтын, партия Үзәк Комитетына әле берничә ай элек кенә Генераль секретарь итеп билгеләнгән Сталин кабинетына юнәлде ул.
Бәхетенә каршы, кабул итү бүлмәсендә Товстуха иде. Гәрчә ишек катында утыру аның вазифасы булмаса да, Мирсәет өчен бу көтелмәгән очрашу түгел. Иван Павлович Товстуха – Сталинның аеруча җаваплы һәм яшерен эшләрен генә башкаручы секретаре. Аңарга утыз биш яшьләр чамасы, буйга – озын, гәүдәгә – чандыр. Басып торганда, ул беркадәр сорау билгесен хәтерләтә. Куе кашлары астыннан төбәлгән карашы берөзлексез әңгәмәдәшенең күзләрендә булыр. Үзе аз сүзле, әмма башкаларны бүлдермичә тыңлый белә. Бөдрәләнә төшкән озын кара чәч һәм кара мыек йөртүен дә искә алсаң, Сталинның дүрт секретаре арасыннан Товстуха тышкы кыяфәте белән аерылып тора.
Аны Сталинның иң мәкерле һәм астыртын секретаре дип саныйлар. Аның белән эш итү түгел, хәтта очрашудан да сагаеп йөрүче кешеләр байтак. Әмма Товстуха аңарга ачыктан-ачык зыян күрсәткән кеше түгел. Очрашканда кочаклашып күрешмәсәләр дә, сәламләшеп яшиләр. «Бәхеткә каршы» дип әйтү шуңа, Товстуха әле соңгы көннәргәчә Милләтләр эше буенча халык комиссариатында эшләде. Анда да Сталинның секретаре иде.
– Иптәш Солтангалиев… – дип, теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалып, каршы чыкты Товстуха.
– Исәнме, Иван Павлович…
Күрешкән мәлдә Товстуханың ирен читләрендә чалымланып алган яктылык, болыт артына кереп качкандай, шундук юкка да чыкты.
– Ни эшләр китерде үзеңне? – диде ул, соң дәрәҗәдә эшлекле һәм кырыс сөйләшүгә күчеп. Товстуханың үзенә кайчан да булса шулай югарыдан торып мөрәҗәгать иткәнен хәтерләми иде әле Мирсәет.
– Иптәш Сталинга җитди йомышым бар…
– Җитди йомыш, – дип кабатлады секретарь аның артыннан.
– Әйе, ашыгыч рәвештә аңлашырга кирәк иде безгә.
– Ашыгыч рәвештә… – дип, бу юлы да Мирсәетне кабатлады Товстуха. Әмма бу аның әңгәмәдәшен үртәргә омтылудан түгел, ниндидер уй борчый иде булса кирәк үзен.
– Керергә рөхсәттер ич, – дип, китель якаларын хәстәрләп алды Мирсәет, кабарып торган куе чәчләрен артка сыпырып куйды. Ыспайлык һәм пөхтәлек аның канына сеңгән.
Чабышка әзерләнгән аттай бер урында тыныч кына басып тора алмаган Солтангалиевтән карашын алмыйча күзәтеп торган секретарь яңак читләрен бөкшәйтеп елмайгандай итте.
– Утырып торыгыз… Иптәш Сталин кабул итә алмый әлегә.
Теләсә-теләмәсә дә, кара күн белән тышланган имән урындыкка барып утырырга мәҗбүр булды Мирсәет. Бүлмә почмагында торган мәһабәт зур сәгатькә күз ташлап алды.
Бертын ниндидер кәгазьләр арасында актарынып алганнан соң, Товстуха янә йончыган күзләрен урындыкта утыручыга текәде.
– Иптәш Солтангалиев. Генеральный секретарь сезне үзе чакырып китердеме?
Әйе, дип җавап кайтарырга кирәк булгандыр, бәлки. Шулай да Мирсәет үзен юк-бар ялганнардан югарырак тотарга өйрәнгән.
– Хәбәрләшми генә килдем.
Мирсәетнең бу җавабында: «Сиңа, нәрсә, иптәш Сталин белән безнең арадагы якынлык, эшлекле мөнәсәбәтләр мәгълүм түгелмени? Шулай икәнлеген яхшы беләсең ләбаса!..» дигән кинаяне тою өчен, әллә ни зур сизгерлек кирәк түгел иде. Кемдә-кемдә, әмма Товстухада андый сәләт чамадан артып киткән. «Ау эте» дигән кушамат юкка гына бирелмәгәндер үзенә.
Ике арада туган киеренкелекне үзенә күрә киметмәкче булып, һәрхәлдә, яман ният белән түгел, шаяруга омтылып, теленә килгән мәкальне искә төшерде ул:
– «Чакырылмаган кунак – татардан да яманрак» диләрме әле, иптәш Солтангалиев?
Товстуханың бу җорлыгы Мирсәетнең күңеленә хуш килмәде, әлбәттә.
Үзенә дә тозлап-борычлап бер-бер мәкаль белән җавап бирергә кирәк булгандыр, бәлки. Әмма урыны ул түгел.
…Инде, ким дигәндә, ун-унбиш минут чамасы вакыт узды. Генеральный секретарь ишегеннән керүче дә, чыгучы да күренми. Товстуха өстәлдәге кәгазьләрендә актарына. Мирсәетнең эче поша, вакытны, шул рәвешле, заяга уздырырга күнегелмәгән. Моңарчы һичкайчан Сталинның кабул итү бүлмәсендә тоткарланып торганы юк иде аның.
Тагын бермәл утыргач, Мирсәет, урыныннан торып, өстәлгә якынлашты һәм, икеләнергә урын калдырмаслык итеп, Товстухага мөрәҗәгать итте:
– Иптәш Сталинга хәбәр итүегезне үтенәм, Иван Павлович, минем ашыгыч эшләрем бар.
Товстуха өстәл өстенә җәеп салган кәгазьләрен, кеше күзенә күрсәтүдән куркып, ашыга-кабалана, кара папкага яшерү белән мәшгуль иде. Солтангалиевнең урыныннан кузгалуын сизми калган идеме, колак очларына кадәр кызарып чыкты. Үзенең партиядәшеннән шултикле яшерен нинди кәгазь-документлар булырга мөмкин икән?
Кабул итү бүлмәсен яңгыратып, кинәт телефон шылтырады.
– Товстуха тыңлый… Әйе… Төшендем… Иптәш Сталин бик җитди эш белән мәшгуль… Кешесез калдыра алмыйм… Каннер кайда?.. Ә Мехлис?.. Мария Игнатьевна менсен алай булгач…
Товстуханы, күрәсең, ашыгыч эш белән чакыралар. Ә Сталин аңарга, иң ышанычлы ярдәмчесе буларак, кабул итү бүлмәсендә сакта торырга кушкан. Каннер, Мехлис һәм Мария Игнатьевна Гляссер – алар да шулай ук Үзәк Комитет секретарьлары, Сталинның янәшәсендә эшләүчеләр. Товстуханың сүз сөрешеннән аңлашылганча, «Хуҗа» ишеген саклауны әлеге сәгатьтә ул бары тик шушы өч кешегә генә ышанып тапшыра ала икән. Гәрчә бу аларның вазифалары булмаса да…
Кабул итү бүлмәсенә, итагатьле генә исәнләшеп, Мария Игнатьевна Гляссер килеп керде. Товстуха папкаларын, өстәлдәге кәгазьләрен култык астына кыстырды һәм, Мирсәет белән хушлашырга да онытып, нечкә сыйраклары белән дәү-дәү атлап, каядыр ашыгып китеп барды.
– Иптәш Солтангалиев… Мирсәет, – дип, икәүдән-икәү калгач тагын да мөлаемлана төшеп, кабат сәлам бирде Гляссер. Озак еллар Ленин белән эшләгән, тәҗрибәле партия юлбашчысының иң ышанычлы кешеләреннән берсе. Мирсәет аңардан үзенә аерым бер җылы мөнәсәбәт тоеп яши иде. Мария Игнатьевна, аны күргән саен, Казан һәм андагы таныш-белешләре хакында сораштыра…
Гляссер ханымны Мирсәет ихластан аягүрә торып сәламләде.
– Менә нинди очрашу… Сезне күрүемә бит шат, Мария Игнатьевна. Үзегез ничек, исән-саулар гынамы?.. – диде ул. Мөгаен, соңгы көннәрдә аның йөзенә елмаю чаткысы беренче мәртәбә шул мизгелдә төшкәндер.
Гомумән, Мирсәет хатын-кыз алдында үзенең итагатьлелеге белән аерылып торган сирәк ир-атларның берсе була. Тәбәнәк гәүдәле бөкре хатынга шуннан да артык җылы сүз, игътибар белдерү мөмкин дә булмагандыр.
– Күптән утырасызмы? – дип сорап куйды Гляссер. Аның күзләрендә, карашында ирләрнекеннән дә болайрак җитдилек һәм тирән акыл бар. Никадәрле генә эшлекле булмасын, кешеләргә хөрмәт белән карарга күнеккән ул.
– Ярты сәгать чамасы булыр, Мария Игнатьевна.
– Нәрсә, иптәш Сталин шул гомер тоташ телефоннан сөйләшәме? – Үзе дә гаҗәпләнеп башын чайкап куйды. – Сезне шулай көттерергә…
– Мин ул кадәресен белмим, Мария Игнатьевна. Товстуха, «Хуҗа» телефоннан сөйләшә, берәүне дә кертергә ярамый, – диде.
– Хәзер, көткәч-көткәч, тагы бераз гына сабыр итегез, булмаса…
– Владимир Ильичның исәнлеге ничек, күргәнегез бармы? – дип, форсаттан файдаланып сорамый булдыра алмады Солтангалиев.
Бу бинада ул хакта ачыктан-ачык сөйләшергә ярамый дигәнне аңлатып, Гляссер, як-ягына каранып, күзләрен кысып алды. Аннары, дәү башын ике куллап кочаклап, башын чайкап күрсәтте. «Начар шул, бик тә начар, Ильичның хәлләре», – диюе иде бу аның.
Төшендем, чынлап та кызганыч, дигәнне аңлатып, Мирсәет тә үз чиратында баш какты. Генеральный секретарьның кабул итү бүлмәсендә ике большевик, җаваплы партия эшлеклеләре арасында шул рәвешле сүзсез аңлашу булып алды. Ни өчен сүзсез, ни өчен бу хакта аларның берсе дә чишелеп китеп сөйләшә алмый соң?.. Ул кадәресен үзләре генә белә – Үзәк партия аппаратында, гомер булмаганча, соңгы араларда киеренкелек, бер-береңә ышанмаучылык хөкем сөрә. Өстәвенә яшерен тыңлау җайланмалары! Кайда гына юк алар…
Шулай да Гляссер – кыю хатын. Күпмедер ара узгач, сак кына барып, Генеральный секретарь кабинетының ишеген ачып, колак салырга җөрьәт итте. Тавыш-тынсыз гына тыңлап торды бермәл һәм ишекне нинди саклык белән ачкан булса, шундый ук саклык белән ябып куйды.
– Ул телефоннан сөйләшми, – диде, Солтангалиевкә якынрак килеп. – Трубка суырганы, сулыш алганы ишетелә, әмма һичкем белән сөйләшми.
– Димәк, керергә рөхсәт, – дип, Мирсәет ялт кына аягүрә торып басты, китель чабуларын тартып куйды, гадәтенчә чәчләрен сыпырып алырга да онытмады.
– Хәбәр салып тормыйм, сез күптәнге танышлар ич… Керегез, иптәш Солтангалиев.
Гляссер ханым аны ишек катында озатып калды. Акыллы хатын буларак, Сталинның үзенә карата ихлас түгеллеген аңлый иде бугай ул. Владимир Ильич белән озак еллар тату, уртак тел табып эшләгән кешеләрнең һәркайсына шундый мөнәсәбәттә иде бу яңа «Хуҗа».
Ике кат ишекне узып, кабинетка кергәч тә, түрдәге өстәлгә таба җил-җил атлап киткән Мирсәет, гаҗәп күренешкә тап булып, кинәт ярты юлда тукталып калды.
Креслога чалкан ята төшеп, Сталин ишеккә арты белән утырган, колагында телефон трубкасы. Дөньяда гаме юк, бөтен игътибары телефонда. Генеральный секретарь кемнедер зур дикъкать белән тыңлап утыра иде.
Владимир Ильич авырый. Үзәк Комитетта бердәмлек юк. Шундый көннәрдә Бөтендөнья революциясенең язмышы өчен җаваплылыкны үз җилкәсенә салган кеше ич Сталин. Партия өчен, иксез-чиксез киңлекләргә сузылган Ватан өчен, дистәләгән, йөзләгән милләт язмышы өчен… Кем белә, бу мизгелдә, бәлки, аны татар яисә башкорт халкының язмышы турындагы борчулар шундый тирән уйга салгандыр.
Иптәш Сталинга җиңел түгел, аның хәленә керә белүче юк! Мирсәет тә әнә соңгы араларда ничәмә-ничә кабат эләгешеп алды аның белән. Бөтен ил ыгы-зыгы килә, көрәшә. Хәтта үз грузиннары булып, алардан да тынгылык юк Сталинга. Җиңел түгел аңа…
Шул рәвешле, исәнләшмичә, күзгә чалынмыйча кабинет уртасында басып тору да килешә торган хәл түгел. Иптәш Сталин бит әле аның монда кергәнлеген белми дә. Ул тагын да беркадәр өстәлгә якыная төште. Ике-өч адым ара калгач, янә тукталырга мәҗбүр булды. Ниһаять, Генеральный секретарьның йөзе инде аңарга яртылаш күренеп тә тора. Әмма иптәш Сталин телефонның аргы ягындагы әңгәмәдәшен шултикле дикъкать белән тыңлый ки, хәтта күзләрен йома төшкән.
Сулыш та алмыйча, онытылып тыңлый Сталин. Янына керүчене абайлау кая, дөньяда башка һичкем юк аның өчен. Шунда гына Мирсәет бераз ашыкканлыгын, үзенең вакытсызрак килеп кергәнлеген аңлады. Әмма, монда кергәч, дәшми-исәнләшми кире чыгып китү дә дөрес булмас. Көтәргә булды, бүлдермәскә… Ирексездән Генеральный секретарьның өстәленә күз ташлады: өстәлнең урта бер җирендә яткан төребкәгә, тәмәке тартмасына һәм читтә тәртип белән өелеп куелган эш кәгазьләренә. Узган керүендә дә шундый ук тәртиптә өелеп тора иде ул кәгазьләр, әйтерсең Генеральный секретарь соңгы атналарда кул да кагылдырмаган үзләренә. Ә өстәлнең бирге башында телефон аппаратлары. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү…
Чү!.. Ничек аңларга соң әле моны – телефон аппаратларының төребкәләре һәркайсы үз урынында… Сталинның кабинетында дүрт телефон булуы һәркемгә мәгълүм. Үзәк Комитетның эчке элемтәсе, «Түбән Кремль» һәм «Югары Кремль» дип атала торган телефоннар да тоташтырылмаган. Болар өчесе дә коммутатор аша эшли торган элемтә, әңгәмәдәшең белән телефончы кызлар тоташтыра. Дүртенчесе, югары даирәләр – Политбюро һәм Үзәк Комитет әгъзалары, Наркомнар кабинетында әле соңгы арада гына урнаштырылган элемтә. Аны «вертушка» дип йөртәләр. Анысы инде автомат рәвештә тоташа, бернинди телефончылар да сөйләшүгә колак сала алмый. Иң зур серләр, яшертен әңгәмәләр бары шул телефонга сыя. «Вертушка» дигәненең дә төребкәсе үз урынында…
Мирсәет янә карашын Генеральный секретарьга текәде – ул гүя җансыз сын иде: телефон төребкәсенә башын салган да дөньясын оныткан. Тыңлый…
Мирсәет имәнеп китте: ә бу төребкәнең аппараты кая соң? Кеше ышанмаслык хәл – кара чыбыкның икенче очы ярымачык өстәл тартмасына кереп югалган иде. Бу нинди элемтә тагы?! Бу нинди телефон? Кем белән сөйләшә ул? Хәер, Генеральный секретарьның әле дәшкәне юк, ул кемне шулай йотлыгып тыңлый? Кремльдә башка бернинди элемтә юклыгы һәркемгә мәгълүм ич.
Ниһаять, дәшми-хәбәрләшми торудан тәмам гаҗиз булып, үзенең монда икәнлеген искәртергә теләп, Мирсәет йөткергән атлы булды. Сталинның, кинәт сискәнеп, чарасыз калган чагын тагын берәрсенең күргәне булдымы икән?!
Генеральный секретарь, якты дөньяга килеп чыккан йомран сыман, йөткерүчегә караш ташлады. Баш какмады ул аңар, исәнләшмәде, танымаганга сабышты. Күзләрен кыса төшеп, бераз текәлеп торды:
«Каян килеп чыктың соң әле син?.. Ни рәвешле үтеп кердең син монда?» – дия иде ул гүя. Болай да кырыслыктан сирәк арына торган карашында Мирсәет өчен бөтенләй чит һәм аңлашылмаган кыргый нәфрәт, мәкер…
Мирсәет, әлеге карашның мәгънәсен аңлый алмыйча, тораташтай катып калды – ничек итеп Генераль секретарь үзенең ничә еллар дәвамында аралашып яшәгән партиядәшенә, большевикка шулай карый алсын икән?!
Сталин янә, берни булмагандай, телефон төребкәсенә сеңде.
Кинәт гел көтелмәгән тарафтан ишек ачылган аваз ишетелде, һәм кабул итү бүлмәсеннән, хром итекләрен шыгырдатып, җәт-җәт атлап, Генераль секретарьның уң кулы саналган, кечкенә гәүдәле, бөдрә чәчле Каннер килеп керде. Күрәсең, хуҗа кеше аны кнопкага басып чакырырга өлгергән.
Килгән шәптән Мирсәетне ипле генә култыклап алды Каннер һәм ишеккә таба ымлап чыгарга әйдәде. «Зур дәүләт эшләре белән мәшгуль булган» иптәш Сталин үзе янына йомыш белән кергән Милләтләр эше буенча халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы Мирсәет Солтангалиевне ничек итеп кире алып чыгып киткәннәрен гүя абайламый да калды.
Кабул итү бүлмәсенә чыгып, артыннан ике кат ишек ябылгачтын гына, үзенең ни дәрәҗәдә кыен хәлдә торып калганлыгын аңлады Мирсәет. Гляссер ханым берәүгә дә күтәрелеп карамады, иңбашына салынган шәл читенә күзләрен сөртә-сөртә, ипле генә китеп барды. Күрәсең, Каннер бер-бер дорфа сүз әйтергә өлгергәндер…
– Төшенә алмыйм, нәрсә булды? Мария Игнатьевнаны кем рәнҗетте? – дип, Каннерга текәлде Мирсәет.
Сер бирмәде Каннер, башын күтәреп, үзенең һәр очрак өчен дә әзер торган ялагай елмаюы белән җавап кайтарды. Сталинның секретарьлары арасында ул үзенең үтә мәкерлелеге белән аерылып тора иде.
– Ничек соң, иптәш Сталин белән сөйләшә алдыгызмы?
Дәшмәде Солтангалиев. Дәшсә, ипле сүз әйтерлек хәлдә түгел иде.
– Сүз уңаеннан сорыйм әле, иптәш Солтангалиев, «Хуҗа» кайсы телефоннан сөйләшә иде?
Сорау түгел, тозак иде бу. Колагы ишеткәннән тетрәнеп куйды Мирсәет. Димәк, монда ниндидер сер бар!.. Ул белмәгән һәм, гомумән, берәү дә белмәгән, белергә дә тиеш булмаган зур сер яшеренгән биредә. Гляссер ханымны да тикмәгә генә елатмаган Каннер.
Мирсәет үзен кулга алырга өлгергән иде инде:
– Игътибар итмәдем, – диде ул гамьсез генә.
Каннер, үзенә кирәкне ачыкламый торып, өстеңнән төшмәячәк. Ябышса, бер дә саз черкиеннән кайтыш түгел.
– Шулай да? – дип, Мирсәетнең күзләренә текәлде ул. Әңгәмәдәшенең күз карашыннан ачыклыйсы килә – дөрес сөйлиме, юкмы?
Җавап соң дәрәҗәдә коры булды бу юлы:
– Игътибар итмәдем, иптәш Каннер.
– Хәтерләргә тырышыгыз әле: үзенә якынрак аппарат идеме, өстәл читендәгесеме? Кызылымы? Әллә карасымы? Хәтерләргә тырышыгыз, иптәш Солтангалиев! Бу бик тә әһәмиятле!
– Кем өчен?
– Минем өчен дә, сезнең өчен дә, иптәш Солтангалиев.
– Соң, әһәмиятле булса, керегез дә ачыклагыз, мин шымчы түгел ләбаса, – дип кистереп куйды.
Мондый җаваптан Каннер, киресенчә, тынычлана, йомшый төште:
– Ә сез кызмагыз, иптәш Солтангалиев. «Хуҗа» ның шулай озаклап кем белән сөйләшү ихтималын гына ачыклыйсым килгән иде. Безнең хезмәт шундый: аякка алдан киенеп торганда да бик таманга килә.
Килештерә белә бу, бер дә юха еланнан ким түгел. Каннерның ихласлыгына ышанган атлы булды.
– Төгәл генә хәтерләмим, әмма «Вертушка» дан сөйләшә иде кебек… – дип әйтеп куйды.
Каннер шунда гына иркен сулыш алды.
– Урын тәкъдим итәргә дә онытып торам икән… Утырыгыз, утыр, иптәш Солтангалиев. Тәмам сорау ала башлаганмын бит үзегездән. Сез инде үпкәләмәгез, иптәш Солтангалиев. – Һәм, сүз уңаеннан гына дигән сыман, искәртергә кирәк тапты. – «Хуҗа» ның бүген бик мәшәкатьле көне иде. Бәлки, очрашуыгызны хәерле сәгатькәчә кичектереп торырсыз?
Үзе дә шундый нәтиҗәгә килгән иде Мирсәет. Каннерның да тел төбендә нәрсә барын чамалады – Генеральный секретарь бүген башка эшләр белән мәшгуль, ул берәүне дә кабул итәргә җыенмый. Хәерлегә булсын…
Кремль ишегалдына чыккач, күңел төшенкелегеннән арынырга теләгәндәй, Мирсәет тирән итеп сулыш алды, башын югары чөйде. Шулчакны чиркәүләрнең ап-ак манара очларыннан кинәт дәррәү карга көтүе күтәрелде. Кошлар шәрран ярып кычкыра, кара өермә булып әйләнә-бөтерелә башладылар. Мирсәет, әлеге хәвефле ыгы-зыгыдан арынырга ашыккандай, икенче якка, Спас манарасына таба борылды. Үч иткәндәй, Спасны да кара карга төркеме урап алган. Бер-берен уздырырга теләп «карр-карр» кычкыралар, канатлары белән шап та шоп салкын аяз күкне кыйныйлар.
Карга тавышыннан гаҗиз булган Мирсәет куллары белән колагын томалады. Кремльнең кызыл йолдызы тирәли дөнья бетереп очкан кара кошларны күрергә теләмичә, четердәтеп, күзләрен йомды һәм маңгае белән салкын таш диварга килеп терәлде. Карга тавышы ишетелмәс булды, кара кошлар югалды. Әмма шундук аның күз алдында икенче күренеш гөлт итеп кабынды.
Кабинетының түрендә, аңарга аркасын куеп, большевиклар партиясенең Генераль секретаре Иосиф Виссарионович Сталин таш сын кебек кымшанмый утыра. Гүя Сталин түгел, бу – аның таш сурәте. Колагында серле телефон трубкасы. Трубкага тоташкан кара чыбык өстәл тартмасына кереп югала. Өндә күрдеме соң ул моны, әллә бер төш кенәме бу?
Вакыт үтәр. Чиркәү һәм манаралар өстендә чыр-чу килеп очкан каргаларның тавышы Мирсәетнең хәтереннән онытылыр, ә өстәл тартмасына кереп тоташкан серле телефон трубкасына башын салып, үзенә арка белән утырган Сталин сурәте аны гомере буе эзәрлекләр. Гомере буе җавап эзләр ул әлеге күренешкә, әмма таба алмас. Озак еллар аралашып яшәгән көрәштәше турында начар уйлый алмас. Андый уй керсә дә, ул аны үзеннән куар, сүз ишеттерсәләр – ышанмас, каршы төшәр иде.
* * *
Хакыйкатьтә исә хәлләр болайрак була.
Егерменче еллар башында партия һәм дәүләт җитәкчеләренең телефоннан үзара сөйләшкән кайбер мәгълүматлары башкаларга да мәгълүм булуы ачыклана. Коммутатор аша сөйләшүләр генә канәгатьләндерми башлый югары даирәләрне. Шуннан арыну өчен, Ленин инициативасы белән, Көнбатыштан илгә беренче автомат элемтә системасы кайтартыла. Ә моны тормышка ашыру һәм урнаштыру эшенә Сталинның секретарьларыннан берсе Каннер алына. Махсус исемлек белән санаулы гына югары җитәкчеләрнең кабинетларына телефон урнаштырыла. Бу эшнең техник ягын башкарып чыгу өчен, Чехословакиядән югары квалификацияле белгеч, үзе дә коммунистлар партиясе әгъзасы булган кеше чакырыла. Соң дәрәҗә яшертен конспирация шартларында башкарыла бу эш. Автомат станция Үзәк Комитет бинасында күпчелек җаваплы җитәкчеләр утырган бишенче катка урнаштырыла. Инструкциядә каралган эшләр тәмам булгач, Чехословакиядән килгән белгечкә Каннер тарафыннан катгый приказ бирелә: «Элемтә начарайса яисә бозыла-нитә калса төзәтү өчен», янәсе, контрольлек итү җайланмасы кирәк. Ниһаять, катгый таләп һәм мәҗбүр итүләр нәтиҗәсендә, чех белгече тарафыннан 1922 елда теләсә кемнең сөйләшүен яшертен тыңлап тору җайланмасы файдалануга тапшырыла.
Әлеге яшертен эш тәмамланган сәгатьтә үк Каннер Сталинның үзе исеменнән ГПУны җитәкләгән Ягодага шылтырата. Имеш, Политбюро Чехословакия коммунистлар партиясеннән ашыгыч телеграмма алган. Төгәл мәгълүмат һәм ышанычлы дәлилләр нигезендә, әлеге элемтәне урнаштырырга килгән белгечнең шпион булуы ачыкланган. Шуның өчен аны кичекмәстән кулга алырга һәм атарга кирәк. ГПУның «шпион» нарны бернинди суд һәм тикшерүләрсез атарга өйрәнеп килгән чоры була бу.
Кулга алынучының коммунист икәнлеген белгәч, Ягода, үкенечкә калмасын өчен, шулай да Сталинның үзенә шылтырата. Сталин әлеге белгечнең шпион булуын раслый.
Чехословакия коммунистын подвалга төшереп аталар, әмма Каннердан аның шпион икәнлеген раслый торган документлар гына күренми. Ә Ягода төгәл эшләргә күнеккән, атна-ун көн узгач, Каннерга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була:
– ГПУдан шылтыраталар. Иптәш Каннер, теге чех коммунистының документлары нигәдер килеп җитми.
Ике уйлап тормый Генеральный секретарь ярдәмчесе:
– Аны әйтәсең икән. Шпионнар Чехословакия компартиясенең иң югары даирәләренә үрмәләгән булып чыкты. Шуңа күрә ул документлар соң дәрәҗәдә яшертен, без аларны сезгә җибәрә алмыйбыз. Политбюро архивында сакларга кирәк таптык, – дип җавап кайтара.
– Иптәш Сталин ул хакта беләме? – дип төпченә Ягода.
– Белә…
Бу хакта Политбюро архивында һичнинди документ булмый, әлбәттә.
Шул рәвешле, Сталинның бары тик үзе һәм мәкерлекнең аргы ягына барып чыккан секретаре Каннер гына белә торган яшертен тыңлау җайланмасы булдырыла. (Сүз уңаенда: Каннер гомере буе Сталинга тугры була, аның иң яшертен һәм кара эшләрен оештыру һәм башкаруга зур өлеш кертә. Ә 1937 елда, «на всякий случай» дигәндәй, Сталин аның үзен дә бер сәбәпсезгә аттырып үтертә. Нинди генә ышанычлы булуына карамастан, шаһитларны исән калдырырга күнекмәгән «Юлбашчы».)
Хәзер инде Сталин үзенең төп политик дошманы Троцкий ниләр уйлый, кемнәр белән һәм нәрсә хакында әңгәмә кора икән дип баш ватып тормый – өстәл астына кулын гына тыга. Зиновьев һәм Каменевның да үзе артында ниләр уйлаганы мәгълүм хәзер аңа. Чөнки тегеләр һәммәсе «вертушка» ның иң камил автомат икәнлеген беләләр, ышаналар һәм аның аша сөйләшүләрне ничек тә булса тыңлау ихтималы бардыр дип уйларына да китерә алмыйлар. Власть өчен, урындык өчен барган көрәшнең һәр сулышын, кемнең ничек уйлаганын, кем белән һәм ниләр сөйләшкәнен, нинди ният корганын хәзер бер ул – Сталин гына алдан күреп, белеп тора. Менә нинди көчкә ия булды ул хәзер! Әгәр Ленин терелеп чыга-нитә калса, ул хәзер аның өстеннән дә контрольлек итә алачак.
Шул дәрәҗәдәге яшертен сергә Солтангалиев ничек тап булды соң?.. Бу – очраклылык, меңгә бер тапкыр гына туры килергә ихтимал булган очраклылык иде. Сталин «бишенче телефоннан сөйләшкәндә» ишек катында Каннердан башка кешегә ышанмый торган иде, ул, бары тик ул гына утырырга тиеш иде андый сәгатьләрдә.
Ә теге көнне ике кат имән ишек артында «Хуҗа» ялгызы гына калып «эшкә» керешкәч тә, үч иткәндәй, Каннерга Кремль ашханәсендә мөдир булып эшләүче якын танышы шылтыратты. Нократта тотылган чуртан китергәннәр икән. Чуртан туңдырмасы – Каннерның иң яраткан ризыгы, һәм ул аның өчен җан тәслим кылырга да әзер. Бер-бер мәгъшукасы шылтыратса, «вакытым юк, соңрак» дип, шундук төребкәне кире куйган булыр иде. Ишегалдында алтын өләшәләр дисәләр, шулай ук авыр булса да түзәр, әниең шифаханәгә эләккән, хәзер үк килеп җит, дисәләр дә, кичегә төшү җаен карар иде, ә чуртан турында ишеткәч – анысы да Вятканыкы, Нократныкы бит әле! – Каннер дөньясын онытты, күзләренә кан сава язды. Алдын-артын уйлап тормастан, ышанычлы хезмәттәше Товстуханы чакырып, бер ярты сәгать чамасы утырып торуын үтенде. Һичкемне, хәтта Ленин үзе торып килсә, аны да кертмәскә кушты. Товстуханың үзенә дә баш тыгарга ярамаганлыкны кисәтеп, ашханә складына чуртан артыннан йөгерде.
Мирсәет Солтангалиев, гөнаһ шомлыгына, ашыгыч йомыш белән Сталинның кабул итү бүлмәсенә нәкъ менә шулчакта килеп кергән иде. Товстуха, әлбәттә, Сталинның ни белән мәшгуль булуын белми иде, ә Гляссер ханым турында инде әйтеп тә торасы юк.
Мирсәет артыннан күзәтү ГПУ тарафыннан болай да югары дәрәҗәдә оештырылган була. Ә инде 1922 елдан башлап аның һәр хәрәкәте, һәр сөйләшүе, һәр язган хаты җиде кат иләк аша уздырыла башлый. Кем белә, моңарга әлеге бәхетсез очраклылыкның да өстәмә сәбәп булуы бик ихтимал.
* * *
Югарыда искә алынган очраклы бер вакыйга – сүзсез очрашу – шулай да эзсез калмый. 1922 елның 23 июнендә Үзәк Комитет оештыру бюросы бер мең коммунистны, урындагы партия-сәясәт эшен аякка бастыру өчен, ерак төбәкләргә җибәрергә карар кыла. Валериан Куйбышев тарафыннан тупланган бу исемлек Мирсәет Солтангалиевтән башлана. Үзәктә кырыкмаса-кырык төрле җаваплы вазифасы бар дип тормыйлар, үзе белән дә киңәш-табыш итәргә кирәк санамыйлар, ул «провинция» гә җибәрелә. Татарстанга дип уйласагыз – ялгышырсыз. Төркестанга яисә Башкортстанга да түгел. Тифлиска!
– Грузияне кадрлар мәктәбе диләр иде… Нәрсә, әллә анда эшләр кеше калмаганмы? – дигән сорау куя Мирсәет.
– Бар, – дип җавап кайтара аңа Сталин. – Кадрлар бар. Әмма Үзәк Комитет шулай кирәк тапты.
– Мин грузин телен белмим.
– Өйрәнерсең!
Партиядәге тәртипләрне яхшы белгән Солтангалиев бәхәс куертып тормый, эшләрен һәм гаиләсен Мәскәүдә калдырып, бер тәүлек дигәндә, Тифлиска юл тота.
Әмма Куйбышев кулы белән эшләнгән бу сәяси сөрген озын гомерле булмый. Үзәккә килгәч баш орыр, моң-зарларын тыңлардай бердәнбер кешенең Мәскәүдән китеп баруы күп кенә милләт вәкилләрендә канәгатьсезлек тудыра. Үзәк Комитет исеменә татар, чуваш, Идел буе немецлары, калмык, башкорт халыклары исеменнән Солтангалиевне «таптырган» хатлар, вәкилләр килә башлый. Төркестан республикасы, Карачай-Черкесс һәм Мари өлкәләре катгый рәвештә Мирсәет Солтангалиевне Мәскәүгә кайтартуны таләп итәләр.
Ул гына да түгел, Көнчыгыш хезмәт ияләренең Коммунистик университетында укучы партия эшлеклеләре дә Солтангалиевне юксына. Азия һәм Африка, Якын һәм Ерак Көнчыгыш илләреннән килеп укучы дистәләгән кеше үзләренең яраткан лекторларын юксына. Юксынучылар арасында күп кенә илләрнең күренекле сәяси лидерлары һәм дәүләт җитәкчеләре дә була.
Мәсьәләне кичекмәстән хәл итү ихтыяҗы килеп туа. Троцкий һәм Каменев җаваплылыкны үз өсләренә алырга теләмиләр, Сталинга күрсәтәләр. Сталинның да авторитетка вә дәрәҗәгә сусаган чагы. Ул бөтен гаепне Үзәк Комитет секретаре Куйбышевның хаталарына сылап куя да, Мирсәетне Мәскәүгә чакыртып, үз исеменнән Тифлиска телеграмма суктырырга мәҗбүр була, башкача чара тапмый.
Шул рәвешле, Тифлиска китүенә өч ай чамасы вакыт узарга өлгерми, Мирсәет Солтангалиев, Үзәк Комитет чакыруы белән, яңадан Мәскәүгә кайтып төшә.
1922 ел. Декабрьнең 26 нчы көне. Мәскәү. Советларның X Бөтенроссия съездының дүртенче эш көне. РКП(б) әгъзаларының фракция утырышы ачыла. Көн тәртибендә нибарысы бер, әмма берәгәйле мәсьәлә: СССРның формалашу принциплары.
Шул урында нәни генә искәрмә биреп китү урынлы булыр. Съезд чираттагы эш көнен башлап җибәргәнгә кадәр, көн тәртибендәге мәсьәлә буенча, иң элек партия әгъзалары аерым җыелып фикер алыша. Болай караганда фракция утырышы гына дип аталса да, төп мәсьәлә һәм принциплар шушында хәл ителә. РКП(б) фракциясе кабул иткән тәкъдим – партия әгъзалары өчен катгый канун.
Партиядәшләр бәхәсле мәсьәләләрне бары шушында гына уртага салып тикшерергә хокуклы. Ә инде съездга чыккач, фракция фикере шик астына алына алмый, партия әгъзасымы син, әллә партиясез депутатмы, килешергә мәҗбүрсең. Килешми чараң юк! Соңгы елларгача дәвам итеп килгән «партиячел» демократиянең нигезләре әнә кай вакытларда ук нигезләнгән була инде.
Советларның X Бөтенроссия съездының РКП(б) әгъзалары фракциясе утырышы ачык дип белдерелә. СССР төзелүнең үзәк мәсьәләләре турында сүз белән И. В. Сталин чыгыш ясый. Милли мәсьәләдә үзен зур белгеч санаган докладчы әле ай-ай ярым чамасы элек кенә катгый рәвештә унитар дәүләт төзү һәм «автономияләштерү» идеяләре белән саташа иде. Илдә мөстәкыйль республикалар була алмый, алар турыдан-туры РСФСРга буйсынырга тиешләр дип саный иде Сталин. Аның ул хактагы чыгышлары Ленинның да усал тәнкыйтенә дучар булды. Милли дәүләтчелек мәсьәләләренә мөнәсәбәте булган һәркем моны яхшы хәтерли иде.
Бүген исә докладчыны танырлык түгел, ул нык үзгәргән. Татарстан Совнаркомы рәисе Кәшшаф Мортазин янәшәсендә утырган Мирсәеткә әледән-әле сынаулы карашын ташлады: «Безнең Генеральный секретарьга ни булган, җен алмаштырганмы әллә үзен?!»
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.