Электронная библиотека » Ринат Мөхәммәдиев » » онлайн чтение - страница 22


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 22 (всего у книги 36 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Солтангалиев исә ботын ботка атландырып утырган да, куен дәфтәрен тез башына куеп, ашыга-кабалана, язу белән мәшгуль. Докладчы фикерләрен шулай теркәп барамы ул, әллә булачак чыгышының тезислары өстендә эшлиме – анысы үзенә генә мәгълүм.

– СССРны бертигез хокуклы дүрт республика игълан итәчәк, – дип кабатлады Сталин, сүзен йомгакларга җыенып. – РСФСР, Украина, Белоруссия һәм Кавказ республикалары федерациясе. Үзәк Башкарма Комитеты (ВЦИК) һәм Халык комиссарлары советын бары шул дүрт республика вәкилләре кадрлар белән тәэмин итәчәк. СССР төзелү – дөньякүләм тарихи вакыйга, шуңа да бу көннәрдә коммунистларның бер платформада, катгый бер фикердә торуы зарур.

Доклад тәмамлангач та, зал бер мәлгә киеренкелектә торып калды: Сталинның бүгенге чыгышында күпләр өчен җитди яңалык һәм көтелмәгән фикерләр бар иде. Бер тирәдәрәк тупланып утырган төрки халык вәкилләре кайсы кай яктан Солтангалиевкә чыш-пыш сорау бирергә керештеләр. Мирсәет исә дәшмәде, ишеткәннәрен анализлый, ниндидер бер фикергә яисә карарга килә алмый газапланган чагы иде. Колагы ишеткәннәрне нәрсәгә юрарга да белмәде.

Киңәшмәне алып баручы моны игътибарсыз калдырмады:

– Нәрсә анда, татарлар бер-бер җитди тәкъдим кертергә җыенамы?..

«Татарлар» дигәне беренче чиратта Мирсәеткә кагыла иде, әлбәттә. Аның милли дәүләтчелек мәсьәләләрендә үзенчәлекле фикер йөртүе, әзерлекле булуы залдагы коммунистлар өчен яхшы мәгълүм. Әмма Мирсәет урыныннан кузгалырга ашыкмады. Аңарга ярдәм йөзеннәнме, Кәшшаф Мохтаров торып басты:

– Иптәш Сталин, – дип башлады сүзен Татсовнарком рәисе. – Бу ничек болай була инде, башка милләт вәкилләре Үзәк органнарга үзләренең вәкилләрен дә тәкъдим итә алмый дигән сүзме?.. Автономияләр икенче сортлылык, хокуксызлык белән канәгать булырга тиеш булып чыгамы? Бу, минемчә, ленинчыл милли политика принципларына ятышмый кебек… Сүземне тәмамлар алдыннан тәкъдим кертәм: бу мәсьәләгә Ильичның мөнәсәбәтен белергә кирәк. Ильичны чакырырга тәкъдим кертәм.

– Әйе, Ильичны чакырырга… Ленинны…

– Ленинның үзеннән ишетсәк кенә килешәбез, – дигән авазлар ишетелә залның арткы почмакларыннан.

Көтелмәгән урында чыккан ыгы-зыгы Сталинны янә торып басарга мәҗбүр итә.

– Төтен чыга, ә паровоз тик тора, – дип башлый ул сүзен, шаярган атлы булып. – Безнең вакыт чикләнгән, бу урынсыз ыгы-зыгы ник кирәк булды әле?! Аңламыйм…

Арткы рәтләрдәге канәгатьсезлек тавышлары янә кабатланды.

– Ашыга торган чакмы! – дип кычкырды кемдер.

– Төрки халыклардан бишенче республика төзергә кирәк… Башкалар белән тигез хокуклы итеп, – дип, йодрыгын баш өстендә чөеп, икенче берәве торып басты.

– Безгә нәрсә, урыслашырга каламы? – дигән аваз ишетелеп калды каршы як почмактан.

Сталин аягүрә торып баскан да, оясыннан чыккан йомран сыман, залны күзәтә: кай тарафтан катырак кычкырсалар – ялт кына башын шунда таба бора.

Ул да түгел, иң алгы рәттә Сталинның күзенә керердәй булып утырган Сәетгалиев хром итекләрен ялтыратып урыныннан калка. Ул шактый ук тазара төшкән, Кырым һавасы килешкән үзенә: җәенке яңаклары алсуланып тора. Озын-йомшак чәчен колагына төшереп, майлап тарап куйган.

Сталин белән күзләре очрашкач та, Генераль секретарьның аңардан акыллы сүз көтүен күреп, Сәхипгәрәй залга таба борыла төште һәм:

– Бу нәрсә, коммунист иптәшләр, – дип сүзен башлады. – Партиягә, аның мәшһүр лидеры, тәҗрибәле остазыбыз иптәш Сталинга булган хөрмәтне шулай белдерәбезме?! Без һәммәбез изелгән халык вәкилләре идек. Хан заманында ук яуланып җиңелгән, тәмам югалуга дучар ителгән халык вәкилләре. Әмма революция безне азат итте. Ул гына да түгел, бабаларыбызның төшенә дә кермәгән автономияле итте. Иптәш Ленин белән иптәш Сталин безгә республика бүләк итте. Кырым республикасы, Башкортстан, Төркестан һәм Татарстан – бу республикалар кайдан килде соң безгә, уйланыгыз… Иптәш Сталин һәм иптәш Ленинга рәхмәтле булырга чакырам мин сезне. – Борыла төшеп, күзенең чите белән президиум өстәленә карап алды ул шунда – тыңлыйлар… Генераль секретарь да тыңлый. Тагын да дәртләнеп китеп, кулын баш өстендә болгый-болгый чыгышын тәмамлады. – РСФСР эчендә булу – безнең өчен иң зур дәрәҗә ул, иптәш Мохтаров! Сезгә аны гына белү зыян итмәс иде. Дөнья революциясе җиңгәчтен, тагын ике-өч елдан, милләтләр бетәчәк, интернационализм гына чәчәк атачак Җир шарында. Вәт, шул!

Үз-үзеннән искиткеч канәгать булуы күзләренә чыккан Сәетгалиев, сүзен тәмамлагач та, лып итеп кире урынына утырды. Йодрыгы гына бер мәлгә баш очында эленеп калды.

Кырым Совнаркомы рәисен аягүрә басып тыңлаган Сталин йомгакларга ашыкты.

– Нәрсә, коммунист иптәшләр, шуның белән канәгатьләнеп торабызмы?

– Юк, – дигән таныш тавыш ишетелде арткы тарафтан. – Иптәш Ленинны көтәбез.

– Ильич авырый. Кызганычка каршы, фракция киңәшенә килә алмый ул, – дип тынычландырырга ашыкты Сталин.

– Телефоннан сөйләшергә кирәк, киңәшергә… – Сталин үзен тыныч тотты, бер сорауны да җавапсыз калдырырга ярамый торган чак.

– Әле ярты сәгать кенә элек Ильичтан хәбәр алдык, коммунист иптәшләр, ул безнең ниятне хуплый…

– Солтангалиев иптәш сөйләмәде бит әле, – дип сүз кыстырды шунда кемдер.

Сталин гүя аңламады, карашын Башкортстан делегациясе утырган тарафка текәде, чөнки тавыш шул яктан ишетелгән иде.

– Әйе, Башкортстан вәкилләре сүз әйтергә җыенамы? Рәхим итегез.

Берәү дә торырга, чыгыш ясарга атлыгып тормый иде.

– Нәрсә, сүз әйтергә теләүче юкмы? – дип кабатлады Сталин. – Әдһәмов иптәшнең дә юкмыни әйтер сүзе?!

Зал өстеннән җәяүле көлемсерәү йөгереп узды. Әдһәмовның урынлы-урынсыз чәчрәп чыга торган гадәте бар, Сталин шуңа ишарә ясый иде.

Башкортстанның мәгариф эшләре буенча халык комиссары Әдһәмов сүз әйтергә җыенмаган иде җыенуын, инде бик кыстагач, торып басмыйча чарасы калмады:

– Мирсәет Солтангалиевне тыңлап карыйк, иптәш Сталин. Ул сөйләгәннәр уйлаганга тәңгәл килә торган иде, гадәттә, – диде Әдһәмов һәм кире урынына утырды. – Телгә салыныр чак түгел.

– Әйе, Солтангалиевкә сүз бирегез, – дип куәтләде төркестанлылар да.

Тагын кемнәрдер шул ук тәкъдимне хуплады. Сталин, авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана, кире утырырга мәҗбүр булды:

– Соң, тыңлап карыйк, алайса… Солтангалиев мондамы?

Әйтерсең, Мирсәетнең монда булу-булмавын да белми иде Сталин. Югыйсә әле бер сәгать чамасы гына элек фойеда очрашып кул кысышкан, хәл-әхвәл сорашкан иделәр.

Мирсәет, үз дәрәҗәсен белеп, тыйнак кына торып басты һәм, алга узып, трибунага атлады, әмма сүз башларга ашыкмады. Гадәтенчә бер кат залны күздән кичерде.

– Нәрсә, әйтер сүзең булмаса көчләмибез, Солтангалиев иптәш, – дип, гел урынсызга кыбырсып алды Сталин. Читтән күзәтеп утыручыларга аның бу репликасы көлке тоелды.

Трибунага менгән Мирсәетне чыгырдан чыгару җиңел эш түгел. Тын гына, ипле генә сөйләргә кереште ул. Иң элек РСФСРга кергән милли республикаларның тарихына кагылып узды. Уртак язмышка ия төрки халыкларның һәммәсенең бары үзләренә генә хас булган үткәне, кайберәүләрнең бай дәүләтчелек тарихы барлыгына игътибар юнәлтте. Сан ягыннан күпме булуларына карамастан, һәр милләтнең тулы канлы мәдәни тормышта яшәргә хокуклы булуына аерым басым ясады. Шул урында, сүзен бүлдереп, аның чыгышын алкышка күмделәр. Милли хиснең әле сәламәт чагы, күңелләрдә, тел очында буылып торган чагы…

Сталин инде байтактан, кулларын кая куярга белмичә, утырган җирендә кыбырсынырга керешкән иде. Шуны тоеп, күреп утырган Валериан Куйбышев (аның әле соңгы араларда гына Үзәк Комитет секретаре итеп сайланган чагы), Генераль секретарь алдында яхшатланып, ораторны бүлдерергә форсат тапты.

– Мәсьәләгә якынрак килик, иптәшләр, доклад тыңлар ара түгел, – дип, алкышлар тукталганны да көтеп тормастан, сүз кыстырырга кирәк тапты.

Куйбышевның сүзгә кысылуы Мирсәетне кайнарлана төшәргә мәҗбүр итте.

– Иптәш Сталинның милли мәсьәләләр буенча һәр чыгышын зур кызыксыну белән тыңлыйм мин, – диде ул, кинәт фикерендә кискен борылыш ясап. – Әмма аңлый гына алмыйм! Бүген исә, гүя үзен түгел, аны тәнкыйтьләргә чыккан башка бер иптәшне тыңлагандай булдым. Әле кайчан гына, Иосиф Виссарионович, сез илнең киләчәген унитар дәүләтчелектә күрә идегез. Барлык милли республикалар да, автономияләштерелеп, Россия составына кертелергә, буйсындырылырга тиешле иде сезнеңчә. – Бу сүзләрне президиум өстәле артында утырган Сталинның күзләренә туры карап, йөзенә бәреп сөйләде ул. – Бүген исә үзегезне гүя җен алмаштырган, әле кичә генә «Россияне таркату, Россиянең бөтенлегенә кул сузу» дип, үзегез үк тәнкыйтьләгән дәүләтчелек принцибын алга сөрәсез. Әмма шушы ук фикерләрне моннан ике ел чамасы элек сөйләп, сезнең тарафтан «тар карашлы милләтчеләр» дигән бәя алган Рыскулов иптәштән дә, Мдивани иптәштән дә һәм без фәкыйрегез Солтангалиевтән гафу үтенергә кирәк санамадыгыз! Бу – бер! Хуш, анысын үзтәнкыйть рәвешендә дә кабул итәргә мөмкин.

Ике кулы гүя ике канат иде аның шул мизгелдә, колачын киң җәеп, трибунаның як-ягына таянган да менә-менә алга ыргылырга, очарга җыена диярсең. Профильдән күзәтеп утырган Генераль секретарьга шул мизгелдә ул үз өстенә очып кунарга әзер торган тау бөркетен хәтерләткән булса кирәк.

Куйбышев, һәркемнән алданрак Сталинның халәтен тоеп, аңа ярдәмгә ашыкты:

– Сүзегез тәмаммы, иптәш Солтангалиев?

Мирсәетнең исә канатланып торган мәле, үзен туктатырга теләп кыбырсынучыларны ишетмәде дә. Залның игътибары аңарда. Хәтта беренче рәттә утырган Сәетгалиев тә, онытылып, аны тыңлый.

Ораторның тавышы тагы да ышанычлырак яңгырый барды.

– Гафу итәсез, иптәш Сталин, мин бүген дә сез сөйләгәннән соң кул чапмадым. Автономияләштерү программасыннан баш тарткан атлы күренсәгез дә, бүтәннәргә кушыла алмадым, күңелне бер сорау бимазалады: Ни өчен дип әле СССР төзелү турындагы тарихи документка дүрт республика гына кул куярга тиешле? Ни өчен дип әле илебезнең туган сәгатендә үк без республикаларны хокуклылар һәм хокуксызларга, яисә беренче сортлы һәм икенче сортлыларга аерырга тиеш?! Мин моны төзелеп килгән Яңа дәүләтнең нигезенә мина куеп калдыру дип саныйм. Ун елданмы, илле елданмы, иртәме-соңмы, ул барыбер шартлаячак. Тигезсезлеккә нигезләнеп, яңа бәхетле тормыш төзү мөмкин түгел! Аңлый алмыйм. Төркестан Совет республикасы Грузиядән кай ягы белән ким? Аерма бар, әлбәттә, һәркемгә мәгълүм, Төркестан үзенең халык саны һәм мәйданы белән дә берничә мәртәбәгә артыграк. Халыкара политика һәм революцион стратегия җәһәтеннән дә Төркестан әһәмиятлерәк, димәк, мөстәкыйльлеккә дә лаеграк булып чыга. Казах, үзбәк һәм кыргызларның үзбилгеләнүгә хокуклары юкмыни соң?! Ә татар, башкорт һәм чувашлардан бу хакта сорадыгызмы?! Ризамы алар?.. Иртәме-соңмы, без бу хатаны аңларга мәҗбүр булачакбыз, вакыйгалар безне бу хатага борыныбыз белән китереп төртер. Әмма вакыт һәм тарихи-революцион инициативаның ул арада безнең кулдан ычкынып өлгерүе ихтимал.

Аңламыйм һәм тагын бер кат аңламыйм! Милләтләрне, республикаларны тигез булмаган хокукка ирештереп, без аларны тарих алдында үзара каршы куябыз, чәкәштерәбез. Нинди максат белән эшләнелә бу?! Ни өчен Бөтенсоюз Үзәк Башкарма комитетында һәм Халык комиссарлары советында барлык республикалар да катнаша алмаска тиеш! Грузин яисә белорус коммунистлары янәшәсендә Төркестан вәкиле, татар яисә башкорт, якут яисә калмык хокуксыз итеп хис итәргә тиешлеме үзен?! Күкрәк кесәмдә партия кенәгәсе йөрткәндә, мин бу тигезсезлек белән килешә торган кеше түгел. Сез СССР төзү идеясен бозу юлына басарга җыенгансыз, иптәш Сталин. Сез тәкъдим иткәннәр нибарысы, Ильич алдында яхшатланып, күз буяу гына!

Катгый таләп һәм тәкъдимнәремне тыңлавыгызны үтенәм. Иң элек милли республика һәм милли өлкәләр һәммәсе тигез хокукка ия булырга тиешле! Икенчедән, автономияләрнең хокукларын чикләү дөрес түгел. Алар, СССР төзелү турындагы документка кул куеп, тигез хокуклы субъект буларак танылырга тиешле. Өченчедән, фракция исеменнән хәзер үк Ильичка чакыру җибәрик һәм СССР төзелү турындагы мәсьәләгә аның фикерен үз авызыннан ишетик.

Йомгаклап, тагы шуны әйтәсем килә, – Мирсәет Солтангалиев бермәл уйга калып торды, залны күздән кичерде һәм президиум өстәле артында утыручыларга текәлде: әйтәсе сүзе гаять җитди иде аның. Тавышыннан залда утыручыларның йөрәкләре тетрәнеп куйды. – Җитәр, иптәш Сталин, республикаларның мөстәкыйльлеге белән уйнамыйк!

Соңгы сүзләр гүя аның күңел төпкеленнән, бәгыреннән саркылып чыкты. Залда утыручылар өнсез калды. Кул чабарга да кыючы булмады, бары президиум өстәле артында утырган Лев Троцкий гына демонстратив төстә, кәефе булып, өч-дүрт мәртәбә кулын-кулга чәбәкләп куйды:

– Ай-да, Солтангалиев, бирде бит берәүгә кирәген…

Сталин үз-үзен кая куярга белмәде, Куйбышевы да ярдәмгә килмәде бит соң чиктә, телен йоткан диярсең…

Ул арада Мирсәет, трибуна артыннан чыгып, залга узды да урынына барып утырды. Чыгышын бәяләп сүз әйтүче яисә тәбрикләп кул сузучы булмады аңа. Хәтта янәшәсендә утырган Мохтаров та чарасыз калган кебек күренде, аңардан читкәрәк тайпылгандай итте.

Кул бирүләр, тәбрикләүләр соңрак булачак әле. Кеше-кара күрмәгән аулак җирдә очраган һәр иптәш аңа кулын бирәчәк, Мирсәетнең хак сүзләренә, кыюлыгына соклануын белдерәчәк, «бирдең бит кирәкләрен» дип тә өстәп куячак.

Ә хәзергә дәшүче күренмәде. «Җитәкчеләр ни әйтер бит әле» дип көтте коммунистлар. Җитәкчеләр дә югалып калган иде.

Ниһаять, Валериан Куйбышев телгә килде:

– Коммунист иптәшләр, Солтангалиевнең чыгышы уңаеннан сүз әйтергә теләүчеләр юкмы?

Зал тагы да тына төште. Куйбышев көтте. Сталин да түземсезлек белән көтте… Һәм, ниһаять, ихтыяҗны аңлап, урыныннан Сәхипгәрәй Сәетгалиев күтәрелде.

– Мин әйтергә телим бер-ике авыз сүз.

– Юк, кирәкми… Икенче кат сөйлисең бит инде, – дип аваз салдылар арткы тарафтан.

Куйбышев гүя ишетмәде, Сәетгалиевкә сүз бирде.

– Мин, интернационалист буларак, протест белдерәм Солтангалиев иптәшкә, – дип башлады сүзен Сәхипгәрәй. – Кырым һәм татар республикалары белән Тула губернасы арасында һичнинди аерма күрмим мин. Солтангалиевнең иптәш Сталинга каршы чыгуы нигезсез. Мин кайсыбер милли автономияләргә интернационализм күзлегеннән эш йөртергә, ягъни республика статусыннан баш тартырга киңәш итәр идем. Бу бит өстәмә аппарат һәм өстәмә чыгымнардан гайре һични бирми. Коммунистлар, интернационалистлар ич без, нигә шуны аңламыйбыз!..

Зал Сәетгалиев чыгышына киеренке тынлык белән җавап бирде. Аның бу сүзләре, комга төшкән тамчы сыман шундук сеңеп, эзсез узды.

Шулай да дәшми кала алмады Сталин, – стакан тутырып, салкын су эчте, йөткеренгәләп куйды һәм карашын залга текәде:

– Солтангалиевнең чыгышы уңаеннан ни дияргә?.. – Ул бермәл уйланып торды һәм үз-үзенә нык ышанган тавыш белән сөйләргә кереште: – Бу – партиягә яла ягу, дип әйтер идем мин. Инде онытылып килгән «автономияләштерү» проектын кабердән кузгатып азаплана Солтангалиев.

– Иптәш Сталин, – дип мөрәҗәгать итте шунда урыныннан сикереп торган Исмәгыйль Фирдәвес. – Сез юмор хисен югалткансыз: кабердәге ул проектның авторы сез дип белә идек…

Шулчакны Троцкий залны яңгыратып кеткелдәп көлеп җибәрде һәм янә кулын чәбәкләп алды. Рәттән рәткә чыш-пыш китте. Сталин фикер йомгагының очын югалтып торды сыман: зәгыйфь кулын френч кесәсендә тирәнгәрәк яшерә төште. Әйтерсең кесә төбендә посып яткан соңгы көнбагыш бөртеген кармалый иде ул.

– Инде Солтангалиевнең автономияле республикалар статусын күтәрү хакындагы тезисына килсәк, ул – ана карынында үле туган баланы хәтерләтә торган реакцион тәкъдим.

– Аңлатыбрак сөйләгез! – дип кычкырды берәү.

– Мин ачык итеп әйттем, – диюдән башка сүз тапмады Сталин һәм тизрәк киңәшмәне йомгаклап куярга ашыкты. Мирсәетнең чыгышы тәмам һушын алган иде аның.

Алай иттеләр, болай иттеләр дә, фикер алышуны шул рәвешле ярты юлда калдырып, киңәшмәне йомгаклап та куйдылар. «СССР төзелү турындагы проектны РСФСР коммунистлар фракциясе хуплый» дигән карар инде күптән язу машинасында басылып мөһерләнгән һәм кирәкле куллар белән дә теркәлеп куелган иде. Тавышка куеп тормадылар…

Шул ук көнне төштән соң Советларның X Бөтенроссия съезды да әлеге тәкъдимне хуплап карар кабул итте. Советлар съездында да кул күтәреп тавыш бирүне кирәк тапмадылар. Барысы да Генераль секретарьның «мәкерле» уенда туган сценарий буенча эшләнде.

Халыкларны берләштереп торырга һәм тигез хокуклылык гарантияләгән Союзга нигез әнә шул рәвешле салына…

Тагын берничә көннән соң, төгәлрәге 1922 елның 30 декабрендә, СССР төзелү турында бөтен дөньяга игълан ителә. Йөздән артык милләт яшәгән илнең төзелүе турындагы килешү кәгазенә дүрт республика – Россия, Украина, Белоруссия һәм Кавказ федерациясе вәкилләре кул куя.

Сталинның хәлиткеч җиңүе була бу. Әмма әлеге җиңү озаккамы?! Ул кадәресен киләчәк күрсәтер, тарих үзе хәл итәр…

XVI

Мәскәү 1923 елны каршыларга җыена. Газеталарда бәйрәм рухы – СССР төзелү турындагы купшы игъланнар; Сталинның бәхетле көлемсерәп төшкән фоторәсемнәре; Көнбатыш Европа илләре коммунистларыннан килгән котлау телеграммалары… Илдә яңа тормыш корырга хыялланып йөргән, үз-үзен аямыйча, менә инде ничәнче ел тоташтан революция өчен көрәшүдән башканы белмәгән Мирсәет Солтангалиев тынычлыгын югалтты. Күзләренә йокы керми башлады. Вакыт-вакыт ул хәтта үз-үзен кая куярга белми иде.

Идел буеннан килгән хәбәрләр дә берсеннән-берсе аянычлырак. Идел буйларында, шул исәптән Татарстанда, халык ачлык афәтеннән арына алмый изалана. Язда чәчәр орлык табылмады. Ач үлем куркусыннан башын кая куярга белмәгән мужик халкы, төенчеккә соңгы чүпрәкләрен төйнәп, анда бәрелә, монда сугыла, әмма авыл капкасыннан чыгып ерак китә алмый – юлда кырылып бетә.

Татарстан һәм Идел буеның башка губерналарына Америкадан атап җибәрелгән икмәк юлда тоткарлана. Мылтык һәм солдаттан башка берәүгә дә буйсыну юк, тимер юлларны гүя бизгәк авыруы биләп алган. Паровозларга ягарга утын җитми. Утыны булса – йөртүчесе юк. Ачыктан-ачык тоткарлык ясау, саботажлык очраклары да адым саен. Татарстандагы һәр вакыйганы йөрәге аша уздырырга күнеккән Мирсәет өчен бу хакта ишетү, бу хәл белән килешеп яшәү аеруча кыен. Күпме җаннар башын куйды, азмы кан түгелде шул республика өчен. Әле автономия игълан ителүенә бер ел чамасы да узмады, күпме ыгы-зыгы, күпме борчылу кичерергә туры килде шул санаулы гына айлар эчендә. «Республика, республика» дип сөйләнгән идең, халкың ачтан үлә анда дип, күзгә төртеп сөйләүчеләрне дә очратырга туры килде аңа. Өстәвенә Татарстанның бүгенге җитәкчеләре һәммәсе аның тәкъдиме белән куелган иптәшләр. Ниндидер җанлану бар да кебек, әмма шулай да эшләр яхшыга таба бара дип әйтергә тел әйләнми. Ә канга тоз сибүчеләргә кытлык юк.

Әле менә бүген генә, өйгә кайтырга җыенганда, Валериан Куйбышев чакырып алды аны. Гражданнар сугышы көннәреннән үк яхшы танышлар булганга, бәйрәм киче итеп, Яңа ел белән котларга чакыргандыр, дип уйлаган иде. Ни дисәң дә, декабрьнең соңгы көне – утыз бере, кич җитеп килгән чак.

Үзәк Комитет секретаре булып сайлангач күзгә күренеп эреләнеп киткән Куйбышев, урын тәкъдим итмәс борын, аның авырткан җиренә кагылды:

– Тәртип саласызмы ул Татарстаныгызда, юкмы?! – булды аның беренче әйткән сүзе.

Мирсәеткә бу хәл сәер тоелды, әлбәттә; бер фронтларда сугышып, күпме гомер бергә аралашып яшәгән партиядәшеннән Яңа ел кичендә андый сүзләр ишетергә җыенмаган иде. Куйбышев түгел, Сталин һәм Троцкий да кулын кысты, тәбрикләде ич аны бүген, якты йөз һәм җылы сүзләрен кызганмадылар. Ихластанмы-түгелме, анысы – башка, бәйрәм көннәрендә әхлак дигән төшенчә дә сакланырга тиеш бит әле.

Коелып төшмәде Мирсәет, сездән курка торган күлмәк күптән тузган дигән сыман, тәкъдим ителмәгән урындыкка ипле генә барып утырды.

– Гафу итәсез, иптәш Куйбышев, ни әйтергә теләгәнегезне аңламадым, – диде ул, үзенең тыныч һәм сабыр икәнлеген ассызыклый төшеп. – Үз чиратымда исә мин сезне Яңа ел белән тәбрик итәм.

Авырлык белән генә җавап сүзе чыкты:

– Рәхмәт. – Шундук эшлекле рәвештә җәт-җәт ишекле-түрле йөренергә кереште Куйбышев һәм озак көттермәде, соравын яңадан кабатлады. – Мирсәет, әйт әле миңа: тәртип буламы ул Татарстанда, юкмы?

– Белүемчә, тәртип бар, ашарга гына юк Татарстанда.

– Сөйләмә… Сөйләмә, – дип, ашыгыч ярдәм эшләгәндәй, эш өстәле янына килде Куйбышев һәм кәгазь өемен күтәрде. – Менә бер атна эчендә шушы тикле хат һәм телеграмма килгән, һәммәсендә зарлану, канәгатьсезлек…

– Рәхмәт сүзләре көткән идегезмени?!

– Көлмә, Мирсәет, шаярырга җыенмыйм…

– Көлмим һәм шаярмыйм да. Бәйрәм өстенә бәйрәм дисәгез дә шатланырга сәбәп күрмим. Ачлыктан, хәерчелектән зарланалардыр?..

– Шулай булса икән! Түгел, республикадагы чәчәк атып килгән милләтчелектән зарлана якташларың.

Бу кадәресен һич көтмәгән иде Мирсәет. Гаҗәпләнүеннән хәтта сикереп торды:

– Белүемчә, Татарстанда әлегәчә милләт яисә республика турында кайгыртыр ара булганы юк. Менә икенче ел тамак кайгысы белән изалана халык.

– Дөрес, дөрес, – дип эләктереп алды аны Куйбышев. – Ачлыкның да башы шулардан, дип язалар менә. Татарларга республика биргән көннән бирле тамакның туйганы юк, дип язган анда берәү. Губерна чагында мондый хәлнең булганы юк иде, диләр…

– Кара син аны, минем якташлар Куйбышев иптәшкә нинди кызыклы хатлар язып ята икән, – дип, өстәлгә таба якынлашты Мирсәет. – Миңа да күз йөртеп чыгарга рөхсәттер бит…

– Рәхим ит. Рөхсәт кенәме соң, хатта күрсәтелгән мәсьәләләрне хәл итү дә сезгә йөкләтелә, иптәш Солтангалиев. Ботканы шулай куертучыларның берсе үзегез ич.

Өстәл читендәге кәгазьләрнең беришен, аралап, Мирсәеткә сузды Куйбышев. Ә үзе, өстәл артындагы креслосына утырып, телефонга үрелде.

Хатларны күздән кичереп чыккач, Мирсәет бераз дәшми утырды – сәер тәэсир калдырган иде алар. Аңарга да килә хатлар, аңа да язалар. Зарланучылар бар, ярдәмгә мохтаҗ булганнар яза. Әмма Куйбышев өстәлендәге хатлар бөтенләй башка, үзгә иде: адреслары белән дә, эчтәлекләре белән дә бер-берсенә шултикле охшаганнар… Нигә соң әле, гомер булмаганны, менә хәзер генә әлеге проблема күтәрелгән дә хатларның барысы да Куйбышевка адресланган? Хатлар махсус оештырылмадымы икән? Андый шиккә урын бар иде биредә.

Куйбышев ниндидер ханым белән сөйләшеп алды. Онытылып, рәхәтләнеп, елмаеп-көлеп сөйләште һәм купшы котлау сүзләрен дисбе итеп тезде тегеңә. Телефонның аргы очындагы ханым белән бәйрәмнән соң ук очрашырга сүз куешып хушлаштылар.

– Йә Мирсәет, ничек, таныштыңмы? – дип кызыксынырга ашыкты Куйбышев. Үзендәге үзгәрешне – кәеф күтәренкелеген яшереп азапланмады.

Ә Мирсәет нинди нәтиҗәгә килергә белми утыра. Турысын ярып салырга кирәк санамады әлегә. Дәшми калу да мөмкин түгел.

– Гыйбрәтле хатлар алгансыз икән… – дип чикләнде ул. – Гыйбрәтле хатлар…

– Хатлар һәм фактлар – хәтәр нәрсә ул, – диде Куйбышев, Мирсәетнең ни дияргә белмичә утыруыннан үзе теләгән нәтиҗә ясап. – Генераль секретарь белән бәхәсләшеп булса да, хатлар һәм фактлар белән бәхәсләшү читен.

«Менә ничек?! – дип уйлап куйды Мирсәет. – Сүз сөреше әнә кая таба бара икән!..» Димәк, җавапсыз кала торган чак түгел.

– Фактлар – факт, хатлар – хат, – дип башлады ул сүзен. – Әмма һәр факт хатка сыймаган кебек, фактсыз, хакыйкатьтән ерак торган хатлар да языла икән. Мине андый хатларның булуы түгел, шуларның җепкә тезелгән дисбе төймәләре сыман, Үзәк Комитетта яңа гына эшли башлаган секретарьга җибәрелүләре хәйран калдырды… – Мирсәетнең тел төбендә ни ятканлыкны тиз тоемлап алды Валериан Куйбышев – күзләрен киереп ачты:

– Бу нәрсә?! Нәрсә дип әйтергә җыенасыз, иптәш Солтангалиев? Сез һәр факттан гаеп-кыек эзлисез!..

– Эзләмим, юк, эзләмим, иптәш Куйбышев. Әмма минем вакыт-вакыт кына булса да кайбер факт һәм күренешләргә үз мөнәсәбәтемне белдерә килергә хокукым бар дип беләм.

– Фактларга, – дип басым ясарга кирәк санады Үзәк Комитет секретаре. – Әйе, фактларга мөнәсәбәт белдерү – кирәкле һәм зарур эш. Ялгышмасам, сүз Татарстан һәм анда чәчәк атып килгән милләтчелек хакында барырга тиешле иде.

Уйламаган җирдән Мирсәет үзе сорап куймасынмы шунда:

– Хат авторларының берсе дә татар милләтеннән түгел. Бу гаҗәпсендермиме сезне?

Югалып калмады Куйбышев.

– Сезнең халык грамотасыз. Ул укый-яза белми…

Кычкырып көлеп җибәрде Мирсәет, Куйбышевтан моны көтмәгән иде.

– Көлдереп үтерәсез ич. Каян алдыгыз аны?! Бездә укый-яза белмәгән кеше юк.

Куйбышев дәшмәде, үзалдына мыгырданып кына куйды.

– Иптәш Куйбышев, әйдәгез, таләпчәнлекне һәр ике як өчен дә тигез югарылыкта куеп сөйләшик әле. Юкса гаеп ташлыйсыз да көлдерәсез…

– Килешәм. Син дигәнчә булсын, Мирсәет.

Мирсәет бәхәс өчен тәмам өлгереп җиткән иде, ниһаять. Бармакларын бөгә-бөгә исбатларга кереште:

– Беренчедән, Татарстан диеп ялгышасыз. Хатлар бер Казаннан гына түгел, Уфадан да, Бохарадан һәм Әстерхан шәһәрләреннән дә язылган. Ә сез Татарстан да Татарстан дисез… Бу, җитдирәк уйлаганда, орфографик хата гына түгел, иптәш Куйбышев. Сезнең болай гомумиләштерүдән җитди сәяси нәтиҗәләр дә ясарга мөмкин булыр иде… Хуш, монысын гафу да иттек ди…

Мирсәетнең, шул рәвешле, җитди һөҗүмгә күчүен Үзәк Комитет секретаре көтмәгән иде. Әйтер сүзе, фикерләре формалашып җиткәнче үк, әңгәмәдәшен, кабаланып диярлек, бүлдерергә ашыкты:

– Тукта… Тукта, бераз ачыклап китик, – дип, Солтангалиевнең кулына кагылды ул һәм нәкъ аның каршысында торган урындыкка килеп утырды. – Кара-каршы утырып, күзгә-күз карашып сөйләшик, аңлашыйк булмаса. Күрәм: сез миңа политик ярлык тагарга да күп сорамыйсыз…

– Сәяси төгәлсезлеккә хакыбыз юк, дип әйтергә теләвем. Бигрәк тә милләтләр һәм конкрет халык, конкрет республика хакында фикер йөрткәндә…

– Төшендеребрәк сөйләче?..

– Төшендереп сөйлим. Сез – Үзәк Комитет секретаре – инде берничә мәртәбә «Татарстаныгыз» дигән гыйбарәдән файдаландыгыз. Ә бит сезгә яхшы мәгълүм: Бохараның да, Әстерханның да Татарстанга мөнәсәбәте юк. Уфа каласының да нинди статуска ия булуын яхшы беләсез…

Куйбышев ирен чите белән генә елмаеп куйды:

– Без бит икәүдән-икәү, күзгә-күз карап сөйләшәбез, Мирсәет. Монда чит колаклар яисә беркетмә язып утыручы юк. Нигә безгә кәнфитләнеп маташырга? Син мине яхшы беләсең, мин дә сине яхшы беләм һәм хөрмәт итәм. Ачыктан-ачык сөйләшик…

– Килешәм. Ачыктан-ачык сөйләшик.

– Сез, татарлар, дип сөйләшүем махсус басым ясау өчен, әлбәттә. Син мине дөрес аңладың. Ләкин мин дә күп күрәм, күпне ишетеп беләм. Татар Казанда гына түгел, Уфадагы вакыйгалар үзәгендә дә татар, Әстерханда да. Бохарада һәм тулаем «туземецлар» яшәгән һәр төбәктә татар эш йөртергә, иҗтимагый фикер тудырырга сәләтле халык.

– Сүзләрегезне ничек… күпсенү дип аңларгамы? Әллә татар кызылармеецлары һәм большевиклары кылган батырлыкларга бирелгән югары бәя буларак кабул итәргәме?..

– Ничек телисез, шулай кабул итә аласыз, әйтергә теләгәнем башка.

– Тыңлыйм, – диде Мирсәет һәм, ияген учлап, әңгәмәдәшенә текәлде. Димәк, моңа кадәрге сөйләшүләре әйтеләчәк сүз өчен әзерлек кенә булган икән.

Куйбышев та боргаланып-сыргаланып утырудан туйган иде, күрәсең, дулкынланып турыдан ярырга кереште:

– Иптәш Солтангалиев, – дип, рәсмиләштерергә кирәк санады иң элек. – Әйтегез әле: ни җитми сезгә?.. Ничә йөз елдан соң республикалы булдыгыз. Югыйсә Казан иксез-чиксез Россиянең урта бер җирендә торып калган гадәти бер өлкә, губерна шәһәре генә ич. Халкыгыз да бөтен Россия буйлап таралып, чәчелеп беткән. Бүгенге Казанны мин үзем рус каласы диеп беләм… Партиягә, иптәш Сталинга рәхмәт әйтәсе, булганына ризалашып яшисе урында, дөньяны болгатасыз…

Үзәк Комитет секретаре беркавым тукталып торды – сөйләгән сүзләренә Мирсәетнең мөнәсәбәте ничегрәк икән, янәсе. Тыңлап утыручы дәшмәде, эчтән кайнап, күңелендә күтәрелеп килгән дулкынны тышка чыгармады.

– Инде республика гына аз, Идел-Урал кирәк үзегезгә, Төркестан кирәк… Союз килешүенә кул куярга… Россия һәм Украина белән тигез хокуклы булырга… – Туктап тын алды Куйбышев һәм тавышын баса төшеп, үз итеп дәшкән атлы булды. – Безгә яхшы мәгълүм, Мирсәет, мондый вәсвәсәләрнең башында иң элек син торасың… Син сөйли беләсең, синең сүзең үтә. Бигрәк тә вак милләт һәм төрле «туземец» лар арасында сиңа иярергә торучылар байтак. Без боларның барысын да беләбез һәм хөрмәт тә итәбез үзеңне. Иптәш Сталинның да сиңа карата үзгә, туганнарча якын мөнәсәбәттә булуы мәгълүм безгә… Шуңа күрә дә, Үзәк Комитет секретаре буларак, мин сине вакытында кисәтергә кирәк таптым. Юкса ахыры матур бетмәс бу эшнең!..

Тыңлап утыручының түземлеге, күрәсең, соңгы чиккә җитеп терәлгән иде:

– Яңа ел теләкләрегез шуның белән тәмаммы? – дип кырт кистерде ул.

– Әгәр дә дөрес аңлаткан булсам, тагын да мөһимрәге, син дөрес аңлаган булсаң – тәмам!

– Дәшмәвең – мең алтын, дигән сыман булды инде бу. Безнең төрки халыкларда шундый әйтем бар, иптәш Куйбышев.

– Төрки дигән сүзең искә төшерде… Тагын шуны әйтим: сине кайбер иптәшләр пантюркизмда да гаепләп язалар. Сак бул, Мирсәет.

– Әнә ничек, – дип елмайгандай итте Солтангалиев. – Тик моның, нигәдер, гаепкә бөгәр җирен генә күрмим. Без бит, – чынлап та, төрки халыклар. Славяннар кебек үк, төркиләрнең дә үзара аралашып, туганлашып яшәүләрендә мин һичнинди яманлык күрмим. Ислам исә, – сезгә яхшы мәгълүм, безнең ата-баба дине. Бу очракта «пан» дигән өстәмәгә ихтыяҗ юк. Панславян яисә панхристиан димиләр ич! Ислам дине тотучы һәм чыгышлары белән төрки булган халыкларны үзара каршы кую һәм бүлгәләргә омтылыш ул – ясалма һәм, әйтер идем, хата сәясәт.

Куйбышев, ярдәм эзләп, өстәл өстендә чәчелеп яткан хатларга иелде.

– Әнә хатлар… хатларда да шул ук куркыныч хакында искәртелә.

– Ә-ә, хатлар, – дип, ирексездән үзеннән читкәрәк этте аларны Мирсәет. – Турысын әйтсәм әйтим, беренчедән, бу хатлар кемдер тарафыннан оештырылганга охшаган.

– Нәрсә сөйлисең син! – дип, сүз кыстырмый булдыра алмады Куйбышев.

– Икенчедән, әлеге хатларны укыганчы ук, миңа күптәннән таныш булган фикерләр бу. Кызганычка каршы, Казанда булсын, Уфада яисә Бохарада булсын, җирле халык вәкилләренең үзаңы уянуга эчләре пошкан затлар байтак. Халыкларның соңгы араларда милли дәүләтчелеккә омтылышлары аларны тәмам чыгырдан чыгарды, әлеге хатларны күздән кичереп чыккачтын, милләтчелекнең чәчәк атуын түгел, теше-тырнагы белән империячел фикер йөртүгә ябышып яткан туң йөрәкләрнең салкынлыгын тойдым мин. Бу хатлар партия һәм яшь Совет дәүләте файдасына язылмаган, алардан патша империясе исе килә. Гомумән, бүгенге сөйләшүдән мин үзем канәгать түгел. Халыкларның үзбилгеләнүгә булган омтылышын алай җиңел генә буып, туктатып булмаячак. Азатлыкка омтылыш – һәр милләтнең генә түгел, һәр шәхеснең табигый халәте. Без, шул сәламәт омтылышка дөрес юнәлеш биреп, милли азатлык хәрәкәтен социаль революция максатында файдалана белергә тиешле. Җил тегермәненнән дошман ясап, көлкегә калуыбыз ихтимал!

– Тукта, – дип, Куйбышев кинәт өстәлгә китереп сукмасынмы шунда. – Монда кем – сезме, әллә минме – Үзәк Комитет секретаре?! Җитәкче кешене тыңлап, аңладым дип, рәхмәт әйтеп аерыласы урынга үз вәсвәсәңне сөйләп утырасың. Большевик булсаң – большевик бул, партия юнәлешендә тор. Түгел икән, ихтыярың, Истанбулга йөз тотып, юлга әзерлән. Дустың Зәки Вәлиди артыннан, мәсәлән.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации