Электронная библиотека » Ринат Мөхәммәдиев » » онлайн чтение - страница 23


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 23 (всего у книги 36 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Иптәш Куйбышев! – дип, тавышын күтәреп, аягүрә сикереп торды Мирсәет һәм, күзләрен киереп ачып, Куйбышевка текәде. Әле генә өстәл төеп, кызарып-бүртенеп акыл саткан партия лидеры сагая калды булса кирәк, бүлмәдә бер мәлгә тынлык урнашып торды… Йончыткыч һәм авыр тынлык… Кайсысының түземлеге озаккарак җитәр икән, чебен очкан аваз да ишетелми. Үзәк Комитет бинасы әйтерсең бушап калган.

Ачыргаланып, телефон шылтырады шунда. Куйбышев, дөньясын онытып, эш өстәленә ыргылды.

– Әйе, тыңлыйм, иптәш Сталин. Дикъкать белән тыңлыйм, – дип җавап кайтарды Куйбышев, үрә катып, үзе, кабаланып, якаларын хәстәрләргә тотынды, нишләптер тавышы да калтыранып китте. Шул мизгелдә ул Мирсәеткә бик тә кызганыч булып күренде.

– Әйе, иптәш Сталин, безнең сөйләшү тәмам, хәзер керәм…

Димәк, дип үзалдына нәтиҗә ясарга өлгерде Мирсәет, аларның бу сөйләшүе хакында Сталин хәбәрдар булган. Кем белә, бәлки, ике арадагы сөйләшүне аның тыңлап та утырган булуы ихтимал. Куйбышевның, вакыт-вакыт үзен сәхнәдәге уенчы сыманрак тотып, гайре табигый сөйләшүе дә шуннан булмадымы икән?! Вакыйгалар, һәрхәлдә, шактый киеренке һәм сәер юнәлеш ала бара сыман.

Куйбышев өс-башына күз төшереп алды да бүлмәдән чыгарга дип борылды, әйтерсең алар арасындагы сөйләшүгә соңгы нокта куелган иде инде. Мирсәеткә бу сәер тоелды. Ул җәт кенә ишек катына үтте дә Куйбышевның юлына аркылы барып басты.

Үзәк Комитет секретаре инде гүя күптән башка дөньяда иде – күзләреннән кот качкан: ул Генеральный янына ашкына.

– Мин ашыгам. Мине иптәш Сталин үзе көтә, – диде ул, калтыранган тавыш белән.

Көтмәгәе. Мирсәет тә болай чыгып китә алмый.

– Хәзер китәрсең, бер генә минут тыңла әле мине, – дип туктатты ул аны.

Теге исә гүя гел ишетми:

– Мин ашыгам… Мине иптәш Сталин үзе көтә.

– Ике генә авыз сүзем бар, тыңлагыз әле, иптәш Куйбышев… Мине хөрмәт итәсезме-юкмы, анысы сезнең ихтыярыгызда, әмма татар халкы турында керделе-чыктылы сөйләшүләрегезне туктатыгыз – бу бер! Икенчедән, берәү дә Истанбулга йөз тотарга җыенмый. Без килмешәк түгел, үзебезнең ата-баба җирендә яшибез! Онытмагыз: Мирсәет Солтангалиев үз Ватанында һәм үзе ышанган иманда яши. Кыйбласы һәм йөзе аның бер генә! Халкын, Ватанын һәм иманын ул беркем каршында да алыштырмады һәм алыштырмас та. Хәтта Генеральныйга кирәк булганда да…

Ә инде Зәки Вәлидигә килсәк, аның – үз язмышы. Ул да сез теләгән сәяси уенчы яисә курчак була алмады – бар гаебе шунда. Аның хакында соңгы сүзне башкорт халкы әйтсен.

Шуның белән сүзем тәмам. Хушыгыз, иптәш Куйбышев. Яңа еллар белән үзегезне!

* * *

Ул, ашыгып-кабаланып, өйгә кайтырга чыкканда, сигез тулып килә иде бугай инде. Димәк, Яңа елга дүрт сәгать чамасы вакыт калган. Сәгатьләр генә түгел, көннәр, айлар, еллар шул рәвешле узып кына тора. Эштән бушаганы юк, ә эшләнәсе һәм чират көтеп яткан эшләренең очы-кырые күренми. Соңгы араларда, бигрәк тә узып барган 1922 елда, аның күңелендә ниндидер канәгатьсезлек, үз-үзеннән, әйләнә-тирәсендәге вакыйгалардан ризасызлык хисе дә артканнан-арта бара кебек, һәрхәлдә, 1918–1920 еллардагы күңел күтәренкелеге, ашкыну юк инде хәзер. Ул чорда бер талпынуда бөтен илне, дөньяны колачлап алырлык дәрт, дәрман барлыгын тоя иде үзендә. Нинди генә кыенлыклар күрмәсен, эшләгән эш, кылган гамәлләренең нәтиҗәсе тормышта ачык чагылыш таба килә иде. Дошман белән якага-яка килеп тарткалашкан көннәрдә дә, үлемнең күзенә туры карап утка кергән сәгатьләрендә дә бүгенгедәй ару-талу, бүгенгедәй өметсез төшенкелеккә бирелгәне юк иде аның. Соңгы араларда исә күңеленә шом төшкән, икеләнгән, үкенгән, офтанган мизгелләр артканнан-арта бара. Гәрчә болар, гомумән, Мирсәетнең холкына балачактан ук чит, ят сыйфатлар иде. Ул гынамы, аның хәзер чын мәгънәсендә куркып калган мизгелләре дә була.

Шунысы кызганыч: бер аңарга гына хас, аны гына борчый торган тойгы-халәт булса икән ул. Төрле милли төбәкләрдән ишетелгән моң-зар турында әйтеп тә торасы юк, хәтта үзәк аппаратта җыен тузга язмаган чыш-пыш китте. Бер-береңә шикләнеп карау, ышанмау дисеңме… Төркемнәргә бүленеп, үзара тарткалашу, портфель һәм өстәл бүлешү дисеңме… Үзара ышаныч булмавы һәм мөнәсәбәтләрдәге эчкерсезлекнең югалуы турында әйтеп тә торасы юк инде…

Революцияне шуның өчен ясадымыни соң алар?! Гражданнар сугышында ятып калган корбаннар һәм түгелгән кан нәрсә өчен кирәк булды соң, алайса?!

Хәтерләргә, искә алырга теләмәсә дә, Сталин янына ашыккан Куйбышевның агарынып калган йөзе, төссезләнгән карашы һаман күз алдында, ә колак очында аның калтыранып чыккан тавышы эленеп торды. Валериан Куйбышевны Мирсәет бүген генә күреп белми. Гражданнар сугышы көннәрендә төрле фронтларда һәм төрле шартларда күрешкәннәре, аралашканнары булды. Азмы-күпме хөрмәт итә иде ул аны. Бүген исә аның күз алдында Куйбышев тәмам юкка чыкты, шәхес булуыннан туктады. Большевиклар партиясенең Үзәк Комитеты секретаре ни өчен дип әле шундый мескенлеккә, шул дәрәҗәдә түбәнлеккә төшәргә тиеш?.. Булсын, Сталин дәрәҗәле һәм хөрмәткә лаек җитәкче дә булсын, ди… Куйбышев та төшеп калганнардан түгел ич. Янәшә торып, тигез булып сөйләшү, хезмәттәшлек итүгә ни җитә!

Мирсәет тә аз эшләмәде Сталин янәшәсендә. Эшләде, эшли һәм эшләячәк тә. Әмма партия лидерлары каршысында югалып калганы, баш игәне юк. Ул үзенә андый түбәнлекне гафу да итмәс иде. Фикерләре туры килә икән – уртак тел таптылар, түгел икән – бәхәсләштеләр. Үзара бәхәс һәм фикерләр көрәшендә хакыйкать ачыклана ич. Бер партия әгъзалары арасында үзара мөгамәлә бары шундый гына булырга тиештер дә.

…Мәскәү елгасы аша салынган күпернең яртысына җиткәч, каршы якта калкып торган соры бинада Мирсәет үз тәрәзәләрен эзләп тапты. Яктылык бар, димәк, һәммәсе дә өйдә, аны көтәләр булса кирәк. Бозлы тәрәзә аша кемнеңдер күләгәсе күренеп китте. Фатыймадыр, аш-су хәстәрләп йөрүедер дип уйлап куйды ул. Күңеленә җылы кергәндәй булды, адымнарын тагы да кызулата төште. Тәрәзәдәге яктылык та җитә икән ич кеше күңелен канатландыру, очындыру өчен.

Өйләре турысына килеп җиткәч, Мирсәет янә өченче каттагы якты тәрәзәгә күз салды һәм… туктап калды. Ул гына да түгел, чигенә-чигенә юл аша ары чыгып, елга читендәге таш диварга килеп сөялде дә, тын алырга кыенсынып, хәйран калып, үз тәрәзәләренә текәлде.

Көн салкын. Суык бабай тәрәзәгә боз челтәрләрен чиккән. Аргы якта кемдер сулышы белән тәрәзәдәге боз катламын эретү белән мәшгуль иде. Инде беренче тапкыр гына җылытуы түгелдер, чөнки кайнар сулыш һәм бармак эзләре тәрәзәдәге боз элпәсен чуарлап бетергән. Аны көтүләре… Фатыйманың мондый эш белән шөгыльләнер арасы калмас, сабыйларның кайсысы булыр икән бу? Әле яңарак кына дүртенче яше белән киткән Гөлнарымы, әллә сигезне тутырган Рәсидәме?

Нәкъ шул мәлне, ата күңелендәге сорауга җавап бирергә ашыккан сыман, аргы яктагы сабый, әлеге ачыклык аша тәрәзәгә капланып, урамны күзәтергә кереште.

«Рәсидә…» – дип әйтеп куйды Мирсәет үзалдына. Әтисен көтә, күпер ягына текәлеп, аны эзли. Күңеле нечкәреп китте атаның, бугазына авыр төер, күзләренә кайнар тамчылар килгәнен дә сизми калды… Рәсидәсе аның саен иреннәре белән бозны җылыта да яңадан тәрәзәгә килеп каплана. Нәкъ өй каршысында түбәннән үзенә кул болгарга керешкән әтисен генә күрми. Карашы еракка, күпер аша Кремль тарафына текәлгән.

«Рәсидәм… Ятимәм минем…» – дип кабатлады ул, күңеле йомшарып китеп. Үз-үзенә, күңеленең нечкә бер төпкеленнән ургып чыккан хисләренә хуҗа түгел иде шул мизгелдә. Бу бала бәгыренең иң нечкә җирендә эленеп торган бердәнбер ярасы иде бит аның. Үзеннән аерым яшәгәндә дә, хәтереннән, күңеленнән чыгара алмый юксынды, өзлексез сагынып яшәде ул аны. Инде менә үзе янына алып кайткач та кызгана, һаман бәгырен өзгәли аның Рәсидә. Чөнки ул – иң газиз кешесен югалткан, әнисез калган бала. Кыз бала өчен моннан да авыррак нинди югалту булырга мөмкин? Яхшымы-яманмы, Рауза аның әнисе иде бит. Аның җылы кулларын, «кызым» дип өзгәләнеп, аркасыннан сөюләрен сагынмыйдыр дисеңмени ул баланы?..

Югыйсә Фатыйма да какмый-сукмый, үз баласы сыман карый, хәстәрли Рәсидәне. Ә барыбер газиз ана назын һичкем алмаштыра алмас, инде һичкем бирә алмас Рәсидәгә. Бу сабыйны аңласа да, хәзер бары ул гына аңлый алыр. Мирсәетнең исә көндәлек ыгы-зыгыдан арынып өйгә кайтып керә алганы юк – берөзлексез юлда, берөзлексез эштә. Ул югында, көзге озын кичләр һәм кышлар буе Рәсидә һәрчак, шулай тәрәзәгә капланып, әтисен көтәдер сыман тоелды.

Әнә ич әле хәзер дә тәрәзәгә өрә, ике арада эленеп торган салкын бозны эретергә тели. Ә ул – ата кеше – өч дистәне тутырган әзмәвердәй таза, сәламәт ир-ат, балавыз сыгып, кызының ничек газаплануын тыштан күзәтеп тора. Шул рәвешле йомшарып китүенә ачуы чыкты Мирсәетнең: уч тутырып салкын кар иелеп алды да, чигәләрен уа-уа, җәт-җәт атлап, өйгә ашыкты.

Ишекне аңа Фатыйма ачты. Мирсәетнең кулына тотып кергән ак каракүл папахасын элгечкә алып куйды. Ашыга-кабалана, тун төймәләрен ычкындырырга булышты һәм иренең күкрәгенә килеп капланды…

Ишек катында беркавым тынлык урнашып торды. Хатынының бөдрәләнеп торган йомшак кара чәчләреннән сыйпады Мирсәет, аның кайнар сулышын, йөрәк тибешен тоемлады. Күңеленнән генә уйлап куйды: нибарысы егерме өч яшь бит әле Фатыймага. Өйләнешеп бергә тора башлаганнарына дүрт ел тулып, инде бишенче ел киткән. Мирсәетнең нинди рәхәт күрсәткәне бар аңарга, кайчан карама эштә, кайчан карама ил һәм халык мәшәкатьләреннән арына алганы юк. Ә Фатыйма, ир куенында иркәләнер чагында, кичләрен-иртәләрен, еш кына төннәрен дә берьялгызы дүрт стена артында уздырырга мәҗбүр. Ул бит әле студент та, Көнчыгышны өйрәнү институтында укый. Ике бала тәрбияли. Өстәвенә әнисе һәм туганнары белән дә арасы көйләнеп җитмәгән. Фатиха алып тормый гына, Мирсәеткә чыгуын әле булса гафу итеп бетерә алмыйлар…

Мирсәет Фатыйманы күкрәгенә кысты, ә карашы белән кызларын эзләде. Чынлап та, нигә тавыш-тыннары ишетелми соң әле балаларның? Рәсидәсе сабыр, тартына торгандыр, ә Гөлнары әллә кайчан йөгереп килеп җиткән булырга тиеш иде бит инде.

– Кызлар кая, Фатыйма, кызлар нигә күренми? – дип сорамый булдыра алмады ул.

Башын күтәрә төшеп, иренә зур кара күзләрен текәде Фатыйма.

– Хәдичә белән Сәет килгәннәр иде. Мин институтка барып кайткан арада, балалар белән калып тордылар. Гөлнарны үзләре белән кунакка алып киттеләр. Ә Рәсидә өйдә. Ут алганнан бирле инде сине көтә, тәрәзә яныннан китми.

Янә бер кат хатынының тулы алсу иреннәренә, ачык йөзенә сокланып карап торган җиреннән кызына дәште Мирсәет:

– Рәсидә кызым, әтиеңне каршы алырга чыкмыйсыңмыни?

Җавап бирүче булмады. Мин монда дигән сыман, кызның борын сызгырткан авазы гына ишетелде. Кемгәдер, нәрсәгәдер үпкәләгән, димәк.

Фатыйма Мирсәетнең колагына үрелеп ачыклык кертте.

– Сине миннән көнләшә ул. Кунакка аны да чакырганнар иде, киреләнде, бармады.

Мирсәет, ниһаять, тунын салып элде, аягын чишенде.

– Балдыз белән каениш килгән идемени? Үскәннәрме соң, Фатыйма? Аларны күрмәгәнгә дә байтак бит инде.

– Сәеткә унөч тула инде, гәүдәгә һаман шул көенчә. Ә Хәдичә, күрсәң исең китәр, шундый чибәрләнгән. Егетләрнең күзен камаштырырлык.

Чынлап та, Ирзиннарның һәр баласы – өч малай һәм ике кызлары – акыл һәм тәрбияләре белән булсын, буй-сын ягыннан булсын, үзләренең яшьтәшләре арасында аерылып торалар. Моны Мирсәет тә яхшы белә: сүз дә юк, затлы гаилә. Әмма социаль чыгышлары байлардан булганга күрә, яшәү бигрәк тә соңгы араларда җиңел бирелми иде аларга. Мирсәет булып Мирсәеткә дә төртеп күрсәтәләр, кем кызына өйләнгәнлеген исенә төшереп торалар бит.

Фатыйма җәт кенә аш-су әзерләү бүлмәсеннән Рәсидәне җитәкләп алып чыкты.

– Әтиең кайтты ич, нигә чыкмыйсың? Нигә киреләнәсең, Рәсидә?

Кыз дәшмәде. Үрелеп, каш астыннан гына әтисенә күз йөгертеп алды.

Фатыйма, кыз белән әтисен икәүдән-икәү генә калдырып, бәйрәм өстәлен кайгыртырга китеп барды. Кызын кулына күтәреп сөя-сөя, Мирсәет тә аңарга иярде.

– Фатыйма, – диде ул, гаепле кеше сыман. – Бүген үзегезгә бәйрәм бүләге кайгыртыр арам да булмады. Берлеккә гафу итәрсең, яме.

– Икмәк паёгын алдым, аз булса да бәрәңге бар әле. Борчылма, Мирсәет, Алланың биргәненә шөкер.

Тамак кырып, елмаеп алды Мирсәет. Бу аның «Алла» исемен искә төшереп сөйләвенә җавап иде. Фатыйма, Касыйм каласында туып Мәскәүдә үссә дә, Аллаһы Тәгаләне һәрдаим искә алырга күнеккән, затлы тәрбия алган кыз иде. Ә Мирсәеткә исә эләкмәде андый тәрбия. Кыскасы, ул – революция фанатигы – Алла исемен сирәк, бик сирәк искә ала. Гәрчә күңелендә бу изге төшенчәләргә карата үзенә бер җылылык һәм олылау яшәсә дә.

Фатыйма да елмаеп җавап кайтарды. Әмма аның сүзләре ихластан иде:

– Юк инде, Мирсәет, – диде ул. – Үземә хуҗа булуын булдың, әмма Аллага тимә, иманыма хыянәт итү юк.

– Ә син, кызым, ничек уйлыйсың: Алла бармы ул, юкмы? – дип шаярган атлы булып, кызының почык борынына басып куйды ата.

– Алла ул безнең бар яхшылык һәм яманлыкларыбызны күзәтеп тора, әтием, – дип әйтеп салмасынмы сигез яшьлек кыз бала. – Үз әнием дә, сырхауланып ятканда: «Мине Алла каргады», – дип әйтә торган иде. Алла бар ул, әти!

Елмаерга да, көенергә дә белмичә аптырап калды Мирсәет. Кызыннан һич мондый сүзләр ишетәсе килмәгән иде. Өстәвенә Фатыйма алдында янә Раузаны искә төшерделәр.

Беренче класста укучы Рәсидәнең мәктәп хәлләре турында сораштыра-сораштыра, ата белән кыз бүлмәгә уздылар. Хәер, шушы бердәнбер бүлмәдә алар ял да итәләр, эшлиләр, дәрес әзерлиләр, йоклыйлар да иде.

* * *

– Мирсәет.

– Әйе, Фатыйма.

– Нигә йокламыйсың?

– Ә үзең?..

– Сине уйлап ятам. Төне буе боргаланып чыктың. Тагы борчуларың бармы?..

– Үзең беләсең, Фатыйма, җан тыныч түгел. Әллә арыдым инде, эчем поша, Мәскәүдә дә хәлләр мактанырлык түгел, урыннарда да… Революция булганга алтынчы ел китте. Ә тормыш һаман бер тирәдә таптана, алга китеш юк. Кан коюның, көрәшнең туктап торганы юк. Ашарына юк кешеләрнең, ягарына. Тәмам йончыды халык.

– Ә ул ыгы-зыгы берәр вакыт бетәр дип уйлыйсыңмы? Минем әни әйтә, җимерүен җимерделәр бу большевиклар тормышны, ди.

– Тыңлама… һәм сөйләмә андый сүзләрне. Ялгыша ул.

– Эче пошканга сөйли торгандыр… Кешеләрнең кансызлана, бер-берсенә дошманлаша, мәрхәмәтсезләнә баруына күңеле рәнҗи аның. Ә сиңа, синең эшеңә хәерхаһ ул үзе.

– Беләм… Минем әби яхшы кеше, киң күңелле, – дип, Фатыймасын үзенәрәк тарта төште Мирсәет. – Шундый кыз үстереп биргән әби начар була димени…

– Җитәр… Йокларга тырыш инде, Мирсәет, черем итеп булса да алырга кирәк.

– Йокы качмас… Бүген үк Казанга китәргә кирәк, юлда йокланыр әле.

– Тагы юлга чыгасыңмы? – дип офтанып куйды Фатыйма. – Бергә яшәгән күк тә түгел, гомер гел аеры-чаеры үтә… Кичәгенәк санап утырдым әле: узган елның өчтән икесен юлда уздыргансың… Бу ел да шулай булырмы икән?..

– Җиңел булмас, Фатыйма. Шулай да бергә-бергә булганда гына түзәрбез.

– Хәерле ел булсын… Зарлана дип уйлама. Сиңа авыр, сине кызганып әйтүем.

– Минем уйлавымча, Фатыйма, 1923 ел хәлиткеч борылышлар елы булыр. Төркестандагы ыгы-зыгы бетәр, ачлыктан да котылырбыз. Иң мөһиме, Үзәк Комитет милли мәсьәләне аңлау юнәлешендә дөрес юлга басар. Татарстан, Башкортстан һәм Төркестан республикалары тигез хокукка ия булсалар, менә күрерсең, бу факт бөтен Көнчыгыш илләрен кузгатып җибәрер. Социализм идеяләренең таралуы һәм җиңүе өчен, Көнчыгышта иксез-чиксез мөмкинлекләр бар…

Иренә тагы да елыша төшеп елмаеп алды Фатыйма:

– Төшеңдә дә, өнеңдә дә революция дип саташасың… Хәерлегә булсын!

– Шуның өчен туганмын, күрәсең… Ә шулай да, Фатыйма, революция җиңеп, бу ыгы-зыгылар бер тынычлангач, язу эшенә керешәсем, язасым килә минем. Үземнең күргәннәр, баштан кичкәннәр турында язар идем. Сизәм: теләк бар язарга, җегәр дә бар… Вакыт кына кирәк. Ул шундый роман булачак…

– Үзең өлкән булсаң да, бала-чага кебек хыялый син, Мирсәет… Хыялыем минем… – диде Фатыйма, иренә сарылып.

– Ә син миңа бер малай табарсың, ярыймы…

– Анысы инде синнән тора… Син бит безнең кызлар буенча белгеч.

Иркәләнү-шаяруы, уены-чыны бергә Фатыйманың. Мирсәет тә кушыла ул шаяруга.

– Булмаса, баш астына балта куеп ятыйкмы икән соң әллә…

XVII

Тагын бер көннән Мирсәет Казанда иде инде. Совнарком рәисе Мохтаров һәм ТатЦИК рәисе Сабиров белән көн кадагындагы мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары турында зур киңәшмә җыеп фикер алыштылар. Казанда булсын, Татарстанның авылларында булсын, хәлләр соң дәрәҗәдә киеренке. Республикада ачлык, зарланучы күп, киңәш бирүче дә җитәрлек. Ярдәм генә юк…

Татарстанның азык-төлек эшләре буенча комиссары Юныс Вәлидине чакыртты ул.

Юныс Вәлиди белән Казанда 1918 ел башларында ук танышкан иде алар. Утлы күмер кебек янып торган егет. Кирәгеннән артык тәвәккәл, ике уйлап тормый. Күңеленә хуш килгән фикерне шундук эләктереп, күтәреп ала. Сәетгалиев белән пычакка-пычак килеп эшләделәр. Татарстан хөкүмәтенә «уң» коммунистлар килгәчтен, матур гына эшләп киткән кебек иде. Бүген әнә Мохтаров һәм Сабиров белән дә араларына су кергән сыман тәэсир калды. Һәрхәлдә, Мирсәеткә шулай тоелды. Юнысның үзен генә чакыртуының сәбәбе дә шуннан иде.

Күрешеп кул кысышкан, ике-өч авыз сүз белән хәл белешкәннән соң, Мирсәет сорау бирде. Юныс Вәлиди турыдан ярып сөйләшүне артыграк күрә, кешеләрне түрәләргә һәм үзеннән түбәннәргә бүлми иде. Әңгәмәдәшендә эчкерсезлек күрми икән, хет үтер син аны, янәшә дә утырмас, бер авыз сүз дә ала алмассың аңардан. Үз туксаны – туксан!

– Нәрсә, Мохтаров белән дә борчагың пешми башладымы әллә? – диде Мирсәет, аны мөмкин кадәр эчкерсезлеккә чакырып.

– Мохтаров кыз-хатын түгел, безгә нәрсә, борчак куырасы юк аның белән. Ул үз эшен белсен, мин – үземнекен, – дип, урындыгыннан сикереп торды Юныс Вәлиди.

Мирсәет аның киредән урынына утыруын үтенде. Үзе исә, ипле генә килеп, күптәнге танышының аркасына кулын салды:

– Кызма әле, тынычлан, Юныс. Без синең белән унсигезенче-унтугызынчы елларда мондый гына хәлләрдән чыкмадык. Түземле бул, тәҗрибәле революционер ич син…

– Мирсәет, – дип, иңбашын читкәрәк тарта төшеп, үзен кочаклаган куллардан арынды Юныс. – Без синең белән үткәндә кылган эшләрне барлау өчен очрашмадык дип беләм. Хан заманындагы чибәрлеге белән карт фахишәләр генә мактана ул… Нишләргә дигән сорауга җавап табарга тиеш без бүген…

Ипле генә үз урынына барып утырды Мирсәет.

– Тәкъдим… Нинди тәкъдимең бар, әйдә, турыдан яр.

Юныс үзенең ни уйлаганлыгын чыгарып селкергә ашыкмады, димәк, гадәттән тыш җитди сөйләшүгә әзерләнә.

– Иң элек төп максатны ачыклап китик әле, иптәш Солтангалиев…

Мирсәеткә юкка гына фамилия белән эндәшмәде ул. Әмма, бу лачын белән гәпләшкәндә, андыйны гына кичерергә мөмкин.

– Максат бер генә, үзегезчә кәнфитләнеп әйтсәк, иптәш Вәлидов. Максат – халыкны икмәккә тиендерү.

– Шулай… Әгәр дә мәгәр миңа – шушы эш өчен турыдан-туры җавап бирүче комиссарга – гадәттән тыш вәкаләтләр бирелми икән, эш уңайга борылмаячак. Доклад сөйләп, графиннан су эчеп, өстәл сугып кына чишә торган мәсьәлә түгел бу. Һәр яңа көн йөзәрләгән кешене алып китә. Гыйнвар урталарына кадәр Америкадан килгән икмәкне ташып өлгермәсәк, газраил урак белән түгел, чалгы белән умырырга керешәчәк…

– Соң, эш нәрсәдә, ташырга кирәк. Икмәк юлда.

– Беләм. Икмәк моннан бер ай элек тә, ай ярым вакыт элек тә юлда иде. Ә нигә өстәлдә, сабыйлар кулында түгел соң ул?!

– Кыш салкын. Үзең беләсең, Юныс, юллар төзек түгел, күмер юк, паровозлар җитми. Иске машинистлар, белгечләрнең кадерен белмәдек, яңаларын әзерләргә ара юк. Саный китсәң, сәбәп күп инде ул.

Янә урыныннан калкынып куйды Юныс Вәлиди.

– Сәбәп кирәкме сезгә, икмәкме?..

Мирсәетнең дә түземлек чамалы:

– Икмәк кирәк, икмәк, – дип кабатлады ул, йөрәк тавышы белән.

– Соң, шулай булгач, акыл сатмасыннар, – дип, өстәлгә китереп сукты Вәлиди. – Бер атна эчендә мин республиканы икмәкле итәм. Юллар да төзек булыр, утын да табылыр, машинист та…

Юныс Вәлидинең булмастай буш сүз сөйли торган гадәте юк. Мирсәет моны яхшы белә. Килештек дип, кулын сузды ул аңарга.

– Әйдә… Тагы бер геройлык эшлә булмаса…

Кул бирергә ашыкмады Вәлиди.

– Ә Мохтаров?.. Ә Сабиров?..

– Аларның да башына тай типмәгән. Юныс, син нәрсә сөйлисең, икмәк бүген бар нәрсәдән дә әһәмиятлерәк. Икмәк һәм кешеләр язмышы… Революцияне дә шул гади хезмәт ияләре – эшчеләр, авыл мужиклары өчен ясадык бит инде.

Вәлиди утырып тора алмый башлаган иде инде. Ишекле-түрле йөренергә тотынды.

– Бу эшне бары җинаять юлы белән, җинаять аша гына хәл итеп була. Мохтаров аңа бармый һәм бармаячак.

– Җинаять! Нинди җинаять ул? – дип гаҗәпләнеп калды Мирсәет тә. Сөйлә, нинди җинаять ясарга җыенасың?

– Ришвәт биреп. Тимер юлчыларга шикәр бирсәң, алар көнне төннән аермый эшләячәк. Мәскәүдән Казанга тикле юлны сатып алу өчен, миңа бер вагон шикәр җитә. Бер вагон!

– Ришвәт… Ришвәт, – дип, берөзлексез кабатлый-кабатлый, арлы-бирле йөренергә кереште Мирсәет тә. Юныс Вәлидине ул гел күрмәмешкә сабышты кебек һәм кинәт кенә, гел көтмәгәндә, күкерт сыман шартлап кабынды. Кобурасыннан пистолетын тартып алып, баш очында болгарга кереште. – Бернинди ришвәт тә юк. Большевиклар ришвәт бирми. Шундый юлга барсаң, беләсеңме, Юныс иптәш Вәлиди, мин сине беренче булып үзем, үзем стенага терәп атачакмын. Ришвәт бирәсе генә калган, кара син аны!..

Юныс Вәлиди, үзен аңлауларыннан өметен өзеп, лып итеп кире урынына барып утырды.

– Шулай шул, сез барыгыз да бериш. Кыз да булсын, буаз да булсын сезгә! Ә халык кырыла, халык ачтан үлә. Икмәк төялгән эшелоннар – тупикта.

– Бу – саботаж! Саботажлык бу!.. Мәскәү – Казан арасын җәяү йөреп чыгачакмын, әмма икмәк юлда тоткарланмас, иптәш Вәлидов. Ләкин ришвәт биреп түгел!

– Мирсәет… – дип дәште Юныс Вәлиди. – Кызма, зинһар, калай әтәч булмыйк. Бу унсигезенче ел түгел, наганнан курыкмыйлар хәзер. Мин дә болгап карадым ул наганны, курыкмадылар… Барысы да риза, болай сөйләшкәндә. Начальниклар машинистларны чакырып сөйләшә. Утын яисә күмер булса, паровоз китәчәк тә үзе… Утын ташырга ат кирәк. Аты булса – кисүчесе… Аларын да ерып чыкканым бар, шунда шпал алмаштырырга керешәләр. Шпаллы да булдык дисәк, паровозның казаны тишелә… Сез белгәннәрне мин күптән киптереп элгән, Мирсәет. Атсаң – атарсың, барыбер бер үләсе. Сүгенсәң – сүгенерсең, минем башка чарам калмады. Беткә ачу итеп, тунны якмыйлар. Шикәр ашап торып булмый, бер вагон шикәр каян килеп кая китмәгән…

Мирсәет телсез-өнсез калып торды бер мәлгә. Юныс Вәлидигә ачуы шулай зур идеме, әллә тимер юлчыларгамы?.. Үзенең ярдәм кулы суза алмавына, чарасызлыктан эче поша идеме – аңламассың. Дәшмәде башка, пистолетын кире урнаштырып, кобурасын төймәләп куйды.

– Мирсәет, – диде Юныс Вәлиди, икеләнергә урын калдырмаслык нык тавыш белән. – Мин барысын да үз өстемә алам. Бу сөйләшү булмады дип сана. Тимер юлчылар белән сөйләшенелгән, килешенгән. Тагын нәкъ бер тәүлектән ипи төялгән беренче эшелон Казанга, икенчесе Кукмарага килеп туктаячак. Халыкны коткарыйк иң элек, үлемнән йолып калыйк. Гаеплеләрне тикшерергә, табарга һәм… стенага терәп атарга аннары да өлгерерсез – ихтыярыгыз. Бүгенгә әле Татарстан совнаркомының азык-төлек комиссары мин, Юныс Вәлиди! Бернинди трибунал, бернинди пистолетыгыз белән дә куркыта алмассыз мине. Кемнең большевик, кемнең җинаятьче икәнлеген соңрак ачыкларсыз.

– Беттеме? Сүзең беттеме?.. – дип тавыш бирде, ниһаять, Мирсәет тә. Һәм, тешләрен кысып, боерык тонына күчте. – Азык-төлек эшләре комиссары Юныс Вәлиди!.. Сиңа әйтәм, бар, эшеңдә бул! Халыкның тамагын туйдырудан да әһәмиятлерәк мәсьәлә юк бүгенгә…

* * *

Солтангалиев Үзәк Комитет тарафыннан җибәрелгән әлеге командировкасында ун көн чамасы була. Татарстан һәм Башкортстандагы вакыйгаларны өйрәнү белән бергә, байтак кына чуваш һәм удмурт авылларын да йөреп чыга. Кая гына барып чыкмасын, җан әрнеткеч хәерчелек белән күзгә-күз очраша. Хезмәт ияләренең тормыш-көнкүрешен яхшырту турында кайгыртып, урындагы иптәшләргә киңәшләр бирә, аларның моң-зарын Үзәккә алып кайта.

Ул юлда чакта, гыйнварның бишенче көнендә Үзәк Комитетка соңгы арада гына Милләтләр эшләре буенча халык комиссарының урынбасары итеп билгеләнгән Г. Бройдодан хат-тәкъдим килеп керә. РСФСР Советларының X корылтае фракциясендәге чыгышы өчен Солтангалиевне коллегия әгъзасы вазифасыннан азат итү ихтыяҗы нигезләнә анда. Бу мәсьәләнең иптәш Сталин тәкъдиме белән кузгатылуы да искәртелә. Оештыру бюросы әгъзаларыннан Куйбышев һәм Дзержинский хатны хупларга кирәк таба. Рыков белән Андреев бу адымны нигезле күрмиләр, хупламыйлар. Фикерләр бүленү сәбәпле, Солтангалиевнең язмышын хәл итү Сталин карамагына тапшырыла.

Әмма Сталин бу юлы да Мирсәетнең яклаучысы булып кала, Солтангалиевне «гафу» итә. Дзержинский һәм Куйбышевның нинди хәлдә торып калуы Генераль секретарьны кызыксындырмый. Бары үз дәрәҗәсе генә төшмәсен.

Шул рәвешле, Мирсәет Солтангалиев белән мәчеле-тычканлы уйнау дәвам итә.

* * *

Тагы ун-унбиш көннән Үзәк Комитет секретаре Радек, Мирсәетнең алдына инглиз телендәге ниндидер гәҗит китереп салгач, болай дип сүз башлады:

– Иптәш Солтангалиев, менә бу буржуаз газетада сезнең Татарстан турында язылган.

– Ни дип язганнар, мин аларча белмим.

– Сездә азык-төлек эшләре белән кем шөгыльләнә анда?

Сорауны ишетүгә, Мирсәеткә яшен ташы китереп суккандай булды. Нәрсә дияргә, ничек җавап бирергә белмичә югалып калды бер мәлгә.

– Нәрсә, бер-бер хикмәтле эш кырганнармы әллә?

– Татар барда – хәтәр бар, дип юкка әйтмиләр икән бит. Шул иптәшегез бөтен Мәскәү – Казан тимер юлының эшен аякка бастырган, дип мактап язганнар… Идел буен ачлыктан коткаручы дигәннәр. Кем соң әле, кем? – дип, Үзәк Комитет секретаре гәҗиттән тегенең исем-фамилиясен эзләргә кереште. Үзенең дә инглизчәсе чамалы булгандыр, күрәсең…

– Вәлидовмы әллә?

– Әйе, әйе, нәкъ үзе, Вәлидов. Юныс Вәлидов иптәш. – Җанланып китте Радек. – Шултикле хикмәтле, гайрәтле кешемени?..

– Хикмәтле, гайрәтле, – дип кабатлады Мирсәет, шатланырга да, көенергә дә белмичә. Юныс Вәдидинең шулай санаулы көннәр эчендә Татарстанны икмәкле итүе, хәтта, тиешеннән артыграк та ашамлык әйберләр кайтарып, бөтен республика авыллары һәм шәһәрләренә таратуы турында Мирсәеткә мәгълүм иде инде. Мохтаровның: «Аны эштән алыргамы, әллә трибуналга бирергәме?» – дип киңәш сорап язган кәгазе дә шул минутта Солтангалиевнең күкрәк кесәсендә иде.

– Иптәш Сталинга да укыдым, – диде кәефе булган Үзәк Комитет секретаре. – Юкса моңарчы «Советлар океан артыннан килгән икмәкне дә халыкка җиткерә алмый… Советларны паралич тоткан» дип лаф оралар иде. Буржуаз Америка матбугатының беренче тапкыр безнең эш нәтиҗәләрен тануы. Бу – безнең җиңү, иптәш Солтангалиев. Аңлыйсызмы, җиңү!.. Ул иптәшкә рәхмәт белдерүегезне үтенәм.

XVIII

1923 елның 23 гыйнварында партия губерна комитетларына «бик тә яшерен» дигән гриф белән Политбюро һәм Үзәк Комитетның оештыру бюросы исеменнән циркуляр җибәрелә. Ленинның соңгы васыятьләренә мөнәсәбәтле була ул. Анда түбәндәге сүзләр язылган: «Ленин авырый, хәле яхшыдан түгел; ул инде Политбюро утырышларында катнашмый, беркетмәләр белән дә танышып бармый, кирәкле политинформацияләрне белми. Аңарга хәтта газета уку да тыелган. Кайбер фикерләрен язып бару өчен, врачлар тарафыннан көндәлек сыман нәрсә алып барырга гына рөхсәт бар. Аның гозерләп соравы сәбәпле, шул язмаларның кайбер фрагментлары матбугат битләрендә дә урын ала. Димәк, аларны хаста кешенең язмалары дип кенә кабул итәргә кирәк.

А. А. Андреев, Н. И. Бухарин, Ф. Э. Дзержинский, М. А. Калинин, Л. В. Каменев, В. В. Куйбышев, В. М. Молотов, А. И. Рыков, И. В. Сталин, М. П. Томский, Л. Д. Троцкий».

Шул рәвешле, вафат булганына кадәр нәкъ бер ел элек Ленин политик көрәш мәйданыннан читкә этәрелә, аның васыять булып яңгырарга тиешле соңгы хезмәтләренә «Җитдилеккә дәгъва итмәгән язмалар» дигән ярлык тагыла. Партия һәм Совет җитәкчеләре арасында үзара ыгы-зыгы, төркемнәргә бүленү, урынсыз бәхәсләр артканнан-арта, куерганнан-куера бара. Үзәктә генә түгел, милли республика һәм губерналарга да йога әлеге тарткалашу чире. Әле кайчан гына бер үзәкне тәшкил иткән большевиклар «уңнар» һәм «суллар» га бүлгәләнә. Милли республикаларда «милләтчеләр» һәм «интернационалистлар» барлыкка килә. Һәр ике якның яклаучылары, көрәшкә өндәп, дәрт биреп торучылары табыла. Гражданнар сугышыннан йончыган, ике ел дәвамына сузылган корылык һәм ачлыктан иза чиккән, кырылган халыкны кайгырту уе калмый җитәкчеләрдә.

– Нәрсә бу, нинди ыгы-зыгы китте, төшендерегез, зинһар? – дип, Генеральный белән очрашуларның берсендә Сталинга мөрәҗәгать итә Мирсәет.

Гаҗәп, әмма факт. Генераль секретарьның җавабы эчкерсез була:

– Беләсең киләме?! Күрмисеңмени, кресло өчен сугышалар! Менә нәрсә!

– Ә халык турында кем кайгыртыр, эшче-крестьян мәнфәгатен кем кайгыртыр, иптәш Сталин?.. Түзәр-түзәр дә халыкның да түземлеге бетүе ихтимал.

– Ишарәңне аңламадым.

– Халык массаларының революциягә ышанычын ныгыту өчен, чаралар күрергә вакыт. Канкойгыч сугыш һәм ачлыктан башканы күргәне юк ич әле аның.

– Тарих көрәштән гыйбарәт, Мирсәет, син моны аңларга тиеш. Революция тарихы исә тагы да киеренкерәк көрәш шартларында язылачак. Социализм өчен көрәш әле башлана гына.

Бу елларда үзе дә дөнья революциясе турындагы хыяллар белән канатланып йөргән Мирсәетнең килешмичә хәле юк.

– Килешәм, – ди ул. – Әмма дөнья революциясе ясарга алынган тәҗрибәле иптәшләрнең кресло өчен, хакимият өчен көрәшеп гомерләрен заяга үткәрүләрен аңламыйм.

Шунда кинәт, көтелмәгән борылыш ясап, Мирсәетнең күзенә текәлә Сталин. Салкын, авыр карашны күтәрү җиңел түгел, әмма сынатырга теләмәде Мирсәет, колак төпләренәчә чемердәп-кызышып чыкса чыкты, әмма түзде.

– Син дә кул кушырып утырмыйсың, – диде партия җитәкчесе, һәр сүзенә, һәр иҗеккә басым ясап. – Солтангалиев иптәш аеруча активлашты дигән хәбәрләр йөри.

– Ни әйтергә теләгәнегезне аңламадым, иптәш Сталин.

– Аңламадыңмы? Әллә аңламамышка салынуыңмы?

– Шулай кырыс каравыгызның сәбәбен аңламадым.

– Аңламасаң, аңлатабыз аны…

– Тыңлыйм.

Озак көттермәде Сталин. Әйтер сүзләре тел очында буылып торган.

– Иң элек, Политбюро фикеренә шик салып, партия лидерына каршы сөйләргә кем кушты икән Солтангалиев иптәшкә?!

– Аңламадым.

Мирсәет аның ни әйтергә теләвен тәгаенләп өлгермәде. Нигә шулай боргалый ул?

– Владимир Ильич авырый, Солтангалиев иптәш, – диде Сталин. Ниһаять, турыдан суктырып сөйләшүгә күчеп. – Ә син аның саташып язган нәрсәләрен «туземный» коммунистлар арасында пропагандалап йөрисең. Политбюрода, синеңчә, наданнар утырамы?!

– Ильичның ул хезмәтләренә минем үз карашым бар. Минем фикерем, чынлап та, сезнеке белән капма-каршы, иптәш Сталин. Әмма үз уйларым белән уртаклашырлык кына хокукым бар дип беләм. Ә Политбюроның ул хактагы яшерен циркуляры хаталану дип беләм. Ләкин мин коткы таратмадым, нибарысы фикер уртаклаштым…

Бу хакта бәхәсләшеп тору артык дигәнне белгертеп, Сталин гадәтенчә канатлы сүз белән йомгаклап куйды:

– Атның ялына ябышырга өлгермәгәч, койрыкка үрелүдән файда юк, шуны онытма!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации