Электронная библиотека » Ринат Мөхәммәдиев » » онлайн чтение - страница 24


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 24 (всего у книги 36 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Яңгырашы белән шактый уңышлы тоелган бу әйтемнең урынлы-урынсыз икәнлеген уйлап торыр ара калдырмады Сталин. Вакыттан – чабып барган аттан – соңга каласың, Ленин – үтелгән дәвер, дип әйтергә теләде, ахры.

– Икенчедән, – дип дәвам итте партия лидеры. – Советларның явыз дошманы Зәки Вәлиди белән элемтәдә торасың диләр. Монысын ничек аңларга киңәш итәсез?

– «Диючеләр» дән сорарга иде, иптәш Сталин.

Ике уйлап тормастан, партия лидеры өстәл тартмасын ачты һәм битараф кына Мирсәетнең каршысына хат ташлады.

– Укы. Үзе язган хатны уку бәхете сирәк эләгә ул кешегә.

Чынлап та, Сталинның өстәл тартмасыннан чыккан әлеге хат Мирсәет тарафыннан язылган иде. Моннан ун-унбиш көн чамасы гына элек Башкортстанның мәгариф эшләре буенча халык комиссары Әдһәмовка язылган хат. Гаҗәп, ничек ул монда килеп эләккән?..

– Кеше хатын уку яхшы түгел, иптәш Сталин, – диюдән башка чарасы юк иде аның.

– Синең хатмы?

– Минеке… Ләкин ул хат сезгә адресланмаган һәм, гомумән, ул хатка ни булган? Аны кулга төшерү һәм уку сезгә нигә кирәк булды? Генсекның башка эшләре дә бетмәгәндер ләбаса!..

– Миңа түгел, революция һәм партия өчен кирәк, Солтангалиев иптәш… Зәки Вәлиди белән элемтәгә керергә ниятләдем диген, ә?! Бу адымыңнан нәрсә исе килгәнне аңлыйсыңмы соң син? Зәки Вәлиди – басмачы, революция дошманы. Ә үзең Ленин саташуларын таратып йөрисең. Кая монда логика?!

– Логика бар! Вәлиди дошман булып тумаган. Табигате белән ул – зыялы һәм көчле кеше. Башкортларның милли азатлык хәрәкәтендә авыр язмышка дучар булган, адашкан шәхес ул. Вәлидине дошман ясаган, тарих сукмагында адаштырган иптәшләр бар, сез боларны яхшы беләсез. Вәлидинең басмачылар арасында булуы – ул безнең хата…

Сталин гаҗәпләнүеннән сикереп үк торды. Әлеге кинаянең үзенә төбәлгәнлеген төшенде булса кирәк.

– Син нәрсә, Солтангалиев, хисап бирәсеңме авызың сөйләгәннәргә?

– Белеп сөйлим, иптәш Сталин, Татар-башкорт республикасы төзү чынбарлыкка ашып килгәндә, махсус мәҗбүр иттеләр аны коралга тотынырга. Ике тугандаш халыкның бердәмлеге куркытты кайбер иптәшләрне. «Бүлгәлә һәм идарә ит» дигән фәлсәфәне безнең партия һәм Совет оешмалары патшаның үзеннән дә остарак файдалана белде. Зәки Вәлиди, татарларга булсын, советларга булсын, дошман түгел иде. Хәтерлисездер, ул Ленинга һәм сезгә ышанып үзе килде, бераздан партиягә керергә риза булды хәтта. Әмма аны алдадылар. Ышанмадыгыз сез аңарга, икенче сортлы кеше итеп карадыгыз. Ә ул – үз бәясен белә торган кеше: «Монда олтан булып йөргәнче, тауларыма кайтып солтан булам мин соң чиктә», – дип кул селтәде дә китеп барды. Аның ул адымын хупламасам да аңладым мин, шуңа гаепләмим. Дошман түгел ул миңа, шуңа күрә үземә «эзләргә, элемтә урнаштырырга һәм табарга» дигән бурыч куйдым. Халкының язмышын уртаклашып яшәргә хаклы ул. Зәки Вәлиди кебек каршылыклы, җәрәхәттән телгәләнеп беткән шәхесләрне үз тарафыбызга кайтару безнең җиңү булачак, иптәш Сталин. Халыкларның безгә булган ышанычын арттырачак, социализм идеяләренең офыгын киңәйтәчәк бу. Зәки Вәлиди белән элемтәгә чыгуым Совет дәүләтенә зыян түгел, зур файда китерәсем килүдән иде…

Шул урында партия лидеры аны, зур ялганда тоткан сыман, бүлдерергә кирәк тапты:

– Социализм идеяләрен тарату өчен, шифрлы язу кирәк булдымы?!

– Шифр түгел ул, хат саф татар телендә язылган, безнең үз графикабызда.

– Совет дәүләте җитәкчеләре, коммунистларның бер-береннән яшертен серләре бар икән – бу миңа аңлашылмый, Мирсәет. Минем берәүгә дә грузин графикасында хат язганым булмады, чөнки ГПУ органнарыннан яшерен эшем юк. Ә сиңа яшерергә кирәк булган!..

– Ялгышасыз… Сез мине урынсызга җәберлисез. Үз милләттәшләрем белән ана телендә сөйләшү, хат алышу – минем шәхси эшем! Кабатлап әйтәм: Зәки Вәлидине мин, һичшиксез, табачакмын.

– Урынсызга дисең, – мәкерле елмаю чагылып узды Сталинның кысык күзләрендә. – Инде мине тыңла. Беренчедән, Үзәк Комитет һәм Политбюрода булган сөйләшүләрне дөньяга чәчкәнсең. Партиясез Бикбауовка, мәсәлән. Икенчедән, Совет дәүләтеннән яшерен төстә, аның явыз дошманы, басмачылар хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Зәки Вәлиди белән бәйләнешкә керергә ният иткәнсең. Бу адымың белән син «Советларда да эшләр яхшыдан түгел икән, үзара татулык юк» дигән нәтиҗә ясау өчен нигез биргәнсең. Дөнья капиталистлары шуны көтеп кенә тора… Өченчедән, – дип, чираттагы бармагын бөкте Сталин һәм беркадәр көттерергә кирәк тапты. – Совет дәүләтеннән һәм Коминтерннан яшерен рәвештә чит ил агентлары белән элемтәгә чыккансың…

– Ялган!

– Ә Таҗи-Бахшы һәм Җәләл хакында ни диярсең?!

Мирсәет елмаеп җибәрде. Елмаймый чарасы юк иде чөнки.

– Алар бит – һәр икесе коммунистлар, иптәш Сталин. Таҗи-Бахшы – Иран коммунисты, ә Җәләл – Төркиядән. Бу иптәшләр белән инде берничә ел дәвамында элемтәдә торам мин.

– Коммунистлардыр, бәлки… Әмма төрекләр!

– Аңламадым, иптәш Сталин… Төреккә ни булган? Мин үзем дә – төрки милләт вәкиле.

– Димәк, бу хәбәр дә дөрескә чыга? – дип гаҗәпләнде Сталин. – Җинаятеңнең монысын да таныйсың буламы?!

– Сезгә беренче кат кына әйтүем түгел, Көнчыгыштагы милли азатлык хәрәкәтенә минем үз карашым бар, иптәш Сталин. Ул хакта Ильичка да, Троцкийга да махсус аңлатканым бар. Кызганыч, берегез дә ул тәкъдимне чынга алмады. Ни генә булмасын, мин үз фикеремдә калам: социализмның җиңүе өчен, безгә Шәрык илләренә йөз белән борылу зарур. Шәрыкның зур өстенлекләре бар: беренчедән, халык массаларының колониаль изелүдән котылырга омтылышы өлгергән чак. Кытайда булсын, Һиндстанда булсын, Әфганстанда яисә Иранда булсын, милли азатлык хәрәкәте башлау өчен, бөтен шартлар бар. Ә Төркиядә исә ул хәрәкәт инде җиңеп чыкты. Шул хәрәкәткә ярдәм кулы сузу гына кирәк. Япониядән гарәп илләренәчә, хәтта Төньяк Африкага кадәр шундый бәрәкәтле җирлек була торып, Көнчыгышка йөз белән борылырга теләмибез. Имеш, ул тарафлар безнең өчен әһәмиятле түгел. Дөньяның кендеге – Көнбатыш Европа… Коминтерн, миңа калса, буш хыял белән яши. Империализмга аяк баскан илләрдә хакимият тотрыклы, аларда якын киләчәктә социализм идеяләре өстен чыгасына ышанмадым һәм ышанмыйм. Көнчыгышта исә, кабатлап әйтәм, колониаль изелүдән йончыган илләрдә, революцион шартлар өлгереп җиткән.

Әлеге форсатны ычкындырсак, төзәтеп булмаслык хата ясарбыз. Шәрык илләрендә Көнбатыш Европа буржуазиясе үзенең тәэсирен ныгытканнан-ныгыта барачак. Безгә бер ялгызыбыз торып калудан башка чара калмас. Ә социализмның нибарысы аерым бер илдә җиңеп чыгу ихтималы – буш хыял гына ул. Иртәме-соңмы, безгә шул хакыйкатьне танырга туры киләчәк.

Икенчедән, Көнчыгыштагы милли азатлык хәрәкәтенә ярдәм кулы сузу Төркестан һәм Урта Азия халыкларының Россиягә булган шикләнүле карашын шундук юкка чыгарачак. Басмачылык хәрәкәте – шул ук милли азатлык хәрәкәте ул. Аңарга дөрес мөнәсәбәт урнаштыру зарур. Төркестан халыкларының үзгәлекләрен, милли һәм дини мәнфәгатьләрен аңлап, кайгыртып карау җитми безгә. Таҗи-Бахшы һәм Җәләл иптәшләр белән элемтә уңаеннан әнә шуларны әйтергә кирәк дип саныйм, иптәш Сталин.

Партия лидеры, күзләрен тагы да кысарак төшеп, Мирсәеткә текәлде.

– Ә Кырым Республикасының Наркомюсты Фирдәвес белән яшерен һәм серле хат алышуларыңны ничек аңлатырсың икән?

Мирсәет гаҗәпсенүдән башын чайкап куйды хәтта: Сталинның гаепләү акты тәмамланмаган икән бит әле.

– Сез мине хәйран калдырасыз, иптәш Сталин. Чираттагы соравыгыз хәләл хатыным белән урын өстендәге сөйләшүләремә кагылышлы түгелдер бит?!

Канәгать елмаеп куя партия лидеры. Мәкерле, шөбһәле елмаю бу.

– Кирәксә, аларын да кулга төшерербез… ГПУ органнары барын да ишетеп, күреп торырга тиешле…

Нәрсә-нәрсә, Мирсәетнең әлегәчә ул хакта уйланганы юк иде. Чынлап та, ГПУ органнары инде партия һәм дәүләт җитәкчеләре өстеннән күзәтү оештыруны да гадәти эш саный башлаганнар. Гаҗәп, әмма факт!.. Кәефе кырылганлыкны сиздермәскә тырышты ул, куелган сорауга җавап бирергә кирәк тапты.

– Фирдәвес белән минем арада үзара аңлашу һәм дустанә мөнәсәбәт булуын яхшы беләсез, иптәш Сталин. Хат алышуыбызда һичнинди яшерен ният һәм серлелек күрмим. Ә сезне шикләндергән беркадәр конспирация исә Сәетгалиев иптәшнең күзенә чалынмау максатыннан иде. Конспирация җитәрлек булмаган, димәк. Сәетгалиев иптәшнең борыны ис сизә.

Сталинның кая да булса китәсе бар иде, ахры, стена сәгатенә күз төшереп алды да җыенырга кереште.

– Менә нәрсә, Мирсәет, – диде партия лидеры, әңгәмәне йомгаклап. – Ут белән шаярасың син. Якын күреп әйтәм, саграк бул, саграк эш итәргә тырыш, теләсә кемгә ышанма. Бу очракта үзеңне ГПУдан саклап калырмын, әмма киләчәктә саграк эш йөртергә киңәш итәр идем.

– Рәхмәт, – диде Мирсәет һәм сүз җае чыгудан файдаланып сорарга кирәк тапты. – Иптәш Сталин, ГПУның большевиклар өстеннән күзәтчелек итүе кемгә кирәк булды?! Дәүләт өстеннән идарә органы булып бара түгелме ул?!

Сталин бер мәлгә хәрәкәтсез, тынсыз калып торды. Әмма бу озакка сузылмады.

– Бу дөньяда һәрнәрсә тикшерелергә тиеш, Мирсәет. Алла да бит әнә, сакланганны гына саклыйм, дигән. Мин дә шуны гына әйттем…

– Аңладым, иптәш Сталин, партиядән, Совет дәүләтеннән яшерен эшем юк, анысын үзегез дә беләсез. Киңәшләрегезне истә тотарга тырышырмын.

– Тырыш! Тырыш…

Сталин беренче булып кулын сузды аңарга. Берни булмаган, мөнәсәбәтләрендә һичнәрсә үзгәрмәгән сыман кул бирештеләр. Партия лидеры, аерылышкан чакта, үз иткән атлы булып, хәтта аның җилкәсенә кагылып куйды.

* * *

Ә чынлыкта әле 1922 елның икенче яртысында ук, турыдан-туры Иосиф Сталин кушуы буенча, ГПУның Көнчыгыш бүлегендә Мирсәет Солтангалиев өстеннән эш кузгатылган һәм күзәтү оештырылган була. Моның максаты – милли мәсьәләләрдә гаять әзерлекле һәм төрле милләт вәкилләре, хәтта чит илдәге азатлык хәрәкәте җитәкчеләре каршында олы хөрмәт казанган җәмәгать эшлеклесен юлдан алып ату. Үзен «милләтләр атасы» сыйфатында күрергә хыялланган Генераль секретарь өчен гаять әһәмиятле эш була бу. Әлеге соң дәрәҗә яшерен операцияне башкарып чыгу ГПУның Көнчыгыш бүлеген җитәкләүче Екаб Петерска йөкләтелә. Ә гомуми күзәтүчелек вазифаларын яшертен оператив идарә начальнигы Василий Менжинский башкара. Нәтиҗәдә ГПУның бөтен бер бүлеге, аңарга буйсынган бүлекчәләре, Казан һәм Уфадагы вәкилләре, дистәләгән яшерен агентлары, җиң сызганып, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мирсәет Солтангалиевкә яла ягу эшенә керешәләр.

Соң дәрәҗә яшерен бу операциягә «Икенче парламент» дигән исем бирелә. Бу исә – әлеге эшнең дәүләткүләм әһәмияткә ия булуын вә аның масштаблылыгын ассызыклап торган янә бер деталь!.. Ил төкерсә – күл була, дигәндәй, шултикле бүлек һәм бүлекчәләр, яшерен агентлар «эшкә керешкәч», мәгълүматлар җыелмый калмас. Тавык та бит әнә, күп тырмана торгач, тирес өеменнән алтын бөртек таба, диләр. Инде шул чорның рухы һәм эш алымнарын чамалау өчен, «соң дәрәҗә яшерен» тамгасы куелган кайбер документларга сүз бирик.

«Ип. Грабовскийга.

Агентура эше ачыгыз, бар булган материалны туплагыз да ип. Петерска җиткерү, аның эшләнмәсе буенча директивалар алу өчен, әлеге материалларны миңа тапшырыгыз.

ГПУның Көнчыгыш бүлеге 3 нче бүлекчәсе начальнигы

Волленберг Г.».

ГПУның Көнчыгыш бүлеге агентурасы мәгълүматларыннан (1922 ел, декабрьнең 21 нче көне).

«Соңгы арада Көнчыгыш хезмәт ияләренең Коммунистик университеты һәм аның ячейка бюросына каршы зур интрига бара… Шуларның берсе, ачыклавымча, милли характерда: бу – бөтен эшкә дә, хәтта университет ректоры урынына да, шәрык кешеләрен билгеләргә омтылыш. Уйлавымча, бу эшнең җитәкчеләреннән берсе – Солтангалиев. Наркомнац әгъзасы…

Мин бу группа белән тыгыз элемтәгә кердем һәм киләчәктә ачыкларга өметләнәм.

ГПУ агентурасы уполномоченные Грабовский».

«22 нче елның 5 декабрендә ип. Тарпищев полпред Солтангалиев белән Татарстан Республикасына, Казанга килделәр, һәм шул ук көнне Татреспублика Советлары съездының тантаналы төстә ачылуы булды. Татреспублика съездының Президиумы сайланганнан һәм котлау речьләреннән соң татар телендә татар буржуаз сыйныфы тормышыннан саф милли характердагы пьеса куелды».

Яшерен хезмәткәр фикеренчә, Татреспублика бары тик милләтчелек нигезендә генә яши.

1923 ел, 23 гыйнвар мәгълүматларыннан».

«Башкортстан Республикасына – Уфага – хезмәткәр (шымчы. – Авт.) 1922 елның 13 декабрь кичендә килде. Шунлыктан кичке утырышта катнаша алмады. Солтангалиев һәм Тарпищевның килүе турында ишетеп, башкорт хезмәткәрләре Кушаев, Халитов, Шаһимәрдәнов һәм башкалар бик начар кәеф белән, алар үзләре әйткәнчә, коткаручы һәм соңгы өметләре, яклаучылары булган ип. Солтангалиевкә баш иеп килделәр һәм съездда рус хезмәткәрләренең аларны тәмам бетереп ташлаулары һәм Башкортстанның рус милләтчеләре кулына күчүе турында сөйли башладылар.

…Гомумән, хәзер аяк асларында бераз ныклык тоеп, татар хезмәткәрләре башкортларга бик көчле йогынты ясыйлар…

Имза».

ГПУның Көнчыгыш бүлеге начальнигы ип. Петерска килгән телеграммадан:

«Башкорт группасының эше турында Уфадан сез биргән информация һаман һәм һаман раслана бара. Аларның шифрлап җибәрелгән һәм без кулга төшергән хаты бик озак, төн буе тырышып ачыклаганнан соң, бик әйбәт нәтиҗә бирде. Шифр безнең тарафтан чишелде һәм хат укылды. Хаттан шул беленде: Уфадан сез алган мәгълүматлар һәм алар нигезендә Мәскәүдә күрелгән чаралар Солтангалиевкә мәгълүм булганнар. Ул болар турында үзенең читтәге фикердәшләренә җиткерергә ашыккан.

Шундый ук искәртүләр Татреспубликага, Кырымга, Төркестанга һ.б. га җибәрелгән булса кирәк. Сездән, мөмкин булса, безнең шымчыбызны озак тоткарламавыгызны сорыйбыз. Чөнки ул хәзер биредә бик кирәк. Алар бик уяу, эчке шымчыдан башка эшләве кыен. Яңа ялланганнар аларның югары, ягъни җитәкче оешмалары мохитенә үтеп керә алмыйлар әле…

ГПУның Башкорт бүлеге начальнигы Белогуров.

11 апрель, 1923 ел».

«Мәскәү. Мирсәет Солтангалиевнең үз кулына» дип адресланган хаттан:

«Синең хатларыңны алдым. Съездга ничек кенә булса да килергә (бигрәк тә мин) тырышачакбыз… Әгәр без булмасак, безнең исемнән Галий башкарыр. Галий аша Сталинга милли мәсьәләгә карата үзебезнең фикерләребезне җибәрәбез. Аның күчермәсен съезд президиумына яки үзегез кирәк санаган берәр төрле секциягә тапшырыгыз… Сезнең эшкә файда теләп калам. Габдулла. Хатны ерт. 2 апрель 1923 ел».

1923 елның 29 март мәгълүматларыннан:

«28 март көнне, Солтангалиев белән сөйләшкән чакта, иптәш Сталин болай диде: «Сез Башкортстанга хат язгансыз, дип ишеттем һәм сезнең биредә дә Зәки Вәлидовныкы кебек оешмагыз бар икән, дөресме бу?»

Бу әңгәмә ВЦИКның милли мәсьәлә буенча утырышы алдыннан иде. Утырыштан соң С. Г., ип. Сталин янына килеп: «Мин язмадым, моның алдан әзерләнгән яла булуы ихтимал», – диде. Сталин аңа: «Кара аны, сак бул», – диде».

1923 елның 27 апрель мәгълүматларыннан:

«26 апрельдә кич сәгать 9 да Солтангалиевтә Фирдәвес һәм башкалар булдылар. Ип. Фирдәвес – Кырымның юстиция халык комиссары – С. Г. тарафыннан ашыгыч эш буенча чакыртылган. Ул, ип. Ленинның авыруы сәбәпле, хәзер хезмәткәрләр арасында ике лагерь барлыкка килде: берсе Троцкий лагере, икенчесе – Каменев, Сталин һәм башкаларныкы. Соңгысы Троцкийны массалардан аерырга тырыша, димәк ки, хәзер шул мизгелдән файдаланырга һәм безнең эшне көчәйтергә кирәк дип сөйләде».

1923 елның 7 маенда билгесез агент хәбәреннән:

«4 майда, Г. белән сөйләшкәндә, Солтангалиев үз группасының рәсми киңәшмәсе булганлыгын, барлык билгеләнгән һәм күздә тотылган иптәшләрнең килмәве, аларның бары бер өлеше генә, кайсы – соң, кайсы иртә килүе турында сөйләде. Ул әлеге иптәшләрнең кайберләре белән генә берничә сөйләшү булганлыгы, аннан соң аны каядыр ашыгыч рәвештә чакыртулары турында әйтте… Солтангалиев Ленинның хатлары булуны раслый һәм Көнчыгыш өлкәләр өчен милли мәсьәләнең уңай мәгънәдә хәл ителергә тиешлеген әйтә».

Шул рәвешле, әләк һәм ялалар белән калын-калын папкалар тутырыла. Мирсәет язган хатлар да, кәгазь кисәкләре дә бар анда, аңарга юлланган хатлар яисә хатларның күчермәләре дә теркәлгән. Кем белән кайда очрашкан, кемгә сәлам биргән, кемгә елмайган яисә күз кыскан – һәммәсе. Мирсәетнең җаваплы партия һәм дәүләт эшлеклеләре белән очрашып сөйләшүләре дә игътибар үзәгендә була. Хәтта Сталинның үзе белән, очраклы күрешеп, сүз алмашулары да теркәлә барган.

Менжинский даими рәвештә үзенең «табышлары» белән таныштыра килә. Сталин аңардан:

– Йә, ничек: әзерме инде сез? – дип сорый.

– Кәгазьләр байтак җыелды инде, – ди Менжинский.

– Кулга алу өчен нигез бармы? Җитәрлекме?..

В. Р. Менжинский уйланып кала, икеләнә әлегә.

– Белмим шул, иптәш Сталин. Мәгълүматлар күп, әмма аларның чынлыгын раслау җиңел булмаячак.

– Ә үзең, үзең ышанасыңмы соң? – дип әрсезләнә, түземсезләнүен дәвам итә Сталин.

– Әйтүе кыен, иптәш Сталин. Урынсыз яла ягуга охшаганнары, шиклеләре байтак күренә.

– Эшләгез, – ди Сталин, аңардан канәгать булмавын ачык белдереп, һәм, сүз бетте дигәнне аңлатып, Менжинскийга аркасы белән борыла.

Димәк, «икенче парламент» атлы яла ягу группасы үзенең эшен дәвам итәргә һәм бермә-бер активлаштырырга мәҗбүр була.

* * *

Ирзиннар гаиләсе Октябрь инкыйлабыннан соң шактый күп каршылыкларны кичереп көн күрергә, яшәү өчен, гомерләрен саклап калу өчен, байтак җегәр сарыф итәргә мәҗбүр була. Әмма иң җитди сынау вә авырлыклар да бу нәселнең үз традицияләрен юкка чыгара алмый. Әйтик, бабалары Садыйк Ирзинның туган көне – аның оныклары өчен иң зур бәйрәм. Югыйсә үз вакытында Мәскәүне шаулаткан, аты һәм гайрәте булган бу мәшһүр затның тупланган байлыкларыннан күптән инде җилләр искән. Ирзиннар да инде, ничек булдыра алса, шулай очын очка ялгап баручылардан. Калса да, өлкән буын вәкилләре телендә аның мәртәбәле исеме калган, һәм Мәскәүнең уртасында диярлек аның хисабына корылган мәчет кенә хәтерләтеп тора үзен. Ә шулай да исеме изге…

1923 елның февраль ахырында тамыры Мәскәүдән күп еракларга таралган зур гаилә ана йортына кайткан умарта кортларыдай янә бер түбә астына җыелды. Ике кызларын ияртеп, Мирсәет белән Фатыйма да килде анда. Гаилә вә нәсел тантаналарының күрке муллыкта, эчемлек һәм аш-су күплегендә түгел, ә бергәлектә, иминлектә. Әлеге очрашу Ирзиннарның иминлектә һәм бергәлектә узган соңгы бәйрәме булгандыр. Шул ягы белән аеруча истәлекле дә инде ул көн.

Һәм дә… Хәер, монысы инде гаилә тантанасына мөнәсәбәтле түгел. Ә Мирсәеткә һәм Фатыйманың бертуган абыйсы Алиның хәләл җефете Зәкиягә кагылышлы. Зәкия дә чыгышы белән Касыйм шәһәреннән.

Бәйрәм тәмамланып, инде кайтырга җыенган чакларында, бик җитди сүзе булуын хәбәр итеп, Зәкия Мирсәетне бер читкә чакырып алды. Шәфкать туташы булып эшләгән зирәк акыллы бу килен бөтен гаиләдә зур хөрмәт казанып өлгергән иде инде.

– Мирсәет абый, – дип дәште ул аңарга, яшь якларыннан бер тирә булуларына да карамастан. – Сездән бүтән киңәшер кешем юк, зинһар, ярдәм итегез миңа.

– Тыңлыйм, Зәкия… Кулдан килгән кадәрле ярдәмгә әзермен.

– Әмма икебезнең арада гына калуын телим ул сернең. Алиның да башын катырасым килми.

– Йә, тыңлыйм…

Як-ягына каранып куйды Зәкия һәм пышылдауга күчте:

– Мәскәүдә яһүдиләргә каршы антисемит оешмасы төзелгән. Шул оешмага керүемне үтенеп, миңа тәкъдим ясадылар… – Гаҗизләнеп, Мирсәетнең күзләренә уттай янып торган карашын текәде ул. – Нишлим икән?..

Мирсәетнең чигәләре кычытып куйды кинәт, колагы ишеткәннәргә ышанырга-ышанмаска белми торды. «Җүнлегә түгел бу!» дигән шик биләп алды шундук… Ә Зәкия аңардан киңәш, җавап көтә.

– Үзең ничек уйлыйсың соң? – дип сорады Мирсәет.

– Белмим шул, – диде хатын, колак очларына кадәр кызарып һәм, табигый тартыну белән, күзләрен читкә алды. – Ни дияргә белмәгәннән килдем яныгызга…

– Менә нәрсә, – диде Солтангалиев, бер карарга килеп. – Нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Берәр көн уйлыйм әле, ярыймы… Мин, һичшиксез, җавап бирермен үзеңә.

Янә күзләрен күтәрде хатын. Чарасыз икеләнүдә иде алар.

– Ә иртәгесен үк җавап бирүемне сорасалар? Нәрсә диярмен икән? Һичкемгә әйтмәскә куштылар бит миңа…

– Уйлыйм, диген… Үзең беләсең, ашыгып җавап бирә торган тәкъдим түгел. – Мирсәет беркавым тынып торды һәм кинәт сорап куйды: – Ә кем чыкты сиңа ул тәкъдим белән?

– Студент Агеев, – дип, шундук җавап кайтарды Зәкия. – Апамның каенесе. Ни дип җавап бирим икән, зинһар, киңәш итегез, Мирсәет абый…

«Агеев» фамилиясен ишеткәч, мәсьәлә беркадәр ачыклана төште. Әлеге студентның абыйсы, ягъни Зәкиянең җизнәсе булган Абдулла Агеевның ГПУда, аның Көнчыгыш бүлегендә хезмәттәшлек итүе Мирсәеткә мәгълүм иде. Абдулла Агеев – Ирзиннар гаиләсендә еш була торган кешеләрнең берсе, һәм үзенең кайда эшләвен Солтангалиевтән яшерми иде ул. Хәтта берничә мәртәбә үзен кисәткәне, кайбер киңәшләре белән ярдәм дә иткәне булды. Хәер, ГПУ органнарында Мирсәетнең «үз кешеләре» бер ул гына түгел. Аны берни белми, һични сизенми дип уйлаучылар тирәнтен ялгышалар иде.

Әмма Зәкия Ирзина аңардан җавап көтә. Моны ничек аңларга соң? Күңелдән генә берничә төрле ихтималны барлап өлгерде ул.

Беренчесе. Студент Агеевның тәкъдиме һәм Зәкиянең әйткәннәре дөрескә туры килүе ихтимал.

Икенчесе. Агеев, ГПУның кушуы буенча, Зәкиянең кылларын тарткалап карарга булганмы?

Өченчесе. Минем яһүдиләргә мөнәсәбәтемне белү максатыннан кылынган чара булуы ихтимал.

– Минем киңәшем кирәк дисең инде, – дип, үзалдына фикер йөртүен дәвам итте Солтангалиев.

– Әйе. Сез ничек әйтсәгез, шулай эшләрмен.

Мирсәетнең Зәкиягә ышанмаска, аңардан шикләнергә һичнинди нигезе юк иде.

– Менә нәрсә, – диде ул, ныклы карарга килеп. – Агеевлар белән әлегә берни дә сөйләшмә. Иртәгесен ГПУга үзең бар. Иптәш Волленберг белән үзеңне күзгә-күз очраштыруларын үтен. Һәм үзеңә шундый вәхши тәкъдим ясаган студент Агеев өстеннән, ничек бар – шулай итеп, ишеткәннәреңне язып бир.

– Ә Агеевлар? Аларга ни була?..

– Борчылма. Агеевларга берни булмас.

Гаҗәпләнүдән күзләре дәү булып ачылды Зәкиянең.

Нәрсә-нәрсә, әмма мондый тәкъдим көтмәгән иде ул Мирсәеттән. Байтак кына карышу һәм икеләнүләрдән соң килен кеше барын да Солтангалиев кушканча эшләргә булды.

Волленберг «җитди хәбәр» белән килүчене Көнчыгыш бүлегенең булдыклы хезмәткәрләреннән саналган Садовскийга тапшырды. Кат-кат сораштырды тегесе. Бу хакта кемнәр белән киңәшкәнлеген төпченде. Зәкия һәммәсен Мирсәет кушканча башкарып чыкты, үзенең ихласлыгына шик ташлар урын калдырмады.

– Дәүләт куркынычсызлыгы органнары сезгә күп рәхмәтле булыр, – диде Садовский, килүче яшь ханымга ихластан ышанып. – Без ул яшертен оешманы, һичшиксез, ачыкларбыз һәм юкка чыгарырбыз.

Ә соңыннан инде, китәргә җыенганда, Зәкия Ирзинага ГПУ органнары белән даими элемтәдә торырга тәкъдим ясала. Мондый «эшнең» яшь хатынга һичбер кирәге булмый, әлбәттә. Әмма бу юлы да, Солтангалиевнең алдан кисәтеп куюын искә төшереп, ул хәл кадәри ярдәм итәргә ризалык белдереп кайта.

Шул рәвешле, ГПУның Көнчыгыш бүлегендә Мирсәет Солтангалиевнең янә бер ышанычлы кешесе, хәбәр җиткерүчесе арта. Ул органнарда Зәкия Ирзина, турыдан-туры аның яшертен җитәкчелегендә һәм һичнинди шик-шөбһәгә урын калдырмыйча, байтак еллар, ягъни 1930 елның 28 июлендә кулга алынганга кадәр, «хезмәт итә».

Заман һәм вакыйгалар, үзенең баш очында берөзлексез бөтерелгән кара болытлар Мирсәет Солтангалиевне әнә шул рәвешле саклык чаралары күрергә дә мәҗбүр итә.

* * *

Большевиклар партиясенең XII съезды ачылырга ике-өч көн чамасы вакыт калып бара. Илдә вакыйгаларның киеренке чагы. Төрле төбәкләрдән килгән делегатлар берсеннән-икенчесе күңелсезрәк һәм борчулырак хәбәрләр китерә. Җимереклек, тәртипсезлек, үзара низаглар урындагы иптәшләрнең җелегенә үткән. Шулар өстенә милли мәсьәләнең чишелмәгән булуы киеренкелекне бермә-бер арттыра төшә. Соңгы араларда гына «грузиннар эше» дип телгә кергән вакыйга хакында да Кремль сарайларында төрле имеш-мимешләр таралып өлгерә. Бу уңайдан Ильич махсус хат язган икән дип тә сөйләделәр. Грузиннарның милли дәүләтчелек эшенә чамадан тыш тыкшынуларын килештермичә, Сталин, Орджоникидзе һәм Дзержинскийга Ленин каты гына бәрелгән иде булса кирәк. Үзен дөньяның кендеге итеп хис итәргә гадәтләнеп килгән Генераль секретарь хаста кешенең канәгатьсезлегенә кулын гына селтәсә, калган икесе сагаерга мәҗбүр була.

Шулай беркөнне, вакыт инде кичкә авышкан мәлдә, Мирсәет Солтангалиев янына әле генә Бакудан килеп төшкән Нариман Нариманов керә. Гадәттәгечә җылы итеп хәл белешкәннән соң, азәрбайҗан аркадашы Мирсәеткә җитди йомышы булуы хакында хәбәр итә. Аңлашыла ки, болай булгач, кабинетта сөйләшә торган сүз түгел инде бу. Әле Октябрь инкыйлабынача ук фирка әгъзалары булып торган ике большевик, шул рәвешле, иркен эш бүлмәсен ташлап, урамга чыгарга мәҗбүр булалар. ГПУ органнарының күзләре күпне күрә, колаклары күпне ишетә бит. Сакланганны гына саклармын дигән гыйбарә Алла тарафыннан да шул елларда әйтелмәдеме икән?! Бик ихтимал…

Наримановның киңәш-табыш итү теләге белән башка берәү янына түгел, нәкъ менә Солтангалиев янына килеп керүе беркадәр көтелмәгән хәл иде. Чөнки әле 1922 елның көзендә генә милли дәүләтчелек һәм автономияләштерү мәсьәләләренә мөнәсәбәттә, үзара җитди бәхәскә кереп, алар арасында күпләргә мәгълүм булган аңлашылмаучанлык туган иде. Нариманов милли республикалар төзү идеясенә икенчел мәсьәлә дип караучылар тарафында иде, ә Мирсәетнең фикере исә безнең өчен ачык.

– Мин ялгышканмын. Син хаклы булгансың, – дип башлады Нариман сүзен. – Хәтереңдәме, Көнчыгыш коммунистларының 2 нче киңәшмәсендә каршы чыккан идем мин үзеңә. Ә урыннардагы вакыйгалар синең хаклы икәнлегеңне исбат итте.

Үткәннәрне барлар заман түгел. Теге чакта Наримановның үзен аңламавы кәефен шактый ук кырган булса да, Мирсәет ул хакта искә алмаска тырышты.

– Нариман агай, – дип, үзенең хөрмәтен белдереп, олылап җавап кайтарды Солтангалиев. – Сезгә булган мөнәсәбәтемне беләсез. Мин һич үпкәләмим. Ул вакытта да, сез – үзегезчә, мин – үземчә, һәр икебез дә хаклы идек. Бу – безнең яңа тормыш корудагы эзләнүләребез нәтиҗәсе. Стратегиядә исә безнең арада каршылыкның булганы юк.

– Рәхмәт, – дип, Мирсәетнең аркасына кагылып куйды Нариманов. – Җылы сүзең өчен рәхмәт. Шулай да сөйләшер сүзгә якынрак килик әле. «Грузиннар эше» хакындагы проблеманы шулай куертулары сине дә уйландырган булса кирәк?

Спас капкасы каршыннан узып, Кызыл мәйданга килеп чыккан иде алар. Нариманов сынаулы карашын кардәшенә текәде. Ипле, мәһабәт кеше иде ул, күз карашы ук иманлы.

– Уйландырмыймы соң!.. Мдивани белән мин даими элемтәдә. Башка иптәшләрнең дә ни уйлаганын, ничек сулыш алганын күреп, тоеп торам.

Сүз берләшкәндәй, Кызыл мәйданның кыл уртасында туктап калган иде алар.

– Милли кадрларга, җирле халык фикеренә түбәнсетеп, бармак аша гына карарга теләү галәмәте. – Наримановның күзләре маңгайдагы җыерчыклар авырлыгыннанмы кысыла төштеләр. – Үзәктәгеләр акыллы, ә Бакуда яисә Тифлистә, Казанда яисә Бохарада шуларның әмерен үтәүчеләр булырга тиешле. Мөстәкыйльлек кабул ителми. Милләтләр һәм республика дип авыз суын корытулары да бил бөгеп, баш кагып торучылар өчен генә. Башыңны калкытасың икән – син контрреволюционер, халкыңны искә төшердеңме – милләтче. Империячел фикер патша заманындагыга караганда да кыргыйрак рәвеш ала бара. Синең өчен, беләм, яңалык түгел болар, Мирсәет. Җаным әрнегәнгә, каным катканга сөйлим.

Баш кагып куйды Солтангалиев. Күбрәк «пролетариат» һәм «интернационализм» хакында рухланып сөйләргә күнеккән Нариманов авызыннан мондый сүзләр ишеткәне юк иде бит әле аның.

– Килешәм… Килешәм, Нариман агай.

– Әйе, «грузиннар эше» турында иде бит әле сүз. Күңелем сизә: моның белән генә тәмамланмас кебек бу ыгы-зыгы…

– Мин дә шулай уйлыйм, Нариман агай. Грузиннардан башлау Коба өчен чаршау гына булмагае дигән шигем бар. Янәсе, иң элек үз улымның колагын бордым. Аннан башкаларга да кизәнергә тулы хокукым бар дигән мәкер ятадыр төсле бу эшнең башында.

Як-ягына күз төшереп алды Нариманов. Алар икәүдән-икәү генә. Арлы-бирле узып торучылар булса да, озын колаклар күренми әлегә.

– Кобаны мин яхшы беләм. Гомер буе хаким булырга теләде. Буйсынучы юк иде үзенә, инде менә Кремльгә хуҗа булды. Аннан сөреп чыгару җиңел булмаячак үзен. Киңәшеп эш итү һәм бер-беребезгә якынрак булу хәерле. Әйтергә теләгәнем шул!.. Юкса… – Ни әйтергә икән дип, беркавым уйланып торгач, Нариманов башын чайкап алды. – Әйе, юкса һичкайсыбызга көн калмаячак. Таякның иң юаны синең, минем кебекләр җилкәсенә төшүе ихтимал.

– Белмим шул, – дип икеләнә калды Мирсәет. Наримановның сүзләрендә хаклык бар. Әмма Сталинга да ышанычын югалтмаган иде бит әле ул. Дөресрәге, югалтудан курка, югалтырга теләми иде… Алар – озак еллар дәвамында бергә аралашып эшләгән кешеләр. Фикер уртаклашып, ризык бүлешеп яшәгән еллар эзсез узмаган. Аның көчле, үзен хәйран калдырган сыйфатларын белгән кебек, җитешсезлекләрен дә аңлый, гафу итәргә гадәтләнгән иде Мирсәет… Ышаныч – зур нәрсә. Ышанычны сакларга кирәк. Кыл өстендә эленеп торса да сакларга ышанычны… Ул югалдымы – бетте… Шундый хакыйкатьтән чыгып, тешен кысып түзсә түзде, Сталинга каршы эш йөртмәде Мирсәет. Өстәвенә, яхшымы-яманмы, ул бит Генераль секретарь да әле. Сталинга булган ышанычын югалтса, Нариманов югалтса, башкаларга, гади коммунистларга ни кала?! Партияне нинди язмыш көтә?

– Нигә сүзсез калдың? Ник дәшмисең, Мирсәет? – дип, аны уйларыннан бүлдерергә мәҗбүр булды Нариманов. – Куркып калдыңмы әллә?.. Әйе, таякның юаны безнең җилкәгә төшүе ихтимал.

– Юк, – дип, каршы төшәргә көч тапты үзендә Солтангалиев. – Таяк бүлешер заман түгел. Төшсә төшәр. Тал чыбыгы ашап үскән малайлар ич, безгә күнегәсе түгел. Ил язмышы, халыклар язмышы гына имин булсын. Калганнары үтәр, һәммәсе вакыт эше…

Елмаеп куйды Нариманов.

– Мирсәет, партия съездында сөйләргә җыенган нотыгыңны калдырып тор әлегә. Рәсми сүзләргә кабинетта да өлгерербез… «Син» һәм «мин» дигәндә, иң әүвәле үзебезнең төрки милләтләрне күздә тотуым иде. Сталинның төркиләргә мөнәсәбәтен беләсең. «Грузин эше» узды, инде чиратта кем?! Татармы, башкортмы, әллә Төркестанмы?..

– Азәрбайҗанны искә алмадыгыз.

– Азәрбайҗанга ук буе җитмәс әлегә. Безгә үрелү файдасыз, Кавказ тарихын ул яхшы белә. Күршедә – Төркия.

– Димәк?..

– Әйе, татарлар аның эчен пошыра. Сездәге милли аңның үсүе. Сездәге кадрлар… Сездәге хәрби берләшмәләр…

– Ул кадрлар һәм ул хәрби берләшмәләр революцияне яклап сугышты…

– Сугышты. Беләм, – дип, уйлы карашын Мирсәеткә текәде Нариманов. – Әмма бер хакыйкатьне искә төшерәм – солдатлар сугышканда гына кирәк. Ә дошман тар-мар ителдеме, алар күңелгә шом сала.

– Ярар, калдырып торыйк, – диде Мирсәет, сүз сөрешен ошатмыйча. – Борын төбендә – партия съезды. Көн тәртибендә – милләтләр язмышы. Нишлибез?..

Нәкъ шул мәлдә янәшәдән узып барган бер төркем алар янында тукталып калды һәм Кызыл мәйданны таныш авазлар яңгыратты:

– Бәй, Мирсәет, сез түгелме соң бу? Нариман агай…

Колачларын коштай җәеп каршыларына килүче Башкортстан вәкиле Әдһәмов иде. Шунда ук Төркестанның Совнарком рәисе Турар Рыскулов, дагстанлы Курыкмасов һәм тагы берничә милли төбәк вәкилләре. Үзәк Комитеттан кайтып барышлары икән. Очраклы рәвештә күрешеп, XII съездга килгән делегатлар һәм кунаклар урнашкан «Париж» кунакханәсенә кайтып барышлары.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации