Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 25 (всего у книги 36 страниц)
Хәл белешү, төрле төбәктәге фирка эше, революцион үзгәрешләр турында фикер алышу кузгалып китте.
Шул ыгы-зыгыдан файдаланып, Рыскулов белән Солтангалиев бер читкә тайпылдылар. Икәүдән-икәү калган мизгелнең кадере зур, Төркестан вәкиленең әйтер сүзе бар икән.
– Сталинда булдым, – диде Рыскулов, читләп-урап тормый гына. – Сине сораштыра. Хатларың белән кызыксына. Дусларың, таныш-белешләрең белән…
Мирсәеткә авыр иде боларны ишетү. Чигәсенә яшен ташы китереп сукты диярсең. Нигә аның белән булыша соң әле ул? Кызыксына икән, үзеннән сорасын, һәр соравына, һич боргаланмыйча, яхшысын да, яманын да күзгә туры карап, ярып салырга әзер бит ул. Инде ничәнче ай дәвам итә шул хәл. Үзе белән күрешкәндә елмая, ә артыннан иснәнеп йөри, тешләрен шыкырдата…
– Ни дидең соң?
– Синең милли кадрлар даирәсендә зур ихтирам казануың хакында әйттем.
– Шуңа канәгать булдымы?
– Юк, әлбәттә. Синең халык дошманы Зәки Вәлиди белән элемтәдә булу-булмавың кызыксындыра аны…
– Зәки Вәлиди… Вәлиди дисең инде, – дип, бу кызыксынуның сәбәбен гөманларга тырышты Солтангалиев. Әмма ачык кына белешә алмады. – Зәки Вәлиди табылыр ул, Турар туган, югалмас…
Рыскулов гаҗәпсенеп сорап куйды:
– Син нәрсә, әллә, чынлап та, Вәлидине эзлисеңме?
– Эзләсә соң? Вәлидинең миңа дошман булганы юк.
– Мирсәет, – дип текәлде аңарга Рыскулов. Күзләре зур булып ачылган, гаҗәпләнүенең чиге юк. – Ул бит: халык дошманы. Басмачы…
– Зәки Вәлидинең үз халкына дошман булганы юк, Турар туган, – дип, икеләнер урын калдырмаслык итеп кистереп куйды Солтангалиев. – Хаталары булды. Дүрт аяклы ат та абына. Бүген Зәки әфәнденең арабызда булмавы – нәкъ менә милли мәсьәләдә кылган хаталарыбыз нәтиҗәсе…
– Кеше ишетер, син нәрсә сөйлисең, Мирсәет?!
– Нәрсә, Төркестанда бар да иминме әллә? Халык барыннан да канәгатьме? Ә үзегез ничек, күңелегез кушканча эшли аласызмы соң? Һичкем йодрык күрсәтмиме, өйрәтмиме?
– Авыр. Бик авыр, Мирсәет, – диде Рыскулов. Тыштан тыныч күренсә дә, эчтән ул да дөрләп яна. – Төркестан ул Петроград яисә Мәскәү түгел. Шуны аңлатып булмый.
– Шулай шул, – диде Мирсәет. Үзләренә таба ара-тирә карангалап торган Башкортстан вәкиленә аваз салды ул. – Әдһәмов иптәш, сезне мөмкинме?.. Бер соравым бар иде.
– Тыңлыйм, – диде Әдһәмов, килә-килешкә.
– Менә, әйт әле син, Рыскулов иптәш тә ишетсен, әйт әле. Башкортстанда совет һәм партия эшен җайга салу юлында сезгә кем аяк чала?.. Турысын әйт!
– Смидович белән Нимвицкий иптәшләр, – диде Әдһәмов, һич икеләнеп тормыйча.
Җавап көткәннән дә төгәлрәк һәм гыйбрәтлерәк булып чыкты. Рыскуловка борылды Мирсәет.
– Ишеттеңме?! Курыкмасов иптәшне чакырсак та, Фирдәвестән сорасак та, җавап шундый ук булыр. Татарстанда да, Азәрбайҗанда да шул хәл. Ә революцияне кем өчен ясадык соң без?! Халык өченме? Пролетариат өченме? Әллә үзәктән килгән вәкилләр өченме?..
Сүз шул урында бүленде. Бер читтәрәк әңгәмә корып торучылар аларга килеп кушылды. Өлкән кеше буларак, Нариман Нариманов тәкъдим кертте:
– Җәмәгать, – диде ул, ихлас елмаеп. – Әйдәгез, Солтангалиев иптәшне кунакханәгә чакырыйк үзебез белән. Минем күчтәнәчләрем дә бар иде. Азәрбайҗан чәе эчәрбез, иркенләп бер әңгәмә кылып утырырбыз…
Ул кичне «Париж» кунакханәсенең 44 нче номерында мәңге онытылмаслык мәҗлес булды. Анда катнашучыларның исемлеген барласаң, моны XII партия съездының милләтләр палатасы утырышы дип атарга мөмкин булыр иде. Һәммә төрки халык вәкилләре янәшәсендә Буду Мдивани белән кергән өч грузин һәм чечен, авар, мари, калмыклардан берәр җаваплы хезмәткәр катнаша. Әлбәттә, сүз сәяси мәсьәләләр тирәсендә урала. Игътибар үзәгендә ике кайнар төбәк. «Грузиннар эше» һәм Төркестан.
Әле бүген генә Мирсәетнең Нариманов белән фикерләшкәндә кылган гөманы рас килә, димәк. Буду Мдивани да Сталинның бу эшен үзен Россия халыклары каршысында чын интернационалист итеп күрсәтү максатыннан, ясалма күпертелгән вакыйга дип саный. Милли мәсьәләне көн тәртибенә куйган XII съезд алдыннан кыңгырау шылтыратып алу.
Моңа кадәр йөткерү өянәген баса алмый изаланып, әледән-әле чәй йотып тын гына утырган карт коммунист Махарадзе исә башкачарак фикердә икән:
– Кобаны сез белмисез, – диде ул, сүзгә кушылып. – Үз сүзен сүз итү, максатына ирешү юлында туган атасын да сатарга әзер ул. Кендеге Кавказ федерациясе проектына ябышкан. Грузиянең мөстәкыйльлеккә дәгъвасы шүрләтте аны. Үзе утырган ботак киселә ич.
– Ялгышмасам, «грузиннар эше» өчен иптәш Сталинга һәм берочтан Дзержинскийга Владимир Ильичтан шактый эләккән дип сөйлиләр, – дип әйтеп куйды Рыскулов.
Наримановның карашы Мирсәеткә текәлде. Үзара күз кысышып алдылар. Димәк, бу хәбәр башкаларга да мәгълүм булып чыга.
– Ишеткәнем юк, – диде Махарадзе. – Хак булмаса да, барыбер үзенекен итәчәк ул. Иң әүвәл черек компромисска барачак, аннары алдаячак. Барыбызны да – Ленинны да, грузин коммунистларын да.
Рыскулов белән Махарадзе арасында бер мәлгә бәхәс куерып алды. Төркестан вәкиле Сталинга үзенең ышануын һәм аның хакында ни эләкте шуны сөйләмәскә кирәклеген искәртте. Ә Махарадзе һәм аның сүзен куәтләгән Мдивани исә, Кобаны гасыр башларыннан ук белүләренә нигезләнеп, бергә биш белән җавап кайтардылар.
Ленинның Сталинга бу уңайдан хаты булганмы-юкмы дип сүз көрәштерүчеләр алдында Мирсәетнең зур өстенлеге бар иде. Чөнки бу хатның нөсхәсен ул үзе укыды. Зур сер итеп кенә Троцкий күрсәткән иде аңа. Гомумән, соңгы араларда Сталин белән аралары суына барган саен, Троцкийның Солтангалиевкә мөнәсәбәте тагын да якыная, эчкерсезләнә төште. Милли мәсьәләне аңлауда Лев Давидович аны үзе өчен авторитет күрә, шуңа еш киңәшә торган иде. Мирсәет өчен вәгъдә – иман. Троцкийга биргән сүзен боза алмый. Әлеге хатның кайбер җөмләләре, күз йөртеп чыккан арада ук, хәтеренә уелып калган иде аның. Әмма сүзгә катышмады.
«Бу очракта Сталинның кабалануы, идарә итү белән мавыгуы һәм тагы «социал-милләтчелеккә» булган ачуы аның үз башына таяк булып төшмәгәе», – дип язган иде Владимир Ильич.
Һәм тагы… «Әлеге бөек рус милләтчелеге кампаниясе өчен сәяси җавап, һичшиксез, Сталин һәм Дзержинский иптәшләр җилкәсенә төшә» дигән бәя җәлеп иткән иде аның игътибарын.
Шулар өстенә Ленинның үз кулы белән Троцкийга тапшырган үтенече дә таныш иде Мирсәеткә: Грузия коммунистларын Сталин белән Дзержиискийның эзәрлекләвеннән яклавын үтенгән юлбашчы.
Бәхәс дәвам итә иде әле. Рыскуловка кушылып, тагын берничә иптәшнең Сталинга мәдхия укырга керешүе Буду Мдиванины тәмам чыгырдан чыгарды. Ул түзмәде, кавказлыларга гына хас кайнарлык белән кинәт кесәсенә тыгылды һәм Ильичтан килгән язу кисәген тегеләрнең борыннарына төртте:
– Мәгез, укыгыз, – диде ул. – Ленин үз кулы белән язган.
Тынып калдылар. Ярты дәфтәр битенә язылган кулъязма кулдан-кулга йөрде. Солтангалиев тә укыды. Чынлап та, Ильичның үз кулы иде.
«Ип. Мдивани, Махарадзе һ.б. күчермәләре: ип. Троцкий һәм Каменевка. Хөрмәтле иптәшләр!
Бөтен күңелем белән Сезнең эшләрне күзәтәм. Орджоникидзеның дорфалыгы, Сталин һәм Дзержинскийның өзлексез бәйләнүләре минем дә ачуымны кабарта. Сезнең өчен бер язу һәм чыгыш хәзерлим.
Хөрмәт белән, Ленин. 6 март. 23 ел».
Күпләр гаҗәпсенеп калды. Үз күзләренә ышанырга да, ышанмаска да белмәделәр. Чөнки ул көннәрдә матбугат битләрендә Сталинны Ленинның бердәнбер варисы, иң якын һәм ышанычлы көрәштәше итеп күрсәтү кампаниясе аеруча зур колач алган иде.
– Менә сиңа мә, имәндә икән чикләвек, – дип куйды Татарстанның Халык комиссарлары Советы рәисе Мохтаров.
Сүз иярә сүз чыгып, Грузия хакындагы сөйләшүләр Төркестан тарафларына барып тоташты. Төркестандагы аяныч вакыйгалар да һичкемне битараф калдырмый икән. Басмачылык хәрәкәтен бәяләүдә фикерләр төрле-төрле иде. Шулай да күпчелек моны партиянең милли мәсьәләгә мөнәсәбәттә бигүк дөрес булмаган сәясәт алып баруы нәтиҗәсе дип күрә. Турыдан-туры кистереп әйтүче булмаса да, тел төпләреннән бу аермачык сизелеп тора иде.
Мәҗлес корып утыручы XII съезд делегатлары арасында Солтангалиевнең хәле үзгәрәк, әлеге хәлләр аның җанын байтактан борчып тора. XII съездда катнашу-катнашмавы да шик астында. Бу хакта рәсми хәбәр булганы юк-югын. Әмма Сталинга шактый якын торучылардан Бройдо һәм Павлович иптәшләр әлеге серне Мирсәетнең үзенә җиткергәннәр иде инде. Димәк, милли мәсьәләгә багышланган корылтайны Сталин бу өлкәдә үзенең төп оппоненты булган Солтангалиевтән башка уздырырга җыена.
Ә Мирсәет мондый хәлне күз алдына китерә алмый: инде чыгышының тезислары да әзер, фактлары саллы, аргументлары нигезле, Сталинның милли мәсьәләдәге уеннары чираттагы ачы тәнкыйтькә дучар ителәчәк.
Сталин ясаячак докладның да тезислары таныш иде аңарга. Турыдан-туры исемен атамаса да, Генераль секретарь съезд трибунасыннан Солтангалиевне тар-мар итәргә җыена. Катгый сер булып сакланса да, моны Үзәк Комитет аппаратында эшләгән һәркем белә. Ә мәҗлестә катнашучылар исә Мирсәет Солтангалиевнең бу корылтайда катнашу-катнашмавы бәхәследер дип уйлый да алмый. Чөнки милли дәүләтчелек мәсьәләләрендә аның әзерлекле белгеч булуы – һәммәсенә мәгълүм факт. Аның белән аерым-аерым киңәшкәннәре, чыгышларын тыңлаганнары, хезмәтләрен укыганнары бар. Бу юлы да аңардан, Үзәк вәкиле буларак, кайнар һәм төпле чыгыш көтәләр.
– Җәмәгать, Мирсәет дәшми әле безнең, – дип, Башкортстан Совнаркомы рәисе Халиков сүз кузгатты. – Басмачылык мәсьәләсен аңардан да яхшы белүче булмас. Чөнки күптәнге әшнәсе Зәки Вәлиди дә шунда ич.
Гадәти төрттерү генә түгел, аяз көндә яшен суккан сыман провокацияне хәтерләтә иде бу. Тагы шунысы гаҗәп: Халиковны әлеге җаваплы урынга куюны кайгыртып йөргән кеше Мирсәет үзе иде. Араларында һичбер аңлашылмаучылык булганы юк. Үзара хөрмәт һәм дустанә мөнәсәбәттә яшәгән аркадашы әйттеме бу сүзне?! Дәшмим дигән сүзе бар иде. Чөнки белә: аларның биредә сөйләшкән һәр сүзе иртәгесен ГПУда булачак һәм Сталинның өстәленә ятачак. Боларны кем эшләячәге дә мәгълүм аңарга. Әмма колагы ишеткәннәрдән соң дәшми калу мөмкин түгел иде ары.
– Әйе, иптәш Халиков, – дип, басынкы, әмма ышанычлы итеп сүз башлады Мирсәет. Куллары йодрыкланган, гүя шулар белән, сугып, һәр фикерен кадак урынына сеңдерә барачак. – Вәлиди дошманым түгел. Башсовнарком рәисе өчен исә ул – ата булырга лаек кеше. Үзенә дан-дәрәҗә эзләп түгел, булганнарын ташлап чыгып китте Зәки Вәлиди. Кемдер кулында курчак булырга теләмәде. Ул, ялгышса-ялгышмаса да, сез җитәкләгән республиканың башкалар белән тигез хокуклы булуын яклады һәм бүген дә шул иманындадыр дип беләм. Басмачылык ул – һәммәбез өчен күкрәктәге йөрәк җәрәхәте. Вәлиди белән, иптәш Халиков, хет сез авыз чайкамагыз. Үтенәм!
Халиков тып-тын булды, гүя урындыкка сеңде һәм мәҗлес ахырынача бүтән калкынмады.
– Җәмәгать, монда һәммәбез большевиклар, совет хезмәткәрләре, – дип сүзгә кушылды Турар Рыскулов. – Ерак барасы юк, үз башымнан кичкәнгә әйтәм. Безне бит әле дә, кимсетеп, икенче сортлыга чыгарып, «туземец» дип кенә искә алалар. Җитәкче урынга мендем дип, үз халкыма дошман булырга тиешлеме мин? Сездән яшерен-батырын түгел, унтугызынчыда ел буе качып йөрергә мәҗбүр булдым. Ни өченме? Казах-кыргызларны кайгырткан өчен. Кемнән? Төркестандагы Совет хезмәткәрләреннән, Кызыл Армиядән! Һәм иң көлкесе шул: минем белән бергә рус большевигы Кобозев та качып йөрде Төрекмәнстан чүлендә. Кыргыз егетләрен азат иткән, үтермәгән өчен эзәрлекләделәр үзен. Шул, – диде Рыскулов, тирән көрсенеп, – гаепләргә җиңел ул. Безгә бер-беребезне аңлау кирәк хәзер. Юкса, Мәскәүдән чыгып киткәч тә, кайбер иптәшләр әле дә империя вәкиле итеп тоя үзен.
Ә Төркестан колония түгел. Туган җирем колония булсын өчен көрәшмәдем мин Советлар өчен…
– Әйе, халык көрәшә икән, монда бер-бер хикмәт бар инде, – дип җөпләп куйды Нариманов та. – Басмачы дип әйтергә җиңел. Ә кем илен, кем җирен баскан соң әле алар?!
Солтангалиев тынычлана төшкән иде инде. Шулай да эчкерсез бу сөйләшүдән читтә торып кала алмады.
– Әле шушы көннәрдә генә академик Бартольдның калын гыйльми китабы дөнья күрде, – диде ул, карашын бер ноктага төбәп. – Укырга киңәш итәм, гыйбрәт өчен. Октябрь революциясенең алтынчы еллыгына чыгарылган шул хезмәттә царизмның Төркестанны яулап алуы прогрессив күренеш буларак аңлатыла. Имеш, бу кыргый феодализмны капитализм белән алыштыру панисламизм урынына европача цивилизация китерү генә булган икән. Төркестанлыларны чебен урынына да күрмәгән генерал Куропаткин, шул рәвешчә, цивилизация китерүче изге җан булып чыккан. Бу логика белән китсәк, мароккалыларны вә Конго негрларын кырган француз империалистлары да цивилизация өчен көрәшкән икән. Кембридж университеты профессоры да мисырлыларга каршы көрәштә үлгән ниндидер генерал Листекны кыргый варварлар кулыннан үлгән азатлык көрәшчесе итеп күтәрә ала. Ә Һиндстанның вице-короле Азиягә цивилизация китергән пионер булып чыга. – Мирсәет янә, мавыгып китеп, кулларын болгый-болгый сөйләргә керешкән иде. – Тарихта казыну, үткәннәрне болгату-кайтару кирәк эш түгел. Шулай да тарихи дөреслек яшерелмәскә тиеш дип беләм. Тарих империячел фикер коллыгыннан азат ителергә тиеш… Шунсыз социаль иминлеккә нигезләнгән җәмгыять кору мөмкинмени?! Монда утыручылардан беребез дә яңа империя барлыкка китерү өчен көрәшмәдек. XII съездда нәкъ әнә шул хакта ачыктан-ачык, коммунистларча, барын уртага салып сөйләшергә, киңәшергә тиешбез. Юкса соңгаруыбыз ихтимал, аркадашлар…
Мирсәетнең сүзләреннән соң бүлмәдә тынлык утырып торды, һәркем уйлана калды. Аны хупладылар. Съезд трибунасыннан ачыктан-ачык сөйләшү ихтыяҗының күптән өлгергән булуы хакында кат-кат искә алынды.
* * *
Милли төбәкләрдән килгән коммунистларның әлеге очрашып сөйләшүләре хакындагы «әләк» иртәгесен сәгать унда Сталинның эш өстәленә китереп салынган иде. Әлбәттә, куертылган, күпертелгән сурәттә һәм әлеге очраклы мәҗлескә «Солтангалиев оештырган буржуаз-милләтчеләр фракциясенең конспирацияләнгән утырышы» дигән яңгыравыклы яманат та тагылып өлгерә.
XIX
1923 ел. Апрельнең 25 нче көне. Киеренке бер түземсезлек белән көтеп алынган көн. XII съездның милли секциясендә хәлиткеч фикер алышулар көне. Генераль секретарь үзенең йомгаклау сүзендә ниләр әйтер? Троцкий сүз алырмы, әллә бу юлы да дәшми калуны артык күрерме? Ленинның съездга язган хаты игълан ителерме? Мирсәет Солтангалиев нинди юл сайлар: гадәттәгечә хакыйкатьне ярып салырмы, әллә баш очында куера барган болытлар аны да сагаерга мәҗбүр итәрме? Мдивани, Нариманов һәм Рыскуловлар кайсы юлны сайлар? Сорауларның чиге-чамасы юк. Кем шул сорауларга тәгаен җавап бирә алыр икән?! Инде бер атнадан артыкка сузылган съезд күп нәрсәгә ачыклык кертте дияргә була. Сталинның һәр сүзе канунга әверелә бара, күпләр тарафыннан бәхәстән югары буларак кабул ителә. «Милләтләр» һәм «халык», «хезмәт ияләре» кебек сүзләр күз буяу өчен генә. Генераль секретарь ни боерса, илдә шул булачак… Яшисең килсә, дәрәҗәле урыныңны саклап калыйм дисәң – дәшмәвең мең алтын. Тагы да отышлырак юл – партиягә, аның «дөньякүләм бөек җиңүләргә җитәкләп алып баручы» Генераль секретаре иптәш Сталинга мәдхия уку. Күпләр, бик күп гайрәтле ирләр, шул юлларның йә тегесен, йә монысын сайлап, үзләренә, уллары-кызлары вә оныкларына бәхетле матур киләчәк тәэмин итү турында хыяллангандыр. Ниятләр изге… Әмма ул ниятләр тормышка ашармы?! Социализм чаршавы артына поскан бөек империягә революция принципларыннан ваз кичкән, «ялагай» ны кол итеп, дәшмәүчеләр белән җир ашлау осталары хуҗа булып куймасмы?! Әйтеп булмый әлегә. Адәми затны оятлы иткән һәм соң чиктә харап итәчәк бер сыйфат бар, ул да булса – бүгенге көн белән яшәү. Ягъни гамьсезлек, тарихка, үткәнгә гамьсез булу.
Тарих ул тәгәрмәч кеби. Анда югары яисә түбән тараф булмый. Үзен югары санаган – түбән төшә, түбәндәге – күтәрелә. Феодализм, социализм, коммунизм – болар һәммәсе уйдырма. «Изм» нарга, гомумән, ышанмагыз. Кешене алдау, адәми затны тарихта адаштыру өчен, хакимнәр уйлап чыгарган тозак кына ул. Ә колбиләүчелек булган! Һәм бүген дә колбиләүчелек дәвам итә… Теге яисә бу рәвештә колбиләүчелекне хәтерләтмәгән җәмгыять табыгыз, күрсәтеп карагыз миңа. «Изм» нар – колларны алдау, бер рәвештән икенче рәвешкә күчерүнең тышкы алдавычлары гына алар. Җитмеш ел «диктатура хуҗасы» булган эшче сыйныф татымадымы шуны?! Хезмәт ияләре җәмгыяте булган соңгы дәвер «изм» нары шуны исбат итмәдеме?!
Мирсәет Солтангалиев йокысыз төн үткәрде. Әмма кәеф зарланырлык түгел, хәлиткеч бәйгегә ашкынган яхшы аттай сизә иде ул үзен. Фатыйма белән, кара-каршы утырып, чәй эчтеләр. Кызлар тәмле төшләр күреп йоклый иде әле. Җиде тулып килгәндә, ул урамга чыкты. Съезд башланганчы, эш урынына кагылып узасы бар, күрешеп сөйләшергә теләүчеләрнең дә булуы ихтимал.
Зур таш күпернең уртасына җитеп килгәндә, каршы очраган бер кеше аңа исеме белән дәште – гаҗәпләнмәс җиреңнән гаҗәпләнерсең.
– Сез Мирсәет Солтангалиев түгелме? – дип сорады ул саф татар телендә.
Әйе, дип, баш какканга кадәр, иң элек ул аны күздән кичереп узды: яше кырыктан узган, гадәти киемдә; урынлы-урынсыз бәйләнеп, танышлык эзләп йөрүчегә охшамаган.
– Мин сезне танып бетермим кебек, агай. Кем дип белим үзегезне?
Мирсәеткә ул якын ук килеп басты, як-ягына карангалап алды. Никадәр зур күпер өстендә икәүдән-икәү генә булсалар да, саклык максатыннандыр, пышылдауга күчте.
– Минем кемлегем әһәмиятле түгел, – диде ул, җитди рәвеш алып. – Әмма сезгә киңәш итәр сүзем бар.
– Тыңлыйм…
Көттермәде теге. Кыска һәм төгәл җөмләләр белән аңлатырга кереште:
– Сезне кулга алырга җыеналар. Съездга бармаска киңәш итәм. Барсагыз, сүз сорамагыз, һичкем белән очрашмагыз, сөйләшмәгез бүген. Балаларыгыз бар. Хатыныгыз яшь. Туганнарыгыз… Шуларны онытмагыз…
– Кем буласыз? Болар сезгә каян мәгълүм булды, – дип, очраклы танышының кулына үрелде Мирсәет. Әмма тегесе тоттырмады. Сүзем бетте дигәнне аңлатып, кырт борылып китәргә каерды.
– Сүз иясе белән йөрми… Кардәш буларак, яхшы нияттән кисәтүем.
– Юк, – дип, йөгереп барып, каршысына чыкты аның Мирсәет. – Зинһар, ашыкмагыз. Сез кайдан? Монда кем җибәрде үзегезне?..
Ир-ат тагы да җитдиләнә төште. Күренеп тора, шаярмый иде ул.
– Кисәтү – минем эш. Саклану чараларын күрү – сезнеке, – диде. Һәм инде җиде-сигез адым ераклашкач, ярым борыла төшеп, өстәргә кирәк тапты, – Хәлегез яхшыдан түгел, беләм. Төркия посолына мөрәҗәгать итсәгез генә инде. Мохтар бәй шуны әйтергә кушты: көтә ул сезне. Бүген яисә иртәгә килеп чыксын, диде,
Таныш түгел кешегә артык каныга алмады Мирсәет. Ир-ат китте, күздән югалды. Мирсәеткә дә юлын дәвам иттерүдән башка чара калмаган иде. Дөрес, адымнары күпкә акрынайды, башы салына төште. Моны нигә юрарга?..
Шуның белән генә бетсә икән. Эш кабинетын ачып керүгә үк, игътибарын өстәлдә яткан конверт җәлеп итте. Кабинет ачкычы башка һичкемдә булырга тиеш түгел. Ә ишек бикле иде.
«Монысы ни дигән сүз тагы. Монысы нинди хикмәт?» – дип мыгырданды ул үзалдына. Әйтерсең монда ялгызы гына түгел. Янәшәсендә аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торучы ят бер кеше бар диярсең.
«Иптәш Солтангалиев!
Сездән шуны үтенәбез: партиягә таркаулык кертмәгез, үз саташуларыгыз белән милли республика вәкилләрен Ленин һәм Сталин сызган дөрес юлдан адаштырмагыз. Үзегезгә ышанучы булмас барыбер. Чөнки һәммә намуслы большевик өчен сезнең Төркия, Әфганстан һәм Иран шпионы булуыгыз, Советлар иленең дошманы, басмачылар башлыгы Зәки Вәлидинең мәсләктәше икәнлегегез аермачык мәгълүм.
Коммунистларча сәлам белән, бер төркем милли республика вәкилләре».
Чиста ак кәгазьгә басу машинасы белән урыс телендә суктырылган әлеге сүзләрнең кем эше һәм нинди максаттан аңарга җиткерелгән булуы сер түгел иде, әлбәттә. Дәүләт йортының ябык ишекләрен теләсә кем ачып-ябып йөри торган еллар түгел. Ә ГПУның кулы җитмәгән, күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән җир юк.
Кызык килеп чыга бит әле бу. Гомер булмаган хәл, Зур таш күпердә очраган билгесез «кардәше» белән серле хат арасында турыдан-туры бәйләнеш бар булса кирәк. Боларның кичә яисә иртәгесен түгел, нәкъ менә бүген, 25 нче апрель иртәсендә, бер-бер артлы кабатлануы да очраклы түгелдер. Димәк, кемгәдер нәкъ менә бүген аңарга басым ясау кирәк булган. Кемгә?
Аның бүгенгә бәхәсләшер, фикер каршылыгына керер кешесе бер генә – Генераль секретарь Иосиф Сталин. Димәк, Сталин?!
* * *
Шулай да чыгыштан баш тартмады Солтангалиев: «Милли мәсьәләнең иптәш Сталин тәкъдим иткәнчә куелышы белән мин тамырдан килешә алмыйм. Бу аны хәл итәргә омтылу түгел, киресенчә, тагы да ныграк буташтыру, җепнең очын һичкем яңадан кайтып сүтә алмаслык итеп чуалтудан гына гыйбарәт. Икенче, ягъни милли палата төзегән булып, зур эш кылган сыман, шуңа басым ясауны күзгә төтен җибәрүдән гайре һични дип әйтеп булмый.
Милләтләрне вә милли республикаларны сортларга, хокук күзлегеннән төрле-төрле дәрәҗәләргә аеру, бүлү кала икән, бу милли мәсьәләне хәл итү дип атала алмый, киресенчә, илнең сәламәт нигезенә бомба тыгып калдыру буларак кына бәяләнә ала. Социаль тигезлеккә нигезләнгән җәмгыять төзергә керешкәнбез икән, нигә әле аның нигезенә милли тигезсезлек иңдерелергә тиеш?! Социализмга империя күлмәге кидертү кемгә кирәк?! Шуңардан чыгып, автономияле республика һәм барлык милли өлкәләрнең дә хокукы яңадан каралырга һәм күтәрелергә тиеш дип саныйм. СССРның тулы хокуклы субъекты булу-булмау – һәркемнең үз эше. Һичнинди рәнҗетү яисә мәҗбүр итүгә юл куелмасын. Бу – бер.
Икенчедән, монда доклад ясаган кайбер иптәшләр җирле милләтчелекне пыран-заран китерделәр. Әмма, кызганычка каршы, бу күренешнең нидән гыйбарәт булып, каян килүе хакында уйланып торуны кирәк санамадылар. Үз-үзебезгә сорау бирик әле: нәрсә соң ул җирле милләтчелек? Бөек державачылык шовинизмы белән килешергә теләмәү һәм шуңарга каршы чыгу, үз-үзеңне милләт буларак саклап калырга омтылу түгелме?! Әгәр шулай икән, бу – милләтчелек түгел, ә шовинизмга каршы табигый реакция буларак кына бәяләнә ала. Милли мәсьәләдә үзен олы белгеч санаган кайсыбер иптәшләрнең шуны аңламавы кызганыч, әлбәттә…»
Съезд тәмамлангач та, икенче көнне иртәнге сәгать тугызда Мирсәеткә ашыгыч хәбәр китерделәр: «Иптәш Сталин көтә».
Бу чакыруның буласын чамалый иде ул. Һәм күңеле белән аңарга күптән әзер иде. Большевикларча кара-каршы утырып бер фикер алышырга да, ике арадагы һәммә аңлашылмаучанлыкларга нокта куярга да вакыт җиткән иде инде. Чөнки алар арасында хәл ителмәслек каршылыклар юк, булса да милли дәүләтчелек мәсьәләсенә мөнәсәбәттә фикер каршылыклары гына. Сталин, съезддагы йомгаклау сүзендә, үзе дә Солтангалиев тәкъдим иткән тезисларның нигезле икәнлеген танырга мәҗбүр булды, кире кага алмады. Димәк, Генераль секретарь белән ике арадагы бу сөйләшүдә мәсьәләгә ачыклык кертү мөмкин булачак…
Сталин керүчегә урын тәкъдим итте һәм сорау бирергә ашыкты:
– Солтангалиев иптәш, сине Төркиягә качарга ниятләгән диләр, дөресме шул?
Көлемсерәми чарасы юк иде Мирсәетнең.
– Минем үз Ватаным бар. Мин берәүдән дә качарга җыенмыйм, иптәш Сталин.
Ә күңеленнән уйлап куйды: «Тагы Төркия… Күпердәге очраклы кеше телендә дә, өстәлдәге язуда да, Генераль секретарьның телендә дә Төркия… Моңа нигез биргәне булмады ич әле аның?! Гаҗәп…»
Төп сорауга җавап алынды дигән сыман, иркен сулыш алды Генераль секретарь һәм төребкәсен көйрәтеп җибәрде.
– Мин дә шулай уйлыйм. Сезгә берәүнең дә янаганы юк… Моның өчен сәбәп тә күрмим.
Кирәксез бу сөйләшүне туктатырга ният итеп, Солтангалиев сүз сөрешендә кискен борылыш ясады:
– Иптәш Сталин, – дип, кулындагы кәгазьләрен өстәлгә куйды ул. – Илдә һәммә милли низагка киртә булырлык чаралар күрү кирәк безгә, һәм бу эшне иртәгесе көнгә калдыру ярамас…
– Кирәк… – дип уйланган атлы булды Генераль секретарь. Сәламәт кулы белән өстәлгә суккалап алды. – Кирәкнең чамасы юк. Әмма ничек?..
– Менә монда әзер проект тәкъдим ителә, – дип, кәгазьләрен Генераль секретарьга сузды Мирсәет. – Бу – минем озак еллар дәвамында тупланган тәҗрибә һәм эзләнүләрем нәтиҗәсе.
– Әзер проект дисең инде, ә?.. Калдырып тор, танышырмын.
– Төзәтмәләр һәм тәкъдимнәргә юл ябык түгел, иптәш Сталин. Үзегез беләсез, мәсьәлә бик җитди.
– Дөрес, мәсьәлә бик җитди. – Үзе һаман бармаклары белән өстәлне шакылдата. Нидер уйлый, гаме башкада. Икеләнә, бер фикергә, нәтиҗәгә килә алмый иде кебек Сталин. – Төзәтмәләр дә кертербез… Тагы бер ун-унбиш көннәрдән очрашырбыз әле. Фикерләшербез…
– Димәк, ун көн, – дип, Сталинның күзләренә текәлде Мирсәет.
Сүзне тәмамланганга санап, секретарь урыныннан торды.
– Әйе, ун көн… Ашыктыра да алабыз, әлбәттә.
– Мин түзәргә өйрәнгән, иптәш Сталин. Көтәрмен. Ашыкмыйк.
– Карарбыз.
Генераль секретарьның ни өчен чакырганлыгын һәм нәрсә хакында фикерләшергә ният иткәнлеген аңлый алмады Мирсәет һәм бу аның өчен озак еллар уйланып та җавап табылмаган сер булып калачак. Ни әйтергә җыенды икән Сталин аңарга шул көндә? Нигә икеләнә калды?.. Нигә фикернең җеп очын югалтты? Бер дә үзенә охшамаган иде ул. Әллә соңгы мәртәбә күзгә-күз очрашып калу гына булдымы теләге? Мирсәетнең гафу үтенүен, йә булмаса икеләнүен, сагаюын тоемлыйсы килдеме?.. Ни генә булмасын, аны ишек катынача озаткан Генераль секретарь кәефле түгел иде. Кул бирешүләре дә сәер генә килеп чыкты. Карашлары булсын, куллары булсын, магнитланган сыман, бер-берләреннән аерыла алмый торды.
* * *
Майның дүртенче көне. Соңгы араларда, элгәреге вазифалары өстенә, федераль җир комитеты рәисе итеп тә билгеләнгән Мирсәет Солтангалиев өчен катлаулы көн булды бу. Илнең төрле төбәкләреннән килгән дистәләгән вәкил һәм делегацияләрне кабул итте. Җир бүленеше өлкәсендә дә бәхәс һәм четерекле мәсьәләләрнең очы-кырые юк. Берәүне дә рәнҗетмичә, тарихта җөй калдырмыйча хәл итәргә, җайга салырга кирәк һәммәсен. Чияләнгән төенне хәтерләткән Төньяк Кавказ үзе генә ни тора. Бөре һәм Бәләбәй өязләренең язмышы да әле булса хәл ителмәгән. Килгән вәкилләр катгый рәвештә үзләрен Татарстанга кушуны таләп итәләр…
Көн кичкә авышып килгән мәлдә, эш бүлмәсендә телефон чырылдады. Ияләнгән таныш аваз иде югыйсә. Әмма бу юлы ул көндәлек ыгы-зыгыга чумган Мирсәетне сискәндереп куйды. Бераз каушый төшеп, телефонга үрелде ул:
– Әйе, тыңлыйм…
– Элемтәдә Шкирятов. Үзәк контроль комиссиясеннән.
– Сезне Федераль җир комитеты рәисе Солтангалиев игътибар белән тыңлый, иптәш Шкирятов.
– Менә нәрсә, – дип, бер мәлгә сүзнең җаен таба алмыйчарак тордылар аргы тарафта. – Вакыт табып, хәзер үк безнең янга килеп чыгуыгыз сорала, иптәш Солтангалиев.
– Бераз көттерә төшсәм гафу итәрсез, – диде Мирсәет, стенадагы сәгатькә күз төшереп. – Тагын бер сәгать-сәгать ярымнан сугылырмын.
– Хәзер үк, – дип боердылар аргы тарафтан.
Мирсәет аңарга әйтеп бетерергә ирек бирмәде, ярты юлда өзде үзен:
– Иптәш Шкирятов, кем белән сөйләшүегезне онытып җибәрәсез түгелме?! Ишек катында торучыларны кабул итеп бетергәч тә килермен… Һичшиксез, килермен…
Сүзне тәмамланганга санап, төребкәне куйды да, ишек катына узып, Дагыстаннан килгән бер төркем вәкилне керергә чакырды.
Әмма Шкирятовларны да озак көттермәде. Бер сәгать чамасы уздымы-юкмы, ул Үзәк контроль комиссиясе рәисенең кабул итү бүлмәсендә иде инде. Үзен ни сәбәпле чакырганнарын белмәсә дә, канатланып, бер-бер яңа хәбәр ишетергә өметләнеп килде ул монда.
Чынлап та, аны яңалык көткән булып чыкты, уена да кереп карамаган яңалык. Ул килеп кергәч тә, кабул итү бүлмәсендәге дүрт-биш ир-ат каударланып, ничектер сөрлегеп куйдылар. Берьюлы үрә торып бастылар, әмма сәлам бирү өчен түгел. Аңа таныш булмаган егетнең икесе ишек катына үтте. Берсе эчтән ишекне бикләп куйды.
Мондагылардан үзенә бердәнбер таныш кеше Менжинскийга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иде Мирсәет.
– Бу ни дигән сүз? Нинди тамаша бу?! Аңлатуыгызны үтенәм…
Җавап бирергә ашыкмады Менжинский, нибарысы елмаеп кына куйды. Нәкъ шул мизгелдә арт тарафта торып калган ике адәм, көтмәгәндә, Солтангалиевнең өстенә ташландылар да кыргыйларча аның кулларын каерырга керештеләр.
Тик бу алай ук җиңел эш булып чыкмады. Вакытында сизенеп калдымы – балык сыман шуып кына чыкты Мирсәет тегеләрнең кулыннан һәм ялт кына аркасын стенага терәп, кулын кобурага тыгып өлгерде.
– Селкенмәгез, – дип боерды ул, үзенә янә ташланырга әзер булган әзмәвердәй егетләргә. – Кисәтәм: башыгыз ике булмаса, коралга тотынырга уйламагыз.
Менжинский үзенең егетләренә тынычланырга киңәш итте. Мирсәетнең елгырлыгыннан хәйран калып, башын чайкап куйды.
– Гайрәтле кеше син, иптәш Солтангалиев.
– Гайрәт турында сөйләшергә килмәгәнсездер, иптәш Менжинский. Аңлатуыгызны үтенәм: нәрсәгә нигезләнеп, яисә кем боерыгы белән кулга алырга җыендыгыз мине?..
– Үзәк контроль комиссиясенең партколлегиясе карары нигезендә, – дип, әлегәчә кулында тотып торган кәгазь битен Мирсәеткә сузды ул. – Таныша аласыз, рәхим итегез.
Бер кулы кобурада иде һаман. Сул кулы белән үрелеп, кәгазьне алды да күз йөгертеп чыкты Солтангалиев.
– Бу – копия. Аның дөреслеген кем исбат итә ала. Әлеге кәгазьнең дөреслегенә ышанмыйм мин, – диде ул, тавышын күтәрә төшеп.
Әмма нәкъ шул мизгелдә Үзәк контроль комиссия рәисе кабинетыннан Валериан Куйбышев килеп чыкты һәм, чыга-чыгышлый, Мирсәеткә таба атлады:
– Мин исбат итә алам. Менә монысы – оригиналы, – дип, Мирсәетнең партиядән чыгарылуы һәм ГПУ тарафыннан кулга алынуы хакындагы карарны аның үзенә сузды.
– Иптәш Куйбышев… Моның хакыйкать икәнлеген сез дә раслыйсызмы?..
– Раслыйм. Партия һәм советларга каршы элемент буларак кулга алынасыз.
Мирсәетнең күзләренә кан йөгерде, бугазына йодрык кадәр кайнар төер килеп тыгылды. Үз-үзен кая куярга белмәде ул. Шул мәлдә күңеленә «Чигәгә пистолет терәргә дә барысыннан берьюлы котылыргамы әллә» дигән уй да килгән иде. Тик андый яман уйдан шундук кире кайтты. Партия һәм советларга каршы кыл да кыймылдатканы юк ич аның. Нахак гаеп күтәреп китәргә ярамый дөньядан.
Кинәт, бер нәтиҗәгә килеп, кобурадагы коралын өстәлгә китереп салды һәм, кулларын артка куеп, Үзәк Комитет секретаре Куйбышевның каршысына барып басты.
– Гаепле булуымны раслыйсыз икән, инде богауны да үз кулларыгыз белән салыгыз, иптәш Куйбышев.
Сүзем шуның белән тәмам дигәнне аңлатып, кырт борылды һәм Үзәк Комитет секретарена аркасын куеп басты.
– Иптәш Менжинский, – дип боерды Куйбышев. – Салыгыз богау һәм алып китегез үзен.
– Сез! Бары тик сез генә, – дип, җилкә аша карчыганыкыдай күз карашы белән Үзәк Комитет секретарен өтеп алды Мирсәет. – Шундый карарга кул куюдан җирәнмәгәнсез икән, монысына гына түзәрсез, шәт.
– Менжинский, – дип, Куйбышев янә тавышын күтәрде.
Тегесе, ни эшләргә икән дип, бертын икеләнеп торгач, ярдәмчеләренә таба ымлады.
– Алыгыз…
Ике яктан очып кунган ГПУ егетләренең берсе ничек итеп идәнгә килеп төшкәнен, икенчесе ни рәвешле ишеккә таба мәтәлчек атып китүен сизми дә калды. Солтангалиевнең алай җиңел генә бирешергә түгел иде исәбе.
– Әйттем ич, – дип этәреп җибәрде ул үзенә таба гайрәтләнеп килгән егетләрнең өченчесен. – Кулга богауны Үзәк Комитет секретаре иптәш Куйбышев кигерәчәк. Башка һичкем түгел.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.