Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 26 (всего у книги 36 страниц)
– Менжинский, – дип, чираттагы мәртәбә тавышын күтәрде Куйбышев. – Алып чыгып китәсезме аны, юкмы?!
– Без төрмәдә түгел, иптәш Куйбышев, – дип, шундук ачыклык кертергә ашыкты Мирсәет. – Бу – большевиклар партиясенең Үзәк Комитеты бинасы. Тавыш-гауга чыгару сезнең файдага түгел… Көтәм.
Ике кулын сузып, Куйбышев каршысына килеп басты ул янә. Туры төбәлгән карашын тегеңәргә текәде. Сүзгә Менжинский кушылды:
– Без корал куллана алмыйбыз, иптәш Куйбышев. Солтангалиевнең үҗәтлеген беләсез. Бәлки, чынлап та, аның бу үтенечен канәгатьләндерергә кирәктер, ничек уйлыйсыз?..
– Үзең кигер, – дип фырылдады Куйбышев. Аннан Мирсәеткә мөрәҗәгать итте. – Ул кигерсен, Менжинский да – җаваплы хезмәт кешесе.
– Юк! Минем партия билетына ГПУ органнары түгел, сез хуҗа булырга җыенасыз. Иң элек кулны богаулагыз, ул кадәр батыр булгач. Аннан ихтыярыгыз…
Менжинский янә егетләренә ым какты. Богауны Куйбышевка китереп тоттырдылар. Унҗиденче елдан большевиклар партиясе әгъзасы булган күренекле революционер һәм дәүләт эшлеклесе шул рәвешле богауланды. Мирсәет Солтангалиевнең кулларына РКП(б) Үзәк Комитеты секретаре Валериан Куйбышев кара тимердән эшләнгән богау кигерде.
Шуннан ары Мирсәет башка берни хәтерләми, аның күзләрен томан басты, ачы, юеш томан. Нибарысы, Менжинскийның булса кирәк, «Төрмәгә» дигән боерыгы колак яфракларына ябышып калды.
Солтангалиевнең кулга алынуы турындагы хәбәрне Сталинга Валериан Куйбышев үзе җиткерде. Бар нечкәлекләренәчә бәйнә-бәйнә сөйләп чыкты Куйбышев. Сүз арасында ГПУ егетләренең Солтангалиевкә богау кигезә алмый иза чигүләрен дә искәртергә онытмады. Ә ул исә бу эшне берүзе башкарып чыккан икән.
Күн креслода башын артка ташлап, төребкәсен төтәтә-төтәтә, канәгать чайкалып утырган Сталинга әлеге хикәяләү олы ләззәт китерә.
– Булдыргансыз, иптәш Куйбышев, – дип куя шул урында Генераль секретарь. – Синең чын полководец булуың миңа күптән мәгълүм.
Ярым ирония белән әйтелгән мактау сүзеннән яңакларына кызыллык йөгерә Куйбышевның.
– Гайрәтле икән татарин, – дип дәвам итә хикәяләүче. – Менжинский бер почмакка посты. Ә егетләре идәндә тәгәрәшә. Җаваплылыкны үз өстемә алмый чара калмады.
Бермәл тынып торганнан соң, Куйбышев янә телгә килә:
– Иптәш Сталин, батырлыгымны бәяләвегез өчен рәхмәт анысы. Тик минем җаным тыныч түгел бит…
Битараф карашын кабинетның ерак почмагыннан алмый гына сорап куя Генсек.
– Җаныңа ни булды?! Сөйлә…
– Солтангалиевнең яклаучылары күп, иптәш Сталин. Телеграммалар ява башлады. Өзлексез шылтыраталар.
– Хат һәм телеграммадан, гавам сүзеннән өстен була белергә кирәк, пол-ко-во-дец!
– Алай гына булса икән. Үзебезнең политбюро әгъзалары арасында да моңардан бер-бер мөгез чыгару яисә файда күрү җаен кайгыртучылар булачак. Троцкий, мәсәлән… Зиновьев… Бухарин…
– Шөлләмә, полководец!
– Төрекләр бу эшне зурга җибәрергә җыена, дип ишеттем тагын. Иран һәм Һиндстан матбугатында да аның исемен төрләндерәләр икән… Тамырлары әнә кай тарафларга киткән контрның.
– Төрләндерсәләр соң, – дип бүлдерә аны Сталин. – Димәк, без аны кулга алып дөрес эшләгәнбез. Французлар, инглизләр дә кызыксына әнә, минем үземә шылтыраталар. Халыкара интернационал вәкилләре түгел ич, череп баручы буржуазия кызыксына. Димәк, без дөрес эшләгәнбез, Солтангалиев иптәшне кулга алып. Шулай түгелмени, полководец?..
Сталинның бу көнгәчә алай дип дәшкәне юк иде әле Куйбышевка. Ә бүген «полководец» та «полководец». Солтангалиевне кулга алудагы каһарманлыгы күтәрдеме аны шул югарылыкка, әллә Генераль секретарь гадәтенчә түбәнсетеп сөйләшәме аны шулай…
– Сез хаклы, иптәш Сталин.
– Әле бүген беләсезме кемнәр килде минем янга? – дип сорап куйды Генераль секретарь.
– Әйе, иптәш Сталин.
– Төркия илчесе Мохтар бәй килгән. Үзе генә дә түгел, беренче урынбасары Азиз бәйне дә иярткән. Ха-ха… Нинди йомыш белән дип уйлыйсыз?..
Канәгать елмаеп куйды Сталин. Тагын да киерелә төшеп, ботын-ботка атландырып алды. Куйбышев белән әңгәмә кылудан тәм таба иде ул.
– Сез генә беләсез, иптәш Сталин.
Әнә ич нинди кызыклы һәм уңай әңгәмәдәш ул Валериан Куйбышев. Бәхәсләшмәс, каршы сүз әйтмәс…
– Төрек җәмәгатьчелеге исеменнән Солгангалиевне азат итүебезне үтенәләр. Төркиядә ул билгеле кеше икән әнә. Бу көнгәчә аның һәр хәрәкәтен җентекләп күзәтеп килгәннәр. Зыя Гөкальп һәм Йосыф Акчура атлы галимнәре минем исемгә махсус үтенеч юллаганнар. Безнең Солтангалиев язмышы белән Мостафа Кемаль паша үзе кызыксына икән хәтта. Менә ничек, иптәш Куйбышев. Әнә кемнең кулына беләзек кидергәнсең. Аңлашыламы?..
– Аңлашылмыймы соң, аңлашыла, иптәш Сталин. Шулай да сез тирәнрәк аңлыйсыздыр, иптәш Сталин.
– Син хаклы, полководец. Беләсеңме кем ул Солтангалиев?! – дип уйга калып торды бермәл Генсек. Әмма Куйбышев шулай да: «Сез яхшырак беләсез, иптәш Сталин», – дияргә өлгерми калды.
– Солтангалиев лакмус кәгазе ул. Ишеткәнең бардыр шундый кәгазь турында… Аны яклап хат җибәргән, тавыш күтәргән һәммә кеше – партия һәм халык дошманы. Без шул рәвешле аның үзен генә түгел, тышкы һәм эчке дошманнарыбызны да ачыкларбыз, фаш итәрбез әле. Шушы вакыйгага нигезләнеп, меңәрләгән дошманны ачыкларбыз. Татарлар арасында аеруча күп Советның дошманнары…
Дәшми утырудан изаланган Куйбышев салпы якка салам кыстырырга кирәк тапты.
– Шулай, иптәш Сталин, ачыкларсыз.
Әмма бу юлы җайсызрак килеп чыкты. Ә Генсек андыйны тиз тота, гаҗәп сизгер. Күтәрелеп, әңгәмәдәшенә карап куйды: «Үз аңындамы бу?!»
– Сез ачыкларсыз, иптәш Куйбышев! ГПУ ачыклар.
– Юк, юк, – дип кыбырсынып алды Валериан. Түземлелек кирәк иде дә бит. Әмма батыр булырга бик-бик теләсә дә, җаваплылыкны үз өстенә алырга күнекмәгән, нишлисең. – Миннән җитәр, иптәш Сталин. Мин – болай да аңарга богау кигезгән кеше.
– Куркасың инде, алайса! – дип, күзләрен хәйләкәр кысып, сөзеп карады Генсек. Ялагайларны үз итсә дә яратып бетерми иде ул.
– Курыкмыйм, иптәш Сталин. Үзәк Комитет секретаре исеменең абруен сакларга кирәк дип беләм.
– Менә нәрсә, – дип бүлдерде үзен Иосиф Сталин. – Урыннардагы партия һәм совет җитәкчеләреннән күмәк хатлар күренә башлады соңгы арада, һәммәсе аны яклый, аны азат итүебезне үтенә… – Куйбышевның алдына ул бер бәйләм хат китереп салды. – Һәммәсе милли республикалардан. Моны туктатырга кирәк. Менә нәрсә!.. Әнә Татреспублика җитәкчелеге тулы составында нота җибәргән… Политбюро исеменә!
– Ни җитмәгән үзләренә? – дип, сүз кыстырыр җай таба алды Куйбышев.
– Менә бит ничек язалар. – Сталин, кабалана төшеп, хатның өченче битен ачты. – Тыңлап кара әле син аларны: «Солтангалиевнең һәммә Көнчыгыш автономияләр һәм өлкәләрне оештыру һәм ныгыту юлында эшләгән эшләре онытылырлык кынамы соң…» Ай-һай, – дип, башын чайкап куйды ул.
– Болар дөресме соң, иптәш Сталин?
– Татар-башкорт өчен, төркестанлылар һәм казах өчен, берочтан башка вак милләтләр өчен җанын бирергә әзер иде ул. Бугазга-бугаз килеп чәйнәште… Россия коммунистлары өчен бу кирәк идеме соң? Хикмәте әнә нәрсәдә!..
Сталин сөйләп барган җиреннән шып туктамасынмы шунда. Куйбышевка ни кала…
– Кара син аларны! – дип, башын чайкап куйды. – Гаҗәп халык бу татарлар, һич тәртә арасына тыгам димә үзләрен.
– Әнә, әнә, – дип күтәреп алды Генераль секретарь. – Мин сезгә нәкъ менә шундый бурыч йөкләргә җыенам да инде. Тәртә арасына тыгарга һәм… авызлыкларга кирәк үзләрен. Масаймасыннар. Юкса грузин коммунистларыннан да болайрак азындылар соңгы арада. Янәсе, аларда Октябрьгә кадәр үк партиягә кергән большевиклар бар…
– Тәртә арасына тыгарга һәм авызлыкларга… – дип, Сталин тарафыннан үзенә йөкләтелгән бурычны кабатлады Куйбышев һәм… борчуга төште. Моны ничек эшләргә соң?..
– Политбюрода менә мондый карарны үткәрергә кирәк: бер-ике атнадан барлык милли төбәкләрдән җаваплы хезмәткәрләрне җыярга һәм Солтангалиевне фаш итәргә. Бу эшне оештыру һәм башкарып чыгу сиңа йөкләтелә, иптәш Куйбышев.
– Фаш итү өчен дәлилләр кирәк, иптәш Сталин. Ә алар, белүемчә, аз һәм җитәрлек түгел. Солтангалиев законны яхшы белә, аларны ул шундук кире кагачак. Дзержинскийның әлеге эшкә катышмавыннан ук аңладым инде мин моны. Ленинның да хупламавы ихтимал.
– Кем кире кагачак! – дип тавышын күтәрде Сталин. Йөткеренә-йөткеренә, мәкерле рәвештә елмаеп алды. – Ленин юк инде ул. Син аны юк дип сана. Ә Солтангалиев төрмәдә. Сак астында. Куллары богаулы… һәм ул богауны иптәш Куйбышев салган… Докладтан дәлил таләп итүче булмаячак. Ышандырырлык итеп сөйләү, гаепләү генә сорала сездән. Партиягә һәм советларга каршы дип игълан ителгән халык дошманын һичкем якларга җөрьәт итмәс. Җаваплы работникларның, большевикларның психологиясен аңларга вакыт инде сезгә дә, иптәш Куйбышев.
– Аңлыйм, иптәш Сталин, аңлыйм. Ә соң мин татарларның төп дошманына әйләнмәмме? Татар бөтен Россия буйлап таралган.
– Күрмәсләр!.. Шул эшне башкарып чыксаң, киресенчә, син татарлар өчен иң күренекле шәхескә әверелерсең. Казандагы үзәк мәйдан аның исемен түгел, синең исемне йөртер. Татарстандагы шәһәрләргә, авылларга, заводларга бирелер исемең. Куйбышев исеме татарның төшләренә керә торган булыр. Кызыклымы?.. – дип, мәкерле, әмма юмарт елмайды Генсек. – Син беләсең, мин буш сүз сөйләмим. Сүземдә дә тора беләм…
* * *
Майның 19 нчы көнендә РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы гадәттән тыш утырышка җыела. Ябык ишекләр артында ил агалары И. В. Сталин, В. М. Молотов, Я. Э. Рудзутак, Г. Е. Зиновьев, Л. Б. Каменев, Л. Д. Троцкий, Н. И. Бухарин, К. Б. Радск һәм В. В. Куйбышев Мирсәет Солтангалиев эшен алга таба ничек дәвам итәргә һәм ничек очлап чыгарга дигән сорауга җавап бирергә тиешле. Юкса ыгы-зыгы шул дәрәҗәгә җитеп килә ки, әйтерсең илдә шушы «эштән» тыш җитди мәсьәлә калмаган. Үзәк Комитетта да Солтангалиев, Совнарком бүлмәләрендә очрашып күрешүчеләрнең дә телендә ул гына. Почта һәм телеграммалар турында әйтеп тә торасы юк. «Солтангалиев кайда?» «Солтангалиевне азат итегез!..» Политбюро әгъзалары да икеләнүдә. Чөнки һәммәсе дә – аның чын большевик булуын сүздә генә түгел, күп мәртәбәләр эштә дә күргән затлар. Әмма… күтәрелеп бәрелергә, үзен гаепләргә ашкынучылар булмаса да, күкрәк киереп якларга торучылар да күренми, һәркемнең үз мәшәкате, үз сәясәте… Троцкий белән Рудзутак кына Солтангалиев эшен күпертүнең урынсыз икәнлеген әйтергә җөрьәт иттеләр. Алары да, узып барышлый дигәндәй, сүз уңаеннан гына.
Сталин исә Солтангалиевне башкаларга караганда күпкә яхшырак белүе һәм хәтта үз итүе, якын итүе турында искәртергә дә онытмый. Ләкин, нишлисең, янәсе, дуслык дуслык белән. Ә инде партия һәм ил мәнфәгатьләре шәхси дуслыктан күп югары.
Куйбышев тәкъдиме белән, тагы ике атналардан милли төбәкләрнең җаваплы вәкилләре катнашында киңәшмә уздыру турында карар кабул ителә. ГПУга исә бу эшне тагы да җентекләбрәк өйрәнү кирәклеге искәртелә.
Көннәр уза тора. ГПУдан яңа мәгълүматлар күренми. Ә Солтангалиевне азат итүне кемнәр генә таләп итми!.. Татарстан хөкүмәте совнарком рәисе Мохтаров, Үзәк Башкарма комитеты рәисе Рәүф Сабиров һәм тагын дистәләгән имза куелган хат белән Сталинның үзенә инде икенче мәртәбә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Ул мөрәҗәгатьнең нөсхәләре башка Политбюро әгъзаларына да җиткерелгән. (Әлеге мөрәҗәгатьтә татар әдипләре Фәтхи Бурнаш вә Шамил Усманов имзалары да бар.)
«Мирсәт Солтангалиевне яхшы белгән кешеләр буларак, аны басмачылык хәрәкәте белән элемтәгә керүдә гаепләүне катгый рәвештә кире кагабыз… Бу кулга алыну аның милли республикалар ихтыяҗын кайгыртуы һәм XII съезддагы принципиаль чыгышы өчен кайбер иптәшләр тарафыннан үч алу буларак кына аңлашыла…»
Сталин үз нөсхәсендәге әнә шул юллар астына зәңгәр карандаш белән сызган. «Әнә ничек, әнә кемгә кизәнәләр…» – дип уйлаган булса кирәк һәм, билгеле ки, хатның ахырына кул куярга җөрьәт иткән унбиш татар шул сәгатьтән Генераль секретарьның хәтер дәфтәрендәге кара исемлеккә кертелгән. Димәк, аларга һәм дә аларны үз иткән кешеләргә, якыннарына, туганнарына, бала-чагаларына мәрхәмәт булмаячак дигән сүз…
Генераль секретарьның җанында тынгылык юк. Әле кичә генә, ягъни 1923 ел маеның 22 нче көнендә, аңарга ярдәмчесе А. Назаретян хат китерде – Солтангалиевнең Лубянка төрмәсеннән Сталинга һәм Троцкийга атап язган хаты. Төз һәм тыгыз юллар белән язылган 80 битлек хат. Исеме генә хат. Ә чынлыкта автобиографик роман бу. Төн буе керфек какмый укып чыкты аны Сталин, һәр җөмлә, һәр сүз артында үзе белгән, үзенә күптән таныш һәм якын булган большевик Солтангалиевне күрде.
Укып чыккач та, үзалдына әйткән беренче сүзләре шул булды: «Сынмаган… Төрмә дә сындырмаган үзен… Инде үзенә үпкәләсен!»
Ике нәрсә аеруча кәефен кырды Сталинның. Беренчесе – хатның үзенә генә түгел, ә Троцкийга да язылган булуы. Троцкийны аның белән янәшә, тигез куюы. Икенчесе – гафу үтенәсе, баш иясе урында, төрмәдә дә аек фикер йөртүе. Үзен ил һәм милләтләр язмышы өчен җаваплы кеше итеп тоюы. Акыл көче, фикер зирәклеге. Нәрсә-нәрсә, әмма боларны гафу итә, күтәрә алмый ул… Димәк, башлаган эшне ярты юлда калдырырга ярамас. Ашыгырга кирәк! Ашыктырырга.
Майның 24 нче көнендә янә җыела Политбюро. Көн тәртибендә әлеге дә баягы шул ук мәсьәлә: Солтангалиев эшен әзерләүнең торышы һәм игълан ителгән киңәшмәгә әзерлекнең барышы.
ГПУга, аерым алганда Менжинскийга, тагы бер мәртәбә кисәтү ясала: «Дәлилләр аз, дәлилләр җитәрлек түгел».
Киңәшмәгә вәкилләрнең милли төбәкләрдән генә чакырылуы турындагы карар үзгәртелә. Бер акыллы башына «Килүчеләр дәррәү Солтангалиевне якларга керешсә нишләрсең?!» дигән шик килә. Урынсыз булмый андый шик. Шуны истә тотып, төрле өлкәләрдән өстәмә рәвештә рус милләтеннән булган унбиш җаваплы партия хезмәткәрен дә чакырырга карар кылына.
Ул киңәшмәдә Үзәк Комитет һәм Политбюро әгъзаларының бер фикердә булырга тиешлеге катгый төстә кисәтеп куела. Докладчы билгеләнә.
* * *
Мирсәетнең хәбәрсез-кисәтүсез кунарга кайтмый калуы Фатыймага ничек тәэсир иткәнлеге аңлашылса кирәк. Төн уртасынача менә кайтыр, менә кайтыр дип көтеп йөрде элек. Аннары тәрәзәгә барып капланды. Мәскәү елгасының ярларын тоташтыручы Зур таш күпер бушап калган. Берән-сәрән үтүчеләр күренсә дә, аның җиңел һәм ашкынулы йөрешен хәтерләтүче булмады.
Гөлнарны йоклатырга яткан җирдән Рәсидә дә оеп киткән иде. Кызлар мес-мес килеп йоклый. Ярый әле, алар белми, аларның күңеле тыныч, дип уйлап куйды Фатыйма. Юкса, уяу булса, Рәсидә инде күптән ямансуларга керешкән булыр иде. Әтисенә бер дә харап бәйләнгән бала шул. Әти дип күзен йомса, йокыдан да әтисен эзләп уяна. Барын да аңлый кызый, Фатыймага инде ияләшсә дә, әле булса «әни» диеп ихластан әйтә алмый газаплана.
Керфек тә кага алмады ул төнне Фатыйма. Гомер булмаган хәл иде бит. Юлдан кайтып кермәсә, эштән бушамаса да, Мирсәетнең һичкайчан эзсез югалганы юк иде әле болай. Командировкага китәсе булса, өйгә кагылмый үтми, соңга каласы булса хәбәр сала торган иде. Ә менә болай, ипле генә эшләп йөргәндә, суга төшкән сыман югалуы һич мөмкин түгел иде аның. Өйдә хатыны һәм ике кызчыгы үзен ничек көткәннәрен белә ич ул. Исән булса, тәнендә җаны торса, болай булмас иде. Нигә юрарга, нинди нәтиҗәгә килергә белми аптырады баһыр.
Кояш чыкты, таң атты. Ә Мирсәет юк та юк, ник бер кеше килеп җанны тынычландырырлык бер-бер сүз әйтсә икән… Ниһаять, кызлар уянды, алар әтиләрен сорарга кереште. Фатыйма алдады: әтиегезнең эше бик күп, диде, соң гына кайтты да иртүк кире китеп барды. Сезне йокыдан уятмады, диде.
– Әттә безне сөйдеме соң? – дип сорады нәни Гөлнар.
Ялганга бер керешкәч, туктыйм димә, ялганын дәвам итте ана. Хәер, бу очракта әлеге ялган, бәлки, хакыйкатьтән игелеклерәк булгандыр.
– Иртән дә, кичен дә сөйде. Икегезне дә сөйде, – диде ана.
Шунда Рәсидә чираттагы мәртәбә хәйран калдырды үзен. Тугыз яшьлек бала авызыннан ишетәме ул моны?
– Син алдыйсын, әни, – диде ул. «Әни» сүзен авырлык белән әйтте, әле күнегергә өлгерә алмый газапланган чагы иде. – Әтием кайтмады бүген.
Фатыйма ни дияргә белми югалып кала язды.
– Каян килеп шулай дисең, кызым, Рәсидә?
– Әтием сөйгәндә, мин һәрчак уянам, – диде кыз, еларга җитешеп. – Бүген ул кайтмады. Син аны тәрәзә төбендә көтеп утырдың.
– Кем әйтте, каян беләсең?
– Мин дә йокламадым. Одеялга бөркәнеп, әтием кайтканны көтеп яттым.
Фатыйма, аналарча җылылык белән, кызның аркасыннан килеп сөйде, аның күзләренә бакты. Чынлап та, күзләре моңлы, моңсу гына түгел, кайгылы иде Рәсидәнең. Ә Гөлнар әле сабый, ул һични аңламый, ишекле-түрле йөгереп йөрүен белә.
Кызларын ашатып-киендереп, ике кулына икесен җитәкләп, урамга чыкты ана. Мирсәетнең эш урынына юнәлделәр. Эш сәгате җитүгә, үзен булмаса, ярдәмчеләре яисә секретарьларыннан берәрсен очратып белешү иде уенда.
Озак көтәргә туры килмәде: федераль җир комитетында Мирсәетнең шәхси секретаре булып эшләгән өлкән яшьләрдәге апаны – Елизавета Ивановнаны очраттылар. Чәчләре чаларган бу ихлас хатын үзенә бирелгән сораудан хәйран калды. Солтангалиевне үз улыдай якын күрә, хөрмәт итә иде бит ул да.
– Һичкая китәргә җыенмый иде югыйсә, – диде көтелмәгән сораудан җавапсыз калган Елизавета Ивановна. – Кичке сәгать бишенче яртыларда иде булса кирәк, Үзәк Комитетка чакырдылар үзен. Тиз генә барып кайтам дип, җил-җил атлап чыгып китте. Үзен сорап килүчеләр булса, көтәргә кушты. Кайтам дисә кайта торган иде, ни сәбәпледер кайтмады. Гаҗәп…
Күзләренә текәлеп торган ике сабый һәм яшь хатынның хәлен аңлап, шундук чарасын күрергә кереште ул, телефонга үрелде һәм үзалдына сөйләнеп тә алды.
– Шкирятов шылтыраткан иде бугай. Хәзер, хәзер ачыклыйбыз аны… Алло, иптәш Шкирятовмы бу? Шкирятов иптәш кирәк иде. Әйе, әйе федераль җир комитетыннан. Ашыгыч эш белән.
Дәшми генә тыңлап торды Елизавета Ивановна. Тоташтыруларын көтте булса кирәк. Тын да алмый Фатыйма да көтте. Кызларның күзе дә чал чәчле ханымда. Алар да аның авызыннан тынычландырырлык, ипле сүз көтә.
Ниһаять, тоташтырдылар булса кирәк. Елизавета Ивановнаның ипле, кайгыртучан тавышы ишетелде.
– Иптәш Шкирятов, федераль җир комитетыннан Солтангалиев иптәшнең секретаре иде әле. Әйтә алмыйсызмы, ул кайда хәзер?
– Әйтә алмыйм. Белмим, – дигән коры җавап ишетелде аргы тарафтан.
– Ул кичә, сәгать бишенчедә, сезнең чакыру белән киткән иде. Шуннан соң күренмәде…
– Ә аны күрү шулкадәр үк әһәмиятлеме?
Тетрәнеп куйды ханым, телефон төребкәсен чак төшереп җибәрмәде. Әмма шундук кулга алды үзен, сиздермәде.
– Аны эзлиләр… Кабул итү бүлмәсендә көтәләр. Мин ни дип җавап бирергә тиеш, иптәш Шкирятов?
– Урынбасарлары кабул итсен.
– Ә ул үзе кайда соң?
– Сүзем тәмам, – диде аргы яктагы дорфа тавыш. – Мин сезгә башкача һични әйтә алмыйм, Солтангалиевнең кайдалыгын сезгә һичкем әйтә алмас, бу – дәүләт сере.
– Дәүләт сере… – дигән сүз ычкынды гаҗәпләнүе чамадан узган ханымның авызыннан. Ул төребкәне куйды да җавап көтүчеләргә йөз белән борылды. – Гаять җитди дәүләт эше белән мәшгуль Мирсәет Хәйдәргалиевич. Ул һичшиксез кайтыр. Көттермәс, хәбәр дә итәр, кайтып та җитәр…
Хушлаштылар һәм кайтыр юлга юнәлделәр. Әмма күңеле тынычланмады Фатыйманың, киеренке билгесезлек арта гына төште булса кирәк.
Өйгә кайтып, ишекне ачып керсәләр, чак кычкырып җибәрмәде Фатыйма. Авызын каплап калды алай да… Алар китеп торган арада, фатирда кемнәрдер булган, нидер эзләгәннәр, актарганнар, өйнең астын өскә китергәннәр иде. Мирсәетнең эш өстәле бушап калган, тау-тау өелеп торган кулъязмалардан һәм шүрлектәге китаплардан җилләр искән.
– Әни, бездә кем булган?.. Нигә өйдә шундый тәртипсезлек? – дип, куркынып, артка чигенде Рәсидә.
– Әтиең кайткандыр. Кәгазьләрен, китапларын алырга кайткандыр… Ашыккандыр… – дигән өзек-өзек сүзләр чыкты ана авызыннан. Күзе күргәннәрдән чәч төпләре чемердәде. Өйгә керергә курка иде ул үзе дә, кызларын җитәкләп кире чигенде.
– Әти түгел. Безнең әти пөхтә… Безнең әти өйнең астын өскә китерми ул, – дип, куркынган күзләрен Фатыймага текәде Рәсидә.
Ана читкә борылды, күзләрен кызларыннан яшерде. Әлегәчә чырык-чырык уйнап, һәрнәрсәдән кызык табып йөргән нәни Гөлнар да тынгысызлана башлап, шыңшып еларга кереште.
Өй ишеген тышкы яктан бикләп, Зур Татар тыкрыгына юнәлделәр. Кабалана-кабалана йөгерделәр, әйтерсең күзгә күренмәгән ниндидер кара көч куа чыккан иде бу гаиләне.
Мирсәетнең язмышы турында бер атнага сузылган билгесезлектән соң гына Фатыймага хәбәр җиткерделәр. Анысы да озын колаклар аша гына! «Кулга алганнар икән. ГПУ төрмәсендә, Лубянкада аерым камерада бикләп яткыралар икән…»
* * *
Балачакта Мирсәетнең иң олы хыялы тизрәк үсеп җитү булгандыр. Үсеп җитү һәм ирекле, мөстәкыйль кеше булып үзең теләгәнчә яшәү, ерак калаларга – Казанга, Мәскәүгә һәм Ригага барып чыгу турында хыяллана иде төннәр буе. Ни өчен Казан? Бу аңлашыла да: илнең кай төбәгендә генә яшәсәң дә, Казан – татар баласы өчен рухи мәркәз, җан җылысы бөркеп, үзенә тартып торган кала. Мәскәү – илнең иң зур һәм иң матур шәһәре. Шулай булмаса, патшалар Мәскәүдә генә тормаслар иде… Ә Рига, Рига ничек һәм ни рәвешле килеп керде икән аның хыялына? Патша армиясендә хезмәт иткән унтер-офицер морза абзасыннан ишеткәне булдымы икән? Әтисе үзен орыштымы, ул: «Менә күрерсез, тотармын да Ригага качып китәрмен әле», – дип куркыта торган иде. Күрәсең, Рига балачак романтикасының иң ерак хыялы булган, диңгез аръякларындагы иң ерак һәм матур кала тоелгандыр аңар.
Кызганыч, революция һәм гражданнар сугышы елларында илнең кай төбәкләренә, нинди шәһәрләренә генә барып чыкмады, ә менә Ригада булырга туры килмәде. Казан һәм Мәскәү аның өчен якын, үз шәһәргә әверелде, ә Риганы күргәне дә юк менә. Латышлардан күпме таныш-белеш, көрәштәшләре бар иде, шуларның берсеннән Рига турында сораштырырга да өлгермәгән хәтта. Хәер, яшәр, балачак хыялларын барлар арасы булдымы соң әле аның? Үсмер чактан ук революция дулкынына килеп кушылды һәм ташкын сыман кубарылып-актарылып аккан вакыйгаларның үзәгендә булды һәрчак. Үзәгендә булды… Тик менә хәзерге хәле генә башка сыймый. Үзәктә иде һәрчак. Революциягә, бөтендөнья халыкларының азатлык хәрәкәтенә багышланган гомер шундый түбәнлеккә килеп чыгар дип кем уйлаган? Актарылып аккан дәрья дулкыннары яр читенә чыгарып аткан бичара балык хәлендә торып калды түгелме соң ул хәзер?..
Әйе, Рига хакында хыяллана иде бит әле… Үз-үзенә сүз бирде. Гаепсез икәнлеге ачыкланып иреккә чыккач та, бер ара табып, Мирсәет, һичшиксез, хатынын һәм балаларын ияртеп, Рига каласына барачак. Рәсидә белән Гөлнар, бер-берен узышып, диңгез дулкыннарында сикерә-сикерә, яр буеннан йөгерешерләр. Ә Фатыйма белән ул, балалар тавышы һәм дулкын шавыннан сихерләнеп, янәшә атлар…
Дагалы итекләре белән таш идәннән шак-шок басып килгән берәү ул утырган камера ишеге төбендә кинәт туктап калды. Хыял өзелде, Рига һәм Балтыйк ярындагы гүзәл манзара юкка чыкты. Обой артында кыштырдаган күсе кебек, тимер капкачны югары күтәреп, нәни генә тәрәзә аша аны күзәтәләр. Син аны күрмисең, ә ул синең ничек утырганыңны, ничек сулыш алганыңны күзәтә – революция һәм Совет хөкүмәтенә каршы берәр төрле яман ният кылмыймы, янәсе. Шуны күтәрергә, шуңарга түзәргә кирәк… Нинди кыргый түбәнлек, нинди газап…
– Әй син! – дип, үз-үзен белешмичә кычкырып җибәрде Мирсәет һәм күз-тишеккә бармагын төбәде. – Мине генә түгел, үзеңне дә рәнҗетәсең ич син!
Күзлекнең тимер капкачы ябылды. Әмма тимер дагалы күн итек китәргә ашыкмады. Бер адым ары киткәч, кире борылды, ахрысы. Күңелендә бер-бер мәрхәмәт уянды булса кирәк дигән уй килде Мирсәеткә.
Надзиратель бераздан, нинди дә булса карарга килеп, күрәсең, шалтыр-шолтыр китереп, тимер ишекнең йозакларын ачарга кереште.
– Син кемгә бармак төрткәнеңне беләсеңме? – диде кечерәк гәүдәле, әмма таза, төптән ныгып үскән урта яшьләрдәге ир-ат, ишекне эчке яктан кыса төшеп.
– Мине күзәтәсе юк, надзиратель иптәш, – диде һәм сагая калды Мирсәет. Ишектән керүче бер дә игелек күрсәтер затка охшамаган. Төссез аксыл күзләрендә канга сусау. – Вакытыгызны юкка әрәм итмәгез дип әйтүем. Мин – большевик.
Теге явыз ният белән кергән, синең сүзләреңә колак та салырга теләми:
– Надзиратель түгел, ОГПУ офицеры, – диде ул, кырт кистереп, һәм, көтмәгәндә алга таба омтылып, кул аркасы белән Мирсәетнең иреннәренә китереп сукты. – Ух ты, татарин гололобый!..
Авыртудан бигрәк, урынсызга рәнҗетелүдән канлы иреннәрен кулы белән каплап бөгелә төште Мирсәет. «Син монда кол, шуны онытма, Мирсәет, син кол… син кол… Җавап кайтара күрмә, син кол… Үзеңнең кол икәнлегеңне онытма, онытсаң – шундук юкка чыгарачаклар…» – дип тынычландырырга тырышты ул үзен. Соңгы араларда үз тәҗрибәсе белән ирешкән фәлсәфәсе иде бу аның. Надзирательгә күтәрелеп карамады бүтән.
Ә теге исә чыгар юлына борылды. Шыгырдап торган тимер ишекне ябар алдыннан гына, үзалдына мыгырданып алды:
– Кисеп-суеп бетермәгәннәр шунда үзегезне…
Күзләрен чытырдатып йомды һәм, ияләнгән гадәтенчә, маңгай белән камераның салкын диварына орынды Мирсәет. Әле генә колагы ишеткәннәр җанын актарып алды, канын кайнатты аның.
Нәрсә бу? Аның халкына карата шундый нәфрәт каян килә бу кешеләргә? Тамыры кайда моның? Кемгә нинди зыян китергәне бар татар халкының?! Тарихның кай дәверләрен генә барлама, аның халкы – борынгы Болгар иле һәм Казан ханлыгы – берәүгә дә бәла-каза китермәгән. Рус князьлекләрен монгол явыннан саклап калган халык булган ул, рус патшасы кем белән мал бүлешсә, шунда уртак Ватан өчен гомер-гомергә җанын фида кылган халык. Революция һәм гражданнар сугышы елларында яңа тормыш өчен татар халкы азмы кан түкте, имәндәй нык улларын корбан итте. Тарихның иң хәлиткеч мизгелләрендә сынаткан халык түгел ул татар. 1919 елда М. В. Фрунзе гел тикмәгә генә: «Сез, татарлар, революциянең иң ышанычы солдатлары булуыгызны канлы көрәш кырларында расладыгыз», – дип әйтмәгәндер.
Уйлый калсаң, гаҗәп хәл бит. Гаҗәп сәер килеп чыга. Бераз тынычлана төшеп, маңгаен таш дивардан аерды Мирсәет. Аннары ишекле-түрле йөренергә кереште. Ваграк итеп атлаганда, нәкъ өч адым алга, өч адым артка. Шулай йөрү бәхетеннән дә мәхрүм итсәләр, ничек көн үткәрер идең?.. Өч адым алга, өч адым артка…
Үзе һичбер вакыт кешеләрне милләтләренә карап аермады ул. Рус та, еврей да, татар да, башкорт та бер иде аның өчен. Яңа тормыш өчен көрәшүчеләр һәм шул көрәшнең дошманнарына гына аера иде ул кешеләрне. Хәтта үз милләттәшләренә кырысрак чаклары да булгандыр.
Гражданнар сугышы көннәреннән бер вакыйга исенә килеп төште. Колчак тылына «тел» алырга җибәрелгән ике кызылгвардияче, яшь кенә егетләр, шулай беркөн аның янына буш кул беләм кайтып керделәр. «Тел» сез кайтулары – бер хәл, хәтта винтовкаларын югалтып кайткан тегеләр. Мылтыкларын, бер-берсенә сөяп, яр читендә калдырганнар да инешкә су эчәргә төшүләре булган, өсләренә дошман килеп чыккан. Мылтыклары турында онытып, инеш читендәге үзәнлек аша әрәмәлеккә кереп элдерткәннәр. Бу гайре табигый хәл иде мөселман сугышчылары өчен, шуңа аларны кайтып-кайтып, мәзәкә алып та сөйләделәр. Хәйретдинов – татар егете, Иделбаев – башкорт. Саф алдына чыгарып тетмәсен теткән иде тегеләрнең.
Соңыннан Хәйретдинов дигәне, аның янына килеп, үз зарын сөйләде.
– Иптәш комиссар, – диде ул, гарьлегеннән күз яшьләрен йотып. – Безнең гаеп Кызыл Армия каршында зур. Теләсә нинди җәза алырга да әзер. Ләкин мин аңламадым: нигә сез мине генә аерым сүктегез? Гаебебез Иделбаев белән бер үк дәрәҗәдә иде бит, иптәш комиссар.
Бу вакыйга Мирсәеткә хәзер көлке генә тоела инде. Әмма ул чакта башкачарак кабул ителгәндер, заманы бүтән иде.
– Дәшмә, Хәйретдинов. Син нәрсә монда балавыз сыгып торасың? Кызылгвардияче булсаң, кызылгвардияче бул. Приказны үтәми кайтуың гына җитмәгән, корал югалткансың! – диде аңа Мирсәет.
– Мин үзем генә түгел ич, иптәш комиссар, без икәү идек…
– Дәшмә! Җитәр! Син үзең өчен җавап бирергә өйрән.
Күрәсең, башкорт егетенә йомшаграк әйтелгәндер. Ни дисәң дә, үзеңнеке – үзеңнеке, катырак эләксә дә күтәрә. Без шулай күнеккән. Аның каравы имеш-мимешкә урын калмый.
Милли чикләнгәнлектә гаепләмәсеннәр, «милләтче» дигән яла ягып куймасыннар дип тырышты. Ихтимал, вакыт-вакыт чамадан арттырып, интернационалист икәнлегемне исбат итәм дип, киртәдән сикергән чаклары да булгандыр. Соң чиктә аны барыбер милләтчелектә гаепләделәр. «Милләтче» ярлыгы тагып, таш капчыкка ташладылар. Нишлисең, язганы шул булгандыр…
Искә алулар, уйлар тагы бала чагына, Урал итәгенә, Башкортстан киңлекләренә алып кайтты аны. Авылдан-авылга күчеп мөгаллимлек иткән әтисе артыннан атка утырып, арбага ияреп йөргән еллары. Унике баланы ашатырга-киендерергә, ай-һай, җиңел булмагандыр. Шуңа да кырыс һәм коры булгандыр әтисе. Мирсәеткә дә еш эләгә торган иде үзеннән. Бәхәсләшкәнен, олылар сүзенә кысылып фикер йөрткәнен өнәмәде ул аның. Әтисен ул яратып һәм сагынып искә ала – берөзлексез эшләргә һәм максатка ирешергә өйрәтте. Ә менә уйлаганын турыдан ярып әйтә, дөреслек үз ягында булса дәшми кала алмый торган гадәтен барыбер ташламады. Кемнең кем булуы белән хисаплашмый, үз инанганына тугрылыклы булып яшәде. Бәлки, сабыррак булганда да зыян итмәс иде.
…Туган як һәм балачак хатирәләренә бер юлыксаң чыгам димә. Шул ачлы-туклы бала чагының бер генә көнен ун ел гомере бәрабәренә алыштырып кире кайтарырга риза булыр иде ул хәзер. Әнкәсен сагынып искә төшерде ул. Камил булмаганы өчен, дөньяны каһәрләп яшәгән горур әткәсен. Бергә уйнап үскән күрше малайлары, авылдашлары кайда икән хәзер, тормыш җилләре үзләрен тузганак итеп кай тарафларга чәчте-туздырды икән?! Хәтта Тау башы авылында үткән санаулы көннәрен сагынып хәтерләде. Морза туганнарын… Аеруча Мәхмүтне… Бер генә мәртәбә күреп сөйләшергә, туганнарча кочаклашып хәл белешергә иде үзләре белән. Революция һәм гражданнар сугышы елларында күпме туганнарын, авылдашларын күреп сораштырырга туры килде. Ә ни өчендер Мәхмүт онытылып торган, аның хакында кызыксынылмаган. Исәнме икән, тормыш дулкыннары кай тарафларга илтеп ташлады икән үзен?..
Их, кулына каләм һәм ак кәгазь эләксен иде аның хәзер. Көнне-төнне белмичә язар иде ул башыннан кичкәннәрне. Гомере буе язучы булу, шагыйрь булу иде хыялы. Гомере буе ара табылмады, вакыт җитмәде. Хәзер исә ара да бар, вакыты да… Кәгазь генә юк. Язмышына давыл булып килеп кергән һәм шулай ук тиз, көтмәгәндә мәңгегә китеп югалган якын дусты, көрәштәше Мулланур Вахитовка багышлар иде ул иң тәүге әсәрен. Ялкынлы революционер һәм сокландыргыч талантка ия оештыручы буларак кына түгел, кеше һәм ир-егет буларак та мәңгегә хәтерендә уелып калган күренешләр аша сурәтләр иде аның образын.
Вакыт шактый ук соң булырга охшый. Таш капчыкта көн белән төн аермасы сизелми, онытыла икән ул. Төн дә түгел, көн дә түгел, һәрчак эңгер-меңгер монда.
Чү, таш идәннән берәүнең бире таба килгәне ишетелә түгелме соң?.. Кемдер килә… Баягы офицер булса кирәк, күн итегенә кагылган даганың берсе бушый төшкән – тавышы бүленеп чыга… Адымнар якыная… Ниһаять, аның ишегенә килеп җитте һәм тукталды. Кыштыр-кыштыр камера эченә күз салып алды иң элек. Шуннан соң гына, ишекне ачып, бире керде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.