Электронная библиотека » Ринат Мөхәммәдиев » » онлайн чтение - страница 27


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 27 (всего у книги 36 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Әлеге дә баягы тонык күзле, җирән мыеклы офицер иде бу. Кәефе күтәренке, елмая төшеп сәлам бирде ул Мирсәеткә:

– Хәерле төн, иске дус…

Күңеленә җылы йөгерде Мирсәетнең, җанында, гөлт итеп балкып, өмет кабынды: «Ниһаять, гаепсез икәнлеге ачыкланган түгелме? Шулай буласын белгән иде бит ул, өметен өзмәгән иде. Сталинга ышанычын югалтмады. Өнеме бу, төшеме?!»

Офицер дәшми, елмая гына. Аның күзләренә текәлеп елмая.

– Йә, әйт: нинди яңалык алып килдең? Әйт тизрәк, – дип, түземсезләнеп, офицерның каршысына килеп басты Мирсәет, кулларына килеп ягылды.

Теге исә, борынын җыерып, бер адым артка чигенде һәм, Мирсәет аны-моны абайлап өлгергәнче, үзен аяк чалып, идәнгә төртеп екты.

– Җирәнгеч… Шакшы… Милләтче… – дип, сүгенә-сүгенә, идәндә яткан Мирсәетне типкәләргә, таптарга кереште. – Мә, ал кирәгеңне…

Күңеле булганчы типкәләгәч, берни булмагандай чыгарга юл тотты җирән мыеклы офицер.

Авыз-борыныннан килгән канга буылып, башын күтәрде Мирсәет. Офицерның бүгенге кыланышлары бер дә башына сыймый, гайре табигый иде аның өчен.

– Бу нәрсә, инструкциядә каралганмы, иптәш офицер?

Җиңүче кыяфәтендә аягүрә басып торучы канәгать елмая иде.

– Юк, инструкциядә каралмаган. Бу – минем сиңа шәхси бүләгем, иптәш Султан-Галиев. – Аның фамилиясен авырлык белән генә әйтте. – Көндез күргәчтен үк күңелемә хуш килгән идең. Синдәй акыл ияләрен үлеп яратам мин. Интеллигентларның тәне йомшак була ул. Шуңа, һәммәсе йокыга талгач та, хәлеңне белергә кердем. Канәгатьме?

– Канәгать, – диде ул, хәлсезләнеп түбәнгә – таш идәнгә сыгылырга иткән башына ирек бирмичә. Офицерның ничек чыгып югалганын Мирсәет башын горур тотып карап калды.

* * *

Солтангалиев эше каралачак киңәшмәгә ике көн калды дигәндә, Генераль секретарь үзе янына Менжинскийны чакыртып ала.

– Йә, сөйлә, дәлилләр җитәрлекме? Документлар әзерме? – дип, керүчегә урын тәкъдим итмәс борын, үгезне мөгезеннән эләктермәк була Сталин.

Керүче каушап кала. Сул ягына асылган кыр сумкасын ачып, аннан бер төргәк кәгазь тартып чыгара. Өстәлгә китереп салыргамы, әллә Генсекның кулына тоттырыргамы үзләрен – нишләргә белми аптырый, кабалана.

– «2 нче парламент» дигән яшерен исем астында үткәрелгән эш йомгакланды, иптәш Сталин. Игътибарга лаеклы документлар менә монда, – әле булса кулында нишләтергә белми тотып торган төргәккә ымлый Менжинский.

Хуҗа тыныч түгел. Кәгазь кайгысы түгел аңарда, башлаган эшне ярты юлда туктатмый ерып чыгу әһәмиятле.

– «Парламентлар» үзегездә калып торсын! – дип фырылдап куя ул, карашын Менжинскийга текәп. – Миңа нәтиҗә кирәк. Солтангалиев гаеплеме?

– Гаепле, иптәш Сталин. Нигә гаепле булмасын, гаепле.

– Гаебе нидән гыйбарәт?

Каушамас җиреңнән каушарсың, күзләре үтәдән бораулый.

– Сез беләсез, иптәш Сталин, Көнчыгышка мөнәсәбәтле милли сәясәттә аның фикерләре партия һәм Совет дәүләтенекеннән кискен аерылып тора.

– Фикер аерымлыгы җинаятьме?!

– Җинаять, иптәш Сталин. Чөнки ул Төркестан һәм Казахстанда мөстәкыйль республикалар төзү идеясе белән йөри. Көнчыгыш халыклары Көнбатышның колониаль изелүеннән азат ителергә тиеш, дип сөйли…

– Тагы, тагы?.. Дәвам итегез, Менжинский иптәш.

– Солтангалиев төрек, фарсы һәм әфганлыларның Мәскәүдәге илчелекләре белән элемтәдә тора…

– Нинди мәгълүматлар тапшыруы мәгълүм түгелме?

– Ул хакта безгә мәгълүм түгел, иптәш Сталин. Әмма Көнчыгыш илләрендәге хәлләр белән даими кызыксынганлыгы исбат ителә.

– Кызыксыну җинаятьме, ачыклык кертегез, Менжинский…

– Җинаять, иптәш Сталин. Чөнки ул үзенең килеп чыгышына якын булган милләтләр язмышы, ислам динендәге халыклар язмышы белән кызыксына күбрәк.

– Тагы бармы?

– Зәки Вәлиди белән элемтәгә омтылуы исбат ителә тагы.

– Омтылыш та җинаятьме?

– Кая омтыла бит, иптәш Сталин. Ә бу очракта ул Совет дәүләтенең төп дошманнарыннан берсе булган Зәки Вәлидигә чыккан.

– Максаты мәгълүмме?

– Мәгълүм. Вәлидине солыхка чакыру. Мөселман һәм төркиләрнең бер-берсен үтерүенә чик кую.

– Аңлашылды, – дип, тамак кырып алды Сталин һәм, ашыкмый гына төребкәсен алып, анда тәмәке дыңгычларга кереште. – Ишкәнсез икән ишәк чумарын!

– Ничек бар – шулай, иптәш Сталин.

– Ничек бар – шулайны ачыклау өчен кирәкме ул ГПУ? Сездә бит хәзер дәүләт һәм партия органнарындагы кадәр кеше эшли, ачуым килмәгәе. Нәрсә белән мәшгуль алар анда?! – Янә тамак кырды һәм төребкәсенә ут салып имәргә кереште хуҗа кеше. – Шул эшләр өчен утыртып буламы Солтангалиевне, юкмы, шуны әйт син миңа!

Ниһаять, ихлас сүз өзелеп төште Менжинский авызыннан:

– Утыртып булмый, иптәш Сталин. Солтангалиевне бүген үк азат итәргә кирәк.

Сталин, колагы ишеткәннәргә ышанырга-ышанмаска белмичә, магнитланган сыман, урыныннан калыкты һәм, өстәл артыннан чыгып, Менжинскийның каршысына ук килеп басты. Текәлеп карап торды ул аңар. Озак карап торды. Сталинның карашына түзү мөмкин түгел. Ике күзен нишләтергә, кая куярга белми изаланды ГПУ вәкиле.

Ниһаять, телгә килде хуҗа. Сеңдереп, ипле генә аңлатырга кереште.

– Иптәш Менжинский, тагы ике көннән Солтангалиев эше буенча махсус киңәшмә узачак. Шуны онытмагыз! Ул партиядән чыгарылды. Партия һәм хөкүмәткә хыянәт итте. Бөтен Совет иле хезмәт ияләренә хыянәт итте. Бу азмы?!

– Аз түгел, иптәш Сталин. Аз түгел, бу – олы җинаять.

– Димәк, сез ул кәгазьләрегезне Куйбышевка кертеп тапшырырсыз. Ул – докладчы. Аның фикерен чуалтмагыз. Гаеплеме-түгелме, гаепле булса, ул гаеп нидән гыйбарәт икәнлекне Куйбышев үзе ачыклар… Тагы шул, Менжинский иптәш, ялгышмасам, сез ГПУда Көнчыгыш бүлеге ачкан идегез. Шул бүлектә яңа бүлекчә оештырылсын. Солтангалиев эшен баетуны йөклә үзләренә. Берочтан аның әшнәләрен дә оныту ярамас.

* * *

9 июнь. Сәгать, төшке аштан соңгы исәп белән, ике. Мәскәү. Кремль. Үзәк Комитетның зур киңәшмәләр залы.

Президиумда Политбюро әгъзалары. Залда милли республикалардан һәм өлкәләрдән махсус исемлек белән чакыртылган җитәкчеләр. Көн тәртибендә Солтангалиев эше турындагы мәсьәлә. Ә Мирсәет Солтангалиев үзе Лубянка төрмәсе подвалындагы аеруча куркыныч җинаятьчеләр өчен билгеләнгән таш камерада. Ике кат тимер ишекле, тәрәзәсез ул камераның исәп саны алтынчы.

1990 елның көзендә миңа (автор) ул камерага кереп чыгарга рөхсәт ителде. Бер минут-минут ярымнан гайре басып тора алмадым. Мәскәүнең иркен үзәк мәйданнары белән янәшәдә генә шундый караңгы, тар һәм тирән читлек бардыр дип уйга да китермисең. Үзеңне көчсез, бик кечкенә итеп хис итәсең шунда. Тизрәк чыгып китәсе, югарыга – көн яктысына күтәреләсе килә. Менә-менә ул буш камераның ике кат ишекләре шыңгырдап ябылыр да, чыга алмый шунда мәңгегә калырсың кебек тоела. Ничек кенә тыпырчынсаң, күпме аваз салсаң да, сине ишетүче, колак салучы булмас анда. Ә Мирсәет Солтангалиевне монда Кремльдән, Үзәк Комитет бинасыннан китергәннәр. Нинди контраст!.. Ул сарайда да булдым. Түшәмнәре сигез-тугыз метр биеклектә булыр. Ә монда түшәмгә баш терәлә, тоткыннар асылынмасын өчен махсус шулай эшләнгән, диләр.

4 майда китереп ябылган Мирсәет Солтангалиев монда 19 июньгәчә, ягъни тулы 45 көн гомерен үткәрә. Сындырырга теләсәләр дә – сынмый. Вакытын да бушка уздырмый. «Мин кем?» дип исемләнгән автобиографик әсәр яза ул шушы таш капчыкта. Күләмле һәм драматик әсәр. Монда шәхси драма гына түгел, тулаем татар халкының драмасын эченә алган сәхифәләр дә байтак.

Язу – бер хәл. Аны югалтмау да әһәмиятле бит әле. Монда да Мирсәет бердәнбер дөрес юлны сайлап алган. Ул аны Сталинга һәм Троцкийга хат итеп юллый. Ә Сталинга юлланган хатлар югалмый, ертылмый һәм яндырылмый ул елларда. Ул хатның бер нөсхәсе бүген минем эш өстәлемдә.

Киңәшмә залына кайтыйк. Гадәттәге ыгы-зыгы юк бүген залда. Шомлы тынлык. Исәнләшү-сәламләшүләр дә бүген бөтенләй башка, ым кагу, кул һәм күз хәрәкәтләрендә генә. Киңәшмә барган дүрт көн дәвамына гына түгел, алга таба һәрчак шулай булачак. Курку, шикләнү вә сагаю кабинетлардан гаиләләргә, гаиләләрдән һәр аерым җанга күчәчәк.

Тирән итеп сулыш алучы да юк. Рәислек итүче Каменев торып баса. Янәшәсендә утырган Сталинга карап куя ул. Тегесе ым кага, янәсе «башла». (Фамилияләре генә дә нинди бит, ә!.. «Тимер» һәм «Таш».)

– Политбюро кушуы буенча, киңәшмәне ачык дип белдерәм. Бу киңәшмә беркадәр гадәти түгел, әлбәттә… Көн тәртибендә ике мәсьәлә: беренчесе – Үзәк контроль комиссиясенең Солтангалиев эше турында доклады, икенчесе – XII съезд карарларын тормышка ашыру мәсьәләләре.

Киңәшмәдә катнашучылар хакында шуны хәбәр итә алам: Үзәк Комитет тарафыннан 60 иптәш чакырылган иде, әлегә шуларның 51 е килде. Җиде кеше килә алмый, аларның берничәсе башка иптәшләр белән алмаштырылды. Алты кеше – юлда. Хива вәкилен искә алмаганда, милли республика һәм өлкәләрнең һәммәсеннән килделәр. Димәк, бу эшне башлый алабыз дип саныйм. Фикер һәм тәкъдимнәр булса рәхим итегез.

Урыннан тавыш: Төп мәсьәлә ни өчен икенче көн тәртибенә калдырылды? Беренче мәсьәлә ул кадәр үк җитди түгел ич. Аларның урыннарын алмаштыруны үтенәм.

Троцкий: Бу тәкъдим логик яктан табигый күренсә дә, уйлавымча, урынсыз. Без Политбюрода ул хакта киңәштек инде. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә ул кадәр үк гади түгел. Уйлап карагыз: иң күренекле иптәшләребезнең берсе – Милләтләр эше буенча халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы – партия сафларыннан чыгарылган һәм нәкъ менә милли мәсьәләгә мөнәсәбәте нигезендә чыгарылган. Бу гадәти күренешме?! Иң беренче нәүбәттә шушы хәлгә игътибар итми китә алмыйбыз без.

Урыннан тавыш: Мин үз тәкъдимемне кире алам.

Сәетгалиев (чәчрәп урыныннан сикереп тора, гадәттәгедән күпкә кайнар күренә): Иптәш Троцкий фикерләренә каршы чыгу мөмкин түгел, әлбәттә. Мин аның алдында баш иям. Әмма, ул кадәр үк күренекле иптәшкә санап, аның эшен беренче көн тәртибенә куеп, без ул адәмне артык күтәреп җибәрмибезме соң?! Аннан килеп, монда Солтангалиевнең бик күп иярченнәре утыра. Без аларга иң элек икенче көн тәртибе белән чын йөзләрен ачу мөмкинлеге тудырырга тиеш. Ә инде киңәшмәне Солтангалиев эшен тикшерүдән башласак, алар соңыннан дәшмәячәк, койрыкларын кысачак. Көн тәртибендәге мәсьәләләрне алыштырырга кирәк саныйм. Чөнки икенче мәсьәлә буенча докладны иптәш Сталин үзе сөйләячәген дә истән чыгарырга ярамый бит әле… Нигә әле сөйләшүне иптәш Сталин сүзләреннән башламаска?

Каменев: – Димәк, тегеләй уйлаучылар да бар, болай уйлаучылар да бар. – Күз чите белән Сталинга карап ала. «Нишлим?» диюе. Генераль секретарь баш кага. «Дәвам ит» дигән сүзе. – Шулай итеп, беренче булып Солтангалиев мәсьәләсе көн тәртибендә кала. Үзәк контроль комиссиясе исеменнән сүз иптәш Куйбышевка бирелә.

Куйбышев: Иптәшләр… Докладымны мин вакыйгаларны хронологик тәртиптә китерүдән башлыйм. Шул вакыйгалар Солтангалиевне партиягә һәм Совет дәүләтенә каршы җинаятьтә гаепләргә нигез бирде.

Солтангалиевне шик астына алырга мәҗбүр иткән беренче вакыйга «Рөстәм» имзасы белән Персиягә җибәрелгән хатның ГПУга килеп керүе булды. Ул хат күренекле фарсы сәясәтчесе, коммунист Таҗи-Бахшыга адресланган. Россиядәге мөселман коммунистларының, төрек һәм фарсы коммунистлары белән берләшеп, Коминтернның аерым бер оешмасын төзү турында сүз бара бу хатта. «Рөстәм» имзасын Солтангалиев үзенеке дип танырга мәҗбүр булды. Шундый ук хат төрек коммунисты Җәләлгә дә язылган.

Икенче фактны ГПУга бер башкорт иптәш җиткерде. Аның әйтүенчә, Солтангалиев җирле партия хезмәткәрләре һәм партиясезләрдән яшерен оешма төзү тәкъдиме белән Башкортстанга хат җибәргән. Хат үзе юкка чыгарылган. Әмма әлеге иптәш ул хатны күргән. Хат акгвардиячеләр телендә язылган була. Ният ителгән әлеге оешманың советлар дошманы Вәлидов рухында төзелергә тиешлеге, бәхәссез.

Бер кечкенә искәртү таләп ителә. Бу хакта иптәш Сталинга хәбәр иткәч, ул Солтангалиевне кисәтергә кирәк таба. Әмма Солтангалиев иптәш Сталинның аталарча кайгыртып әйтелгән сүзләреннән тиешле нәтиҗә ясамый. Гафу үтенәсе, төзәләсе урында ул, киресенчә, Казанга, Башкортстанга һәм Кырымга яңа яшерен хатлар җибәрә. Саграк эш итәргә киңәш бирә. Мисал өчен, аның Башкортстанга җибәрелгән хаты очраклы рәвештә ГПУга килеп ирешә.

Автордан: Солтангалиев, чынлап та, Үзәк мөселман диния нәзарәте әгъзасы Кәшшафетдин Тәрҗемановка сургыч белән ябыштырылган адрессыз хат тапшыра. Һәм алга таба, партиясез Космасов сөйләвенчә, түбәндәге хәлләр була: шимбә көн 31 март кичендә ул Сандуны мунчасына бара. Шунда Уфа буенча элгәреге танышы, дин әһеле Тәрҗеманов белән күрешә. «Уфага кайтучы ышанычлы кеше юкмы?» – дип сорый ул Космасовтан. «2 нче апрельдә үзем юлга чыгам», – ди Космасов. Дин әһеле аңарга үзенең үтенечен белдерә. Космасов ризалаша һәм Мәскәүдә тукталган хуҗасы Хәсәнов Закир адресын бирә. 1 нче апрель кичендә өйгә кайтса, Космасовның өстәлендә ике хат ята. Берсе – Тәрҗемановның Уфага хатынына язган хаты. Икенчесе – адрессыз, сургычлы. Янәшәдә нәни генә кәгазь кисәге: «Бу хатны Халык мәгарифе комиссары иптәш Әдһәмовның үз кулына тапшырырга. Ә кәгазьне ертып ташла».

Кәгазьне Космасов иптәш ертып ташлый. 1923 елның 2 апрелендә ул Мәскәүдән Уфага юлга чыга. 5 апрельдә кайтып җитә. Юлда ул малярия белән авырып китә, шул сәбәпле кайтып җиткәч тә урынга ята. Якшәмбе көнне 8 апрельдә аңарга танышы Закир Богданов иптәш килә. Космасов аңардан хатларны тапшыруын үтенә. Богданов хатларны ала. Әмма аларның Кәшшаф Тәрҗемановтан икәнлеген белгәч шикләнә кала һәм әйтелгән адресларына түгел, ГПУ органнарына тапшыра. Солтангалиевне «фаш итүче» төп документ нәкъ әнә шул адрессыз сургычлы конверттан килеп чыга да инде. Хат яшерен тамгалар ярдәмендә, ягъни шифр белән язылган.

– Менә ул хат, – дип, Куйбышев гарәп алфавитында язылган дәфтәр битен болгый. Кыяфәте җитди һәм канәгать. Инде хәзер ГПУ тәрҗемәсендәге шул яшерен хатны сүзгә-сүз укырга рөхсәт итегез: «Үзең генә укы, аннан яндыр. Сталин миңа түбәндәгеләрне хәбәр итте: янәсе, аңарга минем тарафтан Башкортстанның җаваплы хезмәткәрләренә язылган бер яшерен хатны биргәннәр. Ул хатта Мәскәүдә Зәки Вәлиди рухындагы яшерен оешма яши диелә икән. Сталин мине кулга алырга теләүчеләргә каршы чыкты. Артымнан өзлексез күзәтәләр. Ашыгыч рәвештә хәбәр ит: сиңа һәм иптәш Халиковка юлланган хатларым юк ителгәннәрме? Ул хат яисә аларның күчермәсе ни рәвешле чит кулга эләгә икән, шуның ихтималын ачыкла. Хат үзе эләккәнме, әллә күчермәсеме – моны белү минем өчен әһәмиятле. Хат үзе юкка чыгарылган тәкъдирдә, кичекмәстән телеграф ысулы белән Татарстан вәкиллегенә хәбәр ит. Юмахуҗинга. «Каршы түгелмен» дип. Сталинга мин: «Халиковка бер хат язган идем, әмма анда әллә ни юк», – дидем. Ул эш белән анда кем шөгыльләнә икән, ачыкла. Сак бул, сизгер һәм нык бул. Сезнең арттан да күзәтәләр булса кирәк. Сталин миңа ул хатның күчермәсен күрсәтергә вәгъдә итте һәм, хушлашканда, киләчәктә саграк эш итәргә киңәш итте. Болар хакында фәкать Морзабулатов белән Бикбауовка гына сөйли аласың.

Халиков эше түгелме икән болар?

Мирсәет.

Р. S. Советлар съездыннан соң миндә Сәлимҗанов, Теләүбирдин, Туалбаев һәм Солтанов, Мортазиннар булды. Алдагы өчесен Төхбәтуллин тәкъдим иткән иде. Бу кешеләргә ышанып буламы? Төркестанда, Бохарада басмачылык хәрәкәте көчәя бара. Язга таба тагы да оешканрак төстә һөҗүмгә күчәләр икән дигән хәбәрләр йөри. Шул сәбәпле милли мәсьәләдә Үзәк шактый ук чигенергә мәҗбүр. Зәки Вәлиди белән элемтә урнаштыр. Әмма үтә саклык кирәк – җанлы элемтә яисә шифр белән генә. Минем өчен борчылмагыз – ахыргача нык булырмын».

Шушы хат һәм әлеге фактлар нигезендә Үзәк контроль комиссиясе 4 май көнне Солтангалиев эшен тикшерде, аның аңлатуларын тыңлады (бусы – чираттагы ялган. Солтангалиевне чакырмыйлар, тыңламыйлар, барын да үзе югында хәл итеп, кулга гына алалар. – Авт.) һәм түбәндәге резолюцияне кабул итте: «Солтангалиевне, партиягә һәм советларга каршы элемент буларак, партиядән чыгарырга. Партия һәм совет органнарындагы җаваплы эшләреннән алырга. Солтангалиев эшен, ачыклап бетерү өчен, ГПУ органнарына тапшырырга».

Политбюроның 10 майдагы утырышында әлеге резолюция махсус карар белән ныгытыла.

Солтангалиев хәзер сак астында. Ул башта үзенең кыек эшләреннән баш тартып килде. Әмма ГПУ органнары каршында үзенең байтак кына эшләрен инде танырга мәҗбүр булды. Шифрлы хатка килгәндә, ул аны кире кага алмады. Әмма энесе кулы белән язылды дип бара. Хатның ахырындагы «Р. S.» өлешеннән катгый төстә баш тарта. Вәлидов белән элемтәгә чыгу омтылышын аны советларга кайтару максатыннан иде дип ышандырырга тырыша. Әмма бу безне һәм ГПУ органнарын беркатлыга санаудан бүтән түгел, әлбәттә…

Партиягә һәм советларга каршы Солтангалиев туплаган оешманың булуы яисә шундый омтылыш барлыгы документлар тарафыннан раслана. Аның Башкортстан вәкилләреннән тыш элемтәләре дә мәгълүм. Мисал өчен, Кырым Республикасының юстиция халык комиссары Фирдәвес белән язышулары шул хакта сөйли. Төркестан һәм Татар республикасы белән дә бәйләнештә икәнлеге сер түгел. Партия әгъзалары белән беррәттән, аның партиясезләр белән дә элемтәдә булуы – тетрәндергеч күренеш. Ә инде мөселман дин әһелләренә хәерхаһ булуы, алар белән очрашуы һәм хәл белешүләре – башка сыймаслык нәрсә.

Игътибар итегез әле, – дип дәвам итә Куйбышев. – Солтангалиевнең ГПУга язган күрсәтмәләренең берсендә мондый сүзләр бар: «Партия җитәкчеләре һәм кайбер совет хезмәткәрләренең Көнчыгыш халыклары, республикалар һәм илләренә мөнәсәбәтле сәясәтен кабул итә алмаганга, мондый сәясәтне ялгыш дип санаганга, мин үземә фикердәшләр эзләдем», – дип яза. Моны кичәге коммунист, җаваплы партия һәм совет хезмәткәре яза…

…Халыкара капитал агентлары куенына сыенып, советларга каршы сугышучы контрреволюцион хәрәкәтнең атаманнарыннан берсе Зәки Вәлиди белән элемтә урнаштыруны максат иткән кешене нинди язмыш көтә ала? Бары тик революцион трибунал гына. Һәм аның белән сөйләшү теле дә бер генә – ГПУ теле генә була ала, – дип, Куйбышев, кылыч белән кеше башын чапкандай, кулын болгап алды.

Ярты сәгатькә сузылган докладтан соң Үзәк контроль комиссиясе тәкъдим иткән җиде пунктлы резолюция проектын да Куйбышев үзе укый. Резолюцияне укып бетергәчтен, иркен сулыш алып, канәгать төстә үзеннән өстәп куя:

– Җинаятьчел рәвештә партияне саткан бу адәм безнең сафлардан читкә тибәрелде. Өстерәлеп йөрсен шунда. Аның исеме тирәсендә легендалар иҗат итмәсеннәр…

Каменев кем сүз сорый, сораулар юкмы дип кызыксынып тормый. Алдында яткан, инде берничә көн элек хәстәрләп куелган исемлектәге беренче фамилияне укый:

– Иптәш Рыскулов сүз сорый.

Рыскулов: Үз вакытында мин дә Милләтләр эше буенча халык комиссариатында коллегия әгъзасы булып торган идем. Әмма Солтангалиев белән сирәк күрештек, бергә эшләмәдек диярлек. (Бизмәнгә башың салынса, тел ни әйтмәс дигәннәре шул була торгандыр. Мирсәетнең озак еллар аралашып эшләгән фикердәше, сердәше сөйли бу сүзләрне. – Авт.)

…Мин татар хезмәткәрләренең Көнчыгыштагы фидакяр эшчәнлеген таныйм һәм кире какмыйм. Чөнки анда Үзәк сәясәтен үткәрүчеләр, – нигездә, татарлар. Шулай да әйтергә кирәк саныйм: Көнчыгышта, бигрәк тә Төркестанда, алар, рус иптәшләр белән бергә-бергә, артыграк бөгеп ташладылар кебек таякны. Бохара яисә Харәземдә татарлар турында фикер сорасагыз әйтерләр, халыкның фикере тискәре. Шуңа күрә теге яисә бу урынга татар кешесен мактый-мактый тәкъдим итә башласалар, күпчелек каршы төшә. Чөнки алар Көнчыгышны яхшы белми, алар Россия шартларында тәрбияләнгән…

Каменев: Иптәшләр, көн тәртибендәге мәсьәлә турында гына чыгыш ясавыгызны үтенәм.

Сәетталиев (сикереп чыга шунда, сүз биргәнне көтеп тормый): Мин сөйләргә җыенам көн тәртибе буенча. Ишетүемчә, борын-борын заманнарда кемдер, тарихка керү өчен, бик кыйммәтле бер бинаны яндырган, диләр. Солтангалиев тә шундый ахмаклык эшләде, минемчә. Үз исемен мәңгеләштермәкче булып, ул иң кыйммәтле бинага – Совет хакимиятенә ут төртмәк, хыянәт итмәк булды. Әмма бу аның буе җитә торган эш түгел һәм ул аны булдыра да алмаячак. Шуңа күрә бүген Солтангалиевнең үзе турында түгел, ә «солтангалиевчелек» хакында сөйләшергә кирәк.

Иптәш Куйбышев үзенең докладында «солтангалиевчелек» не тудырган көчләрнең берсе буларак бөекдержавачыл шовинизм күренешен атады. Моңарга ачыклык кертеп узу кирәк. Кемгә, кайдан һәм ничек яный соң ул шовинизм?! Кемне куркыта, кемнең башына суга ул? Аз санлы милләтләрне кыерсыту, торган җирләреннән куу яисә кысрыклау булса әйтер идек: әнә ул – шовинизм. Ә андый күренешләр Совет илендә була алмый. Инде кайбер җитәкчеләрне эштән алу, урыннан төшерүгә андый бәя бирү урынсыз дип саныйм. Юк ул бөекдержавачыл шовинизм. Юк!

Үземнең Татреспубликада эшләү тәҗрибәмнән бер мисал китерәм. 1920 һәм 1921 елларда да хуҗалыктан икмәк җыю планын 103 процентка үтәдек без. Моны әлеге дә баягы кайбер иптәшләр татар авылын талау, Мәскәү куйган чын интернационалист вәкилләрнең яман эше дип аңлатырга тырыштылар. Югыйсә, илнең икмәкле булып, татар авылларының ач калуында бөекдержавачыл шовинизмның һич катнашы юк иде. Бу бары тик пролетар интернационализм күренешенең матур бер чагылышы гына булды. Шуны да төрлечә буташтырырга омтылды солтангалиевче иптәшләр. Татар крестьянының ачтан үлеп, урыс мужигының тук булуына бөекдержавачылык гаепле түгел иде бит. Ни өчен шулай килеп чыктымы? Чөнки татарның бар белгәне – умач, ә урыс авылы балык тотты, кәбестә ашады, яшелчә, гөмбә. Син умач кына ашыйсың дип, татарга арышны күбрәк калдырып булмый бит инде. Алай итсәк, без вак буржуаз милләтчелек түбәнлегенә төшкән булыр идек… Шул эш өчен мине, Мәскәү куштанына санап, 24 сәгать эчендә Татреспубликадан сөрделәр. Әнә нинди явызлыкларга сәләтле ул «солтангалиевчелек»!..

Боларга бөекдержавачыл шовинизм гаепле түгел инде, табигый милләтчелек хикмәте бу. Гомумтөрек федерациясе кору уе белән саташкан пантюркистлар эше! Чит илгә качышкан эмигрантлар белән бәйләнгән панисламистлар эше бу! Әлбәттә, партия мондый агымнарга бүген үк чик куярга тиеш. Менә шул!

Чыгышын тәмамлауга, ялт итеп, күрше бакчасына кергән кәҗә сыман, президиум өстәленә, Сталинга таба карап куйды Сәетгалиев. Генераль секретарьга ошаган иде аның чыгышы. Иң беренче булып башка һичкем түгел, Сталин зәгыйфь кулының уч төбенә өч бармагы белән чәп-чәп сугып куйды. Аны башлап президиумдагылар, аннан бөтен зал күтәреп алды. Югарыдан төшеп, үз урынына ничек барып утырганын да тоймады Сәетгалиев. Ул бәхетле иде, чиксез бәхетле… Ниһаять, Мирсәет Солтангалиевне аркага салды бит әнә.

Ибраһимов (Пенза төбәгеннән чыккан партия эшлеклесе, әлеге очракта ул, вәкил буларак, Кыргызстаннан чакырылган) сүз сорады: Башка милләтләр һәм аз санлы милләтләр дигәндә, без ул исемлеккә татарларны кертергә тиеш түгел. Беренчедән, татарлар аз санлы түгел. Икенчедән, аларның күп меңләгән пролетариаты бар. Өченчедән, мәдәниятләре чагыштыргысыз югары һәм матди яктан да бай яшиләр.

Шуңа күрә, Төркестанда рөхсәт ителгән дип, Татарстанда динне тыймау ул – җинаять, һәм бу җинаятьнең башында Солтангалиев тора. Ул татар-башкорт дин башлыкларының Үзәктәге вәкиледәй саный иде үзен. Солтангалиевнең чын йөзен фаш итү өчен, мин сезгә нибарысы бер документ, аның тарафыннан хупланган документны укып китәм. Тыңлагыз әле:

1. Ислам кануннарын һәммә яшьтәгеләр өчен дә укытуны рөхсәт итәргә. Теләүчеләргә һичнинди чикләүләр булдырмаска.

2. Дин мәктәпләре, мәдрәсәләрнең биналарын халыкка кайтарырга.

3. Эчке Россия һәм Себер диния нәзарәтенең, мөфтинең, казыйларның, муллаларның халык белән мөнәсәбәтен чикләмәскә, ә чикләүче декретларны урынсыз дип табарга.

4. Дин әһелләрен һәм мәчетләрне салымнан азат итәргә.

5. Мөселманнарның мәдәни үсешендәге әһәмиятен истә тотып, ислам диненә чикләүләр куймаска.

6. Муллаларга никахлашу, аерылу, мирас бүлү кебек эшләрдә хокук бирергә.

7. Дин әһелләрен тулы хокуклы гражданнар һәм юридик хокуклы итеп танырга.

8. Партия һәм совет органнары тарафыннан дингә мөнәсәбәттә теләсә нинди кысрыклауны тыярга.

9. Диния нәзарәтенә матбугат иреге бирергә.

10. Диния нәзарәтен юридик көчкә ия дип танырга.

Менә шул, иптәшләр. Йә, әйтегез: кай чорда вә нинди җәмгыятьтә яшибез без, җәмәгать? Аңладыгызмы инде әнә кем иде ул Солтангалиев?

Шәмигуллов (Башкортстан исеменнән сөйли): Җәмәгать, мин, гомумән, бербөтен Рәсәй эчендә аерым-аерым вак республикалар төзүгә элек-электән каршы идем. Нишлисең, Үзәк Комитет Солтангалиев кебекләрнең сүзенә колак салды.

Тагы шуны искәртергә кирәк табам: мин үз вакытында иптәш Сталинны Вәлидов хакында кисәткән идем. Әмма иптәш Сталин аның хакында аталарча кайгыртуында дәвам итте. Вәлидов аңлый торган кеше түгел иде, аңламады.

Нәтиҗәсен беләсез, нәтиҗәсе күз алдында – Зәки Вәлиди, басмачылар сафына басып, советларга каршы фронт ачты. Мин бүген дә искәртергә кирәк саныйм: Солтангалиевнең дә Вәлидов юлыннан китүен теләмәсәк, без аның белән башыннан сыйпап сөйләшмәскә тиешбез. Үзен иң югары җәзага тартырга кирәк дигән тәкъдим кертәм һәм иярченнәренә дә шул ук җәза тиеш. Моны эшләмәсәк, үкенергә туры килмәгәе…

Аның совет дошманы булуын тагы шундый факт раслый. Ул миңа, икәүдән-икәү генә утырганда, үз шигырьләрен укып тинтерәтте. «Монысы Һиндстан шигыре рухында», – ди. Икенчесен фарсы шагыйрьләренә ияреп язган. Өченчесен гарәп фәлсәфәсенә нигезләнеп. Тагы төрек шагыйрьләренә багышлап язылганнары да бар иде… Күрәсезме, уе гел читтә, теге тарафта… Менә ул кем!

Җанбаев: Иң элек үзем белән таныштырырга рөхсәт итегез. Сез бик куркыныч итеп тасвирлаган Татарстан вәкиле мин, җир эшләре комиссары. Солтангалиевне яхшы беләм һәм аның белән бергә эшләгән көннәремне сагынып искә алам, горурланам.

Миңа калса, безгә, үз-үзебезне аклау өчен, бер-бер артлы трибунага чыгып, Солтангалиевне сүгү, гомумән, Татар Республикасын һәм татар халкын буярга омтылудан тыелырга вакыт. Без, Ибраһимов иптәш әйткәнчә, партиялелегебезне милли чыгышка бәйләп кенә ачыкларга керешсәк, ерак китәрбез, австриялеләр үрнәгенә барып чыкмагаек.

Арабыздан бер иптәшебез һәм басым ясап әйтәм, иң яхшы иптәшебез, хаталанган икән, без аңарга хатасын күрсәтик. Нигә аны дөньядагы һәммә җинаятьләрдә гаепләргә? Резолюциядә тәкъдим ителгәнчә, трибуналны кирәк дип санамыйм.

Инде бер иптәшнең «табигый милләтчелек» хакындагы фикеренә мөнәсәбәтле ике сүз. Әлегә бернинди теориядә һәм хәтта биологиядә мондый төшенчә юк иде кебек һәм аны уйлап чыгаруда да ихтыяҗ күрмим.

Халиков (Башкортстан Совнаркомы рәисе): Солтангалиев иптәшне Вәлидов белән бәйләнеше, Диния нәзарәтенә булган дустанә мөнәсәбәте һәм Төркия кебек илләрдән дус-иш эзләгәне өчен генә дә гафу итеп булмый дип саныйм. Монда һичнинди икеләнү була алмый, иптәшләр. Ул – җинаятьче!..

Фирдәвес (Кырым республикасыннан юстиция халык комиссары): Иптәшләр, мин мондый югары трибунадан беренче мәртәбә чыгыш ясыйм. Солтангалиевне Вәлидов белән бәйләнеш эзләүдә гаеплисез. Мин монда гаепкә бөгәр нәрсә күрмим. Чөнки алар Вәлидов белән мәктәп елларыннан танышлар. Совет хөкүмәте өчен кирәк булганда, Солтангалиевнең Вәлиди белән, бер генә мәртәбә элемтәгә чыгып, беренче генә мәртәбә килешүе түгел. Бу омтылышы өчен аны хупларга гына кирәктер әле.

Солтангалиев иптәшнең хатларыннан гаеп кенә эзләмик. Ул – бөтен җаны белән хезмәт ияләрен бәхетле итәргә омтылып яши, эзләнә, уйлана торган иптәшебез. Таеп егылган кеше өстенә чүп өймик әле, кул бирик, тартып чыгарыйк. Ул үзе һичкайсыбызны авыр хәлдә калдырмаган булыр иде.

Беренче утырыш төнге сәгать 11 тулып килгәндә генә тәмамлана.

Киеренке фикер алышулар, бәхәсләр әле тагын өч көн дәвам итә. Дистәләгән һәм күп дистәләгән җитәкчеләр чыгыш ясый. Кабат-кабат та сүз алучылар була.

Әдәби камиллеккә зәгыйфьлек китерү бәрабәренә булса да, тагы берничә чыгыштан аерым фикерләрне документаль төгәллек белән теркәп узмау мөмкин түгел.

Фрунзе: Мин Солтангалиев эшен һәм, монда искәртелгәнчә, «солтангалиевчелек» не Башкортстан һәм Татреспубликаның эчке тормышына мөнәсәбәтле мәсьәлә дип кенә карый алмыйм. Мондый күренешләр Грузиядә дә булды, һәм аның кайбер төсмерләре бүген мин эшли торган Украинада да бар. Бу күренешне тудырган сәбәп, танырга телибезме без аны, юкмы, ул – бөекдержавачыл шовинизм. Милләтләрнең тигезсезлеге һичкайчан эзсез узмый һәм уза алмас. Шуңа күрә Солтангалиев һәм аның иптәшләренең хатасы никадәр генә җитди булмасын, без бер нәрсәне ачык итеп һәм күзгә туры карап танырга мәҗбүр: алар – безнең үз кешеләребез! Ялгышлары булса да, коммунистлар, һәм ул ялгышлар – безнең яңа тормыш төзү юлында, эзләнүләр юлында җибәрелгән уртак ялгышыбыз.

Солтангалиев иптәшнең шәхси эшен болай күпертү белән мин килешмим.

Орджоникидзе: Мин – Төркестанда эшләгән кеше һәм Рыскулов иптәшнең нинди группага кергәнлеген беләм. Шуңа сорау бирәм: нигә соң Рыскулов, Солтангалиевтән ике хат алган була торып та, әлегәчә аларның һәр икесен кесәсендә яшереп тота? Юкка түгелдер бу…

Солтангалиевнең милләтчелеген бөекдержавачылыкка реакция итеп кенә карау – мәсьәләне гадиләштерү ул. Без бер нәрсәне, мөселман массаларына тәэсир итүдә бик мәкерле һәм көчле көндәшебез – кемальчелек Төркиясе барлыгын онытырга тиеш түгел. Безнең илдә кемальче төрекләрнең агентлары үтеп кермәгән бер генә мөселман почмагы да юк, моны сез беләсезме икән?! Кемальчеләр – безнең төп дошманыбыз, алар һәр җирдә безгә каршы актив коткы алып баралар. Бер мисал китерәм. Азәрбайҗанда Совет хөкүмәте урнаштырылуның беренче еллыгын бәйрәм иткәндә, мөселман укытучылар семинариясе шәкертләренең күкрәкләрендә тоташтан Мостафа Кемаль сурәте төшерелгән значоклар була. Берсе дә, ялгышып кына булса да, Нариманов иптәш сурәтен такмаган ич. Солтангалиев – әнә шундый төрекчеләр, панисламистлар, пантюркистлар идеологиясен алга сөрүче интеллигент ул.

Мохтаров (Татарстан Совнаркомы рәисе): Солтангалиев, – чынлап та, татарлар арасында иң популяр шәхес. Чөнки ул, революционер һәм большевик буларак, эштә яулады бу дәрәҗәне. Юкка гына Үзәктә дә аны һәрчак иң җаваплы урыннарга күчереп йөртмиләрдер. Республикалар оешканда, Милләтләр эше буенча халык комиссариатында җир мәсьәләсе үзәккә куелгачтын, ул – Федераль җир комитеты рәисе. Эш урынына кагылсаң, гүя бөтен ил аның ишеге төбендә диярсең. Ул да кеше ич. Ничек түзә икән, дип гаҗәпләнә идем мин. Ул урында һәркемнең күңелен күрү кыен, шуңа үпкәләүчеләр дә булуы ихтимал.

Урыннан тавыш бирә кемдер: Безнең хакта борчылмагыз.

Мохтаров: Мин сезнең хакта борчылмыйм. Без төрле төбәкләрдә яшибез.

Сталин: Әмма юлыгыз бер.

Мохтаров: Әйе, юлыбыз бер, һәммәбез дә теге дөньяга таба юл тотабыз, иптәш Сталин… Һәм сүземне йомгаклап әйтәсем килә: Татарстанда басмачылык хәрәкәте кайгысы түгел. Солтангалиев тә үзенә кирәккәнгә түгел, ил кайгысын үзәккә алып мөрәҗәгать иткән булса кирәк Зәки Вәлидигә. Үтенеп сорыйм: инде басмачылык хакында сөйләшкәндә генә булса да тынычта калдырып торыгыз безне – татарларны!

Троцкий: (Политбюро әгъзаларыннан аның М. Солтангалиевкә аеруча дустанә мөнәсәбәттә торуы һәркемгә мәгълүм. Шуңа күрә зур игътибар белән көтелә бу чыгыш. «Троцкий ни сөйләр? Якларга җөрьәт итәрме икән?» дип көтәләр бу чыгышны… Әмма Солтангалиев Троцкийга кирәк түгел иде шул инде!) Солтангалиев элек-электән партиядә үзенә бер идея хәрәкәтен тәшкил итә иде. Милли мәсьәләгә мөнәсәбәттәге аның бу үзгәлеге үсеш кичергән саен һаман катгыйлана һәм көчәя барды, һәм менә, ниһаять, ул аны турыдан-туры җәмгыятебезгә хыянәткә китерде. Бу эш өчен 1919–1920 елларда без аны Гражданнар сугышы кануннары буенча аткан булыр идек, мөгаен.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации