Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 28 (всего у книги 36 страниц)
Татарларның элгәредән килгән милли изелүе, авыр хәле һәммәбезгә мәгълүм. Шуңа күрә дә Солтангалиевнең бөекдержавачыл шовинизмга иң беренчеләрдән булып каршы күтәрелүендә гаҗәпләнер эш юк. Бөекдержавачылыкка каршы тору – яхшы нәрсә, әмма ул, һичшиксез, икенче чиккә – милләтчелеккә китереп җиткерә кешене. Солтангалиев әнә шул упкын читендә тора бүген. Әмма Фирдәвес иптәш дөрес әйтә: Солтангалиев үзенә фикердәш санап хат алышкан һәр кешене гаепләү дөрес булмас иде. Үз милләтең турында кайгырту җинаять түгел. Шулай бит, иптәш Сталин. (Президиум өстәленә таба борылып, ирония белән кеткелдәп көлеп ала.)
Юкса безгә икенче тарафтан «шәмигулловчылык», «сәетгалиевчелек» чире китереп бәрүе ихтимал. Милли мәсьәләләргә мөнәсәбәттә аларча фикер йөртсәк, милли төбәкләрдәге халык массалары безнең арттан иярмәс. Дошман ягына күчәр алар. Иптәш Шәмигуллов, иптәш Сәетгалиев, шуны исегезгә төшерәм: кайвакытта яхшы дуслар дошманнан күбрәк яманлык эшләп ташлый. Мануильскийның чыгышы да украин акценты белән сөйләнелгән «шумигулловщина» дан ерак китмәде. Үз колакларыма ышана алмый тыңладым, чак кына башымдагы бөдрәләрне йолкып ташламаганмын. Хәйләкәр мәгърифәтче Сәетгалиев иптәшкә дә кагыла бу. Милли хисләргә арка куеп, юлыгызны ары дәвам итсәгез, сезне дә упкын көтә, Сәетгалиев иптәш. Милли мәсьәләдә гаять итагатьле, сак булу кирәк һәммәбезгә…
Ниһаять, әлегәчә һәр чыгышны олы дикъкать белән тыңлап, нидер язып-сызгалап утырган Сталин кымшанып алды. Торырга җыена, сүз ала, ахрысы. Шуны чамалап, рәислек итүче Каменев торып баскан җиреннән кире урынына иңде. Шулкадәр югалды ки, «Иптәш Сталинга сүз бирелә» дип әйтергә дә кыюлык тапмады үзендә.
Сталин, торып баскач та, залда утыручыларны берәм-берәм барлап чыкты гүя.
– Мин монда чыгыш ясаган кайбер иптәшләрнең аерым фикерләренә игътибар итү теләге белән тордым.
Әйе, Солтангалиев иптәшнең беренче конспиратив хаты хакында иң элек ишетүче мин идем. Ул хат ни өчендер әлегәчә телен тешләп утыручы, әмма башкалардан элек һәм инде күптән торып сөйләргә тиешле булган Әдһәмов иптәшкә адресланган иде булса кирәк. Әйе, иптәшләрнең миңа булган шелтәсе урынлы. Мин Солтангалиев иптәшне чамадан тыш яклап килдем. Әйе, мин, чынлап, аны соңгы чиккәчә якладым һәм алга таба да бу минем вазифам дип беләм. Әмма билгеле бер чиккә кадәр генә якладым мин аны. Инде Солтангалиев тарафыннан билгеле бер чик узылгач, мин аңардан кире борылдым. Беренче конспиратив хаты белән үк Солтангалиев үзенең партия белән араны өзгәнлеге хакында хәбәр итте. Аның сүз сөреше акгвардиячеләрнекеннән кайтыш түгел. Үзәк Комитет әгъзалары хакында хат аша фикер җиткерүне башкача бәяләү мөмкин түгел, һәм мин аны дусларча кисәттем. Политбюрода очраштык. Ул анда Татреспублика үтенечләрен Наркомзем җитәкчесе буларак кабул иттерергә азапланды. Татарга җир җитми инде ул…
Мин кисәттем. Ә ул мине алдады. Нәкъ бер атнадан соң Әдһәмов иптәшкә, басмачылар җитәкчесе Вәлидов белән элемтә урнаштыруын үтенеп, икенче конспиратив хат җибәргән. Шул хакта мәгълүм булгач, Солтангалиев минем өчен партиядән читтә, советлардан читтә торган шәхескә әверелде.
Ә бит мин аны якын иттем үз вакытында, аңарга ышандым. Кайбер «сул» иптәшләр аны якын итүемне әле 1919 ел башларында ук ошатмыйча кисәткәннәр иде үземне. Мин Солтангалиевне партия өчен сакладым. Марксист булыр дип сакладым. Аның кебек интеллигент, фикерле һәм грамоталы кешеләр Көнчыгыш республикаларда санаулы гына, гомумән, бармак белән генә санарлык – ничек итеп аның кадерен белмәскә, сакламаска мөмкин иде… Әмма һәрнәрсәнең, шулай ук түземлекнең дә чиге була. Ул чик җитте. Коммунистлар арасыннан басмачылар лагерена үзе атлап чыкты ул чикне. Менә ни өчен төрек илчесе безнең Үзәк Комитетка караганда аңа әһәмиятлерәк булып киткән икән…
Әйе, үз вакытында Вәлидовны да шулай ук саклаган идем мин. Һәм шул сәбәпле Шәмигуллов иптәштән шелтә дә ишетергә туры килде. Төзәлер дип якладым аны да. Ахыр чиктә Шәмигуллов хаклы булып чыкты. Вәлидов төзәлмәде, хыянәт итте. Әмма партия аның басмачылар тарафына качуын бер елга кичектереп отты дип уйлыйм шулай да. Ул чакта, ягъни 1918 елда, Вәлидовны юкка чыгарган булсак, бүген безнең арада Мортазин, Әдһәмов, Халиков кебек күп кенә башкорт иптәшләр булмас иде, бәлки.
Урыннан Халиков тавышы яңгырый: Халиков калган булыр иде.
Сталин: Бәлки, чынлап та Халиков китмәгән булыр иде. Мин Рыскулов иптәшне тыңладым. Ул эчкерсез була алмады үзенең чыгышында, аның чыгышы авыр тәэсир ясады миңа. Мин аңардан эчкерсезлек көткән идем. Югыйсә бит аның өендә дә Солтангалиев язган ике хат саклануы турында безгә яхшы мәгълүм. Күрсәтмәде, димәк, ул да Солтангалиев белән идея бәйләнешендә булган.
Җанбаев иптәш тә дипломатик һәм эчкерсез чыгыш ясамады. Ә бит Җанбаевның башка татар иптәшләр белән бергәләп Үзәк Комитетка һәм шул исәптән миңа да Солтангалиевне кичекмәстән азат итүне таләп итеп мөрәҗәгать иткәнлеге факт. Татар иптәшләрне мин бер дигән практиклар дип беләм, әмма идея тарафыннан тотнаклылык җитми үзләренә.
Фирдәвес иптәшнең чыгышы баштан ахырынача дипломатиядән гыйбарәт. Бер сорау туды миндә: кем белән кем җитәкчелек иткән? Фирдәвес өстеннән Солтангалиевме, әллә Солтангалиев өстеннән Фирдәвесме? Мин бу сорауны әлегә ачык калдырам.
Минемчә, Ходжанов иптәш яхшы сөйләде. Икрамов иптәшнең чыгышы да ярыйсы иде. Әмма бу иптәшләрнең «Бүгенге Төркестан белән патша Төркестаны арасында һичнинди аерма юк, исеме үзгәрсә дә, җисеме элеккечә калды» дигән фикерләре белән килешә алмыйм. Сез сөйләгән сүзләр дөрес булса, димәк, без түгел, басмачылар хаклы булып чыга. Төркестан әле дә колония хәлендә икән, димәк, Солтангалиевне дә без юкка гаеплибез, ул хаклы икән бит! Әлбәттә, Ходжанов белән Икрамов иптәшләр уйлап җиткермичәрәк әйттеләр ул фикерне.
Инде, ниһаять, Солтангалиев язмышы турында. Берәүләр, үзен хәзер үк атарга кирәк, дип әйттеләр. Икенчеләр, хөкемгә тартырга кирәк, диде. Мин үзем, Куйбышев иптәш кебек үк, аны азат итү яклы. Партиядә, әлбәттә, аңа урын булмаячак. Ул аннан чыгарып ташланган. Нигә аны төрмәдә яткырырга?!
Урыннан тавыш: Ә ул ни эшләр соң?
Сталин: Совет эшенә яисә башка бер-бер җиргә ярап куюы бар.
Урыннан тавыш: Ул – партияне саткан кеше.
Сталин: Борчылмагыз. Аның кеше буларак эше беткән. Политик берәмлек буларак ул юк. Тагын ни җитми?
Урыннан тавыш: Ул безгә чит элемент хәзер.
Сталин: Килешәм. Ул ят, чит кеше хәзер безгә. Әмма хезмәт итсен.
Урыннан тавыш: Азат итмәскә үзен.
Сталин: Мин үз фикеремне әйтәм. Үзегез карагыз…
Сталин урынына утыра. Ул Солтангалиевне яклый. Аны азат итәргә кирәк дигән фикерне авыз тутырып әйтүче ул гына булды. Дуслары да җөрьәт итмәде ич, Троцкий да хәтта. Ә залда ыгы-зыгы.
Канәгатьсез тавышлар: «Генераль секретарь артык кешелекле безнең…», «Ул Солтангалиевне иске дусты буларак кызгана…» дигән сүзләр. Ә икенче тарафтан «Атарга кирәк үзен, атарга» дигән тавышлар. «Үзен генә түгел, иярченнәрен, яклаучыларын да атарга кирәк…»
Сталин канәгать. Нинди матур тамаша оештырдылар бит әнә. Һичкем моның Куйбышев һәм аның тарафыннан һәр детале алдан ук уйланылган, рольләр алдан бүленгән тамаша икәнлеген уена да китереп карамый… Татарстан вәкилләренең әнә ич башлары түбәнгә иелгән, сулыш алмый утыралар. Әдһәмов, Җанбаев һәм Фирдәвесләр кая? Постылармы, постылар! Милләт дип, республика дип, сүз кузгатачак кеше булмаячак моннан ары… Һәм иң мөһиме, Солтангалиев ягына борылып та карарга теләүче булмас. Ә инде кем дә булса кыюлык күрсәтә икән, андыйлар белән башка урында һәм башка телдә булыр аңлашу…
Залдагы ыгы-зыгыны олы канәгатьлек хисе белән күзәтеп утырган Сталин белән Куйбышевның шул мәлдә гел көтмәгәндә карашлары очрашып куйды. Күз дә кысышмадылар, баш та какмадылар бер-берсенә, үзара көлемсерәүләрен дә сизү мөмкин булмагандыр. Әмма аңлаштылар: «Милли мәсьәлә хәл ителде. Милли дәүләтчелек турында сүз булмаячак бүген. Дистә һәм күп дистә еллар дәвамында чәчәк ату, гармония һәм интернациональ дуслык хакында гына булыр сөйләшүләр…»
Тагын берничә көннән, политик эшчәнлеген дәвам итмәү турындагы имзасын алып, Мирсәет Солтангалиевне иреккә чыгаралар. Әйләнә-тирә яшеллеккә күмелеп утырган 19 июнь иртәсе була бу.
XX
Тәгәрмәч эчендә бертуктаусыз йөгергән тиеннең иреккә чыкканын күргәнегез юкмы?! Кай тарафка атларга, ни эшләргә белмичә, чарасызлыктан бер мәлгә югалып кала ул. Мирсәет Солтангалиев тә үзен нәкъ әнә шундый халәттә хис итте.
Шулай да кеше тиен түгел, аның торган җире, гаиләсе була. Эш урыны, хезмәттәшләре, якын танышлары. Лубянкадан чыккач та, аны-моны уйламастан, Кремльгә таба атлап киткәнлеген абайламады ул үзенең. Сулда «Метрополь» номерлары калды, уңда – Зур театр. Урамда ыгы-зыгы, һәммәсе эшкә ашыга, кабалана. Ә аның ашыгыр җире юк. Башын түбән салындырган да ипле генә атлавын белә. Аяклары Кызыл мәйданга чак алып кереп китмәделәр, авырлык белән генә үз-үзен мәҗбүр итеп, Кремль астындагы бакчага үтте. Кеше-кара күзенә чалынасы килми иде. Тын почмактагы эскәмиягә барып утырды.
Берүзенә ничә вазифа, күпме җаваплы эш башкара иде. Өлгер һәм җитеш кенә… Бер үк вакытта ничәмә-ничә кеше белән очрашырга, күпме мәсьәлә хәл итәргә кирәк була иде аңа. Түземлегең генә җитсен… Әле Казанга, әле Тифлискә, әле Төркестанга, әле Башкортстанга юлга чыгарга кирәк була торган иде. Вакыты гына табылсын…
Кабул итү бүлмәсендә дә көтәләр. Хатлар укылмаган. Ул хатларга җавап биреп тә өлгерергә кирәк. Берсен икенчесе уздыра-уздыра, телефоннар тынгысызлый… Үзәк Комитеттан ашыгыч пакет килгән… Совнаркомга киңәшмәгә өлгерергә…
Башын ике учына салды да күзләрен йомды Мирсәет, һичкая ашыкмый ул бүген. Аны эзләмиләр, шылтыратмыйлар һәм чакыртмыйлар да… Берәүгә дә кирәге калмаган… Ничек аңлатырга, нинди сүзләр белән җиткерергә, авыр… ай-һай авыр иде аның хәле.
Байтак утырды ул шулай. Күзләре Кремльгә кереп-чыгып йөрүчеләрдә булды. Әйтерсең лә аның монда утыруын күреп алырлар да чыгарлар… чакырырлар иде кебек…
Әмма бераздан аңына килде ул һәм үзенә үзе көлке тоелды хәтта: нигә килде соң әле ул монда, ни калган, кемне көтеп утыра?!
Өйгә кайтырга кирәк. Әйе, өйгә! Булса да, үз өендә, гаиләсендә генә көтәләр булыр аны. Кабаланып торып басты да, ашыга-кабалана, Зур таш күпергә таба атлап китеп барды…
Ишекләренә җитеп шакыганда, әллә ашыгудан, әллә чамасыз дулкынланудан сулышына капкан иде аның. «Кем иң элек тавыш бирер?.. Ишекне кем ачар?.. Фатыймамы? Рәсидәме? Әллә Гөлнарымы?..»
Шундый уйлар белән йөрәге җилкенеп торганда, бөтенләй көтелмәгән яктан, түбәннән тавыш ишетелде:
– Иптәш, сезгә кем кирәк? Ул фатирга килмәделәр әле, анда торучы юк!
Гүя чигәсенә китереп суктылар. Тавыш иясен таныды, әмма борылып карый алмады Мирсәет. Баскан җирендә катып калды. «Әнә ничек! Куып чыгарганнар, сөргәннәр. Үзе кайтканны да көтмәгәннәр…» Ике сабыен ике кулына җитәкләп, фатирдан сөрелгән Фатыйманың ни рәвешле чыгып баруын күз алдына китерде ул шунда. Үзе генә түгел, гаиләсе дә әнә нинди түбәнлеккә төшерелгән бит аның…
Тавыш иясе Мирсәетне танымаган булып чыкты: ишек төбендә терәлеп торучыга ачыклык кертергә, яңа хәбәр җиткерергә ашыкты:
– Солтангалиев халык дошманы булып чыккан бит. Атачаклар, ди, аны… Совнарком йортында халык дошманының балаларына урын юк!
Соңгы сүзләрен аеруча канәгатьлек һәм тантана белән әйтте ул. Үзләреннән бер катка түбән яшәүче Бухаринның каенанасы иде бу. Башка сүзем юк, халык дошманын эзләп килүче белән сөйләшеп, тел әрәм итәсем килми дигән сыман, ишекләрен каты ябып кереп китте.
Шул хәлендә Ирзиннар өенә, әбиләренә кайтып керергә базмады Мирсәет. Урам чатында беркадәр икеләнеп торгач, Фатыйманың бу вакытта институтта булу ихтималын искә төшерде ул һәм Көнчыгышны өйрәнү институты урнашкан урамга юл тотты.
Институтка кертмәделәр. Ишек төпләренә сак куелган иде инде ул елларда.
– Миңа чыгарылыш курс студенты Фатыйма Солтангалиева кирәк иде, – дип мөрәҗәгать итте Мирсәет вахтада утыручы юан гәүдәле ханымга.
– Шул гына җитмәгән, мин аларны каян белеп бетерим, – диде хатын, бер дә сөйләшәсе килми генә. Әмма ни сәбәпледер җанланып китте тагы шундук. Мирсәеткә таба борды йөзен: – Кемне сорадың әле?.. Фамилиясен кабатла әле?!
– Фатыйма Солтангалиеваны…
– Абау, – дип, гаҗәпсенүдән зур булып ачылган авызына кулын китерде юан хатын һәм пышылдауга күчте: – Теге, халык дошманы хатынын сорамыйсыңдыр бит?!
«Димәк, хәбәр монда да килеп җиткән…» дигән уй сагайта калды Мирсәетне… Дәшәр сүз таба алмады ул, югалып калды.
– Солтан…галиева дип сорадың бит әле… – дип пышылдады гайбәт сөйләргә форсат чыкканны чамалап өлгергән хатын. – Менә нәрсә: кемне сораганлыгыңны беләсеңме соң син?! Ире төрекләр шпионы икән… Ике хатыны бар, диләр… Төрек һәм татарларның шул инде, хатыннары җидешәр була… Абау, – дип чирканып куйды ул. – Ярый әле институттан кудылар үзен…
Мирсәетнең дәшми-тынмый чыгып китүдән башка чарасы калмаган иде. Турыдан-туры Зур татар тыкрыгына, әбиләренә кайтты бу юлы. Фатыйма ишегалдында бала керләрен бауга элеп йөри иде. Капкадан кереп килүчене күргәч чайкалып китте, кулындагы табак җиргә тәгәрәде, ә үзе, атылып килеп иренең күкрәгенә капланды һәм тын гына, сабыр гына сулкылдап еларга кереште. Ни дияргә, ничек юатырга белмәде аны Мирсәет, аркасыннан сөйде, чәчләреннән сыйпады…
* * *
Солтангалиевнең иреккә чыгуына инде айдан артык вакыт узып бара. Сталинга, кабул итүен үтенеп, өч-дүрт мәртәбә хат белән мөрәҗәгать итте. Әмма алар, суга төшкән сыман, эзсез югала барды: ни уңай, ни тискәре җавап алынмады. Генераль секретарь дәшмәве белән газаплый иде аны.
Күңелдә тынгылык юк. Көннәр буе хуҗалык тирәсендә юк эшне бар итеп йөрүдән тәмам гаҗиз булды. Шаулап, актарылып торган тормыш диңгезеннән аеры яшәүнең һәр сәгате, һәр минуты әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык авыр сынау иде аның өчен. Гүя зур дулкыннар тарафыннан яр читендәге комга чыгарып атылган балык хәлендә иде ул. Анда сугылды, монда бәргәләнде…
Гаиләдәгеләр дә аңлый иде булса кирәк аның хәлен. Шуны тою ир-ат өчен икеләтә авыр…
Көннәрдән бер көнне, ниндидер йомыш белән өйгә килеп кергәч, Фатыйма белән әбисе аңардан ашык-пошык нидер яшерергә керештеләр. Ул югында газета укып утырулары булган икән. Монда ниндидер хикмәт булуын чамалап өлгергән Мирсәет әлеге газетаны күрсәтүләрен үтенде.
Бакса, Казанда чыккан «Кызыл Татарстан» ның яңа килгән саны. Фатих Сәйфи-Казанлы исеме җәлеп итте шундук. Фельетон язган. Анда Мәскәү байлары Ирзиннарның алтынына кызыгып өйләнгән Солтангалиев көлкегә алынган. Үзенә кагылган уйдырмалар – бер хәл, кагылганны кыйныйлар да кыйныйлар инде безнең татар матбугатында, урынсызга яла ягылган Фатыйма һәм аның туганнары Ирзиннар өчен рәнҗеде Мирсәет. Фельетон авторы шул дәрәҗәгә төшкән ки, хәтта Ирзиннарны Себердә советларга каршы контрреволюция хәрәкәтен оештыруда гаепләүгә барып җиткән. Ә чынлыкта советларга каршы сугышу түгел, Ирзиннар нәселенең Уралның аргы тарафына аяк та басканнары юк икән.
Тәҗрибәле журналист Фатих Сәйфи-Казанлыны байтактан һәм яхшы белә иде Мирсәет. Шунысы гаҗәп: әле моннан өч-дүрт айлар чамасы гына элгәре, Казанга соңгы баруында Солтангалиевне үзе эзләп тапкан иде ул. Аның турында зур китап язарга җыенуын хәбәр итеп, шул эшенә хәер-фатиха сорап килгән иде.
– Китап багышларлык эшләр майтарганым юк, вакытыгызны юкка сарыф итмәгез, – дип җавап бирде Мирсәет.
Фатих Сәйфинең әйткәннәре әле дә колакта: «Сез – татар халкының иң зур каһарманы. Тарихта эзсез югалырга дучар ителгән халыкны республикалы – Татарстанлы иттегез! Иң әүвәлге большевик, революционерыбыз безнең. Зур дәүләт җитәкчесе… Сезнең исем Татарстанда гына түгел, ил тарихыңда алтын хәрефләр белән язылырга тиешле…»
Ничек сайравын искә алырга да авыр хәтта. Сүзләре тешкә сыланып тора әле дә. Шул кеше, башкаларга караганда да өлгерлек күрсәтеп, исемеңне, нәселеңне нәҗескә әвәләп чыгарсын әле! Гаҗәпләнмәс җиреңнән гаҗәпләнерсең…
Ул газетага текәлеп уйланып утырган арада, әбисе, юк эшен бар итеп, өйдән үк чыгып киткән. Фатыйма, янәшәдән урын алып, аның иңенә килеп сөялде. Кайнар сулышы килеп бәрелде Мирсәеткә.
– Йә Мирсәет, нишлибез алга таба?..
Тын гына, ипле генә бирелгән сорау иде бу. Әмма Мирсәеткә соңгы араларда бер мизгелгә дә тынгылык бирми торган, төн йокыларын качырган сорау.
Үзе уйлаганы – бер хәл. Бу юлы әлеге сорау аның хатыны Фатыйма авызыннан чыкты. Җавапсыз калырга ярыймы?! Ул да бит инде, башкача түзәр әмәле калмагач, ни чарадан бичара сорый торгандыр.
Күкрәк тутырып сулыш алды Мирсәет һәм, яшь егетләрчә җилкенеп, гайрәтләнеп, аягүрә торып басты.
– Яшибез… Яшибез әле без синең белән, Фатыйма, – диде ул, бар өйне яңгыратып, һәм, җилтерәтеп, хатынын кулларына күтәреп алды. Ташкын булып, көч, җегәр күтәрелүен сизде ул үзендә. – Яшибез, Фатыйма. Кызлар… уллар үстерербез.
– Абау, төшер… Төшер, дим бит. Нишлисең син… Нишләвең бу?! – дип уңайсызланды хатын. – Кая алып барасың син мине?! Кая алып киттең… Җибәр, дим бит…
– Җибәрде юк. Малай кирәк безгә, малай кирәк, Фатыйма, – дип, күтәреп барган көйгә муеннарыннан, колак очларыннан иркәләргә кереште ул аны.
– Әни килеп керсә… Бер-бер кеше күрсә… – дип карышкан атлы булды хатын. Әмма иреннәрен иреннән аера алмады. – И-и тиле…
Ул арада баскыч буйлап икенче катка, аның да түр почмагындагы аулак бүлмәләренә менеп җиткәннәр иде инде…
– Малай кирәк безгә, Фатыйма… Малай…
– Чү инде… Тавышланма… Кеше-кара ишетмәсен…
* * *
Төннәр озын аеруча. Төннәрне уздыруы кыен. Керфек йомылмый, күзгә йокы керми аптырата… Фатыйма һәм балалар йоклап киткәчтен дә, сак кына урыныннан торып, тәрәзә каршысына килеп баса ул. Төнге урам, төнге тыкрыкны күзәтә.
Сирәк-мирәк үтеп йөрүчеләрне искә алмаганда, урам тынып калган. Әмма менә ничәнче төн инде бер үк кеше, бер үк озын кара шәүлә чалына аның күзенә. Куллары кесәдә, атлавы да сәер, алар турыннан үткәндә, һәрчак адымнарын сагайта төшә кебек. Чү, шикләнүе хак түгелме соң?! Әле ун-унбиш минутлар чамасы гына элек ул Мәскәү елгасына таба узган иде, хәзер кире үтеп бара. Адымнары шул ук… Өйгә кайтып барган, кая булса да ашыккан кешегә охшамаган, вакыт үтсенгә йөрүче бу… Таңга кадәр күзәтте Мирсәет һәм ялгышмаган булып чыкты – ул күргәндә генә дә сигез тапкыр ары, сигез тапкыр бире узды теге озын кара шәүлә. Димәк, күзәтәләр… Хат-фәлән яисә чакыру җибәрмәсәләр дә, онытып ук бетермәгәннәр икән үзен. Күзәтәләр… Тик бернәрсә ачык түгел: нигә һәм кемгә кирәк аны шулай күзәтү?.. Урамга чыгып, теге кара шәүләнең үзеннән туктатып сораргамы әллә, ник йөри икән ул төн йокыларын калдырып?..
Әмма алай эшләмәде. Дөньяда ыгы-зыгы бетеп тормас, кайчакта алардан өстенрәк булуың да хәерле дигән фикергә килде. Үз вакытында кайберәүләрнең Зәки Вәлидине почмактан атып үтерү нияте белән йөргәнлекләрен хәтерләде ул. 1920 елда Казанның Лядской бакчасында, төнлә өенә кайтып барган чакта, Татарстан Совнаркомы рәисе булып эшләгән Сәхипгәрәй Сәетгалиевне атып яралауларын искә төшерде…
Дөрес, болар икесе – ике төрле тарих. Беренчесендә Зәки Вәлидидән сәяси дошман буларак котылырга теләсәләр, икенче очрак катлаулырак. Әлеге эшне ГПУ хезмәткәре Вадим Лукашев, ышанычлы сердәш санап, әле 1920 елда ук Мирсәеткә үзе сөйләгән иде: Сәетгалиевкә һөҗүм Сталинның үз әмере белән эшләнгән була. «Татарларны үзара маңгайга-маңгай чәкештереп алганда зыян итмәс. Юкса артык күпне беләләр, күпне күрәләр… Аларда гына Октябрь революциясенә кадәрге большевиклар бар, янәсе», – дип, Сталинның үз сүзләрен китереп сөйләгән иде әлеге ГПУ хезмәткәре. Сәетгалиевне җиңелчә яралау була максат. Аннары инде үзенең сәяси көндәшләрен нишләтергә икәнлекне ул үзе белер. Чынлап та, шуннан соң Юныс Вәлидов, Микъдат Борындыков кебек бер төркем җаваплы хезмәткәрләр, кулга алынып, байтак газап чигәләр бит…
Лукашев сөйләгәннәр дөрес булса, Сталин үз максатына иреште кебек. Чөнки Татарстан игълан ителгән көннән башлап республиканың партия һәм совет хезмәткәрләре арасында үзара ыгы-зыгының тынып торганы юк. «Суллар» «уңнар» белән булыша; «уңнар» «суллар» белән дигәндәй…
Өй каршысында әлеге дә баягы кара шәүлә йөренгән чор иде. Көннәрнең берендә, Мирсәетне сорап, күрше-тирәдә генә яшәгән Зәки агай керде аларга. Ул тире иләп, тун тегеп көн күрә иде бугай. Җитди йомышы булуын хәбәр итте. Икәүдән-икәү генә бакчадагы аулак урынга чыгып утырдылар.
– Йомыш дип… минем үз йомышым түгел инде ул, – дип, тартыныбрак сөйләргә кереште агай. – Минем якыннан белешкән танышым хәбәр итәргә кушты. Шәфиев аның фамилиясе. Ул Төркия илчелегендә хезмәт итә. Менә шул, Мирсәет энем, синең белән Төркия илчесенең очрашырга теләвен әйтте.
Көтелмәгән тәкъдим иде, әлбәттә. Әмма бу юлы аның чираттагы провокация булу ихтималы бик кечкенә. Чөнки Зәки агай ышанмаслык кеше түгел. Бу бер булса, икенчедән, Шәфиев фамилияле татарның Төркия илчелегендә эшләве шулай ук мәгълүм иде Мирсәеткә. Анысы да кыек эшкә катнашмаячак.
– Илче үземе? – дип кайтарып сорады Мирсәет.
– Әйе, үзе, диде…
– Кайда?
– Ризалашсаң, минем фатирда булыр ул очрашу.Җомга көн, иртәнге тугызда…
– Килештек, – диде Мирсәет, ике уйлап тормастан. Үзенең әле кемгәдер кирәк булуы, үзе белән кемнеңдер кызыксынуы мавыктырган иде аны.
Җомга көн иртәсендә, сәгать тугыз тулып килгәндә, килешенгәнчә, Зәки агай Вәлиевләр фатирында иде Мирсәет. Әмма элемтәче функциясен үтәгән Шәфиев ялгышкан булып чыкты, илче чит ил вәкилләрен бары тик үз илчелегендә генә кабул итә ала икән. Капка төбендә торган җигүле ат Солтангалиевне алырга килгән булып чыкты.
Башта икеләнә калса да, тәвәккәлләргә булды Мирсәет. Артыннан күзәтүче оешмаларга мәгълүм булса булыр. Кызыксына икән, әйдә, Сталинга да җиткерсеннәр, Ватанына хыянәт итәргә җыенмый ич ул. Илчелеккә юл тотты. Очрашуның шунда билгеләнүе хәерлерәктер дә әле. Чөнки илчелек – рәсми урын.
Очрашу Төркиянең СССРдагы илчесе Мохтар бәй белән икәүдән-икәү генә күзгә-күз шартларында узды. Чәй эчеп, хәл белешеп алганнан соң, җитди сүзне Мохтар бәй үзе башлады.
– Мирсәет әфәнде, – диде ул, иң якын танышына мөрәҗәгать иткән сыман, җылы итеп. – Үзегезгә һәм гаиләгезгә килгән бәхетсезлек – кулга алынуыгыз белән бәйле борчуларыгызны уртаклашырга рөхсәт итегез.
– Рәхмәт, Мохтар бәй. Сез һәрчак шулай игътибарлы булдыгыз.
– Төркиядә, Мирсәет әфәнде, сезнең хакта яхшы беләләр… Кулга алынуыгыз турында мәгълүм булгач та, матбугат битләрендә берөзлексез язып тордылар… Советлар илчелеге каршында, азат ителүегезне таләп итеп, пикетлар да оештырылган дип ишеттек. Студентлар зур активлык күрсәтте.
– Бу хәбәрегез өчен дә рәхмәт, Мохтар бәй. Төрек кардәшләргә минем тәшәккүрләремне җиткерерсез дип уйлыйм.
– Һичшиксез, җиткерербез.
– Әмма, – дип уйлана калды Солтангалиев. Әйтергәме-әйтмәскәме дип икеләнә калды. – Миңа бигүк аңлашылып җитми бит әле бу. Беренчедән, минем Төркиядә, гомумән, булганым юк. Икенчедән, большевикмын. Белүемчә, төрекләр бигүк өнәп бетермиләр коммунистларны.
Җанланып китте Мохтар бәй, рәхәтләнеп елмаеп куйды:
– Алай икән… Инде мине тыңлагыз, Мирсәет әфәнде. Иң элек шуны искәртим: төрекләр коммунистны коммунист булганнары өчен түгел, фирка ихтыяҗын милләт вә халык мәнфәгатьләреннән өстен куйганы өчен сөймәс.
Мирсәеткә бу ошамады, билгеле. Кабаланып, каршы төшәргә ашыкты ул.
– Гафу итегез, әфәндем!.. Сез большевиклар турында хата фикердә икәнсез… Мин һичкайчан үзем өчен яшәгән кеше түгел.
– Әвәт, әвәт, – дип, әледән-әле хуплап утырган Мохтар бәй кара мыеклары астыннан рәхәтләнеп елмаеп куйды. – Нәкъ өстенә бастың. Үзең өчен түгел, халкың өчен борчылганга чыгардылар да инде үзеңне фиркадән. Син коммунист түгел!
Мирсәет аңарга кушылып елмая алмады, әлбәттә. Ул чынлап ияләнә алмый иде үзенең халәтенә. Әйтер сүз тапмады.
Мохтар бәйнең дә максаты партия хакында бәхәс кузгату булмагандыр.
– Сәясәт хакында сөйләшмик әлегә, – диде, тыныч һәм ипле итеп. – Сезне Төркиядә белү-белмәү турында бара иде бит әле сүз. Төрекләр адәмне мәсләгеннән әүвәл кылган эше белән бәһаләр. Сез – Совет җөмһүриятендә иң югары урын алып торган төрки кардәшебез безнең. Бу – бер. Икенчедән, безнең газиз туганнарыбыз булган Казан төрекләренең милли дәүләтчелеген торгызу юлында кылган эшләрегез дә безгә яхшы мәгълүм. Өченчедән, Төркиядә сезнең шәхси дусларыгыз да байтак…
Мирсәет түземсезләнеп сорап куйды:
– Кемнәр ул? Кемнәр?..
– Иң элек Мостафа Кемаль пашаның ышанычлы ярдәмчеләреннән булган зыялыларыбыз Йосыф әфәнде Акчура һәм Садри әфәнде Максудилар.
– Татарлар ич алар, – дип әйтми түзә алмады. Түземсезлеге өчен үзенә дә уңайсыз булып китте.
Бу сорауга елмаю белән генә җавап кайтарды илче.
– Һәммәбез төркиләрдер иң элек… Акчура һәм Максуди әфәнделәрне санадык. Инде дә килеп, бөтен төрек кавеменең күренекле фикер иясе һәм шагыйре Зыя Гөкальпне искә алыйк. Сезнең Зыя әфәнде белән хат алышуыгыз безгә яхшы мәгълүм. Истанбул студентлары даирәсендә Солтангалиев атын таныткан кеше дә Зыя әфәнде Гөкальп булыр… Дәвам итимме тагы да? – дип, канәгать елмаеп алды Мохтар бәй.
– Теләсәгез дә таба алмассыз бүтән.
– Ялгышасыз, Мирсәет әфәнде… Теге яисә бу халыкның хөрмәтенә лаек булу өчен, гомумән, ул илдә яшәү яисә булып кайту шарт түгел. Игелек җирдә ятмас, ди безнең төрек халкы. Сезнең якыннан аралашкан һәм үзегезгә мең рәхмәтле булган танышларыгыз тагы да бар әле Төркиядә. Аз түгел, меңәрләгән алар. Германиядән Мәскәү аша кайткан төрек әсирләрен оныттыгызмыни?!
Җанланып, яктырып китте Мирсәет. Чынлап та, оныта язган ич ул аларны. Юк, аз түгел икән ич аның Төркиядә танышлары.
Канәгать кеткелдәп куйды Мохтар бәй.
– Ә алар сезне рәхмәт хисләре белән искә ала. Улларына Мирсәет яисә Солтангали дип ат кушканнары да байтак, белүемчә…
– Алай икән, – дию белән чикләнде Мирсәет. Үз вакытында Сталин бүләк иткән алтын сәгатенә күз төшереп алды.
Илченең дә вакыты чамалы булуы ихтимал… Чү, әнә үзе төп мәсьәләгә күчәргә җыена түгелме?!
– Алга таба, Мирсәет әфәнде, нишләргә җыенасыз инде? – дип соравы юкка булмаса кирәк.
– Төп максатым – партия сафларына әйләнеп кайту һәм халыкка хезмәтемне дәвам итү…
– Өметләнәсезме?! – диде Мохтар бәй, аның күзләренә туры текәлеп.
– Өметләнәм һәм ышанам…
Мирсәетнең бу сүзләреннән соң илчегә сүзен дәвам итү, тәкъдимен белгертү җиңел булмагандыр.
– Сезнең алга таба язмышыгыз өчен, гомерегез өчен борчылу бар бездә. Шул борчу үзегезне илчелеккә чакырырга мәҗбүр итте…
Аның үзендә дә бар иде шул андый борчу. Йокысыз төннәр, икеләнүләр… Һәм төнге кара шәүләләр… Әмма барын да сөйләп кенә булмый.
– Нәрсә, Төркиягә качарга тәкъдим итәсезме? – дип, турыдан-туры мөрәҗәгать итте ул Мохтар бәйгә.
– Әйткәнемчә, Төркиядә сезне төрекләрнең дусты буларак беләләр. СССР белән Төркия арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырылуда сезнең өлеш хәлиткеч булды. Болар онытылмый! Кирәк тапсагыз, Төркиянең ишекләре Мирсәет Солтангалиев өчен һәрчак ачык булыр. Телисез икән, бүген яисә иртәгә үк табылыр андый мөмкинлек.
– Рәхмәт, Мохтар бәй!.. Ихлас кайгыртуыгыз өчен рәхмәт…
Уйга калды Мирсәет: алда ни көтә икән үзен?! Калган гомерен өй һәм хуҗалык тирәсендә йомыш үтәп кенә үткәрә алмас бит ул. Әле яңа гына утызны тутырган ир-атка алай яшәү мөмкин түгел.
Аның дәшми торуын, тукталып калуын илче үзенчә бәяләде булса кирәк.
– Ризалык биргән тәкъдирдә, Төркиядә үзегез һәм гаиләгезнең бәхетле яшәве өчен бөтен шартлар да тудырылыр, Мирсәет әфәнде. Әмма хәзер үк искәртергә кирәк саныйм: нәни генә ике шартыбыз булыр… Беренчесе, – коммунист буларак, Төркиядә сәяси эш алып бармау, сәясәткә катнашмау… Икенчесе – Советлар Россиясенә каршы эш алып бармау. Чөнки моның ике ил арасындагы тату күршелек мөнәсәбәтләренә зыян китерүе ихтимал. Шулар белән килешсәгез, бары да үз ихтыярыгызда дип саный аласыз.
– Рәхмәт, Мохтар бәй, – дию белән чикләнде Мирсәет. – Минем әлегә һичкайда китәргә җыенганым юк. Әйткәнемчә, халкыма файдалы күп эшләр башкарасым бар. Тәкъдим өчен Төркия хөкүмәтенә һәм төрек туганнарыма рәхмәт хисләремне җиткерерсез дип ышанам.
Илче үзе дә соң чиктә башка җавап көтмәгән иде булса кирәк.
– Ихтыярыгыз, Мирсәет әфәнде… Ихтыярыгыз… – дигән сүзе белән чикләнеп калды. – Үзегез беләсездер…
Мохтар бәй, әңгәмәне тәмамланганга санап, янә чәй тәкъдим итте аңарга. Нәкъ шул мәлдә Мирсәетнең хәтерендә онытыла язган бер вакыйга калкынып куйды: XII съездның милли секциясендә хәлиткеч бәхәсләр булырга тиешле 25 апрель иртәсендә, күпер аша чыгып барганда, таныш түгел бер агай, туктатып, аңа фикер алышуларда катнашмаска, Төркия посолы Мохтар бәйгә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән иде. «Мохтар бәй чакырды», – дип тә әйтте түгелме әле… Үткән эш булса да, шуны сорап карарга булды Мирсәет.
– Андый хәлнең булганы юк, – дип җавап кайтарды илче. Ул да түгел, капылт кына нидер хәтерләп, телефон аша үзенең ярдәмчесен дәштереп алды.
– Әхмәт, – дип мөрәҗәгать итте ул керүчегә. – Язуларыңны кара әле. Теге кара машина тәүлек буенча кайчан саклады безнең капканы?
Кулындагы дәфтәр битләрен бармагы белән ике-өч тапкыр гына артка чигерде Әхмәт һәм әйтеп бирде:
– Әфәндем!.. Илчелек капкасын 25 һәм 26 апрель көннәрендә күзәттеләр. Бер түгел, ике машина белән иде алар. Берсе – уң тарафта, икенчесе капкадан сул тарафта иде.
– Рәхмәт, Әхмәт! Китә аласың, – диде илче һәм, Мирсәеткә таба борылып, башын серле генә чайкап куйды: – Әнә кайчан кулга алырга җыенган булганнар үзеңне!
– Аңлашылды, – диде Мирсәет һәм чәй өчен, җылы сүз, тәкъдимнәр өчен рәхмәтле булуын янә бер мәртәбә белгертеп хушлашырга ашыкты.
Төркия республикасы илчелегенең капкасынача аны Мохтар бәй үзе озата чыкты.
* * *
Сентябрьгә керделәр. Рәсидә икенче класс укучысы иде инде. Үзе гадәтләнгән балалар белән укысын дип, аны элгәреге мәктәбенә йөртергә булдылар. Гаиләнең матди хәле шактый кыенлашып килүгә дә карамастан, Мирсәетнең әле даими эшләгән урыны юк. Татар язучыларын рус теленә тәрҗемә итеп, аннан-моннан килгән гонорарлар хисабына очын очка ялгап барган көннәре.
Һәр көн иртән Рәсидәне мәктәпкә озату һәм дәресләре тәмамланган вакытта каршы барып алу Мирсәет вазифасы инде хәзер. Бу уку елында Рәсидә махсус музыка мәктәбенең дә өченче классына барырга тиешле иде. «Биш» ле билгеләренә генә укыган кызның музыкаль сәләтен мактап бетерә алмыйлар. Әмма нишлисең, яңа уку елында музыка мәктәбе укучылары исемлегендә Солтангалиева фамилиясенә урын табылмаган булып чыкты.
Сентябрьнең беренче атнасы тәмамланмаган иде әле. Рәсидәне мәктәптә калдырып, Мәскәү елгасы буйлап уйга бирелеп, тын гына атлап кайтып килгәндә, кемдер аңа исеме белән дәште.
– Кемне күрәм, Солтангалиев иптәш, сез түгелме соң бу?..
Күтәрелеп караса, ни күрсен: Сталинның шәхси секретаре Товстуха белән очрашканнар икән. Тегенең ашыгып-кабаланып эшкә барышы. Җылы гына күрештеләр, берни булмагандай хәл белештеләр һәм, инде аерылышырга чират җитеп килгәндә, әллә болай сүз булсынга, әллә ихластан сорап куйды Товстуха:
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.