Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 29 (всего у книги 36 страниц)
– Нигә күренмисең? Нигә Үзәк Комитетка бер дә килмисең?
– Ә мине көтәләрме анда? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды Мирсәет.
– Кил син… Мин беләм: Сталин сине кире какмас, кабул итәр, – диде Товстуха һәм ничек көтмәгәндә килеп чыккан булса, шул рәвешле үк ашыгып китеп тә барды.
Товстуха китте, югалды. Бәлки, ул аны шундук оныткандыр да. Ә Мирсәетнең күңелендә ул, үзе дә уйламастан, менә сүнәм, менә сүнәм дип янган утка май өстәп китте.
Бер көн түзде. Икене түзде. Әмма артык булдыра алмады: Мәскәүгә республика йомышлары белән килеп чыккан Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе Рәүф Сабировтан Товстуханы күреп сөйләшүен үтенде…
Шул ук кичне Рәүф Сабиров аңа шатлыклы хәбәр китерде. Иртәгесен, төштән соң сәгать дүрттә аны Сталин кабул итәчәк.
Билгеләнгән сәгатьтә үк Солтангалиевне Генераль секретарь кабинетына чакырдылар. Очрашу икәүдән-икәү генә булды. Гадәттәгечә, кул биреп күрештеләр. Үзенең гадәттәге урынына килеп утырды Мирсәет. Сталин, гадәттәгечә, төребкәсенә тәмәке дыңгычларга кереште. Барысы да таныш, барысы да гадәттәгечә иде Мирсәет өчен. Берни үзгәрмәгән… Әмма ул үзе генә башка. Милләтләр эше буенча халык комиссариатының җаваплы хезмәткәре дә түгел, Федераль җир комитеты рәисе дә түгел. Мөселман социалистлары комитеты да, йөзәр меңлек гаскәре булган Үзәк мөселман комиссариаты да тормый аның артында. Кем ул?! Партия әгъзасы да түгел… Хәтта эшләгән урыны да юк.
Боларның һәммәсен, аның үзеннән бигрәк, Сталин белә, әлбәттә.
– Йә, ничек яшисең, хәлләр ничек, Солтангалиев иптәш? – дип, үзенең һәр сүзеннән бер тәм табып сорап куйды шунда Сталин.
– Күргәнегезчә, сау-сәламәт, иптәш Сталин. Зарланмыйм әлегә…
Гадәтенчә тыныч һәм ипле, үз дәрәҗәсен белеп җавап бирде Мирсәет. Бар нәрсәдән элек сер бирүдән, үзенең кыен хәлен күрсәтүдән сакланды.
Сталинга аның үзен шулай тотуы ошамады кебек. Сыгылып төшкән, канатлары салынган Солтангалиевне күрәсе килгәндер.
– Нинди йомыш китерде үзеңне? – дип сорап куйды ул, шул канәгатьсезлеген яшерә алмыйча. Соры карашы белән Мирсәетнең күзләренә текәлгән, аның күзләрен боргычлый.
– Үземне партия әгъзасы итеп хис итәм, иптәш Сталин. Рәсми рәвештә дә коммунистлар сафына кайтаруыгызны үтенәм.
– Менә ничек?! – дип гаҗәпләнгән атлы булды Генераль секретарь.
Махсус суза иде ул җавабын. Махсус көттерүе, махсус газаплавы Мирсәетне. Аның өчен берни түгел ич дәшми тору. Ә көткән кешегә һәр мизгел – җан җәрәхәте…
Урыныннан торып, ишекле-түрле йөренеп килде Сталин. Аннан, тәрәзә каршысына барып, озак кына урамга карап торды. Берөзлексез төребкәсен имде. Бүлмәдә тынлык утырып торды, озын-озак тынлык… Ниһаять, борылып килде. Урынына утырды. Ипле генә һәр иҗеккә басым ясап аңлатырга кереште:
– Партия бер урамнан икенчесенә үтеп йөри торган тыкрык түгел. Син моны яхшы беләсең, Солтангалиев. Шулай бит?!
«Беләм, иптәш Сталин» дигән сүз сорала иде аңардан, һәм ул аны әйтте, авырсынмады.
Әмма Генераль секретарь янә тукталып калды. Тагы сынады аның түземлеген. Ләкин бу юлы урыныннан торып мәшәкатьләнмәде.
– Ничә тапкыр якладым… Ничә тапкыр гафу иттем үзеңне, – дип, бишектә бала тирбәткәндәгедәй бер ритм белән дәвам итте, ниһаять. – Бу очракта да мөмкин булганның барын эшләргә тырышырмын… Хәтта мөмкин булмаганын да!
– Гаризам язылган, иптәш Сталин, – дип, кесәсенә үрелде Мирсәет.
Сталин гариза турында ишетергә дә теләмәде:
– Кирәкми!.. Гаризаны, ким дигәндә, тагы бер елдан язарсың! Ә хәзер… – Янә озак кына көттерүдән тәм табып дәшми торды ул. Төребкәсен имде… – Хәзергә син болай эшлә: «Правда» га үзеңнең ялгышларыңны танып һәм милләт мәсьәләсендәге тайпылуларны ачы фаш итеп, бер зур мәкалә яз. Сталин өчен түгел, башкалар өчен кирәк бу. Сталин сине яклады һәм Сталин сине яклар да! Ташламас.
– Ярар, мин уйлап карармын, иптәш Сталин.
– Монда уйлыйсы юк, гаебеңне танырга гына кала… Партия каршындагы хаталардан баш тартырга.
Түзмәде Мирсәет, дәшми кала алмады. Сталин, махсус «гаеп», «хата» дигән сүзләргә басым ясап, аның мин-минлегендә уйный иде.
– Иптәш Сталин, – дип, башын югары күтәрде ул капылт кына. – Сез миңа авыр, булдыра алмас дәрәҗәдә авыр бурыч йөклисез. Әйткәнем бар иде. Тагы бер мәртәбә кабатлыйм. Аңлатыгыз: партия һәм Совет хөкүмәте каршысында минем нинди гаебем бар?!
– Гаепсез икәнлегеңне үзең исбат ит! Беләм: ул эшне башкарып чыгу җиңел түгел.
– Юк гаепне бар итеп булмый, иптәш Сталин.
– Табарга тырыш!
– Соң чиктә «намус» дигән төшенчә бар, иптәш Сталин. Партиягә, иманыма хыянәт иткәнмен икән…
Кулын гына селтәде Сталин, ишетергә теләмәде:
– Сөйләмә намус турында. Намустан ботка куермый. Син үзегезнең татар милләтчеләрен фаш ит. Башкортларны, төркестанлыларны, кырымлыларны…
– Дәвам итмәгез, иптәш Сталин. Беләм: сез һәммә төркиләрне санап чыгарга әзер. Төркиләрдән һәрчак гаеп-кыек эзләдегез.
– Башны кискәндә, чәчем әрәм була дип еламыйлар, иптәш Солтангалиев. Уйланыгыз, ихтыярыгыз! Сезгә кирәк! Сез сорыйсыз кебек…
– Иптәш Сталин, – дип, үз-үзен кая куярга белми урыныннан сикереп торды Мирсәет, сүзләре теш арасыннан чыкты. – Мәрхәмәт хисенең ни икәнлеген дә белмисез, ахры, сез?
– Беләм. Ник белмәскә, этләр газаплана ул авыру белән.
Сөйләшү барып чыкмады. Мирсәет өчен көн кебек ачык иде инде бу. Үзе өчен күптән таныш булган дорфа гыйбарәләрдән башканы ишетмәячәк бүген. Генераль секретарьның кәефе кырылды, чөнки үз дигәнчә очлап чыга алмады бу әңгәмәне. Сынмаган булып чыкты Солтангалиев, ялгыз камерада ай ярым утырып та баш ияргә өйрәтмәгәннәр үзен!.. Иртәрәк чыгарганнар иреккә.
– Мин сезгә гариза белән килгән идем, – дип кабатлады Мирсәет.
Сталин да тынычлана төште шунда. Кайчан һөҗүм итәргә, кайчан чигенергә икәнлекне яхшы белә ул.
– Бүген үк хәл итү мөмкин түгел, – диде ул, ниһаять, аталарча кайгыртучан сөйләшүгә күчеп. – Эшлә! Үзеңне күрсәт! Бер елдан әйләнеп кайтырбыз бу мәсьәләгә.
Шуның белән хушлаштылар… Сталин Кремльдә, патша сараенда калды, Солтангалиев, Мәскәү елгасының аръягына чыгып, пычрак тар урамнар аша Зур Татар тыкрыгына юл тотты.
XXI
Тын гына, талгын гына аккан тормышның да кинәт балкып алган, җанга җылы биреп, күңелне яктырткан сәхифәләре була. 1924 елның язында Фатыймасы Мирсәеткә малай алып кайтты. Гаилә өчен, аеруча әти кеше өчен, моның нинди бәхетле сәгать булуын аңлатып тору кирәкме икән?! Ике кыздан соң туган, көтеп алынган ул… Мирсәеттән – зәңгәр күзләр, әнисеннән кара бөдрә чәч алган малайга Морат дип исем куштылар.
Мирсәет Солтангалиевнең иңнәренә пар канат үсеп чыккан кебек булды. Шул көннәрдә генә Фатих Әмирханнан хат алган иде. Күренекле әдип аңарга нык булырга, күңел төшенкелегенә бирелмәскә киңәш иткән һәм, матди хәлен кайгыртудан булса кирәк, аңардан Гослитиздатта чыгарга тиешле татар хикәяләре антологиясенә үзенең берничә хикәясен тәрҗемә итеп бирүен дә үтенгән. Шул рәвешле, илнең әле бер, әле икенче почмагыннан, сирәк булса да, хәленә кереп язылган җылы хат һәм хәбәрләр килеп тора.
– Яшибез болай булгач… Яшибез икән! – диде ул, Фатыймасын кочаклап.
Хатынның тулы иреннәрендә, күзләрендә тыйнак, әмма өмет сирпеп торган елмаю төсмерләнде.
– Яшибез, әлбәттә. Юкка бетеренәсең син, атасы, – дип, иренең әллә кай арада чал кергән чигә чәчләреннән сыйпап куйды ул.
– Яшибез, Фатыйма… Аякка басабыз, боерган булса…
– И-и хыялый… – диде Фатыйма. Башка һични әйтмәде. Бу – аның ихластан, яратканда гына әйтә торган сүзе.
Малай үстерәбез дип очынып йөргән ата өчен вакыт та тизрәк үтә хәзер. Анда-санда ул Сталинның шәхси секретарьлары Товстуха яки Мехлис белән хәбәрләшеп тора. Тегеләр җылы сүзләр җиткерәләр, һәммәсе дә яхшы булыр дип вәгъдә итәләр. Милли республика вәкилләре белән уздырган киңәшмә вакытында Сталин үзе дә, сүз иярә сүз чыгып: «Солтангалиев кайтам ди әнә партиягә. Кайта калса, күрмәгәнегезне күрсәтер әле ул сезгә», – дип әйткән, имеш.
Килешенгән бер ел тулырга күп тә калмый инде. Иң элек ул, партия сафларына кире әйләнеп кайтырга әзер булуын белгертеп, Сталинга хат язды. «Правда» га мәкалә яза алмавы өчен гафу үтенде. Үз вакытында «кайбер хаталануларым булган тәкъдирдә дә, алар бүгенге көн өчен ул кадәр әһәмиятле түгелдер дип белдем» диде ул хатында. Җил тегермәне белән көрәшкән атлы булып, юк гаебен бар итеп, башкаларны гаепләп, мәкалә язарга кулы күтәрелмәде.
Сталин, Солтангалиевнең хатын алган көнне үк, Мехлис аша аңа хәбәр җибәрә: «Үзәк контроль комиссиясенә мөрәҗәгать итә ала дип саныйм. И. Сталин. Август, 1924».
Сентябрь ахырларында исә Сталин аны янә кабул итә. Бергә эшләгән елларын уйнап-көлеп искә алып утыралар бу юлы. Якын дустына сер уртаклашкандай, Троцкийдан зарланып ала Генераль секретарь һәм, аерылышкан чакта Солтангалиевкә кул биреп, аны партиядә торгызу эшен ашыктырырга вәгъдә итә. Канатланып, очынып чыга Мирсәет…
Әмма күп тә үтми, Ярославскийга махсус йомыш куша Генераль секретарь: «Шкирятовка шуны җиткер. Солтангалиев мәсьәләсен караганда онытмасын – әйткән күрсәтмәләрем үз көчендә кала. И. Сталин. Ноябрь, 1924».
Солтангалиевнең кабат партиягә әйләнеп кайту турындагы гаризасы 1924 ел декабренең унбишенче көнендә ЦККның (Үзәк контроль комиссиясе) Президиум утырышында карала.
Ике ярым биткә сузылган гаризаны укып газапланмыйлар. Петерс алдан ук кәгазьгә суктырылган Президиум карарын укый: «Партиядән читтә торган дәвердә үзенең җитди хаталарын танымавы һәм шул хаталары турында матбугат битләрендә язып чыкмавы сәбәпле, Солтангалиевнең партиядә торгызылу турындагы гаризасын кире карарга». Каршылар бармы? Юк! Карар бертавыштан раслана.
Шушы көнне зур өметләр белән көтеп алган кеше язмышы шул рәвешле җиңел генә хәл ителә дә куя.
Партиядән чыгарылу хәбәрен ишетү дә ул дәрәҗәдә авыр тәэсир ясамаган кебек иде аңа… Димәк, өмет өзелде…
* * *
«Солтангалиевнең гаризасы кире кагылган» дигән хәбәр милли төбәкләргә яшен тизлеге белән тарала. Әлбәттә, иң элек ул Казанга барып җиткәндер. Чөнки нәкъ менә Казанда аны фаш итүнең яңа кампаниясе башланып китә: «кызыл матбугат» та журналистлар, берсе икенчесен уздырып, аны фаш итәләр.
Кайчандыр, ниндидер уңай белән кемнедер үпкәләткән булса, иң элек шулар бирә кирәген. Аннары үзе белән аралашып, дустанә яшәгән якыннарының берише тотына. Отышлы тема чөнки! Солтангалиевне аяк астына салып таптамый, эттән алып эткә салмый торып, яхшы исем, дәрәҗәгә ирешәм димә. (Кызганычка каршы, минем өчен бик тә таныш күренеш бу. Ул еллардан тулы бер дәвер вакыт узган югыйсә. Әмма милиция хезмәткәрләре генә түгел, татар журналисты һәм татар язучысы да, баксаң, һаман шул ук икән бит. «Фасс…» диюче генә булсын, өерләре белән өскә ташланырга әзерләр – туксанынчы еллар ахырында һәм яңа гасыр башында миңа үземә дә аз кичерергә насыйп булмады ул нахак гаеп һәм сүзләрне. Нинди генә ярлык такмадылар… Илдә егерменче-утызынчы еллар булмавы гына коткарды дип дога кылырга кала. – Авт.) Үз вакытында Мирсәетнең ярдәме белән мәйданга чыккан Салих Атнагуловның «Эшче» газетасындагы мәкаләләрен уку аеруча авыр була. Ә инде Галимҗан Ибраһимовның «Кара маяклар…»ы башка тондырылган күсәктән ким түгел.
Аның әдәби тәрҗемәләрен әлегәчә яратып кабул иткән Үзәк нәшриятлар да арка белән борылалар. Җирле куштаннар турында әйтеп тә торган юк инде. Мирсәетнең гаилә тәрбиялисе, өч бала үстерәсе бар. Хатыны да эшкә урнаша алмый газаплана. Дус-ишләрдән җыелган бурычлар бугаздан кыса… Балаларын, хатынын кеше арасында ким-хур итәсе килми. Гадәтләнмәгән. Кая барса, үзен таныйлар. Артыннан бармак төртеп-төртеп күрсәтеп калалар… «Әнә-әнә, күрәсезме, контрреволюционер үтеп бара!» дигән сүзләрне көненә ничәшәр мәртәбә ишетә икән ул?! Аеруча авыр иде шул «контрреволюционер» ярлыгын күтәреп йөрү. Нинди контрреволюционер булсын соң ул! Партиягә яисә революциягә каршы нидер эшләү турында ялгышып бер уйлап караганы булса икән! Гомере буе революция өчен җан атып яшәде, туган халкын, һәммә кешеләрне бәхетле итәчәк җәмгыять турында хыялланды…
«Нишләргә?!» Бу сорау беренче кат кына килеп басмагандыр аның каршысына. Моңа кадәр дә җиңел булмады. Кая барырга, ни кылырга белми изаланган чаклары байтак иде, яшерен-батырын түгел. Әмма бу бөтенләй башка. Берәүнең дә башкайларына төшә күрмәсен ул халәт!
Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, ул да түгел, Казаннан чәчне үрә торгызырдай хәбәрләр килә башлады: Татарстанның җир эшләре халык комиссары Юныс Вәлиди эшеннән алынган һәм җирле оешма тарафыннан партиядән чыгарылган. Теге елларда республика халкын ачлыктан коткару максаты белән кылган тәвәккәллекләре өчен хөкемгә дә тартылачак икән…
Революцион эшчәнлеге өчен патша сөргеннәрен кичкән, Октябрьдән үк большевиклар партиясе әгъзасы Исхак Казаков та эшеннән алынган һәм партиядән чыгарылган. Ул Татсовнарком рәисе урынбасары булып эшли иде.
Болар белән генә тәмамланса бер хәл. Аяз көндә яшен яшьнәдемени – Татсовнарком рәисе Кәшшаф Мохтаров эшеннән төшерелгән. Татарстан Үзәк Башкарма комитеты (Тат. ЦИК) рәисе Рәүф Сабиров та шундый ук язмышка дучар ителгән. Республиканың күренекле җитәкчеләре Гариф Җанбаев, Гасыйм Мансуров, Мулланур Вахитовның агасы Нәбиулла Вахитов һәм башкалар җаваплы эшләреннән алынган. Татарстан республикасы җитәкчелегендә кемне файдаланырга уйлыйлар – һич аңлашылмый. Үз сүзе, үз йөзе булган күзгә күренерлек җитәкче булды исә, ул эштән алынган. Татар коммунистларыннан тәҗрибәле иптәшләр калмады да диярлек инде. Ни өчен бу шулай?! Татар кадрлары белән уйнау кемгә кирәк?.. Югыйсә республиканың икътисади хәле күзгә күренеп күтәрелә иде соңгы елларда, күпләр өчен үрнәк булып тора. Кемнең дә булса эчен шул пошырамы әллә?!
Хикмәт татарлыкта гынамы икән?! Кырымда юстиция халык комиссары Исмәгыйль Фирдәвес төшерелгән, Башкортстанда – Мәгариф эшләре халык комиссары Әдһәмов. Турар Рыскулов (казах), Фәйзулла Ходжаев (үзбәк), Нариман Нариманов (азәрбайҗан), Буду Мдивани (грузин) – берсенә дә тынгылык күрсәтмиләр. Баксаң, эзәрлекләү, аяк чалу һәм юкка чыгару машинасы һичкайда тик тормый икән.
Эштән алынган, тыныч яшәү өчен шартлары калмаган күренекле бу затлар үз төбәкләрендә чиләнәләр-чиләнәләр дә соң чиктә, бер җаннарына урын эзләп, Мәскәүгә килеп чыгалар. Монда, бәлки, Үзәк Комитет аңлар… Аңламыйлар шул!.. Язмыш уртаклыгы Солтангалиев янына тарта үзләрен, аның янына кагылалар. «Партия танымаслык булып үзгәрә», «Социализм түгел, госкапитализм төзиләр түгелме…», «Илдә яңа патша пәйда булды…», «Дөнья революциясе турындагы сүзләр онытылды…», «Партиянең милли политикасы сүздә генә булып чыкты» кебек фикерләр кабатлана берөзлексез, һәммәсенең телендә шул. Ә газеталар, сүз берләшкән сыман, берсен икенчесе уздыра-уздыра, җиңүләрдән җиңүләргә илтүче партия һәм аның Генераль секретаре иптәш Сталин турында язалар. Халыкның тамагы туйганы юк әле, өсте бөтен түгел. Шуңа да карамастан социализмның «дөньякүләм уңышларга ирешүе» телдән төшми.
Юк, бәхетле киләчәкне ул мондый итеп күз алдына китерми иде. Нариманов та, Мдивани һәм Рыскуловлар да шул ук фикердә икән бит. Бәлки, алар ялгыша торгандыр?.. Алай дисәң, нинди әзерлекле кеше, татарча әйтсәң, бөтенләй башка камырдан изелгән Троцкий да әнә үзенең шик-шөбһәләрен, борчуларын ачыктан-ачык белгертергә җөрьәт иткән. «Партия күз алдында үзгәрә, термидор күренеше барлыкка килде…» – дип язган ул да.
Кызганыч, Ленин вафат булды. Ильич белән гүя Мирсәетнең дә партиягә кире әйләнеп кайтуга булган соңгы өмет чаткысы сүнде. Үзәк өзгеч салкын көндә Москворецк күперенең чуен рәшәткәләренә сөялеп, бик озак басып торды ул. Ленинны озатып килгән халык төркемен – партиясезләрне – ары җибәрмәделәр. Партиясезләрне партия әгъзаларыннан аерып торган салкын чуенны чәйнәп өзәсе килде аның шул мәлдә. Сәгатьтән артык яланбаш хәрәкәтсез басып торып, үпкәсенә салкын эләктергәнен дә абайламаган.
Әгәр Ленинның сау-сәламәт чагы булса, һичшиксез, аның янына кергән булыр иде Мирсәет. Үзенең хәлен сөйләр иде, революция язмышы хакында фикерләшер иде. Ул аңлар иде, бәлки… Хәер, терсәкне тешләп булмый, соң инде хәзер. Артка түгел, алга карар вакыт. «Син – революционер!.. Син көрәштең шул революция өчен, дөньяңны онытып!.. Син ышандырдың халыкны, син бирдең вәгъдәләрне. Шулай икән, халкың каршындагы җаваплылыгыңны да онытма. Эзлән, көрәш, тап бер юлын! Илеңнең, халкыңның шул рәвешле адашып, ялгыш юлга кереп баруына битараф кала алмыйсың син!» Күңеленә тынгылык бирми, фикерен, җанын өзгәли-әрнетә аның шундый уйлар.
Фикерләвең, уйларыңның булуы ярый. Әмма иң элек алга таба нишләргә, ничек яшәргә дигән сорауга җавап эзләү кирәк иде бит әле. Гүя өч юл чатында өч юл, өч төрле яшәү рәвеше күрә ул хәзер.
Беренче юл – үзеңнең дөньяга, революциягә, партиягә булган үзгә карашларыңнан баш тарту. Туган халкың һәм башка изелгән, кыерсытылган милләтләр язмышы турында кайгыртуны онытып, аларның бүгенге хәленә күз йомып, милли сәясәттә Сталин фикерләрен генә хуплап бару. Үзеңнең моңа кадәрге чыгышларыңнан һәм эшләреңнән матбугат битләрендә рәсми төстә ваз кичеп, фикердәшләреңне тәнкыйть утына алу, аларга яла ягу.
Икенче юл – кичекмәстән бер-бер чит мәмләкәткә чыгып китү һәм шунда күкрәк тутырып сулыш алу. Көнчыгышта азатлык хәрәкәтенең җиңү юллары турындагы идеяләрен тормышка ашырырга керешү. Сталин җитәкләгән партия белән синең арада туган каршылыкларны ачыктан-ачык киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Бу юлның күзгә бәрелеп торган өстенлекләре бар, әлбәттә. Әмма анда хыянәт төсмерләренә урын кала. Иң элек халкың алдында хыянәт. Сиңа кайчандыр ияргән, сиңа ышанган дусларың, көрәштәшләрең алдында хыянәт. Аннан бит, дөнья революциясе турында күпме генә хыялланса да, ул – шушы ил, шушы җир кешесе. Сәясәтче өчен үз җирлегеңнән аерылу ай-һай авыр югалту булса кирәк. Үз җаныңны коткару бәрабәренә сәясәтче буларак юкка чыгуга тиң булыр иде бу юл. Ул аны сайламаячак!
Өченче юл – үз Ватанымда калам һәм үз иманымда! Халкым һәм әлегәчә ташламаган дус-ишләрем белән. Башымны югалтсам югалтырмын, әмма тоткан мәсләгемнән, уй-хыялларымнан ваз кичмим.
Бу юл иң авыры һәм иң катлаулысыдыр да, бәлки. Ният иткән, тормышка ашырырга хыялланган һәммә эшләрен башкарып чыгарга ирек бирмәүләре дә бик ихтимал. Лубянка подвалында ай ярым ятып чыккан кеше буларак, бу юлның теләсә кайсы көн һәм сәгатьтә яңадан шунда китерү ихтималын да яхшы аңлый. Әмма намуслы кеше өчен аның хәлендә башка юл юк. Авыр булса да, үз язмышы булыр монысы…
Мирсәет Солтангалиев шул рәвешле өченче юлны сайлап алды. Кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен кичүгә тиң булса да, башка юл юк хәзер аның өчен. Җәһәннәмне күрде. Җәһәннәмнең ни икәнлеген ул белә. Туган халкын һәм Җир йөзендәге изелгән, җәберләнгән милләтләрне җәннәткә илтүче шул күпер аша үткәрә алмаса да, үзләренә хак юл эзләшкәндә, тәмуг утында янып юк булсаң да үкенечле булмас.
Шундый уй һәм изге ниятләр белән сират күперен сайлады ул. Сират күперенә аяк басты… «Ул күпер аша йөздән бер, меңнән берәүләр генә кичә ала». Малай чакта Нуриәхмәт хәзрәт авызыннан ишеткәннәрен онытмаган иде ул. Юк, онытмаган…
* * *
Шулай да күңелдә бер мәртәбә өмет чаткысы кабынып алды әле. 1925 елның башларында ук, Мехлис белән элемтәгә кереп, Үзәк контроль комиссиясе Президиумы нәтиҗәләренә Сталинның мөнәсәбәтен ачыкларга омтылган иде ул. Мехлис озак көттермәде. «Сталин үзе дә андый нәтиҗәдән канәгать түгел, һичшиксез, сиңа ярдәм итәргә җыена ул. Хәтта үзеңне күреп сөйләшергә дә ризалыгын белдерде» дигән хәбәр җиткерә Солтангалиевкә. Мирсәет көтә… Мехлис һаман вәгъдә, өмет белән туендыра аны. Менә партиянең ХIV съезды гына үтсен дә, һичшиксез, кабул итәчәк һәм мәсьәлә хәл ителер диеп килә. Әмма барысы да сүздә генә булып кала. Әллә Мехлис алдап йөрткән, әллә Сталин кире уйлаган булып чыга, 1925 елда очрашу насыйп булмый үзләренә.
Зур авырлыклар белән үзенә эш таба Мирсәет. «Кооперативная жизнь» журналында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Эш хакы зур булмаса да, балаларның тамагын туйдыру өчен җитә. Әмма шул нәни куанычы да озакка сузылмый аның. Көннәрдән бер көнне аны редактор чакырып ала. «Эшегездән канәгать идек. Әмма, гафу итегез инде, аерылышырга туры килер. Сәбәбен сорамагыз, сез – дөнья күргән кеше, үзегез дә аңлыйсыз булса кирәк, – ди. – Сораучылар булса, «штатлар кыскару сәбәпле» диярсез.
Бәла, бер килсә, ялгызы гына йөрми диюләре хак икән. Башын салындырып өйләренә кайтып керсә, анда исең-акылың китәрдәй вакыйгалар булып узган.
Фатыйма, Гөлнарны җитәкләп, йомыш белән күршеләргә кереп киткән булган. Бер яшьлек Морат өлкән апасы белән ишегалдында уйнап калганнар. Рәсидәгә унбер яшь иде инде. Әтисенә охшыйсы килеп, кеше югында энесен югары чөеп, үчти-үчти уйнап торганда, аны кулыннан төшереп җибәргән дә, Морат, ташка бәрелеп, башын тишкән. Сабый һуштан яза, аның башы канарга керешә. Нәкъ шул мәлдә әниләре кайтып җитә. Һушсыз калган сабыен күтәреп алып еларга-чәбәләнергә керешә:
– Ни булды, ни булды, Рәсидә… Нишләттең Моратны? Үтергәнсең ич! – дип тә ычкындыра, күрәсең.
Рәсидәгә шул җитә кала. Фатыйманың ачулы карашын да тоеп алган булса кирәк. Үги бала бик сизгер була. Куркынып, өйгә йөгерә ул…
Үз сабые белән әвәрә килгән Фатыйма аны-моны аңышырга өлгерә алмый кала, икенче каттагы ачык тәрәзәдән таш түшәлгән ишегалдына Рәсидә шапылдап килеп төшә.
Фатыйма да, бу хәлләрне күтәрә алмыйча, һушын югалтып, болдыр баскычына килеп таяна.
Өйгә кайтып кергән ата шундук кире чыгып йөгерә. Врач чакыртырга теләп, ул ярты Мәскәүне әйләнә, әмма барып чыкмый. Танышлары төрле сәбәп табып баш тарта: яманаты чыккан кеше белән бәйләнергә теләмиләр. Таныш түгелләре, кулга акча керми торып, кузгалырга да уйламый. Нәтиҗәдә ике баланы да күршедә яшәгән медицина курсларында укучы кызларга күрсәтү белән чикләнәләр.
Морат ике-өч көннән инде «ага-ага» дип елмаерга ук керешә. Ә Рәсидә әле бер айга якын урын өстендә ята. Аны гомерлек җәрәхәтләр алудан кер эләргә дип сузылган баулар гына коткарып кала.
Ахыры иминлек белән тәмамланса да, бу вакыйга Мирсәетне тетрәнергә мәҗбүр итә һәм тиз генә җуелмый аның хәтереннән. Бигрәк тә канга батып яткан балалары янына ярдәмгә врач таба алмый изалануы онытылырлык түгел. Үзенең ни дәрәҗәдә ялгыз һәм кадерсезгә калуын шул мисалда тоя ул. Димәк, болай яшәү ярамый алга таба. Дөньяга чыгарга, кеше арасында эшләргә кирәк. Сталиннан мәрхәмәт көтеп ерак китә алмас, чик куелырга тиеш ул алдануга. Партия өчен, Үзәк Комитет өчен аның кирәген күрмиләр икән, нигә ул гына өзгәләнергә тиеш ди партия өчен!.. Шуның өстенә ул барыбер партия җитәкчелегенең бүгенге сәясәте белән килешеп яши алмый.
Беренчедән, дөнья революциясе барып чыкмады, ул тирән кризиста. Партия хәзер ачыктан-ачык аерым бер илдә социализм төзүгә йөз тота. Революцион хәрәкәтнең әлеге хәлгә төшү ихтималын әле унтугызынчы-егерменче елларда ук, Ленинга булсын, Сталинга булсын, Троцкийга булсын, Мирсәетнең күп мәртәбәләр искәрткәне бар иде. Көнбатыш Европа коммунистлары һәм Коминтернга, ул илләрдәге пролетариатка чамадан тыш ышандылар, өмет багладылар. Ә Солтангалиевнең Көнчыгыш илләрендә һәм, гомумән, колониаль илләрдә өлгереп килүче милли азатлык хәрәкәтенә йөз тоту һәм кул сузу турындагы тәкъдимнәренә бармак аша карадылар.
Икенче җитди каршылык: партиянең милли сәясәттә тоткан юнәлеше буталчык булды. Милли төбәкләрне кайгырту күбрәк сүздә калды, большевиклар, нигездә, унитар дәүләт төзү турында кайгырттылар. Көннән-көн илдә бөек державачылык тенденцияләре күтәрелә. Ә икенче тарафтан, шуның нәтиҗәсе буларак, милли кадрлар арасында канәгатьсезлек артканнан-арта бара.
Боларның нәтиҗәсе ни булыр? Кайда барып чыгарбыз соң?.. Әгәр бу тайпылышлар якын елларда төзәтелмәсә, халык партиядән йөз чөерәчәк. Төп кайбласыннан язган социализм тупикка барып терәләчәк.
Берничә ел элек партия һәм яңа җәмгыятьнең киләчәге хакында кем дә булса аңарга шундый өметсез фикерләр җиткерсә, Мирсәет ул кешене тыңларга да теләмәгән булыр иде. Арт сабагын укытып, үзеннән ераграк куар иде. Ә бүген, чынмы бу, саташу гынамы, аның күзләренә йокы керми, уйлары ил язмышы турында: бу халәтендә социалистик революциянең Россиядә киләчәге зур түгел. Көнбатышта капитализм тотрыклылана төште. Европа пролетариаты социал-демократия тәэсиренә ныграк бирелә бара. Һәм шуларга эчке сәясәттәге хаталар нәтиҗәсендә үсеп баручы каршылыкларны да китереп кушсаң, һәлакәт кичектергесез булып чыга.
Россиядә социалистик революциянең ике юл белән җиңелүе ихтимал. Беренче юл: коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте, эчке һәм тышкы каршылыкларга юлыгып, мәҗбүри чигенүләр нәтиҗәсендә дәүләт капитализмы һәм буржуаз демократия рельсларына кайтып төшәргә мөмкин. Икенче юл: дөнья буржуазиясе белән хәрби бәрелеш нәтиҗәсендә Совет хөкүмәтенең җиңелүгә дучар ителүе бик ихтимал.
Әмма бу җиңелүләр беренче очракта да, икенче очракта да вакытлы гына булырга тиешле. Билгеле бер вакыт узганнан соң, тигезсезлеккә дучар ителгән һәм колониаль изелү астында булган халыклар үз азатлыклары өчен соңгы көрәшкә күтәреләчәк. Бу икенче революция, беренчесенең барлык хаталарын истә тотып, бермә-бер зуррак җиңүләргә ирешергә тиешле. Ул колониаль илләр белән генә дә чикләнеп калмас…
Шулар өстенә тагын бер шартның булуы әһәмиятле: беренче социалистик революция никадәрле тизрәк җиңелсә, икенче күтәрелеш өчен бу шултикле үк егәр өстәячәк. Ә инде туры юлыннан язган, «адашкан социализм» ның гомере озын булу икенче күтәрелешнең егәрен киметүгә китерәчәк, чөнки аның күзгә күренеп торган һәммә хаталары вә уңышсызлыклары дөнья җәмәгатьчелеге каршында социализмның мәртәбәсен төшерәчәк.
* * *
…Көннәре хуҗалык тирәсендәге ыгы-зыгы белән уза Мирсәетнең. Фатыймага балаларны карарга ярдәм итә. Шәһәрне, үзенең Мәскәүдәге таныш-белешләрен күпме генә урамасын, әле һаман эш таба алмый изалана. Фамилиясен ишетүгә үк кире борылалар, сөйләшергә дә теләмиләр.
Көннәрнең берендә ул Бөтенсоюз Үзәк Башкарма комитетына (ВЦИК) эшкә урнашкан Рәүф Сабировка шылтыратты. Мирсәетнең тавышын ишетүгә үк, Сабиров коелып төште. Аның хәлен дә аңларга була, әмма Солтангалиевнең хәлен кем аңлар?
– Борчылма, Рәүф, – диде ул, үзенең ярамас сүз сөйләшергә җыенмавын белгертергә ашыгып. – Бер-бер эш табарга ярдәм итә алмассыңмы дип шылтыратуым иде.
– Уйлармын. Хәбәр итәрмен, – диде Сабиров. Нибарысы өч сүз әйтте һәм трубканы куярга ашыкты.
Кичкырын исә, эңгер-меңгер чакны туры китереп, Солтангалиев янына үзе кагылды ул. Озак кына чәйләп, әңгәмә корып утырдылар. Эш мәсьәләсе кузгалгач, Сабиров түбәндәге җавапны кайтарды:
– Эш күп ул Мәскәүдә. Әмма мине аңла, зинһар: сине нинди дә булса урынга тәкъдим итү минем кулдан килми. Башкалар, хәтта Политбюро әгъзалары да җөрьәт итмәс моңар, – диде ул һәм дәү бармагын түшәмгә күрсәтте. – Синең һәр адымың белән ул үзе кызыксына. Аны узып булмас.
– Нәрсә, минем белән Аллаһы Тәгалә үзе кызыксынамы әллә? – дип шаярткан атлы булды Мирсәет. Барын да яхшы тоя, яхшы аңлый иде югыйсә.
Сабиров ул көнне аның яныннан соң гына китте. Мирсәет аңарга, күз йөртеп чыгу өчен, үзенең әле соңгы араларда гына языла башлаган «Төрки дөньяда революция» исемле кулъязма хезмәтенең кереш өлешен биреп җибәрде.
Гаиләнең матди хәле начарайганнан-начарая барды. Фатыйманың кешеләргә йөреп укыткан сәгатьләре өчен килгән акча хисабына гына яшәү мөмкин түгел. Өйдә чыгарып сатар әйбер дә калмады инде. Алай да вакыт-вакыт Фатыйманың агай-энеләре ярдәм итә иде. Ләкин алга таба болай яшәү мөмкин түгеллеге көн кебек ачык…
Иш өстенә куш дигән сыман, Ильичны күмгән гыйнвар көнендә тигән суык газаплады үзен. Үпкәгә үткән булып чыкты. Үз вакытында дәваланмагач, шактый ук җитдигә әверелгән. Таныш врачлары кичекмәстән шифаханәгә кереп ятарга яисә Кырымга барып кайтырга киңәш итәләр. Беренчесе өчен дә, икенчесе өчен дә акча кирәк. Ә ул юк. Тимер юл вокзалларына йөреп, цемент һәм ташкүмер бушатудан башка чарасы калмады аның. Анда документ сорамыйлар.
Әлбәттә, йөкчегә әверелмәде Солтангалиев. Ул революционер булып туган һәм соңгы сулышына кадәр кыерсытылган, җәберләнгәннәр хокукы өчен көрәшүдән туктамаячак, революция солдаты булып калачак. Төннәр буе эш өстәле артында утыра ул, үзенең фикерләрен кәгазьгә терки, яза башлаган хезмәтен дәвам итә: илдә социализм җиңелгән очракта, революцион көчләр нишләргә, революция ни рәвешле дәвам итәргә тиешле була соң?
СССРда төрки халыклар проблемасының әле булса хәл ителгәне юк. Чөнки Союз килешүенә кул куйган дүрт республика арасында төркиләргә урын табылмады. Мирсәетне аеруча рәнҗеткән һәм аны Сталин белән турыдан-туры каршылыкка китергән төп мәсьәлә иде бу. Төркиләрнең дә тигез, тулы хокуклы республика төзергә хакы юкмыни? Үзбәк яисә казах кемнән ким?! Кыргыз белән төрекмәннең дә бар моңарга хокукы. Татар-башкортның да…
Социализм җиңелгән тәкъдирдә Россиянең бербөтен дәүләт буларак таркалу ихтималы да бар. Ул таркалырга тиешле иде инде. Аны үз вакытында Ленинның милли республикалар федерациясе төзү турындагы тәкъдиме генә саклап калды. Күпмилләтле ярымфеодаль империя таркалганда, башкача мөмкин дә булмый. Ленин, революциянең кай дәверендә генә булмасын, милли мәсьәләдән котылу юлларын түгел, аны хәл итү юлларын эзләде.
Әмма Сталин төркиләрне күрергә һәм ишетергә дә теләмәде. Төркестанда булсын, Азәрбайҗанда булсын, Идел-Урал төркиләрендә булсын, милли дәүләтчелек мәсьәләсе, хәл ителмичә, ярты юлында торып калды. Ләкин проблеманың хәл ителмәве әле аның көн тәртибеннән төшүе дигән сүз түгел. Киресенчә, төркиләрнең шул рәвешле Союз килешүеннән читтә калуы, беренче мөмкинлек килеп чыгуга ук, аларның мөстәкыйльлеген һәм үзара берләшүгә булган омтылышын көчәйтеп җибәрәчәк. Ыру аерымлыклары нигезендә вак милләтләргә таркалу төркиләр файдасына түгел бер дә.
Хәтта Кытай Төркестаны, Әфганстандагы һәм Ирандагы төркиләр дә килеп кушылуы ихтимал бу күтәрелешкә… Билгеле, үсеп килүче милли буржуазия әлеге котылгысыз процессны үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга омтылачак. Әмма, хәрәкәтнең нигезендә милли азатлыкка омтылыш яту сәбәпле, аны социалистик революция максатларына борып җибәрү җиңел һәм отышлырак булачак.
Төрки республикалар федерациясе, ягъни Туран социалистик республикасы турындагы идея әнә шул нигездә туа Мирсәет фантазиясендә. Үзе дә кат-кат искәртүне кирәк таба ул, бу – илдә Совет хөкүмәте җиңелгән тәкъдирдә генә көн тәртибенә чыгаралачак вариант. Советларга яисә партия сәясәтенә каршы көрәш программасы түгел!
Туран республикасы оешкан тәкъдирдә, ул ашыгыч рәвештә Якын Көнчыгыш һәм Азия илләре белән сәяси бергәлеккә омтылырга тиеш була. Төркия, Иран, Әфганстан, Кавказ һәм Туран янына бербөтен федерациягә берләшкән Гарәбстан да килеп кушылырга мәҗбүр булыр. Чөнки Көнбатыш империализмы коллыгыннан аерым-аерым чыгу мөмкин түгел. Азатлыкка юл бергәлек аша!
Төрки халык яшәгән төрле төбәкләрдә партиянең милли сәясәтенә протест йөзеннән яшьләр арасында яшерен түгәрәкләр оешуы да мәгълүм була Солтангалиев өчен. Араларында контрреволюцион максатта торучылары да бар. Шул түгәрәкләрнең аерым әгъзалары әледән-әле Мирсәет белән элемтәгә чыгу юлларын эзли. Солтангалиевне фаш итү кампаниясе табигый рәвештә аңа булган кызыксыну һәм игътибарны бермә-бер арттыра төшә. «Контрреволюционер» ярлыгы тагылган сәясәтче тирәсенә адашкан һәм турыдан-туры Совет хакимиятенә каршы эш алып барган элементларның тартылуы гаҗәп түгел. Арада яшерен агентлар да аз булмаган.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.