Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 30 (всего у книги 36 страниц)
1925 елның җәй башларында күзләре елык-елык уйнап торган бер яшь егет эзләп тапты аны.
– Казаннан. Авыл хуҗалыгы институты студентларының яшерен түгәрәге җитәкчесе Фәйзуллин, – дип таныштырды үзен.
Казан хәлләреннән яхшы хәбәрдар иде Солтангалиев. Яшьләр арасында нинди хәрәкәтләр булуын да белеп тора. Әле узган кичтә генә Казан университеты клиникасында ассистент булып эшләүче Байбиков килеп киткән иде. Озак кына сөйләшеп утырдылар. Россиядәге социалистик революциянең киләчәге, Кытай революциясе һәм, гомумән, колониаль мәсьәлә турында фикер алышу булды ул. Байбиков, үзләре оештырган түгәрәктән тыш, Казанда яшерен оешмаларның булмавын искәрткән иде.
Фәйзуллин да Байбиков хакында берни белми булып чыкты. Икесенең берсе махсус җибәрелгән кеше икәнлеге көн кебек ачык.
– Йә энекәш, ниләр кызыксындыра үзеңне? – дип, сорауны турыдан-туры бирде бу юлы.
– Башка яшерен оешмалар белән элемтәгә кереп, советларга каршы бердәм күтәрелергә иде, – ди егет. – Шул оешмаларга чыгу юлларын күрсәтсәгез икән.
Акылың кот икән, дип уйлап алды ул үзалдына. Тапкан советларга каршы кеше!..
– Син үзең кем, кайда туып үстең соң?
Сорау көтелмәгән иде егет өчен, ул каушый калды:
– Авылда туып үстем.
– Әтиләрең бик байлар идемени?
– Юк, ярлылар иде, – дип ычкындырды теге һәм уңайсызланып куйды.
– Ә советларга каршы көрәшү уе каян килде?
Рәтле-башлы җавап таба алмады егет. Үз максатына ирешү ягын кайгыртты:
– Ул хакта мин сезгә соңрак сөйләрмен, Солтангалиев агай. Сезнең янда нык дулкынланам мин. Яшерен оешмаларның адресларын күрсәтсәгез икән.
– Эзлә! – диде Мирсәет. – Эзләгән кеше таба ул. Сиңа кирәк ич.
Башкача сөйләшер сүз тапмады ул егет белән. Соңрак Юныс Вәлиди аша ул студент егетнең кем булуын ачыкларга омтылып карады Мирсәет. Әмма авыл хуҗалыгы институтында бернинди яшерен түгәрәкнең дә булмавы һәм әлеге Фәйзуллинның анда укымаганлыгы мәгълүм булгач кызыксынмады артык. Беренчесе түгел, соңгысы да булмас.
* * *
Җәй яңгырлы булды 1925 елда. Юеш һәм салкын. Август ахырларында ютәл буа башлады Мирсәет Солтангалиевне. Тәненнән көч китте. Сәгатьләр буе буылып-буылып ютәлләгән чаклары була иде. Йөк эшеннән тукталып торырга мәҗбүр иде ул хәзер. Көнен-төнен өстәл артында утыра, языла башлаган хезмәтен тәмамларга ашыга. Аның аерым бүлекләре белән санаулы гына кешеләр – язмыш уртаклыгы якынайткан мәсләктәшләр таныш. Әмма язылган өлешен әлегә берәүнең дә тулаем укыганы юк. Мохтаровның да, Гасыйм Мансуровның да, Сабировның да, Юныс Вәлидинең дә… Килешәләр, килешмәгән урыннарда тәкъдим җиткерәләр. Юныс Вәлиди аеруча зур кызыксыну белән укып бара иде башта. Әмма соңгы араларда судтан судка йөртеп җелеген корыттылар үзенең. Ниһаять, күтәрә алмады, шифаханәгә килеп юлыкты. Хәле өметсез, рухы сынган иде аның. Нинди кешеләрне сындырды бу язмыш!.. Халкы өчен җанын кызганмый яшәгән кеше, халкы тарафыннан гаепләнеп, билгесезлеккә китеп бара. Егерме беренче елгы каһарманлыгы өчен генә дә онытылырга тиеш түгел ул Татарстан җирендә. Күпме кеше гомерен, ә бәлки, милләт кадәр милләтне коткаргандыр ул үз җинаяте белән. Җирсез татар крестьяннарын Идел һәм Чулман яры буендагы яңа авылларга күчерү дә, аның күңелендә туып, тормышка ашырыла башлаган гүзәл башлангыч иде бит. Идел ярындагы Кызыл Байрак авылына беренче казыкны суккан кеше дә ул – Юныс Вәлиди! Бүген әнә, совет суды тарафыннан бирелгән өч елның өч көнен утырырга да өлгермичә, дөньядан китеп бара.
Мәскәүдәге Семашко шифаханәсеннән, җигүле ат арбасына салып, өч мәет чыгардылар. Берсе – Юныс Вәлидинеке. Әмма кайсысы икәнлеген белүче юк. Дустын соңгы юлга озатырга килгән Мирсәеткә аны күрсәтеп тормадылар. «Нидән үлгән?» соравына да җавап алмады ул. «Кайда күмәләр?» дигәненә дә…
– Вәлидов кайсысы? Вәлидов… – дип өзгәләнде ул. Капчыкка салынган өч мәет янына сикереп менгән агай атына чөңгерде – сөйләшеп торыр арасы юк.
– Мин кечкенә кеше… Миңа барысы да бер. Әле тагы биш рейс ясыйсы бар, – диде.
«Кечкенә кеше…» дигәне эленеп калды Мирсәетнең колагында. «Син генә түгел, агай, без һәммәбез дә кечкенә кешеләр!» дип әйтәсе килде үзенең дә.
Шул ук кичне булса кирәк, Мирсәет янына Исмәгыйль Фирдәвес белән Вәли Ибраһимов килеп чыктылар. Фирдәвесне күреп гаҗәпләнмәде ул. Чөнки, Кырымнан куылгач та, ул Мәскәүгә күчеп килгән иде. Аның кебек үк, бер башын кая куярга белмичә, эшсезлектән изаланып йөргән көннәре. Ә Вәли Ибраһимов – Кырым татарларының Милли фиркасе рәисе. Үз вакытында Фирдәвеснең, сыйнфый дошманы саналып, канына байтак кына тоз салган кеше… Соңгы араларда исә ул Кырымның Үзәк Башкарма комитеты рәисе итеп билгеләнде.
– Ничек болай бергә килеп чыгарга иттегез әле? – дип сорады Мирсәет.
Вәли белән Исмәгыйль елмаешып куйдылар.
– Дөнья – куласа, бер әйләнә, бер баса, – дип җавап кайтарды Вәли Ибраһимов.
Фирдәвес шактый ук йончыган күренә иде, йөзендәге елмаю яктылыгы шундук сүнде. Димәк, ниндидер җитди фикер яисә борчу китергән үзләрен.
– Мирсәет, – дип, күптәнге дустының күзләренә текәлде Фирдәвес. – Ишеттеңме, Кырымга еврейларны күчерергә җыеналар икән…
Әнә нәрсә китергән үзләрен! Туган җир һәм халкың язмышы үлчәүгә куелса, кешеләр арасындагы вак-төяк һәм ыгы-зыгы онытылып тора ул.
– Беләм, – диде Мирсәет. – Шушы көннәрдә ВКП(б) Үзәк Комитетының шул хактагы карары көтелә. Сталинны күндергәннәр булса кирәк.
Ибраһимовны тетрәндереп куйды әлеге яңалык.
– Киңәшеңне сорап килдек, – диде ул. – Сталинга ничегрәк мөрәҗәгать итик, син аны яхшы беләсең…
– Белүен беләм. Әмма ул белүдән файда булырмы икән?! Сталинның акылы үзе белән.
– Әгәр без Исмәгыйль әфәнде белән аңарга мөрәҗәгать итсәк… Ул ничек, кабул итәрме безне?
– Кабул итүен итәр. Әмма мәсьәләне хәл итмәс, – дип, уйлаганын әйтергә мәҗбүр иде Мирсәет. Чөнки Фирдәвескә булсын, Вәли Ибраһимовка булсын Сталинның нинди мөнәсәбәттә торуы аның өчен күптән мәгълүм. Үз милләте хакында уйларга сәләтле кешеләрне элек-электән өнәмәде ул. – Аның янына кереп йөрмәгез сез.
Фирдәвес дәшмәде. Әмма Вәли Ибраһимовны канәгатьләндермәде бу җавап.
– Кул кушырып утырыргамы?! – диде ул, тавышын күтәрә төшеп. – Петропавловский гына керсен һәм Петропавловский гына сүз йөртсенмени Сталинга… Булмас, кул кушырып утыра торган вакыт түгел. Фирдәвес кермәсә, мин үзем генә керәчәкмен аның янына…
Петропавловский – Кырым республикасына Үзәктән беренче секретарь итеп җибәрелгән иптәш. Аның Сталин янында булуы да ихтимал. Әмма Вәли Ибраһимов хаталана иде. Петропавловский эшне Сталин аша түгел, киресенчә, аны урап алган башка иптәшләр, әйтик, Каменев, Молотов кебекләр катнашында башкара. Молотовның хатыны Жемчужина җитәкчелегендә ниндидер бер комитет оешканлыгы да мәгълүм.
– Кызмыйк әле, Вәли туган, – дип, үз итеп, әңгәмәдәшләренең хәленә кереп дәште Солтангалиев. – Ныклы бер фикергә килү кирәк. Үзара тарткалашуларыгызны туктатыгыз. Совнарком карары булуы кирәк.
– Дерендә халык кайгысы түгел, урын кайгысы әлегә. Аны көтә алмыйбыз, – дип сикереп торды Вәли. – Дерен бер фикергә килгәнче, Кырымда татарга урын калмас.
Дерен-Айырлы – Кырымның Совнарком рәисе. Бу урында ул Сәхипгәрәй Сәетгалиевне алыштырды. Мирсәетнең дусты. Фирдәвес белән дә начар түгел иде аралары.
– Дерен белән мин үзем сөйләшермен, – дип, вәгъдә бирергә мәҗбүр булды Мирсәет һәм Фирдәвескә күз төшереп алды.
Фирдәвес кинаяне аңлады.
– Дереннең үз хәле хәл әле аның. Ул чынлап та икеләнә… Соңгы арада гына Брагин фамилияле бер еврей галиме белән очрашкан. «Еврейларның Кырымга килүе сезнең өчен кулайрак булачак, – дип аңлаткан Брагин. – Беренчедән, Үзәктә күпме дус-ишләрегез артачак. Икенчедән, без килмәсәк, Кырымга барыбер йә грузиннарны, йә русларны күчерәчәк Сталин. Бу турыда безгә мәгълүм. Ул туктамаячак…»
– Әнә ничек… – дип, баш кагып куйды Мирсәет. Моның дөреслеккә якын булуы бик ихтимал. Чөнки Кырымның табигате, аның коры тау һавасы һәм җылы диңгезе байтактан күзен кыздыра иде Генераль секретарьның.
Мирсәет үзенең бер-бер шифаханәгә кереп чыгарга җыенуын хәбәр итте. Юкса үпкәгә тигән салкын торган саен җитдиләнә бара иде. Дерен-Айырлыны Мәскәүгә килеп чыккач та күреп сөйләшергә вәгъдә бирде.
Солтангалиевнең хасталыгы хакында ишеткәч, Вәли Ибраһимов кабынып китте:
– Үпкәңә салкын тигәнме?.. Үпкәгә Кырым һавасы кирәк. Бернинди шифаханә дә алыштыра алмый Кырым һавасын, – дип, чат ябышты, чакырырга кереште ул.
Бу тәкъдимне Фирдәвес тә күтәреп алды.
– Шифаханәгә керергә киңәш итмим, – диде ул. – Юныс Вәлидинең үлеме гыйбрәт түгелмени синең өчен!.. Шифаханәгә керсәң, сине дә кире чыгармаячаклар. Кырымга, дусларың янына… Бары тик Кырымга!
«Кырымга бару түгел, Башкортстанга кайтып, әтиемне, туганнарымны күреп килергә дә хәлемнән килми. Акча кирәк. Ул миндә юк» дип әйтәсе килде аның. Әйтеп булмый ич. Зарлану, мескенләнү табигатенә чит.
– Кырымга бара алмыйм әлегә, – дип куйды.
– Акчаң юклыгын беләбез. Ул хакта борчылма. Үзем ярдәм итәрмен, – дип әйтмәсенме Фирдәвес.
Фирдәвес сүзен Вәли Ибраһимов та күтәреп алды:
– Юлны үз өстемә алам. Милли фирка кассасыннан ярдәм итәрбез… Синең сәламәтлек халкың, һәммә төрки кавем өчен кирәк, Мирсәет туган.
– Рәхмәт, – диде Мирсәет, үзенә күрсәтелгән кайгырту һәм игътибардан күңеле нечкәреп китеп.
– Рәхмәте соңыннан булыр. Иртәгә үк юлга җыен, – дип, чат ябышты Вәли.
Мирсәет уйлап өлгергән иде инде һәммәсен. Врачлар да Кырым һавасы, диңгез суы диләр, үзенең дә уенда шул, әмма башкача җавап бирә алмый ул:
– Тагы бер мәртәбә рәхмәт. Мин үземә гомер буе түләп бетерә алмаслык бурыч ала алмыйм.
Әмма туктатып булмады үзләрен. Фатыйманы чакырып алып керделәр, өлкән кеше буларак, Фатыйманың әнисен… Һәммәсе Кырымга җибәрү ягында. Күпме генә үҗәтләнмәсен – сындырдылар тәки, ризалыгын алдылар соң чиктә.
* * *
Мирсәет Кырымга сәфәр китеп бара. Тимер юл вокзалына озата килүчеләр һәммәсе үз кеше. Әмма тыйнак кына бер читтә басып торган уртача буйлы, коңгырт чәчле һәм моңсу зәңгәр күзле егет күпләр өчен таныш түгел иде. Ничек ипле генә бирегә килеп чыккан булса, шул рәвешле сабырлыгын җуймый көтүендә булды. Үзен абайламый торып, якын килергә, кул бирергә базмады.
– Такташ… Һади, син түгелме соң бу?! – дип яктырып, җанланып китте Мирсәет. Чак кочаклап алмады үзен. – Каян белдең?.. Ничек килеп чыктың?..
Шагыйрьне үзен озата килүчеләр белән таныштырып чыкты ул. Барчасын иелә төшеп, күкрәгенә кулын куеп сәламләде Һади Такташ һәм, Мирсәеткә сүзе барлыгын хәбәр итеп, ике-өч адым читкә тайпылдылар.
– Мирсәет абый, – дип, сүзне Такташ башлады. – Мин монда Мәскәүдәге татар студентлары гозерен үтәп килдем. Сезнең матди хәлегез авыр икәнлеген беләм, менә акча китердем.
Кеше-кара күзеннән яшерә төшеп, бер төргәк сузды шагыйрь. Әмма Мирсәетнең төргәкне алырга җыенмавын күргәч, бер мәлгә каударланып калды.
– Кирәкми, Һади. Кайтарып бир ул акчаны, студентта артык акча булмый.
Мирсәетнең тавышы катгый иде. Ике төрле уйлау өчен урын калмады.
– Минем үземнән дип кабул итегез, булмаса. Бу – минем акча, – дип әйтергә мәҗбүр булды Такташ. – Сәламәтләнүегез өчен минем өлеш булыр.
Төргәкне алырга җыенмады Мирсәет. Акча хакында сүз шуның белән тәмам дигәнне аңлатып, сорауларга күчте.
– Каян белдең? Мәскәүдә нишләп йөрисең? Студентлар арасында нишлисең?
– Өйләнүем хакында беләсез, – диде Такташ, тартына төшеп. Әле һаман кулындагы акча төргәген кая куярга белми аптырый иде. – Хатыным Гөлчәһрә Мәскәүдә укый. Юрист булырга җыена. Мәскәүдә булуым һәм студентлар арасында катнашуым шуның белән бәйле. Ә сезнең Кырымга китеп баруыгыз хакында Гасыйм агай Мансуровтан ишеттем. Акчаны юкка алмадыгыз!
– Рәхмәт, Һади, – дип, ихластан шагыйрьнең җилкәсенә кулын салды Солтангалиев. – Язганнарыңны ошатам, укып барам… Бер иркенләп сөйләшербез әле, ярыймы…
Сүзне тәмамланганга санап, Мирсәет үзен көтеп торучыларга борылмакчы иде, әмма Такташның сүзе бетмәгән булып чыкты.
– Мин яңа шигырьләремне алып килгән идем. Хәтерегездәдер, русчага тәрҗемә хакында сөйләшкән идек…
Мирсәет аңлый алмый торды башта. Чөнки әдәби тәрҗемә эшен ташларга мәҗбүр булган иде бит. Шулай да Такташ кебек шагыйрь тәкъдименнән баш тарту җиңел түгел.
– Хәтеремдә… Хәтеремдә… – дип кабатлады ул. – Тәрҗемә итәрмен, әлбәттә. Әмма…
Сүз сөрешеннән үк аңлап алды Такташ. Мирсәет абыйсы «тәрҗемә итәрмен итүен, әмма минем язмышымны беләсең… бастыру җиңел булмас» дип әйтергә тели иде.
– Басылмасалар да риза. Ә бәлки, псевдоним астында тәкъдим итәрбез.
Мирсәет Солтангалиев иркен сулыш алды. Такташның куен дәфтәрен алгач, рәхәт булып китте. Үзенә булган игътибар, үзенең кирәклеген тою рәхәтлеге иде бу. Соңгы араларда сирәк, бик сирәк килә иде аңарга бу халәт.
Ул арада паровоз сузып-сузып кычкыртып куйды…
* * *
Кырымда ике ай гомерен уздырды Солтангалиев. Вәли Ибраһимов биргән адрес буенча Алупкада яшәде. Диңгездә коенды. Тар урамнар буйлап йөрде. Тауларга менде… Көн артыннан көн үтте, ютәл узды, үпкә иркен сулыш алырга күнекте. Таныш-белешләр дә артканнан-арта барды. Кырымдагы хәлләр, Кырым проблемалары үзләренә йотып алды аны, ниһаять.
Иң көтелмәгән яңалык Кырымда дәвалануда булган әдип Фатих Әмирхан белән очрашу иде. Ике тәүлек дәвамында бергә булдылар. Көннәр буе баштан кичкән хәлләр турында сөйләштеләр.
Совет хөкүмәтенә ышанмый иде өлкән әдип. Ә большевикларны җинаятьчеләр дип кенә әйтми, тетеп сала. Никадәр генә сабыр кеше булмасын, эчендә җыелып килгән борчу-уйларын яшермәде.
– Нигә боларны миңа сөйлисез, Фатих агай? – дип карады Мирсәет, советларга каршы сөйләшүне бигүк өнәп бетермичә.
Гаҗәпләнмәде әдип, елмайды гына бары.
– Һичбер кыргый җанварлар үз нәселен тотып ашамый, – диде ул, утырган арбасын Мирсәеткә якынайта төшеп. – Ә синең башыңны ашарга тотынды большевиклар.
– Алай димәгез, Фатих агай, большевикларны каһәрләүне өнәми минем күңел… Хикмәт башкада булса кирәк.
– Мирсәет энем, – дип, хәлсез кулын аның кояшта янган таза беләгенә китереп салды Фатих Әмирхан. – Беләм, аңлыйм хәлеңне, иманны алыштыру җиңел түгел! Әмма онытма: большевиклар илгә, халкыбызга игелек эшләмәячәк, һәлакәт белән бетәчәк һәммәсе!..
Каршы килү, дәлилләр белән дөреслегеңне аңлату җиңел түгел. Фатих Әмирхан белән әңгәмәләр авыр тәэсир калдырды аңарда. Хәер, үз күңеле белән дә тоя иде ул боларны. Тел тидерергә генә базмый яшәве.
Әдип аңа тәрҗемә өчен үзенең яңа хикәясен тәкъдим итте.
– Тәрҗемәләрең яхшы, камил була синең, – дип очындырып та куйды үзен.
– Рәхмәт, Фатих агай. Әмма шунысын истән чыгармыйк: минем тәрҗемәләрдән уттан өркегәндәй курка башладылар. «Габделбасыйр гыйшкы» белән «Кадерле минутлар» ның тоткарлануы шуңарга бәйле…
– Мин ашыкмыйм, – диде әдип. – Бу хикәямнең дә урысчасын синең тәрҗемәдә күрергә теләр идем.
Юныс Вәлидинең үлеме турында хәбәр аеруча авыр тәэсир ясады Әмирханга. Ул да аны яхшы белгән булып чыкты. Алай гына да түгел, бүгенге көндә күләмле роман өчен материаллар җыю белән мәшгуль икән. Һәм анда Юныс Вәлиди образын үзәккә алып тасвирларга җыенуын сөйләде. Мирсәеттән аның хакында кабат-кабат сораштырып утырды. Фоторәсемгә дә төштеләр. Фатих Әмирхан коляскада. Әдипнең уң як иңбашына кулын салган Солтангалиев янәшәдә басып тора.
Соңгы очрашуларында, инде аерылышкан чакта, әдип озак кына тавышсыз-тынсыз Мирсәеткә карап торды-торды да, күзлек пыялаларын сөртеп алгач, күңелендәген әйтми булдыра алмады:
– Төркиягә китеп торырга кирәк сиңа, – диде. – Вакыты җитәр, кайтырсың. Халкыңа хезмәт итәрсең. Әмма әлегә китеп тор…
– Уйлармын, – диде Мирсәет. «Бу инде минем өчен күптән хәл ителгән мәсьәлә» дип әйтмәде…
Табигате җәннәткә тиң Кырымның. Кешеләре дә якты йөзле һәм кунакчыл. Әмма, сәясәткә килгәндә, хәлләр ай-һай киеренке…
Көне килеп җиткәч, алдан килешенгәнчә, Дерен-Айырлы җибәргән машина белән Мирсәет Алупкадан Симферопольгә әйләнеп кайтты. Дерен урынында юк иде. Шуңа иң элек Вәли Ибраһимов янына керде.
– Гафу ит, Мирсәет, бүген озата алмабыз, ахры, үзеңне, – диде Вәли, күзгә туры караудан уңайсызланып. – Билет булмады.
– Турысын әйт, Вәли. Ни өчен бүген озатырга теләмисез? Әйт, яшермә…
Вәли Ибраһимов ачылырга мәҗбүр булды:
– Калып тор әле син, – диде ул, гозерләп соравын яшермичә. – Эшләр яхшы түгел безнең. Үзара татулык юк. Бәлки, синнән бер-бер файда булыр дип уйлаган идек.
– Шулай диләр аны… Ниләр булды, кемнәр белән нәрсә бүлешә алмыйсың? – дип сорады ул.
– Дерен белән пешми борчак… Рәшит Ногаев белән дә ачуланышып беттек. Ә Петропавловскийга килсәк, анысы ике көннең берендә өлкә комитеты бюросын җыя да мине дөмбәсли. Үзләре белән син сөйләшеп карасаң, ничек булыр икән, дим…
Ихтыярсыз елмаеп куйды Солтангалиев.
– Син минем бүгенге хәлем турында оныткансың. Петропавловский өчен мин кем соң бүген?!
– Алай димә… Ул синең кем булуыңны белә. Аннан синең кайда булуың, ничек дәвалануың хакында берөзлексез кызыксынып торганлыгы да мәгълүм миңа. Татарстан түгел бу, Кырым! Монда көн-төн Солтангалиев исеме белән авыз чайкамыйлар. Ә легендалар йөри. Сталинның синең сүзгә колак салганлыгын белә ул…
«Кара аны, – дип уйлап куйды Мирсәет үзалдына. – Әле булса аны исәпкә алучылар, ул гынамы, хәтта Сталинның якын кешесе дип санаучылар бар икән бит!» Ялгышасың, дустым, дип әйтәсе дә бит, тыелып калды.
– Ярар, сөйләшеп карармын, – диде. – Иң элек үзара татулыкны кайтарырга кирәк. Юк белән булыша торган заман түгел… Дерен белән ни бүлешә алмыйсыз?
– Үзәк каршында катгый ультиматум куеп, аяк терәп сөйләшергә кирәк, дим. Йә алсыннар үзен, йә… – дип, мәгънәле генә тукталып торды Вәли.
– Юк! Син хаклы түгел. Ә Дерен ничек уйлый?
– Ул бәхәс ягында… Бәхәстә җиңү, Петропавловский тарафдарларын, сүз белән аңлатып, ниятләреннән кире кайтару ягында.
– Аңлашылды, – диде Мирсәет. – Дерен хаклы, әлбәттә. Тиз көннәрдә бер фикергә килү кирәк.
– Дерен минем белән сөйләшергә теләми хәзер.
– Ярар, үзем сөйләшеп карармын, – дип вәгъдә бирде Мирсәет. Дерен-Айырлы белән болай да күрешәсе бар иде бит аның. – Гаҗәп кешеләр сез, Вәли! Ватаныгыз язмышы кыл өстендә. Совнарком рәисе белән Үзәк Башкарма комитеты рәисе – ике татар – янәшә утырып, уртак фикергә килә алмыйсыз. Оят!..
Вәли Ибраһимов дәшмәде. Димәк, ризалашуы.
Дерен-Айырлы янына Мирсәетне Вәли Ибраһимовның шәхси секретаре Амәт Хәйсәров озата барды. Үзенең фикердәшләре белән ябык ишек артында әңгәмә кылып утыра иде Совнарком рәисе.
Ишекнең эчтән бикле булуын аңлагач та, Хәйсәров Мирсәетнең колагына пышылдарга өлгерде:
– Фракция утырышы…
Дерен, элгәрге вакытлардагы кебек үк дәрәҗә күрсәтеп, җылы каршы алды Мирсәетне, һәм, киңәшмәне дәвам итеп, аны түгәрәк өстәл артына чакырдылар.
Мирсәет фикер алышуда катнашмады, тыңлап кына утырды. Сүз Кырымга еврей хезмәт ияләрен күчерү турындагы ВКП(б) Үзәк Комитеты карарының проекты хакында барды. Киеренкелек һәм тирән борчу биләп алган иде һәммәсен. Соңыннан бу мәсьәләгә мөнәсәбәттә Мирсәетнең фикерләре белән дә кызыксындылар.
– Бәхәстә катнашырга җыенмыйм әлегә, – диде ул. – Әмма бернәрсә ачык минем өчен: фракцияләргә бүленеп, сәясәтле уйнауга бүгеннән үк чик куелырга тиеш. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигән халык. Сүз әйтсәм дә, мин аны фракцияләрегездә түгел, берләштерелгән киңәшмәдә генә әйтәчәкмен.
Иртәгесен үк, Мирсәетнең һәр ике тарафка җиткерелгән үтенечен истә тотып, бер-берләренә сәлам бирмәс дәрәҗәгә җиткән ике фракция вәкилләре бергә җыелды. Ярты төнгәчә сузылган киңәшмә түбәндәге нәтиҗәләргә китерде:
Иң элек, үз вакытында патша тарафыннан туган җирләреннән куылып, Болгария яки Төркиядә яшәргә мәҗбүр ителгән кырым татарларының кайтып урнашуы өчен шартлар тудыру ихтыяҗы хупланды.
Икенчедән, тау-таш арасында көн иткән җирле халыкның дала һәм диңгез ярларына кайтуын ашыктырырга кирәк дигән фикер яклау тапты.
Шул мәсьәләләр хәл ителми торып, кемне дә булса Кырымга күчерү ашыгычлык булыр иде. Кырымда әлегәчә яшәгән һәммә кешегә, шул исәптән еврейларга да, теләгән җирендә яшәү мөмкинлеге гарантияләнә.
Әлеге мәсьәләләрнең һәммәсен күздә тотып, Үзәк Комитетка, иптәш Сталинга рәсми хат язарга карар кылынды. Хатның проектын Мирсәет Солтангалиев алдан ук хәстәрләп килгән иде. Совнарком рәисе Дерен-Айырлы һәм Кырым республикасының Башкарма комитеты рәисе Вәли Ибраһимов аны шундук имзаладылар. Инде Кырым партия өлкә комитетының беренче секретаре белән генә сөйләшәсе калды.
Петропавловский иптәш янына Солтангалиев, Айырлы һәм Ибраһимов өчәүләп керделәр. Илче булып килүчеләргә зур игътибар күрсәтте Беренче.
Рәсми хат проектын өстәлгә салдылар. Дикъкать белән укып чыкты Петропавловский һәм күзлеген салды.
– Сезнең фикер минем өчен ачык, – диде ул, Кырым республикасы вәкилләренә ым кагып. Аннан Мирсәеткә текәлде. – Иптәш Солтангалиев, минем өчен сезнең карашны белү әһәмиятле. Бу хат белән танышмы сез? Сез ничек уйлыйсыз?
Ихлас бирелгән сорау иде бугай. Югалып кала язды Мирсәет, әйтерсең ул монда халык комиссариаты вәкиле булып килгән.
– Таныш, – диде ул, мөмкин кадәр үз-үзен кулда тотарга тырышып. – Коллегаларыгыз керткән тәкъдимнәр кире каккысыз. Аргументлар җитди.
– Шул аргументлар гына җитәр дип уйлыйсызмы?
– Җитәр дип уйлыйм, иптәш Петропавловский… Тагы бернәрсәне күздән ычкындырмау кирәк, әлбәттә.
– Йә-йә, ул ни?.. – дип кызыксынды беренче секретарь.
– Белүегезчә, патша самодержавиесе дәверендә татарлар булсын, еврейлар булсын – аеруча изелгән милләтләр иде. Җирсез булдылар, хокуксыз булдылар. Сезнең уйланган булмадымы, иптәш Петропавловский, ни өчен әле Кырымга нәкъ менә сезнең милләт вәкилләрен күчерү күздә тотыла?..
– Юк, уйланганым булмады. Тыңлыйм…
– Бу – татарлар белән еврейлар арасында гомерлек нәфрәт, дошманлык уятмагае дим. Бер атуда ике куянга тидерү кебек килеп чыга… Сезгә мәгълүм булса кирәк, советлар илендәге төркиләрнең берсе дә хупламый бу күренешне. Дөнья җәмәгатьчелегенең фикере дә уңай булмавы ихтимал.
Петропавловский авызына су капты диярсең. Мирсәетнең дәлилләренә каршы төшмәде. Ихтыярсыздан баш кагып куйды хәтта.
Вәли Ибраһимов белән Дерен-Айырлының күңелләрендә өмет чаткысы кабынды.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.