Электронная библиотека » Ринат Мөхәммәдиев » » онлайн чтение - страница 31


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 31 (всего у книги 36 страниц)

Шрифт:
- 100% +
XXII

Кырымнан Үзәк Комитетка килгән рәсми хат Сталин тарафыннан көтеп алынган иде. Аңарга сәбәп кенә кирәк. Ниһаять, ул табылды. Димәк, мәсьәлә дә көн тәртибеннән алынды дигән сүз. Ул гына да түгел, бу эшне башлап йөргән еврей интеллигентларын бер-бер артлы кулга алу, лагерьларга озату кампаниясе башланды. «Кара син ул еврейларны, имеш, советлар илендәге милли сәясәтне аздан гына юк итеп ташламадылар…»

Кырым татарлары да күкрәк тутырып иркен сулыш алырга өлгердеме икән?! Анда да милли азатлык хәрәкәтенә мөнәсәбәте булган ир-атларны эзәрлекләргә керештеләр. Шул эзәрлекләүләрдән качып, Мәскәүгә килеп чыккан Вәли Ибраһимов белән Әкълим Мөслимов көннәрнең берендә Мирсәетне эзләп тапты.

– Киңәш ит, Мирсәет, – диделәр алар. – Кырымда җаваплы урыннарда эшләгән һәммә татарга «эш ачылган». Кая барыйк?.. Ничек котылыйк?..

Сорауга сорау белән мөрәҗәгать итте Мирсәет үзе дә:

– Татарларны гына алалармы?..

– Юк, – диде Вәли Ибраһимов. – Рәттән тотындылар төсле.

– Петропавловский кайда?

– Мәскәүгә чакырттылар, һәм киткән җиреннән эзсез югалды.

– Дерен-Айырлы ничек?

– Эшеннән алдылар. Әлегә шифаханәдә, диләр.

– Аңлашылды, – дип көрсенеп куйды Мирсәет. – Димәк, минем шикләнүем урынлы булган. Татар белән еврейны үзара капма-каршы куеп сугыштыру гына булган боларның максаты. Кемгә дә булса игелек эшләү түгел.

– Киңәш сорап килдек, Мирсәет. Әллә Төркиягә таю ягын карыйкмы икән? – диде шулчак Мөслимов.

Солтангалиев өчен ят сорау түгел бу. Ничәмә-ничә тапкыр бу хакта уйланганы бар иде бит аның. Әле соңгы арада гына, Троцкийның ярдәмчеләре кулга алынуы хакында мәгълүм булгач, Буду Мдивани белән дә нәкъ шул хакта очрашып киңәшкәннәр иде. Аның үз мөнәсәбәте бу сорауга: яшәсә дә, үлсә дә – үз Ватанында үз халкының язмышын уртаклашу.

– Совет хөкүмәте каршында гаебегез юк икән, нигә качарга! Качу үз гаебеңне тану булып чыкмасмы? – дип җавап кайтарды ул аларга.

– Гаеп юк. Әмма яла ягалар, – диде Вәли Ибраһимов. – Унсигезенче елда Кырым комиссарларын үтерү вакыйгасы турында ишетеп беләсең. Әнә шул эшне ябыштырырга исәпләре.

– Синең гаепсез икәнлегеңне исбатлаучы дәлилләр бар. Казанда идең ич, Үзәк мөселман комиссариатында…

– Алар сорамас… Әләк язып кертелгән, шул җитә калган. Син ни әйтсәң әйт, без Төркиягә юл эзләячәкбез.

– Киңәш итмим, – диде Мирсәет. – Гаепсез булуыгыз көн кебек ачык ич.

Килүчеләр икеләнүдә калды. Берничә айлар үткәч кенә, аларның беркая да китмәгәнлеген ишетте Мирсәет, һәм теге чакта биргән киңәше өчен ачы үкенү биләп алды аны, чөнки Вәли Ибраһимов һәм Әкълим Мөслимовларның, кулга алынып, үлем җәзасына дучар ителүләре мәгълүм булды.

Бу хәбәр чираттагы тетрәнү иде аның өчен. Соңгы өметләрен өзде. Советлар иле һәм партия, төзәтә алмаслык хаталар ясый-ясый, чын җинаятьчелек юлына кереп бара дигән сүз түгелме бу?!

* * *

Тарих егерме алтынчы елны вакларга керешкән иде инде. Мирсәетнең әле булса эшкә урнаша алганы юк. Матди хәле җиңел түгел. Балаларын ач-ялангач итәсе килмичә, әледән-әле, йөкчеләргә ияреп, вагон бушатырга йөри. Күп вакыты өйдә уза, эш өстәле артында. Төрки милләтләр һәм Көнчыгыш илләрнең язмышы хакында тәмамлыйсы хезмәте бар. Шуның өстенә күптәнге хыялы – «Картлык сагында» дип исемләнгән тарихи романын язарга да керешкән иде. Әмма, җанында тынгылык югында, нинди генә эшкә алынсаң да, аны тәмамлап чыгу җиңел түгел икән ул. Үз башыннан кичкән кеше генә аңлый алыр моны.

Мирсәетнең югары даирәләр белән элемтәсе югалмаган иде, әлбәттә. Илдә дәвам иткән ыгы-зыгылардан хәбәрдар ул. Килеп-китеп йөрүчеләрдән өзелгәне юк. Әмма үзе күбрәк өйдә утыруны кулай күрә, анда-монда борынын тыкмый. Ә тормыш барыбер үзенекен итә.

Көннәрнең берендә Казаннан килеп чыккан тел галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Шәрәф белән Фәтхи Борнаш кагылдылар аңа. Һәр икесе шактый ук кәефсез, борчулы иделәр. Казандагы хәлләрне сораштырырга да өлгермәде Мирсәет, Борнаш кайнарланып сөйләргә кереште:

– Мирсәет абый, бәлки, син аңлата алырсың, бу нәрсә? Нинди сәясәт бу – татарларның әлифбасы кемгә зыян китергән?..

Борнаш нык дулкынлана иде. Шуңа фикер өстенә фикере атланган, кабалана. Әмма аның ни әйтергә җыенуын шундук аңлап алды Солтангалиев, әлифба мәсьәләсе телдән төшми хәзер. Ата-бабадан килгән, ничәмә-ничә гасырның гыйльми вә рухи мирас язмышы кыл өстендә торган чакта үзеңне тыныч тоту җиңел түгел, әлбәттә.

Борнашның тынычлануын үтенде Мирсәет. Галимҗан Шәрәф тә чабуыннан тартты үзенең.

– Монда чит-ят кеше юк, Фәтхи, ипле генә аңлашыйк.

– Беләм… – дип көрсенеп, тирән сулыш алып куйды Борнаш. – Әлифбага тимәсеннәр, әлифбаны гына булса да тынычта калдырсыннар иде соң чиктә. Кемгә зыян иткән ул… Татар халкын тоташтан укый-яза белмәүчегә чыгару кемгә һәм ни өчен кирәк булган?! Мирсәет абый, шуны аңлатыгыз сез миңа…

– Ярар, утыр, Фәтхи, – дип, янә үз-үзен абайламас хәлгә җиткән драматургка урын тәкъдим итте Солтангалиев. – Әлифба мәсьәләсе бер татарга гына кагылмый. Латин һәммә төркиләргә тәкъдим ителә.

Ниһаять, алдына куйган чәйне ипле генә йоткалап утырган Галимҗан Шәрәф кушылды сүзгә:

– Минем Бакуга китеп барышым. Тюркология корылтаена.

– Яхшы, яхшы, – дип, хуплавын белдерде Мирсәет. – Мин ул хакта ишеткән идем… Әмма беләсезме икән, Галимҗан әфәнде, корылтай күз буяу өчен генә уздырыла. Әлифбаның язмышы хәл ителгән, минем белүемчә.

– Ничек?! – дип, янә кыбырсып куйды Борнаш. – Ничек инде алай, фикер алышмас борын ук, мәсьәләне хәл дә итеп куйганнармы?

Кәефсез генә җавап бирде Мирсәет:

– Гадәтләнергә вакыт. Көн тәртибенә куелганга кадәрле үк хәл ителә бездә мәсьәләләр.

– Юк, мин моның белән килешә алмыйм, – дип, янә сикереп торды кайнар йөрәкле драматург. – Бөтен татар халкын надан калдырыргамы?! Гыйлемсез, әдәбиятсыз һәм денсез шыр-ялангач калдырыргамы? Килеште юк! Булмый болай, иптәш Сталинның үзенә керәчәкмен. Аңлатачакмын… Булмый болай. Кул кушырып утырсак, ярык тагарак янында торып калуыбыз да ихтимал!.. Иптәш Сталинга керәм.

«Эх, Фәтхи, Фәтхи… – дип, үзалдына уйланып куйды Солтангалиев. – Иптәш Сталинда синең белән минем кайгы бардыр дип уйлыйсыңмы?..»

– Ә бәлки, – дип, Галимҗан әфәнде дә кушылып алды сүзгә. – Ятып калганчы атып калуың хәерлерәктер. Сталинга керергә кирәктер, ничек уйлыйсың, Мирсәет?.. Акыллы вә кешелекле диләр ич үзен…

Дәшми кала алмады, димәк… Солтангалиев бу уңайдан үз фикерен аңлатырга мәҗбүр булды:

– Сталинга кереп йөрү файдасыз, – диде ул. – Әле егерме икенче ел башында ук бу уңайдан сүз катканы бар иде аның миңа. Латин хакында түгел түгелен, кирилл хакында. Илдә бер әлифба булырга тиеш дип саный Сталин. Бу ыгы-зыгының башы аңардан. Латин диюләре дә вакытлыча гына булса кирәк. Үз сүзен итәчәк Сталин. Бүгенме-иртәгәме, әмма барыбер үз сүзен итәчәк… Шулай, Галимҗан агай… Шулай, Фәтхи дустым… Без сезнең белән бик кечкенә кешеләр, безнең сүзгә колак салучы булмаячак анда.

Галимҗан Шәрәфнең кулыннан чәй тәлинкәсе төшеп китеп чәлпәрәмә килде. Уңайсызланып, хуҗадан гафу үтенде ул. Мирсәетнең сөйләгәннәре аның өчен дә көтелмәгән, башка сыймаслык яңалык иде, күрәсең.

– Мирсәет абый… Ни дигән сүз бу?! – дип, җанын кая куярга белмичә, ишекле-түрле йөренергә кереште янә торып баскан Борнаш. Иреннәре калтырый үзенең, йомарланган йодрыклары шап та шоп үз күкрәген төя. – Кемгә һәм ни өчен кирәк болар? Иптәш Сталин кай җире белән уйлый икән?!

– Сорамагыз миннән. Мин Сталин өчен түгел, үз-үзем өчен дә җавап бирерлек хәлдә түгел бүген, – дип кистереп әйтте Солтангалиев. Борнашның кызулыгы ихтыярсыздан аның үзенә дә күчә башлаган иде, күрәсең.

– Латины да, кириллы да кирәк түгел безгә, – дип дәвам итте әле булса арлы-бирле йөренеп торган Борнаш. – Иң элек халыктан сорасыннар. Сорамыйлар икән… бу эш яхшы тәмамланмаячак. Әйтте диярсез, Мирсәет абый!.. Әйтте диярсез, Галимҗан агай!.. Халык баш күтәрәчәк. Мин үзем әйдәячәкмен аны баш күтәрергә!

Галимҗан Шәрәф, Борнашны тынычландыра төшеп:

– Кызма әле, кызма әле син шулай, – дип куйды, әмма тынычландырыр сүз тапмады.

Шунда Мирсәетнең хәтеренә моннан берничә ай чамасы әүвәл Хәсән Садри-Айвазовтан ишеткән сүзләр килеп төште: «Алмаштырсыннар… Алфавитны гына түгел, халыкларның динен дә алмаштырырга ашыксыннар иде тизрәк, – дип сөйләгән иде Айвазов. – Һәммә халыкка таксын иде Сталин үз ихтыярын. Үзенең дә, советларының да ни арада юкка чыкканын сизми дә калачак бит ул. Халыкны теленнән, әлифбасыннан ваз кичтереп була димени…»

Әмма бу хакта ләм-мим сүз катмады Мирсәет. Янып торган утка кәрәчин сибү кирәкмәс…

Тынлык урнашып торды бер мәлгә. Әмма киеренке тынлык иде бу. Һәркемнең ут йотып торган мәле. Ни әйтергә дә белмиләр.

– Нәрсә, Мирсәет, шулай ук соңардык дип саныйсыңмыни? – диде Галимҗан Шәрәф, озаккарак сузыла төшкән тынлыкны бүлдереп. – Бакуга баруның да файдасы тимәсме?.. Бик кайнар итеп һәм саллы дәлилләр илә чыгыш ясарга әзерләнгән идем бит.

– Ятып калганчы атып калуың хәерлерәк. Барырга кирәк, – диде. – Кул кушырып утырыр чак түгел. Ил төкерсә – күл була, диләр. Колакларына керә торсын… Киләсе атнада булса кирәк, монда, Мәскәүдә дә, Көнчыгышны өйрәнү институты шул мәсьәлә буенча зур киңәшмә уздырырга җыена. Ашмарин һәм Шахтахтинский кебекләр чыгыш ясаячак, ди… Әнә бит ничек, кайчандыр патша агентлары булып төрки милләтләрнең тел вә динен юк итү өчен көрәшкән намуссыз затлар бүген латинга өндәүчеләр сыйфатында. Төрки милләтләрнең алга китүе өчен җан аталар, имеш. Дөньяга чыкмам дигән сүзем булса да, барырга һәм тозлап-борычлап нотык сөйләргә дип торам мин дә. Дәшми кала торган заман түгел, Галимҗан агай, барырга кирәк һәм чыгыш ясарга…

Төн уртасына кадәр дәвам иткән бу очрашу уртак борчу белән башланган кебек үк, акыл вә тән гайрәтенә ия өч ир-атның аянычлы ачынуы һәм чарасызлыктан үрсәләнүгә тиң тынгысызлыгы белән тәмамланды. Партия һәм советлар сәясәтенә ышыкланган империячел көчләр чын-чынлап төрки милләтләргә каршы һөҗүмгә күчкән иде. Моны күрмәмешкә салышырга мөмкин, әмма күрмәү мөмкин түгел иде инде.

Көнчыгышны өйрәнү институтында үткән киңәшмәгә Солтангалиев, үзенең йөк ташучы танышларының ярдәме белән, Мәскәү татарларыннан йөзгә якын эшче чакыртып китерә. Ашмарин һәм Шахтахтинский кебекләргә чыгыш ясарга да ирек бирми алар. Латинчылыкка каршы чыккан Галимҗан Ибраһимов һәм Мирсәет Солтангалиевләрне, нотыкларын тәмамлагач та, сәхнәдән залга күтәреп төшерәләр… Пролетариат вәкилләре югыйсә! Әмма вакыйгаларның барышын алай гына борып булса икән ул. Юл сызылган һәм күрсәтмәләр бирелгән.

…Тагы унике-унөч ел чамасы гомер үтәр. Егерменче елларда латинга күчерелгән халыклар янә, «үз теләкләре белән» (!), кирилл әлифбасын алыр. Нәкъ теге замандагы кебек булыр һәммәсе. Әмма кайчандыр латинчылыкка каршы төшкәннәр генә түгел, латинчылык өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән затлар да булмас инде ул чорда, һәммәсенең язмышы уртак: кайсы атылган, кайсы сөрелгән… Политбюро һәм ОГПУ үзе артыннан шаһитлар калдырмауны кулай күрә.

* * *

1926 нчы елның көзендә, күпме гомерләр эшсезлектән интеккәннән соң, Мирсәет Солтангалиев, ниһаять, эшкә урнаша. Бөтенроссия аучылык җәмгыятенең Идел-Урал төбәге өчен җаваплы вәкиле итеп билгеләнә. Үзе генә түгел, хатыны һәм балалары да ачлык-ялангачлык чигенә китереп җиткерелгән була инде аның. Гаилә башлыгы өчен, нинди генә булуына карамастан, эш табу сүнеп барган өмет кабынуга тиң. Өстәвенә аның алдында яңа мөмкинлекләр ачыла, ул хәзер елның теләсә кайсы фасылында үзе теләгән тарафка чыгып китә ала. Кешеләр белән аралаша, дөнья күрә ала. Татарстан һәм Башкортстанга кайту мөмкинлеге бар аның хәзер, чуваш, мари һәм удмуртлар яшәгән тарафларны аркылыдан буйга гизә ала. Артык мәртәбәле оешмадан булмаса да, ул барыбер Үзәк вәкиле булып кайта ич анда. Күптәнге таныш-белешләре, фикердәшләре белән туйганчы аралаша ала.

Эшкә урнашуда кайчандыр бергә-бергә Казанда Совет хакимияте урнаштырып йөргән таныш-белешләре ярдәм итте. Хәзер Үзәк Комитет бүлекләрендә эшләүче Эндель һәм Тихорецкий. Гариф Җанбаевка да рәхмәтле иде ул. Чөнки тегеләр белән элемтә аның аша булды…

Кызганыч, эшсезлектән тәмам җәфа чиккән Солтангалиев үзенең ни рәвешле тозакка эләгүен генә аңлап җиткермәде бу юлы. Гадәттә, вакыйгаларның барышын алдан сизеп, күреп тора иде. Бу юлы алданды. Аның аучылык җәмгыятенә эләгүе, ул гына да түгел, Идел-Урал төбәге өчен җаваплы вәкил булып китүе, үзе уйлаганча, бәхетле очраклылык түгел. Киресенчә, бәхетсезлегенең дәвамы иде…

Идел-Урал төбәкләренә беренче сәяхәтендә үк аны махсус әзерлекле яшерен агент, ОГПУ хезмәткәре озата чыга. Шуның өстенә, Чабаксарда булсын, Казанда яисә Уфада булсын, һәр шәһәрдә аны яңа шымчылар көтеп тора. Ул урнашкан бүлмә тыңланыла. Рәсми вәкил сыйфатында аның тирәсендә бөтерелүчеләр – алдан ук әзерләнгән гэпэушниклар. Транспортта булсын, аучылык җәмгыятенең бүлекчәләрендә булсын, төнлә булсын, көндез булсын, аның һәр адымы күзәтү астында. Кем белән очрашкан, күрешкән, кемнәрдә кунакта булган – һәммәсе теркәлә бара. Кара исемлеккә теркәлә…

Яңа җәмгыять төзүдә бердәнбер ысул итеп куркыту, мәҗбүр итү, кешене туып үскән җиреннән сөрү һәм үтерү сайланган була инде. Күп игелекләр вәгъдә итеп килгән Совет хакимияте, дөресрәге большевиклар диктатурасы, ачыктан-ачык илнең сәламәт күзәнәкләре булган интеллигенция, дин әһелләре, таза хәлле мужик һәм эш кешеләрен юкка чыгарырга, куркытырга керешә. Большевизмның иң тәү корбаннарыннан булган Солтангалиев янына, табигый ки, җәмгыятьнең сәламәт катламнары тартыла. Сталин шуны яхшы белә. Әнә ни өчен гомерендә киек-җәнлек белән эш итмәгән милли сәясәтче аучылык җәмгыятенә килеп юлыга. Әнә ни өчен Мирсәеткә Идел-Урал төбәкләрен дәүләт хисабына аркылыдан буйга гизеп йөрү хокукы бирелә.

Солтангалиев – тозакта. Ул һичкая китеп югалмас, инде аның мәсләктәшләрен барлый, аулый башларга вакыт. Зур ауга әзерләнә, зур ауның хәстәрен күрә Сталин. Аучылык җәмгыяте дигәне дә сүз өчен генә ич аның, ул оешма турыдан-туры ОГПУ карамагында була. Илнең һәммә милли төбәкләренә Мирсәет Солтангалиев кебек «киек-җәнлекләр» җибәрелә иң элек. Төркестанга да җибәрелә алар, Украина һәм Кавказ тарафларына да… Шуларның һәммәсен чын аучылар – гэпэушниклар озата чыга. Аучылар озата бара, аучылар каршы ала. Илдә күз күрмәгән, колак ишетмәгән зур ау башлана… Эзәрлекләү, күзәтү, кулга алу һәм җәзалау органнарын үз кулында тоткан Генераль секретарь Иосиф Сталин шул рәвешле баш аучыга әверелә.

* * *

Аучылык җәмгыятенә җаваплы хезмәткәр итеп билгеләнгән Солтангалиев, дөньясын онытып, башы-аягы белән яңа эшкә кереп чумды дисәк, хаталану булыр иде. Дөрес, матди килере булган эшкә мохтаҗ иде ул. Ил буйлап йөрү, төрле милли төбәкләрдәге хәлләрне үз күзләре белән күрү, иске дуслары белән күрешеп сөйләшүләргә сусаган иде. Әмма үзенең милли вә сәяси кыйбласын югалтмады һәм югалтырга җыенмый да иде.

Танышлары, якыннары аз түгел аның. Аларның беренчеләре – партия һәм совет органнарында эшләү дәверендә аралашып, ярдәмләшеп яшәгән дуслары. Төрки төбәкләрдә һәм үзәктә генә түгел, һәммә республика вә өлкәләрдә бар алар. Әмма бу төр таныш-белешләрнең бер хикмәтле үзенчәлеге торган саен аермачык булып күзгә күренә, ачыклана бара иде. Утырган урындыгыңа карап сәлам бирә икән андый дуслар. Кирәгең калмаса, акрын-акрын гына читләшәләр, яңа түрәләргә елышалар. Революция, милләт язмышына караганда кресло язмышы кадерлерәк була болар өчен. Бу төр таныш-белешләре әлегә үзеннән йөз чөермәсәләр дә, аларга ышанып, аркаланып булмый иде инде…

Икенчеләре белән аны язмыш уртаклыгы берләштерә. Билгеле бер дәвердә партия һәм совет органнарыннан кысрыклап чыгарылган бу кешеләр өчен Солтангалиев әле дә дәрәҗәгә ия. Күпме генә кыйнамасыннар, сындырырга тырышмасыннар – сынмады Мирсәет. Моны һәркем күреп, тоеп тора. Юкка дисезмени, Сталин булып ул да елның-елына кабул итеп тора аны, исәпләшергә мәҗбүр. Бу төр дусларына ул таяна ала иде…

Өченчеләре – яшьләр, төрле сәяси түгәрәк һәм хәрәкәтләрдә катнашучылар. Советларның һәм большевизмның милли сәясәте белән килешмәүчеләр. Бу иш танышлары аеруча үз һәм кадерле иде аның өчен. Чөнки боларының канатлары каерылмаган, рухлары сәламәт, болар көрәшергә сәләтле! Тик, кызганыч, араларында ОГПУның яшерен агентлары мыжгып тора. Кемнең кем булуын тану җиңел түгел… Казанда яисә Мәскәүдәме, Уфада яисә Әстерхандамы, андый яшерен түгәрәкләр кайда гына булмасын, бишнең берсе мәгълүмат ташучы була. Шуңа болар белән эш итүнең дә кыен яклары аз түгел…

Солтангалиевнең аеруча ышанган кешеләре Кырымнан Дерен-Айырлы, Башкортстаннан сөрелгән Морзабулатов, Касыйм шәһәреннән Баубәков һәм күптәнге танышларыннан Гариф Җанбаев белән Гасыйм Мансуров була бу чорда. Бары шул кешеләр алдында гына чишелеп, күңелендә булганнарны ихлас сөйли ала ул хәзер. Якыннары, танышлары күпме генә булмасын, Туран хакындагы хезмәтләрен башка һичкемгә күрсәтмәс була ул.

Даими очрашу урыннары – Ленин тауларындагы урман. Җәйләрен җиләк яисә гөмбә эзләгән атлы булып, кышларын табигать гүзәллеге белән хозурланып йөргән җирдән төрлесе төрле тарафтан килеп очрашалар да бер сәгать-сәгать ярым арасында мәгълүмат алышалар, киңәшәләр.

Халыкара масштабта социализм төзү идеяләре тукталды. Капитализм тотрыклылану гына түгел, үсешкә юл алды. Милли төбәкләрдә яңа хакимияттән канәгатьсезлек күзгә күренеп үсә барды.

– Башкорт авылларына барып бер сызгыру җитә, һәммәсе кулга корал алачак. Канәгатьсезлек зур. Нишлибез? – дип ашыктыра Морзабулатов. – Башсовнарком рәисе Мөхәммәткуловтан берни көтеп булмый. Креслога менеп үрмәләгәч тә, дөньясын онытты…

Дерен-Айырлы Кырымдагы җитәкчеләрдән канәгать түгел, Үзәкнең Кырымда алып барган милли сәясәтеннән зарлана. Тауларда зур булмаган кораллы отрядлар оешу турында хәбәр итә.

Баубәков Касыйм шәһәрендәге татар җитәкчеләрен эштән алу кампаниясен ни белән аңлатырга белми… Касыймда, гомумән, татарга көн беткән…

– Зарлануларны мин дә дәвам итә алам, – дип, канәгатьсез генә сүзгә кушыла шунда Солтангалиев. – Шушы көннәрдә генә Һади Атласидан хат алдым. Авылда мужикка көн калмады, дип яза. Муллалар, галим вә язучыларны эзәрлекләү дәвам итә. Милләтнең җелеген корытуга юнәлтелгән болар, яхшыга түгел, беләм. Әмма зарланулардан файда юк. «Нишлибез?» дигән сорауга җавап эзләргә тиеш без бүген…

– Кремльдә ни сөйлиләр?.. Андагы яңалыклар белән таныштырсаң иде… – дип сорый Морзабулатов.

Мирсәетнең әле булса һичкемгә билгеле булмаган ниндидер иске элемтәләре аша Үзәк Комитетта һәм Совнаркомда узган яшерен киңәшмәләрдән мәгълүмат алып торуын белә иде алар.

Кыскача гына яңалыклар белән таныштырды Солтангалиев: РСФСРның Үзәк Башкарма комитеты сессиясендә иптәш Рязанов: «Һәммә милләтләр урыс мужигы җилкәсендә яши. Туземецларны читкә куеп, урыс мужигы турында кайгырта башларга вакыт», – дип сөйләгән.

Ә Рыков иптәш советларның әле генә булып узган съездында шул борчылуны тормышка ашыру юлларын күрсәткән: «Милли районнарны индустрияләштерү күздә тотылмый. Алар чимал чыганагы һәм авыл хуҗалыгы өчен мәйдан булачак», – дип, ачыктан-ачык сөйләгән.

– Җыеп әйткәндә шул: большевиклар партиясе милли сәясәттә икейөзлеләнүен дәвам итә, – дип йомгаклады Мирсәет. – «Урыс мужигы» дигәннәре дә хәйлә генә. Мужикның милләте юк алар өчен, һәммәсе кол сурәтендә. Башкорты ни, урысы ни – бер!

– Казахстанга Дон казакларын күчерү, Татарстан һәм Башкортстанда рус районнары тергезү эшенә дә тотыналар, ди әнә…

Кызып сөйләргә, зарланырга керешкән Морзабулатовны бүлдерергә кирәк тапты Мирсәет:

– Мөмкин, – диде. – Әмма болары да акыллы сәясәтче эше түгел… Килешик әле, әйдә, бүгенгә зарлануларны туктатып торыйк. Бер нәрсә көн кебек ачык: партия үзенә булган ышанычны акламады. Социаль революция эше – тупикта. Иртәме-соңмы ул һичшиксез җиңеләчәк. Шундый ихтималның булуын истә тотып, без массалар һәм иң элек яшьләр арасында эш җәелдерергә тиешле. Туран федерациясе ул – советларга каршы көрәшүчеләр хыялы түгел. Ә адашкан социализмны коткару юлы. Халыкларның милли азатлыкка булган омтылышына таяну.

Шулай… Бары тик шулай гына аңлатырга тиешле без үз мәсләгебезне.

Мирсәетне тыңлыйлар. Аның белән бәхәсләшәләр. Аннан уртак бер фикергә дә кайтып төшәләр. Мәсләк һәм язмыш уртаклыгына нигезләнгән дуслык дәвам итә. Аларны тагы ниләр борчыган, аларның нинди ниятләре булган, ул хакта урман сукмаклары һәм үзләрен ел тәүлегенең теләсә кайсы фасылында шул сукмаклар читеннән озата барган ак каеннар, юкә һәм усак агачлары гына хәтерли торгандыр… КГБ архивында күпме генә эзләсәм дә, Ленин тауларындагы бу сөйләшүләрне теркәп калдырган язмалар тапмадым мин.

* * *

1927 елның гыйнвар урталарында Мирсәет Солтангалиевнең Сталин белән бер-ике мәртәбә очрашкан булуы мәгълүм. Шунысы игътибарга лаек: бу юлы башлап теләк белдерүче Сталин була. Күрешүнең үзе өчен һичнинди игелек китермәячәген Мирсәет инде яхшы белә. Шуңа да карамастан баш тартмый очрашудан. Сталинның Солтангалиевне гыйнвар аенда ук кабул иткәнлеге мәгълүм. Мирсәетнең соңрак ОГПУ тикшерүчеләренә биргән җавапларыннан чыгып, ул очрашуда нинди мәсьәләләр кузгатылганлыкны да чамаларга мөмкин.

– Партия сафларына кайту теләгең һаман да үз көчендәдер?.. – дип сорый аңардан Сталин.

– Үземне әле дә халык азатлыгы өчен көрәшчеләр сафында саныйм. Фиркале булып та, хезмәт ияләрен кол итеп тотарга омтылучылар бар. Шул сәбәпле партиягә кайту турындагы үҗәтлегем сүрелә төште, – дип җавап кайтара Солтангалиев.

Ялт итеп әңгәмәдәшенә карап ала Генераль секретарь. Үзенә юнәлтелгән кинаяне аңлаган, күрәсең… «Кара аны, ничек сөйләшә! Бер дә үзенә күрә генә түгел», – дип тә уйлап алган булса кирәк. Чөнки Солтангалиевне канатлары каерылган, каурыйлары коелган һәм тәмам мескенгә төшкән хәлдә күрергә өметләнгән иде бит ул. Баксаң, һаман шул ук икән… Энәләре керпенеке сыман тырпаеп тора.

– Гаилә хәлләрең ничек? Хатының, балаларың…

Мирсәет яхшы белә: бу сорауны Сталин махсус бирә аңарга. Матди яктан авыр яшәүләрен белә ич. Әңгәмәдәшен гаилә язмышы хакындагы хисләр белән икеләнүгә этәрү, түбән төшерү аның максаты.

– Рәхмәт, иптәш Сталин, – ди Мирсәет коры гына. – Минем гаилә хәлләрен сораштырырга чакырмагансыздыр? Сезнең зуррак эшләрегез дә җитәрлек…

Елмаеп алгандай була Сталин.

– Син һаман да шул ук, аз гына да үзгәрмисең, Солтангалиев. Чәчләрең генә агарган…

Ниһаять, турыдан-туры сорарга мәҗбүр була Мирсәет:

– Иптәш Сталин, әйтегез: ни өчен чакырдыгыз? Ни сәбәпле мине искә алдыгыз?.. Онытырга вакыт бит инде…

– Сине онытып буламы соң?! – дип, янә Генераль секретарь үзалдына көлемсерәгәндәй итә. – Теге дөньяга киткәчтен дә сагындырырсың, искә төшерермен әле үзеңне.

– Нәрсә, иптәш Сталин, теге дөнья хакындагы уйлар да киләме башыгызга? – дип төртелергә кирәк тапты Мирсәет. Махсус аңламаганга сабышты.

Сталин төп сөйләшүгә күчте, ниһаять:

– Буржуаз матбугат: «Социализм төзү юлында Сталинның ике төп дошманы бар, – дип яза икән. – Берсе – Троцкий, икенчесе – Солтангалиев». Шул хакта син ничек уйлыйсың?..

– Ә бәлки, ул дошманнарны сез үзегез уйлап чыгаргансыздыр?! Троцкий социализмга дошман түгел иде…

Аңарга фикерен тәмамларга ирек бирмәде Сталин.

– Троцкий – синең күптәнге әшнәң, бу миңа мәгълүм. Әмма уйлап кара: Үзәк Комитет эшендә бертуктаусыз аяк чалулар… Канәгатьсезлек һәм төрле имеш-мимешләр… Генераль секретарь шуларга түзеп торырга тиешме?

– Юк, иптәш Сталин, Троцкийга каршы эшегездә мин сезгә юлдаш була алмам. Башканы эзләгез! – дип әйтеп ташламасынмы Солтангалиев. Сталинның үзенә нинди эш йөкләргә җыенганлыгын сиземләп өлгергән иде ул.

Сталин дәшми торды байтак кына. Кәефе кырылуданмы, максатына ирешә алмауданмы – үзе генә белә. Әмма Мирсәетнең сиземләве урынлы булгандыр.

– Үзеңнән өмет өзмәгән идем әле… Социализм төзүчеләр сафына кайтырсың дип ышана идем. Буржуаз матбугат синең хакта да дөрес фикердә, димәк… – дип, гүя үзалдына сөйләнеп алды Сталин һәм, төребкәсен кабызып, аңарга аркасы белән борылды.

– Миңа китәргә рөхсәттер, иптәш Сталин. Сау булыгыз, – дип, Мирсәет тә урыныннан торды.

– Уңышлар телим, – дип, шулай да хушлашыр алдыннан кулын сузды Сталин. – Мин әле сиңа ышанам. Безнең сафларга кайтырсың дип ышанам… Уйлан: синең өчен Троцкий кадерлерәкме, әллә башыңмы?!

Белә Мирсәет: бу – Сталинның ихлас сүзләре түгел. Тешләрен кысып әйтелгән соңгы сүзләре, чөнки күзләрендә кан…

Мирсәет ни дияргә белмәде, ишек тоткасына үрелде…

* * *

1928 нче елның августында Казанга килгәчтен, ул кунакханәгә төшмәде, Микъдәт Борындыков фатирында тукталды. Кая барса, шунда артыннан калмыйча, һәр адымын күзәтеп йөрүчеләрдән беразга гына булса да арынып тору иде теләге.

Татарстанның беренче җитәкчеләрендә аның йомышы юк. Тегеләре дә үзе белән күрешергә атлыгып тормыйлар. Чөнки заманы шул: һәркемдә баш кайгысы, җан кайгысы… Мирсәет төшенә, яхшы аңлый моны. (Миңа да яхшы таныш һәм аңлаешлы күренеш бу. Заманалар үзгәрсә дә, ашлы тәлинкә тирәсендә буталып йөрүчеләр үзгәрми икән ул. – Авт.)

Шулай да, нинди генә киеренке һәм куркыныч көннәр булмасын, Казанда Солтангалиев белән күрешеп, бер-ике сүз алмашып, кунакка алырга атлыгып торган кешеләрнең исәбе-хисабы юк. Татар дөньясында, бигрәк тә аның зыялылары даирәсендә, матбугатта күпме генә каһәрләнмәсен, Солтангалиевнең дәрәҗәсе төшмәде, киресенчә, күтәрелә генә бара иде. Ул көненә әллә ничә мәртәбә язучылар, галимнәр, журналистлар белән очрашты. Милләт язмышы һәм ил язмышы хакында ихлас борчылган яшьләр чакыруын да кире кага алмады.

Исеме ул заманнарда ук киң мәгълүм булган рәссам, күптәнге танышы Бакый Урманчеларда узды бер очрашу. Айдарскийлар фатирында да таңга кадәр дәвам итте әңгәмә. Бу гаилә белән соңгы елларда ихлас дуслык элемтәләре берләштерә иде аны. Талантлы режиссёр Айдарскийның хатыны Сара белән Мәскәүдә чакта аларда берничә тапкыр куна калганы да булды. Сара Садыйкованың җырлавын Фатыйма аеруча ярата иде.

Айдарский һәм Урманчеларда узган очрашуларда сүз, нигездә, әдәбият-сәнгать тирәсендә барды. Әдәбият әһелләренең бер-бер артлы кулга алынуы һәм төрле эзәрлекләүләргә, кимсетелүләргә дучар ителүләрен яхшы белә иде ул, шуңа җитди сәяси әңгәмәләрне урап узарга омтылды.

Казанда соңгы киче иде булса кирәк. Борындыков белән Мөхәммәдъяровларга кагылды ул. Монда әүвәлге танышларыннан Һади Атласи һәм Мәхмүт Бөдәйле дә бар иде. Һәрхәлдә, бу очрашуда шиккә урын калдырырлык кеше юк. Шуңадыр, әлбәттә, сөйләшү, фикер алышулары да бермә-бер ихласрак булды.

Йорт хуҗасы Фатих Мөхәммәдъяров әүвәл Татарстанның сәламәтлек саклау халык комиссары иде, әле соңгы араларда гына эшеннән алынган. Элек-электән сәясәт белән шөгыльләнүче түгел. Әмма язмыш тетрәнүләре һәм заман кемнәрне генә сәясәтче итмәгән?!

– Кешенең кадере китте… Нинди социализм булсын бу… Бөтен илне казармага әверелдердек, – дип, иң элек зарланырга керешүче ул иде.

Һади Атласи шундук аны күтәреп алды. Куркусыз кеше буларак, ул, гомумән, илдәге үзгәрешләрне башында ук кабул итмәде, алай гына түгел, ачыктан-ачык тәнкыйть итеп килде:

– Илең белән кыргый җинаятьчеләр идарә иткәч, алардан ни көтәргә мөмкин. Он да юк, тоз да юк большевиклардан һәм булмаячак та! Дөньяны болгатырлар-болгатырлар да дөмегерләр бер…

Артык кискен гыйбарәләрне өнәп бетермичә, Мәхмүт Бөдәйле өлкән остазының чабуыннан тартып бүлдерергә ашыкты:

– Һади әфәнде, алай ук югарыдан купмыйча, тыныч кына сөйләшеп-киңәшеп утырыйк әле бер. Олы кунагыбызга сүз бирик, – дип, Мирсәеткә игътибар юнәлтте.

– Ә-ә, онытканмын икән… Монда син бәлшәвик тә бар икән бит әле, – дип, уенга борып, өйне яңгыратып көлеп җибәрде Атласи. Большевик дигәне – Бөдәйле. Әле ул коммунистлар фиркасеннән сөрелмәгән була. Әмма бу – тарихчы-галимнең шаяруы гына, усаллык белән әйтелгән сүзе түгел. Шундук зыялы зат буларак әйтеп тә куйды ул. – Ярый, егетләр, җайсызрак сүз әйтелсә, гаепкә бөкмәгез. Илдә барган хаксызлыклар өчен җаным әрнегәнгә әйтәм. Аннары, сездән аермалы буларак, мин бит авыл җирендә яшәгән кеше… Ярар, – диде Атласи, тирән сулыш алып, – әйдә, Мирсәет, сине тыңлыйк. Безнең моң-зар бетмәс ул. Илдә мин бәхетле дип әйтерлек ала карга да калмады бит хәзер. Нишлибез, кая барабыз без, Мирсәет, син ничек уйлыйсың?

Мирсәетнең Казанга килүенә бер атна тулып килә инде. Иртәгесен юлга. Ул һичкайда ачылып китеп сәясәт хакында сүз кузгатмады әлегәчә. Тыңлады гына.

Үзен күпме генә эчкерсез әңгәмәгә этәрмәсеннәр – ачылмады, түзде. Үзеннән элгәре, әңгәмәдәшләренә, таныш-белешләренә – яшь татар зыялыларына шик төшмәсен дип түзде. Чөнки белә: һәр очрашуда, ким дигәндә, бер гэпэушник утыра. Гаепкә бөгәрлек сүз чыкса, аның күләгәсе һәммә катнашучыларга да төшәчәк. Ә бу гаилә өстәле артында шиккә урын юк кебек. Аннан иртәгесен Казаннан китәсен истән чыгарырга ярамас. Тагы булырмы шундый мөмкинлек? (Күңеле дөрес тойган икән: бу – аның үз иреге белән Казанга соңгы килүе, соңгы чәй мәҗлесе, соңгы дустанә сөйләшүе булган. – Авт.)

Тын гына, ипле генә сөйләргә кереште Солтангалиев:

– Һади әфәнде… Фатих кордаш… Якын дусларым, Мәхмүт илә Микъдәт, – дип, һәммәсенең исемен атап, моңлы карашын аларның күзләренә төбәп-төбәп алды. – Илдә барган хәлләр аянычлы. Без хыялланган социализм онытылды хәзер. Изелгән милләтләрнең азатлыгын кайгырту сүздә генә. Без тупикта, юлның дәвамы юк. Иртәме-соңмы киткән юлыбыздан кире борылырга мәҗбүр булачакбыз. Әмма сорау туа: нинди тарафка?..

– Бар хикмәт әнә шунда, шул сорауда…

– Әйе, дөрес… – дип, бер-берсен хуплады әңгәмәдәшләре.

Солтангалиев сүзен дәвам итте. Сүзләре гүя күңеленең иң тирән төпкеленнән чыга иде. Хискә, тойгыларга бирешү кая, аны элгәредән белүчеләр өчен бу басынкылык аңлашылмас дәрәҗәдә сәер тоелгандыр.

– Димәк, аякны алдан киенеп торганың хәерле. Илнең, халкыбызның тарих чүплегенә барып терәлгәнен кул кушырып көтеп утыру ярамас. Коммунистларга һәм большевистик партиягә өмет баглау, мөгаен, инде мөмкин түгелдер.

– Әй Алла… – дип, канәгать көрсенеп куйды Һади Атласи. – Синең авыздан да шундый сүз ишетермен икән, Мирсәет.

Атласиның сәяси карашлары яңалык түгел иде Солтангалиев өчен. Җавап бирергә кирәк санамады, фикерен өзмәүне артык күрде:

– Иртәме-соңмы революция эшен яңа дулкын булып күтәрелгән милли азатлык хәрәкәте эләктереп алырга тиеш булыр. Бу бер татар өчен генә түгел, һәммә милләтләр өчен дә уртак көрәш булуы ихтимал. Шул исәптән руслар өчен дә.

Билгеле, милли азатлык өчен көрәшнең соң нәтиҗәсе – бүлгәләнү, таркалу түгел, ә бәлки яңа, бөтенләй башка, сәламәт нигездә берләшү. Әмма бүгенгечә – беренче сортлы, икенче һәм өченче сортлы, ягъни өлкән агай һәм йомышчы малайлар бергәлеге булмас ул. Тигез хокуклылар, сәламәт рухлылар гына тәшкил итә ала чын берлекне, чын федерацияне. Ә бүген бармы ул?!

– Юк… Кая инде ул… – диде әңгәмәдәшләре.

– Мөмкинме андый бергәлек?

Тыңлаучылар бу сорау алдында икеләнә калдылар.

– Мөмкин, – диде Бөдәйле.

– Мөмкин иде. Әмма форсатны кулдан ычкындырдык, – диде Мөхәммәдъяров.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации