Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 32 (всего у книги 36 страниц)
Атласи исә кулын гына селтәде:
– Балык белән итне бер казанда пешермиләр…
– Мин хөкемдар түгел, – дию белән чикләнде Мирсәет, бәхәскә йомгак ясаудан тайчанып. – Әйтәсе килгәнем шул иде: революция тәмамланмады. Ул адашты гына бары. Бүген исә киң масштабта милләтләрнең азатлыкка булган иммунитетын, ягъни сәламәт тоемлавын юкка чыгару кампаниясе башланды һәм ул дәвам итәчәк. Шул афәттән аны исән-аман алып чыгу, коткару – үзен көрәшче санаган һәр вөҗдан иясенең изге бурычы… Көн тәртибендә торган иң әүвәл мәсьәлә – шул. Дин әһелләренә, милләтнең зыялыларына, язучыларга һөҗүм юкка түгел!.. Тарихка тискәре ярлык тагу, алфавит алмаштыру да шул имансызлык тәсбихының чираттагы төймәләре булыр. Шул төймәләрне ипле генә берсе артыннан икенчесен тартып утыручы бар…
– Кем? – дигән сорау чыкты берәүнең авызыннан.
Мирсәет сорау бирүчегә, күтәрелеп, карашын текәү белән чикләнде: аңлашыла иде ич барысы да…
Чәй өстәле артындагы бу әңгәмә таңга кадәр дәвам итә. Мирсәетнең Көнчыгыштагы милли азатлык хәрәкәтенә мөнәсәбәтле үзгә фикерләре белән танышыр ара да була, Туран хакындагы имеш-мимешләргә дә ачык җавап табыла… Микъдәт Борындыков белән иртәнге бишләрдә генә әйләнеп кайта алар. Борындыковны йокы баса. Ә Солтангалиев иртәнге Казан урамнары белән хушлашырга чыга. Үзе өчен гаять таныш та, истәлекле дә булган шәһәр үзәген аркылыга-буйга гизә. Айсыз калдырылган Сөембикә манарасы каршында басып тора озак кына, үзе укыган мәктәпне урап уза. Болак буйлап Кабан күленә килеп чыга. Күпме вакыйгалар кичергән ул шушы төбәкләрдә, кемнәр белән генә очрашмаган, аралашмаган: Тукай, Исхакый, Әмирхан, Вахитов һәм Алкин, Троцкий һәм Вәисов, Грасислар… Гүя бу шәһәрнең ничә дәвергә тиң тарихы сыйган аның хатирәләренә. Шул хатирәләрдә күпме өмет вә алданулар, күпме аяныч һәм үкенү, сагыш һәм моң барлыгын үзе, бары тик үзе генә белә…
– Мирсәет абый… Сез түгелме бу?.. Исәнме, Мирсәет абый, – дип, шул мәлне берәү ипле генә җиңенә кагыла аның. Онытылган, истәлек һәм хатирәләр чоңгылында барган җиреннән сискәнеп куя ул. Каршысында басып торучы егеткә карашын төби.
– Сәйдәш… Салих энем, син түгелме соң бу?!
Ирексездән бер-берсенә тартылып кочаклаштылар. Көтелмәгән булса да бер-берсен күптәннән һәм яхшы белгән, бер-берсе өчен кадерле булган кешеләрнең очрашуы иде бу. Куаныч гөрелтесе булган шатлык авазлары иртәнге йокымсырау халәтеннән арынырга өлгермәгән күл читен сискәндереп җибәрде. Камышлар арасыннан бер төркем үрдәк пырхылдап күтәрелде, яр читендәге бөтнек катыш куе үлән өстеннән чулт-чулт бакалар сикереште. Мәрҗани мәчете ягыннан әтәч кычкырганы, Ерак Кабан тарафыннан үксез бозау мөгрәгән аваз ишетелде…
Зәңгәр күзле ике татар бер-берсеннән карашларын аера алмыйча, үзара куанышып торуларында иде әле.
– Мирсәет абый, киттек минем өйгә… Өр-яңа көй уйнап күрсәтермен үзегезгә, – дигән сүз гүя Сәйдәшнең күңеленнән нур булып сирпелде. – Әле һичкем ишетмәгән, ошбу сәгатьтә, шушы таң белән туган көй…
Мирсәетнең кунакка йөрер арасы юк иде инде – вокзалга ашыгасы бар, санаулы гына сәгатьләре калган… Ә шулай да баш тартырга базмады ул, әле булса иҗат һәм моң халәтеннән чыга алмаган, фани дөньядан аерылган Сәйдәшнең кәефен бозарга теләмәде.
Салих якында гына тора булып чыкты. Ишектән керүгә үк, пианиносы артына барып утырды ул һәм бер артык хәрәкәт, аваз чыгармыйча уйнарга кереште.
Бер читтәге урындыкта утырган Мирсәетне дә өермәдәй үзе белән күтәреп алды музыка. Дөньясын оныттырды… Урман шавы булып бәреп керде моң. Ул да түгел, җил тынып алган мизгелләрдә, яфраклар лепердәшүе, кошларның канат кагышы ишетелеп-ишетелеп калды. Сабан тургаемы – зәңгәр хозурлыктагы бишектә тибрәнә-тибрәнә моңланырга кереште… Чишмә агышы һәм шул чишмәдән чиләк-көянтә асып судан кайтып килгән яшь киленнең җилкәсендә талир тәңкәләр чылтыравы… Кемнәрнеңдер җан ачысы белән көрсенеп куюы… Мендәргә капланып үксеп-үксеп елавы…
Композиторның пианино артыннан торып ишекле-түрле йөренә башлаганын да тоймый калды Мирсәет, ул әле моң канатларында иде һаман. Чын мәгънәсендә әсир иткән иде аны бу яңа көй…
Пар бөркеп торган җиз самавыр артына утыргач кына сорау бирергә булды Мирсәет:
– Бу көйнең исеме ничек, Салих? Сүзләре дә бардыр…
– Исеме дә, сүзләре дә юк. Әле нотага салып, кәгазьгә дә төшерелмәгән, – дип җавап бирде ипле, тыйнак тавыш. – Бүген иртән Кабан читендә ишетеп алдым үзен. Беренче тыңлаучысы син булдың, Мирсәет абый.
Бераз хәл белешеп, ерак үткәндә калган истәлекләрне барларга да өлгерделәр. Үзенең иң элгәреге укытучысы булган Солтангалиевне онытмаган булып чыкты Сәйдәш…
Баш очларында эленеп торган күкеле сәгать тугызны суккач, һәр икесе сискәнеп куйдылар. Ник гел шулай икән ул: җанга якын кешең белән очраштыңмы, вакыт тар, вакыт җитми… Аның да менә ашык-пошык хушлашып, чыгып йөгерүдән башка чарасы юк.
Болак аша салынган иске таш күпернең аргы тарафында сабыр гына аңарга кул болгап озатып калучы Салих Сәйдәшев иде…
XXIII
«ОГПУ рәисе урынбасары иптәш Ягодага. Хәбәр кәгазе.
Кырымдагы «Милли фирка» дип исемләнгән контрреволюцион оешма эшен тикшерү нәтиҗәсендә без түбәндәгеләрне ачыкладык: Бөтенсоюз аучылык җәмгыятенең җаваплы хезмәткәре, 36 яшьтә, партиясез Солтан-Галиев Мәскәүдәге Үзәк белән генә түгел, «Милли фирка» нең бөтен эшчәнлегенә җитәкчелек итә икән.
Шаһитларның күрсәтүләре аны түбәндәге җинаятьләрдә фаш итә:
а) һәммә төрки-татарларның милләтчел оешма һәм төркемнәрен берләштерә торган (солтангалиевчел) контрреволюцион үзәк оештыруда;
б) «Көнчыгыш тарафдарлар» ның яшерен партиясен булдыруга хәзерлектә;
в) Мәскәүдәге Үзәк хакимиятнең милли сәясәтен бозып күрсәтү юлы белән урыннардагы коммунистлар арасыннан планлы һәм системалы рәвештә үз тарафдарларын тәрбияләүдә. Мисал өчен, ул ВКП(б)ны еврейларны һәм кырым татарларын үзара каршы куюда, Кырымда һәм башка милли төбәкләрдә махсус ачлык оештыруда һ. б. да гаепли.
Шуларга нигезләнеп, ОГПУның Көнчыгыш бүлеге Солтан-Галиевне җавапка тарту кирәк дип саный һәм Сездән аны тентү һәм кулга алу өчен рөхсәт сорый.
ГПУның Көнчыгыш бүлеге начальнигы урынбасары
Балдаев (имза).
7 декабрь, 1928 ел».
Җавап белән озак көттермиләр. Икенче көнне үк махсус рәсми кәгазьдәге ордерга имза куела:
«СССР. Берләштерелгән Дәүләт Политик Идарәсе (ОГПУ). Ордер № 4798.
Декабрьнең 8 нче көне, 1928 ел. ОГПУның Оператив бүлеге хезмәткәренә бирелә. Солтангалиевне кулга алу һәм аның өендә тентү ясау өчен.
Адресы: Зур Татар ур., 24 йорт, 1 фатир.
Искәрмә. Урындагы һәммә иптәшләр һәм гражданнар ордерны күрсәткән кешегә эшен башкарып чыгу өчен кирәкле шартлар тудырырга тиешле.
ОГПУ рәисе урынбасары Г. Ягода (имза). Оператив бүлек начальнигы (имза)».
Декабрьнең 9 нчы көнендә иртәнге сәгать 5 тә, әле өч сабый тәмле төшләр күреп йоклап ятканда, Зур Татар тыкрыгындагы 24 йорт каршысына кара машина килеп туктый. Капка төпләренә сак куялар. Капка биген ватып, ишегалдына бәреп керәләр, һәр тәрәзә каршысында кораллы солдат күләгәләре пәйда була. Ишекне күн итек үкчәсе белән төяргә керешәләр. «Кем бар анда?» дигән куркынган хатын-кыз авазы ишетелә эчке яктан. Эчке күлмәктән яланаяк йөгереп чыккан Фатыйма була бу. Кабаланудан ут алырга, аягына бер-бер чүәк эләргә дә өлгерә алмаган.
– Ач хәзер үк! Юкса ишегеңне ватабыз.
Ишекне ачкан яшь хатынны бер читкә этеп җибәрәләр. Су чиләкләренә абынып, ишек катында егылып кала Фатыйма. Өйгә иң элек штыклы мылтыкларын алга төбәгән дүрт солдат бәреп керә. Алар артыннан пистолет тоткан офицер уза.
– Селкенмәскә!.. Берегез дә кымшанмаска!.. Ут кая?.. Ут яндырыгыз… – дип боера офицер.
Кемгә кычкыра икән ул?! Өйдә сабыйлар гына ич!..
Төнге кунакларның артыннан ук өйгә йөгереп кергән Фатыйма ут ала. Куркынып уянган балалар елаша башлый. Өйдә мәхшәр – кием шкафлары тузгытыла, өстәл тартмалары, китап киштәләре идәнгә тартып төшерелә, һәммә кәгазь һәм китапларны, шул исәптән Рәсидәнең дәфтәрләрен дә, капчыкларга тутыра башлыйлар…
Фатыйма һәм аның итәгенә килеп сарылган өч сабый өйнең бер почмагына сыенган. Дәшү кая, хәтта еламыйлар – куркудан тынсыз-өнсез калалар…
Кулга алырга дип килгәннәр иде югыйсә. Ялгышып та Мирсәетнең кайда булуы белән кызыксынучы булмады. Чөнки кемгә-кемгә, әмма ОГПУга Солтангалиевнең кайда икәнлеге яхшы мәгълүм. Идел буе һәм Урал төбәкләренә чираттагы командировкасына аны бу юлы бер түгел, өч гэпэушник озата китте. Каршы алучы һәм әйләнәсендә бөтерелүчеләрен дә исәпкә алсаң, Солтангалиевне алар чебен урынына сырып алганнар иде инде.
Шул ук көнне тагы берничә сәгатьтән Ягода өстәленә түбәндәге беркетмә китереп салына.
«ОГПУ рәисе урынбасары Г. Ягодага.
М. Солтангалиевне Зур Татар урамы, 24, 1 фатирда кулга алу оештырылды. Әмма ул Мәскәүдән читтә булып чыкты.
Тентү беркетмәсен тәкъдим итәбез.
Тентү вакытында Солтангалиева Фатыйма һәм Ирзина Хәдичә булдылар.
Тартып алынды:
– кече браунинг, № 278843, бер тулы обойма һәм 4 патрон белән. Кавказда эшләнгән күн кобура эчендә;
– 1 данә кавказ хәнҗәре;
– 1 диңгез кортигы;
– 4 данә хәрби наган патроны;
– 67 данә өч сызыклы хәрби патрон.
Төрле язу-сызулар, кулъязмалар, ниндидер хатлар, документлар, фоторәсемнәр…
Имза».
Игътибар итик: Солтангалиевне кулга алу сылтавы белән аның хатыны һәм сабыйлары янына бәреп керү 9 декабрь таңында булды. Ә югыйсә 8 декабрьдә үк ОГПУның Көнчыгыш бүлегенә, Балдаев исеменә, шул ук Г. Ягода имзасы белән рәсми күрсәтмә җибәрелгән була.
«Вотяк өлкәсенә (хәзерге Удмуртия. – Авт.) командировкага киткән М. Солтангалиевне кулга алырга һәм конвой белән Мәскәүгә озатырга» диелгән анда.
Ә теге тамаша кем өчен һәм ни өчен кирәк булган, аңлашылмый. Гади кеше күзлегеннән чыгып фикер йөрткәндә, әлбәттә.
Глазов шәһәре. 11 декабрь. Өйлә вакыты. Иртәдән бирле аучылык җәмгыяте эшләре белән әвәрә килеп йөргән Мирсәет Солтангалиевнең әле бер тәгам ризык капканы юк. Өйлә ашына чакыручы таныш-белешләре байтак булса да, кеше борчып йөрисе килмәде аның. Тамак ялгап алу нияте белән ялгызы гына ашханәгә керде. Ашханә дигәннәре ике катлы иске таш бинаның ярымподвалында урнашкан. Ул тукталган кунакханәнең каршысында гына. Тәрәзәләр бозга каткан. Берничә урында ватык пыяла аша салкын җил өреп тора. Ишек катындагы аулак почмакка үтеп, Мирсәет тунын салды. Аны янәшәдәге буш урындыкка куярга иде исәбе, әмма юеш салкынлык тунын кире җилкәгә эләргә мәҗбүр итте.
Җылы бишмәт киеп алган өлкән яшьләрдәге ханым килде аның янына. Ни ашарга теләве белән кызыксынды. Русчасы шактый кыен, удмурт иде булса кирәк. Әмма мөлаем, бит алмалары кызарып тора. Кайнар аш һәм ике тустаган чәй китерүләрен үтенде Мирсәет.
Озак көттермәделәр. Алсу битле ханым өстәлгә аш китерде һәм Мирсәеткә карап тартынып кына елмаеп куйды. Солтангалиев күшегә төшкән уч төпләрен бер-беренә ышкып алды. Тимер кашыкка үрелде.
– Мирсәет Солтангалиев иптәш сез буласызмы?! – дигән калын, дорфа тавыш сискәндереп җибәрде кинәт…
Мирсәет кайнар ашка сузылган кулын кире тартып алды, башын күтәрде. Уңга бакты, сул ягына күз төшерде, һәр ике тарафында штыклы мылтык белән коралланган хәрбиләр пәйда булган. Үз уйларына бирелеп утырган чагы идеме, аларның монда ни рәвешле килеп керүләрен ул чын-чынлап абайламый калган булып чыкты.
Ни дияргә дә белмәде Мирсәет. Әйләнә-тирәсендәгеләрдән, алардан да бигрәк, үзенә ихлас күңелдән ярарга тырышып аш китергән алсу битле, сырган бишмәтле удмурт хатыныннан уңайсызланды.
– Сез кулга алынасыз, – дип боердылар ул арада. – Торыгыз, кулларыгызны артка куегыз… Дәшмәскә!.. Һәр боерыкка берсүзсез буйсынырга!..
Пар бөркеп торган кайнар ашны этә төшеп, торып басарга мәҗбүр булды ул.
– Нигә кеше көлдерәсез… Бу тамаша өчен башка урын таба алмадыгызмы? – дип мөрәҗәгать итте үзе каршында пәйда булган офицерга.
– Дәшмәскә! – дип акырды офицер, үзенең өстенлеген исбат итәргә җай чыгудан бер тәм табып. – Мәскәүдә аңлатырлар… Конвой… Тимер юл вокзалына!
Югыйсә Мәскәүгә кайтасы иде бит болай да. Билеты кесәдә. Көтеп кенә аласылар да бит… Юк, мөгез чыгарырга кирәк. Тавыш чыксын, эффект булсын.
Көне-сәгате белән үк Мәскәүгә хәбәр салына:
«ОГПУның Көнчыгыш бүлегенә, иптәш Балдаевка. Мәскәү шәһәре.
Ошбу елның 8 декабрендә җибәрелгән әмерегез нигезендә кулга алынган Солтан-Галиев Сезнең карамакка озатыла.
11 декабрь көнне иртәнге 7 сәгать 45 минутта минем тарафтан тентү уздырылды, һәммә эш вә шәхси кәгазьләре тартып алынды һәм портфеленә тутырылды. Сургыч белән печатьләнде. Сезгә тапшыру өчен, портфель конвой начальнигына бирелде.
ОГПУның Вотяк өлкәсе Глазов бүлеге уполномоченные М. Сунцов».
Бу телефонограммада игътибарны җәлеп иткән бер деталь бар. Мирсәет тукталган номерда тентү иртәнге 7 сәгать 45 минутта уздырылды диелгән. Бу – хакыйкатьтә дә шулай. Мирсәет ул көнне иртәнге 7 сәгать 30 минутта үз эшләре белән шәһәргә чыга. Димәк, тагын нәкъ унбиш минуттан хуҗасыз бүлмәгә бәреп керәләр һәм тентү уздыралар. Үзен кулга алу исә соңрак, көндезге икеләр тирәсендә генә уздырыла.
Ни өчен шулай?.. Моның белгечләр өчен генә мәгълүм үз хикмәтләре дә бардыр, әлбәттә.
Үзәк КГБ архивларында Глазовта тутырылган тентү беркетмәсенә дә юлыктым:
«Тентү беркетмәсе.
11 декабрь, 1928 ел. Глазов шәһәре, Революция урамы, 27 йорт.
М. Солтангалиев тукталган бүлмәдә түбәндәге әйберләре бар иде һәм алынды:
1. Бөтенсоюз аучылык җәмгыяте кенәгәсе, № 388.
2. Исәп-хисап китапчыгы, № 388.
3. Маршрут кәгазе.
4. Шәхси таныклама.
5. Шәхси хәрби кенәгә.
6. Мәскәүдәге авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре берлегендә әгъзалык билеты, № 120697.
7. Револьвер. Хәрби маузер, № 173011.
8. Тугыз сум 08 тиен акчасы булган портмоне.
9. Воробьёв дигән кешенең адресы.
10. Эченә аучылык оешмасы кәгазьләре һәм шәхси хатлар салынган күн портфель.
11. Карандаш очлый торган пәке.
Искәрмә: югарыда китерелгән 9 сум 08 тиен акчаның 5 сум 40 тиене номерда торган өчен түләнде (акча түләгәнгә кәгазе бар). Калган акча үзенә кайтарылды.
Кәгазь битенең астында Мирсәетнең үз кулы белән, зәңгәр каралы ручка белән, түбәндәгеләр язылган: «Миңа 3 сум 50 тиен күләмендә акча кайтарып бирелде».
Алдым: М. Солтангалиев (имза)».
13 декабрьдә конвой Солтангалиевне Мәскәүгә китереп җиткерә һәм ОГПУның Көнчыгыш бүлегенә тапшыра. Тоткынны эчке төрмәдәге ялгыз камерага ябалар, һәм шул көнне Мирсәетнең үз кулы белән тутырылган анкетаны да укучы игътибарына тәкъдим итәргә кирәк саныйм.
«Анкета № 6487.
Милләте: татар-башкорт, 36 яшьтә, 1892 елның июлендә туган.
Хатыны: Фатыйма Әхмәт кызы – 28 яшендә.
Балалары: улым – Морат – 4,5 яшендә.
Кызлары: Гөлнар – 9 яшендә;
Рәсидә – 13 яшендә.
Әтисе: Хәйдәргали – 67 яшендә.
Һөнәре: журналист. Кайбер сәбәпләр аркасында вакытлыча кооператор булып киттем.
Эш урыны: Бөтенсоюз аучылык җәмгыятенең оештыру бүлеге инструктор-консультанты.
Партиядән чыгарылганга кадәрге чорда: Наркомнац коллегиясе әгъзасы һәм Наркомвоенмор каршындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе. Эш урыннары:
Октябрь революциясенә кадәрге чорда:
а) Яңа һәм Иске Атҗитәр авылларында башлангыч мәктәптә халык укытучысы;
б) Эстәрлетамак өязендә РОНО мөдире;
в) «Баку» газетасы хезмәткәре;
г) Бакуның шәһәр Думасында сәүдә-хуҗалык бүлеге агенты;
д) «Баку» газетасында конторщик.
Октябрь революциясеннән соңгы дәвердә:
а) Ленинградта Мөселманнар Башкарма комитетында секретарь булдым;
б) Казан ревкомында штаб әгъзасы һәм башка җаваплы урыннар;
в) Наркомнацта эшләдем;
г) Наркомвоенморда һ. б.
М. Солтангалиев (имза)».
Әлбәттә, әлеге анкета тулы түгел. Мирсәет аны теләр-теләмәс кенә һәм ашыгыч рәвештә тутырган булса кирәк. Төрмә камерасы үзеңнең җаваплы эш урыннарыңны кәеф-сафа корып санап утыра торган җир түгелдер, мөгаен.
Шул ук көнне Солтангалиев эшен ОГПУның Көнчыгыш бүлегендә 2 бүлекчә уполномоченные булып эшләгән Айзенбергка тапшыралар.
Айзенберг аны шундук беренче сорау алуга чакырта. Дүрт биттән гыйбарәт бу протоколның күчермәсен китереп тормыйм. Сораулар һәм җаваплар, нигездә, Кырым һәм анда еврейларны күчерү проблемасы тирәсендә бара. Айзенберг үз мөнәсәбәтен белгертми әлегә. Солтангалиевнең карашлары безгә яхшы мәгълүм.
14 декабрьдән башлап сорау алу эшенә Балдаев керешә. Айлар-елларга сузыла бу сорау алу. Аның сүзгә-сүз теркәп барылган беркетмәләре берничә дистә том тәшкил итә, сәхифәләр саны меңнән аша. Ике елдан артыкка сузылган дәвернең документлары никадәрле генә гыйбрәтле булмасын, роман кысаларына сыймас ул сәхифәләр.
Шулай да, кайбер кыскартулар белән булса да, шул очсыз-кырыйсыз сорау алуларның берсенә документаль нигездә игътибар юнәлтеп узу урынсыз булмастыр.
«Гр-н Мирсәет Солтангалиевтән сорау алу.
14 декабрь. 1928 ел. Сорау алуда катнашалар: Петерс һәм Балдаев иптәшләр.
Балдаев: Кырымдагы хәлләрне сез милли сәясәт өлкәсендәге бозулар белән бәйләдегезме?
Солтангалиев: Шуны истә тоткан булуым ихтимал. Әмма мин алай димәдем.
Балдаев: Сез боларны Ибраһимов аша белә идегезме?
Солтангалиев: Юк.
Балдаев: Информацияне кемнән алдыгыз, алайса?
Солтангалиев: Ниндидер очраклы кешедән. Исемен хәтерләмим.
Балдаев: Фирдәвес яисә Меиновмы?
Солтангалиев: Юк, алар түгел.
Балдаев: Петропавловский белән очрашканга кадәрле сез кемнәр белән киңәштегез?
Солтангалиев: Кырымдагы иптәшләр белән ул хакта сөйләшкән булуым ихтимал. Әмма кайчан, кайда һәм кем белән икәнлекне ачык кына хәтерли алмыйм.
Балдаев: Ул сөйләшүләрдә тагы нинди мәсьәләләр кузгатылды?
Солтангалиев: Петропавловскийның Кырымдагы эшчәнлеге хакында. Без аны тискәре бәяләгәнбездер. Чөнки ул Кырымда Совет хакимиятенең ныгуына һәм татар хезмәт ияләренең коммунистлар партиясенә якынаюына уңай йогынты ясамады.
Балдаев: Димәк, Петропавловскийны сез ачыктан-ачык гаепләдегез һәм аны эштән алдыру чараларын күрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдегез?
Солтангалиев: Мин алай димәдем. Шундый фикер бар иде генә дидем.
Балдаев: Кырымдагы хәлләр һәм иптәш Петропавловский хакында җирле кешеләрдән тагы кемнәр белән булса да сөйләшүләрегез булдымы?
Солтангалиев: Андамы?
Балдаев: Юк. Монда, Мәскәүдә.
Солтангалиев: Мәскәүдә ул хакта махсус сөйләшүләрнең булганы юк.
Балдаев: Ә сүз иярә сүз чыгулар?
Солтангалиев: Бәлки, булгандыр, бәлки, юк. Хәтерләмим.
Балдаев: Кемнәр белән сөйләшкән булуыгыз ихтимал?
Солтангалиев: Мәскәүдә татар хезмәткәрләре аз түгел. Тәгаен генә әйтә алмыйм.
Балдаев: Мәскәүдә сез бу хакта сөйләшүегез, киңәш-табыш итүегез ихтималы булган татарлар юкмыни? Бу мәсьәлә буенча түгел икән, гомумән, сезнең якыннарыгыз, сүз сыя торган фикердәшләрегез бардыр бит?
Солтангалиев: Сезне кызыксындырган мәсьәләдә шуны әйтә алам: 1923 елга кадәр, чынлап та, күп кенә татар хезмәткәрләре минем белән киңәшә-аралаша иде. Алар мине үзләренең остазы итеп тә саный иде хәтта. Әмма 1923 елда алар миннән, фиркасез кеше буларак, үзләренең партия эшләренә кысылмавымны үтенделәр. Шуңа күрә партия сәясәте һәм Совет хакимияте мәсьәләләрендә мин үземне алар белән сүз көрәштерү хокукына ия дип хис итмәдем. Бу бер дәрәҗәдә үк Татарстанга да, Кырымга да кагыла.
Балдаев: Мин сезнең хокукларыгыз белән кызыксынмадым. Мәскәүдә аралашучы якыннарыгыздан кемнәр белән Кырым һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләшкән булуыгыз ихтимал? Конкрет җавап бирүегезне үтенәм.
Солтангалиев: Мин сезгә конкрет җавап бирдем. Ә инде минем кемнәрне белүем белән кызыксынсагыз, рәхим итегез, ярты Мәскәүне санап чыга алам.
Балдаев: Димәк, сезгә ышансаң, шулай килеп чыга. Мәскәүдә Кырым хакында фикерләшер бер генә татарны да белмисез икән. Җанбаевны да, Мохтаров һәм Мансуровны да белмисезме?
Солтангалиев: Беләм. Мин аларны Татреспубликада эшләү дәверләреннән беләм. Әмма алар белән минем арада ниндидер сәяси мәсьәлә һәм җитәкчеләрнең сәяси йөзен бәяләү хакында сүз кузгалганы юк.
Балдаев: Димәк, сезнең арада һичнинди сөйләшү булганы юк?
Солтангалиев: Булды дип әйтә алмыйм.
Балдаев: Хәтерләргә тырышыгыз. Бәлки, очраклы сөйләшүләр булгандыр? Әйтик, Кырымда Мохтаров иптәш белән очрашкан вакытта, мәсәлән, ни турында сөйләштегез? 1926 елда.
Солтангалиев: Мохтаров белән без теннис уйнадык.
Балдаев: Уен арасында ниләр сөйләштегез?
Солтангалиев: Кырымда сәламәтлек саклау мәсьәләләренең торышы хакында сөйләшкән булуыбыз ихтимал. Мохтаров сәламәтлек саклау комиссариатында эшли иде… Оештыру мәсьәләләре турында түгел, инфекцияле авыруларның таралуы һәм аерым алганда туберкулёз турында…
Балдаев: Ул сөйләшүләрегез вакытында тагы кемнәр бар иде?
Солтангалиев: Хәтерләмим.
Балдаев: Ә бәлки, анда Кырымның сәламәтлек саклау комиссары булгандыр?
Солтангалиев: Юк, мин аны анда очратмадым.
Балдаев: Ярар. Хәзергә калып торсын. Сиңа анда Фирдәвес иптәш еш килгән диләр. Ниләр сөйләштегез?
Солтангалиев: Мин Кырымга ял итәргә барган идем, сөйләшергә дип түгел. Сәяси сөйләшүләргә кермәдек, ял гына иттек бары…
Балдаев: 1925 елда син аның өендә тукталгансың. Анда да сөйләшмәдегезме?
Солтангалиев: Кырымдагы хәлләр турында сөйләшмәдек.
Балдаев: Ә нәрсә турында?
Солтангалиев: Миңа Үзәк Комитеттан бер тәкъдим ясалган иде ул чорда. Үз хаталарымны танып, матбугатта чыгыш ясау турында. Мин Фирдәвес белән, ни эшлим икән дип, шул хакта киңәштем. Бу хакта фикерләшү тыелмагандыр бит?..
Балдаев: Йә-йә, ул ни диеп җавап бирде?
Солтангалиев: Ул миңа, һичшиксез, ялгышларыңны танып язып чыгарга кирәк, диде. Аның фикере минем өчен әһәмиятле иде. Чөнки ул – революция эшенә чын мәгънәсендә бирелгән кеше.
Балдаев: Сез тагы Вәли Ибраһимов белән очраштыгызмы?
Солтангалиев: Әйе. Ул үзенең туганы Үмәр Ибраһимов белән миңа акча биреп торды.
Балдаев: Нинди акча ул?!
Солтангалиев: Мин авырый идем. Сәламәтлегемне ныгыту өчен, шәхси санаторийга керергә мәҗбүр булдым. Ә акчам юк иде.
Балдаев: Ул акча Вәлинең үзенеке идеме, әллә Сәламәтлек саклау наркомыныкымы?
Солтангалиев: Белмим.
Балдаев: Вәли белән ниләр сөйләштегез?
Солтангалиев: Миңа нинди санаторийда яхшырак булыр икән дип киңәш иттек. Ул миннән, кая барырга телисең, Ялтагамы, әллә бер-бер авылгамы, дип сорашты. Мин Кореизга барырга җыенуымны әйттем.
Балдаев: Кырымдагы сәяси хәлләр хакында сүз чыкмадымы?
Солтангалиев: Юк. Минем ул хакта уйларлык хәлем юк иде.
Балдаев: Ногаев белән очрашканыгыз булдымы?
Солтангалиев: Әйе. Партиядән чыгарылгач, Мәскәүгә килгән иде ул. Киредән партия сафларына кайту мәсьәләсен күтәреп йөрде.
Балдаев: Аның белән ниләр сөйләштегез?
Солтангалиев: Партия сафларына кайту чаралары турында…
Балдаев: Нинди киңәшләр бирдегез?
Солтангалиев: Ул минем киңәшкә мохтаҗ түгел, ЦКга мөрәҗәгать итәргә кирәклекне үзе дә яхшы белә.
Балдаев: Ногаев белән латинлаштыру мәсьәләсе хакында сөйләштегезме?
Солтангалиев: Хәтерләмим.
Балдаев: Латинлаштыру мәсьәләсе буенча сез кайда чыгыш ясадыгыз әле?
Солтангалиев: Көнчыгышны өйрәнү институтында.
Балдаев: Анда кемнәр катнашты?
Солтангалиев: Мин ул хакта тикшерү уздырырга өлгермәдем.
Балдаев: Залда кемнәр иде: эшчеләрме, интеллигенцияме?
Солтангалиев: Күпчелекне студентлар тәшкил иткән булса кирәк. Ул хакта «Правда» һәм «Известия» газеталары да язып чыкты.
Балдаев: Күпчелекне эшчеләр тәшкил иткәндер?
Солтангалиев: Бик мөмкин.
Балдаев: Сез нәрсә турында сөйләдегез?
Солтангалиев: Латинлаштыруга тискәре мөнәсәбәтемне әйтеп чыктым. Моның вакыты җитмәгән иде әле. Кызыксынсагыз, мин бу хакта тулырак та сөйли алам.
Балдаев: Ногаевка да сөйләдегезме ул хакта?
Солтангалиев: Хәтерләмим, дидем.
Балдаев: Димәк, латинлаштыруга сез каршы чыктыгыз, шулаймы?
Солтангалиев: Әйе.
Балдаев: Шуңа каршы көрәшүдә нинди чаралар тәкъдим иттегез?
Солтангалиев: Мин бу эшнең вакытсыз икәнлеген әйттем. Ниндидер көрәш турында сүз булмады.
Балдаев: Сез латинлаштыруга каршы чыктым дидегез. Бу үзеннән-үзе көрәшкә чакыру түгелмени!
Солтангалиев: Түгел! Минем үз фикеремне белдерергә хокукым бардыр диеп беләм.
Балдаев: Ногаевка да үзегезнең латинга каршы фикерегезне белгертеп, сез Кырымдагы укучы яшьләрне латинчылыкка каршы күтәрү максатын күздә тоткансыз.
Солтангалиев: Минем андый нәтиҗәләр ясаганым булмады. Андый сүзләрегезне катгый төстә кире кагам.
Балдаев: Димәк, Кырым мәсьәләләренә сез Мәскәүдәге таныш-белешләрегез белән күрешеп сөйләшүләрегездә һичкайчан кагылмадыгыз?
Солтангалиев: Әйе, шулай.
Балдаев: Сез Амет Хәйсәров атлы кешене белә идегезме?
Солтангалиев: Беләм. Вәли Ибраһимов янында берничә мәртәбә очратканым булды үзен. Шуннан ни?..
Балдаев: Хәйсәров сезнең Вәли Ибраһимов белән сөйләшүләрегездә катнаштымы?
Солтангалиев: Мин Хәйсәровның яман зат булуын ишетеп белә идем. Әмма Вәли Ибраһимовны гына шуңа ышандыра алмадым. Соң чиктә Хәйсәров аның башына да җитте булса кирәк…
Балдаев: Хәйсәровның сез ниләр сөйләшкәнне ишетүе ихтимал идеме?
Солтангалиев: Юк, дидем. Мин ул кешегә ышанмый идем. Ул барында авыз ачып сүз әйткәнем булмады.
Балдаев: Хәйсәров, – беләсездер, Вәли Ибраһимовның якын һәм ышанган кешесе. Бәлки, ул үзе сөйли торган булгандыр аңарга.
Солтангалиев: Мөмкин түгел. Вәли Ибраһимов кеше сүзен йөртүче түгел иде.
Балдаев: Инде хәзер мине тыңлап карагыз. Мин сезгә Хәйсәровның үз кулы белән язылган мәгълүматларны укыйм. 1928 елның 11 ноябрендә язылган: «Мәскәү Үзәге» нең утырышы Мохтаровлар фатирында узды. Иң элек Вәли Ибраһимовның Кырымдагы хәлләр турындагы докладын тыңладылар. Бу утырышта Мохтаров, Җанбаев, Солтангалиев, Фирдәвес, Дерен-Айырлы, Памыкчы һәм башкалар катнашты. Бәхәсләр таңга кадәр дәвам итте. Кырым өлкә комитеты пленумына кадәр үк «Мәскәү Үзәге» ндә кабул ителгән яшертен карарны тормышка ашырырга керешергә дигән нәтиҗәгә киленде. Димәк, җир һәм эшче куллар мәсьәләсен Кырымдагы «уң коммунистлар» дигәнчә хәл итүне ашыктыру һәм, тиз арада Петропавловскийны эшеннән алдырып, аның урынына Деренне кайтару. Деренне үткәреп булмаган тәкъдирдә, Фирдәвескә йөз тоту…» Йә, инде ни диярсез?
Солтангалиев: Башыннан ахырынача чи ялган. Мин катгый төстә кире кагам боларны.
Балдаев: Катгый төстә?
Солтангалиев: Әйе. Катгый төстә. Монда язылганнарның чи ялган икәнлеген ул вакытта Памыкчының, гомумән, Мәскәү шәһәрендә булмавы гына да күрсәтеп тора. Мин кире кагам…
Балдаев: Катгый төстә?
Солтангалиев: Катгый төстә. Памыкчы Мәскәүдә түгел иде ноябрь ахырында.
Балдаев: Ярар, Памыкчы Мәскәүдә булмады ди. Моннан ни үзгәрә? Кешенең ялгышкан булуы да ихтимал. Бәлки, Памыкчы урынында башка бер-бер иптәш булгандыр.
Солтангалиев: Сез укыган очрашуның булганы юк, мин баш тартам.
Балдаев: Ярар, алай икән, инде менә Хәйсәровның 30 ноябрьдәге күрсәтүләренә багыйк. Унбиш көн элек кенә язылган. Бәлки, хәтерләрсез?
«1925 елның ахырындамы икән, әллә 1926 елның башларындамы, мин Мәскәүдә Рәшит Ногаев янына кердем. Ул Кырымнан үзен ВКП(б) сафларында торгызуны ашыктыру максаты белән килгән иде. Солтангалиев аңарга бу эшне нинди җаваплы иптәшләр аша һәм ничек йөртергә кирәклеген аңлатты һәм башкалар…»
Солтангалиев: Мин мондый фактны хәтерләмим.
Балдаев: Хәйсәровның күрсәтүләре дөрес. Ул Ногаевка килеп кергәндә, анда Солтангалиев һәм Фирдәвес бар иде, дип язылган монда… Сез, гомумән, Кырым мәсьәләләрен ничек ерып чыгу хакында киңәшеп утыргансыз…
Солтангалиев: Хәтерләмим.
Балдаев: Соң, алай булгач, Ногаевка кемнәргә мөрәҗәгать итәргә кушканыгызны яхшы хәтерлисезме?
Солтангалиев: Ногаев минем киңәшләргә мохтаҗ кеше түгел. Ул, өлкә комитеты бюросы әгъзасы буларак, ни эшләргә кирәклекне үзе дә белә.
Балдаев: Әмма Ногаевның партиягә кайтарылу мәсьәләсе хакында сүз булу ихтималын сез кире какмыйсыз, шулай бит?
Солтангалиев: Әйе.
Балдаев: Инде алга таба китик. Укыйм: «Аннан, латинлаштыру темасына күчтеләр. «Уңнар» ның булсын, «Милли фирка» челәрнең булсын, бу мәсьәләгә мөнәсәбәттә ачык бер фикере юк иде әле ул чорда. ВКП(б) Үзәк Комитетының латинлаштыру политикасына каршы көрәшүче юк иде. Үзенең чыгышында Солтангалиев болай диде: «Үзәк Комитет бу латинлаштыру сылтавы белән һәммә татар-төрки халыкларны бер-берсеннән аерырга, бер-берсенә каршы куярга җыена. Татарның әдәби вә гыйльми көчләрен таркатуны, бүлгәләү һәм юкка чыгаруны максат итеп куйды. Фикер ияләрен, сәяси һәм икътисади проблемалардан читләштереп, үзара чәкештерүдән вакытлыча файда күрмәкче». Чыгышының ахырында түбәндәге нәтиҗәләр ясады: «Беренчедән, Үзәк Комитетның латинлаштыру программасы иң беренче чиратта сәяси максатлардан чыгып үткәрелә. Икенчедән, татар һәм төркиләрне СССРдан читтә яшәүче мөселман халыклары мәдәнияте тәэсиреннән аеру өчен, һәм, өченчедән, үз алфавитларыннан аерылган халыклар, тиз арада урыс культурасы йогынтысына бирелеп, алар тарафыннан йотылачак. Бу шул ук урыслаштыру сәясәтенә кайтып кала», – диде.
Солтангалиев бу хакта үзенең Мәскәүдә һәм Казанда татар студентлары каршында лекцияләр укуы турында да хәбәр итте…» Болар булдымы?
Солтангалиев: Мондый сөйләшүнең булганы юк. Булган тәкъдирдә дә, андый сүзләрне мин Хәйсәров кебекләр каршысында сөйләмәс идем.
Балдаев: Дәвам итәбез: «Тыңлаучылар Солтангалиев тарафыннан мәсьәләнең куелышын бертавыштан хупладылар. Ногаев, Кырымга кайткач та, шул юнәлештә эш җәелдереп җибәрде. Симферопольдә узган укытучылар конференциясендә латинлаштыру сәясәтен кире каккан карар кабул иттеләр. Халык, аеруча яшьләр арасындагы канәгатьсезлектән файдаланып, «уңнар» үзләрен халык мәнфәгатьләрен яклаучы итеп күрсәтергә керештеләр…» Боларны да кире кагасызмы?
Солтангалиев: Беренче өлешне кире какканмын икән, димәк, үзеннән-үзе аңлашыла. Кире кагам.
Балдаев: Ярар, алга таба китәбез: «Ногаевларда булган сөйләшү вакытында Солтангалиев һәммә татар республикаларында да латинлаштыруның кискен каршылыкка очравы турында әйтте һәм бу каршы торуның арта барачагын искәртте. Эшләр шулай дәвам итсә, Үзәк Комитет мәсьәләне кичектереп торырга яисә халыкның үз ихтыярына тапшырырга мәҗбүр булачак, диде. Болар һәммәсе төрки төбәкләрдә киң җәелгән латинлаштыруга каршы көрәшне Солтангалиев җитәкләгән «Мәскәү Үзәге» оештыра дигән нәтиҗәне куәтләп тора…» Сез боларын да катгый рәвештә кире кагасызмы?
Солтангалиев: Әйе.
Балдаев: Алай икән, болар хакында Хәйсәров каян белгән булып чыга инде?
Солтангалиев: Хәйсәровның үзеннән сорагыз. Бу – сезнең эш.
Балдаев: Сез бер 10 минут чамасы гына элек Хәйсәровны җинаятьчел элемент дидегез. Соң, шулай булгач, белемсез, хәзерлексез ул кеше боларны каян килеп белгән?
Солтангалиев: Әйе, үзе яла яккан кешеләрдән ким белми булып чыга.
Балдаев: Исегезгә төшерәм: тикшерү вакытында бирелгән күрсәтмәләр һичкайчан яла булмый.
Солтангалиев: Гафу итегез, белми идем. Боларны ул әллә сезнең яшерен агентыгыз буларак яздымы дигән идем…
Балдаев: Болар Хәйсәровның 30 ноябрьдә, Мәскәүдә, эчке төрмәдә, ягъни әнә шул сез утырган урында биргән күрсәтмәләре… Ә сез яла дисез, бу сүзегездән нәрсә исе килгәнлеген сез аңлыйсызмы соң!..
Солтангалиев: Белмәдем. Гафу итегез, дидем.
Балдаев: Мөслимов дигән кешене белә идегезме?
Солтангалиев: Беркадәр беләм.
Балдаев: Аның азат ителүе уңае белән Кырым вәкилчелегендәге мәҗлестә дә катнашкансыздыр әле?
Солтангалиев: Мәҗлес түгел иде ул. Катнаштым.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.