Электронная библиотека » Ринат Мөхәммәдиев » » онлайн чтение - страница 33


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 33 (всего у книги 36 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Балдаев: Анда кемнәр катнашты?

Солтангалиев: Төгәл генә хәтерли алмыйм.

Балдаев: Хәтерегезне яңартам: анда Мөслимов, Памыкчы, Җанбаев, Фирдәвесләр бар иде. Дәвам итегез. Мохтаров та бар идеме?

Солтангалиев: Башка һичкемне хәтерләмим. Мохтаров юк иде.

Петерс: Алар ниләр сөйләштеләр?

Солтангалиев: Мөслимовны, ниһаять, гаепсезлеге ачыклану белән тәбрик иттек.

Петерс: Ә Кырымдагы сәяси хәлләр турында сөйләшмәдегезме?

Солтангалиев: Юк.

Балдаев: Өстәл артыннан чыгып, күрше бүлмәгә кереп киткәнсез… Хәтерлисезме, Җанбаев һәм Фирдәвес белән?

Петерс: Анда да Мөслимовны котладыгызмы?

Солтангалиев: Ирләр арасында нинди сүз булмас, хәтерләмим.

Балдаев: Дәвам итәбез. Икенче көнне шул ук кешеләр сезнең фатирга җыйнала. Монысын хәтерлисезме?

Солтангалиев: Шуннан…

Петерс: Анда да яңа иптәшләр өстәлгән иде түгелме?

Солтангалиев: Юк кебек.

Балдаев: Ә Мохтаров? Мостафин… Мансуров… Үз өегезгә кемнәр килгәнен дә хәтерләмисезме инде?!

Петерс: Анда да милли проблемалар хакында сүз кузгалмадымы? Ул кичтә дә Мөслимовны гына котладыгызмы?..

Солтангалиев: Әйе, Мөслимовның исән-аман котылуы безнең һәммәбез өчен зур шатлык иде бит.

Петерс: Тагы ике көннән Памыкчы фатирына җыйналгач та Мөслимовны котладыгызмы?

Солтангалиев: Шулай килеп чыга. Бәйрәм ашы кара-каршы, диләр бездә. Монда һич гаҗәпләнер нәрсә юк.

Балдаев: Сезнең өйдә чакта ВКП(б) Өлкә комитетына сайлаулар чорында үткәреләчәк тактика һәм Фирдәвесне кире Кырымга кайтару турында киңәшмәдегезме?

Солтангалиев: Юк, киңәшмәдек.

Петерс: Хәтерегездәме икән, 1927 елда сез Вәли өчен Үзәк Комитетка еврейлар мәсьәләсе буенча аңлатма кәгазе язып бирдегез.

Солтангалиев: Андый хәлнең булганы юк.

Балдаев: Кырым белән даими элемтәдә торуыгызның сәбәбе нидән гыйбарәт, шуны әйтмәссезме?

Солтангалиев: Рәхим итегез. Мин, туберкулёздан газаплануым сәбәпле, рәттән өч ел Кырымга барырга мәҗбүр булдым. Андый чакта, үзегез беләсез, таныш-белешләрдә тукталасың иң элек. Мәскәүгә килгәндә, алар минем хәлне белә иде. Менә шул!

Балдаев: Димәк, Кырымга сез сәламәтлегегезне ныгыту максаты белән баргансыз. Бу аңлашыла. Ә менә Вәли белән Фирдәвес ни өчен килә иде Мәскәүгә? Сәламәтлекләрен кайгыртыпмы?!

Солтангалиев: Әлегә алар үз сәламәтлекләреннән зарланмыйлар иде кебек.

Балдаев: Ярар. Инде бүтән сорау: Кырымга баручы яисә Кырымнан килүче башка иптәшләрне дә хәбәр ташу максатында файдаланганыгыз булмадымы?

Солтангалиев: Бәлки, сез соравыгызны конкретлаштыра төшәрсез?

Балдаев: Әлегә куелган сорауга җавап бирегез. Кирәксә, фактларга да күчәрбез… Алдан ук сөйләп чыгу сезнең файдага булачак.

Солтангалиев: Элемтә тотуда ихтыяҗыбыз юк иде.

Балдаев: Вәли өчен Үзәк Комитетка һәм Үзәк Башкарма комитетына документлар хәзерләгәндә, мәгълүматларны кем китерә иде соң сезгә?

Петерс: Андый эшләрегездән дә баш тартырга җыенмыйсыздыр, шәт?!

Солтангалиев: Вәлинең үзенә ярдәм иткән чакларым булды. Русчасы авыррак иде аның… Дусларыңа ярдәм итүдә, алай гына да түгел, партия әгъзасына булышлык кылуда мин гаеп-кыек күрмим.

Балдаев: Югарыда искә алынган очраклардан тыш, Фирдәвес белән сезнең арада яһүдләр мәсьәләсе хакында сүз чыкканы булдымы тагы?

Солтангалиев: Булмады.

Балдаев: Тагы кемнәр белән сөйләшкәнегез булды ул хакта? Әйтик, Җанбаев, Мансуров, Мохтаровларны кызыксындыра идеме ул мәсьәлә?..

Солтангалиев: Бу хакта җавабым булды кебек инде. Кирәксә кабатлыйм. Казан һәм Мәскәү татарларын кызыксындырмый иде бу мәсьәлә.

Балдаев: Кырымга еврейларны күчерү һәм Петропавловскийны эшеннән алу хакында Җанбаев, Мансуров һәм башкалар белән фикерләшкәнем булды дигән идегез түгелме?..

Солтангалиев: Сез ялгышасыз. Булмаганны әйтә алмыйм мин.

Балдаев: Димәк, Кырым белән элемтә килеп-китеп йөрүчеләр аша иде, дисез…

Солтангалиев: Алай дигәнем юк.

Балдаев: Вәлинең килгәне булдымы?.. Булды… Фирдәвеснең өзелеп торганы булмады! Кырымнан тулы делегация булып килделәр хәтта… Кырымнан килгән бер адәм Мәскәүдә сиңа кагылды. Бу элемтә түгелме? Һәркайсы белән Кырым мәсьәләләрен тикшердегез… Латинлаштыру мәсьәләсен! Кырымга барып чыксагыз, Вәлидә… Фирдәвестә тукталдыгыз һәм берөзлексез сөйләшүләр… Бу нәрсә, даими элемтә түгелмени?!

Солтангалиев: Мин бу кешеләр белән аралашуымнан сер ясамадым. Әмма бу – сез күрсәтергә теләгән мәгънәдәге элемтә түгел иде.

Балдаев: Элемтә булмыйча… Соң, ничек аңларга киңәш итәсез?

Солтангалиев: Ничек телисез, шулай аңлагыз.

Балдаев: Кырым вәкилләренең һәр мәсьәлә буенча сезнең белән киңәшүен ничек аңларга киңәш итәрсез?

Петерс: Партия эшләре белән Үзәк Комитетка килгән Вәли сезне чакыртып ала, сезнең белән киңәшә. Сездән үзенең рәсми кәгазьләрен редакцияләтә, хәтта партия җитәкчеләренә мөрәҗәгать язуны да сезгә ышанып тапшыра… Фирдәвес тә, Мәскәүгә килеп җитмәс борын, сезнең яныгызга атлыгып тора, Кырымдагы сәяси хәлләр хакында иң элек сезнең белән киңәшә… Башкалар да информацияләрен беренче чиратта сезгә килеп сөйлиләр. Ни белән аңлатасыз боларны?

Балдаев: Ә үзегезнең Кырымдагы эшләргә, Кырым мәсьәләләренә атлыгып торуыгызның сере нидә?

Солтангалиев: Бу сорауга инде җавап бирелде сыман. Өстәп, тагы шуны әйтә алам: Кырымдагы танышларым белән мине революция һәм Совет хөкүмәте өчен уртак көрәш якынайтты. Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының җаваплы хезмәткәре буларак та Кырымда эшләргә туры килгән иде миңа.

Петерс: Сез сәяси әзерлекле кеше бит, нигә сөйлисез боларны?! Кырымдагы вакыйгаларга мөнәсәбәтегезне белмәсәк, сезнең әйләнәдә оешкан группаның нидән гыйбарәт булуын белмәсәк, кулга алган булыр идекмени үзегезне?..

Теге чакта да Уфага җибәрелгән шифрограммагыз кулга төшкәч кенә сак астына алырга мәҗбүр булдык… Хәзер дә шундый ук хәл. Бөтен илгә яңгыраган «солтангалиевчелек» гыйбрәт булмадымыни соң сезгә?!

Акыллы, мәгълүматлы кеше ич сез! Сүз тегермәне тарту урынсыз икәнлекне әйтерсең белмисез. Партиядән чыгарылган башыгыз белән партия әгъзаларына, зур җитәкчеләргә киңәшләр бирәсез. Аларны Мөслимов кебек теләсә нинди кулаклар белән очраштырасыз… Нигә кирәк булды болар сезгә?..

Балдаев: Ә сез тамак авыртканга Кырымга йөрдем дисез. Кемне ышандырырга җыенасыз?

Петерс: Сезнең Кырым группасын оештыру һәм җитәкләүдәге эшчәнлегегез кызыксындыра безне. Партиядән чыгарылган кеше ни рәвешле партия эше белән, бөтен бер республиканың баш җитәкчеләре белән идарә итә ала? Әйдәгез, ачыктан-ачык сөйләшәбез!..

Солтангалиев: Мин ачыктан-ачык сөйләшәм.

Петерс: Болайга китсә, бу юлы да теге чактагы алымнар белән сөйләшә башларга туры килмәгәе дим… Сез шуны телисезме? Эчкерсез сөйләшүгә әзерме сез – әйтегез шуны. Юкса кайбер иптәшләр белән күзгә-күз очраштырып чишә алабыз сезнең телне. Вәли әнә чишелергә мәҗбүр булды. Үлем җәзасын үзе сайлап алды…

Солтангалиев: Мин сезгә башка һични өстәп әйтә алмыйм.

Петерс: Нәрсә сез үзегездән сабый бала ясап маташасыз! Кемне ышандырырга җыенасыз?! Әкиятне безгә түгел, бүтән җирдә сөйләрсез… Сузмагыз вакытны. Кырымдагы Совет хөкүмәте белән ни рәвешле һәм кемнәр аша идарә итүегез хакында сөйләгез!

Солтангалиев: Мин һичкем белән дә идарә итмәдем.

Петерс: Сабый түгелсез ич. Сез – үз вакытында дөрес булмаган идеология тудырган һәм Көнчыгыш районнарда шул идеологияне тараткан, тормышка ашырырга керешкән кеше. Сез тагы шул эшегезгә алынгансыз. Бу сезнең кул белән язылганмы?

Солтангалиев: Әйе, минем кул белән.

Петерс: Менә монысы да сезнең кул, шулай бит?

Солтангалиев: Әйе, мин баш тартмыйм.

Петерс: Ә менә бу кәгазьләрне кем язды икән, игътибар белән карагыз әле.

Солтангалиев: Мин яздым. Вәли редакцияләргә биргән иде аларны. Эшне җиңеләйтү максатыннан күчереп чыктым…

Петерс: Ай-һай, безне беркатлыга саныйсыз да соң!.. Әйтерсең Кырымда русчасы камил булган кеше калмаган?.. Вәлинең бу эшне башкарырга сәләтле секретарьлары гына да әллә ничә кеше иде бит… Абсурд сөйлисез.

Солтангалиев: Ничек булса, шуны сөйлим, сез күрсәткән кәгазьләрнең һәммәсен дә миңа Вәли үзе бирде.

Петерс: Шикләнмим. Политбюро карарлары, Үзәк Башкарма комитетының яшерен документларын да сезгә ул китергәндер, бәлки. Ни сәбәпледер алар шундук акгвардиячеләр газеталарына да барып юлыккан… Моны ничек аңлатырсыз? Әмма эчкерсез сөйләвегезне үтенәм, шулай иткәндә, сезнең өчен дә яхшы булыр, безнең өчен дә… Дипломат булып кыланмагыз, дөресен сөйләгез.

Солтангалиев: Мин, иптәш Петерс, сезгә дөресен сөйлим. Ул документларны Вәлидән алуым факт. Мин аларны үзенә кайтарып бирдем. Шуның белән тәмам.

Петерс: Димәк, Фирдәвеснең бу эшкә катнашы булмады сезнеңчә?

Солтангалиев: Әйе, нәкъ шулай.

Петерс: Миңа калса, Вәлигә караганда Фирдәвес сезгә якынрак кеше?

Солтангалиев: Әйе. Әмма эш – бер нәрсә, дуслык – башка…

Петерс: Мөгаен, сезгә 1923 елда ҮКта узган Милли киңәшмә материалларын җиткергәннәрдер?..

Солтангалиев: Әйе.

Петерс: Анда иптәш Сталинның «Фирдәвес белән Вәли җитәкчелек итәме, әллә Вәли белән Фирдәвесме…» дигән сүзләрен хәтерлисез булса кирәк?!

Солтангалиев: Хәтерләмим.

Петерс: Сез – иң югары даирәләрдә эшләгән кеше. Андагы тәртип һәм кагыйдәләрне, Конституцияне бездән яхшырак беләсез. Инде уйлап карагыз: партиядән куылган кешенең бөтен бер партия оешмасы өчен документ әзерләвен ничек аңлатырга, башка сыярлык эшме бу?! Шул факт кына да сезне җәһәннәм артына озату өчен нигез була ала… Сез бит моны яхшы аңлыйсыз!

Ни өчен күрәләтә утка керәсез?! Әйдәгез, ачыктан-ачык сөйләп бирегез һәммәсен. Юкса сезнең җинаятьләрегез турындагы башка документларны да эшкә җигәргә мәҗбүр булачакбыз…

Солтангалиев: Җинаятьче булганым юк, сез моны яхшы беләсез.

Петерс: Берни аңламаган кеше булып кыланмагыз!..

Балдаев: Сез үз-үзегезгә юлны биклисез… Сез редакцияләү эше белән түгел, бөтенләй яңа документлар әзерләү белән шөгыльләнгәнсез…

Петерс: Җитте. Әйдәгез, килешик, бер фикергә килик. Йә ачыктан-ачык, ничек булса шулай сөйләп бирәсез, йә башкача сөйләшергә керешәбез… Шул исәптән документлар һәм шаһитларны да эшкә җигәрбез.

Солтангалиев: Мин сезгә барысын да сөйләдем кебек. Белмим, ни җитми сезгә?

Петерс: Сез коточкыч җинаятьләрдә гаепләнәсез… Кырым Үзәк Башкарма комитетында әзерләнгән документларның акгвардиячеләр матбугатында басылуы гына да ни тора! Әмма ул да йөздән бере генә… Бала-чага уены белән чуалмагыз бүтән, ничек булган, шулай сөйләргә җыенасызмы-юкмы?..

Солтангалиев: Сез юкны күпертәсез…

Петерс: Нәрсә, әллә яшертен группагыздан да баш тартырга җыенасызмы?! Сез Үзәк Комитетка республика исеменнән документлар әзерләгәнсез!..

Солтангалиев: Редакцияләүдә ярдәм иттем.

Петерс: Яшерен группа булуын таныгыз иң элек! Сез редакцияләү белән шөгыльләнгәнсез икән, башкалар ни эшләде алай булгач?! Көнбагыш ашап утырдымы?! Һәммәгезнең ни эшләгәне ачыкланыр, юлларыгыз да бер үк җирдә тәмамланыр.

Солтангалиев: Ялган сөйли алмыйм… Ул документларны башка һичкем күрмәде.

Петерс: Димәк, берьялгызыгыз гына?

Солтангалиев: Әйе, үзем генә һәм Вәлигә кайтарып бирдем. Ул вакытта Мәскәүдә кырымлылардан башка һичкем юк иде.

Петерс: Нигә күрәләтә ялган сөйлисез?.. Ә Мохтаров?.. Җанбаев?..

Солтангалиев: Беренчедән, алар кырымлылар түгел. Икенчедән, алар белән минем бу хакта киңәшкәнем булмады.

(Солтангалиев) имза. (Петерс) имза. (Балдаев) имза.

Барысы да сүзгә-сүз дөрес: стенография алып баручы имзасы».

Иртәгесен дә дәвам итә сорау алу. Аннан соңгы көннәрдә дә. Көн дими, төн дими төпченәләр… Атналарга, айларга, елларга сузыла шул ук хәл…

Казан, Чабаксар, Йошкар-Ола, Уфа һәм Глазов шәһәрләренә махсус тикшерү бригадалары чыгып китә. «Соңгы командировкасы көннәрендә Мирсәет Солтангалиев кайларда булган, кемнәр каршында чыгыш ясаган, кемнәр белән очрашкан, урамда кемнәр белән күрешкән – һәммәсен җентекләп өйрәнергә» дигән бурыч куела. Телеграммалар, телеграф хәбәрләре, урыннардагы тикшерүчеләрнең җавап хатлары – дистәләгән, йөзләгән эш кәгазьләрен тәшкил итә. Аеруча Казандагы иҗат яшьләре һәм рәсми кешеләр тирәсендә куера болытлар…

Татар матбугатында Мирсәет Солтангалиевне фаш итүнең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдәге яңа кампаниясе башланып китә. Журналистлар һәм аерым язучылар да тартыла фаш итү шаукымына. Солтангалиевне эттән алып эткә салган мәкаләләр артыннан фельетоннар иҗат ителә, шигырьләр языла… Теләсә кем үз күңеленә хуш килмәгән башка берәүне Солтангалиев белән дуслыкта гаепләп чыга ала, һәм соңгысына шундук «солтангалиевче» ярлыгы тагалар. 20–30 нчы елларда гына түгел, соңрак та моннан да олырак гаепләү, җинаятьтә фаш итүне табу мөмкин булмый татар дөньясында. Татар интеллигенциясе ике лагерьга бүленә: берләре солтангалиевчеләр булса, икенчеләре шуларны фаш итүчеләрдән гыйбарәт. Милләтне имансыз итү һәм рухи гарипләндерү машинасы көн-төн эшли. Бүлгәләнгән, үзара ыгы-зыгыга тартып кертелгән халык белән идарә итүе җиңел бит ул…

«Кайсы гына мәкаләсен, хезмәтен укып карама, Солтангалиев үз халкына булган мәхәббәтен сөйләп туймый, – дип яза бер татар профессоры шул елларда. – Бу нәрсә бу?! Халык – сөйгән яр түгелдер ләбаса… Әмма шул ук вакытта партиягә, пролетариат диктатурасына мәхәббәтен белгертү юк, тапмассыз андый җөмлә. Ул хакта сүз кузгатырга да кирәк санамый хәтта. Әнә кем ул халык дошманы Солтангалиев!..»

* * *

«ОГПУга Фатыйма Әхмәт кызы Солтангалиевадан. Зур Татар урамы, 24 йорт, 1 фатир. Гариза: ОГПУ тарафыннан өебездә тентү ясаганда алып кителгән түбәндәге әйберләребезне кайтаруыгызны үтенәм:

1. Минем ирем Мирсәет Хәйдәргали улы Солтангалиевнең әдәби хезмәтләрен, аның татарчадан русчага тәрҗемәләрен һәм татар шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләрен.

2. Аның һәм минем шәхси хатларыбызны, минем шигырьләрем тупланган дәфтәрләрне.

3. Фоторәсемнәрне.

4. Ике алюминий сөт бидонын. Бер ай чамасы элек мин аларны ОГПУга сөт белән илткән идем.

5. Иремә кирәк булмаса, аның ертык чалбарларын, костюмын һәм бер данә чемоданын.

Имзам: Ф. Солтангалиева».

Шакмаклы дәфтәр битеннән ертып алынган кәгазьгә кара белән язылган бу гаризаның үзенә күрә бер хикмәте була. Башка кирәк-яраклар җөмләсендә «ике алюминий сөт бидоннарын» кайтарып бирүләрен үтенә Фатыйма. Туберкулёздан җәфа чиккән Мирсәеткә төрмә табиблары җылы сөт китерергә рөхсәт бирәләр. Ә югарыда искә алынган бидоннар хатын белән ир арасында алдан ук хәстәрләп куелган элемтә чарасы була. Аларның тоткасы эчендә бөтәрләнгән кәгазь кисәге сыярлык яшерен бушлык була. Ир белән хатын үзара шул рәвешле гаилә һәм дөнья хәлләрен хәбәрләшеп торалар.

Фатыйманың әлеге гаризасы Г. Ягоданың үзенә барып җитә. Тәҗрибәле гэпэушник биш пункттан бары берсен сызмый калдыра, әлеге сөт бидоннарын кайтарып бирергә рөхсәт итә! Һәм шунда ук зәңгәр карандаш белән өстәп куя: «Безнең өчен әлегә аның исән булуы әһәмиятле. Г. Ягода (имза)».

Мирсәеткә атнага ике мәртәбә сөт китерәләр… һәм сөт белән бергә хәбәр: Мәскәүдәге танышларыннан кемнәр кулга алынган. Казанда кемнәрне фаш итәләр… Уфада… Кырымда… һәммәсеннән хәбәрдар булып тора Солтангалиев. Соңгы яңалыкларны белеп тору аңа үзенең күрсәтмәләренә әзерлек өчен гаять әһәмиятле була.

Мирсәеткә кергән кәгазь кисәкләре сакланмаган, әлбәттә. Ул аларны ашап барган булса кирәк. Аның бер кешелек камерасында, даими рәвештә тентү уздырып торуларына да карамастан, шикләнерлек әйбер табылмый.

Өйгә чыккан хәбәрләрдә Мирсәетнең теге яисә бу кешегә тапшырасы киңәшләре. Сораулары… Һәм гаиләне кайгыртып язылган сүзләре… (Фатыйма аларны ядкяр буларак җыеп бара. Соңрак бер өлеше ГПУга да эләгә.)

Шул хатларының берсендә ул Фатыймадан өлкән кызы Рәсидәне Кырмыскалыга бабасы янына җибәрүен үтенә. Мирсәетнең сеңлесе Маһитап аны Башкортстанга алып кайтып китә бераздан. Рәсидә Хәйдәргали агай белән яши башта, соңрак әнисе ягыннан бабалары янында, Уфада, ягъни Чанышевларда тәрбияләнә.

Рәсидәнең китүе бер яктан матди кыенлыклар кичергән гаиләне кайгырту белән бәйле булса, икенчедән, бала гомере өчен саклык чараларына керешүнең дә беренче омтылышы була… Фатыйма бар бит әле тагы… Гөлнар һәм Морат белән нишләргә?!

Язмышының ахыры ни белән бетәсен яхшы күзаллый иде Солтангалиев. Аңарга инде ныклап тотындылар. Әләк һәм яла ягучылар белән дөнья тулды, берне биш итеп күперткән күрсәтмәләр тау булып өелгән. Яла ягучы һәм күрсәтмә бирүчеләрнең исемнәрен аңарга ачыктан-ачык әйтә, белгертә башладылар хәзер. Үзеннән һични яшермиләр. Туры сөйләшәләр. Көн-төн кыйныйлар, гарипләндерәләр… Димәк, аны үлем җәзасына хөкем итәчәкләр. Таш капчыктан исән чыкмаячак ул. Бу көн кебек ачык.

Ялган күрсәтмәләр бирү файдасыз… Иректәге фикердәшләренә дә тел-теш тигертмәскә… Барын үз өстенә алырга… Иң соңгы чиктә гаепне кулга алынып атылган яисә вафат булган аркадашлары белән уртаклашырга. Ул нәкъ шул юл белән барды һәм үзенең большевиклар партиясе, Советлар хакимияте алып барган сәясәткә ачыктан-ачык мөнәсәбәтен сөйләргә кереште. Милли мәсьәләне хәл итү юллары, ислам һәм милли азатлык хәрәкәте арасындагы бәйләнешләр һәм, ниһаять, Туран федерациясе проекты турында атналар, айлар дәвамында күрсәтмәләр бирде ул. Әле үзенең хыялында гына йөргән фикерләрен дә дисбе төймәләре сыман бер җепкә тезде. Әмма һичкемне бу эшкә бутамады. Хәтта үзенә пычрак яла яккан кешеләргә дә яла белән җавап кайтармады.

Аның авызыннан төшкән һәр сүзне теркәп бардылар, әлбәттә, һәм, көнендә үк язу машинасында суктырып, аның бер нөсхәсен иптәш Сталин өстәленә китереп сала бардылар. Икенчесен – ОГПУ җитәкчелегенә, өченчесен шәхси эшенә терки бардылар… Шул рәвешле, Мирсәет Солтангалиев төрмәдә сорау алу көннәрендә дә үзенең милли мәсьәләне хәл итү юнәлешендәге эзләнүләрен дәвам итте. Хакыйкатьтә шулай булып чыга. Ул үз фикерләрен терки бару һәм саклау, килер буыннарга җиткерүнең бердәнбер һәм ул шартларда иң дөрес юлын тапкан. Солтангалиевнең том-том гыйльми хезмәтләре КГБның аеруча яшерен документлар саклана торган таш сандыкларында ята бүген дә. Миңа аларны җентекләп актарырга, өйрәнергә насыйп булды.

«Аеруча яшертен. ГПУ рәисе Башкировка. Көнчыгыш бүлегеннән Погребенскийга. 18 март, 1930 ел.

17 мартта Уфага ОГПУның 3 нче бүлекчәсе начальнигы иптәш Алмаев һәм шул ук бүлекчә уполномоченные Константинов чыгып киттеләр. Максатлары түбәндәгеләр:

1) агентура һәм күзәтчелек юллары белән Башкортстандагы солтангалиевчел фетнәче оешманың җитәкчеләрен ачыклау;

2) солтангалиевчел үзәкнең Башкортстанда баш күтәргән фетнәче оешмалар белән элемтәсен ачыклау;

3) солтангалиевчеләрнең һәммәсен ачыклау;

4) Туранның андагы бүлеген өйрәнү;

5) кулга алынган Морзабулатовтан сорау алып, аның авылда үткәрелгән контрреволюцион эшчәнлеге белән «солтангалиевчелек» арасындагы бәйләнешләрне ачыклау;

6) «Большое» дип исемләнгән бүлекнең эшен җентекләп өйрәнү.

Бу бурычларны үтәп чыгу өчен, Алмаевка Зилаир кантонына барырга туры килер. Иптәш Алмаевка, югарыда күрсәтелгәннәрне башкару өчен, һәммә шартларны тудырырга һәм аның карамагына өч оператив хезмәткәр бирергә.

ЦОУ ОГУ начальнигы Евдокимов. Дөрес».

Телеграммалар. Боерыклар. Хатлар һәм кәгазьләрнең исәбе-хисабы юк…

Эш киң масштабта дәвам итә. Солтангалиевне фаш итү максаты белән гүя бөтен ил аягүрә бастырыла…

* * *

1930 елның 30 октябрендә И. Сталин Г. Ягода белән телефон аша элемтәгә чыга. ОГПУ җитәкчелеге өстеннән күзәтчелек итү белән шөгыльләнгән гадәттән тыш яшертен бүлек хезмәткәре бу әңгәмәне дә теркәп калырга кирәк тапкан… Сталинның үзе өстеннән күзәтчелек булып чыга түгелме соң бу?! Башка сыймаслык хикмәтләр бар ул әүвәлге Дзержинский мәйданы асларында.

Гаеп итүче булмаса, әйдәгез, без дә колак салыйк шул сөйләшүгә.

Сталин: Йә, сөйлә… Яңа хәбәрләр бармы сездә?

Ягода: Соңгы бер атнада унсигез чит ил шпионын кулга алдык. Яшертен хезмәткәрләребез ил буйлап җиң сызганып эшлиләр… Троцкийчылар һәм солтангалиевчеләр исемлеге дә тулыландырылды, иптәш Сталин.

Сталин: Ашыкма. Туктап тор… Солтангалиев, дидең… Солтангалиев үзен ничек тота анда?..

Ягода: Элеккечә үк, сер бирмәгән атлы була.

Сталин: Сер бирү-бирмәү сезгә бәйле, Ягода! ГПУның эш стиле дөрес түгел, димәк… Телен чиштерергә кирәк. Алымнарын белмисезме?!

Ягода: Егетләр бар. Остардылар, иптәш Сталин… Ә татарин кул-аякларын күтәрә алмаса да сөйли әлегә…

Сталин: Яхшы, сөйләсен. Соңгы күзәнәгенә кадәр сыгыгыз! Үзе белән бер фикерен дә алып китмәсен теге дөньяга.

Ягода: Аңлашылды, иптәш Сталин, тырышырбыз.

Сталин: Син мине аңладыңмы анда, Ягода?! Иманы һәм үз халкы өчен башыннан ваз кичәргә әзер булган тилеләр күп калмады инде. Синең бурыч – шуларның тамырын корыту!

Ягода: Иптәш Сталин! Оныта язганмын икән, тагын бер яңалык бар бит әле. Үзенең кайсы ил шпионы булуын таныды бит тәки…

Сталин: Солтангалиевме?..

Ягода: Әйе. Үзе!

Сталин: Йә!..

Ягода: Үзе танырга мәҗбүр булды. Ул Ассирия шпионы булган икән бит.

Сталин: Кара син аны, кайда барып чыккан… Ассириягә хезмәт иткән дисеңме?.. Уйлаган идем аны…

Ягода: Шикләнүегез дөрес булган, иптәш Сталин, Ассириягә хезмәт иткән икән.

Сталин: Ярый. Минем белән элемтәдә тор.

Кызык ясыйм әле дип, махсус баш ватып утырсаң да, мондый гаҗәп хәлне уйлап таба алмассың: телефон аша сөйләшүчеләр генә түгел, аларны тыңлап утыручы да, теркәп калдыручы да Ассирия мәмләкәтенең дөнья картасында булмавын һәм инде Җир йөзеннән берничә мең еллар элек юкка чыкканлыгын шиккә алмаган. Солтангалиевнең дә әлегә сынмавы, хәтта ирония хисен дә югалтмавы турында сөйли торган гыйбрәтле факт ич бу!..

Эш судка якынлашып килә иде. Аның нәтиҗәсе нинди буласы ОГПУ тикшерүчеләренә инде күптән мәгълүм. Мирсәет Солтангалиев үлем җәзасына дучар ителәчәк. Тупланган материаллар нигезендә дүрт-биш мөстәкыйль эш ачкан тәкъдирдә дә аларның һәммәсе аерым-аерым үлем җәзасына китерер иде.

Башын сакларга, исән калырга өмете калмады Мирсәетнең. Моны ул ачык белә. Шуның өстенә тикшерүчеләр һәм кыйнаучы-җәзачылар да аңарга бу хакта көненә җиде-сигез мәртәбә искәртеп торалар. «Сиңа санаулы гына көннәр калды». «Сөйлә, син барыбер үлемгә дучар ителәчәксең». «Нигә дәшмисең, әллә маңгаеңа биш грамм кургашын җитмиме?!» дигән сүзләр белән теңкәсенә тияләр.

Үлем җәзасы белән килешә иде ул үзе дә. Сорау алучыларга ачыктан-ачык партия һәм аның җитәкчеләре тоткан сәясәтнең җинаятьчел булуын искәртә иде. «Милли мәсьәлә чишелмәде, ә милли төбәкләрне колониягә әверелдерү кызу темплар белән дәвам итә», – дип раславында булды. «Советлар берлеге барыбер таркалачак. Бу миңа көн кебек ачык. Димәк, Туран утопия түгел, ул – безнең киләчәк», – дип сөйли иде.

Табигый ки, сорау алучыга ошамый мондый сүзләр. Ул, сорау алуын туктатып, теш суыручыны чакыртып кертә.

– Ничә теш? – дип сорый, кулына тимер келәшчә тотып килеп кергән әзмәвер гәүдәле палач-табиб.

– Ничә теше калган? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтара Айзенберг.

– Урт тешләрен суырып бетердек, иптәш оперуполномоченный… Калганнары судка кадәр торсын дигән идек.

– Башына файда итмәсме, өске тешләрен суыртып бетер, – дип әмер бирә сорау алучы.

– Һәммәсенме?..

– Әйе, һәммәсен!

Эһ та итми табиб, тимер келәшчә белән Мирсәетнең сигез сәламәт тешен каерып йолкып ала. Наркоз кая, авыздан аккан кара канны сөртергә чүпрәк тә бирмиләр. Бөтен иякләре, түше канга бата Мирсәетнең. Аяк астындагы таш идәндә кан кантары һәм йолкып атылган тешләр…

Дәү тимер келәшчәсен тотып, ничек килеп кергән булса, шулай ук тыныч кына чыгып та китә палач-табиб. Айзенберг елмая. Коңгырт күзләре Мирсәеткә текәлгән:

– Йә, Солтангалиев, Туран хакында инде бүтән сөйләмәссезме?

Авызыннан кан саркып тора Мирсәетнең, әмма тавышы көр, ул сүзен дәвам итә. Төрекчә сөйли:

Ватан нә Төркиядер төрекләргә, нә Төркестан.

Ватан мөәббәт бер өлкәдер – Туран.

Берни аңламаган Айзенберг сорарга мәҗбүр була:

– Нәрсә, бу синең шигырьме?.. Бәлки, миңа аңлашылсын өчен тәрҗемә дә итәрсең…

– Бу минем шигырь түгел, Айзенберг иптәш… Аның авторы бөек төрек шагыйре Зыя Гөкальп булыр. Инде тәрҗемәсен тыңлагыз:

Ватан Төркия генә түгел төрекләргә, Төркестан да түгел.

Ватан мәңгелек бер ил ул – Туран.

Айзенберг аны-моны уйлап тормады, янә кнопкага басты:

– Теш суыручыны чакырыгыз… Әй, сез кайда анда, теш суыручыны кертегез!..

* * *

29–30 нчы елларда ОГПУ төрмәсендә тәмам кансызландылар. Мыскыл итүнең, кешелек дәрәҗәсеннән көлүнең нинди генә чараларын сынап карамадылар аның өстендә. Ә Мирсәет Солтангалиев һаман бирешмәде, акылын югалтмады, һичкемне сатмады һәм мескенлеккә дә төшмәде – гафу үтенмәде.

Ни гаҗәп, сөттән өзмәделәр үзен. Төрмә врачы таләп итте моны. Фатыйма ике нәни бидон белән алмаш-тилмәш атнага ике мәртәбә сөт китерә иде һаман.

Шалтыр-шолтыр килеп, ишекне ачтылар. Надзиратель… Кулында сөт бидоны. Күренеп тора: бу эш белән шөгыльләнергә теләми. Ләкин мәҗбүр… Мирсәеткә бидонны сузды. Әмма, кире үзенә таба тарта төшеп, савытның капкачын ачты һәм, бермәл тамак төбен кырып газапланганнан соң, сөткә какырып, аны хуҗасына сузды.

– Мә, эч, – диде, канәгать көлемсерәп.

Мондый гына мыскыллауларга күнеккән иде инде Мирсәет. Дәшмәде.

Шулай да тимер ишек артында югалганына кадәр надзиратель еландай ысылдап кисәтергә кирәк тапты:

– Врачка әйтсәң, исеңдә тот: иң элек телеңне тартып өзәрмен… Аннан берәм-берәм йомыркаларыңны сытармын.

Дәшмәде Мирсәет. Бидонны, ипле генә тотып, түр почмактагы идәнгә береккән эскәмиягә илтеп куйды. Надзиратель китте. Аяк тавышлары тынды…

Таш капчыкны ике-өч мәртәбә аркылыга-буйга әйләнеп чыкты әүвәл. Аннан, ишеккә аркасын куеп, сөт бидоны каршысына килеп чүгәләде. Агач тотканы ике яктан кысып торган тимерчыбыкларны як-якка каерды һәм тотка эчендәге тишеккә өрде. Нәни генә кәгазь кисәге очып чыкты. Ул шырпы кабы зурлыгында гына… Пөхтә генә бөтерә-бөтерә укырга кереште Мирсәет. Аның өчен дөньяда иң кадерле, көтеп алынган сүзләр:

«М. Җ. (урынны аз алыр өчен язылган бу баш хәрефләр Фатыйманың «Мирсәет җаным» дип дәшүе. – Авт.), үлсәк җиңелрәк булыр иде. Синсез яшәү – газап. Балалар хакына тырышам. Морат үсте инде. Икесе дә сине сагыналар, «командировка» дан кайтуыңны көтәләр. Рәсидәдән хат алдым, ул да исән-сау, Уфадагы бабаларында. Миңа «әни» дигән. Бирешмә. Нык бул. Синең Фатыймаң».

Мирсәет кат-кат укып чыкты язылганнарны һәм һәр сүзен йотты. Әмма кәгазьне түгел. Кәгазь бирмиләр аңа хәзер. Шул ук хатның икенче ягы аның өчен. Күңелендә күптән әзер булган сүзләрен кәгазьгә төшерде:


«Ф. Җ., тиздән суд башланыр кебек… Өметем юк. Үлем җәзасына хөкем итәрләр дип беләм. Беләсеңме икән, мине аткачтын да, сине һәм гаиләмне Мәскәүдән сөрүләре бик ихтимал. «Минус унөч» дигән закон бар диләр. (Ул замандагы «унөч» – зур шәһәрдә яшәү хокукыннан мәхрүм ителү дигән сүз. – Авт.) Ни эшлик икән? Әллә баш тартасыңмы соң миннән? Аерылыргамы икән әллә?.. Балалар хакына дим! Сине генә яратучы Мирсәетең…»

Хатлар… Хатлар… Нинди генә хатлар булмый дөньяда!.. Нинди генә хатлар язылмаган һәм укылмаган… Әмма бу дәрәҗәдә авыр, тетрәндергеч хатлар язылырга мөмкиндер дип күз алдына да китерә алмас идем… Менә алар, минем уч төбемдә. Күбәләк канатлары сыман җиңел дә үзләре… Күздән тамган кургашындай авыр да бер үк вакытта… Уч төбенә сыеп бетәрдәй кәгазь кисәкләрендә тетрәндергеч язмыш! Һәм язмышлар…


«М. Җ., әллә ниләр язгансың. Ул хакта уйлама, Ходай ни кушса, шул булыр. Балалар гына менә… Гөлнар мәктәптән елап кайткан, «контр» дип мыскыл итәләр, ди. Әтисенә сүз тидертәсе килми бер дә. Морат көн дә синең портретыңны ясый, охшата… Тамагыбыз тук, өстебез бөтен, безнең өчен борчылма. Үзеңне сакла! Фатыймаң».


«Ф. Җ., рәхмәт барысы өчен дә. Шулай да мине тыңла. Иртәгәсен үк миннән аерылу хәстәрен күрә башла. Сиңа «развод кәгазен» тапшырырлар. Язып бирдем. Син үзең һәм балалар хакында уйла. Балалар хакына тыңла мине. Аларның гомерләре алда әле. Сине генә яратучы Мирсәетең».


«М. Җ., мин көн-төн синең хакта уйлыйм. Уйлыйм һәм елыйм. Балалар кайтуыңны көтә. Рәсидә тагын язды. Әти, чыккач та, мине кайтып алсын, дигән. Гөлнарны һәм Моратны, мине дә сагынам дигән. Аерылу кәгазеңне алдым. Әллә ничек, якын килергә дә куркам ул кәгазьгә… Бирешмә. Исән-сау була күр. Фатыймаң».


«Ф. Җ., синең хатлар минем өчен бердәнбер һәм соңгы юаныч хәзер. Рәхмәт! Әмма мине тыңла: сөтне бүтән үзең китермә. Тиз көннәрдә үк аерыл миннән һәм ачуланма, бәгърем, сиңа тормышка чыгу кирәк. Кәгазьдә генә булса да… Үзеңне һәм балаларны башка фамилиягә күчерү кирәк. Юкса көн күрсәтмәячәкләр. Сиңа да егерме сигез генә, балалар турында әйтеп тә торган юк. Сине генә яратучы Мирсәетең».


«М. Җ., мине нигә газаплыйсың? Нигә андый сүзләр язасың? Сүзеңне тыңладым, аерылдым. Әмма башка һични таләп итмә миннән. Син минем бердәнберем һәм шулай булып калачаксың… Мин өметләнәм әле, өзмим өметемне – көтәм һәм көтәчәкмен. Бу дөньядамы, теге дөньядамы, мин синеке, бары тик синеке генә. Саламга ябышып булса да, исән калырга тырыш, Мирсәетем. Фатыймаң».


«Ф. Җ., үзең ничек? Балалар – Гөлнар, Морат… Рәсидә язамы?.. Хәтереңдәме, балалык еллары дустым Дашкин хакында сөйләгән идем сиңа. Шуны тап, геология институтында инженер булып эшли. Ничек бар, шулай сөйлә. Язылышсын синең белән! Минем гозерләп үтенүемне тапшыр. Сер итеп әйтәм: ул иң кулай кеше булыр. Хатын-кыз кирәк түгел аңа. Бездә яшәгән булып кыланыгыз. Бу бик тә әһәмиятле, Фатыймам, мине тыңла! Сине өзелеп яратучы М.».

Төрмәдә тәртипләр үзгәрү сәбәпле, Мирсәет Солтангалиевне 1930 елда сөт алу хокукыннан мәхрүм итәләр. Димәк, якты дөнья, гаилә белән элемтә өзелә…

Әмма Мирсәет өметен өзми әле. Соңгы мөмкинлекләрне эзли, тормыш өчен көрәшүен дәвам итә.

«ОГПУның Көнчыгыш бүлеге начальнигы иптәш Давыдовка.

Сак астында торучы М. X. Солтангалиевтән. Гариза.

Идеология һәм оештыру күзлегеннән чыгып караганда минем коралсызлануым һәм җавап бирүләрем тәмам булу уңае белән, сезгә түбәндәге гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк санадым.

Мин һәм минем эш белән бәйле булган иптәшләрнең күрсәтмәләре һәммәсе дөреслеккә туры килә дип саный аласыз. Үземә килгәндә, мин боларны аңлы рәвештә, Көнчыгыштагы милләтләргә мөнәсәбәттә партия һәм Совет хакимияте үзенең хаталарын соң булса да, бәлки, аңлар дигән өмет белән сөйләдем. Мин сөйләгәннәрнең кем өчендер бер ярап куюы да ихтимал.

Безнең эш каралыр алдыннан, әгәр рөхсәт итсәгез, сезнең каршыга мин нибарысы берничә сорау куярга телим:

1. «Кан» турында. Мине ел ярым чамасы элек үк «фикердәшләреңә дә кан түгәргә туры килмәгәе» дип, Балдаев искәртеп куйган иде. Менә сез дә Башкортстанда корал складлары оештыруга мөнәсәбәтле иптәшләргә үлем белән янадыгыз… Кабатлап әйтәм: Морзабулатов булсын, мин булыйм, ул коралны советларга каршы юнәлтергә җыенмаган идек. Бу, – революция җиңелгән очракта, яңа реакциягә каршы көрәшнең хәзерлек чараларыннан берсе иде. Башкортстандагы ул иптәшләрнең гаебе юк. Бу эш өчен мин, бары тик мин генә җавап бирергә тиешле!

Революциягә кадәрле булсын, революциядән соң булсын, болай да инде кан артык күп түгелде Башкортстанда.

Кан белән үч алмагыз. Совет хакимиятенең дәрәҗәсен генә төшерерсез бары. Үтенечләремнең беренчесе шул.

2. Минем үземә килгәндә исә… Әле дә социализм өчен көрәшүчеләр сафына басарга әзермен. Әйтик, мин бүген үк Кытайга яисә Һиндстанга, йә булмаса Кытай Төркестанына китәргә һәм, кулыма корал алып, актык тамчы канымача Сезнең хезмәткәрләр белән янәшә көрәшергә әзермен. Сезнең тарафтан минем эшкә бәйләп гаепләнгән башка иптәшләремне дә үз артымнан ияртергә сүз бирәм.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации