Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 34 (всего у книги 36 страниц)
3. Моңарга рөхсәт бирелмәгән тәкъдирдә, ихтыярыгыз. Мине исән калдырыгыз дип үтенмим сездән. Революция өчен шулай кирәк дип исәплисез икән, иң югары җәзага тартыгыз, атыгыз мине. Әмма ул очракта соңгы үтенечемне искә алуыгызны сорыйм: татар-башкорт иптәшләрдән башка һичкемгә тимәгез. Гаепсез алар.
Миңа карата нинди генә җәза куллансагыз да, революционер булып калам.
Ихтыярыгыз, М. Солтангалиев.
6 июнь, 1930 ел.
Дөрес, имза».
Суд Мирсәет Солтангалиевне үлем җәзасына – атарга хөкем итә.
Ләкин үзенең сәяси корбаны белән мәңгегә хушлашырга ашыкмый әле Сталин. Күп тә үтми, үлем җәзасы ун еллык концлагерь белән алмаштырыла.
«Соң дәрәҗәдә яшертен.
ОГПУның махсус бүлегенең 3 нче бүлекчәсенә. ОГПУның лагерьлар идарәсе начальнигы урынбасары иптәш Берманга.
ОГПУ коллегиясенең агымдагы елның 13 гыйнвар карары белән солтангалиевчел оешманың түбәндәге җитәкчеләре һәм активы, атарга хөкем ителеп, ун елга концлагерьга җибәрелә:
1. Солтангалиев Мирсәет Хәйдәргали улы
2. Мохтаров Кәшшаф Гыйльфан улы
3. Җанбаев Гариф Мөхәммәтҗан улы
4. Мансуров Гасыйм Гата улы
5. Фирдәвес Исмәгыйль Кәрим улы
6. Дерен-Айырлы Осман Гата улы
7. Булышев Зәйнулла Хөсәен улы
8. Батыршин Харис Зариф улы
9. Баубеков Хәмзә Сөләйман улы
10. Муллабаев Газиз Сабит улы
11. Юламанов Фәтхулла Җамалетдин улы
12. Нурбахтин Гариф Гыйбат улы
13. Тләүбәк Миңнехөснетдин Зыятдин улы
14. Максудов Ибраһим Фәтхулла улы
15. Мусин Габрахман Али улы
16. Хафизов Сафа Хафиз улы
17. Вәлиев Зәки Вәли улы
18. Сүнчәләй Сәгыйть Хәмидулла улы
19. Бакыев Сафа Әхмәтша улы
20. Мөлеков Газиз Мөхәммәт улы
Шуларның беренче алтысы солтангалиевчел оешманың аеруча мәртәбәле җитәкчеләре булып тора. СССРның Көнчыгыш төбәкләрендә элемтәләре иң югары даирәләрдә һәм гаять киң. Кулга алынганга кадәр болар – югары урыннарда эшләгән тәҗрибәле кешеләр. Концентрацион лагерьда да болар, һичшиксез, үз оешмаларын саклап калырга, Көнчыгыш төбәкләрдәге һәммә контрреволюцион оешмалар белән элемтәдә торырга омтылачаклар. Шуңа күрә боларын бер-берләреннән һәм башка солтангалиевчеләрдән ерак тоту хәерле.
Әһәмиятлелеге буенча икенче урындагы төркемне хәрби фетнәчеләр Мөлеков, Баубәков, Сүнчәләй, Бакиев, Хафизов, Вәлиев, Муллабаевлар тәшкил итә. Боларын да чәчәргә һәм бер-береннән аерырга кирәк.
Бу төркемгә кертелгән Мөлеков – безнең хезмәткәр. Ул солтангалиевчеләр арасына иңдерелде.
Батыршин турында сүз аерым. Ул – СССРга каршы террор һәм диверсияләр оештыру максатыннан татар эмигрантлары җибәргән кеше. Казандагы солтангалиевчеләр белән бәйле, Советка каршы листовкалар таратучы. Обком секретарен үтерергә җыенганлыгы да мәгълүм. Яман актив тип. Зур ихтыяр көченә ия, ачыктан-ачык көрәшергә дә сәләтле. Бутыркада чакта да үзен бик дуамал тотты. Качу җаен карап кына йөри. Әлбәттә, аны да, һичшиксез, солтангалиевчеләрдән аерым тотарга тиешле.
Агентура эшләре өчен Дерен-Айырлы, Юламанов, Максудов һәм Хафизовларны тартып карарга мөмкин. Сезнең өчен шулай ук алданрак җибәрелгәннәр арасыннан Исхаков Гали файдалы булырга мөмкин. Мансуров та тартыла кебек безгә. Әмма бусы белән аеруча сак булыгыз һәм аның күрсәтмәләрен тикшереп торыгыз.
Без солтангалиевчеләрнең иректәгеләр белән элемтәсенә зур әһәмият бирәбез! Беренче һәм икенче төркемдәгеләргә кагылган һәр хатның, ягъни керүче-чыгучы кәгазьләрнең күчермәсе безгә җибәрелеп барылырга тиешле.
Солтангалиевчеләргә туганнары белән күрешү бездән рөхсәт алгачтын гына мөмкин. Эшләрнең оештырылуы һәм барышы турында безгә даими рәвештә хәбәр җиткереп торыгыз.
ОГПУ начальнигы урынбасары Дьяков.
Оперуполномоченный Алмаев.
Айзенберг кушуы буенча. 16 гыйнвар, 1931 ел».
Гыйнварның 23 нче көнендә махсус бланкта алдан ук бастырылган кәгазь китерәләр Фатыймага:
«Солтангалиева Фатыйма Әхмәт кызы Ирзина.
Мин, шушы документка кул куючы, балаларым Гөлнар, Рәсидә һәм Морат белән Зур Татар урамындагы 24 йортның 1 фатирында торучы ОГПУ коллегиясенең, Мәскәү, Ленинград, Харьков, Киев, Одесса, Ростов, Астрахань, Казан, Иркутск, Чита, Ташкент, Тифлис, Омск шәһәрләреннән тыш, башка җирдә яшәргә дигән карары белән килешәм һәм биш көн эчендә нинди дә булса башка бер урынга күчеп китәргә сүз бирәм. Барып урнашкач та, урындагы ОГПУ органына килеп җитүем һәм кайда урнашуым хакында мәгълүмат җиткерермен».
Кәгазьнең аскы өлешенә кызыл карандаш белән «Кул куюдан баш тартты» дигән сүзләр язылган.
Берничә көн элегрәк, ягъни гыйнварның 18 нче көнендә, ОГПУның 274 номерлы ордеры нигезендә Солтангалиевләр фатирындагы һәммә мөлкәткә арест салына. Аш өстәле һәм урындыкларыннан алып бала ятагы, чәйнек һәм өстәл лампаларынача махсус исемлеккә теркәлә. Фатирның һәр ике бүлмәсе бикләнә, сургычлап мөһер сугыла үзләренә. Ике бала һәм ана урамда торып калырга тиешле була. Ә урамда – гыйнвар!..
Әмма Фатыйма бирешергә җыенмый. Аның буйсынмаска һәм таләп итәргә үзенә күрә законлы хокуклары бар.
«ОГПУга Зур Татар тыкрыгында, 24 йорт, 1 фатирда яшәүче гражданка Дашкина Фатыймадан гариза.
18 гыйнварда ОГПУ вәкиле тарафыннан М. X. Солтангалиевнең өй җиһазларына арест салынган иде. (Исемлеккә теркәлгән өй җиһазлары санала. – Авт.)
Чынлыкта, бу әйберләр М. X. Солтангалиевнеке түгел, һәммәсе минеке, ягъни Дашкина Фатыйманыкы. Әле мин Солтангалиевкә кияүгә чыкканчы ук, алар – әти-әнием тарафыннан алынган җиһазлар.
Өстәп, тагы шуны әйтәм: мин – 29 елның 1 декабрендә Солтангалиевтән законлы төстә аерылган кеше. Икмәк фабрикасында һәм тегү мастерскойларында кара эштә эшләдем. Ә инде 1930 елның 23 августында гражданин Дашкин белән язылыштым.
Шулар нигезендә һәм бүгенге көндә андый җиһазларны яңадан сатып алу мөмкинлегем булмау сәбәпле, йорт кирәк-яракларымны үземә кайтарып бирүегезне үтенәм.
18 гыйнвар, 1931 ел. Фатыйма Дашкина».
«Эш кәгазе. ОГПУның оператив бүлеге начальнигына. Солтангалиев Мирсәет Хәйдәргали улының йорт җиһазларына салынган арестны кире алыгыз: Зур Татар урамы, 24 йорт, 1 фатир, һәммәсен Ф. А. Дашкинага тапшырыгыз. Бу боерыкның үтәлүе хакындагы актны ОГПУның махсус бүлегенә кайтарыгыз.
Зубкин. Подобедов.
26 гыйнвар, 1931 ел».
«Соң дәрәҗә яшертен. ОГПУның 3 нче бүлекчәсе.
27 гыйнвар, 1931 ел. ОГПУның ОЦР начальнигы урынбасары ип. Зубкинга.
ОГПУ урынбасары ип. Ягоданың махсус әмере нигезендә, солтангалиевчеләр эше буенча хөкем ителгән Солтан-Галиев, Мохтаров, Янбаев, Дерен-Айырлы, Вәлиев һәм Мусиннарның гаиләләрен Мәскәүдән сөрү турындагы карар гамәлдән чыгарыла.
Максудова Сания Фәтхулла кызын фатирыннан һәм Мәскәүдән җибәрү көчендә кала.
ОГПУ начальнигы урынбасары Дьяков. 3 нче бүлекчәнең оперуполномоченные Алмаев».
«ОГПУның 3 нче бүлекчәсе. 16 февраль, 1931 ел. № 484–740. Айзенберг кушуы буенча. 11 февраль, 1931 ел. Соң дәрәҗә яшертен. ОГПУ коллегиясе секретаре Булановка.
ОГПУ рәисе урынбасары ип. Ягоданың шәхси әмере белән, солтангалиевчеләр эше буенча хөкем ителүчеләрнең гаилә әгъзаларыннан түбәндәгеләр Мәскәүдә калдырыла:
1. Солтангалиева Фатыйма Әхмәт кызы. Гөлнар, Рәсидә һәм Морат исемле балалары белән.
2. Мохтарова Серафима Игнатьевна. Чыңгыз атлы улы белән.
3. Мохтарова Пәрваз.
4. Максудова-Сәгыйтова Рауза Әскәр кызы, улы Арслан белән.
5. Җанбаева Гарифә Фәйзулла кызы.
6. Дерен-Айырлы Айшә.
7. Вәлиева Хәдичә. Улы Хәмид, туганнан туганы Акҗимова Зәүҗан белән.
8. Мусина Әминә Закир кызы.
ОГПУ начальнигы урынбасары Дьяков».
Гаиләләр белән шул рәвешле мәчеле-тычканлы уенның, әлбәттә, үз серләре, хикмәтләре булса кирәк, һәрхәлдә, боларны гомумкешелек кануннарыннан чыгып кылынган игелек дип уйласак, нык ялгышкан булыр идек. Вакытлыча күз буяу гына бары! Килер көн: исемлеккә теркәлгән хатын-кыз һәм сабыйларның һәммәсенә җитешерләр…
Әлегә Мирсәет Солтангалиев һәм аның аркадашлары махсус конвой белән берәм-берәм Соловкига озатыла.
XXIV
Ак диңгез… Ак төннәр… Сандугач утраулары… Бер карасаң, колакны гына түгел, күңелне иркәләргә сәләтле кебек бу исемнәр… Әмма ул утрауларның Соловки дигән атамасын искә төшергәчтен үк тетрәнеп куясың һәм шул тетрәнү, шул киеренке шом бер генә мизгелгә дә ташламый үзеңне…
1991 елның гыйнвар ахыры һәм февраль башларында үзем кичердем, үзем тойдым шуны…
Нәкъ алтмыш ел элек, ягъни 1931 ел гыйнварының 31 нче көнендә, кичке караңгы төшкәчтен, Архангельск шәһәренә дистәдән артык йөк вагоны тагылган тимер юл составы килеп туктый. Кеше түгел, хайван йөртергә дә җайланмаган вагоннарда сәяси тоткыннар. Ярсып өргән этләр, винтовка аскан конвой каршылый үзләрен һәм күз ачкысыз буран, үзәк өзгеч салкын җил.
– Сөйләшергә ярамый. Авызын ачкан кеше йомарга өлгермәячәк, – дип кычкыра озын шинель кигән офицер, баш очында револьверын болгап.
Ул да түгел, ботына килеп ябышкан овчаркадан шөлләп, үзалдына сүгенеп куйган бер әсирне кисәтүсез-нисез атып та ега. Гыйбрәт өчен, билгеле. Зарлану кая ул, пышылдашкан аваз да ишетелми башка. Буран улый һәм этләр генә өрә бары… Сәяси тоткыннарны диңгез тарафына куып алып китәләр.
Яр буена җиткәч, аларны уналтышар кешелек төркемнәргә бүләләр, һәм һәр төркемгә бер көймә. Шуны боз һәм кар өстеннән тартып барырга. Ә инде боз ватыла башлаган тәкъдирдә, батмый калганнар, шул көймәләргә утырып, юлларын дәвам итәргә тиеш була. Ак диңгезнең гадәтен белмәссең: җылы агымнар тәэсирендә аның чатнама суыкта да катмый торган урыннары бар икән.
Өч көн, өч төн куалыйлар шул рәвешле. Йокы кая, ял итәргә, хәл алырга бирмиләр хәтта. Юл капчыгыңда өйдән китерелгән ризыгың булса гына инде, барган көйгә шуны капкалап алырга мөмкин. Кибеккәннәр өчен – ак кар.
Хәлсезләнеп егылучылар белән ике сөйләшмиләр. «Тор, кабахәт» дип, артына бер тибәләр дә, торып китәр әмәле булмаса, атып кына үтерәләр… Шуның белән тәмам… Боз ярылып, су астына китүчеләрне дә санаган кеше юк. Кабат калкып, ярдәм сораса, кул сузарга ярамый… Кул сузучы ул очракта үзен генә түгел, судан чыгарга газапланучыны да харап итәчәк. Икесенә дә берәр пуля җибәрәчәк конвой…
Ак диңгез эчендә ерактан ук Кремль диварлары һәм чиркәү манаралары белән үзенә тартып торган утрау күренгәч, күпләр шатлангандыр, бәлки, җир читендәге шул утрауда мәңгегә ятып калу ихтималын уйламаганнардыр.
Килгән шәптән «мунча» керттеләр үзләрен. «Мунча» дигәне шул: яр читендә үк кар өстендә анадан тума чишендерәләр һәм, нәни капканы атлап үтүең булмый, өстеңә чиләк белән салкын су тондыралар. Моны шушы эшнең үз осталары – тәҗрибәле тоткыннар башкара, әлбәттә. Сизми дә каласың – берәве башыңнан су коя, ә икенчесе артыңнан этеп җибәрә. Түбәнгә сузылган боз улак буйлап ни рәвешле унбиш-егерме метрлар чамасы шуып төшкәнлегеңне дә абайламыйсың. Түбәнгә төшеп аяклануга, югарыдан киемнәреңне ыргыталар. Тәннәр кызару гына түгел, күгәреп чыга. «Мунча» тәмам…
«Тигез рәтләргә тезелергә» дигән боерык яңгырады. Ул да түгел, тимер кисмәк өстенә соры шинеле аяк йөзенә төшеп торган чекист менеп баса.
– Э-э-эй! Игътибар! – дип шәрран ярды теге. – Монда сезгә советлар республикасы түгел, ә соловецларныкы!.. Шуны искәртәм: бу көнгәчә әле соловецлар җиренә бер прокурорның да аяк басканы юк! Һәм басмас та… Белеп торыгыз: сез монда төзәлү өмете белән җибәрелмәдегез. Бөкрене турайтып булмый! Тәртипләр бездә түбәндәгечә булыр: «тор» дисәм – торырсыз, «ят» дисәм – ятарсыз. Ике сөйләште юк! Хат язарга уйласагыз, болай язарсыз: «Исән-сау, сәламәт, һәммәсеннән канәгать!»
Менә сиңа мә дигән сыман, янәшәсендә басып торган тарихчы-галим Анциферовка карап куйды Солтангалиев. Башын чайкый төшеп җавап кайтарды галим. Килешү-аңлашу билгесе, авыз ачып сүз әйтергә ярамый бит.
Тимер кисмәк өстендәгенең сүзе тәмамланмаган икән әле. Тавышын баса төшеп өстәп куйды тагы:
– Кисәтергә кирәк саныйм: качу турында хыялланмагыз. Моннан беркая да китә алмассыз! Җәен качучылар батып үлә, кышын качучылар катып үлә… Сораулар юкмы?.. Тәмам!
Шул рәвешле сорауларга урын калдырмады, йомгаклап та куйды һәм, кисмәк өстеннән төшеп, үз юлы белән китеп барды.
Ул җил-җил китеп баруларын күрсәң, бер дә харап. Монда гэпэушниклардан да зуррак кеше юк һәм була да алмый. Кичәге академиклар, галимнәр һәм язучыларны алар ничек тели шулай кимсетә һәм мыскыл итә ала. Әйтик, академиктан аяк киемнәрен чистарттыру, язучы яисә галимнән үзләренә утын ярдырттыру – иң яраткан шөгыльләре. Кирәксә кыйныйлар, кирәксә, муеннарына атланып йөриләр, күңелләренә хуш килмәгәнне атып үтерәләр – алардан да гайрәтле вә хакимиятле зат юк биредә.
Авылда үсүе ярап куйды: Мирсәетне Зур Соловец утравында ат караучы итеп калдырдылар. Ярап куйды дип әйтүнең хикмәте шунда: Соловкида утраулар байтак. Әмма аларның һәммәсендә дә тоткыннар өчен шартлар бертөрле түгел. Мисал өчен, кайбер утрауларга җибәрелгән тоткыннарның берсе дә кире әйләнеп кайтмый, ачлыктан яисә салкыннан кырылып бетә. Җәй айларында икешәр йөз кешенең сукыр черки һәм озынборын корбаны булган очраклары бар. Зур Соловец утравы – азмы-күпме кеше аягы төшкән җир, салкын булса да, зинданнарның түбә һәм диварлары бар монда.
Ат дигәндә, малай чакларында ук дөньясын оныта торган иде Мирсәет. Дөрес, ул елларда аңа тоякларыннан ут чәчеп торган алмачуар чабышкыларга менү насыйп булмады. Ә менә әтисенең җирән кашка биясе һәм шул бия китергән колыннарның һәммәсе аның карамагында була торган иде. Ашатучы да, сугаручы да ул… Урал тау итәгендәге башкорт далаларын, Кырмыскалы болыннарын, Тау Сеңер аланнарын сагынып сөйләргә генә калды инде. Җирән кашкага менеп атлан идең дә шул Тау Сеңер күле әйләнәсеннән бер юыртып үт идең хәзер…
– Әй татарин… Нәрсә карап каттың анда?! Минем атны иярләп китер! – дип кычкырдылар кинәт, аны татлы хыял дөньясыннан аерып.
Кычкыручыны таный иде Мирсәет. Зур түрә түгел түгелен, әмма гэпэушник. Өч класс белеме һәм наганы бар. Ә тагын… күпме акырса да тончыкмый торган тамагы.
Дәшми-тынмый гына, тегенең атын иярләп китерде Мирсәет. Йөгән очын атның хуҗасына сузды. Теге канәгать. Канәгать булмаска: тамагы тук, өсте бөтен дигәндәй, дәү бармагын авызына тыгып теш арасын каезлап маташуы. Бит алмаларынача кызышып тора.
Ниһаять, ат янына килде гэпэушник һәм, бер аягын күтәрә төшеп, Мирсәеткә ым какты. «Ярдәм ит» дигән сүз. Буйсынды… Буйсынмый чараң юк, монда кисәтеп тормыйлар – наганнары корулы.
– Ике такси әзерләп куй, – дип кычкырды ат сыртына менеп кунаклаган җайдак. – Профессорларга табигать күрсәтеп кайтырбыз.
Кет-кет көлде… Үз сүзләреннән канәгать иде, күрәсең. Югарыдан торып, Мирсәеткә лач итеп бер төкерде дә атын юыртып китеп барды.
Тиздән профессорларны китерделәр. Берсе Мәскәүнеке. Икенчесе – Ленинградтагы ниндидер институт ректоры. Атлар әзер. «Такси» дигәне атка җигелгән ике озын тәртә. Шул тәртәләр очына тоткынны аякларыннан эләктереп куялар да ат өстенә менгән сакчылар юыртып китеп бара. «Табигать гизеп» кире әйләнеп кайтканда, кешенең карар җире калмый, һәрхәлдә, дөнья белән инде хушлашкан була. Голгаф тавыннан диңгезгә ыргыталар үзләрен…
Соловкиның үз кануннары бар. Монда тоткынны ашату турында кайгыртмыйлар, булса – ашый, булмаса – юк. Һәркем үз көнен үзе күрә. Тары ярмасыннан сыек өйрә яисә сасыган балык эләксә эләгә, эләкмәсә – юк. Кайбер камераларда шул өйрә хакына үлгән тоткыннарны атналар буе яшереп тоту – табигый күренеш. Ризыкны кеше башыннан чыгып бирәләр. Дөрес, үлгән кешенең суык тәненнән качкан бетләргә дә түзәргә туры килә ул очракта.
Кием гомумән юк. Баш һәм ике кул өчен тишекләре булган капчыктан башка һични каралмаган. Материктан киеп килгән нәрсәләрең туза яисә югала икән, кыш көне яланаяк кар ерып йөрсәң дә, сиңа ярдәм итүче табылмас. Соловкида болай да кая куярга белмиләр кешене. Үлгәннәрне кыядан гына ыргыталар. Өч елга хөкем ителгәнме ул, ун елгамы – һәммәсенең бәһасе дә, язмышы да бер.
Тагы бер хикмәте бар әле Соловкиның. Монда ГПУ хезмәткәрләре, ягъни сакчылар күп түгел. Чөнки качар урын юк. Икенчедән, тоткыннар арасында «сексот» лар, яшертен хезмәткәрләр мыжгып тора. Хәлеңә кереп сәламләүче булса белеп тор: ул синнән мәгълүмат сыгарга дип килгән. Янәшәңә кереп, лагерьдагы яисә илдәге тәртипләрдән зарланырга керешүче булса, ул, мөгаен, «сексот» лардан булыр. Монда һичкем башка берәүгә ышанмый. Берәүгә ышандың исә, җаныңны ачып тел тибрәттең исә – беттең… Соловкиның иң зур түрәләреннән берсе Нафталин Френкель юкка гына сөйләнми әнә:
– Тоткынны без беренче өч айда ук соңгы күзәнәгенәчә сыгарга тиешле, аннан соң ул безгә кирәкми, – ди.
ГПУ тәртипләрен яхшы белгән һәм аларга инде әллә кайчан күнеккән Мирсәет Солтангалиев дүрт ел буе дәшмәде, чөнки берәүгә дә ышанмады. Гәрчә юлында һәм янәшәсендә элгәре еллардан ук үзенә яхшы таныш кешеләр әледән-әле очрап торса да, ул сәясәт хакындагы сөйләшүләрдән читләшә алды, авызы тулы кан булганда да төкермәде. Яшисе килә иде аның. Яшисе… һәм кеше булып каласы.
* * *
Соловкидан Мәскәүгә, ОГПУга даими рәвештә мәгълүматлар килеп тора. Солтангалиев хакындагыларын турыдан-туры Генрих Ягоданың үзенә кертәләр.
«Яшертен. Мәскәү. ОГПУ ип. Ягодага.
Сәяси тоткын Солтангалиев даими күзәтү астында. Янәшәсендә безнең кешеләр… Троцкийчылардан Марченко, Эльцен һәм Залкиндлар белән сәламләшә. Азәрбайҗан мөссавәтчесе Гаджинский белән күрешәләр. Үзенең фикердәшләреннән Җанбаев, Урманчы, Бакыев һәм Тләүбирдиннар белән аралашу мөмкинлеге тудырдык. Ләкин нәтиҗә юк. Сәясәт хакындагы сөйләшүләрдән читләшә. Алга таба ни эшләргә боерасыз?..
20 гыйнвар, 1934 ел. Н. А. Френкель».
Кызганыч, ОГПУдан җибәрелгән әмер сакланмаган. Хәер, гаҗәпләнер урын юк – Соловкиның тәртипләре башка. Архив хакында әйткән дә юк, анда, гомумән, кәгазь белән эш итү булдымы икән?! Килүче-китүчеләр исемлеге дә юк. Үлгәннәрне дә теркәп бару булмаган. Югалганны эзләмәгәннәр…
1934 ел урталарында туберкулёз өянәгеннән тәмам җәфа чиккән Солтангалиев янә бер мәртәбә Сталинга мөрәҗәгать итә. ОГПУга тапшырылган бу хатны Ягода Генсекның үзенә күрсәтә.
Өч җөмләдән гыйбарәт хатның соңгы юлы астына зәңгәр карандаш белән сыза Сталин һәм башын калкыта.
– Ә син ничек уйлыйсың, Ягода?!
– Сез уйлаганча, иптәш Сталин.
– Дөрес сөйлисең, Ягода, сәяси дошманны үтерү көчлелек галәмәте түгел. Ул яклаган идеяләрнең тамырын корытуда сынала көч… Ничек уйлыйсың? – дип тукталып, уйга калып тора Генсек. – Татар-башкортларда милли хис, ягъни «солтангалиевчелек» юкка чыгарылдымы?..
Ягода өчен җиңел сорау түгел бу. «Юк» дисә – ул үзе гаепле булып чыга. «Әйе» дияр иде, алай түгел…
– Җиң сызганып эшлибез, иптәш Сталин. Әмма бу эш әле тәмамланмаган, – дию белән чикләнде.
– Менә шул, Ягода. Кайтарырга кирәк үзен! Бәлки, ярдәме тияр… – Һәм байтакка сузылган тынлыктан соң басым ясап куя: – Аңладыңмы, Ягода?!
Аңламыймы соң!.. Бер сүздән, хәтта күз карашыннан аңлый торган була ул Сталинны.
1934 елның ахырында шартлы рәвештә азат ителгән Солтангалиевне материкка кайтаралар. Әмма теләгән урынында яшәү хокукы булмый аның. Саратов шәһәренә дәүләт куркынычсызлыгы органнары карамагына җибәрелә.
* * *
Саратов Соловки түгел түгелен, әмма Мирсәетнең анда һичбер кешесе юк. Гәрчә исеме төрки-татар тамырыннан – Сары-Тау булуга да карамастан, аның өчен чит-ят шәһәр.
Шәһәрнең ерак бер читендәге Клинический посёлоктан, Новоузепский дип аталган тыкрыктагы 15 йорттан яртылаш җир астына иңгән бер кечкенә бүлмә бирәләр аңарга. Әмма эш тәкъдим итмиләр, анысын үзе эзләргә, ачтан үләргә теләмәсә, үзе табарга тиешле була.
Өйне җылыту өчен, утын яисә ташкүмер табу да – үз эшең. Кием-салым хакында кайгырту да. Лагерьдан киеп кайткан сәләмәләр белән урамга чыгарлык түгел. Хат алышасың килә икән, язган хатыңны әүвәл җирле комендатурага илтеп тапшырырга кирәк.
Әмма барыбер Саратов Соловки түгел инде. «Илдә чыпчык үлмәс» дигән әйтем дә бар бит әле тагы… Тәвәккәлләп, базарга чыга ул. Очраган кеше, өстен-башын күргәчтен үк чирканып, читкә тайпыла аңардан. Әмма Мирсәетнең үз максаты була. Карап йөри-йөри дә җигүле ат чанасы янында әңгәмә кылып торган ике татар агайга тап була.
Килүчене хәер сорашучыга охшаткан агайлар, кабалана төшеп, чанага утырырга ашыктылар. Әмма, атның аркалыгы күтәрелмәгән булу сәбәпле, җиңелрәк гәүдәлесе кире төшәргә мәҗбүр булды. Аның белән ат янында күзгә-күз очрашты Мирсәет.
– Агай, – дип дәште, үзенә генә ишетелерлек итеп. – Мин – Мирсәет Солтангалиев.
Читкә тайпылып китте ир-ат. Чанадан ни өчен төшкәнлеген онытып торды бермәл. Әмма озакка түгел. Үзе якынлашты Мирсәеткә.
– Аны атканнар иде түгелме соң? – дип сорады, гаҗәпләнүен һәм берочтан кызыксынуын да яшермичә.
Толып ябынып, чана түренә кереп кунаклаган юлдашы аваз бирде ул арада:
– Минач дим… Вакыт уздырып сөйләшеп торма инде, Минач. Сары-Тауда хәерче бетмәс лә ул…
– Хәзер киләм, – дип тынычландырды Минһаҗ һәм үзе башлап сүз катты Мирсәеткә. – Нәрсә, әллә төрмәдән качтыңмы?
Үз хәлен аңлатырга мәҗбүр булды Солтангалиев. Тыңлаучы ышанды, шиккә алмады. Җәт кенә барып, чанасыннан бер телогрейка һәм олтанлы киез итек алып килде.
– Мә, – диде, Мирсәеткә сузып. – Бәхетең бар икән, бер кирәге чыгар әле дип салган идем чана башына.
Толыпка төренеп утыручы гына аңламады юлдашының болай юмартланып китү сәбәбен.
– Һәй-йәй-йәй, Минач, бу кадәр дә ыштансыз дип уйламый идем үзеңне. Күфәйке чыгарып бирергә… Киез итек чыгарып тоттырырга… Һәй-йәй-йәй, Миначетдин…
Минһаҗетдин исә кешелекле һәм юмарт кына түгел, иллә дә эшлекле ир-ат булып чыкты. Киләсе базарга килешли, утын кертеп чыгарга вәгъдә итте.
– Мин сездән берни дә өмет итми идем, Минһаҗетдин агай, – дип, үтә әһәмиятле йомышы булуын белгертеп пышылдауга күчте Мирсәет. – Бер-бер кеше аша шушы хатны минем гаиләмә тапшырта алмассызмы дигән идем.
Очып барган кошны тота торган кеше булып чыкты бит бу Минһаҗетдин.
– Аңладым, – диде, өчпочмак итеп төрелгән хатны куен кесәсенә тыгып. – Мәскәүдәге кызым аша җибәрермен. Әле шушы көннәрдә үзе кайтып китәргә тиешле…
Бер-берсен тиз аңлаштылар. Чанасына менеп утыргачтын да, Минһаҗетдин агай игелек кылуында дәвам итте әле. Кыерчыгы гына кисеп алынган түгәрәк ипи һәм бер төргәк казылык сузды Мирсәеткә. Ике сөйләшеп тормады. Барысы да син теләгәнчә булыр дигәнне аңлатып, кабаттан бер мәртәбә Мирсәетнең үзенә генә күз кысып алырга да өлгерде һәм атына чөңгерде.
– Һәй-йәй-йәй, Миначетдин… Бу кадәр дә ыштансыз булырсың дип уйламаган идем, – дип мыгырдавын дәвам итте юлдашы.
* * *
Мартның беренче яртысы тоташтан күз ачкысыз буран булды 1935 елда. Көндезләрен эштә. Вакытлыча Саратов радиосына программалар чыгаручы булып урнашты ул. Ачтан үлмәскә генә ярап тора…
Әмма кичләр озын, төннәр – аеруча… Караңгы төшкәчтен, ут алырга ярамый аңарга. Режим! Урамга чыгарга, кешеләр белән аралашырга да юк рөхсәт. Ул гынамы әле, тәрәзәләренә пәрдә эләргә яисә бер-бер чүпрәк кисәге каплау тыелган. Дәүләт куркынычсызлыгы органнарында эшләгән теләсә кем тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә Солтангалиевнең өйдәме-түгелме икәнлеген, өйдә булса, ни белән мәшгуль икәнен белә ала, күрә ала. Ярымподвалдан гыйбарәт бүлмәнең сыңар тәрәзәсенә урам яктан яктылык юнәлтү җитә. Мирсәетнең ятагы да, өстәле дә күз алдында…
Күзгә йокы керми. Төннәр буе буран улаганны тыңлап яту ялыктыргыч та, кыен да икән ул. Соловкида да аз булмагандыр ачы җил авазы. Әмма монда бөтенләй башка, икенче… Чөнки Соловки ул бүтән, теге дөнья кеби, бер килеп юлыкканнар китеп котыла алмый торган җир чите. Анда өмет юк, өмете киселгәннәр генә… Ә монда, әйләнә-тирәдә, яхшымы-яманмы, тормыш дәвам итә…
Ни даулый, ни өчен шултикле улый икән бу җил?! Ил һәм халыклар язмышы өчен ачынамы шулай? Әллә чәлпәрәмә килгән тормыш, тапталган, җимерелгән бәхет, киселгән җан, өзелгән өметләр авазымы ул?!
Җавап бирүче юк. Инде ничәнче тәүлек буена көн дими, төн дими, дөньяны дер селкетә, үкереп улавын белә буран.
Чү! Кемдер тәрәзәгә чиертә түгелме соң? Йөзтүбән капланып яткан җиреннән башын калкытты Мирсәет. Сагаеп тыңларга кереште. Торып ук утырды. Яртылаш кар астында калган ялгыз тәрәзәне эчке яктан боз каплаган, ул-бу күренми. Колагына ишетелгән, димәк… Өзгәләнеп-өзгәләнеп, буран гына улый бары. Ул яңадан иске чыпта түшәлгән такта сәкегә йөзтүбән борылып ятты һәм бер кырыйга шуып төшкән телогрейканы аркасына күтәрде…
Бераздан тагы кабатланды теге аваз. Сак кына тәрәзә кагалар иде түгелме соң?.. Ишекне тавыш-тынсыз гына ачып, күршеләргә ул-бу сиздерми генә, болдырга чыкты Мирсәет. Тыңлап торды иң элек, аннан такта ярыгыннан тышка текәлде. «Фатыйма» дип аваз салудан чак тыеп калды үзен. Табаны тишек иске оекбаштан килеш көрт ерып, тәрәзә каршысында чарасыз басып торган хәләл җефете янына килде.
– Абау, – дип, авызын каплады Фатыйма. Янына чыгучыны танымый торды кебек иң әүвәл. Аннан гына: – Мирсәет, син түгелме соң бу, җаным?! – диде.
Иңбашына хатыны күтәреп килгән дәү-дәү ике юл капчыгын асты Мирсәет. Ә икенче кулы белән караңгы ишекләр аша Фатыйманы җитәкләп алып китте. Ирен сүзсез дә аңлады булса кирәк Фатыйма, дәшмәде.
Ниһаять, соңгы ишекне элеп, караңгы, кысан бүлмәгә кереп туктады алар. Иң беренче эш итеп, башына уралган мамык шәлен чиште хатын, өй эче караңгы булу сәбәпле, аны кая куярга белми аптырап калды. Шәлне алып агач чөйгә элде Мирсәет һәм күкрәгенә килеп капланган Фатыйманың чәчләреннән ипле генә сыйпарга кереште.
Һични дәшмәделәр бер-берсенә. Зарланышмадылар, елашмадылар, хәтта хәл-әхвәл дә сорашмадылар, тик басып тордылар, бер-берсенә сыенган көенчә. Караңгы һәм салкын бүлмәдә икәүдән-икәү шул рәвешле янәшә басып торулары белән генә дә бәхетле иде алар.
– Мирсәет, ачыккансыңдыр, өстәл әзерлимче, булмаса, – дип дәште, ниһаять, Фатыйма. – Синең хатыңны алгач та дөньямны оныттым. Ике төн, ике көн пешерендем.
– Туңмадыңмы, Фатыйма?! – дип, уч төбенә алып аның кул аркаларын җылытты Мирсәет. Әле булса суыктан кызышып торган бит алмаларына кайнар сулышын өрде. Һәм, җай чыгарып, искәртергә кирәк санады. – Тавышыбызны күрше-күләнгә ишеттермәвебез хәерле, Фатыйма.
– Булмаса, ут алабызмы соң әллә, Мирсәет? – Үзеңне дә күрәсем килә. Өстәлне дә хәстәрлисе бар…
– Ут алу тыела миңа, Фатыймам… Синең монда килүеңне дә һичкем белмәскә, сизмәскә тиешле…
Назланасы килеп, иренең колак очларыннан сыйпап куйды Фатыйма. Бу, үз чиратында, аңладым дигәне һәм сүзсез ризалашу билгесе булгандыр.
– Әллә сакал да җибәргәнсең инде? – дип, гаҗәпсенүен яшермичә, Мирсәетнең яңак һәм иякләреннән сыйпап узды хатын. – Сине һич тә сакал-мыеклы итеп күз алдына китермәгән идем.
Дәшми генә үзалдына гаҗәпсенеп куйды Мирсәет: 1928 елда кулга алынган көненнән бирле сакал-мыектан ич инде ул. Алтынчы ел киткән… Шул гомерләрдән күрешкәннәре юк… Инде, ниһаять, күрештеләр менә. Әмма ут яктысында бер-берсенә туйганчы карашып утырырга да мөмкинлекләре булмасын инде! Их, бу язмыш дигәннәрен… Үзе бер хәл, ә сәясәткә һич мөнәсәбәте булмаган Фатыйманың ни гаебе бар, йә, әйтегез?!
Табын хәстәрләргә, ашау турында уйларга ара табылмады барыбер. Бер сүз чыккач, мәңге сөйләшеп тә туя алмаслык уртак язмышлары бар ич аларның…
Рәсидә 1931 елга кадәр Уфада бабасы – Рауза Чанышеваның әтисе янында тәрбияләнгән. Әмма, бабасы үлеп киткәчтен, аның хәлләре шактый кыенлашкан. Шулай да ул Уфа – Кырмыскалы һәм Эстәрлетамак арасында, кайсы туганнары якты йөз күрсәтсә, шуларда йөри торгач, урта мәктәпне тәмамлаган икән инде. «Биш» леләргә генә укуына да карамастан, институтка алмаганнар үзен. Әлеге дә баягы шул фамилиягә барып терәлгән! Гөлнар да – җитеп килгән кыз. Морат булып ул да дүртенче сыйныфта укый икән инде. Балалар исән-саулар. Мирсәетнең балачак дусты Дашкин да бик кешелекле булып чыккан. Мирсәетнең элеккеге эш кабинетында торган атлы булу гына түгел, аның гаиләсенә хәл кадәри ярдәм дә күрсәтеп килә икән.
Сүз артыннан сүз, наз артыннан наз белән төннең ничек узып яңа көннең ничек тууын да сизми калды алар. Күзләренә йокы кермәде. Соңгы биш елда беренче тапкыр Фатыйманың бөдрә чәчләре арасыннан сулыш алды ул. Соңгы биш елда беренче тапкыр чиста урын-җирдә каз мамыгы тутырылган мендәргә башын салып ял итте.
Иртән бүлмәгә көн яктылыгы иңгәч кенә, бер-берсенең күзләренә текәлеп карау мөмкинлеге туды.
– Абау, бу чәчләреңә ни булды? – дигән гаҗәпсенүен тыя алмый калды Фатыйма. – Бер генә агармаган чәчең калмаган…
– Чәчтәмени хикмәт… – дип җавап кайтарды Мирсәет. Ул үзенең әле 1929 елда ук бер төн эчендә агарган чәчләренә күптән гадәтләнгән иде инде. Моның сәбәпләрен – Лубянкада күргән газапларын сөйләп торырга кирәк санамады. Бер кат түгел, ун мәртәбә агаргандыр инде ул чәч. Баштан кичергәннәрне кемгәдер сөйләү түгел, күз алдына китерергә дә куркыныч…
Бу килүендә Фатыйма бер атна чамасы, урамга чыкмыйча, кеше-кара күзенә күренмичә, Мирсәетнең тар, кысан һәм салкын бүлмәсендә яшеренеп ята – иренең ялгызлыгын уртаклаша. Буранлы төндә ничек килеп кергән булса, шул рәвешле үк төн уртасында кайтыр юлга чыгарга мәҗбүр була ул. Мирсәет хәстәрләгән тимер юл билетын кесәсенә салып, берьялгызы вокзалга юнәлә.
Фатыйманың Саратовка тагы өч мәртәбә килеп киткәнлеге мәгълүм. Качып килә… Һәм шул рәвешле үк качып кына кире китеп бара. Әмма бу төнге күрешүләр ОГПУ органнары игътибарыннан читтә калгандыр дип ышанган ир белән хатын нык ялгышалар. Һәр очрашу көне-сәгате белән төгәл теркәлеп барылган. Хәтта ир белән хатынның урын өстендә ни сөйләшкәнлекләре дә игътибардан читтә калмаган булып чыга…
* * *
1936 елның сентябрь урталарында, гадәттәгечә, үз уйларына бирелеп, иртән эшкә барган Мирсәетнең юлына буй җиткергән сылу бер кыз каршы чыга. Ул тукталып кала. Кыз да үтеп китәргә җыенмый, дәү зәңгәр күзләре белән моңсу гына аңарга карый. Күзләре очраша… Менә тамам, менә тамам дип торган чык бөртекләре хасил була һәр икесенең күзләрендә.
– Әти, – дип, хисләрен тыя алмыйча, Мирсәетнең күкрәгенә килеп каплана кыз һәм үксеп-үксеп еларга керешә. – Әтием минем. Ә-ти-ем…
– Кызым… Рәсидә… Кызым…
Чәчләреннән сыйпый ата, кызының аркасыннан сөя. Йомшарып киткән күзләрен яшерә аңардан.
Урам уртасындагы таш юл өстендә басып торудан уңайсызланып, бераздан урамның читенәрәк тайпылалар. Ике катлы ярым җимерек иске агач өй каршындагы эскәмиягә утыралар.
– Кызым Рәсидә, ничек килеп чыктың монда? – дигән сораудан башлый ата. Үз күзләренә үзе ышанмый гүя, карашы һаман кызында. Куллары кызының нәкъ әнисе Раузаныкы кебек. Шомырт кара чәчләреннән сыйпый: «Әй язмыш, язмыш… Ниләр өчен шулкадәрле дә авыр һәм катлаулы икән син! Нигә шултикле дә каршылыклы һәм катлаулы булып чыкты синең юлларың?..»
Кыз ялт кына күз төпләрен сөртеп алды һәм күңел төшенкелегеннән арынырга теләп елмаерга иткәндәй булды. Горурлык һәм куанычын уртаклашып дәште ул.
– Мин укырга кердем, әти. Мин – Саратов педагогия институтының беренче курс студенты…
Колагы ишеткәннәргә ышаныргамы-ышанмаскамы:
– Ничек?! Сине институтка алдылармы?..
Рәсидәне ятимлек һәм язмыш авырлыклары чыныктырган идеме, үз-үзен тәмам кулга алган иде инде. Әтисенең дә күңелен күтәрәсе килеп, яшьләргә генә хас чаялык белән сөйләргә, аңлатырга кереште.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.