Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 35 (всего у книги 36 страниц)
– Менә укыйм ич, алдылар, – дип, куанычын уртаклашты кыз. – Кызык килеп чыга бит, әйеме, әтием. Уфада алмадылар, Сәмәркандта да алмадылар. «Солтангалиев кызы» диделәр… Ә менә Саратовка, үз әтием янына килгән идем, алдылар. Искәрмәделәр…
– Ничек алай, Сәмәркандка ук барып чыктыңмыни? – дип сорамый булдыра алмады ата.
– Сәрвәр апалар белән киткән идем. Бәлки, укырга да керерсең, анда әтиеңне хәтерләп тормаслар, дип чакырдылар. Имтиханнарны «биш» легә генә бирдем. Әмма алмадылар… Анда да беләләр икән сине, әти. Олылап, яратып искә алалар һәм куркалар да…
Рәсидәгә тулай торактан урын биргәннәр. Ата белән кыз саклык максатларыннан бер-берсенә йөрешмәскә сүз куештылар. Атнага бер мәртәбә очраклы рәвештә генә шушы иске йорт каршысындагы утыргычта күрешеп, хәл-әхвәл белешәчәкләр…
Ни хикмәт, әлеге саклык чаралары үзенекен итә: Рәсидә Солтангалиевага, Саратов педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укып, аны тәмамлау һәм диплом алу насыйп була. ОГПУ архивларында аның Саратовта укуы яисә әтисе белән күрешүләре хакында һичнинди мәгълүмат юк. Моңарга, бәлки, аның башка анадан булып, читтә яшәве ярдәм иткәндер.
* * *
Беренче күрешкәндә үк, әтисе Рәсидәнең кием-салымы шактый начар булуына игътибар итә. Эшләгән җиреннән тиешле акча аның үз кулына бөтенләй эләкми диярлек, төп өлеше дәүләт куркынычсызлыгы органнарына күчерелеп барыла. Әмма ярдәм итү мөмкинлеге бармы-юкмы, ата күңеле моны авыр кичерә, ярдәм итү юлларын эзли. Рәсидә бит буй җиткән кыз, сылу һәм матур. Аның да яшьтәшләре арасында апаларыннан калган иске-москы гына түгел, башкалар кебек пөхтә-матур киенеп йөрисе килә торгандыр…
Көннәрнең берендә өлкә газетасы сәхифәләреннән бер хәбәр җәлеп итә Мирсәетнең игътибарын: «Соңгы көннәрдә Саратов тимер юлының политик бүлеге начальнигы итеп ип. С. Сәетгалиев билгеләнде». Кем-кем, әмма Мирсәет өчен гыйбрәтле яңалык иде бу. Очраклылыкмы, язмышның шаяруымы, алар менә тагын бер шәһәрдә яшәргә, бер үк юллардан йөрергә тиешле булып чыга.
Мирсәет үзе дә күптән түгел генә яңа эшкә күчкән иде. Саратов өлкә потребсоюзында экономист-плановик ул хәзер. Озакка сузып тормыйча, адресын юнәтте дә кышкы кичләрнең берендә Сәетгалиевнең фатирына барып чыкты ул.
Шәһәр үзәгендә байлардан калган ике катлы таш йорттан фатир биргәннәр Сәетгалиевкә. Затлы мәрмәрдән эшләнгән киң баскыч буйлап икенче катка күтәрелде Мирсәет һәм ишек шакыды. Ишеккә хатын-кыз килде.
– Кем бар анда? – дип сорады һәм, җавап көтеп тә тормыйча, ишекне ачты.
Ишекнең аргы ягындагы юан ханымны таныды Мирсәет. Сәхипгәрәй Сәетгалиевнең хатыны Ольга Николаевна иде. Әмма ул Мирсәетне төсмерләмәде кебек.
– Кем кирәк сезгә? – диде ул, коры гына итеп, ишек катындагы сәләмә киемлегә бик исе китмичә.
– Миңа Сәетгалиев иптәш кирәк иде.
Җавап биреп мәшәкатьләнмәде хатын, ишекне беркадәр кыса төшеп, эчкә үтте.
– Сергей… Ә, Сергей, анда сине чакыралар!
– Кем ул анда? Нәрсә кирәк аңа?.. – дигәне ишетелде Сәхипгәрәйнең.
– Бер карт хәерче шунда… Соранып йөрүедер…
– Бар әйт, өйдә түгел диген.
– Ну-у, Серёжа, – дип, ишек катына кат-кат чыгып йөрергә иренгәнлеген белгертте хатын. – Бар, үзең чыгып куып җибәр…
Сәетгалиевнең көрсенгәне ишетелде. Йомшак кәнәфигә утырган җиреннән теләр-теләмәс кенә торып, ишек катына узды, ишекне ачты.
– Мин булам, Сәетгалиев иптәш. Сиңа нәрсә кирәк, картлач?..
Аяк йөзенә төшеп торган зәңгәр хәтфә халат кигән Сәхипгәрәйне шундук танып алды Мирсәет. Күрешергә дип кулын сузудан чак тыеп калды үзен. Сәетгалиев тә төсмерләде сыман таныш йөз чалымнарын, алмаш-тилмәш чигәләрен уды. Авызын ачкачтын да, ни дияргә белми, гаҗәпсенеп торды бертын. Артка чигеп куйды…
– Син түгелсеңдер ич, Мир-сә-ет, – диде, ниһаять, татарчага күчеп. – Сине атканнар иде түгелме соң?..
– Мин, Сәхипгәрәй. Күрәсең ич, исән… Әлегә атмаганнар, димәк…
Беренче булып ике кулын сузучы Сәхипгәрәй булды. Аннары ул Мирсәетне кочаклап алды һәм үзе артыннан өйгә әйдәде. Күптән теге дөньяда дип санап йөргән кешесен очратты ич.
– Оля… Оленька, – дип, керә-керешкә хәләл җефетенә хәбәр салды ул. – Мирсәетне танымагансың лабаса…
– Абау, Мирсәет Хәйдәргалиевич, – дип, ихластан гаҗәпсенүен яшермәде Ольга Николаевна. – Танымаслык булып үзгәргәнсез…
Ольга Николаевна белән дә кул биреп исәнләште ул. Тегесе, итагатьле хатын буларак, ихтыярсыз әйтелгән сүзләренә төзәтмә кертергә ашыкты.
– Чал чәч һәм сакал килешә икән үзегезгә… Чын аксакал, ил агасы булып киткәнсез дип әйтимме…
Сырган бишмәт һәм олтанлы киез итеген ишек катында калдырып, түргә узды Мирсәет. Чарт та чорт каен утыны янып торган камин каршындагы йомшак кәнәфидән урын тәкъдим иттеләр үзенә. Сәхипгәрәй янәшәдән утырды. Ике араларындагы нәни өстәлгә шампан шәрабы, алма һәм төрле-төрле чикләвек төшләре, тәм-том салынган бәллүр савыт вә кәсәләр китереп тезде хатыны.
Ир белән хатынның бер-бер артлы бирелгән сорауларына җавап йөзеннән үз хәлләре белән таныштырып үтте Мирсәет, һәр сорауга бирелгән җаваптан соң Ольга Николаевна, хәйран калып: «Ай-яй-йа, җаным» – дип, башын чайкап утырды. Бу аның Сәхипгәрәй белән яшәү дәверендә өйрәнгән бердәнбер татарча гыйбарәсе иде булса кирәк. Ул аны, әледән-әле кабатлап торса да, ихластан һәм урынлы әйтә иде кебек.
Сәхипгәрәй исә Мирсәет сөйләгәннәргә үз мөнәсәбәтен белдермәде. Соңыннан гына, тамак төбен канәгатьлек белән кыра-кыра, нәтиҗә ясап куйды.
– «Милләт», «халык» дип өзгәләндең гомерең буе, һәммәсе – шуның нәтиҗәсе!.. Үзеңне генә хаклы дип белдең, минем сүзләргә колак салмадың син.
Мирсәет монда бәхәс корып утырырга җыенмый иде, әлбәттә. Инде вакыты да чыгып бара, кичке сигездән соң урамда йөрү катгый рәвештә тыела ич аңа.
– Һәркемнең үз иманы, һәркемнең үз язмышы инде, – диеп кенә куйды.
– Соң булса да, үзеңнең хаталануларыңны аңладыңмы соң, Мирсәет? – дип, һаман үзенекен тукыды Сәетгалиев. Шампан шәрабы тел ачкычлары өстәгән иде үзенә. – Мин бит сиңа һәрчак яхшылыкка әйтә идем. «Милләт» сүзе – буржуйлар уйдырмасы ул!
– Ә үзеңне соң, Сәхипгәрәй, бу тарафларга нинди язмыш җилләре китереп ташлады?.. Син дә бит милли республикаларда эшли идең…
– Ташла әле, – дип, кул гына селтәде Сәетгалиев. – Миңа кайда да бер, үзең беләсең, мин – интернационалист. Әнә Оленька белән дә гөрләтеп яшәп яткан көнебез… Әле соңгы араларда гына Уфа, Казан тарафларында йөреп кайттым, Мирсәет, – дип дәвам итте Сәхипгәрәй. – Дөресен әйткәнгә үпкәләмә, анда сине бар дип тә белүче юк. Искә-хәтергә алсалар да, уңай яктан түгел. Татар-башкорт язучылары һәм журналистларын тыңласаң, Солтангалиевтән дә зуррак дошман юк икән диярсең… Әнә шулай, Мирсәет! Син, шул халык өчен җан атып, үлем җәзасына хөкем ителдең… Яшь гомерләреңне төрмәдә череттең… Гаиләңне, балаларыңны бәхетсез иттең… Ә милләтең, халкың бар дип тә белми үзеңне!
Бәхәскә кермим, дигән сүзеннән кайтмады Мирсәет.
– Зинһарлап сорыйм, Сәхипгәрәй, минем йөрәк җәрәхәтемә тоз салма, – дип кенә чикләнде.
Күрсәтелгән сый-хөрмәт өчен рәхмәтләрен җиткереп, урыннан кузгалды Солтангалиев. Үзенең йомышын әйтергә базмады. Килүенең максаты Рәсидәнең кием-салымын кайгырту өчен, бурычка бераз акча сорап торудан гыйбарәт иде бит. Нихәл итәсең, җае чыкмады. Мондый сөйләшүләрдән соң акча сорап булмый.
Җилкәсенә кайры тун салган Сәхипгәрәй болдыр баскычынача озата чыкты аны.
– Беләм, авыр сиңа, – дип, хәленә кереп, Мирсәетнең аркасыннан кагып алды. – Үкенә торгансыңдыр… Артык тирәнгә кердең шул…
– Халкыма хыянәт итмәдем. Үкенерлек итеп яшәмәдем, Сәхипгәрәй.
– Үз туксаның туксан икән һаман… Мин бит әле синең социализм өчен утка-суга кергән елларыңны хәтерлим. Ә хәзер, чанадан төшеп калган нарасыйдай, юл читендә ятасың.
– Ялгышма, Сәхипгәрәй, мин ул чанадан егылып төшмәдем. Үз ихтыярым белән төштем. Мин түгел, чана ялгыш юлга кереп адашты. Социализм дигәнебез сүздә генә калды.
– Бу синең саташуың, Мирсәет…
– Шулай булса икән ул! Бер кеше саташканга түзәр идек, бәлки. Ә инде бөтен илеңнең саташуын күрә торып дәшмәү мөмкин түгел, Сәхипгәрәй. Туган халкың нинди көнгә төшә барганлыкны күрмисеңмени соң син?!
– Минем өчен «милләт» дигән төшенчә юк! Беләсең: мин – интернационалист, Мирсәет.
Бу файдасыз сөйләшүдән тәмам туйган идеме, уртак сүз табудан өметен өзепме, йөрәк авазы белән «Ә-әй!» дип, кулын селтәде дә, хушлашырга да онытып, үз юлы белән ашыгып китеп барды Мирсәет.
«Эх, Мирсәет, Мирсәет…» – дип, үзалдына офтанып калды Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Үзенең хаклы икәнлегендә аз гына да шиге юк иде аның. Авыр хәлдә торып калган Солтангалиевкә ихластан ярдәм итәргә омтылды югыйсә. «Аңламады бит, нишләтәсең инде аны…» Салкында басып торудан чирый башлаган аякларына җан кертергә теләп, хром итекләрен бер-беренә каккалап алды. Аннан, шагыр-шогыр басып, мәрмәр баскычтан югары күтәрелде, җылы фатир һәм сөекле хатыны Оленька янына кереп китте.
* * *
1937 елның гыйнварынача Саратовтан чыкмады Мирсәет, тәртип бозмады. Иртән эшкә барды, кичен кайтты. Айлык эш хакының кулга тигән өлешеннән яртысын Рәсидәгә биреп барды. Алар һаман билгеләнгән бер вакытта, очраклы рәвештә генә, урам чатында күрешү белән чикләнделәр. Иренең хәлен яхшы аңлаган Фатыйма аңардан акча алмады. Ирзиннар – булдыклы һәм тату нәсел, туганнары хәл кадәри ярдәм итеп килә иде аңарга. Шулай да, Фатыйманың соңгы килүенә булса кирәк, Мирсәет Гөлнар белән Моратка уенчыклар хәстәрләп куйган иде. Гөлнарга – курчак, Моратка – машина.
Әти кешенең бүләкләрен күргәч, рәхәтләнеп көлде бер Фатыйма.
– И-и-и Мирсәет, – диде ул. – Мондый курчаклар белән уйнар чаклары узган шул инде аларның. Гөлнарга да унсигезенче китте.
Мирсәетнең исә елмаюдан ерак иде хәле. Акыл белән аңлый иде ул хатынын, әмма күңелендә Гөлнар белән Морат аның өчен әле һаман үзе сөеп туя алмаган нарасый сабыйлардыр сыман…
– Алып кайтып тапшыр шушыларны, – диде ул, зур авырлык белән. – Үз вакытында уенчыклар алып кайта алмадым мин аларга. Тапшыр, зинһар…
Әти кешенең никадәрле хаклы булуын өйгә кайтып бүләкләрне балаларына тапшырганда гына тойды ул. Гөлнар булсын, Морат булсын, әтиләре җибәргән ул уенчыкларны иң кадерле ядкяр итеп саклап тоталар.
* * *
Үз вакытында язылган яисә тәмамланмый калган әдәби вә гыйльми хезмәтләренең кулъязмаларын эзләп табуга өмете калмаган Мирсәет Солтангалиев каләм эшенә зур авырлык белән генә алына инде хәзер.
Шулай да язганнарың халкыңа барып ирешсен иде ул… Матбугатка тәкъдим итү кая инде, кемгә күрсәтергә, кемгә тапшырырга белмәссең. Аның кулъязмаларын саклау түгел, ул язган хатларны да әллә кайчан җир астына күмеп, утларга ягып бетерделәр инде. Солтангалиевнең исемен телгә алу да коточкыч җинаять саналган еллар ич.
Көтеп алынган ял көне иде… Күңелендә күптән йөрткән хыялы – Юныс Вәлиди хакында бер-бер әдәби әсәр язу. Үз вакытында Фатих Әмирхан алынган иде бу эшкә, әмма тәмамлап өлгермәде. Юныс Вәлиди хакында татар белергә тиешле, һичшиксез белергә… Юныс Вәлиди кебек каһарман йөрәклеләр онытылмаска тиеш. Күпме вакытлар җыенып йөргән эше. Шул эшкә алынырга тиеш ул.
Әмма нәкъ шулвакыт, үч иткәндәй, ишек шакыдылар. Кунаклар килеп керде, һәммәсе толыптан. Тавышлары көр. Авызлары колакларына җиткән. Мирсәетне авылга чакыралар. Татар авылына… Ат суярга…
– Вакытым юк. Эшләрем җыелган иде, – дигәненә колак та салмадылар.
– Нинди бетмәгән эш ул! Сиңа да бер дөнья күрү, авыл һавасы иснәү зыян итмәс, – дип аркылы төште әлеге эшне башлап йөрүче Минһаҗетдин.
Йөрәге җилкенсенеп куйды Солтангалиевнең. Авыл күрмәгәненә, авылда булмаганына күпме гомер?! Өстәвенә татар авылы диләр бит әнә. Саратов төбәгендә сакланып калган борынгы татар авылларын кемнең күрәсе килмәс.
Шулай да тартына, икеләнә төшеп җавап кайтарды ул.
– Күрәсе килә килүен, – диде. – Әмма режимны кая куясың?! Сары-Таудан чыгу миңа катгый төстә тыелган.
Покровка авылында кибет мөдире булып эшләгән Миңлебай Явкаев култык астына кыстырып кергән дәү толыпка ишарәләде:
– Курыкма, берни дә булмас. Менә шушы толыпка төреп алып китәрбез дә, боерган булса, иртәгесен таң белән китереп тә җиткерербез үзеңне.
Тәвәккәлләргә булды Солтангалиев, артык кыстатмады. Ике-өч сәгать чамасы үттеме икән, Перелюбский районының Колымбәт авыл Советына кергән Байгонды авылына килеп төштеләр. Солтангалиев килә дигән хәбәр таралган иде, күрәсең. Олысы-кечесе, капка төпләренә чыгып, аягүрә каршылады аны. Авыл малайлары ул утырган чана артыннан бер-берсен төртешә-төртешә йөгерде.
Әтисе тавык суйганда да ишегалдыннан чыгып кача торган гадәте бар иде Мирсәетнең. Ә монда ат суялар…
Ишегалдының түр почмагындагы ак кар өстенә ике агай чиста арыш саламы җәю белән мәшгуль.
Келәт каршысындагы икенче төркем бау хәстәрли. Бауның ныклыгын, ышанычлылыгын тикшерәләр. Тартып-тартып карыйлар. Бау сайлау – үтә җаваплы эш.
Болдыр баскычында шулчак дәү сугым пычагы тоткан ир уртасы адәм пәйда булды. Өйдән чыккангадыр, җылы пар бөркелә үзеннән. Тунын сәдәфләмәгән. Ачык изүеннән кызыл шома муены ялтырап күренеп тора. Сабый беләгедәй баш бармагы белән әле генә кайралган пычак йөзен сыпыра, үткерлеген сыный.
Өйалды тарафыннан тыз-быз йөгерешүче хатын-кыз авазлары, табак-савыт шалтыраганы ишетелеп куя.
Бөтен әйләнә-тирәне сискәндереп, лапас эчендә ат кешнәп җибәрмәсенме кинәт!.. Нидер сизенүеме, тынгысызлана малкай, басып торган җирендә тояклары белән идән такталарын шакылдатып ала.
Ул да түгел, лапас капкасы киң ачылып, аннан атын кочаклаган хуҗа килеп чыкты. Икесе дә уйчан, икесенең дә башлары түбән салынган. Әмма ат нидер сизенә барыбер, мөлдерәмә күзләрен хуҗасына төбәп ала. Хуҗаның башы хәрәкәтсез. Башын күтәрми ул, карашлары очрашудан курка кебек…
Алдан хәстәрләнгән бау белән ишегалды почмагына барып терәлгән атның аякларын бәйләргә керешәләр. Моны бу эшнең үз осталары башкара. Иң әүвәл арткы аякларга тышау салына, аннан алгыларына. Гүя ат сизми дә кала моны. Аяктан егу өчен ике тышау арасына бау тарттырырга керешкәч кенә, хуҗасына булган өмете тәмам юкка чыга атның. Хуҗаның, битарафлык күрсәтеп, бер читкә китеп баруына хәйран калуданмы, көчле итеп кешнәп җибәрә ат. Гүя зур бакыр табакка галәм киңлегеннән тәңкә-тәңкә йолдызлар коела.
«Атны ектылар» дигән аваз ишетелә урам тарафыннан.
Бу үзенә күрә тамаша кылырга җыелган малайларның бер-берсенә хәбәр салуы икән. Койма баганалары, капка башларына көтүе белән кошлар килеп кунаклады диярсең – малай-шалай сырып алды.
Ишегалды тынып калды. Әйтерсең вакытның алга агышы тукталып торды бер мәлгә.
Фонтан булып кан бәрде югарыга. Атның башы астындагы кар убылып куйды. Беләкләре канга буялган кызыл муенлы ир-ат, комган тотып, бер читкә тайпылды. Башкалары да саклыкларын җуйды булса кирәк, шунда…
Ашыкканнар булып чыкты: кинәт ат яткан җиреннән тибенеп җибәрмәсенме шунда. Үзен аяктан еккан киндерә бау шартлап өзелмәсенме… Аны-моны абайламый калган ир-атлар як-якка мәтәлчек атып китте. Ярты муены киселгән, башы салынып төшкән ат, аягүрә торып басып, дөньясын бер итеп, ишегалдын әйләнеп чабуларга кереште.
Чиләк тутырып су һәм буш табаклар күтәреп чыгып килгән хатыннар, кулларындагы савытларын ташлап, кире өйгә кереп йөгереште. Ир-атлар моңарчы ачык торган лапас ишегенә елышты. Багана очларына менеп кунаклаган малайларны да ай күрде, кояш алды…
Мирсәет хәйран калып күзәтте бу тетрәндергеч тамашаны. Ат ике мәртәбә әйләнеп чыкты ишегалдын. Коймага, капкага барып бәрелмәде, сугылмады, башкалар урам якка сибелгәндә, куркуыннан ишегалдына егылып төшкән малайга да басмады, сикереп узды аны… Һәм, ниһаять, хәлсезләнеп, ишегалдының урта бер җиренә чыгып басты. Күзләре йомык, муеныннан кан ага… Үзе куе кара канга буылып пошкырына… Тезләре сыгылып-сыгылып куя… Әмма бу дөньядан китәсе килми аның. Менә ул саклык белән генә чүкте һәм, гүя ятып бераз хәл җыеп алырга ният иткән сыман, аякларын сузды, аннары, ниһаять, тынды…
– Нинди хикмәт булды бу?! Ни галәмәт?! Гомер булмаганны… – дип, сакалын сыпырды араларындагы иң өлкән агай. Әле генә үз күзләре белән күргәнгә, ул да ышанып җитми иде бугай.
– Кыйбланы тапты, егетләр… Барыбер кыйблага карап ятты. Хәерлегә булсын, – диеште башкалар.
Ишегалдына да җан керде тора-бара. Багана башлары да яңарды, һәркем үз эшен яхшы белә. Берәүләр тунады. Икенчеләре тоякларын кисте. Өченчеләре эчәге-фәлән белән булашты. Күбәләк-күбәләк булып яңа кар төшә башлады бераздан. Торбадан төтен күтәрелде. Казанга карта салдылар…
Байгондо авылы бәйрәм итте ул кичне. Ә теге, ат суйган өйнең тәрәзәләрендә таңга кадәр ут сүнмәде.
* * *
1937 ел. Мартның 19 нчы көне. Иртәнге җиде сәгатьтә Мирсәет эшкә барырга чыга. Салкынча. Кыеклардан боз сөңгеләре сузылган. Аяк астында каткан кар шыгырдый.
Сүз дә юк, табигатьнең серле мизгеле, түземсезлек белән язны көткән чагы. Әмма Мирсәетнең табигать гүзәллеге белән хозурланыр арасы юк. Клинический посёлоктан шәһәрнең үзәгенәчә җәт-җәт атлаганда да ярты сәгатьлек юл. Аның әле Рәсидә белән күрешәсе бар бүген һәм, сәгать сигез тулганчы, эш урынына барып өлгерәсе.
Таныш-белешләре һәм мәсләктәшләренә юлланган бер төргәк хат тапшырды ул Рәсидәгә. Кызы аларны ничек озатырга икәнлекне яхшы белә. Байгондо авылыннан үзенә күчтәнәч итеп җибәрелгән казылыкны да алып килгән иде ул кызына һәм беркадәр акча…
Очрашып күрешү, гадәттәгечә, унбиш минуттан артыкка сузылмады. Икесенең дә кәефе чагыштырмача күтәренке, сүзләре дә күп иде бүген. Өлгермәделәр…
Хушлашыр алдыннан, кызының аркасыннан сөйде Мирсәет. Рәсидә тартынып куйды.
– Сиңа әйтәсе сүзем бар иде бит әле, әтием, – диде ул кыюсыз гына.
– Соң, әйт, кызым, – дип, кулындагы сәгатькә күз төшереп алды ата. Эшкә соңгарып йөрү килешми аңарга. Ярамый да…
– Ул – җитди сүз, әтием, икенче юлы иркенләп сөйләшербез, яме? – диде кыз, әтисенең ашыкканлыгын аңлап.
Тагы ике көннән очрашырга килештеләр. Әтисенә булган җитди сүзе белән кыз шунда уртаклашачак. Үзенең йөргән егете булуы һәм тегенең тәкъдим ясавы хакында сөйләргә, киңәшергә җыенган була кыз…
Әмма, тагы ике көн узып, билгеләнгән урында әтисен күпме генә көтсә дә, аны күрү, үзенең сере белән уртаклашу насыйп булмый кызга. Бер атна узгач та килми Мирсәет. Ике-өч атна узгач та күренми. Суга төшкәндәй эзсез югала әтисе…
Рәсидә белән күрешүдән соң ук, ашыга-кабалана, эшкә килеп җиткән Мирсәетне төгәл иртәнге сигез сәгатьтә кулга алалар һәм Саратов төрмәсенә озаталар. «Саратов өлкәсендәге милләттәшләре арасында, аерым алганда Перелюбский районында яшәүче татар-башкорт вәкилләре арасында Совет хакимиятенә һәм ВКП(б)га каршы эш алып бару һәм контрреволюцион группалар оештыру» да гаепләнә Мирсәет Солтангалиев.
Аның белән бергә контрреволюцион группа оештыруда гаепләнеп, Саратов өлкәсенең күп кенә татар авылларыннан ир-атлар, хатын-кызлар кулга алына. Байгондо авылы исә бөтенләй шәрәләнеп кала. Теге көнне ат сую эшендә һәм аннан соңгы мәҗлестә катнашучылар һәммәсе «контрреволюционер» булып чыга. Өлкәннәр хакында әйтеп тә торган юк инде, суелган ат, тышаулар өзеп, ишегалдын дер селкеткәндә эчке якка егылып төшкән унике яшьлек Мохтарны да алып китәләр Саратовка.
ОГПУ оперуполномоченныеның ярдәмчесе иптәш Цепаевның Мохтар атлы шул малайдан сорау алу беркетмәсенә күз салыйк:
– Фамилияң ничек?
– Алтынхуҗин.
– Исемең?
– Мохтар бит инде… Белмәгән булып кыланасыз.
– Телеңә салынма, малай актыгы. Өстәл өстендәге пистолетны күрәсеңме әнә… Биш грамм кургашын җитә сиңа.
– Күрәм. Күзем чыкмаган лабаса, гел шуңарга карап торам ич.
– Дәшмә! Җавап кына бир.
– Дәшмәгәч, җавап биреп буламыни инде…
– Молчать!
– Анысы нәрсә тагы? Сорауны аңламадым, агай…
– Гражданин Алтынхуҗин!
– Гражданин түгел! Мохтар гына әле!..
– Син Солтангалиевне беренче мәртәбә кайда һәм нинди шартларда күрдең?
– Ул җигүле чанада чаптырып үтеп бара иде. Без, этешә-төртешә, аның артыннан йөгердек.
– Нәрсә дә булса әйттеме шул чагында?
– Башындагы бүреген салып болгады безгә. Мин куып җитә алмадым. Егылып калдым.
– Ярар. Ә икенче тапкыр нинди шартларда очраттың?
– Ат суйганда… Ул бер почмакта ялгызы гына басып тора иде.
– Ул сиңа бернинди дә йомыш кушмадымы?
– Юк.
– Инде хәзер шундый сорауга җавап биреп кара, гражданин Мохтар Алтынхуҗин. Башкалар урамга сикергәндә, ни рәвешле бер син генә ишегалдына, Солтангалиев янына егылып төштең икән?
– Солтангалиев абый янына түгел, ат аягы астына егылып төштем мин.
– Дәлилләрең бармы? Безне моңарга ничек ышандырырсың икән?..
– Белмим шул, нәчәлник абый. Үзем дә белмим, ничек егылдым икән?.. Малайлар да, сезнең күк, җүри егылгансыңдыр әле, диләр.
– Димәк, безнең шикләнү урынлы булып чыга. Димәк, алар да ышанмый сиңа.
– Ышанудамыни… Көнләшәләр алар. Солтангалиев абый белән янәшә басып торуымнан көнләшәләр…
– Ялганлыйсың, малай актыгы! Син халык дошманы Солтангалиевнең элемтәчесе булгансың!
– Нинди элемтәче! Каян килгән халык дошманы ул?
– Уйланыр өчен вакыт бирәбез үзеңә… Син безгә барысын да ничек булган, шулай сөйләп бирерсең…
Мохтар атлы малайдан беренче сорау алу шуның белән тәмам. Әмма бу әле башы гына. Капитан Грицалевич та сорау алачак Мохтардан, лейтенант Корнеев та… Мирсәет Солтангалиевне генә түгел, үзен империализм агенты, Төркия шпионы итеп таныганына кадәрле изаландырачаклар әле малайны…
Милләтчел контрреволюцион оешманың Саратов бүлеге әгъзалары сыйфатында тагы Миңлебай Явкаев, Мохтар Солтанхуҗин, Галимҗан Явкаев, Хөҗҗәт Алтынхуҗин, Шәйхелислам Динмөхәммәтов, Яхъя Ибәтуллин, Гариф Хуҗаголов, Хатыйб Ихсанов, Йосыф Якупов, Идият Нигъмәтуллин, Закир Динмөхәммәтов, Галимҗан Ишкуловлар гаепләнә һәм кулга алыналар, һәммәсе – авыл кешесе, күпчелеге – колхозчы. «Чит ил контрреволюционерлары белән бәйләнештә, троцкийчы-зиновьевчыл группаны яклауда, татар-башкортларны Советлар иленнән аерылып чыгуга актив пропаганда җәелдерүдә» гаепләнә алар. Әмма һәркайсы белән аерым-аерым уздырылган сорау-җавап беркетмәләре белән танышу мондый нәтиҗәләрнең хакыйкатькә якынлыгына шик калдыра.
Дәүләт куркынычсызлыгы органнары кирәкле булган мәгълүматларны исә Саратовның үзендә яшәүче утыз җиде яшьлек студент Батталов Дмитрийдан сыгалар. Күрәсең, Мирсәет Солтангалиев, бу бәндәгә ышаныч белдереп, аңарга үзенең милли мәсьәләгә мөнәсәбәтле яңа хезмәтләрен күрсәткән яисә шул хакта аның белән әңгәмәләр кылган булса кирәк. Чөнки аның Саратов өлкәсе Дәүләт куркынычсызлыгы идарәсенең I бүлеге начальнигы капитан Грицалевичка биргән җаваплары Мирсәет Солтагалиевнең шул чордагы карашлары белән шактый тәңгәл килә.
«Грицалевич: Алга таба дәвам итегез.
Батталов: Очрашуларыбыз аның фатирында да, минекендә дә үтә торган иде. Ул миңа үзенең башыннан үткәннәр, Мәскәүдә һәм Татар-Башкорт республикасында нинди җаваплы урыннар биләве турында сөйли иде. РСФСРга кергән милләтләргә каршы иптәш Сталин аларны юк итү сәясәте алып бара. Шуңа күрә дә милли азатлыкка булган һәр омтылыш тамырыннан корытыла икән…
Грицалевич: Нинди контрреволюцион оешмалар белән элемтәдә торырга кирәклеген искәртмәдеме?
Батталов: Ул Троцкий, Зиновьев һәм Каменевларны мактап искә ала иде. Аларны ул бөек революционерлар дип саный. Ә Сталин һәм аның тарафдарлары, революция эшенә һәм социализмга хыянәт итүчеләр, дип күрсәтергә омтылды. Троцкий һәм Зәки Вәлиди тарафдарларына омтылуны яклады.
Грицалевич: Төп максатыгыз нидән гыйбарәт иде?
Батталов: Милли мөселман дәүләте төзү. Бу эштә безгә Төркия ярдәм итәчәк, ди иде Солтангалиев.
Грицалевич: Төркиянең СССР белән дуслык мөнәсәбәтләрендә икәнлеге сезгә мәгълүм түгел идемени?
Батталов: Бу – вакытлы килешү генә, дип саный иде Солтангалиев. СССР капиталистик илләр белән бәрелештә җиңеләчәк һәм, шул сәгать суккач, безгә Төркия үз дәүләтебезне төзүдә ярдәм кулы сузачак, ди иде.
Грицалевич: Ул сезгә үзенең Төркия белән конкрет элемтәләре хакында сөйләмәдеме?
Батталов: Төркиядәге шәхси танышлары хакында сөйләмәде. Ул хакта үземә сораштыру уңайсыз булды…»
«Солтангалиев эше» н яңабаштан бөтен илне, ә иң әүвәле төрки республикаларны тетрәндерерлек, куркуга салырлык вакыйгага әверелдерү максаты куелган була. Ләкин, күпме генә тырышсалар да, Саратовтагы Дәүләт куркынычсызлыгы органнары башкарып чыга торган эш булмый бу. Сорау алучылары да әллә кем түгел, гаепләнеп кулга алынучылар хакында әйткән дә юк – колхозчылар гына. Шулардан Германия, Төркия яисә Япония шпионы ясап кара әле син! Мәскәү өчен яхшы аңлашыла – Саратовта кузгатылган эш егерменче еллар ахырындагы гаепләүләр каршында бөтенләй төссезләнеп кала. Моңа юл куярга ярамый! Солтангалиев эше татарларны гына түгел, һәммә төркиләрне куркуга салырга тиешле! Төп максат шуңардан гыйбарәт. Иптәш Сталинның шәхси күзәтүе астындагы эш бит бу, уен-муен түгел.
Лаврентий Бериядән әмер килеп төшә Саратовка: «Солтангалиевне Казанга күчерергә!»
Хаталанмый Берия. Дөрес нәтиҗә ясый. Кайда-кайда, әмма Казанда милләтчелекне фаш итә беләләр ул! Аннан бит әле «Солтангалиевне Казанга Черек күлгә китергәннәр» дигән сүзе генә дә ни тора. Татарлар яңа дәрт белән бер-берсен ашарга, фаш итәргә керешәчәкләр. Солтангалиевне яклау кая, уңай яктан исемен телгә алучы да булмаячак. Милләтчелеккә бирелү түгел, үз милләте хакында авыз ачып тел тибрәтүче табылмаячак Казанда. Нәкъ шул гына кирәк тә бит инде…
«Мин, Саратов өлкәсенең Эчке эшләр халык комиссариатының Дәүләт куркынычсызлыгы идарәсенең (УГБ НКВД) 4 нче бүлек 6 нчы бүлекчә оперуполномоченные ярдәмчесе Цепаев, РСФСР УКсының 58 нче статья 10 п. белән гаепләнгән, 1892 елда туган, элгәре ВКП(б) әгъзасы булган, татар, хөкемгә тартылган, СССР гражданины Солтангалиев Мирсәет Хәйдәргалиевичның исәп номеры 9622 булган тикшерү эшен, СССР НКВДсының 1937 ел 6 апрелендәге 5245 номерлы әмере нигезендә, алга таба тикшерүләрне дәвам итү өчен, Татар Республикасына Казан шәһәренә җибәрәм. Солтангалиев М. X. Татар республикасының Казан шәһәре НКВДсына махсус конвой белән озатыла.
Оперуполномоченный ярдәмчесе Цепаев.
Дәүләт куркынычсызлыгы идарәсенең 4 нче бүлек 6 нчы бүлекчә начальнигы өчен Кулаков.
Ризалык белдерәм: Саратов өлкәсе УГБ УНКВДсының 4 нче бүлеге начальнигы капитан Грицалевич».
Солтангалиевне Казанга аеруча куркыныч җинаятьчеләрне йөртә торган вагонда, махсус сак астында тимер юл белән китерәләр. Казанга килеп кергәндә, гадәттәгечә, тынгысызлана ул, йөрәге җилкенүен баса алмый газаплана. Күпме еллар, күпме юллар һәм газаплар кичергәннән соң әйләнеп кайтуы бит аның бу шәһәргә. Шәкертлек еллары һәм революцион яшьлеге узган шәһәргә әйләнеп кайта. Иң якын дус-ишләре, таныш-белешләре калган шәһәргә. Күңелендә матур истәлекләр, җылы хатирәләр…
Солтангалиевне ябык кара машинада вокзалдан Черек күл читенә китерәләр. Казан шәһәре НКВДсының Эчке изоляторындагы бер кешелек камерага ябалар. Татарстан АССРның Эчке эшләр буенча халык комиссары үзенең ярдәмчеләреннән берсе, соңыннан шулай ук халык комиссары дәрәҗәсенә күтәрелгән М. И. Шелудченкога махсус әмерен җиткерә:
«Ип. Шелудченко! Эшнең очын кордонга, аерым алганда, Япониягә яисә Германиягә илтеп тоташтыра алмыйсыз икән, тырышуларыгызның бәясе ике тиен – бер акчага торыр. Террорлык актларына әзерлек хакындагы фактлар кирәк. Үзеңә, мөстәкыйль эш өчен, 3–4 көнгә Солтангалиев һәм Сәгыйдуллинны ал. Бу халык белән ничек сөйләшергә кирәклеген беләсең, кәнфитләнеп маташма – соңгы тамчыларынача сыгарга кирәк. Фриновский бу халыктан баш тартмас, соң чиктә махсус «имтихан» нар аша уздырыгыз үзләрен… Кабатлап әйтәм: Үзәккә яисә чит илләргә чыгышы булган күмәк эшләр кирәк безгә».
Казан нурлы һәм моңлы шәһәр генә түгел икән шул. Лубянкада ишетмәгән, Соловкида күрмәгән җәзалау, җәберләү ысуллары кулланыла монда, Солтангалиевне тәүлекләр буенча йоклатмый газаплыйлар. Бозлы су тутырылган салкын базга ябып тоталар. Аягыннан асып куялар. Башын тимер кыршау белән кыстыралар. Фриновский дигән җәллад, кыйный-кыйный, аның яңак сөякләрен чәрдәкләп бетерә. Алай да барып чыкмагач, максатына ирешергә омтылган Шелудченко үзе, күн итек үкчәсе белән басып, йомыркасын сыта аның.
Әмма үзенә мөнәсәбәттә нинди генә чаралар кулланылмасын, Мирсәет Солтангалиев һичкемгә яла ягу юлына басмый. Көрәштәшләреннән дә ул бары вафат булган яисә үтерелгәннәрне генә искә ала.
«Сорау: Көрәшүегезнең соң максаты нидән гыйбарәт?
Җавап: Советлар илендәге биш республиканы берләштергән мөстәкыйль Туран дәүләте оештыру. Татарстан, Башкортстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Урта Азия Республикасы керергә тиешле иде анда.
Сорау: Ул дәүләтнең икътисади-сәяси нигезе нидән гыйбарәт булырга тиешле иде?
Җавап: Дәүләт капиталына нигезләнгән буржуаз-демократик республика булырга тиешле иде Туран.
Сорау: Бу бит СССРны таркату булып чыга?
Җавап: Әйе, Туран республикасы югарыдагы республикаларның СССРдан аерылып чыгуын күздә тота иде. Дөресрәге, СССРның кичектергесез таркалуы нәтиҗәсендә туачак ул шартлар.
Сорау: Бу эшнең төп оештыручылары һәм идеологлары кемнәр?
Җавап: Мин. Юныс Вәлиди, ул 1925 елда вафат булды. Сөләйман Морзабулатов, ул, белүемчә, 1929 елдамы, әллә 1930 елдамы үлде һәм Дерен-Айырлы. Аны да үтерделәр.
Сорау: Исәннәр бармы?
Җавап: Юк, исәннәрдән үзем генә калдым.
Сорау: Сез искә алган төбәкләрне СССРдан нинди чаралар ярдәмендә аерырга җыена идегез?
Җавап: Туранга керәчәк республикаларны СССРдан без түбәндәге чаралар кулланып аерырга ниятләдек:
а) милли азатлык идеясе белән рухланган Туран эшче-крестьян социалистлары партиясен төзеп;
б) милли азатлык хисе белән янган җирле интеллигенция вәкилләрен тартып;
в) Төркия һәм күрше мөселман илләре – Әфганстан һәм Иран белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырып;
г) уңайлы шартлар тугач та, хакимиятне кулга алу өчен, яшертен хәрби комитетлар төзеп.
Сорау: Нинди эчке көчләргә таянырга җыендыгыз бу көрәшегездә?
Җавап: ВКП(б) җитәкчелеге һәм Совет хакимияте сәясәтен кабул итәргә теләмәгән «уң» татар коммунистлары һәм башка көчләргә таянып.
Сорау: Бу эшкә сез кайчан керештегез?
Җавап: 1922–1923 елларда.
Сорау: Һәм кемнәр белән бәйләнешкә кереп?
Җавап: Коканд автономиясе башлыгы Гобәйдулла Ходжаев, Тау халыкларын җитәкләгән Рәшид Асланов, сезгә мәгълүм Зәки Вәлиди, Морзабулатовлар хуплый иде бу эшне…»
«Карар. 1 декабрь, 1937 ел. Казан шәһәре. Мин, Татарстан республикасы УГБ НКВДсының 4 нче бүлеге 1 нче бүлекчәсе оперуполномоченные Дәүләт куркынычсызлыгы органнары сержанты Шәрәфетдинов, Татарстан республикасы НКВДсының эчке изоляторында тотылган Мирсәет Хәйдәргали улы Солтангалиевнең гаепләү эшен өйрәнеп һәм аны алга таба эчке изоляторда тоту ихтыяҗы юк дигән фикергә килеп карар кылам:
Гаепләнүче М. X. Солтангалиевне бүгенге көннән алып Казан шәһәре НКВДсының эчке изоляторыннан 1 нче номерлы Казан төрмәсенә күчерергә.
Солтангалиевне 8 нче камерага урнаштырырга, 1 нче катта.
Дәүләт куркынычсызлыгы идарәсенең (УГБ) 4 нче бүлеге 1 нче бүлекчәсе оперуполномоченные сержант Шәрәфетдинов».
1 нче төрмәдә исә Мирсәетне даими рәвештә НКВД курсантларыннан кыйнаталар. Тикшерүчеләр Царевский һәм Грешичкин да «ата милләтче» не җәберләүдән тәм табалар. Ә төрмә хастаханәсенә китереп ыргыткач исә, үзенең кансызлыгы белән дан тоткан хастаханә начальнигы Басин дәвам итә бу эшне…
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.