Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 36 (всего у книги 36 страниц)
Тикшерү эшләре, димәк, сорау алу һәм өзлексез җәзалаулар Казанда 1939 елның 16 июненә кадәрле дәвам иттерелә. Тикшерүләрне тәмамлау турындагы документны дәүләт куркынычсызлыгы органнары кече лейтенанты 2 нче бүлек оперуполномоченные Мөхәммәтҗанов тутыра.
Тикшерү эшләре тәмамлангач та, Солтангалиев Мәскәүгә күчерелә. 3389 нчы хисап номерлы Гаепләү актын бик җентекләп һәм зур тырышлык белән әзерлиләр. Аны Лаврентий Берия үз күзәтчелеге астында тота. Генераль секретарьның бу «эш» кә битараф түгеллеге яхшы мәгълүм…
Ниһаять, бөтен шартларына туры китерелеп тутырылган тугыз битлек акт әзер. СССР НКВДсының Тикшерүләр бүлеге начальнигы 3 нче дәрәҗәле Дәүләт куркынычсызлыгы комиссары Кобулов 1939 елның 11 июнендә аңарга имза сала.
1939 елның 8 декабрендә СССР Верховный суды Хәрби коллегиясенең ябык утырышында Мирсәет Солтангалиев эше карала. Димәк, шаһитларсыз! Адвокат һәм прокурорга да катнашу тыела. Хәрби юрист Алексеев рәислек итә. Утырышчылар шулай ук хәрби юристлар: Сусланов һәм Буканов. Сәркатип – кече хәрби юрист Мазуров.
Ябык суд барышында теркәлеп барылган кайбер сорау һәм җавапларга игътибар итү гыйбрәтле:
«Рәислек итүче Алексеев: Сез үзегезне нинди җинаятьләр кылуда гаепле саныйсыз?
Солтангалиев: 1922 елларда ВКП(б) һәм Совет хакимияте алып барган милли сәясәт белән килешмәүдә һәм шуларны төзәтү өчен көрәшүдә.
Рәислек итүче: Сез Ленин һәм Сталинның милли мәсьәлә буенча фикерләре белән килешеп эшләдегезме?
Солтангалиев: Бу уңайдан түбәндәгеләрне әйтә алам: Ленин һәм Сталинның милли мәсьәләгә мөнәсәбәтле сәясәте белән кайбер очракларда ризалашмадым. Коминтернның 2 нче Конгрессында панисламизм һәм пантюркизм турында кабул ителгән карарга каршы чыктым. Пантюркизмнан куркырга ярамый, дип саный идем чөнки. Панисламизм исә – халыкларның азатлыгы өчен көрәштә уңай идеология. Совет хакимияте өчен пантюркизм, панисламизм булсын, берсе дә һичнинди куркыныч чыганагы түгел.
Мин тагын кайбер Көнчыгыш илләрендәге, әйтик Һиндстан һәм Кытайдагы, буржуаз-демократик революцияләрне хуплау тарафдары идем.
Рәислек итүче: Троцкий, Зиновьевларның яшерен группасы белән бәйләнешегез нидән гыйбарәт иде?
Солтангалиев: 1923 елга кадәр мин Троцкий белән даими аралашып эшләдем. 1923 елда мәсләктәшләрем үтенече буенча Троцкий янында тагын булдым. Әмма милли мәсьәләгә кагылышлы безнең борчуларны ул ачыктан-ачык уртаклашмады. Шуңарга аның тарафына башкача омтылмадым.
Рәислек итүче: Ә хәзер төрек илчеләре Али Фуад һәм Мохтар бәй белән яшертен элемтәләрегез хакында сөйләгез.
Солтангалиев: Мин Төркия илчеләре белән дустанә һәм туганлык мөнәсәбәтләрендә булдым. Әмма алар файдасына шпионлык итмәдем.
Рәислек итүче: Сезгә мөнәсәбәттә суд иң каты җәза билгеләсә, ни диярсез?
Солтангалиев: Минем 1933 елга кадәрле эшчәнлегем өчен Хәрби Коллегия атарга дип хөкем чыгарса, бу хөкем карарын мин тыныч кабул итәчәкмен һәм һичкемгә үпкәләргә җыенмыйм…
21 сәг. 15 минутта суд киңәшү өчен чыгып китә.
23 сәг. 15 минутта рәислек итүче хөкем карарын игълан итә: «Иң каты җәза – ату ысулы белән». Гаепләнүченең, хөкем карарыннан ризалашмаган тәкъдирдә, СССР Югары Советы Президиумына мөрәҗәгать итү хокукы булуын искәртә.
23 сәгать 20 минутта рәислек итүче утырышны ябык дип белдерә.
Рәислек итүче: Алексеев. Секретарь: Мазуров».
1940 елның 20 гыйнварында СССР Югары Советы Президиумы Солтангалиев М. X. гаризасын кире кага.
* * *
«Мирсәет кояш чыккан вакытны сөя торган иде…» Исән калган туганнарыннан, аны күреп яисә ишетеп белүчеләрдән еш ишетергә туры килде шундый сүзне. Гомеренең төрле дәверләрендә ул табигатьнең төнге йокыдан уянган мәлен – таң атуын күзәтеп туймый торган була.
Дәверләр буе эңгер-меңгерлек хәленнән чыгу чарасын тапмаган туган халкы – татар өчен дә, алсу нурларын балкытып, ул таң бер атар әле дип өметләнгәндер, күрәсең…
1940 ел. Гыйнварның 28 нче иртәсе. Кышкы салкын кояшның тәүге нурлары Кремль чиркәүләренең уңып беткән алтын гөмбәзләрен сыйпау белән мәшгуль. Торбалардан чыккан төтен баганадай туры күтәрелә. Муеннарына, борыннарына шәл уранган ханымнар эшкә ашыга. Мәскәү елгасы читеннән узып киткән кара машиналардан кар тузаны, салкын сыкы күтәрелеп кала.
Лефорт төрмәсенең подвалыннан тонык кына булып шартлау авазы ишетелә… Ләкин һичкемнең гамендә юк, хәтта шулчакны урамнан узып баручылар да абайламый кала әлеге авазны.
Әмма нәкъ шул мәлне, төне буе куркыныч төшләр күреп саташып чыккан Морат – Мирсәет Солтангалиевнең улы – йөрәк авазы белән кычкырып җибәрә: «Әти-ем!» Һәм урыныннан сикереп тора. Үз-үзен кая куярга, нишләргә белми үрсәләнеп еларга керешә ул.
– Нәрсә булды сиңа, ни булды? – дип, апасы Гөлнар аның янына йөгереп килә. Ул җиткән кыз инде. Эчке күлмәктән энесе каршында басып тору уңайсыз аңа.
– Әтием… – дип үксүен белә малай.
– Син дә әтине күреп уяндыңмы әллә? – дип гаҗәпләнә апасы. – Мин үзем дә әле генә аның белән саташып ята идем бит… Йә-йә, тынычлан инде. Тынычлан, Морат…
– Әтиемне үтерделәр… Әтием, – дип, тынычлана алмыйча, кабат урын өстенә каплана малай.
Сабый да түгел ләбаса… Ә барыбер үзен кулга ала алмый, тынгысызлана, үрсәләнә.
Әниләре Фатыйма кайда соң?! Анысын һичкем белми. 1937 ел ахырында аны, ике баласыннан аерып, буранлы төн уртасында ничек алып чыгып киткән булсалар, шуннан күрүче юк. Әйтерсең бәкегә төшеп югалган. Туганнарына булсын, кызына, улына булсын, аның кайда җибәрелгәнлеген әйтмиләр, хәбәр итмиләр.
Мин үзем дә, Фатыйма Ирзина-Солтангалиеваның «халык дошманы» хатыны булган өчен ерак Себергә сөрелеп, шунда мәңгегә ятып калуыннан тыш, һични сөйли алмыйм.
Кем белә, ә бәлки тайгадагы бер-бер карагай яисә иллене тутырып узган зифа буйлы башка бер агачның бик тә, бик тә сөйлисе килә торгандыр Фатыйма хакында… Телсез шаһитларны тыңлый һәм ишетә алмыйбыз шул әлегә…
* * *
Сылулыгы, чибәрлеге белән балкып торган Гөлнар 1940 елда Гнесиннар институтын яңа тәмамлап чыккан талантлы музыкант, скрипкачы Сөләйман Шаһимәрдан улы Чанышевка тормышка чыга. Бер-берсенә пар килгән, үзара чын ярату белән яшәүче, бәхеткә лаек гаилә була бу.
Сөләйман, сугыш башлангач та, Гөлнар белән Моратны Казандагы туганнары янына кайтарып куя. Ә үзе фронтка китә. Апа белән эне икәүдән-икәү генә көн күреп, яшәп яткан чорда, 1943 елда, куе бөдрә чәчле, зәңгәр күзле унтугыз яшьлек Морат Солтангалиевне комендатурага чакырталар. «Армиягә алалар, Ватанны сакларга китәм» дип канатланып килгән егетне һичбер сәбәпсезгә Арча кырындагы психик авырулар хастаханәсенә илтеп тыгалар. Шул керүдән кире чыкмый Морат. Бер ел да үтми, Мирсәет Солтангалиевнең нәселен дәвам итәргә тиешле бердәнбер улы, егерме яшьлек таза-сәламәт ир-егет юкка чыгарыла.
Гөлнарны 1949 елда Лубянкага чакырталар. Ул чакта сугыштан җиңүче сыйфатында кайткан ире белән Мәскәүгә күчеп килгән була инде алар. Әмма сөекле хатынына ярдәм итә алмый Сөләйман. Гөлнарны, этап белән, Красноярский тарафларына озаталар.
Күп михнәт һәм газаплар аша булса да, Сөләйман үзенең Гөлнарын эзләп таба. Уч төбе кадәрле хат белән сөекле хатыны янына килүен һәм шунда яшәргә җыенганлыгын хәбәр итә. Әмма, бер-берсенә күпме генә омтылсалар да, күрешү насыйп булмый үзләренә. Башкача чарасы калмаган Сөләйман кичләрен чәнечкеле чыбыклар белән әйләндереп алынган төрмә читенә килә дә скрипка уйный. Моңлана. Гөлнар ишетер әле диеп өметләнә, сөйгәненең газапларын уртаклаша. Берсеннән-берсе моңлырак булган көйләр яңгырый… Язмыш авырлыгы, туган як һәм эчкерсез мәхәббәт хакындагы ул көйләрне төрмәдәге һәммә тоткын онытылып тыңлый торган була. Сөләйманның күңел түреннән чыккан хис һәм моң Гөлнар өчен бердәнбер юаныч һәм йөрәк өзгеч авыр газапка да әверелә…
Атналар, айлар буе шулай дәвам итә. Сөләйманның уйнавына төрмә надзирательләре дә ияләшә тора-бара. Аны куалаудан туктыйлар хәтта. Сөләйманга «тиле музыкант» дигән кушамат тагыла.
Кичләрнең берсендә, бөтен әйләнә-тирә скрипка моңыннан әсәрләнеп изрәгән бер сәгатьтә, Гөлнар утырган ялгыз камерага кәефләнеп алган сержант килеп керә. Кыргыйларча җәберли, мыскыл итә яшь хатынны…
Скрипка кыллары сыман нечкәргән җан күтәрә алмый андый түбәнлекне. Бәхет гөле булып туган Гөлнар шул сәгатьтә үк үз-үзенә элмәк сала. Кыллары шартлап өзелгән скрипка да тына шуның белән. Моң өзелә…
Мирсәетнең өлкән кызы Рәсидәнең язмышы да җиңел булмый. Әтисенең Саратовта эзсез югалуын – кулга алынуын – авыр кичерә ул. Чөнки япа-ялгызы торып кала. Югары белем ала. Иргә чыга. Ике бала таба. Саратов өлкәсендәге Золотусск районының Нижняя Банновка авылында укытучы булып эшли.
Әмма Рәсидәне дә тынычта калдырмыйлар. Ире һәм балаларыннан аерып, аны да 1948 елда Себергә сөрәләр. Алты елдан артык урман кисә ул. Сталинның вафатыннан соң гына кире әйләнеп кайта… Ире инде яңадан өйләнгән була, бер улы фаҗигале төстә үлгән. Икенче улын эзләп таба һәм шуның белән юанып гомер кичерә Рәсидә.
1975 елда аны да яман шеш авыруы дөньядан алып китә…
* * *
1940 елның 28 гыйнвар иртәсендә Лефорт төрмәсенә Лаврентий Берия үзе килә. Сталин кушуы буенча.
Солтангалиевне инде урындыкка утырткан булалар. Үзләрен икәүдән-икәү генә калдыруларын үтенә Берия. Калын ишекләр авыр сыкрап ябылалар.
– Йә, – дип дәшә Берия, үзеннән җиде-сигез метрлар чамасы ары утырган Солтангалиевкә тавышын күтәреп. – Соңгы сүзең бармы?
Мирсәетнең бу кеше белән аралашканы булмый әүвәл. Төрле имеш-мимешләрне исәпкә алмаганда, ул аны гомумән белми. Шуңа тыныч һәм ипле генә җавап кайтара:
– Эшләнмәгән эш, әйтелмәгән сүзләр, язылмаган китаплар кала… Кызганыч, ничектер… Һәммә нәрсә буталган. Дөньяның гүя асты өскә китерелде… Максатка ирешеп булмады… Күңел теләгәнчә яшәп, башлаган эшләрне тәмамлап булмады. Нишлисең, кызганыч…
– Үкенәсеңме?!
– Юк, үкенмим! Үкенерлек эш эшләмәдем.
– Ә соңгы сүзең нидән гыйбарәт?
– Соңгы сүзгә барып җителмәгән иде шул. Илеңдә тынычлык, халкың күңелендә тынгылык юк чагында… Сүзләр күп, әмма соңгысын табуы авыр…
– Иптәш Сталинга тапшырасы сүзең юкмы?..
Мирсәет ашыкмый. Уйга калып тора. Әнә ни өчен таң тишегеннән килеп җиткән икән!
Берия ачыклык кертергә ашыга:
– Бу хакта иптәш Сталин үзе сораштырырга кушты…
– Иптәш… Юк-юк, иптәш түгел!.. Сталинга мин ышанган идем. Ә ул илне адаштырды…
– Кемне адаштырды? Синеме?!
Кабаланып кобурасын ачарга керешә Берия. Револьверын тартып чыгара.
– Юк, мин адашмадым. Адашмаганга, адашырга теләмәгәнгә шушы урындыкта утырам… Социализмны адаштырды… Илне… Халыкларны…
– Тукта! Тукта, диләр сиңа… – Аяк тибеп җикеренә Берия. – Соңгы сүзең бармы синең, юкмы? Юкса…
– Соңгы сүземне тыңлагыз. Мин аларын туган телемдә әйтермен.
– Тизрәк!.. Тизрәк бул, минем вакытым чикләнгән.
– Кылдан нечкә, кылычтан үткер сират күперләрен кичү җиңел түгел икән, халкым… Шулай да мин ышанам…
Башлаган җөмләсен тәмамларга бирмәделәр. Нәкъ шул мәлдә Лефорт төрмәсенең подвалыннан тонык кына булып шартлау авазы ишетелде…
1986–1992 еллар. Кырмыскалы – Казан – Мәскәү
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.