-------
| Библиотека iknigi.net
|-------
| Зөлфәт
|
| Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь
-------
Зөлфәт
Бер көйрәтик, гомер. Эссе, шигырьләр, балладалар һәм поэмалар
Чытырманда былбыл сайрый…
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин, «Чакырылмаган кунак – татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем. Шигырь кичәләрендә булсын, шигырь сөючеләр белән үткәрелгән очрашуларда булсын, бу әсәрем залда утыручыларга бомба шартлагандай көчле тәэсир итә иде, аларны айнытып, сискәндереп җибәрә иде. Бүген исә каләм тибрәтүче һәркем шушы темага яза. Ләкин, ни кызганыч, андый әсәрләрне укуы да, тыңлавы да бүген никтер күңелсез була башлады. Ни өчен шулай соң? Хикмәт нәрсәдә? Яраганны күпме язсаң да ярап булмауда гынамы?
«Мәхәббәт» дигән әсәрем дә шул чорларда, кем әйтмешли, яшьлегем таңында язылган иде. Нәрсә турында иде ул? Болай, тыштан гына карасаң, аюга каршы бергә-бер чыга алырлык, аны пычак белән егардай гайрәтле бер ирнең, җавапсыз мәхәббәттән тилмереп, чиксез газапларын хәтта аракы белән дә баса алмыйча изалануы хакында иде ул баллада. Тукта! Шушы хакта гына микән? Ни өчен соң, алай булгач, ул, безнең аңыбызда калыпланып беткән гыйбарә белән әйтсәк, тормышта үз урынын таба алмаган бер «сәрхуш» турындагы әсәр – «югары коммунистик идеаллар чәчәк аткан» бер чорда мәшһүр сүз остасы Айрат ага Арслановның репертуарыннан озак еллар төшмичә яшәп килде һәм, берүк мине тыйнаксызлыкта гаепли күрмәгез, тыңлаучылар аны йотылып тыңлады? (Хәер, чорның бер сыйфаты буларак, әйтеп китмичә булмас – аракыга каршы көрәш башлангач, Айрат ага ул шигырьне укудан туктап торды.) Хәтерлим, шагыйрь Нәби ага Дәүли еллык шигърият хакындагы докладында, шушы шигыремне дә күз алдында тотып, «Зөлфәт чордашларның портретларыннан галерея төзи», – дигән иде. Җәмәгать, нигә соң әле мин болар хакында сөйләп торам?
Үземнең хатирәләремне яңарту өчен генәме? Амбицияме? Яки мин моңа бүген мохтаҗмы? Юк, һич тә алай түгел, заман гаме мине, гомумән, шигырь хакындагы уйлануларымны үзенә күрә бер тәртипкә салырга этәрде, моңарчы чыгарга юл таба алмыйча күңелемдә сулкылдап бәргәләнгән борчуларымны кычкырып әйтергә мөмкинлек бирде, хәтта мәҗбүр итте бугай.
Әйтеп карыйм әле...
Һәр асыл шигырьнең үз тарихы бар.
Күңел тарихыннан мәхрүм шагыйрь – географиядән, тарихтан мәхрүм дәүләт ул. Чикләре, флора-фаунасы, атмосферасы, ягъни сулар сулышы да булмаган дәүләт... Аның өстеннән вакыт җиле исми. Ул – тумышыннан үле. Андый дәүләт булмый, була да алмый...
Әмма нихәл итәсең, әнә шундый күңел тарихыннан мәхрүм шигъриятне хәтерләткән тезмәләр бихисап. Шигырь – тормыш юлы. Анкеталарда, автобиографияләрдә күпме телисең, шулкадәр алдашып була. Чын шагыйрь исә, бик теләсә дә, бүтәннәрне, аерата үзен алдый алмый. Алдарлык хәйләсе бар икән, ул – бөек мистификатор, ягъни шигърият дәрәҗәсенә менеп, шундый ук шигырьләргә охшаш итеп яза белүче шома талант иясе. Һәр шигырьнең асылы – ихласлык. Дөрес аваз. Дөрес моң.
Бездә ике төрле саташу бар. Берсе – шигырь төче сүзләрнең купшырак, катырак яңгыравында дип ышану. Икенчесе – шигырь көче – сүзләрнең мөмкин булган кадәр мескенрәк яңгыравында, елаттыруында дип уйлау.
Ә учакның, утның күзенә кереп караганың бармы? Үзең казып тапкан чишмә төбендәге тибрәнеп торган якты, салкын керфекләргә ирен тидереп карадыңмы? Йолдызларның тын хәрәкәтеннән башың әйләнеп киткән чакларың бармы? Иртәнге чык бөртегеннән сиңа сөйгән ярың томырылып карамадымы?
Әгәр чыннан да мин әйткәннәр синең холкыңда да бар икән, укы, дустым, шигыреңне! Яшереп торма! Синең шигырь язганыңны мин барыбер беләм. Яшереп кенә язсаң да, безнең уртак сүзебез бар. Кайчак шулай да була: киләләр дә, бәгырьгә үтәрдәй иттереп текәлеп, тирән мәгънәле иттереп карап торалар... Һәм, куеннарыннан алтын тулы янчык чыгаргандай, болай диләр:
– Шәп шигырьлек тема бирәм мин сиңа! Яз! Гонорары уртак булыр!
– И туганкай! – дип көрсенәм мин андый чакларда. – Үз темаларымны язып бетерер өчен дә Ходайдан ун гомер сорар идем. Кодрәтем генә җитми. Теге исә ышанмый.
Ә күңелдә әрнү кала – адәм баласы үз гомере буена әйтергә теләп тә әйтә алмыйча интеккәч, миңа – шагыйрь кешегә мөрәҗәгать итте ләбаса! Югыйсә без җиһанга әнә шул сүзләрне – күңел авазларын ирештерер өчен яралганбыздыр бит... Язмышсыз шигърият юк, диләр. Алай гына микән? Татарның бөеге Габделҗәббар Кандалый феноменын кая куярсыз? Аның тормыш юлын галимнәр дә якынча гына белә. Ә шигырьләреннән мин аның һәр сулышын тоям.
Демократ мулла. Эчендәге тышында булган кайнар, азат рухлы шәхес. «Хәйямлыгы» ташып тора. Шәхси бәхет, әлбәттә, юк. Соңгы хатыны шагыйрьнең үзеннән калган шигырьләрен уңга-сулга таратып, исраф итеп бетергән. Шигырь зәхмәтеннән вафат булган бу кешенең язмышын аңлатырдай сүзләр бармы? Нинди зәхмәт соң ул – шигырь? Әйтеп карыйммы?
Шигырь ул, миңа калса, ургылып болганган җиһан өермәсеннән капшап табып алынып, камил тәртипкә салынган, һични какшатмас ритмга салынган, бердәнбер аһәңгә буйсындырылган мәҗүси, кайнар сүзләр яңгырашы.
Хәер, һәр шагыйрь моны үзенчә аңлата алыр иде. Асыл шигырьне хасил иткән һәр хәреф табынуга лаек. Адәм баласы яшәеше таңында ук күсәк белән баш ватарга өйрәнеп алган. Әмма шул вәхшиләр арасында таңның сызылып атуына шаккатып, таң калып карап торучы, көтүдәшләренә шул гүзәллекне аңлатырга маташучы да булган лабаса! Нәкъ менә шул адәм – кешелекнең беренче шагыйредер... Нинди булды икән соң алар – иң беренче сүз, иң беренче көй, иң беренче сурәт, иң беренче акыл? Валлаһи, дип әйтәм, шуларны бер ишетү, күрү, тою өчен генә дә җанымны иблискә сатар идем.
Әмма бу Бөек Серне аңлатырга адәм баласының көче җитми. Авторлыкны без шартлы исем белән билгеләгәнбез – Аллаһы Тәгалә. Шул Аллаһ каршында иман китергән кебек шигырь китерик, иман шартын гына түгел, шигырь шартын да белик, дөньядан имансыз китүдән курыккан кебек, шигырьсез китүдән дә куркыйк! Яман кеше хакында «Имансыз!» дип түгел, «Шигырьсез!» дип хөкем чыгарырга кирәктер... Бер караганда көлке кебек тоелса да, бу хакта уйлап карау беребезгә дә зыян итмәс. Аллаһы Тәгалә төгәл һәм мәңгелек ритмга күнгән Хаос түгел микән?
Җиһанның йөрәге нәкъ менә шул туктаусыз тибеп, сулкылдап торган Хаос микән соң әллә? Күрче бу ахмакны – шигырьнең ни икәнен аңлатырга маташам түгелме соң?
Дөньяда моннан да мәгънәсезрәк эш юктыр. Ә шулай да, кеше нигә сүзләрне көйгә сала соң? Гади генә иттереп, «Мә!» «Бир!» дип әйтү җитмәгәнмени?! Табигать адәм баласына авазларның һәм төсләрнең камилрәк мөмкинлегенә дә юл куйган. Халык һәрвакыт камил сүзгә омтыла. Коймалардагы оятсыз язулар, сурәтләр, такмаклар – шушы омтылышның югалуы нәтиҗәсе. Димәк, бу тарафта Ходайга кулай сүзне, төсне, авазны ирештерердәй кешеләр калмаган. Яки аларны ишетергә теләмиләр. Колакларыбызны иблис томалаган.
Кызык бер фикер бар: дөньяның чын кешеләре – даһилар, калганнары чын кеше түгел. Түгелдер... Асыл шигърияттән йөз чөергән җәмгыятьтә генә җинаятьчеләр күбәя, гарипләр арта. Былбылның тамагы нинди өлешләрдән тора? Аның сулыш этәрә торган диафрагмасы кайда? Әллә кайларга ишетелә торган саф тавышны барлыкка китерүче ярылары, нерв җепселләре кайда аның?
Белмим һәм белергә дә теләмим. Су буендагы иртәнге тал төбенә ят та тыңла... Артыгы кирәк түгел. Артыгын белсәм, гап-гади биологик конструкция булыр идем. Әгәр дә мәгәр шигырьнең кайчанрак языласын чамаласам, беркая да чыкмыйча, өйдә генә утырыр идем. Ә шигырьне ничек язарга икәнен дә белсәм, Тукайның үзен өнсез итәрдәй шигырьләрне том-том итеп язып ташлар идем. Андый серләрне белмим һәм мин шуның белән бәхетле дә.
Табигать үзе беркем дә кермәслек иттереп бикләп куйган афәтле зонага – авазлар болганышына, тәвәккәлләп, мин япа-ялгызым барып керәм. Сүз белән күзгә-күз калам. Якалашам. Маңгайга-маңгай киләм. Ниһаять, мин аны буйсындырам, Хаостан алып чыгам, үзем генә белгән көйгә сеңдерәм. Гомерлек дошманым булган кодрәтле сүзне үземнең гомерлек дустым итәм. Иң яратмаган сорауларым: «Шигырь ничек языла? Иң яраткан шигырегез кайсысы? Бу шигырь ни хакында?» Бәй, алай булгач, аңлатыгыз миңа: таң ничек сызыла? Иң яраткан таңыгыз кайсысы? Таң ни хакында?
Ихлас сүз шыпырт кына, күзгә карап кына әйтелә. Мәхәббәт хакында мәйданнарга чыгып кычкырмыйлар. Гади сүз кайчан шигырьгә әверелә? Моны миңа бергәләп көтү көткән бабай бик гади генә иттереп аңлатты:
– Пәке-пычак та тидермә! Кулың белән дә кагылма! Әмма шушы чыбыркы сабын кыскарт! – диде ул.
Уйлый-уйлый тәмам диванага әверелә яздым бит, әй!
Кызганды булса кирәк, бабай кеткелдәп көлеп куйды да:
– Сере бик гади аның, олан, – диде. – Киресен түгел, киредән уйларга өйрән... – Һәм ул үзенең озын чыбыркы сабын минем кыскарак чыбыркы сабы янына куйды да: – Йә, кыскардымы? – диде.
Ә без һаман сап кыскартабыз, дип, гел каерылып балта чабабыз.
Мактана килдек: «Татар поэзиясе – солдат поэзиясе! Безнең поэзия – көрәшчеләр поэзиясе! Көрәшчеләр кирәк!» Ә татар, борынгыдан килгән каргышлы язмышы хакында эченнән сызып, болай дип сыкранган:
Карадагынай урман... Караңгы төн...
Яхшы атлар кирәк лә үтәргә...
Заманалар авыр... Юллар ябык! –
Дус-иш кирәк дөнья көтәргә...
Колонизатор ыштыр урынына салып таптаган халык язмышы хакында язылырга тиешле меңәр томнарга тора бу дүрт юл. Татар язмышын аңлатыр өчен, бүтән сүзләр эзлисе юк. Татар поэзиясе – каргышлы язмыш поэзиясе. Калганы – ялган.
«Юллар ябык!» – Безнең язмыш тамгасы әнә шул. Моны беренче тапкыр кем, кайда җырлады икән? Тукмалган халык, шушы җырга тотына-тотына, бүгенгесенә килеп егылган. Бу җырны оныткан яшьләребез нәрсәгә тотыныр? Башаклы тагаракка баш тыгып мыркылдаудан туктап, йолдызларга күз салган һәр дуңгыз – шагыйрь. Көрәшкә чакыру – вәхшилек.
Көрәш – талау, үтерү, көчләү, җимерү, мыскыллау-рәнҗетү. Көрәш – кыргыйлык гамәле. Аның максаты – җиңү. Җиңү – җирәнгеч тантана. Асыл шигырь догага тәңгәл. Аның башка тәһарәтсез сүзләрдән аермасы әнә шунда. Асыл сүзләр шагыйрь теленә эләгүне көтеп тилмерә. Дөньяны аңларга түгел, аңлатырга маташу – шагыйрьнең һәлакәте.
Дан-алкыш өчен шигырь язу – гөнаһ. Үз шагыйрьләрен акча өчен шигырь язарга мәҗбүр иткән җәмгыять икеләтә гөнаһлы. Чөнки ул Ходай Үзенең яраткан бәндәсенә генә биргән сирәк бүләкне – Талантны үзенең шәхси мәнфәгатьләрендә файдалана. «Ходай» сүзен ялварып түгел, сатып ала. Минем шигырьне укыгач, кыз белән егет үбешә икән, яшәвемнең мәгънәсе бар, димәк. Минем шигырьне укыганнан соң кемдер бүтәнне суя икән, мин – тәмуг кисәве.
Уйлана торгач, сүзләр шигырьгә әверелә башлады:
Куыра илне кайнар җил,
Дулап, гүләп, калкынып...
Чыгам уттан ышыкларга.
Мин – караңгы бер болыт.
Үтәр дә китәр эссе җил...
Каргарсыз күккә карап: –
Ияләнде генә бит бу! –
Китмәсә, эшләр харап...
Ә мин йөрим... Тамчы җыям
Ишелеп явар өчен –
Соңгы дым көткән иренгә
Өзелеп тамар өчен!
Йөримен баш очыгызда,
Ачылмас бер сер булып –
Аллаһ түгел,
Рәсүл түгел,
Мин –
караңгы бер болыт...
Һәм, әле генә әйткәннәремне сызып ташлап, күз алдыма даһи Кол Гали язмышы килеп баса:
...Мин борынгы иреннәрне үбәм.
Яшәешем! Тамырларың тирән! –
Кан тибешем кайнар дулкын булып
Күтәрелә мәңгелек туң җирдән.
Катламнарга тирән төшкән саен,
Тирәнлектән күккә тия түбәм.
Алла үзе яшәр биеклектән
Җиркәемнең тирән җанын үбәм.
Таң сулкылдый ерак тамырларда.
Киенгәнем – көбәм.
Күгем – түбәм.
...Соңгы яу алдыннан кылыч кайрыйм
Һәм борынгы иреннәрне үбәм...
Хәзерге замана исә шагыйрьгә кылыч тоттырган, аның якты хыяллардан балкып торган башын Моабитта чапкан, Колымада череткән. Ә югыйсә борынгы бер бөек хан хакында шундый бер игелекле вакыйга сакланып калган. Янәсе, орышка керер алдыннан, ул мондый фәрман бирә торган булган:
– Шагыйрьләрне һәм ишәкләрне уртада калдырыгыз! Алар сугыштан соң кирәк булачак!
Моның киресе: гарепнең бөек яугирләреннән берсе орыш алдыннан мондый фәрман бирә торган булган:
– Бу кайнар канлы, хыялый егетләрне – шагыйрьләрне – яуга алдан кертегез! Бүтән солдатларны рухландырсыннар!
Яшьлегемдә, Муса Җәлил хакында уйланып, болай дип язган идем:
...Сугыша белгән былбыл ул
Һәм җырлый белгән бөркет...
Былбылын сугыш бөркете урынына яуга чыгарга мәҗбүр иткән илнең, халыкның гөнаһларын кем күтәрер?
Әдәбиятыбызның канын корыткан бер яман төшенчә әле дә хакимияткә ирешеп алганнары өчен генә «популяр» язучы булып кәеф-сафа корган абзыкайларны яклый. Ул төшенчә – «халыкчанлык». Халыкның ул вәкиле – алып-сатып баеган, акчадан бетләгән бер татар – театрга килгәч нишләгән ди? Ул киерелеп утыруга ук, пәрдә ачылмагач, әлеге «халык вәкиле» мыжгый башлаган:
– Машнасагыз машнагыз... Машнамасагыз, нәфләвәйт, кайтам да китәм!
Ә тамаша башлангач, буфеттан «кәгеп» кергән дә бу:
– Көләсем килә! Артистлар! Төшегез монда! Кытыклагыз мине! – дип, бөтен театрга кычкырып утыра икән.
Йә, халыкчан булыйм дип, шушы убырның корсагын кытыклау өчен языйммыни инде? Ничә еллар буена сәнгатебезне шул «Прокруст ятагы»на салып, тере тәнен-җанын кыйдык. Зур сәнгатькә лаек булсын өчен, халык үзе «Халык» дәрәҗәсенә күтәрелсен!
Сибгат ага Хәкимнең бер сүзе истә калган: «Җырның җыр булуы өчен өчәүнең – шагыйрь, композитор, җырчының – бер-берсенә бик нык туры килүе кирәк». Җир, су, күк берлеге түгелме соң бу? Шигырьнең йолдызлы күк булуы мәҗбүри түгел, бакалы сазлык булса да, бик шөкер – тере генә була күрсен! Миңа күп чыгышлар ясарга туры килде. Беренче «тамаша» әле дә күз алдында тора. Чыгыш ясыйсы шагыйрьләр, китапларын, куен дәфтәрләрен актара-актара, «үтемлерәк» шигырьләр эзлиләр: «Бу залда бусы үтә, бу клубка монысы да ярый... Кирәкми – затлылар өчен! Аңламаячаклар!» Җырчылар исә халыкны елатып кул чаптырырдайларын – «Әнкәем, бәгърем» темасы тирәсеннән актарырга тотыналар.
Шулай булгач, зәүкыбызның түбән тәгәрәвенә кем гаепле?
Бүгенге татарның фикер сөреше митингтагы мегафон дәрәҗәсенә төшкән икән, моның өчен кем җавап бирергә тиеш?
Белмим, әмма бүгенге шигърият, ниһаять, үз биеклегеннән карап яңгырый башларга тиеш. Иелеп тә, тезләнеп тә түгел! Ишетмисең, аңламыйсың икән, тагарактан башыңны күтәреп, өскәрәк кара! Симез муеның баш күтәрергә ирек бирми икән, моңа син үзең генә гаепле, туганкай! Сандугачның бәхете – сайрауда. Аның һәлакәте дә сайрауда – сандугач йөрәген кыздырып ашауны Рим императорлары шөһрәт, байлык, муллык билгесе итеп санаган. Ә безнең халык, куш йөрәк булмыйча торып, киләчәккә исән-имин барып җитә алмас. Бер йөрәк – батыр йөрәге, икенче йөрәк – сандугач йөрәге. Ә керпенең бәхете – аулакта. Чикләвек куагы төбендәге тыныч өйдә.
Бәләкәй чакларымда мин, коеп яңгыр яуганда, зур әрекмән яфрагы астына кереп, тыгыз яшел яфракка шаң-шоң килеп тамчы шоңгырдаганын тыңларга хыялландым.
Ышанам – үзен артык һавалы тойган шагыйрьләр, иртән Кояш тәртә буе күтәрелгән арада, чирәмнең көчәнә-көчәнә шытуын ишетмидер дә. Чөнки аларның колак шәрифе артык югары. Шигырь – болытның, Кояшның, туфракның кушылмасы – гап-гади чирәм. Шул чирәмгә куе чык төшкәндә, тәпиләрең ап-ак булып агарганчы, саф, салкын, балкып торган чыкларны чәчрәтә-чәчрәтә йөгер дә йөгер! Һәм шуның рәхәтен сүзләр белән генә бүтәннәргә сөйләп бир. Ул салкын чык бүтәннәрнең дә табанын кыздырсын.
Мөслим ягы кешеләренең авыз тутырып, тәмләп сөйли белүенә гаҗәпләнәләр, йомшак, назлы, сак тел... Мөслим кешесе хәтта үзенең сүгенүен дә адәм башына килмәстәй лирикага, шигърияткә төрә белә. Нишлисең бит, һич тә сүгенмәсләр иде – заманасы шуңа лаек.
Сүгенәсең икән, телең дә пакь калсын, кешене дә үтереп ташлама, әйтәсеңне дә чумдырып әйт. Шуңа охшашрак хәлгә Польшада тап булдым. Поляклар урамда үзләренчә сөйләшеп бара-бара да, ачуы чыккач, нәкъ безгә таныш «..ать! Мать!»ка күчә.
Нишләп шулай? Һәркем үз телен шакшыдан сакларга тырышадыр инде, күрәсең...
Бары тик үз телен генә иң өстен, иң бөек итеп расларга тырышкан һәр халыкның язмышы аяныч. Бөек әсәрләр иҗат итәргә сәләтле тел генә Бөек. Кешелекнең иң зур даһие, иң бөек тел белгече беренче тапкыр айга караган да соклануыннан «Ай!» дип шаккатып калган.
Бүгенгегә кадәр «ай» дибез... Дөньялыкның адәм баласы күрә башлаган һәрнәрсәсенә исем биргән кеше, әлбәттә, шагыйрь булган. Шагыйрьлек булмаса, яратышу, өйләнешү, гаилә кору, үрчү дә булмас иде. Шигырь – яралу, туу.
Бер әкәмәтне искә төшерим әле. Сүрия, Ливан якларына сәяхәт өчен группа туплыйлар. Барасым килде. Җибәрмәячәкләрен сизеп торам. КГБ һәм райком комиссиясенә киттем. Алар минем беренче саф, садә китабымны актаргалап, шаккатып утыргандай кыландылар.
– Ай-яй-яй! Кереш сүзне Хәсән Туфан үзе язган бит, әй! – (Хәсән Туфанны телгә алулары мине сагайтырга тиеш иде югыйсә. Юк, яшьлекнең колагы сак түгел...) Тора-бара болай диделәр: – Маяковский үз шигырьләре белән СССРны төзергә булышкан. Евтушенко Братск ГЭСын төзеште! Ә кайда синең андый поэмаларың?
Кемнәр белән сөйләшкәнемне чамаламастан, болай дип җавап бирдем:
– КамАЗ төзергә килгән егет белән кызны гашыйк итә икән, мин дүртьюллык шигыремнән дә канәгать булачакмын. Димәк, мин дә гигантны төзештем!..
Юләрлек! Шуның белән мин үзем өчен чит илләргә чыга торган капкаларны йозаклап куйдым. Ачмаслык итеп.
Теге елларда тукмалдым, алтын елларымны яндырдылар, дип сыкрануым түгел бу. Саф әдәбиятның юлын хәзер базар дигән монстр тагын да ныграк томалап куйды.
Исегездә булса, Франция президенты Франсуа Миттеран белән безнең Горбачёвның кызык кына әңгәмәсен телевидениедән күрсәткәннәр иде. Кызганыч, юньләп тыңламаганбыз. Горбачёв, ифрат горурланып, болай диде:
– Без базар мөнәсәбәтләренә юл тоттык!
Миттеран тыйнак кына әйтеп куйды:
– Ә без планлы хуҗалык турында хыялланабыз...
Базар экономикасын маяк иткән бөек илләр кешелеккә лаек сәнгать бирә алмады. Сатлык сүзләрдән шигырь төзеп булмый.
Әмма безнең әдәбиятны да хезмәтче булырга өйрәтеп өлгерделәр. Хезмәтчегә хуҗа кирәк. Ә канатлы атка – дөлдөлгә – хуҗа табылу белән үк, ул аның канатларын сындырып ташлап, камыт кидерәчәк, сыртына ыңгырчак салачак. Тал коры далада үрчеми. Мәңгелек комлыкта чикләвек куагы үсми.
Империя үзе кадәр үк зур әдәбият бирә алмый. Бер чикләвек куагында күп дигәндә егермеләп сабак үсә.
Артканы – яңа куакка аерыла. Артык ишәйгән куакта чикләвек булмый. Милләтләр – әнкәбез Табигатьнең төрле агачлары, аерым куаклары.
Моны бернинди Мичурин да үзгәртә алмый. Сак усак лепердәп утыра. Юкә, гашыйклар сыман, назлы иттереп, шыпырт кына сөйләшә.
Имән тарихның үзе сыман тирәннән – җир күкрәгеннән гүли.
Кылганнар, дулый-дулый, офык аръягына ашкына.
Язган шигырьләребезне, рәсемнәребезне, җыр-биюләребезне генә алып карагыз.
Кавказ халкы, кайнар кыя ташына басып, табаны пешеп өтәләнгәндәй, очына-очына бии. Башкорт офыкның аръягына чыгардай булып ашкына. Мари үзенең карурманында мүк җиләге җыйган шикелле тыпырдый. Ә татар биюендә бөек җиңүче каршындагы куркаклык бар. Кыяр-кыймас, очар-очмас, тояр-тоймас бию.
Иманым камил – азат Болгар халкы болай биемәгәндер!
Ә бүгенге биюләребезне караганда сыкранам – коллык биюләре...
Хәер, шул ук «Карурман»дагы шикелле яшерен сыкрану авазы түгел микән соң бу? Иҗат кешеләре азат булган халык кына чын мәгънәсендә азат була ала шул.
Тирән фикерләр күп булыр, азат фикер кирәк.
Кайчан җырлыйсы килә? Әлбәттә, язын тау түбәсенә менеп, калкынып-яшәреп килгән дөньяга күз салгач! Ходайның Үзенә якынаю галәмәте мәллә бу? Төшкән саен сүз дә түбәнәя... Безнең халык җырларына геологик тирәнлек тә хас. «Шахтёр җыры», ни галәмәттер, бүтән бер генә халыкта да юк бугай. Татар зимагурлары язмышы... Алар җырларындагы иронияне, әче юморны, рәнҗеш-сагышны нинди генә әсәрләрдән табып булыр иде икән? Шәриф Камалда булса гына инде...
Татар шигыренең язмышы әнә шул тирән шахта төпләренә үк төшеп тамырланган. Мәскәүдә минем белән бергә укыган рус прозаигы Плетнёв – гомерлек шахтёр – болай дип уфтанды:
– Зульфат, браток! Без анда, җир астында, сукыр тычкан кебек казынган арада, сыртларыбызга әллә кемнәр менеп атланган лабаса! Забойда минем татар белән рустан башканы күргәнем юк!
Менә сиңа «Шахтёр көе», зимагурлык, «Карурман»... Тук илләрнең тук шигъриятенә иярү безгә төс түгел. Ач булып кыланган тук хәле безгә аңлашылмас.
Дөньяда Пушкинның «Евгение», Тукайның «Бәрәңге көе» бар.
Чын шигырь кикерүдән түгел, «Уф Алла!»дан башлана. Ул – ачы язмыш.
Туган төбәгенең бөекләр исеменә кагылышлы булуы һәркемнең дә күңеленә хуш килә. Гәрчә узып кына киткән булса да, «Бу юлдан ул узган!» дип горурланабыз. Бу һәркайда шулай. Әмма бөек шагыйрә Марина Цветаеваның Татарстанга бәйле көннәре турында әрнеп-сыкрап, тетрәп кенә әйтергә мөмкин.
Бу көннәр – Шекспир каләменә генә лаек трагедиянең җан өшеткеч финалы. Юк, бу фаҗига өчен Татарстанның да, халкыбызның да тамчы кадәр дә гаебе юк. Бөек шагыйрәне гомеренә дөнья буйлатып айкап-чайкап йөрткән язмыш чая һәм афәтле бу шәхес өчен Алабуганың аулак йортында элмәк әзерләп куйган булган. Аның иҗаты – эчендә кош тырпылдаган сүзләргә әверелгән фаҗигале музыка. Аны аңлар өчен, тояр өчен дөньяның гадәти үлчәмнәрендә генә калу җитми.
Кыргыйлыктан чыгып, Тәңрегә йөз юнәлткән җәмгыятьтә адәм балалары шундый югары сәнгатьнең кадерен белә башлады. Менә шул чакта шигъриятнең асыл сәгате сугачак. Тик, ни аяныч, бездә әлегә шигърият кайгысы түгел... Хәер, җир куенындагы алтын бөртекләрнең беркая да ашыгасы юк. Аларның төсе уңмый, ә бәһасе арта гына бара.
Ходай кушып, Марина Цветаеваның каберенә таш куярга туры килде миңа. Аның югалып табылган кабере өстендә язмышлар хакында уйланып, бик озак басып тордым.
Йөрәк әрнүе сатылмый. Аның бәһасе юк. Адәм балаларының парламентларсыз гына кабул иткән конституциясе – шигърият. Тарихның шигъри вариантын өйрәнмәү, өйрәнүне теләмәү катаклизмнарны китереп чыгара тора.
Туганлыкның кан тибеше – шигырь. Лев Толстой кабере янындагы агачтан коелган яфракларны Мөслимнең Яңа Сәет авылы яныннан ага торган тын ерганакка – Коргылдыга алып кайтып агыздым. Калганнарын Тукай каберенә илтеп салдым. Лермонтов туфрагын әнкәм каберенә сиптем. Коперникның туган йорты нигезенә Тукай туфрагын куштым. Үземнең шушы мәҗүсилектән күңелем хушланды.
«Бисмиллаһи, дип башладым бу бәетнең башларын» – бәетләр әнә шулай башланган. Шигърият – дога. Шигърият – турыдан-туры Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать.
Шигырь көчленең кулында камчы булганчы, бичараның керфегендә тамчы булсачы! Сәясәтчеләр, әгәр намуслары исән-имин икән, шагыйрьләрнең шигырьләреннән программа төзесеннәр, закон язсыннар. Чын шигырь уен яки куен гына түгел. Шигырь – назлы бишек тә, яу атының сыртына салынган ияр дә. Күңел чытырманыннан йолкып, аралап алган кыргый шигыремне һәркемнең аңларына ышанып, күкрәк тутырып укый алырмынмы? Ә бит укыйсы килә, ишеттерәсе килә. Шигырь – чытырманнан яңгыраган былбыл авазы. Күп кирәк түгел: аның кайчан сайраганын бел дә, таңгы чирәмгә чалкан төшеп, мең яшәгән имәнгә башыңны куеп, иртәнге алсу болытларга карый-карый тыңла да тыңла...
Шигырь язу өчен күңелнең мөлдерәп тулуы, соңгы тамчының ташуы кирәк. Мордва ягындагы Рузаевка станциясеннән ерак та түгел бер авылда – Шәриф Камалның туган авылы Пешләдә булган бер вакыйга күп еллар буе гел җанымны сыкратып торды.
Шагыйрьне язмыш тоташтан эзәрлекли икән. Күп еллар узса да, куып җитә, каршысына чыгып баса икән. Шигырь – язмыш.
Сүземне йомгаклап, сезгә шигырьләр укытасым килә. Шагыйрь хакында гына түгел ул. Ул шагыйрь язмышы, шигырь язмышы хакында. Язылу тарихы – шигырьләрнең үзендә.
Зөлфәт
1992
I
Ниләр булды сиңа, и моңлы зат,
Ник җыр иттең аһлы сүзеңне? –
Даладагы учак яннарында
Тыңлыйсылар килә үзеңне!
Ходай сулышы
Инде кайтмас яшьлек
Йә якында,
Йә еракта учак кабыза,
Якын-ерак айкала да ялкын,
Бәгырьләрне өтә... Җан сыза!
Шул баш бирмәс еллар – кайнар яшьлек
Уңны-сулны белмәс булганга –
Кагылганмын былбыл оясына
Һәм басканмын кара еланга...
Дөрли генә яшьлек, ут шикелле,
Сүнмәс, капмас өчен кабынган –
Кичке шәфәкъләрдә учак кабыз
Кичәге таң офыкларыннан!..
...Ходай сулыш өргәч, җан кергән бит
Безгә –
сынга –
үзле балчыкка!
Бәлки... тагын сулыш өрер Ходай?
«Җитте... » димә, йөрәк, ашыкма!
Ут йөгергән икән шул сулыштан
Сулык-сулык типкән бу канга, –
Димәк,
сөю булып килеп кердең
Үзең гомер итәр Ватанга!
Билләһи, дим:
гомер дигәнебез,
Еллар белән санап карасаң,
Мең афәтле еллар түгел һич тә –
Мәхәббәтле еллар лабаса!
Чәчләремне җилләр тараганда,
Уйларымны еллар тарады –
Йөрәгемне былбыл чакты минем,
Кара елан миңа сайрады.
...Ник тоташтан гашыйк булам һаман?
Алгысытыр еллар күп мәллә?
Ходайның бер Кашка Тәкәсеме?
Яшәр җирем Изге Күк мәллә?
...Туймас-төкәнмәс бу гыйшкым өчен
Ни диярмен анда – азакта?
Яратудан кылган гөнаһларым
Саналмасмы икән савапка?
Уйнаклап кан,
әйбәт җөмләләрне
Яшьтән шигырь итеп мин шаштым –
Болар миңа савап саналмас шул...
Болар –
минем бетмәс гөнаһым!
Китмәс өчен килде, ахры, яшьлек...
Тетрәп,
дөнья онытылганда
Кагылам гел былбыл оясына
Һәм...
басам гел кара еланга!
Рәхмәт, дөнья,
Язмышның син миңа
Тоташ шигырьлесен сайладың, –
Йөрәгемне былбыл чакты минем,
Һәм өздереп елан сайрады!..
Упкын төпләрендә гөлләр үскән
Кыяларны белеп сайладым...
Мин
былбылдан сезне чактырырмын,
Тыңлатырмын елан сайравын.
Җиде юл чаты
Әллә нинди яман бер киная,
Ым бар сыман тоя күңелем –
Белгәнгәме кемне йотканлыгын
Мең тугыз йөз утыз җиденең?
Язмыш шулай сайлаганмы әллә
Иҗади җан сулар вакытны?
Дәшкән еллар
Дантесларны түгел –
Күн киемле бозбаш маңкортны!
Гигант илнең табигате шундый,
Һаман да шул шомлы җил исә –
Күр –
Пушкинны кача-поса җирләү
Нәкъ безнеңчә – утыз җидечә!
Тарихыңнан кая качмак кирәк? –
Гүзәл храмны бу ил бар кылган...
– Бүтәннәргә төземәсеннәр! – дип,
Осталарның күзен чукыган.
...Сәер «җиде» һаман җанга тиде –
Егерме лә җиде яшендә
Үлеп, халкын Тукай ятим итте...
Артык сергә мәллә төшенгән?
Афәт арты афәт... Бу зур илгә
Кем каргышы тиде? Ник тиде? –
Октябрьле бер ел ымсындырды! –
Тик ул –
мең тугыз йөз унҗиде...
Хәер, дуамал ил сан тылсымын
Санга сукмас иде... Болай да
Элеп кенә ала, селкеп сала –
Җан котыла качып Ходайга...
Белми генә китте микән Пушкин
Газраилнең атта җиләсен –
Шагыйрьләрне дуэльләрсез генә
Аулар утыз җиде киләсен?
Юньле илдә юньле шагыйрьләрне
Көтәр иде җиде юл чаты...
Ил шагыйрьсез калмас... Әмма бу ил
Күпне алды... Азны югалтты –
Азны... тере язны югалтты!
Нәсел тамгасы
Ерак бабайлардан килгән тамга,
Безнең тамга – нәсел тамгабыз...
Әткәемә килеп ирешкән ул...
Нәсел тере! Исән калганбыз!
Ул тамганы әткәй,
өй салганда,
Балта белән чапты нигезгә. –
Хәтерләп кал, улым, бу тамганы
Һәм яман сүз аңа тигезмә!
Бу тамгада –
адәм, фикер, очыш...
Шулар һич тә туктап калмасын!
Тапшыра күр, берүк, оныкларга –
Бу тамганы сулар агызмасын,
Бу тамганы утлар алмасын!
Сукбай каны түгел –
тамырында
Борынгыдан килгән кан яна! –
Синең өчен нәсел кызармасын,
Син дан өстә шушы тамгага!
Ишетелми ләкин кайтаваз
Сеңелләрем Халисә һәм Әнисәгә, кияүләргә – Кәбир һәм Торсынтайга
//-- I --//
Казах күзе урманнарны сөймәс,
Дала кирәк казах күзенә –
Ат чаптырыр киңлек кирәк аңа,
Җилпесен җил казах йөзенә...
Торсынтай гел миңа әйтә иде:
«Авылыгыз матур, и Зөкә!» –
Ләкин урманда мин базда сыман,
Күз күнеккән минем киңлеккә!
...Җиз казыган Җизказганга төшәм,
Мин шахтага төшәм – тирәнгә.
Катламнарда ургый иблис уты,
Җәһәннәмгә иңдем мин – бәндә.
Җизказганның ачык шахтасы бу,
Җир урталай гүя ярылган,
Җәһәннәмнең уты, билләһидер,
Нәкъ шушыннан гына кабынган.
Сөрелгәннәрне син исеңдә тот,
Тоташ бәйле килеш чакларны...
Сөргәннәр дә богау кидергәннәр,
Утыртканнар безнең татарны!
Күпмеләрне тукмап интектергән
Җизказган бу... Алар ут йоткан...
Шуларны гел уйлап, чал башымны
Иеп тынып калган минутлар...
Кыз туганнар гомер иткән ил бу!
Чәчәк ата җилдә сарана;
Кайнар дала җиле искән чакта,
Сараналар җилгә карана...
Упкын сыман шахтага мин төшәм,
Урап төшәм
Җирнең җанына.
Туктыйк, Кәбир кияү!
...Минем куллар
Җирнең йөрәгенә кагыла.
Белмәгәнмен яшәү кадерен мин,
Аңламаган икән мин аны –
Җирнең йөрәгенә кул тидергәч,
Аңладым мин бераз дөньяны.
Далаларың чиксез, казах җире,
Абайлы җил уйлар уйлатты –
Йөрәгемә тулды иркен уйлар,
Йөрәгемә чиксез моң ятты...
//-- II --//
Җизказганның
Ачык шахтасына
Төшү генә түгел бу миңа –
Җир йөрәге сулык-сулык килеп
Торды сыман минем алдымда.
...Катламнардан,
җәһәннәмдәгедәй,
Сәер томан тоташ бөркелә,
Әйткән сыман:
– И бер көнлек бәндә,
Ниләр генә кылдың бу көндә?
Кратерларга төшкән кешеме мин?
Менә бүген ишетәм йөрәген!
Иң гаҗәбе – гел беленә икән
Өстә кемнең нишләп йөргәне!
...Җан җылысы
Шахта төбендәге
Җылыдан да юкса җылырак...
Җирнең йөрәгенә юл – афәтле,
Кеше йөрәгенә юл –
Ерак!..
//-- III --//
Җизказганның җәйге җилләр искән
Даласының күге чалт аяз.
Офык арты офык бу тарафта –
Ишетелми ләкин кайтаваз...
Хәтерлиме минем якташларны
Кайнар җилле, мәкле бу дала?
Җил чуалткан үләннәрдә уйлар
Дуамал җил сыман бутала...
Вулкан кратерын хәтерләткән
Ачык шахтаның иң төбеннән
Көндез йолдыз күргән кебек булдым
Казахның киң, төпсез күгендә!..
Катлам асты катлам... Җәһәннәмгә
Якын гына кала түгелме?
Җир өстендә нинди батыр идем!
Монда исә... Беттем... Җиңелдем...
Данте тәмугына төштем гүя,
Тик Вергилий гына җитмәде.
...Бөтерелә өстә ал агымсу,
Назлы агым – дала мәкләре...
Алды гүзәл дала куенына,
Мәкләр дулкынына күмелдем...
Ләкин талгын гына хәл алырдай
Берәр төше бармы бу җирнең?
Җизказганның җәйге күкләреннән
Бәхет ява гүя... Чалт аяз!
Офык арты офык бу тарафта,
Ишетелми ләкин кайтаваз...
//-- IV --//
Бөек итеп яратырга, ахры,
Соңардым мин, артык кичектем!..
...Кузы Көрпеш белән Баян Сылу
Каберенә бүген тез чүктем.
Эссе капкан мазар ташларына.
Кайнар дала чатнап җил йота.
Борынгы бер хикмәт язуы күк
Кәлтә эзе – утлы комлыкта.
Һәм Торсынтай әйтте:
«Дөньяда бу
Мәхәббәткә һәйкәл – бердәнбер!»
...Һәр таш монда миңа таныш сыман –
Төшләремә, бәлкем, кергәндер.
Ташны ташка куеп өйгән мазар,
Ике гашыйк җанны ышыклап,
Җирнең күккә омтылышы булып
Күтәрелгән чиксез бушлыкка.
«Мәхәббәткә урын – күктә бары!»
Дигән сүзе мәллә ташларның? –
Яндың, йөрәк, гашыйк булдың дөрләп,
Тик нигәдер күккә ашмадың!..
Булды ла бит юкса тик бер генә
Тибрәп алган керфек хакына
Әзер чаклар – ике уйламастан
Ташланырга төпсез упкынга!
Булды ла бит «Юк, син түгел...» дигән
Котылгысыз җавап соңында
Җан-атымны куып яндырганым
Һәлакәткә илткән юлымда...
Без кичергән сөю газапларын
Тәңре үзе генә күргәндер!
Бөек түгелмени һәрбер сөю? –
Һәркемдә бит йөрәк бердәнбер!
Яратырга кирәктер шул җирдә,
Җаның чүлдәй кибеп корганчы –
Һәлакәтсез булмыйдыр шул сөю,
Булмыйдыр шул Бөек Корбансыз...
...Кузы Көрпеш белән Баян Сылу
Бөек мәхәббәткә кичекмәс, –
Ләкин алар
Беркайчан да,
килеп,
Безнең мәхәббәткә тез чүкмәс.
– Сөеп була һәлакәтсез дә! – дип
Бәхәсләштем шушы минутта.
...Хәтерләтте дастан хәрефләрен
Дала кәлтәләре комлыкта.
Мин түзмәдем – дала авылына
Мотоцикл безнең кузгалды –
Бу авылда гомер иткән, диләр,
Баян Сылуның кыз туганы.
Шәрә комлык. Кайнар кәлтә эзе.
Әйтерсең лә миңа ук тиде.
Яралылар
Су сораган сыман,
Су сорадым – эчем ут иде...
Бәхет кошы өркеп очмасын
Төнге ак каеным, и җаным!
Күз яшьләрең тама тын гына...
Чык төшсә дә, гөлләр егыла,
Авырлыгын тоеп дөньяның,
Төнге ак каеным, и җаным!
Күз яшьләрең тама тын гына...
Чишәм, диеп, Галәм серен мин,
Йолдыз нурларына керендем!
Керфек ачкан Галәм алдында
Күз яшьләрең тама тын гына...
Чык төшсә дә, гөлләр егыла.
Иртәгесен уяныр ла ул,
Тибрәп-тибрәп уйланыр ла ул!
Уйлы таңнар аткан чагында
Чык төшсә дә, гөлләр егыла.
Авырлыгын тоеп дөньяның,
Иңнәремә башың куй әле.
Бергә кичәр ерак көннәрнең
Ерыйк әле куе томанын,
Авырлыгын тоеп дөньяның!
Төнге ак каеным, и җаным!
Серең сөйлә... Сөйлә чистасын!
Бәхет кошы өркеп очмасын,
Котсызлыгын күреп дөньяның.
Төнге ак каеным, и җаным...
Шомырткай
Гел шаяртып әйтә иде әткәй:
– Минем өчен СССР –
Чыжылдатып безгә сөтен биргән
Шушы юмарт Шомырткай – сыер!
...Сыерлы йорт! Бу йорт – өметле
йорт.
Чиләк аумас, казык черемәс.
Ышык күләгәдә каз какланыр,
Бәрәңгеләр базда үремәс.
Табыннары булыр сөтле чәйле,
Каймаклы һәм куе катыклы:
Бу йорт белер бөек хезмәт серен,
Монда тормыш күркәм һәм ныклы.
Сыерлы йорт... Көтү чыккан чакта
Киерепләр ачкач капканы,
Күрсәгез лә икән
Горурлыгын
Сыер чыгаручы апаның!
Сыерлы йорт булса, ил дә булыр,
Сыер тоткан йортка кот иңәр –
Җылы куллап сыер сауса кичен
Ак яулыклы килен-җиңгиләр...
И сыеркай, Шомырт! Синең белән
Булды безнең бәхет янәшә.
Юк,
Хатын-кыз
Чын хатын-кыз булмас,
Назлап сыер сава белмәсә!
Чиста намазлыкка утыргандай,
Сыерга ул ипләп кагыла
Һәм чиләккә,
Юк, шаулы сөт түгел –
Татлы бер җыр гүя агыла!
Ә кырыйда бозау әрсезләнә:
– Калдырыгыз, – дип, –
сөт миңа да!
Сыер күши... Тигезләргә тели
Һәммәбезне...
Сыер уйлана.
И Шомырткай! Тәмле сөтең һаман
Телләремдә эри шикелле...
Син бит әнкәемә сөттәш әнкәм,
Сөтле әнкәм булдың бит инде!
Без сыерлы йортта туып үстек,
Ул бит безне исән саклады.
Сыер эзләренә баса-баса,
Безнең тыйнак бәхет атлады.
Балачакның шушы шәфкатьлесе
Тиң булмаса әгәр бер җырга –
Мин багышлап шигырь язмас идем
Шомырткайга – безнең сыерга...
...Юкка әйтмәгәндер зирәк әткәм:
– Минем өчен СССР –
Чыжылдатып безгә сөтен биргән
Шушы юмарт Шомырткай-сыер...
Сынавы микән?
Хак Тәгаләнең бер сынарга
Теләве микән –
Томана һәм ертлач илне
Пушкинлы иткән?
Иблис корган бу илнең
Яшәве – хата!
Фәрештә төшеп кунардай
Урын юк чакта,
Кешелекнең ак намустай
Пакь көннәреннән
Мәңге кот кунмас бу илгә
Пәйгамбәр иңгән...
Пушкиндыр, бәлки, Рәсүлнең,
Тукайдыр намы, –
Даһилар, якты сүз әйтеп,
Хәсис дөньяны
Уятмак булып килгәннәр,
Ышанып, Хактан,
Бу халык иле белән үк
Хәрәмгә баткан!
Пушкин кирәкмени аңа? –
Пугачёв кирәк!
Ургылсын кан бугазлардан,
Җир торсын тетрәп!
Угрылык ургый канында! –
Юлбасар токым
Ничек аңласын шагыйрьнең
Илаһи утын?!
Каһкаһә белән шаркылдап,
Иблисләр көләр,
Иделдәге ушкуйниклар
Тыңласа шигырь!
Ул җәлладның Мартыновмы,
Дантесмы намы –
Шагыйрьсез итәргә әзер
Алар дөньяны...
Табылачак көч
Шагыйрьдән
Йолырга җирне –
Чахотка булып
Казанда
Буар шагыйрьне...
...Тәгаләнең ил-халыкны
Сынавы микән?
Үзенә тиң зат иңдергән –
Шагыйрьле иткән!
Фәрештә хәтта җәяүләп
Качкан бу илгә –
Йа Ходам, аңлат гамәлең! –
Шагыйрьләр нигә?
Ак акчарлак хәле
Җем-җем генә килә елгыр балык –
Тәңкә-тәңкә тере яктылык!
Канат очы кара акчарлаклар
Ак яшендәй төшә атылып.
Тырнакларда тыпырчына балык...
Балык оча!
Гаҗәп хәл күктә!
Җилпенми ул... һава – кошны гына,
Су балыкны гына җилкетә.
Ау уены –
гадел!
Күктән аска
Томырылып төшкән аучыга
Койрык күрсәтә дә
чума балык!..
Аучының җен куба ачудан!
Ау һөнәре – иң борынгы һөнәр,
Шәфкатьле дә һөнәр,
Гадел дә!
Ау икән ау! Куып сук корбанны!
Котыл аудан –
килсә хәлеңнән!
Һәр тере җан, хәрәм кылмый гына
Тапса икән хәләл тәгамне,
Иң беренче һөнәр – ау һөнәре
Адәм иткән безне – адәмне.
Ләкин...
Өнсез итә бер тамаша:
Гигант чүплекләрнең өстендә,
Юк, үләксә козгыннары түгел –
Горур акчарлаклар чемченә...
...Актарына ап-ак акчарлаклар,
Юаш тавык гүя тибенә...
Иблис җиңгән фәрештәме алар,
Демон мәллә Ходай күгендә?
Хәлләр болай барса, Иблис җиңсә,
Ак хыяллар тәмам җиңелсә,
Сандугачлар хәер теләнсәләр,
Тиреслектә Пегас тибенсә,
Яшәү булырмы бу? Шул акчарлак
Хәле килде безгә, иптәшләр!
Кая менеп, ни дип оран салыйк?
Сәнгатьтәшләр,
хәл бит бик хәтәр...
Бөек Табигать бит үзе иде
Иҗатчының иң зур остазы!
...Чүплек башы... Ап-ак акчарлаклар
Юаш тавык сыман җим казый...
Онытма, ди миңа сыкы җиле…
– Туган көнең кайчан? – дип сорасаң,
Карт-корылар көлеп куя да:
– Көнен белү нигә кирәк? – диләр, –
Килгәнгә мең шөкер дөньяга!
...Олы, сәер йола керде безгә,
Ул – туган көн дигән зур бәйрәм!
Көне түгел, еллары да хәзер
Тәшкил бары туган көннәрдән...
Гүя җиргә зур миссия иңгән,
Төшкән гүя яңа пәйгамбәр!
– Бүген – минем көн! – дип хөрмәт
даулый
Дөньялыкка бүген килгәннәр.
Безнең өчен бөтенләй чит йола,
Көлә генә картлар бу хәлгә.
– Туган көнең, бабай, кайсы көн соң?
– Мин туганмын кырпак төшкәндә...
Әйтеп бирә алар туган көнне
Гүя бәет әйткән шикелле:
– Яман суык булган... һәм кояшка
Ике колак үскән ул көнне;
Туңып хәтта карга егылган, ди,
Мәчет манарасы очыннан...
– Мин туганда тупыл мамыклары
Буран сыман тузгып очынган...
Сөйли алар:
– Әйтә иде әнкәй:
«Син туганда ярлар ишелде,
Ташу кубып,
текә ярда үскән
Куш имәнне убып төшерде!»
Сөйли алар:
– Мин туганмын икән
Нәкъ арышлар башак кысканда...
– Ә мин исә – көзге тымызыкта,
Ефәк пәрәвезләр очканда...
...Әнә шулай тәгаенли картлар
Туган көнне... Уйлап карасаң,
Безнең белән чагыштырсаң,
Алар
Мең кат бәйрәмлерәк ләбаса!
Яд итәбез хәзер
бүгенгеләр
Туган көнне ниләр белән без? –
Ничә әрҗә хәмер түнтәргәнбез
Һәм ничек баш белән йөргәнбез?
Безнең туган көннәр хатирәсе
Шул тирәдә... Һич юк бүтәне.
Шуңа күрә сизми яшибез шул
Көннәр, еллар... гомер үткәнне.
...Туган көнем сорасалар миннән,
Нәкъ картларча телим әйтергә:
– Әнкәй мәрхүмәнең искәрткәне
Гомерлеккә калган хәтердә:
«Гыйнварда син, өчесенә чыккан
Таңда тудың... Бөтен дөньясын
Сыкы сарган салкын таң иде...
Шуңа күрә, суыкка үч итеп,
Артык кайнар булмасаң иде!»
Әйткәннәре дөрес булып чыкты...
Ләкин кайнарлыкның артыгы,
Явыз көчкә куәт өстәмичә,
Керсез шигырь булып саркыды.
«Онытма, – ди миңа
таң җиленең
Сыкылары сирпеп үткәнне, –
Ак сыкылы таңны һәм пакь җанлы,
Кабатланмас, кайтмас әнкәңне!»
...«Прогресс» диеп лаф орсалар,
Мин тын уйга калам, эндәшмим...
Чын гомерле булган элеккеләр,
Чын шигырьле булган, билләһи!
Борынгы шул учак янында…
Борынгы шул учак янында...
Борынгыдан җырлар, һай, агыла,
Җырны чыгаручы ничек түзгән? –
Тыңлаганда йөрәк ярыла!..
Кайсы җаннан саркып чыккан бу җыр,
Кайсы чордан, нинди илләрдән?
Җыр иясен барып табар идем –
Тылсымын шул Ходай бирмәгән!
Чыксаң икән типкән чишмәсенә
Җыр дигән бу үлмәс агымның!
Ниләр булды сиңа, и моңлы зат?
Дөньясына сыймас чагыңмы?
Чыдый алмас чиккә җиткәнсеңдер,
Күрәчәгең күреп, чынлап та...
Бик борынгы дәһшәт
Бүрене дә
Тулган Айга әнә улата!
Мәхәббәттән шашар чиккә җитеп,
Җыр суздыңмы әллә бәхеттән?
Бер үрелеп кенә
җаныеңа
Тотып бирдең мәллә кош күктән?
Йә хыянәт кылдылармы сиңа, –
Куендагы елан чактымы?
Ташкын булып ургылдымы әллә
Күкрәгеңнән җиңү шатлыгы? –
Ниләр булды сиңа, и моңлы зат,
Ник җыр иттең аһлы сүзеңне? –
Даладагы учак яннарында
Тыңлыйсылар килә үзеңне!
Кем син? Өзелепләр сөйгән яры
Еракларда илләр гизгәндә
Таң талына башкынаен салып,
Ялгызы яшь түккән кыз мәллә?
Тик бер генә тыңлап җыр иясен,
Җыр яралган серле илләрдән
Тик бер генә урап кайтыр идем!
Ходай андый тылсым бирмәгән...
Мең-мең еллар элек, күңле тулып,
Кем ул җырга салган йөрәген...
Сизмәгән ул шушы җыр утының
Артык ерак... ерак дөрләвен!
Куанычын җыры иткән кеше
Әрнүен җыр итеп җырлаган...
Тыңлаганда йөрәк ярылыр күк! –
Җыр чыгарган –
Ничек чыдаган?!
...Ә шулай да бер утырсаң иде
Борынгы шул учак янында!
Борма-борма җырлар, һай, агыла –
Җырга лаек язмыш табыла...
Дәгъва
Китә бөек затлар... Кайчак даһи,
Бөек китә дәгъва калдырып:
– Ул кемнеке? –
Җавапсыз бу сорау
Чордан чорга бара каңгырып.
Бүлешәләр чәчән-дастанчыны,
Фәлсәфләрне, данлы яугирне:
– Ул – безнеке!
Кешелеккә бирде
Безнең кавем иң зур шагыйрьне!
– Ул – безнеке! – Кырыс һәм тәгаен
Күпме ил-халыкның дәгъвасы.
Тарихларның төпсез чоңгылыннан
Мең-мең дәлил таба һәммәсе
Һәм аңлатып бирә
Үз ягына
Һәр дәлилнең мең-мең мәгънәсен!
Нинди мәгърур илләр һәм халыклар!
Дәһшәт ияләре югыйсә!
Әнә шулар
Җирдә яшәп киткән
Даһи затны һаман бүлешә...
Әйтерсең лә бергә уйнап йөргән
Ике садә сабый талаша:
– Бир! Минеке!
– Юк! Минеке! – диеп,
Бер уенчык өчен даулаша!
...Кайсы туфрак биргән ул даһига
«Эврика!»лы сирәк акылны? –
Күпме тереклекләр алмашынды,
Күктән күпме йолдыз атылды!
Тик чишелми шул чияли төне...
Дәгъва кала...
Калсын! –
Ул даһи
Бик ерактан карап елмаядыр,
Моңаядыр тыңлап, билләһи!
Нишләр иде
биргән булса Ходай
Даһилыкның аңа явызын?
Нишләр иде
китеп барган булса
Җирдә каннар, күз-яшь агызып?
Нишләр иде
исме халыкларда
Каргыш сүзе булып гел йөрсә?
«Юк! Безнеке түгел!» дип, халыклар
Аннан тәмам йөзен чөерсә?
Нишләр иде,
эзен эзләп табып,
Калкынмаслык итеп күмсәләр.
«Юк! Безнеке түгел мондый даһи!
Нигә мондый даһи!» дисәләр?
...Явыз даһи даны язган икән,
Диваналык килсен бәндәгә, –
Диваналар изге санала бит
Һәр кавемдә, барлык илләрдә.
«Афәт читләп узды... Нишләр идек,
Диванабыз әгәр булмаса?
Коткарды шул Ходай бәндәсе!» дип
Яд итәрләр аны, ичмасам...
...Кеше гомере булып
Вакыт үзе
Терелеп бер балкып китә бит...
Эврикасыз булса булсын гомер –
Булсын
Сагынып яд итәрлек!..
Бер мин генә түгел…
Шаулап-гөрләп яши-яши
Төшендем мин шуңа –
Ялгыз уйланырдай куыш
Кирәк икән миңа.
Нинди давыллар кубарып
Яшәсә дә бәндә, –
Килгән мәлендә ул ялгыз,
Ялгыз –
киткән мәлдә.
Шуңа, ахры, ялгыз куыш
Эзли башлый күңел...
Табигать моңа буйсына –
Бер мин генә түгел!
Сәерсенмә –
калын пәрдә
Тойсаң карашымда,
Тынлык дәшә күңелемне –
Сәбәп бары шунда...
Рәхәт үлем
Тукаебыз җанын авыр борчу
Һаман парә-парә телгәндер:
«Безнең милләт әллә йоклаганмы?
Безнең милләт әллә үлгәнме?»
Кем бу милләт – тәмуг учагына
Ыргытасы коры утынмы?
Инде өмет йолдызлары сүнгән,
Инкыйразга мәхкүм токыммы?
«Халкың хәлен татып яшә!» – дипме,
Бугазымнан буа бу ютәл?
...Хәтта Тукай белгән хәлләрдән дә
Хәвефлерәк хәзер безнең хәл...
Кайчагында хәтта «көфер» фикер
Сискәндереп куя күңелне:
Терелеккә милләт тере сыман...
Ләкин...
тере мәет түгелме?
Ышанасы килә буш хыялга,
Ымсындыргыч ялган өметкә.
Ә дөреслек кырыс,
Һәм өметнең
Кысырларын тетә, юк итә!
Кысыр өмет кысыр килеш кала –
Мең килештә аны төрләндер!
Тукайның да күз алдына шушы
Төпсез, кара упкын килгәндер...
Керәле дә чыгалы бу, диләр,
Ни үле бу, диләр, ни тере...
Халык кадәр халыкны соң нинди
Язмыш соңгы чиккә җиткерде?
...Рәхәт үлем, диләр,
үлсә кеше
Тирән йокыдагы көенчә;
Үз-үзеңнең мескенлегең танып,
Курыксаң да уянсана, халык!
Рәхәт үлем көтә югыйсә.
Шундый рәхәт үлем көтә безне,
Рәхәт үлем... Ләкин чын үлем!
Нишләп инде шушы афәт хәтта
Парә-парә телми күңелең?!
Дала уртасында ак теплоход…
Юлы бетеп бара Иделкәйнең...
Зур Хәзәргә хәзер төшәсе...
Колач салып бер йөзәсе килә,
Каерылып ишкәк ишәсе!
...Идел читтә калды... Дала безне
Кунак итеп дәште түргәрәк.
Монда гына күреп була икән –
Чынлап, газиз Җиркәй түгәрәк!
Шулчак... Әллә инде акылыма
Дала сихерләре сирпелде? –
Ак теплоход бара дала буйлап,
Карап туймас мираж шикелле!
Катлы-катлы «Титаник»тай кораб
Алсу мәкле дала түрендә!
Иделкәйнең Хәзәр кочагында
Эреп юкка чыгар җирендә!
...Идел ярында мин аңлый алдым:
Булган икән минем алдымда
Дала рәшәсенең шук уены –
Серле мираж түгел, чын дөнья...
...Югарыдан – очкычтан – мин күрдем
Таралгандай булды томаннар:
Менә кайда икән Иделкәйне
Тотып алып, буып салганнар!
Килгән юлы инде диңгез аның,
Юл дәвамы мәгәр... күр әле! –
Шушы икән
Безнең буынга ят
Борынгы, чын Идел дигәне!
Казан янындагы шау дулкынлы
Сусаклагыч түгел икән лә! –
Бормаланып ага... Яры таллы...
Теплоходлар йөзеп үткәндә
Минем сыман,
Тын даладан, читтән
Кемдер кылса моны тамаша,
Әйтер:
«Титаник»тай олы кораб
Дала буйлап бара лабаса!»
...Суы да бит
Инде хәзер яман –
Су коену хәтта тыела...
Әмма ярлар монда – чып-чын ярлар,
Борынгылар булып тоела!
Казан-Болгар күреп белгән ярлар
Күптән аккан ләмгә уралып...
Очкыч тәрәзеннән карап уздым –
Өнсез калды йөрәк беравык...
Күз алдына гел килә дә баса
Без яшәгән сәер бу заман:
Дала уртасында – ак теплоход!
...«Титаник»ка никтер охшаган.
Кендегең каны
Әйләнде безнең яшәеш,
Тәмам тулганды...
Кайларга тамган иде соң
Кендегең каны?
Шул изге җирне, чордашым,
Табарсың микән?
Хәтерне изеп, гүяки
Чирүләр үткән...
Ни нәфес безне котыртты? –
Алга ташландык!
Кичәге гаҗәеп гамьнәр
Бүген – ташландык,
Һәм нәкъ шушы ташландыктан
Көнне башладык...
Безнең хәтта иртәгәсе
Көн дә ташландык...
Шундый ташландык дөньяда
Кем белсен аны –
Кайларга тамган икәнен
Кендегең каны?!
Догалар кылып салынган
Нигезләр купкан, –
Нигезләр эзен кабатлап
Шыта кычыткан.
Авыллар купкан җирләрдә
Көтүлек кала,
Буразна сыза төрәннәр,
Иген чайкала.
Сөрәләр дә, таптыйлар да
Инде югыйсә –
Үҗәт нигез кычытканы
Кабаттан үсә!
Оныттың кая тамганын
Кендегең каны.
Шул төшнең бетмәс тамгасы –
Җир кычытканы!
Ни үсемлек биек, бөек
Кычыткан чаклы?
Шундый уй килде...
Әйтерсең
Кычыткан чакты!
...Уйлар да ташлар бу уен
Ташландык балаң,
Ташландык ил, ташландык җир,
Ташландык заман!
Күз алдына килә шомлык,
Куркынып куям:
Салкын бушлыкта оча
Җир –
ташландык оя...
Ипи көрәге
– Миңа «Инәкәй!» дип эндәшегез! –
Диде безгә әнкәй нигәдер...
Әйтә алмыйм – бу сүз кайсы яктан,
Кайсы тарафлардан киләдер?
...Бар иде бит шундый рәхәт чаклар!
Караулы һәр казык, һәр такта...
Мич алдында чуен... бәрәңгеле...
Чыжлый чәйнек кече учакта...
Барыбыз да бергә – мич алдында...
Һәркем исән... Бергә бергәсен,
Ләкин беребез дә белми әле
Кемнең кая барып керәсен!
Ипи көтәбез лә:
– И инәкәй,
Ач инде шул мичнең капкачын!
– Ачар идем мичнең капкачын да...
Ярар микән аны ачкачтын?
Уртасы чи калып, асты көеп,
Нишләрмен соң өсте килмәсә?
...Абау бу инәкәй! Үз сүзе сүз!
Бирми икән Ходай бирмәсә!
Мич капкачын ачмый... Үзе исә
Шул капкачны ачып карый да
Әйтеп куя:
– Инде, Ходай кушып,
Йөзе генә килсә ярый ла!..
Мич көймәсе таман таманын да...
Ипекәйнең өсте купмасын!
Чү, атасы! Суык кертәсең бит!
Яп ишекне! Шуның тупсасын
Киезлә, дип, ничә әйттем сиңа!
...Без – сәкедә... Ипи көтәбез...
Шул ипине кабып карар өчен,
Мичкә керер хәлгә җиткәнбез...
Чү, агайне! Берүк шауламагыз! –
Мичтән ипи ала инәкәй!
Сындыра ул кайнар ипекәйне,
Чыжлатып май яга инәкәй!
Сап-сары май сеңгән ипекәйнең
Кайнарлыгы – авыз пешәрлек,
Тик бер генә кабып карау өчен,
Сират күперләрен кичәрлек,
Яланаяк кузга төшәрлек!
...Бар иде бит шундый нурлы еллар –
Барыбыз да бергә, исәннәр!
Мич астында чикерткәләр сайрый...
Җылы идән, якты түшәмнәр...
Ниләр генә кичермәде кеше,
Күпме илдә, юлда йөрмәде!
Ләкин аның күз алдында торды
Җиңел саплы ипи көрәге...
Эзләп тапкач,
юкәлекнең иң тын,
Баллы чәчәк аткан җирләрен,
Саф юкәдән иҗат итте оста
Изге корал –
ипи көрәген!..
...Иң түрдәге ипи булар бөрки...
Ала шуны ипи көрәге...
Кайнар көрәктәге кайнар ипи –
Шул,
инәкәй,
синең йөрәгең!
Татлы бал
Олы мәгънә
тел очында гына,
Тел очында... бик тә еракта! –
Мин сорауга гына ышанамын,
Гел ышанмас булдым җавапка.
Ачылырмы соңгы мәгънә сере?
Борчымасмы сорау күңелне?
Сер ачылып беткән андый заман
Ахырзаман үзе түгелме?
Җавап бит ул
дөреслеккә түгел,
Бер шаукымга гына охшаган.
Соңгы мәгънә дә
сорау булып калыр...
Чынга гына бары ышанам.
...Кеше гүзәл
мәгънә якынлыктан
Тәмам үзәкләре өзелсә:
– Әйтә генә алмыйм, тел очымда,
Тел очымда гына югыйсә!..
Ходай Үзе белсен... Безгә нигә
Аңлатулар газиз гомерне? –
Минем өчен кеше менә шулай
Аптыраган килеш кадерле!..
Аңлашылмас килеш кадерле...
Тел очында кала бөек очыш,
Бөек шигырь –
бөек чишелеш...
Җавап һаман тел очында килеш
Соңгы йортка – гүргә төш, имеш!
...Хәер, гыйлем кирәк микән моңа?
Бераз гашыйк булып алсана!
Гашыйкларның тел очыннан –
Нәрсә? –
Әлбәттә ки, татлы бал тама!
Чылтыр-чылтыр күңелем…
Сеңлем Нәзиләгә
Җаным арганда, талганда күңел,
«Абыкай!» диеп эндәште сеңел,
Куе болытлар китте таралып...
Дөньядагы бу шомлы каралык
Гомерлек түгел, мәңгелек түгел,
Җаным арса да, талса да күңел,
«Абыкай!» диеп эндәште сеңел...
Ыкның агымы – җиңелдән җиңел!
Әйтә сыман Ык: «Агам да агам
Гомернең теге ягына табан...»
Күңел Ыгымда ташы син, күңел,
«Абыкай!» диеп эндәште сеңел.
Куе болытлар китте таралып,
Килә иде бит җанда яралып,
Ярмакчы булып минем йөрәкне...
Атка тагыпмы язмыш сөйрәтте? –
Сөйрәлдем кара комга уралып...
Якты болытлар китте каралып.
Гомерлек түгел, мәңгелек түгел,
Замана, синең шыр шәрә күгең!
Йолдызга күңел һаман ашкынган –
Саф чишмә чыга ташлар астыннан...
Чылтыра, күңел! Ташып,
бер түгел!
Каралык җирдә мәңгелек түгел.
Җаным арганда, талганда күңел,
Ярсулы Ыкта дулкыннар җиңел...
Сәлам әйт, дулкын, мәңгелек юлга!
Тезләник әле
Галәм алдында,
Дөньяда яшәп туярлык түгел, –
«Абыкай!» дип эндәште сеңел...
Кызлар көлә
Илләр искә төшкән чагында,
Күз алдыма килә гел генә –
Сулар тибә чишмә төбендә,
Кызлар көлә чишмә янында,
Илләр искә төшкән чагында.
Күз алдыма килә гел генә
Шул чишмәнең яшел сукмагы;
Каршыма ук килеп туктадың,
Чулпы чыңлый иде билеңдә –
Күз алдыма килә гел генә...
Сулар тибә чишмә төбендә –
Исеңдәме синең ул көннәр?
Ул көннәрдән калды төтеннәр...
Ләкин һаман әле күңелдә
Сулар тибә чишмә төбендә.
Кызлар көлә чишмә янында.
...Ул чишмәләр кипте ләбаса –
Яңа заман – яңа тамаша!
Хыялымда бары, җанымда
Кызлар көлә чишмә янында.
Илләр искә төшкән чагында,
Утлы уйлар айкый күңелне:
Кемнәр җырсыз итте бу илне?
...Гүяки мин хөкем алдында –
Илләр искә төшкән чагында...
Каргыш
Коткы дигән нәрсә бу татарга
Нишләп икән шулай тиз керә? –
Хәер, тилегә «син – тиле» дисәң,
Ул тигәнәк буе сикерә!
Җир тырмашып гомер иткән чакта
Гел иманнан җанга кот кунып,
Денсез чирү килгән ил өстенә –
Осталары кызыл коткының!
И мәчетле татар авыллары!
Җир белән күк гүя тоташкан...
Манараның айга орынуы –
Ашкынуы җанның Илаһка.
Денсез чирү белгән җиңеләсен,
Җан һәм Илаһ һаман бер булса,
Чирү җиңәр –
күккә төбәлгән шул
Манаралар җиргә егылса.
Мөселманның бары үзеннән гел
Аллаһ йортын чирү иштергән.
Табылган бит шундый мөртәт затлар –
Кара төндә иблис өшкергән!
Риваять бар: илдә иң беренче
Манараны кискән бер бәндә,
Бар халыкның тәкбир әйтә-әйтә
Үксеп елаганын күргән дә
Шаркылдап бер көлгән:
– Һай, ахмаклар!
Күрдегез – зур гөнаһ эшләдем!
Ә ник Аллаһ миңа җәза бирми?!
Ник башыма яшен төшмәде?!
Ак чалмалы мулла шунда аңа
Кырыс хөкем булып калкынган:
– Үз җәзасын Ходай биргән инде –
Мәхрүм иткән сине акылдан!
...Мәчет манарасы кисүчеләр...
Илемдә күп юллар кичеп, мин
Шулар хакында
гел шомландыргыч,
Яман хикәятләр ишеттем.
Кот кунмаган алар нәселенә,
Һәммәсенең яман язмышы.
Уйлап-уйлап әйтеп куярлар гел:
– Җибәрми шул мәчет каргышы!
Каян тапкан теге денсез затлар
Җанын сатар шундый имгәкне? –
Мәчете бар һәрбер авылның үз
Геростраты булган, димәк ки!
...Мәчетле чор кайтты...
Ә кем әйтер,
Агым, диеп, кире агылмас,
Кабат күккә ашкан манарага
Яңа Герострат, дип, табылмас?!
Йә, кем әйтә ала?!
Качты иман җәяүләп
Күзгә генә күрендеме әллә,
Саташканда төштә күрдемме, –
Өнсез итте, сүзсез итте мине
Кара көне мескен бер җирнең!
«Бер җир» дигән җирдә,
Киртә корып,
Ясаганнар чучка җәйләве...
Ниндидер көч:
«Күрәсен күр!» – диеп,
Шул җәйләүгә мине әйдәде.
Рәхәт чигә монда мырыйк заты –
Танау белән кәзне ерт, актар! –
Дуңгыз нәҗесенә чумган инде
Чәчәк өчен үскән куаклар...
Чирәмлекне аунар саз иткәннәр,
Ышкынырга җайлы ташлары...
...Шул ташларны күргәч,
Күк ишелеп,
Әйләнде дә китте башларым.
Нәҗесләнгән шул ташларның берсен
Чирәм белән сөртеп карасам...
Җаны тере һәр мөэмингә газиз
Коръән хәрефләре ләбаса!
Бу... борынгы кабер ташлары ла! –
Кайсы ауган, кайсы янтайган...
Сиңа иман китергәннәр рухын
Нигә якламыйсың, и Аллам!
Догалы таш
мәсхәрәгә төшкән,
Дуңгыз ышкынырга таш калган...
Яки кавем юкка чыккан монда,
Яки кавем... иман ташлаган! –
Дияр идең...
Юлыктым мин моңа
Үзебездә,
читтә түгел лә! –
Елгалары бөтерелеп аккан
Исән, тере татар илендә...
Ә бер күмәк хуҗалыкның әнә
«Хуҗа»сына шайтан көч биргән, –
Зиратны ул кат-кат сөрдергән дә
Шунда... карабодай чәчтергән!..
Юкса җан бит һәркемдә дә бары
Тик бер генә көнлек күбәләк...
Кем өчендер ул – мәңгелек сыман! –
Иман, ахры, качты җәяүләп.
Үз гөнаһың өчен аһ орулар
Кайтмас булып качты хәтердән...
Сөенәләр шуңа – әйтерсең лә
Явыз ристан качты кәтердән!
...Иман сатып, зина кылу бит бу
Ходайның нәкъ Үзе алдында
Асыл мөэминнәрнең оныклары
Бүген яшәп яткан авылда...
Сөйләшик, дисең…
Илдәшем минем, сөйләшик, дисең
Илдә гарасат уйнаган чакта...
Нинди көннәр бит кайтмаска китә!
Нинди төннәр бит китмәскә кайта!
Килгән бу төннәр китәр, дисеңме,
Көн кайтыр көннәр җитәр, дисеңме?
Үлмәс-терелмәс ил җәйрәп ята –
Калка да бата, бата да калка...
Ни дип сөйләшик, илдәш, бу хакта?!
Гомерлек ырымнарым
Ничекләр түзә комнары,
Ничекләр түзә яры? –
Вакыт адымнары сыман
Ыгымның агымнары...
Чиге бар микән дөньяда
Шулкадәр ыргылуның?
Туктата алмастыр сине
Кыямәт хәтта, Ыгым!
Табан астыннан комнарны
Умырып ала Ыгым...
Кинәнә Җир синең көчтән:
– Йә, тагын... тагын, ныгым!
...Күрсәт, Ык, тагынлыгың!
Талпынган тере суым син,
Алкынган тере суым,
Төн йокылары белмәгән
Гашыйклар сере –
Ыгым...
Гомернең адымнары бу
Ыгымның агымнары,
Ыгымның агымнары шул,
Агымның ырымнары –
Гомерлек ырымнарым!
Таңтирәк
Тыңлыймчы ак тынлыгыңны,
Ак бәсле тугай...
Сискәнеп куйды таңтирәк –
Төш күрә бугай...
Таңтирәккә язлы төшләр
Кергәнме әллә? –
Яздан адашып былбылы
Килгәнме әллә?
Кунгандыр былбыл нәкъ шушы
Тирәкне сайлап,
Үзе белгән сөю җырын
Туйганчы сайрап.
Йокыга чумган тирәкне
Сискәндергәндер –
Таңтирәкнең җаныдыр – җыр,
Ә җан – бердәнбер...
Шулайдыр... Ак бәсле тугай
Тынлыгын җуйды –
Сискәнде кинәт таңтирәк,
Ак бәсен койды.
...Гаҗәеп мәле җиһанның...
Актан ак йокы...
Хәтта йолдызлы күкне дә
Сарыган сыкы...
Җаннарга тия шул…
Татар җыры... Бер юлдашның
Әйткәне искә килә:
– Сезнең җырларны тыңлавы
Авыр бит... җанга тия!
Тугарылып алмыйсыз бер –
Санаулы бит һәр көне!
Сез, татарлар, җырлашмыйсыз –
Елашасыз шикелле...
...Хаклысың, юлдаш!
Күргән һәм
Көн иткән гомерендә
Уйлаган уйга иңә шул,
Җырлаган җырга иңә.
Бетмәс-төкәнмәс аһ-зарлар
Җырдан җырга күчкәннәр:
«Сөялеп ял итә торган
Талларымны кискәннәр...»
Ничек һаман исән татар?
Ничек калды? Бетмәде?
Атлаган саен бит аның
Киселгән өметләре!
Хәлләр бөтенләй башка шул:
Җиңелсә горур халык,
Җиңүче туйдан туктамас,
Гомерлек үчен алып
Изәр дә сытар горурны,
Гарьләнеп үзе өчен,
Моңарчы шушы горурга
Тезләнгән тезе өчен!
Үч алып туймас!
Китәр үч
Гасырлардан гасырга,
Җиңелгәннең сыкранулы
Өмете күчәр җырга.
Әйе, җанга тияр бу җыр,
Искәртеп торыр һаман:
«Түз! Хәлең җый! Көнең килер,
Синеке булыр заман!»
Һай бормалы, бормалы ла,
Бормалы җырларыбыз
Җанга тия:
– Көн киләчәк!
Күз ачып уйланыгыз!
Кайларга барып сөялеп,
Кайларда хәл алсын ул?
Ничек кенә аягүрә
Горур килеш калсын ул?
Атлаган саен, упкынга
Эткәннәр дә төрткәннәр –
Күз алдында намазлыгын
Ертып ыштыр иткәннәр!
Күпме балталар чабылып,
Туралган тамырлары,
Тамыр ярасыдай сызлап
Сыкраган моң-җырлары...
Шашар иде бүтән халык
Шулкадәр тилмерүгә,
Һәр җыры шаһит Милләтнең
Богаулы гомеренә!
Җиңүче безне алай да,
Болай да иткән була!
Җиңелгәнбез... Җиңелгәннең
Җырлары бүтән була...
Хәер, мескен дә җиңелә,
Һәм җиңелгән мескенгә
Һич тә каныкмый җиңүче
Һәм биеми өстендә!
Уйланыгыз!
Кара язмыш
Алып китмәсен кире!
...Менә шунда инде, юлдаш,
Сезгә бик авыр тоелган
Безнең җырларның сере...
Көнгә юл ярган чишмә күк,
Тирәннән килә алар...
Әйе,
Каннарга тия шул алар,
Җаннарны кыя алар...
Ат тугарасы болын
Булган, бар һәм булачак гел
Мәңгедәй бөек илләр...
Аларның баш очында да
Соңгы каен җилфердәр!
Үз иленең ни кылганын
Аңлый, күрә бу бәндә –
Кыямәтсез булмый хәтта
Дөнья яулаган ил дә!
Гомер арбасына артык
Төялмәсен, тулмасын,
Миннән кала дип үксерлек,
Кычкырырлык булмасын.
Әйтим тугаргач атымны,
Йөгән калгач кулымда:
– Килеп җиттем... Ат тугардым
Иң-иң соңгы болында...
Мәгърур илләр! Сезнең атлар
Күп илләрне таптады...
Тугарасы көннәр килә
Ил таптаган атларны!
Очкындай чагым
Күзләдем учак очкынын,
Күрдем учак утларын...
Очкыннар сыман, күңелем
Очардай минутларым...
Җемелдәп күкне теләгән
Очкындай чагым, җаным...
Кайчан күрербез
Күңелдә
Очкыннар уйнаганын?
Җир җаны төптән кузгала,
Йолдызлар төшә күктән...
«Яратам» дигән сүз
Шушы
Хәрәкәт түгел микән?
...Аһ, гөнаһлар бар икән шул,
Торсын алар өстәлеп...
Юкса каян килсен безгә
Мондый ак фәрештәлек?
...Ярый әле һич гөнаһсыз
Ап-ак бер күңел иде...
Саваплы еллар югыйсә
Киләсе түгел иде...
Ниләр дип хушлашыйм икән?
Инде мин китеп барам –
Ак гөнаһлы
Ак юлымны
Соңгача үтеп барам...
Шулай икән…
Узмас дип йөрмә гомерне...
Җил сыман уза икән!
Әнә бит –
Хәтта йолдызлар
Картая, туза икән...
Куәт бир
Саф мәхәббәтне
Ашкынып көткәннәргә –
Җилләр гел уңай булсыннар
Юл дәвам иткәннәргә!
Юкса бит
Якты йолдыз да
Сүрелә, туза икән...
Сөеп яшәгән гомерләр
Нишләп тиз уза икән?
...Әллә ни булмас...
Китәрмен
Галәмгә ялгыз гына,
Суыныр, сүнер, югалыр
Ялгыз бер йолдыз гына...
Иярде дә китте
Актарды җил каен ябалдашын!
Яшел шавы шушы каенның
Иярде дә китте таң җиленә –
Җил зәхмәте аңа кагылды.
Һәм туй итте дөнья киңлегендә
Каен шавы белән таң җиле –
Шул зәхмәтле туйның гайрәтеннән
Шау өермә купты, билгеле...
Бу өермә, Тәңре Үзе кушкач,
Әверелде кинәт адәмгә.
Ак кәгазьгә иелде ул адәм
Һәм үрелде кулы каләмгә...
Каләменнән төшкән хәрефләргә
Сыйды аһлы һәм шат гомерләр!..
...Әнә шулай пәйда була тора
Сәер затлар – әһле шагыйрьләр...
Шагыйрь дуска
Өметсезлек мәңге гамьсез
Бушлыкларга тиң икән, –
Син түгел гомер итүче,
Бүтән әллә кем икән!
Җан асрау сине уята...
Юк, бөек эшләр түгел!
Җан атып яшәү гайрәтен
Оныткан инде күңел...
Оныткан инде күңелең
Биеккә үрелгәнне,
Сөйгәнең керфек какканда,
Мең үлеп терелгәнне...
Оныткан инде
Хыяллар
Канатын каккан мәлне,
Яңа уй балкып киткәнне
Утыдай яшеннәрнең...
Төшләреңә, өннәреңә
Җанны бәйләр көч тула:
«...Ялгыз башка кайда да бер –
Таң ата да кич була...»
...Югыйсә уйлар уеңны
Шигъранә тыңла икән, –
Өметеңә җан өрердәй
Чын сихер шунда икән!
Уйларыңны сал шигырьгә!
Хәтерләп шәп чакларын,
Ашкынып күккә дөрләсен
Хыялның учаклары!
Үзгәртсен сүзләр асылын!
Сүзгә яңа көч тула:
– Шагыйрь җанга кайда да шәп! –
Таң ата бит! Кич була!
Уян, күңел! Шундый чак бит!
Һәр мәле бер шигырьлек –
Сылу бер керфек какканга
Мең үлеп терелерлек!
Шигърият иңгән минутлар
Мәңгелеккә иш була –
Билләһи, һәрбер хәрефтә
Таң ата да кич була!
Яратулы һәр сулышка
Җан атып тора күңел...
Уян бөек эшләр өчен –
Җан асрар өчен түгел!
Кайчан, кайда?
Елларның сер төеннәрен
Берәмләп сүтеп барам,
Сизми дә калдым шикелле –
Гомерне үтеп барам...
Сизми дә калдым бугай ла
Сөйгәнне, сөелгәнне –
Җилләрдә өшәнгәннәрне,
Гөлләргә күмелгәнне!
Хәер, язмышның җилләре
Миңа гел исте уңай, –
Бәхетнең килеп киткәнен
Сизми дә калдым бугай...
Елларым ел гына түгел –
Ташкынның үзе иде...
Булды – әйткәнем дәвернең
Бердәнбер сүзе иде!
«Әссәлам!» – дим
Яшәп узган,
Яшәләсе елларга –
Дөньяның иң гүзәл серен
Ачмыйча үтеп барам...
Нишләптер уза бу вакыт –
Рөхсәтләр тормый сорап...
Киләчәк әнә якында,
Яшәгән генә – ерак...
...Сизмәдем газиз гомернең
Җилдәй җилеп үткәнен –
Мин яшәмим – еллар серен
Сүтәмен дә сүтәмен...
Вакыт исә – сүтә-сүтә
Сүтелепләр бетмәс сер...
Кайчан килдең? Кай сәгатьтә
Тәмамланырсың, гомер?
Бердәнбер очыш
//-- I --//
//-- Хуш --//
Җил исте... Яфрак дертләде,
Сискәнгән сыман итте:
– Агачым, хуш... Инде безгә
Хушлашыр минут җитте.
Үткән дә киткән бер җәйлек
Бу гүзәл гомеркәйләр, –
Яңа җәйдә җилләр яңа
Яфракларны иркәләр...
Тормышның гаҗәп ямьлесен,
Шаулысын бирде Ходай,
Гел ямьле һәм тәмле булып
Җәй кабатлансын шулай!
Нәкъ Ходай теләгәнчә, без
Яшәдек, гомер иттек,
Минем бердәнбер очышка –
Көземә килеп җиттек.
Беренче һәм соңгы очыш!
Китүләр гүзәл икән –
Елап югалмыйм, агачым,
Мин бары... очып китәм!
Әйт миңа хәзер, агачым,
Әйт миңа үз «Хуш»ыңны
Һәм карап кал минем шушы
Бердәнбер очышымны!
...Өзелде яфрак тын гына...
Гүяки ул терелеп
Чыкты бердәнбер очышка
Һәм очты бөтерелеп!
...Соңгы очышларга чыксаң,
Ерак китешледер ул –
Җанның төсе булса әгәр,
Шул яфрак төследер ул...
Туфракка төшеп ятканчы
Безнең җанның да шулай
Бар микән соңгы очышы? –
Шулай булсачы, Ходай!..
//-- II --//
//-- Үзем кирәк --//
Ялгызлыкка вакыт булдымыни? –
Күрмәгәндәй кордык та боздык.
«Бер килермен әле сиңа!» диеп
Янап киткән иде
Ялгызлык.
Әйткән иде:
«Әйдә, кыланып кал,
Суына чум, ыргыл утына! –
Кемлегеңне бик тиз чамаларсың,
Кирәксезгә, бәндәм, чык кына!»
Янаулардан куркыр чак идеме?
Шулай да бер сәер шом калды –
Күз алдыма һич китерә алмыйм
Тәмам кирәксезгә чыкканны?
Хәер, нигә пошынырга әле, –
Ялгызлыкмы булды явызлык?
Тәмам ялгыз калсам,
Синең белән
Икәү булабыз ла, Ялгызлык!
Кирәклене кирәксездән
Җирдә
Бүлә икән нинди бусага?
Мин кирәк бит
Хәтта
Кирәксезгә
Чыгар өчен генә булса да!
Мин кирәкмен
Атлап бетерергә
Миңа тиеш соңгы адымны;
Үзем кирәк
Бәхилләшеп соң кат
Күрер өчен газиз күк-җирне,
Сезне – гүзәл туганнарымны!
...И Ялгызлык! Кил син,
Кил генә син!
Синең барлык күпне уйлата –
Дөньяда һич тиңе булмас шигырь
Языйк әле икәү...
Аулакта!
Нигә кирәк сезгә?
Нигә миннән тәртип сорыйсыз гел
Гүяки чын Тәңре шикелле? –
Корбан тәкәсенә атланып, дус,
Сиратны да әллә үттеңме?
Нигә генә кирәк икән сезгә
Сызган сызыклардан узмавым?
Сездән артык ярсып шашынмавым,
Сездән артык кызып азмавым?
Нигә кирәк сезгә?
...Азган-тузган бер комета булдым –
Җилгә очырдым мин язымны,
Мәхәббәтем хәтта ярсу күккә
Яшен белән генә язылды!
Тугарылып һаман яшәдем мин...
Миндәйләрне, хәер, күк сизә! –
Шигырьләрем,
ялтыр яшен булып,
Күкрәүләрен илтер тик сезгә!
...Һәм тыңларсыз аны
Минсез дә...
Аулак сукмак
Гомер буе кабалана торгач,
Гади бернәрсәгә төшенәм:
Олы юллар түгел, аулак сукмак
Кирәк икән уйлы кешегә.
Кошлар төшеп кунар өчен мәллә,
Әйтик, гаярь супер-автобан?
Ә тын сукмак исә
Аулактагы
Кошлы таңнар моңын ятлаган.
Туң тимердән салган күңелләрне
Узгынчылар бары таптады,
Ә хыялый гашыйкларны көтте
Айның
Тын судагы сукмагы.
Салмак карлар төшкән тын сукмакка
Яфрак очышлары түшәлгән;
Аста тирән сулар чылтыраган,
Өстә ялтыр яшен яшьнәгән.
...Биек яшен исе сеңгән килеш,
Сеңгән килеш чишмә тавышы,
Табигатьтән килеп Табигатькә
Тын сукмактан узып барышым...
Юрап булмас төш
Балачагым узган йорт төшемә керде...
Нинди генә моңлы истәлекләр сөйләр
Түбә саламнарын кыштырдаткан җилләр?
Шул саламда шыткан сарут хәтта тере, –
Балачагым узган йорт төшемә керде...
Һаман җылы килеш болдыр сайгаклары!
Кем мөлдерәп шулай карый икән дисәм,
«Ботак күзләре»нең карашлары исән...
Әнкәй кырып юган идәннәр сап-сары.
Һаман җылы килеш болдыр сайгаклары...
Тәңре Үзе шулай искәртәме әллә:
«Төп йортыңда, бәндәм, бер төш булып
керер,
Фани дөньядагы синең фани гомер,
Янган еллар синең калмас кара көлгә!» –
Тәңре Үзе шулай искәртәме әллә?
Юрап булмас төшне кемнән юратырга?
Кояш төшкелектән ашкан көннәремдә
Уйный сабый җаным болыт мендәрендә,
Йөгән тимерләрен чылтырата юрга...
Юрап булмас төшне кемгә юратырга?
Язган булса…
Без микәнни шушы якты җирнең
Шиңмәс таң кабызган гөлләре?
Шулай булгач, нигә куырды соң
Замананың усал җилләре?
...Серле йомгак минем кулларымда,
Мең таратып аны мең сүтәм:
Гомерлеккә дигән кавемме без,
Тимерлеккә дигәне микән?
Күпме зат-дәүләтләр югалттык без,
Таптаттырдык асыл ирләрне! –
Җылы җилләр кайтмас, ахры, безгә...
Яман җилләр бик нык җилгәрде!
...Инде: «Беттек! Безне бетерделәр!
Көйдерделәр!» – дигән чакта да,
Атасы таң әгәр атар булса,
Көйгән туфракка да
Чык тама...
Моның өчен күп тә кирәк түгел…
Ыгы-зыгы, шау-шу тулы дөнья!
Ник мин синдә?
Әллә ялгыштым?
Як икән бер учак! – Очкын белән
Саф йолдызлар төшеп кавышсын!
Югыйсә бит – үзем шаулы бәндә –
Мең дөньяны, имеш, яуладым!
Ә бүген сер итеп кенә язган
Шигырь укыр кешем калмады...
...Утырсаң ла икән әрәмәдә
Икәү генә
Учак тергезеп! –
Йолдызлардан түгел, шул учактан
Җем-җем итсә иде күк йөзе!
Моның өчен күп тә кирәк түгел...
Чытыр утын җый да
Сыз шырпы!
Һәм әйт:
– Күкләр безне түгел,
Әнә! –
Безнең учак күкне яктыртты!
Аулак учак очкын сирпегәнгә,
Йолдызлы күк шашты акылдан! –
Берүк, Ходай, мәхрүм итә күрмә
Учагымны тере яктыдан...
Югыйсә гел аждаһадай йота
Гомерләрне дөнья тамагы! –
Хәтта газиз серем итеп язган
Шигырь укыр кешем калмады...
Югыйсә лә
Мондый нурсызлыкка
Җаннарыбыз инде күнде бит –
Учак кына түгел, күкләр үлде,
Биниһая күкләр сүнде бит!
Мин үзем дә, чатыр уты сыман,
Әзер
Очкын чәчеп дөрләргә;
Кагыл гына кайнар очкын булып,
Янгын үрләр
Бу дөм төннәргә!
...Янмасын ла,
Бушка калмасын ла,
Дисәк әгәр безнең бу гомер –
Әрәмәгә чыгып,
Ялгыз калып,
Тын бер учак ягыйк әле бер...
Очкын белән йолдыз кавышырлык
Булсын безнең
Аулак шул учак! –
Төнге учаклардан очкын түгел,
Иксез-чиксез күккә җан оча!..
Галәмнең саф керфегеннән
Ходай безне шулай каргадымы?
Усал язмыш шулай көлдеме?
Башкаема коеп елыйммыни
Нигеземнән калган көлемне?
Мин ышанмас булдым хәтта чыкка, –
Ялган – таңгы урам, талгын җил...
Тууым да минем ялган икән,
Ялган икән минем туган ил!
Без лаектыр инде бу язмышка,
Ходай Үзе шулай кушкандыр...
Болай түгел, дисәң, язмыш кынам,
Киресенә мине ышандыр!
Бөҗәкләр дә үз дигәнчә яши...
Мин дә лә бит, язмыш, бер балаң! –
Киләчәгем минем ак томанда,
Үткәннәрем минем –
Югалган...
Кайсы тарафларга атласам да,
Юк, белмим бит, белмим юл җаен...
Өйрәт – кайда мин яшисе дөнья?
Сүзең кызганмачы, Ходаем!
Беләсең бит юкса барлык серне –
Мәңгелекнең, мәлнең серләрен?
Шуны белгән килеш, Хак Тәгаләм,
Нигә мине Җиргә җибәрдең?
Киңәшәсем килә – Син дәшмисең.
Шикләнәм мин... Таулар уела.
...Галәмнең саф керфегеннән һаман
Көмеш яшьләр өскә коела...
Хәерлегә булсын, хәерлегә!
Яртылаш төн, яртылаш көн әле...
Тәңре җиргә тылсым төшерә.
Сандугач та әле уянмаган...
Саф чык төшә... гөлләр төш күрә...
Алсу таңның җылы яктысына
Керфек ачып дөнья гөлләре,
Таң җиленнән юратмакчы булып,
Төнлә күргән төшен сөйләде.
Аңлыйсылар, беләселәр килә
Җирдә яшәп киткән көннәрдә:
Нинди төшләр күрә икән гөлләр,
Нинди төшләр керә гөлләргә?
Син атомны сүттең, бөек акыл,
Ачылмасны ачкан көнеңдә!
Таң калдырып бөтен дөньялыкны,
Гөлләргә төш юра син менә!
...И сөйгән яр!
Мәңгелекнең безгә –
Икебезгә насыйп төшендә
Кылган догам кабул була күрсен –
Гөлләр күрсен сине төшендә...
Һәм киң болын иркен сулап куйсын:
– И яңа көн, рәхмәт төшкере! –
Хәерлегә булсын, хәерлегә:
Гөлләремә гүзәл төш керде!..
Дәшә Коръәндәге һәр аять
Дөньялыкның һәрбер дене дәшә,
Дәшә Коръәндәге һәр аять:
Мәхәббәтсез яшәү дөрес түгел,
Мәхәббәтсез яшәү –
Җинаять!
Нур уйнаклый төпсез киңлекләрдә...
Нурлар – чиксезлекнең юлдашы...
Тик сөюсез яшәп буламыни? –
Юкны сөйләмәгез, валлаһи!
Яратмаска яратылган булсам,
Булсын бу гомерем төш кенә!..
Яратусыз еллар килә икән,
Мин – юк...
Мине «үлде» дисеннәр...
Яратмыйча яшәү – гомерсезлек.
Бу – тумыштан үлем!
Бу – җәза...
Бүтән җәза уйлап табып булмас,
Күпме эзләсәң дә дөньяда...
Иң зур каргыш булып калыр һаман
Сиратларның кылыч үткере:
– Юлың фатихасыз булсын берүк!
– Мәхәббәтсез гомер иткере!
...Юк-юк! Болай гына әйтә куйдым...
Сайрасын кош,
Талда талпынып,
Ае-елы, сәгатьләре түгел,
Мәхәббәтле булсын
Һәр минут!..
...Чиксезлектән
шомырт чәчәгедәй
Коелганда сөю җаннарга,
Җилдәге бер яфрак булып тибрән
Безгә аткан серле таңнарда...
Бер үк җан
Син миңа бу дөньялыкта
Гел кирәк икән...
Без икәүләп тибрәнәсе
Пар тирәк икән!
Заманалар уйландыра...
Уйланып куям:
Синең яфрак көннәрең...
Мин – яфрак коям...
Карт тирәк бит яшь тирәккә
Башкаен салган...
«Сөям» дигән сүз генә хак...
Калганы – ялган!
Бер үк җан икән лә бит без,
Бер йөрәк икән –
Былбыллар оя үрерлек
Пар тирәк икән...
Упкын
Атланыйм да чабыйм әле!
Күзләремне каплавын
Синең кайнар ялларыңның
Томалап таң атканын
Тоеп калыйм!
Мин юләрне
Сөендер гел, шатландыр!
Бәхет – упкында, дисәләр,
Шул упкынга капландыр!
Ябындым утлы ялларың...
Дөрләп янды бу төнем.
Таңның үзен иярләгән
Ярсу егет мин идем!
Нишлим инде?
Әверелдем
Мәхәббәт тоткынына...
Очам... очам... очам... очам...
Мәхәббәт упкынына...
...Мин шул упкынга очасы
Мәлләрне сизмәдемме? –
Чабышкының ут яллары
Каплады күзләремне!..
Берегез дә күрми торган
Бер таң уянып янды...
Шуны күрәм...
Башкасына
Күзләрем томаланды...
Таңга каршы йөгердек…
Нигә шулай тугарылып сөйдем?
Тәмам таралдым бит, сүтелдем,
Мин бөтенләй юләрләндем бугай
Чат кояшын эзләп дөм төннең...
Без бәхетләр өмет итеп юкса
Тауга каршы таңга йөгердек!
Дөньялыкның зур хатасы булдык,
Бер ярасы булдык – гомерлек...
...Хәер, бу дөньяга тик бер килеп,
Бер яратып китү яраса,
Яшәү хата түгел...
Ул үзе үк
Мәңгелек туй икән ләбаса!
Сүтелгәннәр үрелер бит берчак...
...Узып киттең әле алдымнан,
Даһи хыял гына яшәр иткән,
Сокланыплар туймас сын сыман!..
Кош канаты кыеп язганы
Кайтып тик бер күрәсе иде лә,
Күреп сәлам бирәсе иде!
Елын белмим... Бәхет үзе күктә
Кагынган ел тирәсе иде...
И кагынды безнең бәхет кошы
Биекләрдән хәтта биектә –
Тоеп, сизеп, аңлап бетермәслек,
Хәтта хыял сыймас киңлектә!
Булса булыр икән иркенлекләр!
Илаһ Үзе янда, якында...
Кош канаты күккә дастан яза
Яратуның сере хакында.
Кайтып тик бер күрәсе иде лә,
Күреп сәлам бирәсе иде –
Җан җылысы белән елларыңны
Җылы итеп төрәсе иде!..
Табылмаска югалган шул чорга
Кайтасы да керәсе иде...
Елын белмим,
Аяз күктә яшьлек
Талпынган ел тирәсе иде...
Кем генә соң сизә яшьлегенең
Кайтмас өчен очып узганын?
Яшьлек дастан икән... Дастанның да
Кош канаты кыеп язганы...
Төнбоек күз йомган мәлләрдә
//-- I --//
Тезлән дә бер...
Бу борынгы күктә
Бик борынгы
Ак болытлар йөзде югары...
Тезләнеп,
бар белгәнеңне укы
Туфрагында Бөек Болгарның!
...Кара сөрем япкан
Бу күкләрне
Яулар килеп утлар гүләткән, –
Кара кисәү, ятим хәрабәләр
Торып калган бөек дәүләттән.
Яуда ятып калган яугирләрне
Төнлә чишендергән бур сыман
Килгән бу төбәккә мародёрлар,
Кабер ташын казып ташыган.
Ташыган да капка төпләренә
Аяк кырыр өчен түшәгән,
Юкса шушы җирдә, изге яуда,
Ярсып яу атлары кешнәгән!
Җиңелдеңме – шакшы аяк белән
Йөрәгеңә басып үтәрләр...
Юк, язмасын гына җиңелергә –
Тарихыңны чүпрәк итәрләр!
Көл-корымнар кабат дәүләт булмас,
Тик
Кайта бит Тарих каргышы,
Һәр төбәктән: «Вон!» – шул
Мародёрга...
Яшәвенә күрә – язмышы.
Угрының шул озын кулы корый...
Боргалана мәет талаучы.
...Синең үчең кайта бугай инде,
Кайта, Бөек Болгар каласы!
Шуны теләп, белгәнемне укыйм,
Аһы калка Бөек Болгарның!
Һәм килер көн...
Син аңларсың, татар,
Болгар аша юлың узганын!
Бик борынгы авыр көннәрдә дә,
Кичә, иртәгә дә, бүген дә,
Авыр уйлар төяп болыт йөзә,
Уйлар йөзә Болгар күгендә...
//-- II --//
Мәҗүсиләп син шәм кабыздың.
«Кил син! Кил син!» – дәштең бугай ла
Тик икебез белгән тугайга...
Язмыш юлын безнең кем сызды?
Ни теләп син утны кабыздың...
«Кил син! Кил син!» – дәштең бугай ла,
Зәңгәр төндә шәмгә ут элдең,
Төнге толымнарың сүтелде...
Дертләп куйды йөрәк шулай да –
«Кил син! Кил син!» – дидең бугай ла.
Тик икебез белгән тугайда
Эзләр калды чыкта җемелдәп,
Бетмәс сагыш калды күңелдә...
Икебезгә уртак моң кайда? –
Тик икебез белгән тугайда!
Язмыш юлын безнең кем сызды? –
Аңлый алмыйм шуны һич кенә...
Язмыш нурлы булсын өченгә
Син бит сөю шәмен кабыздың! –
Язмыш юлын безнең кем сызды?
Җанда гүя бер нур кабыздың...
Һәм ул нурың тере... Ул яна! –
Сизеп мәллә синсез дөньяда
Каласымны шулай ялгызым,
Оныта белмәс хәтер кабыздың?..
//-- III --//
//-- Соңгы томан --//
Бу тетрәнү инде китмәстер җаннан, –
Афәтле хистән тетрәнә дөньям...
Каплый гомерне дәһшәтле томан.
Йолдызлар-күкләр каралып тынган,
Томаннан бүтән кабынмас сыман...
Авыр, буш томан кайларга ага,
Китәме ул бөек дөньяга?..
Уйлар тулгана, күңел шомлана,
Кара болыттан авыр шом тама...
Җан сорап томан кайларга ага?
И томан, бездә булды ни үчең?
Яндык дөньялар җылынсын өчен,
Сөюдән булды бар яшәр көчем –
Төннәрдә күргән иң газиз төшем...
...Бу томан сиңа барып сарылды –
Эзләгән икән синең җаныңны...
Уятып синең бар моңнарыңны,
Гүяки яшен болытларыңны,
Җанымны телеп яшен ярылды...
//-- IV --//
//-- Юк --//
Канәферләр чәчәк аткан бер төн...
Ай балкыды моңлы ул төндә.
Авылың да хәтта Җирдә юк бит!
Учак яктык... менде төтеннәр!..
Тик икебез генә килгән сыман
Идек ләбаса бу дөньяга!..
Уйлауга ук канәферле төнне,
Җан сызлатып шул ук моң ява...
...Син юк инде... Ләкин бу хәтерем
Хәтерләтеп һич тә туймады
Канәфернең таңда былбыл кунган,
Тик икебез тибрәр куагын.
//-- V --//
//-- Моңсу җилләр --//
Адәм баласыннан кала
Моңсу искән җилләр генә...
«Кил әле болын түреннән
Көлә-көлә, Гөлнәзирә!
Кил әле, кил! Яз гөленнән
Такыялар үрә-үрә!
Кил әле, кил! Шәүлә булып
Үтмә генә, Гөлнәзирә!»
Диеп кенә әйтер идем,
Кычкырып бу фани җирдән! –
Бер көнлектән мәңгелеккә
Ирешмәс сүз, Гөлнәзирәм?!
Кайтсам, сүзем таба алмам,
Андагы чор дәшә мине
Теге дөнья көннәренә.
Дәшкән җилнең исеме бер –
Синең исем – Гөлнәзирә.
//-- VI --//
Кереп бастык икәү талбасмага,
Төнбоек күз йомган мәлләрдә...
Ниләр генә юрап йоклый алар
Без күрәсе килгән көннәрдә?
Ак яулыгың шуды иңнәреңнән,
Мин, күрәсең, саксыз кагылгач,
Син сөйләдең микән, әллә инде
Сайрадымы ярсу сандугач?
Икәү генә белгән якты айлы
Төннәр генә йөрткән җилләрдә
Талбасмага дәштең, Гөлнәзирәм,
Төнбоек күз йомган мәлләрдә...
Йолдызлы күк тына, моңлана да
Нидер тоеп, карый, тыңлана...
Әнә алар икәү – талбасмада!
Нишләп алар моңсу, уйлана?..
Йолдызлар ни диеп эндәшәдер,
Икәү ялгыз калган төннәрдә?
Уйный дулкын... Һәм без – талбасмада,
Төнбоек күз йомган мәлләрдә...
//-- VII --//
Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен!
Язмышыма килә эндәшәсем...
Күпме еллар яшәп үттем дә мин,
Томырылдым тирән үткелгә мин, –
Синең белән килде сөйләшәсем...
Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен!
Язмышыма килә эндәшәсем...
Түгелсен лә кайнар, ярсу яшем!
Инде, язмыш, кыйна бу җанымны,
Суксын яшен барлык булганымны! –
Керфегемдә инде кипмәс яшем,
Язмышыма килә эндәшәсем...
Күпме еллар яшәп үттем дә мин,
Сер йомгагын сүттем-сүттем дә мин –
Гомерлеккә сыкрап калды бәгырь...
Ничек инде? Син һәм... салкын кабер?!
Синдә булган икән дөнья гамем,
Күпме еллар яшәп үтсәм дә мин...
Томырылдым тирән үткелгә мин,
Тик... дөньяның чиксез читендә син...
Юк, кабынмас кабат яшьлек таңы,
Үтте дә бит китте гомер янып,
Күрдем дә мин бәхет сүтелгәнен –
Томырылдым тирән үткелгә мин!..
Синең белән килде сөйләшәсем,
«Таң ата... Күр!» диеп эндәшәсем,
Сыйпап кайнар, калын толымыңны...
Кемнәр тояр тагын мондый моңны?
Әйтерсең кош кошка эндәшәсе –
Синең белән килде сөйләшәсем...
Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен,
Күкрәсен күк, уйнакласын яшен!
Очар йолдызлар күк-галәм ярып,
Куш җан килде җиргә, китеп барды...
Изге икән Җирдә тик күз яше...
Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен!
//-- VIII --//
//-- Пар толым --//
Иңнәреңдә уйный икән
Һаман шул ук пар толым.
Шул ук оялчан елмаю...
Шул ук сәер тартыну...
Һаман җырлар яратасың,
Җырларың миңа таныш,
Җырлаган саен, аларга
Өстәлә бара сагыш.
Җырлама син ул җырларны,
Тын гына Ыкка кара,
Ык төбеннән,
яшьлек сыман,
Болытлар агып бара.
Аяк астында болытлар –
Көзге Ык көзге сыман...
Болытларга тиеп булмый –
Яшьлектәй изге сыман!
Без дә шул болыт шикелле
Агабыз да агабыз,
Бер көн килгәч, җир өстенә
Тамчы булып тамабыз.
Беребез тама гөлләргә,
Беребез тама ташка...
...Ак болытка әверелеп
Очабыз яңабаштан.
Бөтенесе кабатлана!
Кабаттан тетрәнерләр
Нәкъ синекедәй толымнар
Кемнеңдер иңнәрендә.
Аерылырбыз без галәмнең
Ниндидер почмагында –
Мин, бәлки, төтен булырмын
Кемнеңдер учагында...
Син, сагышлы бер җыр булып,
Җаннарга кагылганда,
Таратырлар мине җилләр
Таң нуры кабынганда.
Учак янындагы егет
Сөйгәнен читкә сөйрәр:
– Күзеңә төтен керә бит,
Күзләреңне йом, юләр!..
...Син исә читкә китмәссең,
Танырсың, бәлки, мине –
Әйтерсең:
– Ул бит шулкадәр
Мине яраткан иде...
...ул бит шулкадәр
... мине яраткан иде!..
...Шул ук оялчан елмаю,
Шул ук сәер тартыну.
Иңнәрендә уйный икән
Һаман шул ук пар толым.
Җилләрнең ерактан килгәне
Кайчаннар күз тиде соң безгә?
«Сезнең ут гел тере!» димәде,
Һаман да сыйпап гел юатты
Җилләрнең ерактан килгәне...
Без шәрран ачылдык дөньяга!
«Чү, сабыр... Күз тияр!» димәдек.
Хасмыни сабырлык
Сөюгә? –
Котырган давылда дөрләдек.
Булмадык без матур, тын учак –
Кыргый хис дулаткан ут булдык,
Дөньяны җимерер көч сыман,
Шашынган давылда йолкындык!
«Пырлаган учаклар тиз бетә!..»
Дигәнне ишеткән бар иде...
Ләкин бит минем яр син идең!
Ләкин бит сиңа мин яр идем!
Күз тиеп, утыбыз сүнгәнме?
Җаваплар эзләмик еллардан...
Уйласаң, күз тия бары тик
Артыгын сокланып караудан!
Яманга күз тими ләбаса,
Күз тими тук, тыныч бәхеткә –
Мең рәхмәт
Хәтта күз тиярлек
Мәхәббәт кабызган яшьлеккә!
«Буласы булмагач,
Ник сөйдек,
Ник яндык дөньяда?» димәмен.
Сыйпап уз чал чәчле башымнан,
Җилләрнең ерактан килгәне...
Таң кошың…
Таң кошлары белән уянам да
Кузгалам мин һәр көн
Яшәргә...
Биргән тәкъдир
Кошлар телен миңа,
Язган коштай күккә томырылып,
Очып тагын җиргә төшәргә...
Шуңа күрә күрәм
Дөньялыкның
Һичберкем дә күрмәс балкышын.
Сәлам, дөньям!
Бу мин әле – синең
Таң чыкларын эчкән таң кошың!
Сәлам, дөньям!
Холыгың мин синең,
Шикләнүең синең, ялгышың,
Кем дип кенә атасаң да мине,
Мин язмышың синең, язмышың...
Сәлам, дөньям!
Мин уяндым, сайрыйм,
Купса, уянса да җил-давыл!
Юк, әкият түгелдер бу таңым...
Төшем түгел, өнемдер лә бу...
Кабатланмый, кабат янмый икән
Таңнарыңның серле балкышы! –
Сәлам, дөньям!
Бу мин әле –
Синең
Таң чыкларын эчкән таң кошың!
Шөкер
Үз көенә әйләнүдән
Җирме әллә туктады? –
Ишетелә тәрәзәдән
Шомырт чәчәк атканы...
Тамар-таммас чык җемелди
Яфрак очында гына...
Уянам... Төп нигеземдә!
Газиз туган ягымда!..
Әйтерсең әле бишектән
Төшеп тә карамаган,
Миңа сайрарга тиешле
Бер кош та сайрамаган!
Дөнья җитеш булсын дисәң
Яшәгән һәр көнеңдә,
Җитә икән бит уяну
Газиз төп нигезеңдә...
Мөлдерәмә тулы бәхет
Шушыдыр... булмас бүтән! –
Әйтерсең һәр гөнаһымны
Ходаем гафу иткән...
Кирәк түгел бүтән бәхет:
Уянсам икән көн дә
Сөйгән ярым кочагында,
Газиз төп нигеземдә!
...Уянып керфек ачам да
Мең кабат шөкер итәм:
Син – янда... Бәхет тулсынга
Тагын ни кирәк икән?
Кешечә!
Сүзләр белән генә аңлатырлык
Түгел бугай күңелнең хәле...
Шуңа күрә шигырь белән сиңа
Эндәшергә булдым мин әле.
Гел шигырьгә багышлаган сыман
Тойган идем лә бу гомерне...
Әйткәннәрем шигырь түгел икән –
Алар
Җанның тынмас әрнүе!
Язмыш биргән гүзәл бу дөньяда
Яшисе бик кирәк югыйсә,
Әллә кемчә түгел,
Үзебезчә,
Үзебезчә, димәк,
Кешечә!
Кан кардәшләр булып калсак икән,
Шигырьдәй җан
Бөре ачканда –
Мәхәббәтле яшәү, гомер сорап,
Сулык-сулык тибә ич канда!
Мәхәббәтле туып, мәхәббәтле
Килеш китә белик әле без!
Минем хәлләр менә шулай әле...
Ничегрәк соң
Сезнең хәлегез?
Бу дөньяны күреп китәр өчен,
Бер гомерлек кенә җан иңгән –
Шул бердәнбер гомереңдә,
Зинһар,
Читтәрәк бул инде җаһилдән!
Нишләреңә синең бәйле һаман
Дөньялыкның сулышы-хәле...
Гади сүзләр белән аңлашмасак,
Шигырь белән сөйләшик әле!
Мәхәббәтле килеш көн итик без –
Киләчәктә сөйләп йөрсеннәр:
«Безнең бабакайлар
Мәрхәмәтле,
Мәхәббәтле булган!» дисеннәр.
...Шуны әйтер өчен, шигырьгә мин
Багышлаган идем гомерне...
Шигырь түгел икән лә бит алар –
Һәммәсе дә
Җанның әрнүе...
Ярам-ярым
Ай-йолдызлы төннәр бар иде!
Калды сиңа төннең шомлысы...
Ирешмәде җанның җылысы,
Җылытмады синең күңелне,
Ай-йолдызлы төннәр бар иде!
Калды сиңа төннең шомлысы,
Белмим, нигә шулай язгандыр?
Җаның, ахры, сизми калгандыр
Гомеремнең якты сулышын –
Калды анда төннең шомлысы...
Ирешмәде җанның җылысы
Гел ерак, гел якын дөньяңа...
Тоелгандыр инде бу аңа –
Гүяки чит дөнья сулышы...
Ирешмәде җаным җылысы!
Җылытмады синең күңелне
Соңга калган минем бу ташу...
Хәер, ташу түгел, саташу
Актарырдай булса да илне –
Җылытмады синең күңелне!
Ай-йолдызлы төннәр бар иде...
Тып-тын гына җанга иңделәр
Сер төягән төнге тын җилләр!
Ярым булган ярам бар иде –
...Сызлата ул һаман күңелне...
Әйтми калганы…
Моң дигәнең – серләр середер...
Әллә әйтми калган сүз микән?
Күңелеңә төнме, көн үткән?
Тик бер генә кара – боз эрер!
Моң дигәнең – серләр середер...
Әллә әйтми калган сүз микән –
Килә дә бит, җанга тия гел!
...Юкка, ахры, моны сөйләдем...
Газап иңә чиксез киңлектән –
Әллә әйтми калган сүз микән?
Күңелеңә төнме, көн үткән?
Шул микәнни нуры гомернең?
Бәндәм, ни кордың, ни җимердең?
Галәм дигән биек киңлектән
Күңелеңә төнме, көн үткән?
Тик бер генә кара – боз эрер!
Уты кабар хәтта керфеккә! –
Ялкын шавын ишет-ишетмә,
Җаннарыңа ялкын йөгерде –
Тик бер генә кара – боз эрер!..
Моң дигәнең – серләр середер!
Ниләр генә әйтим мин тагын?
Янсын әле дөрләп учагым...
Сөю һәрчак күккә үрелер!
Моң дигәнең – серләр середер.
Чын
Уйдырма булып чыктымы яшьлек? –
Ул бит гомерлек бер бәйрәм төсле
Булыр шикелле иде лә җанда...
Юллар өзелде... Ташулар төште...
Шомыртлы язлар, сыкылы кышлар
Яшерде миннән синең йөзеңне,
Оялчан Гөлем! Арага безнең
Ташулар төште... Юллар өзелде...
Юктан сарылмас сагыну җанга!
Юктан кабынмас нәзберек күңел.
Сөюле сагыш, сагышлы сөю –
Димәк, бу яшәү
Уйдырма түгел!
Димәк, бу яшьлек уйдырма түгел...
Кабыныйк әле тагын, яшьлегем!
Өзелсен юллар, ташулар төшсен –
Җимер әле бер көннәр тәртибен!
Нинди ахмак сүз – «тәртипле яшьлек»!
Чатнасын яшен, упкыннар упсын,
Була алмый ул җиңелгән яшьлек –
Өзелсен юллар, ташулар купсын!
Рәхмәт, язмышым!
Бәхтем шул булды! –
Моңардан башка тагын ни дисең! –
Насыйп булды бит
Яшьлекнең чыны –
Мәхәббәтлесе, чын сөюлесе!..
Барыбер!
Ярат, имеш, сине уйда гына!..
Юкса, имеш, күк ишелеп төшәр,
Алашалар сайрар былбыл булып,
Сандугачлар алашадай кешнәр!
Җирнең асты өскә килер, имеш,
Сөя калсам сине дөньялыкта,
Җиһан, имеш, тәмам сүтеләчәк:
Утлар суга күчәр, сулар – утка!
Әверелсен! Зыр әвәрә килсен! –
Сөй дә, имеш, чыгырдан да чыкма!
Сөю, – димәк, канун җимерү ул,
Җил уйнату
Тыныч чынбарлыкта...
Иң беренче гашыйк түгел лә без –
Һәр тере зат акылыннан язган.
Һәр мәхәббәт аваз салган саен,
Бар дөньясы килгән пыран-заран!
Ярат, имеш, сине уйда гына...
Юк, яратам тоеп, сизеп, күреп!
Мең каргышка дучар булсам булам,
Тик барыбер эрим сиңа кереп!
Ярату аз миңа уйда гына! –
Кайнар күкрәгеңә башым салам,
Сайрый башласа да алашалар,
Сандугачлар кешни башласа да!..
Ике гашыйк Синең алда…
Баллы Ай нурлары юкәләрдән
Саркып кына тама, тын гына –
Мәхәббәтнең саф догада чагы
Кичерәсе язмыш алдында...
Хыянәтсез көннәр бирче, Язмыш,
Мәкер, мәсхәрәдән азат кыл!
Ихлас узсын безгә насыйп гомер,
Булса да ул мең-мең газаплы!
Ике гашыйк синең алда, Язмыш!
Ниятләр саф безнең, уй якты...
Олы дөнья сезне көтә диеп,
Чын мәхәббәт безне уятты.
Без атларга әзер ул дөньяга,
Ташланырга шаулы агымга!
Чакырганың көтә айлы төндә –
Ике гашыйк синең алдыңда.
Ике гашыйк синең алда, Язмыш!
Саф могҗиза синең алдыңда –
Тылсымлы Ай нуры юкәләрдән
Саркып кына тама, тын гына...
...Иң гаҗәбе – шундый изге төне
Һәркемнең дә була...
Була бит!
Һәркем өчен
Шул бердәнбер төндә
Шул бердәнбер Ай да тула бит!
Нишләп икән шушы төнне узган,
Нур иңдергән адәм баласы
Җаны бөлгән,
Рухы өтеләнгән
Нурсыз бер зат булып кала соң?
Кайчан, кайда шушы изге төнне
Алдаган ул, иткән хыянәт?
Үз язмышын үзе адаштырып,
Мәхшәр тапкан шушы дөньялыкта,
Берүзенә тапкан
Кыямәт.
Ә сөю бит һәрчак саф догада
Кичерәсе Язмыш алдында!
...Баллы Ай нурлары
Юкәләрдән
Саркып кына тама, тын гына...
Караш
Шәфәкъ капты Ослан тауларына,
Син борынгы чорга бакканда,
Борын-борын заманнардан ташып,
Ак болытлар тауга ятканда.
Без икебез идек...
Борынгы да,
Бүгенге дә сыман гүяки...
Сәер милләттәге пар кошлар без,
Безнең милләт –
Сөю милләте...
Кил, шәфәкъка башың терә, җаным!
Тик бер төнлек синең назыңнан
Мәңгелек чор шагыйрьләре янган,
Яздай мең дастаннар язылган!
Күрәсеңме? –
Бу шәфәкълар синең
Карашыңнан ярсу ут алган!
...Янгын капты Ослан тауларына
Син ханбикә сыман бакканнан...
Якты!
Күрер көннәребез ал таңнарның
Яктылары белән яктырды –
Ул таңнар гел атмас иде, бәлки,
Аларны без
Икәү аттырдык...
Таң үзенә тарта ике җанны...
Моның
Гаҗәп сере бар икән –
Таң аттырмый гына кавышканнар
Гел яктыга интизар икән...
– Нишләдегез фани дөньяда? – дип
Сорасалар бакый дөньяда,
Тик бер генә булыр безнең җавап:
– Таң аттырдык икәү без анда!
Таң аттыру – шашып яраттыру,
Сихерләнү таңгы чыклардан...
Таң күзенә күренмичә калсак
Нишләр идек? –
Язмыш саклаган!..
Уртак булды бугай
Хәтта безнең
Маңгайдагы «ләүхелмәхфуз»ләр! –
Язмыш тактасына
Үзе, бары Үзе
Алдан язып куйган ул сүзләр
Шигырь белән, ахры, язылгандыр...
Таң каурыеннан хәреф тамгандыр...
Бөек Каләм Иясенең ул чак
Илһам ташкан чагы булгандыр!
Шуңа күрә насыйп булды сөю,
Газизлектә икәү яктырдык...
Без бәхетле булдык бу җиһанда –
Яшәмәдек, без таң аттырдык!
Килми тор!
Күрәчәк, безнең тирәгә
Килми тор берүк!
Зинһар, безгә кагылмый тор,
Тими тор берүк!
Гүзәл шаукымнар гел генә
Булмыйдыр ла бит,
Назлар дөньяга гел шулай
Тулмыйдыр ла бит?..
Нәкъ шушы мәлен гомернең
Мин күпме көттем:
Кыйбла җилләре кабызды
Йолдызлы күкне...
Әйтеләсе сөю сүзе
Ирендә яна,
Күренмәс күз яше булып,
Керфектән тама...
Күренмичә тор, күрәчәк,
Сөюле җирдә –
Бу икәү сине күрмичә
Кермәс бит гүргә!
Аңлачы берүк, күрәчәк,
Син безнең хәлне –
Бу мәл – гомер дигәннең бит
Бердәнбер мәле.
Сабыр ит бераз, күрәчәк,
Килми тор әле,
Тими тор әле безгә син,
Тими тор әле!..
Зинһар!
Бик күптән үткән чорданмы,
Киләсе көннәрдәнме? –
Сөйләргә сүзләр җитмәслек
Дөньяның гүзәл яме.
Бөркелеп тора йөзеңнән
Гүя Табигать җыры –
Халкыбыз җаны гүя син,
Гүя син – милләт нуры!..
«Фәлән җирдә бер кыз бала
Фәлән кылана икән!»
Дигән сыман сүзләр чыкса,
Йөрәгем дертләп китә...
Була күрмәсен лә, зинһар,
Безнеке, димен, берүк!
Нишләрмен ак шан-даныңның
Былчыранганын күреп?
Инсафлы, саф данлы килеш
Бик ерак чорлар узып,
Сине фәлән димәсеннәр,
Зинһар ла, милләт кызы! –
Дип, гомер буе ялвардым
Чын хагын күргән килеш,
Оятымнан синең өчен
Янган, тилмергән килеш.
Чит-ятлар тешен агартып
Мактанган чакта кешнәп:
– Белмәгәнмен, татарка, – дип, –
Шәп икән теге эшкә!
Шуларны белеп теш кыстым,
Сыкранып башым идем:
– Гайбәт кенә була күрсен,
Юк сүз булсачы! – дидем.
...Нишлисең, мин уйлап тапкан
Яла түгел ләбаса!.. –
Максатына барган дошман
Еллар, гасырлар аша.
Һәм әйткән ул:
Бу зур халык
Төшсен өчен түбәнгә,
Иманын ал һәм кызларын
Иш ит безнекеләргә!
Иш булганнар ишәя шул –
Китәләр сылу затлар
Безнең милләт каны белән
Канын көчәйткән якка!
Кайт үзеңә, милләт кызы! –
Мең халык арасында
Горурланып, болай диеп
Дәшәрлек булсын сиңа:
– Бик күптән үткән чорданмы,
Киләсе көннәрдәнме? –
Сөйләргә сүзләр җитмәслек
Дөньяның гүзәл яме.
Бөркелеп тора йөзеннән
Гүя Табигать җыры –
Халкыбыз җаны гүя син,
Гүя син – милләт җыры!
...Әйтсеннәр:
– Төштем утларга,
Бер татар кызын күреп...
Куенымда тотар идем
Асыл ефәккә төреп! –
Ләкин... якын килеп булмый!
Салмый миңа һич күңел...
Милләтедәй горур, гүзәл! –
Юк, без аңа иш түгел!..
Әйтсеннәр... сине урап гел
Үтсен яман ялгышлар!
Үзеңнең кем икәнеңне
Оныта күрмә, зинһар!
Оныта күрмә, зинһар!..
Ярый әле…
Ай болытка туңып ябышкан чак.
Аяусыз кыш безнең якларда.
Егылды кош, канатлы боз булып,
Очып барган төштән
Ак карга...
Зәмһәрирле кышта бичара кош
Ярый әле сиңа юлыкты –
Бияләең салып,
Бичараны
Учларыңа алып җылыттың.
Сулышларың белән терелттең син,
Уянды кош... какты канатын!
...Һәм сискәнеп,
Тетрәп куйды йөрәк –
Нәкъ шул мәлдә сине яраттым.
Азмы кичтек гомер зәмһәрирен!
Без дә төштек туңып биектән –
Йөрәгемне
Учларыңа алып,
Тик син булдың мине терелткән.
Авыр чакларымда
Юаттың син,
Һәм,
Кышларда туңган кош сыман,
Сулышыңнан канат какты йөрәк
Синең җылы, нәни учыңда.
Һәм без ачтык табигатьнең серен –
Безнең җаннар җирдә бер икән!
Бу ярату гына түгел бугай...
Сөям, димәк, мин кош терелтәм!
Сагынганда, шул кош белән бергә
Төшләремә килеп керәсең:
«Яшә!.. Яшә!..» – диеп
Үрсәләнеп,
Нәни кошка сулыш өрәсең.
Карашларың,
Сулышларың белән
Бар дөньямны минем җылыттың –
Бу ярсулы дөнья уртасында
Ярый әле сиңа юлыктым...
Уйлар талгын чак…
Тымызык көз җанга иңгән мәл бу...
Көннәр моңсу, уйлар талгын чак.
Үзенеке итте мине тәмам
Көзләр яфрак койган тын сукмак.
Сары яфрак – көзге уйлар сыман...
Яңа еллар... Ходай ут яккан!
Синең өчен генә яралгандыр
Яфрак күмгән көзге сукмаклар...
Алтын көзнең барлык куанычы,
Саф сулышы бары синдәдер –
Юләр бер хис: кошка әверелеп,
Бер сайрыйсы килде нигәдер...
Син киләсең безнең аулак көзләр
Яфрак түшәп куйган сукмактан.
Юк, көз янмый җирдә,
Җаным!
Аулак үзе
Тын аулакка китеп олаккан.
Икәү
//-- (Хәләл җефетемә – бергә юл чыкканга утыз ел булган көндә) --//
Без – икәү... Һәм безне
Мәңгегә аерган
Вакытның агымлы,
Чоңгыллы уртасын
Бозлардан бозларга
Сикергән шикелле
Йолдыздан йолдызга
Сикереп уз да син,
Иң соңгы йолдыздан
Төш тә син бу ярга
Ал мине кочакка!
Дөньясы килешле! –
Кешегә киләсе
Бердәнбер мәхәббәт
Бары тик нәкъ шулай
Килергә тиешле!
...Онытма, сөюдән
Бер хәбәр шикелле
Йөрәккә яшерен
Ут кергән чакларны –
Бозлардан бозларга
Сикергән шикелле
Йолдыздан йолдызга
Сикергән
чакларны!..
Гөллесе…
Килсә килә көннең моңсызлары,
Өшегәне, тәмам туңганы –
Салкын кырау сугып киткән көне
Була икән
Гөлле дөньяның...
Моңсыз көннәремне моңлы итәр
Берәү бар бит әле дөньяда!
Яфрак шавы, дулкын шавы итеп
Сөйләшәм гел, дәшәм мин аңа...
Мин гомергә саныйм
Бары синле,
Җылы булган нурлы көннәрне...
Син булганга мин бар бу җиһанда –
Син исәнгә исән мин әле!
Безнең исән булу
Дөньялыкта –
Мәхәббәтнең барлык билгесе...
Безнең Барлык
Шушы дөньялыкның
Таң җиллесе, җылы гөллесе...
Җавапсыз килеш
Авыр чакларда йомылып һаман,
Яман дөньядан шигырьгә качтым...
Дөнья айкаган сәйях шикелле,
Бу җаным сәер дөньялар ачты.
Аңламадым ла тик бер сорауны –
Җавапсыз килеш кала җиһанда...
Аңлату мөмкин түгелдер аны
Мең җавап табар даһи булсаң да!
Мәңгелек сорау мәңгегә калыр,
Җавапсыз килдем, җавапсыз китәм:
Табигать көче нәкъ минем өчен
Нигә нәкъ сине сайлады икән?
Болгавыр дөнья түрләрен айкап,
Нигә нәкъ сине тапкан бу күңел?
...Табышмак булып кала бер сорау:
– Нигә нәкъ сине? Бүтәнне түгел?..
Әйтәсем килә
Күз тидермә айлы күлгә –
Сулар чайкалып китәр,
Айлы да утлы агымнар
Талның толымын сүтәр!
Юкәле күлдә ялтырап,
Тагын йолдыз атылды,
Нидер буласын тоепмы,
Сизепме этләр тынды...
Кое бавын ычкындырды,
Сөйгәнем минем, көлеп –
Сиртмәдәге Ай
Коега
Мәтәлеп төште кебек.
Әйтәсем килә «Сөям!» дип...
Әйтсәм,
дөнья саташыр –
Күкләр күлгә төшеп чумар
Йә күлләр күккә ашар!
Ә бит әйтәсем килә...
Күзлут
Син – таңдагы күзлут чәчәгем...
Таҗ-керфегең истә ич әле!
Мең чәчәген күреп елларның,
Күзлут күзләренә карадым
Һәм галәмнең тойдым күчкәнен.
Таҗ-керфегең истә ич әле...
Бүгенгеңме, әллә кичәгең
Сулыш булып җанда кабына?
Ярсу таңнар аткан чагында
Кил әле, кайт! Еллар кич әле! –
Таҗ-керфегең истә ич әле!
Мең чәчәген күреп елларның,
Күрдем – мәхәббәткә соңардым.
Ашыктымы шулай бу гомер?
Күрәсең, бу – серле билгедер...
Болыннарда ялгыз елармын,
Мең чәчәген күреп елларның...
Күзлут күзләренә карадым –
Ак болыттай җаным таралды
Һәм сарылды барып офыкка!
Җан түрендә генә – ышыкта
Сүнә белмәс бер ут яралды...
Күзлут күзләренә карадым.
Һәм галәмнең тойдым күчкәнен!
Йолдызны гөл итеп иснәдем
Таң чыклары янып тамганда,
Төн җилләре арып талганда
Күрдем йолдыз очып төшкәнен
Һәм галәмнең тойдым күчкәнен...
Син – таңдагы күзлут чәчәгем!
Синсез күпме еллар кичкәнмен...
Адаштырган дөнья юллары!
Сөйлә ерак таңның нурларын,
Анда нинди җилләр искәнен,
Син – таңдагы күзлут чәчәгем!
Кайнар оя
Йөрәгемне кайнар оя итте
Сандугачым –
Тома ятимем...
Нинди каргыш кара итте икән
Җиргә Ходай биргән ул көнне?
Моң дускаем!
Синдәй бер сандугач
Йөрәгемә корды оясын –
Елыйсы да, җырлыйсы да килә,
Килә сайрап чыклар коясы!..
Салкын кергән
Ятим сандугачның
Оясына –
Моңлы йортына...
Җырлыйм әле диеп, изү чишәм...
Күкрәгемдә килеш җыр тына.
Гел таманга килер,
Галәм үзе
Былбыл тын алганны сизгәндә,
Җырласаң да, үксеп еласаң да
Моң дигән бу кичке үзәндә...
Бездән калыр-калмас эзләр бар
Йолдыз нуры тамсын җаныңа!
Җанның гөлдәй тибрәр чагында,
Яраларга тозлар сибелер...
Без хак икәнлекне кем белер,
Упкын безне көткән чагында?
Йолдыз нуры тамсын җаныңа...
Җанның гөлдәй тибрәр чагында,
Дөньяның бер нәфис чагында...
Сафмы минем хыял, и җаным?
Йолдыз тулы төнен дөньяның
Күреп, Ходай Үзе табына,
Җанның гөлдәй тибрәр чагында.
Яраларга тозлар сибелер –
Шуңа бирелгән бит бу гомер,
Сөя бел син, Адәм баласы!
Яшәү белән үлем арасы
Җан өчен соң чик түгелдер!
Яраларга тозлар сибелер...
Без хак икәнлекне кем белер?
Яшел җилле каен иелер
Бездән калыр-калмас эзләргә,
Җан йолдыз күк әзер йөзәргә –
Елт итәр дә сүнәр бу гомер,
Без хак икәнлекне кем белер?
Упкын безне көткән чагында,
Нур күпере балкып кабына,
Узыгыз, уз, дигән шикелле,
Бу кичкесез шомлы үткелне,
Очкын атып өмет кабына,
Упкын безне көткән чагында.
Йолдыз нуры тамсын җаныңа!
Керфегеңә җилләр кагыла,
Һәр бөртеге саен – якты таң...
Сөю өстен икән Вакыттан
Куеныма сеңгән чагында...
Йолдыз нуры тамсын җаныңа!
Бездән калыр-калмас эзләр бар.
Караңгы җил
Кайда бу салкын җил – күңелдәме?
Җан җилкәнен капылт күтәрә!
...Эзләп килгән мине караңгы җил,
Кап-кара җил кара күкләрдән...
Китерә дә бәрә бозлы җилләр
Борынгыдан үчле шикелле,
Яктыдан да якты бу язмышлар
Шул караңгы җилдә сүтелде.
Авыр уйлар уйлар кешеме мин?
Тик
Кара җил төшә күкләрдән...
Ул өстери мине!
Серле сулыш –
Явыз сулыш өрә
Җилкәнгә...
Җандагы ут,
Җилләр искән килеш,
Балкып китә алмый тилмерә –
Чөнки
Явыз җилләр куенында
Калды бугай безнең гомерләр...
Шигырем – гомерем
Китсәм дә төп йортыма, мин
Үкенмәм бер дә,
Гашыйклар качып үбешсә
Минем шигырьгә.
Дошманга тик калкан булма,
Шигырем минем,
Шигырем генә түгел син –
Гомерем минем!
Ышыклама явызларны,
Шигырь дигәнем –
Яктырт күңеле сафларның
Яшәр көннәрен!
Тере утым, и гашыйклар,
Сездә кабынсын –
Шигырем былбыл сайраган
Талтирәк булсын...
Яшәмәдем юкка диеп,
Мин үләр идем –
Гашыйклар бер ышык тапса
Шигырьдә минем!..
II
Ага вакыт җиргә ак кар булып,
Бәгырьләрдә гүли бу вакыт.
Күзләренә кара,
Көчең җитсә,
Шул вакытны юлда туктатып.
Әллә кая китеп югалдың…
...Рафаэль дус Сибат! Бу гомердә,
Безнең яшьлек янган елларда,
Үзенчә бер ЖЗЛлык затлар
Аз очрадымы узган юлларда!
Мин бүгеннән –
Мәүлам мәдәт бирсен! –
Яд итәрмен гаҗәп чакларның
Куен дәфтәренә сыя торган
ЖЗЛлык кызык затларын!
...Ният кылып, каләм алуга ук,
Узмагандай һичбер чор-дәвер,
Кубарылып
Күз алдыма килде
Хирач агай – тере әзмәвер...
Сибат! Синең гармун моңнарыңны
Тигез кушып көчле хәмергә,
Сыкрады ул:
– Талстуй булалмагач,
Ник яшибез икән бу җирдә?!
Өйлән инде, диләр...
Әнкәй кыстый,
Бер кинәндер, диеп, киленгә!
Гашыйк булыр өчен кирәк миңа
Анна Каренина... кимендә!
Дояркалар бар ул...
Тотмаганы,
Кочмаганы инде калмады –
Безнең Карл Маркс колхозында
Каян тапмак кирәк
Аннаны?!
Ник соң миңа Каренина кирәк?
Ник шуны гел күрәм төшемдә?
Кирәк лә ул
Поезд асларыннан
Саклап алып калыр өченгә!
Рәнҗетелгән хатын-кызның җаны
Һаман әҗәл эзләп яскына...
Янында мин булсам,
Каренина
Төшмәс иде поезд астына!
...Исеңдәме, Сибат, шушы агай?
Сипкәч еллар төрле якларга,
Хат язгалый иде кайчак Хирач –
Ахры, бик сагынган чакларда...
Ә берсендә язган:
«Рафаэльнең
Кайсы якта гомер иткәнен
Беләсеңдер... Ә белмәсәң юлла! –
Гозерем шул, Дөлфәт үскәнем.
Бергә шаулашкан шәп вакытларны
Уйлап тилмердем дә... тилердем!..
Сәлам итеп, зинһар, юлла әле
Рафаэльгә шушы шигырьне:
«Кулларыңа гармун алдың да,
Йөрәгемне моңга салдың да
Әллә кая китеп югалдың...
Кайда соң син, Хуҗин Рафаэль?!»
Хирач абзый... Колхоз Дон Кихоты!
Гомумҗыелышта бүтәннәр
Кукуруз һәм силос мәсьәләсен,
Ящур хәлләрен хәл иткәндә,
Мәшһүр Хирач менә
Трибунага:
– Наданлыктан бетә бу калхуз! –
Талстуйны укымаган килеш
Ничек гомер итмәк буласыз?!
...Һәр кылганы аның гел үзенчә...
Килеп чыгар сыман
Әле дә,
Бу болгавыр чорның сәбәпләрен
Талстуе белән дәлилләп!
Артык аек, төгәл яшәешне
Күңеллерәк итәр өченме –
Ходай Үзе махсус бар итәдер
Әнә шундый
Сәер кешене...
Казанга ул кинәт килеп чыгып,
Шактый гына «иҗадиланып»
Бер шаулар да юкка чыгар иде,
Бер ел кыйланасын кыйланып.
Табын корган чакта,
Иҗадилар
Аны телгә алмый калмады –
Иҗадилар өчен үз иде ул!
Иҗадилар аны
Аңлады...
Ул да вафат булган икән, Сибат,
Дөнья шундый шаулы чагында...
Әйтерсең лә гел-гел укый торган
Китап янды кара янгында...
Килеп керер сыман ишек ачып,
Салкын көзнең юеш төнендә –
Алтмышлыдыр кирза итекләре,
Брезент кәжән – өч пот кимендә!
– Бусы торсын... Ач яңасын, Дөлфәт!
Мин килдем бит!
Давай ял итик!
Лиф Талстуй шәрәфенә берне
Җилпеп куйыйк әле
Ялт итеп!
...Без кызыклы булып калыйк, Сибат –
Берсен берсе җаннар сагынсын,
Тилмерүдән тилерердәй булып,
Сагынулы шигырь язылсын:
«Кулларыңа гармун алдың да,
Йөрәгемне моңга салдың да
Әллә кая китеп югалдың –
Кайда соң син, Хуҗин Рафаэль?»
Хак
Хаким һәм халык... Шул икәү арасындагы мөнәсәбәт гомер-гомергә шагыйрьләрне уйландырган. Бу нисбәттән безнең Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев чын мәгънәсендә милләт көткән шәхес булып чыкты. Җөмһүриятебез өстендә кара болытлар күпме генә куермасын, ул безне әлегә исән-имин саклап калуга иреште. Бу шигырь Президентыбызның шул көннәрдәге тимердәй ныклыгына, зирәклегенә сокланган көннәремдә язылды.
Халкы хакын хаклый
Чын ир
Күзгә-күз карап –
Кирәкми аңа салютлар,
Кирәкми парад!
Меңләгән гайбәт яуса да
Өстенә аның.
Сау чыкты яман яулардан,
Саклап иманын.
Милләт җаны күтәрәмгә
Калган чакларда,
Илбашның уйлысын Ходай
Бирде татарга!
Инде тәмам бу дөньяда
Беткән мәл иде! –
Хәтта аңгыра сарык та
Үлеп яткан арысланга
Типкән хәл иде!
Милләт бит бетеп, күшегеп
Өшәнгән иде,
Ахырзаманга туры юл
Түшәлгән иде,
Үз шәүләбезне күреп тә
Өреккән идек,
Ил-тел бетү генә түгел...
Гел беткән идек!
Юлларда тәмам егылып
Калыр чакларда,
Уйлы Илбашы килде лә
Безнең татарга...
Уян, милләт! Танавыңны
Ал инде җирдән,
Зинһар,
Яшәргә өйрән син,
Уйларга өйрән!
Мокыт бер кавем шикелле
Китә күрмә лә! –
Яктыга – якты биеккә,
Зинһар, үрмәлә!
Мондый мөмкинлекләр кабат
Булмаска мөмкин –
Үз хәлеңне уйла, зинһар,
Татарым минем!
Курыкма! Чык язмышыңа
Күзгә-күз карап! –
Кирәкми сиңа салютлар,
Кирәкми парад!
Сынадылар:
– Шушы татар
Әле дә ныкмы?! –
Күрсеннәр инде, ниһаять,
Чын татарлыкны!
...Уйласаң уйла, и милләт,
Уйларлык чагың –
Тезгене ныклы кулларда
Чакта чаптарның!
Яктыра барсын ла, татар,
Яшисе көнең,
Ул – синең күптән көткәнең,
Чын ханың синең!
Һәммә кешегә дә илдә
Бетмәс ул ярап...
Ә нигә аңа салютлар?
Ник аңа
Парад?
Соратты тарих
Шундыйны
Авыр хәлләрдә,
Ау башы түгел, яу башы
Кирәк көннәрдә.
Күпләр әзер иде безне
Салып таптарга! –
Ныклап уйланыр сәгатьләр
Җитте татарга...
Уйланыр, уйлар чакларың
Җитте, татарым,
...Тезгене затлы кулларда
Чакта чаптарның!..
Намуслы булыйк,
Тотмасын –
Каргышы каты –
Бер күрәсен мең кат күргән
Халыкның хакы!
Шаян пәйгамбәр
//-- (Фаил Шәфигуллинны сагынып) --//
Фаҗигадән бераз тын алгач ук,
Яшь сурыга төшкәч күзләрдә,
Таң калабыз дәһшәт җилен тоеп
Хәтта уйнап әйткән сүзләрдә.
Бик ашыгып язган шаян язу
Өстәлендә калган Фаилнең:
«Бик көтмәгез. Булмам. Берничәләп
Космик елга киттем әле мин!»
Кызык өчен туган кешеләр бар,
Гомер итми алар каңгырып,
Шаян җилдәй исеп уза алар
Кызык яшәп, кызык калдырып.
Яши-яши, синең талантыңның
Хикмәтенә, Фаил, төшендем:
Син гүяки шаян бер пәйгамбәр –
Чын урынын тоеп кешенең –
Шул урыннан аны таба идең
Асыл сүзне тапкан төслерәк,
Әйткән кебек:
– Үзеңнән зур булма
Һәм үзеңнән булма кечерәк!
Аһ, синле ул дуамал, шәп еллар!
Фантазия безнең бер кызса,
Һәрбер ымны без вакыйга иттек,
Һәр вакыйга булды бер кыйсса!
Сиңа лаек затлар бер-бер артлы
Бакыйга бит инде күчтеләр –
Кыланышта – Хуҗа Насретдиннәр,
Уйда – Гомәр Хәйям төслеләр!
Гомерләре лаек легендага,
Үлемнәре лаек бәеткә! –
Кызык шәхесләрдән мәхрүм калган
Буыннарны алда ни көтә?
Ил картлары юкса бүгенгенең
Ниләр генә сөйләр яшьләргә?
Кайда, кайчан алар дан тоткан соң?
Кайда, кайчан алар яшьнәгән?
Болар – сәрхуш илнең ил картлары,
Сәрхуш заман кичкән өлкәннәр –
Гомер километр белән түгел,
Эчкән литр белән үлчәнгән...
Узганына – шыр бушлыкка карап,
Исе китеп әйтә ил карты:
– Сөйләр истәлек юк... Узган гомер –
Өч борынга салган бер ярты...
...Китеп барды, ахры, Фаил дускай,
Кызык итәр кызык беткәнгә,
Сискәнеп, чор
Иртәгәсе көннән
Кара давыл шавын көткәндә...
Җинаятьле, хыянәтле чордан
Табар иде микән ул кызык? –
Көтәр иде безнең бүгенгедә
Шаян пәйгамбәрне Ялгызлык.
Сагындыра кызык җанлы кеше,
Тагын шомлы таңнар кабынса:
– Ул бит болай итәр иде, – дибез, –
Болай әйтер иде ул, булса...
...Һаман аңлый алмыйм:
Уенымы,
Әллә чынымы бу Фаилнең:
«Бик көтмәгез. Булмам. Берничәләп
Космик елга киттем әле мин».
Сәер
Авылыма ялга кайткан идем...
Күрше апа кереп уятты.
– Нәрсә булды?!
Көтү калды мәллә?!
Әле генә бит, – дим, – таң атты!
Күрше апа тәмам каушап калган:
– Югарочта йөри әллә кем!
Элек язган язуларны эзли...
Телендә тик бер сүз:
– Милләтем!
Син бит хәзер Казанныкы инде...
Әнә кара!
Йөри... болгана!
Иске татар китаплары өчен
Төрмә көтә безне,
Дивана!
...Яланаяк
Чыклы саф чирәмгә
Капка алдына чыгып бастым да
Шаклар каттым! –
Әлбирт Фәтхи бит бу!
Олуг галим минем каршымда!
Ят күзләрдән качып кына серне
Укый торган
Серле мәгарә
Әле генә нур бөркисе итте
Яшьләр яшәр яңа көннәргә.
Ул чакларда исә,
Уңга-сулга
Карангалап, – әйе «опыт»лы! –
Шыр ялганын түгел,
Нәкъ асылын
Әлбирт Фәтхи миңа укытты.
Менә шушы кеше атлап килә.
Сукмагы бер – бәбкә үләне! –
Килә,
Бер ел тәмам айнымаган
Әлкәгүлик сыман сөйләнеп.
Чынлап та бит
Белмәгәннәр өчен
Кем түгел ул, әйе, әллә кем!
Һәм телендә
Бер генә сүз уйный,
Килешле сүз:
– Газиз милләтем!
– И апасы!.. – дидем күршемә мин, –
Беләсеңме, бу бит нинди зат?!
Әйдә, әткәй! Утын ярыйм әле!
Суны ташыйм!
Ә син мунча як...
Кирәктер бит галим кешегә дә
Бер җилләнеп алу, бушану –
Мичне үзеңчәләп кабыз, әткәй,
Син якканы тәмле мунчаның!
Тарихның да, әткәй,
Мунчасы бар –
Кара тир чыкканчы чапканы...
Әмма, әткәй,
Асыл тарих синдә,
Синдә
Мичнең чынлап якканы...
...Мунча алдында
Олы шул галимнең
Әткәм белән фикер беректе.
Кем соң яратмаган дөреслекне? –
Дөреслектән ялган өректе...
...Сөйли әткәй:
– Кара пәрдә япкан
Төн иде ул... кара яңгырлы!
Комсомоллар, муллабызны кыйнап,
Китапларын өеп яндырды...
Минем малай язган шигырьләрне
Гарәпчәләп кемдер төпләгән.
Син тапкансың аны, Әлбирт энем,
Зирәк сүзгә сусый шул адәм!
Фәтхи энем!
Бар икәнсез әле,
Бар икән бит ден дип йөргәннәр!..
Өем-өем китап янды, энем!
Гел яман бит безнең күргәннәр...
...Мәтрүшкәле мунча чабынганда
Эндәшә дә
Вакыт кайтара
Чормалардан чын тарихны эзләп
Әлбирт Фәтхи йөргән чакларга...
Татарның ак чаптары
Галим Равил Әмирханга
Өшәнсен дип чаптырганнар
Татарның ак чаптарын,
Кыйнаганнар, онытсын, дип,
Мәйдан тоткан чакларын!
– Сиңа талант лаек түгел! –
Дип, язмыш куа торган...
Җанында чаптар уйнатыр
Талантлар туа торган.
Газаплы, котсыз чорларны
Махсус сайлаган сыман,
Афәткә шаһит булып гел
Талантлы җаннар туган.
Татар шагыйрен дә көткән,
Көткән болгавыр язмыш;
Тик... каргышы – икеләтә!
Икеләтә – моң-сагыш!..
Каләм өчен яралса да
Бу татарның ак ире –
Көтеп торган Кол Галилек,
Кол Шәрифлек тәкъдире...
Йөрәктәге тирәгендә
Былбыл тибрәп торса да,
Сөю җырын өздерергә
Былбыл теләп торса да,
Тыңлар чакта наз-назымны
Тын гына, рәхәт кенә –
Шагыйрьле чагын татарның
Көткәндәй афәт килгән...
Ходайның әллә сайламыш
Бер кавеме микән без? –
Бүтәннәр бер сынау үтсә,
Без мең сынау үткәнбез!
...Бу татарның инде тәмам
Өшәнсә дә чаптары –
Булган бит Тукайлы чагы,
Әмирханлы чаклары!
Тетрәнеп халык уянган
Ул көн кабатланырмы?
Әллә соң шул чорны гына
Сагынырга калырмы?
...Татар җанын юатырга
Шагыйре килгән саен,
Халкының күрәчәкләрен
Кабатлаган тулаем...
Әҗәл генә дөресләгән
Язмыш кылган ялгышны –
Очкан дөнья читлегеннән
Тарсынып күңел кошы!
Әйткән Фатих соңгы мәлдә,
Котылган сыман бәйдән:
– Рәхәтләнсен бу күңелем...
Тәңремә киттек, әйдә!..
...Һаман кабатлана тарих...
Татарның шул чаптарын
Кыйныйлар һаман:
– Оныт, – дип, –
Мәйдан тоткан чакларың!
Без генә түгел, кешелек
Бетәр иде бу хәлдә!..
Чынлап, Тәңренең сайламыш
Халкымы соң без әллә?!
Бер такмак
Габделхак абзый такмагы
Уйный гел җанда һаман –
Заманына күрә таман,
Шундый булгандыр заман.
Алачыкның нәкъ алдында
Ыстан – ат дагаларлык,
Ат дуласа – ыстан чөя!
Һәм кешни дөнья ярып.
Кыйшайса дага кадагы,
Мең түзем бир син атка –
Бичара,
Түзә алмыйча,
Ыстанны чөеп ата!
Тимер малае булдым мин,
Тимергә баттым һаман –
Алачыкта һәр тимерне
Суккалап яттым һаман.
Имән күмере көйдергән
Алъяпкычын сөрткәли,
Ара-тирә безне җыеп,
Шаян такмак әйткәли...
Габделхак абзый әйткәннәр
Хәтердә тора һаман –
Ул бит без яшәгән чорлар,
Ул бит без торган заман...
Такмагы гадидән гади –
Без тыңлый белә идек,
Мен кызыклар табып шуннан,
Тәгәрәп көлә идек!
– Гыйльметдин,
Гыйльметдин!
Килдең-киттең,
Бер тин акча бирми киттең!
Бәдри! Кәшап! –
Менә сиңа башак!
...Ул алачык
Күптән юкка чыккан...
Кычытканлык күптән юк икән...
И Габделхак абзый,
Такмагыңны
Тагын әйткән чагың мин көтәм...
Килсен иде бер көн –
Безнең хакта
Әйтсә иде бары бер такмак...
Такмак бит ул
Буранлы бер кырда
Һәркем өчен яккан
Шау учак.
Такмакла бер,
И, Габделхак абзый,
Сәясәткә генә керешмә –
Синең такмак,
Билләһи бит, ихлас,
Ихлас булган өчен дөрес тә:
– Гыйльметдин,
Гыйльметдин,
Килдең-киттең,
Килдең-киттең!
Бер тин акча бирми киттең!
Бәдри! Кәшап!
Мин әйткәнне ошатмасаң,
Үзең сүз әйт башлап!
...Күмер чәчрәп
Көеп беткән
Алъяпкычлы агай,
Малай-шалай белән һаман
Сөйләштең гел шулай.
Без көлдек: шулай булырга
Һаман тиеш, имеш, –
Һәммәсе дә алтын чак бит,
Һәммәсе дә – көмеш...
Әткәмнең тимер сугучы
Шәкерте идең, абзый! –
Узган бу шактый елларның
Катламын казый-казый
Йөгерәм шул алачыкның
Яныннан яланаяк –
Юлларым гел кычытканлы,
Юлларым тайгак-тайгак...
...Өнемдә микән бу хәлләр,
Әллә соң инде төштә? –
Габделхак агай!
Такмагың
Һаман да минем истә!..
Гыйльметдин, диеп дәшәсем
Килә гомерләремә –
Кайтар, гомер, чык үләндә
Йөгергән җирләремә.
И гомерем! И Гыйльметдин!
Килдең... Китеп барасың...
Ямарга тиеш идем мин
Мәңгелекнең ярасын!
И гомерем! Килдең-киттең...
Белдем килеп китәсен...
Тик гомерне телим никтер
Ахыргача сүтәсем...
Мулланың чыны
Ул кагылган яшел чирәмнәр хак,
Чирәмнәрдән бөркер сулыш хак...
Шундый мулладан мин фатихалы!
Һәр догасы – тирән табышмак!
Чишмә таптым...
Тын-сулышын ачтым –
Саф карашың җиргә сирпесен!
Кемдер килә... Чишмә яралганда,
Имам булмый, тагын кем йөрсен?!
Әлбәттә, ул!.. Салих мулла – үзе!
Коръәнле чын имам иде ул –
Явыз закон тыйган чакларда да
Чын указлы мулла иде ул!
– Чишмә ачтың мәллә, Дөлфәт улым?
«Әссәлам»ең әйтче, оланым!
Чишмә бит ул Коръән агышыдай,
Кан тибеше сыман дөньяның!
Бисмилләһи... Чишмәң матур типкән!..
Саф мөэминнәр ирен тидерсен –
Иманлы бул, Госман улы Дөлфәт,
Бәхтең гомереңә өлгерсен!
...Кич җитүгә эндәште гел әткәй
Шул югары очка – муллага...
Тәрәзәләр томаланган килеш,
Качкан килеш дәһри дөньядан,
Салих мулла әткәемә минем
Өйрәткәндә дога серләрен –
Шул серләрнең бер табышмак булып
Җанда калачагын белмәдем...
Дастаннардан килеп чыккан мәллә
Яшел чапан, көяз чалмалы...
Ул кушканча пәке тамга салды,
Чын мөэминчә булдык тамгалы!
Коры чикләвектән юнып алган
Таягына кадәр килешле! –
Тапкан чишмәмнән ул авыз итте:
– Игелекле су бу... көмешле!
Мирас итте мулла әткәемә
Мәккәләрдән килгән яктыны:
– Син – Исмәгыйль улы мелла Госман,
Пәйгамбәрдән төшкән ак моңны
Изге сүздән мәхрүмнәргә җиткер!
Кара көннәр үтәр...
Бирешмә!
Миннән – сиңа, синнән Дөлфәтеңә
Ак догамны илтсен фәрештә...
Чишмәм юлы...
Әткәй белән икәү
Печән тартып кайттым – дүрт куллап,
Челлә кояшының һәрбер нуры
Өзелердәй булып тартылган!
Һай тилмергән идек салкын су дип!
Өздек юан кура сабагын,
Гел туктамастай йотылып без эчтек!
Эчтек... Эчтек – сусын канмады!
Көлтә суккан кайнар чак иде бу...
Ындыр табагыннан яшь килен
Кычкырды бит: «Эчмә аннан, абзый!
Шунда балам юып мин мендем!»
Чишмәкәйнең күзләре, һай, серле –
Карый алар төптән –
Тирәннән...
...Салих мулла, намазлыгын җәеп,
Намаз укый иде чирәмдә.
Дүрт ягына дүрт сәламен биреп
Әйтте:
– Хак юл язсын мәхдүмгә...
Мелла Госман!
Шушы якты чишмә
Типсен оныкларың бәхетенә!
...Ә бәхетнең серен әйтми генә
Керфек йомган чишмә күзләре;
Яңаларның юлын якты итсен
Салих мулланың шул сүзләре!
И яңалар! Томаланып яткан
Чишмәләрне читләп үтмәгез! –
Кайсыгызны минем шул чишмәдә
Юды икән
Газиз әнкәгез?
...Авыр чорда гел догада булды...
Чумды
Безгә тиеш сагышка.
Фатиханы чын мулладан алдык.
Ул фатиха –
Серле табышмак.
Эчем яна, тышым яна…
//-- (Шагыйрь Әхмәтҗан ядкяре) --//
Шагыйрьләрчә моңсу да бу табын,
Шагыйрьләрчә шаулы, дуамал.
Өермәле буран дулый тышта –
Тынасы юк, тынмый, тынмаган...
Авызлыксыз һәм тыңлаусыз җаннар!
Шагыйрь безне тыеп туктата:
– Мәҗлес мондый булмый,
багырләрем!
Җырсыз утырасыз төн ката!
...Богемалы безнең «мәгарәне»
Тутырып, ул үзе җыр суза –
Җыры да бит аның үзе сыман
Шук та, сагышлы да, моңсу да:
– Ак үрдәккә, күк үрдәккә
Җимнәр салдым түмгәккә...
Эчем яна, тышым яна –
Ут кабынмый күлмәккә!
Уф!..
Җыр әйтә дә безгә карап тына:
– Сезгә җыр җырлаган мин – дурак!
Беләсезме, нигә шагыйрь булып
Йөрибез бу җирдә каңгырап?
Бүтән юньле эшкә ярамыйбыз!
Тел бар – карга алып китмәскә...
Йә, далада яшәмисез! Тутыр!
Дөнья малы җирдә бетмәс лә!
Җырлатыгыз юмарт чакта!
Хәер,
Җыр үтәрлек түгел инде сез...
Әмма... тагын болай җырлашулар
Насыйп булыр микән – билгесез...
Ник чүмәштең анда, мәрткә китеп?
Касәләрне тутыр, яшь иптәш!
Менә җырның сезгә яраклысы –
Башкасына сезнең баш җитмәс!
– Һәй!
Базарда Маручкылар
Саталар саручкылар,
Маручкылар белән йөрсәң,
Тиз бетә палучкылар!
– Рәшит абый, үзең сөйлә әле
Баштан узган гыйшык-мыйшыкны!
Син күпләрне кыйшык иткән, диләр,
Һәм төзәткән, диләр, кыйшыкны...
– Син, яшь иптәш, багрем, күпне белмә!
Әйе, кызлар миңа күз атты –
Гомеремә кызлар озатмадым,
Кызлар үзләре гел озатты!
Элек заман кемдер җыр чыгарган –
Әллә мишәр, әллә керәшен –
Кызлар гыйшыгыннан минем сыман
Интеккәндер инде, күрәсең...
Чибәрләрдән туеп елагандыр,
Калмаганга күрә һич чара!
Үземнеке итеп җырлыйм шуны...
Өзелепләр әйткән бичара:
– Базарларга чыгып ике ат алдым,
Икесен дә йөз дә унарга;
Урамнарга чыгар хәлләрем юк –
Кызлар чакыра мине кунарга!..
...Табындашлар тәгәрәшеп көлә,
Рәшит сүккән булып кылана.
– Сезме аңлар чибәр егет хәлен?!
Җыен котсыз! Җыен дивана!
Ана – көзге! Карагыз бер!
Сезне
Агартканчы кирәк юарга!
Кыз-кыркынның иң беткәне хәтта
Кертмәс куенына кунарга!
Сез җавапсыз мәхәббәттән шигырь
Язар өчен генә яраклы!
Шигырь сөйлик! Шигырь сәгате бу!
Әнә буран тынды... Таң атты...
...Табындашлар таңда шигырь сөйли,
Дөньяларда ал таң яктысы,
Дөньядагы ал таң яктысының
Яртысы ла шигырь яктысы...
Таңга уралыплар искә төшә,
Сөйли, җырлый, елый, шаярта...
Моңсуланып кына кояш бата,
Сагындырып алсу таң ата...
И туганкай! Синең йомгак та бит
Ахырына кадәр сүтелде –
Киләбез дә китеп югалабыз
Өермәле буран шикелле...
Безне – сәер яшәп киткәннәрне –
Искә алмас, бәлки, беркем дә –
Җырлаган җыр, тере шигырь калыр
Дөньядагы җилләр иркендә...
Күрешә калсак
Остазыбыз Мөхәммәт Мәһди ядкяре
Томанлы таңда наз иңә җиргә,
Әйтерсең сыер бозавын ялый...
Ходайның изге сәгате иңде –
Уҗымнар шыта, Мөхәммәт абый...
Газаплы ләззәт, ләззәтле газап
Җылы туфрактан гарешкә аша.
Ходаем, берүк ярдәм ит җиргә –
Җир уҗымлаган мәлләр ләбаса...
Яшәүнең сере ачылган мәлләр...
Тик крестьян гына сизенә моны:
Сискәнә җирдә уҗымнар түгел –
Фани дөньяның мәңгелек моңы.
Безнең бетүләр шушы микәнни
Дигән шикелле, күңел ут йота –
Тынычлан, адәм баласы, диеп,
Мөхәммәт абый, уҗымнар шыта...
Йөргән җирендә, хәтта гүрендә
Уҗымнарга күз саласы килә,
Игенен чәчкән бер крестьян булып,
Басу түрендә каласы килә.
Шул басу түре – бар дөньяң синең,
Бар дөньяң шушы уҗым бит инде.
Тургайлар никтер оча эзләнеп,
Кайда соң үзе, диләр шикелле.
Исә дә исә уҗымнар җиле...
Вакыт алдында без һаман сабый.
Күрешсәк анда, сөйләрмен таңда
Уҗым шытканын, Мөхәммәт абый...
Пеше курай
Тау куйнында, кояш иркәсендә
Үсә кура, пешә, турая...
Зат курайчы аңа уем уя,
Әверелә кура курайга...
Курай дисәм, Еникине уйлыйм.
Ул нәкъ пеше курай!
Үзе лә!
Аның ипле, төпле сүзләре дә
Курай моңы булып тезелә.
Аксакаллар бөек сер шикелле –
Гүя кошның нурга кунышы...
Әйтерсең лә алар тере курай –
Җирнең дымы, күкнең сулышы!
Бер кичәдә башкорт курай тартты...
Күз төшердем әдип-мырзага –
Моң илендә иде безнең мырза...
Кураймы соң, улмы моңлана?
Бәрәкәтле булып калыр курай.
Бәхәсләшмик... Ни ул? Кемнеке?
Курай тарткан сыман яза ла бит,
Уйлый безнең мырза – Еники!
Күз алдында – ак кылганлы дала,
Җиз кыңгырау – күркәм дугада.
Һәм Акъәби килә...
Бер укысаң,
Мең яшисе килә дөньяда!
Дугадагы кайтмас кыңгыраулар
Үлмәс сагыш җанда кабыза...
Пеше курай гына түгелдер ул,
Кеше-курайдыр ла бу мырза!
...Кызганам мин бездән соңгыларны,
Яман алар – кичәр дөньялар –
Бу кыңгырау чыңын ишетмәс тә,
Ишетсә дә тоймас бит алар!
Бик тиз ияләштек буталчыкка...
Соңгыларга соңгы юл ятар –
Пеше курай түгел, эшле курай
Аларга үз көен уйнатыр.
Әллә нинди көйгә биетер ул,
Үз көенә әмма биетер –
Тимер курайларның тимер тәме
Яшәешне дер-дер селкетер.
Аксакаллар безгә туры килде,
Безнең гомер ямьле үтәчәк.
Шушы моң бетәрме? Бетә икән,
Димәк, дөньясы да бетәчәк.
Ышанырлык түгел... Алай булмас!
Казан төнге күген кабыза –
Асыл курай булып, милләт өчен
Моңлана бит Еники мырза!
Тыңлыйк әле шәрәфлесен сүзнең –
Мырзаларга мырза мырзаның –
Тыңлыйк әле...
Купсын хәтерләрнең
Олы юлларының тузаны.
Пычкы елый
«Суслонгер» дигән тәмугның
Газапларыннан
Сау котылган ул абзыкай
Сөйләшми... Тынган.
Кайчакларда сүз ябешсен
Өчен дип микән? –
Кыйсса сөйләр булып, ул
Сүз
Башламак итә...
...Челләдә урман кисәбез.
Түземлек беткәч:
– Пыскытыйк, булмаса... – диде
Бригадир иптәш.
«Суслонгер агай» пычкыны
Кулына ала –
Игәүли!
Пычкы елый да,
Елый да тына...
Елый да елый пычкысы –
Агай теш көйли –
Гүяки күргән яшерен
Төшләрен сөйли...
Әйтеп сөйләргә ярамый!
Сөйләсен пычкы...
Ачасын ачты тешләрнең,
Кысасын кысты.
Сөйләве шул... Чыныккан ул.
Сабыр,
Тамыр нык –
Воркуталык сеңгән аңа
Һәм Суслонгерлык.
Авылымның чын тәмугтан
Чыккан шул ире:
«...Язмасын... Бик ерак йөрмәс
Ул көннәр...» – диде.
Әйттеме ул, әйтмәдеме! –
Аңлый алмадым –
Аның әйтәсен әйткәндер
Пычкы елавы.
...Искә төшә дә шул көннәр,
Гел ямансулыйм.
Шул абзый пычкы игәүли,
Һәм
Пычкы елый...
Кушкуллап әткәй күреште…
Әткәй кунакта... Урамга
Чыктык без иртән.
– Әлмәндәр бабайны күрер
Көннәр бар икән! –
Дип кушкуллап күрешкәне
Кем дип карасам –
Бөек Шәүкәт Биктимеров
Үзе ләбаса!
«Бабай» ди... Шәүкәт абыйдан
Әткәм бит өлкән! –
Хәер, белмичә сүз әйтмәс
Акыллы әткәм.
Тоя ул, белә артистның
Илдә кемлеген...
Шуларның нуры балкыта
Татарның көнен!
Көзге каеннар алтыннан
Чатырын кора...
Әткәй белән Шәүкәт абый
Сөйләшеп тора.
Алтын каеннар шау килә
Ишегалдында –
Шаулый каеннар гомердәй...
Шаулый да тына...
Зәңгәр күзле ике агай
Серләрне сүтә...
Әйләнгән сыман сәхнәләр,
Гомерләр үтә.
Сөйләшә ике аксакал –
Чорларның чаты...
Болар бар чакта, көн җылы,
Гомерләр якты.
Шәүкәт абый... Саф татарның
Сыны – асылы,
Гүяки ул – яшәешнең
Еллар фасылы.
...Гомерләр инде көзләргә
Кергән бер чакта,
Ике Әлмәндәр сөйләшә
Көзге сукмакта.
Аръяктан хәбәр
Казанда Ф. Шаляпинга һәйкәл
ачылу көне шәрәфенә
Сыйган аңа моң ташыган куәт,
Һәм көч-кодрәт тулган моң-сагыш...
Яңгырады кайда тәүге тапкыр
Асылдан да асыл бу тавыш? –
Җирнең тулганулы, болгавырлы,
Мең кавемле сәер илендә.
Казандагы шаулы Рыбнорядның
Аулак ишегалды түрендә –
Иске йортның флигелендә...
Әфсене бар татар туфрагының.
Сыкрау сеңгән шушы туфракта
Шытып кына чыгар мәлен көтеп,
Дөньялыкка җитәр моң ята.
Татарның бу көйгән туфрагына
Мулдан сипкән серләр орлыгын.
Гамәлдәге исемнәре генә
Төрле монда шыткан җыр-моңның.
Төсне тылсым иткән затларның да
Исемнәре генә төрледән.
Безнең туфрак Сәйдәш, Тукай булып,
Шаляпиннар булып терелгән.
Кан белән дан, хурлык белән зурлык
Төпкә кадәр сеңгән җир ләса!
Гаҗәпмени Шаляпины булып
Шушы туфрак беркөн җырласа?!
Гаҗәпмени беркөн Сәйдәш булып,
Төкәнмәс нур булып сирпелсә,
Шул нурлардан хәтта мәңгелекнең
Аръягыннан хәбәр ишетелсә?!
Татар туфрагы? Анда бары
Кан да сугыш кына, дисәләр...
Туфрак кына түгел безнең туфрак! –
Ул – уйлар колачламас мәңгелекнең
Аръягыннан килгән бер хәбәр.
Җирдән саркып килгән илаһият –
Даһи шаукым тисен, кагылсын!
Дөньялыкта җир – бердәнбер җырчы
Һәм бердәнбер бөек назымчы...
Гел эндәшер безгә туган туфрак...
Ул дәшкәндә, җиһан таң калыр.
Бөек шагыйрь булып көрсенер ул,
Бөек җырчы булып уфтаныр...
Ходай Тәгаләнең уфтануы
Илаһи көч булып тетрәгәч,
Аваз салган безнең шушы туфрак
Йә Шаляпин булып, йә Сәйдәш.
Җир тетрәми, купмый зилзиләләр
Борынгы бу утлы туфракта.
Нинди яңгыр, нинди җилләр шундый
Бөек моңсарларны уята?
Дулап узды канлы, данлы чорлар,
Җыр барыбер җирне тетрәтте!
Ходай Үзе якын күргәненә
Бирә җиркәйнең җыр куәтен.
Әйтерсең лә бөркеп тора һаман
Ходай сулышының җылысы –
Яңа Сәйдәшләрнең сулышы бу,
Яңа Шаляпиннар сулышы!
Күңлендәген әйткән бөек җырчы:
– Татар җырын тыңлап яшәдем,
Бәгъремнән саркый яшьлегемне
Тетрәндергән татар аһәңе!
Туган туфрак өчен ике моңсар
Кадерле һәм газиз, тиңдәш тә!
Көне килер...
Моңсар бу Шаляпин
Сәлам бирер моңсар Сәйдәшкә!
Асыл көч
Рәссам Канәфи дуска
Сурәтле, төсле уйлардан
Бар дөньям моңда йөзә...
Мәхәббәт дәшә шикелле
Еракта калган көздән.
Әллә кайдагы язлардан
Әрнеп дәшкәндәй сыман
Чакыра изге бер аваз
Гасырлар арасыннан!
Күреп, төсне аңламыйлар...
Җанда ялгызлык әле –
Таңнурдан мәхрүмнәргә без
Бер таң кабызыйк әле!
Рәссам дустым!
Алдыңдагы
Буяуларда – мең халәт,
Анда чиксез нәфрәт гүли,
Анда – чиксез мәхәббәт.
Йотар заманнар безне дә,
Исемнәр дә күмелер,
Тик иҗат сере вакытның
Аңламас бер середер.
Менә шушы
Бөек серне
Ходай безгә ышанган –
Бу – җанның күккә очуы!
Бу – бушану тышаудан!
Кайда саф сөю сулышы?
Кайларда аның моңы? –
Сөюле күңел генә тик
Аңлатып әйтер моны.
Булса да гасырлар озын
Һәм киләчәкләр ерак,
Канәфи дус, кешеләрне
Кешедән эзләвең хак!
Без түгел, халыклар уза
Бу олы серләр аша:
Рәссам кулы аклык эзли,
Шагыйрь теле хаклык эзли
Чорлар, гомерләр аша.
Шуңа асыл, көчле бит без,
Шуңа да яратулы –
Талантлы күңел генә тик
Аңлатып әйтә моны...
Мең рәхмәт яусын Ходайга –
Белгәнгә генә микән
Зиннәтле, затлы көчен Ул
Нәкъ безгә бүләк иткән?!
Көрсенмә, татар!
Уза гына барды бу гомерләр
Яманнан да кара дәвердә...
Киләчәкләр алтын байрак иде,
Ә инсаннар – чыкмас кабердә.
Күктән таша сыман
Сүз хикмәте...
Хикмәт кенә микән,
Кем белә?
Бәлки, анда халкыбызның җаны
Актарыла, таша, түгелә?!
Упкын чикләрендә калган чакта
Без – татарның кара язмышы,
Упкыннардан йолды Илһам моңы,
Айрат абыйның таң тавышы.
Иксез-чиксез вакыт уза торыр,
Яңаларны җиргә чакырыр.
Ләкин татар
Айрат булып сөйләр,
Моңы булыр Илһам Шакирның!
Мең җәфалар кичкән бу халыкны
Имин саклар көчләр табылды –
Фәрештәдәй Тукай илһамының
Канатлары килде, кагылды...
Таң тавышлы Айрат абый, сөйлә! –
Сорар милләт синең кебекне,
Милли моңнар һәлак була калса,
Боз куырса тәмам милләтне.
...Мәңгелекнең теге ягына да
Барып чыккан татар кардәшем
Илһам Шакир булып моңайсын да,
Айрат Арслан булып сөйләшсен!
Мин ышанам...
Изге иманым бу –
Шулай гына була күрсен лә!
Тукай, Сәйдәш, Илһам, Айрат исән! –
Димәк, син бар! Татар, көрсенмә!
...Телең белән
Илһам җырлап торсын,
Телең белән Айрат сөйләсен.
Җиңелмәгән,
Егылмаган килеш
Мәңгелеккә барып кер лә син!
Барган, күргән, йөргән илләрдә
Нигеземә кайчан кайтсам да мин,
Гата бабай керде иң элек
Һәм ул, мине үз тиңедәй итеп,
Тәмле телле сәламен биреп,
Гадәтенчә сорап куя иде:
– Яңалыклар бармы сөйләргә?
Ни хәлдә соң, олан, иминлекме
Булган, барган, күргән илләрдә?
Ул фронтовик иде... Юл йөрүнең
Ни икәнен белә, әлбәттә,
Кайтканнардан шулай хәл сорашу
Әверелгән, ахры, гадәткә.
Бары яхшы җавап кирәк аңа,
Бирердәе җанга җиңеллек,
Ишетәсе килә аның миннән –
Шөкер, бабай! Илдә иминлек!
...Сәер уйлар килә:
Очрашсак без
Теге дөнья дигән дөньяда,
Яныма ул килеп җитәр төсле,
Сүз дәшкәнче әле мин аңа:
– Берүк мине гаеп итмә инде,
Бездә бит ул шулай тиешле,
Алтыдагы кайткач,
Алтмыштагы
Кереп аның хәлен белешер... –
Диеп, гадәтенчә дога укып,
Анда да ул битен сыпырыр –
Шушы мәлдә,
шушы хәрәкәттән
Ике дөньям минем яктырыр...
Гадәтенчә тагын сорап куяр:
– Яңалыклар бармы сөйләргә?
Ни хәлләр соң, олан, иминлекме
Барган, күргән, йөргән илләрдә?
...Кая гына ташламый бу язмыш,
Күпме юллар җиле җилгәрә! –
Кайткач сөйлиселәр гүзәл булсын
Барган, күргән, йөргән илләрдә!..
Остаханә
Рәссам Әхсән Фәтхетдиновка
– Сез бит аяк асларында яткан
Тамырларны таный белмисез! –
Алар аунап ята...
Алар төссез...
Мин күрмәсәм – алар билгесез!
...Гел яшәде миндә рәссам рухы...
Шуңа күрә дә бит, и Әхсән! –
Барлык рәссамлык хыялымны
Әгәр бүген сиңа сөйләсәм,
Әйтсәм әгәр күпме
Төп-тамырны
Өйгә ташыганны эт булып,
Сукранганны хатын:
– Кайчан шушы
Тамырлардан булыр котылып?! –
Ул хәлләрне син аңларсың инде...
Әхсән туган, тамырдаш ла син! –
Күктән ишеп яуган кардаш та син,
Таңда койган яңгырдаш та син!
Синең атың йортымда бит яши –
Моңнарның да моңы бит инде!
Бар язмышым
Шул ат белән бергә
Чапты... китте... Тәмам сүтелде...
...Остаханәңдә мин, Әхсән,
Өнсез булдым –
Кешене син бакый иткән бит...
Син җан табигате генә түгел,
Табигатьнең җаны икән бит!
Кабатладың:
– Бөек әсәрләр гел
Аунап ята аяк астында –
Күрер күзең белән шуларны күр,
Янәшәгә килеп бас кына!
Сыйханәңдә, остаханәңдә мин,
Түбәнге бу гүзәл Чулманда,
Әллә нинди серләр сөйләр сыман
Биек күкләр хәтта тынганда,
Җирләр күккә күтәрелгән чакта,
Йолдызлы күк җиргә төшкәндә,
Уйларымны меңгә тапкырлап гел
Йөрим, Әхсән, остаханәңдә!
Сөйләшергә мин табармын сине
Кара яңгыр, тоташ кар аша! –
Кардәштән дә кадерлерәк кешем –
Тамырдашым ла син ләбаса...
...Фикерең хак, дустым...
Бу дөньяның
Юк-бар җилләрендә җиллибез! –
Җир астына кереп
Сеңеп яткан
Тамырларны гына белмибез...
Бөек гашыйк
Булмагандай җирдә моңсыз былбыл,
Булмагандай учак ялкынсыз –
Шигырь булгач, димәк, шагыйре бар,
Һәм бар, димәк, әһле хатын-кыз.
Хатын-кыз бар, димәк, илһам да бар
Һәм бар, димәк, гөнаһ шомлыгы –
Янгын сыман дөрләр сөю уты,
Давылга тиң булыр тынлыгы!
Бар дөньяны сөю утка салыр,
Су таш булыр һәм дә таш эрер!
«Я помню чудное мгновенье...» –
Утлар йотып, шагыйрь көрсенер.
Бу илаһи сүзләр тезелеше
Һәр гашыйк җан өчен үз булыр.
Кем ул Анна? Даһи җанын ничек
Утка салган аның күз нуры?
Күпме яуды сиңа, и мәхәббәт,
Мәдхиясе, ләгънәт-каргышы!..
Нишләсен соң шагыйрь, күз алдында
Пәйда булгач шундый таң кошы?
Мәхәббәттә җиңү бәйрәменнән
Шашкан Пушкин ихлас күңелдән
Болай язган: «...Һәм кичә без аны...
Хак Тәгалә ярдәме белән...»
Аңлап булыр моны, аңлый алсаң
Серен төпсез, олы диңгезнең!
Шуңа да ул – шагыйрь...
Шагыйрьнең дә
Илаһ бар иткәне, тиңсезе!
Ике гашыйк назы кушылганнан
Йолдызлы күк тетрәп чайкалган,
Саф гөнаһка гашыйк тын аллея
Безнең чорга кадәр сау калган.
Алар бер булганга йолдызлы күк
Чайкалганмы-юкмы чынлап та? –
Безгә инде берни сөйләмәс шул
Анна аллеясы бу хакта...
Ниләр белән бетәр иде бу хәл
Язмыш сәер ахыр тапмаса? –
Әгәр дуэль урынына атлар
Иртән шулай шашып чапмаса?
Калтыранып куйса Дантес кулы,
Исән калса шагыйрь, яшәсә,
Ак сакаллы картка әверелеп,
Җитеп үлсә фәлән яшькәчә?
Язмышларның мондый тәртиплесе,
Юк, килешмәс иде аңарга –
Сандугачлар моңын табарсыңмы
Көнгә әверелгән таңнардан?!
Анна исә озак гомер иткән...
Инде картлык килгән көнендә
Әверелгән сабый аңы кергән
Бәйләнчек бер вакчыл әбигә.
Сөймәгәннәр инде хәтерсез дә
Калган иске заман корткасын...
Онык-кызларына гел бәйләнгән:
– Сезгә – күбрәк...
Миңа аз, – дип, – манный боткасы!..
Аңа багышланган бөек сүзләр
Аның өчен инде чит булган,
Гөнаһлы һәм ерак, гүзәл бер төн –
Шагыйрьле төн инде онытылган...
Шагыйрь каләменнән янып тамган
Шигырь барлык җанны яндырган –
Ул бары тик Анна әбекәйне
Гел битараф килеш калдырган...
Нишләгән ул илтеп куйгач Вакыт
Уйсыз-гамьсез, сулган гомергә?
Гомер шул ук юкса... Ләкин инде
Гөнаһ та юк һәм юк шигырь дә...
...Аһ, Пушкинга бәхет бирсен Анна!
Кал шул аллеяда,
Кал шунда –
Синең гүзәллекне Мәңгелеккә
Дучар иткән шагыйрь каршында!
Кал син шунда! Һаман янсын сөю,
Бермәл бәхеткә җан юлыксын:
«Я помню чудное мгновенье» –
Бөек гашыйк һаман ут йотсын...
Су, төс, кояш
(Санкт-Петербургта гаҗәеп бер гаилә яши. Гаилә башы – бөтен Европага танылган рәссам Рәшит Гыйләҗев. Җәмәгате Халидә – талантлы шагыйрә. Без «Казан» милли мәдәният үзәгендә Рәшитнең гаҗәеп күргәзмәсе гөрләп барган көннәрдә таныштык. Һәм мин үземнең шигыремдә ул гаиләне «Сандугач оясы» дип атадым. Икенче шигырь исә Рәшитнең күргәзмәсендә килеп чыккан бер вакыйга хакында.)
//-- I --//
//-- Сандугач оясы --//
Яктылыктанмы яралган икән? –
Карыйм да
җаным күккә тоташа,
Күңелем тәмам гарешкә аша
Рәссам сайлаган саф төсләр аша!
Матурлык сыйган йөрәккә генә
Былбыллар оя кора шикелле,
Шулар көнне гел кояшлы итә,
Шулар йолдызлы итә һәр төнне...
И рәссам туган! Утлы бу төсләр
Күзләр күнеккән төсләр генәме?
Төсләр – хәтерле... Хәтерли алар
Илаһиятнең Җиргә иңгәнен.
Ак төннәр татар баласы хисен
Тибрәткән һаман моңсу яктыда...
Һәр төсе – дастан! Алар ерактан
Сүрелмәс хәтер булып яктыра.
Шундый затлылар килгән чагында,
Без исән лә бит, и йөрәктәшләр!
Куркыта ләкин... Затлылар киткәч,
Затсыз буыннар ни кылыр, нишләр?
Бөек әсәрләр юктан бар булмый!
Һәр гүзәл әсәр – дөньяның таңы...
Чәеңне эчеп, чорлар хакында
Сөйләшик әле, Халидә ханым!
Рәшит төс сайлый... Ә син тын гына
Шигырьләр сөйлә, яле, Халидә!
Шундый саф утрау ясыйк әле бер
Кешеләр куркып качкан бу илдә!
Гүяки ике былбыл оясын
Күргәндәй булдым мин, сезне күреп;
Сездәйләр барда – хыяллар биек,
Сездәйләр барда – уйлар йөгерек...
Бар яшәешләр яктырды балкып –
Язгы болынны гүя ябынды...
Өшегән җаным кайнар төсләрдән
Кабынып китте, дөрләп кабынды!
Күземә текәп карады дәвер,
Ярсу төс булып чорлар кагылды,
Асылы шулдыр фани дөньяның;
Бөек тылсымнар юктан бар булмый.
Рәшит төс сайлый... Ә син тын гына
Шигырьләр сөйлә, яле, Халидә! –
Аулак бер утрау ясыйк әле бер
Кешеләр куркып качкан бу илдә!
//-- II --//
//-- * * * --//
Гөлчәчәкләр балкып кызыктыра,
Шул розалар ала күз явын...
«Болар урланырга дучар бугай...» [1 - Рәссам Рәшит Гыйләҗевнең «Казан» милли-мәдәни үзәгендә оештырылган күргәзмәсе барган көннәрдә аның иң нәфис рәсемен – «Гөлчәчәкләр»не кемдер урлады.]
Дигән уйны кинәт уйладым.
Гөлчәчәкләр тибрәп тынган мәлдә,
Керфек каккан рәссам аларга...
Дөньялыкка килгән гөлчәчәкләр
Ярсу төсләр булып янарга.
Мең рәхмәт, рәссам! Гөлчәчәкне
Тиңдәш иттең якты ал таңга –
Шундый гөлләр гел былбыллы була,
Тибрәтә җил таңнар атканда.
...Кем урлаган гөлчәчәкләр рәсмен
Затлысыннан затлы залларның?
Гүзәллекне урлап була икән...
Калдым телсез... Тәмам таң калдым!
Без сайлаган төсләр кабатланмас,
Безнең җырны һичкем җырламас...
Урынында йөрәк тибеп торыр,
Ул йөрәкне һичкем урламас!
Ничек кенә чишмәдәй сүз калган,
Төсләр калган комсыз ялкыннан?
Имгәтелгән Ватан ничек кенә
Аягына баскан, калкынган?
Тегеләр дә аягүрә басты,
Аң-белеме, әйе, җитәрлек, –
Рәссамның иң гүзәл бер сурәтен –
Шедеврын урлап китәрлек!
Казан шулай бәяләде, Рәшит,
Питердан бу, диеп тормады,
Бөтен җиһаннарга якын торган
«Гөлчәчәк»не синең урлады...
Шул гөлләрдә иде бит югыйсә
Кайнар йөрәгеңнең ярасы –
Шунда иде сөйгән Халидәңнең
Һичбер тынгы белмәс карашы.
Саткан һәм сатылган илнеке без,
Аллаһ яклый алмас – Ул ерак...
Саткан һәм сатылган шушы илдә
Шедеврны сайлый чын карак!
...Һәр урланган чын шедевр булып,
Шуңа үлчәп булса гомерне –
Урлаттырам! И зәвыклы карак,
Урла, зинһар, минем шигырьне!
Гөлзадә
Җырчы кыз! Бу илнең салкын
Клубларыннан,
Җырлаганда сүнә торган
Шул утларыннан
Котылгансыңдыр беразга
Юньле илләрдә...
Тик безне Татар иленең
Җиле җилгәрә!
Барсын җыр дөньясын татар
Корган һәр илгә –
Андаларга моң кагылсын
Без исән көндә!
Һәр авазын сүрә итеп
Гүя ул яза.
Тыңлап туймасын халыклар,
Җырла, Гөлзадә!
Үтереп тә, бетереп тә
Тукмыйлар аны –
Әмма сорый гына татар
Шул Гөлзадәне!
Җырлатмадылар... Бу халык
Җырга сусаган –
Аермасы юк татарның
Сайрар кошлардан.
Аңласыннар әле безнең
Җырлы тавышны –
Дипломатлар ялгышса да,
Моңнар ялгышмый!
...Күпләр аңларга теләде
Татарның җанын –
Син ничектер?.. Мин аңладым,
Гөлзадә ханым!
Белмим ничектер андагы
Ерак илләрдә?
Безне монда татарлыкның
Җиле җилгәрә...
Җырсыз дөнья салкын
//-- I --//
//-- Хәйдәр --//
Кабат кабатланмас
Соклангыч нур сүнде...
Очып барган бер кош
Бәрелде туң Җиргә! –
Якын килгән иде
Җырлар тылсымчысы
Бүтән һичкемнәр дә
Аңламаслык сергә.
Җырның бөек серен
Ачкан иде лә ул
Бу дөньялар яңа
Моңнар көткән чорда...
Безнең халык шундый –
Кайгы-шатлык килсә,
Җырга сөйли серен
Һәм сыена җырга.
Яңарта саф җырлар
Һаман моңнар көткән
Күңелләрнең күген.
Хәйдәр җаны сорар
Таңнар аткан саен:
– Бүген җырлымы Җир?
Җыр җырлымы бүген?
Җырчы затлар! Сезнең
Аһәңнәрдә яши
Халыкларны үлмәс
Иткән көчнең сере.
Җырлы халык – исән,
Җырлы халык – тере.
Җирнең җыры булсын
Һәм дә җырның җире!
...Җыр кимеде Җирдә,
Инде Хәйдәр киткәч...
Җырсыз дөнья салкын –
Куырылып туңам! –
Җырчылар бир, Ходам!
Исән җырчыларың
Берүк кенә сакла,
Татар, татар гынам!
//-- II --//
//-- Бер сайрар таң --//
Сыйган бар татар язмышы
Шушы тавышка –
Күкләрдән җиргә иңә җыр
Һәм күккә аша!
Гүяки бу җыр – җиһанның
Йөрәге, тыны...
Бу – тере җыры Хәйдәрнең,
Мәңгелек моңы.
Әйтерсең лә тик узышлый
Кагылды җиргә,
Йөрәк сагышын калдырып
Китәргә генә...
Ишетсә икән халыклар
Кайнар тавышын –
Тетрәтер иде дөньяны
Татар сагышы...
Ак кардай булды бу сагыш,
Саф җырдай булды –
Яңгырлар булып сибелде,
Кардай коелды.
...Соклангыч ирләрне татар
Бирә бу җиргә,
Бирә дә... ташлап калдыра
Гомер-гомергә.
Татар! Бөек улларыңның
Язмышы яман.
Рәнҗешле һаман алар гел,
Рәнҗешле һаман!..
Кешеләр аһын үзенә
Төягән йөрәк
Озакка җитми икән шул...
Кабына дөрләп.
Бер сайрар таң кадәр генә
Гомере узды...
...Соң минутта яна былбыл
Япа-ялгызы.
Янгын
Йөрәк авырта. Миңа бу дөньядан таярга вакыттыр инде...
Башкортның асыл шагыйре Рәми ага Гарипов көндәлегеннән
...Нишләп әле, Рәми ага, сине
Дөнья бимазалы бу көндә
Мәскәүдәге килеш искә алам?
Янгын уты уйный битеңдә...
Әллә ничек кенә очраштык без –
Мәскәү – уртак дигән көннәрдә,
Останкино имәннәре шавы
Ишетелеп торган бүлмәдә.
Башкорт дустым Галим Дәүләдинең
Бүлмәсендә – тәрәз янында,
Ерак тарихларга чума-чума,
Сүз тирәнгә киткән чагында,
Сүз кылычын чәкәштереп, уйнап
Без яуга яу килгән минутта,
Сезгә гыйбрәт булсын дигән сыман,
Дөрләп янгын чыкты бер йортта!
Коткарышмак булып йөгердек без...
Гүли-дулый янгын – йорт яна!
Сикерәләр утлы тәрәзәдән,
Кычкыралар... Күкләр сыкрана!
Янып торган килеш оча җаннар...
Ут улаган тәрәз төбеннән
Бала тоткан ана
Ауды утка... яна-яна –
Китми күңелдән.
Әле генә кылыч чәкәштердек:
Башкорт-татар, дидек... Бер мәлдә
Безнең бәхәс янып күккә очты,
Бичаралар утка иңгәндә...
...Шагыйрь
илне юатучы гына,
Улмы сүндерер бу янгынны? –
Яман янгын
алда көткән икән
Һәм ул
Дөрләр өчен кабынды.
Үз халкым дип, җан теленде синең,
Үз халкым дип, мин гел җан аттым,
Уйлый калсаң,
яра уртак иде –
Бер ярадан бер үк кан акты.
И Рәми агай! Ярый син, бу
Бөек илнең кылган вәхшәтен
Бүтән күрмим дипме, керфек йомдың...
Ә мин яшим, күрәм, нишләтим?!
Безгә газиз хыял, идеаллар
Инде юкка чыккан елларда,
Миңа да бит вакыт җитте, агай,
Бу дөньядан
күптән таярга.
Без – өч шагыйрь – әле генә юкса
Касә тоткан килеш җырладык.
Бала тоткан ана
дөрләп яна,
Ил тәрәзен ялкын чорнады.
Ил тәрәзен ялкын чорнаганда,
Шагыйрь коткарсынмы милләтне?
Очкыннардан гөжли Мәскәү күге!
...Син сорама, туган, мин әйтмим.
Кемдер түмәр куеп, кылыч чаба,
Кемдер шул түмәрдә кан йота...
Син күрмисең инде, Рәми абый!
Мин
күрәм бит...
Йөрәк авырта...
Канаты бозлы былбыл
Флора ханым Әхмәтова-Урманчега
//-- I --//
Алганнар... Аткан-асканнар
Җанкайны кыеп –
Шуңа татарның күңеле
Гомергә боек...
Соловкида безнекеләр...
Кемнәр ул? Кемнәр?..
Кем булсын? Бәйле бәндәләр!
...Богаулы көннәр.
Тыннарны каплап дулаган
Давыл артыннан,
Салкын ташлар җилен ерып,
Гел килә сыман
Урманчелар... Мирсәетләр...
Бөдәйли ага...
Киләләр...
Татар дигән бер
Боек дөньядан!
Кыргыйга ләззәт –
асылны
Кыйнап елату –
Еламассың! Ил шөгыле –
Сандугачны бикләп кыйнау,
Сандугач ату!
Эзәрлекләр өчен генә
Салынды эзләр –
Сандугачсыз илдә
Козгын
Үләксә эзләр...
Рәссам һаман тарих белән
Бергә, янәшә –
Сөембикәнең үзен ул
Дәшеп киңәшә.
Сөембикә... Әнә бит ул –
Мең рәнҗештә!
Карашы –
кайнар шарлама
Упкынга төшә...
Сәнгатьнең тарих төбеннән
Алып килеше
Рәссам керфегеннән тамган
Гаҗәеп төсне!
Былбыллы таңны ясарга
Туңадыр кулы –
Котып бураны туңдыра
Илнең былбылын...
Бу Җирнең сандугач качкан
Явыз төшендә
Мең таңнарны уятырлык
Былбыл күшегә...
Күрәсең, шуңа газаплы
Безнең җыр һаман –
Томшыгы туңган сандугач
Сайраган сыман...
//-- II --//
Бозлы Ак диңгез ярында
Уйланып торам –
Бөкрәеп, Бакый абзыкай
Киләдер сыман...
Үзе Җирдә мең җәфалар
Чиккәнгә микән –
Урманче
шагыйрь Тукайны
Бәхетле иткән.
Кымызлы дала сурәттә.
Дөньялар бөтен,
Дөньяның монда үзәге,
Мондадыр чите...
Казах илендә – сөргендә
Ясалган сурәт...
Абайны да, Тукайны да
Сыйдырган йөрәк.
...Урманченың үзен саклый
Йозак та тимер –
Соловкида – ак төннәрдә
Уза яшь гомер.
Җәфалы күңел дәшә гел
Ерак-ерактан –
Җан күчә актан карага,
Карага – актан.
Калевала чорларыннан
Саф дулкын кага.
Кабына төсләр дөньяда,
Мең төсләр яна...
Сокланмыйча буламыни
Төсле дөньяга!
Сын-сурәтендә
Тукайның
Йөрәге яна...
Тылсым
Изсәләр дә, кылыч чапсалар да,
Юлыкса да юлда мең үткел,
Шигырьле тел –
фанилыкка бәйсез,
Үлемгә баш бирми андый тел.
Гамәлендә азат адәми зат
Амин тотсын яки чукынсын –
Әмма сүздә шигъри куәт булса,
Ул сүз, димәк, үзе бер тылсым.
Шигъри сүзем минем – саф тылсымым –
Авыр чакта сезгә кагылсын –
Савыктырсын, горур итсен берүк,
Кеше итсен безне бу тылсым!
Кардәшләрем! Сезнең җанда туган
Шигырьләрне әйтер сүз көчен
Ни өчендер Ходай миңа биргән –
Өлешемә тигән көмешем...
Дөньялыкта яман сүзләр булмый,
Яман әйтүчеләр булмаса,
Булсын сүзем
сүзләр чишмәсенә
Сүзләр чылтыратыр колаша.
Китсен сүзем фани бу дөньяга,
Йөрер юлы аның ак булсын –
Савыктырсын, горур итсен берүк,
Кеше итсен безне бу тылсым...
«Халык дошманы» турында бер истәлек
Шәриф Камал авылында
Йөрергә чыктык кичен...
Барысы да гаҗәп икән
Бу Туфан агай өчен!
Ристан кәҗәне күрүгә,
Күңеле ташып китә:
– Әссәлам, кәҗә, әссәлам! –
Маңгаен кашып китә.
Кәҗәгә дә,
Кәҗә капкан
Чирәмгә дә туган ул –
Олы юлның тузаннарын
Туган иткән Туфан шул...
Коеларга исе китә,
Басмаларга, капкага...
– Яшибез икән бит әле! –
Дия-дия шатлана.
Исем китеп,
Яннарында
Карап торам мин аңа –
Туфан шаккатмаган тагын
Ни бар икән дөньяда?
Һәммәсе дә шигырь аңа,
Һәммәсе – галибанә:
Капка астыннан өргән эт,
Түмгәктәге бүдәнә...
Сабыр абзыйлар чыгалар:
– Күрче моны! Кит әле!
Туфан фәлән... – диделәр бит,
Исән икән бит әле!
...Шулкадәр шат кич иде бу,
Тик бер хата булмаса...
Ераккарак барып чыктык:
Рузаевка,
Станца.
Пересылочный.
Зэкларны
Күчерәләр гөр килеп.
Агарынды Хәсән ага,
Агарынды бүз кебек.
Алай ук булмас бәндәләр,
Зәһәрле елан чакса.
Кораллы конвой өере:
– Сесть! И не двигаться!
Тоткыннарны таш перронга
Утыртканнарын карап,
Ырлап торган ач этләрне
Котыртканнарын карап,
Хәсән аганың күзләре
Чыланганнар иде бит:
– Зөлфәт... мине дә шушында
Чыгарганнар иде бит...
Чыгарганнар иде алар,
Тезләндергәннәр иде...
Киче дә нәкъ шундый иде...
Күге дә зәңгәр иде...
Ул чорлар да түгел ләса –
Бәндәләргә ни җитми?
...Кычкырды конвой Туфанга:
– Посторонним отойти!
А ты, седой, куда попёр?!
Приклада захотел?!
...Аксакалның күзләрендә
Рәнҗешләре нихәтле!..
Берни әйтми китте Туфан –
Җаны төелгән иде.
Күпне күргән ак башкае
Түбән иелгән иде.
Кичен шигырь укыды ул
Клубта.
Башын иде.
Күзләрендә бик ерактан
Агылган болыт иде.
Агылды карашларында,
Керфекләренә кунып,
Күпме агылып та, һаман
Агылып бетмәс болыт.
Гаҗәпләнеп, күзгә карап,
Сәхнәдә басып тора...
Станцада –
яңа поезд.
Шлагбаум ачык тора.
Кемнәрне ашыктыра?..
Канат җиле
Күтәрелде кошлар иле белән...
Наис Гамбәр
Безнең бәхет бары Мөслимдәдер...
Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер –
Өшәнгән бу бәгырь җылынсын...
Барыйк әле иртүк Ык ярына,
Тездән чумып салкын чыкларына,
Авыз итик каен сулышын!
Сукмакларга үлән үскәндер бит,
Тик учаклар әле исәндер бит –
Сагынгандыр безне сукмаклар...
Үзебезчә тик бер сөйләш кенә,
Чылтыр чишмәләргә эндәш кенә –
Телләреңә былбыл кунаклар!
Тынып ыгы-зыгы, алкышлардан,
Колак салыйк әле шул кошларга –
Моң тәменә алар өйрәтте...
Күтәрелсен кошлар иле белән –
Шул кошларның канат җиле белән
«Өф»ләп дәвалыйк бер йөрәкне.
Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер!
«Кыз сукмагы» синең исеңдәдер –
Безнең ярлар асыл яр иде!
Асылъярлар һаман шунда сыман...
Тәрәзәдән – гөлләр арасыннан
Караттырган чаклар бар иде!
Шул сукмактан тик бер үтик әле,
Таныш тәрәзләрне чиртик әле...
Ай калыккач, зәңгәр эңгердә
Зарыккандыр сөйгән ярлар көтеп!
...Тибрәнмәс шул инде пәрдә чите –
Кабатланмый сөю бу җирдә...
Ә шулай да кайтыйк Мөслимгә бер!
Моң чишмәсе бары Мөслимдәдер –
Кипкән иреннәргә моң тисен!
Күтәрелсен кошлар иле белән –
Шул кошларның канат җиле белән
Җиллиселәр килә, җиллисе!
Әйдә, киен! Калсын бу мәгыйшәт!
Гомер уздырабыз монда нишләп?! –
Тормыйк, табында, дип, аш кала...
Кайтыйк әле газиз Мөслимгә бер –
Беркая да качмас мескен дәвер,
Дәвам итәр бездән башка да...
Бул гына!
Күкнең тансык балкышлары сыман
Җемелдә гел гомер юлымда! –
Синнән бүтән һични үтенмимен...
Бул син бу дөньяда!
Бул гына!
Һич югында, ерак йолдыз нуры
Булып, миңа там син тын гына...
Сөю дәшкән былбыл булып сайра,
Аккоштай йөз дөнья таңында!
Сиңа гына бары багышланыр
Хәтта соңгы сулар тыным да...
Миңа бүтән берни кирәк түгел! –
Син бул гына... Бары бул гына!..
Язгы су
Хәтерлисең микән
кар астында
Сулар чылтыраган ул кичне?
Җир җылынды йолдыз карашыннан,
Үзәннәргә язгы су төште...
Чылтырады сулар кар астында...
Бу – безнең яз иде!
Әле дә
Митинглы сырхау бу дөньядан
Колакларым тонган хәлемдә,
Элмәк эләр өчен җайлы урын
Эзли торган кыен чакларда,
Кар астыннан шул яз чылтыравы
Саркып чыга... Җанны актара.
Мин йотлыгып эчәм бу дөньяны!
Әллә соң бу үзе – язмышмы?
...Җем-җем килеп, кар астында ага
Мәхәббәтем минем – язгы су...
Диңгез күге
Нинди аяз, саф бу Балтыйк төне!
Күктә иксез-чиксез ут яна –
Тымык диңгез көзгесенә карап,
Үз-үзенә Галәм соклана...
Тынып калды кызым,
Иң зур сергә
Теләгәндәй төшеп җитәргә:
– Җиргә каратып
Кем гөл утырткан
Шулкадәр дә биек түтәлгә?
– Гөлләр түгел,
учак алар, кызым...
Әнә кузлар ява диңгезгә!
Галәм буйлап күпме юлчы йөри! –
Шулар әнә учак тергезгән...
– Куз түгел лә... Йолдыз атыла бит!
...Ярар, кызым, тамсын учыңа
Күктә үскән гөлнең саф тамчысы! –
Мине исә
биектәге учак
Яннарында көтә
Юлчылар.
Мин дә алар белән бергәләшеп
Юл чыгармын...
Учак кабыныр.
Шул учакка –
биек күккә кара! –
Яна-яна әткәң сагыныр.
Ул учаклар югалсалар иртән,
Күмелсәләр куе томанга:
– Җир гөлләрен әти сагына! – диген, –
Безне уйлый, – диген, – ул анда...
...Тын диңгезгә карап, бу чиксезлек
Үз-үзенә һаман соклана.
Белмим,
әллә күктә гөлләр балкый,
Әллә
Җаннар булып ут яна?
Яшер, язмыш!
Баласы яшәр куанып,
Кылмас явызлык,
Бозмаса әнкә каныннан
Күчкән ялгызлык.
Коткаргандай гарасаттан,
Давыл утлардан,
Яшер, язмыш, хатын-кызны
Ялгызлыклардан!
Ялгызга язмышның язы
Бик озак килер...
Озак гомер – тозак гомер –
Ялгызак гомер!
Коргылды
Яулар кичә алмас елгалар бар,
Инешләр бар – ташу кубарган.
Мәгърур гына ага данлы сулар
Дастаннарга кергән юллардан.
Дәүләтләргә исем биргән алар –
Тарихтан чал бөек агымнар...
Тик, Коргылдым, сине чакырам мин
Дөнья аңлашылмас чагымда!
...Иң зур көчең –
яфрак агызырлык.
Саегасың,
тиен су эчсә...
Тик ярыңа гөл орлыгы төшсә,
Ай үсәсен никтер көн үсә.
Мин ярата идем көзнең юка
Бозын өскә япкан чакларың...
Төпләреңдә синең – сары яфрак.
Мин ишетәм синең акканың!
Гомрем буе
урман төбендәге
Серләреңне синең тыңладым –
Шуңа упкыннарга егылмадым,
Бураннарда шуңа туңмадым.
Без төшәбез елга буйларына
Гармун тартып, җырлап уйнарга.
Гомрем буе
Синең ярга төшәм
Онтылырга... бары уйларга.
Исмең – гаярь! Әйтерсең лә анда
Кем каядыр ярсып ыргылды!
И Коргылды!
Минем өчен бит син
Керсез яшәтердәй сер булдың.
Гаҗәп мәгәр... Синнән читтә ничек
Яшәлде дә, ничек торылды?
...Сиңа охшап булмады шул инде,
Бу балаңны кичер, Коргылды!
Әнкәемнең үзе идең бит син...
Син карыйсың һаман мөлдерәп.
Күкрәгемә кулым куям –
Бушлык!
Синдә калган бугай бу йөрәк...
Терелербез…
Нинди садә, чиста булганбыз ла!
Уйларыбыз нинди пакь булган!
– Без сәгадәт өчен яратылган,
Бәхет өчен! – дигән чак булган...
Тезләнеп без дога кыла идек,
Мәҗүсидәй карап бу таңга.
Без табына идек пар каенга,
Без ышана идек Ватанга.
Матурлыгын тоеп, моңсулыгын,
Шигърилеген тоеп дөньяның –
Адәм улы! –
Табигатькә сеңеп,
Гел яшәрмен диеп уйладың.
Әллә кеше акылыннан шашты,
Әллә инде дөнья тилерде? –
Кем уйлаган,
Кеше булган өчен
Оялырдай көннәр килерне!
Юктыр, булмас,
Дөрес түгелдер бу!
Андыймыни, кешем, үзәгең? –
Син бит
Сөя,
Тоя белгән өчен
Фани дөньялыкны бизәдең.
Терелербез, сагынырбыз әле...
Китми калмас, китәр бу халәт!
Савыктырып сынган канатларын,
Күңелләргә кайтыр мәхәббәт.
Тезләнешеп дога кылырбыз бер,
Мәҗүсидәй карап бу таңга...
Сокланырбыз тагын пар каенга,
Ышанырбыз тагын Ватанга.
Матур бабай
Чор куркыныч булган...
Шул чорда да
Булганбыз ла без –
шук малайлар –
Шуклык өчен колак бора торган
Авылга бер Матур бабай бар.
Һай соклангыч иде яралары! –
Кылыч, камчы, богау эзләре...
Зарланганын һичкем ишетмәде,
Сызланганын беркем сизмәде.
Тиран чорымыни шул балачак? –
Без – кәлҗәмә буын – сизмәдек:
– Матур бабай гел Ысталин сыман,
Бигрәк чибәр! – диеп сөйләдек.
– Их, егетләр! – дияр иде бабай. –
Яратуны сезме беләсез?! –
Сез бит көлеп кенә үбәсез дә,
Үбеп туйгач, ятып көләсез...
Ә мин менә
Чапай белән чакта
Бозлы суны йөзеп чыктым да
Чибәркәйнең кочагына аудым –
Сикергәндәй булдым упкынга!
Ә сез?..
...Шаян бабай, Матур бабай!
Тәрәзәңнән карап торасың,
Шомыртларың аша карыйсың да
Серле итеп тамак кырасың.
Матур бабай! Йортың алдындагы
Ак шомыртлар һаман куерды –
Ил тутырып чәчәк атарга соң
Ходай Үзе мәллә боерды?
Ак шомыртлы синең йорт ышыгың,
Урам ягындагы читәнең
Аулак оя булды гашыйкларга,
Мин дә аны читләп үтмәдем...
Ләхетлеккә такталарың әзер...
Шаккатырдың кинәт авылны –
Хәтта ләхет такталарың, бабай,
Сөю нуры булып кабынды.
Көннәрдән бер гаҗәеп бер көндә,
Сискәндереп Сәрби апаны,
Алып чыкмасынмы Матур бабай
Ләхетенә дигән тактаны!
– Чөкердәшсен әле гашыйклар! – дип, –
Борчылма, – дип, – карчык, бул тыныч! –
Ясап куйды шомырт ышыгына
Гөл шикелле матур утыргыч.
– Былбыл моңыннан да дәртлерәк шул
Мәхәббәттән янып әйткән сүз...
Гомер буе юктан йомгак чорнап,
Юк йомгакны, карчык, сүткәнбез!
Килче, кая, бер кочаклыйм әле...
Шомырт исе килә бөркелеп!
– Яшьләр сүзен тыңлап котырасың! –
Сүт шул утыргычны, карт тиле!
...Кайттым. Күрдем.
Матур бабай салган
Йорт нигезе иңгән. Чүп баскан.
Безне кавыштырган утыргычның
Эзе дә юк хәтта, ичмасам...
Участковый миңа сөйләп бирде:
– И туганкай, ниләр әйтергә?
Күптән дөньяда юк Матур бабай,
Елмаюы гына хәтердә.
Сөя белми бугай яңа буын...
Бер дуңгызы әнә нишләде –
Гашыйкларга дигән утыргычта
Төнбоектай кызны көчләде!
Матур бабай үлгәч,
Утыргычта
Сүгенешеп һаман эчтеләр
Һәм, тән язар өчен,
Матур карттан
Калган йортны хәтта иштеләр.
Денсез буын килде бу дөньяга –
Итек салмый түргә менүче.
Бисмилласыз агач утыртканбыз –
Шуңа сөмсез аның җимеше!
...Матур бабайлы чор! Сөю чоры!
Җилләреңә кадәр исемдә! –
Төш күрмичә йокла, Матур бабай –
Безне күрүең бар төшеңдә...
Оҗмахта да шаяртасыңдыр син:
– Җәннәт бакчасымы чын бакча? –
Их, гашыйклар сайрашадыр анда –
Минем утыргычта таңгача!
Сөю сүзе сеңгән шомырт исе...
Менә кайда иде чын җәннәт! –
Кош сайратып үбешәләр анда –
Кайтып килик мәллә, җәмәгать?!
...Кемнәр булып үсәр
бүген җиргә
Яланаяк баскан малайлар?
Яраттыра торган утыргыч юк...
Һәм күптән юк
Матур бабайлар.
Ялта тыкрыгында
Җил
тузанлы юлга шыбырдатып
Койды
Платан яфрагыннан чыкны...
Яктыгарак менеп барыш иде –
Тар тыкрык
тупыйк булып чыкты.
Платан төбендәге утыргычка
Чүмәште ул,
алды сулыш кысып:
Ютәл белән уятмаска иде
Гөләпләрнең таңгы сак йокысын...
Ычкындырды яка сәдәфен ул,
Эшләпәсен салып куйды янга.
Әсәр өчен түгел,
яшәр өчен
Сулыш җитми менә Галимҗанга...
«Хакмы икән кылган гамәлләрем?
Нишлим икән мин моннан соң?» – дигәч,
Гади генә итеп,
«Эшләгез!» дип,
Иптәш Ленин биргән иде киңәш.
Һәм Галимҗан йөкне ат күк тартты,
Җиңе һәрчак булды сызганулы,
Зарлануны белмәде ул буын,
Танымады сыктау-сызлануны.
Күргәне бар юкса бу тормышта
Үз күзләре белән Галимҗанның
Алмачуар чабыш атларның да
Ярты юлда янып егылганын.
Килми лә шул янып егыласы,
Җилле еллар ашкынганда таңга!
Тауга йөк тартканда туктау – үлем...
Икеләтә авыр Галимҗанга.
Тормыш төпләреннән күтәрелеп,
Талпынды ул биектәге утка –
Нишләп илтеп кертте әле язмыш,
Чыгар юлны бикләп, тар тыкрыкка?
Ишетелә ярдан диңгез шавы...
Шыбырдаша ташлар күбекләнеп...
Нинди дулкын ярга илтеп бәрде,
Чәрдәкләде олы өметләрне?
...Аһ, сулыш юк, сулыш...
Минме шулай
Гомер уртасында сыгылучы?
Чү!.. Улкае эндәшәме әллә:
– Әти! Әти... Сиңа ни булды соң?!
Юк-юк! Улын да бит югалтты ул...
Болай гына күренәдер күзгә...
Ләкин
Тагын кабатланды тавыш:
– Абый, димен! Нәрсә булды Сезгә?
...Үтеп керде сулыш үпкәләргә.
Тәмам киткән дөнья кайтты кабат...
– Рәхмәт, балам...
Коткардың син мине...
Ташламасын сине шушы савап...
Таныйм да күк... Ялта малаемы?
– Ялтаныкы... Ә мин Сезне беләм!
Әни әйтте: «Ул – Ибраһимов, – диде, –
Казаннан ук шифа эстәп килгән...»
Куркыттыгыз мине...
Әйдә, абый,
Алып төшәм Сезне мин диңгезгә!
Бер явызы адаштырдымы әллә?
Бу тыкрыкта нәрсә калган Сезгә?!
– Бар, диңгезгә ашык, балакаем...
Бар, күңел ач,
Йөгер, ашык ярга!
Адашмабыз...
Андыйлардан түгел...
Без калмабыз, балам, тыкрыкларда!
Йөгер, балам!
...Бакчы, күр син аны –
Нәкъ бит аның улы төсле икән...
Кузгалырга кирәк... Кояш чыккан,
Яфракларда инде чыклар кипкән.
– Юк! – дип,
Тешен кысты кинәт кенә. –
Куркытма син, язмыш,
юк, куркытма!
Үзебезчә
Без дә кояш идек –
Кала алмый кояш
тын тупыйкта!
Ул тамаша кылды, сабый сыман,
Ал гөләпне җилләр селкеткәнен.
...Белә иде,
Сизә иде йөрәк
Алда авыр, канлы юл көткәнен...
Җан
Иртәгәсен чәчәк атасы көн.
Шуңа күрә күз дә йоммады,
Төн йокысыз таңны көтте шомырт
Бар аклыгы белән
җандагы...
Тамырлардан
яшел ябалдашка
Төне буе аклык үрләде.
Барысын да күрде
язгы шомырт...
Хәер,
шомырт берни күрмәде!
Язгы шомыртка баш салган кызның
Күңелендә бер сүз талпынды.
Эндәшмәде, белмәде лә ул кыз –
Сүзме соң бу,
әллә ялкынмы?
«Аңламадым... Кем син? – диеп, егет
Яз кызыннан гафу үтенде. –
Шомыртмы бу, кызмы? Әллә мине
Мәңге дөрләтәчәк ут инде?»
...Кабынырмы ул хис сүзләр булып? –
Борчылудан күз дә йоммады,
Төн йокламый
таңны көтте язмыш
Бар аклыгы белән җандагы...
– Ничә язлар кабатланды инде...
Яз кабынды –
шомырт ак булды,
Исеңдәме, шомырт чәчәк көтте –
Безнең җаннар уртак чак булды.
Шушы көннән бирле
Тынгы белмәс
Ут һәм ялкын җанда дөрләде,
Барысын да күрде
язгы шомырт,
Хәер,
Шомырт берни күрмәде!
...Юатулар безгә кирәк түгел,
Ихлас язга кирәк юату:
Чын мәхәббәт –
җирдә юкны табу,
Чын мәхәббәт –
Барны югалту...
Шумер кызы
Шумерлардан бер кыз
каш сикертте!
Чиксез чорлар үткән килеш тә
Синең елмаюның бөек сере
Безгә дә бит бераз тиеш лә!
Иллеме без, чокыр-чакырлымы,
Ком-балчыклы шәрә тугаймы? –
Андамыни хикмәт?! –
Төпкелләрдән
Шумер кызы миңа елмайды!
Авазларда, сүздәмени хикмәт?! –
...Ил бик явызланган көннәрдә
Дертләп куям...
Шумер гүзәленең
Күз яшьләре минем мендәрдә...
Ык торналары
Ерак-еракларда, тере күлдә,
Тонык суда үтте чагылып
Шау яшьлегем! –
Торна кәрванына
Минем еллар китте тагылып...
Ык буеннан кузгалганнар бугай –
Канат җилпешләрен мин таныйм,
Мондый моңлы,
Уйчан талгынлыклар
Тик дулкында була – Ыктагы...
Кыйгач кашларына учны куеп,
Торна саный кызлар...
Көз яна!
Бетмәс тавыш килә һавалардан,
Өзгәләнә тавыш,
Сызлана...
Яратып кал җирдә! Яратып кал!
Бер генә ул
сөю күпере...
Көзге тау битендә
Салкын күктән
Торна саный кызлар –
Күпмедер?
Мөмкин түгел микән бу тормышта
Вакытларны куып узарга?
...Торналарны озатасың, ярым...
Кайтмас хатирәдәй,
Көз яна!
Ялгыз сандугач
Безнең өскә гүя ниндидер көч
Авыр, кара йолдыз кабызды –
Өер-өер ач бүреләр улый,
Һәм сандугач сайрый – ялгызы...
Тәкъдирме бу?
Явыз ихтыярмы?
Безнең утны кемнәр сүндерде? –
Үз нәҗесе белән уйный Ватан.
Барып җиттек –
Ватан тилерде.
Үксүеме, сайравымы – белмим,
Әллә инде җанын юата –
Котырган ил сандугачы сайрый
Япа-ялгыз гына куакта.
Кара гарасатлар кайнаганда
Нинди зәгыйфь бу өн, нинди саф!
Җиһан үзе җимерелер сыман,
Шул сандугач тик бер ялгышса...
Тупландылар кыргый өерләргә
Адәм балалары юлларда.
Шулай уңайлырак ботарларга,
Шулай уңайлырак уларга.
Күзләр – куздай!
Сырт йоннары торган!
Тешне кычыттыра мең афәт –
Портретың шушы,
Яңа заман,
Шушы, бәндәм, безнең кыяфәт.
Шул булырмы соңгы сурәтебез
Безнең – сөя белгән халыкның?
Син кайлардан килдең, кара йолдыз?
Нигә безнең күктә калыктың?
Ач өерләр туеп ял итәрләр,
Ырылдашып җирдә җан кыйгач,
Һәм шуларны
ярлыкауны сорап
Өзгәләнер ялгыз сандугач...
Дүрт җыр
Аргы ярда әле көмеш җырлар,
Елларның да аргы ярында,
Чыдар микән йөрәк ахыргача
Җырлаганчы шуның барын да?
Беренче җыр – илем турында ул,
Олы юлга дәшкән җырдыр ул,
Йөрәк кадәр чәчәк бөреләре
Тирбәлешеп торган кырдыр ул...
Икенче җыр... әни турында ул,
Ун мең еллык моңлы көйдер ул;
Бу җиһанда җанны җылытучы
Бердәнбер өй, изге өйдер ул.
Өченче җыр... Сөю турындадыр,
Мең яңарган иске моңдыр ул;
Яшәү өчен, чиксез дәвам өчен
Һавадыр ул, сихри тындыр ул.
Дүртенче җыр... Бусы җырланадыр
Елларның иң аргы ярында.
Ансын каен җырлар... каберемдә...
Калганнарын – үзем! Барын да!..
Сырынды
Бөтерелә бөдрә сырындылар
Якын килергә дә шомлы ярда –
Гасырларның кара бураннары
Дулый бугай безнең карашларда...
Тәңре Үзе җәзалыймы әллә
Сайлап җирнең кайбер кавемнәрен?
Ничә гасыр кайный кара буран! –
Ачыласы юктыр бу көннәрнең...
Ачыласы юктыр язмышларның!
Алгандыр ла Тәңре безне сайлап...
Юл катысын эзләп кар астыннан,
Изалана һаман күшеккән ат.
Иң гаҗәбе –
без һаман да исән!
Саклап килә безне нинди өмет?
Чынлап та бит бер ачылыр еллар!
Безнең дә бит кояш чыгар көлеп!
Һаман юлдаш булган сырындылар
Эреп юкка чыгар ахыр чиктә.
Гел буранга күнеккән бу җаннар
Түзә алмас сыман ул бәхеткә.
Ә хәзергә... Безгә язган буран
Тынны буып, әйдә, дулап торсын –
Атла, аткай, юл булырга тиеш...
Эзлә генә, эзлә юл катысын!
Тимерче
Язмышын да чүкеп ясаган ул,
Сандалына салган ачуын.
Сандалында яньчемәкче булган
Бөлгенлекне, сугыш ачлыгын:
«Тимернең син зәгыйфьрәк җирен –
Йөрәк турын таба бел генә –
Кызган чакта кизәнеп бер суксаң,
Тимер түгел, чёрт та бөгелә!»
Дене дә шул тимер иде аның,
Чүкеч тавышы булды догасы.
Берлиннарга кадәр алып барды
Җирән кашкасының дагасын.
...Кызган тимер кебек яшәде ул,
Кызган килеш керде сугышка,
Кызган тимер сукты йөрәгенә,
Кызган килеш ауды камышка.
«Ә... синмени?! – диде тимергә ул. –
Син... сугарга... уйладыңмыни?
Врёшь, брат! Күпме генә сукма,
Кызган чакта ирләр бөгелми!»
Бөкте тимер, кызган тимер бөкте!
Тик бер мизгел калгач үлемгә,
Кызган тимергә ул әйтеп куйды:
«Йоклап алыйм әле мин менә...
Ә аннан соң... кайнар килеш торсаң,
Нәни кадак ясыйм үзеңнән...»
...Ул белмәде соңгы тамчы каны
Акканын шул тимер эзеннән...
Йөрәкләрдә үлмәс дастан
(Поэма)
Джанни Родари истәлегенә
Әфсен-төфсен!
– А-у, сылу Зөһрә! Айлы төндә Җиргә
Көмеш нурлар булып сагышларың төшсен,
Миһербанлы булсын язмыш – Үги ана –
Әфсен-төфсен!
Терел, Шаһрезадә! Әкиятең кирәк!
Кайда кичәләрнең мең дә икенчесе?
Оныттырсын сүзең кара максатларны –
Әфсен-төфсен!
Яшәрткеч су тибеп торсын чишмәләрдән,
Тик саф җаннар гына шушы суны эчсен,
Чынга аша күрсен бары якты хыял –
Әфсен-төфсен!
Югалмагыз череп, агач тамырлары!
Сезгә дә бу язмыш озын гомер бирсен!
Күрсен яңа Эрьзя һәм сын итсен сезне –
Әфсен-төфсен!
Җирдә патша булып гомер сөрүчеләр
Кигәвенле җәйдә көтү көтеп йөрсен...
Һәм хөкемдар булсын көтүчесе Җирнең –
Әфсен-төфсен!
«Туйда мин дә булдым...» Егет-кыз хакында
Һәрбер кыйсса шулай тәмамлана күрсен,
Тигез гомер бирсен гашыйкларга язмыш –
Әфсен-төфсен!
Гел җиңелә бирсен явыз кара көчләр,
Шулай була күрсен – гел дөреслек җиңсен!
Һәм җир йотсын чынлап җансыз-вөҗдансызны –
Әфсен-төфсен!
Чынлап Җиргә төшсен очкыч-тәлинкәләр,
Чиксезлектән килеп дуслар сәлам бирсен,
Һәм елмайсын алар кешелекне күреп –
Әфсен-төфсен!
Бөек мәңгелеккә тәрәз чиртсен кеше,
Гади генә әйтсен: «Ач ишекне, Сим-Сим!»
Яшә, тылсымлы сүз – шаян хыял кызы –
Әфсен-төфсен!
Әкияти хисең саумы, кешем, җанда?
Җуймадыңмы Җирдән күчкән тылсым көчең?
Әкиятне җую – кешелекне җую.
Әфсен-төфсен!
Җаннан җанга күчсен серле әкиятләр!
Яз җилләре булып, Җирне назлап иссен!
Котсыз яшәп Җирнең котын алучыга
Ачы каргыш төшсен! –
Әфсен-төфсен!
Джанни Родари варианты
Шагыйрь һәм бөек әкиятче белән әңгәмәдән. Мәскәү, 1979
– Тотып кала агач тамырлары
Һәм туктата
таулар ишелүен –
Ни коткарыр,
иптәш Родари,
Бүген
Кешелекнең кешелеген?
Карашлары уйчан Родариның:
– Җан җылысы – ышанычлы терәк;
Юк, бөекләр түгел, бүген Җиргә
Игелекле җаннар кирәклерәк...
Елмайган күк якты уйларының
Мәгънәсеннән,
Нәкъ кыл уртасыннан
Җавап бирә иптәш Родари.
Үсеш сыман катлаулы бу җавап
Һәм гади ул спагетти сыман:
– Әкиятне саклап калу кирәк,
Бөтен килеш саклыйк дисәк Җирне,
Һәркайда бер Җирнең сабыйлары,
Тик өлкәннәр генә төрле-төрле!
...Родари вариант тәкъдим итә,
Әле – вариант,
бәлки,
бер минуттан –
Гондольерлы шәһәр Неапольда,
Мәшһүр дан оясы Һолливудта,
Һичбер тапсыз зәңгәр Ык буенда,
Яшел Миссисипи ярларында,
Ялгыз каплан җаны күккә ашкан
Килиманджароның карларында,
Яңа Сәет дигән тын авылда,
Ерак-ерактагы Камерунда,
Дуслык лагеренда – Аю-Дагта,
Ак Чилиның кара лагеренда,
Алсу күкләрендә Һиндстанның,
Ниагараның ярсу ыргуында –
Планетада кеше төсе иңгән,
Кеше исе килгән һәр урында –
Котылырга сукмак эзләр кеше,
Булган барлык сукмакларны барлап! –
Чираттан тыш тикшерелер шулчак
Родари тәкъдим иткән вариант.
Үкенечтән сыкрап куяр җаннар,
Һәм кысылып куяр һәрбер йөрәк:
Бөтен килеш саклыйк дисәк Җирне,
Әкиятне саклап калу кирәк!
Исән калса җанда шушы якты,
Сугышлар да кирәк булмас, бәлкем,
Саклау өчен җирдә балачакны,
Балачакны, димәк, киләчәкне –
Галәмнең иң серле әкиятен.
Яклаучы һәм Саклаучы дип бары
Яд итсеннәр, Кеше, исемеңне...
Сөйләп туймас әкият бу дөнья. –
Әкият соң начар бетсенмени?
...Йокла, имеш, матур төшләр күреп,
Кочакла да лазер, радарыңны! –
Зур, галактик борчу сеңгән иде
Күзләренә иптәш Родариның...
Җәза
//-- XXI гасырның Кыргый елына оештырылган экспедиция җитәкчесенең Вакыт машинасындагы борт журналы язмаларыннан --//
Зур һәм мәгърур кала. Үзәк мәйдан.
Биекләргә ургый кара төтен.
Без юлыктык бүген зур шау-шуга:
Әкияткә булды бүген хөкем.
Мәйдан уртасында – гигант учак.
Ташыганнар төне буе утын. –
Ашык, Әкият кызы! Тезлән! Җыла!
Бисмиллаң әйт, йә булмаса, чукын!
...Соң сәгатең сукты! Ялган белән
Аздырганың өчен балачакны,
Син, битеңә каплап уйдырмаңны,
Уйдырмасыз утта яначаксың!
Ышандырдың, һәрбер хыянәтне
Җиңеп чыга диеп изге сафлык.
Муеныңа ура ул сафлыкны –
Ургый-ургый бүген яначаксың!
«Борын заманнарда...» дигән булып,
Бүгенгене сөйләп юләр саттың,
«Әйдәгез, – дип, – Тылсым илләренә!» –
Балаларны дәшеп син чаң кактың!
«Канатлы ат!» дидең. Ышандырмый –
Хет маңгаең булсын ындыр чаклы,
Ат канатлы булмый – атлар була
Йә иярле, яки ыңгырчаклы!
Әкият кызы! Нигә кирәк булды
Аздырулар сиңа шуның чаклы?
Агач атка атландырмакчымы? –
Бетте! Җитте сиңа – яначаксың!
Гражданнар! Учак әкрен яна...
Кымшаныгыз инде шундый чакта! –
Әкиятнең калдык-постыкларын –
Һәммәсен дә – һоп-па! – шул учакка!
Уенчыклар белән кызыктырып,
Коткы салдың һаман балачакка,
Уйнап түгел, уйлап үссен сабый –
Уенчыкны – һоп-па! – сал учакка!
Җитештерүчәнлек бик нык кимер
Шул гап-гади хыял аркасында –
Арт битенә аның – кызган тимер! –
Һоп-па! – Шул учакның уртасына!
Күптән баш тарттык без хыяллардан,
Ни пычакка ЭВМ бар чакта?! –
Тот ботыннан фантазияләрен –
Болгап томыр – һоп-па! – сал учакка!
...Янып бетте учак. Кисәүләрен
Факел итеп тотып, гражданнар,
Җиргә хуҗа булу өчен, яуга –
Зур сугышка бүген кузгалдылар.
Уйга калдык: һәр сугышның башы
Һәр дәвердә бер үк төрле икән –
Әкият кызы тарих дәвамында
Күпме кыргый учак аша үткән!
Тетрәндерде: бик охшарга теләп
Утлы факел тоткан абыйларга,
Кыргый сафта
җанда әкиятнең
Көле генә калган сабый бара!
...Әкият яндырганда, вәхшиләргә
Нинди рәхәт иде, җылы иде! –
Киләчәкнең шушы Кыргый елы
Чын мәгънәдә вәхшәт елы иде...
Шомлы кара иде бу килер көн...
Сез... Сез аннан ниләр көтәсездер? –
Юлга чыктык... Безне каршылагыз,
Тизрәк кисәтергә ашыгабыз
Бүгенгене!
Әкиятне!
Сезне!
Тукай догасы
Әкият ул барлык халыкларның
Хыялыдыр – бәхет хакында:
«Суга төшкәч – суда батмасаңчы...
Янмасаңчы – кергәч ялкынга...»
...Әкият янган учак... көл-күмергә
Калдырды ул җирдә күпләрне –
Эшафоттан бронза пьедесталга
Күтәрелгән Җәлил күкләрне!
Бар иманын көйдерергә теләп,
Яндырды ул җирдә күпләрне –
Мәйданнарда түгел, тар бүлмәдә
Янып үлгән Тукай күкләрне.
Сугышлымы яки солыхлымы –
Нинди генә чорда булмасын,
Шагыйрь өмете ул – һәрбер чорның
«Ярлыкагыл!» дигән догасы.
Йолу өчен безнең гөнаһларны,
Исән саклау өчен дөньяда –
Хаклык дигән Алла каршысында
Туры сүзле Тукай догада.
Пышылдый ул, иреннәре чатный,
Күзләренә карап халыкның:
– И дөреслек, Ходам... Күтәрсәң дә,
Үтерсәң дә безне, хаклысың...
Ләкин бөтен үткәннәре өчен
Һәм дә киләчәге хакына –
Ярлыка Син, шәфкать нурыңны сип
Рәнҗетелгән мескен халкыма.
Хаклык – Ходам! Авыр чорда язмыш
Шагыйрьле бит итте милләтне...
Тик минем күк кыска гомерлене
Шагыйрь итү нигә кирәкте?!
Җылы сүздән мәхрүм бу халыкны
Ничек юатыйм мин – бичара –
Җитмәс иде аңа шагыйренең
Мең ел яшәрлеге булса да!
Кабул кыл догамны, бөек Хаклык!
Тыңла Сиңа тугры кешеңне –
Гомер бир Син... Бир Син бәхетлесен,
Гомер сорыйм халкым өчен мин...
Гел кагылып, кимсетелеп һаман,
Яшәгәне өчен тилмереп,
Җандай күргән газиз халкымны Син
Киләчәкле итә күр берүк!
Ул шагыйрьле булсын, музыкантлы,
Рәссамнары булсын, и Хаклык! –
Күкрәгендә аның югыйсә бит
Тышауланган куәт нихәтле!
Тышауларын өз Син күкрәкләрдә
Ирек көтеп яткан толпарның –
Соң догасын берүк кабул кыл Син
Шушы шагыйренең татарның!
Һәр шигырем минем – утлы догам,
Шуның өчен җиргә туганмын –
Киләчәкнең «Амин!» дигәненә
Туры китер, Хаклык, догамны!
...Чорлар учагына үзен ягып,
Бер җылытыр өчен халыкны,
Һәр дәвернең Туры Тукайлары
Газаплы ут булып калыкты.
Ялваралар алар Киләчәккә:
«Тылсым куәсе бир халкыма:
Суга төшкәч – суда батмасачы,
Янмасачы – кергәч ялкынга!..»
Биеклек
//-- (Лаеш районы Зур Утар авылында туып үскән кызның – альпинизм буенча күп мәртәбәләр республика чемпионы Зәйтүнә Даутованың Морис Эрцог пигында – упкын читендә – һәлакәт алдыннан соңгы монологы) --//
«Җирнең күкләргә иң якын ташы!
Кайсы биеклектә син яшисең?
Сабый килеш төштә күрдем сине,
Уйлап таптым сиңа мең-мең исем...
И бөек Таш, син бит әкияткә
Илткән якты, биек баскыч сыман:
Чын альпинист өчен һәр таш – баскыч,
Куйсалар да аны баш очына.
Упкын өстендәге таш ныклыгы! –
Яшәү булып җанга син тоташтың...
Мин – Зәйтүнә Даутова – бүген
Сөйгән ярым итеп сайлыйм Ташны –
Бердәнберем бөек, биек Ташны!
И биеклек! Табынганым минем!
Гүзәл дә син, горур, дәһшәтле дә!
Сөйгән ярың була алырмын мин
Дәһшәтеңә лаек яшәп кенә...
Мин эзләдем сине күпме таудан,
Хәтта кошлар менмәс биекләрдән!
И әкият-Ташым! Бүген тагын
Йөрәгемне сиңа мин күтәрәм.
Бу – мин – татар кызы – түбәннәрдән
Түбәләргә күтәрелү өчен
Рюкзагымда – ипи, йөрәгемдә –
Ватанымның үргә үрләү көче.
«Түбән» сүзе хурламасын безне! –
«Түбән» димим, кат-кат әйтәм: «Түбәм!»
Мин җиңгән тау! Синең түбәңдәге
Күкләргә иң якын Ташны үбәм...
Мин – Зәйтүнә Даутова – бүген
Гомерлек яр итеп сайлыйм Ташны –
Һәлакәтем белән тәмамлыйм мин,
Шуның белән гомеремне башлыйм.
Назлап үптем сине, иң биек Таш,
Пышылдадым: «Көт син кабат...» – диеп,
Тезем җирдә иде... Ә хыялым
Очты якты йолдызларга тиеп.
Һәм ишеттем шулчак, эндәштең син:
«Ничә гасыр көттем бит мин сине,
Үзән кызы – серле әкиятем!
Әкиятсез тагын үтсенмени,
Бәхет мәлем тагын көтсенмени
Ялгызлыкта яңа гасырларым?!
Кал мәңгегә горур биеклектә –
Минем янда, биек җанлы ярым!
Төшмә, кал, Зәйтүнә!.. Миндә Җирнең
Һәм Галәмнең бердәм, зур көче бар...
Мәңге ялгызлыкның җиңеп булмый,
Аңлап булмый торган зур үче бар!»
...«Көт син кабат», – диеп пышылдадым,
Төшеп барган чакта биеклектән,
Уяттың син биек тау тынлыгын,
Үкердең син дәһшәт булып күктән.
Ярсыдың син: «Ник уяттың мине?!»
Сыкрандың син: «Нигә үптең шулай?!
Наздан дәһшәт көтеп була, ләкин
Син дәһшәттән назлар көттең бугай!..»
Мин – Зәйтүнә, җавап бирәм сиңа:
«Дәһшәтләр наз миңа, назлар – дәһшәт.
Кабул итәм синең чакыруыңны!
Мөмкин түгел миңа синсез яшәү!
Йә, кушылыйк бергә куенында
Гарасатлы карлар ташкынының! –
Куркыныч һәм газаплы бу минут,
Котылгысыз, серле, ашкынулы!»
...Юк, үлемем түгел, җиңүем бу,
Сөюем бу! Һәм мин соңгы чиктә
Дәшәм сезгә: – Газиз гомерләрне
Багышлагыз бары биеклеккә!
...И биек Таш! Серле зәңгәр тауның
Карлы кодрәтенә чорналып, без
Очтык бергә... Юк, түбәнгә түгел,
Түбәсенә биек чорларның без!
Онытмагыз ләкин: күтәрелдем
Җиргә сезнең күпләрегез өчен.
Әйттем: «Килер буын хурланмасын,
Гади куркаклыктан үлгән, диеп,
Бу халыкның күтәрелү хисе!»
«Очраклы хәл» диеп теркәмәгез
Актларга, рәсми язуларга.
...Мәхәббәтем, тау гөлләре булып,
Мәңге алсуланыр якты карда...
Циркта бунт
«Мин – Арыслан – соңгы углы
Алты Бархан ыруының –
Алты Бархан, бер Оазис,
Бер Зәңгәр Күк һәм бер Чишмә –
Туу гимнын Бөек Анам
Ярсып ырылдаган урын!
Шул аваздан йөрәгемә кодрәт керде,
куәт керде –
Алты Бархан, бер Оазис,
Бер Зәңгәр Күк һәм бер Чишмә –
Шул авазның куәтеннән,
кодрәтеннән тетрәп торды!
Арысланга лаек язмыш вәгъдә итте
шушы тавыш,
Горурлыгым иде минем –
Бөек Теш һәм Бөек Тырнак! –
Көтә иде мине Җирдә
Бөек Ыргу, Бөек Чабыш!
Минем ризык җилдәй җилеп чапкан
кайнар Җәйран иде,
Ә читлектә калҗа ялау
Лаек эшме Арысланга?
Кем үтерде минем кыргый,
минем ярсу Бәйрәмемне?
Адәми зат көлү дип аңлый минем сыкрануны,
Арысланлык дәрәҗәмне
Никадәр мин мыскылласам –
Шуның кадәр алкышлыйлар
мине – Алты Бархан углын!
...Җәтмә белән чорнадылар
иң беренче сунарда ук –
Сусын баса алмый калды
Бөек Теш һәм Бөек Тырнак! –
Дәһшәтле үч йөрәгемә
кереп посты йомарланып...
«Арт аягым берлә торам» –
публиканың сөеклесе! –
Тик ялыйсы калды кулын
Таяк белән сукканнарның –
Күзгә карап шыңшый-шыңшый
чүплектәге әнчек төсле!
Җиде төннең уртасында
һаман-һаман керә төшкә –
Хыянәтче кулларыннан
Үтерелгән дастан булып –
Алты Бархан, бер Оазис,
Бер Зәңгәр Күк һәм бер Чишмә...
Вакыт җитте, и Бөек Теш!
Сәгать сукты, Бөек Тырнак!
Кантамырлар сузылдылар
Зыңлап торган кыллар булып –
Мин үләргә тиеш бүген,
Бөек Сунар гимнын ырлап!
Синнән күчкән Зур йолага
тугры калам, Бөек Атам,
Мин үземнән көчсезләргә
Әгәр беркөн сунар чыксам,
Онытылсын синең Исем,
синең Исең – Хуш Исле Кан!
Бөек Анам! Иреккә мин тугры калам –
бикле үсеп!
Әгәр сунар чыкмасам мин
Үземнән дә көчлеләргә –
Онытылсын синең Исем,
синең Сөтең – Ярсулы Сөт!
...Публикага күз кыса ул
каршымда ук – адәми зат.
Авызыма башын тыгып
Көлдерәчәк үз ишләрен! –
Тешләремне кысмыйча мин
күп чыдадым, түздем озак...
Ул көчлерәк миннән, Атам,
ул көчлерәк миннән, Анам –
Минем кыргый, минем бөек әкиятне
Үтерде ул –
Минем авыз сәхнә иде,
һәм сәхнәне хәзер ябам.
Җиде төннәр уртасында
кабат-кабат керсен төшкә
Мең үлемнән исән калган
Әкиятләр төсе булып –
Алты Бархан, бер Оазис,
Бер Зәңгәр Күк һәм бер Чишмә...
Дәшегез!
Арып йоклый икән әкият тә
Карурманда – ботак тишегендә,
Каргалардан калган ояларда,
Аю ташлап киткән аулак өйдә...
Йоклый икән ишек-тәрәзләре
Такта белән кадакланган йортта,
Ияләшә су астында калган
Гаваньнарга, онытылган портка.
Экипажы күптән һәлак булып
Ятим калган космик корабларда
Тып-тын гына йоклый әкиятләр
Галәм чоңгылында – еракларда...
Йоклый алар кара савытында,
Күлмәгеңнең берәр бизәгендә;
Түбәсендә үткер кыяларның,
Альпинистның аяк эзләрендә.
Йоклый алар кышкы эскертләрдә,
Морж мыегында, айсбергларда;
Җидегәннең көмеш чүмечендә,
Көймә ышыгында – төнге ярда...
Тик әйт кенә син тылсымлы сүзне:
«Борын-борын заманнарда...» – диеп,
Мәңгелекнең тере кошлары күк,
Күкрәгеңә кунар алар килеп!
...Онытылса кинәт, юкка чыкса
Бу тылсымлы сүзләр –
Җир шартласа?
Һәм беркем дә ерак әкиятне
Чакырмаса, дәшеп уятмаса?!
Чакыруны көткән елмаюлы
Килеш калыр бары иреннәре –
Очып йөрер үлгән әкиятләр
Шәүләләр күк диңгез төбендәге...
Йокы басар ерак йолдызларны,
Биек булыр – түбән... Түбән – биек...
Бу – мәңгелек йокы.
Мондый йокы
Аталадыр «космик үлем» диеп...
Сак бул!
Сак бул, Намус! Кемдер әкиятнең
Күкрәгендә мишень күргәндә,
Тышау тотып, планета буйлап
Ак толпарны аулап йөргәндә,
Шигырь укып куанасы малай
Кастет игәгәндә таманлап,
Тере бавыр ашап дошманныкын!
Һәм бик тәмләп кенә – дусларныкын!
Көч һәм дәрман алган заманда,
Һәм еракта – ялгыз камерада
Сорау алган чакта яшь кыздан,
Көчләү өчен өйрәтелгән этне
Бәйдән ычкындырган бу чорда,
Эндәш, Намус! Дөрес аңлатма бир
Акылыннан шашкан гасырга!
Сак бул, Намус! Көрәшчеләр өчен
Сынмас куәт булып чык алга!
Җир Әкият янар учак сыман...
Кабызырга кемнәр ут алган?
Кастет түгел,
җанда әкиятнең
Калдыкларын иги яшүсмер:
«Өмет тә бит ачтан үлә икән,
Без киммени синнән, Ольстер!..»
Сак бул, Намус! Хаклык авазы бул
Халыклар һәм килер көн өчен –
Кемне саклый юкса бу цинизм,
Яуга чыга хаклык кем өчен?!
Ау сезоны бара – әкиятнең
Аркасына пычак кем тери?
Тышау тотып, планета буйлап
Ак толпарны аулап кем йөри?
...Канатлы ат чаба җир буйлатып,
Азат җан ул – Хыял һәм Өмет!
Йөрәгендә – үлмәс дастан – Бәхет!
Ул булырга тиеш мәңгелек...
Йодрык
//-- (Кабан күле бозындагы элеккеге йодрык сугышларыннан бер манзара) --//
...Түбәтәйле кара малай –
Гәрәй –
Батул байның нәни ялчысы
Кабан бозы буйлап бара иде...
Уйнап йөрер чакта качышлы,
Кабан бозы буйлап бара Гәрәй.
Шәрә бозда мәчет чагыла.
Бай акчасын учларына кысып,
Бара Гәрәй трактир ягына.
Боз өстеннән кышкы җилләр шуа,
Боз өстендә халык айкала.
...Яраларың тәндә азмыни соң,
Нишлисең син, Казан, һай, кала?!
Бай акчасын учларына кысып,
Батул байның нәни ялчысы,
Кәшәкәле уйнап йөрер чакта,
Уйнап йөрер чакта качышлы,
Аракыга бара,
Приказчиклар
Шәраб сорый,
бүген шундый көн:
Ачыклана бүген Кабан-күлдә
Кем икәне кайсы милләтнең!
Бер-берсенә якынлашкан алар,
Кайнап торган Сабантуй белән;
Бер-берсенә береккәннәр алар
Кан костырган
ямантуй белән!
Ике халык – гладиатор гүя –
Кан эчендә бүген укмаша!
Күзли шуны губерналар аша
Бу якларга үче зур патша.
Кулын алга сузган:
Менә хәзер
Баш бармакны түбән борачак!
– Аһ, егылды бугай...
– Юк, егылмый! –
Торачак ул, энем, торачак...
...Казан каласында кан исеме?
Күпме чорлар аны сеңдергән.
Чиркәүләрне – мәчет,
Чиркәү исә
мәчетләрне җиргә иңдергән!..
Кәшәкәле уйнап йөрер чакта,
Уйнап йөрер чакта качышлы,
Шул төркемгә бөтерелеп керде
Батул байның нәни ялчысы.
Керде Гәрәй –
аның күз алдында
Кырык ямау баскан ярлылар
Кырык ямау баскан әтисенең
Җиң эченә тыгып алып килгән
Гер белән лә башын ярдылар...
Ә якында басып торган жандар –
Көмешкәдән кызыл борынлы –
Чиртеп көлен какты тәмәкенең,
Тамак кырып читкә борылды.
Грозный үзенең канга баткан улын
Күтәргән күк,
этеп читләрне,
Әтисенең канга баткан башын
Улы Гәрәй килеп күтәрде.
Күтәрде дә бакты күзләренә...
Малай булып ауды тезенә
Һәм аякка басты батыр булып
Нәни Гәрәй
шушы мизгелдә.
Күтәрелде...
Үтерүче, ярсып,
Күкрәгенә типте Гәрәйнең:
– Ах, күзләрен күрче... Гололобый!
Тай биредән, татар бәрәне!
...Күтәрелеп басты нәни Гәрәй,
Кабан бозы гүя ярылды.
Нәни малай
үтерүче ирнең
Бугазына барып сарылды.
Егылды күк җиргә зур ярым ай
Манараның биек очыннан –
Бай акчасы төште юка бозга
Сабый, нәни Гәрәй учыннан...
Ә күл өсте,
шашкан үгез сыман,
Ярдан ярга барып бәрелә,
Бәрде кыргый аваз ярым айга!
Сукты кыргый аваз тәрегә!
Аерылды халык ике якка.
Ә уртада – канлы гәүдәләр.
Әйтерсең лә ерак Колымадан –
Киләчәктән килгән шәүләләр.
Ята мужик –
газаватмы аны
Мәхрүм итте сулар тыныннан?
Сабый кулларыннан акча төшкән,
Кадаклы гер –
мужик кулыннан.
Бармас иде афәт киләчәккә,
Бармас иде, бүген туктаса...
Ике халык
гладиатор сыман
кан эчендә бүген укмаша!
Укмаша ул канлы йодрык булып,
Империянең иң зур түрәсе
Шул йодрыктан көлә –
белми көлә
Кем башына аның бәрәсен...
Йомарлана халык йодрык булып,
Таптый-изә бүген,
шашына.
Белми әле Вакыт – алар бергә
Октябрьнең утлы һөҗүмендә
Егылачак урам ташына.
Христианның кара, зур тәресе
Мөселманның нәни йөзендә,
Ә ярым ай – үлем елмаюы
Христианның сүнгән күзендә.
Үч каршында алар – кара дошман,
Язмыш каршысында – бертуган!
Кан эзләре...
Шушы эзләр буйлап,
Сиздермичә генә, империя,
Синең шыксыз байрак ертылган.
Кан йомарлый көчне, ул куәтне
Кан белән дә булмас аерып –
Йодрык
сугар өчен йомарлана!
Һәм сугар ул
Төптән каерып...
Гөл
Сөлек-толпар чапкан далаларда
Җәяләрдән уклар атылган.
Тибри-тибри көмеш елга аккан,
Шәһәр үскән. Шәһәр ватылган.
Кемнең канындадыр минем каным
Шул далада утта җылынган.
...Шул тарихны һәрбер үлән сөйли,
Гөлләр сөйли миңа болында.
Барыгыз да инде кара туфрак,
Барыгыз да инде җир тәне –
Ничәнче кат сездән башка гына
Каршы ала дөнья иртәне.
Бардыр миндә толпар елгырлыгы,
Бардыр сезнең уклар үткере.
Бардыр канда дала кыргыйлыгы,
Сезнең учакларның ут сере.
Чаба вакыт Болгар толпарыдай –
Киләчәккә китеп барам мин.
Сездән калган ташка ярсуымнан
Уйларымны бәреп ярам мин.
Мин сагынам сезне, туганнарым,
Кырылышып беткән кошларым! –
Бик чишәсем килә шуңа күрә
Атлар күргән чакта тышавын.
Нәрсә гаҗәп? Беркөн килеп, кемдер
Бездән калган ташка абыныр.
Күкне теләр вакыт ракетадай,
Һәм кемнәрдер безне сагыныр.
Киләчәктән кемдер бар канымда,
Бу җанымда кемдер җылына –
...Киләчәктән искән кайнар җилдә
Борынгы гөл тибри болында...
Айлы соната
Пәрдәләргә, тәрәзәгә тиеп,
Теплоходның ак салонында
Бетховенның «Айлы соната»сы
Агыла да һаман агыла...
...Ә дулкыннар авызлыгын чәйни
Чабышларга чыккан ат кебек.
Кан саугандыр, бәлкем, йөрәгенә –
Ял төпләре аның чат күбек.
Яр өстеннән, яшен суккан микән,
Каерылып ауган бер имән,
Каерылган кулын алга сузган –
Ул мәрхәмәт сорый Иделдән.
Чәрдәкләнгән Ай чайкала суда.
Киереп ачкан Идел күңелен...
Онытылып тыңлыйм әле менә
Синең сонатаңны, Иделем!
Пәрдәләргә, тәрәзәгә тиеп,
Теплоходның ак салонында
Бетховенның «Айлы соната»сы
Агыла да һаман агыла...
Актарыла, күбекләнә Идел,
Акчарлакның сына канаты...
Нишләттең син сабыр Иделемне,
Нишләттең син, әйтче, соната?!
Курку
Ничәнче төн бер үк төш күрәм мин,
Мин исемсез нәни кош икән...
Кемдер мылтык төзи астан миңа –
Тын алганын хәтта ишетәм.
Йолдыз серен аңламакчы идем,
Серен төшенмәкче болытның.
Кемдер мылтык төзи астан миңа! –
Сайравымны хәтта оныттым.
Кемдер мылтык төзи,
мылтык төзи!
Очам кичке нурда ялтырап.
Күтәр мине, канат, биеккәрәк!
Янчы, кичке кояш, яктырак!..
Күкнең кеме соң сез, сак йолдызлар?
Чиксез ерак ялтыр ташлармы?
Әллә инде,
афәтләрдән куркып,
Артык биек менгән кошлармы?
...Ничәнче төн күрәм бу төшне мин,
Шомландыра ул төш, тетрәтә.
Мин уянам. Шомлы курку белән
Кош сулкылдый эчтә –
күкрәктә.
Ничәнче төн шомлы төш күрәм мин,
Һәм куркудан каба сулуым:
Кош булуың хәтта шомлы чакта
Җинаятьтер –
кеше булуың...
Аваз
Ялгыз чорда явыз булу җиңел...
Явыз чорда ялгыз җаннар бар –
Җылынасы еллар тарафына
Өметләнеп аваз салганнар.
Авазлары моңлы бер җыр булып,
Дастан, бәет булып кабынган.
Һәм килгәннәр алар, ярдәм сорап,
Явызланган еллар ягыннан.
Канатларын утлар көйдерсә дә,
Каерса да кара давыллар,
Чорлар җылынуга өметләнеп
Һаман килгән, килгән ул моңнар.
Явыз еллар, кырыс гасырлар гел
Каршылаган һаман аларны...
Кем ишетер сезнең авазларны,
Явыз чорның ялгыз җаннары?
Инде илләр, җаннар җимерелеп,
Хәрабәләр калган чагында,
Үзебез дә кычкырабыз ласа
Җылынасы көннәр ягына...
Бушлык йотар безнең бу аһларны,
Хәтерләрне ялкын ялмаса...
Безгә дә бер көн килергә тиеш,
Ачылырга тиеш ләбаса!
Карлар тик тора
Мөдәррис Әгъләмгә
Бүген моңсу...
Иске зур каланың
Үзеннән дә иске йортында
Авыр уйлар килеп тукталалар,
Яңа уйлар
йөрәк портына.
Их син, сәйях дустым, нәни гигант!
Без ракета күк, тик бер аерма:
Ракетаның тыш катлавы яна,
Безнең исә – йөрәк
тойгыларның
Атмосфера катлауларында.
Илне дөрләтерлек ялкын ята
Җил иркендә калган күмердә.
Илдә көчек булсаң да бик ярый,
Тик ил өчен кирәк өрергә!
Чатнап күктә яна яшен ташы,
Төшмәгән ул ләкин күкләрдән, –
Шул ут безне җиргә атып бәргән,
Шул ут безне күккә күтәргән.
Сырттан сыйпамыйлар –
куркынычтыр! –
Тик кирәкми авыр суларга:
Илдә бүре булсаң да бик ярый,
Тик ил өчен кирәк уларга!
...Ага вакыт җиргә ак кар булып,
Ага еллар, уза гомерләр.
Беренче кар булсаң да бик ярый –
Ил җанында кирәк эрергә.
Ява карлар, ашыккандай җирнең
Караларын акка күмәргә.
Шагыйрьлек тә ярый –
моның өчен
Җырлы иткән җылы көннәргә
Үзең белән кирәк түләргә.
Ага вакыт җиргә ак кар булып,
Бәгырьләрдә гүли бу вакыт,
Күзләренә кара,
Көчең җитсә,
Шул вакытны юлда туктатып.
Их син, сәйях дустым, нәни гигант!
Карлар төшми, карлар тик тора! –
Тибрәнгәләп күккә күтәрелә
Безнең шушы иске йорт кына.
Моңсу бүген... Иске планетаның
Үзеннән дә иске шул Вакыт –
Көче җитте! –
Сорау ала бездән,
Күзгә карап, юлда туктатып...
Бабичны юксыну
Шәехзадә – бөек яшьтәшем син!
Легендага, тукта, күчми тор,
Үз җырыңны тыңла тау битендә,
Җилләр булып җанга исми тор.
Болай гына аңлап бетермәслек
Моңнар яши курай телендә.
Мең «Исемнәр бакчасы»на сыймас
Гүзәл кызлар синең илеңдә!
Нинди горур, нинди дәртле икән
Бөркетләрнең канат җилпеше...
Тыңла, дала, газиз улкаеңның
Җырлар җырлап үтеп китеше.
Әй, бөркетләр таңда канат җилпеп
Күтәрелә Урал ягыннан,
Алар да бит азат очышларны
Нәкъ халыклар кебек сагынган!
Яшәү авыр, җанда моң күп булса,
Моңлы җаннар җырчы булалар,
Иртә яуган кардай саксыз алар,
Умырзая сыман сулалар.
Синең янга сөйләшергә менәм,
Тукта, Бабич, таудан төшми тор,
Тулган күңел түгелмәсен берүк,
Җилләр булып җанга исми тор.
Күпме кылган синең далаларда...
Күпме бөркет кыя ташыңда...
Сөйлим сиңа – күпме кайгы йөри,
Күпме шатлык – халкың башында...
Болдино көзләре
Империядә авыр, шыксыз кара төннәр.
Болдинода – Пушкин.
Илдә – карантиннар.
Тып-тын аллеяда япа-ялгыз бара...
Бик еракта аңа әзерләнә яра –
Соңгы авыр яра, соңгы канлы яра.
Көзге болыт күктә, илдә төннәр кара.
Пьяна! Сәрхуш елга! Хәтерләп кал төсен –
Көтмәгәндә беркөн куркып айныр өчен!
Хәтерләп кал, көзге төнгә чумган авыл!
Нәфрәт кыса җанны, уйный җанда давыл.
Постлар, карантиннар –
эпидемик дәүләт.
Котылу юк аннан җаныңны да түләп!
Төнге этләр өрә кара донослардан!
...Якты шампан чыжлый алтын подносларда.
Ә тегендә гөрли мазуркалы заллар,
Таңга кадәр шаулый искитмәле баллар! –
Мәгърур һәм сабыр алтын эполетлар.
Һәм сайлана авыр алтын пистолетка
Авыр, шомлы пуля –
әзерләнә яра...
Көзге болыт күктә, илдә төннәр кара.
Үтерүчеләрнең вакыты бик кысан! –
Пушкин гына сабыр, Пушкин гына уйчан:
Сулык-сулык тибә күкрәгендә аның
Туган илнең моңы, туган илнең җаны...
Ә туган ил монда, ә туган ил – галәм,
Юк, пистолет түгел, кулда – каурый каләм.
Ул үзе, бер мәңге үлмәс сагыш сыман,
Аллеяда бара... Болдинода томан.
Канат җилпи җанда әйтеләсе сүзе,
Шагыйрь түгел, гүя газизләрнең үзе!
Аллеяда бара...
Ул нәкъ шулай барыр
Көткән чакта аны соңгы канлы барьер...
Йә, кайсыгыз аңа төзәр пистолетны?
Йә, кайсыгыз анда яңа эполетлы?!
Язмышлар ярында
– Юк, китмә, кирәкми... мин сине
Аралап алырмын кышлардан,
Бу ап-ак гарасат нигәдер
Нәкъ безнең сөюгә охшаган.
...Тетрәнде керфегең болыттан
Ак карлар ычкынган шикелле.
Ачылды керфекләр бу көннәр
Бураннан ачылган шикелле.
Ак бәхет калдырды бу йортны
Дөньялар агарган көннәрдә.
Ялвару төс түгел ирләргә...
Толымың җылысы – мендәрдә!
Нәкъ төнге урам күк күңелем,
Беркем юк... Кар ява, төнге кар...
Ишелер шикелле син мине
Калдырып киткән бу текә яр.
Мин торам язмышлар ярында,
Упкынга атларга әзермен,
Мин сине сөйгән күк, син дә бит
Башканы сөясең, кадерлем!
Артык зур булгандыр бәхетең
Йә минем урамым тар булган.
Мин ярда, нәкъ шушы яр буйлап
Җир шары урталай ярылган.
Ялвару төс түгел ирләргә –
Сагыну төс икән шулай да.
Кар сыман язмышлар әйләнә,
Һәрвакыт әйләнми уңайга.
Ак булсын бәхетең урамы,
Яз көне шауласын яфраклар,
Кыш көне сибелсен биектән
Назларың шикелле йомшак кар.
Һай биек, бик биек син мине
Калдырып киткән бу текә яр!
...Мин торам язмышлар ярында,
Беркем юк – кар ява, төнге кар...
Былбыл
Килде кызның янып сөйгән яры:
– Мин башканы, – диде, – пар итәм,
Оныт минем кайнар назларымны,
Башканы сөй, сау бул, бар, иркәм!
...Өзгәләнде былбыл тал-тирәктә,
Тал-тирәкләр түзми сыгылды –
Керфекләрдән яшь тамдымы әллә,
Әллә күктән йолдыз егылды...
Көлә-көлә кыз җавабын бирде:
– Вәгъдә бирдем мин дә ятка, – дип, –
Туй чукларын әти күптән инде
Әзерләде бүтән атка, – дип.
– Оныт, – диде, – минем назларымны,
Инде телим шуны әйтергә:
Насыйп булгач, шушы бер елганы
Без кичәрбез ике күпердән...
...Аерылдылар, утлы күз яшедәй,
Һавалардан йолдыз егылды;
Берьялгызы калгач, күз яшьләрен
Күтәралмый сылу сыгылды.
Өзгәләнде былбыл, таңга кадәр
Җырларына җырны ялгады;
Берьялгызы белде моңлы былбыл
Горур кызның изге ялганын...
Таң атуга сылу керфегендә
Күз яшьләре кибеп өлгерде –
Ул йөрәген кысты учларына.
Былбыл исә, былбыл җан бирде...
Көз
Син борынгы шагыйрь хыялыдыр...
Синең өчен күпме шәм янган!
Төшкә генә бары керәсең син –
Күзләреңә күктән нур тамган.
Син үтәсең шушы урамнардан,
Кем өчендер бәхет күзеңдә...
Син кагылган көзге яфракларга
Кагылам мин – үзем сизмим дә.
Кемнедер мин ашыгып яратканмын –
Ашыгып сөйгәнсең син кемнедер.
Мин таныган матурлыкны синдә
Кемнәр генә табар, кем белер?
Ничә тапкыр гына күрдем сине,
Ничә күрмәмешкә салыштым! –
Синең караш исә һәрчак горур! –
Синме, әллә минме ялгыштым?
Төшкә генә бары керәсең син,
Күзләреңә күктән нур тамган,
Син борынгы шагыйрь хыялыдыр –
Синең өчен күпме шәм янган!..
Мәхәббәт
...Төнге поезд. Пассажирлар йоклый.
Йокы бирми миңа бер агай. –
Дүрт аю мин алдым, энекәем,
Гәрчә үзем... болай... сулагай!
Мин – простой! Шигырь-фәлән язмыйм...
Министр да түгел... әлегә!
Мин... «акбаш»ка һәм Такташка гашыйк,
Җаным белән гашыйк Җәлилгә.
Мин утырсам – урындыгы сына!
Мин биесәм – өрлек сыгыла!
Пычак белән мин аюга барам –
Кабыргалый бәрәм – егыла!
Син, энекәш, салып җибәр әле...
Иснәп җибәр аннан бүрекне!
Төшмибез ич кеше кесәсенә –
Без бит... шуның белән ирекле!
Кружкадан син курыкма инде,
Рюмканы мин гомер сөймәдем –
Чытлык кызый кебек – кысып тотсаң,
Чертләп сынар сыман сөяге!
Эшлим дә мин, умырып акча алам,
Аннан... салам инде... җай белән! –
Бер мин генәмени? Күпме ирләр
Яши белгән шулай, җай белгән.
Тупас... кырыс диярсең син мине,
Ә син аңлый алыр идеңме
Аю сыман таза шушы ирне
Аягыннан еккан сөюне?!
Ю-у-ук! Син аңлый алмас идең аны –
Студент син... Кефир малае!
Ак кулларың, кара, ничек кыскан
Кружканың яшел калаен!
Ха!
Үзең шигырь язасыңдыр әле,
Такташ калыбына дыңгычлап!
Минем сөю турысында менә
Шигырь язып кара берочтан!
...Беләсеңме, кемне яратам мин? –
Пекарняда камыр изә ул.
Ире дә бар. Көн дә сугышалар.
Ирләр суга. Хатын түзә ул...
Мин, җир йотсын, аңа тимәс идем,
Ә ул хатын... шуны аңламый!
Балерина сыман гүзәл сынлы...
Дөньяда бер матур... алдамыйм!
Э-э-эх, энекәш, кара күзләренә
Бер карасаң иде син аның...
Мил-л-лион яртың читтә торып торсын!
Малы корсын фани дөньяның!
Юк... китми бит! Китми шул иреннән...
Ярата ул аны, сволочь!
Спирт эчкәнең дә юктыр әле,
Суганлап эч, шәкерт, сулап эч...
Миңа чыксын иде ул кияүгә –
Сарай салыр идем мин аңа!
Юлларына келәм җәяр идем!
Ханша итәр идем дөньяга!
...Мин аюга пычак белән барам,
Көч-куәтем – шөкер Ходайга...
Тик мәхәббәт... Көчкә бирелми шул!
Кош күк төшми җимгә – бодайга...
Э-э-эх! Тупас, кырыс диярсең син мине,
Ә син аңлый алыр идеңме
Аю сыман таза шушы ирне
Аягыннан еккан сөюне?
Ә?
Колын
Бер төн кызы көлде тын болында,
Тыелып кына... Таңны чакырды...
Ут элделәр офык аръягына.
Үләннәрдә чыклар яктырды.
Еракларда ат пошкырып куйды...
И бердәнбер гомер юлында
Әверелче, күңел, тик бер мәлгә
Шул ат янындагы колынга!
Һәм баш чөеп, ярсып кешнәп җибәр
Офыкларга карап
бер генә! –
Кыз көлгәннән чык коелып торган,
Оеп торган болын түрендә!..
Эресен җан
тынлык күкрәгендә,
Югалыйк бер, күңел, без монда –
Бер гөнаһсыз нәни колын булып
Газиз әнкә – бия янында.
Тәвәккәллә, күңел, тик бер мәлгә! –
Галәм нуры безгә кагылсын,
Колыннарның карашында бары
Саф йолдызлар гына чагылсын.
Тик бер генә тапкыр колын булып
Шушы таңда килә чабасым!
...Ә аннары... дөнья низагыннан
Агарасы чәчләр агарсын!
Үкенмәбез, күңел! Ашыгыйк ла –
Сүнеп бара төннең йолдызы –
Ишетәсеңме: таңны дәшә-дәшә,
Тын болында көлә таң кызы...
Иске Казан карлыгачы
(Поэма)
Археолог Равил Фәхретдиновка
Күктә
Иске Казан...
Күктә – дельтоплан.
Тракторлар ерта курганнарны.
Тау астында
киләчәккә бара
Казансуның таллы бормалары...
...Өскә чөйде мине капрон канат!
Очам тирән тарих өстеннән мин –
Яшьлеген мин тоям газиз Җирнең,
Тоям
киләчәкнең искергәнен.
Очам карлыгачтай
офык кыеп,
Кереп чумам таңгы болытларга.
Борынгы тын дулкыннарын кага
Казан суы без яшәгән ярга.
Һәр камышың – дастан, изге Казан!
Тарихи бу туфрак – мең талантлы.
Очам күктә! –
Варисың мин синең,
Карлыгачың мин,
капрон канатлы.
Катлам-катлам заманнардан саркып,
Күтәрелә астан тирән азан.
...Аста – тарих,
өстә – дельтоплан –
Капрон карлыгачың,
Иске Казан...
Өстә – дельтоплан,
аста – тарих:
Ат сыртында борынгы бер углан
Оча гына! –
тирәннәргә үтеп
Чагыламы әллә дельтоплан?
Киресенчә, бәлки? –
Бүгенгенең
Горур очкан ялтыр капрон кошы
Ерак чорның җилләрендә җилгән
Җайдакныңмы әллә чагылышы?
Шуны ачыклыймы археолог?
...Археолог, җиргә ник иелдең?
Көрәк йөзе –
тарих катламында,
Сабы – кулларында бүгенгенең...
//-- * --//
Төнен ятып тыңладым мин тауны –
Сулкылдаша тын чишмәләр җирдә...
Нинди серләр саклап яши алар
Анда – караңгыда, тирәннәрдә?
Орынды да җанга
тулган айның
Сискәндергеч, шомлы, тымык нуры –
Күтәрелде сарут төпләреннән
Чишмә янындагы кызның җыры...
Тау җаныннан чыккан бу төнге җыр
Үлгән сандугачны уятырлык!
Чү! Ат туктады килеп,
кешнәп куйды,
Кинәт кенә бүленде кыз җыры.
Изгеләр чишмәсе
Син чынлап әйттеңме, и чордаш:
«Без – заман кешесе! – янәсе, –
Юк безнең якларда хорафат,
Юк бездә
Изгеләр чишмәсе!..»
...Синдәйләр бардыр шул бу җирдә
Уйлыйм да,
Дөньямны моң баса...
Туган як буламы туган як,
Изгеләр чишмәсе булмаса?
Күргәнем булды ла минем дә –
Алланы җиңәргә йөрделәр:
Күмделәр Изгеләр чишмәсен,
Тимердәй бетонга төрделәр.
Чыкмасын, янәсе, тыны да!
Героик замана кешесен
Коткарыйк без аннан!
Безләргә
Хорафат сөреме төсме соң?
Күргәнем булды ла минем дә
Тезләнеп елавын картларның:
«И Тәңрем, кайда Син?! –
Ник шундый
Кавемне яшеннәр атмады?»
Күргәнем булды ла минем дә –
Хәтердә ут кебек әле дә! –
Мәчетнең илаһи айларын
Чормага яшергән хәлендә.
Һаман да хәтердә картларның
Зар елап түгелгән яшьләре:
«Ничек җир күтәрә боларны?! –
Кайда син, Тәңренең каһәре?!»
Ул айның берсен мин күрдем дә...
Күрдем дә...
Йөрәгем өшеде –
Яралы иде ул Изге Ай –
Өч төштә
Өч пуля тишеге.
Өр-яңа буыннар шаярган! –
Күзендә ал канлы пәрдәме? –
Төз аткан,
Тидергән бит әнә
Героик замана мәргәне!
...Сулкылдап Изгеләр чишмәсе
Бетоннар каплаган хәлендә,
Үлемсез кантибеш шикелле
Таралды газиз Җир тәнендә.
Һәм тибеп чыкты ул мең төштән,
Моң булып дөньяга сирпелде –
Җиркәйнең гөнаһсыз, зәп-зәңгәр
Мәңгелек карашы шикелле.
...Тамыры корыган илләр бар,
Бар
череп егылган кавемнәр.
Сәбәбен без аның,
Гөнаһын –
Хак булмас! –
Сылтамыйк дәвергә.
Ә нигә кыямәт мәхшәре
Нәкъ алар өстенә борылган? –
Күрәсең,
халыклар җанында
Изгеләр чишмәсе корыган...
...Басып ил өстенә,
Геройлар
Чернобыль челемен көйрәтә.
Нишләмәк кирәк соң? –
Юк бит, юк
Изгеләр чишмәсе йөрәктә!
Дөньяга саркофаг ясарга
Бетоннар җиткермәс һичкем дә
Чишмәләр өстендә ул бетон...
Изгеләр чишмәсе өстендә!
Аста…
Җиргә сеңгән күләгәләр сыман
Эз калмасмы безнең гомердән,
Самолёттан төшкән күләгәдәй
Шуып кына үтсәк бу җирдән?
Канат асларында –
сөргән кырлар.
Талны назлап ага якты су.
Капша,
фотообъектив,
мәңгелекне,
Терелт
Фаҗигаләр атласын!
Яра булып җиргә иңгән нигез
Тирәннәрдә нинди төш күрә?
Нигә генә һаман телгә килми,
Берни әйтми аэрофотосурәт?
Уян, сөйлә, һәлак булган токым!
Аваз килә тирән дәвердән:
– Самолёттан түгел,
коштан төшкән
Күләгәдәй үттек без җирдән.
Сезнең самолётка караганда
Кошның күләгәсе зур күпкә –
Нәтиҗәләр чума тирәннәргә,
Омтылышлар юкса гел күккә!
...Кара бәйдән типкән кан табыдай
Сөргән кырда
кемнең нигезе? –
Уят безне, уят, археолог,
Кузгат караңгылык диңгезен!
Дастан моңнарына сеңгән көлне,
Көлгә сеңгән моңын дастанның
Без тоярлык итеп терелтергә
Җаны җитәр микән, археолог,
Күккә менгән фототасманың?
...Болытлардан өстә –
ак самолёт.
Оя кора җирдә пар тартар.
Микрофонын суза
чал тарихка
Чая археолог –
репортёр.
«Хан да түгел...»
Хан да түгел,
Мин – бары тик Зөлфәт.
Кулымда да кайнар кылыч түгел.
Ә күңелне алгысыта яулар –
Ул нинди яу –
Җаным тыныч түгел.
Төгәл тарттырылган өзәңгеләр.
Ялтыр дага атлар – авызлыкта.
Тын җәяләр ярсып бөгелгәннәр.
Юешләнгән тояк таңгы чыктан.
Алда –
Мин яулыйсы Дорфа Бушлык,
Аннан ары – һич Шәфкатьсез Офык,
Янә ары китсәм – Өметсез Яр,
Иң соңында – Котылгысыз Ышык.
Ханнар моңа ирешкәнгә кадәр
Узар иде күпме җанны түшәп?
Мин ничекләр узыйм соң бу юлны? –
Мин хан түгел,
Мин – бары тик Зөлфәт...
Пәрдә
И җандашлар...
Безнең яшиселәр
Җиргә чишмә булып язылган –
Туар сабый хөрмәтенә
Җирдә
Бабайлар бит чишмә казыган.
Чорлар авыр...
Әмма шул чишмәне,
И туганкай, берүк онытма,
Үзең таты суын,
Балаң эчсен,
Авыз итсен аннан онык та.
Безне көтә-көтә
Әнкәбез бит
Таңның афәтсезен сайлаган.
...Безнең кулдан үтәр Җир яшәгән,
Без кырасы кошлар сайраган!
Ул чишмәне ләмгә батырдык без,
Сүнеп калды аның күзләре...
Чишмә таңсыз калгач,
Нинди булыр
Оныкларның сөю сүзләре?
...Әнкәм таңы бер хатирә сыман.
Әткәм чишмәсеннән бал йотам.
Ә иртәгә, җандаш, ни кылырбыз? –
Калын пәрдә төшәр.
Һәм – нокта.
«Сүтелгән дә айның толымнары...»
Сүтелгән дә айның толымнары,
Офыкларга төшкән таралып.
Шул чәчләргә дөнья чуалганда
Һич килешми җиргә каралык.
Тәү кат әйткән сөю сүзе сыман,
Изге тынлык тулган болынга.
Югалганнар җилләр, чуалганнар
Ай тараткан иркен толымга.
Бөтен якты җиһан әйтерсең лә
Илһам иңгән шагыйрь күңеле...
Кая барам шулай баштанаяк
Якты бәхетемә күмелеп?
Сөйләр идем сиңа бу мизгелне
Ай-сылуның толым сүткәнен,
Гөл таҗына кунаклаган җилнең
Кузгалырга таңны көткәнен,
Ак шомыртның пәйгамбәрләр сыман
Урамнардан килеп чыкканын,
Болын асларыннан әкрен генә
Җир йөрәге ничек сукканын.
Сөйләр идем илем туфрагының
Аермасын башка туфрактан,
...Тыным белән тартып ала алсам
Әгәр сине ерак-ерактан.
Әгәр
Минме кичермәдем хыянәтне?
Тукта, ичмасам, дип, йөрәгем,
Тын Иделнең таң йокысын бозып,
Япа-ялгыз минме йөрмәдем?
Минме сыенмадым ялгыз талга,
«Бу ни булды инде?» дигәндәй.
И балкыды гашыйк,
ялгызак ай,
Өлешенә көмеш тигәндәй!
Күз алдымда торды толымнары,
Күзләремә баккан күзләре...
Алып китче, Идел, ераккарак
«Тик син генә...» дигән сүзләрен!
Күз алдымда торды
ак юрганга
Ак канаттай яткан куллары.
Әллә аңлап Идел, әллә инде
Аңламыйча авыр сулады.
...Минме кичермәдем хыянәтне
Яшьлекнең бер авыр кичендә?
Истә һаман ул кич... Яшьлек үтте,
Яшьлек белән үтте үчем дә.
Уйладыммы икән куллар диеп
Шундый назлы ике канатны...
Мәңге гафу итмәм дигән идем,
Гафу иттем... Чөнки яраттым.
Хыянәтне кичтем... Тик һәрвакыт
Шул карашны һаман эзләдем,
Ишетәсем килде кабат-кабат
«Тик син генә...» дигән сүзләрен.
Очрасачы гомер юлларымда,
Ераклардан йөгреп килсәче,
Иңнәремә пар канатын салып,
«Тик син генә... Тик син!» дисәче!
Изге ялвару
«Төне шомлы, юл куркыныч,
Ае да канлы-кызыл,
Кабынган сыман тоела
Минем кара йолдызым...
Зинһар, юлга чыкма бүген!
Җылы учак янында
Уйлыйк яшисе көннәрне,
Хыялланыйк тагын да.
Ул арада төн дә узар,
Калдырма берьялгызым,
Атсын таңнар, сүнсен күктә
Минем кара йолдызым!»
...Ялварды шулай хатын-кыз
Бердәнбере алдында.
Тупырдап тынды тояклар
Төннең серле юлында.
Хатын-кызларның мәңгелек
Ялваруы дөньяда:
«Берүк юлга чыкма бүген –
Афәт йолдызы яна!..»
Иртәгәсен шул ук юлда
Җайдаксыз ат күренер,
Шашынып калган хатын-кыз
Аңа каршы йөгерер.
Яралы атны күреп, ул
Сыгылыр кинәт кенә:
«Нигә тыңламадың, бәгърем,
Сизде бит йөрәк кенәм...»
Кабатлана шушы язмыш
Мәңгелек каргыш сыман.
Карап тора кара йолдыз
Болытлар арасыннан...
Ирләр йөрәге саңгырау
Шул изге ялваруга:
«Зинһар, юлга чыкма бүген,
Кал минем янда гына!
Калдырма берьялгызымны –
Җылы учак янында
Уйлыйк икәү киләчәкне,
Хыялланыйк тагын да...»
Капкага кала сөялеп,
Сыза җаны, талпына!
...Еракка киткән юлларда
Тупырдый тояк кына...
Алма исе
Зур йолдызлар тибрәп тора өстә...
Йөгереп уз гөмбәз өстеннән!
Һәр йолдызы – җемелдәвек алма,
Исергән Җир алма исеннән...
Бөресеннән чертләп чыга бөре.
Яшькелт томан килә Иделдән.
Фатихасын биреп язмышларга,
Тәңре Үзе гүя иелгән.
Килче, язмыш, сөйләш минем белән,
Күзләремә карап әйт туры –
Тибри-тибри йолдыз ниләр сөйли,
Ниләр әйтә ялгыз ай нуры?
Тынып калдым дөнья каршында мин,
Юл капчыгын салып иңнәрдән.
Ә дөньяда –
Таңгы алма исе,
Йолдыз исе килә төннәрдән...
«Тойгыларда алтын яфрак шавы...»
Тойгыларда алтын яфрак шавы,
Тойгыларда инде көз дә көз...
Мин сөйләшеп чыгам төннәр буе
Туган илем белән күзгә-күз.
Күкрәгемә ятып ял ит, илем,
Тартынмыйча сөйлә барын да:
Яшь тамчысы юкмы яңгырыңда,
Бәхетсезлек юкмы карыңда?
Меңәрләгән сорау бирәм аңа,
Туган илем исә
тын гына
Елмая да, күзләремә карап,
Авыр башын сала кулыма.
Багам синең тирән күзләреңә –
Киеренке синең карашың.
...Эт шикелле мин яларга әзер
Туган илнең һәрбер ярасын!
Күкләреңә зәңгәр төс җитмәсә,
Карашларым төсен кушарсың,
Канатларың талса, уйларымны
Канат итеп җилпеп очарсың.
«Хәлең ничек» диеп сорау бирәм,
Туган илем исә
тын гына
Елмая да, күзләремә карап,
Авыр башын сала кулыма.
Һәм мин иртән урамнарга чыгам:
Урамнарда һаман көз дә көз...
Кан туганым, безгә ил хакында
Сөйләшергә кирәк
Күзгә-күз.
Кирәкми!
Елыйсың. Нигә еларга?
Елама, кирәк түгел!
Юкса бит ир-егеттә дә
Шау тимер йөрәк түгел.
Беләм, әйе, ялгышканбыз –
Ак һәм кара буталган.
Безгә тиешле учактан
Чит кешеләр ут алган.
Назлар кире кайтсалар да,
Язлар кайтмас кабаттан.
Без генәме үз канатын
Давылларда канаткан?
Ялгышканда көлгәнбез бит,
Елмайганбыз бит әле!
Хәзер дә көлик, капланып,
Күз яшьләре үтәли...
Елыйсың... Нигә еларга?
Елама, кирәк түгел!
Миндә дә бит шау тимердән
Ясалган йөрәк түгел!
Безнең болыннар
Кызларны без дәштек болыннарга...
Болыннарда атлар уйнаттык.
Шул болында кошлар
Җылысы бар –
Җылыйсылар
килә бер ятып...
Кыяр-кыймас атлап килде сылу.
Көттем аны болын түрендә.
Гөлләр исе бездән
Аңкып торды,
Балкып торды
дөнья күңелдә.
Кыяр-кыймас атлап килгән кызлар!
Сез кыюдыр дөнья көткәндә...
Беләм, ефәкләргә
Төрмәс идем –
Бирмәс идем
ләкин бүтәнгә!
Утка кагылгандай була идем
Сыйпаганда аның толымын...
Сөйгәнемне әгәр алсам үбеп:
«Аб-бау!» – диеп
тынды бу болын.
Сагышлымы сезнең яратулар?
Сөюләрдән бармы ярагыз?
Сезнең өчен яшим
Кимсенгән күк –
Мин сөйгән күк
сөеп карагыз!
Кызны болыннарга дәштек бит без!
Болыннарда атлар уйнаттык!
...Шул болында кызлар
Җылысы бар –
Җылыйсылар
килә бер ятып...
Шом
Гомеркәйләр талгын болыт булып
Серле якка табан акканда,
Чирәмнәрдә чикерткәләр чырлый,
Юкәләрдән саркып бал тама.
Аланлыкта колын тояк чөя,
Күләгәдә йоклый әнкәсе,
Шомырт артларында чиләк чыңлый,
Күтәрелә кое сиртмәсе.
Төтен менә мунча морҗасыннан,
Төнбоектан бака чулт! итә.
Калын әрекмәннән биек күккә
Рәшә булып зәңгәр чык китә.
Болындагы сүсән арасыннан
Үрә басып йомран карана.
Кинәт фыр-рлап күтәрелә тургай –
Соңарган ла бүген сайрарга!..
Моңлы көйгә бер юлаучы җырлый –
Җигүле ат төшә иңкүгә.
...Шушы дөньяда бит яшәдем мин! –
Онык өчен болар – әкият...
Шул дөньяны белмәс балачакның
Ничек булыр олы чаклары? –
Тук болынны ач кыр ясап йөри
Замананың корыч атлары.
Соңгы мәлдә ни хәтерләр алар? –
Имәндерә уйлап карасаң...
Язмыш түгел лә бу, яшәү түгел,
Болгавыр бер кара тамаша!
Хушлашканда газиз дөнья белән
Ниләр күзаллармын – мин беләм:
Әнә офыклардан офыккача
Галәм нуры җиргә түгелгән...
Чирәмнәрдә чикерткәләр чырлый,
Юкәләрдән саркып бал тама,
Гомеркәйләр талгын болыт булып
Серле якка табан акканда...
Юл өзеге
Рәдиф Гаташка – шагыйрьгә, укытучыма
Без өметле идек ул елларда...
Яндым, гашыйк булдым, саташтым,
Безнең адашкан тын, кара якта
Шигырьләрен тыңлап Гаташның.
Әйтте хәлфә: кара түгел бу як,
Шушында бит телнең оясы –
Кара булмый теле бай төбәк,
Сезнең кайбер сүзләр
Казаннарның
Ун сүзеннән хәтта көчлерәк!
Аксакал да иде безнең хәлфә
Һәм егет тә – кызлар сөйде ул –
Сезнең өчен Рәдиф Гаташ булса,
Безнең өчен хәлфә иде ул –
Төнен әйбәт шигырь яза алса,
Хәлфә түгел, хәтфә иде ул!
...Соңнан күпме үткелләрне кичтек! –
Кемнәр, кайда? Дөнья ни хәлдә?
Син әйткәнчә, бөек идеаллар
Одеялга калды бит, хәлфә!
Үрәзмәтнең ак буранлы төне...
Кем йокысыз йөри төнката:
– Торыгыз! Тор! Йоклар чакмыни?! – дип,
Шагыйрь безне кереп уята.
Уята да... Мөслим түрендәге
Адашкан бер төнге авылда
Кар давылы дулый шигырь булып,
Әверелә шигырь давылга.
Бар иде бит безнең җанда өмет!
Алда гел яз сыман тоелды –
Ниләргә соң өзелделәр юллар,
Каршыбызда упкын убылды.
Кая гына барып чыктык, хәлфәм,
Инде кая барыйк, илдәшләр?
Без барасы юллар юкка чыкты –
Юл өзеге безнең бу яшәү.
Без өметсез, кара чорга кердек –
Дулый буран, ләкин ак түгел!
Инде үзем үрсәләнәм бүген:
– Торыгыз, тор! Йоклар чак түгел!
Әйт, мөгаллим, ник чор чорсызланды?
Кара карлар ява күңелгә –
Аксакал һәм егет була белгән
Чын ир җитми бугай бу илгә...
Хәер, ник шагыйрьдән җавап сорыйм?
Болай да бит сыкрый пакь күңел.
...Уяныгыз, адәм балалары!
Торыгыз, тор! Йоклар чак түгел!
Чишмә сукмагы
Илләр искә төшкән чагында
Күз алдыма килә гел генә –
Сулар тибә чишмә төбендә,
Кызлар көлә чишмә янында
Илләр искә төшкән чагында.
Күз алдыма килә гел генә
Шул чишмәнең яшел сукмагы;
Каршыма ук килеп туктадың,
Чулпы чыңлый иде билеңдә –
Күз алдыма килә гел генә...
Сулар тибә чишмә төбендә –
Исеңдәме синең ул көннәр?
Ул көннәрдән калды төтеннәр...
Ләкин һаман әле күңелдә
Сулар тибә чишмә төбендә.
Кызлар көлә чишмә янында.
...Ул чишмәләр кипте ләбаса
Яңа заман – яңа тамаша!
Хыялымда бары, җанымда
Кызлар көлә чишмә янында.
Илләр искә төшкән чагында
Утлы уйлар айкый күңелне:
Кемнәр җырсыз итте бу илне?
...Гүяки мин хөкем алдында –
Илләр искә төшкән чагында...
Хозыр-Ильясның үлеме
Төннәрегез һаман шомлы икән...
Ак киемнәр киеп мин килдем –
Кайсыгызга ишек шакыйм икән?
Ни көткәнен сезне әйтимме?
Ут сүнмәгән тик бер тәрәз таптым.
Көртләр ерып бардым мин аңа.
Әйттем: «Шагыйрьләре исән икән! –
Димәк, лаек болар дөньяга!»
Күз салдым мин карлы тәрәзәгә.
Яза берәү: «Күршем бик шикле!
Кыен булмас аны кулга алу –
Гел бикләми тота ишекне.
Шагыйрь, имеш... Андый горурларны
Күп сындырдык көчле елларда!
Картайдым шул... Тик барыбер сезгә
Хезмәт итәм... язар кул барда.
Ераккарак озатасы иде
Шуның кадәр шикле иптәшне...
Ә фатиры әйбәт!
Бушап калгач,
Мине онытмассыз, кәнишне...
Фатир кысан... Ничә еллар буе
Сезгә тугры хезмәт итеп тә...
Ул туфлидән йөри!
Ә мин һаман
Сездән калган кирза итектән...»
...Бу үлемсез гомеремдә бик күп
Әләкләрне булды күргәнем.
Әмма сезнең буын әләкләре! –
Юкка аклык теләп йөргәнмен.
Язганнарны укыдым мин – Хозыр...
Һәм ашыктым шәһәр читенә...
Асылынам. Гаеплене берүк
Эзли күрмәгез сез. Үтенәм!
Конгресслар җыйсагыз да булмас.
Бәндәм, кем идең син? Кем инде?!
Мин шакыдым сиңа. Һәм ялгыштым.
Хозыр-Ильяс идем.
Мин идем.
Төне буе очтым ил өстеннән.
Ил саңгырау. Туң-тын басу-кыр.
Синең белән сөйләшмәкче идем.
Тәрәзәләр синең
Дөм сукыр.
Бушлык
Күреп, аңлап, тоеп яшәдем мин –
Ялган белән тулды һәр төбәк –
Алдаучысы булган яшәештә
Алданучы булган – мин кирәк.
Карадым да сезнең күзләргә мин:
Төпсез бушлык күреп таң калдым.
«Бушлыкта да җан булырга тиеш!» –
Дим йөрдем мин...
Яман алдандым.
Мин аңладым бугай сезнең серне,
Бушлыкны соң нәрсә тутыра?
Бушлыкка тик бары бушлык тула,
Патша булып
Бушлык утыра.
Гүзәллектән йөз чөерде Ватан,
Изге сүздән хәтта бушанды...
...Ә мин – тинтәк – тыгыз дөнья телим,
Бушлыкларга сезнең ышанмыйм!
Карадым да сезнең күзләргә мин,
Буш карашлар мине өшетте...
...Сезме артык елгыр кыландыгыз,
Бүтәннәрме әллә кичекте?
Гозер
Дулкын гомерен бир миңа, язмыш! –
Җил һәм диңгез мине бар итсен.
Мине гади үлем генә түгел,
Дулкын барып ауган яр көтсен.
Язсын берүк
төпсез күккә ыргып,
Азат куәт булып дуларга –
Актарылып,
горур таш кыяга
Ташланырга... Шунда тынарга!
Гөрселдәсен йөрәк тибешләрем,
Шул кыядан ашсын күкләргә –
Күтәрелсен барлык хыялларым
Күктә яшьнәп, күктә күкрәргә...
...Исән чакта
«яши» димәсеннәр.
«Нинди дулкын килә!» дисеннәр.
«Гашыйк булган! Бу кушылган, ахры,
Тиле дулкын белән!» дисеннәр!
...Мин теләмим язмышларын утның,
Җилнең, болытларның, тимернең...
Тик бер генә гозерем бар, Ходам,
Бир Син миңа дулкын гомерен!..
Ниләр генә уйлатмыйсың, диңгез!
Каян килә юләр бу фикер?
Чынга ашмас хыял!
Ә шулай да...
Бәлки, язмыш мине ишетер?
...Дигән идем
Алларымда торган
Шомлы, зур бу дөнья каршында.
Тыныч кына мин диңгезгә карыйм –
Минем өчен диңгез шашына...
Илем
Мең яралы татар илем минем!
Газиз язмышыңны нишләттең?
Кемнәр тиде? Кем кагылды сиңа?
Күрәләтә кемнән көчләттең?
Ниләр көтә сине, бичара ил?
Күз яшедәй һәрчак – таңнарда...
Кара кояш бата офыгыңда,
Гел карадан таңың уяна.
Синме соң бу? Синме? Тарихларда
Шаулы эзе калган илме син?
Шау өермәң дулап,
Тынып калган,
Үткәннәргә киткән җилме син?
Ниләр көтә сине, туган нигез?
Талагандай язгы шомыртны
Таладылар сине... Балаларың
Саклый алмадылар Ил-йортны.
Ни көтәсең тагын, мескен илем? –
Инде җан тәслимең көнендә
Күкрәгеңә башкаемны куеп,
Маңгаеңнан сыйпар идем дә...
Инде тәмам соңга калдым бугай,
Һаман синнән гафу сорадым.
Язмыш кынаң синең авыр булды –
Җиңел була күрсен туфрагың...
Нигезләргә, тирән баз төбенә
Яшерелгән атлар калыкты.
Юкса,
халкым, сиңа ясин укып,
Бик арыдым... Бик тә ялыктым.
«Безнең яшәешкә кар явымы...»
Безнең яшәешкә кар явымы
Тере пәрдә итеп эленгән –
Карлар эри курай моңнарыннан,
Моңнар тибрәп ява кар белән.
Җилләр җилпеп ачты ак пәрдәне –
Мәңгелекне шунда таныдым,
Минем таңым ул мәңгелек икән,
Үзем –
мәңгелекнең таңымын.
Шуны, бары шуны аңлатырга
Без килгәнбез икән дөньяга! –
Моң уралып карлар ява җиргә,
Кар уралып якты моң ява.
И туганым! Мең гайрәтең чигеп
Качкан чакта яшел тугайдан,
Качкан чакта бу җимерек җирдән,
Һичьюгында, су эч
курайдан...
Күрәсеңме, туган, кар ташкыны
Баш очында безнең эленгән –
Үткәннәрне безнең ташлар баскан,
Киләчәкләр карга күмелгән...
Шик
Мин ышанмас булдым хәтта чыкка –
Ялган – таңгы урам, талгын җил...
Тууым да минем ялган икән,
Ялган икән минем туган ил!
Ходай безне шулай каргадымы?
Усал язмыш шулай көлдеме?
Башкаема коеп елыйммыни
Нигеземнән калган көлемне?
Без лаектыр инде бу язмышка,
Ходай Үзе шулай кушкандыр...
Болай түгел дисәң, язмыш кынам,
Киресенә мине ышандыр!
Бөҗәкләр дә үз дигәнчә яши...
Мин дә лә бит, язмыш, бер балаң! –
Киләчәгем минем ак томанда,
Үткәннәрем минем
Югалган...
Кайсы тарафларга атласам да,
Юк, белмим бит, белмим юл җаен...
Өйрәт, кайда мин яшисе дөнья?
Сүзең кызганмачы, Ходаем!
Беләсең бит юкса барлык серне –
Мәңгелекнең, мәлнең серләрен!
Шуны белгән килеш, Хак Тәгаләм,
Нигә мине Җиргә җибәрдең?
Киңәшәсем килә – Син дәшмисең.
Шикләнәм мин... Таулар уела.
...Галәмнең саф керфегеннән һаман
Көмеш яшьләр өскә коела...
Сират күпере
Утлар йота-йота чигендек без...
Без чигенгән саен чишендек –
Чигенүнең чикләренә җиткәч,
Юлның юклыгына төшендек.
Барган бардыр шуңа упкыннарның
Якасына килеп басканчы,
Ятлар килеп, безнең өебезнең
Ишекләрен тибеп ачканчы.
Ишекләрне тибеп ачар алар.
Түргә узар салкын күн итек.
Беркемне дә гаеплисе түгел.
Белдек. Чигендек без.
Һәм көттек.
...Без чигендек, алар
өскә ауды.
Алар җиңде, алар үкерде.
Безнең сыртта алар кичте инде
Кылдай нечкә сират күперен.
Алар һаман иллә безнең сыртта.
Сыртта чакта алар тагын да,
Мең гөнаһлы милләттәшем минем,
Сират кичкән чакта абынма!
Калыкты ай
Калыккандыр бу ай кыйссадан...
Бүтән тылсым юктыр дөньяда –
Нурларына тулып моң ага.
Ялгыз җаннарга ул охшаган,
Калыккандыр бу ай кыйссадан.
Бүтән тылсым юктыр дөньяда!
Өсти йөрәк галәм җылысын,
Айга карап килә улыйсым...
Бүре каны миндә тулгана.
Бүтән тылсым юктыр дөньяда.
Нурларына тулып моң ага...
Күк шагыйре – аем! Ян гына
Бу бәхетсез дөнья алдында.
...Ай, бичара, уйлый, тыңлана,
Нурларына тулып моң ага.
Ялгыз җаннарга ул охшаган...
Йолдызлар да бар бит югыйсә –
Серләремне сиңа мин чишәм,
Күңелемне аңа ышанам –
Ялгыз җаннарга ул охшаган.
Калыккандыр бу ай кыйссадан.
Янсын яктың әйткән сүземдә,
Сары сагыш булып күземдә
Балкысын нур, чорлар кысса да...
Калыккандыр бу ай кыйссадан!
«Җилдерде ул дала атларында...»
Чакырылмаган кунак татардан да яманрак.
Мәкаль
Җилдерде ул дала атларында,
Гөслә чиртеп, аю биетте.
Көрәш белән биеклекләр алды –
Заманына лаек биеклек.
Дастаннары аның урда кебек
Җан яулаган... Алга күченгән.
Чакырылмаган кунак булып үткән,
Үткән татар дошман өстеннән.
Чакырылмаган кунак булып кергән
Зимнийларга, Перекопларга;
Чакырылмаган кунак булып кергән
Паулюс качып яткан йортларга;
Чакырылмаган кунак булып кергән,
Яман кунак булып – Берлинга.
Чакырылмаса да, утырган ул
Өстәл артындагы урынга.
Тост күтәргән Газинурлар өчен,
Шул урыннан Җәлиле өчен,
Тост күтәргән Совет иле өчен –
Күтәргән ул үз иле өчен.
...Тезләнүне белми татар халкы,
Дошманнарын җиргә яткыра –
«Чакырылмаган кунак татардан да
Яманрак» диләр,
хактыр да.
Үз-үзеннән яманрак татар,
Дошман барда җирдә, үч барда.
Чакырылмаган кунак – дошманнарга,
Көтеп алган кунак – дусларга...
Күк тамчысы
Биек күккә карыйм күтәрелеп...
Кем мин чиксез дөнья каршында?
Нишләп мин борчылсам йолдыз яна?
Күк капусы кинәт ачыла?
Күктән җиргә адашкан зат сыман,
Ерак галәмнәрне юксынам.
Күкнең һәр йолдызы
Йөрәгемә
Эри-эри тамган ут сыман.
Күзләремдә йолдыз яши минем,
Минем өчен
Йолдыз уйлана.
Шуңа күрә дә мин
балкып торам,
Шуңа күрә дә мин –
Дивана!
III
Бер көйрәтик, гомер, синең белән!
Шыгрым тулы йолдыз күкләрдә,
Телисеңме шул йолдызлар буйлап
Шыгыр-шыгыр атлап үтәргә?
Эзләгез!
Чили шагыйре Пабло Неруда истәлегенә
Азатлыкның ак күлмәге канлы...
Җырга төскәп җәллад атканда
Әверелә Ватан
Моабитка:
Җәлил, димәк, нәкъ шул Ватанда!
Димәк, җырга – туры наводкадан!
Туры наводкадан –
Хыялга!
...Танк чылбыры
хыял канына
Һәм
Җыр канына тагын буялган...
Яраланган килеш иреккә юл
Эзләгәндәй Муса сүзләре,
Ятим шигырьләр,
Сез,
Үкси-үкси,
Пабло сагышларын эзләгез!
Канатыннан каннар тамган килеш
Кайтты очып Муса сүзләре...
Бәйләгез сез җырның яраларын –
Пабло Неруданы эзләгез!
Хыянәткә түзми шагыйрь җаны,
Мең давылга түзәр булса да:
Бу хыянәт –
үзе гильотина,
Гильотина – яңа Мусага.
Кычкырыгыз, моңнар,
Бүген бит сез –
Җан өшеткеч әрнү,
моң түгел!
Яралы җыр эзли Неруданы,
Эзләшегез, әле соң түгел...
Әйләнә җир.
Шагыйрь үтерүнең
Ысуллары гына төрләнә.
Илдә шагыйрь үтергәннәр, –
Димәк,
Әверелгән бу ил төрмәгә.
Эзләгез сез Пабло Неруданы
Баррикада аша, ут аша, –
Тыны бетеп егылачак ирек,
Неруданы эзләү туктаса!
Неодантес бүген
Сезнең илдә.
Кулы канлы... канлы... юмаган.
...Эзләгез сез Пабло дөреслеген
Азат көнгә илткән юллардан.
Илдән илгә күчә Неодантес, –
Форма бүтән. Бүтән пистолет.
Тик осталык шул ук –
Мусаларның
Гомерләрен өзгән осталык.
Эзләшегез Чили Җәлилен сез
Баррикада аша, ут аша, –
Җәрәхәтле ирек җан бирәчәк,
Неруданы эзләү туктаса...
...Җырларыңны күкрәгенә кысып
Күтәрелер, Пабло, Ватаның...
Танк чылбырында –
Хыял каны.
Танк чылбырында – җыр каны.
Яна ул кан!
Яна җыр каны!
Яна...
Уян!
Үрләде көз урман түрләренә –
Болыннарның яшел йөрәгенә
Тиеп китте алтын канат очы.
Синме бу, көз, мине уятучы?
Уян, кеше!
Баш очыңда гына
Тибри алма
Язмыш ботагында –
Бер мизгелдән очар яшен булып!
Көзге чирәм җирдә –
алтын болыт...
Уян, кеше! Гомернең бер көне
Нинди көзгә килеп юлыккан!
Ут! –
Оча алма! –
Алмагачы исә
Тын йокыга иңгән тубыктан ук...
Туган тел хакында
Тел ачылгач әйтә алсаң «Әни!» дип,
Тел ачылгач әйтә алсаң «Әти!» дип, –
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта әйтә алсаң «Әни!» дип,
Соң минутта әйтә алсаң «Әти!» дип, –
Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
Туган телең әнә шул булыр...
Яшен оясы
Биектәге ташка куна бөркет,
Янәшәдә йолдыз атыла,
Сыдырылып уза ак болытлар,
Ялтыр яшен бәрелеп ватыла.
Тау өстендә йөрим, адымнар – сак,
Ялгыш атлап куйсам бер мәлдә,
Бөркет тырнаклары эз калдырган
Таш тәгәрәр сыман түбәнгә.
Бөркет тырнаклары эз калдырган
Бу йөрәгем минем – кыяда,
Янәшәдә уйный ялтыр яшен,
Кояш калка, таңнар уяна.
Кемдер тыңлый калса бу йөрәкне,
Язгы яңгыр шавын ишетер.
Яшен оялаган йөрәгемә,
Елан түгел, шөкер, мең шөкер.
Күңелемдә минем яшәүчеләр,
Яшәүчеләр йөрәк янымда –
Сак булыгыз хыял тауларымның
Түбәсендә йөргән чагында...
Ялгыш яки махсус адымыгыз
Йөрәгемә тиеп китмәсен:
Ах, биектә яшен оялары!
Бик биектә хыял кыялары –
Егылырга насыйп итмәсен...
Сыдырылып уза ак болытлар,
Ялтыр яшен бәрелеп ватыла –
Җанлы яшен сыман оча бөркет,
Янда гына йолдыз атыла...
Тыным бетте…
//-- (Риваять әйткәнчә, Түбән Новгород Кремленең Көянтә манарасы нигезенә тере килеш бер кыз бикләп калдырылган. Шуның истәлек ташы барельефына карап) --//
«Тыным бетте тәмам... Тик бер генә ташны
Кубарсагыз иде. Дөм караңгы монда.
Алтын куллы Оста! Син калдырдың мине
Ташлар арасында, ташлар арасында...
Тышта кайсы гасыр? Сездә кайсы гасыр?
Кузгаласым килә... Авыр ташлар кыса...
Аһ, әгәр ул таңда көянтәмне асып
Тын чишмәгә – суга мин чыкмаган булсам!..
Кирмән һичбер яуга баш бирмәсен өчен
Нигез салган чакта – сезнең йола, Оста! –
Кайсы тере җанны күреп алсаң да син,
Ул калырга тиеш тере килеш ташта.
Тере килеш ташка төренергә тиеш
Мәңгелеккә (Амин!). Мәңгелеккә (Амин!) –
Кемне генә күреп алсаң да бит, Оста,
Кемгә юлыкса да синең карашларың...
Эт чалынса әгәр синең күзгә, Оста,
Эт кулына калыр, Оста, синең кальгаң.
Елан очрый калса әгәр сиңа шунда,
Дәүләтеңә беркөн хуҗа булыр елан.
Кош очрый калса, бу кальгаңның даны
Егылмыйча очар, егылмыйча очар.
Ә сылу кыз сиңа очрый калса, Оста,
Кызыгыр да Тәңре бу кальгаңны кочар.
Тәңре кочса әгәр бу кальгаңны, Оста,
Яулар куркып качар, даның ерак китәр:
Бу кальгаңа Тәңре шушы сылу кыздай
Мәңге үлмәс, матур язмыш бүләк итәр...
...Аһ, әгәр ул таңда көянтәмне алып
Тын чишмәгә – суга мин чыкмаган булсам!..
Миннән алда елан үтмәдеме, Остам?
Миннән алда эт тә үтмәдеме, Остам?
Йола бозмадыңмы? – гел һавага бактың,
Чишмә сукмагыннан күз алмадың, Остам.
Очмадымы кошлар?
Сукмакка мин чыктым...
Чишмә яннарына җиталмадым, Остам...
Йомшак чирәм сөйгән нәфис аякларым
Таш эчендә кала, ашыкмачы, Остам!
Язгы тирәк сыман зифа билләремне
Ташлар кочып алды, ашыкмачы, Остам!
Толымнарны минем җилләр сөя иде –
Таш эчендә алар, ашыкмачы, Остам!
Күзләремә болыт шәүләләре сеңсен –
Баш очымда алар, ашыкмачы, Остам!
Ашыкмачы...
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Тышта – сездә – нинди гасыр?
Мин оныттым күптән – нинди төстә дөнья?
Тыным бетте тәмам... Тик бер генә ташны
Кубарсагыз иде... Дөм караңгы монда...»
...Матур манара син, Көянтә манарасы!
Карыныңда ләкин
Җан өшеткеч тавыш!
Мәңге биктә калган җаннар дәшә мәллә? –
Нинди таныш тавыш, нинди таныш, таныш!..
Матурлык һәм Куәт –
кайсы кадерлерәк?
Яшәү көче кырыс һәм кануны ныклы:
Көч һәм кодрәт өчен Гүзәллекне буу,
Куәт хөрмәтенә сую Матурлыкны.
Манарага күрше – нәни таш истәлек.
Моңсу барельефта – көянтәле бер кыз...
Мәңге һәлакәткә дучар матурлыктай
Һаман япа-ялгыз. Мәңге япа-ялгыз!..
Кем китерә монда бәйләм-бәйләм чәчәк? –
Билле бәйләмнәре тыныч, серле, шыпырт, –
Әйтерсең лә кемдер алып килгән аны,
Ят күзләрдән өркеп, ят күзләрдән куркып...
(Абау!)
Матурлыкның нәфис җаны биктә!
(Абау!) ул җан җансыз таш эчендә калган!
(Абау!) матурлыкны коткарырга кирәк!
(Абау!) матурлыкның тыны беткән тәмам!
Иңнәремә баса
Көянтә манарасы,
Сөякләрем чатный авыр тавышыннан.
Бөкрәеп мин барам, сыртка имән тәре,
Авыр тәре салган яшь Цыганок сыман.
Җансыз тыны беткән –
дөм караңгы хәят...
Кем кубарыр ташны, кемнәр коткарышыр?
Цыганоктай барам,
тыным бетте тәмам,
Тышта кайсы гасыр? Сездә кайсы гасыр?
Керфекләрең синең яшьле чакта
Керфекләрең синең яшьле чакта,
Яшьле чакта көнең, төнең, таңың, –
Мәйданнарда
шигырь сөйләдем мин,
Юатмакчы булып... бар дөньяны!
Бер җылы сүз, бәлки, җитәр иде.
Юатуга җаның мохтаҗ чакта, –
Мин,
кешелек җанын юатыйк дип,
Лаф органмын, тинтәк, һәрбер чатта,
Керфекләрең синең яшьле чакта...
Ут якканмын, галәм җылытам дип,
Керфекләрең синең яшьле чакта, –
Ялгыз гына син туңгансың янда,
Тәрәзләре бозлы төнге йорттай...
Гел биектә килеш
Язгы яфрак таңда сулыш алса,
Сүсәннәргә төшсә талгын дым,
Зәңгәр тауга мен син таң атканда,
Мин сагындым сине, сагындым!
Актарылсын еллар һәм язмышлар,
Язгы сулар кебек кайнасын! –
Зәңгәр сының һәрчак хәтеремдә:
Һаман тауда, зәңгәр тауда син.
Томаласа юлны ак бураннар,
Карлы җилләр үтеп китсәләр, –
Ап-ак тауга мен син таң атканда,
Мин сагындым сине шулкадәр!
Син уемда –
уйлар чакларымда,
Уйда – уйламастай чакта да.
Ап-ак сының һәрчак хәтеремдә:
Син биектә, һаман ак тауда...
Җилләр алса зирек алкаларын,
Саргайса җир сары явымнан,
Сары тауга мен син таң атканда,
Мин сагынам сине, сагынам!
Канат җәеп очсын сөю бәхте,
Мәңгелектән гомер дауласын.
Сары сының һәрчак хәтеремдә:
Һаман тауда, сары тауда син...
Урман өсләреннән – биекләрдән
Җәйге кошлар очып үтсәләр,
Яшел тауга мен син таң атканда,
Мин сагындым сине шулкадәр!
Күңел офыкларын иңләп-буйлап,
Җәйге яңгыр яусын, шауласын.
Яшел сының һәрчак хәтеремдә:
Һаман тауда, яшел тауда син...
Актарылсын дөнья!
Сөю тавы
Күргән саен керсен мең төскә! –
Син
мәңгелек хыял кызы сыман
Гел биектә килеш кер төшкә...
Юралмаган төш
Төш юрата авыл хатыннары,
Әби-карчык тыңлый шым гына.
Көннәр сыман артка шуа тора
Дисбе төймәләре кулында.
Мисыр күгәрчене кунган, имеш,
Очып килеп, тәрәз төбенә...
Юрый карчык:
– Төшең изге, кызым,
Тиздән кайтыр, берүк түз генә...
Ә берсенең муеныннан чорнап
Кара елан чаккан йөрәген,
Юрый карчык:
– Төшең изге, кызым,
Елан түгел, мин юл күрәмен...
Төш юрата авыл хатыннары,
Арада бар иң яшь кыз бала. –
Төш сөйләргә килә,
Килә,
Ләкин
Берни сөйләмичә кузгала.
– Үлгән! – дисә, ул ышанмас,
Ләкин:
– Кайтмас! – дисә
нишләр йөрәге?
Учак көлләрендә посып калган
Куз шикелле
өмет дөрләде...
Миналардан арынып
икмәк бирер,
Еллар үтәр, булыр җир тыныч.
Сөйләнмәгән бу төш
шартламыйча
Онытылып калган мина сыман:
Кагылырга хәтта куркыныч!
Төш юратты авыл хатыннары –
Юраганның күбе юш килде.
Ул чордан соң ничә кояшлы җәй,
Ничә тапкыр карлы кыш килде...
Еллар үтте,
ә төш сөйләнмәгән,
Берни сөйләмичә кузгала
Ерак илдә үлеп калган ярның
Һәр көн саен
пакь фәрештә булып
Төшләренә кергән кыз бала...
Көн саен ул төш юратмак була,
Тик сөйләми кала көн саен.
Өмет дигән нәрсә
изге төштер,
Юралмаган төштер, мөгаен.
Изге әрнү
Югалтасым килми бу әрнүне,
Әйтче,
ничек саклыйм мин аны?
Шушы әрнү-сыкрау белән бергә
Югалтырмын сыман дөньяны.
Дәшмәде дә язмыш – дуамал зат:
Йолкып кына алды!
Син калдың,
Кайнар әрнү булып,
нәкъ җанымның
Үзәгенә кереп тукталдың.
Урлап калды сине тау төннәре...
Таулы төннәр биек, караңгы.
Мең шифадан йөз чөерер идем
Саклар өчен сине – ярамны.
Ярым түгел,
ярам булырсың дип
Уйламадым, һич тә көтмәдем:
Күрмәгәнбез
бәхет фәрештәсен
Кара төндә иблис үпкәнен.
Ак бураннар йөри тау өстендә...
Ак бураннар йөри–төн кара!
Мөмкин түгел иде тукталмаска,
Мөмкин түгел иде туктарга...
Адаштырдым бугай ак бәхетне
Көчек адаштырган шикелле.
Кичер мине!
Тик
Соңарып килгән
Якты әрнү, якты сыкраулардан
Мәхрүм итә күрмә күңелне!
Янсын назлар тынмас әрнү булып,
Әрнү булып назлар көйдерсен...
Син килерсең, бәхет, әрнү булып,
Бәхет булып, әрнү, килерсең.
Ярым түгел,
ярам, әрнүем син.
Әйтче, ничек саклыйм мин аны?
Бу әрнүне җуйсам
Югалтырмын
Әүвәл сине,
Аннан – дөньяны...
Камчы! Камчы!
Ешкынлыкка кергәндә «Камчы! Камчы!» дип кычкыр. Сине чагарга ниятләгән елан камчыдай хәрәкәтсез калыр, сиңа тимәс.
Борынгылар сүзе
Мәхәббәтнең ап-ак болытында
Пәйда булса сыңар кара тамчы, –
Ирек бирмә, йөрәк, хыянәткә –
Кычкыр:
– Камчы! Камчы!
Җиде юлның чатындагы яшьлек!
Шашкын маҗаралар сиңа тансык,
Шыпырт юлга аяк баса күрмә –
Кычкыр:
– Камчы!
Хыял уты! Кайнар йолдызларның
Күршесендә бары дөрләп янчы,
Көл астында сүнгән кисәүләр бар...
– Камчы! Камчы!
Җаннардагы ирлек һәм чаялык!
Була күрмә түбән хискә ялчы,
Күзгә кереп тора мескен тойгы:
– Камчы! Камчы!
Сак булыйкчы, гөнаһларны күреп
Ташып чыкса әгәр җаннан ачу, –
Изгеләре була гөнаһларның:
– Камчы! Камчы!
Онытылып тыңлый язгы урман
Могҗизасын – сары сандугачын...
Җансыз агач булмый зур урманда:
– Камчы! Камчы!
Гомерләрнең алгы көннәрендә
Көтә картлык, шыпырт кына, качып...
Көлә-көлә кочагына алыр...
– Камчы! Камчы!
Җанда язгы тойгы – мәңгелек бунт!
Ак болытлар тулы тере тамчы.
Без мәңгелек түгел, имеш, җирдә...
– Камчы! Камчы!..
Тәкъдир
Каһәрләнгән ике кош шикелле,
Без очабыз таңга кадәрле.
Кычкырабыз:
– Са-а-а-ак!
– Со-о-о-ок!
Кавышу юк.
Тиде безгә кемнең каһәре!
Ялгыз гына җиргә килми кеше,
Җан җандашы белән ярала.
«Җаннарымның яртысы!..» – дип юкка
Уфтанылмый...
Тәкъдир арада...
Күрсәт миңа, тәкъдир, гомеремдә
Мин ачарга тиеш йолдызны!
Йолдыз кабызырга тиешмендер,
Ә мин менә
шырпы кабыздым...
Шул йолдызның чакыруы яши
Һәр күңелдә,
Һәм ул күңелләр
Гөлгә, бәлки, сыенырга тиеш,
Ә сыена алар
тимергә.
Җан белән Җан...
Кара-каршы очып
Үтәр алар мең төн, мең көнне –
Каргалмаган,
Ләкин мәңгелеккә
Кавышалмас Сак-Сок шикелле.
Кем каргасын безне!
Төнге урман
Канатларны йолка, каната,
Канаттан кан тама –
арабызда
Һаман шул ук, шул ук таң ата!
Кабат төнгә куа сине бу таң,
Төн җибәрми мине –
ничә ел
Каһәрләнгән ике кош шикелле,
Без очабыз һаман, очабыз.
Умырзая шыта кар астыннан,
Иелә тал җәйге бәхтеннән.
Салмак явым булып яфрак ява,
Кышлар үтә урман өстеннән.
...Җирнең кайсы төбәгендә, бәхтем,
Күзәтәсең таңны тынлыкта –
Менә шушы мәлдә, шушы хәлдә,
Миңа бик тә моңсу минутта?
Сукмак эзлисеңме, йөзәсеңме?
Торасыңмы нәни пристаньда
Ак туфлялы, ак күлмәкле,
Ләкин
Бик тә бәхетсез бер дастандай?
Тал басмада керләр чайкыйсыңмы
Яки төнге серле шәһәрдә
Күнегәсеңме син ят назларга
Һәм күзләрне йомып яшәргә?
Ычкынырга теләп тәкъдирләрнең
Котылгысыз тарту көченнән,
Аваз салып, эзләп, өзгәләнеп
Очасыңмы кыйтга өстеннән?
Ләкин кайда гына булсаң да син,
Япа-ялгыз калган төнеңдә
Күзләреңне йом да
тыңла төнне –
Нәкъ шул чакта синең күңелдә,
Меңәр еллык көл каплаган җирдән
Калкып чыккан хәбәр шикелле,
Йөрәгеңне кысып, авырттырып
Минем үлмәс сагыш иштелер,
Шул мәңгелек тавыш иштелер:
– Са-а-а-ак!
– Со-о-о-ок!
...Әверелер куллар пар канатка...
Яшәү – очыш, кеше – таң кошы.
Кеше күңеле Сак-Сок тавышыдыр,
Кеше җаны – Сак-Сок сагышы...
Ашыгылган
Ут капкандай ашыктың син, гомер,
Еллар, юллар – барысы буталды;
Бүген туктап бер ял итим дидем, –
Бар җанымны кинәт ут алды.
Ашыкканбыз: назлы кулын сузып
Без укталган юллар читеннән
Күпме каен калган, күпме гөлләр!
...Ашыгылган, үтеп кителгән...
Кем ул дәшә «Мин яраттым...» диеп,
Ай-йолдызлы аулак бер төннән?
Юк хәтердә хәтта исеме дә!
...Ашыгылган, үтеп кителгән.
Нинди сүз ул, сыкрап-сыктап дәшә
Буп-буш калган кәгазь битеннән:
«Иң матур җыр идем, күрмәдең!..» – ди.
...Ашыгылган, үтеп кителгән!
Кайсы дусның карашында үпкә,
Нигә аның күңле кителгән?
«Авыр чагым иде, юатмадың...»
...Ашыгылган, үтеп кителгән.
Нинди аваз килә югарыдан,
Болыт яннарыннан, иркеннән:
«Син менәсе биек тау идем мин!»
...Ашыгылган, үтеп кителгән.
Кемнең хыял сарае ул анда –
Төзи башлаган да сүтелгән?
«Син ташыган ташлар ауный җирдә!»
...Ашыгылган, үтеп кителгән.
Болытларга яшен тулып калган,
Өлгермәгән ләкин яшьнәргә.
Ут капкандай ашыкканбыз, гомер!
...Соңармадык микән яшәргә?..
Фатыйма
(Баллада)
– Фатыйма, тимер капкаң ач, ач!
Киявең килә, кач, кач!
Ак чәчәкләр кырда шундый куе.
Бал кортлары безли. Гөлләр туе!
Ат өстендә – морза. Җәйге көннәр.
Фатыйманы көтә ап-ак мендәр.
Таҗдан таҗга куна бер бал корты.
Фатыйманы көтә морза йорты.
Зәңгәр көянтәсе җирдә ята –
Фатыйманы язмыш ни уйлата?
Ак чәчәкләр быел шундый куе,
Кемне көтә сылу еллар буе?
Туй атлары килә туп-туп басып,
Дугаларга шөлдер-чуклар асып.
Чишмә янында кыз түгә яшен,
Фатыйманы, язмыш, нишләтәсең?
Чуар бөҗәк кунды шулчак кулга.
– Әйтче, бөҗәк, кемнәр килә юлда?
Күзләрендә кояш бармы, бөҗәк?
Шахталарга киткән ярмы, бөҗәк?
– Чәчәкләргә басып атлар килә.
Ат өстендә сиңа ятлар килә!
Көлүендә алтын чыңлап тора,
Мең ялчысы шуны тыңлап тора.
Мең ялчы һәм морза башын ияр:
– Алтын Бикәм! Көмеш Сылу! – дияр.
Ә сөйгәнең... күптән кара базда...
Шахта басты аны узган язда...
Килде хәбәр, бәгырьләрне телеп,
Кыз сыгылды наз-көянтә кебек.
– Кара хәбәр... Каян табыйм хәлләр?!
И табигать, көчең җитсә әгәр,
Очсын җаным чуар бөҗәк булып,
Ак чәчәктән ак чәчәккә кунып...
...Яр буенда калды көянтәсе,
Көянтәне тапты тик әнкәсе.
Чуар бөҗәк кунды шулчак кулга.
– И тәти кош, кызым кайсы юлда?
– Мин буламын, әнкәй, синең кызың,
Очып йөрим хәзер берьялгызым...
Сыкрый ана, шулчак еракларда
Җиз кыңгырау чың-чың чыңлап бара.
– Яучы килә, капка ачыйммы?
Ачмыйм, кызым, тизрәк кач инде...
– Тимер капкаң
Ач, ач, Фатыйма-ау!
– Кайгың килә,
Кач, кач, Фатыйма-ау!
Ау!
...Кулдан-кулга куна нәни бөҗәк,
Ул – Фатыйма, йөри ярын эзләп.
Әгәр кунса сезнең кулга килеп,
Әйтмәгезче аңа сез «Кач!» диеп...
Капка эргәсенә туктар атлар, –
Ни кылырсың атта булса ятлар?..
Кәккүк
Үткәннәрдәнме бу: «Кәк-күк! Кәк-күк!»
Бүгенгедәнме бу: «Кәк-күк! Кәк-күк!»
Киләчәктәнме бу: «Кәк-күк! Кәк-күк!»
...Тынып калды Идел култыгында
Акчарлаклар һәм су кызлары.
Тынып калды чыршыларның каны –
Гәрәбәдәй пакь сагызлары.
– Кәк-күк!
Тезләремә башың салган килеш,
Син дә тынып калдың.
Кулыңда
Сыңар таҗы калган чәчәк тынды
һәм күкләрдән иңде моң гына:
– Кәк-күк!
Сәгать эченә үк качты вакыт.
Очып барган йолдыз туктады.
Айсберглар сыман өнсез калды
Иделнең ак пароходлары...
– Кәк-күк!
Болытлардан төшеп килгән тамчы
Ярты юлда калды эленеп.
Самолётлар – чыршы уенчыгы.
Шушы өнсезлеккә күмелеп:
– Кәк-күк!
Туктап калды кәфен кискән кайчы.
Һәм капсюльгә тияр-тимәстән
Туктап калды чакма.
Тын урманның
Түрендәге ялгыз миләштән:
– Кәк-күк!
Приговорга куеласы имза
Баш хәрефтә калды.
Үрмәләп,
Нәкъ йөрәккә килеп җиткән килеш,
Бөгәрләнеп тынды хыянәт.
– Кәк-күк!
Шигырь инде канат җәйгән иде
Күкрәгемнән очып китәргә.
Җил сыенып тынды канатына.
Ашыкмачы, сүзем, иртәрәк...
– Кәк-күк!
Җирне сүтеп карамакчы булып,
Формуласын таптым дигәндә,
Туктап калды фикер... Чиксезлектән –
Бик биектән, бик тә тирәннән:
– Кәк-күк!
Үткәннәрдәнме бу: «Кәк-күк! Кәк-күк!»
Бүгенгедәнме бу: «Кәк-күк! Кәк-күк!»
Киләчәктәнме бу: «Кәк-күк! Кәк-күк!»
Туктый гына күрмә,
Кәккүк! Кәккүк!
Һаман яратам
Шик туса кинәт җаныңда әгәр
Йә килсә сиңа куркыныч хәбәр
Мин йөргән яктан – ерак-ерактан, –
Ышана күрмә, һаман яратам!
Ашыга күрмә, ялгыштан саклан,
Һаман яратам, һаман яратам!
Йолдызлы аяз күгеңне әгәр
Авыр болытлар каплап китсәләр,
Каршы искән җил капланса тынга –
Нык бул: син генә, тик син җанымда!
Бирешә күрмә сагышка, моңга,
Җанымда тик син, тик син җанымда!
Сакла сөюне, таплама берүк,
Олы хисләрне ваклама берүк.
Узар гомерләр аккан су кебек,
Гомер бер генә, сөю – мәңгелек!
Узар гомерләр искән җил кебек,
Сөю – мәңгелек, сөю – мәңгелек!..
Сәер хәл
Син булганга гына җылы көннәр,
Ыргытылып сәер ташкынга,
Бик тирәндә калган–
Кышкы Идел
Калган кебек бозлар астында.
«Сөям» сүзе шулкадәр дә сәер,
Әйтерсең кош,
ләкин канатсыз.
Без уйныйбыз, сценарий – әйбәт,
Сәхнә – матур, актёр –
талантсыз.
Беләм, син дә шул ук сәер хәлдә:
Бәлки, менә шушы минутта
Кулларыңны кемдер кышкы төндә
Үз сулышы белән җылыта...
Ләкин сизми –
нәни кулларыңны
Җылытсаң да шушы минутта,
Җылытсаң да нәни кулларыңны,
Зур йөрәгең әрни суыкта.
Юл узышлый укып киткән сыман
Җансыз афишадан – ерактан,
Шыпырт кына әйтәсеңдер син дә
Ят күзләргә карап:
«...яратам...»
«Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән...»
Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән...
Ашыккансың, син коточкыч ашыккансың,
Бер гомернең чиреген дә яшәмәстән
Ике гомер яшәгән күк талчыккансың.
Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән,
Тапталганнар инде юллар, юллар такыр.
Шул юллардан читкә чыгып, онытылып
Яратасың килә бугай соңгы тапкыр.
Син беләсең иң беренче күз яшьләрен,
Син беләсең иң беренче адашуны.
Иң беренче ялгышларны син беләсең,
Син беләсең, хәтерлисең алдашуны.
Тамасы нур тамган инде карашыңа,
Тиясе җил тигән инде яңагыңа.
Син көтәсең соңгыларын яфракларның,
Мин сискәнеп керфек ачтым яңа гына.
Яфрак яуган көзге юлга килеп кердем
Каерылып тыныч кына барган төштән.
Минем алга ялгыз каен ботагыннан
Соңгы яфрак, сары яфрак өзелеп төшкән.
Каюм
Кара төндә калган халыкларны
Кояш читләп узган чагында,
Гел күрмәсә иде, күргәч – авыр,
Бигрәк авыр «сукыр» Каюмга.
Язмый Каюм, язмый – чыра телә
Самавырчы малай шикелле.
Чыра түгел,
сүзләр яна, сүзләр! –
Яктыртмакчы алар бу төнне.
Чыра телә Каюм, сөялләре
Канап чыга хәтта, түз генә.
Томаналар исә, нәгърә орып,
Бармак яный:
– Төнне Тәңре биргән,
Һәм шул Тәңре, сак бул, сукыр мөртәт,
Төкерәчәк синең йөзеңә!
Бөек Мәрҗанинең кәвешләрен
Кадак белән какты идәнгә, –
Томанага кызык: – Нишләр галим,
Мәтәлмәсме кәвеш кигәндә? –
Мәрҗани дә һәм Каюм да белә
Заманнарның таңга агасын,
Томананы,
тузган кәвеш итеп,
Тарих идәненә кагасын.
Бишегеннән алып
ләхеткәчә,
Үз күзләре йомык хәлендә,
Насыйридан көлә шул томана:
– Юл яктырта сукыр пәйгамбәр, – дип, –
Җыен хәерчеләр илендә.
Әрнүләрдән арган кайнар башын
Салган чакта кайнар учына,
Кемдер дәшә сыман караңгыдан:
– Күк капусы, галим, ачыла!
Насыйриның авыр карашлары
Балкып китә кинәт:
– И, бөек
Әбүгалисина килгән икән,
Бармы, Әбү, сиңа җиңеллек?
– Нихәл, Каюм? Яктыртабыз, димәк?
Еллар кара синең Казанда...
– Авыр миңа, авыр, Әбү-Гали,
Кайчагында язам-язам да
Уйлап куям, нигә кирәк язу
Ипи кирәк чакта заманга?
Ләкин халкым... Ул барырга тиеш
Җылы язга, якты язларга!
Халкым рухы ачка тилмергәндә,
Аһ, язарга кирәк, язарга...
Ипи җитми, рухи азык җитми...
Икеләтә халык ачыга...
...Караңгыдан ерак җавап килә:
– Күк капусы, галим, ачыла!..
Әллә ниләр күрер иде халык,
Чорлар шундый кара чагында,
Кулларыннан алып
яктылыкка
Сөйрәмәсә «сукыр» Каюмнар.
Урам теле түгел –
оран теле
Иҗат иткән халкы алдында
Барысын да күргәнлектән авыр,
Ифрат авыр «сукыр» Каюмга.
Шул яктыга карап,
забойларда
Сукыр калган сабыр Алыптай,
Замананың кара шахтасыннан
Югарыга менгән халыклар.
Көзнең авырлыгы – алмада
Тупырдап алма коела
Кош очып үткән саен:
Көзнең бөтен авырлыгы
Алмададыр, мөгаен.
Алъяпкычка алма җыеп
Чыгып килешең иде,
Бакчагызның бер алмасын
Татып карыйсым килде.
Алдым, каптым,
Ал икән шул,
Эче тулы бал икән;
Кабынмастай булсаң гына
Сылуга күз сал икән.
Кабынмассың! – Яшьлеккә мең
Янгын сыенып тора:
Кошлар очып үткәнгә дә
Алма коелып тора.
Чишмә ярында – икебез,
Чишмә акты да акты...
Күз дә йоммады йолдызлар
Таңнар атканга чаклы.
Таңга табан әкрен генә
Йолдызлар бетте сүнеп.
Хуш исле авыр алманы
Икәү ашадык бүлеп.
Җаннар шундый якты иде,
Бу дөнья җылы иде,
Йөрәкләр, көзге алмадай,
Тойгыдан тулы иде.
Ни ул сөю? Әйе, дөрес,
Гомернең ямедер ул;
Икәү бүлеп ашаган шул
Алманың тәмедер ул!
Нишләрсең, җирдә яратып,
Сөеп гомер иткәндә,
Коелыр алма калмаса
Хәтта давыл үткәндә?..
«Көзге учакларда сәер моңсулык бар...»
Көзге учакларда сәер моңсулык бар,
Бигрәк үзгә икән көзге моңсулыклар!
Китү чоры шул бу – килү чоры түгел,
Китү җыры шул бу – килү җыры түгел.
Китә поезд, китә моңсу гудок биреп,
Китә ерак, якты офыкларга кереп.
Китә кошлар, китә урман өсләреннән,
Чаялыклар китә дулар хисләреңнән.
Иреннәрдә калды үбү эзе – дөрли!
Яшәгәнмен бик күп, тоймаганмын берни.
Күңелләрдә калды зур ачыну – дөрли!
Аһ, чәчкәнмен бик күп, җыймаганмын берни.
Дөрләр чагым булган утлар булып кына,
Сайрар чагым булган талга кунып кына,
Очар чагым булган биек-биекләрдә,
Ыргыласы чорлар алтын киңлекләргә!
Күз күреме җитмәс ярга йөзәр чаклар!
Бәйдә килеш мине көтеп калган чаптар,
Һәммәсе дә киткән...
Кырда учак дөрли,
Сөйләгәнмен бик күп, әйтмәгәнмен берни...
Көзге учак – йөрәк,
аһ, бу моңсулыклар!
Көзге учакларда сәер моңсулык бар...
Ай һаман дәү
Сезнең баскыч култыксасы...
Акбай, өреп куркытмачы! –
Йә, сыйлан да тын гына тор:
Йолдызлы күк нинди якты,
Ай нинди дәү, нинди матур!
Сабыр, Акбай, тик кенә тор...
Ә син, ишек, ачыла бел,
Шыгырдама, тик кенә тор:
Йолдызлы күк нинди якты,
Ай нинди дәү, нинди матур!
Чыкты ишек шакыганга,
Бик ерак бит әле таңга;
Йолдыз сүнәр, кояш балкыр,
Бер гаеп юк: күк йолдызлы,
Ай нинди дәү, нинди матур!
Чыккач башын игән икән,
«Сөям, нишлим?» дигән икән, –
Улмы кыю, минме батыр?..
Шыгрым тулы күктә йолдыз,
Ай нинди дәү, нинди матур!
Чыккач башын игән икән,
Иренгә ут тигән икән,
«Янам, янам!» дияр чактыр...
Абау, күзләр йолдызмыни,
Карашы – ай! – Нинди матур!
«Синеке бу язым!» – диде,
Саубуллашып башын иде...
– Онытмамын, сау булып тор!
Ай-йолдызлы сөю күге,
Сөю күге нинди матур...
...Гомер кыска, юллар озын,
«Нишлим?» дигән моңсу кызның
Хатирәсе җанда, хактыр...
Һаман йолдыз яна күктә,
Ай һаман дәү, һаман матур.
Их син, язмыш, куркытмачы!
Таныш баскыч култыксасы...
Кабат кайттым юллар йөреп,
«Нишлим соң?» дип, ялгыз торам.
Акбай гына чыкты өреп,
Дәү айны һәм мине күреп...
Таныш баскыч култыксасы...
Акбай, өреп куркытмачы,
Сыен миңа, тын гына тор, –
Ник өрмәдең башкаларга?..
Һаман йолдыз яна күктә,
Ай һаман дәү, һаман матур...
Су
Сырпаланып шәрә тамырларга,
Имәннәрдән аста,
күренмичә,
Урман түрләренә керә сулар,
Үҗәтләнеп керә,
Иренмичә.
Шүрәлеләр йөргән сукмакларны
Кисеп үтә сулар туктамастан.
...Урман авызында тавыш-тынсыз
Тибеп тора чишмә төбе астан.
Боланнарның зифа чагылышы
Агып китә тонык сулар белән.
Су төбендә тибри
сандугачның
Канатлары тиеп киткән үлән.
Түмгәкләрне читләп-читләп кенә
Яфрак ага ипләп-ипләп кенә.
Чишмә суы ерак агып китәр –
Чиксез дәрьяларга барып җитәр.
Уйлый мәллә: китәм, кабат кайтып
Булмас, диеп, туган илләремә, –
Киткәнче дип, туган якның тәмен
Төяп йөри зәңгәр иңнәренә.
Очрый калсаң ерак диңгезләрдә,
Сәламләрмен, нихәл, якташ, диеп,
Туган ягым суы,
Хәерле юл!
...Ага сулар тамырларга тиеп.
Илнең үзен төяп, еракларга
Ага сулар гөлләр арасыннан;
Күкрәгемдә минем
йөрәк түгел,
Тыгыз чишмә тибеп тора сыман.
Елтыр гына елтыр
Елтыр гына елтыр утлар яна,
Юлаучыдан калган бер күмер...
Башкорт җырыннан
И җыр гынам, җырым! Сөйгән җырлар!
Бирсен язмыш сезгә мең гомер...
Җыр бар, димәк, җан бар! Һәр моңлы җыр –
Юлаучыдан калган бер күмер,
Елтыр-елтыр янган бер күмер...
Гашыйкларның кайнар сулышлары
Шул күмергә килеп кагылса,
Таң җилләрен капыл уятырдай
Сагыш яки бәхет табылса,
Иле өчен яуга чыккан ирнең
Акбүз аты җилсә далада,
Ил атасы соң догасын кылса,
Исем кушылса яшь балага, –
И җыр гынам, җырым! Сөйгән җырым! –
Елтыр-елтыр янган бер күмер! –
Уянасың, дөрләп кабынасың,
Бирсен язмыш сиңа мең гомер!
И җыр гынам, җырым! Кыргый атны
Йөгәнләгән батыр шикелле,
Бик ерактан алып килдең безне, –
Киләчәккә кадәр илт инде...
Янабыз!
– Янабыз!
Янабыз!
Янабыз!
Янабыз!
...Ялмады ут сусыл болыннарны.
Тонык чишмә парга очты чажлап –
Урманнарны айкый газаплы ут,
Биек күккә ургый утлы газап.
Үлем ялмый яшел кәүсәләрне,
Ятып ауный гөлләр арасына:
Җир астыннан –
коры саздан гүя
Гүләп килеп чыкты
Хиросима.
Сылу кәрван иде кырмыскалар –
Күрмәделәр алар гарасатны.
Купты дулап кайнар көл бураны:
Һәрбер күзәнәктә –
Нагасаки.
Күпме чорлар буе җиде төннең
Кыл уртасын көткән абагалар
Төш күрәләр иде...
Төшләрендә
Балкып чәчәк аткан иде алар!
Чатнап күккә очты якты төшләр...
Кызыл тиен –
чынлап утлы йомгак.
Төптән, астан
тамырланып, янып
Үсә,
чәчәк ата
Кайнар колмак!
Заманадай куе шаулы урман...
Өстә – ялкын,
ут үрмәли астан.
Сайрап торган килеш яна былбыл –
Утлы алма
кыргый алмагачта.
Киек яна тозактагы килеш,
Тозак салган аучы, кайда хәйләң?
Кузлар чөеп «бишташ» уйный афәт
Һәм фаҗига уйный
«Әйлән-бәйлән».
Кем ут салды сиңа,
Заманадай
Шаулап торган биек, көчле урман?
...Күктән янып төшкән самолёт күк
Янып төшеп калды
җавап
чордан...
– Янабыз!
Янабыз!
Янабыз!
Янабыз!
Бәгырь янында
//-- (С. Есенин туфрагына орынгач) --//
Яратасызмы сез аны чын күңелдән?
Яратасыз икән –
Кайсысын:
Шатлыкларын кайгы иткәненме,
Шатлык иткәненме кайгысын?
...Фаҗигале бәхет көз төсендә.
Кабер түгел – бәгырь өстендә,
Кабер түгел – бәгырь өсләрендә
Шигъри сүзгә көзге төс керә.
Җилфердиләр җырлар көзге җилдә.
Алтын сүзләр оча кыйгачлап.
Көмеш аваз куна җаннан җанга –
Ял итәргә эзли кунача.
Кабер түгел, бәгырь гөлгә мохтаҗ –
Чәчәк куйыйк бәгыре өстенә.
Сизәсеңме? – Безнең карашларга
Сиздермәстән көзге төс керә...
Син кайда соң – аның яфракташы,
Чәчәктәше, нурдаш, кардашы?
...«Вермут»олог,
мескен, яшен түгеп,
Зар елады:
«Безнең кардәш ул...»
Кичерегез, аның яздашлары!
Хакыгыз бар сезнең еларга.
...Кара кеше йөри елашырга!
Калкып чыгып кара еллардан.
Кара кеше күләгәсен еллар
Бүгенгегә кадәр китерде.
Гүли алар һаман:
«Яраттым!!!» – дип,
Кайтавазы кайта:
«Ү-т-е-р-д-е-м...»
Фаҗигагә гашыйкмыни шагыйрь? –
Ә фаҗига аңа гашыйк шул.
Кара трость
оча
һава ярып
«...Прямо к морде его...
...в переносицу!»
Кара кеше йөри, кара кеше!
Кулларында – кара пәрдәсе.
Уйлый шыпырт:
«Минем корбан, корбан...»
Һәм кычкыра:
«Минем кардәшем!»
...Каен төсе булып карый шагыйрь:
«Куыгызчы шуны!» дигән күк.
Шагыйрьме ул, җилме?
Тетрәп яуган
Яфракларның җаны гүяки...
Табыну
Ялгыз ат кешни кырлар түрендә...
Юксыну микән, сагыну микән? –
Сәер бер кошның канат җилләре
Бөтен дөньяма кагылып үткән.
Яфрак явымы туган җиремдә,
Ялгыз ат кешни кырлар түрендә.
Кошлар кунмаган тирәк бар микән?
Кулларым белән орындым таңга,
Карашларыма үрләде ялкын,
Кабындым дөрләп – ут капты канга!
Чагылып күлдә торналар үткән...
Кошлар кунмаган күлләр бар микән?
Кырларны иңли кылганнар җиле...
Дүрт ягым кыйбла!
Табынам моңга!
Моңсу бер илгә чакырган кебек
Ялгыз ат кешни туган ягымда.
Шул атны эзләп табасы иде...
Кырларны иңли кылганнар җиле!
Ялгыз ат өне –
бөек моң бугай,
Синең рухыңа багышлыйм җанны!
Моңым син – Илем,
Илем син – моңым,
Кабул кыл берүк минем догамны.
Көзге томанга төренгән тугай,
Ялгыз ат өне – Бөек моң бугай...
Илемнең моңы! Табынам сиңа!
Якты тойгымны кабул кыл, Вакыт.
Илкәем моңы – иң олы кайгы,
Илкәем моңы – иң олы шатлык.
Килер дәверне сагынган сыман,
Илкәем моңы, табынам сиңа...
«Яфрак шавы... көзге каен җиле...»
Яфрак шавы... көзге каен җиле
Урманнарның туган ягында...
Йә болытка тиеп сырпалана,
Йә сыена төшеп камылга.
Каен җиле исә...
Назмы, көчме,
Җитдилекме, әллә сабыйлык? –
Кагылгандай учак күзләренә
Йолдызларга үтә кагылып.
Бар дөньяны дер селкетте кинәт
Җыр иленнән килгән чакыру...
Җирнең иләс чагы – шагыйрь чагы,
Җиргә илһам килгән чактыр бу...
Яфрак шавы... Көзге каен җиле...
Моң
Ерак тарих сыман серле яклар!
Моңның туган иле, синме бу?
Нинди төшләр күреп йоклый гөлләр?
Җирдә төнге гөлләр тынлыгы...
Мин оныткан идем бу якларны:
Кошлар өнен, каен чукларын,
Учакларның, кызыл канат җилпеп,
Таңга кадәр янган утларын.
Шул учакка бүген кагылдым мин,
Тузгып-тузгып очкын сирпелде.
Калыкты моң
Мең кат яндырылып
Исән калган дастан шикелле.
Сәлам сиңа, сәлам, серле төбәк!
Мин адашып йөрдем гел читтә:
Кабул ит син,
кичекмәгән булсам,
Кабул ит син –
хәтта кичексәм.
Без алдыйбыз сине, Моңстаным,
Алдаган күк тугры ярларны,
Аерабыз гүя яздан назны,
Ак кышлардан – ап-ак карларны.
Алданабыз алдап, Моңстаным,
Сүнмәс җаның синең –
матурлык!
Матурлыкны исән саклау өчен
Җиткән, имеш, бары батырлык...
Алданабыз алдап,
адашабыз.
Йөртә дөнья, талкый, эндәшә.
И матурлык! Дөнья ваклыклары
Әверелә синең көндәшкә.
...Юлыгабыз сиңа көтмәгәндә –
Изге моңның туган җиренә,
Юлыккан күк
иң дәһшәтле сергә –
Мәңгелекнең бөек серенә.
Онытабыз кайчак сине, и моң –
Канда дулап купкан диңгезне...
Кабул ит син безне –
соңармасак,
Соңарсак та
Кабул ит безне!
Казан шәһәренең 39 нчы кварталы янындагы сазлыкның төнге бәхилләшүе
И Бөек Төн! Син – мәңгелек сердәш!
Серне көнгә сөйләү – язык, ләкин язык...
Газабымны сиңа сөйлим, Төнем.
Тыңла мине, аңла.
Бу мин –
Сазлык.
Иштәсеңме: дәшәм талларыма,
Түмгәктәге тәкәрлеккә дәшәм,
Уйдык күлләремә, камышларга
Эндәшәм мин,
Дәшәм –
бәхилләшәм.
Ташпулатлар җитми кешеләргә,
Тыгыз туфрак җитми,
Җитми азык –
Мин китәргә, мин кибәргә тиеш,
Юл бирергә тиеш, –
Бу мин – Сазлык.
– Бәхил булыгыз!
Бәхил булыгыз сез –
мең тавышлы,
Мең очышлы шаулы саз кошлары!
Мин яраттым сезне бу дөньяга –
Кемнәр язар сезнең язмышларны?–
Бәхил булыгыз!
Нинди җилләр сезне
кайсы җирнең
Кайсы якларына таратырлар?
Кайда булыр сезнең җылы оя –
Автострадада,
чүлдә,
кратерда? –
Бәхил булыгыз!
Иштерсезме
зирек кәүсәләрен
Юа-юа яңгыр сибәләвен,
Юаларым! Нинди гөлгә кунып
Тибрәнерсең син, саз күбәләге? –
Бәхил булыгыз!
Болыт булырга дип хыялланып
Таңда уянучы ак томаным! –
Бәхил! Бәхил! –
тирәндәге суым,
Кара суым минем – тере каным!
И Бөек Төн! Йөрәгемә кадәр
Экскаваторлар керә казып.
Мин юл бирәм комга. Китәм. Кибәм.
Бәхил бул, Төн.
Йә, хуш.
Бу мин – Сазлык...
...Тыңлады Төн. Биектәге йолдыз
Тетрәп-тетрәп серле Төнгә дәшә:
– Әйтче, Төнем, әйтче, нәрсә булды?
Нәрсә булды?
Ник җир бәхилләшә?!
Кайчан сәфәр?
Кеше дигән чаткы кабынганда,
Балкып киткән чакта серле эңгер,
Иштеләдер сорау: «Кайчан сәфәр?
Көтеп тора сине озын гомер!»
Җиргә түгел –
Күккә карар вакыт...
Тәпи басу ләкин бигрәк хәтәр!
Әмма дөнья һаман ашыктыра:
– Кайчан сәфәр, улым? Кайчан сәфәр?
Туган йортның капкасыннан чыгып,
Күз йөгертсәң офыкларга кадәр,
Кабаланып дәшә офык арты,
Балкып-балкып дәшә:
– Кайчан сәфәр?
Дәшә шулай хикмәт, билгесезлек,
Түгелгән кан һәм коелган яшьләр;
Яшәвеңнең бар мәгънәсе дәшәр
Биниһая ерак киңлекләрдән,
Үрелеп буй җитмәс биекләрдән:
– Кайчан сәфәр?
Соң сәфәргә кеше җыенганда
Әдәп саклый дөнья,
бер сүз дәшми.
«Балкыдык та сүндек... Язмышлар бер...»
Дигән сыман күктә яшен яшьни.
«Китәм...» димәс кеше,
– Киләчәккә
Китәсең... – дип, дөньялыкка дәшәр, –
Йә, хуш, дөнья...
Юлчы юлда булсын...
Имин булсын юлың... Кайчан сәфәр?
Бар җылымны сиңа калдырам мин,
Бүтән байлыгым юк, гаеп итмә!..
«...Балкыдык та сүндек... Язмышлар бер...»
Дигән сыман йолдыз очар күктә...
Атлар су коена
Атлар
өмет сыман: янганчы ул чаба!
Атлар өмет сыман: егылганчы тарта...
Уйлар вакыт та юк –
Чабыш. Чабыш. Чабыш.
Алпамышмы сыртта?
Шүрәлеме сыртта?
Өзгәләнде камыл. Чатнап калды ташлар.
Дага асларыннан чәчрәп очты чаткы.
...Сыртка сагызланган
кара Шүрәледәй
Төшми чапты кайгы,
бертуктамый чапты!
Ял дулаган җилдән уяндылар язлар,
Тояк эзләрендә гөлләр чәчәк атты.
Ялдан үсеп чыккан ак канатлар сыман
Төшми чапты шатлык,
бертуктамый чапты!
...Сикерәме дулкын якты нурга туеп?
Иелгәннәр таллар таңгы авыр чыкка...
Берни күрмәгәндәй,
берни белмәгәндәй,
Атлар йөзә Ыкта... Атлар йөзә Ыкта...
Тик бер генә таңга
Тирги дустым мине:
– Булмады! – ди, –
Әйбәт егет идең, чукынган:
Шигырь диеп әллә кая киттең,
Сызам сине кеше чутыннан!
Ир кешегә кәгазь килешәме?
Оят хәтта шундый буй белән...
Җырны мин дә сөям –
Ләкин аны... һөнәр итү...
Авыр күңелгә!
Әйбәт кенә балта тота идең,
Селти белә идең кувалда –
Алмаш булыр идең әтиеңә!
Югалдың шул, туган, югалдың...
Шигырь белән тамак туйдыр, имеш!
Юкка вакыт әрәм итәсең.
Киттек минем белән тайгаларга,
Ташла шул кәгазьне, бетәсең!
...Төн кундык без урман куышында.
Безнең яшел куыш өстеннән,
Кыштыр-кыштыр тиеп ябалдашка,
Җәйге яшел җилләр истеләр.
Ишетелде күк гөмбәзе буйлап
Йолдызларның йөзеп узганы.
Тавыш-тынсыз гына җир өстенә
Яуды якты йолдыз тузаны...
Алтын кылга килеп орынгандай,
Сандугачның көмеш сайравы,
Йолдыз нурларына тия-тия,
Еракларга китеп яңрады.
Таң алдыннан дусны уяттым мин,
Беренче нур җиргә төшкәндә,
Урман каеннары биек күктән
Таң яктысын йотылып эчкәндә.
Чыкты дустым куыш авызына,
Без торабыз икәү...
эңгерне
Алып ташлап урман аръягына,
Көмеш чыкка басып таң керде...
Уйчан иде дустым... Күреп тордым:
Дөнья яме
дусның йөрәген
Алма итеп учларына кысты...
Чыктан чыкка якты үрләде.
Дәшмәде дус. Карамады миңа,
Оялгандай тамак кырды ул;
Таңга каршы аяк очына баскан
Тирәкләргә карап торды ул.
– Киттек... – дигәч,
Ул куышка кабат
Кереп китте.
Соңнан тын гына
Мин онытып чыккан блокнотны:
– Югалтма... – дип бирде кулыма.
...Хат язган ул:
«Сал агызам, туган,
Еракта мин. Саумы, чукынган!
Журнал-гәҗит безгә сирәк килә...
Шигырь җибәр...
Теге сүзләр өчен
сыза күрмә кеше чутыннан...»
2072 елның язында явачак кояшлы яңгырга
Яз, 1972, Казан
Җырлы көннәр кояшыннан сәлам!
Сәлам язгы якты елмаюдан
һәм чуктин-чук сәлам чәчәкләрдән,
Яшел ярга дулкын каккан судан!
Ак шомыртка чумган авыллардан,
Кое сиртмәсенә кунган айдан,
Күктә гомер иткән тургайлардан,
Ял таратып чапкан уйнак тайдан –
Сәлам сиңа, якты, көмеш яңгыр!
Сәлам тапшыр бөдрә болытларга,
Ерганакта көймә агызучы
Малайларга –
ерак оныкларга!
Шыбырдыйлар якты тамчыларың
Бездән шаулап калган болыннарга,
Минем сөйгән ярга охшаш кызның
Иңнәрендә яткан толымнарга.
Көләдер кыз – и кояшлы яңгыр! –
Һаман шулдыр сөю бәхетләре,
Чык нурлары кызның карашында:
Сөюдәдер һаман яшьлек яме...
Ни хәлләрдә безнең өмет, хыял,
Ирештекме олы теләкләргә?
Гомер кырларыннан нинди уңыш
Кайтты анда безнең келәтләргә?
Үзебезгә күрә җан көйдереп
Язган җырларыбыз исән-саумы?
Без күз аткан биеклекләр ничек –
Бер түмгәкме алар, олы таумы?
Исән-саумы әткәм-әнкәм теле?
Тузан төшмәдеме чишмәсенә?
Урын бармы Тукай томнарына
Бөек чорның китап киштәсендә?
Сукмадымы яшен туган моңның
Гасыр аша сузган күперләрен?
Өермәләр йолкып алмадымы
Безнең оныкларның хәтерләрен?
Шаула, киләчәкнең яшел язы!
Яшәрт җирне, ерактагы явым!
Яз күгенең йолдызларын төяп
Ык агамы һаман, туган ягым?
Үзебезнең хәлләр шөкер генә:
Яңгыр шаулый,
Күктә кояш йөзә...
И, салават күперләрең балкып
Кабынганын күрү язсын безгә!
Болытларда синең нур уйныйдыр,
Җемелдиләр япь-яшь тирәкләрдә.
Аһ, салават күперләрең синең! –
Сыңар иңе – безнең йөрәкләрдә...
Көннәр шундый якты!
Ал таң бездә.
Сездә нәкъ шул ал таң балкыгандыр:
Ике меңнең язгы Казанына
Кайнар сәлам тапшыр,
Якты яңгыр!
Болан бабай
Таңгы урман түрләреннән чыгып
Басты болан ярга.
Тын суда
Үз шәүләсен күреп
Тынып калды –
Бик гаҗәп тә аңа,
моңсу да...
Күтәрелә томан тып-тын гына,
Агымсуның уе шул мәллә?
Ни хәлләрдә колыннарың, болан?
Тын болыннар анда ни хәлдә?
Капма-каршы ярда без икебез –
Арабызда таңның томаны...
Дәште сыман болан
аргы ярга,
Бирге ярга дәштем боланны.
Бик карт иде болан...
Карурманның
Аксакалы, бәлки, булгандыр...
– Син кешедер, бәлки, Болан бабай?
– Үзең, олан, бәлки, боландыр?
...Саф бер сабый идем мин ул чакта,
Шуңа, ахры, Болан бабайның
Карашлары белән сөйләгәнен
Ишеттем мин, тойдым,
Аңладым.
...Йә, түрдән уз, дустым, үт, кунак бул!
Гомер дигәнең бит бер генә!
Бир пальтоңны, чөйгә элеп куйыйк,
Эшләпәңне исә –
бирегә...
...Әллә синме, таныш Болан бабам,
Ачуыңнан ярсып килгәнсең,
Килгәнсең дә
Безнең
Бүгенгене
чатлы мөгезеңә элгәнсең?
Диварларны тишеп кергән мөгез –
Үзеңчә, син үчең алгансың...
Мөгезләрең – йортта,
Үзең исә
Мәңгелеккә тышта калгансың.
Ә кешенең матурлыкка булган
Гыйшкы аны
Әнә нишләтә:
Ярсулы һәм үчле,
очлы мөгез...
(Яшә, проза!) анда эшләпә!
Үкенечләр –
миналанган күпер,
Очты шартлап!
Өздек исәпне...
Мөгезеңне тешләп кара, болан! –
Тешли алмадык без терсәкне.
Тимер-бетон стеналар калын,
Әллә шулар
теге яр микән?
Яр буена килми таңгы болан,
Килми Болан бабай
Гарьлектән.
Кинәт калкып чыккан җинаять күк
Стенада – мөгез –
Тынган җыр.
– Син кешедер, бәлки, Болан бабай?
– Үзең, олан, бәлки, боландыр?..
Хәтеремнең түрләреннән чыгып
Басты болан ярга.
Тын суда
Үз шәүләсен
күрми
Тынып калды...
Бик сәер дә аңа,
моңсу да...
Томан
Даһи рәссам Пиросмани рухына багышлыйм
...Пиросмани җәйраныдай карыйм
Бу дөньяга – бөтен яшәешкә:
Өндә кала хәрәкәтләр, төсләр –
Ә карашлар
төшкә керә,
төшкә!
Минем сүзем
синең төсләр белән
Очрашмады җирдә, очрашмады...
Чорлар белән чорлар арасында
Актарыла томан, Пиросмани.
Томан ерып, гүзәл газап сыман
Офыкларда чаба синең җәйран!
Төсләр, сүзләр... Бу – мәңгелек газап.
Сүзләр, төсләр... Бу – мәңгелек бәйрәм...
Озын төннәр буе чаба җәйран,
Төннәр буе –
чор йоклаган чакта.
Чор
томанның бу ягында һаман,
Сәнгать исә –
һаман аргы якта...
Көрсенү
Ут төрттеләр икән кемнәр
Безнең бөек чорларга? –
Киек түгел, көек казлар
Калырмыни җырларда –
Без гөл өзгән кырларда?!
Яулар яндырган шәһәрме
Безнең эзләр бу җирдә?
Табынсынмыни оныклар
Бездән калган күмергә?
Киләчәккә
Хатлар бәйләп
Атар угым калмады –
Безнең бу саф теләкләрне
Сәер утлар ялмады...
...Көрсенүем барып җитсен
Сез яшәгән чорларга –
Көек түгел, киек казлар
Булсын сезнең җырларда –
Без гөл өзгән кырларда...
«Бер көйрәтик, гомер, синең белән...»
Бер көйрәтик, гомер, синең белән!
Шыгрым тулы йолдыз күкләрдә,
Телисеңме шул йолдызлар буйлап
Шыгыр-шыгыр атлап үтәргә?
Шыгрым тулы йолдыз күкләрдә.
Офыклардан офыкларга кадәр
Ил өстендә төнге җил йөри,
Юл читенә баскан каен булып
Кем яшьлеге шулай җилферди?
Ил өстендә таңгы җил йөри.
Син дә, гомер, олгаясың бугай,
Җитдиләнә бара карашың;
Балачагым илләреннән мине
Нинди илгә алып барасың?
Бигрәк җитди синең карашың.
Каен сыман шаулый бу замана,
Безнең гомер оча җилләрдә:
Шаулый гүя яфрак явымнары –
Елларымны заман җилгәрә,
Алтын еллар оча җилләрдә.
Шуңа күрә мин атлаган юллар
Яфракларга бары күмелде,
Юлчы түгел, көз ялкыны капкан
Каен үтеп киткән түгелме?
Яфракларга юлым күмелде.
«Ни булган икән каен кызына...»
Ни булган икән каен кызына?
Ак толымыннан бәсләр коела.
Бары тик сагыш бүләк итәрмен,
Чакырса әгәр көмеш туена...
Барам каенлы урамнар буйлап,
Гүя язмышның кыл уртасыннан,
Троллейбусның тәрәзәләре
Музейда кышкы эстамплар сыман.
Барам язмышның кыл уртасыннан,
Күмеп китәр күк шәһәрне ак кар.
Сөю сүзләре ишетәм һәр көн,
Ак кар өстендә атлыйлар ятлар,
Атлыйлар ятлар бары син генә
Йөрергә тиеш урам карында.
Каен толымын бәс сарган сыман,
Йөрәккә һаман сагыш сарыла.
Яшим мин шулай, минем шәһәрдә
Бар иде синең язгы урамың,
Каен калтырап бәсен койганда,
Синең урамны мең кат урадым.
Мөгаен, хәзер синең шәһәргә
Мондагы сыман зәңгәр төн керә.
...Синең аркылы үрелеп, кемдер
Төнге өстәлдә утны сүндерә...
Кандал карты
Хозыр-Ильяс кыяфәтле бабай –
Кандал карты минем юлдашым.
– Мин бик сөйли белмим инде, олан,
Берүк гаеп итеш булмасын.
Кандалыйны сөйли башласаммы? –
Сөйли алам бер көн тоташтан!
Шагыйрь хәзрәт кенә түгел, җаным,
Ул, канәтем, үзе бер дастан...
Чынмы-юкмы – бусын әйтә алмыйм,
Мин ишетеп калдым картлардан –
Аның хакындагы хикәятләр
Бик күп йөри безнең якларда.
Мин шуларның берсен сөйлим сиңа,
Хәтерләп тә, бәлки, калырсың,
Исән микән әле теге карт дип,
Берәр вакыт искә алырсың.
...Үләт чыккан Кандал авылында,
Габделҗәббар исән чагында.
И кырылган халык, йөрәк маем,
Белмәгәннәр хәтта санын да.
Кандалыйга килеп ялварганнар:
– Үләт килде! Кыра ул явыз...
Коткар безне Ходай каргышыннан...
Нишлик, хәзрәт? Харап булабыз!
Без гөнаһлы, рәнҗеттердек сине,
Авыз ачып карап торганбыз.
Кинә тотма кара халыкка син...
Коткар, хәзрәт, харап булабыз!
Әйткән Габделҗәббар:
– Су буена
Җыелыгыз бүген таң аткач.
Онытмагыз, ләкин таш алыгыз...
Һәммәгездә булсын берәр таш.
Булсын ул таш үз йөрәгең чаклы!
...Су буена халык йөгергән.
Карасалар –
Суда йөзә икән
Әллә нинди кара өч үрдәк...
Таш ыргыта икән Габделҗәббар,
Ә тегеләр – кара үрдәкләр –
Бар ташны да атып бетергәнче
Безнең судан китми йөдәткән.
Судан соңгы үрдәк очкач кына
Соңгы сырхау, имеш, терелгән.
Шагыйрь генә түгел, тылсымчы да
Булган мәллә хәзрәт? Кем белгән...
Әмма аның шунда әйткән сүзе
Ядкяр булып һаман саклана:
– И җәмәгать, – дигән, – җаныгызда
Чуерташ бит булган, баксана!
Мин ул ташны алдым...
Ходай кушып,
Үләт килмәс бүтән бу якка!
...Кайчакларда уйлап куям, олан,
Булган мәллә бу хәл чынлап та?
Бер яшерен уем бар, канәтем:
Таш ыргыткан чакта ул суга
Дога түгел,
шигырь укыгандыр...
Сау иманым камил бусына.
Хәер,
Кемнәр ничек уйлый булыр,
Әйтә алмыйм ансын, әмма мин
Дога белән шигырь арасында
Зур аерма күрмим әллә ни...
Күкрәгеңдә йөрәк урынына
Таш йөретеп яшәп буламы?
Алай булса,
Кара үрдәк явы
Басып китәр иде дөньяны!
Безнең шагыйрь
Адәм балаларын
Әнә шулай чирдән терелткән –
Күкрәктәге салкын ташларны ул
Шигырьләре белән эреткән.
...Сөйли Кандал карты.
Уйчан-шаян,
Карт шагыйрьгә үзе охшаган.
...Җитә поезд Кандал якларына.
Сөйлә, бабай!
Сиңа ышанам.
Ат йокысы
Карт ат йоклый колын төшен күреп.
Аягүрә йоклый эш атлары.
Төшкә керә олы юлның шавы,
Сусыл исе яшел сукмакларның.
Дәшә аңа Асылбия-ана:
«Дөлдөл улы! Кайда синең чабыш?!»
Нигә ташлады соң әле аны
Йөрәк урынында талпынган кош?
Ул дөньяга килде Тулпар булып
Якты таңда, дала түрләрендә –
Елгыр ефәк канат иде сыртта
Һәм таң кошы иде күкрәгендә!
Көйсезләнде никтер нәни малай –
Ул көткәнчә түгел иде колын...
Юри әйтте әти кеше: «Юләр!
Килбәтсез ат Тулпар була, диләр,
Канатлыдыр, бәлки, чү-чү, улым...»
Юш килгән лә иде юраганы
Улын юатучы шул атаның...
Тик нишлисең? – Әүлиялар хәтта
Күрми кала колын канатларын.
Җитте килеп камыт кияр көннәр.
Тулпар-колын, тыңламадың шуны –
Күпме әйтте Асылбия-ана:
«Камыт үтерә, – дип, – канатлыны!»
Син малайны кызгандың ул көнне –
Күрдең җанындагы пар канатны
Һәм аңладың: бүген син киярсең,
Иртәгә ул – сасы ыңгырчакны.
Һәм уйладың: күкрәкләрдә безнең
Талпынулы таң кошлары барда,
Һич югында, бер җилдереп калсын
Дөлдөл үзе тарткан бу арбада!
...Күкрәктән кош озак китми торды –
Талпынды ул күккә кабат-кабат.
Һәм – муенда камыт! Ыңгырчактан
Җанны тетрәндереп сынды канат.
Сүнде шулчак барлык аръякларга
Томырылып чыгар очыш уты.
Тынды шашып артка шуган дала,
Мәңгелеккә тынды... Кинәт сукты
Фәрман биргән иң беренче камчы!
...Аягүрә йоклый эш атлары.
Очып түгел, тартып үтелде шул
Гомеркәйнең юлы, сукмаклары.
Көйсезләнгән нәни малай кайда? –
Колын чакта күрде Тулпар, күрде
Һәм кешнәде шуңа беренче кат –
Канатлыга җирдә сәлам бирде...
Канатташым, ник дәшмисең миңа?
Үз иттеңме камыт-ыңгырчакны?
Арбалыдан сындырттыңмы әллә
Йолдыз моңы сеңгән пар канатны?
...Җил сызгыра абзар кыегында.
Дала түрләрендә яна утлар.
Колын төшен күреп, карт ат йоклый –
Тере алаша һәм үлгән тулпар...
Ике ат турында баллада
Сагыналар аны – чабыш атын,
Ул Сандугач атлы ат булган.
Чабышларда, диләр, коштай очкан,
Аткан уктай, диләр, атылган.
Кемнәр генә сагынмый соң аны?
Авылымның даны булган ул,
Чапкан җайга болытларга очып,
Болыннарга төшеп кунган ул.
...Иртәгесен – олы бәйге көне.
Сандугачның тыныч араны.
Тик нигә соң күзләрендә зур шом?
Карашлары нигә караңгы?
Ник чыкмый соң җайдак ат янына?
Ул төш күреп йоклый: иртәгә
Сандугачкай, имеш, үз җайдагын
Болытларга, имеш, күтәрә!
Сандугачкай, имеш, бәйгеләрнең
Иң алдында килә – аткан ук!
Кылганга да тими тояклары! –
Тын да алмый көтә бар халык!
И төш күрә җайдак, якты бер төш,
Шундый якты – күзең чагылыр! –
Бу төш кара төн алдыннан көннең
Соң кат балкып алган чагыдыр...
...Иртәгесен – олы бәйге көне,
Ял итәләр атлар аранда.
Тик Карлыгач атлы бер чаптарның
Карашлары нигә караңгы?
Ник карый ул җиргә оялгандай,
Ник йокламый аның җайдагы?
Нидән ояласың син, Карлыгач?
Ник җайдагың балта кайрады?
...Узган бәйгеләрдә аткан уктай,
Искән җилдәй чапты Карлыгач,
Ләкин аткан уктан, искән җилдән
Елдамрак булды Сандугач.
Очты шулай, очты ике чаптар,
Карлыгач та, әйе, аткан ук.
Тик тояклар кылганнарга тиде,
Кылганнар шул калды тапталып...
Һәм мәйданга алдан килеп керде,
Уйнап килеп керде Сандугач,
Сандугачтан соң ук шул мәйданга
Ярсып килеп керде Карлыгач.
И уйнады елгыр Сандугач-ат,
Җирдә ауный-ауный уйнады!
Ә җайдагы... кешеләрдән читтә
Берьялгызы калып елады.
...Иртәгесен – яңа бәйге көне,
Сандугачың көтә, чык, җайдак! –
Шомлы шәүлә аран тирәсендә –
Кулга балта тоткан ул җайлап...
Бәкәленә сызды балта белән,
Аһ, нишләде шәүлә, нишләде? –
Яралады бәйгеләрнең җырын...
Сандугачкай әрнеп кешнәде.
Шул мизгелдә
ерак бер араннан
Ишетелде кешнәү – ә бусы
Карлыгач-ат иде, нәфрәт белән
Кешнәде күк бәйге намусы...
Иртәгесен олы бәйге булды.
Алдан килде ярсу Карлыгач.
– Кайда бәйге җыры – Сандугач-ат?!
– Ник бәйгедә түгел Сандугач?!
Мәйдан читендә ул... Бәкәл бәйле.
Әллә елый микән – тын гына
Калтыранган иреннәрен терәп
Җайдагының җылы кулына,
Башын игән килеш тып-тын тора,
Әкрен кешнәп куя аннары:
Тояклары җиргә тими иде –
Җиргә тигән бүген яллары...
Хыяллана мәллә, бер тибүдә
Ыргып менәм, диеп, болытка? –
Шунда калыр иде түбәтәе
Җайдагының... Бәкәл авырта.
Алдан килде ярсу Карлыгач-ат,
Ялларына җилләр ияргән.
...Кинәт читкә ыргылды да чаптар
Җиргә очты чапкын иярдән!
Борылмады кире Карлыгач-ат,
Мәйданны ул ярып үтте дә,
Башын җиргә игән Сандугачның
Янына ук барып җитте дә,
Оялыпмы, кызганыпмы шунда,
Ярсыныпмы кешнәп җибәрде.
...Ә Сандугач – бәйгеләрнең җыры –
Уза иде хәтта җилләрне...
Ат карагы
Без кассета табып алдык юлдан.
Утырабыз менә шуны тыңлап.
Кемдер сөйли:
«Бу әкият түгел...
Нәкъ шундый хәл булды бездә чынлап.
Ул –
җиденче киче иде айның,
Ай тылсымга төргән иде җирне.
...Эзләп тапты Бөек Атлар Рухы
Үлән басып киткән тын каберне.
Кешнәде ул төнге айга карап
Һәм тоягы белән җиргә типте.
Ташка тиеп тояк,
очты очкын:
– Уян, Ат карагы! Вакыт җитте!
Һәм терелде мәшһүр Ат карагы,
Тирән итеп куйды иркен сулап:
– Бигрәк озак йокланылган мәгәр –
Әле генә яткан идем сымак...
И кешнәде Бөек Атлар Рухы!
Тагын тояк белән җиргә типте:
– Бәхетеңне йоклап калуың бар –
Уян, Ат карагы! Вакыт җитте!
Кызык түгел безгә синсез яшәү,
Синсез яшәү атка ансатмыни? –
Киттек, Карак! Ат урларга вакыт,
Ат карагы юкта ат
атмыни?
– Бисмилләһи... Башлап сине урлыйм!
– Атлар Рухы мин, бөек Карак.
Урлап булмый мине. Бик теләсәң,
Ял чуалды, шуны җибәр тарап.
Ял таратып юлга чыгарбыз без.
Кидер юкә йөгән. Мен сыртыма.
Урыйк әле яшел болыннарны
Элеккечә итеп – шыпырт кына!..
Кара гүргә кереп качкан, имеш! –
Сине эзләп инде мин күп чаптым;
Яшәү түгел безгә синсез яшәү –
Урланасы килә юньле атның!
...Җилде алар нурлы җир өстеннән...
Бу җиденче киче иде айның.
Авыр уйга калды бөек Карак.
Атлар Рухы үзе хәлдән тайды.
Йөрде алар
сусыл болыннарны,
Тугайларны кат-кат урап-урап –
Аты түгел – абзары юк хәтта! –
Табылмады җирдә урларлык ат.
– Кайда мин ачасы тимер келә?
Кайда мин ватасы саллы йозак?
Һәм, инде дә килеп, атлар кайда?! –
Ник уяттың мине, сихерче зат?!
– Шул шул менә, Карак! Заман шундый...
Авыр чорлар килде безгә, җаным! –
Карак булса,
аты табылыр дип,
Урладым мин сине –
Ат карагын!
Шул шул менә, Карак! Узды инде
Тояк моңы җир гүләткән чорлар!
Бер колхозга алып барам сине –
Яши анда затлы чабышкылар...
...Җил күк шуып кына керде Карак.
Ипи кыерчыгы – куенында.
Ипләп-җайлап кына кулын салды
«Чемпион»ның текә муенына.
Ипи капмады тик «Чемпион» ат.
Һәм сукранды Карак: «Җирбит икән!»
Атның сынын күздән кичерде ул:
«Аңлашыла... Чып-чын гибрид икән!..»
Җен ачуы чыгып, тирги-тирги
Юкә йөгән салды «Чемпион»га:
– Син... алаймы әле?!
Киттек димен!
Атла димен, гибрид тәре, алга!
Алып чыкты тыпырчынган атны
Сыйпый-сыйпый калын күкрәгеннән,
Һәм Рух әйтте:
– Сак бул!
Укыган ул
Пайтәхеттә – атлар мәктәбендә!
Юкә йөгән шартлап өзелде дә...
Мәтәлгәндәй булды Карак күктән!
Сукранып ул җирдә озак ятты:
– Укыган ат чукынган ат икән!
...Беләгеннән тартып торгыздылар.
Акт төзелеп, эшләр китте судка.
Атлар Рухын сүкте бөек Карак:
– Ник кузгаттың мине бер дә юкка?!
...Сөйләделәр,
соңгы сүз бирелгәч,
Горур Карак җибәргән, ди, елап:
– Кемнәр сүтте каен араннарны?
Кая китте ат кимергән улак?
Мине монда алып килгән чакта
Сасы машинада зырлаттыгыз;
Җигәр ат та калмаган бит сездә! –
Кайда алар? Кемнән урлаттыгыз?
Менеп карадым мин сезнең чорның
Ташка үлчим гибрид чаптарына –
Калган сездә
кәмит уйнар өчен
Ярый торган артист атлар гына!
Кемнән урлаттыгыз байталларны,
Җирәнкашкаларны? Тимеркүкне?
Алмачуарларны кем урлады?
Дөлдөлләрнең кем башына җитте?
Кемнән урлаттыгыз чаптарларны?
Юл куйдыгыз нигә
Угры башка?
Чын ат караклары бармас иде –
Ил өчен бер чын ат калдырмаска!
Кайда авылларның ат көтүе?
Колын кешнәүләре – дөнья яме?
Ат таныймы Угры, ташка үлчим! –
Юк, белми ул ат урлауның тәмен!
...Ишетелгән шулчак
суд залында –
Үкергән бер мотор төтен бөркеп!
Кушаяклап тибеп,
ишек ватып
Атлар Рухы килеп кергән
Өркеп.
Ул идәнгә типкән тояк белән:
– Кузгал, бөек Карак!
Киттек моннан!
...Суд залында
Утлы төтен булып
Бөтерелеп калган бары томан.
Бу
җиденче киче иде айның.
Бөек Карак юкка чыкты чынлап».
...Тасма бетте.
Утырабыз кырда
Япа-ялгыз,
Буп-буш төнне тыңлап...
Ул карашлар истә…
Яңа Сәетнең «Кыркый» кушаматлы аты истәлегенә
Иң авырны өстерәргә булса,
Бердәнбере бары мин идем:
«Кыркый» дигән кыргый атны җиктем,
Аның белән бергә җигелдем.
Мин аңладым аның иләслеген,
Һич тә үпкәләмим мин аңа.
Дөньяны мин аңлый алмас идем –
Шул ат
тибеп кертте
Дөньяга.
Машинадан курка иде малкай...
Үрә басты трактор күргәндә –
Миңа кадәр күпме чая малай
Гел мәтәлеп калды үләндә!
Шуның өчен күпме кыйнадылар...
Әмма
авыр чакта
Кыркый бар!
Күзләрендә нинди әрнү барын
Күрмәгәнбез икән –
кыргыйлар...
Иң беренче тапкыр җиккән чакта:
– Мондый атка, –
диде ат караучы, –
Тия күрмә, саума бәгырьне!
Бу, бичара малкай,
үзенә күрә
Әллә нинди
Атлар шагыйре...
Шагыйрь атлар
йокы күрми җирдә –
Такмас йөкләр аңа тагыла...
Мондый атлар, – диде ат караучы, –
Тиз сүрелә, бик тиз кабына!
Җене белән бер күрә ул мәгәр
Мотор куйган тимер-томырны.
Исеңдә тот –
трактор-фәлән күрсә,
Кыркый сине
Атты-томырды!
Кыр иңнәрен иңләп печән җыйдык.
Кыркый
читтә печән капты да,
Минем дилбегәне тыңламастан,
Бүз биягә каршы чапты да
Ирененнән печән салды аңа.
Бия
башын салды
Атыма –
Белмәгәнмен –
атлар булып атлар
Җаны мәхәббәттән саркыла.
...Бастырыклап куйдык кибәннәрне.
Ат атландым.
Янда – Бүз бия.
Тояк уты менә йолдызларга,
Яллар җиле болытка тия!
Юл аркылы килеп чыкты
Трактор!
Үрә басып Кыркый кешнәде! –
Мине җиргә атты,
Бүз биякәй
Көтмәгәндә
әллә нишләде.
Ял салынып төште бичараның.
Китте яннан чирәм утларга.
Дымлы эңгер кинәт төште җиргә,
Ут эленде соңгы йортларга.
Без икебез бер үк хәлдә, Кыркый! –
Камчыны мин бишкә бөтердем.
Һәм...
Селтәндем шулчак –
Дөньялыкның
Бөек сөюенә төкердем.
Үз үчемне алдым мин Кыркыйдан,
Кичә генә җанны ут телде, –
Ак шомырттай күргән ап-ак ярым
Кара сүзен әйтте: «Кит!» – диде...
Нахак ачу синең сыртка төште –
Чыгар тибеп, Кыркый, дөньядан –
Камчы суккан өчен
Гашыйклардан,
Кыркый җаным, һаман оялам...
Юк, Бүз бия
гафу үтенде лә –
Аңлады ул синең хисеңне.
...Бөгелмәдә атлар тунаучыга
Һич илттермәс идем мин сине!
Бүз биянең карашлары истә...
Кыркыйдагы камчы эзләрем...
Гашыйкларга суктым.
Әйтмәм дидем.
Әйттем –
Гыйбрәт булсын! –
Түзмәдем.
...Ләкин үпкәм калды җанда минем
Һаман да шул мәрхүм Кыркыйга –
Андый бия
Сөеп караганда
Кирәк түгел иде куркырга!
Тик
барыбер гафу итә алмыйм
Камчы селтәгән бу кулларны –
Сине кыйнаганда,
Кыркый җаным,
Бүз бия бит читтә елады...
Адашкан болыт
Ничә еллар буе коргаксыдык.
Җир хуҗасын сөрдек еракларга.
Туган буразнасын сагынудан
Иген чәчте ул
мәңгелек карга.
Хәерлегә генә була күрсен...
Кучкылланып, дулап, тугарылып,
Ялтыратып утлы камчыларын,
Ил өстенә килә кара болыт!
Су гөлләре чумды су астына,
Куырылды дөнья –
җилләр кайнар.
Шомландылар илнең чал картлары:
– Бу –
адашкан болыт, балакайлар...
Җил таратып атты кибәннәрне,
Җирдә –
канатлары сынган Тулпар.
Ябылдылар тәрәз капкачлары.
Көл астына күмелделәр утлар.
Килмешәк бер болыт
яшен белән
Киләчәкне безнең язып куйды –
Шул яшенгә дога кыла-кыла,
Ата – улны,
ана кызны суйды...
Шомландылар илнең чал картлары:
– Гомеренә булмады тын көне! –
Гел дәһшәтле болыт безнең өстә –
Кем каргады безнең газиз илне?
Төрле тормыш корып карадык без,
Кеше сыман яшәмәкче булып...
Гөнаһ шомлыгыдай,
Өстебезгә
Килде һаман
шул адашкан болыт.
Көн дигәнең гел төн булып чыкты,
Җитә алмадык без һичбер таңга...
Ник
каһәрле болыт китми бездән –
Лаек микән әллә соң без аңа?
Гел шифалы яңгыр вәгъдә итеп,
Күтәрелә офык артларыннан.
Узып китә болыт –
яңгыры юк,
Ә без яшәр дөнья
Актарылган...
...Безнең хәтердәге ил картлары
Төшә иде шундый кара шомга.
Ә үзләре кем соң? – биш кат намаз,
Көр буразна, намазлык һәм комган!
Безгә насыйп яңгыр болытлары
Сугаралар һаман чит кырларны –
Кем васыять итте
безнең җиргә
Чернобыльнең афәт яңгырларын?
Шундый болыт булып җыеламы
Җаныбыздан күтәрелгән томан? –
Җирнең йомгагында
безнең илкәй
Адашкан бер гигант болыт сыман.
Тагын
яңа болыт килде өскә.
Шифалымы –
Ходай Үзе белсен...
Кучкыллана, дулый, тугарыла –
Хәерлегә генә була күрсен!
Әллә ниләр үзгәрер күк илдә –
Заманнарның тын-сулышы кайнар!
Бусы, бәлки,
безнең яңгыр булып
Безнең коргаксыган җиргә явар?..
Империя
Берләштерде,
туган итте безне
Богау беләзеге...
Кулны кулга
Ялгадылар шул нык беләзекләр,
Ялгадылар алар юлны юлга.
Телисеңме-теләмисеңме син –
Таратмыйча тота –
богау каты!
Золым империясе диеп, илнең
Һәр тарафка чыкты яманаты.
Шулай кирәк мәллә?
Көрәшергә
Өйрәтә бит богауланган акыл.
...Империядә
һәркем император,
Һәрбер император –
богаулы кол.
Безгә язган авыр язмышларны
Бүтәннәргә яза күрмәсен лә! –
Какшамады безнең Бастилия,
Без һаман да акыл төрмәсендә.
Һәм шул килеш,
шундый хәлдә килеш
Азат итеп маташабыз тагын
Үзебезнең түгел –
Олы Җирнең
Бездән иреклерәк халыкларын!
Империянең тик бер сәләте бар –
Революцияләр туып тора аннан.
Ә безнеке,
безнең империя
Инде бала тапмас хәлгә калган...
Ерак йолдыз булды безнең бәхет,
Бичаракай,
тизрәк җиргә атыл! –
Тыным куырылып дәшәм сиңа,
Дәшә сиңа җирдән император,
Император,
димәк,
мәңгелек кол!
Кырау
Кырау сугып китте безне...
Ни көтәбез? Ни кирәк? –
Куырылган яфрак сыман
Яшибез лә җилфердәп.
Бездән ниләр кирәк сезгә? –
Батырлыкмы, чаялык?
Без түгел,
ил калган сезнең
Шыр таякка таянып!
Без – сезнең җимеш, безләрне
Хет яклама, хет якла! –
Бар халыклар куырыла
Кыраулар төшкән чакта.
Бездә буласы акылны,
Буласы егетлекне
Сез көрәшеп яулап алган
Салкын кыраулар өтте.
Безнең өчен дә кычкыргач,
Кая безгә яңгырау!
Җилләр көтеп илкәй иңри –
Ил өстендә – туң кырау.
Ничек кенә җылытырга
Туң каплаган күңелне?
Ничек кенә терелтергә
Кырау суккан бу илне?
Безнең күңелләрдә бүген
Бер сорауга мең сорау,
Тамырларга кадәр төште
Эрүне белмәс кырау.
Бәсләр булып ятты җанга
Сезнең салкын денегез –
Калын томан асларында
Гомер иткән көнебез.
...Куырылган җимешләр без
Ватанның түтәлендә –
Илкәй һаман
сезнең буын
Чишендергән хәлендә...
Өн
Барыр булмас безнең барыр юллар,
Ышанычлы күкләр ишелде,
Уянды да
Күзен уды кеше:
– Өнемме бу, әллә төшемме?
Юк,
Төш кенә түгел икән шул бу! –
Ничә еллар янып саташтык:
Тәгәрмәчне – күчәр,
Ә күчәрне
Тәгәрмәч дип раслап маташтык.
Ә тәгәрмәч гел тәгәри торган –
Чыгармаган күгән күчәрдән.
Ни аерма
карабодай кырын
Йөзеп чыккан мәзәк мишәрдән?
Без
төш күрдек аягүрә килеш
Һәм ышандык шуңа:
– Без – көчле!
Заманы да, иманы да, дидек,
Гел безнеңчә генә тиешле!
Үзебезчә белгәннәрне укып,
Бөтен планетаны өшкердек –
Җирдән җан кырырдай эш кырдык та,
Терелтәбез диеп,
Төш күрдек.
Оныттык без тәмам вөҗданнарны,
Без оныттык тәмам
Оятны...
Тәмле төшләр күреп йоклый идек –
Кырыс заман төртеп уятты.
Тәгәрмәчләр алга тәгәрәгән,
Вакыт безне туктап көтмәгән.
Уян,
Битеңне ю.
Алга кара,
Көзгегә бер күз сал, и адәм!
Барлап кара –
уеңда ни калган?
Өнеңме бу синең, төшеңме? –
Барыр юллар юкса бармас булды,
Ышанычлы күкләр ишелде...
Нигез
Алабута баскан... Зур утрау сыман...
Димәк, авыл булган урын бу...
Җиркәй, җирем!
Нинди заман килде,
Кем үтерә синең җырыңны?
...Кай тирәдә булды икән кое? –
Хыялымда суы чайпалды.
Ишетелде
түрге урам тулып,
Сөт аңкытып көтү кайтканы...
Ничә яшьлек идең икән, авыл? –
Синнән күпме көтү узмаган!
Монда кое сукмагыдыр, бәлки...
Суга барган хатын-кызлардан
Күпме серләр ишеткәндер сукмак!
...Әллә кайда бер чаң чыңлады:
Беренче бөтендөнья сугымы...
Гражданнар сугымы...
Бөек Ватан сугымы...
Сугым еллары...
Ач хатыннар алабута җыя:
– Син, ахирәт, нык тор, егылма...
– Аякларым тотмый...
– Нык бул, җаным...
– Безнеке дә китте
Сугымга...
– Бәләкәчеңне дә җирләдеңме?
– Ачтан инде...
– Ә безнеке... һаман... тегендә...
– Күпме генә тияр икән инде
Быел көзен хезмәт көненә...
– Алабутага да налог керсә...
– Тәүбә, диген!..
– Ничек яшәп булыр берьялгыз...
– Әйтмә инде...
– Кайчан бер көн килер?
– Нишләп кенә җиргә туганбыз?
– Бисмиллаң әйт! Ә бит андагылар
Ач килешкә мылтык атадыр...
– Ишек ватып кердек – дүрт көн элек
Үлгән булган Сәрби апабыз...
...Алабута җыя кыштыр-кыштыр
Мәңгелеккә язмыш коллары.
Беренче бөтендөнья сугымы...
Гражданнар сугымы...
Бөек Ватан сугымы...
Сугым еллары...
...Монда да бит кое сиртмәсенә
Тия-тия айлар баткандыр!
Җиргә сеңгән серен сөйли миңа
Күптән үлгән авыл... Япан кыр.
Эт тоту көне
(Көнбатыш Себер якларындагы очрашулардан)
Кибет ишегендә белдерү:
«Серьгино урман хуҗалыгының
Северный посёлогында иртәгә
Эт тоту көне! Хуҗасы булган
этләр бәйдә торсын!
Поссовет»
– Исемең кем, сеңлем?
– Гөлназ...
– Димәк,
Татар кызы булып чыгасың.
– Әйе. Красноуфим ягыннан без.
– Монда ниләр кырган буласың?
– Менә эткә ипи алып чыктым...
– Синең этме әллә?
– Түгел лә...
Мансыйлардан калган ятим эт ул,
Сырпалана килеп
Гел генә...
Төзелешкә килдек бит без монда –
Газ торбасы сала әтием.
Монда тайга тәмам юкка чыккач,
Обь елгасы буйларына качты
Хуҗалары шушы Ятимнең.
Хуҗаларын артык сагына шул...
Шуңа күрә менә мин аңа
Яңа исем куштым... Минем янга
Бераз гына килеп юана,
Юана да
Тагын елый-елый
Әллә кая китеп югала...
...Мин ишеткән идем: бу төбәккә
Сазлык-тайгаларны актарып,
Дер селкетеп, аю белән черки
Кулда власть тоткан якларны,
Килеп кергәч,
Уйлый, эшли торган
Металл җигеп, Яңа Замана
Һәм боргычлап алгач табигатьне,
Егып салырга ук чамалап,
Тайгасында чорлар кичкән халык,
Шул алыштан качып, күрәсең,
Аулаграк күргән
Саф дулкынлы,
Җанга якын сулар тирәсен.
...Син адашып калдың мәллә, Ятим,
Хуҗаларың нарта җыйганда?
Суыктыр бит сиңа, куркынычтыр
Ялгызыңа кышкы буранда?
Металлистик Яңа Заман сине
Үз иттеме әллә шулкадәр –
Тайга кануннарын һәм хуҗаңны
Онытырлык булгач син әгәр?
Кая баш төртергә белмичә син
Йөрисеңме әллә чабулап? –
Дошманлашып әүмәкләшкән чакта
Яңа Заман белән Табигать.
Кач урманга, кайтма ешлыклардан,
Әйткәнемне тыңла син, Ятим!
Яки... әйдә, киттек минем белән –
Иртәгә бит әнә нинди көн!
Керерсең дә тайга түрләренә
Азат бүре булып
Уларсың!
Кач син, Ятим,
Әйткәнемне тыңла –
Бүре бул син
бүрек булганчы!
...Күченүләр, аһ, бу күченүләр!
Оя тузгытуның җилләре
Табигатьнең һәр нарасый җанын
Уттан утка чөеп җилгәрде.
Ә ул җилләр
Халык язмышларын
Айкый-чайкый дулый, болгана!
Өрә-өрә ялгыз Ятим чаба...
Көн суына бара дөньяда.
...Кузгалды да поезд,
ары киттек.
Тәгәрмәчләр тату келтери.
Күккә өреп ялгыз Ятим калды.
Ак буранга чумды һәм югалды
Ишектәге салкын белдерү...
Балкыш хәбәре
Балкыш яктысында ак болыт – ал,
Әйтерсең лә эче тулы кан –
Танып алдым Туфан Сагышларын
Урал аша аккан болыттан.
Олы балкыш әле башланмаган,
Бу тик алсу хәбәр нибары –
Сихерләнде аю сукмаклары,
Җиргә сеңде конвой юллары.
Урал аша үрелеп карар өчен
Илдә аткан якты бер таңны
Сагышлы җан гүя
Өметләнеп
Дөм караңгы төндә ут алды.
Җирнең төсле җыры икән алар,
Балкыш түгел икән – ышандым –
«Аккош»тагы чыклы гөлләредәй
Нәфис иде алар Туфанның.
Капшый трасса калын тайга тәнен.
«Тагынмы?..» – дип, тайга уяна.
...Этләр өрми вышка түбәсендә –
Вышка түбәсендә
Таң яна.
Ә биектә,
Уралларны ыргып,
Һаман да шул Казан ягына
Балкыш яктысында алсуланып
Борынгы бер болыт агыла...
Тамыр көлләре
Бу төбәктә тайга шаулаганын
Кемнәр, ничек искә алырлар? –
Ул шаулардан инде җилләр искән,
Тау-тау булып яна тамырлар.
Яна тамырларда алтын дастан,
Дастаннарда – кавем тарихы,
Тарихларда яна Җир өмете,
Өметләрдә нәрсә? –
Барысы!
Тамырларда яна батырлыклар,
Батырлыкта – синең намусың,
Намусыңда яна горурлыгың,
Горурлыкта – олы язмышың.
Тамырларда мәхәббәтләр яна,
Мәхәббәттә яна җыр моңы,
Җыр моңында яна кеше дигән
Гали затның бөтен зурлыгы.
Яна тамыр! Тамыркайлар яна!
Күккә карап нәгърә орырлык –
Көлләр булып кала тамырлардан
Мең буынга җитәр бер хурлык.
Үзәк өзгеч бер хатирә булыр
Тайгаларның тере яңгыры...
...Язмышларга ургый-ургый дулый
Вәхшәт туе – Тамыр Яндыру.
Тарихларны Вакыт җилләрендә
Карарлар да беркөн җилгәреп –
Офыкларны каплар кара көлләр –
Хурлык көле – Тамыр көлләре...
Кара күбәләк
//-- (Баллада) --//
Шәһәр читендәге борынгы Йорт.
Хәлсез, авыру йорт... Соңгы көннәр
Якынлашып килә инде аңа...
Рәхмәт белән искә алыр кемнәр?
Һәрбер хәсрәт аның хәтерендә,
Хәтерли ул һәрбер куанычны;
Йорт яныннан узган олы юлдан
Күпме чорның тузаннары очты!
Буын арты буын алмашынды...
Йортның авыр, калын ишекләре
Хәтерлиләр күпме җеназаны!
Күпме үксүне йорт ишетмәде!
Җил-яңгырлар түгел – кешеләрнең
Газаплары җиргә тартты аны...
Йорт тирәли күбәләкләр булып
Очып йөри кешеләрнең җаны...
Һәр яз саен бер күбәләк йөри
Чорма тәрәзенә бәргәләнеп –
Кара чәчле нәни кызның җаны –
Ятимәнең кара күбәләге.
Хәтерли Йорт аның карашларын:
Төнге ике чишмә сыман иде,
Төнге ике чишмә өсләрендә
Һич таралмас төнге томан иде.
Йорт яшь иде әле ул чагында.
Сул бүлмәнең тәрәзеннән һаман
Ятимә кыз кемнедер гел көтте
Ераклардан килгән тын юллардан.
Һәр көн ишетте йорт, сул бүлмәдә
Кара җанның шашып тузгыганын
Һәм үксүен нәни ятимәнең...
Йа, кешеләр, ни соң җитми тагын?!
...Һәм кояшлы, якты язгы көнне,
Утырганда шомырт сутка тулып,
Капкадан кыз очып кайтып керде,
Әле генә кош тоткандай булып!
Юк, кош түгел иде ул кулларда –
Кыз урамнан тапкан икән курчак! –
Күреп аның якты карашларын
Йорт гаҗәпкә калган иде шулчак:
«Бәхет дигәнең, һай, матур икән!
Сиңа да көн килер икән, сабый!
Әгәр менә хәзер... Мин Йорт түгел,
Әти дигән кеше булалсаммы! –
Кулларыма алып, өскә чөеп,
Күзләреннән үбәр идем аны!
Күкрәгемә кысып сөяр идем!..
Бу бәхетне җуя күрмә, җаным!..»
...Һәм бу көнне, узган-барган кеше
Йортка карап исе китеп торды:
«Боларда соң ни хәл булды икән? –
Йортларына кадәр йөзе нурлы!»
Тик озакка бармады шул шатлык,
Кара тавыш тагын дөнья тетә! –
Һәм бичара курчак очып төште
Урамдагы язгы күлләвеккә.
Ләкин сабый никтер еламады.
Тынды. Дәшмәс булды. Яшен йотты.
Тиңсез әрнү, олы газап басты
Шәһәр читендәге бу таш Йортны...
Ә төн кергәч, бер могҗиза булды:
Кыз урамга чыкты качып-посып –
Курчагын ул алды күлләвектән
Һәм ул аны куенына кысып,
Шыпырт кына тын чормага менде...
Әзерләде урын бер тартмага:
«Салкын тигәндер лә, мескен Нәнәм,
Ят та шушында син йоклап кара...
Иртәгә ай чыккач, мин тагын да
Йөгерермен синең янга, яме?..
Ял ит бераз йолдыз яктысында –
Ачып куям менә тәрәзәне...»
...Аһ, ул айлы төннәр! Хәтерли Йорт
Кызның шыпырт әйткән өметләрен:
«Сагындыңмы, Нәнә? Курыктыңмы?
Юк, беркая синнән мин китмәдем!
Беләсеңме, бераз үсим генә...
Икәүләшеп качарбыз без моннан! –
Белсәң иде минем күргәннәрне...
Бу – Йорт түгел! Бу бит кара зиндан!»
Белмәде шул сабый бу сүзләрнең
Рәнҗеткәнен Йортны! Карт Йорт түзде...
Ни аңласын сабый?.. И кешеләр,
Йортларыгыз күбрәк аңлый сезне!
«Беләсеңме, Нәнә?.. Мин үскәч тә
Ташламамын сине! һичкайчан да!
Кәләш булсам да үз шаһзадәмә,
Тәмам әби булып картайсам да...
Яшәсәм дә затлы пулатларда,
Син түремдә минем торачаксың!
Курчак кына түгел бит син, Нәнәм!
Мин бит сине үз бәхетемә таптым!..»
...Йорт бәхетле иде бу сүзләрдән;
Йорт белгәнне ләкин кыз белмәде:
Курчак тере иде! Әйтә генә
Алмый иде ләкин күңелдәген...
Күз йоммыйча тыңлап тик торды ул
Һәм, үкенеп курчак икәненә,
Изге сүзләр белән дога кылды
Кызга бәхет теләп эчтән генә.
Һәм уйлады үзе моңсуланып:
«Үскән кызлар бездән китәләр шул...
Күзләремә кара... Уйлап кара,
Нигә дисең алар бик ямансу?
Җаннан кадерлерәк дустым иде
Сиңа кадәр зәңгәр күзле бер кыз...
Үсеп җитте... һәм ул миннән китте.
Мин урамда калдым япа-ялгыз.
Шаһзадәсен табып алгач кызлар
Һәм ишеткәч шау-шулы туй җырын –
Урын калмый безгә күңелләрдә...
Чүплек башларында безнең урын.
Юанычка җиргә яралганбыз –
Курчакларның язмышы бу җирдә,
Бик сагышлы, әче безнең язмыш –
Үзең берүк курчак була күрмә!..
Ә хәзергә... Юаныч тап миннән,
Җылын һаман минем янга килеп...
Сезнең үсеп бездән киткән чакны –
Без атыйбыз аны үлем диеп...»
...Узды еллар... һәм Йорт шаһит булды
Яшь шаһзадәнең капка шакуына.
...Олы юлда озак тынмый торды
Туй атлары туздырган ак томан...
Чормадагы ялгыз әрҗәне дә
Калын томан басты... Еллар үтте...
Курчак һаман керфеген дә какмый
Кара күзле, моңлы дустын көтте:
«Затлы йорттан урын кирәк түгел –
Болай гына кайтып күрсен иде,
Күзләремә кунган тузаннарга
Җылы сулышын бер өрсен иде...
Юк, ышанмыйм кайтмый калуына! –
Мин булганга исән калды ла ул...
Һәлак итте мәллә чиста җанын
Тормыш дигән һәлакәтле давыл?
Юк, кайтыр ул... Хәтта һәлак булып,
Күзкәйләре йомылса да әгәр...
Курчак үлми. Ә мин үләр идем
Шатлыгымнан... аны күрсәм әгәр!..»
Һәм бер айсыз төндә борынгы Йорт
Нидер сизеп, кинәт куйды әрнеп –
Йөри иде кара бер күбәләк
Чорма тәрәзенә бәргәләнеп...
Аңлады Йорт... һәм курчак та сизде –
Таныды ул моңсу күзле дустын...
Кеше гомерен уйлап сызланды Йорт
Һәм күбәләк үрсәләнеп очты...
...Шәһәр читендәге иске Йортны
Җимерергә диеп килде карар.
Бульдозерчы учка төкерде дә
Газга басты: «Тәвәккәллик... ярар!»
Нык карышты карт Йорт – кемнәрендер
Сакламакчы булган сыман итеп,
Нәкъ кеше күк ыңгырашты озак...
Һәм җиңелде: «Хуш булыгыз... Киттем!..»
Тәрәз артындагы күбәләккә
Әйтте курчак: «Киттек... Сагындыңмы?..»
...Ай күмелде болыт асларына.
Мәңгелеккә курчак күзен йомды...
...Бульдозерның тимер табаныннан
Икенче кат курчак булды һәлак.
...Хәрабәнең кызыл тузанында
Бәргәләнде кара бер күбәләк...
Уңышлы ау сезгә!
Бөек Хаҗи-Тархан атаулары!
Лотос патшалыгы!..
Җилдер, көймә!
Алып кер син безне
Табигатьнең
Йөрәгенә –
очып барган көйгә!
Челән очышлары –
сулыш сыман...
Иңли күкне казлар гаиләсе.
Астан
мамонт күтәрелә сыман,
Чытырманда –
кабан кабиләсе.
Кибә җирдә елан кабыклары.
Ә чоңгылда сер шәрехли җәен.
Ялт-йолт итә
Су яшене – чуртан!
Имин булсын, дельта, яшел җәең!
Яшәр өчен җиргә яралганнар!
Гүзәл сунар булсын
җирдә яшәү!
Мин –
Маугли бүген,
оран салам:
– Уңышлы ау сезгә, кан кардәшләр!
Озын гомер – талның чукларына!
Лотос таҗларына – якты язмыш!
Азат ау канунын бозганнарны
Җирләр йотсын,
суксын ачы каргыш!
Мең фатиха миннән,
Кыргый Дөнья!
Гел уңышлы булсын сунарларың!
Тере суның уйнак назларыннан
Изрәп ятсын, дельта,
Мул ярларың!
Җир һәм Кояш балалары бит без!
Барыбыз да бер анадан туган...
Мин –
Маугли!
Гомер телим сезгә
Һәм сәламләп каршыгызга чыгам:
– Уңышлы ау сезгә!
Тутык
Кем каргышы сукты бу нигезне?
Ниләр кырдык туган йортта без? –
Нитрат чәчеп,
гарип урабыз да
Үле судан балык тотабыз.
Кыргыйланды тәмам безнең акыл –
Табигатькә тоташ ут ачты:
Сут тулышкан иген тамырлары
Һәлакәткә барып тоташты.
Тагын нинди сый кирәк бу җиргә?
Ниләр генә тагын өстисе? –
Хыял хәтле хыялларны хәтта
Мутант итте
рухи пестицид!
Ярның якасында
Авыл моңы –
Китсенме ул
дөнья туеннан
Текә ярдан аска томырылып,
Авыр бер таш бәйләп
Муенга?
Юк, авылның җаны
тере җирдән,
Салаватлы күктән башланды –
Китсә дә ул китәр
Пакь салават
Күпереннән түбән ташланып.
Чын бәхетне көтеп яшәдек лә
Вакытында яуган яңгырдан! –
Сут
тамырга төште,
Тук башакка
Ул сүз булып менде тамырдан.
Изге хисләр күтәрелә иде,
Таңгы яңгырларга төренеп –
Яшәешнең сере шунда, юкса
Яшәешнең бүтән сере юк...
...Бүген таңда үзем күреп тордым –
Кем каргады безнең нигезне?! –
Тутык болынлыкта
тимер бия
Шалтыр калай колын имезде.
Кыр өстеннән узды заман кошы
Канат белән кыеп тирәкне –
Стронций күзле,
Уран сулышлы ул,
Корыч җанлы,
бетон йөрәкле.
Буранның туганы
Җанга урын тапмас чаклар була...
Олагасы килә шул минутта,
Дөньяның бар низагларын ташлап,
Буран уртасына –
ялгыз йортка!
Ябырылып җиргә йолдызлардан,
Җирдән йолдызларга күтәрелеп,
Уйнакласын иде серле карлар,
Күк томалап, дулап, бөтерелеп...
Дөнья айкап искән буран җиле,
«Ни хәлдә син, туган?» дигән сыман,
Йөрәгеңнән хәл белешсен иде
Гарасатлы дөнья уртасында.
«Син – туганым! – дисен иде буран, –
Исмең генә синең Кеше бары,
Син бит
безнең чиксез бушлыктагы
Ак буранның мәңге тере кары!»
Тагын шуны әйтсен иде буран:
«Гомерләрең янып беткәч утта,
Соңгы сәфәреңә кузгалырсың,
Мәңгелеккә бездә син калырсың –
Буран уртасында –
ялгыз йортта...»
...Алып китәр, ахры, мине буран,
Томалап бер
гомер офыкларын!
Чыннан да, мин Буран туганыдыр –
Күкрәгемдә –
Буран болытлары...
Тойгы бурлагы
– Анна Каренинаң кайда, абый?
– Ул, энекәш, һаман хыялда!..
...Үрәзмәткә
Хираҗ абыйга без
Кунак булып бардык ул ялда.
Алмагачлы бакча...
Төн алдыннан
Кием сала Сәет урманы.
Серен сөйли
Алып күкрәгендә
Былбыл йөрткән тойгы бурлагы.
– Нигә кирәк безгә
Толстойны
Аңламаган ялгыз, туң йөрәк?
Кеше булыйм дисәң,
Бу дөньяда
Йөрәгеңә сыймас моң кирәк!
Каренина
түгел микән диеп,
Мин, энекәш, бер кыз урладым,
Лев Толстой әйткән изге сабак
Сүрәсенә карап тормадым!
Дөрес икән тәгълиматы аның –
Каренина
мине ташлады,
Нишлим, энекәем,
кояштай пакь
Хыялларым чынга ашмады...
...Әңгәмәгә безнең шаһит булды
Капылт ут кабынган таң гына –
Үрәзмәтнең
ялгыз Толстое
Сагышларын түкте җаныма.
Таң кабынгач,
тиз-тиз киенде дә
Көнне көтте Сәет урманы,
Һаман сөйли
Алып күкрәгендә
Былбыл йөрткән тойгы бурлагы...
Чегем шарламалары
Биекләрдән су ыргыла аска –
Бәреп шәфкать белмәс гамьсез ташка,
Җанын һәлак итә ләбаса! –
Мәгърур тауга – утлы манзара бу,
Мәгърур күккә – шаулы тамаша.
Бәргәләнеп ташка, кайный-кайный
Юлын дәвам итә исән-сау.
Һәм сөйли күк агым:
«Вакыт – мин ул,
Мең яшәрсең, миңа охшасаң!»
Биекләрдә көнен иткәннәрне
Куган язмыш төрле якларга,
Тик тынмаган,
Буйсынмаган һаман
Җырындагы утлы шарлама.
Әнә шулай кичү кирәктер дә
Язмыш дигән төпсез үткелне –
Түбән ташланып та исән калган
Чегем шарламасы шикелле.
Кем?
Кеше, имеш, чучкалардан
Аерыла шуның белән –
Башын күтәреп ялгаштан
Йолдызга карый белә!
...Кем ышкынып ята җирдә
Суларның юлын бүлеп?
Кем тоташ ялган мыркылдый
Биек мөнбәргә менеп?
Кем, гөл багъларына кереп,
Җир сөрә танау белән? –
Елгалар юлын югалткан,
Диңгезләр инде үлгән...
Бер чикләвек эзлим җирдән,
Кердек урманга – эчкә –
Урманнарның –
асты өскә!
Дөньялар –
асты өскә!
Җир күчәренә ышкынып,
Рәхәт тапмак итәбез –
Йолдызларга карый белгән
Чучка түгел микән без?
Марш
//-- (Баллада) --//
//-- (Бөек Ватан сугышы ветераны Харис ага Һадиев сөйләгән вакыйга) --//
Көлгә ятты басудагы камыл.
Кереп алган дошман авылга.
Югалттык без күпме егетләрне! –
Һөҗүм иттек ярсып тагын да...
Йөз чөерде җиңү...
Комбат мескен
Бер чарасыз кулын күтәргән –
Эт ашасын, имеш, талатканчы
Үзебезнең
СМЕРШтан килгән этләрдән!
Яңа комбат килде. Бер карауга
Кем икәнен булмас әйтеп тә –
Нәкъ безнең күк... Бөтенебез гүя
Кыргый куак сыман
Бер төптә.
Ул
агроном булган тыныч чорда.
Әйтеп куйды:
– Төгәл биш наряд –
Икмәк үскән җиргә төшертсәгез
Тегеләрдән хет бер снаряд!
Дәште комбат:
– Кемнәр көйне тоя?
Музыкага кемнең куллар нык –
Сәйдәшевнең
«Совет Армиясе
Маршы»н оркестрда уйнарлык?
Өч адымга алга!
Сезгә диеп,
Оркестрны махсус сораттым.
Музыкасыз булмый!
Күрәсез бит,
Кызган чагы җитте уракның!
Гарык булдык –
рәхәт чикте дошман,
Ничә көн ул безне тукмады!..
...Шул арада, оркестрны төяп,
«Полуторка» килеп туктады.
Бурыч куйды безгә яңа комбат:
– Теләсәгез нәрсә кылыгыз,
Әмма
таң атканчы
Сәйдәшевнең
Бөек маршын уйнар булыгыз!
...Беркайчан да мәгәр онытасым юк
Аяусыз һәм канлы ул таңны –
Сөремләнеп янды иген кыры,
Чыгар-чыкмас кояш тукталды.
Күтәрерлек түгел иде башны,
Үлем җирдә бәйрәм гүләтте.
Кинәт
мәңгелектән бер моң килде,
Кош уянды җанда гүяки! –
Каеннарны сарды Сәйдәш маршы.
Юк,
без ким түгел җирдә һичкемнән! –
Әйтерсең лә
туган як казлары
Күтәрелде таулар өстеннән.
Таң капкасын ачып чыкты әнкәм.
Эзкәйләре – чыклы чирәмдә...
Талгын гына йөзде ак болытлар
Чишмә төпләрендә – тирәндә...
Тал чагылган суда дулкын кага
Каз мамыгын инеш ярына...
Алачыкта әти сабан кайрый –
Җидегәннәр оча чарыннан!
Чатнап кабыныр күк сулар һава
Һәр аваздан, һәрбер тавыштан...
Нишләп әле
марш
бар җанымны
Керендерде үлмәс сагышка?
Гүя
барлык чорда
газапларга
Дучар булган затлар исеменнән
Кыр казлары сыман аваз салып,
Җаннар очты дөнья өстеннән.
Тешен кысты комбат:
– Сәйдәшчеләр!
Без исән-сау чакта бу җирдә
Яңгырыйк
бер якты аваз булып,
Үзебезгә насыйп гомердә!
Тезләнде дә җиргә безнең комбат,
Туфрак алып уды учына.
– Берүк кенә, – диде, – сынатмагыз!
Безнең бурыч, – диде, – шул гына!
Күтәрелдек...
Җитәкләде җанны,
Сәйдәш үзе безне күтәрде:
«И туганнар, бирмик килмешәккә
Тургай сайрап торган күкләрне!..»
Кузгалдык без... Ябырылды гүләп
Безнең өскә әҗәл бураны.
...Җирне кочып,
канлы буразнага
Калды ятып комбат-агроном.
Икмәк исе килгән туфрак белән
Актарылды аның тирәсе.
Туфракны ул һаман исни сыман...
Туфрак булу шушы, күрәсең.
Күтәрде моң безне атакага,
Һәм горнизон кулын күтәрде.
Әйтте шулчак дошман коменданты:
– Буйсындырдык җирдә күпләрне...
Бер нәрсәне ләкин аңлатыгыз –
Штрауслы халык без җирдә...
Ләкин мондый...
мондый музыканы
Ишетмәгән идем гомердә!
Кемне уйнадыгыз?
Хыялымны,
Юк, яшермим хәзер һичкемнән:
Күргән кебек булдык –
казлар очты
Без таптаган җирләр өстеннән.
Нинди музыка ул?
Авторы кем?
Кайлардан ул алган бу дәртне? –
Шашындырды минем солдатларны,
Мине хәтта
ул
кул күтәртте...
...Терел дә син, и җавап бир, комбат!
Тамагың кыр. Кипсен күздә яшь.
Сал да фуражкаңны, маңгаең сөрт
Һәм әйтеп куй аңа:
– Бу – Сәйдәш!..
Әгәр исән кала күрсәң,
Комбат,
Көтте сине салкын Себерләр...
Тик
бер гомер биргән безгә язмыш! –
Синеке,
Ил,
Безнең гомерләр!
...Буразналы киң басуга күмдек.
Түшәк иттек язның туфрагын –
Бер моң булып сеңеп калды җиргә
Кемгә – комбат,
кемгә – агроном.
Киң юлларны иңли Сәйдәш маршы.
Атларга да безгә атларга!
...Безнең күлгә төшеп кунарга дип,
Казлар оча туган якларга...
Казлар оча кыргый аваз салып,
Җаннар сыман
дөнья өстеннән –
Кычкыралар алар
Дөньяларның
Газап ияләре исеменнән...
Комган сабы
Һаман күз алдымда ул алачык –
Киерелеп тимер сукканда,
Алыпларга куйган авыр сандал
Урыныннан хәтта купканда
Килеп керде
Берәү...
Тышта – эссе.
Сөт чүлмәге чатный казыкта.
Күләгәдә
ипләп тел чарларга,
Гәп сатарга кергән
Абзыкай!
Тимерчедән бер сүз ычкынмагач,
Абзый кеше үзе тотынды:
– Дага кадагын бик юка суктың!
Улың дөрес өрми утыңны!
Без нык кизәндек тә
туры суктык,
Сүзле иттек күпме йөрәкне! –
Янып пешкән тимерчегә
Теге
Тимер бөгү серен өйрәтте.
Тимерче дә кинәт телгә килде:
– Ярдәм итче, Конвой, иренмә,
Гел җитешеп булмый,
Синең куллар
Көчле иде
Себер җирендә.
Менә –
комган сабы.
Шуны бөгеп,
Ычкындырмый гына тотып тор –
Тәгәрмәчкә кыршау тартасым бар,
Шуңа чаклы гына көтеп тор...
...Эшен тәмамлады тимерче кич.
Күн алъяпкыч
Чөйгә эленде.
Шабыр тиргә баткан
Тегеңә ул
Әйтте:
– Йә, көйрәтик челемне!
Комган сабын бөгеп тоткан килеш
Миңа башын какты ул агай:
– Без сөйләшкән чакта Күмер базы
Тирәсендә йөрсен бу малай!
– Ярлыкауны минем көтәсең син –
Барсына да түздем, күнектем:
Нишлисең бит? –
төрмә тимере дә,
Малай гомере дә минеке,
Минеке!
– Бу тотканы ташлыйммы соң мин, зэк,
Тота-тота куллар оеды!..
– Иртәгесен,
буш вакытың булса,
Тагын сугыл!
Ташла бу юлы –
Синдәй
яраксыз ил тоткасы ул.
Син дә шулай –
бөгеп торганы! –
Тоткаларны
Илнең саф суына
Маңка белән ябыштырганы...
...Тук былбыллар сайрый мөнбәрләрдә,
Ил атының
йолкып нуктасын.
Җаен табып,
Ничек тоттырырга
Аңа
Теге... комган тоткасын?!
...Мин сөйләмәс идем бу хәлләрне,
Әгәр
Үзем күреп тормасам –
Тимерчесе – әткәм,
Теге абзый
Аңа конвой булган булмаса...
1937
«Кошлар да килеп сайрамый
Сезләр яшәгән яктан –
Шагыйрегез көне-төне
Алтын юа улакта...»
...Караңгы баракларда ул
Баш куеп салкын нарга,
Меңләгән сораулар белән
Эндәшә заманнарга.
Гомернең аен-елларын,
Көннәрен барлый-барлый,
Ерактан – Себер түреннән
Халкына дәшеп карый...
Халкына дәшеп карый да,
Җаваплар көтә-көтә,
Бүгенге төнне калдырып...
Киләсе төнгә үтә.
Төнге йолдызлар биектән
Йөрәккә нурын коя,
Шуңа йөрәге җылынып,
Шагыйрь көрсенеп куя:
«Болытлар – минем сеңелләр,
Төнге җил – минем туган.
Чор, салып мине улакка,
Җанымнан алтын юа.
Безнең язмышларны әгәр
Янган утка атсалар,
Бездән калган көл эченнән
Самородок тапсалар –
Танырлар микән соң мине
Уллары килер көннең? –
Шулар өчен саклап калган
Җаным булыр ул минем...»
Сөембикәнең хушлашу догасы
Алар җиңде... Безнең
кулдан кылыч төште.
Миңа – әсирәгә әзерләнде бөят.
Алып китә алар мине түгел, халкым,
Китә алар синең шөһрәтеңне төяп.
Хуш, бәхетсез халкым!
Мин калдырам сине
Алларыңда торган мең афәтле килеш,
Киләчәксез килеш мин калдырам сине,
Йөзең канлы килеш, җәрәхәтле килеш...
Утлы күзләр атып яна мәгърур кала.
Елантауда кешни яралы яу аты.
Безнең язмышларны әрдәнәләп өеп,
Безнең данны
алар
шул учакка атты.
Соңгы өметләр дә беттемени янып?
Кайнап бетте Казан... Җиңүчегә – табын!
Ташланмадым текә, биек манарадан –
Очты манарадан, халкым, синең даның.
Калаң нигезенә эт күмелгән шәһәр!
Көмеш җырым, Болак! Алтын җырым, Идел!
Инде мәңгелеккә саубуллашкан чакта
Ханың түгел – кызың гафу сорый, Идел!
Гафу сорый кызың – зәңгәр дулкыныңа
Гөрләп аккан канны бик күп куштым, Идел!
Яу китердең миңа, кан дошманым, Идел!
Күп яуларга йөрттең, тугры дустым, Идел!
Кичерә күр, халкым! Сау гына бул, халкым!
Тәхетең дә китте, бәхетең дә бетте –
Хагын-нахакларын чорлар үзе әйтер –
Күк гөмбәзен тишеп безнең уклар үтте.
Чорлар үткәч,
күккә
карап искә төшер –
Ук эзләре анда җем-җем җемелдәшер...
Күңел сагы
«Чын кеше бер генә!» диеп
Саналганлыктан,
Күпме
Халыклар юкка чыктылар,
Башлары Себер китте...
Киләчәк күрә күрмәсен
Нәкъ шуның ишеләрне –
«Чын кеше бер генә!» – диеп
Санаган кешеләрне.
Ту җиргә,
Адәм баласы,
Әнкәбез Һава кызы –
Сез бит җиһанның бердәнбер
Сулкылдаган йолдызы!
Бөекләр булып туыгыз,
Биекләр булып кына! –
Сезне көтеп,
Сөю кошы
Тамырларда талпына...
Иярмәсен тик вәхшилек
Туар даннарыгызга –
Исән ту,
Адәм баласы,
Сезнең каннарыгызда
Кайнап торсын бөек акыл! –
Бәби тапкан чагында,
Җир вәхшиен тудырам дип,
Көтәме сөйгән ана?
Сөюсез тапма, и Ана,
Кара бер алмагачка! –
Сөю кошы,
канат җилпеп,
Сәлам бирмәс
Палачка!
– Читләп үтмәсен безләрне
Сөюнең канатлары –
Сөюсез туганнар гына
Кеше үтерә бары...
Халкым – әнкәм!
Сөю кошы
Очына бит, талпына –
Боек түгел,
бөек бала
Табып бир бу халкыма!
Моңарчы тапканнарың бит
Солдат та
тоткын гына...
Барабыз юкса язмышның
Иң соңгы упкынына.
Тукайларың,
каска киеп,
Әфганнарга керделәр,
Мәрҗаниләрең конвойлы
Салкын Себер төпләрендә
Урман кисеп йөрделәр...
...Имансыз калдың, и халкым,
Ни саклар күңелеңне? –
Уйнаштан туган буынга
Калдыра күрмә Илне!..
Офыкларда төн канаты яна
Таныш сагыш камыш тавышында,
Таныш тавыш камыш сагышында,
Дулкын-дулкын булып ага җәйләр,
Бар гомерем – сулар агышында.
Кире кайтмый сулар, кабатланмый.
Сиңа салкын бугай.
Сыен миңа.
Бер карасаң, дөнья – тоташ сугыш,
Бер карасаң – гади уен гына.
Иңнәремә салып кулларыңны
Тынып калдың. Сулар ага, ага...
Сулар акмый –
без китәбез гүя
Күз күрмәгән төбәкләргә таба.
Сүзсез генә сөйлик. Сүз кирәкми.
Газап – сөю каны, ә бит бу кан
Хасил булган тып-тын гөрелтедән
Һәм гөрелдәп торган зур тынлыктан.
Офыкларда төн канаты яна,
Пәйгамбәрләр йоклый тарихларда.
Сүзсез генә сөйлик.
Ага еллар
Сүзсез генә бәргәләнеп ярга.
Мизгел саен тәмамлана җанда
Үткәннәрем,
янә
мизгел саен
Киләчәгем шуннан юлын ала,
Шуңа елыйсыңдыр син, мөгаен...
Елыйсыңдыр,
шушы мизгел аша
Атлап чыгып, килер көннәремә
Китмәсеңне белеп,
каласыңны
Үткәнемдә...
Ятып иңнәремә
Елыйсыңдыр...
Күзләреңнән үбәм.
Бу – хыялдыр, бәлки, әйт, яшермә!
Тик хыялый иреннәрем яна
Йолдыз сыман кайнар күз яшеңнән...
Бер карасаң, дөнья – тоташ сугыш,
Бер карасаң – гади уен гына...
Үткәнемдә сиңа салкын булыр.
Сүзсез генә сөйлик.
Сыен миңа.
Көзләр булып ян да җылыт мине –
Үткәнеңдә калам берьялгызым.
Бик куркыныч булыр берүземә.
Гомер нинди кыска!
Нинди озын!
Кыямәт кичәсе
– Һаман болай яши торсаң,
Утырасың бит, энем...
– Куркыттың, абый! –
Утыру –
изге хыялым минем!
– Каян акча юнәтәсең
Бу яшеңдә... эчәргә?
– Акча өчен син эшлә!
Мин
Тумаганмын эшләргә...
Сезнең булдыксыз дәүләтне
Туйдырып кара – ай-яй!
Сездәй
сыртны тунатырга
Без ишәк түгел, агай!
Без күп бит...
Алабыз чорнап,
Бирми генә карасын! –
Менә син үзең, абзыкай,
Бирми кая барасың?!
– Синең кебек улларым бар...
– Ник әйтмәдең баштан ук? –
Безнеке булачак алар,
Без дә юктан башладык!
...Сүзләренә
Шигырь сөймәс
«Телбизәкләр» өстәде
«Казан феномены»ның бер
Туза белмәс көпчәге.
«Сабыйлар бара сабакка...» –
Туфан кисәткән иде –
Яңаларның кем буласын
Әйтеп күрсәткән иде...
Инде шулар килде бугай!
Ә мин
кыямәтне
Җирдән
Көтмичә, күктән көтәм –
Төрмәләр хәтта аларга
Сабаклы мәктәп икән!
Хәер,
нигә уфтанырга?
Ул уй күктән килмәде –
Юлбашчылар үзләре үк
«Мәктәп» диде төрмәне...
Менә ул безнең казаныш! –
Күземә карап тора:
– Тартырга бир, падло! – диеп,
Нык итеп тамак кыра.
«Энем» димме сиңа, егет,
Әллә «улым» диимме? –
Утыртулар белән илне
Утырттылар бит инде!
Утырттылар төп башына,
Карама көлләренә.
Ач авылларны кармалап
Исте ач җилләр генә...
Почмактан чыгып сугучы
Чит-ят түгел –
улың бу! –
«Казан феномены» түгел,
Зинһар, аңла, кеше, җаным –
Азак феноменың бу!
...Күзләрендә Соңгы көннең
Соң яктысы талпына –
Кыямәтнең соң илчесе
Күземә карап тора...
Әгәр әйләнсә кирегә:
– Утыртасың бит, энем! –
– Май кап, абзый,
Утыртулар –
Изге шөгылем минем...
«Блок Питерыдай моңсу Казан...»
Блок Питерыдай моңсу Казан,
Күперләр күп Болак өстендә! –
Тимер рәшәткәләр ак томанда,
Томан оча җилләр искәндә...
Күз алдына шагыйрь килеп баса.
Карашында йөрәк ярасы.
Фаҗигагә чумсаң,
еракмыни
Нева белән Болак арасы?
Тукай белән Блок арасы?
Күз алдына шагыйрь килеп баса,
Килеп баса яна белгәннәр,
Язмыш белән дуэльләргә чыгып,
Дуэльләрдә янып үлгәннәр...
Рәшәткәгә язгы яңгыр коя.
Су арткан күк була Болакта,
Ерак күктән тавыш килә бугай –
Фаҗигаләр тавышы колакта...
Ике урман арасы
Килә җил, китә шаулатып
Елларның талгын талын.
Көзнең торналы күгедәй
Уйлы да моңлы чагым.
Ике урман арасында
Боланнар баласыдай
Йөргәнбез... Уйга килмәгән
Адашып каласылар.
Уңга да сулга ыргылдык,
Әнкәбез кайда безнең? –
Болан баласы килеш мин
Таш диварларны сөздем.
Сөздем дә кире чигендем,
Йөгереп сөздем тагын –
Белдем юкса
болан улы
Егылып калачагын.
Белдем чорлар сөзешкәндә
Мәтәлеп каласымны –
Ике урман арасының
Бер болан баласымын.
Тынлыгы түгел дөньяның,
Шау бер давыл да түгел –
Ике дәһшәт арасында
Изелде минем күңел.
Шундыйлар килдек яшәргә,
Шундыйлар
Мәңге дәвам –
Тумадык без давылларны
Тудырган давыллардан.
Ике урман арасында
Адашкан болан сыман
Кояштан ими сорадык
Томаннар арасыннан.
Шуларны уйлыйм да, туган,
Тынам да уйга калам –
Аңламый мине оныгым,
Ишетми мине бабам...
...Кискен җилләр кисәтә күк
Чорларның талгын талын:
– Аңла
торналы күкләрдәй
Аның бу моңлы чагын!..
Чабата
Түбәсенә мендем язмышларның!
Аңлаулары
Хәтәр эш икән.
«Түбә!» – дидем.
Ә ул –
Алыпларның
Чабатасын каккан төш икән.
Кайда сулар эчтең, Алып бабай?
Язмыш сине шулай йөрттеме?
Мин, бичара,
сорау бирәм сиңа,
Алып каккан
юкә чабатадан
Төшеп калган тузан бөртеге!
...Җавап булмас минем бу сорауга –
Чабатасыз калды
Алыплар.
Без дә
чабаталар кагар идек...
Нидән үрик,
нинди калыпка?
Безнекеләр
Безнекеләр сабыр... Безләрне шул
Сабырлыктан гына танырлык –
Бик тамырлы булып чыкты безнең
Бар дөньяга мәшһүр сабырлык.
Телне кисеп, артны ямасалар,
Безнеме соң ачу җилкетер? –
Юк, без сабыр! Безнекеләр һәрчак
Рәхмәт укып, сакал селкетер...
Минемчә булмады…
Мин артыгын биек мендем бугай,
Күк сусаткан Икар шикелле.
«Җиһан мәңгелек!» дип гомер иттем...
Һәм күгемнең чите кителде.
Юк, минемчә булмады бу тормыш! –
Биетте ул төрле кубызга.
Мин артыгын өмет иттем бугай –
Бәрелде баш
Биек йолдызга...
Юк,
минемчә булмады бу тормыш!
Уйга калдым аның каршында:
Яшен яшьнәп, күкләр күкрәп тора
Минем бу тынгысыз башымда.
Юк,
минемчә булмады бу тормыш,
Юкка гына әләм болгадым! –
Йолдызларга башым бәрелде дә,
Йөрәгемне
яшен чолгады...
Без каккан казык
Китмәскә килмәгәнсеңдер,
Йөрәкне сардың, сагыш,
Сызганып куй җиңнәреңне,
Бер имән казык кагыш!
Үлемнең үзен эшләтеп
Китәрмен әле җирдән –
Менәсе күкләрем – биек,
Төшәсе җирем – тирән...
Мин китәрмен арагыздан
Соңгы таңдай яктырып –
Хәтта Алып Китүчене
Җиргә казык кактырып!
Беркем әйтмәсен:
«Тик кенә
Китеп барды бу Җирдән!» –
Менәсе күкләр, һай, биек,
Төшәсе җирләр – тирән...
Йөрсеннәр җирдә оныклар:
«Аның дәрте – канда, – дип, –
Үлемнән
казык кактырган
Бабай ята монда!» – дип.
Татар теленең каргышы
Хушлашабыз... Бетте көнем-төнем...
Сау бул инде, яңа, көчле буын!
Үткәннәргә китәм.
Ялгызым.
Татарым
дип, күпме таң аттырдым,
Күкләреңә йолдыз кабыздым...
Ут төрттең син моңлы кураеңа –
Сандугачың яна иңемдә.
Каргышларым төшәр, и газизем,
Кош сайрамас килер көнеңдә!
Татар яшьләре,
мин сизеп торам:
Җаныгызны авыр мүк сарган –
Мәңгелектән дәшәр татар теле,
Эндәшкән күк ерак пульсардан.
Сау була күр,
милли яшь-җилкенчәк,
Денең дә юк синең, көнең дә –
Туган телдән йөзен чөергәннең
Сукыр йолдыз янсын күгендә!
Яудым йолдыз яңгырлары булып
Татар җанына мин киң күктән –
Һәр иҗегем, һәр сулышым канлы,
Җәрәхәтле килеш мин китәм...
Мин биектә килеш, очкан чакта
Атып төшерелгән кош инде...
Исеңдә тот минем каргышымны –
Көчле буын! Сау бул! Хуш инде!
Әмма күз сал
баш очыңнан узган
Сиңа таныш түгел болытка –
Йөрәгеңә синең тамармын мин,
Күз яшьләре булып явармын мин,
Каргышлардан курык, онытма!
Имансызлар
Туган телне ыштыр итүчеләр
Җир җимертеп бәйрәм иткәндә,
Газиз Сүзкәй,
урын кала сиңа
Тирәннәрдә бары, үткәндә...
Кер югандай
Сүзне юам тирләп –
Сабыйларны безнең уят, Сүз! –
Синнән мәхрүм калган өчен генә
Монстр күк алар оятсыз.
Бездән башка кем гаепле булсын
Башка төшкән мондый гарьлеккә?! –
Без су сибеп үстергәнгә күрә
Гөрләп үсте
рухи гарипләр.
Шәп омтылдык мәгәр бөтенлеккә!
Шул омтылыш безне җилкетте! –
Туган халкын ыштыр иткәннәргә
Гарип йорты ачар көн җитте...
Арматура тимерләрен айкап,
Имансызлар бәйрәм гөрләтә –
Ваемсызлык һәм сансызлык өчен
Тарих бездән шулай түләтә.
Кулларында кастет уйнаганда,
Уйнаганда телдә «мат» кына –
И Туган тел! Коткар син аларны,
Чоңгыллардан чыгар яктыга!
Ал кан яна ап-ак күлмәкләрдә...
Исәндер бит, халкым, куәтең?! –
Һичбер тапсыз һәм нахаксыз килеш
Җилфердә син җилдә,
Туган тел!..
Мыскыл
Язгы төн... Мин йоклый алмыйм –
Өй түрендә җил көлә!
Юк, җил көлми – шат яшәүнең
Шатлыгыннан ил көлә –
Шундый да көчле безнең ил!
Гайрәтле безнең халык –
Тез чүгәләр барысы да
Безнең халыкны танып!
Җир өстендә безнең байрак
Әллә ничек җилпенә,
Йоклый алмыйм таңга кадәр –
Бездән бөтен ил көлә!
Ишеткән Тукай җилләрнең
Төннәрен елаганын...
Ничек арыныйк
мыскыллап
Көлүләреннән аның?
Яктыртып булмас бу төнне,
Йолдызлар булып кабын! –
Төн дә төн...
Мин йоклый алмыйм...
Мыскылдан әрни җаным...
Көз яңгыры
Карлыгачлар очты түбәнтеннән
Соңгы
көз яңгыры килә яшьнәп.
Сулкылдама, йөрәк,
Ни әйтсәң дә,
Өлгермәдек
дөньялыкта яшәп!
«Соңга калган яңгыр булды алар...»
Дип сөйләрләр инде безнең хакта.
...Челлә
җирнең тамырларын өткәч,
Соңгы көз яңгыры килеп ята...
Гомер
Яралганбыз бу дөньяда
Яңа бер болыт сыман –
Кар астында челтерәгән
Язгы су булып кына.
Яшәргә язсын елгадай
Яшел ярларга тулып –
Сулкылдаган чишмәләрнең
Йөрәк тибеше булып!
Инде язсын берүк язмыш
Җиткәч үк соңгы җырга –
Сары тирәккә сарылып,
Чык булып коелырга...
Сөрем
Изге китап белән ант итсәң дә,
Мөмкин түгел икән калу туктап –
Өеп китап яндырмыйча гына
Диктаторга каян килсен диктат?
...Саркый сөрем тирән подваллардан,
Фатирлардан – хуҗалары анда.
Ул әйткәннәр тугры канун була
Алар әйткәннәрне
Яндырганда.
Бикфорд сыман яна килде һаман
Астан дөрләп, бары өстән туктап.
Нинди гаҗәбе бер Чернобыльнең –
Ул язмышы иде безнең илнең,
Әгәр ил яндырган икән китап!
Кара карга булып очты сөрем,
Салмак кына күчте чордан чорга,
Каркылдады
Очып килеп шунда
Припять елгасында шул ук карга.
Шул китаплар яна реакторда.
Эзләмәгез аның читтән серен.
...Бик тә таныш төтеннәр лә бит бу,
Бик тә безнең өчен таныш сөрем...
Кура
Тәрәз төбемдә көз җиле
Киптергән кара кура–
Язмышым сыман күңелгә
Текәлеп карап тора.
Текәлеп карап тора ул,
Туктамый коя яңгыр.
...Бу җаным юеш курадай
Җылы теләп тугандыр.
Көзге яңгыр коя җиргә,
Болытлар агып тора.
«Сезгә җылы...» дигән сыман
Калтырый юеш кура...
И энем…
Фирдәвес энекәш! Зөя утравы каршындагы яшел текә ярга – кабереңә бер сәлам яңгыры булып яусын бу шигырь...
Сөйли идең:
– Бер бәләкәй болыт
Үтте безнең утрау өстеннән.
Язгы шомырт сыман иде лә ул! –
Таныдым мин аны төсеннән...
Очар кошлар иярттеме әллә
Ак таҗларын язгы шомыртның? –
Кемне эзләп
җирне иңли икән
Безнең Яңа Сәет болыты.
...Шул болытлар безгә акыл биргән,
Шул болытлар безне тилерткән –
Коргылды-су талларының чыгын
Җыеп менә иде ул иртән.
Адашыпмы йөри бу якларда?
Авылга ул көн дә кайтамы?
Нигәдер
бик борчулы ул болыт –
Нәрсә булган аңа,
әйт, абый!..
...Мин
үзем дә югалган бер болыт.
Ни дип юатыйм соң, и энем? –
Беләм ләкин,
Болыт булып купкач,
Бер яумыйча мөмкин түгелен!
Бер болыты без бу гөнаһлы җирнең,
Хакыбыз юк ләкин туктарга.
Ялтыр яшеннәр дә чума төшеп,
Үлән төпләрендә йокларга...
Саркыйбыз без үлән суты булып,
Агылабыз тагын күкләрдә –
Аша күккә
яшен куәтләре
Яңа күкрәү булып күкрәргә!
...Менә бүген,
Күккә карый торгач,
Сәер тынлыкка мин юлыктым –
Сүзсез калып,
офык аръягына
Озаттым мин якташ болытны.
Көне җиткәч,
агылачак ла бит
Минем болытым да ул якка –
«Бу мин әле...» дигән сыман,
Тымык
Аҗаганнар кичтә уйнаклар.
Бездән хәбәр булып,
Коргылдыкай
Тал толымын сыйпап акканда,
Тал сулышын, шомырт таҗын җыеп,
Болыт күтәрелер бер таңда.
Юа-юа шомырт кәүсәләрен,
Явар хәбәр
Бөек Тынлыкта.
...Ак таҗ булып
өзелик лә әйдә,
Энем минем, язгы шомырттан!
Яшьни яшен! –
Ул яшеннәр безнең
Чая хыяллардан кабынган –
Кызлар яулыгыдай пакь болыт
Ява килеп
Мөслим ягыннан.
Табигатьтән күпме алган булсак,
Шулкадәрле аңа түләрбез –
Болыт булып җиргә килгәч,
Энем,
Яңгыр булып җиргә сеңәрбез...
Коры күл
Күл урыны... Кайчандыр бит монда
Су кызлары йөзгән,
Дулкын ялларына күк патшасы
Йолдызларын тезгән.
Яшәгән бит карыш буйлы сылу
Сары төнбоекта...
Күл өстенә тере тамчы тамган
Каендагы чуктан.
Гомер иткән монда патша кызы
Яшел бака булып...
Күл төбеннән таңда күтәрелеп
Күккә ашкан болыт.
Урманлы яр чагылган бит суда
Көзгедәге сыман –
Җирләр уптымы соң әллә сине,
И күкеле урман?..
Күл урыны... Яргаланып беткән
Күл төпләре такыр –
Берәр көнне
озын аркан тотып
Узган мәллә батыр?
Килде бугай
әкиятләр чынга
Аша торган көннәр –
Азмы әллә
кеше чынлап торып
Күккә аскан күлләр?
...Сорау бирсә әгәр Бөек Хөкем:
«Ни кылдың, – дип, – кеше?»
Әйтербезме:
«Астык, – диеп, – Җирне
Комнан аркан ишеп».
Коры күлләр кала киләчәккә
Бүләк булып бездән.
...Кайчандыр бит монда көлә-көлә
Су кызлары йөзгән...
Чык төшкәндә Парнас тавына
Хәсән ага Туфан истәлегенә
Йолдыз нурларыннан елтырашып
Чык төшкәндә Парнас тавына,
Чакырадыр Туфан чордашларын
Җылынырга
Шигырь янында.
– Кая гына ашыгасың, гомер?
Ашыкмачы, гомер, туктале –
Дастан-дастан булып актарылып
Укыла бу Вакыт китабы...
Әнә...
Тузанлы юл... Муенчаклы этләр
Ике яктан ырлап барганда,
Мәңгелекнең утлы бер төшендә
Таң гөлләре яфрак ярганда,
Юата бит Муса йөрәгендә
Бөре төрткән яңа шигырен:
«Юк, этләрдән мин талатмам сине,
Без яшәргә тиеш, кадерлем!
Исемемне таласыннар этләр,
Язмышымны кара ком бассын! –
Мин курыкмыйм хәзер киләчәктән –
Син бар, җырым, тугры юлдашым!..»
...Күз алдына китерәдер Туфан
Эшафотта чагын Мусаның.
– Җырың хәбәр бирде...
Исемеңне
Эттән талатмабыз! Хуш, җаным...
...Йолдыз нурларыннан җемелдәшеп
Чык төшкәндә Парнас тавына,
Чакыр, Туфан, безне – яшь буынны –
Җылынырга
Шигырь янында!
Яудан җиңеп кайткан ил батырын
Сырып алган сыман малайлар,
Язмышның нәкъ үзен күргән кебек
Текәлгәнбез саф моңнардан хасил
Сабый күзле ап-ак бабайга.
...Сөйләгәнгә микән
Ялгыз гына
Җанындагы кайгы-шатлыгын
һаман башын куеп ак каенга –
Чәчләрендә каен аклыгы?
Елмая ул:
– Ни хәлләрдә яши
Бу дөньяның шагыйрь милләте? –
Тукайстан дигән изге илдән
Вәкаләтле илче гүяки...
Тукай әнә ябык иңнәренә
Халык өметләрен күтәргән.
Ярасын ул шигырь
Вөҗданыңа,
Намусыңа калкан итәргә.
Ишетәсезме, канлы Моабиттан
Нәкъ сезгә бит Муса эндәшә:
– Эттән талатмагыз туган илне,
Мин китәмен, Илем, син – яшә!
...Сынап карый безгә ил агасы,
Карашында – зәңгәр томаннар:
«Җыр хакына Гомер багышларга
Кайсыгыз соң әзер, туганнар?..»
Эз
Сөякләрне таптап-изеп үткән
Гомер шушы авыр юл микән?
Бездән ерак качкан кошлар эзе...
Үкенечләр эзе шул микән?
Рәхәтләнеп мыскыл итә тордык
Туып үскән газиз илләрне –
Кабихләрне мактап гомер иттек,
Качып иркәләдек гөлләрне.
Көтә иде сыман безне алда
Бәхетләрнең якты диңгезе...
Нинди эз калдырдык дөньялыкта –
Һаваларда очкан кош эзе!..
Шундый чагы әле җанымның
Ниләр диеп мин аңлатыйм икән
Шушы сәер, иләс чагымны? –
Хәреф төртсәң, шигырь үсеп чыгар –
Шундый чагы әле җанымның...
Вето салдым барлык мескенлеккә!
Җитте! Оят ап-ак болыттан!
Яшәү дигән тантанага бит без
Вакытлыча гына юлыккан...
Без китәрбез, һәм башкалар килер
Тантананы дәвам итәргә –
Бирсен шулчак көч һәм куәт, түзем:
«Без китәбез, сез каласыз!» сүзен
Мескен түгел, кискен әйтергә!
Язмасын ла тавыш беткән килеш
Яшәү дигән җырга кушылу
Һәм... теләнеп, артка карый-карый,
Елак эттәй китү шыңшынып.
Язсын безгә,
Соңгы көчне җыеп,
Ак болытка очып менәргә,
Кинәт, йомып горур канатларны,
Ташланырга ташка – түбәнгә!
Ярый әле Бөек Мәңгелектә
Җисем булып гомер сөргәндә
Насыйп булган
Җирдә кеше булып
Балкып алу гүзәл бер мәлдә!
Ярый әле насыйп булган безгә
Биштәр асып юллар үтәргә,
Җир сөрергә, тимер чүкергә
Һәм
Тугайлыкта көтү көтәргә.
Гади куаныч юк яшәештә,
Гади газаплар да юк монда –
Бердәй гүзәл болын түшәге дә,
Җан сораган төпсез упкын да.
Ярый әле насыйп булган безгә
Кош сайраган шомырт янында:
«Мин дә...» дигән сүзне ишетүләр
«Сөям сине!» дигән чагында...
Ярый әле насыйп булган безгә
Суга төшү,
Яну ялкында...
Биләүдәге үз парәңне назлап,
Уйланулар бәхет хакында!
Ярый әле насыйп булган
Елау,
Башны салып еллар иңенә;
Насыйп булган көлү, бәхет тоеп,
Йолдыз яралганда күңелдә...
Яшәү бәйрәменә, юл узышлый,
Язган икән безгә сугылу –
Калсын юллар туймас моңнар булып,
Калсын алсу таңнар сызылып...
Тели күңел:
Бездән башка гына
Гөлләр яфрак ярган заманда,
Ерактагы моңлы бер көй булып
Ишетелсәк иде һаман да...
...Шулай диеп мин аңлата алам
Шушы сәер, иләс чагымны:
Шигырь чәчеп, давыл урырмын күк,
Шундый чагы әле җанымның!
Мәңгелек янында
Чү, шаулама, Мөслим ак каены...
Таң тынлыгы тыгыз һәм биек!
Кызган йолдыз тулган күк йөзенә,
Хөкем итә җирдә мәңгелек.
Чү, шаулама, Мөслим ак каены!
Сиздермичә генә җиһанга,
Сыенып кына тыгыз яр комына,
Таң төбеннән шыпырт Ык ага.
Төннең гали, сабыр уйчанлыгы
Сеңгән, ахры, якты суларга.
Үз язмышың үз кулыңда чакта,
Бик охшыйсы килә шуларга –
Уйчан, сабыр, якты суларга...
Чү, шаулама, Мөслим ак каены,
Җанда уйлар тыгыз һәм биек.
Чиксезлектән чиксезлеккә кадәр
Хөкем итә җирдә мәңгелек.
Уңдымы юлың?
Ерактан кайттым... Гөлләргә
Күмелгән болын.
Чишмәләр дәшә чылтырап:
– Уңдымы юлың?
Ял таратып киң кырларда
Уйнаклый колын.
Дәшә тояк тавышлары:
– Уңдымы юлың?
И сез, серле су юллары! –
Тукталып калам.
Күз яшедәй чык үләндә –
Үткәндер анам...
Дәшә күк хәтта кычыткан
Сукмак яныннан:
– Мин чакканнар уен гына
Булдымы, олан?
Оча карлыгач, гөлләргә
Тидереп түшен.
Төнбоекларын үстереп
Көткән инешем.
Нихәл, йортым! Алмагачлар,
Буламы үсеп?
Син дә исән, угры кәҗә! –
Кәсепләр ничек?
Саумы, садә дөнья, саумы! –
Сузам кулымны –
Юлым уң булды, якташлар,
Бик тә уң булды!
...Озаткандай берәр авыл
Яки шәһәргә,
Озаткан икән Табигать
Безне яшәргә.
Күпме генә яшәсәк тә
Янып, сокланып,
Көтмәгәндә безнең юллар
Калыр тукталып.
Һәм сорар бездән Табигать:
– Йә, нихәл, улым?
Ошадымы якты дөнья,
Уңдымы юлың?
Киемнәрдән каккан чакта
Тузанын юлның,
Әйтә алсак икән әгәр:
– Зур рәхмәт сиңа, Табигать,
Юлымнан уңдым!
Әфшан кышлагында бер төн
Бохараның татар мәгърифәтчесе
Рәшит ага Гәрәевкә
Монда узды мең төннәрдән бер төн...
Нинди зур бу дөнья! Күк гөмбәзе иркен...
Иксез-чиксез, серле космик чоңгылларда
Әбүгалисина йолдызлары яна!
Күз карашы монда чиксезлеккә китә...
Адәм балаларын Бөек Ачыш көтә!
Аһ син, Акыл, кая ашкынасың шулай? –
Ачышларны ябар көннәр килә бугай.
Һаман уйда кеше... Төн карасы куе...
Курка Бөек Җиһан: ни хакында уе?
Сакламакчы Җиһан җирне, суны, күкне –
Тыелгысыз Акыл аны эзәрлекли.
Шомлы сунар бара... Кача Җиһан Сере,
Ләкин акыл үткен, чая Акыл – тере!
Якыная, килә... Сер мушкада һаман,
Кагылмыйча тагын нинди серләр калган?
...Нишлисең син, кеше, и бер көнлек миһман? –
Хәрабәләр генә торып кала мифтан!
Серен саклар өчен, Җиһан эзли ярдәм –
Тик сунарчы Акыл – шәфкать белмәс мәргән! –
Артык тирән төшкән, артык ерак үткән –
Каһкаһәләп көлә Акыл Чиксезлектән.
Көрсенәчәк Бушлык: «Акыл барып җитте,
Серне һәлак итте – шуңа дөнья бетте!»
Аһ син, Акыл, кая ашкынасың шулай? –
Ачышларны ябар көннәр килә бугай...
Бөек улың бүген әйтер иде, Әфшан:
«Кеше акылы, – дип, – акылыннан шашкан!..»
Борчу белән узды кышлактагы бу төн...
Күк гөмбәзе юкса нинди биек, иркен! –
Чиксез-төпсез, серле космик чоңгылларда
Әбүгалисина йолдызлары яна!..
Мөлдерәмә
Я обошёл дворец с большой досадою на
небрежение, в котором он истлевает...
...Ах лейся, лейся, ключ отрадный,
Журчи, журчи мне свою быль...
А. Пушкин. «Бакчасарай фонтаны»
Мәгърур хөкемдарның һәрбер моңы
Кыйтгаларны дер селкеткән урын...
Таш кыялар күкрәп кабатлаган
Җиңүченең гарасатлы җырын.
Тояк белән турап кылганнарны,
Яу атлары ярсып җилдергәндә,
Әсир кызның кайнар күз яшеннән
Фонтан касәләре – мөлдерәмә...
Һәм барысын таптап үткән язмыш,
Кара балчык иткән һәммәсен дә –
Ятим җилләр куркып төн үткәрә
Горур хөкемдарның төрбәсендә.
Алтын даннар янган монда дөрләп,
Әверелгән кара күмерләргә...
Рәнҗетелгән тарих елый гүя:
Фонтан касәләре – мөлдерәмә.
Котылырга теләп бу афәттән,
Үксез манаралар күккә ашкан.
«Килдем. Күрдем. Җиңдем». [2 - Юлий Цезарь сүзләре.]
Тыныч кына
Имза куя турист
Изге ташка.
Тарихларның шавын эчкә йоткан
Ак мәрмәрләр тынган –
сөйләшмиләр.
Биек гөмбәзләрне сарыган мүк! –
Пушкин
чәчәк куя
Күз яшенә.
Ишетә ул
тарих җилләренең
«Сакланыгыз!» диеп кисәткәнен.
Борынгы бер үлмәс сагыш булып
Яна һаман
Пушкин чәчәкләре.
...Язды турист. Китте.
Чал тарихка
Ул да кертте шулай үз өлешен.
Вәхшилеккә мемориаль такта:
«Килдем. Күрдем. Җиңдем.
Җимерештем».
Һәм борынгы кошлар күтәрелде
Яңа чорның күкрәвеннән өркеп.
...Узды яңа заман
Тарих аша,
«Икарус»тан әче төтен бөркеп.
...Яңа заман,
Җирне дер селкетеп,
Җәһәннәмгә җанын менгергәндә,
Пушкин чәчәк куйган
күз яшеннән
Тарих касәләре – мөлдерәмә...
Мәл
Баш әйләнә чиксезлекне уйлап,
Төпсез галәм түрләренә багам...
Умырзая сабак турайтканы
Ишетелә дымык урманнардан.
Бер карышка планетадан өстә
Сулык-сулык килә кайнар йодрык –
Минем йөрәк! –
Ул җир белән бергә
Йолдыз өермәсен бара ерып.
Үрел дә күр идең юл ахырын! –
Өметләнеп карыйм чиксезлеккә.
Серле Җирдән килеп чыгабыз да
Китеп югалабыз
Серле Күккә...
Ак шомырт
Теләсәң, уйлаш миңа...
Ф. М.
Төнен коелган шомыртлар
Төнге кар сыман икән!
Йөзләреңне яктыртырга
Йолдыз атылды күктән...
Уйларга түгел,
хыялга
Күмелеп калды бугай
Мәңгелек уйлы урманнар,
Мәңгелек уйлы тугай.
«Аңла, уйлашыр чак түгел,
Туйлашыр көннәр җиткән», –
Диеп сәҗдә кылганыма
Күпме гомерләр үткән.
Шул шомыртлы төнне дөнья
Айкады да чайкады –
Чәчләребезгә коелды
Шомыртларның ап-агы.
Шомыртлы төн сукмаклары
Илтмәсә дә яхшыга –
Теләсәң-теләмәсәң дә,
Бәгырем, уйлаш миңа!
Китсен яшәү киләчәккә
Уйлары белән бергә –
Ак шомыртлар төнге җилдә
Шаулап торсын гомергә.
Әйтсен оныклар: «Ак шомырт
Таңын чәчәккә үткән –
Уйлашыр көннәр түгел бит,
Туйлашыр көннәр җиткән!»
....Киләчәктә
Миндәй егет
Бер шигырь тезсен иде,
Синдәйнең карап күзенә
Ул болай дисен иде:
«Йөзләреңне яктыртырга
Йолдыз атылды күктән! –
Төнен коелган шомыртлар
Төнге кар сыман икән...»
Соңгы йолдыз
Бер төн кызы көлде тын болында
Тыелып кына...
Таңны чакырды...
Ут эленде офык аръягына.
Үләннәрдә чыклар яктырды.
Тын эңгердә ат пошкырып куйды.
Алсуланып томан уяна.
Кинән, җаным! Шөкрана кыл берүк! –
Шундый мәл дә бар бит дөньяда...
Юк, язмыштан зарланулар – гөнаһ! –
Кырыс дөньялык та бар бит, бар.
Кыз көлгәннән чык коелып торган,
Оеп яткан язгы болыннар!
...Нишләп
бик тә таныш сыман әле
Таңның шушы соңгы йолдызы? –
Безнең дә бар иде түгелме соң
Чыктай саф карашлы төн кызы!
Мәхәббәттән җаны тулышканда,
Ул да көлеп куйды... Чык яуды.
Исеңдәме –
шулчак синең өчен
Хәрәкәттән дөнья туктады!
И туган як! Саф мәхәббәт иле!
Белмим, кайда ничек,
Бу якта
Вакыт җитеп атмый таңнар –
Аны
Төн кызлары көлеп уята...
Яшәгән идем…
Мин бит монда бер яшәгән идем! –
Гафу ит син берүк, Дөньялык!
Тагын менә чыклар ярып йөрим,
Мәңгелектән капылт уянып.
Чаксын кычытканнар!
Ут биетсен!
Мәгарәдән чыксын кан кардәш!
И кешелек! Нинди саф син бүген!
Нинди кыргыйсың син, нинди яшь!
...Мин бит монда бер яшәгән идем,
Мәгарәдән чыктым,
аһ ордым –
Кардәшләрне,
күрше кабиләне
Кол итәргә диеп чакырдым.
Сөйгән ярым
миннән җирәнде дә
Тын упкынга кинәт ташланды.
...Бар кабилә купты аны яклап –
Канлы көрәш
шуннан башланды...
Юрау
Язмышлар да тынып кала сыман,
Уянып кош таңда сайраса.
Юк, сайравы түгел икән аның,
Төш сөйләве икән ләбаса!..
Һәр төшне дә
ак бәхеткә юрап,
Күпне көтеп гомер үтелде...
Якты иде безнең саф өметләр! –
Таң кошының төше шикелле.
Калыккандыр бу таң
безнең җаннан,
Безнең җаннар тузмас, искермәс.
Нәкъ йөрәктәй талпына Таң кошы –
Таң кошына яман төш кермәс!
Нинди төшләр керә икән сиңа
Йөргәндә мин ерак-еракта?
Агын-карасын да төшләреңнең
Ятларга син бары юратма!
Сакла төшләреңне минем өчен! –
Саташтырган
урау юлларны,
Җаның адаштырган давылларны
Мин бәхеткә генә юрармын.
Ап-ак фәрештәдәй канат кагып
Йөрсә йөрсен иблис тирәңдә –
Ача күрмә аңа төшләреңне,
Йөрәгеңә яшер –
Тирәнгә!
Булсын сөю
Учак төбендәге
Сүнү белми торган бер күмер...
Табигать тә юрый алмый торган
Уртак бер төш булсын бу гомер!
Мәңгелек таң шәфәгына чумып
Югалсын Җан –
яшәү балкышы! –
Шундый дога белән тынып калдым,
Төшен сөйләгәндә
Таң кошы...
Димәк…
Шундый эре төннең йолдызлары! –
Торып бассаң,
башың бәрелер –
Ага күктә йолдыз ташкыннары –
Шул ташкынга кушыл, и гомер!
Төннең ерак, утлы
йолдызлары
Йокы бирми миңа, уйлата...
Көянтәгә әнкәй
чиләк элде.
Суга китте. Димәк, таң ата...
Ай оясы
Тал чуклары иелделәр суга,
Сырпаланып төннең дулкынына,
Таң дулкында тибри,
дулкын – таңда,
Әле дулкын, әле таллар тына...
Төн безнеке! Мөслим былбыллары
Йөрәкләргә безнең оя үрде.
Айның оясы да күптән мәгълүм –
Ай оясы әнә Мөслим түре!
Төн безнеке, туган! Ай безнеке!
Бер черем ит,
түшәп ак томанын...
Тик,
сөйләмәм, ләкин әйтә күрмә
Бу якларда ниләр булганнарын –
Әби патша салган юл өстеннән
Конвойлы саф үтеп киткәннәрен,
«Без үзебез» дигән абзыйларны
Колымада ниләр көткәннәрен.
Сөйли күрмә! Чокырларга төшкән
Күчәрне түш белән күтәргәнне,
Төмән сазлыгына тезелешеп
Ятып, бүтәннәрне үткәргәнне –
Сөйли күрмә, туган! Тешеңне кыс...
Мөслимнәрчә пырлап кабынма.
Икәү бергә
сәҗдә кылыйк әйдә,
Көчләнгән бу Җиркәй алдында...
Төн безнеке, туган!
Сөйләшик...
Тик
Кагылмыйк без үткән көннәргә –
Икебез дә яхшы беләбез бит:
Ияргә баш салып,
Намус йоклый,
Кабахәтнең башы –
мендәрдә.
...Менәр иде ияр
ат сыртына –
Ияр салыр аты юк аның.
Төн безнеке, имеш...
Йә, сөйләшик,
Кемнеке соң бу төн, туганым?
Чор сурәте
Балтасыз сап әнә йортсыз түбә ясый.
Балыкчысыз кармак. Күлсез шәрә балык.
Күксез болытларга тия мәчетсез ай,
Җирсез җиргә хуҗа кешелексез халык.
Җәйсез яңгыр коя җирсез җирне иңләп,
Кышсыз кышта ишә карсыз күкнең кары,
Юк инешнең капыл уртасына салган
Күпер көтә безнең юлсыз юлчыларны.
Без – күкертсез шырпы.
Без – кешесез учак.
Без – яшәми торган адәм балалары.
Без – сурәтсез сурәт.
Рәссам туган! Безнең натюрмортка
нәрсә кирәк тагы!
Соңгы кәрван
Тибрәнделәр зирек алкалары,
Тонык күлдә
күктән чагылып
Көзге торна гаиләсе узды –
Гомерләрем китте тагылып...
Татар иле торналары китә...
Саубуллашып, үксеп кычкыра,
Азатлыклар янда гына икән –
Шул торналар белән оч кына!
Татар иле торналары китә...
Канат түгел,
моңнар җилпенә.
Нинди бәхет! Торна сагышлары
Ак болытлар, җилләр иркендә.
Ял итегез минем янга төшеп,
Төнге бер учак мин –
ярдагы,
Күрешүләр насыйп булмас, бәлкем,
Яшьлегемнең соңгы кәрваны!
Миннән башка кем юксыныр сезне,
Миннән башка кемнәр шәйләсен –
Төнге күлнең суларына сеңеп,
Тибрәп калган торна шәүләсен!
Йөрәк
Сайравына һушым китеп
Тыңлап тордым мин иртән –
Бу табигатьнең йөрәге
Сандугач түгел микән?
Күкләргә ашты күңелем,
Шул моңнарга сарылып,
Сайрап үлә сандугачлар,
Йөрәкләре ярылып.
Йөрәккә кунган шикелле
Сайрамачы, кит инде...
Шушы сайрауларың белән
Үтерәсең бит инде!
Каян килгән сиңа бу моң? –
Томшыгың көмеш бугай,
Томшыгың көмеш булмаса
Сайрамас идең болай.
Аңлар өчен ил шатлыгын,
Кайгыларын, язмышын –
Тик бер тапкыр тыңлау җитә
Шул сандугач тавышын.
Табигать сиңа сандугач
Язмышын бирсә әгәр,
Сайрамас идеңмени соң
Илең өчен,
йөрәккәең
Ярылганчыга кадәр?!
Ялгызлык
Ил өстендә айкала җил,
Тыннарны буып.
Боз да боз тәрәзәләрдә –
Тукайга суык.
Нинди язмыш булды соң бу?
Юл кая бара?
Каралып ява карлары,
Бураннар кара...
Кечерәя шәмнең уты...
Кем тора артта?
Шәм өстендә кара шәүлә
Зурая, арта.
Әкрен генә төшә түшәм...
Дөнья нинди тар!
Кайда ул канат җилпенеп
Очкан минутлар?
Кайда ул ялтыр яшендәй
Чатнаган чаклар?
Кайда шөлдерләр чыңлатып
Чапкан пар атлар?..
...Куш йодрык өстәл өстендә.
Шул куш йодрыкка
Ияген куйган да Тукай
Текәлгән утка.
Ил өстендә айкала җил.
Суык. Төн кара.
Зурая шәүлә. Карала.
Шәм сүнеп бара...
Әкрен генә ишек ача
Мәңгелек салкын.
Мин сине күпме җылыттым! –
Кайда син, халкым?
IV
Мин бүтәнчә яши алмас идем,
Таный алмас идем дөньяны!
Мин бит әле яшәмәдем җирдә,
Тик яшәгән булып уйнадым...
Шагыйрьлек
Кара буран томалаган күкне,
Шау гарасат дулый тоташтан.
Тома күктән шәфкать сорый юлчы –
Ул юл сайлап бүген адашкан...
Мондый халәт шагыйрь бичарага
Гадәти бер халәт ләбаса –
Сүзләр төнен буран томалаган...
Һәм шул даулы өермә аша
Бураннарда үз йолдызын эзләп,
Җан караңгы күктә адаша.
Бара ярып кара буранны ул,
Һәм тирән күк кинәт ачыла.
Баксаң, япа-ялгыз икән бит ул!
Һәм... кодрәтле җиһан каршыда...
Бу дөньяның күпме аңлатып та
Аңлап бетмәс сере бар микән?
Тәгаләбез ни өченгә әле
Дөньялыкны түгел,
Иң электән
Сүзне бар иткән?
Илаһның шул сүзен ишетердәй
Мәлләремне һаман эзләрмен.
...Шуңа күрә минем бу язмышым
Бер бураны
төнге сүзләрнең...
Әби колонкага чират тора…
Әби колонкага чират тора.
Карамада карга кагына.
Югарочта бер исерек җырлый.
Буран килә котып ягыннан.
Ишегалдындагы сары салам...
Аны салкын сыкы сарыган.
Көрт каплаган ындыр артындагы
Буа бозы шартлап ярылган.
Гөлләре юк – тәрәзәләр сукыр.
Буш урамда туңган эт ята.
...Бу манзара бер саташу мәллә?
Хыялны ул нигә туктата?
Мондый салкын бушлык киләчәген
Әйтә алмас иде күрәзә...
«Ач тәрәзәң, күтәр пәрдәң»нәрне
Ишетте бит шушы тәрәзләр...
Гөлле тәрәзәдән кыз елмайды.
Ай-йолдызлы кышкы кич җитә.
Бүре улый урман түрендә үк,
Чаналы ат карлы киңлектә
Теркелдәвен белә... Каян? Кая?
Бәсле карда чана тавышы.
Шушыларны һаман терелтә дә
Күкрәгемә сыймый сагышым.
Песнәк килеп куна ак тирәккә.
Һич тавышсыз сыкы коела.
Төпсезлектә йөргән бу Җир шары
Адашкандыр сыман тоела...
Яңа Галактика табылган, ди...
Гаҗәп хәбәр йөри... Анда да
Безнең Җирдәй
Җирләр адашкандыр...
Юк, без ялгыз түгел дөньяда!..
Бездән дә бит юнәләдер хәбәр
Ерактагы йолдыз ягына?
...Әби колонкага чират тора –
Кайсы елын икән сагына?
Таң җилендә кипсен керфекләр…
Елмаерсың микән, еларсыңмы,
Бер борылып баксаң үткәнгә?
Затлы кунак булып, кул болгап тик
Уздың мәллә үтеп киткәндә?
Үткәннәрең синең өчен авыр
Әкиятме, шагыйрь әйтмешли?
Кемнәрне син юаттың да, кеше,
Кем юатты сине үтешли?
Кемнәр тиде, рәнҗеттеләр сине,
Гомереңне узып барганда?!
Кемнәрнең син бәгыренә тидең,
Үзең өчен сукмак ярганда?
...Бу сораулар бик еш туктатамы?
Туктатса да, безнең вакыт юк!
Меңне яшәр сыман пошынмадык,
Бер мәл яшәр сыман ашыктык...
Һәм гел шулай булды...
Бездән соң да
Һаман шулай булыр шикелле.
Нигә кирәк шаклар кату туктап?
Үтелдеме гомер? Үтелде –
Зур бер йомгак сүткән шикелле,
Безнең нәни гомер сүтелде...
Ә шулай да... елмаерга микән,
Еларгамы карап үткәнгә?
Хәер, моңа җавап эзләр күңел
Бары соңгы мәлләр җиткәндә...
Ә безнең бит яшиселәр алда!
Еллар ямьле, юллар күңелле! –
Еласак та, көлсәк-елмайсак та,
Ашыктырмыйк әле күңелне...
...Юк, узмадык гомер юлларын без,
Ак атларга менеп атланып...
Елап елмаердай чаклар булды!
Көләрлеге – елап капланып!
Көзге
//-- (Бу гаҗәеп көзгене, Иске Казан казылмаларын карарга баргач, олуг галимебез Равил Фәхретдин күрсәтте. Ул көзге хәзер мәшһүр инде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланганча, бу бронза көзге яңа эрага кадәр VI йөздә, ягъни моннан 2500 ел элек ясалган.) --//
Иске Казанда мин өнсез калдым,
Карадым да бронза көзгегә!
Үз-үземне күрдем... Зәңгәр күкне...
Күктә йомшак болытлар йөзә...
Бронза көзгедәге бу чагылыш
Күңелемне әллә нишләтте –
Мин күргәндәй булдым, билләһидер,
2500 яшьлек Зөлфәтне!
Әллә ничә эрабызга кадәр
Алтынчы йөз чоры түреннән
Кемдер миңа шулай карадымы?
Сәлам көтте мәллә ул миннән?
Бронза көзге күндәм чагылдыра
Казансулы яшел үзәнне,
Борынгыдан чатнамаган күктә
Ап-ак дельтопланнар йөзгәнне...
Үзең генә беләсеңдер, көзге,
Кемнәр, күпме чорлар бакканнар!
Бизәнгәннәр гасыр гүзәлләре,
Ирләр, кырынып, яу чапканнар!
Тау-диңгезләр урын алмаштырган,
Кыйтгалар боз сыман күченгән,
Йолдыз яралган һәм юкка чыккан,
Җиргә яңа яшәр көч иңгән...
Кулымдагы нәфис бронза көзге,
Син боларга шаһит лабаса!
Җирдә нинди чорлар качып кичәр
Идең, кеше табып алмаса?
Әкияттәге тылсым көзгеләре –
Гүзәл хыял, уйның уены.
Ә син бит бар! Менә! Күпме гасыр,
Синең аргы якка сыенып,
Сер яшереп качып тора сыман...
Тере синең бары бирге ягың...
Күпме карасам да мин аңа,
Карашларым үтеп керә алмас
2500 еллык дөньяга...
Юкса мөһим түгел сыман да бит...
Карап, яугир мыек кыркамы?
Инде юк милләтнең гүзәлкәе
Кыйгач кашның читен йолкамы?
Ләкин... ни булса да... тик бер генә
Күз саласы иде... тиз генә!..
...Без «мәңгелек» дибез, «Тәңре» дибез...
Шулар мәллә синдә – көзгедә?
Сабы матур... Үтә ачык көзге...
Меңьеллыклар аңа юк сыман!
...Уйнап куя көзге! Казан кызы
Нидер әйтә сыман шук кына!
Минем күңелемдә шаукым, нәфес...
Булсаң иде көзге остасы!
Һәм ясаган барлык көзгеләрнең
Берсе шушы булсын, кыскасы!
Мәгълүм түгел көзге осталары,
Алтын куллы скиф-тиссагет...
Җәннәттәме, тәмугтамы икән?
Йә, көзгегә кара эндәшеп!
...Ә сәнгатьнең горур көче шунда:
Бу могҗиза калсын! Кемлегең
Биниһая гасырларны кичсен
Ачык йөзе булып көзгенең...
Юхалык
Әкиятне кызык өчен генә
Чыгармаган бугай бу халык.
Җанына гел тигәндер шул аның
Илне әфсенләгән юхалык.
Кисәтергә кирәк киләчәккә
Китәр буыннарны шул хакта.
Кабат безне харап итмәсен дип,
Бу юхалык тарихта – чатта!
Халык шуңа күрә сискәндергеч
Бер әкият уйлап чыгарган.
Мәкер – бөек. Иң бөеге – юха!
Сак була күр, бәндә, шуңардан!
Якын дустың булып кул бирер ул,
Кочар сине сөйгән яр булып,
Акылыңа синең хуҗа булыр,
Уйларыңа синең сарылып...
Укып кара халкың кичкәннәрне,
Язмыш хәл ителгән көннәрдә,
Бар халыкны таң калдырып, кайчак
Юха менгән биек мөнбәргә!
Изге булып фатихасын биргән
Һәм хан булып әмер боерган.
Сизмәгәнбез, нәкъ менә шул чакта
Иблис орган безне, җен орган!
Һәлакәтле һаман безнең тарих,
Нигә икән безнең татарга,
Ил язмышы упкын читләрендә,
Кыл өстендә калган чакларда,
Юхалар гел килеп сарылганнар...
Безнең тарих тулы хыянәт!
Шундый чорлары бар бу тарихның –
Һәрбер мәле хәтта кыямәт.
Юхалыкның ни икәнен юкса
Үз сыртында күпме татып та,
Үзенең бу яман язмышыннан
Сабак алмаган бу халыкка
Ни диярсең? Милли сыйфатмы бу
Гел мөкиббән китү юхага? –
Чәчәк аткан дәүләт җимерелә,
Җиңү ярты юлда туктала...
Куенына юха сыендырып
Һәм изгесе итеп юханы,
Яшәгәннәр гади бәндәләре,
Имамнары, морза һәм ханы.
Безне һаман үз һәм якын итә
Җиңелмәс көч – шул ук юхалык!
...Әкиятне кызык өчен генә
Чыгармаган юкса бу халык!..
Чоңгыл
Ник үлемнән куркасың син, кеше?
Качып калырмын дип белдеңме? –
Ходай сиңа яшәр гомер биргән
Һәм бирмичә калмас үлемне.
Ә шулай да миңа килгән үлем
Ул чын үлем булмас шикелле...
Бөтерер дә убар бу дөньяның
Бөтерчекле чоңгыл-төпкеле.
Чоңгыл бөтерчеге эзе булып
Вакыт елгасының өстендә
Су алкасы гүя бөтерелер,
Туктый, тына белмәс һич кенә...
Һәм, ниһаять, ул да тынып калыр.
Вакыт тонар. Дулкын сүрелер...
Вакыт елгасының көзгесендә
Ходай Тәгаләнең мең дәһшәтле,
Мең дәһшәтле килеш шәфәгатьле
Күз карашы гына күренер...
...Яшәр гомер биргән икән Ходай,
Юк, онытмас, бирер үлемне...
Табигатьтән без убылган идек...
Табигатькә кабат убылуны,
Йә, син үлем дияр идеңме?..
Талсиртмәдә талбишек
Кан туганнарыма
Юкә курысыннан тегелгән ул
Яки талчыбыктан үрелгән...
Безнең бишек!
Без – туганнар бишке!
Бер сиртмәгә алар эленгән.
Бер үк йортның бер үк матчасында
Тибри-тибри сиртмә җырлаган,
Безнең йорттагы бу җылы бишек
Суынмаган, бушап тормаган.
...Беребез дә сизми калдык бугай
Ул бишекнең юкка чыкканын.
Ул йортыбыз хәзер – тере мәет...
Әйе, бишектәдер йорт җаны...
И туганнар... Төрле тарафта без...
Һәр язмышның бар үз сукмагы;
Галәм тукталуга тиң афәт бу! –
Сиртмә тынды... Бишек туктады...
Офык аръягында ташландык йорт.
Матча. Сиртмә. Һәм шул сиртмәдә
Безнең хәтер йоклый мәллә хәзер?
Шулайдыр шул... Йөрәк үртәлә.
Күз алдымда –
җан эреткеч бер мәл –
Дәва булсын дипме йөрәккә,
Талсиртмәгә элгән талбишекне
Тын көй көйләп әнкәй тирбәтә.
И туганнар... Гомер таңыбызда
Тирбәлгәнбез бер үк бишектә.
Галәм аһәңнәрен
безнең күңел
Шул бишектә чакта ишеткән.
Серле галәм, матчабызга иңеп,
Талсиртмәдән безгә ирешкән.
Яралганбыз икән,
димәк,
җаннар
Фатиханы алган гарештән.
...Шигырьләнә минем әйтер сүзләр,
Шагыйрьләнеп алам тагын да,
Сабый күңеледәй булса күңел
Җан галәмгә тоташ чагымда...
И туганым, син дә шагыйрьлән бер,
Шигырьләнгән сүзне бер ишет! –
Сыкрап елый ерак йортның җаны –
Талсиртмәгә элгән талбишек...
Караңгы төнге җилләр
Агач башларын идерә
Караңгы төнге җилләр, –
Урманнар төш күрә микән,
Уйлана микән илләр?
Караңгы төнге җилләр...
Учак янында морзалар
Кылыч кайрыйдыр сыман,
Борынгының былбыллары
Ярсып сайрыйдыр сыман!
Иртәгә кылыч чыңыннан,
Туплар гөрселдәвеннән
Тынсыз калыр тал-тирәкләр,
Куырылып килер үлән...
Шул борынгы төн сыман бу
Йокысыз авыр төнем, –
Теземдә гүяки кылыч,
Кулда янавыч минем!
Канда һаман яши бугай
Тарих гарасатлары,
Җиңүнең канлы ләззәте,
Җиңелү газаплары!
Ычкындырмый, эзәрлекли
Халкыңның кылганнары,
Дертләнә җаны
булганы
Һәм дә булмаганнары.
Заманнар, бергә айкалып,
Җанны дертләтә кайчак, –
Без тарихлы халык диеп
Әйтүе генә ансат!
Күрәм, күрәм мин борынгы
Газиз туган илләрне,
Вәсвәсәли, ымлый, алдый
Караңгы төн җилләре.
Узып киткән яу кырының
Бүреләрен улата, –
Тарихлы халык баласын
Тарих йолкып уята!
Фән түгел ләбаса тарих,
Әгәр уйлап карасак,
Ул бит
безнең канда тоташ
Сулкылдаган гарасат!
Буыннардан буыннарга
Сулкылдау күчә килә,
Заманнар кичә килә ул,
Дәверләр кичә килә...
Әллә соң бу үзенчә бер
Сихер-догалык микән? –
Саташтыргыч гомер кичкәч,
Без дөрес халык микән?
...Илләр төш күрә гүяки,
Саташа гүя илләр –
Кузгата төн агачларын
Караңгы төнге җилләр...
Шигырьдәш
Шагыйрь Кадыйр дусны сагынып
Исем белән җисем бер булсачы,
Синең исем-җисем шикелле! –
«Кадыйр!» дисәм,
«Шагыйрь!» дисәм дә мин,
«Әү!» дип елмаерсың шикелле.
Туган йортың олы су буенда...
Әллә инде шуңа күрәме,
Синең һаман дулкынчарак булды,
Уйның кызыктырды тирәне!
Сүзләрне син таный белә идең,
Бер-берсенә оста ипләдең...
Хәтта инде тузган-таушалганын
Син өр-яңа итеп сипләдең.
Син ипләгән, син сипләгән сүзләр, –
Аңлап, сизеп, тоеп карасаң, –
Якты гомер, утлы күмер икән,
Ныклы шигырь икән ләбаса!
Шау шигырьле чорлар
Язгы шомырт
Чәчәк койган сыман сүтелде...
Шәриктәш тә, шәрабташ та булдык,
Бер иптәш тә булдык шикелле...
Иң шәбе шул булды, шагыйрь Кадыйр,
Без – замандаш... Димәк, гомердәш!
Хәер, җитәрлек лә гомердәшләр...
Җитми генә әмма шигырьдәш!
Туган телкәй безне сүзләренең
Тәмлеләре белән сыйлады...
Дулкынлырак булды синең күңел,
Алкынлырак булды уйларың!
...Вакыт сине кабат дәшеп алгач,
Бозлы җилме җанга кагылды?
Әйтерсең лә,
бәйге кызгач кына,
Чабыштагы толпар абынды...
Юк, әйтмим мин, диңгез түгелде, дип,
Ишелде, дип, тауның кыясы –
Тузгытты җил күңел түренә үк
Былбыл үргән шигырь оясын...
Коллык
Бәйле, богаулы коллыклар
Чын коллык түгел әле...
Коллык – котсыз күндәмлек ул
Җандагы, күңелдәге!
Килдек тә киттек дөньядан,
Гел бөек эшләр кылдык.
Бөек эшне көек итте
Күңел хуҗасы – коллык...
Җиңәрсең, бәлки, әгәр дә
Синең акылың җитеп,
Бу дәһшәтне тәмамласаң
Шул коллыкны кол итеп!
Шушы вәхшәт тәмамланса,
Куелса соңгы нокта,
Коллык үзе бер кол булыр
Иреккә – азатлыкка!
Хәер, ничек тәмамланыр
Азатлыкның язмышы,
Әгәр коллык үзе булса
Азатлыкның ялчысы!
...Коллык белән азатлык ник
Бер-берсенә чыдады? –
Алар арасындагы чик
Керәле дә чыгалы...
Гел шул килеш кабатланыр
Йөзьеллык һәм меңьеллык,
Коллыктан туса азатлык,
Һәм азатлыктан – коллык!
Дөньяны һушсыз итәрлек
Даһи эшләр без кылдык! –
Һаман коллыктан читкәрәк,
Ераккарак талпындык.
Чынлап тәмамланса вәхшәт,
Куелса соңгы нокта –
Коллык үзе кол булып бер
Тезләнер Азатлыкка.
Бөек күренеш булыр бу
Һәм мәңгелек тантана.
Ниндидер бер киләчәктә,
Галиҗәнап ал таңда...
Язылмаган дастан
Булдымы ул –
безнең язмыш?
Бетте. Сүнде. Тынды. –
Гүяки яза башланган
Дастан онытылды...
Астыртын сулар тауларны
Җимердеме астан?
Бисмилласыз гына әллә
Башландымы дастан?
Булыр сыман иде алда
Нинди борылышлар!
Үлеп кабат терелүләр,
Яуда кырылышлар!
Булыр сыман иде алда
Җиңүләрнең даны,
Нәфрәтләрнең кара төне,
Мәхәббәтнең таңы!
Яши хәтер җимерелгән
Чорлар арасында,
Янган авыл урынында
Үскән әрем сыман...
Булмый калган язмыш кинәт
Сискәндергән чакта,
Хәрабәләр арасында
Шомырт чәчәк ата.
Җиһани гаделлек түгел,
Бу – җиһани ялгыш –
Кабатланмас мәхәббәткә
Язылмады язмыш!
Безнең өчен купкан давыл
Бетте. Сүнде. Тынды.
Башланган да ташланган бер
Дастан онытылды...
Дастан язучы
каләмен
Сындырдымы ялгыш? –
Онытылган дастан булды
Язылмаган язмыш.
Астыртын сулар шикелле
Каезлый гел астан,
Булмый калган гомрен даулый
Язылмаган дастан...
Чирәмлек кырмыскасы
Мондый чирәмлекләр булмас инде…
Чирәм төпләрендә – кырмыска...
Өй кормакчы... Әллә инде миңа
Нидер ымларга ул тырыша?
Әгәр дә ки мин ишетсәм аны,
Аның бераз ымын аңласам...
Бу чирәмлек минем галәм булыр!
Яшәр дөньям булыр лабаса!
Уянамы кайчак сездә теләк –
Чирәм арасында адашырга;
Куе, биек чирәм төпләреннән
Ерак йолдыз белән карашырга?
...Син – чирәмдә. Чалкан.
Син – йокыда...
Дөнья гүзәл якка авышкан!
...Егылудан куркып,
Кешечә сүз
Әйтер сыман
Синең керфектәге кырмыска!..
Дөньялыкның изге мәле шушы...
Калды күңелемдә, ул исән.
...Мин үлсәм... Юк, беркөн кырмыскадай
Тирән чирәмнәргә күмелсәм –
Җаным минем калкыр чирәмлеккә,
Чирәм сабагына үрмәләр,
Минем өчен кабат терелерләр
Тын сукмаклы якын-тирәләр...
Кырмысканы таптап китмәгезче,
Ялгыш кына чыгып сукмактан.
Мин кырмыска булырмындыр бары
Керфектәге... Тешләп уятмам!..
Айлы төн
Илаһ тарафына якынаю
Үзедер бу, бәлки... кем белә? –
Тулган айлы төннән тынлык иңде
Үзе дә гел тулы күңелгә...
Бу күңелдә минем ай тулган төн...
Ай нурына дөньям керенә!
Шигырь иңә миңа... Якынаям
Илаһының серләр серенә...
...Буйсындырса дөнья фәлсәфәсе,
Колы итсә әгәр күңелне...
Димәк,
минем күңел күгендәге
Ай тотылды! Кара төн җиңде!
Булганыма, булырыма барып,
Барлыгыма кабат кайтылды...
Чынлап та мин
шагыйрь микән әллә? –
Төнге күңелемдә ай тулды...
Төнге күңелемдә ай тулды...
Аң җитмәслек бер төпсезлек
Мең дәһшәтле, мең афәтле татар иле! –
Чынлапмы ул мифлардагы Тартар иле?
Ахыргача үзен үзе мактар инде,
Ахыргача үзен үзе ватар инде,
Ахыргача үзен үзе сатар инде –
Чынлап мәллә син мифтагы Тартар иле?
Җан атының аңга сыймас төпсезлеге...
Барлык яман язмышларның үксезлеге!
Син үзең бит юкса чикле, чиксез илем?
Син түгелме илле килеш илсез илем?
...Үз юлына гел аркылы ятар һаман...
Син һаман шул тартар углы татар һаман!
Өметсезлек сине салып таптар инде,
Аң җитмәслек бер төпсезлек –
Тартар иле!..
Сандугач йөрәге
Мөслим күгендә йолдызлар
Сер сөйләп җемелдәшә...
Кайларда гына булсам да,
Мөслимгә күңел дәшә,
Күкләрең йолдызлы килеш
Күңелдә, Мөслим, яшә!
Гөлләр тирбәлгән тугайда
Былбылларың серләшә,
Былбыллы таңнарың белән
Күңелдә, Мөслим, яшә!
Күкрәп яңгыр килгән чакта,
Яшеннәрең айкала,
Кагылып ал болытларга,
Ак каеның чайкала,
Каеннарың шаулы Мөслим,
Йөрәгем синдә кала!
Тургайлы булсын кырларың,
Шауласын агымсулар,
Мөслим офыкларын уйлап,
Күңелем ямансулар...
Урап дөнья юлларыннан
Кайтсам Мөслимнәремә,
Әверелә бу йөрәгем
Сандугач йөрәгенә –
Сайрыйсым килә талпынып
Моңнарның тирәгендә!
Яфрак ярдың, и сүзем!
Борынгыдан килгән язмаларга
Гомер багышлаган чын галим
Бер сөйләгән иде
язмаларның
Ничек кара җиргә чумганын.
Күмелгәннәр күпме кулъязмалар
Кеше белән бергә –
кабергә!
Бу –
язылган сүз өчен һәлакәт тә
Һәм... җан тетрәткеч олы кадер дә...
Элеккедән яшәп килгән йола –
Һәр язганны туфрак итәргә!
Туфрак һәм Күк! – шушы икәү аша
Тәңрегә үк барып җитәргә...
Ышанганнар: сүз – җан...
Язылган сүз –
Җанның тапшырганы кәгазьгә.
Кәгазьләрдә – бөек дастаннар да,
Мөнәҗәт тә, дога-вәгазь дә...
Җан барлыкка дәлил түгелме бу?
Һәр җан-дога... ул – тән җылысы...
Әллә каян серләр эзлисе юк –
Хикмәт шунда, асыл сер шушы!
Җан хакында сөйләү җан сорый дип,
«Җан» дияргә хәтта куркабыз.
Яктыртсын җан тома караңгыны,
Кара төндә, кардәш, ут кабыз!
Бөек фәлсәфәләр кора-кора,
Кешем, һаман читкә талпынма!
Кан, дан хакында без күп сөйләштек...
Сөйләшикче бер җан хакында...
Яралткыч көч алсу офыкларда
Ярсу-саксыз җанны кабызды.
Җан ул – бер үзебез! –
Туфрак һәм Күк!
Туфрак һәм Күк – Бөек Ялгызлык!
...Кулъязмалар күмелгәннәр элек
Кеше белән бергә кабергә...
Язылган сүз өчен кабер дә бу,
Язылган сүз өчен кадер дә бу,
Җан белән сүз гел бер... гел бергә!
Тентү арты тентү керә торган
Караңгы һәм шомлы дәвердә
Табылмас дип кабер тентүчеләр,
Яшергәннәр һаман кабергә.
Изге сүзләр язган кулъязманы,
Яшергәннәр сүзнең газизен...
Асыллары сүзнең туфрак булган...
Җанда яфрак ярдың, и сүзем!
Тере бул син...
Һаман җанда бул син.
Һаман янда, һаман ерак бул!
...Минем белән бергә күктән иңдең,
Минем белән бергә туфрак бул!..
Шатун
Әдип Гарәфи Хәсәнов истәлегенә
//-- I --//
Яшь гомерен гел кол булып кичкән,
Исән калган карт бу каторжан
Иелә гел мичнең җылысына! –
Чор туңдырган аны, катырган...
Тыңлавы да авыр хәтта моны,
Ә яшәве... кеше чыдаган!
Ничек кенә тере чыккан болар
Үтерүдән шашкан еллардан?
Ядкярләрен ипләп-ипләп кенә,
Җайлап сөйләп килгән чагында
Әйләнә дә кайта Гарәфи карт
Һаман шул бер шатун аюга.
Сөйләгәне аның һаман шул ук:
Бимазалап тома тайганы
Агач аударганнар ава-түнә
Безнең совет каторжаннары.
Каторганың законнары хәтәр –
Ач яңаклы явыз бер бәндә
Бригадир булып, кул озайтып,
Колбиләүче сыман йөргәндә,
Перекурга тукталганнар берчак.
Көтмәгәндә ешлык түреннән,
Бу дөньяда мин дә бар дигәндәй,
Ялгыз шатун аю күренгән.
Һәм зэкларның берсе –
күп күргәне –
Иптәшләрен куйган кисәтеп:
– Ул ишетә! Исмен атамагыз!
Сөйләмәгез аңа күрсәтеп!
Ә Ачъяңак, тәмәкесен ташлап,
Карга батырган да төпчекне
Сүгенгән бер:
– Тиле аю! Шатун аю бит бу!
Ул миңгерәү ничек ишетсен?!
//-- II --//
Өндә йокысыннан кем уяткан?
Сукыр тычкан мәллә җирдәге?
Тайга хуҗасымы шушы тиле?
Коры сөяк! Тайга өрәге!
Күпне күргән зэк туктатмак булган:
– Тукта, димен! Тайга хуҗасы ул!
Мондый мыскыл өчен үч тота!
Һәм ул – безнең хәлдә...
йокысыз да,
Өнсез дә ул... Салкын ачлыктан
Шашынып бер егылганчы йөрер.
Белә мескен тынгы тапмасын!
Кем калдырган аны мондый хәлгә?
Үчле чагы... Ходай сакласын!
...Көннәр узган... Онытылган бу хәл.
Перекурга тагын чүмәшеп
Утыралар икән каторжаннар,
Теләр-теләмәстән сөйләшеп.
Һәм шул чакта
тайга дер селкенгән!
Көрт сарыган ешлык түреннән
Барлык каһәрләрдән хәтәррәк
Яман шатун аю күренгән.
Аяусыз бер куәт сыман килгән,
Килгән тайга көртен ул ярып!
Һичкемгә дә кагылмаган, әмма
Арадан ул сайлап Ачъяңакны,
Баш түбәсен алган кубарып...
Күпне күргән тайга сискәнмәгән.
Битараф кыш сабыр, тын калган.
Табигатьнең каһәрләнгән җаны
Ешлыгына кереп югалган...
...Ул элекке карт каторжан иде...
Әдип булды... Барлык язганы
Гел сабыйлар өчен! Беркайчан да
Күңел бозарлыкны язмады.
Үсемлекләр,
кош-корт һәм бөҗәкләр... –
Ул шуларны туган итте бит!
Гомер беткәч, шулар тарафына,
Шулар янына ул китте бит!..
...Искә төшерәм дә уйга калам.
Уйлыйм каторжаннар буынын.
Ул елларда адәм баласының
Җаны ялгыз шатун булдымы?
Ул буынның алынмаган үче,
Курыкмый бер уйлап карасаң,
Кышын оясыннан кубып чыгып
Адашкан бер шатун лабаса!
Уйладым да шуны...
Кансыз илне
Тайга ешлыгына охшаттым...
Үч тулган ил ничек шашынмасын?!
Саташкан бу илнең ешлыгында
Кубарылып йөри бер шатун...
Ераклардан килгән юл
Офыгыңда инде бүтән таңнар
Изри бүтән былбыл тавышыннан.
Күккә ашкан хыял шикеллерәк
Югалдың син минем тормышымнан.
Синең хыял белән минем хыял
Югалсыннар иде төпсез күктә!
Әйтер сүзләр әйтелмичә калсын,
Югалтышкан чакта гомерлеккә.
Яшәмичә без калдырып киткән
Гомер үзе безне эзләр микән?
Яшәленсә, бер генә сүз бар бит:
«Яшәленгән...
Үткән... Киткән... Беткән!»
Бәргәләнгән чакта өнсезлектә,
Җанда бер кимлек тә сизмибезме?
Өнсезлеккә җаннар хозур мәллә? –
Көчкә генә аңа түзмибезме?
...Ераклардан килгән юл күренер,
Таралыр да бетәр куе томан.
Юл ахыры безне салыр моңга,
Әйтелмәгән васыятьләр сыман...
Офыгымда минем бүтән таңнар
Изри бүтән былбыл тавышыннан.
Пар канаты сынган хыял сыман,
Мин егылып төштем тормышымнан.
Мин егылып төшеп калдым кинәт...
Булды бугай очыш артык текә!
...Пар канатлар сына биек күктә,
Югалтышкан чакта мәңгелеккә...
Очрады якташ – япь-яшь такташ…
Инкыйлабның кайнар, кыргый кулы
Телгән чакта илнең йөрәген,
«Фәрештәкәй, кач бу илдән!» – диеп,
Бу тирәдә аның йөргәнен
Белә идем... Менә шуңа күрә
Чайпалдым мин сәер хисләрдә,
Бохараның Кахан бистәсендә
Япь-яшь Такташ йөргән төшләрдә...
Япь-яшь Такташ йөргән урамнарда
Туктап, авыр уйлар уйладым...
Күз алдымнан узды гел чит еллар –
Актарылган чагы дөньяның.
Югыйсә бит кояш һаман шул ук,
Ай да һаман шул ук лабаса!
Көньякның мең төнге күгәрчене
Гөлдер генә гөлдер таңгача...
Ә илкәй, ил әйтерсең лә әнә
Кызыл козгыннарга кунача –
Менә шушы Кахан бистәсеннән
Ерактагы Сыркыдыгача!
Яшь егетнең җаны шомны сизә...
Илгә килгән яңа көн гарип...
Фәрештәкәй, зинһар, кач бу илдән! –
Иблис монда оя кора бит!
...Уй чоңгылы мине убып алды...
Минем янда ерак таң гына
Бохараның Кахан бистәсендә,
Тынар-тынмас арык янында...
Кыргый куллар җанны буып алган
Саксыз илнең салкын күгендә,
Китерәм дип Җиргә галәм гөлен,
Фәрештәләр оча бүген дә...
Фәрештәгә фәрештәдәш егет
Өзгәләнә сыман бүген дә
Бохараның Кахан бистәсендә,
Даулы илнең аулак төнендә...
Фәрештәгә тиңдәш япь-яшь егет
Төшкән фәрештәгә ялвара.
Илне кызыл чоңгыл убып алган
Төпкә өстерәгән елларда.
Бохараның Кахан бистәсендә
Мең күгәрчен яши гөрләшеп...
Яман чорлар белән сөйләштем мин
Һәм яшь Такташ иде сердәшем...
...Бүген илкәй тугарылды тагын,
Упкын сорый безне тагын да...
Төшкән фәрештәне танып дәшәм
Җиргә төшеп кунган чагында.
– Фәрештәкәй, кач бу илдән! –
димен...
Япь-яшь Такташ гүя янымда.
Гүяки мин ерак-ерактагы
Каханның бер төнге багында...
Төнге күгәрченнәр гөлдер-гөлдер
Гөрләшкән бер көньяк таңында...
...Шул таңнарда яралган бу шигырь
Киләчәкнең, димәк, бүгенгенең –
Ерак елның яңа таңында
Эзләп тапты, куып тотты мине
Илнең тагын затсыз көннәрендә,
Илнең тагын саксыз чагында...
Кул җылысы
Әнкәем-әткәем хакында
Дастан язар идем...
Менә кем ул чор корбаны!
Газиз әнкәем минем
Туң Мәскәүгә окоп казып,
Саклыймын диеп илне,
Билдән торф эчләренә
Куйган үпкәне, билне...
Чабаталы татар кызы,
Вербовкадагы чагың...
Шулмы булды хыялланган
Мәхәббәтле ал таңың?
Ничә еллык төрмәсеннән
Кайтып әткәем дәшкән...
Мин дөньяга килсен өчен
Берәр йолдызмы төшкән?
...Ак алъяпкыч, пакь чабата...
Ул гел ак яулык киде.
Минем әнкәем дөньяда
Тиңдәшсез чибәр иде!
Башны сыйпап уятты гел...
Кул җылысы гел истә!
Шул җылы, бәлки, күчкәндер
Сүземә, уйга, хискә...
Алгысу
Ургый-ургый чәбәләнә вакыт,
Җилле күккә менгән төтендәй...
Бу сүзләрем сезгә ирешкәндә,
Сез булмассыз инде... бөтенләй!
Ә шулай да сезгә сөйлиселәр
Һаман ташып тора күңелдән.
Күңел – тирәк... Ябалдашы – хыял,
Тамырлары
чынга күмелгән.
Шуңа күрә тере дөнья белән
Үле дөнья тоташ бу җанда –
Җан иясе һәрчак, һәрвакытта
Сират күперендә торганга...
Актарылды дуамал бу гомер,
Тузгып-тузгып еллар сүтелде.
Учак белән Галәм арасында
Актарылган төтен шикелле.
Алгысыды күңел, акыл исә
Аңламакчы булды, кызыкты:
Ул учакны кем тергезде икән
Һәм төтенен кемнәр тузгытты?
Тәндәге җан үзенекен итә:
–Тән күмелер... Ә мин күмелмәм!
...Галәм төбендә шау учак яна,
Таша әйтер сүзләр күңелдән...
Ә шулай да... кем ут салды икән
Шул мәңгелек тере учакка?
...Бу соравым сезгә барып җитәр...
Ләкин... сез булмассыз ул чакта...
Бормалы
Тыңладым җыр... Җиһан моңы
Күңелемне чорнады.
Биниһая бу вакытның
Юлкайлары бормалы!
Сиңа ниләр кирәк соң дип,
Дөнья сорап тормады...
Һай бормалы, бормалы гел
Гомеркәйнең юллары!
Уйлатырлык сәгатьләре
Бар икән шул дөньяның –
Бормалы су буйларында
Утырып уйлар уйладым...
Бормалы су буйларында
Утырып уйлар уйларсың,
Белмәссең борылмаларны,
Борылгач ни буласын.
Бормалы су борылышы
Мәхәббәт икәнлеген
Борылышның чоңгыллары
Бөтергәч кенә белдем.
Ургылды шомлы агымнар
Сөйрәп ярның астына –
Афәт кичкәнемне белдем
Бары котылгач кына!
Шигырь зәхмәтен ниләр дип
Аңлатыйм инде тагын? –
Бормалы су буйларында
Утырып уйлар уйлавым...
Килер бер көн... инде мин дә
Соңгы сулыш алырмын –
Бормалы су буйларында
Адашып югалырмын...
...Юк, кагылган казык түгел,
Туп-туры улак түгел,
Бормалы суның нәкъ үзе
Булсаңчы берүк, күңел!..
Дөп-дөрес яшәп гомерне,
Дөп-дөрес узып булса,
Гомерең «А»дан «Б»гача
Туп-туры сызык булса,
«Ник яшәдем?!» көннәренә
Төшсәң... Алла сакласын!
Гомер елгасы аксын, тик
Туп-турыга акмасын!
Күз йомылып, җан чыкканда
Әйтим: «Йөреп туймадым
Һай бормалы, мең бормалы,
Бормалы су буйларын!»
«Кайда ул?» – дип сорасалар,
Дисеннәр берүк соңнан:
«Бормалы су чоңгылына
Төшеп югалды сыман...»
...Тыңладым җыр...
Җиһан моңы
Күңелемне чорнады...
Галактика үзе хәтта
Бормалы су буйлары!
Очып киләләр йолдызлар
Галәм офыкларыннан,
Бөтерелеп югалалар
Вакыт чоңгылларында...
Нишләп?!
Астан җир кызып кабына
Һаман Мәскәү тирәли.
Язмышмы бу? Әллә инде
Ходай җәза бирәме?
Яндырып, талап яшәгән
Аяусызны – мөртәтне
Җәзаларга теләп мәллә
Хак Тәгалә ут төртте?
Әллә инде Мәскәүгә дә
Җавап тотар чак җитте?
Моңарчы ул теләгәнчә
Акны кара итте һаман,
Сөремгә каплап китте.
Мондый кап-кара төтенне
Казан хәтерли, белә,
Син, Мәскәү, Казанны килеп
Талаган көннәреңдә
Ханлыкны көл-төтен иттең,
Гасырлар арасында...
Хәтерлә дипме, гарасат
Гел ябырыла сиңа?!
Бүтән!
Күкнең миңа дигән өлешендә
Йолдыз атылганны мин көтәм,
Чөнки миңа хәбәр китерер ул
Тик мин генә белгән киңлектән.
Шуңа күрә мин турысын әйтәм...
Гаепләштән түгел: мин – бүтән!
Таң нурыннан кинәт дертләп китеп
Чишмә уянганын нилектән,
Шул чишмәдән чит бер дөнья кызы
Миңа чагылганын мин көтәм.
«Төнлек» сүзен мин башкача аңлыйм
Һәм капкачны алам төнлектән...
Бәлки, болар әллә кемлектәндер?..
Белмим.
Әмма шуны беләм: мин – бүтән.
Нәкъ үземә, минем таңга гына
Куначак бал кортын мин көтәм...
Яки шагыйрьләнгән шөпшәдер ул?
Белмим. Әмма беләм: мин – бүтән...
Тыгыз, төгәл йомгак иде дөнья.
Аны миннән бүтән кем сүткән?
Шул чуалган йомгак уртасында
Атылырдай йолдыз җитлеккән...
Һәм ул миндер...
Чөнки мин бүтән!..
Салам түбә
Мич башлы, салам түбәле
Бер йорт төшкә керә...
Койманы күмгән сырынды.
Питкә-маһмай өрә.
Әйтә әткәй, өйтүбәдән
Кар төшергәч көрәп:
– Өй җылы тотмый башлады,
Яңа түбә кирәк!
Түбә тыгыз булсын дисәң,
Салам күбрәк кирәк!..
...Сөйлим ...искегә кайтыйк, дип
Өндәвем дә түгел! –
Салам түбә ышыгында
Калган минем күңел...
Салам түбәгә бик кирәк
Җилне җиңәр ныклык –
Кирәк саллырак агачтан
Ун пар бастырыклык.
Салам түбә күпне сорый,
Йә, кем чамаласын! –
Парлап бастырык бәйләргә
Юкә мунчаласы
Кирәк... Буага батырган
Курыс пеште микән?
Юкә мунчаласы анда
Инде төште микән?
Алтын-сары җылы салам
Кайтты йөге белән.
Озын агач сәнәк кулда.
Һәм өч җәбе белән
Өеп-кадап алам да мин,
Бер күбәлек салам
Түбәгә менә... Әткәйнең
Алдына ук салам!
Әткәемә, өйтүбәгә,
Салам чөеп торам,
Озын саплы агач сәнәк
Кулда биеп тора.
Түбәнең итәгеннән үк
Әткәй башлый эшне,
Итәк очына почмаклап
Төеп-таптап түши.
Һәм кыйгачлап, ипләп кенә
Менеп бара әти,
Инде түбә кыегына
Менеп җитә тәки!
Салам нурын сирпеп торган
Түбә яктысыннан
Әтраф кына түгел, дөнья
Үзе якты сыман!
Кузгалмасын өчен салам
Давыл узган чакта,
Пар-пар авыр бастырыклар
Тезелешеп ята.
Бөтенәйде сыман дөнья...
Затлы куыш – яңа!
Өйгә җылы иңә өстән.
Салам сулыш ала.
Ямьләндерде яшәр көнне
Яңа салам түбә!
Ай коя якты моңнарын,
Йолдыз нурын түгә.
Ышанычлы ышык булып
Безгә дөньялыкта
Түбәдәге якты салам
Өйдә җылы тота.
Һәм шул җылы сеңеп калды
Минем үзәгемә.
Җан өрә ул һаман минем
Әйтер сүзләремә...
Әткәемне сагынып гел
Яшим ямансулап –
Килә икәүләп тагын бер
Түбә ябасылар!..
Килә... Ләкин гомер үткән!
...Олыгаймыш көндә
Салам түбә ышыгына
Сыенасы килә...
Шул елларның яктысында
Коенасы килә!..
Алдым көймә... иштем диңгезгә…
Ике бәләкәчем минем янда.
Алдым көймә... Иштем диңгезгә.
Янәсе, мин диңгез култыгыннан
Диңгезгә үк чыгып су гизәм!..
Миңа нәрсә? Һәрбер маҗарага
Риза җаным һәм дә хуш күңел!
Карадагта диңгез култыгыннан
Ачык диңгезгә мин иштем гел...
Маякларны, тыю зоналарын
Уздым, әле диңгез тын торды.
Без диңгезгә чыгып җиткәч кенә,
Диңгезне җил кинәт тутырды.
Гөр-дулкыннар кубарылып килә!
Аркылыга куя көймәне...
Бәрә дулкын! Фейерверк чөя!
Аңлап бетермәдем мин әле
Һәлакәткә кереп барганымны.
Ә улларым «Ура!» кычкыра.
«Үзем бер хәл, – мәйтәм, –
бу сабыйлар
Диңгез төбенә бит ычкына!»
Һәм мин – аталары – үтерүче!
Ишәм-ишәм... Куллар суелды!
Нишләмәкче соң син, назлы диңгез?
Нишләп болай дөнья убылды?
Юк, мин батмыйм, диңгез! Улларымны
Бирмим сиңа, котыр-котырма!
...Култык тирәсендә таулар тыныч...
Алар мәңгегә дип утырган...
Малайларга сиздермичә генә
Давыл белән билгә бил калдым.
...Үч иткәндәй, култыкка – тын ярга –
Давыл тынды, диңгез тын калды...
Һәм без ярда!
...Һичбер онытмамын
Ду килүен шушы күңелнең! –
Үзең ашкынсаң да, бүтәннәрне
Янына ук илтмә үлемнең.
Юк, тынмый бу давыл! Җитмәсә бит,
Аны-моны сизмәс улларым
Бер могҗиза сыман көттеләр гел
Дулкын өстән килеп органын!
...Бу хәл мине озак вакытларга
Бер тилемсә сыман иттерде –
Һаман саташып мин уяндым гел,
Һаман тиле давыл үкерде!
Чыга алуымны ул давылдан
Мактангандай сөйләү килешсез –
Сабыйларның җаны синең иңдә,
Бүтән җаннар җаны синең кулда,
Һәм батырлык монда тиешсез!
Тиешсездән күбрәк килешсез!..
...Гомер узды... Диңгез читләрнеке.
Көймә күптән инде төптәдер.
Ә мин көймә белән өзгән дулкын
Үч алырга, бәлки, көтәдер?
...Ай, Күктүбә! Мәгърур, биек кыя!
Син исәндер әле һаман да...
Син бит Җирнең Күккә ишарәсе!
Кара бармак! Сөмсез заманда
Янамыйча торчы күкләргә син,
Илем минем хәлдә калганда!
Ил нәкъ минем хәлдә... Ярый әле
Көймәне мин ярга терәдем.
«Сөйләмәсәң туктыйм!» –
диеп, моны
Сөйләттерде миңа йөрәгем.
Фәрештә канаты
Ди фәрештәм: «Якынрак кил,
Бер шигырь сөйлим!..»
...Иртәнге савым вакыты.
Дөньялар имин.
Кар-бураннар улый-дулый.
Абзарда ышык.
Печән сәндерәсенең тын
Түренә посып,
Абзар иясе ялгызы
Уйланып ята.
Кызык, белсәң иде шуның
Уе ни хакта?
Дулый гарасатлы буран.
Җил әллә нишли!
Сыерның үз мәшәкате –
Күши дә күши...
Дөнья камил... Миңа монда
Ни кирәк тагын?
Әнкәй сыер сава таңда.
Иртәнге савым.
Фәрештә канаты мәллә
Йортка кагыла?
Буран тына. Әнкәй исән...
Сыер савыла.
Сөт чыжылдый. Сыер күши.
Дөньялар имин.
Фәрештәмә инде үзем
Мин шигырь сөйлим.
Кәшиф абый
Яшәдем микән дөрес мин,
Гомер иттемме ялгыш –
Бәхетсезләренә һаман
Дус итте мине язмыш...
Дус итте мине язмышым,
Мең рәхмәт язмышыма –
Ходайның тик мин ишеткән,
Аңлаган тавышына!..
Бәхетсезләр минем белән
Җандагысын бүлеште...
Кайгысына, шатлыгына
Булдым һаман өлешле...
Урманнарга чыкканнарда
Һәм «йоткалаган» саен,
Сугышны һаман сөйләде
Җырчы Кәшиф агаем.
Ул сөйләгән сугыш һич тә
Китапча түгел иде.
Китапта һаман батырлык...
Ә монда – язмыш чиге!
Чолганыштан ерып чыккан
Чакларын сөйлим мәллә?
Геройлар булып геройлар
Калмагандыр ул хәлдә...
Бер шомасына биргәннәр
Аңа тиеш орденны...
Шушымы, ил, кадерләвең
Асыл солдатларыңны!
...Сталинградка пионерларга
Атап хат язган идем.
Һәм таптылар эзтабарлар
Ул яткан госпитальнең
Кай төштә икәнлеген.
Анда мәктәп икән хәзер!
Кәшиф абый сөенде:
– Үссеннәр бәхетле генә...
Ә мин инде... мин инде...
Гомерем минем үткән...
Йөрмәм юллап ул орденны...
Син беләсең... Шул җиткән!..
Кәшиф абый күргәннәрен
Сөйләде һаман миңа –
Чорлар миңа кайта иде
Булгандай яңа гына...
Сөйләде ул тешен кысып,
Күңеле тулгангадыр,
Дуамал илнең бер моңлы
Баласы булгангадыр...
Атка посып…
Безнең әүвәлгеләр катгый булган.
Өскә уклар, ядрә яуганда,
Яудашларың кылыч кулда килеш
Актарылып җиргә ауганда,
Син атыңа ышыкланып калсаң,
Үлгән атка, тере аткамы –
Хурлык! Кирәк яугирләрнең
Яу чапканы, үлем тапканы!
Чын яугирне үлем тота алмый.
Яугир үзе эзли үлемне –
Үлем кирәк чакта
Йолыр өчен
Җылы ояң – туган илеңне...
Яугирләнеп атны иярләсен,
Язмыш сакласын бер ялгыштан –
Чын фидакяр атны калкан итеп,
Йә, кем качып калыр тарихтан,
Атка посып калыр тарихтан?..
Бер язмышлык кына!
Юкка чыкты
бәхет шаулап тулышкан еллар...
Вакыт чоңгылы гүяки аларны йоткан!
Юкса
юктан бар булмый юклыклар,
Чынбарлык бар булган сыман бары барлыктан...
Димәк, бар вакыт чоңгылы!.. Шуңа микәнни соң
Төшләрне өнгә юрыйбыз һәм өннәрне – төшкә.
Хәтерләү – оныту... Онытылганнар бары
Сагындырып һаман саен хәтерләргә төшә.
Югалтусыз табылу юк... Югалганнар гына
Хәтерләрнең түрләреннән сыкранып гел дәшә.
Тәмам онтылганнар инде кабат онытылмый.
Истәгеләр искә төшми – алар гел янәшә!
Юкка чыкты бәхетле чор...
Димәк ки, ул булган!
Юкка чыгар идемени әгәр ул булмаса?
Димәк, язмыш –
бу дөньяның иң серле сере –
Юк белән бар шунда бер була, шунда тоташа...
Язмышның үз язмышы, ялгышның үз ялгышы...
Ялгышып үз ялгышын ялгыш төзәтсә әгәр,
Безнең язмышның язмышы бүтәнчә булса,
Көтәр безне килер көндә, йә, нинди хәлләр?
Саташмады микән язмыш? Кемнәр белсен аны!
Безне югалтмады микән ялгышып кына?
...Шул ялгышны белмәмешкә син салышып кына,
Бәндәң өчен хәтта бераз ялгышып кына –
Бәхет бир, зинһар, Ходам, тик бер язмышлык кына!..
Ышык юк
Кайдалыгын каян белим?
Кайда юл, кайда сукмак?
Сискәндем чиксезлекләрдән,
Еллар чатында туктап.
Йолдызлар оча адашып,
Гөнаһлы җаннар сыман...
Әллә инде бу җиһанда
Җир һәм күк алышынган?
Мәңгелектә ишарә без,
Ымсынган бер ым гына,
Әллә ялгыш, әллә дөрес
Кузгалган дулкын гына...
Җансыз Вакытның юлында
Без очраклы бер ямь кебек.
Безгә җан өргән Илаһы,
Ямь күрсен дип Мәңгелек.
Мәңгелек –
безнең җан-кардәш –
Үзенә тарта сыман!
Җан
шәм генә
бу Җиһанның
Давылы уртасында...
Әйе, җан нәни шәм генә
Һәм ышык юк ул шәмгә –
Зәгыйфь утны кем аясын
Гарасатлар кичкәндә?
Ничек имин саклыйк җанны
Давыллар арасында? –
Йолдызлар йөри адашып,
Гөнаһлы җаннар сыман...
Бөтерелә чоңгыл
Тукыдылар, сез тугансыз, диеп,
Бик бәхетле йолдыз астында...
Мин ышандым... Ләкин
чоңгыл упты
Илне кинәт сукыр ташкында!
Бөек илкәй безне мескен итмәс
Дип, ахрысы, күпне көткәнмен...
Курка калдым –
хәтта йолдызларның
Бәхетсезе була микәнни?
Ил үзе үк яралганмы әллә
Югаласы йолдыз астында?
Юкса илкәй, юк, юлыкмас иде
Чоңгыл бөтерелгән ташкынга!
Илкәй генәм дуамал бу җилдә
Кош оясы сыман сүтелде!
Нинди йолдызга без дучар булдык? –
Күңелемә шомлы уй килде...
Бөтерелә чоңгыл... Ахырзаман
Ым кагамы әллә безләргә?
...Туры килде
чоңгыл өсләрендә
Сукыр ташкыннарда йөзәргә...
Аръяк
...Сурсалар гәр...
Иман шарты
Киләчәкнең капкасына
Бер сак куелса әгәр,
Узганда сине туктатып,
Туры сорау бирсәләр:
– Кем син?
Кайсы кавемнән син?
Ниләр бар уйларыңда?
Йә, сиңа ни калган анда –
Вакытның аръягында?
Әйт:
– Аръякка – киләчәккә
Тапшырыр хәбәрем бар...
Аръяктан да арыракка
Үтәрлек хәлләрем бар!
Аңлатырлар сиңа кем үз
Фатихасын биргәнне
Тукайның гамьле ямьнәре,
Сәйдәшнең ямьле гаме...
Шулар күңелеңдә чакта
Син үтәрсең, әлбәттә,
Ачтырып Вакыт капкасын
Аръякка – киләчәккә!
Ямьле гамьнәр, гамьле ямьнәр
Синең кемлекне әйтер...
Безнең «Иман шарты»быз бу,
Күңелнең шәригате! –
Безнең борчулы хәтер...
Вакыт үткелен кичәргә
Җитәрме икән хәлең?
Үткелдә упкын упмасмы,
И минем газиз каумем?
Елларың да, юлларың да
Хәвеф тә хәтәр булды,
Балаларың тәмам юкка
Чыгарлык хәлләр булды...
Балаларың, гел куркышып,
Белеште синең хәлең...
Ни могҗиза, син тересең!
И минем газиз каумем!
Инде менә мин дә хәзер
Белешәм хәлләреңне...
Аръяклардан еракларга
Илттерче хәбәреңне!
Аңлатсын билгесез чорга
Хәлеңне-хәбәреңне
Тукайның ямьле гамьнәре,
Сәйдәшнең гамьле яме!..
...Газиз каумем, бир фатихаң!
Синнән илтәсе хәбәр!..
Һәркайда җавап тотарга
Әзер мин... «сурсалар гәр»!
Кыямәттән соңгысы…
Бик беләсем килә ни икәнен
Һәммәсеннән көчле язмышның...
Ымсындыра мине шул язмышның
Соңы... кыямәттән соңгысы!
Вакытларны кичү
ул паромда
Кичү генә түгел Иделне! –
Мин бит хәтта Мәңгелекнең үзен
Аңламакчы булам түгелме?
Кыямәтсез язмыш була алмый! –
Язмыш Вакыт белән бербөтен...
Миңа киңлек тирәнлеге тансык
Һәм дә тирәнлеге киңлекнең!
Ни бар анда – кыямәткә кадәр
Һәм алгарак узгач тагын да?
Аңлашылыр, бәлки, илаһият
Кыямәтнең аргы ягында?
Очрак безне очраштырып алды
Вакыт дигән сәер агымда...
Бәлки, табар безне тагын да ул
Кыямәтнең аргы ягында?
Шаяртмыймы Вакыт өермәсе?
Ә ул уйнап кына уйнаса?
Бирге яктан ул кузгатты безне...
Ә аргы як әгәр булмаса?
Бу Мәңгелек безне якын итеп
Кочагына алыр, сарылыр...
Мәңгелекнең аңлашылган мәле
Кыямәтнең аргы ягыдыр...
Таң белән күзгә-күз
Күпме яшәп була, адәми зат,
Һаман набат сугып, чаң кагып? –
Бераз гына туктап уйлан әле,
Сызылып аткан таңга таң калып!
И талкыйбыз сыман бу дөньяны!
Ду киләбез... хәйран тамаша! –
Тамашадан айнып бер карасаң,
Дөнья безне талкый лабаса!..
Кул селтә дә дөнья шау-шуына,
Алсу таңга ишек ач! Керсен...
Уйларыңа тылсым фәрештәсе
Канатының очын тидерсен!
Менә шунда, уйларың
сүз булып
Очар... гүя кошлар кәрваны...
Ә сүзләрнең шундый кәрван булып
Биекләрдә очып барганын
Шигырь диеп ышанып гел яши
Шагыйрь дигән сәер бер нәсел!
...Сызылган таң белән алар һаман
Гел күзгә-күз кала, күрәсең...
Җиде ят
Шау чәчәктә чакта шигъри багың,
Киереп ача күрмә капкасын!
Гөлле сукмакларның назы булып,
Тик илһамчың анда атласын...
Тик ул гына тояр
нәфис моңын
Һәм нәзберек серен гөлләрнең, –
Ул сакчысы иде
гарешләрдән
Сиңа илһам иңгән төннәрнең!
Киереп ачма бакча капкасын син,
Җиде ятлар узар түреңә...
Чәчәк иснәп кенә калмый алар,
Өзәргә дип хәтта үрелә!
Шундыйлары була ул ятларның,
Һаваланып сөйләр соңыннан:
– Шаккатасыз юкка, сокланасыз!
Каерылып барган юлымнан
Бакчасына мин дә кереп чыктым...
Керегез, кер, ачык капкасы! –
Кердем, күрдем... Чәчәк иснәп йөрдем...
Күрмәгәннәр әнә мактасын!
Һәм дә һаваланыр бу җиде ят,
Әйтеп әүвәл: – Чәчәк иснәдем!
Күрдем сез мактаган гөл багының
Сез гаҗәеп дигән төсләрен!
Һаваланыр ул ят, әрсезләнер:
– Хуҗасына чәчәк иснәштем!
Аңа чәчәк исен эзләштем мин!
Аңа чәчәк төсен эзләштем!
Һаваланыр ул ят, әрсезләнер:
– Ярлы иде багы, шаккаттым! –
Чәчәк исләрен
мин табып бирдем!
Чәчәк төсләрен дә мин таптым!
Һаваланыр ул зат, әрсезләнер,
Тыеп тормас азгын өметне:
– Бүтән кем үстерсен андый багны? –
Ул бакча бит, әйе, минеке!
Һаваланыр ул зат, әрсезләнер:
– Йә, килегез, түрдән үтегез!
Мин үстергән юмарт шигъри багның
Гөлләреннән авыз итегез!
Үз бакчаңа син керергә теләп,
Кагылырсың килеп капкага.
Ә җиде ят
җикеренер сиңа:
– Кит! Ни калган монда ятларга?!
...И шагыйрем, гөлле сукмагыңнан
Тик илһамчың гына атласын...
Шау чәчәктә чакта шигъри багың,
Киереп ача күрмә капкасын!
Тик илһамчың тояр тылсымнарын
Һәм яшертен серен гөлләрнең...
Тик илһамчың
тын сакчысы булсын
Бөек Сер түреннән –
гарешләрдән –
Сиңа илһам иңгән төннәрнең!..
Икән-микән?
Кышкы көн кичкә авыша,
Кояш салкын. Сары.
Җемелди галәмәт кышның
Басынкы, тын кары.
Оеды бәсле тирәкләр...
Илне иңләп-буйлап
Дуамал тома бураннар
Йөрмәдеме дулап?
Булмадымы юләр җилнең
Каплануы тынга? –
Яшәде ил һаман ике
Тынлык арасында!
Йә, тынды ил... Тынган саен
Гарасатын көтте.
Яман ил бу... Хәтта аның
Тынлыгы да шикле.
Уйлар кара буран булып
Каплана гел тынга.
Уйламас җиреңнән уйлап
Уйланырсың монда.
Шикле илнең шикле мәле.
Кояш салкын. Сары.
Җемелдәп яна Зур Илнең
Басынкы, тын кары.
Бер карап торуга җайлы.
Барысы да ипле.
Язмышмы бу, ялгышмы бу? –
Әллә ничек... шикле!
Бу ил үзе һаман шикчән.
Үрсәләнә җаны.
Котырта аның йөрәген
Шатун аю каны!
Шулкадәр дә шикле канның
Иманы да шикле –
Фәрештә очып керешле
Кальбе аның бикле.
Ходай кушып, шундый илдә
Яралганбыз икән,
Зәхмәт булып бу дөньяга
Таралмабыз микән?
«Микән» дип әйтү куркыныч –
Гомер шулай үтә –
Микән-икәнлектә һаман,
Икән-микәнлектә!
Шушы икән-микәнлеккә
Ил күнегеп бетте.
Качармы шул халәтеннән?
Белмим... Белмим... Шикле!
«Икән-микән... Шик» дигән бер
Яшәп ятмышыбыз,
Чәчәк атмышыбыз микән,
Әллә кайтмышыбыз?
Япа-ялгыз ерак йолдыз
Тәрәздәге утмы? Әллә инде
Бик тәбәнәк төшкән йолдыз яна?
Тәрәз уты булмакчы бер йолдыз...
Әллә тәрәз уты йолдызлана?
Кап-караңгы авыл читендә үк
Янган ялгыз утка янгын тарта...
Барган саен, шул ут ерагая,
Барган саен, барыр юлым арта...
Бу мохитем шулай киңәйдеме?
Шулай кысылдымы әллә җиһан? –
Төнге тәрәз янына ук килеп,
Нәни генә йолдыз мин кабызам...
Дәфтәр битен генә яктыртырлык
Йолдыз яктысына мин иелеп,
Киң гамәлгә бер шәп уйдаш булам,
Учак янындагы дәрвиш кебек.
Ерак юлдан килгән юлчы күрсә
Ялгыз утны минем тәрәздәге,
Мин бит аның өчен бу җиһанның
Түрләрендә калган күрәзәдер...
...Тәрәз уты булмакчы бер йолдыз.
Бәлки, тәрәз уты йолдызлана?
Шигырь битен генә яктыртырлык
Япа-ялгыз ерак йолдыз яна...
Тансык
Акыл сату җиңел... Әмма никтер
Сатып алып булмый акылны –
Сәфәрчеләр шуңа гел юл сапты,
Гел бушлыкка уклар атылды.
Гел акыллы гына яшәүчеләр
Бар бит җирдә, бар бит, җитәрлек.
Алардагы акыл диңгезләрне
Чыланмыйча җәяү үтәрлек.
Алардагы акыл җитеп ашкан,
Акыл сата алар нәкъ шуңа –
Юнәлтмәкче булып бәндәләрне
Гел әйбәткә, һаман яхшыга.
Мактый-мактый сата алар һаман,
Йә, җәмгысы күпме сатылды?
Никтер алучылар күренми шул
Менә дигән сатлык акылны!
Хәер, мөмкиндер бит рәхәт яшәү
Акыл шундый тансык вакытта,
Акыл базарында ду китереп
Юк акылны хәтта сатып та?!
Юк акыл да акыл...
тансыкта!
Мин бит әле яшәмәдем…
Мин бүтәнчә яши алмас идем,
Таный алмас идем дөньяны!
Мин бит әле яшәмәдем җирдә,
Тик яшәгән булып уйнадым...
Мин бүтәнчә яши алмас идем,
Гашыйк булмас идем гомергә!
Ялгызлыкка дучар булыр идем,
Шуның белән һаман гел бергә!
Гашыйк булмас идем гомеремә,
Дөртләп кабынмаса бу җаным...
...Мин бушлыгы гына булыр идем
Бөек, чиксез шушы дөньяның...
Һуш
Инде Әмирхан ага да
Бик ипле генә
Күз салды җан ышыгына –
Мәңгелегенә...
Саф дәрья суларын таба,
Агымын таба
Синдәй саф уйлаган уйлар,
Әмирхан ага!
Затлы гомерен укыйм да
Тетрәнеп китәм:
– Әйтәсен әйтте...
Күбесен
Ул алып киткән!
Шул соңгы сагы да киткәч
Әдәби һушның,
Ходам, безгә тагын ниләр
Кылырга куштың?
Белмим, тагы ни кылырбыз
Мондыйлар юкта?
Бусы – соңгысы.
Бүтән юк!
Мәңгелек нокта...
...Менә шулай
безнең тарих
Тын, ипле генә
Китеп бара бугай инде
Мәңгелегенә...
Ә ышанасы килә!
Туфрактан һәм яктылыктан
Яралып, җан кереп,
Килгәнбез гүзәл дөньяга
Һәм киткәнбез йөреп.
Килә бер көн –
бәндә өчен
Сызып ата соңгы таң –
Туфракка һәм яктылыкка
Күчә тагын тән-җан...
Килү-китү арасына
Сыеп яна гомер.
Бер гомер сүнсә, кабыныр
Җирдә яңа гомер...
Шул килгән-киткән арада
Куйса күңел эреп,
Бер касәне каплап кую
Гөнаһ түгелдер бит?
Ходай сулышы кагылгач
Ташса күңел эреп,
Мәхәббәттән бер тилерү
Гөнаһ түгелдер бит?
Ачылганда бу җан өчен
Мәңгелеккә капка,
Инде кабат туфрак булгач,
Күчкәч яктылыкка,
«Кая шулай ашыктым?!» – дип,
Һич кенә дә әйтмәм, –
Дөньяга җылы өстәлсә
Минем мәхәббәттән.
Дөньялыкта без, чынлап та,
Кунак кына дисәк...
Мәңге яшәргә ышану
Гөнаһ түгелдер, шәт?!
Сораштырма, энем!
«...Уйлый калсам, уйларымда
Буталам да бетәм...
Киләчәк – серле... һәм ул сер
Бик куркыныч икән!» –
Дисең, энем... Күрәчәктән
Курка яшьлек кенә...
Мин карт, зирәк... Әмма мин дә
Шүрлим яшреп кенә!
Әмма минем курку гади,
Аңлаешлы сере –
Сукмак кыскара! Якында –
Каенлыкның түре...
Шулай да мин әйтә алам
Яшермичә генә... –
Мин таянып сөйли алам
Инде киләчәгемә! –
Мин үземнең нилектәнне
Кайчак аңламыймын...
Киләчәк түгел –
үткәнем
Котны ала минем!
Чөнки чынлап куркыныч уй
Кыса күкрәгемне:
– Ходай, шуның өчен генә
Бар иттеңме мине?
Гомер биргәнсеңдер бары
Сынар өчен мине!
Сынаттым... Моны ничекләр
Аңлатырмын инде?
Юк, киләчәк куркытмый ла! –
Ул бит чиста, серле...
Әллә соң, Ходай, миңа Син
Ике гомер бирдең?
Хәерлегә булсын!
Ерак үткәннәргә колак салсам,
Ачынулы сүзләр иштәмен...
Килә өне ерак бабайларның:
– Нишләдек без?!
Улым, нишләдең?!
Көчле әрсезне без бөек санап,
Хакыбызны, әйе, имдердек.
Шулай яшәп тәхетсез дә калдык,
Бәхетсез дә калдык... өлгердек!
Нигәдер бу кешеләрне тарих
Чалыш көрәк белән җилгәрә –
Ялган кала орлык булып ятып,
Ә дөреслек оча җилләргә!
Ач күңелне, туган! Бак дөньяга! –
Син – законлы тарих баласы!
Канун шундый –
җилләр исмәк була,
Тамчыларның килә тамасы...
...Сискәндек тә уянасы иттек...
Ни булса да булыр – кузгалдык.
Без көтүдә йөргән сарык түгел,
Әлхәмделиллаһи, без – халык!
Безнең белән уйнаучылар, сез бит
Гаять көчле, эре һәм әрсез...
Бу – уйнаштан туган халык дипме
Уйнадыгыз безнең белән сез?
Безнең гомер газап-газаватлы,
Сәер тарих булды тоташтан –
Безнең язмыш уйнашларга түгел,
Канлы кыйнашларга тоташкан!
«Нишләдек?!»
дип без ачынган чакта,
Сүнгән соңгы учак-ялкыннар,
Үткәненә – безгә колак салып
Тыңлаучылар әгәр булмаса,
«Нишләттеләр?!» түгел,
«Нишләдек?!» дип
Сыкрануларга калыр лабаса!..
...Сискәнешеп уянганбыз икән,
Хәерлегә булсын, кузгалыйк!
Без көтүдә йөргән сарык түгел,
Әлхәмделиллаһи, без – халык!
Илле килеш илсез…
«Болар бетсен, дөмексен!» –
дип,
Алар җиңгән көннәрдә,
Башкаең куйдың, асыл ир,
Балта төшәр түмәргә.
Гарасатлы безнең язмыш,
Әмма дә көн аяза...
Үлемгә баш бирмәс халкың
Калкына, Гаяз ага!
Син әйткәннәр хак
Чыкты шул...
Халыкка хаклык таман!
Туфрагың – ерак туфракта,
Ә җаның монда һаман...
Саф җаның гел монда һаман –
Чулман чайпалган җирдә,
Дәшәсең һаман халыкны
Мәңгелек дигән сергә!
Кабул кылдың син язмышның
Сөргенле-төрмәлесен,
Сөрелеп тормалысын шул,
Төрлесен күрмәлесен.
Татарның килер көне син,
Халыкның күргән төше –
Тукай югалткан кеше син,
Тукай сагынган кеше!
«Кайт!» – дип,
Тукай дәшкән аңа!
...Дәш, халык, һушка килеп! –
Тукайлык кайтсын безләргә
һәм кайтсын
Исхакыйлык!
Мондый хәлдә ярар... Хәтта
Артыгын да ярсыгыз!
Тукай һәм Гаяз эндәшә:
– Кайтыгыз!
Кайт!
Кайтыгыз!
Картлар... заманның үзе күк,
Әйткән дә юк яшьләрне...
Бөекләре читтә калган
Халык бөек яшәрме?
Ялварып дәшәм, татарым,
Булчы тагын акыллы!
Акыллы... димәк, тагын да
Тукайлы, Исхакыйлы!
Нишлисең, булды безләргә
Ими түгел, имезлек...
Изде татарны, гел изә,
Гел изгән бу илсезлек –
Афәтле билгесезлек!
...Яшәсәмче Хак Тәгалә
Насыйп кылган көнемдә.
Илле булып, илле килеш
Илсез татар илендә!
...Кисәтү булып татарның
Яшәлгән елларыннан,
Татар яшисе елларга
Исхакый карый сыман...
Карый да сыный сыман...
Карый да карый сыман ул,
Карап гел арый сыман!..
Сәер теләк
Бер исемсез йолдыз эзләп табып,
Бисмиллалап исем кушсаң икән!
Бер исемсез бөҗәк булып үзең,
Исемсез бер якка очсаң икән!
Яки ерак-ерактагы суда
Йөзсәң икән, дулкыннарны телеп
Һәм таң калсаң икән, шул агымның
Һич исемсез икәнлеген белеп!
Менә ул чын яшәү булыр иде!
Хәер, әле дә мин куркып ятам –
Берәр йолдыз, мине күреп алып,
Нидер уйламыймы минем хакта?
Бик тә аптыраулы, кызганулы
Уйлар уйлап йолдыз минем хакта,
Үртәп миңа кушса бер кушамат?
...Шау йолдызлы төннәр килгән чакта,
Бик артыгын кыланмыйча гына
Яшәвең дә монда ярап тора...
Әллә ниләр уйлаулары бар бит! –
Күктән күпме йолдыз карап тора...
...Галәм булсам, күкрәгемә минем
Күчтәй гөжләп йолдыз тулар иде...
Дөнья бераз серле булсын өчен
Алар гел исемсез булыр иде!
Сәер теләк туа бу күңелдә...
Күңел – сәер...
Булмый һаман ярап! –
Үзебезне бер күрәсе килә
Җиһан булып, чиксезлектән карап!
Менә ул чын яшәү булыр иде!
Юлга юлдаш булып йөрсәң икән!
Гел исемсез киңлекләрдә калып,
Исемсез бер йолдыз эзләп табып,
Бисмиллалап исем бирсәң икән! –
Мәңге тулмас күңел тулар иде...
Менә ул чын яшәү булыр иде!
Шигырьнең туган төше
Тылсымнар иңә күңелгә,
Яшәүнең серен ача –
Сулыштан шигырьгә кадәр,
Шигырьдән сулышкача...
Бөеклек белән түбәнлек
Күңелне аулый тора,
Шигырьле сулыш иңгән җан
Дөньяны аңлый тора.
Килә бу гомер буена,
Барачак ахыргача –
Сулыштан шигырьгә кадәр
Аралар якынлаша...
Илаһы Үземе әллә
Җиһанга күзне ача –
Сулыштан шигырьгә кадәр,
Шигырьдән сулышкача!
Иләсләндерә күңелне
Шул киңлек кенә бары –
Офык артына чигенә
Шуңа сыймаганнары.
Сулыштан башлана шигырь –
Нәкъ гомер сыман бит ул! –
Ике сулыш арасына
Сыенган, сыйган бит ул...
Шөкер, шагыйранәлектә
Тудык, гомер итәбез –
Бөек Ватан Сулышына
Юлыкканбыз икән без!
Шигъри сүзнең туган төше –
Ике сулыш арасы!
Булыр ул җанның дәвасы
Һәм төзәлмәс ярасы...
...Сулыштан шигырьгә кадәр,
Шигырьдән сулышкача
Тылсымнар иңеп, күңелне
Гөл таҗы итеп ача...
Күгәннәр тутыккан…
Хәтер һәм хыял бер булып
Күңелдә калкына да,
Ачыла зиһен... Куркытып,
Соңгы чик балкып ала!
Шыгырдап куя кинәттән,
Алгысытып бәндәне,
Оҗмах-җәннәт капкасының
Тутыккан күгәннәре.
Бәй, мин бит бу дөньяның
Кендеге идем бугай! –
Бу мәңгелекнең аръягы
Бик якынмыни шулай?
Без яралган һәм таралган
Мәңгелек шушымыни?
Аңардан курку-өркүләр
Җанның ялгышымыни?
Нидер булды... ишетелде
Миңа сәер тынлыктан –
Оҗмах-җәннәт капкасының
Күгәннәре тутыккан!
Җимерелде алтын мифлар
Һәм гадилек сирпелде...–
Мәңгелекнең аръяклары
Ындыр арты шикелле!
Кит инде! –
Шундый мәңгелеккә кереп,
Мин адашмам бит инде!..
Төнге кошлар
Ябышкан бу дөнья тавын
Онтып торчы бераз гына!
Югалып тор... Чум... Яшерен
Төнге кошлар авазына...
Күктәге ай төнге күлдән
Чагылышын тапты сыман.
Хәтта моңсу ай яктысы
Кап-караңгы якты сыман...
Кап-караңгы ай нурында
Кошлар ала кагынгалап.
Төштә кемне күрде икән? –
Кымшап куя тын ябалак.
Сайрар кошлар тынып-оеп
Уйланадыр әллә ниләр, –
Эзлиләрме яңа таңны
Таң калдырыр яңа көйләр?
Без дә серле таң кошлары
Булып алыйк бераз гына.
Төнгә чумыйк... Эреп бетик
Төнге кошлар авазында!..
Инде безнең күңелләр дә
Бераз гына тынгы күрсен.
Тынсын уйлар... Тынсын дөнья...
Уйда төнге кошлар йөрсен...
Берүк шулай була күрсен!..
Аклык
...Кем уйлаган истә калыр диеп,
Гади генә көзге тын көнне?! –
Көтү чиратында – көтүдә без
Һәм туплауга кудык көтүне.
Биштәр чишеп, табын җәеп куйдык.
«Хансыз чирү булмый!» – дип кенә,
Калай башлы бер «пыяла хан»ны
Куйды әткәй түмгәк өстенә.
«Пыяла хан» тәхетеннән аугач,
Әйтте әткәй:
– Утыр яныма...
Коргылдыны кабат терелтердәй
Шигырь әйтче шушы табында...
...Мин әйткәнне тыңлады да үзе,
Баш чайкады авыр уйлардан:
– Минем дә бар иде мөнәҗәтем –
Коргылдыга атап чыгарган...
Сиңа укырмын дип йөргән идем...
Бер сүзе дә төшми хәтергә!
Китәр чагым килеп җиткән, ахры –
Моңа тагын нәрсә әйтергә?..
Бөтен гомерем шуңа сыйган иде...
Гаҗәп күркәм иде ул шигырь!
Шундый сүзләр онытылсын инде! –
Юк, тикмәгә түгел... Гомеркәйгә
Нокта куяр чагым шушыдыр...
– Алдан юк сүз сөйләмәче! – дидем,
Үземчә нык итеп, ирләрчә.
Әйтеләсе шигырь яшәләсе
Гомер сыман бит ул, син нәрсә?!
Мең укырсың әле шигыреңне! –
...Башын чайкап әткәй көрсенде.
Юатып мин аны күп сүз әйттем –
Әйтмәгәнмен «Ходай бирсен»не...
...Ул киткәндә Ходай тарафына –
Очраклымы, әллә түгелме –
Ап-ак чәчәк атты туган ягым,
Бар дөньяга аклык түгелде.
Таҗларында күпме наз аларның!
Үзәкләре – кызган күмерле...
Менә нинди булган шигърең, әткәм!
Мәгънәсе бу синең гомернең...
...Ак болыттай чәчәк таҗы ява,
Язгы җилләр исеп киткәндә.
Чәчәк бураннары түгел лә бу –
Адәм балалары әйтә алмый
Калган якты шигырь икән лә...
Баз исе
Мин дә кайттым туган нигеземә...
Саумы, гөрләп торган шау урын!
Җанлы иде синең кышкы карлар,
Тере иде синең яңгырың!
Шушы бәбкә үләненә ятып
Мин идемме җырлар җырлаган?
Торылдашып биек-биекләрдә,
Муен сузып ерак киңлекләргә
Очып уза иде торналар...
...Сәлам биреп
Атлап керсәм дә мин,
Туган йортым җавап бирмәде;
Бусагасы мине танымады,
Тәрәзләре мине күрмәде.
Тәрәзләрне киереп ачкан чакта,
Ургып керә иде яз исе.
Хуҗасыз йорт үлем эзли бугай –
Тулган аңа юеш баз исе...
Әткәм тавышы да юк шул инде,
Ишетелми әнкәм көлгәне.
Тәрәзәләр сукыраеп калган,
Исән бары
бәбкә үләне.
Әмма күз алдымда тере тормыш –
Мәңге бетмәс сыман дөньяда!
Әнә әткәм тынып намаз укый,
Әнкәй камыр изә. Мич яна.
Мәңгелектәй иде лә бу нигез!
Йөрәкләрне кысып моң баса, –
Таралырдай нигез идемени,
Таратучы чорлар булмаса?!
Инде безнең бәрхәдәрсез чорлар –
Барысы да сүнде, сүтелде.
Инде менә йорт та үлеп бара,
Үлеп бара кеше шикелле...
Кабатланырмы соң
тәрәзләрдән
Ургып-ургып кергән яз исе?
...Мин йортыма карап
Илне уйлыйм –
Тулган аңа юеш баз исе...
Эңгер-меңгер
Бу ил үзе ни хикмәттер,
Без – бәндәләре кемдер? –
Ни көн түгел, ни төн түгел...
Һаман да эңгер-меңгер гел,
Һаман да эңгер-меңгер...
Яктыга юл тапмак булып,
Чая акыл эзләнә...
Батыр булып уяна ул
Һәм кол булып тезләнә!
Әкиятләр гүзәл безнең! –
Туктал да тыңласана!
Халыкның гүзәл хыялы
Әкият булып кала...
Ышанабыз коткарырга
Киләчәк зур куәткә –
Батырларга, бөекләргә
Һәм гадел хөкүмәткә! –
Ышанабыз бүтән һичкем
Ышанмас әкияткә!
Әкияттән юанып гел,
Һаман көн иткән көндер...
Хикмәтле безнең язмышлар –
Гомерлек эңгер-меңгер гел,
Гомерлек эңгер-меңгер...
Ахыр
Еллар өйләдән авышкач,
Уй бүтәнчә ачыла:
Карт бөркет булганчы, дисең,
Яшь чыпчык булсаңчы ла!
Тәкәббер, горур күңелләр
Шулай үзгәрә микән
Бу дөньяда тагын бераз
Яшисе килгәнлектән?
Юкса, ашап туймаганны
Ялап туймассың, диләр, –
Яшим дип, чүптә казынып
Хур булырсыңмы, юләр?!
Күтәрсен биек талпыныш
Вакытлар агышында, –
Туктыйсы йөрәк туктасын
Иң биек очышында!
Әйтсеннәр: «Ни булды моңа?
Нык иде бит югыйсә! –
Чама югалткан карт бөркет,
Үзен белештермичә!..»
...Ялварам, соң мәл хакында
Уйлар уйлаган саен:
Күктә үлгән карт бөркетнең
Язмышын бир, Ходаем!..
Тәкәрлек
Фәрит Гыйльми дустым истәлегенә
Сезнең ындыр артыннан ук
Башланган бай сазлыкта,
Җәйләр якынаеп килгән
Тымызык бер язлыкта
Минем Яңа Сәетемә
Синең Үрәзмәтеңнән
Юлга кузгалдык без, Фәрит,
Чалт аяз язгы көндә.
Түмгәктән түмгәккә ыргып,
Төшкәләп алып сазга,
Туп-турыдан чыкмак булдык
Һәм... аңладык бераздан –
Әйләнгеч булса, юл яхшы!
Ничек кире чыгарга?
Пар кош шулчак ачуланып
Без әрсез юлчыларга,
Томшыгы белән өркетеп,
Томырылып кинәттән,
Ярсып-тузгып очындылар,
Башка тияр-тимәстән!
Таныдым, болар – сазлыкның
Хуҗалары лабаса! –
Ир-хатынлы тәкәрлекләр
Безне куып маташа!
Һәм... мин өнсез-тынсыз калып
Туктап калдым кинәттән.
– Фәрит, тукта! Күр син моны!
Оялары түмгәктә!
...Дүрт йомырка ята иде
Кипкән мүктә – ояда...
Шундый да аулак матурлык
Булыр икән дөньяда!
Йомыркалар
Сипкел-сипкел,
Сипкел-сипкел һәммәсе!
«Тәкәрлек» дип үртәүләре
Мине – Хода бәндәсен –
Юкка гына түгел икән!
Озын томшык – тәкәрлек –
Шушы йомыркалар сыман...
Күрсәң, исең китәрлек! –
Шау сипкел бөтен гәүдәсе!
Ныклап карасаң мәгәр,
Тоташ сипкел каурыйлары –
Сиртмә тәпигә кадәр!
Да-а... Без адашлар икәнбез...
Һич белмәстән без менә
Сизгәндәй килеп кергәнбез
Сазлыкстан иленә!
Йә, киттек без...
Куркышмагыз!
Уйламагыз әллә ни!
Икегезгә икешәрдән
Бирсен Ходай дүрт бәби!
Кабат килеп чыга калсак,
Саздагы түмгәк саен
Оя кордырсын сезләргә
Берүк кенә, Ходаем!
Әллә ни түгел ул бәхет...
Кушучка да сыя ул!
Түмгәктәге, ышыктагы
Җылы, аулак оя ул...
Шул аулакны тояр өчен
Сазлыклар үтәрлек тә!
...Юлыксын бәхет эзләүче
Шул ике тәкәрлеккә!
Сантый
Мөдәррискә
Шигъребездә син уяткан сүздә,
Әйтсәм әйтим, фани бакыйлык...
Кайчак аңлап булмый, әллә инде
Диваналыкмы бу, сантыйлык?
Исәр сантый сөйләр сүзеңнән дә
Бөрки сыман тере яктылык.
Хәзер ни диеп соң әйтим инде:
Сантыйлыкмы? Әллә Антейлык?
И җәмәгать, сантый мәгъшукъ һаман
Шашкын мәхәббәттән җик күрә...
Сез – әллә кем!
Ләкин
җен кызлары
Шау шагыйрьгә генә үптерә!
Гүзәллектән бизгән яңа буын
Туклыгыннан кайчак мантый да
Карый дертләп,
Табынырлык түгел,
Абынырлык сәер сантыйга...
Нишлисең бит, фани дөнья малы
Дуңгыз каны белән буташкан.
Сантый шагыйрь җаны күккә тоташ...
Дуңгыз каны кая тоташкан?
Кайсы чынлык –
Сантый даһилыкмы?
Әллә инде... даһи сантыйлык?
Күр, шкафчы Әхмәтҗаннар кайтты!
Асрамага бала сатарлык
Берәр агай килеп чыкмас микән?
Кайтты ласа печәнбазарлык!
Ничек инде табылмасын шагыйрь
Печәнбазарлыкны язарлык?!
Татарлыклар – печәнбазарлыклар...
Аналарын гына сатыем!
«Кисекбаш»ка дәвам «Тишекбаш»ны
Яз, сискәндер әле, сантыем!
Бу татарны уйнатырга түгел,
Уйлатырга һаман шигырь әйт!
Аның барлык тәрәзләрен ачып,
Бар дөньясын җилләт, шигырьләт!
Кайда?
Чор-дәверләр сискәндерә...
Еракка колак салам...
Сыкрана гел бүгенгедәй
Борынгы төрки бабам...
Чиксез дала уртасында
Ул, ташка чукый-чукый,
Безгә атап мәктүб яза...
Чүки... Туктала... Укый...
Хәбәр итә безләргә ул
Яман хәлдә калганын:
«Кайда инде хөр дәүләтем?
Кайда минем каганым?»
Дала тын... Шаулы тарихлар,
Гасырлар йоклый анда!
Озын яллы дала аты
Чемченә, утлый янда...
Киттеме дала җиленә
Күлтәгиннең заманы?
Кайда, бабам, синең илең?
Кайда синең каханың?
Килә безгә ул аһ-зарлар,
Дәверләр кичә-кичә...
Таш явуы – бүгенгечә,
Бүгенге – кичәгечә...
Уйладыңмы, ерак бабам,
Сүзләреңнең каласын?
Дәвердән күчеп дәвергә,
Һаман үзгәрмичә бер дә
Сыкрап кабатланасын?
Пәйгамбәрме, шагыйрьме син,
Борынгы төрки бабам?
Күз яшеңә шаһит Ходаң
Һәм иксез-чиксез далаң...
Дәшә күк җилле даладан
Күлтәгиннең заманы:
– Кайда, балам, синең илең
Һәм бездән калган даның?
...Кая бара соң бу Җиһан –
Көзгәме, әллә язга?
Миңадыр сыман ул мәктүб! –
Туктала... Чүки... Яза!..
Сүтелгән толым җиле
Аръякка килгәч күченеп
Һәм барлык чыккач юкка,
Сорарлар: «Сагынырлыгың
Калдымы дөньялыкта?»
Күз алдыма килер шулчак:
Куерып яфрак ява...
Көзге кошларның эзеннән
Серләнә зәңгәр һава...
Куе яфрак явымнары
Күлләрне каплап китә,
Күзгә күренмәс фәрештә
Гүяки толым сүтә, –
Җиңел, җылы пәрәвезләр –
Сүтелгән толым җиле...
Фәрештәнең күзләренә
Төбәп карарга иде!..
И көзнең шушы мәлләре
Сагышка сала мине...
Фәрештәнең күз карашы
Җылыткан чагы көнне.
Минсез калгач бу гүзәл мәл
Һәм барлык чыккач юкка,
Шушы мәлләр дәшәр һаман
Мине бу дөньялыкка...
Ифрат та кадерле хатирә
Ишек шакып акрын килеп керде,
Аягүрә бастык каршылап.
Кул таягын чөйгә элеп куйды...
Еники үзе иде каршыда...
Кереп тып-тын гына утырды ул.
«Хикәяме, – дибез, – китерде?»
Шул чагында Әмирхан агабыз
Йодрыгына гына йөткерде.
Һәм ул миңа шундый сүзләр әйтте,
Гомерлеккә сеңде күңелгә:
– Сезгә кереп чыгыйм дидем әле,
Зөлфәт, сиңа кердем мин менә...
...Каушый калдым,
Кай гөнаһым өчен
Кайсы колагымны бу борыр?
Ниләр генә әйтеп бу Еники
Мине тәмам өнсез калдырыр?
Һәм чынлап та өнсез калдырды ул,
Әйтте өзеп-өзеп, «эһ-һем»ләп:
– Сиңа бер-ике сүз генә әйтеп
Чыгыйм диеп кердем мин, Зөлфәт.
Беләсеңме, шигырьләрең чыккан –
Шулар тәмле булды бит әле,
Барыр юлларыңны менә шулай
Матур гына итеп үт әле!
...Мин моңарчы, шигырьләргә кемдер
Үз бәясен әйткән чагында,
Гел ишетә идем: «бөек», «матур»,
«Шулай ипле яз син тагын да!»
Ә монда бит әйтә: «шигырьләрең,
Зөлфәт, тәмле булды бит әле...»
...Һәм Еники хәтеремдә калды,
Таушы, үзе җаннан китмәде.
Әйе, мактансаң да була инде,
Сөйләп бик гаҗәеп бу хәлне...
...Еникинең күз карашы җылы,
Нурлы, рәхәт булган ул мәлне.
Шигыремә мин ышанып бирәм,
Нәкъ шул килеш шигърем сакласын.
И Әмирхан агам мәңгелекнең
Түшәгендә тыныч йокласын.
Сагындыргыч бер хатирә итеп,
Язганнарын укы йотылып.
...Әдип түгел, ул яктылык иде,
Җанга кереп тулган яктылык...
Шул сүзләре хәтеремдә яна,
Бер васыять сыман саркылып...
Автор турында белешмә
Күренекле шагыйрь Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) 1947 елның 3 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз районнарындагы Үрәзмәт авылы урта мәктәбен тәмамлагач, 1965–1969 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. 1969 елның апреленнән ул журналистлык хезмәтендә: алты ел «Чаян» журналы редакциясендә, аннары, 1977 елны Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елның көзеннән яңадан «Чаян»га күчеп, журнал редакциясенең әдәбият-сәнгать бүлегенә җитәкчелек итә.
Зөлфәтнең беренче шигырьләре матбугатта студент елларында күренә башлый. Ә 1971 елда Х. Туфанның кереш сүзе белән нәшер ителгән «Язмышлар ярында» исемле беренче җыентыгы исә әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан татар шигъриятенә үзенчәлекле бер шагыйрь килүен раслаган вакыйга буларак кабул ителә.
«Зөлфәт шигырьләре тормышка тирән мәхәббәт белән сугарылган. Алардан яз кебек яшь тормышның хуш исләре, чәчәк исләре бөркелеп тора», – дип бәяли аның иҗат башлангычын остазы Х. Туфан. Шулай да, иҗат активлыгын киметмәсә дә, Зөлфәт җыентык арты җыентык бастыру мәшәкате белән мавыкмый, шуңа күрә аның икенче шигъри китабы («Утлы бозлар», 1978) җиде елдан соң, ә өченчесе («Адашкан болыт», 1990) унике елдан соң гына дөнья күрә.
Бу басмаларны шагыйрь иҗатының билгеле бер чорын йомгаклау нәтиҗәсе, Зөлфәтнең шигърияттә заманны гәүдәләндергән елъязмасы дип карарга мөмкин. Иң мөһиме, Зөлфәт поэзиядә беренче адымнарыннан ук үз йөзен тапкан, үз заманының төрле идеологик шаукымнарына бирелмичә, шигырьгә изге дога итеп караган, каләмдәше Мөдәррис Әгъләм әйткәнчә, «торгынлык чорында да үз кыйбласын югалтмаган» шагыйрь булып кала бирә. Аның язу манерасына публицистик кайнарлык, ихласлык, халык иҗатына – әкият, бәет, дастан, җырларга нигезләнгән романтик образлылык, җыйнак композиция, төзек ритмика хас. Бу сыйфатлар Зөлфәтнең публицистик шигырьләрендә дә, мәхәббәт лирикасында да, балладаларында да, поэмаларында да үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.
Узган гасырның туксанынчы елларында Зөлфәтнең шигъри иҗаты яңадан-яңа төсмерләр, образлар белән тулылана бара. Яшьлектә хәтергә сеңеп калган һәм кабатланмас моң-сагыш белән өртелгән мәхәббәт лирикасы, шигырьләрдәге чор-заман, халык-милләт, кеше язмышлары турында фәлсәфи уйланулар, гомумиләштерүләр укучыны битараф калдырмый, аны шагыйрьнең катлаулы һәм моңлы хис-тойгылар дөньясына алып кереп китә.
«Ике урман арасы» җыентыгы (1995) һәм туксанынчы елларда иҗат ителгән әсәрләре тупланган «Йөрәгемне былбыл чакты» китабы (1999) өчен Зөлфәт 2000 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Зөлфәтнең юмор-сатира әсәрләре һәм курчак театрында куелган «Җен кызы», «Гасырдан озын бер көн», «Ат өреккән бер төн» исемле пьесалары да бар. Ул шулай ук «Мәкерле Песи» дигән беренче татар балалар операсының либреттосы авторы (композиторы Л. Хәйретдинова; бу опера өчен авторларның һәр икесенә дә Татарстанның М. Җәлил исемендәге Республика премиясе бирелә) һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарында дәвамлы урын алып торган «Юлбасарлар» (Ф. Шиллер драмасы), «Йөгәнсезгә авызлык» (У. Шекспир), «Биюче» (Лопе де Вега) комедияләренең татар теленә шигъри тәрҗемәчесе буларак та билгеле.
1993 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
Зөлфәт 2007 елның 15 маенда Казанда вафат була. Шул ук елны шагыйрьнең «Ходай сулышы» дигән шигырьләр китабы дөнья күрә.
Зөлфәт – 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.