-------
| Библиотека iknigi.net
|-------
| Рузил Фазлыев
|
| Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи
-------
Бакчадагы чияләр
Шигырь. Том 10. Стихи
Рузил Фазлыев
© Рузил Фазлыев, 2023
ISBN 978-5-0060-0440-5 (т. 10)
ISBN 978-5-0056-9347-1
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Бакчадагы чияләр
Өй артында үскән чияләрне,
Чия бакчасыда диярлек.
Чияләре пешеп сусыллангач,
Агачлары башын иярлек.
Чия агачлар бик аз кешедә иде,
Бездән күпләр алды чияләр.
Ул чияләр инде картаялар,
Яңалары үсеп киләләр.
Ап ап чәчәк чагы бакчаларның,
Фотоларда гына сакланды.
Бик күпләрнең бакча чияләре,
Шушы чияләрдән башланды.
Заманалар шуный булган инде,
Тирә якта җимеш– әрәмә.
Бәрәңгене күбрәк утыртканнар,
Калдырмыйча җирне әрәмгә.
Өй артында, үсте чияләре..,
Чия тәме шуңа якында.
Шуңа тагы искә алдым әле,
Бакчадагы чия хакында.
Халәт алышыну
Көтмәгәндә халәт алышыну,
Аллаhының олы нигъмәте.
Аңлашыла… мондый үзгәрешкә,
Кеше көче генә җитмәсе.
Аллаh исеме белән бәйләмичә,
Ниләр кеше кыла ала соң…
Язмыш юлын – алдан язылганын,
Кемнең көче бора ала соң…
Авыр икән моны аңлаулары,
Тәккәберлек кайчак җиңә ала.
Ишеткәнне бераз белгәннәрне,
Нигә икән баштан, җил ала…
Кабатланмый торган яшәүләрне,
Үз – үзебез нигә бозабыз…
Алданабыз ялган байлыкларга,
Буш кул белән аннан «узабыз».
Катлаулы ураулы
Берәүнең юллары катлаулы,
Берәүнең юллары ураулы.
Кемнәрдер, каядыр киттеләр,
Кайдадыр юллары югалды.
Әллә ул мәшәкәт, әллә ул рәхәт,
Бер минут вакытың булмавы.
Эш белән булсада тормышта,
Кешенең тышауда тормавы.
Берәүгә агачы, берәүгә җимеше…
Кемгәдер өлеше, тия тик тиресе,
Тормышта гел көтеп ятканда,
Көткәннең килә шул киресе.
Биргәнен күрмичә ярамый,
Онытмый, ул каян килүен.
Күңелдә җиңеллек булганда,
Аллаhның рәхмәте диюең.
Кешедә, кешелек сыйфаты,
Тормышта күберәк саклансын.
Кабатлап Аллпhның исемен,
Һәркөнне иртәләр башлансын.
Нигә көтәргә
Таңнар ата hәркөн яңа булып,
Ә үткәнне нигә көтәргә…
Мөмкин түгеллеген белә торып,
Нигә аны өмет итәргә.
Ә, үткәннәр алар үтелгәннәр,
Якты эзләр бәлки калгандыр…
Берәү өчен гади кебек булып,
Икенчене утка салгандыр…
Берәү өчен олы хыяллары…
Икенченең үтеп баруы.
Тормыш шулай дәвам ителсәдә,
Күңелләрдә яра калуы…
Биргән вакыт үтеп киткән инде,
Кирәк вакыт бергә янырга.
Кирәк түгел көтү үткәннәрне,
Алга таба кирәк барырга.
Кыйммәтедә шунда үткәннәрнең,
Күңелләрдә, истә калуы…
Нинди генә эзләр калдырсада,
Онытылмый hаман, баруы…
Ник алай
Берберсен күңелләр табалар,
Бик ерак булсада аралар…
Кайвакыт үзләре белмичә,
Күпмедер янәшә баралар…
Эзләпме табалар парларны,
Кемнәрдер, нигәдер табалмый…
Сайлапмы табыла тиңнәре,
Кайвакыт тиңнәрдә, баралмый…
Ник алай тормышта, була соң,
Җавапсыз калалар сораулар…
Теләгең бик олы булсада,
Файдасыз булалар юраулар…
Бәлки ул барыбер кешедән,
Лаеклы булганнар табышу…
Бәлки ул кемнеңдер ярдәме,
Мәңгелек пар белән танышу..
Сихри көч сизәдер күңелне…
Якынлык булуын …нурларын.
Әйбәтләр, әйбәткә очырый,
Ә сиңа лаеклы булганың.
Ходай биргән, язмыш дибез кайчак,
Үзебезнең бөтен кылганны…
Ике кеше генә саклый ала,
Гомерлеккә парлар булганны…
Хәлләр ничек
«Хәлләр ничек» дибез күрешкәндә,
«Сәләмәт бул» дибез киткәндә.
Исәнләшми яшәп була мени,
Кешеләрне хөрмәт иткәндә.
Сәләмләшү – сәләмәтлек теләү,
Дога кылу кебек түгелме…
Чын күңелдән әгәр әйтә алсаң,
Кешеләргә сәләм сүзеңне.
Тирән мәгәнә бит hәрбер сүздә,
Теләкләләрең ихлас булганда,
Тормышларда ялгыз булалмыйсың,
Сәләмләшеп hәрчак торганда.
Биргән сәләм, олы савап булыр
Кайтмый калмас сиңа, үзеңә.
Күңелеңә җиңеллекләр булып,
Һәрбер әйткән ихлас сүзеңә.
Сәләм булсын, шигырь юлларыда,
Укый алган hәрбер күңелгә.
Аллаhының олы нигъмәте бит,
Сәләм бирә алу бүгендә!
Чама сүзе
«Чама» сүзен бөтенебез белә,
Кемнәр белә аның күләмен.
Сизми калдык, тормышларыбызга
Чамасызлык килеп кергәнен.
Чама сүзе, кыска булсада ул,
Озатып бара гомер буена.
«Чама минем болай дөрес» диеп,
Кереп калган кеше уена.
Чама сүзе, бөтен эшләр өчен,
Чама сүзе, барлык аш өчен.
Хәттә зыяратта бакыйларга,
Баш өстенә куйган таш өчен.
Чаманы бит hәркем кабул итә,
Төрлечәрәк кеше чамасы.
Арбалары күптә, җәйләр өчен,
Кышлар өчен булмый чанасы.
Күрмәгәннең килә күрәсе,
Туймаганның килә туясы.
Кайларга соң, истә торсын өчен,
«ЧАМА» сүзен язып куясы?
Артык олы булса
Көчле булыйк дибез яшәгәндә…
Авырлыклар аша үтәргә…
Каршы җилләр нинди булсаларда,
Барыр җиргә барып җитәргә…
Хыялларың артык олы булса,
Җитәр микән булган көчләрең.
Ярты юлда калып югалырмы…
Эшләмәкче булган эшләрең…
Кемнән, беләм ярдәм сораргада,
Күңел тартмый барсын сорарга.
Сорап кына яшәү ялгыш кебек,
Үзеңә күп гaмәл кыларга…
Сорамыйча булмый Ходайданда…
Булган көчне бераз сакла дип.
Явыз көчтән, хәлсезләнгән чакта,
Көч җитмәсә безне якла дип…
Калган көчләр калган юллар өчен,
Юл бетмәсә, көчләр табылыр.
Яшим дигән, тыныч күңел белән,
Бер Аллаhка бары табыныр…
«Кеше туа җиргә ризыгы белән»…
Хәдистә бит шулай әйтелгән.
Көчсезләндем диеп әйтү түгел,
Төрле юллар диеп әйтүдән…
Чәчәк язмышы
Чәчәкнеңдә була төрлеләре,
Кызыллары, зәңгәр, аклары…
Гомерләрнең кеше яшәгәндә,
Чәчәкләргә тиңләр чаклары.
Чәчәкне без нигә матур дибез,
Матур чагын гына күргәнгә.
Күрмәгәнгә шиңгән чакларында,
Чәчәк атуын гына белгәнгә.
Бәйрәмнәрне чәчәк бизәүче,
Чәчәкләргә, хәттә күмәләр…
Файдаланып матур мизгелләрдән,
Чүп иттереп чыгарып түгәләр…
Чәчәк менә шуның өчен үсә,
Кеше хисе шулай кыйммәтме…
Кеше күңеле булсын өчен диеп,
Бүләк биреләме кыйммәтле…
Кабатланмый мени кешедә дә,
Яшәештә, чәчәк язмышы.
Шиңгән чәчәкләргә әйләндерә,
Ялгыш кылган берәр ялгышы…
Бөтен ялгышларда язылганнар,
Кирәк түгел бары кабатлау.
Чәчәк язмышларын кабатласаң,
Үз үзеңне була яратмау.
Кичләр
Көн азагы, кояш баеганда,
Килә шулай көннең кичләре.
Барлар чыгу өчен вакыт килә,
Нинди эшләр бүген эшләнде…
Кичләр алар көзне хәтерләтә,
Көз торгандай бик күп кичләрдән,
Тула күңел андый вакытларда,
Моңсуырак булган хисләрдән.
Кичләрне бит кемдер көтеп ала,
Башка тоомыш кичен башлана…
Ял буламы, әллә бал буламы,
Калган вакыт шунда ташлана…
Кичләрнең бар үзе законнары,
Караңгылык каплый дөньяны.
Төннәр буе кайчак яллар итә,
Көннәр буе эшләп туйганы.
Кичләр саклый бик күп серләрнедә,
Яшерелеп кала начарлык…
Икенче тын ачылгандай булла,
Кичләр җиткәч күңел ачарлык.
Чагыштыру өчен тагын мисал:
Гомернеңдә бардыр кичләре.
Күңел өшеттереп кайвакытта,
Салкын җилләр исеп киткәне.
Безнең китап
Китап бите кебек, үткән көннәр,
Булмый, артка ләкин актарып.
Эчтәлеге кабатлана алмый,
Күңелләрдә кала сакланып…
Ташка баскан кебек битләре,
Төзәтүләр булмый керетеп,
Ул китапны бары саклап була,
Хәтер дигән җирдә йөретеп.
Китап яза җирдә hәрбер кеше,
Һәр кешедә үзенә язучы…
Язмыш дигән олы китабын,
Бизи, бизи яза алучы…
Китап яза кеше – олы китап,
Өсти өсти. көндә битләрен.
Үзе кеше белә ала микән,
Китабының язылып беткәнен.
Китап яза кеше, гомер буе,
Гомерлеккә килгән шикелле…
Җир йөзенә кеше килгәндә дә,
Шул гомергә килә бит инде.
Гомер бит ул җирдә яшәү чоры,
Димәк җирдә яшәү гомерлек.
Безнең китап була алсын иде,
Мәңгелеккә алып керерлек.
Рәхмәт яусын
Рәхмәтне сорап алып булмый,
Үпкәләптә булмый аның өчен.
Рәхмәт хисе эчтә булу кирәк,
Рәхмәтлерәк булып калу өчен.
Сатылмыйда рәхмәт базарларда,
Керә алмый кеше төшенә.
Ул күңелнең бары бер кисәген,
Бирә алу башка кешегә.
Рәхмәт әйтү, әдәп билгеседә,
Күреп ярдәм яки изгелек…
Җавап сүзе әйтә белү кебек,
Кaнәгать булуыңны сиздереп.
Рәхмәтлелек кеше күңелендә,
Әйтә белсәң – синдә бар димәк.
Коры сүзгә кайтып калмыйча,
Ихлас булулары бик кирәк.
Рәхмәтлелек – күңел матурлыгы,
Саклый күңелләрнең киңнәре…
Җылы сүзләр җирдә бик күп түгел,
Рәхмәт сүзләренә тиңнәре.
Язасы килә
Язасыда килә язасы…
Нидер килә язып каласы.
«Ниләр җитми сиңа» -диеп,
«Белмәссең» дип «Әдәм баласы».
Күбрәк син әллә яшәдеңме,
Күбрәк син әллә белдеңме…
Дөньяларның олы сынауларын,
Син бер үзең әллә күрдеңме…
Язам әле, үзем аңлаганны,
Ниләр белән күңел тулганны.
Белмәгәндәй, инде башкаларның
Күңелләре тулы булганны.
Була алмый икән буш күңелләр,
Күңел җыя тормыш өресен.
Ниләр белән күңел тулганлыгы,
Аз булсада… бераз күренсен.
Таныш хисләр очырамый калмый,
Таныш аваз, бәлки табылыр…
Якты мизгелләрен уятырда,
Ул яшьлеген кабат сагыныр
Матурлык
Матурлык бөтен тирә як…
Кирәк бары күрергә.
Табыр өчен матурлыкны,
Өйрән күрә белергә.
Матурлык ул чәчәкләрдә,
Кешеләрдә матурлык…
Матурлыкның күплегенә,
Җирдә шаклар катырлык.
Матур итеп үстерәләр…
Матур итеп төзиләр…
Киенәләр зәвык белән,
Матур итеп йөриләр.
Сөйләшәләр матур итеп
Матур итеп көләләр.
Тормышларны ул үзгәртә,
Шуны күпләр беләләр.
Югалтулар
Югалтулар була яшәгәндә,
Төрле вакыт, төрде күләмдә.
Җиңелләре, була авырлары,
Барысына кирәк түзәргә.
Ягалтулар кебек исраф гомер,
Әйтелмәгән җылы сүзләрең….
Югалтулар түгел мени инде,
Ни эзләгәнеңне белмәвең.
Юлсыз җирдә йөреп адашулар,
Әзер юллар буйлап йөрмичә.
Хыялларга гына бирелеп яшәү,
Якын булганнарны күрмичә.
Югалту бит, гомерләрең үтсә,
Читтән карап яшәп иманга.
Күпме әле ялгыш уйлар яши,
Кеше акылына сыйганга.
Югалтулар алып ыргыталар,
Бүгенгене ерак үткәнгә…
Югалтулар азырак булыр иде,
Бүгенгегә шөкер иткәндә…
Гомер агышы
Кая ашыгалар бу болытлар,
Әллә җилләр шулай искәнгә.
Булсын иде шундый җилләредә,
Балачакка кире илеткәндә.
Уңай җилләр алып кайтыр иде,
Озын юлда, ясап туктаулар.
Әвен ясап җәен болыннарда,
Кабатланыр иде йоклаулар.
Аргы тугай, Бирге тугайлары,
Олы болын, Кылыч, Әгәшләр.
Әби булып бүген йөргәннәрнең,
Булган чагы яп – яшь кәләшләр.
Кире баштан тормыш туа кебек,
Кабатланыр кебек барсыда.
Сәяхәттә булу, уйлар белән…
Булгач ярый әле ансыда…
Кешегә бит шундый сәләт биргән,
Үткәннәрне искә төшерү…
Тормышыңа бәя бирү өчен,
Күңелең аша кабат кичерү.
Тау
Кешеләрне таулар җәлеп итә,
Үрмәләргә таулар өстенә.
Авырлыклар… җиңеп күтәрелү,
Һәркем өчен түгел, hичкенә
Тау башына менеп җитә алсаң,
Якынаер кебек күкләрдә…
Күпләр өчен биек тау башлары,
Ялганалар кебек күкләргә.
Биек тауга менеп җитеп булла,
Күкләр генә кала еракта…
Тауга менеп, күккә җитеп булмый,
Урау юллар эзләп, сорапта…
Таулар безгә биек булсаларда,
Анда юллар барыбер туктала.
Күккә юллар кеше өчен түгел,
Хыялларың нинди булсада.
Без тауларга шуңа үрмәлибез,
Югарыдан нидер күрергә.
Кабат килү әгәр мөмкин булса,
Кошлар булып җиргә килергә.
Юлда булу
Тормышларда кирәк микән көтү,
Яңа таңны көткән шикелле.
Әллә кирәк микән юлда булу,
Таңнар күптән аткан бит инде…
Таңнар ата, ләкин ул бары тик,
Кичәгенең генә давамы…
Шул ук эшләр, шул ук мәшәкәтләр,
Шул ук яңгыр hаман явамы…
Аңламакчы булып зур тормышны,
Нечкәлеген эзләп тапмакчы.
Белгәненә, барсы була алмый,
Ялан аяк йөри башмакчы…
Күпме акыл кеше сарыф итә,
Болар барысы, тамчы диңгездә.
Күңел hаман туя алмый нигә,
Җитәрлек бит бирә Ул безгә…
Гомерне без юллар дибез икән,
Ул юллардан кирәк барырга.
Туктасакта бары азга гына,
Яллар итеп бераз алырга…
Син кайгырма
Син кайгырма, кайгы килсә әгәр,
Кайгыдан соң килер шатлыгы…
Кайгыларны кайгы алыштырмый,
Көтә сине алда шат көне.
Кайгырудан кайгы жиңеләйми,
Кемгә, үпкәләүдә урынсыз…
Күз алдыңа иртәгәне китер,
Күңелләрең бераз җылынсын…
Берсе артыннан алар берсе килә,
Сыналабыз шулай үсәбез…
Адым саен кыенлыклар аша,
Берәр бачкыч өскә күчәбез…
Гомер буө яши – яши җирдә,
Тормыш безне hәрчак өйрәтә…
Тормыш мәктәпләре кешеләрне,
Яхшылыкка бары үзгәртә…
Белә алсак, җирдә тормыш итү,
Яшәү белән бергә имтихан…
Сынауларның иң олысы өчен,
Җир йөзенә безне Ул җыйган…
Үпкәләмә авылым
Туып үсеп туган туфрагыңда,
Үз юлларын җирдә тапканнар.
Чәчәк орлыгыдай, сибелешеп,
Төрле җирдә, чәчәк атканнар…
Үпкәләмә авылым зимагурга,
Читтә йөреп бәхет табалса.
Язмышына, шөкер итә итә,
Туган жирен искә алалса…
Күпме язмыш, җирдә үтеп китә,
Туган туфакта шытып, башланып.
Күпме үтеп авыр сынауларын,
Күпме яшәп кала шатланып…
Дәвам итә синдә туганнардан,
Яңа язмыш, яңа буыннар.
Тормыш башын алар, безнең кебек,
Туган җирдән алган булырлар…
Кайда гына кеше яшәсәдә,
Сагындыра торган урын бар.
Адашмаска тормыш юлларында,
Якты биреп торган нурың бар…
Үпкәләмә авылым киткәннәргә,
Читтән торып, якын иткәнгә.
Туган якның бер баласы булып,
Кайлардадыр гомер иткәнгә…
Аналар
Язмыш диеп кенә уйласакта
Аналардан күпме өстәлгән…
Күпме ризык безгә насыйп булган,
Алар әзерләгән өстәлдән.
Тәүге тапкыр якты дөнья белән,
Танышулар каян башланган.
Үсеп җиттең, үзең сизмичәдә,
Ул пешергән тәмле ашлардан.
Балаларга күчеп кала кебек,
Аналарның йөрәк җылысы.
Унар тапкыр әгәр дога кылса,
Бала өчен булган унысы.
Кайларда соң калды ул вакытлар,
Күпмеләре калды исләрдә…
Көннәр үткән көннәр җил давылсыз,
Искә төшә ничә кичләрдә.
Күпме теләк алар теләгәннәр
Өмет итеп матур киләчәк.
Шөкер ителергә онытыла,
Бүгененә, алда бирәчәк.
Озатып йөрми микән догалары,
Озатып йөрми микән хисләре.
Күпер түгел микән бу тормышта,
Йокысыз үткәннәре кичләре.
Аналарның без бит балалары,
Буыннарның без бит дәвамы.
Көннәр үтәр саваплырак булыр,
Истә тотсак газиз ананы…
Шуның өчендә бит гыйбәдәтләр,
Һәр көн укый торган догалар.
Аналарны истә тотучылар,
Мәрхәмәтле җаннар булалар.
Уйлар белән
Бер үк уйлар, бер үк җылы сүзләр…
Кешеләрне кайчак юата.
Кайчак авыр, кичләр җитсәләрдә,
Таңнары бит, назлап уята.
Дәвамнары, яки кабатлана,
Күргәннәре яки күрәсе.
Белмәгәннәр, буа буырлык,
Күрмәгәнне килә күрәсе.
Һәркем яши үзе теләгәнчә,
Үзенчә ул аңлый, фикерли.
Бөтенесе каян килгәнлеген,
Кайчагында уйлап бетерми.
Үтәмичә булган чикләүләрне,
«Тиеш» диеп, таңнар атуын.
Соңгы тапкыр булу мөмкинлеген,
Бүген көткән кояш батуын.
Тоя алган җәйнең яңгырларын,
Кыш көненең салкын җилләрен.
Аңлап калыйк, матур яши алыйк,
Мәңгелеккә җиргә килмәдең.
Кешенең көзгесе
Бик озак яшереп тотсада,
Ачылы кешенең чын йөзе.
Күрсәтә бервакыт, сизмәстән,
Тормышта яшәеш ул үзе.
Кая соң чын йөзе, кешенең,
Байлыкта, эшендә, киемдә.
Тырышып, узарга башканы,
Төзегән зурырак өендә…
Баланың, атаның, ананың,
Заманча яшәүче түрәнең.
Көзгедә шикелле күренер,
Тормышта ул ниләр белгәнен.
Кешенең көзгесе – күңеле,
Ул шунда чын йөзен яшерә.
Яшереп яшәүләр авырдыр,
Карамый ул аның яшенә.
Кемнәрдер ояла, тыйнаклык,
Уңайлы кемгәдер маскалар.
Күрербез без кайчан ихласлык,
Барыбызга маскалар ассалар.
Яшереп буламы, булганны,
Алдашу юлыннан бармаса.
Юмартка әйләнми кешеләр,
Аллаhның биргәне калмаса!
Яңа тарих
Җайлашумы әллә алдашумы,
Бөтен кешеләргә дус булу.
Сатылумы, әллә саташумы,
Дошман арбасында еш булу…
Чал тарихлы диеп сөйләсәктә,
Туган җирне, халык, милләтне.
Сүздә сөйләп, эштә эшләмәгәч,
Юкка чыга аның кыйммәте…
Тарих бит ул олы сабак кебек,
Төзәтмәслек була яралар.
Булганында саклап калалмагач,
Тарих битен шулай ябалар.
Купшы сүзләр, ерак дөреслектән,
Агылада hаман агыла…
Безнекеләр кая булып бетте,
Күчтеләрме аклар ягына…
Тарих саклый, бары булганнарны,
Бозучылар аны булсада.
Калмаска иде хыянәтче булып,
Ничек кенә авыр булсада…
Сакланганнар, бары котылырлар
Җир йөзендә явыз бар заттан.
Үзебезне хөрмәт итеп яшик,
Ярдәм сорап бары Аллаhтан…
Шундый чак
Матур чагы була гомерләрнең
Гөрләп бара бөтен эшләрең.
Кәефеңне бозмый, онытыла,
Бик куркыныч булган төшләрең.
Яхшы дуслар, әйбәт кешеләр,
Очырыйлар тормыш юлыңда.
Бөтен дөнья тулган шатлык белән,
Уйланмыйда кайгы турында.
Сөйләр кешең, синең серләр өчен…
Сизелмиләр вакыт чикләре.
Уйландыра алмый ул вакытта,
Җитмәгәне белән җиткәне.
Кайчан үтеп китә ул вакытлар,
Җылы җилләр кебек иркәләп.
Бәхет мизгеләре үтә микән,
Никтер куя соңнан киртәләп.
Шулай үтә сизелмичә генә,
Кайгылардан азат вакытлар…
Хәтереңдә булса шундый чаклар,
Иң бәхетле дигән вакыт бар.
Бәхәс
Бәхәс туа, фикер төрле чакта,
Бер үк эшкә, бер үк хaләттә.
Ныклабырак, уйлап караганда,
Бөтенләй юк кебек, сәбәптә…
Була алмаса, әгәр юл бирүче,
Ике тәкә кебек басмада.
Кайтмас булса кеше үз сүзеннән,
Яңгыр түгел, бозлар яусада.
Бәхәс туа, аңлау җитмәгәндә…
Җитми торган булса башкасы.
Сизеп алсаң бәхәс өлгерүен,
Кирәк түгел аны башласы.
Кызган бәхәс, тиз суына алмый,
Барып җитә кайчак сугышка…
Күзеңне сал, кеше сөйләшкәндә,
Ярсып китә торган сулышка…
Бәхәс сүзе йомшак тоелсада,
Ясый ала олы Җәнҗаллар.
Дуамаллык – олы әфәт башы,
Эшкә килә кайчак хәнҗәрләр.
Моң кебек
Безнең гомер бер моң кебек,
Еллары – җырлар кебек.
Биетәдә, җырлатада,
Я тоташ моңнар кебек…
Булмый нинди кичерешләр,
Нинди булмый хыяллар.
Кемнәр генә бу тормышта,
Ул җырлардан туя алган.
Бәетләр кайчак кушыла…
Җырлар сүзе булмыйча.
Җырлар моңнар тукталмыйлар,
Гомер юлын узмыйча.
Кемнең җыры моңсу була…
Кайберсен булмый аңлап.
Күп гомерләр, күп җырлары,
Барсында булмый барлап.
Безнең гомер җырлап уза,
Җырларга ошаганга.
Җырларда бит дару кебек,
Күңелләр бушаганда.
Гомер шундый серле әйбер,
Әллә ниләр җырлата.
Гомерләр шат-озын булсын,
Гомер булса – җыр арта…
Көзләр
Туабызда, үсәбездә,
Сизми гомер узганын.
Тамырлары туган җирдән,
Ала ала дымнарын…
Яфраклана, чәчәк ата,
Тымыры нык булганы.
Тамырлар озак саклана,
Дымлы җирдә торганы.
Яфраклар гына коела…
Көзләр килеп җитүгә.
Язган булмасын, гомерләр
Яфрак кебек китүгә…
Сары яфрак, моңнар төсе…
Көз саен кабатлана.
Гомер озын әле диеп,
Ялгышны кабатлама…
Безнең гомер яфрак түгел,
Яфракларда терәкләр.
Яфраклар тиз коелсада,
Аларда бит кирәкләр.
Сары яфрак көзнең төсе,
Әйе шул, коелалар…
Көзләр җитсә кешеләрдә,
Нигәдер боегалар…
Кәлеб
Кызыгасың икән дәрәҗәгә,
Кызыктырса кеше байлыгы…
Алар синең өчен мөhим икән,
Түгел микән күңел сайлыгы…
Ачу килеп синдә булмаганга,
Кирәк түгел миңа дияргә…
Тыеп торса бары мөмкинлекләр,
Җае килсә, барсын төяргә.
Тел әйткәнне, нәфес җиңә икән,
Күңел тарта кыргын эшләргә.
Кирәк кебек, ләкин ярамаса…
Кәлеб зәгыйфь булса нишләргә…
Ялгышларга керү җиңел генә,
Шайтанда бит көчле, куәтле…
Ялгыштырып күпме кешеләрне,
Үз артыннан алдап ияртте…
Бер тапкырдан барсы башланада,
Аннан кала, бары кабатлау.
Тормышларың үтсә шайтан тыңлап,
Бу, Аллаhны була яратмау!
Язмыш
Бер үк җирдә кеше яшәсәдә,
Тормыш булмый ике бертөрле.
Охшаш булып игезәкләр кебек,
Икеседә туса бер көнне.
Күпме күрәбез без юлда чакта,
Күрми калганнары хисапсыз…
Катлаулыгын җирдә җиhанның:
– Аңлап булмый гади мисалсыз.
Шуңа күрә кәлеп төрлеләнә,
Үзгәрә карашлар яшәүгә,
Берәү акса тормыш агымында,
Кемдер эзли, мәгънә яшәүдән.
Яшәү өчен күпнең максаты бар,
Максат була әйе, төрлечә…
Кайчагында хыялларда кала,
Якын торганнарны күрмичә.
Матур кебек була бөтен дөнья,
Матурлыкны кеше эзләсә,
Пычыракка басмый атлап үтсә,
Я, бөтенләй аны күрмәсә.
Бер үк юлдан барабызда кебек,
Берәү бара, берәү егыла…
Юлсыз җирдә кемдер юллар яра,
Кем зарлана юллар югына…
Үзең сайла
Куанычмы тормыш, аянычмы,
Ни эзләсәң шуны табасың.
Бу дөньяда ниләр җыялабыз,
Шуның белән яшәп калабыз.
Бу дөньяда барсын табып була,
Начарлыклар, күбрәк яхшысын…
Эзләмичә, аяк асты тулы,
Баштан ашкан хәттә шакшысы.
Күңел ниләр тели, шуңа омтыла,
Кемгә гашыйк, шуны сөя ала.
Теләкләрең кабул булганнардан,
Тормыш арбаларың төялә.
Азмы сиңа, әллә җитәрлекме,
Синең өмет Аллаh биргәннән.
Шөкер итеп ала беләсеңме,
Өлөшеңә синең тигәннән…
Мәҗбүр итеп, безне өйрәтмиләр,
Мәҗбүр итеп безне җикмиләр.
Язмыш биргән, олы байлыкларын,
Исраф итеп, яшәп китмиләр…
Дога кая
Дога өчен бар бит ничә буын,
Безгә кадәр яшәп киткәннәр.
Безгә ышанып, алар бу тормышны,
Алар безгә васиять иткәннәр.
Онытмыйча – белсәң ничә буын,
Барысыда синең нәселләр.
Бу дөньяда көтәсеңме әллә,
Дога сорап сиңа дәшерләр.
Башка кеше дога кыла алмый,
Безнең буын җирдә яши бит.
Яңа буын әле килә генә,
Киткән буын инде дәшми бит.
Санап кара бары якыннарны,
Күпмесен син әйтә аласың…
Бөтен гомерең шулай үтеп китә,
Дога кылмый hаман каласы…
Карый алырсыңмы туры итеп,
Күңел күзең әгәр күрәлсә…
Нинди хәбәр сиңа булыр иде,
Әгәр берсе кире килә алса…
Бүген монда, бәлки иртәгәдән,
Син үзеңдә дога көтүче…
Була алмабыз күпме тырышсакта,
Мәңгелеккә дөнья көтүче…
Кунак кына
Килү була, китү була,
Дөнья булгач төрлесе.
Китүләр истә калалар,
Аеырылу билгесе…
Эшкә китә, эштән китә,
Йә, китә эш беткәчтән.
Китүләре дә кирәктер,
Китәр вакыт җиткәчтән.
Китә вакытларда үтеп,
Үтеп китә еллары.
Үткәннәрдә онытыла,
Матур булган җырлары.
Берәү килә, берәү китә,
Тормыш гел хәрәкәттә.
Бөтенебезгә бу җирдә,
Җитә бит – бәрәкәттә…
Китәселәр килмәгәндә,
Китми калу ярамый…
Анысы бездән тормый инде,
Безнең уйга карамый…
Төрле була китүләрдә…
Рәхәте… hәм кайгысы..
Бусагадан сәләм биреп,
Атлап керер кайсысы…
Тауларга менү
Кемнәр белән яшәү аралашып,
Күңелеңә кемнәр якыннар…
Шикләнмичә җавап алырыңа,
Сәләмләшү өчен хакың бар.
Онытмыйча -төрле вакытларда,
Барлыгыңны тормыш юлыңда.
Хәттә үзең кайчак белмәгәндә,
Кемдер өчен якын булырга.
Безнең күңелдәдә якыннар күп,
Бик күпләре аны белмиләр.
Якын булу, күңелләрдә булыр,
Яннарыңда йөгереп йөрмиләр.
Без әйтәбез ошый, ошамый дип,
Күзәтәбез генә кайвакыт.
Бер якынның кылган ялгышлары,
Күңелләрне ташлый кайнатып…
Күңелләрнең бер кисәге кебек,
Кирәк кебек алар hәр көнне.
Ходай сиңа иптәш итеп биргән,
Якын була алган hәр кемне.
Туганнарда, дуслар күршеләрдә,
Ерак җирдә хәттә торганнар…
Була алып, никтер яшәү өчен,
Күңелләргә якын булганнар.
Якыннарың әгәр булмасалар,
Кемнәр белән булыр уйларың.
Кемнәр белән үтәр иде микән,
Тормыш юлың – яшәү туйларың…
Мәчет тора
Еллар үтә, мәчет hаман тора,
Манарасы… өстә ае бар.
Җыелышып намаз укыр өчен,
Җомгалары, изге ае бар.
Аллаh йорты мәчет эчләре бит,
Кылыр өчен бары гыйбәдәт.
Намаз укчылар булмый икән…
Мәчет эшләү нидән гыйбәрәт…
Уку йорты түгел, чәйханәдә,
Аның өчен башка урын бар.
Мәчет бары, мәчет кенә була,
Шулай килә борын борыннан.
Яңалыклар кертү олы гөнаh,
Кемнәр бирер аңа җавабын…
Намаз укучысыз мәчет бар дип,
Көтәбезме әллә савабын…
Кая безнең, мин мөселман дигән,
Ир егетләр, инде бабайлар.,.
Картлар эше, намаз уку диеп,
Йөриләрме булып малайлар…
Көтмәсәктә
Иске таныш кебек көзләр тагы,
Сәләмнәрен безгә бирәләр.
Әллә көтмәгәнгә, әллә нигә,
Бигерәк тиз никтер киләләр.
Килер иде әле ашыкмыйда…
Көз ае бит түгел бер генә.
Суыклары көтеп кенә тора,
Көзләренә менә кер генә…
Уңыш чоры көзләр булсаларда,
Никтер кеше бик аз шатлана.
Яңа еллар, яңа гына иде,
Ел азагы инде башлана.
Башланалар көздә суык җилләр,
Безне кышка алдан әзерләп…
Җәй көненең булган матурлыгын,
Булмады да кебек кадерләп…
Көзнеңдә үзе төсләре булла,
Саргаяда, яфрак коела.
Көтмәсәктә көзләр килә инде,
Яшисе бар көзләр буена…
Көз
Җиле исә инде салкын булып,
Күп вакыты була яңгырлы…
Яңгыр, шифа гына дисәләрдә,
Кем яратсын суык яңгырны.
Кояш җылысыда кимегәндәй,
Ә болытлар авыр шикелле.
Кемдер өчен тәүге сынаулардыр…
Ул вакытлар безнең үтелде.
Кеше йөрми көзен урамнарда,
Хозурланып эзләп матурлык.
Яңгыр яуса, тәрәзәдән карап,
Җылы өйдә генә ятырлык…
Яфраклары, көзнең матурлыгы,
Сары карлар кебек коелып.
Яфрак кебек, күпме көннәребез,
Хәтерләрдә кала уелып.
Моңсу вакыт… кемдер мактасада,
Суык башын күңел яратмый.
Яшәү җирдә шулай дәвам итә,
Кояш баемыйча, таң атмый.
Көзләр җылы кебек, кыш көнендә,
Тагын күңел алга омтыла.
Яңа көннәр шулай үтә тора,
Көтеп алганнары онтыла.
Өлкәннәр
Арттан яшьләр үсеп килә икән,
Алдагылар була өлкәннәр,
Тормыш сынауларын татый алып,
Шактый юлын инде үткәннәр.
Карт дисәктә, өлкән дисәктә,
Яшьлекләре калган артларда…
Гомерләрнең шундый вакытлары,
Булганнарын кала сакларга.
Зирәклеген кеше акылының,
Тормыш юлын үтү серләрен.
Җиңелерәк үтә алыр өчен,
Катлаулы hәм авыр җирләрен.
Картлык чоры – әзер китап инде,
Күптер анда файда, киңәшләр.
Гыйлем, акыл анда күреп була,
Алар белән утырып сөйләшсәң.
Өлкәннәрне хөрмәт итә белү,
Күптән килгән әдәп кешедә.
Башкаларга яхшы мөгәлләмә,
Хөрмәт алып килер кешегә…
Китәләр шул
Китәләр шул алар китәләр,
Җылы якка таба очалар.
Канат кагулары, тезелешеп,
Саубуллашуларга ошаган.
Китәләр шул алар китәләр,
Яшәүләрен дәвам итәләр…
Язлар җиткәч кире кайтыр өчен,
Очар өчен булмас киртәләр.
Китәләр шул алар китәләр,
Меңәр чакырым юллар үтәләр.
Кире әйләнеп кайтулары белән,
Туган җирне хөрмәт итәләр.
Китәләр шул алар китәләр,
Еракларга сәләм илтәләр.
Туган җирдән, очкан җирләренә,
Һава юлын күпер итәләр.
Кайтулары булыр, кире әйләнеп,
Китүләре булсын вакытлы…
Кошлар, безне әллә кисәтәме,
Әрәм үткәрмәскә вакытны…
Көзгесе бит
Көзләр җитсә кеше барлый башлый,
Нинди уңыш быел җыелган.
Кеше, туплап көэен уңышларын,
Кышлар өчен hәрчак җыенган.
Көзләр алар елның көзгеседә,
Күрү өчен ничек үтүен…
Быел еллар әйбәт килде диләр,
Уңышлы ел, көзе җитүен.
Кышлар саный, кабат уңышларны,
Язлар җиткәнче бит сузарга.
Көзләр, елның зур көзгесе кебек,
Карап була… булмый бозарга.
Көзгесе бит, кеше гомеренең.
Гомер көэләренең җитүе.
Аермачык анда күренә бит,
Гомерләрнең ничек үтүе.
Караганда тормыш көзгесенә,
Күңелләргә оят булмасын…
Тормышыңны шулай күрә алсаң,
Көзгеләрдә «гәеп» булмасын…
Кичәге көннәр
Кил дигән сүз, килеп җитәлмәде…
Син чакырдың, ә мин бармадым.
Аңласамда, ишетмичә калу,
Йөрәгеңә яра слганын…
Килү-китү, үткәннәрдә калды,
Мөмкин түгел инде яңадан.
Нинди булсаларда, елгаларда,
Чыгалмыйлар ике ярлардан.
Ул вакытлар, бары үткән юллар,
Хәтер белән хыял эшедер.
Уйлар уйлап йокы качкан чакта,
Сәләм булып кергән төшедер.
Якты кебек икән, истәлекләр,
Ялгыш, хата булып калмагач.
Сызландырып, үкенечләр булып,
Гомер буе озатып бармагач.
Таңнар ата, көннәр туа тора,
Вакыт үтә, әйбер искерә.
Якты эзе, гомер юлларының,
Күңелләрдән китми hичкенә.
Кая бара татар
Без булдырабыз диләр,
Татарның кай берләре.
Билгеле инде күпләргә,
Булдыруның серләре.
Башкаласы Казан диләр,
Дөньядагы татарның.
Өч кешедә, ике фикер,
Татар белән татарның.
Динледә ул, динсездә,
Бик ярлыда, бик байда.
Тарихлар буйлап барабыз,
Бердәм татар син кайда?
Ике татар сөйләшкәндә,
Өченчесе аңламый…
Башкаларга ул табынып,
Үзенекен санламый…
Милләт сүзе тыелгандай,
Ул сүздән өрекәбез.
Бетәбезме без таркалып,
Шунымы без көтәбез.
Бердәм дигән олы илдә,
Туган тел кая китә…
Үзара көрәшкән татарны,
Киләчәктә ни көтә…
Язам инде
Кулларыма кәләм алган чакта,
Кабат уйларымны барладым.
Язмыйчада түзеп булыр иде,
Булмый икән, шуны аңладым.
Әйтер сүзне әйтеп калу кирәк,
Төенләнеп эчтә калмасын.
Туган фикер, булган теләкләрең,
Гел онытылыпта бармасын.
Искә алу кирәк киткәннәрне,
Искә төшерү кирәк үткәнне.
Бергәләшеп яшәү вакытларын,
Тормышларны матур иткәнне.
Рәхмәт әйтү кирәк вакытында,
Шөкер хисе булсын күңелдә.
Бездән тора, кичә иртәгәсе,
Нинди хaләт булса бүгенгә.
Әй, тормышлар шактый карлаулы шул,
Аңлар өчен вакыт җитә алмый.
Үзе теләп беркем килмәгәндә,
Үзе теләп берәү китә алмый
Без булдыра…
Гәпләшәләр дуслар кебек,
Аңгыра белән надан.
Алар гына иң акыллы,
Башкалар барсы яман.
Берсен берсе яхшы мактый,
«Пачти» әзер түрәләр…
Барысына җаваплар бар,
Барысында беләләр.
Якын алар бер берсенә,
«Сөртсәдә», «сөрттерсәдә».
Икәүләшеп тотыналар,
Берәрсе йөткерсәдә.
Алар икәү, алар әшнә,
Андыйлар бездә дә бар.
Башкалар эндәшмәгәчтән,
Аларга урамнар тар…
Битарафны җилләр җиңә,
Рульләрдә «җүләрләр»…
Шулай итеп яшәрләрдә,
Бик «олылап» күмәрләр.
Дубай
Гәрәпләр биеккә омтыла,
Җирдәге яшәүләр онтыла.
Аллаhка буйсыну, табыну,
Булырмы җирдәне сагыну.
Болыттан биектә, югары…
Түбәсе йортларның ашканнар…
Аларга әйтерсең каерып,
Күкләрнең карпусын ачканнар.
Үткән юллар
Юллар үтми белеп булмый,
Авыр hәм җиңеллеген.
Икеседә таныш инде,
Шуңадыр җиңел бүген.
Олы юллар алда көтми,
Иң күбесе үтелгән…
Аларныда үтәр өчен,
Уйланылган… көтелгән.
Якын көннәр, якын юллар,
Барыбердә чакыра.
Элеккечә мин ашыгып,
Чыкмыйм юллар чатына.
Акырынайтам диеп түгел,
Гомерләрнең барышын.
Бары ныгырак күзәтәм,
Вакытларның агышын…
Сәгать теледә шулай бит,
Әйләнәдә, әйләнә…
Туктатып кара син аны,
Йөремәскә әйләнә…
Онытылмаслык
Онытмаслык әйберләр бар,
Онытырга ярамаслык.
Шуларны онытканнарны…
Кешегә санамаслык.
Иң беренче туган җирең,
Ата ана, туганнар.
Туган телең, тоткан динең,
Болар якын булганнар…
Укытучың, мәктәпләрең,
Беренче адымнарың.
Буыннардан күчеп килеп,
Күңелеңә салынганың.
Була белү мәрхәмәтле,
Бу дөньяда булуга.
Аллаhыга hәрвакытта,
Шөкер – дога кылырга.
Күптә түгел, азда түгел,
Барыбызга җитәрлек.
Җир йөзендә ак йөз белән,
Тыныч гомер итәрлек.
Гөнаhсызмы
Мин гөнаhсыз диләр кайберәүләр,
Ни әйткәнен үзе аңламый.
Гыйбәдәттә генә гөнаh кими,
Хәдисләрне ул бит санламый.
Белеп кылганнары, белмичәдә,
Гөнаhлар бит булмый калалмый.
Гaмәлләрен әдәм балалары,
Ялгышлардан саклап баралмый.
Тән турында кеше уйлый ала,
Салкын чакта җылы киенә.
Җылы җитсен өчен яшәгәндә,
Мичләр ясап куя өенә…
Юынудан башлый иртәләрен,
Кулын юа ашар алдыннан.
Мунча ягып, мунча кереп ала,
Яңа атна башлар алдыннан.
Кәлеб өчен болар кирәкмиме,
Кирәкмиме тору чистарып.
Булган гөнаhларда арынмыйча,
Ничек була микән чиста булып.
Берәү әйтә алмас мин чиста дип,
Юынмаса елга бер тапкыр…
Пычрак йокмый миңа берничек дип,
Кабатлапта көнгә мең тапкыр.
Безнең урын
Кичләр җиткәч күтәрелеп кара,
Йолдыз белән тулы күкләргә…
Кем хуҗасы бөтен галәмнәрнең,
Таныу килми hаман күпләргә.
Галәмнәрне аңлау авырырак,
Кеше акылы чөнки чикләнгән.
Белә алу кирәк, чыкмыйчада,
Безгә тиеш булган чикләрдән.
Чагыштырып карыйк галәм белән,
Җир шарыда тузан бөртеге…
Әдәм балалары бу дөньяда,
Тузан бөртегегең бөртеге…
Безнең урын шундый гына икән,
Бик зур кебектә ул якыннан.
Ваз кичмәскә кирәк яшәештә,
Аллаh биргән нигъмәт-акылдан.
Ничек яшәү хәерлерәк була,
Белмәүчеләр биктә сирәктер.
Гади генә кебек безнең бурыч,
Дөрес гамәл генә кирәктер.
Кеше яши әллә теләмичә,
Әллә теләп… бары аңламый.
Ә яшәвен hаман дәвам итә…
Дөнья законнарын санламый…
Кабатланмый
Үтте яшьлек, үтте балачак,
Көзләредә килде, киттеләр…
Көзләрдән соң көзләр килми икән,
Шул турыда хәбәр иттеләр.
Омтылышта яшәп үтә вакыт,
Нидер көтеп, нидер эзләнеп.
Бер мизгелдә, кире кайта алмый,
Үтенсәңдә… сорап тезләнеп.
Бүгенгенең белсәк кыйммәтен…
Ничек булыр иде киләчәк.
Бүген утырта алган үсентеләр,
Уңышларын алда бирәчәк…
Очрашулар кавышулар бары,
Язмышларның якты бизәге.
Ниләр икән яшәү терәкләре,
Кешеләргә иң нык кирәге.
Сизә ала үзен бәхетле итеп,
Кайвакытта үзен hәркемдә.
Бисмиллалы булса гамәлләре,
Шөкер әйтә алса hәр көндә.
Олы ялгыш кына була микән,
Язмышлардан кайчак зарлану.
Аллаh кушкан, синең үтәүләрең
Шуңа күрә, шулай барган ул…
Алга таба
Барам әле мин яктыга карап,
Булсада ул артык еракта…
Әллә вакыт, әллә хaләт шулай,
Ашкындыра никтер еракка.
Бертуктаусыз шулай барасы иде,
Нинди генә юллар булсада.
Үтә алыр кебек әле hаман,
Нинди каршылыклар торсада.
Беләм кебек инде серләрендә…
Нечкәлеген кайбер җиренең.
Давылларда кеше чыныга шул,
Файдасы зур тормыш җиленең…
Алга бары чакыра хисләр генә,
Юл газабы инде үтелгән.
Калганнары булсын хәерледән,
Ә күпмесе үтеп кителгән.
Никтер искә төшә үткән юллар…
Алда юллар әле бетмәсә.
Бүгенгеләр матур була алмый,
Иртәгәсен кеше көтмәсә.
Юлда кебек, кайчак уйда кебек,
Барам кебек…бары уйларда.
Барам тукталышлар ясый алмый,
Уйлар дигән олы юлларда…
Тауга менү
Тауга менү түгелмени, гомерләрдә,
Гомерләрнең сукмаклары өскә менә.
Адымнары тиз булсада башлаганда,
Тау башына якынлаша көчкә генә.
Атлыйбызда, аңламыйбыз барган чакта,
Тау башлары нинди була, белеп булмый.
Менгән саен, ерагаеп үткәннәрнең,
Бик күбесе онытыла, күреп булмый.
Кеше бит ул юлчы кебек гомерендә,
Тукталмыйча бару кирәк бу юлларда..
Тукталышы берәү генә бу сәфәрнең,
Күберәген үтү кирәк көч барында…
Сукмаклар ул алга бара, күтәрелә,
Күтәрелү – карый синең көчләреңә.
Көч булганда атлау кирәк туктамыйча,
Бер сәбәпсез юл читенә төшмә генә.
Тауга менгәч – шатлык арта күңелләрдә,
Дөрес итеп менә алуга ышанып.
Канәгатьлек хисләреннән үткәнеңә,
Китсә күңелләрең бераз бушанып.
Вәгазьдәй
Бар кешедә аңлый кебек,
Ни булуын акылның…
Каян белеп була микән,
Азмы күме акылың.
Акыл ул белгәннәр микән,
Файдалана алырлык.
Әллә кешенең йөземе,
Аңа карап танырлык.
Беләм диючеләр бардыр,
Акыл ул – акыл дияр..
Акылсызлар акыллыга,
Йә акыл сатыр дияр…
Кемнәр була акыллылар,
Кая соң билгеләре…
Акылымы, акылсызмы,
Кемнәр соң билгеләде…
Уйлап эшләнгән гaмәлләр..
Ул сыйфаты акылның…
Аңлата алу hәр эшне,
Барлыгыдыр акылның.
Кала шул
Күпме теләк әле теләнмәгән,
Күпме юллар калган үтәсе.
Кечерәеп беткән йомгакларны,
Бердә килми ашыгып сүтәсе.
Очып китү өчен канатлар юк.
Тәпилибез hаман атлыйбыз.
Алдап булмый икән күңелләрне,
Бәрәкәтен әллә тапмыйбыз.
Үтелмичә кала вәгьдәләрдә,
Хәтерләрдән чыгып югала.
Башкарылмый иң кирәге кайчак,
Бер файдасыз вакыт югала.
Югалганның арта кадередә,
Булганнарны күңел күрмәгән.
Чабыш вакытында атлар кебек,
Башка уйлар анда кермәгән.
Җитә алмас инде калган вакыт,
Гомер буе кирәк – эшләргә.
Кайсын гына бүген башкарсаңда,
Калганнары белән нишләргә…
Гармун
Күңел ачу диләр бәйрәмнәрне,
Җыелышып утыру, җырлауны.
Күңелләрне дәртләндерә торган,
Гармун тавышларын тыңлауны.
Телләренә аның баса белсәң.
Әйтеп бирә ала серләрне.
Матурлыкка мана ул кичләрне,
Кабатланмас итә төннәрне.
Гармун уйный ала туктамыйча,
Бармакларың гына талмасын.
Тузан капламасын иде киләчәктә,
Гармунчысыз алар калмасын.
Безнең ялгыш
Уйланулар килми калмый инде,
Килә алар тормыш юлында…
Кемнәргәдер тормыш барышында,
Кемнәргәдер тормыш соңында.
Уйланмыйча кеше булдыра алмый,
Төзәтә ул кайчак юлларны.
Кайвакытта безне тыеп кала,
Эшләтмичә ялгыш булганны.
Уйланабыз олы хата кылсак,
Йә кылырга нидер җыенсак…
Уйлар безне брчымаслар иде,
Аллаhыга гына сыенсак…
Була мени барысын алдан белеп,
Санап, чутлап ниләр буласын.
Ничек уйлап белә алсын кеше,
Иртәләрдә ничек торасын.
Сизәсеңдә кайчак көчсезлекне,
Кайвакытта артык мавыксаң.
Дөрес фикер шулай гына килә,
Әллә ниләр уйлап ялыксаң.
Кеше ялгышлары шунда ахры,
Ул үзенчә күбрәк тырыша…
Аллаh кушканнарны санламыйча,
Күпме вакыт юкка булыша…
Хәтер көне
Җуелмасын хәтер, җуелмасын,
Буыннарда мәңге саклансын…
Күңелендә, истә тота алып,
Үз дәүләтен үзе сатмасын…
Ничә гасыр, Казан шулай яши,
Кемгә ничек, кемгә башкала…
Горурлану кирәк, халкың белән,
Дәүләтчелек шуннан башлана.
Безнең тарих әнә нинди булган…
Онытырга аны ярамый…
Дога кылыйк алар рухына,
Заман шаукымына карамый…
Бәхет юлы
Булган бәхетеңне күрми калма,
Күрә алсаң эчтә бикләмә…
Карашларың бәхет көтә икән,
Туган хисләреңне чикләмә.
Ашыгудан файда була алмый,
Бәхет эзләп, бәхет табылмый.
Бәхет сине үзе табар әле,
Тормышыңда барсаң абынмый.
Бәхет бит ул бер күчтәнәч түгел…
Бөтен гомерләрнең бүләге..
Аллаhыдан шулай киләдер ул,
Кешеләрнең иң зур теләге…
Кем бәхетле затлы кием кисә,
Кем саулыкны өстен күрәдер.
Дөньялыкта нидә омтылышы,
Аладыр ул, шундый бүләген.
Тамак туклык кемгә олы бәхет..
Имән – саулар булса туганнар..
Аралашып бергә яшәгәннәр,
Барысыда якын булганнар.
Ярыйда әле җирдә тоя алсаң..
Күңелләрең аны аңласа…
Оныткандай сине җирдә калып..
Мәңгелеккә күчә алмаса…
Якын
Яши торгач бераз өйрәнәсең,
Күрә алып якын булганны.
Күңел өйрәнгәчтән яхшылыкка,
Ихтибарсыз кала торганны.
Арабызда шундый кешеләр бар,
Күргән саен килә күрәсе.
Күңелләрнең шундый вакытларда,
Күккә тигән кебек түбәсе.
Әйткән сүзе сиңа якын була,
Охшаш була хәттә уйлаган.
Әйтерсеңлә син гомерлек таныш,
Андыйлардан күңел туймаган.
Моңсу чакта бер күрешү җитә,
Сүз табыла – була даруда.
Шуңа күрә җиңелерәк кебек,
Тормыш юлларыннан баруда.
Андый кешеләдә сафлык исе,
Ихлас хисләр бары сизелә.
Күңел дәваларга килгән кебек,
Андыйлар бу җирнең йөзенә.
Язмышларның иптәшләре кебек,
Туганнарың, булган якыннар.
Хәлләреңне белер өчен килеп,
Авыр чакта, ишек шакырлар…
Еракта…
Шуный уйлар килә еллар үткәч,
Балачакта нигә калмадым…
Ашыгулар, тизрәк үсмәк булып,
Хата булуларын анладым…
Ул вакытлар, юкка үткән кебек,
Бүгенгенең карап күзеннән.
Хыялларга шулай биреләмдә,
Көлеп куям кайчак үземнән.
Зур иде шул, үсү теләкләре,
Тизрәк үсеп, тизерәк өлгерү.
Олы кеше булгач, имеш үсеп,
Кем икәнлегеңне белдерү…
Шулай язган булган, ул вакытка,
Шундый булган ул чак хыяллар.
Хыялларны ничек тыясыңда,
Хыялларны кем соң тыя алган…
Хыялларда, ашып тормышка,
Балачаклар калды еракта.
Кире кайту хыяллары тумый,
Балаларча «үксеп елапта»…
Алданма
Белә торып ялгыш кабатлама,
Ялгышма син, тырыш ялгышма…
Бер тапкырдан, берни булмас диеп,
Уйлама син хәттә ялгышта.
Күңел тынычлыгы килә алмас,
Ялгышларга ялгыш кушылыр…
Дөреслеккә санау ялгышларны,
Адашуда буллу, шушыдыр.
Югалтканны табу авыр була,
Була бары алып яңаны.
Иң кaдерле әйбер бик аз була,
Кемнәр ничек кабат таба анны…
Сатып алып булмый торганнарын…
Ничек табып, ничек сакларга.
Күңелләрең ялгыш эзләмәсен,
Тынычлыгын теләп якларга.
Кеше өчен изге әйберләр бар,
Яшәү өчен бар бит кануннары.
Кабатламыйк башка кавемнарны,
Булганнар дип жирдә каруннары…
Рәхмәт сүзе
Рәхмәт сүзе нинди көчкә ия,
Әйтә белсәң кирәк вакытта.
Көч табылмас кире кагу өчен,
Ихтибардан читтә ятыпта.
Рәхмәт сүзе нинди генә булмый,
Салкыныда, була җылысы.
Әдәп өчен була, кайвакытта.
Кайвакытта ихлас– турысы.
Зурлап әйтү була җыелышып,
Мәҗлесләрдә өстәл артында.
Рәхмәт әйтеп, кунак озаталар
Тагын кил дип, яшен – картында.
Мәрхәмәтле булу-рәхмәт әйтү,
Сүзләр табу башка авырдыр.
Бәя биреп кеше гaмәленә,
Тормышларда әйтә алудыр.
Яшик әле шундый уйлар белән,
Рәхмәтсез, т ырышыйк калмаска.
Бу тормышта яши алуларга,
Шөкер әйтик башта Аллаhка.
Шигырь көе
Шигырь көе буламени диеп…
Җырлар бар бит инде диярсең.
Шигырь юлын бирелеп укыганда,
Көй иярсә, син ни диярсең…
Иптәш булып шигырь укыганда,
Шигырь юлы моңлы чагында.
Шигырь көе сиңа кулын сузар,
Күңелләрең тулган чагыңда.
Җитәкләгән кебек булыр сине,
Моңлы сукмаклардан үткәндә.
Очрашканда, күрешкәндә сиңа,
Саубуллашып хәттә киткәндә.
Шигырь укыйм шуңа, көй астында
Әйе укыйм, юк юк җырламыйм.
Моң астында укыйм шигырь юлын,
Җырлар итеп аны тыңламыйм.
Шигырь көе булып шулай калыр,
Китә алмаса, көчле җыр булып.
Шигырь укыганда, синең белән,
Яннарыңда hәрчак моң булып.
Ышанычлы
Ышанычлы диеп кемне атыйлар,
Тормыш юлларыннан барганда.
Барыр кешең булса, киңәшергә,
Бер ялгызың кайчак калганда…
Ышанычлы кеше алдый алмый,
Өмет итми синнән файда да.
Сизә алып кеше мохтаҗлыгын,
Ярдәм кулы суза кайда да…
Андый кеше була яннарыңда,
Син үзеңдә шуңа омтылсаң.
Аклап яшик булган ышанычны
Кайчагында әгәр онтылсаң.
Ышаныч ул күңел түрләрендә,
Яшәештә исбат ителә.
Югалтканда булган ышанычны,
Күпме булган исраф ителә.
Ышанычны саклап яшәп була,
Күңелләрдә бушлык булмаса.
Кәсеп фикерләре яшерелгән,
Ясалмалы дуслык булмаса…
Кемнәр белә кеше күңелләрен,
Нинди уйлар анда ятканын.
Ышаныч ул шулай сыналада,
Югалтмыйча гомер тапканын.
Ышанычлы кешең әгәр булса,
Серләреңне синең сакларлык.
Үзеңдә дә сакла шундый хaләт
Кеше ышанычын акларлык…

Нигезләр
Еллар үтә йортлар искерә,
Яңа йортлар анда салына.
Юкка чыга кайбер нигезләр,
Кайберләре сүтми калына…
Кеше гомерләрен хәтерләтә,
Тарихлары иске йортларның.
Барыр җире никтер киселгәндәй,
Нигезләре башка юкларның.
Кемнәр үскән, кемнәр яшәгән,
Ул өйләрдә тормыш гөрләгән.
Азык ишек, бердә бикләнмичә…
Кемнәр килеп кемнәр кермәгән.
Калмаганмы искә алучылар,
Кемнәр бәлки инде оныткан…
Сагынадыр бәлки кайберәүләр,
Кайткан чагын төнлә клубтан.
Иске йортлар, яңа хәтирәләр,
Күңелләрдә кайчак туалар.
Югалуга дучар бу нигезләр,
Сулышларны кинәт буалар…
Сүз
Сүз табылмый кайчак язар өчен,
Фикерләрне әйтә алырлык.
Күңел никтер кинәт тынып кала,
Көчләр булмый сүзләр табырлык.
Вакыйгалар алды шулай була,
Давыл яки буран көткәндә.
Кышкы бураннан соң авырлаша,
Юлсыз калгач, бару көртләрдән.
Күңел нидер сизгән чакта шулай,
Яхшылыкка юрап куясың…
Чарасызлык ялгышлыкка тарта,
Чынбарлыкны бераз җуясың.
Төрле мөхит, төрле гaләмәтләр,
Җир өстенә барысы җыелган.
Ул юлларны ничек югалтмаска,
Язмышыңа язып куелган.
Бармасаң бит аны үтеп булмый,
Агымга гел түбән акмыйлар.
Үз юлларын таба алучылар,
Ул юллардар бары атлыйлар.
Эх, беләсе килә кайчагында
Алда безне ниләр көткәнне…
Ул чагында көтеп ятарбыз шул,
Тыныч кына… барып җиткәнне.
Даладагы уйлар
Далаларда hаман күңелләрем,
Гади генә үтә көннәрем.
Матур көннәр үтеп китүгә,
Изрәп йоклап үтә төннәрем.
Адашкандай халык бәргәләнә,
Нинди килер диеп яңалык.
Башланада килеп яңарышлар,
Өлгерә алмый тормыш яңарып.
Арзан әйбер кинәт кыйммәтләнә,
Барсын җыяргада чама юк.
Буйсынасың төркем канунына,
Башкачага hаман чара юк.
Зәхмәтләре шикле, әкәмәтле.
Дөрес итеп берәү аңлатмый.
Вафат диләр әле исәннәрне,
Оят белән күптән санлашмый.
Гaйбәт чире – кара пиар хәзер,
Булмаганны язып чыгарлар.
Мондый хәлләр күпме дәвам итәр,
Түземлеләр күпме чыдарлар.
Мода гына, изге булганнарда,
Кала бары матур сүзләрдә…
Бетәр микән мондый әкәмәтләр,
Кемнәр тиеш җавап эзләргә?

Учак
Янып калыйк, яшәп калыйк,
Учаклар янган чакта.
Таралганчы, югалышып,
Төрлебез төрле якка.
Яшьлек дуслар гомерлеккә,
Истә генә калырлар.
Киткәннәрдә калганнарда,
Янәшәдән барырлар.
Ашкына күңел юлларга,
Юллар булмый туктаусыз.
Яллар кирәк, тукталышлар,
Яшәп булмый туктаусыз…
Эх, юллары булсын әле,
Очлары күренмәсен…
Учаклар янсыннар әле,
Бик кинәт сүрелмәсен.
Учак янса җылы бетмәс,
Куркытмас салкыннары.
Күмерләре җылы тотса,
Яктырта ялкыннары.
Учаклары hәркемнең дә,
Җитәрлек гомеренә…
Әйләнгәнче акырынлап,
Төтөнсез күмеренә…
Бәхетле
Синдә бәхетле, миндә бәхетле,
Әгәр аны тоясың икән.
Таптап үтми булган бәхетеңне,
Күңелеңә җыясың икән…
Бәхет сүзе бары искә төшә,
Бәхетсезлек ишек какканда.
Бәхет белән үтә күпме гомер,
Аны никтер көтеп ятканда.
Бәхет түгел hавадагы коштай,
Тотып алып ниләр кыларсың.
Бәхетсезлек чолгап алса гына,
Аңлаганда яшрен еларсың…
Күңелләрең шөкер әйтә икән,
Бәхетледер бүген көннәрең.
Син аңларсың көткән бәхетләрең,
Янәшәңдә генә йөргәнен…

Нинди дәвам
Вакыт алыштыра буыннарны,
Яшьләр туа, китә олылар…
Аңлау тапмый кайберләре белән,
Тормыш аңы белән тулылар.
Балалары кайчак ераклардә,
Аналарның көтә күңеле.
Ялгыш кебек язмыш үзгәрүе,
Аңлашыла, мөмкин түгеле.
Тормыш кануннары кырысрак,
Иртәгәсе килә бүгеннең…
Кайчак давамнары булып куя,
Уйламыйча әйткән сүзеңнең.
Кешегә хас үпкә хисләредә,
Кемдер саклый озак үпкәсен.
Арыналмый начар гaдәтләре,
Нәсел чире булып күчмәсен.
Күп кирәкми тормыш үткәннәргә,
Алар хәттә берни көтмидер..
Мохтаҗлыгы күңел нечкәргәндә…
Бары ихтибарлар җитмидер.
Тик так
«Тик-так"диләр сәгать тавышларын,
Вакыт үтүләрен санаучы.
Бар микән ул үткән гомерләрен,
Бармак бөгеп, санап баручы.
Бармакларың җитә ала мени,
Аның өчен саннар күп кирәк.
Күңелләрдә санап барып була,
Хәтерең булса гына бик зирәк.
Саныйсыда килә бар көннәрен,
Калганнарын гына булсада.
Таңнар саен кәккүк тавышлары,
Исләреңә төшереп торсада.
Мин үземнән кайчак көлеп куям:
«Көткән вакытың әллә җиттеме?».
«Иң күңелле матур вакытларың,
Сизелмидә үтеп киттеме?».
Әйе үтте, аны яшереп булмый,
Күп вакытлар сабак булганнар.
Язмыш көзе шуның өчен бәлки,
Моңнар белән генә тулганнар.
Өмет белән
Өмет белән кеше бары яши,
Ниләр көтә аның хыялы…
Килер бер көн -әле яулар кебек,
Буе җитәлмәслек кыяны…
Өмет белән шулай гомер үтә,
Акланмыйча кала өметләр.
Яшәү тора икән өметләрдән,
Арынулар нигә өметтән…
Көтә кеше, аңламыйда кайчак,
Ни көткәнен төгәл асылын.
Өмет әле hаман алга дәшә…
Көтү хисе кайчан басылыр.
Төзәтүләр мөмкин түгелдер ул,
Өметләрнең дөрес, ялгышын.
Ничек инде алдан белеп булсын,
Язмышларның кая бармышын…
Өмет булу яшәү вакытында,
Өмет бетә – яшәү калмаса.
Ниләр көтә алда, мәңгелектә,
Өмет вакытлары калмаса…
Нигә кирәк
Очрашулар нигә кирәк инде.
Аерылышулар алда көткәчтен..
Кирәк түгел, кирәк түгел башка,
Күңел тынычланып беткәчтен.
Очрашулар-саубуллашу белән,
Алга бара тормыш корабы…
Ялгыш уйлар чолгый башласалар,
Үткәннәргә борылып карале.
Йортың булса… агач утырталсаң,
Үзеңнән соң калып үсәрлек.
Балаларың булса яннарыңда,
Синең хисләр – кемгә күчәрлек.
Ялгышлар да алар дөрес кебек,
Синең уйга алар килгәндә…
Кеше күңеле шулай яралган шул,
Алмый калмый язмыш биргәндә.
Очрашулар кирәк түгел инде,
Ул юллар бит инде үтелгән…
Агым суга карап торсаңда син,
Син йөзгәне агып кителгән..
Кабат очрашмыйлар язмыш белән,
Нинди генә хaләт булсада..
Вакыт үткәч агач утыртмыйлар,
Нинди генә сәбәп булсада…
Парлы чак
Парлар булып җиргә килмиләрдә,
Парлар булып җирдән китмиләр.
Парлар булып яши алмаганны,
Аңлый алып җәбер итмиләр.
Ялгызларның үзе кичереше,
Алар көтеп яши парларын.
Парлыныда көтә ялгызлыклар,
Китә… кала, бер мәл парлары.
Парлар бары җирдә яратылган,
Яшәешне дәвам итәргә.
Җирдән парлар бергә китәлмыйлар,
Берсе тиеш алдан китәргә.
Парлар булып, тормыш узсада,
Ялгызлыклар көтә hәркемне.
Гомерләрнең кадерләре кебек,
Кадерен белик парлы hәр көннең.
Шулай кебек
Табышмаклар кебек безнең тормыш,
Кемнәр барсын чишә ала соң…
Кичә генә кызыгып алганнарны,
Бүген инде чүпкә саласың.
Кеше эшли, әллә яшәр өчен,
Әллә яши, гомер эшләргә..
Кемдер өчен, нәфес, исраф өчен,
Үтә вакыт шундый эшләрдә.
Кичә генә камил булган әйбер,
Мораль яктан бик тиз искерә.
Вакыт тизләнеше, көчен ала,
Көн туганы сизелә кич кенә.
Өлгерәлмый кеше бу темпларга,
Кирәк булганнарын оныта.
Күрә алмый тормыш матурлыгын,
Яшәп – җир йөзендә булыпта.
Буш сүзләре, читне кабатлаулар,
Гaдәтләргә кереп баралар.
Табышмактай дөнья кора, кора,
Җавапларып тапмый калалар.
Камиллекнең чиге булмагандай,
Аңламаудан булмый котылып.
Шөкер итеп, ихлас булалмасаң,
Син каласың барыбер отылып…
Хәл
Хәлләр ничек дибез күрешкәндә,
Хәлең ничек дибез авырса.
Хәлле диләр алда баручыны,
Хәлсез диләр артта калынса.
Хәлле чаклар тәндә көч булганда,
Авыр юллар үтә алганда.
Тигез юлдан барган кебек кенә,
Үрләргәдә менә алганда.
Хәлле диләр, байлык җыйганнарны,
Машинасы кыйммәт булганны.
Өй түбәсе биегерәк булып,
Әллә каян күренеп торганны.
Өч хәрефкә күпме мәгънә сыя,
Аңлый ала hәркем үз хәлен.
Нинди көчләр сарыф итә алып,
Тормыш юлларыннан үткәнен.
Хәләл, халәт… тагы күпме сүзләр,
Хәл сүзенә килеп бәйләнә…
Нинди булса синең күңел хәлең,
Хфләтеңә синең әйләнә.
Моң
Моңсу җырлар, моңсу җырлар,
Моңнарымны басалмас.
Күңеленә бер моң кергән,
Моңланудан качалмас…
Моң бит ул күңел елавыда,
Төзәлмәслек аның ярасы.
Күңелләрең чуар булмасада,
Бер өлеше, аның карасы…
Моң кешене, фикерләнү аша,
Чиксез шатланудан тыя ул.
Моң килгәндә кеше уйланада,
Булган көчен бергә җыя ул.
Хaләтләрдә шуңа яратыла,
Кирәк була барысы кешегә.
Кермәс өчен яңа ялгышлары,
Кыла торган алда эшенә.
Моң асылы тагы тирәнерәк,
Үзе теләп берәү тартылмый.
Моңлануга дәва табып булмый,
Даруларда андый сатылмый…
Төн
Төнге шәhәр, караңгылык баскан,
Утлар янсаларда hәр җирдә.
Эштән кайтып күпләр йокласада,
Төнге тормыш кайный hәр җирдә.
Сакланмый төннәрнең эзләре,
Тарала, югала таңнарда…
Бушамый калалар шешәләр,
Җир асты яшергән барларда.
Көн буе түзгәннәр үзгәрде.
Төн җиткәч нигәдер түзмәде.
Каңгы булсада төннәрен…
Уяу бит шәhәрнең күзләре.
Караңгы яшерә алмый шул,
Караңгы буласы уйларны…
Нигәдер кайвакыт кешеләр,
Төнләрен ясыйлар туйларын…
Җирдә
Җирдә яшәр өчен кеше туа,
Җир йөзендә биргән урынны.
Бәхетендә таба шушы җирдә,
Кечкенәме яки зурынмы.
Хыяллары биек очсаларда,
Җирдән кеше ерак китәлмый.
Күңелләре тартса ераккада…
Коштай очып барып җитәлмый.
Авыр кебек булса тормышларда…
Яшәүләр бит барыбер рәхәт.
Күрә алсак тирә ягыбызда,
Күпме нигъмәт, күпме бәрәкәт.
Җирдә генә, кеше язмышлары,
Җирдә аңа күпме матурлык.
Ничә тапкыр язлар кабатлана,
Язлар саен чәчәк атырлык.
Күрә алып булган, биргәннәрнең,
Тоя алып чиксез рәхәтне.
Нигә татып карамаска әле,
Безгә насыйп булган бәрәкәтне.
Хата бар
Ник язмышларга сораулар,
Язмыш бит ул үтәр юлларың.
Үткәннәрең күрсәтәдә инде,
Ниндиерәк юлчы булганың.
Иң гадие, иң авыры бәлки,
Ул юлларны ничек үтүең…
Язмышыңның әллә гәебеме,
Әзер юлдан читкә китүең…
Язмыш гәеплеме әгәр синең,
Гөнаhларың ашса чамадан…
Белмисеңме кылган гaмәлләрне,
Үзгәртүе кыен яңадан…
Бөтенесе үзеңнеке ләбаса,
Уңга сулга чәчеп яшәүләр.
Рәхәт таба идең вакытында,
Әллә кемдәй булып яшәүдән.
Гәепләмик зинhар язмышларны,
Үзебезнең кылган хаталар.
Тәүбә итә белмәү вакытында,
Кешеләрдә шундый хата бар…
Көзге сынау
Кабат көтә сынау вакытлары,
Һәрберебез көтә сыналу.
Ялгыш юлга керә башлаганда,
Андый төзәтүләр була ул.
Алданабыз, алдамакчы булып,
Качып булмый андый сынаудан.
Авыруларга ярдәм итә алмый,
Дәүләтеңнән дару сораулар.
Җир йөзендә күпме дәүләтләр бар,
Кайсы таба алды даруны.
Дошманлашып ачык hәм ярышып.
Кулай күреп яшәп баруны.
Кем күтәрә иң күп авырлыкны
Гади халык инде әлбәттә.
Скорыйлар ташый вируслы дип,
Казан, Чаллы аннан Элмәткә.
Олы әфәт дибез мондый хәлне…
Кайчан булган мондый масштаб,
Әй, кешелек кулларыңнан килсә,
Даваларлык берәр ачыш тап…
Сүзләр белән алдый сәясәтче,
Чирне таба гади шарлатан.
Кая миллионлы «акыллылар»,
Атом бомбалары шартлаткан.
Кая качып була мондый чакта,
Чит илгәме әллә подвалга…
Сынауларны урап үтеп булмый,
Ялгыш була, кайсын тапсаңда…
Бөтен дөнья дәүләт экзамены…
Көзге сынуларга охшаган.
Кешелекне тагы ниләр көтә,
Башка уйдан башлар бушаган.
Көтмәгәндә
Очрадыңда, кинәт көтмәгәндә,
Уйларымнан инде җуелгач.
Хыял, хәтер күптән тоныкланып,
Өметләргә нокта куелгач.
Барысыда гади кебек булды,
Карашларда очкын юк инде.
Бик еракта элек булган хисләр,
Күңел төпләрендә үк инде.
Тыя алмадым шунда уйларымны,
Үткәннәргә күңел ашыкты.
Нидер эзләп, таба алып шулчак,
Иске ярсуларны басыпмы.
Әйе, алар күңел төпләрендә,
Алар hаман анда саклана.
Онытылып барган, булган хисләр,
Тагын шулай бераз сафлана.
Хәтер дәфтәрләре, шуңа кыйммәт,
Истәлеккә калган әйбер күп.
Табылуы, кинәт көтмәгәндә…
Эзләгәндә тапкан әйбер күк.
Юлларда
Авыллардан ерак калалар бар.
Калалардан ерак авыллар.
Җирдә туган авыл балалары,
Авылныкы булып калырлар.
Буын дәвам итсә чит җирләрдә,
Ераклаша бара аралар…
Туып үскән урыны hәркемнеңдә,
Туган җире булып калалар.
Кемнәр өчен ерак аралары,
Кемнәр өчен якын шикелле.
Аралары нинди икәнлеге,
Күңелләргә язган бит инде.
Яшәү төре, яшәү дәрәҗәсе,
Җәлеп итә төрле юллары…
Туган җирләр ешрак искә төшә,
Үткән саен гомер еллары.
Камиллекне эзли кеше күңеле,
Кайда халык күберәк җыела.
Яшәү асылын аңлау теләкләре,
Килеп җитми кеше уеына.
Сәер кебек…
Сәер кебек кайчак кайберәүләр,
Карашлары никтер башкача…
Аңлаулары бигрәк авыр булa,
Күңелләрен алар ачмаса.
Бөек затлар кайчак шундый булган,
Гади генә кайчак кешеләр.
Үз юллары белән баручылар,
Аермалы башка кешедән.
Тынычырак алар башкалардан,
Уйчанырак бераз булалар.
Бәлки гaмәлләрен кылганда да,
Җиде тапкыр уйлап кылалар.
Җан асырап алар яшәмиләр,
Мәңгегәдә план кормыйлар…
Сәерлектә алар яшергәнне,
Аңлатыпта алар тормыйлар…
…Үз агымын тапкан елга төсле,
Агаларда, барыбер агалар…
Күпме кеше, төрле язмыш белән,
Бергәләшеп яшәп баралар…
Ике җомга арасы
Бөтен язмыш мөселманнар өчен,
Җомга белән җомга арасы.
Кыска гына, ләкин җиңел түгел,
Шул араны үтә аласы…
Монда сыя бөтен тормыш юлы,
Күрәчәкләр – була аласы.
Кабатлана сәгать телләредәй,
Җомга белән җомга арасы.
Монда вакыт савап гaмәл өчен,
Тәүбә итү өчен җомга бар.
Бер атнада күпме мөмкинлек бар,
Атна саен килә җомгалар.
Монда сыя кылган кырын эшләр,
Җыелада шулай җыела…
Җомгаларга вакыт тапмаганда,
Күпме булыр гомер буена.
Ничә җомга калган ихтибарсыз,
Һәркем үзе санап карасын.
Урап үтеп булмый берничектә,
Җомга белән җомга арасын…
Замана тизлеге
Кемнәр аны үлчи ала микән,
Кемнәр бара ала өлгереп.
Артта калыр кебек бик еракта,
Кичәгечә барса көн күреп…
Кайчан гына атта бик шәп иде,
Барыр җиргә алап барырга.
Машиналар хәзер җитешәлмый,
Уңнан сулга алып салырга…
Җитез тәгәрмәчләр тәгәриләр,
Ләкин вакыт hәрчак алдарак.
Вертолетлы булып алалсаңда,
Вакыт көчен булмый алдалап.
Артык эшләр, артык авыр йөкләр,
Кешеләрне тыя, тышаулый…
Ул каядыр ашыгуын белә,
Артта каласына ышанмый…
Замананың үзе законнары,
Үзгәртмидер әле тизлеген.
Аңлый алмый кеше күңелләре,
Кимеп бара торган тизлеген…

Аязлы болытлы
Күңелнең халәте аязлы болытлы,
Караңгы эзләми, омтыла яктыга.
Хыялы кешенең hәрвакыт, ачышта,
Нигәдер еракка еракка ашкына…
Ачыла ябыла күкләрнең карпусы,
Кешенең күңеле – үзенең күкләре.
Аязлы болытлы булганга тормышлар,
Сизмичә каласың йөгереп үткәнен.
Акта бар карада җитәрлек бу җирдә,
Сайларга hәркемнең алдагы юлларын.
Табалсаң юлыңны, онтылыр озакка,
Көннәрең hәрвакыт болытлы булганын
Сагыныптыр
Сагынмыйча кемнәр кайта микән,
Туган якка юллар тотканда.
Олы юлга, олы ният кирәк,
Әрәм итми вакыт юк барга.
Кайту сүзе, үзе мәгәнә бит,
Барулардан күпкә якында.
Уйлар килә кеше күңеленә,
Яшәү асыллары хакында.
Сагынмыйча кемнәр тора ала,
Ерагайган саен аралар.
Вакыт арбалары тәгәриләр,
Бараларда, алар баралар.
Язлар килсә хисләр яңаралар,
Ниләрдә дер анын сәбәбе.
Җылы нуры кояшныңмы әллә,
Үткәннәрнең җылы сәләме…
Еракларга китеп карау кирәк,
Тояр өчен сагыну хисләрен.
Аяз көннәр үтсен савапларда,
Тыныч үтсен өчен кичләрең…
Килә табасы
Кай вакытта бер генә сүз белән,
Җавапларны килә табасы…
Күңелләрдә бөтен булганнарны,
Шигырь итеп язып каласы…
Булган хиснең барсын җыя алып,
Бер шигырьгә яза аласы…
Булган моңны берәү генә итеп,
Моң чишмәсе – җырга саласы…
Таллар үскән авыл су буйлары,
Бизи аның таллар ярларын…
Шул талларга карап син аңлыйсың,
Гомерләрнең үтеп барганын…
Килә кайчак болыннарга чыгып,
Болын буйлап йөгереп китәсе.
Бер туктамый килә йөгерәсе,
Балачакка барып җитәсе…
Бер мизгелен күрә алыр өчен,
Әллә нигә әзер күңелем…
Таллар үскән су буйлары аша,
Андый юллар мөмкин түгелен…
Сукмаклар
Чынбарлыктан ерак торганны…
Кирәкмәскә, күпме вакыт-исраф,
Эшләп булмый кирәк булганны.
Сукмакларда, булмый туктаплар…
Илләр гизеп тормыш иткәндә дә,
Тыныч кына тормыш итсәңдә.
Һәркемнеңдә сукмаклары була
Кайдан килеп, кая китсәңдә…
Сукмакларым, минем сукмаклар
Яллар итеп булмый туктаплар.
Бормаланып артта калып бара
Сукмакларны үткән ул чаклар.
Сукмаклар ул шуңа бормалада,
Очрый торган юлда киртәләр…
Сукмаклары әдәм баласының,
Язмыш кушкан җиргә илетәләр.
Барыр юллар алда белеп булмый,
Ниләр көтә, ниләр күрәсе.
Сукмакларым мине алдамасмы,
Шуны гына килә беләсе…
Язмышыма язган сукмакларым..
Борма елгаларга охшаган..
Башка сукмакларга кызыкмыйча
Үзе сукмагыма ышанам…
Сукмакларым, минем сукмаклар
Яллар итеп булмый туктаплар.
Бормаланып артта калып бара
Сукмакларны үткән ул чаклар.
Дәүләтсез
Дәүләт булып яши халык олы булса,
Шуңа саклый үзен, дәүләтен.
Була алмый анда башка хужа,
Капламыйча йөрми гәурәтен.
Бердәм халык кирәк дәүләт өчен,
Низаглардан илдә качучы.
Бердәм халык өчен тырышучы,
Киләчәккә юллар ачучы.
Кирәк түгел дәүләт кешеләргә,
Тарихларны начар аңласа.
Бер кисәге булып, зур халыкның,
Тормыш юлларыннан бармаса.
Азмы халык яши дәүләтләрсез,
Безнең дәүләт җирдә булган бит!
Хуҗа булып үзе җирләренә,
Ничә гасыр горур торган бит!
Мәҗбүр булдык аны югалтырга,
Мәҗнүн булып, бердәм булмадык.
Таркау булдык, нәкътә хәзергечә,
Дәүләт саклап, сафта тормадык.
Алды, арты
Алга диләр, карап бару кирәк,
Алда диләр, бөтен өметләр.
Нишлисең бит кайбер очыракта,
Артка карап кеше күнеккән.
Алда диләр, бәхет көтә сине,
Нигә артын уйлар торырга…
Арты, алдан якын була икән,
Артын алга борып куярга.
Табышмактай була кайвакытта,
Кая кирәк күберәк карарга.
Кая караганны әллә кирәк,
Гомерләрең буе санарга…
Арты, алды бер үк түгел мени,
Бөтен ягын күрә алмасаң…
Алгы ягын күреп була ала,
Һәрвакытта артта калмасаң…
Чагыштырып кара юлларыңда,
Кем алдында, кемнең артында..
Алда да син, артта баручыга,
Алдагының, тик син артында…
Биргәне
Чиксездер Аллаhның биргәне,
Ихласлык, көләчлек, сабырлык.
Кешегә сыйфатлар санаусыз,
Һәркемдә үзендә табарлык.
Кемнәргә зур бәхет, матурлык,
Күңеле чәчәкләр атарлык.
Бер кеше көчендә кайвакыт,
Бик гүзәл бакчалар ясарлык.
Аллаhның бирелгән илhамы,
Күпләргә яшәргә көч бирә.
Илhамның ярдәме шундадыр,
Иң кирәк вакытта ул килә.
Тырышлык тормышта кирәкле,
Бу тормыш ярата зирәкне.
Сайларга бары тик кешегә,
Эшләргә кушканна кирәкне.
Биргәнне алыпта салына суларга,
Без әйтә белмибез шөкерен.
Учакның җылысын тоймыйча,
Күрәбез шикелле төтенен…
Биектәге уйлар
Биекләргә карый кеше hәрвакытта,
Һаваларда күзләр ни эзли…
Эзләгәндәй тормыш сукмакларын,
Җирдә икәнлегег ул сизми…
Җирдә безнең бөтен үтәр юллар,
Барысында җирдә төзисе.
Юлларыбыз булсын киң hәм тигез,
Ул юлларда үзебез йөрисе.
Йортларыбыз булсын якты, җылы,
Ул йортларда үзебез торасы.
Бүгенгедән тора тормышыбыз,
Киләчәге ничек буласы…
Нигезләре булсын ышанычлы,
Аумый, тузмый озак торырлык.
Бездән соңда килгән буыннарга,
Яшәр өчен үрнәк булырлык…
Сөн буе авыллары
Ярлары буйлап тезелгән,
Сөн буе авыллары.
Якын итә, берләштерә,
Сөн суы агымнары.
Үзе ага салмак кына,
Текә түгел ярлары.
Булмый калмас яр буенда,
Зифа буйлы таллары.
Суларында кер чайкаган,
Яшь киленнәр басмада.
Сөн буйлары hаман якын,
Еллар үтеп барсада.
Тезелеп киткән ярлар буйлап,
Алмалы бакчалары…
Аркылы чыгу берни түгел,
Кирәкми басмалары.
Билдән түбән диләр иде,
Сай булган урыннарын.
Атлар йөргән Сөн буенда
Ияртеп колыннарын.
Акканда аккан Сөн шулай,
Ничә еллар үткәндер.
Сөн буе авылларында,
Ничә буын үскәндер…
Эй Сөн суы, Сөн буйлары,
Тарихларның шаhите.
Ничә буын бала – чага,
Тормышларын шат итте…
Сөн сулары агым сулар,
Шифасы бар суларда.
Аны аңлап, тоеп була,
Сөн буенда туганга…
Агыйделгә кояр өчен,
Күпме юллар узыла.
Озатучы авылларыб
Ярлар буйлап сузыла.
Кышлар алда
Кышлар әле ныклап башланмады,
Көтә башлыйм инде җәйләрне.
Кичләр җитсә тизрәк үтсен өчен,
Озагырак эчәм чәйләрне…
Күңел туйган никтер суыклардан,
Туңырлыкта түгел шикелле.
Чеметтереп алмый урамнарда,
Малай чакта кебек битемне.
Сират күпередәй җир өстендә,
Кыш айларын озак үтәсе.
Кермәс идем шушы кыш аена,
Миннән тормый, ни хәл итәсе…
Бәхәсләшмим, шундый уйлар гына,
Килеп китә кайчак башыма.
Дөньяларда ниләр булсада,
Аллаh ризалыгы барысына.