Бәхет кошы өркеп очмасын
Төнге ак каеным, и җаным!
Күз яшьләрең тама тын гына…
Чык төшсә дә, гөлләр егыла,
Авырлыгын тоеп дөньяның,
Төнге ак каеным, и җаным!
Күз яшьләрең тама тын гына…
Чишәм, диеп, Галәм серен мин,
Йолдыз нурларына керендем!
Керфек ачкан Галәм алдында
Күз яшьләрең тама тын гына…
Чык төшсә дә, гөлләр егыла.
Иртәгесен уяныр ла ул,
Тибрәп-тибрәп уйланыр ла ул!
Уйлы таңнар аткан чагында
Чык төшсә дә, гөлләр егыла.
Авырлыгын тоеп дөньяның,
Иңнәремә башың куй әле.
Бергә кичәр ерак көннәрнең
Ерыйк әле куе томанын,
Авырлыгын тоеп дөньяның!
Төнге ак каеным, и җаным!
Серең сөйлә… Сөйлә чистасын!
Бәхет кошы өркеп очмасын,
Котсызлыгын күреп дөньяның.
Төнге ак каеным, и җаным…
Шомырткай
Гел шаяртып әйтә иде әткәй:
– Минем өчен СССР —
Чыжылдатып безгә сөтен биргән
Шушы юмарт Шомырткай – сыер!
…Сыерлы йорт! Бу йорт – өметле
йорт.
Чиләк аумас, казык черемәс.
Ышык күләгәдә каз какланыр,
Бәрәңгеләр базда үремәс.
Табыннары булыр сөтле чәйле,
Каймаклы һәм куе катыклы:
Бу йорт белер бөек хезмәт серен,
Монда тормыш күркәм һәм ныклы.
Сыерлы йорт… Көтү чыккан чакта
Киерепләр ачкач капканы,
Күрсәгез лә икән
Горурлыгын
Сыер чыгаручы апаның!
Сыерлы йорт булса, ил дә булыр,
Сыер тоткан йортка кот иңәр —
Җылы куллап сыер сауса кичен
Ак яулыклы килен-җиңгиләр…
И сыеркай, Шомырт! Синең белән
Булды безнең бәхет янәшә.
Юк,
Хатын-кыз
Чын хатын-кыз булмас,
Назлап сыер сава белмәсә!
Чиста намазлыкка утыргандай,
Сыерга ул ипләп кагыла
Һәм чиләккә,
Юк, шаулы сөт түгел —
Татлы бер җыр гүя агыла!
Ә кырыйда бозау әрсезләнә:
– Калдырыгыз, – дип, —
сөт миңа да!
Сыер күши… Тигезләргә тели
Һәммәбезне…
Сыер уйлана.
И Шомырткай! Тәмле сөтең һаман
Телләремдә эри шикелле…
Син бит әнкәемә сөттәш әнкәм,
Сөтле әнкәм булдың бит инде!
Без сыерлы йортта туып үстек,
Ул бит безне исән саклады.
Сыер эзләренә баса-баса,
Безнең тыйнак бәхет атлады.
Балачакның шушы шәфкатьлесе
Тиң булмаса әгәр бер җырга —
Мин багышлап шигырь язмас идем
Шомырткайга – безнең сыерга…
…Юкка әйтмәгәндер зирәк әткәм:
– Минем өчен СССР —
Чыжылдатып безгә сөтен биргән
Шушы юмарт Шомырткай-сыер…
Сынавы микән?
Хак Тәгаләнең бер сынарга
Теләве микән —
Томана һәм ертлач илне
Пушкинлы иткән?
Иблис корган бу илнең
Яшәве – хата!
Фәрештә төшеп кунардай
Урын юк чакта,
Кешелекнең ак намустай
Пакь көннәреннән
Мәңге кот кунмас бу илгә
Пәйгамбәр иңгән…
Пушкиндыр, бәлки, Рәсүлнең,
Тукайдыр намы, —
Даһилар, якты сүз әйтеп,
Хәсис дөньяны
Уятмак булып килгәннәр,
Ышанып, Хактан,
Бу халык иле белән үк
Хәрәмгә баткан!
Пушкин кирәкмени аңа? —
Пугачёв кирәк!
Ургылсын кан бугазлардан,
Җир торсын тетрәп!
Угрылык ургый канында! —
Юлбасар токым
Ничек аңласын шагыйрьнең
Илаһи утын?!
Каһкаһә белән шаркылдап,
Иблисләр көләр,
Иделдәге ушкуйниклар
Тыңласа шигырь!
Ул җәлладның Мартыновмы,
Дантесмы намы —
Шагыйрьсез итәргә әзер
Алар дөньяны…
Табылачак көч
Шагыйрьдән
Йолырга җирне —
Чахотка булып
Казанда
Буар шагыйрьне…
…Тәгаләнең ил-халыкны
Сынавы микән?
Үзенә тиң зат иңдергән —
Шагыйрьле иткән!
Фәрештә хәтта җәяүләп
Качкан бу илгә —
Йа Ходам, аңлат гамәлең! —
Шагыйрьләр нигә?
Ак акчарлак хәле
Җем-җем генә килә елгыр балык —
Тәңкә-тәңкә тере яктылык!
Канат очы кара акчарлаклар
Ак яшендәй төшә атылып.
Тырнакларда тыпырчына балык…
Балык оча!
Гаҗәп хәл күктә!
Җилпенми ул… һава – кошны гына,
Су балыкны гына җилкетә.
Ау уены —
гадел!
Күктән аска
Томырылып төшкән аучыга
Койрык күрсәтә дә
чума балык!..
Аучының җен куба ачудан!
Ау һөнәре – иң борынгы һөнәр,
Шәфкатьле дә һөнәр,
Гадел дә!
Ау икән ау! Куып сук корбанны!
Котыл аудан —
килсә хәлеңнән!
Һәр тере җан, хәрәм кылмый гына
Тапса икән хәләл тәгамне,
Иң беренче һөнәр – ау һөнәре
Адәм иткән безне – адәмне.
Ләкин…
Өнсез итә бер тамаша:
Гигант чүплекләрнең өстендә,
Юк, үләксә козгыннары түгел —
Горур акчарлаклар чемченә…
…Актарына ап-ак акчарлаклар,
Юаш тавык гүя тибенә…
Иблис җиңгән фәрештәме алар,
Демон мәллә Ходай күгендә?
Хәлләр болай барса, Иблис җиңсә,
Ак хыяллар тәмам җиңелсә,
Сандугачлар хәер теләнсәләр,
Тиреслектә Пегас тибенсә,
Яшәү булырмы бу? Шул акчарлак
Хәле килде безгә, иптәшләр!
Кая менеп, ни дип оран салыйк?
Сәнгатьтәшләр,
хәл бит бик хәтәр…
Бөек Табигать бит үзе иде
Иҗатчының иң зур остазы!
…Чүплек башы… Ап-ак акчарлаклар
Юаш тавык сыман җим казый…
Онытма, ди миңа сыкы җиле…
– Туган көнең кайчан? – дип сорасаң,
Карт-корылар көлеп куя да:
– Көнен белү нигә кирәк? – диләр, —
Килгәнгә мең шөкер дөньяга!
…Олы, сәер йола керде безгә,
Ул – туган көн дигән зур бәйрәм!
Көне түгел, еллары да хәзер
Тәшкил бары туган көннәрдән…
Гүя җиргә зур миссия иңгән,
Төшкән гүя яңа пәйгамбәр!
– Бүген – минем көн! – дип хөрмәт
даулый
Дөньялыкка бүген килгәннәр.
Безнең өчен бөтенләй чит йола,
Көлә генә картлар бу хәлгә.
– Туган көнең, бабай, кайсы көн соң?
– Мин туганмын кырпак төшкәндә…
Әйтеп бирә алар туган көнне
Гүя бәет әйткән шикелле:
– Яман суык булган… һәм кояшка
Ике колак үскән ул көнне;
Туңып хәтта карга егылган, ди,
Мәчет манарасы очыннан…
– Мин туганда тупыл мамыклары
Буран сыман тузгып очынган…
Сөйли алар:
– Әйтә иде әнкәй:
«Син туганда ярлар ишелде,
Ташу кубып,
текә ярда үскән
Куш имәнне убып төшерде!»
Сөйли алар:
– Мин туганмын икән
Нәкъ арышлар башак кысканда…
– Ә мин исә – көзге тымызыкта,
Ефәк пәрәвезләр очканда…
…Әнә шулай тәгаенли картлар
Туган көнне… Уйлап карасаң,
Безнең белән чагыштырсаң,
Алар
Мең кат бәйрәмлерәк ләбаса!
Яд итәбез хәзер
бүгенгеләр
Туган көнне ниләр белән без? —
Ничә әрҗә хәмер түнтәргәнбез
Һәм ничек баш белән йөргәнбез?
Безнең туган көннәр хатирәсе
Шул тирәдә… Һич юк бүтәне.
Шуңа күрә сизми яшибез шул
Көннәр, еллар… гомер үткәнне.
…Туган көнем сорасалар миннән,
Нәкъ картларча телим әйтергә:
– Әнкәй мәрхүмәнең искәрткәне
Гомерлеккә калган хәтердә:
«Гыйнварда син, өчесенә чыккан
Таңда тудың… Бөтен дөньясын
Сыкы сарган салкын таң иде…
Шуңа күрә, суыкка үч итеп,
Артык кайнар булмасаң иде!»
Әйткәннәре дөрес булып чыкты…
Ләкин кайнарлыкның артыгы,
Явыз көчкә куәт өстәмичә,
Керсез шигырь булып саркыды.
«Онытма, – ди миңа
таң җиленең
Сыкылары сирпеп үткәнне, —
Ак сыкылы таңны һәм пакь җанлы,
Кабатланмас, кайтмас әнкәңне!»
…«Прогресс» диеп лаф орсалар,
Мин тын уйга калам, эндәшмим…
Чын гомерле булган элеккеләр,
Чын шигырьле булган, билләһи!
Борынгы шул учак янында…
Борынгы шул учак янында…
Борынгыдан җырлар, һай, агыла,
Җырны чыгаручы ничек түзгән? —
Тыңлаганда йөрәк ярыла!..
Кайсы җаннан саркып чыккан бу җыр,
Кайсы чордан, нинди илләрдән?
Җыр иясен барып табар идем —
Тылсымын шул Ходай бирмәгән!
Чыксаң икән типкән чишмәсенә
Җыр дигән бу үлмәс агымның!
Ниләр булды сиңа, и моңлы зат?
Дөньясына сыймас чагыңмы?
Чыдый алмас чиккә җиткәнсеңдер,
Күрәчәгең күреп, чынлап та…
Бик борынгы дәһшәт
Бүрене дә
Тулган Айга әнә улата!
Мәхәббәттән шашар чиккә җитеп,
Җыр суздыңмы әллә бәхеттән?
Бер үрелеп кенә
җаныеңа
Тотып бирдең мәллә кош күктән?
Йә хыянәт кылдылармы сиңа, —
Куендагы елан чактымы?
Ташкын булып ургылдымы әллә
Күкрәгеңнән җиңү шатлыгы? —
Ниләр булды сиңа, и моңлы зат,
Ник җыр иттең аһлы сүзеңне? —
Даладагы учак яннарында
Тыңлыйсылар килә үзеңне!
Кем син? Өзелепләр сөйгән яры
Еракларда илләр гизгәндә
Таң талына башкынаен салып,
Ялгызы яшь түккән кыз мәллә?
Тик бер генә тыңлап җыр иясен,
Җыр яралган серле илләрдән
Тик бер генә урап кайтыр идем!
Ходай андый тылсым бирмәгән…
Мең-мең еллар элек, күңле тулып,
Кем ул җырга салган йөрәген…
Сизмәгән ул шушы җыр утының
Артык ерак… ерак дөрләвен!
Куанычын җыры иткән кеше
Әрнүен җыр итеп җырлаган…
Тыңлаганда йөрәк ярылыр күк! —
Җыр чыгарган —
Ничек чыдаган?!
…Ә шулай да бер утырсаң иде
Борынгы шул учак янында!
Борма-борма җырлар, һай, агыла —
Җырга лаек язмыш табыла…