-------
| Библиотека iknigi.net
|-------
|  Рифа Рахман
|
|  Сине сөям, дисең… / Говоришь, что любишь
 -------

   Рифә Рахман
   Сине сөям, дисең… Шигырьләр



   Рахман Рифа (Харрасова Рифа Фатхрахмановна)
   Говоришь, что любишь


   В новой книге поэтессы большое место уделено как любовной лирике, так и общественно-философской поэзии.
   Казань. Татарское книжное издательство. 2019

   На татарском языке


   © Татарстан китап нәшрияты, 2019
   © Рахман Р. Ф., 2019


   Талпыныш


     Баш очында гына – ак болытлар,
     Баш очында гына – күпме кош!
     Безне биеклеккә күтәрала
     Кеп-кечкенә генә талпыныш.



   Җан – биектә


     Баш очымда гына – ак болытлар,
     Акка батып туды бу иртә.
     Җан биектә чагым! Бүген тәнне
     Бер манара кебек хис итәм.


     Манараның ачык уемына
     Җан кыңгырау кебек куначак.
     Чыңлаячак анда, чыңлаячак…
     Илне гамьле эшкә җыячак.


     Чыңлар да ул, тау-ташларга тиеп
     Кире кайткан чыңын тотачак.
     Аннан тагын, тагын чыңлаячак,
     Шулай тауның җырын отачак.


     Тау зурлыгы булыр аннан җырда,
     Таш ныклыгы булыр сүземдә.
     Җан – биектә. Мин – бер манарадыр,
     Калкып баскан Илем-Җиремдә!


     Баш очымда гына кошлар оча,
     Кош уйнатып туды бу иртә.
     Сандугачлар агачларда сайрый,
     Ә бөркетләр оча биектә.


     Миндә әле бөркет хисе дә бар,
     Канатында күкне иңләгән.
     Җан җыр булып оча, бөркет сыман
     Бер талпыныш алгач җилләрдән.


     Баш очында гына – ак болытлар,
     Баш очында гына – күпме кош!
     Безне биеклеккә күтәрала
     Кеп-кечкенә генә талпыныш.

   23.08.2016


   Карап торам…


     Йолдызга мин карап торган булам,
     Ә ул инде күптән үлгәндер,
     Бөек бер көч аны йолдызларның
     Мазар илләренә күмгәндер.


     Йолдызга мин сәлам биргән булам,
     Яңа бер дус тапкан шикелле.
     Үземә дә Галәм күкрәгеннән
     Йолдыз уты капкан шикелле.


     Чулпанга мин таңда бармак яныйм,
     Йокламыйсың, димен, таңгача.
     Кояш чыккан, инде нуры тулган,
     Менә тиздән, димен, ай качар.


     Син сүнәрсең иң ахыргы булып,
     Башка йолдыз булмас яныңда.
     Зур бер хәсрәт – ялгыз гына яну
     Галәм учагында, җаныңда…


     Ә мин янам. Күпләр сүрелделәр,
     Сындырдылар күпләр күңелен.
     Нигә соң мин, шулай яна торып,
     Ил күгендә йолдыз түгелмен?!


     Нигә таңда өмет кабызмыймын,
     Нигә төндә юлга нур сипмим?!
     Ә бит теләк – илгә маяк булу,
     Аны исән итү, һичшиксез!


     Яшәр микән? Әллә сүнәр микән?
     Төн телимме, таңмы милләткә?
     Төндә йолдыз бигрәк якты яна…
     Янгач сүнә инде, әлбәттә!


     Әллә бик нык янып сүнде микән
     Вакытыннан иртә бу халкым?
     Мин шуңамы аны таңны таңга
     Кушкан йолдызларга охшатмыйм?..


     Чулпан йолдыз әнә китми тора,
     Төн пәрдәсен кояш ерткач та,
     Нур ташкыны тауның башындагы
     Кыяларны төртеп еккач та…


     Уянам да аңа карап торам,
     Бәлки, ул да инде үлгәндер?
     Йолдыз нуры гасыр кичеп килә —
     Җирне үле йолдыз үбәдер…


     Йолдызга мин карап торган булам,
     Йолдыз җиле каккан шикелле,
     Сәлам биргән булам, көлгән булам,
     Яңа бер дус тапкан шикелле.


     Ә ул инде күптән күктә юктыр,
     Миннән бик күп алда үлгәндер.
     Галәм бишегендә аның ур(ы)ны —
     Галәм мазарына җирләнер.

   09.08.2013


   Минем туу


     Йолдызларның аңы киткән чакта,
     Йолдызларның төсе уңганда
     Туганмын мин,
     Инеш, елга суы
     Ярларына тәмам тулганда.
     Күзләреңнән йолдыз тама, дисез,
     Яшьне нәни йолдыз күрәсез —
     Исәр йолдыз кебек яшисең, дип,
     Нигә мине һаман сүгәсез?
     Гаҗәпмени йолдыз нурларына
     Минем шулай ия булуым?
     Моңа сәбәп —
     Яңа йолдыз белән
     Бер вакытта минем тууым.
     Бик газаплы, диләр, йолдызларның
     Яралуы Галәм эчендә.
     Мин дә йолдыз кебек җан алганмын…
     Шуңадыр да йолдыз төсендә.
     Ә аларның һушы киткән чакта,
     Җиңелмени исән калуы?!
     Шундый еллар бит бу,
     Шундый еллар!!!
     Сүреләм дә сүнәм,
     Сүреләм дә…
     Аннан кабат китәм кабынып.
     Күкнең һичбер буп-буш торганы юк.
     Сүнсәк, беләм,
     Безнең ур(ы)ныбызга
     Никадәрле йолдыз табылыр.
     Бездәй булмас —
     Синдәй, миндәй түгел —
     Килер буыннарның һичкеме.
     Тик алар да йолдызларга карар,
     Шуннан очып килгән шикелле.

   10.08.2013


   Фани дөнья


     Җырлы күңел булсаң, җыр качыра,
     Нурлы йөзнең нурын куа икән
     Фани дөнья. Анда яшәгәндә,
     Хәсрәт капчыкларың тула икән.


     Сагыш капчыгың да тула икән,
     Аерылу көне күплектән.
     Алай булгач тормыш итәгенә
     Ябышып ятабыз без нилектән?


     Нигә әле маллар җыябыз без,
     Нигә әле көннәр – гел эштә?
     Күрмәгәндәй юлның гарешләрдән
     Илтәсен тик безне гарепкә.


     Фани дөнья, сине сөйгәнемдә,
     Бәхет-хәсрәтеңне бер иттем,
     Тоттыргансың чөнки туганымда
     Капчыкларын шатлык-өметнең.

   19.04.2013


   Урамда – яз


     Кар өеме елап ята, беттем, диеп,
     Итәкләре анда-санда гына калган.
     Шул өемдә бии кояш шәүләләре.
     Урамда – яз, наз шикелле нур таралган.


     Конкурска чыкканмыни тәпиләре,
     Бии кошлар тротуарда – күлдәвектә.
     Кышның бөтен салкыннары, бураннары
     Агып бара, урам иңләп, гөрләвектә.


     Кар өеме зар өеме булып калган,
     Урамга наз, урамга шат җыр таралган.
     Күгәрченнәр гөр-гөр килеп йөргән була:
     Кар астыннан ашалмаган җим табалган.

   12.04.2012


   Яңгырга


     Таңда гына яңгыр явып үткән иде,
     Кыш тузанын агызган ул асфальтлардан.
     Киемемне чишеп барам – җилгә ачык
     Гәүдәм әзер агачны да кочакларга.


     Күңел әзер барыгызны яратырга,
     Йөзем көләч – җир кояшы булганмыни?!
     Бу тикле яз сагындырган икән мине —
     Өйдән чыкмый – салкыннардан туңганмыни?!


     Өйдә яшәп, язып кына яткан идем,
     Шуннан кайчак бер тынычлык тапкан идем.
     Яңгыр шакып дәште мине урамнарга,
     Юкса таңда йокларга дип яткан идем.


     Ул яңгырга мең мәртәбә рәхмәт инде:
     Киткән явып, җирне юып, сафлык чәчеп.
     Бу тикле яз сагындырган икән мине,
     Яшик өч ай, бергә-бергә чөкердәшеп!

   12.04.2012


   Вакыт


     Шомыртларым тиздән атар кардай чәчәк,
     Сиреньнәрем сибәр татлы хушбуй исе.
     Урамнарда әле карлар өем-өем —
     Күңелләргә узган инде язның хисе.


     Урамнардан ага әле чишмәдәй су,
     Ташу көтә инде кырлар, елга яры.
     Алтын уклы яшеннәргә әзер алар,
     Сагындырган язның хәтта җәзалары.


     Агар ташу, болытлардан төшкән кебек.
     Агар силләр, шул ташуга иш булырга.
     Тапмас бары тормыш сөймәс кеше генә,
     Сәбәп бардыр ил гаменә кушылырга.


     Шомыртларым тиздән атар кардай чәчәк.
     Нигә әле тынычлансын безнең йөрәк?!
     Дәрвиш сыман, Җиһан буйлап узар язлар,
     Ачык чырай күрсәтүең хәерлерәк.


     Карлы җирдә – иске елның яфраклары,
     Тротуарны тишкән яшел яңа үлән.
     Светофорлар яшел күзен чытлык кыса,
     Яңа язга урамнарда юл бирелгән.


     Ян син, кешем, тынычланма гамәл белән,
     Иң шатлыклы чагыдыр яз һәр кешенең.
     Сөяркәсе кире каккан ирнең түгел,
     Хәтта подвал кышын кичкән карт песинең.


     Шомыртларым тиздән атар кардай чәчәк,
     Утлар – суга, сулар утка әйләнер чак.
     Урам тулы гел хатын-кыз, гел хатын-кыз…
     Телләр – телгә, куллар кулга бәйләнер чак.

   12.04.2012


   Яз дәрте


     Олыгайган кебек кенә булганмын ла,
     Яшь тормышны бәйрәм итәр вакыт җиткән.
     Өч-дүрт яшьне алып атып тәннәремнән,
     Язлар дәрте йөрәгемә кадәр төшкән.


     Дөп-дөп типми кыштагыча, салмак кына,
     Дөрес кенә эшли хәзер, кузгалса да
     Урыныннан яз хисенә исәрләнеп.
     Терелгән ул, салкын кышта сызланса да.


     Яшим, димәк, – яши икән ул, сиздереп
     Җиңел, якты хискә хәзер сөенгәнен.
     Тәнемә дә рәхәт булып китте бик тә,
     Кыскардылар өстемдәге киемнәрем.


     Җиңеләйде кышлар буе күтәргәнем,
     Рәхәт миңа – тагын шуңа ни өстисең?!
     Бәхетле бул, дим сиңа да, бу шигырьне
     Укыганда ләббәйкәләп торган кешем.

   12.04.2012


   Мәскәүгә бар


     Казаныңны бик яратыйм дисәң,
     Мәскәүләргә барып кайт икән.
     Башкаланың таштан пулатлары
     Күңелемә бик тә ят икән.


     Анда баргач җәннәт кочагы күк
     Шаулы урамдагы өең дә.
     Моңсулата икән кар юклыгы
     Яңа елга кергән бу төндә.


     Казан шавы авыл тынлыгы күк
     Кала икән Мәскәү түрендә.
     Туган илнең хәтта кары җылы,
     Җиле йомшак ятлар илендә.


     Туган җирнең кешеләре якын,
     Бар да матур, бар да кадерле.
     Урам этләре дә бик юашлар,
     Үзеңнеке кебек һәрбере.


     Бик тә биек йортның иң-иң соңгы
     Катыннан да өең күренми —
     Мәскәүләрдән Казан ерак икән, —
     Анда баргач, шуны белдем мин.

   19.04.2013


   Үзгәреш


     Син үзгәрдең, диләр миңа танышларым.
     Бу яз мине әллә инде гашыйк иткән?
     Түбәләрдән тамчы тамган көйгә генә
     Йөрәгемдә ниндидер ят хисләр бүрткән…


     Тамчы тамган көйгә генә тибәдер ул,
     Тып-тып кына, уйнап кына, җиңел генә.
     Син үзгәрдең, диләр миңа танышларым,
     Карыйлар да тез өстеннән күлмәгемә.


     Күлмәк бит ул – кабык кына, кием генә.
     Йөрәгемдә ниләр барын һич күрмәссез.
     Йөрәк менә яшьлегенә кайтып бара,
     Гәүдәм тарта, ашыкма, дип, мәрхәмәтсез!


     Чү, туктап тор светофорда, тукталышта,
     Өлгермим, ди, артларыңнан җитә алмыйм,
     Автобуска утырсам да, йөгерсәм дә,
     Бу яшемнән һич кенә дә китә алмыйм.


     Бу яшемне теләсәм дә бирә алмыйм
     Күршемә дә, үч саклаган дошманга да,
     Синең инде бар да җитеш, дип сөенгән,
     Кызың үскән, дип сокланган дусларга да.


     Чү, йөрәгем, ашыкмачы, тәннән башка
     Яши алу һичбер вакыт көчеңдә юк.
     Синең, кабат тәннәремдә шытар өчен,
     Язны кышта көтеп яткан төшең дә юк.


     Йөрәк мине тыңламый һич, кайтып бара
     Яшьлегемә, йоклыйм төшләр күрә-күрә.
     Урын җәйсәң кисәтә ул: һич югында,
     Бу төшеңдә өлгерә күр үбешергә.

   12.04.2012


   Татарстан урамыннан барам


     Татарстан урамыннан барам,
     Казан үзәгенә илтә юл.
     «Тукай бакчасы» нда бер тын алам,
     Адымымны җиңел итәр ул.


     Бер тын алам, тимер утыргычның
     Тәнгә үтеп керә салкыны.
     Һәйкәл тирәләре – чәчәк кенә…
     Таҗларында миңа ят җылы.


     Таҗларында бии күбәләкләр
     Миңа таныш түгел көйләргә.
     Тукталган ла идем Тукаема
     Үз телемдә шигырь сөйләргә.


     Аңлый алса, мине Шагыйрь аңлар,
     Таш тәнендә бардыр күк җаны.
     Утыргычка килеп утырдым да
     Укыдым мин аңа Тукайны.


     Аһәңнәрен сайлап, тынышларын,
     Мәгънәләрен – аңлый алганча.
     Һәм сөйләштек аннан Тукай белән
     Ана телебездә таңгача.


     Һәйкәл тирәләре – чыклы чәчәк…
     Янар чыклар, парга калганчы.
     Татарстан урамында таптым
     Бу төн татарчаны аңлаучы.


     Иптәш таптым җанга, төндәш таптым.
     Шигырь кебек типкән йөрәкне
     Хәтта чәчәкләргә тыңлаттым мин,
     Шигырь аша телне өйрәттем.


     Татарстан урамыннан кайтам,
     Минем өемәчә илтә юл.
     Тукталышта тагын бер тын алам,
     Адымымны уйлы итәр ул.

   19.04.2013


   Алыш-биреш


     Язган шагыйрь, утлы тынын йотып,
     Гомер теләп сөйгән халкына,
     Алынмаган шагыйрь хаклары да,
     Милләт хаклары да ул тында.


     Үлгән шагыйрь, утлы тынын йотып,
     Гомер теләп Бөек Шигырьгә.
     Бирелмәгән Ана хаклары да,
     Бала бурычы да ул Сүздә.

   19.04.2013


   Утлар яна


     Гарептә дә, гарештә дә
     Ут яна, утлар яна.
     Кар илендә, ком җирендә
     Бар кавемнәр уяна.
     Кызыл, сары күлмәклеләр,
     Берсеннән берсе күреп,
     Дөньяга аваз салалар,
     Хөрлек, гаделлек, диеп.
     Соңара күрмә, синең дә
     Тапталган җаның, халкым,
     Ит таләп ил-түрәләрдән
     Үзеңә тиеш хакың.
     Беләсең: йә бер үлемдер,
     Йә җиңүдер бу заман.
     Чор кичеп, телле калыр тик
     Зур көрәшкә кузгалган.
     Ыңгырашма, ел авыр дип,
     Күтәрел тагын бер кат.
     Көрәшсәк, алда бәхет бар,
     Тик таңы әле ерак.
     Гарептә дә, гарештә дә
     Янартаулар кузгалган.
     Янартау кебек аваз сал,
     Җир дертләсен бу заман!

   25.04.2012


   Китәр булгач…


     Ник киләдер язлар, китәр булгач?
     Ник киләдер язлар күңелгә, —
     Олыгайдым инде, олайдым мин,
     Күп яшәдем инде бу җирдә.


     Яшәдемдер күбен – бирелгәннең,
     Тоелса да миңа ул бик аз.
     Күңелдә кыш минем күп вакытта…
     Туңдым дигәч кенә килә яз.


     Өлгермим мин аннан җылынырга,
     Китеп бара ул тиз, ник килә?
     Туңсам туңам инде, шулай язган…
     Карамасын минем әйтүгә.


     Җилкетә дә мине, китеп бара.
     Язлардан соң килә тагын кыш.
     Алдау гынадыр ул яз җылысы —
     Язга таба минем ыргылыш.


     Күңел кышын оныттырып тора,
     Оныттыра кайчак омтылыш…

   17.02.2013


   Әти авыр сулый


     Коя гына яңгыр түбәләргә,
     Яңа калайларын кыйный-кыйный.
     Әллә кыйный, әллә көен көткән
     Тангочы күк, үкчә тибеп уйный.


     Үкчә тибеп тора шакы-шокы,
     Менә-менә ныклап биеп китәр!
     Йа Ходаем, инде болай да бит
     Коя гына яңгыр, шунсы җитәр!


     Болай да бит җиргә иелгәндер
     Алмагачлар, армут ботаклары.
     Өзеп бетерер ул миләшләрнең
     Тәлгәшләрен, калмас яфраклары!


     Ишетми дә мине, тыңламый да —
     Коя гына яңгыр түбәләргә.
     Әти авыр сулый, бирмәде, ди,
     Бүген тагын печән күбәләргә.

   31.08.2016


   Төшлектә


     Арган йөзеп – төшлек турысында
     Ялкау гына агып бара болыт.
     Җилләр тынган – йоклап ял итәләр,
     Алар арган, күктән кошлар куып.


     Мин дә ардым. Яттым үләннәргә,
     Тик күземә тамчы йокы төшми.
     Күләгәләр качкан кайсы кая…
     Һәрнәрсәнең юктыр кебек эше.


     Һәр кешенең черем иткән чагы.
     Бу эссегә чыдар әмәлең юк.
     Челләдә дә илне күзәтәмен,
     Йокламыйча – башка гамәлем юк.

   31.08.2016


   Белмиммени?


     Уяндым да тышка карап торам:
     Көзме, кышмы – һични аңламассың.
     И табигать, хәтта син дә мине,
     Язың булам, диеп алдагансың.


     Язың гына булам, җәең генә,
     Дигәнсең син, мине гашыйк иткәч!
     Нурың белән керфегемне ачкач,
     Җылың белән иренемне үпкәч.


     Уяндым да тышка карап торам:
     Көзме, кышмы – һични аңламассың.
     И табигать, хәтта син дә мине
     Сабый бала санап алдагансың.


     Яратуның бер билгесе итеп,
     Битләремә сипкел тутыргансың,
     Яз җиткәндә. Аннан тәм татырга
     Җәйдә миңа алма тоттыргансың.


     Өйдә эшләр башка кулга күчә…
     Уяндым да тышка карап торам.
     Вазаларда – алма, сусыл җиләк…
     Белмиммени: кышка карап торам!

   31.08.2016


   Әле дә…


     Бер сәбәп юк бүген кайгыртырлык,
     Узганымны уйлыйм, яшь – күздә.
     Ник сагынам икән авыр чакны,
     Көнне тезә-тезә бер эзгә?


     Сагыш көннәренең саны күптер,
     Хәсрәт төннәре дә җитәрлек.
     Әле дә бит яшим… диеп куям,
     Барысын да җанда күтәреп.

   28.02.2013


   Шагыйрь җавабы


     Шигырьләрең шундый затлы, шагыйрь, —
     Кайсы ил һәм кайсы төбәктән син?
     Тотышларың шундый горур, шагыйрь, —
     Кайсы халык, кайсы милләттән син?


     Язганнарың шундый моңсу, шагыйрь, —
     Кайсы чордан, кайсы еллардансың?
     Диңгез дулкыныдай шаулагансың,
     Сандугачлар булып сайрагансың…


     Төшәр өчен туфрак катламына,
     Бозлыкларда утлар яндыргансың,
     Менәр өчен йолдызларга кадәр,
     Очкыннардан җанны кабызгансың.


     Яклагансың ятимнәрне даим,
     Саклагансың Илне, Җирне, Җанны!
     Кочагыңа алып җылыткансың
     Үз илендә ятим-кагылганны.


     Бу сүзләргә каршы, әйтер Шагыйрь:
     «Туфрагыннан Татар атлы илнең.
     Яугирлеге миндә – Кол Галинең,
     Батырлыгы – Кәрим, Җәлилләрнең,


     Гашыйклыгы – мәгъшук Кандалыйның,
     Зиһенлеге – Чокрый, Акмулланың,
     Нәзакәтле сүзе – Дәрдемәнднең,
     Түземлеге – Нәҗми, Маннурларның,


     Көч-куәте – Нури Арсланның,
     Тапкырлыгы – Исхак, Афзалларның,
     Шат хисләре – Рәхмәт, Кутуйларның,
     Горурлыгы – татар рухлы җанның,


     Иреклеге – Әкә Мөдәрриснең,
     Нәфис теле – Роберт Әхмәтҗанның,
     Үткер күзе миндә – Фәйзуллинның,
     Хөр күңеле – һәрбер шагыйрь җанның,


     Турылыгы – бөек Тукаемның,
     Кайнарлыгы – Рәми, Такташларның,
     Сабырлыгы миндә – Туфаннарның
     Һәм хыялы – Зөлфәт, Гаташларның!»

   01.12.2013


   Сагыш сәгате


     Сагыш сәгатьләре узып китте,
     Иске елның соңгы төне булып.
     Телефоннан җыйдым дусларымны,
     Ялгызлыкны күңелемнән куып.


     Ялгызлыктан качам дигән саен,
     Арта гына бара икән хисе.
     Ул хисләрне кызганмыйча бирә
     Бүләккә дип һәр Яңа ел киче.


     Букетларда килә, конфетларның
     Затлы тартмасында, тортларда,
     Син ялгызсың дигән сыман миңа,
     Хәтта дуслар янда чакларда.


     Сагыш сәгатьләре узып китте.
     Киттеләр дә… кире борылдылар.
     Буылган күк яшьләр ага гына,
     Күз төпләрем кинәт ерылдылар.


     Күз төпләрем чыдамады хискә,
     Йомшаганмын икән, йомшаганмын.
     Иске елда калыр кебек сагыш
     Кире атлап кергән бусагамны.

   01.12.2013


   Зәки абыйга


     Кайнатканмы чәең? Әзерме соң
     Өстәлләрең, әгәр мин керсәм?
     Кер инде әй, дисең, ниләр була,
     Авырганда кереп хәл белсәң?


     Ничә көннәр эштән бушаган юк,
     Онытып та торган чак булыр.
     Керәчәкмен, әмма чәйләреңне
     Ясап куйма, юкса суыныр.


     Узармын мин урам аркылысын
     Җиңел генә, Сезне сагындым.
     Эшкә барган-кайткан чакларымда,
     Келәгезгә һәрчак кагылдым.


     Капкагызның бик-бауларын тарттым,
     Кермәсәм дә, узып киткәндә.
     Һич кенә дә эштән бушаган юк
     Кояш көлгән көндә иртәннән.


     Бакчасына барып кайтасы бар,
     Дәресләргә план төзисе.
     Кайнатканмы чәең? – Алма алдым,
     Алма бүлешергә кер, дисең.


     Алма яннарына чәйләр кирәк.
     Чәй янына – шикәр, лимоны.
     Кытлык чаклар узган чәй-мәйләргә,
     Юри генә әйтәм мин моны.


     Керәчәкмен, исән-имин генә
     Килеп җитсен, дипләр көт мине.
     Югаласың, дисең, кешеләрдән
     Качыра шул сансыз эш көне.

   19.04.2012


   Карап торам


     Балконымнан карап торам, хозурланып:
     Урамнарны чибәр кызлар басып киткән.
     Килә алар, гөрләвектәй аккан сыман,
     Тротуардан. Казанымда ташу җиткән!


     Карга тулган иңкүлеккә, агачларда
     Оялары бихисаптыр, ни галәмәт!
     Балконымнан җимнәр сибәм мин аларга,
     Бүлешәләр ризыгымны жирәбәләп.


     Агачларны яшел бөре күмеп киткән,
     Сибелгәнме ботакларга алар күктән?
     Бу яз элек килгән язлар кебек кенә
     Түгел икән, түгел икән, түгел икән…

   12.04.2012


   Уйлы таң
   (Шагыйрь Газинур Моратка багышлыйм)


     Таңнар аткач, урамнарга чыгам,
     Йокы качты диеп күземнән.
     Капка кыегына тук чыпчыклар
     Мине күзләр өчен тезелгән.


     Авыл йоклый әле. Намаздадыр
     Иртән азан әйткән мулласы.
     Кешеләргә түгел, чыпчыкка да
     Кирәк аның хәер-догасы.


     Авыл йоклый әле. Әтәчләре,
     Мин – беренче, диеп мактана.
     Ә безнеке инде җир тырмыйдыр,
     Иң соңыннан гына ятса да.


     Тавыкларны куып йөртәдер ул,
     Җим җимләгез, диеп, җиләстә.
     Манарага очып кунар иде,
     Уятырга азан кирәксә.


     Мал хуҗага тарта, кеше – йортка,
     Бар гадәте килә каныннан.
     Әти-бабам инде бу вакытка
     Печән чабып кайткан табынга.


     Әни-әби иртән эчәр чәйгә
     Икмәк, бәлеш куеп өлгергән,
     Коймак салган, чүлмәк утырткан ул
     Мич куенына җыйган күмергә.


     Башларыма килми ниләр генә,
     Төшкә чумган авыл – йокыда.
     Бер мәчетнең азан әйткәненә
     Икенчесе килеп кушыла.


     Иртән сәламләшкән әтәч кебек
     Мулласы да аның, мәзине.
     Мәмәширдән Күкшелләргә күчә,
     Азан сезгә чаба, Газинур.


     Дога асларында яшәү тыныч,
     Син кайттыңмы, бүсәсеңме йокы?
     Ә мин менә авыл буйлап киттем,
     Шигырь укып уздым тыкрыкны.


     Әни яннарында йокы тыныч,
     Ник йокламыйм икән атуса?
     Мин авылны уйлыйм, ничек кенә
     Яшәтергә диеп, таң туса.


     Үткәнемне уйлыйм, үтәремне,
     Үлгәннәрне уйлыйм, исәнне.
     Мин авылны уйлыйм Казанда да!
     Исләренә үзем төшәмме?


     Урам буйлап барам. Ара-тирә
     Авыр сулап кына тукталам.
     Бу нигездә әти үскән, димен,
     Ә монысын корган бер бабам.


     Ә бу йортта туган-тумачалар
     Яшәгәннәр иде… һәм киткән…
     Буын сулкылдавы буыннарны
     Тезеп кенә сала бер җепкә!


     Ә бу йортта минем чәйләгән бар,
     Килен була язган монсына.
     Кешесез өй… Ул тоела миңа
     Сүзе онытылган җыр сыман.


     Яз килдеме, урамнарны ташу,
     Силләр бүлә кайчак урталай.
     Ташу акты мәллә арабыздан?
     Яшьлек аерып узган уртадан!


     Тагын атлыйм. Тагын туктап торам.
     Мең хатирә һәр йорт турында!
     Нигә күңел ачылырга әзер
     Янымда һич кеше югында?!


     Их, авылым, читән коймаларың
     Ялгызларны гына үз иткән.
     Гомере җирдә узган әбекәйләр
     Көнгә карый кайсы күзлектән?


     Минем күзлек борын очындагы
     Әле кемгә, бәлки, ярыйдыр,
     Тик күбегез илгә, дөньялыкка
     Җирдәнрәк торып карыйдыр.


     Минем кебек, кояш уянганда
     Борчымыйдыр, диеп, кешене,
     Бер ызбага якынаям гына,
     Ачыла да китә ишеге.


     Төнгә япмас, таңга капка ачмас —
     Юк карчыкның урлар әйбере.
     Бар хезмәтен калхуз өчен куйган,
     Ил аңлар дип уйлап кайберен.


     Ил дигәнең, әби, ул мин дә бит,
     Һәрбер кеше – мине тыңлаган.
     Бу шигырем мәртле йокылардан
     Уятырдай булсын – там азан!


     Баскыч төпләрендә әбекәйнең
     Җил уйныйдыр, өйгә үтәдер.
     Гомере җирдә узган әбекәем
     Шул Ил-Җирдән кадер көтәдер.


     Ул да минем кебек йокысыздыр —
     Сызланадыр тәне, йөрәге.
     Тәрәз аша миңа кулын изи,
     Үтеп китмә, ди ул, кер әле.


     Авыз итче таң суыннан куйган,
     Һинд үстергән кара чәемне.
     Самавырым белән кочаклашып
     Уздырам бит күпме җәемне.


     Кыенсынам. Керми генә узам,
     Тик, борылып, тагын карап торам.
     Узган юлларыма җәй үләне
     Таң җилендә күпме орлык койган!


     Кыр йокламый инде. Авыл йоклый.
     Җир өстенә иңә гали нур.
     Кайткан булсаң, түбә башыңа мен,
     Илгә дога укыш, Газинур!

   22.08.2016


   Нигә миңа шушы кадәр сөю?!


     Нигә миңа шушы кадәр сөю?!
     Кызны, илне, җирне, табигатьне…
     Йөрәгемә сыеп бетмәслек хис!
     Бир, Ходаем, кирәк кенә хәтле.


     Яз, Ходаем, кирәк кенә эшләр,
     Кыла алыр кадәр изге гамәл.
     Ятсам-торсам көтеп тора бурыч:
     Башкармаган хезмәт Каф тау кадәр.


     Әгәр язсаң алда миңа гомер,
     Насыйп ит син бәхет көне генә.
     Савытларда һәрчак гөлләр минем,
     Булсачы, дим, сөю гөле генә!


     Әгәр миңа насыйп икән яшәү,
     Яшәт, димен, сөйгән ярымны да!
     Алып китте үзен, киемнәрен…
     Алыр иде шигъри җанымны да!


     Әгәр аңа насыйп икән яшәү,
     Насыйп ит син бәхет китергәнен.
     Кичер аның миннән башкаларны
     Ирененнән сөйми үптергәнен.


     Кичер аның миннән башкаларга
     Күңелендә урын биргәнен дә.
     Димәк, анда әле буп-буш булган!
     Бир хисләрнең аңа миндәген дә!


     Янсын-көйсен чиксез яратудан,
     Ә йөрәге хистән тыгызлансын.
     Нигә миңа шушы кадәр сөю?!
     Шул сөюнең утын бераз алсын!

   31.08.2016


   Алкышласын


     Лепер-лепер килә таҗчыклары,
     Җил уйнаткан гөл күк йөрәгем.
     Каты томшыктан да имгәнә ул,
     Юк-барга да балкып көлә ул.


     Сөенә ул, рәнҗи, шаярта ул —
     Җилдә уйнар гына гөлегез.
     Бу дөньяда ханымнарның әле
     Шундые да барын күрегез.


     Яратыгыз мине шушы килеш,
     Җанда урыным бар чын хискә.
     Лепер-лепер килеп, чәчәкләрем
     Сезне алкышласын бу кичтә.

   10.02.2009


   Сөрмәсез дә матурга


     Кара ташлар яуган Чиләбегә,
     Ә без хәтта шуны ишетмәгән.
     Анда кар эрегән, җан туңдырып,
     Монда салкын өргән ишекләрдән.


     Яңа таныш белән гәпләшкәнбез,
     Тыңлап торган отель бүлмәсе.
     Каш йолкыган кызым, сөрмә тарткан…
     Кемгә кирәк аның сөрмәсе?!


     Кемгә кирәк аның кершән йөзе,
     Мамык сырган төнге күлмәге?!
     Без монда да ялгыз, Казанда да…
     Без – парлының татлы теләге.


     Без – куркакның яш(е)реп йөрткән сере.
     Без – ирләрнең таңгы төшләре.
     Ә мин инде төш тә күрмим бугай…
     Дога укып яткач кичләрен…


     Мин – чында да чынга ашмас теләк,
     Син, дим кызга, тик төш булып калма.
     Сөрмә тартып вакыт уздырасың…
     Сөрмәсез дә матур булганыңда.

   17.02.2013


   Сәриягә


     Яңгыр тынып килә, яуган озак:
     Агачларның ир(е)не бөрешкән.
     Тамчы тама яфрак-ирененнән
     Күлмәгеңә, кигән рәешкә.


     Син йөрисең каенлыкта ялгыз,
     Озатырга әллә чыккансың
     Тәүлек буе яуган яңгырларны.
     Кулларыңа зонтик тоткансың.


     Ул зонтик бит болай гына, эшсез…
     Яңгыр кирәк сиңа, кар кирәк.
     Син әйтерсең агач кавеменнән,
     Сиңа таллар тотар яр кирәк.


     Сулар кирәк сиңа хәл бирерлек,
     Иңнәреңә басар дым кирәк.
     Ул дымнарга баш куярлык булсын,
     Шул чагында инде җыр кирәк!


     Дуслар кирәк микән мондый көндә?
     Болыт торса тау-тау күкләрдә,
     Син китәсең чыгып шәһәр буйлап
     Ял итәргә, яңгыр көтәргә.


     Сөендерә болыт тавы сине,
     Яшеннәре язның, салкыны,
     Туфли эчеңдәге сазы хәтта!
     Салкынның бар, дисең, ялкыны!


     Мин көнләшмим язгы болытлардан,
     Мин көнләшмим ямьсез көзләрдән.
     Хәл бир аңа, диеп, эссе көндә
     Болыт асларында тезләнәм.


     Яңгыр сорыйм челлә чакларда да,
     Карлар сорыйм, озак яумаса.
     Ишеткәннәр бүген. Иртәрәк тә
     Бик теләгән идем ләбаса!


     Бәхетлесең яңгыр яуганлыктан,
     Рәхмәтле син кемгә бу вакыт?
     Болытларны – Алла кодрәте киң —
     Алдырулар кирәк соратып.

   14.04.2012


   Алда – кәгазь


     Алда – кәгазь. Сорый сурәт.
     Сурәт җанны сораячак, —
     Ясадым уйсызлыкта дип,
     Һич котылып булмаячак.


     Җавап бирәсе булачак
     Сурәт өчен бакыйлыкта —
     Төште дә китте шуңамы
     Карандаш рәссам-бармактан.


     Җанлы сурәт ясармын дип
     Курыкса да, талант-хирыс
     Тоттырды кабат карандаш:
     Һичшиксез, ясарга тиеш!


     Килепме уйга кабаттан,
     Ясады каурый һәм җимеш.
     Каурый бит – җан иясеннән,
     Ул да җан сорарга тиеш!


     Күтәрелеп китәр иде,
     Белми каурый – кай тарафка,
     Шуның өчен вакытлыча
     Охшап тора битарафка.


     Ул әле үсәр, пар табар…
     Карандаш очы сынмаса!
     Йә шунда үзе бирер җан,
     Ымсыныр күге булмаса…

   17.04.1992


   Тышта шау-шу


     Тышта шау-шу. Әйтерсең лә шимбә
     Түгел бүген: урам – там халык.
     Машиналар кайта, китә тора…
     Мин урамда йөрим буталып.


     Киосктан кеше ни аладыр…
     Мин янында сагыз чәйнәп торам.
     Тукталышта утыргычлар чиста —
     Анда гәҗит-мәҗит караштырам.


     Урам сулар аккан елга кебек,
     Болай агыла ул, тегеләй.
     Йотар кичен авыл кешеләрен
     Таш кар(ы)нына шәһәр тереләй…


     Уйламаслар алар шушы хакта,
     Бәхет булыр хәтта таш фатир,
     Урам тулы эшсез, йортсыз булгач,
     Подъезд тулы алкаш һәм фәкыйрь.


     Мин башкамы? Мин дә алар кебек
     Риза көнем эштә узганга,
     Шимбәгә ял миңа бирелгәнгә,
     Арын-кагын диеп тузаннан.


     Кабызырмын мин дә телевизор,
     Компьютерны – кирәк-сирәктә.
     Һәм язармын, һаман кабатланып,
     Авыл китми, диеп, йөрәктән.

   14.04.2012


   Кирәкми


     Кирәкми кунак та.
     Кирәкми ялы да.
     Кайвакыт кирәксез
     Күк тәнгә җаны да.


     Яшәсен яшәгән,
     Ашасын ашаган,
     Бихисап алманың
     Орлыгын ташлаган…

   17.02.2013


   Икенче мин


     Бик күпләр санаган чакта
     Тирә-юнь абыстае,
     Кыласың кинәт гамәлнең
     Аңлатып булмастаен.


     Йә гайбәт сөйләп куясың,
     Йә эштән соң кайтасың.
     Кайтасың да бисмилласыз
     Йокларга ук ятасың.


     Кызыңны тиргәп атасың,
     Мәчеңне ашатмыйсың,
     Сәгатең санамый тора —
     Аңа көн башлатмыйсың.


     Борасың аның колагын,
     Бирәсең кирәкләрен.
     Ошамый савыт-сабаң да,
     Иләгең, чиләкләрең…


     Тотасың бәреп-имгәтеп,
     Юасың саксыз гына.
     Яшәгән чагың туйдыра
     Сөюсез, җансыз гына.


     Ят кала мулла мәчесе
     Кебек атлап йөрешең.
     И сөю, мин дә кеше бит,
     Ишек ачып кер, дисең.


     Мин дә бит – адәм баласы,
     Бар тәнемдә йөрәгем.
     Бардыр бит Ходамнан тыш та
     Кемгәдер бик кирәгем?!


     Бозыла биргән сүзләрең,
     Хәрәм уйнагач эчтә.
     Мин таптым сине яшәүнең
     Ямен югалткан кичтә.

   26.03.2009


   Сер бүлешкәндә


     Тыңлыйм сине һәр сүзеңнән иң-иң
     Тирән мәгънәләрне табар күк.
     Аптырашта калсам, тормышымда
     Киңәшләрең, бәлки, ярар күк.


     Тыңлыйсың син мине… Тыңламыйсың!
     Сиңа тыңлау бер дә ошамый.
     Алтмышта да алты яшьлек акыл!
     Кирәк сүзне хәтта кушалмыйм.


     Үзгәртәсең мине, җөмләләрем
     Юкса төзек минем, җай гына.
     Ахырына кадәр сабыр торсаң
     Тияр күкме әллә җаныңа?


     Төзәлгәнме әллә мәгънәләре
     Иң авырткан җиргә, төшеңә?
     Ә бит сөйлим моңа кадәр һич тә
     Сөйләмәгән серне кешегә.


     Моңа кадәр һич тә бүлешмәгән
     Көннәремне сиңа чишәм мин.
     Җөмләләрне минем яралыйсың,
     Әл(е) дә ничек үзем исән мин?!

   27.03.2009


   Касрелбәсар [1 - Касрелбәсар – күрәкарау (ерактан күрмәү).]


     Нократ аръягында – урманнардыр,
     Урманнарда – төлке-селәүсен.
     Күрер күзләр күрмәс булган чагым,
     Офыкта ни көтә – сөйләрсең.


     Миңа калса, Нократ ерак түгел,
     Куе зәңгәр офык өсләре.
     Тау өстендә – нарат урманыдыр,
     Энҗе чәчәк алып төш әле.


     Агач арасыннан, елгалардан,
     Үләннәрнең сирәк төшеннән
     Эзлә әле аны. Бу минутта
     Мин исергән сөю хисеннән.


     Мин табарлык түгел чәчкәләрне,
     Мин тотарлык түгел офыкны.
     Энҗе чәчәк эзләп чыккан идем,
     Энҗесенә хиснең юлыктым.


     Ә син салкын. Синдә акыл көчле.
     Карт булсаң да, күзең җетерәк.
     Касрелбәсар бит мин бу дөньяда,
     Син – шундыйга күзлек төслерәк.


     Күрсәтәсең аңа хаталарын,
     Өйрәтәсең аны яшәргә.
     Офык өсләрендә зәңгәр томан
     Дигәннәрем урман-тау мәллә?


     Энҗе хисләр диеп уйлаганым
     Алдануым микән, төш микән?
     Синдә акыл көчле. Күзең җете.
     Кәсрелбәсар сиңа төс микән?

   28.03.2009


   Су баскан


     Сулар баскан, торбаң тишелгән дә,
     Сулар баскан мунча-йортыңны.
     Язлар шулай… өйгә кадәр кереп,
     Көтмәгәндә ала котыңны.


     Краннарын бәреп чыгарган, ди,
     Кирпечләрен мичнең җебеткән.
     Син кәефсез, тормыш көйсезлеге
     Су күк үткән синең җелеккә.


     Ватылган кер юу машинагыз,
     Күгәргән, ди, мунча дивары.
     Сулар баскан – синең көйсезлеккә
     Шулар сәбәп икән нибары.


     Сулар баскан минем гаражны да,
     Җиһазларны тәмам җебетеп.
     Өстәл аякларын ашаган ул,
     Аннан качкан дөнья җимертеп.


     Кәефсез мин, әмма үз-үземне
     Юатырлык нәрсә җитәрлек:
     Син исән бит, димен, ни соң кирәк?!
     Бар да булыр, булса исәнлек.


     Син килгәнсең, димен, сагынгансың,
     Сагынмыйча, бәлки, килгәнсең.
     Гел яшьләрчә булып калыр өчен,
     Өсләреңә куртка кигәнсең.


     Гел җиңелдән генә киенгәнсең,
     Син дә язга инде чыккансың.
     Син исән бит әле, мин исән бит!
     Ачуларың язга чыкмасын.


     Килмәсен лә ачу су басуга,
     Түбәләрдән аккан тамчыга,
     Торба ярылуга, мич җебүгә…
     Вакытлыча хәлләр барсы да.

   29.02.2009


   Тукайнамә

 //-- 1. Үлчәм --// 

     Шагыйрьләрнең Шагыйредер Тукай,
     Туплагандыр Иле – Халкы ак(ы)лын.
     Бөтен татар бергә сулу алгач,
     Нинди булсын чыккан тыны? – Ялкын!


     Гасырларның Акылыдыр Тукай,
     Изгелекне һәм гөнаһны кичкән.
     Нәтиҗәсен ясап гыйбрәтләрнең,
     Күпме гасыр фикер биргән икән!


     Кешелекнең Иманыдыр Тукай,
     Имансызлык дәрьяларын җиңгән.
     Димәк, Җиргә утлы шигырьләре
     Җиңүчеләр көче белән иңгән!


     Шагыйрьлекнең Үлчәмедер Тукай.
     Безгә ул бик, бик тә кирәк икән.
     Мин – Шагыйрьмен, дисәм, күз каршыма
     Менә нигә Тукай килә икән!

   05.03.2016
 //-- 2. Синең шигырь, Тукай --// 

     Синең шигырь
     Томанлы җыр түгел,
     Түгел!
     Буш сүз түгел,
     Суга язып, сызып кына үткән
     Пычак белән, сәнәк…
     Анда фикер дошманына туры
     Ядрә кебек кенә
     Тия,
     Таштай бәрә!
     Шуңа күрә мескен
     Каршысында – әләк.


     Аңың ачыладыр,
     Юл арты юл укып.
     Сизми каласың син
     Каләм алганыңны,
     Дәвам итәр өчен Шагыйрь вазифасын
     Үз илеңдә, Җирдә.
     Дәвам итәр өчен
     Халкым диеп янган
     Бөек Тукай эшен —
     Ходай талант биргән.


     Синең шигырь
     Илһам чырагының
     Яктысында гына тумаганын
     Беләм:
     Сүзе – томансыздыр!
     Һәр юлыннан аның
     Җан ярасы саркый
     Кып-кызыл кан булып,
     Ядрә очып чыга —
     Егар имансызны!


     Синдә фикер
     Күзне төртеп керә,
     Яш(е)реп язылганы —
     Җанны ертып керә!
     Кылыч кебек кисә.
     Яза калсам шигырь —
     Синең дәрәҗәңдә,
     Әйтсә икән Илем:
     Җаннан-җанга күчкән
     Тукай менә кемдә
     Яши, диеп,
     Исән!

   05.03.2016
 //-- 3. Бир син миңа --// 

     Бир син миңа бер тамчысын гына
     Мәхәббәтле шигырь юлларыңа
     Тамган хиснең.
     Бир син миңа бер мизгелен генә
     Күңелеңә җырлар алып килгән
     Айлы кичнең.


     Бир син миңа гашыйк итәр көчләр
     Сүз егәре белән җанда туган,
     Моң егәре.
     Нидер җитми кебек, нидер җитми
     Тамам-тамам дигән тамчысына
     Каләмдәге.


     Бир син миңа рухыңдагы көчне
     Шундый зәгыйфь калган тәнеңдәге
     Шигырь аша!
     Укыйм да бит, аннан… куркып калам,
     Язганымның көче бу кадәрле
     Дип булмаса.


     Фикерләрем ирешмәсә әгәр,
     Уй-хисләрем килешмәсә мәгәр
     Кешеләргә?..
     Языйм микән? Риза булыйм микән
     Телне-тешне кысып яшәвемә?
     Соң нишләргә?!


     Бир син миңа бер тамчысын гына (!)
     Катлы-катлы шигырь юлларыңа
     Тамган хиснең.
     Бир мизгелен үзең белән бергә
     Ай нурларын толымнарга үреп
     Чыккан кичнең.


     Бир син миңа бер күзәнәк кадәр
     Үз-үзеңне – нечкә шигырь аша —
     Җаным тынсын.
     Юк! Ташкыны белән сулышыңның,
     Саф силләре белән хисләреңнең
     Басыйм сусын!


     Бир син, Тукай, үрчер күзәнәген
     Шагыйрьлекнең миңа үзеңдәге!
     Риза түгел тик тап булырга мин
     Синең күпне күргән күзеңдәге!

   20.02.2016


   Үсмерчак хатирәсе


     Ашкынулы йөрәк тибешләрен
     Санап чаба поезд тәгәрмәче,
     Ә юлдашлар, бу кыз төшкәнче дип,
     Һәрберсе сүз әйтеп өлгермәкче.


     Гел язармын сиңа атап кына,
     Күрдем дә бер, сөям, имеш, көям…
     Нәрсә калган сиңа Арчаларда? —
     Китеп барыйк, диләр, минем белән!


     Берсе китап бирә, берсе – кәнфит…
     Берсе кулдан үбә, берсе – биттән…
     Мин – яшь авыл кызы, гамәлләрнең
     Мондыйларын әле гаеп итәм.


     Бу эшләрдән сүзем кача телдән,
     Әле үле, әле тере булам.
     Поезд тамбурыннан күзәткәне
     Серле әйтеп куйды: «Шулай, туган…»


     Оялуым тәмам исерткәнме? —
     Ишек ачык, узмый тора шуннан.
     Маңгай җыерып, кашы күтәрелгән.
     Тәмәкесе – учта, онытылган…


     Ә бер кулы – чалбар кесәсендә.
     Һәм җил уйный бөдрә чәче белән.
     – Ә ул – Зөлфәт! Олы шагыйрь! – диде
     Кемдер шулчак. – Яшьтер – яше белән!


     Син аның да өзмә инде җанын,
     Илһам бул тик минем өчен генә,
     Юлым тулы сөю булыр, сөю —
     Моннан соңгы һәрбер шигыремдә!


     Ә Зөлфәткә кирәк түгел илһам,
     Ул болай да бөек инде һәм зур.
     …Бөеклеге миңа гына сыймый,
     Дип, ишеген ачып куйган тамбур.


     Шагыйрьләргә белмим ни әйтергә.
     Кирәкмәс гәп – ничек туктатырга?
     Әллә ташлап китеп барысын да,
     Зур Шагыйрьгә, димен, сүз катарга?


     Җитми минем шуңа кыюлыгым.
     Тапмыйм бер җай, сүзне башлар өчен.
     Менә Арча. Бергә куба вагон,
     Комплиментлар арттан ташлар өчен.


     Күзәтсә дә озак тамбурыннан,
     Озата Зөлфәт мине, дәшми генә.
     Шагыйрьләрнең «сөеп» уйнаганын
     Мин аңламыйм әле, ә ул белә…


     Ирен читләрендә сорау аның,
     Күз алмасы карап тора уйлы.
     Китерсен дип кабат арабызга,
     Телидер күк, Казан – Арча юлы.


     Бүген кызый, ди күк миңа Шагыйрь,
     Һәрбер җанга, китеп, ут салырсың.
     Киткәч, юлың булыр кая таба,
     Кайда – иң-иң мөһим тукталышың?


     Язарсыңмы гелән син дә шигырь,
     Китерерме язмыш арабызга?
     Әллә кабат Арча юлларында
     Очраштырыр микән тик поездда?


     Тамбур ачык. Үтәли җил йөрер,
     Кочаклашып кергән-чыккан белән.
     Бөдрә чәчле Зөлфәт карап тора
     Ачык киткән поезд ишегеннән.

   20.01.2016


   Чор җырчысына


     Чорлар туа үз Җырчысы белән! —
     Илтер кеше кирәк алга карап.
     Тарих битләрендә кабатлана
     Бөек сүзләр: Шагыйрь, Каләм, Талант…


     Әйдәманның аты булган сүзләр,
     Чын останың хакы булган сүзләр.
     Тамырлары туфрак капшаганда,
     Һәр килер Чор үз Баласын күзләр —


     Яшәүчене илнең гаме белән,
     Шәхси гамен куеп торып читкә.
     Кыю Каләм тотып килсә Талант,
     Туры Шагыйрь булып Җирдән китә.


     Сез дә туган Ил Җырчысы булып,
     Киткән бездән Былбыл сыйфатында.
     «Чытырманда былбыл» һаман сайрый —
     Инде җыры, белмим, ни хакында…


     Күзгә яшьләр килә, Сезне тоеп,
     Тыңлыймын да кайчак таң катында.

   20.01.2016


   Әткәй иңе


     Әткәң иңе кирәк таянырга,
     Әнкәң сүзе кирәк – исәндә,
     Йөзгән ярың бик тә ерак булса,
     Йөзгәнеңдә хәлең киткәндә.
     Алар янына күк йөзәсең син,
     Кинәт шулар искә төшкәнгә.


     Ярларыңны эзләп табасың син,
     Яр бар икән, димәк, бар офык.
     Яшәү диңгезләре ярлы булсын,
     Ә офыклар торсын ымсытып.
     Хыял диңгезе дә ярлы булсын,
     Хәл алдырсын, сине утыртып.


     Диңгез арты диңгез кичә ал син,
     Офык артларында тап офык.
     Хыялларның ярын билгели бел,
     Әниеңнең сүзен син тотып.
     Тормыш яры сиңа хәл алдырсын,
     Әткәң иңе кебек утыртып.

   06.01. 2013


   Биектә калу


     Биеккәрәк менә барган саен,
     Тел тотлыга, күзләр камаша,
     Бик якында кебек тау түбәсе
     Ерагая хәйран тамаша.


     Хәлләр китә икән менә-менә,
     Телләр кибә икән эсседән.
     Туктый алмыйсың тик менүеңнән —
     Син киммени башка кешедән?!


     Инде җиткәч кенә тауларыңа
     Һәм карагач өстән, биектән,
     Бик кечкенә булып кала һәрни:
     Авыл-шәһәр, кырлар, киекләр…


     Таулар гына сиңа тиң шикелле,
     Юлдашларың гына иш кебек.
     Уйлый калсаң шулай, мизгелендә
     Менгән тавың төшә ишелеп.


     Кар ташкыны булып агасың син,
     Агасың син ташлы силләрдә…
     Тау кешесе булып каласың син…
     Туган ягың ерак җирләрдә.


     Ага гомер каберенә кадәр —
     Кочагына таулар алганчы,
     Син түбәндә яшәүләрне түгел,
     Үлемне дә бәхет танганчы.

   06.01.2013


   Көзге өйлә


     Шундый өйлә, хәтта яфрак очмый,
     Агачларны сарган пәрәвез.
     Яшәү гамен җыйган карт агачлар,
     Яшьләренә килгән тәүге көз.


     Шундый өйлә: көз тын калып тора.
     Ул китәчәк инде, узачак…
     Ә агачлар әле калачаклар,
     Аларга көз бик күп куначак.


     Тик ул көзнең башкалары булыр,
     Һәм башкача килеп китәчәк.
     Һәрберсендә күңел пәрәвезле
     Чуакларга өмет итәчәк.


     Бакча эшләрендә барча кеше.
     Бар нәрсә тын. Шундый бу өйлә:
     Кичен эштән арып кайтучыны
     Мунча көтә – хәзер керергә.


     Яр буенда балык каптырганга —
     Агарсуда ятыш дулкыннар.
     Барча кеше эштә, мин – өемдә,
     Йөрәк сыкрый, сызлый буыннар…

   06.10.2013


   Әни җылысы


     Казанда көз. Әле ямьсез көннәр,
     Әле кире кайта нурлысы.
     Ямьсезендә җанга җитми сыман
     Әни сүзләренең җылысы.


     Җитми сыман йөзгә яшәү төсе
     Бирер өчен пешкән шулпасы.
     Перчаткада бармак күшеккәндә
     Килә әнкәң кулын тотасы.


     Кочагына кереп җылынасы,
     Көз салкыны сине сындырса, —
     Алай итәр иде, болай, дисең,
     Яннарыңда әгәр ул булса.


     Мич түрендә пешкән ипие дә
     Дәва булыр кебек, чирләсәң.
     Әнкәң кисәткәне искә төшә,
     Башларыңа башлык кимәсәң.


     Сабый кебек, дисең, туңдым тагын,
     Санга сукмый аның әйткәнен, —
     Орышмыйча, киңәш-табыш итеп
     Биргән бит ул тормыш мәктәбен.


     Олы күреп, сине яраткан ул,
     Сабый санап, сине юаткан.
     Юл чатына кадәр озаткан да
     Гел күзәтеп торган ерактан.


     Казанда көз. Әле суык килә,
     Йә әйләнеп кайта җылылар.
     Һәрбер көздә ата сынаулары
     Һәм аналар биргән җылы бар.

   30.12.2013


   Бер галим монологы


     Яшь калганмын, яшьләр булгач тирәмдә,
     Илле яшьтә, кырык яшьлек, диделәр.
     Кырык яшьлек, дигәндә дә, үземне
     Унсигезем тулган кебек сөйделәр.


     Чәчләремнең чалы бер дә юк кебек,
     Алтмыш яшьтә, илле яшьлек, диделәр.
     Сөйләделәр кайберәүләр көнләшеп,
     Көнләшсеннәр, сөйгәннәр күп иделәр.


     Җитди сүзләр ардырганда кешене,
     Күңелләрен ачты сүзнең шаяны.
     Мәҗлесләрнең күркен тапкыр сүз итү
     Бабалардан, борынгыдан калган ул.


     Шаян булдым бәйрәмнәрнең түрендә,
     Олпат булдым яшьләргә шул кирәктә.
     Башта гамем җитмеш еллык булганда,
     Унсигездә калган йөрәк, әлбәттә.


     Сиксәнемдә, җитмеш яшьлек, дисәләр,
     Яшь, диярмен, яшьләр булгач тирәмдә,
     Яшим кебек һаман әле яшь булып,
     Яшьлектәге кебек сезне сөйгәнгә.


     Сиксәнендә егет әле, дисеннәр.
     Сөйләделәр. Сөйләсеннәр. Түзә сүз.
     Унсигезне тудырдым мин, дигәндә,
     Бармак янар күзләремнән ун сигез!

   06.12.2013


   Кышкы урманда


     Кышкы урман. Шыгыр-шыгыр сукмак.
     Төнен туңып йоклый юкәләр.
     Юкә ботагына кошчык кунган,
     Бөрешепләр беткән шулкадәр!


     Минем кебек, култык асларына
     Җылы эзләп борын төрткән ул.
     Бу урманда ялгыз яши микән?
     Уйларына кемне керткән ул?


     Мин бит менә ялгыз яшәсәм дә,
     Уйларымда һаман парым бар.
     Теш сындырып суык узар микән, —
     Сукмакларга сөйләр зарым бар.

   06.12.2013


   Төннең көнгә карышуы


     Төннең көнгә карышуы шулдыр, дидең,
     Карышкач тән, синең назга калып сабыр.
     Көннең әле җиңми китеп барганы юк…
     Тап бер юлын, син бит – талант, син бит —
     шагыйрь.


     Төннең көнгә карышуы шулдыр, дидең,
     Ишегемнән кертми сине торганымда.
     Син син булып калалмассың, уза калсаң:
     Таң ишеген ача да… төн юкка чыга.


     Бусагадан узмый гына үптең дә син,
     Төннең көнне үбүе күк булды, дидең.
     Төн салкындыр, син салкындыр, инде китәм,
     Ишегеңнең тыш ягында туңмыйм, дидең.


     Төннең көнгә карышуы, минем – сиңа.
     Шулай… Шагыйрь күң(е)ле һәрчак чагыштыра.
     Әйткән сүзе кайчак миндәй тотнаклының,
     Татлы булса, аякларын чалыштыра.

   28.02.2013


   Кызым, кайтам, диде


     Кайтам, диде кызым, берәр вакыт,
     Тик вакытын әйтмим әлегә,
     Болай да бит синең йөрәккәең
     Мине көтеп яшәү хәлендә.


     Болай да бит, мине уйлый калсаң,
     Йокыларга китми ятасың,
     Ишегалларына чыгам, дисең,
     Тавышларың белән саташып.


     Кайтам, дисең, кызым, кайтам, дисең,
     Кайтуларың шундый озактыр.
     Көнем синсез генә уза торыр,
     Ишегендә сиңа йозактыр.


     Вакытларын әйтми генә, миңа
     Бирсәң дә син кайту хәбәрен,
     Көтүләрем бик көчәеп китә,
     Авыраеп китә хәлләрем.


     Поездларның барам каршысына,
     Телефонны йөртәм кесәмдә…
     Мин булырга тиеш тик Казанда,
     Кайчан гына кайтып килсәң дә.


     Почта тартмаларын карамыйм мин,
     Электронка карыйм, таң туса.
     Мин эшемә белми китәрмен дә,
     Син көтәрсең кебек атуса.


     Ишек төпләрендә көтәрсең күк,
     Бакча эшләрендә көтәрсең,
     Дәресемне минем бүлдермим дип,
     Телефоннан хәбәр итмәссең.


     Кайтам, дисең, кызым, кайтам, дисең,
     Вакытларын шуның әйт, зинһар.
     Вокзалларда, Мәскәү поездларын
     Белмичә дә, сине көткән бар…

   22.03.2013


   Таңда көй көйләгән идем…


     Сагынам тавышларыңны,
     Син дә минем күк икән.
     Таңда көй көйләгән идем,
     Таң кошлары ишеткән.


     Алар сиңа ирештергән,
     Җырлаганнар җыр итеп, —
     Күзеңә яшь китергәннәр,
     Таңда өеңә илтеп.


     Сагынганмын тавышыңны,
     Дип телефон ачкансың.
     Телефоныңны ачкансың…
     Сөйләшмичә япкансың!


     Без бит әле бу көннәрдә
     Үпкәләшеп яшибез.
     Бик сагынган булганда да,
     Күрсәк исәнләшмибез.


     Күрше генә яшәсәк тә
     Күрешмибез, күрмибез,
     Ә эчтән тавыш сагынып,
     Сагышланып йөрибез.


     Койса кояр көй генә дип
     Үпкәләрнең юшкынын,
     Балконымда сузам һәр көн
     Таңның сихерле җырын.

   22.03.2013


   Муза турында шигырь


     «Музаң бармы, – дип сорады берәү, —
     Бармы музаң, җырлар җырлатырлык?»
     Йөрәгемдә бардыр сагыш хисе,
     Таң алдыннан төртеп уятырлык.


     «Музаң бармы, – дип сорады берәү, —
     Бармы музаң, таңны оныттырыр?»
     Сагыш баскан йөрәгемне тотып,
     Караватта торам мин утырып.


     «Музаң бармы, – дип сорады берәү, —
     Шул сагышны җилгә тараттырыр?»
     Бар сагышым, ул – синеке генә,
     Яшәт җанда, диеп яраттырыр?


     «Музаң бармы, – дип сорады берәү, —
     Илнең гамен тәмам оныттырыр?»
     Ил гамендә яшәвемә күрә,
     Андый муза миннән ерак торыр…


     Ил кайгысын парым иткән өчен,
     Сагышланган өчен хәсрәтеннән,
     Сөяр парлар читкә китә икән,
     Кирәге бар кайсы хаҗәтемә?


     «Музаң бармы, – дип сорады берәү, —
     Бармы музаң, шигырь яздыртырлык?»
     Язам ласа, сөю хисләремнән
     Иң тынычны хәтта аздыртырлык.


     Язам кебек сөю хакында мин,
     Язам кебек аны сөю көчен.
     Ни язсам да булыр язганнарым
     Нибарысы Ил бәхете өчен.

   19.03.2013


   Арткан диме?


     Җир шарының, имеш, арткан диме
     Ел көненә бүләр җылылары.
     Елый гына гыйнвар болытлары,
     Куа, диеп, җилнең җиллеләре.


     Аяк асларында – гөрләвекләр,
     Полюсларның әнә кими кары.
     Җир шарының җылылыгы арткан,
     Бер дәрәҗә генә, диләр, бары.


     Агачларда – гыйнвар бөреләре,
     Ботакларда – китми калган кошлар.
     Кайгырасы хәзер бөтенләй юк:
     Безнең якта алар исән кышлар.


     Безнең яклар әйләнәләр, имеш,
     Тропиккамы, әллә экваторга?
     Бу Җир шары, әле полюс борып,
     Әле шартлап, безне шаккатыра.


     Таулар ясый диңгез уртасында,
     Булганнарын ишеп ата мәлдә.
     Катламнарның тектон дигәннәре
     Өс-өстенә килә көтмәгәндә.


     Туңа гына мартның болытлары,
     Яңгыр түгел, карны ишә-ишә.
     Полюсларда үсә, имеш, бозлар,
     Җир суына, имеш, иш(е)түемчә.


     Агачларда бүртеп беткән бөре,
     Ул бүртергә быел тиз өлгерде,
     Җир җылына диеп кенә белде,
     Ә ул аңа әнә суык өрде.


     Ботакларда – китми калган кошлар,
     Җимнәре юк, ачлар, күшеккәннәр…
     Баскыч төбендәге утыргычта
     Җир суына диеп ишеткәннәр.


     Безнең яклар үзгәрәчәк, имеш,
     Полюс күчкәч капма-каршысына…
     Бер сабый кош әле бик акылсыз,
     Кардан шуыйм диеп кыбырсына.


     Әнкәсенең канат астыннан ул
     Чыгарган да таштай үткен томшык,
     Таң һавасын исни рәхәтләнеп.
     Аңа нәрсә, ул – нибары чыпчык!

   19.03.2013


   Әлегә бәхетем


     Басканбыз балконга чыгып без.
     Урамнар күренми – гел томан.
     Мин куркам бик җылы көннәрдә
     Туңдырып килгән бу салкыннан.


     Мин куркам, ул мине нигәдер
     Кисәтә шикелле шул хакта:
     Яныңда ут шары хәзергә,
     Бервакыт Кояшсыз таң атар.


     Кайчандыр сөюләр үтәчәк,
     Һәрнәрсә вакытлы һәм кыска,
     Бәхетле булыйм дип телисең —
     Ул бары бирелә бурычка.


     Ә бурыч… Вакыты чикләнгән,
     Аны бит кайтарып бирәсе…
     Ник китәр булгач бер янымнан,
     Бу Кояш өемә кергән соң?


     Мин куркам. Урамда гел томан.
     Бар аның балконга үтүе.
     Мин торам җылынып Кояшка, —
     Әлегә аның үз итүе.


     Әлегә бәхетем ул минем,
     Ә бәхет бирелә бурычка…
     Ничек соң ул булсын гомерле,
     Кайчан шул гомерең бик кыска!

   19.03.2013


   Бу кичтә


     Алсу!
     Көт мине,
     Арчага ничек тә
     Җәяүләп туфлине тишеп тә
     Кайтырмын бу кичтә.
     Бетте су өемдә.
     «Вамин» нан тартып ал ачкычын чишмәнең
     Һәм җибәр бер бричка.
     Тапмасаң имәннән ясалган кисмәкләр,
     Килмәсә татлы су,
     Соң нәрсә була бу?!
     Килмәсә ул бричка,
     Илтәчәк йә такси,
     Йә барыр электричка.
     И Алсу!
     Көт мине, бәлешләр пешереп,
     Мунчалар яктырып,
     Аркама тозлы бал сыларсың,
     Миллекне сынарсың,
     Ләүкәгә яткырып.
     Алсу! Көт!
     Яратам кунакны:
     Ыслаган балыкны,
     Майлаган коймакны,
     Тавыклы токмачны,
     Арпадан умачны,
     Кыш чыккан шалканны,
     Алманы, талканны,
     Елкыдан казылык,
     Тозлыклы кабымлык,
     Пәрәмәч һәм күмәч,
     Сарымсак, бавырсак,
     Үрдәктән бәлешне,
     И Алсу, өлгерсәң
     Әзерлә һәмишен.
     Хокук бир иреңә,
     Карарга кунакны,
     Әйтергә комплимент.
     Чын-чынлап ял итү өчен, тик
     Җитмидер тагын бер
     Элемент:
     Иреңә ятлаттыр
     Йә шигырь, йә бер җыр.
     Алсу, көт!
     Ил гамен кайгыртып
     Арыган бу шагыйрь.

   01.10. 2012


   Училище дусларыма


     Башкаларга охшамаган өчен
     Сүккәнсез дә мине, мактагансыз.
     Ни өчендер гади яшәвемдә
     Гадилекне һич тә тапмагансыз.


     Еллар узган, мин гел гади калган,
     Ә сез менә шактый үзгәргәнсез.
     Мин яшимен шаулы үткәнемдә,
     Күңел белән килер көннәрдә сез.


     Сүзегездә – дәфтәр, укучылар,
     Ә кемнәрдер ирен, улын сөйли,
     Тик нигәдер алар җырлар илен,
     Шигырь телен минем кебек сөйми.


     Минем кебек, халкым диеп көйми,
     Милләт, дими сезнең һичкайсыгыз.
     Килә, ахры, тормыш юлларыннан
     Тыныч күңел белән атлыйсыгыз.


     Ә мин һаман калган элеккечә:
     Җан җыр тели, күңел шигырь көтә.
     Яшәү гади минем, әмма аны
     Сәнгать сөю гел биеккә илтә.


     Мин, кирәк, дим, утлы сүзле китап,
     Мин, кирәк, дим, илне уятыр җыр.
     Калдыр әле, дисез, буш сүзеңне,
     Без бит инде завуч һәм директор.


     Без бит инде биек күтәрелдек,
     Безгә кызык семья, мәктәп, ЕГЭ.
     Сүрелә җанда өмет очкыннары,
     Коела күздән яшьлек шаянлыгы…

   22.06.2012


   Үткәргәнбез


     Табыннарда нотык тоткан булып,
     Җыелышларда үткен сүз сөйләгән,
     Үткәргәнбез яшьлек елларын без,
     Мәгънә салып кылган гамәлләргә.


     Мин галимлек юлларыннан киткән,
     Гыйлем ишекләрен ачып кергән,
     Аңа, бәлки, дөнья тотканнарның
     Утлы табасыннан качып кергән?!


     Ә ул таба… шул ук хаким-хөкем
     Гыйлем илендә дә бар икән лә.
     Чын фикергә, гадел уйлаучыга
     Ул кыйсемдә бигрәк тар икән лә!


     Ул илләрнең ишекләрен кире
     Ачып чыгу да бик авыр икән.
     Тынычлыкны җаным һич югында
     Күк катына менгәч табыр микән?

   22.06.2012


   Дан


     Бәйрәмнәр – дан хисен терелтергә,
     Ә даннарның бардыр төрлеләре.
     Ил-кавемнең кешеләргә биргән
     Бәясенең була билгеләре.


     Шаннар шаны – милләтеңне яклап,
     Батыр яуда яулап алынган дан.
     Табын калдыгының бәяседер
     Хакимнәрне мактап табылган дан.


     Сарай җырчысының бүләгедер
     Түрәләрнең уйлап тапкан даны,
     Әмма күпме күзне уйнатадыр
     Күкрәкләрдә утлы елкылдавы.


     Тәхет данлаучының өметедер
     Алтын тәре, баш тарт аннан, Кешем!
     Халык теләгенә карасачы
     «Халык язучысы» дигән исем!


     Чын шагыйрьне хәтта исертергә
     Мөмкин аның сумда чагылышы.
     Булма, Шагыйрь, сарай сандугачы,
     Бул җиреңнең ирек сөяр кошы!

   21.04.2012


   Базарда


     Артык-портык базарына чыктым:
     Миңа кирәк әйбер бихисап.
     Кыйммәтлесе аның – самавырдыр,
     Иң арзаны – каләм һәм китап.


     Монсын тоттым, кулга ансын алдым,
     Кайсын сайлыйм диеп торганда,
     Бер сатучы ханым китап сузды,
     Шәп әсәрләр, диеп, бар анда.


     «Укымадым үзем, тик ишеттем,
     Троллейбуста кайтып барганда.
     Язучысы минем хуҗам иде,
     Истәлеккә сорап алганда.


     Үлгән, диләр инде, йөрәккәе
     Каты сырхау иде бахырның.
     Китап язу белән җиңеләйткән,
     Диләр, ялгыз гомре ахырын.


     Шәфкать туташымын, аңла, сеңлем:
     Дөнья чирләренә юк дәва.
     Бу китапны язган – табиб иде,
     Ә бит иртә китте дөньядан.


     Ә мин менә яшим һәм сызланмыйм,
     Баш катырмыйм, юк-бар эш табып.
     Истәлеккә генә алган идем,
     Йөри кул астында буталып.


     Ичмаса, бер кирәк-ярагыма
     Тотам, сата алсам, акчасын.
     Син, сеңелкәш, шушы китаптан да
     Яхшырагын эзләп тапмассың».


     Алдым аны, бәясеннән тормый,
     Өемдә шул китап булса да.
     Бушка килгән сүз кадерсез икән,
     Эченә мең хикмәт сыйса да.


     Ул бер иске кием кебек икән,
     Йә ташландык мәче баласы.
     Күзгә елап баккан ул китапны
     Асрамага иттем аласы.


     Артык-портык базарына чыктым:
     Кирәк әйбер иде бихисап.
     Алдым әдип: «Бу бүләкне сакла,
     Укы!» – диеп язган бер китап.

   21.04.2012


   Хисләр диңгезендә


     Хисләр диңгезендә яр күренми.
     Офык барлыклары он(ы)тыла.
     Күңелләрдә дулкын өсләреннән
     Йөгертерлек җиңел җыр туа.


     Хыял диңгезендә яр күренми.
     Ул диңгезләр күккә тоташа.
     Юл күрәсең ерак йолдызларга
     Кояш суга салган комачта.


     Хәсрәт диңгезендә яр күренми.
     Офык барлыклары он(ы)тыла.
     Шул диңгезгә сине батырган күк,
     Күзең төпләренә яшь тула.


     Бар бит офык, яры диңгезләрнең,
     Ерак түгел лә ул, якында!
     Дуслар яры кирәк, хәсрәтләрдә
     Башны куяр өчен чак кына.


     Күрәсең дә каршы йөзәсең син,
     Котылганчы, кулың талганчы,
     Ярларында кулын сузган дуслар
     Дәррәүләшеп тартып алганчы.


     Һәм яшисең бераз тынып калып,
     Яңа матур хисләр тапканчы.
     Хисләр диңгезенә яр кирәкми!
     Офыклары аның күк калсын!

   21.04.2012


   Өлешенә күрә көмеше


     Каләмтәраш [2 - Каләмтәраш – каләм очлагыч.] булсын – каләмкашка [3 - Каләмкаш – сызымчы.],
     Каләмкашка булсын – каләмдан [4 - Каләмдан – пенал.],
     Кара савытлары – каләндәргә [5 - Каләндәр – дәрвиш.],
     Гамьнәр савар өчен Галәмнән.


     Күкләрдән ак, сөтләрдән пакь торган
     Дәфтәр бите булсын каләм өчен.
     Кара тамсын каләм канатыннан,
     Каләм булсын кайнар сәлам өчен.


     Һәрбер нәрсә тапсын шулай ишен
     Һәм башкарсын тиешенчә эшен.
     Шагыйрь каләмнәре язган сүзне
     Боза алмас һичбер заман кеше.


     Кара савытлары, дәфтәр бите —
     Шигырь савар өчен Галәмнән.
     Илгә, җилгә, ярга ярар микән
     Язганнарым минем каләмән [6 - Каләмән – каләм белән.]?

   28.03.2009


   Дога белмим


     Киләсе көн нәрсә көтә диеп
     Уйланырга безгә нәрсәгә соң?
     Язмыш дәфтәрләре ачык инде…
     Шул дәфтәрнең бите күбрәк булсын.


     Кирәк иде башкачарак яшәү —
     Дога белмим, битләр күп ачылган…
     Ниләр укырмын мин, ни диярмен,
     Киткәнемдә сезнең арагыздан?


     Ярлыкарлык начар гамәлләрне
     Кыла алдым микән яхшы эшләр?
     Шигырь яздым! Ә бит беркем белми,
     Бәлки, шагыйрь, үлгәч, телен тешләр…

   22.06.2012


   Фәрит абыйга


     Акылсызлык белән акыллылык —
     Ике чиксезлектер, бездер ул.
     Беренчесе шуның – мин фәкыйрең,
     Икенчесе, хуҗам, – Сездер ул.


     Хуҗам белер, диеп әйтер төрек.
     Белеклелек белән белексезлек —
     Ике чиксезлектер. Бездер ул.
     Беренчесе, хуҗам, – Сездер ул.


     Бик белекле карап торасыз Сез
     Сөйләвемә минем, көлгәнгә…
     Сезнең янда тоям үземне мин
     Сезгә лаек түгел бер бәндә.


     Беребез – шагыйрь, беребез —
     галим безнең.
     Акыл һәм хис, дисез кайвакыт.
     Сез акылга һәйкәл шикелледер,
     Халык чәчәк куяр, яратып.

   25.02.2009


   Җыелыш


     Бөртек-бөртек киттем төртеп,
     Ак кәгазьне чуарлатып.
     Төртәм, сызам, ясыйм рәсем,
     Безнең җыелыш барган вакыт.


     Буш сүз, куш сүз – уңнан, сулдан,
     Бүлмәгә түрә күп тулган.
     Барсының бар өйрәтәсе,
     Истә калырлык әйтәсе.


     Кыек әйтеп, туры әйтеп,
     Бездәйләрне куркытасы.
     Җыелышның дилбегәсен
     Үз кулында нык тотасы.


     Һәркайсының бик акыллы
     Булып күренәсе дә бар.
     Алкышларга, мактауларга
     Сорап күмеләсе дә бар.


     Ул әйткәннең, нык әйткәннең
     Бар кәгазьгә төшәсе дә,
     Кул астында эшләгәннең
     Әле мең кат күшәсе дә.


     Ял итсен дип уң колагым,
     Ял итсен дип сул колагым,
     Ак кәгазьгә сурәт сырлыйм,
     Карандашны алдым тагын.


     Җыелышта гелән шулай:
     Буш сүз, куш сүз – уңнан, сулдан.
     Түрәләр түр урындыкка
     Кубарылмаслык утырган.

   26.12.2011


   Буш хушбуй шешәсенә


     Инде менә ишек катындасың…
     Хушбуйларың очкан синең, шешә.
     Сипкән чибәр кызый сине һаман,
     Төн җитәрәк, бер дә жәлләмичә.


     Түкмәгәндер сине бала-чага,
     Тоткан кичен чибәр бичә – кәттә!
     Бармагының табы муеныңда:
     Сипкән, майлы кершән сөрткән шәпкә.


     Трельяжның ватык почмагында
     Уйланасың: үземдәме гаеп?
     Агалтыннан юкса муенкаең…
     Сары алтын юкса итәккәең…


     Уйлап тапкан сине бик тә оста:
     Кызыл төстә затлы иреннәрең,
     Бүләк булып бара алсын өчен,
     Ефәктәндер бавың-киемнәрең…


     Тора идең хушбуй өстәлендә,
     Инде менә ишек катындасың.
     Эшләр узгач, файда бирмәс һични,
     Төштем төпкә, диеп тартынма син.


     Мин дә мин, дип, хуш ис сибәр өчен,
     Үзең очып менгән булыр кулга.
     Кыбырсыклар гомер ах(ы)рын таба,
     Дөнья кысан синдәй сабырсызга.


     Хәзер шуны аңлап моңсудыр син.
     Хушбуй тойган кем соң телен белсен?
     Колагына өрче соңгы тынны,
     Хуҗа кызый алса ялгыш кичен.


     Аңлыйм шуны: инде көнең үткән,
     Сипкәннәрме, әллә кемдер түккән —
     Аермасы аның бары сиңа
     Бардыр, дустым, янгач болай эчтән.


     Борыныма килә әле татың,
     Менә сине иснәп торган булам,
     Ә төбеңдә соңгы тамчы бии —
     Минем язмыш… дип уй корган булам.

   26.12.2011


   Баеш якта


     Язу язмаудан җиңелдер,
     Язарлык шатлык барда.
     Сөйлисең аны, очынып,
     Якыннарга, дусларга…


     Кош тоткан кебек йөрисең, —
     Кулыңда кәгазь генә.
     Син – аек шатлык иясе
     Һәм сәрхуш әз-мәз генә.


     Язудан язмау җиңелдер,
     Баеса кояш иртә.
     Эңгер-меңгер ул кемне дә
     Язмаслык хәлгә кертә.


     Милләтнең эңгер-меңгергә
     Кереп барган чагыдыр.
     Чыгармы кояш шикелле
     Төпкеленнән тагын ул?


     Яшәрме баеш халәттә,
     Ай, еллар, гасыр буе?
     Язмыйча торырмы каләм,
     Туса язарлык уе?


     Эңгер-меңгер ул кемне дә
     Кайчак бик аңгырайта.
     Язмау да авыр, язу да:
     Милләтем баеш якта.

   21.11.2011


   Картларча


     Минем холык һаман үзгәрмәгән:
     Сөймәгәнгә ишек ачмыймын.
     Балачактан мин ирдәүкә идем,
     Һичбер ир-аттан да качмыймын.


     Дус дип атыйм тик аларны гына,
     Хатын-кызны куркып көтәм мин
     Кунакка да. Күңел түрләренә
     Саклык белән генә кертәмен.


     Шундый идем. Шундый булып калдым.
     Була алмам инде башкача.
     Гомер бакый әниләрчә сөйдем…
     Яшәгәнмен, димәк, картларча?

   21.11.2011


   Татар вакыты


     Кулыңда тик кура калган, ташла читкә:
     Чәчәк чәчәк буламыни, калса таҗсыз?
     Сиңа атап җыйдым, дисең, түтәлләрдән.
     Чәчәк беткән, түтәл беткән, миһербансыз!


     Ботакларын сузасың син, тал чыбыгын,
     Әйдә, сук, дип тоттыргандай кулларыма.
     Таҗың төшкән чәчкәдер син, дип чыккандай
     Булдың бүген көтмәгәндә юлларыма.


     Чәчәктәй син, дисең үзең, әле һаман,
     Бу – бәядер бары минем тыш ягыма.
     Җанга кырау төшкән кебек көннәрем бу,
     Өтелгән ул, аерылганчы яфрагыннан.


     Эчтә җаным – таҗсыз калган чәчәк кебек,
     Сусызлыктан, ашсызлыктан ул бөрешкән.
     Тамырлары үсүеннән калган туктап,
     Яфраклары ил туңганда өшеп төшкән.


     Йә ни өчен атадың син чәчәк диеп?
     Илгә дә бит үлән сыман яшәрәсе…
     Бер шыткан ул, үскән, аннан чәчәк аткан…
     Чәчәк димме торып калган хәрабәсен?


     Чиге юктыр җанымдагы хәсрәтемнең,
     Бу халәтем – туган илнең халәтедер.
     Татар вакты, хак, төштән соң: үлем җиле
     Кагылганда, яшим дию – гадәтедер.

   26.12.2011


   Юбилейлар


     Юбилейлар җиткән, юбилейлар,
     Биш ел саен алар сагалый.
     Ике куллап күрешә дә уза
     Түрләреңә, сиңа карамый.


     Танымый ул сине – картайгансың,
     Соңгы биш ел ничек үзгәрткән!
     Көне, сәгать-минутлары түгел,
     Секундлары типкән йөрәктән.


     Мизгелләре үзәк аша үткән,
     Булмагандыр үтми узганы.
     Һавасызлык кайчак буа кебек,
     Буадыр ул еллар тузаны.


     Картайтадыр гомерләрнең бик тиз,
     Нәтиҗәсез генә узганы…

   26.12.2011


   Синең белән ятам


     Оныттың син бик күп нәрсәләрне,
     Анысына китми һич исем.
     Картайдым мин, танышларны атап
     Чыгарлык та хәтер юк, дисең.


     Хәтереңнең исән кисәгендә
     Минем исем, төсем бар микән?
     Без тик дуслар булып яшибезме?
     Әллә элеккечә – яр микән?


     Тәмам онытылып бетмимдер күк,
     Бергә-бергә гомер иткәчтен.
     Мин йокыга синең белән ятам,
     Син башканы парың иткәнсең.


     Мин йортымда синең белән яшим —
     Оныталмыйм шуңа сине дә.
     Хәтерләрем тәмам бетте, дисең,
     Оныттыңмы хәтта мине дә?


     Хатыныңны, яшьтәш дусларыңны,
     Кызыңны да инде буй җиткән?..
     Минем хәтер һаман элеккечә:
     Ул башканы кертми ишектән.


     Ул бары тик синең белән яши,
     Сине уйлый, якты көн туса.
     Туктармын күк яшәвемнән, бары
     Хәтеремнән исмең җуелса.

   21.11.2011


   Сатыйм микән?


     Идән юып, тәрәз сөртеп,
     Фатир алучыны көтәм.
     Тәрәзенә мәчет карый —
     Сатыйм микән, сатмыйм микән?


     Гөлләремә сулар сибеп,
     Фатир алучыны көтәм.
     Тәрәзә төпләре бик киң —
     Сатыйм микән, сатмыйм микән?


     Китап укып, шигырь язып,
     Фатир алучыны көтәм.
     Китапларыма урын юк, —
     Әллә чында сатыйм микән?


     Аш пешереп, чәйләр эчеп,
     Фатир алучыны көтәм.
     Җиһазларым бик кыйммәтле,
     Очсыз гына сатмыйм микән?


     Караватны, диванымны
     Дустым кебек якын иткән
     Йортым иде. Кыйммәткә дә
     Әллә инде сатмыйм микән?


     Шифоньерым тулы күлмәк,
     Трюмо тулы кирәк-ярак.
     Йортны сатсам, ташыйсы бар.
     Монсы эшкә якындарак.


     Ташымаска җиңел булыр —
     Җиһаз белән сатыйм микән?
     Алыр өчен, акча кирәк,
     Әллә алай сатмыйм микән?


     Атна буе хәл италмыйм:
     Калсам яхшы, китсәм микән?
     Уңга салып, сулга салып,
     Фатир алучыны көтәм.

   21.11.2011


   Керләр чайкыйм


     Керләр чайкыйм. Улакларда түгел,
     Ак ваннама аккан суларда.
     Уем белән балачакка кайтам,
     Таңда кер чайкаган елларга.


     Бозлы улакларда – кыш көнендә,
     Кайнар улакларда – җәйләрдә.
     Алкын сулар ел фасылы буйлап
     Чишмә улагында әйләнә.


     Яңгыр булып ява, карлар булып,
     Улакларның суы мул гелән.
     Көянтәмә чиләгемне асып,
     Чишмә чиратына йөгерәм.


     Мал торганчы, этләр уянганчы,
     Кош сагышлы җырын сузганчы…
     Иң беренче булып чайкыйсым бар,
     Таң суына кояш кунганчы.


     Әле нурлар гына төшкән чакта,
     Әле якты туып килгәндә,
     Инеш сукмагыннан мин йөгерәм,
     Авыр көянтәләр – иңнәрдә.


     Мин – беренче һәрчак, соңга калу
     Юк каннарда безнең, гадәттә.
     Бу керләрне әни юган минем,
     Ул алдарак торган, әлбәттә!


     Ул иртәрәк торган кояштан бик,
     Ул иртәрәк торган җилләрдән.
     Кош уянса, соңга каласың, дип,
     Чишмә чиратына җибәргән.


     Әни юган керне чайкыйсым бар,
     Мин чайкаган керне ул эләр.
     Әни күң(е)ле кебек җем-җем итәр
     Өр-яңа күк булган сөлгеләр.


     Ванналарда керләр чайкаганда,
     Шул турыда уйлыйм кайвакыт.
     Мең кат юып, мең кат чайкасаң да,
     Әни кебек булмый агартып


     Чишмә кебек булмый тәмизләтеп [7 - Тәмизләү – чистарту, агарту.],
     Улакларда ага саф сулар.
     Керләр чайкап кайткан чакларымда,
     Кояш күтәрелә, көн туа.


     Мин беренче булган бүген тагын.
     Иртәләүләр – безнең гадәттә.
     Әни юган керне чайкадым мин,
     Ул алдарак торган, әлбәттә!

   21.11.2011


   Эш күптә


     Кайгырырга бүген вакытым юк.
     Эш өелгән миңа муеннан.
     Башны гына сузып карап торам,
     Уртасында калган уемнан.


     Лекцияләр әле язылмаган,
     Доклад укыйсым бар кичәдә.
     Күңел тулы – язылмаган шигырь!
     Ансы торыр, диләр, нишләргә?


     Ансы көтәр, диләр, кайчан да бер
     Җаен табып әле язарсың.
     Муеныңнан эш өелгән чакта,
     Бер чарасыз булып каласың.


     Куясың да барсын кырыйга син,
     Шигырь генә язып торасың.
     Кайгырырга тагын вакыт чыга —
     Кәгазь генә инде чыдасын!

   21.11.2011


   Ятка калыр


     Йокысызлык ала бар тәнемне,
     «Ят, ят инде!» – дим дә югыйсә.
     Ялгызлыгым искә төшә минем,
     Тәрәздә ай сары күренсә.


     Бер урында сәгать буе тора.
     Арытмыймы аны бу гадәт?
     Ялгызлыкка сары ноктадыр ул!
     Сафсатага минем – бер сәбәп.


     Йокысызлык ала бар тәнемне,
     Ай йокламый, диеп уйласам.
     Айның аның эшкә барасы юк
     Йокламаган килеш ләбаса!


     «Ят инде, ят!» – димен үземә мин.
     Әйтмичә дә була ятарга.
     Ятармын да, шул саргайган ай да
     Синдәй калыр төсле ятларга.

   21.11.2011


   Ике исәп


     Хәзергә, дип кенә киткән идең,
     Хәзер дигәннәрең ел икән.
     Яратуың сагыш кебек, дидең,
     Ә сагышым моңлы җыр икән.


     Агып кына тора күңелемнән,
     Еллар кебек – юктыр исәбе.
     Хәзер дигәннәрең гомер булса?..
     Ике исәп – бердер хисабы.

   21.11.2011


   Мордва кышы


     Атна буе инде чит өлкәдә:
     «Кар иле» дип аны атадым.
     Кыш җылы дип сөенә мордва кызы,
     Җылы, ди күк төсле ватанын.


     Монда бар да артык гади әле,
     Гади өйләр, гади халыгы.
     Кар көртеннән чыга морҗа башы,
     Сиздергәндәй яшәү барлыгын.


     Күрсәткәндәй заман агышларын,
     Машиналар узып киткәли,
     Көрәлмәгән капка төпләренә,
     Карлы өемнәргә керткәли.


     Монда җылы, монда артык якты.
     Карлар яуса, аклык – өчләтә!
     Күз камаша дөнья сафлыгыннан —
     Гади аклык әллә нишләтә.


     Монда аклык, монда заман башка!
     Каралалмый монда һичнәрсә!
     Бу сафлыкны оныткан да идем,
     Мордва кышы җанга үтмәсә.

   21.11.2011


   Туган җир исе


     Искә төшә Казан сагындырып,
     Искә төшә аның тын киче.
     Килә Кабан күле буйларында
     Уйлар уйлагандай йөрисе.


     Ил гаменә баткан бер сурәттә
     Театрга карап торасы.
     Монда тарих! Урам саен мәчет!
     Рупорларда – җомга догасы.


     Намаз вакытларын белдертеп, ул
     Торып-торып азан җиткерә.
     Син йөрисең һаман онытылып,
     Сәдәфеңне чишеп, җил керә.


     Изүеңә уза, куеныңа,
     Азан тавышы үтә җаныңа…
     Торып-торып шулар искә төшә.
     Бу рәхәттә илне сагынам!


     Гаҗәпләнәм шуңа, аптыраган:
     Шәһәр корымында ни калган?
     Ул корым бит ак өметләр белән,
     Якты хыял белән буталган.


     Килә Кабан күле буйларында
     Уйлар уйлагандай йөрисе.
     Корымлы җил иссә иссен җанга,
     Ул җилдә бит Туган җир исе!

   21.11.2011


   «Коридордан тынлык бозып үтте яшь кыз…»


     Коридордан тынлык бозып үтте яшь кыз —
     Таш идәннең аркасына типте яшь кыз,
     Тук-тук итеп, тимер-бакыр үкчә белән.
     Авырттырып басасың, дип торды идән.


     Ул, буйсынган һәм кол булган ир шикелле,
     Кыйналуга, сугылуга түзәр микән?
     Ул, вакытын көтеп яткан уенчыдай,
     Бервакытны шул үкчәне өзәр микән?


     Кайберәүләр хатынының үкчәсеннән
     Риза, хәтта күкрәгендә җөй ясалса.
     Тик шунсы бар: югарыга карый идән,
     Ә ир-мескен башын иеп карый аска.


     Ул моңа да түзмәс иде, аннан тормый:
     Ул биеккә күтәртелгән түшәм түгел.
     Түшәм биек, ишелсә, ул идән кебек…
     Ә таш идән китәр төсле күтәрелеп.

   21.11.2011


   Мин әзер


     Таң Галәмнең чишкән кебек телен,
     Һәрбер нәрсә нидер сөйли, тыңлый.
     Ачып җибәрдем дә изүемне,
     Ыргыттым мин сүтеп ак шарфымны.


     Иртә таңда буган икән тынны,
     Көн буена тотар тәнне бәйдә.
     Җырла, гавам, әзер тыңларга мин,
     Бу сәгатьтә тормыш җырын, әйдә!


     Кибет тәрәзләре зеңгелдәсен,
     Тәгәрмәчләр юлда чыелдасын,
     Баганада утлар җемелдәсен,
     Чыбыклары утлы җыр җырласын!


     Рекламаның уйнак хәрефләре
     Укылсыннар, бии-бии генә.
     Таң, үзең дә кушыл безнең җырга,
     Көйлә, әйдә, килсә ни телеңә!


     Бу минутта әзер тыңларга мин
     Эт баласын, ялкау мәчеләрне.
     Мырлый-мырлый, бәби ашаталар,
     Җырлый-җырлый көтә бәгъзеләре.


     Сөйлә, Казан, миңа бар сереңне,
     Уйна, калам, миңа тормыш җырын.
     Таң, чишүгә телен, һәрбер җанда
     Күреп алды бик шәп уенчыны.


     Җансызы да сөйли кебек бүген:
     Шалтыр-шолтыр реклам такталары
     Туңдырма һәм шәраб тәкъдим итә,
     Эчкә дәшә парк капкалары.


     Ярга дәшә Кабан дулкыннары,
     Сәлам юллый Болак фонтаннары.
     Сәдәфләрне чиштем кендеккәчә:
     Тойсын күкрәк мондый серле таңны.

   22.03.2009


   Ялгыш фараз


     Күләгәләр җилдә тирбәләләр,
     Агач түгел алар, җир түгел.
     Тик төс кенә алар, нибары төс!
     Йөрәк күләгәсе – бу күңел.


     Тирбәлә ул сиңа булган хистән,
     Төрле төстә ята тәнемдә.
     Йөрәк табанының астына ук —
     Күкрәк читлегенә бәрелә.


     Сыкрап киткән кебек була йөрәк,
     Ә чынлыкта сыкрый күләгә.
     Бу көннәрдә әле аккош булып,
     Әле күбәләк күк тирбәлә.


     Күтәрелеп очып китәр иде,
     Күкрәк читлегендә юк тәрәз.
     Бәлки, йөрәк күләгәсен күңел
     Дип атавым – ялгыш бер фараз?!

   22.03.2009


   Музыкант дустыма


     Тавышларның һәрбер тибрәнешен
     Син аңлыйсың булыр, мөганни [8 - Мөганни – көйче, музыкант.].
     Уйныйсың да күңел кылларында,
     Булган кебек була әллә ни.


     Син күчәсең аннан башка көйгә,
     Алдагысын тәмам онытып.
     Ә мин яшим гел тәүгесе белән,
     Күзнең яшь капчыгын корытып.


     Елыйм, битне тозлы яшькә күмеп,
     Әллә кайсы гына җирләре
     Тия җанга, әллә кайсы төше
     Син җырлаган җырның көндәге.


     Башка җырларыңның көеннән дә,
     Сүзеннән дә артык уйганмыйм.
     Күңел ишегемне шакып тора
     Тәү ишеткән җырым, мөганни.

   28.03.2009


   Ул яши


     Ул яши бит әле, ул үлмәгән,
     Ул эшли бит әле, ул ашый.
     Кышкы көндә ишегалларыннан
     Урам уртасына кар ташый.


     Җәйге көндә палас-келәм кага
     Йә баласын бага бишектә.
     Чирли, диләр аны, үлгән, диләр —
     Куркып китәм, шуны ишетсәм.


     Ул яши бит әле, дип кычкырам,
     Ул эшли бит әле, ул ашый!
     Тик шунсы бар: Шагыйрь булып түгел,
     Шулай яшәп арган моңарчы.


     Ул эш аңа акча китерми дип
     Үзгәрткән ул яшәү шартларын.
     Һәм… үлгән дип уйлый башлаганнар
     Көнче җаннар, юкка шатланып.


     Аның әле эчәр сулары бар,
     Калган әле сулар һавасы,
     Бар, бичәсе рәсем ясаганда,
     Күңелендә калган ярасы.

   28.03.2009


   Кабан яры


     Яфраксыз калган агачлар —
     коргаксыган кулы көзнең.
     Кабан яры. Шулкадәр кул
     үрелә күккә, эзләп кояш!
     Йолдызларга юл ябылган.
     Йөзә бары болыт кына.
     Керәшәләр ярдан киткән.
     Кояшсыз калган җил кырач.
     Балыкчының ташы салкын.
     Табышы юк. Тамагы ач.

   10.11.2011


   Хәл белгәч


     Төн.
     Кояш югалган.
     Ай гына.
     Болытлар агалар каядыр.
     Йолдызны үзенчә тезмәгән
     Галәмнең
     Күрсәткеч таягы.
     Йолдызның яртысы (!)
     Юк күктә.
     Йоклыймы?
     Уяумы, дим, алар бу төндә?
     Ник күгем, хисләрем шикелле,
     Уй салып, урталай бүленгән?
     Бер якта —
     Болытлар.
     Агалар.
     Җил куып барамы аларны?
     Бер якта —
     Төпсезлек…
     Йолдызлар булып
     Күз кыса тик
     Галәмнең калганы.
     И күгем!
     Күңелем шикелле, син дә соң
     Урталай бүленгәч,
     Миндәйгә – гадигә нишләргә?!
     Бүленде бу төндә йокым да,
     Ташлаган сөйгәнем тавышы
     Өндәге шикелле
     Хәл белгәч…

   11.08.2011


   Ул – эштә


     Ул – эштә.
     Кәгазьләр актарып,
     Язгалап утыра торгандыр.
     Мин – монда.
     Һич югы, янымда югында
     Бер минут телемә алмыйча
     Яшәргә ярый да торгандыр.
     Тәрәзгә карасам —
     Тын эзе.
     Калдырган…
     Капкачын ябам дим – җитми көч.
     Рояльнең ак, кара төстәге
     Бармагын санарга итенәм —
     Көлүен ишетәм җимергеч
     Иң тәүге нотада.
     Ул – эштә.
     Тик мине сагалый
     Һәркайда,
     Өемдә булмаган килеш тә.
     Бер язам, бер ятам, капкалыйм…
     Күрә күк барын да, ишетә.
     Ул – эштә —
     Курыкма, дим, аннан!
     Тик кайтмый,
     Югыйсә кич җитә…

   11.08.2011


   Кайтмаган


     Таҗлары коелган: мин юкта
     Беркем дә саф сулар салмаган
     Вазада тилмергән чәчкәгә.
     Кайларда йөрдең син, кемнәрдә,
     Ялгызың төн кичә алмыйча
     Караңгы йортыңда – әйтсәнә.


     Бу сорау бирелмәс – дөресен
     Әйтерсең шикелле, куркыта…
     Куркыта соравым үзе дә!
     Нигә соң белергә тиеш ди
     Ничек көн кичергән икәнне
     Синең мин, яныңда мин юкта!


     Бу сорау он(ы)тылыр шикелле
     Иде бит бөтенләй, икебез
     Яшәгән йорттан син китүгә.
     Карыймын тәрәзгә, ут бармы,
     Ятканмы, йоклыймы, дим аннан,
     Турыма җәяүләп җитүгә.


     Күз төшә вазага (чәчәкләр
     Кипкәннәр сусыннан!), ишекне
     Шакымый, борчымый керүгә
     Чыгарсың шикелле каршыма…
     Сөйләшәм пышылдап: мин кайттым,
     Бергәләп чәй эчик, кем өйдә?


     Тып-тын йорт. Тик сәгать тавышы.
     Йоклаган, ахрысы, кызым да,
     Ирем дә… зарыгып күп көткәч.
     Ут элмим, чишенәм, аягым
     Очында киләм мин ятакка,
     Ятамын һәм димен: ул тагын
     Өемә кайтмаган, мин киткәч…

   11.10.2011


   Эзләп йөрим


     Тын күл буе манзарасын эзлим,
     Кабан буйларына төшкән саен.
     Синең белән ярда утырабыз,
     Шул рәсемне түштән алып карыйм.


     Шул рәсемне чиккән урыннарны
     Ничек табыйм? Узган шактый гомер.
     Тегеләйгә барам, кире кайтам,
     Бәлки, үзе әле бер күренер?..


     Таңда балык тотучылар да юк.
     Ярлар хәзер тәмам башка икән.
     Без ял иткән җирне чүп-чар баскан.
     Комнар аккан, бары таштан икән.


     Яшьлегемне эзләп йөргән булам
     Иртән, көндез, хәтта төнен-кичен,
     Кабан буйларына төшәм дә мин…
     Курыкмыйм һич, монда – яшим, эшем…


     Күченгәнмен яшьлек ярларына,
     Кирәк әйберләргә бер тиенгәч…
     Ә кайчандыр ярга дәшкәнсең син,
     Мин Казанга кунак булып килгәч…

   11.10.2011


   Хата


     Шигырь тулы хата калдырам мин,
     Сүз хатасы, хәреф хатасы.
     Бармакларымнымы тизләтәсе,
     Клавиатуранымы яңартасы?


     Хаталанмый кала алмас кулым,
     Яратуым минем хата булгач,
     Язам диеп килеп утырганда,
     Юл күрсәтми, күзгә яшем тулгач.


     Сөю шигырендә хата күбрәк.
     Ялгышлар күп фикер сөрешендә.
     Зур хатадан тора минем тормыш,
     Тия күбе сөю өлешенә.

   25.02.2009


   Кызган чак


     Йөз кисәккә чатнап ярылачак
     Аяк асларында – баскан ташым,
     Ачуыма түзми тибә калсам!
     Шул таш кебек кызган минем башым.


     Ваклыкларың тәмам туйдырганда,
     Ирләр кебек булам, усалланам.
     Таштай нык бул, дустым, вакланмачы!
     Мин аны да әле ваклаталам!


     Аяк асларында баскан ташым —
     Кояш кебек кызган бер бөгәрләм.
     Чыгар әле сабыр сүзең белән
     Бер күтәреп бәрер кебек хәлдән.


     Бул әле син олпат сүзле бер ир,
     Вакланмале, мине кыздырмале.
     Аяк асларында яткан ташның
     Мине егып тәгәрәрдәй мәле.

   08.08.2011


   «Җырлыйсыз Сез, минем җанымда да…»


     Җырлыйсыз Сез, минем җанымда да
     Кайтавазы бар бит ул көйләрнең.
     Басып торам нигез турыбызда,
     Күрмәсәче диеп күршеләрем.


     Ишетмәсәләрче сыктаганны
     Башны терәп йортым капкасына.
     Эх, бәйләгән атлар булсаммы мин
     Бу минутта капка алкасына?!


     Дулар идем дә бар көчләремә,
     Ватар идем бәреп аратасын.
     Миңа бишек булган нигеземдә
     Килә иде хәсрәт таратасым.


     Ул ябылган икән, ул бикләнгән,
     Җиде катлы йозак тора биеп.
     Сузыгыз Сез миңа соңгы тапкыр
     Нигез белән хушлашуның көен.


     Җырлагыз җыр – бассын сулкылдауны,
     Көйләгез көй – күмсен бу елауны.
     Капкабызның алтын – баганасы.
     Юк атларның җиздер бар алкасы.

   26.02.2009


   Хыял көзгесе


     Чынга ашмас хыялдан
     Чәчләрең агарган,
     Зиһенең таралган.
     Син – хыял көзгесе.
     Ирене буялган,
     Битләре алланган,
     Керфеге каралган —
     Көзгедә кыз кеше.

   01.02.2009


   Укытучы булып


     Яшьләр бара синең, минем, әни,
     Безнең теләмәүгә карамый.
     Кичә кигән күлмәк бүген кысан,
     Иртәнге сүз кичкә ярамый.


     Алай булыр кебек, болай булыр…
     Төннәр буе план корасың,
     Аннан көлеп, тәмам укытучы
     Булып беткәнмен дип куясың.


     Эш ур(ы)нында, өйдә, урамда да
     Укытучы икән без, әни.
     Башкаларга ярый торган эш тә
     Безгә генә никтер ярамый.


     Яманлыклар бездән ерак тора,
     Явыз дигән сүз дә куркыта.
     Кыек бассаң, шундук йөрәк тота,
     Кеше ни әйтер дип ут йотам.


     Әдәп-әхлак кануннары – киртә:
     Язып булмый бик күп нәрсәне!
     Ә язарга кирәк, минем максат —
     Илгә ишеттерү һәр хәлне.


     Ни язсам да, ниләр эшләсәм дә
     Салып карыйм һәрчак үлчәүгә,
     Куеп карыйм «дүрт» ле, «өч» леләрне
     Мин булдырган гына эшләргә.


     Хәреф хаталарын эзләмим мин,
     Фикер хатасы дип борчылам.
     Тәнкыйть сүзе әйтсәм, сөйләгәннән
     Файда булырмы дип төн чыгам.


     Мактау сүзе язсам, уйга калам,
     Зыян түгелме дип мактавым.
     Ни язсам да, ниләр уйласам да,
     Тел-сәнгатьне генә яклавым.


     Яшьләр бара синең, минем, әни,
     Безнең теләмәүгә карамый.
     Кичә кигән күлмәк бүген кысан,
     Иртәнге сүз кичкә ярамый.


     Алай булыр кебек, болай булыр…
     Төннәр буе план корасың,
     Аннан көлеп, укытучы булып
     Торган-туганмын дип куясың.

   19.12.2012


   Хәерле гамәл


     Җан мәңгелек, диләр, эзли, имеш,
     Үзенә тиң кеше, тиң тәнне,
     Тик таба, ди, күпме эзләсә дә,
     Вакытлыча килгән бәдәнне.


     Вакытлыча безнең яшәвебез,
     Эшләрнең дә кайсы – вакытлы.
     Мәңге яшәү – җан хыялы гына,
     Әмма кичектерә картлыкны.


     Кичектерә кирәк булуыбыз,
     Кичектерә юньле эшебез.
     Милләтне дә акыллы сүз белән
     Яшь яшәтә алган кеше без.


     Без – шагыйрьләр, Адәм балалары,
     Төрле җаннар бездә йөз тапкан!
     Әйләндергән аннан тәнебезне
     Гамь утыны яккан учакка.


     Ил гаме ул, милләт, Ватан гаме,
     Шул гамьнәрдә – көннәр, ел тәме.
     Җан мәңгелек, диләр, ул Галәмгә
     Безнең уйны алып китәрме?


     Табармы ул инде анда тиңен?
     Ялгыз гына әллә янармы?
     Хәерледер кылган гамәлләрнең
     Мәңгелеккә Җирдә калганы.

   26.05.2012


   Әни!


     Бу хат сиңа бүген барып җитмәс,
     Китаплардан аны укырсың.
     Сөйләрмен мин, бәлки, сәхнәләрдән,
     Һәрбер сүзен аның йотырсың.


     Бу хат сиңа, бәлки, бер дә бармас,
     Ни язасын әле белмим мин.
     Сагындым дип башка сеңгән уйдан
     Кирәклесен әле күрмим мин.


     Шул сүз миңа тынгы бирми төннән,
     Таңда чәй дә эчә алмадым.
     Сагыну дигән авыру була икән:
     Эшемә дә хәтта бармадым.


     Йөрәк даруларын эчкән булдым,
     Мәтрүшкәләр салдым чәйләргә.
     Сагындым дип башка сеңгән уйдан
     Шул чәйне дә эчмәс хәлләрдә.

   14.04.2012


   Алма канатка пар түгел


     Җанда гел бер рәсем яши.
     Ярымалма… Ярымканат…
     Югалткан кадерлесенең
     Түземсез пары буларак.


     Ясадым аларны менә
     Кәгазьнең нәкъ уртасына.
     Канат алманы сыйпамый, —
     Карандашым кыенсына…


     Алма орлыгын бүлалмый,
     Бүлмәсә мәгәр, биралмый…
     Бүлмичә бирер пары юк,
     Бу хәлгә һич күнегалмый.


     Алма канатка пар түгел,
     Икесе дә – ярым-йорты.
     Ул минем ярымтормыш күк,
     Алды шул бар тынычлыкны.


     Биләде уй бөтен җанны,
     Аннан таралды тәнемә.
     Канат алмага пар түгел!
     Ник ясадым рәсемемә?


     Ник бүлдем аларны болай?
     Табасы урынга пар, иш!
     Бу хатаны мин тиз ара
     Төзәтә белергә тиеш.


     Тормышның үземнекен дә
     Җайга салырга тиеш мин.
     Ярымсурәтләр ясыймдыр,
     Ялгыз яшәгән килеш мин.


     Кулымда карандашым бар —
     Рәсемне төзәтеп була.
     Нәрсә ярдәме белән соң
     Тормышны үзгәртеп була?

   17.04.2012


   Теләк


     Тел-иман дип һаман яшәсәк тә,
     Без бит – төрле буын, төрле яшьтә —
     Истә тотам шуны; хәтта уй да,
     Зәвыклар да мөмкин килешмәскә.


     Шигърияттә генә без бертөсле,
     Ярлыбыз юк безнең, юк баебыз!
     Алтын бәясенә тиң сүзебез,
     Шигъри калыптагы уйларыбыз.


     Калсын, әйдә, хыял-максат уртак:
     Ил гамендә яшәү һәр туар көн.
     Телим сезгә шигырь юлларыннан
     Әсәрләнеп башны җуярлык төн!

   14.04.2012


   Яшисе дә яшисе


     Асылташлы алтын савытлардан
     Ал шәраблар койган дуслар бар.
     Сөеклемнән хат китергән төсле,
     Каурый ташлап узган кошлар бар.


     Яңгырларда, давыл-җил чыкканда,
     Куыш биргән эскерт-шалашлар…
     Аягыңа йомшак булсын әле,
     Дип алдыма яткан паласлар.


     Оҗмахка тиң болын-аланнарым,
     Сер качырып көткән урманнар…
     Бәхет илләренә алып кергән
     Һәм алып та чыккан юллар бар.


     Бу дөньяның әле мин күрмәгән
     Почмаклары бик күп, илләре.
     Алгысынмыйм, чөнки кадерлерәк
     Әни белән узган көннәрем.


     Уянам да таңда, аны уйлыйм,
     Баш качырып җылы юрганга.
     Мин бәхетле, димен, ул булганда,
     Ул бәхетле, димен, мин барга.


     Искә төшә шулчак бала чагым,
     Әни кулы үргән үремнәр,
     Аның авыр мәктәп сумкалары,
     Анда гына булган киемнәр…


     Кер тидермәс ап-ак намазлыгы,
     Кулларыннан төшмәс тәсбихе.
     Якты хисләр өзелмәсен өчен
     Яшисе дә әле яшисе!

   08.08.2011


   Серле яшәү


     Көннәр серле синдә. Төннәр шомлы —
     Кара мәче керә тәрәзәдән…
     Яп инде, яп, тарт соң өлгеләрен,
     Дисең, йолдыз карый пәнҗәрәдән [9 - Пәнҗәрә – төрекчә: тәрәзә, пыяла.].


     Йолдыз – тик дус. Аны сөям лә мин,
     Анда күрәм җанга якынлыкны.
     Аязда күк – ачам өлгеләрне,
     Шулчак сыныйм синең сабырлыкны.


     Мәчеләрдән куркам, үзем төнне
     Кара мәче кебек кичсәм дә мин,
     Йорт хуҗасы йокы бүскән чакта,
     Ут яндырмый сөтләр эчсәм дә мин,


     Кухняларга чыгып сыйлансам да,
     Сорамыйча ризык җыйсам да гел.
     Тәрәзләрне төнгә ачып йоклыйм,
     Син һәр кичтә шуны тыйсаң да – бел.


     Китәрмен бер чыгып урамнарга,
     Төн катында кинәт уяныплар.
     Тартылмасын әле өлгеләре!
     Киселмәсен төнге уңайлыклар.


     Күк астында телим шомланырга,
     Ай тум-тулы булып чыкканда, мин.
     Бөгәрләнеп айлы мендәрләрдә,
     Мәче кебек сөям йокларга мин.


     Яшәтәсең пулат эчләрендә,
     Һичбер кая мине чыгармыйча.
     Пәрдәләрне ачып куям төнен,
     Һавасызлыкларга чыдамыйча.


     Куркасың син минсез калулардан,
     Әзер санап кемдер урларга да.
     Дәшеп алыр ачык пәнҗәрәләр,
     Чыгып китсәм ялгыз урамнарга.


     Юллар салсам синсез тормышка мин,
     Алар илтер йолдызларга кадәр.
     Ачып яшә тәрәз өлгеләрен,
     Көтеп яшә миннән нурлы хәбәр.


     Көннәр серле синдә. Төннәр шомлы —
     Кереп-чыгып йөри кара мәче…
     Яп инде, яп, дисең, пәнҗәрәне,
     Мәче күзгә кеше күренгәнче.

   08.08.2011


   Шәрәфкә


     Дуслыкның була торгандыр
     Әллә ничә төслесе.
     Якынрак итәдер безне
     Булу төрки кешесе.


     Уртак тарих чоңгылыннан
     Күптән табылган серләр,
     Хәтта гәүдә охшашлыгы,
     Бар йөзгә хас төсмерләр.


     Телләрнең уртаклыгы да,
     Гадәтләр якынлыгы.
     Явызлар кире каксыннар
     Ир-ханымнар дуслыгын.


     Үч итеп яман сүзләргә,
     Дус булып яшик гелән.
     Син мине яхшы аңлыйсың,
     Мин сезнең телне беләм.


     Үпкәләр сәбәп булса да,
     Бәхәсләр купса да гел,
     Мин һәм син көйсез вакытта, —
     Мине дус кала дип бел.


     Ышан минем он(ы)тасыма
     Сиңа булган үпкәне.
     Яши алырбыз, җимерми
     Дуслык атлы киртәне.


     Ышанмаган ышанмасын
     Мондый дуслык барлыкка.
     Гайбәткә дәлил кирәкми
     Күң(е)ле бозык халыкта.

   08.08.2011


   Таңгөлгә хат


     Сәлам арты сәлам ирештерсен
     Күңелемдә туган бу хатым.
     Ничек синең анда, кызым, хәлең,
     Ничек яшәүләрең, канатым?


     Имтиханнар бирә аласыңмы?
     Армадыңмы көн дә хисаплап?
     Босфор бугазында җилләр исә,
     Үз-үземне торам кочаклап.


     Биек тауның башларына менеп
     Карап торам синең тарафка.
     Кара, Мәрмәр диңгез арасында
     Дулкын уйный икән бу якта.


     Җилләр йөри икән шуны куып,
     Миңа суык диеп белмичә.
     Туңам шул мин, җил искәнгә түгел,
     Моңайганга сине күрмичә.


     Дулкын өсләрендә дулкын тора,
     Үлчәменә аның саннар юк.
     Кулларыңда калькулятор микән?
     Сиңа быел, кызым, яллар юк.


     Имтиханнар арты имтиханнар,
     Ә имтихан саен хисаплар.
     Уку-эштә үтеп китә икән
     Истә кала торган яшь чаклар.


     Дулкын өсләренә дулкын килә,
     Җил үзгәрсә, була тау кебек.
     Син еракта, диңгез ясагандай
     Безне якынаймас яр кебек.


     Сулар ага әле бу тарафка,
     Ага алар әле кирегә.
     Мендем биек тауның башларына
     Босфорларны тулы күрергә.


     Офык киңәйтергә, дөньяларны
     Киңәйтергә караш киңлеге.
     Диңгезләрне карыйм дигән булдым,
     Тик эзләдем бары мин сине.

   08.08.2011


   Чик сагында


     Каракүлләр [10 - Каракүл – күзәтү пункты.] монда һәр тау саен,
     Белү кирәк кемнең кемлеген,
     Корабларның тулган трюмына
     Качып илгә ниләр керүен.


     Сәгать саен кораб уза монда,
     Сәүдәгәрләр яши бу илдә.
     Мөмкин аңа ашлык китерергә,
     Алтын-көмеш булып килергә…


     Әмма бардыр товар артларына
     Качып килгән дошман явы да.
     Әйтерсең лә менеп басканмын мин
     Каракүлдән шуны танырга.

   08.08.2011


   Сагындыра


     Көн арты көн ныграк тартылам мин
     Тәнем-җаным белән Казанга.
     Бу икенең бер өлеше булган
     Сөйгән кызым калды шул анда.


     Йоклый алмыйм. Күзем йомылса да,
     Эчләрендә йөри алмасы.
     Керфек төпләренә утырган яшь,
     Килә аның биткә тамасы.


     Ә аннары, юллар ярган кебек,
     Атлас юрган буйлап агасы.
     Көн арты көн ныграк сагындыра
     Кызым калган Казан каласы.


     Йоклый алмыйм. Тыныч ята алмыйм.
     Юрганнарны бик сак сыпырам.
     Кочагымда кызым бардыр сыман,
     Яннарымда кызым бар сыман.


     Караватның башка башларында,
     Миннән читтә генә ята күк.
     Күзем йомык. Кара алмалары
     Әле калка, әле бата күк.

   08.08.2011


   Автобус соңга калган


     Автобус соңга калган,
     Көне, елы буталган.
     Җәяү йөгерербез без
     Мәчеткәчә ул заман.


     Мәзин азан әйткәнче,
     Хөтбә сүзе беткәнче,
     Хәлдән тайдырырсың син,
     Истанбулдан киткәнче.


     Өлгермәсәк намазга,
     Өлгерербез ифтарга!
     Татлы ризык булырбыз
     Сагынышкан дусларга.


     Тәгам торыр өстәлдә,
     Төтен торыр һавада.
     Тарта төрек, карамый
     Ифтарга, уразага.


     Тоз-борычын салырбыз,
     Лимон суын сыгарбыз.
     Сыйдырсын гына авыз,
     Без ничек тә чыдарбыз!


     Автобус соңга калган,
     Чит якка китеп барган.
     Көн-сәгате буталган,
     Бармыйк мәллә ул заман?

   08.08.2011


   Көтәчәк


     Вәгъдә биреп хушлаштым, —
     Диңгез безне көтәчәк.
     Дулкынына яткырып,
     Арлы-бирле йөртәчәк.


     Мине анда илтәчәк,
     Мине монда илтәчәк,
     Дулкын булып үрелеп,
     Сине суга кертәчәк.


     Йөзә дә белмисең син,
     Кермисең коенырга.
     Гөнаһ, имеш, мөслимгә
     Шәрә тән юынырга.


     Вәгъдә биреп хушлаштым,
     Карамыйм синең сүзгә,
     Аркылыга ятсаң да
     Юлга, барам диңгезгә!


     Беләм, көнләшәсең син:
     Диңгез мине көтәчәк.
     Кочагына алуга,
     Ярны ташлап китәчәк!

   08.08.2011


   Кимсетермен кебек


     Урамнардан йөрттем, дисең, дустым,
     Һәрбер урам сиңа – бер тема.
     Каршы локантага [11 - Локанта – ашханә, ресторан.] керик кичен,
     Анда җыела безнең богема.


     Сөйләшкән бар галим дуслар белән,
     Язарларга [12 - Язар – язучы.] барган кунакка.
     Тик темалар гына чит икән шул
     Татарчаны сөйгән колакка.


     Сөйләнгән сүз артык гади кебек,
     Ә сез дуслар шундый беркатлы.
     Әниегез кебек кенә тыңлап
     Утырам мин сездә шул чакны.


     Бәхәсләрне тыңлыйм, дус гәпләрне,
     Һичберсенә аның катышмыйм.
     Бу темалар белән балачактан,
     Мәктәпкәчә яшьтән таныш мин.


     Мин аларны күптән чишкән инде,
     Сезгә генә һаман яңа ул.
     Урамнарда йөрттем, дисең, дустым,
     Урам уем өчен бара ул.


     Ә кунаклар… кирәк түгел миңа,
     Рестораннар мине көтмәсен.
     Каршы сүзем белән рәнҗетермен,
     Кимсетермен кебек берәрсен.

   08.08.2011


   Истанбулда


     Җәйдә язмам дигән сүзләрем бар,
     Яз, дисең син, бездә – яз [13 - Яз – төрекчә: җәй.], дисең.
     Язлар мондый була димени соң —
     Язда килә бездә кар исе.


     Сулардан да килә, ташлардан да,
     Туфрактан да килә салкын дым.
     Җәйдә шигырь язмам дигән идем,
     Язар хәлгә җитеп сагындым.


     Язлар мондый коры буламыни —
     Күз тирләтә кояш эссесе.
     Язың – язча синең, кышың – кышча,
     Тик мин генә – Казан кешесе.


     Туган ягым чәчәкләрен эзлим
     Туфрагы таш булган илләрдә.
     Яз һавасын көтәм коры җәйдә,
     Язларда яз инде, дигәнгә.

   08.08.2011


   Таңда


     Тырнак-мырнак буяттым,
     Чәчәк ясап озайттым,
     Керфекләрне бөктердем,
     Чәчләремне турайттым.


     Торуга ук йокымнан,
     Чыктым буяп барсын да.
     Йә, матурмы дигәндәй
     Килдем көзгем каршына.


     Ошатмадымы көзге,
     Миңа телен күрсәтте:
     «Йөрмә кеше көлдереп,
     Шәпләп юын, – дип әйтте. —


     Син болай да бу яшьтә
     Кызлар кебек чибәрсең,
     Акылыңа, дәртеңә
     Күзләр генә тимәсен».


     Мондый усал сүз өчен
     Үпкәләдем көзгегә,
     Телне үзе чыгарган
     Көзгедәге йөземә.

   03.09.2011


   Ялвару


     Тормыш алга таба бара,
     Көрәш иләген иләп.
     Коеладыр тишегеннән
     Вакланган һәрбер милләт.


     Вакланасың, югаласың,
     Коеласың, татарым!
     Үзенә кул салган милләт
     Бардырмы Җирдә тагын?!


     Үзеңә ясин чыгасың…
     Кирәкми дошман кулы.
     Бисмилласын оныткан да
     Чукынып тора улың.


     Чукына, оҗмах сорый ул
     Сиңа теге дөньяда.
     Әйт, Аллам: шулай тиешме
     Һәм татар кая бара?


     Үзенә ясин чыга ул,
     Исән соңгы мулласы…
     Юкмыни соң милләтемне
     Яшәтүнең догасы?


     Иңдерче, дип ялварамын,
     Телдәдер бисмилласы.

   17.12.2018


   Йөзеңдә – елмаю


     Йөзеңдә – елмаю.
     Минем тузган итекләрем дә елмая.
     Аякны туңдырып кергән карларга,
     Бармакның тирен ялаган
     Суларга.
     Йөзеңдә – елмаю.
     Минем тузган итәкләрем дә елмая.
     Карыйсың киләме елмаюны
     Тотып? —
     Бот күрсәтеп,
     Китә ул ертылып-ертылып.
     Йөзеңдә – елмаю.
     Минем тузган күзлекләрем дә елмая.
     Кечкенә елмаю кадәр генә ярыгы.
     Сине
     Елмаю аша таныр ул.
     Тузган итек, итәк, күзлек.
     Син дә туздыңмыни соң?
     Елмаясың да елмаясың…
     Дистә еллык тәхетче,
     Милләтне,
     Елмаеп,
     Кайларга алып барасың?

   03.02.2009


   Кирәк микән?


     Сагынганны сөйләү кирәк микән?
     Ул сөйләүдән мәгънә бар микән?
     Кабереңә гөлләр утырттым мин.
     Кышын өсләрендә кар микән?


     Яратканны сөйләү кирәк микән?
     Ул сөйләүдән мәгънә бар микән?
     Карамадым каб(е)рең эчләренә…
     Анда ятучыга тар микән?


     Кадерләгән сине булды микән?
     Искә алуларым – зар микән?
     «Әти» диеп өтелепләр китәм.
     Алмаштырыр сүзләр бар микән?


     Алмаштырыр кеше булмый икән.
     Сөйләүләрдән мәгънә бар микән?
     Кабереңә гөлләр утырттым мин.
     Язын чәчәк атты. Ал икән…

   19.12.2018


   Бәгырь алмам


     Бар яшәвем синең белән икән:
     Чәй ясыйммы – гелән ике савыт.
     Ашамыйм һич аны гомердә дә —
     Тәлинкәгә куям кәнфит салып.


     Татлы куям, куям алма – кипкән,
     Ә вазада алы – яңа пешкән!
     Бәгырь алмам икәнсең лә, кызым,
     Иң теләгән вакытымда төшкән!


     Аннан үскән, аннан үскән, үскән…
     Мәхәббәтең орлыгыннан шытып
     Пешкән, җиткән алмаларның да бар
     Булмый торганнары кулда тотып.


     Син шундыйдыр. Инде үсмер түгел.
     Син оялы, син – хуҗалы ханым.
     Чәйләр ясыйм, шуны оныткандай,
     Нигә ике кәсә куям тагын?


     Куям кәнфит, куям татлы, кагын…
     Ни телисең, куям, димен, тагын.
     Борылам да карап алам сиңа:
     Урындыкта – сурәт-хыял гына.

   11.10.2011


   Чаган гаме


     Кайрысыз чаган калдым мин.
     Монда шундый бар халык.
     Бер гомер кояш астында!
     Башкача булмый калып.


     Кайрысыз монда чаган да,
     Башкасы да агачның.
     Үпкәлим, кызам юкка да
     Һәм бу хәлгә шаккатмыйм.


     Җил, кояш астында яшәп,
     Тиресез калдым кебек,
     Ул янып-тузып бетте дә,
     Мин аны салдым кебек.


     Ни гасыр сусын кичергән
     Чаган гамендәмен мин:
     Тамыр җибәреп, җирдән су
     Эзләү хәлендәмен мин.


     Тамырсыз үлән шикелле,
     Яңгыр теләргә микән?
     Болытсыз күкләргә багып,
     Ташка иңәргә микән?


     Җәяүле җил кебек кенә
     Китеп барырга микән?
     Пынар – чишмә төпләрендә
     Яшәү табарга микән?

   08.08.2011



   Киртә узма


     Узгансың да дуслык сукмакларын,
     Сөю юлларына чыккансың.
     Сукмакларның була озыннары,
     Ә юлларның – бик тә кыскасы.


     Чыкса сукмак бик тиз зур юлларга —
     Сөю илләренә китерсә,
     Чын дуссыз да кала алачаксың,
     Сайлаган яр тик дус дип белсә.


     Арабызда – дуслык киртәләре,
     Артыбызда – дуслык сукмагы.
     Гомер буе бергә калыйм дисәң,
     Шушы киртәләрне чыкмале.


     Борыл әле яңа гына бергә
     Синең белән узган сукмакка.
     Барган юлдан борылырга җайлар
     Таба белү кирәк кайчакта.

   08.08.2011


   «Айның соңгы көне бит бу, төне…»


     Айның соңгы көне бит бу, төне.
     Йомгакладым аны тагын ялгыз.
     Йә, минем күк, Сез дә сөегез соң!
     Йә бөтенләй мине калдырыгыз!


     Айның соңгы ялгыз төне бит бу.
     Кәбисә ел куя үз ноктасын.
     Тулмый аның утызга да көне,
     Иң озыны – шушы җөп атнасы.


     Иң авыры – шушы соң атнасы,
     Йомгакладым аны тагын ялгыз.
     Көтүләргә калган яшәү авыр,
     Талдырмагыз мине, калдырыгыз!

   28.02.2009


   «Ифтарларга кадәр төтен эчми…»


     Ифтарларга кадәр төтен эчми,
     Хәле бетә – йотмый төкерек.
     Табын яннарында, марҗаның да
     Бар җаны, дип сөйли шул төрек.


     Кайдан килгән мондый исәрләнү
     Ак чәчлегә, иләс-миләскә.
     Тыйган булам төрек дусларымны,
     Килешми, дип, сезгә бу яшьтә.


     Тел өйрәнәм, дигән була берсе,
     Дуслык өчен лазем, янәсе.
     Хатын арты хатын алмаштырдым,
     Кирәк башка төрле, яңасы.


     Безнең бәяннарга тартмаганы,
     Шат йөзлесе, ирек сөяре.
     Урамнарда бергә узган чакта,
     Дус-ишләрнең күзе тияре.


     Ятакларда яттай калмаганы,
     Хушны алыр итеп сөяре,
     Күлмәкләрнең тездән өстәләрен,
     Ачык изүлесен кияре.


     Тик тәмәке артык тартмаганы,
     Хәмерне дә аздан эчәре.
     Аек ирләр тапмый чиләнгәне
     Һәм татардан безгә күчәре!


     Марҗаның да бар җаны, ди төрек,
     Казаннардан берне тап сана!
     Мәңге бакый урыслашу шулай
     Ятак кочагында башлана.

   08.08.2011


   Без шундый


     Без гел шундый инде: Истанбулда
     Күлмәк-ыштан, кием эзлибез.
     Тилеме без, әллә бик тырышмы?
     Бай-мул тормыш – яшәү өлгебез.


     Кибетләрдән, музейлардан узам,
     Анысы да бер дә ким түгел!
     Бүлмә-бүлмә алтын, савыт-саба…
     Без алганы ласа җип-җиңел!


     Гасырларга җитәр байлыклар бар,
     Сокак [14 - Сокак – төрекчә: урам.] булып баскан кибеттә.
     Ганимәт мал исә кимемәгән,
     Хәтта гасырларны кичеп тә.


     Без алабыз хәләл көчләр белән
     Тирне түгеп тапкан тиенгә.
     Хәтта анда җанны телә шул уй:
     Килдемме, ди, монда киемгә.


     Килдем лә мин, дулкыннарга ятып,
     Диңгезләрдә чалкан агарга,
     Шәһәр өсләренә кошлар очкан
     Зәңгәр киңлекләрдән карарга.


     Кибетләргә керәм, музейларга…
     Ниндидер ят нәрсә табарга.
     Теге уем җиңнән тарта һаман,
     Адаларга [15 - Ада – атау, утрау.] әйдә, адага!

   08.08.2011


   Үзгәрмәс зәвык


     Җимерелә хыял, кителә шул:
     Төсен җуя ул ясаган Кешем.
     Мең-мең аклау, мең-мең яклау эзлим,
     Аны җанда һаман саклар өчен.


     Тыныч кына яшәр көннәремдә
     Нигә кирәк булды, нигә таптым?
     Икенче кат, инде икенче кат
     Бер үк төрле затны мин яраттым.


     Олыгая яшең, чәчләрең дә
     Агаралар берәм-берәм башта.
     Ник үзгәрми зәвык дигәннәрең,
     Мәхәббәттә бер кат алдангач та?

   07.04.2009


   Галәм һәм Кеше


     Афәтләр арты афәт, дип,
     Тынычлык көтә халык.
     Ызгыштан да, сугыштан да
     Беткән ул тәмам арып.


     Тынгылык кирәк җанына,
     Хезмәттән килгән тәгам.
     Җирдә утлы давыллар, дип
     Күзәтә читтән Галәм.


     Яудыра ут, калдыра көл
     Бер-берсеннән ут күрше.
     Җирдән качар урын эзләп,
     Күккә төбәлгән Кеше.

   17.12.2018


   Ихтыяҗ


     Алмаган балачак бервакыт кочакка,
     Килсә дә кайвакыт үртәлеп елыйсы.
     Иң кирәк чагында җитмәгән, җитмәгән! —
     Җитмәгән яшьлектә ярымның җылысы.


     Мин торам сыланып, кочаклап, яратып, —
     Әтине, дустымны, шул ярны таптыммы?
     Әллә соң кочагын бик соңлап ачалган
     Балачак көннәргә йөгереп кайттыммы?


     Тыгам да башымны костюмың эченә,
     Изримен, шул килеш йокларга әзермен.
     Иң кирәк чагында, иң кирәк чагында! —
     Бу кочак, шуңа да карышмыйм хәзер мин.


     Алмаган кочакка балачак, үсмерчак,
     Аннан соң алганның җитмәгән җылысы.
     Миңа бит шуннан тыш берни дә кирәкми!
     Шул җылы җебетте… Һәм килә елыйсы.

   12.02.2009


   Хәтерсезлек


     Югалттым мин башны, дисез,
     Хәтерсезлек миндә дә бар.
     Инде тәмам җуйдым дигәч
     Искә төшә затлы товар.


     Кайда кемдә калдырганым
     Йә сумкамнан алдырганым,
     Кибетләрдә югалтканым,
     Трамвайларда урлатканым.


     Югалттым башымны, дисез,
     Борчылырга әле иртә.
     Эләксен дип теләгез сез
     Яхшы кешегә ничек тә.


     Чит әйбергә кул сузмаучы,
     Хәләл белән көн итүче
     Тапсын аны, юлда ятса,
     Иясенә китерүче.


     Аһ, шул картлык, хәтерсезлек…
     Минем дә бит уй таралган.
     Бер карармын: бәлки әле,
     Башың безнең өйдә калган!

   12.02.2009


   Яз килә


     Исләрнең ачылган мәле,
     Төсләрнең – җетеләнгән.
     Яз килә, тәпи юдыртып
     Челтер гөрләвекләрдән.


     Яз килә, юып тамырын
     Үләннең, агачларның.
     Гавамның яңа исләрдән
     Хушы киткән чаклары.

   20.03.2009


   Бер танышка


     Көннәр буе чәйлим кызым белән,
     Сүз куера синең тирәдә.
     Син алган сөт, дибез, син алган чәй…
     Өсләрендә чүбе йөзә лә.


     Син килердән хәбәрдер ул чүпләр,
     Күчтәнәчләр бик тә көткәндә.
     Көне буе бүген чәй эчәбез,
     Башка эшләр тәмам беткәндәй.


     Татлысы да синең татлы аның,
     Синең холык кебек кат-кат ул.
     Телеп куйгач, күзең кебек ята…
     Эчкән чәй санына шаккатып.


     Бармаклары булса янар иде,
     Юкмыни, дип, кызый, эшләрең?
     Син китергән чишмә суы кими…
     Кайчан килергә соң исәбең?


     Кайчан безне татлы сулар белән,
     Тәмле сүзләр белән сыйларсың?
     Сәгать арты сәгать уза тора…
     Эш беткән дип тәмам уйларсың.

   11.03.2009


   Болыт килгән


     Язгы болыт тәрәзәгә килгән,
     Эләргә дип синле сагышны.
     Мин орыштым аны, бармак янап,
     Болай эшләү булыр ялгышы.


     Мин бәхетле көлеп торсам гына,
     Миңа рәхәт аны уйлавы
     Яратып тик. Һич тә кирәк түгел
     Язның минем белән уйнавы.


     Моңландырган булып, үртәлдергән
     Һәм саргайткан булып сагыштан.
     Китсен болыт, язның ямьсез көнен
     Башка якка илтсен берочтан.


     Чыксын кояш, җанга нур тамызып,
     Сөюеңнән хәбәр шикелле.
     Сөеним мин язга, шатландырсын
     Хәтта биткә сипкән сипкеле.


     Үбәр дә яр, очар китәр, диим,
     Кояш биткә яккан тутыя.
     Йөзем тимгел-тимгел, сипкел-сипкел…
     Болыт, юыйм диеп, су коя.


     Элмәкче ул минем тәрәзәгә
     Сиңа бәйле мең-мең борчуны.
     Орыш әле син дә хуҗаларча,
     Яклаучым бул бераз, тый шуны!

   17.03.2009


   Кояш тәэсире


     Кояш нурыннан кызларның
     Бөгеләдер керфеге:
     Күтәрә алырлык түгел
     Нурның хәтта бөртеге.


     Сәдәфләрең чыдамаслык
     Уйнаклап искән җилгә.
     Кыскарып киткән итәкләр —
     Билбау киңлеге билдә.


     Итекләрнең урам тулы
     Итәк алмаштырганы,
     Ялтыравык тәтәйләре
     Күзне камаштырганы.


     Сөрмәләрнең ал-көрәне,
     Зәңгәре дә яшеле…
     Чәчәк аткан кызлар күзе,
     Чын яшьләрен яшереп.

   20.03.2009


   Агачлар уянганнар


     Агачлар әзерләнәләр,
     Килә дип җимешле җәй.
     Язгы җил алар өчен бик
     Дулкынланырга уңай.


     Серкәне сибәр өчен дә,
     Җимешне кояр өчен,
     Агач-куакларга кирәк
     Кыю җилләрнең көче.


     Җылы яктан искән җилләр
     Агачларны уяткан.
     Эчәләр җилләр белән су
     Һәр таңда бер улактан.


     Яр итәгеннән челтерәп
     Агып торган чишмәдән.
     Һич тә туймыйча эчәләр,
     Тамырдан су менсә дә.


     Өйрәнәләр, җәй җитүгә,
     Җилдә серкә коярга,
     Иренен ачкан чәчәккә —
     Орлык көткән ояга.

   19.03.2009


   Ни телим?


     Сезгә ниләр теләргә соң,
     Матур, тулы, ятыш итеп?
     Бәйрәм безнеке бит, дисез,
     Минем менә күң(е)лем китек.


     Бәйрәмсезлек бәйрәмнәргә
     Туры килә, килә алдан…
     Саклый алмый күк кояшы
     Болыт кебек каралудан.


     Була бәйрәм җитди сәбәп
     Йөрәк күмердәй калырга.
     Куркам торып утырырга…
     Куркам басып та торырга…


     Бәйрәм авырлыкларыннан
     Әйләнә җан, әйләнгән баш.
     Бүген күктәге болыт та
     Бер ертыксыз, кара тоташ.


     Бүген кояш та чыкмаган.
     Ничек кичәр ансыз көнем?
     Аңа нинди теләк телим?
     Сезгә нинди теләк телим?


     Теләгемнең иң юньлесе
     Булыр кебек бары шул сүз:
     Бәйрәм көннәренә туры
     Килсен бәйрәм көннәрегез!

   08.03.2009


   Кош холкы


     Очар кошлар холкы миндә, очар болыт.
     Үпкәләмә алларыңда утырмауга.
     Кошларны син мәңгелеккә төшер җиргә!
     Болытны син бер урында тотып кара!


     Очар кошка үпкәләми гади кеше.
     Ул сокланып аңа җырлар, көйләр яза.
     Бәлки, кунган булыр идем бер учыңа,
     Син соң бары бер генә көй сузып кара.


     Син бары бер куплет кына җырлап кара,
     Икенчесен, бәлки, үзем дәвам итәм.
     Ә болай мин… нибары тик сәлам генә
     Юллый алам үзем очып менгән күктән.


     Сайрый алам үзем алган биеклектән,
     Тора алам баш очыңда көлемсерәп.
     Очар бер кош булсам да, мин һич онытмыйм:
     Канат кагам, сиңа чиксез бәхет сорап.

   08.03.2009


   «Йөрәгем, ялгыз чәчәк күк…»


     Йөрәгем, ялгыз чәчәк күк,
     Бәйрәм көненә турсайган.
     Яшьлекнең яшь кайтавазы
     Килә күк әллә кайлардан.


     Шау-шулы мәктәп елыннан,
     Шомарган шәкерт юлыннан,
     Мин ялгыз чәчкә алганмын
     Кайчандыр ярым кулыннан.


     Йөрәгем бәйрәм көненә
     Кызыл иренен турсайтты,
     Кара күзләрен төшерде
     Һәм үпкә сүзләрен атты.


     Мине ялгыз итеп, илгә
     Килмәгән генә булсачы.
     Яшьлектә сөйгән ярымның
     Күң(е)лендә һаман торсамчы.


     Кайтаваз булып һәр хисе
     Бәреп тора күкрәгемә,
     Аннан кирегә китә дә
     Кереп тула йөрәгемә.


     Кара күзләрен төшергән,
     Кара чәчләрен тузгыткан
     Яшь кыз холкы йөрәгемдә,
     Әрнүдән тәмам тотлыккан.


     Инде көчсезләнеп бара —
     Үпкәләп тәмам сулыккан,
     Әйтер сүзләрен табалмый —
     Ник үпкәләвен оныткан.

   08.03.2009


   «Елый адашкан сандугач…»


     Елый адашкан сандугач,
     Урман куе тоелгач.
     Елый саташкан карлыгач,
     Ярдан оя юылгач.


     Чишмәләр тик җырлый белә,
     Алар елап туйганнар.
     Улаклар сөенсен өчен,
     Чиләк асып куйганнар.


     Чиләкләр сөенсен өчен,
     Җир җиләге җыйганнар.
     Барысы да җырлыйлар, тик
     Сагыш көен җуйганнар.

   08.03.2009


   «Диңгез өсләреннән узды көймә…»


     Диңгез өсләреннән узды көймә,
     Дулкын бәрде ярган эзеннән.
     Китерде дә бәрде, китерде дә
     Суда торган кызның тезенә.


     Узды көймә, җәйде дулкыннарын,
     Барып җитте алар яргача.
     Бу дулкыннар килсә өер-өер,
     Яткан җирләреннән яр кача.


     Ә кыз калды, бер дә курыкмыйча
     Өсләренә килгән дулкыннан.
     Ул яшь иде, әзер ташланырга
     Кирәк булса хәтта упкынга.


     Китте кызый, кулын болгый-болгый,
     Дулкыннарның тынгач какканы.
     Уза торды көннең көймәләре…
     Каккан дулкынының юк саны.


     Яшәде кыз. Адымнары белән
     Эз калдырам диеп ашыкты.
     Аңлады соң, хәтта хәтернең дә
     Гомер ярынача вакыты.

   09.03.2009


   Күктәге серләр


     Урталай өзелде болыт:
     Көндәше йолкыган —
     Беләсең.
     Кан кебек, үзәгеннән
     Төште нур сузылып —
     Син аны күрәсең.
     Йөзә ул, дерелдәп,
     Көньяк-көнчыгышка,
     Калдырган йөрәгенең яртысын
     Тигезсез сугышта:
     Өзгәннәр аны урталай,
     Сөешкән чагында.
     Теләми ул күрергә көндәшен
     Тагын да.
     Теләми күрергә
     Тып-тыныч
     Боларны
     Күзәткән ярын да.

   23.02.2009


   Җәза мәйданында


     Җиденче кат тирем аксын минем,
     Җиденче кат тирем суелсын, —
     Мин тәрегә тарттырылган хәлдә.
     Коткарырга мөмкин тик тылсым.


     Үзем теләп алган җәзадыр бу,
     Кеше гөнаһларын күтәрмим.
     Үз гөнаһым җитәрлектер минем —
     Тарттырылган шуңа бу тәнем.


     Ычкынсам да хачтан – котылу юк:
     Палач тотар очкан гәүдәмне.
     Мәйдан тулы халык, тамашага
     Алган истибдадкяр [16 - Истибдадкяр – үзсүзле] бәндәне.


     Җиденче кат тирем акканчы, мин
     Сөелгәнмен икән һәм сөйгән.
     Мәга залик, мәга ма фиһ [17 - Мәга залик, мәга ма фиһ – шуның белән бергә, шуның белән бергә.] (!)
     Күтәрелгән икән бу җирдән.

   25.02.2009


   Нидән тора?


     Минем холык нидән тора дисәң
     Әйтәм:
     Эшләнмәгән эштән!
     Газга ут элмәгән кичтән —
     Чәйнекләрне парлап сыгарлык юк кешем!
     Минем холык минекедер инде,
     Әмма саклый ирем сүзенең төсен.
     Бар анда, бар:
     «Җаныем» һәм «үскәнем» дигән эндәшләр,
     «Чибәрем» дигән комплиментлар.
     Холкымның матур яклары
     Шулардан тора.
     Бар анда, бар:
     Матурлап сөйләгән алдашу,
     Ул корган, тотылган ялганнар.
     Холкымның ямьсез яклары
     Шуннан да тора.
     Минем холык минекедер инде,
     Аны калыплаштыра:
     Эшләнмәгән эшләр,
     Сөелмәгән кичләр…
     Һәм тагын…
     Иремнең ир тавышлы сөяркәсе.
     Әйтмимен артыгын…

   23.02.2009


   Кар астында


     Карлар ята әле Казанымның
     Аулак урамында, тышында.
     Кар астыннан чәчәк исе килә,
     Эндәшә ул миңа, пышылдап:
     Басма җиргә, тәнне авырттырып,
     Мин яшим бит монда, яз көтәм.
     Кар астында инде язгы дым бар,
     Уемында керфек селкетәм.
     Ә мин әле алда саный идем
     Салкыннарын кышның, усалын.
     Мине тойган гөлчәчкәгә җылы
     Ныграк узар – карны учладым.
     Минем учтан җылы дым йөгерсен —
     Киңрәк ачсын карлар кочагын.
     Кар астында инде язгы дым бар,
     Язгы дым бар минем керфектә.
     Кипми торган дым ул, яратып та,
     Бөртек-бөртек саен эчеп тә.

   23.02.2009


   Тәрәзләр ни сөйли?


     Каршысында гына тәрәземнең
     Чәйләр эчә торган өстәлем.
     Нәкъ авылда кебек. Ә авылда
     Тәрәз сөйли көннең эшләрен.


     Кем төшкәнен таңнан ипигә дип
     Түбән очка салган кибеткә.
     Кем кайтканын, кояш торган чакта,
     Аттай батып ап-ак күбеккә.


     Эш эшләгән сыман төн буена,
     Бакча ярган, сызган, йомшарткан.
     Мин рәхмәтле карыйм ул иргә дә,
     Таңда булса да, дим, ул кайткан…


     Кемдер төшә дару-маруларга,
     Йөрәгендә таш бар – җибәрми.
     Кем каз куа, язгы болыннарның
     Яшәргән дип инде чирәме.


     Кем сөт җыя, кем мәктәпкә бара,
     Кем суларга чүбен агыза…
     Казан йортларының биегендә
     Мин чәй эчәм, көнне фарызлап.


     Казым да юк – болыннарга куар,
     Бәбкәләре торгач уянып.
     Мин утырам, тәмле чәйләр эчкәч
     Сине көтәсемне уйланып.


     Сыерым юк – чәйне эчәм сөтләп.
     Кызым үскән – мәктәп он(ы)тылган.
     Гадәтемчә тәрәзәгә киләм,
     Торуга ук таңда йокыдан.


     Авылымны уйлыйм, әмма синең
     Хактагы уй аны чигерә.
     Һәм көнемне сиңа фарызлыйм мин.
     Фарызлыйсың кемгә син менә?

   09.03.2009


   Риза


     Өзеләсеңне белсәң кемдер өчен,
     Теләрсеңме затлы гөл булырга?
     Матурлыкның гомере һәрчак кыска!
     Гөлгә язган суда сулыгырга.


     Кояш күрми генә тын алырга,
     Туфрак тоймый гына ашланырга.
     Гөлгә язган сөйгән күңелләрнең
     Һәдиясе булып якланырга.


     Безгә дә бит язган кемдер өчен,
     Нидер өчен янып яшәү, көю.
     Ил гамендә яшәвеңнән генә
     Беленәдер синең Илне сөю.


     Мин – Илсөяр, риза халкым өчен
     Әврелергә хәтта гөлчәчәккә.
     Өзелгәнгә бары Ил кар(ы)ныннан,
     «Шагыйрә» дип исем бирәчәкләр.

   26.02.2009



   Сөю бәйгесе


     Киләсең дә, сине сөям, дисең,
     Сөю бәйгеләре дәвам итсен!



   Сөю дәвам итсен


     Киләсең дә утлар кабызасың,
     Бүлмәләр дә, җан да гөлт итә.
     Төннәрне дә көнгә әйләндереп,
     Якты яшәүләргә ни җитә?!
     Киләсең дә утлар кабызасың…


     Көлеп торган гөлләр бирәсең дә,
     Күзләремнән сагыш-моң китә.
     Кайгы-борчуларны читкә куеп,
     Көлеп яшәүләргә ни җитә?!
     Синең биргән гөлләр гел көләрме?..


     Киләсең дә, сине сөям, дисең,
     Мин сөям күк артык бик күпкә.
     Сөю бәйгеләре дәвам итсен,
     Сөеп яшәүләргә ни җитә?!
     Киләсең дә, сине сөям, дисең…


     Киләсең дә, сине сөям, дисең,
     Сөю бәйгеләре дәвам итсен!

   01.06.2016


   Узып китте…


     Танымаган кебек, каршы килгән
     Сөйгән ярым яннан узып китте.
     Узды… Аннан, әй, дип эндәште дә
     Күңелемә нидер сызып китте.


     Тирән яра калды дисәм – хата,
     Әрнеткәнен тоймыйм йөрәгемне.
     Өстә яткан нечкә генә эздер…
     Кызыл таплар басты күкрәгемне.


     – Нервыларың какшау, – диде табиб, —
     Ишеткән сүз тәнгә типкәч шулай.
     Ишеткән дип… «Әй» дигәннән артык
     Һич башка сүз яр әйтмәде бугай…


     Әйтте микән? Мин бит борылмадым.
     Мин бит туктамадым. Кызуладым.
     Тәнне кызыл таплар баскач кына,
     Ни булды соң әле, дип уйладым.


     Тәнне кызыл таплар баскач кына,
     Җанга кызыл эзләр төшкәч кенә
     Аңладым мин: хисләр сүрелмәгән,
     Суынмаган икән бу кешегә.


     Җитә икән, исем атамыйча,
     Курка-курка арттан эндәшкәне…
     Узып китте… Узмаганын белдем
     Хисләремнең җаннан шушы мәлне.

   24.01.2013


   Салкынайган


     Бардаларда һава салкынайган…
     Китәм дигәч Сезгә…
     Алдан әйтү
     Нигә кирәк иде,
     Ник кирәк?!
     Әйтеп кайгырттым мин,
     Кайгырттым мин,
     Кайгырттым мин Сезне иртәрәк.
     Китәм, дидем, инде бөтенләйгә,
     Кисәттем мин,
     Кисәттем мин, кичләр җитәрәк.
     Ә бит алда
     Таңнар көтә иде.
     Бергә чәйләр эчәр уртак таң.
     Бер төндә бәс сарган агачларны —
     Аерылу,
     Аерылу тыны парлаган!
     Төннәр буе
     Сагыш койган кебек…
     Агач каккан кебек…
     Сезнең чырай сытык, агарган.
     Ясалганмы әллә
     Төче чәйләр —
     Аксыл чәйләр, —
     Бәсләр җыеп бөтен Бардадан?
     Бу якларда һава салкынайган.
     Килгән-кайткан әле җылытыр…
     Үзем дә бәс коям,
     Кагылсалар…
     Оныта күр мине – китүгә үк.
     Булганны да минем
     Он(ы)тып тор…

   17.02.2013


   Чакыр әле


     Чакыр әле, әйдә, чәйлик, диген,
     Минем йортта берәр көнне кичен,
     Лимоннарны юка телеп салып,
     Алмаларны – алып әче төшен.


     Чакыр әле син дә кунакка бер,
     Булсын, диген, кунак ашы каршы.
     Бәлки, булыр шушы чакыруың
     Синең белән үтәр гомер башы…


     Бәлки, булыр шушы чакыруың
     Таңны бергә аттыруга сәбәп.
     Бәлки, шушы сүзләремә минем
     Амин, диеп торыр синең мәләк.


     Чакыр әле, әйдә, чәйлик, диген,
     Минем йортта берәр көнне кичен.
     Сыныйк әле бергә эчкән чәйнең
     Сөюгә дәрт бирә алыр көчен.


     Сөюләргә дәрман биргән чәйне
     Эчик әле, җаен табып, синдә.
     Чәйнегеңнең төбе төшмәгәндер —
     Синдә генә чәйләр тәмле, димә!

   24.01.2013


   Югарыдагыга


     Минем өчен элек билгесез бер
     Егет идең – киек идең син.
     Кыяларга кунгач, күреп мине,
     Очып төшәр кебек идең син.


     Җитез була – җилгә биргесездер,
     Үткен күзле була тау кошы.
     Сөйгәнен дә корбан гына итә…
     Шуңа да бит алар – ау кошы.


     Риза идем, мине тапсаң, йотсаң…
     Бер көнлек аш күрсәң нибары…
     Ә син, бахыр, канатсыз кош икән…
     Менгән ур(ы)ның гына югары.

   19.12.2018


   Юктыр аермасы


     Син булмагач юктыр аермасы:
     Көз ни миңа, кыш ни – бары да бер.
     Кышта явып узган яңгыры да,
     Көздә уйнап очкан кары да бер.


     Син булмагач юктыр аермасы:
     Яз килгәндә, инде җилкенмим мин,
     Җылы белән кайткан кошлар кебек,
     Чырыйк-чырыйк килеп җилпенмим мин.


     Син булмагач юктыр аермасы:
     Булды ни ир, яшәдем ни ялгыз.
     Ялгызлыкның ерак почмагында
     Яндырадыр чыра кияү һәм кыз…


     Кыш ни, көз ни – мөһим түгел фасыл,
     Син булмагач, алар әкрен үтә!
     Кызны уйлап узган төннәр генә
     Яшәвемә мәгънә биреп китә.


     Көтмим сине! Юктыр аермасы:
     Килүеңнең, килмәвеңнең кабат —
     Минем өчен син югалдың күптән!
     Күзем өчен ябык синең тараф.


     Син югалгач юктыр аермасы:
     Яратканмы сине, яратмаган…
     Керәмме мин өйгә ал ишектән,
     Узаммы мин йортка арт капкадан…


     Уйныймы җил ишегалларында,
     Явамы кар, түбәләрне басып.
     Кыш-көзләрне һичбер яратмадым!
     Хәзер менә юктыр аермасы.


     Җәемдә дә күңел күгем төссез,
     Кышымда да була аяз чагы:
     Кыштыр-кыштыр барам ишегемә,
     Сөйләнгәләп: «Кызым кайткан тагы!»

   24.01.2013


   Сөрт әле


     Туфли очларыңа тузан кунган,
     Салфеткам бар, шуны сөрт әле.
     Тоткарланам, туфли сөрткән булып,
     Бергә кайтыр өчен көт әле.


     Керфек очларыма яшь тезелгән…
     Кулъяулык бар, шуны ал сөртеп.
     Яшем бар күк, бәлки, тоеладыр…
     Тора сыман хисне белдертеп…


     Туфли очларыңа тузан кунган…
     Син кайдадыр читтә йөргәнсең.
     Таш юллардан гына узмагансың,
     Бакча ызанына кергәнсең…


     Керфек очларыма яшь тезелгән.
     Бәлки, шулай, бәлки, тоела.
     Алай дисәм, авыраеп калган…
     Туфли очларыңа коела!

   24.01.2013


   Ялгыйсың


     Айлар буе кайда йөрисеңдер?! —
     Телефонны бер дә алмыйсың.
     Ә аннан соң арабызны үзең
     Чыбык аша гына ялгыйсың.


     Саумы, дисең, ничек хәлең, имеш,
     Күптән сине юктыр ишеткән,
     Менә бүген сине уйладым мин,
     Кайтып керүемә ишектән.


     Айлар буе онытылып торгач…
     Ай буена инде он(ы)тылгач…
     Дәшмим, димен, булса синең тавыш,
     Трубкага килеп тотынгач.


     Димен, димен… Кала сүздә генә —
     Ничек инде җавап бирмисең?!
     Бик сагынып кайттым сине, дигәч,
     Мин дә шулай көттем, димисең?!

   24.01.2013


   «Җыясыңдыр минем номерымны…»


     Җыясыңдыр минем номерымны,
     Ә мин телефонны алмадым.
     Бу көн синсез бик бәхетле узар,
     Кызым янымда, дип алдадым.
     Җыясыңдыр минем номерымны,
     Сорашырга бәйрәм хакында.
     Нинди бәйрәм?! Басып торам төсле
     Кар уйнаган урам чатында.
     Япан кырда, юллар уртасында,
     Төн катында, айлар югалгач
     Күк йөзеннән, басып тора икән
     Дер калтырап ялгыз бер агач,
     Шул – миндер ул.


     Җыясыңдыр минем номерымны.
     Мин синекен менә җыялмыйм.
     Телефонның синең номерлысы
     Өйдә калган минем, и җаным.
     Кирәксенмәгәнмен аны да мин,
     Кирәксенмәгәнмен сине дә.
     Үземнең дә кирәгем юк икән…
     Парлыныкы – бәйрәм көне дә.
     Парлыныкы аның бәхете дә,
     Шатлыгы да, хәсрәт хисе дә,
     Тик ансыннан өлеш чыгаралар
     Ни өчендер парлы кешеләр
     Менә миңа…

   01.12.2013


   Аудым, яндым


     Гашыйк булу тик яшьлектә икән,
     Яшьлеккә хас икән исәрлек.
     Мин дә сиңа гашыйк булган идем,
     Узганыңда авып китәрлек.


     Сөйләшкәндә, сүзне онытырлык,
     Үбешкәндә тынсыз калырлык,
     Үләннәрдә, чәчкә-яфракларда
     Синнән төшкән нурны танырлык.


     Һәр нәрсәдән синең төсне эзләп,
     Һәр матурны сиңа тиңләүләр… —
     Яшьлек белән нигә узмаган соң,
     Узмаган соң синсез көннәрдә?


     Гашыйк булу тик яшьлектә икән,
     Оныту да җиңел ул чакта.
     Мин дә сиңа гашыйк булган идем, —
     Яндым, аугач, синең кочакта…

   01.12.2013


   Бәйрәм котлавы


     Шартласын әле йөрәгең:
     Җибәрдем бәйрәм котлавы.
     Ул шартлау янында хәтта
     Чүп булсын бәйрәм утлары.


     Көтмәгәндә күктән төшкән
     Булса да, чит бәхет кебек,
     Куркытсын сине тавышым,
     Булса да нәкъ бәрхет кебек.


     Җибәрдем бәйрәм котлавы
     Дулкынында телефонның,
     Сагындым, дип өстәвемнән
     Шартласын йөрәгең, җаным.

   01.12.2013


   Ни бу?


     Кызыл булып туган таң сагышлы!
     Кан төсендә баткан кич моңлы…
     Кызыллыкка карап иртә-кичен
     Шулай уйлар өчен тудыммы?


     Ник һәр җирдән сагыш төсен табам,
     Ник һәр җирдән җыям моңлы хис.
     Ай аклыгы – тынычлыкка, дисәм,
     Тыныч үтмәсмени җәйге кич?!


     Кояш нуры җир җылыта, дисәм,
     Баеш төсе, дисәм, – югалыр,
     Буласы да кана! Буласы ла,
     Миннән, дисәм, нурлы җыр калыр!


     Ә мин исәр, теләп китергәндәй,
     Шәфәкъ алсуланган һәр кичтә
     Кабатлыймын, ничек түзәргә, дип, —
     Йөрәк суырылыр бу хистән!


     Кызыл туган таң сагышлы, димен,
     Кан төсендә баткан кич моңлы…
     Җете төсләрне бу яратмаумы?
     Җете хисләрдән бу куркумы?

   01.09.2016


   Төрек шагыйренә


     Мәхәббәттә инде азу ярган бер ир
     Йә гыйшыкбаз түгелме Сез, әфәндем?
     Гыйшыктан башка, Гыйшык юк, Илчесе —
     Сез, дип нокталый алам мин бу хәлне.


     Алданулар, алдауларның диңгезен
     Аркылыга-буйга, ахры, Сез кичкән,
     Борын сөртеп китеп барган итәкнең
     Саннарына җитә алмый интеккән.


     Аңлаганым: мәхәббәтне кош кебек
     Җырламыйсыз бары күреп читлектән.
     Бакча тулып, гөлләр шытса, Сез киткәч, —
     Һич шигем юк: орлыкларын Сез сипкән.


     Түтәлдәге гонҗәләргә үпкәгез
     Сәбәпләрен аңладым мин шигырьдән:
     Кайвакытта ул бөрене Сезгәчә
     Башка кошлар яратырга өлгергән.


     Кайвакытта ул гонҗәне ир(е)негез
     Тота алмый калган, өзгәч сабактан.
     Шигем юк: Былбыл койган күп Бөрене…
     Йә аларны иркәләми елаткан…


     Йөрмәм Сөю илләрендә – адашам,
     Ә Гашыйклар ант китерсен шул хакта:
     Ali Coskun [18 - Ali Coskun (Али Җушкын) – төрек шагыйре.] – илчеседер Сөюнең,
     Юк Сөю аның Сөюеннән башка!

   06.12.2013


   Көтмәгәндә


     Көтмәгәндә без туганнар булып чыктык:
     Әби-баба бергә-бергә гомер иткән…
     Якынаю тиеш кебек иде бу көн…
     Шул туганлык этте кинәт сине читкә.


     Очрашканда күрешмисең элеккечә:
     Ни үпмисең, ни кочмыйсың, якын итеп.
     Әле кичә кебек кенә иде юкса
     Үбүләрең, бит алмасын ялкын итеп.


     Әле кичә генә бары дуслар идек,
     Ә дуслыкны уйлый идек үстерергә;
     Мәхәббәтне саный идек икебез дә
     Саф дуслыкның туфрагында шыткан гөлгә.


     Шул яшь гөлне, зәгыйфь гөлне, шыта калса,
     Уйлый идек сулар сибеп үстерергә.
     Үпкәнеңдә бит алмасы алсулангач,
     Нигә әле һаман бары дус йөрергә?!


     Көтмәгәндә ачылды шул бу туганлык,
     Язган берәү нәсел-нәсәп шәҗәрәсен.
     Нәселемнең агачында миңа төшә
     Булып чыкты яфрагыңның күләгәсе.


     Сиңа үрли булып чыкты минле ботак,
     Тик рәсемдә кавышырмы җансыз яфрак
     Күзе төшкән икенче бер яфрак белән?
     Ахры, яхшы ахыргача туган калсак…

   28.02.2013


   Күзләреңдә очам


     Кара кебек иде синең элек күзең,
     Мин таң калдым: күк төсендә икән ләса!
     Ә күкләр тик биек очар җаннар өчен!
     Күзләреңдә очам, мине тартып алса!


     Сеңдералса, сурәтемне сеңдералса,
     Күзләреңнең хуҗасына әйләнермен:
     Миннән башка кошларга бу күзләреңдә
     Урын бирмә, дип, гел сиңа бәйләнермен.


     Курка-курка гына сиңа баккангамы,
     Карадыр күк иде синең күзең элек.
     Аларга мин бөтенләй бит карамаган!
     Менә хәзер гашыйк булдым, төсен күреп!


     Дулкынланган алмаларын күк димәсәм
     Тиңләрмен мин болыттагы ай-кояшка!
     Синең күзләр ябыналар керфекләрен,
     Ә ай-кояш зәңгәрләнә, качкан чакта.


     Күзләреңә мине тәмам гашыйк иттең,
     Бер узалсам, мин аларга булам ия!
     Күкләр бары горур, батыр җаннар өчен —
     Синең күзләр шуңа миңа тиң күк тия.

   28.02.2013


   Хушлашабыз


     Хушлашабыз.
     Кочаргамы Сезне?
     Кочмаскамы әллә бөтенләй?!
     Шундый сорау туды – гаҗәептер,
     Көтмәгәндә мине үптең дә.
     Кеше күрмәгәндә,
     Сизмәгәндә,
     Җил күк кенә үтте иренең
     Күзләр аша…
     Җанга тәрәз бит ул,
     Үткән алар, ур(ы)нын бик белеп.
     Кочаргамы Сезне?
     Хәлсез чагым.
     Шушы кочу дару булмасмы?
     Ә кочмасам?..
     Үпкәләгән кебек,
     Синнән китеп бару булмасмы?
     Хушлашабыз.
     Шофёр көтеп тора.
     Дуслар көтә.
     Бар да – кунаклар.
     Алар инде кочып өлгергәннәр…
     Беренчесен түгел бу якта.
     Минем дә бар иде монда булган,
     Игътибарсыз гына хушлашкан.
     Сез башканы үбеп озатканга,
     Кинә белән
     Китеп барган идем ул чакта.
     Хушлашабыз.
     Якын дуслар кебек.
     Бер карасаң,
     Булганы юк шуңа шарт-сәбәп.
     Җил күк кенә үтте иреннәрең,
     Төртмә керфекләрне үртәләп.
     Хушлашабыз.
     Сезне кочаргамы?
     Үбәргәме әле җавапка?
     Автобуслар арты белән баскан.
     Үбә алмам, ахры…
     Оялырмын…
     Шофёр карап тора бу якка.

   17.02.2013


   Тугыз тула…


     Тугыз тула инде, тула тугыз,
     Син киләсе тугыз, һай, тула.
     Ул тугызлар әле кат-кат тулыр,
     Чын ир сүзе генә бер була…


     Тормауларың сүздә бик гадәти,
     Ник тормыйсың, диеп әйткән юк.
     Үзем дә бит күпме, сөймим, дидем!
     Шул сүземнән әле кайткан юк…


     Сөймим, сөймим, диеп көтәм сине,
     Килсен, килсен генә тугызда!
     Син хатыннан куркыр бер мескен күк,
     Мин охшаган юләр яшь кызга.


     Көтмим, көтмим, диеп көтәм кайчак,
     Юри генә карыйм сәгатькә.
     Мин сәгатьтән минут белешкәндә,
     Син ни уйлап таптың сәбәпкә?


     Сәбәбенә соңлап килүеңнең
     Йә бөтенләй килми калуның
     Сайладың син ниләр, җаныкаем?
     Көттең мәллә барып алуны?


     Көттең мәллә «сөям» дигәнемне,
     Үчләштеңме «сөймим» дигәнгә?
     Тугыз турысына китергән дә
     Телен, сәгать йөрми бу мәлдә.

   19.03.2013


   Китәргәдер, дисең


     Чәйләр эчсәк, бик тә була иде,
     Китәргәдер, дисең, китәргә!
     Көтүләрем шундый авыр булды,
     Бу китү бит тагын – көтәргә!


     Ишек ябылуга көтәчәкмен,
     Кайчан килер, диеп, яңадан?!
     Көтәчәкмен, тәмле коймакларны
     Коя-коя гына табадан.


     Көтәчәкмен, керләр уа-уа,
     Оекбашлар бәйләп көтәрмен.
     Синле көнгә таба киткән кебек,
     Хәтер йомгакларын сүтәрмен.


     Көтәрмен мин кибет чиратында,
     Кино караганда, укысам…
     Вакытларың бераз бар иде бит,
     Сүзне тыңлап, чәйгә утырсаң.


     Килдең, киттең эшем кешеседәй,
     Китми торсаң үтәр кебек көн.
     Бик борчылып, сине озатам мин,
     Бик сагынгач кына китердем.


     Бик сагынгач кына дәшкән идем,
     Эшләр табып, сайлап сәбәбен.
     Килдең, киттең. Элеккедән күпкә
     Яманрактыр минем хәлләрем.

   19.03.2013


   Сагынгансың…


     Сагынгансың мине, сагынгансың, —
     Ясмык салып, ашлар пешергәнсең,
     Миндә кунак булган чакларыңда
     Ашавыңны искә төшергәнсең.


     Мулдан салып тозын-борычларын,
     Провансальдә үскән үләннәрне,
     Пешергәнсең аны, авызымда
     Тора иде, дисең, ачы тәме.


     Картлар шулай: сине сагынса да,
     Телевизор карый, ашый-эчә,
     Йә булмаса, кармак-фәлән алып,
     Таңнан торып, яр буена төшә.


     Ул киталмый синең яннарыңа,
     Карчыгыннан рөхсәт сорамыйча,
     Чәй эчәргә хәтта, тын алырга,
     Тормыш ваклыкларын уйламыйча.


     Син дә менә искә төшергәнсең —
     Бүген таңнан мине сагынгансың.
     Ясмык салып, ашлар пешергәнсең,
     Ул пешкәнче, сөлек салдыргансың.


     Сөлек синең канны суырганда,
     Телевизор карап яткансың син.
     Аннан гына миңа шалтыратып,
     Шул хәлләрне сөйләп аткансың син.


     …Ә мин яшим һаман элеккечә,
     Кочагына кермим сөймәгәннең,
     Сүзләрен дә артык тирән алмыйм,
     Аш пешереп уйлыйм дигәннәрнең…

   18.03.2013


   Кыска ошый


     Кыска исем миңа ошый, дисең,
     Кыска итәк ошый, тыгыз бәдән…
     Алай булгач нигә, шуны сизми,
     Яннарыңда йөрим икән әрәм?


     Кыска шигырь ошый, дисең, миңа,
     Серле сүзләр ошый, нечкә тойгы…
     Ничә еллар гади бер дус күргән
     Булып чыгам газиз укучымны.


     Кыска очрашулар ошый сиңа,
     Кара чәчләр, кара кашлар, керфек…
     Син минеке әле булаласың —
     Каралмаган чәчем, буяу кертеп!


     Кыска буйлы кызлар ошый, дисең,
     Тирән күзләр һәм дә тотарлык тән!
     Нигә әле дус дип атаганмын?!
     Йөргәнмен бит ничә еллар әрәм!

   18.03.2013


   Туфлиләре торган иде


     Сөйгәнемнең туфлиләре торган иде,
     Ятып кына йоклыйм мәллә шул урынга?
     Миндә калган киемнәре юрган инде…
     Сорыйсы да юк (билгеле!) бу турыда.


     Шул урынны юмыйча мин тотам ни көн,
     Ә кем белә, юарсың да үкенерсең?!
     Бусагадан атлаганда искә төшсә,
     Ишегеңнең арт ягында сөртенерсең.


     Торган иде сөйгәнемнең туфлиләре,
     Аш ягында минем белән чәй эчкәндә.
     Китмәс кебек килгән иде югыйсә ул…
     Нигә генә китеп барды, кич җиткәндә?


     Туфлиемне куйыйм мәллә шул урынга,
     Табанының тойсын мәллә җылы эзен?
     Ул туфлине сагынуым шулкадәрле!
     Тузанына ятып йоклыйм мәллә үзем?!

   18.03.2013


   Акланма


     Эшләрем күп, диеп акланма,
     Кил әле, кил әле Казанга.
     Сәбәбен алдан ук уйладым:
     Машина карарбыз базарда.


     Машина сайларбыз кияүгә,
     Машина сайларбыз кызыма.
     Яшьлектә гел җәяү йөрдек без
     Урманга, тауларга, болынга…


     Бар дуслар бергәләп йөрдек без.
     Яшьлектә тик икәү йөрмәдек.
     Әтиләр, әниләр белсәләр
     Ярамас иде ул бергәлек.


     Инде кил. Син – әти. Мин – әни.
     Ә кем соң, ярамый, дип әйтер?!
     Картлыкта сөйләшү кирәктер,
     Яшьлектә оялу кыйммәттер.


     Сәбәпләр эзләсәң табылыр.
     Эзләмә, кил әле Казанга!
     Хатының матурны ярата —
     Без аңа тун алыйк базарда!


     Хатының тәмлене ярата —
     Алыйк без йөземен, күрәгә…
     Шулкадәр сагындым мин сине,
     Хәлемне белерсең, кил, әйдә!


     Хәлемне белерсең, көнемне,
     Эшемне күрерсең бер тапкыр!
     Яшәүләр бик төрле булса да,
     Ярату, сагыну уртактыр…


     Җәяүләп барырга иде дә…
     Яшьлектә генә ул юл такыр…
     Сәбәпләр эзләдем китәргә…
     Ә киткәч… үкендем мең тапкыр!

   18.03.2013


   Әйтеп кара


     Яратамын сине, дисең, йә, алайса әйтеп кара:
     Синең шома күзләреңдә кем елмаюы чайкала?


     Кочыйм әле сине, дисең, йә, алайса әйтеп кара:
     Кочагыңда кем чәченең шәүләләре дулкынлана?


     Үбим әле сине, дисең, йә, алайса әйтеп кара:
     Синең көйгән иренеңә кемнең таты төшеп кала?


     Йөзәм диңгезләрдә, дисең, йә, алайса әйтеп кара:
     Сөю көймәң җилкәннәре сине кая алып бара?


     Яратамын сине, дисең, йә, алайса әйтеп кара:
     Минем моңсу күзләремдә кем хыянәте чайкала?

   18.03.2013


   Ант итәм


     Мин ант итәм яңа чыккан кояш белән,
     Шул кояшны куып килгән кич-төн белән.
     Бу антымны юкка гына сайламадым,
     Көннәрнең дә, төннәрнең дә күркен беләм.


     Сез яшәгән шәһәрне мин кертмәм антка,
     Ул шәһәрдә сөйгән ярның торганы бар.
     Урамында миңа килгән сукмагы юк,
     Әмма аның миннән киткән юллары бар.


     Ул кояшның күрмәгәнме биеклеген?
     Ул тауларның белмәгәнме текәлеген?
     Комнар булып җәелгән тау хакында мин
     Сезгә бүген шигыремдә сөйләп бирим.


     Өметсезлек дулкынында тибрәлмәсен,
     Язмышында гаеплене эзләмәсен.
     Мин ант итәм яңа чыккан кояш белән,
     Ялганласам, ярым күктән эзләмәсен.


     Мин ант итәм яратам дип аны һаман,
     Башкаларга җанда урын калдырмаган.
     Күк йөзендә ничә миллиард йолдыз бардыр,
     Шуларның бит берсен дә ул яндырмаган!


     Җир өстенә ничә гасыр шәфәкъ төшә,
     Ул балкышның хуҗасы тик бары Алла,
     Яратылсаң, яратсаң да бурычлысың
     Йолдызларны күккә тезгән шул Аллага.


     Ант итәмен кояшның ал нуры белән,
     Ай ияргән бүген төндә шук нурына.
     Бар мәхәббәт – ант итәмен уты белән,
     Ялганласам, җир убылсын бу урында!



   Эчкәнмен дә


     Эчкәнмен дә сөю шәрабларын,
     Чын сәрхушлык белән исергәнмен.
     Бер үк шәраб булган таш кәсәдә,
     Ә мин төрле хисләр кичергәнмен.


     Әллә утлы якут төсендәге
     Шәрабларга нидер тамыздыңмы?
     Йә ширбәттәй иде, йә баландай…
     Йә зәһәре өтте авызымны.


     Шәраблардан чынлап исердем мин:
     Мәхәббәтнең кәсәләре тирән.
     Эчә-эчә, диңгез булды хисем.
     Баттым хискә. Яңа чыгып киләм.

   22.06.2012


   Сөйгәнбез без


     Күгебездә кояш балкыганнан
     Раузаларның төсе эрегәндә,
     Без шаярган бергә-бергә һаман,
     Күңел булып көннәр йөгергәнгә.


     Яшәү шундый матур булган безнең,
     Шаярганбыз хәтта кочакта да.
     Без шат булган, барсына да разый:
     Юклыкка да, тамак тук чакка да.


     Юклыкларны җиңел генә кичеп,
     Матур көннәргә дә җиткәнбез без:
     Ал яшьлекнең затлы түтәленнән
     Затлы гөлләр генә кискәнбез без.


     Сөйгәнбез без! Татлы сөелгәнбез!
     Шул бәхетне алдым бүген искә
     Йортыбыздан озатып чыккан көнне,
     Мәңгегә, дип үбеп алган төштә.

   22.06.2012


   Оныттың син


     Оныттың син бик күп нәрсәләрне,
     Анысына китми һич исем.
     Картайдым мин, танышларны атап
     Чыгарлык та хәтер юк, дисең.


     Хәтереңнең исән кисәгендә
     Минем исем, төсем бар микән?
     Без тик дуслар булып яшибезме?
     Әллә элеккечә – яр микән?


     Тәмам онытылып бетмимдер күк,
     Бергә-бергә гомер иткәчтен.
     Мин йокыга синең белән ятам,
     Син башканы парың иткәнсең.


     Мин йортымда синең белән яшим —
     Оныталмыйм шуңа сине дә.
     Хәтерләрем тәмам бетте, дисең?
     Оныттыңмы хәтта мине дә?


     Хатыныңны, яшьтәш дусларыңны,
     Кызыңны да, инде буй җиткән?..
     Минем хәтер һаман элеккечә:
     Ул башканы кертми ишектән.


     Ул бары тик синең белән яши,
     Сине уйлый, якты көн туса.
     Туктармын күк яшәвемнән, әгәр
     Хәтеремнән ис(е)мең җуелса.

   21.11.2011


   Яши алам


     Төшләремә күптән кергәнең юк,
     Синең өчен узмый бу минут!
     Димәк, яши алам, төш күрмичә,
     Яши алам, яшьтән тыелып.


     Яши алам икән, сагышланмый.
     Ник алдан ук моны белмәдем?
     Ник, яратам сине, дидем гелән,
     Кит хәзер үк яннан, димәдем?


     Төшләремә күптән кергәнең юк.
     Әллә инде төшләр күрмим мин…
     Күргәне дә онытыла мәллә? —
     Тоймый калам икән төнне мин.


     Яши алам икән, төш күрмичә.
     Арган идем юкса алардан.
     Мин сагыныр кебек идем сине,
     Саташырлык итеп һаман да.

   21.11.2011


   «Онытма, дип әйткән идең миңа…»


     Онытма, дип әйткән идең миңа.
     Ничек сиңа шуны җиткерергә:
     Онытмадым әле, онытмадым!
     Ничек синең хәлне бер белергә?


     Онытмаганлыкны исбат итеп,
     Яннарыңа барып килергәме?
     Әллә хатлар гына языйм микән?
     Театрда сине күрергәме?


     Моннан сине мин дә күрәм, диеп,
     Сәхнәләрдән куллар болгаргамы?
     Сине онытмавым хакларында
     Ялгыз партияләр җырларгамы?


     Әллә инде шигырь языйм да мин,
     Дулкыннарга салып җиткеримме?
     Онытмадым, диеп, онытмадым,
     Хәлләреңне барып бер белимме?

   21.11.2011


   Аш артыннан


     Кавышырга мөмкин кабат, дисең,
     Башка белән яшәп интеккәч.
     Аш артыннан дога кылган кебек
     Әйтеп кенә куям: бер киткәч…


     Теләсәң дә, синең алдаганны,
     Калдырганны булмый кичереп.
     Йортларыңа кайтып керә алыр…
     Тик бәхетнең булыр китеге.


     Изге сүзнең бардыр төрлеләре:
     Юл алдыннан, зәхмәт күрмәскә…
     Аш артыннан дога укыган күк
     Әйтеп куям: ярый килмәсә…

   21.11.2011


   Кил инде


     Ни генә әйтсәң дә эндәшми,
     Елмая бертөсле манекен.
     Син дә нәкъ шул «егет» шикелле
     Терелеп кил инде бер-бер көн.


     Кил инде, авылның гап-гади
     Ире йә агае шикелле.
     Үземне чорнаган ясалма
     Дөньядан туйганмын бит инде.


     Кил инде гәпләшер өчен тик,
     Сүзләрне әзерләп күп итеп.
     Мин риза, кисәң дә йә ката,
     Йә аяк канатыр күн итек.


     Мин риза, өстеңә киндердән,
     Билбаулы күлмәк тик кисәң дә.
     Сөенәм, гап-гади чагыңда
     Хәтта син эндәшми йөрсәң дә.


     Алҗытты шәһәрнең битлеге —
     Йөзләгән, меңләгән биттәдер.
     Син минем пластмасс-таш дөньямда
     Тукталган аланым бул хәзер.

   03.09.2011


   Син кая барачак?


     Белмисең: син кая барачак?
     Син – болыт, җилләрнең кулында:
     Узасың иң көткән җирләрне,
     Явасың изрәгән урынга.


     Болытка йөз белән караган,
     Текәлгән күзләрне күрмисең.
     Җанымда – син, дисең, башымда.
     Сайлаган уенда – җил, дисең.


     Салкыннан бик туңган җирләр бар,
     Үтмә син аларны сыдырып,
     Эсседән бик көйгән кырларны
     Чык дымлы канаттай сыпырып.


     Аннан яу, хәлләрен алганчы,
     Үткәнче тәненә чып-чын дым.
     Син – болыт, җилләрнең кулында,
     Ник сине эзләтә сусыным?


     Яшәвем тик синнән торгандай,
     Ник эчми ул башка бер җирдән?
     Чиләкләп эчсәң дә саекмас
     Чишмәдән, күлләрдән, кизләүдән…


     Болытка йөз белән борылдым —
     Текәлгән күземне күр инде.
     Бу җәйнең иң эссе көнендә
     Син нәкъ баш очымда йөр инде.

   03.09.2011


   «Шартлылык килешми холкыма…»


     Шартлылык килешми холкыма —
     Мин барын үземчә хәл итәм:
     Яратмас кешемнән бер мәлдә,
     Барысын аңлатып, мин китәм.


     Бу яшәү – иреклек билгесе,
     Мин барын үземчә хәл итәм:
     Теләми яратмыйм, теләсәм —
     Минем бер назымнан хәл китә.


     Минем бер сүземнән җан эри —
     Калмас таш янартау утыннан.
     Син, бәлки, куркасың нәкъ минем
     Һичкемгә ярашмас холкымнан?

   03.09.2011


   Марҗаның да бар җаны


     Марҗаның да бар җаны, ди дустым.
     Мәкальләрне сайлый белгән ул:
     Мариядә ятак пары тапкан,
     Ә Мәрьямдә тик дус күргән ул.


     Син яратсын өчен генә, бүген
     Булмый милләт-исем алмаштырып.
     Бик теләгәч яшә инде, бәгырь,
     Марҗаларны күзләп-караштырып.


     Ә мин көтим читтә генә синең
     Бу фикерне хата таныганны,
     Аңлавыңны галимәдә сөю
     Тәндә түгел, башта кабынганны.

   03.09.2011


   «Сөю килә, китә кемнәрдәндер…»


     Сөю килә, китә кемнәрдәндер…
     Миңа гына килә, китмәскә дип.
     Лаек булмый минем андый хискә
     Күзем төшкән кешем җитмәсә бит.


     Нигә аны шулай якын итәм?
     Нигә аны күрәм җаным кебек?
     Әйткәннәре бары ялгандыр күк,
     Ялганнары һаман өзек-өзек…


     Сөю килә, китә кемнәрдәндер.
     Минем – күчә йөрәк төпкеленә.
     Минем хәлне аңлар аңласа да
     Миндәй сирәк сөйгән кеше генә.


     Минем хәлне аңламастыр хәтта
     Миндәй шашып сөйгән кешеләр дә.
     Сөю килә, китә кемнәрдәндер —
     Андый бәхет керми төшемә дә.

   07.04.2009


   «Яратумы сине тән-җан белән…»


     Яратумы сине тән-җан белән,
     Әллә аңлау синең коллыгыңны
     Авыррак микән бу җаныма —
     Әйтә алмыйм мин әлегә шуны.


     Яшәвемнең мәгънәләре бетте,
     Аңладым да синең кемлегеңне.
     Һич моңарчы сөя алмаганча
     Тирән итеп сөйгән идем сине!


     Җаным белән генә түгел, тәнем
     Белән сөйгән өчен телә гарьлек,
     Тик юк көче сөю хисләремне
     Нәфрәт хисләренә күчерерлек.


     Шундый гашыйк идем синең миңа
     Карап торган затлы олылыкка.
     Ничек әле айлар эчендә ул
     Булмаган да кебек чыкты юкка?


     Мин бит гашыйк идем талантыңа,
     Сүзләреңә чыккан акылыңа.
     Син бары кол икән, нибары кол…
     Шуны аңлау нинди авыр миңа.


     Авыр миңа сине түбәнәйткән
     Эшләреңне күрү, сүзләреңне
     Тыңлап тору. Ә бит сине, җаный,
     Шулкадәрле тирән сөйгән идем.

   06.04.2009


   Бер җылы сүз


     Бер җылы сүз көтәм. Бер җылы сүз.
     Көннәр дә бит юкса җылынды.
     Үреләсең исәнләшер өчен,
     Карап торам, тотмый кулыңны.


     Бер җылы сүз көтәм. Тик җылы сүз.
     Күрешергә дуслар бар ла ул.
     Яратканда, куллар бирү генә,
     Исәнләшү генә аз ла ул.


     Читкә китәм, «кочам» дисәң дә син,
     Ул җылы сүз җитми күңелгә.
     Ай суыткан көн җылысы кебек,
     Күңел торган саен сүрелә.


     Сүрелә ул синең җылың юктан,
     Синдә сүзләр юктан яндырыр.
     Кул сузасың, саубуллашыр өчен…
     Җанда сүнә соңгы таң нуры.

   02.04.2009


   «Язгы көннәр гел дә үзгәрүдә…»


     Язгы көннәр гел дә үзгәрүдә:
     Кояш, көлеп, таңда уята,
     Бер карыйсың, инде качкан була —
     Сулар аккан юлга туң ята.


     Әле болыт, әле кояш йөзеп
     Йөри кебек синең йөздә дә.
     Минем сине ихлас сөюләрем
     Сыймый кебек иде сүзгә дә.


     Сыймый кебек иде шигырьләргә,
     Шигырь ургып чыккан җаныма.
     Күңел күкләремдә кояш иде!
     Хәзер анда болыт агыла.


     Хәзер анда аккош урынына
     Салкын җилләр канат кагына.
     Карап торам, ерагайган санап,
     Кояш эткән офыкларыма.


     Карап торам аяк асларына:
     Кояш нуры тамган бозларга.
     Челтәрләнгән алар күңелем күк,
     Асларыннан салкын су ага.


     Көлеп кенә яшим кебек – читтән.
     Күңел катларында башкача:
     Әле усал сүздән туңнар тарткан,
     Әле өстен җылы сүз ача…

   02.04.2009


   Үпкәчелгә


     Үпкәчел син.
     Ханымнар кебек.
     Үз үпкәмне сиңа әйтәлмим.
     Кемнең кочагында яшәсәм дә,
     Ир урнында калам икән мин.
     Көйлим.
     Җайлыйм.
     Кызык түгел миңа
     Арабызда
     Бу рәвешле
     Рольләр бүленеше.
     Үпкәләү,
     Назлану,
     Зар сөйләү – синеке.
     Мин бит – хатын кеше.
     Килә
     Болыт кебек кенә күпереп ятасым,
     Үпкәчел күбәләк кебек
     Ирен кабартасым,
     Ялындыртып кына яратасым.
     Ул эшләрне
     Син үзеңә алгансың.
     Ошамый рольләрнең
     Бу рәвешчә бүленеше.
     Баш ватам төннәр буена:
     Кайда соң чын ир кеше?
     Аягым —
     Күн итектә.
     Кулларым —
     Эш бияләендә.
     Мин моңа уфтанмыйм, җаным.
     Нинди сүзләрем ошамас та,
     Нинди чырай белән китәр, дим, тагын.
     Әй, чын ир кеше!
     Сүзләрем бар сиңа:
     Нинди мендәрләрне яратасың?
     Ризамы катыга,
     Тагын да күперсен дип,
     Үзеңме кабартасың?
     Һәм сине
     Кайлардан табарга соң?

   02.04.2009


   Чүлдәге мәхәббәт


     Сусаган идем сөю сүзләренә —
     Көн дә ишетә торып!
     Сусаган идем йомшак карашларга —
     Гашыйк итә торып!
     Һәм сине очраттым.
     Чүлләрдән барганда,
     Бик тә, бик тә сусаганда,
     Күзләрең алдана,
     Һәр адым сөю күлләрен ерагайта —
     Шундый хәлдә мин.
     Сиңа атлаган саен,
     Сусыным арта,
     Сурәтләр ишәя,
     Һәм син кала барасың артта.
     Алдавыч сурәтләр
     Югала
     Шәфәкъләр учагында.
     Табарга иде дә бит сулы күлләрне!
     Егылам туп-туры
     Әҗәлнең кочагына…

   02.04.2009


   Тоткарламыйм


     Ашыгасың. Тоткарламыйм сине.
     Тоткарларлык сәбәп бар барын.
     Сөю елгаларым ташыды да
     Ашап килә күң(е)лем ярларын.


     Ныгыт аны гамәлләрең белән,
     Вакытлар тап, янә килгәндә.
     Күңел кырындагы кар эреде,
     Син кояш күк, һәр көн көлгәндә.


     Акты беркөн сөю елгалары,
     Күңел ярларына сыймыйча.
     Ашыгасың. Аны әйтергә дә
     Торган чагым әле кыймыйча.


     Үпкәләтер кебек бөтенләй үк,
     Эшләреңне синең калдырсам.
     Ә мин риза синең хакка, хәтта
     Туры юлларымнан яздырсаң.


     Ашыгасың. Тоткарласын сине
     Тирләп чыккан ишек тоткасы.
     Чыгармас ул сине, сөртенерсең:
     Аркылыга яткан тупсасы.

   29.03.2009


   Синнән тора


     Син алырсың микән кайчан да бер
     Нәрсәгә дә мине ышандыра?..
     Сөюем дә сине, сөймәвем дә,
     Хәтта ниндилегем синнән тора.


     Кулым белән сине назлыймдыр күк,
     Сүзем белән сине иркәлим
     Дип уйлыйм да һаман ялгышам мин…
     Саубуллашам аннан үпкәле.


     Төннәр буе сүзләр биреп ятам,
     Яратмаска сине, сөймәскә,
     Моннан ары, кызыл кар яуса да,
     Кучкыл йөзләреңне күрмәскә.


     Киләсең син, берни булмагандай,
     Сизмисең син минем күңелдәген.
     Елмаям мин, барсын эчкә йотып,
     Сузам сыйның җаным түрендәген.


     Сыйлым тагын татлы сүзләр белән,
     Мин дә алмыйм, ахры, ышандыра.
     Ары таба нинди булачагым
     Инде, бәгырь, синнән генә тора…

   29.03.2009


   «Бисмилладан башлансын ла юллар…»


     Бисмилладан башлансын ла юллар.
     Тик догадыр – һәрбер эш башы.
     Син сөйлисең. Килеп тиде сүзнең
     Арасыннан иң-иң тупасы.


     Җавап сүзләре дә әйтмим сиңа,
     Үч итәсем килми, тиргисем.
     Борчылма, дип, мине юатмыйсың,
     И бер елак кеше син, дисең.


     Килә тора яшем күзләремә.
     Бу кадәрле бармы елаган
     Дип уйлыйм мин, шундый яратып та
     Сөюдән баш тарткан елларда?


     Ишеткән бар иде микән сүзнең
     Бу кадәрле җанга тиярен?
     Үткәннәрнең аты эзләп таба
     Һәм тез чүгә, сузып иярен.


     Утыр миңа, ди ул, сизеп торам:
     Үпкәләрең әле артачак.
     Хыял атыдыр мин шул чагында,
     Яшьлегеңә алып кайтачак.


     Без очарбыз бу юл өсләреннән,
     Сихри аланнарга төшәрбез,
     Яшьлегеңдә сөйгән кешең бар ич,
     Күзләреннән сөю эчәрбез.


     Сүзләреннән сихәт алырсың син,
     Үпкәләргә хәзер түзәрлек.
     Болыннардан чәчкә җыярбыз без,
     Сөю муенсасы тезәрлек.


     Хыял атыдыр мин, канатлымын,
     Чүктем тезне, утыр ияргә.
     Ат булып ат җанын тәслим кылыр,
     Юлдашымның сүзе тияр дә…

   29.03.2009


   «Үзгәрдең, белдең дә минем…»


     Үзгәрдең, белдең дә минем
     Сиңа җанны атканны.
     Тапталды керсез күңелнең
     Үлән шыткан сукмагы.


     Сындылар чәчкә-гөлләре
     Үскән сукмак тирәли.
     Күтәрсен алар башларын,
     Элеккечә кил әле.


     Тыелып авыр сүзләрне
     Саксыз әйткәләвеңнән,
     Кирәктә-кирәкмәгәндә
     Тупас төрткәләвеңнән,


     Кил әле. Мин дә торырмын
     Оялып әдәбеңнән:
     Санармын аны тәүфыйкның,
     Эндәшнең гаҗәбеннән.


     Хөрмәтем булыр чиксездән,
     Өлкән күрермен сине.
     Күтәрми башын (атнадыр!)
     Сукмакның нечкә гөле.


     Сыкрана күңел юлының
     Өрфия үләннәре.
     Саф хискә табынган кебек,
     Элеккечә кил әле.

   28.03.2009


   «Түзәсең, ирнең камчысы…»


     Түзәсең, ирнең камчысы
     Тәнне суеп төшсә дә.
     Синең шундый гамәлеңнән
     Җаным ярылган хәлдә.


     Күзеңә карап торам да
     Аңларсың кебек сөйлим —
     Болай эшләргә кирәкми,
     Мин бит үземне сөймим!


     Бар хисне алмаштырганмын
     Ярымны яратуга!
     Ул тәмен белеп алган да
     Тәнемне яра тора.


     Түзәрмен, тән авыртса да,
     Ничек түзәргә җанга?
     Мең гашыйк булган, синең тик
     Камчының эзе анда.


     Син мине биздертүнең бер
     Җайлы юлын тапкансың:
     Имәндем, күзең дамында [19 - Дам – ятьмә, тозак.]
     Күргәч шайтан фәтвасын [20 - Фәтва – үтәлергә тиеш боерык.].

   28.03.2009


   Өтеклек


     Газаптан йолкыш калган җан,
     Тик түгелмен дәрвишә.
     Җанымны сине сагыну,
     Сине ярату кисә.


     Ул мохтаҗ түгел хәергә,
     Ачык ишекле йортка.
     Утырам сине уйлап тик
     Буяусыз утыргычта.


     Ул миңа җылы сиздергән
     Тезләреңә охшаган.
     Анда җим калган ашалмый
     Куркып очкан кошлардан.


     Мин мохтаҗ синең җылыңа,
     Синең янәшәлеккә.
     Тетелеп беткән җаным бар.
     Охшата ул дәрвишкә.


     Мин синең хакка качтым тик
     Эшле көннән, муллыктан.
     Ордым баш синең тезеңә
     Охшаган утыргычка.


     Әйтерсең арган минутта
     Алдыңа утырдым мин,
     Терәгем булырсың кебек,
     Аркаңа тотындым мин.


     Калтырыйм. Өтек бер җанмын.
     Дәрвишедер урамның.
     Җанымда әле сөю бар —
     Ризыгыдыр Ходамның.

   27.03.2009


   Адашу


     Мизгелләр адашуы бу,
     Вакытлар буташуы.
     Саташтырды акылымны
     Елгаларның ташуы.


     Бер җепкә кирәк тезәргә
     Көннәремнең чылбырын.
     Син минем аңга салгансың
     Мәхәббәтең зынҗырын.


     Мин ничек тәртип ясармын
     Тузгытылган җанымда?
     Вакытлар буташуында
     Синең гаеп аз гына.


     Гаепнең күбе яздадыр
     Һәм төбедер – үземдә.
     Шат җырлап тамар тамчы күк
     Күрендең шул күземә.

   27.03.2009


   Кар суыдай


     Ошатмаган җирләреңә кадәр
     Якын булып бетте бөтенләй,
     Сорамыйча гына, чымырдаткан
     Кар суыдай, тәнгә үттең дә.


     Карлар эреп бетәр инде тиздән,
     Тишек туфлиләр дә кибәрләр.
     Язлар үтте, инде кемнәргә син
     Гашыйк булырсың, дип көләрләр.


     Карда гынамыни монда хикмәт!
     Эриләр бит алар ел саен!
     Үткәндер бит тәннән җаныңача
     Кар сулары булып март ае.


     Булгандыр бит кысып кочканнар да,
     Рөхсәт бирмәсәң дә үпкәннәр.
     Аптырадым синең бер хирыссыз
     Кочаклап та гашыйк иткәнгә.


     Чымырдатканыңа чытырдатмый,
     Ирен үпкәнеңә – күптерми…
     Башта әйтер кебек идем юкса:
     Калдың ни дә миндә, киттең ни.


     Ә бит хәтта әйткән идем шулай,
     Әйткәнемә үзем ышанмый
     Торган идем, синең сыйфатларың,
     Ошамый, дип, миңа ошамый.

   27.03.2009


   Бер адым…


     Нибары бер адым
     теләүдән теләмәүгә,
     Теләмәүдән теләүгә дә…
     Була вак-вак атлап
     адымнар санын
     Бүлгәләргә.
     Мин теләмәүне
     ай дәвамында атладым.
     Син теләүне
     кайсы көнгәчә сакладың?..
     Теләүдән теләмәүгә нибары
     Бер генә (!)
     адым.
     Атлаганда шуны,
     аякларың арымадымы, ярым?
     Атлаганда, җаннарың
     урынында кала алдымы тагын?
     Теләүдән теләмәүгә юллар күп…
     Юлларны кирегә чорнарлык тап сәбәп,
     Күперләрне ялгауны
     ит үзеңә бер гадәт —
     Мин кире какканда да,
     ямьсез дип тапканда да,
     юлларда югалтканда да,
     Сөешми генә янәшә ятканда да!

   22.03.2009


   Хаким идең


     Һәрбер хаким әверелә икән
     Көн арты көн ерткыч кош-җанварга.
     Сөю илләрендә хаким идең,
     Битлекләрең инде салына бара.


     Бер гап-гади кеше булып калдың
     Минем өчен, сине ташлап киткәч.
     Канатларың җилгә таралганнар,
     Биеклектән кинәт мәхрүм иткәч.


     Бөеклектән сине мәхрүм иткәч,
     Борыннарың тәмам салынгандыр.
     Син бит хаким идең, һәрбер вакыт
     Хаталарым минем табылгандыр.


     Җәзаларын биреп бардың аның, —
     Нибарысы колың санадыңмы?
     Әллә шәүләң? Минем ярсу гәүдәм,
     Һич югында, шуңа ярадымы?


     Ярадымы сине яратырга
     Минем кулым, күзем, бармакларым?
     Кол булсам да, теләп назладым мин,
     Дәрттән пешкән иде яңакларым.


     Без бик тиңнәр хәзер, пар дип әйтмим:
     Син дә – кеше… Ә мин – тик бер шагыйрь…
     Бөеклектән сине мәхрүм иткәч
     Язылмый шул сиңа мәдхия-җыр.

   22.03.2009


   Телевизор карыйм, дисең


     Телевизор карыйм, дисең, футбол,
     Ә син менә ниләр кырасың?
     Ял көне бит: аквариум юам
     Һәм чистартам кошым оясын.


     Телевизор карыйм, дисең, тайм
     Беткәч, сине искә төшерәм.
     Ә мин, эштән арган араларда,
     Кереп чыгам уң як күршегә.


     Футбол беткәч, тышка чыгарга һәм
     Ярсуымнан майка сыгарга
     Уйлап торам, дисең, яллар узгач,
     Яннарыңа килеп чыгарга.


     Ачу килми минем балыкларга,
     Читлектәге сайрар кошыма:
     Җиңелми дә алар, җиңмиләр дә,
     Гел яшиләр бик тә дус кына.


     Футбол карыйсың син еракларда.
     Мин балыклар, кошлар ашатам.
     Мине сөя микән, футболнымы,
     Дип эчемнән һаман баш ватам.


     Шалтырый да тагын телефоның,
     Бетмәдеме әле эшең, ди.
     Футбол карый-карый уйладым мин,
     Син – матчтан серле кешем, ди.

   22.03.2009


   Күпме көтәсе?


     Килеп чыгармын мин Казаннарга…
     Әйтерсең лә Казан бик ерак.
     Вәгъдә бирүләрең ник авырдан,
     Сөйләшәсең нигә еш сулап?


     Чыбыклардан ишетелә тының,
     Лепер-лепер йөрәк тавышың…
     Әллә мин соң ялгыш фаразлыйммы?
     Бәлки, уйнап, керфек кагышың?


     Килеп чыгарсың син Казаннарга…
     Аны, белмим, күпме көтәсе.
     Сөелмәгән иреннәрдә – тутык,
     Үбешкәне – иң дә кәттәсе.


     Чыбыклардан ишетелә тының,
     Керфегеңә керфек ятканы.
     Алар да бит көн дә назлашалар!
     Керфекләрнең булмый таклары.


     Иреннең дә булмый пар түгеле,
     Ялгыз гына корып кипкәне.
     Пар-пар гына сөя беләләр шул.
     Төс качырмый – таңда үпкәне.


     Казаннарга кайчан килерсең син,
     Иренемнән кайчан үбәрсең?
     Вәгъдә бирүләрең гел авырдан,
     Үтәлмәсен аның беләсең.

   22.03.2009


   Яр бирмәк


     Ир бирмәк – җан бирмәк, диләр,
     Яр бүлмәк тиң нәрсәгә?
     Җанны урталай бүлә яр,
     Мин – синеке, дисә дә.


     Чыдар күк иде йөрәгем
     Матурына алдауның,
     Һич оныта алмый әнә
     Гомерлек яры барын.


     Акылым инде чигә күк
     Бүлешәм дигән уйдан.
     Яр дип аталганчы, ярлар
     Урталайга ярылган…


     Ярылган җан урталайга,
     Кигән киемнәреннән
     Чит исләр аңкып торганга
     Сөешкән бүлмәбезгә.


     Ярылган җан һәр сәгатьтә
     Ишеткән ят исемнән.
     Ир биргәнем онытылган
     Ярны бүлгән кичемнән.

   22.03.2009


   Хис юлы


     Үтте сөюнең иң нечкә,
     Иң ихлас мизгелләре.
     Көнемне кояш яктырта,
     Төнне – шул ук ай әле.


     Карашны тарта кояшым
     Офыклардан офыкка,
     Күзләрең Илне күрсен, ди,
     Көнле бул, Сөю юкта.


     Карашны чикли йомшак ай,
     Караңгы коеп күктән.
     Үзеңне кайгырт инде, ди,
     Башканы уйлау җиткән.


     Офыклардан офыккача
     Кояшның сызган юлы.
     Эз калдырмый тарала ул,
     Таралсын Сөю юлы!


     Җуелсын Сөю хисенең
     Җанга салган эзләре!
     Сайладым кояш-аемның
     Һәм күкләрнең бизмәнен.


     Карарга кирәк башкача
     Бер кичергән хисемә.
     Офыклардан офыккача
     Кояш күкләр күчерә.


     Ул шактый кансыз кылана
     Кочагында күкләрнең.
     Аңлата миңа шулай тик
     Һәрбер хиснең үткәнен.

   22.03.2009


   Дистә еллар


     Ничек ышанырга
     синең яратуга —
     дистә еллар вакыт
     безнең арабызда,
     узган кемнәр белән,
     кемне сөеп-кочып?
     Кемнәр дәва булган
     әрнү-ярабызга?


     Кемем дә юк иде,
     дигән буласың син,
     күзләремә туры
     карамыйча гына.
     Дистә еллар вакыт
     яшәү мөмкин микән,
     башкаларны бер дә
     яратмыйча гына?


     Кемем дә юк иде
     диюеңә синең
     белмим ышанмаска,
     белмим ышанырга.
     Арадагы еллар
     санын уйлауга ук,
     Тәннәремнең хәле
     калмый кымшанырга…

   07.03.2009


   Аңлат әле


     Китап тотып, миндә мәрткә китүләрең —
     Уеңда да минем була алмавыммы?
     Күзләремә генә карап назлауларың —
     Әллә миннән һич тә туя алмавыңмы?


     Телләреңнән төшми кызык хикәятләр —
     Бу көннәрнең хисе күмә алмавымы?
     Әллә сөйгән чакта янып бетәсеңме —
     Хәтереңнең мыскал хәтле калмавымы?


     Көмән йөрткән ханым, саклап нарасыен,
     Тавык йомыркасы кадәр кыса миен,
     Алып ата аннан узган борчуларны,
     Алып ата аннан уйның кирәксезен.


     Шулай саклый, имеш, туар җанны ана,
     Исән яшәтергә нинди хәйлә таба!
     Бәлки, борчу уйны, көннең тынгысызын
     Миннән читтә тоту – синең бик шәп чара?


     Саклар өчен хиснең матурларын гына,
     Җанда яшәтергә көчле сөю утын,
     Бәлки, кирәк сиңа узган көнне уйлау, —
     Миңа килгән чакта, әйтче шуны, дустым!


     Бәлки, кирәк сиңа уйсыз гына назлау,
     Бүгенгеңнең гамьле эше кермәсенгә?
     Аңлат әле берчак синнән татлы сүзләр
     Көтеп аңгырайган миндәй мәгънәсезгә.

   17.03.2009


   Нинди булыр?


     Нинди хисләр миңа алып килер икән
     Гомеремнең әле кичми калган ягы?..
     Төннәрендә күпме назлар татыйсым бар,
     Бер дә туймас кебек, диеп, тагы, тагы…


     Нинди сагыш миңа алып килер икән
     Көннәремнең алда көтеп торганнары?
     Күпме сүзләр әле сөйләнмәгән безнең,
     Минем тыңлыйсым бар, диеп, тагы, тагы…


     Нинди кырыс хөкем уйда чыгарачак
     Минем синле-синсез яши алмауларым?
     Нинди булыр – миңа әйтә алырсыңмы —
     Таңнарымның әле кичми калганнары?

   17.03.2009


   «Бул сабыр, ара әйбәт бит…»


     Бул сабыр, ара әйбәт бит
     Дип, күңелне көрәйттем.
     Акылым ныгыган саен,
     Хәле китә йөрәкнең.


     Сабырлыкка сыгынганда,
     Түзим дип әйткәнемдә,
     Тоныкланып кала рәсмең
     Йөрәгем дәфтәрендә.


     Ник алай булгач килүдән
     Туктамый парә-парә.
     Күңелне көрәйт үзең дә,
     Яхшы дип безнең ара.


     Син бераз минем шикелле
     Гел көтеп яшәп кара.

   18.03.2009


   Онытмаска булдым


     Онытырга сине теләдем мин,
     Яратмаска сине теләдем.
     Сыйфатыңны берәм-берәм алып,
     Үз-үземә хурлап сөйләдем.


     Ул сыйфатлар тора-бара минем
     Күңелемә бик хуш килделәр.
     Тәүге теләк – теләк кенә калды…
     Онытмаска кирәк иде дә…


     Онытмаска синле төннәремне,
     Таңнарымны, бергә уянган.
     Көтмәгәндә исләремә төшсә,
     Яңа туган көннән оялам.


     Тән сыйпамый искән җилдән оят,
     Тәнгә тими төшкән нурлардан…
     Тик күз йомып үпкән сандугачтан
     Һәм яшерен туган җырлардан.


     Пар орлыкны күкрәгенә кочкан
     Алмалардан хәтта оялам,
     Әмма сызып ташлап буламыни —
     Бар бит таңда бергә уянган!


     Онытырга бик тә теләдем мин
     Бергә төнне, синле таңнарны…
     Теләгән саен, теләк артты гына…
     Онытмаска булдым аннары.

   11.03.2009


   Нишләттең?


     Авыр холкың. Бик тә үпкәчел син.
     Гадәтләреңнең бар файдасы.
     Сиңа карап, һаман гыйбрәт алам,
     Ә син, бәлки, миннән аласың.


     Азрак сөйлим хәзер. Күбрәк тыңлыйм.
     Үпкәләгән җанны иркәлим,
     Ә бит эчтән шул гамәлең өчен
     Артыграк та синнән үпкәлим.


     Әллә яшең олы булгангамы,
     Әллә сине бик тә сөйгәнгә,
     Көрәшмим мин синең җанга авыр
     Холкың белән соңгы көннәрдә.


     Тупас сүзләреңне ишетмәскә,
     Ямьсезләрен кире кагарга
     Тырышсам да, синең йөз үзгәрә —
     Мин сөенгән булам аларга.


     Гел кичерә киләм эшләреңнең
     Башкаларга гафу итмәсен.
     Мин аранга кергән җәнлек кебек —
     Горур боланны син нишләттең?

   11.03.2009


   Китте тәкать


     Вазлар кичкән идем шигырьләрдән,
     Сүзләр биргән идем язмаска.
     Тешне кысып күпме түзгән идем,
     Чыгармаска – телдә яралса.


     Китте тәкать. Җелегенә кадәр
     Тәкатемнең кор(ы)ды тамыры.
     Шигыре дә башка инде хәзер,
     Синең хакта аның бар юлы.


     Шигырь иҗекләре белән саныйм
     Сине көткән һәрбер секундны.
     Китте тәкать. Аның тамырларын
     Матур сүзләр белән корыттың.


     Салдың коткы. Салдың теләк аңа.
     Вәсвәсәседер бу шайтанның:
     Язмам дияр идем – җирләр тырнап,
     Янда кешни шигъри Байталым.

   11.03.2009


   Вакытсыз яшәүгә чакыру


     Җитми икән вакыт һичбер эшкә.
     Җитми вакыт хәтта яшәргә,
     Су эчәргә, һава суларга да…
     Вакыт кирәк һәрбер нәрсәгә.


     Вакыт табам сине яратырга.
     Юк, барыбер җитми тапканы.
     Ишек ачып кертәм генә юкса…
     Тоткасында кулың капкамның.


     Иренеңнән үбәм генә юкса,
     Син, китәм, дип әйтеп ташлыйсың.
     Сөяргә дә җитми башлаганда,
     Бел: вакытсыз яши башлыйсың.


     Алмыйсың син аны исәпләргә,
     Кертмисең син аны исеңә,
     Бик тә мөһим эшем кешесе күк
     Күренсәң дә чит-ят кешегә.


     Уең зынҗырында яшисең тик,
     Сөю чылбырларын калдырып.
     Хәтта алай вакыт кысан булса,
     Мин алырмын синнән салдырып.

   11.02.2009


   Сатмыйм


     Саттым бүген бөтен нәрсәләрне,
     Калдырмадым кияр кием дә.
     Ризыклар да, урын-җирләр дә юк,
     Шыр ялангач калды өем дә.


     Дивар рәсемнәрен, обойларны,
     Чынаякны, эчәр чәйләрне
     Көчли-көчли дуска тутырдым мин,
     Тик сораган иде хәлләрне.


     Сине никтер сата алмадым мин,
     Синсез калсам, яшәү юк сыман.
     Шыр ялангач бөтен бүлмәләрем —
     Кемдер кирәк: сине юксынам.


     Телефоным сатты бар нәрсәне,
     Өйгә хәзер хуҗа тик үзе.
     Син исән дә – читтә, исемеңә
     Туры килде җөмлә өзеге!


     Шалтыраса өйгә кайтканымда,
     Рәхәтләнеп эчне бушатам
     Телефонга – гайбәт кыйммәт йөри,
     Бигрәкләр дә чынга охшаса.


     Сатмыйм сине, синең гайбәтеңне,
     Син кадерле минем үземә.
     Сине сату тиңдер шәрә килеш
     Күренүгә кеше күзенә.

   11.03.2009


   «Киткәндә, күкләргә карадың…»


     Киткәндә, күкләргә карадың:
     Болытлар басканнар тезелеп.
     Аларда – кешеләр кайгысы,
     Тыңлачы, сөйлиләр өзелеп.


     Сибәсе, чиләктән коясы —
     Язгы җир сусаган яңгырга.
     Яшеннәр яшьнәтеп сөюне
     Көтүдән болытлар арыган.


     Бер-берсен иркәләп, өелеп,
     Иренгә, иңнәргә үрелеп…
     Китәсең – дерелдим – тән белән
     Елыймын, аңламый мине дип.


     Сине эш көтәдер. Мин – ялкау.
     Басармын болытлар янына:
     Аларның, сөям, дип сөйләгән
     Сүзләрен колагым сагына.

   11.03.2009


   Ышанмыйм


     Ышанмыйм мин сиңа. Ышанмыйм мин.
     Уйныйсың күк минем хис белән.
     Сорау куям елак көндәлеккә:
     «Яратамы?» – диеп, кич белән.


     Яратамы мине, яратамы?
     Шул сорауны барам ачуга.
     Әкрен-әкрен генә сүрелер хис —
     Минем яшьтә соңгы пар чыга…


     Соң тамчысы тамар күкрәгемә,
     Җәрәхәткә нокта куйгандай,
     Көндәлеккә язган сорауларны
     Күкрәк өстендә дә тойгандай.


     Үз-үземә куйган соравыма
     Җавап булыр рәнҗеш тамчысы.
     Башка хисләр инде үткән булыр,
     Сыдырганга сөю камчысы.


     Үткән булыр сөю хисем минем,
     Асыл сәбәп-шарты югалгач.
     «Яратамы?» – диеп язып куям,
     Көндәлекне кулга һәр алгач.


     Яратамы мине, яратамы?
     Ни дисә дә, инде ышанмам.
     Минем хистән бер-бер кызык тапкан
     Гашыйкбазга бик тә охшаган.

   14.03.2009


   «Башны терәргә дә ярамый шул…»


     Башны терәргә дә ярамый шул
     Мин яраткан синең күлмәккә.
     Баш куярга аннан күтәрелгән
     Татлы исләреңә бигрәк тә.


     Бер терәлеп кенә торыйм, димен,
     Син читкәрәк миннән китәсең.
     Шул гадәтең белән үзеңнән дә,
     Үземнән дә мине этәсең.


     Китәсең син миннән, китәсең син…
     Ә исләрең кала бик артка.
     Мендәр өсләренә җәям төнгә,
     Сине тояр өчен, кат-катлап.


     Мендәр яхшы минем. Бервакытта
     Арган башны читкә этәрми.
     Төнге йокыларга ялгыз китү
     Бергә йоклауларга җитәрме?

   15.03.2009


   Йә шимбә, йә якшәмбе


     Соңгы сүзне әйтә алмый гына,
     Мин китәчәк синнән бер көнне,
     Кичермәскә диеп моннан ары
     Сине сөйгән кадәр сөюне!


     Хушлашканда җыя алырмын мин
     Сабырлыкны ныклап учыма.
     Мин бик каты сине яратам шул —
     Авыр сүзләр белән борчымам.


     Сөйгән килеш китәм, димәм, синнән.
     Кирәк түгел сиңа һичнәрсә!
     Сөйдем ни мин сиңа, сөймәдем ни…
     Сөйгән кебек миңа килгәч тә!


     Сөймим инде, дип тә әйтеп тормам.
     Ышандырмас, бәлки, әйтсәм дә.
     Күзем коры, тик учта яшь торыр.
     Йә якшәмбе булыр, йә шимбә.

   15.03.2009


   Ерагая


     Басып торам тәрәз каршысында,
     Һәр кешене карап уздырам.
     Төн буена кар һәм яңгыр яуды,
     Кеше узган юллар – боз гына.


     Һәрбер адым карга рәсем ясый,
     Җирдә калган сурәт йөз төрле.
     Мин торганчы төшкән сурәтләрне
     Син ясаган булу икеле.


     Һәр кешене карап уздырам мин,
     Син булырсың кебек кайсыдыр.
     Әнә ансы, әнә монсы… димен.
     Ерактарак кебек иң чыны.


     Якынайган саен һәрбер адәм,
     Ерагая синең силуэт.
     Тәрәз каршысында басып торам,
     Сине табалмаудан боегып.

   11.03.2009


   «Килерсең дә, сыйпап алырмын мин…»


     Килерсең дә, сыйпап алырмын мин
     Битләреңнән, тирен сөртермен.
     Кулъяулыкка бераз җыя алсам,
     Кесәләрдә генә йөртермен.


     Сагынуга сине чыдамасам,
     Кулъяулыкны алып иснәрмен.
     Тир тәмең дә шундый татлы миңа:
     Акса чишмә кебек – эчәрмен.


     Йотармын мин, тел очына алып
     Тамчыларын сыйган кадәрле.
     Туймам, юкса эчә алырмын күк
     Битләреңнән җыйган кадәрле.


     Сыйпармындыр ефәк йөз алмасын,
     Ефәкләрдән тамчы шуадыр.
     Тел очыма гына тамганында,
     Телем хирыс белән туладыр.

   10.03.2009


   Кире каксам да


     Кире кагам сине. Каккан саен
     Якыная гына барасың.
     Мине кичерерлек, яратырлык
     Көчләрне син кайдан табасың?


     Матур сүзләр бер дә әйткәнем юк,
     Юк кочакка сине алганым.
     Кайвакытта яңагыңа суга
     Оста уйланмаган ялганым.


     Бик уңышсыз чыккан аңлашулар,
     Бик ятышсыз чыккан үртәүләр
     Ник чыгармый синең ачуыңны? —
     Аптырадым тәмам шул хәлгә.


     Кайвакытта килә минем синнән
     Биздерерлек итеп көләсем.
     Син барыбер мине кичерәсең,
     Гафу итү белән – киләсең.


     Нинди юллар уйлап табарга соң,
     Тәмам яратмаслык итәрлек?
     Сибимме су килер юлларыңа,
     Бозга таеп, кире китәрлек?..

   08.03.2009


   Синең хәлдә


     Мин үзем дә синең хәлдә:
     Күз аттым кеше ярына.
     Сорап алган сөю иде —
     Түзәрмен кебек барына.


     Сорый белсәң – теләк икән,
     Сорый белмәсәң – имгәктер,
     Сөюдән алда иясен
     Чамалый белү кирәктер.


     Мин гашыйк булачак ярның
     Йөрәге мең кесәледер.
     Ашаганы – бүгенгедер,
     Яшәгәне – кичәгедер.


     Йөрәге катмарлы булгач,
     Һәркемгә җитәрлек урын.
     Нигә минем генә андый
     Кесәдә кысыла тыным?


     Ник мине бимазалый соң
     Ян-ягымдагы кесәләр?
     Аңламыйсың, димә, мине —
     Синең хәлеңдә Рифә дә.

   08.03.2009


   Үзең чәйлә


     Юлларыңнан туктап кергәнсең син,
     Китергәнсең гөлләр, бүләкләр.
     Их, тынгылык җанга китерсәңче,
     Авыр сәгатьләрен сирәкләп.


     Утырабыз кара-каршы гына,
     Сүзләр дә күп кебек, сөйләшсәк.
     Гамәлләр бар каты үпкәләтер,
     Ярлар да бар, әгәр көнләшсәк.


     «Онытып тор, – дисең, – мин яныңда.
     Чәй суынган, – дисең.– Яңартчы».
     Чәйнекләрнең суы, кайный-кайный,
     Иләк кебек тишкән капкачын.


     Чәйне эчәм, тәмен тоймый гына,
     Сине тыңлыйм, уйлап башканы.
     «Онытып тор, – дисең, – җаннарыңа
     Кыздырган таш белән басканны».


     Булдыралмыйм. Чөйне урыныннан
     Яңа чөйләр генә чыгарыр…
     Ул чөй генә түгел минем өчен,
     Ул – мәңгегә минем уйдагым.


     Утырабыз кара-каршы гына,
     Син сөйлисең миңа үз хәлең.
     Мин яныңда түгел, сәгать буе
     Дөнья гизеп йөри күзләрем.


     Еракларга эзләп киткәнмен мин
     Сөеклемне тагын артыннан.
     Син сөйли тор, чәйлә үзең генә,
     Сиз өеңдә кебек, тартынма.


     «Онытып тор, – дисең.– Онытып тор…»
     Шул сүзләрең белән телмәче.
     Чәйнекләрдән ак пар күтәрелә,
     Киңәшеңне шуңа элсәңче.

   08.03.2009


   «Бит барыбер мине яратасың!..»


     Бит барыбер мине яратасың!
     Шуны сөйли һәрбер гамәлең.
     Кайтаралмыйм сиңа сөю белән —
     Син беләсең аның сәбәбен.


     Аңлаттым мин сиңа йөз мәртәбә,
     Сүкмисең дә мине бер ныклап.
     Бәхет телим, дисең, аның белән!
     Ул бит мине күптән оныткан.


     Ә син менә мине яратасың,
     Шуны сөйли һәрбер карашың.
     Кайтаралмыйм сиңа сөю белән,
     Килә ихлас булып каласым.


     Килә минем сөю утларының
     Чыннарында гына янасым!
     Нигә миңа килеп тукталасың?
     Ник «кит» дигән саен каласың?!


     Беләм: мине син бит яратасың
     Күпме гомер инде, ни еллар.
     Синең сөю бик тә тиңдер кебек
     Алып суы бетмәс коега.

   08.03.2009


   Лаләләр


     Лаләләрең моңайганнар,
     Минем уйны аңлаганнар.
     Бу вазада аларгача
     Башка лаләләр торганнар.


     Ал төстә булган таҗлары,
     Уймак булган иреннәре,
     Нурлы булган көлүләре,
     Назлы булган сөюләре…


     Лаләләрең сулыр инде,
     Шул гөлләргә көнләп кенә.
     Чыдар көнләшү хисенә
     Энә кадар гөләп кенә.


     Чәчәкләрең уйларымны
     Үткәннәр аша уратты.
     Мин горур, синдәй түгел дип,
     Бер лалә билен турайтты…

   08.03.2009


   «Шалтыратып кына хәл сорыйсың…»


     Шалтыратып кына хәл сорыйсың,
     Шалтыратып кына котлыйсың.
     Кунаклар күп, дисең, шундый вакыт.
     Кунаксыз көн бер дә юкмы соң?


     Вакыт тапкач килеп чыгам, дисең,
     Казаннарга, имеш, юл ерак.
     Мин теләмим синең килүеңне
     Айга бер мәртәбә, хәл сорап.


     Мин теләмим хисне яңартырга,
     Болай да хәл минем мөшкелдән.
     Бәйрәм көнне сәлам котлавы да
     Алмадым тик сөйгән кешемнән.


     Сөйләмәкче булам шул турыда,
     Син сүземне минем бүләсең.
     Ул сүзләрем нигә ошамый соң,
     Бик тә килгәч хәлне беләсең…


     Вакыт тапкач килеп чыгам, дисең,
     Вакытлары аның бер чыгар.
     Сиңа да бит җанны ачалмадым.
     Син килгәнче, ничек ул чыдар?

   09.03.2009


   «Ай кояшны тели, имеш, ә ул кача…»


     Ай кояшны тели, имеш, ә ул кача…
     Бер кояштыр ай кулына һич кермәгән.
     Ай чыкмады бүген төндә, сулыккан ул —
     Минем тәнне телгән теләк телгәләгән.


     Ай кулына йолдыз кергән, кочагына
     Галәм буйлап исеп йөргән җилләр узган.
     Син кояш күк үтәсең дә китәсең шул
     Көненә тик бер мәртәбә турыбыздан.


     Себерүче и чистарта капкабызның
     Синең аяк таптап узар турыларын.
     Китми исең моңарга да, узасың син
     Арт боргалап – кызык карап торулары.


     Нинди кызык?! – ачуымны чыгарырлык,
     Мин бик телим, сине телим – әйтә алмыйм.
     Хәзер үк мин күчеп китәм йортыбыздан,
     Ай кояшны көткән кебек көтә калмыйм.


     Тик бер тапкыр сөйгән ярны күреп калыйм
     Дип кенә соң яшәргәме бу дөньяда?
     Җилләр уза кочагыма, йолдыз куна…
     Ялгыз булсаң, һәрберсенә кинә кала.


     Минем сиңа бөтен булган үпкәләвем —
     Шул хәлләргә һәр көн дучар иткән өчен.
     Себеркеләр тузып бетте, ачуланма,
     Туфлиеңә салкын карлар керткән өчен.

   05.02.2009


   «Боз астында чишмә терелтерлек…»


     Боз астында чишмә терелтерлек
     Сөю хакындагы шигырем,
     Сөйләп йөрсәм елга өсләрендә
     Таңда купкан җил күк илереп.


     Яратуым җанны гына түгел,
     Калын бозны хәтта ярырлык.
     Ярып төшәр дә бит суларгача,
     Үзен аңлар сулар табырмы?


     Үзен аңлар кешеләрне дә бит
     Тапканы юк әле моңача.
     Уза да ул төндә боз өстеннән,
     Хәтта төптә калган су кача.

   03.02.2009


   Безнең күзләр


     Безнең күзләр нәп-нәкъ көзге кебек:
     Пакь чагы бар, керле чагы да.
     Гомер булса, уйның мең төрлесе
     Урын табар анда тагы да.


     Безнең күзләр шома көзге кебек:
     Елмаялар каршы килгәнгә.
     Әйтәләр күк: елтыр алмалардан
     Үз йөзеңне укы, и бәндә.


     Ялганыңны тап син, хәйләңне дә…
     Сөю сүзен сөйләр ир(е)неңне
     Минем күзләремнән таптыңмы син,
     Ничек мимылдавын күрдеңме?


     Чәчсез калган маңгай җыерчыгын
     Саный аласың син, карагач.
     Минем күзем көзге кебек калган,
     Уртасыннан яше таралгач.


     Пакь чагы бар аның, керле чагы.
     Сөеп караганы, сөймичә…
     Син килмисең аңа елмаймыйча,
     Син китмисең аңа көлмичә.

   03.02.2009


   Сөю телим


     Телим сине. Телим сөю.
     Теләү начар түгел, дисең.
     Йөрәгеңне тәннән куган,
     Ул, дустым, бары синдерсең.


     Бетерерсең төнне җырлап,
     Мин аңа сөенәм генә.
     Телим сине. Теләү сере
     Белән төшләр күрәм гелән.


     Бу төн тәнне суя минем,
     Үткен пычагын ул тоткан.
     Телим сине, телим, телим!!!
     Син мине инде оныткан…


     Тәрәзгә кара. Артында
     Җил үбә яңгырны биттән.
     Берүзең сөеп булырмы?!
     Телим сине бик тә, бик тә.


     Йөрәгеңне кугансың син,
     Чыгаргансың үз тәнеңнән.
     Мин барыбер сине телим!
     Теләүдән зыян юк, димә!

   02.02.2009


   «Тамырыңда кире ага каның…»


     Тамырыңда кире ага каның,
     Киребеткән, дидең, син кызый.
     Инде белдең: әнә шуңа күрә
     Күз төпләрем минем кып-кызыл.


     Суырылган тәмам, куырылган
     Уртасында йөзгән алмасы.
     Суыргансың син аларны, багып,
     Һәм урталай бу төн яргансың.


     Тамырымда кире ага каным,
     Ә бит көндез акты уңай ул.
     Син йөрәккә сүзең белән суктың,
     Һәм саташып китте бугай ул.


     Суырылган тәмам, куырылган…
     Табан асларына төшкән ул.
     Киребеткән, дисең, йөрәгең дә…
     Ә бит башка иде кичтән ул.

   17.12.2018


   Җансыз Таш


     Ташларсың, мин сиңа
     үпкәләмәм кебек.
     Ятармын таш сыман,
     тик карга күмелеп.
     Син кышкы салкында
     узарсың янымнан
     Нык туңып – калырмын
     шуңа да өтелеп.
     Буранны чакырам
     мин андый мәлләрдә —
     Җылытыр. Яхшы сүз
     киләчәк ярдәмгә.
     Үземә шул фикер
     китерер күк тынгы:
     Мин Сөю идем бит,
     җансыз Таш калдырдың.

   03.02.2009


   «Салкынның чытырдау – сөйләме…»


     Салкынның чытырдау – сөйләме,
     Яфракның кыштырдау – имласы.
     Мин сине он(ы)тачак, он(ы)тачак!
     Син мине йөртәсең кыйбласыз.


     Искечә әле хис, үтмәгән,
     Яңача салына тик юлга.
     Ак кәгазь шикелле күк йөзе,
     Шигырем болытка ыргыла.


     Ул уңай урынны үз итә,
     Чиста бит, мамыктай күк кебек.
     Сабактай, чәчәктәй ятар да
     Ул аңа мең сурәт төшерер!


     Искечә чытырдар суыклар,
     Яңача – яфракның яңасы.
     Мин көзге бакчадан барырмын,
     Уйлармын, барам, дип, кая соң?

   03.02.2009


   «Якын дустым, бирче киңәш…»


     Якын дустым, бирче киңәш:
     Сөйимме сине, сөймимме?
     Үлсенме җырчы шигырем,
     Җаннан сине үтеримме?


     Кулда – каләм, тетә генә…
     Гармун кебек җырламакчы.
     Бергәләп көен табарбыз,
     Минем белән уйнап алчы.


     Ул фәндә йомшак белемем:
     Ля-диез һәм си-бемольдер.
     Мажорны үз итәм юкса,
     Җырлавым – бары минордыр.


     Ничек сине яратмаска,
     Бик тә кирәктер киңәшең.
     Җибәр уйнап минем белән,
     Аннары көйне бүләрсең.

   03.02.2009


   «Килермен, шикләнмә, син чакыр…»


     Килермен, шикләнмә, син чакыр.
     Кул болга йә яулык – ерактан.
     Мин бары ике кат гашыйкмын:
     Җылынган җилдән һәм кояштан.


     Килермен, шикләнмә, син чакыр.
     Мин туңам: көннәр бит болытлы.
     Җил тынган. Ялгызым кичерәм
     Сөюне куалган суыкны.


     Мин бары ике кат гашыйкмын:
     Җылынган җилдән һәм кояштан.
     Ачылыр күк, беләм, җилләр дә
     Алырлар таң белән кочакка.


     Аномаль гыйшык бу. Үтелгән.
     Кайтмаска иде бит яңадан.
     Син мине чакыр йә ал тизрәк
     Кояштан һәм җилдән аралап.

   28.02.2009


   Инде сайладым


     Бармыймын мин сайлауларга!
     Мин сайладым инде сине
     Хак вәкиле итеп үзем
     Төз(е)гән Мәхәббәт иленең.


     Вәкаләтле илчемдер син
     Һәр башлаган эшләремдә.
     Падишаһлык өчен бармыйм:
     Көн итәм мин көчкә генә.


     Теләсәң, патша итеп мин
     Утыртырмын тәхетемә.
     Курчак патша роле инде
     Парламент булган һәр илдә.


     Әллә риза буласыңмы
     Гап-гади депутатлыкка?
     Сайладым инде мин сине,
     Ошый диеп бар халыкка.


     Телефоннан шалтыратып
     Чакыралар, куркыталар.
     Бармыймын мин сайлауларга!
     Минем бит башка илем бар.


     Минем Мәхәббәт илем бар,
     Бик озак булдым патшасы,
     Син, килеп, гади яшәүнең
     Бәхет икәнен ачканчы.


     Риза урын алмашырга,
     Спикерлар сайлашырга,
     Элеккечә тамга салган
     Патша булып та калырга.

   28.02.2009


   Мин исән


     Булмас кебек иде синсез яшәп,
     Син үләрсең кебек, мин китсәм.
     Айлар буе сүзләр сайладым мин,
     Үпкәләтер кебек, ни дисәм.


     Дус булуны сиңа вәгъдә иттем,
     Онытмауны сине һичбер чак.
     Ишетергә мине теләмичә,
     Башларыңны тоттың кушучлап.


     Пар булуны сиңа вәгъдә иттем,
     Монысы да сиңа җай түгел.
     Баш тартырга карар кылды бүген
     Сине көтеп арган яшь күңел.


     Булмас кебек иде болай яшәп,
     Китмәс кебек идем, син сөйсәң.
     Гап-гади бер дуслар булып калдык.
     Син исәнме әле? Мин исән…

   28.02.2009


   Иң авыры


     Ут капканда – иң авыры, диләр…
     Ә Сез инде мине кабыздыгыз.
     Сез бит инде мине яндырдыгыз,
     Хәзер тизрәк көлгә калдырыгыз.


     Җаным тынсын, тәнем авыртуны
     Инде тәмам сизмәс булсын өчен,
     Су сибегез миңа, көлем «сөям»
     Сүзе булып җирдә туңсын өчен.


     Туңсын өчен кышның салкынында,
     Кар көртенә ятып, көл булып,
     Су сибегез миңа, су сибегез,
     Минем аша узса юлыгыз.

   28.02.2009


   Кушылдым


     Йөзәм Сезнең кан тамыры буйлап —
     Мин кушылдым бүген Сезнең белән.
     Мин эредем бүген тамырларда
     Көпә-көндез нинди йөзем белән?!


     Сулышыгыз булдым, йөрәгегез,
     Күзләрегез булдым, иренегез.
     Баксаң, дөнья тик Сезнеңчә икән!
     Гел төрлечә күреп йөргәнбез без.


     Көн дә алай боек түгелдер күк,
     Төн дә түгел кебек бик сагышлы.
     Урам буйлап барам, пәлтә ачып
     Чыгаргандай көнгә куанычны.


     Сәлам биреп үтәм әбкәйләргә,
     Каш сикерткән булам кызларга.
     Була икән Сезнеңчә дә яшәп!
     Юк-бар эшкә битем кызарган!


     Урам буйлап барам, күңелем көр:
     Башта чәч бар әле коелмаган.
     Тамырда кан ага, тибешләрен
     Әлегәчә юктыр ваемлаган.


     Күз төшәрлек, күзем төшәр чагым.
     Кеше тормышында юк эшем.
     Кушылдым да Сезгә, үзгәрде бар
     Эчке торыш, тышкы килешем.


     Актым Сезнең кайнар тамырлардан,
     Суландым мин Сезнең сулыштай,
     Нинди уйлар белән яши, диеп
     Исәпкә дә алдым берочтан.

   27.02.2009


   Бирә алам


     Барысын да сиңа гына бирә алам:
     Үткәнемне, бик тә моңсу бүгенгемне.
     Аркаңда – йөк, көчкә генә күтәргәнсең,
     Бер кешегә инде артык түгелменме?


     Барысын да сиңа гына бирә алам:
     Яшьле төнне, чыклы таңны, салкын кичне…
     Үзгәртербез синең белән икәүләшеп.
     Аркаңда – йөк, әмма син бит бик тә көчле.


     Ал да мине кулларыңа, илт сукмактан,
     Егетләрчә, бөгелмичә, туры атла.
     Барысын да сиңа гына бирә алам,
     Ул гомерне кичкәнмен мин синсез чакта.

   27.02.2009


   «Адашып йөргәнме моңарчы…»


     Адашып йөргәнме моңарчы —
     Син булып чакырды Язмышым.
     Мин аңлый алмаслык хәлдәмен:
     Гомремнең кышымы, язмы соң?


     Фасыллар буташты күңелдә,
     Адашкан Язмышым табылгач.
     Яз икән, бары тик яз икән,
     Һавада кош кебек кагынгач.


     Кайтканмын шикелле мин очып
     Ерактан, күз күрмәс яклардан.
     Син мине чакырган икән лә,
     Оялар утыртып капкаңа.


     Адашып йөргәнмен моңарчы,
     Очканмын юл тапмый, тарафсыз.
     Ияргән канатым җиленә —
     Яз иртә киләчәк, карарсыз!


     Син булып чакырды Язмышым,
     Ничекләр очмыйча түзәргә?!
     Фасыллар буташты күңелдә,
     Җир булып Җир язга үзгәрә.

   25.02.2009


   Затлы табыш


     Очратуның мөмкинлеге бик аз булган:
     Йөргәнсең бит миллион кеше арасында.
     Мин көткәнмен, ышангандай бер-бер көнне
     Һичбер шиксез сине табып аласыма.


     Күргәнмен мин мыеклыны, мыексызны,
     Очлы борын, елтыр күзне, такыр башны.
     Китмәгән бит исем хәтта иң чибәргә:
     Ычкындырган чакларым күп асылташны.


     Күргәнмендер яшьләрен дә, картларын да,
     Булган бит соң әле минем кыз чагым да.
     Мин ышанган аласымны бер-бер көнне
     Син картлачны, җылытыр күк, кочагыма.


     Йөргәнсең бит миллион кеше арасында!
     Миллионнан бер мөмкинлек бу, бер карасаң.
     Яр комыннан алтын бөртек табу кебек,
     Алтынлыгын тану кебек бу лабаса.


     Кара алтын арасыннан саф алтынны
     Кайвакытта аеруы хәтта читен.
     Эзләвемнең бәһаләрен белгәнгәме,
     Иң-иң затлы табыш кебек күрендең син.

   26.02.2009


   «Бәхет алмасы мин, шатлык йөртәм…»


     Бәхет алмасы мин, шатлык йөртәм
     Орлыгымда, чемдә, сутымда.
     Аша әле, – бик тә телим шуны, —
     Сөю аланына утыр да.


     Йә утыр син көзге алмагачның
     Яфрак кына калган чагында
     Төпләренә, иң-иң кызыл пешкән
     Бер алмасын алып алдыңа.


     Тор син аңа карап, тояр өчен,
     Битләреңә куеп-куеп ал,
     Тешлә дә өз аннан урталайга,
     Бәхет алмасы ул, эче – бал.


     Мин дә сиңа шатлык кына бирим,
     Татлы гына булыйм, татысаң.
     Кыңгыр эшеңне дә кичерермен,
     Тәнемдә теш эзе калдырсаң.

   26.02.2009


   Чәйнек эри…


     Өстәрмен су чәйнекләргә, кайнатырмын.
     Кара чәйне салырмын мин, син килгәнче.
     Һәр кайнаткан саен, сулар, көтә-көтә,
     Парланырлар, чәйнек төбе күренгәнче.


     Өстәрмен су. Кайнатырмын. Чәй салырмын.
     Искеләре тәмсез аның. Ташлау яхшы.
     Картаелган, димә миңа: мәхәббәтне,
     Ихлас булса, кай яшьтә дә башлау яхшы.


     Килсәң кил син ашыкмыйча, бик көттереп,
     Гашыйк булдым сиңа, инде яшең белеп.
     Өстәрмен су – краныбызда бетәрмени?!
     Кайнап юкка чыкса чыксын, пыр-пыр килеп.


     Көтәрмен мин. Синсез чәйләү чәйләүмени?
     Эчәрмен мин, синең күзгә күзне текәп.
     Түзми сулар. Аларда соң ни акыл бар?!
     Су парлана. Чәйнек эри. Тик мин көтәм.

   26.02.2009


   Яратышкач


     Күз тонык.
     Урамда ут юк.
     Йортым төнгә тум-тулы.
     Сыга тамырлар йөрәкне,
     Бастым көчкә тотынып.
     Имә тамырлар җегәрне.
     Хәлем юк.
     Ныклык беткән.
     Их, юләр…
     Моңа кадәр дә
     Яраткан булсам икән.
     Күз тонык.
     Тәнемдә хәл юк.
     Күңел хистән тум-тулы.
     Нинди мизгелгә китерә
     Яратышуның юлы.
     Их, юләр, моңа кадәр үк
     Тартмаган булсамчы баш,
     Тән дә бит – Аллаһ бүләге,
     Сөйдерт, дип орсамчы баш.
     Күз тонык.
     Хәлсез калганмын.
     Җан-тән тәме – бар гамем.
     Тик Ходай рөхсәт бирәдер
     Ләззәтенә бәдәннең.
     Мин бүген —
     Хәле сыгылган
     Кабыргасы Адәмнең.

   26.02.2009


   «Бу сагышка узу язмагандыр…»


     Бу сагышка узу язмагандыр,
     Авыр сулар инде көз төсле.
     Шулай сулый кар астында калган
     Һәм боз булып янган күл өсте.


     Бу сагышка узу язмагандыр,
     Узса узган, димәк… гомерем.
     Җитмеш сигез сулыш саный сәгать —
     Йөк тартуга тиңдер һәрбере.


     Ә тәүлеккә тигән күпме сулыш,
     Утлы сулыш бит ул, ут бит ул!
     Йөк астында калган күл булсамчы!
     Язга чыккач, карлар юк бит ул.


     Күлгә дә бит берчак җиңеләя,
     Бу сагышка узу язмаган.
     И сораган булам, эр(е)тегез дип,
     Күл өстенә килер язлардан.

   26.02.2009


   «Ал чәчкәләр китер миңа, таңнар атса…»


     Ал чәчкәләр китер миңа, таңнар атса.
     Сулышлары кысылганчы җиткер илтеп.
     Күкрәгеңә ятар иң-иң йомшак гөле,
     Мине синең кебек бик тә якын итеп.


     Тоймассың да сулуларын һичберсенең,
     Абынырсың, сөртенерсең такыр җирдә.
     Күкрәгеңә яткан иң-иң йомшак гөле:
     «Кай җирләрең авыртты?» – дип сорар синнән.


     Аны гына тоярсың син, аның гына
     Ишетерсең пышылдавын күкрәгеңә.
     Ал чәчкәләр китер миңа, таңнар атса,
     Мин охшаган булырмын күк бер гөленә.

   25.02.2009


   Баш тартырмын


     Амплуама туры килми минем
     Мәгъшукалык, роле сөяркәнең.
     Бар иде бит тәүге күрешүдә
     «Мин – бик йомшак артист» дип әйткәнем.


     Уйный алмыйм, бәгырь, дуслыкны да,
     Рухташ роле миңа ныграк бара.
     Киңәйт әле сөю мәйданыңны —
     Андый роль юк синең тамашада.


     Оҗмахлардан качкан азгын шайтан,
     Аркасына тигәч ачулы таш.
     Ачы язмышымны каргармын да,
     Мин яшәүдән – синнән тартырмын баш.

   25.02.2009


   Савап


     Эзләп барам урам буйлап сине,
     Күңелдә – җыр, ул да сине тели!
     Үпкә дә юк анда, каргыш сүзе
     Карга булып Самасырда йөри.


     Очкан ерак. Калган җанда бары
     Сөю сүзе генә, сер генә!
     Асфальтларда – Себер салкыннары,
     Җылытырсың аны син генә.


     Килә калсаң каршы миңа таба,
     Җан җылыныр минем, аяклар
     Асфальт җылысыннан терелерләр,
     Сөю хисләрендә савап бар!


     Урам буйлап сине эзләп киләм,
     Йоклыйсыңдыр инде бу чакта.
     Күңелдә – җыр. Сөю хакында ул.
     Кушыл миңа, чык та бер чатта.

   25.02.2009


   Кагыйдә үзгәртү


     Гореф-гадәтләрне фарыз санау —
     Кеше уйлап тапкан саф ялган.
     Сине күргәч, мин ышандым шуңа
     Һәм тугандай булдым яңадан.


     Сөелергә диеп теләгәнчә,
     Кеше сүзләренә ис китми.
     Гореф-гадәт фәнни хакыйкатьме,
     Дини әхлак белән бер үкме?


     Кеше уйлап тапкан ялган гына,
     Кемдер уе уйган калыплар.
     Ул калыпка сине яратуны
     Карадым мин алып-салып та.


     Сыймадың тик, сине үзгәрталмыйм.
     Калыпларны, димәк, үзгәртәм!
     Гореф-гадәт – милли әдәптер ул,
     Мин арыдым инде әдәптән.


     Әйбәт булып, туры гына сөйләп,
     Туры гына йөреп урамда.
     Әдәпләр дә әйбәт түгел икән,
     Чын күңелдән гашыйк булганда.


     Үзгәрәләр алар гасыр саен,
     Туйдыра бит гелән бер ялган.
     Әдәп күлмәкләрен салып атып,
     Мин яшәргә тиеш яңадан.


     Яңа күлмәк киеп йә кимичә…
     Кирәкми ул миңа бөтенләй!
     Үзгәрдем мин, минем тыюлыкның
     Корыч киртәләрен сүттең дә…

   24.02.2009


   Сут хәмере


     Син – кыздырган мине мич ялкыны,
     Син – туңдырган төннең суыгы.
     Шундый ошый миңа бер кешедә
     Ике җанның бергә кушылуы.


     Син – исерткән мине сут хәмере,
     Син – айныткан суның салкыны.
     Исерсәм дә, аек чагымда да
     Һаман торам әле тартынып.


     Һаман торам шундый тартылып мин, —
     Син тилерткән мине җимештәй!
     Яратмыйм дип сүзләр биреп көтәм,
     Минеке бул, димен керешкә.


     Син – йоклаткан мине төн тавышы,
     Син – уяткан мине көн кошы.
     Моңа кадәр яшәлмәгән булган,
     Син үзгәрттең минем тормышны.

   24.02.2009


   Уем китә


     Сиңа ныграк текәлгәнем саен,
     Уем китә бара ераккарак.
     Әйләнә ул синең сукмакларны,
     Як-ягына бик тәфсилле карап.
     Күрә кебек сукмак кисеп үткән
     Урман аланнарын, болыннарны.
     Эзләми ул синең дуслар белән
     Чәй эчәргә чыккан урыннарны,
     Машинаңны куеп киң юлларның
     Кырыена – үзе киталмаслык.
     Сиңа ныграк текәлгәнем саен,
     Сәбәп табам якын италмаслык.
     Күрәм анда үлән тапталган җир,
     Гөл елаган, кошлар оя корган…
     Туктала күз нигә гелән генә
     Син хәл алган шундый бер урында?
     Кызлар белән, җитү кызлар белән
     Син аларда, беләм, ял иткәнсең!
     Нәрсә эзлим сине ачармын күк,
     Күз текәлә сиңа нилектән соң?
     Ат аунаган җирдә төк кала дип
     Караумы бу җәйге араннарга.
     Ауныймыни атлар җәен анда,
     Атлар ауный гүзәл аланнарда!
     Болыннарны узам тукталмыйча,
     Ялан болын – түгел бик җай урын.
     Сине сөйгән кадәр, һичкемне дә
     Сөйгәнем юк, диген бер, матурым.
     Тынычландыр татлы сүзең белән,
     Гамәл белән миңа каратарак.
     Сиңа ныграк текәлгәнем саен,
     Уем китеп бара ераккарак.

   24.02.2009


   «Төкерәм мин хат китергән юлга…»


     Төкерәм мин хат китергән юлга,
     Ярым янда әгәр булмаса!
     Сөендерми телечыбык сүзе,
     Ул сүзләрдән җаным тулмаса.


     Төкерәм мин дөньясына хәтта,
     Сөелмәсәм яки сөймәсәм.
     Кеше җиргә фарыз өчен генә
     Килгән дию, ышан, – юк нәрсә!


     Яратырга килгән, ул үзе дә
     Сөю алмасыннан яралган.
     Янда син юк. Күзем алмасыннан
     Хатың юлларына кан тамган.


     Төкерәм мин җылы узган кышка,
     Тәннәремне өткәч салкынлык.
     Яшәдем мин ялгыз: такыр юлга
     Үзем карлар булып ятырлык.

   23.02.2009


   Өлгерерсең


     Өлгерерсең әле башка белән…
     Минем менә гомер үтеп бара.
     Минем хәлне әгәр аңлыйм дисәң,
     Унҗиде ел ялгыз яшәп кара!


     Унҗиде ел мине көтеп кара,
     Аны сынап, моны сынагандай.
     Өлгерерсең әле… башка белән,
     Яшәрсең мин хәтта булмагандай.


     Минем менә гомер үтеп бара,
     Өйдән чыкмый, кеше күрми генә,
     Сүздән качып, барыбер таба калса,
     Бушлыгыннан шуның көлми генә.


     Мин яраткан чакта яратып кал,
     Башка белән өлгерерсең әле…
     Ялгыз булмам диеп эчмә антлар,
     Син барсына күнегерсең әле.


     Өлгерерсең әле… Өлгермәсәң,
     Соңгы ярың санап сагынырсың.
     Кабер ташым булыр синдәй шома…
     Иренең белән генә кагылырсың.

   23.02.2009


   Янәшәлеккә чакыру


     Мәхәббәт җилкәнен күтәргән,
     Йөзәр ул диңгездә, кинәнеп.
     Көймәдә – ялгызым. Җай табып,
     Син дә үз көймәңдә кил әле.


     Янәшә йөзәрбез ай буе,
     Ел буе диңгезләр өстендә.
     Мәхәббәт җилкәнен күтәргән,
     Киндере – күзләрең төсендә.


     Кирәкми ишкәк тә, җил тынмас —
     Йөзәр ул, саф суга эз салып.
     Янәшә килерләр көймәләр,
     Шаярган дулкында чайкалып.

   23.02.2009


   Әдәпсез мин


     Кояш әдәп саклый, болытларның
     Кочагында төшми һич эреп,
     Күк йөзендә йөрми, минем кебек
     Сөю хисләреннән исереп.


     Әдәпсез мин: сөям кирәкмәсне,
     Кемлегенә аның карамый.
     Кыланышы белән кисәтә ул,
     Мин бит сиңа, диеп, ярамыйм.


     Бу гашыйклык минем – уен гына,
     Син ышанган аңа чын-чынлап.
     Мин бары тик рөхсәт иттем сиңа
     Катнашырга минем уенга.


     Уйныйм синең белән, башка белән,
     Ихлас булсам, уен тукталыр.
     Ашыктыру кирәк ул уенның
     Соңгы сәгатьләре сукканын.


     Туктап калыр йөрәк, уен бетсә.
     Мин кызганмам аны: әдәпсез!
     Сөя бит ул елтыр гашыйкбазны,
     Гашыйк иттерерлек сәбәпсез.

   23.02.2009


   Киселгән көн


     Өлгеләрен дөрес кисмим көннең:
     Кала анда яшькә күп урын,
     Ертык-портык килеп чыга кием,
     Яшем белән җөйлим ул турын.


     Көн ачулы миңа, булдыксызлык
     Ташып торган йомшак кулыма.
     Үз көнемне үзем булдырганча
     Кистем шул мин гомер буена.


     Шуңа да ул һәрчак көйсез булды,
     Тыны кысылып үлде һәрбер көн.
     Аннан ары башка кешеләрдән
     Кистерәм дип сүзләр беркеттем.


     Таба калсам, ничек котылырга
     Белмәдем мин андый заттан да.
     Карап тора көнем, кулы белән
     Итәк ертыкларын тарткалап.


     Тагын кистем аны ямьсез итеп:
     Күңелгә тар, артык җөйләре.
     Көн үзе дә бәхет була ала,
     Ник газапка кисәм көннәрне?!


     Ник елатам минем бәхетемә
     Сине сыйдырырлык көнемне?
     Өлгеләрне тап-тар кискән булып
     Кыеп кына атам сөюне.

   23.02.2009


   Сүзләр артык


     Сүзләр бит артыклар
     Сөешкән чагында,
     Сорама син миннән, яр гынам!
     Иң кызыл алмага каранып үрелә сабый да!
     Син мине ал гына,
     Син мине ал гына!
     Кирәк һәр әгъзаны тоярга —
     Сүз артык, хисләрең ташыса.
     Хәлемне сорыйсың,
     Тоймыйсыңмыни соң:
     Мин телим тагын да, тагын да!

   23.02.2009


   Җавап бирми йөрәк


     Унбиш минутлардан киләм, дисең,
     Ник утыз биш түгел йә утыз?
     Сине каршыларга әзерләнгән
     Йөрәкләрем килә тыз да быз.
     Күрсәтмәләр биргән була миңа,
     Монысын ал, диеп, тегесен.
     Урманнарга бергә бара калсаң,
     Җылы колготкалар киярсең.
     Кунакларга әгәр чакырсалар,
     Чәчләреңә лосьон сыларсың.
     Керфегеңә сөрмә тартырсың да
     Төпләреннән кайма сызарсың.
     Помадаңның сайла кызылларын,
     Күз ташласа, төшкә керерен,
     Кершәннәрнең як син аксылрагын,
     Тәмле хуш исләре килерен.
     Затлы киен, озын перчаткадан,
     Биек үкчәләрдән бара күр.
     Тарак-мазар һәрчак кирәк була,
     Кулга ридикюльләр ала күр.
     Төн күлмәге булсын, көн күлмәге,
     Рәешләргә чыгып керерлек.
     Туфлиләрне, салып, пакетка тык,
     Ресторанда булсын биерлек.
     Унбиш минутлардан киләм, дидең.
     Ә килмәсәң, нәрсә эшләргә?
     Җавап бирми йөрәк, әйтерсең лә
     Иреннәрен кемдер тешләгән.

   20.02.2009


   Театр язы


     Театр түбәсенә яз килгән.
     Калай дулкыннарында кар эр(е)гән.
     Ага ул
     Түбәдән —
     Ясамакчы елга.
     Агымсу булырга язган, ди, бу елда.
     Дулкыннан дулкынга
     Сикерә бер кош.
     Су эчәргә төшкәнме?
     Эчкәнме, йә хуш.
     Кара каргамы ул, тилгәнме?
     Ерак урманнардан килгәнме?
     Яз шатлыгын алып кайтканмы —
     Театрны үзе тапканмы?
     Ерактан, өем тәрәзәсеннән,
     Ул карга – бер нокта гына.
     Дулкыннарга каршы сикергән нокта ул.
     Калай дулкыннарда – кар суы:
     Батам диеп курка юкка ул.

   16.02.2009


   Ай яктысы астында


     Ай чәченә таккан йолдыз-бантик,
     Ай күзенә тарткан ак сөрмә.
     Тая китә аяк, тая китә
     Ай яктысы төшкән һәр җирдә.


     Ялтырый юл – юлдан яздырмакчы,
     Катырган ул карны, эретеп.
     Ай чәченә йолдыз-бантикларын
     Коелмаслык куйган беркетеп.


     Төн пәрие күккә менә калса,
     Ай-йолдызны күктән өзә алса,
     Агач чиләгенә сыеп бетәр,
     Толымы-ние белән дыңгычласа.


     Ялтырар юл инде күренмәс тә,
     Яз килгәне җиргә сизелмәс тә.
     Тая китә акыл, тая китә —
     Нигә диеп әле сөелмәскә!


     Нигә генә сиңа сөенмәскә:
     Бәлки, соңгы ярым булгансың син.
     Ай күк күреп минем якты җанны,
     Йолдыз булып килеп кунгансың син.


     Ай да таккан, дим ич, йолдыз-бантик,
     Ай да тарткан әнә ак сөрмә.
     Тая китә акыл, тая китә
     Ай яктысы төшкән һәр җирдә…

   16.02.2009


   Тынсыз


     Бу беренче тапкыр әле. Иң беренче!
     Мондый хиснең булганы юк гомеремдә.
     Ул – гашыйклык түгелмени, якын итү?
     Бармас төсле бу хисемә бер исем дә.


     Синсез яши алмау хисе, аны ничек
     Атарга соң, ничек итеп исемләргә?
     Синсез – тынсыз! Моңа кадәр
     Ир исеннән исерерлек идем мәллә?!


     Яздым шигырь «яратам» дип – яратмыйча.
     Уен иде яшәвем дә, язуым да.
     Шул уеннан уймак ясап куйдым, ахры.
     Инде хисем сыеп бетми уеныма.


     Инде шигырь бик авырдан килә телгә,
     Мөмкин түгел башаяктан күмелергә.
     Уйламадым, синең кебек җебекләрдән
     Мөмкиндер дип шул арада җиңелергә.


     Нинди хис бу? Аны ничек исемләргә?
     Синсез яши алмау хисе дисәм – озын.
     Синсез – тынсыз! Суламыйча яшәдем мин
     Үз гом(е)ремдә беренче кат һәм көнозын.

   15.02.2009


   «Дәшәм тәнгә, тәнемдәге һәр чокырга…»


     Дәшәм тәнгә, тәнемдәге һәр чокырга,
     Син артыгын бирмисеңме аңа, диеп.
     Лаек түгел бит ул моңа, лаек түгел!
     Ярата ул, киләчәкне алдан күреп.


     Тора бит ул барсын белеп, минем тәнне
     Тоя бит ул, тоймагандай кыланса да.
     Дәшәм кулга: эт йортымнан ераккарак,
     Атламасын минем якка бусагадан.


     Дәшәм тәнгә, тәндәге һәр күзәнәккә:
     Сез бирәсез артыграк сораганнан.
     Ул бит әле миңа хәтта гашыйк түгел,
     Шул арада иренемнән үбә алган!


     Ул бит әле миңа һич тә лаек түгел
     Төс белән дә, эш белән дә, сүз белән дә.
     Шакый ишек, кер, дим аңа, авыз ерып,
     Паж шикелле, җиргә кадәр бөгеләм дә.

   15.02.2009


   Исән чыксам…


     Бу төнне исән чыксам
     Бирермен сәдака,
     Казан буйлап узганда, һәрбер чатта.
     Үтәрмен көн буе дигән
     Нәзерем бар шул хакта.
     Чегән кызларына,
     Таҗик кызларына,
     Дога сырлаган әбкигә
     Бирәм сәдака!
     Сине онытсын дип,
     Барысы да
     Кылсыннар дога.
     Бу төнне исән чыксам…
     (Ә чыгуым икеле.)
     Яшәрмен башкалар шикелле.
     Йөрермен туп-туры юллардан.
     Карамам егетенә,
     Иренә,
     Дим генә…
     Йөрәкнең сукканы ишетелә
     Күкрәгем читлегенә.
     Болай булгач,
     Исән калгач,
     Шок терапиясе алгач,
     Яшәү көче миндә артачак.
     Рәхмәтем дөньяга
     Сәдака булып кайтачак.

   15.02.2009


   «Кайсы төшең синең якын миңа?..»


     Кайсы төшең синең якын миңа?
     Матурсыңдыр дисәм – алдармын.
     Ышандырыйм дисәм үз-үземне,
     Бәлки, матур җир дә табармын.
     Якын итү аның өчен түгел.
     Мин аңлата алмыйм – ни өчен?
     Шуның сәбәпләрен эзләп кенә
     Уздырам мин моңсу кыш кичен.
     Яшь түгелсең, аны кем дә белә.
     Тыңламыйсың сүзне – ошамый.
     Син сөйлисең һәрбер вакыйганы,
     Шулай булганына ышанып.
     Һәрберсе үк ышандырыр микән? —
     Кайберләре чыннан еракта.
     Үзем һаман һич тә аңлый алмыйм:
     Кай төшеңне синең яратам?
     Яратмыйм мин синең дусларыңны,
     Хатыныңны, иркә этеңне.
     Сөяркәңне инде әйткән дә юк!
     Бер-бер сәбәп бардыр бит инде?!
     Кием киюләрең гел картларча,
     Гашыйк булуларың яшьләрчә.
     Килешмидер кебек сиңа болар.
     Соң алайса якын кай нәрсәң?
     Татлы сүзне миннән кызганасың —
     Ошый димме шушы гадәтең?
     Билгеле, юк! Шуңа күрә инде
     Якын итәм сине, яратмыйм!

   15.02.2009


   «Көтә күлмәкләрем…»


     Көтә күлмәкләрем.
     Көтә яңгырның яшенлесен.
     Эзли күкләрдән болытның
     Яшеллесен.
     Аңа кирәк,
     Бик кирәк шартларга!
     Ул тулган инде, таша!
     Тик түзә әле.
     Күк күкләр
     Күкрәсен, ди ул, башта!
     Минем күлмәкләрнең шартлавын
     Синнән башка
     Ишетмәсен һичкем.
     Көтә күлмәкләрем,
     Шуны да сизмисең бит син!
     Шушы сәгатьтә аңа кирәк шартларга.
     Буылган елга кебек ул:
     Чыгачак ярдан ташып.
     Агымга сузып салачак
     Ул сине,
     Аннан агачак
     Бер тәүлек, кочаклашып.
     Ул тулган иде күптән,
     Ул инде тиздән таша.
     Күкләрдән болыт көтә ул,
     Изүен ача-ача.
     Күкләрнең көтә күк тәнен
     Урталай ярыр яшен.
     Син, бәлки, аның теләген
     Үзең дә сизенәсең?
     Хисләрен чыгарыр кебек,
     Изүгә үрелгәнсең.
     Юк, иртә әле, кирәкми.
     Ярылсын болыт башта.
     Ярылсын ялгыз алмасы
     Дәртеннән алмагачта.
     Шартлавын күлмәгемнең һич
     Сизмәслек булсын кеше.
     Ул сине тартып алачак,
     Елгадай ташыр хисе.
     Кочаклап аннан агачак,
     Тәүлеккә җитәр хирыс.
     И болыт, аннан алда син
     Явып үтәргә тырыш.

   15.02.2009


   «СМСкам барып җитмимени…»


     СМСкам барып җитмимени,
     Ник җавабың килми иртәдән?
     Шигырь язуымнан туктармын күк,
     Яратмауларыңа үпкәләп.


     Күк иелде таңда җиргә кадәр,
     Күкрәгеннән аның үпте ул.
     Беркем үпми мине – аңла шуны!
     Үбелмичә, теләк үтми ул!


     Мең йолдызын кадап куйган күгем:
     Ак карларда ята җемелдәп,
     Үбешкәннең якты шаһиты күк.
     Үбешимме әллә күк белән?!


     Теләк һәм дәрт, хирыс – минем тәннән
     Кирәклесен ал син, аралап.
     Күкләр һәр көн таңда җирне үбә,
     Бу үбүдән кояш ярала.


     Без үбешсәк, нидер яралырмы,
     Берни булмагандай калырмы?
     Каптыр алма, дәрттән дерелдәгән,
     Ир(е)нем белән орлык алырмын…

   15.02.2009


   Гөлләр төнгә йомылган


     Гөлләр төнгә йомылдылар,
     Йомылмаган тик берсе:
     Ирене артык кызылы —
     Минем ир(е)нем төслесе.


     Ирен читләрен уйната:
     Елмаеп туймаган ул.
     Көн буе егет гөлләргә
     Күз кысып уйнаган ул.


     Ә алар киткән йокыга,
     Кич җиткән дип, төн җиткән.
     Син миңа үзем шикелле
     Нәүмиз гөл бүләк иткән!


     Назга сусаган чәчәк ул —
     Сөяр чагы туйганчы.
     Егетләр керфек йомганнар,
     Аның күң(е)ле булганчы.


     Алар да синең кебек, тик
     Уйныйлармы көндезен?
     Нишләргә белми бу хәлгә
     Минем кебек бер гөлең…

   15.02.2009


   «Йоклый алмый ятам төннәр буе…»


     Йоклый алмый ятам төннәр буе,
     Сине уйлау ала йокымны.
     Онытуның сине юкмыни соң
     Бер чарасы яки бер юлы?


     Йоклый алмый ятам төннәр буе,
     Йоклый калсам, төшем куркыныч.
     Мин моңарчы синнән башка гына
     Яшәгәнмен икән тып-тыныч.


     Йокыларга киткәч вакытында,
     Чирләмәгән икән кич-иртә.
     Кирәк түгел иде уйлы төннәр!
     Тыныч яшәүләргә ни җитә!


     Сине онытуның юкмыни соң
     Бер чарасы яки бер юлы?
     Урамнарга чыгам сине эзләп,
     Син алгандай тәмле йокыны.


     Урлагандай тик син рәхәт төнне,
     Хәсрәтләрсез кичне-иртәне
     Тоела миңа. Кайтар барын, тыныч,
     Уйсыз яшәүләргә җитәме?!

   15.02.2009


   Яфрак-яфрак


     Кар коела яфрак-яфрак булып,
     Шул хәл кышны көзгә якынайта.
     Көзнең агы булмас, димә икән!
     Сукмакларда кар-кар яфрак ята.


     Куркытсаң да, миңа өмет бирми,
     Рәхәт тә соң: барам янәшәңдә.
     Кар-кар яфрак. Яфрак-яфрак сукмак…
     Их, яшәргә иде, их, яшәргә!


     Ак яфраклы йөз-мең сукмакларны,
     Их, үтәргә иде, иренмичә.
     Их, сөяргә иде, сибелмичә,
     Кеше көнләвенә бирелмичә.


     Көзнең агы булмас, димә икән,
     Гомер көзем минем нинди якты!
     Көзне ап-ак иткән сукмакларга
     Төшкән кары учтай яфрак чаклы.


     Синең кулга әллә тотынганга,
     Рәхәт тә соң: барам ипле генә,
     Эзне эзгә әле кушмый гына,
     Синең яннан ерак китми генә.

   15.02.2009


   «Татлы исләреңне сулармын да…»


     Татлы исләреңне сулармын да
     Керфегемне иркә йомармын.
     Куйчы башны алларыңа гына —
     Синең алда сине уйлармын!


     Кулларыңны йомшак сыпырырмын,
     Берәмтекләп бармак үбәрмен.
     Куйчы башны алларыңа гына —
     Хисләремнән, бәлки, үләрмен…


     Исләреңне татлы сулармын да
     Синең хакта татлы уйлармын.
     Куйчы башны алларыңа гына,
     Баш күтәрер көчне җуйганмын.

   14.02.2009


   «Синең өчен, беләм, тупас түгел…»


     Синең өчен, беләм, тупас түгел,
     Минем өчен ямьсез кай сүзең.
     Син әйтәсең аны кабат-кабат,
     Минем йөрәк белән үчегеп.


     Беткәнмени сүзнең затлырагы,
     Минем җанга ише, яхшысы?!
     Ә бит юкса кеше арасында
     Син сүзләргә бик тә сак кеше.


     Мин имәнеп китәм кай сүзеңнән,
     Кулларыңны читкә этәрәм.
     Гайбәтләрне әзер күтәрергә,
     Затсыз сүзне авыр үткәрәм.

   14.02.2009


   «Сугыш алды тынычлыгы аландагы…»


     Сугыш алды тынычлыгы аландагы:
     Тыныч миңа синең белән, бик тә тыныч.
     Изрәп ятам кебек гөлләр өстендә мин,
     Бик еракта кычкырына хәвефле кош.


     Күбәләкләр очып куна күзләремә,
     Бу – синең бик сак үбүең керфегемнән.
     Изрәп ятам гөл мендәре өстендә мин
     Һәм чәчәкләр юрганына там күмеләм.


     Сугыш алды тынычлыгы минем җанда:
     Җил дә исми, күзәнәкне дер селкетеп.
     Тик еракта кычкырына ташланган кош,
     Ялгыз көннән күтәрмәслек хәвеф көтеп.

   14.02.2009


   Мең талпыныш


     Килмә, диеп әйтер өчен, мең талпынам.
     Булдыралмыйм, шашып көләм гаҗизлектән.
     Бу көлүне кызым ала саташуга
     Бүлмәбездә башка капкан бөркүлектән.


     Сүзләр язам телефонга, язам-бозам,
     Килмә, дисәм, соң иҗеген кыскартам гел.
     Телем сөйли берне, күңел – төзәтүдә,
     Бу кыланыш, хәтта үзем белмим, нидер.


     Килмә, диеп әйтер өчен, мең талпынам,
     Һәр килүдән кала җанда көек тамга.
     Чыңлап тора җаным, шуны белмәгән күк,
     Сагындым, дип язып куям телефонга.

   14.02.2009


   Бу мизгелем


     Бәлки, гомер синекеннән кыскарактыр,
     Нигә куркам сине иртә югалтудан?!
     Чәчләреңә карап торам: агарганнар…
     Әллә эссе койган, әллә карлар кунган.


     Бәлки, елның мин соңгысын яшимендер,
     Нигә куркам, син алдарак китәр санап?
     Ул китүнең сәбәпләрен тапкан кебек,
     Чәчсез калган баш түбәңә торам карап.


     Бәлки, кышның мин соңгысын кичәмендер…
     Нигә куркам, синең яшьнең санын уйлап.
     Агарганнар, коелганнар, җыелганнар
     Синең чәчләр баш тирәли бер турыга.


     Бәлки, айның соңгысыдыр йә көнемнең,
     Сәгатемнең, секундымның – бу мизгелем.
     Өлгерергә иде сиңа бүләк итеп
     Кулларымда чәчәк аткан сөю гөлен.

   14.02.2009


   Вәгъдәләр бар…


     Моңсу җанда.
     Минем бәйрәм түгел
     Бөтен илгә килгән бу бәйрәм.
     Кайтып киләм
     Сөю гөлләренең
     Арасында көлгән көннәрдән.
     Сагынаммы, белмим, сагынмыйммы,
     Нидер булды кебек, үзгәрдем.
     Гадәт кенә булып калмас микән
     Сине эзләп йөргән көннәрем?
     Моңсу җанда.
     Сине сөюдән дә,
     Онытмаудан түгел моңсулык.
     Мин атарга куркам яңа хисне,
     Бар дөньяга әле кычкырып.
     Тумас борын үләр кебек, әйтсәм.
     Бик кечкенә әле, бик нечкә.
     Калмасачы бары үкенечкә,
     Булмасачы бары бер кичкә.
     Моңсу җанда.
     Кайтып киләм синле
     Көннәремнең гөлле таңыннан.
     Онытмаска тиештер мин сине.
     Онытмасам,
     Һич тә абынмам.
     Куа сине җаннан яңа бер хис.
     Син түгел күк аның иясе.
     Онытмам дип биргән вәгъдәләр бар…
     Ник башканы килә сөясе?

   14.02.2009


   «Яши алам гасыр буе бер ялгызым…»


     Яши алам гасыр буе бер ялгызым:
     Тән ләззәте берни түгел минем өчен.
     Үтә китә, үтә китә мизгел дәрте…
     Ул басалмый күңелемнең башка хисен.


     Эзлим шунсыз сөярлек яр еллар буе.
     Аткан угым һаман тими туры гына.
     Тик илаһи хисләр белән сөяр дисәм,
     Яңа ярым, ди, ул – оҗмах нуры гына.


     Нигә миңа ясамаска шул оҗмахны
     Тән зеңләгән, тән тирләгән дөньялыкта.
     Йөрәгемне учларымда бирәчәкмен,
     Хәрәмнәргә тотынмасаң, ялгышып та.


     Тән ләззәте берни түгел, җан ләззәтен
     Эзләп йөрим чирек гасыр тормышымда.
     Шушы хакта ныклап торып әйтә калсам
     Куркам: ярның ташлар кебек монысы да.

   14.02.2009


   Йокламасаң


     Миннән башка барлык нәрсә йоклый:
     Өстәлем дә, люстра уты да…
     Керфеккә яшь кунган, дерелди ул
     Шырпы сызган йөрәк утына.


     Кара төндә йөрәк ут кабызды,
     Ни күрергә тели, ни көтә?
     Нигә тезде очып китмәслек яшь
     Керфек очларына, бөртекләп?


     Сызды шырпы аннан, әллә яшькә
     Ут кабызып була, ди микән?
     Йокламасаң, минем утларымда
     Яшь биетеп уйна, ди микән?

   12.02.2009


   Киртә


     Киртәләрнең зуры, кечерәге
     Агымсуда була һәр төштә.
     Сафландыра алар елгаларны
     Юлларында эчкән нәҗестән.


     Гомер елгалары дибез икән,
     Димәк, суда булмый ни генә!
     Кирәк аның суын чистартырга —
     Ахыр агып чыгар чигенә.


     Арынсын ул комнар-ташлардан да,
     Сазлардан да, төрле чүптән дә.
     Арабызда безнең – киртә, дисең.
     Кирәк иде сиңа күптәннән.


     Тазарсынга хисең, сафлансынга,
     Кызлар уйлап яшәр йөрәгең,
     Кирәк булган сиңа киртәләрнең
     Һәр шакшыны ялгыз җиңәре!


     Кыз теләген сайлый алмаса да,
     Ир теләген баса алсын ул!
     Мәхәббәтне саклап калыйк дисәң,
     Арабызда мәңге калсын ул.

   10.02.2009


   Мажорны ярату


     Юксынганга гына шулай, имеш,
     Мин күзеңә синең күренәм.
     Шулайдыр шул, сине сөям бит мин
     Матурлата торган күз белән.


     Яшәвеңнең кыңгыр-кара ягын
     Ак буяуга төреп куя ул.
     Эш-гамәлдә җитеш түгел якны
     Күрер-күрмәс килеш җуя ул.


     Миңа охшамаган минем күзләр,
     Дөресен һич сөйли белмиләр.
     Кызлар белән уйный гына дисәм,
     Кыяфәте чибәр, күр, диләр.


     Машинасы яхшы, торган җире
     Нәп-нәкъ тауның текә төшендә!
     «Текә»дер ул, хәзергечә әйтсәк,
     Охшаган ул «мажор» кешегә.


     Шулайдыр шул, яхшы машиналар
     Узып китсә, сине уйлата.
     Сине матурлата торган күзләр
     Борылышка кадәр озата.

   10.02.2009


   Рөхсәт сорамыйча


     Сиңа тагын киләм әле, дисең,
     Рөхсәтемне сорап тормыйча.
     Алган күчтәнәчләр харап итте,
     Ялгыштым шул, кире бормыйча.


     Син килерсең, ашап бетергәнче
     Сыер итен, үрдәк-каз итен.
     Мине сөймә, малай, дигән идем,
     Сөю күчтәнәче китерттең.


     Авыз иттердең син алмаларның
     Сихер кояшында пешкәнен.
     Тешлим, куям, бүтән капмам кебек.
     Кабат суза кухня өстәлем.


     Бүген генә чемнән өзелгәндер,
     Иренгә төс булып пешкән ул.
     Сөю алмагачы бармыни соң? —
     Шуның сутын эчеп үскән ул.


     Син килерсең, ашап бетергәнче,
     Ә ул һаман бөтен торачак.
     Бер кырыннан гына кабылачак,
     Тик ялгышсак юкка чыгачак.


     Сиңа тагын киләм әле, дисең,
     Ярты сәгать кенә көт мине.
     Мин алмага карыйм, алма көлә:
     Киләчәк ул, рөхсәт ит инде.

   10.02.2009


   «Шигыреңнән сине күбрәк аңлыйм…»


     Шигыреңнән сине күбрәк аңлыйм,
     Диеп әйткән иде бер шагыйрь.
     Аны уйлап, көн дә язып куям
     Компьютерда хәзер бер шигырь.


     Багышламый шигырь яшәгәнбез…
     Вакытымы әллә булмаган?
     Укыганбыз күңел дәфтәрләрен
     Ятлар колагына юлларда.


     Яшәгәнбез, ахры, бер өйдә без,
     Чит гаилә булып, чит кеше.
     Ник шигырьдән генә аңлаган ул
     Күзләр тулып ташкан һәр хисне?


     Хәзер көн дә язам аңа, шигырь язам,
     Кайчак – берне, бүген – икене.
     Шигыремнең нигә язылуын
     Аңлаулары аның икеле.


     Бергә яшәгәндә язылмаган,
     Язылганы – ертып ташланган.
     «Чын гаилә шундый буламыни?»
     Дигән уем китми башлардан.


     Һәрчак язам, сорау куя-куя,
     Яратканмы, димен, ул кеше?
     Аны сөю артларында торган
     Яшәвем дә – сорау билгесе.

   05.02.2009


   «Сөйлисең син матур сүзләр генә…»


     Сөйлисең син матур сүзләр генә,
     Мин ишеттем һәрбер таңымда.
     Ишегемнән килеп кергәнеңдә —
     Кичтән кайтмый калган чагыңда.
     Мин күп алдым синнән матур гөлләр,
     Һәр кайтмаган төнең – чәчәкле.
     Читтә йөрүләрең гаебеме?
     Сөюләрең әллә сәбәпме?
     Белалмадым шуны, аңлавымнан
     Уттан курыккандай курыктым.
     Чәчәгеңне кочагыма алгач,
     Кайтмый калуыңны оныттым.
     Күп ишеттем синнән сөю сүзе,
     Әйттең хәтта киткән көнне дә!
     Хәзер уйлыйм: андый сүзне синнән
     Ишетмәгәнмендер мин генә!
     Һәрбер җирдә йортың булган синең,
     Кайтмаганда кунып чыгарлык.
     Шул хактагы кеше сүзләренә
     Гөл сабырлык биргән чыдарлык.
     Яшәгәнмен сөю, гөл артыннан
     Килер кебек башка заманнар.
     Синле тормышны мин санаганмын
     Матур гөлләр үскән чәмәнзар [21 - Чәмәнзар – болынлык.].

   05.02.2009


   Кофе төсе


     Хәтерлим мин сине. Онытмадым.
     Көрән туның әле исемдә.
     Син һичкемгә охшамаган бугай,
     Сипкелләрең – кофе төсендә.


     Итекләрең җылы. Кулларыңда —
     Чын тиредән теккән перчатка.
     Бер саласың, бер киясең аны,
     Миңа әйтер сүзең юк чакта.


     Күлмәкләрең яңа. Якалы ул.
     Муеныңа таман якасы.
     Бүрекләрең матур. Рәешнеке.
     Кыршылмаган әле норкасы.


     Хәтерлим мин сине. Онытмадым.
     Бөтен җирең әле исемдә.
     Киемнәрең кешенеке кебек,
     Сипкелләрең – кофе төсендә.

   04.02.2009


   Чакыру


     Чакырам
     Аш бүлмәсенә:
     Җылының оясына,
     Чәйләрнең эчәсенә,
     Чакырам сине
     Көннәрнең
     Эргәсендә.
     Кил.
     Тамакны бездә ялгарбыз.
     Кухняда
     Телевизор карарбыз.
     Башка эшләргә дип план корма.
     Эшеңдә озак торма —
     Кил!
     Сораулар күп – җавап табылмаган.
     Табылып та, синнән алынмаган.
     Хисләрем күп, чәйгә салынмаган,
     Төшкән чүбе чүпләп алынмаган.
     Чакырам сине кухняма!
     Ул яңа әле.
     Сиңа да хисләрем өр-яңа!
     Урын ул хисләргә
     Бары тик кухняда!
     Аларны
     Чәйләр эчеп басарга —
     Кирәкми хистән дә каш ясарга!

   04.02.2009


   Баганада утлар яна


     Баганадагы утлар
     Саргайта төннең күген.
     Саргайта алыр микән
     Күң(е)леңне минем күзем?


     Ай булып янар микән,
     Су булып тамар микән?
     Сиңа яктылык сирпеп
     Карарга ярар микән?


     Бер көлә, бер сүрелә
     Дип, аңа аптырама:
     Баганадагы ут та
     Бер сүнә дә бер яна.


     Киметә матурлыгын —
     Саргайта төннең күген,
     Буяуларын үзгәртеп
     Арттыра серлелеген.


     Алыр микән саргайта
     Күзем күң(е)леңнең күген?
     Чумгансың син төпкәчә,
     Юк кебек башка җирем.

   04.02.2009


   «Исәнме, йокыдан тордыңмы…»


     Исәнме, йокыдан тордыңмы,
     Эшеңә бар диеп, көн туа.
     Кемнәрдер ишетми сәламне,
     Төш күреп калырга ашыга.
     Себерке күтәреп берәве
     Үткәндә сүгенә-сүгенә,
     Тәмәке пыскыта, сөйләшеп,
     Дамалар кофейня төбендә.
     Берәве базарга юл ала,
     Берәве чәй эчә фатирда.
     Гел шулай булырга тиеш күк,
     Һәрнәрсә гадәти ритмда.
     Мин бүген торсам да, ятсам да,
     Янымда сине бар хис итеп,
     Үзгәрер бу көннең агышы,
     Бары тик шәһәргә кич җитеп.
     Исәнме, ардыңмы, кайттыңмы,
     Инде ял ит диеп, төн туар,
     Хәл алсын үкчәле аякка
     Көн буе барабан тротуар.
     Кайтканда эшеннән берәве
     Хуҗага сүгенә-сүгенә,
     Тәмәке пыскытыр дамалар
     Кофейня ишеге төбендә.
     Ятаммы, ятмыйммы – төн кичәр,
     Янымда син юкны искәртеп.
     Үзгәрер бу төннең агышы,
     Җанымда сагышны көчәйтеп.

   04.02.2009


   «Сезнең өчен мин бер хыялыйдыр…»


     Сезнең өчен мин бер хыялыйдыр,
     Юкса йөздән хыял беленми.
     Урам себергән бар, йөк төягән…
     Ул якларым сезгә күренми.


     Балта чапкан, итек баскан да бар,
     Мич чыгарган, бура бураган.
     Мин кайвакыт аны сөйләргә дә,
     Уйларга да хәтта оялам.


     Бер йолкышка гашыйк булу мине
     Әнә нинди эшләр эшләтте,
     Эшләтте дә, шуның хакта шигырь
     Язарсың бер, диеп өйрәтте.


     Сукбай сукмагында сугылдым мин,
     Ялгызлыгым ярды урталай,
     Яратылыр өчен генә килгән
     Кебек идем юкса дөньяга.


     Кар көрәдем иртә таңнан торып,
     Дәрес бирдем, бала күтәреп.
     Уйларга да аны оялам мин,
     Күңелдән дә булмый үткәреп.

   04.02.2009


   Качар болыт


     Син —
     Качып китәр болыт.
     Узасың безнең турны, кызып-кызып.
     Шәүләң – газоннарда.
     Бара ул, сузылып-сузылып.
     Карый ул ачык тәрәзәмә,
     Кашлары өстенә кашын куеп.
     Ул болыт
     Тартамы челем:
     Төтене кала буылып-буылып, —
     Мәхәббәттән ютәлләү кебек кенә.
     Тәмәке исләре белән үртәп
     Куна ул өлгемә.
     Узмачы безнең турны иртән,
     Алай бик ашыккан көе генә.
     Их, син,
     Качып китәр болыт.
     Юк, син – гашыйк итәр болыт.

   04.02.2009


   Төшкә керә


     Төшкә керә,
     Минем барлыгымны онытма дип,
     Төшкә керә синең белән булган.
     Һәм уянып китәм, калтыранып.
     Җылы өйдә нидән әле туңам?


     Юрганнарның калынрагын алам,
     Авыррагын ябам өстемә.
     Инде «уфалла» ны йә этешкән,
     Йә тартып ук барган төш керә.


     Юрганнарның калынрагын алам,
     Җиңелрәген ябам өстемә.
     Кышкы көндә өскә халат киеп,
     Сине эзләп чыккан төш керә.


     Юрганымны алып атам өстән,
     Киемемнең киям җылысын.
     Тагын ятам. Тагын сине күрәм.
     Сәдәфемне чишеп уйныйсың…

   19.12.2018


   «Сәгать унга…»


     Сәгать унга,
     Сәгать унга
     Дип, минем сәгать саный.
     Сәгать тә үзем кебек шул,
     Вакытны тик чамалый.
     Алга да китә ала ул,
     Артка да кала ала.
     Тик вакыт белән баралмый,
     Вакыт кайдадыр кала.
     Сәгать унга киләм, дидең.
     Килерме, ди сәгатем,
     Беләсеңме аның әйтеп
     Үтәмәгән гадәтен?
     Син, минем сәгать шикелле,
     Санда буталасыңмы?
     Вакытны он(ы)та ала ул,
     Син дә он(ы)таласыңмы?
     Чамалап кына саныйдыр
     Сәгатьләрем секундны.
     Ярый азрак искәртә ул
     Янда синең юклыкны.

   04.02.2009


   «Киләсең син көндез, ишеткәнең…»


     Киләсең син көндез, ишеткәнең
     Юкмы әллә трамвай тавышын?
     Карап торырсың син тукталышка,
     Тәрәз ырмавына ябышып.


     Тукталышта кемнәр генә булмас:
     Артисты да, галим-шагыйре.
     Трамвай җырларында үзгә көйләр
     Ишетәдер аның һәрбере.


     Телисеңме: басам янәшәңә,
     Шәһәр тавышларын тыңларга,
     Танышларың тукталышка төшсә,
     Без монда дип, куллар болгарга.


     Тыңлыйсың син шәһәр сулаганны,
     Ул тавышны җилләр өргән күк.
     Трамвай килә алпан-тилпән генә,
     Сине тәрәзәдән күргән күк.


     Атлый көчкә, көздә симертелгән
     Ата казныкыдай йөреше.
     Арт ягына сары май җыйган ул,
     Чак күтәреп шуны килеше.


     Төшерәме әллә исләреңә
     Еракларда калган авылны?
     Сагышлыйсың мәллә трамвайларсыз
     Тәпи йөрткән бала чагыңны?


     Суга куган бәбкә-казларыңны,
     Тимер чана шуган тауларны.
     Тимер чаналардан тимерчеләр
     Ясаган дип шушы трамвайны.


     Киләсең син көндез, килешеңә
     Тәрәзәне ачып куярмын.
     Син тыңлаган трамвай тавышына
     Ияреп, яшьлек җырын җырлармын.

   03.02.2009


   Сәгатем


     Сәгатем —
     Кузгалып киталмаган
     Поезд вагоныдай.
     Шатыр да батыр шалтырый.
     Торам,
     Стоп-кранга басам.
     Тын тора,
     Ә аннан
     Кабаттан
     Шалтырарга тотына:
     Туктатма,
     Йөрергә кирәк, дип
     Калтырарга тотына.
     Көт инде, сәгатем,
     Килгәнен көт инде
     Дустымның
     Вәгъдәле вакытта.
     Алгарак
     Күчәргә ашыкма.
     Мин көтәм басып та, ятып та…
     Ул
     Иптәш пассажир булачак —
     Вакытым вагоны буш әле.
     Килүен күрүгә кычкырт та
     Җай урын алырга куш әле.
     Киләсе юллары
     Тап-такыр.
     Арганмы,
     Ник акрын ул килә?..
     Басарга-басмаска?..
     Үтмәсен бу вакыт!
     Ул көтсен!
     Соң тапкыр, ди кулым…
     Һәм тагын
     Стоп-кранга үрелә.

   03.02.2009


   Ссс


     Сагындым.
     Соң шуны әйтүдән ни мәгънә?
     Сагындым!!!
     Сагынмавым
     Сине пошындырмый.
     Сагынуымнан нәрсә үзгәрә?
     Сагындым!!!
     Сусаган юк иде челләдә —
     Су эчәм, туктамый,
     Суламый,
     Соңгы төн-көннәрдә.
     Сагындым…
     Сагындырмасаңчы!
     Суламыйча торып буламыни!
     Сулуларым гына булсаңчы.
     Сагындым.
     Ссс, ди җил, тсс, ди җил:
     Соң инде.
     Соң…

   03.02.2009


   Үзенчәлек


     Казанда төн. Моңа кадәр күргән
     Төннәргә ул һич тә охшамый.
     Тәүге тапкыр гашыйк булган төнем!
     Күңел әле шуңа ышанмый.
     Йокы качты. Кайтам җәяүләп тик.
     Яшәгән йорт көтә, ятмыйча.
     Исә җилләр, уңны-сулны бутап,
     Алга-артка, җаен тапмыйча.
     Нәрсә калган моңа урамда дип
     Ява карлар, әле туктап тора.
     Сүнәрмен дә, юлны тапмассың дип,
     Баганада лампа уты кыза.
     Казанда төн. Ул һич охшамаган
     Моңа кадәр күргән төннәргә:
     Усалланып, мине өйдә көтә
     Урынга баш салган мендәрләр.
     Бүген минсез калган әйберләрем
     Йортта ялгыз куна алырмы?
     Казанда төн. Моннан соң да төннәр
     Болай якын була алырмы?
     Тәүге тапкыр гашыйк булган төнем!
     Күңел әле шуңа ышанмый.
     Серле бу төн мине озата кайта.
     Кемгәдер бу, беләм, ошамый.
     Чыгып киттем аны калдырып мин,
     Чыгып киттем, тәнен талдырып.
     Көтә өем: баскыч төбендәге
     Бөтен утын куйган яндырып.



   «Син минем күзгә карыйсың…»


     Син минем күзгә карыйсың.
     Ни кирәк?
     Тел очыңа яшеренгән бер теләк.
     Көтә ул җае чыккан минут кына.
     Һәм җае чыгып куя
     Сирәк-мирәк.
     Ул килә минем изү турысына.
     Ул төшә минем муен чокырына.
     Әдәпсез!
     Туктап тора синең теләк
     Колагым яфрагына якын гына.
     Кызарып киттем бугай,
     Бүртте колак.
     Теләгең инде ирен турындарак.
     Карыйсың күзгә,
     Белмәк булыпмы: ни көтәм?
     Юлым бер: аңлап, читкә китәм.

   02.02.2009


   «Өз әле араны…»

   Өз әле араны.

     Мин шундый:
     Сагынмый торалмыйм,
     Сагынуга түзалмыйм.
     Яшәргә кирәк бит, эшләргә.
     Нигә син,
     Эшләмә, сөй генә,
     Дип, мине, керәсең төшләргә?


     Югалтыр шикелле сине мин…
     Тапмасаң югалта алмыйсың.
     Һичнәрсә кирәкмәс бер чакта,
     Нигә дип мин сине таптым соң?


     Өз әле араны.
     Өз әле-е-е!
     Өзгәндәй чыбыкны теш белән.
     Мин чыбык өзәрлек халәттә,
     Урынга ятканда кич белән.
     Йә утлы чыбыкны ялгыйм күк,
     Тешләргә кысылган хис белән.


     Өз әле араны,
     Өз әле.
     Кил, дип мин әйтермен,
     Син килмә.
     Югалтыр шикелле сине мин
     Башымны югалткан бер көндә.


     Өз әле араны,
     Өз бүген.
     Ул тәмам ялганып бетмәгән.
     Акылны югалту бик җиңел…
     Эш әле аңарга җитмәгән!


     Югалтыр шикелле сине мин,
     Югалтсам башымны, акылны…
     Кермәле, сөй, диеп төшемә.
     Ток суккан шикелле калтырыйм.


     Чыбыкны ялгыйм күк хис белән,
     Плюсы-минусы тоташа.
     Төшемә, сөй, диеп кермәле —
     Болай да син генә бу башта.

   02.02.2009


   Тап мине!


     Йортым —
     Шәһәрнең нәкъ уртасында,
     Тап аны!
     Алтынсуланган вывескалардан,
     Неон утларыннан,
     Ялтыр рекламалардан
     Эзләмә мине!
     Утларның иң ялтыраганы,
     Төннәрдә калтыраганы,
     Вывескаларның
     Җилләрдән шалтыраганы
     Ул син бит инде.
     Мин
     Бик тонык тәрәзләр артында,
     Соп-соры йортның дүртенче катында,
     Эшләрдән ватыла-ватыла
     Яшим.
     Кеше күзенә ташланмаслык игълан кәгазьләре,
     Мәрҗани мәчетеннән ишетелгән җомга вәгазьләре,
     Йортсыз этләрнең чүплектә чинавы,
     Бала тапкан мәчеләрнең елавы
     Табышсын мине.
     Ишегалдындагы кран кебек кенә
     Уч куеп,
     Кочагыңа
     Алырсың мине.

   02.02.2009


   Ник керәсең?


     Синле уем кунган керфегемне
     Йомуларым минем бик сак кына.
     Мендәремә башны куюларым
     Уй тоймаслык кына – йомшак кына.


     Синле төшләр килә бик күрәсем,
     Шул төшемдә синнән үбеләсем.
     Вакыты юк эшем кешеседәй,
     Ник керәсең аңа, ник керәсең?


     Синле теләк кунган иренемнең
     Елмаюы минем бик сак кына.
     Бар бит әле аны яшәтәсе:
     Пәп итәсең бар бит йомшак кына.


     Синле төшләр күрәм, синле төшләр,
     Килгәнгәме синнән үбеләсем? —
     Иң зур эшне соңгы көнгә саклап,
     Ник керәсең аңа, ник керәсең?

   02.02.2009


   Сөю нәтиҗәсе


     Бөкерәйгән аркам,
     Тузган кәнәфием…
     Нәрсәгә мин моны сиңа сөйлим?
     Көн дә сиңа дистә-дистә шигырь
     Баса торгач
     Арган компьютер.
     Тыпырчынма артык, ди,
     Тик утыр!
     Яза-яза,
     Сүзләр бетәр кебек иде,
     Синнән күңел
     Китәр кебек иде.
     Яздырырлык хисләр мул икән!
     Бөкерәйгән аркам,
     Тузган кием —
     Сөю нәтиҗәсе шул икән.

   02.02.2009


   Сагынсын, дим…


     Шалтыратмый торам сиңа берничә көн.
     Сагынсын, дим, өзелсен, дим, минем кебек.
     Номерымны үзең җыйсаң ни була соң,
     Ни була соң, хәлне белсәң, өйгә килеп?


     Болытларга карап торам, исем китеп.
     Алар да бит ага күктән, гел парлашып.
     Ә бер болыт… Бер ялгызы. Зәгыйфьме ул
     Йә сөймиме яшәүләрне кочаклашып?


     Читтән генә әллә мине күзәтә ул?
     Ул болытның сиңа тартым икән холкы.
     Чакырыйм дип, тәрәзәдән башны тыккач
     Китеп барды тиз-тиз генә. Ник курыкты?


     Ул болытның сиңа тартым кыяфәте.
     Юк! Син үзең болыт кебек гел җем актан!
     Бик сагындым крахмалланган күлмәгеңне.
     Түзалмасам, бүген кичтән шалтыратам.

   19.12.2018