-------
| Библиотека iknigi.net
|-------
| Әхәт Хафизулла улы Сафиуллин
|
| Ике роман / Два романа
-------
Әхәт Сафиуллин
Ике роман

Сафиуллин Ахат Хафизуллович
Два романа
Казань. Татарское книжное издательство. 2016
На татарском языке
В книгу вошли два новых романа писателя Ахата Сафиуллина. В них описываются сложные, трагические события из истории народов Поволжья и Приуралья, а также тирания и варварство царя на Руси в царствование Ивана Грозного, основываясь на богатых фактических материалах, записанных историками того времени.

© Татарстан китап нәшрияты, 2016
© Сафиуллин Ә. Х., 2016
Язылган язмышлар
Хөрмәтле укучым!
Русиядә рәсми рәвештә дәүләт дине булган христиан (нәсара) диненең, зур, чикләнмәгән урын биләп, башка мәмләкәт вә халыкларны буйсындыру өчен дә, киң кулланылуы күпләргә мәгълүм. Явыз Иван тарафыннан Казан ханлыгын басып алу христианлыкның мөселманлыкны җиңү билгесе итеп карау очраклы түгел. Урыслар Казанны яулап алу походын Тәре походы шикелле оештыралар. Православие, җимерелгән Казан ханлыгы җирләрендә дәүләт диненә әверелеп, мөселман һәм мәҗүси халыкларга көчләп тагыла, халык гаепсезгә җәбер-золымга дучар ителә, Казан шәһәре тиз арада урыс шәһәренә һәм дә нәсара динен шәрык халыкларына тарату үзәгенә әверелә башлый. Моның өчен 1555 елда архиепископ Гурий җитәкчелегендә Казан епархиясе оештырыла.
Һич тә сер түгел: Явыз Иван һәм аннан соң тәхеткә утырган барча урыс патшалары үзләренең төп дошманы, шул исәптән дин дошманы итеп, татарларны санаган. Бу хакта шул заманның Европа тарихчылары гына түгел, прогрессив карашлы мәшһүр урыс галимнәре – профессорлар С. М. Соловьёв һәм В. А. Ключевский да язып калдырганнар.
Татарларны көчләп чукындыру эше Пётр I патшалык иткән заманда аеруча көчәя, моның өчен төрле чаралар файдаланыла. Бу – морзаларны, йомышчы (служилые) татарларның җирләрен тартып алу, салым салу, христианлыкны кабул итүчеләрне армиядән азат итү, бүләкләр һәм акча бирү һ. б. Пётр I дә, Синод та «тимер куллар белән» мөселманнарны һәм мәҗүсиләрне чукынырга мәҗбүр иткәннәр.
Бу эш Пётр I варислары, Анна Иоанновна һәм Елизавета Петровна патшалык иткәндә дә тукталмый, Идел буенда яшәгән халыкларны күпләп чукындыру оештырыла. «Перәнник һәм чыбыркы» алымыннан тыш, агарту-аңлату эшләре дә киң җәелдерелә. Дөрес, моның нәтиҗәсе зур булмый, бигрәк тә сыйфаты ягыннан. Мәсәлән, Казан митрополиты Сильвестр керәшен татарлары турында болай яза: «Чукындырылган татарлар мөселман туганнары белән йөрешәләр, шуңа күрә чиркәүгә барырга вакытлары калмый. Мөселман сәүдәгәрләре православие динен кабул иткән татарларны үзләре белән товарга йөртә. Казанның Татар Бистәсендә дүрт мәчет бар, алар да христианнарга кире йогынты ясый».
1731 елның 23 августында, Синод указы нигезендә, Казан губернасындагы халыкларны чукындыру эше белән шөгыльләнәчәк махсус комиссия төзелә. Аның эш урыны итеп 1556 елда Успенский монастыре салынган Зөя (Свияжск) шәһәре сайлана. Соңыннан бу комиссияне «Яңа керәшен эшләре» конторасы дип атыйлар. Бу контора 1731–1764 елларда эшли һәм мөселманнар, мәҗүсиләр арасында иң яман эз калдырган дини оешма буларак хәтердә кала. Ул зур уңышларга ирешә. Дөрес, башта православие динен кабул итүчеләр күп булмый. 1731 елда нибары 108 кеше чукындырыла, моның өчен аларга акча, кием-салым бирелә. 1732 елда христиан динен 201 кеше кабул итә. Яңа чукындырылганнар, кире үз диннәренә кайтмасыннар өчен, христианнар күпләп яшәгән урыннарга күчерелә. 1747 елда христиан динен кабул итүчеләр саны 107 меңнән артып китә. Бу – искиткеч зур сан. Әлеге контора эшләгән елларда, православие динен кабул итүчеләр саны 400 мең тирәсе булып, алар арасында татарлар саны 12 меңнән бераз артыграк.
Көчләп чукындыруга, миссионерларга каршы тору төрле төбәкләрдә дә күзәтелә. Бу – мөселманнар белән мәҗүсиләрнең (удмурт, мари, мордва, чуваш) үз диннәре өчен һәрдаим көрәшүенә дәлил. 1747 елда Казанның Татар Бистәсе татарлары, Кама аръягындагы 17 авыл кешеләре көчләп чукындыруга, христиан динен кабул итүчеләр өчен дә салынган чамасыз салымнарга, лашманчылыкка каршы восстание әзерли башлыйлар. Тик халык ризасызлыгын сизгән җирле хакимиятләр, Татар Бистәсенә, авылларга гаскәриләр кертеп, аны кичектерүгә ирешәләр. Мөселманнар арасындагы көчле ризасызлык 1755 елгы Батырша мулла җитәкчелегендәге восстаниегә китерә. Восстаниенең үзәге – хәзерге Башкортстан Республикасы һәм Пермь краеның көньяк районнарындагы татар һәм башкорт авыллары. Әлбәттә, бу каршылык хәрәкәте уңышлы тәмамланмый, моның объектив сәбәпләре бар. Шулай да алар эзсез калмый. Батырша восстаниесе нәтиҗәсендә татарлар түләгән өстәмә салымнар, рекрут итеп алулар юкка чыгарыла, мәчетләр төзергә рөхсәт ителә, ә иң данлыклы миссионерлардан Лука Канашевич һәм Сильвестр Гловацкий эшләреннән алына.
Соңыннан моңа Пугачёв чуалышлары да өстәлә. Әби патша, халыкны тынычландыру өчен, кайбер ташламалар ясарга мәҗбүр була. Әйтик, бер мәчет тә булмаган Уфа шәһәрендә 1789 елның 4 декабрендә мөфтият ачыла. Екатерина II үзенең 1783 елның 28 гыйнварда чыккан фәрманы белән татарларга үз ахуннарын сайларга, яңа мәчетләр салырга рөхсәт бирә. Әлбәттә, мондый ташламалардан чыгып кына патшабикә мөселманнарга мәрхәмәтле булган дип әйтеп булмый. Алай да татарлар аны Әби патша дип юкка гына атамаган. Шул уңайдан В. Ключевскийның «Екатерина II вакытында хөкүмәтнең тырнаклары бүре тырнаклары булудан туктамады, әмма хөкүмәт халык тиресен кулның арт ягы белән сыйпый, ә беркатлы халык моны ананың яратып сыйпавы дип кабул итә» дигән сүзләрен искә төшерү урынлы булыр.
Чын тарихны белмәү халыклар арасындагы дуслык һәм татулык мөнәсәбәтләренә һич тә ярдәм итми. Шуңа күрә илдә демократия җилләре исә башлагач, язучыларыбыз, татар халкының үткән тарихын чагылдырган темаларга алынып, безне шактый тарихи роман һәм бәяннар белән сөендерделәр.
Алтын Урда, татар ханлыклары, Сөембикә ханбикә һәм Казан ханлыгы башында торган зирәк акыллы ханнарыбыз турында тарихи дөреслеккә туры килгән берничә әсәр дөнья күрде һәм үз укучыларын тапты. Алар чын тарихыбызны дөрес күзаллауда, тарихи гаделлекне торгызуда зур роль уйный, халкыбызның милли үзаңын үстерүгә ярдәм итә. Халык юкка гына: «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк!» – дими.
Ләкин тарихта әле хәзер дә язучылар игътибарыннан читтә кала биргән темалар, әдәби-нәфис басмаларыбызда чагылыш тапмаган ак таплар да шактый. Шуларның берсе – Идел буе халыкларын, шул исәптән татар-мөселманнарны да христианлаштыру мәсьәләсе. Әлбәттә, бу тема матбугатта бөтенләй яктыртылмый дип әйтеп булмый. Тик шулай да әлегә хәтта милли газета-журналларыбызда да андый язмалар сирәк. Ә ул чорны, бу теманы чагылдырган әдәби әсәрләр вә китаплар турында әйткән дә юк!
Ниһаять, миңа язучы Әхәт Сафиуллинның шушы теманы әдәби яссылыкта яктырткан «Язылмаган язмышлар», «Явыз һәм кансыз тиран» романнары белән танышырга туры килде. Элек мин унбишләп китап авторы булган Әхәт абыйны хәзерге тормышыбызны чагылдырган әсәрләр авторы буларак кына белгәнгә, бу тарихи әсәрләрне кулыма шикләнебрәк алган идем. Хәтта «Язылмаган язмышлар» романының исеме дә шик уятты: янәсе, язмыш ничек язылмаган булсын? Ходай Тәгалә кешенең язмышын ана карынында вакытында ук язып куя дип беләбез бит. Ләкин роман мине беренче битеннән үк үзенә җәлеп итте, һәм аны бик рәхәтләнеп укып чыктым. Шунда аның исеменең нигә шулай икәнен дә аңладым: баксаң, Ходай язган язмышны үзгәртергә тырышучылар да аз булмаган бу фани дөньяда! Алар, кеше язмышын сызып-бозып-изеп, аны ден һәм диненнән яздырырга омтылган…
Болар төрле чаралар белән урыс булмаган милләт кешеләрен, үз диннәреннән баш тарттырып, православие диненә күчерү юлы белән башкарылган. Бу исә болай да авыр тормыш тарафыннан изелгән милләтләр өстенә дини яктан да зур сынау булып төшкән, нәтиҗәдә аларны, ата-баба тамырларыннан аерып, фаҗигаләргә дучар иткән.
Ике романның да эчтәлеге бик бай, анда халкыбыз тормышы төрле яктан яктыртыла. Тик мин аларның эчтәлеген сөйләргә җыенмыйм. Анда халкыбызның ачы язмышы үтә дә хәтердә калырлык калку итеп, әдәби образлар аша төрле тормыш хәлләре, вакыйгалары ракурсында бик ачык һәм күңелгә сеңеп калырлык дәрәҗәдә мавыктыргыч итеп сурәтләнгән. Әсәрләр икесе дә бик укылышлы йөгерек тел белән язылган.
Романнарда – кешеләр язмышы, милләт язмышы. Әсәр шуның белән отышлы: ул, архив материалларына таянып, тарихи дөреслек кысаларыннан тайпылмыйча язылган, андагы иң фаҗигале, җан өшеткеч вакыйгалар да – булган хәлләр.
Гомумән алганда, шәхсән үзем язучының «Язылмаган язмышлар», «Явыз һәм кансыз тиран» романнарын авторның зур уңышы дип саныйм һәм китапка үз укучысын табуны, бәхетле язмыш телим.
Фәйзелхак Ислаев,
тарих фәннәре докторы, профессор
Язылмаган язмышлар
Православие не выработало тех нравственных идеалов, которые бы не позволяли одному человеку владеть другими.
Пётр Чаадаев
«Барыбер чукындырабыз!..»
Санкт-Петербург. 1718 ел, 13 нче сентябрь.
Бүген флот атакае Алексий Раевскийның йокысы йокы булмады: ничек кенә онытырга теләсә дә, аңа моннан берничә көн элек килеп чыккан күңелсез вакыйга һич тә тынгылык бирмәде.
Болай гадәткә кергән, хәтта инде менә ике ел буе һәр көн диярлек кабатланып торган бертөрлелеге белән тәмам эчен пошырып бетергән, туйдырган гадәти, дөресрәге, гадәти булып башланып киткән көн иде ул…
Мичманнар флот чиркәвенә матросларны төркем-төркем иртәнге гыйбадәткә алып килә торды, ул, изге дога укыганнан соң, аларны чукындыра торды. Күнегелгән, гадәти һәм эчпошыргыч эш. Тик хезмәтең шул булгач, бернишләр хәл юк. Инде менә хәзер иртәнге гыйбадәт бетә, монысы соңгы төркем бугай, дип сөенеп кенә торганда, гулливердай таза гәүдәле, озын буйлы, сумала сыман кап-кара чәчле бер матрос кинәт чукынудан баш тартты.
– Мне нельзя, ваше благородие! – диде ул. – Я – магометанин… Нельзя мне это: наш Аллах не велит, ваше благородие!
– Нәрсә, нәрсә? – дип очынып килде аның янына атакай, әле генә ишеткәненә ышанырга теләмичә. – Син нәрсә мыгырданасың анда, ә, матрос?
– Никак нельзя мне креститься, ваше благородие, – диде матрос бу юлы колак тондырырлык тавыш белән. – Я – магометанин. Не положено нам…
– Значит, не положено? – дип сорады шуннан башка ни әйтергә дә белмәгән Раевский һәм, аны карашы белән куркытырга теләгәндәй, үзенең карчыгадай очлы, шул ук вакытта төсен һич тә аерып булмаган күзләрен, тишәрдәй булып, матроска төбәде.
Күпләр әйтүенчә, хәер, ул моны үзе дә сизә иде, аның күз карашында кешенең ихтыярын мизгел эчендә үзенә буйсындыра ала торган ниндидер гипнозлык сәләте бар иде. Атакайның менә хәзер, шушы мизгелдә дә, үзендә шул сәләт барлыгына инанасы килә иде бугай. Ләкин каршында күзләрен зур итеп ачып, киресенчә, үзен гипноз тәэсиренә бирелергә мәҗбүр итәргә теләгән сыман, матрос аның төссез күзләренә керфеген дә какмыйча карап тора бирде. Атакай, аның сихерләүчән бу туры күз карашын күтәрә алмыйча, башын читкә борды. Үзендә бернинди гипнозлау сәләте юклыгын да шушы мизгелдә генә сизде шикелле ул. Югыйсә күпләр аның карашын күтәрә алмыйлар иде, ә монда… Ул нишләргә дә белмичә югалып ук калды һәм шул мизгелдә: «Әллә соң бу матросның күз карашындагы гипнозлык сәләте минекеннән көчлерәкме?» – дип уйлап алды. Тынлык озакка сузылды, инде башка матрослар да, бу хәл ни булып бетәр икән дип бугай, үзара пышылдаша башладылар. Нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Тик ни эшләргә? Әлеге башбирмәс матросны ничек үзеңә буйсындырырга? Бу сорауларга җавап юк иде, чөнки әле моңарчы чиркәүгә кергән бер матросның да болай ачыктан-ачык каршылык күрсәткәне булмады. Дөрес, чукындыруны зур ризасызлык белән, ничарадан-бичара кабул итү очраклары моңарчы да булгалады булгалавын, тик алар – урыс флотына хезмәткә чакырылгансың икән, нишләмәк кирәк – бу чараны барыбер кабул итәргә мәҗбүр иде. Ә монда… Күр син аны: магометан, имеш! Аңа чукынырга ярамый, имеш! Басурман!
– Значит, не положено? – дип, тагын кабатлады Раевский үзенең соравын.
– Так точно, ваше благородие, не положено.
– Как звать?
– Матрос Искандар Хабибуллин, ваше благородие.
– Татарва, значит… – диде атакай, үзе өчен генә нәтиҗә ясап.
Ләкин моны барысы да, шул исәптән Искәндәр үзе дә ишетте, бу мыскыллы сүзгә ачуы чыгып, аның яңак сөякләре уйнаклап алды.
– Не татарва, а татарин, ваше благородие! – диде ул, горурлык белән башын тагын да югарырак күтәрә төшеп.
Раевский ирексездән, асылда, эчендәге ачуын тыя алмыйча әйткән бу сүзе өчен бераз уңайсызланып куйды. Хәер, юк, нәкъ шушы сүзе өчен түгел, чөнки, аның уенча, бу сүз башбирмәс татарларга карата бик дөрес әйтелгән, «татарва» сүзе хәтта патша указларында да очрый. Монда, менә хәзер, эш башкада иде: ул ирексездән бу матроска тагын бер мәртәбә сүзен кистереп – җитмәсә, нинди горурлык белән бит әле! – әйтергә, шуның белән үз сүзен аста калдырырга ирек бирде. Ирек бирде, һәм моны барысы да ишетеп-күреп торды. Менә ни өчен уңайсызланып калды ул. Ничек кенә булмасын, бу күңелсез хәлне зур җәнҗалсыз гына хәл итәргә, тәмамларга кирәк иде. Кирәк иде генә түгел, вакыт иде, чөнки көтелмәгән бу хәл инде болай да бөтен кәефне бозды.
– Русь флотында христиан динле матрос һәм офицерлар гына хезмәт итәргә тиеш, – диде атакай мөмкин кадәр йомшак тавыш белән. – Бу турыда яхшылап уйларга кирәк булыр сиңа, Александр…
– Нет, ваше благородие, не Александр, а Искандар!
– Күрәм: син бик үзсүзле икән, Искандар. Болай булса, сиңа хезмәт итүе бик авыр булыр.
– Без авырлыктан курыкмыйбыз, ваше благородие!
– Ярар, күрербез, күрербез… – дип мыгырданды Раевский һәм, ачуыннан ашардай булып, матросның йөзенә тагын бер мәртәбә күз төшереп алды. – Мичман, төркемне алып китәргә мөмкин.
Инде болай да үзенең матросы өчен бер тиргә, бер суыкка батып, бу хәлнең кайчан бетәсен көтеп арган мичман, матрос янына йөгереп килде дә, тукмак шикелле зур, йонлы йодрыгын Искәндәр борыны төбенә үк куеп:
– Ты сегодня в карцер пойдёшь, татарин! – дип ысылдады һәм боерык бирде: – Всем на выход!
Чиркәүдә булып узган шушы вакыйга менә инде ничә көн Раевскийның тынычлыгын тәмам бозды. Җитмәсә, үч иткән шикелле: кеше тормышында очрый торган шуның ише хәлләрнең адым саен искә төшә торган гадәте дә бар. Инде оныттым, инде үтте-китте дип уйлап кына куясың, ә алар исә шундук бөтен барлыгы белән күз алдына килә дә баса! Килеп баса да, җанны кимерә, бәгырьне ашый башлый. Менә бүген дә шулай булды: башта шул вакыйга күз алдына килеп, йоклый алмыйча, боргаланып ятты. Бик соң гына йокыга китте. Анысы да тыныч үтмәде: теге әзмәвердәй матрос төшенә кереп йөдәтте. Аның каршысына баскан да, шомырттай кара күзләрен, керфеген дә какмыйча, Раевскийга туп-туры төбәгән һәм, аны мыскыллаган шикелле, тукрандай тукылдый да тукылдый: «Нет, ваше благородие! Нельзя нам, ваше благородие! Не Александр я, ваше благородие! Я – магометанин, ваше благородие!..» Тагын шунысы гаҗәп иде: ни өчендер, аның күз алдына шул матросның туры карашы килеп басты. Күңелне шомландыра, тәнне чымырдаттыра торган караш иде ул. Гадәттә, андый кыю караш аның иясенең каршындагы кешедән өстен торуын күрсәтә, раслый сыман тәэсир калдыра. Өстен? Булмаганны! Татарва ничек синнән, – җитмәсә, урыс атакаеннан! – өстен булсын?! Укучы укытучысыннан беркайчан да өстен була алмый! Бу, гомумән, булырга мөмкин түгел. Ә без башка диндә торучы халыкларга, шул исәптән менә шундый горур карашлы татарларга карата да, укытучы ролен үтәргә тиешле кешеләр! Икенче төрле әйткәндә, миссионерлар! Әйе, әйе, миссионерлар! Безнең өскә бөек миссия йөкләнгән: без тора-бара башка диндә булган барлык иноверецларны христиан диненә кертергә тиеш! Бөек Иван Васильевич патшалык иткән заманнан васыять сыман калган бу миссиядән дә артык ни бар тагын урыс кешесе өчен? Юк башка андый зур миссия!
Бүген төшенә кереп бимазалаган матросның кыю, горур карашы да, чиркәүдә аның белән килеп чыккан күңелсез вакыйга да Раевскийны иртәнге ашын ашап утырган вакытта да тынычлыкта калдырмады: әледән-әле исенә төшеп, рәте-чираты булмаган эзлексез уйларга этәрде. Әйе, уйларында бернинди эзлеклелек тә юк иде. Шул ук вакытта ул үзенең дөрес юлда икәненә тагын бер мәртәбә инанды. Хәер, ул бу уен шул чиркәү вакыйгасыннан соң ук күңеленә беркетеп куйган иде шикелле.
Ә дөрес юл дигәне исә флоттагы хәзерге хезмәте белән бәйле булып, аның инде аннан күптән китәсе килеп йөри иде. Бөтен күңеле белән сизә: аның өчен түгел мондый хезмәт. Юк, һич тә аның өчен түгел! Ул монда, үзенең ташып торган энергиясен тулысы белән эшкә җигәр өчен, җирлек бик тар, бик кысан дип саный.
Раевский, иртәнге ашын ашаганнан соң, бүгенге көнгә дип уена беркетеп куйган Патриарх идарәсенә [1 - Патриарх идарәсе (Патриаршее управление) – православие диненең иң югары органы, 1721 елда ул Изге синод белән алыштырыла.] барырга җыена башлады. Җитәр, муеннан гарык ул флоттагы эчпошыргыч бертөрле бу хезмәттән. Хезмәттән генә дә түгел, шәһәргә увольнениегә чыккан матросларның исереклегеннән дә туйды ул. Анысы гына бер хәл, эчкәннән соң нишләгәннәрен дә белештерми бит алар! Чын христианга ярый торган эш түгел бу, дип күпме тукыйсың, күпме үгет-нәсыйхәт бирәсең, юк, барысы да бушка, барысы да стенага сипкән борчак шикелле – тәгәри дә идәнгә төшә, тәгәри дә идәнгә төшә. Син аңа акыл бирәсең, ә ул сиңа берни аңламаган тонык күзләре белән сарык шикелле тик карап тора. Әллә син аңа әйтәсең, әллә түшәмгә, әллә идәнгә. «Аңлыйсыңмы син мин әйткәнне, юкмы, антихрист?» – дип сорыйсың син аннан. Ә ул сиңа: «Нәрсәне, батюшка?» «Эчкәч, сугышырга ярамаганын» – «Ә нишләп сугышмаска, батюшка, әгәр җае чыга икән? Кайчагында җан төрлелек тели бит, батюшка». Бертөрлелек… Бер караганда, аларны да аңлап була кебек: чыннан да, аларның хезмәте дә, аныкы шикелле үк, гел бертөрлелектән генә тора бит. Икенчедән, ничәмә айлар буе диңгездә походларда булганда, алар коры җирне дә бик сагына торганнардыр. Шул тамаша вакыт диңгездә йөзү аларны кыргыйландыра да барадыр, аларның да кешеләр арасында буласылары, үзләрен дә кешеләр итеп хис итәселәре килә торгандыр. Аларның бу халәтләрен аңларга да була шикелле. Ләкин корабтан җиргә төшкәч, кабаклар буенча йөреп, дуңгызга әверелергә димәгән бит. Аннары пычакка-пычак килеп сугышканнарын да белештерми башлыйлар. Исерек килеш шәһәр ир-атлары белән килеп чыккан бәрелештә былтыр гына да сигез матрос пычактан үлде. Менә бит нәрсәгә китерә ул артыгын эчү! Аннан соң үзләре дә матросларыннан ким эчмәгән өлкән офицерлар еш кына аңа гаеп ташлый: «Нигәдер укыган изге догаларыңның, матросларга биргән үгет-нәсыйхәтләреңнең нәтиҗәсе бер дә сизелми, батюшка», янәсе. Әйтерсең корабтан төшкән матросларның йөгәнсезлегенә ул гаепле. Һәр офицер, һәр мичман, һәр боцман үз матросларын үзләре дә тәрбияләргә, билгеле бер кысаларда тотарга тырышырга тиешледер ләбаса!
Икенче яктан, инде гомернең дә шактый өлеше үтелгән. Мәрхүм әтисе, берәр җире сызлаган яисә авырткан вакытларда, еш кына: «Вакыт үзенекен ала шул ул…» – дип әйтә торган иде. Ул вакытта Алексий үзенең яшьлеге белән, әлбәттә, әтисе авызыннан чыккан бу сүзләрнең асылын, төп мәгънәсен аңламый иде. Менә хәзер генә бөтен барлыгы белән аңлый башлады: чыннан да, вакыт үзенекен ала, үзенекен эшли икән шул. Сиздермичә генә, секундлап, минутлап кына, тик бертуктаусыз! Әнә инде аның чәчләренә дә көмеш төшеп килә…
Аны бу Санкт-Петербургның шау-шулы тормышы да, дымлы һавасы да туйдырды, җаны тынычлык тели башлады, тынычлык. Ә ул кайда? Әлбәттә, туган-үскән якларда! Хәер, шәхсән үзе туган-үскән авылын хәтерләми дә инде, чөнки аннан чыгып киткәненә дә күпме вакыт узган! Җитмәсә, ул туган авылы дип шартлы рәвештә генә атарга мөмкин булган Пьяновода рәтләп яшәмәде дә диярлек. Хәтта бу авылны да туган авыл дип авыз тутырып әйтә алмый ул: аңа ничәдер яшь булганда (үзе хәтерләвенчә, тугыз-ун яшьләр тирәсе иде бугай), алар монда Мәскәү янындагы урыс авылыннан күчеп килгән, дөресрәге, рухани әтисен бирегә миссионер итеп җибәргәннәр. Пьяново дигән бу авыл Царёвококшайск [2 - Царёвококшайск – 1919 елга хәтле Йошкар-Ола шәһәренең исеме.] шәһәреннән ерак түгел генә урнашкан иде. Әйе, ул анда рәтләп яшәмәде дә: башта әтисе аны күрше авылдагы чиркәү-мәхәллә мәктәбенә укырга бирде, – үзе рухани кеше буларак, малаеның киләчәк язмышын да дин белән бәйлисе килде. Аннары миссионерлык эше белән авылдан-авылга йөргәндә, гел үзе белән ала торган булды. Шәхсән әтисенең дә даими булышлыгы белән Алексий шактый ук төпле дини белем алды, православие дине нигезләрен бик яхшы үзләштерде.
Хәзер инде Пьяновода аның беркеме дә юк: әнисе чахотка белән бик иртә дөнья куйды, ә әтисе моннан алты ел элек үлде. Дөрес, ул чакта инде алар әтисе поп булып эшләгән күрше авылда яшиләр иде. Мөгаен, хәзер аны анда да, Пьяновода да хәтерләүче юктыр. Әтисе бик дини, өстәвенә дин әһелләренә бик үк хас булмаган нык характерлы кеше иде, мәрхүм. Кемдер әйтмешли, тешләгән җиреннән өзмичә калмый иде. Шул ук вакытта кирәк чакта аннан да йомшак күңелле кеше юктыр кебек тәэсир дә калдыра белә иде ул. Алексий әтисенең бу сыйфатларына бергә миссионерлык эше белән шөгыльләнгәндә бигрәк тә инанды. Ә бу, әтисе әйтмешли, изге эш белән шөгыльләнергә бик иртә, мәхәлләне тәмамлауга ук кереште ул – әлеге эшкә дә әтисе тартты: үзе поп булып торган чиркәүгә эшкә алды. Юк, алар чиркәүдә эшләү белән генә чикләнмәделәр, бик еш кына Царёвококшайск өязе авылларына чыгып, башка диндәге кешеләрне христиан диненә дүндерү эше белән дә җиң сызганып шөгыльләнделәр. Моны алар эзлекле рәвештә, моның бик изге миссия икәненә чын күңелләреннән ышанып башкардылар. Чөнки алар өчен бу 1552 елның 2 октябрендә Явыз Иванның Казанны яулап алуыннан соң башланган гомум дәүләти әһәмияткә ия булган, шуңа күрә иң изге эш булып саналган гамәл иде.
Әй, әтисе белән бергә кулга-кул тотынып эшләгән ул еллар! Аларның һич тә онытыласы юк! Динне чын мәгънәсендә көндәлек эш белән бәйләп алып барган, чын күңелдән бирелеп эшләгән еллар иде ул. Аннары аның – җүләр түгел диген! – дини яктан булса да, хәрби хезмәтне дә татып карыйсы килде, дөресрәге, Санкт-Петербургта хәрби частьта рухани булып хезмәт иткән бер дусының өндәвенә бирелде. Менә шуннан башланды да аның флоттагы хезмәте. Кайчак уйлана-уйлана да үзе өчен моның ялгыш адым булганлыгына чын күңеленнән ышана, шул ук вакытта үзен, Ходай бу эшне дә татып карарга язган булган, дип тынычландырырга тырыша. Алай да күңеленең бер түрендә ул, монда килеп, әтисе башлаган, аннан соң берничә ел бергә дәвам иткән үз эшләренә хыянәт иткән кебек тә тоела.
Менә хәзер, әтисен исенә төшергәч, Алексий Раевскийның күзеннән ике бөртек яшь сыгылып чыкты, һәм ул, почмактагы тәрегә карап, ашыкмыйча гына чукынып алды.
– Ярар, барып кайтырга кирәк, – диде ул аннары, кем беләндер сөйләшкәндәй, үз-үзенә, кесәсендәге прошениесен барлап. – Башка сузарга ярамый.
Бүген һаваның ничек икәнен белергә дип тәрәзәдән урамга күз ташлаган атакай, пыялада эзләр калдырып теләр-теләмәс кенә агып төшкән яңгыр тамчыларын күрүгә, урамдагы салкын бөтен киемен лычма суга батырып, менә хәзер шул салкынны бөтен тәне белән тойган сыман, ирексездән куырылып килгәндәй булды. «Өченче көн ява бугай инде бу эчпошыргыч вак яңгыр, – дип куйды ул һәм, шул тамчыларны тотып карарга теләгәндәй, нечкә, озын бармагын пыяла буйлап йөртеп алды. – Тәмам туйдырды бу яңгыр…»
Туйдырдымы, юкмы, кичә үк күңеленә беркетеп куйган, үзе өчен искиткеч әһәмиятле дип санаган йомышын үтәргә дип, Патриарх идарәсенә барыбер барырга кирәк иде. Ул урамга чыкты. Бер караганда, Алексий атакай үзенең Санкт-Петербургта яшәгән шушы ике елында биредәге һавага тәмам ияләшеп бетте дияргә була. Тик ничек кенә ияләшсә дә, мондагы һава барыбер аның туган ягындагы һава түгел икәнен яхшы сизә: монда дымлылык көчле, сулавы авыррак шикелле тоела. Бәлки, чынында алай ук та түгелдер, бәлки бу туган якларны сагынудан килә торган әсәрле бер хис тәэсире генәдер? Хәер, аның өчен хәзер моның ни әһәмияте бар? Үзе ныклы карарга килде бит инде: китәргә кирәк бу Санкт-Петербургтан, китәргә! Китәргә һәм авыллардан килгән килмешәк матрослардан үзеңне мыскыл иттергәнче, туган яисә шуңа якын якларга кайтып, яраткан эш – миссионерлык белән шөгыльләнергә кирәк! Аның өчен бу коры эш кенә түгел, тирәнрәк төшенеп караганда, әтисе эшен дәвам итү дә.
Ниһаять, менә ул Патриарх идарәсе урнашкан Петропавел крепосте янына да килеп җитте.
«Белгәннәр кайда урнашырга! – дип сокланды атакай, таш крепостька карап. – Тыныч урын, туптан атып та җимерә торган түгел!»
Монда керү дә ул уйлаганча ансат кына түгел икән әле: Алексий атакай ишек төбенә якынлаша башлагач ук, аның алдына, җир астыннан калыккандай, кулларына озын мылтык тоткан ике гренадер пәйда булды, һәм аның кем булуы, кемгә, нинди йомыш белән килүен сораштылар. Дөрес, бик итагатьле итеп кенә. Аның җавапларын тыңлаганнан соң, солдатларның берсе, үз дәрәҗәсен яхшы белгән кешедәй ашыкмыйча-кабаланмыйча, ләкин җитез хәрәкәтләр белән подъездга кереп китте. Шактый озак торды ул анда, хәтта атакай туңа ук башлады. Солдат аннан атакай көтә-көтә тәмам көтек булгач кына килеп чыкты һәм кайсы бүлмәгә керәсен аңлатты.
Әлбәттә, үз үтенече белән аның Экзарх [3 - Экзарх – Патриарх тәхете сагында торучы (блюститель Патриаршего престола).] Стефан атакайның үзе янына ук керәсе килгән иде дә, тик солдат әйткән бүлмәдәге кап-кара сакаллы, әле яшь кеше икәнлеге кып-кызыл чыраеннан ук күренеп торган писер аның йомышын тыңлады да:
– Кызганыч, атакай үзе мондасын монда, ләкин анда кешеләр бар, эшләре тиз генә бетәргә охшамаган, – диде. – Мин сезгә епископ Афанасий атакай янына керергә тәкъдим итәм.
– Ярар соң… – диде Раевский. – Аның бүлмәсен ничек табасы?
– Мин сезне үзем озатып куям.
Ул аны, ияртеп, икенче катка алып менеп китте. Анда да кырыкмаса-кырык бүлмә яныннан узып киттеләр һәм, ниһаять, писер, аны бер ишек төбендә калдырып, бүлмәгә кереп китте. «Монда ничә кеше эшли икән?! – дип гаҗәпләнде ялгызы гына калган атакай. – Яшәп тә күрсәтәләр икән соң! Кара син мондагы байлык белән чисталыкны: һәр җире кояштай балкый, көзге шикелле ялтырап торган, лакланган паркет идәнендә таеп егылырлык!»
Писер озак тормады, әйләнеп чыкты да аны бүлмәгә алып керде, ә үзе шундук чыгып китте. Ай-һай зур иде атакайның эш бүлмәсе! Аның кыл уртасында бик озын, өстенә кызыл ефәкме, парчамы ябылган өстәл, аның тирәли ике яклап әллә ниткән гаҗәеп фигуралы һәм атлас белән тышланган затлы урындыклар тезелеп киткән. Өстәлнең аргы башында утырган бүлмә хуҗасын күреп тә булмый диярлек. Хәер, Раевский кергәч, ул өстәле яныннан үзе торып басты һәм, як-ягына каранып, югалып калган Алексийга аның гөрелдәп чыккан бас тавышы ишетелде:
– Подойди сюда, сын мой!
Аны Алексий Раевский шушы тавыш килгән якка карагач кына күреп алды һәм, үзенең каушап калуын сиздермәс өчен, кызу адымнар белән басып торган Афанасий атакай янына таба атлады. Күзгә күренмәс кеше түгел икән ләбаса бүлмә хуҗасы: уртачадан калкурак гәүдәле, нык, таза бәдәнле, шактый агара төшкән чәчләре махсус күпертеп куйган сыман кабарып тора, баксаң, аларны дулкын-дулкын бөдрәлеге шулай кабарынкы итеп күрсәтә икән.
Алексий Афанасий атакай янына килде дә башта аның үзенә таба сузылган кулын үпте, аннары гына:
– Исәнлек-саулык сезгә, атакай! – диде.
– Сиңа да шулай ук. Утыр! – дип, Афанасий атакай аңа урын күрсәтте.
Күрәсең, ул, эш кешесе буларак, тизрәк эшкә керешүне кулай күрде, Алексий утырырга да өлгермәде диярлек, шундук: – Сөйләгез, ни китерде монда сине, улым минем? – диде.
Алексий, бераз каушый-каушый булса да, аңа үзенең йомышын, аны тудырган сәбәпләре турында аңлата алды.
– Хәзер үзегез турында сөйләп бирегез!
Алексий кыскача гына үзе турында сөйләп биргәннән соң, Афанасий атакай, аңа текәлеп карап:
– Димәк, сине флоттагы хәзерге хезмәтең канәгатьләндерми? – дип сорады, «сез» дән «син» гә күчеп.
– Нәкъ шулай, атакай, һич тә канәгатьләндерми.
– Ләкин ул да кирәкле һәм бик изге эш бит, улым минем.
– Аңлыйм мин моны, атакай, яхшы аңлыйм. Тик хак динебез юлындагы изге эшләребез моның белән генә чикләнми ич. Шушы юлда без… ягъни мин… күбрәк файда китерә ала торган башка юллары да бар бит әле аның…
Олы дәрәҗәдәге дин әһеле, аның соңгы сүзләрен ишетмәгән сыман, сүзен һаман аның хәзерге хезмәте тирәсендә йөртте.
– Хәзерге хезмәтең нишләп канәгатьләндерми соң сине? – дип кызыксынуын дәвам итте ул. – Нинди авырлыгы гайрәтеңне чигерде? Бер җаен алгач, минемчә, һич тә авыр хезмәт түгел шикелле.
Минем беркайчан да авырлыклардан зарлана торган гадәтем юк, атакай. Бу хезмәтемнең дә бернинди авырлыгын сизмим. Тик бертөрлелек туйдырды, атакай, бертөрлелек! Һаман бер үк нәрсә, һаман бер үк нәрсә… Ә мин хәрәкәтле, күбрәк кеше катнашындагы эшләргә күнеккән…
– Алай да флот рухание хезмәтенең дә авыр чаклары буладыр бит?
– Була инде… Булгалый инде, атакай… Төрле чак була… Әйе…
– Менә син миңа, үзең әйтмешли, шундый «төрле чак» ның берәрсе турында сөйлә әле!
«Атакай бер дә ашыкмый, ахрысы», – дип уйлап алды Раевский эченнән һәм әле генә авызыннан ычкынган «төрле чак була» өчен үзен ачуланып та куйды: «Кем тартты инде моны минем телдән?!» Тик сүз чыккан иде инде. Халык тикмәгә генә: «Авыздан чыккан артык сүз үз якаңа ябышыр», – димәгән шул. Монда да нәкъ шулай килеп чыкты. Дөрес, атакай шундый берәр очрак турында сөйләргә кушуга ук, аның башына инде кайчаннан бирле кәефен җибәреп килгән теге татар матросы турында сөйләргә кирәк дигән уй килде килүен, тик бу турыда сөйләү түгел, искә дә аласы килми иде. Алексий, каптым мин дигәндәй, утырган урынында угаланып куйды, тик сүз башларга ашыкмады, бүлмәдә аның үзен дә уңайсыз хәлдә калдырган тынлык урнашты. Афанасий атакай аның нәрсәнедер яшерәсе килүенме, нәрсә турындадыр сөйләргә кыенсынуынмы шундук сизеп алды һәм, табактай түгәрәк, таза йөзен аңа таба ия төшеп, әле яңа гына зәңгәр буяу белән буяган сыман зәп-зәңгәр күзләре белән бик мөлаем итеп карады да йомшак тавыш белән:
– Мин дөресен сөйләгән кешене яратам, ялганны җенем сөйми, – диде. – Сөйлә, ничек бар, шулай сөйлә, улым минем!
Бу юлы каршы килеп яисә нинди дә булса башка нәрсә турында алдап маташырга мөмкин түгел иде, ул тотты да теге Искәндәр-Александр исемле матрос белән булган хәл турында сөйләп бирде.
– Барыбер чукынмадымы? – дип сорады Афанасий атакай, бөтен гәүдәсе белән өстәленә иелә төшеп, бу турыда тыңлап бетергәч.
– Юк, атакай, барыбер чукынмады!
– Очрашканым булды минем алар белән. Горур халык… – Атакай, нәрсәнедер хәтерләргә тырышкандай, бер мәлгә тынып калды. Кем белә, бәлки, ул шушы мизгелдә кайчандыр нинди дә булса татар-мөселман кешесе белән очрашуын хәтерләп алгандыр. Тик кайда, кайчан, ничек очрашкан ул татарлар белән, анысын әйтеп тормады. Шулай бераз вакыт дәшми торганнан соң, бары тик өч сүз генә өстәп куярга кирәк тапты: – Артык горур халык…
– Белмим, горурлыкмы бу, әллә ниндидер аңлаешсыз үҗәтлекме?..
– Горурлык, – диде Афанасий атакай, сүзенә мөһер суккандай нык итеп. – Һичшиксез, горурлык. Баш ияргә яратмый торган халык ул татарлар.
– Яраталармы, юкмы, Иван Васильевич барыбер баш идерде бит аларны! – Алексий атакай бу сүзләрен шундый горурлык белән әйтте ки, аларны баш идерүдә үзе дә җиң сызганып катнашкан диярсең. – Һич аңламыйм: җиңелгәннәр икән, нишләп бу чынбарлык белән килешеп, безнең бердәнбер дөрес динебезне кабул итмәскәдер?!
– Әгәр дә сиңа иноверецларның берәрсе, әйтик, үзләрен мөселман дип йөрүче шул ук татарлар: «Алексий атакай, син дә безнең динне кабул ит тә мөселман бул!» – дисә нишләр идең: кабул итәр идеңме син ул динне, әллә юкмы? – Афанасий, җавап көткәндәй, Раевскийга таба иелә төште.
– Сез нәрсә инде, атакай?! – дип, атакай хәтта кулларын селкеп алды. – Мин басурманнар динен ничек кабул итим ди?!
– Менә шул шул! Димәк, кабул итмисең. Чөнки ул синең өчен, минем өчен, гомумән, христиан динендәгеләр өчен – басурман дине, иноверецлар дине. Алар өчен безнең дин дә – басурманнар дине, иноверецлар дине. Аңлашыламы? – Атакай үзенең арпа башагының кылчыкларын хәтерләткән озын һәм куе кашлары астындагы зәңгәр күзләре белән Раевскийга карап алды. Алексий да күзләрен аңа төбәде, тик аларда атакайның әле генә әйткәннәрен аңлау түгел, киресенчә, гаҗәпсенү ярылып ята иде.
– Ничек безнең христиан дине басурманнар, иноверецлар дине булсын инде, атакай?! – диде ул, чын күңеленнән гаҗәпләнеп. – Бик аңлап җиткермим әле мин сезне…
– Мин, динебез басурманнар дине, димәдем, улым минем, ә башка диндәге басурманнар аңа шулай дип карый, дидем. Алар өчен безнең дин дә шулай булып тоела. Моны без, дин әһелләре, һәрвакыт һәм һәр җирдә белеп торырга, башка диндәгеләр белән эш иткәндә һәрчак истә тотарга тиеш. Аңлашылдымы?
– Нигә? – дип сорады Алексий атакай сорауга каршы. – Моны ни өчен истә тотарга тиешбез?
– Каш төзәтәм дип, күз чыгармас өчен. Башка диндәге халыкларны христиан диненә кертү чарасы, беләсең, бүген генә башланган эш түгел. Ул инде Иван Васильевичның, ягъни Иван Грозныйның, Казанны алган вакытыннан бирле бара. Менә хәзер санап-исәпләп кара: бу мөһим нәрсәнең башланганына да күпме вакыт үтте инде! Ә нәтиҗәсе? Кызганыч, тик әлегә ул без күрергә теләгән кадәр үк түгел. Ни өчен? Сәбәбе шул ук: без башка диннәрне ничек басурман дине дип саныйбыз, алар да безнең изге христиан динебезне басурманнар дине дип саный. Аның сәбәбе менә шушында ята. Димәк, бу изге эшебез – дәвамлы гына түгел, ә шул ук вакытта бик зур сабырлык та таләп итә торган эш. Бу да – сугыш кыры, тик монда кылыч айкап-чайкап кына берни дә барып чыкмый. Монда, кабатлап әйтәм, бик зур сабырлык һәм, әйтер идем, бик зур дипломат та булырга кирәк. Аңлашылдымы инде, улым минем?
– Аңлашылды, атакай.
– Ә чукындыруын барыбер чукындырабыз без аларны! Тик ихтыяр һәм түземлек кирәк. Бәлки, моның өчен тагын гасырлар кирәк булыр, тик барыбер максатыбызга ирешербез! Килер шундый вакыт: Русьта бары тик христиан дине генә хөкем сөрер. Менә нинди зур максат тора безнең алда, улым минем! – Афанасий атакай, үзенең артык кызып киткәнен үзе дә аңлап алды бугай, үзен үзе тынычландырырга теләгәндәй, уң кулы белән чәчләрен сыпырып алды һәм инде тәмам тыныч, йомшак тавыш белән дәвам итте: – Бая син: «Шушы юлда без күбрәк файда китерә ала торган башка юллары да бар ич әле аның», – дидең. Моның белән нинди юлларны күз алдында тоттың син?
– Мин бу сүзләрне әйткәндә, иноверецларны урыслаштыру эшен оешканрак рәвештә алып бару кулайрак дигән фикерне күз алдында тоткан идем, атакай.
– Ничек инде ул, оешканрак рәвештә?!
– Хәзер башка халыкларны чукындыру чарасы ничек алып барыла? Кем ничек булдыра – шулай алып бара. Ә шушы мөһим һәм дә изге эш белән генә шөгыльләнүче махсус бер чиркәү дә, монастырь да, гомумән, бернинди аерым оешма да юк! Мин ассызыклап әйтәм, атакай: бу эш белән генә шөгыльләнүче ниндидер махсус аерым дини оешма сорала шикелле.
– Менә монысы кызык инде, – дип, Афанасий атакай утырган әңгәмәдәшенә таба тартыла төште. – Бик кызык идея бугай бу! Тик син аны ничегрәк күз алдыңа китерәсең?
Патриарх идарәсендә шактый зур урын биләгән Афанасий атакайны үзенең мондый фикере белән кызыксындыра алуына Алексий Раевскийның да күңеле булды, бу минутларда инде ул үзен кыюрак сизә башлады, рухани янына килеп кергәндәге куркып калуы да, кыенсынуы да юкка чыга барды.
– Сез беләсез инде, атакай, Иван Васильевич – урыны җәннәттә булсын! – Казанны алыр алдыннан, шуннан ерак түгел бер урында татарларның Идел кушылдыгы булган Зөя елгасы буендагы Зөя шәһәр-кирмәнен кулга төшерә, – диде Раевский салмак тавыш белән, дәрес бирүче укытучы сыман ашыкмыйча гына. – Казанны алыр алдыннан, анда аның сугышчылары ял итә, көч туплый. Шулай итеп, кайчандыр татарлар Казанны дошманнан саклар өчен төзелгән шушы шәһәр-кирмән Казанны яулап алуда бәяләп бетергесез зур роль уйный! Иван Васильевич анда берничә чиркәү дә салдыра. Әйтергә кирәк, алар бүгенге көнгә хәтле сакланган һәм эшләп киләләр, минем бу шәһәрдә булганым да бар. Нишләп менә шул Зөя шәһәрендәге бер чиркәүне Идел буе һәм Урал арасында яшәгән башка диндәге халыкларны безнең дингә тарту буенча махсус рәвештә билгеләмәскә? Нәкъ менә шушы җирләрдә башка диндәге халыклар бик күп яши бит. Шул ук татарлар, чувашлар, мордвалар, чирмеш-марилар, удмуртлар, башкортлар. Менә никадәр халык яши анда, ә шуларны безнең дингә кертү белән шөгыльләнүче бернинди махсус чиркәү яисә монастырь да, оешма да юк! Мин ассызыклап әйтәм, атакай, махсус шөгыльләнүче! Ягъни миссионерлык эше генә алып баручы.
– Кызык идея бу-у-у! – дип сузды Афанасий атакай. – Бик тә кыз-з-ык идея!
– Мондый оешма-фәләннең нәкъ менә шушы шәһәрдә төзелүе үзе үк бик зур символга ия булыр иде бит, атакай! Казанны алу да шушы шәһәрдән башланды, шушы ук шәһәр безнең дөньяви һәм дини әһәмияткә ия булган изге миссиябезнең зур масштабта башланган урыны да булса!..
– Безнең бу зур миссиябез күптән башланды бит инде: Иван Васильевич Казанны алгач та, – дип сүз кыстырып куярга кирәк тапты Афанасий атакай.
– Әйтәм бит: безнең бу изге миссионерлык эшебез беркайчан да махсус билгеләнгән ниндидер оешма җитәкчелегендә алып барылмады, хәзер дә алып барылмый. Ә бит һәр эш аның белән махсус шөгыльләнгәндә генә уңышлы тәмамлана, атакай. Мәсәлән, без әти белән шушы гасыр башында, әтине бу эш белән шөгыльләнү өчен Мәскәү яныннан Царёвококшайск өязендәге Пьяново авылына җибәргәч, дүрт ел эчендә шул тирәдәге авылларда яшәүче 3683 чирмеш-марины үзебезнең дингә тарттык, хөкүмәт акчасына алар өчен җиде чиркәү төзеттек. Без бу эш белән махсус шөгыльләндек. Гәрчә әти чиркәүдә поп булып саналса да, бу эшне үзенең булышчысына тапшырып, нигездә, икебез дә миссионерлык белән генә шөгыльләндек, дияргә була. – Алексий Раевский бөтенләй кыюланып китте. – Минем флоттагы хәзерге хезмәтемнән канәгать булмавымның сәбәбе дә шунда бит, атакай: мин күләмле, масштаблы эшләр башкарырга күнеккән…
– Аңлашылды, аңлашылды, – диде Афанасий атакай, юан бармаклары белән өстәлгә суккалап. – Инде миссионерлык эшендә зур тәҗрибә туплаган кеше буларак, синең теләгең миңа якын һәм аңлаешлы. Алга карап эш итүең дә күңелгә ятышлы, киләчәктә бу изге эшне тагын да камилләштерү һәм киңрәк җәелдерүгә юнәлтелгән идеяләрең дә бик кызыклы. Мин бу турыда Экзарх Стефан атакайның үзенә дә җиткерермен. Тик әле аларны элек бар яклап та өйрәнергә кирәк, ә моның өчен, әлбәттә, вакыт сорала, чөнки бу аннан-моннан гына башкара торган эш түгел… Ә сиңа, флот хезмәтеннән азат итү турындагы үтенечеңне караганнан соң хәбәр итәрбез. Казан епархиясенә җибәрү турында уйлашырбыз, мөгаен.
– Мине дөрес аңлавың өчен зур рәхмәт, атакай!
– Безгә нәкъ менә синең шикелле миссионерлар бик кирәк, – дип озатып калды аны Афанасий атакай.
Чыннан да, шушы сөйләшүдән соң, ай ярым вакыт эчендә үтенече Патриарх идарәсендә каралып, Санкт-Петербург флоты атакае Алексий Раевский андагы хезмәтеннән азат ителде һәм 1719 елның ахырына таба Казан епархиясе карамагына җибәрелде.
Дөнья читендә
Вакыт дигәнең һич туктап тормый. Аның үз агышы. Һәр көн саен таң ата, һәр көн саен кояш бата да, кич була. Шатмы син, кайгылымы, сагышлымы, моңсумы – аңа барыбер. Кешегә генә барыбер түгел: ул кайгыра, моңсулана, сагына, эченнән сыза. Әлбәттә, рәхәтләнеп шатланыр да, сөенер дә иде ул, ләкин болары кешедән гел читтәрәк йөрүчән шул…
Ә кайгы-хәсрәт, моңсулык, сагыну кебек хисләр исә бигрәк тә солдат һәм флот хезмәтенә чакырылган рекрутлар өчен бик тә хас кичерешләр. Шул исәптән флотка Казан өязеннән алынган Искәндәр өчен дә. Ул да – үзенең бик еракта калган туганнарын, кендек каны тамган туган авылын, гомумән, туган ягын сагынучы меңнәрнең берсе. Сагынучы гынамы соң! Кайчак бүре булып улардай чаклары була. Сагындыра, әй, ничек кенә сагындыра әле болар барысы да! Бигрәк тә әти-әнисе, энекәше һәм сеңлесе сагындыра. Кайчак шулар исенә килеп төшәләр дә, йөрәген пычкы сыман тешле, йөз ел кайрак дигән нәрсәне күрмәгән үтмәс пычак белән сызып җибәргәндәй була, валлаһи! Ничек яшиләр икән алар анда: ачлармы, туклармы, салымнарын түли алалармы?..
Кичә генә походтан кайтып кергән матросларның шактый өлешенә бүген шәһәргә чыгарга рөхсәт иттеләр. Ә аны үзләре «кышлак» дип йөрткән яр буе казармасында калдырдылар.
– Ә сиңа, Хәбибуллин, шәһәргә увольнениегә чыгу урынына бәдрәф чистартырга боерам! – диде аңа мичман шәһәргә чыгучыларга рөхсәт кәгазьләре өләшкән строй алдында. – Хәтерлисеңме: мин сиңа ярты ел шәһәрне күрмисең дигән идем?
– Так точно, ваше благородие.
– Күрәсең: мин үз сүземдә торам бит!
– Так точно, ваше благородие.
– Нишләп благородие булыйм ди мин сиңа, юләр?! Офицерларга гына әйтәләр алай дип. Күпме тукырга була сиңа моны? Аңладыңмы?
– Так точно, ваше благородие. Минем өчен син офицер шикелле, ваше благородие!
– Юләр түгел диген син аны! – диде мичман, болай да үзенең сипкелле битен ямьсезләп торган зур авызының кабартмадай иреннәре белән елмаеп. – Әллә миннән көлүеңме бу?
Матрос Хәбибуллин бу юлы дәшмәде. Аның бу соравына да: «Так точно, ваше благородие», – дип, көчле итеп ярып саласы килгән иде дә, тыелып калды, болай да киеренке булган араларын тагын да катлауландырасы килмәде, тешен кысып булса да түзде.
– Нигә дәшмисең, татарин?
– Не имею привычки смеяться над людьми, ваше благородие. Потому что я – человек, ваше благородие!
– Тагын «ваше благородие»?! Әллә ахмакмы син, Хәбибуллин?
– Никак нет, ваше… Никак нет!
– Ярар, үзем дә шәһәргә җыенам, шуңа күрә кәефемне бозасым килми. Синең белән башка вакытта сөйләшермен… Аңлашылдымы?
– Так точно.
– Дневальный! Бирегә!
Мичман тавышына шундук казармада дневальный булып торучы матрос йөгереп килеп җитте.
– Минем тарафтан дисциплинар җәзага тартылган матрос Хәбибуллин бәдрәф чистартырга тиеш. Кара аны, көзге шикелле ялтыраган булсын! Аңладыңмы?
– Так точно.
– Увольнениедән кайткач, шәхсән үзем тикшерәчәкмен! Әгәр дә бәдрәф көзге шикелле ялтырамаса, – белеп тор! – үзеңә чистарттырам. Аңладыңмы?
– Так точно.
– Барыгыз!
Дневальный артыннан ияргән Искәндәр бераздан, киемен алыштырып, чиләген, мунчаласын алып, гадәттә, алар корабльдә булмаганда строй адымы белән йөрүне, штык белән чучелоларга кадау буенча күнегүләр үткәрелә, берәр күренекле вакыйга яки очрак уңаеннан гомуми строй тезелә торган плацның ерак читендә үк урнашкан, тактадан ясап куелган бәдрәфне чистартып, идәнен юып маташа иде инде. Әлбәттә, бу такта корылма кораб гальюны түгел, моны көзге кебек ялт иттерү өчен, шактый тир түгәргә, шул тирне кул аркасы белән сөртә-сөртә, бик каты тырышырга кирәк. Тырышты Искәндәр, тырышты: яхшы итеп чистартты да, махсус зур тимер пычак белән кыра-кыра, идәнен дә юды. Инде карап торышка барысы да тәртиптә, хәтта һәрчак үткен күзле булган өлкән офицерларның берәрсе килеп тикшереп караса да, нинди дә булса гаеп табарлык, бәйләнерлек, сүз әйтерлек түгел шикелле иде.
«Аллага шөкер! – дип куйды ул, башкарган эшеннән канәгать калып. – Аллага шөкер, монысын да эшләдек!»
Матрос чиләк, мунчала һәм идәнне кыра торган махсус зур тимер пычагын кулына алды да, бәдрәфтән бераз читкәрәк китеп, койма буендагы чирәмгә утырды.
«Ә мичман мин каршы килермен, аңа каты бәрелермен дә зур тавышка сәбәп чыгарыр дип көтте бугай, – дип уйлап алды ул, сабын белән кулларын юа-юа. – Гел сизеп торам: һаман ризасызлык күрсәтүемне, тавыш күтәрүемне тели, шуңа күрә туры килгән саен юк-барга бәйләнә, карцерга утыртырлык сәбәп эзли. Булса да булыр икән шуның ише начар бәндә! Ә бит барысы да чиркәүдәге шул вакыйгадан башланды…»
Әйе, Искәндәр дөрес уйлый: әнә шул көннән, беренче мәртәбә аларны чиркәүгә чукынырга алып килгән көннән башланды аның флоттагы кара көннәре. Чукынудан баш тартып, казармага кайткач, мичман Владимир Ярославцев аңа берничә мәртәбә бик каты сукты.
– Син нәрсә, татарин, безне атакай алдында хурлыкка калдырдың, ә? – диде ул, тимер сыман йодрыгы белән аның яңагына сугып. – Әллә үзеңне башкалардан акыллырак дип саныйсыңмы? Күрсәтермен мин сиңа акыллылыгыңны! Шуны бел һәм борыныңа киртләп куй: монда синең ишеләр яши торган авыл түгел, монда – флот! Патша галиҗәнаплары флоты! Син бүген үзеңне патша галиҗәнапларына каршы куйдың. Ә бу гафу ителә торган нәрсә түгел.
Ул шушы сүзләреннән соң тагын ике мәртәбә аның йөзенә шундый каты итеп сукты, Искәндәрнең күзләреннән очкыннар очты. Шундук борыныннан кан китте, тик ул аны иреннәренә агып төшкәч кенә сизде. Алай да сөртеп алмады, горур рәвештә басып тора бирде, ә күзләре тулы нәфрәт, күкрәге тулы сүз белән әйтеп-аңлатып та бирүе мөмкин булмаган чиксез ачу иде. Ул ирексездән йодрыкларын йомарлады, ачуыннанмы, үзенең шушы мизгелдәге көчсезлегеннәнме, тешләрен шундый каты итеп шыгырдатып кысты, ике яңак сөяге дә күзгә күренеп кабарып чыкты. Әгәр дә мәгәр менә хәзер ул хезмәткә алынган матрос булмаса, үзен һичкайчан болай, бөтен строй алдында, яңагына суктыру түгел, каршында карчыгадай очынган җирән сакал-мыеклы, җирән чәчле шушы мичман Ярославцевны үзе тотып ярыр иде. Бәлки, җиңә дә алмас иде ул аны, тик барыбер менә хәзерге мизгелдәге шикелле берсүзсез генә яңагына суктырып басып тормас иде! Ләкин нишлисең, әгәр дә мәгәр хәзер ул бу явыз мичманга нинди дә булса каршылык күрсәтү түгел, аңа ошамаган берәр сүз генә әйтсә дә, үз хәленең тагын та мөшкелләнәчәген бик яхшы аңлый иде. Чөнки ул, – җирән мичман әйтмешли, патша галиҗәнаплары флотына хезмәткә алынган матрос. Алынган гына түгел, гомере буена хезмәт итәргә тиешле матрос. Инде бу язмыштан беркая да китеп булмый. Ул да, башкалар кебек үк, тәмам картаеп беткәнче кораб палубасын таптарга тиеш. Ә анда, әтисе ягыннан Галимҗан бабасы әйтмешли, кемнәр исән дә, кемнәр юк. Вакыт белән бергә кеше гомере дә ага тора бит. Берәр каршылык күрсәтсәң, бу хезмәт аның өчен тәмугка әйләнеп калачак дигән сүз: аннан соң бу җирән мичман гына түгел, башка унтерлары, боцманнары, офицерлары да аңа көн күрсәтмәячәк. Алар барысы да үзләрен хуҗа дип саныйлар, шулай булгач, янәсе, аларга нишләсәләр дә килешә дип уйлыйлар, бер-берсен яклыйлар. Син кырык мәртәбә хаклы бул, алар барыбер үзләренекен итә, үзләренекен аклый-яклый. Монда түбән чиннарга, гади матросларга үз хокукларын яклау һич мөмкин эш түгел. Ассалар да, киссәләр дә, барыбер тегеләр хаклы…
Искәндәрне башыннан яшен тизлеге белән сызып узган уйларыннан мичманның акыруы бүлде:
– Йә, ник дәшмисең, татарин паршивый?
Менә шунда Искәндәр, әле генә кичергән уйларыннан тайпылып, көтмәгәндә, үзе дә белештермәстән, бер ялгышлык җибәрде: мичман тагын бер мәртәбә сукмакчы булып саллы гына селтәнгән иде, ул шунда, стройда басып торган килеш, чак кына да авышмыйча, аның кулын тотып калды. Аннан моны көтмәгән строй җиңелчә генә ах итте һәм хәзер ни булыр дип кызыксынып, сагаеп калды. Ярославцев исә, матрос тимер кыскыч белән кыскан шикелле итеп тоткан кулын алмакчы булып, һаман тарткалады, ә Искәндәр бер сүз дә әйтмичә, аның кулын җибәрмичә тотып тора бирде.
– Ты что, татарин, очумел, што ли? – диде мичман, күзләрен акайтып. – Сломаешь ведь… Больно же! Отпусти, говорят!
Ниһаять, Искәндәр дә телгә килде:
– Неужели больно, ваше благородие? – диде ул, иреннәрендәге канын теле белән ялап, ләкин тегенең кулын җибәрергә бер дә ашыкмады. Әйтерсең соравына җавап көтә иде.
– Больно…
– Мне тоже больно, ваше благородие, – диде Искәндәр һәм, ниһаять, Ярославцевның кулын җибәрде. – Между прочим, ваше благородие, я не татарин паршивый!
– Карцерга! Хәзер үк карцерга! – дип акырды мичман, авырткан кулын селки-селки.
Аны шундук карцерга алып барып яптылар. Кая барасың, нишлисең, бу мичман башбаштаклыгыннан кемгә зарланасың? Беркемгә дә! Әгәр зарлана, ризасызлык белдерә калсаң, киресенчә, тагын да ныграк җәза бирергә генә мөмкиннәр. Өч көн утырды ул шул салкын карцерда, өч көн көрәште үзенә салкын тидермәс өчен: һаман хәрәкәтләнергә тырышты, тик тирләгәнче түгел. Әгәр кул-аякларың белән тәнең тирләгәнче бертуктаусыз хәрәкәтләнсәң, чыннан да, бик каты салкын тидерүең мөмкин иде.
Үкендеме Искәндәр монда эләгүенә? Бер яктан караганда, әйе, үкенде. Әлбәттә, түзәргә, ачуы килгәнне сиздермәскә кирәк иде. Тик түзеп торып булмады шул. Яңагына сукканга гына түзгән дә булыр иде, тик йөзе нәкъ симез дуңгызны хәтерләткән – шундый ук таза, ничектер иягенә таба артык очлы, күз керфекләренең бармы, юкмы икәнлеге дә беленми торган – шушы мичманның «татарин паршивый» дигән сүзләренә ничек итеп түзеп тормак кирәк?! Искәндәр аннан ние белән ким? Киресенчә, ул бу керфексезнең күз төсен дә аерып була торган түгел бит әле аның! – урыстан күпкә матур да әле! Нишләп ул корчаңгы татар булсын? Аны мичманның нәкъ менә шушы сүзләре чыгырыннан чыгарды. Икенчедән, мичман аны чиркәүдәге теге хәл өчен карцерга барыбер яптырган булыр иде. Тик моның өчен аңа тагын бер сәбәп кенә кирәк иде бугай.
Искәндәр утырган җиреннән кулы белән бер үлән өзеп алды да шактый гына вакыт аңа гаҗәпләнеп карап торды. Әйтерсең лә мондый үләнне беренче тапкыр гына күрүе! «Карале, нәкъ безнең як болын-кырларындагы шикелле үк үлән!» Гап-гади үлән. Менә хәзер ул үз авыллары болынында рәхәтләнеп таралып, күккә карап яткан Искәндәр кулында түгел, ә җәһәннәм астындагы Санкт-Петербург дигән шәһәрнең бер хәрби плацы читендә, койма буенда ятучы татар баласы Искәндәр кулында! Бер караганда, кызык та инде бу дөнья дигәнең! Юк, дөнья түгел, ә язмыш дигәнең. Аны язмыш бер дә бер көнне гомерендә ике ятып бер төшенә дә кермәгән, алай гына да түгел, хәтта аның дөньяда барлыгын да белмәгән Санкт-Петербург дигән бу дымлы һавалы шәһәргә китереп ташлар дип кем уйлаган? Шунысы да бәхәссез: гомерлеккә ташлар дип! Моннан туган-үскән якларга, ай-һай, кайтып булырмы икән? Кеше гомере дә санаулы бит. Тиешле елларыңны исән-имин хезмәт итеп бетерә алганнан соң да кайтып күреп булырмы ул туган-үскән авылны, үзенең якыннарын? Ул вакытта бүген бөтен гәүдәсеннән яшьлек көче, яшьлек дәрт-дәрманы ташып торган Искәндәр тәмам сәлперәйгән, йөрерлек рәте дә калмаган хәлсез картка әйләнеп калачак ич инде!
Авызына үлән сабагы кабып уйга талган Искәндәрнең уйларын дневальныйның тавышы бүлде:
– Ну как у тебя дела? – дип сорады ул йомшак тавыш белән.
– Хорошо. Закончил я, принимай работу! – диде Искәндәр, урыныннан торып.
– Карадым инде. Булган бу! Молодец! – диде кинәт дневальный чип-чиста татар телендә. – Күреп торам: теләсә нинди эшкә кулың ятып тора! Хәтта бәдрәф чистартырга да!..
Аның татарча сөйләшүеннән Искәндәр башта сүзсез калды, чөнки моңарчы ул аны, сөйләшкәндәге акценты буенча, чуваш егете бугай, дип йөри иде. Дүрт айдан артык бергә хезмәт итәләр, походта да бергә булдылар, моңарчы ник бер татар сүзе ычкындырсын! Ә хәзер… Дөрес, аның «хәтта бәдрәф чистартырга да!» дигән сүзләре Искәндәрнең бәгыренә килеп кадалды – ул аны мыскыл итеп әйтүе дип аңлады.
– Син нәрсә, миннән көлүеңме? – диде ул, ниһаять, гаҗәпсенүеннән арынып. – Нигә мине бәдрәф чистартуым белән шелтәләмәкче буласың?
– Әй туган, нишләп көлим ди мин синнән? – диде матрос, кулы белән аны койма буена табарак әйдәп. – Без монда барыбыз да бер үк хәлдәге кешеләр ич. Барыбызның да язмышларыбыз уртак: хокуксызлар без монда…
– Карале, Алексей, син ничек татарча беләсең?! – дип гаҗәпләнеп сорады Искәндәр. – Мин сине чуваш, ахрысы, дип йөри идем.
– Татар мин, туган, татар! Чукындырылган татар…
– Ничек инде «чукындырылган»?!
– «Ничек, ничек…» Ничек булсын – көчләп!
– Әгәр кеше үзе теләми икән, аны урыс диненә ничек көчләп кертсеннәр?! Ничек чукындырсыннар инде?!
– Әй туган, телисеңме, теләмисеңме дип, кем сорап тора аны бездән?
– Ничек инде ул?
– Атна саен ничәшәр мәртәбә килеп-килеп авыл җыенын җыйдылар да, әгәр дә тиз арада урыс диненә күчмәсәгез, ясакны артык түләячәксез, имана җирләрегезне алабыз, дип куркыттылар. Ике ел буе әнә шулай дәвам итте! Шуннан соң крәстиәнгә нишләргә кала? Авылда җирсез ничек көн күрәсең? Менә, шулай итеп, мин Әүхәди Сәгъдиевтән Алексей Семёнов булып киттем. Казан өязеннән, Ярсуар дигән авылдан мин…
– Ирексезләделәр, димәк?
– Әйтеп торам бит… – Алексей, нәрсәдәндер шикләнгән сыман, тирә-ягына каранып алды да, тавышын әкренәйтә төшеп: – Ләкин мин барыбер мөселман булып калдым, – дип өстәде.
– Ничек? Ничек алай була инде?! – дип гаҗәпләнде Искәндәр. – Бер чукынгач, ничек мөселман булып калырга мөмкин инде?!
– Шулай. Мөселман дине бит ул – бер Аллаһка ышану, аның барлыгын һәм берлеген тану. Ә мин моның шулай икәненә чын күңелемнән ышандым һәм ышанам! Эчемнән генә гел белгән догаларымны укып йөрим, Ходайдан саулык-сәламәтлек, хезмәтемне җиңеләйтүне сорыйм…
– Алай дөрес буламы икән соң бу?
– Иң мөһиме, – әйттем бит, бөтен күңелең белән Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышану! Чын күңелеңнән инану! Калганы – урыслар өчен генә… Күңелең чиста булсын, аның түрендә Аллаһка булган рухи ышанычың какшамасын! Мин сиңа да бу турыда уйланырга кушар идем, чөнки, үзең беләсең, чебен дулап тәрәзә ватканы юк. Бу – хакыйкать, туган, ачы хакыйкать. Тагын шуны бел: минем мөселман булып калуымны монда синнән башка беркем дә белми. Кара аны!..
– Нәрсә, мин аңламыйммы әллә?.. – диде Искәндәр үпкәле тавыш белән. – Минем ишеткәнем бар: мондый уен өчен утта да яндырырга мөмкиннәр ди түгелме?
– Шуңа күрә әйтәм дә. Ләкин хәзергә башка бернинди чара да юк. Башны ташка орсаң да, баш кына ярыла – башсыз гына каласың. Нишләмәк кирәк, туган, хәзергә безгә Ходай Тәгалә, ни өчендер, бүтән язмыш бирмәгән… Тора-бара гел болай булмас, яхшы көннәр дә килер дигән өмет белән яшәргә кирәк. Әлхәмдү лилләәһи гәләә күлли хәәл. Ягъни нинди генә хәл булса да, Аллаһыга мактау булсын! Башыңны исән-имин калдырасың килсә, син дә күрә торып утка кермә! Кичә аз гына түземлек күрсәткән булсаң, бүген бәдрәф чистартмый идең бит син!
– Барыбер чистарттыра иде. Чиркәүдәге хәлдән соң гел үчле миңа бу Ярославцев дигән бәндә.
– Күреп тордым, мин дә шунда идем бит ул чакта. Башкалар кебек булырга тырышырга кирәк. Нигә юкка аларның ачуларын кабартырга?
– Юк, мин алай булдыра алмыйм! Аңлыйсыңмы? Булмый миннән андый нәрсә!
– Йә, әйт, кирелегең белән ни кырдың? Кемгә нинди файда булды ул каршылык күрсәтүеңнән? Салкын карцерда утырдың, шуның белән шул булды үҗәтлегең нәтиҗәсе.
– Әйтәм бит, башкача булдыра алмадым: мин әби-бабаларым тоткан динебезгә тугрылыклы булып калдым!
– Күпмегә? Кайчанга тикле?
Искәндәр аның бу соравына каршы берни дип тә җавап бирмәде, бары тик башын түбән генә ия төште. Тик бераздан гына:
– Миндә түземлек җитәрлек! – дип куйды. Ләкин аның тавышында элеккеге күтәренкелек кими төшкән шикелле тоелды: милләттәше Әүхәди сүзләреннән соң уйлануы иде бугай.
– Карале, әллә соң син мулла малаемы?
– Юк, минем әти – гап-гади игенче. Нигә алай дип сорыйсың?
– Динебезгә карашың мулла малаеныкы шикелле. Нык торасың, дип әйтүем. Ярар, әйдә казармага кайтабыз. Ял ит, әти-әниеңә хат яз! Алар бездән зарыгып көтә бит хат-хәбәрләрне. Карале, Искәндәр, – диде Алексей казармага кайтып җитәрәк, – шулай килешик: башкалар алдында миңа татарча дәшмә, минем белән татарча сөйләшмә! Ярыймы?
– Аңладым. Килештек.
– Ә бергә-бергә рәхәтләнеп татарча сөйләшер вакытларны туры китерербез әле!
– Алла боерса, диген! Әти безгә гел шулай дип әйтергә куша иде.
– Әйе, дөрес әйтәсең: Алла боерса.
Беравык сөйләшмичә бардылар.
– Карале, Алексей, сине ничек рекрут итеп алдылар соң?! – дип гаҗәпләнде Искәндәр, барган җиреннән кинәт туктап калып. – Чукынган татарларны рекрут итеп алмыйлар дип ишеткәнем бар.
– Дөрес, алмыйлар. Ләкин… ләкин чынында, үз динебезгә тугры булып калган кеше буларак, ышанычсыз дип табылдым. Бу турыда кемдер безне үз күз уңында тотарга тиешле попка әләкләгән. Ә ул, бәладән башаяк дип, властьларга хәбәр биргән. Янәсе, шулай, шулай, динебезгә хыянәт иткән кеше буларак, армиядән калырга тиеш түгел. Менә шулай аның тарихы. Ярый әле, рекрут итеп алдылар да, шуның белән котылдым. Утта яндырулары да мөмкин иде…
Казармага кайткач, Искәндәр белер-белмәс гарәп хәрефләре белән хат язарга утырды. Кайдандыр юнәткән ниндидер төссез кәгазьгә телен чыгара-чыгара тырышып яза торгач, әллә никадәр вакыт үтсә үтте һәм, ниһаять, хаты язылып та бетте. Озын түгел иде ул: алдына салган кечкенә генә кәгазенең яртысына сыеп бетте аның әйтер сүзләре. Нишлисең, яза белүе чамалы шул, чөнки укырга туры килмәде. Әле дә әтисенә рәхмәт, тормышта белгән нәрсә комачау итми ул, улым, дия-дия, янына утыртып, буш вакытларында аңа хәрефләр өйрәтте. Менә хәзер шул ничек ярап куйды! Дөрес, конверт тышына адресны урыс егетләреннән яздырырга туры килә.
Урыс егетләреннән дигәннән, аларның да төрлесе бар икән. Искәндәр моны берничә ай бергә хезмәт итү вакытында да яхшы аңлап алды. Әйе, араларында башка милләттән булган матросларны бик рәхәтләнеп, хәтта ләззәтләнеп мыскыллаучы, алардан көлүчеләре, туры килгән саен җәбер-золым китерергә, ниндидер этлек эшләргә тырышучылары да шактый. Искәндәр, андыйларны һич тә аңлый алмыйча: «Ничек инде бергә, бер корабта иңгә-иң килеп хезмәт итүче, төннәрен янәшә ятып йоклаучы үз иптәшләреңнән көләргә, туры килгән саен аларны кимсетергә мөмкин?!» – дип гаҗәпләнде. Бер караганда, урысмы син, татармы, чирмешме, удмуртмы, чувашмы, башкортмы – монда барыбызның да язмышы бер үк бит инде югыйсә. Башкаларны кимсеткән, җәберләгән, аларга карата тупаслык күрсәткән яисә этлек эшләгән өчен, аларның үзләренә дә рәхмәт белдерүче юк, хезмәтен дә җиңеләйтмиләр, ашарларына да өстәп бирмиләр – алар да үзләре көлгән, мыскыл иткән, кул күтәргән шул ук башка милләт егетләре белән бергә бер үк флот арканын тарталар, шул ук флот шулпасын чөмерәләр! Әлбәттә, Искәндәр бәяләмәсе буенча, «яхшы урыс» лар да бар. Хезмәттән буш вакытларда, гәрчә тартмасаң да, тәмәке тәкъдим итәләр, вакыты-вакыты белән, аркаңа дусларча сугып: «Ну, как, брат, дела?» – дип сорыйлар, елмаялар, синең белән кешечә сөйләшәләр. Чөнки алар үз язмышларының да башкаларныкы шикелле үк икәнен яхшы аңлыйлар, бер-береңне җәберләүдән беркемгә дә файда юклыгын яхшы беләләр. Баксаң, монда офицерлардан кала барысы да гади җир кешеләре балалары, күбесе авылдан, дөньяга беренче чыгулары, шәһәрне, мондагы шикелле зур суны, корабларны беренче күрүләре.
Су дигәннән, Искәндәр, авылларының бер агаен искә төшереп, авыз кырые белән генә елмаеп куйды. Ул, әтисе сөйләвенчә, Кәримулла исемле агай, ниндидер йомыш белән үзләреннән егерме биш чакрым ераклыктагы Идел буендагы шәһәргә килгән дә шунда пристаньга кергән. Шуннан кайтканнан соң, бик күп еллар буе үзенең менә шушы «сәяхәт» ен бик зур вакыйга итеп сөйләп йөргән, имеш.
– Күрде инде безнең башлар! – дип әйтә торган булган ул. – Шулай бер тапкыр пристань белән Иделгә агып китә яздык!
Гомерендә дә зур су күргәне, гомумән, хәтта авылыннан беркая да чыгып йөргәне булмаган бу агайга Идел дулкыннарының ярга бәргән вакытларында пристаньның чайкалуы да бик куркыныч күренеш буларак кабул ителгән.
Әти… Әни… Энекәш… Сеңелкәш… Искәндәр аларга хат сырлап утырган шушы мизгелләрдә ни эшләр бетереп яталар икән алар? Исән-саулармы? Шунда аның өчен иң якыннары булган әти-әнисе дә, энекәше белән сеңелкәше дә берәм-берәм күз алдына килеп басты…
Авылдашлары хөрмәт белән Сибгатулла абый дип йөргән әтисе, бәлки, менә хәзер, ике кулын картларча артка куеп, урам буенча барадыр, юк, бәлки, алгы бакчаларында берәр җимеш агачы утыртадыр, йә башкаларының корган, сынган ботакларын кисәдер, бәлки, йорт-кура тирәсендә ниндидер башка эш эшләп йөридер. Әтисе бер дә тик торырга яратмый, алай гына да түгел, ул, гомумән, эшсез бер минут та тора алмый. Йә кемгә булса да тәрәзә рамнары, йә ишек ясап маташыр ул, йә кемгәдер өй бурасы бурашыр. Аларның авылы Бәрәскәдә ул тәрәзә рамнары яисә өй ишеге ясамаган йорт юктыр, мөгаен. Еш кына кешеләр аның янына киңәш-табыш итәргә дә киләләр. Авылда кулына эш тоткан кешене яраталар, хөрмәт итәләр бит, анда андый кешегә караш та бөтенләй икенче. Авылда эшсез, җил куып йөрүчеләрне генә бер дә яратмыйлар. Хәер, алар авылында андыйлар юк та бугай. Быел әтисе дүрт сарыгын да кышка калдыра алдымы, әллә алар ясак түләргә кереп беттеме икән? Әгәр кышка калдырган булсалар, аларны асрарлык печән җыя алганнармы, юкмы?
Әнисе… Әнисе Бәдерхәят менә шушы минутларда ниләр эшләп утыра икән? Мөгаен, һәрвакыттагыча, күзен бетерә-бетерә, берәрсенең киемен ямый торгандыр инде. Йә, гадәттәгечә, үзенең ак өстенә вак бөрчекләр төшкән алъяпкычын ябып, ашарга пешереп йөридер. Әй, ул пешергән күмәчләрнең, өчпочмак һәм кыстыбыйларның тәмлелеге! Аларны ашаганда, телеңне йотарсың, валлаһи! Йә менә шушы мизгелләрдә әнисе, казларга ни белән булса да бутап бирергә дип, кулына сыдырылмаган ат кузгалаклары тотып, су буеннан солдат строендагы шикелле бер-бер артлы тезелешкән казларын алып менеп киләдер… Әй газиз Ходаем, аларны тагын бер мәртәбә генә булса да күреп булырмы икән? Берүк, исән-имин килеш күрешергә язсаң иде, Раббым!
Әлбәттә, матрос Хәбибуллин кайчан да булса бу хәлнең булырына күңеленнән үзе дә ышанмый иде. Чөнки әтисе белән әнисе ул ничәмә-ничә еллар хезмәт иткәнче ничек яши алсыннар? Авылларда рекрутларны юкка гына араларыннан мәңгелеккә китеп баручы мәет белән хушлашкан шикелле озатмыйлардыр бит? Чөнки шул китүдән әллә күрешә алалар, әллә юк икәнен барысы да яхшы аңлыйлар…
Унбиш яшьлек сеңлесе Мәрьямбикә – күз генә тимәсен, нинди чибәр кыз! – гел әниләре янында бөтереләдер, аңа булыша торгандыр. Нинди җылы оекбашлар бәйли ул! Бәхете булып, вакыты җиткәч, кияүгә яхшы, эшчән егеткә чыкса гына ярар иде, Ходаем!
Инде энекәше Габдрахманның да унынчы яше, егет дип әйтергә була! Әй Ходаем, киләчәктә аны да Искәндәр язмышы көтә бит: рекрут булып флотка яисә солдатка алыначак. Аларның кайсында җиңелрәк икәнен, белсә, бер Ходай гына белә торгандыр. Хәер, солдат хезмәте дә җиңелдән түгелдер. Исән-сау гына була күрсен инде, бәлки, Әүхәди-Алексей әйтмешли, тора-бара дөньясы да яхшырак якка үзгәреп китәр әле…
Күңеленнән якыннарын барлап алган Искәндәрнең күзләреннән яшьләр бәреп чыкты. Тик ул аларны сөртеп алырга ашыкмады. Аксыннар, әйдә, ага бирсеннәр! Кайчак ир-атның да йомшарып алырга хакы бардыр лабаса!.. Бигрәк тә язмыш дигән нәрсә аны туган-үскән авылыннан җәһәннәм астындагы җиргә китереп ташласа. Ә яшьләр исә, аның таза, кызларныкыдай чибәр, ләкин гел моңсу вә сагышлы булган ике битендә ике юеш эз калдырып, аның иреннәренә тәгәрәп төште һәм, буага килеп төртелгән су сыман, алар арасында җәелеп китте; йомык иреннәре аша авызына үтә алмагач, алар арасында тулышып, мөлдерәшеп тордылар-тордылар да иягенә таба юл алдылар. Ул моны бик яхшы сизде, тик аларны кулы белән сыпырып аласы килмәде. Әйтерсең бу мизгелдә ул үзенең бу күз яшьләрен авылы, анда яшәүче, үзе әле генә искә төшергән әти-әнисе, сеңелкәше һәм энекәше, гомумән, өйләре белән бәйләп торучы ниндидер изге, җылы, йомшак, тик фәкать күңеле түрендә генә яшәгән күренмәс җеп шикелле итеп тоя иде. Менә хәзер битләре буенча тәгәрәшкән бу кайнар яшьләре аның тарафыннан өйләренең бер истәлеге сыман кабул ителде…
…Кичкә таба шәһәргә увольнениегә чыккан матрослар берәм-берәм казармага кайта башладылар. Аларның инде монда берничә ел хезмәт иткәннәре, үзләрен диңгез бүреләре дип атарга яратканнарының шактые, шул исәптән мичман Ярославцев та, исерекләр иде. Аны күрүгә: «Хәзер исерек килеш бәйләнә инде бу…» – дип, Искәндәр куркып калды. Ләкин аның бәйләнерлек рәте калмаган иде инде: ул, өс-башын да салмыйча, ятагына барып ауды. «Аллага шөкер, бүгенгә үтеп китте бугай!» – диде матрос Хәбибуллин, аның ничек гырылдап йоклап киткәнен күреп.
Кичә туган-үскән авылын, якыннарын иркенләп искә алуы аркасында булса кирәк, шул төндә Искәндәр әтисе белән энесе Габдрахманны төшендә күрде…
…Бәрәскәнең авыл кешеләре Киң Болын дип йөрткән болыны җәйрәп ята, имеш. Җәй. Печән өсте. Тирә-яктан исерткеч хуш исләр аңкып тора. Алардан хәтта баш әйләнә кебек. Әтиләре ашыкмыйча, ләкин каерып-каерып печән чаба, вакыты-вакыты белән, иелеп, чалгысын кайрап ала, аннары, тураеп, аның очын кайрый. Бу вакытта чалгысында кояш нурлары уйнаклап тора, ул якка карасаң, күзләр чагыла. Әтисе әледән-әле кулы белән битеннән тирләрен сөртеп-сөртеп алгалый. Күлмәгенең арка өлеше – манма су! Әйтерсең аны йомарлап суга тыгып алганнар. Ул чапкан печән теземнәре аның артыннан шушы зур болынның елга буендагы бер читеннән әллә ни биек булмаган таулар итәгенә килеп терәлгән икенче башына тикле сузылып кала.
Габдрахман, ике җәпле агач сәнәк белән элегрәк чабылган, инде кипкән печәннәрне күбрәк эләктереп алырлык итеп күбәләп, әле кибеп җитмәгән теземнәрне әйләндереп йөри. Ә Искәндәр үзе энекәше күбәләгән өемнәрне, аннан соң богылга салыр өчен, бер җиргә ташып тора. Ул тимер сәнәге белән берьюлы берничә өемне каерып-каерып күтәреп ала, чөнки аның көче ташып торган чагы бит!
– Син күбәләрне зуррак ясап бар, Габдрахман! – дип кычкыра ул, кулы белән маңгай тирен сөртеп. – Артыңнан сыер кабартмалары шикелле өемнәр генә калып бара ич!
– Мин сиңа авыр булмасын дип бит, абый!
– Нинди авырлыгы булсын аның?! Кипкән печән ич ул! Мин бала-чага түгел лә, печәнне учмалап күтәреп йөрергә!
– Аңладым, абый.
Шунда алар янына чалгысын иңбашына салган әтиләре якынлаша.
– Әйдәгез, балалар, бераз капкалап алыйк, булмаса, – ди ул, үзенең коңгырт күзләре белән малайларына җылы караш ташлап. Аның кояшта янган түгәрәк битләре яктырып китә – бик ярата бит ул үзенең балаларын!
Шулчак Искәндәр, ышык җир эзләгәндәй, тирә-ягына күз салып, әле моңарчы күзгә чалынмаган кечкенә генә шалашны күреп ала. Әтисе шул шалаш янына таба атлый икән, имеш.
– Чишмәгә куйган сөтне алып кил, улым! – ди әтисе кече малаена.
Габдрахман сәнәген күбә өстенә кадап куя да, йөгерә-йөгерә, тау итәгеннән агып торган чишмә янына ашыга һәм бераздан аннан бер шешә салкын сөт күтәреп килә. Утырышалар. Әтиләре печән астыннан кечкенә генә бер төенчек тартып чыгара, ашыкмыйча гына аның тастымалын чишеп, аны печән өстенә җәя, аннары аңа калын гына итеп киселгән өч телем ипи, өч пешкән йомырка һәм өч стакан алып куя.
– Җитешегез, балалар! – ди ул. – Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
– Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим, – дип кабатлый Искәндәр белән Габдрахман.
Куллар ипи телемнәренә үрелә, энекәше, көтмәгәндә генә аның маңгаена сугып, үз өлешенә тигән йомыркасын ватып ала. Барысы да сүзсез генә көлешәләр. Ничек рәхәт, валлаһи, хуш исле болында менә шушылай бергә-бергә ашап утырулары! Хозурлык! Иркенлек! Кипкән печәннән үзенә бертөрле хуш ис килсә, аңа әле чабылмаган үлән һәм чәчәкләрнең кырыкмаса-кырык төрле исләре дә кушылгач, башларны әйләндергеч исләр җыелмасы барлыкка килә. Сулап туймассың!
– Бик тирләгән син, әти, күлмәгеңне салып куй – кипсен, – ди Искәндәр әтисенә.
– Болай да кибә ул, улым… Болай да җилли…
– Әй уңган да соң быел печән, ә, әти! – ди Габдрахман.
– Ләкин ул безнеке түгел шул, улым, – ди әтисе, көрсенеп. – Безнеке түгел, ә алпавытныкы. Безгә елга буендагы кычытканнары гына инде аның…
Ниһаять, әбәтләрен ашап бетерделәр. Искәндәр, ике кулын баш астына куеп, күккә карап ята, үзе әйтмешли, ашаганын сеңдерә. Габдрахман исә, аска таба иелеп, күзен дә алмыйча, бер кырмыска артыннан күзәтә. Ә ул үзеннән күпкә зур бер кортны өстерәпме өстери! Ояларына алып кайтып барышы – алар ашап утырган урыннан ерак түгел генә яшиләр икән. Тырыш та инде бу кырмыскалар! Менә монысы да үләннәр арасыннан, тырыша-тырыша, шул кортны алып кайтып килә, ул исә әле бер үлән сабагына, әле икенчесенә эләгә, тик кырмыска табышын барыбер ташлап калдырмый. Әтиләре Сибгатулла ике кулын тезләренә куйган да ни турындадыр уйланып утыра.
– Ни турында уйлыйсың, әти? – дип сорый аннан Искәндәр, аның коңгырт күзләренә карап. – Нинди уй басты?
– Әй улым, әллә нәрсәләр керә башка, – ди әтисе, шул «әллә нәрсәләр» не таратырга җыенгандай, уң кулы белән битен сыпырып. – Менә, мин әйтәм, бу печәннәр безнеке булсыные, ә!
– Хыял диңгезендә йөзәсең икән әле! – дип көлә Искәндәр.
– Хыялсыз кеше – җансыз кеше ул, улым. Әгәр дә Ходай Тәгалә кешене хыял белән өметтән мәхрүм иткән булса, аңа тормыш икеләтә-өчләтә авыр булып тоелырые. Ярый әле, Ходай безгә шуларны бүләк иткән, мең шөкер аңа!
Моңа каршы Искәндәр берни дә әйтмәде, бары тик, тапкансың шөкер итәр нәрсә дигәндәй, иңбашларын гына җыерып куйды. Шулчак тау өстенә атка җигелгән җиңел арба килеп туктады да, аннан алпавыт – отставкадагы генерал Березняковның калын тавышы ишетелде:
– Һаман ял итәбезме? Ә кайчан эшләргә уйлыйсыз?
– Әбәт капкалап алырга гына туктадык, хәзер тотынабыз, – диде әтиләре, ашыкмыйча гына урыныннан күтәрелеп. – Бездән калмас! Торыгыз, балалар, булды, хәзер – эшкә!
Кинәт шунда тирә-якны ниндидер кара-кучкыллы караңгылык басты: күк йөзен кап-кара, шомлы һәм куркыныч болыт каплады, әле генә кыздырып торган кояшның шәүләсе дә күренмәс булып калды. Җилнең әсәре дә булмаган мәлдә кисәк кенә җил-давыл купты, ул исә, багана сыман очлаеп бөтерелә-бөтерелә, болынның буеннан-буена печәннәрне туздырып йөри башлады. Тирә-яктагы кап-кара болытка һавада очып йөргән печәннәр болыты кушылды. Куркыныч, шомлы. Кая монда эшләү! Давыл очыртып алып китмәсен дип, көчкә аякларында басып торалар! Шунда болын буенча бөтерелеп-тузынып йөргән бер давыл баганасы Искәндәрне күтәрде дә башта тау өстенә, аннары Шәдке урманына таба алып китте.
– Әти-и-и! Габдрахма-а-а-н эне-е-е-м! – дип кычкырды Искәндәр һәм еларга тотынды. Үзе елый, үзе кычкыра.
Тагын күпме кычкырган булыр иде, тик аны күршесендә йоклап ятучы матрос уятты:
– Икенче ягыңа борылып ят!
Искәндәр уянып китте дә, бу куркыныч хәлнең төш кенә икәнен аңлап, чын күңеленнән сөенде: «Шөкер, төшкә генә кергән икән бу коточкыч давыл!»
Ул бу төше турында иртән йокыдан торгач та: «Керсә дә керер икән шундый куркыныч төш!» – дип уйланып алды. Хәтта аны күз алдына китереп, бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйгандай булды. Көндезен дә берничә мәртәбә исенә төшеп, аны бу төшенең мәгънәсе турында төрле фаразлар юрарга мәҗбүр итте. Үзен күңелсез уйларга этәргән фаразларын һәрчак: «Берүк, хәерлегә генә була күрсен инде, Ходаем!» – дип тәмамлады. Шул ук вакытта үзләре печән әзерләп йөргән Киң Болынны, кояшлы матур көндә әтисе, энесе белән шунда эшләп йөргән мизгелләрен рәхәтләнеп исенә төшерде дә үзалдына елмаеп куйды.
Раевский – миссионер!
Явыз Иван Казанны алып, ханлыгын җимергәннән соң башланган бүтән диндәге һәм мәҗүси халыкларны христиан диненә кертү сәясәте эзлекле рәвештә дәвам итте. Священниклар, поплар, монахлар даими рәвештә алып барган бу чукындыру эше, әллә ни зур булмаса да, барыбер үзенең нәтиҗәләрен дә бирә торды, әлбәттә. Шул чор эчендә Казан епархиясендә урыс динен кабул иткән башка диндәге иноверецлар саны егерме меңгә җиткән иде.
Башка диндәге халыкларны христиан диненә тарту ни өчен кирәк соң? Чөнки бу эш патшалар тарафыннан да, православие диненең югары даирәләре тарафыннан да баштан ук Русия дәүләтчелеген ныгыту чарасы дип кабул ителде һәм шуңа күрә гомум дәүләти эш булып саналды. Янәсе, күпмилләтле һәм күп динле Русиядә бер генә – христиан дине генә булырга тиеш! Дөрес, Пётр I патшалык иткән заманнарга инде, бик күп санлы булмасалар да, христианлаштыру сәясәтенә бик авыр бирелә торган татар-мөселманнар арасында да чукындырылган авылларда яшәүче керәшеннәр барлыкка килгән иде.
Ләкин төрле диндәге халыкларны христианлаштыру эше хакимият һәм чиркәү уйлаганча шома гына бармады, бу юлда һәрдаим төрле каршылыклар очрап торды: һәр халык үз динен, үз милләтен саф килеш сакларга тырышты, чөнки алар, христиан диненә күчкәннән соң, үз диннәрен югалтып кына калмыйча, тора-бара милләт буларак та урыслар арасында эреп югалуларын яхшы аңлыйлар иде. Шуңа күрә христиан динендә булмаган башка халыкларны чукындыру эше бик акрын темплар белән барды, һәм мондый адым патшаларны да, православие дине эшләре, шул исәптән башка халыклар арасында христианлыкны тарату белән шөгыльләнүче Патриарх идарәсе хезмәткәрләрен дә канәгатьләндерә алмады. Моны истә тотып, тәхеткә утырган һәр урыс патшасы әледән-әле бу мәсьәләгә әйләнеп кайта, бу изге эш турында һаман саен искәртеп, чукындыру эшен җанландыруга юнәлтелгән указлар чыгара торды.
Патша Пётр I дә 1713 елда бу мәсьәләгә кагылышлы указ чыгарды. Аның буенча мөселман-татарлар арасында күренекле урын тоткан, укымышлылыклары белән аерылып торган морза-кенәзләр ярты ел эчендә мәҗбүри рәвештә христиан динен кабул итәргә һәм чукынулары белән моны ныгытып, раслап куярга тиеш булдылар. Бөек Пётр бу өлкәдә эшне кайдан башларга кирәклеген бик яхшы чамалады. Аның уенча, татар халкының күренекле кешеләре урыс динен кабул итә икән, алар артыннан башкалар, ягъни гади халык та иярергә тиеш. Патша указы исә, – әлбәттә, бернинди сүзсез үтәлергә тиешле закон! Шулай итеп, морзалар, шушы указга буйсынып, ирексез рәвештә христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булдылар, чөнки алар ирекле рәвештә чукынмасалар, шушы указ нигезендә, аларның милке дәүләт тарафыннан тартып алынырга тиеш иде. Ә кемнең үз байлыгыннан шулай ансат кына колак кагып, чабата киеп йөрисе килсен? Морзалар чукынырга мәҗбүр булдылар, һәм, вакытлар үтү белән, алар токымы-буыныннан урыс дәүләте файдасына куйган хезмәтләре, батырлыклары белән исемнәре Русиядә генә түгел, башка дәүләтләргә дә билгеле булган зур талант ияләре үсеп чыкты. Дөрес, алар үзләренең әби-бабалары мөселман-татарлар булуын хәтерләми иде инде…
1719 елда Санкт-Петербург флоты священнигы хезмәтеннән азат ителеп, Казан епархиясенә җибәрелгән Алексий Раевский, хәтта зур дәрәҗәдәге дин әһелләрен дә гаҗәпләндереп, монда патша Пётр I үзе кул куйган указ белән кайтып керде. Әлегә хәтта югары дини руханилар да лаек булмаган, моңарчы күрелмәгән вакыйга иде бу! Әлбәттә, ул моны үзе дә көтмәгән иде…
Әңгәмәләре ахырында епископ Афанасийның «үтенечеңне караганнан соң хәбәр итәрбез» дигән сүзләреннән соң – кайчан булыр бу дип көтеп йөргән көннәренең берсендә – патшаның секретаре Макар Алексеев җибәргән офицер аның кулына Пётр I катына чакырылуы турында рәсми кәгазь китереп тоттырды. Аны укып чыккач, атакайның хәтта күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп китте, ул тәмам коелып төште: Афанасий атакайның чакыруын көтеп йөри иде, ә монда…
Ул, бераздан исенә килеп, тиз генә җыенды да, киңәш-табыш итәргә дип, Афанасий атакай янына китте.
– Авырыйсыңмы әллә, священник? – дип каршы алды аны епископ. – Төсләрең киткән…
– Китәр дә, атакай! – диде Раевский, аңа чакыру кәгазен сузып. – Монда йөрәк өянәге дә тотарга мөмкин. Нигә чакыра икән, атакай?
– Бер дә каушама, бер дә курыкма! Эш менә нәрсәдә… Мин синең белән әңгәмәбез турында Экзарх Стефан атакайга сөйләгәндә, анда Псков епискобы Феофан Прокопович та утыра иде. Ә аңа патшабыз киләчәктә, реформа ясап, булачак «Духовная коллегия» Духовный Регламентын, ягъни уставын төзүне тапшырган булган. Безнең әңгәмәнең эчтәлеге Феофан атакайны да бик кызыксындырды, һәм ул бу турыда патшага да җиткерәчәген әйтте. Феофан атакай – дини реформалар буенча патшаның уң кулы. Аның әйтүенчә, сине Казанга күчерү турында указ да әзерләнеп куелган инде. Менә шул сине патшага чакыруның сәбәбе. Куркырлык берни дә юк.
Ниһаять, патша каршына кереп басар көн дә килеп җитте. Раевский билгеләнгән вакытка аның кабул итү бүлмәсенә узып, үзенең кем икәнлеген әйтүгә үк, секретаре М. Алексеев патша бүлмәсенә кереп чыкты да бөтен тәне калтыраган атакайны кабинетка кертеп тә җибәрде. Ул кергәндә, олпат гәүдәсен бераз ия төшеп, тәрәзәдән урамга карап торган патша Пётр I кисәк кенә борылды да:
– Раевский? – дип сорады һәм, аршинлы адымнары белән аның янына килеп, көрәктәй зур кулын күрешергә сузды: – Исәнме-саумы, священник?
– Аллага шөкер, патша галиҗәнаплары! Сезгә саулык-сәламәтлек телим!
– Рәхмәт, рәхмәт. Синең турыда миңа, бик сәләтле миссионер, дип әйттеләр, теләгеңне дә җиткерделәр: шул миссионерлык эше хакына флоттан китәргә телисең икән. Ярый, мин хуплыйм. Хәзер бу турыда мин кул куйган указ да алырсың. Тик кара аны, священник, әгәр дә минем ышанычны аклый алмасаң, утта яндыртам! Ишеттеңме?
– Ишеттем, патша галиҗәнаплары.
– Аңладыңмы?
– Аңладым, патша галиҗәнаплары.
– Алайса, бар, бу изге эшеңдә уңышлар телим.
Патша, кырт борылып, саубуллашып та тормыйча, зур адымнары белән кабинеты түренә таба атлады. Раевский чыгып китте. Кабул итү бүлмәсендә секретаре аңа Пётр патша кул куйган указны тапшырды.
Шулай итеп, священник моңарчы күрелмәгән дәрәҗәле указны аның белән озак кына әңгәмә корган һәм аннан соң бу сөйләшүләренең эчтәлеген Экзарх Стефанның үзенә дә җиткергән Афанасий атакайның һәм шулвакытта аның кабинетында булган Прокоповичның турыдан-туры булышлыгы белән алды. Беренче карашка бик гади күренгән, йөзе белән карчыганы хәтерләткән, чынында исә күңеленнән христиан диненә бөтен җаны-тәне белән бирелгән, башка диндәгеләрне христианлаштыру мәсьәләсендә башында һәм күңелендә бик яхшы идея һәм фикерләр йөрткән, алай гына да түгел, инде бу өлкәдә зур эшләр башкарырга да өлгергән озын, ябык гәүдәле бу священник Афанасий атакайга бик ошады. «Менә безгә шундый миссионерлар кирәк!» – диде ул Экзарх Стефан Рязанский (Яворский) һәм Феофан Прокоповичка, Раевский белән әңгәмәсе турында сөйләп биргәннән соң.
Ул указ буенча, аңа басурман динендәге кешеләрне христиан диненә өндәү һәм теләгәннәрне чукындыру, аларга христиан дине кануннарын өйрәтү өстенә, элек чукындырылганнар белән идарә итү, дини тормышларын күзәтеп тору эше дә йөкләнелгән иде.
Алексий Раевский кайтуының икенче көнендә үк Казан епархиясе җитәкчесе архиерей [4 - Архиерей – югары православие дине руханиларының (епископ, архиепископ, митрополит) гомуми исеме.] Тихон янына килде. Күрештеләр, ул, Тихон атакайның соравы буенча, үзе турында бик тәфсилләп, кемдер әйтмешли, энәсеннән җебенә хәтле сөйләп бирде. Аннары кая, нинди эшкә билгеләнүе турында кызыксынды.
Священник нигәдер архиепископ Тихон атакайга ошап бетмәде бугай, сүз эш мәсьәләсенә күчкәч, ул шактый озакка тынып калды.
– Белмим шул, нинди эш тәкъдим итәргә соң сиңа?.. – диде ул аннары, телгә килеп һәм кулы белән озын сакалын сыпырып. – Бу тирәдәге чиркәүләрдә дә буш урыннар юк…
– Бәлки, епархиянең үзендә табылыр? – Священник үзенең төссез күзләре белән архиепископның йөзенә текәлде. – Миңа, атакай, күбрәк вакытны миссионерлык белән шөгыльләнергә ирек бирә торган эш кирәк…
Епархия җитәкчесе бу кадәресен көтмәгән иде. «Кара син аның сөмсезлеген! – дип уйлап алды ул, моңа тагын бер мәртәбә инанырга теләгәндәй, каршында утырган Раевскийга күз ташлап. – Санкт-Петербургта хезмәт иткәч, үзен әллә кем дип саный бугай…»
– Без, христиан диненә хезмәт итүчеләр, бу эш белән барыбыз да шөгыльләнәбез, – диде Тихон. – Бу – барыбызның да изге бурычы.
– Нәкъ шулай, атакай! Нәкъ шулай, бик дөрес әйтәсең, – дип җанланып китте священник. Һәм, эшне озакка сузмас өчен, үзе алып кайткан указ турында хәтерләтеп алуны нәкъ менә шушы мизгелдә бик вакытлы вә урынлы дип санады. – Миңа патша кул куеп биргән указда да нәкъ менә шул турыда әйтелә, атакай. – Ул, ашыкмыйча гына, кулын кесәсенә тыкты да аннан бик яхшы итеп төрелгән указны тартып чыгарды. – Менә укып кара, атакай!
– Нәрсә бу? Нинди указ ул?!
– Укы, атакай, укы! Анда барысы да язылган…
Архиепископ Тихон үзенә сузылган кәгазьне теләр-теләмәс кенә кулына алды да укый башлады. Аны укыган саен, аның йөзе караңгылана барды. «Карале син аны, ә! Карап торырга юк кына бәндә шикелле, хәтта озак еллар монастырь һавасын сулап ябыгып беткән монах дип белерсең. Ә үзе патша тикле патша кул куйган исемле указ алуга ирешкән!» – дип уйлап алды ул эченнән, ни өчендер ачуы килеп. Хәер, ачуы килүенең сәбәбе дә ачык: әле моңарчы аның янына мондый җитди кәгазь белән килгән кеше юк иде. Ләкин ул ачуын күрсәтүнең үз файдасына түгеллеген дә яхшы аңлады. «Алла сакласын, аның монда нинди максат белән җибәрелгәнен кем белгән? – дигән уй йөгереп узды аның башыннан. – Бәлки, шымчылык итәргәдер? Сак булырга кирәк».
– Епархиянең үзендә, дисең, алайса? Барын бар бездә бер урын… – диде архиепископ, бераз уйланып торганнан соң һәм өстәп куярга ашыкты: – Әгәр риза булсаң…
– Мин динебез юлындагы теләсә нинди эшкә дә риза, атакай.
– Ярар, ул чагында епархиянең казначее булып эшләрсең.
– Мин риза, атакай.
Бу җавап архиепископны канәгатьләндерде, һәм ул күңеленнән генә сөенеп тә куйды. «Әгәр дә мәгәр акча яратуы, кулга чиста булмавы сизелә-нитә калса, аңа бернинди указ да булышмаячак! – дип уйлады ул. – Ул чагында, киресенчә, бу указы аңа урыныннан коры калу гына түгел, каты җәза бирергә дә нигез булыр. Патша үзенең ышанычын җиргә салып таптаган бәндәләрне ничек җәзаларга икәнен яхшы белә! Моның да дар агачында чайкалуы яисә утта кыздырылуы бик мөмкин…»
Раевскийга яңа эше белән танышып, аның рәтенә төшенергә бер атна вакыт та җитте. Алай гына да түгел, ул элеккеге казначейның исәп-хисап кәгазьләрен бик үк тиешенчә алып бармаганлыгына да игътибар итте. Тик бу турыда ул архиепископка бер сүз дә әйтмәде, чөнки әләк йөртә торган гадәте юк иде. Аның эшкә бик тиз төшенүе хакында Тихон атакайга башкалар җиткерде.
Тагын бер атна үткәннән соң, хәзер дини дәрәҗәсе буенча иеромонах булган Алексий Раевский атакай янына үзе керде.
– Мин эшне кабул итеп алдым, атакай, инде синең рөхсәтең белән берәр авылга миссионерлык эше белән чыгып керер идем. Сиңа епархиядәге хәлләр таныш, кайсы тирәдән башларга киңәш итәрсең икән? – диде ул, хәл-әхвәл сорашканнан соң.
– Ә яңа эшең белән ныклап таныштыңмы соң?
Тихон атакай аның яңа эшенә бик тиз төшенүе турында белә иде инде, чөнки аңа аның турында: «Гаҗәеп зирәк күренә бу петербурглы!» – дигәннәр иде. Монда яңа казначей Алексийга бик тиз генә «Петербурглы» дигән кушамат та ябыштырып куйдылар.
– Таныштым, атакай. Анда бернинди авырлык та күрмим. Анлык кына белемем бар.
– Монысы яхшы. Эшеңне намус белән башкарырсың дип ышанам, иеромонах, – диде архиепископ. – Динебезне тарату эшенә керешергә әзер булуың да шатландыра. Мин сиңа бу изге эшне моннан утыз чакрым чамасы ераклыктагы Ярсуар авылыннан башларга тәкъдим итәм. Күптәннән чукындырылган керәшеннәр авылы ул, тик анда яшәүче дүрт гаилә, балалары белән егерме дүрт кеше, үзләренең мөселман диненнән безнең православие диненә күчәргә һаман аяк терәп каршы тора. Менә шуларны да үзебезнең якка аударсак, бу авыл тулысы белән христианлыкта булачак дигән сүз. Әйе, тулысы белән! Берочтан анда чиркәү салу мәсьәләсендә дә үз фикерләреңне җиткерерсең. Ул авыл әллә ни зур түгел, чиркәү-фәлән кирәк булырмы икән анда?
– Аңлашылды, атакай.
– Ярсуарга күрше Кәтиринкә авылы побы Тимофей атакай белән бар, башта шунда сугыл! Ул шул тирә халкын яхшы белә. Бу авылда үземнең дә булганым бар. Безнең дингә күчәргә теләмәгән гаиләләр алтау иде анда, тик, шөкер, былтыр шуларның икесе тавышсыз-тынсыз гына – төнлә, йорт-җирләрен калдырып! – каядыр китеп барганнар. Чиләбе өязенә үк диделәр бугай. Янәсе, анда урыс диненә керергә өндәп аптыратмыйлар. Беркатлы халык: кайда гына яшәсәләр дә, тора-бара барыбер безнең дингә керергә мәҗбүр булачакларын белергә дә, аңларга да теләмиләр! Кайдан килгән үҗәтлектер инде бу, һич тә аңлый алмыйм!
– Әйе, татарлар белән эш итү авыр шул, атакай, бик авыр. Үземнән беләм… Үзләрен горур халык дип танытмакчы булалар.
– Олаучы белән кайсы вакытта юлга чыгуыгыз турында сөйләшеп куй! Алай да син анда бер атнадан артык булма, чөнки монда да эшләр бар бит.
– Истә тотармын, атакай. Тик әлегә минем бер соравым бар: чукынган кешеләр белән сөйләшүне нәтиҗәлерәк оештыру өчен, бүләккә берәр нәрсә каралганмы соң сездә?
– Шакмаклы шикәр бар, бераз алырсың. Мин кушты диярсең, – диде архиепископ. – Тик карап кына тот, басурманнарны бер дә файдасызга шикәр белән сыйлама!
Иеромонах Алексий Раевский Кәтиринкә авылына кичкә таба гына килеп җитте һәм тиз генә поп Тимофей атакай өен эзләп тапты. Башка йортлардан берние белән дә аерылмаган, шундый ук салам түбәле, саламын җил-давыллар очыртып алып китмәсен өчен, бастырык юанлыгындагы агачлар белән кара-каршы бастырып бәйләгән, бер почмагы җиргә иңә төшкән тәбәнәк кенә өй. Аның алгы ягындагы бакчасының инде күпне күргән рәшәткәләренең кайсы сынык, кайсы черек, кайсы кубып төшкән. «Тимофей атакай дөньялыкны бик кайгыртмый торган кеше, ахрысы, – дип уйлап алды иеромонах, аларга күз ташлап, – шуларны да рәтләп куймаган!»
– Ходай бу йортка иминлек бирсен! – диде Раевский, өйгә кергәч. – Исәнлек-саулык сезгә!
Ләкин аның сәламен алучы да, аңа җавап бирүче дә күренмәде. Тик бераздан гына өйнең алгы өлешендәге уң яктагы почмактан кырык-кырык биш яшьләр чамасындагы хатын-кыз килеп чыкты. «Попның хатыны бугай», – дип уйлап алды иеромонах.
– Исәнлек-саулык сезгә, анакай! Ходай йортыгызга иминлек бирсен! – дип кабатлады Раевский һәм почмактагы лампа тәресенә карап, чукынып алды. – Миңа поп Тимофей кирәк иде.
– Яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт, – диде поп хатыны һәм ничектер югалып, хәтта уңайсызланып калган шикелле тоелды. – Ни… ул ял итә…
Кинәт, шуны раслагандай, бик каты гырылдаган тавыш ишетелде.
– Уятырга кирәк, бик җитди йомышым бар.
– Ә син кем буласың соң?
Поп хатынының бу соравына каршы ул бик кыска гына итеп үзенең кем булуы һәм нинди эш белән йөрүе турында әйтеп бирде.
– Батюшка әле күптән түгел генә яткан иде шул, – диде хатын. Сизелеп тора: ирен һич тә уятасы килми. – Син юлдан килгән кеше, арыгансыңдыр, булмаса, ашап-эчеп ал да бераз ятып ял ит! Иртә кичтән хәерлерәк, диләр бит.
Ләкин Раевский җавап бирергә өлгермәде, түр яктагы сәкедән попның:
– Кем бар анда, анакай? – дигән тавышы ишетелде.
Хатыны шундук аның янына кереп китте. Бераздан, йонлы күкрәген кашый-кашый, ишек катына атлаучы поп үзе күренде. Уртача гәүдәле, таза, табак битле, озын гына сакаллы кеше иде ул.
– Хуш киләсең! Түргә уз! – диде ул, таза кулын Раевскийның сөяктәй ябык кулына төртеп. – Кем буласың? Ни йомыш?
Священник кыскача гына кем булуын, нинди йомыш белән йөрүен әйтеп бирде һәм сүзен:
– Узарга туры килә инде, атакай, чөнки төнгә каршы Ярсуарга юл алып булмас. Анда иртүк барырбыз. Рөхсәт итсәгез, сездә кунарга туры килер…
– Әлбәттә, әлбәттә. Нинди сүз булырга мөмкин! – дип, Тимофей нигәдер кабат иеромонахның кулын кысты. Аннан хатынына эндәште: – Син анда кичке аш мәсьәләсен кара инде, Маланья!
Кабат күрешкән чагында, Раевскийның борынына поптан аңкып торган аракы исе килеп бәрелде, һәм ул ирексездән йөзен читкә борырга мәҗбүр булды. Батюшка Тимофей шактый ук салмыш иде. Ул, аның йөзен читкә боруын күреп, аңлатма бирергә кирәк дип тапты:
– Бүген чиркәүдә ике сабыйны чукындырдык. Аннан соң, билгеле инде, бу юанычлы вакыйганы бераз билгеләп үтәргә чакырдылар. Шунда катнашырга туры килде. Халыктан аерылып булмый, атакай! Алар арасында яшибез, алар белән эш итәбез бит!
Тегесе-монысы турында сөйләшә-сөйләшә, табынга утырулары булды, шунда Маланья анакай өстәлгә бер шешә аракы белән ике стакан китереп куйды.
– Йә атакай, очрашуыбыз хөрмәтенә берәрне күтәреп куйыйк, булмаса! Да хранит нас Бог, батюшка! – диде поп, стаканнарга аракы салып. – Да поможет нам Бог в нашем святом деле!
– Син эч, Тимофей атакай, ә мин бу нәрсәгә битараф, – диде Алексий, шешәгә күрсәтеп. – Мавыкмыйм.
– Безнең дин эчүгә каршы түгел бит. Чамасын белеп кенә эчкәндә, бернинди зыяны да юк.
– Мин аны гомеремдә дә эчеп карамадым, тартмый да. Син миңа карама, атакай, тик иртәгә иртән шакшы ис аңкып торырлык булмасын инде! Кешеләрдән уңайсыз булыр…
– Әлбәттә, әлбәттә! – диде поп һәм стаканын кулына алып эчеп җибәрде. – Аңлыйм: иртәгә безнең алда җитди эш тора! Дөресен генә әйткәндә, мин үзсүзле ул татарлар белән очрашырга бер дә атлыгып тормыйм. Менә алар минем кайда утыра! – Поп – ул сулагай иде бугай – сул кулындагы кашыгын өстәлгә куйды да кулы белән муены артына сугып алды. – Ул авылда, ачуым килмәгәе, кырык мәртәбә булып, ул үҗәт татарлар белән кырык тапкыр сөйләшү шаһиты булдым инде мин! Безнең ише җирле поп кына түгел – искесе өстенә яңасын өстәгәннән соң исерә башлаган Тимофей кулын түшәмгә таба күтәреп алды – Казаннан, епархиянең үзеннән килгән изге җаннар күпме үгетләп карады ул татарларны! Юк! Үз тугызлары тугыз! Менә син дә шулар аркасында азап чигеп йөрисең…
– Эшебез шул бит безнең.
– Анысы шулай да, тик, белмим, файдасы булырмы икән?..
Попның исерек килеш лыгырдавы иеромонахка һич тә ошамады. Шуңа күрә ул, ачуы килеп:
– Алдан фаразламыйк әле, атакай! – дип, буш сүзне туктатуны хуп күрде.
Алар икенче көнне иртүк Ярсуарга киттеләр. Ул биек булмаган таулар арасындагы үзәнлеккә, Мишә елгасының сул кушылдыгы Нырсы елгасы буена урнашкан, әллә ни зур булмаган авыл икән. Бер төн кунарга туры килгән урыс авылы Кәтиринкәдән беренче карашка ук йорт-җирләренең төзегрәк булуы белән күзгә ташлана. Бу исә әллә кайдан, монда тырыш, уңган халык яши, дип әйтеп тора иде.
Ярсуар урамына килеп керү белән, аларга урта яшьләрдәге бер ир-ат очрады.
– Исәнлек-саулыкмы, Фёдор? – дип күреште аның белән поп, арбадан төшеп. – Ни хәлләр бар? Үз диннәренә кире кайтучы еретиклар [5 - Еретик – хөкем сөргән дини догмаларга каршы килүче.] барлыгы сизелмиме?
– Юк, юк, атакай, сизелми дә, күренми дә! Чукынганнар арасында кире мөселман диненә кайтучылар юк бездә.
– Ә теге татарлар ничек?
– Ничек булсын? Моңарчы ничек яшәгәннәр, хәзер дә шулай яши бирәләр: беркемгә дә тимиләр, беркемгә дә комачауламыйлар.
– Мөселман динен тоталармы?
– Аларда эшем юк, атакай: аларның – үз эшләре, минем – үз эшем. Табыну мәсьәләсендә дә шулай.
– Син нәрсә, Фёдор, минем белән кырлы-мырлы сөйләшәсең? – дип сорады поп ачу белән.
– Нишләп кырлы-мырлы сөйләшим ди? Аларга тыныч кына яшәргә ирек бирмәвегез, һаман борчып торуыгыз ачуны китерә башлады. Яшәсеннәр үзләренчә! Беркемгә дә зыяннары тими бит аларның. Бу юлы да аларны куркытырга килүегезме, атакай?
– Бар, юлыңда бул! Күп сөйләшәсең, – диде Тимофей, кире арбага утырып. – Алай да күз-колак бул әле син, Фёдор, үз диннәренә кайтучылар сизелмәсме?
– Мин беркайчан да шымчы булмадым, атакай, – дип, ир-ат үз юлы белән китеп барды.
– Кара син аны, ничек сөйләшә! Бер-берсен яклый алар: керәшене дә, татары да, – диде поп, арбага утыргач.
– Аларны ниндидер бүләк белән кызыксындырырга кирәк. Әйтик, бераз акча түләп булса да, авылда бер ышанычлы кеше тоту һич тә начар булмас иде, минемчә.
– Белмим, ул акчаны кемгә генә бирәсе инде, атакай: чукынган өченме, әллә безнең дингә күчкәннән соң да, үз диннәрендә калган кешеләр турында хәбәр биргән шымчыларгамы? – дип, борын астыннан мыгырданып алды поп. – Йә, кайсыннан башлыйбыз?
– Мин аларның берсен дә белмим ич. Юл уңаенда кайсының өе беренче булып тора, шунысына керик.
Бераздан чиста итеп ышкыланган такталардан матур итеп ясалган капка янына килеп туктадылар. Арбадан төштеләр дә ишегалдына керделәр, монда абзар-куралар да чиста иде, бу йортта тәртипне яратучы чын хуҗа барлыгы лапас почмагына, бер җиргә сөяп куйган сәнәк һәм көрәкләрдән, чиста итеп себерелгән ишегалдыннан ук күренеп тора. Шул минутта лапастан йорт хуҗасы – тәбәнәгрәк буйлы, каратутлы какча йөзле, кырык-кырык биш яшьләр чамасындагы ир-ат – үзе килеп чыкты. Инде аңа таныш булган күрше авыл побы янында аныкы шикелле үк озын кафтан кигән ят кешене күргәч, ул ничектер югалып калгандай булды.
– Нихәл, Шакир, сау-сәламәт кенә йөрисеңме? – дип елмайды аңа Тимофей, күрешергә кулын сузып.
– Аллага шөкер, әлегә исән-сау, – диде хуҗа, ишеккә күрсәтеп. – Әйдәгез, өйгә узыгыз! Ни йомыш белән йөреш?
Аның бу соравына җавап биреп тормыйча, аның артыннан ияреп өйгә керделәр. Анда да чисталык күзгә ташланды. Утырыштылар.
– Менә нәрсә, Шакир, – дип сүз башлады иеромонах Алексий йомшак тавыш белән. – Миңа аңлатуларынча, хәзерге көндә керәшен авылы дип йөртелгән шушы авылыгызда дүрт гаилә, шул исәптән синеке дә, мөселман динендә кала бирә, димәк, патшабыз Бөек Пётр сагындагы христиан динен танымый булып чыга. Бу исә патша галиҗәнапларының башка диндәге кешеләрне православиегә күчерү турындагы указына каршы килә…
– Ләкин анда, белүемчә, беркемне дә христиан диненә көчләп кертергә диелмәгән бугай? – дип бүлдерде аны Шакир. – Тели икән – сезнең динне кабул итә, теләми икән – үз динендә кала.
– Дөрес, бик дөрес! – диде Раевский. – Шуңа күрә сине көчләүче юк та бит! Белүемчә, күпме вакыт сиңа Русиядә христиан диненең иң дөрес, иң изге, иң ышанычлы дин икәнен аңлатып кына киләләр. Димәк, синең шуны аңларлык акылыңа ышаналар. Әгәр дә мәгәр көчләп кертергә кирәк булса, инде синең гаилә, күптән чукындырылып, дөрес дин белән яшәгән булыр иде. Алай эшләмибез бит, үзең күреп торасың! Шунысы да күз алдында: безнең динне кабул иткән авылдашларыгыз берни дә югалтмады! Һич аңламыйм, нишләп алардан калышыргадыр?!
– Һәркемнең үз башы, үз иреге, теләге бар. Башкалар күчкән икән, бу – аларның үз эше, күчәргә теләмим икән, монысы – минем һәм гаиләмнең шәхси эше.
– Үзең уйлап кара, соңгы вакытта Бөек Пётр патшабыз христиан диненә күчкән кешеләргә нинди ташламалар бүләк итте! – дип, сүзгә моңарчы өстәл янында дәшми генә утырган поп Тимофей кушылды һәм берәм-берәм бармакларын бөкли-бөкли санап китте: алар өч ел салым түләүдән, рекрутлыктан, булган бурычын түләүдән, ә җинаять кылганнар төрмәдән азат ителәләр. Күрдеңме, никадәр изгелек каралган андыйларга! Уйла, Шакир, уйла! Аннары үкенергә туры килмәгәе… Синең дә малайларың үсеп килә бит, ә? Ничәү алар синдә?
– Икәү. Берсе – ун, икенчесе – тугыз яшьтә. Икесе – кыз балалар…
– Менә күрәсеңме, димәк, ике малаең рекрут булачак!
– Алар үсеп рекрут булганчы әле-е-е! – дип сузды өй хуҗасы.
– Алай димә! Вакыт дигәнең су шикелле ага ул! Сизми дә калырсың, рекрут яшенә җитеп, аерылышыр көн килгәнен! – диде иеромонах Раевский. – Үзең турында уйларга теләмисең икән, актыгында балаларың турында уйла!
– Әнисе, чәеңне чыгар инде син юлдан килгән кешеләргә! – дип дәште Шакир йомшак тавыш белән, өйнең эчке ягына таба борылып.
– Хәзер, әтисе, хәзер, чәем әзер инде.
Чыннан да, аның әмерен генә көткән бугай, хуҗаның үз яше чамасындагы хатыны Сәлимә башта өстәлгә җырлап кайнап торган җиз самавырын, бер түгәрәк ипи, аннары чуенда пешерелгән тары боткасы, кирәк була калса дип, кечкенә генә савыт белән тоз, аннары чәй чынаяклары белән стаканнар китереп куйды да тагын өйләренең икенче ягына чыгып китте. Шундук, үзе суккан ике тастымал тотып, яңадан керде һәм аларны кунаклар алдына куйды. Ә алар исә, аның ни өчен куелганын аңлап бетермичә, аңа кулларын сөртергә тотынды.
– Йәгез, кунаклар, Ходай биргән ризыктан авыз итегез! Сез юлдан килгән кешеләр, минем кунакларым. Бары – алда, гаеп итмәссез, – диде Шакир һәм тегеләр кая куярга белмәгән тастымалларын, алып, аларның тезләренә җәеп салды.
Чәй эчәр алдыннан, өстәлдә баллы нәрсә юклыгын абайлаган иеромонах, үзенең ситсы сумкасыннан зур бер баш шакмаклы шикәр чыгарып өстәлгә куйды да:
– Моны ватарга берәр нәрсә юктыр? – дип сорады.
Хуҗа, урыныннан торып, кеп-кечкенә генә чүкеч белән тимерче кулы белән ясалган пычак алып килеп, аларны аның кулына тоттырды.
– Үзең ватып куй! – диде Раевский, пычакны кире аңа сузып.
– Юк, сезнең шикәр, үзегез ватыгыз, үзегез эчегез! – булды җавап. – Без шикәрсез генә ияләнгән…
– Күчтәнәчтән йөз чөерү мөселманнар дине буенча да яхшы гамәлдән саналмый бугай бит? – диде шикәрне вак кисәкләргә ваткалау эшен үз кулына алган Тимофей. – Казан тикле Казаннан өстәлегезгә килеп төшкән күчтәнәчтән баш тарту кунакка якты йөз күрсәтмәү була бит, Шакир!
– Анысы шулай шул. Ярар, сыегыз өчен рәхмәт инде ул чагында… – дип, Шакир да чәйне, үзенең бераз алгарак чыгып торган тешләре белән вак итеп китеп-китеп алып, шикәр белән эчте.
– Сыегыз өчен зур рәхмәт, – диде иеромонах Раевский, урыныннан торып һәм гадәте буенча, кайда икәнлеген онытып бугай, чукынып алу өчен лампа тәресен эзләп, өйнең алгы ягындагы почмагына күз төшереп алды. Тик анда теләгән нәрсәсен күрмәгәч, исенә килеп, монда, мөселман өендә, моны эшләүнең ярамас гамәл икәнен төшенеп, чукыну уеннан кире кайтты. – Менә шулай, Шакир, уйла һәм уйлан! Әгәр күңел биреп, балаларың киләчәген дә истә тотып уйлансаң, һичшиксез, безнең динне кабул итәчәксең! Тирә-ягыңа, тормышыңа күз сал, сине нинди җиңеллекләр көтә! Әгәр дә мулла булсаң, мин сине беркадәр аңлаган да булыр идем. Ләкин син мулла түгел. Белмим, өегезгә керергә торган шундый ташламалардан нигә файдаланып калмаскадыр?
– Ә намус белән нишләргә? – дип, крәстиән Шакир үзенең шомырттай кара күзләре белән аның йөзенә төбәлде. – Шушы дин белән яшәгән әби-бабаларым рухы, шул динне миңа күкрәк сөте белән сеңдергән әнием, миңа изге догалар өйрәткән әтием, бабамнар каршында динебезгә хыянәт иткән намусым белән ничек яшәргә соң аннары бу дөньяда?!
– Әти-әниең, әби-бабаларың исән түгелләрдер бит инде?
– Үзләре исән булмаса, рухлары исән! – диде Шакир, өстәлдәге ипи өстенә тастымал ябып. – Рухлары исән! Менә монда аларның рухлары… – дип, ул кулы белән күкрәгенең йөрәк турысына суккалап алды.
– Үлгәннәр рухы белән генә яшәп булмый бу дөньяда… – Монысын поп Тимофей кыстырып куйды.
– Ә без яшәргә тырышабыз. Әйтә алмыйм, сездә бардырмы бу, әллә юктырмы, ә бездә бар: мөселман кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш! Һәр мөселман! Менә шулай, атакайлар… Шундый эшләр…
– Тагын менә нәрсә, Шакир: тиздән бу авылда чиркәү салыначак. Ул чагында Ярсуарны саф христиан динендәге, ягъни башка дин кешеләреннән азат авыл итеп калдыру мәсьәләсе килеп баса. Димәк?.. – Иеромонах, үзенең бу сүзләрен ничек кабул итүен белү өчен, Шакирның йөзенә текәлде. – Димәк, телисезме, юкмы, мөселман динендәге дүрт гаилә башка авылга күчерелергә тиеш була. Мәҗбүри рәвештә! Уйланыр нәрсә бар монда! Кыскасы, эшне тыныч кына хәл итү турындагы карарга килүгә үк, Тимофей атакайга хәбәр итәрсең. Шунда без, тиз генә ярдәм кулы сузып, беркемгә дә кирәкмәгән үҗәтлегең аркасында алда үзеңне һәм гаиләңне көтә торган бик күп бәла-казалардан коткара алырбыз. Хәзергә хуш! Озакка аерылышмабыз дип уйлыйм.
– Хушыгыз! – Шунда Шакир өстәл өстендә калган шикәрне күреп алды да аны, тиз генә чүпрәккә төреп, иеромонахка сузды. – Ал, батюшка, ал!
– Юк, юк, кирәкми, сезгә күчтәнәч ул! – дип, кулларын селкеде Раевский.
– Рәхмәт, сыйландым. Ә калганын үзең белән алып кит! – диде Шакир һәм шикәрне иеромонахның кесәсенә салды. – Безгә кешенеке кирәкми.
– Бигрәк кызык кеше икән син! – диде священник, башын чайкап.
– Аллаһ ничек яралткан, шулай инде…
Христиан дине әһелләре, Шакирның бу сүзләренә каршы берни дә әйтмичә, мыштым гына чыгып китәргә ашыктылар.
Алар ул көнне тагын әле һаман мөселман динендә кала биргән теге өч гаиләдә дә булдылар. Алар белән әңгәмә вакытында да Шакирга әйткән шул ук үгет-нәсыйхәт, шул ук янау һәм куркыту сүзләре әйтелде. Тик аларның нәтиҗәләре дә Шакир өендәге шикелле тәмамланды: ул өч гаилә дә, ике попның – берсе, эшләрен калдырып, Казаннан тикле килгән! – бик зур ташламалар вәгъдә итүләренә, үгетләүләренә, аннары, түземлекләре төкәнгәч, куркытуларына һәм янауларына карамастан, берничек тә христиан диненә күчәргә теләмәде.
– Булса да булыр икән шулкадәрле үҗәт кешеләр! – дип, башын чайкады иеромонах, кире Кәтиринкәгә кайтып барганда, шактый озакка сузылган тынлыкны бозып.
Чыннан да, алар үзләре үгетләргә килгән соңгы, дүртенче өйдән чыкканнан бирле, икесе дә үз уйларына бирелеп бугай, арбада сүзсез генә тирбәлеп кайтып киләләр иде, чөнки бу уңышсыз сәфәрләреннән соң икесенең дә кәефе бик тә начар иде. Мондый ук ныклыкны көтмәгән иде Раевский. Дөрес, бер-ике әңгәмә белән генә кешеләрнең үз диннәренә булган инануларын какшатып, рухларын сындырып булмаслыгын белә ул. Ләкин бу үҗәт гаиләләр белән бүгенге сөйләшүләре беренче генә түгел ләбаса: моңарчы да кырыкмаса-кырык тапкырлар үгетләгәннәр бит инде аларны! Бу юлы икесе үгетли торып та, аларга әйткән сүзләре бернинди яхшы нәтиҗә дә бирмәде булып чыкты.
«Бу поп дөрес фаразлаган икән, – дип куйды Раевский эченнән арбада сүзсез генә утырган Тимофей хакында. – Димәк, яхшы белә ул татарларның мондый ныклыгын!»
– Үҗәт түгел алар, атакай, аларның үз диннәренә ышанычлары нык! Менә кайда ята моның сәбәбе! – дип, ниһаять, поп Тимофей да телгә килде. – Инанулары нык!
– Мин дә шуны әйтәм бит инде, – диде иеромонах төрпә генә.
Әйтерсең уңышсыз чыккан бүгенге сәфәрләрендә ул гаепле, хәзерге халәттә аның ни өчендер попка ачуы килә иде. – Инанулары нык булмаса, шулхәтле үҗәт булмаслар иде…
– Менә шул-шул, – диде бу турыдагы сүзне дәвам итәргә теләмәгән поп.
– Чирмеш, чуваш, удмурт, мордва милләтеннән булганнар белән эш итүе күпкә җиңелрәк иде, – дип куйды бераздан әле һаман бүгенге хәлдән мантып җитмәгән атакай Раевский. – Заманында әти белән алар авылларына бер барганда да берничә кешене безнең дингә күчәргә күндереп, елгаларында өч мәртәбә чумдырып, чукындыру белән ныгытып кайта идек! Ә татарлар белән авыр. Әйе, авыр болар белән…
– Син әйткән халыклар – мәҗүсиләр: алар Аллага түгел, йә кояшка, йә айга, йә тагын шуның ише башка нәрсәләргә табыналар. Ә болар – Аллаһка! Пәйгамбәрләре Мөхәммәдкә! Җитмәсә, бу дин аларга моннан ничә йөз еллар элек үк килеп кергән! Менә шуңа күрә… – Тимофей, болай да аңлашыла бит дигәндәй, сүзен дәвам итмичә туктап калды.
Попның бу сүзләре аның кайчандыр әтисе белән бергә башкарган миссионерлык гамәлләрен кечерәйтеп, ансат эш итеп күрсәтү кебегрәк тоелды бугай, иеромонах, ачуы килеп:
– Әйткәч тә, алар да безне, христиан диненә күчәргә телибез дип, ашкынып көтеп тормыйлар иде! – диде. – Үгетләргә, иң дөресе кояш белән айга түгел, Богка табыну икәненә озак кына ышандырырга туры килә иде.
– Ярар, Алексий атакай, кайгырма! – диде поп моңа каршы. – Оныт бу турыда! Бүген күчмәсәләр – иртәгә, быел күчмәсәләр – икенче елда, икенче елда да күчмәсәләр, башка вакытта күчәрләр. Барыбер чукынырлар һәм, иртәме-соңмы, тора-бара барыбер безнең диндә булырлар! Син бу авылның башка кешеләре христианлыкка бер елда гына күчкәннәр дип беләсеңме әллә? Юк, атакай, бу эш Явыз Иван заманында ук башланган булган! Димәк, гасырлар кирәк булган бу эшкә, гасырлар! Әйдә, бетерик бу турыда! Бүген безнең чиркәүдә кичке гыйбадәт кылу турында гына уйла! Мәхәлләбез кешеләренең хәтерендә онытылмаслык булып калсын ул! Дөресен генә әйткәндә, инде мин аларны, бәлки, туйдырып та бетергәнмендер. Ә монда – Казан епархиясеннән тикле килгән священник!
Чыннан да, поп Тимофей бик үтенеп сорагач, Алексий атакай, гәрчә монда тагын бер төнгә һич каласы килмәсә дә, Кәтиринкә чиркәвендә бүген кичке гыйбадәтне үткәрергә ризалашмый булдыра алмады.
– Аның нәрсәсен уйлыйсың? – диде Раевский. – Беренче генә мәртәбә мени?!
– Ярар, ярар, үзеңә шулай ышанасың икән, барысы да яхшы булыр.
Көтелгән указ
1718 елда Пётр I, «для лучшего впредь управления мнится быть удобно духовной коллегии» дигән фикер белдереп, үзе дин өлкәсендә бик тирән белемле дип санаган, хөрмәт иткән Псков епискобы Феофан Прокоповичка булачак шул коллегия уставын төзүне тапшырганнан соң күп тә үтмәде, ул әзер булды. 1720 елда Духовный Регламент дип аталган бу документны дәрәҗәле монастырь архиерейлары һәм архимандритлары тарафыннан имзалау чарасы үткәрелде. Иң соңгы кеше булып, анда да теләмичә генә, аңа Экзарх митрополит Стефан кул куйды. 1721 елда, үзен император дип игълан иткән Пётр I реформасы буенча, моңарчы барча дини эшләр белән шөгыльләнеп килгән Патриарх идарәсе бетерелеп, аның урынына Изге синод [6 - Изге синод – рус православие чиркәвенең югары коллегиаль органы.] төзелде, һәм ул 1721 елның 14 февралендә рәсми рәвештә ачылды. Шулай итеп, чиркәү дәүләткә буйсындырылды. Аның карамагына фәкать чиркәүгә кагылышлы эшләр (чиркәү догмаларын аңлату, чиркәү йола, гореф-гадәтләре һәм гыйбадәт-догалары турында карарлар чыгару); чиркәү хакимияте һәм хуҗалык эшләре идарәсе (чиркәүнең вазифаи затларын эшкә алу һәм эштән җибәрү, чиркәү милке белән идарә итү); полиция характерындагы эшләр (еретиклар һәм раскольниклар белән көрәш, чиркәү төрмәсе белән җитәкчелек, чиркәү цензурасы); рухани затларга карата суд эшләре беркетелә. Синод шулай ук гаилә хокукына караган кайбер башка мәсьәләләр буенча да (туганнар белән никах, аерылышу турындагы эшләр) югары орган булып саналды. Аның әгъзалары император тарафыннан югары рухани затлардан билгеләп куела торган булды. Аның эшчәнлеген күзәтү хәрби яисә аксөяк граждан затыннан булган обер-прокурорга йөкләнде.
Иеромонах Алексий Раевский, дәүләт һәм православие дине руханилары, шул исәптән моңа бөтен күңеле белән инанган үзе дә, изге эш дип санаган Казан епархиясендәге беренче миссионерлык адымы – Ярсуар авылына сәяхәте – уңышсыз чыкса да, һич тә күңелен төшермәде, киресенчә, дәүләт өчен бик тә әһәмиятле эш башкарырга алынуына ышанычы арта гына барды. Аның җиң сызганып эшләве аркасында, үзен Казан епархиясенә кайтару турындагы указны үтәү йөзеннән, бу елларда аның тарафыннан өч меңнән артык кеше христиан диненә күчте һәм чукындырылды. Ул яңа төзелгән Синодка да зур өметләр баглый иде.
Өстәвенә Синод, император Пётр II үлгәннән соң тәхеткә утырган патша Анна Ивановна исеменнән, 1730 елның 17 мартында православие динен саклау һәм урыс булмаган башка халыклар арасында христиан динен тарату турында манифест игълан итте. Бу вакыйга, гәрчә монда бернинди яңалык булмыйча, ул бары тик яңа патшаның Явыз Иван башлаган, бүтәннәре, шул исәптән Бөек Пётр тарафыннан да дәвам ителгән башка диндәге халыкларны урыслаштыру сәясәтенә үз мөнәсәбәтен күрсәтү генә икәнен аңлатса да, манифест бу өлкәдә күп кенә тәкъдимнәр тууга этәргеч бирде. Андый яңа тәкъдимнәр иеромонах Раевскийда да туды. Хәер, ул аларны күптәннән башында йөртә иде инде. Ул соңгы елларда Казан епархиясендә алып барылган миссионерлык эшчәнлеге турында бәйнә-бәйнә сөйләп һәм киләчәктә бу изге вә бик тә әһәмиятле эшне җанландыру, тизләтү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында үзенең 1719 елда Патриарх идарәсендә очрашкан вакытта ук, епископ Афанасий атакайга җиткергән тәкъдимнәрен дә язып, Синодка хат юллады. Хәзерге көндә бу атакайның Синодта эшләвен белгән священник ул очрашулары турында хәтерләтеп китүне дә урынлы дип санады. Күрәсең, башка халыкларны чукындыру сәясәтен дәүләт белән кулга-кул тотышып алып барган һәм аның тәкъдимнәре даими рәвештә бу эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү турында уйланган Синод хезмәткәрләре күңеленә бик тә хуш килде бугай, Синод 1731 елның 23 августында төп нигезен Раевский тәкъдимнәре тәшкил иткән указ чыгарды. Ул указ Идел – Урал арасында яшәгән урыс булмаган халыкларны, бигрәк тә мөселман татарларны, христиан диненә тарту юнәлешендә һәм юлында яңа этәргеч булып тора дип бәяләнергә хаклы иде.
Ничек кенә әле! Указ епархиягә килеп төшкәч, монда казначей булып эшләүче иеромонах Алексий Раевский, аның эчтәлегенә ышанмыйча, хәтта тораташтай катып калды. Шулай булмыйча соң! Чөнки бу указда аның Синодка язган мөрәҗәгатендәге уйлары һәм тәкъдимнәре тулысы белән урын алган лабаса! Шушы указ нигезендә, Зөя шәһәренең Богородицк монастыре архимандриты Гавриил Владимир шәһәрендәге Рождественский монастырена күчерелеп, Казан епархиясе казначее иеромонах Алексий Раевскийга архимандрит дигән дәрәҗәле рухани исем бирелеп, ул аның урынына монастырь җитәкчесе итеп куелырга һәм аның мондагы төп вазифасы башка диндәге халыкларны чукындыруны оештыру һәм алар белән идарә итү саналырга тиеш иде. Алексий атакайга шулай ук эзлекле рәвештә иноверецларны изге православие диненә өндәү, христиан диненә күчәргә теләк белдергәннәрне чукындырып, шушы диндә ныгыту, аларга христиан дине тәртипләрен өйрәтү, күчкәннәрнең тормышларын, православие йолаларын ничек үтәүләрен, чиркәүләргә йөрү-йөрмәүләрен күзәтеп тору бурычы да йөкләнелде. Шушы изге гамәлләр йөкләнгән Зөя шәһәрендәге Богородицк монастыре монахларына, хезмәтчеләренә, аңа караган крестьяннарга миссионерлык эшеннән башка бернинди вазифалар йөкләмәскә, монастырь башлыгы Алексий Раевскийны да башка чиркәүләрдә гыйбадәт кылырга билгеләмәскә боерылды. Алай гына да түгел, киләчәктә бу изге эштә бернинди аңлашылмаган нәрсәләр һәм кыенлыклар килеп чыкмасын өчен, Зөянең бу монастыре турыдан-туры Санкт-Петербургка – Синодка буйсындырылды, ә бу вакыттагы Казан епархиясе башлыгы архиепископ Тихон монастырь белән җитәкчелектән азат ителде.
Указның тагын бер бик тә мөһим яңалыгы шунда иде: аның нигезендә Идел һәм Урал арасындагы халыкларны чукындыру үзәгенә әйләнергә тиешле Богородицк монастыре каршында, чукындыру тарихында беренче адым буларак, «Яңа керәшен эшләре» конторасы оештырылды һәм монастырь башлыгы архимандрит Алексий атакай бер үк вакытта аның беренче җитәкчесе итеп тә билгеләнде! Гәрчә Синодка үз тәкъдимнәрен юллаган булса да, бу кадәресен ул үзе дә көтмәгән иде, әлбәттә. Указ белән танышканнан соң, аның башта шулай тораташтай катып калуы гаҗәп тә түгел иде.
Башка диндәге мөселманнар һәм мәҗүсиләр арасында миссионерлык эшен югары дәрәҗәдә оештыру өчен, указда Казан епархиясе, гадәттә, татарлар әрхәрәй йорты дип йөрткән архиерей йорты керемнәреннән Яңа керәшен конторасына елына 636 сум акча бүлеп бирү каралган. Башка елларда бу изге эшне башкару өчен бирелми калган 2573 сум 78 тиен акчаны да кичектермичә түләргә боерылган иде. Алексий Раевскийга контораны җитәкләгән өчен бирелгән акчалардан елына 200 сум күләмендә хезмәт хакы билгеләнде.
Раевскийның күптән уенда йөрткән хыяллары тормышка ашты: ниһаять, моннан соң бары тик миссионерлык эше белән генә шөгыльләнергә тиешле махсус оешма барлыкка килде! Дөрес, үзе өчен көтмәгәндә генә пәйда булган һәм моңарчы, гәрчә миссионерлык эшен бик теләп, бөтен күңелен биреп башкарса да, епархиядә барыбер гап-гади казначей гына саналып йөргән иеромонахны кинәт кенә архимандрит дәрәҗәсенә һәм монастырь җитәкчесе итеп күтәргән указ Казан епархиясе башлыгы Тихон атакайның мин-минлегенә, горурлыгына тими калмады, әлбәттә. Эш бер дә көтмәгәндә генә моңарчы гап-гади казначей булып эшләгән, кемдер әйтмешли, әле монда исеме дә билгеле булмаган иеромонахның кинәт кенә шундый дәрәҗәле вазифага билгеләнүендә дә түгел, аны иң рәнҗеткәне – моңа хәтле гомер-гомергә! – епархия карамагында булган Богородицк монастыреның аның кулыннан тартып алынуы, турыдан-туры Изге синодка буйсындырылуы иде. Димәк, әле күптән түгел генә аның бүлмәсенә билен бөгеп кенә кергән бу Раевский хәзер аңа буйсынмый?! Эш анда гына да түгел: монастырь белән хәзер генә төзелгән контора тирәсендә нинди зур акчалар әйләнәчәк бит!
Әй, кызык та инде бу язмыш дигән нәрсә! Кайчак көтелмәгән генә түгел, хәтта уйга да килмәслек мөгезләр чыгарып куя, валлаһи!
«Ничек шулай килеп чыкты соң әле бу?! – дип гаҗәпләнде архиепископ Тихон үзалдына. – Әллә соң беренче карашка бик тә тыйнак күренгән бу казначей яшерен генә безнең эшләр турында өскә шымчылык итеп ятканмы? Тик торганда гына язылмагандыр бит инде аны гап-гади казначейлыктан күккә чөйгән бу указ?! Ярар, ниндидер сәбәп белән, кем белә, бәлки, ул, Санкт-Петербургта флотта священник булып хезмәт иткән чакта, югары дәрәҗәле руханилар белән якынайган булгандыр? Аны монастырь җитәкчесе итеп билгеләсеннәр дә ди, тик нигә аның өчен яңа оешма төзергә кирәк иде? Алай гына да түгел, моңарчы гел Казан епархиясенә караган монастырьны нигә тартып алырга иде?»
Кыскасы, Тихон атакай бу указ белән һич тә килешмәде: гәрчә тышыннан моны сиздермәскә тырышса да, ул аның күңелен һаман борчып торды. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул борчуын өскә җиткерә алмый, чөнки указ дәүләтнең бер канаты, дин эшләре белән шөгыльләнүче иң югары баскычы булган Синод тарафыннан, димәк, Сенат белән дә килештерелеп дөнья күргән!
Алай да ул, ниндидер йомыш белән кергән, ләкин инде Зөягә китәргә җыенып йөргән, яңа гына архимандрит дәрәҗәсе алган Алексий атакайдан сорамый булдыра алмады:
– Әйт әле, Раевский, мондый хөрмәткә ничек ирешә алдың син? Гаҗәп бит: аерым Синод указы белән! – диде ул.
– Үзем дә гаҗәпләнәм, атакай! Мин Санкт-Петербургта хезмәт иткәндә, бер тапкыр Патриарх идарәсе хезмәткәре епископ Афанасий белән очрашып, аңа миссионерлык эшенә кагылышлы берничә тәкъдимемне әйткән идем. Анда ул, аларны Экзарх митрополит Стефан атакайга да җиткереп, алар турында уйлашырга вәгъдә бирде. Аннан соң ничә еллар үтеп китте, идарә бетерелеп, аның урынына Изге синод барлыкка килде. Мин очраклы рәвештә генә Афанасий атакайның да Синодта эшләвен белдем дә, ул тәкъдимнәрем турында яңадан искәртеп, Синодка хат юлладым. Бәлки, дим, шуннан соң анда алар турында уйлашканнардыр? Мондый изге эшне аерым, фәкать шушы эш белән генә шөгыльләнүче оешма кысаларында алып бару, аны нәкъ менә кайчандыр татарларныкы булып, аннары Иван Васильевич тезләндереп безнекенә әйләндергән, Казанны алыр алдыннан, аның гаскәрләре көч туплаган, һөҗүмгә әзерләнгән Зөя шәһәр-кирмәненнән башлау үзенә бертөрле символик әһәмияткә ия бит, атакай!
– Моның өчен Богородицк монастырен нигә Казан епархиясеннән аерырга кирәк иде? Шунсыз гына булмый идеме?
– Монысын һич тә әйтә алмыйм, атакай, чөнки минем беркайчан да андый тәкъдим керткәнем булмады. Дөресен әйтәм, атакай: мин тәре каршында ант итә алам, – дип, Алексий Раевский чукынып куйды. – Миңа Алла Изге синодның уйларын белергә язмаган…
– Ярар, бу яңа һәм изге эшеңдә уңышлар телим!
– Рәхмәт. Ярдәм сорап килгән чакларымда, кире какмассың дип ышанам, атакай.
– Әлбәттә, әлбәттә, батюшка. Бер үк эшне башкарабыз бит! – диде архиепископ, ә үзе эченнән: «Үзең, монастырьны тартып алганда, миннән ярдәм сорамадың!» – дип куйды.
Дүрт көннән соң, епархиядәге эшләрен тәмамлап, казначейлык эшен бер иеромонахка тапшырып, архимандрит Алексий Раевский Зөя шәһәренә китеп барды. Аның алдында Яңа керәшен конторасын оештыру кебек зур һәм дә бик җаваплы эшләр тора иде.
Ул конторадагы оештыру эшен яңа хезмәткәрләр кабул итүдән башлады. Канцеляриядә язу-сызу эшләрен алып бару өчен, писер итеп Никита Свинолобов, киләчәктә миссионерлык эшенә чукындырылган халыкның үз дини кешеләрен әзерләү, укыту максатын һәм инде андый мәктәпнең Казанда да булуын күздә тотып, укытучы Василий Прыщаков, кирәкле кәгазьләрне күчереп язу өчен Андрей Башмаков һәм Сергей Иванихин дигән копиист-күчереп язучыларны эшкә алды. Алар яңа контораның беренче хезмәткәрләре иде.
Оештыру эшләре белән җиң сызганып шөгыльләнү белән бергә архимандрит урыс динен тарату эшен дә онытмады, әлбәттә. Моңа аның элек бу эштә шактый тәҗрибә туплаган булуы да ярдәм итте һәм шактый уңыш та китерде: 1731 елгы указ чыкканнан соңгы өч-дүрт ай эчендә 108 кешене православие диненә күчәргә күндерә алды. Христиан динен кабул иткән керәшен балаларына дин нигезләрен сеңдерү, алардан милли священниклар әзерләп чыгару өчен монастырь каршында мәктәп ачылып, анда унҗиде керәшен баласы укырга кереште. Анда укыту эшләрен Василий Прыщаков алып барды.
Мәктәп ачу идеясен Алексий атакай күңелендә күптәннән йөртә иде инде. Моңа аны күпьеллык тәҗрибәсе этәрде. Башка милләт кешеләре арасында миссионерлык эшен уңышлы алып бару өчен, дини священникларны аларның үзләре арасыннан әзерләп чыгару зарурлыгына торган саен ныграк ышана барды ул. Чыннан да, православие динен кабул итү зарурлыгы турында шул ук татарларга урыс священнигы сөйләсә үтемлеме, әллә инде христиан дине нигезләрен яхшы үзләштергән керәшен рухание сөйләсәме? Әлбәттә, икенчесе! Чөнки ул аларның туган телләрендә сөйләячәк, ә бу исә аларга бөтенләй икенче төрле тәэсир итәчәк. Башка милләтләр мәсьәләсендә дә шулай, тик әлегә, татарларны урыс диненә тарту өчен, керәшен руханилар әзерләү белән генә чикләнергә булды. Бу – беренчедән. Икенчедән, башка халыкны урыс динен кабул итәргә күндерү, бу мәсьәлә буенча татарлар белән эш итүгә караганда, күпкә җиңелрәк. Әлбәттә, башка халыкларның да үз священникларын әзерләүне җайга салу бер дә зыянга булмас иде булуын, тик, кемдер әйтмешли, хәзергә аякны юрганга карап сузарга туры килә.
– Сиңа бик мөһим, бик кирәкле һәм дә бик изге эш тапшырыла, Василий, – диде архимандрит Раевский, Прыщаковка бу эшне йөкләгәндә. – Бу балаларга православие динен өйрәтергә генә түгел, ә һәр күзәнәкләренә тикле сеңдерергә кирәк! Гомерлек итеп! Алар мәктәптән киләчәктә мөселман-татарларны динебезнең аларныкыннан өстен икәнлеген үз телләрендә су эчкән шикелле аңлата алырлык булып чыгарга тиешләр!
– Аңлыйм, атакай. Нәкъ шулай булыр, бу изге эшкә бөтен тырышлыгымны вә белемемне бирәчәкмен.
– Тырыш, Василий, әйдә, тырыша күр! Алла онытмас синең хезмәтеңне.
Шулчак аларның сүзен Раевский бүлмәсенә килеп кергән монастырь казначееның тавышы бүлде:
– Чакырдыңмы, атакай? – диде ул, култык астындагы калын гына кенәгәсен кулына алып.
– Син бар, Василий, эшеңдә бул! – дип, бүлмә хуҗасы Прыщаковны чыгарып җибәрде һәм инде дүртенче аен казначей вазифасын башкарган монах Вячеслав Свиридовка мөрәҗәгать итте. – Шушы арада безнең конторага элеккеге еллар өчен акча керергә тиеш иде, йә, ничек, килдеме ул акча, юкмы?
– Килде, атакай, 3153 сум да 78 тиен ярым.
– Шәп булган, шәп булган. Безнең изге эшне акчасыз берничек тә алып барып булмый. Акча белән дә авыр бара әле эшләр. Әйт әле, узган айда кергән акча ниләр алуга тотылды?
– Хәзер әйтәм, атакай, хәзер, – дип, казначей кулындагы кенәгәсен актарырга кереште һәм кирәкле битне тапты да, җанланып, сүзен дәвам итте: – Кергән акчаның 427 сум да 36 тиененә, киләчәктә яңа чукынганнарга бүләк итү өчен, 500 бакыр тәре, 30 пар итек, 30 бүрек, 33 күлмәк алынды, атакай. Аннан соң, изге эш буенча йөрү өчен, атны да шул акчага сатып алдык.
– Аңлашылды, аңлашылды. Әйе, атсыз да булмый. Ерак авылларга чыгарга туры килә… Ярар, бар, эшеңдә бул!
Казначей чыгып киткәннән соң, архимандрит үзенә хуҗалык эшләре өчен җавап бирүче Михаил Христофоровны чакыртты.
– Менә нәрсә, Михаил, – диде ул, ишек төбендә күренүгә үк. – Монастырь крестьяннарыннан ике балта остасы, безнең динне кабул итүчеләрне чукындыру өчен, Зөя елгасында, изге пәйгамбәр Илья чиркәве янында уңайлы урын сайлап, чукындыру урыны – крещальня ясап куйсыннар.
Моннан соң, иноверецларны монда алып килеп, монда чукындырачакбыз.
– Ул крещальня дигәне ниндирәк нәстә була соң, атакай? Без бит Крещение бәйрәме вакытында керәбез дә өч мәртәбә суга чумып чыгабыз. Бернинди крещальнясыз гына…
– Чукынганнар тотынып чумып чыгар өчен култыксалап ясалган махсус баскыч. Тик төшәргә-менәргә уңайлы булсын өчен, аның басмалары киң тактадан булырга тиеш. Осталарны барлый тор, мин аларга үзем аңлатырмын.
– Яхшы, атакай, хәзер алып киләм мин аларны!
Шулай итеп, Зөянең Богородицк монастыре православие динен кабул иткәннәрне чукындыру үзәгенә әйләнде. «Теләүчеләр» не төрле авыллардан монда алып килеп, аларны христиан дине нигезләре белән таныштырдылар һәм аннары, Иоанн Креститель Гайсә пәйгамбәрне Иордан елгасында чукындырган шикелле, өч мәртәбә суда чумдырып, аннан соң чиркәүдә чукындырдылар. Бу турыда махсус дәфтәргә теркәп куйдылар.
…Крещальня ясап куйганнан соң, ай-ай ярым вакыт та үтмәде, монастырьга православие диненә күчәргә «теләгән» кешеләрне чукындырырга алып килә дә башладылар. Бер атна эчендә җәмгысы уналты кеше җыелды: аларның тугызы чуваш, алтысы удмурт һәм берсе татар иде. Аларны шактый мул итеп әзерләнгән өстәл янына утыртып ашаттылар-эчерделәр, аннары мондый изге вакыйга уңаеннан махсус җиһазланган бүлмәләрдә ял иттерделәр. Уналты кешедән торган беренче төркем җыелып беткәнче, аларның берсен дә борчучы булмады, янәсе, ияләшсеннәр, монда бернинди көчләү дә юклыгына, урыс диненең яхшылыгына инансыннар! Бары тик аннан соң гына, төркем иртәнге ашны ашап алгач, мәктәптә керәшеннәргә православие дине нигезләрен укытучы Василий Прыщаков, аларны мәктәпкә алып кереп, христиан диненең өстенлекләре, аны кабул иткәннән соң нинди гамәлләр кылырга, чиркәүле авылларда яшәгәннәргә ни өчен анда йөрергә, гыйбадәт кылырга, ничек итеп дөрес чукынырга кирәклеге турында бик тәфсилләп сөйләде һәм берничә мәртәбә чукынып-чукынып күрсәтте. Бу дәрес төшке аш вакытына тикле барды, аннан соң аларга бик тәмле аш һәм ботка ашаттылар. Төшке аштан соң ятып ял иттерделәр дә, тагын мәктәпкә алып кереп, төшкә хәтле бирелгән дәресне кабатладылар. Инде алар дөрес итеп чукынырга да өйрәнгәч, төркемне Зөя елгасы янына алып килеп, чип-чиста такталардан ясалган баскычтан берәм-берәм төшеп, өч мәртәбә башлары күмелгәнче чумарга, суга чумар алдыннан, өч тапкыр чукынып алырга кирәклеген аңлаттылар. Василий Прыщаков иноверецларга православие дине асылларын бик яхшы аңлатучы гына түгел, үз мисалында күрсәтә белүче кеше дә икән, башта чукына-чукына суга үзе чумып, бу йоланы ничек дөрес үтәргә кирәклеген күрсәтте. Аның төркемгә аңлатуынча, бу йола бик мөһим булып санала: янәсе, христианлыкны кабул итәргә теләгән һәр кеше бу дингә, күңеленнән моңарчы инанып йөргән үз диненнән бөтенләй арынып, чиста, саф тән белән керергә тиеш! Янәсе, шулай эшләгәндә генә дөрес була. Аның артыннан уналты кеше дә нәкъ ул күрсәткәнчә эшләде.
Бу төркем су буендагы крещальнядан кайтып килгәндә, бер малай андагы татарга, татарчалап:
– Нишләп йөрисең син монда, Гаяз абый?! – дип дәште. – Ничек килеп чыктың?
Гаяз исемле кеше, аны ишетеп, барган җиреннән шып туктап, аңа гаҗәпләнеп карап алды.
– Син кем? Кайдан беләсең мине? – дип сорады ул аннары, какча йөзенә бер үк вакытта гаҗәпләнү дә, аптырау билгесе дә чыгарып.
– Ничек белмәскә ди?! Син җәйләрен безнең Ярсуарда көтү көтәсең бит! – диде малай.
– Әй-йе-е. Ә син кем малае анда? Әтиең кем?
– Югары оч урамында яшәүче Фёдор малае булам мин.
– Гырылдык Фёдорныкымы?
– Әй-йе, – дип елмайды малай, үзен таныганга күңеле булып.
– Ничек килеп чыктың соң син монда?!
– Священник булырга укыйм.
– Димәк, укымышлы кеше буласың килә?
– Уку зыян итми, ди әти. Ә үзең монда нишләп йөрисең, Гаяз абый? – дип сорады малай.
– Исемең ничек әле синең?
– Александр.
– Менә мин дә урыс динен өйрәнергә килдем. Яхшы ашаталар икән монда, ә, Александр?
– Зарлану гөнаһ булыр. Безнекеләр ничек яшәп ята анда?
– Яшиләр, исән-саулар. Монда киләсемне белсәләр, сиңа сәлам дә әйткән булырларые…
– Юлыңда бул, Александр! – диде укытучысы малайга. Ә ул исә аны читкәрәк әйдәде дә аңа таба иелә төшкән Прыщаковка әкрен генә тавыш белән: – Бу Гаяз абыйны бездә тугызлы дип йөртәләр. Бик тулы түгел ул, – дип пышылдады.
– Бар, юлыңда бул! – диде укытучы, аның җилкәсенә төртеп.
«Менә дөнья ничек! Әллә кайдагы, җәһәннәм астындагы Зөя шәһәрендә Гырылдык Фёдор малаен очрат әле, ә!» – дип гаҗәпләнде кайдандыр килеп җәйләрен Ярсуар авылында көтүче булып ялланучы Гаяз. Дөресен генә әйткәндә, шуңа күрә урыс диненә үгетләүчеләр аның дөньяда барлыгын белмиләр дә иде бугай, чөнки ул, кара көз килеп, көтү куулар туктагач, ничек килеп чыккан, шулай ук сиздермичә генә каядыр китеп тә бара иде. Аны бу якта миссионерлык эше белән йөргән ике Богородицк монахы очраклы рәвештә генә очратты да, бик озак вакыт сарыф итмичә генә урыс динен кабул итәргә күндереп, шушында алып килде. Ә сукбай рәвешлерәк яшәгән Гаязга кайсы дингә керсә дә барыбер иде.
Чукындырганнан соң, аларны чиркәүгә алып килделәр. Анда инде аларның «ирекле» рәвештә урыс динен кабул итүләрен рәсмиләштереп, махсус дәфтәргә язып куярга тиешләр иде. Бу мәсьәләдә чуваш һәм удмуртлар белән бернинди өстәмә гамәл дә кыласы юк: алар – мәҗүсиләр, димәк, атап әйтерлек, ваз кичтерерлек диннәре юк, исемнәре дә урысныкы. Аларны бик ансат кына, фәлән айның фәлән көнендә урыс динен кабул итте дип, исем-фамилияләрен шундук чиркәү кенәгәсенә теркәп тә куйдылар. Ә менә татар Гаяз белән эшләр бераз катлаулырак иде: ул, мөселман динендәге кеше булганга күрә, православие динен кабул иткән зат итеп теркәлгәнче, рәсми рәвештә үз диненнән ваз кичәргә тиеш. Бу таләп бөтен татарларга да кагылып, Синод тарафыннан мөселман татарлар өчен ваз кичүнең махсус тексты да язылган иде:
«Посланный божия глаголемы Магомет не есть и никогда не был от Бога посланный, но самый студный и лживый пророк и предтеча антихристов тако же закон его (Коран или Алкоран названный) есть самый же лживый богомерзкий же и богопротивный и по таковому моему всесовершенному чрез проповедь узнанию, одного лжепророка Магомета и его Алкорана отрицаюсь и проклинаю».
Архимандрит Алексий Раевский, менә шушы ваз кичү тексты язылган кәгазьне Гаяз кулына тоттырып:
– Хәзер менә шушында язылганны кычкырып укып чык! – диде.
Ул аны алды да әйләндергәләп карарга кереште һәм аннары:
– Бу нәрсә соң? – дип сорады.
– Урыс диненә керү өчен, менә шунда язылганны укырга кирәк…
– Соң, мин укый белмим ич! – дип, юләрләрчә елмайды Гаяз, кәгазьне кире священникка сузып. Аның елмаюын үзенә күрә ниндидер бер горурлык билгесе, укый белмәве белән мактануы сыман кабул ителергә мөмкин иде. – Бер хәреф тә танымыйм ич мин!
– Шулаймыни?
– Шулай булмыйча! – диде Гаяз, күкрәген киереп.
– Ул чагында син минем арттан кабатлап барырга тиеш буласың. Аңладыңмы?
– Аңламаска! Җүләр түгел лә мин!
– Посланный божия… – дип укый башлады атакай, Гаязга карап. – Повтори за мной: посланный божия…
– Посланный божия, – дип кабатлады моның ни икәнен дә белмәгән Гаяз.
– Глаголемы Магомет…
– Глаголемы Магомет…
Кәгазьдәге язуны, шул рәвешле, ахырына хәтле ерып чыкканчы, архимандритның ябык, озынча битендә тир тамчылары ялтырый башлады. Алай да текст сүзләрен кабатлата-кабатлата укып чыгарга түземлеге җитте, гәрчә бу «татарва» вәкилен күралмаса да, авызыннан бернинди ачулы сүз дә чыгармады, түзде.
– Хәзер син чын христианин булдың, сине шушы изге вә зур вакыйга белән чын күңелемнән котлыйм. Хәзер инде син православие дине белән бергә яңа, урыс исеме дә алырга тиешсең. Шушы минуттан башлап Гаяз дигән исемеңне оныт, моннан соң синең исемең Григорий булыр. Аңладыңмы?
– Аңламаска! Җүләр түгел ич мин! – дип елмайды Гаяз-Григорий. – Миңа ошый, матур исем!
– Ә фамилияң? Ничек әле фамилияң? – дип сорады архимандрит.
– Хәбибрахманов.
– Ә фамилияң моннан соң Харитонов булыр. Менә шушы минуттан башлап, элеккеге исемеңне дә, фамилияңне дә оныт! Хәзер син – Григорий Харитонов. Аңладыңмы, сын мой?
– Аңламаска! Җүләр түгел ич мин!
Шулай итеп, Зөя шәһәренә мөселман-татар булып аяк баскан Гаяз Хәбибрахманов аның чиркәвеннән Григорий Харитонов дигән керәшен булып чыкты.
«Сәлам дә язмыйм!..»
Вакыт үтә, флот хезмәте бара торды. Искәндәр белән Алексей менә инде ничә ел буе бер үк корабльдә хезмәт итәләр. Бер караганда, флотта гына түгел, хәтта солдат хезмәтендә дә сирәк күренеш иде бу. Анда да, монда да үзгәрешләр даими рәвештә булгалап тора: берәр авыруы аркасында флот хезмәтенә яраксыз дип табылган кайбер матросны ярга солдат хезмәтенә күчерәләр яисә ниндидер сәбәп белән башка корабльгә җибәрәләр. Солдат хезмәтендә дә шул ук нәрсә: берәр бәхетсез очрагына эләгеп бөтенләй хезмәт итә алмаслык хәлгә килгән солдатны үлсә өендә үлсен дип кайтарып җибәрәләр, еш кына солдатларны бер ротадан икенчесенә яисә бөтенләй икенче полкка, йә шәһәр гарнизоннарына җибәрәләр. Ә монда менә инде унике ел буе бергә!
Алар үзара шулкадәр дуслашып беттеләр, хәтта бер-берсенең авылларында калган якыннары турында да биш бармак шикелле беләләр иде. Монысы да бер хәл, аларны иң берләштергәне һәм аерылгысыз дуслар иткәне үзләренең ана телләре булды. Очрашкан чакларында аулак урын табып рәхәтләнәләр иде шунда татарча сөйләшеп! И-и, туган телнең нинди кадерле, нинди җанга ятышлы икәнен язмыш туган-үскән якларыннан әллә кайларга, кемдер әйтмешли, җәһәннәм тишегенә илтеп ташлаган кешеләр генә бөтен ачыклыгы, бөтен аһәңе белән тоя белә, сизә ала торгандыр. Ә Искәндәр белән Алексей исә нәкъ менә язмыш җилләре Санкт-Петербург дигән шәһәргә китереп ташлаган татар балалары иде ич!
Шөкер, хезмәт бара, аңа ияләнеп кенә түгел, чын мәгънәсендә күнегеп үк беттеләр. Хәзер исә мөмкин булган кадәрле үз корабльләренә яңа килгән яшь матросларга авыр флот хезмәтен үзләштерергә ярдәм итәргә тырышалар. Алар икесе дә яшьләргә беренче айларда ничек авыр икәнен яхшы аңлыйлар – моны үз тиреләрендә татыдылар.
Хәзер алар хәтта өйләреннән алган хатларны да бергәләп укыйлар иде.
Тик Әүхәди-Алексей өеннән шушы арада гына алган хаты турында, аны бергә уку түгел, Искәндәргә әйтмәде дә. Бу хәл аны гаҗәпкә калдырды: «Ни булды? Хат алуын нигә яшерде? Әллә өйләрендә берәр күңелсез хәл килеп чыкканмы югыйсә?» – дип уйлады ул эченнән генә. Авылдан хат алган көннәрдә ул элек, кулына кояш тоткандай балкып-шатланып, әллә кайдан:
– Хат алдым, хат! – дип кычкыра торган иде.
Шулай дустына ике-өч көн чамасы үпкәләп йөрде-йөрде дә – ул көнне икесе дә шәһәргә увольнениегә чыкканнар иде – Преображенская мәйданындагы бакчада эскәмиядә рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утырганда, Искәндәр Алексейдан:
– Бу юлы өйдән ниләр язганнар соң? – дип сорады.
Дусты аның өеннән хат алганын белми дип йөргән Алексей, зур ялганында тотылган кеше сыман, аның көтелмәгән бу соравыннан ничектер дертләп китте һәм, син бу турыда кайдан беләсең дигәндәй, тиз генә аңа карап алды, тик җавап бирергә ашыкмады. Бермәл шулай сүзсез торганнан соң гына, бер дә ашыкмыйча:
– Гадәти хат. Чуктыйн-чук сәлам! Бернинди яңалык та юк… – дип куйды.
– Алай да? Әти-әниең исән-саулармы соң?
– Шөкер, исәннәр.
– Ә энекәшең Александр?
– Бу турыда сорамавың яхшырак…
– Сузма инде, әйт, ни булды? Авырыймы әллә?
– Авырмый. Авырса яхшырак булыр иде…
– Карале, Алексей, һич аңламыйм: сиңа ни булды соң әле?! Нигә минем белән кырлы-мырлы сөйләшәсең? Әйт, ниһаять, ни булды?
– «Ни булды, ни булды?..» Энекәш Александр священниклар әзерли торган мәктәпкә укырга кергән. Зөя шәһәрендә мөселман-татарларны христианлыкка күчәргә үз телләрендә өндәү өчен, керәшен балаларыннан священниклар әзерли торган шундый мәктәп ачканнар! Аңлыйсыңмы, заманында Явыз Иван иң беренче булып буйсындырган, аннары Казанны алыр алдыннан гаскәрләрен ял иттереп, көч туплап яткан Зөя шәһәрендә! Шуны аңлыйсыңмы син? – Алексей ачуыннан төкереп куйды. – Менә сиңа кирәк булса, ә!
– Туктале, Алексей, ник гаеплисең әле син аны? Ул синең әти-әниең, синең үзең кебек үк, христиан динен кабул иткән кеше бит инде!
– Син монда әти-әнине дә, мине дә катыштырма! Алар да, мин үзем дә – күңелем белән барыбер мөселман. Ә ул? Үзе генә бер хәл ие, ә ул башкаларны да православиегә өндәүче, чукындыручы поп булып йөриячәк! Аңладыңмы шуны? Поп булып, күкрәгенә зур тәре асып йөриячәк! Тфү! – дип, Алексей тагын төкереп куйды.
– Соң, син үзең дә йөртәсең бит ул тәрене. Тик күкрәгеңә түгел, муеныңа асып. Ә аны ачуланасың…
– Ачулану гына түгел, моннан соң мин аңа сәлам дә язмыйм! Белдеңме? Сәлам дә язмыйм!
– Син һич тә хаклы түгел, Алексей: аның бернинди гаебе дә юк. Монда миллионнарны үз диннәренә тартырга тырышучы, Русиядә бер генә дин булырга тиеш дип саташучы дәүләт белән чиркәү гаепле. Бу эшне син дә, мин дә, энекәшең Александр да, безнең әти-әниләр дә башламады. Бу – дәүләт күләмендә алып барыла һәм бернинди әдәп законнарына да сыймый торган вәхшилек! Ә син бертуган энең Александрны… Ул да, син дә, мин дә, гомумән, барыбыз да – сакаллы урыслар тудырган шартка җайлашырга мәҗбүр ителүчеләр генә. Исән-имин калу өчен!
– Син миңа нигә акыл өйрәтеп маташасың әле?
– Чөнки син энекәшеңә зур гаеп ташлыйсың.
– Нәрсә, аны ул священниклар мәктәбенә көчләп керткәннәрме? Нигә кирәк аңа анда уку?! Ул бит, тышкы яктан христиан булып, күңеле белән мөселманлыкта кала ала иде!
– Алай димә. Аның ул мәктәпкә ничек кергәнен белмисең бит син. Бәлки, көчләп керткәннәрдер? Менә шулай, Алексей. Безнең әби-бабайлар тикмәгә генә: «Адәм фәрештә булмас, әрекмән кәбестә булмас», – дип әйтмәгәннәр.
– Ләкин шул ук әби-бабаларыбыз: «Пычак ярасы китә, намус карасы китми», – дип тә әйткән бит! Димәк, Александр безнең нәселгә намус карасы китергән булып чыга.
– Нәтиҗә ясарга ашыкма! Сабыр бул! Кешене гаепләү ансат ул. Монда без тыштан урыслар белән бергә чукынып, эчтән: «Мин мөселман булып калдым», – дип, үз-үзебезне алдап йөрибез икән, карарга кирәк әле монда: кайсыбызның намусы карарак икән – энекәшеңнекеме, әллә безнекеме? Менә шуны тулысы белән, бөтен яклап ачыклый алсаң гына ясарга була нәтиҗәне. Шылдымы? – Искәндәр, шаярып, Алексейның аркасына суккалап алды. – Ашыккан ашка пешкән… Ә әтиең ничек? Һаман мөселман динен тотамы икән?
– Аллага шөкер, ул тота. Мин моны, ачык итеп язмаса да, – ул-бу булмасын, белә күрмәсеннәр дип курка! – хатларыннан сизеп торам. Безнең Александр гына… Менә хәзер шушындый картинаны күз алдыңа китер инде: бер өйдә – бер түбә астында! – яшертен генә мөселман динен тотучы әти һәм… – Алексей ачуыннан йодрыкларын йомды, тешләрен шыкырдатып кысты да алдында ниндидер җирәнгеч нәрсә торган сыман төкереп куйды. – Һәм шул ук вакытта, күкрәгенә зур тәресен асып, озын кара кием кигән малае – поп яши! Җитмәсә, өйнең бер почмагында лампада белән икона тора! Поп, ягъни минем энекәш Александр, өйгә кергән саен, ашаган саен, шул почмакка карап чукынып-чукынып ала! Күз алдыңа китерә аласыңмы син шуны, ә, Искәндәр дус? Бик тә кызык картина килеп чыга түгелме? Дөрес, аны күз алдына китерүе дә кыен. Мондый нәрсә төшкә генә керергә мөмкин…
– Ашыкма! Бәлки, алар мондый эшкә үзара килешеп баргандыр? Ул чагында әтиеңнән беркем дә шикләнми, аның чынында үз динен тотканын белмиләр. Мөмкинме шулай булырга?
– Белмим, белмим… Әтинең аңа, священник бул, улым, дип әйтүен һич күз алдыма китерә алмыйм! Бу турыда уйлый-уйлый башым катты инде!
– Әйтәм аны, хат алуың турында да әйтмәдең. Мин, ни булды икән, дип йөрим. Баксаң, син күңелеңнән энекәшеңне битәрлисең икән. Калдыр бу эшеңне! Исән-имин калу өчен җайлашу заманы хәзер… Ә аңа һәр кеше үзенчә җайлаша. Алла боерса, тора-бара килер шундый яхшы заман, анда кешеләр барысы да үзләре булып яши башлар. Урысы – урыс, татары – татар, чувашы – чуваш, удмурты – удмурт, мордвасы – мордва, башкорты башкорт булып, һәрбере үз динен тотып! Беркемнән курыкмыйча, беркемнән оялмыйча, беркем алдында да җайлашмыйча!
– Бу турыда тыңлавы бик күңелле, әлбәттә. Тик килерме икән соң андый хөррият заманы? Аның килеренә бик шикләнәм мин, Искәндәр дус. Кайчан килер икән соң? Ул килгәнче, барыбыз да урыска әйләнеп бетмәбезме? Бик каты кысалар икән бит, бик каты! Әти үзенең хатларында гел «авылда озын киемлеләр көннән-көн еш күренә башлады» дип яза әнә. Алай гынамы! Урыс дине, урыс дине дип азынулары бернинди чик-чаманы да белми башлады бит. Өченче көн плацта поп нәрсә җиткерде безгә? Үз колакларыбыз белән ишеттек бит! Урыс диненнән яңадан үзенең еврей диненә кайткан капитан-лейтенант Николай Возницын белән аны шуңа өндәгән Вайнер Гершман утта яндырылганнар! Асып үтерсәләр дә бер хәл иде, юк, утта яндырып, нинди газаплы үлемгә тартканнар! Сүз белән аңлатып та, аңлап та булмаслык нинди коточкыч вәхшилек! Кешеләр үз диннәрен тоткан өчен!
– Минекеләр дә яза ул кара киемлеләр турында. Ләкин барыбер киләчәк әле андый вакыт! Кайчан килерен әйтеп булмый, тик, иманым камил, гел болай бармас бу дөнья. Карап-карап торыр да түземлеге төкәнгән Ходай чик куяр моңа, Алла боерса, чөнки һәрнәрсәнең дә бер чиге була. Булырга тиеш! – диде Искәндәр, ачуыннан хәтта бераз ярсый төшеп. – Аллаһ барысын да күреп-белеп тора ул. Аның да сабырлыгы чиксез түгелдер…
– Конечно же, погода сегодня просто замечательная! – диде шунда Алексей һәм киерелеп куйды.
– Син нәрсә?! – дип, Искәндәр дустына гаҗәпләнеп карап алды.
– Әнә бит бер поп килә, – диде Алексей, тавышын әкренәйтә төшеп.
Ул арада өстенә ряса кигән атакай алар утырган эскәмия янына ук килеп җитте.
– Да даст Бог вам здоровья, сыны мои! – диде поп, алар янында туктап.
– Спасибо, батюшка! Тебе тоже здоровья желаем, батюшка! – дип җавап кайтарды алар икесе берьюлы.
– Спасибо, сыны мои, спасибо. Можно, я тоже посижу с вами – отдохну?
– Пожалуйста, батюшка, пожалуйста!
– Вы, вижу я, матросы?
– Да, батюшка, матросы.
– Как служится?
– Хорошо служится, батюшка, не жалуемся.
– Один мой друг детства несколько лет тому назад тоже служил на флоте. Правда, служил он там священником. Не припоминаете такого? – Раевский его фамилия. Алексий Раевский.
– Раевский?!
– Да, Алексий Раевский. Что, припомнили такого?
– Да, батюшка, служил у нас такой священник. Но это было уже очень давно!
– Значит, он и есть. Каким он запомнился вам?
– У него, батюшка, была своя служба, у нас – своя… – диде Искәндәр.
– Да, тоже верно, – диде поп һәм, ни өчендер, алар сүзен кабатлап куйды: – У него была своя служба, у вас – своя.
– А где он сейчас? – дип сорады Алексей.
– О-о, он сейчас большим человеком стал! – диде поп, уң кулын бераз югары күтәрә төшеп. – В Свияжске монастырём и Новокрещенской конторой заведует!
– Монастырь – это понятно, батюшка. Но что за контора эта Новокрещенская?
– Это такая организация, которая занимается посвящением инородцев в христианство. Понятно вам, сынки мои?
– Да, вполне понятно, батюшка. Спасибо за разъяснение.
– Не за что, не за что! А вы сами русскими будете, сынки мои?
– Нет, батюшка, татары мы!
– Да? – дип, поп аларга күзлеге өстеннән күзләрен зур итеп ачып карап алды да китәргә ашыкты. – Ох, мне уже идти пора, оказывается.
– Сидите, батюшка, отдохните ещё!
– Хватит, пойду потихонечку. Прощайте, матросы! Да благославит вас Бог на добрые дела, сынки мои!
– Спасибо, батюшка.
Поп, ашыкмыйча гына, урыныннан торды да аллея буйлап китеп барды.
Ул Алексий Раевскийның яшьлек дусты поп Аполлон иде.
– Татар икәнне белгәч, тиз шылды бу безнең яннан! – дип көлде Алексей. – Әй, ничек яратмый бу урыслар инородецларны! Ә син киләчәк ул заман дип лаф орасың. Башка халыкларга карата мондый караш дәвам иткәндә, белмим, кайчан да булса килер микән андый заман?..
– Акыллы башларның берсе: «Бар нәрсә дә уза, бар нәрсә дә үзгәрә», – дигән. Хәтта күз алдында, көтмәгәндә үзгәрә! Әйтик, бөтен матросның җелегенә төшкән, бәгыренә тигән мичман Ярославцев кайда хәзер? Ә ул бар иде бит…
– Менә аның хакында бик дөрес әйтәсең! Килешәм: бар иде, кинәт кенә юк булды, ә! Гаҗәп бит, бер караганда: кич белән корабльдә матросларны барлап йокыга таратты, ә иртә белән үзенең эзен дә тапмадылар! Бик тә сәер һәм бик тә серле рәвештә юкка чыкты ул бәндә…
– Әйе, юкка чыкты шул. Беләсеңме ни өчен? Ходай Тәгалә, бүтән аның ерткычлыгына түзеп тора алмыйча, үзенә чакырган аны, – диде Искәндәр. – Бар нәрсә дә үзгәрә, дигәнне расламыймыни бу? Бик яхшы раслый!
Чыннан да, моннан дүрт ел чамасы элек походта чакта, бернинди эз дә калдырмыйча кичен йокларга яткан мичман Ярославцевны башка күрүче дә булмады. Аны эзләп, бөтен корабльнең астын өскә китерделәр, тик барыбер таба алмадылар. Бу хәлдән хафага төшкән өлкән офицерлар, корабльдәге бөтен матрос һәм кече офицерларны, боцманнарны берәм-берәм чакырып, һәрберсеннән көтмәгәндә генә юкка чыккан мичман турында сораштырдылар. Тик аны йокы алдыннан үткәрелгән гадәти кичке тикшерүдән соң беркем дә күрмәгән булып чыкты. Бу хәлдән соң офицерлар да аптырашта калды. Сәбәбе дә бар бит: тик торганда, ничә офицер һәм күпме матрос хезмәт иткән корабтан кеше бернинди эзсез юкка чыксын әле! Үтергәннәр дип уйларлар иде, караваты янында да бернинди кан таплары табылмады! Палубада да шикле бернәрсә дә күренмәде! Анысы бер хәл, походтан кайтып кергәч, аның югалуы турында штабка ни дип хәбәр итәргә, ничек акланырга? Бу турыда өлкән офицерлар шактый баш ватты, ләкин соңыннан «Мичман Владимир Ярославцев төнлә, барысы да йокыга талгач, корабльдән диңгезгә ташланып, үз-үзен үтергән» дигән карарга килделәр. Походтан кайткач, югары түрәләргә шулай дип җиткерделәр дә. Алар исә, корабльдә бу турыда сораштыру үткәргәндә язылган беркетмәләрне «Эш» кә теркәп куйдылар да, моңарчы Русия флотында күренмәгән гадәттән тыш бу вакыйга, шөкер, шуның белән тәмам булды.
Шушы хәлдән соң корабль офицерлары нигәдер үз матросларыннан шикләнә башлады.
– Карале, Алексей, әллә без увольнениегә шушы бакчада бәхәсләшеп утырырга дип чыктыкмы?! Әйдә, булмаса, шәһәрнең үзәк урамнарын булса да әйләнеп чыгыйк!
– Әйдә соң! Мин һич тә каршы түгел, – дип елмайды дусты, урыныннан күтәрелеп.
Низаг
Яше олыгаю аркасында ялга җибәрелгән архиепископ Тихон урынына Казан епархиясенең яңа җитәкчесе итеп архиепископ Илларион Рогачевский билгеләнде. Аннан эшләрне кабул итеп алганда, ул Зөя шәһәрендәге Богородицк монастыреның аерым статус белән яшәп ятуына, аның җирле епархиягә түгел, ә турыдан-туры синодка буйсынуына игътибар итте һәм бу хәлгә бик тә гаҗәпләнде. Ничек инде Казан янында гына булган монастырь һәм чиркәү Казан епархиясенә карамый?! Ничек инде ул моннан җәһәннәм астында булган Санкт-Петербургка, Синодның үзенә генә буйсына?! Ярый торган эш түгел бу!
– Ничек шулай килеп чыкты соң бу, атакай?! – дип сорады ул Тихоннан. – Ничек бу хәлгә юл куйдың? Ничек ризалаштың моңа?
– Изге синодның махсус указы шулай иде. Без нишли алабыз? – булды җавап.
– Ризасызлык белдерергә, Синодка хат язарга иде! «Без нишли алабыз?» дип кул кушырып утырсак, тора-бара алар безнең тагын берничә чиркәвебезне дә тартып алыр!
– Синод указы буенча, Богородицк монастыре махсус статуска ия. Ул Идел буе һәм Урал арасында яшәүче иноверецларны безнең дингә тарту үзәге булып тора. Аның каршында Яңа керәшен конторасы дигән оешма төзелде.
– Төзелсен, башка диндәге халыкларны христианлыкка тарту буенча да эшләсеннәр. Тик ул, безнең җирлектә булгач, епархиягә буйсынырга тиештер ич?
– Тулысынча килешәм синең белән, ләкин, әйтәм бит, Синод указы шундый иде.
– Тәртип түгел бу, атакай. Аек акыл белән аңлап булмый моны! Һич тә аңлап булмый!
– Анысын тора-бара үзең карарсың инде… Минем Синод белән араны кискенләштерәсем килмәде.
Илларион атакай Казан епархиясе эшләрен ашыкмыйча, бик тәфсилләп кабул итеп алды да Әрхәрәй йортына Богородицк монастыре һәм бер үк вакытта Яңа керәшен конторасы җитәкчесе булып торган архимандрит Алексий Раевскийны чакыртырга кушты. Ләкин Зөягә аны чакырырга барган иеромонах:
– Архимандрит Раевский, бу арада бара алмыйм, эшләрем күп, диде, – дигән җавап белән кайтты. – Бераз бушагач, атакай белән танышырга үзем килеп чыгармын, диде.
Билгеле, мондый җавап Илларион Рогачевскийның ачуын китерде. Янәсе, нинди башбаштаклык бу?
– Чыннан да, шулай дидеме? – дип сорады ул иеромонахтан.
– Нәкъ шулай диде, атакай, Алла үзе шаһит!
Моны ишетү тагын да авыр иде. Ләкин алай да ул хәзергә, үзен әллә кемгә санаган бу архимандритны күреп сөйләшкәнчегә хәтле, аңа каршы бернинди адым да ясамаска, аның үзенә килеп чыкканын сабыр гына көтәргә булды. Аннары шунысы да бар: беренчедән, аның бу горурлыгын киметү өчен нишләргә, нинди адым ясарга кирәклеген үзе дә белми иде әле. Икенчедән, әгәр ул үзен шулай бәйсез тота, епархия җирлегендә яшәп тә аны санга сукмый икән, димәк, аның Синодта яклаучылары, үз кешеләре булуы да бик мөмкин бит!. Юк, башта аны күреп сөйләшергә, кылларын тартып карарга кирәк: аңа үз-үзенә шундый ышаныч кайдан килә икән?
Ниһаять, гәрчә инде бу вакыт эчендә ачудан шартлар хәленә җитсә дә, ул сабыр гына көткән сәгать тә җитте: беркөнне Әрхәрәй йорты ишегалдына гап-гади арбага җигелгән атта Алексий Раевский үзе килеп керде! Бу вакытта архиепископ, ни турындадыр уйланып, тәрәзәдән карап тора иде.
«Бу нинди карачкы тагын? – дип куйды ул, ашыкмыйча гына арбадан төшкән кара кафтан кигән озын буйлы, ябык гәүдәле, ярым бөгелә төшкән дин әһелен күреп. – Берәр чиркәү побыдыр, мөгаен».
Ул урынына килеп утырды. Күп тә үтмәде, аның ишеген шакыдылар.
– Керегез, кер! – диде ул калын тавышы белән.
Ишек катында әле генә арбадан төшкән кеше басып тора иде.
– Сиңа исәнлек-саулык телим, атакай! Мин Зөя шәһәрендәге Богородицк монастыре һәм Яңа керәшен конторасы җитәкчесе Алексий Раевский булам. Сине Казан епархиясе җитәкчесе вазифасына билгеләнүең белән чын күңелемнән котлыйм һәм бу авыр вә изге эшеңдә уңышлар телим, – дип тезеп китте архимандрит, кабинет хуҗасына бер сүз дә кыстырырга ирек бирмичә. – Мин синең белән танышып, хәер-фатихаңны алырга дип, бу вазифага билгеләнүегез хакында ишетүгә үк килергә җыенган идем дә, тик әле бер, әле икенче эш килеп чыгу сәбәпле, бу визитымны һаман кичектерергә туры килде. Гафу ит, атакай!
– Бик шатмын синең белән танышуыма, бик шатмын, түрдән уз! – диде кабинет хуҗасы, аңа үзе каршында урын күрсәтеп. – Динебезне иноверецлар арасында тарату буенча башкарган изге эшләрең хакында күп кенә яхшы сүзләр ишеткәнем бар.
– Кулдан килгән кадәр тырышабыз инде, атакай, – дип, Раевский күрсәткән урынга килеп утырды. – Исәнлек-саулыктамы, атакай?
– Аллага шөкер, әлегә саулыктан зарланган юк. Ә үзең ничек соң, архимандрит, авырмыйсыңмы?
– Авырырга вакыт юк әле! – дип елмайган булды архимандрит, тик бу аның чырай сытуына гына охшап калды. – Бөтенләй вакыт юк!
– Анысы яхшы… Әйе, яхшы анысы. Күп кешене эшсезлек боза, – диде епархия башлыгы. – Мине үзең һәм бераз соңгы айларда башкарган эшләрең белән таныштырсаң иде, архимандрит!
Алексий Раевский кыскача гына үзенең мәхәллә мәктәбендә укуы, әтисе белән яшьтән үк ничек миссионерлык эше белән шөгыльләнүләре, Санкт-Петербургта флотта священник булып хезмәт итүе турында сөйләде. Казанга патша үзе кул куйган указ буенча кайтуы турында әйтергә дә онытмады.
– Башкалада яхшы танышларың бар, ахрысы? – дип сорамый булдыра алмады архиепископ, бу указ турында сүз чыккач.
– Юк, атакай, кайдан булсын! Минем ул вакытта Патриарх идарәсендә хезмәт итүче Афанасий атакай белән генә очрашканым булды. Ул хәзер Изге синодта эшли.
– Ә бары тик инородецларны безнең дингә тарту эше белән генә шөгыльләнергә тиешле оешма төзү турындагы указ ничек барлыкка килгән?
– Миңа бу турыда берни дә билгеле түгел, атакай. Дөрес, Афанасий атакай белән очрашкан чакта, мин аңа бу изге эшне җанландыруга юнәлтелгән кайбер тәкъдимнәремне җиткергән идем. Аннары алар турында инде монда, епархиядә казначей булып эшләгәндә, бер хатымда да хәтеренә төшердем. Анда аерым оешма төзү турындагы идея дә күрсәтелгән иде. Мөгаен, алар Синодта яклау тапкандыр…
– Бу изге эш белән барлык чиркәүләр дә шөгыльләнә ич. Шулай булгач, моның өчен аерым контора нигә кирәк булды?
– Чиркәүләр, монастырьлар иноверецларны чукындыру эше белән алардагы дини эшчәнлек арасында гына шөгыльләнәләр, анда да үз мәхәлләләре тирәсендә генә. Ә без фәкать шушы эшне генә башкарабыз һәм Казан өязенең бик ерак почмакларында, хәтта бөтен Идел – Урал арасында алып барабыз, атакай. Шуның өчен дәүләт безгә акча бүлеп бирә. Аларга яңа чукынучыларга бүләкләр, хәтта ярлыларына кием-салым да сатып алып бирәбез. Ничә еллар миссионерлык итүче кеше буларак шуны әйтә алам: башка халыкларны христианлыкка тарту елдан-ел авырая бара. Шуңа күрә перәнник белән дә кызыктырырга туры килә…
– Башкаларны безнең дингә тартуның гел авырая баруын үзем дә беләм. Дөрес, авыр бара. Тик нишләмәк кирәк, ул – изге, шуның өстенә зур сабырлык һәм түземлелек сорый торган бик дәвамлы эш.
– Бик дөрес, атакай, бик дөрес. Мин тагын, бу бик кыйммәткә төшә торган эш, дип тә өстәр идем. Әйтик, быел 201 кешене үз динебезгә керттек. Аларның берсен чукындыру казнага 3 сум 61 тиенгә төште! Аз акча түгел бит, атакай!
– Нишләмәк кирәк? Киләчәктә Русиядә бары тик бер православие дине генә булырга тиешлеген аңлаган дәүләт андый чыгымнар тотарга мәҗбүр. Менә нәрсә турында киңәшмәкче идем синең белән, архимандрит… – диде инде сүзне күптәннән үзе теләгән юлга кертергә теләгән архиепископ.
– Тыңлыйм, атакай.
– Син Богородицк монастыреның турыдан-туры Синодка буйсынуын дөрес дип саныйсыңмы? Бар яктан караганда да ул Казан епархиясе карамагында булырга тиеш түгелме?
– Бу – Изге синод тарафыннан эшләнгән эш, шуңа күрә аның бу гамәлен шик астына алырга һич тә хакым юк, атакай. Сиңа да киңәш итмим, – диде Раевский, ашыкмыйча гына, ләкин һәр сүзен ачык һәм мөһер суккан шикелле нык итеп. – Аннан соң, минем карашымча, чиркәүнең, монастырьның кемгә буйсынуы, кемгә каравы мөһим дә түгел бугай. Барыбыз да бер үк изге эшне башкарабыз бит, атакай. Менә монысы иң мөһиме дип уйлыйм.
«Бигрәк матур сөйли бу архимандрит, – дип уйлап алды Илларион Рогачевский эченнән. – Барыбер булса, кешеләр ишектән түгел, тәрәзәдән йөрерләр иде…»
Ләкин бу уен кычкырып әйтмәде.
– Анысы шулай инде… – диде Илларион атакай һәм, аның бу сүзләрен чын күңеленнән әйтәме, юкмы икәнен белергә теләгәндәй, тиз генә аның йөзенә күз салып алды. – Шулай инде анысы… Әйтеп куям, архимандрит, алай да мин бу мәсьәлә буенча Синодка үз фикеремне җиткерергә тиеш дип саныйм. Колак салырлармы, юкмы, анысы – алар эше.
– Үзеңә карыйсың, атакай, анысы үз иркеңдә. Ә мин – юл кешесенең юлда булуы хәерле – китеп барырга тиеш. Күрешүебезгә бик шатмын, тагын бер тапкыр сиңа исәнлек-саулык һәм епархия эшендә уңышлар телим, атакай.
– Рәхмәт, рәхмәт. Танышуыбызга мин дә шатмын, сиңа да уңышлар телим, – диде архиепископ, урыныннан торып. – Ярый, син дә сау-сәламәт бул, архимандрит!
Раевский чыгып китте. Ә кабинет хуҗасы янәдән тәрәзә янына килде дә аның йорт подъездыннан чыкканын, ябык, озын гәүдәсен сизелерлек үк аска бөгә төшеп, ишегалды аша үтеп, арбасына менеп утырганчы күзәтеп торды.
«Моны дипломат итеп чит илгә генә җибәрәсе бар! – диде ул үз-үзенә. – Кара, ничек матур һәм килешле сөйли! Бу теләсә кайсы инородецны безнең дингә күндерә ала торгандыр. Әллә гипноз сәләте дә бар инде үзендә? Күзләренә туры каравы авыр, карасаң, сихерләр шикелле тоела. Инде шактый яшьтә булса да күренеп тора: бирешергә теләми әле!..»
Архиепископ Илларион бу әңгәмәләре турында бер атна чамасы уйланып йөрде-йөрде дә, уй-фикере билгеле бер тәртәгә кергәч, бер дә бер көнне, язу өстәле янына килеп, Синодка хат язарга утырды. Ләкин кулына каләм алгач, башта аны кемгә – обер-прокуроргамы, әллә Синодны җитәкләгән митрополит исеменәме? – язарга белмичә аптырап калды. Аннары Изге митрополит исеменә юлларга булды, чөнки обер-прокурор дин кешесе түгел, ул Синодта дәүләтнең «күзе һәм колагы» ролен генә үти бит дип уйлады.
Ул хатында йомшак формада гына, гәрчә моның Синод указы белән эшләнүен белеп торса да, Казан шәһәреннән нибары егерме чакрымда гына булган (монда архиепископ күрә торып ялганга барды, чөнки бу ара кырык чакрымнан да артык иде) Зөя шәһәрендәге Богородицк монастыреның ниндидер сәбәпләр буенча Казан епархиясенә түгел, ә турыдан-туры Синодка буйсынуы, бу турыда үзенең монда епархияне җитәкләргә җибәрелгәннән соң эшне кабул итеп алганда гына белүе турында язды һәм, әлбәттә, аның уенча, мондый хәлнең бик үк максатка ярашлы булмавын белдерде. Янәсе, мондый буйсыныш, җирле епархиянең абруена суга һәм аның тарафыннан иноверецларны христиан диненә тарту юлында башкарыла торган изге эшкә күзәтчелек итүне кыенлаштыра. Гәрчә бу турыда хатта язмаса да, Раевскийның башка халыклар арасында христиан динен тарату буенча алып барылган эшчәнлеге Казан епархиясенең бу өлкәдәге эшен кечерәйтеп, алай гына да түгел, хәтта аны Богородицк монастыре каршында эшләп килгән Яңа керәшен конторасы эше итеп кенә кабул итүгә китерә иде. Моны епископ епархиядә эшли башлаган беренче көннәреннән үк аңлап алды. Бу хәлгә, белмим, Тихон атакай ничек түзеп торгандыр, ә ул мондый башбаштаклыкка түзеп тора алмый, моңа аның мин-минлеге белән дини дәрәҗәсе һәм дә горурлыгы да ирек бирми иде.
Икенче көнне Илларион атакай үзенең сыза-боза һәм кат-кат язган хатын епархия писереннән бик матур итеп чистага күчертеп алды, чөнки Санкт-Петербургка барачак һәм дәүләтнең бер канаты булган Синодта утыручы иң югары рухани кулына керәчәк хат бит!
Шул хатны Синодка җибәргән көннән соң Илларион Рогачевский аңа җавап көтеп, дөресрәге, борчылып яши башлады. Чыннан да, борчылырлыгы да бар иде шул. Санкт-Петербургта утыручы югары руханилар аның хатында бәян ителгән тәкъдим-фикерләрен дөрес аңлармы? Нигә әле син Синод тикле синод указын тикшерергә алындың дип ачуланмаслармы? Монысы да бик мөмкин хәл, чөнки андагыларның да мин-минлекләре белән горурланулары җитәрлектер. «Без чыгарган указларга ревизия ясаудан башка эшең юкмы әллә?» – дип ачуланулары да, алай гына түгел, хәтта әле рәтләп эшли дә башламас борын эштән үк алып ташлаулары да бар.
Менә шундый сораулар борчый иде архиепископны. Кайвакыт, шулар турында уйлаганда: «Юкка яздым түгелме икән мин ул хатны?» – дигән чаклары да булды. Атналар, айлар үтә торды, ә аңа җавап һаман күренмәде. Шуннан соң шиге дә, борчылуы да арта төште.
Ниһаять, бер дә бер көнне, ул төшке ашын ашап утырганда, аның трапеза бүлмәсенә писер йөгереп диярлек килеп керде дә ишек төбеннән үк:
– Санкт-Петербургтан хат, атакай! – дип ярып салды.
Башка вакытта булса, ул үзенең ашын бүлдергән бу писерне эт итеп ачуланып куып чыгарган булыр иде, чөнки аш-су вакытын изге мәл дип санаган архиепископның андый гадәте барын Әрхәрәй йортындагылар барысы да яхшы белә иде. Ләкин бу юлы «Санкт-Петербургтан» дигән сүзне ишетүгә әллә нишләп китте. Башта кашыгын кулына тоткан килеш сүзсез катып калды, аннары аны өстәлгә куйды да, сихерләнгәндәй, анда ни язылганын белергә теләгән сыманмы, әллә әле һаман ни булганын аңлап җиткерә алмыйчамы, писер кулындагы мөһерле берничә сургыч ябыштырылган пакетка карап тора башлады һәм, ниһаять, аңышып җитте бугай, үзенең бас тавышы белән:
– Бир! – дип кычкырды. Әйе, нәкъ кычкырды, хәтта писер аның кискен тавышыннан куркып калды. – Нигә каттың багана шикелле? Бир, диләр сиңа!
Писер хатны аның кулына тоттырды. Ә ул аны ашыга-ашыга ачты да, дулкынлануыннан калтыраган кулы белән аннан өске өлешенә дәүләт гербы төшерелгән указ тартып чыгарды. Шул вакыттагы киеренкелектән рәсми кәгазьне күргән атакайның битенә бөрчек-бөрчек тирләр бәреп чыкты. Башта ул курка-курка гына, өстән-өстән генә аңа күз йөртеп алды, аннары, анда үзе өчен куркыныч берни дә юклыгын аңлаганнан соң, аны бер дә ашыкмыйча, һәр сүзенә басым ясап, бик тәфсилләп укып чыкты. Аның тәкъдимнәрен яклаган гына түгел, ә рәсми рәвештә теркәгән, Синод тарафыннан 1732 елның 19 нчы июлендә чыгарылган указ иде бу! Аның буенча Изге синод моннан соң инородецларны чукындыруны Казан епархиясе башлыгы Илларион Рогачевскийга йөкләгән, Богородицк монастыре да Казан епархиясенә буйсындырылган иде. Бу турыда ашавын да бүлеп укыган атакайның йөзе балкып китте, һәм ул, моңарчы бер мәртәбә дә булмаганны, аның сүзен, йомышын көтеп басып торган писердән:
– Не хочешь ли отобедать со мной, сын мой? – дип сорады.
– Что ты, батюшка, что ты?! – диде тегесе, кулларын селки-селки. – Спасибо, батюшка, спасибо, я пообедал уже!
– Иди тогда, сын мой, иди с Богом!
Архиепископ, тәмам тынычланып калып, ашавын ашыкмыйча гына, анда да ниндидер үзенә бертөрле ләззәт кичерә-кичерә дәвам итте.
«Әйткәч тә, Синодта юләрләр утырмый шул! – дип уйлап алды ул күңеленнән. – Рәхмәт, минем ниятне дөрес аңлаганнар. Ниһаять, хәзер гаделлек торгызылачак! Бу указ Зөягә дә җибәрелгәндер инде, мөгаен… Укысын! Моннан соң, мин сиңа түгел, Санкт-Петербургка гына буйсынам, дип, борынын күккә чөеп йөрмәс! Чакыра торып та, күпме вакыт килмичә йөрде бит!..»
Алай да, аның белән шәхсән үз алдында таныштыру өчен, ул кичекмәстән, бу атнада ук, Алексий Раевскийны епархиягә чакырырга кушты.
Ләкин архиепископ иртәрәк сөенгән булып чыкты: архимандрит, үз сүзләре белән әйткәндә, «Казан белән Зөя арасын юк-бар эш белән таптап йөрергә» вакыты юклыгын, эшенең тыгызлыгын сылтау итеп, Әрхәрәй йортына килүдән баш тарткан. Әйе, указны алуын алган һәм, үзе өчен монастырьның кемгә буйсынуы барыбер, тик эш кенә барсын, дип белдергән.
«Хәйләкәр дә соң! – дип уйлап алды Илларион атакай, аңа мондый хәбәрне җиткергәч. – Турыдан-туры Санкт-Петербург белән эш йөртү канына сеңгән! Шуңа күрә епархиягә буйсынырга теләми, күрәсең. Ярар, буйсыныр, башка юлы юк аның! Иртәме-соңмы, Синод указын үтәргә тиеш булыр…»
Архиепископ Илларион Рогачевский, инде синодның яңа указы буенча, Богородицк монастыре да, Яңа керәшен конторасы да Казан епархиясендә саналган, шуңа күрә аның һәр сүзен тыңларга тиеш булган аларның җитәкчесе архимандрит Алексий Раевскийны үз янына тагын ике тапкыр чакыртып карады, тик ул ике мәртәбәсендә дә килмәде. Гел вакыты юклыгы турында әйтеп җибәрде. Мондый башбаштаклык – монастырь җитәкчесенең үзенә буйсынырга теләмәвен аңлаган архиепископ аның бу гамәлен нәкъ шулай дип бәяләде, – әлбәттә, Илларион атакайның бик ачуын китерде, һәм ул бу тыңлаусыз архимандритны ничегрәк җиңәргә икән дип уйлана башлады. Һәм бер дә бер көнне, миссионерлык эшенә бүлеп бирелгән акчаларның ничегрәк кулланылуын тикшерү өчен, махсус боерык чыгарып, епархия казначее иеромонах Иванкин җитәкчелегендә өч кешене Зөягә җибәрде. Алар анда ай ярым чамасы вакыт эчендә монастырьга һәм Яңа керәшен конторасына бирелгән казна акчаларының ничек һәм нинди максатларда тотылуын ачыклады. Дөрес, Алексий Раевский аларның эшенә һич тә комачауламады, чөнки дин эшенә фанатларча бирелгән архимандрит алдау-йолдау дигән нәрсәне белми, ул үзенең казначееннан да һәр тотылган тиеннең керем-чыгым дәфтәрләрендә тиешле тәртиптә һәм көннекен-көнгә теркәп-язып баруын таләп итә иде. Алай гына да түгел, ул үзе дә шактый вакыт епархиядә казначей булып эшләгән, яхшы тәҗрибә туплаган кеше буларакмы, әллә аның хәтере шулай яхшы идеме, ул кирәк чакта акчаның күпме һәм нигә тотылганын бернинди кәгазьсез дә әйтеп бирергә сәләтле иде. Монысы күпләрне гаҗәпкә калдыра иде.
Теләгәндә, тырнак астыннан да кер табып була. Монда да шулай килеп чыкты: үз хуҗаларының ни теләгәнен яхшы аңлаган тикшерүчеләр дә керем-чыгым мәсьәләсендә берничә вак-төяк төгәлсезлекләр таба алдылар. Горур, буйсынмас булып калырга теләгән архимандрит Алексий Раевскийга ачуы килеп йөргән атакайга шул җитә калды. Синод указыннан соң сигез ай үткәч, 1733 елның 12 мартында, ул, аны миссионерлык эшенә дип бирелгән акчаны әрәм-шәрәм итүдә гаепләп, Изге синодка яңа хат юллады. Бу юлы хатын бер дә курыкмыйча язды, чөнки аның беренче хатыннан соң Синод тарафыннан чыгарылган указ аңа зур ышаныч өстәгән иде.
Ул эшли бирде
Архимандрит Алексий атакайны Санкт-Петербургка Яңа керәшен конторасы төзелгәннән соң башкарылган эшләре хакында хисап ясар өчен чакырулары турында хат килгәндә, ул Ярсуар авылына киткән иде.
Кәтиринкә авылы ягыннан килү юлындагы, гәрчә ул тирә-яктагы таулардан тәбәнәгрәк булса да, ни өчендер, Баштүбә дип аталган тау башына менеп җиткәнче үк, иң беренче булып күзгә ташланган, алтын йөгертелгән түбәсе белән тирә-якка ямь биреп торган чиркәүне күрүгә, атакайның йөрәге үзенә күрә ниндидер шатлыклы, канәгатьлек хисе белән еш-еш тибә башлады. Сәбәбе дә әнә шул чиркәү иде.
«Ничек тиз уза бу вакыт! – диде ул эченнән һәм, чиркәүне күрүгә, аңа таба карап чукынып алды. – Бу авылга мин әле күптән түгел генә килгән шикелле идем, баксаң, аңа шактый вакыт узып та киткән икән инде! Ул чакта бу тау башыннан беренче булып күккә ашкан мәчет манарасы күренә иде. Ә хәзер, Аллага шөкер, Ярсуарда мәчет урынына нинди мәһабәт чиркәү салдырып куйдык! Вакыт дигәнең су шикелле ага, валлаһи!..»
Әйе, ул монда иң беренче мәртәбә Кәтиринкә авылы побы Тимофей атакай белән 1719 елда килгән иде. Ул чакта керәшен авылы саналган шушы Ярсуарда, күпме өндәүгә һәм куркытуга карамастан, дүрт гаилә православие диненә керергә аяк терәп каршы булып яшәп ята, ә берничә гаилә, чукындырудан качып, ишетә белүенчә, Урал якларына китеп барган иде. Гәрчә анда шушы дүрт гаилә кешеләреннән башка йөрүче булмауга карамастан, кайчандыр таштан салынган мәчет тә рәсми рәвештә ябылмаган иде әле. Анда мөселманнарның зур дини бәйрәмнәрендә махсус дини белеме булмаган, ләкин үз диненә җаны-тәне белән бирелгән киребеткән Шакир шушында йөрүче шул дүрт гаилә әгъзаларына вәгазьләр сөйли, аннары барысы бергәләп намаз укыйлар иде. Намаз дигәннән, аны, үз өйләрендә яшертен генә, инде берничә ел христиан динен кабул иткән керәшеннәрнең дә кайберләре укый дигән сүзләр дә ишетелгәләп тора. Хәер, бер Ярсуарда гына түгел, башка авылларда да шактый диләр башкаларга белгертмичә генә үзләренең элеккеге диннәрен тотучы керәшен татарлары. Төтенсез ут булмый, ди халык мәкале, мондый сүзләр, мөгаен, юкка гына ишетелмидер. Димәк, тыштан христианин булып, күңелләре белән әле һаман мөселман булып калган андый кешеләр бар һәм, ни гаҗәп, аз да түгелдер, мөгаен. Ә бит мондый икейөзлелек ачыла һәм рәсми рәвештә раслана калса, үзләренең хәтта утта яндырылуларын да белеп тора андый кешеләр!..
Мондый хәлләрне булдырмас өчен, православие диненә күчкәннәрнең тормыш рәвешләрен, христиан гыйбадәт һәм йолаларын ничек үтәүләрен күзәтү моңарчы җирле чиркәүләргә тапшырылган булса, 1731 елгы указ нигезендә, Яңа керәшен конторасына йөкләнде. Әлбәттә, бу четерекле эшне контора үзенең миссионерлык белән шөгыльләнүче священниклары һәм Богородицк монастыре монахлары белән генә, тәүлегенә егерме дүрт түгел, кырык сигез сәгать эшләсә дә булдыра алмый, чөнки бу алар колачларлык эш түгел. Шуңа күрә контора бу күзәтчелек эшен авыл чиркәүләре священниклары һәм христиан динендәге урыслар, керәшеннәр ярдәме белән башкарырга тиеш булды. Алексий атакай авыллардагы чукындырылган кешеләр арасыннан христианлыкка хыянәт иткән, иң дөрес булган православие диненнән бизгән затлар турында хәбәр итеп торучы кешеләр булдыруны тикмәгә генә бик мөһим һәм бик кирәкле адым дип санамады. Тик андыйларны табу бер дә җиңел түгел. Әллә христиан диненнән читләшкән үз авылдашларын сатасылары килми (ни әйтсәң дә, бер авылда, бергә аралашып яшиләр бит), әллә, икейөзлеләнеп, яшерен генә үзләре дә мөселман динендә кала бирәләр (ышан кешеләргә!), бу эшне башкарырга күндерелгән кешеләрнең җаваплары, үзара килешкән шикелле, гел бертөрле. Янәсе, бар да тәртиптә, барысы да христиан дине гыйбадәт һәм йолаларын тиешенчә башкаралар. Нәтиҗәдә андый «шымчы» ларга акча гына юкка түләнелә булып чыга. Тик бернишләп тә булмый, башкача, Зөядә торып, күңелләре белән мөселман динендә булган, бер Аллаһка инанучы ялган керәшеннәр өстеннән күзәтү эшен ничек башкармак кирәк?! Әнә Кәтиринкә авылы побы бик ышанычлы кеше дип йөргән, аннан соң үзе дә ышаныч күрсәткән керәшен Фёдор үзе дә яшерен генә мөселман динен тота дигән сүзләр йөри ди авылдашлары арасында. Дөрес, коры сүзләрдән башка моның чыннан да шулаймы, түгелме икәнен кире какмаслык итеп раслаучы бернинди дәлилләр дә юк. Шуңа күрә, син христиан диненә, шулай булгач, император Пётрга да хыянәт иттең дип, аның указында күрсәтелгәнчә, күпләрне, шул исәптән аны да, утта яндыру кебек җәза бирү мөмкин түгел. Бар, раслап кара: әллә хак, әллә нахак? Аннан соң православие диненә фанатикларча ышанучы чиркәү поплары гына түгел, гомумән, бу дин сагында бик нык торырга тиешле руханилар да, әллә моның миһербансыз, мәрхәмәтсез җәза икәнен үзләре дә яхшы аңлыйлар, әллә Алланың мондый кыргый эшне хупламасын, моның зур гөнаһ икәнен белеп торалар, христианлыктан кире чигенгән кешеләрне куркыту өчен, мондый каты җәзаны кулланырга бик ашкынып тормыйлар шикелле. Ә бит христианлыкны үз мәнфәгатен генә кайгыртып кабул иткән андый кешеләрнең бер-икесен генә булса да халык алдында утта яндырсаң, шуннан соң андый «православлар» аңа хыянәт итүдән шундук туктарлар иде! Кирәк мондый каты җәза, бик кирәк! Ул хәтта безнең дингә күчәргә теләүчеләр санын да күпкә арттырырга ярдәм итәчәк. Аннан соң, Шакир кебекләрне үгетләр өчен, атна саен килергә дә туры килмәс.
Бу авылда озак еллар христиан диненә керергә үгетләүгә бирешмәгән дүрт гаилә, шул исәптән Шакир гаиләсе дә исенә төшкәч, архимандритның бөтен тәненә суык йөгергәндәй булды. Дөрес, аларның икесе барыбер христианлыкка күчте, тик моның өчен аңа шушы Ярсуар юлын гына да сигез тапкыр таптарга туры килде! Әйтүе генә ансат: сигез тапкыр! Ике малаена рекрутлыкка вакыт җитеп килгәндә, Шакир гаиләсе дә барыбер христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булды һәм шуның аркасында малайлары солдатка алынудан котылып калды. Сизде ул ике малаеннан мәңгегә аерыласын! Монда, әлбәттә, император Пётр I нең зирәклеге чагыла иде…
Бөек Пётрның хәрби реформа турындагы указы нигезендә, даими хезмәткә рекрутлар иң беренче мәртәбә 1699 елда алына башлаган иде.
Аның бу адымы – даими армия төзү буенча ясаган беренче омтылышы булды. 1705 елда исә рекрутларны армиягә алу бу патшаның тиешле указы белән рәсмиләштерелеп, һәр ел саен үткәрелә башлады. Ул указ буенча, армиягә егерме йорттан унбиш-егерме яшькә җиткән, өйләнмәгән бер егетне алу карала иде. Пётр I даими рәвештә алып барган сугышлар (ул үзенең 36 еллык патшалык чорында 28 мәртәбә сугышты!) торган саен күбрәк солдатлар таләп иткәнгә күрә, бу яшь аралыгы еш кына бозылып, рекрут итеп хәтта унбер-унике яшьлек малайлар да алынды. Армиягә яисә флотка рекрут итеп чакырылдыңмы, туган-үскән җирең, туганнарың белән гомерлеккә саубуллаш дигән сүз, чөнки солдат һәм матрос хезмәте сроксыз иде. Монда инде, кемдер әйтмешли, православие динен түгел, моңарчы дөньяда булмаган шайтан диненә күчәрсең!
Шакир белән хатыны Сәлимәсенең дә, билгеле, ике малайларыннан гомерлеккә аерыласы килмәде. Дөрес, аны соңгы мәртәбә урыс диненә ул үзе түгел, ә контораны оештырганнан соң, ул махсус дингә өндәүче-проповедник итеп эшкә алган ике священникның берсе күндерде һәм чукындырырга Зөягә алып кайтты. Дөресен генә әйткәндә, гәрчә аның нервысында шактый уйнаса да, ни өчендер, Шакир кайсы ягы беләндер архимандритка ошый да иде. Ни өчен икәнен тәгаен генә әйтеп тә бирә алмый, ләкин ние беләндер ул аны ярата да кебек иде. Бәлки, үз диненә фанатларча бирелүе беләндер? Шакирны һәм аның хатынын, ике малаен һәм ике кызын христианлыкны кабул итүләрен чукындыру йоласы белән ныгытып, рәсмиләштереп кую өчен, Зөя монастырена китерелгән егерме дүрт чуваш, унсигез мари һәм унике удмурт белән бергә атакай үзе чукындырды.
– Йә, эшләр ничек, Шакир? – дип сорады Раевский ул чакта, аның белән исәнләшеп. – Саулык-сәламәтлек ничек?
– Рәхмәт, барысы да тәртиптә, – дип җавап бирде Шакир битараф тавыш белән. Хәтта очрашулары хөрмәтенә елмаеп та куймады!
– Тәвәккәлләдең, димәк? Бик яхшы, бик яхшы. Ниһаять, аек акылың җиңгән!
– Яхшымы, яманмы, кем белгән инде аны?.. Улларсыз каласыбыз килмәде…
Атакай, Шакирны һәм гаиләсен чукындырганда, бөтен ачыклыгы белән аңлады: бу кеше урыс динен күңеле белән түгел, ә фәкать малайларын үзләре янында калдыру өчен генә, ә гаиләсе ул кушканга күрә генә кабул итә.
Ярсуарның дүртенче үҗәт гаиләсе исә аның бу авылга өченче килүендә урыс диненә керүдән качып киткән берничә авылдашы янына, Урал артына китеп барган булып чыкты.
Шулай итеп, шөкер, хәзер Ярсуар тулысы белән керәшен авылына әйләнеп калды. Ә мәчете исә күптән үк сүтелеп, ташлары чиркәү төзү өчен кулланылды. Чиркәү дигәннән, ничектер гаугалы булып чыкты ул. Кайчандыр мөселман-татарларныкы булып, тулганга күрә, инде анда күптәннән беркемне дә җирләмәгән иске зират өстендәге кабер ташларын аның нигезенә ташып салганда күтәрелде ул тавыш-гауга. Шунысы гаҗәп: православие диненә керергә кул-аяклары белән каршы торган теге дүрт гаилә башлыклары күтәргән шул тавышка инде шактый еллар элек христианлыкка күчкән керәшеннәр дә дәррәү булып кушылды! Сәнәкләргә тикле күтәренеп чыктылар, кабер ташларының чиркәү нигезенә салынганын күреп-белеп алгач! Үзләре – христианнар, ә үзләре мөселманнар яклы! Янәсе, ул ташлар аларның әби-бабаларыныкы. Бер караганда, аларны да аңлап була кебек, тик хәзер бит инде аларга табыну өчен чиркәү дә кирәк. Юк, шуны аңларга теләмәделәр. Тавышны зурга җибәрмәс өчен, бәладән башаяк дип, кабер ташларын куптарып чиркәү янына ташуны туктатырга туры килде. Ә аларга каршы солдатлар чакыртып эшне тагын да зурайтасы килмәде. Инде зират кырыена чыгарып куйганнары да өелгән килеш калды. Шөкер, чиркәү төзелеп бетте, әйтергә кирәк, бик матур килеп чыкты ул! Кулга бик оста икән шул Кострома ташчылары! Хәер, борынгы Новгород осталары да сынатмады – алар кулы белән эшләнгән алтын йөгерткән түбәсе әллә кайдан күз явын алып тора!
Менә хәзер монда килүләре дә шушы чиркәү белән бәйле иде. Аның побы итеп бүген рәсми рәвештә Зәйнең Богородицк монастыре каршындагы дини керәшен мәктәбен тәмамлаган, бераз миссионер булып йөргән шушы авыл егете Александр билгеләнәчәк. Шушы уңайдан килүләре. Шөкер, егет өметле күренә. Шәт, тора-бара шушы тирәдәге авыллардагы татарларны безнең дингә үгетләү буенча эшләр сизелерлек нәтиҗәләр бирә башлар. Чөнки дин кешесенең мөселман-татарлар белән чатлатып үз телләрендә сөйләшүе бөтенләй башка нәрсә: күпкә ышанычлырак кына түгел, ә ышандырырлык көч белән тәэсир итәргә тиеш! Хәзер бит татар авылына килеп керүгә, синең каршыңа килүче һәр кеше, шайтаннан качкан шикелле, монахны яисә кафтан кигән урыс священнигын күрүгә, бара торган җиреннән кырт борыла да юлдан читкә тайпыла. Шулай ук берничә йорт кешеләрен әңгәмәгә җыярга теләсәң дә, кайсысы шундук үзенә ашыгыч эш тапкан булып юкка чыга, күбесе, гәрчә аларда өйләреннән каядыр чыкканда беркайчан ишекләрен бикләү гадәте булмаса да, капка-ишекләрен бикләп куя, калганнары чакырган җиргә килеп тә тормый. Шуңа күрә, телисеңме, юкмы, өй борынча йөрергә туры килә инде аннары. Анда да күбесе, урысча берни аңламаган булып, татарча: «Белмәс, белмәс!» – дип кулларын селки-селки, өйләреннән чыгып китүне сорый. Менә аңлатып кара син аларга христиан дине нигезләрен һәм шуңа күчәргә кирәклеген! Ә рәхәтләнеп үз телләрендә сөйләшкән татарны тыңламый калмаслар, минемчә. Тик әлегә аз алар, киләчәктә аларны күпләп әзерләргә кирәк. Аннары шундый ук дингә өндәүче яшьләрне удмурт, мари, чуваш, мордва халыклары арасыннан әзерләү дә максатка ярашлы булыр иде. Мондый адым динебезне иноверецлар арасында тарату юлындагы изге эшебезне икеләтә-өчләтә җиңеләйтәчәк.
Архимандритның уйларын аның белән арбада утырып барган ике монахның берсе бүлде:
– Без бу авылда кунабызмы, атакай? – дип сорады ул.
– Нәрсә, керәшен кызларына тартамы әллә? – диде икенчесе, сары тешләрен күрсәтеп. – Кара аны, аларны бер кичтә генә каратып булмый торгандыр, гәрчә безнең диндә саналсалар да, татарлар – горурлыкларын саклап калган халык алар!
– Юк, кунмыйбыз, – дип җавап бирде Алексий монахның соравына. – Монда яңа священник хөрмәтенә гыйбадәт кылабыз да, ашап-эчеп алуга ук, Бәрәскә дигән бик зур авылга китәбез. Бу юлы сәяхәтебез шактый озакка сузылачак – бик еракта ул, Уфа өязенә караган Минзәлә шәһәре янында ук! Аның каравы анда безнең изге миссиябез колач җәяр өчен урын җитәрлек! Тик шунысы бар: мөселман-татарлар белән эш итәргә туры киләчәк…
– Ә нишләп шулхәтле ерак җиргә барабыз, атакай? Андагы халыкны безнең дингә тарту буенча эшләрлек чиркәүләр һәм миссионерлар юкмыни соң?!
– Бар барын да, тик бу мәсьәләдә башкарган эшләре әлегә артык сизелми. Әйтик, ике йөз чамасы хуҗалыклы шул авылда нибары егермеләп йортта гына чукындырылган керәшеннәр яши. Йөз илле елдан артык вакыт эчендә бит бу!
Аларны чиркәүдә моңарчы зур бәйрәм вакытларында монда да гыйбадәтләр кылып, керәшеннәргә урыс телендә вәгазьләр сөйләп килгән Кәтиринкә авылы побы Тимофей белән бүгеннән башлап шушы чиркәүнең побы булып эшли башлаячак Александр каршы алды. Күрештеләр. Бер сәгатьтән халыкны җыярга килешеп, шөкер, хәзер моның өчен чиркәү манарасына куелган, тавышы тын, җилсез көннәрдә хәтта кайбер күрше авылларга тикле ишетелә торган матур яңгырашлы чаңы бар! Акрын гына булса да, халык та чиркәүгә ияләнә башлады, бәйрәм көннәрендә шактый кеше җыела. Әлбәттә, ни өчендер, аңа кырын-кырын карап үтүчеләр дә бар.
Юлдан соң Александрның әтисе Фёдор дәдәйгә кереп бераз чәйләп алганчы, халык та җыелып өлгерде. Башта анда килгән халыкка Казан епархиясе һәм шәхсән аның башлыгы архиепископ Рогачевский исеменнән («Бу турыда ишеткән Илларион атакайның күңеле булыр!») архимандрит Алексий Раевский рәсми рәвештә ачылуы белән мәхәллә кешеләрен котлап, изге дога укып, чиркәүнең алтарена изге су бөркеп, изгеләндереп чыкты, аннары җыелган халыкка әллә ни озын булмаган вәгазь сөйләп, гыйбадәт кылды һәм Ярсуар халкына моннан керәшен мәктәбендә махсус белем алган авылдашлары Александрның шушы изге йортның побы булып эшләячәген тантаналы төстә белдерде.
– Ул христиан дине нигезләрен бик тырышып үзләштерде, бик тыйнак егет, – диде ул. – Сез бик бәхетле халык, чөнки шушы көннән башлап вәгазьләрне үз телегездә тыңлый аласыз. Епархия дә, шәхсән үзем дә дин юлында ул безнең дә, үзегезнең дә ышанычын, һичшиксез, тулысынча аклар дип уйлыйбыз. Хәерле сәгатьтә, Алла сиңа һәр изге адымыңда ярдәм итсен, Александр!
Архимандрит бу нотыгын тәмамлаганнан соң, әле яңа гына поп итеп куелган Александр татар телендә вәгазь сөйләп алды. Гәрчә аның ни сөйләгәнен аңламаса да, ул аны, аңлаган кыяфәт чыгарып, бик дикъкать белән тыңлап торды. Шулай итеп, Ярсуар чиркәве милли поплы булды!..
Чиркәүдә гыйбадәт кылу һәм мәхәлләнең побын тәкъдим итү чарасы үткәч, Александр өенә кайткан кунакларны аның әтисе, йорт хуҗасы Фёдор:
– Әйдүк, әйдүк, хөрмәтле кунаклар, түргә узыгыз, түргә! – дип, бик җылы каршылады.
– Син чиркәүдә күренмәдең шикелле?.. – диде аңа Кәтиринкә чиркәве побы Тимофей, күрешкәндә аңа шикле караш ташлап. – Булмадыңмы?
– Соң, мин бит аннары тагын безгә керәсегезне белдем, шуңа күрә сезне каршыларга әзерләнергә калдым, – дип җавап бирде аңа Фёдор, серле генә итеп күзен кысып. – Ярар, бу юлга Ходай кичерсен инде, моннан соң йөри башларбыз…
Аның күз кысуының мәгънәсен аңлап алган попның сүзне озайтып торасы килмәде, шуңа күрә бары тик:
– Чиркәү – изге урын, анда йөрү – һәр христианның изге бурычы, – дию белән генә чикләнде.
– Бик дөрес, атакай, бик дөрес! Ярар, утырышыгыз, кунаклар, утырышыгыз! Ходай биргән ризыклардан авыз итегез! – Ул, шулай сөйләнә-сөйләнә, өстәлгә бер чирекле шешә һәм берничә стакан да китереп куйды.
Шешәдә нәрсә булгандыр, бары тик Тимофей атакайның, тулар-тулмас бер стаканны эчеп җибәргәннән соң, канәгатьлек белән иреннәрен сөртә-сөртә: «Усал нәрсә, шайтан алгыры!» – дигән сүзләреннән аның көмешкә булуын аңларга була иде. Тик аннан башка берәү дә шешәгә кагылып карамады, ә поп бераздан, үзе салып алып, тагын ярты стакан эчеп җибәрде.
– Артыкка китмиме, атакай? – дип куйды архимандрит, аңа шелтәле караш ташлап. – Кәтиринкәгә кайтасың бар…
– Бар нәрсә дә Алладан! – диде моңа каршы поп, тик өстәл янында утыручыларга аның моның белән нәрсә әйтергә теләве аңлашылмый калды. – Бар нәрсә дә!
Ашап-эчеп алгач, Алексий Раевский һәм аның белән килгән монахлар китәргә җыена башлады.
– Юл алдыннан берәрне тотып куй, атакай! Озын юлыгызны кыскарта төшәр, күңелең күтәрелеп китәр, – диде аңа инде шактый исерә төшкән поп.
– Рәхмәт, мин мондый нәрсәне гомеремдә авызыма да кабып карамадым! – дип, архимандрит урыныннан күтәрелде. – Сый-хөрмәтегез өчен зур рәхмәт, Фёдор! Ә син, Александр, әгәр дә мәгәр ярдәм, киңәш-мазар кирәк булса, теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать ит – булышырбыз. Аннары динебезне тарату буенча татар авылларына да чыга башларсың дип ышанам. Бу мәсьәләдә мин сиңа зур өметләр баглыйм.
– Әлбәттә, атакай. Ышанычың өчен рәхмәт, – диде Александр.
Әтисе Фёдор исә бер сүз дә дәшмәде.
Юллары чыннан да озын иде шул. Шуңа күрә, төннәрен юл уңаендагы авылларда куна-куна, дүрт тәүлек чамасы бардылар.
…Алексий атакайның Бәрәскәгә беренче мәртәбә килеп чыгуы һаман исендә әле. 1723 елның көзе иде ул. Иеромонах Раевский Казан епархиясендә казначей булып эшли иде.
– Мөселман дине руханилары – имам һәм хәзрәтләренең ул якларга да шактый ук күпләп керүләре турында сөйлиләр, – диде аңа бер мәртәбә Тихон атакай, үзенә чакыртып. – Бар әле шул тирәгә, белеп, үз күзләрең белән күреп кайт шундагы хәлләрне. Чынын сөйлиләрме икән, әллә арттыралармы? Уфа өязенә караган Минзәлә дигән шәһәр бар анда, ә шуннан ерак түгел генә Бәрәскә дигән бик зур авыл бар икән. Ул Казан өязенә карый. Дөрес булса, ул тирәдәге урыс чиркәүләре дә, миссионерлык белән шөгыльләнүче монах һәм священниклар да рәтле эш майтара алмыйлар ди шул авылда. Безнең дингә күчкән халыкларга дәүләтнең күп ташламалар булдыруына карамастан, чыннан да, бернинди үгетләргә дә бирешми торган ниткән татарлар яшәп ята икән соң анда?! Әллә арттыралармы?
– Бәрәскә?! – дип сорады иеромонах, үзе дә искәрмәстән.
Атакай, җавап белән ашыкмыйча, өстәлдә яткан бер папканы ачып караганнан соң гына:
– Әйе. Бәрәскә, – дип җөпләп куйды. – Нәрсә, әллә булганың бармы?
– Кайдадыр колагыма чалынган шикелле бу исем. Тик кайда һәм кайчан, һич кенә дә хәтерли алмыйм, атакай! Бәлки, шулай тоеладыр гына…
– Алайса, берочтан шуны да ачыклап кайтырсың, – дип көлеп куйды архиепископ. – Колагыңа чалынганмы, әллә ишеткән булганмы син ул авыл турында?..
Тихон атакай кабинетыннан чыккач, ул Бәрәскә дигән бу исемнең нигә таныш кебек тоелуы, дөресрәге, аны кайда ишетүе хакында исенә төшерә алмыйча, берничә көн уйланып йөрде. Аның моңарчы хәтеренә беркайчан да зарланганы юк иде лә, шайтан алгыры! Ә монда үч иткән шикелле төшми генә бит исенә! Бәлки, ялгышамдыр, дип тынычландырырга тырышты ул ахырда үзен. Ишеткәне дә, кайдандыр укыганы да юктыр бу исемне.
Беркөнне епархиядә хуҗалык эшләре бүлегендә эшләүче Терентий исемле иеромонах дусты аны үзләренә мунчага чакырды – алар Әрхәрәй йортыннан астагы урамда үз йортлары белән яшиләр иде. Юлга чыгар алдыннан, бик тә яхшы булыр дип уйлады ул һәм бик теләп риза булды. Мунчада алыштырыр өчен, чиста эчке киемнәрен алырга дип караваты астыннан чемоданын тартып чыгарса, кинәт яшен тизлеге белән – әйтерсең уктан аттылар! – башына Санкт-Петербург исеме килеп төште. Әйе, әйе, нәкъ шушы шәһәрнең исеме яңгырагандай булды аның колак төбендә. Гаҗәп тә түгел: моны флотта священник булып эшләгәндә сатып алган менә шушы гап-гади агач чемоданы искәртте! Шул ук секундта күз алдында анда эшләп йөргән чакларының кайбер мизгелләре яңарып киткәндәй булды. Ни сәбәпледер шундук флот чиркәвендә чукынудан баш тарткан, шуның белән аны бик уңайсыз хәлдә калдырган горур татар матросы: «Менә мин ул, мин!» – дип, үзенең шомырттай кара, сихерләү көченә ия күзләрен тишәрдәй булып аңа төбәгән килеш алдына килеп баскан шикелле тоелды. Ул хәтта көтелмәгән бу хәлдән ирексездән як-ягына каранып алды. Юк, юк, янында беркем дә басып тормый иде, әлбәттә. Тукта, ни исемле иде соң әле ул? Александр, Александр… Юк ла, ул чукынмаган татар иде бит. Шулай булгач, кайдан килсен аңа урыс исеме?! Ә фамилиясе? Анысы да онытылган! Урыс исем-фамилиясе булса онытылмас иде, ә татарныкы булгач… Туктале, мин аңа Александр исеме бирмәкче идем түгелме ул чакта? Дөрес бит, әй! Татар исеме белән баш катырганчы дип, чукынган очракта, нәкъ шушы исемне бирмәкче идем ич мин аңа! Ә ни өчен Александр? Димәк, аның татарча исеме шуңа якынрак булган. Алай да ни исемле иде соң бу татар матросы? Шушы елларда татарлар авылларында йөргәндә ишетергә туры килгән Исәнгәрәй, Исәнбәт, Ишангали, Ишбулды? Юк, боларның берсе дә түгел. Татарларда тагын нинди исемнәр еш яңгырый соң әле? Исламбакый? Ирмөхәммәт? Юк, юк, аның исеме боларына якын да килми иде. Искәндәр? Нәкъ үзе! Ә фамилиясе? Анысы да истә калмаган. Тукта, нигә баш катырып утырам соң әле мин ниндидер татар матросының исем-фамилиясе белән?! Ә-ә, әйе, Бәрәскә дигән сүзне әнә шул татардан ишеткән идем бит мин! Юк, аның үзеннән түгел, аның рекрутлык мәгълүматы белән танышканда укыган идем. Әйе, ул архиепископ Тихон атаган менә шушы авылдан иде! Нәкъ шулай: Казан өязе, Бәрәскә авылы. Димәк, исән булсалар, анда баргач, шул матросның әти-әнисен дә күрергә мөмкин булачак. Нинди икән алар, чукынып, малайларын рекрутлыктан коткара алып та, моңа бармаган бу кешеләр?! Хәзерге көндә аны флотка, шуннан соң инде гомерләрендә бер мәртәбә дә күрешергә насыйп булмаслык җиргә җибәрүләренә үкенәме икән алар? Үзләрендә җан газабы сизәләрме, юкмы? Бу яктан караганда да бик кызыклы булыр төсле алар белән Бәрәскәдә очрашу.
Әйе, очрашты ул Бәрәскәдә бу гаилә белән, очрашты. Башта, сорашып-белешеп, инде моннан берничә ел элек христиан динен кабул иткән Егор Басаркин дигән кешегә барып керделәр – иптәш тә, булышчы да, шул ук вакытта сакчы ролен дә үтәр дип («Кем белгән мондагы татарлар холкын?»), үзе белән Казан монастыреннан бер монахны да алган иде. Тормышы рәтле-башлы булмаса да, – ул күз алдында иде! – үзе әйтүенчә, кырык биш яшьтә булган, тик беренче карауда ук үз яшеннән күпкә карт чырайлы, ябык гәүдәле, тәбәнәк буйлы, күптән кайчы-фәлән күрмәгән чәчләре муенын гына түгел, хәтта нинди төстә икәнен дә аңлап булмый торган күлмәк якаларын да каплаган шул Егор аларны, рәхмәт, җылы караш, ачык йөз белән каршылады. Хатыны чәй янына өйләрендә булган каты-котысын да чыгарды. Ярлы яшәүләре күренеп кенә түгел, йөзгә бәреп тора иде. Әле ярый иеромонах Алексий үзе белән бераз шикәр һәм, кирәк-ярагы чыкса дип, карабодай ярмасы да алган иде. Менә алар бик урынлы булды.
Чәйләп алгач, хәл-әхвәл сорашып, тормышлары турында сөйләшеп утырдылар. Дөресрәге, Раевский – сораулар, ә Егор аларга җавап биреп торды. Ачыкланганча, авылда, чыннан да, христиан диненә күчкән гаиләләр нибары егерме ике генә икән, алай да атакай әйткән егермедән икегә артык. Христиан диненә өндәргә килүчеләр сирәкләгән, хәтта соңгы айларда күренмиләр дә диярлек, чөнки татарлар, аларны күрүгә, тараканнар ярыкка кереп качкан сыман, күп очракта юкка чыгалар, килгән священниклар аларны җыя да алмый, аларны өйләренә дә кертмиләр икән. Мондагы татарлар бик дини халык, христиан диненә кергән очракта каралган ташламаларга берничек тә ышанмыйлар. Бер караганда, үзләре керәшен егетләрен рекрут итеп алмаганнарын күреп тә тора, тик нигәдер барыбер үз диннәреннән ваз кичәргә теләмиләр…
– Бу авылда бер гаилә яшәргә тиеш… Аларның Искәндәр атлы малайлары өч ел чамасы элек рекрут итеп флотка алынды. Фамилиясен хәтерләмим…
– Соң, алайса, Сибгать турында әйтәсең син! – дип җанланып китте Егор. – Тулысы белән әйткәндә, Сибгатулла исемле ул, ә фамилияләре – Хәбибуллин.
– Нәкъ шулай! Мин ул матросның фамилиясен хәтерли алмый аптыраган идем. Әйе, нәкъ шулай: Хәбибуллин! Исән-саумы ул кеше?
– Шөкер, исән-сау! – диде Егор, аның исән-сау яшәп ятуына үзе дә бик сөенгәндәй ачык итеп, эчкерсез елмаеп. – Сибгать – безнең Бәрәскәнең бик билгеле кешесе ул. Аны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Авылда ул ишеген, тәрәзәсен ясамаган, өй бурасын бураганда кул тыкмаган бер генә йорт та юк! Аның кулында балта, пычкы уйнап тора – бик оста кеше! Алма агачыннан ерак төшми, дип юкка гына әйтмиләр шул – балалары да үзенә охшаган, бик булган-уңганнар.
– Аңлашылды-ы-ы… – дип сузды иеромонах һәм, ни турындадыр уйланып бугай, беравык сүзсез калды, тик бераздан гына шул ук сүзен кабатлады: – Аңлашылды…
– Карале, атакай, син аның малае турында кайдан беләсең соң?! – дип гаҗәпләнде өй хуҗасы. – Аның рекрутлыкка киткәненә берничә ел инде!
– Мин ике ел флотта священник булып хезмәт иттем. Шуннан беләм… – Алексий Раевский шуннан башкасын сөйләүне кирәксенмәде.
– Шулай булса гына, – диде Егор һәм бу турыда башка берни дә сорашмады.
– Мөмкин булса, мин син әйткән ул Сибгать белән очрашыр идем…
– Ә нишләп мөмкин булмасын?! – дип җанланып китте Егор. – Тик ни… син аның белән сөйләшкәндә, аның исемен тулысы белән әйтеп, Сибгатулла дип сөйләшә күр! Чөнки, әйтәм бит, ул – безнең авылның хөрмәтле кешесе. Аның белән Сибгать дип сөйләшү безгә генә ярый…
– Аңладым, – диде Алексий атакай, ә үзе эченнән: «Карале, аны безнең диндәге керәшеннәр дә үз итә икән!» – дип уйлап алды.
– Киттекме, алайса? – Шунда Егор, берни дәшмичә, алар сүзенә генә колак салып утырган монах ягына ымлады. – Бу егет тә безнең беләнме? – дип сорады.
– Әлбәттә.
Егор өеннән чыгып, борыла-борыла берничә тыкрык һәм урам аша бара торгач, алгы яктагы тәрәзә йөзлекләре генә түгел, капкасы да такталардан матур итеп ясалган, әллә ниткән фигуралар белән бизәлгән өй янына килеп җиттеләр.
– Менә шушы була инде Сибгатьнең өе! – диде Егор ниндидер күтәренке тавыш белән. Әйтерсең Бәрәскәгә генә түгел, ә бөтен дөньяга урам ягындагы өч тәрәзәсеннән – хәтта татар авылларында да бик сирәк күренеш! – карап торган бу матур йорт аның үзенеке иде. – Аның Сибгатьнеке икәне әллә кайдан күренеп тора!
Әйе, чыннан да, аның сүзләре белән килешми дә булмый. Алексий атакайның бик күп урыс, чуваш, удмурт, мари, мордва авылларында булганы бар. Ләкин әле моңарчы мондый төзек, зур һәм матур өйне аларның берсендә дә күргәне булмады. Хәтта үзләренең тырышлыгы, осталыгы, теләсә нинди шартларда да хуҗалык итүгә хирыслыгы белән башка халыклардан күпкә аерылып торган татар авылларында да!
«Менә моны өй дисәң дә була! – дип сокланды ул, бер мәлгә туктап калып. – Кызганыч, әлбәттә, тик безнең урысларда мондый могҗизаны очрату кая ул! Тәрәзә йөзләрен менә шушылай бизәү турында әйтмим дә инде! Аларның күпләрендә капка да юк бит! Олы капка урынына аркылы-торкылы куелган агач колгалар, кечесе урынында – киртә кисәге. Ә монда нинди капкалар! Капка түгел, ә сәнгать әсәре!»
Өйгә керделәр. Анда Сибгатулла белән хатыны Бәдерхәяттан башка кеше юк иде. Авылдашы Егор белән килеп кергән рясалы тагын ике кешене күргәч, йорт хуҗасы имәнеп китте. Шундук башыннан яшен тизлеге белән: «Бу озын, кара киемдәге кешеләр юньлегә йөрмиләрдер, – дигән күңелсез уй йөгереп узды. – Берара туктап-тынып торганнар шикелле ие, тагын башлаганнар, димәк?..» Ләкин үз тормышында әби-бабалардан калган «Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә!» дигән әйтемне һәрчак истә тотып яшәгән Сибгатулла моны күрсәтмәде, чөнки шул ук әби-бабалардан калган гыйбарәләрнең «Ачык чырай, кайнар чәй» дигәне дә хәтерендә иде. Шуңа күрә ул керүчеләрне мөмкин кадәр ачык йөз белән каршыларга тырышты. Аның кинәт кенә килеп кергән кара киемдәге урыс руханиларын күргәннән соң каушап калуын сизенде бугай, Егор, аны тынычландырырга теләп:
– Менә, Сибгать, сиңа синең Искәндәреңне күргән кешене алып килешем әле, – дияргә ашыкты.
– Узыгыз, уз! Түргә узыгыз! – диде хуҗа, шундук йомшара төшеп. Һәм үзе шикелле үк куркып, каушап калган хатынына дәште: – Чәеңне куеп җибәр, Бәдерхәят!
– Хәзер, атасы, хәзер! – дип, хатыны шундук почмакларына кереп китте.
– Алла бу йортка иминлек бирсен! – диде иеромонах, түргә таба узып, тик чукынып алырга базмады. – Исәнлек-саулыкмы?
– Аллаһка шөкер, исән-сау йөреп торабыз әлегә, – дип, хуҗа кеше өстәл тирәли кулдан ясалган урындыклар тезә башлады. – Утырышыгыз!
Утырыштылар. Тик, сүз башларга кыймыйчамы, әллә бу очрашуның бер дә көтмәгәндә килеп чыгуыннан уңайсызланыпмы, беравык барысы да тынып калды. Һәркайсы каршы якның сүз башлавын көтә иде шикелле.
Ниһаять, Егорның малаен күргән кешене алып килүен искәреп, Сибгатулла:
– Йә, сөйләгез, кайсыгыз күрде безнең Искәндәрне? – дип, рясалы икәүнең олырагы булган Алексий атакайның йөзенә туп-туры карады. – Кайда, кайчан?
Бу караштан Раевский хәтта ничектер бераз югалып калды.
«Нәкъ теге матросның сихерле карашы! – дип уйлап алды ул эченнән. – Булса да булыр икән шундый охшашлык! Хәер, гаҗәп тә түгел, ул аның әтисе ич…»
Алексий атакай, үзенең кем икәнен әйтеп, берничә ел элек үзенең Санкт-Петербург шәһәрендә флотта священник булып эшләве, аның матрос булып хезмәт итүче малаен әнә шунда күрүе турында сөйләп бирде. Сөйләп бирде дигәч тә, бик кыска һәм дә бик саран булды аның сүзе. Ул менә хәзер каршында утырган, Егор раславы буенча, шушы авылның бик хөрмәтле кешесе булган бу ир-атка: «Малаегыз бик тә үҗәт иде, чукынудан баш тартты һәм шуның өчен бик тә кыерсытылды», – дип әйтә алмый ич инде! Ә Сибгатулланың Искәндәр турында күбрәк беләсе, күбрәк нәрсә ишетәсе килде.
– Йә, ничек ул анда? Ничек хезмәт итә? – дип сорады ул.
– Мин күргән-белгәндә, аның барысы да яхшы иде… – диде Алексий, ялганын яшерергә тырышып. – Исән-сау, таза. Аларның ашау ягы да яхшы. Хәзер дә хезмәте яхшы барадыр дип уйлыйм. Хәер, ул хат язадыр бит?
– Яза, әлбәттә. Болай үзе, үзем исән-сау, хезмәтем бара, дип яза язуын. Әйе. Ләкин аның безне борчыйсы килмичә алдавы да бар…
– Юк, минемчә, алдауга бара торган кеше түгел ул, – диде иеромонах. – Бик намуслы егеткә охшаган иде малаегыз. Хәзер дә шулай булып калгандыр дип беләм…
Атакайның бу сүзләре Сибгатулланың күңеленә сары май булып ятты.
– Шулай гына була күрсен инде! – дип куйды ул. – Сез үзегез безнең якларга нинди эш-йомыш белән килеп чыктыгыз?
– Без урыс булмаган халыкларга бердәндер дөрес һәм дә изге христиан диненә керү юлында булышу максаты белән йөрибез, Сибгатулла абый, – диде иеромонах.
– Ничек булышу?! – дип гаҗәпләнде хуҗа. – Ничек итеп?
– Башка диндәге күп кеше әлегә христиан дине нигезләрен, аның асылын тиешле дәрәҗәдә аңлап бетерми. Шуңа күрә христианлыкка күчүне суза киләләр. Православиене тизрәк кабул итәсе, бөтен күңелләре белән шуңа тартыласы урында, әйтик, әгәр мөселман татарларны күздә тотсак, алар, үзләренең ялгыш карашта торучы абыз муллалары коткысына бирелеп, аңа ниндидер шик белән карауларын дәвам итәләр. Ә без әнә шундыйларга ярдәм итәргә тиеш…
– Ничек итеп? – дип кабатлады Сибгатулла үзенең соравын. Ул бу попның (аның өчен ряса кигән һәр кеше дә поп иде) әле генә әйткәннәрен аңлап бетермәде бугай.
– Әлбәттә, аңлату, төшендерү юлы белән. Яхшылап аңлатучы булганда, кешеләр, һичшиксез, үзләренең яшәеш рәвеше итеп изге христианлыкны сайлаячак.
– Әйт әле, батюшка, әгәр дә һәр халык үзе өчен инде әби-бабалары сайлаган, алардан буыннан-буынга күчә килгән үз диннәрендә калсалар ни була? Бу кемгә комачаулый?
Сибгатулланың бу соравы иеромонахны уңайсыз хәлдә калдырды. Ул утырган урынында ничектер угаланып алды, чөнки җавап бирер өчен кыен сорау иде бу. Аңа: «Нишлисең, бу бездән генә калмаган, Казанны яулап, Казан ханлыгын җимергән Явыз Иваннан ук килә бит!» – дип җавап биреп булмый, чөнки ул үзе үк өй хуҗасының күңелендә урысларга карата ачу тудырырга мөмкин. Аннары: «Илдәге диннәр төрлелеге Русиядә бердәмлек булмауны күрсәтә, ә аны булдыру өчен, анда яшәүче халыкларның барысының да бер генә диндә булуы шарт», – дип аңлатсаң да ничек?.. Шуңа күрә Раевский, Сибгатулланың бу соравына ул аңларлык, канәгатьләнерлек җавап табу өчен, бу мизгелдә миен бик киеренке эшләргә мәҗбүр итте.
– Бу ил тынычлыгы өчен кирәк, – диде ул, ахырда шундый җавапка тукталып. – Бер диндәге кешеләрнең бер-берсенә бернинди дәгъвалары да булмый, булуы да мөмкин түгел. Ә төрле диндәгеләр арасында низаглы хәлләр килеп чыгу мөмкинлеге зур. Димәк, илдә тынычлыкның бозылуы бар. Аңлашыламы, Сибгатулла абый?
Раевский әңгәмәдәшен хөрмәт йөзеннән тулы исеме белән генә түгел, ә «абый» сүзен кушып дәшүен сизми дә калды. Инде ул аңа икенче тапкыр шулай мөрәҗәгать итә иде бугай.
– Аңлашылды, ләкин ышандырмады, – диде өй хуҗасы. – Төрле диндәгеләрнең дә бүлешер нәрсәләре юк. Әйе. Шулай булгач, алар арасында нигә низаглар килеп чыгарга тиеш икән?
– Азмыни?.. Мәсәлән, православиене дөрес аңламаганнан да килеп чыгарга мөмкин алар. Менә шәхсән үзең безнең дингә күчкән кешеләргә, әйтик, менә хәзер шушында утырган, безнең динне кабул иткән Егорга ничек карыйсың? Шәт, ачу беләндер, ә? Әйт әле, яшермичә генә!
– Ниткән ачу?! Сезнең динне кабул итүе белән ул безнең авылныкы булудан туктамады, тик исеме генә үзгәрде: элек Гәрәйша булса, хәзер – Егор. Безнең халыкта «Җаны теләгән, елан ите ашаган» дигән әйтем бар. Шулай булгач!.. Миңа дисә, кеше ник немецлар динен кабул итми! Тик кеше булып калсын! Менә эш нәрсәдә, минемчә. Әйе.
Раевскийның эченә бераз җылы йөгерде: «Димәк, аңа кайсы дин дә барыбер! – дип уйлап алды ул. – Алайса, аның христианлыкка күчүе дә ихтимал! Әгәр дә мәгәр авылдашлары тарафыннан зур хөрмәткә ия булган мондый кеше христианлыкка күчә калса, бу хәл үзе үк искиткеч зур файда китерә алыр иде! Көтүдәге сарыклар алдан барган кәҗә артыннан ияргән шикелле, аның үрнәгендә безнең дингә күчүчеләр шактый табылыр иде».
– Мин сине дөрес аңласам, сиңа кайсы дин дә барыбер, ә, Сибгатулла абый? – диде Раевский, аңа таба иелә төшеп. – Димәк, син православиене дә кабул итә аласың?
– Дөрес аңламагансың, батюшка. Минем өчен теләгән динен тоткан һәр кеше дә барыбер, дидем мин. Һәр кеше үзе теләгән динне тотсын! Менә, мәсәлән, үзем – мөселман динендәге кеше. Әйе. Аны ничәмә йөз еллар буе әби-бабаларыбыз тоткан. Ул буыннан-буынга килә. Шуңа күрә мине башкасы кызыксындырмый.
Ул арада хуҗабикә Бәдерхәят өстәлгә җырлап торган самавырын китереп куйды, үзе бизәкләп-чуклап тукыган тастымалга төрелгән бер бөтен түгәрәк ипи алып чыгып, Сибгатулласына бирде, ә ул, кунакларның урыс динендәге кешеләр икәненә һич тә игътибар итмичә, бисмилласын әйтеп, күкрәгенә терәп, телемнәргә кисәргә кереште. Шундук өстәлдә солы боткасы пәйда булды, кунаклар алдына матур итеп бизәлгән агач кашыклар куелды.
– Аш-судан җитешегез! – диде Сибгатулла, кулына алган кашыгын күрсәтеп. – Игътибар итегез: үзем ясаган кашыклар! Ничек, ошыймы?
– Син ясаган булгач, ничек ошамасын инде, Сибгать! – дип, Егор кулы белән янында утырган авылдашының аркасыннан дусларча гына кагып алды. – Кулларың алтын бит синең!
Шуннан соң Алексий да алдына куелган кашыкны алып, әйләндерә-әйләндерә карарга кереште.
– Чыннан да, үзең ясадыңмы син боларны, Сибгатулла абый? – дип сорады ул.
– Кашык ясауның бер авырлыгы да юк аның! – диде хуҗа кеше.
Шулай сөйләшә-сөйләшә ашап эчкәннән соң, инде табыннан кубып, сәкегә килеп утыргач, моңарчы төп йомышын ничек башларга белмичә, җай килүен көткән иеромонах, үз алдына сөйләнгәндәй, йомшак тавыш белән:
– Ә мин, Сибгатулла абый, сине безнең дингә керергә өндәргә килгән идем, – дип куйды һәм, сүзләренең аңа ничек тәэсир итүен белергә теләгән сыман, йөзенә күтәрелеп карады. – Православие – иң дөрес дин бит! Син күңелеңнән моны үзең дә тоеп яшисең шикелле…
Өй хуҗасы, аның сүзләрен ишетмәгәндәй, берни дә дәшмичә, моны, чыннан да, үзе ясавына ышанырга теләгән сыман, кулындагы кашыгын әйләндерә-әйләндерә каравын дәвам итте. Тик ишеткән икән ул аларны, шулай беравык тынып торганнан соң, ул, ашыкмыйча гына, кашыгын өстәлгә куйды да:
– Безне моңа кыстаучылар күп булды инде, батюшка, – диде. – Башкалар теләсә нишләсен, тик мин мондый эшкә бармыйм. Ә кайсы диннең дөрес икәненә килгәндә, һәркем үз динен иң дөресе дип саный. Әйе. Моның өчен беркемне дә гаепләргә кирәкми. Инануы бар икән, һәр кеше үз динен тотсын.
– Буй җиткереп килә торган тагын бер малаең бар бугай синең, Сибгатулла абый?
– Әйе, бар. Уникенче яше.
– Әгәр гаиләң белән христианлыкка күчсәң, малаеңның монысы рекрутлыктан котыла ала, Сибгатулла абый! – дип җанланып китте иеромонах. – Бөек Пётр патшаның бу турыда махсус указы бар! Әби-бабайларга карап кына яшәп булмый, хәзерге тормыш турында да уйларга кирәк. Ә монда шундый мөмкинлек! Файдаланып калырга ашык, Сибгатулла абый! Уйла бу турыда, яхшылап уйла! Күрәм, син акыллы, аек баштан фикер йөртә торган кеше.
– Аллаһ язганны күрербез, – диде Сибгатулла. – Дөрес әйтәсең, безнең дин кешеләре гел аек баштан йөри. Бездә исерткеч нәрсәләр тыела. Эчүне урыс дине генә хуплый: побы да эчә, мәхәллә кешеләре дә!..
Бу сүзләрне ишеткән иеромонах утырган урынында угаланып алды, чөнки бөтен гомерен шуңа инанып яшәгән һәм изге дин буларак башкаларны да шуңа тартылырга өндәгән үз дине турында мондый бәяне ишетү бер дә күңеленә ятышлы түгел иде. Шуңа күрә бермәл аңа каршы ни әйтергә дә белмичә уйланып калды.
– Бәндәләрнең төрлесе бар бит… Мәсәлән, үземнең андый нәрсәне авызыма да кабып караганым булмады! – диде.
– Урыс дине аны рөхсәт итә. Эш менә нәрсәдә. Кыскасы, без бала-чага түгел, безне үгетләп маташырга кирәкми, батюшка! Аллаһ язмышында ни язган, кеше дөньялыкта шуны күрә…
Беренче мәртәбә Бәрәскәдә Сибгатулла белән очрашуы, аны христианлыкка күчәргә өндәү менә шулай тәмамланган иде. Дөрес, ул баруы да эзсез калмады, әлбәттә, үгетли торгач, Егор булышлыгы белән, аның ниндидер туганы булган бер гаилә башлыгын урыс динен кабул итәргә күндереп булды. Бу – хатыны һәм ике баласы белән дүрт кеше дигән сүз.
Нишлисең, монысы белән дә канәгатьләнергә туры килде…
…Менә хәзер, берничә елдан соң, кабат шул авылга барышлары.
Алар, Бәрәскәгә кереп, килеш-килбәте белән җимерек сарайны хәтерләткән Егор өе янына килеп туктадылар. Беренче килүләрендә бу өй әллә ни төзек, матур булмаса да, мондый ук шыксыз түгел кебек иде. Ә хәзер… Хәер, капка дигәне ул чакта да юк иде югын.
Өй хуҗасы килеп чыкмасмы дип, олаудан төшмичә, бераз көтеп тордылар, тик җилләргә генә түгел, капка дип атарлык нәрсәнең бөтенләй булмавы аркасында, керергә теләгән һәр җан иясенә шыр ачык булган «капка» төбенә чыгучы кеше күренмәде. Раевский арбадан төште дә, монахларны калдырып, өйгә кереп китте. Анда Егорның хатыны берүзе генә иде. Аның әйтүенчә, ире берничә кеше белән бергә Бәрәскәдән күрше урыс авылы зиратына бер үлгән туганнарын җирләргә киткән. Баксаң, православие динендәге үлгән кешеләрне Бәрәскәнең мөселман зиратына күмәргә рөхсәт тә ителми, моны керәшеннәр үзләре дә теләми, шуңа күрә мәетләрен моннан сигез чакрымдагы Грязево дигән урыс авылына алып барып күмәләр икән. Бу юлы Егорның хатыны, аны тануын таныса да, Казаннан тикле килеп чыккан кунакка бернинди ачык чырай да күрсәтмәде, түргә узарга чакыру түгел, хәтта чәй дә тәкъдим итмәде.
– Егор кайчан кайтыр икән соң? – дип сорады инде бу юлы Бәрәскәгә иеромонах дәрәҗәсендә түгел, ә архимандрит санында килгән атакай.
– Кем белгән инде аны!.. – диде уртача буйлы, бик ябык гәүдәле, битләре куе сипкел белән бизәлгән хатын. Раевский аның исемен хәтерли алмады. – Аннан соң ничек кайтып керер бит әле… Мәетне күмеп кайтканнан соң, поминка була: эчеп, мәетне искә алалар…
Менә хәзер монда тукталып булмасын аңлаган Алексий атакай, нишләргә соң, дип уйга калды. Килмешәк шикелле капка төбендә көтеп тору да уңайсыз, бүтән керәшен йортына барып төшсәң тагын ничек?.. Бер дә таныш түгел кешегә килеп керү уңайсыз да. Ә Егор, ни әйтсәң дә, таныш кеше иде инде.
– Шушы тирәдәрәк кенә керәшен гаиләсе яши торган өй бармы? – дип сорады ул хатыннан.
– Бар, атакай, бар! – диде аның бу соравына шатланган шикелле тоелган хатын. – Шушы урамның каршы ягында дүртенче йорт – Бәчүкләр йорты. Үзе әле күптән түгел генә безнең яннан узып китте. Өйдә булырга тиеш!
Раевский чыкты да, арбага утырып, Бәчүкләр өенә киттеләр. Килеп туктадылар да берәр кеше килеп чыкмасмы дип көтә башладылар. Дөрестән дә, күп тә үтмәде, киртә сыман гына ясалган җил капкадан йөзен сакал-мыек басып алган ир-ат килеп чыкты.
– Бәчүк? – дип сорады Раевский кисәк кенә, исәнләшеп тә тормыйча.
– Әй-йе, Бәч-чү-үк, Бәчи-лий булам, – диде ир-ат. – Кем кирәк? Нигә?
– Башта исәнләшик әле, Бәчүк. Исәнлек-саулыкмы? Без – Зөя шәһәреннән. Православие динен тарату буенча эш алып баручылар…
– Исәнмесез, исәнмесез! – дип, Бәчүк аның сүзен бүлдерергә ашыкты. – Ә кайда ул Зөя дигән шәһәр?
– Тау ягында, Казан шәһәре янында. Без Егорда тукталмакчы идек тә, ул мәет җирләп йөри икән.
– Әйе, якын туганы үлеп китте шул аның. Соң, бераз көтеп торыгыз, ул арада Егор да кайтып җитәр, – диде Бәчүк.
Күренеп тора: ерак җирдән килгән кешеләрне һич тә үзендә калдырасы килми иде. Юлчылар моны аның сүзләреннән бик яхшы аңлады. Әйе, бу юлы Бәрәскә Раевскийны якты йөз белән каршы алмады.
«Бер караганда, бу Бәчүк элеккеге мөселман нәселеннән ич! – дип уйлап алды атакай, аның инде шактый вакыттан бирле кырынмаган йөзенә җирәнгеч караш ташлап. – Ә бу халык үзенең кунакчыллыгы, эчкерсезлеге белән билгеле. Шулай булгач, гәрчә христиан диненә күчкән булса да, ул сыйфатлар анда да калырга тиеш иде ләбаса! Юк, калмаган. Нишләптер дине белән бергә ул аларны да югалткан. Нәрсә, моңа христианлыгы гаеплеме? Юктыр, монда диннең ни гаебе булсын икән?..»
Инде нишләргә?
Ә Бәчүкнең үз уйлары. Нигә әллә кайдан килеп чыккан, гомерендә беренче мәртәбә генә күргән бу кешеләрне кунак итәргә тиеш ди әле ул?! Казан тикле ерак җирдән алар бер генә көнгә килмәгәндер. Җитмәсә, атлары да бар, аны да ашатырга кирәктер. Үзләренең дә ашарларына юньле азык-төлек юк әле монда! Аннан соң безнең такы-токы гына аларга ошамас та. Ә миңа Казан кунаклары килде дип, баерак татарлар ишеген кагарга була булуын да, – алар, шуның ише йомыш төшкәндә, беркайчан да буш кул белән чыгармыйлар, – тик ни өчен аларга дип, йөземне ертып, кешегә барырга тиеш ди мин?! Юк инде, Егорны беләләр икән, шуңа гына барсыннар!
– Егор хәзер өенә кайтырга тиеш, – диде ул, ашыгып. – Инде алар Грязево зиратыннан күптән кайтты. Поминкада гына утыра ул… – диде Бәчүк, ашыга-ашыга. – Әгәр дә бик ашыгыч кирәк булса, йөгереп кенә барып, хәзер үзем апкайтам мин аны! Берничә генә йорт аркылы алар…
Архимандрит: «Ярар, алайса», – дип әйтеп тә бетермәде, өеннән бик акрын, теләр-теләмәс кенә килеп чыккан ир күз ачып йомганчы юк та булды. Аның артыннан бары тик «Мин хәзер!» дигән ике сүзе генә ишетелеп калды.
Чыннан да, озак та үтмәде, капка төбендә башта Бәчүк үзе, ә аның артыннан исә алпан-тилпән килгән Егор килеп тә җитте. Егорның авызы ерык, ул Раевскийны ерактан ук танып алды һәм, ике кулын ике якка җәеп:
– Ишәнме-шаулармы, хөрмәтле атакай! – дип, аны кочаклап ук алды, аннары, куллары белән аның аркасына дусларча каккалап алгач, монах егетләр белән дә күреште. Баксаң, аның берничә теше төшеп, ул, хәзер сөйләшкәндә, берничә хәреф урынына «ш», «ж» хәрефләрен әйтә икән. – Ничә кышлар, ничә жәйләр! Шин мине ачулана күрмә инде, атакай, мин бераз ни… жур кайгылы көнем… Әле күмеп кенә кайттык та, шуны ишкә алып утырырга туры килде. Бер шүж белән әйткәндә, поминка. Ә анда, үжең беләшеңдер…
– Ярар, ярар, андый чакта рөхсәт ителә инде… Синең авыр кайгыңны уртаклашам, – диде архимандрит, йөзенә кайгылы төсмер чыгарып. – Нык булырга тырыш, бирешмә!
– Яхшы шүжең өчен рәхмәт, атакай. Әйе, рәхмәт яхшы шүжең өчен. – Егорның күзләрендә, кайгысыннан бигрәк, – салмыш кешедә кайгы озак торамыни! – зур кунак авызыннан чыккан сүзләрнең исерек башына тәэсире аркасында бугай, яшьләр күренде. Тик үзен тиз кулга алды. – Йә, нәршә көтәбеж? Борыгыз атны, әйдә, бежгә киттек!
Егор өенә кайттылар. Монахлар анда атакайның кушуы буенча үзләре белән алып йөргән тары, солы ярмалары белән бергә бераз шикәр дә алып керде. Архимандритның берәр җиргә озаграк кунача барасы булса, кирәк-ярагы чыгар дип, шуның ише азык-төлекне арбасында йөртә торган гадәте бар иде. Менә хәзер бик тә ярап куйды. Аларны биргәч, Егор хатынының – исеме Мария икән – йөзе күз алдында яктырып китте.
…Бу юлы Бәрәскәдә бер атнага якын булдылар. Егор белән андагы тормыш турында озак-озак сөйләшеп утырдылар. Әлбәттә, тугыз ел эчендә авылларында, һәр җирдәге шикелле үк, шактый гына үзгәрешләр булган. Кемнәрдер үлгән, яшьләр үсеп буй җиткерә торган, аннары өйләнешкәннәр, кемнәрдер, чукындырудан качып, әлегә чукындыру эше белән шөгыльләнүче христиан дине руханилары һәм миссионерларының кулы җитмәгән Урал артына китеп барганнар. Чөнки соңгы вакытларда күрше-тирәдәге урыс авылы поплары гына түгел, хәтта Вятка өязеннән дә еш килгәли башлаганнар. Бу аңлашыла да, әлбәттә. Бәрәскә тикле зур авылны христиан диненә күчерү уе, максаты күпләргә тынычлык бирми.
Башка халыкларны урыс диненә тартуның зур әһәмияткә ия булган тагын бер ягы бар бит: алар христианлыкта ныгып калган очракта инде, киләчәктә алардан православие динендәге балалар туачак! Дөрес, Егор әйтүенчә, шушы тугыз ел эчендә элек Айбулат һәм Хөсәенгали исемнәрен йөрткән, аннары Ләксәй белән Харитон дигән исемнәр алган ике ир-ат гаиләсе – барлыгы җиде кеше, чукынып, урыс диненә күчкән. Алар бу юлга балаларын рекрутлыктан алып калу өчен барган.
Раевский, әлбәттә, Сибгатулла турында да сорашты.
– Картая инде, шижелеп картая Шибгать, – диде Егор. – Картаймый нишләшен? Икенче малаен да рекрут итеп ала яжганнар иде дә, ярый әле, урыш диненә кереп өлгерде. Шуннан бирле бик үжгәрде ул… Үженә урын табалмый шикелле… Бала кайгышы картайта ата-ананы, бала кайгышы!..
– Әгәр дә безнең дингә теге чакта ук күчсә картаймый иде ул. Әнә шул үҗәтлеге картайта аны!
– Кем белгән инде аны?..
– Алай да Сибгатулла абыйны күреп сөйләшсәң начар булмас иде…
– Киңәш итмим, – дип кырт кисте Егор. – Шин аның ачуын гына китерәшең, хәжер урышларны күралмый ул. Малаең белән гомерлеккә аерылышшаң, үжең нишләр иең икән, атакай?
Егорның бу соравы ачуын китерде. Надан дисәң дә надан инде авыл кешеләре! Дин хакына өйләнүдән дә баш тарткан, аның нәрсә икәнен дә белмәгән кешегә, бигрәк тә руханига, шундый сорау бирәләрме инде, йә?! Үзенең өйләнмәгән булуы хакында әйткән иде бит инде ул аңа, ахмак булмаса!
Архимандритның бу турыдагы күңелсез әңгәмәне озайтасы килмәде, ул, ачуын йотып, бары тик:
– Шулайдыр инде анысы, шулайдыр, – дию белән канәгатьләнде.
Аннан соң бәрәскәлеләрдән кемне, кайсы гаиләне христианлыкка тартырга мөмкин булуы турында сөйләшеп алдылар, чөнки монда тагын килеп чыгуының сәбәбе дә шушы мәсьәлә иде ич.
– Бер дә әйтә алмыйм шул, – дип уйга калды Егор, бу хакта сүз кузгалгач. – Бик тә начар тормышта яшәүчеләр күп күбен дә… Әгәр шундыйларны кием-шалым яишә күлмәклек шитшы-мажар белән кыжыкшындырып булша гына инде… Белмим тагын…
– Без мондый бүләкләр бирүне оештыра алабыз, – дип җанланып китте миссионер, – тик үз диннәреннән генә йөз чөерсеннәр!
– Кайберәүләр ялангач йөри диярлек. Алар арашында диннәренә бөтен күңеле белән бирелмәгәннәре дә булырга тиеш дип уйлыйм.
– Минем үзем белән алты пар аяк киеме, сигез кафтан, бераз шикәр бар бит, әй! Шуларны бүләк итеп карасак? Ничек уйлыйсың, Егор, аларга ия табып булырмы? Берәрсенә бүген үк барып карасак? Ә? – Атакайның төссез күзләрендә өмет чаткылары кабынды.
– Кемгә барып карыйк икән шоң? – диде Егор, уйга калып. Сүзен бераздан гына дәвам итте: – Ярар, тәвәккәлләп карыйк, алайша. Тау башы очындагы Рәхимуллага барып карыйк, булмаша. Бик авыр тормышлы… Бершеннән-берше кечкенә дүрт балашы гына бар! Житмәшә, шоңгы балашын тапканда, хатыны да үлеп китте мешкеннең!..
– Киттек!
– Тик шин бүләкләреңне үжең белән алмый тор әле. Болай гына, анда да икәү генә барабыж. Монахларың монда калшын, аларны да алмыйбыж. Башта аның кылларын тартып карарга кирәк әле…
– Ярар, син әйткәнчә булсын.
Егор, Рәхимулла атлы бу кеше бик начар тормышлы, дигәч, атакай аның йорт-каралтысын да шыксыз итеп күз алдына китергән иде. Шуңа күрә аның өе янына килеп җиткәннән соң, тактадан ясалган капкасын, йортының да, гәрчә иске икәнлеге күзгә бәрелеп торса да, шактый төзек һәм җыйнак хәлдә икәнен күреп алгач, ирексездән: «Боларны Егорның йорт-җире белән чагыштырып та булмый ич!» – дип уйлап куйды.
Өйгә беренче булып Егор керде, ә атакай – аның артыннан. Хуҗа – кырык-кырык ике яшьләрдәге уртача буйлы, түгәрәк битле, чәче пәке белән кырылган ир-ат – өйдә иде. Аннан башка – Егор дөрес әйткән икән! – бер почмакта, чыр-чу килеп көлешә-көлешә, дүрт бала – ике кыз һәм ике малай – ниндидер уен уйнап маташалар иде.
Көтмәгәндә авылдашы Егорга ияреп килеп кергән таныш булмаган попны да күргәч, өй хуҗасы ничектер югалып ук калды шикелле. Шуңа күрә керүчеләрнең сәламенә дә җавап бирмичә, нәрсә эшләргә дә белмичә, утырган урынында катып калды. Ул ишек катындагы кулдан ясаган эскәмиядә пычкы кайрап утыра иде.
– Хәерле көн, Рәхимулла! – диде Егор, аның белән күрешеп. – Нигә катып калдың? Беж шине ашарга килмәдек, курыкма! Хәл-әхвәлеңне белергә дип кенә кагылуыбыз… Таныш бул: бу – Казаннан ук килгән Алекший атакай, ул шинең ничек яшәп ятуың белән кыжыкшына. Андый-мондый ярдәм кирәкмиме икән, ди…
– Миңа бернинди ярдәм дә кирәкми, – диде, әкренләп аңыша башлаган Рәхимулла, попка шикле караш ташлап. Тик күрешергә дип кулын сузмады. Үзе урыныннан торды да шул эскәмиясенә күрсәтте: – Утырыгыз! Аллаһның биргәненә шөкер, безнең бөтен нәрсәбез дә бар!
– Ашыкма шин, ашыкма! Башта яхшылап уйла шин! Шинең тормышның авыр икәнен барыбыж да беләбеж бит…
– Хәзер кемнең тормышы җиңел? Барыбызныкы да авыр. Тора-бара яхшыланып та китәр әле, Аллаһ боерса.
– Балаларың да күп. Аларны ашатырга-эчертергә кирәк…
– Аллаһ ни дигән? Җан биргәнгә җүн бирермен, дигән. Шулаймы, Егор дәдәй?
Аларның татарча сөйләшүен тыңлап тору туйдырды бугай, архимандрит сүзгә кушылды:
– Как тебе живётся, сын мой? – дип сорады ул йомшак тавыш белән.
– Нәрсә, ул керәшеннәр побы түгелмени? – дип сорады хуҗа Егордан.
– Юк, ул безнеңчә белми… Урыш ул…
– Ә мин урысча белмим. Шуңа күрә аның ни әйткәнен аңламыйм, – диде Рәхимулла.
– Кыланма ла инде, кыланма, Рәхим! Мин беләм ич: урыш телен яхшы шукалыйшың ич шин!
– Мин урысча незнайт, – диде өй хуҗасы, Раевскийга карап. – Ничего незнайт… Не понимайт…
– Жнает, жнает! Нарочно он, нарочно… – дип, Егор үзенә ачу белән карап алган атакайны тынычландырырга ашыкты. Аннары, татарчага күчеп, авылдашына таба борылды. – Жүләр шатма, Рәхим! Ул шиңа ярдәм итәргә тели. Аның шикәре, итекләре, өшкә кия торган кафтаны бар! Теләшәң, ул аларны шиңа бүләк итә ала. Бер тиеншеж. Ишетәшеңме? Бер тиеншеж!
– Нигә шулкадәр юмарт икән ул, ә, Егор дәдәй? – дип сорады Рәхимулла, аңа үзенең матур, ниндидер шаян, хәйләле чаткылар ялтырап киткән чем-кара күзләре белән туры карап. – Нәрсә, әллә аңа, миңа булышырга дип, Казаннан ук әйтеп җибәргәннәрме?
Егор аның тел төбен шундук аңлап алды. Димәк, ул үзенә күрсәтелгән ярдәм өчен ни беләндер барыбер түләргә кирәклеген чамалый! Шуңа күрә, боргаланып-сыргаланып тормыйча, турысын әйтеп салырга булды:
– Ни инде… Шиңа бежнең дингә күчәргә кирәк, Рәхим. Һичшикшеж, күчәргә кирәк! Тормышың жиңеләеп китәр. Авыр бит шиңа, бик авыр. Хатының булша да бер хәл ие…
– Киңәшең өчен би-и-ик зур рәхмәт, Егор дәдәй. Ләкин побыңа әйт: мин аның ярдәменә мохтаҗ түгел. Кабатлап әйтәм: Аллаһ җан биргәнгә җүн бирә ул! Шөкер, бүгенге көндә теләнчелеккә чыкканыбыз юк. Киләчәктә дә чыкмабыз, Аллаһ боерса. Син аңа минем сүзләрне яхшылап җиткер, Егор дәдәй! Мин бер пар итек, бер шакмак шикәр яисә бер кафтан өчен әби-бабаларымнан килгән иманымны сата торган кеше түгел. Башка минем янга килеп тә йөрмәсен!
– Үж бәхетеңнән үжең йөж чөерәшең бит шин, Рәхим. Кара аны, аңыңа килершең, шоң булыр, – диде Егор, ачуы килеп. – Малайларың рекрут яшенә житәр, менә шунда ишеңә төшәр шинең! Ник тыңламадым икән, дияршең!
– Ярар, Егор дәдәй, сүзне шуның белән бетерик әйдә. Йә ачуланышып китәрбез. Бер-беребездән дошман ясашмыйк!
– Ярар шоң, шау бул, Рәхим! – диде Егор һәм алар сөйләшкәнне берни аңламыйча тыңлап торган архимандритка дәште: – Пошли, батюшка!
Капка төбенә чыктылар. Икесе дә – сөйләшүне алып барган керәшен дә, аларның бер сүзен дә аңламаган, ләкин күңеле белән монда эшнең барып чыкмаганын бөтен күңеле белән сизенгән Раевский да ачулылар иде.
– Нәрсә, бирешмиме? – дип сорады атакай, бераз вакыт сүзсез генә атлаганнан соң.
– Үжен әллә кемгә куйган була. Иманын шатмый, имеш!
– Ул иман дигәне нәрсә тагын?! – дип гаҗәпләнде Раевский.
– Моны аңлатуы авыр, атакай. Чөнки урышларда да, беждә дә юк «иман» дигән шүж. Ә болай аны үж диненә ышану дияргә була. Ул бик жур нәршә, атакай, бик жур нәршә!
– Аңладым мин, – диде ачуы килгән атакай төрпә генә. – Бүләк турында әйттеңме соң син аңа?
– Ишетергә дә теләми! Мин хәерче түгел, ди.
– Әй авыр да соң бу татарлар белән сөйләшү-ү-ү! – дип сузды архимандрит.
– Алар гади татар гына түгел, мөшелман бит алар, атакай. Мөшелман! Шуңа авыр ул, шуңа!..
Һәр икесе дә, үз уена чумып, шактый вакыт сөйләшмичә генә бардылар.
Егор кунак алдында үзенең шактый авыр хәлдә калуына көенде. Чөнки бу үҗәт Рәхимулла янына аны ул алып килгән иде бит. Аны эшләренең пешәренә тәмам ышандыра да язган иде. Ә ул, хәерче Рәхимулла, әнә нинди каты чикләвек булып чыкты! Теләнчелектә йөргәнебез юк, имеш! Кеше аның авыр тормышын аз булса да җиңеләйтергә тырыша, ә ул… Ходай җан биргәнгә җүн бирә, янәсе. Ярар, алайса, көт аның җүн биргәнен!..
Атакайның башында исә үз уе. Эченнән генә, бу кешенең өенә барып килүләре өчен: «Авылдашларының кәефләрен дә, хәл-әхвәлләрен дә белми икән! – дип, күңеленнән Егорны да ачуланып алды. – Бу кеше турында шундый матур итеп сөйләгән булды, әйтерсең ул урыс динен кабул итәргә безне генә көтеп тора!» Хәзер нишләргә инде? Беренчесе белән эш пешмәде дип кул селтәргә дә кайтып китәргәме? Юк, килгән-килгән болай гына кайтып китеп булмый ла инде! Тагын тырышып карарга кирәк…
– Тагын кемнәргә, кайсы өйләргә кереп карарга икән? – дип сорады ул Егордан, үз-үзе белән сөйләшкәндәй әкрен генә. Ләкин янәшәсендә сүзсез генә атлаучы юлдашы да ишетте аны. – Шултикле ерак җирдән килеп, буш кул белән кайтып китүе уңайсыз. Уңышлы чыгамы, уңышсызмы, барыбер тагын берничә кешегә кереп карарга кирәк, минемчә…
– Ни әйтергә дә белмим инде, атакай, – диде Егор күңелсез генә. – «Нигә шин авыл буенча ниндидер поп белән йөришең?» – дип, аннары мине ачуланулары да бар. Мөшелманнар ряша кигән монахны да поп дип беләләр. Өнәп бетерми алар… – Ул, урысларны, дип әйтмәкче иде бугай, ләкин тукталып калды, әйтеп бетермәде. – Бәлки, шин үжең генә, ә, атакай? Мин шине берәр йорт янына алып килермен дә, шин, шунда кереп, үжең генә шөйләшеп караршың…
Шулай эшләделәр дә. Бара торгач, Егор аңа, бер өйгә күрсәтеп:
– Менә шушында кереп кара әле, атакай! – диде. – Мин бераж ужып китәм дә, шине көтеп, шушы тирәдә йөренеп торырмын…
Архимандритның урамнан ул күрсәткән өйгә таба борылуы булды, капка төбендә балта белән бүрәнә кабыкларын юнып яткан ир, аны күрүгә үк, тиз генә тактадан ясалган капкасыннан кереп китте. Атакай килеп җиткәндә, өйнең кече капкасы бикле иде инде. Ул аны шакырга кереште, тик нихәтле генә шакыса да, аны ачучы булмады. Шулай уйланып басып торганда, борылып, бу хәлне күз кырые белән генә күзәтеп торган Егор килеп җитте һәм, капканы йодрыгы белән төя-төя, ачу белән:
– Ач әле капкаңны, Шәмигулла, ач! Бала-чага түгел бит шин… – дип кычкырды. – Шинең кереп киткәнеңне күрдем ич мин. Ач әйдә, ач!
Бераздан ишегалдыннан өй хуҗасы Сәмигулланың:
– Синме соң ул, Егор дәдәй? – дигән тавышы ишетелде.
– Әйе, мин, мин. Ач капкаңны!
– Хәзер, Егор дәдәй, хәзер. Сабырсызланма!
Капка ачылып китте дә, аннан башта Сәмигулла дигән бу ир-атның башы күренде, аннан төп шикелле тәбәнәк, юан гәүдәсе килеп чыкты.
– Исәнме-саумы, Егор дәдәй!
– Ишән әле, ишән. Гомердә булмаганны, нишләп көпә-көндеж капкаңны бикләп утырашың шин?!
– Арыдым да бераз ял итеп алыйм дигәнием. Ә нәрсә, берәр йомышың төштеме әллә миңа, Егор дәдәй?
– Минем шиңа бернинди йомышым да юк, менә бу кешенеке бар, – диде Егор, Раевскийга күрсәтеп.
– Ә минем поплар белән бернинди алыш-бирешем дә юк! Булырга да мөмкин түгел…
– Ашыкма шин, Шәмигулла! Башта өеңә чакыр, кунакны капка төбендә тоту килешми…
– Анысы шулай, әйдә, өйгә керегез! – дип чакырды өй хуҗасы.
Аның артыннан өйгә керделәр. Анда чисталык вә пөхтәлек хөкем сөрә иде. Утырыштылар. Шундук Сәмигулла:
– Йә, попның ни йомышы бар миндә? – дип сорады.
– Малаеңның олышы ничә яшьтә әле шинең?
– Монда минем малайның ни катнашы бар?!
– Рекрут яшенә житеп килә түгелме?
– Ундүртенче яше белән бара…
– Менә күрәшең, рекрут булырга да күп калмаган! Вакыт дигәнең тиж ужа ул, Шәмигулла. Димәк, аны яныңда калдыру турында уйларга да вакыт. Беләшеңдер, Пётр патшаның шундый фәрманы бар: кем дә кем хриштиан динен кабул итә, шул рекрутлыктан котыла. Шижәшеңме? Һич тә начар фәрман түгел бит! Шунышын да беләшеңдер: рекрутлар гомерлеккә алына! Инде шин аны башка күрә дә алмыйшың дигән шүж.
– Димәк, бу поп мине динебезгә хыянәт итәргә үгетләргә килгән? Ә син, Егор дәдәй, авылдашыбыз була торып, аңа ярдәм итеп йөрисеңме? Сиңа күпме түли ул моның өчен?
– Вәт жүләр! Мин бит, ахмак булмашаң, шине бәладән коткарырга телим!
– Әйдә, без болай килешик, Егор дәдәй: син мине бернинди бәладән дә коткармыйсың, минем турыда кайгыртмыйсың… Әгәр дә минем йортка поп белән тагын киләсең икән, мин синең белән башка исәнләшмим дә! Ә хәзергә шуның белән сүз тәмам. Аллаһ язганны күрербез…
– Алай да шин бу турыда уйла әле, Шәмигулла, уйла! Яхшылап уйла! Шоң булмашын!.. – диде Егор урыныннан күтәрелеп һәм өй хуҗасы белән сөйләшү түгел, бер генә сүз дә әйтергә туры килмәгән атакайны ияртеп чыгып китте.
Икесенең дә кәефләре начар, сүз белән аңлатырлык та түгел иде. Карале, нинди уңышсыз сәфәр булды соң әле бу?! Хәтта бәрәскәлеләр алар белән сөйләшергә дә теләми!
Шулчак мәчет ягыннан мулланың азан әйткән тавышы ишетелде. Күп тә үтмәде, алар Егор өенә кайтып барган урамда мәчеткә ашыгучы малай-шалайлар, егет диярлек яшүсмерләр, төрле яшьтәге ир-атлар һәм таякка таянган бабайлар күренде.
Алар архимандрит Бәрәскәдә булган бер атна вакыт эчендә егермеләп гаиләдә булып, аларны христиан диненә күчәргә өндәп карадылар. Ләкин атакайның үзләре белән алып килгән бүләкләре дә ярдәм итмәде, бу юлы мөселман диненнән ваз кичәргә теләгән бер генә кеше дә табылмады…
Үч иткән шикелле, атакай белән монахлар, Зөягә җыенып, Бәрәскә авылыннан чыгып барганда да, аларны мәчет ягыннан килгән азан авазы озатып калды.
«Менә нәрсәдән мәхрүм итәргә кирәк боларны! – дип уйлап алды архимандрит, авыл эченә таба күз атып. – Шуннан соң иманнары какшый башлар иде аларның!..»
Исәнме, Санкт-Петербург!
Берничә көннән Зәйгә кайтып керүгә үк, Алексий атакайны конторада башкарган эшләре турындагы хисап белән Изге синодка чакыруларын әйттеләр. Ул бу хәбәргә бераз гаҗәпләнеп калды, чөнки моңарчы ул бу мәсьәлә буенча Санкт-Петербургка барып йөрми, тиешле тәртиптә язмача хисап җибәрү белән генә чикләнә иде. Ә монда – башкаланың үзенә!
«Нишләп үзгәрттеләр икән элеккеге тәртипне? – дип баш ватты ул. – Әллә бу Яңа керәшен конторасының Казан епархиясенә буйсындырылуы белән бәйлеме икән? Алай дисәң, ул чакта мин мондый хисапны Илларион атакайга гына бирергә тиеш түгелме соң? Ә ул – синод алдында. Кирәк дип санаган очракта, синод хисап белән үзенә мине түгел, ә епархия башлыгын чакырырга тиеш!..»
Икенче яктан караганда, аңа, ничәмә ел вакыт үткәннән соң, Санкт-Петербургка тагын бер тапкыр барып чыгу мөмкинлеге дә начар түгел кебек тоелды. Әйе, анда соңгы мәртәбә моннан ундүрт ел элек булган иде бит ул. Бу еллар эчендә үзгәрдеме икән башкала, әллә һаман элеккечәме? Аралашып яшәгән дуслар, таныш-белешләр исән-саулармы? Кыскасы, Алексий атакай, алар белән булачак очрашуларны күз алдына китереп, бераз дулкынланып та куйды. Тик җәһәннәм астындагы ул шәһәргә барып җитәсе бар бит әле! Кайтканда да, өч атна чамасы кайтты бугай ул аннан! Аннары ул анда үзен дуслары, күргән-белгәннәре белән очрашуга түгел, ә православие диненең иң югары, җитәкче органына иноверецларны христиан диненә тарту юлында нинди файдалы эшләр эшләве хакында чакырулары турында искәреп, күңелсезләнеп калды. Синод каршында басып тору уен эше түгел! Анда, даими әгъзалар булып саналган алты митрополиттан башка, күпме архиерей утыра! Кыскасы, әзерләнергә кирәк. Ул тиз генә писер белән казначейны үзенә чакыртып алды.
Синодтан килгән чакыру кәгазеннән архимандрит атакайның анда ни өчен чакырылуын һәм аңа нинди мәгълүматлар кирәген белгән бу ике кеше инде аларны күптән әзерләп куйганнар икән. Аның үзләрен ни өчен чакыруын әйтүгә үк, алар бу турыда беравыздан:
– Без кирәк булачак нәрсәләрне әзерләдек инде, атакай, – дип ярып салдылар.
– Яхшы, яхшы. Хәзер үк алып килегез шуларны! Күз йөртеп чыгыйм. Кирәк була калса тулыландырырбыз.
Алып килделәр.
– Калдырыгыз! Кичен утырып карап чыгармын, – диде ул.
Кичен үз бүлмәсендә аларны ашыкмыйча, бик җентекләп карап чыкканнан соң, гадәттә, мактау сүзләренә саранрак булган архимандрит, писер белән казначее эшеннән бик канәгать булып калды һәм үзалдына: «Афәрин! Булдырганнар! Санкт-Петербургтан кайткач, бераз акчалата бүләк бирергә кирәк булыр үзләренә», – дип куйды.
…Санкт-Петербург шәһәренә килеп төшкән Алексий Раевскийны Синодның кунаклар өчен каралган шактый ук зур, чиста бүлмәсенә урнаштырдылар. Гадәттә, андый очракларда чит-ят кешеләрне бик өнәп бетерми торган атакайның бәхетенә, бу бүлмәдә ул берүзе генә иде.
Ул, урнашып алгач, Афанасий атакайның әле һаман Синодта эшләвен белеп, аның янына кереп, шактый гына сөйләшеп утырдылар. Шунысына күңеле булды: кайчандыр күпереп, дулкынланып торган чәчләренә көл сипкән шикелле булган Афанасий атакай аны шундук танып алды, бик җылы, әллә кайчангы туганын очраткандай итеп күреште. Эшләре белән дә бик кызыксынды һәм бер-бер артлы кырыкмаса-кырык сорау яудыра торды. Әйтерсең Раевскийны Синодка хисап бирергә түгел, ә аның белән әңгәмәгә чакырганнар! Шулай шактый гына сөйләшеп утырганнан соң, архимандрит Синодта хисапның ниндирәк тәртиптә барачагы белән кызыксынды.
– Каушамаска гына кирәк. Барысы да тәртиптә булыр. Андагыларның югары дәрәҗәләренә карама, алар да шундый ук кешеләр бит, – диде ул, бу турыда артык җәелеп китмичә генә һәм кинәт, аның күзләренә туры карап: – Епархиянең яңа башлыгы Илларион атакай белән мөнәсәбәтең ничек? – дип сорады.
– «Ничек, ничек…» Яхшы дип беләм. Ә нәрсә, атакай?
– Яңа керәшен конторасын Синодтан Казан епархиясенә күчергәннән соң, син Илларион атакайны санламый башлаган дигән сүзләр ишетелгәләде. Дөресме шул?
– Гәрчә контораны епархиягә буйсындыруны бик дөрес адым дип санамасам да, Синод шундый карар чыгарган икән, мин аңа буйсынырга тиеш. Шулай булгач, минем Илларион атакайга бернинди дәгъвам да юк. Аның үз эше, минем үз эшем. Дөрес, шуннан соң ул мине ике мәртәбә епархиягә чакырган иде дә, тик мин эшләрем күп булу сәбәпле бара алмадым…
– Соң, бу буйсынмау була бит инде! Епархияне дә, аның башлыгы Рогачевскийны да санга сукмау була! Бу бик зур гөнаһ эш, бик зур!
– Аңлыйм, тик мин бит һаман авылларда, һаман юлда!
– Моннан соң мондый тәкәбберлегеңне бетер! Ярый торган эш түгел. Килешеп, бергә-бергә киңәшләшеп эшләргә кирәк! Шунсыз ярамый.
– Тырышырмын, атакай. Алай да кызык: мин епархия башлыгына буйсынмый дигән хәбәр кайдан, кемнән килеп иреште икән?
– Әллә син Зөя Санкт-Петербургтан ерак булгач та, аннан монда таба җилләр исми дип уйлыйсыңмы? – диде епископ Афанасий. – Алай уйласаң, бик каты ялгышасың! Синод барысын да күреп, белеп тора!
Синодта эшләүче кешенең бу сүзләреннән соң Раевскийның күңелендә «Әллә соң бу турыда архиепископ Илларион Рогачевский үзе хәбәр иттеме икән?» дигән шик туды. «Әллә мине монда хисап белән чакыруда да аның катнашы бармы? Хәер, бер караганда, шундый дәрәҗәле кеше әләк дигән вак эшкә бармас…»
Шуннан соң аның куркуы тагын да арта төште, билгеләнгән хисап бирү көнен зур киеренкелек һәм борчылу белән көтте. Үзе белән алып килгән кәгазьләрен кат-кат укып чыкты, мөһим дип санаган саннарны исендә калдырырга тырышты, чөнки шулхәтле кеше алдында гел язылганга карап сөйләү бик яхшы нәрсә түгел дип санады.
Ниһаять, курка-курка, дулкынлана-дулкынлана көткән ул көн килеп тә җитте. Рәислек итүче Экзарх башта Синод әгъзаларына кыскача гына Яңа керәшен конторасы, аның җитәкчесе Алексий Раевский турында белешмә биреп китте, аннары, аның бу вакыт эчендә нинди эшләр башкаруы турында сөйләр өчен, сүзне аңа бирде. Шундый дәрәҗәле, православие диненең асыл затлары утырган зал алдына чыгып баскан архимандрит, әлбәттә, башта бераз каушап калды. Ләкин шунда күңеленнән: «Нигә куркырга әле, алар да минем шикелле кешеләр ич!» – дип, үзен кулга алырга тырышты, бераздан, чыннан да, тынычланып ук калды кебек. Тынычланырлыгы да бар иде шул. Әйтик, 1731 елда ул җитәкләгән контора тарафыннан башка диндәге 108 кеше чукындырылса, икенче елда алар саны 201, ә быел инде христиан динен кабул итүчеләр 290 кешегә җитте! Ул тагын берничә кешегә артыр дип көтелә, чөнки ел бетмәгән бит әле!
Гәрчә бу саннар нишләптер Синодтагылар белән бик үк туры килеп бетмәсә дә, аның җитәкчелегендә эшләгән Яңа керәшен конторасының эше уңай бәя алды. Дөрес, хисабын тәмамлаганнан соң, аны бик күп сораулар биреп аптыраттылар. Раевский шунысына игътибар итте: аларның күбесе һаман конторага бирелгән акчаларның ничек, нәрсәләргә, күпме тотылуы хакында булды. Ул бу мәсьәлә белән кызыксынган Синод әгъзаларына, кемдер әйтмешли, акчаларның тиененә хәтле төгәл, берни дә бутамыйча аңлатып бирде. Ә тыңлаучыларны аның бу саннарны кәгазьгә карап та тормыйча, яттан белүе гаҗәпләндерде.
Раевский Синодтан күтәренке күңел белән чыкты, чөнки башкарган эшен дә хупладылар, тотылган акчалар мәсьәләсендә дә бернинди хилафлык тапмадылар. Алай гына да түгел, бу изге эшен шулай дәвам итәргә кушып, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләделәр.
Синод утырышыннан соң аның иңнәреннән йөз потлы йөк төшкәндәй булды. Аннан бүлмәсенә кайткач, караватына сузылып ятты да, кулларын баш астына куеп, күзләрен йомды. Юк, йоклап китмәде, бу аның бераз вакыт арыганлыгыннан ял итүе иде. Ярты сәгать чамасы шулай ятып торганнан соң, кинәт башына: «Берәр җиргә барып кайтсам яхшы булыр иде» дигән уй килде. Чыннан да, әллә нигә бер Санкт-Петербургка килеп чыккан икән, буш вакытын көпә-көндез менә шушылай караватта ятып үткәрү килешми бит инде! Тик кая, кемгә барасы? Ул күңеленнән мондагы танышларын барлый башлады. Әйе, нәкъ танышларын, чөнки флотта ике ел священник булып эшләү дәверендә ул монда беркем белән дә артык дуслашып китмәде. Хәер, теләмәде дә, дип әйтергә була. Беренчедән, христиан диненә бөтен җаны-тәне белән бирелгән, аның кануннарын бик яхшы үзләштергән, белгән һәм аларны һәрчак төгәл башкарырга күнеккән дини кеше буларак, ул таныш-белешләре арасыннан дуслашыр кешеләрне эзләмәде дә, моңа омтылмады да. Моның сәбәбе дә бар иде. Үз ише священниклар, поплар белән дуслашыр иде, аларның күбесе – үзе шикелле үк бик эчпошыргыч кешеләр, җитмәсә, бераз салып алганнан соң, кайберсе ни сөйләгәнен дә белми, хәтта араларында үзе хезмәт итә торган христиан диненә чын күңеленнән инанмаучылары да очрады. Әлбәттә, бер-ике мәртәбә очрашырга туры килгәннән соң, ул андыйлардан читтәрәк торуны хуп күрде. Ә рясадан булмаган кешеләр белән дуслашудан шул ук дини булуы тыйды: андыйлар белән берәр танышында утырырга туры килгәндә, аларның артык эчүе, үзләрен бик йөгәнсез тотулары һич тә ошамый иде. «Туктале, Аполлон янына барсам ничек булыр? – диде ул, ниһаять, үз-үзенә. – Ундүрт ел күрешкән юк! Ничек яшәп ята икән? Шушы еллар эчендә хатлар гына алыштык бит. Анда да сирәк-мирәк кенә…»
Аполлон белән алар кайчандыр бик дуслар иде. Алексийны флотта священник итеп хезмәт итәргә дә әнә шул Аполлон күндергән иде. Кызык: ни эшләр бетереп ята икән ул хәзер? Ярар, җәһәннәм астыннан килеп, менә шушылай түшәмгә карап ятарга димәгән, барып, күреп кайтыйм әле үзен!
Алексий Раевский караватыннан торды да, кулы белән шактый агарган озын чәчләрен, вакыт үтү белән сирәкләнә барган сакалын сыпыргалап, рәтләгәндәй итенде. Урамга чыккач, извозчик яллады, чөнки барасы җире шактый ерак иде.
Бәхетенә, элеккеге дусты өйдә булып чыкты. Ул шактый иркен булган ике бүлмәле фатирда яши иде. Алексий килеп кергәч, ул ишек төбендә елмаеп басып торган ряса кигән кешене күрүгә, күзлеген әле салып, әле тагын киеп, аңа шулай озак карап торганнан соң гына, элеккеге кебек:
– Лёша?! – дип кычкырып җибәрде һәм, кулларын җәеп, аңа ташланды. – Синме соң бу, Алёша?! Исәнме, дускай, исәнме, кадерлем!
Алар шулай кочаклашкан килеш, бер-берсенең аркаларына суккалап, шактый озак тордылар.
– Әйдә түргә уз, түргә! – дип әйдәде аны Аполлон, күрешү йоласы тәмамланганнан соң. Шунда хатынына эндәште: – Карале, Аннушка, кем килгән безгә?!
– Атакайгынам! Исәнме, Алексий! – дип, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, – ул кухняда аш-су пешереп маташа иде бугай, – Анна да килеп чыкты. – Уз әйдә, уз!
– Исәнме, анакай, исәнме! – диде кунак, аның белән күрешеп.
– Йа Алла, сине дә күрер көннәр булыр икән! Рәхмәт төшкере, нинди җилләр ташлады сине Санкт-Петербургка?! – дип, Аполлон кәнәфидән урын күрсәтте һәм бер-бер артлы сораулар яудыра башлады: – Утыр да сөйлә. Исән-сау гына йөрисеңме? Ничек яшисең? Һаман буйдакмы? Ниләр маташтырасың? Контораңда эшләр ничек бара?
– Ашыкма әле син! Сулыш алырга ирек бир! – дип елмайды Алексий. Тик сакал-мыек баскан йөзендә елмаюы сизелмәде дә. – Беренчедән, күреп торасың: Аллага шөкер, әлегә исән-сау, саулыкка зарланган юк шикелле. Әлбәттә, нишләмәк кирәк, еллар барыбер үзенекен ала бирә. Әйе, тәки өйләнмәдем, син әйтмешли, һаман буйдак булып яши бирәм. Нишләптер гаилә тормышы беркайчан да тартмады мине. Шул Яңа керәшен конторасында эшлим. Һаман башка диндәге халыкны христианлыкка тарту буенча. Эшләр бара болай, ләкин бер дә без теләгәнчә түгел…
– Аңлашылды, – диде Аполлон. – Бер дә җиңел дип әйтмәс идем мин бу эшеңне. Юкка киттең син флоттан, юкка. Эшең менә дигән иде! Бернинди җаваплылыгы да, кыенлыгы да…
– Мин тере эшне яратам. Ә монда мине, кемдер әйтмешли, һаман шул бертөрлелек изде, бертөрлелек басты. Көн дә бер үк нәрсә, бер үк хәл, бер үк күренеш! Алай да рәхмәт сиңа, флот хезмәте белән дә таныштым, матрослар психологиясен өйрәндем. Син үзең дә киттең бит армиядән! Димәк, сине дә туйдырды бу хезмәт.
– Мин синең шикелле ике генә ел эшләмәдем бит анда! Китүем дә туйганнан түгел, чиркәүгә чакырдылар.
Ул арада Аполлонның хатыны, өстәл әзерләп, ашарга дәште. Сөйләшә-сөйләшә ашап эчтеләр. Табын шактый мулдан иде. «Яхшы яши атакай белән анакай!» – дип куйды анда куелган берничә төрле ризыкны күргән Раевский.
– Карале, Алексий, бая син: «Эшләр бара, тик без теләгәнчә түгел», – дидең. Моны ничек аңларга? Ниндидер кыенлыклар бармы?
– Алай әллә ни кыенлыгы юк шикелле югын да, тик тырышасың-тырышасың, ә эшнең нәтиҗәсе күренми! Аеруча мөселман динендәге татарлар арасында эшләгәндә. Үҗәт халык! Һич аңлый алмыйм: нигә диннәренә шулхәтле ябышып яталар?!
– Килешәм, хәрби частьта священник булып эшләгәндә, шактый очраштым мин бу халык рекрутлары белән! Аларны аңлау өчен, беләсеңме, нишләргә кирәк?
– Нишләргә?
– Үзеңне алар урынына куеп карарга.
– Ничек инде?
– Шулай. Син үзеңне христиан динендәге кеше итеп, ә аларны сине мөселман диненә кыстый торган… Ничек дип атала әле аларның изге атакайлары? Әйе, мулла. Әнә шул мулла итеп күз алдыңа китереп кара!..
– Әйтерсең тагын! Гомердә булмаслык нәрсә бит бу!
– Мин дә була торган нәрсә дип әйтмим бит. Күз алдыңа гына китереп кара, дим. Әгәр дә менә шушындый хәл була калса, йә, үзең нишләр идең? Бик теләп күчәр идеңме алар диненә?
– Син минем башны юк-бар нәрсә белән катырма! Ничек күчим ди инде мин басурман диненә?! Христианин була торып!
– Менә алар да нәкъ синең шикелле уйлый! «Мөселман була торып, ничек күчик инде без христиан диненә?!» – диләр. Аңлашыламы?
Туктале, шушы ук сүзләрне үзе белән әңгәмә вакытында аңа 1719 елда Афанасий атакай да әйткән иде түгелме? Әйе, ул да: «Син үзеңне алар урынына куеп кара!» – дигән иде. Менә хәзер аның яшьлек дусты, инде Санкт-Петербург тикле шәһәр чиркәвенең берсендә поп булып хезмәт итүче Аполлон да… Көлке, валлаһи! Ничек аны – архимандритны! – алар урынына куеп карамак кирәк?! Гомердә булмаганны һәм гомердә дә булмаячак хәлне!..
– Аңлашылдымы? – дип кабатлады дусты соравын.
– Мондый хәлне күз алдына да китерә алмыйм. Син нәрсә, Аполлон, басурманнарның безнең дингә аяк терәп каршы торуларын, үз диннәренә фанатикларча инануларын, үҗәтлекләрен аклыйсыңмы әллә?! – дип гаҗәпләнде Алексий.
– Акламыйм, ә аңлыйм. Димәк, безнең җаныбызга христианлык хисе якын булган шикелле үк, аларга да үз диннәре якын.
– Тик алар тора-бара барыбер безнең дингә күчәргә тиеш ләбаса! Бу Иван Васильевич заманыннан ук килә ич!
– Күчәргә тиеш тә… Бәлки, күчәрләр дә, әгәр аларга православиенең мөселман диненнән өстен икәнлеген төшендерә алсак. Тик әлегә моны төшендерә дә, раслый да алганыбыз юк. Моны син телгә алган Иван Грозный заманыннан бирле – йөз илле елдан артык! – эшләргә тырышабыз, ләкин әлегә тикле аларны моңа ышандыра алмыйбыз. Шуңа күрә безнең бу изге эшебезнең бик зур авырлык белән баруына гаҗәпләнергә дә кирәкми. Рекрутларын гына ал. Кайчак армиягә инде христиан динен кабул иткән, солдат яисә флот хезмәтеннән азат ителгән керәшеннәр дә эләгә. Аларның яшерен генә мөселман динен тотуын белгән авыл старостасы яисә урындагы түрәләр, берәрсен утта яндырып, башкаларны куркытасы урында, тавыш күтәрмичә генә, аларны рекрут итеп җибәрәләр. Ә андыйлар монда да шуны куалар: җае туры килгән саен, үз догаларын укыйлар, хәтта яшереп намаз укучылары да бар! Мин хәрби частьта священник булып хезмәт иткәндә, шундыйларның икесенә каты җәза бирергә туры килде. Берсен, император Пётрның Хәрби артикулы нигезендә, динне, изге чиркәүне мыскыллавы өчен, башкаларны куркыту максатында, плацта барлык солдатлар алдында асып үтерделәр. Икенчесен, үзен «татарва» дип мыскыл иткән офицерга әйткән тупас сүзе өчен шпицрутенга тарттылар, ягъни шомполлар белән суктырып, строй аша үткәрделәр. Исән калмагандыр ул… Тик андыйлар барыбер табыла торды. Менә бит ничек, хәтта үлем белән дә куркытып булмый аларны!
– Килешәм, дөрес әйтәсең. Мин хезмәт иткәндә, дисциплинаны бозган яисә башка берәр гаебе өчен матросларны да, строй аша үткәреп, линь (очы төенләнгән нечкә бау) белән суктыралар иде. Каты җәза, хәтта аны күзәтеп торуы да авыр… Ә файдасы тимәде диярлек…
– Яндырырга кирәк берәрсен! Башкаларны куркыту өчен. Андыйлар авыллардагы керәшеннәр арасында да бар, тик моны раславы бик авыр, чөнки авыл халкы бер-берсен яклый, түрәләргә җиткерүче юк…
– Бу – инквизиция, кыргыйлык. Аннары ул чиркәүнең «Үтермә!» дигән канунына да каршы килә… Белмим, бу да уңай нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Хәтта киресенчә килеп чыгуы да бар: иноверецлар христианлыкны бөтенләй күралмый башлар аннары…
– Тик бу изге эшебезне алга таба да уңышлы дәвам итү өчен нәрсәдер эшләргә кирәктер бит?!
– Сүз дә юк, кирәктер, әлбәттә. Тик монда бик уйлап эш итү сорала.
– Минемчә, төрле халыклар, хәтта бер үк милләт кешеләре арасында да, әкрен-әкрен, сиздермичә генә, әле генә син әйткән бердәмлекне бетерергә тырышырга, әйтик, шул ук татарлар белән керәшеннәр арасындагы дуслыкка чөй кагарга кирәк. Аларда бер-берсенә карата дошманлык хисе тусын. Шуннан соң алар бер-берсен яклап тормас…
– Алар арасында болай да сизелә инде андый нәрсә.
Әле бу мәсьәлә турындагы сүз, билгесез, күпме дәвам итәр иде. Шунда алар белән бергә ашап-эчеп утырган Анна анакайның түземлеге төкәнде бугай, ул үзенең йомшак тавышы белән:
– Әллә соң сезнең ничә ел күрешми торганнан соң да сөйләшер башка сүзегез юкмы?! – дип гаҗәпләнүен белдерде. – Һаман шул бер үк нәрсә турында баш ватып утырасыз! Калдырыгыз ла шул иноверецларны! Аларны безнең дингә кертү турында патша кайгыртсын! Үз хәлләрегез турында сөйләшегез!
– Көфер сөйлисең, анакай, көфер сөйлисең, – диде Аполлон, хатынына кырын карап. – Безнең эшебез турында сөйләшү бит инде бу.
– Калдырыгыз тынычлыкта шул иноверецларыгызны! Нишләп көчләп тагарга аларга безнең динне? Яшәсеннәр үзләре теләгәнчә! Алар кемгә комачаулый?
«Матушка» сының мондый сүзләре өчен Аполлон Алексий алдында уңайсызланып калды.
– Дәүләт белән чиркәүнең бу мәсьәләдәге максатының асылын аңлап бетермисең бугай син, анакай, – дип, ул аңа ачу белән карап алды.
– Бик яхшы аңлыйм, тик бу әллә нигә бер очрашканда да сөйләшә торган тема түгел лә инде! – диде Анна, үпкәле тавыш белән һәм, аларның әңгәмәсен башка сүзгә күчерергә тырышып, архимандритка мөрәҗәгать итте: – Үзең ничек яшисең соң, Алексий? Синең яшьтә монах тормышы җиңел түгелдер… Ашарыңа кем әзерли? Керләреңне кем юа? Сөйлә әле, сөйлә!
– Аллага шөкер, яшим… Яхшы яшим… – диде ул, әйткәннәренә үзе дә ышанып җитмәгән шикелле, өзек-өзек итеп. – Шундый тормышка ияләнгән инде мин. Ашарыма монастырь кухнясыннан китерәләр, кайчак үзем дә пешергәлим. Әйтергә кирәк, бер дә хатын-кыз пешергәннән ким түгел! – Ул, шуны раслагандай, бармагын югарыга, түшәмгә таба күтәреп алды. – Ә керләремне юуга килгәндә, пәйгамбәребез Илья исемен йөрткән чиркәвебез җыештыручысы булып эшләүче Анастасия дигән хатын эшли моны. Бик тә чиста-пөхтә хатын.
– Кара аны, Алексий, керләреңне юа-юа, үзеңне сихерләп куя күрмәсен тагын! – дип елмаеп әйтеп куйды Аполлон. – Йөрерсең аннары кеше күзенә күренергә оялып!
– Ни сөйләвең, атакай?! Гомеремдә дә хатын-кыз белән чуалмадым! – диде Алексий, үпкәләгән сыман, сакал-мыегы арасыннан беленер-беленмәс кенә күренеп торган юка иреннәрен турсайтып. – Андый эшкә бараммы соң!
– Алай димә! Ишеткәнең булгандырмы, юктырмы, мондагы Изге Павел чиркәвенең ялгыз гына яшәп яткан побы Виссарион атакай да олыгая төшкән көннәрендә үзе белән шундый хәл булыр дип башына да китереп карамагандыр… Ә аннары, шайтан коткысына бирелеп, үзенең йортында хезмәтче булып эшләүче яшь кыз белән бәйләнеп киткән дә, тегесе корсакка узган! Бик зур тавыш купты шуннан соң: картны синодта тикшерделәр һәм эшеннән азат иттеләр! Менә ничек! Хәер, бу турыда ишетмәвең дә мөмкин – Синод үзе турында тискәре фикер уята торган моның ише мәгълүматларны епархияләргә генә җибәрә бугай. Бу турыда бик шауламаска, үзләре генә белеп торырга кушып…
– Мин Виссарион атакай түгел, – дип куйды Раевский.
– Ачуланма, мин сине беләм бит. Бу, әлбәттә, һич тә сиңа кагылмый! Гыйбрәт өчен генә сөйләвем иде.
Алексий Раевский Аполлон өендә шактый озак булды. Китәр алдыннан, бик җылы кабул итүләре өчен эчкерсез рәхмәтен белдереп:
– Анна анакай белән бергәләп җәй көне кайтыгыз әле миңа кунакка! – диде ул. – Белсәгез иде сез Зөя дигән ул шәһәрнең нинди матур җирдә урнашканын! Тирә-ягында – су да су! Ул болыннарны күрсәң! Оҗмах почмагы, валлаһи дип әйтәм, чын мәгънәдә җәннәт почмагы!
– Һәр шөлди үз сазлыгын мактый, – дип елмайды Аполлон. Аннары, аның үпкәләвен сизеп, өстәп куйды: – Белмәссең, бәлки, барып та чыгарбыз. Бик тә тарихи урыннар бит! Әгәр уйлашсак һәм вакыт таба алсак, һәрхәлдә, бу турыда алдан хәбәр итәрбез.
Шуның белән хушлаштылар.
Зөягә кайтканнан соң, архимандрит контора эшен тагын да җанландырып җибәрде. Дөрес, бу мөселман-татарлар арасында алып барылган тырышлык нәтиҗәсе булудан бигрәк, христиан диненә мәҗүсилектә булган башка халыкларны тартуда аеруча сизелде. Соңгы вакытларда татарлар белән эшләве тагын да авырайды, һич тә сизелерлек нәтиҗәләр бирми башлады. Монда, Раевский уенча, алар белән эшләүнең авырлыгы да, тырышлыкларының күзгә күренерлек, көтелгән нәтиҗәләр бирмәве дә бу юлдагы үз эшләрен оештыруның бик үк дөрес алып барылмавында бугай. Алар бу изге миссионерлык эшен зур авылларда алып бару белән артык мавыгып киттеләр шикелле. Әлбәттә, аларда яшәүче халыкны христианлыкка күчәргә өндәү бик ымсындыргыч булып тоела, чөнки аларда урыс диненә күчәргә мөмкин булган кешеләр күпме! Ләкин бу фәкать теория буенча гына шулай күренә икән ләбаса. Ә тормышта бөтенләй башкача килеп чыга. Моны Бәрәскә авылындагы күпме тырышлыкның бушка китүе бик ачык күрсәтте. Дөресен генә әйткәндә, анда Раевский соңгы вакытта үзе генә дә – өч тапкыр, ә дингә өндәүчеләр итеп эшкә алган махсус священниклар аннан да күп булдылар. Ә монахлар күпме тырышты тагын! Шул Бәрәскә тирәсендәге урыс чиркәүләренең поплары, дьяконнары? Кыскасы, күпне өмет итеп, аздан да коры калдылар. Аларда кайчандыр Егор әйткән иман нык, үз диннәренә ышаныч, үз Аллаһларына инану артык көчле булып чыкты. Шуларга бердәмлекләрен дә өстәргә кирәк. Бу эшне, киресенчә, кечкенә авыллар халкы арасында алып бару уңышлырак икән. Киләчәктә моны, һичшиксез, искә алырга кирәк…
Чукынучылар санын тагын да арттыру өчен, бу изге эшкә фанатикларча бирелгән Алексий атакай шулай эшләде дә. Тик бу һич тә мөселман татарлар арасында православие диненә тарту эше сүрелде дигән сүз түгел иде.
Инквизиция
Вакыт уза торды. Вакыт белән бергә Идел буенда яшәгән мөселманнар һәм мәҗүсиләрне христиан диненә тарту юлындагы эшләр дә көчәя һәм камилләшә барды. Епархиягә утыртылган һәр җитәкче дә, бу юлда үзенең саллы өлешен кертергә тырышып, Синодка яңадан-яңа тәкъдимнәрен җиткерә торды. Бу җәһәттән Зөядәге Богородицк монастыре белән Яңа керәшен конторасын Казан епархиясенә буйсындыруга ирешкән архиепископ Илларион Рогачевский да, үз өлешен кертергә уйлап, Раевский өстеннән язган шикаяте белән бергә киләчәктә бу эшне нәтиҗәлерәк оештыру буенча берничә тәкъдимен дә җибәрде.
Иң беренче очракта аны керәшеннәр мәсьәләсе борчый иде. Беренчедән, алар, гәрчә инде христиан динендә булсалар да, һаман мөселман булып калган кешеләр белән бер үк авылларда яшиләр, димәк, алар белән тыгыз аралашалар. Мондый хәл исә аларда яңадан элеккеге диннәренә кайту теләге тудырырга мөмкин. Сер түгел, араларында яшертен генә мөселман динен тотучылар да бар. Кем санаган, бәлки, андыйлар шактый күптер дә әле! Шунысы да хак: христианлыкка яңарак күчкән керәшеннәрнең күбесе чиркәүләргә йөрми, православие дине йолаларын тиешенчә үтәми. Икенчедән, дөресен генә әйткәндә, зуррак авылларда әлегә керәшеннәр аз санлы булганлыктан, алар өчен чиркәүләр дә төзеп булмый – моңа мәчетләре бөтен көченә эшләп торган мөселманнар каршы килә. Шуңа күрә киләчәктә керәшеннәрне, мөселман-татар авылларыннан аерып, керәшеннәрдән генә торган авылларга күчереп утырту, анда чиркәүләр, часовнялар төзү, балаларын укыту өчен, мәктәпләр ачу, керәшеннәрне, һәр җәй саен көчләп, Кама аръягында корылмалар төзү эшенә җибәрүне, алардан, рекрутларны армиягә озату өчен, акча җыюны туктату да, аннан соң яңа керәшеннәргә урыслар белән катнаш гаилә коруны законлаштыру да максатка ярашлы булыр иде. Архиепископ Илларион атакайның тәкъдимнәре шулардан гыйбарәт булып, алар, Сенат һәм Изге синод теләкләрен дә чагылдырганга күрә, аннары әкренләп тормышка да ашырыла торды.
Вакытлар узу белән мөселман татарлар һәм христианлыкка күчкән керәшеннәр арасында үзара каршылыклар да туа башлады, чөнки беренчеләр икенчеләргә үз диннәренә хыянәт итүчеләр дип карый иде.
Урыс диненә күчерү буенча Идел буе халыклары арасында актив рәвештә алып барылган эш бу процессны башкорт өязенә дә китерде һәм ул, бераз соңрак калып булса да, монда күпләп яшәгән башкорт һәм татарлар арасында җиң сызганып алып барылды.
Моңа 1735–1740 елларда Русиянең колониаль сәясәтенә каршы Уфа өязендәге баш күтәрүләр бик зур этәргеч бирде. Мондый фетнәдә мөселман имамнарын гаепләделәр. Бу эшне тикшерүне алып барган Ырынбур комиссиясе җитәкчесе Илья Кириллов бу турыда ачык итеп: «Башкорт илендә мөселман дин әһелләре, – гадәттә, Казан ягыннан. Минемчә, ахуннар саны унга җитә. Аларның ни белән шөгыльләнүләре, кем тарафыннан куелулары Уфада билгеле түгел. Бирегә күчеп килгән ахуннарны, муллаларны, абызларны [7 - Абыз – укымышлы.] яманлыкта гаепләп була; алар үз диннәрен чуваш һәм мордвалар арасында гына түгел, хәтта биредәге урыслар арасында да тараталар, аларны сөннәткә утырталар, мәчетләр һәм мәктәпләр санын моңарчы булганнан күпкә арттыралар», – дип, үз фикерен белдерде. Ул Сенатка Уфа өязендә ахуннарны һәр татар авылына түгел, ә дүрт авылга бер ахун исәбеннән генә билгеләп кую, аларны хакимияткә тугрылыклары хакында ант иттерү, халыкның уй-фикерен тиз арада хакимият түрәләренә җиткерү зарурлыгы, мари, чуваш, удмурт, мордва халыклары арасында ислам динен таратуны, мөселманнарга яңа мәчетләр төзүне тыю турындагы тәкъдимнәрен дә язып җибәрде, һәм алар, бераздан кабул ителеп, махсус указларда чагылыш та тапты.
Ул елларда баш күтәргән крестьяннар керәшеннәрнең өч йөз йорт-җирен яндырдылар. Шулай итеп, татар милләтеннән булган, тик икесе ике динне тоткан бер халык дуслыгы арасында элек әллә ни зур булмаган кебек күренгән каршылыклар, әкренләп җыела торгач, бик җитди рәвештә калкып чыкты. Бу исә, әлбәттә, аларның элеккеге дуслыкларына чөй кагу сәясәте турында күптән хыялланган түрәләр, руханилар өчен бик көтелгән һәм кулай күренеш булды, алар моны үз мәнфәгатьләрендә, шул исәптән миссионерлык эшендә дә, бик оста файдаландылар.
Киләчәктә керәшен авылларын саклау өчен, 1736 елда Ык елгасы буенда Нугайбәк крепость-кирмәне төзелә башлады. Ул төзелеп беткәннән соң, аңа һәм шул тирәдәге авылларга төрле яктан, бигрәк тә Идел буеннан, керәшеннәрне күчереп утырту, аларны казак сословиесенә теркәү эше белән беррәттән, чиркәүләр дә салынды һәм, әлбәттә, мөселман динендәге татарларны һәм мәҗүси халыкларны христианлыкка күчерү эше күзгә күренеп активлаша төште. Алай гына да түгел, хәтта чукындыру процессын күпкә тизләтергә мөмкинлек бирде: восстаниене бастыру вакытында шушы биш ел эчендә гаепле дип табылган һәм урысларга кол итеп таратылган унбер мең дә биш йөз кешенең барысы да православие диненә керергә мәҗбүр ителде. Шулай ук баш күтәрүдә катнашкан башкорт, мөселман татарлар һәм керәшеннәрнең кечкенә балалары да, чукындырылып, һәрберенә урыс исемнәре бирелеп, кол итеп урыс алпавытларына өләшенде.
Урыннарда җирле хакимият түрәләре һәм православие чиркәве христианлыкка күчкән кешеләрнең кире үз диннәренә кайтуларын булдырмас өчен, аларның дини йолаларны ничек үтәүләрен күзәтеп торуны да көчәйтте. Әледән-әле чыгарылып торган указлар нигезендә христиан йолаларын тиешлечә үтәмәү, аңа хилафлык китерү яисә сүз белән мыскыллау тыелды, ә инде кире үз диненә кайтуы расланган кеше утта яндырылырга тиеш булды.
Җәзадан бигрәк әллә ничә гасыр элек кенә кулланылган бу коточкыч инквизиция чарасы Русиядә юкка гына кертелмәде, әлбәттә. ХIII гасырда ересьләргә каршы католик чиркәве куллана башлаган мондый мәрхәмәтсез, бернинди әхлак кысаларына да сыймый торган җәзаны берничә гасыр узгач, илдә бары тик бер – православие дине генә булырга тиеш дигән шовинистик идеяне алга сөргән патшалар һәм югары дин әһелләре тарафыннан Русиягә дә үтеп керде. Янәсе, Русьта хөкем сөргән һәм бердәнбер изге, дөрес дип бәяләнгән православие дине кануннарын бозучы еретиклар ачыклана калса, аларны нинди җәза көткәнен белеп торсыннар, мондый юлга барырга кыймасыннар! Мондый инквизиция Русиядә яшәүче халыклар арасында христианлыкны һәм, шуның белән бергә, халыклар бердәмлеген ныгытырга ярдәм итәргә тиеш иде.
Хәер, ул тиеш булып кына калмады, тормышка да ашырылды.
Русиядә хакимият һәм православие чиркәве тарафыннан еретик, ягъни христианлыкка күчеп тә, аннан кире үз диннәренә кайткан дип бәяләнгән кешене беренче мәртәбә утта яндырып үтерү чарасы – инквизиция 1738 елның 20 апрелендә үткәрелде…
//-- * * * --//
Әле бер авылда, әле икенчесендә кубып, солдатлар тарафыннан бастырыла килгән 1735–1740 еллардагы баш күтәрүләрдә катнашучы һәм шуның өчен дәүләткә карата җинаять кылуда гаепләнүчеләрнең кайберләрен – башлап йөрүчеләр дип табылганнарын – үлемгә дә хөкем иттеләр, камчылар белән дә суктырдылар, каторжан итеп завод һәм тимер-бакыр рудникларына җибәрделәр. Шул ук вакытта фетнәчеләрнең кайберләренә, православие динен кабул итеп, үз гомерләрен саклап калу мөмкинлеге дә бирелде.
…Моннан алты ел чамасы элек, урыс диненә өндәүчеләрдән туеп, Минзәлә шәһәре тирәсендәге, ләкин Лаеш өязенә караган Ташкирмән дигән татар авылында керәшеннәр белән дөнья көткән Тәхәветдин Төхбәтуллин гаиләсе Уфа өязендәге Таулар авылына күчеп килгән иде. Ул чакта шул тирәләргә күчеп китүчеләр, анда бу мәсьәләдә мондагыдан күпкә тыныч, христиан диненә керергә кыстап йөдәтмиләр, дигән хәбәрләргә ышанды. Әйе, дөрес иде анысы: ул төбәктә шактый еллар буе православие диненә кыстап борчучылар күренмәде. Ләкин еллар үтү белән Идел буенда башланган һәм архимандрит Алексий Раевскийның Яңа керәшен конторасы алып барган чукындыру сәясәтенең яңгырашы ул тирәләргә дә килеп җитте һәм урыс диненә өндәү анда да елдан-ел көчәя барды. Тирә-як авылларда патшаның бу сәясәте белән килешмәгән һәм тормыш авырлыгына чыдый алмаган крестьяннар стихияле рәвештә авылларда баш күтәрә башладылар. Ни өчендер чукындыруның көчәюендә керәшеннәрне гаепләп, аларның йортларын яндыруга тикле бардылар. Ләкин аларны бастырырга җибәрелгән кораллы солдатларга кулларында таяк, сәнәк һәм балта ише нәрсәләр генә булган крестьян халкы каршы тора ала идеме соң? Әлбәттә, юк! Шуңа күрә әле теге яисә бу авылда баш күтәргән фетнәчеләр чыгышлары бастырылып килде һәм анда катнашкан кешеләр, шул исәптән авылдашлары Тәхәү дип йөрткән Тәхәветдин Төхбәтуллин да 1736 елда солдатлар тарафыннан әсир ителде. Аны, патшага каршы баш күтәрүдә гаепләп, шуны танырга мәҗбүр итү өчен, сорау алу вакытларында берничә мәртәбә бик каты кыйнадылар һәм һәрвакыт үлем җәзасы көтүен искәртеп тордылар. Шунда ул, үзенә биреләчәк җәзаның, чыннан да, үлем икәнен аңлап, христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булды, шулай итеп җәзадән котылды һәм гомерен саклап кала алды. Мондый ташлама патша Бөек Пётрның 1713 елда ук чыгарылган указында әйтелгән булып, аның нигезендә хәтта православиегә күчәргә теләк белдергән иноверецларны төрмәдән азат итү дә каралган иде.
Чукындырылганнан соң, аның исеме – Трифонга, фамилиясе Тихоновка әйләнде һәм хәтта ул туган ягына кайтырга да рөхсәт алды. Тик Исәт воеводасы булып хезмәт итүче полковник Иван Татищев (Ырынбур экспедициясе начальнигы Василий Никитич Татищевның туганы), ул-бу була калса дип, аның ике малаен тоткын итеп калдыртты. Тихоновның хатыны белән тагын бер малайлары, фетнәдә катнашкан ире һәм әтисе турында властьларга хәбәр итмәгән өчен, 1737 елның көзендә әсир ителгән иде. Дөрес, аннан соң чукыну шарты белән хатыны азат ителде, ә бу малае да тоткын итеп калдырылды. Күренгәнчә, бу гаилә шактый ишле иде.
Трифон, туган авылы Ташкирмәнгә кайтканнан соң, күрәсең, җәзадан гына котылмадым, тәмам иреккә дә чыктым дип уйлады бугай, монда яңадан мөселман динен тота башлады. Гәрчә моны яшерергә тырышса да, күп тә үтми, бу турындагы хәбәр керәшен динен тоткан кешеләргә генә түгел, хәтта түрәләргә дә барып иреште. Чөнки аңа туган ягына кайтырга рөхсәт ителгәннән соң, Уфа өязендәге баш күтәрүләрне бастыручы Ырынбур экспедициясе җитәкчесе В.Татищев Казан өязе губернаторына бу кешенең хакимияткә һәм христиан диненә ничек тугры калуын даими рәвештә күз уңында тотарга кушып хат юллаган булып чыкты – ул бу фетнәчегә бик ышанып бетми иде бугай.
Трифон Тихоновның Ташкирмәндә мөселман дине кануннарын тотып яшәве раслангач, бу хактагы хәбәр көне-сәгате белән В.Татищевның үзенә дә җиткерелде. Билгеле инде, шиген раслаган бу хәбәр аның бик ачуын китерде һәм 1738 елның 11 мартында Минзәләдән ул чакта Уфа өязендәге Чиләбе авылы читендә урнашкан Себер драгун полкы командиры полковник Иван Арсеньевка, Трифон Тихоновны гаиләсе белән Урал башкаласы булып саналган Екатеринбург шәһәренә китерергә боерып, указ җибәрде. Екатеринбургта хезмәт иткән майор Леонтий Угрюмов, шул ук Татищевтан алынган «…татарина Трифона за то, что крестясь, принял паки махометанский закон, – на страх другим, при собрании всех крещёных татар, сжечь; а жён и детей его, собрав, выслать в русские городы, для раздачи; из оных двух прислать ко мне в Самару» дигән указ-боерык нигезендә, чукынганнан соң яңадан ислам диненә әйләнеп кайтканы өчен, башкаларны куркыту, мондый очракларны киләчәктә булдырмауны күздә тотып, керәшен татарларын җыеп, Трифон Тихоновны утта яндырырга тиеш иде.
…Өенә ике солдат белән офицер килеп кергәндә, әле генә ишегалдын себереп кергән Трифон чаршау белән корылган кухня ягында иртәнге намазын укый, ә хатыны – фетнәче ире өчен кулга алынган һәм православиегә күчкәннән соң иреккә җибәрелгән Нурбәнат-Надежда – лапаслары янында тавыкларга җим сибеп тора иде. Солдатларны күрү белән, күңеле ниндидер бәла буласын шундук сизенеп алды һәм ул, кулындагы савытын куеп, тиз генә өйләренә кереп китте.
– Тәхәү! – дип кычкырды ул ишекне ачу белән. – Солдатлар килде анда, Тәхәү!
Иренең бернинди тавышы да ишетелмәде. Тик ул бераздан гына ачу белән:
– Нигә намазда чакта сүз катасың син миңа? Күпме әйтергә була? – дип, намазлыгын төрә-төрә, почмактан килеп чыкты.
Бу арада өйгә солдатлары белән офицер да килеп керде.
– Трифон Тихонов? – дип сорады аннан офицер, сәлам дә бирмичә.
– Әйе, мин булам Трифон Тихонов, – диде өй хуҗасы.
– Воевода полковник Татищев указы нигезендә син кулга алынасың.
– Ни өчен?!
– Яңадан мөселман диненә кайткан өчен! Шулай итеп, христиан динен мыскыл итүең өчен! – диде офицер, сүзләренә ниндидер тантаналы басым ясап.
– Минем христиан динен мыскыл иткәнем юк.
– Әле генә менә шушы почмакта, – офицер кулы белән шунда таба күрсәтеп алды, – нишләп утыра идең? Тәрәзәдән күрдем бит мин! Хәер, монысы миңа кагылмый. Минем эш – өстән төшкән боерыкны үтәү. Күп сөйләшмә, җыен! Аннары анда сиңа, – ул ияге белән түшәмгә таба ымлады, – тулырак итеп аңлатырлар!
– И Ходаем, ни була инде бу? Ничек шулай була инде бу? – дип, нишләргә дә белмичә, Трифонның хатыны бер урында таптана бирде.
– Син дә җыен! – дип боерды офицер аңа.
– Ни өчен? Нигә? – дип өзгәләнде аптырашта калган Нурбәнат-Надежда.
– Өй, хуҗалык белән нишләргә? Алар шулай каламы?!
– Өегезне дә үзебез белән алалмыйбыз бит инде! – дип көлде офицер, нечкә генә мыегын бөтереп.
– И Ходаем, и Аллам! Ни була инде бу? Ничек шулай була инде?
– Тизрәк җыеныгыз!
Аларны менә шулай күршеләреннән өйләренә күз-колак булуларын сорарга да ирек бирмичә алып киттеләр. Офицер өй хуҗасының яндырып үтерү җәзасына хөкем ителгәнен белми идеме, белеп тә болай да авыр хәлләрен алдан ук тагын да авырайтасы килмәдеме, рәхмәт, бу турыда бер сүз дә әйтмәде.
Аларны Уфа төрмәсенә алып килеп яптылар. Аерым-аерым. Ләкин анда да озак тотмадылар: юлда арып-талып рәтләп хәл алырга да өлгермәделәр, өч көннән соң Надежда яткан камерага, кулындагы ачкычларын шалтыратып, тәбәнәк буйлы, юан гәүдәле, шадра баскан табак битле назир хатын килеп керде дә:
– Тихонова! На выход! – дип кычкырды.
Борыла-борыла коридордан шактый гына бара торгач, назир аны бер якты бүлмәгә алып керде. Анда бер хәрби һәм бик олпат гәүдәле, йөзенә чиртсәң кан чыгардай таза битле, өстенә бик пөхтә, чиста, яхшы кием кигән кырык биш яшьләр тирәсендәге ир-ат утыра иде.
– Менә нәрсә, Тихонова, – дип, бик йомшак кына тавыш белән башлады өстәл башында утырган офицер, – ирең белән икегез дә патшага хыянәт итүдә, христиан динен мәсхәрәләүдә гаепләнәсез. Моны аңлатып тору да кирәкми, минемчә. Болай да ачык: ирең патшага каршы фетнәдә катнашты, ә син бу турыда үз вакытында хакимияткә җиткермәгән, ул христиан диненнән яңадан ислам диненә кайткан, бу турыда да хәбәр итмәгәнсең. Димәк, үзең дә патшага, православие диненә каршы бик зур җинаять эшләүдә катнашкан булып чыгасың. Моның өчен патша указы нигезендә утта яндыру җәзасы каралган. Алай да, хатын-кыз булуыңны искә алып, сиңа карата андый җәзаны кулланмаска булдык. Ләкин син андый җәза урынына менә шушы кешегә гомерлек коллыкка биреләсең. – Ул каршында утыручы кешегә таба ишарә ясап алды. – Шушы көннән башлап хөрмәтле Василий Степанович Шашурин синең атаң да, анаң да булачак. Аңа тырышып хезмәт итсәң, указда каралган үлемнән исән калып яши бирәсең, ә бер генә ярамаган гамәл кылсаң да… – Офицер, кирәкле сүзен эзләгәндәй, беравык туктап торды: – Әйе, бер генә начар эш кылсаң да, син дә ирең артыннан тәмугка олагасың!
– Минем ирем белән нәрсә булды? Кайда ул?
– Ул да монда… Хәзергә исән әле, исән…
– Аны күрергә мөмкинме? Бер генә минутка булса да!.. Үтенеп сорыйм!
– Бу һич тә мөмкин түгел! Синең ирең – дәүләт җинаятьчесе. Андыйлар белән күрешү рөхсәт ителми, – диде офицер, каршы килергә урын калдырмаслык нык тавыш белән. – Конвой!
Бу юлы бүлмәгә теге шадра йөзле хатын түгел, мылтыгын тоткан солдат килеп керде.
– Менә бу хатынны Василий Степанович утарына озатып куясың! – дип боерды аңа бүлмә хуҗасы, теге урыска күрсәтеп. – Барыгыз!
– Әйдә киттек, – диде солдат Надеждага.
Ә ул исә берни аңламаган, берни күрмәгән күзләре, ниндидер сәер карашы белән бүлмәне айкап чыкты да ишеккә таба юнәлде, тик өч адым да атлап өлгермичә, аңын югалтып, идәнгә егылды.
– Күтәреп алып чык! – дип кычкырды өстәл яныннан торган офицер солдатка.
– Ул аңын югалткан бугай, ваше благородие.
– Күтәреп алып чык диләр сиңа! Саф һавада тиз айныр…
Нишләсен, солдат мылтыгын иңе аша аркасына асты да, идәндә яткан хатынны күтәреп, урамга алып чыгып китте. Аның артыннан бүлмәдәге теге урыс та кузгалды.
– Ярый, Василий Степанович, уңышлар телим. Курыкма, хәзер аңына килә ул! – дип, ишектән озатып калды аны офицер. – Кырык тире чыкканчы эшләт син аны! Яшь әле ул, ат шикелле эшләр чагы. Безнең динне дә тотсын! Әгәр берәр нәрсә килеп чыкса, шундук миңа хәбәр ит!
– Әлбәттә. Миңа киләчәктә яшүсмер малайлар белән көчле-куәтле ирләр дә комачауламас иде. Мөмкинлек килеп чыкса, моны исеңдә тот әле син, ваше благородие! Миннән калмас – килешербез дип уйлыйм.
– Һичшиксез, Василий Степанович, һичшиксез! Хәер, бездә хәзер дә өч малай бар, – дип, офицер тавышын әкренәйтә төште, – тик алар менә шушы хатынның уллары. Ярамый аларны әниләре белән бергә бирергә. Ул малайлар коллыкка, аерым-аерым, башка кешеләргә биреләчәк. Алар башта, галиҗәнап Василий Никитич Татищев указы буенча, аңа, Самарага, җибәрелергә тиеш. Мөгаен, алар шундагы алпавытларга эләгер…
…Инде ике тәүлек камерада утырган һәм һаман менә хәзер аның ишеге ачылып китәр дә аны сорау алырга алып барырлар дип көткән Трифон Тихонов шушы вакыт эчендә әллә ниләр уйлап бетерде. Иң беренче уе аның монда эләгүенең сәбәбе турында иде: аның мөселман динен тотуы турында кем хәбәр иткән? Моны ничек белгәннәр? Ул бит намазларын һәрчак чит-ятлар күзенә күрсәтмичә генә укый иде түгелме соң? Хәер, допроска чакыргач, бәлки, аның христианлыктан кабат ислам диненә кайтуын раслар өчен, монысын әйтүләре дә бар. Әйе, алар аның православиегә хыянәт итүен расларга тиеш бит! Сорау алырга чакыргач, нәрсәләр әйтергә? Ничек акланырга? Кыйнасалар да, минем христианлыкка бер дә хыянәт иткәнем юк, дип нык торыргамы?
Ләкин көннәр үтә торды, ә аны сорау алырга чакыручы булмады. «Димәк, әлегә мине бу эш буенча гаепләрлек дәлилләре җитәрлек түгел! – дип сөенде ул күңеленнән. – Моны раслап, күрсәтеп торган кешеләре дә юк! Хәзер, нишләргә инде моның белән, дип баш вата торганнардыр, мөгаен. Аннары гаебемне раслый алмагач чыгарып та җибәрерләр, Алла боерса. Тик шунысы гына һич тә аңлашылмый: хатынны ни өчен кулга алдылар икән?! Гәрчә мин үзебезнең дингә күчкән очракта да аның монда ни катнашы бар? Шунысы кызганыч: тоткын итеп калдырылган малайларыбызны кайтара алмый калдык! Ничек икән алар анда: исән-саулармы, нишләп яталар? Кыерсытмыйлармы? Ашау яклары ничек? Ач-ялангач түгелләрме? Их, бер генә тапкыр булса да, күреп кочаклыйсы иде шул бәгырьләребезне!»
Трифон инде үзен беркайчан да сорау алырга чакырмаячакларын да, аңа беркемнең дә христиан диненә хыянәт итеп, һаман үз динендә калуын раслап маташмаячагын да, инде язмышының күптән хәл ителеп куелуын да белми иде әле. Шуны белмәгәнгә күрә, ул көннәрне һаман: «Тиздән чыгарырлар!» дигән якты өмет белән үткәрә торды. Ичмаса, камерада сөйләшер кеше дә юк, чөнки ул ялгызы гына утыра иде.
Аның камера ишеге 1738 елның 14 апрель иртәсендә ачылып китте.
– Тихонов! На выход! – дип кычкырды назир. – Әйберләрең белән!
Аның соңгы сүзләре ияләнелгән гадәте буенча, меңнәрчә тапкыр кабатланып, төрмә назирының күңеленә генә түгел, хәтта барлык күзәнәкләренә тикле сеңгәнгә күрә генә әйтелгән иде, әлбәттә, чөнки өстендәге киемнәреннән башка берние дә юк иде бит аның!
Назирның «Тихонов! На выход!» дигән сүзләреннән башына килгән иң беренче уе: «Аллага шөкер, чыгаралар икән!» дигәне иде. Ул үзе фаразлаган шушы сөенечле уеннан эченнән генә шатланып куйды. Ләкин шунда, назир белән янәшә басып торган бер солдатны да күреп, имәнеп китте һәм әле борынланырга да өлгермәгән яшерен сөенече шундук юкка чыкты. «Монысы нигә икән тагын?! – дип гаҗәпләнде Трифон һәм, билгеле, куркып, сагаеп калды. – Кая алып барырга җыеналар икән мине?!»
Ә бу дәүләт җинаятьчесен кая алып баруларын полковник Иван Арсеньев яхшы белә иде. Шушы көнне ул, Василий Татищевтан алынган указны үтәү йөзеннән, Тихоновны өч малае белән ике драгун сагы астында Екатеринбург шәһәренә озатырга җыенды. Трифон балаларын үзен сак астында инде малайларының өчесе дә утырган олау янына алып килгән чакта күреп алды һәм, акылдан язарлык булып: «Улларым! Сез исәннәр икән, бәгырьләрем! Без сезне шундый сагындык, җанашларым!» – дип, шушы мизгелдә аңа Ходай бүләк иткән сөенеченнән нишләргә белмичә, аларга ташланды. Чыннан да, аның шатлыгының чиге юк иде, хәтта, гәрчә үзен алай бик йомшак ир дип санамаса да, күзләреннән яшьләр бәреп чыкты. Тик йөрәк парәләрен олау янында саклап торган ике солдатны күргәч кенә күңеле сүрелеп, аларны күрү шатлыгы да ничек кинәт кенә барлыкка килгән булса, шулай кинәт кенә юкка да чыкты. «Кая алып барырга җыеналар икән безне?!» – дип гаҗәпләнеп, шул билгесезлеге белән аның җанын тынгысызлый, телгәли һәм, аны тәненнән аерырга теләп суыра торган шушы соравына җавап эзләгәндәй, ул шушы берничә көн эчендә дә эчкә батып калган моңсу күзләре белән тирә-якка каранып алды. Ләкин анда да аның күңелен тынычландырырлык берни дә юк иде…
– Кая алып барырга җыенасыз безне? – дип сорады ул үзен озата чыккан солдаттан.
– Утыруыңны бел! Әйтерләр… – диде тегесе һәм, авыр эштән котылган кеше сыман, елмая төшеп, арбада утыручы ике солдатка мөрәҗәгать итте: – Минем эш бетте, калганы – сезнең карамакта. Хәерле юл!
Трифон олауга менеп утырды да, олысына – унөч, уртанчысына – унбер, кечесенә тугыз яшь булган өч малаеның өчесен дә берьюлы кочарга тырышып, аларга елышты.
– Кая барабыз? – дип сорады ул олаучыдан, кузгалып киткәч.
Шактый олы яшьтәге, бөкресе чыккан кеше шикелле ничектер бөкшәеп утырган, йөзен сакал-мыек баскан олаучы «На-а!» дип дилбегәсен тарткалап куйды да нигәдер башта солдатларга карап алды, аннары, теләр-теләмәс кенә:
– Мин белмим… Минем эш – атны куу… – диде һәм ябык иңнәрен сикертеп алды.
– Алай да?.. – Бу юлы ул соравын солдатларга бирде.
– Еракка. Баргач күрерсең, – диде солдатларның берсе. Ә икенчесе иптәше әйткәненә:
– Екатеринбургка. Сиңа шул шәһәрне күрсәтергә куштылар, – дип өстәде һәм ирен кырые белән генә елмаеп куйды.
– Ка-й-йа?! – дип гаҗәпләнеп сузды Трифон. – Ни калган ди анда безгә?!
– Туктат сөйләшүеңне! – диде беренче солдат.
Шуннан соң Трифон, балаларын кочаклаган хәлдә, уйлар диңгезенә чумды. Ә уйлар дигәне бик тә күңелсез һәм, чыннан да, диңгездәй тирән дә, тынычсыз да иде. Нишләп аларны җәһәннәм астындагы ул шәһәргә алып баралар?! Төрмәгә ябасылары булса, Уфа яисә Казан төрмәләрендә урын беткәнме? Димәк, төрмәгә түгел булып чыга? Алай булгач, нигә бу шәһәргә? Әллә соң?.. Ирексездән башында туган бу тынгысыз соравының монысына җавапны ул хәтта күз алдына китерергә дә курыкты.
«Булмас ла! – дип, шундук үзен тынычландырырга ашыкты, чөнки аңа җавап рәвешендә күңелендә туган җавабы гына түгел, «Әллә соң?..»ның дәвамы буларак килергә тиешле сүзләрен әйтүдән дә курыкты – алары күңелендә генә калды. – Юк, юк, андый нәрсәгә үк бармаслар! Ул чагында балаларны үзем белән бергә алмаган булырлар иде… Ни әйтсәң дә, кеше лә алар! Аларны да аналар тудырган лабаса!..»
Ләкин күңелендә туган ямьсез соравына каршы кайдадыр тирәндә генә, әлегә яралгы рәвешендә генә булган җавабы, дөресрәге, сиземләве юлда үткән һәр көн саен ныгый барды. Аларны бик нык саклыйлар, хәтта төнлә дә солдатларның берсе йокласа, икенчесе, күзен дә йоммыйча, аларны күзәтеп утыра. Димәк, солдатлар аларны кемнәргәдер исән-сау килеш алып барып җиткерергә һәм тапшырырга тиеш? Юкка гына түгелдер бит бу көчле сак?! Күз алдына китерүе ничек кенә авыр булмасын, күңеленә килгән, аннары әкренләп аның түренә үк үтә һәм үзенең билгесезлеге белән көннән-көн ныгый барган шиге аны мөмкин булган вәхшилеге белән куркыта башлады.
«Чыннан да, юкка түгелдер бит бу! Юкка гына әллә кая алып бармаслар… – дип өзгәләнде ул эченнән һәм, әгәр дә аны, чыннан да, күңеленә китергән шундый коточкыч җәза көтә икән, бу очракта аннан ничек котылырга, дигән сорауга җавап эзли, уйлана башлады. – Ә балалар? Алар белән ни булыр? Аларны да андый җәзага тартулары мөмкин түгел, чөнки аларның бернинди гаепләре дә юк бит! Качарга! Качарга кирәк! Ничек булса да!..»
Тик башта күңеленә килгән шигенең дөресме-юкмы икәнен ачыклыйсы, үзләрен ни өчен шундый ерак җиргә үк алып баруларын беләсе иде. Тик ничек? Солдатлар үзләре бернинди сорауга да җавап бирми, хәтта аның белән сөйләшмиләр дә! Әйтерсең алар алдында кеше түгел, ә җансыз әйберләр. Ә олаучы әллә чыннан да белми, әллә аңа да тоткыннар белән сүзгә кермәскә кушылган, ялгызын гына туры китереп сораган чакларда да ул һаман бер балык башын чәйнәде: «Минем эш – атымны куу, мин берни дә белмим». Ләкин юлда баруларына дүртенчеме-бишенчеме көн дигәндә, һич тә көтмәгәндә генә, моңарчы күңелен борчып килгән куркыныч шиге дә расланды: ул ике солдатның сөйләшүен ишетеп алды.
– Балалары кызганыч, – диде солдатларның шактый олы яшьтәгесе яшьрәгенә. – Атасыз нишләр инде алар? Ничек яшәрләр?
– Юкка башыңны катырма! Аларны байларга кол итеп бирерләр. Балалары турында элегрәк әтиләре уйларга тиеш иде. Ә ул әнә нишләгән…
– Нишләгән соң ул? Нинди гаебе бар икән соң аның?
– Мин кайдан белим?! Утта яндырачаклар икән, димәк, ул – бик куркыныч җинаятьче кеше! Әйдә бетерик бу турыда! Безнең эш – аларны исән-сау алып барып җиткерү. Калганы безгә кагылмый. Ишетә күрмәсен тагын!
– Шулай инде анысы, белми торуы яхшырак. Мондый хәбәрне белсә…
Ишетте шул Трифон алар сөйләшкәнне, бик яхшы ишетте. Димәк, күңеленә килгәне расланды. Димәк, аның үзен яндырырга алып баралар. Ни өчен? Әйтерсең лә ул – кеше үтергән җинаятьче! Хәтта сорау да алмадылар, берни сорашмадылар да!..
«Качарга кирәк, качарга! Тереләй утта янганчы, сукбай булып, урман-кырларда кунып көн күрүең мең мәртәбә артык! Балалар… Димәк, аларны урысларга өләшәчәкләр. И улларым, кичерә күрегез мине! Рәтле, тыныч тормышта яшәтә алмадым мин сезне. Исән-сау булсагыз, бәлки, кайчан да булса, әниегез белән дә очрашырсыз әле, Алла боерса! Әй Ходаем, хәзер минем Нурбәнатым кайда, нишли икән? И Аллам, балаларым белән хатыныма – исәнлек-саулык, үземә сабырлыклар бир! Мине ут газапларыннан коткара күр, газиз Ходаем! Әй язмыш, язмыш!.. Нигә шулай мәрхәмәтсез син? Кешенең язмышы туганчы ук язылып куела, диләр бит. Нигә безгә шундый гөнаһлы киләчәк язып куйдың икән соң син, язмыш?! И Аллам, тере килеш ут газапларын күрерлек нинди гөнаһлар кылдым мин синең алда? Әгәр гөнаһларым бар икән, кичерә күр, Ходаем, кичерә күр!»
Коточкыч хәбәрне ишеткәннән соң, күңелсез вә тынгысыз уйларга бирелгән Трифонның күзенә ул төндә йокы кермәде. Йомык күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Ул инде ничә көн олауда килә-килә арып-талып беткән, менә хәзер изрәп йоклап яткан малайларын кысып-кысып кочаклады…
«И сөекле улларым минем, әгәр дә ул-бу була калса, кичерә күрегез мине! Кичерергә тырышыгыз! Бергә-бергә кача алсак яхшы булыр иде дә, белмим шул инде, мөмкин булырмы бу эш, юкмы?»
Беркөнне һаман качу турында уйлаган Трифон арбада олаучы янында яткан балтаны күреп алды һәм шундук аның качу турындагы уе төгәл бер чишелеш рәвешенә кергән сыман булды. Аны сиздермичә генә алырга да, коралларын кулланырга өлгергәнче, көтмәгәндә генә, солдатларга һөҗүм итәргә! Күңеле белән сизә, олаучы, үзенә тимәсәң, аңа каршы берни дә эшләмәячәк. Үзе әйтмешли, аның эше – ат куу. Әгәр дә тоткыннар кача икән, аның монда бернинди эше дә, гаебе дә юк! Бу эштә бары тик үз вазифаларын тиешенчә башкармаган солдатларны гына гаепләячәкләр.
Ул, малайларын сөйгән булып, пышылдап кына, качу турындагы үз уен аңлата алды. Алар өчесе дә, алда күренеп торган урман янына җиткәч, аның командасы буенча шул урман эченә таба йөгерергә һәм аннары шунда бер-берсен табышып, аны көтеп торырга тиешләр иде. Әлбәттә, аларның пышылдашуы солдатларның игътибарын да җәлеп итми калмады.
– Нәрсә пышылдашасыз анда? Туктатыгыз! – дип, аларның яше кулы белән каты гына итеп Трифонның җилкәсенә сугып алды. – Сөйләшү тыела, дип әйтелде түгелме сиңа?
– Сөйләшмибез без, ваше благородие, – дип салпы ягына салам кыстырып куйды әти кеше. – Мин аларны сөям генә…
– Барыбер ярамый. Тыела!
– Виноват, ваше благородие!
– Менә шулай диген.
Тагын бераз җир барып, урман буена җиткәч, моңарчы башын түбән иеп, бик тә тыныч кыяфәттә утырып барган Трифон кинәт яшен тизлеге белән үрелеп олаучы янындагы балтаны эләктереп алды да, аның түтәсе белән солдатның үзе янында утырганына китереп сукты һәм каты итеп:
– Качыгыз, балалар! – дип кычкырды.
Шунда балалар арбадан урманга таба сибелде. Алар артыннан үзе дә бар көченә шунда таба йөгерде.
Башта ни булганын төшенмичә дә калган яшь солдат хәлне тиз аңлап алды һәм бар көченә Трифон артыннан ыргылды. Тиздән ул аны куып җитте дә сугып җиргә егып салды. Шул арада икенче солдат та килеп җитте: балта түтәсе аңа әллә ни зыян салмаган иде, күрәсең. Качкынны, олау янына алып килеп, арбага бәйләп салдылар һәм әтиләре белән маташкан арада урманга качып өлгергән балаларны эзли башладылар. Тиздән аларның икесен тотып та алдылар, берсе, олысы, урманда калды – анысын эзләп-эзләп тә таба алмадылар.
Бу хәл Екатеринбургка барып җитәргә утыз чакрымнар ара калганда булды. Шуннан соң солдатлар тоткыннардан күзләрен алмадылар, чөнки инде болай да качып киткән малай өчен рәхмәт әйтмәсләрен сизеп, үзләренең гаебен аклар өчен нинди аңлатма бирү турында уйланалар иде.
Ниһаять, Уралның башкаласы дип аталырга хаклы булган Екатеринбург шәһәренә дә килеп җиттеләр. Солдатлар майор Леонтий Угрюмовка указ нигезендә җинаятьчене һәм аның ике баласын исән-сау алып килүләре турында җиткерделәр һәм юлда булган хәл турында дөресен сөйләп бирделәр, моны дәлилләү өчен, күлмәген салып, солдатның балта түтәсе белән сугудан кара янып чыккан иңбашын күрсәттеләр.
Майор үз солдатларына малайларны олаудан алырга һәм сак астында тотарга, ә куркыныч җинаятьче Трифон Тихоновны шундук мәйданга алып барырга боерды.
– Әйт, ваше благородие, малайларыма каты кагыла күрмәсеннәр анда! – диде Трифон боерык биргән офицерга, ике малаен солдатлар алып киткәндә. Һәм үзен хәзер үк ниндидер мәйданга алып барасылары турында ишеткәч, хәленә кермәсме дип, аңа әйтте: – Башта тамак ялгап аласы иде, ваше благородие, инде бер тәүлек буе авызга ипи валчыгы да капкан юк!
– Мәйданга барып җиткәнче түз, аннары сиңа бернинди ризык та кирәк булмас. Сине көтәләр инде анда! – дип, үзенең бу сүзләрен бик тапкыр әйтелгәнгә санап, ниндидер канәгатьлек белән елмаеп куйды һәм тоткынны алып килгән ике драгун урынына куелган дүрт солдатка таба борылды: – Кузгалдык!
Инде берничә көн юлда килеп арган ат та мондагы таза, баскан җирендә биеп торган башкасына алыштырылды. Арбасы да, тоткыннарны йөртер өчен, махсус ясалган: аның як-ягында – берәр, арткы өлешендә тагын ике сакчы басып торырлык урыннары да бар иде.
Офицер: «Сине көтәләр инде анда!» – дип, дөрес әйткән икән. Андагы халык, андагы халык! Тоткын арбасы күренгәч, халык диңгезе дулкынланып куйды һәм араларында: «Киләләр! Киләләр!» дигән тавышлар ишетелде. Шатлык белән әйтелә идеме алар, әллә кайгы катышмы, аңлавы да авыр иде.
Кешеләр белән тулы мәйданга якыная төшкәч, андагы тавышларга башын күтәргән Трифон, башта халык диңгезен, аннары мәйдан уртасыннан башын шактый югарыга чөйгән агач багананы, аннары, инде мәйданга ук килеп кереп, аның тирәли өелгән чыбык-чабыкларны, алар өстендәге утын агачларын да күреп алгач, аның күз аллары караңгыланып китте. Үзалдына: «Халыкны куркыту өчен, махсус оештыралар икән, – дип пышылдады. – И газиз Ходаем! Сабырлык иңдер миңа, түземлек бир! И Аллам, җанымны ут газабын тойганчы ук алсаңчы! Дөньялыкта мондый тәмуг газабы кичерерлек гөнаһларым бармыни соң минем, Ходаем?! Әгәр синең алда гөнаһларым булса, кичерә күр, газиз Ходам, кичер мине! Кичер һәм мәрхәмәтеңнән ташлама, баганага барып җиткәнче үк җанымны ала күр!»
Дөрес уйлады ул: хакимнәр һәм чиркәү руханилары тарафыннан оештырылган бу кешелексез һәм коточкыч инквизиция җәзасы, христиан диненә күчкәннән соң, аңа хыянәт итеп үз диннәренә кайткан татарлар өчен бик яхшы, гомерлек сабак булырга тиеш иде. Шуңа күрә аңа күрше-тирәдәге авыллардан гына түгел, хәтта ерак җирләрдәге керәшен авылларыннан да берничәшәр кеше махсус чакырылып китерелгән иде.
Дәүләт һәм чиркәү җинаятьчесе саналган әллә кайдагы Ташкирмән авылы кешесе булган Трифон Тихоновны солдатлар мәйдан уртасында арбадан төшерделәр дә, ике солдат аның ике ягына басты, ә икесе багана янына таба атлады. Шунда җиңел арбага утырып килгән майор Л. Угрюмов тоткыннан дүрт адым тирәсе арада аның каршына килеп басты һәм, кулындагы папкасыннан бер кәгазь чыгарып, көчле тавыш белән тантаналы рәвештә укый башлады:
«По указу Ея императорского величества самодержицы Всероссийской и по определению его превосходительства Тайного советника Василия Никитича Татищева, велено тебя, татарина Трифона, за то, что ты, крестясь в веру греческого исповедания, приняли паки махометанский закон, и не только что в богомерзкое преступление впал, но яко пёс на свои блевотины возвратился, и клятвенное своё обещание, данное при крещении презрел, чем Богу и закону его праведному учинил великое противление и ругательство, – на страх другим таковым, кои из махометанского приведены в христианскую веру, при собрании всех крещёных татар велено казнить смертию – сжечь».
Указ укылып бетүгә, майор солдатларга:
– Башлагыз! – дип, багана ягына ишарәләп, бер генә сүз әйтте.
Шунда тоткын янында басып торган ике солдат аны култыклап алдылар да сыгылып төшкән, ләкин әле һаман үзе атларга тырышкан Ташкирмән авылының Тәхәветдин дигән крестьянын, ашыга-ашыга, соңгы юлына – баганага таба өстерәделәр. Аннары аны дүртәүләп шунда нык итеп бәйләп куйдылар һәм, эшне тәмамлагач, бу вәхшилекне тизрәк бетерергә тырышкандай, ашыга-ашыга, дүртесе дүрт яктан чыбык-чабыкка ут төртеп җибәрде. Ул чатыр-чытыр килеп яна башлады. Бераздан инде ут ялкыннары күз алдында күккә күтәрелде, аннары алар өстенә салынган утын пүләннәре дә янарга тотынды бугай, тоташ ялкын телләре куе төтен белән алышынды һәм төтен эченнән беркем алдында бернинди гаебе дә булмаган тоткын Трифонның әллә кайдан, ерактан-ерактан, әйтерсең туган авылы Ташкирмәннән үк килгән тонык тавышы ишетелде:
– А-а-а-а! А-а-а-а…
Бераздан тавыш тынды һәм әле генә шушы мәйданда тере килеш басып торган кеше көл булып күккә очты…
Үзен менә хәзер монда, халык белән тулы мәйданда зур һәм бик тә әһәмиятле дәүләт эше башкарган кеше итеп хис иткән майор Леонтий Угрюмов, башын югары күтәреп, горур кыяфәттә, ашыкмый гына арбасы янына таба атлады.
Халык таралыша башлады. Аларның күпчелеге, нигәдер бик тә сүрән йөзле булып, бер-берсенә карамаска тырышалар, хәтта күзләрендәге яшьләрен дә, кемнәрдәндер оялганмы, әллә күрүләреннән курыкканмы сыман, яшертен, башкаларга күрсәтмәскә тырышып кына сөртәләр иде…
Өч көннән Тәхәветдин-Трифонның ике малае – унбер яшьлек уртанчы малае Җамалетдин-Георгий белән тугыз яшьлек кече малае Янгураз-Евгений, чыбык белән суктырылганнан соң, В. Татищевка – Самара шәһәренә, ә тагын өч атнадан соң, урманга качуына унике көн дигәндә урыс авылында хәер сорашып йөргәндә тотылып, староста тарафыннан Екатеринбургка китерелгән унөч яшьлек олы малае Сабитулла-Спиридон, кол итеп байларга бирү өчен, Казанга озатылды.
Шулай итеп, берничә ай эчендә Тәхәветдин белән Нурбәнат гаиләсе бер гаилә булып яшәүдән туктады: аның башлыгы ут газабында җан бирде, Нурбәнаты белән балалары исә төрлесе төрле якка аерылды. Аларның язмышы Сак белән Сок язмышына охшаш иде…
Тәхәветдиннең Екатеринбург шәһәрендә вәхшиләрчә яндырып үтерелүе турындагы хәбәр, әлбәттә, тора-бара Ташкирмәнгә дә килеп җитте, һәм аның турында авылдашларының кайсысыдыр бәет тә чыгарды.
Ташкирмән онытмый, ул һаман сагына Тәхәү дигән үзенең баласын.
«Каһәрләр төшсен!» – дип каргый вәхшиләрне һәм берочтан Кәтирин каласын… – дигән юллар да бар иде анда. Уйлап карасаң, бу вәхшилектә Екатеринбург шәһәренең дә, анда яшәүче гади халыкның да бернинди катнашы да юк иде…
Үзе үлде, эше калды…
Гадәттәгечә, Алексий атакай йокысыннан торгач, аңа киенергә булыша һәм, ул монастырьда түгел, үзендә генә ашарга теләк белдергән көннәрдә аңа аннан ашарга алып кайта торган монах килгәндә, нигәдер бүген алгы бүлмәдә күренми иде әле. «Димәк, йокысыннан тормаган, – дип уйлап алды монах. – Бу вакытта аякта була торган иде инде, әллә авырып киткәнме югыйсә?» Алай да бүлмәсен шакып тормады, көтәргә булды. Шулай ярты сәгать чамасы көтеп утыргач кына, нидәндер шикләнеп, аның йокы бүлмәсе ишеген шакырга җөрьәт итте. Аннан Раевскийның:
– Әйе, керегез, кер! – дигән бик зәгыйфь кенә чыккан тавышы ишетелде.
– Хәерле иртә, атакай! Бүген нигәдер соңладың, авырып китмәгәнсеңдер бит?
– Авырыйм шул, Пётр… авырып киттем. Баш әйләнә, бер дә хәл юк…
– Ашарыңа ни алып кайтыйм, атакай?
– Ашыйсым да килми…
– Алай ярамый, атакай, бераз нәрсә булса да капкаларга кирәк!
– Бер дә ашыйсым килми шул… Карале, Пётр, анда, өстәл тартмасында, дарулар бар иде…
Монах бүлмәдән чыгып китте дә бераздан кулына ниндидер дару тотып керде.
– Менә моны эчеп кара әле, атакай, хәл кертеп җибәрмәсме? – дип, монах аңа ниндидер порошок һәм стакан белән су бирде. – Алай да мин солы боткасы булса да алып кайтыйм әле, атакай…
– Ярар, алайса, алып кайтып кара. Тик ни… әйт анда, сыеграк итеп пешерсеннәр!
– Ярар, ярар, атакай, – дип, монах чыгып китте.
«Шайтан алгыры, соңгы вакытларда еш ега башлады бит әле мине бу авыру дигән зәхмәт, – дип көрсенеп куйды Раевский. – Бүген берәр атнага гына булса да, авылларга чыгармын дигән идем… Менә сиңа мә! Тагын авырып киттем. Күкрәкне кыса нишләптер. Хәер, нишләмәк кирәк, әти әйтмешли, вакыт үзенекен ала шул ул! Әкренләп-әкренләп кенә, сиздермичә генә килә-килә дә, аннары аяктан ук ега икән…»
Әйе, хаклы иде Алексий атакай: чыннан да, соңгы вакытларда, бигрәк тә соңгы ике елда ешайды аның авыруы. Ләкин епархиядә аңа бу турыда әйткәләп куйсалар да, аның үзе өчен изге дип санаган эшеннән китәсе килмәде һәм 1738 елның ахырына кадәр диярлек Богородицк монастыре һәм Яңа керәшен конторасы җитәкчесе булып кала бирде.
Аның авыруы һәм инде үзенә йөкләнгән эшләрне тиешенчә алып бара алмавы турындагы хәбәр Казан губернаторы Алексей Голицынга да килеп иреште, һәм ул бу турыда Синодка аның өстеннән шикаять язып җибәрде. Янәсе, архимандрит, инде картаюы һәм еш авыруы сәбәпле, үз вазифаларын тиешле дәрәҗәдә үти алмый, шуңа күрә православие динен яңарак кабул итеп чукындырылган христианнар үгет-нәсыйхәтсез, игътибарсыз кала, аларга дин нигезләрен өйрәтү исә үзе урынына надан һәм ихтирамга лаек булмаган кешеләргә тапшырыла. Ул үзенең хатында шундый надан миссионерларның берсе итеп Раевскийның якын ярдәмчесе булган протопоп Александр Козьминны күрсәтте. Янәсе, дини белеме сай булу өстенә, бу протопоп архиерей йортыннан бүлеп бирелгән акчаларны тиешле тәртиптә теркәми, керәшеннәргә бүләк итеп бирелгән акчадан бишәр тиен үзенә алып кала, үз атына казна печәнен ашата, бер каравылчыны епархия ризалыгыннан башка һәм бернинди рәсми боерык язып тормыйча гына эшкә алган. Ул гына да түгел, янәсе, соңгы вакытларда Яңа керәшен конторасы яңа гына чукындырылган керәшеннәрне төрле бай кешеләргә хезмәтче итеп тапшыра, ә алар – алпавытлар исә тора-бара аларны үзләренең крепостнойларына әйләндерә.
Бу шикаятендә губернатор, киләчәктә мондый кимчелекләргә юл куймас өчен, Яңа керәшен конторасында миссионерлык эшен алга таба алып баруны яңа, яшьрәк кешегә тапшыруны сорады. Дөрес, ул анда, аның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә керәшен авылларында егерме чиркәү салынды, ул ачып җибәргән керәшен мәктәбендә күп кенә милли священниклар әзерләнде, һәм алар авылларга җибәрелде, дип архимандрит Алексий атакайның башкарган эшләре турында да әйтеп китәргә мәҗбүр булды.
Губернатор сүзләренә колак салган Изге синодның 1738 елның 23 октябрендә чыгарган указы нигезендә Алексий атакай ялга озатылды. Өстәвенә шушы елда Казан епархиясе җитәкчесе Илларион Рогачевскийны алыштырган епископ Лука Канашевич та картаюы аркасында Раевскийның үз вазифаларын тиешенчә үти алмавына игътибар итте. Алексий атакайның соңгы вакытларда, еш авыруы өстенә, юньләп сөйләшә дә алмый башлавы да сер түгел иде – аңа бу турыда Зөядән «в языке имеет повреждение» дип җиткереп тордылар. Алай да синод, Раевскийның дин юлындагы элеккеге хезмәтләрен искә алып, аны монастырьда монах итеп калдырды.
Ләкин ул, картлыгына һәм еш авыруына карамастан, Яңа керәшен конторасындагы миссионерлык эшенә барыбер тәэсир итеп торды. Хәтта 1740 елның язында, мондагы миссионерлык эшен тагын да камилләштерү максатыннан, Синодка үзенең соңгы тәкъдимнәрен дә җибәрде. Аның фикеренчә, керәшеннәргә крёстный, ягъни сабый балаларны чиркәүдә чукындырганда, исем атасы яисә анасы итеп бары тик урысларны гына билгеләргә, урысларга гына өйләнергә, яңа чукындырылганнарны урыс авылларына күчереп утыртырга, ә алар урынына татар авылларына урысларны күчерергә, керәшеннәрне күзәтеп тору өчен, җирле халыкларның телләрен белгән тагын ике дингә өндәүче миссионер билгеләү максатка ярашлы булыр иде.
Архимандрит Алексий Раевский 1740 елның 28 маенда фанилыктан бакый дөньяга күчте.
Аның үзе Санкт-Петербургта очрашуы вакытында да, аннан соң ике арада йөргән хатлары аша чакыруын кабул итеп, ниһаять, кунаклар булып Зөягә килеп чыккан дусты Аполлон атакай белән хатыны Анна анакай чынында Алексий Раевский белән хушлашырга кайткан шикелле булып чыкты. Алар кайтып төшкәндә, архимандрит, инде сөйләшә дә алмыйча, берни күрмәс күзләрен түшәмгә төбәп ята иде. Алар кайтып төшкәннең икенче көнендә инде ул күзләрен мәңгегә йомды. Шулай итеп, ул кайчандыр Аполлон дустына Зөянең «җәннәт почмагы» дип үлеп мактаган почмакларын күрсәтү түгел, хәтта аның күрешергә дип сузган кулын да кыса алмады. Әлбәттә, аларны монастырь священниклары якты йөз белән каршылап кунак иттеләр, шәһәр белән дә таныштырдылар. Тик инде болар Аполлонның яшьлек дустын җиргә иңдергәч, Алексий атакайдан башка гына булды. Ә алар бит аның кунагы сыйфатында бераз ял итәрбез, шәһәр белән танышырбыз дип кайтканнар иде. Шуңа күрә Аполлон белән Анна аның кабере янында соңгы тапкыр сүзсез генә басып тордылар да өч көннән үзләренең Санкт-Петербургларына китеп бардылар.
Бөтен гомерен изге эшкә багышладым дип яшәгән Алексий Раевский үлде, ләкин эше калды.
Берничә ел буе ул җитәкләгән Яңа керәшен конторасы Идел буе халыклары арасында алып барылган миссионерлык эшендә шактый уңышларга иреште: утызынчы елларда православиегә күчүчеләр саны йөз дә сигез кешедән биш йөз сигезгә җитте, ә сигез ел дәвамында барысы ике мең дә бер йөз кырык кеше христиан динен кабул итте. Татарлар арасында, бу эшне нәтиҗәлерәк алып бару өчен, татарча белүче тылмачлар булдырылды.
Казан губернаторы кенәз Алексей Голицынның Алексий атакай өстеннән бирелгән шикаятеннән соң, Изге синод указы белән, Яңа керәшен конторасы һәм Казан епархиясенең иң зурларыннан дип саналган, туксан тугыз монахы һәм биләмәсендә мең дә бер йөз уналты крестьян хуҗалыгы булган Богородицк монастыреның яңа җитәкчесе итеп архимандрит Димитрий Сеченов билгеләнде. Бу вакытта егерме тугыз яшь тулган Димитрий атакай (тугач бирелгән исеме – Даниил) 1730 елда Мәскәүнең Славян-грек-латин Духовная академиясен тәмамлаган белемле дин әһеле дип санала иде. Ул анда бик яхшы укыган һәм, академияне тәмамлаганнан соң, шунда ук тел осталыгы укытучысы итеп калдырылган була. Тик ике елдан соң, 1732 елда Димитрий исеме алып, монахлыкка күчә.
…Монахлыктан архимандрит дәрәҗәсе белән Зөя шәһәренә килеп төшкән Димитрий атакай яңа эше белән бик тәфсилләп, бер дә ашыкмыйча гына унбиш көнләп танышып, караштырып йөрде. Аның үз яшендәге кешеләргә бик хас булмаган караңгы, кырыс йөзе башта монда эшләүче руханиларда гына түгел, хәтта монахлар арасында да нигәдер курку хисләре уятты. Аларда ул курку хисен уртача буйлы, нык, таза гәүдәле, түгәрәк битле, җыйнак кына сакал җибәргән яңа атакайның һәрнәрсәне төпченә-төпченә сораштыруы тудырдымы, әллә йөзенең һәрвакыт кырыс булуымы, алар моны үзләре дә аңлата алмый иде бугай. Ә һәрнәрсә турында төпченүе исә аның киләчәктә үзе башкарырга тиешле эшенең асылына ныклап төшенү өчен генә булып, ул беркемне дә кыерсытуны күз алдында тотмый иде. Әллә аны монахлыктагы бертөрлелек, тере эшнең булмавы бик туйдырган, әллә көтмәгәндә генә үзенә күрсәтелгән шундый ышаныч һәм хөрмәткә чын күңеленнән рәхмәтле булып, киләчәктә Изге синод алдында аны мондагы эше белән акларга тырышуы, әллә яшьлек энергиясенең ташып торуы идеме, ул беренче көннәреннән үк бик тырышып эшли башлады.
– Безнең төп һәм изге максат – урыс динендә булмаган барлык халыкларны урыслаштыру, – дип белдерде ул беренче мәртәбә үз кул астында эшләүче дин әһелләре белән үткәргән киңәшмәсендә. Монда бернинди яңалык та күрмәгән руханилар сизелер-сизелмәс кенә бер-берсенә карашып алдылар. Янәсе, без монда ничә ел буе шушы эш белән шөгыльләнеп ятабыз бит инде! – Ләкин бу гаять катлаулы эшне уңышлы дәвам итү өчен, миссионерлык эшен тамырыннан үзгәртү һәм күпләп чукындыруны башлап җибәрү таләп ителә. Моңарчы инородецларны үзебезнең дингә тарту буенча илдә, шул исәптән монда да, алып барылган бу изге эшләр һәм сәясәт моның өчен тиешле җирлек тә, шартлар да тудырды…
Киңәшмәгә чакырылганнар тагын бер-берсенә карашып алды. Янәсе, аларга бу да бик таныш, тик ничек тамырыннан үзгәртәсе дә, ничек итеп башлап җибәрәсе соң күпләп чукындыруны?! Моны без синнән башка да беләбез, ләкин күпләп түгел, аз-азлап, хәтта берәмләп чукындыру да елдан-ел кыенлаша бара әле монда! Нәрсә, бу атакай безгә күктән төшкәнме әллә?!
Шунда Димитрий Сеченов аны тыңлап утыручыларның мондый шик-шөбһәләрен сизеп алды бугай, бу мәсьәләдә күңелендә туган кайбер киңәш-табышлары белән уртаклашты.
Аның ул фикерләре императрица Анна Ивановна тарафыннан 1740 елның 11 сентябрендә тамга салынган Именной указда да урын алган иде…
Аксак Каратун
Устюг епархиясе җитәкчесе епископ Лука Канашевич үзенең Казан епархиясе башлыгы итеп күчерелүе турындагы 1738 елның 9 мартында чыгарылган синод указын алганда әле монда сигез генә ай эшли иде. Ләкин нишлисең, указ указ инде ул, аңа буйсынмыйча булмый. Санкт-Петербургта кемне кая һәм кайчан күчерүләрен белә торганнардыр.
Казан епархиясе җитәкчесе булып эшләгән архиепископ Илларион Рогачевскийны алыштырырга тиеш булган Лука Канашевич Казанга июль аенда килеп төште.
Ул – Казан епархиясен иң озак җитәкләгән дин әһеле буларак та һәм Идел буендагы урыс булмаган халыкларны дини һәм милли яктан эзәрлекләү, каты куллылык белән, ягъни мәҗбүриләп православие диненә кертүдә, хәтта указлардагы «бу эштә көчләүне кулланмаска» дип кисәтүләргә дә карамастан, аларны көчләп чукындыруда бик зур тырышлык һәм үҗәтлек күрсәткән, иң төп рольне уйнаган кеше буларак та тарихта, бигрәк тә татар тарихында, бик билгеле кеше. Канашевич Русиядә иң зур саналган Казан епархиясен 1755 елның көзенә кадәр – унҗиде ел буе җитәкләде. Казанга килүгә, Идел буендагы урыс булмаган халыкларны күпләп көчләп чукындыру эшенә җиң сызганып кереште. Зөядәге Богородицк монастыре һәм Яңа керәшен конторасы җитәкчеләре алышына торды, һәм аларның һәрберсе башка диндәге халыкларны православиегә кертүне эзлекле рәвештә турыдан-туры аның җитәкчелегендә көчләп алып барды. Миссионерлар башка диндәге халыкларны чукындыруны, моңа кагылышлы указларда күрсәтелгәнчә, көчләмичә, «по образу апостольской проповеди со всяким смирением, тихостию и кротостию и без всякого кичения» үткәрергә тиеш булсалар да, тора-бара бу күрсәтмәләр искә дә алынмыйча, урыс диненә кертү бик зур басымнар астында алып барылды.
Татар халкы хәтеренә Аксак Каратун исеме белән кереп калган Лука Канашевич тумышы белән Украинадан булып, 1724 елда Русиядә православие руханиларын әзерләү буенча иң мәртәбәле уку йорты дип саналган Киев Духовная академиясен тәмамлап, шунда ук укытучы итеп калдырылды. Идел буе халыклары арасында чукындыру миссиясен башкарган иң данлыклы миссионерлар, гадәттә, шушы академияне тәмамлаганнар иде.
Лука Канашевич нинди сәбәп беләндер укытуын ташлады да, 1725 елда монахлык кабул итеп, Киев шәһәрендәге София монастыренда яшәде. Бераздан исә Мәскәүгә Киев епархиясе вәкиле итеп җибәрелде, ә 1728 елда, кабат укыту эшенә күчеп, Мәскәү Духовная академиясенең башлангыч классларында дәресләр алып барды. Санкт-Петербургта дворян балалары өчен махсус кадет корпусы ачылгач, шунда иеромонах итеп билгеләнде. Башкалада хезмәт иткәндә, ул, миссионерлык эше белән кызыксынып китеп, мөселманнарны, мәҗүсиләрне, чит ил гражданнарын православие диненә күчерү эшендә катнаша башлады. 1735 елның 20 октябрендә Мәскәү кирмәнендәге Симонов монастыре архимандриты, ә 1737 елның 28 сентябрендә Устюг епархиясе җитәкчесе итеп билгеләнде.
Казанга килеп урнашуга ук, епископ Лука Канашевич, үзара танышу өчен, Казан губернаторы кенәз Алексей Голицын белән күрешергә барды.
– Казан епархиясенең җитәкчесе булып билгеләнүем уңаеннан килдем сезгә, галиҗәнап губернатор әфәнде, – диде ул, аның бүлмәсенә кергәч. – Епископ Лука Канашевич булам мин. Хода сезгә исәнлек-саулык бирсен!
– Узыгыз, атакай, утырыгыз! Танышуыбызга бик шатмын, – дип кулын сузды аңа кенәз. – Ышанам: без алдагы көннәрдә бер-беребезне аңлап, бер-беребезне тыңлап, бер-беребезне хөрмәт итеп эшләрбез, атакай.
– Әлбәттә, әлбәттә, ваше превосходительство. Килешеп, киңәшеп эшләүгә ни җитә!
– Карале, атакай, син кайсы яктан? Фамилияң сәеррәк яңгыраган шикелле. – Губернатор дусларча елмаеп куйды. – Үзегез белән «син» дип сөйләшүем өчен гафу үтенәм, атакай, мин үземә якын булып тоелган кешегә гел шулай мөрәҗәгать итәм.
– Юк, юк, һич ачуланмыйм. Киресенчә, хәтта якын итеп шулай дәшүегезгә шатмын. Ә фамилия… Чынында мин – Конашевич, исемем – Лаврентий, әтинең исеме буенча Кононович. Тора-бара, монахлык алганнан соң, исемем – Лука, ә фамилиям Канашевич булып киткән. Үзем – Украинадан, анда Киев Духовная академиясен тәмамладым, аннары бераз шунда ук укыттым да монастырьда монахлыкка күчеп тә яшәдем, Санкт-Петербургта кадет корпусында укытучылык иттем. Монда килгәнче, Устюг епархиясен җитәкли идем.
– Яхшы, яхшы, атакай! Дини белемең дә тирән икән. Киев академиясе бик данлыклы бит ул! Аны тәмамлаган берничә кеше Казан семинариясендә дә, безнең Зөя шәһәрендә урыс динендә булмаган халыкларны православие диненә тарту буенча колачлы эш алып бару өчен төзелгән Яңа керәшен конторасында да эшли. Үзләрен бик белемле һәм бик булдыклы миссионерлар итеп таныттылар! Үзеңнең турыдан-туры мондый эш белән шөгыльләнгәнең булдымы, атакай?
– Юк, махсус рәвештә шөгыльләнгәнем булмады. Алай да Санкт-Петербург кадетлар корпусында иеромонах булып хезмәт иткәндә, кайбер иноверецларны үз динебезгә кертергә туры килгәне бар. Әйтергә кирәк, – епископ көлемсерәп куйды, – бер дә көтмәгәндә генә башланды андый эш.
– Ничек алай? – дип кызыксынды губернатор, аңа таба иелә төшеп. – Ничек көтмәгәндә генә?!
– Беркөнне шулай кадет укучыларына православие дине нигезләре буенча дәрес биреп чыксам, укытучылар бүлмәсендә бер солдат утыра. Шулай, шулай сезне көтеп утырам, атакай, ди бу һәм миңа бер язу бирә. Аны Изге синод епискобы Афанасий атакай язган икән. Артиллериядә хезмәт итүче бу татар православие диненә күчәргә теләк белдергән дә, епископ аңа дин нигезләрен өйрәтүемне сораган. Шулай итеп, беренче мәртәбә мөселман-татар белән Санкт-Петербург шәһәрендә очрашырга туры килде. Афанасий атакай гозерен үтәп, Енакиев дигән бу солдатка өч-дүрт көндә динебез нигезләрен дә һәм ничек дөрес итеп чукынырга кирәклеген дә төшендердем. Шуннан соң ул, 1732 елның 25 октябрендә Санкт-Петербургның Исаак чиркәве протопобы Ираклий атакай тарафыннан чукындырылып, Нурулла урынына Дмитрий исеме алды. Аннары бер французны, ике японны, бер чирмеш белән бер чувашны, бер татарны – Тышкы эшләр коллегиясе тәрҗемәчесе Мостафа-Александр Турчаниновны чукындырырга туры килде.
– Яхшы. Ләкин безнең епархиядә бу мәсьәләдә эшләр бөтенләй башкача тора: бу изге эш белән махсус контора шөгыльләнә. Тик ул конторага, Санкт-Петербургтагы шикелле, менә бу кеше урыс диненә күчәргә тели, аңа дин нигезләрен өйрәтегез дә чукындырыгыз, дип берәүне дә китерүче юк! Димәк, миссионерлык эшен Идел буе инородецлары арасында йөреп, контора хезмәткәрләре динебезгә күчәргә теләүчеләрне үзләре табарга, үгетләргә, аларга православие дине нигезләрен өйрәтергә, үзләре үк Зөя монастыренда чукындырырга тиешләр! Гаять катлаулы һәм авыр эш бу, атакай! Бигрәк тә мөселман татарлар арасында эшләве авыр. Мин моны безнең епархиядә инородецларны чукындыру эше белән яхшы таныш кеше буларак әйтәм. Православие динен кабул итүче башка халыклар арасында алар, Идел буе-Урал арасында яшәүчеләрнең күпчелеген тәшкил итүләренә карамастан, нибары өч-дүрт процент кына! Чукындырылган йөз кешенең өчесе-дүртесе генә татар дигән сүз бу!
– Моның сәбәпләре нидә икән соң? Бәлки, артык йомшаклык күрсәтәбездер? Инородецларны чукындыруга кагылышлы Сенат һәм Синод указларының барысында да бу эшне гел аңлату юлы белән, көчләмичә генә алып бару зарурлыгы хакында әйтелә. Миссионерлар шушы күрсәтмәгә ябышып ятмыйлармы икән? Эшләр болай барса, аларның татары да, чувашы, марие, удмурты белән башкорты да беркайчан үзләре теләп чукынмас! Болай бу эшебезне беркайчан да башкарып чыга алмабыз! Бөек Иван Васильевичның Русьны бер генә динле итү теләге әле һаман тормышка ашырылмаган килеш кала бирә. Мин аңлыйм, әлбәттә, Сенат та, Синод та, бу эштә көч кулланыгыз, ирексезләгез, дип яза да, әйтә дә алмый. Җиңүчеләрне хөкем итмиләр, дигән гыйбарә бар. Монда да кыюрак эш итәргә, ул үзен аклый икән, бәлки, көч тә кулланырга кирәктер?
– Син, атакай, көч куллану турындагы бу сүзләреңне Яңа керәшен конторасы җитәкчесе Димитрий Сеченовка әйтә күрмә тагын! Мин иноверецларның Сенат белән Синодка, Казан губерниясендә безне кысалар, православие динен көчләп кабул иттерәләр, дигән хатлар яудыруын һич тә теләмим, атакай!
– Мин дә яратмыйм шикаятьләрне, галиҗәнап әфәнде. Һәр эш чаманы белеп башкарылырга тиеш. Шунсыз каш төзәтәм дип, күз чыгарырга мөмкин. – Епископ, кулы белән губернатор өстәленең сукносын сыйпый-сыйпый, мин сөйләгәннәр аңлашыламы дигәндәй, үзенең яшел күзләре белән Голицынга карап алды. – Минемчә, киләчәктә миссионерлык эшен Казанның үзендә дә көчәйтергә кирәктер…
– Ничек үзендә?! – дип гаҗәпләнеп сорады кабинет хуҗасы. – Бу эш монда да бара!
– Белүемчә, Казанда акрынрак бара шикелле ул. Дөрес, әле мин эшләр белән танышып кына ятам, бу турыда хәзергә башка килгән төгәл генә уй-фикерләрем юк. Мин аларны сезгә соңрак җиткерермен, галиҗәнап әфәнде. Әлегә шуны гына әйтә алам: Казан шушы көнгә тикле урыс шәһәренә әйләнмәгән! Ә ул инде күптән шулай булырга тиеш иде…
Губернатор Алексей Голицын, гаҗәпләнеп, тиз генә епископ Лука Канашевичка карап алды. Хәтта кашлары маңгаена күтәрелде.
– Ничек урыс шәһәре булырга тиеш иде?! – диде ул.
– Туры мәгънәсендә, галиҗәнап әфәнде! Иван Грозный Казанны ике гасыр чамасы элек яулап алган, ә анда хәзерге көндә дә православиегә күчмәгән татарлар яши!
– Ә аларны кая куясың? Яшиләр инде… Нишләтәсең аларны?
– Яшиләр шул. Тик алар монда инде күптән йә урыслар, йә, актыгында, керәшеннәр булып яшәргә тиешләр иде…
– «Тиешләр иде» дип әйтүе генә ансат, атакай. Ә шуны ничек тормышка ашырасы? Әлегә менә бу сорауга җавап табылганы юк. Аның «тиеш» икәнен яхшы беләбез дә… Халык әйтмешли: «Рад бы в рай, да грехи не пускают!» Бездә дә шулай килеп чыга. Бәлки, чыннан да, Казан мәсьәләсендә син хаклыдыр да, атакай? Бәлки, безнең миссионерлар да, шул исәптән губернатор буларак үзем дә, читтәге иноверецлар белән артык мавыгып китеп, Казан турында онытыбрак җибәргәнбездер? Менә син, атакай, епархияне кабул итеп алганнан соң уйлан әле бу турыда! Бәлки, бу мәсьәлә буенча башыңда яхшы фикерләр туар? Аннан соң аларны уртага салып сөйләшербез, киңәшербез.
– Әлбәттә, галиҗәнап әфәнде, мин үз фикерләремне сезгә, һичшиксез, җиткерермен.
– Ярый, атакай, мин сине тоткарламыйм. Эштә булыйк, – дип, губернатор, урыныннан күтәрелеп, епископка әңгәмәләренең тәмам булуын белдерде. – Безнең епархиядә башланачак эшләреңдә уңышлар телим, Лука атакай! Сау бул!
«Кара аны, әти!..»
Ярсуар чиркәвенә поп итеп куелган Александр яхшы гына эшләп китте. Әкренләп мәхәллә кешеләре арасында абруй да казана барды, күпләр инде аңа, зурлап, хәтта «атакай» дип дәшә башлады. Гәрчә Зөянең керәшен мәктәбе семинарияләрдәге кебек үк белем бирмәсә дә, аның авыллары чиркәвендә үзләре телендә, аңлаешлы итеп вәгазьләр укуы, үгет-нәсыйхәт, урыс телендәге изге догаларның мәгънәләрен аңлатып бирүе христиан бәйрәмнәрендә чиркәүгә йөрүчеләр тарафыннан яхшы күренеш дип кабул ителде.
Әлбәттә, авылдашларының шактый өлеше чиркәүгә бик теләп йөрми, анда әллә нигә бер генә, анда да үзләренең христиан диненә тугры калуларын раслап, поп күзенә чалыну өчен генә киләләр шикелле. Янәсе, Алла сакласын, чиркәүгә йөрми, христиан дине йолаларын тиешенчә үтәми дип, өстәге дин әһелләренә яисә хакимияткә җиткерә күрмәсен тагын! Әнә бит әле күптән түгел генә үзе бер зур христиан бәйрәмендә чаң кактырып, бар халыкны чиркәүгә җыеп, мөселман диненә кайткан кешеләргә хәтта утта яндырылу кебек котчыкмалы җәза каралган дип бик тәфсилләп сөйләде. Ә үз диненә кире кайткан кеше нинди була? Аның аңлатуынча, андый кеше чиркәүгә йөрми, димәк, христиан йолаларын үтәмәүче кеше булып чыга.
Җитмәсә, Кәтиринбур дигән шәһәрдә православие динен кабул итеп тә, аннан соң үз диненә кире кайткан бер мөселман татарының, башкаларга гыйбрәт булсын өчен, төрле яклардан махсус җыйдырылган галәмәт күп керәшен халкы алдында тереләй яндырып үтерелүе хакында шундый куркыныч итеп сөйләде, хәтта тәннәр чымырдап куйды. Ул бит бу хәлне үз күзләре белән күргән!
– Хөрмәтле авылдашлар! Мин мәхәлләбезнең һәр кешесен якын итәм – моны христиан дине дә хуп күрә. Шуңа күрә сезнең берегезнең дә андый коточкыч җәзага тартылуын теләмим. Ходай барыбызны да ут баганасы янына эләгүдән саклый күрсен! Ләкин шул ук вакытта халкыбызның «Атны Аллага тапшыр, дилбегәне үзең тот!» дигән мәкален дә истән чыгармаска кирәк. Ягъни Алла мине саклый дип кенә ышанып ятмаска, христиан йолаларын төгәл үтәргә, даими рәвештә чиркәүгә йөрергә, бер-беребезгә мәрхәмәтле булырга кирәк. Боларның бернинди авырлыгы да юк, болар – һәркемнең кулыннан килә торган нәрсәләр, тик православие диненә тугрылык, чын күңелдән бирелү, аңа хөрмәт белән карау гына таләп ителә. Шуны колакларыгызга киртләп куегыз: мин барыгызны да үз теләгебез белән кабул итеп алган диннән ваз кичеп, элеккеге диненә кайтучы кешене нинди җәза көтүе турында кисәттем. Берәр нәрсә килеп чыга калса, белмәдек, дип әйтмәгез!
Ләкин чиркәүгә килгән кешеләр ул көнне аннан:
– Әйт әле, атакай, ә синең үз әтиең Фёдор бүген чиркәүдә нигә күренми? – дип, бик хаклы рәвештә сорый алалар иде, чөнки малае – поп Александр халыкка үгет-нәсыйхәт биргәндә, христианлыктан тайпылу утта яндырылуга китерергә мөмкин дип куркытканда, Фёдорны анда шәйләүче булмады. Хәер, бәлки, моны беркем сизмәгәндер дә – ул көнне чиркәүдә авылдашларының шактые күренмәде.
Чиркәү чаңының Ярсуар авылы өстендә гадәттәгедән шактый озак яңгырап торуы бүген анда мәхәлләчеләргә бик тә мөһим белдерү булачагына ишарә иткән көн иде ул. Үз әтисе Фёдорның анда килмәвен шәйләүчеләр булган икән шул. Моны берничә көннән соң Александрның үзенә авылдашы Җәгүр әйтте. Ул әти-әнисе күптән үк, үзе әйтмешли, хан заманнарында ук христианлыкка күчкән гаиләдә туып үскән һәм, кечкенә чакта күршедәге урыс авылына алып барып чукындырганда, Егор исеме бирелгән кырык яшьләр тирәсендәге кеше иде.
Александрның чиркәүдән кайтып килеше иде. Карый, каршысына Җәгүр килә. Исәнләштеләр, бер-берсеннән хәл-әхвәл сораштырдылар. Аннары поп йомшак тавышы белән:
– Җәгүр дәдәй, сиңа менә нәрсә әйтмәкче идем: чиркәүгә бик сирәк йөрисең. Бу күптән христиан динендә булган кешегә бер дә килешә торган гамәл түгел. Сезнең гаилә, киресенчә, чиркәү йолаларын тырышып үтәү ягыннан башкаларга үрнәк күрсәтергә тиеш. Мин хаклымы, Җәгүр дәдәй, әллә син башкача уйлыйсыңмы?
– Әлбәттә, син хаклы, атакай! Чыннан да, сирәгрәк булырга туры килә шул чиркәүдә. Һаман эш, һаман эш! Дөнья куабыз бит, атакай! Шунсыз булмый – гаилә, балалар… Балалар дигәннән, дүртәү бит миндә алар! Дүрт баш! Аларны ашатырга-эчертергә, киендерергә кирәк, җитмәсә, беләсең булыр, атакай, хатын да авыру бит. Шуңа күрә кайчак башта чиркәү кайгысы калмый да. Чиркәү безне ашатмый да, эчертми дә бит, атакай…
– Тәүбә, тәүбә, диген, Җәгүр дәдәй! Ни сөйлисең?! Алла йорты булган чиркәүгә карата андый сүзләр әйтергә ярыймы соң?! Күрәм…
– Ходай кичерә күрсен инде гөнаһларыбызны! – дип бүлдерде аны Җәгүр.
– Күрәм, син изге Алла юлыннан читкә тайпылгансың, Җәгүр дәдәй. Ярамый болай. Һич тә ярый торган эш түгел! Тәүбәгә кил, изге чиркәү юлына бас! Малайларың да йөрсен. Алладан куркып, гөнаһлы юлларга кермичә үссеннәр. Алла алдында кылынган гөнаһ җинаятькә тикле китереп җиткерә. Ә дәүләт белән чиркәү мондый җинаятьләргә ничек каршы торганын – син бала-чага түгел! – беләсеңдер. Андый кеше хәтта утта яндырылырга мөмкин! Әле күптән түгел, быелгы язда гына, дингә хыянәт итеп дәүләт җинаятьчесе дип табылган берәүне Кәтиринбур шәһәрендә…
– …утта яндырганнар, – дип дәвам итте Җәгүр. – Беләм мин моны, атакай, ишеттем. Син бу турыда сөйләгәндә, мин ул көнне чиркәүдә идем! – Җәгүр кинәт, нидәндер шикләнгән сыман, тирә-ягына каранып алды да тавышын әкренәйтә төште. – Ә менә әтиең Фёдор ул көнне чиркәүдә югые. Әйе, атакай, югые ул! Турысын гына әйткәндә, синең әтиең анда миннән дә сирәк була бит, атакай! Бу гөнаһлы эш, әти, дияргә онытма инде син аңа…
Җәгүр авызыннан чыккан бу сүзләрне ишеткәннән соң, Александрның башына күсәк белән китереп орган шикелле булды. Хәтта кисәк кенә башы әйләнеп китте, шактый вакыт каршында озынча, ябык, сакал-мыеклары кырылмаган йөзенә ниндидер серле елмаю чыгарып басып торган авылдашына бер сүз дә әйтә алмыйча торды. Менә сиңа йолкыш Җәгүр! Әтисенең чиркәүдә булу-булмавын да күреп-карап йөри икән!
– Һәркем үз гамәле өчен үзе җавап бирә, Җәгүр дәдәй, – диде ул, ниһаять, бераздан исенә килеп. – Алла каршында кылган гөнаһлары өчен дә, дәүләт алдында кылган җинаятьләре өчен дә. Без монда синең үзең турында сөйләшәбез. Әйе, фәкать үзең һәм гаиләң турында гына! Аңлашылдымы, Җәгүр дәдәй?
– Әлбәттә, аңлашылды, атакай. Җүләр түгел бит мин, шуны да аңламаска! Димәк, ул чагында чиркәүгә йөрү-йөрмәү дә һәркемнең үз эше буладыр инде, ә, Ләксәндер? – Бу юлы ул попка нигәдер атакай дип түгел, ә авыл кешеләре арасында күнегелгәнчә, исеме белән дәште.
– Үз эше дә… тик чын христианин анда гел йөрергә тиеш, Җәгүр дәдәй. Чиркәүгә йөрмәү – зур гөнаһ! Моның өчен Алланың кылган гөнаһларыбызны кичермәве дә бар. Хәтта ул, үзенең ризасызлыгын вә ачуын белдереп, андый кешеләргә төрле хәвеф-хәтәрләрен дә җибәрергә мөмкин.
– Шулайдыр инде анысы, Ләксәндер, син укыган кеше, монысын без наданнарга караганда күбрәк беләсеңдер, – диде Җәгүр, китәргә җыенып, чөнки аны попның әңгәмәсе туйдыра башлады бугай. – Ярый, Ләксәндер, китием мин. Әтиеңә сәлам әйт!
– Ярый, Җәгүр дәдәй, хуш! Сәламеңне җиткерермен…
Бу кешенең кабат әтиен хәтерләтүе, очлы ук сыман, попның йөрәгенә барып кадалгандай булды.
«Әти турында тагын юри хәтерләтте бу адәм, – дип уйлап алды ул. – Кайдан очрап тора диген. Үзем дә инде, урамда очраган кешегә, чиркәүгә йөрергә кирәк, дип сүз катып утырам! Әйтерсең башка сөйләшер урын юк! Хәер, кем белгән аның чиркәүдә әтинең бик сирәк күренүен белеп торганын… Бер караганда, ул хаклы да бит! Бәлки, бу турыда башкалар да сизеп-белеп торадыр? Авыл халкының күзе үткен бит! Ә әти белән тагын сөйләшеп карарга кирәк булыр…»
Александрның «тагын сөйләшеп карарга кирәк булыр…» дип әйтер сәбәбе бар, чөнки инде ул бу хакта әтисе белән берничә мәртәбә сөйләшеп караган иде. Аның чиркәүгә бик сирәк йөрүе турында гына да түгел, монда эшләр катлаулырак тора иде…
Өйләренә кайтып җиткәнче попның Җәгүр белән сөйләшкәннән соң туган ачуы тагын да көчәя төште. Ул, гадәттә, әтисе намазга утырган чакларында өйалды ишеген эчтән бикләп кую һәм ачу серен икесе генә белгәнчә ачып килеп кергәндә, әтисе, чыннан да, мич башында намаз укып утыра иде. Ул, әлбәттә, аны бүлдерергә кыймады, өстәлгә ашарга әзерли башлады. Әнисе өйдә юк, димәк, ул йә күршеләргә кергән, йә авыл эченә, туганнарының берәрсенә үк чыгып киткән: ире намаз укыр алдыннан, гел кая булса да чыгып китә иде әнисе Наирә-Наталья.
Александр өстәл әзерләп бетергәндә, мич башыннан әтисе дә төште.
– Нихәл, улым, эшләр барамы? – дип сорады ул, гадәттәгечә.
– Минем эшләр бара, ә менә синеке ничек, әти?
– Минеке дә бара. Төшкә хәтле әнә Коры Елгада бераз печән чабып кайттым, төштән соң әйләндерергә барам дип торам, Алла боерса.
– Мин ул турыда түгел… Бөтенләй ул турыда түгел мин, әти! – диде малае, ачуын яшерә алмыйча, кулын һавада уйнатып. – Минемчә, син үзеңне – моны белә торып! – бик куркыныч җәзага әзерлисең, әти…
– Туктале, улым, тукта, син ни турында?! – дип гаҗәпләнде Фёдор. – Сүзеңне аңлатып сөйлә!
– Нәрсә, тагын белмәмешкә сабышмакчы буласыңмы, әти?
– Мин салышмыйм, чыннан да, белмим синең ни турында сүз алып барганыңны.
– Безнең арадагы сүз һаман бер үк инде, аны әйтеп-аңлатып торасы юк. Кайчан туктыйсың син намаз укуыңнан? Мин сиңа, бу гамәлең җинаять дип бәяләнә һәм, әгәр дә кире үз динеңә кайтуың югарыга барып ирешә калса, сине шундук кулга алып төрмәгә ябачаклар, дип кайчаннан бирле тукып киләм түгелме? Эш төрмә белән генә бетмичә, утта яндырырга мөмкиннәр бит үзеңне! Аңлыйсыңмы син шуны, юкмы? Тере килеш! Мәйдан тулы халык алдында!
– Ә-ә, менә син ни турында икә-ә-н, – дип сузды Фёдор, бик тыныч тавыш белән. – Һаман шул бер балык башы… Туйдырмадымы, улым?
– Юк, туйдырмады, әти, туйдырмады! Чөнки без, христиан диненә хыянәт итүдә гаепләп, сине утта яндыруларын теләмибез. Без гел капчыкта ята алмаган шикелле, синең кире исламга кайтуың турындагы хәбәр дә теләсә кайсы вакытта беленергә мөмкин ич. Хәтта, һичшиксез, беленәчәк һәм тиешле җиргә барып ирешәчәк. Монда бернинди саклык та, яшеренү дә ярдәм итмәс. Дус бар, дошман бар…
– Минем турыда кайгыртуың өчен рәхмәт анысы, улым, тик мин беркемгә дә комачауламыйм лабаса. Шөкер, әлегә мине Ходабыз бар бәлаләрдән дә саклап килде, тора-бара да саклар дип беләм, Алла боерса. Минем намаз укуымны сездән башка беркем дә белми ич! Ә сез минем өстән әләк белән бармассыз дип ышанам.
– Беркем дә белми дип уйлап ялгыша күрмә, әти. Бу турыда сизенүчеләр дә бардыр инде, тик дәшмиләр генәдер… Әгәр дә шуларның берәрсе белән ниндидер гауга-тавыш яисә ниндидер сүз килеп чыкса, – ышан миңа, әти! – шундук тиешле җиргә әләк белән чабачак! Ә анда, – Александр бармагы белән түшәмгә төртеп күрсәтте, – озак сөйләшеп тормаячаклар! Башкаларны куркыту өчен тоталар да ягалар!
– Моны беркем дә раслый алмый.
– Син нәрсә, әти, мине ишетмисеңме әллә?! Беркем расларга да тырышмаячак! Бу турыда сигнал гына булсын, шул ук сәгатьтә алып китәчәкләр! Инде ничә кешене утта яндырдылар шулай!
– Авылдашлар андый әләккә бармас! Бездә андый кешеләр бардыр дип уйламыйм мин, улым.
– Ничек кенә әле! Берәр низаг кына чыксын, шундук… Синең чиркәүгә сирәк йөрүең турында күзгә бәреп әйтеп торалар инде…
– Кемнең кемдә ни эше бар?! Кем әйтте сиңа моны?!
– Түбән очның Карга Җәгүре. Җитмәсә, күңелендә тагын ниндидер сере бар сыман, ничектер сәер генә елмаеп: «Әтиеңә сәлам әйт!» – дип куйды. Шунда, әтинең намаз укыганын да беләме икән әллә бу, дип шикләндем.
– Ә ул Карга Җәгүренең миндә нинди эше бар инде, йә?! – дип гаҗәпләнде Фёдор. – Хәер, ул моны болай гына әйткәндер…
– Болаймы, тегеләйме, әйтә алмыйм. Шунысы хак: кешеләр арасында яшибез, әти. Ә аларның төрлесе бар. Сизгәнең юкмыни: кешеләр елдан-ел бер-берсенә ачулы була баралар. Әйтик, мөселманнар – керәшеннәрне, керәшеннәр урысларны сөйми башлады…
– Җәгүрне әйтәм, минем чиркәүгә йөрү-йөрмәвемдә аның ни эше бар?
– Күзәтеп килгән, димәк. Кем белә, бәлки, мәхәлләдә попның үз әтисе христиан динен ничек тота икән, дип кызыксынучы бер Карга Җәгүре генә дә түгелдер, ә?
– Кем белә инде?..
– Менә шул шул. Ә бит бу уңайдан сиңа күп кешенең игътибар итүе бар! Ә аннары, Алла сакласын… Шуңа күрә, әти, туктат син намаз укуыңны! Үзеңне дә, безне дә җинаятьче итмә!
– Ә сезнең монда ни катнашыгыз бар?!
– Җинаятьче турында тиешле җиргә җиткермәгән дип, безне дә кулга алачаклар, һәм бу очракта да бик каты җәза каралган… Ә мине, поп була торып, әтисенең бу җинаятен яшергән дип, утта яндырырга да мөмкиннәр. Шундый ук гаепне әнигә дә ташлаулары бар. Менә нәрсә белән бетәргә мөмкин мөселман диненә кайтуың! Тагын бер кат яхшылап уйлан бу турыда, әти! Уйланырлык нәрсә бар монда…
– Бер яктан, мин сине аңлыйм да, улым. Тик урыс динендә калырга да вөҗданым кушмый. Нишлим, кабул итә алмадым мин аны!
– Мин дә сиңа, чын күңелеңнән кабул ит, димим бит, әти. Ләкин инде чукынгансың икән, нишләмәк кирәк, ышанган булып яшәргә кала… Тышкы яктан христиан дине кушкан йолаларны үтәргә тырыш, ә күңелеңдәген үзең белән бер Алла гына белсен! Ул синең ике дин арасында бәргәләнергә мәҗбүр булуыңны аңлар, күңелең белән мөселман булып калуыңны күрер, ышаныр, бәлки, гөнаһыңны да кичерер. Тик күрә торып, ут баганасына таба атлама!
– Ә Әүхәди абыең ни әйтер ие икән бу турыда? – дип сорады Фёдор, малаена күтәрелеп карап. – Ничек уйлыйсың?
– «Ничек уйлыйсың»? Ул, әлбәттә, күңелең белән ислам динендә калуыңны хуплый инде. Тик моның ни белән бетәрен күз алдына китерә алмый бугай. Минем священник булырга җыенуым турында ишеткәч, миңа сәлам дә язмый башлады бит. Мине укырга көчләп җибәрүләре турында ишетергә дә теләмәде. Хәзер инде мин ике дин арасында бәргәләнеп яши алмыйм. Тормышта кешеләрне билгесезлек куркыта, әти. Кешене фаҗигаләргә шул китерә! Мин билгесезлек белән яши алмыйм, ачыклыкны яратам. Ходай безгә шушындый заманда яшәргә язган икән, шул кырыс шартка җайлашып яшәргә тиешбез. Икеләнүсез, бу дин яхшымы, түгелме, дип баш ватмыйча гына! Чөнки инде ул яхшы булса да, начар булса да бернишли дә алмыйбыз: буласы булган инде. Кирегә юл юк – ул ябылган. Менә бу, билгесезлек беткән, барысы да ачык, дигән сүз инде. Ике арада бәргәләнмичә, анда-монда ташланмыйча, язмышка буйсынып яшәргә кирәк. Ә язмышны без түгел, шул ук Аллаһы Тәгалә яза, диләр бит, әти. Ходай Тәгалә шулай язган икән, нигә төрле вәсвәсәгә бирелергә?
– Сөйләп тә күрсәтәсең соң! Поп дисәң дә поп! Бер караганда, синең сүзләр дә дөрес шикелле, икенче яктан… шайтан белгән монда хәзер нәрсәнең дөрес, нәрсәнең ялган икәнен! Боларны безнең крестьян акылы белән аңлавы да авыр… Катлаулы нәрсә болар, улым…
– Ачыклык булмаганга гына шулай тоела ул, әти. Менә син күңелеңә нык итеп: «Мин христиан дине кешесе», – дип беркетеп куеп кара әле, шуннан соң моның бернинди катлаулы нәрсә түгелен сизәрсең. Шунда төрле якка бәргәләнүләр дә бетәр…
– Ул чагында рухи ныклыгы, иманы, намусы мөселман дине булган кеше дөньяда ничек яшәргә тиеш була, улым?
– Тагын шул бер балык башы!.. – дип, Александр ашап утырган җиреннән кашыгын ачу белән шап итеп өстәлгә куйды. – Әллә син мине чыгырымнан чыгарырга җыенасың инде, әти?
– Нәрсә, дөрес булмаган сорау бирдеммени?
– Дөрес, дөрес. Соравың да дөрес. Тик мин дә, намуссыз яшә, димим бит, әти. Имансыз бул, дип тә әйтмим. Рухи ныклыгыңны да аяк астына салып тапта, димим. Бер сүзем дә юк, болар барысы да синдә калсын. Тик алар синең күңелең түрендә булсын, аларны беркемгә дә ачып салма, урыс диненә каршы куйма!
Ишек ачылып китте дә өйгә хуҗабикә – Фёдорның хатыны, Александрның әнисе Наталья килеп керде.
– Ни булды? – дип сорады ул, ире белән малаена күз ташлап. – Нигә бер-берегезгә дошманнар шикелле карашып торасыз? Тагын бәхәсләшәсезме?
– Беркем дә бәхәсләшми. Кайдан алдың? – диде Фёдор. – Сөйләшеп кенә утырабыз…
– Акрынрак сөйләшеп булмыймы? Урамга тикле ишетелә.
Фёдор белән Александр бер-берсенә карашып алдылар: «Чыннан да, кызып киттек, ахрысы…»
– Ни турында сөйләшүегезне дә чамалыйм. Сиңа, Фёдор, Александр сүзен тыңларга вакыт.
– Хәзер син акыл өйрәтмәкче буласыңмы? Әйдә, әйдә өйрәтегез, өйрәт!
– Сине өйрәтә-өйрәтә арыган инде без! Кеше сүзен колагыңа да элмисең! Болай булса, үзең дә бетәсең, безне дә харап итәсең! Син кечкенә чактан ук догалар белән башын катырмаган булсаң, хәзерге көндә Әүхәди солдат хезмәтендә булмый да иде! Тәки харап иттең баланы, син мөселман баласы, дия-дия…
– Җиттеме сезгә?! – дип, ачу белән өстәлгә сугып алды Фёдор. – Үз акылыгыз үзегезгә булсын! Минем үз акылым бар!
Бер мәлгә барысы да тынып калды.
– Кара аны, әти! Соңгы сүзем шул: әгәр дә намазда булуың авылга тарала икән, мин өйдән чыгып китәм! – диде бераздан Александр, өстәл яныннан торып. – Бөтенләйгә! Минем утта янасым килми!
– Әй Ходаем! Ни булды соң әле безнең йортка? Нинди каргыш төште? – дип, Наталья елый ук башлады.
Фёдор, ике кулы белән башын тоткан килеш, бер сүз дә дәшмичә утыра бирде.
Указ
«Моңарчы инородецларны үзебезнең дингә тарту буенча илдә, шул исәптән монда да, алып барылган бу изге – дәүләти эшләр һәм сәясәт моның өчен тиешле җирлек тә, шартлар да тудырды…» – диюе белән Димитрий Сеченов хаклы иде. Хәер, ул гына да түгел, Русь империясе хакимнәре дә, православие диненең югары руханилары да шулай дип саныйлар иде инде. Тикмәгә генә түгел, әлбәттә.
Моның беренче сәбәбе – моңарчы Казан губернасында, Идел буенда яшәүче урыс булмаган халыклар арасында алып барылган миссионерлык эшенең чагыштырмача уңай нәтиҗәләр бирүе. Гәрчә ул бик авырлык белән барса да, монда утыз мең кеше, шул исәптән уналты мең ике йөз дә егерме җиде мөселман чукындырылган. Бу саннар, мөгаен, урыс булмаган барча халыкларны православиегә тарту, урыслаштыру сәясәте белән хыялланып яшәгән шушы идея идеологларын һәм аны тормышка ашыру өчен бөтен көчен куйган башкаручыларын моның һич тә булдырмаслык эш түгеллегенә, чиркәүнең дәүләт белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә, аны шактый кыска вакыт эчендә чишәргә мөмкин икәнлегенә тәмам ышандырган иде инде.
Икенчедән, бу указны чыгарганда, 1737–1739 еллардагы рус-төрек сугышы барышында мөселманнарга карата тискәре карашларның көчәюе дә искә алынды. Җәмгыятьтә мондый карашлар Уфа өязендәге1735–1740 еллардагы фетнәләрне бастырган чакларда да көчәеп, ул иноверецларны күпләп чукындыруга зур этәргеч тә бирде.
Императрица Анна Ивановна 1740 елның 11 сентябрендә кул куйган һәм «Об отправлении архимандрита с некоторым числом священнослужителей в разные губернии для обучения новокрещёных христианскому закону и о преимуществах, новокрещёным дарованных» [8 - «Яңа чукынучыларны христиан законнарына өйрәтү өчен, берничә дин хезмәткәре белән архимандритны төрле губерналарга җибәрү һәм яңа чукынганнарга бүләк ителгән өстенлекләр турында».] дигән указ, беренче карашка, бик гади һәм гадәти генә документ сыман. Исеменә караганда, анда сүзнең Русьта, нигездә, Идел буенда яшәүче башка диндәге халыкларны күпләп христианлаштыру турында баруын һич абайлап та булмый. Ул исә чынында ХVIII гасырның 40 нчы елларына инде илдә башка халыкларны христианлыкка күпләп күчерүгә әзерлек чорының тәмамлануын раслый һәм киләчәктә бу дәүләти эшне зур масштабта алып баруны күздә тоткан программа булып тора. Тик моның шулай икәнлеге аның эченә яшерелеп, анда Русь дәүләтенең һәм чиркәвенең исламга «рухи үзәкләре империя читендә булган империя эчендәге шеш, чит-ят дини күренеш, юк ителергә тиешле дошман», ә мөселманнарга «ә Россия мөселманнары фаш ителергә тиешле дошманнар» дип каравы ап-ачык язылган иде.
1740 елның 6 октябрендә императрица Анна Ивановнаның бу указы Изге синодта каралды һәм аның күчермәләре Мәскәү Синодаль идарәсенә, Казан, Вятка, Әстерхан, Түбән Новгород, Рязань, Воронеж архиерейларына һәм Зөянең Богородицк монастыре архимандриты, бу указның төп авторы булган Димитрий Сеченовка җибәрелде. Әйе, анда күбесенчә аның тәкъдимнәре кергән иде.
Синодка үзенең шактый тәкъдимнәрен юллаган архимандрит мондый указны зур түземсезлек белән көтте. Беренчедән, синод аларга игътибар иттеме, юкмы икәнен бик беләсе килсә, икенчедән, Яңа керәшен конторасында миссионерлык эшен колачлырак алып бару мөмкинлегенә ул бик ышана иде. Ә моны, ни әйтсәң дә, яңа чынбарлыкны искә алган закон рәвешендәге катгый күрсәтмәләр ярдәме белән генә башкарып була. Ниһаять, шундый күрсәтмәләрне эченә алган, ике ел чамасы көтелгән андый указ дөнья күрде! Рәхмәт императрицага: анда күп нәрсә каралган, искәртелгән, язылган, закон кысасына кертелгән!
Санкт-Петербургтан килеп төшкән указны Димитрий Сеченов башта, бер дә ашыкмыйча, үзе генә укып чыкты. Хәтта ике тапкыр! Аннары аның белән монастырь каршындагы башка священникларны да, керәшен мәктәбе укытучыларын да, конторада эшләүче хезмәткәрләрне дә таныштырырга кирәк дип санады һәм барысын да үзенең иркен кабинетына чакырырга кушты. Алар җыелып беткәч, ул ашыкмыйча гына урыныннан торып басты да тамагын кырып алды һәм ниндидер тантаналы-күтәренке тавыш белән:
– Безгә әле бүген генә Изге синодтан, Санкт-Петербургтан, императрица Анна Ивановна кул куйган, тулысы белән без башкара торган һәм киләчәктә дә дәвам итәргә тиеш булган миссионерлык эшенә кагылган, димәк, барыбызга да дәүләт күләмендәге зур бурычлар йөкләгән бик тә әһәмиятле указ килеп төште, атакайлар! – диде ул, озын өстәл тирәли утырган священникларын күздән кичереп. – Мин сезне шуның белән таныштырырга дип чакырдым. Игътибар белән тыңлавыгызны сорыйм!
Димитрий Сеченов үзенең калын тавышы белән егерме өч пункттан торган шул указны укырга кереште һәм уку барышында, гәрчә анда язылганнар болай да аңлаешлы булса да, һәр пунктка үз аңлатмаларын да биреп барды.
Аның кереш өлешендә башка диндәге халыкларны – иноверецларны чукындыру эшенең Зөя шәһәрендәге Богородицк монастыре архимандриты җитәкчелегендәге Яңа керәшен конторасына йөкләнүе, бу эшнең, Казан епархиясе җитәкчесе епископ Лука Канашевич белән килешеп, Казан, Нижгар, Воронеж, Әстерхан губерналарында оештырылырга һәм алып барылырга тиешлеге әйтелгән. Чукындыру процессын, кирәк кадәр солдатлар белән, турыдан-туры Казан епархиясенең биш протопобы башкарырга тиеш, диелгән.
Указ нигезендә миссионерлар, башка халыкларны православие диненә кертер алдыннан, һәр кешегә тәфсилләп христиан дине нигезләрен, тәгълиматларын, Христосның җирдә кешеләрне коткарыр өчен газап чигүе, яңадан терелүе һәм күккә ашуы, изге чукындыру, үлгәннәрнең яңадан терелүе һәм киләчәктәге мәңгелек тормышы турындагы христиан догматлары һәм риваятьләрен аңлатырга, аларны үзләштерүләренә, диндәге төп догаларны белүләренә ирешергә кирәк. Бу эш, анда әйтелгәнчә, «по образу апостольской проповеди со всяким смирением, тихостию и без всякого кичения» алып барылырга тиеш була, ягъни урыс диненә күчәргә теләмәүчеләрне ирексезләп чукындыру тыела. Әлбәттә, бу күрсәтмә үтәлгән очракта, башка халыкларны христианлыкка тарту эше тыныч, табигый рәвештә барган булыр иде. Ләкин… Ләкин бу указны язган кешеләр аның тормышка ашырылуына үзләре дә ышанмаган, күрәсең: шундый изге сүзләрдән соң ук алар, анда миссионерларны саклау өчен, Казан гарнизоныннан һәр миссионер командасына өчәр солдат беркетү турында әйтелә. Ул солдатларны монастырьга урнаштыру карала.
Чукынган кешеләр дини бәйрәмнәрдә Алланы мактау өчен даими рәвештә чиркәүгә йөрергә, анда дога укырга, тәүбә-истигъфар кылырга, христианлыкка мөселман диненнән күчүчеләр исә мөмкин булган кадәр мөселманнар белән аралашмаска тиешләр. Дин бозу очраклары билгеле булганда, андый эшләр өч көн эчендә Яңа керәшен конторасы тарафыннан тикшерелергә тиешлеге хакында әйтелә. Православие динен берничә мәртәбә бозучыларны штрафка тарту карала.
– Бик игътибар белән тыңлавыгызны сорыйм, чөнки указның бу маддәсендә татарларны урыслаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә, – дип, Димитрий атакай, кулъяулыгын чыгарып, тирләгән битен сөртеп алды. – Үзегез беләсез, алар – безнең үгет-нәсыйхәтләргә иң авыр бирелә торган халык. Шуңа күрә татар-мөселманнар белән эш иткәндә, йомшак телле булу сорала. Аннары шунысы да бар: аларның православиегә күчкән дип саналганнары да яшерен генә үз динен тота. Әйе, андый нәрсә дә күзәтелә безнең дингә күчкән татарларда. Мондый очракларны булдырмас өчен, указда менә нинди чаралар каралган. Беренчедән, керәшеннәр белән урыслар арасында гаилә кору нигезендә җылы мөнәсәбәтләр булдыру зарур. Шул чакта керәшеннәр үз диннәрен онытырлар, христиан диненә каршы булган гамәлләр кылмаслар: «…имея в доме своём зятя или невесту русских, таких дел, которые христианскому закону противны, в домах своих чинить опасаться будут и прежнее своё заблуждение от времени до времени покидать и забывать станут». Урыслар, кызларын керәшеннәргә кияүгә биргән очракта, алардан калым сорамаска тиешләр. Ә керәшеннәргә үзара өйләнешү фәкать алар христиан динендә тәмам ныгыгач кына рөхсәт ителә. Без моңа да игътибар итәргә һәм аның үтәлешен күзәтеп торырга тиеш… Аңлашылдымы?
– Аңлашылды, атакай, аңлашылды! – дигән тавышлар ишетелде.
– Алайса, дәвам итәбез, – диде архимандрит. – Беренче мәртәбә чукынган һәм христиан диненә күчмәгән мөселманнар һәм мәҗүсиләр яшәгән авылларыннан икенче урынга күчереп утыртыла… Керәшеннәрне татар мөселманнардан аралау максатыннан, аларны, урыслар арасына күчереп, урыс кызларына өйләндерергә. Алай эшләү мөмкин булмаган очракларда, аларны элек чукынганнар арасына күчерергә һәм аларга анда элеккеге урыннарындагы кадәр мәйданда җир бүлеп бирелергә тиеш. Ә урыслар һәм керәшеннәр арасына күчәргә теләмәгәннәрне Сарытау [9 - Сарытау – Саратов шәһәре.] һәм Царицын [10 - Царицын – Волгоград шәһәре.] арасына күчереп, җир бүлеп бирергә, анда яңа керәшен авыллары салып, һәр ике йөз илле йортка бер чиркәү төзергә, һәр чиркәүнең алты рухание – ике священник, дьякон һәм өч чиркәү әһеле – керәшеннәрнең христиан диненә тугрылыгын даими күзәтеп торырга һәм аларны православие диненә өйрәтергә тиеш. Авылларда исә старосталар итеп керәшеннәр сайланырга һәм алар авыл халкы арасында тәртип сакларга, әгәр керәшеннәрне кыерсыту очраклары була калса, бу турыда воеводаларга яисә Казан губернасы канцеляриясенә хәбәр итәргә тиешләр…
Указда каралганча, православие диненә күчкән һәр керәшен гаиләсе өч ел салым түләүдән, рекрутлыктан һәм аларны җыеп җибәрү расхутларына акча түләүдән, ә заводларга беркетелгән керәшеннәр исә өч елга бу эштән азат ителә. Ә алар түләргә тиешле ул салымнар һәм рекрутларга җыеласы акчалар чукынырга теләмәгәннәр өстенә салына. Солдат хезмәтеннән азат ителгән керәшеннәр өчен рекрутлар өстәмә рәвештә чукынмаганнар арасыннан алынырга тиеш була.
Башка халыкларны православие диненә кертү өчен, указда кызыксындыру бүләкләре – кара халыкка муенга аса торган кечкенә бакыр тәре, күлмәк, кафтан, бүрек, бияләй, аяк киеме, баеракларга көмеш тәре, сукнодан кафтан, итек, күлмәк бирү дә карала. Дөрес, боларның күбесе инде Бөек Пётр указларында ук каралган була, тик бу юлы алар, бу өлкәдәге эшләрне уңышлы алып бару чараларының берсе буларак, закон формасында кабат раслана, бүләкләрнең төре дә киңәйтелә. Болардан башка һәр керәшенгә илле тиеннән бер сум илле тиенгә тикле акчалата бүләк тә карала.
Гаиләләре белән чукынган керәшеннәргә өй почмагына кую өчен тәре-икона бүләк ителә.
Христианлыкны кабул итүче мөселманнар һәм мәҗүсиләр арасыннан миссионерлар әзерләү максатыннан чыгып, указ Казанның Фёдоров монастыренда, чувашлар авылы Цивильскида, татарлар авылы Алабугада (ул шәһәр исемен 1780 елда гына алачак), марилар авылы Царевококшайскида – барлыгы дүрт җирдә һәрберсе иллешәр бала укытуга исәпләнгән махсус мәктәпләр ачу карала. Алар татар, башкорт, мари-чирмеш, чуваш, мордва, удмурт халыкларыннан миссионерлык эшен алып барырлык руханилар әзерләүне күздә тота.
Башка халыкларны чукындыру буенча «изге» эш алып барган контораны тоту һәм, гомумән, миссионерлык эшен нәтиҗәле алып бару өчен, указда күрсәтелгәнчә, казнадан ел саен ун мең сум акча бүлеп бирелә, матди яктан миссионерлар да кызыксындырыла: архимандритның үзенә, протопопларга, тәрҗемәчеләргә, кәнсәләр хезмәтчесенә, күчерүчеләргә яхшы гына хезмәт хаклары карала. Ә аларны тукландыру архимандрит өстенә йөкләнеп, аңа азык-төлекне мөселманнардан һәм мәҗүсиләрдән үзе теләгән җирдән тиешле күләмдә җыеп алырга рөхсәт ителә. Указда православиегә күчәргә теләгән кешеләргә, бигрәк тә төрле җирләрдән бирегә китерелгәннәр өчен Зөя монастыре янында йортлар, фатирлар төзү дә карала.
Указны уку белән бергә аның һәр пунктына аңлатма бирә-бирә, Димитрий атакай үзе дә арыды, аны тыңлаучылар да алҗыды. Дөрес, алар үзләренең хезмәт хакларын үстерү турындагы пунктны укыганда җанланып куйдылар, чөнки монысын тыңлау башкаларына караганда җаннарына ятышлырак иде. Ә башкалары? Дөресен генә әйткәндә, алар турыдан-туры аларга түгел, ә монастырь һәм контора җитәкчесе Димитрий Сеченовка кагыла. Оештырсын, карасын, барласын, үтәсен! Болары – аның эше…
– Кемнең нинди сораулары бар? Рәхим итеп бирегез! – диде киеренкелектән тирләп чыккан архимандрит, указны укып чыкканнан соң, битләрен сөртеп.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Бераз көтеп торса да, атакайга сорау бирүче булмады.
– Барысы да аңлашыла, димәк?
Шуннан соң гына берничә кыюсыз тавыш ишетелде:
– Аңлашыла.
– Барысы да ачык.
– Моның нәрсәсе аңлашылмасын? Бик төгәл әйтелгән!
– Дәреслек шикелле! Юкка гына патшабикә үзе кул куймаган шул аңа!
– Алайса… – дип сүз башлаган атакайны Зөянең Илья чиркәве дьяконы бүлдерде:
– Әйтик, указда иноверецларны безнең изге дингә тартуны бернинди көчләү кулланмыйча алып барырга кушылган. Әйтик, бер яктан, монысы аңлашыла да кебек. Тик менә нәрсә: болай гына эш барып чыгармы икән? Әйтик, аларның бер өлеше, әйтик, мөселманнар, бик тә кире халык бит! Әйтик, өндәп кенә җиңә торган түгел бит аларны! Әйтик, бу мәсьәләне ничегрәк хәл итәргә соң ул чагында?
– Мин сине аңладым, атакай, – диде архимандрит. – Дөрес сорау, тик аның җавабы да шул ук указда бик аңлаешлы язылган. Бу мәсьәләне аларга ташламалар турында бик тәфсилләп аңлату юлы белән чишәргә кирәк, диелгән. Димәк, бик зур сабырлык белән һәр иноверецның күңеленә әнә шул ташламалар турында сеңдерергә кирәк! – Архимандрит тавышын бераз әкренәйтә төште. – Аннан соң шунысы да бар: императрица указында турыдан-туры «Ирексезләгез, көч кулланыгыз!» дип яза алмый инде… Бу эштә кайчак килеп туган хәлгә карап эш итәргәдер… Аңлашылдымы?
– Аңлашылды, – диде дьякон.
– Ул чагында – эшкә! Да поможет нам Бог! – диде бүлмә хуҗасы, урыныннан торып. – Тик Башмаков белән Иванихинның калуын сорыйм. – Архимандрит башкаларның бүлмәдән чыгып киткәннәрен көтеп торды да үз янында калган копиистларга мөрәҗәгать итте: – Сезнең икегезгә шушы указның алты йөз күчермәсен эшләргә боерам! Көнен-төнен эшләгез, тик алар бер атна эчендә әзер булырга тиеш!
Указны кулына алган Андрей Башмаков аның битләрен актарып карады да, күзләрен түгәрәкләндереп, Сеченовка:
– Бу мөмкин эш түгел ич, атакай! – диде. – Монда әнә ничә бит! Ә нишләп шулкадәр күп кирәк аның күчермәсе?!
– Бу указ һәр зуррак авылда, һәр чиркәүдә булырга тиеш! Шундый указ чыгуы, анда безнең дингә күчкән кешеләргә зур ташламалар һәм дә зур бүләкләр каралуы турында старосталар – һәр җыенда, чиркәүләрдә священниклар һәр гыйбадәт вакытында халыкка җиткереп, тукып торсыннар! Без авылларга килгән чакларда, анда яшәүче һәр кеше – кабатлап әйтәм: һәр кеше! – аларны белеп торсын! Бу – бик тә кирәкле һәм бик тә әһәмиятле эш! Ул, безгә юл күрсәтүче генә булып калмыйча, изге эшебездә чын булышчыбызга әверелергә тиеш! Аңлашылдымы?
– Аңлашылуын аңлашылды, атакай, тик шундый зур эшне андый кыска вакыт эчендә башкарып чыгуы мөмкин эш түгел! – дип, бу юлы сүзгә Сергей Иванихин кушылды. – Без бар көчебезгә тырышырбыз, әлбәттә, тик, белмим…
– Язулары яхшы булган монахларны да кушарсыз, алайса. Барыгыз!
Копиистлар башларын түбән иеп чыгып киттеләр.
Нишләмәк кирәк?.
Алпавыт Шашурин Василий Степанович Уфа төрмәсеннән үзенә бүләк итеп бирелгән Надежда дигән хатынны шәһәрдән утыз чакрымдагы Пустырьки авылындагы утарына алып китте. Утыз-утыз биш яшьләрдәге хатын юл буе диярлек елады да елады, хәтта ярсып бетте. Бу исә инде шушы көннән алып аның тулы хокуклы хуҗасы булып саналган алпавытның ачуын китерде.
– Нигә үксисең һаман? – дип сорады ул кырыс тавыш белән, аңа карамыйча гына. – Җитте, туктат! Нервыма тиясең!
Нурбәнат-Надежда бер сүз дә дәшмәде, аңа ничектер куркынып, кырын гына карап алды да кулы белән күз яшьләрен сөртергә кереште.
Шактый ара бер сүз дә катмый бардылар. Аннары бу тынлык хуҗаның үзен дә туйдырдымы, әллә, чыннан да, беләсе килә идеме, ул, башын хатын ягына таба бора төшеп:
– Алай да ни булды, ник шулай елыйсың син? – дип сорады. Бу юлы тавышы шактый йомшак, хәленә керергә тырышкан кешенекенә охшаган шикелле тоелды.
– Безне ирем белән бергә алып килделәр, – дип аңлатырга тырышты хатын. – Хәзер кайда ул? Мин белмим дә…
– Ни өчен кулга алдылар соң сезне?
– Белмим… Мин берни дә белмим! Йорт басмадык, кеше үтермәдек…
– Беләсең бит! Яшерәсең генә! – диде алпавыт.
– Белмим. Әйтмәделәр, аңлатмадылар…
– Кешеләрне юкка гына кулга алмыйлар ич инде! Димәк, ниндидер гаебегез булган, ә?
Әлбәттә, алпавыт аның ире Трифон Тихоновның, христианлыкны кабул иткәннән соң, үзенең мөселман диненә кире кайтуы өчен кулга алынуын һәм бу авыр җинаяте өчен аның утта яндырылырга тиешлеген белә иде. Бу турыда аңа төрмәдә офицер әйтте. Ә хатынын нигә кулга алганнар? Ул монысын әйтмәде. Бәлки, иренең җинаяте турында тиешле җиргә хәбәр итмәве өчендер? Чыннан да, аны шулай дип гаепләргә дә, җәзага тартырга да бик мөмкин иде бит!
– Димәк, ниндидер гаебегез булган, ә? – дип кабатлады хуҗа үзенең соравын, беренчесенә бернинди җавап та ишетмәгәч.
– Әйтмәделәр безгә, – диде Надежда, авыр көрсенеп куйганнан соң. – Иремне алырга килгән офицер гына әйтте аңа, син үз динеңә кире кайткан, дип… Ә монда минем ни гаебем бар?! Мин кире кайтмадым бит!
– Ә ул, чыннан да, кайттымы?
– Юк, кайтмады, – диде хатын һәм, куллары белән йөзен каплап, тагын еларга кереште. – Кайтмады ул, кайтмады! Ә алар тикшереп тә тормады…
– Ярар, тынычлан, тынычлан! Тикшерерләр, ачыкларлар. Менә сине чыгардылар бит, аны да чыгарырлар. – Юл буе диярлек елый-елый шешенеп беткән бу хатын менә хәзер аңа кызганыч булып тоелды, аны сүз белән генә булса да юатырга теләде. – Барысы да яхшы булыр…
Шашуринның шушы сүзләреннән соң Надежда күңеленең бер почмагында, кайдадыр бик тирәндә, өмет белән өретелгән ниндидер җылылык сизелеп киткәндәй булды. Шуннан соң ул аның төрмәдән чыгасына чын күңеленнән ышана башлады. Юк, ышанырга тырышты. «Чыннан да, тикшерерләр-тикшерерләр дә чыгарырлар. Чыгармый кая китсеннәр! Әйткәч тә, аны намаз өстендә утырганда тоткан кеше юк бит! – дип, ул моңа үз-үзен ышандырырга тырышты. – Дусы бар, дошманы бар дигәндәй, кешеләр ни сөйләмәс! Әгәр дә Тәхәү үзеннән сорау алганда гел шулай дип барса, аның гаебен кем раслый алыр? Тик гел шулай дия күрсен инде! И Ходаем, барысы да синең кулыңда. Берүк, аны ярдәмеңнән, мәрхәмәтеңнән һәм шәфкатеңнән ташлый күрмә!»
Надежда ире Тәхәүнең, төрмәдән чыгарылганнан соң, кояштай балкыган йөзе белән ничек өйләренә кайтып керүен, ничек итеп кочаклашып күрешүләрен күз алдына китерде. Ни күрсен, инде ул моңарчы тотык итеп калдырылган малайларын да алып кайткан икән ләбаса! Әнә алар сиздермичә генә кергәннәр дә әти-әниләренең бер-берсен күреп ничек сөенүләрен ишек яныннан елмаешып карап торалар. Карап торалар да, бер-бер артлы йөгерешеп килеп аны – әниләрен кочаклыйлар. Сагынганнар шул, бәгырькәйләрем, сагынганнар! Хәер, ул үзе дә саргая язды бит инде аларны күрмичә! Исәннәрме, саулармы, балакайларым! Белсәгез иде, мин сезне ничек сагындым!!!
Хатын ире һәм балалары белән бу очрашу-күрешү мизгелен шулкадәр дә ачык, шулкадәр дә чын итеп күз алдына китерде ки, хәтта менә хәзер, шушы минутларда бөтенләй үз өендә түгел, ә бүләк рәвешендә алпавыт арбасында тирбәлә-тирбәлә моңарчы беркайчан да булмаган, беркайчан да күрмәгән, беркайчан төшенә дә кермәгән ниндидер чит-ят авылга кайтып баруын да онытып, йөзе яктырып-балкып китте. Ул тирән итеп сулыш алды да әле хатын-кыз чибәрлеген җуярга өлгермәгән түгәрәк битләренә, килешле борынына һәм озын керфекле, шомырттай кара күзләренә тагын да ямь өстәп торган алсу иреннәре белән үзалдына елмаеп куйды.
Аны җанын эреткән бу күңелле уйларыннан чынбарлыкка алпавытның кучерына әйткән: «Куала! Атың йоклап китте түгелме?» дигән сүзләре кайтарды һәм хатынның әле генә шактый чибәр икәнлеген раслаган йөзе, күкне кинәт кенә каплап алган болыт сыман, караңгыланып калды.
Чынбарлык… Мөмкин булса, ул бу чынбарлыкка беркайчан да кайтмас, гел шулай онытылып кына торыр иде. Тик кеше беркайчан да үз-үзеннән качып котыла алмаган шикелле, ул, ничек кенә теләсә дә, шушы кырыс чынбарлыктан беркая да кача алмый! Әйе, беркайчан да! Ул менә хәзер аңа кабат кайткан бу хатын өчен дә котылгысыз булып, ул аны тагын да күңелсез уйлар ташкынына ташлады. «Күпме әйттем бит мин аңа, бернишләп тә булмый, Ходай язган язмыш белән килешергә генә кала инде, дип! Урыс диненнән кире мөселманлыкка кайту зур җинаять санала икән, дип күпме тукыдым! Кара аны, Тәхәү, җүнлегә алып бармас бу эшең, дидем. Юк, аның үз тугызы тугыз булды! – Надежда бу мизгелдә үзенең сүзләренә вакытында колак салмаган иренә дә бик ачулы иде. – Юк, янәсе, ул әби-бабаларыбыз диненә хыянәт итә алмый! Үзе башта чукынды, аннары хыянәт итә алмый, имеш! Югыйсә берьюлы ике динне тотып булмавы җүләргә дә аңлашыла ич инде! Урыс динен үз иркең белән кабул итеп алгансың икән, нишлисең, димәк, Ходай безнең язмышка туганда ук шулай язып куйган булган. Шулай булгач соң?.. Килешергә кирәк иде моның белән. Ходай шулай язган икән, монда безнең ни гаебебез, ни гөнаһыбыз бар?! Юк, гел үзенекен итте, гел үзенекен куды! Имеш, моны беркем дә белми, беркем дә сизми. Белмәсләр сиңа! Шуннан ни килеп чыкты? Гаилә генә пыран-заран килде. Урысларны җүләр дип белдеңме әллә син, Тәхәү? Булыр җүләр! Үзләре безгә авылга кайтырга рөхсәт итте, үзләре, ул-бу була калса дип, балаларны алып калды! Син алар хакына булса да, бернинди ялгыш адым да ясамаска тиеш идең. Әй Ходаем, исән генә була күр инде, Тәхәү! Син исән-сау булмасаң, малайларыбызны ничек кайтарырбыз?! Мине кем эзләп табар? – Надежда – әле күптән түгел генә мөселманлыктан христианлыкка күчкән Нурбәнат – эченнән генә, хәтта иреннәрен дә кыймылдатмыйча гына дога укып алды: – «Бисмил-ләәһир-рахмәәнир-рахиим. Кульһүаллаһү әхәдө. Аллаһүс-самәде. Ләм йәлидө вә ләм йүләдө вә ләм йәкүлләһү күфүән әхәдө. И Ходаем, безнең гөнаһларыбызны кичерә күр!»
Алар Пустырьки авылына кичкә таба гына кайтып төштеләр. Алпавыт арбасы капка төбенә килеп туктау белән йөгереп чыккан кырык биш-илле яшьләрдәге ир-ат хуҗа янына килде дә, яртылаш билен бөгеп:
– Исән-сау гына кайтып җиттекме, Василий Степанович? – диде һәм аның җавабын да көтмичә тезеп китте: – Бик яхшы булган, Василий Степанович, бик яхшы булган. Менә Елизавета анакай да сөенер, тәрәзә яныннан китмичә, бүген кайтырга тиеш, дип көн буе көтеп утырды. Ни әйтсәң дә, атна ярым чамасы булды бит киткәнеңә…
– Ярар, ярар, бик күп сөйләшәсең син, Ефим. Бар, экономканы чакыр әле! Тиз бул!
– Хәзер, Василий Степанович, хәзер! – дип, ир-ат йөгереп яңадан ишегалдына кереп китте. Күп тә үтмәде, ул аннан таза гына гәүдәле, уртача буйлы бер хатынны ияртеп чыкты.
– Хәерле көн, Василий Степанович! – диде хатын, бер дә кабаланмыйча, сабыр гына. – Исән-сау кайттыңмы?
– Аллага шөкер, исән-сау, – дип җавап бирде аңа хуҗа кеше. – Ничек монда сезнең, тынычлыкмы?
– Тынычлык, Василий Степанович, шөкер, барысы да тәртиптә.
– Алайса, ярар. Менә нәрсә, Мария: син бу хатынны, – ул нишләргә, арбадан төшәргәме, юкмы дип утыра биргән Надеждага төртеп күрсәтте, – Анастасия өенә урнаштырып кайт! Ул моннан соң аның белән бергә яшәр, бездә хезмәтче булып эшләячәк. Озын юлдан соң ашаулы-эчүле булсын, яхшылап ял итсен. Ә син үзең аннары миңа аны ниндирәк эштә файдаланырга кирәклеген әйтерсең. Аңладыңмы?
– Аңладым, Василий Степанович, аңладым.
– Аңласаң, бар, эштә бул!
– Төш арбадан! Киттек, – диде Мария Надеждага һәм үзе, аның төшкәнен дә көтмичә, урам эченә таба китеп барды.
– Карале, Мария, син аңа берочтан мондагы тәртипләрне дә аңлат инде, – дип кычкырды аның артыннан алпавыт. Аннары Надеждага дәште: – Бар, аннан калма!
Надежда исә ашыкмыйча гына атлаган Марияне шундук куып җитте дә сүзсез генә аның белән янәшәдән атлады.
– Исемең ничек? – дип сорады Мария, шулай бераз баргач.
– Надежда.
– Ничә яшьтә?
– Утыз дүртенче яшем.
– Татармы?
– Әйе.
– Авылдандыр?
– Әлбәттә.
– Ул чагында эш белә торган хатындыр?..
– Әлбәттә. Авылда балалар да кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәләр ич.
– Шулай анысы.
– Хәзер мондагы тәртипләр турында. Нинди эш кушсалар, шуны эшлисең! Ягъни чәчең белән идән себерергә кушалар икән, идән себерәсең, бәдрәф чистартырга кирәк икән, бәдрәф чистартасың, урак урырга кирәк икән, урак урасың! Хуҗа рөхсәтеннән башка кая да булса, әйтик, башка авылга бару тыела. Ә сиңа андый рөхсәтне монда бер ел яшәмичә сорарга да ярамый. Аңлашылдымы?
– Ә нигә шулкадәрле катылык?
– Безнең атакаебыз Василий Степанович тәртип яратканга күрә. Тагын менә нәрсә: беркайчан да хуҗа сүзенә каршы килергә ярамый. – Мария, кемнеңдер ишетүеннән шикләнгән сыман, тиз генә тирә-ягына каранып алды һәм тавышын әкренәйтә төште. – Хәтта теләге булган чакларда да!..
– Ничек ул «теләге булган чакларда да»?
– Син нәрсә? Хатын-кыз була торып, шуны да аңламыйсыңмы әллә?! – дип гаҗәпләнде Мария, хәтта туктап калды. – Ир буларак, аның хатын-кызга күзе төшәргә мөмкин, шуннан соң ни… җенси теләге дә туарга мөмкин…
– Монысы җүнсезлек дип атала түгелме? Аңлавымча, ул өйләнгән кеше, аның хатыны бар? Капка төбендә әле генә аңа, кайтуыңны хатының да бик көтә, диде Ефим исемле ир-ат, белмим, кемдер ул монда…
– Әлбәттә, өйләнгән, әлбәттә, хатыны бар. Тик ни… ул ир-ат бит! Әгәр вакыты-вакыты белән башка хатыннарга да күзе төшә икән, монда аны гаепләп тә булмый. Хуҗаның игътибары төшкән андый хатын-кыз сөенергә генә тиеш!..
– Ә хатыны? Ул беләдер бит аның бу гадәтен?
– Бик күпне белергә телисең, – диде экономка кырыс кына. – Беләме, белмиме, анысы безнең эш түгел. Сиңа якын итеп, белеп тор, дип кенә әйтүем. Әгәр дә күзе төшә калса, каршылык күрсәтеп, тормышыңны тәмугка әйләндерә күрмә, дип кисәтүем. Аннары ни буласын бер Алла гына белә…
– Киңәшең өчен рәхмәт, Мария. Тәмам куркытып бетердең син мине!..
– И-и-и җүләр! Ир-ат күзе төшәрлек чибәрлегең булганда нигә куркырга ди?! Кеше дөньяда бер генә тапкыр яши ул!
Шулай сөйләшә-сөйләшә, бераздан ярыйсы гына төзек булган җыйнак кына бер өй янына килеп җиттеләр. Алар өйгә кергәндә, анда кырык яшьләр тирәсендәге чибәр генә хатын-кыз гөлләргә су сибеп йөри иде.
– Василий Степанович бу хатынны синең янга кертергә кушты, – диде Мария, янында басып торган Надеждага күрсәтеп. – Моннан соң, Анастасия, монда, бер-берегезгә иптәш булып, тыныч кына икегез яшисез. Арагызда бернинди тавыш-гауга булырга тиеш түгел. Әгәр андый нәрсә сизелә икән, ни буласын үзең чамалыйсың…
– Ярар соң, ярар, Мария. Нинди тавыш, нинди гауга? Ни бүлешик без?!
– Алайса, яхшы. Аның исеме – Надежда. Хәзер аны ашат-эчерт! Ул юлдан гына әле…
– Ярар, ярар, Мария, бар да тәртиптә булыр! Василий Степановичка да шулай диген, бар да тәртиптә диген! – Өй хуҗасы Надеждага таба борылды һәм үзенең йомшак-ягымлы, көйле-аһәңле тавышы белән: – Әйдә, Надежда, әйдә түргә уз! – диде.
– Ярар, урнашыгыз, җайлашыгыз! – дип, Мария чыгып китте.
– Карале, Надежда, синең әйберләрең кайда соң? – дип сорады Анастасия, икесе генә калгач.
– Минем бернием дә юк.
– Ничек инде?!
– Менә шулай…
– Ярар, ярар, мин болай гына сорадым, – диде Анастасия, хатын-кыз күңеле белән аның хәл-халәтен сизенгәндәй. – Юк икән юк. Баш сау булсын! Баш сау булса, әйбере табылыр…
Анастасия шундук ашау-эчү мәсьәләсен хәл итәргә кереште. Озак вакыт та үтмәде, өстәлдә чуен чүлмәк белән пары чыгып торган тары боткасы, берничә телем ипи пәйда булды, аннан соң җырлап торган самавыр да килеп кунаклады. Бу вакытта исә Надежда өй эченә күз салып чыкты. Монда чисталык һәм пөхтәлек күзгә ташлана иде. Урын-җирләренә тикле үтә дә матур, килешле итеп җыеп куелган. Идәннең киң-киң такталары мунчала белән түгел, ә сабынлап юылган диярлек: агачның рәсемнәре, әле генә ясап куйган шикелле, ап-ачык күренеп торалар. Тәрәзәгә матур челтәрләр эленгән. «Боларны ул үзе бәйли, ахрысы?» – дип куйды ул, аларга күз салып. Кыскасы, монда чисталыкны, тәртипне ярата торган хатын-кыз яшәгәнлеге һәрнәрсәдән күренеп тора. Гадәттә, дөресен генә әйткәндә, мондый чисталык – күбрәк татар өйләренә хас күренеш. Төрле авылларны, төрле йорт-җирләрне күргән кеше буларак, Надежда моны яхшы белә иде. Ә монда Анастасия марҗа бугай, шуңа охшаган…
Җанлы гына сөйләшә-сөйләшә ашап эчкәннән соң, Анастасия түр яктагы сәкесенә килеп утырды да, үзе янында урын күрсәтеп, Надеждага дәште:
– Менә хәзер, Надя, менә шушында утырып, бер дә ашыкмыйча, берни дә яшермичә генә, бу алпавыт авылына ничек килеп эләгүең турында сөйләп бир! Барысын-барысын да!
– Нәрсәсен сөйлисең инде аның? – диде әле беренче мәртәбә генә күргән Анастасиягә эчендәгесен ачып салырга җыенмаган Надежда. – Кулга алдылар да шушында җибәрделәр…
– Юк, юк, алай түгел, алай түгел! Баштан ук һәм бернине дә төшереп калдырмыйча сөйлә! Ни өчен кулга алганнарыннан башлап… Хәтта ничек алганнарын да. Кешенең үзе белән бернәрсәсе дә юк икән, бу тикмәгә генә түгелдер бит? Без гел дус булып яшик дисәң, бернәрсәне дә яшермә! Менә күрерсең, үзеңә дә җиңел булып китәр. Курыкма, миннән сүз чыкмас.
– Курыкмыйм мин… Нигә куркыйм?
– Алайса, сөйлә! Тыңлыйм.
Надежда, ышаныргамы соң сиңа, әллә юкмы, дип шикләнгәндәй, өй хуҗасына бераз вакыт карап-карап торды да, аннары аның чын күңеленнән соравын аңлады бугай, сөйли башлады. Чыннан да, ул бу юлы сүзен бик ерактан, Тәхәветдине белән ничек яратышып өйләнешүләре, әллә ни бай булмасалар да, Казан өязенең Ташкирмән авылында үзләрен бәхетле итеп тоеп яшәүләре, аннары бер-бер артлы тупырдашып торган өч малайлары туу шатлыкларын кичерүләреннән башлап сөйләп китте. Аннары ул, шулай тыныч кына яшәп ятканда, башта йомшак кына өндәп-җайлап, тора-бара куркыта-куркыта кешеләрне урыс диненә кертергә көчләп, Ташкирмәнгә бер-бер артлы күкрәкләренә тәре таккан священниклар, поплар килеп өй борынча йөри башлагач, үз диннәренә хыянәт итмәс өчен, ул тирәдә урыс диненә бернинди көчләү дә юк дип ишетеп, ничек Чиләбе шәһәре тирәсенә күчеп китүләре, тик бераздан халыкны христианлыкка күчерергә теләүчеләрнең анда да пәйда булулары, кешеләрнең моңа каршы фетнә күтәрүләре, шунда катнашкан өчен башта ире Тәхәүне, аннары бер малае белән үзен дә кулга алулары, ирен үлем җәзасына тарту белән куркытулары, үлемнән котылу өчен аларның христианлыкка күчүләре, аннан соң аларга Ташкирмәнгә кайтырга рөхсәт бирүләре, иренең мондый ирке өчен – ике, ә аныкы өчен тагын бер малайларын бер елга тотык итеп алып калулары турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Ташкирмәндә биш ай яшәгәннән соң, Тәхәветдин кабат үзенең мөселман диненә кайткан дип, ирен дә, аны да кулга алып, Уфага алып килеп, төрмәгәме, әллә ниткән гарнизон дигән җиргәме ябулары, шуннан соң аларның инде бер-берен күрә алмаулары, анда берничә көн тоткач, аны менә шушы Василий Степанович дигән кешегә, офицер әйткәнчә, бүләк итеп җибәрүләре турында сөйләгәндә, ул инде һич тә күз яшьләрен тыя алмый иде.
– Менә шулай килеп эләктем мин монда, Анастасия, – дип бетерде ул сүзен, битләре буйлап аккан күз яшьләрен дә сөртмичә. Хәер, ул аларны сизми дә иде бугай.
Анастасия берни дә дәшмәде. Шактый озак утырды ул шулай, авызыннан бер сүз дә чыгармыйча. Әле үзенә утыз биш яшь тә тулмаган килеш нинди коточкыч хәлләр, фаҗигаләр кичерергә туры килгән бу чибәр хатынның сөйләгәннәренә ышанмыйча шулай озак дәшми тордымы ул, әллә, киресенчә, хәзер генә ишеткәннәре аны шок хәлендә калдырган идеме, аның кинәт караңгыланып калган йөзеннән, нәфрәт очкыннары йөгерешкән коңгырт күзләреннән һич тә аңлап булмый иде.
– Ела, Надя, ела, кычкырып ела! – диде ул, бераздан телгә килеп һәм кулы белән аның аркасын каккалап алды. – Җиңел булып китәр… Ай-яй күпне күрергә өлгергәнсең икән инде син! Ходай сиңа сабырлык бирсен!
Әлбәттә, Анастасиянең бу хатынга бирәсе сораулары да күп иде әле. Тик ул Надежданың хәзерге халәтен аңлап, бүгенгә шулкадәресе җитеп торыр дип санады.
– Бик арыган син бүген, хәзер урын җәеп бирәм, ял итәрсең, – дип, ул урыныннан торды да, мич башыннан урын-җир әйберләре алып, аларны сәкегә җәяргә кереште. – Тынычланырга тырыш!
Соңгы көннәрдә ир-атлар да түзә алмаслык тирән борчылулар, көчле дулкынланулар кичергән Надежда дөньяда барлыгы турында гомерендә дә ишетмәгән, хәтта төшендә дә күрмәгән, тик шулай да язмыш җилләре китереп ташлаган Пустырьки дигән шушы авылдагы тәүге төнен уздырырга тиеш иде.
Урамда, тирә-якта, гомумән, табигатьтә июнь аеның җылы көне хөкем сөрә иде. Төнгә кергән каеннар, салкын булмагае дигәндәй, өсләренә яшел шәлләрен ябынган. Урамда тупыл мамыклары очып йөри. Таң алдыннан, өздереп-өздереп, кошлар сайрый. Тик Надежда кошлар тавышын ишетми – ул арыган иде.
1738 елның гап-гади һәм гадәти 17 июнь көне иде бу.
Зиратка… һөҗүм
Императрица Анна Ивановнаның башка диндәге халыкларны чукындыру эшен тизләтүгә һәм аның колачын киңәйтүгә юнәлдерелгән бу указы дәүләт һәм православие дине сәясәтенең программасы дип каралырга хаклы иде. Тик аны үтәү үзенә насыйп булмады: ул шуннан соң бер ай чамасы үткәч үк үлеп китте. Аны тормышка ашыру Пётр I нең кызы императрица Елизавета Петровна патшалык иткән елларга туры килде. Инде бу чорда указдагы халыкларны, урыс диненә көчләмичә, йомшак тел белән үгетләп кенә – «по образу апостольской проповеди со всяким смирением, тихостию и без всякого кичения» кертергә кирәк дигән күрсәтмә тәмам онытылды. Мөселманнар арасында үз теләкләре белән чукынырга теләүчеләр бик сирәк булганга, бу эшне бары тик көчләү юлы белән генә дәвам итәргә мөмкин икәнлеге көн кебек ачык иде. Шулай итеп, ислам динен, милләт буларак татарларны юкка чыгаруга юнәлгән көрәш кискенләшә төште.
Идел-Урал арасындагы халыкларны, бигрәк тә мөселманнарны, урыс диненә тартуны тизләтү максатыннан, Димитрий Сеченов тәкъдиме, епархия башлыгы Лука Канашевич ярдәме белән Яңа керәшен конторасына Киев академиясен тәмамлаганнан соң, Казан семинариясендә укытучылар булып эшләгән Вениамин Пуцек-Григорович, Сильвестр Гловацкий, Филипп Скаловский һәм Мәскәү побы грузин Георгий Давидов һ. б. яңа миссионерлар чакырылды. Алар, ышанычны аклап, тиз арада монда православиене таратуда мактауга лаек булдылар. Моны башкарган берничә еллык эшләренә нәтиҗә ясаган киңәшмә вакытында Димитрий атакай зур канәгатьлек белән искә алды.
– Мин бүген соңгы вакытта конторабызда эшли башлаган яңа хезмәткәрләрнең дәүләти әһәмияткә ия булган изге эшебездә зур тырышлык куюларын билгеләп үтәр идем, – диде архимандрит, киңәшмәне ачып. – Аларның эшчәнлеге 1741 елда ук яхшы нәтиҗәләр бирде. Г. Давидов Царевококшайск өязендә 416 чирмешне, В. Пуцек-Григорович Уржум һәм Вятка өязләрендә 475 чирмеш һәм удмуртны, С. Давидов Пенза өязендә 114 мордваны, Казанның Владимир соборы протопобы И. Симонов 179 чуваш һәм мордваны чукындырган иде. Ә быел исә безнең дингә күчүчеләр саны тагын да артты: Г. Давидов 3342 чирмешне, И. Филиппов 108 мордваны, С. Давидов 913 татар, мордва, чирмешне, В. Пуцек-Григорович төрле диндәге 282 кешене чукындырды. Алар рәхмәткә лаек, шулай ук аларга акчалата бүләк тә бирелде.
Бу хәбәрдән соң киңәшмәдә утыручы контора хезмәткәрләре арасында күңелле җанлану булып алды.
– Үзегез беләсез, инородецларны христианлыкка тартуның төрле юллары бар, – дип дәвам итте сүзен Димитрий атакай. – Әйтик, элекке указ нигезендә җинаять кылган кешеләр җаваплылыктан азат кына ителә иде, ә хәзер, минем тәкъдим буенча 1741 елның 11 мартында кабул ителгән указ нигезендә, аларны хәтта Русиянең эчке районнарына, урыслар арасына күчереп утырту да каралган. Аннан соң андыйларга төзәлү өчен йомшаклык та күрсәтелә. Мәсәлән, удмурт хатыны Ольга Алёшина, үлем җәзасыннан азат ителеп, хатын-кызлар монастыренда бары тик ярты ел тәүбә иттерүгә генә тартылды. Шулай ук Чабаксар төрмәсендә утырган чувашлар ат урлауда, кеше үтерүдә гаепләнүдән азат ителеп, чукындырылуга ук Мәскәү тирәсендәге патша биләмәсе булган волостьларга күчерелеп утыртылды. Урыс динен кабул иткән рекрутлар солдат хезмәтеннән азат ителә дигән ташлама да бик отышлы. – Архимандрит уң кулын түшәмгә таба күтәреп алды. – Рекрут белән әти-әнисе, туган-тумачасы мәңгелеккә хушлаша бит! Хезмәт срогы чиксез булганга күрә, аның белән кабат күрешүгә беркем дә ышанмый. Ә татарлар, гадәттә, Балтыйк диңгезе буенда ук хезмәт итәләр. Картаеп, хезмәтләре тәмамлангач та, алар туган якларына кайта алмый, чик буенда калдырыла. Менә боларның барысын аларга бик яхшы төшендерергә кирәк, чөнки болар – татарларны динебезгә тартуда менә дигән алымнар! Аннан соң салымнардан азат ителүләрен дә төшендерергә кирәк аларга…
– Без шулай эшлибез дә бит, атакай! – дип тавыш бирде озын гәүдәсе белән болай да күпләрдән аерылып торган Вениамин Пуцек-Григорович, муенын сузып.
– Дөрес анысы, дөрес, – дип, контора җитәкчесе аның сүзен раслап куйды. – Әйтик, татарлар арасында чукынучылар саны, башка милләтләргә караганда күпкә аз булса да, хатын-кызлар белән чагыштырганда шактый аерыла башлады: 1744 елда чукынган 139 татар арасында нибары – 14, 1745 елда 159 кеше арасында – 26, 1746 елда 184 кешедән 37 генә хатын-кыз. Димәк, боларның калганнары – рекрутлыктан калу өчен чукынган татар яшьләре дигән сүз! Ләкин алай да тынычланырга хокукыбыз юк, чөнки бу мәсьәләдә дә аңлату эшләрен көчәйтәсе бар әле, һәр рекрут үскән гаиләдә эш алып барырга кирәк! Салымнардан азат итү белән беррәттән акчалата бүләк турында да онытырга ярамый. Бу да – үтемле алымнарның берсе…
– Тик татарларны нигәдер салымнан азат итү дә, акчалата бүләк тә кызыксындырмый, атакай, – диде таза гәүдәле, табак битле Филипп Скаловский, аны бүлдереп. – Миңа алар белән эш итәргә туры килде. Шуңа күрә аларны чукындыру күрсәткечләрем башкалардан күпкә кайтыш та…
– Аңлыйм сине, Филипп атакай, дөрес әйтәсең: мордва, чирмеш, чуваш һәм удмуртларны безнең дингә тарту, мөселманнарга караганда, күпкә җиңелрәк, чөнки алар – мәҗүсиләр. Ә татарларга килгәндә, алар белән эш итүе, чыннан да, бик авыр, чөнки аларның исламга ышанычлары гадәттән тыш нык, алар өчен ул рухи таяныч кына түгел, яшәү, тормыш итү рәвеше булып та тора. Аларның тормышы, яшәеше, ислам диненең шәригать кануннары буенча тәртипкә салынган. Шуңа күрә аларда муллаларының абруе бик зур, чөнки алар намаз, дога уку, яңа туган балаларга исем кушу, үлгәннәрне соңгы юлга озатуны дин кушканча оештыру белән генә шөгыльләнмичә, шул ук вакытта халык өчен казый-хөкемдар да, укытучы да, хәтта дәвалаучы вазифасын да үтиләр…
– Син ул басурманнарга теләктәшлек күрсәтәсең шикелле, атакай! – дип бүлдерде аны Богородицк монастыре побы Ксефонт һәм сап-сары тешләрен күрсәтеп елмайгандай итте.
– Күрсәтмим, тик дошман белән көрәшү өчен аның турында чын дөреслекне белү шарт, атакай, – дип дәвам итте архимандрит. – Безнең дәүләт тә, чиркәү дә тикмәгә генә ислам динен көчле көндәш дип санамый бит, чөнки, ни кызганыч, аның башка халыкларга йогынтысы да урыс диненә караганда да көчлерәк. Моны Сенат белән Синодта да яхшы аңлыйлар, дәүләт тә, руханилар да Русиядә исламның тагын да көчәеп китүеннән шикләнәләр һәм, шуны булдырмас өчен, төрле чаралар күрәләр. Әйтик, мәчетләрен җимерү, яңаларын төзергә рөхсәт бирмәү мөселманнарның чукындыруга каршы торуларын юкка чыгару, аларны рухи һәм мәдәни үзәкләреннән мәхрүм итү максатын күздә тотып тормышка ашырыла бит. Аларның мәчетләрен җимерү эше, беләсездер, минем тәкъдим нигезендә, 1742 елның 10 маенда Изге синод тарафыннан чыгарылган указдан соң башланды. Шуннан соң ел ярым эчендә Казанда һәм өяздә 536 мәчетнең – 418 е, Себер губернасындагы Тубылда, Тарада һәм башка өязләрдә 133 мәчетнең – 98 е, Әстерхан губернасында 40 мәчетнең 29 ы җимерттерелде. Ни гаҗәп, алар хәтта җиде-сигез йортлы авылларда да мәчетләр төзегәннәр!
– Тик мәчетләрен җимерү дә безнең файдага эшләми шикелле, – дип көрсенеп куйды Пуцек-Григорович.
Дөресен генә әйткәндә, ул хаклы иде. Чыннан да, мәчетләрне җимерү барыбер татар халкы арасында ислам динен какшатуга да, православие динен кабул итүчеләрнең сизелерлек артуына да китерә алмады, киресенчә, ул мөселманнар арасында миссионерларның кылган вәхши эшләренә нәфрәт кенә уятты. Шуннан соң татарлар, үзләрен керәшеннәр белән бутамасыннар дип, башка милләт кешеләре белән аралашкан чакларда үзләрен мөселман дип атый башладылар. Мәчетләрне җимерү турында указ кабул ителгән елда алар арасында чукынучылар саны, узган елгыга караганда хәтта ике мәртәбәгә кимеп, нибары сиксән сигез кешене генә тәшкил итте. Башка елларда да йөз-йөз илле кешедән артмады.
– Әйе, синең сүздә дә хаклык бар, – диде Димитрий атакай Пуцек-Григоровичка. – Ләкин нишләмәк кирәк? Димәк, киләчәктә татарларның каты чикләвек икәнен истә тотып эш итәргә кала – аларны бер селтәнүдә генә безнең дингә аударып булмый. Шуңа күрә алар арасында миссионерлык эшен бик зур түземлелек һәм эзлеклелек белән алып барырга тиеш булабыз. Мөмкин булса, Русиядәге бөтен мөселманнарны да бер ай эчендә православиегә кертер идек тә, тик бу мөмкин эш түгел. Алай да без изге миссиябезнең алар арасында да уңышка китерәчәгенә ышанып эшләргә тиеш! Бу җәһәттән мәчетләрен җимерү белән бергә керәшен авылларында чиркәүләр салуны дәвам итү зарур – аларда яшәүче элеккеге туган-тумачалары, танышлары шул чиркәүләргә йөри торган булсын! Шәхсән үземнең, хәзерге вакытта шундый утыз авылда чиркәү төзергә кирәк, дигән тәкъдимемне Сенат та хуплады, хәтта чиркәүләрне керәшен авылларында гына түгел, ә чукынырга теләмәгән татар-мөселман авылларында да төзү, аларны төзүдә җимерелгән мәчет ташларын файдалану һәм бу эшкә мөселманнарның үзләрен тарту зарурлыгы турында указ да чыгарырга вәгъдә иттеләр. Иң беренче Казан епархиясендә уналты чиркәү төзеләчәк. Епархия башлыгы епископ Лука Канашевич тәкъдиме белән чиркәү һәм монастырьлар нигезен салганда, борынгы татар зиратларындагы кабер ташлары кулланылачак! Махсус рәвештә! Тора-бара мөселман халкының борынгы гореф-гадәтләре, теле һәм мәдәнияте ядкярләре шул рәвешле бөтенләй юк ителергә тиеш…
– Мондый алым әхлакый яктан килешеп бетәрме икән соң, атакай? – дип сорады Изге Илья чиркәве побы Виссарион, озын сакалын сыпырып.
– Ике гасырга якын алып барган изге эшебез юлында теләсә нинди гамәл хуплана, Виссарион атакай, – диде архимандрит. – Моны барыбыз да аңларга тиеш. Миссионерлык белән әхлак мәсьәләсе бер-беренә юлдаш була алмый!
Архимандрит Димитрий Сеченов киңәшмәдә әйткән сүзләренә гомере буе тугры булып калды: миссионерлык эшендә бернинди әхлак нормалары белән дә хисаплашмыйча, бары тик ахыргы нәтиҗә турында гына уйлады, эшен уңышлы алып бару өчен, чыгымнарны арттыру турында кайгыртты. Аның үтенече буенча, императрица Елизавета Петровна аларны ун меңнән унбиш мең дә дүрт йөз унбиш сум җитмеш ике тиенгә хәтле күтәрде!
Башка диндәге халыкларны төрле ысуллар кулланып чукындыру үзенең нәтиҗәсен дә бирми калмады, әлбәттә. 1739–1742 елларда 22 031 кеше, шул исәптән 309 татар, православие диненә күчте. Бигрәк тә 1740 елның 11 сентябрь указыннан соң Димитрий атакай җитәкчелегендәге миссионерлык эше искиткеч югары күтәрелде: 1739 елда 205 кеше чукындырылган булса, 1742 елда бу сан алтмыш тапкырга артты!
Яңа керәшен конторасы җитәкчесе Димитрий атакайның бу эштәге тырышлыгы Синод һәм императрица Елизавета Петровна тарафыннан югары бәя алып, ул 1742 елның 1 сентябрендә Нижгар епархиясенә епископ итеп җибәрелде, һәм ул биредә дә иң беренче чиратта иноверецларны чукындыру белән шөгыльләнергә тиеш иде. Ул аларның ышанычын тулысы белән аклады да: 1746 елда бу епархиядә православиегә күчүчеләр саны илле мең дә дүрт йөз утызга җиткерелде!
Миссионерлык эшенең шундый югары темплар белән баруы Димитрий атакайны тагын да рухландырып җибәрде. Хәтта ул, башкаларга үрнәк күрсәтү өчен, үз миссионерлары белән еш кына авылларга үзе дә еш чыгып йөрде. Нигездә, мордвалар яшәгән Тәреш волостеның Карлы авылында да берничә тапкыр булды…
…1743 елның 15 июне. Кояшлы матур, аяз көн. Бүген аның җитәкчелегендәге миссионерларның Карлы авылына чираттагы сәфәрләре иде. Беренче мәртәбә алар монда ике ай элек булып киттеләр. Ул чакта аларны бу тирәдә көчләү юлы белән алып барылган чукындыру эше зур ризасызлык тудырган башка авыл мордваларына теләктәшлек күрсәткән карлылар тавыш-гауга белән каршы алганнар иде. Янәсе, алар үз диннәрен хуп күрәләр, христианлыкка күчәргә теләмиләр, әгәр дә аңа керергә көчләү, басым ясау алга таба да дәвам итсә, алар моннан башка җирләргә качып китәчәкләр, доганы исә урман-кырларда да укый алалар.
Әлбәттә, урыс динчеләренең моңа исләре дә китмәде, тик ни булган әле бу мордваларга, моңарчы бик күндәмнәр иде дип гаҗәпләнеп, иңнәрен генә сикертеп куйдылар, хәтта мыек астыннан гына елмаешып та алдылар. Елмаюын елмайдылар, тик бу хәлгә бик ачулары да килде. Шуңа күрә бу юлы, бүтән үзләренең изге эшләренә ризасызлык белдерергә җөрьәт итмәсеннәр өчен, төркемнәрен саллырак итеп алдылар – исәпләре аларны куркыту иде.
Алар, Карлыга килеп керү белән, алдан сөйләшеп куйганча, туп-туры авыл зиратына юл тоттылар һәм аз гына вакыт эчендә авыл халкы өчен изге саналган урынның шактый өлешен туздырып – кабер ташларын аударып, исемнәр язылган такталарны суырып алып, каберләр өстендәге шактый гына рәшәткәләрне яндырып ташладылар.
Авылныкылар, бәлки, бу вәхшилекне бераз вакыт белми дә калган булыр иде, ләкин моны авыл читендә сарыклар көтеп йөргән берәү күреп, шундук авылга чапты. Ә анда исә кешеләр, бу вакытта инде зур эшләрен башкарып, авыл мәйданына юнәлгән миссионерларны тавыш-гауга белән каршылады.
– Ник безнең зиратны җимердегез, ник яндырдыгыз? – дип шаулашты халык. – Сезгә безнең әби-бабаларыбыз, якыннарыбыз җирләнгән зиратыбызның ни зыяны тиде?!
Ә миссионерлар моңа каршы, күзләрен дә йоммыйча:
– Зиратыгыз чиркәүгә бик якын тора, бу закон буенча тыела! – дип, күтәрелгән тавышны җиңәргә теләп, бугазларын киереп акыра-акыра аңлатырга тырыштылар.
Ләкин кая ул аңлау! Мондый тузга язмаган сүзләрне ишеткән халыкның түземлеге төкәнә генә барды.
– Алай булгач, ул чиркәүне өч ел элек нишләп безнең зират янына китереп салдыгыз соң?! – дип гаҗәпләнде кызганнан-кыза барган халык. – Безгә бер тиенгә дә кирәге юк ул чиркәвегезнең!
Бераздан ачуыннан нишләргә белмәгән карлылар, үз-үзләрен белештермичә, көтмәгән «кунаклар» га ташланып, аларны кыйный ук башлады. Алар исә, хәлнең уен-муен түгел икәнен аңлап, чиркәүгә кереп качарга мәҗбүр булды, ә атакай үзе авыл побының базына төшеп кенә качып котылды.
Бу хәлгә ачуы килгән архимандрит үтенече белән ике көннән авылга гаскәриләр килде, һәм солдатлар, Карлы авылы кешеләренә каршы ут ачып, 35 кешене үтерде, 31 кешене яралады, 136 кешене кулга алды. Карлыларның үз зиратларын яндыруга һәм туздыруга каршы туган ризасызлыгы властьлар тарафыннан фетнә дип бәяләнде. Кулга алынган Несмеянко Василий-Кривой дигән чукындырылган мордвин дәүләткә каршы фетнә оештыруда, христиан диненнән кире үз диненә кайтуда, муенындагы тәресен алып ташлауда, иконаны ватуда, шулай итеп, христиан динен мыскыл итүдә гаепләнде һәм сигез көннән соң авыл уртасында утта яндырылды.
Тик мондый вакыйгалар Түреш волостенда аннан соң да күзәтелде. Алар турындагы хәбәрләр Санкт-Петербургка да килеп җитте һәм 1744 елның 22 июнендә Синод белән Сенатның берләштерелгән утырышында тикшерелде. Ләкин шунысы гаҗәп һәм аңлап та, аңлатып та булмаслык дәрәҗәдә сәер иде: бу вакыйгалар буенча чыгарылган махсус указда мордваларның алга таба христианлаштыруга каршылык күрсәтмәскә тиешлеге, мондый хәлләр була калганда аларны тынычландыру өчен киләчәктә дә гаскәриләр командасы җибәреләчәге искәртелде!
Дөрес, шул ук вакытта Димитрий атакайга христианлаштыру барышында кешеләрне көчләмәскә кушылып, бу эш йомшак ысуллар һәм үгет-нәсыйхәт юлы белән генә алып барылырга тиеш, дип күрсәтелде. Ләкин бу күрсәтмә, гәрчә ул указда язылган булса да, архимандрит тарафыннан үтәлмәде, урыс диненә көчләп, куркыту юлы белән кертү алга таба да дәвам итте, һәм мордвалар Русь империясендә башка иноверецларның бөтенесеннән дә алда, беренче булып тулысы белән православие диненә күчерелде.
Урыс динендә булмаган халыкларны дини эзәрлекләү, православие диненә тарту иң көчәйгән 1748 елда Димитрий атакай, кинәт барча эшен ташлап, Казан янындагы Раифа монастырена килеп, 1752 елга кадәр шунда гади монах булып яшәде. Ләкин шул ук вакытта ул Лука Канашевич белән дә очрашып торды, миссионерлык эшеннән читләшмәскә тырышты. 1752 елда хәтта ул, православие чиркәвенең иң дәрәҗәле органы булган синод әгъзасы итеп билгеләнеп, Санкт-Петербургка алынды! Димитрий атакай 1757 елда Великий Новгород епархиясенең яңа җитәкчесе итеп тә билгеләнде.
Әби патша заманында ул Екатерина II гә (немец принцессасы Софья Фредерика Августа Анхальт-Цербстская) иң якын торган руханиларның берсенә әйләнеп, аны тәхеткә бәхилләп, башына таҗ кидерде. Моның өчен аңа патшабикә меңнән артык крестьяны белән авыл бүләк итте. Хәтта Сеченов миссионерлык эшен Яңа керәшен конторасы ябылгач та алып барды дияргә була: миссионерлык эшен камилләштерү өчен төзелгән махсус комиссия җитәкчесе итеп билгеләнде.
…Кеше дигәнең сау-сәламәт йөргәндә, нинди генә зур дәрәҗәләрдә булмасын, нинди генә абруй казанмасын, вакыт җиткәч, картлык дигән нәрсә һәркемгә дә килә. Барыбер килә!
Менә ул, патшабикә тарафыннан зур хөрмәткә ия дип тормады, Димитрий атакайга да килде. Килде дә аяктан ук екты. Әллә ничәмә-ничә меңнәрнең каргышы төштеме, әллә язмышында шулай язылган идеме, соңгы вакытларда ул тамагы белән бик җәфаланды: башта ашау узмыйча азапланды, аннан соң сулыш алуы кыенлашты. Шундый кыенлашты, рәхәтләнеп, иркенләп бер сулыш алыр өчен дә әллә нәрсәләр бирер иде ул! Юк шул, юк, кая инде монда иркенләп сулыш алу! Көчкә-көчкә генә, бик зур газап белән сулый иде. Шундый газап белән, хәтта һәр сулышы вакытында күзләре атылып чыгардай була, һава җитмәүдән нишләргә белмичә, куллары белән кая, нәрсәгә тотынырга белмәде, мескен.
Димитрий Сеченов 1767 ел ахырында әнә шулай бик газапланып үлде. Иманнарыннан ирексезләп аерылган ничәмә меңнәрнең каргышы төште, ахрысы…
«Кайларда икән сез, балалар?»
Вакытның үз җае, үз агышы, үз законы: кайгы кичерәсеңме син, шатлыкмы, ачлыктан интегәсеңме, әллә туклыктан нишләргә белмисеңме – аның боларда бер эше дә юк, ул секундлар, минутлар, сәгатьләр, көн һәм айлар, еллар санавын белә, аны шуннан башкасы кызыксындырмый да, уйландырмый да.
Халыкта «Вакыт яраларны дәвалый» дигән гыйбарә бар. Тик ул, инде Пустырьки авылында икенче елын яшәп ятучы Надежда уенча, һич тә дөреслеккә туры килә торган сүз түгел. Чөнки аның үзен чолгап алган кайгы-хәсрәтнең гомердә бетәсе дә, онытыласы да юк бугай: ире Тәхәү дә һаман күңел түрендә йөри, балалары турында әйткән дә юк инде! Алар искә төшеп, бәгырен кисеп җибәргәндәй була дип түгел, бер генә дә исеннән чыгып тормыйлар дию дөресрәк булыр, мөгаен. Иренең яндырылып үтерелүе турындагы куркыныч хәбәр аларны аз гына булса да онытып торырга, ахырында балалары турындагы уйларын («Алар исән булырга тиеш, Алла боерса!») бераз гына арткарак кичереп торырга мәҗбүр итәргә тиеш шикелле иде. Тик алай килеп чыкмады: күңелендә дүртесе дә бер кеше сыман үзәген өзәрдәй якын, җанын дүрткә телгәли торган тоташ бер кайгы булып калды һәм яши бирде. Дөрес, иренең шундый коточкыч үлемгә дучар булуы аны шашыныр дәрәҗәгә җиткерде, чөнки мондый куркыныч җәзаны күз алдына да китерә алмый азапланды ул. Шуңа күрә башта бу хәбәргә ышанасы да килмәде, чөнки бу, аның уенча, кеше кулыннан килерлек эш түгел иде. Кеше тикле кешене ничек утта яндырмак кирәк?! Моны эшләүчеләр дә ерткыч нәселеннән түгелдер бит, аларны да Надежда шикелле аналар тудыргандыр, күкрәк сөтен имезгәндер, баккандыр, үстергәндер… Һәрхәлдә, алар арасында: «Явыз булып үс, улым, кешеләрне үзең теләгәнчә газаплый, җәзалый торган ерткыч бул!» – дип әйтүче ана булмагандыр. Андый аналарның булмавына иманы камил. Аның Тәхәвенә шундый газаплы үлем биргән ул кешеләр шундый ерткычка тора-бара үзләреннән-үзләре генә, аналарыннан башка гына әйләнгәндер. Аларның шундый икәнлеген аналары белми торгандыр…
Ләкин ни генә булса да, аның иренә, өч баласының әтисенә карата шул ерткычлар тарафыннан шундый газаплы үлем җәзасы чыгарылган һәм инде ул тормышка да ашырылган иде. Ышанырга телиме-теләмиме, Тәхәве бу якты дөньяда юк булып, ул көлгә әйләнеп, һавага очкан иде инде.
Иренең үлеме турындагы бу куркыныч хәбәрне ишеткәнче, Надежданың күңелендә йөрткән, тикшерерләр дә чыгарырлар, дигән өмете, һавадан атылган һәм шундук юк булган йолдыз сыман, шул мизгелдә үк чәлпәрәмә килде, янды да сүнде. Шунда кемдер өмете сүнеп бушап калган бәгыре буенча үтмәс пычак белән сызып җибәргәндәй булды. Әйе, башта сызып кына җибәрде, хәтта авыртуы да сизелми калды шикелле. Тик шуннан соң әле генә пычак белән ярып җибәргән кемдер шул яраны шушы ук үтмәс пычак белән каезларга, актарырга кереште. Үзе актара, үзе аңа тоз сибә сыман иде. Менә шунысы түзеп булмаслык халәткә китерде. Ә бит шулай хәерсез, караңгы булып беткән ул көн матур гына башланган иде югыйсә…
Бүген Анастасия белән алар алпавытның Ерак Урман дигән кырына арыш урырга барырга тиешләр иде. Бик иртүк ашап эчтеләр дә, уракларын иңбашларына салып, алпавыт утарына киттеләр. Анда таба башка хатын-кызлар да агыла иде. Үзара сәламләшүләр, сөйләшүләр. Ни әйтсәң дә, инде авыл хатыннары арасында Надежда да тәмам үз кешегә әйләнеп бетте. Кешеләр белән аралашу аның кайгы-хәсрәт тулы җанына, вакытлыча гына булса да, ниндидер тынычлык бирә, ул чакларда кайгы-сагышлары да онытылып торгандай була. Шуңа күрә моны бик яхшы аңлаган Анастасия аны һәрвакыт кешеләр арасына алып чыгарга, алар белән аралаштырырга тырыша иде.
Уракка баручы хатын-кызларны алпавыт утарыннан Ерак Урман кырына атлар белән илтеп куялар иде. Бүген дә шулай булды. Алар Анастасия белән Ефим арбасына утырып бардылар. Ефим дигәннән, ул, Надежда бу авылга килеп төшкәннән соң, иң беренче күргән кешесе булган иде. Алар Уфадан кайтып төшкәч, алпавыт утарының капкасы төбенә килеп туктагач ук, бу кеше, ишегалдыннан йөгереп чыгып: «Василий Степанович, Василий Степанович», – дип, арба янында бөтерелде. Бу Ефим дигәннәре алпавыт Шашурин утарында ишегалдын себерүче, кирәк чагында ат җигүче кебек йорт эшләрен башкара торган ир-ат булып чыкты. Үзе әйтүенчә, аның кырык икенче яше икән, үзе – әле бер тапкыр да өйләнмәгән урыс кешесе. Шушы Ефим – ул Надежданы беренче күрүендә үк бик тә ошатты бугай – туры килгән саен аңа сүз кушарга, аның белән сөйләшергә тырыша иде. Монда килеп төшүенә ай-ай ярым чамасы булганда, шулай беркөнне Анастасия белән алпавыт амбарында эшләргә килгәч, әбәт вакытында ул Анастасиянең каядыр чыгып китүен күзәтеп кенә торган, ахрысы, шул ук мизгелдә амбар баскычы төбендә әбәт ашап утырган Надежда янына килде дә аның хәл-әхвәлен сораша башлады. Яңа җиргә ияләшеп буламы, кыерсытучы юкмы, янәсе. Аннан соң, нидәндер курыккан сыман, тиз генә тирә-ягына каранып алды да, оялган сыман башын түбән ия төшеп:
– Син бигрәк чибәр хатын, Надя! – диде.
– Син нәрсә, Ефим?! – дип көлде Надежда, аңа күтәрелеп карап. – Мин синнән бу турыда сорадыммы?
– Сорамасаң да… Күзем бар ич минем… Күрәм…
– Син миңа башка мондый сүзләр катасы булма, Ефим! Минем мәхәббәт уеннары уйнар вакытым узган инде, белеп тор: мин гаиләле кеше!
– Кайда соң синең гаиләң?
– Анысы синең эш түгел. Синең анда бернинди эшең дә юк.
– Гаиләле түгел, ялгызың гына син… Беләм ич мин…
– Нәрсәне беләсең?
– Ялгыз икәнеңне.
– Бар кит моннан, эшеңдә бул! – диде Надежда, ачуы килеп. – Юк-барны лыгырдап утырма!
– Бер дә юк-барны лыгырдамыйм мин. Ирең юклыгын төгәл беләм…
– Нишләп булмасын минем ирем? Ялгыш кулга гына алдылар аны, тиздән чыгарырга тиешләр, Алла боерса…
– Юкка алдыйсың син үзеңне, Надя, юкка өметләнәсең…
– Карале, Ефим, кит янымнан! Ачуымны китермә! Юкса ир-ат дип тормам, якаңнан тотып селкермен!
– Нигә белмәгән булып кыланасың?
– Нәрсәне?
– Ирең юклыгын.
– Нишләп булмасын ул? Ни сөйлисең?
– Ул яздан бирле юк икән ич инде.
– Ничек яздан бирле? Кайдан алдың син моны?! Ни лыгырдыйсың?
– Кызык кеше икән син. Нигә яшергән буласың инде моны? Нәрсә, ирең юклыгын белгәч, ир-ат бәйләнер дип куркасыңмы? Курыкма, Надя, әгәр дә мәгәр берәрсе ирсез хатын дип кыерсытырга җөрьәт итә икән, миңа гына әйт, җанын алам мин ул кешенең! Яратам бит мин сине, Надя…
Гәрчә Ефимның бу сүзләренә бик ачуы килсә дә, хатын бу юлы үзен ачулы сүзләрдән тыелып калырга мәҗбүр итә алды, башыннан кинәт, яшен тизлегедәй: «Бу бәндә, чыннан да, минем Тәхәү турында нидер белә, ахрысы» дигән уй йөгереп узды. Шуңа күрә эчендәге ачуын күрсәтмәскә, хәтта белдертмәскә тырышып, йомшак тавыш белән туп-туры:
– Синең ирем турында берәр нәрсә белеп әйтүеңме, әллә болай гына лыгырдавыңмы, Ефим? – дип сорады.
– Син нәрсә инде, Надя, уйнап сөйләшә торган нәрсә түгел ич бу! Мин бала-чага түгел лә, – диде ир, иренен турсайтып, чөнки хаксыз рәнҗетелүенә үпкәле иде. – Син, чыннан да, белмисеңме бу турыда, әллә белмәгән булып кыланасың гынамы?
– Нишләп кыланыйм, ди! Әгәр беләсең икән, әйт, ни булган минем ирем белән?
– Аны яз көне Кәтиринбур шәһәрендә утта яндырып үтергәннәр бит, Надя. Кайсы көнне икәнен төгәл генә әйтә алмыйм, кайдадыр апрель ахырында ук бугай инде…
– Бу чынмы? Син моны кайдан беләсең?! Бәлки, ул минем ирем түгел, башка кеше булгандыр?
– Чын шул, Надя, чын. Үз колакларым белән ишеттем мин бу турыда.
– Кемнән?
– Безнең Василий Степанович янына кайчак, Уфадан бугай, бер әфисәр килеп йөри. Гадәттә, гел ялга каршы килеп чыга. Аннары безнең хуҗа белән лыкынганчы эчәләр. Әле ике атна элек кенә килгәние. Урман Күле дигән җиргә барып, балык тотып уха пешерделәр. Пешерделәр дип, анысын мин пешердем инде. Алар ашап-эчеп кенә утырды. Исерешеп беттеләр. Менә шунда сөйләште алар… Теге әфисәр безнең хуҗадан: «Йә, ничек анда мин сиңа бүләк иткән Надежда Тихонова дигән теге хатын?» – дип сорады. «Яши, бик эшлекле хатын, – диде аңа Василий Степанович. – Аның кулга алынган ире белән нәрсә булып бетте икән, белмисеңме?» «Соң, мин сиңа әйткән идем бит, аны утка ягарга тиешләр дип. Апрель ахырында Кәтиринбурда халык алдында утта яндырып үтерделәр. Ул дәүләт җинаятьчесе ич!» – диде. Менә шулай, Надя. Нәрсә, синең бу турыда, чыннан да, ишеткәнең югыемы?
Ефимга җавап бирүче булмады. Караса, шунда Надежда баскычта утырган җиреннән кинәт ничектер сәер генә алга иелде дә җиргә тәгәрәп төште, кулындагы сөтле шешәсе исә, түгелә-түгелә, баскычтан аска таба тәгәрәде. Ефим куркып калды һәм аны, күтәреп алып, баскыч төбенә яткырды.
– Надежда! Надя! – дип дәште ул аңа бертуктаусыз һәм курка төшеп.
Аннары хәрәкәтсез йөзен күреп, аның аңын җуюын сизеп алды һәм кулы белән җиңелчә генә хатынның яңагына суккалады.
Бу вакытта яннарына Анастасия килеп җитте дә аның янына тезләнде.
– Ни булды? Нишләттең син аны?! – дип сорады ул Ефимнан, усал тавыш белән.
– Берни дә эшләтмәдем, – диде куркынып калган ир. – Ашап утырган җиреннән тәгәрәде дә төште! Аңын югалткан бугай ул…
– Берәр нәрсә әйттеңме әллә син аңар?
– Ирең үлгән дигәнием. Ул бу турыда инде күптәннән белә дип уйладым бит мин…
– Ишкәнсең ишәк чумарын! – диде Анастасия, аңа усал карап. – Кешегә булыр-булмас хәбәрне кисәк кенә әйтергә ярамаганын белмисеңмени соң син, ахмак?
– Әйтәм бит… Белә, тик яшереп кенә йөри, дип уйлаганыем.
– Кит моннан, күземә күренмә! «Уйлаганыем, уйлаганыем…» Яшереп йөриме, беләме, юкмы, монда синең ни эшең бар? Кем сорады сиңа булыр-булмас нәрсә сөйләргә? Син әнә ат җигүеңне бел дә алпавытның ишегалдын себерүеңне бел! Нигә кешенең җанына керергә тырышасың? Надя! Надежда, дим! Ач күзеңне, ач! – Анастасия дә кулы белән хатынның битләрен чәбәкләде.
Шулай маташа торгач, бераздан Надежда, аны тыңлаган сыман, чыннан да, күзләрен ачты һәм, үзе дә берни аңламыйча, берни күрмәс күзләре белән тирә-юньгә караштыргалады.
– Ни булды бу?! – дип гаҗәпләнеп сорады ул Анастасиядән.
– Моны мин синнән сорарга тиеш. Әйт, ни булды сиңа, Надя?
– Минем Тәхәвемне утка якканнар, Анастасия… Ишетәсеңме? Утта яндырганнар… Тереләй якканнар… Мин белмәдем дә… – диде Надежда өзек-өзек итеп. – Мин белми йөрдем… Миңа әйтмәделәр дә!.. – Хатын башын түбән иде дә үкереп елап җибәрде.
Анастасия, кеше-кара юкмы, иптәш хатынының елаганын берәрсе күрмиме дип, тиз генә тирә-ягына каранып алды да әле һаман нишләргә белмичә баскан урынында таптанып торган Ефимга:
– Ни карап торасың? Булыш әйдә! Амбар артына алып чыгыйк, анда кеше-кара күрмәс, – диде.
Шуны гына көткән шикелле, Ефим хатынны тиз генә күтәреп алды да, ашыга-ашыга, амбар артына таба атлады. Анда аны биек булып үскән үләннәр арасына салды.
– Бер дә болай килеп чыгар диеп уйламаганыем бит мин, Настя… – дип акланырга кереште ул. – Бу начар хәбәрне Надяга җиткерүемне Василий Степановичка әйтә күрмә, яме! Надя да әйтмәсен! Әгәр дә моны белә калса, ул тәнемдә күгәрмәгән бер җиремне дә калдырмый! Кулы бик каты аның: сугып үтерергә дә мөмкин!
– Нәрсә сөйләгәнеңне белеп сөйләргә кирәк. Кем сораган синнән аның ире турында?
– Карале, Настя, мин дә кеше бит… Син нигә миңа бәйләнәсең әле?! Яратам бит мин аны! Шуңа күрә…
– Мәхәббәт каһарманы табылган! – дип көлде Анастасия. – Яратам, яратам, дип кешегә теләсә нәрсә әйтергә дигәнме? Сүзеңне алдын-артын уйлап сөйләргә кирәк!
– Гаепле мин, гаепле… Гафу итәсез, хатыннар…
– Ярар, ярар, бар эшеңдә бул! Ә син ела, Надя, кычкырып ела! Монда беркем дә юк…
Менә шулай Ефимнан ишеткән иде Надежда үз иренең коточкыч үлеме турында. Аннан соң ике ел чамасы вакыт үтте, күпме сулар акты, инде, вакыт бар яраларны дә төзәтә, дигән гыйбарә дөреслеккә туры килгән булса, аның йөрәк ярасы да күптән төзәлергә, үзе дә, үлгән артыннан үлеп булмый, дип тынычлана төшәргә, хәтта онытырга да тиеш кебек иде дә, ләкин… Ләкин онытылмады һәм һаман онытылмый да: ире дә, балалары да кылт итеп исенә төшә дә, нишләргә белмичә, чарасызлыктан интегә, йөрәге, күкрәк читлегеннән чыгарга җитешеп, еш-еш тибәргә тотына, шулчак моңарчы барлык тамырларыннан сиздермичә, тыныч кына аккан кан, аларга сыеша алмыйчамы, әллә чиксез дулкынлануыннан дуамалланыпмы, нигәдер кинәт берьюлы баш түбәсенә менеп, анда үзенә урын таба алмыйча кая барып бәрелергә белмәгәндәй, башын шундый каты итеп кысарга тотына ки, хәтта чыдар әмәле калмый, шактый вакыт ике кулы белән башын тотып хәрәкәтсез утырырга мәҗбүр була. Әйтерсең кулы белән шулай тотып-басып тормаса, андагы кан тамырлары барысы берьюлы шартлар да тирә-ягына кан сиптерер сыман…
Ә кешегә хәтта күптән онытылган нәрсәсен исенә төшерер өчен дә күпме кирәк – кайчак юк кына сүз дә, йә булмаса, ул вакыйга белән бәйләнешле берәр нәрсәне яисә берәр кешене күрү дә җитә. Менә бүген дә Ерак Урман кырына барырга дип алпавыт утарына килеп җитүләре булды, инде җигүле арбасында аларны көтеп утырган Ефимның:
– Озак йоклыйсыз, хатыннар, озак йоклыйсыз, – дигән сүзләрен ишетүгә, Надежданың якыннары шундук күз алдына килеп бастылар. Хәер, бәлки, аның сүзләреннән дә түгелдер бу халәт, ул менә хәзер күңеленә Ташкирмәндә үзләренең кечкенә генә җир кишәрлекләренә уракка баруын исенә төшерде бугай. Әйтерсең арбада Ефим түгел, ә аның ире Тәхәү утыра! Әй, бар ие заманында рәхәт вакытлар! Тигезлек белән яшәп яткан чаклар: ире исән, балалары, тупырдашып, бер-берсен куа-куа уйнап йөриләр иде. Бер караганда, кеше дигән зат кызык та инде: һаман тормышыннан зарлана, аңа һаман нәрсәдер җитми, ул һаман нәрсәдәндер канәгать түгел. Ул үз бәхетенең янында гына икәнен күрми дә, сизми дә. Ә бит, уйлап карасаң, аның бәхете дә үз яннарында бөтерелеп йөргән, үз йортларында алар белән бергә яшәгән булган! Чыннан да, әллә ни тук яшәмәсәләр дә, ул көннәр аларның чын бәхетле чаклары булган икән бит, Ходаем! Яраткан ире исән-сау, балалары исән-сау, әнә чыр-чу киләләр. Юк, ул чакта моның чиксез бәхет икәне турында уйлап та карамадылар шул, хәтта моны сизмәделәр дә. Ул моны бөтен барлыгы белән менә хәзер генә аңлады, хәзер генә белде, хәзер генә сизде. Бөтен күзәнәкләре, бөтен барлыгы белән! Әй, шул вакытларның бер генә мизгелен кире кайтарып булса икән хәзер! Әйе, әйе, бер мизгелен, бер мыскалын гына булса да! Йә ире Тәхәүнең тире белән юешләнгән күлмәге өстеннән кулы белән бер генә тапкыр сыпырып: «Күлмәгеңне салып тор, Тәхәү, манма тиргә баткансың ич!» – дияргә яисә бер генә мәртәбә кытыршы кулы белән берәм-берәм өч баласының башыннан сөяргә ие. Әйе, бер генә мәртәбә булса да! Нинди бәхетле итеп сизәр иде ул үзен! Ә бит бергә-бергә яшәгәндә, боларны йөзләрчә тапкыр эшләргә, йөзләрчә мәртәбә боларның нинди зур бәхет икәнен татырга мөмкинлек булган!!! Тик татымаган, татылмаган, сыйпамаган, сыйпалмаган, әйтмәгән, әйтелмәгән…
– Син нигә күңелсез әле бүген, Надежда? – дип сорады Ефим, аны уйларыннан чынбарлыкка кайтарып. – Әллә миңа гына шулай күренәме?
– Сиңа бар нәрсә дә кешеләрчә күренми бугай, Ефим, – дип көлде Анастасия. – Хәтта һәрвакыт шулай.
– Нишләп алай икән ул, белмисеңме, Анастасия? – диде Ефим, ниһаять, сөйләшер кешеләр пәйда булуына сөенеп. – Нигә миңа кешеләрчә күренми икән?
– Ярар, сүз озайтма, әйдә киттек, – дип, Анастасия арбага менеп утырды. – Утыр, Надежда!
Кырга урак белән арыш урырга яисә болында ир-атлар чапкан печәннәрне әйләндерү, күбәләү кебек эшләргә барган чакларда, Надежда сөенеп бетә алмый. Юк, аны эш һич тә куркытмый, аның өчен авылдан чыгу мөмкинлеге сөенечле. Хәтта ул гомер-гомергә ирләр эше дип саналган урман кисү эшенә дә бик теләп риза булыр иде. Ни әйтсәң дә, авылдан читтә – аның өчен бөтенләй башка дөнья кебек тоела. Андый чакларда ул ниндидер күңел күтәренкелеге сизә башлый, әйтерсең үзләренең Ташкирмәннәренә юлга чыга. Бу чит-ят авыл, гәрчә инде монда ике елга якын яшәп ятса да, аны тәмам туйдырды. Нинди генә матур, нинди генә мактаулы булмасын, бу Пустырьки барыбер аның туган авылы түгел инде: аның өчен мондагы бар нәрсә дә чит булып тоела. Җитмәсә, монда килеп төшкән көнне үк Мария әйтеп куйган тәртип, чыннан да, яхшы саклана икән: ярты ел ул, авыл читенә чыгып, болыннан бер генә чәчәк тә өзеп исни алмады – рөхсәт ителмәде.
Ә авыл читенә чыктыңмы, ничектер сулышлар киңәеп киткән шикелле тоела, саф һава сулаганың ачык сизелә. Аннан соң кырда яисә болында, гәрчә эш җиңел булмаса да, үзеңне, бераз булса да, ирекле сыман тоеп эшлисең, хәтта авыз эчеңнән кайчандыр – балачакта, билгеле! – каныңа һәм җаныңа сеңеп калган, заманында әни-әбиләрең җырлаган җырларны көйләргә мөмкин. Монысы инде күпмедер вакытка бар кайгы-хәсрәтләреңне онытып торырга яисә аларны, авыз эчеңнән генә көйләгән әнә шул моңыңа төреп, талгын гына искән кыр-болын җилләренә таратырга була: алып китсеннәр әле синең моң-зарларыңны туган-үскән якларга! Алып китсеннәр дә, аларны тәүге тапкыр аяк баскан урамнарыңа таратсыннар, авылың инеше ярларындагы тал-тирәкләргә сипсеннәр, син балачакта биеклекләренә сокланып карап торган юан-юан талларның очларына алып менсеннәр һәм шуларның күккә ашкан башларыннан тирә-якка таратсыннар!
Алар Ерак Урман кырына килеп җиткәндә, бик иртә иде әле. Арбадан төшкән хатын-кызлар кичә ура башлаган кишәрлекләренә таралыштылар. Ә Анастасия белән Надежда һәрвакыттагыча бергә эшлиләр иде. Алар үзләре белән алып килгән әбәт ризыкларын кичә урып бәйләгән көлтәләрдән өеп куелган бер бәпкә астына куйдылар. Ефим исә, әле һаман китәргә ашыкмыйча, аларга карап тора иде.
– Нишләп китмисең инде, Ефим, әллә безнең белән урак урмакчы буласыңмы? – дип көлде Анастасия.
– Мин сезнең белән бергә әллә нәрсәләр дә урырыем…
– Урмый тор әле! Әллә нәрсәләр, имеш! Ура алыр иең микән соң?
– Чамаларыем әле анда…
– Белмим, чамалар булсаң, яшең илле ягына чыкканны көтәр иең микән?
– Нинди гадәт ул синең, ә, Анастасия? Гел кешедән көләргә генә торасың, валлаһи! Чыдасаң чыда, чыдамасаң ела! Кайчак, көлмә кешедән, авызың өшегән, диясе килә башлый.
– Ир кешегә елау килешми инде ул, Ефим.
– Килешми шул, шуңа күрә еламыйм да – түзәм, – диде Ефим, шактый күтәренке тавыш белән һәм, кыенсынып кына, башындагы яулыгын рәтләп маташкан Надеждага дәште:
– Карале, Надя, сиңа бер сүзем барые минем…
– Нинди сүз тагын?! – дип гаҗәпләнеп сорады хатын. – Йә, әйт!
– Син якынрак кил… Мин бөтен кырга кычкыра алмыйм бит инде!
Надежда, теләр-теләмәс кенә, арба янына килде.
– Йә, ни әйтмәкче идең?
– Менә нәрсә, Надя… Әгәр синең белән без балаларың турында белешә башласак, ә? Син ни әйтерсең?
– Кайдан белешергә була икән соң алар турында? Аннан соң күпме вакыт узды бит!
– Мин төгәл генә әйтә алмыйм… Алай да, бәлки, нидер… тырышып караргадыр?.. Кем белә, бәлки, берәр нәрсә белеп булыр…
– Яхшы булыр иде дә… Белмим шул, Ефим…
– Ярар, мин Василий Степанович аркылы берәр нәрсә белә алмаммы. Аннары әйтермен…
– Тырышып кара әле, Ефим, чыннан да, тырышып кара! Кем белә, бәлки, ни булса да ачыклап булыр?..
– Ярар, тырышып карармын мин, Надя.
Шуннан соң Надежда, уйга калган хәлдә, ашыкмыйча гына арба яныннан китеп барды. Ләкин өч-дүрт адым атлаганнан соң, бик кирәкле нәрсәсен исенә төшергәндәй, кырт туктап калды һәм, янә йөгереп килеп, гаҗәпләнүеннән күзләрен түгәрәкләндереп:
– Туктале, ә син минем балаларым турында кайдан беләсең?! – дип гаҗәпләнде. Хәтта үзе дә сизмәстән, ике кулы белән Ефимның кулына ябышты.
– Беләм инде… Белдем инде… – дип мыгырданды Ефим. – Монысы әһәмиятле түгел бит инде аның…
– Тырышып кара әле, алайса, Ефимушка! Тырышып кара! – диде хатын, әле һаман аның кулын җибәрмичә.
– Тынычлан, Надя, тынычлан! Ярар, бар эшеңдә бул. Сөрт күзләреңне!
Ә бит Ефим Надежданың малайлары турында, чыннан да, белә иде. Ул аны Василий Степанович янына килгәләп йөргән теге офицер авызыннан ишетте…
Шулай бер килүендә, алар алпавытның Ерак Урмандагы умарталыгына киттеләр. Шашурин Ефимны да үзләре белән алды: ул, яхшы ук күңел ачарга җыенган чакларында, аны гел үзеннән калдырмый иде, чөнки шактый ук исерергә туры килсә, бу кеше аны нинди генә хәлдә булса да, өенә исән-сау килеш алып кайтырга тиеш. Ә болай гадәти көннәрдә ул үзенең ике тәгәрмәчле җиңел арбасына биеп торган яшь айгырын җигә дә дилбегәне үзе тота, үзе белән беркайчан да кучер итеп Ефимны алмый. Умарталык исә Василий Степановичның, үзе әйтмешли, рәхәтләнеп ял итә торган урыны булып, ул анда еш кына аның утарына килеп төшкән кунакларны да алып килә. Ә рәхәтләнеп ял итү өчен аның монда бөтен нәрсәсе дә – көмешкә дисәң көмешкәсе, бер стаканын су шикелле, бернинди ачысын да тоймыйча эчеп җибәргәннән соң торыйм дигәндә, арт санны күтәреп булмаслык итеп «баса» торган бал дисәң балы да мичкәсе белән тора: чәйнеккә салып ал да эчә бир!
Ул көнне Василий Степанович белән аңа Уфадан килеп төшкән теге офицер бик рәхәтләнеп ял иттеләр: сөйләшә-сөйләшә, умарталык йортында бал эчтеләр, шактый ук исерештеләр. Бервакыт офицерның саф һавага чыгасы килде.
– Башыңа битлек киеп чык, кортлар исерекләр исен яратмый, майор, – диде аңа Шашурин. – Хәзер очып килеп ябырылалар үзеңә!
– Син нәрсә, Василий Степанович? Хәрбиләр корттан куркырга тиешме? Гомердә булмаганны!
– Мин сиңа чынлап әйтәм. Бер дә яратмый алар исерекне!
– Сөйләмә сәнә юкны!
– Ярар, алайса, ярар, бар шул килеш чыгып кара.
– Чыкмас дип беләсеңме әллә? – диде офицер, күлмәк изүенең төймәсен чишә-чишә, чөнки көн болай да эссе, ә салган баштан бигрәк тә.
Үзсүзле майор чыгып китте. Тик ике-өч минут та үтмәгәндер, акыра-бакыра, куллары белән бал кортлары өереннән селтәнә-селтәнә котылырга теләп, өйгә кире йөгереп керде.
– Каравыл, Василий Степанович, үтерәләр болар мине! Коткар! Зинһар, коткар!
– Менә җүләр, ничек коткарыйм мин сине?! Яп тизрәк ишекне! Монда кереп тулалар ич хәзер!
Чыннан да, кортлар шундук алпавытның үзен дә чагарга тотындылар.
Умарталык өендә зур ыгы-зыгы купты. Ярый әле, хуҗа кеше югалып калмады, шундук стенада эленеп торган бер битлекне алып киде, аннары икенчесен, алып, офицерга сузды:
– Ки тизрәк, чагып үтерәләр бит хәзер.
Майор куллары белән селтәнде-селтәнде дә ахырда битлекне кия алды.
– Битлек киеп чык, дип урыс теле белән әйтеп тордым түгелме соң мин сиңа? Кортлар синең офицер икәнеңне кайдан белсеннәр? Әй майор, майор!
– Кем белгән аларның шундый усал икәннәрен. Бөтен битне чагып бетерделәр аналарын сатасы нәрсәләр!
Кулларына чүпрәкләр алып, майор белән ияреп өйгә кергән кортларны өйалдына таба куа башладылар. Алар исә чүпрәк белән селтәнгән саен ябырыла торды. Ахырда үзләренең усаллыклары өчен җаннары белән түләделәр. Ә бит, дөресен генә әйткәндә, кортлар күзлегеннән караганда, аларның үз биләмәләренә бәреп кергән – җитмәсә, исерек килеш! – дошманга һөҗүм итүләре үз гомерләрен саклап калу өчен көрәшләре иде.
– Кортлар кеше түгел, майор! Алар үз-үзләрен дошманнан саклый беләләр! Хәтта үләсен белә торып бара алар һөҗүмгә!
– Ничек үләсен белеп?! – дип гаҗәпләнде офицер, алпавытка карап. – Кайдан, ничек белә алар үләселәрен?!
– Кешене чаккан һәр корт үлә. Ә шулай да кешене соңгы чигенә хәтле эзәрлекли бирә, үз тынычлыкларын бозган һәр кешегә һөҗүм итә, аннары җан бирә.
– Вәт җүләрләр!
Икесе дә битлекләрен салдылар.
– Мине дә чагып өлгерде боларның икесе, – диде Шашурин, муенын уып. Аннары офицерга карап, пырхылдап көлеп җибәрде: – Сине яхшы эшкәрткән болар, майор! Күз алдында ук тазарып киттең!
– Сиңа көлке… Бөтен җир сызлый, битләр ут кебек яна!
– Ут дигәннән, хакимият белән чиркәү тарафыннан утка ягу җәзасына хөкем ителгәннәр ничек түзә икән бу газапка, ә? Моннан да куркыныч җәза юктыр дөньяда!
– Кем белә инде аны, ничек түзгәннәрен? Шөкер, янып караган юк. Минемчә, бераздан аңнарын югалта торганнардыр… Туктале, Василий Степанович, син нигә моны миннән сорыйсың әле?!
– Болай гына… Бер караганда, кешеләрне ут баганасына җибәрүдә син дә катнашасың бугай бит?
– Юк, юк, хөрмәтле Василий Степанович, минем мондый эшләрдә тырнак очы хәтле дә гөнаһым юк!
– Ничек булмасын инде?! Синең аркылы да үтә бит алар.
– Әйтәм бит, бу эштә фәрештә шикелле чиста мин. Бернинди гөнаһым да юк.
– Ә Екатеринбург шәһәрендә халык алдында яндырылган теге… кем атлы әле ул? Әйе, син миңа хатынын бүләк иткән кеше… Әйе, Трифон Тихонов дигән крестьян ут баганасына юлын сезнең төрмәдән башлады түгелме соң?
– Ә-ә, син аның турында әйтәсеңмени? Ул бездә берничә көн генә булды ич! Мин аңа хөкем чыгармадым…
– Ишетүемчә, аңа хөкем дигән нәрсәне бернинди суд та чыгармаган, тотканнар да япканнар, аннары тотканнар да якканнар! Шулаймы?
– Белмим. Аңа хөкем чыгарылган иде инде. Безгә китереп япканда ук, аның турындагы кәгазьдә православие диненә хыянәт иткән, чукынганнан соң кабат үз диненә кайткан дип акка кара белән язылган иде.
– Кем язып куйган булган?
– Мин анысын белмим, анысы миңа кирәк тә түгел. Аны кулга алырга кушкан йә кулга алган кеше язгандыр, дип уйлыйм.
– Бәлки, ул кешегә кемдер яла яккандыр, аның бернинди гаебе дә булмагандыр? Моны тикшереп тә тормаганнар бит!
– Кулга алганнар, төрмәгә япканнар һәм утта яндырганнар икән, димәк, хөрмәтле Василий Степанович, аның гаебе зур булган. Ул дәүләт бердәмлегенә, бердәнбер дөрес булган христианлыкка, чиркәүгә хыянәт иткән куркыныч җинаятьче иде. Шуны белер тор, Василий Степанович: бездә гаепсез бер кешене дә кулга да алмыйлар, хөкем дә итмиләр! Икенчедән, син нишләп бу турыда әле? Монда мин, кортларың чагып, ни тере, ни үле килеш утырам, ә син ниндидер җинаятьче крестьян Трифон турында!.. Тапкансың сөйләшер сүз! – Шунда офицер, инде күзгә күренеп шешенә башлаган йөзеннән кулларын алып, кисәк кенә алпавытка карады. – Син аңа теләктәшлек белдермисеңдер бит?
– Юк, белдермим, тик ул да – кеше бит… Кызганыч…
– Башка кайгың булмаса, юк-бар нәрсә турында уйлап башыңны ватма! Шулай эшләсәң, яшәү җиңелрәк булыр, Василий Степанович. Әйтик, заманында Бөек Пётр синең бабаңа крестьяннары белән авыл бүләк иткән икән, ул бит моны тикмәгә генә эшләмәгән! Димәк, сәбәбе булган.
– Әйе, минем әти ягыннан бабам – генерал, ул Пётр I алып барган сугышларның берсендә зур батырлык күрсәткән. Шуның өчен бүләк ителгән аңа бу Пустырьки авылы.
– Менә күрәсең, сәбәпсез берни дә эшләнми! Димәк, теге кеше дә юкка гына яндырылмаган.
– Үзе януы гына бер хәл, аның балалары төрле якка таратылган диләр.
– Дөрес. Патша указы нигезендә, башкалар сабак алсын, киләчәктә андый җинаятькә бармасын дип, утта яндырылган җинаятьченең балалары, бер-берсеннән аерылып, урысларга бүләк ителергә, киләчәктә шулар тәрбиясендә чын кешеләр булып үсәргә тиешләр!
– Дөресен генә әйт әле, майор: ул балаларның язмышы сиңа вәхшилек булып тоелмыймы? Үзеңнең дә ике балаң бар бит…
– Дөресен генә әйткәндә, кызганыч, әлбәттә. Тик шунысын дөрес аңларга кирәк: әгәр дәүләт белән чиркәү кызгану хисләренә таянып эш итсә, тора-бара илдә бердәмлек дигән нәрсә, гомумән, юкка чыгарга, аннары – карыйсың – Русия дигән дәүләт таркалырга да мөмкин. Әйе, әйе, хөрмәтле, Василий Степанович, ил тикле ил таркалырга мөмкин! Карале, синең белән без кычытмаган җиребезне кашып утырабыз түгелме? Тапкансың сөйләшер сүз! Сал әле, авыртуга түзеп була торган түгел монда!
Алпавыт сүзсез генә стаканнарга әче бал салды да үзе шундук эчеп тә җибәрде.
– Эч әйдә, нигә карап торасың, майор? Алай да бу хатын-кыз иңенә нинди кайгы төшкән! – диде ул аннары, уылдык яккан ипиен чәйни-чәйни. – Кызганыч бит…
– Тагын?! Куй сана юк-бар сүзеңне!
– Әйт әле, майор, хәзерге вакытта ул балаларның кайда икәнен белеп буламы?
– Син нәрсә, Василий Степанович, күктән төштеңме әллә?! Аннан соң ике ел вакыт үтте түгелме! Аларның икесе, Василий Никитич Татищев галиҗәнапларының боерыгы буенча, Самарага җибәрелде бугай, мөгаен, алар анда берәр байга бирелгәндер. Ә берсе, олырагы, Казанга озатылды. Шәт, аның язмышы да шулайдыр. Ничек табасың аларны хәзер?! Һич аңламыйм: нигә кызыксындыра алар сине?! Башка эшең юкмы әллә?
– Мин бу турыда хатынга сөйләгән идем. Бик кызганды ул бу хатынны. Берәр нәрсә эшләп булмыймы икән, дип аптырата башлады хәзер…
– Хатын-кызга шулай тоеладыр да, бәлки. Чөнки ул аларның дәүләт җинаятьчесе балалары икәнен күз алдына китерә алмый Ә син? Син үзең шулкадәр беркатлы булма инде! Сиңа нигә кирәк бу?! Туктале, әллә ул хатын белән чуалып киттеңме? Ә? – дип көлде офицер.
– Ни сөйлисең? Үземнең крестьянга барып бәйләнергә башыма ат типмәгән! Миңа алар Уфада да бетмәгән. Син моны яхшы беләсең бит…
– Анысы шулай, дөрес анысы.
– Менә нәрсә турында баш ватам мин соңгы вакытта: син ул малайларның кайларда, кемнәрдә икәнен үз рәсми элемтәләрегез аша белә аласыңдыр бит? Әйтик, Самара белән Казанга рәсми прошениеләр язып.
– Син нәрсә, хөрмәтле Василий Степанович, моңа еллар кирәк! Безнең почта белән чиновникларның ничек эшләгәнен белмисеңме әллә?
– Кая ашыгырга? Ел үтсен, ике ел үтсен!
Майор инде шактый шешенгән битләрен кулы белән сыпыргалап уйга калды.
– Хатлар язып карарга була анысы… – диде ул аннары, ашыкмыйча гына. – Әгәр файдасы тиярлек булса…
– Булырга тиеш, чөнки рәсми хатлар буенча урындагы чиновниклар боларны ачыкларга мәҗбүр булачак.
– Ярар, ачыкладылар ди, шуннан нәрсә?
– Аннары күз күрер анда. Шул малайларның берәрсен генә булса да табасы иде…
– Ярар, язып карармын мин.
– Менә рәхмәт, майор.
…Алпавыт хезмәтчесе Ефимның Надежда белән аның малайлары турында сүз кузгатуы юкка гына түгел иде, әлбәттә: аңа бу икәүнең күптән түгел генә, матур бер җәй көнендә, хуҗасы Василий Степановичның умарта өендә алар хакында сөйләшүләренең шаһиты булырга туры килде. Дөрес, ул үзе моңарчы бу чибәр хатынның балалары барлыгы турында берни дә белми иде. Баксаң, хәтта өч малае бар икән аның! Надежда Ефимга бик ошый иде. Бу яшенә җитеп, моңарчы өйләнү турында уйлап та карамаган бу беркатлы, самими ишегалды себерүче, кирәге чыккан чакта кучер да, йомышчы да булган Ефим, әгәр дә ул риза булса, аңа бүген үк өйләнер шикелле иде. Алай гына да түгел, аны беренче мәртәбә күргәннән бирле, моңарчы хатын-кызга күтәрелеп карарга да кыймаган ирнең күңеле ничектер давылланып алды, һәм ул бу дөньяда ир затлары белән янәшә хатын-кыз дигән гүзәл затларның да яшәп ятуларын белеп гаҗәпкә калды. Моңарчы ул аларны күрмәгән генә, ә күзен ачып караса, алар бар, хәтта янәшәдә генә яшәп яталар, янәшәдә генә йөриләр икән бит! Ә инде Надежданың шушы япь-яшь килеш ниләр кичергәнен дә белгәч, күп кенә вакыт үзенә урын таба алмыйча, һаман бу хатынның шундый коточкыч кайгыларын оныттыру, моның өчен нишләргә кирәклеге, нинди ярдәм күрсәтергә мөмкинлеге турында уйланып йөрде, аны ниндидер җылы сүзләр әйтеп тынычландырасы килде. Дөресрәге, шундый уйлар белән яши башлады ул. Ә аның уллары турындагы сөйләшүне дә ишеткәч, бөтенләй тынычлыгын югалтты, берничә мәртәбә алпавыттан хәтта: «Белмисеңме, Василий Степанович, теге әфисәр вәгъдә иткән хатларын яздымы икән?» – дип сорыйсы да килде. Тик аларның сөйләшүен тыңлап торуы өчен үзенә каты бәреләчәген күз алдына китереп, авызын ачмаска, тыныч кына көтәргә булды: әгәр бу турыда берәр яңалыгы булса, теге әфисәр аның хуҗасына әйтми калмас! Хәер, алпавыт үзе дә Уфада еш була, димәк, әфисәр аңа бу турыдагы хәбәрне шунда очрашканда да җиткерергә мөмкин. «Алай да бераз көтим әле – ни булыр?..» – дип уйлады Ефим. «Тырышып карыйм» диюе исә Надежданың балалары турында әнә шул әфисәрдән колакка ятышлы ниндидер хәбәр көтүе иде. Башкача ни эшли алсын ул бу мәсьәләдә? Берни дә. Шулай булгач, бар өмете шул әфисәрнең алпавытка биргән вәгъдәсендә тору-тормавына, торган очракта исә, аны ничек үтәвенә бәйле иде…
Сильвестр Гловацкий
Яңа керәшен конторасының җитәкчесе итеп, Казан епархиясе башлыгы Лука Канашевичның моннан Нижгар өязенә китеп барачак Димитрий Сеченов киңәше нәтиҗәсендә, миссионерлык эшендә гаять зур тәҗрибә туплаган Сильвестр Гловацкий билгеләнде, һәм ул 1742 елның 18 декабрендә үз вазифасын үтәргә кереште.
Тик аңа эшен бик авыр шартларда алып барырга туры килде: башка халыкларны православие диненә тарту өчен бирелергә тиешле акчалар конторага вакытында килеп җитмәде: 1743 ел өчен каралган унсигез мең сумнан артык акча бары тик 1744 елның июль аенда гына алынды. Хәтта бу эш белән патша Елизавета Петровна үзе шөгыльләнүе аркасында гына, мәсьәлә тулысы белән, анда да 1746 елда гына җайга салынды. Шулай итеп, яңа җитәкче миссионерлык эшен ярты ел буе акчасыз алып барырга мәҗбүр булды. Ниһаять, акча мәсьәләсе хәл ителеп, 1746 елда конторага үткән еллар өчен 30745 сум, ә 1748 елда тагын 1744–1747 еллар өчен 39459 сум акча керде. Билгеле, шундый зур акчалар чукынучылар санын да кискен арттырырга мөмкинлек бирде.
Архимандрит Сильвестр Гловацкий, конторага тиешле акча керә башлагач, миссионерлар төркемен җитәкләп, авылларга еш кына үзе дә чыга башлады. 1744 елның ахырында, 1745 елның башында ул даими рәвештә Вятка буенда яшәүче татарлар, удмуртлар, марилар һәм мордвалар арасында эш алып барды. Чукынып акчалата бүләк алырга теләүчеләр шактый булганлыктан, үзе белән алган 1610 сум акчасы бүләккә, кайбер гаиләләргә кием-салым алырга бик тиз тотылып бетте. Бер килүендә генә дә биш меңгә якын удмуртны чукындырды, тик моның өчен, бик тиз генә акча җибәрүләрен сорап, конторага хәбәр җибәрергә туры килде.
Контора эшен ныклы контрольдә тоткан Лука Канашевич, еш кына Сильвестр атакайны үзенә чакыртып, күпме кешенең урыс динен кабул ителүе турында аның хисабын тыңлый, нинди ярдәм кирәклеген сораштыра, бу эшне тагын да киңрәк җәелдерү, чукынучылар санын арттыру буенча киңәшләрен бирә иде. Ул аның чукындырылган кешеләр исәбе турындагы саннарын үзе өчен таблица формасында язып барды, аларны бер-берсе белән чагыштырып, нәтиҗәләр ясады.
Бүген Гловацкий аның янына нәкъ чакырылган вакытка, төшке ашны ашаганнан соң ук килеп керде. Күрештеләр, үзара хәл-әхвәл сораштылар да епископ Лука Канашевич Яңа керәшен контора җитәкчесен зур кабинетының «Т» хәрефе рәвешендә куелган өстәле янына чакырды.
– Сиңа ни өчен чакыруым билгеле бугай? – дип сорады ул, үзенең йомшак кәнәфиенә кереп чумгач, аның утырганын да көтеп тормыйча. – Эшкә керешик.
– Әйе, беләм, атакай, беләм: 1743–1747 еллар буенча хисап тотарга килдем. Беренче ике елда, әйтергә кирәк, әллә ни зур эш күрсәтә алмадык, нибары 180 мең дә 62 кеше генә чукындырылды, – диде Гловацкий, алдына куйган кәгазенә карап. – Сәбәбе дә яхшы билгеле: акчасызлык. Ә шунсыз бу мөһим эшне алып баруы бик авыр, хәтта, әйтер идем, мөмкин дә түгел. Алай да, фәкать безнең миссионерларыбызның гадәттән тыш тырышлыгы, үз эшләренә фанатикларча бирелгән кешеләр булуы аркасында гына, акчасыз килеш тә, кайбер уңышларга ирешә алдык. Акча ягы җайга салынгач, әйтик, 1746 елда чукынучылар санын, контора тарихында беренче буларак – мин моны зур горурлык белән әйтәм, атакай! – православие диненә 73969 иноверецны күчерә алдык! Шуларның 52545 ен чувашлар тәшкил итте. Әгәр дә 1747 ел нәтиҗәләренә килсәк, алар исә тагын да күңеллерәк: безнең миссионерлар тарафыннан 113392 кеше чукындырылды! Моңарчы мондый күрсәткечләр турында хыяллана гына ала идек бит, атакай! Әгәр дә аны инородецлар буенча бүлеп карасак, мондый картина килеп чыга: татарлар – 371, мордвалар – 14614, чувашлар – 79235, чирмеш-марилар – 18486, удмуртлар 686 кеше…
– Бик яхшы, бик яхшы. Мин монда, бу контора оештырылганнан бирле, чукындырылганнар санына күз төшереп чыктым. Чыннан да, Яңа керәшен конторасында элек бер елда да мондый зур уңышлар күзәтелмәгән. Алай да мине менә нәрсә борчый, архимандрит… – Канашевич бер мәлгә туктап калды, әйтерен ничек үтемлерәк итеп җиткерү хакында уйлана иде бугай. – Белүемчә, Идел буенда яшәүче инородецларның иң күпчелеген мөселман-татарлар тәшкил итә. Шул ук вакытта, ни гаҗәп, иң аз чукындырылган халык та шул ук татарлар. Алардан 1744 елда – 139, 1745 елда – 159, 1746 елда – 184, 1747 елда 371 кеше генә чукындырылган! Игътибар ит: православиене кабул иткәннәр саны иң күп – 113 392 кеше булган елда! – нибары 371 кеше генә татарлар! Һич тә аңлашылмый бу, архимандрит!
– Бик дөрес, атакай, бу нәрсәне без үзебез дә аңлый алмыйбыз. Чукынучыларга каралган ташламалар турында да сөйли, аңлата торабыз, бүләкләрен дә вәгъдә итәбез, аннары… – Гловацкий, монысын әйтергәме, юкмы дип икеләнгән сыман, бер мәлгә туктап калды. – Яшерен-батырын түгел, атакай, хәтта килеп туган хәлгә карап, куркытып караган чаклар да була, юк, бирешмиләр! Аңлап булмый торган ниндидер үҗәт халык ул татарлар! Бик авыр алар белән эшләве, атакай, гаять дәрәҗәдә авыр. Әнә шул 371 татарны безнең дингә кертүдән, 79235 чувашны православиегә күчерү җиңелрәк булды!
– Киләчәктә, аларны безнең дингә күпләп тарту өчен, нинди чаралар күрергә кирәк дип саныйсың? Бу турыда уйлап караганың булдымы?
– Булмаган кая, атакай, уйламаган кая!
– Ниндирәк фикерләрең бар бу турыда?
– Мин бу турыда Сенатка хат та юллаган идем, анда, белмим, ни әйтерләр?! Фикергә килгәндә, аның иң беренчесе һәм, минем уемча, иң әһәмиятлесе, татарларны безнең дингә күпләп күчәргә этәрергә тиешлесе – безнең дингә күчкән керәшеннәр түләүдән азат ителгән барлык салымнар тулысы белән православиегә күчәргә теләмәгән әнә шул татарлар өстенә салынырга тиеш дип саныйм. Бу нәрсә аларны шундук уйланырга мәҗбүр итәчәк, чөнки изәчәк аларны ул салым, муеннарыннан буачак!
– Яхшы уйланылган, яхшы! – диде епископ. – Тик моны указ белән законлаштырырга кирәк, чөнки хакимият моны үз белдеге белән генә эшли алмый бит.
– Инде әйткәнемчә, мин бу тәкъдимемне Сенатка да юлладым. Бәлки, анда хупланса, указда да урын алыр. Аннан соң тагын бер тәкъдимем бар минем, атакай. Монысы татарларга карата гына түгел, гомумән, инородецларны урыс диненә тартуга кагылышлы: минемчә, бу изге эшебезне колачлырак алып бару өчен, чукындыру эшен гадиләштерә төшәргә кирәк…
– Ничек «гадиләштерә төшәргә»? – дип сорады епархия җитәкчесе. – Ничек? Нәрсәсен?
– Яңа керәшен конторасы эшли башлаган көннән бирле, православиегә күчәргә теләк белдергән һәр кешене без, Зөягә китертеп, христианлыкка күчүен өч мәртәбә суга чумдырып, чукындыру белән рәсмиләштерәбез, яңа исем-фамилия биреп, журналга язып куябыз. Хәзер безнең Богородицк монастыре белән изге пәйгамбәр Илья чиркәве күп вакытта ыгы-зыгы килгән мәкәрҗәне хәтерләтә: халык та халык! Бу мәхшәрне бетерер өчен, минемчә, киләчәктә чукындыру йоласын үтәү хокукын җирле монастырьлардагы гади монахларга да, чиркәүләрдәге священникларга да бирергә кирәк. Әгәр бу тәкъдим указ белән беркетелсә, ул чагында кешеләрне, чукындыру өчен, Зөягә алып килү зарурлыгы да юкка чыгачак. Бу исә безгә миссионерлар санын арттырырга һәм чыгымнарны күпкә киметергә дә мөмкинлек бирәчәк.
– Начар түгел бит бу, чыннан да, начар түгел! Мин, тәкъдимнәреңнең тегесен дә, бусын да хуплап, Синод белән Сенатка үз исемемнән дә хат юллармын. Ул шулай нәтиҗәлерәк һәм тизрәк булып чыгар.
– Яхшы булыр иде, атакай.
– Аннан соң тагын менә нәрсә: татарларны күпләп чукындыру өчен, аларны мәчетләреннән аерырга тырышырга кирәк! Аларның мәчетләрен туздырырга, җимерергә кирәк! Әлбәттә, бу контора кулыннан гына килә торган эш түгел. Монда урындагы хакимиятләр белән бергә кулга-кул тотышып, бер сүздә булып эшләү сорала. Ә менә аларны мәчетләрдән биздерүне татар авылларында ашыгыч рәвештә чиркәүләр салу, мәчетләр салырга рөхсәт, җир бирмәү эше белән бергә алып бару зарур. Моңа дәүләт акчаны сезнең контора аша бирә бит. Димәк, бу эш тә бик мөһим: татарларны аларның рухи кыйбласы да, яшәү рәвеше дә булган мәчетләреннән ничек тизрәк биздерсәк, шул ук тизлектә иманнарын да, мөселманча яшәү рәвешләрен дә, тоткан дини кыйблаларын да җимерәбез дигән сүз! Болардан башка бу халыкның бернинди әхлак ныклыгы калмаячак һәм шуннан соң алар православие динен генә түгел, мөгезле шайтан динен дә кабул итәчәкләр! Әлбәттә, аңлыйм: бу – бер-ике еллык эш кенә түгел, ул зур түземлек, зур сабырлык сорый торган дәвамлы эш. Әйе, дәвамлы эш. Бу юлда вак-төяк нәрсә юк! Бу мәсьәләдә мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Кабатлап әйтәм: барысын да! Хәтта мөмкин булмаганын да!
– Мин үзем дә шулай уйлыйм, атакай.
– Бик дөрес уйлыйсың. Алла сиңа да, миссионерларыңа да саулык һәм түземлек бирсен! Ярый, уңышлар телим, архимандрит! – диде епископ Лука Канашевич, әңгәмәләренең бетүен аңлатып, һәм урыныннан күтәрелде дә, уң аягына аксый-аксый янына килеп, аны чукындырып алды. – С богом, архимандрит!
Православие диненә күчкән керәшеннәр салымын татарлар өстенә йөкләү турындагы Сильвестр һәм Лука Канашевичның тәкъдимен Сенат та, Синод та хуплады һәм бу турыда махсус указ да чыкты. Аны куллана башлагач, Казан өязендә христианлыкка күчәргә теләмәгән татарлар өстенә салынган салым, алты мәртәбәгә артып, алар аны түли алмау дәрәҗәсенә җитте. Бу хәл исә халык арасында зур ризасызлык тудырды. Аның күләме элек һәр кеше башына 53 тиен туры килсә, хәзер 3 сум 10 тиенгә хәтле үсте! Халык, бу хәлгә үзенең зарын белдереп, урыс динен кабул иткән керәшеннәр өчен үзләренә салына торган салымнан азат итүләрен сорап, Сенат исеменә хатлар яудыра башлады. Тик алар җавапсыз кала бирде…
Башка халыкларны урыслаштыруда милли священникларның роле зур булуын күптән аңлаган Сильвестр Гловацкий бу мәсьәләгә дә зур игътибар бирде. 1748 елның җәендә ул, Алабуга авылының Спас чиркәве янында керәшен мәктәбе төзү өчен урынны үзе күрсәтеп, андагы төзелеш барышын да һәрдаим күзәтеп торды. Хәер, берничә җирдә ачылган ул мәктәпләрне керәшен мәктәбе дип атау бик дөрес тә түгел. Аларда, киләчәктә чукындыру эшләрен үз халыклары арасында колачлырак алып баруны күздә тотып, башка милләт вәкилләре дә укытылды. Ике елдан соң ачылган Алабуга керәшен мәктәбендә 23 татар, 13 чуваш, 3 удмурт, 9 мордва баласы укый иде. Бу саннардан күренгәнчә, татарларны чукындыру эше даими рәвештә беренче планда торды, шуңа күрә, алар арасында христиан диненә өндәү-үгетләү эшләре алып бару өчен, милли кадрлар да күбрәк таләп ителде. Анда балаларны дьяк Фёдор Кочкин һәм монда украинадан килеп чыккан Яким Магеровский укытты. Тик бу мәктәп озак эшләмәде, ел да тугыз айдан анда янгын чыгып, ул янып бетте.
Янгыннан соң тиз генә Алабугада булып кайткан Сильвестр Гловацкий, бу мәсьәләдә киңәш-табыш итәргә дип, шундук епархиягә килде.
– Ничек алай килеп чыккан соң ул янгын? – дип сорады аңардан Лука Канашевич. – Безгә һава шикелле кирәкле мәктәпне көл итеп күккә очырган бит, ә!
– Минем тикшерүем күрсәткәнчә, янгын мичкә ягучы гаебе белән чыккан, атакай, ул артык тырышып җибәргән…
– Үзен утка атасы иде! – диде епископ ачу белән.
– Безнең кеше иде ул, атакай. Урыс милләтеннән…
– Шулай булса гына. Ярар, нишләмәк кирәк, кемдер әйтмешли, янган-беткән, күккә очкан… – Епархия җитәкчесе, ни турындадыр уйланган кыяфәт чыгарып, бер мәлгә тынып торды. – Ышанам: мәктәпнең шул хөрәсән урыс аркасында януы турында тавыш-тын чыкмагандыр?
– Юк, атакай, моны беркем дә белми!
– Алайса, менә нәрсә, архимандрит… – Лука Канашевич, әйтер сүзен уйлагандай, бераз бүленеп торды. Аннан соң Сильвестр атакайга иелә төшеп дәвам итте: – Халык арасында утны мөселман татарлар төрткән дигән хәбәр таратырга кирәк. Шулай итеп, без бу янгынны да үз файдабызга эшләтә алабыз… Ул авылда татарлар бардыр бит?
– Бар, атакай, бар! – дип җавап бирде архимандрит, хуҗасының зирәклегенә сокланып. – Аңладым мин сине, атакай, яхшы аңладым.
– Аңласаң, бик яхшы, Сильвестр. Ә янган мәктәпнең укучыларын шушы көннәрдә үк Казандагы керәшен мәктәбенә күчерербез. Мин тиешле күрсәтмә бирермен – аларны кабул итәргә әзер торсыннар.
Шушы сөйләшүдән соң бер атна эчендә Алабуга укучылары Казанның Иске Татар бистәсендә эшләп килүче керәшен мәктәбенә күчерелде. Алабуга авылы кешеләре арасында, мәктәпне татарлар ут төртеп яндырды дигән хәбәр таратылып, тикшерү эшләре башланды: «шикле» татарлар берәм-берәм озакка сузылган сорау алу мәрәкәсенә тартылды. Шулай аптырата торгач, шактый кеше мәктәпкә ут төртүдә гаепле дип табылды, һәм ахырда алар, бары тик православиегә күчеп кенә, төрмәдән азат ителделәр. Шулай итеп, мич ягучы урыс гаебе белән чыккан янгын миссионерларга утызга якын татарны урыс диненә кертергә ярдәм итте…
– Бу алым шулкадәр уңышлы булып чыкты, атакай! – диде шуннан соң Сильвестр Гловацкий епископ белән очрашуы вакытында, язгы кояштай елмаеп. – Янгын безгә атна-ун көн эчендә берничә кешенең ике айлык эш нәтиҗәсен бирде!
Сильвестр Гловацкий, Яңа керәшен конторасын җитәкләгән җиде ел эчендә, барлыгы 268 326 кешене урыс диненә кертеп, анда эшләгәннәр арасыннан инородецларны чукындыру буенча иң зур уңышка ирешкән кеше булып танылды. Бу күпләп чукындыру чоры башлангач ирешелгән иң зур нәтиҗә иде. Ул елларда аның тырышлыгы белән хәтта чукындырылучы татарлар саны да артты: 1746 елда алар 184 кеше булса, өч елдан 2041 кешегә җитте.
Идел буе татарларын һәм мәҗүсиләрен көчләп чукындыру эшендә зур тәҗрибә туплаган Гловацкийның тырышлыгын күреп, Санкт-Петербургта утыручы югары дин әһелләре аны Себергә җибәрергә булды. Бу турыда аңа Казан епархиясе җитәкчесе епископ Лука атакай җиткерде.
– Саулык ягы ничегрәк соң, архимандрит? – дип сорады ул аңардан, күрешкәннән соң. – Зарланмыйсыңдыр?
– Аллага шөкер, үземне бик яхшы хис итәм, – дип җавап бирде Сильвестр, нигәдер сагая төшеп. – Ә нигә сорыйсың, атакай?
– Болай гына… Хәер, сәбәбе дә бар, архимандрит: миссионерлык эшендәге зур хезмәтләреңне искә алып, Изге синод сине Тобольск һәм Себер митрополиты итеп билгеләргә җыена. Саулыгың турында шуңа кызыксынуым, ни әйтсәң дә, Себер – кырыс як бит. Бу турыда үзең хәбәр алмадыңмы әле?
– Юк, беренче тапкыр ишетүем…
– Дөресен әйткәндә, синең белән бер дә аерылышасым килми, архимандрит, чөнки без бер-беребезне ярты сүздән аңлап эшләдек бит. Тик бернишләп тә булмый – бу турыдагы карар инде кабул ителгән. Синодтагылар кемне кая куярга икәнен яхшы беләләр. Шулай итеп, әзерлән, архимандрит! Миңа килеп ирешкән хәбәргә караганда, син бу турыдагы указны патшабикә кулыннан алачаксың…
Епископ дөрес әйткән булып чыкты: архимандрит Сильвестр атакай, 1749 елның 8 июлендә Мәскәү Кремлендәге Зур Успения соборында патша Елизавета Петровна кулыннан үзенең Тобольск һәм Себер митрополиты итеп билгеләнүе турында указ алып, егерме биш олау белән 1705 елда нигез салынган һәм Себерне колонизацияләү үзәге булып хезмәт иткән Тобольск шәһәренә чыгып китте.
Ул монда да башка диндәге халыкларны христианлыкка күчерү эшендә, Идел буендагы кебек уңышларга ирешү өчен, җиң сызганып эшкә керешмәкче булып, чиксез Себер киңлегендә миссионерлык эшен билгеле бер юнәлештә алып баруны күздә тотты. Изге синодка монда да Яңа керәшен конторасы шикелле махсус оешма булдыру, керәшен авылларында мөселманнарның үз куллары белән чиркәүләр төзетү, чукынганнар салымын чукынмаганнар өстенә салу, керәшеннәрне үз диннәренә кайтарырга өндәмәсеннәр өчен, христианлыкка күчмәгәннәрне башка авылларга күчереп утырту, миссионерлык эшләрен колачлырак җәелдерү өчен, махсус өндәүчеләр һәм толмачлар билгеләү зарурлыгы турындагы тәкъдимнәрен юллады. Ләкин Синод аның бу тәкъдимнәрен кире какты. Тик шулай да Сильвестер атакай 1754 елда Тобольск шәһәрендәге Татар Бистәсе уртасында чиркәү салдырып куйды.
Синодның үз тәкъдимнәрен хупламавы эшенә фанатикларча бирелгән һәм аны үзе өчен изге эш дип санаган митрополитның күңелен һич тә төшерә алмады, ул миссионерлык эшен, нигездә, көчләү, куркыту юлы белән дәвам итте. Болар Себер халкы арасында зур ризасызлык тудырды, һәм аннан Синод белән Сенатка шикаять хатлары ява башлады. Тик митрополит Сильвестр Синод белән Сенатның аларга аңлатма бирүен таләп иткән хатларының барысына да: «Себер татарларын көчләп чукындыру очраклары юк», – дигән җавабын җибәреп торды.
Инородецларны православие диненә кертү буенча Себердә дә зур нәтиҗәләр күрсәтергә омтылган митрополитның бу уе тормышка ашмады, чөнки татарлар моңа каршы бик нык торды, бары тик мәҗүси халыклар гына христианлыкка күпләп күчерелде. 1750 елда православие динен кабул иткән 1051 кешенең бер меңе – Красноярск өязендә яшәүче телеутлар, егермесе генә – Тобольск татарлары, унысы – башкорт, тагын өчесе – сөргенгә сөрелгән татар, берсе сөрелгән башкорт иде.
Себер татарларының монда Сильвестр Гловацкий алып барган христианлаштыру эшенә карата нәфрәте, Сенат һәм Синод исеменә өзлексез килеп торган шикаять хатлары һәм, боларга өстәп, 1755 елда күтәрелгән мулла Батырша восстаниесе митрополитны татарлар яшәмәгән башка җиргә күчерү өчен сәбәп булды, һәм ул шул елда Тобольск епархиясеннән җибәрелде.
Шуннан соң инде Сильвестр Гловацкий Синод руханиларын кызыксындырмады…
Үтә вакыт!.
Вакыт бернигә дә карамыйча үтә тора, аның белән бергә, авырлык белән булса да, тормыш та туктап тормый – үз җае белән бара бирә. Вакыт һәм тормыш белән бергә, язмышта язылганнарның, үз өлешенә тигәннәрнең барысын да күрә-күрә, сыный һәм сынала-сынала, кеше гомере дә ага тора. Вакытны туктатып булмаган шикелле, аның агышын да беркем туктата да, әкренәйтә һәм тизләтә дә алмый. Ә вакыт, кайчандыр архимандрит Алексий Раевскийның атасы әйтмешли, үзенекен ала бирә. Күзгә күрсәтмичә, сиздермичә генә ала ул аны.
Соңгы вакытта әле моңарчы үзен яхшы ук сизеп килгән Сибгатулланың саулыгы да какшый башлады: аяклары сызлап йөдәтә, нишләптер тыны кысыла, әйтерсең аның сулыш юлларын кемдер ни беләндер томалап-томалап тора. Томалый да, күзенә карап: «Йә, менә болай ничек, ә менә болай?» – дип сорый сыман. Заманында бөркетнекедәй очлы булган күзләре дә начар күрә хәзер. Кисәк-кисәк биле дә, күршесе Ычтапан әйтмешли, вакыты-вакыты белән шундый «ата», авыртудан кычкырып җибәрердәй була.
Бигрәк тә яткан яисә утырган җиреннән торганда шулай.
«Картаелды, бетте рәт, – дип куйды ул үзалдына, ишегалдындагы сарыкларына салам белән катыштырылган печән салып кергәч, ишек катындагы эскәмиягә утырып. – Бер дә килер сыман түгел иде бу картлык дигәннәре. Баксаң, ишек артында гына көтеп торган икән үз вакытын, килде дә керде әнә… Ох-хо-хо! Ярар, нишләтәсең инде, бездән генә калмаган, картлык – һәркемгә килә торган нәрсә. Үлем шикелле үк. Тик һәр кешегә аерым килә, һәркемнең – үз вакыты…»
– Син ни мыгырданасың анда, атасы? – дип сорады аңардан кулындагы оекбашка ямаулык салып утырган карчыгы Бәдерхәят.
– Картаелды, дим. Аякларның ныклыгы бетте, тез башлары гәүдә авырлыгыннан зарлана башлады. Бер караганда, нинди авырлык ди инде хәзер минем гәүдәдә! Унбиш яшьлек яшүсмернеке шикелле дә калмады – күзгә күренеп ябыктым… Ач та тормыйбыз инде, бер караганда, ә нигәдер ябыгыла. Күзнең дә рәте бетеп бара – начар күрә башладым… Ходай бөтенләй үк сукыраеп калырга язмаса ярар ие инде…
– Нишләтәсең, атасы, вакыт үзенекен итә инде ул… Бездән генә калмаган…
– Инде Ходай Тәгалә озаклап урын-җирдә ятарга гына язмасын. Үзең азапланып, якыннарыңны азаплап… Ансат үлем бирсен!
– Син нигә әле үлем турында? – диде Бәдерхәяты. – Бераз сызланып китүгә үк бирешергә җыенма әле син ул кадәрле!
– Җыенмыйм мин, юк, җыенуым түгел… Вакыт җиткәч, Ходай ансат үлем бирсә ие дип кенә теләвем. Соң, үлем барыбер киләчәк бит инде ул. Бирешәсеңме, юкмы дип беркемнән дә сорап тормый ул. Әллааһуммә иннәкә гәфүввүн түхиббүль-гәфүә фәгфү гәннәә. Әй Раббым! Син кичерүче. Син ярлыкаучы, безне дә кичер!
– Бу догаларны укыган булабыз инде дә, атасы, Ходай кабул итәме икән соң аларны?
– Көфер сүз сөйләмә! Гөнаһ җыйма үзеңнең шикләрең белән!
– Нишләтәсең, атасы, шик дигән ул нәрсә керә шул күңелгә. Ничек кермәсен, чукынган кешеләр бит без…
– Ходай Тәгалә – бар нәрсәне дә күреп торучы Бөек Зат. Ул безнең ни өчен бу юлга барырга мәҗбүр булуыбызны да күреп торгандыр. Асылда, без күңелебез белән аңа гел тугрылыклы булып калдык. И Ходаем, кичерә күр безне! Ирексезләнүебезне аңлый күр!
– Кичерә күрсен инде, атасы, кичерә генә күрсен! Тәмуг утларына ташламасын! Әлхәмдү лилләәһи гәләә күлли хәәл. Нинди генә хәл булса да, Аллаһыга мактау булсын…
– Шулай булсын, карчык, шулай булсын. Ходай безне кыен хәлләрдән араласын, башка кайгы-хәсрәт күрсәтмәсен. Алай да минем Ходайга бер үтенечем бар: үлеп киткәнче, аның ниндидер могҗизасы белән улыбыз Искәндәрне күрәсе ие. Ерактан гына булса да, бер күз кырые белән генә булса да! Башкасын өмет тә итә алмыйм инде…
– Әй атасы, синең гозер генә түгел бу, барыбызныкы да. Минем бу турыда Ходай Тәгаләдән сорамаган көнем юк! Бер күреп, аның исән-имин икәненә генә ышанасы ие… И-и Ходаем, синең мәрхәмәтең зур, мөмкинлегең чиксез, безгә шундый бәхетле мизгелне ирештерсәң ие!
– Шөкер, исәнен исән инде ул, Алла боерса. Сирәк булса да хатлары килеп тора бит.
– Хат… Нәрсә ул хат? Ул бит, син аны яхшы беләсең, безне борчымас өчен, алдарга да күп алмас!
– Ничек алдар икән? Минемчә, юкны – бар, барны юк дип әйтә торган түгел ул. Аннан соң аңа инде хәзер ничә яшь икәнен дә онытма!
– Әй, әйтмә дә инде, атасы, әйтмә дә! Хәтта ышанасы да килми: бишенче дистәсе белән бара бит бала! Ундүртенче майда кырык ике яшь тула, Алла боерса.
– Без картаймый кем картайсын, ә, карчык!
– Картаймый кая барасың? Картаясың инде. Алланың биргәненә шөкер, үзебез дә шактый яшькә җиттек бит инде…
– Әйе. Без үскәндә, без бала-чагаларга кырыкка җиткән кешеләр дә бабай булып күренә ие. Шөкер, алтмыш икенче яшь белән барабыз. – Сибгатулла, шул узган гомерен искә төшергәндәй, бер мәлгә тынып калды. Шактый вакыт утырды ул шулай, бер сүз дә дәшмичә. Тик аннан соң гына, үз-үзе белән сөйләшкән шикелле сүзен дәвам итте: – Күп яшәлде бу дөньяда, бик күп яшәлде… Хәтта арыта да башлады бугай…
– Ни сөйлисең, атасы? Яшәү ничек арытсын ди инде?!
– Аякларның көче, ныклыгы бетте, бераз артыграк йөресәң, кылтыр-мылтыр килә башлыйлар. Тез башлары арый… Алар арый башладымы, рәт китә дигән сүз инде ул, карчык. Минем сүзгә гаҗәпләнәсе юк.
– Артыгын йөрмә! Шөкер, өйдәге ир-ат эшләрен майтарып торырга Габдрахман бар бит. Ә син һаман үзең башлап йөрергә тырышасың…
– Әй карчык, безнең әби-бабайлар «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дип юкка гына әйткәннәр дип беләсеңме әллә син? Бик белеп әйткән алар моны! Менә хәзер, җитте, рәхәтләнеп, мич башында гына ятам, дип ятып кара әле син! Бөтенләй бетәсең, бераздан аяк та атлый алмый башлыйсың. Шуңа күрә аз булса да кымшанырга, хәрәкәтләнергә тырышам ич мин.
– Кем сүз әйтә, тырыш, хәрәкәтлән. Тик берни дә эшләп маташма, олы кеше буларак, бары тик йорт-җиребездә күз-колак булып, киңәшләреңне генә биреп йөр!
– Ярар, шулай гына эшләрмен моннан соң, – дип, кеткелдәп көлеп алды Сибгатулла, кулы белән ап-ак чәчләрен сыпырып. – «Габдрахман, син хайваннарга ашарга салдыңмы?», «Улым, аларга су эчердеңме?», «Улым, лапаста хайваннар астын алыштырдыңмы?», «Улым, ишегалдын себердеңме?», «Улым, анда тирес җыелган икән, түгеп кайтмыйсыңмы?» – дип кенә йөрермен.
– Әй, сиңа әйткән мин җүләр. Моның ни көлкесе бар инде, йә?
– Ничек булмасын? Ул бит бу эшләрне көн саен мин әйтмәсәм дә эшләп килә. Аллага шөкер, монысы да йорт җанлы булып үсте!
– Соң, син, тегене эшлә, моны эшлә, тегеләй ит, болай ит дип әйтмичә, карап-күзәтеп кенә йөр, дип әйтүем минем.
– Әй карчык, карчык, аңламыйсың син… Кулыма себерке алып ишегалдын себерсәм дә, сулыш юлларым ачылып китә сыман бит! Хайваннар янына чыксам да, ничектер яшәреп киткән шикелле булам.
– Яшәрәсеңдер шул, алар белән сөйләшеп тә йөрисең бит син, җүләр шикелле…
– Сүзеңне чамалап сөйләш, карчык! – диде Сибгатулла кырыс кына. – Нишләп җүләр булыйм ди мин?! Алар бит әйткәнне аңлыйлар! Шуңа сөйләшәм мин алар белән.
– Кичер, атасы, мин сине җүләр димәдем, җүләр шикелле дидем.
– Ярар, ярар, акланып маташма! Башта әйтеп ташлыйсың да аннары акланырга керешәсең. Кая, бераз башымны төртеп торыйм әле мин, нигәдер кәеф китеп тора кебек…
– Авырып китә күрмә тагын, Ходаем!
– Китсә тагын. Мин авырып киткәннән генә дөнья бетмәс, Алла боерса. Кеше сырхауламыйча тормый инде…
– Ярар, урынны кая җәйим? Сәкегә ятасыңмы?
– Юк, идәнгә генә сал шунда берәр нәрсә. Әнә теге почмакка гына…
Башын төртүе булды, Сибгатулла йокыга да китте.
«Арый шул, арый, – дип уйлап алды, аның гырылдау тавышын ишеткән Бәдерхәят. – Бер дә тик тора белми шул, һаман нидер эшләп маташа… Хәер, кечкенәдән шулай өйрәнгән инде ул. Без үсмер чакта ук алар турында кешеләр: «Тырыш та инде бу Гатаулланыкылар!» – дип сокланалар ие аның белән энекәше Һидиятулла турында. Һидиятулла гына кыска гомерле булып чыкты, иртә китеп барды. И Ходаем, атабыз сау гына була күрсен!»
Шулчак өй ишеге кисәк кенә ачылып китте дә унынчы яше белән баручы оныклары Габдулла-Миша килеп керде.
– Шаулый күрмә, улым, бабаң йоклый, – диде аңа әбисе, әкрен тавыш белән. – Бар, улым, өс-башыңны каккалап кер, тузанланып беткән. Ниләр эшләдегез анда, улым?
– Башта әти белән бакча башында өелгән салам өстен агачлар белән бастырып куйдык, аннары баз өстен җылыттык. Кыш салкын була калса, бәрәңгеләр өшемәсен, диде әти…
– Әй улым, күз генә тимәсен үзеңә, булдырасың да инде! Гел булышып йөрисең әтиеңә, – диде Бәдерхәят карчык, оныгының башыннан сыйпап.
– Барыбер эш юк бит, әби.
– Бая күреп кердем: иптәшләрең Чулак Ләксәндрләр капка төбендә шара уйнап йөриләр ие анда…
– Уйнасыннар… Кызыклы уен түгел лә ул! Менә балык тоту – бөтенләй икенче эш! Тик хәзер көз көне, су буенда утыруы күңелле түгел – балык чиертми…
– Алла боерса, җәй көне тотарсың, улым, җәй җиткәч. Тик балыкка аңа кояш чыкканчы ук төшәргә кирәк. Кояш чыкканнан соң чиертми башлый алар, дип сөйли ие бабаң Гатаулла. Авыр туфрагы җиңел булсын, мәрхүмнең!
– Ә бабай күптәннән йоклыймы, әби?
– Юк, улым, әле күптән түгел генә ятты. Ә нигә сорыйсың?
– Бу вакытларда ул миңа гарәп хәрефләрен өйрәтә иде.
– И-и улым, моны урамда дусларыңа әйтә күрмә тагын! Бу турыда бер дә кычкырып сөйләшергә ярамый. Без, керәшеннәргә, андый хәрефләрне өйрәнергә, алар белән язылган китапларны укырга ярамый бит, улым!
– Син нәрсә инде, әби?.. Мин бу турыда беләм ич – бабай әйтте, ул бит аларны миңа яшереп кенә, кеше-кара күрмәгәндә генә… Белгән нәрсә зыян итми ул, ди, бабай. Ярар, әби, алайса, мин бераз урамда уйнап керим әле.
– Бар, алайса, бар. Тик малайлар белән сугыша күрмә, улым, ишетсен колагың!
– Ишеттем, әби, ярар, сугышмам. Әгәр миңа тимәсәләр… – диде малай һәм йөгереп өйдән чыгып китте.
…Үзен ничектер начаррак сизгән көннән соң Бәрәскә авылында Гатаулла Сибгатулласының авырып урын өстенә егылуы турында хәбәр таралды. Әле күпләр аны чукынганнан соң алган яңа исеме белән Семён дип түгел, ә аңа хөрмәт йөзеннәнме, әллә бу кешенең христианлыкны кабул итүенә күңелләреннән ышанасылары килми идеме, аны еш кына иске исеме белән кайсы Сибгатулла, ә яшьтәшләренең күбесе исә Сибгать дип йөриләр иде.
Тәртә Гөргери аннан башка чыгарга җыенган малаена дип салып маташкан йортларының тәрәзә рамнарын эшләвен сораган иде. Бүген иртән үк балта остасы лапасларына терәп эшләп куйган остаханәсенә шул эш белән шөгыльләнергә дип чыкты. Тик бераздан хәле китүен сизде, күз аллары караңгыланды. Тиз генә инструментларын җыйнаштырды да өйләренә керде.
Анда карчыгы Бәдерхәят-Василиса гына иде. Малайлары Габдрахман-Валерий, малае Мишаны да үзе белән алып, Бәрәскәдән унбиш чакрымдагы Мәтәскә авылына базарга, ә киленнәре Миләүшә-Мария, әти-әнине күреп кайтыйм дип, Югары очка ук менеп киткән иде. Ял көне иде бу.
– Авырып киттем әле мин, карчык, – дип килеп керде Семён өйләренә һәм керүгә үк, хәзер авам, хәзер егылам дип килгән сыман, шундук ишек катындагы эскәмиягә килеп утырды. Утырды да кулы белән битләрендәге бөрчек-бөрчек булып чыккан тирләрен сөртеп алды. – Хәл юк нишләптер… Ниндидер көчсезлек…
– Үзең дә инде, атасы, һаман шул тәрәзләр белән маташасың… Пычагыма да китмәс ие әле…
– Вәгъдә бирдем бит мин, карчык! – диде Семён, әллә кайдан тирәннән килгән шикелле көчсез тавыш белән. – «Вәгъдә – иман», «Вәгъдә – намус көзгесе» дигән безнең әби-бабайлар. Шулай булгач…
– Качмас ие әле, бетерер иең әкренләп…
– Мин болай да ашыкмыйча, үз җаем белән генә…
– Кайсы төшең авырта соң синең, атасы?
– Үзем дә әйтә алмыйм: алай тотып авырткан җир дә сизелми кебек, хәл генә юк! Нәрсәдер сиздерми генә эчтән кимереп килгән, ахрысы, мине…
– Әллә тәнең кызумы икән, каяле, карыйм әле, – диде Василиса, ире янына килеп, һәм бераз кулын аның маңгаена куеп торды. – Тәнең кызу шул… Мәтрүшкәле чәй ясап бирәм хәзер мин сиңа, атасы. Аннары төренебрәк ятып торырсың. Тир белән бергә авыруың да чыгар, Алла боерса.
– Ярар, ясап кара, алайса, шул чәеңне. Эчәрмен дә ятып торырмын. Бәлки, чыннан да, хәлләнеп китәрмен.
Бераздан Василиса түтәйнең мәтрүшкә чәе әзер дә булды. Семён исә аны өрә-өрә эчеп утырганда, аңа урын да җәелде һәм ул, чәен эчеп бетерүгә үк, шунда килеп ятты, ә карчыгы аның өстенә җылы юрган япты.
Тик хәлләнеп китәрмен, бәлки, дип яткан Семён шул урыннан икенче көннең иртәсендә дә аякка басу түгел, хәтта карчыгы никадәр кыстап та ашарга да тора алмады.
– Хәл юк, карчык, – диде ул аны «бераз капкалап алырга» гына булса да «күтәрелеп карарга» өндәп берничә мәртәбә янына килгән Василисасына. – Баш әйләнә, өй эчендәге бар нәрсә дә баш очымда бөтерелә…
– Әй Ходаем, ни генә булды икән соң сиңа, атасы? Моңарчы, шөкер, бер дә зарланганың юк ие ич. Берәр нәрсә күтәрмәгәнсеңдер бит?
– Нәрсә күтәрим ди мин?! Кая монда әйбер күтәрергә! Хәлем юк дип әйтеп торам бит! Ярар, үтәр, Алла боерса, үтәр. Бар, эшеңдә бул, карчык.
– Ярар, сөйләштермим. Бәлки, йоклап алырсың. Йокы да – яхшы дәва, дигән бит борынгылар.
Семён, чыннан да, йоклап китте, бераздан хәтта гырылдый ук башлады.
Шулай ике сәгать чамасы йоклады ул. Хәтта бу хәл Василиса түтәйне борчылырга мәҗбүр итте, чөнки иренең көндез беркайчан да алай йоклаганы юк, күп булса, үзе әйтмешли, ярты сәгать чамасы «черем итеп» кенә ала торган иде. Ә бүген, гомер булмаганны!.. Димәк, авырый. Тик кайсы җире авыртканын гына әйтә алмый. Хәер, бар җире дә авыртадыр инде. Картлык галәмәтедер, хәзер яшьрәк чакта сизелмәгән авырулар баш калкыта торгандыр. Яшь тә шактый бит инде, әйткәч тә…
Кичкә таба аларга авылдашлары Сәмигулла килеп керде.
– Нихәлләр бар, Василиса түтәй? Нәрсә, Сибгатулла абый авырып киттемени? Бая кызыгызны күргән ием, әти авырып тора әле безнең, диде. Туктале, мин әйтәм, кереп, хәлен белеп чыгыйм.
– Әле бүген генә иртән тәрәзә рамнары ясап яткан җиреннән төсләре бетеп керде, – диде Василиса, түр якта йоклап яткан ирен уятмас өчен, әкрен тавыш белән. – Авырткан җирем дә сизелми, ди үзе, хәлем юк, дип зарлана. Белмим, ни булгандыр? Авырып, урын өстендә ятканы юк ие бит аның…
Шунда түр яктан Семённың:
– Нәрсә пышылдашасыз анда? Кем бар? – дигән тавышы ишетелде.
– Менә уянды бугай, – дип, Василиса түр якка кереп китте. Аның артыннан ук Сәмигулла да шунда керде.
– Исәнме, Сибгатулла абый! Син нәрсә, авырып алырга исәп иттеңме әллә? – диде ул мөмкин кадәр күтәренке тавыш белән. – Ни булды, кай җирең авырта?
– Исәнме, Сәмигулла энем, исәнме! – диде Семён, аның белән яткан җирдән генә күрешеп. – Бер-ике сәгать ятып ял итәргә дә ирек бирмиләр, әй! Шундук – авырый, имеш! Авырмыйм мин…
– Дөрес, Сибгатулла абый, авырырга кирәкми дә! Ни шайтаныма ул?
– Бар әле, Василиса, калдыр әле син безне! Әллә нигә бер кергән кеше белән ирләрчә сөйләшеп утырыйк әле без, – диде Семён карчыгына. – Күршеләрнең хәлен белеп чык, нишләп яталар икән?
Василиса иренең бу сүзләренә гаҗәпләнеп, аңа ниндидер шик белән карап алды да, әйткәненә карышмыйча, мыштым гына җыенып, өйләреннән чыгып китте.
– Син мине ачуланма инде, Сәмигулла энем, мин яткан килеш кенә инде, яме? Эшләрең ничек соң? Гаиләңдә тынычлыкмы, хатының белән балаларың исән-саулармы? – дип, Семён бер-бер артлы сораулар яудырды.
– Аллага шөкер әлегә, бар да яхшы, җәмәгатем дә, балаларыбыз да исән-саулар.
– Иң мөһиме менә шунда аның, Сәмигулла энем. Гаиләңдәгеләр исән-сау икән, барыгыз да бергә икән, менә шунысы зур шатлык инде аның. Әйе. Зур шатлык! Калганын Ходай Тәгалә үзе бирә ул. Ходай җан биргәнгә җүн бирә, диләр бит. Ә менә минем… менә безнең ул яктан бәхетебез ким булды, – дип, Семён кулы белән яшьләрен сөртеп алды. – Ким булды бу яктан бәхетебез… Олы малаебызны егерме елдан артык күргән юк бит, Сәмигулла энем. Егерме елдан артык! Әйтүе генә ансат, ә шуны үз башыңнан кичерүе ничек? Әйе. Авыр хәл бу, бик авыр хәл. Мондый хәлне Ходай дошманыңа да күрсәтмәсен!
– Шулай инде анысы, шулай, Сибгатулла абый. Нишлисең, язмыштыр инде…
– Карале, Сәмигулла энем, син ясин чыга белә дип ишеттем…
– Хәзер ул нәрсә ярамый торган эшкә әйләнде бит, Сибгатулла абый.
– Соң, сиңа ничек ярамасын? Урыс диненә кермәдең бит син! Шуларга гына ярамый ич безнең догаларны уку…
– Барыбер ярамый, чукынганнарны кабат мөселман диненә өнди дип гаепләүләре бар. Алар күзенә андый-мондый эшләр белән күренмәвең яхшы.
– Син җавап бирмәдең: ясин чыга беләсеңме син, юкмы, энем?
– Ярар, укый беләм ди. Шуннан нәрсә, Сибгатулла абый?
– Менә, мин әйтәм, әгәр дә мәгәр урын өстенә егылып каты ук авырып китсәм, – дөнья эшен белеп булмый, – яныма килеп, ясин чыга алыр иеңме син? Ә?
– Әллә нәрсәләр сөйләнеп ятма әле, Сибгатулла абый! Нинди ясин ди ул, җир җимертеп яшәп ятканда?!
– Дөнья эшен белеп булмый, дип әйтеп торам түгелме? Гомер дигән нәрсә шундый бит ул: бүген бар кеше, иртәгә – юк, китеп тә бара…
– Аннан соң сиңа нигә соң ул ясин чыгу? Син урыс динендә бит хәзер, Сибгатулла абый. Ярамый сиңа хәзер андый нәрсә. Үләргә җыенсаң да тиеш түгел! Бу мөселман динен мыскыл итү була. Әйе, һич тә ярамый бу!
– Димәк, миңа ясин чыга алмыйсың?
– Ярамый, дим ич, Сибгатулла абый, ярамый! Христианнарга бер җирдә дә ясин чыкмыйлар. Син… ничек дип әйтим… әгәр дә мәгәр үлеп китә калсаң дип әйтик инде… син үләрсең дә котылырсың, ә якыннарыңа ничек булыр? Болар кире мөселман диненә кайткан булганнар икән дип, Василиса түтәйне, малаегызны, киленегез белән оныгыгызны кызган табада кыздыра башласалар? Әнә шундый берәүне Кәтиринбур дигән шәһәрдә утта яндырып үтергәннәр дип сөйләп йөргәннәрен оныттыңмыни?
Сибгатулла дәшмәде. Кулы белән битен сыпырып, аннары, инде яшьләре кипкән булса да, бармаклары белән күзләрен сөртеп алды. Шуннан соң гына, ашыкмыйча, урыныннан күтәрелә төшеп, бер терсәгенә таянды да, үзалдына гына сөйләнгәндәй, әкрен генә:
– Мөселман булып китәсем килгән ие, алайса, Ходай язмады, – дип куйды. – Кичләрен, йокларга яткач, әллә нәрсәләр турында уйланыла, Сәмигулла энем. Әллә нәрсәләр керә башка. Шулай уйланып ятам-ятам да күңелемнән: «Минем әтием Гатаулла нинди бәхетле кеше булган икән!» – дип куям. Беренчедән, ул хәзерге шикелле чукындыру мәрәкәсен күрмәде, икенчедән, бакыйлыкка да мөселман булып күчте… Ә мин… – Аның күзендә яшьләр ялтырады. – Ә без көчсезләр булып чыктык… Каршы тора алмадык…
– Алай димә әле син, Сибгатулла абый. Аның каравы малаеңның монысын яныгызда алып калдыгыз! Монысы да зур бәхет бит аның. Битәрләмә үз-үзеңне. Язмыш эше бу. Үзең теләп кылынган гамәл түгел. Язмыштан узмыш юк, дигән борынгылар. Тынычлан, язмыш шулай кәкре-бөкре юл сызган икән, монда син дә, гаиләң дә гаепле түгел. Кеше Ходай язганны күрә, Сибгатулла абый.
– Дөрестер дә, әлбәттә. Аңлыйм да шикелле мин моны. Тик тегендә – Семён кулы белән түшәмгә төртеп алды – ни мөселман, ни урыс түгел килеш ничек барып керермен? Ходай алдында ничек җаваплар бирермен? Сорарлар бит анда! Әйе. «Йә, Сибгатулла, җавап бир: син ничек Семёнга әйләндең? Үзеңне урыска әйләндерүгә нигә каршы тормадың? Нигә ата-бабаңнар динен саттың?» – диярләр. Ә мин ни дип җавап бирермен? Менә нәрсә куркыта, Сәмигулла энем! Ә сорарлар бит, аяк терәп сорарлар! Әйе.
– Аны кем белгән инде, Сибгатулла абый. Безнең мөселман дине, анда барып керүгә, күмүчеләр кабердән кырык адым китүгә сорау алырга килерләр дип әйтеп килә. Ә христианнарда, белмим, ничектер. Бәлки, аларда сорау алу юктыр. Әле аннан беркемнең дә кире кайтып, андагы хәлне сөйләп биргәне юк бит, Сибгатулла абый. Син гомерең буе кешеләргә гел изгелек кенә кылып яшәдең, кешеләр сине хөрмәт итте, күңелең чиста… Ә гомумән алганда, әйдә, куеп торыйк әле бу турыда сөйләшүне! Иртә әле безгә. Әгәр дә инде алай бик телисең икән, ни ич, Сибгатулла абый… безнең авылда мулла бар ич…
– Беләм мин аның барын, беләм… Мәчетне җимереп атсалар да, мулла бар анысы… Нотфулла яхшы мулла… Әйе. Тик ул, мин беләм, миңа ясин чыгарга килмәячәк…
– Дөрес анысы, дөрес. Әгәр дә ул христиан динендәге кеше янына килеп, ачыктан-ачык мөселман йолаларын үтәп йөрсә, аны шул ук көнне алып китәчәкләр. Хәтта утта яндырулары да бар шул карт кешене!
– Соң, мин шуңа күрә әйтәм бит инде, ясинны яшереп кенә, төнлә булса да килеп, син укый алмассыңмы дип! Нотфуллага ярамаганын белеп әйтәм.
– Нинди мәчетебезне җимереп ташладылар бит, ә, Сибгатулла абый! Хәзер догаларны аерым-аерым өйләрдә укып йөрибез. Бигрәк оятсызларча эшләделәр инде! Башта бик ашыгыч кына мәчет янына чиркәү салып куйдылар, аннары, мәчетегез чиркәү янына салынган дип сүтеп аттылар. Әллә халыкны сарыклар дип беләләр инде?
– Йә, ничек, Сәмигулла энем? Яшереп кенә булса да ясин чыга алырсыңмы миңа? Курыкма, турысын әйт!
– Юк нәрсә белән башыңны катырма инде, Сибгатулла абый. Яшә дә яшә әле! Нинди ясин ди ул?!
– Мин бүген килеп, бүген ясин чык димим бит сиңа. Бөтенләй урын-җиргә калсам дим. Турысын әйт, курыкма, мин сине ачулана алмыйм.
– Ярар, Сибгатулла абый, әгәр син, чыннан да, моны бик телисең икән инде, ул чагында… – Сәмигулла, кирәкле сүзен оныткан кеше сыман, беравык туктап торды. – Ул чагында, сиңа хөрмәтем йөзеннән, үземә гөнаһ алып булса да килермен… Чыгармын мин сиңа ясин, җаның тыныч булсын бу турыда!
– Менә рәхмәт, Сәмигулла энем, бик зур рәхмәт. Сиңа хәбәр итәрләр… кирәк чакта…
– Карале, Сибгатулла абый, – диде Сәмигулла, елмаеп, – аңарчы әле, бәлки, мин синнән элек аяк сузармын? Үзең әйтәсең бит, дөнья эшен белеп булмый дип. Ә?
– Сузмыйсың! Сузмыйсың, Алла боерса. Иртә әле сиңа! Ярар, хәзер кит инде син, арыдым мин…
– Ярар, сау бул, алайса, Сибгатулла абый, ял ит. Тик ни… син алай юк-бар нәрсәләр турында уйланып ятма!
– Ярар. Бар! – дип, Семён кулын селтәде. – Мин сиңа ышанам…
Ул, Сәмигулла белән сөйләшкәннән соң, ничектер тынычланып калгандай булды. Аны күреп сөйләшү уе аның күңелендә күптәннән йөреп, ул һич тә бу авырып китүе белән генә бәйле түгел иде. Көтмәгәндә генә үзен начар хис итүе бу сөйләшүне тизләтү зарурлыгын гына тудырды. Аның хатынына, бер очраганда Сәмигуллага әйтерсең әле, кереп чыксын, сөйләшәсе сүзләрем бар ие аның белән, дип әйткәне дә булды. Ә ул әллә аны очратмады, әллә онытып ук җибәрде, Сәмигулла аларга кермәде. Ходай каршысына барып басасыбыз бар бит әле дигән уй исә аны көннән-көн борчып тора бирде. Хәер, мондый уй картлык чорына аяк баскан һәр кешене, хәтта гомере буе Хак Тәгалә, теге дөнья турында уйлану түгел, андый нәрсәләр төшләренә дә кермәгән адәми затларны да уйландыра һәм шуның нәтиҗәсе буларак куркыта ук башлый бугай. Кайсы дингә ышану-инануына карамастан.
Шөкер, Ходай аның ахирәт көннәре турындагы уйларын, моңа кагылышлы теләген ишетте бугай, менә бүген Сәмигулла үзе килеп керде, рәхмәт төшкере!
Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына, дигән шикелле килеп чыкты бу! Мең шөкер сиңа, Ходаем, моның өчен мең шөкер! – дип пышылдады Семён авызы эченнән. – Юкка гына килеп чыкмаган бит ул минем янга! И Аллам, берүк, рәхмәтеңнән вә мәрхәмәтеңнән ташлый күрмә безләрне!
Ул, менә хәзер, шушы мизгелдә бик тә кирәкле вә бик тә мөһим булган зур эшне бик вакытлы һәм җиренә җиткереп башкарган кеше сыман, күңеле түрендә генә түгел, ә бөтен тәнендә һәм җанында ниндидер җиңеллек, хәтта сүз белән аңлатып булмаган үзенә бертөрле рәхәтлек сизеп, күзләрен йомды. Хәтта яшьле күзләрен дә сөртеп алмады, хәер, алар аның бу мизгелдә инде шатлык яшьләре булып ялтырый иде шикелле.
Сәмигулла, чыгып барганда, баскыч төбендә күршеләреннән чыгып килүче Василиса карчык белән очрашты.
– Йә, ничек ул анда? – дип сорады Василиса.
– Сөйләшеп утырдык. Арыдым, ял итәсем килә, дип калды.
– Сәмигулла белән сөйләшер сүзем бар ие, дип әйткән ие ул миңа берничә мәртәбә. Рәхмәт инде сиңа, үзең килеп кердең. Ни әйтәсе килгән соң сиңа? Берәр йомышы булганмы әллә?
– Юк, юк, Василиса түтәй, нинди йомышы булсын? Сөйләшеп кенә утырдык…
– Ярар, алайса, Сәмигулла, ярар. Кергәлә, онытып бетермә!
– Кергәләрмен, Василиса түтәй, кергәләрмен. Ярый, хуш, киттем мин.
Өмет һаман сүнми
Ефимның Надеждага малайлары турында белешеп карарга вәгъдә итүенә дә күп вакыт узды, тик бу турыда ник бер кечкенә генә хәбәр ишетелсен! Инде хатын бу турыда аның белән сүз башларга да кыймый иде, ә Ефим исә аның күзенә дә күренергә оялып йөрде. Ул, теге әфисәрнең хуҗасы Василий Степанович белән очрашканда, үзенең күзе төшкән хатынның балалары турында аңа кайчан нинди булса да берәр яңалык җиткерер дип көтте дә көтте. Ул бу турыда аның хуҗасына, һичшиксез, әйтергә тиеш иде – алар хакында үз каналлары аша белешеп карарга нәкъ Василий Степанович үзе кушты бит. Димәк, ул аңа бу мәсьәлә буенча берәр нәрсә белү-белмәве турында барыбер әйтергә тиеш. Ефимның уе буенча, йә әлегә бу әфисәргә ул малайлар турында берни дә билгеле түгел, йә ул бу эш белән шөгыльләнеп тә карамаган. Мөгаен, фаразының беренчесе хактыр, әгәр дә ул малайлар хакында хат язып салган булса да, кемдер әйтмешли, почта дигәне ташбака адымнары белән генә йөри. Моңа тагын казна эшендәге кешеләрнең ташбака адымнарыннан да әкренрәк эш итүен дә кушсаң, шул вакытта моңарчы бернинди хәбәр алынмавына да һич аптырыйсы юктыр. Кем ашыксын да, кем маңгай тирен сөртә-сөртә чапсын әллә кайчан байларга бүләк итеп бирелгән ул балаларның язмышын белергә? Кайчак, әллә инде берәр хәбәр-фәлән алынып та, әфисәр аны Василий Степановичка ул Уфага барып чыккан чакларның берсендә әйттеме икән дигән уй да килә башына. Нишләп монда кунак булып килеп чыккан чакларында бу малайлар турында аларның берсе дә – әфисәр дә, Василий Степанович үзе дә – бер генә сүз дә кузгатмый?! Әллә бу хакта икесе дә оныттымы икән?
Хәзер Ефим, Надежданың күзенә күренергә дә оялып, үтәлмәгән вәгъдәсе өчен аның алдында үзен бик зур гаебе бар кеше сыман тоя, аны күргән чакларда, колак очларына тикле кызарып чыга, җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй була.
«Йә, әйт, кем тартты синең телеңнән, шундый вәгъдә бирергә? – дип битәрли ул хәзер үзен. – Тырышып карармын, имеш! Бернинди мөмкинлегең булмаганда, хатын-кызга алай дип әйтергә ярыймы инде, йә? Берни белмәгән башың белән нигә ымсындырырга иде аны? Хәзер ул көн саен күңелен җылытып, җанын тынычландырып җибәрердәй яңалык көтеп яшидер. Бәлки, инде яшәве дә яшәү түгелдер. Әй Ефим, Ефим, барып чыкмаган һәм барып чыкмас мәхәббәт каһарманы!.. Иштең син ишәк чумарын!..»
Юк, ялгыша иде Ефим: инде шулкадәр вакыт узып та бернинди хәбәр дә ишетә-белә алмаган Надежда, малайлары турында тора-бара да нәрсәдер ачыкланыр, ахырында аларның кайсы тирәләрдә икәнен булса да белермен дигән өметен бөтенләй югалтты. Башта, әйе, ул, батканда саламга тотынган кеше шикелле, Ефим әйткән өметле күренгән сүзләргә генә түгел, хәтта балалары табылачагы турындагы әкияткә дә ышанырга әзер иде. Тик ул әкият һаман үз күңелендә йөрткән, көннәр үткән саен, аңа үзе уйлап чыгарган төрле фараз, күзаллаулар һәм тагын әллә ниткән фантазияләр кушылмасы белән баетылган ниндидер яңадан-яңа төсмерләр өстәп торган якты өметен генә кисәрлек булмасын.
Ә фантазиягә килгәндә исә, хәзерге вакытта моның буенча аның белән ярышырлык кеше бөтен дөньясында да юк иде бугай. Йа Хода, аның күз алдына, йокларга яткач бигрәк тә, нәрсәләр генә килми иде! Ул балаларын, янәсе, эзләп таба да, шул шатлыгыннан нишләргә белмичә, аларны битләреннән үбә-үбә кочаклый, бу бәхетенә тагын бер кат ышанырга, аның төш кенә түгел, ә чынбарлык икәненә ышану өчен, кочагыннан җибәрә дә бермәл берәм-берәм аларның йөзләренә карап тора, аннан соң, чыннан да, үз балалары икәненә тагын бер мәртәбә ышангач, аларны берәм-берәм күкрәгенә кыса…
«Әй бәгырьләрем минем, әй бөркетләрем! Сезне дә күрер көннәрем бар икән! – дип сөя ул аларны һәм, шатлыгыннан нишләргә белмичә, аны башкалар белән дә уртаклашмакчы була. – Мин нинди бәхетле бүген, кешеләр! Ишетәсезме мине? Мин бүген Җир йөзендәге иң бәхетле аналарның берсе бит, кешеләр!»
Ул, шулай уйлый-уйлый, юрганын иягенә таба тарта төшеп, елмаеп куя. Озак көтеп алган бәхетенә ирешкән кеше сыман ничектер рәхәтләнеп, ашыкмыйча-кабаланмыйча, бу мизгелдәге шатлыгының бөтен тәмен белеп елмая ул. Әйтерсең менә шушы мизгелдә аның өч малае да янәшәсендә йоклап яталар, ә ул, үз йөрәк парәләренең татлы йокыларын бүлдермәскә тырышып, аларның ничек тигез һәм җанына якын булган сулыш алуларын тыңлап кымшанырга да, юк, хәтта сулыш алырга да куркып ята бирә.
Әй татлы да соң менә шушындый мизгелләрне күз алдына китергән чаклар! Надежданың ялгызлыгы да онытыла, көне буе иелеп урак урганда сызлаган биле белән кулларының арыганлыгы да сизелми. Рәхәт, валлаһи! Гел шундый матур уйлар, күңелгә ятышлы күзаллаулар тудырган әкияти дөньяда гына яшисе, искиткеч җылы, искиткеч тирбәнешле хыялый диңгез дулкыннарында колач җәеп йөзәсе дә йөзәсе иде.
Тик яшәп тә, йөзеп тә булмый шул, чөнки чынбарлыкның күзенә карап яшәргә күнеккән бу фани дөньяда андый әкияти дөнья да, диңгез дулкыннары да юк һәм була да алмый. Шуңа күрә башта барлыкка килгән, аннан аны күңел күтәреп алган ул нәрсәләр ничек мизгел эчендә барлыкка килсәләр, шундый ук мизгелдә юкка чыгарга да сәләтле. Нинди генә көчле фантазия дә, хыялый күзаллау да аларны озак тотып тора алмый, алар ишетелгән бер тавыш яисә саксыз гына бер кымшанып кую белән юкка да чыгалар һәм аннары алардан калган буш урынны шундук, секундлар эчендә шундый да мәрхәмәтсез үкенечләр тәлгәше, сагышлар төене, моңсулык бәйләме яулап ала ки, ирексездән бүре шикелле улап җибәрәсе килә. Шулчакта гына җаныңа җиңел булып китәр сыман тоела…
Менә хәзер дә Надежданы әкияти дөнья белән хыялый диңгез дулкыннарында йөзүдән Анастасиянең:
– Син йоклыйсыңмы, Надя? – дигән тавышы чынбарлыкка кайтарды.
Хатын җавап бирмәде.
– Беләм ич мин: йокламыйсың син, – диде Анастасия.
– Ни булды? Ни кирәк? Йокыга китеп бара идем инде…
– Болай гына сорадым. Ниләр уйлап ятасың?
– Берни дә уйламыйм. Әйтәм бит, йокыга китәргә тырыша идем… Йә, нәрсә әйтмәкче буласың?
– Үзем дә уйланып ята ием әле, – диде Анастасия. – Әгәр дә мәгәр, дим, безне бу урыс авылына көчләп күчереп утыртмаган булсалар, минем әти белән әни, бәлки, үлмәгән булырлар ие әле. Ничек уйлыйсың?
– Моны кайдан белим мин, Настя?! Нидән чыгып әйтәсең моны?
– Алар үзебезнең татар авылыннан монда күчерүне бик авыр кичерде. Бер дә китәселәре килмәгән ие аннан…
– Ничек көчләп? Ничек инде ул?
– Шулай. Янәсе, безне, чукынган татарларны, авылдашларыбыз кире мөселман динебезгә кайтарырга мөмкиннәр.
– Алар нигә чукынган булган соң?
– Абыйны рекрутлыктан алып калу өчен. Урыс динен кабул иткәннәрне армиягә алмаганнар бит…
– Ә хәзер ул абыең кайда соң синең? Аның турында берни дә әйткәнең юк.
– Хәзер аның кайда икәнен әйтә дә алмыйм. Крәстиәннәр фетнәсендә катнашкан дип кулга алдылар да шуннан соң аның кайда икәнен белгән кеше юк. Авылда чакта кайберәүләр, аны патшага каршы баш күтәрүдә гаепләп асып үтергәннәр дип, кайберләре, каторгага җибәргәннәр икән, дип сөйләде. Чын дөресен, хәзерге вакытта аның кайда икәнлеген белүче дә юк… Бәлки, исән дә түгелдер инде…
– Бу турыда бер дә сөйләгәнең булмады…
– Син сорамадың, мин сөйләмәдем. Аннан соң нәрсәсен сөйлисең инде аның? Хәзер күпләрнең язмышы бер-берсенә ике тамчы су шикелле охшаган. Минем сиңа энем турында да әйткәнем булмады…
– Энең? Энең дә бар идемени әле синең?
– Бар ие.
– Анысы кайда?
– Төгәл генә әйтә алмыйм. Анысын унөч яшьтә рекрут итеп алдылар да, аннан соң ишетүебезчә, Казан өязенә алып киткәннәр.
– Унөч яшьтә армиягәме?! – дип гаҗәпләнде Надежда. – Син нәрсә, балаларны армиягә алмыйлар бит!
– Ә аны алдылар… Аның белән бергә ике яшьтәшен дә алдылар әле! Тик армиягә түгел, ә урыс авылларына алып килеп, шунда үзләреннән алты-җиде яшькә олы булган марҗаларга өйләндергәннәр.
– Шул балаларнымы?!
– Син нәрсә, дөньяга бүген генә килгән шикелле, һаман гаҗәпләнгән буласың? Әйе, шул балаларны! Татарларны шулай итеп тә урыслаштыралар икән. Рекрут итеп алалар да, ерак урыс авылларына таратып, марҗаларга өйләндерәләр. Ә алар бер үк вакытта шул балаларның хатыннары да, тәрбиячеләре дә булып тора…
– Кеше ышанмаслык хәл бит бу!..
– Ышанмыйсың икән, ышанмыйсың гына. Ә энекәшем суга төшкән шикелле әнә шулай юк булды. Исән булса, хәзер кайдадыр урыс балалары үстереп ятадыр инде. Тик аның кайда икәнен барыбер белә алмадык. Безнең әти белән әни менә шуннан соң чукынырга булдылар инде: абыемны рекрут итеп җибәрәселәре килмәде… Чукындыру, урыслаштыру давылы кагылмаган гаиләләр аздыр…
– Шулай анысы, – дип килеште аның белән Надежда. – Безнең авылдан күп кеше, аннан котылабыз дип, җәһәннәм астындагы, гомердә дә күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр булды. Без үзебез дә заманында Чиләбе шәһәре янына китеп барган идек тә, тик безне христиан итәргә тырышкан урыслардан бер җирдә дә качып котылып булмый икән! Һәркайда бар икән алар! Барыбер чукынырга туры килде…
– Нишлисең инде, димәк, язмышыбызда шулай язылган булган…
– Кем белгән инде аны? Язмыш, язмыш дибез дә, тик һич тә аңлаешлы нәрсә түгел ул. Әйтик, нигә ул безнең балаларыбыз әтисен, минем сөекле иремне туганчы ук, бу кеше утта яндырылырга тиеш, дип язып куйды икән? Ни өчен? Язмыш дигән нәрсәнең барлыгына ышансак, шулай килеп чыга бит: янәсе, кешегә ана карынында вакытында ук аның алдагы бөтен тормышы язып куела. Ә балаларның ни гаепләре бар тагын?! Нигә аларга шундый мәрхәмәтсез язмыш язылып куелган? Синең абыең, энекәшең, әти-әниең язмышы тагын… Ни өчен язылган аларга шундый мәрхәмәтсез язмыш?! Менә шулар турында уйлап ятасың-ятасың да, уйланып йөрисең-йөрисең дә, язмыш дигән ул нәрсәгә карата күңелдә бик күп сораулар туа. Безнең гап-гади кешеләр күзлегеннән караганда, аның аңлап булмый торган яклары бик күп, хәтта артыгы белән!
– Әйдә, Надя, күрә торып үз-үзебезгә гөнаһ җыймыйк. Язмыш ул Ходай Тәгалә тарафыннан языла, диләр. Шулай булгач, үзебезнең шикләребез белән аңа тел-теш тидерәбез бит…
– Кичерә күрсен инде ул безне! Мин бит күңелемдәген генә әйтәм…
– Әйдә, йоклап карыйк әле, Надя. Тыныч йокы!
– Башта уятты да… Мин күптән йокыга китә идем инде!
– Алдама, уйланып ята иең син. Күзеңә йокы килми ие…
– Ярар, синеңчә булсын. Ә хәзер, әйдә, йоклыйбыз!
Кичә кичтән уйланып, юләр кеше шикелле, малайлары белән очрашуларын күз алдына китереп яту зыкымы булдымы, Надежда төшендә дә балаларын күрде. Шундый матур, ачык итеп күрде ул аларны…
…Ире Тәхәү, Нурбәнат үзе, балалары – олысы Сабитулла, уртанчысы Җамалетдин, кечесе Янгураз Ташкирмән авылының Пүчинкә болынында йөриләр, имеш. Җәйнең иң матур чагы. Малайлар йөгерә-йөгерә, бер-берсен куыша-куыша, чәчәкләр җыеп йөриләр. Ә монда аларның ниндиләре генә юк! Бераздан аларның өчесе дә бер-бер артлы ире Тәхәү белән чәчәкләр арасында ял итеп утырган Нурбәнат янына йөгерешеп килделәр дә:
– Шулардан үзеңә такыя үр әле, әни! – дип, кулларындагы чәчәкләрен аңа суздылар:
– Әй балалар, миңа такыя кию килешми лә инде хәзер – кыз чагым түгел бит, – диде ул аларга, өчесенең дә чәчәкләрен кулына алып. – Өйгә кайткач, сулы савытка куярбыз, ярыймы?
– Юк, әни, такыя үр! Безнең сине башыңа менә шушы аллы-гөлле чәчәкләрдән үргән такыя кигән килеш күрәсебез килә! Йә инде, әни, такыя үр, такы-ый-йа! – дип, алар соңгы җөмләне өчесе дә бергә, болынны яңгыратып кычкырдылар. – Үтенеп сорыйбыз, әни! Сорый-й-бы-ы-з!
– Болай булгач, үрәсең дә киясең инде, Нурбәнат, – диде Тәхәве һәм, уң битендә кечкенә генә «мәхәббәт» чокыры хасил иттереп, бик мөлаем гына елмаеп куйды. – Балаларга мин дә кушылам! Сорыйбы-ы-з! Сор-р-ры-ый-бы-ыз!
– Ярар, алайса, сезне тыңламый булмас, – диде Нурбәнат һәм, чәчәкләрне алдына салып, алардан такыя үрә башлады.
Бераздан ул әзер дә булды һәм ул, аны башына киеп, утырган урыныннан торып басты да, башы белән гәүдәсен боргалап:
– Йә, ничек? – дип сорады. Шулчак аның үрелгән озын чәч толымнары аркасында уйнаклап алды. Өйләнешкәннән соң, Тәхәветдиненең аңа: «Мине синең сөйкемле йөзең белән тез астыңа тикле төшеп торган чәчләрең гашыйк итте!» – дип әйткәли иде.
– Бик матур, әни! Бик килешә ул сиңа! – дип сокланды балалар. Ә ире исә бер сүз дә дәшмәде.
– Сиңа ошамыймы әллә, Тәхәү? – дип сорады аңардан Нурбәнат, үпкәләгән сыман, иреннәрен турсайткан булып. – Ошамый, әме?
– Бик ошый, бик матур чыккан бу, Нурбәнат! Мин соклануымны белдерер өчен сүз таба алмаганга гына дәшмим. Кызлар шикелле булдың! Тагын гашыйк итәсең син мине, Нурбәнат!
– Син нәрсә инде, Тәхәү, балалар алдында?..
– Әй почык борыннар, барыгыз, уйнагыз әле! – диде Тәхәү малайларга. – Нигә катып калдыгыз әниегезгә карап?
– Такыя бик тә килешә икән бит безнең әнигә, ә, әти! – дип елмаешты балалар, бер әниләренә, бер әтиләренә карап. Аннары, бер-берсен куыша-куыша, болын буйлап йөгереп киттеләр.
Тәхәветдин белән Нурбәнат алар артыннан елмаешып карап калдылар.
– Кая, бер әп итим әле үзеңне! – диде шунда ир һәм аны үзенә таба борып, үбеп алды. – Мин сине бик яратам, Нурбәнат, шундый яратам…
– Нишләвең инде бу, Тәхәү?! Балалар күрсә… – диде хатын, ә үзе аның куенына ныграк елыша барды. – Мин дә бик яратам сине, Тәхәү!
Шулчак кинәт бөтен тирә-якны Калын Урман ягыннан давыл сыман килгән куркыныч караңгылык басып алды да, болын тирәсендәге таулар су дулкыны сыман тирбәлергә тотынды. Шунда әле генә малайлар куыша-куыша киткән яктан күк күкрәгән сыман тавышлар ишетелде һәм күз алларында җир ярылып китте дә, аларның җан ачысы белән «Әни-и-и! Әти-и-и!» дип өзелеп кычкырган тавышлары яңгырады. Тәхәветдин белән Нурбәнат ни булганын аңлап та өлгермәде, каршыдагы биек тау коточкыч дулкын булып күккә күтәрелде дә әле генә малайлары тавышы килгән җир өстенә җимерелеп төште һәм ярылган җирне каплап куйды. Башка ул яктан бернинди тавыш та ишетелмәде, ниндидер шомлы тынлык урнашты.
Тәхәветдин белән Нурбәнат, куркынып, бер-берсенә карап катып калдылар.
– Ахырзаман бит бу, Тәхәү, ахырзаман! – дип шашынып кычкырып җибәрде Нурбәнат. – Балаларны тау каплады! Нишлибез, Тәхәү, нишлибез?!
– Кайгырма, тынычлан! Хәзер казып чыгарам мин аларны! Өйдән көрәк кенә алып киләм, Нурбәнат. Беркая да китмә, шушында гына утырып тор! Мин хәзер… Хәзер мин, Нурбәнат, хәзе-е-е-р… – диде Тәхәү һәм башта күз алдында кечерәеп калды, аннары, ниндидер кошка әйләнеп, күккә күтәрелде һәм күз ачып йомганчы юкка да чыкты.
Шуннан соң Нурбәнат аны көтте-көтте, тик Тәхәве башка күренмәде.
Нишләргә? Нурбәнатның күзләреннән яшьләр бәреп чыкты. Ул, ашыга-ашыга, әле генә тау баскан упкын ягына таба китте. Үзе атлый, үзе ашыга, әле генә тау баскан җиргә бер адым да якыная алмый, киресенчә, аны кемдер һаман артка таба өстери. Ул тирләп-пешеп чыкты, тик нигәдер бер адым да алга китә алмады. Үләннәргә ябыша-ябыша, аларга тотынып тартыла-тартыла атлады, тик һаман артка гына китә барды, әллә, киресенчә, тау өеме аннан ераклаша идеме?..
Ул ачуыннан, чарасызлыгыннан кычкырып елап җибәрде, бераздан исә ниндидер ямьсез тавыш белән үкерә үк башлады, үзе һаман:
– Балалар! Улларым! Чак кына көтегез, хәзер әтиегез көрәк алып килә, ул сезне барыбер казып чыгарачак! – дип кычкырды.
Бераздан исә ул, хәлдән таеп, үләннәр арасына егылды. Караса, әле менә хәзер генә аңа уллары чәчәк җыеп йөргән, үзләре дә гүзәллегенә сокланып туя алмаган ямь-яшел һәм аллы-гөлле чәчәкле шушы болында инде бернинди чәчәк тә, бернинди яшеллек тә калмаган, алар урынында бары тик чәнечкеле, коры сабакка әйләнгән шыксыз шайтан таяклары белән тигәнәкләр генә үсеп утыра икән, имеш. Ул, берни аңламыйча, урыныннан тормакчы булып кулын якындагы тигәнәккә сузган иде, шунда ул сабак кинәт кенә әллә ниткән кап-кара еланга әверелде дә аның кулын чакты.
– А-а-а! – дип акырып җибәрде ул куркуыннан. Кулын тартып алмакчы иде, елан-тигәнәк аны җибәрми. Нурбәнат кулын үзенә таба тарта, тик елан җибәрми, җитмәсә, һаман чага бирә. Инде аның авыртуга түзәрлеге калмады, ул аңын югалтты. Аңына килсә, имеш, теге кара елан юанайган, ләкин үзе кыска булып калган, ә үзе Нурбәнатның өстендә утыра һәм ямьсез итеп сызгыра-сызгыра, боргалана-боргалана аның колагы төбендә:
– Иш-шетәс-сеңме-е-е, мин синең язмыш-шы-ы-ың! Яз-з-мыш-шың мин син-нең, яз-з-мыш-шы-ың… – дип ысылдый.
Нурбәнат, бар ачуын җыеп, ике кулы белән аңа ябышты да аны өстеннән читкә алып атмакчы булды, ләкин зур имән төбен хәтерләткән еланны урыныннан да кымшата алмады. Шунда ул үзенең көчсезлеген һәм чарасызлыгын аңлап, кабат үкереп елап җибәрде. Озак елады ул, бик озак.
Анастасия аны төрткәләп уяткач кына туктады.
– Икенче ягыңа борылып ят, Надя! Төш күрәсең бугай, – диде ул аңа.
Уянып киткән Надежда бермәл әле генә кичергән бу куркыныч хәлләрнең өнме, төшме икәнен аера алмыйча ята бирде. Тик бераздан, моның төш кенә икәнен аңышып алганнан соң, ничектер җиңел сулап, сөенеп куйды. Алай да, гәрчә инде икенче ягына борылса да, шактый вакыт йокыга китә алмыйча, ирексездән шул котчыкмалы төше турында уйланып ята бирде.
«Керсә дә керер икән шундый куркыныч төш! И Ходаем, хәерлегә генә була күрсен инде! Хәер, минем өчен аның хәерлесе нинди икән дә, хәерсезе нинди икән?! Тәхәү дә, балаларым да юк бит инде! Төштә елан чагуы өндәге нәрсәне аңлата, нәрсәне белдерә икән? Әллә мине алда тагын да куркыныч хәлләр көтәме, Ходаем? Минем хәзерге хәлемнән дә начар тагын нәрсә булырга мөмкин?»
Иртән йокыдан торуга, Анастасия аннан, хәерле иртә теләргә дә онытып, иң беренче:
– Куркыныч төш күрдеңме әллә бүген, Надя? – дип сорады.
– Нинди генә куркыныч төш әле! Коточкыч төш! Ходай мондый мәхшәрне дошманыңа да күрергә язмасын! Елан чакты мине бүген. Төштә елан чагуны нәрсәгә юрыйлар икән, Анастасия?
Өйдәше халык телендә йөргән кайбер юраулар турында ишетә белә иде, әлбәттә. Мәсәлән, колагына халыкта әйтелгән, елан чагу – бәла-казага, әгәр ишегалдына кара елан керсә – бәхетсезлеккә, ак елан керсә – яхшылыкка дигән сүзләрнең кергәне бар иде. Тик менә хәзер ул болар турында телгә алмау хәерлерәк булыр дип санады һәм шуңа күрә:
– Кем белгән инде аны, Надя! Безнең әби, без аңа әллә ниткән буталчык төшләребезне сөйләсәк, гел: «Хәерлегә булсын», – дип әйтә торган ие. Ул әйтмешли, хәерлегә булсын! Борчылма, кайчак төшкә аңлатып та булмаган әллә ниткән коточкыч нәрсәләр керә. Игътибар итмә! – дип әйтү белән генә чикләнде. Үзе исә күңеленнән: «Бу хатынны алда тагын зур күңелсезлекләр көтәме икән әллә, Ходаем?» – дип уйлап алды.
– Шулай булсын инде, – диде Надежда. – Шулай гына була күрсен!..
Кайда җирләргә?
Бераз ял итеп алырга гына ятып торган Сибгатулла шул ятуыннан тора алмады – каты авырып китте. Әллә инде үзенә вакыт җитеп килгәнен ниндидер эчке сиземлеге белән тоемлый идеме ул, әллә алай-болай була калса дип кенәме, ничек кенә булмасын, авырып киткән очракта аның үзенә ясин чыгартып, фанилыктан мөселман булып күчәргә теләве, чыннан да, бик көчле иде. Дөрес, ул бу гамәлнең мөселманлыктан үзе теләп баш тартып христианлыкка күчкән кеше өчен бер дә ярый торган нәрсә түгеллеген дә яхшы аңлый иде. Аңлый да, моның өчен үкенә дә иде. Тик шунда гаиләсенең мондый юлга ни өчен барганын, дөресрәге, барырга мәҗбүр булганы кылт итеп исенә төшә дә, күңелен христианлыкка күчкән минутларыннан ук тырнап, һаман үкенечле уйларга этәреп торган ул уе кинәт каядыр читләшеп, ул бу адымнарының балалары Габдрахманны рекрутлыктан алып калу өчен генә эшләнгән эш икәнлеге белән үз-үзен беркадәр вакытка кадәр аклап та куя. Газиз балаң өчен ниләр генә эшләмәссең дә, нинди генә гамәлләр кылмассың, нинди генә хәрәмнәргә, ярамас эшләргә бармассың! Бала бит ул, җитмәсә, Бәдерхәяты белән алар – олы малайларыннан, ә Габдрахман белән кызлары Мәрьямбикә абыйларыннан колак кактылар бит инде. Алар аны бүтән бер тапкыр да күрә алмаячаклар. Бервакытта да, гомердә дә! Шуңа күрә менә монысын, икенче улларын да югалтасылары килмәде шул. Олысын югалткан шикелле, монысын да югалтсалар, аннан соң бу якты дөньяда яшәүләренең ни кызыгы калган булыр иде?! Дөрес, Ходайның биргәненә шөкер, Мәрьямбикә авылларындагы бер егеткә кияүгә чыкты, исән-сау, матур гына яшәп яталар. Монысы яхшы, тик ул кеше кешесе бит инде. Ә кече малайларын ничек булса да яннарында калдырасы килде. Шөкер, моңа ирештеләр дә. Тик моның өчен, әби-бабалары гомерләре буе инанып килгән диннәреннән ваз кичеп, – «И Ходаем, кичерә күр без имансызларны!» – православие диненә күчәргә туры килде.
Менә хәзер инде айга якын урын өстендә яткан Семённың бу дөньядан мөселман булып китү теләге көн саен көчәя барды. Үз вакытында Сәмигуллага ясин чыгу турындагы теләген әйтеп куюына да сөенә иде ул: шәт, аның үтенечен җиргә салып таптамас, Алла боерса!
– Тамагыңа капкалап кара әле бераз, Сибгать! – диде хатыны Василиса, кайчандыр ут янып торган, хәзер исә вакыт дигәнең шактый төссезләндереп калдырган күзләрен түшәмгә төбәп яткан иренә. Алар, икесе дә чукынганнан соң, бирелгән исемнәренә ияләшә алмыйча, бер-берсенә еш кына үзләренең иске исемнәре белән дәшәләр иде. – Тавык шулпасы пешердем.
– Ник борчыйсың икән?.. – дип, ыңгырашып җавап бирде Семён, соңгы вакытта күз алдында сүрелеп калган чыраен сытып. – Берни дә ашыйсым килми минем… – Аннары ул, бу сүзләре белән хатынын рәнҗетте дип уйлады бугай, өстәп куярга кирәк дип тапты: – Рәхмәт, Бәдерхәят, бәлки, бераздан кабып карармын…
– Атна буе шулай дисең бит инде син! Ярамый бит алай. Тамагыңа ашамагач, ничек тереләсең ди? Ашарга кирәк, аз булса да.
– Рәхмәт, ашыйсым килми… Менә нәрсә, карчык… – Семён, әйтер сүзен бик яхшылап уйларга җыенган сыман, беравык тын калып торды. – Әйе, менә нәрсә: әкрен генә Сәмигуллага барып кил әле син, бүген төнгә каршы килеп чыксын әле. Сибгать абыең ясин укырга сораганые, диген. Төнгә каршы гына килсен, кешеләр йокларга яткач кына. Әйе…
– Син нәрсә, атасы?! Үләргә җыенмыйсыңдыр бит? Нигә ашыгасың ул ясин белән? Ясин укытырга түгел, терелергә дип тырышырга кирәк сиңа, терелергә!
– Акыл өйрәтмә миңа, карчык! Үзем беләм мин нәрсә эшләгәнемне…
– Әйтергә дә ярамый тагын…
– Син әйтмә, карчык, эшлә генә… Сәмигуллага барып кил!
– Ярар, ярар, аңладым мин, атасы. Табак-савытларны гына юып алам да йөгереп кенә барып килермен…
– Алла боерса, диген!
– Әйе, барып килермен, Алла боерса.
Бераздан Василиса карчык урам буйлап, ашыга-ашыга, Сәмигулла өенә таба бара иде инде.
«Белмим, хәзер ясин чыгу гына коткара алыр микән инде безне тәмуг утларыннан, – дип мыгырданды ул үзалдына, авыз эченнән генә. – Бик зур гөнаһлы инде без синең алдыңда, Ходаем, бик зур гөнаһлы. Мөмкин булса кичерә күр безне, зинһар, кичерә күр!»
Карчыгы чыгып китүгә үк, кемдер килеп керде һәм тамак кырып алганнан соң гына түр якка таба узды.
– Нихәл, Сибгать абый! Син нәрсә, бераз авырып киттеңме әллә, бу арада бер дә күренмисең?
– Монда уз, әйдә, Рәхимулла! Исәнме! Бераз авырып киттем шул әле.
– Кай җирең авырта, Сибгать абый?
– Тотып авырткан җир дә юк шикелле үзе… Бу төшем авырта дип әйтә дә алмыйм… Рәт юк, хәл юк, аяклар тотмый… Вакыт та җиткәндер инде, мөгаен. Шөкер, күп яшәлде, күп. Ни әйтсәң дә, җиденче дистә белән барам бит! Әйе. Әти мәрхүмне дә уздырдым бу яктан, ул илле тугыз тулганда китеп барганые, мәрхүм. Урыны җәннәттә булсын, йа Рабби Ходаем!
– Син анда китәргә ашыкма әле, Сибгать абый. Вакыт җиткәч, беркем дә калмый, барыбыз да шунда буласы – өлгерербез әле.
– Шулай инде анысы, шулай. Әйе. Тик менә нәрсә куркыта, энем Рәхимулла: анда баргач, Ходай Тәгалә алдында ни дип җаваплар бирермен? Сиңа бу мәсьәләдә җиңел булачак, әлбәттә. Әйе. Син, безнең шикелле, динеңне сатмадың. Нык тора алдың, бирешмәдең. Ә мин… ә без… менә ничек бит ул дөнья дигәнең…
– Син үзеңне битәрләмә, Сибгать абый. Авыл кешеләренә синең кебек файда китергән мәрхәмәтле кеше башка юк та бит бездә! Ходай барысын да күреп тора, ул синең кебек изге күңелле адәмгә каты тормас. Синең эшләгән яхшылыкларың турында кешеләр генә түгел, Ходай да күреп-белеп торадыр, шәт. Ә дингә килгәндә, син үз теләгең белән түгел ич. Язмыш эше бу. Ходай әмереннән башка агач яфрагы да селкенмәс, ди изге китап. Шулай булгач, моңа Ходай Тәгалә дә үз ризалыгын биргән булып чыга. Кирәкми, битәрләмә! Әйткәч тә, күңелең белән син барыбер мөселман булып калдың ла, Сибгать абый. – Рәхимулла үзалдына көлемсерәп куйды. – Әле кешеләргә никадәр бура бурыйсың, күпме ишек, тәрәзәләр ясыйсың бар! Ишеттеңме, Карга Пётр малае өйләнгән, Пётр дәдәй аны башка чыгармакчы була икән, туганнар җыелып, буралык бүрәнәләр алабыз, дип йөри ди анда. Сибгать абый салып бирер, дип әйтә ди. Ә син… Җавап бирергә, имеш! Иртә әле сиңа, Сибгать абый, иртә! Бу дөньядагы эшләрең бетмәгән әле синең. Аннан соң мин дә киләсе җәйдә өйнең аскы бүрәнәләрен алыштырмыйча булмас, дип йөрим. Искерде өй, иң аскы рәте черегән. Кышын дүрт бүрәнә юнәтә алсам, Алла боерса, моны синнән башка кем башкарып чыгар, ә, Сибгать абый? Димәк, тизрәк терелергә туры килер сиңа. Күрдеңме, никадәр эш көтә сине алда!
– Саулык булса, эшне эшләргә була анысы… – диде Семён, әкрен генә тавыш белән. – Саулык кирәк, саулык. Ә ул, сизәм, бик яхшыдан түгел…
– Соң, кеше авырмый тормый инде, Сибгать абый, терелерсең, Алла боерса!
– Бирсен Ходай! Терелергә язсын. Авылда ниләр бар?
– Ул-бу сизелми хәзергә. Дөрес, бәлки, ишеткәнсеңдер дә, моннан ике көн элек бугай, ике поп килеп, староста белән бергәләп, Югары оч кешеләрен Чәүкә Хәбрие өе янына килергә өндәп йөргәннәр дә, тик берничә керәшеннән башка килүче кеше булмаган, диделәр. Урыс диненә өндәргә дип җыярга теләгәннәр. Бу юлы үзләре белән ике солдатны да иярткәннәр, диделәр. – Рәхимулла көлеп куйды. – Димәк, урыс поплары үзләре генә йөрергә куркалар, хәзер солдатлар белән йөри башлаганнар! Алай-болай кыйный башласалар диптер инде…
– Без ишетмәдек…
– Аннары Елга буе урамында яшәүче Колга Гатауның уналты яшьлек малаен поп булырга укырга җибәргәннәр. Казанга ук диделәр. Анда шундый мәктәп бар икән, ди. Хәзер Колга Гатау чукынганнан соң Софрон исемле, ә укырга киткән, элек Миңнулла дип йөртелгән малаеның исеме Михаил икән. Алар, хәтерлисеңдер, моннан дүрт-биш ел элек чукынганнар иде. Әлифне таяк дип тә белмәгән әнә шул Софрон дәдәйнең үзен, малае укып кайтканчы дип, чиркәүгә поп итеп куйганнар. Элеккеге урыс попны, халык аны аңламый, чиркәүгә шуңа күрә йөрми дип, каядыр урыс авылына җибәргәннәр дип сөйләделәр. Менә бар булган яңалыклар шул. Ярый, китим мин, Сибгать абый, арыттым да бугай сине.
– Килүең өчен рәхмәт, Рәхимулла энем. Онытып бетермә, тагын кагыл!
– Ярар, кергәләрмен, Алла боерса. Ә син, әйдә, тизрәк аягыңа бас, Сибгать абый!
Кыштыр-мыштыр килеп карчыгы Василиса кайтып кергәндә, шактый йончыган Семёны йокыга киткән иде. Ул аның өстендәге юрганын рәтләп куйды да аннан чак кына читкәрәк, сәкегә килеп утырды. Аннары, нишләп болай эшсез утырам соң әле мин дигәндәй, исенә килеп, шунда почмакта торган кабасына үрелде һәм йон эрли башлады. Үзе йон эрли, үзе һаман көтмәгәндә генә авырып киткән һәм шундук урын-җиргә калган ире турында уйланды.
«Тизрәк терелә генә күрсен инде, Ходаем! – дип ялварды ул. – Нинди хаста икән соң бу, бер ай эчендә дә шулай ябыктырып, хәлсез калдыра торган авыру?! Авырткан җирем дә юк, ди үзе, әллә белгертәсе генә килми. Хәер, ул авырганда да беркайчан авырыйм, дип әйтмәде, бары тик: «Бераз ятып торыйм әле мин», – ди торган ие. И Ходаем, терелтә күр аны, зинһар, аякка бастыра күр!»
Семён бу юлы шактый озак йоклады. Ул уянып киткәндә, караңгы төшеп килә иде инде.
– Йә, ничек, Бәдерхәят, бардыңмы? Сәмигулла өйдә идеме? – дип сорады ул карчыгыннан, уянып китүгә үк.
– Бардым, өйдә ие. Үтенечеңне җиткердем…
– Кеше алдында түгелдер, шәт?
– Әлбәттә. Мин җүләр түгел лә инде, атасы, аны гына белмәскә!
– Ачуланма, болай гына ычкынды телдән. Йә, нәрсә диде соң? Килермен, дидеме, юкмы?
– Килермен, диде. Башта, нәрсә Сибгать абый үләргә җыендымы әллә, дип көлде әле.
– Сезгә көлке… Сезгә көләргә генә булсын…
– Көлде дигәч тә, ышанмыйчарак торды шикелле. Янәсе, үз аңында, үз акылында, сөйләшеп яткан кешегә ясин чыгу, үзең дә аңлыйсыңдыр, бик гадәти хәл түгел ич инде.
– Менә җүләрләр, ясинны үгез шикелле тап-таза кешегә укысаң да зыяны юк аның! Төнлә киләм, дидеме?
– Нәкъ син әйткәнчә.
– Карале, Бәдерхәят, ни… ул килгәнче, ничек булса да, госел коенып аласы ие бит… Нишлик икән, ә?
– Алайса, казан тутырып, су җылытырга куйыйм. Хәл юк, дисең бит, тора алырсыңмы соң?
– Габдрахман булышыр… Тик киленне берәр җары җибәреп торсын…
Габдрахман үзе кайда соң әле?
– Хайваннарны карый.
– Бар чакыр, керсен әле.
– Нигә ул сиңа? Башта су җылытасы бар бит әле, атасы.
– Әйе. Ярар, алайса, чакырмый тор. Тик әйтеп куй, сыерны савып бетерүгә, килен беразга әниләренә барып утырып торсын. Әтине юындырасы бар, дип аңлатсын. Кыз баланың әллә нәрсә уйлавы бар…
– Әйттең сүз! Әтине юындырасы бар дигәч, нәрсә уйласын инде ул!
Әниләренә барып тормаса да ярый, сине коендырып алу озакмыни?! Үзенә келәттәме, ишегалдындамы, берәр эш табып торыр…
– Анысы да дөрес. Әйе. И-и баш та инде синдә, Бәдерхәят! – дип елмаерга тырышып карады Семён, тик аның урынына йөзе ничектер чытыкланып кына алды. – Гел кирәген генә әйтеп куясың!.. – Ул, нәрсә турындадыр уйланган шикелле, бераз вакытка тынып калды. Сүзен аннары гына дәвам итте. – Каяле, Бәдерхәят, ни… юынганчы минем тырнакларны кисеп алыйк әле без синең белән…
– Карале, атасы, тырнакларыңны моннан өч көн элек кенә кистек бит! – дип гаҗәпләнде хатыны. – Өч көндә генә тырнаклар үсә ди мени?!
– Нәрсә, карчык, сиңа тырнак кисүе авыр эш булып тоеламы әллә?
– Соң, ни… җитмәгәндер әле, дип кенә әйтүем. Кирәк икән, хәзер кисәбез аларны, атасы, хәзер кисеп алабыз.
– Шулай диләр аны!
Гәрчә әле моннан өч кенә көн элек кискән тырнаклары үсмәгән булсалар да, Василиса, карты белән бәхәскә керергә теләмичә, кайчы белән бер кәгазь кисәге алып, янына килеп утырды да эшкә кереште. Чынында бу тырнак кисү түгел, ә шуның йоласын гына үтәү иде. Бу йоланы ул аның кул бармак тырнакларына карата да, аякларына карата тиешенчә башкарды.
– Менә бит, кисәрлек булган инде алар! – диде Семён, хатыны бу эшне башкарып чыккач. – Ә син, җитмәгән әле, дигән буласың…
– Җиткән икән шул, җиткән булган, атасы, – дигән булды карчыгы.
– Менә хәзер ничектер хәлем җиңеләйгән шикелле булып китте.
– Бик яхшы, атасы, бик яхшы. Шулай була күрсен, Алла боерса!
Авыру тагын тынып калды. Озак вакыт бер сүз дә дәшмичә түшәмгә карап ята бирде.
– Алай да җәй айларында үлсәң яхшырак инде ул… – дип куйды Семён, бераздан телгә килеп. – Матур чак… Кошлар сайрый… Күке кычкыра… Күбәләкләр оча…
– Син нәрсә, атасы?! – дип, бер үк вакытта гаҗәпләнеп тә, куркынып та сорады карчыгы. – Син нәрсә, үләргә үк җыенасыңмы әллә, Ходаем?!
– Җыенмыйм… Җәйне әйтәм, матур чак бит… Колачыңны җәеп бер печән чабулары гына да ни тора! Сулышлар киңәеп китә!
– Аз чапмадың инде син аны, атасы. Алла боерса, алай бик теләсәң, тагын чабарсың әле! Башта аягыңа басарга тырыш. Аннары печәнен дә чабарсың, утынын да кисәрсең әле, Ходай кушса…
– Белмим инде… Әйе. Ходай кушар микән соң, ә, карчык?
– Кушар, атасы, кушар, Алла боерса. Терел генә, барысын да эшләрсең!
– Габдрахманга әйт, карчык, синең теге ни… ничек әле… керләр юа торган зур ләгәнне алып кереп мич буенарак куйсын. Әйе. Җылына торсын…
– Алып кердем инде мин аны, атасы.
– Рәхмәт, карчык, рәхмәт. Барысын да белеп, кирәгенчә эшлисең…
– Соң, бүген генә килмәгән бит мин дөньяга! Синең белән бергә кырык елдан артык торабыз түгелме инде?
– Чынлапмы? Шулай ук мыни?
– Чынлап булмый!
– Ничек тиз уза вакыт, ә! Баксаң, әле күптән түгел генә өйләнешкәниек шикелле. Әй, бу вакыт дигән нәрсә… Нишләп шулай су шикелле ага икән ул?! Таң ата да кич була дигән шикелле, яши генә башлыйсың кебек, ә ул инде үтеп тә бара! Артына борылып та карамыйча. Ә, карчык?
– Бернишләп тә булмый. Бар нәрсә дә Ходайның кодрәте белән эшләнә… Димәк, шулай кирәк…
Өйгә Габдрахман-Валерий килеп керде.
– Ничек, әни, суың җылынамы?
– Куйдым, инде җылына башларга тиеш.
– Әти, тәнең кычынамы әллә? Төнгә каршы юынырга исәп иткәнсең.
– Юк, бер җирем дә кычынмый. Әйе. Ни бит… Кеше тәне кычытканга гына юынмый. Көн саен юынсаң да зыяны юк аның. Аннан соң мин хәзер юынырга түгел, госел коенырга җыенам. Әйе. Госел коенырга, улым.
Валерий, нәрсәдәндер шикләнгәндәй, тиз генә тирә-ягына каранып алды.
– Тора-бара әллә нәрсәләр уйлап чыгарасың син, әти. Госел дигән нәрсә мөселманнарда гына бит ул!
– Күп сөйләшмә! Гөнаһ җыйма!
– Мин болай гына, әти…
– Болаймы, тегеләйме… Кайчак кайбер нәрсә турында дәшми калу яхшырак. Әйе. Син миңа тиз генә госел коенып алырга гына булыш! Калганы синең эш түгел, улым…
Чыннан да, бераздан су җылынып җитте дә, Валерий, култыклап, әтисен почмакка, чаршау артына алып кереп чишендерә башлады.
– Менә, улым, кеше кулына калу шушы инде ул. Үзең чишенә дә алма инде, ә!
– Шөкер ит, әти, бүгенге көндә чит кешеләр кулында түгел бит син.
– Анысы шулай, улым. Аллага шөкер, үз өемдә, үз якыннарым арасында мин! Ходай гөнаһларыбызны кичерә күрсен инде. Әйе. Бардыр инде бездә гөнаһлар… Тормыш бит… Төрле чак булгандыр…
Кече малае белән шулай сөйләшә-сөйләшә, Семён госел коенып та чыкты. Госелдән соң чиста киемнәрен киеп алды – аларны әзерләп куярга карчыгына алдан ук әйтеп куйган иде.
– Менә хәзер ничек рәхәт булып китте! – диде ул, малае култыклап сәкегә алып чыгып урынына салгач. – Җиңеләеп киттем. Әйе. Өстемнән тау төшкән шикелле булды, валлаһи!
– Шуның өстенә чак кына шулпа да кабып җибәрсәң, бөтенләй яхшы булып китәр ие, атасы. Биримме?
– Кая, карчык, биреп кара әле, алайса. Бәлки, капкалап алырмын…
– Бик яхшы булыр, бик яхшы булыр, атасы. Хәзер алып чыгам.
Чыннан да, бүген көн буена авызына бер валчык ризык та капмаган Семён кырын ятып, бер терсәгенә таянган килеш хәйран гына капкалады тавык шулпасын. Моңа өйдәгеләрнең барысы да сөенде. Ни әйтсәң дә, авыру тамагына каба икән, бу һәрвакыт аның туганнарында терелеренә өмет уята. Монда да шулай булды.
– Менә булдырдың, атасы, менә булдырдың! – дип елмайды карчыгы Василиса. – Болай булгач, ике-өч көннән йөгереп йөри башлыйсың, Алла боерса!
Карты дәшмәде. Ашаганнан соң, яңадан урынына ятты да күзләрен түшәмгә төбәде.
– Син миңа ачу тотмыйсыңмы, Бәдерхәят? – дип сорады ул аннары, нәрсәдер исенә төшкән сыман, кинәт кенә.
– Нинди ачу, атасы? Син ни турында?
– Тормышта төрле чак булгандыр… Бәлки, кайчак рәнҗеткәнмендер дә… – диде Семён, гаепле кеше сыман. – Әгәр дә мәгәр андый чакларым булса, синең кичерүеңне сорыйм, карчык. Кичер, гафу ит!
– Син нәрсә инде, атасы?! – дип, күзләрен түгәрәкләндерде Василиса. – Гомер булмаганны, әллә ниләр сөйләп ятасың! Ниткән ачулану ди ул?! Аллага шөкер, бер мәртәбә дә кеше-кара көлдермәдек, әти-әниләребез йөзенә беркайчан да кызыллык китермәдек. Кеше көнләшерлек итеп яшәдек бит без, атасы! Тапкан сүз! Кичер, имеш! Күп сөйләшергә ярамый сиңа, тыныч кына ятарга тырыш. Тузга язмаганнарны сөйләмә!
– Димәк, кичерәсең, карчык? Димәк, күңелеңдә миңа рәнҗү-фәлән тотмыйсың?
– Карале, атасы, ни булды соң әле сиңа бүген?! Һаман булмаганны сөйләп маташасың. Нинди рәнҗүем булсын минем сиңа? Ходайның биргәненә шөкер, кешеләрне көнләштереп яшәдек, дим бит! Юк-бар нәрсәләр уйлап ятма!
– Рәхмәт сиңа, карчык, рәхмәт. Миңа синең рәнҗеп калмавың кирәк…
– Каядыр барырга җыенасыңмы әллә, атасы? – дип көлде Василиса. – Кая? Син башта терел инде, аннары барырсың барасы җиреңә…
– Беркая да бармыйм… Кая барыйм ди?
– Соң, алайса, сүзеңне чамалап сөйлә, атасы!
– Мин дә сиңа бернинди рәнҗү дә тотмыйм, карчык. Әйе. Тырнак хәтле дә рәнҗүем юк сиңа…
Шулчак аларга хәзер авыл чиркәвендә поп хезмәтен башкаручы Софрон килеп керде.
– Хәерле кич, Василиса түтәй! – диде ул, керә-керешкә. – Семён дәдәй авырып киткән дип ишеттем. Ни булган?
– Хәерле кич, Софрон! Әйе, авырып китте шул. Түргә уз, әйдә! – дип каршы алды аны Василиса.
Поп шундук түргә узды да, чукынмакчы булып, лампадалы почмакка карады. Тик ул, гадәттә, һәр өйдә һәрвакыт ачык була торган ул почмак ниндидер бизәкле яулык шикелле нәрсә белән ябып куелган иде. Моны күреп, Софрон чукыну уеннан кире кайтты һәм урын өстендә яткан хастага дәште:
– Хәерле кич, Семён дәдәй! Нәрсә, авырыйсыңмыни? Урамда кемне генә очратсам да, исәнләшеп өлгергәнче, барысы да: «Семён дәдәй авырып ята икән», – диләр.
– Бераз авырып киттем шул, Софрон, авырып киттем. Авырткан җирем дә юк шикелле болай. Тик хәл юк, бөтен буыннарда – ниндидер көчсезлек… Кисәк-кисәк баш әйләнә, түшәмнәрдә очып йөргән шикелле булам…
– Һем-м-м, нинди авыру икән соң ул, ә, Семён дәдәй?
– Кем белгән инде аны? Нәрсәдер сиздермичә генә эчтән кимереп килгәндер, мөгаен. Авырттырмыйча гына… Бардыр инде, Софрон, бардыр… Аннан соң, ни әйтсәң дә, вакыт үзенекен итә бит ул…
– Анысы да дөрес. Тик син кайгырма, үтәр-китәр, терелерсең, аягыңа басарсың, Хода боерса. Синең авылда эшлисе эшләрең күп бит әле, Семён дәдәй. Кешеләр синең тизрәк терелүеңне көтә.
– Эш… Кешенең үлгәч тә өч көнлек эше кала, диләр. Аякка басып булса, эшне эшләргә мөмкин анысы. Исән-сау гына йөргәндә, гаиләңдә иминлек-татулык булганда эш берни түгел ул! Әйе. Үзенә күрә бер бәхет ул эш!
– Карале, Семён дәдәй, нишләп почмактагы лампадалы тәрегез ябылып куелган? – дип, Софрон, авыруга таба иелеп, тавышын әкренәйтә төште. – Алай-болай ни түгелдер бит? Кире үз динегезгә дим… Берүк, алай-болай иткән булып, бу турыда вулыска барып ирешә күрмәсен тагын! Әйт өйдәгеләреңә. Үзең беләсеңдер, һич тә уен эш түгел бу! Алла сакласын, картлык көнегездә… Бәладән баш-аяк!
– Юк, юк, Софрон, бер дә начар уйлый күрмә бу турыда! Әйе. Аны ябып торырга үзем сорадым… Андагы иконадагы пәйгамбәр йөзен күргәч, нигәдер үлем искә төшеп тора, – дип ялганлады Семён. – Ә үлем турында уйлыйсы килми бит… Аның турында уйларга өлгерербез әле, мин әйтәм…
– Анысы шулай инде, бер караганда. Тик, Семён дәдәй, икенче яктан караганда, аңа карап, Ходадан гөнаһларны ярлыкауны сорарга кирәк. Аннан соң, анда карап, чын күңелеңнән чукына-чукына сорасаң, кем белә, бәлки, тизрәк терелеп тә китәрсең. Хода – мәрхәмәт иясе ул, үзенә чын күңелдән мөрәҗәгать иткәннәргә һәрчак ярдәм кулын суза. Христиан буларак, моны бервакытта да онытма, Семён дәдәй! Авыр эш түгел, дини йолаларны үтәргә тырышырга кирәк.
– Анысы шулай, Софрон, шулай анысы. Әйе. Дөрес әйтәсең. Дини йолаларны һәркем үтәргә тиеш!
– Ярар, Семён дәдәй, киттем мин. Хода сиңа тиз көндә терелергә язсын! Изге пәйгамбәребез Иисус Христос сине мәрхәмәтеннән ташламасын!
– Шулай булсын, Софрон, шулай булсын инде. Әйе. Яхшы теләкләрең өчен рәхмәт сиңа.
Поп аны чукындырып алды да чыгып китте.
«Йөри шунда ачу китереп! – дип, үзалдына мыгырданып алды Семён, аның артыннан ишек ябылган тавыш ишетелгәч. – Син белгәнне генә белмиләрие ди!»
– Ни мыгырданасың анда, атасы? – диде Софронны озатып калган карчыгы, аның янына килеп.
– Софронны әйтәм, йөри шунда… Ничек керәсе итте икән?!
– Нигә гаҗәпләнәсең аңа? Авыру икәнеңне ишеткән дә кергән инде кеше, якын итеп. Шулай дип әйтеп тора бит.
– Бар, Габдрахманны чакыр әле, Бәдерхәят! Монда керсен.
– Нинди йомышың бар ие анда, атасы?
– Аңа гына әйтәм. Ирләр сүзе…
Бераздан түр якка Валерий килеп тә керде.
– Нәрсә, әти? Ни әйтмәкче идең?
– Утыр әле, улым. Ашыкма!
Малае аның аяк очына килеп утырды.
– Менә нәрсә, улым… Әйе. Ни… хәлләр шәптән түгел минем…
– Тагын да авыраеп киттең мени, әти?
– Шулайрак шул, улым, шулайрак. Менә нәрсә әйтмәкчием сиңа, улым… Дөнья эшен белеп булмый. Әйе. Бүген бар кеше, иртәгә юк… Әгәр дә алай-болай… Әйе. Әгәр дә, мин әйтәм, үлеп китә калсам…
– Син нәрсә инде, әти?! Нәрсә инде син? – дип бүлдерде аны Валерий.
– Бүлдермә! Болай да авыр. Әгәр, дим, ни… үлеп китсәм, мине мөселманча күмсәгезие. Әйе. Син – ир кеше, авыл картлары белән сөйләшсәң…
– Минем синең белән бу турыда сүз дә алып барасым килми, әти. Әйдә, калдырыйк әле моны. Ниткән үлү ди?! Син нәрсә, әти?! Терелеп, үз аягыңда рәхәтләнеп йөгереп йөрерсең әле, Алла боерса!
– Ашыгасың. Әйтәм бит, бүлдермә, дип. Әйе. Алай-болай үлеп китә калсам, дим бит мин. Менә хәзер тотам да үләм, димәдем. Үзең ничек уйлыйсың, мөселманча күмдерә алырсыңмы мине?
– Әллә ниткән сораулар бирәсең! Һаман юк-бар нәрсәләр турында уйлап ятма инде син, әти!
Семён бу юлы бер сүз дә дәшмәде. Әллә үпкәләве, әллә нәрсәдер хакында уйланып ятуы идеме, малае Валерий аңлый алмады. Тынычлыгын бозасы килмичә, сүз башларга да кыймады.
– Бар! – дип, кулын селтәде шулай шактый гына сүзсез яткан Семён. – Төнгә кереп, авыл йокыга талгач, монда Сәмигулла килергә тиеш. Әйе. Син аны каршы ал инде, яме, улым! Хатын-кызлар белән балаң йокласыннар.
Валерий аңардан: «Нишләп киләчәк безгә Сәмигулла абый?» – дип сорамакчы иде дә, ләкин әтисенең ачулануыннан шикләнеп, тыелып калды.
Чыннан да, инде кешеләр ятып беткәч, аларга кыштыр-мыштыр итеп, Сәмигулла килеп керде.
– Сәмигулла абый, синме? – дип сорады баскычта аяк тавышы ишетеп ишек төбенә килгән Валерий әкрен генә.
– Әйе, мин әле бу, – диде тавыш.
– Ут яндырыйммы, Сәмигулла абый?
– Кирәкми, кирәкми! Болай гына, утсыз гына. Ничек анда Сибгать абый?
– Авыраебрак китте, ахрысы…
– Әйдә, янына керик. Йокламыйдыр?
– Юк иде.
Караңгыда, капшана-капшана, түр якка керделәр.
– Нихәл, Сибгать абый? – диде Сәмигулла әкрен генә. – Мин әле бу, килдем менә…
– Бик яхшы. Әйе. Рәхмәт.
– Хәлләр ничек соң, Сибгать абый?
– Син сорама, Сәмигулла энем, мин әйтмием.
– Ярар, алайса, Сибгать абый, әгәр рөхсәт итсәң башлыйм мин.
– Хәерле сәгатьтә, Сәмигулла энем. Әйе. Башла!
Сәмигулла, аякларын муллаларча бөкләп, аның баш очына сәкегә менеп утырды да пышылдап кына ясин укый башлады: «Бисми-ләәһир-рахмәәнир-рахиим. Йәә сиииин. Вәлкоръәәнил хәкиим. Иннәкә ләминәл мүрсәлиин. Галәә сыйраатыйм-мөстәкыйм…»
Ясин сүрәсе шактый озын икән, Сәмигулла аны шактый озак укыды.
«Иннәмәәәә әмруһүү изәә әраадә шәйъән әййәкуулә ләһүүкүн. Фәйәкүүн Фәсөбөхәәнәлләзии бийәдиһии мәләкүүтү көлли шәйъиү вә иләйһи түрҗәгүүн. Әмин», – дип, аның ахырын укып бетергәндә, икесен дә гаҗәпләндереп, Семён тирән йокыга талган иде.
– Ярар, йокласын, уятмыйк тагын, – диде Сәмигулла, саклык белән генә сәкедән төшкәндә. – Тынычланып китте бугай.
– Әйе, Сәмигулла абый. Шулай бугай шул. Ул бу доганы укырга үзе сораган идеме?
– Әйе, әниеңне җибәргән иде минем янга. Ярар, йокласын, мин киттем.
– Бик зур рәхмәт инде сиңа, Сәмигулла абый.
– Ярар сана! Үз кешеләр ич без! – дип, Сәмигулла әкрен генә чыгып китте. Аны Валерий капка төбенә хәтле озата чыкты.
– Көндез ничегрәк иде Сибгать абый? – дип сорады Сәмигулла. – Авыраебрак киткәне сизелдеме, юкмы?
– Әйтә дә алмыйм. Гадәттәгечә шикелле иде кебек. Тик әллә ниткән сәер нәрсәләр әйтте ул миңа. Алай-болай үлә-нитә калсам, мине мөселманча җирләтә алмассыңмы икән, диде. Әллә бераз акылы җиңеләя башладымы икән, дип уйлап куйдым. Чыннан да, бик сәер үтенеч бит бу!
– Ничә ел христиан булып йөрсә дә, күңеле белән барыбер мөселман булып калды шул ул. Бу яктан караганда, сәер дә түгел…
– Соң, ни бит, Сәмигулла абый… Алай-болай нитсә дә… – Валерийның, үлә калса да, дип әйтәсе килмәде. – Кем рөхсәт итсен мондый нәрсәне?! Шулай бит?
– Әйдә, бу турыда баш ватмыйк әле без, Валерий. Терелер, Алла боерса. Әйткәч тә, карт кеше бит, бераз күңеле йомшарып киткәндер. Була торган хәл.
…Икенче көнне Бәрәскә авылында яшен тизлеге белән, бүген төнлә Сибгатулла абый үлгән, дигән хәбәр таралды. Бер-берсенә бу хәбәрне җиткергәндә, авылдашларының кайберсе: «Ишеттеңме, Сибгатулла абый үлгән», кайсыбере: «Семён дәдәй үлгән бүген төнлә», кайсысы, аның яшендәгерәк булганнары: «Сибгать тә китеп барган…» – диделәр. Күбесе аның шулай тиз китеп баруына гаҗәпләнеп калды, чөнки әле кайбер кеше аның урын-җиргә ятуы турында ишетмәгән дә иде бугай.
«Менә ансат үлем! – дип әйтүчеләр дә булды. – Бер ай да ятмады: үзе дә азапланмады, гаиләсен дә азапламады, тыныч кына китеп барды… Яхшы кеше иде, мәрхүм».
Болай дип әйтүчеләр хаклы иде шул. Дөресе дә шулай, бер караганда. Хәтта үлгәнен гаиләсе дә сизми калды. Карчыгы Василиса иртән аның ягына карап алгач, башта ниндидер өметле канәгатьлек белән: «Шөкер, ясиннан соң ничек тынычланып киткән: һаман йоклый әле», – дип уйлап алды. – Йокласын, йокласын әйдә, йокы – авыру кеше өчен дәва ул». Тик аннан соң бу йокы дигәненең артык озакка сузылуын күреп, күңелендә ниндидер шикле сиземләү барлыкка килде: «Туктале, аның бит гомерендә дә болай озаклап ятканы юк ие. Әллә соң, Ходаем?..»
Шундый шомлы уй белән янына килеп караса, Сибгатулласы күзләрен мәңгелеккә йомган булып чыкты. Гәрчә моны шундук аңлап алса да, мондый хәлгә ышанасы килмичә, ул аны, йокысыннан уятырга теләп, кулы белән аңа берничә мәртәбә кагылып-кагылып алды:
– Атасы! Атасы, дим. Сибгать! Нишләп тормыйсың инде син?!
Әлбәттә, Сибгате дәшмәде. Шуннан соң Василиса аның кулын тотып карады. Ул салкын иде инде. Димәк, үзенә ясин чыкканнан соң, озак тормаган ул… Инде аның үлгәненә ышанганнан соң, карчыгы нишләргә дә белмичә коелып төште. Башта беравык басып торган урынында таптанып алды, аннары аны селкергә тотынды.
– Син нәрсә, атасы?! Нигә шулай? – дип кабатлады ул шул ук сүзләрне берничә мәртәбә. Аннары: – Балалар! Габдрахман! Әтиебез үлгән бит, улым! – дип кычкырып елап җибәрде.
Аның ачы тавышына ишегалдыннан Валерий йөгереп керде, бераздан киленнәре белән оныклары пәйда булды. Сибгатулла-Семён Хәбибуллин-Григорьев өенә зур кайгы килеп керде. Йорт әгъзалары аптырашта калды: мөселман динендәгеләр йоласы буенча мәетнең шул ук көнне, хәтта төшкә кадәр үк җирләнүе фарыз нәрсә дип санала, ә христиан динендә мәетне җирләү мәсьәләсендә андый катгый йола каралмаган бугай. Җитмәсә, шунда Валерий әнисенә, әтисе белән булган сөйләшүләре, аның үзен мөселманча җирләвен үтенүе турында җиткерде.
– Алай да мин мулла булып йөрүче Нотфулла абый янына барып кайтыйм әле, ул нәрсә әйтер икән бу турыда? – диде ахырда Валерий һәм, җыенып, киңәш-табыш итәргә дип, аның янына китте.
– Ишеттем, улым, әтиегез үлгәнен ишеттем, – дип каршы алды аны Бәрәскә мөселманнарын соңгы юлга озату йолаларын башкарып килүче Нотфулла. – Кайгыгызны уртаклашам, улым. Бик тә яхшы кеше иде, мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын! Ходай дөньялыктагы гөнаһларын кичерә күрсен! Амин! Керәшен Сәрдәсенә җирлисездер инде?
– Минем синең янга килүем дә шушы мәсьәлә турында иде, Нотфулла абый. Әти, кичә мине үз янына чакырып, үзен мөселманча итеп, әти-әнисе, ягъни безнең әби-бабай янына җирләвебезне сораган иде. Нишлик икән, Нотфулла абый, нинди киңәш бирерсең?
– Үзе шулай сорадымы?! – дип гаҗәпләнде мулла. – Сәер үтенеч. Нәрсә, ул үзенең урыс динендә икәнен онытканмы икәнни? Христианнарны татар зиратына күмәргә һич тә ярамый, улым. Динебез кушмый моны. Бу – динебезне мыскыллау була. Син, берүк, мине дөрес аңлый күр, улым! Керәшеннәр үз диннәрендәгечә озатылырга тиеш.
– Алайса, бу мөмкин гамәл түгел, Нотфулла абый? Мин сине дөрес аңладыммы?
– Әлбәттә, дөрес аңладың, улым. Нәкъ шулай: бу һич тә мөмкин түгел!
– Ә шулай да, ул әйткәнчә җирләсәк ни булыр, Нотфулла абый?
– Авыл халкы динебезне мыскылларга ирек бирмәс, улым. Дусы бар, дошманы бар дигәндәй… Юк, ярый торган эш түгел бу. Әгәр дә бу хәбәр вулыска барып җитсә – нишләргә? Әтиеңне безнең зираттан казытып алып, барыбер христиан зиратына күмдерәләр аннары. Шуннан соң сезнең барыгызны да кире мөселман диненә кайтуда гаепләячәкләр бит! Моның өчен хәтта утта яндырырга мөмкиннәр. Шуңа күрә анда-монда сугылып йөрмә, улым, кайт та әтиегезне христианнарча күмү чарасына кереш! Софронны чакыр, тиешле христиан йоласын үтәсен. Чиркәүгә алып барасызмы, юкмы, анысы сезнең эш, үзегезгә карыйсыз…
Валерий өенә кайтты да, үз очларында яшәүче керәшен Виссарион белән сөйләшеп, әтисенә табут ясый башладылар. Эшне тиз тоттылар: бераздан ул әзер дә булды. Аны, Валерий теләге буенча, күбрәк табутка түгел, ә тигез дүрт почмаклы ящик-тартмага охшаганрак итеп ясадылар. «Минем бер вакытта да мондый табут ясаганым юк иде әле, – диде балта остасы, аны Валерийның арбасына салганда. – Ярар инде, Хода кичерә күрсен!»
Шуннан соң, Сәмигулла белән Рәхимулланы чакырып, әтиләрен юдылар да, ак материягә төреп, шул ящикка салдылар һәм өстен өстәл ашъяулыгына охшаган нәрсә белән капладылар. Дөресен генә әйткәндә, бу гамәлләр барысы да Валерийның әтисе сүзләрен тулысы белән булмаса да, актыгында мөселманча күмүнең кайбер нәрсәләрен сакларга тырышуы иде. Шуңа күрә ул Софронны да чакырмаган иде дә, тик ул үзе килеп чыкты. Башта ул Василиса түтәй белән Валерийдан мәетне чиркәүгә алып барачаклармы, юкмы, әллә христиан йоласын монда гына үткәрергә кирәкме, дип белеште. Кара кайгыга баткан, тирәсендә бернине дә күрмәгән, бернине дә аермаган Василиса түтәй, бары тик Валерийга таба гына төртеп күрсәтте: янәсе, бар нәрсәне дә ул хәл итә.
– Юк, чиркәүгә алып барып тормыйбыз инде, чөнки үзең беләсең, барасы җиребез ерак, – дип җавап бирде аңа Валерий. – Син тиешле йоланы шушында гына үткәреп ал инде, Софрон дәдәй!
Шуннан соң поп хезмәтен башкаручы Софрон – элеккеге Колга Гатау, ниндидер догалар мыгырданып, төтенле кадилосы белән табут-ящик тирәсендә берничә мәртәбә селтәнеп алды да Сибгатулла мәете яткан ящикны, гомере буе яшәгән өеннән алып чыгып, ат арбасына салдылар һәм аны соңгы юлга озата баручылар күршедәге Керәшен Сәрдәсе авылына таба юл алдылар.
Шул көнне шушы авыл зиратында тагын бер кабер барлыкка килде. Анда мөселман булып туган, озын гомеренең күп елларын – мөселман Сибгатулла Хәбибуллин, ә соңгы берничә елын христиан булып яшәргә мәҗбүр ителгән Семён Григорьев күмелгән иде.
Уфага?!
Инде малайлары турында бөтен өмете сүнгән көннәрнең берсендә, бу вакытка майордан подполковник чинына ирешкән Лазарев Сергей Владимирович алпавыт Василий Степанович Шашуринны, ул Уфага килеп, гадәте буенча, үзенә кергәч, аны элеккедән дә җылы каршы алды.
– Василий Степанович?! Күптән күренгәнең юк, күптән! Онытып барасың бугай, ахрысы. Әйдә, түрдән уз, түрдән! – дип, сөйләнә-сөйләнә, урыныннан торып, күрешергә ике кулын сузып, ишек катына ашыкты. – Саулык-сәламәтлек яклары ничек, Василий Степанович? Күзгә-башка күренмисең, авырып китмәгәнсеңдер бит?
– Шөкер, саулыкка зарланган юк анысы. Тик эшләрнең бик тыгыз вакыты хәзер.
– Ничек тыгыз вакыты? Инде игеннәрне җыеп алдың, амбарыңа салдың. Тагын нинди эшләр килеп чыкты ул кадәрле?
– Ашлыкны амбарга салу белән генә эш бетми шул әле, хөрмәтле Сергей Владимирович. Аны урнаштырырга, безнеңчә әйтсәк, сатарга кирәк! Монысы өйдә кул кушырып утырып кына эшләнә торган эш түгел – сатып алучыларны эзләп чабасы бар! Соңгы вакытта шул мәшәкатьләр белән йөрергә туры килде.
– Соң, синең даими сатып алучыларың бардыр бит инде, Василий Степанович?
– Бар алар, бар. Тик сәүдәгәрләр шуңа күрә сәүдәгәр дә бит инде: барысы да очсызракка алырга чамалый! Ә көч түгеп үстергән ашлыкны, билгеле, шалкан бәясенә генә бирәсе килми. Шуңа күрә, бүрене аяклары туйдыра дигәндәй, анда чабасың, монда чабасың. Соңгы вакытта Нижний Новгородта гына да өч мәртәбә булырга туры килде. Аннан соң ул ашлыкны баржаларга төятеп озатасы да бар бит әле! Монысы – үзе генә дә нинди мәшәкатьле эш. Димәк, җыеп алу – ярты эш кенә әле ул, Сергей Владимирович! Аның мәшәкате көзен генә түгел, кыш буена бара!
– Ул чакта аңлыйм мин соңгы вакытларда күзгә-башка күренмәвеңне. Ярар, алай булгач, кичерәм сине, Василий Степанович, кичерәм бу юлга, – диде подполковник, аны өстәле янына таба әйдәп. – Бераз тамагыңны чылатып алырга исәбең юктыр?
– Рәхмәт, Сергей Владимирович, бер дә эчәсем килми.
– Уфага да шул мәсьәлә буенчамы?
– Әйе. Тегермән тотучы сәүдәгәр Ижбулдин янына килдем. Аңа 400 пот арыш сату турында килештек. Кышка кереп, чана юлы төшкәч, олаулар белән китертәсе. Ә син, ник күренмисең, дисең. Кайчак кычыткан җирне кашырга да вакыт юк монда!
– Ә миндә синең өчен яңалык бар, Василий Степанович! – диде кинәт подполковник, елмаеп.
– Нинди яңалык?
– Ашыкмый тор, хәзер әйтермен, – дип, кабинет хуҗасы үзенең өстәл тартмасында казына башлады. – Хәзер әйтәм, хәзер… Әһә, менә ул!
Хәтерлисеңдер, кайчандыр мин сиңа бүләк иткән – подполковник бу сүзләренә басым ясап алды – теге хатынның… туктале, фамилиясе ничек әле аның? Әйе, хәзерге көндә синең авылыңда яшәүче Надежда Тихонованың балалары турында берәр нәрсә белешеп булмасмы дигән идең…
– Мин бу турыда оныттым да инде! Биш былтыр узды бит аңа!
– Бернишләп тә булмый, Василий Степанович, авыр эш булып чыкты ул.
Кат-кат хатлар язарга туры килде. Анысына да рәхмәт, соң булса да уң булсын дигәндәй, бик көттереп булса да, җаваплар да алынды.
– Йә, йә, нәрсәләр язалар? – дип кызыксынды алпавыт. – Нәрсә дигәннәр?
– Ашыкма, хәзер әйтәм, – диде подполковник сабыр гына. – Башта җавап Казаннан алынды. Анда бу хатынның Татищев указы буенча, шушы шәһәргә җибәрелгән малае… малае… – ул кулындагы кәгазьгә карап алды, – Спиридон Тихонов дигәне хәзерге вакытта бер байның тире эшкәртү фабрикасында эшләп ята, дигәннәр.
– Ә калганнары? Алары турында нинди хәбәрләр бар?
– Алары, шул ук Татищев указы нигезендә, Самарага җибәрелгән булган. Хәзер карыйбыз, хәзер карыйбыз… – дип, сөйләнә-сөйләнә, офицер өстәл тартмасыннан тагын бер кәгазь алды. – Аларының берсе, Георгий дигәне, алпавыт Бусыгин Анатолий Ивановичның Самара шәһәреннән йөз сиксән чакрымдагы утарында яши, диелгән шушы рәсми кәгазьдә. Менә монда авыл исеме дә күрсәтелгән: Каменово. Бәлки, сиңа таныштыр ул алпавыт, ә, Василий Степанович? Синең шикелле, ул да җир белән эш итә, диләр.
– Юк, таныш исем түгел. Ишеткәнем булмады.
– Ә өченче малае… ул да Самарага җибәрелгән булган. Монысының исеме – Евгений. Хәзер карыйбыз… Монысы унөч яшьтә егерме ике яшьлек марҗага көчләп өйләндерелгән булган, тик шул ук айда, су коенганда, Иделдә батып үлгән. Менә шулар ул хатынның балалары турында. Тик, Василий Степанович, гафу итәсең, бу хәбәрләрне аңа үзем җиткерергә телим. Син хәзергә бу турыда берни дә белмисең. Ә син мине ул хатын белән очраштырасың гына. Килештекме?
– Нигә кирәк сиңа аның белән очрашу?! – дип гаҗәпләнде алпавыт. – Аңардан барыбер бер тиен дә ала алмыйсың! Сиңа үзем түлим мин.
– Нигә шулай кайгыртасың әле син ул хатын турында, Василий Степанович? Әйт дөресен: янына йөргәлисеңме? Бар бит синдә андый гадәт! Ә? Курыкма, беркемгә дә чыгармыйм!
– Халыкта хатын-кыз янына йөрүгә кагылышлы бик акыллы гыйбарә бар. Белмим, ишеткәнең бармы икән, юкмы икән?
– Нишләптер хәтерләмим андый нәрсәне. Ишеткән юктыр, мөгаен. Йә, әйтеп җибәр!
– Ярар, тик колагыңа гына әйтәм, чөнки оятсыз әйтем ул, – дип алпавыт, аның колагына иелә төшеп, берничә сүз әйтте.
– Үткен гыйбарә! – дип, рәхәтләнеп көлде офицер. – Бик дөрес әйтелгән бит, ә! Гаҗ-җәеп төгәл әйтелгән! Менә шуны истә тотсак та, ул хатын белән мин очрашырга, хәбәрләрне үзем җиткерергә тиеш! Тик монда, Уфада. Шушы арада, вакыт табып, син аны монда алып килергә тиеш, Василий Степанович. Безнең дуслык хакына. Йә, ни әйтерсең? Ә мин бу вакытка бер аулак урын әзерләп куярмын һәм без аның белән шунда сөйләшербез…
– Һич аңламыйм: нишләмәкче буласың ул хатын белән?! – дип гаҗәпләнде алпавыт. – Сиңа шәһәр марҗалары җитмәгәнме, гап-гади крәстиән хатын белән бәйләнмәсәң?!
– Әй хөрмәтле Василий Степанович, Василий Степанович! Крәстиәнме, патшабикәме, алар барысы да хатын-кыз инде! Тик авыл хатын-кызы бозылмаган һәм самими була! Ул, шәһәрнекеләр шикелле, үзе өстеңә менеп атланмый! Тыйнак алар, шуның белән тарта да!
– Карап-карап торам да, син, Сергей Владимирович, соңгы вакытларда бөтенләй бозылып беткән. Сүзеңә караганда, хәтта азган дияргә була.
– Теләсәң, сиңа да әзерләп куярмын бер яшь марҗаны, ә? Сине теге Марусяң туйдыргандыр инде, мөгаен.
– Алай бик туйдырмады да, ире сизмәгәе дип курка башлады ул. Аннары үзем дә шөлли төштем: әгәр дә мәгәр прокурор хатынының минем сөяркә икәнен белә калса, моның ахыры бик начар бетәргә мөмкин…
– Син кайдан беләсең, бәлки, ул сиңа, киресенчә: «Уфага килгән саен, хатыныма ирләр назы күрсәтәсең, рәхмәт сиңа, Василий Степанович!» – дияр. – Кабинет хуҗасы көлеп куйды. – Курыкма, өстәвенә яхшы аракы белән дә сыйлар әле үзеңне!
– Прокурорның нәрсә белән сыйларын чамалыйм мин, – диде алпавыт, елмаеп.
– Йә, килештекме, Василий Степанович? Мин ул хатыннан ике елга якын дәвам иткән бу эшемнең әҗерен алырга хаклыдыр бит? Екатеринбург, Самара һәм Казан арасында күпме хатларым йөрде! Моны мин бары тик синең өчен генә эшләдем. Шуңа күрә мине дөрес аңларсың, дип уйлыйм…
– Әгәр алай бик телисең икән, ярар, синеңчә булсын. Мин аны монда алып килер алдыннан сиңа хәбәр итәрмен.
– Килештек, Василий Степанович, килештек. Менә бу – ир-атлар сүзе, ичмаса!
Шушы сөйләшүдән соң ике атна чамасы узгач, әле кичен генә Уфадан кайтып кергән алпавыт Шашурин шундук Марияне Надежда янына җибәрде.
– Иртәгә иртүк эш белән Уфага җыенам, үзем белән Надежданы да алам. Әйт, җыенып торсын! – диде ул аңа.
Моны ишеткән экономка, йөзенә ниндидер хәйләкәр елмаю чыгарып, астыртын гына аңа карап алды да:
– Ул анда нигә бара, Василий Степанович? – дип сорады. Эченнән исә: «Ниһаять, ничә ел узгач, күңеле төшкән!» – дип уйлап алды.
– Анысы сиңа нәрсәгә аның? – диде хуҗа кырыс кына. – Анысы сиңа кагылмый.
– Кагылмаганын яхшы беләм мин, Василий Степанович. Аңа ничегрәк әзерләнергә икән, дип кенә соравым. Эш киеменнән булырга тиешме, әллә рәешнекеннәнме?
– Ә-ә, менә син нәрсә турында… Яхшырак киемнәрен кисен, әлбәттә, шәһәргә барабыз ич!
– Менә хәзер аңлашылды, Василий Степанович. Мин хәзер, йөгереп кенә!
Ул, чыннан да, үзе әйтмешли, «йөгереп кенә» килде бугай, алар өенә сулышы кабынып килеп керде һәм бусагадан ук бер сулышта:
– Әзерлән, иртәгә иртүк Василий Степанович белән Уфага барасың, Надежда! – диде.
– Нигә икән? – дип сорады Надежда, каушый төшеп. – Нинди эшкә икән анда?
– Хуҗа анысын әйтмәде, тик рәеш киемнәрен кисен, диде.
– Ни булды, нигә икән?
– «Нигә икән, нигә икән?» Аптырама, җүләр, ачык итеп әйтеп торам ич, рәеш киемнәрен кисен, диде. Димәк, эшләргә түгел! – дип Мария, аны тагын да шикләндереп, күз кысып куйды. – Азмыни ир-атның эше? Әйтер, вакыты җиткәч. Ярар, киттем мин. Әзерлән әйдә! – Ул тавышын әкренәйтә төште. – Хушбуй ише нәрсәләрең бармы соң синең?
– Анысы ни тагын?!
– Ни инде… хатын-кыздан тәмле ис килеп торсын өчен сөртә торган нәрсә… Шунсыз авыл хатыннарыннан тирес белән тир исе килеп тора! Ә ир-атлар андыйларны яратмый…
– Аңламыйм: нигә миннән тәмле ис килергә тиеш?!
– Әй башсыз да инде син, Надежда! Сине Василий Степанович үзе шәһәргә барырга чакыра, ә син, җүләр шикелле, тузга язмаган сорау биреп маташасың. Син нәрсә, үзеңне бер дә хатын-кыз итеп сизмисеңмени соң?!
Надежда Мариянең нигәдер аңа күз кысып куюын да, хатын-кыз турында сүз куертып алуын да ошатмады: аны каядыр ир-атлар белән бергә кич утырырга барырга кодалаган сыман кылана, тик нәрсәнедер яшерә, әйтеп бетерми бугай.
Мария чыгып киткәннән соң, аны күңелсез уйлар чолгап алды, күңелендә төрле сораулар туды: «Чыннан да, Василий Степанович мине Уфа дигән ул шәһәргә ник алып барырга җыена? Ни калган анда миңа? Берәр эш белән булса, бер хәл ие. Ә монда, рәеш киемнән булсын, янәсе. Хәер, бер караганда, анысы дөрес тә: Уфа авыл түгел, анда кешеләр матур киенеп йөридер».
Аннан соң Уфа исемен ишетүгә үк, күкрәгенә пычак белән кадап алган сыман булды. Чөнки аның ирен дә, үзен дә Ташкирмәннән алып килеп япкан, аны – иреннән, ирен аннан аерган каһәр суккан, мәрхәмәтсез шәһәр бит ул! Алай гынамы! Алардан балаларын тартып алган, аларның гаиләсен кырмыска оясын туздыргандай җимергән шәһәр! Ә бу алпавыт анда мине нигә алып бармакчы икән?! Әллә ул әлегә мине газапларны җитәрлек күрмәгән дип беләме? Әй Ходаем, ичмаса, бу хәбәрне иртән, шунда китәр алдыннан гына әйткән булсалар ни була иде соң? Ул чагында төнге йокымны тыныч кына йоклаган булыр идем. Ә хәзер… Хәзер күземә йокы керми дә керми инде! Ичмаса, Анастасия дә кайтып җитми. Дуся исемле хатын, амбарда эшләп йөргән җиреннән, арыш капчыгы күтәреп билен кузгаткан диде бугай, шуның хәлен белергә дип киткән иде. Бәла аяк астында йөри, дип тикмәгә генә әйтмәгән шул борынгылар. Иртән шул Дуся белән өчесе эшкә, көлешә-көлешә, сөйләшеп бардылар. Ә аны анда бәла көтеп торган! Ярый инде, тиз генә аягына баса алса. Әй язмыш, язмыш, һич тә аңлап була торган түгел сине! Ни өчен туганда ук бу хатын ирләр күтәрә алмаган арыш капчыгы күтәрергә тиеш дип язып куйдың икән син ябык кына гәүдәле бу Дусяга?! Капчыкларны ир затлары күтәрергә тиеш түгелме соң?!
Ул, юләр кеше сыман йә күңеленнән шулай уйланып, йә үзе дә сизмәстән үз-үзе белән сөйләшеп ишекле-түрле йөренгәндә, ниһаять, Анастасия дә кайтып керде. Ашарга утыргач, ул аңа үзләренә Мариянең ни йомыш белән килеп китүе турында сөйләп, аңардан:
– Нигә мине үзе белән ала икән ул? – дип сорады.
– Бер дә әйтә алмыйм шул, Надя, – диде иптәше. – Нигә юрарга да белмим. Әллә малайларың турындамы дисәм, кем шөгыльләнер икән андый эш белән?.. Ярар, борчылма, бәлки, монда куркырлык, нәрсәдән булса да шикләнерлек берни дә юктыр? Әллә нәрсәләр уйлап, әллә ниләргә юрап азапланма. Хәерлегә булсын, диген дә тынычлан!
– Тынычлан дип әйтүе генә ансат шул. Уйландыра бит, борчып тора.
– Аңлыйм мин сине, Надя, яхшы аңлыйм. Курыкма, барысы да яхшы булыр, Алла боерса.
– Шулай гына була күрсен ие инде, Ходаем!
Барып чыкмады!
Казан епархиясе башлыгы епископ Лука Канашевич, Казан губернаторы Голицын белән очрашканда, татарларны чукындыру эшен нәкъ шушы шәһәрне урыс шәһәренә әверелдерүдән башларга вәгъдә иткән иде. Ул епархия эшен бик тәфсилләп, бер дә ашыкмыйча кабул итеп һәм, Әрхәрәй йортында урнашып алганнан соң, бу эшкә нинди гамәл белән ничек итеп тотыну хакында уйлана башлады. Берничә көн, башка бернинди дини эшләр белән дә шөгыльләнмичә, бик иркенләп, үзен озатып йөрүчеләргә күп сораулар бирә-бирә, шәһәр белән танышып йөрде. Аны монда яшәүче халыкның күпчелеге әле һаман татарлар тәшкил итүе гаҗәпләндерде.
– Ялгышмасам, Явыз Иван Казанны алгач, буе кылычтан озын булган малайларга хәтле кылычтан уздырган, монда яшәгән халыкны аскан-кискән, саллар белән Иделгә агызган, – диде ул аны озатып йөргән шәһәр башлыгына. – Шулай булгач, монда шулкадәр татар калмаска да тиеш иде кебек, ә баксаң, алар кырмыскалар шикелле үрчеп яшәп яталар. Нишләп алай бу, хөрмәтле Григорий Васильевич?
– Белмим, атакай. Нишләтәсең аларны? Яшиләр инде шулай… – диде шәһәр башлыгы, иңбашларын җыерып.
– Ә алар шулай яшәргә тиеш түгел бит! Бу шәһәр урыслар яши торган шәһәр булырга тиеш. Әйе, Григорий Васильевич, урыслар шәһәре!
– Ә-ә-ә-ә татарлар белән нишләргә соң ул чагында?! – дип, гаҗәпләнеп сорады озын буйлы шәһәр башлыгы, кыска буйлы Канашевичка иелә төшеп. – Аларны кая куярга?!
– Урыслаштырырга! Әйе, әйе, хөрмәтле Григорий Васильевич, урыслаштырырга! Чукынсыннар да православие динен тотып яши бирсеннәр.
– Тик… ни бит, атакай, белүемчә, бу эш ирекле… Ягъни мәсәлән, аларның үз теләкләре белән генә… Ирексезләү рөхсәт ителми бугай бит…
– Шуннан нәрсә? Нинди нәтиҗә ясарга була?
– Нинди мәгънәдә, атакай?
– Иван Васильевич Казанны алганга күпме вакыт узды?
Шәһәр башлыгы, моны эчтән, күңеленнән санаган чырай күрсәтеп, кашларын җыерып алды һәм бераздан соң гына:
– Бик күп инде, атакай… Шактый вакыт узды, – диде.
– Әйе, бик күп вакыт узды. Төгәл итеп тә әйтә алам: Казанны тезләндергәнгә быел октябрь аенда йөз дә сиксән алты ел була инде! Әйе, хөрмәтле Григорий Васильевич, йөз дә сиксән алты ел! Ә ике гасырга якын шушы вакыт эчендә монда ни үзгәргән? Берни дә! Татарлар ничек яшәгәннәр, шулай яши бирәләр! Ничек үзләренең мөселман динен тотканнар, шуны тота бирәләр! Шуңа күрә мин, моннан нинди нәтиҗә ясап була, дип сорыйм да.
– Ә нинди нәтиҗә ясап була, атакай, ягъни мәсәлән?
– Бу шәһәрдә татарларны урыс диненә кертү – чукындыру эше бер дә җитәрлек алып барылмаган һәм алып барылмый дигән нәтиҗә ясап була. Әйе, үзеннән-үзе күренеп тора шундый нәтиҗә. Димәк, бездән ни сорала?
– Ни инде… Аларны чукындыру сораладыр, ягъни мәсәлән… Ләкин моны ничек эшләргә соң, атакай? Әйттем бит, безнең дингә аларны ирексезләп кертергә патша указлары да тыя…
– Соң, анысы юләргә дә аңлашыла. Император да, Синод белән Сенат та, ул указларда, инородецларны безнең дингә көчләп кертегез дип яза алмый ич инде, Григорий Васильевич! Изге православие дине сагында торучы һәр хакимият кешесе һәм һәр рухани аларда язылганның төп фикерен аңларга тиеш. Ә аларның төп фикере, төп асылы – Русьта яшәүче башка диндәге халыкларны христианлыкка күчерү! Аларның барысының нигезендә дә менә шушы таләп ята. Әйе, хөрмәтле Григорий Васильевич, теләк түгел, нәкъ менә шундый таләп ята! Ә таләп, әгәр безләргә иң югары дәүләт органнарыннан төшерелә икән, ул, һичшиксез, үтәлергә тиеш! Теләсә нинди юл белән! Ә болай, инородецларның кайчан безнең дингә күчәргә теләүләрен көтеп ятсак, алар моны йөз дә сиксән алты ел буе теләмәгәннәр икән, димәк, тагын йөз сиксән алты ел үтсә дә теләмәячәкләр!
– Нишләргә соң, атакай? Моны ничек эшләргә соң, ягъни мәсәлән? Нинди юл белән? Ничек итеп?
– Уйларга кирәк, Григорий Васильевич. Минемчә, бу эштә катылык һәм эзлеклелек кирәк. Минем уемча, иң беренче эш итеп, Татар Бистәләрендә дә чиркәүләр салдырып куярга, мәчетләрен җимерергә кирәк.
– Алар риза түгел, алар моңа каршы киләләр, атакай!
– Гаҗәп түгел. Рәхмәт әйтмәсләре юләргә дә ачык. Тик без дә нык торырга тиеш! Зарурлык туганда, бәлки, көч тә кулланырга кирәктер, чөнки гел алар аны теләми, моны яратмый дип, алар мәнфәгате белән яши алмыйбыз бит инде. Ирек биреп килсәк, алар муеныбызга менеп атланырга да күп сорамаслар! Кыскасы, Казан хакимияте, шәхсән үзегез, алдагы көннәрдә епархиянең бу изге эшкә кагылышлы эшләрен тормышка ашырырга гел ярдәм итеп торырга тиеш буласыз, хөрмәтле Григорий Васильевич. Мин киләчәктә без бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә ярдәм итешеп эшләрбез дип ышанам…
– Әлбәттә, әлбәттә, атакай, мин һәрвакыт әзер, ягъни мәсәлән. Кулдан килгән хәтле…
– Рәхмәт, Григорий Васильевич, мин синнән нәкъ шундый җавап ишетергә теләгән идем, – диде епископ һәм үз чанасына таба юнәлде.
Епископны бигрәк тә татарлар ничектер тыгыз укмашып яшәгән Татар Бистәсе гаҗәпләндерде. Янәсе, алар ничек шулай хәзергә тикле бергә-бергә оешып, шәһәр мохитеннән бөтенләй читләшкән кебек, аерым зур территориядә яши бирәләр? Нигә шушы көнгә тикле мөселман динендә кала алганнар? Нәрсә аларны безнең православие диненә өндәүче булмаганмы, әллә бу эш эленке-салынкы гына алып барылганмы? Юк, Идел буендагы шәһәрләр арасында иң зурларының берсе булып саналган, инде моннан йөз сиксән алты ел элек буйсындырылган Казанның әле һаман татарлар шәһәре булып калуына чик куелырга тиеш. Кайда-кайда, иң элек нәкъ менә шушы шәһәрдә, урыс дине инде күптән өстенлек итүче дингә әйләнеп, бар татарлар да чукындырылырга тиеш иде. Баксаң, юк, шушы мөһим эш эшләнмәгән, һәм татарлар рәхәтләнеп мәчетләренә йөри, һаман мөселман динен тота бирә! Юк, юк, болай булырга тиеш түгел, якын киләчәктә татарлар оясы булган Казан тулысы белән урыс шәһәренә әверелергә тиеш!
Татар Бистәсен мөмкин кадәр тизрәк урыслаштыру уе атакайны шулкадәр бөтереп алды ки, ул, аны шәһәр башлыгы белән бергә карап кайтканнан соң, епархиянең берничә хезмәткәре белән анда тагын ике мәртәбә булды. Икесендә дә бистәне бер дә ашыкмыйча, кемдер әйтмешли, аның һәр урам-тыкрыгын карап йөрде. Аның бу бистәнең кайсы җирендә чиркәү бастырып кую өчен бик тә яраклы гына түгел, бик тә зарур булган урын эзләве иде. Аның уенча, әгәр дә мәгәр шушында бер чиркәү салып куйсаң, бу адым аннан соң шушында яшәүче татарларны христианлыкка күчерүнең нигезе булып торачак. Әйе, башта, бәлки, алар моңа ризасызлык та белдереп маташыр, аннары моның белән килешергә мәҗбүр булырлар. Чебен дулап тәрәзәне вата алмаган шикелле, шауларлар да тынарлар. Тик нык торырга гына кирәк. Аларның безнең дингә күчәргә теләк белдергәннәрен көтә калсаң, алар моңа гомердә дә риза булмаслар!
Вакыт үтә торды, тик алар арасында көчәйтелгән өндәүләр дә бистә татарларын урыс диненә керергә күндерә алмады. Ә бу эшкә, епископ атакайның шәхси әмере буенча, Зөядәге Яңа керәшен конторасының берничә священнигы, монахлары, Казан чиркәүләренең поплары, татарча-урысча белүче тылмачлар һәм Казандагы керәшен мәктәбе укучылары тартылган иде югыйсә. Лука Канашевич фикере буенча, мондый көчәйтелгән миссионерлар төркеменең эше дә тиз арада күзгә күренергә тиеш иде. Юк, алай килеп чыкмады.
– Аларны күпләп берәр йорт янына җыеп сөйләшик дисәң, – җыеп булмый, өйләренә кереп христиан диненең нинди изге дин булуын аңлатыйм дисәң, ишекләрен дә ачмый алар, атакай! – дип җиткереп тордылар аңа Татар Бистәсендә бу изге эшкә җәлеп ителгән миссионерлар.
Бик еш ишетелеп торган мондый сүзләр аны туйдыра ук башлады, һәм хәтта атакай үзенә шундый өметсез, төшенкеле хәбәрләр белән килүче священникларны ачуланып-ачуланып ала торган булды:
– Ничек инде шул татарлар белән дә уртак тел таба алмыйсыз?! – дип гаҗәпләнде ул. – Бүләкләргә – акча, сөйләшергә йомшак телләрегезне кызганмагыз!
– Алар безнең бүләкләргә борылып та карамыйлар, атакай! – диде аптыраган миссионерлар. – Алар гаҗәеп горур халык булып чыкты…
– Ялганламагыз! Горур халык үзен җиңәргә ирек бирми ул! Ә патша Иван Васильевич аларны ике аякларына тезләндерде. Кешеләр белән эшли белмисез!
– Юкка тиргисез безне, атакай, – диде епископка беркөнне Казанның Изге Павел чиркәве побы, чәчләре агарып беткән Арсений атакай. – Башта мин дә, бу эшкә беркетелгән үз священникларымны, синең шикелле үк, булдыксызлыкта гаепләп, ачуланып ташлаган идем. Аннары моның, чыннан да, шулай икәненә үзем дә инандым. Тырыша торгач, Вознесение урамында бер-берсенә терәлеп үк торган биш йорт кешеләрен кечкенә генә мәйданчыкка җыя алдык. Шунда үзебезнең православие дине турында сөйли башлаган гына идем, әле тылмач минем авыздан чыккан бер генә җөмләне дә тәрҗемә итеп өлгермәде, карыйм: алдыбызда нибары ике-өч кеше генә калган, атакай! Китеп барганнары да күренмәде, ә кешеләр мизгел эчендә юк булды! Җир ярылып, шунда төшеп киттеләр диярсең! Менә бит ничек алар, атакай! Минемчә, кулга алып, берәр баганага бәйләп куйсаң гына тыңлатып булыр аларны…
Кемгә-кемгә, ә менә бу ап-ак чәчле, ап-ак сакаллы попка һич тә ышанмый мөмкин түгел иде.
– Әй-йе-е, – дип сузды епархия башлыгы, аны тыңлагач. – Миссионерлык эше шуның белән авыр да инде ул, Арсений атакай. Нишлисең, түземле булыйк, уңышка ирешәчәгебезгә ышанычта калыйк. Шул чагында, шәт, изге эшебез әрәмгә китмәс.
Вакыт үтә торды. Әлбәттә, эзлекле һәм зур тырышлык белән алып барылган миссионерлык эше аз булса да, кайчак үз нәтиҗәләрен дә биргәләде: елына бер-ике дистә татар барыбер чукындырыла килде. Ләкин Казан татарларын урыслаштыруның мондый әкрен барышы Казан епархиясе җитәкчесен һич тә канәгатьләндерми иде. Җитмәсә, туган көне уңаеннан үзен епархия һәм шәхсән үз исеменнән котларга килгәч, үч иткәндәй, губернатор Голицын, ничектер серле елмаеп, аннан:
– Эшләр ничек, атакай, Казан урыслашып бетмәдеме әле? – дип сорады.
Нигәдер аның бу соравы ниндидер эчке ирония белән, бу мәсьәлә болай да аның авырткан җире булган ярасына тоз салган шикеллерәк бирелде сыман тоелды. Алай да ул, моны сизгәнен күрсәтмәскә тырышып, тыныч кына:
– Әлегә юк, галиҗәнап әфәнде, – дип җавап бирде ул. – Дәүләт күләмендәге эшләр ашыкканны яратмый. Алар эзлекле һәм аек акыл белән башкарганны ярата. Без дә аның үзебезнең өскә төшкәнен төпле итеп эшләргә тырышабыз. Ашыккан ашка пешкән, ди…
– Ул чагында уңышлар телим, Лука атакай! Котлавың өчен чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм.
– Ярый, сау бул, галиҗәнап әфәнде.
Лука Канашевич бу юлы губернаторның үзе белән ничектер салкынрак сөйләшүен сизенгәндәй булды. Әллә шулай тоелды гынамы дип баш ватты ул, аңардан чыгып, Әрхәрәй йортына кайтып барганда. Бәлки, миңа шулай тоелгандыр гына дип үз-үзен тынычландырырга тырышты.
…Ниһаять, Татар Бистәсендә миссионерлык эшен бернидән дә шикләнмичә, киресенчә, аның чукындыруга каршы аяк терәп каршы торган, хәтта үзләрен бу эшне колачлы итеп алып барырга тырышкан дин әһелләреннән һәм хакимияттән көлгән шикелле тоткан халкыннан, аның үҗәтлегеннән, горурлыгыннан үч алырдай сәбәп барлыкка килде. Монда 1749 елның 3 маенда зур янгын чыкты һәм ул, коточкыч афәткә әйләнеп, Казанның бөтен почмакларына диярлек таралды. Тарихның мондый куркыныч афәтне күргәне юк иде әле. Бу янгын бик күп йортларны, чиркәүләрне көлгә әйләндерде. Хәтта Казан Кремлендә генә дә Спас-Преображение һәм Троицк монастырьлары, Вознесение чиркәве, губернатор йорты, барлык архивы белән губерния кәнсәләре һәм башка бик күптөрле биналар утта янды.
Казан епархиясе башлыгы епископ Лука Канашевич исә менә шушы афәттән дә файдаланырга булды. Бу коточкыч янгын өчен Татар Бистәсендә яшәүче татарларны гаепләделәр. Шушы уңайдан Лука атакай шундук Санкт-Петербургка, Сенатка янгыннан соң Татар Бистәсеннән татарларны башка җиргә күчереп, алар урынына урысларны китереп утырту турында тәкъдим ясап хат юллады. Анда ул мондый күләмле җәзаның сәбәбе итеп утның нәкъ татарлар яшәгән шушы бистәдән чыгуын да, тәкъдим ителгән чараның Казан шәһәрендә миссионерлык эшен җәелдерү максатларына ярашлы булуын да расларга тырышты. Аның бу тәкъдиме тормышка аша калса, Татар Бистәсе дә кергән Казан шәһәре читләреннән 1780 кеше (шуларның чукынганнары биш башкорт һәм өч калмык кына), элеккеге урыннарыннан куылып, башка җирләргә күчәргә, ә алар урыны урыс гаиләләре һәм православие священникларына бирелергә тиеш иде. Аның уенча, Татар Бистәсе татарларына инде анда янган йортларын торгызырга рөхсәт ителмәскә тиеш.
Янгын вакыйгасыннан файдаланып, Татар Бистәсеннән татарларны күчерү мәсьәләсе башкалада Сенат тарафыннан хәл ителгәнен дә көтеп тормыйча, Лука Канашевич 17 майда ук бу бистә уртасындагы бер мәйданда зур тәре утыртып куйды. Ә шул ук елның 8 ноябрендә биредә Захарий һәм Елизавета исемен йөртәчәк чиркәүнең нигез ташы салынды һәм шуннан соң, озак та үтмәде, ул төзелеп тә бетте. Биредә чиркәү салуның тагын бер мәкерле ягы бар: чиркәү торган якын тирәдә мәчетләр салу өчен җир бирелми, чөнки бу Сенат һәм Синод указлары белән катгый рәвештә тыела иде.
Ләкин Сенат аның бар тәкъдимен дә кабул итмәде. Үзенең 22 сентябрьдә кабул ителгән карарында дин әһелләренә йортларын һәм чиркәүләрне янган урыннарында төзергә, чукынганнарны исә руслар яшәгән урыннарга якынрак җирләргә урнаштырырга боерды. Янәсе, алар татар-мөселманнардан ераграк булсыннар. Ә татарларга элекке урыннарында яшәргә, хәтта «в отдалённости от русских и новокрещенских жилищ» ике мәчет төзергә дә рөхсәт ителде.
Сенатның бу фикере белән килешмәгән Канашевич 12 ноябрьдә, татарларны Татар Бистәсеннән һәм Казанның читеннән күчерү кирәклеген яңадан раслап, тагын бер хат язып җибәрде. Ул шәһәрдә кем «хуҗа» икәнен яхшы аңлый иде. Шуңа күрә үз шәһәрләрен калдырырга теләмәгән татарларга каршы юнәлтелгән басымын һәр уңай чакта кулланырга тырышты. Татар Бистәсендә чиркәү ачылу уңаеннан анда бик зур бәйрәм ясап, тәреләр, иконалар, изге сурәтләр күтәреп, шәһәрнең барлык чиркәү кыңгырауларын кагып-чыңлатып тәреле хут оештырды. Янәсе, күрсен әле татарлар монда үзләре генә хуҗа түгел икәнлекләрен!
Татар Бистәсендә түзеп булмаслык шартлар тудыру Казан муллалары Мөхәммәтәмин Ермаков белән Исмәгыйль Кәлиевне үзләренең чиркәү һәм урыс зираты өчен тартып алынган җирләре урынына, Казан тирәсендә монастырь җирләреннән яңа йорт салу өчен, кишәрлекләр бүлеп бирүләрен сорарга мәҗбүр итте. Татарларның үз инициативасы (мәҗбүр иткәч, нишлисең!) белән соралган ул җирләр аларга Пеләтән авылыннан бирелде, ләкин татарлар анда урыслар яшәвен һәм чиркәү барын сәбәп итеп күчәргә теләмәделәр, чөнки закон буенча андый җирдә мәчет салырга рөхсәт ителми иде. Бераз соңрак алар Пеләтәннән ерак булмаган Поповка авылына күчәргә ризалык бирделәр. Анда яшәүче ун урыс гаиләсен башка авылларга күчерергә тиешләр иде.
1751 елның 29 октябрендә Казан губерния канцеляриясе, инде бу вакытка анда күчерелергә тиешле урыслар һәм православие дине әһелләренең башка җирләрдә урнашып бетүләрен искәреп, татарларны бистәдән күчермәскә дигән карар чыгарды. Шул карардан файдаланып, алар Татар Бистәсендә мәчет төзи башлады. Ләкин Канашевич аны җимертте.
Татарларның үз бистәләрендә калу өчен көрәшләре моның белән генә бетмәде әле. 1760 елда Татар Бистәсендә татарлар 130 йортта яшәп яталар иде. Ләкин Сенат 1761 елның 22 августында, һаман шул Лука Канашевич өстертүе буенча, аннан бөтен татарларны да Поповка авылына күчерү турында указ кабул итте. Аларны көчләп, йортларын ватып-җимереп күчерә башладылар. Әлбәттә, татарлар моңа ризасызлык белдерделәр. Алай да берничә йортта яшәүчеләр күчерелгән иде инде…
Көчләп чукындыруга каршы шикаятьләр Сенатка Казаннан да килә торды, чөнки ул бик оятсыз рәвештә алып барылды. Мәсәлән, татарлар Бихмәт Котлин, Бәкер Исламов, Арыслан Әсәнов, Мансур Ангильдин, Нурмәмәт Туймәтовны Лука Канашевич шәхсән үзе кулга алып, азаплап – муеннарына чылбыр таккан килеш коедан су ташыта, он иләтә, киледә таш ваттыра, балчык издерә, ә аның хезмәтчеләре аларны таяклар белән кыйный, аякларын кызган кыскычлар белән кысалар. Шуннан соң алар аңнарын югалта һәм шунда, барысын да чукындырып, православиегә кертәләр.
Бу татарлар Санкт-Петербургка килеп, Сенат белән Синодтан яклау эзлиләр. Ләкин Канашевич, алар православиегә үз теләкләре белән керде, дип бара. Шуннан соң, шәһәргә законсыз килгәннәр дип, аларның үзләрен эзәрлекли башлыйлар…
Халыкта Аксак Каратун кушаматы алган епископ Лука Канашевич – Идел буенда яшәүче урыс булмаган халыклар арасында православие динен тарату һәм аларны христианлык традицияләрендә тәрбияләүгә бик күп көчен биргән рухани. Турыдан-туры аның тырышлыгы белән төрле төбәкләрдә урыс динен кабул иткәннәр өчен дүрт керәшен мәктәбе ачылды. Ә 1754 елда исә, ул мәктәпләрдәге барлык укучылар да Казанның Татар Бистәсендә махсус төзелгән бер мәктәпкә күчерелеп, анда ике йөз бала укый башлады. Шушы мәктәпне тәмамлаган священниклар чукындырылган татарларны, чувашларны, мариларны, удмуртларны һәм мордваларны үзләренең ана телләрендә православие динендә тәрбияләүгә зур өлеш керттеләр.
Казан епархиясе җитәкчесе епископ Лука Канашевичның Идел буенда яшәүче татарларны һәм мәҗүси диндәге башка халыкларны чукындыру буенча алып барган гаять зур уңышларын, керәшен мәктәпләре төзүдәге, аларда милли священниклар әзерләү, чиркәүләр төзү буенча алып барган зур хезмәтләрен күреп, аларны югары бәяләп, руханилар 1749 елның 22 июлендә Синодка, аңарга митрополит, ул булмаса, архиепископ исемен бирүне үтенеп, хат юлладылар. Тик ул хат кайдадыр юкка чыкты бугай, данлыклы миссионер дәрәҗәле исемнән мәхрүм калды.
Татар халкының үзәгенә үткән Лука Канашевич аның хәтерендә берничә риваятьтә саклана. Аның беренчесендә ул бөтен татарны урыслаштырмакчы булган архиерей сыйфатында сурәтләнә. Имеш, ул татарларның барысына да урысларның кара чапанын һәм ыштанын кидертә. Халык исә аның өстеннән министрларга шикаять бирә. Шуннан соң аны ачуланалар һәм Себергә сөргенгә җибәрәләр. Ә икенче риваятьтә исә, имеш, аны Зөя монастырена тоткын итеп ябалар. Шуның ишегалдында ул ертык киемнән, муены артка борылган хәлдә йөри. Хәтта ул риваятьләрнең өченче варианты да бар. Монысында Аксак Каратун, Зөя монастыренда күп гомер сөреп, ахырында йөзе тискәрегә әйләнгән һәм койма ярыгыннан караган кешеләр, аны шунда аллы-артлы йөргәнен күрә торган булганнар, имеш.
Күрәсең, татар халкы бу явыз кешене җәзага тартылган хәлдә күрәсе килгән һәм шуңа күрә аны шулай итеп тасвирлаган.
Чынында, Батырша восстаниесе сабакларын искә алып, аны 1753 елның 9 октябрендә Казаннан Белгород епархиясенә күчерәләр, һәм ул шунда 1758 елның 1 гыйнварында вафат булганчы җитәкчелек итә.
Уфада
Надежда иртән алпавыт утарына килгәндә, Мария әйтүе буенча, «Василий Степанович ашап утыралар» иде әле. Ул, аларның өенә керергә кыймыйча, капка төбендә көтеп утырды. Хуҗа өенә ничек кермәк кирәк? Җитмәсә, бер тапкыр Елга буе урамында яшәүче, гадәттә, ат җигеп төрле эшләрдә эшләп йөрүче Кыек Борын Борисның: «Миңа хуҗа бик ашыгыч кирәк!» – дип, аның өенә керергә тырышуына каршы, Мариянең мыскыллы елмаеп: «Әгәр Василий Степанович янына менә шулай һәркем үзе теләгән вакытта керә башласа, ни була ул аннары?!» – дигән сүзләрен ишеткәне бар.
Озак та үтмәде, капкадан башта алпавыт үзе, артыннан ук, аның күләгәсе шикелле, Ефим килеп чыкты.
– Хәерле иртә, Василий Степанович! – дип исәнләште Надежда.
– Килдеңме? Хәерле көн! – диде хуҗа.
Ефим исә Надежда белән сүзсез генә, башындагы бүреген бераз күтәрә төшеп кенә исәнләште.
– Юкка алмыйсың мине, Василий Степанович! Минем белән сиңа тынычрак булырые, – дип кыбырсынды Ефим җиңел арба янында.
– Әйттем түгелме? Җитте, эчемне пошырма! – диде алпавыт, дилбегәне кулына алып. – Утыр, нәрсә карап торасың? – Монысы Надеждага әйтелде.
– Ярый, алайса, Василий Степанович, хәерле юл! – диде Ефим, кулы белән иске бүрегенә кагылып.
– Рәхмәт.
Кузгалдылар. Бераздан җиңел арбага җигелгән, баскан җирендә уйнаклап торган айгыр аларны авылдан Уфа юлына алып чыкты.
Уфа шәһәренә ник баруларын хуҗа арбага утыргач үзе әйтер дип көткән Надежда бу турыда беренче булып сүз кузгатырга кыймады. Ни гаҗәп: алпавыт та сүз башларга ашыкмады. Капка төпләреннән кузгалып киткәннән бирле, әлегә ник бер сүз дәшсен! Кәефе начар шикелле тоелды.
«Хатыны белән сүзгә килгәннәрдер, мөгаен, – дип уйлады Надежда. – Була торган хәл: гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый. Ярар соң, кәефе юк икән, сөйләшмәсен!»
Арбада тирбәлеп бара торгач, хатынны йокы баса башлады. Шунда аны беренче мәртәбә Анастасия өенә озата килгән чакта, Мариянең алпавыт турында әйткән сүзләре исенә төште: «Тагын менә нәрсә: беркайчан да хуҗа сүзенә каршы килергә ярамый. Хәтта теләге булган чакларда да!.. Син нәрсә? Хатын-кыз була торып, шуны да аңламыйсыңмы әллә?! Ир буларак, аның хатын-кызга күзе төшәргә, шуннан соң ни… җенси теләге дә туарга мөмкин…»
Экономка хатынның бу сүзләре, аңа «иртәгә Василий Степанович белән Уфага барасың» дип хәбәр иткәч тә, исенә төшеп шикләндереп куйган иде: «Юлда бәйләнеп маташмаса гына ярар иде, Ходаем!» Ә менә хәзер хуҗасының авызыннан хәтта сүз дә чыкмавын күргәч тынычланып калды.
Шашурин, инде шактый чакрымнар киткәч кенә, болай сүзсез баруы аның үзенә дә күңелсез иде бугай, сүз булмаса сүз булсын, ата казыгыз күкәй саламы дигәндәй, йокымсырап барган җиреннән аңышып киткән шикелле булды да:
– Йә Надежда, ничек яшисең? Кыерсытучы юкмы? – дип сорады.
– Шөкер, Василий Степанович, яшим әкренләп, башкалардан ким дә, артык та түгел. Ияләнеп беттем, чөнки ничә ел яшим бит инде монда! Беркемнең кыерсытканы да юк, кешеләр тәртипле.
– Балаларың турында хәбәр-фәлән ишетелгәне юктыр?
– Каян ишетим, Василий Степанович?! – дип гаҗәпләнде хатын. Шулчак аның дугаланып торган нечкә, нәфис кашлары маңгаена таба күтәрелеп куйды. – Алар – минем, мин аларның кайда яшәвен белмим! Таралышып беттек менә шулай… – Аның күзләрендә яшьләр күренде. – Язмыштыр, диләр. Тик Ходай безгә нигә андый язмыш биргәндер, һич аңлый алмыйм…
– Беркем дә үзе теләп ала торган нәрсә түгел. Һәркемгә – үзенеке…
Шактый вакыт, икесе дә үз уйларына чумып, тагын сөйләшмичә генә бардылар.
– Килеп җитәбез дияргә була, – диде Шашурин, шулай сүзсез генә бара торгач, йокысыннан уянган кебек, урынында калкына төшеп. – Син миннән ник бер тапкыр да: «Без Уфага нигә барабыз?» – дип сорамадың.
– Уңайсызландым, Василий Степанович. Ничә мәртәбә сорыйсы иттем, тик кыймадым. Ә нигә?
– Эш менә нәрсәдә… Уфадагы бер кешедә синең балалар турында ниндидер хәбәр бар дип ишеттем. Тик ул моны үзеңә генә әйтмәкче. Хәзер шуңа килүебез. Хатын-кыз буларак аңа ошарга тырыш! Аңладыңмы?
– Аңлап бетермәдем, мин нишләргә тиеш соң, Василий Степанович?!
– Балаларыңны ике елга якын эзләгән ул. Хатын-кызны ярата торган гадәте бар… Менә шуннан үзең аңла инде нишләргә кирәген.
– Турысын гына әйткәндә, аның күңелен күрергә тиеш буламмы, Василий Степанович?
– Нәкъ шулай. Чибәр хатын-кыз күрсә, нишләгәнен белми… Шуңа күрә әйтеп куям: каршы килеп маташма!
– Тик иремә, балаларыма хыянәт итү була бит бу, Василий Степанович! Җүнсезлек, оятсызлык була! – Надежданың күзләрендә нәфрәт очкыннары ялтырап китте.
– Ярар, ул чагында хәзер борылабыз да кире кайтып китәбез! Сине монда, вакытымны әрәм итеп, юкка гына алып киләм булып чыга.
Надежда берни дә әйтмичә уйга калды. Әгәр хуҗа аңа, анда бер бозык ирнең күңелен күрергә кирәк булыр, дип авылда ук әйтсә, гәрчә балаларының язмышы аны дөньядагы барлык нәрсәдән артык борчыса да, шәт, ул бу шакшы сәфәрдән баш тартыр иде. Чөнки алар турында нәрсәдер белер өчен, алпавыт әйткән түбәнчелеккә төшүгә караганда, берни ишетмәвең хәерлерәктер. Инде балалары хакында ничә еллар буе бернинди хәбәр дә булмаган икән, бәлки, моннан соң да берни дә ишетмичә яшәвең артыктыр? Ләкин… ләкин менә хәзер, инде малайлары турында ниндидер хәбәр җиткерергә теләүче кеше янына килеп җитәбез дигәндә генә кире кайтып китәргәме?! Белмим, күптән югалткан малайларының язмышы хакында бер сүз дә ишетмичә калырга нинди ананың бәгыре түзәр икән? Инде утыз чакрым юл үтеп, менә хәзер-менә хәзер йөрәк парәләренең кайларда, нишләп йөрүләрен беләчәкмен дип торганда, ничек кире кайтмак кирәк?! Мондый мөмкинлектән бер ана да баш тарта алмас иде. Хәтта моның өчен түбәнчелеккә төшәргә туры килсә дә! Балаларын көненә кырыкмаса-кырык тапкыр искә алып, һаман алар белән бәйле матур үткәннәр белән яшәгән ана буларак, моны Надежда да булдыра алмый. Әгәр кирәк була калса, алар хакына тәмуг газапларын кичерергә дә әзер ул! Әгәр язмышында шулай язылган икән, нишләмәк кирәк? Ул – бары тик балаларын яратучы гап-гади бер ана гына бит! Аның язмышына каршы бара алырлык көче дә, хәл-халәте дә юк… Җитмәсә, ул кеше, аның балалары турында белешү өчен, ике ел вакытын үткәргән ди бит! Бер караганда, аның алдында туфрак булып ятарга тиеш әле ул! Монда инде…
– Йә, ник дәшмисең? – дип сорады алпавыт, аның уйларын бүлеп.
– Мин риза, Василий Степанович… Әйе, риза. Тик нишләп моны авылда әйтмәдең соң?
– Хәзер дә әйтәсе түгел идем әле. Алай да белеп тор, дип кенә… Курыкма, ул ерткыч түгел бит. Аның хатын-кызны яратуын начар гадәт дип тә әйтеп булмый… Нишләтәсең, без, ирләр, хатын-кызларны барыбыз да яратабыз. – Нинди озын юл үтеп, аңа бармагы белән дә кагылып карамаган Шашурин, сүзләрен раслау өчен дигәндәй, янында утырган Надежданың биленнән җиңелчә генә кочаклап алды. Моны Надежда сизмәде дә шикелле. – Мин сине шул кешедә калдырам да үз эшем белән чыгып китәм. Аннары кереп алырмын.
– Ярар, Василий Степанович, син әйткәнчә булсын, – диде Надежда һәм, оялып, башын түбән иде.
Бераздан Уфа шәһәренә дә килеп керделәр һәм, бераз урам-тыкрыклардан бара торгач, өч катлы таш йорт янына килеп туктадылар.
– Утырып тор, белешеп чыгам: үзендә микән? – Шашурин, арбадан төшеп, ашыга-ашыга, йорт подъездына кереп китте.
Сөйләшеп куюлары буенча, Василий Степанович Надежданы офицер бер дусыннан вакытлыча алып торачак менә шушы фатирга алып килергә тиеш иде. Ул икенче катка менде дә ишек кыңгыравы җебеннән тартты. Ишек шундук ачылып китте.
– Йә, нәрсә? Алып килдеңме? – дип сорады бу юлы хәрби киемдә булмаган офицер.
– Ашыкма алай, башта исәнләшик! Бик өзелеп көтәсең бугай, ә?
– Гафу ит, Василий Степанович, исәнме-саумы!
– Менә шуннан башлыйлар аны, ә син күрешергә дә онытып: «Алып килдеңме?» Алып килдем, Сергей Владимирович, алып килдем. Тик сиңа үтенечем бар: болай да ничә еллар кайгы йотып яшәүче бу хатынны бик кыерсытма, яме! Кызганам мин аны…
– Син мине хайванга санама инде, Василий Степанович! Мин дә кызганам. Шулай булмаса, балалары турында белешеп маташмас идем…
– Менә монысын ялганлыйсың инде син, Сергей Владимирович, алдыйсың. Син бу эшне аны кызганып түгел, минем үтенеч буенча эшләдең бит. Ә мин сине, үзең беләсең, ризалаттым ич. Әллә оныттыңмы?
– Ярар сана, хәзер әллә нәрсәләрне искә төшереп тормыйк, – дип чыраен сытты подполковник. – Без – бер-беребезгә кирәкле кешеләр ич. Шушы арада сиңа ундүрт яшьлек ике егетне бүләк итәргә уйлап торам. Хәзергә шул эшне тәртипкә китерү белән шөгыльләнәм…
– Кайдан алар?
– Безнең өяз читендәге бер авылдан. Рекрут итеп алынганнар…
– Ничек рекрут итеп?! Балалар гына бит әле алар!
– Бу эшнең бөтен сере дә әнә шунда: аларны урыс хатыннарга өйләндерү сорала. Алар бу малайларның хатыннары да, тәрбиячеләре дә булырга тиеш! Син нәрсә, Василий Степанович, башка халыкларны безнең дингә күчерүнең бер ысулы булган мондый алым турында ишеткәнең дә юкмы әллә?
– Дөресен генә әйткәндә, беренче ишетүем.
– Ишетсәң, бик яхшы. Аларга хатынлыкка егерме-егерме өч яшьлек ике урыс кызын әзерләп куй! Берочтан аларга урыс телен дә өйрәтерләр: татар малайлары алар.
– Бездән эш калмас. Өйләндерербез! Яхшы сүзең өчен рәхмәт, Сергей Владимирович. Алайса, көтәм мин ул малайларны.
– Рәхмәтеңне соңыннан әйтерсең, бар, алып кер теге хатынны!
– Болай сөйләшәбез, Сергей Владимирович: мин аны нәкъ сәгать ярымнан кереп алырмын. Шуңа кадәр эшеңне бетереп куй, кияү егете! – диде Шашурин, елмаеп.
– Аңладым. Аннары без синең белән бераз тамак чылатып алабыздыр бит? Син кайтып китәр алдыннан, дим.
– Әлбәттә! Тик син аңа хәтле исереп куйма!
– Ярар, килештек. Бар алып кер аны!
Шашурин арба янына чыгып, атны якындагы бер агачка бәйләп куйды да Надеждага төшәргә кушты.
Аларны подполковник ишек төбендә каршы алды.
– Әйдәгез, үтегез, үт! – диде ул, түргә таба күрсәтеп.
– Ярар, мин анда ук үтеп тормыйм, Сергей Владимирович, чөнки шәһәрдә эшләрем бар. Таныш бул: менә бу син балалары турында әйтергә җыенган Надежда була, – диде Шашурин, аларны таныштырып. – Ә бу – Сергей Владимирович. Ярый, киттем мин, сәгать ярымнан кайтам…
– Ярар, Василий Степанович, көтәм, – дип калды аның артыннан подполковник, ишекне бикләп. – Түргә уз, Надежда! Үзеңне өеңдәге шикелле хис ит!
Зур-зур ике бүлмәле фатирның берсе аша икенчесенә уздылар. Хатын шундук күреп алды: мондагы өстәл төрле ризык белән тулы, хәтта икеме-өчме шешә дә куелган иде.
– Менә монда, кәнәфигә утыр! – дип, ир-ат урын күрсәтте һәм анда беренче булып үзе килеп утырды. – Йә, сөйлә, Надежда, Пустырькида тормышлар ничек? Ничек яшәп ятасың?
– Тормыш кайда да бердер инде. Яшибез әкренләп… – Кәнәфигә килеп утырган Надежда, кинәт тиз генә аңа карап алды. – Миңа синең йөзең таныш кебек. Ишектән керүгә үк, шулай тоелды.
– Кайчак шулай булгалый ул. Ләкин кистереп әйтә алам: сине бер дә күргәнем юк! Йөзе белән миңа охшаган берәр кеше белән бутыйсыңдыр, мөгаен.
– Бәлки, шулайдыр… Василий Степанович миңа, син балаларым турында нәрсәдер белә дигән иде. Тизрәк шулар турында ишетәсем килә, Сергей Владимирович. Мөмкин булса, тизрәк шул турыда…
– Әлбәттә, беләм, Надежда. Тик алай бик ашыкма әле син! Белгәнемне әйтми калмам. Тик юлдан килгән кеше буларак, аз гына сулу ал, ачыккансыңдыр да – тамагыңа капкала! Әйтәм бит, үзеңне өеңдәге шикелле хис ит!
Лазарев, шулай сөйләнә-сөйләнә, урыныннан торды да өстәлне кәнәфи янына ук тартып куйды һәм ике рюмканың зуррагына – аракы, кечерәгенә шәраб салды. Аннары яңадан урынына утырып, шәраб салынган рюмканы Надеждага сузып, үзенекен кулына алды.
– Әйдә, Надежда, чак кына тамакларны чылатып алыйк әле башта! – диде ул, ниндидер күтәренкелек белән. – Юлдан килгән кешегә комачауламый ул. Тоттык!
– Мин эчмим, – диде хатын, ул сузган рюмканы читкә этәреп. – Минем тизрәк балаларым турында беләсем килә, Сергей Владимирович.
– Әйттем бит, хәзер сөйлим. Тик башта шушы рюмканы гына эчеп җибәр инде син!
– Эчмим, дидем бит. Авызыма да кабып караганым юк! Балаларым турында сөйлә инде!
– Ярар, ярар, эчәргә теләмисең икән, эчмә. Алайса, балаларың турында… Мин ике елга якын…
– Мин бу турыда беләм, миңа Василий Степанович әйтте. Мин сиңа бик рәхмәтлемен…
– Карале, Надежда, син кеше сөйләгәнне бер дә тыңлый белмисең икән. Бүлдермичә генә тыңлап тор! Сөйләгән кешене бүлдерү – начар гадәт, – дип, Лазарев, ашыкмыйча гына салып, тагын бер рюмка аракы эчеп җибәрде һәм, кабымтыгын чәйни-чәйни, сүзен дәвам итте: – Екатеринбург, Самара һәм Казан шәһәрләренә кат-кат хатлар яза торгач, ниһаять, шулар ачыкланды… – Ул, сөйләвеннән туктап, тагын бер рюмка аракы эчеп куйды. – Синең кече малаең Евгений белән уртанчы малаең Георгий, ирең Трифон Тихонов Екатеринбург шәһәрендә… хәер, монысы әһәмиятле түгел… – Инде эчкән аракысының башына китүе сизелә иде. – Әйе, алар шуннан соң икесе дә Екатеринбургтан Самара шәһәренә җибәрелгәннәр. Ә аннан…
– Туктале, ә ирем белән ни булган? – дип бүлдерде аны хатын.
– Син нәрсә, аның белән ни булганын белмисеңмени?! – дип гаҗәпләнде Лазарев. – Бу турыда белмәгән кеше юк! Ничә ел узды инде моңа!
– Ә мин белмим – әйтүче булмады. Безне, кулга алып, Уфа төрмәсенә алып килеп яптылар да, без башка күрешмәдек. Аны нишләткәннәр?
– Патшага һәм православие диненә хыянәт иткән өчен, Екатеринбург шәһәрендә утка яндырылган ул… Инде күп еллар элек, 1738 елның язында ук.
Бу хәбәрне ишеткән Надежда утырган җиреннән сыгылып төште, тик елый алмады. Бер сүз дә дәшмичә, башын аска игән хәлдә утыра бирде. Аның бәгыренә пычак белән кадап алган шикелле булып китте.
– Син моны беләсең дип торам. Белергә тиеш идең син моны…
– Минем Кәтиринбур шәһәрендә кемнеңдер яндырылуы турында ишеткәнем бар ие дә, тик ул минем ирем булгандыр дигән уй беркайчан башыма да килмәде! Бәлки, каторгага җибәргәннәрдер, дип йөрдем…
– Менә хәзер белдең. Дөньяда юк инде ул! Нишлисең, үлгән артыннан үлеп булмый… Дәвам итәргәме, әллә ирең турында кайгырып утырасыңмы?
– Дәвам ит, Сергей Владимирович, тыңлыйм.
– Дәүләт җинаятьчесе балалары буларак Самарага җибәрелгән малаеңның Георгий дигәне хәзерге вакытта шул шәһәрдән йөз сиксән чакрымдагы бер алпавытның Каменево дигән авылында яши. Марҗага өйләнгән, ике баласы бар. Ә Евгений дигәне унөч яшьтә егерме ике яшьлек урыс кызына өйләнгән булган, тик бергә бер ай яшәгәннән соң… – Лазарев, Иделдә су коенганда батып үлгән, дип дәвам итмәкче иде дә, кинәт Василий Степановичның сүзләре исенә килеп төште: ул аңа бу турыда хатынга әйтмәскә кушкан иде. Шуңа күрә ул ялганларга булды. – Бер ай бергә яшәгәннән соң, аннан каядыр качып киткән. Эзләгәннәр, тик әлегә таба алмаганнар… Эзлиләр, дигәннәр…
– И Ходаем, исән микән соң ул?
– Исән булмый, кая китсен! Хатыныннан качып йөридер кайдадыр… Ә Спиридон исемле өченче малаең Казан шәһәрендә бер байның тире эшкәртү фабрикасында эшли икән. Хатыны – марҗа, ике балалары бар. Менә шулар балаларың турында. Йә, шатмы син бу хәбәрләргә? – дип сорады Лазарев, кулын аның иңенә салып.
– Әлбәттә. Бик зур рәхмәт сиңа, Сергей Владимирович!
– Рәхмәттән тун тегеп булмый, ди халык. – Лазарев, рюмкасына аракы салып, тагын эчеп җибәрде. Тик бу юлы кабымтык та кабып тормыйча, кулы белән авызын гына сөртеп алды. Аннары Надежданы кәнәфигә аударырга тырышты. – Кая, бер кочаклыйм әле үзеңне, Надя! Курыкма, ашамыйм мин сине, ашамыйм…
– Кирәкми, Сергей Владимирович, килешми, ярый торган эш түгел, – диде хатын, аның кулыннан ычкынырга тырышып.
– Нишләп килешмәсен, нишләп ярамасын?! Үзеңә нинди яхшы хәбәрләр җиткердем, ә син шуны да аңламыйсың… Ярар сана, карышма, ашалмыйсың ич. Күптән ирләр кочагын да татыганың юктыр инде синең…
– Мине, үз ирем булмагач, чит ирләр кызыксындырмый. Җибәр, Сергей Владимирович, кычкырам хәзер!
– Кычкырмагаең… – диде инде шактый исергән һәм хатын-кыз тәнен тоюдан тәмам кызыша барган Лазарев, аны кәнәфигә аударып. – Берәү булса, күрсәткән хезмәтемне бәяләп, инде күптән үзе үк… Ә син үзеңне әллә кемгә санаган буласың. Ир-ат белән хатын-кыз арасында булмый торган эш түгел ич, нәрсә инде ул кадәр…
Ул, шулай сөйләнә-сөйләнә, тәмам ярсып китеп, кулы белән тартып-йолкып дигәндәй, Надежда кофтасының өске ике төймәсен өзеп ташлады да аракы исе аңкып торган иреннәре белән аның муенын, күкрәген үбәргә тотынды. Аннары, хатын аны-моны абайлап алганчы, кулларын аска таба шудырды. Шуннан соң инде хатын да элеккечә тыпырчынмый, каршылык күрсәтми башлады. Бәлки, ул шунда кинәт кенә хуҗасының үзенә әйткән сүзләрен исенә төшергәндер, бәлки, ир-ат кулы кагылганнан соң, үз-үзен саклау инстинкты йомшарып калгандыр… Ул да – тере кеше ләбаса!
– Менә булды! Белмим, нигә карышкан булгансыңдыр? – диде кәнәфидән торган Лазарев, маңгай тирләрен сөртеп һәм, ашыга-ашыга, рюмкасына аракы салды да тиз генә эчеп тә җибәрде. – Кая, сиңа да аз гына шәраб салыйм, ә, Надежда?
– Сал! – диде үзен тәртипкә китереп маташкан хатын, боерык биргәндәй, нык итеп. – Миңа да сал, чөнки мондый әшәкелектән соң минем дә эчәсем килә! Мин хәзер хәтта агу да эчә алыр идем…
– Ярар сана, нигә алай инде син? Дөньяда булмаган эш түгел лә, харап булган… – дип, Лазарев, өстәлдән рюмкасын алып, аңа сузды. – Мә, эчеп җибәр, җиңел булып китәр.
Хатын рюмканы аның кулыннан алды да, башта җирәнгән сыман, аңа бераз вакыт сүзсез генә карап торды һәм аннан соң читкә борыла төшеп эчә башлады. Тик яртысын да эчеп бетерә алмады, тончыгып, кулын селти-селти йөткерергә кереште. Озак йөткерде ул, хәтта күзләреннән яшьләр чыгып, битләре буйлап авызына тикле агып төште.
– Агу ич бу! – диде ул аннары, яшьләрен сөртеп. – Белмим, ничек эчәләрдер бу шакшы нәрсәне!
– Эчә белмисең икән шул, – дип, аның кулыннан рюмкасын өстәлгә алып куйды ир. – Өйрәнмәгәнсең…
– Өйрәнергә дә язмасын, – диде хатын. – Карале, Сергей Владимирович, ә сине, валлаһи, кайдадыр күргәнем бар бит минем! Тик кайда һәм кайчан күрүемне генә һич тә хәтерли алмыйм.
– Үзем хәтерләтимме? – дип сорады Лазарев, үз рюмкасына аракы салып. – Әйт, хәтерләтимме?
– Йә, хәтерләтеп кара! – диде Надежда, кызыксынып.
– Василий Степановичка сине төрмәдән мин биреп җибәрдем бит. Хәтерләдеңме? Мин ул чакта хәрби киемнән идем…
– Син идеңмени әле ул, кабахәт?! – диде кинәт йөзе агарынып киткән хатын, аңа ашардай булып нәфрәт белән карап. Һәм шул мизгелдә кулына алып аңа сугар өчен берәр әйбер эзләгәндәй, тиз генә тирә-ягына күз йөртеп чыкты да, бернинди кулай нәрсә дә күрмәгәч, яшен тизлеге белән эчеп бетермәгән шәраблы рюмкасын өстәлдән алды да Лазаревның йөзенә сипте. – Хәшәрәт кеше син! Ник аны башта ук әйтмәдең? Әгәр белгән булсам, мин бу фатирның бусагасын да атлап керми идем! – дип, Надя үкереп елап җибәрде.
Берни дә аңламаган Лазарев утырган җирендә тораташтай катып калды. Ни әйтергә дә, ни эшләргә дә белмәде. Тик гаҗәпләнүдән челт-челт итеп күзләрен генә йомгалады. Хәтта битеннән ул сипкән шәрабны сөртергә дә ашыкмады. Тик бермәл шулай хәрәкәтсез утыргач кына, аңына килеп, битләрен сөртеп алды да, йомшак кына тавыш белән:
– Рәхмәт урынынамы бу? – дип сорады.
– Әйе, – диде хатын. Ул менә хәзер бу ир ачуыннан үзен кыйнап ташлар, дип уйлап, бу гамәле өчен эченнән генә үкенеп тә алган, шул ук вакытта куркып та калган иде. – Менә хәзер хәтерләдем мин: әйе, мине коллыкка син биргән идең, син! – дип, Надежда куллары белән аңа сугарга тотынды.
– Тукта, һавалы хатын! Акылдан ычкындыңмы әллә син?! – диде Лазарев, аның кулларын тотып. – Әгәр ычкынган икәнсең, бу Пустырьки түгел, мин сине хәзер үк тилеләр йортына озата алам. Тынычлан! Җитте! Юләр булмасаң, Василий Степановичка биреп, төрмәдән коткардым мин сине! Ятар идең шунда үлгәнче, якты дөньяга рәшәткә аркылы гына карап!
– Кайчак рәшәткә артында утыру хәерлерәктер дә әле. Юньсезләр белән иректә юньсез гамәлләр кылганчы…
– Карап-карап торам да, синең акыл ягы сыега башлаган бугай. Ни сөйләгәнеңне дә чамаламыйсың.
– Синең шикеллеләр белән ни сөйләгәнеңне генә түгел, кайда йөргәнеңне дә чамаламый башларсың!
– Һич аңламыйм: ник миңа шулай ябырылдың әле син?! – дип сорады Лазарев, гаҗәпләнүеннән иңбашларын җыерып. – Әйтерсең мин синең атаңны үтергән!
– Атамны булмаса, иремне үтердең! Мине балаларымнан аердың, үземне кол иттең!
– Җитте, тынычлан, дуамал хатын! Минем иреңне үтерүдә дә, балаларыңнан аеруда да бернинди катнашым да юк. Аңла шуны, юләр булмасаң: ирең белән син безнең төрмәдә берничә көн генә булдыгыз. Мин сезне кулга да алмадым, җәза да бирмәдем. Балаларыңда да бернинди катнашым юк! Киресенчә, тора-бара аларның берәрсен генә булса да шушы тирәгә кайтарып булмасмы дип уйлап йөри идем әле мин! Болайга киткәч, гафу, моннан соң бу эш буенча бармагымны да селкетмим!
– Чынлап әйтәсеңме, Сергей Владимирович?! – диде шунда йөзе күз алдында яктырып киткән хатын, яшьләрен сөртеп. – Чынлап шулай уйлаган идеңме балаларым турында?
– Нишләп ир башым белән ялганлап утырыйм?
– Гафу ит, Сергей Владимирович, зинһар, кичерә күр мине! Әллә нишләп киттем… Кинәт нигәдер күңелемдә ничә еллар җыелып килгән ачуым тышка бәреп чыкты. Белер-белмәс килеш сиңа гаеп ташладым. Балалар турында, зинһар, булыша күр, Сергей Владимирович! Бәлки, чыннан да, аларның берәрсен булса да күрергә насыйп булыр?..
Надежда, шулай сөйләнә-сөйләнә, аның муеныннан кочып алды да чәчләрен сыпыра-сыпыра кәнәфигә ятты…
– Күңелең булганча кочакла, Сергей Владимирович, рәхәтләнеп коч! – дип пышылдады ул аның колагына. – Ачулана күрмә мин җүләрне!
– Ярар сана, булган – беткән, – диде Лазарев, аның изүен ача төшеп. – Бигрәк кайнар хатын икән син…
– Шулаймы? Сиңа ошаганыма шатмын. Хатын-кызны ярата беләсең икән син, Сергей Владимирович…
Алар өс-башларын тәртипкә китереп, торып утырганнар гына иде, ишек кыңгыравы чылтырады. Аны ишетүгә, Лазарев урыныннан торды да ишеккә таба ашыкты. Ишекне ачуга, аннан шәһәрдәге эшләрен бетереп кайткан Шашурин килеп керде.
– Менә мин дә кайттым, Сергей Владимирович! – диде ул. – Ничек монда сезнең эшләр?
– Тәртиптә. Әйдә, уз, Василий Степанович, бик вакытлы кайттың. Бераз тамак та кычытып тора иде.
– Син аны кашып алган бугай инде, – дип көлде алпавыт. – Салмыш икәнең әллә кайдан кычкырып тора: йөзең чөгендер шикелле кып-кызыл.
– Аз гына мин, чак кына. Бераз кәефне күтәрү өчен генә…
Шулай сөйләшә-сөйләшә, бүлмәгә килеп керделәр.
– Йә, ничек, Надежда, яңалыкларны ишеттеңме? Шатландыңмы? – дип сорады Шашурин.
– Әлбәттә, Василий Степанович! Ничек шатланмыйсың, ничәмә-ничә еллар бернинди хәбәр дә ишеткәнем юк иде бит алар турында. Ә монда, Аллага шөкер, исәннәр икән, бәгырьләрем! Сиңа да зур рәхмәт, Василий Степанович, монда тикле алып килгән өчен. Ходай сиңа саулык-сәламәтлек бирсен!
– Ярар, мин синең өчен шат. Тик монда рәхмәтне миңа түгел, ә минем хатынга әйтергә кирәк. Синең язмыш бик борчыды аны – нечкә күңелле ул.
– Алайса, аңа да җиткер рәхмәтемне, Василий Степанович!
– Ярар, әйтермен. Кая, Сергей Владимирович, берәрне салып бир әле миңа! – диде алпавыт һәм өстәл өстендәге рюмкаларны күреп өстәп куйды: – Тик бу уймаклар белән бирмә син миңа! Стакан белән.
– Баш өсте, Василий Степанович! – дип, Лазарев тиз генә шкафтан стакан алып килеп, тутырып диярлек башта шуңа, аннары үз рюмкасына аракы салды. – Утыр, Василий Степанович! Саулык-сәламәтлек өчен күтәреп куйыйк әле әйдә! Поплар әйтмешли, с Богом!
Эчеп җибәрделәр дә өстәлдәге ризыклардан авыз итеп алдылар. Күренеп тора: алпавыт та әллә ни ашыкмый иде шикелле.
– Кайларда булдың, ниләр майтардың? – дип сорады аңардан Лазарев.
– Базарга кагылдым, аннары купец Барышкинны да күрәсе бар иде.
– Күрдеңме соң?
– Күрүен күрдем дә, тик исерек иде ул, юньсез. Кичә ниндидер кичәдә булган…
– Ни йомышың төште аңа?
– Монда кечкенә генә бер кибет ачып җибәрмәкче идем. Аның шундый берничә кибете бар. Шуларның берәрсен арендага алыйммы әллә дип йөрү иде.
– Нигә сиңа кибет?! – дип гаҗәпләнде тирләп чыккан Лазарев, кулъяулыгы белән табактай битләрен сөртеп. – Ни кишеремә ул сиңа? Гафу…
– Ашлыкны он итеп сату отышлырак. Аннары анда он да, яшелчәләр дә сатып булыр иде. Тора-бара яшелчәчелек белән шөгыльләнергә дә исәп бар. Иген генә үстереп булмый, чөнки ел елга туры килми. Йә кайсы елны кар төшкәнче суыклар көзге уҗымны өшетә, йә кайсы ел коры килә…
– Алга карап эш итәсең, Василий Степанович!
– Тормыш шулай куша, хөрмәтле Сергей Владимирович, тормыш! Телисеңме, юкмы, шуңа җайлашырга туры килә.
– Шулай инде анысы, – диде Лазарев, аракы шешәсен кулына алып. – Салыйммы, Василий Степанович?
– Нигә сорап торасың? Гел эш, эш дип кенә йөреп булмый, адәм баласына кайчак аннан арынып, онытылып торырга да кирәк. Моның өчен, үзең дә беләсең, аракыдан да яхшы дару юк!
– Менә монысы дөрес! Кайчак шунсыз булмый. Шунсыз акылдан язарга мөмкин. Ярый, алайса, Василий Степанович, күтәреп куйыйк тагын берәрне!
Шулвакыт хуҗасының исереп китүеннән курыккан Надежда, телгә килеп, әкрен генә:
– Артыкка китмәсме, Василий Степанович? – дип сорап куйды. – Әле күпме җир кайтасыбыз бар!
– Тик кенә утыр! – диде аңа хуҗасы тупас кына. – Миңа җиткәнме, җитмәгәнме икәнен тикшереп торырга син минем хатыныммы әллә?!
Надежда кайтарып бер сүз дә әйтмәде.
Инде шактый исерешкән ирләр, төрле юк-бар турында сөйләшә-сөйләшә, шактый озак утырдылар әле. Алай да, шулай утыра торгач, Шашурин үзе дә әле утыз чакрым җир кайтасылары барын исенә төшерде.
– Җитте, булды, Сергей Владимирович, – диде ул, чираттагы стаканының беразын эчеп куйгач. – Миңа кузгалырга вакыт. Китәргә…
– Бигайбә, Василий Степанович, үзеңә карыйсың. Бераз исерә дә төштең бугай…
– Соң, аракыны ни өчен эчәләр? Исерер өчен! – дип көлде Шашурин. – Әйдә киттек, Надежда!
Лазарев аларны ишек төбеннән генә озатып калды.
– Бу хатын бик ошады миңа, Василий Степанович, – диде ул, елмаеп. – Тагын алып кил син аны миңа, ярыймы?
– Ярар, ярар, – дип көлеп куйды Шашурин. – Миндә бар хатын-кызлар да шундыйлар! Ярый, сау бул, Сергей Владимирович! Сыең өчен рәхмәт.
Лазаревтан чыгып, арбага утырыштылар. Инде төш вакыты узып, көн кичкә таба авыша башлаган иде.
Уфа – Екатеринбург юлына чыгып өлгермәделәр, алпавыт гырлап йокыга да китте. Надежда, атлары дөрес барамы икән соң дип, курка калды. Хәер, Лазаревта эчеп утырганда, алпавыт: «Атым мине теләсә кайсы җирдән капка төбенә алып кайтып куя!» – дип мактанып алган иде. Белми әйтмәгәндер, чыннан да, ул Уфага еш килеп йөри, аты бу юлны яхшы белә торгандыр. Хатын үзен шулай дип тынычландырырга тырышты, ә исерек хуҗасын уятырга базмады, чөнки, ник уяттың, дип ачулануы да бар. «Исереккә сәлам бирмә, бирсә дә алма!» – дип юкка гына әйтмидер халык.
Инде шәһәрдән шактый ук җир киткәч, алпавыт үзе уянды. Уянды да берни аңламаган күзләре белән тирә-якны күзләргә кереште.
– Кайда без? – диде ул, үз-үзеннән сораган шикелле.
– Уфадан авылга кайтып барабыз, Василий Степанович, – диде хатын.
– Синмени әле бу, Надежда? Безнең Пустырькига кайтып барышмы?
– Әйе, Василий Степанович, Пустырькига кайтып барыш.
– Ә подполковник кайда?
– Нинди подполковник?
– Син нәрсә, бүген кем кочагында булганыңны да белми калдыңмы? – дип ямьсез итеп көлде хуҗа. – Күрәм: эшләр тыгыз булган сезнең!
Надежда бер сүз дә дәшмәде, бары тик, оялып, башын аска гына ия төште.
– Ник дәшмисең? Нәрсә, дөрес әйтүем ошамадымы?
– Оялтасың син мине, Василий Степанович…
– Оялтасың, имеш! Ярар, оялма! Кешедә булмаган эш түгел. Ошагансың син аңа… – Алпавыт тиз генә аңа күз төшереп алды. – Кеше мактый, ә мин ни… минем үземнең сине бер мәртәбә кочаклап караганым да юк, ә, Надя? Тәртип түгел бу, юк, һич тә ярый торган эш түгел! Кая, елыш әле миңа! – Шашурин аны кочаклап алды да үбәргә тотынды. Надежда исә аның кочагыннан чыгарга маташты. – Син нәрсә?! – дип гаҗәпләнде ул. – Әллә миңа каршы килмәкче буласыңмы?! Белеп тор: хатын-кыз минем теләгемә беркайчан да каршы килергә тиеш түгел! Шул исәптән син дә! Әнә теге елга буендагы таллыкка гына җитик тә…
– Кирәкми, Василий Степанович, ярый торган эш түгел бу. Зинһар, дип әйтәм, кирәкми.
– Ярый торган эшме, ярамый торганмы, монысын мин хәл итәм.
Бераз баргач, Шашурин әйткән таллыкка җиттеләр дә, алпавыт атын юлдан шунда таба борды. Аннары, туктатып, шунда үсеп торучы талга бәйләп куйды.
– Төш! – диде һәм аннары, арбадан ниндидер җәймә сыман нәрсә алып, җиргә ташлады
– Җәй шуны! Тиз бул!
Теләсә дә төште хатын арбадан, теләмәсә дә. Төште дә нишләргә дә белмичә басып тора бирде.
– Син нәрсә? Ишетмәдеңме әллә мин әйткәнне? Җәй дә ят шунда!
– Кирәкмәс, Василий Степанович. Ничек инде? Яхшы эш түгел бит… Мин сине тәртипле ир дип йөри идем, Василий Степанович…
– Ярар, күп сөйләшмә! Эчкән чакларда чит хатын-кызларга тартыла торган гадәт барлык ирләрдә дә бар инде ул, нишләтәсең аны… Менә хәзер сиңа да күңелем төште. Кемнең тәртипле, кемнең тәртипсез икәнен аннары тикшерербез. Тиз бул!
…Шушы хәлдән соң Надежда юл буе, тәмам Пустырькига кайтып җиткәнче, бер генә сүз дә әйтмәде. Бары тик Шашуринның капка төбенә кайтып җитеп, арбадан төшкәч кенә:
– Ярый, хуш, Василий Степанович! – диде.
– Ярый, хуш, – дип җавап бирде аңа алпавыт һәм аңа гаҗәпләнеп карап алды. – Син нигә хушлашасың әле минем белән, Надежда?! Сау бул, диген!
– Юк, Василий Степанович, сау бул түгел, хушлашуым бу минем.
– Вәт җүләр! – дип көлде алпавыт. – Әллә акылдан шаштыңмы?
Шулвакыт капка төбенә Ефим йөгереп чыкты.
– Исән-сау гына кайттыкмы, Василий Степанович? – диде ул, арба янында бөтерелеп. – Алып керәсе әйберләр бармы?
– Бар ич, күрмисеңмени? – диде хуҗа, арба артына күрсәтеп.
– Авырыйсыңмы әллә син, Надежда? – дип борчылып сорады Ефим әкрен генә. – Төсең киткән шикелле…
– Хуш, Ефим! – диде хатын һәм, ашыга-ашыга, авыл эченә таба атлады.
Ефим аның артыннан гаҗәпләнеп, иңнәрен сикертеп карап калды. «Ни булган аңа бүген?! – дип мыгырданды ул үзалдына. – Хуш, имеш. Сау бул, диясе урынга!..»
Надежда өенә кайтып кергәндә, Анастасия кичке ашны пешереп йөри иде.
– Йә, нигә бардыгыз Уфага? – дип кызыксынды ул, Надежда өйгә килеп керү белән.
– Малайларым исән икән минем, Настя! – диде ул һәм алар турында белешкән кеше белән очрашуы хакында сөйләп бирде. Әлбәттә, бу хәбәр өчен ничек түләве, кайтканда, Василий Степанович белән бер елга буендагы таллыкка туктаулары турында бер сүз дә әйтмәде.
– Нинди шатлык! – дип кочаклап алды аны Анастасия. – Менә нинди зур шатлык, Надежда!
Ләкин ул өйдәшенең йөзендә бернинди шатлык та сизмәде. Шуңа күрә, аңа карап-карап торды да:
– Ни булды сиңа, Надя? – дип сорады. – Авырыйсыңмы әллә соң?
Йөзең ак бәс шикелле ап-ак. Шундый шатлыклы көнең, ә син… Әйт, ни булды?
– Яшисем килми минем, Анастасия. Башка миннән берни дә сорама! – диде Надежда һәм елап җибәрде.
– Алайса, ела, Надя, ела! Кычкырып ела! Җиңел булып китәр, – диде Анастасия.
Надежда кичке ашны ашарга да утырмады, һаман ни турындадыр уйлады да уйлады. Төнлә дә йокламады. Моны Анастасия аның төн буе бер яктан икенче ягына әйләнгәләп ятуыннан сизде. Тик сораулар биреп борчыйсы килмәде.
Таң атып килгәндә, Надежда ишегалдына чыгып китте.
…Алпавыт Шашуринга бүләк итеп бирелгән крәстиән Надежданың үле гәүдәсен икенче көнне Пустырьки авылы балыкчылары судан табып алды. Ә өске киемнәре яр буенда ята иде…
Пустырьки дигән урыс авылы зиратында бер яңа кабер барлыкка килде.
Анда тумышы белән әллә кайдагы Ташкирмән дигән татар авылында Нурбәнат булып туган, яшәгән, аннары язмыш аны менә шушы Пустырьки авылына керәшен итеп китереп ташлаган Надежда Тихонова дигән хатын гәүдәсе ята иде…
Исәнме, туган як!
1748 ел. Көз. Инде тоташ дүртенче көн салкын, эчпошыргыч вак яңгыр ява. Җәяүле дә аякланып йөри алмый торган пычрак сазны авырлык белән ера-ера бер ат җигелгән арба бара. Болай да арык булган крестьян атына арбаны мондый сазда тартып баруы һич тә җиңел түгел. Шуңа күрә аның алгы ягында өстенә ертылып беткән иске чикмән кигән, салкын яңгырдан туңып, бөкшәеп утырган хуҗасы әледән-әле: «Әйдә, атла инде, мур кыргыры! На-а-а!» – дип, чыбыркысы белән селтәнеп-селтәнеп ала, тик атына бер генә мәртәбә дә сукмый – кызгана иде ул аны. Аның белән рәттән, арба уртасындарак утырган юлчы исә матрос киемендә, ул өстенә армиядә хезмәт итүче солдатлар кия-ябына торган башлыклы плащтан, янәшәсендә зур булмаган биштәре ята.
Икесенең дә авыз ачып бер кәлимә сүз дә әйтәселәре килми бугай, һәр икесе дә, үз уйларына чумган сыман, сөйләшмичә генә баралар. Әлбәттә, аларның һәрберсе үз уенда иде. Олаучы эченнән генә яңгыр һәм ул шундый сазлыкка әйләндергән пычрак юлны сүгә, чөнки коры чак булса, ул бу «служилый» дан керәсе берничә тиен акчаны, үзе әйтмешли, «җәлт» кенә эшләп алган булыр иде. Ә монда әнә ничек: ат ике кеше утырган арбаны да көчкә тартып бара. Дөрес, мондый көндә юлга чыгасы да килмәгән иде дә, матрос бик сорагач күнәргә мәҗбүр булды инде. Кеше әллә кайдан, җәһәннәм астындагы Питербур дигән шәһәрдән кайтып килә икән. Әйтүе буенча, бик тә еракта ди ул шәһәр.
Ә юлаучының башында исә бөтенләй икенче уйлар. Шатлыклы дисәң дә була аларны, сагышлы дисәң дә. Ә бәлки, моңсу дию дөресрәк булыр? Ничек кенә булмасын, инде әллә ниткән күңелсез уйларга тарта торган менә шушындый ямьсез-шыксыз һәм салкын көндә унике чакрым юл үтеп, хәзер әллә кайларда, берничә еллар, юк, хәтта инде берничә дистә еллар катламы астында калган бала чагында, аннары егет булып рекрут булып киткәнчегә кадәр йөргән таныш урман һәм кырларны, елгаларны, болын һәм су буендагы тугайларга якынлаша барган саен, аның йөрәге, күкрәгеннән атылып чыгарга теләгәндәй еш-еш, хәтта аңлап та, аңлатып та булмаган ниндидер ярсулык белән тибәргә тотынды. Хәер, бер караганда үзенең мондый халәтен аңлый да ул: болар барысы да бик зур, һәр адәм баласы өчен «туган як» дигән төшенчәгә сыя торган һәм һәрчак күңел түрендә йөргән, төшләргә кереп аптыраткан туган-үскән, таныш җирләр, җанга якын урманнар, суга чума-чума коенган елга, төрле җиләк-җимеш җыйган тугайлар бит! Хәтта һәр яз саен язгы сулар җимерә барган ерганакларына тикле якын бит аның! Боларны күргәч, алар белән бергә күңел түрендә балачак хатирәләре дә яңара башлагач, әйе, моны, бу халәтне аңлап та, аңлатып та була, әлбәттә. Тик мондый чакларда бер генә нәрсә авыр бирелә: туган якны күргәннән соң, туган хисләрне, халәтне аңлатырга сүзләр табуы кыен, чөнки бу вакытларда кинәт күңелдә яңарган ул хатирә-хисләр өерен аңлатып бирердәй сүзләр табуы мөмкин дә түгел. Аларны бераз вакыт үткәч, инде алар күңел төпкелендә үз урыннарын алып сабырлана, «утыра» төшкәч кенә аңлатып буладыр. Ә хәзергә сүзләр урынына тамакка ниндидер төен килеп тыгыла, аны йотып та җибәреп булмый, үзе дә берничек тә китәргә теләми. Әллә шул төен, әллә ниндидер башка нәрсә күзләрдән яшьләр агыза, әйтерсең нәрсәдер аларны, ул күз яшьләрен, әллә кайдан, бәгырь түреннән актара-актара да аннары ниндидер көч белән аннан тышка суырып чыгара. Ярый әле, ул яшьләрне, үзенең ябык иңнәренә дөньяның бөтен булган кайгысын, бөтен авырлыгын салган сыман арбасында бөкшәеп утырган олаучы сизми. Әгәр сизә калса, дөньяның ачысын-төчесен татыган, дөнья читендәге Питербур дигән шәһәргә тикле барып чыккан бу карт солдат нишләп елап бара икән, дип гаҗәпләнгән булыр иде. Ә ул аларны хәзер күрми: әллә күз яшьләре ага аның битләре буйлап, әллә яңгыр тамчылары тәгәрәшә – бар белеп кара! Хәер, кемнең кемдә ни эше бар хәзер?
«Ничек тиз уза бу вакыт!» Арбада утырып килүче матрос, гәрчә олаучы аның күз яшьләрен сизмәсә дә, менә хәзер, туган-үскән авылы Бәрәскәгә якынлашып килгән мәлдә, үзенең йомшарып, хисләргә бирелеп китүеннән оялып бугай, кул аркасы белән аларны сөртеп алды. Шушы юлдан, менә шушы урман-кырларны калдырып рекрут булып чыгып киткәненә өч дистәгә якын вакыт узган! Өч дистәгә якын! Әйтүе генә ансат. Ул моннан мөселман баласы Искәндәр булып чыгып киткән иде, урыс Александр булып кайтып килә. Әй язмыш, язмыш! Кешеләр белән ниләр генә кылмыйсың да, ничек кенә шаярмыйсың син! Адәм балаларын кайларда гына йөртмисең дә, кайларда гына калдырмыйсың! Дөнья читендәге Санкт-Петербург шәһәре һәм бистәләре зиратларында гына да әллә кайдагы татар авылларыннан чыккан күпме ир-атларның гәүдәләре ята! Тик аларның кабер өсләренең берсендә дә, монда фәлән углы фәлән мөселман күмелгән дип язылмаган, чөнки аларның барысы да монда фани дөньяда яшәгән вакытта диннәреннән көчләп биздерелгән адәми затлар, барысы да урыслар булып ята…
Матрос хезмәтендә чакта бик күп еллар буе аның иң якын дусты, авыр чакларында иң якын сердәше булган, хәтта Александр өчен һаман туган-үскән ягының җуелмас бер кисәге булып кала биргән Алексей да алар арасында инде хәзер… Чукындырылуына карамастан, ул күңеле белән һаман мөселман булып кала бирде, мәрхүм! Тик якты дөньядан барыбер Алексей Семёнов булып китте. Аның кабере яныннан үткән-сүткән кем шушында яткан бу Алексей Семёнов дигән урысның чынында Әүхәди Сәгъдиев дигән мөселман икәнен искә ала? Беркем дә! Чөнки чукындыру белән бергә аның исемен дә, динен дә тартып алганнар иде инде. Хәер, Искәндәр үзе дә урыс бит инде хәзер. Менә хәзер ул үзенең туган-үскән ягына Александр Харитонов булып кайтып килә… Әй гомер, гомер… Әй язмыш, язмыш…
Әйе, менә хәзер туган-үскән Бәрәскәсенә кайтып килүче юлчы, моннан өч дистә чамасы ел элек армиягә алынып, саулыгы буенча флот хезмәтенә билгеләнгән һәм анда егерме биш елдан артык матрос булып хезмәт иткән Искәндәр Хәбибуллин иде. Ләкин инде бу исемен күптән онытып, керәшен татары саналган, чынында исә тәмам урыска әйләнгән Александр Харитонов иде ул хәзер.
Еллар үткәч, Александр, саулыгы флот хезмәтенә яраксыз дип табылып, корабтан яр буе хезмәтенә күчерелгән иде. Искесен алыштырырга дип, яңа килгән тупны өстерәп-этеп корабка алып кергәндә, берничә матрос карамыйчарак эш итеп, туп аның бер аягын диварга китереп кысты һәм имгәтте. Яр буенда өч ел чамасы каравыл хезмәте башкарып йөргәннән соң, аны хезмәттән бөтенләйгә җибәрделәр, ләкин, авылына кайтырга рөхсәт итмичә, яшәргә Санкт-Петербургтан ерак түгел генә җиргә, чик буена күчереп, үзенә бер бүлмә бирделәр дә хәзер менә шунда яшәп ята ул. Менә берничә ел шунда көченнән килгән кадәр эшләштереп бераз акча җыйнады да, туганнарын күреп килергә дип, авылы Бәрәскәгә кайтып килеше. Ай ярым чамасы юлда инде ул. Аның каравы дусы Әүхәди-Алексейның туган авылына да кагылып, аның әманәтен дә үти алды. Шуңа да бик сөенә иде ул, чөнки безнең әби-бабалар юкка гына: Әманәт җан саклар, димәгән бит. Әманәт дигәч тә, мәрхүм Алексей, исән чагында туган авылы Ярсуарны, анда яшәүче әти-әнисен, энекәшен өзелеп сагына иде. Шунда кайтып, үзе әйтмешли, юл буенда үскән бер әремен иснәр өчен дә әллә нәрсәләр бирер шикелле иде. Әманәте дә бик сәер иде аның…
Шулай бер очрашулары вакытында – бу вакытта Александр инде яр буенда, ә Алексей әле һаман корабта хезмәт итә иде – алар, гадәттәгечә, увольнениегә чыгып, бер бакча эскәмиясендә сөйләшеп утыралар иде. Һәрвакыттагыча сүз, әлбәттә, туган яклар турында чыкты. Менә шунда Алексей, күңеле артык йомшарып китте бугай, – хискә бик тиз бирелүчән кеше иде, мәрхүм – беравык, башын күтәреп, бакчадагы агач башларына карап-карап торды да:
– Менә нәрсә турында хыялланам мин, Александр… – дип куйды, ә үзе кинәт тынып калды. Озакка тынып калды, сүзен һаман дәвам итмәде.
Шуннан соң Александр аңардан:
– Нәрсә турында? – дип сорарга мәҗбүр булды.
– Менә хәзер безнең авыл янындагы урманның бер агачына сөялеп, куллар белән шуның кытыршы кәүсәсен сыйпап аласы иде, ә! Бер генә тапкыр, бер генә мәртәбә! Аннары шул агач кәүсәсенә бермәл яңакны куеп торасы иде…
– Хыялый син, Алексей! – диде Александр, көлеп, ләкин шундук җитдиләнеп, ничектер моңсуланып калды. – Ходай безгә ул урманнарны күрергә язмагандыр инде. Хыяллана гына алабыз туган-үскән як турында…
– Ярый әле, Ходай адәм баласын ӨМЕТ һәм ХЫЯЛ дигән нәрсәләрдән мәхрүм итмәгән! Дөресен генә әйткәндә, безне әнә шулар яшәтә бит. Алар булмаса, адәм балаларының тормышы, яшәеше мәхшәргә әйләнер иде. – Алексей беразга тагын тынып калды. – Менә, мин әйтәм, алдагы тормышны кем белгән… Без менә ни турында килешеп куйыйк әле, Александр. Әгәр дә мәгәр киләчәктә дә исән-сау булып, ниндидер могҗиза белән беребезгә туган якны кайтып күрергә насыйп булса, ул икенчебезнең туган авылына да кагылып, сәлам җиткерергә һәм шул туган-үскән авыл читендә үскән бер әрем сабагын өзеп, монда алып килергә тиеш… Кайсыбыз булса да! Йә, ничек, килешәсеңме моның белән, ә, Александр?
– Килешәм, әлбәттә. Бирсен иде Ходай! – диде Александр.
Аннан соң Алексейның бик тә энесе Александрдан гафу үтенәсе килә иде. Чөнки ул, аның Зөя шәһәрендәге керәшен мәктәбенә кереп священниклыкка укуына бөтен җаны-күңеле белән каршы килеп, хәтта күпмедер вакыт хатларында аңа сәлам дә юлламыйча йөрде. Соңыннан ул энесенең бу юлга барырга мәҗбүр булуын аңлады, әлбәттә. Аңардан гафу үтенеп хатлар да язды, энесе аны гафу да итте, тик ул бу адымы өчен үзен генә гафу итә алмады, энекәшенең йөрәгенә яра салган шикелле хис итеп яшәде. Александр аның бу халәтен аңлап, энекәше алдында тезләнеп гафу үтенергә булган теләген аның әманәте итеп кабул итте. Бигрәк тә ул бу турыда, ул үлгәннән соң, бик еш уйлана башлады.
Ә дусты Алексейны үлем бер дә көтмәгәндә алып китте: шәһәргә увольнениегә чыккан җиреннән ниндидер исерекләр урамда бер хатынга бәйләнгәч, шуны яклап араларына кергән матросны шуларның берсе пычак белән чәнчеп үтерде. Туп-туры йөрәгенә туры килгән дип сөйләделәр. Шулай итеп, ул үзенең соңгы урынын Санкт-Петербург зиратында тапты…
Ярый әле, Александр дусының әманәтен үтәде. Казаннан туп-туры Ярсуар авылына китте. Анда Алексейның энекәше йортын озак эзләргә туры килмәде – поплары Александр атакайның йортын тиз күрсәттеләр. Күрештеләр, чәй эчеп, сөйләшеп утырдылар. Александр абыйсы Алексейның аннан гафу үтенергә теләве турында әйтеп, аның әманәтен җиткерде.
– Мин аны күптән гафу иттем инде! – дип кабул итте моны энекәше. – Ник бер-беребезгә ачу тотарга, без – бертуганнар бит!
– Аннары Александр үзенең адашына абыйсы диңгез өйрәнүләре вакытында лаек булган бер медале белән авылдан җибәрелгән хатларын да тапшырды. Алексей Ярсуардан килгән хатларның барысын да җыеп барган булган икән, мәрхүм!
Поп абыйсының ядкяре булган бу истәлекле әйберләр өчен адашы Александрга эчкерсез рәхмәтен белдерде. Тик олы малайларының үлгәнен аның әтисе белән әнисе генә белми калды: әтисе Фёдор, Александрның әйтүе буенча, хәзерге вакытта, менә инде өченче елы, Казанның акылсызлар йортында ята икән. Дөрес әйтәдерме, юктырмы, соңгы вакытларда ул урам буенча йә кычкырып көлә-көлә, йә үксеп елый-елый: «Мин – мөселман керәшене, мин чукына да беләм, намаз да укый беләм!» – дип йөргән. Хәтта аны, мөселман диненә кире кайткан дип, кулга да алмакчы булганнар, тик малае, Ярсуар побы Александр атакай аның акылына зыян килгән кеше булуын раслый торгач кына кулга алмаганнар. Әгәр авыру булмаса, кем белә, бәлки, аны утта яндырган булырлар иде. Ә Алексейның әнисе исә инде бик олыгайган карчык булып чыкты, җитмәсә, колагы да ишетми икән. Ул кече малае поп Александр аны: «Менә, әни, бу кеше безнең Алексей яныннан кайткан, абый аның артыннан барыбызга да сәлам әйтеп җибәргән!» – дип алдагач, ул кунакны ничек хөрмәт итәргә, нәрсә белән сыйларга белмәде. Әлбәттә, янындагы бу малае аңа дөресен әйтә алмады, чөнки кем белә, карт кешене йөрәк өянәге тотарга мөмкин иде.
Александр адашы өендә өч-дүрт сәгать чамасы гына булды. Аннары аны поп, авылның хәллерәк бер кешесеннән ат җиктереп, утыз чакрымдагы бер авылга озаттырып куйдыртты. Әле аннан соң да Александрның туган авылы Бәрәскәгә берничә көнлек юл калган иде. Йә почта аты очрап, йә юлда туры килгән атларга утырып кайта-кайта, менә, ниһаять, алардан унике чакрымдагы бер авылга килеп җитеп, андагы бер крәстиәннән үзен Бәрәскәгә хәтле озатып куюын сорады. Шөкер, инде тиздән кайтып та җитәчәк, Алла боерса.
Дөрес, ул крәстиәнне мондый шакшы көндә үзен авылына илтеп куйдырырга күндерүе авыр булмады. Ат өчен әллә ни озын юл булмаса да, көне бик начар иде. Ләкин ул аның яккан миче янында бераз җылынып алгач, ул – исемен Павел диде – аңардан:
– Кем улы син анда? – дип сорады.
– Ул үлгән инде, – дип җавап бирде Александр. – Семён дип йөртәләр иде аны. Семён Григорьев.
– Балта остасы Семёнмы? – диде Павел, елмая төшеп.
– Әйе. Буралар да бурый иде ул, тәрәзә һәм ишекләр дә ясый иде.
– Соң, моннан… – Павел нәрсәнедер исенә төшерергә тырышкандай, уйга калып торды. – Әйе, моннан унике ел элек менә шушы йортның бурасын да ул бураган ие бит, мәрхүм! Аны чукынганчы, хәер, әле чукынгач та, күпләр Сибгать абый дип йөртәләр ие.
– Нәкъ шулай, Павел, нәкъ шулай! Христианлыкны кабул иткәнче, Сибгатулла исемле иде ул.
– Алай булса илтәм сине, служивый, илтеп куям авылыңа. Гәрчә көне дә, юлы да начар булуга карамастан.
– Рәхмәт, Павел, мин буш итмәм.
– Акча өчен түгел мин. Бик яхшы, кешелекле кеше ие әтиең. Шуңа күрә генә…
– Ул чагында хәзер үк җыенсак яхшы булыр иде, Павел. Мин җылындым инде, рәхмәт. Юл кешесенең юлда булуы яхшы, дигән борынгылар.
– Ярар, алайса, ярар, син утыра тор, мин атны җигеп керим.
Шундый эчпошыргыч көндә шактый араны бер дә сөйләшмичә баруы туйдырды бугай, олаучы Павел, башын аңа таба бора төшеп:
– Рәтләп сөйләшеп тә булмады, син ул Питербур дигән шәһәрдә хезмәт итәсеңмени соң? – дип сорады.
– Хезмәт иттем дә шунда калдырдылар…
– Нигә туган-үскән ягыңа кайтмадың соң?
– Рөхсәт итмәделәр, чик буена күчерделәр аннан соң.
– Монда кемнәрең бар инде хәзер?
– Гаиләсе белән бертуган энем бар, кияүдәге сеңлем.
– Әле ярый кайтып күрешер туганнарың бар икән.
– Үзем дә шөкер итәм анысына.
Бераздан авылга да килеп керделәр. Бәрәскә урамында ник бер кеше күренсен! Яңгыр барысын да өйләренә качырган.
Александр өйләрен күрсәтмәсә дә, Павел атын туп-туры алар капка төбенә китереп туктатты.
– Менә өегез шушы инде, – дип, Павел арбадан сикереп төште дә җылыну өчен куллары белән төрле хәрәкәтләр ясый башлады. – Таныдыңмы? Син аны онытып та бетергәнсеңдер инде, ә?
– Юк, онытмадым, – диде Александр, ирексездән иреннәрен мимылдатып һәм күз яшьләрен сөртеп алды. – Онытыламы соң!
Шулчак өйнең алгы ягының бер тәрәзәсендә урамга таба караучы ир-атның башы күренеп алды һәм шул ук мизгелдә юкка да чыкты. Бераздан кече капка ачылып, аннан:
– Ниндидер ат килеп туктады, мин әйтәм, туктале, карап керием, кемнәр икән бу? – дип, сөйләнә-сөйләнә, бер ир килеп чыкты. – Исәннәрме-саулармы! Кемнәр буласыз?
Башта олаучы Павел телгә килде:
– «Кемнәр буласыз? Кемнәр буласыз?» – диде ул, аны үчекләгәндәй һәм нишләргә дә белмичә катып калган Александрның җилкәсенә сугып алды. – Менә абыеңны алып кайттым!
– Нинди абыйны?! – дип гаҗәпләнеп һәм бер үк вакытта югалып та калды капкадан чыккан ир.
– Нәрсә, синең бертуган абыйларың бик күп мени соң, нинди абыйны дип сорап торасың?
– Ю-у-у-к, абыем бер генә… Тик ул…
– Бер генә икән, менә ул – каршыңда басып тора! – диде Павел, чикмәненнән яңгыр суларын кага-кага.
– Абый?! Син?! – диде ир, матрос киемендәге кешегә бераз текәлеп карап торганнан соң һәм кочагын җәеп аңа ташланды. – Абый! Искәндәр абый! Исәнме, абый, саумы! Ходай күрешер көннәрне дә бирер икән! Хәтта ышанасы да килми!
– Габдрахман! Энем Габдрахман! Исән генәме, энем!
Шулай кочаклашып, бер-берсенең аркасына суккалап, бер-берсеннән аерылыша алмыйча, озак торды алар. Беренче булып Габдрахман аңышты.
– Әйдә, өйгә керегез, өйгә! – диде ул, абыйсын капкага таба этәреп, һәм Павелга дәште: – Уз, әйдә, өйгә керәбез. Хәзер атыңның ашарына да салырлар, өстенә дә ябып торырлар. Тирләгән бугай, салкын алмасын.
Габдрахман өйгә керүгә, ишек төбеннән үк:
– Мария! Абый кайткан минем, абый кайткан! Өстәлеңне әзерлә тизрәк! – дип кычкырды. – Миша, улым! Син капка төбендәге атның ашарына печән салып, лапастан япма алып, өстенә сал! Тирләгән ул.
Өйдәгеләр, берәм-берәм ишек төбенә килеп, кунак белән күрештеләр.
Аннары Габдрахман аларны чишендерде дә түр якка алып керде. Шунда Искәндәр почмакта торган лампалы тәрене күреп, чукынып алды һәм йөзенә ниндидер моңсулык чыгарып, гафу үтенгәндәй, әкрен генә:
– Хәзер мин Александр бит инде, энем, – диде. – Александр Харитонов…
– Мин дә Габдрахман түгел инде, абый… Валерий Григорьев булып йөрим…
– Кырыкка бөтерелә бу дөнья! Икебез дә бер ата, бер ана балалары, ә фамилияләребез төрле. Исемнәребез дә читнекеләр… – диде Александр, ачу белән тешләрен шыгырдатып. – Каршы торып-торып карадым мин, энем, тик барыбер алар җиңде… Күпме кыен ашарга туры килде…
– Ярар, абый, битәрләнмә! Монда синең дә, минем дә, әти белән әни мәрхүмнәрнең дә бернинди гаебе юк. Язмышта шулай язылган булган, күрәсең. Ходай киләчәктә безне саулыктан мәхрүм итмәсен! Тереләргә яшәргә кирәк. Ничек тә яшәргә кирәк! – дип, Валерий абыйсы Александрның җилкәсеннән каккалап алды.
Алар, ике бертуган, ул төнне йокламыйча сөйләшеп чыктылар. Александр һаман сорашты да сорашты, ә Валерий әтисе белән әнисе, аларның соңгы көннәре турында бик тәфсилләп сөйләп бирде. Әниләре дигәннән, Александр әле аны исән дип йөри иде, баксаң, әниләре Бәдерхәят әтиләреннән соң берничә ел яшәп, күптән түгел генә үлгән – аның кырыгын моннан ике ай элек, төнлә Сәмигулланы чакырып, догалар укытып үткәргәннәр. Әйе, ул да Керәшен Сәрдәсе зиратында җирләнеп, анда Василиса Григорьева исеме астында ята…
Икенче көнне Валерий өенә кешеләр агылды: барысының да Сибгатулла абый-Семён дәдәйнең җәһәннәм астындагы ниндидер Питербур дигән җирдән кайткан тере «рекрут малае» н күрәселәре килде. Моңарчы Бәрәскә авылыннан рекрутлар монда бүтән беркайчан да әйләнеп кайтмаска китеп бара торганнар иде. Абыйсын исән килеш күрүенә сеңлесе Мәрьямбикә дә бик сөенде. Шөкер, ул саулыгы буенча рекрут итеп алынмаган мөселман егетенә кияүгә чыгып, икесе дә мөселман булып кала бирә һәм ике кыз бала үстерәләр иде. Александр моңа чын күңеленнән сөенде.
Александр белән Валерий, яңгыр явып торуга карамастан, икенче көнне иртүк Керәшен Сәрдәсе авылы зиратына әти-әниләре каберен зиярәт кылырга киттеләр. Озак торды алар салкын вак яңгыр астында аларның каберләре янында. Бу минутларда алар икесе дә эчләреннән ниләр кичергәндер, бу беркемгә дә мәгълүм түгел. Бер сүз дә дәшмичә ничек басып торган булсалар, үзара килешкәндәй, зираттан да бер сүз дә дәшмичә чыгып киттеләр. Хәтта чукынырга да кыймадылар…
…Александр туган нигезендә нәкъ ике атна булды. Аннары энесенең бөтенләйгә калырга кыставына да карамастан китеп барды. Аны икенче авылга хәтле Валерий озата барды. Алар соңгы мәртәбә кочаклашып шул авыл читендә саубуллаштылар. Дөресрәге, инде моннан соң бер-берсе белән беркайчан да очрашмаячакларын белеп, мәңгелеккә хушлаштылар…
Бераз җир киткәч, Александр артына борылып карады. Энесе әле һаман аның артыннан карап тора иде. Ул аңа кул болгап алды. Аңа Валерий да кул болгап җавап бирде.
Әле һаман сизелер-сизелмәс кенә сибәләп торган эчпошыргыч салкын көзге вак яңгыр бер-берсенә кул болгап торган ике бертуганнарның битләре буйлап аккан күз яшьләрен дә юарга тырыша иде шикелле…
Контора ябылды, эше калды…
Митрополит Сильвестр Гловацкийдан соң Яңа керәшен конторасы һәм Богородицк монастыре җитәкчесе итеп 1750 елның 7 февралендә Евмений Скаловский билгеләнде. Монда Казан епархиясе башлыгы епископ Лука Канашевич хәлиткеч роль уйнады. 1749 елның 11 октябрендә Синодка язган хатында ул, аны бик яхшы яктан сурәтләп, бу вазифаларга иң лаек кеше дип белдерде. Аннары Евмений атакай, аның ышанычын аклап, шушы контора белән монастырьны ундүрт ел буе җитәкләде! Ундүрт ел тоташтан!
Архимандрит Евмений Скаловский (монах булганчы Филипп Соколовский) – чыгышы буенча Украинадан, атаклы Киев академиясен тәмамлаганнан соң, берничә ел Казан семинариясендә укытучы булып эшләде. Аннары, Анна Ивановнаның 1740 елгы указы нигезендә, миссионерлык эшенә тартылган иде.
Ләкин 1752 елда аның белән епископ Канашевич арасында низаг килеп чыкты: архимандрит, Лука атакай белән киңәшмичә, җитди кимчелекләре өчен, керәшен мәктәбенең ике укытучысын эшләреннән алып, алар урынына башкаларны куйган иде. Епископ исә аның бу гамәлен үзен хөрмәт итмәү дип бәяләде һәм өстеннән Синодка шикаять язып җибәрде. Шушы шикаяте нигезендә, Синод Скаловскийның вәкаләтләрен киметә төште: Яңа керәшен конторасын барлык хезмәткәрләре һәм казнасы белән Казан епархиясе карамагына тапшырды һәм моннан соң миссионерлык эше тулысы белән епархиягә йөкләнде. Архимандрит үз вазифаларында калды калуын һәм моңарчы башкарып килгән миссионерлык эшен дә элеккечә үк дәвам итте. Тик инде ул моннан соң контораның формаль җитәкчесе генә булып саналды, чөнки Яңа керәшен конторасын турыдан-туры Лука Канашевич үз кулында тотты.
1750 ел урталарына хәтле Идел буендагы татарларны һәм мәҗүси диндәге халыкларны милли һәм дини яктан эзәрлекләү, көчләп чукындыру сәясәте эзлекле рәвештә алып барылды. Алай гына да түгел, хәтта инде бу вакытка мәҗүси халыкларның күбесе православие диненә күчерелеп бетте диярлек. Ә мөселманнар мондый сәясәткә зур каршылык күрсәтеп килүләрен дәвам иттеләр, аларны көчләү дә көткән нәтиҗәне бирмәде. Инде бу вакытка миссионерларның эше дә үзгәреп, алар, нигездә, христианлыкка күчкән халыклар арасында православие динен өйрәтү, ныгыту, аңа күнектерү җәһәтеннән чиркәүләр салу белән шөгыльләнә башладылар.
1751 елның 3 июнендә Сенат яңа чукынган халыклар яшәгән авылларда, 150 хуҗалыкка бер чиркәү исәбеннән, 33 яңа чиркәү төзү турында карар чыгарды. Ә бу карарга хәтле алар өчен 208 чиркәү салынган иде инде.
1750–1762 елларда Идел буе халыкларыннан барлыгы 69 924 кеше чукындырылды. Алар арасында татарлар – 8 466, мордвалар – 2033, чувашлар –18 291, марилар – 16 513, удмуртлар 24 621 кеше иде.
ХVIII гасырның 60 нчы елларында Яңа керәшен конторасы оештырган миссионерлык эшендә йомшаклык сизелә башлады, инде анда алып барылган инородецларны чукындыру эшен җанландыру буенча яңа тәкъдимнәр дә күренми башлады. Алай да православие диненә көчләү дәвам итте, ә көчләп чукындырылган мөселманнар исә Сенат исеменә ризасызлык хатлары юллый торды. Ахырда Сенат, Казан өязенең Акташ авылында булган шундый бер хәлне тикшергәннән соң, «о нечинении иноверцам к принятию православной веры принуждения» дип язылган, ягъни башка халыкларны православие диненә керткәндә, көчләүне тыя торган махсус указ чыгарырга мәҗбүр булды.
Билгеле, миссионерлык эшенең йомшара төшүенә патша тәхетенә Екатерина II нең утыруы да тәэсир итми калмады: аннан соң Русия дәүләтендә Ислам диненә карата мөнәсәбәт әкренләп уңай якка үзгәрә башлады. Әлеге үзгәрешнең нигезендә мөселманнарның дини кысуларга каршы, мөселманча яшәү өчен фидаи көрәше ята иде, әлбәттә. 1755 елгы Батырша мулла (Габидулла Галиев) җитәкчелегендәге татар-башкорт восстаниесе моның ачык мисалы иде…
…Русь дәүләте һәм православие чиркәвенең башка диндәге халыкларны, бигрәк тә мөселманнарны, көчләү юлы белән алып барылган урыслаштыруның нинди куркыныч нәрсә икәнен һәм киләчәктә аның татар белән башкортларны милләт буларак юкка чыгарачагын яхшы аңлаган мулла Батырша, моңа каршы торуның бердәнбер юлы – кораллы восстание, дип санап, 1755 елның язында, 1 июльдә халыкны кораллы көрәшкә күтәрелергә чакырып, «Өндәү» белән чыкты. Ул анда Русиядә алып барылган миссионерлык эшенең чын йөзен ачып салды. Аның шәкертләре һәм фикердәшләре тарафыннан татар һәм башкортлар арасында таратылган бу «Өндәү» восстаниене әзерләү чорында оештыру һәм мобилизация ролен уйнады. Батырша мулланың, асылда, Русия дәүләтенең колониаль сәясәтенә каршы көрәш программасы дип кабул ителерлек дәрәҗәдәге өндәве шулкадәр көчле булды ки, Уфа өязенең кайбер волостьларында халык, хәтта 1 июльне дә көтеп тормыйча, май аенда ук кораллы көрәшкә күтәрелде. 1755–1764 еллардагы бу восстание хөкүмәт тарафыннан бастырылып, 1756 елның 6 августында Батырша мулла кулга алынды. Аңардан сорау алганда, 1735 елның 24 апрелендә Лука Канашевич тарафыннан чукындырылган Мостафа-Александр Турчанинов тәрҗемәче буларак катнашты. Батырша мулла 1762 елның 24 июлендә Шлиссельбург крепостенда төрмәчеләр белән көрәштә һәлак булды.
Батырша восстаниесенең дини асылын Русия хөкүмәтенең аңа булган реакциясе дә раслады. Император Елизавета Петровна 1755 елның 3 сентябрендә үк чукынган керәшеннәр белән бер авылда яшәүче мөселман-татарларны алардан башка авылларга күчереп утыртуны тыярга мәҗбүр булды. Шулай итеп, мөселман-татарларны урыслаштыруда бик күп һәм аяусыз кулланылып килгән башка авылларга күчерү ысулына чик куелды, хәтта татарларның шикаятьләренә игътибарлы булырга да кушылды. Ә бер елдан соң исә хөкүмәт татар авылларында мәчетләр төзергә рөхсәт итәргә мәҗбүр булды.
Батырша мулла восстаниесе нәтиҗәсендә, моңарчы мөселманнар керәшеннәр өчен түләп килгән өстәмә салым, рекрутлар өчен акча җыю да туктатылды, җимерелгән мәчетләр урынына яңаларын салырга рөхсәт ителде, иң явыз миссионерлардан Лука Канашевич һәм Сильвестр Гловацкий, эшләреннән азат ителеп, мөселманнар булмаган башка епархияләргә күчерелде.
Шунысы да игътибарга лаек: 1755 елның 9 октябрендә Белгород епархиясенә җибәрелгән Лука Канашевич Казанга ничек епископ булып килсә, моннан да епископ булып китте. Күрәсең, аның Идел буе халыкларын чукындыру эшендә артык «тырышлык» күрсәтүен югарыда да өнәп бетермәделәр. Ул 1758 елның 1 гыйнварында бик азапланып, буыннары тартышып үлде.
Шулай итеп, колониаль власть һәм урыс православие чиркәве тарафыннан үткәрелеп килгән дини көчләүләренә каршы бары тик мөселманнарның актив, шул исәптән кораллы чыгышы гына, Русия хөкүмәтен аларны чукындыру сәясәтеннән ваз кичәргә һәм ислам дине белән диалогка керергә мәҗбүр итте. Хөкүмәт, илдә православие динен көчләү юлы белән алып бару ысулының файдасыз икәнен аңлап, моның яңа ысулларын эзли башлады…
1764 елның 6 апрелендә Яңа керәшен конторасын ябу турында Сенат указ кабул итте: аның эшчәнлеге туктатылды, чукынганнар өчен башка диндә булганнардан салым түләтү, рекрут итеп алу, рекрутлыкка өстәмә акча җыю бетерелде. Керәшен татарлар дәүләт крестьяннары сословиесенә теркәлә башлады, контора хезмәткәрләре, офицер һәм солдатлар килгән урыннарына кире кайтарылды.
Указ яңа керәшен һәм иске керәшен төшенчәләренә дә ачыклык кертте: «яңа керәшен» дип православие динен беренче ревизиядән, ягъни 1720 елда Русиядә беренче тапкыр халык санын алудан соң кабул иткәннәрне, «иске керәшен» дип моңа кадәр кабул итүчеләрне атады. Билгеле, алар шул ук авылларда бергә яшәп, туганлашып беткәнлектән, тора-бара алар арасындагы аерма юкка чыкты.
Сенат, Яңа керәшен конторасын япса да, башка халыкларны христианлаштыру буенча миссионерлык эшен бөтенләй юкка чыгармады, бары тик аны урындагы епархияләр өстенә генә йөкләде. Моның өчен Казан епархиясендә – өч, Тубыл, Иркут, Тамбов епархияләрендә – икешәр, Нижгар, Вятка, Рязань, Әстерхан епархияләрендә берәр дингә өндәүче – проповедниклар билгеләнде.
Яңа керәшен конторасы эшләгән 33 ел дәвамында 384226 кеше, шул исәптән 12 699 татар, православие динен кабул итте.
Яңа керәшен конторасын ябу Русия дәүләтендә ислам диненең рәсми рәвештә танылган дингә әверелүе юлында әһәмиятле адым булып торды.
Язмыш… Кеше язмышы…
Ул Ходай тарафыннан кеше дөньяга тәүге авазын салганчы ук языла, диләр. Моңа ышанырга да, ышанмаска да мөмкин, чөнки әле беркемнең дә моны раслаучы бер «язмыш кәгазе» н дә табып укыганы юк. Шулай да ул аксиома булып кабул ителә, без аңа инанып яшибез. Ул башыбызга төшкән кайгы-хәсрәтләрне дә җиңәргә булыша: «Язмыштыр инде…» – дип, аларны сабырлык вә ниндидер эчке күндәмлек белән үткәрәбез.
Бу – дөньядагы барлык халыкларга да хас нәрсә. Кайсы илдән, кайсы милләттән, нинди диннән булуына карамастан, һәр кеше үз язмышының туганда ук Ходай тарафыннан язылып куюына ышанып гомер итә. Тик тарих кешеләрнең Ходай тарафыннан язылган язмышларын көчләп, теләкләренә каршы килеп үзгәртергә тырышу гамәлләренең дә тормышка ашырылуын раслап килә. Русьта урыс милләтеннән булмаган башка халыкларны православие диненә көчләп кертүне һәм ахыр чиктә шул юл белән урыслаштыруны күздә тоткан, дәүләт һәм чиркәү тарафыннан кулга-кул тотынып берничә гасыр буе бертуктаусыз алып барылган бу сәясәтне бары тик халыклар язмышын үзгәртергә тырышуның бернинди әхлакый кысаларга да сыймый торган үтә кешелексез мисалы дип кенә кабул итеп була.
33 ел эчендә Зөя шәһәрендәге Яңа керәшен конторасында гына да 384 мең 226 кеше, шул исәптән 12 мең 669 мөселман-татар, чукындырылып, православие диненә кертелгән икән, аек акыл белән фикер йөрткәндә, бу – шул кадәрле язмышлар көч белән, тупас рәвештә боздырылган дигән сүз!
Хәтта инквизиция ысулын кулланудан да тайчанмыйча эзлекле рәвештә алып барылган мондый кешелексез сәясәтнең Явыз Иван Казанны алганнан бирле үк тормышка ашырылуын истә тотсак: «Йа Хода! Шул чорлар эчендә Ходай язган күпме язмышлар, бозылып, бөтенләй башка, язылмаган юлдан киткән, боздырылган?!» – дип гаҗәпләнергә генә кала. Кемнәр алган шундый язмышка дучар булган кешеләр санын?..
Христианга әйләндерелгән ул татарлардан да, аларның дистәләгән буыннарыннан да беркайчан мөселман балалары тумаган, хәзер дә тумый һәм киләчәктә дә туачак түгел. Димәк, православие динен «ирекле» кабул иткәннәрнең генә түгел, ә аларның ничәмә-ничә буын язмышлары да сындырылган, бозылган булып чыга…
Шөкер, Русьта урыслардан башка яшәгән бүтән халыкларны көчләп православие диненә кертү гамәле зур масштабта тормышка ашырылган вакытлар инде күптән тарих катламнары астында калды. Бу чорлар эчендә Русь дәүләте үзе дә зур үзгәрешләр кичерде, чиркәү дәүләттән аерылды…
2012–2013
Явыз һәм кансыз тиран
Пролог
Бөек Мәскәү кенәзе Иоанн III (Иван Өченче) үлгәннән соң тәхеткә утырган һәм тарихка Василий III (Василий Өченче) буларак кереп калган малае Василий Иванович, үзе идарә иткән чорда, атасыннан калган кенәзлек чикләрен киңәйтү һәм биләмәне ныгыту буенча әтисе башлаган эшне тырышып дәвам итте. Ә әтисе Иван Васильевич Русь дәүләтенең үзәген оештырган кеше иде: дәүләт буларак кенәзлек нәкъ ул идарә иткәндә берләшә башлады. Ул Мәскәү кенәзлегенә 1463 елда Ярославльне, 1478 елда Новогородны (Новгород), 1485 елда Тверьне, аннары Вятка белән Пермьне кушты. Шулай итеп, Мәскәү кенәзлеге әлегә аерым-аерым яшәп яткан кенәзлекләрне көч белән берәм-берәм үзенә буйсындыру хисабына зурая барды.
Василийның кенәзлек белән идарә итә башлавы әтисенең эшен дәвам итү генә иде. Ул, аның шикелле үк, бөтен җаны-тәне белән самодержавие яклы, тик аңардан ныклырак ихтыярлы, буйсынмаучанрак, шул ук вакытта кырыслыгы буенча бераз кайтышрак иде, тышкы һәм эчке сәясәттә дә әтисе юлыннан һәм аның кагыйдәләре буенча барды. Барлык әһәмиятле эшләрне дә үз нәсел тарафдарлары һәм көрәштәшләреннән торган боярлар советында хәл итте, үз фикерен алардан раслатты, монарх властен тормышка ашыруда тыйнаклык күрсәтте, ләкин әмер һәм боерык бирергә дә шактый ук кырыс кеше иде. Гәрчә беркайчан сугышлардан курыкмаса да, тынычлыкның өстенлеген яхшы аңлады, алай да, дәүләт куәте өчен кирәк булганда, һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышты. Уңышларга, хәрби юлдан бигрәк, дошманнар өчен куркынычрак булган хәйлә белән ирешә килде. Русьны кимсеттермәде, киресенчә, барлык гамәле белән аның данын күтәрергә тырышты. Шуңа күрә әтисеннән соң ул самодержавие өчен лаеклы кенәз иде.
Гәрчә әтисе Русьны берләштерү буенча зур эшләр башкарса да, аерым кенәзлекләр Василий Өченче тәхеткә утырган чорда да кала бирә иде әле. Әнә Псков кенәзлеге, үзе белгәнчә, үз законнары белән, җитмәсә, Литва канаты астында яшәп ята. Аның мондый иреклеге, Русь законнарын санга сукмыйча яшәп ятуы әтисенең ачуын да бик китергән иде китерүен, тик ул, – әллә көч кулланудан курыкты, әллә олыгаюы комачаулады, – бу эшне киләчәккә, уңайлырак вакытка калдырып, аны Мәскәү кенәзлегенә кушу максатыннан, Псков кенәзлегенә яу чапмады.
Рязань белән Смоленск кенәзлекләрен дә кушасы иде Мәскәү биләмәсенә. Тик моны көч яисә ниндидер хәйләле башка юл белән генә башкарып чыгарга мөмкин. Җитмәсә, Смоленск кенәзлеге инде йөз дә ун ел Литва кул астында яши. Литва белән Мәскәү кенәзлеге арасында күп санлы сугышларга китергән борынгы һәм яңа чикләргә кагылышлы дәгъвалар өч гасыр буе дәвам итә. Тик әлегә алар да, Псков кенәзлеге кебек үк, һаман Мәскәү кенәзлегенә буйсындырылмаган. Димәк, болары да киләчәк, ягъни аның улы Василий эше…
Чыннан да, Василий Өченче, әтисе башлаган эшкә тугры калып һәм аның өметен аклап, 1510 елда – Псковны, 1514 елда – Смоленскины, 1521 елда – Рязаньны буйсындырып, Мәскәү кенәзлегенә кушуга иреште. Шулай итеп, моңарчы аерым яшәгән кенәзлекләр башында Мәскәү торган Русьны берләштерү тәмамланды.
Кушты, берләштерде дип әйтүе генә ансат, чынында бу өч кенәзлекне буйсындыру аңардан акыл зирәклеге белән рухи ныклык та, кирәк чакта хәйлә дә таләп иткән аерым-аерым өч зур яудан торган өч вакыйга иде. Алай да бу зур эш уңышлы башкарылды.
Димәк, әтисенең васыяте, дөресрәге, аның кулы җитмәгән шактый зур эшләр үтәлде. Инде бөек Мәскәү кенәзе Василийга тынычланырга да вакыт иде. Ләкин аның җаны һич тә тыныч түгел, яше олыгая барган саен, күңелен нәрсәдер борчый иде…
Тәхет кемгә калыр?
Боярлар да, митрополит та соңгы вакытларда бөек кенәзнең көннән-көн күңелсезләнә, йөзенең сүрәнләнә, хәтта кайвакыт үз-үзенә йомылып, сүзгә дә саранлана баруын сизәләр һәм, әлбәттә, бу хәлгә гаҗәпләнәләр дә, борчылалар да иде. Бер караганда, күр: үзе соңгы елларда гына да Русь кенәзлеге биләмәсен киңәйтү юлында нинди зур уңышларга иреште бит! Русь хакына эшләнгән шундый күркәм адымнардан соң сөенеп яши бир!
Юк, кенәз Василий күңелен әле һаман нәрсәдер борчый, борчый гына да түгел, эченнән үк кимерә бугай. Нәрсә борчый, ни җитми тагын аңа? Бу сорауны аның даирәсендәге кешеләрнең һәрберсе үз-үзенә еш бирә иде. Әлбәттә, аның бу халәтен төрлесе төрлечә юрады. Әллә соң аңа бик зур сәүдә юлы булып хезмәт иткән мул сулы Идел һәм Чулман елгалары буена урнашкан күркәм табигатьле, искиткеч уңдырышлы җирләре, кош-кортка һәм төрледән-төрле, кыйммәтле мехлы җәнлекләргә бай булган урманлы Казан ханлыгының, Мәскәү кенәзлеге алдында тез чүгәсе килмичә, үз ирке белән яшәп ятуы тынгы бирмиме? Булыр, булыр, бу көч-куәтле ханлыкның әле хәзер дә аның эчен тырнап торуы – бик мөмкин хәл.
Тик бу болай дип уйлаучыларның үз фаразлары гына булып, Василий күңелсезлегенең төп сәбәбен үзеннән сорарга берсе дә кыймады. Әлбәттә, шундый зур биләмәләр белән идарә итүче государь-галиҗәнапның күңелендә нинди уйлар йөрмәс тә, башын нинди сораулар борчымас?.. Шуңа күрә кенәзнең көннән-көн сүрәнләнә баруын сизгән һәркем: «Хәерлегә була күрсен!» – дип, эченнән генә тына бирде.
Алай да бераз вакыттан бөек кенәзне ни борчыганы бераз төсмерләнә, ачыклана башлады сыман…
Ул, җәйнең бер бик матур, кояшлы көнендә, алтын йөгертелеп эшләнгән арбасына утырып, шактый күп санлы бояр һәм сакчылары белән, бераз саф һава сулап, ял итеп, кенәзлек уйлары белән тулган күңелен ачарга дип, шәһәр читенә, табигать кочагына чыкты. Шунысы да гаҗәп: бу юлы һәрвакыттагыча җайдак түгел, ә арбага утырып. Авырмый да иде югыйсә. Барысы да кенәзнең бу теләген нәрсәгә юрарга да белмичә аптырады. Ахырда эчләреннән, хәер, ул ауга дип түгел, ә ял итәргә генә җыена ич дип тынычландылар.
Яшел келәмдәй бер болында ул, хәтта үз кулы белән берничә чәчәк өзеп, беренче мәртәбә генә күргәндәй, беравык кулындагы шул чәчәкләргә сүзсез генә карап торды да аннары, борынына китереп, аларны иснәп-иснәп алды һәм үзалдына сөйләнгәндәй, әкрен генә тавыш белән:
– О Хода! Ничек яхшы монда! – дип, елмаеп һәм бер күзен кыса төшеп, кояшка карап алды.
Гадәттә, аның авызыннан чыкмаганын да ишетергә сәләтле боярлар, бу сүзләрен ишетеп, эчләреннән сөенеп:
– Бөек кенәзнең күңеле боекмасын өчен, табигать кочагына чыгып, күптән менә шушы гүзәллеккә сокланырга кирәк булган икән ләбаса! – дип җанланып куйдылар.
Шул мизгелдә аларның йөзләренә елмаю кунды, барысы да иркен сулыш алды. Чыннан да, тирә-якта нинди хозурлык! Ерак түгел генә урман күренеп тора, ә тегесе, кул сузымындагысы, күл түгелме?
– Әйе, күл, бөек кенәз! – диде боярлар, сүз куешкан сыман, барысы да берьюлы. – Искиткеч матур күл ул!
– Шунда барабыз!
Василий шушы ике сүзне әйтте дә үзенең зур адымнары белән, тик бер дә ашыкмыйча гына, шунда таба атлады. Ул, инде бу болынга килеп җитүгә үк арбасыннан төшеп, җәяү генә йөри иде.
– Арба белән барыйк, галиҗәнап! – диде боярларның берсе. – Моннан гына якын күренә ул…
– Минем җәяү барасым килә!
Бөек кенәз сүзенә кем каршы килсен! Барысы да, аңардан калышмаска тырышып, артыннан теркелдәделәр.
Күл шактый зур һәм, ни гаҗәп, түп-түгәрәк иде. Әйтерсең аны, менә шулай түгәрәк итеп, кул белән үлчәп-сызып ясаганнар! Күл өсте тулы төнбоеклар! Алар хәтта су өстенә яндырып куйган шәмнәрне хәтерләтә сыман. Аның тирәсендәге камышлар, җикән белән укъяфраклар һәм башка үсемлек-үләннәр күлне яман күзләрдән саклар өчен үсеп утыралар шикелле.
Алар күлгә җитәргә күпмедер ара калгач, кешеләр тавышын ишетеп, күл өстеннән, канатлары белән пырылдашып, берничә кыр үрдәге якындагы урман ягына таба очып китте. Күл буена ук килеп җиткәч исә, анда аларны үзенә бертөрле гүзәл манзара каршылады: берсеннән-берсе матур унлап балаларын иярткән ике үрдәк, ашыга-ашыга йөзеп, каршы яктагы камышлар арасына кереп югалды.
– Үрдәкләрнең дә балалары бар… – дип карап калды кенәз алар артыннан, үз-үзе белән сөйләшкән сыман бик акрын тавыш белән.
Боярлар, берни аңламыйча, бер-берсенә карашып, сиздермичә генә, иңбашларын җыерып куйдылар.
Беркөнне кенәз Василий төш күрде…
Имеш, хатыны Соломония белән урманда йөриләр. Ашыкмыйча гына, аның искиткеч саф, чиста һавасын күкрәкләрен тутырып сулый-сулый, ни турындадыр сөйләшә-сөйләшә, сукмактан баралар. Җылы җәйге көн. Алар атлаган шәпкә күккә ашкан нарат агачлары очыннан, ябалдашлары белән кукраеп утырган йөзьяшәр имәннәр арасыннан күренеп-күренеп киткән кояш, йөзләренә төшеп, бит-күзләрен иркәләп ала. Тирә-якта кошлар сайрый, кайдадыр күке кычкырып-кычкырып куя, баш очларында ук тукран тукылдый. Кызык: тукран ике-өч мәртәбә томшыгы белән агачка шакылдатып сугып-сугып ала да, үзенең шул тавышы кайларга хәтле яңгыравын ишетергә теләгәндәй, бераз вакыт туктап тора, аннары тагын эшкә керешә. Аяк астында исә һәрвакыт һәм һәр җирдә тырыш булып кала биргән кырмыскалар, дистәләрчә төрле башка бөҗәкләр мәш килә – барысы да үз эшендә.
Һич тә көтмәгәндә, ниндидер мизгел эчендә кинәт кенә бик каты җил исеп куйды. Тик ул шундый көчле иде, әйтерсең узып баручы давылның бер канаты алар барган сукмак тирәли үскән агачларга кагылып, мин менә шушылай да була алам дигәндәй, үз көчен күрсәтергә теләде һәм шуны раслап куйды. Алар ни булганын аңлап өлгергәнче, атлаган сукмакларына, аяклары астына ук диярлек, кайдандыр өстән, биек агач башыннан кош оясы килеп төште. Юк, әкрен генә очып төшкәндәй булды ул, гүя кемдер аны алларына сак кына китереп салды сыман. Шунда кенәз, иелеп, шул ояны кулына алды да, андагы ике кош баласын күреп, барган җиреннән туктап калды.
– Карале, Соломония, кошларның да балалары бар… – диде ул, ямь-яшел томшыкларын ачып ашарга сорап торган кош балаларын кенәзбикәгә күрсәтеп. Һәм елап җибәрде. – Ә безнең балабыз юк…
Күзләрен кулы белән уа-уа бик озак елады ул. Хәтта, хатынын гаҗәпләндереп, бераздан үкси үк башлады. Бәлки, әле елавын һаман дәвам итәр иде, тик шунда аны Соломониясе уятты:
– Саташасың, борылып ят, кенәз!
Василий иртән йокысыннан ял итеп түгел, ә төн буе җир казыган кеше сыман йончылып уянды. Уянуга ук төнге төше исенә төште дә, кинәт йөрәген ниндидер очлы нәрсә каты итеп чәнчеп алган шикелле булды, ул, ирексездән уң кулын күкрәгенә куеп, шул авыртуны басарга теләгәндәй, бераз вакыт йөрәк турысын угалап торды. Кисәк күңелен тагын ямьсез уйлар биләп алды.
Аңлады: аның йөрәген соңгы вакытларда аңа тынгылык бирмәгән, аны бертуктаусыз уйландыра торган борчулы уйлар авырттыра бит…
«Һаман шул турыда уйлап йөргәнгә күрә кергәндер бу төш», – дип мыгырданып алды ул үзалдына.
Уйландырырлык та шул. Инде алар Соломониясе белән егерме ел бергә яшиләр, ә балалары юк. Ходай бирмәде аларга бала. Инде биреренә ышаныч түгел, өмет тә юк, чөнки хатыны ул яшьтән узып бара. Ә бит ил белән идарә итүче һәр патша, һәр король, һәр кенәз чит илләрдә дә, Русьта да, аннан китәр вакыт җиткәч, үзе урынында улын күрергә, тәхетен аңа калдырырга тели. Һәр мәмләкәттә бик борынгыдан ук нәселдән-нәселгә, буыннан-буынга шулай килә.
Соңгы вакытта бөек кенәз Василийны борчыган, аның йөзен елмаюдан мәхрүм иткән, үзен аз сүзлегә әйләндергән уйлар менә шушы мәсьәлә тирәсендә бөтерелә иде. Нишләргә? Дөрес, аның бертуган энеләре Юрий, Симеон, Дмитрий һәм Андрейлар бар барын. Картаеп, идарә итә алмас яшькә җиткәч, ахырда тәхетне шуларның берәрсенә калдырырга була. Тик алар, ни әйтсәң дә, үз малаең түгел шул инде! Дөресен генә әйткәндә, алар аны араларында иң олы абыйлары дип санап та, бөек кенәз буларак та аңа әллә ни якты чырай да, әллә ни хөрмәт тә, ихласлык та күрсәтмиләр шикелле. Икенчедән, үз биләмәләре белән дә рәтләп идарә итә алмыйлар әле. Ә монда – нинди зур җирне колачлаган Мәскәү кенәзлеге! Аның белән идарә итү һич тә уен эш түгел!
Моңарчы аның соңгы вакытларда күңелсезләнеп йөрү сәбәбен үзеннән сорарга кыймаган боярлар, тора-бара күзәтүләре белән үзара уртаклаша, фикерләр алыша торгач, моны үзләре дә төшенә башлады. Бер караганда, монда баш ватарлык нәрсә дә юк, бу күз алдында икән ләбаса: ул-бу булып куя калса – дөнья эшен кем белгән? – бөек кенәзләренең үз тәхетен калдырыр малае юк бит! Шундый зур кенәзлек белән идарә итәргә үз урынына калдырыр варисы юк дигән сүз инде бу. Җитмәсә, ул моны үзе үк әйтеп бирде түгелме соң? Теге көнне, табигатькә чыккач, күл буенда, су өстендә йөзеп йөргән үрдәк балаларын күргәч, үзе дә сизмәстән әйтеп бирде ич! Йәле, йә, хәтерләгез! «Үрдәкләрнең дә балалары бар…» – диде ич кенәз! Җитмәсә, ул бу сүзләрен ниндидер эчке үкенү хисе белән әйтте түгелме? Шулчакта аның бу сагышлы сүзләре йөзендә дә чагылып китте бит: әле генә табигать гүзәллегенә сокланган ачык, елмаюлы йөзе кинәт, якты, кояшлы көнне кара болыт каплаган сыман, караңгыланып калды. Дөрес, үрдәк балалары турындагы ул сүзләрен башкалар ишетмәде, инде аның үзен күптәннән борчыган уен беркем дә төшенмәде дип уйлады. Димәк, ул дәүләт эшләре белән бергә әнә шул турыда да уйланып йөри. Ә без, боярлар, аның башында кайнаган иң мөһим уена төшенә алмыйча баш ватабыз…
Бөек кенәз төш күргән көнне иртән, ашап-эчеп алганнан соң ук, үзенә митрополит Даниилны чакырырга боерды.
– Ни булды, кенәз, ник чакырттың? – диде митрополит, аның палатасына килеп кергәч, бераз курка төшеп.
– Менә нәрсә, атакай… – Василий, кирәкле сүзен эзләгәндәй, бераз тукталып торды. – Үзең күреп торасың, Соломония белән егерме ел ирле-хатынлы яшибез, ә балабыз юк… Шунысын да беләсең: элек-электән килгән канун буенча, ил-җире белән идарә итүче хаким – һәр патша, король, ә бездә кенәз, – вакыты җиткәч, тәхетен улына калдыра…
– Синең бу турыдагы уйларыңны беләбез, кенәз. Барыбыз да беләбез. Тик үзеңә әйтергә, киңәш бирергә кыймыйбыз гына. Хәтта боярларның: «Безнең бөек кенәз киләчәктә тәхетен кемгә калдырырга уйлый икән?» – дигән сорау белән миңа да килгәннәре булды. Ә мин аларга ни әйтә, нинди киңәш бирә алыйм ди?
– Бу – минем шәхси эшем! Ник борчый аларны бу мәсьәлә? – дип, Василий митрополитка ачу белән, каш астыннан гына карап алды.
– Шулай гына булса икән лә! Шәхси эшең генә түгел шул, кенәз… – Митрополит, бу сүзләренең аңа ничек тәэсир иткәнен белергә теләп, бер мизгелгә генә карашын аңа сирпеп алды. Йөзендә куркырлык бернинди ачу билгесе дә сизмәгәч, фикерен тагын бер кат, бу юлы бик ышанычлы итеп кабатлады: – Әйе, бу синең үз эшең генә түгел. Боярларны да, шул исәптән минем үземне дә, гомумән, синең кул астындагы барча халыкны да Русьның киләчәге турындагы уйлар борчый, бөек кенәз. Бу мәсьәләгә менә шушы яктан карау мәслихәт…
– Тәхетне кемгә калдыру турында уйларга иртә бит әле миңа, атакай! Нәрсә, боярлар белән бергә син дә минем үлемне көтәсеңме әллә?
– Аллам сакласын, кенәз, Аллам сакласын! Сиңа һәм христиан диненә җаны-тәне белән бирелгән кешеләр буларак, андый уйның башыбызга да килүе мөмкин түгел! Тик кеше гомере бер генә бит, кенәз. Иртән йокыдан торганда, көнендә ни буласын беркем белми дә, белә дә алмый. Барысы да Ходай кулында. Аннары вакыт та…
– Җитте! Мин сине вәгазь укырга чакырмадым, митрополит. Мин синнән киңәш көтәм! Әйт, нишләргә?
– Син мине бүлдердең, бөек кенәз. Мин нәкъ шул мәсьәләгә күчмәкче идем.
– Әйдә дәвам ит! – диде Василий, йомшара төшеп.
– Әйе, вакыт та бик тиз узучан. Әгәр дә кабат өйләнергә уйласаң, булачак варис туарга да, үсәргә дә вакыт кирәк…
– Өйләнергә кирәк, диюеңме?
– Нәкъ шулай, государь! Җимеш бирмәгән инҗир агачын кисеп, аның урынына җимеш бирә торганын утырталар.
– Ләкин син, бөтен бөек Мәскәү кенәзлегенең православие дине башында торучы кеше буларак, бу гамәлнең чиркәү кануннарына каршы килүен яхшы беләсең, митрополит. Четерекле ягы бар бит бу эшнең…
– Дөрес, кенәз, мин моны яхшы беләм. Тик Ходай үзенең колларына һәр хәлдән чыгу мөмкинлеге дә калдырган. Бу очракта Соломония никахыгыздан үзе теләп баш тартырга тиеш була…
– Шулай дисеңме?.. – диде Василий, бер мәлгә уйга калып. – Тик моңа бармас ул. Ул мине ярата, хәер, үзем дә яратып яшәдем аны. Егерме ел бергә бит!
– Сүз бөек Мәскәү кенәзе Василий турында гына барса, мин сине аңлаган да булыр идем. Тик монда сүз Русь дәүләтенең киләчәге турында бара. Шулай булгач, ризамы, түгелме дип сорау – артык эш. Барыбер ризалатырга кирәк булачак аны, кенәз…
– Авыр хәл, митрополит…
– Авыр, ләкин бу – хәзерге көндә бердәнбер чара! Син киңәш сорадың, мин бирдем. Калганы – үз иркеңдә, кенәз.
– Димәк, син миңа яңа никахка ризалык бирәсең?
– Инде бирдем дип сана, кенәз. Тик башта Соломония белән арагызны өзәргә кирәк.
– Аңладым, атакай. Киңәшең өчен рәхмәт. Мин хатын белән сөйләшеп карармын, бәлки ул, чыннан да, үзе теләп…
– Теләмәсә дә курыкма, кенәз! Ул чагында аның урыны – монастырьда.
– Калдыр мине, митрополит!
– Ярый, кенәз, сау бул! Мин сиңа сәламәтлек һәм ил-җиребез хакына яхшы эшләр башкаруыңны телим.
Кенәз аңа җавап бирмәде, бары тик кулын гына селкеде. Чыгып кит, янәсе.
Үзе генә калгач, Василий уйга чумды. Чумарлык та шул. Әйе, дәүләт башында торучылар тәхеттән читләшкән («үлгәч» дип уйлыйсы килмәде) очракта, борын-борыннан килгән йола буенча эш итеп, гадәттә, аны улларына калдыралар. Дөрес әйтә митрополит: вакыт дигәнең үтә тора. Ә аның шушы көнгә хәтле малае түгел, хәтта кыз баласы да юк! Димәк, хәзер ниндидер катгый карарга килеп, өйләнү мәсьәләсен хәл итәргә бик вакыт. Аннары соң булуы да бар – ни әйтсәң дә, вакыт белән бергә яшь тә бара: һәр үткән көн яшьлеккә таба атламый, картлыкка каршы йөгерә…
Бу гамәлне тормышка ашыру өчен, шөкер, менә җае да чыкты: чиркәү аның яңа никахына фатихасын да бирде, бу гамәлен хуплады, димәк, хәзер аңа дин кануны бернинди комачаулык та тудырмый. Чөнки бу гамәл, төптән уйлап караганда, митрополит әйтмешли, чыннан да, һич тә аның шәхси эше генә түгел, аның икенче тапкыр өйләнүе бөек кенәзлек хакына, аның алга таба да тыныч яшәве хакына ич. Әлбәттә, егерме ел буе бергә яшәп, бер түшәктә йоклаган, җитмәсә, күңелеңә хуш килгән, яраткан хатыныңнан ваз кичү дә җиңел эш түгел. Ләкин нишләмәк кирәк? Башка юл юк. Бәлки, Соломониясе, килеп туган хәлне дөрес аңлап, аңардан үз теләге белән китәр? Ул чагында бу яктан да бик уңай килеп чыгар иде…
– Сиңа әйтер сүзем бар, Соломония, – диде ул, төшке ашны ашаганнан соң, гадәтенчә, үзе әйтмешли, «баш төртеп алырга» дип, ял бүлмәсенә үтеп барышлый. – Кер әле монда!
Хатыны эчке тоемы белән ниндидер күңелсезлек барын сизенгәндәй дерт итеп китте. Хәер, ул соңгы көннәрдә болай да кырыс иренең бүген иртәдән үк күңелсез уйларга чумып, йөзенең тагын да караңгыланып калуын сизенеп, моны нәрсәгә дә юрарга да белмичә, эченнән генә: «Әллә берәр хәвефле хәбәр килеп ирештеме икән?» – дип борчылып куйган иде. Нигезсез дә түгел: Мәскәү кенәзлеге биләмәсенең әле бер, әле икенче шәһәреннән андый хәбәрләр еш ишетелеп тора. Йә халык җирле кенәз-наместникларының гадел булмаган карар һәм гамәлләреннән зарлана, йә кенәзләр күршеләре белән тыныша алмый, хәтта кайчак бер-берсенә орыш-яулар да оештыра. Хәерлегә булсын инде…
– Берәр нәрсә булдымы әллә, кенәз? – диде кенәзбикә, борчулы йөз белән аның катына килеп кергәч. – Иртән үк йөзең көзге төн сыман караңгы иде…
– Варис турында уйлар вакыт җитте, Соломония. Ә безнең улыбыз юк… – диде кенәз, хатынына туры карарга кыймыйча. – Миңа башкага өйләнергә кирәк. Моның өчен син безнең никахыбыздан үз теләгең белән баш тартырга, миннән аерылып китәргә тиеш…
– Ничек инде, Василий?! Ничек була инде алай? Сине ничек ташлап китим? Егерме ел бергә бит без!
Шушы сүзләрне әйтә-әйтә, Соломония басып торган җиреннән идәнгә сыерылып төште. Василий аны күтәрергә дип ташланмакчы булып талпынган иде дә, болай бу аңлашуның озакка сузылачагын, шуңа күрә бу минутларда ирләр ныклыгы гына түгел, ә бөек кенәз сүзен сүз итәргә кирәклеген аңлап һәм митрополит сүзләрен дә исендә тотып, үзен шундук кулга алды – урыныннан да кузгалмады.
– Бөтен бәла да шунда шул, Соломония: егерме ел эчендә син миңа бер малай да бүләк итә алмадың! – диде Василий, җебеп төшмәскә, кырыс булырга тырышып. – Йә риза булып, хәзерге шикелле мул тормышта үзең теләгән шәһәрләрнең берсендә гомерең ахырына кадәр тыныч кына һәм муллыкта яши бирәсең, риза булмыйсың икән, анысын үзең беләсең… Ул чагында калган гомерең монастырьда үтәчәк. Торып бас та бар, уйла: карарыңны мин черем итеп алгач әйтерсең.
Соломония, пышык-пышык елый-елый, урыныннан торды да палатадан чыгып китте.
Билгеләнгән вакытта, елаудан шешенгән күзләрен сөртә-сөртә, ире янына килеп кергән кенәзбикә, идәнгә тезләнеп:
– Синеңчә эшләргә намусым кушмый, кенәз. Булдыра алмыйм мин алай, – дип, илереп елап җибәрде.
– Ярар, алайса. Димәк, киләчәк язмышыңны үз теләгең белән сайлап алдың, – диде Василий. – Хуш, без башка беркайчан да очрашмабыз. Миңа ачу саклама! Бар!
Соломонияне, шул ук көнне кичкә таба Кызлар Раштуасы монастыренда чәчен кистереп, Суздаль шәһәре монастырена илтеп ябып куйдылар. Бер дә көтмәгәндә генә бернинди кайгы-хәсрәтсез мул тормышта яшәп яткан кенәз хатыныннан монашкага әйләнгән бәхетсез хатын, законсыз, башбаштаклы бу йолага каршы ризасызлыгын белдереп, өстенә монах хатын-кызлар ризасын кигезгән чагында, күз яшьләренә буыла-буыла:
– Ходай барын да күреп тора! Тиешле вакыт җиткәч, ул мине шушылай кыерсыткан кешедән үчен алыр, – дип елады.
Хәер, ул, үзен сарайдан алып чыкканда да, Мәскәү монастыренда чәчен кискәндә дә, бу хәле белән килешмичә, тыпырчына-тыпырчына, каршылык күрсәтеп маташты. Шуңа күрә бу эшне башкарып чыгу гамәле тапшырылган сановник Иван Шигонага, аны тынычландыру өчен, хәтта ирләр көчен дә кулланырга туры килде.
Бу арада бөек кенәзләре Василий Өченченең, беренче хатынын аерып, тагын өйләнергә җыенуы турындагы хәбәр тирә-якка таралып өлгергән иде инде. Әлбәттә, тора-бара хәлнең шулай булып тәмамлануын фаразлаган, хәтта көтеп яшәгән боярларның, кенәз даирәсендәге сарай кешеләренең күпчелеге бу хәбәрне изгегә юрады: дөрес эшли, шулкадәр зур биләмәләр хуҗасының үз тәхетен малаена калдыруы – лязим гамәл. Димәк, бүгенге көндә булмаган ул ир бала киләчәктә туарга тиеш. Күпчелек әнә шулай фикер йөртте, аның көтелгән икенче никахын хуплады. Дөрес:
– Бу уең вөҗдан һәм чиркәү кануннарына каршы килә, бөек кенәз! – дип, ачыктан-ачык каршы чыгучылар да булды.
Шундыйларның берсе Литва кенәзе Иван Юрьевич Патрикеевның улы, кайчандыр үзе дә күренекле бояр булып, аннары мескен бөек кенәз Дмитрийга теләктәшлек күрсәтүләре өчен 1499 елда әтисе белән бергә кулга алынып, чәчләре киселеп, монахка әверелдерелгән Вассиан булып, ул Волоко Лам монастыренда ябылуда иде.
Кайчандыр Югор җирләрен яулап алган, бөек кенәз тарафыннан хөрмәт казанган кенәз Симеон Курбский да, Соломония яклы булып, Василийның яңадан өйләнүен һич тә хупламады һәм бу турыда аның үзенә ачыктан-ачык әйткән иде. Шуның өчен ул тиздән кенәз сараеннан читләштерелде.
Гади халык арасында да бәхетсез Соломонияне кызганучылар шактый иде. Чындырмы, әллә бу бары тик халык уйлап чыгарган әкият кенә булдымы, ул елларда халык арасында монашкага әйләнгән Соломония турында бер риваять тә барлыкка килде. Имеш, монастырьга ябылган чакта, ул йөкле булган да, шунда ир бала табып, аңа Георгий исеме биргән. Аны, беркемгә дә күрсәтмичә, яшертен генә тәрбияләгән һәм:
– Вакыты җиткәч, ул көч-кодрәткә ия хәлдә, данга күмелеп пәйда булыр, – дигән.
Әлбәттә, моңа ышанучылар да, аны әкият дип атаучылар да булды.
Заманында үз гомеренең ахырына якынлашып килүен сизгән бөек кенәз Иван Өченче, малае Василийның никахын үз күзләре белән күреп калырга теләп, аны өйләндерергә ашыккан иде. Башта ул аны, гадәттә, ике ил арасындагы дуслыкны саклауга һәм ныгытуга китерә торган күптәнге йоланы истә тотып, моны кодалар булып ныгыту тәкъдиме белән Дания короленә тәкъдим ясаган иде. Тик әллә Россияне яратмаган шведларга ярарга тырышыпмы, әллә тора-бара Швецияне яңадан Даниягә кушуны күздә тотыпмы, әллә булачак кияүнең башка диндә булуы сәбәплеме, король, аның бу тәкъдимен кире кагып, кызы Елисаветаны кияүгә аңа түгел, ә Бранденбург курфюрстына, ягъни Германиянең күренекле саналган, императорны сайлауда катнашу хокукы булган кенәзенә бирде. Шуннан соң, малаена кәләшне чит илләрдән эзләр вакыты да калмаганга күрә, ул аны үз кул астындагы берәрсенең кызына өйләндермәкче булды. Василийның бу уен үзенең яраткан бояры, милләте буенча грек булган Юрий Малый да хуплады. Мөгаен, бу грек царевич буйга җиткән үз кызына өйләнер дип уйлаган булгандыр. Тик ул башканы – бу уңайдан сарайга китерелгән 1500 кыз арасыннан бик күренекле саналмаган, чыгышы белән Алтын Урданың Чет морза нәселеннән килгән сановник (зур түрә) Юрий Константинович Сабуров кызы Соломонияне сайлады. Кыз үзенең чибәрлеге белән башкаларга караганда күпкә өстен тора иде.
Нишлисең, дөньяда мәхәббәт, сөю, ярату дигән төшенчәләр белән бергә ил язмышы дигән нәрсә дә бар һәм аннан беркая да китеп булмый. Шуңа күрә менә хәзер Василийга кайчандыр сөеп туймаган һәм егерме ел эчендә дә күңеле кайтмаган хатынын изге максат хакына корбан итәргә туры килде.
Икенче өйләнү
Беренче хатыны белән араны өзеп, кулы чишелгәннән соң, кенәз Василий, ниһаять, иркен сулап куйды. Дөрес, чиркәү уставы буенча, хатынының чәчен кисәргә ризалыгын биргән ир икенче тапкыр өйләнә алмый, хәтта ул вазифасыннан да ваз кичәргә тиеш. Тик аның гамәленә митрополит үз ризалыгын белдергәннән соң инде, бу канун бөек кенәзгә кагылмый иде. Шуңа күрә, мескен Соломониясе монастырьга ябылганнан соң, ул ике айдан өйләнеп тә куйды. Кемгә диген бит әле!.. Бөек Мәскәү кенәзлеге тикле кенәзлек башлыгы Василий Өченче, барлык боярларны да гаҗәпләндереп, Василий Глинский кызына өйләнде! Бәлки, кенәз үзләренең кызына өйләнер дип яшертен уй белән яшәгән боярларның бу уңайдан гаҗәпләнеп кенә түгел, хәтта аптырап калулары да сәер хәл түгел иде, чөнки алар чит ил хыянәтчесе нәселе мондый дәрәҗәгә лаек булыр дип башларына да китермәгән иде. Ә монда Литвадан күчеп килгән Василий Глинский, алар карашынча, нәкъ шундый нәсел вәкиле булып санала иде.
Литва дигәннән, заманында Василий Өченче үзе дә ансат кына аның короле булып алмакчы иде. 1506 елның август аенда Литва короле Александр үлгәннән соң, ул бик ашыгыч рәвештә чиновнигы Николай Наумовны бертуган сеңлесе, Александрның тол калган хатыны Еленага кайгы уртаклашу хаты белән җибәрде. Ул хаттан башка Наумов аңа яшертен генә туганы Василийның җитди бер йомышын да җиткерергә тиеш иде. Әгәр дә Елена паннарын Василийны үлгән ире урынына үзләренең короле итеп сайлап куярга күндерә алса, аңа Литва, Польша һәм Россияне берләштерү юлында бик зур әһәмияткә ия булган тарихи миссия үтәү мөмкинлеге туачак иде. Монда бу ил халыкларының төрле диндә булулары да комачауларга тиеш түгел иде, чөнки ул, бер үк вакытта Литва короле дә булып алган очракта, үзенең Рим законнарын эзлекле саклаучы, кул астындагы илләрнең барча халыклары өчен дә аларны яратучы, хөрмәт итүче ата булачагын белдереп ант итәчәк иде.
Бөек кенәз кушуы буенча, чиновник Наумовка, очрашып, шулай ук Вилен епискобы Войтехка да, пан Николай Радзивилга да һәм башка күренекле вельможаларга да шушы ук нәрсәләрне җиткерү бурычы йөкләнгән иде. Василий уенча, инде өч гасыр буе бер-берсен күралмыйча дошманлашып яшәгән Русь белән Литваны, аларның халыкларын бергә берләштермичә торып, үзара дуслаштыру мөмкин эш түгел кебек тоела иде.
Ләкин тиздән сеңлесе Елена инде иренең бертуганы Сигизмундның Вильня белән Краковта тәхет варисы итеп игълан ителү хәбәрен җиткерде. Бераздан шушы турыда ук аңа король Сигизмунд үзе дә рәсми хат-грамота җибәрде. Ул анда, бөек Мәскәү кенәзе үз төрмәләрендә утыручы Литва әсирләрен азат иткән һәм моңарчы тартып алынган биләмәләрен Литвага кире кайтарган очракта, ике ил арасында мәңгелек дуслык урнашачагы турында белдергән иде. Бер караганда аның бу таләпләре бәхәс тудырырлык җитди дә түгел иде кебек. Ләкин алай да, Литва дәүләте белән дә идарә итү мөмкинлегенең тормышка ашмавына ачуы килеп, Василий, литвалылар 1503 елгы килешүне бозып, әледән-әле кенәзләр Стародубский һәм Рыльский биләмәләренә һөҗүмнәр ясап торалар, Брянск авылларын яндыралар, безнең җирләребезне басып алалар дигән сәбәп белән, әсирләрен дә азат итмәскә, атасыннан калган Литва җирләрен дә кире кайтармаска карар итте. Алай гына да түгел, кенәз Холмский белән бояр Яков Захарьевичны Литва кул астында яшәп яткан Смоленск өлкәсен яулап алырга җибәрде.
Бу вакытта Литвада чыгышы буенча Алтын Урдадан булып, Витовтка килгән, дәрәҗәсе, байлыгы, көч-куәте, биләмәләренең зурлыгы, үз яклыларга чиксез юмарт, шул ук вакытта дошманнарына карата аяусыз булган Михаил Глинский белән чагыштырырлык бер генә вельможа да юк, дип әйтергә була. Ул Германиядә тәрбияләнеп, немец гадәтләрен үзләштергән, шактый вакыт Албрехт Саксонскийга һәм Италия императоры Максимилианга хезмәт иткән, Литвага әйләнеп кайтканнан соң, үзенең батырлыгы һәм аек акылы белән король мәрхәмәтенә ирешкән кеше иде. Алай гына да түгел, король белән ул шулкадәр якынайган иде ки, хәтта Александр аңа йөрәк серләрен дә чишә торган булган. Ул корольнең бу ышанычын һәм үзенә булган үтә дә җылы карашын искиткеч батырлыклары белән яулый. Кырым ханы Миңле Гәрәйнең көчле гаскәре үзенең бик тиз басып керүе белән Литваны дер селкеткәндә, үлем түшәгендә яткан король Александр үтенеп сорагач, ул, атка атланып, гаскәр җыйды да Гәрәйгә каршы яуга чыгып китте һәм аннан данлы җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтты.
Гадәттә, гайрәтле, көчле-куәтле, зур акылга ия булган кешеләрне яратмыйлар, алардан көнләшәләр. Кызганыч, тик бу һәр җирдә дә шулай. Андыйлар Литвада да табылды. Бигрәк тә шундыйларның телләре Александр үлгәннән соң ачылды. Алар Михаил Глинский үзе тәхеткә утырырга уйлаган иде, ул Сигизмундка тугрылыкка ант итәргә, аңа буйсынырга теләми дигән коткы тараттылар. Аны, ни өчендер, король сараена якынрак торган Забрезенский фамилияле вельможа бигрәк тә күралмый иде. Әлбәттә, моның ише коткы сүзләр Литваның яңа короле Сигизмунд колагына да килеп иреште. Бу турыда белеп алганнан соң, Михаил аңардан мондый коткы таратучылар белән күзгә-күз карашып аңлашырга теләвен һәм шунда аның алар арасында хаким булуын сорады. Ләкин ул, Глинскийның дошманнарын куандырып һәм үсендереп, аңа бернинди җавап та бирмичә, дәшми калуны хуп күрде. Ниһаять, Глинскийны билгесезлек биләп алды һәм ул, түземлеге төкәнеп, Сигизмундка: «Государь, без икебез – син дә, мин дә үкенербез, тик соң булыр!» – дип белдерде дә бертуганнары Иван һәм Василий белән үзләренең Туров шәһәренә китеп барды. Ул анда барлык туган-тумачаларын киңәшкә җыйды һәм, килеп туган хәлгә нокта куюын сорап, Сигизмундка кабат мөрәҗәгать итеп, очрашу вакытын да билгеләде.
Бу вакытта Михаил Глинский белән Сигизмунд арасында килеп туган киеренке хәл турындагы хәбәр Мәскәүгә дә килеп ирешкән иде инде. Шуннан соң Василий, аның янына бер зирәк акыллы дьяконны җибәреп, аның артыннан аңа, туганнары Иван һәм Василий белән Русь сагында торырга тәкъдим ясап, яхшы хезмәт хакы вәгъдә итте. Бертуганнар, әдәп саклап, Сигизмундтан ниндидер хәбәр булмасмы диеп, тагын берничә көн көттеләр дә үзләрен тантаналы төстә Мәскәү кенәзлеге хезмәтчеләре дип игълан иттеләр.
Глинскийлар Литвадан Мәскәүгә менә шулай килеп чыкты. Шуңа күрә бөек Мәскәү кенәзлеге боярлары, вельможалары, түрәләре, хәтта, шуларга сукырларча ияреп бугай, сарай хезмәтчеләре дә аларга хыянәтчеләр итеп карый иде. Янәсе, үзләренең ватаннарына хыянәт иткән кешеләрдән монда да ни көтәргә була?..
Бөек кенәз шул бертуганнарның берсе булган Василий кызы Еленага өйләнгәч, алар, әлбәттә, бик тә гаҗәпләнеп калды. Ә яшь кенәзбикә исә ирен чибәрлеге белән генә түгел, үзенең акылы белән дә җәлеп итте. Ни әйтсәң дә, ул туган абзасы Михаил үрнәгендә немец тәрбиясен дә үзләштергән кыз иде.
Яшь хатынына үзенең йомшак мөгамәләсе белән генә түгел, ә тышкы кыяфәте белән дә ошарга һәм һәрвакыт яшь булып күренергә тырышып, Василий хәтта сакалын да алдырды.
Шулай итеп, Мәскәү кенәзлеге башында утыручы буларак, кенәз үзенең төпле акылы белән дәүләт эшендә дә уңышларга ирешкән, менә инде, шөкер, гаилә мәсьәләсендә дә бәхетле иде. Ләкин…
Ләкин өйләнүенә өч елдан артык вакыт үтеп китте, тик бу хатыны да авырга узмады. Моны Василий үзе дә, хатыны Елена да бик авыр кичерде. Ул үзе: «Әллә бу юлы да алдандыммы югыйсә?» – дип, эченнән һаман кайгырып-сызып йөрде. Әлбәттә, бу четерекле эштә гаепнең үзендә булуын башына да, уена да китермәде. Шактый вакыт узып та һаман авырга уза алмавына иреннән дә артык борчылган кенәзбикә, Ходайдан бала бүләк итүен сорап, көнен-төнен догада булды. Ул, зур өметләр баглап, кенәз белән бергә Переславль, Ростов, Ярославль, Вологда шәһәрләрендә булып, аларның күренекле дәвачылары саналган кешеләренә күренде, юлында мул хәерләр өләшә-өләшә, җәяү генә изге монастырьларга барып, ихлас күз яшьләре белән елый-елый, Ходайдан аны балалы итүен ялварды.
Вакыт үтә торды, ләкин хатын үзендә бернинди үзгәреш тә сизмәде. Әлбәттә, күңелен көннән-көн курку баса башлады, чөнки ул кенәзнең беренче хатыны Соломониянең шундый ачы язмышка бары тик баласы булмавы аркасында гына дучар ителүен яхшы белә иде.
«Йа Хода, мәрхәмәтеңнән ташлама! Бала бир миңа, Ходам, ир бала бир!» Бу – яшь хатынның көненә кырыкмаса-кырык тапкыр җан ачысы дәрәҗәсенә җитеп әйтелә торган сүзләре иде.
Еленаның хәл-әхвәлен күреп-белеп торган күпләр, бигрәк тә хатын-кызлар, аны чын күңелләреннән кызгандылар. Әлбәттә, араларында моны беренче хатынын монашкага әйләндергән Василий өстенә Ходай тарафыннан җибәрелгән Соломония каргышы дип кабул итүчеләр дә булды. Кайберәүләр исә, әлбәттә, эчтән генә, анда да, бу яшертен уен кеше-кара сизмиме дигән сыман, тирә-ягына каранып кына: «Әллә соң бөек кенәзнең үзенең ирлеге чамалымы икән?» – дип уйлады. Чыннан да, шулай уйларга нигез дә бар иде бит: егерме ел яшәгән беренче хатыны да йөккә уза алмады, хәзер монысы да өч ел буе бала бәхете татый алмый. Белмим, Соломониясенең каргышында гынамы икән монда эш?.. Шикле, бик шикле…
Уртак шатлык
Ничәмә-ничә айлар буе чын күңелдән сорый, ихластан ялвара торгангамы, әллә язмышында язылган вакыты җиткән идеме, берничә көн ничектер укшып, кәефе китеп йөргәннән соң куркып калган Елена бояр Харитонов Ефим карчыгы янына барырга мәҗбүр булды, чөнки ул хатын-кыз эшләре буенча оста кендек әбисе булып санала иде.
Әйе, башта яшь кенәзбикә үзенең бу хәленнән бик куркып калды: «Әллә Ходай миңа балам юклыгы өстенә ниндидер зәхмәтле авыру да биргәнме?»
Карчык өйдә үзе генә иде. Ул, бөек кенәз хатынына төрле сораулар бирә-бирә, аның җавапларын бик игътибар белән тыңлап утырганнан соң, аңа анадан тума чишенергә кушты. Нишләсен, бөек кенәзбикә булса да буйсынырга туры килде. Карчык чишенгәч бик уңайсызланып калган хатынны алдында әйләндерә-әйләндерә карады да, сәкегә яткырып, үзенең йомшак куллары белән берничә мәртәбә эченә баскалап алды.
– Киен киемнәреңне! – диде, аннары карчык, елмаеп, һәм, корсагын бик сак кына сыпырып. – Котлыйм сине, бөек кенәзбикә: син – йөкле!
– Чынлапмы?! – диде Елена дерелдәгән иреннәре белән күз яшьләре аша, бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белмичә. – Ялгышмыйсыңмы икән, анакай?
– Үзең әйткән билгеләр буенча, нәкъ шулай килеп чыга. Ышан миңа, кенәзбикә, моңарчы мондый эшләрдә бер дә ялгышканым юк иде әле. Шөкер, күпләрне сөендереп килдем! Хәер, өч-дүрт атнадан син моны үзең дә сизәрсең – ул аяклары белән тибенә башлар. Алай да, шулвакыт җитмичә, бу турыда беркемгә дә белгертми торыйк. Бу шатлыклы серне үзе белдергәч кенә ачарбыз. Килештекме, кенәзбикә?
– Килештек, анакай, килештек! Килешмәгән кая! – диде Елена, шатлыклы күз яшьләрен сөртә-сөртә. – И Ходаем, гозеремне ишетүең өчен мең рәхмәт! Сиңа да рәхмәтем чиксез зур, анакай! Син миңа бүген шатлыкның иң олысын бүләк иттең. Ходай мәрхәмәте белән алдагы көннәреңдә дә саулык-сәламәтлектә яши бир!
– Ярар сана, хатыннарны сөендерү – минем эшем бит инде ул. Бары тик булганны гына әйтәм ич мин.
Бояр карчыгы өеннән чыккач, Елена, декабрь аеның ул көнге һавасы тәмен күбрәк татып калырга теләгәндәй, бер дә ашыкмыйча, гадәттә, кешедә ниндидер бик зур эшне башкарып чыкканнан соң гына була торган халәттә, урам һавасын күкрәген тутырып-тутырып суларга кереште. Аның болай да шатлыгы сыеша алмаган күкрәге бер күтәрелде, бер төште – сөенече эченә сыймый иде. Рәхәт иде аңа. Бу минутларда ул бәхетенең җиденче катында йөзә иде сыман.
– И мәрхәмәтле Ходам, карчыкның сүзләре дөрескә чыга күрсен! Өч ел көттем бит мин бу көнне, өч ел! – дип пышылдады ул үзалдына, урам буенча атлый-атлый.
Ул кайтышлый үзе белән килгән хезмәтче кызга чиркәү яныннан үтәргә кирәклеген искәртте. Алар, килгәндәге кебек үк, җәяү генә атладылар. Чиркәү янына килеп җиткәч, Елена, кызны ишек төбендә калдырып, эчкә үзе генә кереп китте дә анда, Ходай ризалыгы өчен, булачак баласының сәламәтлеге өчен дип, икешәр шәм куйды һәм, ничек тиз кергән булса, шулай тиз генә чыгып та китте. Аны чиркәү побы танымый да калды бугай. Хәер, гаҗәп тә түгел, чөнки алар гыйбадәт кылырга йөри торган чиркәү түгел иде бу.
– Йә, кайларда булдың бүген, Елена? – дип кызыксынды аңардан кичен дәүләт эшләреннән бушаган ире, кенәз Василий. – Нәрсәләр күрдең?
– Урамда йөрдек, – диде хатыны, үз ялганыннан үзе кызара төшеп. – Бик озак вакыт урамнарны карап йөрдек. Базарга да кагылдык. Гөр килә базар!..
– Урамда йөрүең яхшы анысы. Тик бер кыз озатуында гына йөрисең. Алла сакласын, берәр күңелсез хәл килеп чыгуы мөмкин. Ир-ат сакчы озатуында йөрергә кирәк дип, күпме әйтеп киләм! Җитмәсә, курыкмыйча, төрле халык кайнаган базарда да булгансың…
– Безгә кемнәр тисен? Шөкер, биләмәңдәге Мәскәүнең барча урамнарында да тынычлык һәм тәртип хөкем сөрә, кенәз! Һич тә куркыр нәрсәләр юк.
– Төрле кеше бар бит, кем белә… – дип мыгырданды Василий, аны кочагына алып. Аннары нык итеп, ләкин үтенгәндәй өстәп куйды: – Алай да саграк бул, Елена! Мине борчуга салма! Сиңа берәр нәрсә була күрмәсен дип, гел борчуда бит мин…
Кендек әбисе дөрес әйткән икән шул. Бер дә бер көнне кичке ашны ашаганнан соң, ире белән икесе генә ял итеп утырганда, Елена, авыртудан бигрәк куркудан бугай, корсагында нәрсәдер кымшанып куйганны тоеп, кулы белән эчен тотты да кисәк кенә:
– Ой! – дип кычкырып җибәрде һәм, ярдәм эзләгәндәй, аптыраулы карашын иренә юнәлтте.
– Ни булды? – дип сорады кенәз, курка калып. – Әйт, ни булды?
– Юк, юк, берни дә булмады. – Инде хатын моның ничәдер атна элек карчык әйткән бала тибенүе икәнен аңлап алган иде. – Балабыз хәбәр салды, Василий! Безнең бик көткән җимешебез тибенә анда, – диде ул, ике кулы белән эчен сыйпап.
Әлегә берни аңламаган кенәз, әллә саташамы соң дигәндәй, хатынына ничектер сәер караш ташлады.
– Син нәрсә, Елена? Нинди бала?!
– Нинди бала булсын, икебез дә көткән бала, кенәз! Тибенә үк башлады әнә!
– Чынлапмы, Елена?! Белеп әйтәсеңме син моны?
– Әлбәттә, чынлап, кенәз! Бу шаяра торган нәрсә түгел бит… – Еленаның күзенә яшьләр бәреп чыкты. Ул беравык, тирә-якны тыңлаган сыман, сагаеп, сүзсез калды. – Менә тагын бер тапкыр тибенеп алды! Сабырсызлана, тизрәк якты дөньяны күрәсе килә бугай…
– Нәрсә, әллә, чынлап та, тибенәме?! – диде кенәз, шатлыгыннан нишләргә дә белмичә. Ул бу мизгелдә бөек Мәскәү кенәзлегенең бөек кенәзе түгел, ә бала-чагага охшап калган иде. – Ничек шулай кинәт кенә? Моңарчы бер дә сизелмәгән идемени? Әйткәнең булмады…
– Сизелде. Күңелем болганып йөрде. Мин, әллә берәр чир төштеме, дип курыккан идем, кенәз. Баксаң, Алланың рәхмәте белән, ул ниндидер чир түгел, балага узуым билгесе булган икән!
– Әйткәнең булмады…
– Тәмам ышанып бетмичә, әйтәсем килмәгән иде. Менә хәзер, шөкер, үзе хәбәр бирә башлады.
– Рәхмәт сиңа, Еленушка бәгырькәем! Яхшы хәбәрең өчен рәхмәт! Сөендердең син мине! Исән-сау гына булсын! Саклана күр, Еленушка, берүк, саклана күр!
– Типкәнен тыңлыйсың киләме, кенәз?
– Кая, кая, әгәр сизелсә, тыңлап карыйк әле! – Василий, яшьләр кебек, идәнгә тезләнеп, хатынының корсагына башын куйды.
Сүзсез калып, икесе дә баланың тибенгәнен көтә башладылар.
– Менә тагын бер тибенеп алды! Сиздеңме, Василий?
– Карале, сизелә икән шул! Мин дә сиздем! Рәхмәт сиңа, кадерлем! Моннан соң, ишетсен колагың, сакланып кына йөр! Урамнарга да чыкма, базар ише җирләргә аягыңны да атлама! Ялгыш таеп егылуың бар, йә үткән-сүткәннең берәрсе кагылып зыян салыр.
– Киресенчә, хәзер миңа күбрәк йөрергә кирәк булачак, кенәз.
– Йөр, тик сакчылар озатуында гына! Аңла, Елена: минем сине дә, балабызны да югалтасым килми!
– Тор, кенәз, тор! Балабыз булачак дигәч тә, син малай-шалай түгел. Ил-җиребезнең иң бөек кенәзе икәнеңне онытма!
– Мин бүген рәхәтләнеп малай-шалай булып калыр идем, Елена! – Василий, ашыкмыйча, гына тезләнгән җиреннән аякларына торып басты да, иелә төшеп, хатынының ике битеннән дә үбеп алды. Аның күзләрендә яшьләр күренде. – Нинди бәхетле мин бүген! Рәхмәт сиңа, Еленушка, бу бәхетне син бүләк иттең миңа!
Кинәт аның күзе почмактагы тәрегә төшеп, ул, аңа карап, берничә мәртәбә чукынып алды:
– Әй Ходам, бу шатлыклы хәбәрнең ирешүе хәерле сәгатьтә була күрсен!
Кендек әбисенең сүзләре раслангач, Еленаның шатлыгы эченә сыймады. Ул, авырга уза алмавына үзе кебек үк ихлас күңелдән кайгыручылар белән бергә, бу хәлгә шатланучылар да булуын белеп тора иде. Беренчеләр – кенәзлектәге тормышның тыныч кына баруы яклылар, ә икенчеләр… Хәер, аларын кемлеген төгәл генә атап та булмый. Дөресен әйткәндә, ул икенчеләре бу хәлне, чиркәү кануннарына каршы килеп, ярамаган килеш икенче мәртәбә өйләнүе өчен, Василийга күктән җибәрелгән җәза дип кабул иттеләр һәм бу җәһәттән үзләренең элеккеге фаразларының раслануын күреп шатланышканнар иде. Менә бүген, үзенең рәхмәте илә, шактый көттереп булса да, Ходай аңа, инде кире какмаслык итеп, аның бәбигә узуын раслап бирде. Кенәз дөрес әйтә: чыннан да, хәерле сәгатьтә булсын бу сөенеч!
Икенче көнне ул, элеккеге хезмәтче кыз озатуында зур бүләкләр белән кендек әбисе янына барды һәм, шатлана-шатлана, аңа үз сүзләренең рас килүе турында сөйләп бирде, кат-кат рәхмәтләр әйтеп, бүләкләрен тапшырды. Аннан кайтканда, бу юлы да беренче мәртәбә булган чиркәүгә кереп, берничә шәм яндырып куйды да, попны гаҗәпләндереп, аның кулына саллы гына акча тоттырды һәм аның инде вафат булган әби-бабалары рухына багышлап дога кылуын сорады.
– Йола буенча, дога багышланырга тиешле әрвахларның исем-фамилияләре күрсәтелергә тиеш, анакай, – диде аңа поп. – Менә кәгазь, менә каләм, язып бир!
– Барлык үлгәннәргә дә багышла, атакай! Аерым-аерым әйтмичә генә.
– Шулай телисез икән, ярар соң, алайса… – диде поп, аңа сәер генә карап. – Гафу ит, син үзең кем буласың? Кем кызы?
– Мин – хатын-кыз, атакай, хатын-кыз, – диде Елена, попны тагын да сәерсендереп һәм карашын каршыдагы тәрегә төбәп, бик тырышып, өч мәртәбә чукынып алды. – Минем кем булуым һич тә мөһим түгел. Син мине барыбер белмисең – башка шәһәрдән мин. Сиңа чын күңелемнән саулык-сәламәтлек телим, атакай!
– Рәхмәт, рәхмәт, анакай, гозереңне җиренә җиткереп үтәрмен. Синең үзеңне дә, ата-анаңны да Ходай үзенең рәхмәтеннән ташламасын!
Чиркәүдән чыккач, Елена аның капкасы төбендә кулларын сузып соранып торучы берничә карт-корыга да сәдакалар бирде. Шуннан соң, иңнәреннән моңарчы басып торган бик авыр йөк төшкәндәй булды. Әлеге мизгелдә кинәт кайдандыр астан тамагына килеп тыгылган ниндидер изге, нечкә вә йомшак хисләр төенен йотып җибәрде дә иркен сулап куйды, шунда күңеле нечкәрүдән чыккан күз яшьләрен сөртеп алды. Хәзерге халәтендә аңа кулларын сузып, хәер сорап торучылар да бик мөлаем кешеләр, хәтта ниндидер изге җаннар булып тоелды. Сарайга кайтып җиткәнче, эченнән берничә мәртәбә: «Минем үтенечемне ишетүең өчен мең рәхмәтләр сиңа, Ходам!» – дип кабатлады.
1530 елның 25 августында, иртәнге 7 сәгатьтә Василий Өченченең хатыны, бөек кенәзбикә Елена ир бала тапты. Аңа, бабасының исеме буенча, Иоанн (Иван) дигән исем куштылар.
Нинди хикмәттер, ул төндә, җир белән күкне дөбер-шатыр китереп, әледән-әле күк күкрәде, Мәскәүнең төрле почмакларында берничә йортны, берничә агачны бертуктаусыз яшьнәп торган яшен камчылары сукты. Халык мондый хәлгә куркып калды. Тик соңыннан, бу төнне бөек Мәскәү кенәзенең варисы – малае туганлыгы беленгәч кенә, сарай күрәзәчеләре моны яхшыга юрадылар. Янәсе, моңарчы беркайчан да күзәтелмәгән бу хәл озак көтелгән тәхет варисының дөньяга килүенә барча халык белән бергә табигатьнең дә шатлануы, сөенечле бу хәбәрне кенәзлекнең бөтен почмакларына гына түгел, бүтән барча илләргә дә җиткерүе иде.
Ниһаять, түземлек белән көтә торгач, бөек кенәз белән бөек кенәзбикәнең ир баласы – тәхет варисы туу хәбәре, чыннан да, Мәскәүдә генә түгел, Русьның барлык почмакларында да шатлыклы вә сөенечле вакыйга булып кабул ителде.
Әлбәттә, бу ир баланың киләчәктә менә хәзер аның дөньяга тууына шатланышкан Мәскәү кенәзлеге халкының үзләре өстенә дә, хәтта кайбер башка мәмләкәтләр халкына да коточкыч җәбер-золымнар, моңарчы дөньяда күрелмәгән явызлыклар иясе булып танылачак һәм тарихка Явыз Иван исеме белән кереп калачак патша Иван Дүртенче икәнен беркем уена да китерми, дөресрәге, китерә алмый иде әле…
Баласы туганга ун көн булгач, кенәз Василий аны Троицкий Лаврга алып килде һәм, анда аны игумен Иоасаф Скрыпицин Волоко Ламдагы Иосиф монастыреның бик тәкъвалы йөз яшьлек монахы Кассиан Босый вә изге Даниил Переславский белән бергә, бөтен шартын китереп, чукындыру йоласын үткәрде. Шуннан соң күңеле артык йомшарудан күз яшьләре бәреп чыккан әти кеше үзенең кадерле беренче баласын кулларына алды да, изге Сергей сөякләре саклана торган, дин әһелләре телендә «рака» дип йөртелгән саркофаг өстенә куеп, әүлия рухыннан киләчәк тормышында малаеның яклаучысы һәм барча куркынычлардан саклаучысы булуын үтенде. Шушы бәхетле көнендә бөек кенәз, мөмкин булса, рәхмәтен һәм изге сүзләрен күккә җиткерергә дә әзер иде. Тик моны ничек эшләргә кирәклеген чиркәү атакайлары үзләре дә белми иде. Шуңа күрә ул чиркәүләр казнасына алтын акчалар бүләк итте һәм ул көнне аны, учлап-учлап, алар капкасы төбендә соранып торган хәерчеләргә дә сипте. Василийның баласын чукындырган бу көндәге шатлыгы шундый чиксез иде ки, ул барлык зинданнарның ишекләрен ачарга боерды, шулай итеп, заманында үзенең җәбере төшкән, ягъни, урыслар әйтмешли, опалага эләккән күренекле кешеләрне иреккә чыгарды. Алар арасында аның үз бертуганы кызының кияве, опалага Польша корольлегенә качмакчы булуы ачыкланганнан соң эләккән кенәз Фёдор Мстиславский, бөек кенәзнең хатыны Еленага карата явызлык һәм дошманлык уенда шик төшеп кулга алынган кенәзләр Щенятев, Суздаль-Горбатый, Плещеев, Морозов, Лятцкой, Шигона һәм тагын берничә кеше бар иде.
Бу көннәрдә бөек кенәз Василий сарае аны котларга килүче Мәскәү кешеләреннән генә түгел, хәтта кенәзлекнең иң ерактагы шәһәрләреннән дә килүчеләр белән мыжгып торды: барысы да бәхетле дәүләт башлыгын күрергә һәм аңа «Без синең белән бергә бәхетле, бөек кенәз!» дип әйтергә телиләр иде. Хәтта монда, биләүдәге держава бәләкәченә киләчәк тормышында уңышлар теләргә дип, әллә кайлардан килеп чыккан дәрвишләргә тикле күреп була иде. Шатлыгыннан канатланып йөргән Василий изге теләкләр белән агылып торган барча кешеләрне дә өстәл янына утыртып, мул итеп сыйларга боерды. Юк, бу вакыйга уңаеннан аерым табыннарга түгел, ә бөек кенәзнең үз өстәленнән! Еш кына, алар янына утырып, үзе дә алар белән бергә ашап-эчеп алгалады.
Ул, кайчандыр Мәскәүне дошманнардан саклау кебек изге эштә ихлас күңелдән катнашып корбан булган, соңыннан чиркәү тарафыннан изгеләр дип игълан ителгән митрополитлар Пётр белән Алексей атакайлар рухына хөрмәт йөзеннән, аларның сөякләрен саклар өчен, беренчесенә – алтын, икенчесенә көмеш саркофаг ясатты.
Хәер, аның шундый юмартлыгы баласы туу уңаеннан гына да түгел иде бугай. Вакыты-вакыты белән исенә төшеп, ул хатыны Соломонияне шундый кара язмышка дучар итүе өчен үкенү хисе дә кичереп, күңелен, юк-юкта, барыбер намусы тырнап алгалый иде. Менә хәзер Ходай, мәрхәмәтлек күрсәтеп, инде яңа гаиләсенә бала да бүләк иткәч, ул шәфкатьле күк аның бәхетсез Соломониягә карата кылган кешелексез гамәлен дә кичерде дип уйлады. Шуңа күрә аның шатлыгы икеләтә зур иде.
Аяк астындагы бәла
Тагын бер ел да дүрт айдан Елена Василийга тагын бер ир бала бүләк итте. Аңа Юрий дигән исем куштылар. Шуннан соң бу шатлыгыннан үзен дөньяда бәхетле кешеләрнең дә бәхетлесе итеп сизгән Василий иң кече бертуган энесе Андрей Ивановичны кенәз Хованскийның кызы Ефросиниягә өйләндерде. Энеләре Симеон белән Дмитрий өйләнмичә дөнья куйганнар иде: беренчесе – 1518 елда ук, икенчесе – 1521 елда, чөнки бөек кенәз аларга, үзенең баласы булмый торып, өйләнергә рөхсәт бирмәде – тәхеткә варислык турында аларның уенда да булырга тиеш түгел иде!
Вакыт әкренләп үтә торды. Халык үзара бик шаулашмый гына, ләкин аңлашылмас эчке бер куркыну белән кенәзлектә ниндидер бәла-казамы, әллә башка төрле үзгәрешме буласын көтеп яши бирде. Сәбәбе бар иде: бөек кенәзнең беренче баласы Иван туар алдыннан бер көн элек, 24 августта, күктә моңарчы беркайчан да күзәтелмәгән, шуның белән барысын да зур пошаманга салган бер күренеш булып алды. Төш вакыты җитәрәк, түп-түгәрәк кояшның өске өлеше кинәт ничектер киселеп калган шикелле булды да, кояш үзе бернинди болытсыз, ап-ачык күктә әкрен-әкрен генә карала башлады. Моңарчы моның ише нәрсәне гомерләрендә дә күргәннәре булмаган кешеләр, урамнарга чыгып, бу күренешкә бик куркынып карап тордылар, эчләреннән догаларын укый-укый, ашыга-ашыга һәм бик тырышып чукынырга керештеләр. Барысы да диярлек, моның юкка гына түгеллеген аңлагандай, бу галәмәт күренеш кенәзлектә ниндидер бөек үзгәрешкә китермәсме икән дип уйладылар. Куркынып калган халыкның шактый өлеше хәтта моны, үзара бик шаулашмыйча гына, Василийның үлеменә дә юрады.
Аннан соң берничә ел узып китте һәм кешеләр, шул исәптән кенәзләренең үлеменә юраганнары да, инде бу турыда тәмам оныта да төштеләр. Хәзер бөек кенәзгә илле дүрт яшь, шөкер, саулыгы да әйбәт, моңарчы да сәламәтлегенә бер мәртәбә дә зарланганы булмады, кәефе дә күтәренке, дәүләт эшләрен дә яхшы алып бара. Гомумән, аңарда әле бернинди картлык галәмәте дә сизелми иде.
Ул һәр көн иртәдән төшке ашка хәтле эшли, халык әйтмешли, «судил и рядил землю». Ягъни ул, дәүләт эшләре белән мәшгуль булып, йә чит ил илчеләрен кабул итте, йә кенәзлектәге эчке эшләр белән шөгыльләнде – боярлар белән ниндидер мәсьәлә буенча киңәште, кенәзләр, боярлар арасында барлыкка килгән бәхәсле эшләрне тикшерде. Гади халык телендә исә «судить и рядить землю» – фикерләү, әңгәмә алып бару һәм аңлату, гомумән, илдә гадәти көнлек эшләрне башкару мәгънәсендә йөртелә иде.
Төштән соң исә кенәз бернинди эш белән дә шөгыльләнми. Гадәттә, ул авыл тынлыгын ярата, җәен соңгы көзгә кадәр Островта, Воробьёвода, Мәскәүдәге Воронцово кырында яши иде. Ләкин кайда гына яшәсә дә, гел эштә һәм хәрәкәттә булды. Еш кына кенәзлекнең башка шәһәрләренә дә чыгып-чыгып кергәләде, этле ауда катнашырга да яратты. Ауга һәрвакыт Можайский белән Волоко Ламга чыгалар иде. Кенәз дәүләт эшләрен ауга чыккан көннәрендә дә онытмады: Боярлар думасында утыручы бояр һәм дьяклар белән төрле мәсьәләләр турында фикер алышты, хәтта кайчак илчеләрне дә шунда, үзе өчен корып куела торган чатырда кабул итте.
Ау гел бик тантаналы төстә һәм күп кешеләр катнашында оештырыла иде. Шундый бер ау турында немец дипломаты барон Зигмунд фон Герберштейн болай дип язып калдырган: «Без государьны кырда күрдек. Атларыбызны калдырдык та аның янына килдек. Ул купшы терликтан, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, каурыйлары җилдә җилфердәп торган биек бүректән килеш гайрәтле атта утыра иде. Аның ян-ягына ике кинжал һәм ике пычак асылган, артында, биленнән түбәндә – кистень. Уң ягында шулай ук атка атланган, җәя һәм уклар белән коралланган Казан ханы Гали, ә сул ягында ике яшь кенәз, аларның берсе – секира, икенчесе булавамы, әллә шестопёрмы тоткан иде. Тирә-якта – өч йөздән артык җайдаклы».
Дөрес, барон үз язмасында ул ау вакытында Василий Өченче янында Казан ханының кайсы Гали икәнлеген күрсәтмәгән, чөнки Казан тәхетендә утырган Галиләр берничә булган. Ул, мөгаен, Казан ханлыгыннан ике мәртәбә куылып, яклау эзләп Мәскәүгә сыенган Шаһ Гали булгандыр. Ул Мәскәүгә каршы оештырылган бер яу вакытында мәскәүлеләр тарафыннан әсир итеп алына да бөек кенәз тарафыннан зинданга ябыла һәм берничә ел шунда утыра, тик, ни гаҗәп, үтерелми кала. Казан тәхетенә хан кирәк булгач, зинданнан чыгарыла һәм, Василий үлгәннән соң, патша Иван Дүртенченең ышанычлы кешесенә әйләнә. Шуңа күрә ул тарихка аумакай кеше, үз халкын дошманга саткан түбән җанлы кеше буларак кереп калган.
Гадәттә, кичкә табан ауда катнашучылар, атларыннан төшеп, болында чатырлар кора. Бөек кенәз, киемнәрен алыштырып, үз чатырындагы кәнәфигә кереп утыра да, боярларны чакырып, алар белән бүгенге ау турында күңелле генә әңгәмә алып бара. Хезмәтчеләр кабымлыклар, шәраб һәм бал кертеп торалар.
Бик борынгы Русь кенәзләре Всеволод Беренче, Мономах һәм башкалар ерткыч авын яраткан булсалар, Василий Өченче исә беренче буларак Русьта этләр авын гамәлгә кертте.
Бөек кенәз хатыны Елена һәм уллары белән әле генә 1533 елның 25 сентябрендә Троицкий Лаврда изге Сергей көнен бәйрәм итте. Аннан соң ул Волоко Ламга ауга китте, шунда барышлый, юл уңаенда үзенеке саналган Озерецкий авылына да кагылды. Тик шунда кинәт кенә үзен начар хис итә башлады. Башта ул моңа игътибар да итмәде: сул аягының тез астына булавка башы хәтле генә ниндидер чуан чыккан икән. Үзенең очы да юк, үлекләве дә сизелми, тик авыртуы түзеп була торган түгел. Ул Волоко Ламга көч-хәл белән генә килеп җитте. Алай да, авыртуына карамастан, хөрмәт йөзеннән, шунда сарай идарәсе башлыгы – дворецкий Иван Юрьевич Шигона оештырган мәҗлестә катнашты. Икенче көнне мунчага керәсе килүен белдерде һәм анда үзен каен себеркесе белән бик яхшы итеп чаптырды. Шуннан соң авыртуы да беткән шикелле тоелды. Мунчадан чыккач, бераз ятып, сулу алганнан соң, боярлар белән сөйләшә-сөйләшә, төшке ашын ашады. Үзен яхшы хис итте.
Көне дә бик матур торганлыктан, этләр ярдәмендә узачак ауга җыенырга боерды. Хезмәтчеләр, Василийның авы өчен бар нәрсәне дә әзерләп, Озерецкий авылыннан чыгып киттеләр. Ләкин бераздан бөек кенәз кинәт кенә үзен тагын начар хис итә башлады да, ауга барган җиреннән кире борылып, шул тирәдәге Колп авылына кайтырга һәм урын-җиргә ятарга мәҗбүр булды.
Ашыгыч рәвештә Михаил Глинский белән ике немец табибын – Николай Люев белән Феофилны чакыртып китерделәр. Табиблар аны җентекләп карадылар, тикшерделәр дә, ул чакта зур кулланышта булган бал һәм он кушылмасы, пешерелгән суган, төрле үлән һәм җимеш орлыкларын кайнатып ясалган мазьлар белән сылап, кайнар чүлмәк куеп дәваларга керештеләр. Болар ул чакта төрле шешләргә карата кулланыла торган чын урыс даруы һәм ысуллары булып санала иде.
Бу даруларны бик каты сызлап азаплаган чуанга бер-бер артлы куя торгач, ул тагын да зурая барды һәм, бераздан йомшара төшеп, үлекли башлады. Аны әледән-әле сыта тордылар. Бояр малайлары кенәзне Волоко Ламга күчерделәр.
Берничә көннән кенәз Василий тәмам ашаудан калды: тамагыннан ризык үтми башлады, күкрәгендә ниндидер авырлык сизде. Ул шунда гына бу хастасының куркыныч нәрсә икәнен сизеп алды, тик моны үзеннән генә түгел, башкалардан да яшерергә, үзе тирәсендә ыгы-зыгы куптармаска тырышты. Бүтәннәргә сиздерми генә, үз янына сарай хезмәтчеләре – стряпчий Мансуров белән дьяк Путятинны чакыртып алды һәм, яткан урыныннан бераз күтәрелә төшеп:
– Тиз генә Мәскәүгә кайтып, әти белән бабайның духовная грамоталарын алып килегез! – дип боерды. – Тик моны бөек кенәзбикә Еленага да, митрополитка да, боярларга да белгертмисез. Бу турыда беркем дә белергә тиеш түгел!
– Аңладык, бөек кенәз, барысы да син кушканча булыр! – диде йомыш алучылар икесе берьюлы һәм тиз генә чыгып киттеләр.
Бу вакытта Волоко Ламда аның янында, бертуган энесе Андрей Иванович һәм Михаил Глинскийдан башка, кенәзләр Бельский, Шуйский, Кубенский да калган иде. Ләкин бу яшерен, сагышлы-кайгылы сер турында, дворецкий Шигонадан башка, аларның берсе дә белми иде. Бөек кенәзнең икенче энесе Юрий Иванович аның янына ашыгыч рәвештә Дмитров шәһәреннән килде, тик ул аны тынычландырып, шундук кире кайтарып җибәрде:
– Кайгырма, энем, миндә куркырлык берни дә юк, тиздән аякка басармын дип уйлыйм. Бар, эшеңдә бул!
Энесе Юрий кире кайтып киткәннең икенче көнендә үк Василий үзен Мәскәүгә алып кайтырга боерды. Аның теләге буенча, аны алтын гөмбәзле Мәскәүгә бик әкрен генә чанада урын-җирендә яткан килеш алып кайтырга тиешләр иде. Әйе, чанада, чөнки инде, ауга дип чыкканына ике айга якын вакыт узып, җиргә кар яткан иде. Юл уңаенда Иосиф монастыре чиркәвенә кагылып, анда дьякон Ходайдан аның тиз көндә терелүен ялварды. Дога кылганда, кенәз урында ята бирде. Бу вакытта чиркәүдә булган барча кеше – игумен да, боярлар да һәм халык та – тезләренә егылып, үксеп еларга тотынды.
Василий, чит ил илчеләре үзен шушындый авыру һәм көчсез, йончылган халәттә күрмәсеннәр дип, Мәскәүгә яшертен генә керергә теләде. Башкалага килеп кергәч, Воробьёвта тукталырга кушты. Анда митрополитны, епископларны, боярларны һәм хәрби чиновникларны кабул итте. Шулчакта ул үзе генә ныклык күрсәтте, ә дин әһелләре дә, инде аның авыруы турында ишеткән гади халык та (халыктан нәрсәнедер яшереп буламыни?), зур дәрәҗәле күренекле кешеләр дә – барчасы күз яшьләре түкте.
Әле юка гына булып каткан бозны ватып, елга аша күпер салдылар. Ләкин аны төзегәндә, балта осталары бик ашыккан булдымы, әллә ниндидер башка сәбәп беләнме, бөек кенәз чанасы килеп керү белән ул күпер җимерелде дә, җигүле атлар суга килеп төште. Ләкин аны озата килүче бояр малайлары, камыт бавын кисеп, чананы кулларында тотып кала алдылар. Мондый хәл өчен бу күперне төзүдә катнашкан һәр кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш иде. Ләкин авыру кенәзнең күңеле шулкадәр йомшарган иде ки, ул, үз даирәсендәге чиновникларның моны, һичшиксез, шул ук көнне эшлиселәрен белеп һәм аларны гаҗәпкә калдырып, беркемне дә җәзага тартмаска боерды.
– Нишлисең, дөнья бит, төрле хәлләр килеп чыгуы да бик мөмкин… – диде ул көчсез, пышылдауга охшаш тавыш белән. – Беркемне дә гаепләмәгез! Ходай эше бу…
Тирәсендәге боярлар белән хәрби чиновниклар бер-берсенә карашып, иңнәрен җыерып куйдылар. Алар кенәз авызыннан чыккан соңгы сүзләренең мәгънәсен аңлап бетермәде: күпернең җимерелүе Ходай эшеме, әллә гаеплеләргә җәза бирүме? Ләкин моны ачыклап торыр вакыт түгел иде…
Кремльгә кереп, үзен урын-җиргә салганнан соң, бераз гына сулу алу белән, Василий үз янына боярларны, кенәзләрдән Иван белән Василий Шуйскийларны, Михаил Юрьевич Захарьинны, Михаил Семёнович Воронцовны, Тучковны, Глинскийны, казначей Головинны, дворецкий Шигонаны чакыртты һәм дьяконга шулар алдында, күптән, митрополит Варлаам вакытында ук язылган элеккеге духовная грамотаны юкка чыгарып, яңа васыятьнамә язарга кушты. Үзенең өч яшьлек малае Иванны үзе урынына калачак дәүләт варисы дип рәсми төстә игълан итте. Аның бу турыдагы васыяте буенча, ул унбиш яшенә җиткәнче әнисе һәм боярлар каравында булырга тиеш. Шул ук васыятьнамәсендә ул Мәскәү кенәзлеге биләмәсеннән кече малае Юрийга да өлеш чыгаруын беркетеп куйды, янындагы боярларга һәм кенәзләргә дәүләт һәм чиркәү берлеген сакларга кушты. Гомумән, үзенең бу яңа васыятьнамәсендә бернәрсәне дә онытмаска тырышты.
Шунда бөек кенәзнең энеләре һәм боярлар аңардан янына Еленаны да чакыруын сорадылар, ул моңа үзе дә каршы килмәде. Кенәз Андрей Иванович белән Михаил Глинский аның артыннан киттеләр. Василий малае Иванны күрәсе килүен белдергәч, аны, кулына күтәреп, Еленаның абзасы, князь Иван Глинский алып килде.
Кенәзбикәне кенәз Андрей белән бояр Челядин хатыны култыклап алып килделәр. Ул бертуктаусыз каты кычкырып елый һәм, башына төшкән кайгыдан нишләргә белмичә, җиргә бәргәләнмәкче булып атлый иде. Бөек кенәз, ул килеп кергәч, зур авырлык белән булса да, урыныннан терсәгенә күтәрелә төшеп, йөзенә елмаю халәте чыгарырга тырышып:
– Елама, Елена, хәзер миңа яхшырак инде, бернинди авырту да сизмим. Зинһар, борчыла күрмә! – диде.
Бу сүзләрне ишеткән хатынының күңеле күтәрелеп киткәндәй булды, ул елавыннан да туктады. Алай да кенәзбикә, иренең хәлен үз күзләре белән күргәч, инде аның яшәрлек кеше түгел икәнен бөтен барлыгы, бөтен күңеле белән аңлап алды бугай, башка монда килгәндәге сыман бәргәләнмәде, тыныч булырга тырышып:
– Алай да син мескен хатының белән балаларыңны кемнәр кулына калдырырга җыенасың соң, бөек кенәз? – дип сорады.
Аның шушы сүзләреннән соң Василий инде үзенең үлем түшәгендә ятуын Еленасының да яхшы сизенүен аңлады, шуңа күрә, аны юаткан булып алдыйсы килмичә, турысын әйтте:
– Иоанн минем урынга государь булып калачак, ә мин сиңа, безнең әтиләрдән килгән гадәт буенча, үземнең васыятьнамәмдә аерым мөлкәт билгеләдем…
Ни гаҗәп: ул бу сүзләрен бер тамчы да дулкынланмыйча, бернинди төшенкелек билгесе дә күрсәтмичә әйтте. Гүя теге дөньяга күчәргә җыенмый, ә сүз вакытлыча каядыр барып кына килүе турында бара!
– Кече малаебызны да күрсәң иде, кенәз, – диде аңа Елена.
– Алып килегез! – дип боерды Василий.
Бераздан аны да алып та килделәр.
– Исәнме, улым Юрий! Яхшы кеше, кыю, батыр булып үс, улым! – диде Василий, үзенә якын ук китерелгән малаена карап. Хәтта елмаерга да тырышкан иде дә, моннан бары тик йөз чытыклыгы гына килеп чыкты. Ул аны көчсез уң кулы белән чукындырып алды. – Кара инде син аны, Елена, дәүләт эшендә абыйсының ышанычлы таянычы булсын… Бар, Елена, эшеңдә бул!..
Бөек кенәзбикә чыгып китте.
Аның артыннан ишек ябылгач, кенәз беравык шул ишеккә карап сүзсез генә ята бирде. Әллә үзен ике баласы белән сөендергән, аңа озак көткән ата бәхете бүләк иткән сөекле хатыны илә мәңгегә аерылуын, инде аны башка күрмәячәген бары тик менә хәзер, шушы мизгелдә генә бөтен җаны-тәне белән аңлапмы, әллә үзеннән кече яшьтә калачак балаларын кызганыпмы, әллә тагын ниндидер башка сәбәп бар идеме, шунда моңарчы, өч айга якын нык, каты булып кала биргән күңеле кинәт йомшарып китте бугай, Василийның күзләреннән ике яшь бөртеге чыгып, ике бите буйлап аска таба тәгәрәде. Ләкин ул бу йомшаклыгының үзенең бөек кенәз дәрәҗәсенә килешми торган гамәл икәнен бик тиз төшенеп, күңеле тулуын башкалар күрмәсен дип, кулы белән тиз генә яшьләрен сыпырып алды. Тик, инде әйтәсе сүзе әйтелеп бетте дип санадымы, әллә хәле торган саен авырая бара идеме, ул бер сүз дә дәшмичә ята бирде. Әйтерсең, үткән тормышын яңадан башыннан кичереп, тагын бер тапкыр, тик инде бу юлы күңеле аша сөзеп уздыра иде сыман.
Дөрес яшәдеме ул бу дөньяда? Дөрес хакимлек иттеме? Гадел булдымы? Үз кул астындагы кешеләрне бик рәнҗетмәдеме? Русь илен ныгыту өчен ниләр эшләде? Ә эшләргә, булдырырга тиеш булып та, аларның кайсыларына кулы җитмәде? Кыскасы, кенәзне кырыкмаса-кырык сорау борчый иде. Хәер, борчый дип тә әйтеп булмый, чөнки инде ул моңарчы дөрес хәл ителмәгән гамәлләрен дә төзәтә алмый, эшләнми калган, кулы җитмәгән эшләрне башкарып чыгу да мөмкин эш түгел. Үзенең үлем түшәгендә ятуын, теге дөньяга күчәргә санаулы көннәр генә калуын яхшы аңлый иде. Хәер, көннәрме икән? Бәлки, көннәр түгел, ә санаулы сәгатьләр генә калгандыр? Бәлки, минутлар гынадыр?..
Ай-һай, бу гомер дигәнең… Нинди кыска да ул, нинди аяусыз да. Әгәр менә шулай ашыкмыйча гына, бигрәк тә инде китеп барасыңны белеп торганда, уйлана калсаң, кешенең тууы белән үлеме арасы нибары бер мизгел шикелле генә икән бит. Димәк, бу инде тулаем гомер дип аталган ара – үзе дә бер мизгел генә дигән сүз. Әнә шул мизгел аралыгында нәрсәләр генә эшләп бетерергә, ниләр генә майтарырга, куйган нинди максатларыңа ирешергә мөмкин? Ә алар бик күп бит. Сораулары да күп, максатлары да күп. Тормыш барышында, гомер агышында ул сорауларның мең төрлесе туып тора, алар исә аларга җавап эзләргә, ә җаваплары алдыңа максат куярга этәрә. Максат куйдыңмы, аны башкарып, юллап чыгарга омтылырга кирәк, димәк, инде эшкә күчү, ягъни хәрәкәт сорала, чөнки түшәмгә төкереп ятканда, бернинди, хәтта кечкенә генә максатка да ирешеп булмый. Әйтик, гап-гади сусавыңны басу өчен дә, башта кемнедер чакырып эндәшергә, аннары аңа су алып килергә кушарга, ул су алып килгәч, аның кулыннан чүмечне үз кулыңа алырга, аннан соң гына эчәргә мөмкин. Ә дәүләт эшләрендә ул сорауларның да, җавапларның да һәм дә ки максатларның да нинди генә авырлары юк! Алар эчәргә су сорау гына түгел инде! Һәрвакыт туып торган ул сорау-җавап-максат-хәрәкәт чылбыры ил язмышы белән бәйле булганга күрә, бу чылбырның максат дигән буынын чишү, башкарып чыгу үтә дә кыен. Аларның кайберсенә ирешәсең, кайберсе исә, ничек кенә омтылсаң да, тормышка ашырып булмаслык үкенеч булып кала. Алай гына да түгел, аларның кайберсен, ил-җир өчен бик тә мөһим саналганын, инде сиңа хәтле кенәзлек иткән ата-бабаларың да чишәргә, хәл итәргә омтылып караганнар, тик булдыра алмаганнар һәм аңа ирешүне киләчәккә, үзләренең тәхетенә утырган малайларына, алары исә үз малайларына васыять итеп калдырырга мәҗбүр булганнар. Шулай итеп, кайбер олуг максатлар, дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелгән килеш, гасырлар, юк, хәтта берничә гасырлар буена Русь өчен уңай чишелеш таба алмыйча кала биргәннәр.
Бик тә олуг, Русь өчен уңай чишелешен бәяләп тә бетереп булмый торган шундый максатларның берсе изге васыять рәвешендә Василийга да калган иде. Ул да булса, Казан ханлыгы белән араны моннан соң һич тә ул бөек Мәскәү кенәзлеге өчен авырткан башка тимер таяк булмаслык итеп чишү, ягъни, аны басып алып, үзеңә мәңгелек итеп буйсындыру иде. Гаять бай, башка илләр белән сәүдә итү өчен үтә дә уңай җирдә урнашкан бу ханлык инде ничәмә-ничә гасырлар буе Русь кенәзләренең күзен яндырып килә. Алай гынамы?! Хәтта заманында Мәскәү кенәзлеге Казан ханлыгына ясак түләп торган! Моңа ышануы да кыен, ләкин нишләмәк кирәк, булган бит тарихта Русь өчен гарьлекле андый чор. Казан тәхетендә татарлар үзләре Олуг Мөхәммәт дип йөрткән ханнарының олы малае Мәхмүт хан идарә иткән 1446–1466 еллар аралыгында булган бу хәл. Күрәсең, бик зирәк сәясәтче була ул хан. Шулчакта ул сәүдә ярминкәсе оештыра һәм анда башка ил сәүдәгәрләре дә килеп сату иткән. Ә бөек Мәскәү кенәзлеге Казанга ясак түләп торган. Нинди хурлыклы хәл, валлаһи!
Хәер, Аксак Тимер Алтын Урданы туздырганчы, шуның ханы булып торган, аннары Казан ханлыгы тәхетендә утырган әтисе Олуг Мөхәммәт хан үзе дә бик тәвәккәл һәм гайрәтле кеше булган. Гайрәтле кеше булмаса, ерак бабаларыбызның берсе, Дмитрий Донскойның улы Василий Беренченең малае Василий Икенче, 1432 елда аның янына, Алтын Урда ханлыгына, аңардан үзен тәхеттә бөек кенәз итеп калдыруда ярдәм итүен сорап килмәгән булыр иде. Әтисе үлгәннән соң, аңардан тәхетне агасы Юрий даулаганнан соң чыдый алмыйча сораган ул ярдәмне. Булыша аңа Мөхәммәт хан. Шуннан соң Василий Икенче аңа мәңге тугрылыклы булып калырга ант эчә. Юләр түгел диген, татарлар алдында баш игән! Ярый әле, аннары биргән антыннан кире кайткан, бик дөрес эшләгән: тәхетеннән китәргә мәҗбүр булган Мөхәммәт хан аңардан ярдәм сорап килгәч, бернинди ярдәм дә күрсәтмәгән, киресенчә, утыз меңлек гаскәре белән аның өстенә һөҗүм иткән. Эшләвен дөрес эшләгән дә, ләкин шунысын аңлавы авыр: ул шулхәтле гаскәре белән дә нибары мең кешелек гаскәре генә булган Мөхәммәт тарафыннан җиңелгән. Хурлыклы җиңелү, әлбәттә. Ярый әле, хан үч саклый, үч кайтара торган кеше булмаган, җиңгәннән соң, кире Казан ягына китеп барган. Шундый хурлыклы җиңелү ачысыннан нишләргә белмәгән Василий Икенче аның артыннан ук эзәрлекли чыккан. Әгәр дә шунда татарларны җиңә калса, ул үз өстеннән хурлыклы җиңелү пычрагын да юып төшергән булыр иде дә, ләкин Ходай аңа бу юлы да җиңү бәхетен татырга язмаган – ул тагын җиңелә һәм хәтта Мөхәммәт тарафыннан әсир итеп алына! Менә нинди хәлләрне дә белә тарих!
«Шөкер, ул Василий урынында мин булмаган! – дип уйлап алды шунда бөек Мәскәү кенәзлегенең менә хәзер авырып түшәктә яткан бөек кенәзе Василий Өченче һәм шул мизгелдә хәтта тәне чымырдап куйды. – Ярый әле, ул Василийны үтермәгән, өстәвенә әсирлектән дә азат иткән… Монысы өчен рәхмәт инде, әлбәттә. Ләкин татарлар, моңа карап кына, барыбер татар булып калудан туктамый инде…»
Алар белән орышлар аннан соң да күп булган, ләкин аларны бүтән аякларына баса алмаслык итеп тезләндергән кенәзләр әлегә табылмаган. Гайрәтле халык ул татарлар – бик каты сугышалар. Моны ул ишетеп кенә түгел, үз гаскәрләренең дә җиңелү ачысын татырга туры килгән кенәз буларак яхшы белә…
…Казан ханлыгы тәхетендә Сафа Гәрәй хан утырганда булды бу орыш. Василий, зур гаскәр җыеп, ниһаять, Казанга каршы яуга чыгарга боерды. Моны ишеткәч, Сафа Гәрәй, билгеле, зур пошаманга төште, чөнки сәбәбе дә бар иде: беренчедән, ханлыкның казнасы буш булса, икенчедән, Казанның үз эчендә, хәтта ханның үз тирәсендә дә шактый үткен, бик хәйләкәр, үтә дә астыртын эш йөртүче сатлык җаннар мыжгып тора. Шуларның иң астыртыны ханлыкның баш министры Булат бәк Ширин, аның хатыны Гәүһәршад, аларның малае сәет Боерган һәм дә аларның куштаннары иде. Сафа Гәрәйгә хәтле хан тәхетендә утырган Җан Галине дә шулар гына харап итте: көннәр бик тә матур тора, ауга чыгып керикме әллә дип, аның бер алдына, бер артына төштеләр дә, ваемсыз, бик тә йомшак, дөресрәге, җебегән кеше булган ханны күндерделәр. Шуннан аның үле гәүдәсен генә алып кайттылар…
Мәскәү Казанга яу чаба икән дигән хәбәрне ишеткәч, әлбәттә, Сафа Гәрәй хан баскынчыларның монда килеп, шәһәрне камап алганнарын көтеп тора алмады, ничек кенә авыр булса да, дошманга каршы чыгарга булды. Ике гаскәр – үз җитәкчелегендәге татарлар һәм башлыклары Семён Гундарев белән Василий Знаменский җитәкләгән урыс гаскәрләре Түбән Новогород шәһәре янында очрашты. Сугыш бик каты булды, татарлар үзләрен аямыйча сугышты һәм гаҗәеп оста, батыр сугышчылар икәннәрен тагын бер кат расладылар. Ләкин ничек кенә баһадир булсалар да, урыслар кереп качкан шәһәрне ала алмадылар. Бу сугышка бик ашыгыч кына әзерләнергә туры килгәнгә күрә, бу шәһәр капкаларын һәм диварларын ватарлык бүрәнә тараннары вә дөмбеләре юк иде. Шуңа күрә дошманны куып тарату белән канәгатьләнеп, шәһәр тирәсендәге авылларны яндырып, Сафа Гәрәй хан Казанга кайтып китте.
Аннары Мәскәүгә әйләнеп кайткан урыс гаскәре башлыклары Гундарев белән Знаменский бу сугыш турында сөйләүләрен, икесе бергә алдан сүз куешкан шикелле:
– Татарлар бик куркыныч сугыша, бөек кенәз! – дип тәмамладылар. – Үлгәннәрен дә белми алар!
Кенәз Василий шулай уйланып ятты-ятты да, кинәт, бу күңелсез уйларыннан айнып киткәндәй, янына үзе бик якын иткән Михаил Львович Глинскийны чакырып алды. Ул аның янына килеп җитмәс борын ук, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән:
– Ә Казанны алырга кирәк… Шунсыз булмый… шунсыз тыныч яши алмассыз… – диде.
– Нәрсә дидең, Василий Иванович? – дип сорады, аның сүзләрен ишетмәгән Глинский.
Василий, кулы белән ишарә ясап, аңа үзенә таба иелергә кушты.
– Казанны алырга кирәк, дим. Әйе… Казан ханлыгын… Шунсыз тыныч яши алмассыз…
Глинский күңеленнән: «Әллә бөек кенәзнең соңгы минуты якынлашып, үлем ачысы белән саташуымы?» – дип уйлады һәм ирексездән, башын күтәреп, тиз генә аңа карап алды. Юк, сырхауның йөзендә бернинди саташу билгесе дә сизелми иде. Күзләре ачык, йөзе тыныч, бернинди үзгәрешсез. Алай да гаҗәпләнерлек тә иде шул: инде үзе үлем түшәгендә ята, үзе белгән догаларын укыйсы, Ходайдан җирдә кылынган гөнаһларын ярлыкауны сорыйсы урында, Казан ханлыгын яулап алу турында уйлап ята!
– Ишеттеңме? Аңладыңмы? – дип сорады Василий, аның уйларын бүлдереп.
– Ишеттем, кенәз, ишеттем. Һәм дә аңладым. Басурманнар яшәп яткан Казан ханлыгын алырга кирәк…
– Дөрес аңлагансың. Эх, әгәр дә Иван мине аңлар яшьтә булса, мин моны аның үзенә әйтер идем… Кайбер киңәшләр дә бирер идем… Тик ни… бала гына бит әле… Шуңа күрә әйтүем сиңа. Ул татарларны ниндидер хәйләле адымнар белән генә буйсындырырга мөмкин… Аларны Кырым, Нугай, Себер тугандашлары белән пычакка-пычак китерү, бер-берсенә өстерү чараларын эзләргә һәм дә Казан ханлыгындагы үзара каршылыкларны да гел үстереп торырга кирәк… Безнең яклылар күп анда… Алар белән гел яхшы элемтәдә булу зарур… Ә аннары, Казанны алгач, дим, татарларның бөтенесен дә чукындырырга кирәк… Барысын да!.. Татар дигән исемнәре дә калмасын аларның… Кара аны, бу – минем васыятем…
– Аңладым мин, кенәз. Әллә ниткән күңелсез уйларга бирелеп ятма әле син. Ходай син әйткәннәрне үзең белән бергә тормышка ашырырга язса иде, Василий Иванович!
Аның бу сүзләренә каршы Василий берни дә әйтмәде, бары тик елмаерга тырышкан иде дә, тик ямьсез булып йөзе генә чытылды.
Бөек кенәз, Волоколамде авырып ятканда ук, үзенең даими священнигы протоиерей Алексий белән яраткан карт монах Мисаилга: «Мине җиргә ак киемдә иңдермәгез! Әгәр терелсәм дә, мин бу дөнья кешесе булып калмыйм, монастырьга китәм», – дип әйткән иде. Менә хәзер, хатыны Еленаны үз яныннан җибәргәннән соң, Василий гел үзе янында утырган Мисаилга ашыгыч рәвештә монах ризасы, ягъни аларның гыйбадәт кылганда кия торган киемен һәм берочтан инде күптән үзенең чәчен кистерүне башкаруын теләгән Кирилл монастыре игуменын да алып килергә кушты. Тик бу вакытта игуменның Мәскәүдә түгеллеге беленде. Шуннан соң Иосаф Троицкий артыннан һәм Владимир Алла Анасы һәм изге Николай Гостунский образларын алып килергә җибәрделәр. Алексий атакай исә, Василийга аның соңгы минутларында бирермен дип, башка бүләкләр дә алып килгән иде.
– Минем янымда бул! – диде аңа бөек кенәз. – Кара аны, бу мизгелне ычкындыра күрмә!
Ә кенәзнең шәхси атакае янында заманында Василийның атасы Иван Өченче үлеменең дә шаһиты булган сарай хезмәтчесе – стряпчий Феодор Кучецкой да утыра иде. Кешенең җаны чыкканда укыла торган канон укыдылар. Сырхау йокыга талган кебек сүзсез генә ята. Кинәт ул, җанланып китеп, үзенә якынрак басып торган бояр Михайло Воронцовны янына чакырып китерде дә, бер сүз дә дәшмичә, урыныннан чак кына күтәрелә төшеп, аны ниндидер ашыгу белән кочып алды. Аннары энесе Юрийга дәште:
– Син әтиебезнең ничек үлгәнен хәтерлисеңме? Мин дә шулай үләм бит, энем… Хәзер үк минем чәчләремне кистерегез!
Аның бу гамәлен шунда утырган митрополит белән берничә бояр да хуплап куйды. Ләкин иң кече энесе, кенәз Андрей Иванович белән Воронцов һәм Иван Шигона аларга каршы төштеләр:
– Изге Владимир монах булырга теләмәгән бит. Аннан соң батыр Донской да бу дөньядан гап-гади кеше – мирянин булып киткән. Ләкин алар үзләренең изге гамәлләре белән барыбер күк патшалыгына лаек булдылар…
Алар, шаулашып, бәхәсләшергә тотынды, ә бөек кенәз Василий, инде аларга һич тә игътибар бирмичә, тырыша-тырыша чукынырга кереште һәм кипкән иреннәре белән догалар пышылдады. Бераздан инде аның теле дә начар әйләнә иде, күз карашы да торган саен тоныклана барды, аннары кулы да урын-җиренә салынып төште, ул чукынудан туктады. Алай да Владимир янындагыларның изге йоланы үтәүләрен түземсезлек белән көтә-көтә, нигәдер әледән-әле өстендәге җәймәне кат-кат үбәргә тотынды.
Митрополит Даниил кара ризаны, алып, игумен Иосафка бирде, ләкин шулчак князь Андрей белән бояр Михайло аны Иосаф кулыннан тартып алмакчы булдылар. Аларның бу ямьсез гамәлен хупламаган митрополит аларга ачу белән:
– Мин сезгә беркайчан да үз фатихамны бирмәячәкмен! – дип кычкырды. – Миннән аның җанын беркем дә тартып ала алмаячак. Истә тотыгыз: көмеш савыт та әйбәт, ләкин алтынланганы яхшырак…
Аның соңгы сүзләре, май ботканы бозмый, гыйбарәсе шикеллерәк яңгырады.
Инде Василий үлеп бара иде. Шуңа күрә ул әйткән йоланы үтәргә ашыктылар. Митрополит, игумен Иосафка священниклар риза астыннан кияргә тиешле епитрахильне кигезеп, Василийның чәчләрен дә үзе кисте һәм шунда, борынгыдан килгән монахлык кануны нигезендә, бөек кенәзгә Варлаам дип яңа исем кушты. Бик ашыгулары аркасында, яңа гына инок-монахка әверелдерелгән Варлаамга мантия – махсус кием әзерләп куярга да онытканнар иде. Шуңа күрә Троицкий чиркәвенең хуҗалык эшләрен алып баручы келарь Серапион үз мантиясен салып бирде. Җан бирүченең күкрәгендә изге Евангелие китабы һәм фәрештә схимасы, ягъни монах киеме ята иде.
Схиманы аның күкрәгенә куеп кына өлгерделәр, шунда бөек Мәскәү монархы Василийдан монах Варлаамга әйләнгән сырхау, үзе белән маташучыларның бу изге гамәлләрен хуплагандай, сизелер-сизелмәс кенә ияген кагып алгандай булды да, әллә янындагыларга шулай тоелды гынамы, сулыш алудан туктады. Үлем түшәгендә яткан монахка барысыннан да якын торган дворецкий Шигона, аның җан бирүен аңлап, кинәт беренче булып:
– Государь скончался! – дип кычкырып җибәрде һәм шунда барысы да илереп еларга кереште.
Шулчак барысы да, урыннарыннан торып, мәет янына килеп бастылар. Ни гаҗәп: шунда кенәзгә карап бакканнарның барысы да кинәт аның йөзе ничектер яктырып киткән шикелле булуын абайлады. Бу турыда аның тирәсендәгеләр хәтта бер-берсенә әйтә-әйтә сөенделәр. Кем белә: бәлки, аларга шулай тоелгандыр гына. Ләкин аларның һәрберсе кенәзнең соңгы сулышын алганда үткәрелгән йоланың нәтиҗәcе яхшы булуын теләгән иде, шуңа күрә йөзе яктырып китүен сизмәсәләр дә, аларга шулай тоелды, дөресрәге, шулай булырга тиеш иде…
Аның гәүдәсен митрополит Даниил юды.
Менә ул – бөек Мәскәү кенәзлегенең бөек кенәзе, тарихка Василий Өченче исеме белән кереп калган, кайчандыр сөйкемле йөзле, мәһабәт гәүдәле, үткен һәм үтәли карашлы, ләкин артык кырыс булмаган, киресенчә, күп вакытта хәтта йомшак күңелле дә булган кеше хәзер табутта ята иде. Ул үзе варислыкны әтисе Иван Өченчедән алган иде, үз тәхетен исә тарихка Иван Дүртенче, яисә Иван Грозный дип кереп калачак, ә әлегә өч яшьтә генә булган малае Иоанн-Иванга калдырды. Әлегә исә бөек Мәскәү кенәзлегенең бөек кенәзе исемен алган Иван, бер гөнаһсыз бала гына булганлыктан, үзенең нинди биеклеккә күтәрелгәнен аңлый алмый иде…
Кырыслык дигән сыйфат кенәзлек башында утырган кешегә самодержавие чорында әлегә бик кирәк кенә түгел, ә бик зарур да булган гасырда тәхеткә утырган Василий үзенең холкы буенча һәрвакыт коточкыч рәхимсезлек белән зарарлы йомшаклык арасындагы урталыкны эзләде: вельможаларны, хәтта үз кешеләрен дә җәзага тартты, ләкин еш кына кичерә дә белде. Әйтик, соңыннан ул Литвага китәргә җыенган өчен опалага эләккән, ягъни бөек кенәзгә бирелгәнлегенә шик төшеп кулга алынган Шуйскийларны кичерде. Берничә ел аның җәберенә тартылган, ягъни опалада булган Иван Юрьевич Шигона исә аннары, кичерелеп, хәтта Василийның иң яраткан, иң ышанычлы кешеләренең берсенә әйләнде. Мәскәүдә православие чиркәвенә карата гөнаһлы гамәл кылган грек купецы белән яшерен бәйләнештә булганы өчен опалага эләккән грек Георгий Малый Траханиот шикелле үк. Аның тирән акылын һәм гаҗәеп булдыклылыгын белгән Василий тора-бара аңа бирелгән җәзасын мәрхәмәткә алыштырды, хәтта аның белән дәүләт эшләре турында да киңәшләшә торган булды. Йөрүе кыенлашкан бу грекны үзенә кирәк чакларында чиновникларга аны янына арбага утыртып алып килергә боера торган иде.
Бөек кенәз башта җәзага тарткан, аннары аны үзенең мәрхәмәтенә алыштырган кешеләр арасында Максим Грек дигән монах тарихы бигрәк тә гыйбрәтле иде…
Василий үзенең идарә итә башлаган беренче көннәрендә аңа әтисе калдырган мираслар белән танышып йөргәндә, грек телендә чыгарылган һәм элеккеге кенәзләр тарафыннан җыела килгән бик күп китапларга тап булды. Алар бернинди файдасыз, тузан гына җыеп яталар иде. Шулчакта аның уена бу китапларны укый һәм кирәклеләрен славян теленә тәрҗемә итү эше кулыннан килә, гомумән, бу китаплар белән эш итә белә торган кеше булдыру теләге туды. Ләкин, ничек кенә тырышып эзләсәләр дә, Мәскәү кенәзлегендә андый кеше табылмады, шуннан соң Константинопольгә хат юлларга мәҗбүр булдылар. Патриарх, бөек кенәзгә ярарга тырышып, андый кешене, философ итеп күз алдына китереп, Болгариядән, Македониядән һәм Греция шәһәре Фессалоникидан да эзләтте, ләкин Оттоман игосы борынгы галимлекнең калдыкларын да тәмам җимереп, юкка чыгарган булып чыкты – солтан биләмәләрендә караңгылык һәм наданлык хөкем сөрә иде. Ниһаять, бик тырышып эзләнә һәм бу турыдагы сүзләр әледән-әле ишетелә торгач, аңа Афон тавы өстендәге Благовещение монастыренда бу эш кулларыннан килә торган Савва һәм Максим исемле ике монах барлыгы турындагы хәбәр килеп иреште. Имеш, алар икесе дә дин буенча бик төпле белемле, грек һәм славян телләрен бик яхшы беләләр. Тиз генә алар артыннан җибәрделәр. Тик аларның беренчесе, инде бик карт булуы аркасында, Руська тикле чыгып китәргә җөрьәт итмәде, ә икенчесе, Максим исемлесе, патриарх һәм бөек кенәз Василий ихтыярын үтәргә ризалык бирде. Грециядә туып, Көнбатыш Европада белем һәм тәрбия алган Максим заманында Парижда, Флоренциядә укыган булган, күп җирләргә сәяхәт кылган, күп телләр белә, иң яхшы университетларда укыганда, укымышлы кешеләр белән аралашуы аркасында, гаҗәеп күп нәрсәләрдән хәбәрдар кеше иде. Василий аны бик шатланып кабул итте. Монда, Мәскәүдә, шундый бай китапханәне күреп, Максим, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча:
– Бөек кенәз! Мондый байлык бөтен Грециядә юк! – дип таң калды.
Василий аны бик канәгать хәлдә тыңлап торды да шушы байлыкны аңа тапшырды. Ә тырыш грек башта әле славяннарга билгеле булмаган мондагы барлык китаплар исемлеген барлап-язып чыкты, аннары, бөек кенәз теләге буенча, Мәскәүдә яшәүче өч кеше – Власий, Димитрий һәм Михаил Медоварцовлар ярдәмендә Аңлатмалы Псалтырь китабын славян теленә тәрҗемә итте. Ул чактагы митрополит Варлаам һәм барлык күренекле чиркәү әһелләре тарафыннан хупланган бу бик әһәмиятле китап Максимны Василийның иң яраткан кешесенә әйләндерде: ул, бу грек белән аерылыша да алмыйча, һәр көн диярлек аның белән дини әңгәмәләр алып бара торган булды. Ләкин акыллы грек кенәзнең бу мәрхәмәтле халәтеннән эреп китмәде. Ул аңардан бары тик үзен кире Афон монастыре тынлыгына җибәрүен генә сорады.
– Мин анда синең исемеңне данлармын, – диде ул Василийга һәрвакыт. – Андагы тарафдашларыма дөньяда көчле һәм бөек христиан патшасы бар, әгәр дә Ходай язса, ул безне денсезләр тиранлыгыннан коткара алыр иде, диярмен.
Ләкин бөек кенәз аның бу үтенечен үтәүне һаман суза килде, аңа тагын да зур ихтирамлык күрсәтә-күрсәтә, яхшылыклар эшли-эшли, аны Мәскәүдә тугыз ел тотты! Бу вакыт эчендә монах Максим Грек күп китапларны тәрҗемә итте, иске тәрҗемәләрдәге ялгышларны төзәтте. Василий янына ирекле керә алуыннан файдаланып, ул кайчак аңардан кенәз опаласына эләккән кайбер вельможаларны кичерүен сорап та мөрәҗәгать итте. Әйтергә кирәк, күпләрнең ачуын һәм көнчелеген китереп, Василий еш кына аның мондый үтенечләренә колак та салгалый иде. Бу мәсьәләдә грекка бигрәк тә руханилар һәм Иосиф монастыре монахлары ачулы булды. Басынкы, тыйнак митрополит бу дөнья эшләре белән артык кызыксынмаган иде, ә менә аның урынына утырган горур Даниил исә үзен шундук бу чит ил кешесенең дошманы дип игълан итте.
– Кем соң әле безнең чиркәү китапларындагы борынгы изге кануннарны бозарга һәм боярлар өстеннән җәза хөкемнәрен төшерергә җөрьәт иткән бу кеше? – дип сорады ул беренче көннәреннән үк.
Хәтта кайберәүләр аны еретик, кайберәүләр исә Василий алдында күрсәтелгән хөрмәтнең кадерен белмәүче, яшертен генә дәүләт эшләрен гаепләп сөйләүче усал телле кеше итеп күрсәтергә тырышты. Монысы бигрәк тә Василийның бәхетсез беренче хатыны белән аерылышкан көннәрендә күзәтелде. Ул, чыннан да, кенәзнең бу гамәлен хупламады һәм бу фикерен кенәзнең үзенә дә белдерде. Ул, бернинди сәбәпсез эзәрлекләнүгә тартылган кешеләрне якларга омтылучы кеше буларак, аларның кайберләрен үзендә – кельясында кабул итте һәм кайчак алардан бөек кенәзгә һәм митрополитка карата әйтелгән хурлау сүзләрен дә ишеткәләде. Мәсәлән, бояр Иван Беклемишов аңа, кенәз Василийның кызып китә торган гадәтеннән зарланып, элек хөрмәтле чиркәү пастырьлары, чиркәү башлыклары патшаларны ярамас эшләрдән һәм гаделсезлекләрдән тотып кала торган булганнар дигән иде. Ә бүгенге көндә, янәсе, бу күзлектән караганда, Мәскәүдә митрополит юк дияргә була. Ә Даниил исә фәкать бу исемне йөртүче генә, һич тә намус саклау ягында торучы һәм гаепсезләрне яклаучы митрополит түгел. Ә Максим мәсьәләсенә килгәндә, имеш, аны Русьтан беркайчан да җибәрмәячәкләр, чөнки бөек кенәз белән митрополит, ул читкә чыкканнан соң, аның тыйнаксызлыгыннан, ягъни аларның йомшак яклары турында сөйләп йөрер дип куркалар.
Халык арасында, стеналарның да колагы бар, дигән гыйбарә тикмәгә генә йөрми. Ул элек-электән кулланышта булган. Ниһаять, Василийга грек турында шактый гына яла ирештерә алдылар, һәм ул Максимны хөкем итәргә мәҗбүр булды. Аны, изге китапларда язылганнарны ялгыш аңлатуда һәм чиркәүнең дини догмат-тәгълиматларын бозуда гаепләп, Тверь монастырена ябып куйдылар. Ләкин аның замандашлары бу гаепләрнең үтә дә ялганлыгы, бары тик Чудов архимандриты Ион, Коломенск епискобы Вассиан һәм Мәскәү митрополиты Даниил тарафыннан оештырылган яла гына икәне турында әйтә килделәр. Тик ул вакытта, күрәсең, Василийның дин әһелләренә ышанычы күбрәк булган, ул бу сүзләргә игътибар итмәде. Җитмәсә, аңа каршы ул шикаятьләр бер генә түгел, ә даими рәвештә ишетелеп торды. Дөрес, бу ялганны кенәз соңыннан үзе дә аңлап алды шикелле һәм Максим Грекка – аны кенәз сараенда шулай дип йөртәләр иде – яңадан мәрхәмәтен иңдерде.
Менә шундый кеше иде ул бөек Мәскәү кенәзе Василий.
Аның сарае да менә дигән иде. Кенәз, Русьта этләр авын беренче булып оештырып җибәрүче кеше буларак, аларга оружничий, ловчий, кравчий һәм рындалар вазифаларын кертү хисабына, андагы сановниклар санын да арттырды. Оружничий – кенәзнең кораллар казнасы белән эш итүче (аларны ясату, сатып алу һәм саклау) боярин яисә окольничий, ловчийлар – ауны оештыручылар (аучылар, этчеләр, кондызчылар һ. б.), кравчий – югары сарай хезмәтчесе (аны икенче төрле «виночерпий» дип тә атыйлар), рындалар – корал йөртүчеләр, алар – күренекле кешеләрнең балалары арасыннан килеш-килбәтләренең матурлыклары буенча сайлап алынган чибәр йөзле, мәһабәт гәүдәле яшь кешеләр. Ак атлас кием кигән һәм кечкенә көмеш балталар белән коралланган рындалар, бөек кенәз халык алдына чыкканда, аның алдыннан баралар, ул тәхеттә утырган чакта, шуның тирәсендә басып торалар һәм чит илдән килгән кешеләргә күктән төшкән фәрештәләрне хәтерләтәләр иде. Алар хәрби походлар вакытында кенәзнең хәрби киемнәрен һәм коралларын саклыйлар.
Чиркәүдә исә бөек кенәз, үзеннән барлык сарай хезмәтчеләрен дә читләштереп, һәрвакыт стена кырыенда, ишек янындарак, үзенең таягына таянып берүзе басып тора иде.
Ул барлык тантаналы җыелышларда да, бигрәк тә чит ил илчеләрен кабул иткәндә, купшылыкны яратты. Илчеләр халык байлыгының муллыгын, бөек Мәскәү кенәзенең данын, куәтен һәм көчен күрсеннәр өчен, аларны кабул итәсе көнне бөтен сәүдә лавкалары ябылды, барлык эшләр туктатылды, шәһәр халкының барысы да, үзләренең иң яхшы киемнәрен киеп, Кремль янына килделәр һәм аның диварларын әйләндереп алдылар. Ул көннәрдә тирә-яктагы шәһәрләрдән дворян һәм бояр балалары да чакырылды. Хәрбиләр мылтыктан басып торды. Берсеннән-берсе күренекле түрә-чиновниклар бер-бер артлы илчеләр каршына чыкты. Кешеләр белән тулы кабул итү палатасында тирән тынлык иде. Бөек кенәз Василий тәхеттә утыра, аның янындагы диварда образ эленеп тора, ә алдында, уң ягында, колпак ята, сул ягында – таягы. Энҗеләр белән бизәлгән киемнәр һәм башларына биек бүрекләр кигән боярлар эскәмияләрдә утыра.
Бөек кенәзнең төшке ашлары төнгә хәтле дәвам итә. Зур бүлмәдә өстәлләр берничә рәт тора. Янындагы урыннарда аның ир туганнары яисә митрополит, аннары арырак вельможа һәм чиновниклар, кайчакта алар арасында үзләренең ил алдында күрсәткән батырлыклары яисә күркәм эшләре белән хөрмәт казанган гади сугышчылар да сыйлана иде. Уртада, биек өстәлдә күп санлы алтын савытлар, кубок һәм тустаганнар ялтырап тора. Беренче аш итеп һәрвакыт кыздырылган аккошлар бирелә. Грек шәраблары салынган кубоклар өләшенә. Кенәз, хөрмәт йөзеннән, кайберәүләргә үз өстәленнән затлы ашамлыклар җибәрә, бу очракта ул затлар, басып, аңа карап бил бөгеп алалар, аларга хөрмәт йөзеннән исә мондый чакларда башкалар да урыннарыннан торып баса торган иде.
Василий, үзенең әтисе шикелле үк, Русьта гына бөек кенәз дип йөртелде, ә чит илләр белән аралашканда, бөтен титуллары саналып: «Бөек государь (галиҗәнап) Василий, Ходай мәрхәмәте белән бөтен Русь кенәзе һәм галиҗәнабы һәм бөек Владимир, Мәскәү, Новогород, Псков, Смоленск, Тверь, Югор, Пермь, Вятка, Булгар һәм башкаларның бөек кенәзе; Низов җирләре Новогород, һәм Чернигов, һәм Рязань, һәм Волоцк, һәм Ржев, һәм Бельск, һәм Ростов, һәм Ярославль, һәм Белозерск, һәм Удор, һәм Обдор, һәм Кондин, һәм башка җирләр государь-галиҗәнабы һәм бөек кенәзе» дип аталып йөртелде.
…Менә хәзер шушы биләмә һәм җирләрнең бөек кенәзе табутта ята, ә инде бу титул һәм исемнәргә аның өч яшьлек малае Иван хуҗа иде…
Бөек кенәз исеменнән
Бөек кенәзнең үлеме Русь халкын тирән кайгыга салды. Монда эш аның үлемендә генә дә түгел (дөньяга беркем дә мәңгелеккә килми), аларны аның урынына калган малаеның әле сабый бала гына булуы һәм бу очракта «Киләчәктә Русь белән ни булыр?» дигән сорау бик борчый да һәм куркыта да иде. Моңарчы Русь дәүләте тарихында кенәзлек башына беркайчан да мондый яшь баланың утырганы һәм, әле ул ил белән идарә итәрлек яшьтә булмаганга күрә, власть дилбегәсенең яшь хатын кулына күчкәне юк иде. Җитмәсә, үлгән бөек кенәзнең бу хатыны, Елена Глинская чит илдән бит әле! Русьның дошманы булган Литвадан, өстәвенә бөтенләй чит нәселдән чыккан кеше. Русь халкын бу яшь хатынның хыянәтче булу мөмкинлеге түгел, ә аның дәүләт эшләрендә тәҗрибәсезлеге, хатын-кыз буларак табигый йомшаклыгы, аның исемнәре үк хыянәтне хәтерләткән Глинскийларга якынлыгы куркыта иде. Дөрес, моңарчы сарайда бөек кенәзбикәгә карата, кайберәүләрнең үзара чышын-пышын гына сөйләшүләрен искә алмаганда, ачыктан-ачык бернинди гаеп сүзе дә ишетелмәде шикелле, киресенчә, сарай даирәсендәгеләр аның дини, мәрхәмәтле, гадел, батыр йөрәкле, зирәк акыллы булуын мактап сөйлиләр иде. Ләкин ил белән идарә итү көчле рухлы ир-ат өчен дә җиңел эш түгел, ә монда, ни әйтсәң дә, хатын-кыз, җитмәсә, яшь хатын… Бу хәл дә куркыта иде халыкны. Халык дигәч тә, иң беренче чиратта моны сарай тирәсендәге бояр һәм кенәзләр дип аңларга кирәк.
Елена үз эшендә Боярлар думасына таянды. Анда тәхетнең дәүләт эшендә зур тәҗрибә туплаган киңәшчеләре – советниклар утыра иде. Тик алай да бөек кенәздән башка дума башсыз гәүдә шикелле. Аның эше тиешле юнәлештә, ил-җир мәнфәгатьләрен кайгырту юлында барсын өчен, аның белән кем идарә итәр, гадәттә, анда теге яки бу мәсьәләне тикшергәндә яңгырый торган төрле фикерләрне кем чагыштырыр да, иң дөресен кем сайлап алыр, дума әгъзалары – бояр һәм кенәзләр тәкәбберлеген кем йөгәнләр? Кенәзлекнең Югары думасы мәрхүм Василийның энеләре һәм иң күренекле егерме боярдан – кенәзләр Бельскийлар, Шуйскийлар, Оболенскийлар, Одоевскийлар, Горбатый, Пеньков, Кубенский, Барбашин, Микулинский, Ростовский, Бутурлин, Воронцов, Захарьин, Морозовлардан тора иде. Тик аларның кайберләре, җирле биләмәләр башлыгы – наместниклар буларак, Мәскәүдә түгел, башка шәһәрләрдә яшәгәнлектән, күп очракта дума утырышларында катнашмыйлар да иде. Думада ил белән идарә итү эшендә Елена акылына һәм гамәлләренә йогынты ясардай ике кеше иң абруйлы булып санала: аларның берсе аның абзасы – әтисенең абыйсы, шөһрәт-дан яратучан, кыю, Василий тарафыннан үзенең баш киңәшчесе итеп билгеләнгән өлкән яшьтәге Михаил Глинский һәм әле шактый яшь булган һәм Елена белән яшерен мәхәббәт эшләрендә шикләнелгән кенәз Иван Фёдорович Оболенский иде. Шушы ике вельможа, үзара киңәшеп-килешеп эшләп, ил белән идарә итүнең тышкы эшләрен әле яшь булган Иван, ә эчке эшләрен мәрхүм бөек кенәз Василийның хатыны, бүгенге яшь бөек кенәзнең әнисе Елена исеменнән думаның төп закон чыгаручылары, аның эшен әйдәп баручылары булыр дип уйланылды.
Яңа идарәнең иң беренче эше руханилар, вельможалар һәм халык катнашында Успенский храмында узган тантаналы җыелыш булды. Анда митрополит Даниил держава башлыгы булып калган бала Иванга Русь белән идарә итү эшенә һәм аның бу эшендә Ходай алдында бурычлы булуы турында үз фатихасын бирде. Вельможалар шунда Иванга үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. Шуннан соң бөек кенәз Василийның үлем хәбәрен җиткереп, аның урынына калган яшь кенәзгә тугрылыкка ант эчәргә өндәп, Русьның бар почмакларына да чиновниклар җибәрелде.
Василий Өченченең үлеме алып килгән үзгәрешләр халәтендә курку һәм өметләр тулы бер атна үтүгә үк, башкала кешеләрен һич тә көтелмәгән бер яңалык таң калдырды: элеккеге кенәзнең бертуган энесе, яңа государь-галиҗәнапның туган абыйсы, Дмитров кенәзе Юрий Иванович кинәт кенә бәхетсез язмышка дучар булды. Аңа әллә күрә торып яла яктылар, әллә, законсыз рәвештә властька омтылучы, власть яратучы тәкәббер кеше дип, чын гаеп ташладылар, кыскасы, ул опалага эләкте.
Элек, Дмитров шәһәренә качарга ниятләгән өчен дип, Василий тарафыннан кулга алынып, зинданга утыртылган, ләкин ул үлгәннән соң тол калган бөек кенәзбикә тарафыннан азат ителгән кенәз Андрей Шуйский, янәсе, бу юлы, Еленаның үзенә дә хыянәт итеп, тәхеткә Юрий Ивановичны утыртмакчы булган һәм үзенең бу ниятен кенәз Борис Горбатыйга да чишкән. Ә ул, имеш, аның бу гамәлен кабахәт хыянәт дип бәяләп, моны үзенә үк әйткән. Шуйский исә, үзенең саксыз эш итүен аңлап һәм үзенә карата булачак опаладан куркып, оятсыз ялганга барган: Юрий яшерен рәвештә күренекле чиновникларны, шул исәптән Шуйскийның үзен дә, аның яклы булып, үз тирәсенә тупланырга, һич кичекмәстән Мәскәүдән үзе наместник булган Дмитров шәһәренә китәргә өндәгән. Шулай итеп, кенәз Борис Горбатый бөек кенәзбикәгә Шуйскийның дәүләт тынычлыгын бозарга юнәлгән уен раслый. Шуннан соң Горбатыйга рәхмәт белдерелде, Андрей Шуйский исә кабат зинданга ябылды. Ул, малае урынына Елена идарә иткән чорда, һаман шунда тотылды.
Ләкин артык сак боярлар Елена колагына, әгәр ул улы белән тыныч кына идарә итәргә тели икән, ул чагында власть сөюче, галиҗәнап сабыйның дошманы Юрийны да зинданга утыртырга кирәк дип тукып тордылар. Бу көннәрдә әле һаман үзенең ирен югалту кайгысыннан күз яшьләре белән йөргән Елена аларга:
– Минем кайгымны күреп торасыз, дәүләт файдасына икән, кирәгенчә эшләгез, – дип җавап бирде.
Шул вакытта Мәскәү боярларының начар уе турында белеп алган кайбер тугрылыклы хезмәтчеләре тыныч кына яши биргән, үз өстендә бернинди гаеп тә сизмәгән Юрий Ивановичны: «Анда сиңа беркем кырын карарга да базмас, ә монда бәладән котыла алмассың», – дип, тизрәк Дмитровка китәргә өндәделәр. Ләкин ул аларга эчке ныклык белән:
– Мин Мәскәүгә абыемның күзен яптырырга килдем һәм аның улы, минем туганыма, тугрылыклы булырга ант иттем, үземнең хаклыгымда үләргә дә әзер, – дип җавап бирде.
Алай да Юрий Иванович, 1533 елның 11 декабрендә үзенең барлык боярлары белән кулга алынып, кайчандыр яшь бөек кенәз Дмитрийның гомере өзелгән палатага ябылды. Бу начар билге иде…
Русь белән идарә итүнең шундый күңелсез гамәл белән башлануы тәвәккәл рәхимсезлек турында сөйли иде. Бәхетсез Юрийны кызгандылар, илдә тиранлык урнашмагае дип курыктылар, чөнки әле хәзергә Иванның исеме генә государь, ул – берни дә белми торган бала гына, ә аның исеменнән идарә итүче кенәзбикә дума киңәшләре буенча эш итте.
Шушы вакыйгадан соң Русь үзен илдә туып, дөресрәге, баш калкытып килүче олигархия таягы астында торган сыман хис итә башлады. Ә ул олигархиянең коралы булган газаплау исә, – гадәттә, дөньяда иң коточкыч һәм түзә алмаслык куркыныч нәрсә: ачуы килгән хаким үзе алдында барысының да фәкать буйсынуын гына тели торган ярсулы Аллага охшап кала. Ләкин күп санлы мондый тираннар халык алдында, аның күңелендә яхшы булып кала алмыйлар – гәрчә халык аларны үзләренә охшаган кешеләр кебек үк дип кабул итсә дә, аларның властьтан законсыз файдалануын күралмый. Боярлар Юрийны, Русь иленә зыян китереп булса да, властьтан үзләре теләгәнчә файдалану өмете белән харап иттеләр. Бу аларның шушы законсыз гамәлләре белән бөек кенәзнең башка туганнарын да: «Сезне дә менә шушындый ук язмыш көтә», – дип куркытып куюлары иде. Алар уенча, мондый җәза Юрийның кече энесе Андрейга гына түгел, аларның ир туганнары кенәз Бельскийларга да кулланылырга мөмкин иде. Янәсе, белеп торсыннар, борыннарына киртләп куйсыннар! Ә бит үлеме алдыннан, бөек кенәз Василий боярларга аларны хөрмәт итәргә, сакларга боерган иде.
Тумышлары белән Пруссиядән булган кенәз Симеон Феодорович Бельский белән күренекле окольничий Иван Лятцкий, хәрби эшләрдә бик тәҗрибәле кешеләр булып, бу вакытта, Литва белән сугыш була калса дип, Серпуховта полкларны сугышка әзерләү мәшәкатьләре белән мәшгуль булып яталар иде. Юрий Иванович кулга алынгач, алар аның гаепле икәненә һич тә ышанмадылар, икесе дә, ил белән бу рәвешле идарә итүгә ризасызлык белдереп, Русь безнең ватаныбыз түгел дип, Литва короле Сигизмунд белән яшерен бәйләнешкә кереп, шунда качып киттеләр.
Һич тә көтелмәгән бу хыянәт, әлбәттә, сарай кешеләрен бик гаҗәпләндерде. Шуннан соң, моның нәтиҗәсе буларак, яңа җәзалар үткәрелде.
Бу вакытта воеводалар башлыгы, Югары совет әгъзасы кенәз Иван Бельский Коломнада, дружиналарны урнаштыру өчен, урын карап йөри иде. Аны һәм кенәз Иван Михайлович Воротынскийны кече малайлары белән кулга алдылар да, кулларына богаулар салып, Симеон белән Лятцкийларның тарафдарлары дигән гаеп ташлап, бернинди судсыз зинданга ябып куйдылар. Тик Бельскийларның олысын, дума бояры кенәз Димитрийны гына тынычлыкта калдырдылар.
Моңа хәтле Михаил Глинский дума советының җаны һәм рәсми булмаган җитәкчесе дип саналды һәм чынлыкта шулай булды да: ул энесе Василийның кызы булган Еленаның тугрылыклы киңәшчесе иде. Ләкин инде бу чорда бала гына булган Иван урынына кенәзлек итүче кенәзбикә тирәсендә, чыннан да, властька омтылучы, власть яратучы, моның өчен кенәзбикәнең хатын-кыз икәненнән дә файдаланырга тырышкан башка төркемнәр пәйда була башлады. Янәсе, нигә идарә итүдә бернинди дә тәҗрибәсе дә булмаган хатынның йомшаклыгыннан файдаланмаска? Шулчакта сарайдагылар, гаҗәпләнеп, кайчандыр Василийның уң кулы булган Михаил Глинскийның башкаларны яклау түгел, үзен дә саклый алмавын белделәр. Бу кеше үзенең бирелгәнлеге, киң күңеллелеге һәм тормышта күпне күрүе белән Василийның зур ышанычын казанган иде. Тик менә хәзер, инде кенәз үлгәч, Елена тирәсендә аның күңелен яулап, дума белән дә, дәүләт белән дә идарә итәргә теләгән кенәз Иван Телепнёв-Оболенский һәм аның мәкерле тарафдарлары пәйда булуын сизенгәч тә, ул бу хәлгә битараф булып кала алмады. Чөнки күрер күзгә яшь тә, чибәр дә булган Иван Телепнёв-Оболенский яшь, төскә-биткә чибәр булган кенәзбикәнең хатын-кыз йомшаклыгыннан файдаланмакчы булуы күз алдында иде. Аннары, диварларның да колагы бар дигәндәй, алар арасындагы җылы, дөресрәге, артык җылы – инсафсыз, тыйнаксыз, җенси бозыклык-уйнаш белән бәйле мөнәсәбәт турындагы сүзләр дә, әкренләп үзара чыш-пыш, колактан-колакка гына сөйләүләрдән узып, сарай даирәсендә дә ишетелгәли башлаган иде инде. Ә һәрвакыт дөреслекне яраткан, бөек кенәз гаиләсенең һәрвакыт намус кысаларында калуы яклы булган Михаил Глинский, туганы Еленаның мондый йомшаклыгын авыр кичереп, бөек кенәзбикәгә җенси бозыклыкның, бигрәк тә халык һәрвакыт гаделлек, яхшылык кына күрергә теләгән тәхеттә аеруча килешмәве, моның кабахәт эш булуы, һич тә юньлегә алып бармавы турында ул яшь хатынның күзенә карап әйтергә булды…
Ул Елена янына килеп кергәндә, – рәхмәт, озак көттермичә кабул итте – идәнгә җәелгән бик зур паластагы баласы Иван һәм аны караучы ике кыз белән генә иде, чөнки бу инде аның тәхеттә утыра торган вакыты түгел иде. Күрәсең, бөек кенәзбикәнең баласын күрәсе килгән дә, тәрбиячеләре сабыйны аның палатасына алып килгәннәр. Иван идәндә уйнап йөри, ә хатын-кызлар, баланың бирелеп, үз-үзен онытып уйнавына сөенеп, ни турындадыр сөйләшә-сөйләшә, урындыкларда утыралар иде.
– Хәерле көн, бөек кенәзбикә! Исәнлек-саулыкмы? – диде Глинский, башын ия төшеп.
– Хәерле көн, туган абый, хәерле көн! Ходайның биргәненә шөкер, исән-сау гына яшәп ятабыз. Менә Иванны сагынган идем… – диде хатын, аның килүенә шатлангандай, бик ачык йөзе белән елмаеп.
– Күз тимәсен, зур булды инде.
– Шөкер, үсә! – диде хатын, кабат елмаеп, һәм кенәзнең юкка гына кермәвен сизенеп булса кирәк сорап куйды: – Ни йомыш, кенәз?
– Сөйләшәсе сүз бар, кенәзбикә… – дип җавап бирде туганы һәм, сүзенең икесе арасында гына икәнен белдереп, тәрбияче кызларга карап алды.
Сүзнең җитди булачагын Елена да сизде бугай, шундук кызларга:
– Ярар, Иванны алып китегез! – дип боерды.
Баланы алып чыгып киттеләр.
– Тыңлыйм сине, кенәз.
– Хәзер әйтәм, хәзер, хәзер… – Глинский, гәрчә монда килгәндә, күңеленә аның белән бик кыю, күзенә бәреп сөйләшмәкче булып беркетеп куйган булса да, менә хәзер, икесе генә калгач, авыр һәм күңелсез бу әңгәмәне ничек башлап җибәрергә белмичә, югалып калгандай булды. Хәер, аннары үзен тиз кулга алды. – Беренчедән, мин сиңа дума кенәзе буларак түгел, ә туганнар буларак килдем. Шуңа күрә, сине якын иткән кеше буларак, безнең бу сөйләшү икебез арасында гына калачак. Мәңгегә…
– Ул чагында эшкә якынрак кил, туган абый! Кереш сүзең бик озынга китте.
– Мине синең Иван Телепнёв белән мөнәсәбәтең бик борчый, Елена…
– Менә кызык! – дип көлде кенәзбикә. – Нинди мөнәсәбәт икән соң ул, кенәз?
– Халык төрлесен сөйли, халыктан бернине дә яшереп калып булмый бит. Сезнең арадагы мөнәсәбәт гыйшык-мыйшык уены дәрәҗәсенә килеп җиткән, дип сөйлиләр, Елена. Әлбәттә, моңа ышанасы да килми, чөнки моның ише эшләр – зур бозыклык, бөек кенәз хәтерен җиргә салып таптау ул… Ләкин, халык әйтсә, хак әйтә, дигән гыйбарә дә бар… Утсыз төтен…
– Юк кайгы белән кайгырып йөрүең икән, кенәз, – дип бүлдерде аны кенәзбикә, йөзе кырыслана төшеп. – Хатын-кыз шикелле, гайбәт җыеп йөрү кенәз санына һич тә килешми. Җитмәсә, туганым булган кешегә…
– Утсыз төтен чыкмый бит, кенәзбикә. Бу турыда хатыннарның бер-берсенә сер итеп кенә җиткерүеннән узган бугай сезнең арадагы хәлләр, инде бу турыда ирләр дә сөйли. Һәм, әйтергә кирәк, кичәле-бүгенле генә дә түгел…
Кинәт Елена, сизелеп тора, кешеләр тагын нәрсәләрне белә, ниләр сөйли икән дигәндәй, менә хәзер кенәз үзенә шуларын да җиткерер дигән шикелле сагаеп калды. Ләкин Глинский, бик тирәнгә кермичә, сүзне шуның белән йомгаклап кую ягында иде.
– Әгәр дә бу дөрес икән, мондый гөнаһлы эш тәхеттәге хатын-кызга бөтенләй килешми. Чөнки халык тәхет иясен үзен яклаучы һәм саклаучы намус иясе дип кабул итә, аңа бөтен күңеле белән ышана, аның тарафыннан бернинди бозыклыкны да кабул итә алмый. Тәхет гыйшык-мыйшыгы беркемнең дә шәхси эше генә була алмый, ул илгә көтелмәгән афәтләр алып килергә дә мөмкин…
– Кенәз, син мине ниндидер җенси бозыклык өстендә тоткан кеше сыман сөйләшәсең. Тик моңа бернинди сәбәп тә юк, чөнки күңелем чиста. Хәтта хатын-кыз буларак, мондый гөнаһка барган очракта да, бу минем шәхси эшем генә булыр иде. Шулай булгач, монда мине халык белән куркытырга кирәкми, кенәз.
– Дөрес аңла мине: һич тә начарлыкка түгел, якын итеп кенә әйтүем, бу мәсьәләдә ялгыша күрмә дип кисәтүем генә. Шуңа күрә икәүдән-икәү генә сөйләшәбез бит. Бары шул гына. Сиңа, синең аша тәхеткә якынаерга тырышучылар күп булыр. Әнә шундыйлардан саклана күр син, аларның һәр сүзенә ышанма! Менә әйт син миңа: Юрий Иванович ни өчен зинданга ябылды? Бөек кенәз Василийның иң якын кешесе иде бит ул! Кенәз, үлгән чакта, туганнарын сакларга-якларга кушып калдырган иде түгелме?
– Минем абруем турында кайгыртуың өчен рәхмәт анысы, кенәз. Тик син шуны да онытма: мин үзем дә инде күптән кыз-кыркын түгел, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен генә аера алам, – диде Елена, ниндидер эчке ачуын яшерергә тырышып. Ләкин аның эчендә ярсулы ачу кайнаганы йөзеннән генә түгел, хәтта зәһәрләнеп ялтыраган күзләреннән дә күреп, аңлап була иде. – Ә Юрий Ивановичка килгәндә, монда минем тырнак очы хәтле дә гаебем юк – аның башында хәзерге тәхеткә каршы уйлар йөртүен мин түгел, ә дәүләт эшендә зур тәҗрибәле кешеләр ачты һәм раслады. Килешәсеңдер, кенәз, тәхет теләсә кемгә бирелә торган нәрсә түгел бит! Ул идарәчедән ныклык таләп итә. Явыз уйлы кешеләргә: «Монысы минем туганым, тегесе иремнең туганы, болары дусларым», – дип, җинаятьләренә күз йомып, мәрхәмәт өләшә башласаң, шул туганнарның тәхетеңне алып куюы да бар! Тарих күпме белә андый мисалларны! Менә шулай, кенәз, властьны кулда тоту өчен ныклык, ныклык һәм тагын бер мәртәбә ныклык кирәк! Син әле генә әйткән хатын-кызга бигрәк тә. Кулга алынган икән, димәк, гаебе бар ул Юрий Ивановичның. – Елена, минем әйтер сүзем бетте, шуның белән әңгәмәбез тәмам дигәнне белдереп, утырган урыныннан торып басты. – Башка миңа әйтер сүзең юктыр дип беләм, кенәз.
– Юк, башка бер әйтер сүзем дә юк, кенәзбикә, – диде Глинский һәм чыгып китте. Саубуллашмады да…
Менә шулай сөйләште шактый ук якын тиешле кенәз кенәзбикә белән.
Әлбәттә, Михаил Глинский башка әйтер бер сүзем дә юк дип ялганлады гына. Тагын да бар иде әле аның әйтер сүзе, бар иде. Ул Еленага халык арасында аның Иван Телепнёв белән гөнаһлы хәзерге бәйләнеше хакында гына түгел, заманында, балалары Иван белән Юрийның аталары бөек Мәскәү кенәзе Василий түгел, башка кеше икән дигән сүзләр дә йөргән иде бит. Менә шуны да хәтерләтеп алмакчы иде ул бу сөйләшүе вакытында. Әйе, хәтерләтеп. Чөнки ул сүзләр колактан-колакка йөрде-йөрде дә, шөкер, аннары тындылар. Кайберәүләр, кенәзбикә балаларының чын әтисе сарайның ат караучысы хезмәтендәге, барысы да Ахмет дип исеме белән генә йөрткән гап-гади бер татар икән, кайберсе, кенәзнең өендә хезмәтче булып эшләгән Делишев Мисаил дигән кеше булган икән, дип сөйләделәр. Моның кайсы дөрес булгандыр, бер Алла белән кенәзбикә Елена үзе генә белә булыр… Ләкин моның чын булуы һич тә шик уятмый шикелле, чөнки Василийның беренче хатыны Соломония белән егерме ел яшәп тә булмады баласы, аннары Еленасы да дүрт елдан соң гына, баласы булмаса, үзен дә Соломония язмышы көтә дип куркып беткәч кенә, йөккә узды. Мондый язмыштан качу өчен, кенәзбикә икәнеңне онытып, кемдер әйтмешли, шайтанның үзе белән гөнаһлы эшкә барырсың!
Бертуганының кызы Елена белән сөйләшкәннән соң, Михаил Львович Глинский, әлбәттә, сөйләшүләре үз араларында гына калыр, беркемгә дә чыкмас дип уйлаган иде. Тик бу уенда бик нык ялгышкан булып чыкты. Кенәз белән булган, дөресрәге, кенәзнең үзе белән булган әңгәмәсеннән соң куркып калган Елена ул көнне үзенә урын таба алмый аптырады. Куркырлык та бит: димәк, аның кенәз Иван Телепнёв белән якын мөнәсәбәттә булуы турындагы сүз, ничек кенә сак булырга тырышмасыннар, барыбер озын колаклыларга да барып ирешкән. Дөрес, әлегә колактан-колакка йөри торган рәвештә генә, чөнки аларны беркемнең дә гөнаһлы эштә тотканы, күргәне юк. Тик кеше теленә кердеме, башта кеше арасында фараз рәвешендә генә пышылдашудан башланган андый нәрсәләрнең тора-бара инде чын, булган хәл дип таралу ихтималы да бар бит. Дөрес, йөзгә бәреп әйтүче булмас – җәзадан куркырлар. Хәер, кем белә, бәлки, абзасы Михаил кебек, аңа яхшылык теләгән булып, җәзадан да курыкмыйча, башка акыл өйрәтергә җөрьәт итүчеләре дә табылырга мөмкин. Бүгенге сүзләре ике арада гына калыр дип әйтүен әйтте дә, кем белгән аны, ә сүзендә тормаса? Әй Михаил абзый, тыныч кына яшәп ятканда, күңелемне айкап ташладың бит син! Тәмам куркуга салдың. Мин моңарчы бу турыда кемнең булса да сизү-белүе түгел, беркем уена да китермидер дип йөри идем бит… Баксаң, алай түгел икән… Ә хәзер нишләргә соң? Бу хәбәр алга таба таралмасын өчен, нинди чара кылырга? Ә нәрсәдер эшләргә кирәк. Хәтта, һичшиксез, кирәк! Алай гына да түгел, бу турыда алга таба, бер-берсенә сөйләп йөрү түгел, уйларына да китерергә куркырлык булырга тиеш ул чара. Кырыс кына түгел, рәхимсез булырга тиеш. Бу эштә ныклык кирәк, ныклык!
Елена шулай берничә көн үзе генә уйланып, дөресрәге, кайгырып йөрде-йөрде дә, бер дә бер көнне, вакытын туры китереп, бу уйлары илә кенәз Иван Телепнёв белән уртаклашты. Аңа абзасы белән булган сөйләшүне бик тәфсилләп сөйләп бирде һәм сүзен, аңардан бик үтемле ярдәм көтеп:
– Йә нишлибез, Иван? – дип тәмамлады.
Кенәз Телепнёв-Оболенский исә, бу хәбәр аны да уйга төшерде бугай, бераз вакыт дәшми торды. Аннары Еленаны гаҗәпләндереп, ничектер җанланып, елмаеп куйды һәм бик авыр мәсьәләнең чишелешен тапкан укучы сыман әйтте:
– Карт үз-үзенә үлем җәзасы чыгарган дип саныйк. Кайгырма, синең өскә бернинди гаеп тә, бернинди гөнаһ та төшмәс…
– Ничек үлем җәзасы?! Ни өчен? Ни әйтсәң дә, ул – минем абый бит!
– Син нәрсә, шул абыеңның, кеше телләренә кертеп, икебезне дә хурга калдыруын телисеңме әллә? – дип сорауга сорау белән җавап бирде яшь кенәз. – Монда инде, абый, туган дип, мәрхәмәтле уены уйнап булмый, Елена! Вакыты ул түгел. Курыкма, бу эш тик торганда гына эшләнмәс – саллы сәбәбен табарбыз…
– Ул чагында үзең кара инде, Иван, – диде кенәзбикә, аның күзенә сөеп карап. – Мин сиңа ышанам.
Шулай итеп, кенәз Михаил Глинскийның язмышы хәл ителде. Чит илдән килеп, бөек кенәз Василийның иң якын кеше булуыннан көнләшеп үзара шартлар дәрәҗәгә җиткән, аны үзе артында хыянәтче дип санаган боярлар, ниһаять, бу кешегә кул күтәрергә җөрьәт иткән кенәз Телепнёв-Оболенскийга бик рәхмәтлеләр иде. Глинский бернинди гаебе булмаган боярин һәм Василийның якын дусты булган Михаил Семёнович Воронцов белән бергә, Русь кенәзлеге белән идарә итүне үз кулларына алмакчы булганнар дигән «саллы» гаеп ташланып, ирекләреннән мәхрүм ителделәр дә зинданга ябылдылар. Михаил Глинскийны кенәз Василий үзенә Елена аркасында якынайткан иде, ул шуның тарафыннан, бөек кенәз үлеменнән соң, бер ел үтәр-үтмәстә, 1534 елда үтерелде.
Зинданда үлгән Михаилны бернинди хөрмәтсез Неглинныйдагы изге Никита чиркәвенә күмделәр. Ләкин бераздан, акылларына килеп бугай, җирдән казып алдылар да, Троицкий монастырена алып килеп, государь бабасына тиешле күркәм кабер әзерләп, шунда җирләделәр. Ә боярин Михаил Воронцов, бераздан зинданнан чыгарылып, бары тик сарайдан гына читләштерелде, аннары ул, үзенең эзәрлекләүчеләреннән дә озаграк яшәп, Новогород наместнигы булып хезмәт итеп, дума бояры сыйфатында 1539 елда үлде.
Мәрхүм Василийның бертуган энесе, хәзерге сабый государьның абзасы Андрей Иванович, йомшак холыклы кеше буларак, искә алырлык бернинди үзгә уңай сыйфатларга ия булмаганлыктан, сарайда һәм думада тышкы хөрмәттә генә йөрде. Дөрес, башка чит илләр аңа дәүләт башлыгы булып саналган бөек кенәз Иванның беренче тәрбиячесе дип карасалар да, чынында ул аның язмышында да, дәүләт белән идарә итү эшендә дә һич катнашмады. Әлбәттә, абыйсы Юрий Ивановичның язмышы шулай аяныч булып бетүенә кайгырды, елады, шул ук вакытта үзе өчен дә курыкты, бернинди адым ясарга да кыймыйча, икеләнеп яши бирде. Бөек кенәз Василий үлеп алты атна үткәннән соң, ул әле һаман Мәскәүдә чагында, Еленага баш орып, аңардан үзенең җир биләмәләренә тагын да өлеш өстәвен үтенгән иде. Ләкин аның бу үтенече кире кагылды, бары тик, борынгыдан килгән йола-гадәт буенча, олы абыйсы, мәрхүм кенәзнең истәлеге итеп, аңа күп кенә кыйммәтле савытлар, аның тунын, бай иярләре белән атлар гына бүләк иттеләр. Шуннан соң кенәз үзенең Старица биләмәсенә китеп барды. Әлбәттә, ул ил белән идарә иткән Еленага ачулы иде. Хәбәр йөртүчеләр һәм озын колаклар да йокламады: аларның кайберсе аңа, янәсе, якын итеп, инде аның өчен дә зиндан әзерлиләр дип, икенчеләре исә Еленага, кенәз Андрей Иванович синең хакта гайбәт сүзләр тарата, дип җиткерә тордылар. Шуннан соң, хәлне ачыклау, дөреслекне ачу өчен, бояр, кенәз Иван Шуйский Старицага китте, ә Андрей бу вакытта Мәскәүгә килеп чыккан иде. Алар аннан соң Мәскәүдә очраштылар. Шул очрашу вакытында бер-берсенә дуслык, тугрылык турында, сарай тирәсендә Андрей хакында йөргән төрле имеш-мимешләргә ышанмауларын белдерделәр. Дөрес, митрополит ул хәбәрләр дөреслеккә туры килә дип бара иде. Алай да Еленаның аны каенагасы белән кем орыштырырга теләвен беләсе килә иде. Ә Андрей аңа беркемнең исемен дә атамады. Шуннан соң алар җылы гына саубуллашты, тик килешүләренең ихлас күңелдән түгел икәнлеге икесе өчен дә ачык иде.
Бу вакытта, 1536 елның 26 августында, Андрейның абыйсы Юрий Иванович зинданда ачка үлде, дөресрәге, үтерелде. Бу турыда ишеткәч, аның коты алынды. Елена аны тышкы сәясәт мәсьәләләре буенча Мәскәүгә киңәшкә дәштергәч, кенәз Андрей Иванович, авыруга сабышып, врач чакыртты. Ләкин күренекле саналган врач Феофил аңарда бернинди авыру да тапмады. Шуннан соң Еленага, яшертен генә, ул башкалага килергә теләми, качарга уйлый, дип җиткерделәр. Ә үзе Еленага мондый хәбәр язып җибәрде: «Авыру һәм кайгы-сагышларым аркасында мин акылдан һәм уйлау сәләтеннән яздым бугай. Минем күңелемне мәрхәмәтең белән җылыт. Әллә соң галиҗәнап мине моннан носилкага салып алып килүләрен телиме?» Бу хатны алганнан соң, кенәзбикә, аның усал ният белән алдашуы беленгән очракта, аңа тугрылык турында биргән чиркәү антын хәтерләтергә дип, Старицага Крутицкий чиркәве архирее Досифейны җибәрде.
Шул көннәрдә кенәз Андрейның йомыш белән Мәскәүгә җибәрелгән бояры Андреев юлда кулга алынып, кенәз Оболенскийлар – Никита Хромый белән Иван Телепнёв – шактый санлы дружина башында Волоко Лам шәһәренә килеп төштеләр. Алар, Досифейның үгет-нәсыйхәте уңай нәтиҗә бирмәгән очракта, Русьтан качарга теләгән Андрейны эзәрлекләргә тиешләр иде. Оболенскийлар аны кулга алырга килә дигән хәбәрне ишеткән кенәз, хатыны белән кечкенә малаен алып, Старицадан чыгып, аннан алтмыш чакрымда тукталды һәм, уйлады-уйлады да, мондый хәлдә җинаять юлына басуны хуп күрде. Исәбе, гаскәр җыеп, Новогородны алырга һәм, мөмкин булса, аннары бөтен Русьны кулга төшерү иде. Аны тормышка ашыру өчен, ул тирә-юньдәге биләмә боярларының улларына үзе язган грамота-хатларын җибәртте. Анда ул: «Бөек кенәз – бала гына, сез боярларга гына хезмәт итәсез. Миңа килегез: мин сезне бүләкләргә әзер», – дип язган иде. Бояр малайларының кайберләре, чыннан да, аның кул астына килде, кайберләре исә, киресенчә, аның фетнәле грамоталарын Мәскәүгә, думага юллый тордылар. Янәсе, кенәз Андрей – хыянәтче.
Мондый фетнәле хыянәткә каршы кичекмәстән каты чаралар күрергә кирәк иде. Кенәз Никита Оболенский аннан Новогородны сакларга ашыкты, ә кенәз Иван Телепнёв дружинасы белән зур юлдан сулга, Старая Руссага борылган Андрейны эзәрлекләп китте. Ул, аны Тюхоль янында куып җитеп, байрагын күтәреп, дружинасын сугышка әзерли башлады. Андрей да үзенең дружинасын яуга алып чыкты, кылычын кыныннан чыгарды, ләкин икеләнеп калды да сугышканчы сөйләшү алып бару юлы хәерлерәк булыр дигән карарга килде. Ул Телепнёвтан бөек кенәз исеменнән Еленаның аңа карата бернинди үч тә сакламавы турында ант эчүен таләп итте. Телепнёв аңа, озак уйлап тормыйча, шундук, сиңа бөек кенәз белән кенәзбикә Елена бернинди ачу да сакламыйлар, сиңа беркем дә тимәячәк дип, үз антын җиткергәннән соң, алар бергә Мәскәүгә кайтты. Билгеле, бу хыянәте өчен аны Елена бөек кенәз исеменнән дә, үзе дә кичерә алмады: Андрей Ивановичны кулга алып, кул-аякларына богау салдылар, хатыны белән малаена каравыл куйдылар. Алты айдан соң ул үтерелде һәм хөрмәт белән архангель Михаил чиркәвенә күмдерелде. Ә аның боярлары һәм хезмәтчеләре бик каты җәзаларга тартылды, хәтта кайберләре шунда үлде дә. Аның ягына чыккан бояр балаларын исә Новогород шәһәре юлында бер-берсеннән ерак араларда утыртылган баганаларга асып-асып куйдылар.
Шулай итеп, Еленаның яшь бөек кенәз исеменнән идарә иткән дүрт ел эчендә үзләренең якын туганнары булган, бер ана карыныннан чыккан ике бертуган үтерелде, күп кенә башка күренекле кешеләр, шул исәптән кенәз Андрей боярлары, зинданга ябылды, кайберләренең исемнәре каралтылды, намуслары тапталды. Бала гына булган держава галиҗәнабының әле ил-җир белән идарә итәрлек яшьтә булмавы бөек Мәскәү кенәзлегенең юкка чыгуына китерүдән курыккан әнисе Елена катылык белән рәхимсезлекне ныклык дип санады.
Иванның бала чагы
Иванның балалык чоры башка бояр, кенәз һәм воевода балаларыннан берни белән дә аерылмады дияргә була. Аерма тик шунда гына: башка малайларның күп нәрсә үз ирекләрендә булса, аныкы исә һәрвакыт билгеле бер кысаларда кала бирде, ни әйтсәң дә, ул, әле бала гына булса да, инде бөек Мәскәү кенәзлегенең бөек кенәзе санала иде бит. Ә бу исә иң беренче очракта аңардан һәрьяктан да белемле, зирәк акыллы, күп нәрсәне белүчән булып, кыскасы, бөек кенәзгә хас булган барлык сыйфатларга да ия булып үсүне таләп итә иде. Шуңа күрә аның тәрбиячеләре бала Иван белән һәрвакыт менә шуны истә тотып эш иттеләр. Ә аларга килгәндә, аның тәрбиячеләре күп санлы булып, аңа һәрберсе үзе яхшы белгән өлкәдәге белемне сеңдерергә тырышты.
Билгеле булганча, һәр ир бала атта да яхшы йөрергә, аның өстендә кылыч, булава-гөрзи, сөңге белән сугыша да белергә тиеш, ә бөек кенәз исә боларның барысын да гадәти ир-атлардан күпкә остарак та эшләргә тиеш. Физик яктан да камил булырга тиеш ил идарәчесе. Географияне дә, Русь тарихын гына түгел, башка илләр тарихын да яхшы белергә тиеш ул. Ә үз бабаларының үткән тарихларын, кайсысының кайчан, кем белән сугышканнарын, нинди җиңүләргә ирешкәннәрен, кайда, кайчан, кем тарафыннан җиңелгәннәрен дә бишбармак шикелле белү зарур шундый бөек илнең кенәзенә. Белү генә дә түгел, үз-үзенә: «Бу очракта үзем нишләр идем, килеп туган бу хәлдән ничек чыгар идем?» – шикелле сораулар биреп, ул яуларны анализлау, ул вакыйгаларга үз бәясен бирү дә сорала иде бөек кенәз титулы йөрткән кечкенә Иваннан.
Шуңа күрә Русьта иң беренче буларак патша исемен йөртәчәк Иван Дүртенчене, әтисе үлгәч, менә шушы кеше үз тәрбиясенә алды, менә шушы кеше тәрбияләде дип һич тә кистереп кенә әйтеп булмый. Аны кемнәрдер атта бик оста йөрергә (әтисе аны атка беренче мәртәбә өченче яшендә атландырган иде), җайдак килеш кулыңдагы барлык төр кораллар белән сугышырга, кемнәрдер башта укырга, язарга өйрәтте, аннары дәвамлы рәвештә тарих һәм география фәннәре буенча шактый төпле белем бирде. Кыскасы, Иван балалык чорында гел илнең бөек кенәзенә алдагы тормышында кирәк булачак күп кенә «тиеш» ләр кысасында тәрбияләнде.
Чиркәү белемнәрен дә үзләштерергә туры килде аңа, чөнки христиан дине дәүләт дине булып саналганга күрә, ил сәясәте белән бергә бик нык үрелгән халәттә яши, шуңа күрә диннең сәясәт белән бәйләнеше дә, сәясәтнең дин белән бәйләнеше кебек үк, бик көчле һәм дә нык иде. Иванның кечкенә чагыннан ук аның төп дини рухание Русь митрополиты Даниил булды. Телгә бик оста, гади генә нәрсәне дә бик мавыктыргыч итеп сөйли белә торган бик тирән белемле дин әһеле иде ул. Иван аны гипнозланган шикелле йотылып тыңлый иде, аның белән рәхәт иде аңа. Шуңа күрә ул дин белемен хәтта башка дәресләргә караганда да яратарак төште, чиркәүгә бөтен күңелен биреп, бик рәхәтләнеп йөрде, аннан, митрополит әйтмешли, тәне белән дә, җаны белән дә чистарынып, ниндидер эчке ләззәтле нурланыш алып кайта торган иде.
Юк, митрополит гел коры дин дәресләре генә биреп, догалар гына өйрәтеп һәм ятлатып, аны һич тә туйдырып бетермәде – ул аларны да бала күңеле аңларлык итеп, анда да башын катырырлык, эчен пошырырлык итеп түгел, ә яшенә карап, чамасын белеп кенә төшендерә килде. Иң мөһиме: митрополит дини дәресләрен көндәлек тормыш, хәтта кызыклы һәм файдалы тарихи мисаллар белән бәйләп алып барды. Моның өчен ул әңгәмәсе вакытында, тиешле урынын табып, Иванның ата-бабасы тормышыннан алынган гыйбрәтле мисалларны да уңышлы файдалана иде. Бу митрополитны һич тә дин кешесе генә дип әйтеп тә булмый, ул бик оста сәясәтче дә иде. Мәсәлән, ул Иванга әтисенең васыятен аның башында да калырлык, күңелендә дә сакланырлык итеп сеңдерә килде. Ашыкмыйча, ләкин даими рәвештә. Янәсе, Ходай ата-бабадан калган васыятьләрне изге дип саный, шулай булгач, алар балалары яисә оныклары тарафыннан, һичшиксез, зарури рәвештә үтәлергә тиеш.
Ә Иванның әтисе калдырган васыятьләрне яхшы белә иде митрополит. Беренчедән, бөек кенәз аларны әйткәндә, ул да анда иде, икенчедән, аның үләр алдыннан васыяте буларак әйткән ул сүзләре инде думада барлык боярларга да, кенәзләргә дә, воеводаларга да җиткерелгән иде. Аның иң беренчесе, бөек кенәзлек өчен иң әһәмиятлесе, тора-бара ничек тә үтәлергә, башка кеше тарафыннан түгел, үсеп җитеп, көченә кергән малае Иван тарафыннан үтәлергә тиешлесе Казан ханлыгын Мәскәүгә буйсындыру иде. Әтисе авызыннан чыккан бу сүзләрне митрополит кечкенә Иванга бөтенләй икенче күзлектән карап җиткерә килде. Янәсе, синең әтиең бөек Мәскәү кенәзе Василий Өченче, хәтта үлем түшәгендә ятканда да, гел ил-җир язмышы турында гына уйлады, гел шуны гына кайгыртты. Шуңа күрә аның бу васыяте – изгеләрнең изгесе, һәм ул тора-бара, һичшиксез, тормышка ашырылырга тиеш.
Әлбәттә, митрополит Даниил әле кечкенә Иванның бүген үк Казанга яу белән бару зарурлыгын аңлап бетермәвен дә белми түгел иде. Шуңа күрә аңардан хәзер моны таләп тә итмәде, бары тик моны күңеленә салып куя торсын дип ашыкмыйча гына сеңдереп килүе иде. Бүген бала гына икән, ел артыннан еллар үтә торгач, аның бу эшкә дә кулы җитәр вакыт килер. Тик ашыгырга гына кирәкми, барысы да үз чираты буенча бара торсын. Тик эзлекле рәвештә! Шуңа күрә митрополит аңа сәяси тәрбия бирү мәсьәләсен дә үз күзе уңыннан ычкындырмады. Воеводалар аңа әтисенең башка кенәзлекләрне яулап алу хисабына Русь биләмәләрен зурайту, берләштерү һәм ныгыту юлында башкарган эшләре, кыскасы, аның җиңүле яулары турында даими рәвештә сөйләп, хәтерләтеп торырга, үзе әйтмешли, якын тарих дәресләре бирергә тиешләр иде.
Ә Иванның әтисе Василий оештырган андый җиңүле яулар булды лабаса! Псков, Смоленск һәм Рязань Мәскәү кенәзлегенә шуның тарафыннан кушылды ич! Өркетүле-куркытулы хат-грамоталар язышу юлы белән түгел, ә яу чабып! Аларның һәрберсе – үзе аерым вакыйга! Җитмәсә, анда үзләре катнашкан кешеләрнең дә кайберләре исән иде әле. Шуңа күрә вакыты-вакыты белән ул яулар турында Даниил үзе дә сөйли һәм бу мөһим эшкә воеводаларның үзләрен дә тарта иде, чөнки митрополит бу эшне зур тәрбияви чара итеп санады…
Әтисенең Смоленск шәһәрен ничек яулап алуы турындагы хикәят Иванның хәтеренә бигрәк тә нык сеңеп калды… Бәлки шуңа күрәдер, чөнки, ул яу чапканда, бу шәһәр Литва дәүләте канаты астында булган бит. Димәк, әтисе Василий яу белән башка илләр өстенә барырга да курыкмаган!..
…Литвалылар, Иван Өченченең Русь чигендәге урыс өлкәләрен үзенә буйсындырганнан соң, ул шуның белән канәгатьләнер дип уйлап, Мәскәү кенәзлегеннән инде курыкмый да башлаганнар иде. Ләкин Руська үзенең көч-куәтен тирә-юнендәге урыс җирләренә карата гына түгел, чит илләр каршысында да күрсәтергә кирәк иде. Җитмәсә, Мәскәүгә Литва җиреннән үзе чакырып китергән кенәз Михаил Глинский Василийны даими рәвештә Литвадан Смоленск шәһәрен тартып алырга өндәп, бу яуның уңышлы килеп чыгачагына ышандыра килде. Тарихчылар дөрес язган булса, юкка гына да түгел. Имеш, Михаил Львович, аны яулап алганнан соң, бөек кенәз бу шәһәрне үзенә бүләк итеп бирер дип уйлаган. Чынында шулай булгандырмы, юктырмы, ләкин ул вакытта Глинский Василийга зур хәрби ярдәм күрсәтте: Богемия белән Германиядән яхшы сугышчылар яллап, аларны Ливония аша Мәскәүгә алып килде.
1514 елның 8 июнендә бөек Мәскәү кенәзе Василий Өченче бертуган энеләре Юрий һәм Симеон белән үзе җитәкләгән сугышчылар илә башкаладан чыгып китте. Кенәзнең өченче бертуганы Дмитрий Серпуховта торырга тиеш иде, ә дүртенчесен, Андрейны, ул Мәскәүдә калдырды. Государь дружинасына 220 бояр һәм аларның малайлары керә, ә Тула белән Угорь шәһәрләрендә запас полклар тора иде.
Бөек кенәз, Смоленскига килеп җитеп, аны камап алды һәм 29 июльдә шәһәрне пушкалардан утка тота башлады. Аның кургашын белән капланган пушка ядрәләреннән шәһәр диварлары дер селкенеп торды һәм шәһәрне саклаучы сугышчылар төркем-төркем кырылды. Ә литвалыларның пушкалары исә, шартлап, үз кешеләрен үтерде. Бераздан бөтен шәһәр кара төтен белән капланды, йортларга утлар капты, ә котлары алынган кешеләр, нишләргә белмичә, шәһәрне камаучылардан мәрхәмәт көтеп ялына башлады. Алар меңләгән тавыш белән шәһәр диварлары артыннан: «Государь, великий князь! Уйми меч свой! Мы тебе повинуемся», – дип кычкырдылар. Шуннан соң Василий атуны туктатырга боерды. Атыш тукталгач, Смоленск шәһәренең епискобы Варсонофий, күпер төбенә чыгып, шәһәр наместнигы Юрий Сологуб икенче көнне сөйләшүләр алып барырга әзер, дип белдерде. Тик бөек кенәз, моның белән риза булмыйча, шундук крепостьны яңадан утка тотарга боерды. Бераздан епископ шәһәр капкасыннан күз яшьләре белән килеп чыкты. Шәһәр халкының күпчелеге инде урыс гаскәрләренә каршылык күрсәтүне файдасыз эш дип белдергән, имеш. Гәрчә воевода Юрий Сологуб аларга тиздән Литвадан ярдәм килеп җитәчәге турында әйтеп торса да, инде аңа беркем дә ышанмый икән һәм Смоленск руханилары, кенәзләре, боярлар, мещаннар епископ артыннан Василийга шәһәрне бернинди кан коюсыз, тыныч юл белән генә бирергә әзер булулары турында әйтергә кушканнар.
Шунда барлык хәрби хәрәкәтләр туктатылды да, урыслар ыстанында кулларына изге иконалар һәм тәреләр тоткан епископ, архимандритлар һәм наместник Сологуб үзе дә, вельможалар, чиновниклар пәйда булды, һәм алар барысы да күз яшьләре белән бөек кенәз Василийга:
– Государь, довольно текло крови христианской, земля наша, твоя отчина, пустеет: прими град с тихостию! – дип ялвардылар.
Василий Юрий Сологубны һәм шәһәрнең күренекле кешеләрен үз чатырына чакырды, алар барысы да шунда аңа һәм Руська тугрылыклары турында ант иттеләр.
Бу вакытта литвалылардан торган капка сакчылары урыс сугышчылары белән алыштырылды. Икенче көнне таң атканда, шәһәргә атлы гаскәре белән кенәз Даниил Щеня килеп керде, һәм шәһәр кешеләрен исәпкә алып-язып, аларны Мәскәүгә карата һәм аның государена тугры булырга ант иттереп, моннан соң Литваны онытырга боердылар.
1 августта епископ Варсонофий тантаналы төстә Днепр суын изгеләштерде дә, тәреләр күтәреп, шәһәргә китте. Аның белән булган руханилар артыннан бөек кенәз, воеводалар һәм, тезелешеп, сугышчылар атлый иде. Шәһәр капкасы төбендә Смоленск боярлары, халкы, аларның хатыннары һәм балалары Василийны шатлыклы йөз белән каршы алдылар. Епископ бөек кенәз һәм җыелган халык өстенә изге су бөркеп чыкты. Аннары Алла Анасы – Богоматерь храмында дога кылдылар. Протодьякон амвоннан җиңүчегә озын гомер теләде. Бөек кенәзгә рухландыргыч изге тәре белән фатихасын биргәннән соң, епископ аңа, зур дулкынлану кичереп:
– Божиею милостию радуйся и здравствуй, православный царь всея Руси, на своей отчине и дедине града Смоленска! – диде.
Шунда Василийның бертуганнары, боярлар, воеводалар, чиновниклар һәм Смоленскиның барлык халкы бөек кенәзне чын күңеллереннән котлап, шатлыкларыннан чыккан күз яшьләреннән дә оялмыйча, бер-берсен туганнар, бер дин ияләре дип котларга, кочаклашырга керештеләр.
Хәрби сановниклар, боярлар озатуында Василий борынгы Мономахлар нәселеннән килгән кенәзләр тәхетенә кереп утырды. Шуннан торып шәһәрнең барлык кешеләренә мәрхәмәтлелеген белдерде һәм Смоленскиның яңа наместнигы итеп кенәз Шуйскийны билгеләве, ә дини рухани итеп епископ Варсонофийны үз урынында калдыруы турындагы карарын җиткерде. Күренекле кешеләргә бүләкләр һәм акчалар бирде, аларның барысының да милек хуҗалары булу хокукларын раслады. Ул көнне Василий шулкадәр мәрхәмәтле иде ки, хәтта үзенә каршы корал белән чыккан Юрий Сологубка да, бернинди явызлык күрсәтмичә, Литвага китеп барырга рөхсәт итте, гомумән, беркемне дә җәзага тартмады.
Смоленскины алу бөтен Русь өчен зур һәм сөенечле бәйрәмгә әйләнде.
Бу вакыйга турында кечкенә Иван берничә мәртәбә ишетте инде. Шул яуда катнашкан воеводалардан да, митрополитның үз авызыннан да. Митрополит аны тулысы белән түгел һәм, ни гаҗәп, һәрвакыт яңача, ләкин шулкадәр эчкерсез, ихласлык белән сөйли яисә үзе кирәк санаган урыннарын хәтерләтеп-хәтерләтеп куя иде ки, хәтта күзләренә яшьләр бәреп чыга иде! Шуңа күрәдер, мөгаен, аның сүзләре Иванга бик көчле тәэсир итә иде. Әйе, ул вакыйганың кайбер өлешләрен генә һәм һәрвакыт нидер өстәп тә сөйли иде Даниил. Аның күзләрендә ул эчкерсез яшьләр бигрәк тә Смоленск кешеләренең бөек кенәз Василийга үзләренә карата мәрхәмәтлелек күрсәтүләрен ничек ялварулары турында сөйләгәндә чыга иде. Ул аларның «Государь, великий князь! Уйми меч свой! Мы тебе повинуемся» дигән сүзләрен еш искә ала һәм, хәтта шуны искә алганда да, үзеннән нидер булса да өстәми калмый. Мәсәлән, «Ул көнне күк йөзен куркыныч кара болыт каплаган иде» дип, яисә «Алар шәһәр диварларыннан ялварып кычкырган чакта, күктә кошлар да очмый, андагы төтенгә чыдый алмыйча, алар да шәһәрдән чыгып качкан булганнар» дияр иде ул, моңа үзе дә ышанып һәм, гадәттә, сүзен: «Менә нинди дәһшәтле кеше иде ул синең әтиең, безнең государебыз Василий!» дип тәмамлый торган иде.
Юк, Иванга бер Смоленск шәһәрен буйсындыру турында гына түгел, ә әтисенең Псков, Рязань калаларын, хәтта бабасы Иван Өченченең Ярославль, Новогород, Тверь, Пермь шәһәрләрен ничек алуы турында да сөйлиләр иде.
Иван Казан ханлыгы турындагы хикәятләрне дә бик йотылып тыңлый иде. Чөнки ул, бераз үсә төшкәч, әнисе Еленаның чыгышы белән татарлардан булуы турында да белде. Димәк, аның үзендә дә татар каны бар дигән сүз. Дөрес, әнисе үзе аңа Казан турында берни дә сөйли алмый иде, чөнки ул анда тумаган да, тормаган да. Казан ханлыгы турында аңа митрополит белән воеводалар, кенәзләр, сату-алу белән йөрүче купецлар сөйли иде. Баксаң, хәтта инде кайберләренең Казан белән Мәскәү арасында булгалап торган кайбер кыска-кыска орыш-бәрелешләрдә катнашканнары да бар икән. Аннан соң сарайда Казанда булучы кешеләрнең сөйләшүләрен дә тыңлап торганы бар иде Иванның. Имеш, анда аларның Сөембикә дигән бик тә чибәр һәм үтә дә акыллы ханбикәләре бар икән. Ул үзе Нугайның олы ханы Йосыф кызы икән, имеш. Башта ул Казанның урыслар Еналей дип йөрткән Җан Гали ханына кияүгә чыккан, ләкин аның белән ничәдер ел яшәп тә баласы булмаган. Чөнки ул Еналейлар нәселенең ирлекләре шулай чамалы гына икән, аның абзасы Шигалей-Шаһ Гали дә ирлексез булган, имеш. Аннары, Җан Гали дигән ханнары үтерелгәч, бу чибәр хатын Казан тәхетенә утырган Сафа Гәрәй ханга кияүгә чыккан, аннан Үтәмеш исемле ир баласы туган…
Гомумән, сарай даирәсендә, бояр, кенәз хатыннары арасында ни генә ишетмәссең!.. Хәтта Иванга, кечкенәрәк чагында, билгеле, татарлар турында, алар үзләренә әсир төшкән кешеләрне утта пешереп ашыйлар икән, алар дөньяда иң кыргый халык икән дигән сүзләрне дә ишетергә туры килгәне булды. Янәсе, татарлар – бик куркыныч халык. Дөрес, ул боларга ышанырга да, ышанмаска да белмәде… Дөресрәге, ышана алмады дияргә була, чөнки ул татарлар Мәскәүнең үзендә дә бар бит. Кайберләре ике арадагы кыска вакытлы орышларда әсир итеп алынган да, урыс динен кабул итеп, шушында яшәп калганнар, кайберләре, үз ил-җирләрендәге йә нинди булса да кысудан, йә үзләренең хан-бәкләре сәясәтеннән риза булмыйча качып китеп, Мәскәүгә сыенганнар. Әлбәттә, хәзер Мәскәүдә яшәп яткан ул кешеләрнең күбесе гади кара халык түгел. Аннары шунысы да бар: татар дигәннәре бер Казан ханлыгында гына түгел дә икән бит! Кырым татарлары бар – аларның үз ханлыгы, Касыйм ханлыгы бар – аларның да үз ханлыклары бар, диләр, аннары Нугай татарлары бар – аларның да үз ханлыкларымы, кенәзлекләреме бар, ди. Мәскәү өчен шунысы куркыныч: алар бер-берсен яклыйлар, безнең кенәзлеккә каршы берсе яу чапканда, башкалары да шуның яклы булып яуга чыгарга мөмкин икән. Дөрес, аларның Касыйм татарлары дигәннәре гел Русь яклы ди икән дә, кирәк чакта алар да, башкаларын яклап, Мәскәүгә каршы яу белән чапмас дип кем әйтә ала? Чөнки алар үз ил-җирләрендә малайларын да күрше шул татар хан яисә бәкләренең кызларына өйләндереп, кызларын да бер-берсенә кияүгә бирәләр икән. Бик хәйләкәр һәм дә бик алга карап эш итүчеләр булып чыга татарлар. Шушы рәвешле үзара туганлашып беткәч, алар ничек бер-берсенә каршы яуга чыксын да, ничек бер-берсен якламасын?
Татар хан һәм бәкләренең тагын бер гаҗәеп, бик күптәннән килә торган йолалары бар икән: аларга берьюлы берничә хатынга өйләнергә рөхсәт ителә икән. Мәсәлән, Казан ханы Сафа Гәрәйнең алты хатыны бар ди! Алты хатыны! Бу хан күрше канкардәшләре белән туганлашу буенча, шулай булгач, зирәк акылы буенча да, барысын да уздырган, имеш. Чөнки аның хатыннарының алтысы да төрле кенәзлекләрдән, диләр. Сарайда сөйләгәннәргә ышансаң, аның бер хатыны – Нугай бәге Шәехмамай кызы, икенчесе – Кырымның Түран бәк кызы, өченчесе – Хаҗитарханның Сабыр мирза кызы, дүртенчесе – Себер ягының Шәйбани хан Дәүләтьяр ханы кызы, тагын берсе – ни гаҗәп! – Рязань бояры Семён Казиев кызы, ди! Димәк, үзенә яклауны хәтта урыслар арасыннан да эзли дигән сүз. Юкка гына марҗага өйләнмәгән бит инде бу хан! Юкка гына урыс кенәзе белән туганлашмаган! Димәк, ул – үтә дә хәйләле, алга карап эш итә торган кеше! Хәзер алтынчы хатыны итеп Нугай бәге Йосыф кызы Сөембикәгә өйләнгән. Алты хатын! Гаҗәп дисәң дә гаҗәп хәл инде бу! Кызык: ул хатыннар үзара ничек тыныша икән? Бер-берсенең чәчләрен йолкышмый гына ничек яши бирәләр икән?
Татарларны кан кардәшлектән башка тагын бер нәрсә үзара нык берләштерә икән әле. Бу турыда аңа митрополит Даниил гел әйтеп килде. Ул да булса, бу аларның диннәре: алар барысы да изге Иисус Христоска түгел, ә үзләренең пәйгамбәрләре Мөхәммәткә дан җырлыйлар, чөнки ул аларда Алла илчесе булып санала. Барысы да – ханлыкларында да, аерым кенәзлек-бәклекләрендә дә – алар үзләренең ислам диненә бик тә тугрылыклы. Даниил әйтмешли, аларда үз диннәренә инану бик тә көчле. киләчәктә аңа әтисе Василийның васыятен үтәү йөзеннән Казанга яу чабарга кирәк булса, моны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Ходай кушуы вә ярдәме илә Казан ханлыгын алу бәхетен татырга туры килсә, аларны Мәскәүгә тәмам буйсындыру өчен, иң беренче чара итеп, мөселманнарны, диннәреннән яздырып, христианлыкка күчерү гамәле иң беренче максат булып торырга тиеш. Шунсыз аларны буйсынган дип санап булмас. Әлбәттә, бу һич тә җиңел эш түгел, аны бер селтәнүдә генә башкарып чыгып булмый, шуңа күрә ул – эзлекле һәм даими рәвештә үткәрелергә тиешле изге эш. Бу изге эштә Ходай безгә булышыр дип ышанырга кирәк.
Күчерү дигәннән, татар мөселманнарның үз диннәренә чын күңелләреннән бирелгәнлекләрен Иванның күргәне бар. Гадәттә, бездә, әсир итеп алынганнан соң, зинданга ябылган татарларны җәза урынына алып килгәч, алардан гел: «Безнең христиан диненә күчәсеңме?» – дип сорыйлар. Православие диненә күчәргә теләге булганнарны, җәзадан коткарып, иреккә җибәрәләр иде. Тик аларның барысы да диярлек, христианлыкка күчкәнче үлемне артык күреп, теге сорауга җавап та биреп тормыйча, башны чаба торган бүкәнгә таба атлыйлар. Ни әйтерсең, нык динле халык бу татарлар!
Ләкин ни генә булмасын, үсә төшкән саен, Иван өчен шул ачыклана барды: Казан ханлыгы бик матур, башка илләр белән сәүдә итү өчен, бик уңайлы җирләрне биләп тора, ул – бик тә бай ханлык. Әтисе тикмәгә генә, аны яулап алу – Русь кенәзлеге өчен кирәк кенә түгел, ә тормыш үзе таләп иткән зарури максат, дип уйламаган! Димәк, бу ханлык, аның башкаласы Казан кайчан да булса барыбер Русь кул астында булырга тиеш. Моны ничек эшләргә икәнен Иван күрсәтер. Үсеп кенә җитсен!..
Әлбәттә, Иван гел дини һәм тарих дәресләре генә үзләштереп утырмады, аңа география белән башка фәннәрне дә укыттылар, бөек кенәзгә хас булырга тиешле этика, әдәп дәресләре дә бирделәр. Шул ук вакытта, билгеле, яшьтәшләре – бояр, кенәз балалары белән уйнарга да рөхсәт итәләр иде. Чөнки, ни әйтсәң дә, бөек титулына карамастан, ул да гап-гади бала иде бит. Дөрес, ул, иптәшләре белән уйнаганда, һәрвакыт өстен чыгарга тырышты, үзен нинди дә булса кимсетелгән, җиңелгән халәттә калдырырга һич тә яратмады. Хәтта үзе хаклы булмаган чакларда да, үз сүзен теше-тырнагы белән расларга әзер торды. Ул бик аз сүзле булды, күбрәк башкалар сөйләгәнне тыңлап торырга яратты. Качышлы да, төрле сугышлы уеннары да уйный иде алар, шуңа күрә борынын канаткан, тез башларын авырттырган чаклары да булды, тик беркайчан да өйләренә кемне дә булса гаепләп яисә әләк белән кайтканы булмады, хәтта ачуы килгән чакларда да ачуын эченә яшерә белә иде. Дөрес, ул ачу аңарда һәрвакыт, чүпрә салынган камыр сыман, тора-бара күперә-зурая барып, үчкә әйләнә торды, һәм шул үч тышка чыгар җайлы вакытны көтә торган иде. Хәтта кечкенә генә җиңелүе өчен дә кемгә булса да ачуы чыгып, ул аның эчендә үч алу форсаты чыкканны сабыр гына көтеп ятты.
Шулай бер мәртәбә, бик матур җәйге көндә, алар, өч бояр малае, Неглинка елгасына су коенырга төштеләр. Шаяра-шаяра, чума-чума су коенып ятканда, гел нәрсәдер уйлап чыгарырга оста булган, үзара «тиктормас» дип йөрткән дусты, бояр Иван Яковлевның оныгы Миша-Михаил, суга чумган җиреннән килеп чыкты да:
– Әйдә, ярышабыз: кем елганың теге ягыннан бу ягына беренче булып йөзеп чыга, шул җиңүче була. Кем дә кем иң артта кала, һәрберебез шуның маңгаена берәр тапкыр чиртәбез. Килештекме?
– Әйдә, әйдә! – диеп шаулашты дуслар.
– Килегез, дүртебез дә тигез басыйк та, команда буенча – алга!
– Мин катнашмыйм, – диде Иван. Ул йөзү буенча әллә ни алдыра алмаганын сизә иде бугай.
– Әй куркак куян! – диде аңа бояр Захар Халтынов малае Феодор. Әлбәттә, уйнап кына, үз итеп, иптәшләрчә генә әйтте. Ләкин шунда Иван аңа шундый куркыныч караш ташлады ки, моны сизгән малайлар барысы да куркынып, хәтта куырылып килделәр һәм ни булыр дип көттеләр. Чөнки аларның һәрбере Иванның кемлеген бер генә минутка да, хәтта бер мизгелгә дә исләреннән чыгармыйлар иде һәм, нинди генә уен уйнасалар да, аны гел өстен чыгарырга тырыштылар. Чабышалар икән, араларындагы иң яхшы йөгерешче иптәшләре дә, «артта калып», Иваннан соң гына киләләр, көрәш оештырсалар да, Иванны өч-дүрткә санаганчы җиргә атып бәрә торганы да аны «җиңә алмый», киресенчә, Иван аны «ега» иде.
Ә монда кинәт Феодор авызыннан бөек кенәз өчен мыскыллы булган нинди сүз чыкты! Сизми калгандыр, мөгаен, бәлки, аны да үзләре белән тиң күреп, онытылып киткәндер. Менә хәзер ни булыр? Юк, берни дә булмады, Иван беравык бик тә зәһәр карашы белән Феодорны өтеп торды да ризалыгын бирде:
– Әйдәгез, әйдә, мин риза, – диде ул әкрен генә. – Тик җиңелүчегә чиртмибез, ә сугабыз! Борыныннан кан киткәнче!
Ул шундый кырыс, рәхимсез шартны шушы мизгелдә дусларының эчләреннән ниләр уйлап алганнарын сизеп куйды бугай.
Иптәшләре беравык сүзсез калды. Ләкин шундый уңышсыз тәкъдиме өчен үкенгән Миша, телгә килеп:
– Әйдә, ярышмыйча гына коеныйк әле рәхәтләнеп! – диде дә суга чумды. Каршы килүче булмады.
Әлбәттә, сарай кешеләре даирәсендә дә, боярлар, кенәзләр, аларның хатыннары, алар яшертен генә сөйләшкән-серләшкәнне ишеткән балалар арасында да бөек кенәз Василийга, дөресрәге, аның икенче хатыны Еленага кагылышлы сүзләр дә ишетелгәли иде. Янәсе, аның ике баласы да бөек кенәз Василийдан түгел, ә башка кешедән, бәлки әле, икесе ике атаныкылардыр… Моның ише серләр ничек кенә яшерен сөйләнмәсен, кайчан булса да барыбер күпләр колагына да керә башлый. Әнисенә карата колактан-колакка йөргән андый сүзләр тора-бара Иванга да килеп иреште. Әлбәттә, һич тә сөенерлек хәбәр түгел иде бу, чөнки ул бер әнисенә генә түгел, турыдан-туры аның үзенә дә кагыла иде бит! Хәтта болар – аның күңелендә үзе өчен сөекле әти, кенәзлек кешеләре өчен мәрхәмәтле, дәүләт эшләрен оста алып баручы бөек кенәз булган әтисе, Василий Өченче исемен пычрату да.
Аңа бу турыда, ялагайланып бугай, сарай хезмәтендә саналган конюший Иван Петрович Тараскин малае Феофил җиткерде. Шулай бер көнне сугыш уены уйнап туйгач, өйләренә таралырга җыенганда, ул, өс-башын каккалаган булып башка иптәшләреннән арткарак калып, тирә-ягына карангалап алды да, китәргә җыенган Иванга пышылдап кына:
– Әгәр дә бик яхшы пәке бүләк итсәң, мин сиңа бер сер әйтәм, Иван, – диде.
Иван, кызыксынып, туктап калды.
– Яхшы пәке бәясе торырлык нинди сер ул? – дип сорады.
– Син башта пәкеңне бир!
– Үзем белән пәкем юк. Курыкма, иртәгә бирермен.
– Ә син ант ит!
– Бу кадәр ышанмас кеше булырсың икән! Әгәр алдасам, мине җир йотсын!
– Ярар, алайса, әйтәм… – Феофил сүзен нидән башларга белмичә, тынып калды. – Ни… синең әниең турында… синең турыда да инде…
– Әйтсәң әйт тизрәк, мыгырданма миңа! Кем нәрсә сөйли? – диде сабырлыгы төкәнә башлаган Иван. – Әйт тизрәк!
– Өченче көн су алып кайтышлый ике хатын сөйләшеп тора иде… Берсе икенчесенә: «Безнең бөек кенәзбикә бер дә тик ятмый, бояр Иван Телепнёв белән яшерен мәхәббәт уены уйныйлар икән», – диде. Ә икенчесе: «Булыр, булыр, аның балалары да бөек кенәз Василийдан түгел, дип сөйләделәр ич», – диде. «Иванының әтисе хәтта ат караучы татарныкы дигән сүзләр дә йөрде бит», – диде. Шунда көлешеп алдылар. Мин аларның яныннан үтеп бара идем…
– Шулай дисеңме?
– Нәкъ шулай, Иван. Тәре үбеп ант итә алам.
– Ярар, ярар, ышанам мин сиңа, – диде ачуыннан нишләргә белмәгән Иван, елмаерга тырышып. – Син моны башка беркемгә дә сөйләмәдеңме?
– Юк. Аллам сакласын, сөйлимме соң?! Беренче итеп сиңа гына…
– Дөрес эшләдең. Ә син ул ике хатынны беләсеңме?
– Юк.
– Танымыйсың дамы?
– Күрсәм, әлбәттә, таныйм.
– Менә нәрсә: син ул хатыннарның кемнәр икәнен бел әле! Шуннан соң мин сиңа, пәкегә өстәп, акча да бирәм.
– Чынлапмы?
– Бөек кенәз сүзе! Тик бу турыда беркемгә дә әйтмисең!
– Әйтәмме соң?!
Шушы сөйләшүдән соң ике көн дә үтмәде, Феофил Иванга үзе ишеткән сүз ияләренең кемнәр, кем хатыннары булуы турында әйтеп тә бирде. Ә ул исә аларның исемнәрен күңеле түренә салып куйды: үч алыр вакыт җиткәнче, шунда ята бирсеннәр. Шуннан соң ул шактый якын ук булган бу дусына иртәгәсе көнне Нигленка елгасы буена килергә кушты.
Билгеләнгән вакытта Нигленканың таллыклы тугаена килгән Феофил ул көнне дә, икенче көнне дә өенә әйләнеп кайтмады. Кая барасын әти-әнисенә дә әйтмәгән икән. Аның үле гәүдәсе, бер атна үткәч кенә, су өстенә калкып чыкты… Су коенганда батып үлгән дигән нәтиҗәгә килделәр… Ә Феофил үлеменең чын сәбәбен Иван белән аңа кылыч белән сугышу серләрен өйрәтүче тәрбиячесе Яков Милютин генә белә иде… Чөнки иптәшен үтерергә аңа, сәбәбен аңлатып тормыйча гына, бөек кенәз исемен йөрткән Иван боерган иде. Юк-барны сөйләп йөрмәсен, янәсе…
Дөрес, үз әнисе турында аңа Феофил җиткергән шикелле сүзләрнең аңардан башка да колагына кергәне бар иде. Тик аларга ышанасы килмәгән иде, әлбәттә. Ә монда – тагын шундый фаразлар. Ярый ла, фаразлар гына булып калса. Тик халык теленә кергән икән, димәк, инде бу турыдагы сүзләр фараз гына булудан узган. Димәк, чын алар! Әй әни, әни, син мондый гайбәтләр таралуга сәбәп биреп, безнең гаиләне – бөек Мәскәү кенәзлегенең бөек кенәзе гаиләсен, шуның башлыгы булып дөнья куйган мәрхүм әти рухын да хурлыйсың түгелме? Әйе, хурлыйсың! Җитмәсә, дөреслеккә туры килсә, гап-гади атлар караучы белән! Дөрес, ул сарай атларын карый, тик барыбер бояр да, кенәз дә түгел. Анысы да бер хәл: безнең дошманыбыз булган Казан ханлыгы халкының кардәше белән! Юк, акылга сыя торган хәл түгел бу, әни!
Иван, ялгыз калган вакытларында да, йокларга яткач та, һаман шул ишеткәннәре хакында уйлана бирде. Әнисе ягыннан бөек кенәзбикәгә түгел, гади кара халык хатыннарына да килешмәгән мондый шапшак гамәл турындагы уйлар аны борчый гына түгел, хәтта бөтен җанын-тәнен калтырата һәм тәмам аны күралмау дәрәҗәсенә җиткерә иде. Кара кайгыга баткан кеше шикелле күпмедер вакыт шулай уйланып йөри торгач, бу сүзләрнең дөресме, түгелме икәнен белү өчен, үзенә күрә бер сынау сыман нәрсә оештырып алырга булды. Дөресрәге, шул хәбәрнең берсен генә булса да ачыклап карар өчен иде ул уйлаган эш. Шуны тормышка ашыру йөзеннән, ул беркөнне әнисе янына килде дә:
– Хөрмәтле кенәзбикә, бөек кенәз буларак, сараебызның ат караучысы Ахметны үлем җәзасына тартырга боерам! – диде. – Шуны минем исемнән үтәргә куш!
Иванның уе буенча, әгәр дә әнисе аны үлем җәзасына тартуга каршы икән, ул чагында аның бу кеше белән якын мөнәсәбәттә булуы ачыклана, каршы төшми икән, димәк, ул бу кешегә битараф булып чыга.
Иван, җавап көтеп, үзенең үтә тишәрдәй күзләре белән әнисенең йөзенә төбәлде: янәсе, үзен ничек тотар?
Ләкин анасының йөзе тыныч иде, Иван сүзләреннән соң битендәге бер мускул да селкенмәде. Тик бик тә битараф рәвештә:
– Ни өчен, бөек кенәз? Ни гаебе бар? – дип сорады. – Ничек әле аның исеме? Ә-ә, әйе, Ахмет дидең бугай…
– Бөек кенәз биргән боерыкны тикшермиләр, ә үтиләр генә түгелме, кенәзбикә?
– Дөрес, бөек кенәз. Ул синең атта оста йөрергә, ат өстендә сугышырга өйрәтүче остазың булганга күрә генә сорадым. Бернинди сәбәпсез генә…
– Гәрчә абзаларым Юрий һәм Андрей Ивановичлар минем исемнән хөкемгә тартылсалар да, бу гамәлләрнең сәбәбен үзем белмәдем дә, сорамадым да бит. Беркем аңлатып та тормады…
– Ул чакта син әле бик кечкенә идең. Ярар, синең теләгең шулай икән, мин синең исемнән бу гамәлне башкарырга боерырмын. Телисең икән, хәзер үк! Сәбәбен боярлар үзләре табар, – диде бөек кенәзбикә, бер тамчы да дулкынланмыйча. Әйтерсең сүз юлдагы бер ташны читкә алып ыргыту турында гына бара. – Йә, нәрсә әйтерсең, бөек кенәз?
– Уйлыйм әле, аннары әйтермен…
Иван чыгып китте, чөнки ул бөтен барлыгы белән сизде: юк, кешеләр әнисенең Ахмет белән бәйләнеше турында гайбәт кенә тараталар. Әгәр дә мәгәр алар арасында кайчандыр ниндидер гөнаһлы эш булса, әнисе – ул таш йөрәкле ир заты түгел, ә йомшак күңелле хатын-кыз! – үзе якын күргән кешесен берсүзсез үлем җәзасына тарттыра алмас иде. Димәк, бу кешенең гөнаһка катнашы юк. Аннан соң ул, әнисе дөрес әйтә, үзен чын күңелдән яраткан сөйкемле бу кешене үзе дә ярата, чөнки атта йөрүнең дә, ат сугышының бөтен нечкәлекләрен дә, чын күңелен биреп, аңа шушы Ахмет өйрәтте бит. Аны үлем җәзасына тарту турындагы сүзе әнисен сынап карау өчен генә иде.
Дөрес, вакыты-вакыты белән аның исенә әнисе белән бу сөйләшүгә этәргән Феофил да төшкәләп куя иде, ни әйтсәң дә, балачак дусты иде бит. Ләкин ул аңа карата вакытлыча гына туган кызгану хисен шундук күңеленнән йолкып ташлый. Әйе, нәкъ йолкып ташлый, чөнки аның әләге аңарда тискәре хис тудырган иде. Аннан соң атакае, митрополит Даниил аңа һәрвакыт:
– Шундый зур Мәскәү кенәзлеге белән уңышлы идарә итү өчен, бөек кенәз каты куллы, салкын йөрәкле булырга тиеш! – дип тукый килде. – Кешеләргә яхшатлы булам дип, күңелен йомшаклык баскан идарәченең тәхетсез калуы да бик мөмкин. Шуны исеңнән чыгарма, бөек кенәз: тәхет тирәсендә һәрвакыт күзгә күренмәгән сугыш бара! Астыртын сугыш. Русь тарихында нинди генә җан кыюларга китермәде шундый күренмәс сугышлар! Малае – атасын, бабасын үтерде, атасы, бабасы – улын, бертуганнар бер-берсен кырды. Барысы да әнә шул тәхет аркасында. Йомшаклык – үтергеч нәрсә ул! Кешеләр бөек кенәз алдында калтырап торырга тиешләр!
– Бу рәхимсезлеккә китермиме соң, атакай?
– Юк, Русь өчен, дәүләт өчен бу – зур шәфкатьлелек кенә! Бөек кенәз иң беренче чиратта дәүләт иминлеге хакында уйларга тиеш. Дәүләт иминлегенә янаучы – бөек кенәзнең үзенә дә янаучы, һәм, кирсенчә, кем бөек кенәзгә яный, начарлык кыла, димәк, ул дәүләткә дә яный, аңа да начарлык кыла. Андый нәрсәләргә һичкайчан юл куярга ярамый! Андыйларның башы киселергә тиеш!
Кайчак Иван, гаҗәпкә калып, үз-үзеннән: «Бу сүзләр, чыннан да, минем христиан руханием митрополит Даниил авызыннан чыктымы соң?» – дип сорап куя иде. Чөнки, бер караганда, аны үзе үк, изге китапларда язылганча, миһербанлы, йомшак күңелле булырга өйрәтә, икенче яктан, «андыйларның башы киселергә тиеш…» Һич тә аңлашылмый иде аңа мондый каршылык. Шуңа күрә бер мәртәбә, ничектер сүз кенәзнең дошманнарына карата рәхимсез булырга тиешлеге хакында чыккач, Иван Даниилның күзенә туп-туры карап, капылт кына:
– Әгәр дә синең башыңны чабарга кушсам, нишләр идең, атакай? – дип сорады. Нинди җавап бирер икән, янәсе.
Митрополит көтелмәгән бу сораудан, чыннан да, үзе Иванга әйткәнчә, дерт итеп калтырап куйды. Ләкин үзен шундук кулга алып:
– Барысы да Ходайдан. Ул – безнең гөнаһларны да, яхшылыкларны да күрүче, – диде. – Дәүләт һәм бөек кенәз алдында гөнаһлымын икән, мин әзер…
Иванның өйләнүе
Үтә вакыт. Ниһаять, бөек кенәз Иванга унҗиде яшь тулды. Бу вакытта инде аның 12 яшькә чаклы рухи атасы булган һәм 1542 елда бу вазифасыннан киткән Даниил урынына Мәскәү митрополиты булып Макарий сайланган иде.
Көннәрнең берендә Иван үзенә митрополитны чакыртты. Ул шундук килеп, аның палатасына кереп, аның исәнлек-саулыгын сорашканнан соң, Иван аңа:
– Мин, Ходай мәрхәмәтенә һәм русь җиренең изге яклаучыларына өмет баглап, өйләнергә карар кылдым, атакай. Син минем бу теләгемә фатихаңны бир! – диде.
– Бу изге теләгеңә фатихамны бик ихлас күңелдән бирәм, бөек кенәз! Бик тә акыллы, дөрес һәм дә вакытлы вә күркәм карар, – диде митрополит, шатлыгыннан күз яшьләрен сөртеп. – Бу хәбәрне синең бөтен халкың шатланып каршылаячак, Иван Васильевич! Тик син аны бүген үк үзең боярларга да җиткерсәң иде, бөек кенәз.
– Яхшы. Төштән соң боярлар белән миндә бул!
Шушы шатлыклы хәбәрне государьның үз авызыннан ишеткәннән соң, Макарий берничә кешесен боярларны дәшәргә җибәрде.
Алар җыелып беткәч, барысы да, бергәләп, бөек кенәз янына керделәр. Анда исә Иван Васильевич шушыннан бераз алдарак кына митрополитка әйткәннәрен боярларга да ирештерде. Алар да бу хәбәрне сөенеп, зур шатлык белән каршы алдылар. Тик бу турыда әле халык кына берни дә белми иде.
Шушы вакыйгадан соң өч көн узгач, боярларга, кенәзләргә, вельможа һәм чиновникларга сарайга җыелырга куштылар. Бөек кенәзне беренче мәртәбә чукындырган атакайлар, боярлар, башкаланың күренекле сановниклары әйләндереп алган иде. Шунда җыелган халык алдында бөек кенәз митрополитка:
– Хода мәрхәмәтенә һәм русь җиренең изге яклаучыларына өмет баглап, өйләнергә карар кылдым. Син, атакай, минем бу теләгемә фатихаңны бирдең! – диде. – Минем беренче уем үземә кәләшне башка патшалыклардан эзләү иде, ләкин, төптәнрәк уйлагач, бу уемнан кире кайттым. Чөнки, сабый чакта әтиемне, аннары әниемне югалтып, ятимлектә үскәнгә күрә, читтән килгән кәләш белән холкыбыз туры килмәскә мөмкин. Ул вакытта минем хатынлы тормышым бәхетле килеп чыгармы? Ходайның мәрхәмәте һәм синең фатихаң белән кәләшне Русьтан табарга булдым…
Бөек кенәзнең бу сүзләренә каршы күңеле нечкәргән митрополит:
– Синең кул астындагы барча кешеләрең тарафыннан көтеп алынган бу изге теләгеңне сиңа Ходай үзе иңдергән, бөек кенәз! – дип җавап бирде. – Күк атасы исеменнән синең бу изге гамәлеңә фатихамны бик шатланып бирәм.
Шунда Иван сүзен дәвам итте:
– Минем тагын бер теләгем бар, атакай. Өйләнгәнче, бабаларыбыздан калган бер йоланы үтәп, мин патшалыкка никахланырга телим!
Хәбәрнең монысын да ишеткән боярлар, держава тотучының акылына сокланып, шатлыкларыннан хәтта елап җибәрделәр.
Бөек кенәз митрополит белән боярларга шушы тантанага әзерләнергә боерды. Бу чара, чыннан да, аның үзе белән халык арасындагы изге бергәлекне рәсми рәвештә ныгытырга тиеш иде. Дөрес, ул Мәскәү державасы өчен яңалык түгел иде түгелен: Иван Өченче дә үзенең оныгы Дмитрийны патшалыкка никахлаган иде инде. Тик аерма шунда гына: ул вакытта яшь монарх башына таҗны митрополит түгел, ә бөек кенәз Иван үз кулы белән кидергән иде. Ләкин бөек кенәзнең киңәшчеләре, – әллә бу вакыйгага тагын да әһәмиятлерәк төсмер бирергә теләпме, әллә күңелләреннән Дмитрий Ивановичның ачы язмышын хәтердән сызып ташлар өченме, – фәкать митрополит Ефесский кайчандыр башына патша таҗы кидергән борынгы Мономах мисалы турында гына искә төшерделәр. Янәсе, Мономах, үзе үләр алдыннан, патша таҗын, үзенең алтынчы улы Георгийга калдырып, күз алмасы кебек сакларга һәм, аны Ходай мескен Руська үзенең мәрхәмәтен ирештерми һәм чын-хак самодержец – чикләнмәгән властьлы патша яисә монарх барлыкка китерми торып, кулланмыйча гына нәселдән-нәселгә бирә барырга кушкан булган.
1547 елның 16 гыйнвары иртәсендә Иван аш палатасына килеп керде. Анда аны барлык боярлар да көтә, ә бай, затлы киемнәрен кигән кенәз һәм чиновниклар өйалдында басып торалар иде. Галиҗәнапның шәхси рухание, атакае – Благовещенский протоиерее Иванның кулыннан алтын савытка салынган җанландыргыч һәм рухландыргыч изге тәрене, гадәттә, урыс кенәзләре коронация вакытында яисә тантаналы рәвештә халык арасына чыккан чакларында гына иңнәренә сала торган бармыны алып, конюший һәм берничә бояр, казначей һәм дьяклар озатуында Успение храмына илтеп куйды. Тиздән шунда бөек кенәз үзе дә килде. Аның алдыннан кулына алтын тәре белән изге сулы савыт тоткан һәм шул савыттан ике яклап басып торган барлык кешегә изге су сибәли-сибәли рухание, аның артыннан бөек кенәзнең энесе Юрий Васильевич һәм берничә бояр атлый иде.
Чиркәүгә кергәч, Иван андагы изге сурәтләргә баш иеп алды, кайчандыр икона язучылар ясаган ул сурәтләрдәге изгеләр аңа озын гомер телиләр сыман тоела иде.
Митрополит Макарий чиркәүдә тантаналы шартларда рәсми рәвештә бөек кенәзгә изге фатихасын бирде. Шуннан соң барысы бергә гыйбадәт кылдылар. Чиркәү уртасындагы, унике баскычлы мөнбәр-амвонда алтын җепләр белән чигелгән тукымалар җәелгән ике урын әзерләнеп, аларның аяк очларында бәрхетләр һәм дә шулай ук алтын укалы тукымалар ята иде. Амвон алдында, изге чиркәү китапларын, иконаларны яисә башка чиркәү кирәк-яракларын куяр өчен, өслеге авыш итеп ясалган биек өстәл тора, анда исә төрле патшалык атрибутлары куелган иде. Архимандритлар, шул өстәлдән берәм-берәм алып, аларны митрополит Макарийга биреп тордылар. Ул исә, Иван Васильевич белән янәшә басып, башта аның кулына изге алтын тәрене тоттырды, аннары башына алтын таҗны кидерде дә чигүле тукыма-бармыны аның иңнәренә салды. Ходайдан бу христианны изге рух белән бүләкләвен, тәхеткә игелекле кеше буларак утыртуын, аңа кире сүзле дошманнарга карата котлары алынырлык, ә аны тыңлаучыларга рәхимле, мәрхәмәтле карашлар бүләк итүен үтенеп дога кылды. Йола государьга яңадан озын гомер теләү белән тәмамланды.
Руханилардан, вельможалардан һәм гражданнардан котлаулар кабул иткәч, Иван литургия тыңлады да сарайга кайтты. Юл буе аны, җыелган халыкка акчалар ыргыта-ыргыта, Еленаның бертуганы, кенәз Юрий Васильевич белән боярлар озатып барды. Ул чиркәүдән чыгуга, моңарчы тын да чыгармый басып торган халык шундук патша урынына ябырылып, алтын җепләр белән сугылган тукымаларны йолкырга кереште, чөнки, Русь өчен зур вакыйга булган бу көннең истәлеге итеп, һәркем шул тукыма кисәген алып калырга тырышты.
Бу көн Русь өчен, чыннан да, бик зур вакыйга иде: моннан соң тәхет хуҗасы ил эчендә дә, башка чит илләр белән бәйләнешләрдә дә «патша» дип йөртелә башлады, шул ук вакытта аның борынгыдан килгән «бөек кенәз» дигән титулы да сакланды. Мәскәү китапчылары бу вакыйганы халыкка «бу күренекле вакыйга Апокалипсисның Русьта «алтынчы патшалык» фаразының тормышка ашуы» дип җиткерделәр. Әлбәттә, патша титулы гына бернинди табигый кодрәт-көч тә бирми иде бирүен, ләкин ул кешеләргә, борынгы Ассирия, Египет, ахыр чиктә грек православиесенең таҗ йөрткән заманнарын хәтерләтеп, алар акылында һәм алдында Русь галиҗәнапларының абруен яңа баскычка күтәрергә тиеш иде.
Бу уңайдан, берничә ел үткәч, Константинополь патриархы Иосаф, Россиянең таҗ иясенә үзенең хөрмәтен белдереп, собор грамотасы белән аның патша икәнен рәсми рәвештә таныды.
Иван үзенә патша исемен рәсмиләштереп алганнан соң, Мәскәүнең күренекле сановниклары, окольничийлары һәм дьяклары, Русьның патшага ярарлык, аның күзе төшәрлек кызларны күзләү өчен, илнең барлык почмакларына таратылдылар.
Бөек кенәзлекнең төрле почмакларыннан Мәскәүгә китерелгән күп санлы кызлар арасыннан яшь патша үзенә хатын итеп тол калган Захарьина кызы яшь Анастасияне сайлады. Захарьинаның ире Роман Юрьевич – окольничий, каенатасы кайчандыр бөек кенәз Иван Өченченең бояры булган. Аларның нәселләре кайчандыр Мәскәүгә Пруссиядән килеп чыккан Андрей Кобыла дигән кенәздән килә иде.
Анастасия күп санлы башка кызлардан үзенең гүзәллеге белән генә түгел, тирән акылына тәңгәл килгән хатын-кызга хас саф күңеллелеге, яхшылыгы, әхлаклы-әдәплелеге, гыйффәтлеге, тыйнаклыгы, басынкылыгы, динилеге, сизгерлеге, кешеләргә хәерхаһлылыгы белән күпкә өстен тора иде. Иван аны, хатыны итеп, нәселе буенча түгел, менә шул сыйфатлары өчен сайлады. Никахларын Алла Анасы – Богоматерь чиркәвендә үткәргән вакытта, митрополит Макарий аларга:
– Шушы көннән соң чиркәүнең серле йоласы белән сез мәңгелеккә кушылдыгыз, шулай булгач, икегез дә Ходай Тәгаләгә баш иегез дә татулыкта яшәгез! Ә татулык ул – сезнең гаделлелегез һәм дә рәхимлелегез, – диде. – Галиҗәнап! Хатыныңны ярат һәм хөрмәт ит! Ә син, христиан динен сөюче патшабикә, аңа буйсын! Изге тәре чиркәүнең башлыгы булган шикелле, ир дә – хатынының башлыгы.
Никахларыннан соң яшь кияү белән яшь кәләш халык алдына чыктылар. Һәрьяктан котлау һәм аларның бу никахына карата сокланулы фатиха сүзләре яңгырап торды.
Бәйрәм сарайда да, Мәскәүдә дә берничә көн дәвам итте. Патша байларга үзенең рәхимлеген яудырды, ә патшабикә исә ярлыларны тукландырды. Сарайдагы күңел ачу мәҗлесен калдырып, Иван һәм аның хатыны, җәяүләп, Троицкий Сергий лаврына китеп, бер атна буе һәр көн изге Сергий табутына табынып, бөек постның беренче атнасын шунда үткәрделәр.
Ләкин Иванның Ходайга бирелгәнлеге дә, тыйнак һәм акыллы, чибәр хатынына карата булган ихлас мәхәббәте дә аның шау-шулы мәҗлесләргә, тупас, әдәпсез күңел ачуларга өйрәнгән күңелен, бик тиз кабынып китүчәнлеген, кызу канлылыгын, җанының тынычсыз булуын, ачуын чикли дә, йомшарта да алмады. Ул үзен адым саен патша итеп күрсәтергә яратты, тик акыллы идарә итүе белән түгел, ә җәза бирүләре, йөгәнсез, талымсыз һәм юньсез теләкләре, көйсезлекләре белән. Кемдер әйтмешли, ул патша итеп рәсмиләштергәнгә хәтле, ягъни бөек кенәз дип йөртелгән чагында ук, үзенә ошаган кайберәүләргә карата мәрхәмәтлелеге, ә ачуы килгән, опаласына эләгеп, үзеннән читләштерелгән кешеләргә карата шәфкатьсезлеге белән уйнарга яратты. Үзен яратучылар саны белән бергә, үзеннән читкә кагылучылар санын да һаман ишәйтә торды, үзенең бәйсезлеген раслау, күрсәтү өчен, һаман үзе теләгәнчә генә эш итеп, торган саен вельможалар бәйлелегенә эләгә барды. Ул илдә патшалыкны төзү, идарә итү эшләре белән шөгыльләнмәде һәм патшаның чын бәйсезлеге бары тик үз кул астындагы халыкка игелекле булган очракта гына мөмкин икәнлеген һич тә аңлый да, төшенә дә алмады, хәтта теләмәде дә бугай…
Барысы да күреп торды һәм гаҗәпләнде: әле моңарчы Русь иленең беркайчан да болай начар идарә ителгәне юк иде. Аның әнисе Елена һәм аның тарафыннан тәхет тирәсенә елыштырылган кешеләр кечкенә бөек кенәз исеменнән ни теләсәләр, шуны эшләп килде. Җирле кенәзлекләр белән идарә иткән наместниклар бернинди курку да белмәде, алар тарафыннан изелгән халык, аларны узып, турыдан-туры тәхеткә шикаять белән килә алмады – андый кыюларның эше харап иде.
1547 елның язында, инде Иван Васильевич рәсми рәвештә патша исемен алгач, Псков гражданнарының бер төркеме, Глинскийлар яклы булган наместниклары кенәз Турунтай-Пронскийның үзләрен изүенә чыдый алмыйча, аның өстеннән шикаять белдереп, үзләрен яклауга өмет итеп, самодержавиегә, яңа патша янына килделәр.
Иван бу вакытта Островок авылында иде, моны белгәч, шунда юнәлделәр. Андагы сараеның капка төбендә шаулашкан кешеләр тавышын ишетеп, Иван колагын торгызды.
– Кемнәр анда? – дип сорады ул сакчылары башлыгыннан.
– Псков шәһәреннән синең янга яклау эзләп килгәннәр, государь.
– Белегез: нинди шикаять, кем өстеннән?
– Наместниклары кенәз Турунтай-Пронский рәхимсез кыса безне, диләр. Шуннан зарланалар, Иван Васильевич.
– Нәрсә-ә-ә? Наместник өстеннә-ә-ә-н?! Алып кер әле шуларны!
– Алар бик күп анда. Монда сыймаслар да, мөгаен.
– Ярар, үзем чыгам, алайса… – диде ул, кулындагы шәраблы кубогын өстәлгә куеп. Ул бу вакытта соңгы вакыттагы гадәте буенча эчеп утыра иде. Ул, чыгарга җыенып, урыныннан күтәрелде дә кисәк кенә кире урынына утырды. – Әйт әле миңа, Проша: мин кем?
– Патша, государь! Бөек Русь патшасы!
– Дөрес әйтәсең, Проша, бик дөрес әйтәсең: мин бөек Русь дәүләтенең патшасы! Ул чагында нигә мин, үземне кечерәйтеп, холоплар янына чыгарга тиеш? Ә? – дип кычкырды Иван, күкрәген кашып.
– Һич тә тиеш түгел, Иван Васильевич, – диде аның тавышыннан куркып калган кенәз Прохор Проскурин.
– Ул чагында монда керсеннәр! Барысы да!
Патша үз кубогына тулы итеп шәраб салды.
Шулчакта, бер-берсен этә-төртә, патша палатасына йомыш белән килүчеләр керә башлады. Бераздан үзләренең зарларын раслаучы дәлилләре белән килгән җитмеш кеше аның алдында баш иеп, гаделлеккә өмет итеп басып торалар иде инде.
– Йә әйтегез, ничек шикаять белән килергә җөрьәт иттегез сез минем янга? – дип акырды ул, урыныннан тора-торышка, шәраб тулы кубогын кулына алып. Иван аларга таба якынлашты. – Нәрсә, сезгә наместник ошамыймы? Аның яхшысы кирәк булдымы? – Патша кинәт кулындагы шәрабын басып торган кешеләр өстенә уңлы-суллы сибәргә тотынды. Ул шундый ачулы иде, хәтта психикасы авыру кеше сыман, аяклары белән идәнгә тибенә башлады. Һәм шунда бераз читтәрәк, патшаның чыгырыннан чыгуы нәрсәгә китерәчәген белмичә куркып калган Проскуринга кычкырды: – Прохор, сакчыларны чакыр да, бу әләкчеләрнең сакал-мыекларына ут төртегез!
Шундук килеп кергән берничә сакчы патшаның боерыгын үтәргә кереште, бераздан өй эче көйгән чәчләр исе белән тулды.
– Хәзер барысын да ишегалдына алып чыгып, чишендереп җиргә яткырыгыз!
Шулай итеп, зар белән килүчеләрнең бил бөгүләренә җавап та кайтарылмады, бер кәлимә сүзләрен тыңлаучы да булмады. Сакал-мыекларын көйдергәндә дә, шикаятьчеләрнең берсе дә бер кәлимә сүз дә дәшмәде, әйтерсең алар шултикле җирдән сакал-мыекларына ут төрттерү өчен генә килгәннәр дә, Ходай аларның шул теләкләрен ишеткән, рәхәтләнеп шуны башкаруны күзәтеп торалар… Хәер, нинди сүз әйтә алсыннар? Инде алар болай да үлемнәрен көтә иде.
Тик шулчак патша сарае ишегалдына, атын бик каты чаптырып, бер җайдаклы килеп кереп, тиз генә атыннан төште дә бик ашыгып эчкә кереп китте. Һәм шундук палатасыннан Иван килеп чыкты.
– Атны миңа! – дип кычкырды ул.
Атын китерделәр. Ул аңа атланды да унике җайдаклы сакчылары озатуында, чаптырып, китеп тә барды. Мәскәү Кремле чиркәвендәге зур кыңгырау җиргә мәтәлеп төшкән булган икән дә, патша башкалага ашыккан.
Шулай итеп, бәхетләренә, мескен Псков кешеләре исән калды.
Патшаның моның ише кыланмышларын күреп-белеп торган сарайның намуслы боярлары, гаҗәпкә калып, чарасызлыктан нишләргә белмичә, бары тик күз карашларын аска, аякларына таба юнәлтеп, дәшми тора бирделәр, чөнки дәшәргә кыймадылар. Ә шамакайлар исә патшаның күңелен ачу белән мәшгуль булдылар, күп санлы ялагайлар исә, аның бу йомшак ягын белеп, җай туры килгән саен, аның зирәк акылын мактадылар. Күңел ачу дигәннән, патша шамакайларның үзен көлдерүләрен бик ярата иде. Хәер, аларның кыланмышларын гына түгел, аңа, гомумән, эчүле мәҗлесләр дә көннән-көн ошый барды. Алар аңа үзенә бертөрле ләззәтле рәхәтлек бирә иде – ул мәҗлесләрдә башындагы күңелсез уйлар да, күңелендәге ил язмышы турындагы төрле мәшәкатьле кайгылар да юкка чыга.
Мәрхәмәтле патшабикә Анастасия исә көн саен иренең үзеннән ераклаша баруын да сизә башлады, аның еш кына эчүле ял итүләргә бирелүе бик борчый иде. Ләкин ул аңа каршы берни дә эшли алмады. Дөрес, баштарак ул бу күңел ачуларның яхшыга алып бармавы турында, кыюсыз гына булса да, аңа әйтеп-әйтеп караган иде дә, патша аның үзен ачуланып ташлады. Янәсе, патша кешене өйрәтергә аның бернинди хакы да юк! Хәтта шул сүзләрне әйткәндә, кинәт аның йөзе дә үзгәреп китте, күзләре дә ничектер ямьсезләнеп калды. Менә-менә ул хәзер үзенә ташланыр да аны буа башлар сыман тоелды. Кызып киткән чакларында, ул үзен белештерми сыман иде. Шуңа күрә Анастасия, бик тә дини хатын буларак, Ходайдан иренә акыл иңдерүне, күңеленә мәрхәмәт орлыклары чәчүне теләп ялварды. Русь халкы белән бергә гыйбадәт кылды, изге догалар укыды һәм Ходай аларны ишетте.
Көчле рухлы, нык характерлы кешеләр, үзләре өстеннән усаллык һәм явызлык игосын төшерү һәм чын мәгънәдә яхшылык юлына басу өчен, Ходайдан нинди дә булса көчле кичереш җибәрүен сорыйлар, хәтта таләп итәләр иде. Иванның усаллыгын, йөгәнсезлеген басу өчен дә, гәрчә Анастасия Ходайдан илгә мондый афәт җибәрүен теләмәсә дә, Мәскәүнең януы кирәк булган икән…
Башкала ел саен үсә, үскән саен тыгызлана барды: йортлар бер-берсенә терәтеп диярлек салынды. Алары да күбрәк яшәү өчен уңайлы, куркынычсыз булсын дип түгел, ә күзгә матур булып күренсен дип төзелде. Бер-берсе янына салынып, бер-берсеннән бакча яисә кечкенә җир кишәрлекләре белән генә аерылган йортлар очкын төшүен генә көтеп торалар сыман иде.
Әлбәттә, Мәскәүдә янгыннар элек тә булгалаган. Ләкин алар 1547 елның 12 апрелендә чыккан янгын шикелле үк коточкыч булмаганнар. Монысы Кытай бистәсендә чыгып, анда төрле товарларга бай булган лавкалар, казнаның кунак йортлары янып, янгын Илья капкасыннан алып Кремльгә һәм Мәскәү елгасына хәтле булган арадагы Богоявление чиркәвен, бик күп йортларны көлгә әйләндерде. Бик күп күләмдә дары сакланган биек манара шартлап, шәһәр стенасының шактый өлешен җимерде, аның җимерек таш-кирпечләре, елгага төшеп, аны буып куйды.
20 апрельдә Яуза елгасының аръягындагы чүлмәкчеләр белән тиречеләр яшәгән урамнардагы йортлар көлгә әйләнде, 21 апрельдә төшкә таба исә коточкыч давыл астында Воздвиженские чиркәвендә башланган янгын Неглинка аръягындагы һәм Арбаттагы урамнарга таралды. Ут елга сыман акты. Тиздән Кремль һәм аның тирә-ягындагы йортлар яна башлады. Бөтен Мәскәү коточкыч зур учакка әверелеп калды. Ут давылының котыру тавышы һәм кешеләрнең акыру-бакырулары, нишләргә белмичә илерүләре вакыты-вакыты белән әле Кремльдә, әле башка урыннарда сакланган дары шартлаулары белән аралашты. Күк йөзен куе кара төтен каплап алды. Инде кешеләр гаделсез юл беләнме, гаделлек беләнме җыелган байлыкларын һәм мал-мөлкәтләрен түгел, ә үз тормышларын саклап калу өчен генә тырышалар иде. Утта патша палаталары, казна, кораллар, иконалар, борынгы хартияләр, китаплар, хәтта изгеләрнең сөякләре дә янды.
Митрополит Макарий, төтеннән көч-хәл белән генә сулыш ала-ала, Успения храмында гыйбадәт кылуын һәм кулларын күккә күтәреп, илерә-илерә, Ходайдан коткару сорап үтенүен дәвам итте. Аны аннан көч-хәл белән генә алып чыга алдылар, ахырда аркан белән Мәскәү елгасына төшермәкчеләр иде, тик ул шул вакытта егылып имгәнде, һәм, аннан соң чак кына исән калган хәлдә, аны Новоспасский монастырена илттеләр. Ә Успение храмыннан бары тик уттан исән калган Мария образы белән «Правила церковные» дигән китапны гына алып чыктылар.
Кичкә таба давыл тынып, төнге сәгать өчләр тирәсендә ялкын да туктады, ләкин Арбат һәм Неглинкадан Яузага һәм Великий, Варварский, Покровский, Мясницкий, Дмитровский, Тверской урамнары ахырына тикле сузылган хәрабәләр әле берничә көн пыскып яттылар.
Бу коточкыч янгында, сабыйларны санамаганда, 1700 кеше үлде. Мондый мәхшәрне сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел иде. Чәчләре көйгән, йөзләре тир, корым һәм көл белән каралып беткән кешеләр, күләгә шикелле, тирә-яктагы янгын хәрабәләре арасыннан балаларын, ата-аналарын, туганнарын, үзләренең йорт калдыклары арасыннан әйберләрен эзләп йөрделәр. Ләкин берни дә таба алмадылар. Шуннан соң, өметсезлектән нишләргә белмичә, ерткычлар сыман үкерергә тотындылар. Ләкин аларны юатучы бер кеше дә юк иде.
Патша исә, халыкның авыр хәлен, өметсезлеген күрмәс һәм акыру-бакыруларын ишетмәс өчен, вельможалар белән Воробьёво авылына китеп барган иде. Янгын туктаганнан соң, ул Кремль сараен кичекмәстән торгызырга боерды, шулай ук байлар да янган йорт-җирләрен яңадан төзергә ашыктылар, ә ярлылар, гади халык турында уйлаучы да булмады.
Бу афәттән Глинскийларның дошманнары бик оста файдаланды: Иванның рухание протоиерей Фёдор, кенәзләр Скопин-Шуйский, Юрий Тёмкин, Нагой һәм патшабикәнең абзасы Григорий Юрьевич Захарьин, бояр Иван Петрович Фёдоров фетнә оештырдылар. Боларның уен аңламаган һәм ачуларыннан, чарасызлыкларыннан нишләргә белмәгән, чиксез ярсыган һәм мондый адымга әзер булган гади халык исә бик тиз аларның тозагына әйләнде.
Икенче көнне патша боярлар белән Новоспасский монастырена митрополитның хәлен белергә китте. Шунда аңа үзенең шәхси священнигы Скопин-Шуйский һәм аның күренекле аркадашлары Мәскәү кайбер явыз җаннар тылсымы белән яндырылды дип белдерделәр. Государь бу хәбәрне ишетеп гаҗәпкә калды һәм боярларга бу эшне кичекмәстән тикшерергә боерды. Алар исә, ике көннән соң Кремльгә килеп, халыкны мәйданга җыйдылар да:
– Мәскәүне кем якты? – дип сорадылар.
Җавапка берничә тавыш:
– Глинскийлар! Глинскийлар! – дип кычкырды. – Аларның анасы, кенәгинә Анна, үлгәннәрнең йөрәкләрен алып суга салган да, шул сихерле суны Мәскәү урамнарына сибеп чыккан. Менә нәрсәдән яндык без!
Бу чеп-чи ялганны фетнәчеләр үзләре уйлап чыгарган иде, әлбәттә.
Акыллы кешеләр, билгеле, бу ялганга һич тә ышанмады, ләкин моңа каршы да дәшмәделәр, чөнки Василийның якыны саналган Глинскийлар күпләрдә гомуми нәфрәт тудырган иде. Халыкның кайбер өлешен боярлар үзләре дә котыртты. Бу вакытта княгиня, патшаның әбисе Анна, икенче малае, Василий Өченче хатыны Еленаның бертуганы Михаил Васильевич белән Ржевтагы алпавыт биләмәсендә булып, аның икенче малае Юрий Васильевич Кремль мәйданында боярлар белән янәшә басып тора иде. Башка сыймаслык мондый гаепләүдән гаҗәпләнеп һәм гади халыкның чиксез ачуын күреп, ул котылу юлын чиркәүдән эзләде – тиз генә Успения монастырена кереп качты, ә халык шундук аның артыннан ташланды. Шунда моңарчы Мәскәүдә күрелмәгән явызлык башкарылды: фетнәчеләр изге храмда патшаның туган абзасын үтерделәр! Аннары аның гәүдәсен, Кремльдән алып чыгып, указлар укыла яисә җәзалар башкарыла торган Лобное место дип йөртелгән биек урынга куйдылар. Глинскийларның йортларын таладылар һәм хезмәтчеләрен үтерделәр. Тик бу законсыз гамәлне тыючы булмады…
Шушы коточкыч вакыйга вакытында яшь патша, куркып, үзенең Воробьёводагы сараенда качып ятты, ә мәрхәмәтле Анастасиясе догалар кылып утырганда, анда Сильвестр исемле ниндидер гаҗәеп тә, сәер дә, серле дә булган бер изге җан пәйда булды. Тумышы белән Новогородтан булган бу иерей, патша Иванга кулларын югары күтәреп, янаган сыман халәттә, пәйгамбәр шикелле якынлашып, аңа ышандырырлык тавыш белән:
– Җиңел уйлаучан һәм усал ниятле патшаның башы өстендә Ходай хөкеме эленеп тора, Мәскәүне исә күктән иңгән ут көлгә әйләндерде, халыкны Алла кодрәте дулкынландыра, – дип белдерде.
Аннан соң ул, кулындагы изге китабын ачып, аңа җир патшалары өчен язылган кагыйдәләрне укып күрсәтте һәм аларны һәрчак тайпылмыйча үтәргә кушты. Хәтта Иванга ниндидер куркыныч күренешләр күрсәтеп, җанын һәм күңелен айкады, аның акылын вә күз алдына китерү сәләтен үзенә җәлеп итеп, могҗиза тудырды. Шунда Иван кинәт бөтенләй икенче кеше булып калды: үкенү яшьләре коя-коя, ул уң кулын кайдандыр килеп чыккан бу изге кешегә таба сузып, аңардан мәрхәмәтле булып калырлык көч бирүен үтенде һәм аның бу үтенече канәгатьләндерелде дә. Тыйнак, юаш бу иерей, бернинди бөек исем дә, дәрәҗә дә, байлык та сорамыйча, таҗ иясен, ягъни яшь патшаны, төзәлү юлына бастыру, мәрхәмәтлелеккә рухландыру өчен, Иванның иң яраткан, иң ышанычлы саналган кешеләренең берсе булган яшь кеше Алексей Фёдорович Адашев белән килешеп, тәхет янына басты. Алексейны күпләр, йомшак күңеле, нечкә җаны, күркәм сыйфатлары, игелеклелеге, йөгерек, тирән акылы, яхшылыкка ихлас күңелдән һәм тирәнтен бирелгәнлеге өчен, җирдәге фәрештәгә тиңлиләр иде. Ул патша мәрхәмәтен үз шәхси файдасы өчен түгел, ә ватан мәнфәгатен кайгыртуы, шушы юлда гаҗәеп эчкерсезлеге белән яулады. Патша аңарда, үзенә кешеләрне яхшы белү, дәүләтнең хәлен аңлау өчен, бик тә мөһим һәм кирәк булган, сирәк очрый торган хәзинә күрде, дусын тапты. Патша буларак, ул бит кешеләрне дә, дәүләттәге хәлне дә үз тәхете биеклегеннән, анда да тирәсендәге даирәдән генә һәм анда да күп вакытта бөтенләй башка төсмердә, хәтта ялганнар аша гына белеп тора. Ә аның дусы, аңа буйсынучы кеше буларак, барысы белән дә бер сулышта торып, алар арасында яши, кешеләр күңеленә һәм әйберләргә якыннан торып карый, һәрнәрсәне якыннан, ничек бар, шулай күрә.
Сильвестр патшада игелеккә омтылу теләге тудырса, Адашев исә аның андый изге теләгенә ирешүне җиңеләйтү юлын өйрәтте. Моны ул чакта патша сараеның күренекле сановнигы булган кенәз Андрей Михайлович Курбский да раслый. Ничек кенә булмасын, моннан соң Иван эпохасының дан чоры, ил идарәсендә күңел биреп эшләүнең яңа, Русь дәүләте файдасына бәхет һәм уңышлар китергән яңа чор башлана.
Беренчедән, Юрий Глинскийны үтергәннән соң, Воробьёвода килеп чыккан фетнә дә туктатылды. Алар, мондагы сарайны әйләндереп алып, патшадан аларга үзенең әбисен, княгиня Аннаны, һәм аның малае Михаил Васильевичны бирүләрен таләп итеп кычкырганнар иде. Иван аларга атарга боерды. Шулай итеп, фетнәчеләрне таралырга мәҗбүр иттеләр, кайберләрен, тотып, җәзага тарттылар, күбесе, патша алдында тезләнеп, кичерүен үтенде, кайберләре качып китте. Тәртип урнашты. Шунда патша, әтисенең ярлыларга карата мәрхәмәтлелеген исенә төшереп, аларның берсе дә түбәсез вә иписез калмасын дип, тиешле чаралар күрергә боерды.
Икенчедән, Глинскийларны властьтан читләштереп, патшаны үз кеше итәргә теләгән, шушы явыз максатларын тормышка ашыру өчен, кара халыкны котырткан чын фетнәчеләр кенәз Скопин-Шуйский һәм аның тарафдарлары алданды. Ләкин патша, – әллә үзенең рухание һәм патшабикәнең абыйсы хөрмәтенә, әллә моңа бик ачык дәлилләр җитәрлек булмаганга, – аларны кызганды, хөкемгә тартмады. Шулай да боярларның фетнәле хакимлеге, тиранлыкка һәм үз белдеклелеге белән идарә итәргә омтылган патша самодержавиесенә, ягъни бер кулда булган властена урын биреп, тәмам җимерелде.
Идарә итүдәге һәм йөрәгендәге бу яхшы ниятле үзгәрешне тантаналы рәвештә ныгыту җәһәтеннән, Иван берничә көнгә, пост тоту һәм гыйбадәт кылу өчен, ялгызы гына калды. Үзенә әүлияларны чакыртып, бик тырышып, күңеле йомшарып, ихластан гөнаһларын кичерүләрен сорады, шуннан соң үзен рухи яктан чистарып калгандай сизде. Аның яшь, дәртле күңеле аңардан үзен бөек Русь патшалыгы алдында ихластан ачылуын тели иде. Шуның өчен ул барлык шәһәрләрдән төрле катлам кешеләрен сайлап, бик мөһим дәүләт эшләре турында киңәшү өчен, Мәскәүгә җибәрергә боерды.
Алар җыелып беткәч, ял көнне, төштән соң ул тәреләр тоткан руханилар, боярлар, хәрби дружиналар белән Кремльдән Лобное местога чыкты. Аны дәшми-тынмый гына басып торган халык каршы алды. Гыйбадәт кылдылар. Шунда Иван, митрополит Макарийга мөрәҗәгать итеп:
– Изге атакай! Синең мәрхәмәтлелегеңне һәм ватан хакына тырышуыңны беләм. Шуңа күрә минем яхшы ниятләрем юлында да бөек яклаучым булсаңчы, – диде. – Мине Ходай әтиемнән дә, әниемнән дә бик иртә ятим калдырды, ә вельможалар минем турыда бик кайгыртмады, үзләре власть иясе булырга теләде, минем исемнән кешеләрне дәрәҗәләреннән мәхрүм иттеләр, намусларын таптадылар һәм тапладылар, ялган юл белән баедылар, халыкны кыерсыттылар һәм аларга беркем дә каршы тормады. Мин исә үземнең мескен бала чагымда чукрак һәм телсез булганмын: ярлыларның зарларына колак та, күңел дә салмаганмын, авызымнан аларны кыерсытучыларны фаш иткән сүзләрем чыкмады. Ә сез, сез, усал фетнәчеләр, гаделсез хакимнәр, ни теләсәгез, шуны эшләдегез! Бүген, менә хәзер нинди җавап бирерсез? Сезнең аркада күпме күз яшьләре, күпме кан түгелде? Мин бу каннарга буялмадым! Ә сез күкләр җәзасын көтегез!.. – Шушы мәлдә ул төрле якка бил бөгеп алды да сүзен дәвам итте: – Алла тарафыннан яратылып, безгә бүләк ителгән кешеләр! Сезнең аңа булган мәхәббәтегезне һәм мине яратуыгызны теләп үтенәм: киң күңелле һәм эчкерсез булыгыз! Узган тормыштагы явызлыкны кире кайтарып булмый: бары тик сезне мондый изүләрдән һәм талаулардан киләчәктә генә коткара алам. Инде булганны онытыгыз, нәфрәтләрегезне һәм дошманлыгыгызны калдырыгыз, барыбыз да христиан мәхәббәте белән берләшик. Моннан соң мин – сезнең хакимегез һәм яклаучыгыз.
Русь үзенең шушы урында булган ышанычлы кешеләре аша яшь патшаның ихластан әйтелгән антын тыңлаган һәм ишеткән бу тантаналы көндә Иван, үзенең мәрхәмәтлелегенә сокланган мәлдә, үзенең гаепле боярларны кичерүе турында белдерде. Шулай ук ул аларны күк хөкеме исеменнән митрополит белән башка югары дин әһелләренең дә кичерүләрен, бу көнне бөтен Русь халкының бер-берсе белән туганнарча кочакланышуын, моңарчы булган шикаять һәм дәгъваларның, судлашуларның туктатылуын теләде. Шул ук көнне ул Адашевка ярлыларның, ятимнәрнең, кыерсытылганнарның зарларын кабул итәргә боерды һәм аңа тантаналы рәвештә:
– Алексей! Син күренекле дә, бай да түгел, ләкин мәрхәмәтлесең. Сине бу югары урынга үз теләгең буенча түгел, минем ул кешеләргә яхшы ният белән тартылган җаныма, күңелемә булышыр өчен куям, аларның язмышы Ходай тарафыннан миңа тапшырылган, – диде. – Аларның намусын таплаучы, законсыз гамәлләре белән аларны изүче байлардан да, күренеклеләрдән дә курыкма! Шулай ук сине көнчелеге аркасында байларга яла ягучы ярлыларның күз яшьләре дә алдамасын! Барысын да саклык белән тикшер һәм миңа, Ходай судыннан куркып, чынын җиткер!
Күңеле йомшарган халык үзенең яшь патшасы белән бергә елады. Әле күптән түгел генә бөек государьның 1547 елның язында Псковтан зарлары белән килгән кешеләрне ничек мыскыллап җәберләгәнен күргән яисә бу турыда ишеткән бояр һәм кенәзләр, мондый үзгәрешкә гаҗәпләнеп, бер-берсенә карашып, иңнәрен сикерттеләр. Аннары мондый хәлне барысы да янгын нәтиҗәсендәдер, мөгаен, дип фаразладылар.
Казанны алу
Инде шактый биләмәләрне үзенә кушса да, әтисе Василийдан үзенә васыять булып калган Казан төене һаман чишелмәгән килеш кала бирде. Алай гына да түгел, вакыты-вакыты белән ул бу мәсьәләдә хәтта шикләнеп тә калды, чөнки бояр, кенәз һәм воеводалар арасында да Казанга яу чабуга карата бердәм фикер юк иде: кайберәүләре аны мөмкин кадәр тизрәк яулап алу яклы булса, икенчеләре, киресенчә, татарлар бик оста сугышчылар, аларны ансат кына җиңеп булырмы икән дигән шик белдерде. Икенче як фикере буенча, яуга чыга калсак, Кырым ханы белән Нугай бәгенең дә, Казан яклы булып, Руська сугыш башлаулары да бик мөмкин хәл. Алар бу ханлык белән үзара туганлашып беткәннәр. Аннары, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, шунысы да бар: ара-тирә татар биләмәләренә яу чапкан чакларда, Казан ханлыгының күршеләре – чувашлар, чирмешләр һәм дә удмуртлар – гел Казан яклы булып урысларга каршы чыгып килделәр түгелме? Димәк, Казан өстенә чапкан очракта, башта ниндидер юллар белән аларны безнең яклы булып сугыштыру чарасын күрергә кирәк. Алга карап эш иткәндә, бу – бик мөһим нәрсә.
Инде унҗиде яшен тутырган, патша титулы йөрткән Иван ике як фикерен дә игътибар белән тыңлады һәм, ни гаҗәп, үзе дә икеләнеп калды. Бай биләмәле Казанны тиз генә үзенеке итәсе дә килде, шул ук вакытта, чыннан да, яуга каршы булган як фикере дә дөрес кебек тоелды. Озак уйланып йөрде Иван Казанга яу чабу турында.
Аңа үзенең рухи атакае булган митрополит Даниил сөйләве буенча, Казанга инде 1535 елда ук яу чапмакчы булганнар. Ул чакта әле Иванга нибары биш яшь кенә булганлыктан, ул аның турында берни дә белми иде. Дөрес, ул, боярлар һәм воеводалар тарафыннан аның исеменнән әзерләнеп, әнисе Елена Глинская хуплавы белән тормышка ашырылырга тиеш булган. Ләкин ул яу булмыйча калган. Инде шактый гаскәр җыелгач, Мәскәүнең үзләренә орышка килергә җыенуы турында Казан ханы Сафа Гәрәй белеп алган да, бу турыда үзенең алты хатыны ягыннан туганлашып беткән кодаларына хәбәр салып, алардан ярдәм сораган. Шуннан соң аның үтенеченә Себер ягы кодасы Дәүләтьяр ун меңлек атлы гаскәрен ярдәмгә Казанга җибәргән. Аннары Нугайдан да, башка җирләрдән дә гаскәрләр килгән. Кырым ханы Сәхип Гәрәй, гаскәр бирмичә, бу хәлне үзенчә чишәргә алынып, Мәскәүнең бөек кенәзе исеменә янаулы хат юллаган. «Әгәр дә син минем туганым Сафа Гәрәйгә – Казанга яу чабасың икән, илчеләреңнең Бакчасарайда эзләре дә булмасын, ул чагында мин – синең дошманың. Әгәр син Казан ханлыгына басып кермичә, аннан ясак алмыйча, Сафа Гәрәй хан белән тыныч яшәсәң, аның халкына золым салмасаң, мин синең белән дуслыкта булырмын. Әгәр сүземә колак салмыйсың икән, ул чагында, атаң Василийга яу чапкан шикелле, Сафа Гәрәй белән Русь өстенә киләчәкбез» диелгән була анда.
Әллә Русь белән бөек кенәз исеменнән идарә итүчеләргә шушы хат тәэсир иткәнме, әллә Казанның алар явына каршы тугандашларыннан да гаскәр җыюларын белеп, яуларының уңышлы чыгачагына шик төшкән идеме, – шөкер, урыслар ул елны яу белән Казанга килмәгән иде.
…Шуннан соң Казанда берничә еллык тынычлык урнашты. Бу еллар эчендә Сафа Гәрәй, үзенең алтынчы хатыны булган Рязань бояры Семён Казиевның кызы үлеп киткәч, аның урынына үзенә хатынлыкка Нугай бәге Йосыфның кызын, беренче ире Казан ханы Җан Гали үтерелгәннән соң, тол калган Сөембикәне алды. Шулай итеп, Сөембикә ханбикә булып Казанга икенче мәртәбә аяк басты һәм, бәхетенә, ир-ат исемен генә йөрткән, чынында җебегән кеше булган беренче ире Җан Галидән аермалы буларак, мәһабәт Сафа Гәрәйдә күңеленә ханлык белән идарә итүдә дә, шәхси тормышында да хуш килгән затлы, көч-куәтле чын ир затын күрде. Хан калган биш хатынын да тигез күрсә дә, Сөембикәсен исә аерата яратты, ханбикә дә аңа сөю белән җавап бирде.
Шулай тыныч кына яшәп яткан көннәрнең берсендә Сөембикә Сафа Гәрәй ханга ир бала табып бирде. Икесенә дә шатлык китергән балага Үтәмеш дигән исем куштылар. Ләкин Казан тәхете тирәсендә күптәннән килгән ыгы-зыгы һаман дәвам итә иде әле. Ни кызганыч, анда ханлыктагы тынычлык ошамаган, асылда, Мәскәү яклы кешеләр – сатлык җаннар да күп иде. Алар, һәрдаим үзара астыртын эш йөртеп, Мәскәүгә җаны-тәне белән каршы булган Сафа Гәрәйгә һәм аның яклыларга фетнә әзерлиләр иде. Ул суеш баласы тууга багышлап хан уздырачак мәҗлестә булырга тиеш иде. Хан белән аның якыннары моны бу мәҗлескә нибары ике сәгать вакыт кала гына белеп алдылар. Фетнәчеләр ханны да, аның якыннарын да һәм сабыйны да суймакчылар икән.
Бу куркыныч хәбәр өстенә тагын берсе килеп иреште: Казан ханлыгының икейөзле дошманы, сатлык җан Боерган сәет зур гаскәре белән Казанга дала ягыннан килергә җыенса, Мәскәүдән Шаһ Гали һәм Атабай кул астындагы качкын татарлардан торган зур санлы гаскәр дә Казанга яу чабачак икән. Димәк, Иван үз ягына ауган, ханга дошман булган көчләрне татарларның үзләре арасыннан да әзерләгән булып чыга.
Әле Мәскәү явы Казанга, ким дигәндә, ике-өч атнадан гына килеп җитәчәк дип тынычланып, инде әзерләнгән һәм кешеләр чакырылган бәби туен үткәрергә булдылар. Әлбәттә, моңа хан ягы да мөмкин кадәр саклану чаралары күргән иде.
Килеп ирешкән хәбәр дөрес булып чыкты: бәби туе башлану белән җиңнәренә пычак вә хәнҗәрләр тыгып килгән Булат бәк Ширин яклы сатлык җаннар суешны башлап та җибәрде. Ике яктан да күп кеше кырылды. Казанның атаклы мулласы Колшәриф, сугышучыларга күпме генә ялвармасын, суешны барыбер туктата алмады.
Көч-хәл белән котылган Сафа Гәрәй вә ханбикә, бер төркем үз яклылар белән бергә, Нугайга качып китәргә мәҗбүр булдылар.
Бу арада Казанның Мәскәү яклы кешеләре, Иваннан үтенеп, хан тәхетенә кабат Шаһ Галине утыртуга ирештеләр. Аның бу тәхеткә икенче мәртәбә утыруы иде инде. Ләкин ул анда бу юлы да озак утыра алмады: Сафа Гәрәй хан, Кырымнан һәм Нугайдан көчле гаскәр белән янәдән Казанга кайтып, өченче мәртәбә үз урынына утырды.
Бу 1545 ел булып, Казанны басып алу турындагы уен ташламаган Иванга унбиш яшь тулган, димәк, инде ул илдәге хәлләрне үзе дә яхшы аңлый иде. Казан ханлыгы тәхетенә Шаһ Галине утыртканда, ул аңа зур өметләр баглады: үз кешең идарә иткәндә, күп мәсьәләләрне яусыз да хәл итүе мөмкин, янәсе. Ләкин аны тәхеттән тиз чөйделәр. Болай булгач, Казан ханлыгын муенына килешүләр элмәге салып кына буйсындырып булмаячак, яуга әзерләнергә кирәк…
Ул бу турыда бояр һәм воеводалар белән киңәшләр алып барды. Тау ягы халыкларын үз ягына тарту өчен, аларга күп санлы илчеләрен җибәрде. Тик алар белән сөйләшүләр авыр барды. Алай да ул, уйлана торгач, шушы елда ук Казанга яу чабарга әзерләнергә боерды. Татарларның көчен сынап карыйсы килә иде. Аннары Казанны басып алу ягын каерганнар да бу турыда һаман тукып килделәр. Алар арасында митрополит Макарий бигрәк тә актив булды: янәсе, күрсәт көчеңне, ал Казанны, үтә атаңның васыятен! Аннары моңа күңелендә көннән-көн тамыр җәя барган мин-минлеге дә өстәлде бугай, каршы тора алмады, Казанга яу чапты. Ләкин уңышсызлыкка очрады, гаскәре беренче орышта ук җиңелеп, кире борылып кайтты. Иван ярсулы иде. Димәк, ныграк әзерләнергә, Казанның күршеләрен дә, аларга каршы чыгарлык итеп, үз ягыбызга аударырга, моның өчен аларга зур ташлама һәм бүләкләр вәгъдә итәргә кирәк.
1547 елда Иван, өйләнеп, патша титулы алганнан соң, ниһаять, Русь белән мөстәкыйль рәвештә идарә итәргә омтылды, бу юлда катылык та күрсәтә башлады. Шул ук вакытта аны Казан явының уңышсыз тәмамлануы да бик ярсыта иде. Тизрәк моның үчен кайтарасы килде.
Шактый гына әзерләнү чаралары үткәргәннән соң, туплар белән дә коралланган зур гаскәре белән ул 1549 елда Казанга тагын яу чапты. Ләкин кинәт һаваның җылынып китеп, яңгырлар явуы һәм, Идел бозы өстенә су чыгып, бозның юкаруы, күп җирдә ярылуы аркасында, аны кичкән чакта, гаскәренең һәм тупларының шактый өлешен югалтты – алар суга батты. Шуңа күрә ул, Казанга барып җитә алмыйча, кире борылып кайтырга мәҗбүр булды. Әлбәттә, икенче тапкыр уңышсызлыкка очраган унтугыз яшьлек патшаны бу хәл бик ярсытты, ул ачуыннан нишләргә дә белмичә нервланды, хәтта, тарихчылар язып калдыруынча, күз яшьләре түкте.
Ләкин Казанны алу уе инде аңа тәмам тынгылык бирми башлады. Һәм ул тагын бер елдан, ягъни 1550 елда, үзенең бертуганы Юрий белән Казан өстенә тагын яу белән китте. Бу юлы ул уңышка ирешәчәгенә бик ышана иде, чөнки Казан тәхете тирәсендәге хәлләр моңа өмет тудыра иде. Соңгы вакытта Казандагы хәлләр ханлыкның үзе өчен гаять катлауланып, Мәскәү өчен, киресенчә, уңай килеп тора иде.
1549 елда Сафа Гәрәй хан, мунча кергәндә, кайчандыр татарлар әсир итеп алган урыс тарафыннан агуланып үтерелде. Әлбәттә, бу эшне Мәскәү яклы кешеләр оештырды. Исәпләре Казан ханлыгы тәхетенә Иван кешесен утырту иде. Сафа Гәрәйне җирләгәннән соң, аның васыяте укылды. Ул анда, алай-болай үзе үлеп китә калса, урынына тәхет варисы итеп бу вакытта өч яшь кенә тулган, Сөембикә ханбикәдән туган улы Үтәмеш Гәрәйне билгеләгән иде. Әлбәттә, бу очракта, сабый бала гына булган Үтәмеш Гәрәй хан балигълык яшенә җиткәнче, Казан ханлыгы белән аның исеменнән әнисе Сөембикә идарә итәргә тиеш иде. Ханның бу васыятьнамәсен укыганнан соң, Казанда болай да бик тыныч булмаган хәлләр тагын да катлауланып китте. Сабыйның тәхеткә утыруын хупламаган якның кайберләре тәхеткә Сафа Гәрәйнең башка, инде өлгер яшькә җиткән малаен куярга, ахырында ханны Кырымнан яисә солтан Сөләйман Канунидан җибәрелүен теләделәр. Кырым ханы Сәхип Гәрәйдән Казан тәхетенә хан җибәрүен сорап хат язып, аны утыз кешелек илче артыннан биреп җибәрделәр. Тик алар Мәскәү шымчылары кулыннан үтерелде, хат исә Иван кулына эләкте. Шуңа күрә ул Казан тирәсендәге ыгы-зыгы турында бик хәбәрдар иде һәм, алга таба ни булыр дип, сабыр гына көтә бирде. Ыгы-зыгы дигәннән, ул, әлбәттә, Мәскәү файдасына иде. Димәк, Казан тәхете тирәсендәге бу хәлләр әле шактый озакка сузылачак, һәм, иң мөһиме, хәзерге вакытта Казан ханлыгы идарәсендә бердәмлек юк. Әгәр дә, Казан тәхетенә хан сорап, аңа мөрәҗәгать итәләр икән, аның андый шәхесе бар: Мәскәү сүзеннән беркайчан да чыкмый торган күндәм кеше Шаһ Гали ул.
Мәскәү өчен тагын бер файдалы гамәл бар иде: соңгы вакытта солтан Сөләйман Кануни белән Кырым ханы Сәхип Гәрәй арасында да дуслык бозылып тора, шымчылар хәбәр итүенчә, солтан Кырым ханы астына чокыр казый икән…
Менә шушы хәлләр турында бик төгәл ишетеп торган Иван, Казанга яу чабу өчен, хәзер иң кулай вакыт дип санады. Казан тәхете тирәсендәге ыгы-зыгы, каршы якларның үзара көрәше аңа зур ярдәм булырга тиеш.
Дөрес, ул бу юлы февраль аенда Казанга ук килеп җитте. Тик Казанга килеп җиткәч, мөгаен, Ходайның Казан халкына ирештергән рәхмәте аркасындадыр, бу юлы да көннәр кинәт җылытып җибәрде, яңгырлар ява башлады, бу хәл исә урыс сугышчыларына туп һәм мылтык-пищальләрдән атарга зур кыенлыклар тудырды, чөнки дарылар дымланды. Казан тирәсендә 11 көн торганнан соң, Иванга кире кайтып китүдән башка юл калмады. Чөнки Казан гаскәре урыс явына каршы батырларча сугышты. Бу бәрелеш вакытында ике яктан да югалтулар зур булды. Тик иң мөһиме: Казан урысларга бирешмәде. Бу исә Казан халкы тарафыннан ханбикә Сөембикәнең зур җиңүе дип кабул ителде.
Шушы уңышсыз орыштан соң Иван тагын да кырысланып калды, ачуыннан нишләргә белмичә ярсыды, татарларга карата ярсуы көннән-көн кабара барды, бу походта катнашкан күп кенә воеводаларын куркаклыкта һәм кыюсызлыкта гаепләде. Һәм шундук Казанга каршы яңа яуга әзерлек башларга боерды. Туплар, ядрәләр коелды, мылтыклар, кылычлар ясалды, кешеләргә тиешле азык-төлек, атларга солы, печәннәр әзерләнде.
Инде Мәскәүнең Казанга яңа яу чабачагы беркемгә дә сер түгел иде. Сөембикә, мондый афәтне булдырмас өчен, яшь Үтәмеш Гәрәй хан исеменнән, ике арада тынычлык килешүе төзергә чакырып, Мәскәүгә илчесе аша хат юллады. Шулай ук ул атасы Йосыфка да хат язып, аңардан, Иванга башка Казанга һөҗүм белән килмәвен сорап, хат җибәрүен үтенде. Дөрес, әтисе язды Иванга андый хатны, тик бу юлы явының уңышлы чыгачагына нык ышанган патша аның сүзенә колак салмады.
Менә шундый көннәрнең берендә җиң сызганып Казан белән яңа орышка әзерләнеп яткан патшага, боярларданмы, воеводаларданмы – кемдер бер тәкъдим ясады. Янәсе, урыс гаскәре, Казанга яу чапканда, зур араны үтәргә мәҗбүр, шуңа күрә анда килеп җиткәнче йончыйлар, арыйлар, сугышчан рухларын югалталар, җитмәсә, алар үзләре белән күпме корал һәм дары алып баралар. Шуның өчен Казан борыны астында, Зөя елгасының Иделгә койган тамагында, махсус ныгытма-крепость төзергә һәм анда алдан ук кораллар, азык-төлек, атларга солы, печән, гомумән, яу өчен кирәк булган барлык нәрсәләрне дә шунда тупларга, шунда сакларга һәм Казанга һөҗүмне менә шул ныгытмадан йөреп оештырырга кирәк.
Патша бу тәкъдимгә чат ябышты, Казанга яу чабу һәм шушы ныгытманы төзү мәсьәләсен тикшерү өчен, тиз генә Боярлар думасын җыеп, аңа күренекле воеводаларны да чакырды. Казанга бару мәсьәләсе шундук хупланды, чөнки патшага каршы нинди дә булса сүз әйтергә беркем дә кыймый иде. Икенчедән, Казан биләмәләренә күзе янган кешеләр боярлар, кенәзләр һәм воеводалар арасында да күп иде. Ни әйтсәң дә, күпме түзәргә була бу татарларга каршы орышның ничәмә-ничә еллар буе уңышсыз килеп чыгуына?! Татарларны тезләндерергә бик вакыт!
Зөя елгасы тамагында крепость төзүне дә бик тиз хупладылар. Хәтта моны ничек тизрәк һәм куркынычсызрак итеп тормышка ашыру буенча киңәшләр дә әйтелде. Ахырда шундый карарга килделәр: ул ныгытма корылмаларын чирмеш урманнарында бурарга да, көймәләр белән алып килеп, урында мүкләп күтәреп куярга.
Шулай итеп, Русь патшасы татар җирендә бернинди рөхсәтсез үз ныгытмасын төзергә кереште. Әлбәттә, бу очракта аны, төзегәндә, татарлардан сакларга да кирәк иде. Монысы да хәл ителде: аны саклау өчен воевода Иван Выродкин җитәкчелегендәге гаскәр Угличта торырга тиеш булды.
Ныгытмалы бу шәһәр бик тиз төзелде. Чирмеш урманнарында меңнәрчә балта осталары ал-ялны белми эшләде. Булачак йортларны төзи тордылар, аннары, һәр әзеренең бүрәнәләрен тамгалап, көймәләр белән Зөя тамагына алып килә һәм мүкләп күтәрә тордылар. Аннары гаскәр өчен тиешле азык-төлек, атлар өчен солы, печән запаслары да булдырылды. Нәтиҗәдә шактый зур ныгытма-шәһәр барлыкка килде. Әлбәттә, беренче эш итеп, калада агач чиркәү күтәреп куйдылар.
Иван шәһәр төзелешен дә, кораллар ясау, азык-төлек әзерләү эшен дә үзе күзәтеп торды. Шөкер, эш, аны яңа орышка тагын да рухландырып, бик яхшы, ул уйлаганча, ул таләп иткәнчә бара иде.
Әлбәттә, Иванның Казан ханлыгы җирендә, җитмәсә, аннан ерак түгел генә кала тикле кала төзүен дә, анда кораллар, азык-төлек запасы булдыруын да күршеләрнең барысы да күреп торды, тик аларның кайсысы, бу афәт нәрсә белән бетәр дип, кул кушырып ята бирде, кайсысы, булачак бу фаҗига җиле безгә кагылмасмы икән дип, куркып яши бирде. Андыйлары, көтеп ятмыйча, Иванга үзләренең аның ягында икәнлекләрен белдерергә ашыкты. Бу җәһәттән күпме вакытлар Казанның дуслары дип саналган, Иванга каршы орышларда гел татарлар яклы булып сугышкан, Казанга бай ясак түләп торган чирмеш һәм чувашлар, Зөя ныгытмасының башлыгы итеп куелган Шаһ Гали янына килеп, үзләренең Иван яклы булып сугышырга әзер икәнлекләрен белдерделәр. Тик безне кырмагыз гына, янәсе. Шаһ Гали аларга сугышта катнашкан һәр кеше һәм аның нәселе өч ел буе ясак түләүдән азат ителәчәк дип вәгъдә бирде, тик алар барысы да үзләренең патшага тугрылыкларын язма рәвештә, үз тамгаларын салып расларга тиешләр иде. Шулай эшләделәр дә.
Казан өчен чираттагы афәт әзерләнеп яткан шушы вакытта, ни гаҗәп, Сөембикәгә кан кардәш булган мирзалар да, хәтта бертуган абыйлары да, Иванга бирелгәнлекләре хакында хатлар язып, илчеләр җибәреп, Казанга каршы һөҗүмендә аның яклы сугышачакларын белдерделәр.
Шулай итеп, Казанга яу чабу өчен барлык әзерлекләр дә тәмамланып бетте дип санаган Иван 1551 елда йөз дә илле меңлек гаскәре белән Казан өстенә яуга кузгалды. Берничә көннән Зөя ныгытмасы урыс гаскәрләре белән тулды. Сергей чиркәвендә Иван катнашында воевода, бояр һәм кенәзләр өчен литургия укылып, андагы поплар, Казан өстенә баручы яуның уңышлы чыгуын теләп, үзләренең фатихаларын җиткерделәр. Төз атарга оста булган чирмеш гаскәре Казаннан утыз чакрымда туктап, Русь гаскәре Казанны камап алды. Алар сафында татарларга каршы сугышырга әзер торган, моннан Мәскәү янына качкан бәкләр, мирзалар белән бергә, Иванга булышырга дип, Касыйм ханлыгыннан килгән татарлар, барлыгы биш йөз кеше илә Шаһ Гали җитәкчелек итә иде. Патша әмере белән чирмеш һәм дә чуваш гаскәрләре дә Казан янына китерелде. Шуннан соң урыс гаскәрләре кинәт кенә сугыш башлап җибәрде. Аларга каршы Казанның атлы гаскәре чыкты, һәм татарлар бу һөҗүмне тиз кире какты, дошман чигенергә мәҗбүр булды, чөнки аларга Казан ныгытмасы стеналары өстеннән, каравыл манараларыннан да көчле ут яудырдылар.
Сугыш күп санлы Казан капкаларының әле берсе, әле икенчесе янында һәр көн булып торды. Кайчак ул орышлар шулкадәр дә көчле һәм аяусыз булды ки, урамнар, күпер өсләре, ныгытма диварлары тирәсе мәетләр, үле вә яраланган ат гәүдәләре белән капланды.
Егерме ике яшьлек патша үзе Казаннан бер-ике чакрым җирдә, Иделне кичкән бер калку урында, татарлар Ханболын дигән урында урнашты. Ни гаҗәп: бу сугышка бик ярсып, бик тырышып, һәр нәрсәне үз күзе белән барлап әзерләнгән Иван, Казан янына килеп җиткәч, әллә күңелендә ниндидер сәбәп белән бу явының да уңышлы чыгачагына шик барлыкка килдеме, әллә ниндидер башка сәбәп бар идеме, ничектер куркынып калган шикелле булды. Ул Иделне дә тәмам барлык гаскәре сул якка чыгып беткәч кенә кичте, аннары, үзен саклар өчен, егерме меңлек гаскәр калдырды.
Көн саен кинәт-кинәт капкалардан чыгып урыс гаскәрләренә уңышлы гына һөҗүм итеп торсалар да, Казан ханлыгының хәле торган саен мөшкелләнә барды, чөнки татарларның гаскәре нибары утыз өч мең генә иде.
Казанны камап алганнан соң, җиде атна үтеп, инде шактый сугышчыларын югалткан Иван, воеводаларын җыеп, киңәшмә үткәрде. Аның төп мәсьәләсе «Ни эшләргә? Бу башкаланы ничек алырга?» дигән сорауларга җавап эзләү иде. Киңәшләшә торгач, патша үз воеводаларына соңгы, хәлиткеч һөҗүмгә күчәргә боерды. Моның өчен шәһәр капкалары эченә керү зарур. Дөрес, инде бер мәртәбә алар, шәһәрнең ике капкасына үтеп кереп, шул тирәдәге йортларны таладылар. Ул талау шулкадәр көчле булды ки, сугышчылар, үзләренең сугышта икәнлекләрен дә онытып, мал җыярга керештеләр: кайберләре эләктергән байлыкларын ике-өч тапкыр үз ыстаннарына илтеп куярга өлгерде, хәтта моңарчы, татарлар утына каршы бармас өчен, яраланып егылган булып ятучы сугышчылар да, сикереп торып, байлык җыярга чаптылар.
Тик шәһәрне буйсындыру өчен, эчке капкаларны да ачтырырга, эчке ныгытмаларга бәреп керергә кирәк, ә бу эшкә ничә мәртәбә күтәрелсәләр дә – барып чыкмады: татарлар аларга дивар өсләреннән, инде кораллары җитмәгән очракта, ташлар, янган, кайнар сумалалар, хәтта бүрәнәләр ыргыта тордылар, уклар аттылар.
Чатыры түшәменә карап уйланып яткан Иванга Казан эченнән ике кешенең килүен хәбәр иттеләр. Патша аларны тиз генә кертергә кушты.
– Хөрмәтле Иван Васильевич! – дип баш орды килүчеләр. – Хәзерге вакытта ханлык тирәсендәге кайбер кешеләр, бу орышны туктату өчен, синең белән солых төзү ягында. Тик камалыштагыларның хәлләре болай да көннән-көн мөшкелләнә бара. Шуңа карамастан ханбикә сабый Үтәмеш Гәрәй хан исеменнән соңгы тамчы канга хәтле көрәшү ягында. Ханбикәнең иң ышанычлы кешесе, бик тә гаярь сугышчысы Кошчак, синең яклылар үтерүеннән куркып, өч йөз егете белән шәһәрдән качып китте. Исәбе, – Кырымнан яисә Нугайдан ярдәм алып, сине Казаннан куып җибәрү.
– Бөтен елга кичешләре дә, олы юллар да безнең гаскәрләр кулында. Алар ничек качып китә алдылар икән? Кайсы юлдан китәргә мөмкин алар? – дип сорады Иван.
– Алабуга юлы белән булырга тиеш, бөек галиҗәнап.
– Ишеттегезме? – диде Иван үз янындагы воеводаларга. – Кичекмәстән куып җитәргә, кырып салырга, тик Кошчак каршыма исән килеш китереп бастырылырга тиеш! Аны Сафа Гәрәй ханның уң кулы дип йөрткәннәр. Аннан соң Казаннан чыккан һәр юл, дошманнарыбыз качып китәргә мөмкин булган һәр елга кичешләрендәге сакларны көчәйтергә! Шәһәрдән чебен дә очып чыга алмасын! – Патша бу икәүгә таба борылды: – Барыгыз! – Алар чатырдан чыгып барганда, янындагы йомышчысына әйтте: – Бу сатлык җаннарны кылычтан үткәрсеннәр!
Анда тынычрак дип, Алабуга юлыннан киткән Кошчак артыннан гаскәр җибәрелде һәм аларны Чулман елгасын кичәргә дип йөргәндә куып җиттеләр, һәм бу батыр үзе, авыр яраланган килеш, аяусыз орышта исән калган берничә генә кешесе белән әсир итеп алынды.
Кошчак киткәннән соң, Казанның хәле тагын да начарлана төште.
Урысларга каршы сугыш күпкә көчсезләнде, ә алар исә көненә бишәр-алтышар мәртәбә һөҗүм иттеләр. Җитмәсә, бер дә бер көнне Булат бәк, Сөембикә өенә рөхсәтсез кереп, үз яклылары җыелып киңәшү утырышында кабул иткән карарны тоттырды. Аның буенча Сөембикә ханбикә яшь Үтәмеш Гәрәй хан белән үз өендә тотык итеп тотылырга тиеш иде.
Шуннан соң Булат бәк Ширин, аның улы Нургали бәкләрне киңәшмәгә җыйды. Алар «Килеп туган хәзерге хәлдә нишләргә» дигән сорауга җавап табарга тиешләр иде. Хәер, Булат бәк белән малае Нургали дә бу сорауга җавапны күптән әзерләгәннәр иде инде: Казанны урыс гаскәрләреннән җимерттермичә, бөек урыс патшасы Иван белән, вакытлы гына булса да, солых төзергә кирәк, шунсыз башка юл юк. Алар инде, үзләренең бу уйларын киңәшмәдә раслатыр өчен, бәкләрнең кайберләре белән алдан ук сөйләшеп тә куйдылар. Тик киңәшмә барышында аларга каршы төшүчеләр да табылды. Алар фикеренчә, патша алар белән ханлыкны талый, бөлгенлеккә төшерәчәк солых кына төзиячәк. Шуңа күрә әле бераз көч барда урысларга каршы көрәшне дәвам иттерергә кирәк, аннары, бәлки, солтаннан, яисә Кырымнан, яисә Нугайдан ярдәм дә килеп җитәр.
– Бернинди ярдәм дә көтмәгез! – диде аларга Булат бәк. – Беркайдан бернинди ярдәм дә килмәячәк. Кырым ханы Сәхип Гәрәй шушы көннәрдә үтерелгән. Солтан кулы уйнаган дип сөйлиләр. Нугай бәкләренең күбесе хәзер Иван яклы. Иң яхшы чара булып солых төзү кала. Ә болай кырылып кына бетәбез, җәмәгать!
Киңәшкәннән соң, шундый карарга килделәр: Мәскәү белән солых төзергә, хан итеп, Казанга Шаһ Галине сорарга, урыс гаскәрен шәһәр эченә кертмәсен, Тау ягы җирләрен үзебездә калдырсын. Инде шушы таләпләр язылып куелганнан соң, Булат бәк анда тагын бер юл өстәп куйды: «Син безгә хан итеп Шаһ Галине бирсәң, без сиңа улы Үтәмеш Гәрәй хан белән Сөембикәне тоткын итеп бирәбез».
Шушы фикерләрен кертеп, үтенеч хаты әзерләп, Зөягә илчеләр җибәрделәр. Алар анда, урыслар риза булган очракта, шул солыхка кул да куярга тиешләр иде.
Бу вакытта патша, бөтен Казан юлларын, кичешләрне ныклы сак астында тоту өчен, җитәрлек гаскәр калдырып, әллә үзе юкта боярлар берәр начар гамәл кылып ташламасыннар дипме, әллә инде Казан барыбер җиңеләчәк дип ышаныпмы, әллә Литва корольлеге яу белән килүдән куркыпмы, Мәскәүгә кайтып киткән, ә Зөя ныгытмасының башлыгы итеп Шаһ Галине калдырган иде. Шуңа күрә Казан илчеләрен ул кабул итте. Дөрес, ул аларны бик җылы кабул итте, исерткеч эчемлекләр белән дә бик яхшы сыйлады. Илчеләр хатны аның кулына тапшырдылар һәм теләкләрен аның үзенә сүз белән дә җиткерделәр.
Бу уңайдан Шаһ Гали шундагы воевода, бояр һәм кенәзләрне шушы мәсьәлә буенча киңәшкә җыйды, анда илчеләрне дә чакырды. Шул киңәшмәдә Казан ягы үз теләкләрен яңадан кабатлады: күп санлы урыс гаскәре Мәскәүгә китсен, камауны туктатсын, Тау ягы элеккечә Казан буйсынуында калсын, ә Казан үзе Мәскәү химаясендә булсын… Шушы ук теләкләрне, илчеләр әйтеп куюы буенча гынадыр, мөгаен, Шаһ Гали дә кабатлады. Ләкин киңәшмәдәге урыслар аларга аяк терәп каршы чыктылар. Җитмәсә: «Әгәр дә Казан бөек патшабыз Иван Васильевичка тулысы белән буйсынмаса, шушы көздә Мәскәү Казанга тагын да зуррак көч белән яуга чыгачак», – дип, өркетеп тә куйдылар. Янәсе, бер тәхеткә ике патша сыя алмый. Тагын шунысын да катгый итеп әйтте урыслар: Сөембикә белән малае Үтәмеш Гәрәйне монда, Зөягә китерәсез, безнең барлык әсирләрне дә азат итәсез! Урыслар, Казан ягының үзләренең бу таләпләренә ничек каравын тыңлап та тормыйча, дөбер-шатыр урыннарыннан кубып, чыгып ук киттеләр. Илчеләргә килешүгә кул куюдан башка чара калмады. Казан Иван патша алдында тез чүкте…
Берничә көннән Сөембикә белән аның улы Үтәмеш Гәрәй һәм аларның хезмәтчеләре көймә белән рус воеводасы Пётр Серебряный озатуында, бик зур сак белән Зөягә китерелде.
1551 елның 26 августында Казан ханлыгы тәхетенә Шаһ Гали утырды. Ул монда Зөядән кул асларында өч йөз урыс казагы, ике йөзләп мылтыкчы булган Мәскәү воеводалары саклавында килде. Шуның өстенә Казанга каршы әлеге сугышта үзе җитәкләгән өч мең Касыйм татарларыннан торган үз гаскәре дә бар иде. Инде бу тәхеткә өченче мәртәбә утырырга килгән Шаһ Гали үзе дә, аны саклаучылар да ханлык башкаласына тантаналы рәвештә түгел, курка-курка гына керделәр. Шулай итеп, бу гаскәрләр эчке калага узды. Бернинди тантанасыз гына урыслар катнашында ханга күтәрү йоласын үткәрделәр. Әлбәттә, бу һич тә элеккегеләр шикелле бөтен шартын туры китереп башкарыла торган йола түгел, киртәсенә кергәч ярар инде сыман гына эшләнгән эш иде. Аны башкарганда катнашкан бәкләр дә шундый карашта иде. Шатлык та, бәйрәм диярлек берни дә юк иде.
Аның каравы Мәскәү кешеләре бернәрсәне бик җиренә җиткереп башкардылар: Шаһ Галине Мәскәүгә һәм бөек патша вә бөек кенәз Иван Васильевичка гомергә тугрылыклы булып калырга ант иттерделәр һәм аны берничә данәдә яздырып, кулын куйдырып, мөһерен суктырып раслаттылар. Аннан соң шундый ук антларны бу вакыттагы Казан тәхете белән бәйләнешле бәкләрнең һәрберсеннән дә аерым-аерым яздырып алдылар.
Мәскәү белән төзелгән солых шартлары коточкыч иде: моннан соң Казан барлык керемнәрен Мәскәүгә биреп барачак, бөтен урыс әсирләре азат ителә, Тау ягы тулысы белән Мәскәү биләмәсе дип саналып, милке дә шуңа күчә. Әгәр дә килешү Казан бәкләре яисә халкы ягыннан чак кына бозыла икән, Мәскәү яңа яу чабачак дип тә күрсәтелгән иде. Бу чын мәгънәсендә Мәскәүгә коллыкка төшү иде. Солых төзеп, тынычлыкта яшәргә омтылган бәкләр дә ул, шушылай ук каты шартлы булыр дип, башларына да китермәгәннәр иде.
Килешүнең Мәскәү өчен бик тә әһәмиятле булган әсирләрен азат итү турындагы шарты шул ук көндә үтәлә башлады: ике меңгә якын әсир азат ителде. Аларның күбесе, бәкләргә беркетелеп, аларда хезмәтче буларак эшләп яталар иде. Ә хәзер тот та шул колларсыз кал, имеш! Бу нәрсә бәкләрдә зур ризасызлык тудырды, чөнки алар мәнфәгатенә каршы килде. Аларның кайсы үзендә биш-алты, кайсы ун-унбиш әсир тота иде, хәтта йөзләгән әсир тотучы бәкләр дә бар иде. Хәзер алар хезмәтчесез калды, димәк, бу аларның кесәсенә китереп сукты. Ә ул әсирләр бик күп иде бит әле.
Күпме үтенеп тә, Тау ягы мәсьәләсе дә Казан файдасына чишелмәде – урыслар бу турыда сөйләшеп тә тормады. Ә бит Казан ханлыгына бу яктан мул итеп үстерелгән икмәге, мал-туары, урманы-агачы, күпме бал, кыйммәтле җәнлек тиреләре кереп тора иде! Ә хәзер болар барысы да Мәскәүгә китеп барачак. Хәзерге вакытта әсирлектә урысның алтмыш-җитмеш мең сугышчысы тотыла, димәк, аларны да бирсәң… Кыскасы, талау килеп чыга, күзгә карап, көпә-көндез талау! Бу хәлгә килешү төзү яклы булган бәкләр дә шаккатты, гаҗәпкә калды: янәсе, нинди коллыкка төштек!
Казан бәкләре һәм морзалары үзара зур ризасызлык белдереп пышылдаша, аннан соң ачыктан-ачык сөйләшә, киңәшләшә башлады. Янәсе, күрә торып мондый коллыкка ук барып булмый, нәрсәдер эшләргә кирәк. Җитмәсә, Мәскәү бер генә татар әсирен дә азат итмәячәк! Монысын да аңлый алмады бәкләр. Шулай итеп, алар кинәт Казанның нинди мескен хәлдә калуын бөтен ачыклыгы белән аңлап алды. Әйтерсең моңарчы йокыга талган булганнар да берни күрмәгәннәр, берни ишетмәгәннәр…
Нәтиҗәдә үзара гәпләшә, киңәшләшә торгач, Шаһ Галигә каршы яңа төркем оешты, кайчандыр Мәскәүгә бил бөккән, аның һәр воеводасы алдында баш ияргә риза булып яшәгән бәкләргә вә мирзаларга, бик соңга калып булса да, бераз аң иңеп, Казанны мондый коллыктан коткарып карарга кирәк дигән аек акыл керә башлады. Шунысы гаҗәп: бу фирканең башында Сөембикәне тотып, малае белән Мәскәүгә озатышкан Бибарс бәк тора иде. Аның ягына шактый күренекле бәкләр – куәтле, абруйлы саналган энесе Җанбарс, Кадыш батыр, Карамыш уллары керә иде. Ә Булат бәк Ширин, хатыны Гәүһәршад һәм малайлары Нургали бәк икеләнеп калды. Алар кайсы якка – Бибарс ягынамы, әллә Шаһ Гали ягына сыенырга да белмәде, чөнки алар өчен икесе дә һәлакәткә илтәчәк юллар булып тоелды.
Шуннан соң Бибарс яклылар, көн саен диярлек Шаһ Гали янына килеп:
– Ничек тә Иванга Тау ягын бирмә, хан! Үзебездә калдырсыннар аны! – дип аптыратып бетерделәр.
Инде, Казан белән килешү төзелгәннән соң, тәхеттә тыныч кына утырырга өметләнгән хан ике ут арасында калды. Бик бай булган Тау ягын Мәскәүгә бирмәскә кирәген болай аңлый да ул, тик берни дә эшли алмый: Мәскәү аның үзен дә кысу түгел, тәмам буган иде – ул аңа мәңге тугрылыклы булырга ант эчте ләбаса! Килешү шартлары белән риза булмаганнарга «Сез, килешүгә кул куйганда үзегез ни карадыгыз соң?!» дип, бик әйтәсе килсә дә әйтә алмады. Ахырда түзмәде, Тау ягын Казанга кайтаруны, ахырында, аннан кергән керемнең өчтән бер өлешен генә булса да Казанда калдыруны үтенеп, хат белән Иванга илче җибәрде. Шуннан соң тынычланып калган шикелле булган гына иде, икенче көнне үк бәкләр аны киңәш мәҗлесе җыярга мәҗбүр итте. Анда исә аны: «Урысларга әсирләрен кайтармыйк, хан!» – дип ирексезли башладылар.
– Нишләмәк кирәк, туганнар, Мәскәү кыса бит… – диде ул аларга, ничарадан бичара булып. – Әсирләрне дә, Тау ягын да бик бирмәс идем дә…
– Ул чагында Иван да безнең әсирләрне чыгарсын. Патшага шулай дип хат яз! – диделәр аңа бәкләр.
Нишләсен, хан Иванга тагын бер хат язды. Ләкин патша хат белән килгән илчеләрнең үзләрен дә зинданга яптырды һәм Казанга үз илчеләрен җибәрде. Алар ханга, Иван Васильевич, Казанга Тау ягы салымыннан бер тиен дә бирмим һәм, әгәр дә безнең христиан әсирләрен тиз көндә азат итмәсәгез, яңадан яу чыгып, ханлыгыгызны туздырачакмын, дип әйтергә кушты, диделәр. Иванның бу хатын ханга тапшырган кенәз Семён Палитский, аның куркып калуын сизеп, моның сәбәбен сорады.
– Патшаның мондый җавабын белгәннән соң, бәкләр зур фетнә күтәрергә мөмкин. Шул куркыта, кенәз. Алар инде Кырымга да, Нугайга да илчеләр юллаган. Ә аннан ярдәм килсә, бөтен Казан күтәреләчәк…
Палитский тәкъдиме белән, коточкыч төсмерле көч-куәт алып өлгергәнче, мондый уйлар белән йөрүче ул куркыныч фиркане туздырырга булдылар. Моның өчен аларны туган көн мәҗлесенә чакырган булып, шунда үтерергә тиешләр иде. Шулай эшләделәр дә: мәҗлес җыелгач, кунакларны хәмер кушылган кымыз белән дә сыйладылар. Аннары аларның күбесен аның йортын чолгап алган урыс гаскәре суйды, кылыч белән кисте, мылтыктан атты.
Ләкин эш кенәз уйлаганча тыныч кына барып чыкмады: бу үтереш турындагы хәбәр бөтен шәһәргә таралды, бәкләр бу мәҗлеснең ханга каршы як кешеләрен үтерү өчен генә җыелган булуын да белделәр.
Аннары Казан бәкләренең инде аңа һәм урысларга каршы гаскәр туплау эшенә дә ныклап керешүләре мәгълүм булды. Алай гына да түгел, инде алар Нугайдан аның урынына хан да сорыйлар икән! Димәк, инде алар өчен ханнары Шаһ Гали болай да юк булып чыга, әгәр ул монда калса, аны барыбер үтерәчәкләр. Шаһ Гали тәмам калтырап төште һәм, ханлыкны ташлап, Зөягә китеп барды.
Казан хансыз калды. Мондагы хәлләр турында белеп торган патша кенәз Семён Микулинскийны Казанның башлыгы итеп билгеләде. Ул, бушап калган хан тәхетенә утырып, бөтен ханлык белән идарә итәргә тиеш иде. Булат бәк Ширин һәм аның яклылар моңа үз ризалыкларын бирде, кенәзне каршыларга да шундыйларның бер төркеме йөрде. Алдан сөйләшеп кую буенча, үзен сакларга дип җибәрелгән гаскәр белән килүче Микулинскийга Казан капкасын Шамсә бәк ачарга тиеш иде. Ләкин бу турыда белеп алган Казан яклы бәкләр, фирка кешеләре халыкка, бу кенәзне шәһәргә кертмәскә, капкаларны ачмаска һәм Казанны сакларга дип мөрәҗәгать иттеләр. Алар арасында әле яңа гына Зөя тоткынлыгыннан качып котыла алган берничә бәк тә бар иде, аларның сүзе бик тә үтемле булды. Шулар, атларга атланып, урысларга алданмаска кирәк, әгәр дә алар шәһәргә керсә, бер мөселманны да исән калдырмаячак дип, халыкны өндәп йөрделәр. Алар фикеренчә, Казан халкы сугышка әзер булып торырга тиеш иде.
Шаһ Галинең суешлы мәҗлесеннән исән калган бәкләр аңа каршы як киңәшкә җыелды. Беренче булып, Казан ханлыгы тәхетенә хан утырту мәсьәләсе тикшерелде. Шунда моңа Касыйм хан улы Ядегәр бәкне сорарга кирәк дигән фикергә килеп, аны сорарга илчеләр җибәрделәр.
Бу турыда ишеткән Иванның җен ачуы чыкты. Ул Казанга яу чабу уе турында үзенең рухи тәрбиячесе Макарий белән киңәшләшеп алырга булды. Әлбәттә, митрополит үз ризалыгын шундук бирде, чөнки ул бу яуны, христианнарны мөселман динен тоткан татарлардан коткару өчен, шулай булгач, бу изге эш дип санады.
Шулай итеп, бихисап туплар һәм пищальләр белән коралланган, һәр төркеме башында үзләрен күп санлы сугышларда батыр итеп күрсәткән воеводалардан торган йөз илле меңлек гаскәр белән Казанга яуга чыкты. Тик шулчакта Мәскәү биләмәсенә Кырым ханы җитәкчелегендәге зур гаскәрнең бәреп керүе турында хәбәр килеп иреште. Шуңа күрә Казанга җыенган яу, туктатылып, гаскәр Тулага, Дәүләт Гәрәйгә каршы китте. Ә Кырым ханы исә, аңа каршы бик зур урыс гаскәре килүе турында ишетеп, хәтта үз гаскәренә чигенергә дигән боерык та бирергә онытып, талап җыйган бар мал-мөлкәтен ташлап, хәтта үзләренең чатырларын да калдырып, качып кайтып китәргә мәҗбүр булды.
Иван бу сугышсыз җиңүенә шатланып бетә алмады, тантана итте. Ләкин инде Казанга яу чабарга торганда гына, аңа Нугай әмире Йосыф бәкнең Хаҗитархан шаһзадәсе Касыйм хан улы Ядегәрне Казанга хан итеп юлларга җыенуы турында хәбәр килеп иреште.
Моны ишеткән Иван беравык сүзсез калды. Аннары гына:
– Булмас ла! – дип куйды. – Ядегәр бәк минем һәм Шаһ Гали тәрбиясендә үсте дияргә була бит. Ул ничек Казан тәхетенә хан булып утыра алыр икән?!
– Ул – хәзер бөтенләй икенче кеше, Казан ягына ауган бәк дип сөйлиләр, галиҗәнап! – диделәр аңа.
Иван Васильевич, сүзсез калып, нәрсәдер эзләгәндәй, ямьсез күзләре белән тирә-ягын айкап алды.
«Кара син аны, ә! Хан итеп чакыралар, диләрме? Димәк, моңарчы минем якта булып сугышкан, үзенең курку белмәслеге белән кешеләрне гаҗәпкә калдырып килгән Ядегәр хәзер миңа каршы сугышачак? – дип, патша үзалдына мыгырданып алды. – Менә ничек үзгәрә дөнья дигәнең! Элеккеге дошманың – дуска, дустың дошманга әйләнә…»
Гаҗәпләнерлек тә иде шул, чөнки Ядегәр сигез ел Мәскәүдә булып, урыслар тәрбиясе алган кеше иде. Анда булуы да көтелмәгәндә генә килеп чыккан иде…
1542 елда, аның әтисе Касыйм хан үлгәннән соң, Хаҗитархан тәхетенә Ямгурчы утырганда, Мәскәү аның төшенә дә кермәгән иде. Бәлки, кайчан да булса бу тәхеткә утырырга аның үзенә дә насыйп булыр дип уйлап йөргән Ядегәргә бу уйны Иван белән бик дуслыкта булган Нугай мирзасы Исмәгыйль иңдерде. Ул Хаҗитархан тәхетенә бу нәселнең бер-берсен үтереп утыра килүен яхшы белгәнгә, аңа бу тирәдә артык буталып йөрмәскә кирәклеген әйтте. Янәсе, кем белә, әтиең дошманнарының берәрсе, яисә аның урынына утырган абзаңның суеп ташлавы да бар. Шуңа күрә синең Мәскәүгә, урыс арасына китеп торуың яхшырак булыр. Бу Ямгурчы абзаңны да тынычлыкта калдырыр, сине көндәше итеп көн саен күрми торыр.
Әлбәттә, Исмәгыйль мирзаның аны Мәскәүгә җибәрергә теләвенең зур сәбәбе бар иде. Ул, агасы Йосыфны Нугай тәхетеннән төшереп, аның урынына үзе утырмакчы булып һәм бу максатының чынга ашачагына ышанып яши иде. Шулчакта ул Нугайга да, Хаҗитарханга да баш булачак! Тик моңа ирешү өчен, башта Хаҗитархан тәхетен яуларга кирәк. Вакыты җиткәч, Мәскәү тәрбиясе алган Ядегәр Хаҗитарханга хан булып кайтачак, һәм ул аның терәгенә әвереләчәк.
Чыннан да, аның Мәскәүгә китәргә җыенганын белгәч, Ямгурчы хан Ядегәргә акчалата да, мал белән дә зур ярдәм итте. Исмәгыйль мирза аңа үзенең җан дусты дип санаган Иванга хат язып бирсә, Ямгурчы аны Мәскәүгә үз һәм Хаҗитархандагы урыс илчеләре белән бергә зурлап озатты. Мәскәүгә барышлый, Мәскәү илчесе Фёдор Нужин тәкъдиме белән алар, Касыйм шәһәренә кагылып, андагы Шаһ Галидә озак кына кунакта булдылар. Аннары аңа «Мәскәү тәрбиясе» нең беренче дәресен биргән Шаһ Гали аны: «Мәскәүдә Иванга тугры хезмәт ит, Хаҗитарханга хан булып кайтканда, мине дә, Иванны да оныта күрмә!» – дип, тукый-тукый озатып калды.
Менә шулай килеп чыккан иде Мәскәүгә Ядегәр. Инде бу турыда алдан ук белеп торган патша ул алып килгән хатларны укып та тормады, Ядегәр Мөхәммәт солтанны шундук үзенә хезмәткә алды. Егет исә бик тә чая, кылыч белән сугышта да, мылтыктан атуда да, атта йөрүдә дә гаҗәеп оста итеп танытты. Сәер дәрәҗәдә курку белмәс кеше булып чыкты ул. Шуңа күрә патша аны Шаһ Гали белән бергә ауга да еш ала торган булды. Ә литвалылар белән сугышта Ядегәр үзенең батырлыгы, һич тә курку белмәслеге белән күп кенә сугышларны күргән воеводаларны да шаккатырган иде.
– Ул орышта берүзе ун кешегә тора! – ди иде алар патшага.
Ул үзен Казанны камап алган сугышларда аерата батыр гына түгел, ә үлемнән бер тамчы да курыкмый торган сугышчы итеп танытты. Бу турыда патшага көн саен диярлек шаккатып җиткереп тордылар.
Аның тагын бер сөйкемле ягы да бар иде әле: ул бик шаян, аралашучан, мәҗлесләрнең җаны иде. Патша аны, татарларга каршы искиткеч батырларча сугышканы өчен, хөрмәт йөзеннән үзенең уң ягына утыртса, боярлар аны мәҗлесләрдән калдырмаска тырыштылар.
Ядегәр Мөхәммәт солтан Мәскәүдә бернинди кайгысыз, рәхәт тормышта яшәде. Хәтта шунда бөтенләйгә дә калган булыр иде, тик Хаҗитархан тәхете тирәсендә ыгы-зыгы кубып, аны шунда чакыртып алдылар да, ул Иваннан бай гына бүләкләр алып, дуслары, сөяркәләре белән хушлашып, шунда кайтып китте. Кайтуын Исмәгыйль мирза да, Йосыф әмир дә, халык та тели иде. Ләкин ул кайтышка инде тәхеттә Исмәгыйльнең дусты Дәрвиш Гали хан утыра иде. Шулай итеп, ул үзе дә, аны чакыручылар да уңайсыз хәлдә калды.
Хәзергә аны моннан ераграк тоту кулайрак булыр дигән фикергә килеп, үзенең гаебен юарга омтылып, Исмәгыйль мирза Ядегәрне үзенә кунакка чакырды. Һәм ул анда бай бәк һәм мирзаларда кунакта йөри башлады. Озак булды ул кунакта. Хәтта инде Мәскәүгә китәргә дип уйлап йөри башлаган иде (кешеләрдә ничә айлар кунакта булырга мөмкин?!), ләкин шулчакта Йосыф бәккә, Казанга хан бирүен һәм аның белән бергә гаскәр дә сорап, Казан ханлыгыннан илчеләр килеп төште. Көтмәгәндә генә Ядегәр мәсьәләсе чишелеш тапты: Йосыф аны, ике йөзләп кеше биреп, Казанга хан итеп озатты.
Менә шулай килеп чыкты ул Казанга. Ул, әлбәттә, Иванның Казанга зур яу әзерләве турында белә иде инде. Хәтта ул орыштан соң Казанның Мәскәү алдында тезләнү мөмкинлеген дә чамалады. Әгәр дә ул әле һаман Мәскәүдә торган булса, бу яуда үзенең дә урыслар ягыннан катнашачагын белә иде. Ә менә хәзер, хәерле булсын, ул урыс гаскәрләренә каршы көрәшәчәк. Намус белән көрәшәчәк! Шуңа күрә ул, Казанга килешли, юлда ук гаскәр җыю хәстәрен дә күрде. Казанга килгәндә, биш йөзләп сугышчысы бар иде инде.
Ядегәрнең үзенә каршы сугышачагы турында ишеткәч, Иванның ачуы чыгып, ярсу халәткә җитте һәм Казанга килү юлларын, барлык кичүләрне көчле сак астына алырга боерды, хәтта аны тереләй тоткан кешегә бик зур бүләк вәгъдә итте.
Алай да Ядегәр Мөхәммәт солтан, шул сакчы урыс гаскәрләре белән берничә орышта күп кешесен югалтып булса да, барыбер Казанга килеп җитә алды. Бу вакыйга инде өметен өзгән халык өчен зур бәйрәмгә әйләнде, аларда өмет, ышаныч тудырды. Аларның бу сөенече аңлашыла да иде: ниһаять, Казан ханлы булды! Җитмәсә, ул оста, курку белмәс сугышчы гына түгел, ә менә дигән җитәкче дә икән: хан итеп күтәрелгәненең икенче көнендә үк Казанны булачак урыс явына каршы торырлык итеп әзерләү хәстәренә кереште: халык алдында чыгышлар ясады, бәкләр белән шәхсән үзе сөйләште, хәтта өйләренә кереп, кайсын үгетләп, кайсын җәза белән куркытып, барысының да күңелендә Казанны дошманнан саклау уе гына булырга тиеш дигән фикерне ныгытырга тырышты, булган кадәрле гаскәрләргә башлыкларны үзе сайлап куйды. Бу әзерлек чорында аның барлык уе, барлык гамәле «Казанны үлгәнче саклаячакбыз!» дигән өч сүзгә сыйган иде.
Әлбәттә, бәкләр аның моңарчы үзләре белән урыс яклы булып сугышканын да яхшы беләләр. Беләләр иде һәм менә хәзер аның нинди ышаныч һәм рухлану, ниндидер үҗәтлек белән Иванга каршы сугышка әзерләнгәнен күреп гаҗәпкә калдылар. «Ничек шулай булдыра ала икән соң бу кеше: башта аяусыз рәвештә Казанны саклаучы үз кан кардәшләрен кылыч белән кырды, ә хәзер урысларны кырмакчы… Хәер, аннан соң тарихчылар да аңлый алмый азапланачак әле бу шәхесне. Кайберләре аны бик үк акыллы булмаган дип тә әйтәчәк, кайберләре исә, ниһаять, аңарда мөселман каны уянган дип фараз кылачак. Боларның кайсысы дөрес, моңа инде, ничә гасырлар үткәннән соң, беркем дә төгәл җавап бирә алмый. Ә замандашлары аның мондый халәте тәрбиядән дә килә, аннан соң анда зиһен-акыл мәсьәләсе дә тулы ук булмады бугай дигән нәтиҗә ясап калдырган.
Ә ул бу вакытта үзен тереләй тотып бирүчегә элеккеге дусты Иванның зур бүләк вәгъдә итүе турында да ишеткән иде. Бу хәбәр исә аны бу орышка өчләтә тырышып әзерләнергә этәргеч кенә бирде…
Казанга яу чабар алдыннан, Иван, үзенә бөтен воеводаларны җыеп, аларга үз сугышчыларына татарларга каршы булачак бу сугышның православие диненең мөселманнар дине өстеннән җиңүе хакына, димәк, изге сугыш икәнлеген, кулына корал тотып үлгән һәр сугышчы өчен дә изге булуын, андыйларның, һәлак булгач та, Ходай мәрхәмәтенә ия булачагын аңлатырга боерды. Шулай ук һәр сугышчы күңеленә беркетеп куйсын: татарларны җиңү, аларны кыру, юк итү – һәр христиан өчен изге бурыч. Казан алынгач, шәһәр берничә көн сугышчылар карамагына биреләчәк, һәркем анда үзенә тиешле зур байлыклар табачак, чөнки ул – бик бай шәһәр, аның кешеләре дә – үтә байлар. Бу орышта намус белән сугышкан һәр урыс сугышчысын әнә шул байлыклар һәм әсирләр көтә.
Казанга килеп җиткәч, Иван, Ядегәргә хат юллап, илчеләрен җибәрде. Янаулы ул хатта «Казанны сугышсыз бирмәсәң, барыгызны да кырып бетерәм!» диелгән иде. Шул ук вакытта Казанга Иван белән бергә килгән Шаһ Гали дә, Ядегәр ханга үз хатын юллап, аны кан коймыйча гына патша ягына күчәргә, Казанны бирергә боерган иде. Ядегәр агасы Шаһ Галигә язган җавап хатында аны, Иванның артын ялаучы кеше, дип мыскыллаган иде.
Бернинди үгет тә, янау да ярдәм итмәгәч, орышсыз эш барып чыкмавын аңлаган Иван Казанны камап алды. Моңа аның көче җитәрлек иде: кул астында йөз мең җәяүле, илле меңлек атлы гаскәр. Өстәвенә аның яклы булып сугышачак тагын җитмеш мең чамасы җыелма сугышчылары бар иде.
Патша үзенең чатырын Ханболында кордырды. Ул үз кул астындагы, дөресрәге, үзен саклаучы гаскәре белән шунда торачак иде. Шаһ Гали җитәкчелегендәге гаскәр Болак белән Кабан арасында урнашты, ә төп көчләр – Арча кырында, гаскәрнең бер өлеше – Казан елгасы буенда. Кыскасы, һәр воеводаның үз сугыш урыны билгеләнгән иде. Алай гына да түгел, бу юлы ул, былтыргы камау тәҗрибәләрен искә алып, алдан ук күп санлы орымнар – артына яшеренеп хәрәкәт итеп була торган өч диварлы күчмә агач буралар әзерләткән иде. Аның артына мылтыкчылар яшеренә, анда туплар да яшерергә мөмкин.
Ләкин сугышның беренче көне урысларга бернинди уңыш та китермәде. Болак күпереннән чыгып, Кабан күле белән шәһәр арасындагы калкулыкка менгән җиде мең урыс сугышчысы капкага җитәргә аз гына ара калгач, кинәт Ханкапка ачылып китте дә, аннан биш мең чамасы җайдаклы татарлар атылып чыкты. Урыслар чигенергә мәҗбүр булды, шунда Иван аларга ярдәмгә Юрий Шемякин белән Фёдор Троекуров җитәкчелегендәге гаскәрләрне җибәрде. Аларны күреп, татарлар капка эченә кереп киттеләр. Бу беренче көн орышында ике яктан да үлүчеләр күп булды.
Икенче көнне күп санлы гаскәр, орымнарны күчерә-күчерә, шәһәр ныгытмаларына якын килеп, чокырлар казый башлады, алар гаскәрне татарларның ат һөҗүменнән сакларга тиеш иде.
Урысларның иң зур гаскәре белән кенәз Алексей Михайлович Курбский җитәкчелек итеп, анда унсигез мең сугышчы санала иде. Бу кенәз патшаның хөрмәтенә ия боярларның берсе иде. Аның унике мең атлы һәм алты мең мылтыкчылардан торган Арча кырындагы гаскәре, патша боерыгы буенча, моннан Казан елгасының аръягына күчәргә тиеш иде. Ул, шул боерыкны үтәп, гаскәрен башка җиргә күчерү белән мәшгуль булганда, Казан сугышчылары һөҗүм оештырып, орымнарга яшеренгән күп кенә мылтыкчы һәм тупчыларны кылычлар белән чабып үтерде. Ул сугышта кенәз Юрий Шемякин каты яраланды. Шуңа күрә патша аларга каршы Дмитрий Хилков кул астындагы гаскәрне җибәрде. Нәтиҗәдә татарлар чигенергә мәҗбүр булды.
Ул көн урыслар өчен һич тә уңай булмады. Төштән соң көчле давыл чыгып, урысларның шәһәр читләрендә төзегән чатырларын кубарып ташлады, күп кенә көймәләрен батырды, орымнарын аударып бетерде. Бу хәл аларга авыр тәэсир итте, хәтта араларында, бу камалышның уңышлы чыгарына ышанычлары кимеп, үзара кире Мәскәүгә кайтып китү яхшырак булмасмы кебек сүзләр тудырды. Хәтта мондый төшенкелек кайбер боярлар арасында да барлыкка килде, һәм алар патшага, татарлар бирешмәс, әллә кайтып кына китикме, Иван Васильевич, дип әйтергә дә кыюлык таптылар. Тик, ни гаҗәп, патша аларны сабыр гына тыңлап торды, ярсып, чатырыннан куып чыгармады. Башка чак булса, ул аларны куып чыгару гына түгел, тотып, кулга алырга боерып, аннан соң халык алдында җәзалап та үтергән булыр иде. Тик хәзер болай эшләргә, хәтта ачулы икәнен күрсәтергә дә ярамый, чөнки алар хәзергә аңа бик кирәк иде.
Давылдан соң икенче көнне кенәз Михаил Воротынский кул астындагы урыс гаскәрләре ауган-җимерелгән орымнарны торгызу, яңаларын ясау белән шөгыльләнде, ә Иван Мстиславский гаскәре аларны татарлар һөҗүменнән сакларга тиеш иде. Ләкин шунда Казан мылтыкчылары, тупчылары һәм җәячеләре Воротынский гаскәре өстенә ут яудыра башлады. Бераздан татарларның атышлары кинәт кенә тынып калды да, капка ачылып, аннан уктай атылып атлы гаскәр чыкты һәм дошман өстенә ташланды. Шунда ике урыс гаскәре дә татарларга каршы төште, бик каты сугыш булып алды. Татарлар күп югалтулар кичереп чигенде. Ул көнне алар үзләренең атаклы баһадирлары, гаярь сугышчылары булган Ислам, Бакшанды, Сөенчеле бәк һәм башка батыр улларын югалтты.
Ләкин орымнарны торгызу, яңаларын ясау эше дәвам итте, һәм берничә көннән соң алар инде шәһәр диварларын боҗрага алдылар. Алай да татарлар әле бер, әле икенче капкалардан чыгып, гел дошманга каршы сугышып торды.
Иван үзенең чиркәвендә – ул, Казанга килгәч үк, Ханболында өч чиркәү салдырып, аның берсен махсус үзе һәм янындагы гаскәр башлыклары өчен тәгаенләгән иде, – бик озаклап чукына-чукына, Ходайдан аңа һәм үзенең христиан динендәге гаскәрләренә бу явыз һәм динсез татарларны җиңәрлек көч-куәт бирүен ялварды.
Тора-бара татарларның кинәт кенә һәм бер дә көтмәгән яктан килеп чыгып ясалган һөҗүмнәре урыс гаскәрләре арасында шактый сизелерлек югалтуларга китерә башлады. Камалышны тизрәк җиңү белән тәмамларга исәпләгән урыслар сугыш алып бару ысулларын да камилләштерә барды. Кенәз Михаил Морозов орымнар өстенә түшәмнәр җәеп, тупларны шунда урнаштырырга тәкъдим итте, патша моңа ризалыгын бирде. Болай эшләгәндә, туплар биегрәк җирдән туп-туры диварлар өстеннән Казан урамнарына атарга мөмкинлек бирә иде. Шуңа күрә татарларга ныгытмаларның диварлары өстеннән ату кыенлашты, хәтта хәзер алар капкадан да чыга алмый иде. Ләкин, дошман белән йөзгә-йөз килмичә, капка эчендә бикләнеп күпме ятарга була? Шундый чакта Кырым капкасы ягындагы гаскәр башлыгы Карамыш, мондый хәлгә түзә алмыйча, капканы ачтырды да, гаскәрен алып чыгып, Мстиславский гаскәре өстенә ташланды. Тик бу воевода да каушап кала торганнардан түгел иде, шундук аларга каршы каты орыш ачты. Шунда кенәз үзе дә ике яра алды. Ике яктан да күп сугышчы кырылды. Ә Карамыш исә, аты яраланып аксавы аркасында, әсир итеп алынды. Бу батыр сугышчы Казан ханлыгыннан урыслар ягына качып киткән Ходайкол бәкнең улы иде. Аны шундук Иван янына алып килделәр. Ул әсирдән Казан эчендәге хәлләрне сораштыра башлады. Янәсе, анда күпме гаскәрегез бар, дарыгыз күпме калды? Тик ул патша сорауларына каршы:
– Угланнарның барысы да минем әти шикелле кешеләр түгел бит, – дип җавап бирде. – Ә Казанны татар сугышчылары кырылып беткәнче саклаячак!
Башка әсирләр дә шуны ук кабатладылар.
Урыс гаскәрләренә күп югалтулар китергән каты орышлар бигрәк тә Арча кырында алып барылды. Аны Япанча батыр һәм аның кул астындагы Арча бәге Яуш батыр, Шонак мирза һәм дә Әюп бәк җитәкчелегендәге гаскәрләр көтмәгәндә генә монда торучы урыс гаскәрләренә һәм, вакыт-вакыт Казан елгасының аргы ягындагы мылтыкчылар артына чыгып, аларга бик зур зыян китереп тордылар. Алар ничек кинәт кенә килеп чыксалар, шактый урысны кырып салып, шулай тиз генә урманга кереп качалар иде. Бу уңышларның сере бар иде. Япанчалылар Казан ныгытмасы уртасындагы биек каланчадан Арча кырындагы урыслар ягыннан Япанча һәм аның якыннары кул астындагы гаскәрләргә камалу куркынычы булу-булмау турында, алдан килешеп куйганча, әләм белән шартлы сигналлар алып торалар иде. Шулай бик каты сугыша торгач, Арча кыры үлгән һәм каты яраланган дошман сугышчылары гәүдәләре белән капланды. Татарлар, манарадан аларны камау куркынычы туу турында сигнал алу белән, шундук урманга качалар иде.
Сугышның алтынчы көнендә дә шул хәл кабатланды. Япанчаныкылар, өчесе өч яктан килеп чыгып, Иван ярдәмгә җибәргән гаскәрләр өстенә давыл кебек ташланды. Коточкыч сугыш иде бу. Дошманнарның күп кешесе кырылды, урыслар хәтта көтелмәгән мондый аяусыз һөҗүмнән коелып төште, башта ни булганын аңламыйча да тордылар, аннары күбесе, куркып, кире чаба башлады. Ләкин алар япанчалылыр камалышында иде инде. Урыс гаскәрләре өчен куркыныч һәм аяусыз кырылыш булды бу.
Әлбәттә, сугышлар бер Арча кырында гына түгел, камалыштагы Казанның һәр капка төбендә барды, татарлар да кырылды, урыслар да. Ләкин Арча кырындагы Япанча гаскәрләренең урысларны кыруы шулкадәр зур иде, бу турыдагы хәбәрләрне тыңлый торгач, патша тәмам тынычлыгын югалтты. Юк, тынычлыгын гына да түгел, хәтта инде татарларны җиңеп булачагына ышанычы да юкка чыга барды. Камалышның алтынчы көнендәге орыштан соң ул гына түгел, воеводалары да кара кайгыга төште. Ә патша үзе, үзалдына уйлануын да онытып, воеводалары алдында:
– Тагын шулай дәвам итсә, бу татарлар безне тәмам кырып бетерәчәк! – дип әйткәнен дә сизми калды.
Шуннан соң Иван Япанчаның үле гәүдәсе өчен бик зур бүләк вәгъдә итте. Ул кеше аңардан теләгән нәрсәсен сорап алачак иде. Ә кем дә кем аны аның янына тереләй алып килеп бастыра, ул кеше гади мужик булса – бояр, бояр булса кенәз булачак иде. Ә кенәзгә бүләк итеп бөтенләйгә Мәскәү янындагы Кашир каласы биреләчәк! Юк, бу патшаның тик торганнан гына юмартлануы түгел иде.
Шунда кенәз Третьяк Лошаков патшага Япанчаны үзем тере килеш алачакмын дип вәгъдә бирде, һәм ул икенче көнне эңгер-меңгердә үк гаскәрен Арча кыры тирәсендәге үрләр артына китереп яшерде. Анда дошман гаскәре барлыгы Япанчага урман буеннан күренми иде. Ләкин ул моны Казанның Илекмән манара-каланчасыннан үзенә әләм белән бирелгән сигнал буенча белеп торды. Сигнал бик яхшы хезмәт итеп килде аларга. Бүген дә манарадан әләм, аска төшеп, кинәт күтәрелде, димәк, якында гына куркыныч бар, дошман посып тора дигән сүз иде бу. Шунда Япанча Яуш бәк белән Шонак мирзага чапкын җибәрде. Аның уе буенча, ул, чапкын гаскәр яныннан узып, Арча капкасына таба киткәч, янәсе, поскын гаскәр барын белмәгән. Ул Лошаков гаскәре белән орыш башлаячак, ә алар исә, аларның артына төшеп, сугыш ачачак. Нәкъ ул уйлаганча килеп чыкты, нәтиҗәдә Лошаков гаскәре камалышта калды һәм кырылып бетте.
Бу аянычлы җиңелүдән нишләргә белмичә ярсыган Иван Япанчага каршы Дмитрий Хилков гаскәрен җибәрде. Ике яктан да зур кырылыш булды, хәтта татарларның кайберләре, камалышта калып, урыслар тарафыннан әсирлеккә алынды. Ләкин алар һөҗүмнәрен туктатмады.
Япанча гаскәре патшаның җен ачуын чыгарды. Казанны камалышка алуның тугызынчы көнендә ул аңа каршы кырык биш меңлек гаскәрен җибәрде: аларның утыз меңе атлы булса, унбиш меңе мылтыкчылар иде. Бу гаскәрнең бер өлеше Япанча үзе җитәкләгән сугышчыларга каршы китте, ләкин, татарларның көчле һөҗүменә очрап, кире чигенә башлады. Япанчаныкылар исә, кызып, алар артыннан куа китте һәм, орыш белән мавыгып, манарадан «Сезгә камалу куркынычы яный, чигенегез!» дигән сигналны да күрми калды. Шулчак урыс гаскәрләренең ике өлеше, качып торган җирләреннән чыгып, татарларны камалышта калдырды. Бик каты суешлы, япанчалылар өчен бик тә хәтәр сугыш башланды. Шәһәр капкасыннан алып Арча кыры сигез чакрымда татар сугышчылары мәетләре белән капланды, күбесе әсир итеп алынды. Шуннан соң үлеләр арасыннан Япанча гәүдәсен эзләргә керештеләр, ләкин күпме эзләп тә үле гәүдәсен дә, атын да таба алмадылар – Япанча сәер төстә юкка чыккан иде. Әсирләр арасында да юк иде ул…
Шуңа карамастан, патша өчен бу гаять зур җиңү диеп кабул ителде. Ул көнне Иван чиркәүдә үз-үзен белештермәү дәрәҗәсенә җитеп чукынды һәм, аларга шундый зур җиңү җибәргәне өчен, Ходайга, елый-елый, рәхмәтләр укыды, аннары бу сугышта аеруча батырлык күрсәткәннәргә зур-зур бүләкләр өләште.
Шушы җиңүеннән рухланып киткән патша, икенче көнне үк хат яздырып, бер татар әсире белән Ядегәргә җибәрде. Янаулы хат иде ул. Янәсе, Япанча гаскәре юк ителде, Казанны туздырма дисәгез, аны үз теләгегез белән бирегез, шул вакытта мин сезнең барыгызны да кичерәчәкмен…
Ләкин җавап бу юлы да элеккеләре кебек иде:
– Без үлгәнче сугышачакбыз!
Патша мондый җавапны көтмәгән иде, әлбәттә. «Шундый батыр каһарманнарын югалтып, кемнәргә ышана икән соң бу татарлар?! – дип гаҗәпләнде ул. – Барыбер бирелергә мәҗбүр итәбез бит сез явызларны!»
Ул бик ачулы иде. Төнен дә тынычлап йоклый алмады, һаман уйланды, һаман уйланды. Ниндидер мәкерле уй иде бугай аның башында.
Нинди уй икәне икенче көнне ачыкланды. Ул әсир алынган татар сугышчыларын орымнар алдына бәйләп куярга боерды. Шул халәттә алар ныгытма диварларыннан урыс гаскәрләренә, бу очракта – үзләренә атып торучы үз сугышчыларына:
– Капкаларны ачыгыз! Бирелегез! Безне күз алдыгызда үтертә күрмәгез! – дип кычкырырга тиешләр иде. Һәрхәлдә, аларга шундый боерык бирелде.
Бу тамашаны күзәтеп торган ике як та атудан туктады. Янәсе, ни белән бетәр патша тарафыннан уйлап чыгарылган бу явыз уен? Казан ягында бу кешелексез гамәлдән таң калган татарлар киңәшләшә башлады: нишләргә? Үз туганнарыбызга атарга кыймыйча, капкаларны ачып, урысларны шәһәргә кертергәме, әллә элеккеге ныклыкта калыргамы? Ул чакта, димәк, үз туганнарыбызны да үтерергә туры киләчәк дигән сүз… Бу арада әсирләр артына урыслар елыша башлады: имеш, татарлар үзләренең сугышчыларына атарга кыймаслар.
Татарларның киңәше кыска булды, чөнки озаклап сөйләшер вакыт түгел иде. Әсир алынган татар сугышчыларына соңгы сүзне имам Колшәриф әйтергә тиеш иде.
– Мөселманнар! Сезнең яудашлар Япанча батыр да, Әюп һәм Шонак бәкләр дә, алар белән бергә күп гаярь улларыбыз изге сугышта һәлак булдылар, аларның урыннары җәннәттә булсын. Менә хәзер сез, богауда булган мәлдә, үз гәүдәләрегез илә изге динебезнең кан дошманнарын үлемнән саклап торасыз. Һәм хәзер сез ни генә кылсагыз да, алар сезне барыбер үтерәчәк. Ул явызлар кулыннан үлгәнче, мөселман кулыннан шәһит китү күпкә изгерәк. Безгә рәнҗи күрмәгез, оланнар!
Чалмалы имамның бу сүзләреннән соң дивар өстенә күп санлы җәяче һәм мылтыкчылар күтәрелеп, урыслар өстенә меңләгән уклар, ядрәләр ява башлады. Әлбәттә, татар әсирләре дә һәлак булды. Урыслар орымнарга кереп посты, кайберсе дивар яныннан читкә ыргылды.
Шулай итеп, патшаның башына бик тә вакытлы һәм дә бик тә урынлы килде дигән бу уе барып чыкмыйча, чираттагы җиңелүгә дучар булгач, аның төн йокысы качты, ярсуы артканнан-арта төште, чиркәүгә кереп, Ходайдан тагын үз гаскәрләренә җиңү китерүен ялварды. Шундый бирелеп ялварды ки, хәтта күзләреннән яшьләр чыкты. Иван инде Казанны алырына ышанычын да югалткан иде, чөнки вакыт бара – инде җәй үтеп, көз җитте, ә татарлар, – белмим, кайдан көч ала торганнардыр?! – һаман тезләнергә теләмиләр. Теләмиләр генә түгел, көн саен күпме сугышчыны кырып киләләр! Тиздән яңгырлар ява башлар, аяк асты йөреп булмас хәлгә килер… Нишләргә соң, нишләргә? Изге христиан динебезнең бу дошманнарын ничек кырып бетерергә дә, аларны шакшы диннәреннән ничек биздерергә?
Патшаның үз-үзен дә күралмыйча ярсып йөргән көннәренең берсендә аның чатырына: «Камай мирза кабул итүеңне сорый», – дип кереп әйттеләр.
Аның, Камай мирзаның, Ядегәр Казанга килеп төшкән көнне үк, шәһәрне саклап булмас, мөгаен, урысларга бирергә мәҗбүр булырбыз, дигән фикердә торуын, шуның өчен яңа хан белән сүзгә килүен дә, аннан соң кулга алынудан куркып, Казаннан чыгып качуы турында да ишеткән иде. Менә хәзер аның янына килгән. Берәр ярдәм сораптыр инде дип уйлап алды ул һәм, теләмичә генә:
– Керсен, – дип кул селтәде.
Камай мирза, килеп керүгә, җиргә тикле бил бөгеп, патшага сәлам бирде һәм озын гомер теләп алды.
– Ни йомыш, мирза? – дип сорады патша, йөзен җыерып. – Иркенләп сөйләшер чак түгел… Сугыш, орыш…
– Мин татарларны ничек җиңәргә, Казанны ничек алырга икәнлеген беләм, Иван Васильевич.
Бу сүзләрне ишеткән патшага кинәт җан керде, ул, кызыксынып, аны тыңларга җыенды.
– Кил әле бирегә, кил, мирза! – диде ул аңа, үз янында урын күрсәтеп.
Камай мирза күрсәткән урынга килеп утырды да, Ядегәргә булган үчен (төнлә качып китмәгән булса, аны хан, татар халкына хыянәт итүче, дип кулга алырга тиеш иде), бөтен Казан ханлыгына юнәлтеп, шәһәрнең тәхете урнашкан ныгытманы ничек итеп алырга мөмкин икәнлеге турында дошманга бик тә яшертен дәүләт серен ачып салды. Бу мирзаның үз халкына эшләгән явызлыгының да иң явызы иде…
…Шәһәр кешеләре суны шәһәр астындагы Ханчишмәдән ала. Ә аңа юл Нургали капкасы астыннан уза, суга шуннан йөриләр. Әгәр дә әнә шул чишмә юлын шартлатып юк итсәң, халык сусыз калачак. Ә кем сусыз тора алсын? Камай мирза чишкән хыянәтчел сер шушы иде.
Аны тыңлаганнан соң, үзенең башына да кисәк-кисәк «Әллә кире Мәскәүгә кайтып китәргәме икән?» дигән уй кергән патшаның кинәт эченә ниндидер җылылык йөгерде, һәм ул шундук хәрби киңәшмә җыярга боерды. Анда сүз Ханчишмәне шартлатуга әзерлек турында барды. Аны татарлар сизмәслек итеп һәм җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Ханчишмәгә бара торган юлга иң якын ара Сафа Гәрәй агулап үтерелгән Таһир мунчасыннан иде. Димәк, чишмәгә юлны шуның идән астыннан казый башларга кирәк. Кичекмәстән үк һәм бик каты сер астында!
Шуннан соң Иван казанлыларга каршы зур яулар оештырмады, вак-төяк һөҗүмнәр генә оештырган булды, алары да капкалар тирәсендә генә иде. Ә төп көч Ханчишмә юлына таба җир асты юлы казуга бирелде. Эш көне-төне алып барылды. Бу эшкә унике көнгә якын вакыт китте, шуннан соң юл әзер булгач, инде җир асты юлын казучыларга чишмәгә төшүче татарларның сөйләшкәннәренә тикле ишетелә иде.
Анда дистәдән артык мичкә дары куелды һәм бер дә бер көнне казанлыларны галәмәт тә каты шартлау тавышы таң калдырды. Ахырзаман җитеп, җир ярылгандай булды, күккә мичкә ватыклары, көянтәләр, чиләкләр, балчык һәм ташлар күтәрелде. Чишмә юлы томаланды, күмелде, туфрак-җир һәм балчык, ташлар астында калды…
Казанлыларны курку басты. Тиз генә киңәшмә җыелды. Анда фәкать «Нишлибез?» дигән бер генә сорау каралды. Әлбәттә, төрле фикерләр әйтелде. Кайбер бәкләр, сусыз ничек яшәмәк кирәк, кырылып бетәбез, балаларыбыз, әни-әтиләребез, хатын-кызларыбыз сусыз төрле авырулардан интегеп үләчәкләр дип, Казанны Иванга бирү ягында булсалар, икенче берәүләр, киресенчә, үлсәк, сугышып үләчәкбез дип нык тордылар. Кайберәүләр, тизрәк кое казу ягында иде.
– Казанны урыска бирсәк, алар безне болай да кырып бетерәчәк, – диде орыш яклылар. – Шулай булгач, үлгәнче торачакбыз! Дошманга каршы сугышта шәһит китү – мөселманга фарыз гамәл…
Япанча гаскәре җиңелгәч, Иван иркен сулап куйган иде дә, анда тынычсыз көннәр кабат башланды. Япанча һәм аның ярдәмчеләре тар-мар ителгән соңгы сугыштан соң аннан качып китә алган сугышчылар, Казаннан ун чакрым арада бергә җыелышып, аларга башкалар да кушылып, үзләре шунда ныгытма шикелле нәрсә корып куйдылар да, шуннан йөреп, Арча кырындагы урыс гаскәрләрен гел борчып тордылар. Инде ярты меңгә җиткән ул гаскәр шактый урысны кырды. Моңа ярсуы чыккан Иван аларга каршы Семён Микулинский белән Даньялу Юрьев гаскәрен җибәрде. Зур каршылык күрсәтүләренә карамастан, татарлар җиңелде: аларның өч йөзләбе сугыш вакытында үтерелде, ике йөзе әсир итеп алынды. Бу җиңүләреннән рухланган урыслар гаскәре, ун көн буе Арча авылларын талап, искиткеч күп мал җыйдылар. Алар татар авылларындагы байлык-муллыкка шаккаттылар, чөнки анда икмәк тә, ефәк һәм киндер тукымалар, тун һәм толыплар, итек-читекләр дә, алтын-көмеш әйберләр дә мулдан иде. Микулинский белән Юрьев гаскәрләре Арча тирәсендәге йөз илле чакрымдагы авылларны яндырып, ир-атларны кылычтан үткәреп, үзләренең элеккеге әсирләрен коткарып, биш мең хатын-кыз һәм балаларны әсирлеккә алып, күп санлы терлек-туар куып, Казанга әйләнеп кайтты. Ачыга төшкән урыс гаскәренә җан кертерлек иде алар алып кайткан аяклы мал. Иван бу җиңүенә шатланып, чиркәвендә, бик тырыша-тырыша, Ходайга рәхмәтләр укыды.
Ә бу вакытта сусыз интеккән Казан халкы бик авыр хәлдә иде. Җитмәсә, аларга исән калган Япанча егетләренең җиңелүе дә бик авыр тәэсир итте.
Бу җиңүе белән горурланган патша, шәһәр капкаларын ачып, сугыш-орышсыз гына бирелүләрен сорап, әгәр шулай эшләмәсәләр, кырып бетерү белән янап, тагын хат язып, бу юлы Ядегәргә илче итеп Камай мирзаны җибәрде. Ләкин ул да тискәре җавап белән кайтты.
– Казанны барыбызны да үтереп бетергәч кенә алырсыз! – дигән иде Ядегәр хан җавап хатында. – Сугышып үләчәкбез!
Ачуыннан нишләргә белмәгән Иван һөҗүмгә күчәргә боерык бирде.
Туплар бертуктаусыз Казан урамнарына, ныгытмалар эченә ата башлады. Аннары сугышка атлылар, алардан соң җәяүле гаскәр керде. Татарлар шәһәр капкалары эченә кереп качты. Шәһәрнең агач диварларына ут төрттеләр, агач күперләр яна башлады. Янган диварлар ишелде. Татар сугышчыларына эш тагын да артты: сугышу белән беррәттән, алар ул диварлардагы тишек-тошыкларны да дошман бәреп керә алмаслык итеп томалап торырга тиешләр иде. Болар барысы да урысларның уты астында эшләнде.
Бер караганда, дошманның мылтык һәм туплардан туктамыйча атып торуыннан баш күтәрерлек тә түгел кебек, тик шәһәрне саклаучылар әнә шундый коточкыч ут астында да сугышты, чигенмәде. Инде Казанның күп йортлары, шул исәптән Сөембикә манарасының өске катлары җимерелде. Шәһәр халкы сусызлыктан интекте, газап чикте, чөнки казыган коеның суы эчәргә яраксыз булып чыкты, кешеләр эч китү авыруы белән кырыла башлады. Күпләр дошман ут-ядрәләреннән һәлак булды.
Ә дошман һөҗүме бертуктаусыз дәвам итте, сугыш шәһәр капкаларының һәрберсе янында барды. Инде сизелә: урыс гаскәрләре дә талчыга башлады. Алар кайда нинди йомшаклык күрсәтә, кинәт кенә капка ачылып китә дә, татар атлылары яисә мылтыкчылары чыгып, дошман өстенә ташлана һәм кинәт тагын капка артына кереп кача иде.
Тора-бара Михаил Воротынский белән Иван Выродков гаскәрләре орынмаларны биек итеп ясап, аларны шәһәр диварларына якын ук китерде, тупларын шулар өстенә куеп атарга тотынды. Ул көнне урыс гаскәренең кайбер өлеше хәтта инде шәһәр диварлары өстенә менеп сугышты. Татарлар өчен бу куркыныч билге иде, чөнки әле моңарчы татарлар аларны алай якын ук китермиләр, кыра баралар иде…
Хәер, капкаларның һәрберсе янында барган сугышның кайберләрендә татарлар җиңүгә дә иреште. Иванның бер капка янына җибәргән гаскәренә каршы Зәйнәш бәк җитәкчелегендәге атлылар бик каты сугышты. Урыслар чигенергә мәҗбүр булды. Ул көнне Михаил Воротынский берничә җирдән яраланды, ә Пётр Морозов үлем җәрәхәте алды.
Шунда Иван башына тагын бер уй килде. Хәер, аны һич тә яңа дип әйтеп булмый иде, чөнки Ханчишмәне юк итүдә кулланылган иде инде бу. Ул да булса, аның хәзерге уе да тагын шул шартлату белән бәйле иде. Чыннан да, нишләп шәһәр диварларын берничә урыннан шартлатып, әнә шул урыннардан бәреп кермәскә?! Күз алдында бит: татарлар капкаларын һич тә ачарга җыенмый! Имеш, үлгәнче көрәшәчәкләр. Ә кайчан үлеп бетә соң әле алар? Болай булгач, алар үлгәнче безнең гаскәрнең шактые теге дөньяга олактырыла әле. Димәк, берничә урыннан шәһәр диварларын шартлатырга кирәк. Кирәк кенә дә түгел, кичекмәстән кирәк! Зарури рәвештә кирәк!
Ул, ике урында Казан ныгытмасы дивары астын яшерен генә казып, аларның һәрберсендә дистәдән артык мичкә дары урнаштырырга боерды. Ә үзе, чиркәүгә кереп, Ходайдан Казанны алырлык көч-кодрәт сорап, бу динсез татарларның аңа шәһәрне бирдерүен ялвара-ялвара чукынырга кереште. Патша үзенә аерым чиркәүне тикмәгә генә төзергә кушмаган икән, ул соңгы вакытта үзенең күп кенә вакытын шунда үткәрә иде.
Анысы да бер хәл: урыс гаскәр башлыкларын – воеводаларын – патшаның, үзен саклар өчен, егерме меңлек гаскәр тотуы чыгырларыннан чыгара иде, чөнки ул гаскәр бик авыр чакларда аларга зур ярдәм итә алган булыр иде бит! Хәтта шәһәр капкаларының кайберләре янында сугышканда, шул өстәмә гаскәр ярдәмгә килсә, җиңүләргә дә ирешергә мөмкин булыр иде. Ә монда патша шундый авыр чакларда да үз гомере турында гына кайгырта булып чыга. Әлбәттә, бу турыда аның үзенә әйтүче юк иде, чөнки аның ярсыган чагына туры килсәң, башсыз калуың да бар. Ә аның үз тормышы өчен калтыравы чын иде шикелле: Казанны камап алганга ничәмә көннәр узды, тик патша ник бер тапкыр татарлар белән сугышып яткан гаскәрләре янына килеп чыксын! Патшаның куркуын воеводалар, бояр һәм кенәзләр генә түгел, сугышчылар да чамалый иде.
Ул арада кенәз Андрей Курбский үзенең унике меңлек гаскәре белән Казан елгасы ягыннан Алабуга капкасына һөҗүм итә иде. Ләкин аларга татарлар өстән кайнар сумалалар, сулар сибә, хәтта бүрәнәләр ыргыта башлады, шуңа күрә ул чигенергә мәҗбүр булды, чөнки инде күп кешесен югалтты.
Икенче көнне таң алдыннан Казанда бер-бер артлы ике коточкыч шартлау тавышы яңгырады. Шул шартлау җимергән урыннардан шәһәр урамнарына урыс гаскәре керә башлады. Бер үк вакытта күп санлы гаскәрләр Ханкапка, Аталык, Нургали һәм Төмән капкалары янында да һөҗүмгә күчте. Коточкыч сугыш-кырыш башланды.
Таҗик чокыры янында сугышкан Ядегәр хан гаскәрен дошман сугышчылары бик каты кысрыклады. Шуннан соң алар, Казан елгасы аша чыгып, урманга качмакчы булып, Алабуга капкасы янына килделәр. Ләкин андагы Курбский гаскәренең бер өлеше капкадан чыккан һәрберен кылыч белән чаба торды. Җитмәсә, бу вакытта Иванга чапкын җибәреп, үз сагындагы гаскәрнең бер өлеше белән ярдәм сорагач, ничек булгандыр, патша, чыннан да, аңа ярдәм дә җибәргән иде.
Ядегәр хан белән аның вәзире Зәйнәш бәк һәм алар белән берничә яраннары урыслар ягына чыкты.
Инде сугыш Казан урамнарында барып, хәтта шәһәр эчендә берничә урында урысларның әләмнәре дә эленгән иде. Татарлар шәһәр эченә таба чигенә барды. Шулчак урыс гаскәрләре, хәтта үлгәнгә яисә яраланганга сабышып җирдә ятучылары да, сикереп торып, татарлар чигенгән урамнарга ябырылды. Юк, сугышырга түгел, ә таларга, мал җыярга. Алар кулларына эләккән мал-байлыкны үз ыстаннарына кат-кат кайтарып куя торды. Моны күргән татарлар, үз-үзләрен дә белештермичә аларга ташланды, күбесен кырып салды. Исән калганнары: «Бетәбез! Бетерәләр!» – дип кире йөгерә башлады.
Моны барлык гаскәрләренең дә чигенүе дип аңлап бугай, ачыклап та тормыйча, патшага бу хәлиткеч штурмның барып чыкмавы турында хәбәр итеп өлгерделәр. Иванны курку биләп алды, чөнки ул христиан гаскәрен мөселманнар шәһәрдән бөтенләй куып чыгарган дип аңлады. Моны аның киңәшчеләре сизеп, аны көчләп диярлек атына атландырдылар да, шәһәр капкасы алдына христиан хоругвиен беркетеп, атының тезгененнән тотып, зур гаскәре саклавында, аны шунда алып киттеләр. Шулвакыт патшаны үз яннарында күргән сугышчыларның рухлары күтәрелеп, алар татарлар өстенә тагын да ярсулык белән ташландылар.
Инде татарлар өчен камалыш боҗрасы шулкадәр кысылды ки, барысы да шәһәрнең иң биек җирендәге хан йорты тирәсенә җыелды. Хатын-кызлар да, балалар да шунда иде.
Иң соңгы сугыш шул хан йортында булды. Анда кулларына икешәр кылыч тоткан имам Колшәриф кул астындагы шәкертләр соңгы тамчы каннарына тикле сугышты һәм, әлбәттә, имамнары белән бергә бу изге сугышта шәһит киттеләр.
Бу – Казанны саклаучы мөселманнарның соңгы сугышы иде…
Казан ханлыгын саклаучылар, үлгәннәрнең барысын да санап, йөз дә илле мең кешесен корбан итте, урысларның исә алтмыш меңгә якын сугышчылары кырылды.
Иван шәһәрне карап чыгарга теләгән иде дә, тик урамнар мәетләр белән тулы иде. Ахырда аның өчен, хан йорты өстенә тәре кадалып куелгач, Нургали капкасыннан хан йортына чаклы араны гына чистарттылар да патша, шунда килеп, Казан ханнарының тәхетенә утырды да шатлыгыннан елап җибәрде.
Ул шул тәхеттә утырган килеш кулына кылыч тотардай ир-егетләрне, малайларны кылычтан үткәрергә боерды, моннан соң элеккеге Казан ханлыгында һәм аңа караган биләмәләрдә барлык мөселманнар да, чукындырылып, христиан динендәге кешеләргә әйләндерелергә тиеш иде.
Җиңү шатлыгыннан нишләргә белмәгән патша һәр урыска тоткыннар бүләк итте, ә аларны һаман-һаман китереп тордылар.
Патшаны бу күркәм җиңү белән беренчеләрдән булып, әтисенең бертуган энесенең улы Владимир Юрьевич, ә бераздан Шаһ Гали котлады.
Ул көнне Иван үз чиркәвендә бик озак итеп һәм чын күңеленнән, хәтта елый-елый, «Алласыз татарлар» өстеннән җиңү биргәне өчен, сөйләнә-сөйләнә, пышылдый-пышылдый, Ходайга мең рәхмәтләр укып, шөкрана кылды. Өч көн чукынды ул чиркәүдә. Хәтта кайбер көнне икешәр мәртәбә кереп чукынды.
Өченче көнендә чиркәвеннән чыккач, ашыкмыйча гына – шундый зур җиңүдән соң кая ашыгырга? – чатырына кайтып өлгермәде, аның янына, рөхсәт тә сорап тормыйча, воевода Пётр Крынкин килеп керде.
– Нигә рөхсәтсез? – дип кычкырды аңа Иван, ачу белән.
– Гафу, Иван Васильевич, гаеплемен, кичерә күр! – диде воевода. – Ашыгыч эш…
– Нинди ашыгыч эш булырга мөмкин, татар тикле татарларны буйсындыргач?
– Дөрес анысы, Иван Васильевич, әйе, бик дөрес. Ашыгыч дип… Мин менә нәрсә турында, Иван Васильевич… Татарларның ир балаларын кырабыз, тик бу ярый торган эшме икән, дим. Ни әйтсәң дә, балалар гына бит алар, Иван Васильевич… Бәлки…
– Бернинди «бәлки»! Нәрсә, үсеп җитеп, аларның безне кыруларын телисеңме әллә, воевода? Әллә минем боерык сиңа закон түгелме? – дип акырды патша, ачуыннан нишләргә белмичә. – Кырырга, асарга, кисәргә һәм мәетләрен Идел тутырып саллар белән агызырга! Ишеттеңме, Идел тутырып! Монда череп-сасып ятмасыннар! Минем бу боерыгым бернинди икеләнүсез үтәлергә тиеш! Әгәр татарларны синең шикелле кызганучылар табыла икән, ул чагында мин андыйларның үзләрен кылычтан үткәрттерәм. Менә шушында, татарлар җирендә үк! Гәүдәләрен Мәскәүгә дә алып кайттырмыйм, салда агызам! Белеп тор, воевода, инде Ходай мине сездән саклады! Хәзер мин сезнең берегездән дә курыкмыйм! Бар, эшеңдә бул, воевода!
– Әйе, әйе, мин аңладым, Иван Васильевич, – диде Крынкин һәм артына чигенә-чигенә тиз генә чыгып китте.
Патша, ул чыгып киткәч тә, тиз генә тынычлана алмыйча, ачуыннан ярсый-ярсый, чатырында әрле-бирле йөренде. «Кара син аны, ә! Минем шушы сугышта кырылган алтмыш-җитмеш мең сугышчым кызганыч түгел, ә татар балалары кызганыч икән аңа! – дип мыгырданды ул авызы эченнән. – Ничек оялмыйча кергән диген шундый тәкъдим белән! Бәлки, аның үзен шундук кылычтан чаптырырга кирәк булгандыр? Хәер, ашыкмый торыйк, сугыш кайнарлыгы сүрелә төшсен. Хәзер инде мин аларның берсеннән дә курыкмыйм! Сугыш беткәнче, алар миңа кирәк иде, ә хәзер, теләсәм астыра, теләсәм аттыра, теләсәм чаптыра алам! Белеп тордым бит мин: воеводалар эчләреннән мине куркаклыкта гаепләп йөрделәр, тик әйтергә генә курыктылар. Ә менә хәзер күрсәтермен мин сезгә кемнең куркак икәнлеген!..»
Үзгәрешләр
Вакыт үтә торды. Русь патшасы Иванга утыз яшь тулды. Ул шушы яшенә тикле мәйданда халык алдында биргән антына тугрылыклы булып кала бирде. Моңа халык та, ул вакытларда Мәскәүдә сәүдә эшләре белән еш була торган чит ил кешеләре дә шаһит иде: «Иванның бөтен уй-максаты үзен Ходай алдында чиста итеп санау иде», – дип сөйләнде алар аның турында. Тантаналы антыннан соң узган шушы унөч ел буе ул мәрхәмәтле, акыллы һәм Русь дәүләтенең даны һәм бәхете өчен зур тырышлыгы белән хәтта моңарчы булган монархлардан күпкә аерылып торды. Патшаның күңелендә чиркәүдә дә, ялгыз гына калып гыйбадәт кылганда да, боярлар советында да һәм халык алдында да бер генә хис иде:
– Ходайның чиркәү тарафыннан власть башкарырга куйган чын бирелгән кешесе буларак властьлык итәм! – дип яшәде ул, биргән антына тугры калып.
Эшкә чумган кеше буларак, патша бу елларда, чыннан да, үз эшен яратып, намусы кушканча башкарудан бүтән бернинди эш һәм шөгыльне дә белмәде. Вельможаларга һәм халыкка ягымлы булды, барысын да лаеклыча яратты һәм бүләкләде, ярлылыкны – юмартлыгы, явызлыкны изгелек вә мәрхәмәтлеге белән бетерергә тырышты. Ходай тарафыннан патша итеп яратылган Иван Кыямәт суды көнендә үзенә мәрхәмәтле вә изге тавыш белән әйтеләчәк «Син дөреслек патшасы!» дигән сүзләрне ишетәсе килә, шуңа күрә моңа лаеклы булырга тырыша иде.
Мәскәүгә килгән чит ил кешеләре дә аның турында:
– Иван үзенең куәте белән дә, яхшылыгы һәм гаделлеге белән дә үз ата-бабаларын узып китте. Аның дошманнары күп, ләкин ул аларны тынычландыра белә, – дип әйтә килделәр. – Хәзер Литва, Польша, Швеция, Дания, Ливония, Кырым, Нугай хәтта рус исеменнән үк куркып калалар. Ул үзенең кул астындагы ил халкына карата да гаҗәеп дәрәҗәдә кичерүчән, йомшак мөгамәләле, ягымлы. Алар белән сөйләшергә ярата, еш кына алар өчен сараенда төшке ашлар оештыра, ләкин шуңа карамастан бер үк вакытта боеручан да. «Бар!» дисә, бояр йөгереп китә, берәр вельможага ачуы килүен белдерсә, ул вельможа, мескен, нишләргә белмичә, үз-үзенә бикләнә һәм, ялгыз калып, кайгы билгесе итеп, үзенең чәчләрен алдырмый, патша аны үзе чакыртып кичермичә торып, гел кайгыда була. Бер сүз белән әйткәндә, Европада үзенең патшасына шулкадәр бирелгән башка халык юк, алар аңардан бер үк вакытта куркалар да, аны яраталар да. Аларның гозерләрен, шикаятьләрен берөзлексез тыңларга һәм үзләренә булышырга әзер булган Иван бар нәрсәгә дә үзе төшенә, тикшерә, килеп туган хәлләрне үзе юллап чыга. Ул, гел эш белән генә шөгыльләнеп, һич тә эче пошып утырмый, ау белән дә, музыка белән дә кызыксынмый, чөнки аларга вакыты юк. Аның башында бары тик ике генә уй: Ходайга ничек яхшы, мәрхәмәтле хезмәт итәргә һәм Русь дошманнарын ничек юкка чыгарырга?..
Сөекле, хөрмәтле патшаның шундый югары бәхет, дан һәм мәрхәмәтлелек биеклегеннән аска, тиранлык төбенә төшүе мөмкин идеме?
Иван кызу канлы, йөгәнсез дәртле, бик көчле хыялый булып туды. Акылына килгәндә, ул нык һәм нигезле булудан бигрәк артык зирәк иде. Ул алган начар тәрбия исә, аның табигый һәвәслекләрен юкка чыгарып, анда бары тик төзәлү юлы итеп динне генә калдырды. Аңа кадәрге патшалар бу хискә артык бирелмәде. Ватан, дуслары һәм гадәттән тыш хәлләр йогынтысы, аның куркыныч яклары аның күңеленә тәэсир итте һәм яшь Иванны, юаш, басынкы Анастасия ярдәмендә рәхәтлек тормышы челтәреннән йолып калып, мәрхәмәтлелек юлына бастыра алдылар.
Ләкин тора-бара Иванның нервлы авырулары бу әйбәт бергәлекне бозды, дуслык властен көчсезләндерде, зарарлы үзгәрешләр әзерләде. Ул инде малай-шалай түгел, ә ир-ат иде. Акылы белән бергә аның теләкләре дә өлгерә төште, мин-минлеге дә элеккечә түгел иде инде. Гәрчә үзенең элеккеге остазларына булган ышанычы кимемәсә дә, аның үз-үзенә булган ышанычы һаман арта-үсә барды: яхшы киңәшләре өчен кайчандыр аларга бик рәхмәтле булган патша инде аларның үзе белән җитәкчелек итүдә кирәксенмәвен сизә башлады. Алай гына да түгел, аларның үз фикерләрен көчләп тагуларын торган саен авыр кичерә башлады. Бигрәк тә алар, иске гадәт буенча, гел дөреслекне туп-туры ярып әйтә килделәр, һич тә аңарга, аның кешеләрчә булган йомшак якларына ярарга тырышып боргаланмыйча, һәрчак чын дөреслекне ничек бар шулай җиткерделәр. Тора-бара инде ул моны килешми торган тупаслык, монарх өчен хурлыклы вә мыскыллы күренеш дип кабул итә башлады. Мәсәлән, аның якын киңәшчеләре булган Адашев Алексей Фёдорович белән Сильвестр Ливон сугышын хупламаганнар иде. Янәсе, аңа хәтле әле үзебездәге Русь һәм Христос дошманнары булган динсезләрне бетерергә кирәк. Ә ливончылар, гәрчә грек диненә табынсалар да, барыбер христианнар ич һәм безнең өчен алар куркыныч тудырмый. Ходай дәүләт бердәмлеге һәм иреклеге өчен булган гадел сугышларны гына хуплый.
Сарайда да патшаның яраткан кешеләре булган бу икәү яклылар шактый иде. Ләкин Анастасиянең ир туганнары аларны бер дә яратмады. Әлбәттә, башка көнчеләр дә җитәрлек иде. Соңгылары, җае туры килгән саен, Иванга:
– Белеп тор, государь, алар – хәйләкәр икейөзлеләр, сиңа күк мәрхәмәтлелеге турында вәгазь укыган булып, үзләре бу дөнья рәхәтенә ирешмәкче булалар. Тәхет алдында торып, халыкка синең үзеңне күрергә комачаулыйлар, синең патшалык итү даныңны үзләренә алмакчылар, шул ук вакытта сиңа уңышларга ирешергә ирек бирмичә, киләчәктә синең дәрәҗәңнең тагын да үсүеннән куркып, сине гел сак булырга өндәп, һәрвакыт зарарлы киңәшләр биреп торалар, – дип тукып килделәр.
Янәсе, кем соң әле алар, бөек һәм зирәк акыллы патшага дәүләт эшләрендә генә түгел, хәтта гаилә тормышына да кагылышлы төрле киңәшләр биреп, аның шәхси тормышына тыкшынып, аңа хатыны белән ничек яшәргә, күпме шәраб эчәргә һәм күпме ашарга кирәк икәнен күрсәтеп торырга?!
Чыннан да, Сильвестр аңа, намус остазы буларак, бу нәрсәне артык яратучы патшаны һәрвакыт физик рәхәтлектән тыелыбрак торырга, бу мәсьәләдә чаманы белеп кенә кыланырга кирәк дип киңәш итеп килә иде.
Остазларының акыл өйрәтүләре патшаның үзен дә туйдыра башлаганга күрә, ул алардан котылырга һәм инде аларсыз да яши алуын расларга тели иде. Тели иде генә түгел, бу уй аның күңеленә ниндидер бер коткы сыман кереп утырды һәм аны көннән-көн борчып тора бирде. Янәсе, син малай-шалай түгел бит инде, нигә гел аларның киңәшләрен тотып яшисең? Җитәр, синең үз башың бар бит!
Алай да, аларның үзе авырган чакларда күрсәткән изгелекләрен искә алып, шул ук вакытта моннан унөч ел элек халыкка биргән вәгъдәсенә дә тугрылыклы булып калырга теләп, гәрчә кызып киткән чакларында ачуы килеп, аларга янау, куркыту сүзләре ычкындыргаласа да, хәзергә хәлне артык катлауландырасы килмичә, алар хезмәтеннән тиз генә баш тартырга базмады. Нигә катлауландырырга хәлне? Кремль сараенда – тәкъвалык, думада исә тырышлык һәм кыю ачыклык хөкем сөрде.
Бу хәл 1560 елның язына тикле шулай дәвам итте. Бу вакытта инде патшаның Адашев белән Сильвестрга салкынаюы бик ачык сизелә башлады һәм, патшаның опаласы куркыныч төсмер алганчы, алар икесе дә сарайдан китәргә вакыт икәнлеген аңладылар. Аларның беренчесе, моңа хәтле думада шактый зур урында булып, Европа илләре белән булган сөйләшүләр вакытында гел катнашып килгән Адашев, хәзер патшага башка яктан хезмәт итәргә карар кылды: воевода булып, Ливониягә китеп барды. Ә Сильвестр, патшага чын күңеленнән фатихасын биреп, монах булып, Мәскәүдән ерак булмаган бер монастырьга китте. Шулай итеп, патша үзенең якын дусларыннан мәхрүм калды, дошманнар тантана итте. Котылдык, янәсе, килеп туган дошманлык үзеннән-үзе хәл ителде.
– Менә хәзер син чын самодержец, Ходай тарафыннан фатиха алган патша, Русь җире белән берүзең идарә итәсең: ниһаять, күзең ачылды һәм бөтен патшалыкны иркенләп күрә аласың! – дип тукып торды алар Иванга.
Ләкин тәхет яныннан читләштерелгән яраткан остаз-киңәшчеләре аңа әле һаман куркыныч булып тоелалар иде. Җитмәсә, патша опаласына, ягъни тискәре мөнәсәбәтенә дучар булуына карамастан, Алексей Адашевны хәрбиләр дә яратты, үз итте, хәтта Ливон гражданнары да аңа хөрмәт белән карый иде – барысы да аның акылына һәм мәрхәмәтлелегенә сокланды. Сильвестрда да монах-иноклар тәкъвалык, сабырлык, басынкылык үрнәкләре күрделәр. Әлбәттә, боларны белеп торган Иван, әгәр теләсә, аларга булган ачуын мәрхәмәткә әйләндереп, аларны кире дә кайтара алган булыр иде, тик алардан бизүе, аларга булган ачуы, дөресен әйткәндә, шәхси горурлыгы, мин-минлеге аңа моны эшләргә ирек бирмәде. Җитмәсә, моңа 1561 елда патшабикә Анастасиянең үлеме дә этәрде бугай.
Иван кайгыга чумды. Аның әйләнә-тирәсендәге барча кеше, әллә аны чынлап кызганыпмы, әллә сагышлы патшага яхшатлы булып күренергә теләпме, яшь түкте. Дошманнар да йоклап ятмады. Алар аның колагына Анастасиянең үлемендә бары тик шушы ике кеше генә гаепле, бар кеше кайгыдан күз яшьләре түккәндә, шушы ике кеше генә шатлык кичерә дип тукып тордылар һәм, моны раслау өчен, ялган икәнлеге гади күз белән дә күренеп торган төрле «дәлил» ләр китерделәр. Мондый әләкләр турында ишетеп торган элеккеге остазлар, үзләренә гаепләүчеләр белән кара-каршы сөйләшү мөмкинлеге сорап һәм аларга суд ясауны таләп итеп, икесе дә патшага хат язып җибәрделәр. Ләкин әләкчеләр, әлбәттә, моны һич тә теләмиләр иде.
– Аларны һич тә кире кайтарырга ярамый, патша галиҗәнаплары! Алар монда кайтса, сине тагын сихерләп, уеңнан кире кайтарачаклар, чөнки алар сихерче бит, – диде аларның дошманнары. – Бу кешеләр белән башка беркайчан да очрашмау хәерле.
Шуңа күрә патша аларны үзләреннән башка гына, читтән торып хөкемгә тартырга боерды.
Митрополит, епископлар, боярлар, башка күп кенә руханилар һәм чиновниклар суд үткәрергә сарайга җыелды. Хакимнәр арасында Сильвестрның дошманнары булган монахлар Вассиан Беский белән Мисаил Сукин да бар иде. Судта күп санлы дәлилләр сыйфатында патшаның гаепләнүчеләр хакында кенәз Курбскийга язган хаты да укылды. Анда ул, аларга бернинди нигезсез гаеп ташлап, хәтта: «Алар барда мин тәхеттә ихтыярсыз идем», – дип язган булган икән. Хәер, ул хат шактый озын булып, анда тагын мондый юллар да бар иде: «Үземнең җанымны коткару һәм сафландыру өчен, мин, ул минем изге эшләремдә ышанычлы булышчым булыр дип, үз яныма иерей Сильвестрны якынайткан идем. Ләкин бу хәйләкәр икейөзле кеше, мине үзенең ягымлы сүзләре белән алдалап, бары тик власть турында гына уйлаган һәм, үзе кебек үк патшаны сөймәгән Адашев белән дуслашып, ил белән патшасыз гына, үзләре идарә итмәкче булганнар».
Ләкин акыл белән эш йөртеп, төптән уйлаганда, патша Иван Васильевич моның белән дә, шулай ук ул хатындагы башка сүзләре белән дә, бу икәүне бернинди нигезсез гаепләп, шул ук вакытта үзенә дә кара тап төшерә иде. Чөнки ул чагында инде үзе дә бала-чага түгел, ә аларның нәрсә әйткәнен аерырлык утыз яшьлек ир-ат иде ләбаса! Инде утыз яшьтә булган патша үзенә кемнең нинди киңәшләр бирүен аерырга тиеш иде бит!..
Судта күп кенә гаепләү сүзләре укылгач һәм әйтелгәч, хакимнәрнең кайберләре бу явызларның гаебе тулысынча расланды дип белдерсә, кайберәүләр, башларын аска иеп, дәшми калуны хуп күрде. Шунда үзенең соңгы көннәре якынлашып килүен сизгән, саны, дәрәҗәсе, башкарган вазифасы буенча бары тик чын дөреслекне, хакыйкатьне генә сөйләргә һәм әйтергә тиеш булган митрополит Макарий, бу мәсьәлә буенча үз фикерен белдереп, патшага:
– Гаепләнүчеләрнең үзләрен дә тыңларга кирәк, государь, – диде.
Гәрчә бу тәкъдимне намуслы вельможалар хупласа да, патшаның теләген яхшы аңлаган кенәз, боярин Андрей Михайлович Курбский, моңа каршы килеп, эшне хәзер үк тәмамларга өндәп чыгыш ясады.
– Минемчә, бу эшне сузу, аларны монда чакырып, сүз боткасы ясау кирәкле гамәл түгел, чөнки монда барысы да ачык, бу дошманнарның гаепләре күп дәлилләр белән расланды, – диде ул, бөдрә чәчләрен уң кулы белән сыпыргалап. – Патша галиҗәнаплары үзе, алар янымда булганда, мин тәхеттә ихтыярсыз идем дип язган икән, нәрсә, без аңа да ышанмаска тиеш булабызмы? Барыбыз да күз алдына китерәдер, аларның ни әйтәселәре алдан ук билгеле: без гаепле түгел дип барачаклар. Бу эшне хәзер үк тәмамларга кирәк! Безнең өчен патшабыз һәм ил тынычлыгы – барысыннан да кыйммәт.
Шулай эшләделәр дә: икесен дә гаепле дип таптылар, инде аларга нинди җәза бирәсен генә билгелисе калды. Монысын да тиз хәл иттеләр: Сильвестрны Соловецкий монастырена җибәрергә, ә Адашевны үзе әле яңа гына яулап алу сугышында зур өлеш керткән Феллин шәһәрендә калдырырга карар кылдылар. Ләкин бу воеводаның ныклыгы һәм сабырлыгы, зирәклеге аны эзәрлекләүчеләрнең бик ачуын китерә иде, шуңа күрә, берничә ай үткәч, элеккеге карарларын үзгәртеп, аны Дерпт төрмәсенә ябып куйдылар һәм ул, дошманнарын сөендереп, ике айдан соң шунда авырып үлде. Аңа үчлеләр патшага бу турыда:
– Хыянәтче Адашев үзен агу белән үтерде, – дип җиткерделәр.
Гәрчә инде Адашев үлсә дә, патша үз күңеленнән аның рухын да алып ташларга теләде. Шуннан соң барлык бояр һәм күренекле кешеләрнең һич тә шушы хыянәтчеләр яклы түгел, ә үзенә, патшага, ихлас күңелдән бирелгән икәнлекләрен ант итеп расларга боерды. Әлбәттә, кайберсе шатлык белән ант итте, кайберәүләр, бу гамәлнең ни белән бәйле икәнен белә алмыйча, шик белән. Элеккеге кебек патшага якынаерга омтылу, аны татлы сүзләр белән мактау кинәт ярамый торган гадәткә әйләнеп калды, чөнки әле алар һаман Сильвестер белән Адашевны хәтерләтәләр кебек тоела иде.
Хатыны Анастасия үлгәннән соң, бер атна чамасы үткәч, бер дә бер көнне патша янына митрополит Макарий килде. Аңа исәнлек-саулык теләгәннән соң, ул Иван күрсәткән урынга килеп утырды да сүз башлады:
– Боярлар белән изге руханилар йомышын үтәп килдем мин синең янга, Иван Васильевич. Барыбыз да күреп торабыз: кайгың бик зур, хатының үлеме сине газаплы сагыш кочагына ташлады. Без барыбыз да, шул исәптән барча Русь халкы да, синең бу зур кайгыңны уртаклашабыз, синең белән бергә кайгырабыз… – Ул, җиң эченнән зур кулъяулыгын чыгарып, яшьләнгән күзләрен сөртеп алды. – Әйе, синең кайгы – безнең кайгы, бөтен ил кайгысы. Ләкин нишләмәк кирәк, беребез дә мәңгегә килмәгән, барыбызның да гомере Ходай кулында… Беркемгә дә белергә генә язмаган, бәлки бүген…
– Кыскарак мөмкин түгелме, атакай? – дип бүлдерде аны патша, чыраен сыта төшеп. – Беләсең бит, мин озын сүзләрне яратмыйм. Кирәген генә әйт!
– Әйтәм, Иван Васильевич, кирәклесен генә әйтәм, – диде митрополит, патшага сүзен бүлдергәне өчен ризасызлык белән күз ташлап. – Кайгырып йөреп эш чыкмас, государь, өйләнергә кирәк сиңа. Бу минем фикер генә түгел, барлык боярлар да тели моны. Үлгән артыннан үлеп булмый, тереләр яшәргә тиеш. Безгә синең тынычлыгың кыйммәт, чөнки ил тынычлыгы синнән тора…
– Киңәшең өчен дә, кайгымны уртаклашуың өчен дә рәхмәт. Тик тәкъдимең турында уйларга иртәрәк түгелме икән? Ә хәзер калдыр мине, митрополит! Бу көннәрдә ялгызлыкны яратам мин…
Макарий чыгып китте.
Иван үзенең хатыны Анастасияне бик ярата иде, шул ук вакытта кайгылы чагына һич тә туры килмәгән әдәпсезлеген дә тыя алмады. Тик гел кайгырып йөреп кенә дә булмый бит. Чыннан да, өйләнергә кирәк, мөгаен, дип уйлап куйды ул шуннан соң. Ул чакта өйләнү мәсьәләсенә караган законнар шактый йомшарган иде инде. Һәм ул, Анастасиясе рухына догалар укырга дип, чиркәүләргә һәм ярлыларга берничә мең сум хәер биреп, Иерусалим белән Грециягә дә бай гына сәдака җибәргәннән соң, 18 августта икенче мәртәбә өйләнергә җыенуы турында белдерде. Анастасиясе үлгәнгә сигез көн иде… Бу мәсьәләдә ашыгуына, беренчедән, митрополитның аңа булган визиты сәбәпче булса («Бөтен Русьның митрополиты, үземнең рухи атакаем Макарий юкка гына йөрмәс!»), икенчедән, аннан соң шундый ук тәкъдим белән үзе янына килгән берничә бояр һәм кенәзнең үгетләре сәбәпче булды…
Соңгы вакытта, Адашев белән Сильвестр язмышы үзләре теләгәнчә хәл ителгәч, аларның явыз дошманнары булган бояр Алексей Басманов, аның малае кравчий Фёдор, кенәзләр Афанасий Вяземский, Василий Грязной, Малюта Скуратов-Бельский мин-минлеге аркасында эчке кичерешләрендә генә түгел, гомумән, дәүләт идарәсе эшләрендә дә начар якка үзгәрә башлаган патша янында алар урынын яулап алу, аңа якынаю өчен шундый тырышлык күрсәттеләр ки, аның хатыны үлгәннән соң, сарайда алардан да күп яшь түккән кеше булмады! Кайдан килгән диген аларга шул кадәр күз яшьләре?! Алар митрополитның Иванда булуы, анда нәрсәләр әйтүе турында да хәбәрдар иде, чөнки аны аңа барырга да алар күндерде. Янәсе, Иван Васильевич, хатыны үлү кайгысыннан күз алдында бетәшеп бара, аны бу хәл-халәтеннән чыгару өчен, берәр ашыгыч чара күрергә кирәк. Ә ул чараның иң үтемлесе – аны тиз көндә икенче хатынга өйләндерү! Русь халкы өчен бик тә әһәмиятле булган шул вакыйга белән бәйле никахлашу йолалары, туй мәҗлесләре, патшаны кайгысыннан аерып, хәтта бераздан Анастасиясен бөтенләй дә оныттырачаклар. Аңа хәзер ялгызлык түгел, киресенчә, күбрәк кешеләр арасында булырга кирәк. Ә күренекле кешеләр исә төрле күңел ачу мәҗлесләрендә күп була, патша күңеле шуларда ачылачак…
Алар үзара киңәштеләр дә, атакай булганның икенче көнендә патша янына үзләре килделәр. Шунда күз яшьләрен кызганмыйча, Иванга үзләренең аның зур гына түгел, гаять зур кайгысын уртаклаштылар.
– Без синең өчен курка башладык инде, государь: кайгыга шулкадәр дә бирелергә ярамый. Син – дәүләт кешесе, син – бөек Русь дәүләтенең бөек патшасы! Әгәр дә менә шулай, кайгыра-кайгыра, синең белән берәр нәрсә килеп чыкса, – тфү, тфү, мондый афәттән безне Ходай саклый күрсен! – без, сиңа бөтен күңелебез белән бирелгән подданныйлар, нишләрбез? Берүк безне андый бәлагә сала күрмә, государь! Үлгән артыннан үлеп булмый, бу гаять тә зур һәм дә авыр югалту белән килешергә кирәк. Сине алда үзеңә тагын да зуррак даннар китерәчәк эшләр көтә. Шулар хакына, сиңа тугрылыклы халкың хакына син үзеңне сакларга тиеш, Иван Васильевич! – Боларны какча йөзле, ниндидер каты әйбер белән сугып җәлпәкләндергән сыман җәенке борынлы, ябык, озын гәүдәле бояр Басманов әйтте. – Безнең уебызча, – белмим, үзең моңа ничек карарсың, – сиңа тиз арада өйләнергә кирәк, бөек государь! Яңа хатының, өйләнү белән бәйле… – Монда Басманов «мәҗлесләр» дип әйтмәкче иде дә, моның патшага ошамаска мөмкин икәнлеген вакытында искәреп, башка сүз эзләп, бермәл туктап торды, сүзен шуннан соң гына дәвам итте: – Әйе, өйләнү белән бәйле һәм бар халыкка да шатлык китерердәй шул зур вакыйга синең күңелеңне дә күтәреп җибәрер, безгә дә сөенечле чара булыр иде, Иван Васильевич…
Ни гаҗәп: патша Басмановның бу озын нотыгын бүлдермичә, хәтта, ничектер, гипнозга бирелгән сыман бирелеп тыңлап торды. Ә бит нибары берничә ел элек кенә, моның ише мактау сүзләре ялагайлану, алар Адашев белән Сильвестр сөйләмнәрен хәтерләтәләр дип, ул аларны үз адресына әйтүләрне тыйган иде. Ә менә хәзер, бу минутта инде алар аның җанын рәхәтләндереп, күңеленә май булып яталар иде бугай. Шулай булмаса, алай ук бирелеп тыңлап тормас иде.
– Синең күңелең тыныч булса, безгә башка берни дә кирәкми. Ул чагында Ходай сиңа һәрвакыт хәерхаһлы булып, илебез дә, көнебез дә тыныч булачак, бөек государь, – дип, аның сүзен кенәз Афанасий Вяземский җөпләп куйды. – Ир-атка тынычлык, гадәттә, хатын-кыз аша иңә… Өйләнергә кирәк сиңа, Иван Васильевич. Өйләнеп, бөтен халкыңны сөендер!
– Әгәр бу тәкъдимегез чын күңелдән икән, мин бу турыда уйлап карармын, – диде патша.
Чыннан да, шуннан соң Иван икенче көнне үк үзенең өйләнергә җыенуы турында белдерде.
Шул көннән башлап сарайда елау тавышлары тынды. Патшаның күңелен күтәрә башладылар. Башта йомшак һәм салмак әңгәмә, төрле шаярту, кызык мәзәкләр сөйләү юлы белән, аннары, күп тә үтмәстән, якты пирлар, ягъни эчүле күңел ачу мәҗлесләре белән.
Ул мәҗлесләр, патша икенче хатыны – кабардин кенәзе Темрюкның кызы Мариягә өйләнгәч, никахлашу йолаларыннан соң башланып, шактый озакка сузылды. Аларда катнашучылар бер-берсенә, шәраб күңелне шатландыра, диештеләр һәм аны чама белән генә кулланырга кушкан иске йолаларны хурладылар, хәтта тыелып тору йоласы булган изге постны да икейөзлелек дип бәяләделәр.
Тора-бара инде тавышлы андый күңел ачулар өчен хәтта патша сарае гына кысан була башлады. Иванның бертуганы царевич Юрий белән Казан ханбикәсе Сөембикәнең малае Үтәмеш-Александрны башка йортларга күчерделәр. Һәр көн саен яңадан-яңа уен-көлкеле күңел ачулар, уеннар уйлап чыгарылды, аларда исә аеклык, әдәплелек, күркәмлелек, үз-үзеңне билгеле бер тәртип кысаларында тоту, киресенчә, әдәпсезлек дип санала башлады.
Табигый хәл, күп кенә боярлар, сановниклар мондый гадәт-йолага һич тә күнегә алмадылар, шуңа күрә андый мәҗлесләрдә томан баскан шикелле караңгы йөз белән, үзләрен уңайсыз сизеп, әледән-әле көрсенеп утырдылар, биргән шәрабны эчмәскә тырыштылар. Андыйлардан көлделәр, аларны төрлечә мыскыл иттеләр.
Шундый мәҗлесләрнең берсендә, кайбер боярлар белән патшаны үзенә кунакка чакырган Басманов өендә күңел ачып утырганда, Малюта Скуратов бояр Пётр Михайловның эчмичә, бик күңелсез утыруын күреп, аның янына килде дә:
– Син нигә шулай кара көеп утырасың, Пётр Иванович? – дип сорады. – Нигә эчмисең?
– Эчәсем килми, шуңа эчмим, – дип җавап бирде бояр.
– Бәлки, сиңа патша белән бер мәҗлестә утыру ошамыйдыр, ә?
– Авызыңны чамалап ач! Инде исерүең дә җиттеме? Ни сөйләгәнеңне дә белмисеңме әллә?
– Бәлки, син монда Адашев белән Сильвестер турында уйлап утырасыңдыр? Ә? – дип көлде Скуратов, кубогыннан шәраб чөмереп.
– Минем шәраб эчмәвемдә аларның ни катнашы бар?! – дип гаҗәпләнде бояр Михайлов һәм ачуыннан урыныннан сикереп торды да Скуратовны яныннан этеп җибәрде. – Бар, өеңә кайт та йокларга ят! Артыгын эчкәнсең, килешми…
– Нишләп килешмәсен? Мин бөек патшабыз саулыгы өчен эчәм бит! – диде Скуратов һәм кулындагы кубогын аңа сузды. – Мә, син дә эчеп җибәр бөек Иван Васильевич хөрмәтенә!
– Син ишетмисеңме әллә? Мин эчмим дип әйттем түгелме?
– Димәк, эчмисең? Хәтта Иван Васильевич хөрмәтенә дә?
– Мин, гомумән, шәраб белән дус түгел. Ул кешенең акылын томалый, кешене хайванга әйләндерә…
– Димәк, без монда, синнән кала, барыбыз да хайван булып чыгабызмы инде, болай булгач?
– Мин алай димәдем, шәраб кешене хайванга әйләндерә, дидем. Менә хәзер син, исергәнче эчмәгән булсаң, миңа юк-бар белән бәйләнмәс идең…
– Ә мин сине барыбер эчертәм! – дип, ихахайлап көлде Малюта һәм кубогындагы шәрабын аның башына койды.
Шуннан соң эшнең зурга китеп баруын сизгән берничә кеше, аны бояр яныннан алып китеп, урынына утыртты. Ә исерекбаштан мыскылланган бояр мәҗлесне ташлап чыгып китте.
Патшаның яңа дусларыннан бигрәк тә Басманов, аның малае Фёдор, Вяземский, Грязной һәм Скуратов, үзләренең дан яратуларын канәгатьләндерү өчен, теләсә нәрсә эшләргә әзер иделәр. Алар, барлык юллар, хәтта ясалма рәвештә көр күңелле, җор кешеләр булып кыланып, патшаның күңелен генә түгел, хәтта җанын да яуларга тырыштылар. Иванның иске дуслары аны ихлас күңелдән яраткан, аңа гел яхшылык кына теләгән булсалар, бу яңалары исә аны яраткан булып кыландылар гына, шулай итеп, аның алдында икейөзлеләнделәр. Алар, хәтта тора-бара патшаның күңеленә хуш килгән, ышанычын казанган, аның намусын чиста итеп тотарга булышырга тиешле бик хәйләкәр һәм мәкерле өч монах белән сүз беркетеп, аларны да шау-шулы, күңелле мәҗлесләрдә катнашырга һәм шуның белән андый күңел ачуларны дини яктан да акларга күндерә алдылар. Кенәз, воевода Курбский шундыйлар арасыннан бигрәк тә Чудов архимандриды Левкияне, патша сараеның иң ялагай кешесен аерып күрсәтә.
Бозыклык янә бозыклык кына тудыра ала: беренче хатыны Анастасияне яраткан Иван, шундый мәҗлесләрдә күп эчеп, исереп алгач, әхлакый сафлыгы хакында бөтенләй онытып, мәхәббәте, мәңгелек сөюе өчен яңа хатынын көткәндә, үзенең хайванлык инстинктын башка хатыннар белән канәгатьләндерергә өйрәнеп китте. Тик яшерен сер кайчан да булса барыбер ачыла бит. Сарайдагы бу хәлләр турындагы серләр дә ачыла төште һәм кешеләр, очрашкан чакларда, бер-берсеннән: «Патша таҗын йөртүче кеше ничек шундый азгынлыкка барып җитә ала икән», – дип сорыйлар иде.
Бу зур бозыклык, әшәкелек исә аның явызлыгын да тудыра торды. Үзләре дә азгын булган һәм патшаның әшәке, азгын эшләр белән шөгыльләнүен хуплап торган кешеләр, күренекле боярларның күңелсез йөзләренә төртеп күрсәтеп, еш кына патшага:
– Менә сиңа начарлык теләүчеләр! Ант итүләренә карамастан, алар әле һаман Адашев йоласы буенча яшәүләрен дәвам итәләр, – дип пышылдый тордылар. – Зарарлы имеш-мимешләр таратып, кешеләрнең акылларын агулыйлар, үзләренекен үз итмәкче булып уйлап йөриләр.
Мондый агулы сүзләр патшаның азгынлыктан болай да тыныч булмаган күңелен ярсытты, карашы томанланды, авызыннан янау сүзләре чыга башлады. Боярларны үзенә хыянәттә, усал ниятләрдә, элеккеге дошманнарына карата мәрхәмәтлелектә гаепләп, ул кырыс булырга карар кылды. Шулай итеп, тора-бара әле моңарчы тарихта, хәтта борынгы Римда да күрелмәгән газаплаучы җәлладка әверелә барды.
Юк, әлбәттә, аның кайчандыр мәрхәмәтлелекне яраткан җаны кинәт кенә явыз җанга әйләнмәде. Аның явызлыгы Адашев якыннарын эзәрлекләүдән башланды: аларның барлык милекләре тартып алынды, үзләре ерак җирләргә сөрелде. Халык ул гаепсезләрне кызганды, патша ялагайларын, яңа киңәшчеләрен каһәрләде, ә государь торган саен ныграк ачулыга әйләнә, явызлана барды һәм аларның мондый тупас кыюлыгын рәхимсез чаралар белән кисәргә, туктатырга теләде. Мәскәүдә үзенең христиан мәрхәмәтлелеге белән билгеле булган, Адашев белән аралашкан Мария исемле хатынны, үзенең тылсымы белән патшаны үтерергә җыенган дип, биш баласы белән, Алексей Адашевның үзенең хәрби өлкәдә батырлыклары илә танылган бертуганы окольничий Данилны унике яшьлек малае белән, берсенең кызы Алексей Адашевның хатыны булган өч бертуган Сатиевларны, аннары аларның туганы Иван Шишкинны хатыны һәм балалары белән бергә җәзалап үтерделәр. Бернинди гаепләре булмаган килеш!
Литвада әсир булып үлгән воевода малае кенәз Дмитрий Оболенский-Овчинин үзенең тыйнаксыз сүзе өчен харап булды. Уйламаганда гына…
Ул, ниндидер эш белән Кремльдә булып, өенә кайтып килә иде, урамда аңа патшаның яңа дусты һәм киңәшчеләренең берсе булган яшь Фёдор Басманов очрады. Күренеп тора, Фёдор салмыш иде. Шуңа күрә кенәз аны күргәч, аның белән сөйләшү түгел, исәнләшәсе дә килмичә, тиз генә урамның икенче ягына чыга башлады. Моны Басманов күреп алды да, аның юлына каршы чыгып:
– Син нишләп патша кравчиеннан качасың, кенәз? – дип, алдына ук килеп басты. – Нәрсә, син патшаның бирелгән хезмәтчесен хөрмәт итмисеңмени?
– Беренчедән, мин качмыйм, миңа Тверская урамына кирәк, шуңа юнәлүем. Ә патшага хезмәт итүеңә килгәндә, менә нәрсә, Фёдор: без патшага файдалы эшләребез белән хезмәт итәбез, ә син шау-шулы кабахәтлегең белән! – дип ычкындырды аның тәкәбберлегенә ачуы килгән, хурланган кенәз.
– Кара аны, кенәз, борыныңны бик күтәрмә, үкенергә туры килмәгәе аннары! Син патша хезмәтчесе белән сөйләшүеңне онытма!
– Бар, юлыңда бул! Без курка торганнардан түгел…
Әй, ялгышты да соң кенәз, үзе әйтмешли, әле ирененнән ана сөте дә кибеп өлгермәгән Фёдор белән шулай тупас сөйләшеп! Ахырында: «Без курка торганнардан түгел!» – дип ычкындырмаска, дөресрәге, аның белән, ничектер, җылырак аерылырга кирәк иде.
Басманов исә шундук шикаять белән патшага йөгерде.
– Государь, хәзер генә урамда кенәз Дмитрий Овчининны очраткан идем. Ул синең мәҗлесләрдә шәраб эчүеңне хупламавын әйтте, – диде ул, тыны бетеп, аның янына килеп кергәч.
– Оболенский? Воевода малае Дмитрий? Кара син аны, ә! Заманында яхшы воевода иде аның әтисе. Көтмәгән идем моны аның малаеннан, һич тә көтмәгән идем… Ярар, аңладым мин. Бар, юлыңда бул! – дип, патша уйга калды. – «Әтисе Литвага каршы яуда зур батырлыклар күрсәткән иде, ә малае… Менә ышан син кешеләргә!..»
Шушы чеп-чи ялган әләктән соң дүрт көн үткәч, ачуыннан ярсыган патша төшке аш вакытында Дмитрий янына килде дә, каршысына басып, аңа үтә күренмәле күзенең агы белән карап:
– Димәк, сиңа минем шәраб эчүем ошамый? – дип сорады.
– Син ни турында, государь? Һич аңлый алмыйм: нинди шәраб турында әйтәсең?
– Синең атаң алай түгел иде. Син икейөзле кеше! – диде Иван берни аңламыйча авызын ачып калган кенәзгә һәм, өстәл өстендә яткан пычакны яшен тизлеге белән кулына алып, аны Дмитрийның йөрәгенә батырды.
Барысы да катып калдылар. Тик беркем бернинди сүз дә әйтмәде.
– Адашев фикердәше ул. Аның шикелле үк икейөзле кеше, – диде Иван, берни булмагандай, урынына утырып. – Алыгыз аны күз алдымнан!
Берничә хезмәтче шундук кенәзнең җансыз гәүдәсен күтәреп алып чыгып киттеләр. Шулай итеп, теге көнне урамда кравчий Фёдор белән очрашу аңа үлем китерде.
Бояр, кенәз Михайло Репнин да үзенең эчкерсезлеге аркасында харап булды. Ул, куелган каты балдан исергән патшаны үзенең сөекле кешеләре белән сарай ишегалдында битлек киеп биеп йөргән вакытында күреп, бу хурлыклы күренештән сүзсез калып, түзә алмыйча, күз яшьләре белән елап җибәрде.
– Ни булды, бояр, ник елыйсың? – дип, гаҗәпләнеп сорады аннан патша, янына килеп. – Күңел ачканда рәхәтләнеп сөенергә, шатланырга кирәк. Мә, үземнең битлегемне бирәм, бие рәхәтләнеп, күңел ач!
Иван шунда, көлә-көлә, үзенең битлеген салды да аны боярга кидерергә маташты. Ләкин Репнин аны патшаның кулыннан ачу белән тартып алды да, аягы астына салып таптый-таптый:
– Шамакай булып йөрү патшага килешле эшме, государь? Мин – бояр һәм дума киңәшчесе, алай акылсызлана алмыйм, – диде.
Аның кешеләр алдында үзенә әйтергә базган бу сүзләре патшаны ярсулы дәрәҗәгә җиткерде. Аңа сугарга әйбер эзләгәндәй, ул башта, нишләргә белмичәме, әллә боярның бу дорфа сүзләрен башкалар ишеттеме, юкмы икәнен ачыкларга теләпме, шашкан күзләре белән берничә мәртәбә тирә-ягына каранып алды да:
– Чыгып кит! Олак моннан, күзем күрмәсен сине! – дип, аяк тибеп кычкырды.
Нишләсен, яше буенча патшадан шактый олы булган бояр мәҗлесне ташлап, сүзсез генә чыгып китте. Ләкин бу хәл моның белән генә бетмәде: берничә көннән бернинди гаебе дә булмаган бояр Михайло Репнин, хәтсез үчле вә ярсулы Иван кушуы буенча, изге чиркәүдә гыйбадәт кылган вакытында, басып торган килеш үтерелде, шулай итеп, бу мәрхәмәтле кешенең каны изге урында түгелде.
Бәхетсез патшаның күңеленә ярарга тырышып, сарай тирәсендә күп кенә әләкчеләр, сүз йөртүчеләр пәйда булды һәм күз алдында үрчи торды. Алар, колакларын торгызып, кешеләрнең гаиләләрендә, дуслары белән очрашкан чакларында ниләр сөйләгәннәрен тыңлап, күп кенә очракларда аларга үзләре уйлап чыгарган имеш-мимешләрне дә кушып, патшага җиткерә тордылар. Ә ул андыйлардан боларга бернинди дәлилләр дә таләп итмәде, чөнки аңа мондый әләкләр көннән-көн ошый барды. Шундый ялган әләкләр аркасында, бернинди гаепләре дә булмаган дума әгъзасы кенәз Юрий Кашин һәм аның энесе үтерелде. Адашевларның дусы булган Дмитрий Курлятевның башта ирексезләп чәчен кистеләр, аннары тиздән бөтен гаиләсе белән үтерделәр. Патшаның күренекле хезмәтчесе, Казанны яулап алганда зур батырлык күрсәткән, беренче дәрәҗәле вельможа саналган воевода Михаил Иванович Воротынскийны хатыны, малае һәм кызы белән Белоозерога сөрделәр. Әле күптән түгел генә кырымлыларның котын очырган боярин, воевода Иван Шереметев, авыр чылбырлар белән богауланып, зинданга ябылды. Патша аның янына килде дә салкын гына:
– Синең казнаң кайда? – дип сорады. – Син бик бай дип саналдың бит.
– Мин аны ярлылар кулы белән үземнең коткаручым Христоска җибәрдем, государь! – дип җавап бирде ярым үлем хәлендә булган воевода.
Шулай да ул, бәхетенә, бераздан зинданнан чыгарылып, берничә ел думада утырды. Аннан соң үзе теләп, бу шыксыз дөньядан тыныч урынга – Белоозерский монастырена китеп барды, тик анда да тынычлык таба алмады. Патша, үзенең элеккеге вельможасына артык мәрхәмәт һәм мәхәббәт күрсәтүдә гаепләп, андагы монахларга хат җибәрде, шуннан соң ул шунда үтерелде. Аннары аның бертуганы, дума советы әгъзасы һәм воевода, ватан өчен берничә сугышта катнашып, күп яралар алган Никита Шереметев та буып үтерелде.
Бу хәлләрне күреп тә, ишетеп тә торган Мәскәү халкы куркудан катып калды. Кан коелды, зинданнарда, монастырьларда үлем көтеп ятучылар ыңгырашты…
Тик әле патшаның тиранлыгы өлгереп кенә килә, иң куркынычы алда иде. Торган саен шиге, рәхимсезлеге арта барган газаплаучыны төзәлү юлына бастыру мөмкин түгел, канечкечлек сусауны басмый, бары арттыра гына, һәм ул торган саен куркыныч теләккә үк әйләнә барды. Үз гомеренең ахырына тикле христиан законнарын тырышып олыларга, хөрмәтләргә, аның тәгълиматларын үзенең коточкыч рәхимсезлеге белән яраклаштырырга тырышкан патшаның хәзерге бу хәл-халәте үтә дә аңлаешсыз иде. Йә ул үзе тарафыннан җәзаланучылар хыянәтчеләр, тылсымчы-сихерчеләр, Христос һәм Русьның дошманнары, алар җәзага дөрес тартылды дип, бу явызлыкларын аклады, йә басынкы кыяфәттә, Ходай һәм кешеләр алдында үзен гаепле, гаепсезләрне үтерүче дип санады, алар өчен изге храмнарда гыйбадәт кылырга боерды, шул ук вакытта үзенә ихлас тәүбә бары тик үзеннән дөньядагы бөеклеген салыр вакыт җиткәннән соң, изге Кирилл Белоозерский монастыренда күндәм, тәртипле монах булып урнашкач киләчәк дигән өмет белән яши бирде.
Явызлык һәм кансызлык нәтиҗәләре
Патшаның бөтен Русь халкына юнәлтелгән коточкыч рәхимсезлеге, йөгәнсез, чиге булмаган явызлыгы аның опаласына эләгүдән һәм үлүдән курыккан күп кенә күренекле кешеләрне чит илләргә качарга мәҗбүр итте. Бу җәһәттән иң беренче булып кенәз Дмитрий Вишневецкий үрнәк күрсәтте: үзенең барлык тырышлыгын ватан данын үстерүгә багышлаган, кайчандыр мәрхәмәтле булган Иванны яраткан кенәз, хәзерге явыз тиран хакименең корбаны булырга теләмичә, Русьның көньяк өлешендә хәрби ыстанда хезмәт иткән җиреннән Литвага качып китте. Әлбәттә, Сигизмунд аны, Иванның дошманы буларак, бик теләп каршы алды һәм, аның агулануы аркасында, элегрәк алган авыр сырхавын дәвалау өчен, хәтта шәхси табиб билгеләде. Ләкин кенәз русларның канын түгәргә теләмәгән кеше буларак, Молдавиядәге кайбер вельможаларның яшерен чакыруларын кабул итеп, аларга тиң булмаган галиҗәнаплары Стефаннан котылырга булышу өчен, үзенә бирелгән казаклар дружинасы белән шунда юнәлде. Ләкин алданган булып чыкты: аның дружинасына кушылучылар табылмады, аны Стефан әсир итеп алды да Константинопольгә озатты, ә андагы солтан аны үтерергә кушты.
Аның артыннан Литвага күренекле сановниклар, ике бертуган Алексей белән Гаврило Черкасскийлар качып китте, чөнки аларга да куркыныч яный иде.
Качу, – әлбәттә, һәрвакытта да хыянәт түгел, ә газаплаучыдан котылу. Ләкин тиранга булган үчне ватанга юнәлтү һич тә килешә торган гамәл түгелдер. Яшь, нык, таза, ватан өчен барган сугышларда үзен данга күмгән, күп яралар алган, Тула һәм Казанны буйсындырганда зур батырлыклар күрсәткән, патшаның дусты, воевода Андрей Михайлович Курбский моңарчы бернинди кара тап та күрмәгән кеше иде. Ләкин патша тора-бара аны Адашев белән дус булганы өчен яратмады һәм гаепләргә сәбәп кенә эзләде. Дерпта баш булып утырган бу горур воевода патша тарафыннан төрле шелтә-янауларны да күп ишетте, төрле мыскылларны да башыннан кичерде. Ниһаять, Курбский инде үзенә үлем әзерләнүе турында да белеп алды. Сугыш кырындагы үлемнән һич тә курыкмаган, ләкин җәзадан өреккән воевода шуннан соң хатыныннан: «Син мине үз алдыңда үле килеш күрергә телисеңме, әллә гомергә аерылышу яхшырак булырмы?» – дип сорады. Киң күңелле хатыны аңа, нык итеп: «Минем өчен синең гомерең бар нәрсәләрдән дә өстен!» – дип җавап бирде. Шуннан соң ул, хатыны белән күз яшьләре түгә-түгә саубуллашып, төнлә яшертен генә өеннән һәм шәһәрдән чыгып, ышанычлы хезмәтчесе әзерләп куйган иярләгән ике ат белән литвалылар тарафыннан басып алынган Вольмарга китте. Анда аны Сигизмундның воеводасы дусы шикелле каршы алды һәм король исеменнән аңа күренекле дәрәҗә һәм байлык вәгъдә итте.
Курбский беренче эше итеп, Иван белән кешечә аңлашмакчы, аңа үзенең кайгы тулы һәм ачу белән кабарган җанын ачып салмакчы булды. Һәм, хисләр дулкынына бирелеп, патшага хат язды. Аны үзенең ышанычлы хезмәтчесе Василий Шиванов, Мәскәүгә алып барып, Кызыл баскыч янында:
– Минем әфәндем, синең тарафтан сөрелгән кенәз Андрей Михайловичтан, – дип, хәтта ниндидер тантана белән патшаның үз кулына тапшырды.
Шунда ачуыннан ярсыган патша аның аягына үзенең очлы тимер таягы белән кадады. Гәрчә кан күп акса да, хезмәтче, бер сүз дә дәшмичә, тораташтай катып тик торды. Иван, үзенең таягына таянган хәлдә, Курбскийның хатын укырга кушты.
«Кайчандыр якты, мәрхәмәтле булган һәм Ходай тарафыннан данланган, хәзер исә гөнаһлары белән безнең йөрәгебездә тәмуг ачулары тудырган, намусы махау авыруы белән пычранган, җир йөзендәге иң динсез идарә итүчеләр арасында тиңе булмаган тиран патшага. Колак сал! Сиңа кайгы белән кайнаган йөрәгемнән чыкканны әйтәм, ләкин чынын әйтәм. Нигә син көчле, күренекле юлбашчыларны төрле газапларга тарттың, аларның җиңүләр яулаган каннарын Ходай храмнарында койдың? Алар патшага һәм ватанга тырышлыклары белән янмадымы? Ялган гайбәтләр уйлап чыгарып, син бирелгәннәрне – хыянәтчеләр, христианнарны – тылсымчылар, яктылыкны – караңгы һәм баллыны ачы дип атыйсың! Ватанның бу вәкилләре нигә синең ачуыңны чыгарды? Безнең ата-бабаларыбыз кайчандыр газаплы тоткында яткан Батый патшалыгы алар тарафыннан таланмадымыни? Синең исемең хакына Герман ныгытмаларын алар алмадымыни? Син безгә, мескеннәреңә, ни белән түлисең? Үлем белән! Син үзең үлемсезмени? Әллә патша өчен Ходай һәм Бөек затның гадел хөкеме юк дип беләсеңме? Синең рәхимсезлегең аркасында минем өстемә төшкән, мин кичерергә мәҗбүр булган бар нәрсә турында да язып тормыйм, минем җаным, күңелем әле хәзер дә актарыла. Бер генә нәрсәне әйтәм: син мине изге Русьсыз калдырдың! Минем синең өчен түккән каным Ходайга ялвара, кычкыра. Ул безнең йөрәкләребезне күрә. Мин эшләремдә дә һәм яшертен уйларымда да үземнең гаебемне эзләп карадым, намусымнан сорау алдым, аның җавапларын тыңладым, тик синең алдыңда булган бернинди гаебемне дә таба алмадым. Мин синең полкларыңны җитәкләдем һәм бервакытта да аларның җилкәсен дошманга таба бордырмадым, минем даным синең даның иде. Мин сиңа бер-ике ел гына түгел, дәүләт эшендә дә, яуларда да сынатмыйча, күп кенә михнәт һәм авырулар кичереп, әниемне дә күрә алмыйча, хатынымны да белмичә, күңелемә якын булган ватанымнан читтә йөреп, күп еллар намус белән хезмәт иттем. Мин катнашкан сугышларны, мин аларда алган яраларны исәпләп кара! Мактанмыйм: болар Ходайга барысы да билгеле. Изгеләрнең һәм ыруыбыз башлыгы кенәз Феодор Ярославскийның яклауларына өмет баглап, үземне аңа тапшырам… Без синең белән гомергә аерылыштык. Кыямәт көне судына хәтле син минем йөземне күрмәссең. Ләкин белеп тор: гаепсез корбаннарның күз яшьләре газаплаучыга җәза әзерли. Үлгәннәрдән дә курык: Ходай өчен синең тарафтан үтерелгәннәр дә исән, алар аның тәхете янында аннан үч алуны таләп итәләр! Сине гаскәр-чирү дә коткара алмас, сине үзеңә балаларын корбан итеп бирүче ялагайлар, лаексыз, сатлык боярлар да, мәҗлесләр һәм рәхәтлек кичерү буенча дус вә иптәшләрең булып саналган, чынында исә җаныңны агулаучылар булганнар да үлемсез итә алмас! Үземнең күз яшьләрем белән чыланган бу грамотамны үземнең табутыма салырга кушам һәм Ходай хөкеме каршына шуның белән киләчәкмен. Амин. Вольмар шәһәрендә, минем галиҗәнабым, Алла ярдәмендә аннан рәхимлек һәм кайгыма юаныч көткән король Сигизмунд өлкәсендә язылды».
Хатны укып бетергәнне көткән патша шуннан соң, Курбский качуының барлык төгәллекләрен, аның мондагы яшерен элемтәләрен, барлык фикердәшләрен белү өчен, аны тапшыручыны җәзага тартып, сорау алырга боерды. Ләкин Василий исемле бу мәрхәмәтле хезмәтче, сораулар алганда, коточкыч җәзаларга тартылуына карамастан, авызыннан сөекле хуҗасына зарар китерерлек бер генә сүз дә чыгармады! Хәтта шулчакларда да һаман үзенең воеводасын мактады, хәтта аның хакына үлүенә шатлануын белдерде! Үзенең хуҗасына шундый бирелгәнлек, ныклык һәм түземлек барысын да, шул исәптән Иванның үзен дә таң калдырды. Шуңа күрә ачуыннан нишләргә белмәгән һәм эчке намусы борчыган халәттә, Курбскийга шундук җавап грамотасы яздырды.
«Без аның исеме белән яшәгән һәм хәрәкәтләнгән, патшалар да аның кодрәте белән яши һәм хакимлек итә торган зат булган Ходай ризалыгы белән, элеккеге рус бояры, безнең киңәшче һәм воевода, Ярославль биләмәсе башлыгы булырга теләмәгән кенәз Андрей Михайлович Курбскийга басынкы христиан җавабы… – дип әйтеп торды патша үзенең ул хат-грамотасында. – Нигә син, фани булган гәүдәңне качу белән котылдырып, үз җаныңны хыянәт белән харап итәсең? Әгәр син хаклы һәм мәрхәмәтле икән, шулай булгач, нишләп соң миннән, үзсүзле хуҗаң кулыннан үләргә, газап чигүче исем-таҗын алырга теләмәдең? Бу дөньяның тормышы, байлыгы һәм даны ни соң ул? Бары тик ыгы-зыгы һәм күләгә генә: үзенең үлеме белән җанына тынычлык тапкан кеше генә бәхетле! Үзеңнең колың Шибановтан оял: ул патша һәм халык алдында үзенең тәкъвалыгын саклады, хуҗасына тугрылык анты биреп, үлем капкасы алдында да аңа хыянәт итмәде. Ә син минем ачулы бер сүземнән үзеңне хыянәтче исеме белән пычратасың, үзеңнекен генә түгел, бабаларың җанын да, чөнки алар минем бөек бабама, безнең бөтен буыныбызга тугрылыклы хезмәт итәргә ант эчкән булганнар. Мин укыдым һәм аңладым синең язуыңны. Хыянәтченең авызында – аспид-елан агуы, аның сүзләре укка охшаган. Эзәрлекләүләр күрүеңә зарланасың, ләкин без сезнең ишеләрне артыгын, лаексыз рәвештә кичермәгән булсак, син безнең дошманга китмәгән булыр идең! Дөрес, мин кайчак гаебең өчен сиңа да җәза бирдем, тик һәрвакыт җиңелчә һәм сөеп кенә. Син яшь чагыңнан ук патшаның воеводасы һәм киңәшчесе булдың, бөтен хөрмәт һәм байлыкка ирештең. Үзеңнең әтиеңне искә төшер: ул бояр булып кенәз Михайл Кубенскийда хезмәт итте! Үзеңнең сугыш кырларында койган каның белән мактанасың, ләкин син алар белән ватан алдындагы бурычыңны гына түләдең. Бик зурмы соң синең батырлыкларың? Хан Туладан качкан чакта, сез кенәз Григорий Темкинда төшке аш мәҗлесендә күңел ачып утырдыгыз һәм дошманга качып китәргә ирек бирдегез. Сез Невель шәһәре янында 15 меңлек гаскәр белән була торып та, дүрт меңлек литвалыларны да җиңә алмадыгыз. Батыйлар патшалыгы турында да әйтәсең, имеш, алар синең тарафтан буйсындырылган. Моны син Казанны кулга төшерү җәһәтеннән искә аласың (тик сиңа Әстерханны күрергә туры килмәде), ләкин сезне җиңүгә алып бару безгә күпмегә төште? Үзегез барырга теләмичә, сез акылсыз сүзләрегез белән башкаларның хәрби данга булган омтылышларын да суыттыгыз. Давыл Казан янында безнең запаслар төялгән көймәләребезне кырып бетергәч, сез куркак рәвештә качарга теләдегез, – һәм, җиңүчеләр булыпмы, әллә җиңелүчеләр булыпмы – барыбер, тик тизрәк өйләргә генә кайтуны теләп, вакытсыз хәлиткеч һөҗүм ясавыбызны таләп иттегез. Ходай безгә шәһәрне бүләк иткәч, сез нишләдегез? Таладыгыз! Ә Ливония белән мактана аласызмы соң? Син Псковта бәйрәмчә яши бирдең, һәм без җиде мәртәбә сиңа да һәм Пётр Шуйскийга да «Немецларга яу чабыгыз!» дип яздык. Сез ул чакта аз санлы гаскәр белән илледән артык шәһәрне алдыгыз, тик үзегезнең акыл һәм батырлык беләнме? Юк, ялкаулык белән булса да, фәкать безнең фәрманны үтәвегез белән генә. Ул чакта, кул астыгызда күп санлы гаскәр була торып, сез үзегезнең акыллы начальнигыгыз Алексей Адашев белән ни эшләдегез? Көчкә генә Феллинны ала алдыгыз, Пайдыдан (Вейсенштейн) киттегез! Әгәр дә сезнең кыюсызлыгыгыз комачауламаган булса, Ливония инде күптән тулысы белән Русьныкы булыр иде. Сез, коллар шикелле хәрәкәтләнеп, ирексездән, бары тик мәҗбүр иткәнгә генә җиңдегез. Сез, безнең өчен кан койдык, дисез, ә без сезнең буйсынмавыгыз аркасында кан һәм күз яшьләре койдык. Ватан сез патшалык иткәндә һәм без бала гына булганда нинди иде? Көнчыгыштан көнбатышка хәтле чүл иде. Ә без, сезне тыя килеп, кыргый ерткычлар гына йөргән урыннарда авыллар һәм шәһәрләр барлыкка китердек. Хатын баш булган йортны, күпләр җитәкләгән патшалыкны кайгы баса! Кесарь Август галәм белән идарә иткән, чөнки ул властен беркем белән дә бүлешмәгән. Византия патшалар эпархлар белән синклитларны, попларны, сезнең туган Сильвестр ишеләрне тыңлый башлагач кына таркалган».
Аннан соң Иван, үзе тарафыннан җәзага тартылучыларның хыянәтчеләр икәнен расларга тырышып, хатын дәвам итә:
«Синең безнең тарафтан кылынган җәзалар турында язуың оятсыз ялган һәм уйдырма гына! Без көчлеләрне юк итмибез, аларның каны белән Ходайның изге чиркәүләрен пычратмыйбыз: көчлеләр, мәрхәмәтлеләр исән-сау булып яши бирәләр һәм безгә хезмәт итәләр. Без бары тик хыянәтчеләрне генә җәзага тартабыз, ә аларны кайда кызганып торалар? Бөек Константин хәтта үзенең малаен да кызганмаган, ә сезнең бабагыз, изге кенәз Феодор Ростиславич Смоленскида күпме христианнарны үтерде? Үземә карата булган күпме опала минем күңелемә кайгы китерде! Ләкин алардан да бигрәк һәр җирдә күпме хыянәт булды? Болар барысы да билгеле бит. Безнең илгә килеп йөрүче чит ил купецларыннан сора: алар сиңа син яклаучысы булырга маташкан андый күпме кешеләрнең урыс җире күтәрә алмастай явызлыклары ачылганын әйтеп бирерләр. Кемнәр соң ул ватанны яклаучылар? Аполлон һәм Юпитерлар сыман изгеләрме, аллалармы? Моңарчы Россия идарәчеләре, беркемнән дә бәйсез рәвештә, беркемгә дә хисап бирмичә, үзләренең халкын бүләкләделәр дә, җәзага да тарттылар. Гел шулай булачак! Инде мин яшь бала түгел. Ходай мәрхәмәтенә генә мохтаҗмын: кешеләрнең акыл бирүләре миңа кирәк түгел. Ходайга шөкер: Россиядә иркен, имин тормыш хөкем сөрә, минем боярлар сөешеп һәм килешеп яшиләр, бары тик сезнең дуслар һәм кайбер киңәшчеләр генә астыртын хәйләле эш йөртәләр. Миңа теге дөньяда Христос суды белән яныйсың, ә бу дөньяда Ходай власте юкмыни? Сез Ходай – күктә, иблис – тәмугта, ә кешеләр бары тик җирдә генә патшалык итә дип уйлыйсызмыни? Юк, юк! Һәркайда да Ходай державасы, бу дөньяда да, теге дөньяда да. Син әйтәсең, янәсе, мин монда синең Ефиоп йөзеңне күрә алмыйм һәм бу – минем өчен зур кайгы. Исем дә китми. Апостол сүзләре буенча, беркем дә Ходайны күрә алмый. Үзеңнең грамотаңны үз гәүдәң белән бергә табутыңа сал, моның белән син үзеңдә христианлыкның соңгы тамчысы да сүнгәнен генә расларсың, чөнки христиан усаллык белән түгел, ә изгелек белән һәм үзенә карата кылынган гөнаһларны кичереп үлә. Хыянәтеңне дәвам итеп, Ливония шәһәре Вольмарны король Сигизмунд өлкәсе дип атыйсың һәм, үзеңнең Ходай тарафыннан бирелгән законлы идарәчеңне калдырып, аннан мәрхәмәтлек өмет итәсең. Үзең өчен яхшы галиҗәнапны тапкансың! Синең ул бөек королең – колларның колы, шуннан соң аны колларның мактавы гаҗәпмени? Ләкин сүземне тәмамлыйм: Соломон акылсызлар белән күп сүз алып барырга кушмый, син, чыннан да, шундыйлардан. Бу хат без патшалык иткән Мәскәү шәһәрендә 1564 елында, июль аеның 5 нче көнендә язылды».
Иван Дүртенченең бу хаты төп нөсхәсендә бик озын була. Анда кенәзгә карата мыскыллы урыннар шактый зур урын били.
Курбский, әлбәттә, патшаның бу хатына каршы да нәфрәтле хат яза. Ул анысында, тагын патшаны йөгәнсез явызлыкта гаепләгәннән соң: «Мин гаепсез һәм чит җирдә куылган хәлдә яшим. Мәрхәмәтле кешеләр кызгана мине, әлбәттә, син түгел! Бераз көтик: гаделлек ерак түгел», – дип язып җибәрә.
Әлбәттә, Русьның үзендә дә Курбскийны ватанга хыянәт итүдә гаепләүчеләр дә, аңа теләктәшлек күрсәтүчеләр дә бар иде. Тик ул үзе, патшаның җәзасыннан качып китәргә, ватаны Русьтан аерылып читтә яшәргә мәҗбүр булгач, Адашев белән Сильвестрны читтән торып хөкем иткән чакта митрополитның: «Гаепләнүчеләрнең үзләрен дә тыңларга кирәк», – дигән акыллы сүзләренә каршы килеп, патшаны яклап ясаган чыгышын искә төшердеме икән? Иван тарафыннан үзенә карата язылган мыскыллы ул хатны укыгач, үзенең бу гамәле өчен үкенү хисе кичердеме икән?
Шушы язышулардан соң Курбский Сигизмундны, Руська каршы сугыш мәсьәләсендә йомшаклыкта гаепләп, тәвәккәл һәм батыррак булырга чакырды, Кырым ханы белән бергә сугышу өчен, казнаны жәлләмәскә дә киңәш итте. Бераздан Мәскәүдә, аларга каршы хыянәтче Курбский белән литвалылар, ляхлар, Пруссия немецлары, венгр һәм волох – молдован һәм румыннардан торган җитмеш меңлек гаскәр белән Полоцкига һәм Кырым ханы Дәүләт Гәрәй алтмыш меңлек гаскәре белән Рязань өлкәсенә килә дигән күңелсез хәбәр ишетелде. Әлбәттә, бу яман хәбәр башкалада курку тудырды. Ләкин Иванның йөрәге басылмады, ул ачу белән тагын да ярсый төште, һаман төрле шик-шикләнүләр белән яши бирде. Бөтен яхшы вельможалар аңа явыз җаннар, Курбскийның фикердәшләре булып тоелды. Ул аларның кайгылы карашларында да хыянәт кенә күрде, аларның дәшмәүләрендә дә куркыныч яисә гаепләү сүзләре ишеткәндәй булды, һаман яңадан-яңа әләкләр таләп итте. Алар гына аңа аз булып тоелды, инде аның җәзага сусавын бернинди оятсыз яла ягучылар да канәгатьләндерә алмый иде. Ул тагын да куркыныч, коточкыч җәзалар бирү, яңадан-яңа корбаннар өчен сәбәпләр эзләвен дәвам итте.
Хәйләле качу
1564 елның кышы башында мәскәүлеләр, патшаның исемнәре белән атап, Русьның барлык почмакларыннан хатыннары һәм балалары белән бергә чакыртып китерелгән үзенең якын дворяннары, приказлы кешеләре, гаскәр башлыклары белән каядыр барырга җыенуы турында белделәр. 3 декабрьдә Кремль мәйданында бик күп чаналар җыелган иде. Аларга сарайдан алтын, көмеш, изге иконаларны, тәреләрне, кыйммәтле савыт-сабаларны, кием һәм казна акчаларын ташыдылар. Дин башлыклары, руханилар һәм боярлар патшаны Успения чиркәвендә көтә иде. Ул, килүгә үк, митрополитка гыйбадәт кылырга кушты, үзе дә, бик тырышып, догалар укыды, баш иде, билен бөкте, боярларга, чиновникларга, купецларга шәфкатьле рәвештә үзенең кулын үбәргә рөхсәт итте. Шуннан соң патшабикә һәм ике малае, Алексей Басманов, Михайл Салтыков, кенәз Афанасий Вяземский, Иван Чеботов һәм үзенең башка яраткан кешеләре белән чаналарга утырдылар да, бер полк кораллы җайдаклылар озатуында, Коломенское авылына китеп бардылар. Анда ул юлсызлык вакытында ике атна яшәде, чөнки көннәр бик җылынып китте, яңгырлар яуды, хәтта елгалар боздан арчылды. 17 декабрьдә ул – үзенең олаулары белән Тайнинское авылына, аннан – Троицкий монастырена, ә Раштуа бәйрәменә Александровский бистәсенә күченде. Ул чакта 1563 елда үлгән Макарий урынында Русь митрополиты Афанасий куелган иде. Мәскәүдә аннан башка тагын күп кенә башка дин әһелләре калды. Алар, боярлар һәм халык белән бергә, патшаның кинәт кенә гадәти булмаган шундый серле сәяхәте турында нәрсә уйларга да белмичә, бик тынычсызланып, тәмам хәсрәткә төштеләр, барысы да бер дә яхшыга юрап булмаган ниндидер гадәттән тыш хәл килеп чыгуын көттеләр. Бер ай үтте.
3 гыйнварда митрополит Афанасийга Иванның чиновник Константин Поливанов алып килгән грамотасын тапшырдылар. Анда патша үзенең кечкенә чагында булган фетнәләрне, төрле авыр хәлләрне, боярларның законсыз эшләрен сурәтләгән, шулчакта вельможаларның, приказлы кешеләрнең, ватан турында кайгырту урынына, үзләренең байлыгы турында гына уйлаулары, патша казнасын, җирләрен, утарларын талаулары турында язган иде. Янәсе, аларның бу гадәтләре әле бүгенге көндә дә үзгәрмәде, алар явызлык эшләүдән бүген дә туктамады, воеводалар христианнарның яклаучылары булырга теләмиләр, хезмәттән читләшәләр, Русьны ханга, Литвага һәм немецларга ботарларга ирек куялар. Әгәр дә государь, гадел суд ясарга омтылып, лаек булмаган бояр һәм чиновникларга үзенең ачуын белдерә икән, митрополит һәм югары дин әһелләре аларны яклыйлар, аңа тупаслык күрсәтәләр. Һәм башкалар, һәм башкалар. Кыскасы, үпкәләүле хат-грамота иде ул.
«Шуңа күрә, – дип язган иде Иван хаты ахырында, – сезнең хыянәтләрегезгә түзеп тора алмыйча, без, күңелебез тулы кызганулы хәлдә, дәүләтебезне калдырдык һәм безгә Ходай юл күрсәткән җиргә китеп бардык».
Патша икенче хатын башкала кунакларына, купецларга һәм мещаннарга атап җибәргән иде, аны дьяклар Путило Михайлов һәм Андрей Васильев халык җыенында кычкырып укыдылар. Патша анда мәрхәмәтле, яхшы халыкны үзенең рәхимлелегенә ышандырган, аның җәбер-опаласы һәм ачуы халыкка кагылмавы турында әйткән иде.
Башкала куркудан шаккатып калды: барысына да властьсыз, башлыксыз калу тиранлыктан да авыр булып тоелды.
«Государь безне ташлап китте! – дип елады кешеләр. – Без бетәбез! Башка ырулар белән сугышларда безне кем яклар? Сарыклар көтүчедән башка нишләр?»
Руханилар, боярлар, сановниклар, приказлы кешеләр, яшьләр коя-коя, митрополит Афанасийдан, беркемне дә кызганмыйча, беркемнән дә курыкмыйча, Иванны үзләренә мәрхәмәт күрсәтергә күндерүен таләп иттеләр. Аңа барысы да бер генә теләген әйтте: «Патша үзенең явыз җаннарын теләгәнчә җәзаласын, яшәүдә дә, үлемдә дә аның ихтыяры, тик патшалык кына башлыксыз, яклаучысыз калмасын! Ул – безнең Ходай биргән хакимебез: без башканы белмибез. Без барыбыз да синең артыңнан башларыбызны алып, галиҗәнапка баш ияргә һәм елап сорарга барабыз». Купецлар белән мещаннар да шуны ук кабатлады һәм: «Патша безгә үзенең хыянәтчеләрен күрсәтсен, без аларны үзебез юк итәбез!» – дип өстәделәр.
Митрополит патша янына һич кичекмәстән чыгып китәргә теләгән иде дә, тик гомуми җыелышта ул, сурәтләп тә булмаган дәрәҗәдә каушап калып, паникага бирелгән халык арасында тәртип урнаштыру өчен, монда калырга тиеш дигән карарга килделәр. Башкалада бөтен эш тукталды, судлар, приказлар, лавкалар, каравыл йортлары бушап калды. Патшага төп илчеләр итеп Новогород изгеләре Пименны һәм Чудов архимандриты Левкийны сайладылар. Алар артыннан башка епископлар – Никандр Ростовский, Елевферий Суздальский, Филофей Рязанский, Матфей Крутицкий һәм Троицкий, Симонов Спасс, Андроников архимандритлары, руханилар артыннан вельможа һәм кенәзләр Иван Дмитриевич Бельский, Иван Фёдорович Мстиславский, шулай ук барлык боярлар, окольничийлар, дворяннар һәм приказлы кешеләр, күп кенә кунаклар, купецлар, мещаннар хәтта шуннан, митрополит палатасыннан ук, өйләренә дә кереп тормыйча, барысы да патша янына барып, аңа бил бөгәргә, баш ияргә һәм еларга теләк белдерделәр.
Изге кешеләр, Иванга үзләре турында хәбәр итәргә җибәреп, Слотинода туктадылар. Ул аларга приставлар белән Александров бистәсенә килергә кушты һәм 5 гыйнварда аларны сараенда кабул итте. Патшага митрополит исеменнән хәер-фатиха белдереп, епископлар күз яшьләре белән руханилардан, вельможалардан, епископлардан, приказлы кешеләрдән опаласын алуын, дәүләтне калдырмавын, үзе теләгәнчә патшалык һәм эш итүен үтенделәр. Шулай ук алар аңардан боярларга патшаның күз карашын гына булса да күрергә рөхсәт итүен үтенделәр. Ул рөхсәтен бирде.
– Әгәр дә син дөньялыктагы бөеклек һәм данны хөрмәт итмисең икән, ул чагында шуны хәтерлә: Мәскәүне калдырып, син үзеңә изгелекнең Ходай могҗизалары ирештерелгән, Христос дәвамчыларының дәвага ия булган изге сөякләре сакланган изге храмнарны да калдырасың бит, – диде алар барысы бергә, аның катына кергәч. – Шуны хәтерлә: син дәүләтне саклаучы гына түгел, чиркәүне саклаучы да, православиенең беренче һәм бердәнбер монархы да бит! Әгәр калдырып китәсең икән, хакыйкатьне, безнең динебез сафлыгын кем саклар? Миллион җаннарны мәңгелеккә юкка чыгудан кем коткарыр?
Аларның күз яшьләре белән әйтелгән бу сүзләренә җавап итеп, патша бик озын итеп нотык сөйләде, бик күптәнге тарихны да искә алды. Боярлар дәшмичә генә түгел, хәтта тын да чыгармыйча тыңлады.
– Ул чагында минем атакаем, митрополит Афанасий хакына, сезнең хакка, безнең Ходайга табынучыларыбыз, архиепископ һәм епископларыбыз гозерен тыңлап, үземнең патшалыгымны яңадан алырга риза булам, ә нинди шартларда ризалашуымны сез соңыннан белерсез, – дип тәмамлады патша үзенең сүзен.
Соңыннан беленгәнчә, аның шарты исә болай иде: Иванга хыянәт итүчеләргә карата опалада булу, аларны үлем җәзасына тарту, байлыкларын тартып алу кебек хөкемнәр чыгаруга руханилар ягыннан, бернинди каршылыксыз, тулы хокук бирелергә тиеш. Шушы сүзләре белән патша менә хәзер үз алдында басып торган боярларның шактыена үлем алып килүен белдерде. Бу минутта аларның берсе дә үз гомере турында уйламады, алар бары тик патшаның бөек кенәзлек тәхетенә кайтуын гына телиләр иде. Шуңа күрә барысы да аңа күз яшьләре белән рәхмәтләрен белдерде, Иванның мәрхәмәтлелеген данлады. Шуннан соң инде күңеленнән үлемгә хөкем ителгәннәрнең килешүеннән күңеле йомшарып калган патша югары дин әһелләренә үзе белән бәйрәм итәргә калырга кушты, шулай ук бистәдә кенәзләр Бельский белән Щенятевны калдырды да, калган боярларны, дьяклар белән бергә, приказларда эшләр тукталып тормасын өчен, Мәскәүгә кайтарып җибәрде.
Мәскәү патшаны түземсезлек белән һәм озак көтте. Халык арасында ул үзенең якын кешеләре белән ниндидер яшерен эшләр илә шөгыльләнә дип сөйләделәр. Ниһаять, 1564 елның 2 февралендә патша тантаналы рәвештә башкалага килеп керде һәм икенче көнне руханиларны, боярларны, күренекле чиновникларны җыйды. Аның кыяфәте барысын да гаҗәпкә калдырды. Ул элек озын буйлы, мәхабәт гәүдәле, иңбашлары биек, мускуллары нык, күкрәге киң, чәчләре матур, озын мыек, борыны римнарныкыча, күзләре кечкенә, соры төстә, ләкин ачыклар, уттан ясаган сыман үтәкүрүчәннәр, йөзе дә чибәр генә иде. Ә менә хәзер ул шундый, хәтта танып булмаслык үзгәргән иде. Йөзенә караңгы рәхимсезлек иңгән, бөтен йөз сызыклары үзгәреп калган, карашы сүнгән, җанында кайнаган, аңлатып та булмаслык ачулы ярсудан аның сакалында һәм мыегында бернинди төк тә калмаган диярлек. Ул бик озын итеп үз тирәсендә хыянәтчеләрнең, сатлык җаннарның күплеге, аларны якын киләчәктә үлем җәзасы көтүе турында сөйләде. Аннан соң Русьта моңарчы ишетелмәгән-күренмәгән ниндидер опричнина уставы кертелүе хакында әйтте, үзенең һәм дәүләт куркынычсызлыгы өчен махсус сакчылар булдыруын игълан итте. Бу яңалык беркемне дә гаҗәпләндермәде, чөнки аның чиста булмаган намусы аркасында ышанмаучан, шикләнүчән, куркучан кеше икәнлеген барысы да белә иде инде. Патшаның аннан соң әйткәннәре гаҗәпләндерде генә түгел, бәлки яңадан бөтен Русьның котын алды. Ул җыелганнарга түбәндәгеләрне игълан итте:
1. Можайск, Вязьма, Козельск, Перемышль, Белев, Лизвин, Суздаль, Ярославец, Суходровь, Медынь, Шуя, Галич, Юрьевец, Балахна, Вологда, Устюг, Старая Русса, Каргополь, Вага шәһәрләре, шулай ук Мәскәү волостьлары һәм башкалары үзләренең керемнәре белән патшаның шәхси милкенә әйләнә.
2. Кенәз, дворян һәм бояр балаларыннан мең тән сакчылары сайлап алына, аларга шул шәһәрләрдән утарлар бирелә, ә андагы вотчина ияләре башка урыннарга күчерелә.
3. Мәскәүнең Чертольская урамнары, Сивцов Враг белән бергә Арбат һәм төрле бистәләре вә Никита урамының яртысы аның милке булып санала, андагы патша меңенә язылмаган барлык дворяннар һәм приказлы кешеләр башка урыннарга күчерелә.
4. Үзенә хезмәт итәргә махсус сановниклар – дворецкийлар, казначейлар, ачкыччылар, хәтта аш-су осталары, ипичеләр, һөнәрчеләр билгеләнә.
5. Неглиннаяның теге ягында, Арбат белән Никитский урамнары арасында яңа сарай төзелә, һәм ул, крепость шикелле, биек стена белән әйләндереп алына.
Аның бу таләбе бик тә сәер булып тоелды. Әйтерсең ул Кремльгә бәйле тарихны хәтерләргә дә, үзенең ата-бабаларының андагы изге табутларын күрергә дә теләми, аның үз бабасы Иван Өченченең мәһабәт сараенда яшисе килми.
Русь һәм Мәскәүнең бу өлеше, Иванның мең кешелек дружинасы, бу яңа сарай, патшаның аерым милке буларак, турыдан-туры аның карамагында булып – опричнина, ә бүтән башкалары, ягъни бөтен дәүләт земщина дип аталырга тиеш иде. Алар белән идарә итүне Иван земский боярларга, кенәзләр Бельский белән Мстиславскийга һәм башкаларга тапшырды. Алардагы элеккеге дәүләт чиновниклары – дворецкийлар, казначейлар, дьякларга аларның приказларында утырырга, барлык гражданлык эшләрен башкарырга, бик әһәмиятле эшләрне яисә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, бигрәк тә хәрби эшләр буенча, патшаның үзенә доклад белән килергә рөхсәт бирелгән боярларга мөрәҗәгать итәргә тиешләр иде. Күрәсең, патша, үз карамагындагы шәхси биләмә эшләре белән генә чикләнеп, дәүләт эшләреннән тәмам читләшергә теләде. Инде Русьта патшаныкы белән дәүләтнеке бер үк нәрсә түгел икәнлеген раслап, ул, земский казнасыннан сәяхәтенең юл чыгымнарын каплау өчен, йөз мең сум акча таләп итте. Беркем дә каршы төшмәде, чөнки патша ихтыяры закон иде.
Җәзаларның икенче этабы
1565 елның 4 февралендә исә патша Александровский бистәсендә руханиларга һәм боярларга куйган шартларын үтәргә кереште. Алар Курбский белән бергә, үзенең, үлгән патшабикә һәм ике баласы тормышына һөҗүм ясарга теләгәннәр дигән гаеп ташлап, үзләре уйлап чыгарган хыянәтчеләрне җәзалау башланды.
Нәселе буенча борынгы изге Владимир, Всеволод Великий һәм борынгы Суздаль кенәзләреннән чыккан, Казан ханлыгын яулап алганда курку белмәгән данлы воевода, бояр, тирән акыл иясе, ватанның эчкерсез улы, чын христиан Александр Борисович Горбатый-Шуйский яңадан башланган җәзаларның иң беренче корбаны булды. Ул үлемен унҗиде яшьлек улы Пётр белән кабул итте. Алар икесе дә Кремль алдындагы җәза урынына (лобное место) бернинди куркусыз, тыныч кына, бер-берсенең кулларыннан тоткан килеш атлады. Малае, әтисенең үлемен күрергә теләмичә, үзенең башын палач кылычы астына – бүкәнгә беренче булып салды. Тик әтисе аны башларны чаба торган тумран яныннан читкә этәрде дә, күңеле йомшарып:
– Мин сине үле килеш күрә алмыйм, улым! – диде. – Әйдә мин беренче булыйм!
Малае аңа урынын бирде. Аннары әтисенең чабылган башын кулына алып, аны үпте дә беравык күккә карап торды һәм аннары якты йөзе белән башын бүкәнгә салды.
Горбатый-Шуйский сеңлесенең ире, тумышы буенча грек Пётр Ховрин, окольничий Головин, кенәз Иван Сухой-Кашин һәм кравчий, кенәз Пётр Иванович Горенский да шул ук көнне җәзалап үтерелде, ә кенәз Дмитрий Шевырев казыкка утыртылды. Аек акыл белән аңлап булмаслык хәл: бу кенәз, дини ышанычының ныклыгы аркасындадыр, мөгаен, газабын да онытып, Иисуска мактау җырлады, авызыннан бернинди зарлану сүзе дә чыкмады. Ике боярны һәм кенәзләр Иван Куракин белән Дмитрий Немойның чәчләрен кистеләр. Күп кенә дворян һәм бояр балаларының утарлары тартып алынды, кайберләрен Казанга сөрделәр.
Бик абруйлы вельможаларның берсе, патшабикә Анастасиянең якын туганы, бояр һәм воевода Иван Петрович Яковлев та опалага эләкте. Ләкин Иван ачудан ярсыган кайбер чакларында да үзенең шәфкатьлелеге һәм изгелеге белән дә мактанырга ярата иде. Яковлевны кичереп, ул аңардан дәрәҗәле дин әһелләре дә кулларын куйган ант грамотасы яздырып алды. Кенәз үзенең ул грамотасында Русьтан Литвага да, папага да, императорга да, солтанга да качып китмәскә, беркайчан да кенәз Владимир Андреевич ягына аумаска дип язмача ант иткән иде.
Хәер, Иван тагын бер кешегә мәрхәмәтлелеген күрсәтте. Кайчандыр аның тарафыннан утары тартып алынганнан соң, Мәскәүдән Белоозерога сөрелеп, анда казнадан ашамлык запаслары, кием-салым, шәраб һәм җимешләрдән башка ел буе 100 сум акча алып дүрт ел шунда яшәгән беренче дәрәҗәдәге бояр, данлы воевода Михаил Воротынскийны, ярлыкап, сарайга, думага кайтарды һәм аны Казан наместнигы итеп куйды. Шулай ук аңардан да патшага чын күңеленнән бирелгәнлеге турында ант грамотасы яздырып алды, аңа аның өчен митрополит белән епископлар сорады дип белдерде. Аның бу гамәле руханилар арасында да үзенең киң күңеллелеген күрсәтергә теләве иде. Чынында исә инде бернинди сораучылар һәм яклаучылар да юк, руханилар, бары тик чиркәү алтарен күз яшьләре белән чылата-чылата, бәхетсезләргә мәрхәмәтен җибәрүен сорап, Ходайга гыйбадәт кенә кыла алалар иде.
Җәзалар үткәргәннән соң, патша Иван үзенең яңа дружинасын оештыру эшләре белән шөгыльләнә башлады. Аның советында үзе белән янәшә Алексей Басманов, Малюта Скуратов, кенәз Афанасий Вяземский һәм аның яраткан башка кешеләре утыра иде. Аларга яхшы эшләре белән түгел, ә йөгәнсезлекләре, азгынлыклары белән билгеле булган, һәрнәрсәгә әзер торган җитез, кыю бояр малайларын китерә тордылар. Патша аларга нәселләре, дуслары һәм якыннары турында төрле сораулар бирде. Аларның һәрберсеннән күренекле боярлар белән бернинди элемтәдә булмау таләп ителде, нәселләренең иң түбән катлаудан булуы аларның яхшы ягы дип саналды. Мең урынына патша шундый алты мең малайны җыйды, аларны үзенә намус һәм гаделлек белән хезмәт итәргә, хыянәтчеләр турында хәбәр җиткереп торырга, земскийлар, ягъни опричнинага язылмаган кешеләр белән дуслашмау, патшадан башка беркемне дә, хәтта атасы белән анасын да белмәүләре турында ант иттерде. Моның өчен патша дружиначыларга, унике меңләп элеккеге хуҗаларыннан тартып алып, җирләрен генә түгел, йортларын да, барлык күчемле милекләрен дә бирде.
Кинәт кенә ярлылардан зур байлыкка ия булып алган бу малайлар яңа җир биләүче зур кешеләргә әйләнде һәм, шушы байлык вә купшылыклары белән үзләренең кабахәтлекләрен яшерергә тырышып, акча яратырга өйрәнделәр, крестьяннарны төрле салымнар һәм эшләр белән изделәр, күрә торып таладылар. Авыллар бөлгенлеккә төште. Ләкин бу явызлыклар, башкалары белән чагыштырганда, әле алай ук зур бәла түгел иде шикелле…
Тиздән барысы да Иванның, үз опричниклары мәнфәгатеннән чыгып, Русьны сатуын, аңа хыянәт итүен күрделәр: алар барлык судларда да һәрвакыт өстен булып чыкты, алар өчен суд та, бернинди чара да юк сыман иде. Кыскасы, земский кешеләре, дворяннан мещанга хәтле, опричниклар алдында бөтенләй көчсез вә хокуксыз булып калдылар! Дәүләттә халыкның опричникларны күралмавы үскән саен, киресенчә, патшаның аларга булган ышанычы арта барды. Иванның әкәмәт акылы үзенең бирелгән, тугры, ышанычлы яңа хезмәтчеләренә бик тә туры килгән символ уйлап чыгарды: алар һәрвакыт ат иярләренә бәйләп куелган эт башы һәм себерке белән йөрде, янәсе, бу дружинник-опричниклар патшаның явыз дошманнарын чәйниләр, юк итәләр һәм Русьны себерәләр, чистарталар!
Гәрчә төзелгән яңа сарае крепостьны хәтерләтсә дә, Иван үзен анда да тыныч итеп сизә алмады. Ул, гомумән, Мәскәүне яратмады һәм үзенең күп вакытын, инде шәһәргә әйләнеп, таш чиркәүләр, йортлар, лавкалар белән бизәлгән Алексадровский бистәсендә үткәрә торган булды. Андагы данлыклы Алла Анасы – Богоматерь храмы тышыннан төрле төсләр, алтын һәм көмеш белән ялтырап торды, аның һәр кирпеченә тәре рәсеме төшерелгән иде. Патша махсус канал һәм балчык өемнәре белән әйләндереп алынган зур палаталарда, ә сарай хезмәтчеләре, дәүләт кешеләре, хәрби чиновниклар махсус йортларда яшәде. Бистәдә опричник һәм купецларның аерым үз урамнары барлыкка килде. Патша рөхсәтеннән башка бистәгә беркем керә дә, аннан чыга да алмады. Моның өчен халык арасында Тоткынлык дип йөртелгән бу бистәдән өч чакрым ераклыкта хәрби сак тора иде.
Кенәз Владимирның үлеме
1569 елның 1 сентябрендә Иванның икенче хатыны Мария үлде. Бу зур югалту уңаеннан бөтен Русь кайгыга чумарга тиеш иде: бөтен эшләр туктатылды, боярлар, дворяннар, приказ кешеләре траур киемен киде, барлык шәһәрләрдә дә үлгән патшабикә рухына панихидалар үткәрелде, ярлыларга хәер-сәдакалар, монастырь һәм чиркәүләргә акчалар өләшенде. Барысы да һәр җирдә дә, Иванның гомуми явызлыгын яшереп, икейөзлелекләрен күрсәтергә тырыштылар.
Хәер, патша үзе дә артык кайгырмады бугай, инде ун көннән соң ук ул Мәскәү сараенда чит ил илчеләрен кабул итә башлады, ләкин үзенең Александровский бистәсендә ялгыз калырга һәм анда яңа хыянәтләр, әләкләр һәм җәзалар уйлап чыгару өчен, моннан тизрәк шунда китәргә ашыга иде. Ике хатынының үлеме аңа бәхетсезлек алып килде. Анастасия, үлгәндә, аның фатихасын, мәрхәмәтлелеген алып китсә, әйтерсең Мария исә аңа явыз җәзалар буенча үз-үзен дә узып китәргә васыять әйтеп калдырды. Мария дә, Анастасия шикелле үк, хыянәтчеләр тарафыннан агуланып үтерелде дигән ялган хәбәр таратып, патша Руська үз ярсуының чираттагы коточкыч явызлыгын әзерләде.
Иван гаепсезләрне җәзага тартты, ә гаепле кеше, аның уенча, чын гаепле исә тиран каршында басып тора иде: ул, законга каршы килеп, авыру патшаны тыңламыйча, уенда аның тиздән булачак үлемен көтеп сөенүче, вельможаларны сатып алучы – патша әтисенең бертуган кече энесе Андрей Ивановичның улы кенәз Владимир Андреевич иде! Уналты ел узды, ләкин патша, иске гаепләрне дә исендә тотучан үчле кеше буларак, аңардан хәзер дә курка иде әле. Дөрес, Иван Васильевич кайчак халыкка мәрхәмәтле, изге кеше булып күренергә тырышып, андый чакларында бераз вакыт кешеләрне җәзага тартмый да торды. Ләкин болар сирәк күренешләр иде. Шуңа күрә кенәз Владимир Андреевич, 1563 елда аның мәрхәмәтенә юлыкса да, патша аңа барыбер бик ышанып бетми иде, шуңа күрә, гәрчә Иван аңа хәзер бик ягымлы, яхшы карашта булса да, кенәз үзен алда ни көткәнен чамалый да шикелле иде. Әйе, патша аны кичерде, аңа, яңа сарай салу өчен, Кремльдә җир һәм Дмитров, Боровск, Звенигород шәһәрләрен биреп, үзенә аларга алмашка Верей, Алексин һәм Старицаны алды. Патша, кенәз бу биләмәләрне алгач, ул аларда эшкә чумып, үзенә аның ягыннан бернинди куркыныч та янамас дип уйлады. 1569 елда Нижний Новогородта, Әстерханны саклау өчен, гаскәр җыйганда, Иван бу эшне үзенең шушы туганына тапшырудан да курыкмады. Ләкин бу ялган ышаныч аңа опала һәм үлем алып килде.
Кенәз Владимр Андреевич Нижний Новогородка Кострома аша китте, анда бу шәһәр халкы һәм руханилар, аны яратуларын белдереп, зур хөрмәт күрсәтеп, ипи-тоз һәм тәреләр белән каршы алды. Бу турыда белгән патша андагы зур чиновникларны Мәскәүгә алып килергә боерды һәм шунда җәзага тартты, ә үзенең туганын җайлап кына үзенә чакыртты. Владимир хатыны һәм балалары белән Александровский бистәсеннән өч чакрымдагы Слотино авылында тукталып, шуннан патшага үзенең килүе хакында хәбәр җибәрде дә җавап көтә башлады. Шул вакытта ул кинәт бер полк чамасы дружиначыларны күреп алды: алар, кылычларын кыннарыннан чыгарып, аларны сугыш кырындагы шикелле чайкап, чабып киләләр иде. Шундук алар авылны әйләндереп тә алдылар. Иң гаҗәбе: Иван үзе дә алар белән иде! Ул атыннан төшеп, бер йортка кереп китте. Василий Грязной, Малюта Скуратов, кенәз Владимир янына кереп, аның патшаны үтерергә теләүдә гаепле икәнен белдерделәр, хәтта моңа дәлил итеп, гаебен таныту өчен, шаһит сыйфатында, патшаның аш-су әзерләүчесен дә алып килгәннәр иде. Ул исә кенәз аңа, патшаны үтерү өчен, акча һәм агу бирде дип барды. Барысы да алдан уйланылган һәм әзерләнеп куелган иде, билгеле.
Кенәз Владимирны хатыны һәм ике малае белән патша янына алып килделәр: алар, аның алдына тезләнеп, үзләренең гаепсез икәнлекләрен, чәчләрен кисүне сорадылар. Ә патша моңа каршы аларга:
– Сез мине агу белән үтерергә теләгән идегез, аны үзегез эчегез! – дип җавап кайтарды.
Шулчак агу китереп бирделәр. Гәрчә үләргә әзер булса да, кенәз Владимирның күрә торып, үз кулы белән агу эчеп үләсе килми иде. Шунда аның акыллы, мәрхәмәтле хатыны Евдокия, тумышы буенча княгиня Одоевская, барыбер котылып булмаячагын, җәлладның йөрәгендә бер тамчы да кызгану хисе юклыгын күреп, күз карашын Иваннан алды да, яшьләрен сөртеп, нык тавыш белән иренә:
– Без үзебез түгел, безне газаплаучы агулап үтерә: үлемне палачтан алганга караганда, патшадан алу яхшырак, – диде.
Шуннан соң кенәз хатыны һәм балалары белән хушлашты да агуны эчеп җибәрде, аның артыннан Евдокиясе, аннары балалары да эчте. Алар бергә гыйбадәт кылды. Бераздан агу тәэсир итә башлады. Иван аларның газаплы үлемнәренең шаһиты булды.
Шунда ул, кенәз һәм Евдокиянең хезмәтчеләрен чакырып, аларга:
– Менә минем явыз җаннарымның мәетләре! Сез аларга хезмәт иттегез, ләкин мин, шәфкатьлелек йөзеннән, сезгә гомерегезне бүләк итәм, – дип белдерде.
Хезмәтчеләр исә, үз хуҗаларының үле гәүдәләрен күреп, котлары алынуга карамастан, барысы да бер тавыштан:
– Без, канга сусаган ерткыч, синең шәфкатеңне теләмибез! Телгәлә безне: без, синнән чирканып, гомеребез белән газапларга да җирәнеп карыйбыз! – диделәр.
Иван аларны чишендерергә һәм атарга боерды. Владимирның әнисе, Евфросинья, кайчандыр дан яратучан, ләкин монастырьда басынкы булып калган хатын, инде үзенең җанын коткару турында гына уйлый иде, ләкин малаен үтергәч, патша аны да кызганмады: икенче бер инокиня, Владимирның килене Александра белән бергә аны Шексне елгасына батырып үтерделәр.
Кенәз Владимирның язмышы барысында да кызгану хисе тудырды: куркуны оныттылар, йортларда һәм храмнарда күз яшьләре акты. Әлбәттә, беркем дә игълан ителгән, ул патшаны үтерергә теләгән дигән уйдырмаларга ышанмады, бу коточкыч вакыйганы алар бары тик туганны кабахәтләрчә үтерү дип кенә бәяләделәр.
Яңа тиранлыклар
Патша, ялган гаепләр өчен җәзалавын бик зур ныклык, катылык, дөресрәге, кансызлык белән тормышка ашыра барып, үзенең киләчәк үлемен барыбер ниндидер христиан сабырлыгы белән көтте. Шуның белән күңелләре гел изгелектә, яхшылыкта гына булган кешеләрдә яратуга этәргән йомшаклык уятты. Гәрчә аның үзенә бу турыда кыю итеп, ачыктан-ачык беркем әйтә алмаса да, Иван халык арасында аның гаепсез кешеләрне газапка тартуының аңа карата шик-шөбһә тудыруы, халыкның бу хәлгә аптырап көрсенүләре турында ишеткәләп тора иде. Шуңа күрә аның, бик тә мөһим булган ниндидер бер ялган заговорны ачып, ул хыянәтче һәм җинаятьчеләрнең кенәз Владимир фикердәшләре икәнлеген, аларны шуның өчен җәзаларга кирәк булуын раслыйсы килде. Бу яңа әләк турындагы фикер Иванның үзенең чуарланган акылы уйлап чыгарган фикере идеме, әллә аның алдында ялган тырышлыкларын күрсәтергә омтылучы коточкыч җәзалар буенча көрәштәшләренеке идеме, әллә ул замандашларын һәм нәсел-нәсәбен тупас ялган белән алдый алуына ышандымы, әллә үз-үзен генә алдарга тырыштымы, моны бер Ходай һәм ул үзе генә белә иде…
Кайчандыр ирекле державалар булган Новогород һәм Псков, самодержавие власте белән буйсындырылып, үзләренең борынгы хокукларын һәм бик күп күренекле кешеләрен югалтканнан соң, гәрчә өлешчә инде аларда башка җирләрдән күчеп килгән кешеләр дә яши башлаганнан соң үзгәрсәләр дә, үзләренең хәтерләрендә үткәннәрен дә, өлешчә генә булса да, элеккеге бөеклекләрен дә саклыйлар иде әле. Хәзер Великий дип аталган Новогород, Псков шикелле үк, швед корольләре белән килешүләр төзи, үзенең целовальный судын, ягъни сайлап куелган һәм тугрылыгын тәре үбеп раслый торган хөкем органын да тота иде. Балалары да әти-әниләреннән Мәскәүгә карата тискәре карашларын мирас итеп үзләштереп калганнар. Бу инде – аларда, гәрчә көчсез булып, куәтле самодержавиегә бернинди куркыныч тудырмаса да, ниндидер гражданлык властена ия дигән сүз һәм бу хәл патшаның ачуын шулкадәр китерә иде ки, ул, әтисе һәм бабасыннан үрнәк алып, 1569 елның язында Псковтан – биш йөз, Новогородтан йөз илле гаиләне, көчләп, Мәскәүгә күчертте. Ватаннарыннан аерылганнар елады, анда калганнар калтыранды.
1569 елның декабрь аенда патша үзенең малае Иван һәм бөтен сарай кешеләре, үзенең яраткан дружинасы белән Александровский бистәсеннән чыгып китте. Мәскәүгә кагылмыйча, элеккеге Тверь кенәзлегенең беренче шәһәре булган Клинга килеп керде. Күрәсең, үзенең бабасы тарафыннан буйсындырылган бу өлкә кешеләренең барысы да Русь самодержавиесенең яшерен дошманнары дип уйлап, патша үзенең үлем алып килүче легионына, гәрчә монда бернинди дошманлык турында уйлаучы булмауга да карамастан, шәһәрдә сугыш башлап җибәрергә, кешеләрен үтерергә, аны теләгәнчә таларга боерды. Ә аны исә Клинның тыныч кына яшәп ятучы гражданнары үзләренең аталары һәм яклаучылары дип каршы алганнар иде! Йортлар, урамнар үле гәүдәләр белән тулды, хатыннарны да, балаларны да кызганмадылар.
Очраган һәр кешене үтереп баручылар Клиннан Городнига, аннары, кешеләрне канга батырып, тәмам Тверьгә хәтле җирне кыннарыннан чыгарылган кылычлар белән үттеләр.
Бу вакытта Тверьнең Отроча монастыреның тар кельясында изге карт Филипп Ходайдан ерткычланган Иванга мәрхәмәт иңдерүен сорап, дога кылып, ялварып утыра иде. Кайчандыр Иван, ачуы килеп, митрополитлыктан төшереп, аны шушында сөргән иде. Моны онытмаган патша аның янына үзенең яраткан киңәшчесе Малюта Скуратовны җибәрде, янәсе, аңардан фатиха алырга кирәк. Аның ни өчен килгәнен сизенгән карт аны:
– Мин үлемемне күптән көтәм инде, галиҗәнапның теләге үтәлсен! – дип каршы алды.
Аны Скуратов, көтәсең икән, бик яхшы дип, шундук буып үтерде, ә монастырь игуменына һәм картның диндәш монахларына, ул үзенең кельясында эссегә чыдый алмыйча үлде, дип ялганлады. Шуннан соң котлары очкан иноклар, алтарь артында кабер казып, изге картны аның алдында шунда күмеп куйдылар. Шунысы игътибарга лаек: 1584 елда аның сөякләре Соловецкий монастырена, ә аннан соң, 1652 елда Мәскәүнең Успения храмына күчерелеп, күпме вакытлардан соң аның исеме мәңгеләштерелеп, сөякләре изгеләштерелде. Ә аны үтерүченең кабере кайда икәнен беркем дә белми, хәтта аның исемен дә хәтерләми…
Яшерен явызлыктан соң ачыктан-ачыклары да кылынды. Иванның Тверьгә керәсе килми иде, шуңа күрә ул биш көн буе якындагы бер монастырьда яшәде, бу вакытта исә аның котырынган күп санлы дружиначылары шәһәрне теләгәнчә талады. Бу эшне алар, руханилардан башлап, аларның бер генә өен дә таламыйча калдырмадылар! Бар булган җиңелрәк, кыйммәтлерәк нәрсәләрен алдылар, үзләре белән ала алмаганнарын яктылар, кешеләрне газапладылар, үтерделәр, күңел ачу өчен генә астылар, бер сүз белән әйткәндә, бәхетсез тверьлеләргә аларның ата-бабаларыннан явыз үч алган Үзбәк ханның 1327 елда шәһәрне тузгытуын хәтерләттеләр. Андагы зинданнарда яткан күп кенә Литва тоткыннары кылыч белән чабылды яисә Идел суына батырылып үтерелде. Ә патша шушы җан кыюны күзәтеп-карап, хуплап торды!
Ниһаять, канга баткан Тверьне калдырып, ул шул ук рәхимсезлекне берсенең манарасында чылбырлар белән богауланган – Кырым, икенчесендә Ливон тоткыннары тотылган Медный белән Торжокта да кылды. Аларны үтерделәр, ләкин кырымлылар, үзләрен яклаганда, Малюта Скуратовны авыр яраладылар, хәтта патшаның үзенә дә чак кына эләкмичә калды. Шуннан соң Вышний Волочек белән Ильминга тикле барлык җирләр дә ут һәм кылыч ярдәмендә бушлыкка әйләндерелде. Патшаның бу походы яшерен булып калырга тиеш булганга күрә, юлда очраган һәр кешене үтереп бардылар.
1570 елның 2 гыйнварында патшаның күп санлы алдынгы дружинасы, аннан бер кеше дә чыгып кача алмаслык итеп, һәр яктан көчле заставалар белән камап алып, Новогород шәһәренә килеп керде. Шәһәрдәге һәм тирә-юньдәге барлык чиркәү һәм монастырьларны мөһерләп ябып, андагы монах һәм священникларны бәйләп, аларның һәркайсыннан егермешәр сум акча алдылар, ә түли алмаганнарны правежга куйдылар, ягъни халык алдында җәзага тартып, иртәдән кичкә кадәрле кыйнадылар. Бай булган бөтен кешенең йортларын мөһерләделәр, таладылар, шәһәр кунакларын, купецларны, приказлы кешеләрне чылбырлар белән богауладылар, ә хатыннарын, балаларын өйләрендә ябып тоттылар. Шәһәрдә коточкыч тынлык урнашты. Беркем үз гаебен дә, опала сәбәбен дә белмәде.
Патшаның килүен көтәләр иде.
6 гыйнварда кичкә табан үзенең сугышчылары белән Иван Городище янында посадка – шәһәрдән ике чакрымдагы сәүдә-һөнәр үзәгенә килеп туктады. Икенче көнне түләүләрен түләр хәлләре булмаган барлык инокларны, җәзага тартып, чукмар, гөрзиләр белән кыйнадылар һәм, күмү өчен, һәрберсенең гәүдәсен үз монастырьларена озаттырдылар.
8 гыйнварда патша үзенең малае һәм дружинасы белән Новогород шәһәренә килеп керде. Аны анда, Бөек күпер янында, архиепископ Пимен могҗизалы икона белән каршы алды. Ләкин патша, аның изге фатихасын кабул итмичә, усал итеп:
– Явыз намуслы кеше! Синең кулыңда рухландыра торган икона түгел, син безнең йөрәгебезгә кадарга теләгән үтергеч корал! – дип кычкырды. – Мин синең һәм барлык новогородлыларның яшерен уен беләм, сез барыгыз да Сигизмунд Августка сатылырга телисез! Моннан соң син, священник, мәхәллә башлыгы түгел, ә чиркәү һәм изге София дошманы, ерткыч бүре, таҗ иясе Мономахның күралмаучысы, юк итүчесе!
Шушы сүзләреннән соң патша аңа икона һәм тәреләр белән София чиркәвенә барырга боерды. Анда литургия тыңлаганнан соң, ул бик тырышып дога кылды, аннары, архиепископ палатасына кереп, барлык боярлар белән өстәл янына ашарга утырды һәм кинәт куркыныч тавыш белән акырып җибәрде… Шундук аның тавышына дружиначылар килеп керде һәм архиепископны, чиновникларны һәм аларның хезмәтчеләрен эләктереп алдылар һәм палатаны, келийларны, ә патшаның дворецкие Лев Салтыков белән аның рухание Евстафий София чиркәвен талап чыктылар: казнасын, зиннәтле савыт-сабаларын, иконаларын алдылар.
Шуннан соң кичекмәстән үк шәһәрдә суд башланды. Аны Иван үзе һәм аның улы башкарды. Һәр көн саен алар янына биш йөздән меңгә, хәтта аннан артыграк новогородлыларны китереп, җәза-газапка тарта тордылар, ниндидер утлы состав белән яндырдылар, башы яисә аягы белән чанага бәйләп, сөйрәтеп кышын да катмый торган Волхов елгасы ярына алып килеп, күпердән суга ташладылар. Барлык гаиләләре – ире, хатыны һәм хәтта сабый балалары белән! Мәскәү дружиначылары Волховта көймәләрдә йөзеп, суга ташлаган кешеләрнең су астыннан калкып чыккан һәрберсен казыклар, багорлар һәм айбалталар белән кадап, чәнчеп һәм төрле кисәкләргә чабып тордылар.
Мондый үтереш галәмәте биш атна буе дәвам итте һәм гомуми талау белән тәмамланды: Иван, дружинасы белән шәһәр тирәсен айкап чыгып, чиркәү һәм монастырь казналарын алды, барлык йорт һәм кельяларны таларга, ашлыкны, атларны, хайваннарны юк итәргә, шулай ук бөтен Новогородны, сәүдә лавкаларын, йортларны, чиркәүләрне таларга боерды. Үзе, урамнан урамга күчеп, үз дружиначыларының ерткыч бүреләр сыман кылган барлык явызлыкларын – талауларын, яндыруларын күреп-күзәтеп торды. Великий Новогородны талау, җимерү алты атнага якын дәвам итте.
12 февральдә, дүшәмбе көнне, бөек пост-тыелуның икенче атнасында, таң алдыннан государь үзенә һәр урамнан исән калган берәр атаклы новогородлыны чакыртып алды. Алар аның янына күләгәләр сыман, төсләре агарынган, коточкыч хәлләрдән тәмам куркынган кыяфәттә, үлем көтеп килделәр. Ләкин патша аларны үзенең мәрхәмәтле күз карашы белән каршылады. Аның күзләрендә моңарчы коточкыч метеор шикелле янган ачу, ярсу сүнгән иде.
Иван аларга әкрен генә:
– Моңарчы яшәүче новогородлы ирләр! Ходайга безнең диндар, тәкъвалы патшалык державабызга, христианлыкны яратучы гаскәребезгә, барлык дошманнарыбызны җиңүләребезне сорап ялварыгыз! – диде. – Миңа хыянәт иткән дошманым, сезнең архиепискобыгыз Пименга һәм аның иярченнәренә Ходай үлем җибәрде! Монда түгелгән каннар алар аркасында, фәкать шулар аркасында гына булды, моның өчен алар җаваплы! Елаулар һәм ыңгыраш-иңрәүләр тынсын, рәхәтләнеп яшәгез шушы шәһәрдә! Үзем урынына сезгә идарәчем, бояр һәм воеводам кенәз Пётр Данилович Пронскийны калдырам. Тынычлык белән үзегезнең өйләрегезгә таралышыгыз!
Әле архиепископның язмышы хәл ителмәгән иде. Аннары аны ертык киемнәрдән, кулына сорнай, шөлдерле барабан тоттырып, шамакай, сәвәләй шикелле, ак биягә утыртып, урамнар буенча йөрттеләр дә көчле сак астында Мәскәүгә алып киттеләр.
Иван, санаусыз байлыгын башкалага җибәрттереп, шәһәрдән тиз генә Псков юлы буенча чыгып китте. Урланган байлыклары турында беркем дә кайгырмады, исән калганнарның барысы да моның өчен Ходайга рәхмәт укыды, алар шашынудан берни аңларлык хәлдә түгел иде. Ул вакытта алтмыш мең чамасы кеше юк ителде. Канга батырылган, үлгән кешеләр гәүдәсе белән тулган Волхов елгасы әле озак вакытлар аларны Ладога күленә алып барып ташлый алмады.
Иван җәзасыннан соң ачлык һәм авырулар башланды: дин әһелләре – иерейлар – алты-җиде ай буе мәетләрне күмеп бетерә алмады, аннары аларны, бернинди дини йола үткәрмичә генә, чокырларга ташладылар.
Ниһаять, Новогород үлем сөременнән арынгандай булды. 8 сентябрьдә исән калганнар, руханилар, шәһәр читендәге кырда, Христос Раштуасы чиркәве янына җыелып, үлгәннәргә һәм бернинди йоласыз ун мең кеше бергә күмелгән чокыр янында җеназа укыдылар. Великий Новогород бушап калды. Аның кайчандыр сәүдә үзәге булган һәм кешеләрдән мыжгып торган өлешендә, инде кешеләр яшәмәгән йорт-җирләрне сүтеп, патша сарае нигезен салдылар.
Иван, үзенә хыянәт итәргә җыенган дип, дружинасы белән Псковны да икенче Новогородка әйләндермәкче булды. Анда баш булып йомшак күңелле кенәз Юрий Токмаков утыра һәм шунда Никола исемле бер дивана да яши иде. Псковны Новогородтагы шикелле коточкыч хәлдән әнә шулар гына коткарып калды. Берсе – бәхетле киңәше, икенчесе бәхетле кыюлыгы белән.
Шимбә көнне патша Любатов янындагы изге Николай монастыренда кунды. Моннан, халкы якынлашып килүче яшенне көтеп, күзләрен дә йоммыйча куркынып калган Псков күренеп тора иде. Бу шәһәрнең барча халкы да, хәрәкәттә булып, бер-берсен рухландырырга тырышты, яисә гомерләре бетәчәк, шуңа күрә аталар – балалары, хатыннары ирләре белән хушлашырга әзерләнде. Кинәт төн уртасында патша Псков чиркәүләренең кыңгырау тавышларын ишетеп, йокысыннан чәчрәп уянды, һәм шунда аның күңеле йомшарып калды. Ул күз алдына иртән кешеләрнең ничек итеп гомерләрен саклап калуны үтенергә чиркәүгә баруларын, анда күз яшьләре белән изге иконаларга башларын июләрен, аларны тырыша-тырыша үбүләрен, Ходайның үзенә ялваручыларга мәрхәмәт күрсәтергә әзер икәнен күз алдына китереп, бәгыре каткан җанын кинәт нечкәртеп җибәрде. Ни гаҗәп: шунда аның күңелендә хәтта аңлатып та булмаслык ниндидер кызгану хисе барлыкка килде һәм ул үзенең воеводаларына:
– Кылычларыгызны ташка сугып үтмәсләгез! Үтерүләр тукталсын! – дип боерды.
Икенче көнне Псковка килеп кергәч, Иван гаҗәпкә калды: барлык урамнарда, барлык өйләр каршына куелган өстәлләр төрледән-төрле ризыклардан сыгылып тора (бу кенәз Юрий Токмаков киңәше буенча эшләнгән иде), ә аның гражданнары, аларның хатыннары, балалары, кулларына ипи белән тоз тотып, патша алдында тезләнделәр дә, хәер-фатиха биреп, аны сәламләделәр һәм аңа:
– Галиҗәнап бөек кенәз! Без, синең тугрылыклы гражданнарың, сине яратып һәм хөрмәт итеп, сиңа ипи-тоз тәкъдим итәбез, ә син безнең үзебез һәм җаныбыз белән үз ихтыярың теләгәнчә эш ит, чөнки без ия булган нәрсәләр дә, без үзебез дә синеке, бөек самодержец! – диделәр.
Көтелмәгән бу буйсынучанлык Иванга бик тә күңелле тәэсир итте. Ә игумен Печёрский Корнилий үзенең руханилары белән аны изге Варлаам һәм Спас чиркәүләре каршындагы мәйданда каршы алды. Патша, Троицы храмында гыйбадәт тыңлап, изге Всеволод-Гавриил табутына баш иде, бу борынгы кенәзнең авыр кылычын гаҗәпләнеп карады. Аннары, үзенең диваналыгы аркасында, тиранны кан эчүдә, канга батыруда һәм игелексезлектә гаепләргә дә курыкмаган, изге саналган Никола кельясына керде.
Шунда дивана патшага… бер кисәк чи ит тәкъдим итте. Моңа каршы Иван:
– Мин христианин бит, бөек постта ит ашамыйм, – диде.
Ә дәрвиш исә аңа:
– Син, постны гына түгел, Алланы да онытып, аннан да начар эшлисең: кеше гәүдәсе һәм каны белән тукланасың! – дип җавап кайтарды.
Диванадан ни көтәсең, җитмәсә, әле ул аңа, янап, бу явызлыгын туктатмаса, киләчәктә зур бәхетсезлекләр юрады һәм моның белән патшаны шундый куркытты ки, ул шундук шәһәрдән чыгып китте. Берничә көн шәһәр читендә яшәп, сугышчыларына байларның утарларын, өйләрен таларга ирек бирде, тик инокларга һәм священникларга кагылмаска кушты. Бары тик монастырь казнасын, кайбер иконаларны, савытларны, китапларны гына алды, аннан соң, кайчандыр бөек княгиня булган Ольганың туган җирен кызганып, үзенең канга туймас җанын җәзалар белән басу өчен, Мәскәүгә кайтып китте.
Яңа җәзалар дулкыны
Сак астында Александровский бистәсенә озатылган архиепископ Пимен һәм аның белән бергә кулга алынган кайбер күренекле Новогород тоткыннары анда үз үлемнәрен көтә иде. Инде биш ай чамасы вакыт узды, тик әлегә бернинди чара да күрелмәде: һаман тикшерү барды, үзләренең законсыз гамәлләрен аклау өчен, әләкләр җыйдылар, Мәскәүдә Пименның яшерен фикердәшләрен эзләделәр. Андыйлар Иванга, үзенең үченнән качып, баш приказларда, хәтта патша советында да утыралардыр һәм аның мәрхәмәтеннән, ышанычыннан файдаланалардыр шикелле тоела иде. Патша мөһерен саклаучы, аның канцеляриясе башлыгы печатник, яисә канцлер, дәүләт эшләрендә зур тәҗрибә туплаган Иван Михайлович Висковатый, казначей Никита Фуников, шулай ук патшаның ышанычлы хезмәтчесе, өлкән яшьтәге боярин Семён Васильевич Яковлев, акыллы дьяклар Василий Степанов белән Андрей Васильев, алар белән бергә, барысын да гаҗәпләндереп, Иванның беренче сөекле кешеләре: вельможа Алексей Басманов, куркусыз воевода, тиранлыкның оятсыз булышчысы, кабахәт җанлы, ансыз патша мәҗлесләрдә күңел дә ача алмаган, үлемнәрне дә башкара алмаган кеше – Басмановның улы Фёдор, ниһаять, аның күңеленә иң якын намуссыз кеше, кенәз Афанасий Вяземский кулга алындылар. Алар Пимен белән бергәлектә Новогород белән Псковны Литвага бирергә җыенуда, патшаны үтереп, аның урынына тәхеткә кенәз Владимир Андреевичны утыртырга теләүләрендә гаепләнделәр.
Русь халкы йомшак күңелле бу кешеләрне кызганып, эчләреннән яшертен генә үзләре алдында гаепләре булмаган, ләкин дәүләт һәм кешелек алдында зур гөнаһлы булганнарның үлемен көтте. Каты бәгырьле бу патша сарае хезмәтчеләре, ниһаять, тиран мәрхәмәтенең дә, нәфрәте кебек үк, бик куркыныч икәнен, соң булса да, ниһаять, үзләре дә күрде һәм татыды. Димәк, патша кешеләргә озак ышаныч күрсәтә алмый, чак кына шик тудымы, ул үзенең булышчыларын да җәзалый ала, хәтта ул моны рәхәтләнеп эшли.
Үзләре озак вакыт яла ягучылар, әләкчеләр булган кешеләр үзләре дә яла корбаннары булып үлделәр. Афанасий Вяземский элек патшаның иң ышанычлы кешесе, иң яраткан оружничие булып саналып йөрде. Иван, авырып киткән чакларында, үз табибы Арнольф Лензей эчәргә кушкан даруларны да бары тик аның кулыннан гына ала, төнлә, йокы бүлмәсендә үзенең серләре белән фәкать аның белән генә уртаклаша иде.
Аңа яланы кенәз үз янына елыштырган, ышаныч күрсәткән бояр улы Фёдор Ловчиков якты. Янәсе, патшаның ярсуы һәм ачуы турында новогородлыларны ул кисәткән булган, димәк, кенәз Вяземский аларның фикердәше булып чыга. Патша моның дөреслегенә бер дә шикләнмәде, алай да бераз вакыт бернинди чара да күрми торды, хәтта аннары кинәт кенә аны үз янына чакыртып алып, бик ышанычлы кыяфәттә аның белән дәүләт эшләре турында сөйләшеп утырды. Ә үзе шул ук вакытта аның бирелгән хезмәтчеләрен үтерергә боерды.
Өенә кайтып кергән кенәз Вяземский, аларның үле гәүдәләрен күреп, бернинди гаҗәпләнү дә, кызгану хисе дә белдермичә, бу гамәле илә патшаны коралсызландыру өмете белән, яннарыннан сүзсез генә үтеп китте. Ләкин аннары, берничә атнадан барыбер кулга алынып, инде Басмановлар утырган зинданга ябылды.
Яңадан-яңа мәгълүматлар алу өчен, кулга алынганнарны каты җәзаларга тарттылар. Аларга түзә алмаганнар юк гаепләрен дә танырга һәм башкаларга да гаеп ягарга мәҗбүр булдылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча күп кәгазьләр язылды, аларны патшаның үзенә һәм улы – царевич Иванга бирделәр. Ахырдан гаеплеләрне җәзалап үтерү турында карар чыгарылды. Ул Мәскәүдә, бөтен халык алдында үтәлергә, инде коточкыч җәзаларны күп күргән башкала, аны тагын бер кат күреп, тагын бер мәртәбә гаҗәпләнергә тиеш иде.
25 июльдә Кытай-шәһәр өлешендәге зур сәүдә мәйданында 18 дар агачы ясалып, алар янында күп санлы җәза кораллары тезелеп куелды, су тутырылган бик зур чан астына учак ягылды.
Бу куркыныч әзерлекләрне күргән мәскәүлеләр, Мәскәүнең соңгы көне җитте, ахрысы, Иван аның барлык кешеләрен дә үтереп бетермәкче бугай, дип уйлады һәм, бу хәлдән өнсез калып, төрлесе-төрле якка качу ягын карадылар. Кинәт мәйдан бушап калды! Лавкаларда җәеп салынган товарлар һәм акчалар ята, тик алар янында дар агачы һәм зур учак тирәсендә йөренүче опричниклардан гайре беркем дә юк иде.
Шушы тынлыкны бозып, кинәт барабан тавышлары ишетелде: мәйданга, ак атка атланып, үзенең олы малае Иван вә бояр, кенәзләр һәм, әлбәттә, ополчениесе белән патша килеп керде. Алар артыннан өч йөзләп хөкемгә тартылганнар килә иде. Инде алар үлгән кешеләргә охшаган, кыйналып канга батырылган, йөзләреннән кан качкан, көч-хәл белән генә атлыйлар. Патша дар агачлары янына килеп басты да тирә-якка күз ташлады, шунда, мәйданда халыкның юклыгын абайлап, опричникларына тиз генә кешеләрне җыярга боерды. Ләкин түземлеге җитмичә, алар артыннан үзе дә китте, ул, юлында очраган мәскәүлеләргә мәрхәмәтлек һәм изгелек теләп, аларны үзенең хак хөкеменә килергә чакырды. Бераздан, тырыша торгач, качкан җирләреннән чыгып, бераз халык та җыелды. Шунда Иван, аларга мөрәҗәгать итеп:
– Халык! Хәзер син газап һәм үтерүләрне күрерсең, ләкин гаепсезләрне түгел, хыянәтчеләрне җәзалыйм! Җавап бир: минем хөкемем хакмы? – дип сорады.
Барысы да, әллә ни кычкырмыйча гына:
– Бөек галиҗәнап озак еллар яшәсен! Хыянәтчеләр үлсен! – дип җавап бирделәр.
Патша хөкем ителгәннәр арасыннан йөз сиксән кешене чыгарырга боерды һәм аларга, гаепләре әллә ни зур булып саналмаганнарына, гомер бүләк итте. Шуннан соң аның дума дьягы, бик озын исемлеген җәеп, җәзага тартылачакларның исемнәрен атый башлады. Ул, иң беренче булып, Висковатыйны чакырды.
– Государьның элеккеге тайный советнигы Иван Михайлович Висковатый! Син бөек патшага намус белән хезмәт итмәдең һәм, аңа хыянәт кылып, Новогородны бирергә теләп, король Сигизмундка яздың. Бу – синең беренче гаебең! – Шулай дип әйткәч, дьяк кенәзнең башына сугып алды һәм дәвам итте: – Ә монысы – икенче гаебең, кечерәк гаебең: син, рәхмәтсез хыянәтче, Әстерхан белән Казанны ал дип, төрек солтанына яздың. – Ул аңа икенче тапкыр сукты. – Син, Русьны таларга чакырып, Кырым ханына да яздың. Монысы – синең өченче усал эшең!
Шунда басынкы, ләкин киң күңелле кенәз Висковатый, күзләрен күккә таба төбәп:
– Һәрвакыт безнең йөрәкләрне һәм уйларыбызны белеп торган Ходай белән шаһитлык итәм, мин һәрвакыт патшага һәм ватанга намус белән хезмәт иттем, – диде. – Оятсыз яла ишетәм, башка акланып тормыйм, ләкин минем гаепсез икәнемне күк хөкеме күреп тора. О государь! Моны бөек зат алдында үзең дә күрерсең!
Җәзаны үтәүчеләр аның авызын ябып, аягыннан асып куйдылар да, кискәләп-йолыккалап, киемнәрен салдырдылар, һәм шунда атыннан төшкән Малюта Скуратов газап чигүченең колагын кисеп алды.
Икенче корбан булып, шундый ук ялган гаепләр ягылып, Висковатыйның дусты, казначей Фуников-Карпов җәзаланды. Ул, мескен, патшага болай диде:
– Сиңа җирдә соңгы мәртәбә баш иям һәм Ходайдан үтенәм: үзеңнең бу эшләрең әҗерен гадел мәңгелектә алырсың!
Аны бер-бер артлы кайнар һәм салкын сулар сибеп газапладылар, ул куркыныч үлем белән җан бирде.
Башкаларын йә сөңге белән чәнчеделәр, йә дарга астылар, йә кылыч белән башларын чаптылар. Иван үзе, атта утырган килеш, бер картны сөңге белән кадап үтерде.
Дүрт сәгать эчендә ике йөзгә якын кеше җәзаланды.
Ниһаять, кара эшләрен бетереп, үтерүче җәлладлар, канга баткан кылычларын кулларында тоткан хәлдә, патша алдына килеп бастылар да: «Гойда! Гойда!» – дип, аның гадел хөкемен хупладылар.
Мәйданны әйләнеп, үле гәүдәләрне күзләп чыккан Иван, үтерүеннән канәгать калса да, исәннәрнең газапларын күрүдән туймаган иде бугай әле. Шуңа күрә бәхетсез Фуников белән Висковатый хатыннарын күрәсе килеп, аларның өйләренә килде. Шунда, аларның кайгыларыннан, күз яшьләреннән көлеп, беренчесен хәзинәләрен таләп итеп азаплады, хәтта әле кайгыдан елап шешенгән, ыңгырашкан унбиш яшьлек кызын да азапламакчы иде, аннан соң анысын малаена бирде. Соңыннан аларны Висковатый хатыны белән монастырьга яптылар, алар шунда үлде.
Бу куркыныч көннең шаһитлары булган Мәскәү кешеләре җәзаланучылар арасында кенәз Вяземскийны да, Алексей Басмановны да күрмәделәр, чөнки беренчесе, газаплауга чыдый алмыйча, сорау алган вакытта ук үлгән иде, ә икенчесен, патшаның кушуы буенча, үз малае, яшь Басманов Фёдор үтерде. Ләкин аның үзен үлемнән әтисен үтерү гамәле дә коткара алмады… Аларның утары, байлыгы патшага күчте. Күп кенә күренекле кешеләрне Белоозерога сөрделәр, ә Пименны, архиепископ саныннан мәхрүм итеп, Туланың изге Николай монастырена җибәрделәр, кайберләрен азат иттеләр, – патша кайчак хәтта мәрхәмәт тә күрсәтте.
Патша шушы җәзалаулардан соң өч көн ял итте, чөнки мәетләрне җыйнаштырырга кирәк иде. Дүртенче көнне исә мәйданга тагын берничә кешене алып килеп җәзаладылар. Палачлар башлыгы Малюта Скуратов күмелмичә яткан, инде этләр кимергән мәетләрне балта белән кисеп-ярып йөрде. Хөкемгә тартылганнарның сиксәнгә якын хатыннары елгада батырылды.
Шулай итеп, Иван үз тиранлыгының югары дәрәҗәсенә җитте. Әлбәттә, әле ул тагын да үтерергә мөмкин иде, тик Русь халкын инде башка бернинди ерткычлыгы белән дә гаҗәпләндеререп булмый иде.
Куркыныч һәркемгә яный иде. Бигрәк тә хезмәтләре белән лаеклы һәм байлыклары мул булган кешеләр өчен, чөнки тиран яхшылыкны күрә алмады, ә байлыкны бик яратты.
Егерме ел буе аттан төшмичә, бик күп сугышларда катнашып, татарларны да, литвалыларны да, немецларны да җиңгән данлыклы воевода кенәз Пётр Семёнович Серебряный да, әлбәттә, патшадан бернинди явызлык та көтмәгән иде, чөнки ул аңардан гел мактау сүзләре генә ишетеп яшәде. Ләкин бер дә бер көнне, һич тә көтмәгәндә, патша опричниклары, аның Кремльдәге йортына килеп, ишек-капкасын ватып керделәр дә Иванның үзе каршында бернинди гаебе булмаган воеводаның башын чаптылар. Шулчакта дума киңәшчесе Захарий Иванович Очин-Плещеев, иң бай сановникларның берсе булган Хабаров-Добрынский, Иванның балачак дусты Фёдорның улы Иван Воронцов, ХIV гасырда данлыклы саналган бояр Квашня нәселе дәвамчысы Василий Разладин, үзенең намус чисталыгы, дәүләти акылы, куркуны белмәс кыюлыгы белән билгеле булган, сугышларда күп санлы яралар алган воевода Кирик-Тырков, Лаисны дошманнардан саклаганда, зур геройлыклар күрсәткән Андрей Кашкаров, Нарва воеводасы Михайло Матвеевич Лыков та җәзага тартылдылар.
Михайловский воеводасы Никита Казаринов-Голохвастов, үлемен көтеп, башкаладан китте дә Ока буендагы бер монастырьда гыйбадәт кыла башлады. Патшаның үзе артыннан опричникларын җибәрүен белгәч, ул, алар янына чыгып:
– Сез эзләгән кеше мин ул! – диде.
Патша аны, фәрештәләр күккә очарга тиеш дип, дары мичкәсенә бастырып шартлаттырды. Чиновник Мясоед Висловның хатыны бик чибәр иде, аны ире күз алдында көчләделәр дә асып куйдылар, аннары үзенең башын чаптылар.
Тиранның ярсулы ачуы, күп очракларда гаиләләр өстенә төшеп, ир белән хатынны, аларның балаларын үтерү белән генә тәмамланмыйча, гаепле дип табылганнарның барлык туганнарына да кагылды. Колычев гаиләсенең ун кешесе дә үтерелгәннән соң, күп кенә Ярослав кенәзләре (аларның берсен – Иван Шаховскийны – патша үзе булава белән сугып үтерде), Прозоровский, Ушатый, Заболотский һәм Бутурлиннарның күпләре үтерелде. Бертуган кенәзләр ялган гаеп тагылган Андрей һәм Никита Мещерскийлар яңа Дон крепостен кырымлылардан саклаганда геройларча һәлак булдылар, аларны кылыч белән чабып үтерергә дип җибәрелгән патша палачлары аларның әлегә күмелмәгән гәүдәләренә генә тап булдылар. Шундый ук нәрсә кенәз Андрей Оленкин белән дә килеп чыкты: җибәрелгән үтерүчеләр аны сугыш кырында үле килеш таптылар. Шуңа карамастан канга сусавын баса алмаган патша бу батыр кенәзнең балаларыннан да коточкыч үч алып, аларны зинданда ачтан үтертте.
Ләкин ул чакта үлем гаепле дип табылган кешеләр тарафыннан яхшы котылу чарасы булып кабул ителде, хәтта алар аны Ходай мәрхәмәте дип сорап алалар иде. Чөнки күп кенә җәза чаралары үлемнән күпкә куркынычрак булды – тиран кешеләрне җәзалауның әледән-әле яңа ысулларын уйлап таба торды. Газаплау өчен, махсус мичләр, тимер кыскычлар, очлы тырнаклар, озын энәләр ясалды, кешеләр буынлап киселде, гәүдәләрне нечкә җепләр белән пычкы шикелле ышкый-ышкый ике өлешкә кисеп бүлделәр, тиреләрен салдырдылар, аркаларыннан каешлар телделәр…
Русь бу җәзалардан җан газабы кичергән бер вакытта исә, сарайда шатлану, сөенү тавышлары хөкем сөрде: анда үзенең җәлладлары һәм шат кешеләре яисә аңа Новогород шәһәреннән һәм башка җирләрдән аюлар белән бергә җибәрелгән шамакай-сәвәләйләр янәшәсендә патша күңел ача иде. Ул үзенең усал вакытында да, кәефе яхшы чакларында да кешеләрне аюлардан талаттырырга яратты. Кайчак сарай яныннан тыныч кына үтеп-сүтеп йөрүче халык төркемен күреп, ул ике яисә өч аюны чыгарырга боера да, кешеләрнең алардан куркып качуларын күреп, кычкырып, рәхәтләнеп көлә иде. Дөрес, әгәр шуларның берәрсенә аюлар яра салса, ул шул кешегә алтын акча бирә торган иде. Аның бик яраткан шөгыльләренең берсе күп санлы шамакайлар булып, алар аны кешеләрне җәзалап үтерер алдыннан һәм үтергәннән соң көлдерергә, кәефен күтәрергә тиешләр иде. Дөрес, аларның кайберләре кайчак, үткен сүзләре өчен, гомерләре белән дә хушлашты.
Алар арасында сарай янында хезмәт итүче исемен йөрткән кенәз Осип Гвоздёв аеруча аерылып торды. Бер мәртәбә аның ниндидер шаяруыннан канәгать булмаган патша аның өстенә тәлинкә белән кайнар кәбестә ашы түкте дә ул авыртуыннан нишләргә белмичә акырып җибәрде һәм чыгып китәргә чамалады. Шунда Иван аны пычак белән чәнчеп үтерде. Канга күмелгән Гвоздёв идәнгә ауды. Шундук доктор Арнольфны чакырып китерделәр.
– Минем киң күңелле хезмәтчемне терелт! – диде аңа патша. – Мин аның белән саксызрак уйнадым бугай…
– Шундый саксыз, – дип җавап бирде аңа доктор, – аны хәзер Хода белән синең патша бөеклегең генә терелтергә мөмкин, государь: аның сулышы юк инде…
Шуннан соң патша кулын селтәп куйды да үлгән шамакайны эт дип атады һәм күңел ачуын дәвам итте. Икенче бер тапкыр, ул ашап утырганда, воевода Борис Титов килеп керде дә, җиргә тикле башын иеп, аңа саулык-сәламәтлек теләде. Шунда патша аңа бик йомшак тавыш белән:
– Сәламәт бул, минем сөекле воеводам: син безнең мәрхәмәткә лаек, – диде дә… аның бер колагын кисеп алды.
Титов исә, авыртуны берничек тә сиздермичә, тыныч йөз белән һәм чын күңеленнән бу җәзасы өчен аңа рәхмәтен белдерде һәм бәхетле патшалык итүен теләде.
Иванның кәефен беркайчан да, һич кенә дә аңлап булмый иде. Кайчак ул, тәмле ашарга яратучы кеше, тамагы ачуын һәм сусавын да онытып, кинәт кенә ашау-эчүдән баш тартып, мәҗлес өстәлен калдырып, каты итеп кычкырып, үз дружинасын чакырып ала да, атка атланып, канда коенырга китеп бара.
Шундый затлы аш-суын калдырып, ул бер тапкыр Мәскәү зинданында утыручы Литва әсирләрен җәзаларга чыгып китте. Шуларның берсе, дворян Быковский, кинәт патша кулыннан сөңгесен тартып алып, газаплаучының үзен чәнчеп үтерергә теләгән иде дә, ләкин царевич Иван кулыннан һәлак булды.
Патшаның бу малае, киләчәктә русларның берсе дә властька өмет итәргә тиеш түгеллеген расларга теләгәндәй, мондый чакларда гел әтисе белән бергә чыга торган булды һәм кешеләрне газаплауларда бик тырышып катнашты. Хәтта әтисен үлемнән алып калды.
Бу юлы да йөзгә якын кешене үтереп, тиран, үз дружинасының «Гойда! Гойда!» дип рухландыруы астында, тантаналы рәвештә сарайга кайтып керде дә калдырган ашын ашарга утырды.
Алай да кайчак менә шушындый үтерүле күңел ачу вакытларында, кыю тавышлар да ишетелгәләде, авызлардан кыю сүзләр дә чыккалады. Бик кыю, Молчан Митьков исемле берәү, Иван көчләп аңа бер тустаган әче бал эчәргә кушкач, бу хәлнең ни белән бетәсен чамалап, ул кайгы-хәсрәтеннән:
– О патша! Син безгә үзең белән бергә тугры христианнар булган туганнарыбыз каны кушылган бал эчәргә кушасың! – диде.
Шунда патша аны үзенең очлы жезлы-таягы белән чәнчеде. Митьков чукынып, дога укып үлде…
Тирә-ягындагы кешеләрдән гел шикләнеп яшәгән Русь патшасы, инде үзенең бер гаепсез кешеләрне дә үтереп күңел ачуы өчен, халык тарафыннан Явыз Иван исеме кушылган Иван Дүртенче шундый иде. Аның кул астындагы подданныйлары да шундый иде! Аңа яисә аларга гаҗәпләнергә тиешме без? Әгәр ул барысыннан да үзенең газаплау һөнәре белән уздырса, алары барысыннан да үзләренең күндәмлекләре, түземлекләре белән уздырдылар, чөнки алар галиҗәнап властен Ходай тарафыннан бирелгән һәм аңа каршы килүне законсыз гамәл дип санадылар. Иванның тиранлыгын үзләренә карата күкнең ачуы килү дип кабул иттеләр һәм үзләренең булган һәм булмаган гөнаһлары өчен тәүбә иттеләр. Патша мәрхәмәтен, күктән дип белеп, аны зур ышаныч һәм өмет белән көттеләр, шуңа күрә аларны үлем дә куркытмый иде.
Шул ук вакытта Русьны буш калдырырга, халкын кырырга тиранга ачлык белән үләт тә булышты. Җир үзенең уңдырышлылыгын югалткан шикелле булды: чәчтеләр, ләкин икмәк җыеп ала алмадылар – аны салкын белән корылык харап итә торды. Кыйммәтчелек моңарчы ишетелмәгән дәрәҗәгә җитте. Ярлылар базарлар тирәсендә җыелалар иде дә, ипинең бәясен сорап, нишләргә белмичә үкерергә тотыналар иде. Хәер бирүләр дә сирәк күренешкә әйләнде: хәзер элек ярлыларны туендырып торган кешеләр үзләре дә хәер сораша иде. Кешеләр күләгә сыман йөрде, алар урамнарда, юлларда егылып үлде. Бернинди ачу килү-кабару да күзәтелмәде, ләкин куркыныч явызлыклар туа торды: ач кешеләр яшертен генә бер-берсен үтерде һәм бер-берсен ашады. Көч-хәлләре бетүдән, табигый булмаган әйберләр ашаудан төрле җирләрдә әллә ниткән төрле йогышлы авырулар таралды. Шуңа күрә патша күп кенә юлларны ябарга боерды, атлы сакчылар, стража, алар аша бернинди рөхсәт язусыз үтүчеләрне товарлары һәм атлары белән бергә яндыра да ала иде. Бу афәт 1572 елга хәтле барды.
Хан һөҗүме
Русьның дошманнарын арттырырга кирәкми дигән кагыйдәгә тугры калып, Иван төрек солтаны белән килеп чыгарга мөмкин булган файдасыз сугышны булдырмый калырга тырышты. Шуңа күрә ул 1570 елда дворян Новосильцовны Константинопольгә, төрек солтаны Сәлимне властька утыруы белән котларга дип, илче сыйфатында җибәргән иде. Иван аның аша аңа юллаган ягымлы хатында Русьның Төркия белән Баязит заманыннан бирле яхшы булган мөнәсәбәтен билгеләп үтте. Сәлим гаскәрләренең, сугыш игълан итмичә, Русь биләмәсенә бәреп керүенә гаҗәпләнүен белдерде, дуслык һәм тынычлык тәкъдим итте.
– Минем галиҗәнабым Иван һич тә мөселман диненең дошманы түгел, – дияргә тиеш иде Новосильцов солтанга. – Мәсәлән, аның хезмәтчесе, патша Сәетбулат Касимовта идарә итә, царевич Кайбула – Юрьевта, Ибәк – Сурожикта, Нугай кенәзләре – Романовта. Алар барысы да ирекле һәм тантаналы рәвештә үзләренең мәчетләрендә пәйгамбәрләре Мөхәммәтне данлыйлар, чөнки бездә һәр чит ил кешесе үзенең дине буенча яши. Кадомда, Мещерада патшабызның күп кенә приказлы кешеләре мөселман законнарында торалар. Әгәр Казанның кайбер кешеләре христиан булып киткәннәр икән, алар моны үзләре сорады, үзләре чукындыруны таләп итте.
Новосильцов үзен кабул итүдән канәгать калды, тик алай да солтанның Иванның сәламәтлеге турында сорашмавын күңеленнән сизеп алды. Һәм, бездә кабул ителгән гадәтне саклап, аны үзе белән төшке ашка чакырмавын да күңеленә салып куйды.
Ләкин бу илче сәфәре дә, гәрчә патша, Сәлимгә яхшатлы булырга тырышып, безнең Кабардадагы крепостебызны җимерергә риза булуына карамастан, уңыш китермәде. Горур солтан үзенә Әстерхан белән Казанны алырга, ахырында алар белән идарә итә калганда, Иванның үзен Оттоман империясенең ясак түләүчесе булып калуын теләде. Шундый мәгънәсез тәкъдим, әлбәттә, Иван тарафыннан җавапсыз калды. Шул ук вакытта патша Сәлимнең Сигизмундтан Руська һөҗүм итү өчен уңайлы булган Киевны соравын, Дунайда күперләр салырга һәм Молдавиядә икмәк запасы булдырырга боеруын, төрекләр тарафыннан өстерелгән ханның безнең белән сугышка әзерләнүе турында белде, Кырым ханы малаеның үз каенатасы Темрюкны җиңүе һәм аның ике улын әсир төшерүе хакында да ишетте.
Җитмәсә, элек Мәскәү белән ярыйсы гына мөнәсәбәттә булган Дәүләт Гәрәй яңадан Руська яный башлады, ясак һәм Казан белән Әстерханда Батыйлар патшалыгын торгызуны таләп итте. Галиҗәнапка инде Донковтан, Путивльдән хан гаскәрләренең килүе турында да хәбәрләр җиткерә тордылар: безнең разъездлар далада моңарчы күзәтелмәгән тузан болытын, төнлә янган утларны, атлы гаскәр эзләрен күргәннәр, хәтта атларның кешнәү тавышларын ишеткәннәр.
Бу вакытта Мәскәү полководецлары Окада торалар иде. Иван үзенең малае белән ике мәртәбә Коломна һәм Серпуховтагы гаскәрләр янына барып килде. Инде Рязань һәм Кашир җирләрендәге кайбер кыска вакытлы бәрелешләр хакында да ишетелгәли башлады. Ләкин әлегә кырымлылар көтмәгәндә, анда да бик аз санлы төркем белән генә күренәләр һәм шундук юкка да чыгалар иде. Шуңа күрә патша тынычланып калды, сакта торучы атаманнарның җибәргән хәбәрләрен нигезсез дип санап, хәтта кышын гаскәренең зур өлешен таратты да…
Шулай да яз җитеп, хан үзенең барлык олысларын да коралландырып, йөз меңнән артык гаскәр җыеп, бик зур тизлек белән Русьның көньяк чикләренә бәреп кергәч, шактый ук тынычсызлана башлады. Чөнки анда кырымлыларны Мәскәүдәге җәзалардан качып киткән кайбер качаклар белән бояр малайлары каршылады, һәм алар Дәүләт Гәрәйгә ачлык, авырулар афәте һәм Русьта ике ел буе бертуктаусыз алып барылган эчке опалалар, коточкыч җәза һәм үтерешләрнең Иван гаскәренең дә күп өлешен, бигрәк тә воеводаларын кыруы, калганнарының Ливониядә яисә крепостьларда торуы, шуңа күрә Мәскәүгә юл ачык булуы турында әйтә килделәр. Янәсе, патша үзенең аз санлы дружинасы белән сугыш кырына дан яисә болай, куркыту өчен генә чыгарга мөмкин, ә аннары шундук төньяктагы буш җирләренә качып китәчәк. Алар моның нәкъ шулай булачагына үзләренең башлары белән җавап бирергә әзер, үзләре исә кырымлыларның ышанычлы ярдәмчеләре булачак.
Кызганыч, тик хыянәтчеләр сүзе дөрес иде: инде бу вакытта Русьта батыр воеводалар да, сугышка әзер булган гаскәрләр дә аз калган иде. Кенәзләр Иван Бельский, Иван Мстиславский, Михаил Воротынский, боярлар Морозов, Шереметев, гадәттәгечә, Ока елгасы ярларын саклау өчен ашыктылар, ләкин өлгерә алмадылар: хан, аларны икенче юлдан әйләнеп узып, бу вакытта патша үзенең дружинасы белән шушында булган Серпуховка якынлашты. Бу очракта патшадан зур кыюлык һәм тәвәккәллек таләп ителә иде. Ләкин ул, дошманнан һәм хыянәтчеләрдән котылу өчен, моннан башта Коломнага, аннан Бистәгә, аннан Ярославльгә үк качып китте. Аңа воеводалар да, гомумән, Русь аны, тотып, татарларга бирерләр сыман тоела иде.
Мәскәү гаскәрсез, башлыкларсыз калды, ә хан инде аннан утыз чакрымда гына! Патша воеводалары бернинди ялсыз, Ока буеннан аны саклау өчен ашыктылар. Ләкин ни эшләделәр? Дошманны каршы аласы, аның һөҗүмен сугыш кырында кире кагасы урында, алар, тирә-як авыллардан яклау эзләп качып килүчеләр белән тулган Мәскәү кырыенда урнашып, өйләр ышыгында сакланырга уйладылар. Кенәз Иван Бельский һәм Морозов зур полк белән Варламов урамында, Мстиславский һәм Шереметев аларның уң ягындагы Якимовский урамында, Воротынский белән Татев Таганский болынында, Крутиц каршында, Темкин опричниклар дружинасы белән Неглинный артында урнаштылар.
Икенче көнне, 24 майда, Вознесение бәйрәмендә, Кырым ханы Дәүләт Гәрәй Мәскәүгә якынлашты, һәм көтелгән нәрсә килеп чыкты: ул шәһәр тирәсен яндырырга боерды. Иртә бик тыныч, көн аяз иде. Урыслар кыю рәвештә сугышка әзерләнде, ләкин шулчак үзләренең ут белән чолганып алынганнарын абайладылар. Күк йөзе төтен белән капланды, берничә минуттан ут давылы куркыныч тавыш белән шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөгерде. Моны сүндерү берничек тә кешеләр кулыннан килә торган эш түгел иде. Хәер, аны сүндерергә омтылучы да булмады, халык һәм сугышчылар, акылдан шашкан сыман, барысы да котылу чарасын эзләде һәм шушы ыгы-зыгыда янгын җимергән йортлар астында калып яисә бер-берсен таптый-таптый үлемгә дучар булды. Барысы да, бер-берсен таптап, изә-изә, шәһәр эченә ташланды, ләкин аларның юлын янгыннар кисте һәм кешеләр, котылу өчен, елгага ташланып, күбесе шунда батып үлде. Начальниклар инде берни дә боермады, хәер, инде аларны тыңлаучы да юк иде. Алар бары тик, беркемне дә кертмәс өчен, биек коймалар белән әйләндереп алынган, соңгы котылу урыны булган Кремль капкаларын кулга ни эләкте шулар белән ябып-каплап куярга гына өлгерделәр. Кешеләр янды, чыдап булмаслык эсседән һәм төтеннән буылып, таш чиркәүләр эчендә егылып үлделәр. Кырым татарлары Мәскәү тирәсе бистәләрен таларга теләгәннәр иде дә, тик аларны аннан үзләрен дә ут өере куып чыгарды, ә бу тәмуг мәхшәреннән курыккан хан үзе Коломенский авылына китте. Өч сәгать эчендә Мәскәүдән берни дә калмады диярлек: посадлар да, Кытай-шәһәр дә юкка чыкты. Бары тик бер Кремль генә исән калды, андагы Успения чиркәвендә иң кадерле нәрсәләр һәм казна белән митрополит Кирилл утыра иде. Иванның Арбаттагы яраткан сарае да янып җимерелде. Гаять күп кеше үлде: Мәскәүгә төрле авыллардан качып килгәннәрне, хатыннарны, сабыйларны санамаганда, гаскәриләр һәм гражданнар арасында үлүчеләр саны йөз егерме меңнән артып китеп, барлыгы сигез йөз меңгә якын иде. Баш воевода, кенәз Бельский үз өе ишегалдындагы базында төтеннән тончыгып үлде, шулай ук бояр Михайло Иванович Вороной, Иванның беренче табибы Арнольф Линзей да һәм Мәскәүгә сәүдә эше белән килгән егерме биш инглиз купецлары да һәлак булды. Кайчандыр йортлар булып, хәзер кара күмергә һәм көлгә әйләнгән хәрабәләр янында янган кеше һәм ат гәүдәләре аунап ята иде.
Алай да Дәүләт Гәрәй миһербанлык күрсәтте: Кремльне басып алырга теләмәде һәм, үзенең тантанасын өзеп, Воробьев тавыннан утыз чакрым тирәлектә төтенләп яткан манзараны күзәтеп торганнан соң, кире кайтып китәргә уйлады. Чөнки ул, әллә герцог, әллә король Магнус бик күп санлы гаскәр белән монда якынлашып килә икән дигән ялган хәбәрдән куркып калды.
Бу вакытта Ростовта булган Иван, дошманның кире борылуы турында ишетеп, кенәз, воевода Михаил Иванович Воротынскийга хан артыннан куа барырга боерды. Ләкин инде ул Мәскәү өлкәсенең көньяк-көнчыгыш җирләрен таларга һәм йөз меңнән артык кешене әсирлеккә алып, Тавридага алып китәргә өлгергән иде.
Шундый коточкыч бәлагә тарган кешеләренең кайгыларын уртаклашыр мәрхәмәтлелеге булмаган, анда көлгә әйләнгән хәрабәләрне, халкының күз яшьләрен күрүеннән курыккан патша башкалага кайтырга кыймады, Бистәгә кайтып, Мәскәүне череп ятучы мәетләрдән чистартырга боерды. Аларны күмәр кеше дә юк иде. Шуңа күрә күренекле һәм бай кешеләрне генә христиан дине кушканча җирләделәр, ә башкаларын Мәскәү елгасына ташладылар. Алар шулкадәр күп иде, хәтта елга агышыннан тукталып калды. Гәүдәләр череп, һаваны һәм суларны агулады. Шуңа күрә күп коелар күмдерелде. Ниһаять, йогышлы авырулар таралудан куркып, тирә-як авыл кешеләрен җыеп, мәетләрне судан алып, җиргә күмдерә башладылар. Шулай итеп, Руська күкләр нәләте, ачуы төште.
Патша 15 июньдә Мәскәүгә якынлашып, Братовщина дигән җирдә туктады. Шунда аңа ике кешенең Дәүләт Гәрәйдән хәбәр белән килүе турында әйттеләр. Русьтан бөек җиңүче булып чыккан хан аның белән чын күңеленнән аңлашырга тели икән, янәсе.
Ханга үзенең кайгысын яисә илтифатсызлыгын күрсәтү максатыннан, патша үзе дә, бояр һәм дворяннар да гади киемнән иде. Иванның: «Минем туганым Дәүләт Гәрәйнең саулыгы ничек анда?» – дип бирелгән беренче соравына хан чиновнигының олырагы:
– Безнең хан сиңа болай диде: без дуслар дип атала идек, хәзер дошманнарга әйләндек, – дип җавап бирде. – Туганнар ызгыша да килешә. Миңа Казан белән Әстерханны бир, шул чагында мин синең дошманнарыңа каршы барам. – Шушы сүзләрне җиткергәч, ул Иванга бүләк итеп хан җибәргән сабы алтын белән тышланган пычак бирде һәм әйтте: – Дәүләт Гәрәй аны янына асып йөрде, син дә асып йөр. Минем галиҗәнабым сиңа ат та җибәрергә теләгән иде дә, тик атларыбыз синең җирләрне үткәндә арыдылар…
Патша бу оятсыз-әдәпсез бүләкне алудан баш тартты һәм Дәүләт Гәрәйнең грамотасын укырга кушты.
«Русьны яндырам һәм бушлыкка әйләндерәм! – дип язган иде анда хан. – Бары тик Казан һәм Әстерхан өчен генә. Ә байлыкны һәм акчаны күккә очырам. Мин сине бар җирдән, Серпуховта һәм Мәскәүнең үзендә дә эзләдем. Синең башың белән таҗыңны алмакчы идем, тик син Серпуховтан да качтың, Мәскәүдән дә. Шулай да, бернинди кыюлыгың да, оятың да булмауга карамастан, үзеңнең патшалык бөеклеге белән мактанырга җөрьәт итәсең. Бу юлы синең дәүләтеңнең нинди икәнен күрдем, әгәр дә Русьта газапланып ятучы минем вәкилемне азат итмәсәң, әгәр дә мин теләгәнне эшләмәсәң, миңа үзеңнең, балаларыңның һәм оныкларыңның тугрылыгы турында антлы грамотаңны бирмәсәң, мин Руська тагын киләчәкмен».
Бу таләпләргә каршы тәкәббер Иван нишләде? Ханга баш орды: тантаналы рәвештә тынычлык төзегән очракта, аңа Әстерханны бирергә ризалыгын белдерде. Ә шуңа хәтле аның Русьны борчымавын үтенде, ханның мыскыллы көлү сүзләренә җавап бирмәде, хан Афанасий Нагойны һәм киләчәк сөйләшүләрне алып бару өчен, Мәскәүгә вельможаны җибәргән очракта, Кырым илчесен иреккә чыгарачагын белдерде. Чыннан да, бу очракта үзенең басып алган җирләреннән баш тартырга да әзер булган Иван Тавридага, Нагойга хат язып, без ахырда Әстерханның булачак патшасын расларга хокуклы булып калырга тиешбез дип язды, ягъни бу держава өстеннән власть күләгәсен генә булса да сакларга теләде. Русь дәүләте намусына һәм файдасына хыянәт итеп, ул чиркәү хокукларына да хыянәт итүенә шикләнмәде: Дәүләт Гәрәйгә яхшатлы булып күренү өчен, Иван аңа шундук күренекле бер кырым кенәзе малаен, Мәскәүдә христиан динен үзе теләп кабул иткән әсирне биреп җибәрде.
Чираттагы кансызлык
Дошман алдында түбәнчелеккә төшеп, Иван үзенең мескен җирендә җан кыюларга тагын бер яңа сәбәп тапканга сөенгән шикелле булды. Әле Мәскәү өстендә төтен болыты йөзә, хан гаскәрләре Русь чикләрендә явызлык кылып йөри, ә патша инде гаеплеләрне җәзаларга һәм газапларга кереште! Тол калган хәлдә, гәрчә бу мәсьәләдә намус саклады дип әйтеп булмаса да, ул явызлыгының яңа сәбәпләрен уйлап таба торды һәм тапты да. Ул инде күптән үзенә өченче хатынын эзли, тик ханның һөҗүме бу эшне туктатып торырга мәҗбүр иткән иде.
Менә хәзер, куркыныч үткәннән соң, ул бу эш белән тагын шөгыльләнә башлады. Барлык шәһәрләрдән Бистәгә ике меңнән артык кәләшләрне җыйдылар. Араларында күренекле кешеләрнең кызлары да, моңарчы исемнәре билгесез булганнарныкы да бар иде. Һәр кәләшне аңа аерым күрсәттеләр. Башта ул алар арасыннан егерме дүртен, аннары шулардан уникесен сайлап алды. Боларны докторлар һәм кендек әбиләре карарга тиеш иде. Ул аларны чибәрлекләре, акыллары ягыннан да чагыштырып карады һәм ахырда Новогород купецы Василий Собакин кызы Марфаны барысыннан да өстен күрде. Берочтан ул кәләшне олы малае Иван өчен дә сайлады. Мондый бәхет Богдан Сабуров кызы Евдокиягә тәтеде. Бу бәхетле кәләшләрнең әтиләре шундук боярлар, ә әти-әниләре ягыннан туган тиешле абыйлары окольничийлар, ир бертуганнары крайчийлар дәрәҗәсе алды. Аларның саннарын күтәреп кенә калмыйча, аларга опаладагы кенәз һәм боярлардан тартып алынган байлыклар да бирелде.
Ләкин патшаның булачак хатыны Марфа нигәдер кинәттән генә авырып китте: ябыга, кибә башлады. Бу турыда ул Иванның күркәм гаилә тормышын күралмаучы нәфрәтче, явыз кешеләр тарафыннан бозылган дип сөйләделәр. Шик үлгән хатыннары Анастасия белән Мариянең якын туганнары өстенә төште. Үтерешләрнең чираттагысы, бишенче этабы башланды. Иванның каенэнесе, йә күренекле воевода, йә күп тапкырлар патшаның ачуына, йә мактавына ия булган кабахәт палач, йә күп мәртәбәләр баеган, күп мәртәбәләр патша теләге буенча ярлылыкка чыккан, үз полкы белән Дәүләт Гәрәй артыннан җибәрелгән кенәз Михайло Темрюкович, шундук опалага эләгеп, казыкка утыртылды! 1566 елда патша тарафыннан кичерелгән вельможа Иван Петрович Яковлевны, аның туганы, патшаның өлкән малаеның кайгыртучан тәрбиячесе булган Василийны, Иван атасының беренче хатыны Соломониянең туган племяннигы воевода Замятий Сабуровны чыбыклар белән суктырдылар, ә бояр Лев Андреевич Салтыковны, чәчен кистереп, Троицкий монастырена монах итеп җибәрделәр һәм шунда үтерделәр.
Хәтта җәзаның башка төре барлыкка килде: явыз әләкче доктор Елисей Бомелий патшага гаепле кешеләрне агу белән үтерергә тәкъдим итте. Һәм ул зур тырышлык белән кешене тиран үзе теләгән вакытта үтерә торган дарулар ясарга кереште. Патшаның яраткан кешеләренең берсе саналган, тик аннары патша хатынын агулауда һәм ханга Мәскәүгә юл ачуда гаепле дип кулга алынган Григорий Грязнов, кенәз Иван Гвоздев-Ростовский һәм күп кенә башка кешеләр шушы юл белән үтерелделәр.
1571 елның 28 октябрендә патша, үз сүзләре белән әйткәндә, үзенең мәхәббәте һәм Ходай мәрхәмәте аны терелтер дип ышанып, авыру Марфага өйләнде, ә алты көннән соң улы Иванны да Евдокиягә өйләндерде. Ләкин туй мәҗлесләре күмү йоласы белән тәмамланды: әллә, чыннан да, берәр кеше явызлыгы аркасында, әллә бер гаепсез кешеләрне җәзалауның каргышы төшепме, Марфа 1571 елның 13 ноябрендә үлеп китте.
Әле Мәскәү өлкәләрен талау, тәкәббер Иванны түбәнсетү белән генә канәгать булмаган, сугышмыйча гына әсирләр белән баерга, Русь башкаласына бернинди каршылыксыз килеп җитәргә, хәтта патшаны куарга өметләнгән Дәүләт Гәрәй дәшми генә, ләкин атларының иярләрен салмыйча гына ял итә иде. Кинәт кенә ул, үзенең оланнарына, кенәзләренә, вельможаларына, ялган хат алышу-язышуларга караганда, Әстерхан белән Казан мәсьәләсен Мәскәү патшасы белән күзгә күз карашып чишү яхшырак дип белдереп, яхшы коралланган гаскәре белән, инде аңа таныш булган юллар буйлап, Донга һәм Угорьга таба кузгалды. Бу вакытта аз санлы руслар крепостьларда утыра, кайчак бары тик җайдаклы төркемнәре генә күренгәли, тик алар сугыш өчен түгел, ә күзәтү өчен генә иде. Инде хан күз алдында Ока елгасы да күренә иде, ләкин ул, ниһаять, анда, елганың сул ягында, Серпуховтан өч чакрымда окопларда урнашкан, күп санлы пушкаларын урнаштырган Мәскәү сугышчыларын күреп алды. Бу урын елганы кичү өчен бик уңайлы санала иде, ләкин хан, урысларга каршы шактый гына сузылган атышлардан соң, башка уңайрак һәм бик сакланмый торган урын эзләргә булды. Икенче көнне инде Оканың сул як ярында, Мәскәү юлында иде…
Иван бу турыда Новогородта белде. Ул монда, үзенең эчке тынычсызлыгын яшерергә тырышып, монастырьларда боярлар белән үзенең каенэнесе Григорий Колтовскийның туен бәйрәм итә һәм Волховта бояр балаларын батыра иде. Гәрчә әле полклары булса да, башкаланы саклауны оештырырлык вакыты калмаганга, ул бәйрәмчә кәеф-сафа корган мәлдә, яхшы хәбәрләр көтә бирде. Ә мәскәүлеләр инде хан аның стеналары янында үзенең Кырым вельможалары өчен йортлар да әзерләве турында ишетеп калтырап төштеләр. Сынау сәгате җитте: патша үзенең воеводаларына һәрчак куркаклыкта, кыюсызлыкта, ватан даны хакына карата салкынлыкта гадел гаепләр ташлап килгән идеме, әллә юкмы?
Воротынский, хәзерге вакытта файдасыз булган ныгытмасыннан чыгып, дошман артыннан куа китте һәм 1 августта, башкаладан илле чакрымда аны куып җитеп, сугышырга мәҗбүр итте. Ханның гаскәре йөз дә егерме мең кешелек, ә мәскәүлеләр аз санлы иде. Ханга Әстерхан белән Казанны үзенә алу өчен дә, котылу, үзенең ерак олысларына кире кайту юлын ачу өчен дә җиңәргә кирәк иде, ә урыслар исә әле тормышта яратыр нәрсәләре булган барысы өчен дә – диннәре, ватаннары, ата-аналары, балалары өчен каршы торырга тиешләр иде. Сугышка ике як та йә җиңү, йә үлем дип ташланды. Лопасня һәм Рожая елгалары яры канга күмелде. Атыштылар, тик күбесенчә кылычлар белән чабыштылар. Ике як та җиңәргә тели иде, шуңа күрә сугыш рәхимсез булды. Кенәз Воротынский күзәтте дә, сугышты да, сугышчыларын һәрчак рухландырып та торды, хәйләле һөҗүмнәр ясады. Гаять зур тырышлык белән сугыша торгач, воевода тар гына үзәнлектән дошманның тылына керә алды…
Сугыш тынды. Урыс сугышчылары җиңде, хан, аларга үзенең барлык табышын, обоз һәм чатырларын, хәтта үзенең шәхси байрагын да калдырып, төнлә далага качты һәм Тавридага нибары егерме меңләп сугышчысы белән генә кайтып керде. Аның яхшы кенәзләре сугыш кырында юк ителде.
Шулай итеп, бу көн Русь сугышчылары даны көне булып калды, урыс халкы Мәскәүне чит ил дошманнарыннан коткарды, башкаланың кара күмергә әйләндергәннәре өчен кырымлылардан үч алды, Әстерхан белән Казан Русь кул астында калды.
Йомшарулы тиранлык
Иван Мәскәүгә тантаналы һәм данлы рәвештә керде. Гаҗәп: аңа һәрнәрсә уңай килеп тора иде. Ярлылык, төрле куркынычлар артта калды, дошманнар бетерелде, үлем чәчкән авырулар юкка чыкты. Хан юашланды. Инде солтан да Русь белән сугышу турында уйламый иде. Литва һәм корольсез калган Польша Иван белән дуслык эзли башлады. Швеция сугыш өчен көчсез иде. Патша, Ливониядә күп санлы гаскәр калдырып, Мәскәүдә яңа җиңүләргә әзер булган җитмеш меңле гаскәр күрде. Хәер, әгәр дә ул Польша короле дә булып алса, бернинди коралсыз, кан коюсыз да әтисенең уен тормышка ашыра, ягъни Русьның Батый хан заманында югалткан җирләрен кире кайтара алган булыр иде. Ләкин аның явыз күңелен үзенең бер эчке фетнәсе аңа бу уңышлары, даны белән рәхәтлек кичерергә комачаулый иде. Аңа күк, Русьны төрле җанкыргыч авырулардан һәм ачлыктан коткарып, аның усаллык белән каткан йөрәген йомшатуын да тели сыман тоелды.
Чиксез-чамасыз, тиңдәшсез тиранлык котырынулары, чаралары ярдәмендә ул халыкның үзенә буйсынуын кичереп, сынап, бернинди каршылык та күрмичә, җәзалары өчен бернинди куркыныч та сизмичә, Адашевның тәкәббер дусларын, үзенең иң бирелгән көрәштәшләрен юкка чыгарып, аларның дәрәҗә һәм байлыкларын яңа, бернинди каршылык күрсәтми торган, үзенә бирелгән сановникларга өләшеп, Иван кинәт кенә, үзенең подданныйлары сөенеченә, үтерүченең кулы ролен уйнаган, җиде ел буе дәүләтне эченнән кимергән, какшаткан опричнинаны бетерде. Моннан соң бу котчыккыч исем кабатланмаска тиеш иде. Шуның белән бергә, өлкәләрне, шәһәрләрне, йортларны, приказларны, сугышчыларны акылсыз бүлгәләү дә бетерелде. Земщина яңадан Русь дип атала башлады, элек кешеләрне газаплап йөрүче дружинниклар патша сараеның гадәти хезмәткәрләренә, дәүләт чиновникларына, сугышчыларга әйләнде, инде аларның башлыклары атаманнар түгел, ә урысларның барысы өчен дә бердәнбер булган патша гына иде. Кешеләр моннан соң үтереш һәм талаш заманнары тәмам узды дип уйлап тынычланып калдылар.
Иванның бу вакыттагы хөкем итүе буенча кылган кайбер чаралары да яхшылыкка өмет уятты. Ул, иерарх Филиппның дошманнарын оятсыз әләкчеләр дип атап, Соловецкий игумены Паисийны кыргый Валаам утравына яптырды, Рязань епискобы, оятсыз Филофейның изге дәрәҗәсен алды, чиновник Стефан Кобылинны, каты куллы, тупас пристав Филипповны Каменный утравындагы монастырьга җибәрде һәм шулай ук күп кенә усаллык яклыларны, ачуы килеп, халыкны тынычландыру өчен, үзеннән ераклаштырды. Бу гамәлләр исә халыкта гаделлек ягында торучы бөек зат бар ул, һәм ул явызлыклар кылучылардан күкнең гадел законы һәм гаделлеге белән барыбер үч ала дигән ышанычлы фикер тудырды.
Ләкин тиранлыкның иң явызларының берсе булган, патшаның табутына хәтле ышанычлы кешесе, сердәше саналган, патша белән бергә яшәгән Малюта, Григорий Лукьянович Скуратов-Бельский калган иде әле. Галиҗәнапның аңа булган яратуы (әгәр тираннар ярата белсә!) аркасында, ул чакта тагын бер яшь кешене, аның атасы Иванның беренче хатыны буенча туган тиешле Борис Фёдорович Годуновка да мәрхәмәтлелек күрсәтте һәм аны өстен иттерә, күтәрә башлады. Бу яшь кешедә инде ул чакта ук бөек дәүләти гаделлек һәм җинаяти власть, шөһрәт сөючәнлек өлгереп килә иде. Шул куркыныч тиранлык вакытларында да табигать тарафыннан бик сирәк очрый торган бүләкләргә ия булган яшь Борис үз дәрәҗәсен белә торган, мәһабәтле, күркәм, зирәк, үткен акыллы яшь кеше иде. Ул, канга баткан тәхет янында басып торып та, бернинди кан табы белән дә буялмады, чиста килеш, ниндидер юка хәйләкәрлек белән үтерешләрдән тайчынып калып, яхшы вакытлар җиткәнне көтеп, хәтта ерткыч опричниклар арасында да үзенең чибәрлеге белән генә түгел, басынкы тыйнаклыгы һәм эченнән үзенең еракка омтылган уй-максатларының тайпылышсыз булуы белән аерылып тора иде. Годунов сугышчыга караганда күбрәк сарай хезмәткәрен хәтерләтә, патшаның иң ышанычлы корал йөртүчесе иде. Хәтта бернинди күренекле дәрәҗәсе булмаган килеш, ул 1571 елда Иван белән Марфа туенда катнашты: үзе кәләш ягыннан булса, хатыны Мария исә яучы сыйфатында. Бу исә аның зур патша мәрхәмәтенә ирешкәнлеген күрсәтә иде.
Гәрчә инде опричникларның исеме калмаса да, сирәк-мирәк кенә булса да, әле корбаннар да күренгәләп торды. Тиранлык инде арыткан, хәзер йокымсыраган, тик вакыты-вакыты белән генә уянып куйган халәттә кебек иде. Русь воеводаларының беренчесе, галиҗәнапның ышанычлы хезмәтчесе, йә патшаның зур мәрхәмәтенә ирешкән, Лопасни янында хан гаскәрләрен тар-мар китергән, йә аның опалына эләгеп, исеме, намусы пычрандырылган, аннан соң, Мәскәүне саклап калуы өчен, патша рәхмәтенә ирешкән кенәз Михаил Воротынский, бу тантанадан соң ун ай үткәч, патшаны юк итү өчен усал убырлар белән яшерен очрашуларда гаепләнеп, Иванның дошманы дип игълан ителде, аннары зур газап кичереп үлде. Ул чакларда моның ише әләкләр тиранның күңеленә хуш килә иде. Үзенә ташланган гаепне ишетеп һәм, әләкчене күреп, Воротынский патшага әкрен генә әйтте:
– Галиҗәнап! Минем бабам, әтием мине шайтанга түгел, ә чын күңелдән, ихластан Ходай белән патшага хезмәт итәргә өйрәттеләр. Кайгы-хәсрәтле чакларда убырларга түгел, Бөек Зат алтарена табынырга куштылар. Бу яла ягучы – караклыкта тотылган минем качкын колым, ышанма явызга!
Ләкин Иван аның бу сүзләренә ышанырга теләгән иде дә… Инде ул болай да Адашевның ышанычлы дусларының берсе булган бу воеводаны моңарчы шактый вакыт җәзаламый торды, илгә берәр куркыныч янаса кирәк булыр дип, аңа тимәде. Ә хәзер, шөкер, илгә куркыныч янамый, димәк, батыр кенәзнең кирәге дә шулкадәр генә…
Алтмыш яшьлек батырның кул-аягын богаулап, ике учак арасындагы агачка бәйләп салдылар да ут белән җәзаладылар. Аның гәүдәсе тирәсенә утлы күмерләрне Иван үзенең канлы таягы белән өеп торды. Аннан соң гәүдәсе янган-пешкән, көч-хәл белән генә сулаган Воротынскийны Белоозерога алып киткәннәр иде дә, ул юлда үлде. Русьның батыры, ватанга бөтен барлыгы белән бирелгән бу бөек ирнең мәете изге Кирилл монастырена күмелде.
Ул көнне аның белән бергә патша малае Иванның хатыны Евдокиянең туганы булган бояр, воевода, кенәз Никита Романович Одоевскийны да җәзага тарттылар. Ул күптән опалада иде инде. Ләкин тиранның кайчакта, үзенең озакка сузылган түземлеге яисә кешеләрнең озакка сузылган куркуларыннан тәм табып, җәзаны соңарта торган гадәте дә бар иде. Шулчакта ике малае һәм кенәз Дмитрий Бельскийның кызы булган хатыны Евдокия белән бергә өлкән яшьтәге бояр Михайло Яковлевич Морозовны да үтерделәр.
Шулай ук 1575 елда карт бояр, кенәз, утыз ел буе күренекле воевода булып саналган Пётр Андреевич Куракин һәм кайчандыр Иванның аерым мәрхәмәтенә лаек булган Иван Андреевич Бутурлин да үтерелде. Шул елда һәм аннан соңгы ике елда тагын окольничий, элеккеге бик тырыш опричник Пётр Зайцевны, үлгән Марфаның абзасы Григорий Собакинны, патшаның яраткан воеводасы Тулуповны, Никита Борисовны, Марфаның бертуганы, патшаның каенэнесе Калиста Васильевич Собакинны, оружничий кенәз Иван Деветелевичны үтерделәр. Аларның гаебе, дөресрәге, үтерү сәбәбе беркемгә дә билгеле түгел иде.
Ләкин нинди генә газаплар кичермәсен, урыс халкының патшага бирелгәнлеге шаккатыргыч иде. 1576 елда Иван үзенең чиновнигын – кенәз Сугорскийны дәүләт йомышы белән император Максимилианга җибәргән иде, ләкин ул юлда, Курляндиядә авырып китте. Аның герцогы, Русь патшасына булган хөрмәте йөзеннән, үзенең министрын берничә мәртәбә аның хәлен белешергә җибәрде. Министр аңардан бары тик:
– Минем тормышым берни дә түгел: безнең государь гына исән-сау булсын! – дигән сүзләр генә ишетте.
– Сез тиранга ничек шундый ихласлык белән хезмәт итә аласыз?! – дип гаҗәпләнде министр.
Моңа каршы кенәз Сугорский:
– Без, урыслар, патшаларның мәрхәмәтлесенә дә, рәхимсезенә дә тугрылыклы, – дип җавап бирде.
Моңа мисал итеп, сырхау кенәз аңа шундый мисал китерде. Имеш, Иван күптән түгел генә бер күренекле хезмәтчесен бик вак кына гаебе өчен казыкка утырткан. Ул бәхетсез, мескен, түзеп булмаслык газап кичереп, бер тәүлек буе яшәгән, шул ук вакытта хатыны һәм балалары белән дә сөйләшкән һәм өзлексез: «Ходам! Патшаны кичерә күр!» – дип кабатлаган. Ягъни урыслар дәүләт һәм кешелек законнарыннан аңлап та, аңлатып та булмаслык дуамал рәвештә аерылган монарх ихтыярына сукырларча, чиксез ышаныч белән бирелгәннәр. Моның өчен аларны чит илнекеләр һәрвакыт шелтәләп килгәннәр, чөнки алар мондый нәрсәне кешечә аңлый алмаганнар.
Бу елларда Иванның йөгәнсезлеге изге дип саналган чиркәү кануннарын моңарчы ишетелмәгән, күрелмәгән оятсызлык белән санга сукмауда да бик ачык күренде. Марфадан соң ул Аннага өйләнде, тик әллә үзенең авырга узмавы аркасындамы, әллә иренең мәхәббәт уеннарын читтән эзләүдән дә тартынмавы сәбәплеме, патшабикә тиздән иренең иркәләвен татымый башлады. Бу хатын да, Соломония кебек, дөнья гаменнән, димәк, иреннән ваз кичәргә тиеш булды. Ул шулай эшләде дә: Дария исеме алып, Тихвин монастырена монашка булып китте һәм анда 1626 елга кадәр яшәде.
Шуннан соң патша епископтан, ягъни чиркәүдән бернинди фатиха-рөхсәт тә алып тормыйча, 1575 елда – бишенче мәртәбә! – Анна Васильчиковага өйләнде. Әллә яшерен генә, чөнки аның бу өйләнүе, туй уздыруы турында берни дә ишетелмәде. Шулай ук патшаның сарай хезмәтчеләре, патшага якын кешеләр арасында аның туганнары да күренмәде. Бары тик шунысы гына билгеле: ул да, Соломония шикелле, Суздаль кызлар монастырена күмелгән булып чыкты…
Иванның алтынчы хатыны Василиса Мелентьева тол хатын иде. Ул аңа бернинди изге йолаларсыз, яшәп тору өчен генә өйләнде. Шулай итеп, үлемнәр күрүдән һәм мәхәббәт уеннарыннан туймаган патшаның законсыз өйләнүләре моның белән генә бетмәгән әле…
Царевич Иванның үлеме
Россия Литва белән өч еллык сугыштан соң Русь тарихында үз файдасына булмаган тынычлык турында килешү төзеде. Ләкин шулай да ул сугышта башка җирләрне бирмичә, Русь үз чикләрендә кала алды. Бу исә фәкать Псков аркасында гына мөмкин булды. Ул, нык терәк буларак, Стефан Баториянең җиңелмәслеген какшатты. Әгәр дә Батория Псковны алган булса, ул Ливония белән генә канәгатьләнеп калмыйча, Руська Смоленскины да, Северский җирләрен дә калдырмас иде. Бәлки әле, Новогородны да алган булыр иде. Хәер, инде Иван үзе дә, төшенкелеккә бирелеп, үз воеводаларының яхшы хәбәрләренә колак та салмыйча, Батория белән булган ул сугышта, әллә ниткән куркыныч күрәзәләргә, төш һәм могҗизаларга ышанып, сугышта гел күңелсезлекне генә фаразлап торды. Христосның туган көнендә, кышкы тыныч, кояшлы көндә яшен угы Иванның Александровский бистәсендәге йокы бүлмәсен суккан иде. Янәсе, шулчакта Мәскәү тирәсендә яшәгән кешеләр «Качыгыз, качыгыз, урыслар!» дигән куркыныч тавыш ишеткәннәр. Шунда күктән ниндидер серле язулы мәрмәр табут ташы килеп төшкән һәм бу хәлгә шаккатып калган патша аны үз күзләре белән күргән, тән сакчыларына аны ватарга кушкан, имеш. Бәлки, бу әкияттер, ләкин шунысы хак: Псков белән кенәз, воевода Иван Петрович Шуйский Русьны коточкыч куркынычтан саклап калдылар.
1577 елның 4 февралендә, бездән аның шәһәр һәм крепостьларын алу өчен, Ян Замойский Ливониягә керде. Аның иярченнәре Псковтан шатланышып ераклаштылар, чөнки аларның үз туганнары каберләре белән әйләндереп алынган Псков шәһәрен һәм крепость стеналарын күрәселәре килми иде. Ольга шәһәренең капкалары фәкать шушы көндә генә ачылды, һәм ватан алдындагы үз бурычларын намус белән үтәгән кешеләр, куркыныч юкка чыгудан шатланышып, иркен сулап куйдылар, рәхәтлек хисләре кичерделәр. Ләкин Ливониядә күптәннән үк яшәүче, инде Дерпта өйләре, гаиләләре, чиркәүләре булып, ватаннарындагы шикелле яшәп яткан урысларның кәефләре алай күтәренке түгел иде. Килешүдә каралганча, аннан хатыннары, балалары белән Новогород һәм Псковка күчәргә тиешле урыслар, инде ияләнелгән урыннары белән соңгы мәртәбә саубуллашырга, чиркәүләренә карап, соңгы тапкыр табынырга тиешләр иде. Алар барысы да бигрәк тә туганнарының каберләре янында күз яшьләре белән еладылар. Алты йөз елга якын Ливонияне үз җирләре дип санаган, аның кешеләре өстеннән инде изге Владимир вакытыннан бирле хакимлек иткән һәм анда Бөек Ярославль заманында крепостьлар төзегән һәм аның чәчәк аткан чорында Дерпт өлкәләреннән ясак җыеп торган Русь тантаналы рәвештә безнең каныбыз белән сугарылган җирләребездән ваз кичәргә мәҗбүр булды. Шулай да һәрвакыт тынычлык ягында булган бөтен халык, шул исәптән мәскәүлеләр дә, бөлгенлеккә төшергән бу сугышның бетүен бик хупладылар. Ләкин Иван үзенең кыюсыз күңеленең тынычлануы белән рәхәтлек хисен сиздеме икән?
Патша үзенең яраткан олы малае Иванны Руська икенче үзе итеп әзерләде: әһәмиятле эшләрне аның белән бергә башкарып – думада утырып, дәүләт буйлап йөреп, ул аның белән бергә рәхәтлекләр дә кичерде, кешеләрне дә җәзалады, әйтерсең ул моны, малае аны оялта алмасын һәм Русь варистан бернинди яхшылык та көтмәсен дип, махсус эшләде. Яшь патша малае инде ул вакытта өченче хатынга – Шереметевлар нәселеннән булган Иван кызы Еленага өйләнгән иде. Баштагы икесенең – Сабурова белән Параскева Михайловна Соловаяның – чәчләре киселде. Әллә үз белдеге белән, әллә әтисенә охшарга тырышыпмы, царевич, хатыннарын алыштырып кына калмыйча, бу яктан да әтисе кебек, кәнизәкләрен дә гел алыштырып торды. Ләкин яшь чагында ук йөрәгенең коточкыч рәхимсезлеген һәм мәхәббәт уеннарын яратуын күрсәтсә дә, ул эш мәсьәләсендә һәм данга омтылуда акылын да күрсәтте. Тынычлык килешүе төзү буенча сөйләшүләр барышында, Русь өчен әрнү кичереп, боярлар йөзендә кайгы чалымнарын укып, бәлки, гомуми рәнҗү сүзләре ишетеп, ул, царевич, гаделлек, намуслылык хисләре белән янып, әтисе янына килеп, аңардан үзен гаскәр белән дошманны куарга, Псковны азат итәргә, шулай итеп, Русьның намусын торгызырга җибәрүен таләп итте. Шулчак ачуыннан буылыр хәлгә җиткән патша малаена:
– Фетнәче! Син боярлар белән бергә мине тәхеттән төшермәкче буласың! – дип кычкырып, ярсуыннан нишләргә белмичә, таяклы кулын югары күтәрде.
Бу вакытта шунда булган Борис Годунов аның кулын тотып калмакчы иде дә, ләкин патша үзенең очлы жезл-таягы белән берничә яра ясап һәм шундук малаеның башына сугып өлгергән иде инде. Мескен царевич шунда канга батып егылды. Бу хәлне күреп, патшаның ярсуы басыла төште. Куркуыннан йөзе агарып, шашынган хәлдә нишләргә белмичә:
– Мин малаемны үтердем! – дип акырып җибәрде һәм аны кочакларга, үбәргә тотынды, аның тирән ярасыннан агып торган канын туктатырга тырышты, елады, үкседе, докторларны чакыртты, Ходайдан мәрхәмәтлек, ә малаеннан кичерүен сорады.
Ләкин күкләр хөкеме тормышка ашкан иде инде. Царевич, әтисенең кулларын үбеп, йомшаклык белән аңа үзенең яратуын һәм кызгануын, кайгысын уртаклашуын белдерде, өметсезлеккә бирелеп рухын төшермәвен теләде, аннан соң үзенең ышанычлы улы һәм подданные булып үлүен әйтте. Аннан соң яшь Иван әле тагын дүрт көн яшәде һәм 1577 елның 19 ноябрендә бернинди гаепсез кешеләрнең каннары елга шикелле аккан иләмсез Александровский бистәсендә җан бирде. Патша исә бу вакытта инде берничә көн буе ашамый-эчмичә, аның янында утыра бирде.
22 ноябрьдә барысы да кара кием кигән вельможалар, боярлар, кенәзләр аның мәетен Мәскәүгә алып киттеләр. Патша малаеның табуты артыннан изге Михаил Архангел чиркәвенә тикле барды һәм аны җирләргә үзенең бабалары янында урын күрсәтте. Күмү гадәттән тыш яхшы һәм күңел йомшаклыгы белән башкарылды. Барысы да елады, чөнки, әгәр дә язмыш аңа атасының үлемле кулын күтәртмәгән булса, ул бит державалы Русьның патшасы булырга тиешле кеше иде! Нишлисең, аны әтисе бозыклыкка да тартты һәм кабергә дә төшерде. Халык исә яшертен генә тантана итте, янәсе, Иванның үзенә дә газапланганнарның күз яшьләре төште!..
Малаен җирләгәннән соң, патша берничә көн аны бик каты сагынды, тыныч кына йоклый да алмады: кайчак төннәрен, төшендә әллә ниткән өрәкләр күреп, куркынып-куркынып сикереп торды, хәтта урын-җиреннән егылып төште, бүлмә уртасында аунады, ыңгырашты, акырды, ахырда инде көч-хәле калмагач кына тынычланып кала иде. Хәтта йокысыннан теләсә кайсы вакытта уянып, идәндә аунап йокыга талган шикелле мизгелләрендә дә онытылып-онытылып китте. Аның өчен идәндә дә түшәк җәя һәм баш астына мендәр дә сала торган булдылар. Ул андый чакларында, гәрчә иртәнге яктылыкны көтсә дә, аннан курка да иде. Хәер, ул, алар күз алдына малаен үтергән кеше буларак килеп басарга теләмичә, кешеләрдән дә курка иде.
Җаны әрнегән, аңа берничек тә тынычлык таба алмыйча азапланган шундый көннәренең берсендә ул үзенә күренекле дәүләт ир-атларын чакырды да, тантаналы рәвештә аларга мөрәҗәгать итте. Янәсе, аңа, Ходай тарафыннан бик каты җәза алган кешегә, үзенең көннәрен монастырь ялгызлыгында тәмамларга язган. Кече малае Феодор Русь белән идарә итәргә сәләтле түгел һәм идарә иткән очракта да бу эшне озак алып бара алмаячак. Шуңа күрә боярлар лаеклы галиҗәнап-патшаны үзләре сайларга тиеш, һәм ул кичекмәстән держава белән патшалыкны шул кешегә тапшырачак.
Көтелмәгән мондый хәбәрдән барысы да гаҗәпләнеп калды: кайберәүләр аның ихласлыгына ышанды һәм күңелләре йомшарып китте, икенче берәүләр монда ниндидер явыз ният ятмыймы, патша аларның яшерен уйларын гына беләсе килмиме икән дип шикләнде, ягъни бу очракта аларның үзләренә дә, алар сайлап куйган кешегә дә үлем җәзасы биреләчәк түгелме? Барысы да бер тавыштан:
– Калдыра күрмә безне, государь, без Ходай биргән патшадан, синнән һәм синең малаеңнан башканы теләмибез! – дип җавап бирделәр.
Шунда патша, алар белән үзенең идарә итү авырлыгын ирексездән тагын дәвам итәргә мәҗбүр булган кеше сыман, теләр-теләмәс кенә ризалыгын бирде. Ләкин үзеннән бөеклекнең, байлыкның һәм купшылыкның бөтен атрибут-билгеләрен алып ташлады, хәтта таҗ белән скипетрдан да баш тартты, үзен дә, сарайдагыларны да кайгы киеме кияргә мәҗбүр итте, малае рухына искә алу йоласы – панихида оештырды һәм үкенде, үз-үзен шелтәләде. Малае рухына дога кылсыннар дип, Константинопольгә, Антиохиягә, Александриягә, Иерусалимга, патриархларга ун мең сум акча җибәрде. Һәм, ниһаять, шуннан соң тынычланып калды!
Тиранның үлеме
Вакыт үтә торды, һәм аның белән бергә инде Иванның намусы һәм бернинди гаепләре булмаган килеш төрле җәза, үлемнәргә тартылганнар тарафыннан әйтеп куелган соңгы сәгате дә якынлаша барды. Гәүдәгә нык булган, әле тирән картлыкка ерак булган патша бик озак яшәргә дип уйлаган иде. Ләкин ярсулы ачулык, кызучанлык, Ходайдан кичерүләр үтенмичә кылган явызлыклар, кайчагында шуңа кагылышлы күңелендә туган яшертен үкенү хисләре, оятсызлык, җенси тотнаксызлыклар, малаен үтерүе, ниһаять, болар барысы да Иванның көчен бетерә килделәр.
Алай да 1584 елның кышына чаклы ул әле үзен ярыйсы гына хис итә иде. Ул вакытта исә Бөек Иван һәм Благовещение чиркәүләре арасында күктә тәре сыман билгеле комета пәйда булды. Аны патша, кызыксынып, бик озак күзәтеп торды, шунда аның йөзе үзгәрде, һәм ул тирәсендәге кешеләренә:
– Менә ул – минем үлемем билгесе! – диде.
Бу күңелсез уй башына кергән патша Русь белән Лапландиядә сихерчеләр эзләргә боерды. Эзли торгач, андыйлар алтмышка якын җыелды. Мәскәүдә алар өчен махсус йорт төзелеп, барысы да шунда урнаштырылды. Сихерче астрологлар исә аңа үзенең яраткан кешесе Бельский аркылы берничә көннән, дөресрәге, 18 мартта үләчәге турында җиткерделәр. Чөнки аның, эчке әгъзалары чери башлап, тәне кабарынды, шешенде. Ләкин патша аларга бу турыда беркемгә дә сүз катмаска боерды, әгәр бу турыда ишетелә калса, аларның учакта яндырылачагы турында искәртте.
Февральдә әле ул бераз дәүләт эшләре белән дә шөгыльләнде. Ләкин 10 мартта, үзенең авыраеп китүе аркасында, Мәскәүгә якынлашучы Литва илчесен туктатырга кушты. Янәсе, кабул итә алмас. Бу карарны ул үзе, үз теле белән игълан итте.
Әлбәттә, әле ул терелеренә ышана иде, ләкин алай да янына боярларны чакырырга һәм васыятен язарга кушты. Анда ул үзенең кече улы Феодорны тәхет һәм монарх варисы итеп игълан итте, Псковны дошманнан саклаганда үзен таныткан кенәз Иван Петрович Шуйскийны, бөек кенәз Василийның туганы Иван Фёдорович Мстиславскийны, беренче патшабикә Анастасиянең туганы Никита Романович Юрьевны, Борис Годуновны һәм Бельскийны киңәшче һәм держава күзәтчеләре итеп сайлады. Алар гәүдәсе белән дә, җаны белән дә зәгыйфь булган Феодорга дәүләт эшләрендә таяныч булырга тиешләр иде. Үзенең иң кечкенә малае – сабый Димитрий белән әнисенә Углич шәһәрен бүләк итте һәм аның тәрбиясен Бельскийга тапшырды. Барлык бояр һәм воеводаларга рәхмәтен җиткерде, аларның һәрберсен дуслар һәм фикердәшләр дип атады. Феодорга тәкъвалык, мәхәббәт һәм рәхимлелек белән патшалык итәргә кушты. Аңа һәм үзе сайлап куйган биш баш вельможага христиан динендәге державалар белән сугыштан читтә торырга киңәш итте, Литва һәм Швеция белән булган сугышларның начар нәтиҗәсен билгеләп үтте, Русьның хәлсезләнүен кызганды. Шулай ук барлык әсирләрне, хәтта литвалылар белән немецларны да азат итәргә кушты. Әйтерсең ул, тәхете белән бу дөньяны калдырып китәр алдыннан, үзенең намусы, кешелек һәм Ходай белән килешмәкче, моңарчы явызлыктан тәм табып яшәгән патшаның җаны айнып киткәндә, ул малаен үзенең ялгышларыннан коткармакчы була иде.
Бу вакытта сарайда кайгы хөкем сөрде, ил халкы, аның явызлыкларын да онытып, храмнарда патшаның тизрәк терелүен сорап догалар кылдылар, патшага саулык-сәламәтлек теләп, Ходайга ялвардылар. Үзен җиңелрәк, яхшырак сизгән чакларында, ул кәнәфидә килеш аны берсеннән-берсе гаҗәеп матур, кыйммәтле ташлары саклана торган палатага алып керергә боерды. 15 мартта ул аларны рәхәтләнеп инглиз Горсейга да күрсәтеп утырды, алмаз, якутларының һәрберсе турында зур белгеч сыман тәфсилләп сөйләде. Үзенең йомшак сүзләре белән аны юатырга, тынычландырырга кергән килене – Феодорның хатыны – авыру яныннан, аның ялкынлы теләген, оятсызлыгын сизеп, йөгереп чыгып китте.
Инде авыру патшаның көче бетеп килә иде. Уйлары да күләгәләнде, каралды. Вакыт-вакыт аңын җуйган мәлдә яткан килеш, ул, кычкырып, үзенә үлгән малаен чакырды, аны күз алдында күргәндәй булды, аның белән йомшак итеп сөйләште дә…
17 мартта җылы ваннадан соң аңа кинәт җиңел булып китте, һәм ул шундук үзенең авыруы аркасында Можайскида туктатылган Литва илчесен башкалага китерергә боерды һәм икенче көнне Бельскийга:
– Ялган астрологларга җәза игълан ит: бүген, аларның әкиятләре буенча, мин үләргә тиеш идем, ә мин үземне яхшы хис итәм, – диде.
– Ләкин көн узып бетмәгән бит әле, – дип җавап бирде аңа астрологлар, Бельский аша.
Авыру өчен тагын ванна әзерләделәр, ул анда өч сәгатькә якын булды, аннан соң караватына ятып ял итте, бераздан торды да шахмат тактасын алып килүләрен сорады һәм халаттан килеш, урын-җирендә утырган мәлдә, үзе шахмат фигураларын тезде. Бельский белән уйнарга теләгән иде, тик кинәт ауды да күзләрен йомды. Ә докторлар әле һаман аның тәнен ныгыта торган сыеклыклар белән ышкый, ә митрополит, мөгаен, Иванның күптән билгеле булган соңгы васыятен үтәп, инде җаны булмаган гәүдәсе өстендә чәчен кистерү догасы укый иде…
Бу минутларда патша сараенда һәм башкалада тирән тынлык хөкем сөрде: барысы да нәрсә булыр дип көтәләр иде. Иван гәрчә инде үле булса да, үз күзләренә үзләре ышанмаган сарай кешеләре өчен ул әле һаман да куркыныч иде. Аның үлеме турында бераз вакыт белдерми тордылар. Бары тик Кремльдә «Государь умер!» дигән ышанычлы тавыш ишетелгәч кенә, халык, әллә Феодорның зәгыйфьлеген белгәнгә күрә, дәүләт өчен моның начарлык белән бетәргә мөмкин икәнлеген аңлап, әллә, гәрчә каты куллы булса да, үлгән монархны кызганудан идеме еларга кереште.
Өч көннән соң аны бик зурлап Михаил Архангел храмында җирләделәр. Яшьләр акты – барысы да йөзләренә кайгы билгесе чыгарырга тырышты.
Халык, бары тик догалар һәм зур түземлек белән генә коралланып, үзен бернинди кызгануны белмичә җәзага тарткан үтерүченең явызлыгына егерме дүрт ел буе түзде.
Эпилог урынына
Әйе, яшь чагында яхшылык үрнәге булып та, ир-ат яшендә һәм картая барган саен котырынган кан эчүчегә әйләнгән бу кешенең кылган коточкыч гамәлләренә ышану да кыен кебек. Ләкин тарих аңардан башка явызларны да белә. Әйтик, галиҗәнаплар үрнәге һәм бер үк вакытта албасты да булган Калигула, мәхәббәт үрнәге һәм шул ук вакытта җирәнү предметы да булган Нерон Римда патшалык иткәннәр. Ярар, алар – потларга табынучы мәҗүсиләр. Ә Людовик ХI христиан иде бит, ләкин ул да Иваннан кансызлык буенча да, тышкы диндарлык-тәкъвалык буенча да һич тә калышмады. Алар икесе дә диндарлыклары белән үзләренең законсыз гамәлләрен, кыргый оятсызлыкларын, хатын-кызларны артык яратуларын, коточкыч явызлыкларын акламакчы булып яшәделәр һәм идарә иттеләр.
Ләкин кешелек тарихында аек акыл белән аңлап булмаган нәрсәләр күп, ни гаҗәп: тираннарның исемнәре тарихка кереп кала һәм халык хәтерендә яши бирә. Алай гына да түгел, хәтта тора-бара, еллар артыннан еллар, гасырлар артыннан гасырлар үткән саен, алар идарә иткән чордагы гамәлләренең күбесе, хәтта тиранлыклары белән явызлыклары да аклана бара. Янәсе, алар – дәүләти идарә эшендә зарур булган нәрсәләр, алар дәүләт бердәмлеген саклап калу өчен кирәк булган.
Мондый караш Явыз Иван Дүртенчегә карата да яшәп килә. Сүз дә юк, аның да уңай яклары да булган, Русь дәүләтен берләштерү өчен, ул да – зур тырышлыклар күрсәткән шәхес. Тик ул тарихта үз халкына карата кылган тиранлыгы һәм явызлыгы белән Русь-Русия мәнфәгатьләре хакына эшләгән күп кенә яхшы гамәлләрен сызып ташлаган катлаулы шәхес булып кереп калды. Ә явызлыкны да, кансыз тиранлыкны да берни белән дә аклап булмый…
2013–2014