Электронная библиотека » Дания Гайнетдинова » » онлайн чтение - страница 3

Текст книги "Ялгыз таган"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Дания Гайнетдинова


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 11 страниц) [доступный отрывок для чтения: 3 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Бәхтияр Фәхриев киткәч, гаиләдә сөенеч уртаклашып алдылар. «Ватан» колхозында эш кимендә ике-өч айга сузылачак. Эскизларны гына эшләү дә байтак вакытны алыр. Аларны Мидхәт ялгызы башкарырга тиеш. Аның каравы тияре әйтүле булачак. Яңа гына гаилә корып җибәргән кешеләргә шунысы үтә тансык, шунысы терәк булачак. Әгәр инде «Авыл иртәсе» н дә ала калсалар, эшләр бер җайга төшәр иде. Юкса татар рәссамы, татар композиторы, язучысы үз әсәрләреннән килгән акчага гына карап торса, кайчан бөтәя ала?..

Мәрзия шатлык аралаш пошынып куйды:

– Ике-өч ай!..

Мидхәт аның ни әйтергә җыенуын аңлап алды да хатынын:

– Ял көннәрендә килгәләп йөрерсең, – дип юатасы булды. – Аларның кунакханәләре шәп, диләр. Аерым бүлмә алырмын. Бер якшәмбедә син килерсең, икенче атнада мин кайтырмын. Ул якка тәүлегенә дүрт-биш поезд йөри. Дүрт сәгатьлек юл.

Яшьләрнең сүзенә колак салып торган Тәгъзимә катнашмый чыдый алмады.

– Көн элгәре ямансулап торма, килен. – Каенана шундый чеметтерүле сүз кыстырды. – Кемдер әйткән бит, әле ярый аерылу бар, ул булмаса, сагынышып күрешүләр дә булмас иде, дигән. Кул сузымы җиргә эшкә китү – бәйрәм генә ул.

Мәрзия каенанасына ләм-мим каршы әйтмәде, аның алдында саксыз сүз ычкындырганы өчен, үзен тиргәде, тик күңелдәгесен телдән төшереп өлгергән иде шул инде.

Иртәгесен мәктәптән кайткач, Мәрзия ирен юлга хәстәрләде. Киеп китәчәк киемнәрен барлады, алмашка дигәннәрен, сабын-сөлгесен, теш пастасын куйды. Кырыну кирәк-яракларын, ислемаен оныттырмаска тырышты. Кәгазь-карандашларын иренең исенә төшерде һәм:

– Ашарыңа ниләр аласың? – дип сорады.

– Берни дә алып мәшәкатьләнмим, Мәрзия. Өйләдә анда булам ич инде. Бәхтияр агай колхозында ач тотмаслар дип ышанам.

– Запаслы ат армас, ди торган иде безнең әткәй. Юлда ук карының ачуы бар.

Тәгъзимә белеп-аңлап тора: бик дөрес борчыла килене. Шулай да каенана күңелен тырнап-тырнап ала Мәрзиянең кайгыртучанлыгы. Әллә ниткән көнләшү галәмәте борынларга азаплана.

Әле кайчан гына каникуллардан укырга киткәндә, эшли башлагач, командировкаларга барганда, Мидхәтен ул үзе әзерләп-җыештырып озата иде. Инде менә бу вазифаларны бүтән кеше башкара. Көннәр үтә торыр, аның газиз улына акрын-акрын гына хатын йогынтысы иңәр. Алла мәрхәмәтеннән ташламасын, балаңның үзеңнән бизүе дә мөмкин. Берүк, шул көннәргә калдыра күрмә, Ходам!..

Тәгъзимә, шомга батарлык һични югын белсә дә, кара уйга төшүен шул минутта ук гаепләп ташлый, тик барыбер хәерсез шөбһә корты астыртын гына кимерә, каһәрең!..

«Ватан» колхозында Мидхәтне, чыннан да, аш-су белән каршыладылар. Колхоз рәисе үзе чакырып китергән кеше булгач, рәис – монда берәү дә каршы төшмәс абруйлы зат!

Тау ягының кыр ягы булып киткән төбәгенә урнашкан Җидегән авылы. Зур авыл, колхозның төп утары. Монда авыл Советы, сельпо, участок хастаханәсе, урта мәктәп. Авыл төз, чиста, яшел дә. Җидегәннең тырыш кешеләре шулай яшелләндергән. Югыйсә монда табигатьнең мәрхәмәте белән үскән урманнарның эзе дә юк. Якын дигән урман кырык-илле чакрымда, Чувашстан җирендә. Дөрес, басу саклагыч полосалар инде бик шәп үсеп киткәннәр, барып сыенырлыклар.

Мәдәният-спорт сарае авылның күрке булып калкып чыккан, ерактан ямь биреп тора. Ул ак кирпечтән салынган. Аның директоры белән бергәләп бу бинаның һәр почмагын карап йөри торгач, кичне җиткерделәр.

Кичен кунакханәгә Бәхтияр агай Фәхриев үзе килде. Кичке аш янында бик озаклап, җентекләп, һәммә шартын китереп әңгәмә кордылар. Ниләр майтарырга кирәклеген бәйнә-бәйнә, кайта-кайта сөйләштеләр. Эш күп буласы икәне ачык иде. Мидхәт иртәгә комплексны үзе генә янә бер тапкыр карап чыгасын, эскиз-кәгазьләргә тиешле масштабларда күчерәсе итеп үлчәүләр аласын әйтте. Сәхнә бизәүнең үзе бер сәнгать булуын яхшылап аңлатты. Кашагасындагы өндәү-тәбрик сүзләреннән алып даими артбизәк булып торасы полотнога, ян-яктагы порталларга кадәр фикер дә, зәвык та кирәген төшендерде. Эшнең бөтен колачын күзаллаганда, бер мәлгә үзе дә имәнү хисе кичерде. Әмма мәлҗерәп калырга, сер сынатырга ярамый иде. Кул пары итеп худфондтан мондый эшләрдә каешланып өлгергән бер агайны чакырырга карар итте.

Фойеда үлчәүләр алганда, залга керү ишекләре өстендәге мәйданга ясалачак картина берьюлы ике вариантта күз алдына килде: авыл Сабан туе күренеше исә үзәк утарның – Җидегән авылының панорамасы. Кайсын сайлауны колхоз җитәкчеләре ихтыярына куясы иде, әлбәттә. Гомумән, һәр бизәк аларның фикере аша сөзелеп чыгарга тиеш. Тәкъдим итү – Мидхәттән, кабул итү – хуҗалардан. Ян-як диварлар да фантазияне уйнатырга, хыял канатларын җәяргә җай бирә.

Авыл китапханәсе дә шушы бинада. Аны бизәү өстәмә уйлану сораячак. Ул, Мәдәният сараеннан – фойесы, тамаша залы, сәхнә арты бүлмәләреннән – һәм спорт залыннан аермалы буларак, үзенчәлекле бизәү таләп итәчәк…

Иңнәренә тау кадәр йөк төяп, Мидхәт өч көннән Казанга кайтты. Җидегәндә башкарып чыгарга тиешле эшләр байтак гомерен суырасына ышанган иде инде ул. Шулай булгач, «Атылган мәхәббәт» не тәмамлау чигенеп торачак. Ни кылырың бар?! Башыңнан чумып төп иҗатың белән генә шөгыльләнер идең дә соң, ата-бабаңнар миллионер булып мирас калдырмаганнар бит!.. Безнең зыялылар тормышында кырыктартмачылар котылгысыз күренештер инде ул… Үзең теләп төрле жанрда иҗат итү – бер нәрсә, михнәт бабай камчысына күндәмлек күрсәтергә мәҗбүр булуың – бүтән әттәхият. Шунысы реаль: хезмәттәш табарга да – эшкә! Сәнгать мәктәбендә – дүрт ел, училищеда – биш, институтта алты ел белем алуыңның әҗерен читтә-чатта эшләштергәләп тә чыгарырга туры килә шул!..

Уйлана торгач, Мидхәт үзенә кул пары итеп торгынлык чоры дигән авыр елларда Татарстанның күп районнарында мәдәният сарайларын бизәүдә катнашкан өлкән рәссам Колбарины чакырып багарга булды. Шул ният белән кайткан көннең икенче яртысында худфондка китте. Колбари анда булып чыкты.

– Әле дә ницек куригын тота алдың Колбари әбзәңнең? – диде ул, һәрвакыттагыча шат, күңелле күрешеп. – Мин икенце ай пенсиядә. Миңа ни-нәстә йомышың төште?

Пенсионер димәссең, берәү дә алтмышны бирми әле аңа. Таза, нык бәдәнле, аякларын асфальтта эз калдырам дигәндәй баса. Иң әйбәте – гомере буена оптимист. Андый кеше белән гәпләшүе рәхәт. Мидхәт аңа хәлне сөйләп аңлатты.

– Булды! Пионер кебек хәзер! Сәмән ягы берсәк булыр дисең. Үзем ацка тәгәрәмәм, совет пенсиясенә дә ян асрап була, кажется. Ну бит минем әле күке балалары бар…

Мидхәт белә: күке балалары дип, Колбари абыйсы икенче хатынның кызларын әйтә. Яратып сөйләве шулайрак килеп чыга аның.

– Выт пенсиягә генә карап төртенмәскә бер выход табып килгәнсең. Барам, брат, шөгыльгә ябышабыз.

– Рәхмәт, Колбари абый, сүзне кире какмадың. Атна-ун көннән юлга чыгарбыз, – диде Мидхәт. – Әзерләнеп өлгерерсеңдер бит?

– Һи-и, раз-два, замат хәстәрен күрәбез аның!..

– И оптимист та соң үзең, Колбари абзый! Рәхәт синең белән, билләһи!

Мидхәт өйгә юлым уңды дип кайтты. Эскизларны ерып чыккач, Колбари белән парлашып, Җидегәнгә юл тоттылар.

* * *

Яңа өйләнешкән кешеләрнең бер-берсен күреп туймаулары һич гаҗәп түгел. Алар, магнитланган кебек, берсе икенчесенә тартылып яшиләр. Андый чакта аерым көн итүнең атналары түгел, сәгатьләре дә бик озак тоела, гүя вакыт туктап кала да терәлеп тора.

Тормыш дигәнеңнең көндәлек мәшәкатьләре дә аяу-мәрхәмәт белми. Алар, берсе өстенә икенчесе өелеп, чабудан тарта, аякны тышаулый, кулга богау салгандай итә. Үтәми генә котылыр хәл юк, һәммәсе дә казна эше йә гаилә зарурияте белән ычкынмаслык бәйләнгән була. Кыскасы, фани дөнья бимазалары сагыну, зарыгу, күрешергә тилмерү дигән төшенчәләрне санга сугарга ашыгып тормый.

Мәрзия дә, күпме җилкенмәсен-талпынмасын, ял көннәрендә өйдән арынып чыгып, Җидегән авылына бара алмады. Ноябрьнең Халыкара бердәмлек көне бәйрәменә көзге каникул көннәрендә Мидхәтнең кайтуын көтеп сабыр итәргә мәҗбүр булды.

Ире дә, өч-дүрт көн саен хәбәрләшеп торганда, ноябрьнең дүртләреннән калмый кайтырын хәбәр итә иде. Тик ул дүрте көнне дә, бишендә дә кайта алмады, алтысында Казанда булам, ашыгыч эш белән тоткарландым, дигән хәбәре дә килде.

Бәйрәмгә җәмәгать биналарын бизәүне үтенгәч, рәссамнар җитәкче гозерен кире кага алмады. Бу тиклесе хак. Шулай да бишенче ноябрь көнне тоткарлануга төп сәбәп ул түгел иде. Бише Бәхтиярнең төпчеге – Миләүшәнең туган көне булып чыкты. Дүрт малайдан соң бер кыз икән ул Миләүшә. Шуңадырмы аны бик тансык итеп кадерләргә күнеккәннәр. Дүртендә үк туган авылына кайтып җиткән студентка Мидхәтнең дә, Колбари абыйсының да үз бәйрәме мәҗлесендә катнашуларын бик үтенде. Бик! Әлеге тәкъдимне кире кагу мөмкин түгел иде. Тантанадан баш тарту туташны рәнҗетү генә булып калмаячак, Бәхтияр Фәхриевне дә санга сукмау төсле килеп чыгачак.

Мидхәт тә, Колбари да Миләүшәнең бәйрәменә киләселәрен белдерделәр һәм, чакыруыңа рәхмәт, диделәр. Мидхәт уйный-көлә генә бүләк дигән нәрсәне дә искә төшерде:

– Барабыз! Монысы – бертавыштан кабул ителгән карар. Язылмаган канун буенча, мондый мәҗлескә юбилярның кәефенә ятардай сувенир-мазар да алып килү гадәте бар бит әле. Әйтегезче, Миләүшә, без Җидегән авылы шартларында сезгә нәрсә алып килә алабыз? Монысы – яхшы таныш кешедән киңәш сорау…

Миләүшә, мондый сүзнең чыгуына гаҗәпләнгәндәй, шомырт кара күзләрен зур ачып карап торды, аннары, берни дә алып килмисез дигәнне төшендереп, баш чайкады һәм:

– Сез – үзегез бүләк, – дип кырт кисте.

Аның гаҗәпләнгән булып торуы да, баш чайкавы да шултикле килешле иде, хәтта әйткән сүзләре дә, үз-үзен үтә нәзакәтле тотышы белән чагыштырганда, алай ук тәэсирле ишетелмәде.

– Шылай да… шылай да әтеп карагыз әле, сеңлем, без нәстә эшли алабыз? – Сүзгә Колбари да кушылды.

– Мин сезне бүләк өметләнеп чакыраммыни? – Миләүшә үпкәли язды, озын кара керфекләрен еш-еш сирпеп, юка нәфис иреннәрен бөрештереп куйды. – Туган көнемдә өй түребездә сәнгать әһелләре булуын телим мин!

– Без дә, буш кул белән барып, йола каршында бурычлы калырга теләмибез. – Мидхәт сүзне янә куертты.

– Алайса, шул… – Миләүшә энҗе тешләрен ялтыратып елмайды. – Мидхәт абый, хәтерегезгә салып куегыз, минем портретымны ясарсыз. Гомерлек бүләк шул булыр.

Колбари зур учларын шапылдатып куйды:

– Выт мынысы ярый! Шәп әйттегез, сеңлем, шәп! Йә, брат, синең сүзең ницек булыр?

Мондый чакта, каршыңда җир фәрештәсе басып торган минутта, ирмен дигән ир-егет сер бирерме дә югалып калырмы?!

– Килештек! Вәгъдә! – дип кисеп салды Мидхәт.

Вәгъдә алырын алдан ук өметләнмәгән Миләүшә кинәт балкып китте, дулкынлануы йөзенә бәреп чыкты. Туң җанлы бәндәләрне дә аңына китерерлек итеп елмайды да:

– Сез шаһит булыгыз, Колбари абый, Мидхәт абый рәссам вәгъдәсе бирде! – дип, бу хактагы сүзгә нокта куймакчы булды.

– Шаһит, шаһит! – Колбари тагын учларын шапылдатып куйды. – Алай гына да түгел, портретның рамын үзем ясап бирәм. Анысы минем кулдан килә, наят итәрмен…

– Менә рәхмәт икегезгә дә! – Миләүшә ай-кояштай балкый иде. – Инде тагын бер үтенеч: бу карарыгызны дуслар җыелгач, аларга да ирештерерсез, яме?

– Була!

– Мөмкин! – диештеләр ирләр.

Мәҗлес Фәхриевләрчә колач, Фәхриевләрчә муллык һәм заманча зәвык белән узды. Кич җиде тулганда башланып киткән тантана көзге таңгача диярлек бик күңелле, бик әдәпле дәвам итте. Миләүшәнең өч абыйсы кайткан иде. Икесе район үзәгендә икәннәр: берсе – район авыл хуҗалыгы идарәсендә агроном, икенчесе – районның хирургы. Өченче ир туганы Казаннан кайтып төште. Анысы – авыл хуҗалыгы институты аспиранты. Дүртенче абыйсы кайта алмаган, котлау телеграммасы сугу белән чикләнгән. Ул абыйсы хәрби кеше, инде майор дәрәҗәсенә ирешкән иптәш икән.

– Минем егетләр барысы да авыл халкына хезмәт итә дияргә була, – дип сөйләде кичә Бәхтияр хуҗа. – Агрономы да, хирургы да. Аспиранты фән аша авыл хуҗалыгына булышачак. Ә майор ил сагында. Алар да бик кирәк. Хәзер армиягә бераз өстәнрәк карарга ниятләүчеләр бар, ялгышалар алар! Миләүшәбез шәһәрдә калыр, ахры… Башкалабызга баргач, кунакханәләрдә урын эзләп интегүләрне бетерергә кирәк. – Бәхтияр, мәгълүм ләбаса, юри генә мескенләнгән булып алды, атаклы колхоз башлыгының, депутат җитәкченең кунакханәдә урын көтеп тилмергәнен берәү дә күз алдына китерә алмый иде. Кунакханә түрләре каршында бүрек салу – гади түр ияләренең өлешенә тигән көмеш инде ул. – Бераз алдан әйтү булса да, бүген мондагы дусларга хәбәр салып кую да артык түгелдер. Яңа елда Миләүшәнең яңа фатирына өй туена рәхим итегез. Персонально өндәү булачак, билгеле… – Монысы инде йорт башының беркадәр киберләнеп куюы иде шикелле. Тик ул дөресен әйтте. Казанда, икенче Горкида, Миләүшәгә дигән фатир өлгереп килә иде. – Ә бүгенгә, мөхтәрәм мәҗлестәшләрем, бердәнбер кызыма иминлек, киләчәгендә дә бәхет теләп, шушы путалы чәркәләрне күтәрикче! – Бәхтияр уйнап торган күзләрен өстәл тирәли кунакларга төбәде. – Ягез, аш булсын!..

Путалы чәркәләр кат-кат күтәрелде. Тәбрик соңы булып та, тәбриксез генә дә. Кунакларда җырлау теләге артты, бию дәрте уянды. Телен йоткандай утырганнар да җорланып китте. Тарсыну-тартыну әллә кая җуелды. Һәммәсе дә җанга якын, сөйкемлегә әйләнде. Бәйрәм рухы аларны бер даирәгә бериш итеп берләштергән иде.

Колбариның нижгарларча җырлавын барысы да бик яраттылар. Аш төрләндергән сыман булды. Рәссам агай:

 
Җидегән йолдызның ла, ай, куригы
Таң ягына таба алянган;
Синең серцай минем серцай
Бичевкалар белән бәләнгән… –
 

дип җырлап бирде. Бу аның кыстаган саен башкара торган җыры иде.

Төнге унберләр тирәсендә, мәҗлес халкы сулу алырга туктагач, Мидхәт җайлап кына Бәхтияр абзасы янына килде һәм үзләрен төнге икедә буласы поездга озаттырып куюларын үтенде. Ул уйлары белән күптән Казанда, Мәрзия янында иде инде.

Бәхтияр аның иңенә җиңелчә генә кагылып әйтте:

– Озатабыз, сүз дә юк, – диде. – Тик төнге күләгәләр кебек йөрергә киңәшем юк, Мидхәт энем. Утырыгыз әле, кинәнеп бәйрәм итегез. Иртән сигездәге поездга чыгарырбыз. «Волга» белән илтерләр. Станциягә, кассага шалтыратырмын. Билет тоткарлыгы булмас. Ә, әйе, хәтеремдә чагында әйтим әле… – Колхоз рәисе, рәссам ишетсен өчен, тыныч сөйләп китте: – Гаиләләрегезгә күчтәнәчләр куярга куштым. Балын, итен. Бәйрәмне яхшылап уздырыгыз.

Мидхәт рәхмәт әйтеп ризалашты. Икенче бер тәнәфес сыман арада ул Миләүшә белән сөйләшеп алды.

– Беләсезме, Миләүшә, – диде рәссам, уенда укмашкан ниятен белдереп, – портретыгызны бүләк итү өчен, иң кулае өй туегыз булачак. Ара бик тар икәнен аңлыйсыздыр. Мин дә сезнең авылда эш кешесе. Шулай да безгә еш очрашырга кирәк. Сез миңа позировать итәргә тиеш буласыз. Якшәмбеләрегезне шуңа багышламый булдыра алмассыз. Югары курс студенткасының вакытын урлау килеп чыга, тик…

Мидхәтнең кыска гына тыныш ясавыннан файдаланып, кыз гәп тезгенен үзенә алды.

– Анысы өчен хафаланмагыз, Мидхәт абый. Вакыт бюджетым – үз кулымда. Әйткән көнне мин сезнең хозурыгызда булырмын. – Миләүшәнең үзен портретта күрү теләге бик зур иде. Яшьлек максимализмыдыр, күрәсең. Язылачак сурәте хакына ул бүтән шөгыльләрен артка тибәреп торырга әзер иде. – Ясагыз гына. Минем сез иҗат иткән портретым белән горурланасым килә…

Мәсьәлә ачык иде. Моннан да тулырак әйтеп булмый ич инде.

Үзенең вәгъдәсе, Миләүшәнең тыелгысыз теләге турында, Казанга кайткач, Мидхәт Мәрзиягә сөйләде. Дус кызының сурәтен ясарга алынуын хатыны ихластан хуплады. Ул, нарасыйларча итеп:

– Өй туена бик ятышлы була инде ул! Бүләкнең истәлеклесе, затлысы, гомерлеге. Балаларына кала торганы, – диде. – Син ясагач, барып чыгасына ышанам мин…

Бәйрәм көннәре, төштә күргән кебек, бик тиз үтеп китте. Тәгъзимәнең, «Зөлхиҗә кодагыйга да күчтәнәчләр илтик!» дип, килен өенә бару да, кодагыйның үзен алып килеп кунак итү дә, яшьләрнең опера театрында зур концертта булып кайтулары да – һәммәсе бер җепкә тезелгән хатирәле хәлләр булды.

Утыз көн уразаның да гаете бер генә көн дигәндәй үтеп китте. Бәйрәмнән соң җиң сызганып эшкә алынмый чара юк иде. Мәрзия – мәктәпкә, Мидхәт белән Колбари Җидегәнгә юл алды.

Рәссамнар баш күтәрми эшләде. Бер саплам көн тоймый да каласың үтеп китә. Алар, электр яктысында эшләп, төн урталарын җиткерәләр иде. Рәхмәт колхозның тәэминатчысына, бизәү өчен кирәкләрне – киндерен, хәтфәсен, һәртөрле буяуларын, пумаласын – җир астыннан дигәндәй табып кайта торды, буын язып ятарга ара калдырмады. Һәрнәрсәгә кытлык башланган бу заманда бар ихтыяҗ түгәрәкләнеп торуда Бәхтияр абзый тылсымының кодрәте барлыгы бәхәссез иде.

Мәдәният-спорт комплексында кайнашкан эш арасында үзгәлек өстәп, Миләүшә белән очрашулар башланып китте. Студент кызның туган авылына бәйрәмнән соң тәүге кайтуында Мидхәт портретта аның ничегрәк сурәтләнәсе килүен сорады.

– Бил тиңентен эшләсәгез икән, Мидхәт абый… – Миләүшәнең шомырт күзләрендә сихри нур балкыды. Энҗедәй ак тешләрен күрсәтеп, җанга рәхәт елмайды. – Беләсезме, мин шәмәхә ефәк кофтаны кияргә итәм. Миләүшә икән – миләүшә төс булсын.

– Ху-уш, шуннан?

– Кулымдагы фирүзә кашлы йөзекне – әтием бүләген карап торган чагым, ди… Колак алкаларым йөзеккә пар ташлы. Болары – әнкәй бүләге…

Мидхәт, карашы белән ымлап кына, кызның сүзен бүлде:

– Кулларыгызның нәфислеген, әти-әниегезнең сезгә мәхәббәтен күрсәтү зарурлыгы аңлашылды. – Рәссам сиздерми генә студентканың йөзенә күз салды. Болай әйткәнгә рәнҗемәдеме, янәсе. Юк, Миләүшә ул сүзләрне бик тыныч кабул итте. – Тик менә күз карашы йөзеккә төбәлгән булмастыр. Юк, булмастыр. Беренчедән, бүләк йөзек белән мавыгу килеп чыкмасын. Ни дисәк тә, бизәнү предметының бәясе кеше матурлыгы каршында бик кечкенә. Икенчеләй килеп, банальлек булса да әйтим, күзләр күңел көзгесе дибез икән, портреттагы зат үзен тамаша кылучыга тутырып карап торса отышлырак. Күзләр кадәр күпне сөйләгән әгъза юк кеше йөзендә. Аннан соң… толымыгыз күкрәк өстендәме?

Кыз тагын Мидхәткә өздереп карады.

– Моның да берәр мәгънәсе бармы?

– Ничек итеп әйтим? Бар. Бар, билгеле. Сезнекедәй толым үстерүче татар кызлары имгә-томга калып бара. Толым, – беләсегез килсә, хатын-кыздагы табигый матурлыкның аерылгысыз билгесе… Ул инде бизәнү кыйммәтләре генә түгел. Дөрес, бизәнү әйберләре дә шәхеснең зәвыгы, сайлап ала белү сәләте, тирә-юнь мохиткә бербөтен булып кушыла алу кабилияте турында сөйли…

Мидхәт тәвәккәлләп эш башлады. Портреттагы шәхесне абстракт фонда сурәтләргә кирәк дигән карарга килгән иде. Таң аткач, көнчыгышта хакимлек иткән буяулар кушылмасы фонында. Яшьлек – кеше гомеренең таңы, көн башы ич…

Миләүшә беренче эскизны декабрь башында карады. Бик бирелеп, җентекләп. Үзенең рәссам хыялы аша кәгазьгә күчүен күрүе аңа кызык та, рәхәт тә иде. Алда әле камиллек, өметләнү сөенече аның күңелен туптай сикертте. Шулай да, озаклап карый торгач, рәссамга дәгъвасы барын әйтте:

– Иреннәрем үземнеке үк түгел бит, Мидхәт абый.

Яңа Мәдәният сараеның электр нурына чумган бер бүлмәсендә, кызга комачау кылмыйм дип, бер читтәрәк утырган Мидхәт, урыныннан торып, Миләүшә янына килде, эскизга текәлде, аннары, томырылып, кызга карады.

– Шулай дисезме?

– Шулай дим. Үзегез дә сизмәстән, Мәрзия иреннәренә охшаткансыз!

Мидхәт әүвәл бик белеп тә әллә ни гомер бөтенләй онытып йөргәнен исенә төшергән кеше хәленә килде һәм баягы сүзен кабатлады:

– Шулай дисезме?

– Әйе, әйе. – Миләүшә рәссамның хәтерен калдырмаска тырышып көлеп куйды. – Ярату кешене сукырайта дигәннәре хактыр, күрәсең. Минем рәсемемне ясаганда да, күз алдыгызда Мәрзия торган булып чыга.

– Һе, карасана! – Мидхәт, гаеп эш кылганда фаш булган адәм сыман, уңайсызланып калды. Шулай да югалып торуын үзе үк килештермәде һәм: – Ягез әле, иреннәрегезгә мең дә беренче тапкыр карыйм әле, – диде.

Миләүшә җитдиләнеп аңа текәлде, ләкин бу кыяфәттә озак тора алмады, бәгырьне айкарлык итеп елмайды.

– Сиздегезме инде аерманы?

– Тоеп алдым шикелле…

Алар аңлашып беткәндә, ишекне шакымый гына бүлмәгә бер карт килеп керде. Өстенә карага каткан тун, башына колакчынлы зур бүрек, кулларына тире бияләйләр, аякларына калын итеп төп салган киез итекләр кигән. Кулында – шомарып беткән таяк. Сөйләшкәндә, бер дә кирәкмәгәнгә дә таягын биетеп ала икән.

– Әссәламегаләйкем! – дип аваз салды ул. – Керергә ярый торгандыр бит?

– Әйдәгез, абзый, әйдәгез! – Мидхәт картны бүлмә түренә өндәде. – Узып утырыгыз.

Миләүшә дә көтелмәгән кунакны бик ачык каршылады.

– Әйдә, Әфләтун бабай, хуш килдең! – Аннары кыз шыпыртлап кына Мидхәткә аңлатты: – Акылга чаграк карт бу. Күршедә генә тора.

Яшьләрнең җылы мөгамәләсе карт күңеленә сары май булды бугай. Ул түргә узды, стена буеннан артлы урындык алып утырды, бүреген салып өстәлгә куйды, түбәтәен рәтләде, тун төймәләрен чишеп җибәрде. Таягына ике куллап тотынды да тирә-юньгә күз салып сорады:

– Осталарның картрагы кайда соң әле? Миңа ул кирәк иде…

– Аңа йомышыгыз бар идемени? – Мидхәт сәхнәдә эшләп йөрүче агайга кычкырды: – Колбари абый, сине сагынып килгәннәр!

Кулларын зәңгәр халатына сөртә-сөртә килүче Колбари күренде.

– Сагынганнарга сагыныцлы сәлам! – диде ул керә-керешкә. – Исәнмесез, Миләүшә сеңлем! Сау гынамы, абзыкаем? – Ул карт белән кушучлап күреште. – Ни йомыш иде?

– Йомышым юк минем, иптәш-товарищ… – Карт кеткелдәп көлеп җибәрде һәм таягы белән идәнгә шакыды: – Соравым бар ие. – Ул тамак кырды, уйланып торган кебек булды: – Син Алланың бирмеш һәр иртәсендә уен мәйданына чыгып ник шапылдыйсың? Ни-нәрсә өркетүеңме, җен-пәри кууыңмы?

– Беркемне дә өркетмим, абзыкаем. Җеннәр, шайтаннар белән дә уртагым юк. Гадәткә кергән шулай. Дөньяга кул чабам…

– Шатлыгың шулхәтле күпме?

– Төрле цагы була, абзыкаем.

– Кем өйрәтте үзеңне бу һөнәргә?

Миләүшә Әфләтун бабасының сәерлекләрен белә, шуңа күрә дә исе китми генә тыңлады, Мидхәт дивананың сүзләренә игътибар итеп тормады, уй сөрешендә бер дә акылга таманлык искәрмәде. Колбари Әфләтунның кемлеген чамалап өлгерде дә карт белән гәп сугу комарына бирелде.

– Дөньябыз үзе өйрәтте, абзыкаем. Минем гомер шундый заманга туры килде. Башта Сталинны алкышладык, аннары Никита агайны, Леонид абзыйны, Черненконы…

– Хәзер?

– Хазер кул цапмасаң да, сүз әтмиләр әтүен, но эрәнелгән гадәт буенца бара…

Карт көтмәгәндә сикереп торды да бүреген алып чыгып китте. Канәгать идеме ул Колбари җавабыннан, аңа рәнҗеп чыгып китүе идеме, кем белсен. Күңелләргә юшкын утыргандай булды.

– Ул шундый инде, – диде Миләүшә. – Берәр сорау исенә төшсә, җавап эзләп йөри. Кәнсәләргә дә килә, район үзәгенә дә китеп бара…

Студентканың аңлатуы да рәссамнарны тынычландырып ук җиткермәде. Колбари белән Мидхәтнең кәефенә кышкы җил бәргән төсле булды…

Бәндә сагышлый, Ходай багышлый, диләрме? Бәхтияр тикле Бәхтиярнең шактый алдан хәбәр салып куюына карамастан, бердәнбер кызына дигән фатир Яңа елга өлгермәде. Миләүшә анда февральдә генә күченде. Өй туен да шулай ай азагында гына ясадылар. Һәммә шарты килгән иде инде.

Ул тантананың кичегүе Мидхәт Фәезханов файдасына булды. Декабрьнең соңгы көненә Миләүшәнең портретын, мөгаен, өлгертә алмаган булыр иде. Ә февраль башында Казанга кайткач язып бетерде ул аны. Колхозда эшләрен тәмам кылып, бизәү-ясауларын халык ошаткач, исәп-хисапны да мулдан иткәч, кәефенең дә ал да гөл чагы иде.

Өй бәйрәмендә бу портретны туган-тумачага бүләк иткән җиһаздан, кыйммәтле сервизлар, келәмнәрдән алда куеп мактадылар. Мидхәт белән Мәрзияне, портретка бик килешле кыса ясаган Колбарины һәм хәләл җефетен өрмәгән җиргә дә утыртмадылар.

Шәраб кодрәтеннәнме, туганнар, дус-ишләр, якыннар карашында хөрмәт күрсәтү тәэсиреннәнме бик дулкынланган Миләүшә, мәҗлес агышында җаен-вакытын туры китереп, Мидхәтнең үзенә генә:

– Бурычымны ни рәвешле түлим икән сезгә? – диде.

Хисләрнең акылдан өстенлек алган мизгеле идеме бу?

* * *

Җәй – ел күрке, яшеллек, чәчәкләр хакимлеге. Шуның белән бергә, җәй – чәчәкләрдән җимешкә күчеш фасылы, өметләрнең чынга әверелер чагы.

Җәйләр җәйләргә охшап килми. Әмма аларның барысына да хас бер күренеш бар. Ул – яшенле, күк күкрәүле яңгырлар. Бу манзараның үз матурлыгы. Шомы да юк түгел. Тик ничек кенә булмасын, яшен чыбыркылары уйнаклаган һәм күк гөлдерәгән көннәрне күңел көтеп ала.

Шәхси тормышта берәү дә яшенле давыллар көтми. Алай да Мидхәт белән Мәрзиянең тормыш күгендә яман яшен ялтырамый калмады.

Мәрзияләр мәктәбендә чыгарылыш кичәсе иде.

Язылмаган канун буенча бу кичәгә мәктәпне алдагы елларда тәмамлап чыгучыларның да беришесе килүчән. Вакыты, җае булганнары, дөнья мәшәкатьләреннән арына алганнары.

Анда капитан Әнвәр Шәмсиев тә чираттагы ялына кайткан һәм кичәгә килгән икән. Җәйге көн башланып киткән сәгатьтә Мидхәт хатынын каршыларга дип килде һәм Мәрзиянең чибәр капитан белән сөйләшеп торуын күрде. Хәрби иптәшнең кемлеген ачыклау кирәкми иде, Мидхәт шундук төшенде. Бу – ул!

Мәрзия Мидхәтне көтмәгән идеме, ирен күрүгә коелып төште. Бер мизгелгә төче ялагайланып та алды сыман. Ирләрне таныштырды. Капитан үзен бик гади тотты, Мидхәт кызучан холкын җиңә алмады. Ул Мәрзиягә ниндидер кискен сүз әйтте дә кырт борылып кайтып китте. Яшь ханым да, офицер да үтә читенсенеп калдылар.

Мидхәтне дә аңлап буладыр. Ул бу кешене Мәрзияне гөлчәчәк дәверендә алдаган адәмгә хисаплый иде. Ирмен дигән ир кешене нәфрәтләндерә торган тойгы бу…

Әлеге күңелсезлектән соң аерылышып китмәделәр алар. Бергә яшәделәр әле. Тик үзара мөнәсәбәтләр дигән гаять четерекле дөньяда нидер сүтелде, күңелләрдә ниндидер шәм сүнеп калды. Шундый көннәрнең берендә шешәгә сыенып терәк табарга өметләнгән Мидхәт Миләүшә кочагына барып эләкте. Туп-туры мәгънәсендә. Хәмер биргән ялган батырлыкка студент кызның мөлаем мөнәсәбәте дә куәт өстәде.

Бу хәлгә төрле кешенең төрлечә карашта булуы бик ихтимал, мәгәр рәссамны көнләшү буа, тилертә иде. Көнчелек дигәнең, – мәгълүм инде, хәтәр киңәшче, куркыныч юлдаш…

Миләүшә өчен исә шул юлдашның Мидхәттән аерылмый йөрүе кирәк иде. Егет-җилән илтифатыннан читтә калган зат булмаса да, булачак табиб Мидхәтнең «һәм башкалар» җөмләсеннән генә түгелен чамалый иде. Һәрхәлдә, Мидхәт исеменең үз исеме янәшәсендә торуы аңа абруй гына өстәвен белә иде. Үзе өмет баглаган кеше белән аның никахлысы арасында хасил булган упкынга шат иде. Ямьсез куану белән шат иде, дию кирәктер. Яшерен тантана итә иде ул, ләкин уй-ниятләренең очына чыга алмый иде. Рәссамның үз ятагына килеп юлыгуы аңа хыялларын ачыграк төсмерле итәргә булышты. Шулай да әлеге көннәрдә Миләүшә кеше бәхетсезлегенә корылган иминлекнең ныклы була алмавын башына да китереп карамады. Әмма язмыш дигәнең рәхимсез. Тәкъдир яшь хатынны өнсез генә ерактан кисәтә иде инде. Хәер, аны гына идеме икән?

Тик бәла якадан килеп алмый торып, адәм баласы аның бөтен ачысын тоеп җиткерми бит әле. Андый бәхетсезлек кайдадыр еракта бүтән кемнедер сагалап йөридер төсле тоела. Баксаң-күрсәң, ул инде ошбу бәндәнең бусагасында икән. Керимме дип рөхсәт сорап тормаган.

Миләүшәнең мондый нәрсәләрне уена кертеп чыгарасы да килми иде әле…

Ничек булса булды, танышып китүләренә ике ел, өйләнешүләренә ел ярым дигәндә, Мидхәт белән Мәрзия аерылыштылар. Әлеге адымны атларга карар кылу турында сүз кузгату рәссамга җиңел булмады. Моңа төпле сәбәп: кире каккысыз дәлил юклыгы аны коралсыз итә иде. Әнвәр Шәмсиевкә бәйле мотивларның кискен адым өчен терәк түгеллеген ап-ачык белеп-тоеп торды ул. Миләүшәгә булган хисләренең Мәрзия фикерендә, таныш-белешләр күзендә, хәтта әнисе уенда да тотнаксызлык булып саналуын төшенә иде. Шуңа күрә дә, әле бу дәгъваны куярга ашыгу кирәкмәсен белгәне хәлендә, бала юклыкны сәбәп итте ул. Олыгаеп барабыз, янәсе, болай да соң өйләнешкән кешеләр, ә гаиләне гаилә итәрдәй, ир белән хатынны беркетердәй җан иясе юк. Күңелдән күңелгә күпер булмавы бик аяныч. Аның зарурлыгы бәхәссез. Милли сынлы сәнгатьнең тарихына керерлек әсәрләр иҗат итүең ихтимал, нәселеңнең дәвамчысы булмаса, аларның ни мәгънәсе?!

Мидхәтнең аерылышу котылгысызлыгы турында сүзен ишетү Мәрзияне ток бәргәндәй итте.

Ул укучыларның дәфтәрләрен тикшереп утыра иде. Кулындагы ручкасы төшеп китте, аны күтәреп алмады, дәфтәрләрне өстәл эченәрәк этәрде, хак ишетәмме соң дигән төсле, урындыгы артына басып торган Мидхәткә таба кырт борылды, башын артка чөеп, иренең йөзенә текәлде. Тегесенең чибәр чыраенда катгый карардан гайре төсмер юк иде.

Мәрзиянең мөлдерәшеп торган зәңгәр күзләре бу минутта нур белән дә, сер белән дә түгел, әрнүле сорау белән тулы иде.

– Шулай… Бүтәнчә булмый… Бер-беребезне кол итеп, богаулап тормаганыбыз хәерле…

Мәрзия урыныннан тормакчы булып талпынды, ләкин тез буыннары тотмады, кабат урындыгына сыланды. Аңлап түгел, тыны кыса башлаудан арынырга теләп, куе зәңгәр төстәге костюм-күлмәгенең изү төймәләрен ычкындырды, беләкләрен өстәлгә салып, аларга йөзе белән капланды. Күпмедер вакыт тып-тын торды, аннары җан өзгеч аваз салды. Аның тавышына күрше бүлмәдән каенанасы атылып керде.

– Нишләвегез, балалар? – Коты алынган Тәгъзимә ханым шулай диде дә бүлмә бусагасында катып калды.

– Безнең үз сүзебез, әнкәй… – Мидхәтнең туры җаваптан тайпылуы иде бу.

Әнисен мондый томанлы сүзләр канәгатьләндермәве гаҗәп түгел. Ул Мәрзиягә эндәште:

– Ни булды, килен? Гаеп эшең юктыр лабаса? – Каенана тавышында теләктәшлеккә охшаган саклык сизелә иде.

Йөрәк тибешенә тәэсир иткән үксү Мәрзиянең сөйләшүенә дә бәргән иде инде. Ул өзек-төтек, көрсенә-сулкылдый җавап кайтарды:

– Барысын да… Мидхәт… үзе аңлатсын, әнкәй. Минем… тырнак очы кадәр дә… гөнаһым юк…

Ул тагын күз яшенә төелде.

Авыр көннәр, шомлы көннәр килде бу гаиләгә. Алар өчен кояш болыт астына керде, ай тотылды. Мәрзия үзенчә газапланды, Мидхәтнең дә хәле мактанырлык түгел иде. Тәгъзимә ханым үзенчә өзгәләнде. Килененә ияләшкән, күңелендә аңа карата хөрмәт тойгылары тамырланып килә иде. Шомга уралып кына яшәп булмасын акылы белән нечкәләп аңлаган Мидхәт әнисенә аерылышырга җыенуының төп сәбәбен аңлатты. Ана кеше бу җәһәттән улы белән килешмәде.

– Насыйбы җитмәгәндер, сабырсызланмаска кирәк, – диде.

Әмма улын сабырсызландыручы көч мөнәсәбәтләр мәйданында дулый иде шул инде.

Алар аерылыштылар. Ир белән хатынның бу хәлен ни рәвешле кичерүләрен сөйләп тормаска да мөмкиндер. Кодагыйлар бик газаплы кабул итте моны, бик!

Икенче киленне Тәгъзимә ханым йөрәгенә якын итә алмады. Миләүшәгә исә барыбер. «Әнкәй ялгызы гына үзе дигәнчә яшәсен. Без аның янына барып йөрербез, кирәгеннән өзмәбез. Минем фатирымны төп йорт итик», – диде ул Мидхәткә.

Шулай эшләделәр. Улының йортка керүен әнисе тәмуг газабына тиң күрде, тик сөекле улына тәмам каты бәрелмәде, «бала-бәгырь» дигәне үзенекен итте.

Елга якын яшәгәч, көннәрнең берендә Мидхәт Миләүшәгә әллә ниткән бүтән күз белән бакты. Сәерлегеме, мәзәгеме шунда, рәссам шул көнне яшүсмер чагында Мишә буендагы авылга кайтуларының берсен хәтерләде. Әлеге кайтуы аның исендә онытылмаслык булып хәтердә калган иде. Шул чагында ул ат җигәргә өйрәнгән иде.

Авыл малайлары шәһәр яшүсмерләреннән бу эштә имтихан алырга яратучаннар. Сынатсаң – беттең, бу якларда бүтән күренмәвең хәерле, күзеңне дә ачырмаячаклар, көләчәкләр, кимсетәчәкләр, мыскыл хәлгә калдырачаклар. Борынгыда ук халыкта «Ат тугарып җигә белми, кызлар сайлаган була» дигән җырның тууы да юкка гына булмагандыр. Егетләрнең ир канаты-атка багланышлы карау гомер-гомердән килгән.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации