Электронная библиотека » Ленур Иксанов » » онлайн чтение - страница 1

Текст книги "Уйлан!.. / Задумайся!.."


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 09:00


Автор книги: Ленур Иксанов


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 3 страниц) [доступный отрывок для чтения: 1 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Ленур Иксанов
Уйлан!

ХӘЕРЛЕ ЮЛ!

Ленур Иксанов – 30 яшен тутырган егет. Яшьлек рухы бөркелеп торган йомры һәм бик матур сан бит ул! Калганы сүзсез дә аңлашыла.

Иҗатка, шигырьләр язу эшенә нәрсә этәргән соң аны? Яшьлек, романтика һәм мәхәббәт, әлбәттә. Аның башлангыч иҗатына табигыйлек, тормышчанлык, барыннан да мөһимрәге, милли рух хас.

Бер шигырендә «Йоклама, татар, юкса соңга калуың бар!» дип чаң кага ул. Мондый шигарне (лозунгны) фәкать хупларга кирәк. Ата-анасын, милләтен, туган телен онытучы манкортлар үрчеп торган заманда, егерме биш яшьлек Ленурның үз замандашларына әнә шулай дип эндәшүе күңелдә ихтирам һәм өмет уята. Димәк, базда дары бетмәгән әле… Һәрхәлдә, ил кайгысын кайгырту, милләтең белән горурлану, халык язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылу – күркәм сыйфатлар.

Җыентык җиде бүлектән тора. Миңа калса, автор әлеге бүлекләргә кызыклы да, мәгънәле дә исемнәр таба белгән: «Горур халкым», «Океандай мәхәббәт», «Уйлан, бәндә!» һ. б. Ленурның шигырьләреннән ниндидер ягымлы, кешелекле энергия бәреп тора. Ул табигатьне, тирә-юньне шигъри күзләр белән күрә. Алда әйтелгәнчә, иҗаты тормышчанлык белән сугарылган. Ул «шаккатризм»нар белән мавыкмый. Теләк-ниятләре дә гуманистик рухта. Әйтик:

 
Бәхет кошы бураннарда
Туңып калмасын, дип телим.
Бәхет кошы – җырларымда,
Сәламнәрен сезгә бирим!
 

Аңлаешлы тел белән язылган, укучы ихластан кабул итәрлек бу шигъри юлларны мин яшь шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына юнәлеш бирүче маягы дип саныйм.

Ленур 1989 елны Казан шәһәрендә туа. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль академиясендә укый. Үзгәрешләр килеп чыгу сәбәпле, 2010 елда аны Казан федераль (Идел буе) университетының икътисад факультетына күчерәләр. 2012 елда Идарә һәм территориаль үсеш институтын тәмамлаганнан соң, «Дәүләт һәм җирле идарә» белгечлегенә ия була. Боларга өстәп, Ленур университетның тарих факультетында «Казанның 1000 еллыгы» дигән экскурсоводлар курсында белем ала.

Белем алгач, Россиянең Татарстан Республикасы буенча 14 нче номерлы районара Федераль салым хезмәте инспекциясендә хезмәт итә, коммерция оешмаларының берсендә экономист-менеджер булып эшли. Бүгенге көндә 18 нче номерлы районара Федераль салым хезмәте инспекциясендә җаваплы вазифалар башкара.

Шәһәр баласының туган телне әйбәт белүе һәм саф татар телендә шигырьләр язуы җәйләрен авылда – әби-бабасы тәрбиясендә үсүеннән киләдер дип уйлаган идем. Бу сорауга әтисе Мансур Исхак улы Иксанов болай дип җаваплады: «Без өйдә, гаиләдә һәрчак, авылыбыздагыча, татарча сөйләштек һәм хәзер дә гел шулай сөйләшәбез». Менә кайда ул күпләр өчен үрнәк гаилә!

Өстәвенә җырга-моңга һәвәс егет ул. Ул иҗат иткән җырларны танылган җырчылар да, һәвәскәр башкаручылар да теләп үз репертуарларына алалар. Ленур үзе дә җырларга ярата, аның заманча башкаруга корылган җыр клипларын телевизор караучылар, тамашачылар яратып та өлгерде инде.

Ә хәзер мин яшь шагыйрь Ленур Иксановка яңа иҗади уңышлар һәм хәерле юл теләп, кул болгап калам.

Рашат Низами, шагыйрь, прозаик, публицист
30 март, 2016

I. ГОРУР ХАЛКЫМ

 
Уян син, татар, йоклама,
Телне кирәк сакларга.
Юкса иртәгә соң булыр
Туган телне якларга…
 
ТЫРЫШ, ХАЛКЫМ
 
Тырыш син, халкым, менәргә
Биек-биек үрләргә.
Моның өчен кирәк безгә
Эш-гамәлдә дөрләргә!
Хезмәт белән тапкырла син
Уңышны унга, йөзгә.
Тырыш син, халкым, бирешмә,
Өметеңне дә өзмә…
 
2011
ЙӨРӘК ТИБӘ ШАТЛЫКТАН
 
Тальян гармун тавышы
Ишетелә ерактан.
Күктә – кояш балкышы,
Шатлык ташый йөрәктән.
 
 
Күңелем тынычлана,
Татар җырын тыңлагач,
Милли өчпочмак белән
Дусларымны сыйлагач.
 
 
Иртә азан тавышын
Бөтен авыл тыңлады.
Дөньяны ямьләндерә
Гореф-гадәт моңнары.
 
2012
ТАТАР БИТ СИН
 
Ятма егылып җирдә,
Имән бит син, көчле син.
Калма төндә кайгырып,
Батыр бит син, хисле син.
 
 
Батма, моңланып, күлдә,
Сәләтле син, данлы син.
Калма адашып читтә,
Бөркет бит син, шанлы син.
 
 
Торма сыгылып җилдә,
Татар бит син, җырлы син.
Калма саргаеп көздә,
Яздай якты, нурлы син.
 
2011
ЮГАЛМА ДАВЫЛЛАРДА…
 
Бөркет сыман күктә бул син,
Минем газиз милләтем.
Арыслан кебек көчле бул,
Бел яшәүнең хикмәтен.
 
 
Син бит инде бөҗәк түгел,
Изеп-сытып таптарга.
Синең өчен күңел рәнҗи,
Бирешмә син ятларга.
 
 
Әнә күпме яннарыңда
Йөри читләр янәшә,
Үз мәдәнияте белән
Чакыра ул яшәргә.
 
 
Барысы синең кулыңда,
Минем газиз милләтем.
Үзен югалтмасын диеп,
Ходай биргән һиммәтен.
 
 
Югалма син давылларда,
Сынмасын канатларың.
Чит илләргә, кыйтгаларга
Таралсын синең даның!
 
2012
ХАЛКЫМ ТЕЛЕ – МИНЕМ ӨЧЕН
 
Халкым моңына уралып,
Җирдә-күктә очынам.
Халкым теле – минем өчен
Саф чишмә суы сыман.
 
 
Халкым көче – минем өчен
Яшь аргамак – тай сыман.
Халкымның моңы әйтерсең
Сүнмәс учактай сыман.
 
2010
БАЙРАКНЫ КҮТӘР, ТАТАРСТАН!
 
Чәчәк ата Татарстан,
Ходай рәхмәтен алган.
Иген чәчә, ура, җыя,
Тик… ызаны югалган.
 
 
Бөркет кеби оча илем
Бөтен дөнья күгендә.
Гасырлардан килгән көче
Гүя яши бүген дә!
 
2014
ТАЛЬЯН ГАРМУН
 
Тальян гармуным күтәреп,
Урамда йөрим кичен.
Матур җырлар җырлый-җырлый
Түгелә бара хисем.
 
 
Узгандагы моңлы чакны
Бүген дә искә алам.
Урам буйлап җырлап барам,
Кулымда – милли тальян.
 
 
Тальян гармунны күтәреп,
Урамда йөрим һаман.
Тавышың – сандугач моңы,
Минем яраткан тальян!..
 
 
Борчуда да, шатлыкта да
Кулымда минем тальян.
Уйнамыйча, мин бүген дә,
Ахры, булдыра алмам…
 
2012
САБАНТУЙ11
  Альфред Якшимбетов көе. 2015 елдан «Казан егетләре» төркеме башкара.


[Закрыть]
(Җыр)
 
Кызык уеннар уйнарга
Дусларны чакырабыз.
Моңлы җырларны җырларга
Бәйрәмгә ашыгабыз.
 
 
Тальян тавышын тыңларга
Күңелдән яратабыз.
Атлар чабышын карарга
Бергәләп җыелабыз.
 
 
Матур чүлмәкне ватарга
Бергәләп җыелабыз.
Көчле батырны табарга
Көрәштә катнашабыз.
 
 
Сабантуйга, Сабантуйга
Чакыра күңелебез.
Монда килергә чакыра
Яраткан бәйрәмебез!
 
2014
ХАЛКЫМ МИНЕМ – БӨРКЕТ СЫМАН
 
Халкым минем бөркет сыман
Ярата күкләрдә очарга.
Халкым минем кояш сыман
Галәмне әзер кочарга.
 
 
Халкым минем, ярдәмгә килеп,
Ашыга бүтәнне якларга.
Фәһемле сүз кирәк, моң кирәк
Кешегә бик кыен чакларда.
 
17 август, 2015
УЯН, ТАТАР!
 
Уян, татар! Уянырга вакыт.
Хәмер шаукымыннан кит инде!
Тик иманлы эшләр кылырга
Вакыт, халкым, вакыт бит инде.
 
 
Әйдә, татар! Уянырга вакыт.
Динсезлектән, зинһар, кит инде!
Аллаһ сүзен бүген аңларга
Вакыт, халкым, вакыт бит инде.
 
 
Уян, татар! Уянырга вакыт!
Манкортлыктан әйдә кит инде!
Ихлас телебезне сакларга
Вакыт, халкым, вакыт бит инде.
 
29 август, 2015
БАШЫҢНЫ КҮТӘРЕП ТЫҢЛА…
 
Башыңны күтәреп тыңла
Моңлы татар җырларын.
Хыялдан килгәннәр әнә
Матур татар кызлары.
 
 
Офыкны күзәтеп уйла
Нурлы татар елларын.
Кара диварны ишәр бер
Батыр татар уллары.
 
 
Каңгылдашып кайтып килә
Ерактан кыр казлары.
Болытлар китә, кара әнә –
Алда татар язлары.
 
10 август, 2015
МИЛЛӘТЕМ, СИН САЙРА ҺӘР КӨНДӘ
 
Милләтем, син җырла бүген дә,
Көйләрең яңгырый илемдә.
Милләтем, син сайра һәр көндә,
Бәхетем яңгырый күңелемдә.
 
 
Милләтем, син кайна бүген дә,
Көчең бар бетмәслек мәңге дә.
Милләтем, син сайра һәр көндә,
Һич сүнмәс горурлык йөрәгемдә.
 
7 сентябрь, 2015
ТАТАР – ИСЕМ ГЕНӘ ТҮГЕЛ
 
Татар теле – туган телең,
Күпме илләр күрсәң дә.
Укы Тукай шигырьләрен,
Кайсы илдә йөрсәң дә.
 
2012
ҖЫРСЫЗ, МОҢСЫЗ ТАТАР БУЛМЫЙ
 
Туган яксыз халык булмый,
Мәдәният – китапсыз.
Җырсыз, моңсыз татар булмый,
Моңнар бездә хисапсыз.
 
 
Ике ярсыз елга булмый,
Бер ялгансыз – сәүдәгәр.
Башсыз, ялгыз татар булмый,
Сандыксыз – алтын, мәгәр.
 
 
Туган яксыз халык булмый,
Чәчәкләр – әйлән-бәйлән.
Җырсыз, моңсыз татар булмый,
Татарсыз үтми бәйрәм.
 
2015
МӘҢГЕ БЕТМӘС ХАЛЫК
 
Мәңге бетмәс халык, туган теле калса,
Гореф-гадәтләрне яшьләр онытмаса.
«Нинди дәвердә дә туган тел мактаулы»
Дип оныкларына картлар кабатласа.
 
23 сентябрь, 2015
КАЙБЫЧЫМ
(Җыр)
 
Сандугачлы таң нурларын
Табигать сиңа биргән.
Яшел урман шаулап тора,
Зөя елгасы тирән…
 
 
     Кушымта:
     Җырларымда, моңнарымда –
     Туган ягым, Кайбычым.
     Шатлык белән җиңә белик
     Бар дөньяның кайгысын!
 
 
Серләремне сөйләр өчен,
Урманга киләм әле.
Гасырларны кичеп чыккан
Кайбычның имәннәре.
 
 
     Кушымта.
 
 
Арышларны тирбәндереп,
Салмак кына таң ата.
Кабатланмас сөю белән
Туган якны яратам.
 
 
     Кушымта.
 
 
Язлар җиткәч, сиреньнәре
Шау чәчәктә ел саен.
Кайбычның матур кызларын
Күзләп йөрик, дускаем.
 
 
     Кушымта.
 

II. ДУСТЫМА

 
Дус кирәктер һәр кешегә,
Җирдә гомер иткәндә:
Дус кирәктер авыр чакта,
Күз яшьләрең түккәндә;
Дус кирәктер аңлашканда,
Шатлыгың бүлешкәндә…
 
СӘЛАМӘТ БУЛ, ДУСТЫМ
 
Сәламәт бул, и дускаем,
Беркайчан да авырма.
Гел бәхетле бул син, дустым,
Көч-кодрәтең барында.
 
 
Мәрхәмәтле бул, и дустым,
Яраларга орынма.
Һәм кодрәтле бул, дускаем,
Дошманнарың барында.
 
 
Сак бул, дустым, бураннарда
Упкыннарга ишелмә;
Сабыр, түземле бул, дустым,
Хәрәмнәргә иш булма.
 
2011
ДӨРЕС АДЫМ ЯСА…
 
Дөрес адым яса, дустым,
Шушы кызу тормышта.
 
 
Йөрәгеңә ачу салып,
Зинһар өчен, ялгышма.
 
 
И дускаем, нәфрәтләнеп,
Рухи көчең бетермә.
 
 
Ялгыш адымнарга басып,
Гөнаһлы була күрмә.
 
2011
КАЯ БАРА ЯЗМЫШЛАР?
 
Кара урман кебек тоела
Безнең гүзәл дөнья да,
Хайван кебек, ерткыч булып
Инсан тора алдымда.
 
 
Ничек кенә баерга дип
Борчыла уйларында.
Кая бара бу язмышлар,
Туганнар булмаганда?
 
 
Мәчетләр дә еш төзелә,
Кешеләр дә үзгәрә.
Намуслы булып яшәргә
Вакыт һәммәбезгә дә.
 
2012
ХАЛЫК КӨЛӘ ДИП…
 
Халык көлә дип, син көлмә,
Мәзәк сөйләп, кеше рәнҗетмә.
Халык сүгә дип, сүгенмә,
Нахакка кешене кимсетмә.
 
2012
БАЙЛЫКТАМЫ БӘХЕТ, ДУСЛАР?
 
Байлыкта бәхетме, дуслар?
Сәламәтлек булмаса.
Җаннан тынычлык югалса,
Төрле уйлар уйласаң…
 
 
Байлыктамы бәхет, дуслар?
Мәхәббәтең – еракта.
Тормышың да кызык түгел,
Ярың китсә еракка…
 
 
Байлык – бәхетме? Югалтсаң
Дусларыңның барсын да.
Яныңда ялгызлык кына…
Һәм таш йортлар – каршыңда…
 
13 июль, 2015
ӘЙ КӨЛМӘГЕЗ…
 
Әй көлмәгез сез бер дә,
Тормыш гел шулай бара:
Авыр сынауларын биреп,
Безне тикшереп ала.
 
 
Әй көлмәгез сез бер дә,
Язмышта шулай була:
Кыен сукмакларны үтеп,
Күңелгә бәхет тула.
 
 
Әй көлмәгез сез бер дә,
Китсәң ялгышка таба…
Кайгы елгаларын түгеп,
Күздән яшьләрең тама.
 
 
Әй көлмәгез сез бер дә,
Яшьлек, дип, узып бара.
Авыр уйларыңны куып,
Җанда сулкылдый яра.
 
4 июль, 2015
ХӘЛЛӘРЕҢ НИЧЕК, ДУСТЫМ?
 
Хәлләрең ничек, якын дустым?
Шаулап агып еллар узды.
Борчу күптер, якын дустым,
Тагын менә гомер тузды.
 
 
Көннәрең ничек уза, дустым?
Хатларыңны алып барам.
Эшең уңсын, дигән хатым
Очып китте сиңа табан.
 
 
Кичләрең ничек үтә, дустым?
Хәлең сорап, юлга чыгам.
Киртәләрне аударырбыз,
Икебез дә булсак чыдам!
 
2011
АТЛА, ДУСТЫМ…
 
Батам дигәндә дә батма,
Көчем бетте диеп ятма.
Арам дигәндә дә арма,
Хәзер җиңәм, диеп атла.
 
 
Беркайчан да туктама син,
Атла, дустым, бул син юлда!
Атла, юлыңда йоклама.
Атла, җиңү синең кулда!
 
2012
ДУСЛАРНЫ ХӨРМӘТЛӘ
 
Кошлар сайрый. Дуслар җырлый.
Барысы матур киемдә.
Шаян мәзәк әйтеп туймыйм
Гүзәл җәйнең көнендә.
 
 
Елга ага. Суы чиста.
Сөю балкый – тамаша.
Ничек кенә рәхәт икән,
Дуслар булгач янәшә.
 
 
Алтын кояш нуры балкый
Бергә булган мизгелдә.
Аяз күккә карап барам,
Мин иярдә, тезгендә.
 
 
Дусларың – иң зур байлыгың!
Усал җилләр бәргәндә, –
Салкын булса да кышларың,
Дуслар килер ярдәмгә.
 
2012
УЙЛАН!
 
Кешеләргә син зарланма,
Сагыш зардан башлана.
Бар күперләрне яндырып,
Якын дусны ташлама.
 
 
Наз-ләззәтләргә кызыгып,
Җаның сатма, аклама.
Мәзәкләрдән кызарсаң да,
Ачу хисен саклама.
 
 
Уйлан: бер генә яшисең
Гүзәл, матур дөньяда.
Үкенечләр кыйнамасын,
Хисләр булсын өр-яңа!
 
2013
ЯШӘРБЕЗ, АЛЛАҺ БИРСӘ!
 
Эх, кызлар юлда елмайса,
Тальян гармун уйнаса,
Татарстан балкып торса,
Яшәрбез, Аллаһ бирсә.
 
 
Эх, кырдан уңыш җыелса,
Урман, елга бай булса,
Татарстан алга барса,
Яшәрбез, Аллаһ бирсә.
 
 
Эх, татар кошы сайраса,
Татар ашы кайнаса,
Татарстан канат җәйсә,
Яшәрбез, Аллаһ бирсә.
 
2014
АЧУЛАНМА
 
Миңа, зинһар, ачуланма,
Нәфрәт хисең тулганда.
Минем сүзләрем ихластан,
Чын йөрәктән булганга.
 
29 ноябрь, 2015
КҮПМЕ?
 
Күпме газап кичереп тә,
Син егылма, елама.
Киртәләрне җимерергә
Без туганбыз дөньяга.
 
 
Күпме сәфәрдә йөрсәм дә,
Таңнар булып атармын.
Бөтенесенә әйтерсең:
«Мин исән… мин кайтырмын…»
 
 
Күпме кайгылар күреп тә,
Зинһар, тайпыла күрмә.
Алтын сарайлар салырсыз
Дусларың белән бергә.
 
 
Ничә тапкыр бөгелеп тә,
Чалкан төшеп ятмадык.
Бөтен мизгел – хәтерләрдә,
Дуслыкны онытмадык.
 
26 март, 2015
БЕРКАЙЧАН ДА…
 
Үзеңнән оялма беркайчан да,
Нигезеңнән, туган илеңнән.
Кешедән курыкма беркайчан да,
Дошманыңның ачы теленнән.
 
 
Үзеңнән оялма беркайчан да,
Әтиеңнән оялма, әниеңнән.
Кешегә табынма беркайчан да,
Хәсрәт күрмә сөйгән ярыңнан.
 
 
Үзеңнән оялма беркайчан да,
Гаиләңне зурлап хөрмәтлә.
Динеңне, туган телеңне сакла –
Лаек булырсың мәрхәмәткә.
 
8 ноябрь, 2015
ДУСЛАРЫМА
 
Ешрак елмаегыз, дуслар.
Көн күңелсез узмасын.
Җыр сөюче дус-ишләрем
Әнкәй телен сайласын.
 
 
Тагын шатланыгыз, дуслар.
Ямьсез сүзләр югалсын.
Тиккә моңаймагыз, дуслар,
Өлкәннәр
«Вәт егет!» дип уйласын.
 
2015
УҢЫШ
 
Син уңышны көтеп утырма,
Юктан гына килми зур уңыш.
Тукай әйткән: Эшнең агачы
Һәрвакыт китерер җимеш.
 
 
Син беркайчан, дускай, моңайма,
Уңыш юлын таба, күрә бел.
Син ашыгып эшең ташлама,
Гайбәт сүзгә җавап бирә бел.
 
 
Уңышлардан шатланырсың беркөн,
Сагышыңны уздыр җан аша.
Иҗтиһат ит, тырыш әйдә – бәхет
Синең белән булыр янәшә.
 
13 ноябрь, 2015
ЗУР РӘХМӘТЕМ ХОДАЕМА
 
Зур рәхмәтем Ходаема,
Шундый әти-әни биргәнгә.
 
 
Рәхмәт әти-әнигә –
Миңа ышанып йөргәнгә.
 
 
Зур бәхеткә тарам мин,
Карасам йөзләренә…
 
 
Бергә керергә иде
Гомерем көзләренә…
 
2014
КУРЫКМА
 
Курыкма да, ышанма да,
Күкерт кебек кабынма.
Кайгырма, зинһар, бүген дә
Бер кешегә табынма.
 
 
Мин булырмын яннарыңда,
Елама һәм курыкма.
Кайгырма да, моңайма да,
Мин килермен, онытма.
 
 
Курыкма да, ашыкма да,
Фәрештәң бар чагында.
Борылма да, туктама да,
Мин булырмын яныңда.
 
 
Курыкма да, кайгырма да,
Мин булмасам яныңда.
Елама да, моңайма да –
Без Ходайның кулында.
 
17 ноябрь, 2015
ТОРМЫШТА ЯЗЫЛГАН БУЛСА ДА…
 
Тормышта язылган булса да,
Хаталар ясарга ашыкма.
Җаныңны ялгызлык басса да,
Дошманны ризыгын аш итмә!
 
 
Сагышлар елмаеп караса,
Кайгырып, моңаеп таралма.
Кулыңнан күп нәрсә килсә дә,
Начарны уйлама, каралма.
 
 
Тормышта язылган булса да,
Коточкыч уеннар уйнама.
Йөзеңә кызыл кан чәчрәгән,
Җаныең гөнаһлы коеда.
 
 
Явызлык заманы булса да…
Беркайчан вакытны орышма.
Хак ялган юллардан барсаң да,
Гаделлек турында онытма…
 
30 ноябрь, 2015

III. УЙЛАН, БӘНДӘ…

 
Уйлан, бәндә, уйлан тизрәк,
Иртәгә соң булуы мөмкин…
 
АЛЛАҺ – МӘҢГЕ, ОНЫТМА!
 
Аллаһ сине коткара,
Нинди хәлдә булсаң да.
Ятсаң да, йокласаң да,
Аллаһ гел синең янда.
 
 
Аллаһ сине ярата,
Тик гөнаһларга батма.
Барысы яхшы булыр,
Аллаһ – мәңге, онытма!
 
 
Аллаһ бөек һаман да,
Ислам нурын тарата.
Изгелекне күбрәк кыл,
Ул гаделлек ярата.
 
16 ноябрь, 2015
РӘХМӘТ ХОДАЙГА
 
Горур халкым горур булганга,
Сабыр халкым сабыр булганга,
Авыр чакта кабат торганга,
Рәхмәт Рәхимле Бөек Ходайга.
 
 
Моңлы халкым моңлы булганга,
Батыр халкым батыр булганга,
Төрле юлда җырлап барганга,
Рәхмәт Рәхимле Бөек Ходайга.
 
 
Данлы халкым данлы булганга,
Татар халкым татар булганга,
Иман сүзен онытмаганга,
Рәхмәт Рәхимле Бөек Ходайга.
 
7 октябрь, 2015
ЙӨРӘГЕҢДӘ АЛЛАҺ БУЛСЫН…
 
Саф хисләр, изге ниятләр
Туып тора күңелдә,
Аллаһка мәхәббәт булгач
Йөрәгеңнең түрендә.
 
 
Изге юлларда йөрергә
Язсын безгә бүген дә,
Хәләл ризык кына булсын
Табыныбыз түрендә.
 
 
Авырлыклар артта калсын, –
Аллаһтан шуны сорыйк.
«Ныклы иман, бәхет-тәүфыйк
бир» диеп дога кылыйк.
 
Октябрь, 2014
САКЛАСАҢ ИДЕ, АЛЛАҺ!
 
Явыз салкын карашлардан,
Бар булган ялгышлардан,
Урман кебек сагышлардан
Сакласаң иде, Аллаһ.
 
 
Юлда булган гөнаһлардан,
Бар төрле начарлардан,
Дөнья тулы кайгылардан
Сакласаң иде, Аллаһ.
 
 
Барча явыз шайтаннардан,
Бар булган дошманнардан,
Илне баскан бозыклардан
Сакласаң иде, Аллаһ!..
 
30 август, 2015
ГӨНАҺ ЯСАП…
 
Гөнаһ ясап, бәхетле булмыйсың:
Бер мизгел хата, ялгыш өчен
Син җәһәннәмдә дөрләп янарсың,
Югалтып бар күңелең көчен.
 
 
Гөнаһ ясап, бәхетсез булырсың,
Һәр җирдә баскан адымың өчен
Үзең җавап бирерсең. Аңларсың –
Хәсрәтләр кылдың ни өчен…
 
2 декабрь, 2015
ХОДАЙ СИЗӘ БИТ УЛ…
 
Ходай гына белә бит
Күпме газап кичергәнне.
Ходай гына күрә бит
Яра тулы йөрәгемне.
Ходай гына сизә бит
Бу дөньяга кирәгемне.
 
 
Ходай шәфкатеннән тора
Бөтен гомер итүләрем.
Көткән олы бәхет бит
Аллаһ сүзен әйтүләрем.
Ходай гына белә бит
Минем кайчан китүләрем.
 
 
Ходай гына көчле бит –
Аллаһ белә теләкләрне.
Ходай гына сизә бит
Яра тулы йөрәкләрне.
Ходай гына күрә бит
Багышлаулы өметләрне.
 
 
Ходай гына хаким бит
Барча булган дөньяларга.
Ходайдагы бөек көч
Бирелмәгән бәндәләргә.
 
2014
БӘНДӘ БУЛГАНГА ХОДАЙГА РӘХМӘТЛЕ…
 
Балык булсам, елгада йөзәр идем,
Суда бар гомеремне үткәрер идем.
Әгәр бәндә булмасам, белмәс идем
Тормышның ямен, тәмен, кадерен.
 
 
Балык булсам, сөйләшми йөрер идем,
Аңламыйча кабат күккә карар идем.
Әгәр бәндә булмасам – көлмәс идем,
Бүгенгә булмас иде якты хисләрем.
 
 
Балык булсам, тынычлап йөзәр идем,
Суда гел ләззәтләнеп яшәр идем.
Әгәр бәндә булмасам, белмәс идем
Язмышның әчесен, сагышын, хәсрәтен.
 
 
Бәндә булганга Ходайга рәхмәтле,
Күрсәм дә юлда күптөрле хәл-хикмәтне…
 
9 июль, 2015
ТҮБӘТӘЙ КИГӘН МАЛАЙ
 
Түбәтәй кигән бер малай,
Моңлы азанны ишеткәч,
Намазга соңарам, диеп,
Көн дә йөгерә мәчеткә!
 
 
Ә кичләрен шушы малай
Коръәнен ала кулына,
Шулчак әллә нәрсә була –
Бөтен дөньясы тын кала.
 
 
Тын да алмый аны тыңлый
Әти, әни, әби, бабай…
Нәни, әмма нык иманлы
Түбәтәй кигән бу малай…
 
Октябрь, 2014
УЙЛАН, БӘНДӘ…
 
Тәнне, җанны, әти-әнине,
Дусларны, алтын-көмешне,
Сөйгән ярны, көткән бәхетне
Аллаһ кына бүләк итә.
 
 
Көчне, нурны, йөзне, гыйлемне,
Безгә балдай тәмле бәйрәмне –
Бер гомерне, сирәк сәләтне
Бөек Аллаһ кына бирә.
 
 
Бөек Аллаһ безне күзәтә
Чынбарлыкта һәм өндә.
Ә син рәхмәт әйтәсеңме соң? –
Уйлан, бәндә, уйлан көн дә!
 
20 ноябрь, 2015
АЛЛАҺ БАРЫН ОНЫТМА
 
Бөек Аллаһ сакласын дип дога кылыйк,
Явызлыктан качып, Аллаһтан ярдәм сорыйк.
Начар булган эшләрдән без ерак торыйк,
Җаныбызны явыз шайтаннан
                          ныграк саклыйк.
 
 
Бөек Аллаһ исемен кушып дога кылыйк,
Тынычлыгын табып,
                Аллаһтан ярдәм сорыйк.
Ялгышлардан, хаталардан ерак торыйк.
Билгеләнгән, кушкан вакытта намаз укыйк.
 
 
Бөек Аллаһ сыендырыр, – дога кылыйк,
Кардәшләрем, әйдә мәчеткә бергә барыйк.
Матур, моңлы азанны бергә тыңлыйк,
Намусыбызны саклап, бәхетле булып калыйк.
 
 
     Аллаһ барын син онытма,
     Авыр булса тормышта,
     Аллаһтан гына сора син,
     Әйбәт булыр язмышта.
     Аллаһ барын син онытма,
     Җиңел булыр җаныңа,
     Аллаһтан гына син сора, –
     Бәхет килер яныңа.
 
2014

IV. ОКЕАНДАЙ МӘХӘББӘТ

 
Мәхәббәт – чишмә түгел,
Эчеп кенә туеп булмый.
Мәхәббәт – елга түгел,
Мәхәббәт – зур бер океан.
 
КАЙТЫРМЫН
 
Син минем өчен кояш нурыннан да яктырак,
Син минем өчен янган учактан да җылырак,
Син минем өчен сандугачтан да моңлырак.
Кайтырмын, бәгърем, исән булсам.
           Түз азрак…
 
 
Мин синең өчен чишмәдән дә чистарак,
Мин синең өчен бар кешедән дә акыллырак,
Мин синең өчен җиңелмәс каһарман.
Әгәр теләсәң, бәгърем, яныңа кайтырмын.
 
 
Син минем өчен чәчәктән дә матуррак,
Син минем өчен әкияттән дә өстәрәк.
Син – минем йөрәгемне урлаган карак.
Нишләдең? Уйларга кирәк сиңа азрак…
 
 
Мин синең өчен бөркет сыман,
Биектә-биектә оча торган.
Мин синең өчен җиңелмәс каһарман.
«Яратам» дип әйтәсең хәзер һаман.
 
 
Син минем өчен чәчәктән дә матуррак,
Син минем өчен әкияттән дә кызыграк.
Ә мин синең өчен җиңелмәс каһарман.
Кайтырмын, бәгърем, исән булсам.
           Түз азрак…
 
2015
ШАШЫП ЯРАТТЫМ
 
Мәче каймакны яраткан кебек,
Мин дә сине шашып яраттым.
Үлән кояшка шатланган кебек,
Сине күргәч, мин дә шаккаттым.
 
 
Чиста чишмәгә сокланган кебек,
Син дә миңа һаман сокландың.
Кара урманда адашкан кебек,
Син кайларга китеп югалдың?..
 
2012
МИН ӘЗЕР…
 
Мин әзер биек тауга менәргә,
Тик сине генә, кадерлем, күрергә.
 
 
Мин әзер салкын диңгездә йөзәргә,
Сөю газабына ничек түзәргә?
 
 
Мин әзер шәһәрдә җәяү йөрергә,
Тик сине генә, кадерлем, күрергә.
 
 
Йөрәгем дөп-дөп сикерә,
Кадерлем, ул сине генә көтә.
Еракларга гына китмә,
Яра ясап йөрәгемә.
 
2013
СИНЕҢ…
 
Синең ялган сүзләреңне
Тыңлыйсы килми минем.
Синең янган күзләреңә
Карыйсы килми бүген.
 
2014
ТАУ СЫМАН ЯКЛАР ИДЕМ
 
Тау сыман яклар идем,
Дошман тапса өйләреңне.
Кояш кебек чыгар идем,
Сагыш басса йөрәгеңне.
 
 
Яңгыр сыман явар идем,
Хисләрең корыганда.
Диңгездәй җәелер идем,
Син басып торсаң янда.
 
 
Сине һаман эзләр идем,
Саф өметләрем калса.
Син дә мине эзли диеп,
Хәбәрләр килеп торса.
 
2014
БӘЛКИ…
 
Бәлки, бергә булмабыз,
Бәлки, бүтән очрашмабыз.
Гөрләп үткән яшьлекне
Гомергә дә онытмабыз.
 
 
Бәлки, бергә калмабыз,
Бәлки, без кавышмабыз,
Бергә булган мизгелне
Гомергә онытмабыз.
 
 
Бәлки, бергә булмабыз,
Янәшә дә тормабыз,
Яшьнәп үткән көннәрне
Ләкин һич онытмабыз.
 
11 июнь, 2015
РӘХӘТ МИҢА…
 
Рәхәт миңа, елмайсаң,
Гөлләрдәй чәчәк атсаң.
Рәхәт миңа, карасаң,
Йөрәкне сизә алсаң.
 
 
Рәхәт миңа, сайрасаң,
Шикәрдәй сүзләр язсаң.
Рәхәт миңа, чакырсаң,
Таңнарда көтеп алсаң.
 
2015
ЯЛГЫШЫП ТАРАЛДЫК
 
Көз көнендә очрашып,
Аерылыша алмадык,
Мәхәббәт килгәнен дә
Бер караштан аңладык.
 
 
Куанышып шатландык,
Наз күлендә коендык.
Пар чишмәдәй, гомергә
Пар булырга уйладык.
 
 
Синең белән кавыштык –
Гүя кабат яралдык…
…Тик бер сагышлы көндә
Ялгыштык без, таралдык…
 
2014
МИНМЕ СИНЕҢ БӘХЕТЕҢ?
 
Ихласмы синең сүзләрең?
Сафмы синең хисләрең?
Минме көткән бәхетең? –
Бик нурлы бит кичләрең…
 
 
Битемнән минем үбәсең,
Ниләр миннән көтәсең?
Елмая синең йөзләрең,
Ымсындырып үтәсең…
 
 
Һәр иртәдә йөземә
Чишмә суы сибәсең.
Нигә шулай елмаясың,
Үзең «сөям» диясең?..
 
2012
СИН КӨТСӘҢ
 
Иртәгә ерак юлга китәм,
Эх, сине үбәргә микән?
Бер генә булса да мин үпсәм,
Эх, мине көтәрсең микән?
 
 
Бүген дә синнән хатлар көтәм,
Эх, бүтән еракка йөрмәм.
Сер итеп кенә сиңа әйтәм:
Эх, сине бүтәнгә бирмәм.
 
2015

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> 1
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации