Электронная библиотека » Михаил Худяков » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 6 июля 2023, 13:00


Автор книги: Михаил Худяков


Жанр: История, Наука и Образование


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 22 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Гали хан. Рус тарафдарларының көчәюе

1480 елларда Казан аксөякләренең ике фиркагә бүленүе тәмам ачыклана. Габделмөэмин төркеме инде 60 нчы елларда ук Казан кешеләре арасында бердәмлек булмавын күрсәтә. Ләкин ул дәвер вакыйгаларын җентекләп тасвирларлык чыганаклар җитенкерәмәгәнлектән, без Казанда сәяси төркемнәр 1460 елларда барлыкка килгән дип өзеп әйтә алмыйбыз. 80 нче елларда бүленеш инде шактый тирәнәеп, ярылып ята башлый, ике төркемнең дә омтылышлары төгәл бер рәвеш ала. Ачыктан-ачык көрәш башлануга, 60 нчы еллардагы кебек үк, хан тәхетен бүлә алмау сәбәп була. Бер тараф Фатыйма улы Галине хан дип игълан итә, икенче тараф хан итеп Нурсолтан улы Мөхәммәд Әминне куярга тели.

Мөхәммәд Әмин тирәсенә Русия белән тынышып яшәү тарафдарлары туплана, болары, – күрәсең, руслар белән алыш-биреш йөртә торган сәүдә капиталы әһелләре. Гали хан тарафдарлары исә нугай татарлары ярдәменә таяна, алары, ихтимал, Урта Азиягә сәүдә җепләре белән бәйләнгән була. Русларны әсирлеккә алып, Шәрык базарларына илтеп сатуны кәсеп иткән бу төркем Русия белән сугышырга омтыла, ә мондый хәл үз нәүбәтендә русларның дошманлыгын арттыра.

Хәрби көчкә, аерым алганда, нугай татарлары ярдәменә таянган Шәрык сәүдәсе фиркасе хан итеп Галине – тәхетнең кануни варисын утырта. Мөхәммәд Әмингә Казан мәмләкәтеннән китәргә туры килә. Рус сәүдәсе фиркасе ун яшьлек солтанны, Кырымга әнисе янына җибәрмичә, Русиягә бөек кенәз канаты астына озата. Рус хөкүмәте Мөхәммәд Әминне ачык чырай белән каршы ала, аны тәхеткә менгерергә ярдәм вәгъдә итә… Солтан Русиядә кала, аңа идарә итү өчен Кошира шәһәрен уделга бирәләр.

Рус хөкүмәте сугышны 1482 елда башларга җыена: Түбән Новгородка чит ил инженерлары белән бергә туплар җибәрелә, аларның башында атаклы Аристотель Фиораванти тора; гаскәр Владимир шәһәренә туплана, яуга Иван III үзе дә барырга әзерләнә. Тик сугыш булмыйча кала – Казан хөкүмәте тынычлыкны саклау турында сөйләшүләр башлап җибәрә[48]48
  ПСРЛ. – Т. VI. – С. 234.


[Закрыть]
.

1482–1487 еллардагы вакыйгалар турында рус елъязмалары бернәрсә дә сөйләмиләр, ләкин бу бушлык разряд кенәгәләрендә теркәлгән мәгълүматлар белән тулыландырыла ала.

Бу чыганак Карамзин тарафыннан өлешчә файдаланыла. Ул Бекетовның разряд кенәгәсенә таяна[49]49
  История государства Российского. – Т. VI. – Прим. 269.


[Закрыть]
, ә Соловьёв исә Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү архивында сакланган разряд кенәгәсеннән өзек күчерә[50]50
  История России. – Т. V. – Прим. 99.


[Закрыть]
. Ләкин әлеге чыганакның бәһасен иң беренче булып аңлаган кеше – Вельяминов-Зернов. Аның карамагында Башмаковның тагын бер разряд кенәгәсе була. Вельяминов-Зернов яза: «Әгәр дә Илһам (ягъни Гали хан) дәверендәге Казан турында кул астыбызда безгә мәгълүм елъязмалардан хәбәрләр һәм Герберштейн язмасы гына булса, без әлеге дәвер Казан ханлыгы тарихының иң караңгы өлешен тәшкил итә дип кыю рәвештә әйтә алыр идек. Ләкин моңа кадәр тиешле игътибарга алынмаган тагын бер чыганак бар әле. Мин разряд кенәгәләрен күздә тотам. Башмаковның разряд кенәгәсендәге мәгълүмат 1484 һәм 1487 еллар арасындагы өзеклекне яхшы ук тулыландыра[51]51
  Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 170, 173.


[Закрыть]
.

Бу елларда рус хөкүмәте Казан ханлыгының эчке эшләренә туктаусыз тыкшына һәм, икътисади максатлары үзгәрүгә тәңгәл рәвештә, әле бер, әле икенче фиркагә хәрби ярдәм күрсәтә. 1484 елда Казанда, Мәскәү гаскәре булышлыгына таянып, рус партиясе өстенлеккә ирешә; Гали хан тәхеттән төшерелә, һәм хан итеп Мөхәммәд Әмин игълан ителә. Ләкин уналты яшьлек хан исеменнән эш йөртүче яңа хөкүмәт булдыксыз булып чыга. Шәрык фиркасе янәдән рухланып китә, һәм хәтта рус хөкүмәте дә аны якларга кирәк таба: нәүбәттәге 1485 елда ук Мәскәү дәүләте Казанның элеккеге хөкүмәтен кайтарырга карар бирә һәм шул максат белән гаскәрен җибәрә. Мөхәммәд Әмин Казаннан китәргә мәжбүр була, тәхеткә тагын Гали хан килә. Шуннан соңгы 1486 ел турында рус елъязмалары бик каршылыклы мәгълүмат бирәләр – аларда ханнарның исемнәре буталган. Казанда 80 нче елларның уртасы ватандашлар сугышы белән узуы аермачык. Бу сугышларга рус гаскәрләре дә катнаша. Рус хөкүмәте, вазгыятьне үзенә файдалы якка үзгәртергә омтылып, Казанга еш кына гаскәрләрен җибәрә. Фиркаләр көрәшендә әле бер тараф, әле икенчесе өскә чыга, рус чыганакларында аның кайбер вакыйгалары гына телгә алынган. 1486 елда Казандагы рус партиясе үзенең дошманнарын һәм Шәрык фиркасенең тәхет дәгъва итүчесен Мәскәүгә сөрмәкче була, ләкин Шәрык фиркасе каты каршылык күрсәтә һәм хәтта хөкүмәтне бәреп төшерә яза; Казан хөкүмәте, «саклану өчен» дип, рус гаскәрен чакыра һәм хакимиятен шуның булышлыгы белән генә ныгытуга ирешә.

1487 елның язында Казанга русларның икенче зур явы килә. Гали ханның дошман чирүен тоткарларга тырышуы уңышсыз тәмамлана – 18 майда руслар башкаланы камый башлый. Камау вакытында казаннарның гаскәрләре даими рәвештә шәһәрдән чыгып каршы һөҗүм итәләр, Галигази бәкнең арка якта калган атлы чирүе дә русларга зур зыян сала. Руслар, Галигазине тар-мар иткәннән соң гына, Казанны тыгыз кыршау белән чолгый алалар. Каланы саклаучылар арасында бердәмлек булмый, рус партиясе солых килешүе төзүне таләп итә. Герберштейн әйтүенчә, Гали ханны казаннар үзләре тәхеттән төшереп, русларга тапшыралар. 9 июль көнне шәһәр капкалары ачыла, һәм рус гаскәре Казанга керә.

Гали ханны, хатыннары, әнисе Фатыйма, энеләре Мәлик Таһир вә Ходайкол һәм сеңелләре белән бергә кулга алып, Русиягә озаталар. Тәхеткә янәдән Мөхәммәд Әминне куялар. Шәрык партиясенең күренекле әһелләре җәзалана. Рус хөкүмәте исә ханның гаиләсе белән үзе теләгәнчә эш кыла. Гали хан хатыннары белән Вологдага сөрелә. 1480 елда Русиягә хезмәткә килгән Хаҗи Гәрәй улы Хәйдәр солтан да шунда сөргендә була[52]52
  ПСРЛ. – Т. VI. – С. 35.


[Закрыть]
. Фатыйма ханәш, солтаннар һәм ханәкәләр Белоозерск өлкәсенә – әллә кайдагы Карголом шәһәрчегенә сөреләләр.

Гали ханның язмышы күрше мөселман мәмләкәтләрен борчуга сала. Казандагы хакимият үзгәрешенең сәүдә багланышларына зыян китерү ихтималын уйлап, Нугай билеге дә, Себер ханлыгы да Гали ханны тәхетеннән мәхрүм итүгә катгый ризасызлыкларын белдерә. Себер ханы Ибәк Мәскәү хөкемдарына менә нәрсә язган: «Син миңа кардәш: мин – мөселманнар хакиме, ә син – христианнарныкы. Минем белән дус яшәргә телисеңме? Энем Гали ханны кайтарып җибәр. Аны тоткын итеп асраудан сиңа ни файда? Аның белән килешүләр төзүеңне, аңа хәерхаһлык вә дуслык вәгъдә итүеңне онытма»[53]53
  Карамзин М. Н. История государства Российского. – Т. VI. – Прим. 278.


[Закрыть]
. Нугай хөкүмәте, катгый ризасызлык белдерү белән бергә, сәүдә элемтәләрен җиңеләйтү юнәлешендәге икътисади таләпләрне дә куя: ул, нугай сәүдәгәрләре Русиягә ирекле кереп йөри алсыннар, товарлары өчен тамга хакы түләмичә генә чик аша уза алсыннар, ди. Рус хөкүмәте Гали ханны кайтарып җибәрү турында уйламый да. Әгәр Себер хөкүмәте Гали ханның тарафдарлары булган Казан мөһаҗирләрен (алар Казанга һөҗүм әзерләгәннәр) җәзаласа, сәүдә бәйләнешләрен урнаштырырга ризалыгы бар икәнен әйтә. Үз таләбен көчәйтү өчен, рус хөкүмәте нугай илчеләренең берсен кулга ала.

Ханның гаиләсе мәңгегә әсирлектә кала. Гали хан Вологдада үлә. Ул үлгәч, аның бер хатынын азат итеп, йола буенча, Мөхәммәд Әмингә кияүгә бирәләр. Фатыйма ханәш белән Мәлик Таһир солтан Карголомда вафат булалар. Мәлик Таһирның улларына Василий һәм Фёдор исемнәре кушып чукындыралар. Фёдор Мелик-Тагирович 1531 елда Новгород шәһәрендә калгай (наместник) булып тора. Ходайкол солтан рус әсирлегендә үсә, соңрак Мәскәүгә китерелә һәм шунда азатлык ала. Ул 1505 елда чукына, Пётр Ибрагимович исемен алып, бөек кенәз Василийның сеңлесе Евдокия Ивановнага өйләнә. 1523 елда вафат була, җәсәде Мәскәүнең Архангел соборына җирләнгән… Ходайколның ике кызына да Анастасия исемен кушалар. Шуларның өлкәне кенәз Фёдор Михайлович Мстиславскийга, кечесе кенәз Василий Васильевич Шуйскийга кияүгә чыга. А. П. Мстиславскаяның улы Иван Фёдоровичның кызы Анастасия Ивановна Симеон Бекбулатович исеме белән чукынган элекке Касыйм ханы Саин Булатның хатыны була. Ә А. П. Шуйскаяның кызы Марфа Васильевна кенәз Дмитрий Иванович Бельскийга кияүгә чыга. Опричнина дәверендә Казан ханнарының туруннары үзләренең затлы нәселдән булулары аркасында әһәмиятле роль уйнаган. «Земщина» да бүтән рус кенәзләре арасында Иван IV аларны беренче урынга куя. Симеон Бекбулатович «бөтен Русьның падишаһы» («царь всея Руси») итеп билгеләнә, ә кенәзләр И. Ф. Мстиславский һәм И. Д. Бельский боярлар сыйфатында земщина белән җитәкчелек итәләр.



*[54]54
  Җәя эчендәге саннар үлгән елны күрсәтә.


[Закрыть]

II бүлек
Рус кулы астында
(1487–1521)

Мөхәммәд Әмин

Мөхәммәд Әмин чит ил гаскәрләре көче белән хан тәхетенә утыртылгач, Казан ханлыгының Олуг Мөхәммәд җиңүләре белән башланып киткән иң гүзәл чоры тәмам була. Икенче чор – рус партиясе хакимлеге, чит мәмләкәткә бәйлелек дәвере башлана. Рус хөкүмәте үз максатына ирешә: Казан алынып, анда руслар теләгән тәртипләр һәм хакимият урнаштырыла. Карамзин болай яза: «Иоанн догалар укырга, чаң кагарга кушты һәм, әтисе Василий Тёмный әсир төшеп, күз яшьләре түккән Мәмәтүк патшалыгын буйсындырганы өчен, күңеле нечкәреп, күккә рәхмәтләр укыды». Җиңү хөрмәтенә Иван III «Болгар кенәзе» дигән титул ала. Казанга ясак түләп торулар бетерелә. Татар изүе астыннан чыгарга тырыша торгач, Иван III 1480 елда Сарай ханнарына бәйлелектән котылган була инде. Ул Казан ханнарына бәйлелектән дә котылу җаен эзли һәм 1487 елда бу максатына да ирешә.

Мәскәү кенәзе Казан ханына буйсынып һәм ясак түләп торучыдан мөстәкыйль һәм бәйсез хөкемдарга әйләнә. Казан хөкүмәте ике якның да рәсми тигезлеген таный. Моннан соң инде ике хөкемдар да хат алышканда бер-берсен «борадәр» дип атый башлый. Хан «бөтен Русиянең бөек кенәзе борадәрем Иван Васильевичка Мөхәммәд Әмин түбәнчелек белән мөрәҗәгать итә» дип язса, бөек кенәз «борадәрем Мөхәммәд Әмин патшага бөек кенәз Иван түбәнчелек белән мөрәҗәгать итә» дип җавап биргән…

Рус тарихчылары Иван III нең Мөхәммәд Әмингә булган йогынтысын купайтып күрсәтәләр һәм, Мөхәммәд Әминне бөек кенәзнең куштаны дип атап, ике патша арасындагы мөнәсәбәтләрнең юридик ягын түгел, ә хәл-әхвәлнең фактик ягын күздә тоталар. Соловьёв әйткәнчә: «Мөхәммәд Әминнең Мәскәү бөек кенәзенә булган буйсынулы хәле аларның ярлык-грамоталарында һич тә күренми. Тышкы яктан тигезлек сакланса да, Иоанның Мөхәммәд Әмингә хатлары боерык рәвешендә язылган»[55]55
  История России. – С. 1419.


[Закрыть]
. Һәм ул фикеренә дәлил итеп рус хөкүмәтенең ханга мондый мөрәҗәгатен искә төшерә: «Син Казанда һәм үзеңнең барлык җиреңдә һәммә кешеләреңә җиткерсәң иде…» һ. б. Ләкин мондый язу алымын без һич тә боерык дип атый алмыйбыз, биредә ул теләк булып яңгырый: Казан ханлыгында үз фәрманын белдерергә мөмкинлеге булмагач, чит ил хөкүмәте ханнан шуңа тәңгәл әмер бирүне үтенә.

Ике хөкүмәтнең үзара акча мөнәсәбәтләре турында фикер йөрткәндә, С. М. Соловьёв тагын да зуррак төгәлсезлекләр җибәрә: «Казан олысларына Мәскәү казнасы файдасына салым салынып, аны Мәскәү чиновниклары җыя торган булган; Мөхәммәд Әмин ниндидер Фёдор Киселёвның артык салым җыеп Цивиль кешеләрен кыерсытуы турында бөек кенәзгә зарлана»[56]56
  История России. – С. 1419.


[Закрыть]
. Чынлыкта исә дипломатик хатларда Казан олысларыннан Мәскәү казнасына җыелган ниндидер салымнар турында түгел, ә тамга хакы (таможенная пошлина) турында сүз бара. Чик буендагы рус чиновниклары Нижнийда һәм Муромда казаннардан билгеләнгән бәяләргә караганда артыграк хак таләп иткәннәр, һәм шушы хәл Цивиль кешеләрен рус шәһәрләренә кермичә, үз товарлары белән мордва һәм чирмеш җирләре аша йөрергә мәҗбүр иткән.

Тыштан тигез һәм бер-берсеннән бәйсез ике патша үз мөнәсәбәтләрен шартнамәләр аша көйләгәннәр һәм шул килешүне антлар белән беркеткәннәр. Әлеге ант мәсьәләсе рус авторларына тарихи фактларны бозып күрсәтергә шулай ук сылтау булып тора. Казан хөкүмәте бөек кенәз каршында түгел, ә шартнамәнең үзенә тугрылыклы булу турында ант итә. Ике дәүләт арасында шартнамә төзегәндә, рус патшасының да үз чиратында ант биреп тәре үбүе моны раслый.

Русларның күршеләренә булган йогынтысы шактый үзгәреп торган, вакыт-вакыт бу йогынты бик көчәеп китеп, кайбер ханнарның чыннан да бөек кенәз куштаннарына әверелгәнен раслаган. Казан ханлыгы тарихының икенче дәвере тулысы белән диярлек хәттин ашкан рус йогынтысы астында узып, хакимият рус партиясе кулында булган.

Мәскәү белән Казан арасындагы мөгамәләләрне билгели торган килешүләр бу чорда, гадәттә, өч маддәдән – шарттан гыйбарәт: Казан хөкүмәте 1) Русиягә каршы сугышмаска; 2) бөек кенәз ризалыгыннан башка үзенә яңа хан сайламаска; 3) ханлыктагы рус кешеләренең мәнфәгатьләрен якларга үзенә йөкләмә алган. Шул рәвешчә, ике дәүләт үзара мөнәсәбәтләрдә берлек төзегәннәр, һәм килешү алар арасында урнашкан тәртипләрне вә тынычлыкны сакларга тиеш булган. Тышкы сәясәт хөкүмәт алышынган очракта гына үзгәрү ихтимал, шуңа күрә дә хөкүмәт фәкать берлектәшләрнең ризалыгы белән генә алыштырылган. Казан хөкүмәтенең ханлыкта яшәгән русларга булган мөнәсәбәтенә килгәндә исә, руслар җирле хакимиятнең канаты астында дус мәмләкәт кешеләре хокукын файдаланып яшәгәннәр, хан аларны якларга бурычлы булган. Килешүнең мондый маддәсе Казан ханлыгында байтак рус кешеләре: сәүдәгәрләр, кәсепчеләр һәм башка эшем ияләре яшәгәне турында, рус хөкүмәте аларның хәвефсез язмышын, товарларының зыян-зарарсыз саклануын һәм башка төрле сәүдә мәнфәгатьләрен якларга тырышканлыгы турында сөйли. Сугыш башлана калса, бу кешеләр дошман мәмләкәтнең корбанына – тоткыннарына әверелгән, товарлары таланган, шуңа күрә дә рус хөкүмәте сугыш мөмкинлеген бетерергә, тынычлыкның дәвамлы булуын тәэмин итәргә омтылган. Сәүдә мәнфәгатьләренең шушылай өстенлек итүе килешүләрдә нык сизелә, һәм шуңа күрәдер бу дәвернең илчелек сөйләшүләре ахырда «мәңгелек солых» төзү белән тәмамланган (1512).

Казан хөкүмәтенең алышынуы сәяси яктан караганда әллә ни үзгәрешләргә китермәгән, барысы да сәүдә мәйданы, базарлар өчен көрәшкә кайтып калган. Рус хөкүмәтенең сәүдә һәм кәсепчелек мәнфәгатьләрен яклавы ике дәүләт арасындагы көндәшлек ярышының икътисади табигатьле булуын аермачык күрсәтә. Рус хөкүмәтенең Казан ханлыгы эшләренә тыкшынуларының төбендә Идел буендагы базарларны кулга төшерү омтылышы ята. Һәркайда икътисади таләпләр, рус эшкуарларының табышлы эш йөртә алуы алга куелган. Ул чакта рус хөкүмәте, икътисади файда таба алу белән канәгатьләнеп, ханлыкның җирләренә дәгъва белдерми әле.

Мөхәммәд Әмин хөкүмәте килешү шартларын ихлас үтәгән. Тәхеткә менгәч, яшь хан өйләнергә ниятли һәм кәләше итеп нугай бие Мусаның кызын сайлый, ләкин никах укытудан алда Казан хөкүмәте үзенең берлектәше булган рус хөкемдарының бу туйга мөнәсәбәтен белешә, чөнки мондый никах шактый дәрәҗәдә тышкы сәясәт эше булып тора һәм уңайсыз шартларда мәмләкәтләрнең үзара мөнәсәбәтен катлауландыру ихтималы була. Кәләш бернинди дә ризасызлык уятмый, никах укыла. 1490 елда казаннар, рус һәм Кырым хөкүмәтләре белән берлектә, Сарай ханлыгына каршы оештырылган яуда катнашалар. Берләшкән Мәскәү-Казан гаскәре, Касыйм татарларының чирүе белән бергә яуга барып, Сарай яугирләренең Кырым ханлыгына булган һөҗүмен кире кагалар.

Чит мәмләкәт гаскәренең ярдәме белән хакимияткә ирешкәне өчен, рус партиясен илдә яратмыйлар. Күренекле юлбашчылары җәзалануга да карамастан, Шәрык фиркасе юкка чыкмый, һәм 1490 елларның урталарына таба хөкүмәткә каршы көчләр оешып җитә. Каршы көчләр башында Казан аксөякләренең дүрт вәкиле – Коләхмәд (Кәлимәт), Урак, Садыр һәм Агишләр тора. Шәрык партиясе үзенең табигый берлектәше – көнчыгыштагы күршесенең хәрби ярдәменә таянырга карар бирә. Хан тәхетенә Себер солтаны Мамукны куярга ниятлиләр. Себер ханы Ибәкнең хөкүмәте Казан мөһаҗирләренә һәм оппозициягә булышлык итә.

1495 елның язында тәхет дәгъвачысы күпсанлы чирүе белән Казанга таба юл ала, ләкин Казан хөкүмәте, дошманнары якынлашуын ишетеп, Мәскәүгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Рус хөкүмәте ярдәмгә дип Түбән Новгородтан чик буе гаскәрен җибәрә. Руслар Казанга якынлаша башлагач, Шәрык фиркасе җитәкчеләре, дошман кулында һәлак булмас өчен һәм вакыйгалар агышы белән идарә итәргә дип, башкаладан качып китә. Рус гаскәре Казанга килеп сугышка әзерләнә башлый, ләкин качкыннар тарафыннан өстәмә көчләр килүе турында кисәтелгән Себер чирүе юлда туктап кала. Куркынычны беткәнгә санап, рус гаскәре, Казанны калдырып, Русиягә кайтып китә. Шәрык фиркасе бу хакта хәбәр җиткерүгә, Себер чирүе тиз арада Казанга килеп тә җитә. Башкала каршылыксыз бирелә. Мөхәммәд Әмин хан үзенең гаиләсе һәм тарафдарлары белән Казаннан Русиягә чыгып качарга өлгерә. Мамук солтанны шундук хан дип игълан итәләр.

Мамук хан. Габделлатыйф. Коләхмәд хөкүмәте

Казан тәхетенә утырган Себер солтаны Мамук чыгышы белән Шәйбанилар токымыннан. Шәйбани – Бату ханның бертуганы. Көнбатыш Себердәге татар ханлыгының башкаласы дип ул чакта Төмән шәһәре саналган. Төмән ханнарының иң билгелесе – Ибәк хан, ул, турыдан-туры Шәйбанилар нәселеннән булып, ХV йөзнең азагында гомер иткән. Руслар тарафыннан Гали (Илһам) ханның тәхеттән бәреп төшерелүенә ачуын белдерүе мәгълүм. В. В. Вельяминов-Зернов әйтүенчә: «Ибәкнең кайчан һәм ничек үлүе хакында безнең бер мәгълүматыбыз да юк. Ләкин 1493 елдан соң Ибәк турында бер генә чыганакта да телгә алынмый. 1496 елда Шәйбани ханнардан Мамук тәхеткә менә, ул, мөгаен, Ибәкнең якын туганы һәм варисы булгандыр»[57]57
  Вельяминов-Зернов В. В. – II. – С. 391–392.


[Закрыть]
. Себер елъязмалары Ибәкнең үзен (Упак) Казан ханы дип атый. Мамукны Ибәк ханның йә улы, йә булмаса туганы дип уйларга нигез бар. Һәрхәлдә, аның турыдан-туры Шәйбани токымы икәнлеге мәгълүм. Мамукның энесе Агалак исемле була, ә 1505 һәм 1508 елларда аның җияне (Мамукның улы түгелме икән?) Ак Курд солтан телгә алына. Аның улы Ак Дәүләт Себердән Русиягә хезмәткә килә. Монысының Шаһгали дигән улы булуы мәгълүм. Себернең атаклы соңгы ханы Күчем Ибәкнең оныгы һәм шул рәвешле Мамукның якын туганы була.

Казан тәхете өчен бу хан уңышлы булып чыкмый. Үзенчәлекле Себер шартларында туып үскән солтан ифрат зур мәдәни мәркәз галәменә ияләшеп китә алмый һәм, мәмләкәтне идарә итү эшенә тотынуга ук, электән урнашкан тәртипләрне боза башлый. Ниндидер гадәттән тыш салым кертеп, сәүдәгәрләрне, игенчеләрне талый һәм үзе урнаштырган тәртипләрнең шыксыз авырлыгын тоярга мәҗбүр итә. Ул Шәрык фиркасе әһелләрен санга сукмый, алар белән каршылыкка керә, үзенә тәхет яулап бирешкән Коләхмәдне кулга алуга кадәр барып җитә. Яңа хөкүмәтнең эш-гамәлләрендә шәхси омтылышлар төп урынны алып торгандыр һәм хөкүмәт әгъзалары риялы максатларын алга сөргәннәрдер дип уйларга нигез бар. Чөнки хан белән килешә алмагач, Коләхмәд бәк үзенең бик нык ялгышканлыгын аңлый һәм, карашларын кискен үзгәртеп, руслар ягына авыша. Ул үзенең янына күп тарафдарлар туплый, мәмләкәттәге хәлләрнең торышын үз кулына ала. Тик шулай да Шәрык фиркасенең Урак бәк җитәкчелегендәге күпчелек өлеше үз карашларына тугрылыгын саклый әле.

Әүвәлгесе кебек үк, яңа ханны да яратмыйлар. Элек чит ил килмешәкләре баскынчылыгыннан зарланган булсалар, инде хәзер, авыр салымнар күбәеп киткәнлектән, торган саен күбрәк даирәләрнең хөкүмәткә ачуы арта. Ниндидер сылтау белән Мамук хан Арча бәклегенә яуга кузгала, Арчада элек-электән Казан ханына буйсынган җирле бәкләр хакимлек иткән. Коләхмәд бәк һәм дә ханның бүтән дошманнары, ханны тәхетеннән чөеп, элеккечә руска бил баглаган сәясәтне торгызу өчен, бу вакыйгадан файдаланырга ниятлиләр. Яудан Казанга әйләнеп кайталар да ханны тәхетеннән төшерелгән дип игълан итәләр һәм шәһәрнең азамат ирләрен ярдәмгә чакыралар. Шәһәр шундук ныгытыла, кирмән капкалары бикләнә – хакимият шулай хан кулыннан китә. Тәхеттән мәхрүм ителгән Мамук хан Себергә юл тота. Аңар Шәрык фиркасенең Урак бәк җитәкчелегендәге өлеше дә иярә, ә казаннар чирүе шәһәргә әйләнеп кайта.

Шәрык фиркасенең хакимиятне Гали хан заманындагы кебек кабаттан үз кулына алырга тырышуы шулай уңышсыз тәмамлана. Хәрби кампания уңышлы башкарыла, ә менә эчке идарә өлкәсендәге эшләр шактый хилафлы булып чыга: яңа хан урнаштырган тәртипләр казаннарга яхшырак тоеласы урында, русларның баскынчылыгыннан да яманрак булып күренә.

Коләхмәд бәк аркасында рус партиясе тантанага ирешә, яңа хөкүмәт русларга таба йөз тотарга карар бирә. Бу инде Русия белән ике арадагы килешүләрне янәдән гамәлгә кую һәм Мәскәү хөкемдары тәкъдим иткән ханнарга разый булып яшәү дигән сүз. Яңа хөкүмәт башына Коләхмәд баса. Коләхмәд бәкнең Казан ханлыгында йогынтысы бик зур була: ул ун ел дәвамында хөкүмәт башында тора һәм сәяси тормыш белән идарә итә. Өч ханны тәхеттән төшерә һәм, кылган эшләреннән күренгәнчә, гаять акыллы, хәйләкәр, көчле ихтыярлы вә бик шөһрәт сөючән зат була. Карашларының капма-каршы якка үзгәрүе аның шәхси омтылышларын принципиаль мәсьәләләрдән өстенрәк күрүе турында сөйли. Ләкин аның үз максатларына ирешә алуын һәм шул юлда кешеләрне корбан итү маһирлыгын танымыйча ярамый.

Коләхмәд хөкүмәте Русия белән берлекне янәдән торгызырга карар итә, 1495 елгы хакимият алмаштыруның үкенечле вакыйга булуын рәсми рәвештә танып, элеккеге килешүләрне яңарту һәм Русия белән булган берлекнең какшамаслыгы турында игълан итәргә карар бирелә. Тәхеткә элеккеге нәсел кайта. Ләкин Коләхмәд һәм хөкүмәтнең башка әгъзалары Мөхәммәд Әминне түгел, ә аның энесе Габделлатыйф солтанны сайлыйлар…

Элекке ханны тәхеттән читләштерүгә сәбәп итеп рәсми рәвештә аның шәхси сыйфатларын – деспотизмны, комсызлыкны һәм хатын-кызларга карата йөгәнсез мөнәсәбәтен атыйлар. Ләкин бу сылтау гына булган, мөгаен: хан тәхеткә унсигез яшьлек үсмер чагында менә, егерме алты яшендә инде төшерелә, шул арада табигатенең төзәлмәстәй булып тоелган мондый сыйфатларга ия булуы ышандырмый. Соңрак хан яңадан Казан тәхетенә менә, һәм аның идарәсендә кешеләрнең мондый золымнардан интегүе турында хәбәрләр тапмыйбыз. Дөрес, хан Русиядә тәрбияләнә һәм андагы тәртипләрнең аңа да йогынты ясавы ихтимал: Иван III нең деспотизмын, кенәз сараендагы купшылыкны ул күреп үсә бит. Аннары хан сараеның гадәти, ябык мохитеннән читтә, хатын-кызлар капланмаган чырай белән урамда йөргән христиан шәһәрендә яшәгән кеше буларак, Мөхәммәд Әминнең дә кансызлыкны, комсызлыкны, мөселманнарга хас булмаганча хатын-кызлар белән үз-үзен иреклерәк тоту кебек сыйфатларны йоктыруы мөмкин. Әмма тәхеттән читләштерү өчен Мөхәммәд Әминне генә гаепләү гаделсезлек булыр иде. Яңа идарәчеләргә хан ошамый икән, алар үзләре дә аның тарафыннан җылы мөнәсәбәткә исәп тота алмаган. Берничә ай элек кенә үзен тәхеттән бәреп төшергән Коләхмәдкә, мәсәлән, ул таяна алыр идеме? Һәм, әлбәттә, Коләхмәд Мөхәммәд Әминне яңадан тәхеткә менгермәс өчен тырышкан.

Ибраһим хан белән Нурсолтан ханәшнең кече улы Габделлатыйф 1475 еллар тирәсендә Казанда туа. Әнисе 1480 елны Кырым ханы Миңле Гәрәйгә кияүгә чыккач, аны Казаннан Бакчасарайга алып китә, бала һәм үсмер чаклары аның шулай Кырымда уза. Миңле Гәрәй хакимлеге дәверендә Кырым ханлыгы Русия белән дус яши дип саналган, шуңа күрә дә Габделлатыйф балигъ булуга ук, үги әтисе аны руслар иленә йомышлы итеп җибәрергә мәҗбүр була. Габделлатыйфны рус хөкүмәте бик ягымлы каршы ала һәм аңа идарә итү өчен Звенигород каласын бирә. Аның абыйсы ул чакта Кошира шәһәре белән идарә иткән. Бу шәһәрләр Мәскәү кенәзлегенең үз шәһәрләре булып исәпләнгән, һәм, Мәскәү уделы кенәзләренең васыяте буенча, Мәскәү кенәзенең олы улына – Кошира, ә Звенигород икенче улына мирас рәвешендә күчә торган булган.

Габделлатыйф бу уделда озак тормый, аны тиздән Казан тәхетенә сайлыйлар – рус хөкүмәте аны Казан ханы итәргә ризалык бирә. Xан итеп сайламауларына хәтере калган Мөхәммәд Әминнең күңелен күрү өчен, Мәскәү хөкүмәте, Коширага Серпухов белән Хотунь шәһәрләрен өстәп, аның керемен икеләтә арттыра.

Габделлатыйфны Мәскәүдән Казанга рус илчеләре озатып килә, алар аны тәхеткә менгерү йоласына катнашалар. Рус хөкүмәте белән төзелгән килешүләр янәдән гамәлгә кертелә һәм ике якның да анты белән ныгытыла…

1499 елда Шәрык фиркасе Казан тәхетенә янә Себер династиясен менгерергә омтылыш ясый. Бу хәрәкәтнең башында мөһаҗир Урак тора, ә тәхет дәгъвачысы итеп Мамук ханның борадәре Агалак солтанны сайлыйлар. Ләкин Казан хөкүмәтенә ярдәмгә рус гаскәре килеп, аларның һөҗүме кире кагыла.

Тәхеткә утырганда Габделлатыйфка егерме яшь тулып кына узган була әле. Казан халкына тагын чит илдә үскән һәм тәрбияләнгән хан белән яшәргә туры килә. Ләкин Мөхәммәд Әминнең үсмер еллары Русиядә узган булса, Габделлатыйф исә Кырымда үсә. Табигый ки, ике туган бер-берсеннән теләк-омтылышлары белән дә, фикерләү рәвешләре белән дә аерылып торган, һәм аларның сәяси карашлары да бөтенләй төрле булып чыга. Габделлатыйф хан абыйсына караганда бик күпкә миллирәк була. Бераз Русиядә яшәп алуына да карамастан, Кырымда үскән солтан русларны бөтенләй ят итә.

Ханнарны алмаштыруны оештырган Коләхмәд бәк Габделлатыйф хакимлеге дәверендә дәүләтнең төп эшләрен башкара. Хан яшь чакта Русия белән ике арадагы сәяси мөгамәләләр тыныч тора, ләкин аңа егерме биш яшь тулып, үзе мөстәкыйль эш йөртә башлагач, аның сәясәте ачыктан-ачык миллиләшә, Русиягә дошманлык рәвешен ала. Мондый юнәлеш рус партиясенең күңеленә ошамыйча, Казанда Габделлатыйфка каршы көчләр оеша. 1501 елның азагында Коләхмәд Мәскәүгә бара һәм русларның дәүләт әһелләре белән киңәш корып кайта. 1502 елның гыйнварында Казанга башында кенәз В. Звенигородский торган илчелек килә – ханны тәхеттән төшерәләр.

Бу инде Казан ханлыгының эчке эшләренә ачыктан-ачык тыкшыну дигән сүз. Тарихи чыганаклар җитенкерәмәү сәбәпле, ханны тәхеттән казаннар түгел, ә рус илчеләре килеп төшерүенә сәерсенергә туры килә. Чит ил кешеләренең хан сараенда хуҗа булып йөрүенә каршы Казан халкы берни дә эшләми. Бары тик Кырым ханы гына ризасызлыгын белдерә, ләкин ул да моны хат аша гына әйтә…

Бакчасарай хөкүмәтенең Казандагы хәлләр турында сорап язган хатына каршы Мәскәү болай җавап бирә: «Бөек кенәз аны (Габделлатыйфны) хөрмәт итеп Казан тәхетенә утыртты, ә ул аңа ялганлый башлады, бер эштә дә тәртип урнаштырмады һәм хәтта Казан җиренә дә явыз булды»[58]58
  Моск. арх. Мин. ин. дел. Крымские дела. – № 2. – С. 1007; цит.: Соловьёв С. М. – С. 1420.


[Закрыть]
. Әлеге язманы шәрехләп карыйк. Габделлатыйф «бөек кенәзгә ялганлый башлады», ягъни үзара мөнәсәбәтләрне тәртипкә сала торган килешү шартларын үтәми башлаган. Нинди эшләрдә «тәртип урнаштырмаган», монысы җөмләнең ахырында шуңа каршы куелган «Казан җиренә дә» дигән сүзләрдән аңлап була. Димәк, бу эшләр Казан җиренә кагылмаган, бу эшләр Казан хөкүмәте тарафыннан килешү буенча якланырга тиеш булган рус кешеләренеке, шулар гына Мәскәү хөкүмәтенең күз уңында булган. Габделлатыйф аларның эшләрендә «тәртип урнаштырмаган», ягъни Казан ханлыгында яшәүче русларның шикаятьләренә колак салмаган, алар кубызына биемәгән, Габделлатыйфның төп гаебе шунда, ул рус хөкүмәте белән килешү шартларын бозган. Ә инде «һәм хәтта Казан җиренә дә явыз булды» дигән сүзләргә килсәк, бу Казан ханлыгында Габделлатыйфка каршы төркем оешуын һәм алар өчен ханның гаярь, башбирмәс булуын аңлата. Әгәр дә без хан сәясәте белән килешмәгән кешеләрне ачыкларга теләсәк, без һич икеләнмичә Коләхмәд җитәкләгән рус фиркасен атый алабыз.

Руслар Миңле Гәрәй ханга төгәл генә җавап бирмәсәләр дә, Кырым хөкүмәте алар язган хаттан канәгать кала, һәм ике ил арасындагы мөгамәләләр зыян күрми. Чөнки Габделлатыйф төшерелсә дә, Казан тәхетенә Кырым ханының икенче үги улы утыртыла, ягъни тәхет барыбер Кырым нәселе кулында кала.

Мәмләкәтнең эчке эшләренә тыкшынуга Казан халкы бернинди дә ризасызлык белдерми, бу хәл Шәрык фиркасенең ул чакта тәмам төшенкелек кичерүен сөйли. Габделлатыйф аны терелтергә-җанландырырга өлгерми кала, шуңа да халык сугыш-тарткалашусыз гына язмышына буйсына.

1502 елгы түнтәрелеш тыныч шартларда уза; мөгаен, ике бәйсез дәүләт арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең тышкы формасы сакланган булгандыр. Дьяк-дипломат Иван Телешов та кергән рус илчелеге Казан хөкүмәте белән яңа килешү төзи, түнтәрелеш казаннар белән Мәскәү хөкүмәтенең үзара ризалыгы нәтиҗәсендә ясала. Ләкин чит ил кешеләренең бу рәвешле дипломатик тыкшынуы, асылда, Казан кешеләренең милли хисләренә һәм бәйсез дәүләтчелек горурлыгына сизелерлек зыян китерә.

1487 елда руслар Казан ханлыгының эчке эшләренә бик кискен, дорфа рәвештә тыкшынсалар һәм нәтиҗәдә шактый кеше җәзага тартылса, сөргенгә җибәрелсә, бу юлы инде кризис тыныч юл белән хәл ителә. Моны халыкара мөнәсәбәтләрдәге тәрәккыят – алга китеш дип әйтергә ярасын да ди. Ләкин барыбер дә чит ил кешеләренең хан тәхетенә хуҗа булып алуы унбиш елга сузылган рус баскынчылыгы дәвамында Казан халкының милли аңы ни дәрәҗәдә түбән төшүен бик ачык күрсәтә. Бу вакыт эчендә ике илнең чагыштырма хәле шактый үзгәрә. Алар болай бер-берсенә тиң дип саналсалар да, Русия тәмам ныгып, Литва һәм Кырым белән уңышлы ярыша торган һәм бөек мәмләкәтчел сәясәтен уздыра торган көчле дәүләткә әйләнеп өлгергән була инде. Ә Казан ханлыгының көч-дәрманы һаман шул көе кала килә; 1487, 1495 һәм 1496 еллардагы хан алыштырулар аңа бик начар тәэсир ясый: җәзалаулар һәм мөһаҗирлек илне халыкның иң егәрле өлешеннән мәхрүм итә һәм көчсезләндерә.

Тәхетеннән төшерелгән Габделлатыйф сак астында Русиягә озатыла. Мәскәү хөкүмәте аны, Гали хан сыман ук, сөргенгә җибәрә. Ул тоткын хәлендә Белоозерога сөрелә. Үзен Русиянең ихлас дусты дип таныткан Мөхәммәд Әминне хан тәхетенә утырталар.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 | Следующая
  • 4.4 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации