Электронная библиотека » Адель Кутуй » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:41


Автор книги: Адель Кутуй


Жанр: Советская литература, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 4 страниц) [доступный отрывок для чтения: 1 страниц]

Шрифт:
- 100% +
 
…Люди добрые, поверьте,
Помню, что было.
Расставание хуже смерти:
Его я не забыла… —
 

дигән җырын җырладым. Ләкин бик тиз:

– Җитәр, Галия, ташла… Искәндәр сиңа тормый, – дип, үземне кулга алдым да, башымны югары күтәреп, алга, күп кайгы күргән Иделнең тынычлыгына карадым.

Өченче хат

Искәндәр!

Мин сиңа моннан ике атна элек ике хат язган идем. Ләкин җибәрмичә калдым. Менә бу хатым белән бергә җибәрермен, ахры.

Син үзеңнең хатыңда: «Тормышың ничек уза? Балалар мине сагынамы? Искә төшерәләрме? Үзең нәрсә эшләп ятасың? Авылда күңелсез түгелме? Берсен дә калдырмыйча яз», – дисең. Кызыксынуың өчен чын күңелдән рәхмәт.

Мин район үзәге булган Әдрәс авылына килеп төштем.

Бу авыл миңа бик ошады. Монда иске авыл эзләрен күрсәтеп торган мәчет тә, фәлән дә юк. Авыл уртасыннан, боргаланып-сыргаланып, агымсу үтә. Шунда, шатлана-шатлана, бәбкәләре белән казлар, үрдәкләр һәм нәни балалар коена. Су буена алмагачлар, чия һәм шомырт агачлары тезелгән. Яз көннәрендә авыл ап-ак чәчәкләргә күмелә. Авыл өстенә хуш ис – аромат җәелә. Күрше таулардан чишмәләр ага. Тау өстендә урман шаулый. Авылдан бер километрда урман эчендә ял йорты урнашкан. Ял йортының флагы көндезге кызыл йолдыз сыман җем-җем итә, җилферди. Бу ял йортына һәр ел саен илебезнең төрле почмакларыннан ял итүчеләр җыела.

Көн саен авыл өстеннән, һава яңгыратып, корыч кошлар оча. Авыл уртасыннан, безгә дөнья яңалыкларын китереп, сәлам хатларын калдырып, поездлар уза. Поездда баручылар, чәчәкле авылга карап, яулык селкиләр. Поезд тавышына кушылып, бүртә башлаган кырларда тракторлар җыры яңгырый. Ак тасмадай сузылган таш юлдан грузовик һәм җиңел машиналар йөри.

Авылның җәйге күренеше әнә шул төстә. Ләкин, авылда тора башлау белән, миңа бик күп кыенлыкларга да очрарга туры килде.

Иң әүвәл ике ай буена амбулаториянең кечкенә генә бер бүлмәсендә урнашып тордым.

Мин килеп төшкәндә, амбулатория – врач пункты   – ташландык хәлдә иде: бинасы җимерек, пычрак, салкын   – кичләрен җилләр ыжгырып тора. Миңа хәтле пункт белән бер фельдшер мөдирлек иткән. Ул пунктка килгән спиртны эчү һәм ялган справкалар язып өләшүдән башка бернәрсә белән дә кызыксынмаган. Мин килер алдыннан гына аны шундый эшләре өчен һәм дәүләт ашлыгын урлау эшенә катнашуда гаепләп кулга алганнар.

Мөдир үзе бозык булгач, пунктның башка медицина эшчеләре дә: фельдшер Николай Яковлев, акушерка Хәдичә Таһирова, санитарка Мәрьям Галиева, чәчәк салучы Петров та эшкә салкын карарга гадәтләнгәннәр. Хезмәткә соң чыгалар, иртә китәләр, пунктка кергән авылларга барып йөрмиләр.

Райздрав урындыгына вакытлыча утырган тәҗрибәсез егерме яшьлек кыз үзеннән чыгып бернәрсә дә эшли алмый.

– Монда мин ничек эшләрмен икән, – дип котым очты. Шуның өстенә балаларымның авырулар килеп йөргән җирдә яшәүләре дә йөрәкне әрнетә башлады. Райбашкарма кешеләренең пункт эшләре белән җитәрлек үк кызыксынмавы ачуны китерде. Аптеканың ярлылыгы эчне пошырды. Берничә тапкыр «Әллә ташлап, качып китимме?» дип тә уйладым. Ләкин китмәскә, киртәләрне җимерергә булдым.

МТС эшчеләренең ярдәме белән, тиз арада гына амбулатория бинасын чистарттым, түшәмен һәм стеналарын агарттым. Аптека мөдиренә кискен рәвештә иң кирәкле даруларны булдырырга куштым. Авыруларны караган чакта:

– Кай җирең авырта, апа?

– Башым.

– Мә, алайса, шуның белән аптекадан порошок алырсың. Көнгә өч тапкыр эчәрсең.

– Синең нәрсәң авырта?

– Аякларым сызлый. Салкын тиде, күрәсең. Эчем дә рәтле түгел.

– Мазь булыр. Йоклар алдыннан сөртерсең, – дип кенә карауларны туктаттым. Авыруны тыңлап карау, градусник куллану, авыруга карточка тутыру шикелле нәрсәләрне керттем.

Билгеле, шушындый кечкенә әйберләр дә башта каршылыкларга очрады. Җыелыш уздырырга туры килде. Пунктның эчке тәртибен төзеп аңлаттым. Авылларга чыгып йөрергә план төзедем. Эшнең иң күп өлешен үземә алдым.

Ләкин иң курыкканым – авыруны белә алмау, дөрес диагноз куймыйча ялгышу иде. Икенче көнемдә үк үземә тилерә башлаган алты яшьлек бер ир баланы китерделәр.

– Күптәнме авырый?

– Кичәгенәк бик яхшы иде әле. Бүген кичкә таба шулай булды, – диде анасы.

Аптырадым бит. Баланы тыңлаган булдым, температурасын карадым, пульсын санадым. Ләкин нәрсә белән авырый – белә алмыйм. Фельдшер да юк. Ә   бала тилерә: акыра, куллары белән баш әйләндергеч хәрәкәтләр ясый, күзләрен акайта.

Бу беренче бәладән мине врачлык сизгерлегем коткарды: авыруны коендырырга, юеш простыня белән төреп тотарга куштым һәм нервларны тынычландыра торган дару биреп җибәрдем. Ике-өч көннән соң бала элекке сәламәт хәленә килде. Ул, мескен, тилебәрән үләне ашаган икән.

Ашлык җыю вакыты җитте. Авылда берүзем калып, эшчеләремне участокларга беркетеп, төрле авылларга чыгарып җибәрдем. Ерак авыллардан монда килеп ат куып йөргәнче, халык үзенә кирәк беренче ярдәмне урында алсын, дидем.

Шулвакыт эчендә районыбызда медицина эшен югары дәрәҗәгә күтәргән өч вакыйга булып алды. Шуның аркасында врач исеме бик озак телдән телгә сөйләнеп йөрде.

Беренче вакыйга – алты-җиде яшьлек бер кыз баланың Әдрәс суына бату вакыйгасы. Бу кызны мин элегрәк тә белә идем. Аның исеме – Нәфисә. Ул бик еш минем Кадриям белән бергә уйный иде. Беркөн Кадрия артыннан аларга кергәндә, семьялары белән дә танышып чыктым. Атасы ашлык хәзерләү пунктында механик булып эшли. Бик яхшы эшче. Партия члены. Анасы Зәйтүнә киоскыда газета-журналлар сата. Тату торган менә шушы семьяның бердәнбер балалары – Нәфисә, йөзә белмичә су кереп, тирән чокырга очрап баткан. Балалар шау-шуына җыелган халык аны берничә минуттан соң гына судан үлек килеш чыгарган. Атасы миңа чапкан. Мин өйдә юк идем. Амбулаториягә килделәр.

Бату хәбәрен ишетү белән үк мин, чемоданымны эләктереп, су янына йөгердем. Ләкин баланы өйгә алып кайтканнар иде инде.

Хәзер дә күз алдымда. Әнә ул өстәлдә ята. Тәне күгелҗем төскә керә башлаган, иреннәре каралып бөрешкән. Аяк бармаклары арасына үлән кысылган. Нинди матур бала иде. Әле иртә белән генә безнең тәрәзә янына килеп, шатлыклы күзләрен уйната-уйната:

– Кадрия, әйдә уйнарга!.. – дип кычкырган иде. Уйнарга, сикерергә, көләргә әзер иде. Ә хәзер үлек.

Аның баш очында, баласының юеш чәчләрен үбә-үбә, ана елый. Зәйтүнә апаның үксеп елавы үлем кайгысын тагы да авырайта. Аяк очында нәрсә эшләргә дә белмәгән ата:

– Доктор, берәү генә бит… Бердәнбер балабыз иде… Шулай ук үлдемени? – ди. Нәрсәдер әйтергә тели. Ләкин сүзен әйтә алмый, тотлыга.

Аның сүзен ана дәвам итә:

– Мин… мин генә гаепле… мин карамадым… Бәгырем, ник мине калдырдың?.. Каты сүз әйткән идемме әллә?.. Зинһар… зинһар… доктор…

Өй эче халык белән тулган. Болар барысы да минем күз алдымнан ике-өч секунд эчендә үткән нәрсәләр. Халыкны чыгарырга, ананы алып китеп тынычландырырга куштым. Баланың авызын ачып, сулыш алу эшләргә тотындым. Пульс бөтенләй юк. Тәрәзәләрне ачтырып, һаваны алмаштырдым.

Бичара Нәфисә! Кадрия янында еш күргәнгә, мин аны яратырга да өлгергән идем. Ә хәзер үлек. Үзем сулыш бирү эшлим, үзем хыялланам. Гүя минем алдымда Нәфисә түгел, Кадрия ята… юк, икәве дә үлек яталар, имеш. Мин Нәфисәнең ике кулыннан тотып сулыш ясыйм. Иртә белән дә шулай иде бит: ул, кулыма сарылып, Кадрия белән бергә мине өйдән озата чыккан иде.

Тәрәзә төбендә Кадрия елый. Аның тавышын мин бик ачык таныйм. Ул Нәфисә өчен елый. Дустын кызгана. Мин Нәфисәнең атасына борылам:

– Кадрия елый, – дим, – ул бик сизгер. Ул Нәфисәсен сагына. Алар бергә уйныйлар иде. Судан чыгарганны да карап торган. Әйтегез, алып китсеннәр үзен. Нәфисә терелә, диегез, юатыгыз үзен.

Кулларым талганчы сулыш ясадым. Соңгы өмет итеп баланың тәненә камфора җибәрәм. Тагын бер тапкыр авызын, борынын арчыйм. Күзләремнән яшьләр тамарга тора. Йомшаклыгыма ачуланам. Докторга болай изрәргә ярамый, дип, үземә батырлык кертергә тырышам. Ә үзем, сулыш ясый-ясый, авыз эченнән генә: «Терел, терел, бәгырем, яңадан уйнарсың, Кадрия белән йөрерсең, зур үсәрсең, илнең матурлыгын, тормышта яшәүнең күркәмлеген күрерсең… Терел…» – дим. Баланың атасы нәрсәдер сөйли: «Арыдыгыз инде, доктор, булмый, күрәсең», – ди бугай. Ләкин мин ишетмим. Күрше бүлмәдә баланың анасы – Зәйтүнә апа акыра: «Баламны җәфалыйсыз гына… Харап булдым бит…» Монысын да ачык ишетмим, һаман сулыш ясыйм, һаман авыз эчен арчыйм.

Һәм… шатлыгымнан күз яшем тамды… Йөрәк тибеше кузгалды.

Бөтен өмет өзелгәч, бичара ана елый-елый тавышсыз калгач, бала үзенең тере икәнен белдерде, сулыш алган кебек булды, авызыннан су акты. Күз кабакларын селкетте. Әйе, баланың йөрәге тибә башлады. Шуннан соң миндә көч арткандай булды. Мин бөтен көчемне баланы саклап калырга, тибә башлаган йөрәкне туктатмаска тырыштым.

Ата-ананың шатлыгын күрсәң иде.

Әйе, бала исән калды. Ун көннән соң ул яңадан Кадрияне уйнарга чакыра башлады.

Бу вакыйгага хәзер дүрт еллап вакыт узды. Ә   Нәфисәнең ата-анасы хәзер дә әле миңа рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар. Ерактан күргәндә дә, берәр урында тавышымны ишеткәндә дә, яныма килеп, исәнлегемне сорашалар, бик озак итеп күзләремә карап торалар.

Икенче вакыйга күрше авылда булды. Беркөнне үземне Чымты авылына авыруны карарга алып киттеләр. Кырык-илле минуттан соң мин анда идем инде. Кечкенә генә бер өй янына тукталдым. Эш вакыты булуга карамастан, өй һәм ишегалды халык белән тулган.

– Авыру кайда? – дидем.

Күз яшен сөртә-сөртә, бер карчык (авыруның анасы булып чыкты ул):

– Менә, бәгырем, – дип, сәкегә күрсәтте.

Карасам, сәкедә, толыплар белән томаланып, бармаклары белән мендәргә ябышып, авызыннан күбекләр чыгарып, унсигез-егерме яшьлек бер кыз ята. Толыпларны алу белән пар күтәрелде.

– Авыруны торгызырга кирәк, халыкны чыгарыгыз, тәрәзәләрне ачыгыз, – дидем.

Җыелган халык берәм-берәм чыга башлады. Ләкин әлеге карчык: «Юк, юк, болай гына авырый ул, кузгатмыйча гына карагыз», – дип, авыруга кагылырга да бирми. Авыруның температурасын карадым – 39°. Пульсын санарга дип кулына сузылсам, бармакларым юеш бернәрсәгә тиде. Бу – кан булып чыкты.

Ә карчык һаман саен:

– Кузгатмагыз, узар… Зыяндашлы бала ул… һәр ел шулай була торган иде, – ди.

Халык чыгып бетүгә, карчыкны читкә этеп җибәрдем дә авыруны, күлмәкләрен күтәреп, йөзе белән үземә әйләндереп, карарга тотындым. Ул кан эчендә иде. Карчык, елый-елый, кулларыма ябышты:

– Зинһар, хур итә күрмәгез… чыгып китегез… сездән башка да терелә ул, – ди.

Мин карчыкны тагын этеп җибәрдем. Ачу катыш:

– Балагыз үлә бит, күрмисезмени? – дип кычкырганымны сизми дә калдым.

Кулларымны юып, авыруга ярдәм бирергә тотындым. Ул бала тапкан. Ләкин соңгылыгын алмыйча калдырганнар. Мин тиешле ярдәмне күрсәттем дә карчыкка:

– Авыруга тынычлык кирәк, беркемне дә кертмә, – дип, авыл Советына киттем.

Урамга чыгу белән, үземне карт-карчык, бала-чага сырып алды. Әле анысы, әле монысы!

– Нәрсә бар?

– Тереләме?

– Нишләттегез үзен?

– Бала табамы? – дип, сораулар белән ябырылдылар.

Авыл советына кызның бала тапканын, баланың юкка чыгарылуын һәм акт төзергә кирәклеген әйттем. Милиционер килде. Акт төзелде. Карчык, елый-елый, кызның балага узу тарихын сөйләде:

– Улым Габделхак авылда комсомолда эшли иде. Гәҗитләргә дә яза иде. Шәкүр бай семьясының калдыклары булган теге Низам, Гаязларны да язган, дип әйттеләр. Авылдан куарга кирәк, дип язган, диделәр. Шуннан соң улым шәһәргә эшкә китте. Хәзер дә шунда. Ә теге явыз Низам Маһинур кызым белән йөрергә тотынды. «Мин сине үземә алам, өйләнәм», – дип сөйләгән, күрәсең. Кызым ышанган. Ә Низам Габделхактан үч алу өчен генә шулай йөргән икән. Соңыннан әллә кая качып китте. Маһинурым балага узды. Кызым, үзен хурлыктан саклап калу өчен, төрле дарулар эчеп карады, бөтен серен миңа сөйләде. Ә мин «Габделхак ишетсә, нишләр?» дип, бик курыктым. Кызым эчен бәйләп йөри башлады. Күбрәк өйдә утыра торган булды. Халык сизмәде, ахры. Ул-бу бер дә ишетелмәде, һәм бүген таңда бала тапты. Ләкин бала үлек иде.

Шуннан соң без мунча янында җиргә күмелгән баланы казып карадык та тикшерү ясадык. Мин баланың чынлап та үлек тууын расладым.

Авыру бер атнадан аякка басты.

Ләкин мине кызның көлкегә калуы, анасы теле белән әйткәндә, «хур булуы» борчыды. Кыз, терелеп җиткәч тә, беркая чыкмыйча, өйдә генә утыра торган булды. Йомыш белән кергән күрше хатыннар:

– Тереләсеңме инде? Габделхак нәрсә яза?

– Кулак Низамны әйтәм әле… Төче телләнеп, Габделхак сеңлесен ничек алдый алган! – дип, ярага учлап-учлап тоз салалар.

Шуларны ишеткәч, мин кызның рухын күтәрергә, аны юатырга тырыштым. Ләкин күзләрендә ачу күрдем: «Нигә син катнаштың? Үлеп котылган булсам, бу хурлыкны күрмәгән булыр идем. Тере калсам да, болай сөйләп йөрмәсләр иде» дигән кебек, миңа чирканып, ачуланып карый. Мин аңлатырга тырыштым, ләкин файдасыз, кыз тыңламый да. Үзәгенә үткән, күрәсең. Тирән итеп кайгыра белә ул.

Болай ярдәм күрсәтә алмагач, мин икенче юлны кабул иттем. Бөтен мәсьәләне аңлатып, Габделхакка хат яздым. Кызны гайбәттән, «хурлыктан», үз-үзен үтерүдән саклап калу өчен аны хәзер үк шәһәргә алдырырга кирәклекне аңлаттым. Гадәтемчә, хатны йомшак сүзләр белән тутырдым. Хат тәэсир иттеме, әллә Габделхак шулай тиз аңладымы: ике атна эчендә ул Маһинурны үз янына алдырды. Хәтта рәхмәтләр белән тулган җавап хаты да яздылар.

Бу вакыйгадан соң авылда: «Доктордан яшереп кала алмассың, ул барысын да белә», – дип, бик озак сөйләделәр. Ә кызны алырга килгән Габделхак авыл Советында, комсомол ячейкасында:

– Кеше үлем алдында булган, үлә башлаган, ә сез, бәладән тартып аласы урынына, гайбәт чәйнәтеп, аңа кабер казыгансыз. Ярый әле шундый яхшы доктор туры килгән. Докторыгызның кадерен белегез, – дип сөйләгән диделәр.

Өченче вакыйга – төрле җирдә дәваланып та сәламәтләнә алмаган бер картның Әдрәскә килүе булды. Аны әлеге уңышлы эшләремнән соң туганнары: «Бездә бик шәп доктор бар, сине шул гына терелтсә терелтер», – дип чакыртканнар. Бу карт Әдрәскә зур өметләр белән килде. Ул берничә район больницасында булган. Аны: «Синдә рак», – дип куркытканнар. Карт миңа килгәндә бөтенләй ябык иде; яңаклары ябышкан, күзләре эчкә баткан, үзе көчкә йөри. Тыңлап карадым: йөрәге яхшы эшли, үпкәләре исән. Бөтен зарланганы:

– Ашый торган ашымны йота алмыйм, кире чыгарам,   – ди.

Шул уңай белән ике-өч көн эчендә үземдә булган бөтен әдәбиятны яңадан карап чыктым һәм шуннан соң гына ышандырырлык рәвештә картка:

– Куркырлык бернәрсә дә юк. Синдә рак түгел, – дидем, – шулай да рентген нурларына күренәсең калган. Берәр атна хәл җый да Казанга рентгенга бар, – дип, кулымнан килгәнчә үзен дәваларга тотындым. Нәрсә белән дәваладым? Җылы ванна. Аш юлын йомшарта торган дарулар. Сыек аш. Кишер сыгынтысы.

Шушындый чаралардан соң авыруым аз-аз гына булса да ашый башлады, баш чатнавы бетте, үзе тышка йөрергә тотынды. Һәм тыныч йоклый торган булды. Бер ай вакыт эчендә тәмам таза хәленә керде.

Бу өч вакыйга минем рухымны күтәрде, кыюлыгымны арттырды. «Укуым юкка булмаган, җәмгыятькә минем дә файдам тия», – дип, канатланып эшли башладым.

Доктор исеме халык телендә аеруча бер җылылык белән сөйләнсә дә, райбашкарма председателе пунктка һаман да ярдәм кулын сузмады. Ремонт ясатырга дип төзелгән сметаны кире кайтарды. Аптеканы башка бинага чыгарырга рөхсәт бирмәде. Катырак сөйләшә башлагач, райбашкарма председателе Галиуллин:

– Ремонтка акча юк. Квартира өчен иртә тыпырчынасың. Юкны кайдан алыйм соң? Үз яныма торырга кермәссең бит, – дип, коточкыч сүзләр тезеп китте.

Шушындый юләр башның районда җитәкче булып торуына исем китте. Ул үзенә баш игәнне ярата икән. Йомыш белән кабинетына кергән кешегә урын да тәкъдим итә белми. Галиуллин белән ярты сәгать сөйләшүдән соң, мин районның ни өчен койрыкта сөйрәлүен, чәчү буенча да, башка кампанияләр буенча да планның тутырылмау сәбәпләренә төшендем.

Галиуллин үткән ел Казанда эшләгән. Анда ул бер учреждениенең башында торганда, эшчеләр, хезмәткәрләр арасында талаш, җәнҗал чыгаруга сәбәпче булган. Иң яхшы көчләрне үзеннән качып китәргә мәҗбүр иткән. Быел каты шелтә белән районга килгән. Ләкин ул монда да «юл ерак, ишетелмәс» дип уйлагангамы, йә булмаса иске «гөнаһлары» бетмәгәнгәме, һаман үзенекен итә килде.

Мин үземә, эшемә дигән булышлыкны бары тик МТС директоры Кадыйровтан һәм райпо мөдире Латыйповтан гына күрә идем. Алар миңа байтак ярдәм иттеләр. Амбулаториягә ремонт ясаганда, материал табыштылар. Ат сораганда, ат бирделәр. Аларның киңәшләрен истә тотып, Галиуллин кабинетыннан мин райкомга киттем. Һәм әле бер атналар чамасы гына районга килеп эшли башлаган райком секретаре иптәш Корбанов янына кердем. Ул, мин килеп кергәндә, нәрсәдер язып утыра иде. Бер бюрократтан икенче бюрократка эләктем, ахры, дип ачуым килде. Һәм, тавышыма усаллык биреп:

– Мин, иптәш, Казанга кайтып китәм. Мин тик яту өчен вуз бетермәдем. Мин эшләргә килгән идем, ләкин сезгә эшчеләр кирәкми икән… Мин аңламыйм, Галиуллин шикелле булдыксыз кешеләрне эш башында нигә тоталар икән? – дидем.

Корбановның елмаюы минем сүземне бүлдерде. Ул, тагын да елмая төшеп:

– Гафу итегез, сүзегезне бүләм. Утырыгыз. Мин монда яңа кеше ялгышмасам, без таныш та түгел әле. Сез кем буласыз? Мин – Сафа Корбанов, – дип, күрешергә кулын сузды.

– Доктор Галия Сафиуллина, – дип, мин дә кул бирдем. Оялуымнан битләрем уттай яна башлады. Яулык чыгарып, маңгай тирләремне сөртергә тотындым. Аның тыныч тавышы, күзлек аркылы миңа текәлгән соргылт күзләре йомышымны оныттырдылар. Ул:

– Килүегез өчен рәхмәт. Мин сезнең турыда күп кенә яхшы нәрсәләр ишетергә өлгердем. Халык: «Әдрәс доктор күргәне юк иде. Инде менә дигәне булды», – ди. Үзегезне бик яраталар. Нигә китәм дисез? Галиуллинга ник ачуландыгыз? Ярдәм кирәкме? Сөйләгез, мөмкин булган булышлыкны эшләргә тырышырбыз, – диде дә, урыныннан торып, бүлмә буенча йөрергә тотынды. Ул   кечкенә буйлы иде.

– Сез минем ачуланып керүемә гаҗәпсенмәгез. Моңа мин гаепле түгел. Әдрәснең Галиуллиннары гаепле. Сезне күргәч, дөресе, сез торып йөри башлагач, ничектер җиңелрәк булып китте. Йомышым шул: амбулатория ташландык хәлдә, шунда ук аптека да, квартиралар да. Кышка хәтле ремонт ясатырга кирәк. Ә   Галиуллин бу турыда ишетергә дә теләми.

– Ярый, – диде Корбанов, – мин сөйләшеп карармын. Хәзергә бернәрсә ышандыра алмасам да, мөмкин булганын эшләргә тырышырбыз.

Корбанов яныннан мин тәмам тынычланып чыктым. Корбанов минем белән сөйләшкән кебек үк, Галиуллин янына барып, тыныч кына сөйләшәсем килде.

Шул ук көнне кич белән, мин күрше авылларның берсенә киткән арада, Корбанов, Галиуллин һәм техник – өчәү амбулаторияне килеп караганнар. Ә иртәгесе көнне Галиуллин мине үзенә чакыртып алды да:

– Әмма усал да икәнсең. Усаллар эшлекле булалар. Мин үзем дә усал. Ат докторына дип тоткан бер квартирам бар иде. Шуны сиңа бирәм. Барып кара. Ошаса, бүген үк күчәргә мөмкин. Иртәгә президиум утырышы була. Шул вакытка райздрав, техник һәм үзең – өчәүләп ремонт турында смета төзегез. Ләкин сметаң ике мең сумнан артмаска тиешле. Докладны үзең ясарсың, – диде.

Шаркылдап көләсем килде. «Квартирам бар, шуны сиңа бирәм, имеш». Корбанов каты кыздырган, күрәсең!

Ахырысында квартирага да күчтем. Мең бәла белән, аннан такта, моннан кадак, тегеннән бур җыеп, ремонтны очлап чыктым. Аптеканы икенче бинага күчердек. Ләкин, бу эшләрнең ахырына чыгар өчен, күп көч түгәргә, йокы калдырырга, аш вакытын истән чыгарып, онытылып эшләргә туры килде. Ә эш – муеннан: ашлык җыю, допризывникларны әзерләү, ремонт алып бару һәм башкалар. Менә болар һәммәсе дә медицина өлкәсе буенча беренче айларымда ук минем өстемә төшкән иде. Шул ук вакытта көн саен авылларга да чыгарга туры килә иде. Аннан арып, тузанга буялып кайтасың. Өйгә килеп керү белән, ике яктан ике балам сарыла. Алар белән рәхәтләнеп, уйнап-көлеп йокларга ятасың. Изрәп йоклыйсың. Ләкин туйганчы йокларга бик сирәк туры килә иде. Чөнки бик еш төнлә белән авыруларны карарга алып китәләр. Мин зарланмыйм. Иренмичә, татлы йокымны ташлап, караңгы төндә сикәлтәле юллардан, кара урман аша, авыруга ярдәм кулын сузарга барам. Тик, Галиуллин шикелле кешеләрне очраткач кына, йөрәк әрнеп китә. «Автомобильне аның кебекләргә түгел, докторларга бирергә иде» диясе килә. Соңыннан, тынычлангач, шундый фикерләремә үзем дә гаҗәпсенәм һәм кычкырып көләм. Шулай да яхшы эшләре өчен җиңел автомобиль белән бүләкләнгән «Кызыл таң» колхозы доктор артыннан автомобиль җибәргәндә, шул автомобильгә утырып, киң кырлар аша барганда: «Берничә елдан соң минем матур илем һәрбер район врачын автомобильгә утыртып йөртер», – дип, шул нәрсәнең тормышта булуына ышанып уйланам.


Искәндәр!

Бу юлларны укып, син тагын: «Галия кызу эш аркасында балаларын да оныткан», – дип уйлый күрмә. Балалар – минем шатлыгым. Бала караучы Наташа да аларны үзем кебек үк тирән ярату белән ярата. Үткән ел балаларым өчен радио куйдырдым. Җәй көннәрендә бу радио өй алдын клубка әйләндерде. Балалар гына түгел, зурлар да килеп, кич буе концерт тыңлыйлар, җырлыйлар, бииләр. Хәзер Әдрәстә кырык радиоточка бар. Шулай да халык күбрәк минем радионы тыңларга җыела. Чөнки минем радио буенча теләгән бер шәһәрне тыңларга мөмкин.

Еш булмаса да, балаларым белән бергә су керергә барам, урманга чыгам.

Киләсе елга пианино алырга җыенуымны яздым шикелле. Ләкин балалар өчен болар гына җитми. Аларга тере кеше дә, ата да кирәк. Авыл тормышын күрмәгән кешеләр генә, крестьян балалары ата-ана мәхәббәтен күрмичә үсәләр, дип сөйлиләр. Бу дөрес түгел. Әйе, авыл балалары күбесенчә үз ирекләрендә үсәләр. Ләкин ата-аналары бушаган минутта туйганчы сөеләләр дә, назланалар да.

Синең белән аерылуга өч еллап вакыт узгач, Кадрия бик еш:

– Әнкәй, нигә безнең әтиебез юк? Ул кайчан кайта? Минем әтием кемгә охшаган? Ник ул хат язмый? – дип сораштыра башлады.

Менә шуңа күрә дә эштән арткан һәрбер минутымны мин балаларыма биреп килдем. Миңа алар янында ана да, ата да була белергә кирәк иде. Ә бу бик кыен нәрсә. Балаларым – яшь, әтиләре турында дөресен сөйләсәм, аңлый алмаслар. Шул ук вакытта: «Без аерылдык», «Сез ятим калдыгыз», – дип, иске заман сүзләре белән кәефләрен дә бозасым килми. Ата турында сүз чыккан саен, мин аларга:

– Ул Москвада укый. Укып бетергәч кайтыр. Сезгә бүләкләр китерер, – дип сөйлим.

Балаларга шулай сөйләгәч, семья тормышым белән кызыксынган чит кешеләргә дә «ирем читтә» дип ялганларга өйрәндем. Кем белә, бәлки, гайбәттән саклану өчен генә дә мин «ирем бар» дияр идем. Чөнки авылда тол хатынга, ире булмыйча балалар асраган кешегә начар күз белән карау бетмәгән әле.

Хатын-кызга хайвани теләкләрне ничек җиңелрәк үтәү күзлегеннән карау бетеп җиткәне юк әле. Үткән ел мин үзем шушындый типларның берсенә очрадым. Бу   тип – әлеге Галиуллин.

Мәсьәлә яхшырак аңлашылсын өчен, мин сине бер вакыйга белән таныштырып үтәм.

Безнең авылда бер автомобиль бар. Бу автомобильгә күбесенчә райбашкарма председателе Галиуллин утырып йөри. Бу машина турында үткән елларны төрле-төрле әкиятләр сөйләнде, җыр-бәетләр әйтелде.

Көннәрнең берендә миңа районыбызның иң ерактагы Ак каен дигән авылына эш белән барып кайтырга кирәк иде. Ат сорап йөргәндә, әлеге Галиуллинны очраттым. Ул, ат сораганымны ишеткәч:

– Ат көчен юкка әрәм итмәгез, хәзер шул якка машина китә. Сезгә генә урын табылыр. Машина белән үк кайтырсыз да, – диде.

Мин риза булдым. Башта дүрт кеше барырга тиеш булсак та, китү вакыты җиткәч, машинага шофёрдан башка Галиуллин белән мин генә утырдык. Шушындый үзгәрештән һәм Галиуллинның минем белән бүген «сез» дип төче телләнеп, йомшак итеп сөйләшергә тырышуыннан, мин үземә тиешле нәтиҗәләрне чыгардым. Юлда үземне мөмкин хәтле иркен тотарга булдым.

Авылны чыгу белән үк, Галиуллин, минем тормышым турында сүз башлап: «Ялгызыңа күңелсез түгелме? Менә сезнең ише усал хатыннар авылда күбрәк булса, без бик тиз үсәр идек. Юк шул, аз. Аннары матур хатын-кызга авылда яшәве дә күңелсез. Матурлар бик сайлаучан булалар. Бер сорау бирсәм, ачуланмассызмы? – Юк. – Физиологический потребностька ничек карыйсыз?» – дип, бер-бер артлы өзек-өзек җөмләләрен тезеп китте. Шул арада тозсыз анекдотларын да сөйләп алды. «Туңмыйсызмы?» – дип, җилкәмә салынган плащымны төзәткән булып, кулларын хәрәкәткә китерә башлады. Аннары үзен зур каһарманга исәпләп, шәхси тормышында, өй эчендә рәхәт күрәсе килгәнен, ләкин бу рәхәтнең уңмаган хатыны аркасында юклыгын аңлатты. Ләкин мин, аны кирәгенчә тыңламыйча, сорауларына җавап кайтармыйча бардым. Чөнки аның мәче күзләрен елтыр-елтыр китереп, мал карагандай сөзеп каравы, мышнаулары мине чиркандырды.

Бер ярты сәгать барганнан соң, без куе урманга кердек. Галиуллин шофёрга акрын барырга кушты. Ул бу урманның матурлыгын, чәчәкләрен, җиләкләрен мактады. Шул урман аркылы үткәндә, кулаклар тарафыннан үтерелгән ике коммунистның батырлыкларын сөйләде. Һәм бераз эндәшми баргач, «Кара урман» көенә җырлап җибәрде. Галиуллинның һәрбер кыланышы, җырлаган чакта җилкәләрен селкетүе, тавышы, мәче күзләренә моңлык кертүе – бөтенесе дә миңа ошарга тырышуын күрсәтәләр иде. Ләкин ул шулай ясалма кыланган саен, минем нәфрәтем тагын да арта барды.

Урманны чыгабыз дигәндә, ул машинаны туктатырга кушты. Мин аңа киңәшмәгә барасын, үземнең дә ашыгуымны әйттем. Ул ярым гаҗәпсенү белән:

– Табигатьне яратмыйсызмыни? Миңа калса, сезнең шикелле матур хатын белән шушындый яшел урманда, чәчәкләр арасында, саф һава уртасында бергә булу өчен, мин киңәшмәне генә түгел, бөтен дөньяны оныта алам, – дип, куе агачлар арасына кереп китте.

Мин машинадан төшмәдем. Биш-ун минуттан соң Галиуллин бер букет чәчәкләр һәм тамырлары белән үк өзелгән кып-кызыл җиләкләр китерде. Ул аларны:

– Теләсәгез ничек аңлагыз, миннән истәлек, – дип, миңа сузды.

Машина кузгалып китте. Галиуллин үзенең тактикасын үзгәртте. Турыдан-туры алырга мөмкин булмагач, йомшак мөгамәлә белән минем күңелемне табарга тырышты.

Ак каен авылында озак тормадык. Мин балалар яслесендә смотр уздырып, шуның күршесендә үк бизгәк белән авырган бер хатынны караганда, Галиуллин килеп тә җитте.

– Киттекме, доктор? – диде.

Кире кайтырга дип машинага утырганда, караңгылык төшә башлаган иде инде. Бөдрәләнә башлаган болытлар яңгыр булып яварга җыеналар. Ашыгырга кирәк иде. Яңадан урман аркылы кайтырга туры килде. Юл буе Галиуллин үзенең киңәшмәдә булуы, анда нәрсә сөйләве турында мине таныштырып барды. Аның тавышында да, сүз сайлавында да «Күрәсеңме, мин сезнең белән ничек уртаклашам, сезне якын күрергә теләүдән шулай итәм бит» дигән нәрсәне аңлап була иде. Шуңа бәйләп үзенең семья тормышын, хатынының булдыксызлыгын да сөйләде. Очраган бер кешегә хатынын, семьясын яманлап йөргән вак кешеләрне яратмыйм мин. Шуңа күрә бу сүзләрдән соң миндә Галиуллинга карата нәфрәт тагын да артты, үсте.

Урманга кердек. Урман уртасында машинабыз кинәт туктады. Шофёр Ибрай:

– Их, шайтан алгыры, машинаның моторы бозылды бит, – диде.

– Ну? – диде Галиуллин.

– Инде нишлибез? Төзәтеп буламы? – дип соравыма, шофёр борчылган кыяфәт белән:

– Өстемә карап тормасагыз, тиз төзәтермен, – диде дә, моторның калфагын алып, казынырга тотынды.

Галиуллин, мине култыклап:

– Минем шофёр бик тискәре кеше, әйдәгез, бераз читкәрәк китеп тынычландырыйк үзен. Ибрай карап торганны һәм үз эшенә тыгылганны яратмый, – дип сөйләнә-сөйләнә, мине урман эченә, юлдан читкә алып китте. Шофёр, машинаны төзәтеп бетергәч тә, быргы кычкыртырга булды.

Галиуллин ярым караңгыда миңа җиләкләр җыйды, чәчәкләр китерде. Ә мин быргы көттем, машина турында уйландым. «Машина ватылмаган. Бу бары – урманда туктап тору өчен корылган хәйлә генә. Галиуллин нинди планнар кора икән?» Минем бу уйларымны Галиуллинның, яңадан бер кочак чәчәкләр китереп, яныма утыруы өзде. Ул бер чәчәк алды да, аның яфракларын берәм-берәм өзеп: «Ярата-яратмый, ярата-яратмый», – дияргә тотынды. Сүзне мәхәббәткә борып шаяра башлады. «Урманда сулавы рәхәт», – дип, кулларын бер күтәреп, бер төшереп, тирән-тирән суларга кереште. Аннары:

– Ә сез нигә суламыйсыз? Сулагыз, сезнең тирән сулавыгызны карыйсым, тыңлыйсым килә. Хатын-кызларның, бигрәк тә сезнең шикелле матурларның сулавы аеруча матур була: күкрәк бер күтәрелә, бер төшә… ягез, – дип, минем кулларымнан эләктереп алды һәм ничектер җаен туры китереп үбәргә омтылды.

Мин:

– Бу нәрсә тагын?! – дидем дә бар көчем белән үзен этеп җибәрдем.

Ләкин Галиуллин кылануыннан тукталмады, мин этеп җибәргәч, шаярам дип белде, күрәсең, шаркылдап көлде дә:

– Һо, сез көчле… карап карыйк… кайсыбыз көчлерәк икән, – дип, мине кочаклап алды.

Мин лач итеп аның битенә төкердем һәм каты кычкыру белән (шофёр ишетсен дип) «кабахәт», «шакшы» дип, аны этеп җибәрдем. Үзем машинага йөгердем.

– Нигә быргы кычкыртмыйсыз?

– Кычкыртырга гына тора идем, үзегез килеп җиттегез, – диде шофёр.

Машина кузгалып киткәч, Галиуллин бөтенләй башка, гаепле кеше тавышы белән:

– Зинһар, гафу итегез… Мин белмәдем… Мин түзмәдем, назланасым килгән иде… Каршы тормассыз дип уйлаган идем, – диде.

– Сез кабахәтнең дә кабахәте икәнсез. Бер тапкыр этеп җибәргәч, нигә инде икенче кат сузылырга?

– Шаярасыз дип белдем. Хатын-кызлар бервакытта да: «Мин синеке», – димиләр. Алар һәрвакыт: «Нишләвең инде бу? Кирәкми», – диләр, ә үзләре кочакка кысыла баралар. Ә сез башка. Онытыйк. Бу турыда бервакытта да искә төшермәгез, – дип ялварды.

Шуннан соң безнең сүз, әллә ничек, бәйләнмәде. Мин, Галиуллинның бу кыланышына әллә артык әһәмият биргәнгә, әллә аны өйрәтергә теләгәнгә, машинаны туктатырга сорап, шофёр янына күчеп утырдым һәм каһкаһә белән:

– Синең начальнигың, Ибрай, хатын-кызлар янында үзен тота белми, хулиганнарча кылана. Мин синең яныңда утырып барам, – дидем.

Галиуллин бер сүз дә эндәшмәде.

Төрле бәет, такмаза, җырларның тууына сәбәп булган Галиуллин машинасы әнә шул инде. Такмаза-җырларда төп каһарманнар булып әлеге Камал Галиуллин, МТС кешесе Мөстәкыймов һәм хатын-кызлардан яследә бала караучы Марфүзә һәм тимер юл станциясеннән Тамара исемле бер кыз йөри. Әйтелгән такмаклар, җырланган җырлар буенча да машинаның моторы бик еш бозыла икән.

Ләкин Галиуллинның бу «батырлыклары» озакка бармады. Чуан тиз тишелде. Эш Галиуллинның партиядән чыгарылуы, урыныннан алынуы белән бетте. Галиуллин китеп, яңа җитәкчеләр сайлангач, районыбыз бик тиз алга, югарыга таба күтәрелә башлады. Ышанмассың, быел урамнарга агачлар утыртылды, тротуарлар ясала. Колхозчылар да, Галиуллин куылгач, ничектер яхшырак эшлиләр кебек тоела. Корбановны бик яраталар. Ул – Галиуллинның киресе, онытылып эшли белә, тынычлыгы белән иң авыр бәлаләрне дә җиңеп чыга.


Искәндәр!

Бу хатны мин өзеп-өзеп, ялгыз калган минутларымда язам. Яза башлавыма байтак вакыт үтте, ә ахырына, соңгы сүземә һаман җитә алмыйм әле. Хатларымда аңлашылмый торган урыннар, әйтелеп бетмәгән фикерләр булса, гафу ит. Күрәсең ич, балалар турында яза башлаган идем. Галиуллинга күчкәнмен. Кайчагында шундый озын хатлар язуыма кәефем дә китә. «Ни   өчен язам?» – дип, үз-үземә сораулар бирәм. Йөрәккә тулган шул. Бушанасым килә. Ә вакыт-вакыт, хатларда кузгатылган мәсьәләләрнең тирәнлегенә төшенеп, аларны «Ана хатлары» исемендә газетага да язасым килә.


Страницы книги >> Предыдущая | 1
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации