Электронная библиотека » Адель Кутуй » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:41


Автор книги: Адель Кутуй


Жанр: Советская литература, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 4 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Икенче хат

Искәндәр!

Беренче хатымны сиңа җибәрмәдем.

Өзек-өзек җөмләләр белән язылган фикеремне аңлата алмыйм төсле. Әйтергә теләгән төп фикерем әйтелмичә кала кебек. Хатымны җибәрерменме, юкмы – анысын да белмим. Менә хәзер дә синең өчен түгел, үзем өчен язам, үземнең тормышым белән сөйләшкәндәй утырам.

Икенче очрашуыбызда син:

– Галия, мин сине генә яратам. Минем матур тормыш төзисем килә. Яшермим, мин бик күп хатын-кызны күрдем. Ләкин андый тормыштан туйдым. Хәзер бер генә кешене яратасым килә. Ул бер кеше – син, әйдә, бергә тора башлыйк, – дидең.

Француз язучысы Анатоль Франс, яхшы ярату өчен күп яратырга кирәк, дигән фикерне әйтә. Сәхнә кешесе булганга күрә, син мәхәббәттә дә репетицияләр ясадың, ахры, чөнки син: «Сиңа хәтле булган гыйшыкларым сине күбрәк, тирәнрәк ярату өчен булырлар, иске танышларым онытылырлар», – дигән идең. Мин ышанмадым. Чөнки ирләр үзләренең ярсып сөйгән ярларын бик тиз онытучан булалар. Ирләрнең бозык өлеше биш-алты елдан соң яраткан кешеләренең исемнәрен дә хәтерләреннән чыгаралар. Андый фахиш донжуаннар, үзләре белгән хатын-кызларны, бармак бөгеп мактана-мактана: «Полячка, марҗа, еврейка, татарка, чувашка, украинка», – дип, милләт белән генә саный башлыйлар. Нинди кабахәтлек!

Мин сине, Искәндәр, артык якын күрдем. Шуңа күрә сине бу кабахәтләр арасына кертергә теләмәдем. Аннары үзең дә үзгәргән, бунтарьлыгың басыла төшкән кебек тоелды. Без еш очраша башладык, һәрбер очрашуыбыз матур төш шикелле үтә иде.

Башта мин бу очрашулар укуыма зарар китерер дип уйладым. Ләкин көчле ярату эшне яратуга да бәйләнгән. Сине күргән саен, мин үземдә яңа көч артканын сизә идем. Синнән кайту белән дәресләремне әзерләргә тотынып, бик кыска вакыт эчендә иң авыр материалны бик тиз үзләштерә идем.

Илебезгә кара! Кыска вакыт эчендә аның искиткеч уңышларга ирешүе – эшчеләр сыйныфының, хезмәт ияләренең партияне, тормышны, туган илне яратулары, киләчәккә ышанулары нәтиҗәсендә булган нәрсә түгелме?! Әйе, чын ярату кешене генә түгел, илне дә үстерә.

Шушындый кадерле минутлар белән матур кыш үтеп тә китте. Яз… чәчәкле яз… мәхәббәтле яз җитте. Сирень агачлары чәчәк атты… Беренче Май байраклары җилфердәде… Урам шауларга тотынды. Сандугачлар сайравы ишетелде… Бакчаларда музыка яңгырады… Май костюмнарына киенгән яшь йөрәкләр, йолдызларга карап, төрле телләрдә, төрле тавышта «сөям», «яратам» сүзләрен әйтә башладылар.

Бу яз минем хәтердән бик озак чыкмас. Бу язда мин рабфакны бетердем. Бу язны без бергә кушылдык.

Хәтерлисеңме, бу язны синең урамыңны су баскан иде. Кабан күле тирәсе чын-чынлап Венециягә – су шәһәренә охшап китте. Ләкин бу матурлык шәһәребезгә күп кенә зарар да китерде. (Матурлыкның да ямьсез ягы була икән.) Кешеләр урам буйлап көймәләрдә йөрергә тотындылар. Мин дә көнаралаш кичке кояш нурлары астында көймәдә, көймә булмаса, аякларымны салып, итәкләремне җыеп, сиңа, синең бүлмәңә ашыга идем.

Очрашу кичәләре гадәткә кереп киткәнгә, син мине зур самоварыңны куеп, тәмле күчтәнәчләреңне әзерләп көтә идең. Тора-бара оялуым да бетте. Квартира хуҗаларына да ияләштем.

Шул кичәләрнең берсендә син миннән «Гыйшкым» көенә җырлавымны сорадың. Ярату тойгысы көчле булганга күрә, ахры, мин аны бөтен тәнем, рухым белән җырладым. Шуннан соң син мине «гыйшкым» дип кенә йөртә башладың. Бу кичәләрдә байтак матур китаплар укылды, күп кенә рольләр өйрәнелде. Мандолина белән көймәдә йөргән чаклар да исемдә әле. Спектакльләр булганда, син театрга китә идең, ә мин синең бүлмәңдә, ялгыз калып, китаплардагы каһарманнар белән сөйләшә-сөйләшә, синең кайтканыңны көтә идем.

Ярату миңа күп көч бирде. Синең алда кечкенә булып калмау, иптәшләрең белән очрашканда күздән югалмау өчен, мин үземнең белемемне арттырырга өйрәндем. Дәрес китапларын укып арыган сәгатьләрдә дәрестән тыш әсәрләр белән дә таныша килдем. Әдәбият, фән, техника китапларын, тарих-политика журналларын һәрвакыт күздән кичереп бардым. Иң яратып укыган китапларым – бөек кешеләрнең тәрҗемәи хәлләре һәм алар турында язылган истәлекләр иде. Хәзер дә мин аларны яратып укыйм. Син дә укы. Алар сине дөньяда ничек яшәргә, нәрсә өчен көрәшергә өйрәтерләр.

Ләкин культура югарылыгына омтылган, эшкә чумган кеше өчен вакыт җитмәве – зур бәла. Бу нәрсә бигрәк тә хатын-кызларның алдынгы өлеше өчен кыен хәл. Мин монда утыз яшькә җитмәс борын үз-үзләрен оныткан хатын-кызларны кертмим. Андый хатыннар, заманга иярүне ялгыш аңлап, башларына кепка, аякларына итек киеп, тәмәке тартып, ирдәүкә булырга тырышалар.

Мондый хатын-кызлар, шулай кыланып, болай да кыска булган гомерләрен тагын да кыскарталар. Андый хатын-кызларга мыек үстерәсе генә кала. Мондый типларның: «Без – җәмәгать эшчесе, без – совет хатын-кызлары. Без мещан түгел», – дип, яссы күкрәкләренә суга-суга сөйләүләре ялган. Мин эш-белем ягыннан алдынгы ирләр белән бер югарылыкта торган, күркәм һәм сылу рус, грузин, татар, еврей, төрекмән, украин, казах хатын-кызларын беләм. Коллык чадраларының ертылып ташлануына аз гына вакыт үткән булса да, эшлекле, талантлы, матур инженер, агроном, врач, профессор, эшче, колхозчы хатын-кызлар бездә хәзер искиткеч күп бит.

Яшермим, мин алдынгы совет хатыны гына түгел, гүзәл хатын булырга да теләдем. Менә шуның өчен дә мин сине, театрдан кайтканда, белемемне арттырып кына түгел, матурлыгымны сакларга тырышып та каршы ала идем. Син дә мине буш итмәдең. Бик еш, гримыңны да сөртмичә, миңа, минем яныма, кочагыма ашыга идең.

– Нигә болай? – диюемә син, мине үбә-үбә:

– Галиям, мин бу рольне син күрсәткән төзәтмәләр белән, сине сөеп, синең турында уйлап, син биргән шатлык эчендә уйнадым. Бүген иптәшләр дә, таныш тамашачылар да яныма кереп кулымны кыстылар, рәхмәт, диделәр. Залда яңгыраган алкыш бер миңа гына түгел, сиңа да иде. Аңладыңмы инде ни өчен мин гыйшкыма чаптым? – дип җавап бирдең.

Кайбер көннәрне мин дә спектакльгә бара идем. Синең белән бергә шатлана һәм кайгыра торган идем. Синең яхшы уйнавың – минем өчен дә шатлык, синең начар уйнавың минем өчен дә кайгы була торган иде. Ләкин син, Искәндәр, сәхнәдә генә түгел, тормышта да артист булгансың. Бу ягың белән син татар совет сәхнәсенең чын артистларыннан, алдынгы көчләреннән аерыласың. Бер язарга керешкәч, тәртип белән языйм инде.

Артистлар тормышы белән якынтын таныша башлаганда, язның соңгы айларында, мин рабфакны бетердем. Рабфакны бетергән көнне үк сиңа күчендем.

Көз көне мин Казан университетының медицина факультетына укырга кердем. Бу көзгә хәтле безнең тормыш яхшы барды. Ә көз көне иртә чәчәк аткан мәхәббәтебезнең хуш исле яфраклары арасында сары яфраклар күренә башладылар.

Иң элек син минем укырга керүемә каршы тордың.

– Артистка булырга теләмисең икән, миңа яхшы иптәш бул… Белемең болай да җитәрлек… Күгәрченнәр күк гөрләшеп торыйк, укыма, – дидең.

Бу беренче бәрелешүдә синең сүзләреңдә ата-бабаларыбызның тавышлары ишетелгәндәй булды. Ләкин мин үземнең иркемне, теләгемне, киләчәгемне корбан итәрлек дәрәҗәдә түгел идем. Чөнки мин, синең әмерләреңә карамастан, университетка кердем. Ә сәхнә мине кызыктыра алмады.

Шуннан соң без, бер бүлмәдә бергә торсак та, сирәк, бары тик төнлә белән генә очраша торган булдык. Иртә белән мин дәрескә киткәндә, син йоклап кала идең. Ә   кичләрен, сине театрдан көтә-көтә, мин йокыга китә идем. Чөнки син уникедә кайтасы урынына бик еш икедә-өчтә кайтырга өйрәндең. «Гыйшкым» белән башланган матур тормышыбызның шушындый төс алуы турында мин байтак уйландым. Җимерелә башлаган семьяны ныгыту өчен, «Семья дәфтәре» уйлап чыгардым. Минем уемча, без бу дәфтәргә семья эчендә булган барлык кимчелекләрне яза барырга, шуны укып төзәлергә тырышырга тиеш идек. Бу дәфтәр миндә хәзер дә саклана әле. Менә аның беренче бите:


Искәндәр!

Хәзерге чорда да семья – җәмгыятьнең кирәкле бер ячейкасы. Семьяны буржуаларча аңлаудан арчынып, яхшы совет семьясы төзергә кирәк. Быел без шушындый җаваплы эшкә керештек. Гарип семья өчен без бер-беребез алдында гына түгел, ил алдында да, балаларыбыз алдында да гаепле булачакбыз. Яхшы уйла, акыллым, чөнки начар семья эшкә зур зарар китерә.

Менә бу дәфтәр семьябызның көзгесе булсын. Семья көзгесенә карап, үзебезнең яхшы якларыбызны да, яман якларыбызны да күрик. Бәлки, бу – романтикадыр. Булса соң! Минемчә, семья һәм мәхәббәт романтикасыз булмый.

Бу дәфтәргә мин үземне кызыксындырган, икәвебез өчен дә кирәк булган барлык фикерләремне, уйларымны яза барачакмын. Син аларны илтифат белән укы һәм үзең дә яз. Кайчагында тел белән әйтә алмаган сүзләрне каләм белән әйтүе җиңелрәк була. Бу дәфтәр үзебез өчен файда китермәгәндә дә – балаларыбызга, киләчәк буынга ата-аналарының тормышлары турында бер документ булыр. Дәфтәрдән яхшы әйбер тапсалар – җылы итеп искә алырлар, начар нәрсә күрсәләр – туйганчы көләрләр.

Галия


«Семья дәфтәре» әнә шулай башланган иде. Ләкин син бу дәфтәргә бары бер генә тапкыр карадың. Чөнки «Дәфтәр» языла башлаган елларны «мещан» сүзе бик модада иде: танец – мещанлык, духи – мещанлык, чәчәкләр – мещанлык, галстук – мещанлык… күп нәрсәне мещанлык дип «аңлаучылар» бар иде. Син дә минем дәфтәремне «мещанлык» дип пычраттың. Менә синең җавабың:


Галия!

Бу эшең миңа ошамый. Бу – чеп-чи мещанлык. Дәфтәр белән генә семья төзеп булмый. Тизрәк ташла үзен. Күз алдында тотма. Кеше-фәлән күрсә, көлкегә калырбыз. Дәфтәрсез дә торырбыз әле. Кеше сокланырлык тормыш кору өчен, күп нәрсә кирәкми. Минем характерымны өйрән, мине ярат, сорауларыма игътибар ит, сәхнә эшемә ярдәм күрсәт… Яхшы семья өчен шулар җитә.

Искәндәр


Шушы язуыңнан соң син «Дәфтәр» гә әйләнеп тә карамадың. Ә мин сиңа болай дип җавап биргән идем:

Ялгышасың, акылсызым!

Бу – мещанлык түгел. Бу – фәкать синең куркуың гына. «Кеше күрсә, көлкегә калырбыз», имеш. Аннары «минем характерымны өйрән, сорауларыма игътибар ит, ярдәм күрсәт» дигән сүзләреңне ничек аңларга? Нигә мин сине өйрәнергә тиеш тә, син мине түгел? Синең бу сүзләрең «миңа буйсын, миңа кол бул» дию белән бер бит. Бу – бик иске караш. Шулай ук мин синең турыда ялгыштыммыни?

Галия


Әйе, ялгышканмын шул. Чөнки без икәвебез дә ул чакны мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлап җитә алмаганбыз. Көрәшчеләр семьясын, совет семьясын кору өчен табигый һәм идея сайланышыннан туган мәхәббәтнең булуы кирәк. Табигый сайланышка тышкы матурлык, тән байлыгы, сәламәтлек, төс, күз, йөз, тавыш, йөрү күркәмлеге керә. (Әлбәттә, кемгә кем ошый. Кемдә нинди зәвык.) Бу сайланышка без икебез дә җавап бирәбез. Безне башта әнә шул табигый сайланыш бәйләде дә. Без бер-беребезгә сокландык. Шуның исереклегендә икенче сайланышны, идея сайланышын, аның кирәклеген сизми калдык. Идея сайланышына тормышка, җәмгыятькә, эшкә карашның бер булуы, сәяси караш бердәмлеге керә. Шушындый ике сайланыш булмаганда, семьяда талаш, кычкырыш туа, һәр көн нервлар какшый, фаҗигаләр башлана, ата-аналар тарафыннан балалар ташлана. Дөрес, матди як та зур урын тота. Ләкин бу нәрсә баштагы ике сайланышка нык бәйләнгән була. Безнең арада идея сайланышы юк иде. Киресенчә, бу сайланыш урынына синдә, Искәндәр, бергә тора башлагач та, тышкы матурлык астына яшеренгән иске карашлар чәчәк атарга тотындылар.

Озакламый мин балага уздым. Бу хәл икенче бәрелешүгә, талашуга сәбәп булды. Башта син, чыраеңны сытып, ике-өч көн эндәшмичә йөрдең. Ә соңыннан, артистлык талантыңнан файдаланып, мине сөяргә, назларга, назлаган булып, аборт ясатырга киңәш бирергә тотындың, хәтта куша да башладың: «Без әле яшь. Синең укыйсың да бар. Мин – артист, мин – иҗат кешесе. Бала икәвебез өчен дә тере богау булачак» сүзләреннән «мине яратсаң, минем белән торырга теләсәң, бала китермә!» дип куркытуга күчтең.

Әгәр дә мәрхүм Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» н берәр генә ел иртәрәк белгән булса идем, мин аның түбәндәге шигырен, алтын кара белән язып, сиңа бүләк иткән булыр идем:

 
…Шулай, дустым!
Сезнең песи халкы
Балаларын ташлап китәләр;
Песи халкы гына түгел,
Этләр, аюлар да,
Кешеләр дә шулай итәләр…
Ярый әле сезнең песи малайлары,
Ни булса да, тере туалар,
Ә кешеләрнең күбесе,
Бала табудан куркып,
Корсакта чакта ук буалар.
 

Әйе, киләчәк буынны корсакта чакта буарга, аборт өстәленә ятарга мин риза булмадым… Кысыр булып яшәүдән кешеләр нинди кызык табалар соң? «Тыныч» тормышларын, «рәхәт» көннәрен бозарга теләмичә, сәламәтлекләренә зарар китереп булса да, күбесенчә ирләренең кушуы белән, гомер буена баласыз яшәгән хатын-кызларны беләм мин. Алар (алар белән бергә ирләр дә) коча-коча эт асрыйлар. Эт үбеп, үзләрен юаталар. Ял көннәрендә, кешеләр балаларын күтәреп йөрергә чыкканда, алар этләрен җитәкләп чыгалар. Эт белән бергә йокларга яталар һәм шуны югары культура нечкәлегенә хисаплыйлар. Ә мин киләчәк тормышка эт түгел, батыр егет, көрәшче үстерергә теләдем. Балага узгач, мин ниләр генә уйламадым! Беренче мәртәбә үзен ана итеп хис кыла башлаган хатынның татлы хыялларын, тәмле уйларын аңлата алган кеше бармы икән?!

Карынымда чакта ук мин баламны әллә кем итеп күрдем. Менә ул – егерме ике яшьлек егет, инженер, сыйныфсыз җәмгыятьнең атаклы кешеләреннән берсе, Советлар иленең яшь галиме, имеш. Шул ук минутта мин аны кыз дип тә күрдем. Чибәрлегенә исең китәр. Ул   – рәссам, имеш. Аның картиналарында илебезнең шатлыгын, эшчәнлеген күрсәткән иң якты буяулар күзләргә рәхәтлек бирә.

Мин кыз таптым.

Бала да булгач, кыз да тугач, син әллә нишләдең. Дөрес, елмайган булдың. Хәлемне сорадың. Ләкин синең һәрбер кыланышыңнан «менә көтмәгән бәла» дигән фикерне укып була иде.

Кайберәүләр, хатыннары бала тапкач, семьяларын ташлап качып китәләр. Син качмадың. Ләкин барлыгың белән юклыгың бер иде.

Бала туу белән, семьяга бала караучы кирәк булды. Син көн саен диярлек:

– Бүген дә рольне өйрәнеп булмады. Бу шау-шуда иҗат итеп буламыни?! – дия башладың. Күңел өчен генә булса да, әллә ничә айлар буена баланы кулыңа алып карамадың. Балага исем кушарга кирәк булгач, син, теш арасыннан әче көлү белән: – Дездемона, Розалия, Луиза, Офелия кушыйк, – дип, йөрәккә тоз салдың. Чөнки бу исемнәрне тезгән чагында синең тавышыңда «Син, бичара татар кызы, Офелияләр үстерә аласыңмыни!» дигән каһкаһә бар иде.

Әйе, семьяда бала тавышы яңгырагач, син мине татар кызы булуым өчен дә тирги башладың. «Татар кызы матур итеп сөя белми. Татар кызы, үзендә болай да аз булган матурлыкны балага биреп, үзе буш кала» шикелле сүзләр синең төп сүзлегең булып киттеләр. Шул рәттән үк минем җәмәгать эшенә катнашып йөрүемне дә тәнкыйть итә башладың:

– Җил куып йөрисең шунда. Шайтан кушамыни сиңа әллә кемнәрне укытып йөрергә? Җыелышларга чабарга берәү дә кушмый, үзең чабасың. Миннән чибәррәкне таптың, күрәсең. Дәрестән башка җиргә йөрергә мин сиңа запрещаю! – дип бармак янадың.

Җәмәгать эшен ташлау, заман агышыннан аерылып калу, синең «запрещаю» ларыңа буйсыну минем өчен үлем белән бер булыр иде. Дөрес, мин бик күп нәрсәгә төшенеп җитә алмый идем әле. Шулай да җәмгыять хисе, җәмгыять өчен яшәү фикере синең «запрещаю» ларыңа буйсынудан өстен булырга тиеш икәнлеген мин сизгән идем инде. Минем семья, мәхәббәт турында булган карашларым да әнә шул хисне – җәмгыять өчен файдалы булу тойгысын үстерергә теләүдән туган нәрсәләр. Идея сайланышы булмау аркасында безнең семьябызның җимерелүенә дә төп сәбәп – җәмгыятькә карата мөнәсәбәтне төрлечә аңлау булды. Мин үзем моны бик соң аңладым. Һәм шуны яхшы итеп аңлагач кына, семья фаҗигасе нәтиҗәсендә туган яраларым тиз һәм җиңел төзәлделәр.

Балама мин Кадрия дип исем бирдем. Бу да сиңа ошамады.

– Кадрия-я-я… ха-ха… Кад-ри-я-я-я… – дип, баланы куркыткан чакларың еш булды.

Ә минем өчен ул кадерле иде, кадерле булганга күрә Кадрия дип атадым да. Мин аның өчен төн саен биш-алты мәртәбә тора идем. Ә син, Искәндәр, минем хәлемне беләсе урынга, әллә нигә бер уянганда да:

– Кешегә тынычлык бирмисең… – дип, баланы йоклатыр өчен кухняга чыгып китәргә мәҗбүр итә идең. Шунда да мин сиңа сүз әйтмәдем. Иптәшләрең   алдында:

– Дөнья кызык ул: бер генә ел элек ялгыз идем, ә хәзер – өйләнү белән – дүрт кешелек семьяны кайгыртырга туры килә.

– Кызлар бар да яхшы, тик менә начар хатыннар кайдан килә? – кебек күгәргән авыр сүзләреңне шаяруга, шаярып әйтелгән сүзгә әйләндерергә тырыша идем.

Дөрес, сиңа җиңел булмады. Ләкин син бер генә тапкыр да семьяның кытыршы яклары турында күзгә-күз карап сөйләшергә, аңлашырга теләмәдең. Тик расходның күплеге турында гына зарлана идең. Хәтта көндәлек расходка бирелгән акчаның кайда һәм ничек тотылуы турында тиененә хәтле хисап алудан да тартынмый идең. Авырга алма, Искәндәр, бергә торган чагында, мин сине чыгышың, тәрбияң белән шелтәләмәдем. Инде хәзер күп нәрсәне аңлый алганнан соң, тормыш күренешләренә тикшерү ясый алганнан соң, ул елларны син бик еш атаң мәзингә охшап китә идең, дип әйтә алам. Син бит балага сөт алырга биргән акчаны да, сәдака акчасын караган шикелле, әйләндереп-әйләндереп, мең кат карый идең.

Шулай да мин түздем. Чөнки бер ел эчендә бер-береңне аңлап матур семья кору эше җиңел түгел икәнлегенә төшенгән идем. Вакытлы кыенлыкларга карап семьяны җимерергә, Кадриямне ятим итәргә теләмәдем. Мин бик еш: «Искәндәрнең яхшы яклары да күп, ул үзгәрер әле», – дип уйлый идем. Һәм, кулымнан килгәнчә, сине үзгәртергә тырыштым. Йомшак мөгамәлә күрсәтү, баланы Галиәкбәр абзыйларга илтү, студентлар арасына катнаштыру, яңа китаплар уку… төрлечә тырышып карадым. Мин, сиңа төшкән расходны җиңеләйтү өчен, аз сәгатьләр белән генә чикләнгән ялымны төрле учреждениеләргә плакатлар, лозунглар язып үткәрдем. Бу да ярдәм итмәгәч, бала караучымны чыгарып, Кадриямне яслегә йөртә башладым.

Хәзер шуларны уйласам, үземнең түзүемә гаҗәпләнәм. Кышкы салкында, әче буранда, иртәнге сигездә, бер кулыма китаплар кыстырып, икенче кулыма бала күтәреп, яслегә ашыга идем. Дәрескә соңга калмас өчен, ясле белән университет арасын ун минутта үтим дип чаба-чаба, шабыр тиргә бата идем. Син татлы йокыда кала идең. Миңа булышу түгел, «Болай торуның ахыры булырмы, юкмы? Ашарга әзерләмичә киткәнсең» дип, тиргәү сүзләрен генә әйтә идең.

Рәхәт чагым ял көне була торган иде. Ял көннәрендә син бик озак йоклый идең, йокыдан торгач, кырынып, сөртенеп иптәшләреңә дип чыгып китә идең дә төнге уникегә, бергә хәтле кайтмый идең. Ә мин, Кадриямне сөя-сөя, аның көндәлеген язам, дәрестән артта калмыйча таза бала үстерүемә гаҗәпләнеп шатланам, кайчандыр синең өчен җырлаган «Гыйшкым» җырын Кадриямә җырлыйм. Минем кардәшләрем юклыкны син яхшы беләсең. Ял көннәрендә миңа бары университеттагы иптәшләрем генә киләләр иде. Кайчагында үзем Галиәкбәр абзыйларга барып чыга идем. Ләкин эчке серләремне, берәүгә дә сөйләмичә, үземдә генә тота идем. Мин аларны «Семья дәфтәре» мә, «Баламның көндәлеге» нә яза идем.


Искәндәр!

Ана мәхәббәтенең зурлыгын, тирәнлеген, җылылыгын аңлатырга көч җитми. Бу мәхәббәт шигърияттән өстен. Аны бары тик кешелек дөньясының зур акыл ияләре генә аңлата алалар. Бу турыда Ленинның ата-аналарына язган хатларында иң матур, иң шигъриятле юллар бар. Шул хатларны укып, ата-анамның иртә үлүенә бик кайгыра идем. Назсыз, иркәсез үскән сабый чагымны хәтерләп, баламны әнкәем өчен дә иркәләргә, сөяргә тырыша идем.

Эх, шул тойгыларны китап итеп язсалар иде! Революция өчен көрәштә корбан булган аналарның да иң беренче җылы сүзләре балалары турында булган. Ольга Делевская – шуларның берсе. Ул 1919 елны Төмәндә аклар тарафыннан кулга алына. Шуннан соң аны ярминкә мәйданында газаплап үтерәләр. Ольга Делевскаяның төрмәгә утыртылу алдыннан язган соңгы хатын татарчага тәрҗемә итеп күчерәм. Бу хат сиңа минем балага булган тирән тойгымны һәм синең тойгыга ярлы булуыңны аңларга ярдәм итәр. Менә ул:

Александра Николаевна! Бу хатны мин минем кулга алынуымнан соң укырсыз дип язам. Сезгә Ирина турында кайгыртырга туры килер. Беләм, үтенмәсәм дә, сез моны эшләрсез. Мин сездән бер генә нәрсә турында үтенер идем: мин үлгәч, сез дә, минем кебек үк, Ирочканы иртә-кич сөегез, иркәләгез. Мин аны, ихтимал, артык назлаганмын. Зинһар, каты сүз әйтеп ачуланмагыз. Үләр минутларымда Ирочкамны җылы итеп иркәләүче калмады дип уйлау минем өчен бик авыр булыр иде. Минем уемча, революционерка йөрәгендә Ирочкага карата да җылы мәхәббәт һәм иркәлек табылыр. Әйтергә теләгән сүзем шул гына иде. Тонык һәм төссез сүзләр. Матур сүзләр эзләргә хәзер соң инде. Бу хис – кешенең иң тирән һәм йөрәккә иң якын хисе. Мин аны аңлата алмыйм. Үзегез сизегез дә Иринаны сөегез.

Ольга Делевская


Менә шушындый хатларны укып, мин семья эчендә тупаслана башлаган хисләремне матур кешеләрнең тойгылары белән бизәргә, Ольгалар өчен дә Кадриямне сөяргә, иркәләргә тырыштым. Мин баламның «Көндәлек» дәфтәрен язудан, язылганын укудан рәхәтлек таба идем. Дәфтәрне язган чагында, бик еш Ольга хаты тәэсире астында Ирочканы уйлый идем. Менә хәзер дә, күзләремне йомып, күз алдыма аны, Ирочканы бастырырга, матур итеп күрергә тырышам. Хәзер 34 нче ел. Димәк, хатның язылуына унбиш ел вакыт үткән. Ирочка әнкәсеннән дүрт-биш яшьтә калган булса, хәзер аңа аз дигәндә унтугыз-егерме яшь булырга кирәк. Әнкәсенең хаты аның өчен иң яхшы дәрес китабы булгандыр. Бу   хат Ирочкада илебезгә, илебездәге эшкә әйтеп бетергесез мәхәббәт, дошманга ачу тойгысы тудыргандыр.

Ирочка Делевская, син хәзер кайда? Сине күрәсем, синең белән сөйләшәсем килә.

Ирочка турында уйлау баламның көндәлеген баетты. Ләкин син, Искәндәр, бу дәфтәргә бер генә тапкыр да күз төшермәдең.

– Андый мещанлык белән шөгыльләнергә минем вакытым юк, – дип кырт кистең.

Соңга калып булса да, «Көндәлек» нең кайбер урыннары белән таныш. Безнең арабыз ерак хәзер. Ләкин Кадрия синең дә балаң бит. «Көндәлек» нең кайбер өземтәләрен уку файда китерүе мөмкин. Менә алар:

2 ай, 20 көн.

Кадриям аңлырак була башлады. Үзенә эндәшкәндә, тулы елмаю белән җавап кайтара. Әле күптән түгел генә бер тавышлы итеп елый иде. Хәзер төрле авазлар чыгарып елый. Аның сәламәт елавы мине куандыра. Тик Искәндәр генә бу елауга ачулана.

3 ай, 10 көн.

Кадриям мине һәм миңа еш килеп йөрүче иптәшләрне таный, таныш булмаган кешене күрсә – кашларын җыера, ачулана. Нинди шатлык! Димәк, кызымның башы эшли. Тик Искәндәргә ияләшмәве генә мине борчый. Хәер, монда бала гаепле түгел. Искәндәр үзе гаепле. Ул әле һаман да кулына алып баланы сөйгәне юк. «Егармын дип куркам», – ди.

4 ай, 24 көн.

Бүген ял көне. Көн буе балам белән сөйләшеп утырдым. Кич белән Галиәкбәр абзыйларга барып кайттым. Әнкәм семьясындамыни! Шундый күңелле булып китте.

Бүген Кадриягә бер букет чәчәкләр алдым. Кадрия ачык, якты, ялтыравыклы әйберләр ярата, «бым-бым» авазларын әйтә. Шатлануын шулай белдерәме? Әллә: «Әнкәем, сиңа бик авыр, – әткәй аңламаса да, мин аңлыйм… Түз, мин тиз үсәрмен, һәм сиңа җиңел булыр» дип әйтүеме?

6 ай, 20 көн.

Мин биегән чагында, Кадриям кычкырып көлә. Качыш уенын да белә кебек. Башын күкрәгемә куеп, өйдәге кешеләр белән качып уйнарга ярата. Яследә дә үзен бик яраталар. «Бер дә еламый, аяклары белән тик уйнап утыра», – диләр. Мескенем. Исән үссен генә.

7 ай, 18 көн.

Кадрия «әннәннә» дип әйтә башлады. Бүген (ял көне) көн буе янымда шаярып утырды. Мин стена газетасына килгән мәкалә-хәбәрләрне төзәттем, ул, кечкенә көзге алып, көзге артыннан үзен табарга тырышып, бертуктаусыз сөйләнеп утырды.

10 ай, 20 көн.

Кадриягә тешләр чыга. Яследә калдырганда, мине моңаеп озата. Алырга баргач, кочагыма керә, күкрәгемә кысыла. Куллары белән битләремнән сыйпый: «Әннә ү-ү», – ди. Уенчыклар белән аңлы рәвештә уйный. Күбрәк кәгазьләр белән уйнарга ярата.

Искәндәр бүген беренче тапкыр Кадрияне кулына алды. Ләкин нишләргә белмәгәнгә, «Улым… улым… ә, улым түгел лә, кызым… ә… син бит кызым» сүзләреннән башка бернәрсә әйтә алмады. Нишләп улым дип ялгышты икән? Әллә берәр җирдә улы бармы? Йөрәк сызлый.

11 ай, 18 көн.

Бүген көн буе Ирочканы уйлап йөрдем. Кем белә, бәлки, Ольга да аның көндәлеген язгандыр. Кызым Кадрия, вакыт тиз уза. Син үсәрсең, зур булырсың. Илебез шулхәтле үзгәрер ки, бер сәгать эчендә теләгән бер кешеңне табып сөйләшергә мөмкин булачак. Ирочка турында мин сиңа үземнең уйларымны яздым. Әгәр дә мин үлеп китсәм, Ирочканы эзләп тап. Минем урыныма ул сиңа ана булыр.

1 яшь.

Советлар иленең кечкенә гражданкасына бүген бер яшь тулды. Тазалыгына сокланмаган кеше юк. Чисталык һәм сәламәтлек ярышында бүләкләделәр үзен. Бүген мин аңар яңа күлмәкләр киерттем. Күчтәнәчләр китердем. Иптәшләр дә котларга килделәр. Тик Искәндәр генә Кадриянең туган көнен оныткан. Ул бүген төнге икедә кайтты. Күптән елаганым юк иде. Бүген еладым.

1 яшь, 2 ай.

Кадрия йөри башлады. Бик матур итеп «ладошки» уйный. Минем китап алып утырганымны күрсә, ул да китап сорап йөдәтә. Биргәч, рәсемнәрен карарга тотына, сөйләвемне сорый. Шырпы савыты белән уйнарга ярата: бер бушата, бер тутыра. Шырпыга охшашлы уенчыклар сатмыйлармы икән – карарга кирәк.

1 яшь, 4 ай.

Кадриям кызамык белән авырый. Ләкин куркыныч түгел – җиңел уздыра. Шулай да больницага салдым, һәр көн янына барып йөрим. Өйдә шундый күңелсез…

1 яшь, 5 ай.

Баламны больницадан алдым. Хәле яхшы. Бик көчләнеп кенә качыш уенын уйнады. Шундый сагынган үземне: көн буе итәгемдә утырды. Ләкин Искәндәр Кадрия авырган чагында һич пошынмады төсле. Ул, артык мәшәкатьтән котылу өчен, ихтимал, баласының үлүен дә теләгәндер. Бар бит шундый аталар. Китегез, таралыгыз, юләр фикерләр!

Тагын Ирочканы уйладым. Аны да сөясе килде.

1 яшь, 9 ай.

Кичә Кадрияне демонстрациягә алып чыктым. Кулына кечкенә кызыл флаг тоттырдым. Башта халыкның күплегенә, музыка тавышына аптырады булса кирәк – дәшми йөрде. Тора-бара ияләште. Флагын күтәреп кычкырырга, уйнарга тотынды. Өйгә кайткач, бик озак «шулай, шулай» дип, урамдагыча маршлап йөрде.


Искәндәр!

Бергә торган чагында син бу «Көндәлек» не укырга теләмәдең. Ә хәзер хатыңда балаларның көндәлек тормышлары, ничек тәрбияләнүләре турында язуымны сорыйсың. «Миндә дә аталык хисе кузгалды», – дисең. Эч пошканнан гына әйтелгән сүз түгелме бу?

Балаларым яхшы үсә. Атасыз үсүләреннән башка зарланырлык нәрсәләре юк. Авыл дигәч тә, ала торган тәрбияләре шәһәрдәгедән бер дә ким түгел. Кадриям МТС янындагы балалар бакчасына йөри. Көз көне укырга бара башлый. Ләкин хәзер дә бик шәп укый, яза, рәсем ясый. Бик күп җырлар белә.

Кичләрен без аның белән икәүләп җырлыйбыз. Безгә карап, Рафаэль дә җырлаган булып кылана.

Үткән ел радио куйдырдым. Бу радио балаларга гына түгел, үземә дә, күршеләргә дә зур шатлык булды. Райздрав үземә ашлык җыю вакытында медицина эшләрен яхшы куюым өчен патефон бүләк итте. Ул хәзер тулысынча Кадрия иркендә. Көзгә пианино алырга уйлыйм.


Искәндәр!

Хатыңны син бик нечкә, әйтергә яраса, бик төче язгансың. Ләкин аерылышкан минутлардагы чыраең һаман күз алдымда тора. Рафаэль тугач нинди тамаша ясаганыңны хәтерлисеңме? Аны онытуы кыен. Син бит больницага мине каршы алырга да бармадың. Иптәшләремнең ярдәме белән кайтырга туры килде.

Француз халкында гаҗәп яхшы бер мәкаль бар. Бу мәкальне болай тәрҗемә итәргә мөмкин: «Кеше үзенә күрергә туры килми торган кайгыларны, фаҗигаләрне кайгыртып картая, газап чигә». Син дә юкны, булмый торган нәрсәләрне була дип пошына идең бит. Бу ике баланы ничек тәрбияләрмен, артистлык талантым бетсә нишләрмен, дип уйламый идеңме? Син киләчәктән курка торган кеше түгел идеңме? Әйт, Искәндәр, сине нәрсә борчыды? Бәлки, берәр пычракка баткан булгансың.

Мин больницадан кайтып хәл җыярга да өлгермәдем, син:

– Сиңа, Галия, артист хатыны булырга түгел, яслегә бала караучы булып керергә иде, – аннары, бераз йомшарып, – хәер, мин сине гаепләмим, мин үзем гаепле, уйламыйча өйләнүем өчен гаепле, сәхнә кешесе һәрвакыт ирекле булырга тиеш… Ә мин семья белән, балалар белән богауландым… Язмыш шулай, күрәсең. Мине яшьтән үк бәхетсез, диләр иде… Дөрес сүз… Мин синең белән артык тора алмыйм. Үсмәгән балалар өчен үземне корбан итә алмыйм… Хуш… Мине эзләмә, – дидең дә ташлап чыгып киттең.

Дөрес, йөрәгемнең әллә кай почмагында сиңа карата җылы хисем бар иде әле. Шулай да мин сине туктатмадым. Син, ихтимал: «Бу елар, муеныма асылыныр, миннән башка тора алмас, чакыртыр, ялварыр»,   – дип уйлагансың. Чөнки синең шикелле түбән кешеләр үзләренә баш июне яраталар.

Мин ялварырга да, тезләнергә дә теләмәдем. Башта миңа бик кыен булды. Син чыгып киткәндә, минем бөтен байлыгым, шатлыгым – ике балам иде. Урамда елаган чакларым булды. Бер баламны бакчага, икенчесен яслегә йөрткәндә, рухи авырлыктан баскан урынымда катып кала идем.

Әллә укуымны ташлыйммы дип икеләнгән чакларым да булды.

Мин синнән бер тиен дә сорамадым, үзең аңлап бирмәдең. Хәер, сине хәзер театрда эшләми, киткән, дип тә сөйләделәр. (Алимент түләүдән качмагансыңдыр бит?)

Мине бәладән коткаручы кешеләр университет директоры Даутов иптәш белән партком секретаре Николаев булдылар. Галиәкбәр абзый белән студентлар коллективы да күп кенә ярдәм иттеләр. Аларның миңа күрсәткән туганлыклары сыйнфый туганлык иде. Иптәшләрем күңелсезләнергә бирмәсәләр, башкалар матди егылудан саклап калдылар.

Даутов белән Николаев иптәшләрне мин бик озак онытмам. Алар – гаҗәп яхшы җитәкчеләр. Галиәкбәр абзый, минем нинди хәлдә калуымны белгәч тә, Даутовка барып сөйләгән. Алар 14–15 нче елларны Бондюг заводында бергә эшләгән булганнар. Шуннан Даутов иптәш мине үзенә чакыртып алды. Николаев та шунда иде. Нинди сизгер кешеләр – алар минем семья тормышым турында бөтенләй сорашмадылар. Ярага тоз салып әрнетергә теләмәделәр, күрәсең. Бары уку турында гына сөйләштек. Шул көннән башлап миңа йөз илле сум стипендия билгеләнде.

Галиәкбәр абзый үзе дә, хатыны да бик еш хәлемне белә башладылар. Артта калган дәресләрдән куалап җитү өчен, үземә ярдәмгә иң яхшы студентларны беркеттеләр.

Бу соңгы бер ел эчендә без бөтенләй күрешми тордык. Ахырысында институт тәмам булды (бу вакыт медицина факультеты аерым институтка әйләндерелгән иде инде). Дәүләт имтиханнарын биреп бетергәч, мин, Даутов иптәшкә барып (ул башка хезмәткә күчерелгән иде), зачёт книжкамны күрсәтеп, аңа һәм аның аша партиягә, хөкүмәткә рәхмәтемне белдердем.

Галиәкбәр абзыйларда институтны бетереп врач булу хәбәре зур бәйрәмгә әйләнде. Ял көне туры килгән иде. Көне буе балаларым белән шунда сыйланып, кунак булып утырдым.

Һәм бер айдан соң, ике баламны күтәреп, Әдрәс районына врач булып эшләргә киттем. Китәр алдыннан Кадриям белән «Швейцария» бакчасына бардым. Анда татарча спектакль куела, спектакльдә Искәндәр катнаша, дигәннәр иде. Син үзеңнең яраткан ролеңдә идең. Без, сиңа күренмәс өчен, бик сакланып утырдык. Кадрия сине онытмаган икән, таныды:

– Әнкәй, әтием бит бу, – диде.

– Юк, акыллым, әтиең түгел… охшаган гына… Синең әтиең еракка, бик еракка китте. Синең әтиең хәзер артист түгел инде, – дидем мин.

Спектакльгә бару сиңа соңгы сәлам калдыру иде.

Син миңа күпме генә газап-михнәт китерсәң дә, миндәге йомшаклык һаман үзенекен итә килде. Казаннан киткәндә, ничектер, күңелсез тоелды. Пароход кузгалгач, Ольга Ковалёваның яратып җырлаган:


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации