Электронная библиотека » Адель Кутуй » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:41


Автор книги: Адель Кутуй


Жанр: Советская литература, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 4 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Мин сиңа балаларыма «әткәй» табуым турында язарга уйлаган идем. Бу гаҗәп эш болай булды.

Кичләрнең берсендә, студентка чагымнан калган дәфтәрләрне актарганда, корзина төбеннән бер рәсем килеп чыкты. Бу рәсем – минем белән бергә укыган, миңа яшерен мәхәббәт тотып йөргән рабфак студенты Вәли Сафиуллин рәсеме иде. Рабфакта чакта мин стена газетасында секретарь булып эшли идем. Шуннан эләгеп калган рәсем, ахры. Рәсемне кулга алып карый башлау белән, күз алдыма тере Вәли килеп басты. Кара күзләрен төбәп, безнең залдан чыгып китүебезне карап калуын хәтерләдем. Кызгандым үзен. Аңардан көлеп йөрүемә ачуландым. Ләкин рәсем караган кичне, Искәндәр, мин сине уйламаска тырыштым. Ирекле-ирексездән гел Вәли Сафиуллин тирәсендә әйләндем. Һәм кинәт яңа дөнья ачкан шикелле – Вәлинең фамилиясе дә минем фамилиям белән бер, мин дә Сафиуллина бит. Кадрия: «Әткәй кайда? Ул кемгә охшаган?» – дип сорый. «Менә синең әткәең. Менә минем ирем», – дип, Вәлине үземә хыялый ир иттем.

Ачуланма, Искәндәр! Бу кичне мин сине бөтенләйгә оныттым. Бу кичне мин Сафиуллин рәсемен, рамага куеп, стенага элдем. Ә иртәгесен Кадрия белән Рафаэльгә:

– Карагыз, әткәегез нинди чибәр! Ул тиздән кайтыр,   – дип, аларны хыялый аталары белән таныштыра башладым.

Рәсем төшерергә яратуымны син яхшы беләсең. Тора-бара Вәли рәсемен мин берничә данә итеп эшләдем, зурайттым, кечерәйттем һәм Вәли рәсемен үз рәсемем белән янәшә куеп төшердем – икәү бергә төшкәндәй чыкты.

Бервакыт, үтенеп сорагач, син минем белән рәсемгә төшәргә барган идең. Шунда син Кадрияне итәгеңә алып төшкән идең. Бу рәсем миндә әле дә саклана. Алар   – икәү. Шуның берсеннән синең башыңны кисеп алып, Сафиуллин башын куеп төшердем.

Бу рәсемнәрнең барысы да стенага эленделәр. Аларга үзем дә, балалар да, күршеләр дә ияләштек. Ә Рафаэль, «Әткәең кайда?» – дигәч: «Менә», – дип, бөтен рәсемнәрдән Вәлине күрсәтеп чыга. «Әткәеңне ничек яратасың?» – дип сорагач, «Менә ничек», – ди дә Вәлинең рәсемен үбәргә тотына.

Ләкин кайчагында шушындый нәрсәне уйлап чыгаруыма үземнең дә исем китә. Шаярудан башланган әйбер, чынлап та, зурга китте.

Иң курыкканым Сафиуллинның тере булып чыгуы яки аның танышларына очравым иде. Ләкин нишләптер күпмиллионлы халык арасында Сафиуллин югалгандыр, онытылгандыр, дөньяның алтыдан бер өлеше булган киң Советлар Союзында Вәли минем белән очрашмаслык урында эшләп ята торгандыр, дип, үз-үземне төрлечә тынычландырырга тырыша идем.

Яшермим, бик еш Вәлине күрәсе килгән көннәрем була. Хәтта, амбулаториядәге уңышлардан соң өйгә кайтып кергәч, аның рәсеменә карап: «Вәли, син хәзер кайда? Галия исемле «хатының» барлыкны үзең беләсеңме? Галия – синеке!» – дип хыялланам.

Балаларга ата табылды. Ләкин хыялый атаны чын ата итеп өзлексез рәвештә саклап баруы бик кыен булды. Кадриянең «Әткәй ник хат язмый?» дип соравына каршы үз-үземә хатлар язарга туры килде. Соңра һәр ун көн саен мин, башымнан уйлап чыгарып, Вәлидән, дип, үземә һәм балаларга сәлам хатлары китерергә өйрәндем. Хат алгач, җавап та язарга кирәк була. Айга бер-ике тапкыр, минем белән бергә үткән җәйдән бирле, Кадрия дә Вәлигә, дөресе – «атасына» хат яза. Менә аның бүген салып җибәрергә дигән яңа хаты:

Әткәйгә сәлам! Рафаэль дә сиңа хат язган булып утыра. Ул яза белми. Минем кәгазьләрне генә боза. Мин аңа ачуланмыйм. Рафаэль кечкенә, ә мин зур. Ләкин ул усал – таяк белән башка суга. Таяк белән кыйнашырга ярамый, дип әйтәм, аңламый.

Әткәй, син кайчан кайтасың? Тизрәк кайт инде. Икәү бергә урманга йөрербез. Анда бик күп матур чәчәкләр бар. Әнкәй күп эшли, бушамый. Наташа Рафаэльне карый, ә ялгызымны җибәрмиләр. Син кайтсаң, икәү йөрер идек. Син миңа рисовальный дәфтәрләр, цветной карандашлар, пионерский галстук һәм скакалкалар алып кайт, Рафаэльгә дә ал. Алмасаң, ул елар, минекен сорар.

Кайт инде, әткәй. Мин сиңа үзем ясаган рәсемнәремне күрсәтермен. Үбәм.

Кызың Кадрия


Тора-бара Вәлидән «килгән» хатларга мин газеталардан укылган хәбәрләрне, кызыклы вакыйгаларны алып, аларны хатлар итеп балаларга тәрбия бирерлек рухта язарга өйрәндем. Сирәк кенә булса да, «Вәлидән   – атагыздан посылка» дип, балаларга бүләкләр китерә башладым. Ләкин бу эшнең ахыры куркыта. Балалар үскәнче, бу «сер» ачылмасын гына иде. Ә үскәч, мин аларга үземнең юләрлегемне әкият итеп сөйләрмен. Ул   чагында кешеләр дә бит бик нык үзгәргән булырлар.

Ләкин үткән ел – әлеге суга баткан Нәфисәнең анасы   – Зәйтүнә апа, газета китереп, бик каты куркытты:

– Кара әле, Галия, монда синең иреңне язганнар. Рәсемен дә төшергәннәр, – диде.

Аптыравымнан нәрсә әйтергә белмәдем. Катып калдым.

– Нигә шатланмыйсың? Аны мактаганнар бит. Мә, укы, «Укытучы Сафиуллин» дигән, – диде дә миңа газетаны сузды.

– Әткәйне язганнармы? Карыйм әле, – дип, Кадрия дә йөгереп килеп карарга тотынды.

– Нишләп шатланмыйм! Әлбәттә, шатланам. Ләкин мин бик арыганмын. Аннары Вәли бу турыда миңа хатта да язган иде, – дип, курка-курка гына газетаны укырга тотындым.

Вәли Сафиуллин, Казан рабфагын бетергәннән соң, Москвага киткән. Университетның физматында укыган һәм төннәр буенча математика өстендә утырган. МГУны бетергәч, Москва урта мәктәпләренең берсенә математика укытучысы булып кергән. Анда вузлар да сокланырлык рәвештә математика кабинеты оештырган. Укыту эшенә үзенең модельләрен керткән, профессорның әйтүенә караганда, Сафиуллин математиканы иң күңелле, иң җиңел дәрес иткән. Сафиуллин мәктәбе үрнәк мәктәпкә әйләндерелгән. Хөкүмәт, Сафиуллинның укыту хезмәтләрен, җәмәгать эшен искә алып, аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләгән. Мәкаләдә әнә шулар языла.

Зәйтүнә апа чыгып китте. Ә мин, Вәлинең газетада басылган рәсемен карап, төрле уйларга чумдым. Илебез Вәлинең йокымсыравын югалткан, кешеләрдән качып йөргән Вәли партиягә кергән.

Туган илем, син нинди көчле! Вәлине атаклы кеше булу дәрәҗәсенә күтәргәнсең. Мине дә, мине дә, илем, үзеңнең кочагыңнан чыгарма.

Күпме уйланып утырганмын – ачык хәтерләмим. Тик болай булгачтын, Вәлинең «хыялый ата» булуы ачылыр, миннән көләрләр, дип курка башлавым гына исемдә. Нишләргә? Аның ата булуына үзем дә, балалар да, күршеләр дә ияләшкән идек инде. Аннары Советлар илендә Вәли шикелле атаклы кешеләр байтак санала. «Вәлине Әдрәстә кем күрсен соң?» дип, үз-үземне юатып та куйдым, һәм:

– Кадрия, Рафаэль, тыңлагыз, әткәегез турында сөйлим, – дип, әлеге мәкаләне балалар теленә күчереп аңлата башладым.

Ярый. Тыныч йокы яки хәерле иртә, Искәндәр! Вәли турында уйлап, өченче хатымны шуның белән тәмам итәм.

Дүртенче хат

Искәндәр!

Хатларымда язылган вакыйгалардан соң үз-үземә ачуым артты. «Син, Галия, иске карашлардан арчынып бетмәгәнсең, семьяны бик югары күтәрәсең, романтикага бирелеп, тормыштан читкә тәгәрисең. «Врач хатлары», «Амбулатория хатлары» язасы урынга Искәндәргә язасың» – дип, үземне тиргәргә тотындым.

Тик эштә генә онытыла алам. Амбулаториянең чисталыгын, килгән авыруларның газета-журнал карап утыруларын күргәч, приёмда булган кайбер тәҗрибәләрне дәфтәргә яза башлагач кына, чын-чынлап рәхәтләнәм.

Ял көннәремдә, балаларымны җитәкләп, Мәфтуха апайга барам. Ул колхоз председателе булып эшли. Без аның белән кичке лампа алдында колхоз турында, илебез турында сөйләшәбез. Кечкенә-кечкенә китаплар укыйбыз. Революция корбаннарына багышланган истәлекләрне актарабыз. Мин Мәфтуха апайның көннән-көн үсә барганын күрәм.

Кайчагында бу сөйләшү чәенә күрше хатын-кызлар да, хатын-кызлар баш булганны карап тору өчен, ирләр дә керәләр.

Шушындый чәйләрнең берсендә мин җыелган халыкка түбәндәге документны татарчага тәрҗемә итеп укып чыктым. Бу документ 1920 елны Одесса шәһәрендә аклар тарафыннан үтерелгән кыз турында. Менә ул:

Кадерле иптәшләр!

Мин үземнең кечкенә тормышымны намус белән үттем, намус белән үләм дә. Бүген кич мине атачаклар. Ә сигез көннән миңа егерме ике яшь тула. Үлүем кызганыч түгел, революция өчен бик аз эшләдем – шунысы кызганыч. Үләсе килми. Чөнки мин үземне хәзер генә, төрмәгә эләккәч кенә, аңлы революционерка һәм партия эшчесе итеп сизә башладым. Эшлисе килә.

Кулга алынганда һәм судта үземне ничек тотуым турында иптәшләр сөйләрләр. Алар: «Син үзеңне егетләрчә тоттың», – диләр. Әнкәй бәгыремне кысып-кысып үбәм. Әнкәй, тормышымның ахыры төрмә эчендә, пуля астында бетүе өчен елама. Советлар иленең эшчән анасы булырга тырыш. Дошманнар кулында үлгән кызыңның истәлегенә кер төшермә – большевиклар яклы бул.

Без, үлемгә хөкем ителүчеләр, барыбыз да үзебезне яхшы хис итәбез. Бүген соңгы мәртәбә газеталар укыдык. Безнекеләр Перекопка киләләр. Тиздән Украина иркен сулыш алыр. Кызу эш, иркен хезмәт, рәхәт көннәр башланыр. Илебез чәчәк атар. Тик мин булмам. Менә шунысы кызганыч.

Йә, хушыгыз, бәхетле булыгыз!

Д. Любарская


Йомыш белән генә кергән алтмыш яшьлек Миңниса әби түзмәде. Җыерчыклар белән капланган бите буенча мөлдерәп аккан күз яшьләрен сөртә-сөртә:

– Кем яза дисең әле, доктор? – дип сорады.

– Любарская. Нигә сорыйсың, әби?

– Яхшырак кара, доктор, минем кызым Фәтхуллина түгелме? Егерме ике яшь, дигән бит. Аннары Украинасы да бар. Минем кызым Мәрьям дә атасы янына Донбасска киткән иде. Атасы турында хәбәрем бар. Безнекеләр кая киләләр дип укыдың әле?

– Перекопка.

– Әйе. Картым менә шунда Перекопны алганда үтерелгән. Ә кызым турында һичбер хәбәрем юк. Бәлки, бу хатны ул мескенем язгандыр. Теле бик йомшак. «Әнкәй бәгырем» дигән бит. Минем кызым да йомшак күңелле иде, – дип үксеп елый башлады.

Мин мөмкин хәтле җиңел итеп аңлатырга һәм юатырга тырыштым.

Мәфтуха апай төрмәдән язылган әлеге хатны үзенә бирүемне сорады һәм башка хатны укырга кушты. Икенче хатны да, укыгач, үзенә алды.

Хатлар укылып беткәч, шул уңай белән без Гражданнар сугышы һәм сугышта хатын-кызларның катнашулары турында сөйләшеп алдык. Сөйләшү озакка сузылды. Киткән чагында, Мәфтуха апай:

– Мин син укыган хатларны изба-читальняга бирәм,   – диде.

Мәфтуха апай – бик зирәк кеше. Икенче баруымда ул мине, авыру карарга дигән булып, Миңниса әбигә алып китте. Тик юлда барганда гына:

– Син инде бернәрсә дә белмәгән бул. Миңниса әби сине бик ошаткан. «Докторны миңа алып кил», – ди. Кунакка чакыра үзеңне. Башка хатын-кызлар да булачак. Син безгә авырудан саклану, балаларны ничек тәрбия итү турында сөйләрсең, – диде.

Бу турыда мин үзем дә уйлап йөри идем. Хәтта бер тапкыр Мәфтуха апайга: «Берәр колхозница йортында әңгәмә уздырасы иде. Шәһәрдә хәзер җыелышларны ударниклар өендә уздыралар», – дип сөйләгән идем.

Без барып кергәндә, Миңниса әби бер хатын белән өстәл хәстәрләп йөри иде. Өе чиста. Идәннәр сап-сары итеп юылган. Тәрәзәләргә ап-ак пәрдәләр корылган. Стенада – Ленин рәсеме.

Озакламый егермеләп кеше җыелды. Сүз ара сүз чыгып, мин санитария-профилактика турында сөйләп алдым. Миңниса әби, иске заманны искә төшереп, ачлы-туклы яшәвен, газап-михнәт эчендә көн күрүен сөйләде. Ирен, кызын сагынды. Аның улы – районның иң яхшы тракторчысы Мәрданша – гармун алып уйный башлады. Арадан берәү ул уйнаган көйгә сүз кушты. Җыр күтәрелде.

Авылга килгәннән бирле бер генә тапкыр да җырлаганым юк иде. «Безнең доктор җырчы икән» дип сөйләүләреннән курыктым. Докторлыгыма караганда, җырчылыгыма тизрәк ышанырлар, дип уйлаган идем. Ә   монда түзмәдем – җырлап җибәрдем.

Җыр бетүгә, гармун бию көенә сиптерергә тотынды. Комсомолка Галия һәм тагын берәү ду китереп бии башладылар.

Тәрәзә алды халык белән тулды. Бер минутлык тынлыктан файдаланып, Мәфтуха апай ашлык җыю кампаниясенең җитүе һәм ничек эшләргә кирәклек турында сөйләде. Үзенең колхозындагы алдынгы кешеләрнең исемнәрен дә әйтеп үтте. Шуннан соң ул җыелган халык арасыннан әллә кемне эзләп табып алды да аңа сорау бирде. Аңардан җавап алгач, икенче кешегә күчте, аннан өченчесенә, дүртенчесенә… Аның сораулары һәм алган җаваплары бу төстә булды:

– Камәр апа, синең Фатыйма исемле бер кызың бар иде, ул хәзер кайда һәм кем булып эшли?

– Беләсең ич. Буа районында агроном ул хәзер.

– Ә син нәрсә тик торасың? Синең дә бит, Гайшә җиңги, Шәмсинур исемле кызың бар иде. Кайда соң ул?

– Ул Казанда инженер булып эшли.

– Ә синең кызың Халисә кайда?

– Халисә Москвада укый. Судья була ул.

– Ә син, Җиһанша абый, ник дәшмисең? Тәрәзә төбендә торасың. Өйгә керер идең. Синең дә бит Майшәкәр исемле кызың бар. Ул хәзер кайда?

Җиһанша абый тиз генә җавап бирмәде. Башта мыек астыннан елмайды. Аннары «Рәхмәт, кызым Мәфтуха, мине дә телгә алдың» дигән сыман тамак кырды. Шуннан соң гына:

– Минем кызга берәвегез дә тормый. Минем Майшәкәрем – трактористка. Менә минем кызым кем,   – дип, мактанып җавап бирде.

– Күрәсезме, иптәшләр, – диде Мәфтуха апай, – безнең авыл хатын-кызлары арасыннан кемнәр чыга! Агрономнар, инженерлар, врачлар, судьялар, тракторчылар, председательләр. Бу безнең илдә! Ләкин дөньяда башка илләр дә бар. Хатын-кызлар анда ничек яши соң? Яле, доктор, син – укыган кеше, аңлатып бир әле, – дип, һич көтмәгән җирдән миңа борылды да, – миңа сөйләгән нәрсәләрне сөйлә, – диде.


Искәндәр!

Мин үземне яхшы ораторлардан санамыйм. Ләкин сөйләр әйберең булганда һәм сөйлисе килгән чагында, сүз үзеннән-үзе агып тора икән. Мәфтуха апай «сөйлә» дигәч тә, мин миңа текәлгән йөздән артык күзне күрдем.

Бервакыт мин Мәфтуха апай белән утырганда, аңа йөрәк өзгеч бер документ укыган идем. Бу документ чит ил хатын-кызларының ачы фаҗигасе, күз яше турында. Менә ул:


Договор

Ошбу договор күңел ачу йортының хуҗасы (исем, фамилия) һәм шул йортка эшкә керүче (исем, фамилия) арасында, (исем, фамилия)нең, матди хәле начарлану сәбәпле, ата-аналарының яки башка туганнарының рөхсәте белән, фахишә булуы турында төзелә.

Шушы договор нигезендә күңел ачу йортының хуҗасы (исем, фамилия) фәлән тиен күләмендә (исем, фамилия)гә ссуда бирә. Бу ссуданы (исем, фамилия) фахишәлек итеп тапкан акчаларыннан һич тоткарсыз фәлән срокта түләп бетерергә тиеш.

Фахишәлекнең һәрбер приём хакы фәлән күләмдә билгеләнә.


Япония үзенең фахишәлек «промышленностен» әнә шушындый договорлар белән үстерә. Мондый договорлар бер Аумари районында гына җиде мең крестьян кызы белән төзелгән. Буржуа матбугатында чыккан материалларга караганда, хәзер Япониядә регистрация аркылы узган илле мең өч йөз илле өч фахишә бар.

Германия фашистлары хатын-кызны моңарчы күрелмәгән хурлыкка калдырды. Анда хатын-кызларны университетлардан, институтлардан куалап чыгардылар да:

– Синең эшең хатын булырга, синең эшең ирләрне назларга, син – милләтнең сөяркәсе, син эшләмә, укыма, синең урының – кухня, чиркәү, кровать, – диделәр.


Искәндәр!

Миндә газета-журналлардан һәм үзем күргән вакыйгалардан җыелып барылган искиткеч документлар бар. Документлар папкасы үзенең бөтен гомерен эшчеләр сыйныфына, кешелек дөньясының иң якты киләчәгенә багышлаган Ленин белән бер сафта эшләгән Надежда Крупская, Клара Цеткин һәм башка кешеләрнең исемнәре белән башлана. Минем папкамда төрле милләт хатын-кызлары бар. Менә Софья Ковалевская – математика фәлсәфәсе буенча профессор, әнә гистология профессоры. Ә менә үзбәк кызы, күкрәгендә мактау ордены ялтырый. Әнә парашютта дөнья рекорды ясаган орденлы Фёдорова. Менә салкын котыпны өйрәнүгә күп көч куйган һәм орден белән бүләкләнгән гыйльми эшче Русинова. Әнә – инженер. Менә – очучы. Язучы.

Өч йөз битлек папка-журналым шушындый документлар белән тулган. Бу минем йомшак ягым. Кайберәүләр ташлар, күбәләкләр җыя, икенче берәүләр маркалар коллекциясе төзи. Ә мин батыр совет хатын-кызлары турында документлар җыям.

Миңниса әби өендә мин менә шуларны сөйләдем. Бик гади итеп сөйләргә тырыштым. Аңладылар, ахрысы, чөнки япон крестьян кызларын кызганып елаучылар булды. Чөнки парашютта дөнья рекорды куйган Фёдоровалар турында сөйләгәндә, тыңлаучылар тәрәзә аша күккә карап тордылар. Колхоз председателе Мәфтуха апай турында сөйләгәндә, «безнең арада нинди шәп кешеләр бар» дигән сыман, берничә тапкыр кул чаптылар.


Искәндәр!

Тормышыма зур үзгәреш керткән бер вакыйга булу аркасында, бу хат нәкъ егерме көн өзелеп торды. Шунлыктан Мәфтуха апай турында да язалмый калдым. Мин сиңа байтак нәрсә турында язарга уйлаган идем. Ләкин көтмәгән бер вакыйга килеп чыгып, хатымны чуалтты. Шуның аркасында башта язылган өч хатымны да җибәрми калдым.

Беркөн амбулаториядә авыруларны карап бетереп китәргә җыенганда гына, ял йорты докторы кереп:

– Ирең безгә ял итәргә килде. Синең турыда сөйләгәч, бик шатланды. Бүген яныңа килә, – диде.

Кулымда градусник иде – төшеп ватылды. Бер-ике минутка телсез калдым. Нинди ирем? Кем? Искәндәрме? Вәлиме? Нәрсә уйларга да, кемне күрергә дә белмәдем. Ял йорты докторы – гаҗәп культуралы кеше. Ул канлы ярага тоз салырга яратмый – минем нинди хәлдә калуымны аңлады, күрәсең:

– Шатлыгыңнан шаккаттың бит, Галия. Ярый, мин киттем. Иреңне каршы алырга комачауламыйм. Аннары ашыгыч эшләрем дә бар. Икәүләп безнең янга мороженое ашарга барыгыз, – дип чыгып китте.

Ял йорты докторы чыгып киткәч, ярты сәгать чамасы кабинетымда бикләнеп утырдым. «Искәндәр булмас, аның белән бөтен нәрсә өзелгән, беткән. Ул булса, күрешермен, сөйләшермен дә – бетәр. Вәли булса нишләрмен? Романтикага бирелеп тудырылган хыялый ирем юкка чыккач, халыкка, балаларга нәрсә әйтермен?» – дип уйландым. Авыр уйлардан башым авырта башлады. Өйгә кайтырга җыенып, амбулатория ишеген ачтым. Ишек төбендә Вәли Сафиуллин иде.

– Мөмкинме? – диде.

– Рәхим итегез…

Без кабинетка кердек. Ул бик нык үзгәргән. Йокымсыравы беткән. Олылык төсе кергән. Тик аның күзләрендә генә элекке Сафиуллин билгеләре калган. Йөзендә – шатлык.

– Әдрәстә очрашырбыз дип кем уйлаган?!

– Әйе.

– Йә, ничек торасыз? Сез мине оныткансыздыр да инде. Хәер, белмим. Ә мин рабфакны, рабфак белән бергә сезне дә бик еш искә төшерәм, – дип сөйләп китеп, мине уңайсызлыктан чыгарырга тырышты.

Бер ярты сәгать сөйләшкәннән соң:

– Буш булсагыз, мине чәй белән сыйлар идегез. Ял   йортында чәйне көнгә бер генә тапкыр бирәләр, ә   мин яратып чәй эчәргә өйрәнгән кеше. Семьягыз белән дә таныштырырсыз, – диде дә урыныннан кузгалды.

Башта мин аны өемә чакырырга да, чакырмаска да белмәдем, чөнки балаларым, әткәй, дип, Вәлинең муенына асылынулары мөмкин. Рәсемнәрне күреп, мине дә, үзен дә уңайсыз хәлдә калдырыр. Мин шулай уйладым. Ләкин шулхәтле озак күрешми торганнан соң, «вакытым юк» дип, Вәлине дә кайтарып җибәрергә теләмәдем. Тик амбулаториядән чыккач кына, башыма килгән фикерне әйтә алдым:

– Әнә теге ак йортны күрәсезме? Мин шунда торам инде. Приёмнан соң өс-башны алмаштырасы бар. Ун-унбиш минуттан соң шунда килергә булсагыз, мин сезне вареньелап чәй белән сыйлармын, – дидем.

Ул риза булды.

Мин, өйгә кайтып, балаларны урманга җиләккә җибәрдем. Самовар куеп, өстемне алмаштырдым һәм түземсезлек белән Вәлине көтә башладым. Стеналарга эленеп куелган рәсемнәрне кузгатмаска булдым. Сер, ачылгачтын, ахырына кадәр ачылсын, дидем.

Самовар өстәлгә менү белән, Вәли килеп керде.

– Сезнең квартирагыз шәһәр квартираларыннан бер дә ким түгел, – дип, керүенә бүлмәләремне мактый-мактый, күзен стеналарга, рәсемнәргә төшерде.

Рәсемнәрдә үзен күрүгә гаҗәпсенде. Ләкин эндәшмәде. Тик чәй алдында гына, бер-беребезгә ияләшә төшкәч кенә, түбәндәгечә сөйләшүләр китте:

– Карагыз әле, Галия, – диде ул. – Мин ял йортына килеп төшкәннең икенче көнендә үк миңа: «Сезнең хатыныгыз биредә доктор булып эшли», – диделәр. Юлда йөргәндә, ял йортларында ятканда, кеше белән нинди кызык нәрсәләр булмый! Тиз танышасың. Шунда моңарчы берәүгә дә сөйләмәгән серләреңне сөйлисең. Моннан соң мәңге очрамаслык кешеләр белән дуслашасың. Бу юлы да: «Мине берәр кеше белән бутыйлар, күрәсең, әйдә кызык булсын», – дип уйладым да, «хатының монда» дип әйтүчеләргә: «Әйе шул, минем хатыным монда эшли», – дия башладым. Ләкин ял йорты докторы да шул ук сүзне әйткәч, «сезнең хатыныгыз Галия Сафиуллина» дигәнне дә ишеткәч, борчылырга тотындым һәм сезне күрәсем килде: «Фамилияләр бер булганга шулай әйтә торганнардыр», – дип уйласам да, «юк» дип җавап бирергә телем бармады. Чөнки рабфакта чакта мин хыял итеп йөргән Галиямнең хәзер кешеләр тарафыннан «синең хатының Галия» дип йөртелүе минем өчен рәхәт иде. Инде үзегезне күрдем. Менә монда, сезнең өегездә утырам. Стенада үземнең рәсемнәремне күрәм. Ләкин бит мин сезнең белән бервакытта да рәсемгә төшкәнем юк. Миңа охшаган кеше кем ул? Ялгышмасам, сез артист Искәндәргә чыккан идегез. Аерылдыгызмы әллә? Искәндәрдән соң әнә шушы рәсемдәге кешегә чыктыгызмы? Нинди кәмит бу? Зинһар, аңлата күрегез.

– Искәндәр белән мин күптән аерылдым. Шуннан соң берәүгә дә чыкмадым, дияр идем, хата булыр. Чөнки рәсемдәге кеше «ирем» булып хисаплана. Балаларым аңа «әткәй» диләр.

– Кем соң ул?

– Ул – сез. Мин ул рәсемне рабфактан калган дәфтәрләрем арасыннан таптым.

– Димәк, сезне минем хатыным дип йөрүләре дөрес?

– Әйе, дөрес.

– Ләкин мин бернәрсә дә аңлый алмыйм. Бу эшкә сәбәп нәрсә?

– Әгәр дә бу эш сезне борчыса, мин хәзер үк рәсемнәрне алып яшерә алам һәм, телисез икән, ял йортына барып, «Бу Сафиуллин минем ирем түгел» дия алам. Ләкин сез монда күп булса тагын бер ай торырсыз. Авырсынмасагыз, мин сездән бу «кәмит» нең – «фаҗигале кәмит» нең дәвам итүен сорар идем.

– Ягъни?

– Ягъни семьягыз турында сүз чыкканда…

– Мин өйләнмәгән, минем семьям юк…

– Минем турыда сүз чыкканда, дим мин…

– Әйе…

– Галия – минем хатыным, иптәшем, дип әйтегез.

– Ни өчен? Нигә? Һич аңламыйм.

– Вәли, сез миңа бик авыр сораулар бирәсез. Курыкмагыз, мин сезгә ике баламны тагарга, сезгә кияүгә чыгарга уйламыйм. Бу бары сезне һәм үземне кешеләр алдында да кыен хәлдән чыгару өчен генә. Юкса йә сез, йә мин, икебезнең берсе хәзер үк моннан китәргә тиеш.

– Беребез дә китми. Мин риза. Тик, үзем белмичә, мин ничек итеп сезнең ирегез булганмын? Шуны беләсе килә.

– Анысын хәзергә сорамагыз. Мин аны сезгә… Димәк, риза?

– Риза.

– Рәхмәт, – дидем дә кулымны суздым һәм аны балаларның яшьләре, исемнәре белән таныштырдым. Үз өенә килгән кебек, миңа кереп йөрүен сорадым. Балалар белән әткәйләре шикелле сөйләшүен үтендем.

Шуннан соң ул көн саен безгә килеп йөри башлады. Балалар аңа бик тиз ияләштеләр. «Әткәй», «әткәем», дип, артыннан калмыйча йөриләр. Бергә урманга, чиягә йөрдек. Шул вакытларны райздрав:

– Ирең дә кайткан, ашлык җыю вакыты да җитә. Син бер унбиш көнгә отпускыга чыгар идең. Аннары кызу эш булыр, – дип, үземә отпуск бирде.

Без көн саен очраша торган булдык. Бергә төрле китаплар укылды. Студент чаклар искә төшерелде. Ләкин Вәли һичбер вакыт Галиуллин шикелле начар кыланмады. Мин үземнән курыктым. Чөнки Вәлине чын-чынлап ярата башлаганымны сиздем. Аның белән ничек саубуллашырмын, бергә кушылмас борын, ничек аерылырмын дип, йөрәгем сызлады.

Менә хәзер дә, шушы хатны язып утырганда да борчылам. Вәли көн саен миннән үземне аның хатыны дип халыкка белдерүемнең сәбәбен сорый. Мин «иртәгә», «иртәгә» дип сузып килдем. Соңгы соравына «китәр көнеңдә әйтермен» дидем. Иртәгә ул китә. Ничек аңлатырга?! Кайчагында миңа ул мине элеккечә үк ярата төсле тоела. Хәтта шаярып утырганда:

– Галия, чынлап та, мин синең чын ирең – иптәшең булсам, ягъни без бергә кушылсак, ни әйтер идең? – дип, сораулар да бирә.

Ләкин мин, мондый сораулар бирелгәндә, йә эндәшми калам, йә шаярып әйтелгән сүзгә борам. Чөнки мин аның мәхәббәтенә җавап бирә алмам төсле. Ике балалы булуым, рабфакта аңардан көлеп йөрүем – синең белән торуым аның исенә төшәр, ул борчылыр, борчылса да әйтмәс. Әйтми калуы аңа газап булыр. Ә мин аның газап күрүен теләмим.

Иртәгә Вәлинең китү көне. Мин бүген эшкә чыктым. Башым һич эшләми. Гел аның турында уйланам. Аның белән аерылу Казаннан киткән минутларыма караганда да авыррак буласын беләм. Бу хатны шунда өзеп: «Вәли, мин сине яратам бит, ләкин без синең белән хыялда гына ир һәм хатын булып калырбыз»,   – дип, хатны аңа борасы килә. Берәү ишек шакый. Вәли: «Иртәгә соңгы кич, озак утырырга килермен», – дигән иде.

– Ярыймы? – ди. Ул!

Искәндәр!

Күрше бүлмәдә Вәли утыра. Яза алмыйм, кулларым калтырый.

Вәли:

– Иртәгә китәм, Галия. Ләкин китәсе килми. Ияләштем. Шулай да китәм. «Хыялый ирең» булуымның сәбәбен беләсем килә. Тагы да ярты айга калырга мөмкин иде. Калсам, бөтенләй китә алмам дип куркам. Серне ачыгыз, – ди.

Мин «хәзер» дип икенче бүлмәгә керәм һәм шушы сүзләрне язам. Болай гына сөйләп, мин аңа барыбер аңлата алмам. Чөнки үземне бик начар хис итәм. Шуңа күрә дә сиңа язылган хатларны Вәлигә бирергә булдым. Укысын да теләсә ничек аңласын. Хәзер янына чыгам да:

– Мә, дустым, шуларны укып чык. Бу – минем тормышым. Шуннан барысын да аңларсың, – дим.

Хуш, Искәндәр. Сау бул! Хуш, Вәли! Синең белән саубуллашуы миңа бик авыр булыр.

Галия


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации