Текст книги "Әманәт = Завещание"
Автор книги: Алсу Шанова
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 1 (всего у книги 2 страниц) [доступный отрывок для чтения: 1 страниц]
Алсу Шанова
Әманәт. Шигырьләр
Мин көзләрдә калам…
Мин көзләрдә калам…
Яфракларны җыеп
Үрермен дә гүзәл такыя,
Кадап чәчләремә,
Җырлап атлармын мин
Чынга ашмас хыял артыннан…
Мин көзләрдә калам,
Көзге җилне җигеп,
Яфракларны чөеп, туздырып
Очармын мин көзге урман буйлап,
Үзебезнең көйне сыздырып…
Мин көзләрдә калам…
Бер моң булып,
Яфрак булып җиргә түшәлеп.
Тартмый күңел никтер салкын кышка,
Ул көзләргә кала сыенып…
Дәрестә
Мин дәресне тыңламыйча
Уйланып утырганда,
«Нургатина, – дисез кабат, –
Кирәк дәрес тыңларга!
Син һәрвакыт уең белән
Әллә кайда йөрисең…
Кабатлап дәрес сорасам,
Аңламыйсың, белмисең…»
Абый, дәрес аңлатканда,
Нигә бер дә көлмисез?
Минем күңелдә ни барын
Сизмисез дә күрмисез…
Ничек дәрес тыңлыйм инде,
Уем минем башкада.
Законнар, тигезләмәләр,
Ньютоннар да юк анда!
Телисезме, менә хәзер
Сезгә дәрес аңлатам!
Физиканы белмим шул мин…
Тик мин аны яратам!!!
Йөз вольт белән яратам!!!
«Кичләрен догалар кылганда…»
Кичләрен догалар кылганда,
Син миңа ак юллар юрама…
Ак юллар күренми күзләргә,
Бу тормыш рәхимсез булганда…
Әйтсәң дә кайвакыт, чарасыз,
Тотарга дип әни киңәшен…
Тормышта – мыскыллы елмаю,
Ә миндә – рәхимсез күз яше…
Киләчәк дип, алга атылып,
Мин, бәлки, бик күпкә ялгыштым.
Бары тик ике юл – уң һәм сул,
Учымда бит минем язмышым…
Ә минем тормышым күптәннән
Тамырдан өзелгән ак чәчәк…
Син миңа ак юллар юрама,
Бүгенгем ул – минем киләчәк…
Бер елмаю
Сеңлем Алиягә
Сеңлем! Синең күңелеңдә
Балачакның татлы дөньясы…
Шат авазлы балачак тавыннан
Шуасы да әле, шуасы…
Синең елмаюың нурлар чәчә,
Ә күзләрең әле беркатлы…
Әйткән теләкләрең ялган түгел,
Сабый бала булмый гөнаһлы…
Син, елмаеп миңа чын күңелдән,
Бүләк иттең керсез ярату…
Синең белән янәшәдә булу –
Балачакка очар канат ул…
Син кечкенә әле, тик шулай да
Күңелеңдә яши матурлык.
Җуйма аны, сеңлем, сакла, берүк,
Еллар аша булсын балкырлык…
Сине сагынып үтә әле көннәр,
Син еракта миннән, еракта…
Син сөйләгән шигырь, бүгенгедәй,
Матур булып чыңлый колакта…
Белмим, әле күпме көннәр кирәк
Сине өзелеп, сагынып көтәргә…
Кайтып кит син әйдә кунак булып,
Бер елмаю бүләк итәргә…
Чишмә, апам һәм егет
Чишмәгә суга барырга
Һич яратмый шул апам.
«Көне эссе, кояш суга,
Авырта шул, – ди, – аркам».
Суга бара сирәк кенә,
Әллә нигә бер генә.
Арып кайта, чиләгеннән
Суы җиргә түгелә.
Ә беркөнне иртән иртүк,
Ниндидер бер көй көйләп,
Китте апам, көлә-көлә,
Чишмәгә… үзе теләп!
Әни белән карап калдык,
Ис-акылыбыз китеп.
Шатландырды безне апа,
Егылмый кайтып җитеп.
Сораганны көтми хәзер,
Китә чиләген алып.
Сөендерә ул, көненә
Биш-алты тапкыр барып.
Ә беркөнне качып кына
Мин апаны күзәттем.
Егет белән күргәч аны,
Кайтып әнигә әйттем.
Өебездә ни булганын
Берүзем генә беләм…
Чишмә суын ташый хәзер
Җизни машина белән…
«Күзләреңдә – яшьләр, арыгансың бугай…»
Дустым Гөлинәгә
Күзләреңдә – яшьләр, арыгансың бугай
Чын дөреслек эзләп ялганнан.
Киләчәккә булган зур өметләр
Җимерелә бүген яңадан…
Дустым… Нигә кабат уйчан караш?!
Күңелең синең иртә картайган…
Беләм, авыр ишетү яклау сүзе
Сиңа «якын» булган ятлардан.
«Барсы да өйрәтә, алар әллә
Миннән дә шәп яши беләләр?!» –
Уйларың чиксез, гүя барсы
Синең хисләреңнән көләләр…
Дустым, җәйге чыктай,
Моңсуланып яшең койма син,
Сөрт яшеңне, елмай әйдә,
Онытыплар хәтер кайгысын.
…Күзләреңдә яшьләр, ә син миннән
Позитив бер шигырь сорыйсың.
Кабат шаян шигырь сорыйсың!!!
Алсудан хат
…Бик сагынсаң,
Хатым бассын күңлең ярсуын,
Бик бәхетле синең Алсуың.
Һади Такташ
Юк, ярама тимә минем –
Барсы төзәлгән…
Син сөйгән Рүзәл юк хәзер –
Рүзәл үзгәргән…
Рүзәл Мөхәммәтшин
Көннәреңнең төссез соры төсе
Моңсуланган чакта ярсудан,
«Сәлам!» дигән зәңгәр конверт белән
Хат алырсың беркөн Алсудан…
Исәнме син, җанаш, исәнме?
Сездә һаман җилләр исәме?
Таңнар һаман шулай кызарып,
Шатлыкка төрәме иртәне?
Күз кысамы һаман йолдызлар
Төнге күкнең кара куйнында?
Һаман моңлы җырлар яңгырыймы,
Күңеллеме кичке уенда?
Син, сагынып мине, нигә бер дә
Уйламыйсың,
Хат та язмыйсың…
Әллә һаман үксеп елыйсыңмы
Син, кочаклап каен кайрысын?
Сагышланма, сагыш саргайта ул,
Сиңа картаерга иртә әле…
Хатым укы,
Елмай әле бераз,
Йә, исәнме, җанаш, исәнме!..
Сиңа хәзер яңа Алсу яза,
Ул үзгәргән, тәмам үзгәргән…
Еламый ул хәзер, бары көлә,
Курыкмыйча чит-ят күзләрдән…
Исеңдәме,
Кайчандыр ул сиңа
Үпкәләп тә йөрде бик озак…
Хәзер инде белми ул үпкәли,
Ул вакытлар калды бик ерак…
Беләсеңме, мин сагындым сине,
Беркатлы һәм усал чагыңны…
Каш астыннан гына «сөзеп» карап,
Бармак янавыңны сагындым…
Хәлләр әйбәт әле, әкрен генә
Бер-бер артлы көннәр үтәләр…
Беләсеңме, онытылды инде
Минем сиңа булган үпкәләр…
Мин элекке түгел инде хәзер,
Ләкин бераз гына үзгәрдем…
Һаман шул ук күңел, нидер көтә,
Шат елмайган зәңгәр күзләрем.
Еллар аша яңа җырлар туды,
Шат шигырьләр туды күңелдә…
…Хәзер Алсу гади хушбуй түгел,
Затлы «Шанель» белән сибенә…
Ләкин керфекләрен буямый ул,
Тартмый сөрмә, сөртми иннек тә…
Язмыш аны үзенә бәйләсә дә,
Аның җаны һаман иректә…
Ул еламый хәзер,
Бары күккә карап,
Күз яшьләре аша моңая.
Сагыш туса нәфис күңелендә,
Еламый ул, җырлап моңая…
Менә шундый хәлләр миндә, җанаш,
Яңа үзгәрешләр бихисап…
Йөрмә анда башың аска иеп,
Килеп кит син, әйдә, вакыт тап.
…Үз-үземә хат яздым мин бүген,
Үткән хатирәгә уралып.
Халәт
Ачулы карашлар күбәйде нигәдер,
Усалландым… Чынлап! Түз генә!
Кайвакытта кабынып китәргә
Җитә кала тик бер сүз генә…
Күңел белән йөрәк көрәшкәндә,
Телем сөйли тора… Бытылдык!
Бүген кабат сине үпкәләттем,
Чит сүзләргә кабат тотылдык…
Яз! Кояшка гашыйк кар астыннан
Чукрак төсле саркый усаллык…
Ә күзләр ягымлы… Тик күңел халәте
Кабаттан үзгәрү – чынбарлык!..
Тик шулай да күзеңә карарга
Җитми кала кайчак усаллык!
Вирус…
Авырыйм мин. Табиб кушты
Бары ятып торырга…
Ә мин күңелсез булганга
Уйныйм компьютерда.
Йөткерәм, төчкереп алам,
Һич кенә булмый күнеп.
Шулай уйнап утырганда,
Китте компьютер сүнеп.
Кабынмагач, дәштем өйгә
Программист абыйны.
Карады да, килеп чыкмый,
Ул да ясый алмыймы?!
Әйтте абый: «Булмас ясап,
Вирус кергән аңарга.
Һич булмаса, килермен мин
Антивирус куярга».
Минем авыру икәнне
Компьютер белгәндер.
Төчкергәндә, компьютерга
Миннән вирус кергәндер…
Тиздән программист абый
Куйды антивирусны.
Компьютер эшли, шөкер,
Ә мин һаман вируслы…
«Үзгәрмәгән гүя, һаман шул ук…»
Үзгәрмәгән гүя, һаман шул ук,
Чакрымнарын санга сукмаган…
Хәрби хезмәт… Бер ел үтеп киткән,
Сагынырга да, бәлки, өлгермәгән…
Үзгәрмәгән, диләр… Үзгәргән шул,
Элеккечә көләч, шат түгел.
Күзләренә тирән сагыш кергән,
Елмаю да аңа шарт түгел.
Үзгәргән шул, беләккә көч иңгән,
Кул уйнамый кирәк-кирәксә.
Йөзгә тыйнак елмаюын элә,
Берәү исем белән эндәшсә.
Табарсың күк һаман шул урында,
Таш клуб, кунакханә артында.
«Море» тартты… Хәзер бар нәрсәне
«Мальборо» белә аның хакында…
Бәйләсә дә вакыт үткәннәргә,
Өзелеп янып йөрми шул күңел.
…Ә ул һаман миңа серле карый,
Мин үзгәргән бугай, ул түгел…
«Әллә таныш, әллә таныш түгел…»
Әллә таныш, әллә таныш түгел,
Күргән саен, сүзсез елмая.
Күзләрендә моңсу караш
Чагылып кала көлгән уңайга…
Хисләреңне әллә яшерәсең
Син моңсулык иңгән күзеңә?
Ләкин нигә сүзсез кагыласың
Күз яшьләре тамган йөземә?!
Таныш абый… Әллә таныш түгел…
Ул яулады минем йөрәкне.
Яшьтәшләрем көлә, аңламыйча
Миңа бары тик ул кирәкне…
Күзләр күздә күптән, куллар кулда…
Йөрәкләрнең чыңы сизелә…
Бала диеп көлмә, мин зур инде,
Син канатлар куйдың иңемә…
Хисләр чынлыгына ышанам мин,
Ышанычны җуймам кабаттан.
Таныш түгел абый, дүрт яшь ара.
…Ә мин инде аны яратам!
«Көзгә бергә керер чак иде бит…»
Көзгә бергә керер чак иде бит…
Тик җәй генә куйды киртәләр.
Мониторга күзем төшкән саен,
Сурәтеңнән сорыйм: «Нихәлләр?!»
Ә быелгы көз, күрәсеңме,
Чәрдәкләнгән хисләрне ямый.
Урамнарда безне ялгыз күреп,
Оялыпмы әллә, кар да яумый…
Һәр кич саен минем бу дежавю,
Иреннәрдә күпме яшем кипкән.
Тамчы-тамчы безнең киләчәкне
Әйтерсең лә кемдер яшәп үткән…
Йолдызлар
Безнең келәт башына
Әти кара түл япкан.
Түлнең ул чит-читенә
Калайлы кадак каккан!
Кара түлдә көмеш калай
Күктәге йолдыз кебек.
Көн дә йортка чыккан чакта
Сөенәм, шуны күреп.
Яңгыр да үтмәс инде,
Әти бит безнең уңган!
Түл какканда, күктән анда
Йолдызлар төшеп кунган!..
Матурлык
Урамымда төн карасы күптән,
Яңгыр явып үткән яңа гына.
Усал җилләр зифа ак каенның
Уңлап-суңлап кыйный яңагына.
Көзләр сөйми җылылыкны никтер,
Алар салкын булып елмая.
Җилләр белән яфракларны коя,
Якты төскә буяп куйган да…
Матур булырга мөмкин әллә
Салкын караш ташлап дөньяга?!
Күңел матур була, диләр иде,
Йөрәгеңдә җылы булганда…
Ник, алайса, матур икән көзләр,
Күптән туңган ич аның хисләре.
Ә ул матур, алтын яфрак ява,
Моңнар ява, исең китмәле!..
Өйрәт мине салкын йөрәк белән
Яратырга якты дөньяны.
Көч бир миңа кабат яктырырга,
Онытып бар начар уйларны.
Ә көз матур, салкын йөрәк анда,
Эзләренә иңгән сарылык.
…Моңсулыкны юар тиздән кышлар,
Сарылыр да җиргә кар булып…
Әнкәй дәшә
Эндәшәдер әнкәй, кулын куеп
Ныгый барган көчсез иңемә…
– Язмышыңда кулың җитә алмаган
Йолдызларга, зинһар, үрелмә…
Әнкәй бер дә хаталанмый шул ул,
Ул барсына күптән төшенгән.
Яшьлегендә булган газапларны
Санап була тамган яшеннән…
Кайчандыр бит ул да яшен түккән,
Мендәренә чумып төннәрен…
Бер гөнаһсыз саф яшьләре юган
Беренче мәхәббәт эзләрен…
Әнкәй инде күптән барсын белә,
Ул күптәннән барсын татыган…
Аның өчен сихри айлы кичтә
Йолдыз инде күптән атылган…
Язмыш көтә мине кочак җәеп,
Башта – тиле уйлар шаукымы…
– Ялгышымны кабатлама, – диеп
Дәшә әнкәй еллар аркылы…
Яратам!
Чәчәк кибетләре бушаган…
Сөя бүген Казан да!
Мәҗбүр булган күрше бабай
Валентинка язарга.
Урамнардан парлар үтә,
Һәм мәхәббәт һәр чатта!
Бүген таңнан серенада…
Ләззәт җиденче катта!
Тын да алмый, кибетчеләр
Еллык планны үтәгән.
Сүгенә берәү чиратында –
Валентинка җитмәгән…
Ә мин чәчәкләр алмадым
Һәм алмадым бүләк тә.
Минем сөю сүздә түгел,
Минем сөю – йөрәктә!..
Сөюемне аңлаталмас,
Нинди бүләк алсам да.
Бер кочак чәчәкләр алып,
Кочагына салсам да…
…Чәчәк кибете бушаган,
Бер карасаң, ул тиеш.
Мин яратам сине, илем,
Ничек бар син, шул килеш!
Һәм тынмас минем ярату,
Йөрәк янса да ярсып.
…Илем, синең үзеңә дә
Безне сөяргә вакыт.
Сиңа…
Сине сөйгән бүгенгем бар
Һәм бар синле үткәнем.
Синсез аткан таңнарымда
Синле-синле төшләрем…
Сине куган хакыйкать бар,
Сине көткән кичләрем.
Синең сансыз уйларыңда
Сине сөйгән хисләрем.
Син дип янган уйларым бар,
Бар җанымны өткәнем.
Күзгә тулган тын халәттә
Син бүгенгем, үткәнем…
Карасымы, ярасымы
Син дип сызган күңелнең?
…Сине сөйгән үткәнем бар,
Сине сөйгән бүгенгем.
Синең яшьләр
Төссез карашыңда сүнгән өмет,
Күзгә канлы яшьләр төелгән…
Йөрәк җиргә төшеп китәр төсле
Ярсып-ярсып типкән җиреннән.
Юк, еламыйм диеп, тешли-тешли
Иренеңне тәмам каралтып,
Миңа таба атлап килгән чагың,
Үткән яраларны яңартып…
…Ә мин сиңа бүген үзем килдем,
Бераз аклыйм диеп кайгыңны.
Күргәнем юк иде синең шундый
Тере мәет төсле чагыңны…
Дустым, синең күзләр яшьле бүген,
Син түзәргә тиеш, түзәргә!
Кирәк түгел керсез язмышыңны
Мәет белән бергә өзәргә.
Кайгы белән үксеп, калтыранып
Каралмасын синең өметләр.
Синең яшьләр минем күздә бүген,
Синең яшьләр – минем кебекләр…
Елан булып хәсрәт шуа җанга,
Көннәр төссез булып каралды…
Көтмәгәндә язмыш сүзсез генә
Алтын багананы аударды…
Синең янәшәңдә була алу
Авыр миңа шушы мизгелдә.
Синең яшьләр сизелмичә акты,
Яра салып минем күңелгә.
Аксын яшьләр, туктамыйча аксын!
Кара кайгыларны агартып.
…Елый-елый синнән китеп барам,
Үткән яраларны яңартып.
«Син киткән юлларга кар ява…»
Син киткән юлларга кар ява…
Бу кышның карлары сихәтле.
Эзләреңне җуеп әкренләп,
Иркәли әрнегән йөрәкне.
Галәмгә сыймаган хисләрне
Ук караш мизгелдә юк итте.
Безнең очрашуны яңартып,
Кабаттан… кабаттан кыш җитте…
Син сизәрсең минем көткәнне,
Йөрәгең сулкылдап типкәндә.
Төшләрдә артыңнан иярәм,
Кусаң да, кусаң да үткәнгә…
Дөньяңны җуйсаң да беркөнне,
Мин калырмын сине уйлаган.
Яратып, яратып туймаган
Һәм… синең кысаңа сыймаган…
Париж көтә!
Тынгы табармын күк, онытсам бер
Сиңа булган җылы хисләрне.
«Р» хәрефен «гый» дип көлә-көлә,
«Париж» дигәннәр исеңдәме?
Ничек онытыйм икән хыялларны,
Шашып җанга сеңгән бу март кичен.
Уртак хисләр Марс кырына илткәч,
Сөенгәндер Париж безнең өчен.
Ул көткәндер безнең аңа таба
Илләр, юллар урап килгәнне.
Париж урамында бәхет табып,
Мәхәббәттән шашып йөргәнне…
Әйләнәм дә кайтам бу хисләргә,
Тынгы бирми уртак хыяллар.
Күңел әрни, нигә хисләр түгел,
Тик хыяллар уртак булганнар.
Бәхетеңнән сулышың тоясыңмы,
Ни уйлыйсың ялгыз калганда?!
Хисләр үлә, хисләр тына, ләкин
Париж көтә безне һаман да!
Абый елый
Көчле беләгенә баш куеп,
Һәр сулышы саен дерелдәп,
Абый елый өйдә, ә мин йөримен
Юатырга аны бик теләп.
Йә, елама, абый, исеңдәме
«Көчле булыйк, сеңлем» дигәнең?
«Авырлыкка баш имибез» диеп,
Ничә тапкыр миңа сөйләдең!
Яшәп булмый икән җир тетрәтеп,
Үз кулыңа алып барсын да.
Дөнья сине үз көенчә йөртә,
Җиргә чаклы иелә башың да…
…Көчле кулы белән сөртте абый
Күзләреннән тамган яшьләрен.
Йомарлады йодрык белән бергә
Үч-нәфрәтен, бөтен хисләрен…
Абыйга да авыр була икән,
Абый да бит миндәй моңая…
Көчлеләрне бик тиз көчсез итә,
Әллә нәрсә булган дөньяга…
Бәхет
Күңелем тырнала,
Уйларда сырлана
Ахыргы тынгысыз биюем.
Бизәлгән, таралган,
Ялкынга камалган,
Тик сиңа кирәксез сөюем.
Җиде ят җөмләнең
Җиде ят сүзләре –
Хилафи зәхмәтлек шаукымы.
Хисләрне өзгәләп,
Үзеңчә тезгәләп,
Әйт миңа, бәхетең арттымы?!
Ышана алмадым,
Бер хисең калмады,
Йөрәкне яндырып телгәндә.
Фәрештә сөргене…
Уяныр идемме,
Күзләрең төшләргә кергәндә?!
Оныттыр, дисәм дә,
Ялварып йөрсәм дә,
Хакыйкать төннәрен уята.
Син йолдыз, күрәмсең,
Буйларым җитмәслек!
Ә шулай да сине яратам!
«Үпкәләмә, җаным…»
Үпкәләмә, җаным!
Синең хисләреңә
Җавап бирер сүзләр тапмадым…
Әллә артык шаян минем күңел,
Әллә инде бары каушадым!..
Аңлыйсыңмы…
Сиңа булган хисләр
Миндә әле чәчәк атмаган…
Сөю бөреләрен минем йөрәк
Ачу итеп кисеп ташлаган.
Син эзләмә…
Мин бит тере мәет.
Гәүдә йөри, ә рух – күкләрдә.
Мин беркайчан сине сөя алмам,
Йөрәгеңне ач син бүтәнгә!
«Мин яратам сине!» дисең,
Үпкәләтмә, калдыр!
Миңа булган хисләреңне бары яндыр!
Көземә
Быел никтер көзләр соңга кала,
Яфракларда күрмим сарылык…
Салкын җилләр чәчләргә кунганда,
Мин елмаеп сорыйм сабырлык.
Көзләр соңга калды, яфракларны
Төрле төскә һаман буямый.
Һәр чат саен качып карап кала,
Минем көзем мине уйламый…
Йөзләремне үпте җил егете,
Кырых-кырых йөрим йөткереп.
Күңел читендәге хыялымнан
Бер яктылык кала бөркелеп.
Көзләр соңга кала… Нигә, нигә,
Нигә көлә алар сагыштан?
Көзнең исен алдан сизсәм дә мин,
Җәй ахырында алты карыштан…
Көз кызгана миңа якты төсен,
Йөрәк кояш төсе көткән чак…
Ә күңелем быел җәйдә калды,
Бу көз артык салкын булачак.
«Синнән башка, юк, мин белмәс идем…»
Синнән башка, юк, мин белмәс идем
Чын мәхәббәт барын дөньяда…
Йөри идем аңа ышанмыйча,
Ләгънәт укып төссез уйларда.
Тик син, синең караш, синең сүзләр…
Күтәреләм күккә, биеккә.
Таңда синең барлыгыңны тойсам,
Бәхет өчен миңа шул җитә.
Беләсеңме, арынып бу тормышта
Ялган тулы ямьсез сүзләрдән,
Елмаюлы бер карашың җитә,
Аңлар өчен барсын күзләрдән!..
Сизәсеңме, миңа атлап килгән
Адымыңнан юллар көнләшә…
Син еракта. Ара ерак… Ләкин
Минем өчен һәрчак янәшә!
Яратуны авыр тормыш сипкән
Куе тузан аша күрергә…
Мәхәббәттә яну кирәк түгел,
Мәхәббәттә кирәк эрергә!..
Юксыну
Мең кат урап Казан урамнарын,
Сиңа кайта күңел ашкынып…
Ул адашып калган мәхәббәттән
Йөри бүген үксеп, талпынып.
Уйларымда синең сурәт булып
Калкып чыга Казан урамы,
Чит-ятлардан җылың эзләп бүген,
Мин аларны мең кат урадым…
Күзләреңнең зәңгәрлеге дәшә
Чиксез чакрымнар аркылы.
Яшьләремдә кабат шәфәкъ нуры,
Сагынудан үләрмен, ахры…
Танырсыңмы?!
Минем күзләр сине эзләгәндә,
Ә күңелем сине көткәндә,
Югаласың, адашасың бары
Бер бүгендә йә бер үткәндә.
Сиңа килер мизгелләрем сагынам,
Вакыт белән мине алдыйсың…
Күзнең зәңгәрлеге яшькә кушыла,
Сине көтеп бугай… Аңлыйсың?
Синең адымнарың ышанычлы,
Ватып атлый күңел көзгесен.
Сагыныр көннәремдә тиргим сине:
«Бер күрергә, – димен, – тилмерсен…»
Югалсаң да, сине уйлар чакта
Күңел яна якты төсләрдә.
…Син килерсең, син танырсың микән,
Күзнең зәңгәр төсе иңсә дә…
«Сагынган шул сине күңел…»
Сагынган шул сине күңел!
Азмы, күпме?
Мөһим түгел, килеш!
Сине уйлап,
Тар тыкрыклы авылымнан атлап килеш.
Беләсеңме?
Мин, авылга кайткан саен,
Үз-үземне синле итеп тоям.
Әйтерсең лә
Җанга сыймаган хис
Тар сукмакка сыйган…
Ә мин сине февраль саен көтеп,
Язларымда күрә алмас булам.
Җәйләр саен сине уйлап йөрим,
Ә көзләрдә…
Ә көзләрдә тәмам нокта куям.
Шикелле…
Мин сине сагынмыйм шикелле…
Йөрәгем сагына, күрәсең.
Башкалар иңемнән кочканда,
Син күңелгә килеп керәсең…
Әйтсәләр кайвакыт пышылдап,
Син истә нигәдер, сурәтең!..
Сине бер кочарга тилмереп,
Кулларым сагына, күрәсең…
Иреннәрең тәме тилертә,
Бик озак күрешми торсак та…
Синең наз-хисләрең икеле…
Ә минем… әйләнгән уставка.
Яр итте, ят итте хисләрең,
Яз кары соң калып каралган…
Сагынмыйм, сагынмыйм, димен дә,
Шул шигырьне укыйм… яңадан.
Тәүге кабат
Син кагылудан куркып, йөзем яна,
Битем тәмам ала пешереп…
Син көләсең бугай, ә мин янам,
Яратудан тәмам исереп…
Белмим, нигә шулай куркып калам,
Очрашуга хәтле батыр мин!
Ә аннан соң күңел кача никтер,
Карашыңнан хәтта калтырыйм.
…Мин көтмәгән идем үбүеңне,
Йөрәк калды хәтта тукталып…
«Беренче кат…» Иреннәр пышылдый,
Калтыраудан еш-еш тын алып…
Мин көтмәгән идем, ләкин рәхмәт
Тәүге кабат шундый хисләргә…
Йөрәк кага шашып, иреннәрең
Керер инде хәзер төшләргә…
Син дә Мин
Унсигез яшь тә юк әле сиңа –
Офыкларың тулы йөз галәм.
Синең мәхәббәтең яктысында
Мин яшәрәм менә, үзгәрәм.
Рифат Сәлах
Бездән көнләшкән ай башкаларны
Күзәтәдер инде күптәннән…
Аерылды юллар, без бары тик
Моңсу аваз бүген үткәннән.
Икәү үткән сукмакларны бүген
Кышның йомшак кары каплаган.
Сөю адымының серен саклый,
Мин көнләшәм бүген ак кардан.
Без көйләгән көйне гашыйк парлар
Җырлап үтте, кичне яңгыратып.
Тәмам газиз булып тыңлап тордым,
Яраларны кабат яңартып…
Син эзләмә безнең таң йолдызын,
Ул башкалар өчен кабынган…
Мин үкенмим сүзсез аерылышуга,
Мин үкенмим… ләкин сагынам.
Сөюемнән сагыш калды, ләкин
Мин таңнардан сине эзләмим…
Без юк инде, тормыш дулкынында
Адашканнар бары Син дә Мин…
Сиңа киләм
Күңел пәрдәләрең ачылыр микән,
Мин «Яратам!» дисәм беркөнне…
Сине уйлап үткән көннәремдә
Серле хисем бүген – моң теле.
Гаярьлегем белән сиңа килсәм,
Коелыр да төшәр хыялым.
Синең караш миңа курку сала,
Курку сала моңсу уйларым.
Инде күпме горур битарафлык…
Синең яннан дәшми үтүләр,
Юлларыма кинәт чыккан чакта,
Ялгыш кына күзем сирпүләр.
Ярату да, гыйшык та түгел бу,
Минем ачыш сөю илендә.
Йөрәк ешрак тибә башлый кинәт,
Исемең кушылганда иренгә…
Үпкә белән синнән күпме киттем,
Синнән башка тормыш югын беләм.
Буш йөрәклеләрдән тәмам туйгач,
Кабатланып, канатланып, сиңа киләм…
«Яратудан янам, дөрләп янам…»
Яратудан янам, дөрләп янам,
Тик нигәдер һаман җавапсыз…
Актарыла хисләр күңелемдә,
Авыр очу сыңар канатсыз.
Күтәрелә хисләр зәңгәр күккә,
Тик тукталып кала, югала.
Оча алмый сагыш тулы йөрәк,
Бәргәләнә ялгыз кыяда…
Сагышларым минем, сагышларым,
Өйрәтегез мине яшәргә!
Мәхәббәтне җуеп күңелемнән,
«Мин бәхетле!» диеп дәшәргә…
Юк, язмаган, бәхет көен көйләп,
Урамнарны урап кайтырга…
Туры килде миңа мәхәббәтне
Күз яшьләре аша татырга…
Күккә карыйм, күзләремне йомам,
Күз яшьләрем җиргә таммасын!
…Синең сүзләр инде җуя алмас
Мәхәббәтнең тирән ярасын…
Сәерләр без
Сәерләр без…
Кара төннең салкын кочагында
Синең белән бергә җылындык…
Йолдыз атылганда теләк теләп,
Хыялларга барып сыендык…
Икәү бергә көйләп ниндидер җыр,
Без әйләндек икәү, әйләндек.
Бер мизгелдә онытып, онытылып,
Язмышларны бергә бәйләдек…
Ни булды соң безгә,
Ни булды соң?!
Нинди хисләр тулды күңелгә?
Бу җәемнең онытылмас кичен
Искә алам әле бүген дә.
Сәерләр без,
Икебез ике язмыш,
Ике хыял, ике мәхәббәт…
Йөрәк тулы ачы сагышларны
Юк иткәнең өчен мең рәхмәт!..
Бәхетле мин!.. Миндә яңа хисләр…
Син. Елмаю. Брейк һәм вокал!
Нинди генә хисләр кичерсәң дә,
Мин үтенәм, дустым булып кал…
Җиләкләрдә ак чәчәк
Ә җиләкләр ак чәчәктә бүген,
Бергә килдек яшел аланга.
Әйттең: «Эх, шушы чәчәкләрне
Чәчләреңә синең кадарга!»
Иңнәр – иңдә, куллар кулда килеш
Нигә йөрдек яшел аланда?!
Хисе сүнгән, яралы йөрәк белән
Калды хәзер сиңа янарга…
Хисләреңнән янып, әллә көеп
Әйткән идең шунда үпкәләп:
«Мин ялгыштыммыни сине сөеп,
Соңладыммы әллә иртәләп?!»
«Хәлләр ничек?» дигән соравыңа
Әйттем менә: «Рәхмәт! Ярыйсы…»
Ә җиләкләр ак чәчәктә бүген,
Килеп китте җиләк ашыйсы…
«Әрнегән йөрәккә дәва юк…»
Әрнегән йөрәккә дәва юк,
Син әрнерсең әле үзең дә…
Йөрәгеңдә җылы калыр микән,
Ялтыраса яшьләр күзеңдә?!
«Салкын йөрәк» диеп үртисең дә
Ураласың көзге томанга.
Син әрнеткән йөрәк үкси кабат,
Кире кайтма… Ләкин югалма!
Бар дөньямны калдырып китсәң дә син,
Сурәтең бар күңел түрендә.
Чын гаярьлек белән тулган хисләр
Ялтырап кала кабат күземдә…
Хисләрем бер сәер төш кебек,
Бер сискәнү алар, бер ләззәт.
Матур, ләкин көзге яфрак төсле
Кызгылт-сары минем мәхәббәт…
«Мәхәббәткә кылып илтифатлык…»
Мәхәббәткә кылып илтифатлык,
Бәллүр хыялларны ваткан чак.
Кирәк түгел хәзер акланырга,
Миндә – гаеп, диеп, синдә – хак.
Яратуның соңгы бер тамчысы
Тамды бүген дәфтәр читенә.
Әрнүләргә түзә-түзә, йөрәк
Сүгенә бүген, ярсый үз-үзенә.
Әйтелмәгән сүзләр бетте бугай,
Ялыктырды синең хисләрең.
Йөрәк көлә, әгәр сизеп алсам
Читтә синең хушбуй исләрен…
Хушлашуга әрнеп китеп бардың,
Ләкин акыл моны сизмәде.
Бер кайтаваз бүген соңгы сүзең:
«Кем сагыныр әле кемнәрне…»
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?