Электронная библиотека » Эльмира Закирова » » онлайн чтение - страница 1

Текст книги "Иясез шатлык"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Эльмира Закирова


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 6 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Эльмира Закирова
Иясез шатлык

© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Закирова Э. М., 2017

Рәссамы һәм бизәлеш мөхәррире Р. Х. Хәсәншин

* * *

Иясез шатлык
(Кечкенә повесть)

Мин бу хәлләрнең барысыннан да хәбәрдар идем. Бер танышу үз артыннан әллә никадәр вакыйгалар чылбырын тезде дә тезде генә. Алар һаман куера, үзенең кульминациясенә ашыга сыман иде. Нәкъ телесериаллардагыча!..

Инде нокта куярга гына җыенганда, яңача ачылып, әле шаккатырып, әле үрсәләндереп, әле ымсындырып, һаман үз күчәрендә әйләндерде.

Нәрсә бу? Язмышмы?

Шундый яратумы? Матур әкиятме? Ахыры әле һаман күренми.

И кыз бала!..

Алсуның чит телләр факультетында укып йөргән көннәре. Кайбер студентлар кебек, җәйге каникулларда Америкага китеп эшләп карыйсы, шунда ук инглиз телен дә шомартасы килде аның. Виза артыннан Мәскәүгә барулар… Лос-Анджелесмы, Чикагомы, Вирджинияме – кайда эш тәкъдим итәрләр? Нью-Джерси штатында отельдә май ахырында ук көтәләр булып чыкты. Тиз-тиз генә зачёт-имтиханнар тапшыру, зачёткада соңгы «бишле», вокзал һәм… сау бул, Казан! Алсуны Мәскәүгә озатабыз. Артык тыйнак, ягымлы һәм чибәр Алсуга бигрәк самими, бигрәк бала-чага шул әле дип карап кына торырлык. Сагынмасмы? «Кайтып торма инде, Алсу! Кал шунда гына…» – диләр. Оялып кына, тыенкы итеп көлеп җибәрә кыз. «Мин кемгә кирәк анда!» – дигән була.

Асылтамакта яшәп ятучы әбисе белән бабасы гына җаннарын кая куярга белмәде! «И, кыз баланы! Җир читенә җибәрәләрме?! Кабат күрә алырбызмы?!» – дип тәшвишкә төштеләр.

Алсуның бу җәе Асылтамакның сихри таулары, Сөннең асылмалы күперләре, җиләкле әрәмәлекләре, айлы кичләреннән башка гына узар инде. Ул күренеш мәңгегә күңеленә язылган, – буяуларын, пумаласын алып, рәсемгә генә төшерәсе… Менә хәзер боинг аны Шереметьево аэропортыннан Нью-Йоркка алып очар. Траптан күтәрелгәндә дә, иллюминатор аша самолёт канатлары артыннан йөгерүче бетон юлга күз салганда да, әллә нинди ят билгесезлеккә тирәнрәк чума баруын тойды кыз. Стюардесса Мәскәү – Нью-Йорк рейсы, океаннар, илләр өстеннән очып узасы маршрут, һава температурасы белән таныштырганда, бер генә мизгелгә күзләрен йомып, моңсу елмаеп, бабасы сүзләрен искә төшерде: «И кыз бала! Алда ниләр көтә сине?»

…Ике ай төрле кунакханәләрдә эшләп узды. Гел инглизчә сөйләшү, ят ризык, чит мохит… Безнекеләр шактый икән үзе. Җәйге чорда студентларга эшләп алырга һәм инглиз телен камилләштерергә ярдәм итә торган программа буенча эшләргә Чабаксардан, Ригадан, Туладан килгәннәр. Кайсы – супермаркетта, кайсы – балалар лагеренда, кемдер ресторанда эшли һәм… инглизчәсен камилләштерә.

Нью-Йорк

Алабуга пединститутында укып йөрүче классташы Гөлназ әнә, узган ел килүеннән кайтмыйча, Нью-Йоркта калган. Фатирда түләп тора икән. Алсуны да үзе янына күчеп килергә кыстый башлады. Ике дә уйламады, җыенды да китте Алсу. Ничек тәвәккәлләгәндер? Эшне табарбыз, икебезгә бергә яшәү күңеллерәк тә булыр дип, Гөлназ тәмам алгысытты шул.

…Аһ, Нью-Йорк! Бу искиткеч шәһәрдә биш кенә минут торсаң да, аны ни өчен дөнья башкаласы дип йөрткәннәрен аңлыйсың. Стильләр, гореф-гадәтләр, халыклар чуарлыгы. Күккә ашкан небоскрёблар, Голландия стилендәге борынгы йортлар, бизнес-үзәкләр, кайнап торган тормыш… Шәһәр-хыял, шәһәр-табышмак ул Нью-Йорк! Менә Алсуны да американча елмаюы белән балкып каршылый…

Йөри торгач, Алсуга да эш табыла. Авырып ятучы ялгыз өлкән кешеләр янында берничә сәгать утырасы. Түзәрлек. Аның каравы, эштән кайткач, рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр. «Мин сине шундый сагындым», «Әлдермешкә кайтам әле» дип җырлыйлар да әле. Көннәрдән бер көнне кызларның башына бер кызык идея килә. Кара, татарлар бит Америкада да шактый, диләр. Әллә эзләп карыйсы инде?

Алсуның әнисе, Мәскәүдәге танышлары аша табып, бер телефон номеры җибәрә. Сәрия ханым Америка татарлары арасында билгеле кеше, ди, шалтыратып карагыз, бәлки, ул берәр юлын күрсәтер, янәсе. Татарча сөйләшергә теле кычытып торган Алсу, каушап-дулкынланып, телефонга үрелә.

– Алло, сез Сәрия апамы? Исәнмесез?

– …?!

– Мин Казан кызы Алсу булам. Номерыгызны Назилә ханым аша таптык. Сезнең белән очрашып булыр микән? Бик кыен димәсәгез…

Телефонның теге башында гаҗәпләнү катыш сокланулы ай-вайлар, саф татарча сөйләшүне ишетүгә сөенүләр яңгырады. Һәм сәгать эчендә Алсу белән Гөлназ Сәрия ханымнарда иде инде.

Күр нинди ачык, кунакчыл апа! Якын туганнары килгәнмени, кочак җәеп каршы алды! Үзе чәй әзерли, үзе сораштыра. Кайда укулары, кем булырга җыенулары, татарча каян шулай матур сөйләшергә өйрәнүләре, штатта адаптация чорын ничек узулары, тагын әллә ниләр… Кызлар әйтерсең өйләренә кайтып керделәр, үз телләрендә аралашудан алар бик канәгать иде. Ул арада тагын бер кунак килеп керде – Сәрия апаның ахирәте икән. Дания апагыз булам, дип таныштырды. Шундый шаян телле, үткер! Кызларны әллә кайчан белгән кебек сөйләшә.

– Бер бик шәп татар егете белән таныштырам әле үзегезне! – ди. – Таһирга утыз бер яшь, әйбәт гаиләдән…

Бу көтелмәгән хәбәрдән кызлар пырх итеп көлеп җибәрделәр. «Безнең өчен абый бит инде ул, апаларыбызга ярар иде менә», – дип, шаяртуга бормакчы булдылар.

Манхэттендагы рандеву

Берничә көннән… Алсуның телефонына чит номер шалтыратты.

– Хәерле көн, Алсу! Мин – Таһир… – дип башлады сүзен таныш түгел ир-егет русча.

Әнекәйгенәм! Бу теге Таһир була түгелме соң?

Ник миңа шалтырата, ник Гөлназга түгел?

– Әйдә, Таймс-скверда очрашабыз, ди.

Манхэттен үзәгендәге бу атаклы мәйдан турында ишеткәне бар кызның. Бродвей белән Җиденче авеню кисешкән урында ул. Нишләргә? Ризалашыргамы?

– Ә мин сезне ничек танырмын соң? – Уйларын кычкырып әйткәнен сизми дә калды Алсу.

– Мин баскетболчылар сыман озын буйлы. Шундук күзгә ташланам!

– Ә мин джинсыдан. Муенымда ал косынка булыр…

…Менә нинди икәнсең син, Таһир! Әйе, озын буйлы. Итагатьле дә күренә. Юка нәфис гәүдәле Алсу Таһир янында бөтенләй югалып, тагын да кечерәеп калгандай булды. Егетнең сорауларына да «әйе», «юк» дип кенә җавап биреп барды. Әмма артык исе дә китмәде.

Беренче аралашудан Алсу Таһир турында шуларны белде: ул штатта инде тугыз ел яши, әти-әнисе белән Казахстаннан күчеп килгән, программист, гаилә кору хакында җитди уйлана… Күрешкәләп йөри башладылар. Көн арты көн уза торды. Кире кайтып китәсе көннәр дә инде ерак түгел. Яратты Алсу Нью-Йоркны. Әллә калырга инде? Тик кыз ниндидер билгесез бер халәттә иде.

Әти-әнисе белән һәрчак элемтәдә торса да сагындырдылар инде… Таһир да абыйсы урынына көйләп-җайлап йөргән була. Кайларга гына алып бармады ул Алсуны! Беркөн рус эмигрантлары яши торган Брайтон-Бич авенюда йөрделәр. Халык теленә ул кечкенә Одесса булып кергән. Яшәп яталар бит бездән киткәннәр дә. Әллә… Мөгаен, калыр, ахры, Алсу. Таһирның тел төбен аңлады: кызны Америкада калдырасы килә аның. Гөлназ да, өзми-куймый, бер үк сүзне тукый: «Әйдә, кал инде, кайтып торма Россиягә», янәсе.

Мин калырга булдым диюгә, егетнең йөзләре яктырып китте. Менә молодец, дип мактады, әллә нинди планнар кора башлады, сәяхәтләр белән ымсындырды. Вәгъдәләрен раслап, шундук Гудзон аша Атлантик океан ярына алып китте. Бэттери паркы тукталышы янында искиткеч манзара ачыла: Нью-Йорк бухтасы, иммиграция утравы Эллис Айленд һәм, әлбәттә, атаклы Азатлык статуясы. Алсу искиткеч гүзәллектән күзләрен йомды. Пумала, буяуларын алып, тизрәк шушы сурәтне кәгазьгә күчерәсе килде.

– Бигрәк матур син, Алсу! Тик бик яшь, бала гына шул әле! – Таһир, күзләренә туры карап, кызның җил тузгыткан чәчләреннән сак кына сыйпап алды.

Хуш, Америка!

Ошыймы аңа Таһир, юкмы, үзе дә аңламый Алсу. Артык якын да килгәннәре, ерагайганнары да юк. Инде хәл иттем, Нью-Йоркта калам дип йөрсә дә, Мәскәүгә кире очасы көне – 2 сентябрь – запас аэродром булып тора иде. Калам-калам дип йөрер дә, көне килеп җиткәч, кызык итеп кайтты китте булыр. Һич югы, аның карамагында тагын алты ай вакыт бар уйларга. Юллар әле киселмәгән, күперләр яндырылмаган.

Тик, тик… 2 сентябрьдә көндезге уникедә күктә самолёт гөрелтесе ишетелүгә, әллә ни булды кызга. Түбәннән тизлек алып һавага күтәрелгән боингны да аермачык күрде кебек. Бу… бу бит… Нью-Йорк – Мәскәү рейсы, Алсуны алып очасы самолёт! Әтисе, әнисе, Казаны, университеты, кайтсын дип өзгәләнүче бабасы күз алдыннан йөгереп узды. Йөрәген сулкылдатып, үкенечле уй бәреп чыкты: «Аһ, нишләдем?!» Куллары кинәт телефонга сузылды: «Әни, әни!.. Яңа гына Мәскәү самолёты очып үтте… Йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды! Уф, нишлим?!» – «Кайт, кызым. Башка көнне кайт, балам… Бик сагындык, көтәбез!»

Океаннар аша килеп ирешкән якын тавыш хәлиткеч карарга этәрде. Һәм Алсу Гөлназны, Таһирны, үзен шаккатырып җыена башлады.

Ә Таһирны әйтерсең алыштырып куйдылар. Күзгә күренеп суынды. Алсуның «Мин тагын киләм әле» дигән сүзләренә, ярсып: «Мондый очрак башка беркайчан да кабатланмаячак! Сиңа виза бирмәячәкләр! Акылыңа кил!» – дип бәргәләнде. Әмма кайту уе белән алгысыган күңелне бернәрсә дә тыеп тора алмый шул инде. Таһир аны «киребеткән» дип атады, саубуллашканда, үзенең кесә телефонын бүләк итте. Ә озатырга… килмәде. Итагать белән генә телефон аша хәерле юл теләде. Ниндидер ясалма саубуллашу. Алсу, гомер булмаганны, Таһирның килүен көткән иде. Эчен нидер тырнап-тырнап алды алуын. Әмма ул артык игътибар итмәскә тырышты.

Хуш, Нью-Йорк! Хуш, Америка! Хуш, Таһир! Сез минем йөрәгемдә үз урыныгызны алдыгыз.

Кияү егетенең Казандагы маҗаралары

Казанга кайткач, бер-берсенә охшаш ыгы-зыгылы көннәр башланды. Университет, лекцияләр, педпрактика, диплом язу, китапханә, өй… Еракта калган Нью-Йорк, океан яры, сагындырып, һаман-һаман искә төшә. Матур төш, татлы хыял булып… Ул сагыну, җанга гына сыя алмыйча, рәсемгә күчә. Хәер, электрон почтада Гөлназ язган хатлар андагы мохитне югалттырмый анысы. Таһирдан бер хәбәр дә юк… Үч иткәндәй, әнисе белән әтисе сораштыра, Таһир язамы, янәсе. «Кайчагында» дип алдалый Алсу.

Ә беркөнне… Алсу үз күзләренә үзе ышанмады: Таһирдан, чынлап та, хат бар иде. Экрандагы хәрефләр күз бугандай биеште: «Мин Казанда. Телефон номерыңны җибәр». «Мәгънәсез шаярту!» дип үртәлде кыз. Нью-Йорктагы кеше капылт кына каян килеп чыксын инде монда?! Тик… бу шаяртуның очында нәрсә икән? Алсу кызык ясамакчы булды: «Казанда булгач, шалтыратып кына калма инде, әйдә, кунакка кил безгә. Мичкә бәлеш куям!» – дип, юмор белән егеткә хәбәр юллады.

О-о! Хәлләр! Башка да сыймаслык! Кем күрсен, Таһир шалтырата!

– Сәлам, Алсу! Мин инде берничә көн Казанда. Әйдә, Бауман урамында очрашыйк, барысын да сөйләрмен.

Алсу телсез калды: алдашканга охшамаган.

…Менә алар кафеда утыралар. Таһир Алсуга үзенең Казанга килү тарихын сөйли. Ул Интернет аша Казанда яшәүче Диләрә исемле кыз белән танышкан икән. Океан аръягыннан шул кыз белән күрешергә килгән. Кайларга гына бармаганнар. Камал театрына, Кол Шәриф мәчетенә, «Туган авылым» а… Хәтта Болгарга ук сәфәр кылганнар. Америка егетен үзенә каратырлык нинди гүзәл икән ул?! Алсу шул кызны күз алдына китерергә тырышып утырды. Монысы сөенечен уртаклашамы? Чү… нәрсә ди?

– Дөресен әйткәндә, ошамады ул миңа…

Алсу телсез калды. А-ла-ай… Артык белдекле, лидер булырга, дилбегәне үз кулына алырга ярата, диме?

– Бәлки, шулай тоелган гынадыр… – дип юатасы итте кыз. Алсу Таһирны барыбер кызгана иде. Әллә кайлардан акча түгеп килсен дә… бөтен өмет-хыяллары юкка чыксын әле! Әйе, аның татар кызына өйләнәсе килә, әйе, инде аңа өйләнергә вакыт. Их, кем белән таныштырырга соң үзен?! Алсуның аңа чын-чынлап булышасы, хәлен җиңеләйтәсе килде. Нью-Йоркта ул да бит Алсуның күңелен күреп йөрде! Әллә соң туганнан туганы Гүзәл белән таныштырып караргамы? Таһир яшендә, чибәр, акыллы, укыган, дәрәҗәле эше бар…

– Телисеңме, бер шәп кыз белән таныштырам… – Һәм Алсу Гүзәл турында сөйләп китте.

– Алсу… гафу, аны башкаларга димләрсең… – Таһир Алсуның күзләренә текәлеп карап, кулларына кагылды. Алсу, ток бәргәндәй, кулын тартып алды. Американы искә төшереп утырдылар. Икенче көнне кинога бардылар, Кремльдә картиналар галереясында йөрделәр. Таһирның китәр көне дә җитте. «Миңа бүләк сайлашырга вакыт тапмассыңмы», – дип, соңгы көнне Алсуны кибетләрдә йөрергә чакырды. «Өеңә дә чакырмадың, бәлеш тә ашатмадың, әти-әниең белән дә таныштырмадың», – дип шаярткан булып кына, тел төбен дә сиздереп куйды үзе. Тик Алсу нигәдер кыймады. Югыйсә әтисе белән әнисе дә: «Кунакны өйгә чакырырга кирәк», – дип караганнар иде. «Үзе дә мине чакырмады әле», – дип кенә җибәрде.

Көлешә-көлешә, сувенирлар җыйдылар. Әллә ничә түбәтәй, әллә ничә кап чәкчәк!.. Бу кадәр әйберне ничек күтәреп кайтырсың дип, тәгәри-тәгәри көлде Алсу.

– Ә монысы сиңа, Алсу! Чын дус булдың син!   – Егет Алсуның муенына көмеш чылбыр такты, «Шалунья» дигән духи бүләк итте. Алсуга уңайсыз да, рәхәт тә, күңелле дә иде. Күңеле күбәләк булып очты. Гел җырлыйсы килде. Аның җан халәтенә туры килгән җыры да бар инде:

 
Мин дә куна алыр идем
кемгәдер аклык булып!
Җирдә күпме җаннар йөри
иясез шатлык булып!..
 

– Минем дә бүләгем бар… – Кыз саклык белән пакеттан төргәген алды, оялып кына, Таһирга сузды: – Америкада авылны менә шулай юксынган идем… Үзе ясаган картинада болын, кырлар, аккошлар сагынып кайта торган күл, камышлар, ал, зәңгәр чәчәкләр… Менә ул хәзер Таһирга күчте, иртәгә ерак Америкага китәр, Алсу күзләре, Алсу күңеле, туган як төсе булып искә төшереп торыр.

Римдагы каникуллар

Америкага кайту белән шалтыратты Таһир. Һәм, гомумән, хәл-әхвәлен белдереп, көн саен яза торган булып китте. Шимбә шалтыратып сөйләшү көненә әйләнде. Вакыйгалар куерганнан-куера! Инде Алсуның кышкы сессиясе тәмамлануга, Рим каникулларына Италиягә чакыра әнә! Алсуның барасы да килә, егет хисабына сәяхәткә чыгарга да уңайсызлана. Әнисе аңлар: Алсу – тыйнак, тотнаклы кыз, кирәк-кирәкмәс адымга бармас. Әтисе ничек кабул итәр менә? Башта әйтергә куркып йөрде, Римны күрәсе килү теләге шулкадәр көчле иде: тәвәккәлләп, өйдәгеләргә серен чиште.

Булды! Хәл ителде! Барлык юллар да Римга илтә! Самолёт башта Неапольгә төшеп кунса да.

Берничә сәгатькә алданрак килгән Таһир кызны Рим аэропортында каршы алды. Гадәттәгечә, ул бик игътибарлы, кайгыртучан. Юл чыгымнарын, сәяхәтне үзе түләде. Бөтенесен уйлап, бар хәстәрен алдан күреп планлаштырган: хәтта кунакханә номерлары да янәшә иде.

Бу ерак сәфәргә чыкканчы ук, Алсу Таһир турында озак уйланды. Әйе, ул акыллы, тәҗрибәле, тормыш күргән. Ләкин аңа карап кына егылып китеп тә булмый бит инде. Яратамы соң ул Таһирны? Үзе дә аңламый. Ул гашыйк булырдай егет никтер бүтән төсле тоела. Бәлки, ул ярата белмидер? Әнисе әнә: «Нинди принц көтәсең син?» – ди. Үлеп гашыйк булулар ул вакытлы гына, янәсе. Үрнәк мисалы да әзер: «Әтиең дә миннән олырак бит, бер дигән итеп яшибез, Аллага шөкер…»

Алсу, Таһирны өзелеп сөймәсә дә, чакырган җирдән баш тартырга да җөрьәт итмәде. Әй, үзем тирәнгә кереп китеп уйлыйм бугай, ул мине дус күрә, шуңа үзенә компаниягә чакыра, бетте-китте, вәссәлам!

Тукта, тукта… Таһир Американың атаклы кинорежиссёры Уильям Уайлерның «Римские каникулы» романтик комедиясен кабатламакчы була түгелме? Шул фильм мотивлары буенча сәяхәт оештырган бит бу!.. Алсу – яшь принцесса Анна ролендә (аны Одри Хепберн уйный), Америка репортёры – Таһир үзе… Менә ул мәңгелек шәһәр! Колизей, Рим форумнары, Капитолий, Треви фонтаны, Испан баскычлары…

– Бигрәк матур син, Алсу!

Аһ! Алсу инде икенче тапкыр ишетә бу сүзләрне! Егет кызны, җай гына җитәкләп, антик чорда, легендалар илендә йөртте-йөртте дә соңгы кичтә серен чиште: ул Алсуны бер күрүдә ошаткан икән бит! Уенын-чынын бергә кушып әйтеп салды:

– Әгәр, чык миңа кияүгә, дисәм…

Иртәме-соңмы бу сүзләрне ишетәсен сизсә дә, Алсу югалып калды.

– Мин әле әзер түгел… Уйлармын… – диде ул, чак ишетелерлек итеп. – Ә сиңа рәхмәт, Таһир! Сиңа таянырга була.

Бик якынаеп та китмичә, артык ераклашмыйча да, җылы итеп хушлаштылар. Таһирның рейсы алдарак иде: ул Нью-Йоркка очты. Берничә сәгатьтән Алсу да Казанына алып кайтасы самолёт трабыннан күтәрелә иде.

Туй алдыннан…

«Исәнме, кадерле Алсу!», «Хәерле көн, матурым!» Таһирның сәлам хатлары һәрвакыттагыча җылы, сагынулы. Ул инде Нью-Джерси штатында зур йорт сатып алырга хыяллана. Бөтен проектларын Алсу белән уртаклаша. Ике йокы бүлмәсе, зур кунак бүлмәсе, ашханә, балалар бүлмәсе, эш кабинеты… Кайсы бүлмә кайда ничек урнашачак, хәтта схемасын җибәргән! Сөйләсәң, кеше ышанмас, әкият, диярләр. 14 февральдә – Гашыйклар көнендә   – кызның өенә купшы чәчәк бәйләме китерделәр. Таһир сюрприз ясаган! 8 Мартта да, кыңгырау төймәсенә басып, ишектән шундый ук ал, зәңгәр, шәмәхә чәчәкләр бәйләмен тапшырдылар. Таһирдан! Алсу бермәл үзен әкияттәге Золушка сыман хис итте. Бар да сораша, соклана, бәхет юрый, «күз генә тимәсен, берүк» дип кабатлый. Егет ягы инде туйга әзерләнә башлаган. Туйга кадәр Таһир тагын бер сәяхәт проекты белән яна. «Кая барыйк, сайла!» – дип язган һәм төрле вариантлар тезеп төшкән. Венгрия, Чехия, Скандинавия илләре, Төркия… Барысы да таныш. Кыз уйга калды. Аннары тыйнак кына үз тәкъдимен язды: «Бәлки, Хорватия? Минем анда булганым юк әле…»

Сәяхәт август аена планлаштырылды. Шунысы кызык: Таһир кызның кулын сорарга сәяхәткә кадәр килерме, аннан кайткачмы? Ә туй, көзгә кергәч, Сөмбелә йолдызлыгында узачак, Алсу туган айда. Таһир менә шундый туган көн бүләге ясамакчы! Анысы – анысы, тик бер ләкин бар… Алсуга табиблар калкансыман бизен алдырырга кирәклеген гел әйтә тордылар. Ул һаман суза килде, артык әһәмият бирмәде. Ә хәзер, туй ыгы-зыгысы башланганчы, бу мәшәкатьтән тизрәк котыласы килә иде аның. Тизрәк, тизрәк! Менә хәзер, бүген үк! Кызганычка каршы, сәяхәтне күчерми дә булмас… Тик Таһирга бөтенесен әйтергә кирәкме икән? Чирләшкә дип уйласа! Изаланды, бәргәләнде дә егеткә ашык-пошык кына кыска хәбәр юллады: «Минем бар да әйбәт. Операциягә кереп чыгасым бар. Хорватияне кичектереп торыйк».

Анализлар, больница, кырыс табиблар, операция… Болары – үзе бер авырулар галәме. Эчпошыргыч бертөрле көннәр, бертөрле процедуралар. Шушы ун көн эчендә дөньяда әллә ниләр булгандыр кебек.

Таһирдан хатлар элеккечә килеп тора. Гадәттәгечә, кайгыртучан, игътибарлы, чын джентльменнарча ул. Әмма Алсу күңеле белән тоя: нидер булган. Сәбәп тә юк шикелле. Хәер, кайбер сүзләре элеккечә җылы түгел, язар өчен генә язылган сыман… Шимбә саен шалтырата иде, бу атнада… телефон дәшмәде. Бәлки, берәр ерак җиргә киткәндер? Ярар, язар әле, язмый калмас.

Ике көн, өч көн, атна үтте – хәбәр юк. Алсу бергә төшкән фотоларын карап утырды, егетнең хатларын күздән кичерде.

О-о! Ниһаять! Таһирдан күптән көтелгән хат!

Кадерле Алсу! Мин озак язарга кыймадым. Сиңа ничек җайлап, күңелеңне җәрәхәтләмичә генә әйтергә дә белмәдем. Мин чын мәхәббәтемне таптым. Ә син – әйбәт кыз, Алсу! Аннары син яшь әле. Бар да алда синең. Бәхет телим.

Алсу тораташ булып катты. Юк! Юк! Булмас! Ышанмыйм! Ә матур сүзләр? Вәгъдәләр? Туй? Аһ!.. Кыз өзгәләнеп, үксеп-үксеп, һич тыела алмый елап җибәрде. Үз гомерендә моннан да авыррак көне булмагандыр…

Көтелмәгән хәбәрләр

…Күңелдә яралы төеннәр калдырып, Сөмбелә ае да узып китте. Алсуның туган көненә ерак-ераклардан чәчәк бәйләмнәре җибәрүче дә, юри генә шалтыратып котлаучы да булмады – Таһир өйләнгән! Алсуны ымсындырган йортында кәләше белән яшәп ятадыр, мөгаен. Ялгышып та Алсуны искә төшерми микәнни?

…Беркөнне әнисе туган яклары юбилеена багышланган китап алып кайтты. Анда шул районнан чыккан күренекле шәхесләр турында мәкаләләр, фоторәсемнәр урнаштырганнар. Язучылар, җырчылар, артистлар, галимнәр… Менә Асылтамакка багышланган бүлек.

– Ә-ә-ә! Бу бит… бу… теге Нью-Йорктагы Сәрия апа Газизова… Әйе, чынлап шул! Нью-Йорк университеты профессоры диелгән. Сугыш башланганда, Асылтамакта туган булган, аннары гаиләсе белән Казанга күчеп киткән. Мәскәүдә укыган, Америкага җибәргәннәр… Нью-Йоркта Сәрия апаны эзләп бармаган булсалар, Таһир белән дә танышмаган булыр иде Алсу. Телефон аша сөйләшкәндә дә, үзе белән күрешкәч тә, Алсуның саф татарча сөйләшүенә ничек сокланган иде ул. Их, шулчакта тылсымлы бер сүз җитмәгән аларга! «Сез үзегез кайсы яктан, Сәрия апа?» – дип сораса соң инде! «Чыгышым белән Асылтамактан», – дияр иде. Ул, әнисенең авылдашы булгач, Алсуга да якташ булып чыга лабаса! Үкенечле хисләр җанын көйдерде. Әйтерсең Таһир белән ике араны җайларга ул да сәбәп булыр иде. Бик якын булып та, еракта калганнар, аймылышканнар шул.

…Тау белән тау гына очрашмый, диләр. Язгы бер көндә Алсу укыган университетта Америкадан килгән профессор Сәрия Газизова белән очрашу үткәрделәр! Алсу да шунда иде. Башында бер генә сорау бөтерелде: ничек күрешеп сөйләшергә? Таныр микән? Очрашу ахырында кунакны сырып алдылар. Алсу халык кимегәнен көтеп торды да янына атылды.

– Сәрия апа, исәнмесез?!

Сәрия ханым, исенә төшергәндәй, ике-өч секунд кына кызга карап торды. Аннары кочаклап ук алды.

– Алсу, акыллым, синме бу? Очрашу дисәң дә очрашу! Кайчан тагын Америкага киләсең? – дип тезде генә. – Килсәң, кара аны, кире җибәрүләр юк сине!

Алсуга рәхәт булып китте. Аның бик тә Таһир турында сораштырасы килгән иде дә, горурлыгы тыеп калды.

– Сәрия апа! Сез бит минем авылдашым икән! Әнием Асылтамактан, – дип кенә әйтә алды ул. Һәм шул хәбәре белән Америка кунагын тагын бер шаккатырды.

Вакыт кысан. Профессорны көтеп торалар.

– Асылтамак?! Тукта әле, Алсу… Син мине шаккатырудан һич туктамыйсың… Иркенләп сөйләшергә дә җай юк, вакыт кысан. Нишләргә соң? Булмаса, мин сине үзем табармын, Алсу! Хәбәрләшербез, яме, – диде Сәрия ханым, Америкача елмаюы белән балкып. Ул кызны якын итеп сөеп, ашыгып китеп барды.

…Елдан артык вакыт узды. Диплом яклаулар, мәктәпкә инглиз теле укытучысы булып урнашулар… Үзе дә укучыларыннан әллә ни аерылмаган Алсу бала-чага дөньясында бераз онытылгандай булды. Тик йөрәк һаман сызып-сызып ала. Үткәннәр матур төш сыман күз алдыннан үтә. Кабат Америкага китеп эшләү хыялы мәңге сүнмәстер ул. Инде балалар белән эшләү тәҗрибәсе дә бар. Һәм ул тагын тәвәккәлләде. Тик виза гына һаман тоткарлана. Анкеталарын көздән үк тутырган иде югыйсә. Әллә инде башка илгә, әйтик, Грециягә китеп барасы? Анда да тел белүчеләр эш таба ала. Уңай җавап озак көттермәде. Атна-ун көн эчендә чакыру килер, көтегез, диделәр. Эш табылды, контрактка кул куелды. Монда инде Яңа ел ыгы-зыгысы. Ә Алсу чемодан җыя. Иртәгә – юлга… Уйларын бүлеп, телефоны шалтырады. Чит-ят номер.

– Алсу, синме?! Мин – Дания, Нью-Йорктан. Хәтерлисеңме? Сине Сәрия ханым аша таптык…

Алсу үз колакларына үзе ышанмады. Телефонның теге башында иң элек кияүгә чыгу-чыкмавы белән кызыксындылар, аннары… Аннары Дания Таһир турында сөйләп китте. Нәрсә ди?! Ул өйләнмәгән?! Ниндидер күңелсез хәлләргә тарыган?! Егетнең әти-әнисе, шул кызны ничек табарга дип, Алсу исемен телдән дә төшерми диме?! Аһ!.. Түз, Алсу!.. Таһир тагын бик якын һәм коточкыч ерак та. Хәленнән килсә, янына күбәләк булып очар иде дә… Иясез шатлык булып… Нәрсә әйтә алсын соң кыз бала?

– Ә мин Казаннан китеп барам. Еракка, озакка… Кирәк булсам – эзләп табар… Электрон адресым үзгәрмәгән… – Каушап, теленә килгәннәрне өзек-төтек кенә әйтте дә, ашыгып, үзен үзе белештермичә, төймәгә басты.

Ике ут арасында

Нәрсә булыр? Алда ниләр көтә? Күрешерләрме? Нишләргә инде хәзер? Алсу, җанына урын табалмыйча, җәйге киемнәрен, тигез табанлы балеткаларын бер алды, бер куйды. Аркылы-торкылы яткан рюкзак, юл сумкаларына абынып сөртенде. Барысын болгап ыргытасы килде. Менә хәзер телефон шалтыраса? Таһир, теге вакыттагыча, күрешкәч барысын да сөйләрмен дип, нейтраль урында очрашу билгеләсә?.. Китми калып та булмый бит! Үкенечле уйлар эчендә кая барып сугылырга белмичә йөдәде кыз. Ичмасам, самолёт билетлары күз алдында ята: Мәскәү—Дубай. 31.12.2011.

Баштарак кая китәсен берәүгә дә әйтмәскә булган иде. Артык күп сөйләнеп йөреп, күз тидерүең бар! Китәме – китә, эше бармы – бар, контрактка кул куелганмы – куелган! Греция ни, Гарәп илләре ни – кемнең кемдә ни эше, янәсе. Оҗмах бакчасыдай мәңге яшел Греция депрессия халәтен юып төшерер кебек тоелган иде шул. Халкидики ярымутравы, таверналар, Урта диңгездәге ап-ак яхталар, тау тезмәләрен алыштыручы яшел үзәннәр… Әтисе, әнисе, Алсу кайчандыр шул илгә барганнар иде. Еракта калган бала чагындагыча, шундагы гасырлык платан агачын кочып, теләк телисе килде Алсуның… Һәм таштан коелган Аристотельнең уң аягының баш бармагына сул кулы белән кагылып аласы… Акыллы булыр өчен! (Шундый юрама бар анда!) Илдә кризис, апельсин җыярга барсаң гына инде дип, хыялларын сүрелттеләр кызның һәм… Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен тәкъдим иттеләр. Алсу Дубайдагы иң зур сәүдә үзәге ресторанында официант булачак! Йөгереп кенә йөрергә туры киләчәк. Яссы табанлы балеткалар менә ни өчен кирәк! Ә Америкада, озын буйлы Таһир янында кечкенә күренмәс өчен, биек үкчәле туфлиләрдән йөргән иде!.. Таһир… Кара, нишләп һаман бер хәбәр дә бирми соң? Нинди сәер шалтырату булды бу? Әллә соң, тәвәккәлләп, үзенә җыеп караргамы?! О, юк! Чын мәхәббәтемне таптым дип, акка кара белән язды лабаса! Тик… Эчке бер сиземләү белән Алсу монда барыбер дә нидер булганын чамалый: берәр бик үткер, чая кыз йә ханым егетнең башын әйләндереп кенә мәҗбүри өйләндертмәсә, Таһир үзе андый адымга һич җөрьәт итә торганнардан түгел… Әллә нинди буталчык хәлләр. Нишләргә соң, нишләргә?! Чү, Алсу, әллә инде елыйсың? Сөрт яшьләреңне! Әнә Сәрия апаң хат язган сиңа.

Кадерле Алсу! Син ничек курыкмыйча ерак Гарәп Әмирлекләренә китәргә булдың? Авыр булмасмы? Сагынмассыңмы? Түзәрсеңме? Шәрыкта кануннар бит башка. Беләм: синдәй нәзберек балага җиңел булмас. Синең бу адымыңа сокланам да. Тәвәккәл, мөстәкыйль, үз дигәнеңә ирешми туктамый торган акыллы кыз шул син! Күз алдымда һаман бер картина: Нью-Йоркта син ялгыз авыру карчыкны карап утырырга барган идең. Әбинең хәле авырая, кирәкле дарулар да булмый кул астында. Гөнаһ шомлыгына каршы, аптекада да беткән чагына туры киләме – Надия белән икәүләп миңа шалтыратасыз. Кирәкле таблеткаларның миндә барлыгын белгәч, соң булуга карамастан, син килергә тәвәккәллисең. Борчылып, каршыларга чыксам, – төнге Нью-Йорк буйлап, горур рәвештә башын югары чөеп, безнең Алсу атлый! Батыр кыз син! Ышанам: бар да әйбәт булачак! Ә Таһирга килгәндә… Шалтыратырга да курыккан нинди егет инде ул?! Кирәк булса, Дубайдан да эзләп табар! Исең дә китмәсен! Белеп тор: мин сиңа һәрчак хәер-фатихада.

Уңышлар теләп, Сәрия апаң.

Хат әйтерсең тылсым көченә ия булды. Кызга канатлар куйдылар диярсең: кәефләре дә күтәрелеп китте.

…Карлы Казан, Яңа ел алды ыгы-зыгысына күмелеп, ылыс катыш мандарин исенә чумып, мәңге бетмәстәй «бөке» ләре тозагында, чыршыларда балкыган аллы-гөлле утлары кочагында калып, Алсуның китеп баруын сизмәде дә бугай. Әти-әнисе – җылы туннардан (алар, кызларын озаткач, Асылтамакка кайтып китәчәк), Алсу – җиңелчә курткадан, өйдән ерак юлга кузгалдылар. Гомергә истә калачак Яңа ел булыр кебек бу! Баш миенең хәтер тартмасы алдына дөнья картасын элде Алсу: күңеле белән Мәскәү, Россия көньягы, Кара диңгезләрне очып узды да Көнбатыш Азия, Иран, Фарсы култыгы тирәләрен айкый башлады. Абу-Даби, Дубай, Шарҗа, Адҗман, әл-Фуджайра атамалары да инде колакка алай ук ят түгел.

Дубай

Мәскәүдән Дубайга биш сәгать очканнан соң, Алсу бөтенләй башка дөньяга килеп төште. Чып-чын фантастика! Зу-у-ур аэропорт. Эскалаторлар. Барысы автоматлаштырылган. Хәтта атлап та йөрисе юк – төймәләргә генә басасы. «Цивильно!» – дип куйды ул сокланудан. Мондагы халык! Кемнәр генә юк араларында: ак, кара, сары тәнлеләр… Бар да каядыр ашыга. Бу кадәр чуарлыкны Алсуның әле беркайчан күргәне булмагандыр. Индуслар багажны трансферга урнаштыра, ак киемле, чалмалы гарәпләр таможня тикшерүендә утыра. Ә шәһәрне тасвирларга сүзләр җитмәс сыман. Урамнар киң, «бөке» ләр юк, һич арттырусыз көзге кебек шома юллар, затлы машиналар. Монда да небоскрёблар. Бер-берсенә бөтенләй дә охшамаган үзләре! Кайсы – китап, кайсы – пальма, кайсылары геометрик фигуралар сыман итеп төзелгән. Метро шәһәр өстеннән уза. Мегаполис! Ул чәчәкләр! Ул пальмалар! Кыштан – җәйгә, бертөрле сорылыктан әкияти гүзәллеккә менә ничек тиз генә күчеп була икән.

…Алсу, озын итәк киеп, чәчләрен артка җыеп, беренче эш көненә әзерләнде. Шорты, мини-итәкләр, артык сыланып торган киемнәрдән кеше арасына чыкмыйлар биредә. Мөселман иле буларак, шәрә беләк, ачык изү, ялангач аяклар белән йөрү тыела. Тездән югары, үтә күренмәле күлмәкләр кимәскә икәнен Алсу алдан белеп килгән иде инде. Ә болай ул үзе дә коеп куйган мөселман кызы: тыныч, тыйнак, әдәпле, тотнаклы, кайберәүләр кебек чәчрәп күзгә керә торганнардан түгел инде. Һм-м, бәлки, шул артык тыйнаклыгы комачаулагандыр да әле… Таһирга әнә башка төрлерәк кызлар ошаган бугай. Әй, тагын шул искә төште. Әллә соң ул да Алсу турында уйлап куйганмы?

Якын Көнчыгыштагы иң зур сәүдә үзәге – «Дубай Молл». Анда ресторан-кафелар, эреле-ваклы кибетләр, океанариум, тикшеренү үзәге… Менә кайда эшләячәк Алсу! Тездән түбән шакмаклы итәк, ак кофта, шундый ук акка көрән шакмаклар төшкән жилет, ике толымга үрелгән чәчләре, җилкәсенә чак төшеп, ниндидер шаян кыз образы тудыра. Менә шундый дресс-код! Көзгегә күз салгач, үзе дә канәгать калды. Их, Таһир күрсә!..

Алсу эшли торган кафе террасасы «җырлаучы фонтаннар» га карап тора. Шуңа күрә бирегә кереп утырырга теләүчеләр аеруча күп. Ярты сәгать саен музыка алышына: әле Шәрыкныкы, әле Европаныкы, әле классик музыка яңгырый. Фонтаннар да әллә нинди кыяфәтләргә кереп шаккатыра. Һәр керүчене якты йөз белән елмаеп каршыларга, бик игътибарлы булырга, заказларын тиз үтәргә кирәк. Аралашу, әлбәттә, инглиз телендә. И тырышты инде Алсу! Бөтерчек кебек бөтерелде, күбәләк кебек очты. Алар бригадасы егетләре эшчән кызга, шаяртып, «Бал корты» дигән кушамат тактылар. Мактап, үсендереп торсыннар да, ничек рәхәт булмасын ди! Моңсу Алсуның күзләре, иреннәре елмая иде инде. Россиядән килүчеләр аеруча үз итте. Бейджигында «Алсу» исемен күрү белән җан керә үзләренә. Күбесенең инглизчәсе чамалы, сөенеп, шундук русчага күчәләр. «Алсу, Алсу» дип кенә торалар. Менә бәла! Тыз-быз йөгерә торгач, туфлиләре аягын кырган, җитмәсә, ул аяклар сулык-сулык килеп авырта. Борычлы, төрле тәмләткечләр, үләннәр кушып әзерләнгән, авызны өтеп алып яндыра торган ризыкларына да күнегү җиңел түгел икән. Америка булмас сиңа, дип куйды ул, уңай якларын юри танымаска тырышып. Ә акылы белән барыбер дә биредәге тәртип, чисталык, муллыкка соклана иде. Эчкән, тарткан, сыра шешәсе күтәреп йөргән бәндәләрне ялгыш та очратмассың. Теләсә кайда тыныч күңел белән курыкмыйча йөри аласың. Акчаңны, телефоныңны югалтсаң да борчыласы юк   – беркем кагылмый, берәү дә урлап китми.

…Ә шулай да сагындыра. Бигрәк тә авылдагы кәккүк тавышлары, шомырт чәчәге исләре, салават күперләре, әбисе пешергән тәбикмәкләр… Ә   монда   – чүл, ком бураны! Их, коеп яңгыр яусын иде! Балеткаларын салып атып, күлләвекләргә керә-керә, рәхәтләнеп чылана-чылана, ялантәпи атлар иде. Теге 60 нчы еллар хитындагыча:


Страницы книги >> 1 2 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации