Электронная библиотека » Фарида Гайфуллина » » онлайн чтение - страница 2

Текст книги "Кадерле мирас"


  • Текст добавлен: 25 марта 2022, 18:41


Автор книги: Фарида Гайфуллина


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 7 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +

«XX йөз башы татар публицистикасында рәсем сәнгате мәсьәләләре» (Казан утлары. – 1975. – № 10) язмасы аеруча әһәмияткә ия. М. Мәһдиев шул чор вакытлы матбугатына күзәтү ясый һәм рәсем сәнгатенә булган мөнәсәбәтне ачыклый.

Мәгълүм булганча, 1905 ел революциясе халыкның самодержавие шартларында кысылып яткан иҗат көчләренә юл ача: матбугат, театр яулап алына. Шушы ук елларда демократик матбугатта рәсем, музыка сәнгате өлкәсендә хөкем сөргән бушлыкны бетерү, алар алдында торган киртәләрне алып ташлау өчен көрәш башлана. Татар демократик язучылары рәсем сәнгатен үстерүне революциядән соң зур һәм мөһим мәсьәлә итеп күтәреп чы– галар.

Бу өлкәдә иң кыю адымны «Аң» журналы ясый. Аның беренче санында ук француз рәссамы Леконт де Нойның «Шәрык йокысы» дигән картинасыннан репродукция бирелә, һәм моңа карата Ф. Әмирханның «Шәрык йоклый» дигән нәсере басыла. Журналның моннан соңгы саннарында да Париж салоныннан репродукция бирелә. Алар белән аралаштырып, рус художниклары И. К. Айвазовский, А. К. Саврасов, К. Е. Маковский, И. И. Шишкин һ. б. әсәрләреннән үрнәкләр бастырыла.

«Аң» журналы чыга башлау «Дин вә мәгыйшәт»челәрне зур хафага сала. Моңа кадәр дә татар газета-журналларының күбесе белән сугышып яткан «Дин вә мәгыйшәт» яңа журналга каршы көрәш башлый. Ул «Аң» журналындагы рәсемнәргә протест белдерә, бу рәсемнәрне «әхлак бозу» дип атый.

«Халкым мескен булмаган» (Социалистик Татарстан. – 1991. – 11 гыйнвар), «Татарлар һәм гыйлем» (Татарстан яшьләре. – 1992. – 16 май) язмаларында Октябрь борылышына кадәр татарларда уку-укытуның торышы турында сүз бара. Автор татарларның аң-белемгә бик хирыслыгын, шулай ук мөселман уку йортларының да чагыштырмача күп булуын искәртә. Әмма документлардан күренгәнчә, авыл мәдрәсәләрендәге укыту эшләре бик түбән булган. Хәлле татарлар үз балаларын мөмкин кадәр ераккарак җибәреп укытырга тырышканнар. Еракка җибәреп укытуда өч тенденция сизелә: берәүләр балаларын, зур гыйлемле дин әһелләре итеп әзерләү өчен, Истанбул, Каһирә, Бәйрут, Бохара, Сәмәркандка озатканнар; икенче берәүләр коммерция белән кызыксынганнар һәм, белем җитмәгәнлектән, сәүдә конвейерында газап чиккән татар сәүдәгәре балаларын Мәскәүнең коммерция институтына урнаштырырга тырышканнар; тау эшләре буенча укыту өчен, яшьләрне Европа илләренә җибәргәннәр; гуманитар, хокукый белемне исә Париждан, Истанбулдан, Петербургтан эзләгәннәр.

Автор: «Хәзерге заманда да татар яшьләре чит илләрдә белем алырга тиеш, – ди. – Мөстәкыйльлек үз эчеңә йомылганлык аша түгел, киң дөньяга чыгу аша яуланырга тиеш. Гыйлем аша, телләр белү, грамоталы сәүдә аша… Татар халкының гыйлемгә мөнәсәбәттә булган тарихи тәҗрибәсе безне шуңа өнди», – ди ул.

Татар милләтен аң-белемле итүдә татар байларының да өлеше зур булган. «Татар бае хаҗга киткән…» (Идел. – 1995. – № 4) дигән мәкаләсендә М. Мәһдиев шул турыда сөйли. «XX йөз башы вакытлы татар матбугатында, Казан губернасының жандармерия идарәсе кәгазьләрендә еш кына Галикәевләр фамилиясе очрый. Кемнәр алар, тарихыбызга ни белән кереп калганнар? Татар халкына файда китергәнме алар, зарармы?» – дип башлап китә ул мәкаләсен.

Иж-Буби мәдрәсәсе тарихын язганда, әдип әлеге фамилиягә юлыккан була. Буби мөгаллимнәрен төрмәгә утырткач, аларга адвокат булуны сорап, Петербургка, мәшһүр юрист В. А. Маклаков янына Казан сәүдәгәре Мөхәммәтсафа Галикәев барганын белә, шуннан соң аның белән кызыксына башлый.

1873 елда Казанда купеческий банк ачыла. Аның капиталы 1 миллион булып, еллык әйләнеше 211 миллионга җитә. Әнә шул банк советында татар байлары Сөләйман Аитов һәм Мөхәммәтсафа Галикәев әгъза булып торганнар. Мөхәммәтсафа Галикәевнең Казанда зур йорты, үз кибете була. Сәүдә артыннан, акча артыннан куса да, мәчеткә йөри, биш вакыт намазын калдырмый, ел саен корбан чала, мәчетләр салырга акча бирә, елга ике тапкыр хаҗга бара.

Мөхәммәтсафаның улы Мөхәммәтсадыйк та татар мәгърифәтенә хезмәт итә. Мөхәммәтсадыйк, әтисеннән узып, яңача (ысуле җәдит) мәктәп-мәдрәсәләргә ярдәм күр– сәтә.

Мөхәммәтсадыйк Галикәев – сәүдәгәр генә түгел, зур җәмәгать эшлеклесе дә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә ул кыйраәт (уку), тәҗвид (Коръәнне дөрес укырга өйрәтү) дәресләре алып бара. Иң якын дуслары – Галимҗан Баруди һәм сәүдәгәр Сөләйман Аитов була. Рус һәм яһүдиләр арасында да адвокатлар, юрисконсультлар кебек ышанычлы дуслары бар. Боларын ул «минем зур урысларым» дип, ихтирам белән атап йөртә. Әнә шундый кеше гомере буе күзәтү астында яши. Казан губерна жандармериясендә аның турында белешмә төзелә. Белешмәдә Мөхәммәтсадыйк Галикәевнең җәмәгать эшчәнлеге 1897 елдан ук башланганы әйтелә.

Мәгълүм булганча, җан исәбен алганда, татар авылларына хәбәр тарала: имеш, рус хөкүмәте татарларны чукындырырга җыена икән. Шул хәбәр татарлар яшәгән берничә төбәктә халык чуалышлары кабынуга сәбәп була. Аңлы татарлар, бу шартларда хөкүмәт ягында торып, халык арасында аңлату эшләре алып баралар. Сөләйман Аитов, Мөхәммәтсадыйк Галикәев, бертуган Кәримовлар – әнә шундыйлардан. Аитов, Галикәев, Кәримовлар русча-татарча мәктәпләр ачу мәсьәләсен күтәреп чыгалар. С. Аитов белән М. Галикәев Мәгариф министрлыгы буйсынуындагы рус-татар мәктәпләренең абруйлы күзәтүчеләре булып саналалар.

1910 елларда панисламизм хәрәкәте башлангач, Сөләйман Аитов белән Мөхәммәтсадыйк Галикәевне панисламизм тарафдарлары итеп күрсәтәләр.

Архив материалларында Галикәевләрнең фидакярлеге ачылса да, матур әдәбиятта бу нәсел гел кара буяулар белән генә бирелә. Каюм Насыйри да аңа нәфрәтен белдерә, Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» әсәрендә дә Галикәевләр макталмый. М. Мәһдиев исә моның белән килешергә теләми. «Безгә һич кичекмәстән татар байлары, морзалары тормышын өйрәнә башларга кирәк. Шунсыз тарихыбыз тулы була алмый. Аитовлар, Алкиннар, Апанаевлар, Галикәевләр, Еникиевләр, Хөсәеновлар, Юнысовлар һ. б. Бик күп алар. Мәктәп-мәдрәсә тотканнар, татар халкын Аурупа дәрәҗәсенә җиткерү өчен, көч, акча сарыф иткәннәр. Әлбәттә, фәрештә булмаганнардыр. Әмма алар татар милләтенең икътисади, сәяси, гыйльми, рухи байлыгына нигез салганнар. Тарих йорты исә түбәдән түгел, нигездән башлана», – ди ул.

«Явызлык фәрештәсе җилкәдән төшкәндә…» (Татарстан яшьләре. – 1991. – 16 ноябрь) мәкаләсендә дә вакыйгалар үткән тарихыбызны яктырта. Патша заманы дәфтәрләре күрсәткәнчә, татар зыялыларын һәркайда эзәрлекләгәннәр. Автор моны Фәхрелислам Агиев мисалында күрсәтә. Ф. Агиев – тәрбияле, зыялы кеше. Мәдәни фронтның алгы сызыгында. Казанда үзлегеннән укып, Татар укытучылар мәктәбе курсларын тәмамлый. Татар балалары өчен «Ак юл» дигән гаҗәеп матур журнал чыгара. Г. Тукайның якын дусты була. Ф. Агиевның тормышы фаҗигале тәмамлана. Ул һәрвакыт патша хөкүмәте күзәтүе астында яши. Аның кайда булуын, кайчан кайда нинди сүз әйткәнен агент язып бара һәм жандарм идарәсенә тапшырып тора. Мондый кешеләрдән кергән мәгълүматны туплаган дәфтәр «Агентурная тетрадь» дип атала. Шул эш өчен алар акча алалар. Архивта аларның акча алганлыгына ведомостьлар бар, имзалар юк, ди. Акча «прогонный» дип атала. «Прогонный» акчага агент ресторанга кереп утыра ала, кирәкле кешене тегендә-монда чакыра ала һ. б. Бары информация генә бир.

Патша властена ярамаганнар большевизмга да ярамаган. Ф. Агиев та шәхес культы корбаны була. «Бер властька ошамасаң, көт тә тор, икенчесенә дә ошамаячаксың. Мисаллар: Г. Исхакый, Ф. Кәрими, Һ. Атласи, Й. Акчура, Җ. Вәлиди, Г. Буби, С. Максуди, Г. Ибраһимов… Ярый әле Тукай вакытында үлеп калган. 1918–1920 елларда зур дәрт белән, стенага терәп, большевиклар иң беренче чиратта шул милләт баласын аткан булырлар иде. Без боларны онытырга тиеш түгел», – ди М. Мәһдиев.

М. Мәһдиевнең архив материалларына таянып язылган тагын бер зур хезмәте – тарих фәннәре докторы Рәмзи Вәлиев белән берлектә эшләнгән «Болганчык еллар авазы» (Казан утлары. – 1992. – № 1) мәкаләсе. Мәкаләдә сүз XX гасырның 30 нчы елларында татар әдәбиятының торышы һәм «Җидегән» оешмасы турында бара.

30 нчы елларда әдәби процесс белән ВКП(б)ның өлкә комитеты командалык итә. Бу елларда ВКП(б)ның Үзәк комитеты «Әдәбиятта, язучы кадрлар арасында эшчеләр катлавын көчәйтергә!» дигән чакыру ташлый. Татарстан өлкә комитеты җитәкчеләре исә бу эшкә җиң сызганып керешәләр. Шул максаттан чыгып, 1930 елда «Атака» журналы чыгарыла башлый. Татар телендә дөнья күргән барлык газета-журналларда матур әдәбиятка һөҗүм көчәйтелә. Бу өлкәдә бигрәк тә «Чаян» журналы активлык күрсәтә. Өлкә комитетының беренче секретаре Михаил Разумов матбугатта, пленум-конференцияләрдә даими рәвештә татар әдәбияты мәсьәләләрен кузгатып тора. Аның чыгышларында төп ике тезис ярылып ята: 1. Үткәндәге әдәби мирасны (Г. Тукай, Дәрдемәнд һ. б.) бастырып чыгарганда, марксистик күзлектән чыгып эш итәргә. 2. Татар язучылары арасында эшче-крестьян катлавыннан чыккан кешеләр санын күбәйтергә.

Әлеге фикерләр гаҗәпләнерлек, ди мәкалә авторлары. Тукай, Дәрдемәнд әсәрләрен бастырганда марксистик күзлектән карау – нәрсә ул? Әдәбиятка эшчеләр, крестьяннар түгел, бары тик иҗат итәргә сәләтле булган талантлы кешеләр генә килергә тиеш бит!

«Әдәбиятка – эшчеләр!» лозунгы матбугат битләрендә үзен тиз таныта. Дәрдемәнд, Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ф. Кәрими, Г. Исхакыйлар тудырган нәфис әдәбият урынына тупаслык, гайбәт, сүгенү, аламалык, шапшаклык кереп тула. Шул шартларда татар язучылары арасында идән асты контрреволюцион «Җидегән» оешмасы турында хәбәр тарала, һәм шуннан соң әдәбият бетеп, аның урынын әләкләр, бер-береңне сатып үзең исән калу турында кайгыртулар, җыелышлар, чистартулар башлана. Авторлар өйрәнгән архив материаллары – шуларның ачык мисалы, дәлиле. «Утызынчы еллар татар әдәбияты тарихы бездә өр-яңадан эшләп чыгуны көтеп ята. Монда бернинди «культ»лар ясамыйча, бер талантка да табынмыйча, ничек булган, шуны күрсәтергә кирәк. Л. Гыйльми, М. Давыдов (Даутов), М. Крымов, Г. Теләш, М. Максуд, Ф. Мөбәр, Ф. Мөсәгыйть, Г. Толымбайский, Г. Гали, Ф. Сәйфи-Казанлы, З. Гали, С. Борһан кебек каләм әһелләренең «пролетариат әдәбияты» өчен көрәштә кайсының ялгышып, кайсының аңлы рәвештә корбаннар соравын, кан коярга чакыруын бүгенге буынга җиткерергә кирәк», – ди авторлар.

Күргәнебезчә, М. Мәһдиев бу юнәлештә гаҗәеп зур эш башкара. Яшьтән үк вакытын, җегәрен әлеге хезмәтләрне өйрәнүгә багышлый һәм басма матбугатта аларның һәркайсын яктыртып бара. Милләтебез язмышына кагылышлы мәсьәләләрне күтәреп чыга, шул рәвешле татар халкын дөньяга танытуда үзеннән зур өлеш кертә. Әдәбият галиме Т. Галиуллин да бу турыда: «Солтан Рахманколый, Таип Яхин, атаклы уку йортына нигез салган Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилардай татар мәгърифәтчеләре, Габдрахман Сәгъди, Гали Рәхим, Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти кебек галимнәр, тәнкыйтьчеләр эшчәнлеге турында архив, вакытлы матбугат чыганакларын фәнни әйләнешкә кертеп, катлаулы әдәби-фәлсәфи төшенчәләр турында мәсле, ачык, төгәл тел белән саллы фәнни хезмәтләрне Мәһдиевтән башка берәү дә бәян итә алмас иде шикелле. Дәүләтчелеген югалткан халык өчен мәгърифәтнең өмет уты, милләтне саклау чыганагы икәнлекне аңлап эш итә галим. Мәһдиевнең гыйльми тикшеренүләре ак тапларны бетерү, татар зыялыларының фаҗигасен ачу юлында бәяләп бетергесез терәк була алалар»55
  Галиуллин Т. Кояшлы иҗат // М. Мәһдиев. Язучы турында замандашлары. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2004. – 38 б.


[Закрыть]
, – ди.


ФӘЛСӘФИ УЙЛАНУЛАР…

М. Мәһдиевнең күп кенә публицистик язмаларында күпкырлы тормыш, анда барган катлаулы вакыйгалар чагылдырыла. Тарихның бер өлеше – әдипнең дә үткән тормышы. Аның да үз чорына, аның кануннарына, сәяси мәсләгенә, аерым шәхесләренә үз мөнәсәбәте бар. Алар барысы да истә, хәтердә… Әдип шулар турында тирән уйлана.

Совет кешеләрен озак еллар: «Чын бәхет бары җәмгыять хакына үз тормышыңны корбан итеп, үзеңне тулысынча шул максатка буйсындырып яшәгәндә генә килә», – дип тәрбияләделәр. «Социалистик җәмгыять бары тик шундый кешеләрдән генә торырга тиеш», – дип әйтә килделәр. Социализм идеяләренең хаклыгына язучыларыбыз үзләре дә нык ышандылар һәм армый-талмый хезмәт иттеләр, гәрчә күңелләрендә шик булса да.

М. Мәһдиевнең «Әхлаклы яңа мәгыйшәт кирәк…» (Татарстан яшьләре. – 1992. – 7 март) дигән иҗтимагый-сәяси мәкаләсе тарихтагы шул ялгышлар турында.

«Октябрь инкыйлабы, Сталин чоры, ил белән Хрущёв, Брежнев, Горбачёв идарә иткән еллар… Без бу елларны онытырга тиеш түгел, – ди автор. – Без бит – «Гражданнар сугышы» дигән иң әхлаксыз бер «ит турагычы»на җитмеш ел мәдхия җырлаган халык… Без нишләдек? Без һәлакәткә таба бардык. Чөнки властебыз намуссыз рәвештә алынган иде. 1917 елда властьны Ленин, Троцкийларга халык бирмәде. 1923 елда властьны Сталинга халык бирмәде. 1953 елда – Н. С. Хрущёвка да, 1964 елның көзендә Л. И. Брежневка да властьны халык бирмәде. Властьны бездә алалар һәм шуның һәрбер очрагын безнең исемнән эшлиләр. Менә без нишләдек! Без әлегә гел Гитлерны, фашизмны сүгәбез, ләкин корбаннар саны буенча Германия фашизмы бездән бик күпкә калыша икән бит! Без беренче урында икәнбез бит! Ә бездә дөресен сөйләү булмады», – дип ачынып яза М. Мәһдиев илдәге гаделсезлекләр, башбаштаклыклар турында. «Телибезме-теләмибезме, безнең дөньяга карашыбызга ревизия уздырмыйча булмый. Искечә догматик караш белән яшәргә безгә ярамый. Яңа, яшь буын безгә моны гафу итмәс, безне кыйнарлар, җир өстеннән себереп түгәрләр. Иң яхшысы – айныйк!» – дип, кыю рәвештә мөрәҗәгать итә.

Дәүләт, хөкүмәт структураларының иң зур әхлаксызлыгы дип, буйсындырылган халыкларның диненә, теленә каршы көрәшне күрсәтә. Халкыбызның телен бетерү өчен иң актив көрәшкән кешеләр дип, большевикларны атый.

М. Мәһдиевнең күләмле «Чистарыну, яки шуңа омтылыш…» (Татарстан яшьләре. – 1992. – 21 гыйнвар) дигән мәкаләсе дә шул хакта. «1960 еллар башында мин әле куәтле бер ир-егет идем, партиягә кергән коммунист буларак, КПССка бөтен көчемне биреп хезмәт иттем. Сәбәбе мәгълүм: КПСС әгъзасы булган кешегә җәмгыятебез ышаныбрак карый, минем исә ышанычлы буласым килә… Берөзлексез «җәмәгать» поручениеләре үтәдем… Ул елларда кеше буласы, «общественный» бер дәрәҗә аласы килә иде. Шуңа ирешмәгәннәрне бик тә сыталар бит: йә син китап чыгара, әсәр бастыра алмыйсың, йә барысын да эшлисең, әмма обком аппаратына хезмәт күрсәтәсең, КГБга информация бирәсең…» – дип яза әдип үзенең үткәннәре хакында. Алар бары да язучының хәтерендә, гел борчып торалар. «Дөнья мине өйрәтте… Хәзер, гомер узгач, гел хаталар, абынулар, адашулар искә төшә», – ди ул, әрнеп.

«Тәүбә – үзең эшләгән ялгышлардан арыну, хатаңны тану, үкенү һәм кешеләрдән шуның өчен гафу үтенү. Бик матур, әхлакый, бөек бер гамәл бит бу!» – дип башланып китә М. Мәһдиевнең «Безне кем ярлыкар?» (Татарстан яшьләре. – 1991. – 12 март) мәкаләсе. – «Нигә без тәүбә итә белмибез? Безне моннан кем тыя? Тәүбә итәрлек әллә никадәр хаталар эшләп яшибез дә, олыгайгач, пәйгамбәр булып, үзебезне изгеләр исәбенә кертеп, яшь буынга акыл өйрәтәбез. Ә тәүбә юк…» Автор кешеләрне, каләм әһелләрен тәүбә итәргә чакыра: «Чистарыну, пакьләнү өчен, язучы, галим, журналистларга иң әйбәт юл – үзеңнең хаталарың турында матбугатта язып чыгу», – ди.

«Әдәби әсәрләрдә кулакларны сүгеп, дин әһелләрен атарга өндәп, фәнни хезмәтләреңдә И. Гаспринский, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, М. Солтангалиев кебек шәхесләр өстенә гаеп ташладыңмы, Сталин турында җырлар яздыңмы – тәүбә ит. Бераздан соң булуы мөмкин. Хәзер тәүбә итү вакыты килде», – дип, үз язганнарына да тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәя бирә.

«Мин хәзер бөтен язганнарымны кире кайтып укып утырам. Тәүбә итәрлек язмаларым юк түгел… Җитмешенче елларда мәктәп дәреслекләре төзүдә катнашып килдем. Мәгариф министрлыгы раслаган программага буйсынып, үземнең рухыма туры килми торган әсәрләрне мактап анализладым. Мин «Сабантуй» альбомының текстын яздым, аны инде гел «интернациональ бәйрәм» дип расларга тырыштым. Беренче чорда иҗат ителгән әсәрләремне дә карап утырам…» – ди, аларда да яшьлек белән аңлап бетермичә җибәрелгән хаталар булуын искәртә һәм язмасын болай тәмамлый: «Язганнарыбызны заманга сылтамыйк әле. Әдәби әсәр язарга беркемне дә, беркайчан да, хәтта Сталин заманында да мәҗбүр итмәделәр. Мәҗбүр итеп яздырылган кәгазьләр – КГБ архивларында…

Әйдәгез, гөнаһлылар, чистарыныйк. Халыкның күңеле киң, ни әйтсәң дә, ул мең елдан артык үзенең «конституциясе»н – Коръәнен укып, укый алмаганы тыңлап яшәгән. Ә ул без еллар буе сүккән Олы Китапта бик мәгънәле бер киңәш күп тапкырлар кабатлана: «Гөнаһ, гаеп эшләсәгез, тәүбә итегез. Ул сезне ярлыкар».

«Татарга нәрсә кала?» (Ватаным Татарстан. – 1992. – 19 июнь) дигән язмасында М. Мәһдиев татар халкының киләчәге хакында уйлана. Таралган, сибелгән милләтебезнең киләчәге өчен борчыла. Милли рухның югала баруына аның җаны әрни. Татар милләтенең гражданлык хокукларын, мәнфәгатьләрен якларга, аның милли-мәдәни үзенчәлекләрен, милли телен саклап калырга кирәклекне искәртә. Татар тарихын өр-яңадан язарга, татарларның үзәк нәшриятын булдырырга, радиотапшырулар әзерләргә кирәк дигән тәкъдим белән чыга.

«Кояш астында тарих» (Социалистик Татарстан. – 1988. – 9 февраль) мәкаләсендә М. Мәһдиев тарихи истәлекләрне саклап калу мәсьәләсен күтәрә.

Тарихы бар халык – киләчәге бар халык. Язучы да киләчәгебез өчен борчыла. Бай тарихлы Казан артында музейлар булдыру турында хыяллана.

«Иске Казан – Камай – Татар Әйшәсе төбәгендә Казан ханлыгы чоры истәлекләре байтак табылды. Әгәр шушы урында музей салынса, бик яхшы булыр иде», – ди.

Казан арты истәлекләренең күбесе 1930 елларда юк ителгән. Архитектура үрнәге булып калганнары да берничә генә. Шуларны булса да сакларга кирәк, ди язучы. Ул ачык һавада тарих музее оештыру турында хыяллана һәм татар халкының үткән тарихын, тормыш-көнкүрешен бөтен нечкәлекләре белән күз алдына бастыра.

«Кояш астындагы музейны мин болай күз алдына китерәм. Ачык һавада татар халкының көнкүрешенә кагылышлы бик күп корылмалар, каралтылар урнашырга тиеш. Борын-борын заманнан игенче, һөнәрче булган халкыбызның әвеннәре, ындыр табаклары, әвеслеге, көлтәдән куелган чүмәлә, кибәннәр, эскертләр, көлтә суга торган станнар, чабагачлар, ниһаять, суырту, җилгәрү җайланмалары… һәм, әлбәттә инде, Әйшә янындагы тау өстендә җил тегермәне, Казанка елгасында су тегермәне – менә музейның беренче элементлары.

Ачык һавада, һичшиксез, урта хәлле татар агаеның йорты, абзар-курасы, мунчасыннан торган бер хуҗалык корылырга тиеш. Йорт, каралты-кура ак йорт һәм кара як, келәт, баз өсте каралтысы, тарантас лапасы, мүкле абзар, корт өе, ишегалдындагы ак мунча, ә су буендагы бакча башында кара мунча кебек корылмалардан тора. Музей павильоннарында сиртмәле кое, әйләнмәле кое, чишмә, кер юу улаклары, басуда яки урман куенында умартачылык хуҗалыгы урын ала.

Павильонның бер өлешендә татар халкының рухи, экономик, социаль үзәге булган базар да урнашыр. Моннан тыш манаралы мәчет, мәдрәсә бинасы, кибет…

Казан артына урнашачак бу музей-шәһәрчектә мин тагын бер йорт күрергә телим: йортның диварлары тулы китап киштәләре, ә өстәлдә – каурый каләм һәм күчерелеп бетмәгән бер-ике китап.

Кыскасы, булачак музей-шәһәрчекне төзергә бик күп кеше өлеш кертер дип уйлыйм мин, – ди галим, – чөнки музей киләчәк буыннар өчен кирәк».

Әдип татарларның мәркәзе булган Казан шәһәре язмышына да битараф түгел. «Күчә комлар… Бетә эз» (Социалистик Татарстан. – 1989. – 5 декабрь) мәкаләсендә ул шәһәрдәге үзгәрешләр турында яза. Әлеге үзгәрешләр белән үзенең бөтенләй дә килешмәвен белдерә: «Казан шәһәренең тарихи урыннарын торгызасы урында бүгенге архитекторлар шәһәребезнең йөзен, битен бозып яталар», – ди. Күпме истәлекле урыннар югала, дип борчыла.

Данлыклы «Печән базары» янында Г. Тукай, Ф. Әмирхан, М. Вахитов, Х. Ямашев, Г. Исхакый, Г. Хәсәни, С. Рахманколый, Г. Коләхмәтов, Ф. Агиев кебек затлар очрашкан. «Болгар», «Амур» кунакханәләре, «Шәрык» клубы, татар язучыларының китапларын дөньяга чыгарган игелекле Иван Харитонов басмаханәләре булган… Әмма алар югала бара. «Шәһәрне заманча үзгәртү матур традицияләрне үтерү, имгәтү хисабына барырга тиеш түгел, – ди язучы. – Бездә бик кадерсез нәрсәләрнең саны хәзер байтак: табигать, әдәп-әхлак, кеше үзе һәм, ниһаять, тарих. Әйе, без бер чуттан тарихны да кадерсезлибез. Киләчәк буын, әгәр кешелек җәмгыяте яши калса, шәһәребез тарихын яза алмаячак. Чөнки шәһәр властьлары менә ничә дистә еллар инде аның тарихын күмү буенча җиң сызганып эшлиләр…»

Әдипне шәһәр урамнары исемнәренең дә ятышсыз булуы борчый. Чит илләрдә тарихны саклый беләләр бит. Искеләре урынына яңасын, затлысын төзесәләр дә, элекке исемнәргә тимиләр, чөнки аның тарихы бар. Ә бездә, киресенчә, тарихны күмәләр, шәһәрләргә, урамнарга тарихи бәйләнешсез исемнәр тагалар. Мәсәлән, Тукай исемен шагыйрьгә һич тә биографик яктан мөнәсәбәте булмаган бер регионга бирү – административ-бюрократик аппаратның шагыйребез шәхесен ваклавы, арзанайтуы. Шул ук вакытта әлеге регион халкын да үз җиреннән, үз исеменнән аеру өчен эшләнгән хәйләкәр бер алым булуын күрсәтә. Язучы моны манкортлык дип саный. «Хәтерсезлек әнә шуңа алып бара. Бездә дә шулай: бөек Дәрдемәнд алдан күргән:

Исә җилләр, күчә комлар… бетә эз…» – дип тәмамлый ул язмасын.

Әлеге тема «Исеме һәм җисеме» (Социалистик Татарстан. – 1991. – 16 апрель), «Кәгазь бите тутырып…» (Социалистик Татарстан. – 1991. – 26 июль) дигән мәкаләләрдә дә дәвам ителә. Язучы исемнәр белән сак эш итәргә кирәклекне кабат искә төшерә. Төрле оешма, урамнарга мәшһүр кешеләрнең исемен бирү ул әле һич тә аның бөеклеген исбат итү түгел, һәр исем җисеменә туры килеп сайланырга тиеш, ди. Мондый ялгышларның җибәрелүен наданлыктан күрә һәм әлеге мәсьәлә буенча язган хат авторларына мөрәҗәгать итә: «Милли үзаңы булмаган кешегә кулына каләм алып кәгазь бите тутырырга киңәш итмәс идем мин. Ничек инде ул, тарихны белмәгән көе, үзәк матбугатны укымаган көе, шушындый катлаулы бер чорда кешеләргә милләт язмышы турында акыл өйрәтәсең? Үз милли аңың булмау – ул шундый хәтәр авыру, бу сыйфатын югалткан кеше беркайчан да гражданин була алмый… Бик кызганыч, үзаңга караганда өлкән буын кешеләренең канында коллык хисе көчлерәк, зуррак урын алган».

М. Мәһдиев «Татар зыялысы… Ул кем?» (Казан утлары. – 1994. – № 12) мәкаләсен үзе куйган сорауга төгәл җавап бирү белән башлап җибәрә: «Беркем дә түгел, бүген татар зыялысы юк». Болай кыю итеп бары ул гына җавап бирә ала. Язманың башыннан ахырына кадәр җавабын дәлилли, сәбәпләрен күрсәтә. Аның уйлавынча, моның сәбәпләре – тарихта. Бу – безнең татар милләтенең генә түгел, бәлки Россия империясенә кергән барлык милләтләрнең дә фаҗигасе. Хакимияткә кем генә килмәсен, беренче чиратта ул үзен иң зур интеллигент итеп күрсәтергә тырышкан, чын интеллигентны таптаган, бетергән. Язучы, үз күзәтүләренә нигезләнеп, күп мисаллар китергән. «Интеллигентлык – рус төшенчәсе» дигән фикер дә аңа ошамый. «Ник, нишләп алай булсын? Татарны канга батырып, чукындырып йөргән православие миссионерлары интеллигент буламы? Юк, интеллигент ул – кешене, аның динен, телен, гореф-гадәтләрен ихтирам итүче кеше. Юк, интеллигент татарда гына түгел, русның үзендә дә юк», – ди.

Зыялылык (интеллигентлык) ул – бик тирән төшенчә. Ул сыйфат кешедә йә бар, йә юк. Моңа мисал итеп М. Мәһдиев зур талант иясе, классик язучы, «Галия» мәдрәсәсендә укып югары дини белем алган, «Аң» журналында эшләгән, аннары «Галия» мәдрәсәсендә укыткан Галимҗан Ибраһимовны китергән. М. Мәһдиев фикеренчә, татар халкының үзаңына Г. Тукай иң кирәк чакта көрәш мәйданында аңа аяк чалган, Газиз Гобәйдуллинга, аның нәселенә каршы мәкаләләр бастырган язучы Г. Ибраһимов берничек тә интеллигент була алмый.

Г. Тукай, К. Тинчурин, Г. Камалларны да М. Мәһдиев зыялылар рәтенә кертми.

1919–1920 елларда татар укымышлыларының каймагы мөһаҗирлеккә китә. Казан Газиз Гобәйдуллинны да, Галимҗан Сәгъдине дә, чын зыялы Мәхмүт Галәүне дә сыйдырмый. Нинди талантлы, белемле яшьләребез юкка чыга! М. Мәһдиев, ачынып, мәкаләсен болай төгәлли: «Безнең буында булмады инде ул зыялылар. Ләкин милләтебез киләчәктә бу катлауны эшләп чыгарырга тиеш. Зыялылары булмаган көе, Татарстан дәүләте яши алмаячак. Ә зыялы кеше ул – уйлавымча, үз мәнфәгатьләрен кайгыртмыйча, милләт өчен көрәшүче, белемле, юридик әзерлекле, әхлакны белгән, ачык күзле, хөсетсез бер татар баласы. Ул туар, үсәр, Татарстаныбызга хезмәт итәр!»

Сталинизм – илебез халкы тарихына миллионлаган кешеләрне законсыз рәвештә җәзалавы белән кереп калган куркыныч бер дәвер. Әлбәттә, ул Сталин исеме һәм аның даирәсе эшчәнлеге белән бәйле. Сталинизмны совет системасы үзе тудыра. Илдә социализм төзүдәге барлык уңышларны Сталин исеме белән бәйлиләр, аңа дан җырлап, аның шәхесеннән культ ясыйлар. Уңышсызлыклар булса – боларына «халык дошманнары» гаепле. 1930 елларда ил буенча тырышып «халык дошманнары»н эзләү башлана. Иң элек сәләтле белгечләрне, интеллигенцияне, акыллы җитәкчеләрне кулга алалар, бер гаепсезгә җәзалап үтерәләр. Бу хәлләр сугыштан соң да дәвам итә. Шушы дәвердә Сталин боерыгы буенча Балтыйк буе халыкларын, Кырым татарларын, Кавказдагы чеченнарны, Идел буе немецларын, калмыкларны, туган җирләреннән аерып, ерак Себергә, Казахстанга сөрәләр. Совет хөкүмәте алып бара торган барлык бөек төзелешләрдә менә шушы – төрмәләрдә, сөргеннәрдә утыручы – әсирләрнең кул көче кулланыла. Алар барысы да бушка эшлиләр. Мондый арзанлы эшче көчләрне, халык арасыннан «дошман» табып, ел саен тулыландырып торалар. Сәяси тоткыннарның хәле бигрәк тә аяныч була. Аларны физик яктан зәгыйфьләндерү белән генә чикләнмичә, барлык кешелек сыйфатларын бетереп, күндәм кол, хайван хәленә калдырырга телиләр. Мондый мәсхәрәләргә түзә алмаганнар үз-үзләренә кул сала.

Сталинның үлем чалгысы татар мәдәнияте, әдәбияты вәкилләрен дә кыеп үтә. Фәтхи Бурнаш, Газиз Гобәйдуллин, Мәхмүт Галәү, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Кәрим, Гомәр Гали, Кәрим Тинчурин, Галимҗан Нигъмәти, Ләбиб Гыйльми, Гали Рәхим, Садри Җәләл, Фатих Сәйфи-Казанлы, Хәсән Туфан, Шамил Усманов, Сәгыйть Сүнчәләй, Гомәр Толымбай, Марс Шабаев, Кави Нәҗми, Сәрвәр Әдһәмова, Газиз Мөхәммәтшин, Сөббух Рәфыйков, Ибраһим Салахов, Аяз Гыйләҗев, Гурий Тавлин һ. б. шәхес культы афәтенә юлыктылар, аларның күбесе һәлак ителде.

Соңгы елларда шәхес культын фаш иткән шактый күп әсәрләр нәшер ителә башлавын татар халкының дөреслеккә омтылуы белән аңлатып була. Шәхес культы халыклар, аерым шәхесләр язмышына, җәмгыятебез үсешенә төзәлмәслек җан җәрәхәте салган, шәхесләребезнең, талантлы язучыларыбызның рухын сындыруны үз бурычы итеп санаган. Культ корбаны булган язучыларыбыз бик күп. Шул еллар фаҗигасе турында Гурий Тавлинның «Афәт» роман-трилогиясе, Аяз Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога!», Ринат Мөхәммәдиевнең «Утлы таба өстендә», Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган», Ибраһим Салаховның «Колыма хикәяләре» һ. б. әсәрләр басылып чыкты.

Әлеге фаҗига М. Мәһдиевне дә нык уйландыра, чөнки аның шәхси язмышында да дәһшәтле, куркыныч, шомлы 30 нчы еллар тирән эз калдыра. Җиде-сигез яшьлек малай, төнлә әтисен алып киткәнне күреп, хәтеренә, рәнҗүчән зиһененә сеңдереп кала.

Сөнгатулла ага үз чорының алдынгы, укымышлы кешесе була. Әүвәл мулла була, соңыннан мәктәптә укыта. Шушы бер гаепсез кешене «халык дошманы» дип кулга алалар, һәм ул бүтән әйләнеп кайтмый. Ул чакта әле кечкенә Мөхәммәт берни аңламый. Әтисенең намуслы, иленә, халкына, милләтенә тугрылыклы шәхес булуына шикләнми. Шулай да аның җанына хакимияттән, тирәлектән курку хисе кереп кала, һәм бу шом озак саклана. Соңрак та ул үзен, иҗади шәхес буларак, тулы көчкә ачып, актарып сала алмыйча интегә, күзгә эленми торган кара көч мәктәптә укыганда да, флотта хезмәт иткәндә дә, комсомолга, партиягә кергәндә дә чабуыннан тартып, «малай, әтиеңнең кем икәнен онытма» дип исенә төшереп тора. Шунлыктан шәхес культын фаш итү аның өчен зур бәйрәм була.

1930 еллар М. Мәһдиев иҗатында аерым урын ала һәм матбугат дөньясында да киң яктыртыла. «Җәй дә үтте – кыш килә» (Шәһри Казан. – 1990. – 2 ноябрь) мәкаләсендә ул Сталин чоры, Сталин режимын сагынучылар турында яза. Бу турыда газета битләрендә дә язмалар күбәюен искәртә. Тик нигәдер алар имзасыз. Яисә күп хәбәрчеләр имзаларын «сугыш һәм хезмәт ветераны» дип куя. Өлкәннәр арасында хезмәт ветераны булмаганы юк бит. Ә имза куючылар алар – бүгенге үзгәртеп коруларга каршы чыгучылар, ди. «Болар – үз нәселеннән бер кеше дә нахакка атылмаган кешеләр. Сталин режимын бүген торгызырга әзерләр. Болар – бик хәтәр кешеләр, алардан сак булырга кирәк… Сталинны сагынган кешедән бөтен кабахәтлекне дә көтәргә була», – дип яза ул, нәфрәтләнеп.

«Хатлар яздым утырып» (Социалистик Татарстан. – 1991. – 12 февраль) мәкаләсендә дә публицистның сәяси уйланулары, борчылулары чагылдырыла. Илдә Сталин диктатурасының урнашуын ул халыкның наданлыгыннан күрә. Россиядәге чуалышлар, плюрализм турында сөйли. Җәмгыятьтәге үзгәрешләргә үзенең карашларын белдерә.

«Тыныч яшәргә хакыбыз юк» (Социалистик Татарстан. – 1990. – 8 июль) мәкаләсендә дә язучы шул хакта сүз алып бара. Репрессияләнгән татар әдипләре, аларның тормышы, фаҗигале язмышы турында сөйли. Репрессияләрнең беренче чиратта милләтнең, халыкның иҗтимагый фикердә һәм мәдәни хәрәкәттә мөһим роль уйнаган алдынгы карашлы катлавыннан башлануын искәртә. «Кәрим Тинчурин, Галимҗан Ибраһимов, Мәхмүт Галәү, Фәтхи Бурнашларны Сталин тикмәгә генә юк итмәгән. Алар белән ул татар халкын җиргә күмәргә дә омтылган. Бу – мөстәкыйль уйлаучы фикер ияләреннән котылу чарасы булган. Әлеге язучылар әнә шундый хәлгә юлыкканнар. Без аларны онытырга тиеш түгел», – ди.

«Иректәге соңгы көн» (Социалистик Татарстан. – 1989. – 30 апрель) язмасы татар әдәбияты классигы Г. Ибраһимовның Ялтада яшәгән соңгы көннәре турында.

Г. Ибраһимов, каты авыру сәбәпле, соңгы ун ел гомерен Кырымда үткәрә. Ул биредә иҗат эшеннән туктамый. Әмма әдипкә озак яшәргә, эшләргә туры килми.

1937 елның мартында атаклы язучы Г. Ибраһимовка 50 яшь тула. Ләкин газета-журналлар бу турыда берни дә язмый. Әмма озак та үтми, Г. Ибраһимов «халык дошманы» дип игълан ителә һәм 1937 елның августында, Ялтада кулга алынып, Казанга кайтарыла. Авыру язучы төрмә газапларын кичерә алмый, 1938 елның 21 гыйнварында Казанда Пләтән төрмәсендә үлә.

Бу чорда И. Салахов, Л. Гыйльми, К. Шәйхетдинов, С. Рәфыйков кебек япь-яшь язучылар да кулга алына. Аларның кулга алынуы Г. Ибраһимов шәхесенә бәйле, чөнки бу яшь кешеләр, үзләренең остазлары дип санаган Г. Ибраһимовны туган көне белән котлап, хат җибәрәләр. Бу эш бик кыйммәткә төшә: яшьләрне «халык дошманы» белән элемтә тотуда гаеплиләр һәм кулга алалар.

Алдагы язма – әлеге геройларның берсе Ибраһим Салахов турында. «Үз илемдә пәйгамбәр юк…» (Социалистик Татарстан. – 1991. – 27 ноябрь) мәкаләсе бу фаҗигале шәхеснең 80 еллык юбилеена багышлана. И. Салаховның тормыш юлы авыр һәм газаплы үтә. Әмма унбиш ел ирегеннән аерылып, тоткынлыкта бер аягын калдырып, гомерлек гарип калса да, төшенкелеккә бирелми, яңадан кулына каләм ала. Үз башыннан үткәннәрне сурәтләп, әсәрләр яза. «Колыма хикәяләре» – шуларның берсе. Ул – хәзерге татар әдәбиятының горурлыгы, шәхес культының халыкка алып килгән фаҗигасен бөтен тулылыгы белән ачып салган әсәр.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации