Электронная библиотека » Фарида Гайфуллина » » онлайн чтение - страница 1

Текст книги "Кадерле мирас"


  • Текст добавлен: 25 марта 2022, 18:41


Автор книги: Фарида Гайфуллина


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 7 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Фәридә Гайфуллина
Кадерле мирас. Мөхәммәт Мәһдиевнең публици стик эшчәнлеге

ВАКЫТЛЫ ҺӘМ УРЫНЛЫ ЯЗЫЛГАН ХЕЗМӘТ

Халык язучысы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗатын, аның дөньяга карашын, шәхес буларак үзенчәлекләрен өйрәнү – әдәбият галимнәрен генә түгел, һәркемне кызыксындыра һәм мавыктыра торган шөгыль. Әлеге хезмәтнең авторы да, эшкә керешкәндә, М. Мәһдиев иҗатының бу ягын, тармагын белгәнлеген күрсәтүне максат итеп куймаган. Үзе әйтүенчә, язучының публицистик мәкаләләрен укый башлагач мавыгып киткән һәм әле тулысынча үзләштереп бетерелмәгән иҗат төре, стиле барлыгын күргән.

М. Мәһдиевнең публицистик рухтагы мәкаләләре турында әйтелгән фикерләр, аларга бирелгән бәяләр аз түгел. Фәридә Гайфуллина алар белән яхшы таныш икәнлеген гадел рәвештә күрсәтеп барган. Әлеге хезмәтнең уңышлы ягы, кыйммәте – язучының күрсәтелгән еллар арасында төрле газета-журналларда басылып чыккан мәкаләләрен бергә туплап, аларны бер системага, эзлекле тәртипкә салып анализлавында.

Иң беренче фикер дә шул тәртип, ягъни хезмәттә анализ юнәлешләре турында. Ф. Гайфуллина тематик бүленеш принцибын сайламаган, мәкаләләр арасындагы фикер, хис һәм мөнәсәбәтләр бәйләнешен, иҗади уртаклыкларны эзләгән, ачыклаган. Хезмәтнең структурасы да шул принципка корылган. Бүлекләрнең күләме дә, табигый буларак, төрле, һәм бу аклана да.

Фәридә Гайфуллина татар әдәбиятының чын мәгънәсендә халык язучысы булган һәм әдәбият үсешенең төп традицион агымы уртасында торган, шул ук вакытта бер язучыга да охшамаган стиле – сурәтләү объекты, геройлары һәм үзенең аларга мөнәсәбәте, аеруча кабатланмас сурәтле теле, сөйләме белән аерылып торган Мөхәммәт Мәһдиевне нинди итеп күрә, бәяли соң?

Беренчедән, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак (күп еллар Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә укыта), ул әдипнең әсәрләрен, иҗатын яхшы белә, алар турында укучыларына җиткерә. Әдәбият галиме буларак та (филология фәннәре кандидаты), әсәрләренең сәнгатьчә кыйммәтен һәм мәкаләләрдәге төп мәсьәлә-проблемаларны фәнни төгәллек, сизгерлек белән бәяли ала. Өстәвенә М. Мәһдиевнең якташы, укучысы, аның белән очрашып яшәгән, фикердәш кеше буларак та, язучының тормышка карашы аңа якын, кадерле икәнлеге хезмәттә ачык сизелә.

Икенчедән, бу хезмәттә М. Мәһдиевнең галим һәм язучы буларак талант сыйфатлары, иҗади фикерләү берлеге ассызыклана. Язучыны якыннан белгән, иҗатын яраткан кешеләр, укучылар да бу фикер белән килешми калмас: Мөхәммәт Мәһдиевнең бик күп белүе, талантлы булуы аның публицистик мәкаләләренә шундый ышандыру куәте биргән дә. Әле дә яхшы хәтерлим: катлаулы проблемалар алдында калганда, галимнәр дә, гади кешеләр дә: «Бу турыда Мәһдиев ни әйтә, ни уйлый?» – дип кызыксына килде. Аның мәкаләләрен эзләп таба, әдәби әсәрләрен кабат алып укый иде.

Өченчедән, Фәридә Гайфуллина язучының публицистик мәкаләләре иҗатының һәм яшәү-фикерләвенең аерылгысыз бер җебе, тармагы икәнлеген бик анык исбатлап бара. Бу фикер М. Мәһдиевнең тарихчы галим буларак эшчәнлеген анализлаган бүлекләрдә аеруча ачык чагыла. Язучының тарихны архивлардан эзләп, документлар, кулъязмаларда яңа исемнәр, тарихи фактлар табуы үзмаксат түгел икәнлеге дә хаклы рәвештә искәртеп барыла.

Язучы үзенең язмышы, гомер юлы белән дә тарихның җанлы бер шаһиты икәнлеген аңлап, тоеп яшәде. Бу хезмәттә дөньяга караш, тарихи хәрәкәтнең перспективасын күрә белү сәләтенә аеруча игътибар бирелә. М. Мәһдиев мәкаләләрендә кабатланып, аларны үзара ялгап торган фикер җебе – тарихтан бүгенгә килеп җиткән, нәтиҗә булып формалашкан сәбәпләрне, хакыйкатьне эзләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше. Нәкъ шушы мәгънәдә язучы, тарихчы, галим бер шәхес булып гәүдәләнә дә. Хәер, галим дигәндә, М. Мәһдиев тарихчы һәм әдәбиятчы синтезы да иде. Үз иҗат тәҗрибәсе, татар әдәбиятының тарихын, язучылар биографиясен, әсәрләр язмышын реаль белүе аны аерылгысыз рәвештә әдәбиятчы итеп формалаштырды. Хезмәттә бу хакыйкать тә раслана.

Гомуми иҗат процессын бербөтен итеп күзалласак, М. Мәһдиевнең публицистикасы аның матур әдәби әсәрләреннән, төп иҗатыннан аерылгысыз кебек. Хәер, төп эшчәнлеге язучылыкмы, укытучылык идеме икәнлеген аерып та булмый, чөнки укыту эшендә дә (мәктәптәме, вуздамы) ул чын иҗатчы иде.

Шулай да публицистикасы турында аерып алып сөйләшү, махсус хезмәт язу гаять урынлы, зарури гамәл: беренчедән, әдәби әсәр стилендә «рөхсәт ителмәгән» кискенлек, үткенлек һәм фикерне өздереп әйтү – публицистиканың төп сыйфаты, бурычы. М. Мәһдиев һәр мәкаләсендә йә фактик, йә тарихи ачыш ясый, яисә конкрет проблема куя һәм үз фикерен шактый кискен итеп әйтә. Бу – шәхес буларак аның хокукы. Хәлбуки кайбер очракта (мәсәлән, интеллигенция турында) бәхәсләшәсе дә килә, үзе исән булса, бәхәсләшер, аңлашыр да идек, әлбәттә.

Икенчедән, М. Мәһдиев әдәби әсәрләрендә генә түгел, шәхес буларак, зур мәгънәдә милләтче буларак, Габдулла Тукай, Фатих Әмирханнар традициясен дәвам итте. Аның публицистик мәкаләләре шуны раслап тора.

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә:

– М. Мәһдиев гап-гади Гөберчәк авылын һәр татар укучысының җанына якын, таныш туган ягына әйләндергән шәхес булды;

– үзе укыткан укучы-шәкертләренең сөекле остазы иде, аның күңел җылысы мәктәп укытучыларына, укучыларына күчә бара;

– үз чорында зур галимнәр, каләмдәшләре тарафыннан ихтирам казанды, әдәбият мәйданында гаделсез киртәләрне җимереп танылды.

М. Мәһдиев иҗатын фәнни юнәлештә анализлап, публицистикасының иҗтимагый, тарихи һәм сәнгатьчә әһәмиятен бәяләп язылган хезмәт аеруча вакытлы, урынлы дип кабул ителә.

Флёра Ганиева,
филология фәннәре докторы

КАБАТЛАНМАС ШӘХЕС

Мөхәммәт Мәһдиев – үзенчәлекле, затлы шәхес. Ул – халкыбызның яраткан язучысы, күренекле галим, кыю публицист, күпләрнең кадерле укытучысы…

Юкка гына М. Мәһдиев лекцияләрен тыңлаган укучылар арасыннан язучылар һәм шагыйрьләр чыкмагандыр. Аның һәр лекциясе көтеп алына, йотлыгып тыңлана иде. Ул лекцияләр бай эчтәлекле һәм кызыклы булды. Безне дөньяны танырга, уйларга, фикерләргә өйрәтте Мөхәммәт ага. Шул юл белән әдәбиятка мәхәббәт уятты, иҗатка рухландырды.

Язучы буларак та беркемне дә кабатламаган, үз йөзе булган, үз фикерен туры итеп әйтә белгән әсәрләр иҗат итте: татар әдәби теленең үрнәге итеп алырлык повесть-романнар калдырып китте. Аларда халыкның җор, үткен телен, тапкыр акылын, холкын, тарихын күрсәтте.

М. Мәһдиев – прозага китаптан түгел, ә тормышның үзеннән, олы юл үтеп, зур тәҗрибә туплап килгән язучы. Шуңа да аның «Без – кырык беренче ел балалары», «Фронтовиклар», «Каз канатлары», «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә», «Ут чәчәге», «Мәңгелек яз», «Ачы тәҗрибә», «Бәхилләшү» кебек әсәрләре әдәбиятыбыз түрендә лаеклы урын тапты.

М. Мәһдиев әсәрләренең тематикасы искиткеч киң. Шулар арасында аерылып торганы – тормышның үзе, кеше язмышлары. Ә тормышы аның авыл белән, авылдашлары белән тыгыз бәйләнгән. Халкыбызның, милләтебезнең терәге булган татар авылының тарихын, язмышын аңардан да яхшы белгән, шулкадәр тирән тасвирлаган язучы юктыр.

Бу серле, талантлы язучының повесть-романнарында укучыны беренче юлларыннан ук үзенә бөтереп алып кереп китә торган сюжет та, тирән һәм катлаулы конфликт та юк кебек. Чынлыкта исә аның әсәрләре күптармаклы, күпсызыклы сюжетка корылган. Әдипнең һәр характеры үзе бер тәмамланган новелла булып тора. Бу әсәрләр ниндидер тылсым белән сине сихерләп ала да, ахырына кадәр җибәрмичә, шундагы вакыйгалар эчендә кайната, шундагы геройлар белән яшәтә. Аның әсәрләрендә, тирән фәлсәфә белән бергә, халкын яратуы, аны сөеп, ачуланып яки аннан оялып милләтебезнең асыл сыйфатларын кайтарырга теләве чагыла. Язучыны олы дөнья проблемалары борчый, Җир шары сулышы аның йөрәге аша уза.

М. Мәһдиев, филология фәннәре кандидаты, галим буларак, «Әдәбият һәм чынбарлык» (1987), «Реализмга таба» (1989), «Социальные корни таланта» (1990) хезмәтләрен бастыра. Ул татар иҗтимагый фикер үсешен, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихын, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән яшьтән үк кызыксына. Галимнең XIX йөз ахыры – XX йөз башы татар мәгърифәтче педагоглары, аннан соңгы күп кенә әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләре турында архив материалларына нигезләнеп язылган мәкаләләре, иҗат портретлары, фольклористика һәм әдәбият фәненең аерым проблемаларын тикшергән бик күп гыйльми-тәнкыйди хезмәтләре бар. Болар – киләчәк буынга үрнәк булырлык ядкярләр.

Тыелган, онытылган әдәби мирасны халыкка кире кайтаруда да М. Мәһдиев әйтеп бетергесез зур эшчәнлек күрсәтә. Аның әдәбият тарихына кагылышлы мәкаләләр саны гына да биш йөздән артык. «Мөхәммәт Мәһдиевнең хәтере ныклыгына, иманының көрлегенә шаккатарлык! Шушы еллар эчендә ул күпме югалган исемнәрне, без белмәгән документаль фактларны, әдәбиятта онытылып торган вакыйгаларны көнгә чыгарды»11
  Гыйләҗев А. Сайланып чыккан сүзләр… // М. Мәһдиев. Кеше китә – җыры кала. – Казан : «Татар китабы» нәшр., 1996. – 25 б.


[Закрыть]
, – дип язды халык язучысы Аяз Гыйләҗев.

М. Мәһдиев үзен тәҗрибәле, үткен телле публицист буларак та танытты. Киң катлау укучы аңына йогынты ясау максатын күздә тоткан иҗтимагый-сәяси эчтәлекле бу әдәби төрне бик тиз үз итте, бүгенге көннең иң актуаль проблемаларын яктырткан язмалары белән халыкны сөендереп торды.

Язучының публицистик язмаларын бер сулышта укып чыгасың һәм башкалар белән дә уртаклашырга ашыгасың. Чөнки ул чынбарлыкны ничек бар, шулай сурәтли, дөньякүләм зур проблемаларны гади һәм үтемле итеп аңлата белә. Татар халкының тарихын, тормышын, гореф-гадәтләрен, иманын, күңел серләрен, яшәү рәвешен аның кебек белүче һәм татар күңеленә үтеп керерлек итеп әйтеп-сөйләп бирүче кеше дә – ул. Кайсы гына мәкаләсен кулга алсаң да – кызыклы, уйландыра торган. Никадәр белем, мәгълүмат аласың, рухи яктан да байыйсың.

Газета-журналлар М. Мәһдиев белән һәрдаим бәйләнештә иде. Ул халкыбызның милли аңын, милли горурлыгын уятучы иң актив, абруйлы автор булды. Әдипнең кыю фикерле, яңа карашлы мәкаләләре киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты. «М. Мәһдиевнең һәрбер язмасын (әдәби әсәрдән өзекме, истәлек-хатирәме, публицистик, фәнни-популяр мәкаләме) укучыларыбыз гына түгел, редакция хезмәткәрләре дә түземсезләнеп көтеп алды, аның һәр язганы газетаның нигезен тәшкил итүче, номерны тотып торучы материал иде»22
  Фәттахов Р. Очты дөнья читлегеннән… // Мәгърифәт. – 1995. – 17 июнь.


[Закрыть]
, – дип язды журналист Рифат Фәттахов.


ТАРИХЛАРДАН КИЛГӘН ХАКЫЙКАТЬ

Документаль нигезгә корылган язмалар

Тарих! Биш кенә хәрефле сүз булса да, ул үз эченә меңнәрчә, миллионнарча елларны, күп гасырларны сыйдырган. Гомер итү башланганнан бүгенге көнгә кадәр күпме сулар аккан, күпме буыннар алышынган! Галимнәр һаман да тарихыбызны тикшереп торалар, әмма ил тарихындагы байтак вакыйгалар безнең өчен әлегә сер булып кала бирә. Олуг тарихыбыздан килгән хакыйкатьне, чынбарлыкны белү өчен, күп эзләнергә, өйрәнергә кирәк. Татар әдипләренең язмалары, публицистик мәкаләләре белән танышу гына да күп нәрсә бирә. Алар белән таныша барган саен, еллар артында күмелеп калган кырыс вакыйгалар җанлана. Татар иҗтимагый тормышы һәм аның мәдәнияте хакында никадәр мәгълүмат аласың, тарихында зур роль уйнаган шәхесләр белән очрашасың. Алар исә халкыбызның үткәнен күзалларга ярдәм итә. Кыйммәтле мәгълүмат туплау өчен генә түгел, яшьләргә үзләренең тормыш позицияләрен билгеләү өчен дә, тарихи шәхесләр тормышын өйрәнү кирәк.

М. Мәһдиевнең шәхес һәм халык язмышын үзәккә алган, зур социаль-фәлсәфи проблемалар күтәргән, гомумкешелек кыйммәтләренә йөз тоткан тарихи язмалары бик күп. Әлеге язмаларның күбесе архив материалларына таянып язылган. Язмалар нигезендә хакыйкать ята.

XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында татар җәмгыятендә тамырдан үзгәрешләр башлана. Әлеге үзгәрешләр рухи-сәяси өлкәне дә читләтеп үтми. Әмма бу өлкәдәге яңарышлар социаль-икътисади факторлар белән генә бәйләнмәгән. Россиядә халык массаларының киң масштаблы чыгышлары, изелеп яшәүче халыкларның милли-азатлык хәрәкәтенә күтәрелүе күзәтелә. Алар яшәп килгән стройны үзгәртүне таләп итәләр. Бу чыгышларда татарлар да актив катнаша. Алар икътисади мәсьәләләрне генә күтәреп калмыйлар, милли проблемаларны хәл итүне дә таләп итәләр.

Күпсанлы халык кузгалышлары басымы астында патша хакимияте үз милли сәясәтенә беркадәр үзгәрешләр кертергә, кайбер ташламаларга барырга мәҗбүр була. Россия мөселманнарының Диния нәзарәте төзелә, шуның белән илдә мөселман общинасының булуы рәсми төстә таныла. Мөселманнарга мәчетләр төзергә рөхсәт итәләр, алар, бу мөмкинлектән файдаланып, мәктәп һәм мәдрәсәләр ачалар. Татарлар үзләренең бәйсез халык мәгарифе системасын булдыралар. Җәмгыятьтә акрынлап зыялылар барлыкка килә. М. Мәһдиев культурабыз тарихында бик аз өйрәнелгән менә шул тармакларга мөрәҗәгать итә. Шуларның беренчесе – мәдрәсәләр тарихы. Язучы, архивларда утырып, элекке мәдрәсәләрнең тарихын, алардагы уку-укыту программаларын җентекләп өйрәнә, мәдрәсәдә белем алып чыккан шәкертләрнең тормыш юлларын барлый һәм шулар турында «Буби мәдрәсәсе» (Казан утлары. – 1969. – № 12) дигән күләмле мәкаләсен яза.

Әгерҗе төбәгендәге Буби мәдрәсәсе патша реакциясенә, кадимчелеккә каршы көрәштә зур роль уйнаган белем учакларының берсе була. XX гасыр башында әлеге мәдрәсә белән бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар җитәкчелек итә. Алар Төркиядә, Гарәбстанда укып кайтканнар, чит ил мәктәпләре белән танышып, алардагы уку-укыту эшләрен өйрәнгәннәр. Дөнья күреп кайткан мөгаллимнәр әтиләре Габделгалләмнән калган мәдрәсәне үзгәртеп кору эшенә керешәләр. Мәдрәсәдә дини сабаклар белән янәшә шактый киң программа нигезендә дөньяви фәннәр укытыла, телләр өйрәнелә. Тәрбия алымнарының куелышы ягыннан да мәдрәсә алгы сафта тора, һәм ул Россия, Төркестан, Кыргызстан өлкәләреннән укуга, мәдәнияткә, яңалыкка сусаган күп кенә кешеләрне үзенә җыя.

Патша хөкүмәте татарларга бары дини өлкәдәге мәктәп-мәдрәсәләр генә ачарга рөхсәт итә. Бубилар да, билгеле, мәдрәсәләрен татар голәмасы һәм хөкүмәт каршында дини уку йорты итеп күрсәтәләр. Шулай да Буби мәдрәсәсенең дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтенә ошамый. Татар авылларында мөгаллимнәр белән муллалар арасында ике катлау барлыкка килә. Аларның берише патшага каршы була, икенчеләре ныклап патша хөкүмәтенә хезмәткә күчә. Мондый каршылыклы фикернең Буби мәдрәсәсеннән таралганлыгы күзәтелә, шуңа да жандармерия мәдрәсәгә игътибарын юнәлтә. «Буби мәдрәсәсендә Россиягә, рус милләтенә каршы эш алып барыла, панисламизм идеясе таратыла» дип, матбугатта шау-шу күтәрелә. Шулай ук «Бубилар Төркия флотына иганә җыялар, мәктәптә шәкертләрне хөкүмәткә каршы котырталар, Россия мөселманнарын берләштереп, Төркия химаясе астында татар хөкүмәте ясарга телиләр» дигән эчтәлектә патша жандармериясенә ялган донослар языла. Искелек тарафдарлары бу эштә рус миссионерларына, патша жандармериясенә бик теләп ярдәм итәләр.

Тентү башлана. Һәр мөгаллимне сак астына алалар. Буби мөгаллимнәрен Сарапул төрмәсенә озаталар. Буби мәдрәсәсен тәмамлап чыккан шәкертләр исемлеге булдырыла, Россиянең төрле почмакларында алар да тикшерелә. Тентү вакытында бик күп кыйммәтле кулъязмалар юкка чыгарыла. Бигрәк тә Риза Фәхретдиннең Россия татарлары тарихына, мәгърифәткә һәм галимнәр эшенә кагылышлы язмалары – язучы тарафыннан күп еллар буе зур тырышлык белән җыелган документлар югала.

Белем учагы тар-мар ителә, тикшерү эшләре башлана. Бубилар эше буенча ун кеше төрмәгә утыртыла. Болар – Габдулла Буби, Гобәйдулла Буби, Котдус Габдрахманов, Мирзамөнәвар һәм Миргаяз Алеевлар, Харис Сайманов, Әхмәтшәриф Габделсаттаров, Нәҗип Туктамышев (Думави), Габделхак Саматов һәм Габдрәхим Сәлимовлар. Әлеге кешеләр патша хөкүмәтенә каршы пропаганда алып барган дип санала. Патша жандармериясе Казан, Нократ якларында киң күләмдә тикшерү эшләре алып бара. Казан, Сарапул шәһәрләрендә, Әгерҗе, Иж-Бубый авылларында күп кешеләрдән сорау алына. Гаепләү ягындагы шаһитлар – карагруһ кадимчеләр – Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал тарафыннан сатира уты астына алынган Ишми ишан, Мөхәммәтҗан хафиз кебекләр. Алар Бубиларны дөньяви фәннәр укытуда гаеплиләр, әмма суд тикшерүчеләре кызыксынган төп сорауларга төгәл җавап бирә алмыйлар. Шаһитлардан – иң кабахәт төстә яла ягучы кешеләр – Буби мәдрәсәсенең үз мөгаллимнәре Әхмәтфәез Даутов белән Мирсәет Юнысов булалар.

Ә. Даутов Буби мәдрәсәсендә гарәп теле укыта. Бу кеше Буби мөдәррисләренең авторитетына кызыгып, көнләшеп яши, мәдрәсәдә гектограф булганлыгын һәм погром ясаласы төндә бик күп кәгазь яндырылганын да тикшерүчеләргә ул әйтә. «Бубилар – провокатор, Россия кул астындагы һәммә мөселманнарны Төркия химаясе астына кертеп, бер ислам дәүләте кору фикерендәләр», – ди. Сатлык җанның мондый күрсәтмәсе Бубиларның язмышын нык катлауландыра.

Буби мөдәррисләрен яклаган шаһитларның күпчелеге – Иж-Бубый авылы крестьяннары. Утыз ике ша– һит арасында руслар да шактый була. Мәсәлән, Сара– пул шәһәренең нотариусы, элеккеге земский управа председателе М. С. Тюнин, Сарапул купецы, училище советы члены Ф. Н. Смагин, шәһәр училищелары инспекторы В. Ананьин Буби мәдрәсәсендәге яңа тәртипләрне мак– тап килгәннәр һәм земстводан бу мәдрәсәгә акча бүлдертүгә дә ирешкәннәр. Буби мөдәррисләрен якларга адвокатлар яллана. Шуларның өчесе, рус җәмәгатьчелегенең алдынгы карашлы кешеләре – Мәскәүдән В. А. Маклаков, Казаннан А. Г. Бать, Сарапулдан Егоров – бертавыштан Буби мөдәррисләрен яклап чыгалар. Алар бу процессның уйдырма икәнлеген аңлыйлар, патша хөкүмәтен мондый акылсыз адымнардан туктатырга телиләр.

Мәдрәсә тәмамлаган шәкертләр арасында исемнәре тарихка кереп калган, төрки дөньяга билгеле булган мәгърифәтчеләр, галимнәр, дин әһелләре, шагыйрьләр, язучылар, дәүләт эшлеклеләре, хәрбиләр, хәтта социал-революционерлар да бар. 1960 еллар азагында болар турында язып чыгу кыюлык, тәвәккәллек таләп итә. 1969 елның азагында мәкалә «Казан утлары» журналында басылып чыга. Әмма язучы өчен иң рәхимсез җәза бирелә – язганнарын нәшер итү хокукыннан мәхрүм ителә. «Мөхәммәт Мәһдиев ни күрсә күрде, әмма коточкыч 37 нче еллардан соң беренчеләрдән булып дини мәдрәсәләрне аклап, аларны яклап чыкты, илдәге мөселман, шул җөмләдән татар җәмәгатьчелеге алдында аларның абруен күтәрде. Һәм, моны үзе телиме-теләмиме, ул соңгы елларда татар илендә бик күркәм башланып киткән рухи яңарышның чишмә башында торган шәхес булды…»33
  Мөбарәков Т. Мөхәммәт Мәһдиев турында истәлеклә– рем // Кеше китә – җыры кала… – 94 б.


[Закрыть]
– дип яза әдипнең якын дусты Тәбриз Мөбарәков.

Бу хакта М. Мәһдиевнең замандашы, халык язучысы Гариф Ахуновның да фикере бар. «Мөхәммәтнең Иж-Буби мәдрәсәсен өйрәнүе юкка гына түгел. Аның әтисен – Сөнгатулла хәзрәтне – 30 нчы еллар репрессиясендә кулга алып, төрмәгә япканнар, ничәмә-ничә еллар – Сталин культы фаш ителгәнче – М. Мәһдиев «халык дошманы» баласы исәбендә йөргән иде. Ә тоталитар система, шул исәптән безнең республиканың да кайбер түрәләре мәдрәсәләргә, дингә теше-тырнагы белән каршы иде»44
  Шунда ук. – 17 б.


[Закрыть]
, – дип, әдипнең уңышсызлыкка очравын ассызыклап үтә.

Бу хакта әдип соңрак, аерым тукталып, «Каһәрләнгән хәрәкәт, каһәрләнгән тема…» (Казан утлары. – 1993. – № 2) дигән мәкаләсендә яза. Иж-Буби мәдрәсәсе тарихын өйрәнүгә очраклы кереп китүен, әмма Казан университетының гыйльми китапханәсенә кергәч, аннан чыга алмавын, «Буби процессы» дигән гаҗәеп бер теманы ачуын күрсәтә. Тема гаять катлаулы, шунлыктан ул тирәнтен эзләнүне, тарихи документларны җентекләп тикшерүне таләп итә. «Аларны җыяр, туплар өчен, гомер, энергия, үҗәтлек кирәк. Ул елларда боларның барысы да миндә исәпсез иде…» – ди автор (Казан утлары. – 1993. – № 2. – 144 б.).

Әдип Иж-Буби мәдрәсәсен бик ныклап өйрәнә. Буби процессында рус адвокатларының да катнашканын белгәч, Россия юриспруденциясе буенча күп хезмәтләр укый. М. Гернетның «Россия төрмәсе тарихы»н, адвокат Н. Маклаков, А. Бать һ. б. юристларның китапларын, нотыкларын өйрәнә. Мәшһүр адвокат Ф. Плевако хезмәтләре белән таныша. Җамал Вәлиди, Галимҗан Ибраһимов, Гасыйм Мансуров һ. б. шәхесләрнең Буби мәдрәсәсе турындагы мәкаләләрен ныклап өйрәнә. Совет матбугатыннан да байтак мәгълүмат ала. Шулай итеп, «Буби мәдрәсәсе» дигән мәкаләсе языла. М. Мәһдиев аны «Казан утлары» журналына бирә. Редакция бу мәкаләне СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалындагы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институтына җибәрә, галимнәрдән рецензияләр яздырыла. Мәкалә институтның тарих секциясендә тикшерелә. Тикшерү озак һәм бәхәсле була. Күпләр мәкаләнең бастырылуына каршы чыга. Бары сектор мөдире Җәмил Гыйльманов кына мәкаләне яклап сөйли: «Мондый мәкаләне дә басмасак, без кая барабыз инде?» – ди ул һәм «мәкаләне матбугатта бастырырга» дигән карар чыгаруга ирешә. Мәкалә 1969 елда «Казан утлары» журналының 12 нче санында басылып чыга. Әмма бастырылгач, тагын каршылыкка очрый: М. Мәһдиев язганнарын нәшер итү хокукыннан мәхрүм ителә. Әдип Бубилар тарихын язуны «каһәрле хезмәт» дип атый, әмма бу эш белән шөгыльләнүенә бер дә үкенми.

Әлеге теманы яктырткан «Татар провокаторлары» (Идел. – 1999. – № 4) дигән аналитик мәкалә М. Мәһдиевнең вафатыннан соң бастырыла.

Патша хөкүмәтенең татар демократик культура учакларына, әдәбиятына каршы юнәлдерелгән реакцион политикасы XX гасыр башы татар әдәбиятында зур чагылыш таба: әдәбиятка өр-яңа тискәре образ килеп керә. Ул образ инде моңарчы әдәбиятта тәнкыйть ителгән иске тип сәүдәгәр дә, кадимче дә, надан авыл мулласы да, мәгърифәтсез-әхлаксыз кыз яки егет кенә дә түгел. Ул – доносчы, провокатор образы. Доносчылыкка, провокаторлыкка каршы көрәш, аларны тәнкыйть уты астына алу демократик әдәбиятның төп бурычларыннан берсе булып алга килеп баса.

Татар әдәбиятында бу көрәш ике төрле юл белән бара. Беренчесе – әдәбият дошманы булган доносчыны, провокаторны, конкрет исеме белән атап, фельетонда, пародиядә, мәкаләдә, карикатурада тәнкыйть итү. Икенчесе – зуррак күләмле әдәби әсәрдә доносчыны яки провокаторны әдәби образ буларак сурәтләү.

Демократик әдәбият дошманнары үзләре берничә төркемгә бүленәләр. Беренчеләре – яңа әдәбиятка, демократик культурага каршы ачыктан-ачык көрәшүчеләр. Болар патша администрациясе белән ачык бәйләнештә торалар, үзләре дә китаплар, җыентыклар чыгаралар, демократик карашлы кешеләр белән судлашалар, «Дин вә мәгыйшәт» журналында актив язышалар, гауга чыгаралар. Ишми ишан, Мөхәммәтҗан хафиз кебекләр әнә шул төркемгә керәләр. Икенче төркемдә – муллалар, карагруһчы сәүдәгәр-кадимчеләр, иске тип хәлфәләр. Болар китап, мәкалә, әдәби әсәрләр язмыйлар, ләкин аерым әдәби әсәрләрнең, аерым язучыларның шәкертләргә, халыкка йогынтысы турында хөкүмәт органнарына мәгълүмат биреп торалар. Яңа әдәбиятка симпатияләре югын кешедән яшермәсәләр дә, кирәкле мәгълүматны яшерен бирәләр һәм үзләрен фаш итмәүне шарт итеп куялар. Мондый тип доносчылар 1917 елда патша бәреп төшерелгәч фаш ителәләр. Әлеге ике төркемгә кергән карагруһчылар, фельетоннарда, мәкаләләрдә яңалыкка дошман кешеләр буларак, тәнкыйть уты астына алыналар.

Өченче төркем – провокаторлар. Болары Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Коләхмәтов, Г. Ибраһимов кебек әдипләр һәм яшьләрнең идеологлары булган башка кешеләр арасына үтеп керәләр, самодержавиегә каршы сүз сөйлиләр, чын йөзләрен яшереп, бу әдипләр белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыралар һәм көнлек мәгълүматны жандармериягә җиткереп торалар. Мондый шымчылардан аеруча Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Коләхмәтов, Ф. Агиев, Г. Газиз, Ш. Әхмәдиевләр җәфа чиккәннәр. Провокаторларның берише Октябрь революциясеннән соң фаш ителә. Кайбер язучылар исә, боларның чын йөзе ачылганчы, аларны танымаган килеш дөньядан китәләр. Г. Тукай, мәсәлән, үз тирәсендә шымчы-провокаторларның барлыгын сизгән, ләкин кем икәнлекләрен белмәгән.

Дүртенче төркем – аноним хат авторлары. Болары – язган доносларына караганда, шәхси үч алучылар. Алар кайбер әдәби әсәрләрдә үзләрен таныганнар һәм, язучы өстеннән донос язып, ачу кайтарганнар. Мондый анонимкалар Г. Камал өстеннән күп язылган.

1910 еллардагы әдәбиятта сатлык җаннар, монафикълар, шымчылар тәнкыйть объектына әйләнгәннәр. Аларны «кара йөзләр» дип йөрткәннәр. «Кара йөзләр»дән беренче чиратта явызлык символы булган Ишми ишанга сатирик әдәбиятта шактый күп юллар багышлана. Ишми турында татар һәм рус вакытлы матбугатында да байтак языла. Бу чорда иҗат иткән татар әдипләренең һәркайсы диярлек аны тәнкыйть утына ала. Мәкаләдә автор алар белән эзлекле таныштырып бара.

Нинди генә каршылыклар күрсәтелсә дә, ул елларда әдәбият мескенләнеп калмаган. Киресенчә, каршылык булу, көрәшү зарурлыгы әдәбиятның эмоциональ тирәнәюенә, активлашуына, публицистиканың сугышчанлыгына китергән.

XX йөз башында әдипләр генә түгел, шәкертләр дә активлаша. Бигрәк тә 1905 ел вакыйгалары уңаеннан мәдрәсәләрдә шәкертләр кузгала. Яңача укытуны таләп иткән яшьләр митинглар оештыралар, уку йортларын ташлап чыгалар. Менә шул атмосферада шәкертләрнең үз гимннары барлыкка килә. «Саданың авторы кем?» (Идел. – 1997. – № 8) язмасында М. Мәһдиев шул хакта яза.

Гимн текстының төрле-төрле вариантлары бар, аның исеме дә берничә: «Шәкертләр садасы», «Уян, шәкерт!» һ. б. Төп текстның авторы – мөгаллим Ягъкуб Мамишев. «Ягъкуб Мамышев 1675–1766 елларда яшә– гән генерал-майор Котлыгъ-Мөхәммәт Мәмеш улы Тәүкилде нәселеннән булырга тиеш», – ди М. Мәһдиев.

Ягъкуб Мамишев уртакул шигырьләр язган. Татар поэзиясе антологиясенең 1992 елда чыккан беренче томына аның ике шигыре кертелгән: «Кайгырам» һәм «Кыш». «Иң популяр әсәре – «Уян, шәкерт!» шигыре – ни өчендер кертелмәгән. Әлбәттә, беренче чиратта шуны урнаштырырга кирәк иде», – ди автор.

Шигырь Тукайга ияреп язылган, «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» әсәренең интонациясенә корылган. Әдәбият тарихында әлеге шигырьнең абруйлы урыны бар: ул – шәкертләр гимны. Аңа көй дә язылган. Казан жандармериясе, яшьләр хәрәкәтеннән куркып, әлеге текстны кат-кат тикшерә. Бигрәк тә аларга «Кирәк безгә яңа канун, / корал кулда, телдә һаман» дигән юллар тынгылык бирми. Бу хакта М. Мәһдиев: «Империя үз кулы астындагы яшьләр хәрәкәтеннән әнә шулай курыккан. Яулап алучыларның гел шулай: яулап алалар да, җиңелгән милләтнең һәр хәрәкәтеннән куркып, дер калтырап яшиләр», – дип яза.

1910 еллар тирәсендә патша хөкүмәтенең милли политикасы тагын да реакционлаша. Хөкүмәт органнарының актив эшчәнлеге нигезендә яңа революцион күтәрелештән куркып калу, милләтләр арасында, бигрәк тә рус һәм рус булмаган милләтләр арасында каршылык тудырырга омтылалар. Тарих зур хата ясау алдына килеп баса: реакцион милли политика рус халкы белән татар халкы арасында дошманлык тудырырга мөмкин. Татар вакытлы матбугаты, әнә шул тарихи хәвефтән халыкны саклап калу өчен, әһәмиятле эш башлый: газета-журналлар рус милләтенең татарларга хәерхаһ булган катлавын аерып күрсәтә. Вакытлы матбугат бу максатка рус ориенталистларының (Көнчыгыш илләр тарихы, телләре һәм культурасы белгечләренең) эшчәнлеген объект итеп ала, русларның менә шундый катлавы бар, алар безгә бертигез дәрәҗәдә кеше итеп карыйлар, болар безнең ватандашларыбыз, дип күрсәтә.

1910 еллардагы ориенталистлар әле сыйнфый мәсьәләләргә кагылмый, культура, мәгърифәт, фән мәсьәләләрен генә күтәрәләр. Татар матбугатының аеруча зур әһәмият биргән шәхесләре В. В. Бартольд, В. В. Радлов, Н. Ф. Ка– танов һ. б. эшчәнлеге – патша режимы шартларында милләтләрнең үзара культура арадашлыгына омтылуы билгесе. Әлеге арадашлык фикерләрен либераль матбугат та уздыра. Ләкин матбугатта мәктәп, театр, концерт, гыйльми җәмгыятьләр, фән, әдәбият мәсьәләләрен күтәреп тә, бу мәсьәләләрне яшәп килүче самодержавие режимының асылына тимичә генә хәл итәргә омтылалар. Татар вакытлы матбугаты, бигрәк тә ул елларда даими чыгып килгән «Йолдыз», «Вакыт», «Шура», «Кояш» кебек газета-журналлар әнә шуңа күрә дә үз карашлары белән ориенталистлар карашы арасында уртаклык күрәләр һәм, шул караштан чыгып, рус ориенталистика мәктәбен ике милләт арасындагы дуслыкны ныгытучы күпер буларак пропагандалыйлар. М. Мәһдиев «Рус ориенталистларының эшчәнлеге һәм татар вакытлы матбугаты» (Казан утлары. – 1980. – № 3) дигән язмасында әлеге газета-журналларга күзәтү ясый.

Татар матбугаты иң зур игътибарны В. В. Бартольд, В. В. Радлов һәм Н. Ф. Катанов эшчәнлегенә бирә.

В. В. Радловның эшчәнлеге аеруча «Вакыт» һәм «Йолдыз» газеталары тарафыннан игътибар үзәгенә алына. Татар матбугаты бөек галимнең кайсы якларына игътибар итә соң? «Йолдыз» һәм «Вакыт» газеталары язуынча, татарның әдәбияты, фикере уянуга К. Насыйри белән Ш. Мәрҗани никадәр зур тәэсир ясаган булсалар, төрки теленә һәм тарихына Радловның куйган хезмәте, тәэсире дә шул дәрәҗәдәдер. Шуның өстенә Радлов татар теленең иҗади мөмкинлекләрен ачып бирүе белән дә татар интеллигенциясенең ихтирамын казана. Журналистлар белән булган шәхси әңгәмәләрендә дә ул татар теленең бик бай, сыгылмалы гыйбарәләре булуын, аның мөмкинлекләре зурлыгын күрсәтә.

В. В. Радловның юбилейлары уңаеннан да татар газеталарында махсус сәхифәләр чыгарыла. Аларда галимне котлаулар бастырыла. Юбилейларда татарларның да катнашуы, чыгышлар ясавы күрсәтелә. Радловның шәркый телләрне өйрәнүгә саф гыйлем ноктасыннан каравы искәртелә.

Матбугатта академик В. В. Бартольдка да зур урын бирелә. Ул мөселман халыклары тарихын өйрәнә, аларга ихтирам белән карый. Татар матбугатындагы демократик агым бөек галимнең беренче чиратта әнә шул симпатиясен сизеп ала һәм аның хезмәтен, эшен пропагандалый башлый.

В. В. Бартольд – гомере буе татар матбугатын, фәнни хезмәтләрне күзәтеп барган кеше. Татар матбугатыннан ул «Вакыт» белән «Шура»ны яратып укыган, әлеге матбугат басмаларында мәкаләләрен бастырган. Татарлар арасында да үзенең хезмәтләрен белүчеләр булуына чын күңелдән шатланган. Матбугатта күрсәтелгәнчә, хакыйкатьпәрвәр булган.

Ориенталист Н. Ф. Катановның татар культурасы өлкәсендәге роле матбугатта галимнең Петербургка күчеп китүе алдыннан чагылдырыла. Галим үзенең китапханәсен Казанда сатып калдыру турында хәбәр бирә. Китапханә, нигездә, төрки китаплардан, букинист, антикварлардан җыйган китаплардан тора. Анда кулъязмалар күп. Бөтендөнья ориенталистларының иң сирәк китаплары, атласлар, рәсемнәр бар. Барлыгы ун том чамасы. «Вакыт» газетасы моны сатып алырга Уфа, Оренбург байларын өндәп карый. Әмма сатып алучы табылмый. Китапларны Төркиягә алып китәләр.

Катанов китапханәсе уңае белән татар матбугаты татарлар арасындагы фикер торгынлыгын, схоластик тәртипләрне тәнкыйть итә, гыйлем юлында руслардан өйрәнергә чакыра.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: татар вакытлы матбугаты 1910 елларда патша хөкүмәтенең реакцион милли политикасына җавап йөзеннән рус культурасы, прогрессив карашлы рус галимнәренә ихтирам тәрбияләгән. Максатка ирешүдә ул төп объект итеп ориенталистика мәсьәләләрен алган. Бу иң уңай өлкә булган. Татар матбугатында ориенталистика мәсьәләләре һәрвакытта да ике халыкның мәдәни арадашлыгын ныгыту максатында каралган, шул уңай белән татарлардагы фикри торгынлык, гыйлем өлкәсендәге артталык тәнкыйть ителгән.


Страницы книги >> 1 2 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации