Текст книги "Илһам канатында / На крыльях вдохновения"
Автор книги: Флёра Сайфуллина
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 3 (всего у книги 11 страниц) [доступный отрывок для чтения: 3 страниц]
Беркөнне күптәнге танышым шалтырата. Гел күрешеп булмый, эш, шәхси проблемалар, ара ерак, дигән булабыз. Әле ярый шул телефон бар. Бөтен яңалыкларны ишетеп, белеп торырга. Иптәш кызым бер дусты сөйләгән хәл белән уртаклашты. Шул көннән бирле уйланып йөрим. Сезгә дә сөйлисем килә. Кем әйткәндәй: «Ниеңдәге ниеңне нитә күрмә ниеңә, ниеңнең дә ние бардыр, ул да нитәр ниенә», – булды инде бу.
Яр Чаллы шәһәрендә бер төркем егетләр, кызларның чын йөзен ачарга теләп, кызыклы гына тикшеренү уздырырга уйлыйлар. Эксперимент үткәрү өчен, иске 412 модельле, кызгылт-сары төстә «Москвич» алына. Тимер атның яше дә зур, тавышы да яхшы гына чыга, ләкин йөрерлек хәлдә. Шулай ук БМВ-530 дигән машина сайлана. Егет кешегә, танымасыннар өчен, бейсболка, кара күзлек бирелә.
Тикшеренү түбәндәгедән гыйбарәт: тротуар буйлап баручы чибәр кыз яки кызларны табарга кирәк, анысы мөһим түгел. Шуннан соң кыз белән әңгәмә корыла һәм «Москвич» белән кирәк урынга алып барып куярга тәкъдим ителә. Барлыгы 15 кызга шул тәкъдим белән мөрәҗәгать итәләр. 14 е «Москвич»та йөрүдән баш тарта. Төрле котылу юллары уйлап таба. Кемдер дуслары белән очрашуга ашыга, кемнедер егете көтеп тора, берсе әнисе янына шифаханәгә йөгерә, икенчесе укуга соңга кала.
Егет кеше бер «тимер ат»тан икенчесенә күчеп утыра, киемнәрен алыштыра. Шул ук әңгәмә һәм тәкъдим белән шул ук кызларга мөрәҗәгать итә. Егет инде хәзер «крутой мачо». 15 кызның бары тик берсе генә егетне таный, чөнки ул бейсболкасын салырга оныта. 14 кыз («Москвич»ка утырган туташ катнашмый) машинага утырырга ризалык бирә. Иномарка белән килеп туктагач, кызларны утырырга күндерү өчен, иң күбе 80 секунд вакыт үтә. Аеруча әнисе янына шифаханәгә ашыгучы кыз бик тиз ризалаша.
Машинага утырган кызларның, дөресен белгәч, сөйкемле генә йөзләре нинди кыяфәткә килгәнен чамалыйсыздыр. Үзегезне шул урынга куеп карагыз әле…
Нәтиҗә ясап шуны гына әйтергә мөмкин: кызлар өчен егет кешенең ни кигәне, нәрсә мыгырдаганы мөһим түгел, аларга (безгә дип әйтергә тел әйләнми) «принц»ның нинди «ат»та йөрүе һәм кесә калынлыгы беренче урында тора. Мондый нәтиҗәләрдән соң егетләр кызлар белән бәйле, һаман төгәл җавабы булмаган теореманы тагын бер кат исбатлап, дөреслеккә бер адым ясый. Кызганыч, аларны аңларга була… Шунысы гына куанычлы: эксперимент «Москвич»ның дәрәҗәсен күтәрә, ул да машина бит.
Ә совет машинасына утырырга ризалашкан кыз егетләрне таң калдыра. Алар бу машинага утырган һәр кыз өчен роза чәчәге әзерләп куйганнар. 15 не!!! Димәк, аларның өметләре зурдан булган. Ә бу купшы букет бары тик бер кызга гына эләгә. Машинага утырырга ризалашуын нәфис зат руль артындагы егетнең күңеленә хуш килүе белән аңлата. Ә машинаның, кесә калынлыгының нинди булуы аны борчымый.
Арабызда андыйлар барлыгы тынычландыра бераз. Соңгы елларда бигрәк нәфислегебезне, гүзәл сыйфатларны югалта башладык бит. Хәзер (әйтергә туры килә инде шул заттан булгач) бөтенләй башка таләпләр, хыял-максатлар белән яшибез. Яхшы машинасы, шәһәр үзәгендә ким дигәндә 3 бүлмәле фатиры булган егетләр кирәк безгә. Купшы тун, алтын йөзек, кыйммәтле күлмәкләр алып бирергә, кафе-рестораннарга йөртерлек акчасы булырга тиеш сайлаган егетләребезнең. Ләкин беркем дә уйлап карамый: яңа гына уку йортын тәмамлаган, мескен студент елларыннан зур тормыш юлына аяк басып килүче «сөйгән яр»ның андый акчасы каян булырга мөмкин икән?! Бай әтинең акчасын туздыручы егетнең киләчәге бар микән соң? Булган байлыкны акыл белән туздыра да белергә кирәк бит әле.
Кызларны да, егетләрне дә гаепләп, ниндидер яла ягу дөрес булмас иде. Бер начар кеше аркасында бөтенебез зыян күрергә мөмкин. Мондый экспериментларга барып җитәрлек булгач, егетләрнең үзәкләренә үткәнбез инде.
БАШ АВЫРТА ШУЛ…Дискотекаларга йөрергә яратмыйм мин… Нәрсә бирә ул? Ял итеп кайтырга дисезме? Ялны кем ничек күз алдына китерә инде…
Шулай да беркөнне, азрак гадәти көнкүрешне алыштырып кайтыйк әле дип, дуслар белән дискотекага киттек. Дөресрәге, дискәтүккә. Хәзер яшьләр арасында шул сүз популяр. Социаль челтәрләрдә гел реклама ясап торалар. Җаның кайда, нинди дискотекага тели, шунда бара аласың. Ни генә тәкъдим итмиләр бит анда?! Дәртле музыка! Иң шәп диджейлар! Иң оста телле алып баручылар! Без татар дискәтүкләрен күреп кайтырга булдык… Рәхәтләнеп татар җырларына биеп, уеннарда катнашып, иң мөһиме: тәмәкесез, исерекләрсез урында ял итәсебез килде…
Төнге клубларның берсендә безне баһадир гәүдәле сакчылар каршы алды. Фейсконтроль дигән әйбер юк икән монда. Димәк, колхоз базарыннан алган иң арзан кием белән дә үтеп була. Сөенеп куйдым: безнең кебек авылдан килгән кызлар-егетләр ял итәдер әле, гел монда килергә кирәк…
Урамнан ук ишетелеп торган көчле музыка, бина эченә кергәч, баш миенә бәрә башлады. Безнең колаклар тыныч кына сөйләшкәнгә, моңлы көйләргә ияләшкән шул… Ярар, дискәтүк булгач, дискәтүк булсын инде… Без нигә әле урыслардан ким булырга тиеш, ди?!
Арттырып җибәрәбез икән, җәмәгать… Үзләренчә «купшы» итеп киенгән татар яшьләре бер дә мин күз алдына китергәнчә ял итми икән шул… Күренеп тора: авылдан килгән егетләр-кызлар, килеп җитмәс борын, бар өстәлләренә таба ашыга. Горур гына барып, сыра алдылар да күңел ачучылар арасына кереп югалдылар. Ә алар янына бара торган түгел. Әллә нинди аңлашылып бетми торган көйләргә төрле хәрәкәтләр ясый-ясый бииләр. Менә татар дискәтүге диген син, ә?! Әле ике көн элек кенә хит булган җырга ремикс ясалган иде. Ә монда шул ремикска мегаремикс уйный. Татар милләте артта калган халык дип әйтергә ничек тел әйләнсен, ди?! Безнең ремикс ясарлык җырлар беткәнмени?
Бермәлне бөтен яшьләр бертавыштан кычкыра-кычкыра кул чабарга тотынды. Ни күзем белән күрим: сәхнәбез түренә ярым шәрә ике кыз чыгып басты!!! Алар Go-Go бии икән… Бу – эротик биюнең бер стиле, бары тик биючеләр чишенми. 1960 елларда Нью-Йорк шәһәрендә барлыкка килгән бию безнең якларга да килеп җитте. Бөтен егетләрнең күзләре шул кызларда. Бер туташ матур гына бии торган җиреннән туктады да янында басып торучы егеткә менеп төште. Тегесе сәхнәдәге хур фәрештәләреннән күзен ала алмый тора бит… Эх, мин әйтәм, шунда милли киемнәребездән чыгып, яшьләрне өздереп бер татарча биетәсе иде дә бит… Кая инде, ничек заманадан артта каласың, ди?! Рәхәтләнеп биесеннәр!!!
Күзне төтен кисә генә бит. Әллә телевизордагы кебек төтен чыгарталар микән? Булган, ди! Паровоз урынына егетләр тәмәке тарта. Болай да кысан бинада бөтенләй һава юк. Егетләр генә булса ачуым килмәс иде әле, кызлар арттырып та җибәрә бит! Менә авылның үрнәк кызлары шәһәрдә ничек ял итә! Нишләп әле шәһәрдә генә? Авылда да шул хәл бит хәзер… Алар кайталар да үзләрен бары тик «яхшы» яктан гына күрсәтеп, иптәшләрен дә өйрәтәләр. Имеш, сез модадан артта каласыз, ял итә белмисез! Менә ата-ана биргән акчаны кайда туздыра шул бала-чага… Керү бәясе дә 200 сумнан ким түгел, газлы су гына эчим дисәң дә, 50–100 сум акчаңны чыгарып салырга кирәк. Ә мескен ата-ана авылда тир түгә, баласын кеше итү өчен тырыша.
Мине яшь буын бик аңлап та бетермәс, сине анда барырга кем мәҗбүр итә, дияр. Дөрес, күз күрмәгән, баш авыртмаган, диләрме әле?! Баш авырта шул… Бары тик чын күңелдән, рәхәтләнеп, татар дискәтүгендә ял итәсем генә килә иде минем… Мин безнең өчен борчылмыйм, ә бездән соң киләчәк буын өчен борчылам…
ЛИЛИЯ БӘДРЕТДИНОВА
Мин, Бәдретдинова Лилия Наил кызы, 1990 елның 11 маенда Кама Тамагы районы Чаллы авылында дөньяга килгәнмен. КФУның татар филологиясе бүлеген тәмамладым. Иҗат белән кечкенәдән мавыгам.
Илһам миңа көтмәгәндә килә, шулай ук бик тиз китеп тә барырга мөмкин! Илһам килгән вакытта туган иҗат җимешләремнең кайберсе белән сез дә танышып үтегез.
И РАББЫМ…«Кавыштыра, диләр, яз айларын…»
Ничә тапкыр сине табып алып,
Ничә тапкыр сине югалттым.
Йөрәк әрни, тама күз яшьләрем,
Ярдәм итче, зинһар, и Раббым!
Акылымнан шашып, исәрләнеп,
Мин бит үлеп сине яраттым.
Бүген менә япа-ялгыз калдым,
Күңелемне юат, и Раббым!
Күңел дәфтәремне ачтым кабат,
Яшьлектәге эзне яңарттым.
Барысы да күз алдымнан үтте,
Сабырлыклар бирче, и Раббым!
ЯЗМЫШ…
Кавыштыра, диләр, яз айларын,
Мин ышанмыйм, дөрес түгел ул.
Алтын көзләр кавыштырды безне:
Күзләр күздә, кулда иде кул.
Алтын яфрак, кызыл учак кебек
Дөрләп янды безнең мәхәббәт.
Килде язлар… Тик аерды безне
Һәм аерды безне, каһәрләп.
Көзләр мине сиңа алып килде,
Гашыйк итте синең күзләргә.
Ә язларым салды сагышларга,
Коендырды сары төсләргә.
Алтын көзләр кавыштырды безне,
Күзләр күздә, кулда иде кул.
Кавыштыра, диләр, яз айларын,
Мин ышанмыйм, дөрес түгел ул,
Мин ышанмыйм, дөрес түгел ул!
ЯРАТ МИНЕ
Ташлыйсыңмы мине? Ярый, ташла!
Ә күзеңдә минем караш яшәр.
Үкенмәссең, бәлки, ташлаганга,
Тик кем сиңа минем кебек дәшәр?!
Китәсеңме миннән? Ярый, бар кит!
Туган яктан көзен китә казлар.
Үкенмәссең, бәлки, тик шулай да,
Кем соң сине минем кебек назлар?!
Сайлагансың икән язмышыңны,
Бары бәхет сиңа теләрмен.
Җибәрәсем килми сине ятка,
Бергә булу – иң зур теләгем.
НӘНИ ГЕНӘ СӘБӘП
Гөлләремә сулар сибәр идем –
Яшәү өметләре калмаган.
Сөюемне сиңа әйтер идем,
Тик син түгел мине аңлаган.
Ярат мине, ярат, зинһар өчен!
Читләп үтмә мине, кадерлем.
Сулган гөлләр кебек, янә сулам,
Телгәләмә минем бәгырьне.
Килеп керсәң иде тормышыма,
Яшәү өметләре син өреп.
Яшәр идем авырлыкны белми,
Синең янда сөеп-сөелеп.
Көн тууга, һаман сине көтәм,
Этәрмәче мине үзеңнән,
Күңелкәем бушап елар иде,
Юк, чыкмый шул яшьләр күземнән.
НӘРСӘ СОҢ БУ?
Нәни генә очкын җитә калды.
Мәхәббәтем уты кабынуга.
Сөясеңме мине? Анысы сорау…
Мин тиештер сөйгәч табынырга.
Карашларым белән сине ашыйм,
Һәр көн сине төштә иркәлим.
Төш булса да, нәкъ өндәге кебек:
«Мәхәббәтем минем, иркәм», – дим.
Мәхәббәттер инде менә болар:
Ала алмыйм синнән һич күземне.
Караңгыга чумган урам чаты…
Башка белән күрдем үзеңне.
Нәни генә сәбәп җитә калды,
Мәхәббәтем утын сүндерергә.
Янды йөрәк, күмерләре төште,
Китте сөю, калды көле генә.
«Яратам», – дип, сиңа үзем әйттем…»
Син яраттың мине бүтәнчәрәк,
Син яраттың мине үзгәрәк.
Кочагыңа алган минутларда
Бәгырьләрне алдың, өзгәләп.
Сагынганда, сагышларга салдың,
Сагындырып килдең яныма.
Җылы, матур сүзләрең дә синең
Тозлар сипте йөрәк каныма.
Сиңа булган тирән мәхәббәтем
Тик сагышлар гына китергән.
Бервакытта карамадың күзгә,
Ялындырып үптең битемнән.
Уйлаганда сине көнен-төнен,
Тик башларым гына авыртты.
Мәхәббәтнең ни икәнен белеп
Салып аттым авыр камытны.
Сабырлыклар таптым мин үземдә,
Җиңеләйде кебек хәлем дә.
Син чабасың бүген минем арттан,
Димәк, син дә минем хәлемдә…
Минем күңел бүген башкада,
Әйтмә миңа җылы сүзләреңне,
Йомшартырмын димә күңелне.
Мин сөйгәндә, син еракта идең,
Бүген миңа синсез күңелле.
Син назлама мине, кочаклама,
Кулларың да салкын, боз кебек.
Яраларым яңа төзәләләр,
Яралама кабат, тоз сибеп.
Мин атлаган сукмаклардан йөрмә,
Булды җитте, кабат башлама.
Мин сөйгәндә, син еракта идең,
Хәзер минем күңел башкада.
КҮРШЕ АБЫЙ
«Яратам», – дип, сиңа үзем әйттем,
Син дәшмәдең, бары көлдең генә.
Кызарындым башта, тик шулай да
Үкенмимен, сөюемне белдең менә.
Сөйдем сине, өзелепләр сөйдем,
Ышанмадың сөю килеренә.
Син әйтмәдең, авыз ачып бер сүз,
Карамадың күзгә, бары көлдең генә.
Сөюем хак, кайтар җавабыңны,
Калдырмачы еллар хөкеменә.
Үтендем мин, түбән иеп башны,
«Юләр!» – диеп, бары көлдең генә.
Янды яшьлек, үтте мәхәббәтләр,
Сөюемнең калды көле генә.
Еллар үтеп, үзең килдең миңа,
Мин дәшмәдем, бары көлдем генә.
БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ
Күршедә генә яши ул,
Ярый, күршем булган ла.
Мин бәхетле, аны күрсәм,
Ул янымда булганда.
Күрше абый, күрше абый,
Ник карыйсың, күз кысып?
Син камыт кидең шул инде,
Кочар идем бер, кысып.
Ул бик якын – күрше генә,
Бер карасаң – бик ерак.
Ә ул белми, һәрбер төнне
Үткәргәнемне елап.
Әйтер идем, сөям диеп,
Сөям диеп, әй җаный.
Өзелепләр сөюемне
Белмисең, күрше абый!
Сизмисеңмени, абый?
Ландыш чәчәкләре җыйдым,
Сиңа диеп…
Рәхмәт әйттең чын күңелдән,
Миңа килеп.
Алып килдең, миңа диеп
Матур курчак.
Шашып сөюеңне сиздем
Әнә шулчак.
Безнең сөю шул көннән соң
Чәчәк атты.
Күп тапкырлар таңнар атып,
Кояш батты.
Сандугачлар сайраганын
Күп тыңладык.
Аралашу, серләшүдән
Һич туймадык.
Менә шулай матур гына
Үтте еллар.
Әле һаман күзләр күздә,
Кулда куллар!
АЛИСӘ БИЛАЛОВА
Тудым… Тусам, 1990 елның марты, Кучкар йолдызлыгы астында. Стихиям – ут… Яз айларында тууым да, йолдызлыгым да күпләргә мине күз алдына китерү өчен җитәдер, мөгаен. Кечкенәдән әдәбиятка, сәнгатькә, бигрәк тә шигърияткә гашыйк идем. Көзге каршында, дәресләрдә яратып шигырь укуым мине университетта нәфис сүз остасы буларак танытты.
Әйе, мәктәпне тәмамлап, әлеге вузга укырга кергәндә, мин аның данлы тарихын, укытучыларын, анда эшли торган түгәрәкләрне белми идем. Ә «Илһам» әдәби иҗат берләшмәсенә йөреп, үзем өчен генә язган иҗат җимешләрем ике җыентыкта басылыр дип уйлау түгел, хыялланганым да юк иде. Менә инде өченче җыентык турында да сүз чыкты…
Алда зур сынаулар, олы тормыш юлы көтә. Университетыбызда ирешелгән уңышлар куандырырлык. Данлы уку йортыбыз безгә ныклы белем, киң офыкларга очар өчен канат бирде. Киләчәк юлым мине кайларга гына илтсә дә, биредә мине искә алырлык эшләрем, әлеге җыентыклардан табып укырлык язмаларым булыр дип ышанам.
«Яратам, ди берәү…»«Хыялымның чынга ашуы син…»
Яратам, ди берәү.
Имеш, синең өчен генә
Әзер, иркәм, хәтта үләргә,
Тау-ташларны янә кичәргә…
Яратам, ди, синең чәчләреңне,
Кара күзләреңне яратам.
(Күзләремнең кара түгеллеген
Инде күпме аңа аңлатам…)
Минем белән генә бул син, ди ул,
Күңелеңә сагыш иңдермәм.
Синнән башка бүтән берәүгә дә
Сөю сүзләремне җиткермәм.
Шулай сайрый егет заты,
Бөтен барлыгыңны биләргә.
Бер көнгәме, әллә ай, елларга
Сине үзенеке итәргә.
Кызганыч, тик синең хисләреңә
Бер дә уңай җавап биралмыйм.
Мин бит, иркәм, керсез мәхәббәткә,
Янып сөюләргә ышанмыйм!
«Ак карлардай ак бәхетләр генә…»
Хыялымның чынга ашуы син,
Бәхетемнең иң-иң олысы.
Синдә булган дуслар белән шулай
Килә һәрчак бергә буласы.
Якты, рәхәт, җылы монда һәрчак,
Гади түгел йөрәк җылысы.
Шуңадыр да, монда кергән саен,
Озаккарак килә каласы.
Йортыбызның хуҗасы да яхшы,
Изге күңелле, шат кеше шул.
Һәр баласын тәмле-тәмле чәе,
Киңәшләре белән озата ул.
Монда гына шулай сине гел дә
Ярты сүздән дә бит аңлыйлар.
Һәммәсе дә үзенчә бер шәхес,
Үзе бер сихри дөнья андыйлар.
Хыялымның чынга ашуы син,
Теләкләрем сиңа гел изге!
Дусларымның бик тә якыннары,
Тормышым маягы син – Мизгел!
ЮК УЛ СӨЮ…
Ак карлардай ак бәхетләр генә
Теләмәгез туган көннәрдә.
Ак карлар да барыбер бер эриләр,
Каралалар язгы көннәрдә.
Корычтай нык сәламәтлек дибез,
Ә корыч бит эри ул утта.
Гомереңә җитәрлекне генә
Телик ныгын инде ул чакта.
Йолдызлардай, син балкып ян дибез,
Ә бит җете кызыл тиз уңа.
Тыйнак, ләкин сүрелмәслек итеп,
Янып яшәү кирәк тормышта.
Мәхәббәт телибез, уйламыйбыз
Сөеп аңлашулар турында.
Хөрмәт тулы җылы караш телик,
Тигез картлык алгы юлларда.
Зур уңышлар юрыйбыз без һәрчак,
Аның кечесе дә бик җиткән.
Үрләр яулап, башың әйләнмәсен,
Кеше булып калу бик кирәк.
САГЫНЫЛГАН ОЧРАШУ
Мәхәббәт бар дип әйтүче булса
Күрсәтегез: кайда ул инсан?!
Чынлап сөйгән йә сөелгәнме ул?
Кемне? Кайда һәм кайчан?
Мәхәббәтеннән исереп түгел,
Аек акыл белән яраткан.
Аның өчен җанын кыйган түгел,
Йә аңларга аны тырышкан.
Таһир – Зөһрә, Йосыф – Зөләйхамы,
Кайсы кайгыларсыз табышкан?
Күз яшьләрсез, хыянәтсез генә
Я кайсы яр шулай кавышкан?
Сораулар күп, тик җавап бер генә,
Һәм кирәкми аны оныту:
Егет һәм кыз арасында тиңсез
Юк ул сөю! Юк ул ярату!!!
Киресен исбатлаучы бар дисезме?
Күрсәтегез: кайда ул инсан?!
Чынлап сөйгән йә сөелгәнме ул?
Кемне? Кайда һәм кайчан?
Вакыт… Кызык төшенчә инде ул. Син өзелеп кемнедер көткәндә үтми, кадерле мизгелләр булганда, аның сине бер дә кызганып тормый узып киткәнен сизми дә каласың. Менә хәзер дә мин, өзелеп-өзелеп, аның килүен көтәм, ә син явызларча миңа каршы чыгасың. Аны көткәндә, бүтән эшкә кул барамыни ул?! Киендем, ясандым, бөтен кирәк-ярак та әзер… Көзге каршыннан китми йөрүемә дә күпме вакыт инде. Китап та укып карыйм, газета-журналлар да актарам, әз генә булса да башка керәме соң?.. Әле аш бүлмәсе тәрәзәсенә, әле үземнең тәрәзәмә йөгерәм, ә ул юк та юк. Булмас бу, киеним дә үзем каршына барыйм. Ярты юлны гына бара торсам да, очрашу аралары, юллары һәм әнә шул вакыт дигәне кыскара торыр, ичмасам. Менә шулай шул ул: болай да аккан су кебек уза торган вакытны үзебезгә кирәктә ничек кенә куарга белмибез.
Урамга чыгып киттем шулай. Ашыгам, ашкынам… Эх, бу бөкеләрне очып кына үтәр идем дә, көчемнән генә килми шул. Ничек итсәм иттем, әмма тиешле урыныма килеп җиттем. Ләкин ул вакыт эчендә күңелем белән әллә ничә тапкыр очрашу мизгелен, урынын әйләнеп кайткан идем инде. Хәзер урамда көтәм. Кышкы салкын җил, буран битләрне чеметә, җылы туным эченә дә кереп чыга. Җил-давылларга гына бирешмим әле мин, очрашу шатлыгы барыннан да көчле шул. Кәрәзле телефонымдагы көйгә кушылып, кешегә сиздерми генә биим, хәрәкәт итәм, шулай салкынны җиңәм, имеш. Бер сәгать, ике сәгать… Болай булмый бит инде: тагын әзрәк торсам, кар кызына әйләнәм, ә ул юк та юк. Җылырак урынга кереп торырга кирәк, салкын тидерсәң, очрашу шатлыгының рәхәтен дә белми калырсың. Чәчәк кибетенә үтәм, ярый, кибетчесе сүз әйтми тагын. Барлык чәчәкләрдә дә Аны күрәм, хыял дөньясына чумам. Шулай өченче, дүртенче, бишенче сәгать тә үтеп бара. Телефоным да чыдый алмый, соңгы авазларын суза, кибет тә бикләнде… Мин генә хисләргә бирелеп көтәм дә көтәм. Көтүләре бик авыр бит, аны көткән кеше үзе генә белә. Ничек шулхәтле соңга калырга була инде ул?! Җаваплылык дигән нәрсә бардыр бит инде? Җитмәгәненә тагын урамда калдым. Суыгы да вакыт белән берлектә бит аның. Икәүләшеп җелегемә үтәләр.
Менә, ниһаять, телефоным соңгы көчен җыеп шалтырый башлады. Әллә ул инде?.. Ул! Киләм, ди бит, килеп җитәм, ди! Әнә ул, әнә мине туган ягыма алып кайтачак машина!!! Көт, туган авылым, очрашу минутларына күп калмады-ы-ы!!!
ГҮЗӘЛ ГАФФАРОВА
Мин 1990 елның 11 маенда Казанда тудым. Язны яратсам да, җаным һаман җәйгә, табигатькә тартыла. Инде хәзер җыр булып җитешкән шигырьләрем дә – моңа дәлил.
Кызыксынуларым байтак, әмма мине күбрәк сәнгать җәлеп итә. Музыка, рәсем сәнгатеннән башка яши алмыйм. Уйларым, хис-кичерешләрем, фантазияләрем ак кәгазьдә рәсем яки шигырь булып, җырда моң булып агыла…
«Язлар килә…»ЮГАЛГАН ХИС
Язлар килә…
Язлар җитә…
Күңелдә соң көз әле.
Җилләр шаулап исә генә,
Җаным сызлаган мәле.
Кешегә тиямени соң
Бу язлар сагышлары?
Беркем сизми акрын гына
Гомерем агышларын.
ЯННАРЫМА ДӘШӘМ
Үткәннәр ишек шакыды –
Ачмадым, теләмәдем.
Син җанымның кыйналганын
Белмичә телгәләдең.
Уалды кулда яфраклар –
Саргайган сөю көзе.
Төсе уңды, җанда бушлык…
Өметен күптән өзде.
Адым саен син сорама,
Очырдым җилгә хисне.
Мин оныттым – син эзлисең
Югалган матур кичне.
ӘНКӘЙЛӘРГӘ
Сагышларым белән учагымда янам,
Күпме түзәр икән бу йөрәк?!
Бәлки, син дә мине уйлыйсыңдыр…
Уйла, зинһар, миңа син кирәк.
Кышлар булма, салкын йөрәгеңдә
Эретә алмам карлар, бозларны.
Ни хәл итим, аңла йөрәгемне,
Бәйләп кара безнең юлларны.
Вакыт үтте – сизелерлек бер ел,
Яшеренде сөю, сер булып.
Сине күрсәм, ялкын дөрләп янар,
Күзләремнән агар яшь, тулып.
Яннарыма дәшәм, сагындым бит,
Җәем булып кил син каршыма.
Янган йөрәгемә җавап бирсәң,
Сөюемне сибәм алдыңа.
Язмыш – сукмак,
Сикәлтәләр күптер,
Талгын гына очыра елларын.
Шул очкынлы җилдә онытмыйк без
Бәгырь гөле – әниләр барын.
Йомшак куллар җанга шатлык өреп,
Баштан сыйпап, назлап сөйгәндә,
Бәхетләрнең иң бөеген тоеп
Әзер бул син: «Әни!» – дияргә.
Бер нәни кыз булып йөргән чактан
Калган бары тамчы хатирә.
Тамчы тамган җанның саф кылына,
Җылы нурын безгә ул бирә.
Тик әнием – минем ямьле җәем,
Мәңге шиңмәс алсу гөлдер ул.
Әнкәйләрнең кадерен белеп кенә,
Без үтәбез авыр олы юл.
ГӨЛГЕНӘ ИДРИСОВА
Мин, Идрисова Гөлгенә Йосыф кызы, Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылында туып үстем. Казаннан бик еракта булса да, туган ягыма, туганнарым, газиз әти-әнием янына ешрак кайтырга тырышам. Якыннарым миңа төп таяныч булып тора, алар исән-сау булганда гына, мин үземне бәхетле дип саныйм. Кайберәүләр өчен «җитми»нең күплегенә шаккатам. Берсенә кыйммәтле чәшке тун җитми, икенчесенә бриллиант кашлы йөзек, машина, өченчесенә егет яки кыз җитми… Булганына канәгать булу җитми безгә! Һәр мизгелнең тәмен белеп, һәр яңа туган көнгә шатланып яшәү, ә иң мөһиме: кадерле кешеләребезнең сау-сәламәт булулары – минем өчен зур бәхет!
Балачактагы журналист булу хыялым чынга ашмаса да, мин татар филологиясенә укырга керүемә бер генә дә үкенмим. Үз сүземне, фикеремне курыкмыйча әйтәм яки иҗатымда чагылдыра алам.
ТӘРӘЗӘДӘН КҮЗЕН АЛМЫЙ…«Бүген Маратымның туган көне. Хәтерлим әле: Мәсгут абыйсы аңа бүләккә рогатка биргән дә, бу шуның белән тавык чебиләрен куркыта, имеш. Чыныксыннар, курка торган булмасыннар, ди балакай, әтисенә каршы дәшеп. Эһ… Уйнап кына йөрсеннәр иде шунда, берсенә дә бер сүз әйтмәс идем».
Наҗия әби гадәттәгечә, аякларын җылы торбага куеп, бер кулына яңа килгән район газетасын тотып, икенчесе белән үзе куырган көнбагышны чиртә-чиртә, тәрәзә янында утыра. Шул арада кемнедер көткән сыман ара-тирә урамга да күз сала. Гомере буена бер үк вакытта берничә эш башкара иде ул. Аның уңганлыгына көнләшеп караган хатыннар: «Җендер син, Наҗия! Ничек өлгерәсең соң?!» – дип әйтәләр иде. Иртән көтүгә сыерын куганда, иңнәренә инде юылган бер көянтә керен дә чайкарга алып төшә. Ишле гаиләгә килен булып төшә ул. Нинди генә эшкә тотынса да, кулларыннан «гөлләр» түгелә аның. Ул үстергән бәрәңге гәрәбә хәтле, ул суган, кишер, чөгендер дисеңме, ел саен шундый мул уңышлы була, авыл халкы әйтмешли: «Наҗиянең яшелчәсе кешенеке кебек түгел, гел бер баш зуррак була». Эре терлек суйган көннәрдә Наҗиянең башы мичтән чыкмый инде: көне буе тәмле пәрәмәчләр белән сыйлый. Ире Габдулла белән дүрт бала үстерәләр. Бер кечкенә йортта каенана, каената, аларның төпчек кызлары һәм Габдулла гаиләсе сыеша. Ләкин иң бәхетле тормыш нәкъ менә шушы кысан өйдә, барысы бергә исән-сау яшәгәндә булган икән…
Наҗияләр балаларын башлы-күзле итеп урнаштырып бетерделәр. Төпчек уллары, иң яратканнары Марат, Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә армия сафларына китте. Хатлары да еш килә, аларда Маратның моңарчы бер дә әйтмәгән, ана күңеленә иң кирәк булган җылы сүзләр язылган.
Беркөнне Наҗияне ашыгыч рәвештә почтага чакырдылар. Газиз баласыннан хат килдеме икән? Нигә инде аны чакырып тапшырырга? Сәер. Нидер сизенгән кебек, Наҗиянең куллары калтырана башлады. Почтага ул көч-хәл белән төшеп җитте, чөнки аяклары да тотмый башлаган иде. Ана йөрәге сизгән икән шул… «Ватан алдында бурычын үтәгәндә, Хәлимов Марат Габдулла улы батырларча һәлак булды».
Аңына килгәндә, Наҗия инде өйдә иде. Карават янында йөзләре үк агарып киткән олы кызы Халисә утыра. Габдулла Наҗиянең аңына килгәнен күреп алды да калтыранганрак тавыш белән:
– Наҗия, теге кара көнгә дип җыеп барган акчаны алып куярсың әле. Иртәгә Шенталыдан поездга утырып китәм… мәетен алып кайтырга.
Йа Ходам! Нинди мәет? Үлмәгән, исән ич ул, Наҗиянең йөрәк парәсе!
– Мин дә синең белән барам! – диде ул, ачы чынбарлыкны кабул иткән сыман, тыныч тавыш белән.
Икенче көнне бу вакытта алар инде поездда баралар иде. Гомерең беткән булса, синең туган җирдәме, читтәме икәнеңне карап тормый икән шул әҗәл. Бигрәк еракка киткән булгансың, Марат…
Частька барып җиткәч, ниләр булганын Наҗия томан аша гына хәтерли. Әле ярый хәләл җефете нык кеше, ир-ат заты барыбер үз-үзен кулда тота ала шул.
Менә алар тагын поездда. Наҗия белән Габдулла плацкартның ике ягында кара-каршы утыралар, ә уртада – агач табут… Урыс хәрбиләренә аңлатып кара син, мөселманнарда табут ярамый дип. «Әле монысын биргәнгә рәхмәт әйтегез» – дип кычкырдылар гына. Җитмәсә, поезддагы кайбер җансыз, таш йөрәкле адәмнәр: «Мәетегез исләнә башлады, торып булмый. Йә табутны, йә өчегезне дә бәреп калдырабыз», – дип ачуланалар. Йөрәк болай да яралы бит, ана кешенең үз баласы үле гәүдәсенә текәлеп кайтудан да авыррак хәсрәт бармы икән? Поезддагы ике көн ике ел кебек узды…
Нинди авырлык белән алып кайтып, мөселманча, туган җирендә җирләделәр Маратны. Айлар, еллар әкрен генә үз агымы белән үтә торды. Йөрәктәге яра бөтенләй үк төзәлеп бетмәсә дә, тормыш мәшәкатьләре оныттыра икән шул. Инде оныклар белән шау-гөр килеп, гөрләп яши торган картлык килде. Пенсиягә чыккач ял итәрбез әле дигән карт белән карчык малларын да бер-ике башка арттырдылар, бакчаларын да берничә сотыйга зурайттылар. Тик менә олы кызы Халисәнең күптән кайтканы юк. Елдагыча көз җиткәч бер-ике көнгә генә кайтып, кияве машинасына сыйдыра алганча төянеп китеп барыр микәнни? Наҗиягә анысы жәл түгел, алар өчен генә, бакча тутырып, бәрәңге чәчә бит ул. Тик елга бер кайтып та, Халисәнең ике кулына бер эш тотып утырганын күрмәде авыл халкы. Ә иң күңелне әрнеткәне һәм Халисәнең чын мәгънәсез йөзен ачуы Габдулла вафатыннан соң булды. Газиз атасының җеназасына кайтмады Халисә…
Наҗия ялгыз яши, ләкин авылның бер башында үз йорты белән яшәүче улы Мәсгут һәм икенче кызы Алисә һәр көнне диярлек аның янына кереп чыгалар. Оныклары да аңардан өзелми. Кайгы өстенә кайгы дигәндәй, кызы Алисә дүрт баласын кочаклап тол кала. Сыңар канат берсеннән-берсе яшь балаларын үстергәндә, Наҗиянең роле бик зур була. Алисә эштә булганда, оныклар, яраткан әбиләре белән бергәләп, йорт эшләрен башкардылар. Әйе, авыл тормышы шулай көйләнгән инде: җитеш яшим дисәң, иртәдән кичкә кадәр тырмашырга кирәк.
– Әби, син бит берүзең яшисең. Нигә сиңа шуның хәтле мал тотарга? Бакчаңны да кыскартып, печән генә чәчмисең? – дип, еш кына йөдәтәләр иде оныклары.
– Хәрәкәттә – бәрәкәт, дигәннәр бит борынгылар. Кеше белән рәттән чыгып, шунда эшләмәсәм, күңелем булмый, нишләтим, – дип җавап кайтара ул аларга. Әйе, Наҗиянең бөтен тырышулары шулар өчен иде.
Беркөнне иртәнге якта авылда начар хәбәр таралды. Тик Мәсгутнең көтмәгәндә гомере өзелүен әлегә Наҗия белми иде. Йөрәге нидер сизгәндәй, кызы Алисәгә шалтыратты.
– Кызым, абыең һәр көн иртән килә торган иде… Бүген күренмәде… Берәр нәрсә булмагандыр бит?
– Әни… абый бераз авырып тора шул… Хәзер мин сиңа килеп китәм, яме. Хәлең ничек?
– Әйт дөресен, кызым! Нәрсә булган Мәсгуткә? Бусы да үлдеме инде?..
Наҗиянең җаныннан нәрсәнедер тартып алдылар кебек. Ни өчен? Әле бит җир җимертеп яшәр урында, тормышының чәчәк кенә аткан чагында… Быел нинди зур йорт өлгертеп күченгән иде ул. Көненә 3–4 тапкыр әнисе янына килеп китә иде. Менә ул тагын кухня ишегеннән бераз бөгелебрәк керер дә:
– Ниләр майтарып ятасың, әни? – дип әйтер кебек…
Зират Наҗияләрнең бакча башында гына. Аның иң кадерле, якын кешеләре бик якында, тик… Акылы кабул итсә дә, йөрәге һич ышанырга теләми шул: тәрәзәдән күзен алмыйча, Наҗия һаман көтә. Тукта! Кемдер килә. Солдат киеменнән. Мараты түгелме соң бу? Улым, тагын мине яныңа чакырасыңмы? Хә-ә-әзер, чыгам! Мамык шәлемне генә алам да…
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?