Текст книги "Күңелле истәлекләр"
Автор книги: Галибя Идиятова
Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия
Возрастные ограничения: +6
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 1 (всего у книги 1 страниц)
Шрифт:
-
100%
+
Күңелле истәлекләр
Галибя Ризатдиновна Идиятова
© Галибя Ризатдиновна Идиятова, 2023
ISBN 978-5-4496-0894-9
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Туган авылым Иске Ярмәккә багышлыйм

Ярмәк авылым матур жирдә, зур таулар арасында,
Табигате аның яхшы, усми ананас кына.
Авыл халкы бигрәк уңган, матур өйләр сала
Йорт тутырып мал устерә, шәҺәргә ите бара.
Колхоз таралгач авылда, халык аптырап ятмый,
Зур – зур парниклар ясап, яшелчәләр үстерә.
Кемгә керсәң Һәммәсендә узенә күрә Һөнәр,
Чигә, тегә, ишек ясый– санап бетмәслек эшләр.
Өй түбәләре төрле төстә, яшел, көрән Һәм зәңгәр,
Койма, капкалары да матур– сокланып карап барам.
Машиналар бик кубәйде, зур базарлар булгалый,
Матур– матур концерт куеп халык шатланып яши.
Авыл өсте кайнап тора, берсе кайта печәннән
Кайсылары жыеп кайта жиләк кичен урманнан.
Җиләк – җимешне җыялар кызлар, уңган апалар,
Өч яктан авылны чорнап алган урманнар.
Өч яктан әйләнеп ага Сок елгасы да,
Юкәле тау ышыклап тора көч биреп халыкыма.
Сандугачлар сайрый басып ак каеннарга,
Шунда үтә яшьлегебез йөзеп чыгып ярына.
Карлыгачлар оя корып, матур итеп сайрыйлар.
Иртән уянып киткәч күңелләрне назлыйлар.
Ярмәк халкы бик тырыш ул, кояштан иртә тора,
Намазларын укып алгач, ашыгып эшкә бара.
Бер-берсенә ярдәм итеп өмәләргә баралар,
Кыш көнендә ашка йөреп Коръәннәр укыталар.
09.2013 ел
Сезне сагынып искә алам
Хәсән бабай Габдулхалимовны, тормыш иптәше Фархиҗамал
Назир кызын, аларның уллары – (минем бабай-әби.) Зәки бабайны, киленнәре Пәрхизә әбине искә алып.
Утырып уйладым, әни, әтием язмышын
Күпне күргән бит алар, авыр булган заманалар.
Ә әбиләр, бабайлар тагы да интеккәннәр
Кечкенә сабыйлар белән авылдан куылганнар.
Янәсе аларның булган ике кәҗә Һәм бер аты.
Озатканнар бит аларны Казахстанга кадәр.
Кеше малсыз була инде, эшне бик яратмаса,
Әби, бабайлар кебек, җиңнәрне сызганмаса.
Алар белән балалары яшәгәннәр чүллектә,
Аерылгач туган илкәйдән, кем генә яши ала?
Суны да китергәннәр бочка белән арбада,
Землянканы каплап торган иске такталар гына.
Төне буе бүреләр дә улап чыккан крыйда
Нишләп инде курыкмасын куылган бала-чага?
Әби, бабай өзгәләнгән, авылда калган кызлары
Малайлар да таралганнар кайсысы кайсы якка.
Кош оясын тараткандай, таратканнар аларны
Безнең әби, бабайларны, бар мөлкәтен, сарайны.
И бабакай Һәм әбекәй, кыен булгандыр сезгә
Өзгәләнгән йөрәгегез «тукталган» ул чит җирдә.
Ике бәләкәй кызчыкны алып кайткан туганнар.
Югалган диеп саналган, соңрак табылган малайлар.
Токымыгыз дөрес яшәп, таптылар тормыш ямен,
Оя корып, бала устереп, горур кешеләр булып.
Буын җебе югалмады, тугры булды ул илгә,
Орден, медальләр алып хезмәт иттеләр җирдә.
Хәсән бабай, тыныч йокла, оныкларың бит исән,
Ә кайсысы башын салды сугышта дошман белән.
Онык, оныкчыкларың барда тырыш, уңганнар, бәхетлеләр,
Жыелышып сезнең кабердә укыйбыз без догалар.
Токымыгыз хазер яши илнен Һәр почмагында
Һәм кайталар сагынышып сез яшәгән җирләргә.
Курергә дип сезнең өйне, кырларны, урманнарны
Сезгә рәхмәтләр әйтергә, эчәргә дип суларны.
Агач бит ул чиста булса, корталмыйлар тамырын
Ул бит Һаман матур усә, куп биреп ботакларын.
04.2013 ел
Яшәделәр алар матур, бер авыр сүз әйтмичә
Гатиятуллин Ризатдин әтиемә, Мөкаррәмә Закиевна
әниемә багышлап, аларны искә алып язылды.
Шундый матур, жәйге көнне туган мине әнием.
Алып кергән әти миңа бакчасының җимешен.
Яшелчәдән тәмле кыяр итәгенә төягән
Шатлыгыннан әниемнең булмәсенә китергән.
Әни теләкләр теләгән, матур көйләр көйләгән,
«Яхшылыкта үс кызым» – дип яратып иркәләгән.
«Кыенлыкны жиңә бел син, булмый гел ансат кына,
Кешеләргә яхшы булып, яшә балам Һәрчакта.
Безнең әни яшь куңелле, биеп алды, шаярды
Йомшак куңелле әтием моңа бары елмайды.
Яратты әни җырларны, концертны калдырмады.
Бавырсак, җәймә пешереп, туганны ашка алды.
Гөлләренең матурлыгы ямьләндерде өйләрне,
Кайнап торган самовары тышка кадәр күренде.
Яшәделәр алар матур, бер авыр сүз әйтмичә.
Сыйлы өстәл тәмле ашлар була иде Һәрчакны.
Минем чәчләремне әни тасмалар белән үрде,
Матур итеп күлмәкләр дә яратып миңа текте.
Кара киез итегемә кызыл бант ул беркетте,
Ап-ак кар өстендә алар бигрәк матур күренде.
Әти, әни колхозчылар, тырышып эшләделәр,
Хөрмәт белән ялга чыгып, дус-тату яшәделәр.
Менэ хазер үсте инде сезнең төпчек кызыгыз,
Туганнарның арасында уртак сердәшче булып.
07.2002 ел
Балачак хәтирәсе
Колхоз кырларында эшләдек без җәйләрне.
Шаулап торды шатлык белән Юкәле тау тирәләре.
Сыйныфташлар белән иртә торып бара идек утауга.
Үстердек без суган, кишер, кәбестә дә шалкан да.
Жәй буена эшкә жыйды безне Шәймәрдан.
Казлар кебек тезелешеп үтә идек ярлардан.
Матур иде жәйләре, кызу булды көннәре,
Төшке ашка туктагач, булды бигрәк куңелле.
Ашъяулыкларны жәеп катык һәм кесәл ашадык.
Әнилэр пешергән ипине дуслар белән бүлештек.
Менә шулай звенода унлап кыз идек без,
Ял итеп алгач, китә иде хәл кереп.
Су буеннан су кермичэ кайтмый Ярмэк кызлары
Тиз-тиз генә жыенып, без коендык суларда.
Кояш шунда нурын сибеп, иркәләде, назлады.
Чумып-чумып, көлешеп, яңгыраттык тауларны.
Менэ тагын таралып без утауга тотындык,
Шулай җәйләребез утә иде тырышып.
Колхозчы апаларыбыз утады чөгендерне,
Аннан кайтып каршы алдылар болындагы көтуне.
Авыл өстенэ сибелә кориандр исләре,
Эш көне тыныч уткәч, халык сөтләп эчә чәйләрне.
Ә кичләрен жыелышып бара идек кинога.
Урамнарда туйганчы уйнадык качышлы Һәм лапта.
Көз көнендә яшелчәне таратмыйча без җыйдык,
Улчәп, санап Һәм тутырып колхозга тапшырып тордык.
Йөрдек следларга Похвистневога, Самарага,
Яхшы уңышлар алганга дәштеләр безне анда.
Шулай итеп мәктәбебез өйрәтте безне эшкә,
Өлгерә идек булышырга әти – әниләргә дә.
Укучы малайлар тракторда эшләде,
Кайсы чәчте, кайсы урды, тик ятмады жәйләрне.
Уку елы башлангач, килә идек мәктәпкә,
Укытучылар шатлана иде без үсеп киткәнгә.
Сабантуена кайту
Кайтабыз без туган авылыбызга
«Сабантуй» – очрашу көненә.
Ныклап әгәр уйлап караганда
Без кайтабыз яшьлек дәверенә.
Очрашабыз матур жәйге көнне,
Кояш йөзә зәңгәр һавада.
Елга буе яшел үләнлектә,
Кошлар сайрап торган аланда
«Сабантуга» авылдашлар кайта,
Матур мәйдан-Юкәле тауына.
Курермен дип укытучыларны, халкын
Купме еллар узган булса да.
Мәйдан буйлап утеп киткән чакта
Эзлибез без дус– иптәшләрне.
Кайсыларын таныйбызда кебек.
Карап торган көләч йөзләрне.
Шунда инде шатлану да була,
Хәйран калып караулар да бар.
Курешмәгәнбез бит 10-20-30 ел,
Үтэ читтә көннәр, гомерләр.
Яхшы әле авылыбыз халкын җыя,
Күбебез кайта бәйрәмгә,
Аралаша, киңәшләшә шунда,
Дуслар белән ускән җирләрдә.
06.2015 ел
Казлар

Исемдә әле, өй эчендә каз оясы торганы-
Чаршау белән аны каплап, ана каз утырганы.
Ана каз йомырка салып, утырды оясында
Аларны җылытып, назлап чыгарды бәпкәсен дә.
Ана каз чыккан арада, мин дә кереп утырдым
Эзләсен әни– әти дип, тик кенә тора идем.
«Кайда икән кызыбыз?» – дип алар мине эзләде,
Шунда инде кызык булды, шатлыклы вакыт иде.
Бәпкәләре бик күп була, матур, сары төстәләр
Ботка, йомырка ашыйлар, шуңа алар үсәләр.
Ә җәйләрен казларны елгага төшерәләр,
Алар иркендә йөзәләр, аргы якка чыгалар.
Елга буе тулы каз, көтү – көтү йөриләр.
Хуҗалары килеп карап, ашатып та китәләр.
Мин дә әни белән төшә идем карарга
Ала идек без казларга, солы, бодай һәм арпа.
Әни киенә бик матур, сары яулык башында,
Сөйләшеп без бара идек җылы җәй уртасында.
Казлар әнине таныйлар, очып алар киләләр.
«Кыйгак, кыйгак» – каңгылдашып, ярмаларны ашыйлар.
Җәй буена суда алар бака, балык тоталар,
Тәмле үлән ашап, симереп, көзен йортка кайталар.
Алар безгә итен бирә, йомшак мендәр йокларга.
Тырыш иде әти – әни, мал тоттылар абзарда.
Моң буыннан бирелә

Әти безнең моңлы кеше,
Көйли, көйли эшләде,
Көйләп моңланып булса да
Намазны калдырмады.
Әни дә бик моң яратты,
Булса бераз вакыты
Алды тизрәк кураен ул,
Матур көйләр уйнады.
Яраткандыр әби, бабай
Халкыбызның җырларын,
Буын буйлап биргәннәрдер
Күңел нечкәлекләрен.
Балалары калышмады
Гармун баянда уйнады
Скрипка, мандолина
Тартып алар карады.
Кайберебезнең эш коралы
Булып алды дөньяда
Матур, матур көйләр уйнап,
Шатландырды һәркайда.
Авылда печән өсте

Җәйнең матур көннәрендә печән чабалар авылда,
Әткәй великка утырып, «Ачы кыры» на бара.
Төшке ашка утыргач, «куян» килә янына,
Һәм җибәрә күчтәнәчләр әткәйнең кызына.
«Куян күмәче» бик тәмле, онытмыймын һаман да,
Рәхмәт әйтәм мин аңа мине онытмаганга.
Әти, әни печәнне кайтардылар арбада,
Ә бит арбаны сыер тартты ул заманада.
Әнкәй алдан тотып кайта, сыеркай әкрен бара,
Үзенә китерә бит ул кышка печән ашарга.
Без печәнне киптерәбез, әйләндереп, яхшылап,
Бергә– бергә җыелышып, өябез кибән ясап.
Кыш көнендә хуш ис бирә тәмле печән абзарда,
Кыштырдатып ашыйлар, сарык, сыер һәм кәҗә.
Нинди зур тормышта яшәдек без авылда,
Тәмле ашлар пешереп, чәй кайнатып самаурда.
Балалар хезмәттә булды, малайлары бигрәк.
Матур итеп өй салдылар, ямьләндереп куйдылар.
Биш бала– биш гаилә кайттык һәрчак шатланып.
Ата йорты каршы алды балаларны сагынып.
Рә
...
конец ознакомительного фрагмента
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!
Страницы книги >> 1
Популярные книги за неделю
-
НЕЗАКОННОЕ ПОТРЕБЛЕНИЕ НАРКОТИЧЕСКИХ СРЕДСТВ, ПСИХОТРОПНЫХ ВЕЩЕСТВ, ИХ АНАЛОГОВ ПРИЧИНЯЕТ…
-
По признанию собратьев по фантастическому цеху, Шекли был первейшим возмутителем…
-
НЕЗАКОННОЕ ПОТРЕБЛЕНИЕ НАРКОТИЧЕСКИХ СРЕДСТВ, ПСИХОТРОПНЫХ ВЕЩЕСТВ, ИХ АНАЛОГОВ ПРИЧИНЯЕТ…
-
«Поллианна взрослеет» делится на 2 части. В первой события происходят примерно через два…
-
Когда я стала женой сразу двух оборотней, то решила, что плохого в моей жизни больше не…
-
Мал Лой опустился в жерло кипящего вулкана и поднялся на четвёртый уровень астрала. Чего…
-
Мы думали, что попали в ад, но у нас не было выбора. Гоны рано или поздно прорвались бы…
-
Мал Лой уже освоился в новом мире. В мире полном тайн и наследия Древних. Мальчику…
-
Что сделает девушка, чье сердце рассыпается на мелкие кусочки? Может ли месть идти рука…
-
Я влюбилась в оборотня, который спас меня, и теперь жду ребенка, но он не знает об этом.…
-
Они рядом. Цитадели, в которых скрываются пси-вампиры, совсем близко. Справиться с…
-
В каждой женщине живет богиня, будь то супруга Гера, любовница Афродита или маменькина…
-
Учитель поневоле. Курс выживания
Проблемы позади? Как бы ни так! Пропавшая сестра моего жениха дала о себе знать, и теперь… -
Егерь императрицы. Война на Дунае
1790 год на Дунае уходит под грохот ружейных залпов и визг картечи. Под натиском русских… -
Охота началась… Но я не думал, что охота будет на меня. Толпы сумасшедших наемников…
-
Алексия отправляется с подругами в Таиланд, чтобы встретить Новый год и отдохнуть от…
-
Селин Маро читает весь город. Она ведет свою колонку в известном глянцевом журнале и…
-
Следователь Анна Стерхова приехала в Санкт-Петербург, чтобы вступить в наследство. Ее…
-
Судебно-медицинский эксперт Валерия Горяева думала, что уже потеряла способность…
-
Одинокая девушка, за которой присматривает стеклянный ангел. Молодая пара, которая изо…
-
Хулиномика 6.2. Элитно, подробно,…
Алексей Марков – экономист, музыкант, писатель и даже бизнес-дьявол. Автор нашумевших… -
Семейные обстоятельства. Родные,…
«Семейные обстоятельства» – рассказы и эссе современных авторов об их близком круге, о… -
Какие эмоции испытывает девушка, которая случайно узнает, что у нее, оказывается, есть…
-
Что снится черному коту? Машина, спасающая своего водителя от смерти? Загадочная болезнь,…