Электронная библиотека » Галия Гайнетдинова » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:01


Автор книги: Галия Гайнетдинова


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 6 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Галия Гайнетдинова
Күңел – бакча


ШАУ ЧӘЧӘКЛЕ БАКЧА КЕБЕК…

Галия Гайнетдинованы күптән беләм икән. Китап бастыру йортыннан китап укыту йортына, ягъни Матбугат йортыннан мәктәпкә күчкән 90 нчы еллардан ук. Беренче очрашуыбыз Казан шәһәренең 5 нче гимназиясендә булуын да хәтерлим. Юкса утыз елга якын вакыт узган. Кайларда гына булып, кемнәр алдында гына чыгышлар ясалмаган. Аларның барысын да истә калдыру мөмкин түгел. Ә менә Галия Гайнетдинованың мөлаем, хисле, язучыларга илаһи зат итеп караган күзләре, кече күңеллелек белән олылап сөйләшүе хәтердә. Хәзер инде Галиябез үзе дә биш китап чыгарырга өлгергән шагыйрә, 2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ә хисләренә бөртек тә кырау тимәгән, күңеле тамчы да керләнмәгән. Яңа кулъязмасын кулыма алып, китап өчен алхәбәр язарга ниятләгәндә, иң беренче булып миңа мәгълүм булган әнә шул сабыр, матур үткәне күз алдыма килде аның.

Галия Гайнетдинова әдәбиятка ашыгып, әрсезләнеп түгел, әкренләп газета-журналларда даими чыгып барган шигырьләре белән үзенең шагыйрә икәнлеген раслап килде. Кайчандыр, редакцияләргә юлланган шигырьләргә күзәтү ясаганда, «Тырнак астыннан кер эзләмәсәң, Галия Гайнетдинованың шигырьләренә уңай бәя биреп була» дип язганмын икән. Бүген дә шул фикерне куәтләп, педагог йөрәге белән иҗат ителгән әсәрләр тәрбияви дә, әхлаклы да була дип әйтә алам.

Инде килеп төп вазифага, авторның алтынчы китабы булып дөнья күрәчәк кулъязмага игътибарны юнәлтик.

 
Шагыйрь халкын аңлау кыен
Гади кешегә.
Сәер тоелалар алар
Карты-яшенә, –
 

ди ул «Шагыйрь халкы» исемле шигырендә. Әмма дөньяда шагыйрьләрнең очкынлы шигъри сүзе, чәчәннәрнең җырга төреп әйткән тирән фикере булмаса, һич кенә дә ямьле булмас иде бу тормыш. Сүзнең көче искиткеч зур. Ул таш бәгырьләрне эретә дә, йомшак күңелләрне катыра да ала. Галиянең күңел сараенда исә сүз хәзинәсенең ихласлары, табигатенә тәңгәл йомшаклары:

 
Тау-урманнар үрелеп дәшә миңа,
«Саумы» диеп, кырлар эндәшә.
И Тәтешлем, синдә бар да матур,
Синдә кошлар, гөлләр сөйләшә.
 

Галия туган ягын өзелеп ярата. Аның бик күп шигырьләре Башкортстанның бай табигатенә, җырчы чишмәләренә, җиләкле-мәтрүшкәле урман-болыннарына багышланган. Авылдан чыккан бик күп шагыйрьләр кебек аның да күңел хисләре авыл белән шәһәр арасында бәргәләнә:

 
Апрель дымы белән җир яшәрә,
Яфрак яра бөтен агачлар.
Туфрак табып, ташлар арасыннан
Әрем үсеп чыккан, ул да әнә
Шәһәр шартларына ярашкан.
 
 
Шушы әрем уйлар йомгагымны
Тәгәрәтте әллә кайларга.
Җепләр булып уралдылар алар
Туган якта үскән талларга.
 

«Илдә яшәүләргә ни җитә?» дип язса да, оя корган, чирек гасырдан артык көч салган мәктәбеннән аерыла алмый инде ул. Җитмәсә, ана буларак, улы белән кызына Казан каласын туган җирләре итеп бүләк иткән. Оныклары Татарстанда тамыр тарткан… Үкенерлек урын юк. Казан белән Тәтешле арасы – кул сузымы. Җәй саен кайтып, алиһәгә тиң күргән әнисен тәрбияләп, иҗатын дистәләгән яңа шигырьләр белән баетып килә ул:

 
Сабантуй бүген, Сабантуй –
Бәйрәмнәрнең бәйрәме.
Сабантуйлардан башлана
Халкыбызның җәйләре!
 

Шунысы куанычлы: Галиянең каләме елдан-ел чарлана бара. Тематикасын да ярлы дип булмый. Туган тел язмышы, мәктәп, укучылар тормышы – аның һөнәри темалары. Чечняга баласын озаткан ана хәсрәте, Кемерово хәлләре – хатын-кыз буларак йөрәген әчеттергән вакыйгалар. Мәхәббәт лирикасы, якташы-кумиры Әнгам Атнабайга, башка каләм әһелләренә багышланган шигырьләре дә кулъязманың күркәм бизәге.

Китапка исем итеп алынган төзек, мәгънәле шигырьдән мисал китереп, каләмдәшебезнең иҗаты киләчәктә дә шау чәчәкле бакча кебек, укучыларының күңелен нурландырып, әхлаклы эшләргә әйдәп торсын дигән теләк белән язмамны тәмамлыйм.

 
Бакча сыман язны көтә күңел,
Бакча сыман чәчәк ата ул.
Шуңа күрә дә мин аны бүген
«Күңел – бакча» диеп атадым.
 
 
Шигырь үсә аның туфрагында
Һәм өлгерә матур җыр булып.
Чишмәләрнең улагына тулып
Ага шигырь, моңга кушылып!
 
Эльмира Шәрифуллина

Туган җирдә туган хисләр

 
Җанга якын туган җирнең
Чишмәләре, таллары;
Җиләкле һәм мәтрүшкәле,
Чикләвекле таулары.
 
МИНЕМ УЧТА
 
Карлы юлдан әле яңа гына
Чанасына печән төялгән
Бер ат үткән.
Төшеп калган аннан бер уч печән.
Хисләремне минем кузгатырга
Шул да җиткән.
 
 
Бер уч печән. Таныш чәчәкләре,
Җиләк яфраклары, үләннәр.
Алар кипкән.
Җылы тыным өреп терелтәсем килә.
Җәйләремне кышта кайтарырга
Шул да җиткән.
 
 
Бер мизгелгә әллә җәйгә кайттым,
Әллә инде сабый чагыма?
Ак кар тышта.
Гомеремнең үткән җәе бүген
Аңкып торган хуш исләре белән
Минем учта.
 
ТУГАН ЙОРТ
 
И туган йорт, син дә картаясың,
Гомерләрең бара кыскарып.
Түбә такталарың челтәрләнгән,
Баскычларың бара кыйшаеп.
 
 
Тирә-ягың гөл бакчасы иде,
Без үскәндә, әле хәтерлим.
Хуҗа булып бара инде хәзер
Әрсез кычытканнар, ак әрем.
 
 
Кичер безне, газиз балаларың
Читтә яшәүләргә күнеккән.
Тик барыбер сиңа кайта күңел,
Кендегебез сиңа береккән.
 
 
Балачаклар искә төшкән чакта,
Кем сагынмый туган оясын.
И туган йорт, яшьлегендә бергә
Әткәм-әнкәм үргән оя син.
 
ИСӘНМЕ, ҖИРЕМ!
 
Исәнме, илем!
Исәнме, җирем!
Мине үстергән
Нигезем-өем!
 
 
Саумы, кадерле,
Газиз әнкәем!
Уемда һәрчак
Син – бәгырькәем.
 
 
Саумы, туганнар,
Шаулы урманнар!
Нәни чагымнан
Таныш урамнар.
 
 
Ашкынды җаным
Сезне күрергә.
Сөю һәм сагыш
Тартты бирегә.
 
 
Тартты бирегә
Чишмә сулары.
Туган ягымның
Ташлы юллары.
 
 
Кадерле алар
Җанга барысы да.
Онытмам мәңге,
Кая барсам да.
 
 
Туган илкәем –
Шигърият иле.
Туган җиркәем –
Шагыйрьләр җире.
 
 
Шулай дип җырлый
Талда сандугач.
Тургайлар сайрый,
Кырда көн тугач.
 
 
Чишмәләр җырлый,
Мактап халкымны.
Сулары – шифа,
Баса ялкынны.
 
 
Авылда туган
Бөек шагыйрьләр.
Ә шагыйрьләрдән –
Саллы шигырьләр.
 
 
Әнгам Атнабай,
Каһим абыйлар
Сүздән җыр үрде,
Сирәк андыйлар.
 
 
Алар кабызган
Шигырь учагы
Һәркемнең бүген
Җылыта җанын.
 
 
Ян, шигъри учак,
Җанга дәрт өстәп.
Гөрләп үтсеннәр
Бәйрәмдәй кичләр.
 
 
Саумы, илем, дип,
Саумы, җирем, дип,
Оя корырга
Кайтсыннар кошлар.
 
 
Саумы, илем, дип,
Саумы, җирем, дип,
Туган йортларга
Кайтсыннар дуслар.
 
ТӨШТЕМ ЧИШМӘ БУЕНА
 
Талларымны бик сагынып
Төштем чишмә буена.
Туры килдем көтмәгәндә
Сандугачлар туена.
 
 
Тал толымнарын тирбәтеп,
Җырчы кошлар сайраша.
Хәйран калып тыңлый чишмә,
Бу бит чып-чын тамаша!
 
ТУГАН ҖИР КАДЕРЕ
 
Кеше күңеле читтә яшәп аңлый
Туган илнең, җирнең кадерен.
Чөнки шунда аның нәсел очы,
Ата-бабасының кабере.
 
 
Авылының газиз һәр тарафы
Хәтер сандыгында саклана.
Үткән яшьлегенең һәр мизгеле
Онытылмаслык булып ятлана.
Инде бүген бабай булганнар да,
Малай чакка кире кайтып, әнә
Чапмак булып атка атлана.
 
 
И авылдаш, син дә бер күр кайтып,
Басу-кырлар сине сагынган.
Сине каршы алыр җуелмаган
Истәлекләр балачагыңнан.
 
 
Чишмәләргә төшеп, бер су эчсәң,
Сихәтләнер арган тәннәрең.
Син тоярсың мәтрүшкәләр исен,
Тауда пешкән җиләк тәмнәрен.
 
 
Урман яктан кабат ишетерсең
Күптән тансык кәккүк тавышын.
Яланаяк йөрсәң, син тоярсың
Туган туфрагыңның җылысын.
 
 
Моң-сагышлар тынгы бирмәс җанга,
Кайтмый йөрсәң илдән еракта.
Шул сагышлар еллар дәвамында
Кешеләрне азмы елата.
 
САГЫНМЫЙЧА ЯШИ АЛМАДЫМ
 
Балачагым үткән сукмаклардан
Сезгә килдем, нәфис талларым.
Су буйларын, сандугачлар җырын
Сагынмыйча яши алмадым.
 
АК ТОМАННАР
 
Ак томаннар. Әйтерсең лә җиргә
Ак болытлар күктән төшкәннәр.
Төшкәннәр дә үзәнлекләр буйлап
Таулар итәгенә күчкәннәр.
 
 
Көтүлекләр, җиләклекләр өсте
Ап-ак томаннарга төренгән.
Җир белән күк арасына шулай
Томан толымнарын кем үргән?
 
 
Карап барам: алар әкрен генә,
Авыл ягына ага тын гына.
Канатлары охшап тора әнә
Чабып барган атлар ялына.
 
 
Томаннарга әллә мин иярәм,
Әллә алар миңа иярә?
Иртә таңда автобуста кайтам,
Карый-карый таныш өйләргә.
 
БАРЫР ЮЛЫМ МАТУР
 
Туган җирнең җылы кочагында
Тирбәләдер күңел кылларым.
Барыр юлым матур, шул юлларда
Туар тагын яңа җырларым.
 
ЮЛЛАР
 
Юллар йөртә безне дөнья буйлап,
Ә юлларның була төрлесе.
Тузанлысы була, буранлысы,
Ураулары була, турысы.
 
 
Шул юлларның кайсы адаштыра,
Кайсылары җанны аздыра.
Берсе бәхетеңә алып барса,
Икенчесе юлдан яздыра.
 
 
Була юлда көтелмәгән хәлләр,
Була югалтулар, отулар.
«Кара мәче кискән юл»га чыгып,
Барып җитми кире кайтулар.
 
 
Минем юллар урау булса булды,
Ямьле, нурлы, җырлы булдылар.
Уйларыма һаман канат куеп,
Җанга ләззәт биреп тордылар.
 
 
Юл йөрүнең үз ләззәте барда
Берни түгел арып талулар.
Насыйп булмасын тик кайта алмый
Шул юлларда ятып калулар.
 
АВЫЛЫМА КАЙТАМ
 
Сиңа кайтам ташлы юлларыңнан,
Бар ямеңне күреп ерактан.
Таныш йортлы урамнарны күптән
Күрмәгәнгә күңел зарыккан.
 
 
Онытмадым сине, туган авылым,
Бик күп еллар элек китсәм дә.
Синнән изге урын табалмадым,
Җирне бер әйләнеп үтсәм дә.
 
ЧИШМӘЛӘР
 
Чишмәләр төннәрдә, тын гына
Челтерәп, моңланып җыр суза.
Ай белән серләшә-серләшә,
Нурларга коенып, төн уза.
 
 
Иртәдә сандугач җырлары
Чишмәгә кушыла бер булып.
Әниләр, киленнәр, туташлар
Китәләр, шифалы су алып.
 
 
Чишмәләр – авылым йөрәге,
Сулары беркайчан саекмас.
Китәрләр ял итеп, хәл җыеп,
Бирегә кеше эз суытмас.
 
САГЫНАМ САРАШТЫНЫ
 
Сагындырып төшкә керә
Изге җирем – Сараштым.
Егылмас өчен чыныккан
Анда очар канатым.
 
 
Сараштымны сагынып кайтам
Җәйләрен дә, кышын да.
Авылымда тыныч җаным,
Тәмлерәк күк ашым да.
 
 
Туган җир шул, ни әйтсәң дә,
Чыкмый күңел түреннән.
Тапмадым гүзәл урынны
Читтә туган җиремнән.
 
 
Йөзьяшәр имәннәр үсә
Җиләкле тауларында.
Сандугачлар сайрап туймый
Су буе талларында.
 
 
Күр чикләвекле тауларын,
Чәчәкле болыннарын.
Диңгездәй киң басуларын,
Урманын, аланнарын.
 
 
Ничә кайттым, санамадым,
Аттырдым күпме таңны.
Сарашты кызы булганга
Сагынам гел Сараштыны.
 
ЯШӘҮНЕҢ ҮЗ ТӨСЕ
 
Табигать үзенә күпме төс сыйдырган:
Күзәт син язларын, җәйләрен һәм көзен.
Барысы кушылып, төсле җыр җырлыйлар,
Мин тоям, ишетәм аларның һәрберсен.
Шатлыкның бар төсе,
Кайгының бар төсе,
Һәр җирдә чигелгән бизәкләп-бизәкләп
Яшәүнең үз төсе!
 
ПЕШКӘН ЧАКТА ҖИЛӘКЛӘР
 
Җиләк җыярга киләм мин
Имәнтау буйларына.
Җиләкләр үзләре чыга
Йөгереп алларыма.
 
 
Үзе эре, үзе тәмле,
Җиләкләр бөртек-бөртек.
Йөгерә-йөгерә җиләк җыям,
Карыймын авыз итеп.
 
 
Күктә кояш күзен алмый,
Көн буе тора көлеп.
Күбәләкләр очып йөри,
Хуш исле гөлләр үбеп.
 
 
Безнең яклар – җиләкле як,
Һәр почмагы – әкият.
Сандугачларга кушылып,
Кайтып киләм җыр көйләп.
 
 
Өстемдәге күлмәгемнең
Бизәкләре – җиләкләр.
Бит алмаларым кызарып
Пешкән җиләк кебекләр.
 
 
Җәйләрнең иң ямьле чагы
Пешкән чакта җиләкләр.
Шул җиләкләр белән тулып
Кайткан чакта чиләкләр.
 
ЯЗСЫН ӘЛЕ ТАГЫН
 
Бәбкә үлән үскән тар сукмактан
Чыклар ерып киләм чишмәгә.
Туган җирнең җанга шифа суын
Учларыма алып эчәргә.
 
 
Чиләкләрем янга куеп, озак
Карап торам аның агышын.
Суларына кушылып агып китә
Җанымдагы бөтен сагышым.
 
 
Язсын әле димен тагын кайтып
Шушы чишмәләргә төшәргә.
Суларына рәхмәт әйтә-әйтә,
Яңа бер җыр язып китәргә.
 
ТӘТЕШЛЕДӘ КАЛАМ
 
Тәтешлемә кайтам, юлларымда
Сагышымны басам җыр белән.
Газиз җиркәемне кочар булып,
Акбүз аттай очып үр менәм.
 
 
Тау-урманнар үрелеп дәшә миңа,
«Саумы» диеп, кырлар эндәшә.
И Тәтешлем, синдә бар да матур,
Синдә кошлар, гөлләр сөйләшә.
 
 
Юл буйлары тоташ чәчәк кенә,
Бәрмеш буе – зифа камышлар.
«Саумы» диеп сәлам бирер өчен,
Юлым бүлә дуслар, танышлар.
 
 
Сәламлиләр гөлләр тәрәз аша,
Бәбкә үлән – койма буйлары.
Шәһәргә тиң үзәк урамнарга
Алып керә асфальт юллары.
 
 
Чит җирләрдә яшәп аңладым мин
Туган якларымның кадерен.
Бөтенләйгә калам Тәтешледә,
Үз җиремдә бетмәс кадерем.
 
АВЫЛ КИЧЛӘРЕ
 
Сагындыра искә төшкән саен
Авылымның зәңгәр кичләре.
Моңга тулып җырга әверелә,
Еллар үткәч, күңел хисләре.
 
 
Әнә авыл кичке зәңгәрлекне
Сыңар күзен кысып күзәтә.
Картлар йоклый, яшьләр уенлыкта.
Уйнасыннар, әйдә, сүз әйтмә.
 
 
Әнә алар җәйге җилсез кичтә
Учак ягып очкын уйната.
Сизми алар вакыт үткәнен дә,
Кайчакларда хәтта таң ата.
 
 
Хезмәтеннән кайткан егетләрнең
Кызлар җырлап өзә үзәген.
Уйный гармун, дәртле көй ритмына
Кушылмыйча җаннар түзәме?
 
 
Ялт-йолт килеп, гармун телләрендә
Ай нурлары әнә биешә.
Кызлар уртасында гармун уйнау
Егетләргә бигрәк килешә.
 
 
Такмакларның юк ниндие генә,
Уеннар да монда төрлечә.
Әнә анда берсе мәзәк сөйли,
Кызык табып, кызлар көлешә.
 
 
Тормыш кайный монда, бар да артист,
Монда бар да сәнгать сөюче.
Тамашалар залы кирәк түгел,
Кирәк түгел бәя бирүче.
 
 
Сабантуйлар гөрли, җәйләр җитсә,
Кичке уенлыкны тутырып.
Бөтен халык бәйрәм иткән чакта
Буламы соң өйдә утырып?
 
 
Авыл халкы бәйрәм итә белә,
Кемдә – гармун, кемдә кубыз бар.
Талантларны читтән эзлисе юк,
Үзебездә үсә йолдызлар.
 
 
Җырлап-биеп авыл кичләрендә,
Остаралар егет һәм кызлар.
Дөнья сәхнәсенә күтәрелә
Авылларда үскән йолдызлар.
 
СИНДӘ БАР ДА МАТУР
 
Асфальт юллар мине алып кайта
Тәтешлегә – туган ягыма.
«Каршы ал син, газиз җирем!» диеп
Кайтып киләм балачагыма.
 
 
И Тәтешлем, синдә бар да матур,
Сызылып ата синдә ал таңнар.
Гөрләп үтә җәен Сабантуйлар,
Җанга якын синдә көй, моңнар.
 
 
Шагыйрьләрең сиңа ода яза,
Тарихыңны терки әдипләр.
Игелекле хезмәтләре белән
Саулык саклый оста табиблар.
 
 
Җырчыларың – сәхнә йолдызлары,
Талант ияләре – яшьләрең.
Кара алтын таба нефтьчеләр,
Гөрләп бара матур эшләре.
 
 
Төзелешләр гөрли синдә, әнә
Биек йортлар калка һәрьяктан.
Яңа мәчетеңнән моңлы азан
Ишетелеп тора ерактан.
 
 
Куе камышларга сыенып ага
Бәрмеш елгасының сулары.
Ил туйдыра иген басулары,
Җир астында нефть юллары.
 
 
Җанга сихәт бирә табигатең,
Чишмәләрең, болын, кырларың.
Тургайларың моңлы җырын суза,
Тибрәндереп күңел кылларын.
Язмышыма рәхмәт, сагынганда,
Сиңа алып кайта юлларым.
 
ИЛҺАМЛЫ МИЗГЕЛДӘ
 
Илһамлы мизгелләр иҗатка дәшкәндә,
Каләмгә үрелә кулларым.
Кәгазьгә тезелә риясыз җаныма
Тынгылык бирмәгән уйларым.
 
ЯҢАВЫЛДА
 
Яңавыллар – күркәм халык алар,
Телне, динне саклап киләләр.
Ата-бабалардан үрнәк алып,
Ямь-тәм табып яши беләләр.
 
 
Нурга күмеп, матур данга төреп
Яши алар туган төбәкне.
Ямь өстенә ямьнәр өстәп, чынга
Ашыралар хыял-теләкне.
 
 
Сәхнә түрләрендә – җырчы кызлар,
Көрәш мәйданында – уллары.
Могҗизалар тудыралар җирдә
Талантларның оста куллары.
 
 
Ак йортлары әнә Яңавылның
Ерактан ук тора күренеп.
Күзнең явын ала бакчалары,
Утырганга гөлгә күмелеп.
 
 
Тәрәз йөзлекләре – урам күрке,
Зәвык белән сырлап бизәлгән.
Юл буена, тигез рәтләр булып,
Юкә, каеннары тезелгән.
 
 
Бер урамда бүген бәби туе,
Ә берсендә кемдер өйләнә.
Кемдер кайта солдат хезмәтеннән,
Кемнәр күчә яңа өйләргә.
 
 
Вокзалында ыгы-зыгы кайный,
Туктап тормый монда хәрәкәт.
Барлык уңайлыклар булдырылган,
Юлчыларга монда бик рәхәт.
 
 
Таныш урамнарга ничә тапкыр
Алып килде мине язмышым.
Менә тагын Яңавылда туктап,
Күңелемә истәлекләр туплап,
Авылыма кайтып барышым.
 
ИЛДӘ ЯШӘҮЛӘРГӘ НИ ҖИТӘ?
 
Туган ягым, сау бул, китеп барам,
Озаккамы, белмим, азгамы?
Хыялларым дәшә еракларга,
Юлларымда язмыш язганы.
 
 
Сау бул, авыл, болын, урманнарым,
Җиләк җыйган биек тауларым,
Камышлы күл, сары көнбагышлар,
Изге чишмәм, бөдрә талларым.
 
 
Сау бул, әнкәй бәгърем, исән яшә,
Озак тормам, кайтып җитәрмен,
Кайтып җитәрмен дә Казаннарга
Үзеңне дә алып китәрмен.
 
 
Шул сүзләрдән кинәт әнкәемнең
Моңсуланды көләч йөзләре.
Йомшак күңеле тулып, менә-менә
Яшьләнергә тора күзләре.
 
 
Әллә инде китми калыйм микән,
Чит җирләрдә мине ни көтә?
Бәхет эзләп читтә йөрегәнче,
Илдә яшәүләргә ни җитә?
Әйе бит!
 
ТЫНЫП КАЛГАН
 
Көз колачын җәйгән бар дөньяга,
Яңгыр коя елак болытлар.
Кошлар китә ояларын ташлап,
Тынып калган әнә таллыклар.
 
 
Иләкләнгән агачларның шәле,
Тирә-якта – яфрак бураны.
Ишетелә көзге җилгә кушылып
Сызгырганы кырда кураның.
 
 
Тамчы тама миләш тәлгәшеннән,
Көзнең салкын яңгыр тамчысы.
Тынып калган сары яфракларның
Соңгы вальсы, соңгы тавышы.
 
ШАГЫЙРЬ ХАЛКЫ
 
Шагыйрь халкын аңлау кыен
Гади кешегә,
Сәер тоелалар алар
Карты-яшенә.
 
 
Эштәме ул, түгелме ул,
Каләм – кулында.
Яза, сыза, тагын яза,
Нидер уенда.
 
 
Төн уртасында да була
Тәрәздә уты.
Илһам уятамы «яз» дип,
Кермиме йокы?
 
 
Учак ягып төн уздыра
Әнә бүген дә,
Йолдызларны саный-саный
Авыл күгендә.
 
ЙОЛДЫЗ КАБЫЗУЧЫ АТНАБАЙ
 
Дөньяга бер сабый аваз салган,
«Әнгам» диеп исем биргәннәр.
«Бу дөньяны матурлаучыларның
Берсе булып үс син!» дигәннәр.
 
 
Әти кулы бишек ясап биргән,
Әни кулы төргән биләүгә.
Ана сөте, бишек җыры белән
Иман иңгән садә күңелгә.
 
 
Шигърияткә Ходай алып килгән,
Тумышыннан талант биргән дә.
«Очсын әле еракларга» диеп,
Талмас канат биргән иңнәргә.
 
 
Язмыш аңа парын сайлап биргән,
Нәсел дәвамына – улларын.
Өлешенә шатлык-кайгысын да,
Үтәр өчен озын юлларын.
 
 
Шигырьләре җырга әверелеп,
Төшми бүген халык теленнән.
Иҗатына илһам, бетмәс көчне
Алган шагыйрь Күрдем җиреннән.
 
 
Китапларын укы, син алардан
Онытылмас дәрес алырсың.
Яшьнәп үткән матур яшьлегеңне,
Үткәнеңне, бәлки, танырсың.
 
 
Мин дә бүген Атнабайга килдем,
Карамыйча юлым урауга.
Алтын сүзләр таптым, китабының
Тәүге битен ачып карауга.
 
 
Алтын сүзләр!
Шагыйрь ул сүзләрне
Битләп-битләп безгә өләшә.
Чын дусларча, «син» дип, гади генә
Үз тавышы белән эндәшә.
 
 
«Якты йолдызларны кабызучы
Атнабай» бит аның чын аты,
Шулай атыйлар гел илдә аны,
Шулай атый яты, танышы.
 
 
Минем күңел күгендә дә бүген
Атылмыйча бер йолдыз яна.
«Сүндермичә яшәт»диеп, миңа
Бүләк итте Атнабай ага.
 
 
Якташымның шигырьләре аша
Таныдым мин шигырь дөньясын.
Килә иде үскәч үземнең дә
Аның кебек шагыйрь буласым.
 
 
Шигъри сукмакларым, бара-бара,
Зур юлларга алып чыктылар.
Адаштырмый гел яктыртып торды
Атнабай кабызган чаткылар.
 
ИЛҺАМ ЭЗЛӘП…
 
Мин Тукайда булдым әле кичә,
Китапларын аның актардым.
Җәйләр җиткәч кайтырга дип торам,
Бер әйләнеп Кырлай якларын.
 
 
Ә иртәгә Такташ дәшеп калды:
«Кил, сеңлем, – ди, – кунак булырсың.
Автографым булмас, китабыма үзең
«Такташ абыйдан» дип куярсың».
 
 
Җәлилгә дә барып кайтасым бар,
Күптән булганым юк янында.
Элек аңа ешрак килә идем,
Илһам эзләп йөргән чагымда.
 
 
Бер көн анда, бер көн монда йөрим,
Калмасыннар диеп үпкәләп.
Туймас җаным, күпме укысам да
Алар язган китап битләрен.
 
 
Илдар абый, Мостай абыйларның
Бик кадерләп саклыйм хатларын.
Китапларын кулга алган саен,
Мин сагынам исән чакларын.
 
 
Атнабай да көтә туган якта,
Ничек калыйм инде кайтмыйча?
Озак тормый кайтыр юлга чыгам,
Җәй җиткәнне көтеп ятмыйча.
 
МИҢА РӘХӘТ
 
Вальс бии җитәкләшеп
Энҗе кар бөртекләре.
Мин дә биим, аягымда –
Кукмара итекләре.
 
 
Җилләр килеп, энҗе кардан
Челтәр яба иңемә.
Миңа рәхәт, күмеләм мин
Дөньяның ак яменә.
 
САГЫНЫП ТАГЫН КАЙТТЫК
 
И туган йорт, безнең изге нигез,
Ялгызыңны киттек калдырып.
Ямансулап һаман көтәсең син,
Тәрәз-күзләреңне талдырып.
 
 
Хәтерлисең: без дүрт бала үстек,
Түрләреңдә уйнап, тәгәрәп.
Менә идек өй артында үскән
Шомырт башларына үрмәләп.
 
 
Җан түзмәде, янә сиңа кайттык,
Безне көткән таныш бусага.
Без бит шушы нигез балалары,
Үзебезгә алтмыш тулса да.
 
 
Ничек яшәү кирәк, кайтмый читтә,
Кайтыр өчен оя-йорт барда.
Авыл кары сагындырган чакта
Кайтабыз без хәтта кышларда.
 
 
Кайтабыз да сиңа, элеккечә
Җибәрәбез ягып мичләргә.
Күңел кайта кабат балачакка,
Аулак өйләр үткән кичләргә.
 
 
Ниндидер бер рәхәт ләззәт белән
Карлы урамнардан үтәбез.
Җылы өйдә, кайнар чәй янында
Хәтер йомгакларын сүтәбез.
 
ӘРЕМ ИСЕ
 
Апрель дымы белән җир яшәрә,
Яфрак яра бөтен агачлар.
Туфрак табып ташлар арасында
Әрем үсеп чыккан, ул да әнә
Шәһәр шартларына ярашкан.
 
 
Шушы әрем уйлар йомгагымны
Тәгәрәтте әллә кайларга.
Җепләр булып уралдылар уйлар
Туган якта үскән талларга.
 
 
Йөрде алар урап урамнарны,
Әйләнделәр басу-кырларны,
Уйнадылар чишмә буйларында,
Чәчерәтеп көмеш суларны.
 
 
Авылымда йөреп килдем шулай,
Уйлар йомгагына ияреп.
Ул йомгакны кузгатучы булды
Ташлы җирдә үскән ак әрем.
 
 
Ә авылым оҗмах бакчасы ул
Җәен генә түгел, көзен дә.
Үзең барып күрсәң гүзәллеген,
Сихерләнер җаның синең дә.
 
 
Мин дә сихерләнгән, шуңа, ахры,
Туган авылым чыкмый исемнән.
Күпме еллар үткән аерылганга
Печән исе, әрем исеннән.
 
 
Тансык миңа әче әрем исе,
Гөле-чәчәкләре кирәкми.
Сагынганда туган авылымның
Әрсез әреме дә гөлгә тиң.
 
АВЫЛ КЫЗЛАРЫ
 
Тар сукмаклар буйлап,
      җырлый-җырлый,
Судан кайта авыл кызлары.
Чиләкләрдән тамып-тамып кала
Йөрәкләргә шифа – сулары.
 
 
Саф сөюдер алар йөрәгендә,
Йөзләрендә – бәхет нурлары.
Чыклы сукмаклардан башланадыр
Кыз баланың тормыш юллары.
 
 
Кайчан гына шушы сукмаклардан
Йөгерә-йөгерә мин дә үткәнмен,
Гүзәллеген җирнең чигәр өчен,
Күпме йомгакларны сүткәнмен.
 
МӘКТӘБЕМ
 
Фатихаңны алып киткән көннән
Бик күп еллар инде үттеләр.
Синнән киткән уллар, кызлар инде
Әллә кемнәр булып беттеләр.
 
 
Котлап бүген килгән шәкертләрең
Туган көнең белән, күр әнә,
Чакырылган кунак булып, менә
Мин дә кайттым синең түреңә.
 
 
Язмыш җиле шулай төрлебезне
Төрле тарафларга тараткан.
Иллең тулган көндә сиңа бары да
Сәлам җибәрәләр ерактан.
 
 
Кабат-кабат искә төшәсең син,
Хәтерләргә сеңгән үткәнем.
Мәңге балкып яшә, гомеремнең
Тәүге тукталышы – Мәктәбем!
 
УЙНАСЫННАР ИДЕ ГАРМУННАР
 
Улым гармун уйный онытылып,
Нәни бармаклары төймәдә.
Берсен уйный, икенчегә күчә,
Моң агыла таныш көйләрдән.
 
 
Моңсызларга шулай моң өләшеп
Уйнасыннар иде гармуннар.
Сирәгәйде бүген элеккечә
Кичләр буе гармун уйнаулар.
 
 
Ноталарын алларына куеп
Тезә улым матур көйләрне.
Нәни генә өмет чаткылары
Чолгап ала минем күңелне.
 
МИН БИТ СИНЕҢ ДӘВАМ
 
Гомер җебе буйлап эзләп кайттым
Еракларда калган балачакны.
Уйнап үскән җирләр шул ук, ләкин
Йөрим бүген никтер үзен тапмый.
 
 
Нәни чиләкләрен көянтәгә асып,
Тыкрыклардан суга төшмәс микән?
Чәчләренә ефәк тасма тагып,
Сукмаклардан уйнап үтмәс микән?
 
 
Килмәс микән урман юлы буйлап
Кузгалаклар үскән аланнарга?
Көлә-көлә җилләр белән уйнап
Атынмасмы икән таганнарда?
 
 
Әй балачак!
Кай тарафта калдың син адашып?
Чык каршыма, уйныйк бергә кабат.
Һич булмаса, ишет тавышымны.
Дәш син миңа, мин бит синең дәвам.
 
 
Озак йөрелгән шул чит җирләрдә,
Балачагым оныткан мин барын.
Күңел юанычым булып яши җанда
Балачактан отып калган җырым.
 

Страницы книги >> 1 2 3 4 5 6 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации