Текст книги "Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад"
Автор книги: Галия Гайнетдинова
Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 2 (всего у книги 6 страниц)
КАЗАНЫМ
Алтын бишеге син милләтемнең,
И Казаным, гүзәл башкалам.
Туфрагыңа аяк баскан һәркем
Гүзәллегең күреп таң кала.
Казансуга карап, Сөембикәң
Үткәннәрен искә төшерә.
Айлы төндә, изрәп, Идел йоклый,
Серле Кабан күле төш күрә.
Кол Шәрифең – синең йөзек кашың –
Тирә-якка нурын тарата.
Чичән шагыйрьләрең җыр чыгара,
И Казаным, сиңа карата.
ЮЛЛАР ТАПМЫЙМ
Эх, балачак үткән сукмаклардан
Яланаяк йөгереп үтәргә.
Бар дөньяны онытып, сабый булып,
Күбәләкләр куып китәргә.
Балачакта зурлар дөньясына
Сайлар өчен юллар җитәрлек.
Тик еракта калган сабый чакка
Юллар тапмыйм кайтып китәрлек.
Тапмам микән, әгәр ул юлларны
Әкиятләрдән эзләп карасам.
Алып бармас микән үткәнемә
Йомгакларым, сүтеп карасам?
ЮАНЫЧЫМ МИНЕМ
Әй авылым, юанычым минем,
Җанга сарган сагышымны синең
Иңнәреңә кайтып бушатам.
Нигъмәтләрең белән син көтәсең,
Ә мин сиңа һаман буш кайтам.
Сыйлар сиңа кирәк түгел, беләм,
Ни генә юк синдә, бар да бар.
Шуңа күрә алып кайттым әле
Сиңа атап яңа бер шигырь.
Ә син бер дә үзгәрмисең дисәм,
Үзгәрешләр бераз бар икән.
Тирән буаларың саекканнар,
Әрәмәләр куе тал икән.
Үзгәрмәгән кебек болын, кырлар,
Тал-тирәкле чишмә буйлары.
Яңартылган бары басмалары,
Ташлары шул, шул ук сулары.
Элеккечә капка төпләрендә
Утыралар әби-бабайлар.
Күрешергә киләм, рәхмәт яугырлары,
Ерактан ук мине таныйлар.
Күрше нигезләрдә яңа йортлар,
Иске өйләр сүтелеп беткәннәр.
Кайбер картлар гүр иясе булып,
Мәңге кайтмаска дип киткәннәр.
Авылдашлар хәлен уртаклашам,
Чит түгел бит алар берсе дә.
Күңелем белән алар янында мин,
Язмышларым читтә йөртсә дә.
КАЗЛАР ОЧА
Киек казлар, кая очасыз сез?
Кай тарафта туктар юлыгыз?
Кай тарафта көтә ризыгыгыз?
Кай тарафта йөзәр суыгыз?
Баш очымнан гына үттегез сез,
Кыйгылдашып, канат кагынып.
Беләм: сезнең кайтып барышыгыз,
Туган ягыгызны сагынып.
Сез кешеләр түгел, туган яксыз
Яши алмыйсыз шул чит җирдә.
Без генә ул кайда булса, шунда
Калучылар яшәп гомергә.
Азмы җирдә туган нигезләргә
Кайтмый йөрүчеләр озаклап.
Хуҗаларын көтеп тутыгалар
Ишекләрдә тимер йозаклар.
Менә шундый уйлар килде башка,
Киек казлар очып үткәндә.
Ә казларым гомер җебе кебек
Югалдылар зәңгәр күкләрдә.
ТУКТА, ВАКЫТ!
Тукта, Вакыт!
Тыңла!
Бер кайтаваз булып,
Балачагым дәшә түгелме?
«Кайт!» ди туган якка,
Бергә булган чакка,
Бу чакыру юкка түгелдер.
САБАНТУЙЛАР
Сабантуй бүген, Сабантуй –
Бәйрәмнәрнең бәйрәме.
Сабантуйлардан башлана
Халкыбызның җәйләре.
Сөлге, яулыклар колгада
Җилфер-җилфер итәләр.
Җыр-биюне башлар өчен,
Кызлар гармун көтәләр.
Ярышларга күптән әзер
Егетнең булганнары.
Йөгерә-йөгерә су ташыйлар
Кызларның уңганнары.
Атлар килә! Кем беренче?..
Йөрәкләр дөп-дөп тибә.
Батырлар бил алышалар
Мәйданда, төшеп тиргә.
Туганнар, дуслар, кардәшләр
Бергәләп ял итәләр.
Һәр төбәктә Сабантуйлар
Шулай гөрләп үтәләр.
ҖЫЕЛЫШТЫК БЕРГӘ
Шатлык белән тулы өй эчләре,
Куаныч һәм бәхет йөзләрдә.
Җыелганга якын туганнарым,
Бик күп бүген сөйләр сүзләр дә.
Бик күп еллар узган киткәнгә дә,
Нигез-йортыбызны калдырып.
Бала идек язмыш арбасына
Чыгып киткән чакта утырып.
Вакыт үзенекен иткән, хәтта
Сизмәгәнбез еллар агышын.
Җыелыштык бүген туган йортка,
Басар өчен йөрәк сагышын.
Яшьлегенә кайткан кебек, әнкәй
Йөри безне сөеп, иркәләп.
Нәни чакның фоторәсемнәрен
Карап чыктык кабат бергәләп.
Туган нигез газиз балаларын
Җыйды шулай өйнең түренә.
Ә әнкәбез безнең гаиләнең
Алиһәсе булып күренә.
Бөтен өйгә тәмле ис аңкытып,
Икмәк пешә, табын түгәрәк.
Янәшәмдә әнкәй, туганнарым,
Бәхет өчен тагын ни кирәк?!
БОЛЫТЛАР
Күктә йөзгән болытларга
Бик еш карый идем элек.
Менә бүген дә күзәтәм
Болытларны, эшем бүлеп.
Җилдәй җитез ак болытлар
Ераклардан агып килә.
Чагыштырам мин аларны
Ашыгучы вакыт белән.
Балачакта вакыт та бит
Бик әкерен үтә иде.
Тизрәк үсеп җитәр чакны
Ай-һай озак көтә идек.
Хәзер әнә сизмибез дә
Таңнар атып, көн үткәнен.
Сибеп күккә йолдызларын,
Төн уртасының җиткәнен.
Болытлар, сез ашыкмагыз,
Иярмәгез вакытларга.
Сезгә карап яткан чакта
Кайтам мин балачакларга.
ТУЙЛАР
Туйлар, туйлар – кеше гомеренең
Онытылмас гүзәл мизгеле.
Туй түрендә ике яшь йөрәкнең
Үз насыйбы, үзенә тиң гөле.
Бүген алар – кияү белән кәләш,
Мәхәббәттән балкый йөзләре.
Бер-берсенә карап елмаялар,
Балдан татлы әйткән сүзләре.
Уртак итеп икәү язмыш юлын,
Әзер алар бергә китәргә.
Әзер алар, иңне иңгә куеп,
Гомер юлын бергә үтәргә.
Чынга ашсын матур хыяллары,
Кабул булсын барлык теләкләр.
Бер-берсенә назлар бүләк итеп,
Сөю белән типсен йөрәкләр.
Шатлык-куанычлар алып килсен
Башланачак тормыш юллары.
Бәхет тулы йортның түрләрендә
Уйнап үссен кыз һәм уллары.
Яшәү ямен, дәртен сүндермичә,
Бер-бер артлы еллар үтсеннәр.
Туганлашкан кода-кодагыйлар,
Матур яшәп, йөзгә җитсеннәр.
ШУЛАЙ ЯШИ КҮРШЕЛӘР
Уллары да, кызлары да
Уңганнар, күз тимәсен.
Күршеләрне әйтәм әле,
Кай якка борырга алар
Белә тормыш көймәсен.
Йорт салынган, малай үскән,
Ярый эшкә, киңәшкә.
Ишегалды – гөл бакчасы –
Каршы ала керешкә.
Бер-бер артлы туйлар үтә,
Кызлар китә кияүгә.
Тәмле телле гүзәлләрдән
Гаеп тапмас берәү дә.
Туганнарның хәлен белеп,
Кунакка йөрешәләр.
Күрше-тирә әбиләрнең
Хәлләрен белешәләр.
Хуҗабикә яңа мичтә
Ипи, бәлеш пешерә.
Ягып куйган мунчалары
Кайнар тиргә төшерә.
Һәр көнне башлый күршеләр,
Әтәчләр белән торып.
Бүгенге эшкә кичә үк
План куелган корып.
Куела печән кибәнгә,
Утын өелә ярып.
Самавыры да куела,
Чишмә сулары салып.
Шулай яши күршеләрем,
Гайбәт сөйләп йөрмиләр.
Эштән аргач ял итәләр,
Зарлануны белмиләр.
Эшләгәч җәен тир түгеп,
Кышлар үтә рәхәттә.
Уңганнарга, булганнарга
Үзе килә бәхет тә.
ЯҢА ЕЛНЫ КӨТӘ ЙӨРӘКЛӘР
Календарьның соңгы бите төшә,
Бусагадан атлый Яңа ел.
Әй, Яңа ел, бетмәс саулык алып,
Шатлык-куанычлар алып кил.
Нурлар өстәп, җиргә таңнар тудыр,
Җаннар тудыр җиргә, нур өстәп.
Ямьле язлар, матур җәйләр китер,
Йөрәкләргә илһам, дәрт өстә.
Илләр имин, еллар тыныч булсын,
Аклансыннар көткән өметләр.
Ак кар кебек саф теләкләр белән
Яңа елны көтә йөрәкләр.
ЯРТЫ ҖАНЫМ ЯШИ АВЫЛДА
Һәрбер йортның сагыныр кешесе бар –
Минем кебек читтә яшәүче.
Кайтып китәр өчен авылына
Чираттагы җәйне көтүче.
Кайттым менә мин дә авылыма,
Сагынуым көчле булганга.
Аптырамагыз сез, авылдашлар,
Ирексездән күңелем тулганга.
Күңел дигәнең ул – сәер нәрсә,
Аерып булмый аны авылдан.
Ярты җаным, ярты тәнем шуңа
Яши төсле һаман авылда.
Авылымның әнә һәр капкасы
Минем өчен ачык, кер генә.
– Кереп утыр, кызым, безгә, – диеп,
Күрше-күлән дәшә гел генә.
Утырырга кереп чәй янында
Сөйләшергә бармы вакыты?
Кайтам гына – китәр вакыт җитә,
Туктатып ла булмый вакытны.
Үкенергә урын да юк кебек,
Китек түгел дөньям – түгәрәк.
Шул түгәрәк кителмәсен өчен
Бу җаныма, авылым, син кирәк!
КҮҢЕЛЕМӘ СЫЙМАС МОҢНАРЫМ
Катлы-катлы ак болытлар күктә,
Пар тургайлар канат кагына.
Эз калдырып, бер самолёт әнә
Оча безнең авыл ягына.
Искә төшә чикләвекле таулар,
Көнбагышлы басу, чишмәләр
Бик кадерле мизгелләре белән
Сагындырып искә төшәләр.
Авылыма сирәк кайтыла шул,
Айлар түгел, еллар үтәләр.
Искә төшеп чалгы тавышлары,
Колагымда чыңлап китәләр.
Сагындырды җир җиләкле болын,
Сагындырды алма бакчасы,
Сагындырды сандугачлы таллар,
Туган якка сыйган барчасы.
Шигырь язган бер хыялый кызын
Быел авыл тагын көткәндер.
Кеп-кечкенә күрше кызлары да
Инде үсеп буйга җиткәндер.
Катлы-катлы ак болытлар күктә,
Башта болыт-болыт уйларым.
Җырлар булып тышка ургып чыга
Күңелемә сыймас моңнарым.
КАРЛАР ЯВА
Туй күлмәге кигән кызлар кебек,
Чыршылар, күр, ап-ак булганнар.
Яңа яуган карлар әремнәрнең
Сабакларын сырып алганнар.
Кай арада зур-зур көртләр булып
Койма буйларына тулганнар.
Ак күлмәкле карлар бөтерелә,
Әйтерсең лә вальс бииләр.
«Әй, кешеләр, сезгә шатлык алып,
Бәхет алып килдек без», – диләр.
Бии карлар кичке зәңгәрлектә,
Тирә-ягым гаҗәп тамаша.
Җемелдәшеп җирне нурга күмгән
Ак карлардан күзләр камаша.
Шаярмакчы булып минем белән,
Куна алар мамык шәлемә.
Ә мин яңа эзләр сала-сала
Күмеләм шул дөнья яменә.
Керфекләргә килеп куна карлар,
Юа алар алсу битемне.
Ә мин шуны, берни булмагандай,
Күрмәмешкә салышып үтимме?
Бу мизгелдә сихерләнгән җаным
Риза хәтта кышта калырга.
Кыш тудырган һәрбер могҗизаны
Әзер күңел җырга салырга.
БӘХЕТЛӘР ТУЛЫП ТОРСЫН
Иске ел китә, өстенә
Киеп тузган чикмәнен.
Җиһан көтә сәгатьләрнең
Уникегә җиткәнен.
Унике тулгач, ишектән
Яңа ел килеп керер.
«Өч йөз алтмыш биш тәүлеккә
Мин хуҗа!» диеп йөрер.
Йөрсен, әмма «иске»сеннән
«Яңа»сы яхшы булсын!
Көннәребез гел кояшлы,
Дөньялар имин торсын!
Кәсәләрдә шәраб түгел,
Бәхетләр тулып торсын!
КИЛ, ЯҢА ЕЛ!
Кил, Яңа ел, илгә, көнгә
Бәйрәмнәр, туйлар алып.
Ел буена сый-нигъмәттән
Торсын табыннар тулып.
Сафлык, нур иңсен җаннарга,
Гел изге булсын эшләр.
Кояшлы булсын иртәләр,
Йолдызлы булсын кичләр.
Рәхим ит изге сәгатьтә,
Яңа ел, түребезгә.
Муллык, бәрәкәт, тынычлык
Алып кил җиребезгә.
Һәр сәгатең, һәр минутың
Илтсен бәхеткә генә.
Төкле аягың белән кил
Һәркемнең ишегенә!
КАЗАН УТЛАРЫ
Казан утларын бер килеп
Күрсәң иде кичләрдә.
Алар янганга матур гел
Иртәләр дә, кичләр дә.
Балкыйлар Казан утлары
Казансу буйларында.
Нурлары коена уйнап
Тын елга суларында.
Утлар яктысында парлар
Урамнардан үтәләр.
Кулда – гөлләр, бер-берсенә
Йөрәк серен сүтәләр.
Мин дә йөрдем урамнарда,
Серле утларга карап.
Балкышлардан нурлар җыеп,
Кайтып килешем урап.
БАШЛЫЙК ҖИҢЕЛ АЯКТАН!
Ап-ак кышлар алып килә
Җиһанга Яңа елны.
Тарихка Яңа ел килә,
Салып өр-яңа юлны.
Килә Яңа ел сәламләп,
Уятып дөнья халкын.
Йөрәкләргә, кыш дип тормый,
Сала ул сүнмәс ялкын.
Яңа ел өр-яңа җырлар
Тудыра күңелләрдә.
Котлаша дуслар, туганнар,
Яңа ел килгән мәлдә.
Җанга шатлык, нур өстиләр
Утларның балкышлары.
Һәр тарафта дәрт өстиләр
Яңа ел алкышлары.
Кил, Яңа ел! Уз түрләргә,
Бәрәкәт, муллык алып.
Гади көнең бәйрәм булсын,
Яшик синдә куанып.
Яңа ел кары сибелсен,
Күзләр чагылсын актан.
Яңа елны дуслар белән
Башлыйк җиңел аяктан!
АЛМАГАЧ
Алмагачка картлык килгән,
Күптән үткән яшь чаклары.
Җилләр ерган кәүсәләрен,
Сөялләнгән ботаклары.
Иртә-кичен кунып сайрый
Ияләшкән сандугачлар…
Янәшәдә орлыгыннан
Үсеп килә яшь агачлар.
Кырыс җилләр иссә кинәт,
Карлар яуса көтмәгәндә,
Сыена яшь алмагачлар
Әнкәләре күкрәгенә.
Язлар, килеп, ак шәл яба
Алмагачның иңнәренә.
Оҗмах яме керә шулчак
Бу бакчаның түрләренә.
Картайса да алмагачкай,
Терәк әле яшьләренә.
Алмагач күк ак шәл ябып,
Әнкәм керә төшләремә.
ТӨГӘЛБӘЕМ – ИЗГЕ ҖИРЕМ
Туган авылларны онытмыйлар
Авылларда туып үскәннәр.
Сагыналар читкә бәхет эзләп
Яшьлегендә чыгып киткәннәр.
Яз дип тормый алар, көз дип тормый,
Кайтып китә җәен, кышын да.
Ямьлерәк шул монда табигать тә,
Тәмлерәк шул пешкән ашы да.
Бар бер авыл, «Төгәлбәй» дип аны
Атаганнар элек заманнан.
Өч йөз елдан артык тарихында
Эз калдырган төрле заманнар.
Нигез учакларын сүндермичә,
Ике меңләп кеше яшәгән.
Бүрәнәдән матур йортлар төзеп,
Суын эчеп Изге чишмәдән.
Заманында бер зур авыл булып,
Өч мәчеттән азан әйтелгән.
Туган илгә, җиргә, туган телгә,
Дингә хөрмәт булган һәр өйдә.
Төгәлбәйнең халкы яши бүген
Үз җирендә белеп кадерен.
Онытмыйча үзенә гомер биргән
Ата-бабасының каберен.
Ялантәпи баскан җирләренә
Эз суытмый, кайта киткәннәр.
Сагыналар Апанай кырларын
Малай чакта көтү көткәннәр.
Коры елга янда, авылдашлар аны
«Шмәки» дип атап йөртәләр.
Кар сулары, яңгыр яуган сулар
Коры елганы сулы итәләр.
Бизнә буйларында малай-шалай
Су коена, атлар эчерә.
Иген иккән, һөнәр сөйгән халык
Төгәлбәйдә гомер кичерә.
Батырлары, талантлары белән
Дан казанган күптән бу төбәк.
Төгәлбәем, газиз җирем, диеп,
Горурланып тибә һәр йөрәк.
Язы, җәе, көзләре дә матур,
Матур аның хәтта кышы да.
Ишеттереп еллар кайтавазын,
Җырлый җилләр таулар кашында.
ЙӨЗЬЕЛЛЫГЫҢ БЕЛӘН ТАТАРСТАН!
Татарстан, сине бу дөньяның
Һәрьягында яхшы беләләр.
Шәһәрләрең, горурлыгың булып,
Казанышлар яулап киләләр.
Танырлыкмы бүген шәһри Казан?
Элек күргән аны танымас.
Шәһәр түгел, илләр көнләшерлек,
Аңа тиңнәр җирдә табылмас.
Киң җәелеп аккан Идел өстен
Акчарлаклар бизәп очалар.
Корыч очкычларың, һай, биектә
Зәңгәр киңлекләрне кочалар.
Ил туйдыра кара алтын биреп,
Нефть елгалары тирәндә.
Зур-зур гигантларың күккә үрли
Синдә – Татарстан җирендә.
«Сөю иле» диеп атар сине
Мәхәббәтен монда тапканнар.
«Бәхет иле» дияр, синдә яшәп,
Хыяллары чынга ашканнар.
Татар теле һәм рус теле, алар –
Дәүләт теле. Шушы телләрдә
Ил тарихын яза тарихчылар –
Тукай, Пушкин язган телләрдә.
Гореф-гадәт, йолаларың саклап,
Үсеп килә бүген яшь буын.
Ата-баба биргән мирас барда
Югалмас ул, табар үз юлын.
Татарстан, котлый сине бүген
Йөзьеллыгың белән бар дөнья!
Ишет ихлас ватандарлар сүзен:
Матур эшләр сиңа багышлана,
Син иҗатта безнең, син уйда.
Эзләсә дә синдәй матур илне,
Таба алмас кеше беркайда!
РӘХМӘТ СИҢА, БӘКЕР!
Бараммы соң диңгез буйларына,
Ерак түгел Бәкер барында.
Үткән җәйдә шәп ял иткән идем,
Килдем әле быел тагын да.
Гүзәллеге оҗмах бакчасы күк,
Сокланмыйча калмас беркем дә.
Гөрләп торган тормыш
кайный монда,
Бәйрәмнәрсез үтми бер көн дә.
Урманнарда – чыршы, нарат исе,
Күлдә камышлары чайкала.
«Күрми калма, менми калма» диеп,
Бәкер тавы сине чакыра.
Тауга менеп, аска карап, синең
Юктыр күзәткәнең дөньяны.
Ә мин йөрдем анда,
кылган арасында,
Көйли-көйли матур җырларны.
Рәхмәт сиңа, Бәкер, барысы өчен,
Суың, сыең, матур ял өчен.
Һаман гүзәл, нурлы булып кал син,
Сиксән бишкә җитсә дә яшең.
Сандугачлар сайрый талга кунып,
Күлләреңдә йөзә аккошлар.
Җәйләрең дә ямьле – искитәрлек,
Искитәрлек монда ак кышлар.
Дәва таба һәркем суларыңнан,
Витаминның җыя төрлесен.
Ял итәргә сиңа килсен кеше,
Читтә дәва эзләп йөрмәсен.
Көт син, Бәкер, әле язган булса,
Без килербез кабат бирегә.
Килгән саен ихлас күңелләрдән
«Рәхмәт сиңа, Бәкер!» дияргә.
Сөю бүләк иттең миңа
Әкияттәй зәңгәр айлы кичтә
Икәү килә әнә җитәкләшеп.
Күрче, иркәм, аның берсе синдер,
Икенчесе миндер,
Таныйсыңмы, бу бит безнең яшьлек!
СӨЮ БЕЛӘН МИН
Уйларымда, юлларымда
Сөю белән мин.
Хисләремдә, җырларымда
Сөю белән мин.
Йолдызларга очам кайчак
Сөю белән мин.
Бар дөньяны кочам кайчак
Сөю белән мин.
Болыннарда гөлләр җыям
Сөю белән мин.
Сандугачлар җырын тыңлыйм
Сөю белән мин.
Сагышларга юл куймабыз
Сөю белән мин.
Гел янәшә булырбыз без
Сөю белән мин.
СЕРЛЕ ТӨНДӘ
Уйлар, сүзләр уртак, җитәкләшеп
Атлый икәү, сизми салкынны.
Юк, атламый, биеп килә алар,
Йөрәкләрдә – сөю ялкыны.
Бәхетләре уртак, юллары да
Бердәй типкән ике йөрәкнең.
«Сөям!» диеп, күзләр әйтеп тора,
Аңлашырга сүзләр кирәкми.
Сизми алар вакыт агышын да,
Алар өчен вакыт туктаган.
Серле төндә алар икәү генә,
Алар өчен дөнья йоклаган.
Әкияттәй шушы карлы төннең
Бергә коча алар бар ямен.
Күрче, җаным, бу бит безнең яшьлек,
Берсе аның синдер, берсе – мин.
ЯҢА ТӨШ КЕНӘ МИКӘН?
«Матурым!» дип син дәшкәндә,
Сихерләнә җаннарым.
Сине күргәч онытыла
Җандагы моң-зарларым.
Әйтерсең лә бар үткәнем
Сәер төш кенә булган.
Бүген синең сөю-наздан
Дөньям ямь белән тулган.
Шундый рәхәт, мин бәхетле,
Янәшәмдә син булгач.
Мәхәббәтең белдереп, гел
«Матурым!» диеп торгач.
Иркәң булып яшәүләрем
Гомерлек булса икән.
Әллә бу халәт тә бары
Яңа төш кенә микән?
СИНЕ ГЕНӘ СӨЯРМЕН
«Җимешем!» дип әйтсәң,
күзләремә карап,
Иренеңдә балдай эрермен.
Бик сагынган чакларыңда, иркәм,
Төшләреңә синең керермен.
«Сөеклем!» дип әйтсәң, назлап мине,
Мәңге сине генә сөярмен.
Еракларга китсәң, юксынудан
Сагышлардан янып көярмен.
«Йолдызым!» дип әйтсәң, мине сөеп,
Һәр төнеңдә балкып янармын.
Таң җиленә кушылып иркәләрмен,
Чәчләреңне сыйпап тарармын.
«Иркәм!» дисәң, иркәң булырмын мин,
Кирәк икән, җилкән булырмын.
Кайда йөрсәм, ниләр эшләсәм дә,
Сөюеңә тугры калырмын!
СӨЮ ЧӘЧӘК АТА
Яши идек бары бер-беребезгә
Кирәк чакта терәк, дус булып.
Дуслык тамыр җәйгән җанда хәзер
Сөю чәчәк ата гөл булып.
ҮЗЕҢНЕ КӨТӘ ЙӨРӘК
Син идең минем хыялым,
Син идең бәхет кошым.
Тик син, җитез карлыгачым,
Миннән еракка очтың.
Сайладың башка бер ярны,
Назладың, аны кочтың.
Сүнде учак, аерылды
Безнең барасы юллар.
Янәшәдә башка ярлар,
Балдаклы күптән куллар.
Үткәннәргә тузан кунган,
Үскәннәр инде уллар.
Уйлар арбасы яшьлеккә
Кайтара хәзер сирәк.
Син ерак, төшләремә дә
Керәсең сирәк-мирәк.
Шулай булса да, сагынып,
Үзеңне көтә йөрәк.
АЛМЫЙЛАР АНЫ ТҮЛӘП
Мәхәббәт, сөю, ярату,
Ул түгел затлы бүләк.
Ике җан тудыра аны,
Алмыйлар аны түләп.
ГОМЕРЛЕК ЯР БУЛСАҢ
«Җимешем» дисең син, эретеп җанымны,
Елмаеп карыйсың күземә.
Бәхетле итәрмен, «көт» дисәң көтәрмен,
Бул, дисең, бары тик үземә.
Син барда янымда, күңелдә яз гына,
Наз гына, дисең син, җанымда.
Төн буе балкып та югалмас аем син,
Йолдызым, дисең, син таңымда.
Язың да булырмын, назың да булырмын,
Сөярмен, гомерлек яр булсаң.
Вәгъдәңне бозмыйча, хыянәт итмичә,
Гомерең буена сөя алсаң.
ЯШЬЛЕКНЕ САГЫНУ
Су буенда үскән өянкеләр
Чал башларын суга игәннәр.
Зифа буйлы нәзек каеннарны
Кочагына алган имәннәр.
Карап тордым Идел җилләренең
Су өстенә дулкын тезгәнен.
Акчарлаклар очкан зәңгәрлектә
Ап-ак болытларның йөзгәнен.
Көймә килә, Идел суын ярып,
Ә көймәдә – ике бәхетле.
Шулчак күңел никтер сагынып куйды
Синең белән үткән яшьлекне.
ЯЗЫМ ДА СИН, КӨЗЕМ ДӘ СИН
Тормышыма ямь бирүче,
Наз бирүче язым да син.
Сагыш утларына салып
Саргайтучы көзем дә син.
ИКЕ ЙӨРӘК
Ике йөрәк Сөю дәрьясының
Булсалар да ике ярында,
Очрашалар иде бу ярларның
Арасында күпер барында.
Күперләрен Вакыт алып киткән,
Шаулап ага еллар арада.
Тик ул еллар җуймый сөю хисен,
Торган саен хисләр яңара.
Ике йөрәк һаман бердәй тибә,
Яши алмаса да янәшә.
Күрешүләр эзләп, гомер буе
Язмыш белән алар көрәшә.
Җилгә каршы бару җиңел түгел,
Телгәләнгән җилдә җилкәннәр.
Яшьлек мизгелләрен ерагайтып,
Инде шактый еллар үткәннәр.
Шашып сөйгән ике йөрәк бүген
Чарасыздан белми нишләргә.
Күрешәләр, сөйләшәләр бары
Берсен берсе күреп төшләрдә.
Бергә чакның татлы мизгелләрен
Сагынып үтә кичләр, иртәләр.
Язмыш кискән очар канатларны,
Араларда тора киртәләр.
Киртәләрне без үзебез кордык,
Без үзебез кылдык хаталар.
Шуңа күрә икәү ике ярда,
Уйлар гына, җанны җилкендереп,
Һаман үткәннәргә кайталар.
УЧЛАРЫҢДА – УЧАК ЯЛКЫНЫ
Кулларыңны суздың күрешергә,
Учларыңда – учак ялкыны.
Шул ялкында эреп юкка чыкты
Йөрәгемнең бозы, салкыны.
Әйтер сүзләр кинәт онытылды,
Сихерләндем күреп күзләрең.
Шундый халәттәме әллә син дә?
Мине күргәч бетте сүзләрең.
СӨЮЕҢӘ ТУГРЫ КАЛЫРМЫН
Гашыйк булдым сиңа, сине сөйдем,
Синең белән булдым бәхетле.
Кайтарасы килә бүген кире
Синең белән үткән яшьлекне.
Дөньяма – ямь, җаныма наз булдың,
Син кояшы булдың көнемнең.
Шашкын хисләремнең сәбәпчесе,
Якты ае булдың төнемнең.
Тәүге очрашудан китмәскә дип,
Йөрәгемнең үттең түренә.
Шуннан башлап, икәү җитәкләшеп,
Бергә мендек гомер үренә.
Кырыс җилләр, давылларга каршы
Һаман бергә бардык янәшә.
Барысын да җиңеп була икән,
Җанда әгәр сөю яшәсә.
Пар канатлы булдым синең белән,
Оча алмас иде бер канат.
Икәү бергә салган сукмакларны
Мин үтәргә әзер мең кабат.
Кирәк булса, утлар, сулар аша
Синең белән бергә барырмын.
Гомеремнең ахырына кадәр
Сөюеңә тугры калырмын.
СИНЕ ГЕНӘ СӨЕП ЯШӘДЕМ
Кайтып киләм, бәлки, бу кайтуда
Очрарсың дип миңа юлымда.
Нишләтергә белмим бу йөрәкне,
Тик син генә минем уемда.
Яшьлегемдә, сине күрер өчен,
Бу юллардан мин аз үтмәдем.
Сине генә сөеп яшәдем мин,
Башка беркемне дә көтмәдем.
Әле дә мин, гашыйк Ләйлә сыман,
Мәҗнүнемне көтәм өзелеп.
Шашкын хисләремне тыеп яшим,
Тик күпмегә җитәр түземлек?
Бүген килә арган бу җанымны
Газаплардан азат итәсем.
Бер кыюлык табып, хисләремне
Килә бүген сиңа әйтәсем.
СИН КИРӘК
Күрешүләр өмет итеп
Тибә ярсу йөрәгем.
Сине күреп бер сөйләшү –
Минем бөтен теләгем.
Кара күзләреңә килә
Бер төбәлеп карыйсым.
Чәчләреңне сыйпап-сыйпап
Килә минем тарыйсым.
Килә синең белән бергә
Буйлыйсым болыннарны.
Иркәләнәсем, тоясым
Җылысын кулларыңның.
Тыңлыйсым килә кичләрен
Гармун уйнаганыңны.
Күрәсем килә, беләсем
Ниләр уйлаганыңны.
Салма утларга җанымны,
Ансыз да яна йөрәк.
Түгәрәк булсынга дөньям,
Бары, иркәм, син кирәк.
ЙӨРӘГЕМНЕ ЯНДЫРМА СИН
Назлар булып язларымда
Килче, иркәм, яннарыма.
Килче, иркәм, тик син кирәк
Сөю көткән җаннарыма.
Сине көтә-көтә төндә,
Балкып яна шәмдә утлар.
Янар шәмем, тик янудан
Мае беткәч, ул да туктар.
Шәм хәленә калдырма син,
Бу җанымны ардырма син.
Берөзлексез «син» дип типкән
Йөрәгемне яндырма син.
«ЯРАТАМ!» ДИП ЯЗЫП КУЙДЫМ
«Яратам!» дип язып куйдым карга,
Ташып торган чакта хисләрем.
Синең белән йөрим хыялымда,
Сине уйлап үтә кичләрем.
«Яратам!» дип комга язып куйдым,
Укырсың дип, бәлки, үткәндә.
Белдерәсем килде сөюемне,
Үпкәләмәм күрми үтсәң дә.
«Яратам!» дип яздым йөрәгемә,
Йөрәктән дә була укырга.
Мәхәббәтең күптән, ачкыч табып,
Йөрәгемә кереп утырган.
Комга язган сүзне сулар юа,
Карны туздыралар бураннар.
Ә йөрәккә язган җуелмый һәм
Онытылмый гомер буена.
БӨРЕСЕНДӘ КАЛГАН МӘХӘББӘТ
Күңелнең бер ерак почмагында
Яшеренеп яши мәхәббәт.
Вакытында чәчәк ата алмый
Бөресендә калган мәхәббәт.
Чәчәк атар язы җитмәгәнме
Күңелнең яшь, тиле чагында?
Качмас иде ул мәхәббәт бүген,
Кабатланса яшьлек тагын да.
Яз сулышын тоеп булса кирәк,
Вакыт-вакыт куя талпынып.
Уятырга, дөрләтергә аны
Җитеп бетми сөю ялкыны.
Ул берәүне көтә, шул көткәне
Юлларында очрап куймасмы?
Йә булмаса хәтеренә төшеп,
Елмаеп булса да узмасмы?
ҮПКӘЛӘМИМ
Гашыйк булдым сине күреп,
Ут биләде йөрәгемне.
Хисләремне тыя-тыя
Көтәм синең килереңне.
Дәшәм сиңа, ник килмисең?
Сөйгәнемне син белмисең.
Җавап көтеп, сагышлардан
Саргаямын, син күрмисең.
Урамнардан узган чакта,
Тәрәзәңә карап үтәм.
Сиздермичә, яшерен генә
Сөюләре авыр икән.
Бәхет йолдызым дип, сине
Ялгыш күргән күңел күзем.
Үпкәләмим беркемгә дә,
Барысын да хыялымда
Уйлап чыгардым бит үзем.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.