Электронная библиотека » Гөлфия Исхакова » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Гөлфия Исхакова


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 3 страниц) [доступный отрывок для чтения: 1 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Гөлфия Исхакова
Күңелем фасыллары. Шигырьләр

Исхакова Голфия Загитовна

Мгновенья души



Шигырьләр



© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Исхакова Г. З., 2017

I
Бар байлыгым – җыр-шигырьдән
Тулып ташкан

Кире кайтмый берни дә
 
Бу вакытның мизгеле дә кире кайтмый,
Бер яфрак та ике тапкыр җиргә ятмый.
 
 
Аккан сулар челтер-челтер ага тора,
Үтә гомер, язмыш юлын бора-бора.
 
 
Җылы өстәп шатлык килә, кайгы китә,
Кайчагында бәхет өчен бер сүз җитә.
 
 
Беләсеңме-белмисеңме кадерен, үтә
Гомер, көзнең толымнарын сүтә-сүтә.
 
 
Китмәс сыман таңнар ата алсуланып,
Алыштыра аны төннәр моңсуланып.
 
 
Сүнмәс дигән йолдызлар да бер атыла,
Кояш булып кояш поса тау артына.
 
 
Алышына көннәр, һава, давыл, рәшә,
Туктап тормый, тормыш – сынау, алга дәшә.
 
 
Мизгелләрнең кайтмаслыгын белсәк тә без —
Калдырырга килгән җиргә якты бер эз.
 
Бар байлыгым
 
Бар байлыгым – җыр-шигырьдән
Тулып ташкан җанымдыр.
Илһам биргән илаһи көч —
Сызылып аткан таңымдыр.
 
 
Моң түгәргә өндәп торган
Су буйлары, талыдыр.
Хисләремнән кәрәз койган,
Шигырь – татлы балымдыр.
 
 
Тамам, тамам, диеп торган,
Пешкән кызыл курамдыр.
Күңелгә – дәрт, каләмгә юл
Шулар ярып торадыр.
 
Телисеңме?.
 
Телисеңме? – Җырдагы сүзең булам.
Телисеңме? – Моңнардай ташып тулам.
Телисеңме? – Сүнмәс утларга салам.
Телисеңме? – Бары җыр булып калам.
Телисеңме? – Гөлләр булам яныңда.
Телисеңме? – Нурдай кунам җаныңа.
Телисеңме? – Чыктай күкләргә ашам.
Аңла гына, син, дип, көн дә саташам.
Телисеңме? – Яндырам да көйдерәм.
Телисеңме? – Башың күккә чөйдерәм.
Телисеңме? – Ачам барлык серләрем.
Бары син ул… бердәнберем дигәнем.
 
Шигырь туа
 
Төн… Тулай торак… Ә уку
Залында көн яктысы.
Шул төннәргә шигырь булып
Тама җанның яртысы.
 
Мөдәррис Әгъләм

 
Җәйге төн. Яктылык кунган
Гөлләр тулы тәрәзгә.
Умарта корты да йоклый,
Төшләр күреп кәрәздә.
Әкрен генә ай югала,
Таратып болытларны.
Шифасын татый үләннәр
Сарган көмеш чыкларның.
Бары шагыйрь берни күрми,
Чарлый сердәш каләмен.
Хыял диңгезендә гизгән
Ул яртысын галәмнең.
Таңга калдырмый әйтәсен
Әйтеп каласы килә.
Сүзләреннән әйтерсең лә
Җан җылысы сибелә.
Ә урамда бу вакытны,
Нур сузылып, таң ата.
Яңа сауган җылы сөттәй,
Өстәлдә шигырь ята.
 
Безнең якта җир дә җырлый
 
Безнең якта барсы җырлый:
Җырлый яшь тә, карты да…
Таллар җырлый, урман, таулар —
Барсы җырлый, барсы да.
 
Шәмсия Җиһангирова

 
Безнең якта җилләр җырлый
Табигать сәхнәсендә.
Гасыр буе әверелгән
Фасыллар әшнәсенә.
Чыңга күмеп чишмә җырлый,
Улаклары баскычтай.
Тирә ягында сихри моң
Йөрәк ачыр ачкычтай.
Яңгырлар җыры уята
Җәйге матур төннәрдә.
Кош җырыннан ал таң ата,
Бәхет теләп иртәгә.
Чәчәкләр җырлый, йолдызлар —
Җил дирижёр чыңнарга.
Безнең якта җир дә җырлый,
Кушылып милли моңнарга.
 
Күңелем фасыллары
 
Минем күңел табигатьтәй,
Фасыллары мең төрле.
Кояшлы була, томанлы,
Чишә алмаслык серле.
Көннәрем кайчак бөредә
Гөлләр булып түгелә.
Назланып җылы җилләрдә,
Шау чәчәккә күмелә.
Очып-очып, карлар куна
Күңелем кырларына.
Моң өсти алар җанымның
Сагышлы җырларына.
Гәрәбәдәй яфрак тама
Алтынланган көзләрдә.
Алмаларның алсулыгы
Куна шулчак йөзләргә.
Язмыш дигән җилләр исеп,
Күңел нечкәртеп тора.
Туачак һәрбер көнемә
Мең төрле ятьмә кора.
Бер елата, бер җырлата,
Ялгый сынган күңелне.
Мизгел булып үтеп бара,
Минем гомер түгелме?
 
Юксынам
 
Шигъри юлга салам сөюемне,
Бер бушансын әле күңелем.
Беләм инде, җаным, бу тормышта
Очрашулар мөмкин түгелен.
 
 
Яшьлегемнең хатирәсе булып,
Татлы хыялымда калырсың.
Уйларымда гына чынга ашып,
Мине алга әйдәп барырсың.
 
 
Ә мин, сиңа шигъри юллар атап,
Хисем җырларыма салырмын.
Җанга учак яккан яз-көзләрдән
Яшәү өчен көч-дәрт алырмын.
 
 
Бер мизгелгә исемнән чыгармый,
Тормыш сыный минем түземне.
Йөрәк тынмый, «Яратам!» дип тибә,
Юксынам шул һаман үзеңне.
 
Оныттырмам һәм онытмам
 
Оныттырмам теләсәң дә,
Яратасың бит, беләм.
Уятырмын, тәрәз шакып,
Ягымлы җырым белән.
 
 
Наз булып тамармын кичен,
Төшләреңә үрелеп.
Бөре ачармын бакчаңда,
Кызыл таҗга төренеп.
 
 
Салават күпере булып,
Зәңгәр күктән багармын.
Күңелеңә иң ятышлы
Моңнар булып агармын.
 
 
Оныттырмам һәм онытмам
Гомеремнең җәйләрен.
Сине гел назда коенган
Язларыма әйдәрмен.
 
Җавапсыз мәхәббәт
 
Кайчак болыт арасыннан чыгып,
Парлыларны күзли Ай-егет.
Бер сөясе, сөеләсе килә —
Тынгы бирми аңар шул өмет.
 
 
Ятлар серен тыңлап көнләшсә дә,
Сөйгәннәргә якты юл яра.
Ялгызларның тәрәзенә бакса,
Нурларына көмеш моң сара.
 
 
Таныш аңар үксез, боек йөзләр,
Җанын җепкә ярган серләрне…
Яшен түгеп бушатасы килә,
Юк кочарга йомшак мендәре…
 
 
Кул сузымда – бәхете!.. Нигә күрми?
Берәү шулай язмышына күнә.
Яңа көнгә якты өмет баглап,
Айны көтеп, Чулпан йолдыз сүнә.
 
Белмисең…
 
Белмисең шул күңелемдә ни барын…
Диңгез сыман төпсез, чиксез моң-зарым.
Күзләремдә фәкать алар чагыла,
Очар коштай җаным канат кагына.
 
 
Сизмисең шул уйларымда ни барын…
Уй-йомгакка чорнап була Җир шарын.
Уймак-уймак үткән язмыш – юл башы,
Сизәм: алда үтәр юлның күп ташы.
 
 
Күрмисеңме, гомер ничек тезелгән?
Чияләнеп бәйләнгән дә өзелгән.
Кабаланып әйтәм сүзем – вакыт тар,
Сабырлыкта читләр эзләр алтын бар.
 
 
Теләмисең аңларга да үземне,
Шигырь итеп үрәм әйтер сүземне.
Кунак булып кер дә күңел түремә,
Җитәкләшеп атлыйк көзнең үренә.
 
Гөлләр булып ачылам
 
Салкын булса да урамда,
Күңелемдә якты яз.
Йөрәгемә кояш сыйган,
Җанга тулып ташкан наз.
 
 
Күкне болыт капласа да
Тарала уйларымда.
Хыялда йөрим, парлашып,
Агыйдел буйларында.
 
 
Яңгыр койса, кар яуса да
Җылыта йөрәк җылың.
Күз карашың бер эретә,
Бер сыза күңлем кылын.
 
 
Җилләргә каршы торырлык
Көч алам сөюеңнән.
Гөлчәчәк булып ачылам:
«Яратам!» – диюеңнән.
 
Авыр икән…
 
Сине бүтән яратмаска булдым,
Исләремә төшеп йөдәтмә.
Авыр икән синнән аерылу,
Һәрбер сүзең сеңгән йөрәккә.
 
 
Төшләремә килеп кермә бүтән,
«Сагынам» дип әйтмә, «сөям» дип.
Үткәннәргә кире кайтулар юк,
Тынычлык бир миңа, кит син, кит!
 
 
Күзләремә карап ялварсаң да,
Сүзләреңә инде ышанмам.
Сиңа булган сөюемне бүген
Ак юлларга язып бушанам.
 
 
Йөрәгемнән бер таш алып атыйм,
Җиңеләеп калыр сагышым.
Күз яшьләрем моңын агызыр да —
Юлга салыр гомер агышым.
 
Бер эздән
 
Картаябыз икән,
Бүген күрдем
Синең йөздән.
Язмыш үзе тарта —
Калышсак та
Әз-мәз генә
Бер үк салган эздән.
 
 
Нәсел очым үткән,
Әби-бабай,
Әти-әни
Һәм менә мин.
Тамырлардан
Аерылырга
Һич кенә теләмим.
 
 
Көзем көтә алда,
Хәтер ятлый,
Җәем – артта.
Әй, вакыт әйдәкли,
Тотып булмый,
Ертып булмый,
Ак кышларга тарта.
 
 
Яфрактай коела
Бер-бер артлы
Айлар, еллар.
Көтә алда тынлык,
Мәңгелек җир —
Каберлекләр,
Бары күкләр елар.
 
 
Картаябыз икән…
 
Нигә?
 
Үзең генә китү җитмәгәнме?
Йөрәгемне урлап алып киттең.
Өмет чаткыларым чатнап сүнде,
Ник син мине үксез, ялгыз иттең?
 
 
Җансыз булу гына җитмәгәнме?
Хисләремне тегәр җепкә сүттең.
Хыялларда инде дәрья гизмәм,
Очар канатларым таптап үттең.
 
 
Мин яратмам башка беркемне дә,
Син башканың күңел кылын чирттең.
Җәйләремдә сөю гөлләремнең
Бөреләрен ачылмаслык иттең.
Нигә?..
 
Ярат, димим
 
Ярат, димим. Үзем янам, үзем көям,
Яшьлегемә кабат кайттым, өзелеп сөям.
Язмышлардан узмыш юкны белсәм дә, мин
Йөрәгемә күтәрә алмас сагыш өям.
 
 
Ярат, димим, өметемнең чиген уям…
Җәфаланам, кабат-кабат йозак куям.
Көзгә кергәч янып пешкән алма сыман,
Бәхет кәсәм, сиңа сөю суты җыям.
 
 
Ярат, димим. Булдыралсаң, әйдә, оныт!
«Хуш!» – дип әйт тә йөрәгеңнән алып ыргыт.
Нихәл итим?.. Бәргәләнәм, өзгәләнәм,
Бары син дип яши җаным, утлар йотып.
 
Адаштыкмы әллә без?!
 
Еллар үтә, исемең телдән төшә,
Назлы сүзләр кала томанда.
Сөю тулы кайнар сулышыңны
Хәтер генә саклый һаман да.
Әллә чынлап, әллә уйнап әйткән
Ул чагында сөю сүзләрең —
Минем өчен Чулпан йолдыз иде,
Керсез диңгез иде күзләрең.
Әллә язмыш, әллә без адаштык
Бу дөньяның сансыз юлында.
Бер күрергә зарыгып таҗын койган
Ике чәчәк булдык болында.
Син үзгәрдең, мин дә бүтән хәзер,
Үзгәрде шул инде заман да.
Хәтер генә сүнми, хисләр яна,
Йөрәк сыкрый әле һаман да.
 
Яратам, дип, гел кабатла
 
«Яраттым, яратачакмын!»
Дигән идең берзаман.
Шул сүзләр күңелдән чыкмый,
Колакта чыңлый һаман.
 
 
Яраттым, яратачакмын!
Җанга көч салган сүзләр.
Хис ялкынын чагылдыра,
Сүзсез дә сөйли күзләр.
 
 
Яраттым, яратачакмын!
Үрли йөрәк түренә.
Шуңамы һәрбер яңа көн
Кояшлырак күренә.
 
 
Яратам, дип, гел кабатла,
Үстер мине, үсендер.
Сөймәгәч тә, сөелмәгәч,
Бу гомерләр төссездер.
 
Син кирәк
 
Мәхәббәтем чәчәк атты,
Ташый хисләр җыр тулып.
Сиңа ашкына йөрәгем,
Гүя очар кош булып.
 
 
Күңелеңә җәннәт сыйган,
Күзләреңдә – чаткылар.
Шул күзләрең чаткылары
Җаныма ут яктылар.
 
 
Сине күргән көннән алып,
Бары язларда яшим.
Күз нурым син, бәгырькәем,
Ниләр дип назлап дәшим?
 
 
Ләйсән яңгырдай сибеләм,
Кыш диеп тормый йөрәк.
Бәхетле булырга җирдә
Яннарымда син кирәк.
 
Яратам
 
Үзем сөям, үзем көям,
Үзем утларда янам.
Өшим, пешәм, суга төшәм,
Мең кабат ямыйм ярам.
 
 
Кош булып күккә атылам,
Йолдызлар булып тамам.
Күзләр көтеп арыса да,
Онытырга юк чамам.
 
 
Төннәрен Зөһрә кыз сыман
Көмеш айда атынам.
Күкләрдәй зәңгәр күзләрең
Үбәр булып талпынам.
 
 
Үтәр юлларыңа кичен
Нурлар сибеп таратам.
Беләсеңме? Мин бит сине
Өзелеп-өзелеп яратам.
 
Үкенмим
 
Үтсә дә хисләр, мәхәббәт,
Бер мизгел дә үкенмим.
Бәхетле чакларны кабат
Кайтар, диеп үтенмим.
 
 
Истә калыр, онытылмас,
Яра теккән җеп сыман.
Сүтелгән саен хәтерләр
Искәртеп торыр һаман.
 
 
Үпкәләмим, еламыйм да,
Гөлне дә кырау кисә.
Ак каен горур булалмый,
Җилгә бер башын исә.
 
 
Сагышлардан көл булсам да,
Кабат шытармын язын.
Җылы җилләрдән тоярсың
Юллаган сөю назым.
 
Көтәм әле
 
Көтүдән дә авыр нәрсә юктыр,
Аны белә бары көткәннәр.
Гомер буе сагынып көткәннәр
Бу сүзнеме белми әйткәннәр?
 
 
Сарыларга сабышырга була,
Үләргә дә була көткәндә…
Йөрәгеннән өзеп алып аткач,
Авыр түгел ташлап киткәнгә.
 
 
Көтә-көтә уйлар чуалганмы,
Әллә бәхет алда, әллә моң?
Югарыдан җавап килгән сыман:
Тукта! Көтмә! Хәзер инде соң!
 
 
Көтәм әле, әйдә, ашыгып кайт та
Бәхетләргә, назга коендыр.
Сөю тулы күзләремнән үбеп,
Кочагыңа мине сыендыр.
 
 
Их! Көтүләр бигрәк кыендыр.
 
Сиңа
 
Хисләр буранына киртә куйдың,
Сөюдән дә инде арындыр.
Кояшы да, нурын яшергәндәй,
Син янымда юкка салкындыр.
Йолдыз булып бәлки атылырмын,
Көтмәгәндә беркөн каршыңда.
Чаткы булып күзләреңә тамсам —
Искә төшерерсең барсын да.
– Яратмыйм! – дип әйтү генә җиңел,
Мәхәббәттән йөрәк ярсыган.
Бәхет юлы, синсез буламы соң?
Дөньясы да инде тар сыман.
Күзләремне каплый ак томан,
Өметләнеп яшим мин һаман.
Сагышлардан сагынуга күчкән
Уртаклыкта бәхет бар сыман.
 
Сөю
 
Очкын булып кабынды да
Күзгә керде.
Һәр күзәнәкне балкытып,
Сергә күмде.
Кызды йөрәк ташкын ташып,
Йөзгә төште,
Җан атардай булып җанга
Сөю дәште.
Бары икәү белде аны,
Ай көнләште.
Дөньяларын онытканга
Ул көндәшме?
 
Серем чәчтем
 
– Яратам! – дип кычкырасым килде,
Җилләр урлар дидем тавышым.
Өмет утым, бәлки, чынга ашып,
Җан көткәнне бирер язмышым.
 
 
– Сөям! – диеп пышылдыйсым килде,
Синең кайнар кочагыңа сеңеп.
Дөрләп янган учак инде сүнмәс,
Хис-тойгыны булмас сыман җиңеп.
 
 
Мәхәббәтне көйләремә салдым,
Аңларсың дип, бәлки, җырларымнан.
Телисеңме? Чыклар булып тамам
Кыңгыраулы чәчәк чыңнарыннан.
 
 
Җаным утта! Сагышларын аның
Басу мөмкин сабырлыгым җыеп.
Ак кәгазьгә серем чәчеп салдым,
Шул шигырьгә сөю калды сыеп.
 
Сорама хәлләремне
 
Хәлләремне ник сорыйсың?
Әйтмәсәм дә беләсең:
Җанда яшен яшьнәсә дә —
Кояш булып көләсем.
 
 
Күңелгә якын исемең,
Беләсең кабатлыйсым.
Сиңа булган өметемне
Килә гомер саклыйсым.
 
 
Хәлләремне ник сорыйсың? —
Йөрәк сүнмәс ялкында.
Күңелемә иң-иң газиз,
Ерак та син, якын да.
 
 
Хыяллар гасыр чыкмаслык,
Өмет чаткыга баткан.
Күр! Сөю тәрәз төбендә
Гөл булып чәчәк аткан.
 
 
Янып тора кызыл чәчәк,
Бу бит чын сөю төсе.
Сиңа булган мәхәббәтем
Беркайчан сүнмәс төсле.
 
 
Хәлләремне ник сорыйсың?..
 
Ярый син бар
 
Бу дөньяда әле дә син бар!
Ялгызым нишләр идем?
Нихәл итим?.. Яратам бит,
Сөям бит, сөям, дидең.
 
 
Әле дә син бар!.. Һәр көнемә
Яшәү дәрте бирәсең.
Кояш булып, нур иңдереп,
Җанга бәхет үрәсең.
 
 
Чәчәк булып ата йөрәк,
Шатлыгымнан туа җыр.
Һәр таңымны көтеп алам,
Җанда – кояш, йөздә – нур.
 
 
Бу дөньяда әле дә син бар,
Чиксез бәхетле иткән.
Сөюебез уртак булгач,
Миңа бәгърем шул җиткән.
 
Кире кайтып барыш
 
Унсигезгә кабат кайтып барыш,
Әллә инде яз шаукымы төшкән?!
Юл буенда туктап, чишмәләрнең
Нурлар тулы йөгерек суын эчкән.
 
 
Җаным әллә гөрләвекләр белән
Язларына кире кайтып бара?
Йөрәгемдә хисләр бөре ачып,
Бәйләм-бәйләм үрмә гөлләр сара.
 
 
Сиртмәләнеп каен алкалары
Иңнәремә тиеп биеп кала.
Язгы нурлар, сайрар кошлар булып,
Җан түремә сөю җырын сала.
 
Рәхмәт сиңа
 
Куркыныч төш күреп кайчак
Төннәрен уянам да —
Ходайга мең рәхмәт укыйм,
Син барга минем янда.
 
 
Бәхеттән йөзләр яктырып,
Кояш булып янганда,
Ярты дөньям тулылана,
Син барга минем янда.
 
 
Нахак сүздән бәгырьдә таш —
Җаным әрнеп янганда,
Уртак итәргә кайгымны,
Әле дә, иркәм, син янда.
 
 
Язмыш язганнарны татып,
Мин күпме яшәсәм дә…
Гомерлек, бердәнбер булып,
Кал син гел янәшәмдә.
 
Әгәр…
 
Китәрмен дә онытыр ул дигәнсеңдер,
Моңсуланып, башың түбән игәнсеңдер.
Юк! Юк, җаным, онытмадым, гел исемдә,
Саташыплар уянамын мин төшемдә.
Минем сыман чал чәчләрең җилләр тарый,
Әллә инде маңгаеңнан сырлар саный?..
Җаным ярып бирер чакларым булгалый,
Сабыр канатларым сынып, яра каный.
Китәрмен дә онытыр ул дигәнсеңдер,
Өмет кылын сызланудан өзгәнсеңдер…
Сагынудан, ярсулардан бәгырь яна.
Аңлыйсыңмы?.. Синең җылың җитми аңа.
Китәрмен дә учак сүнәр дигәнсеңдер,
Күңелеңә сагыш бозы өйгәнсеңдер.
Мин бәхетле булыр идем, әгәр калсаң,
Яшәү суты бирер кешем була алсаң.
 
Үткәннәрдә килә каласым
 
Үткәннәргә кабат кайта күңел,
Үткәннәрне никтер сагына.
Йөрәк әле һаман тынгы тапмый,
Сине эзли, сиңа талпына.
 
 
Гомеремнең яме язда калган,
Бүгенгемә килә аласым.
Йә булмаса, язмыш юлын борып,
Үткәннәрдә килә каласым.
 
 
Онытылып кочагыңа сеңеп,
Күзләреңә килә багасым.
Үбә-үбә кайнар иренеңнән,
Назлар булып килә агасым.
 
 
Оныт, димә, онытырмын, димәм,
Сагышларга килми саласым.
Янар кояш булып күңелеңдә —
Йөрәгеңдә килә каласым.
 
Тик…
 
– Мин хыялый! – дидем.
– Мин дә! – дидең.
Син үзеңчә, мин үземчә сөйдем.
Һәр карашың күңелемә салдым,
Ничек итеп син сихерли алдың?
Өзелеп сөям, сөеклем син, дидең,
Күзләремнең сүнмәс нуры идең.
Гомеремнең иң-иң татлы җыры —
Өметемнең чиксез яшел кыры.
Хис корабым җилкән итеп йөрдең,
Йөрәгемә язлар булып кердең.
Кылын чирттең моңлы сазым булып,
Гөлем чәчәк атты бөре тулып.
Тик…
Бу хыяллар хыял булып калды,
Өзелде кыл, җанга сагыш сарды.
Үкенечләр яңгыр булып акты,
Көз салкыны күк пәрдәсен япты.
 
Үкенмә
 
Өзелеп яраттым,
Син диеп җан аттым,
Тиңләдем күгемнең аена.
Киттең дә югалдың,
Дөньяма моң салдың —
Күңелем зар елый, юксына.
 
 
Шау-гөрле елларда —
Адашып юлларда
Ник озак йөрисең шулкадәр?
Өметем өзәм бит,
Ни гомер түзәм бит,
Тынгы сал җаныма, бир хәбәр.
 
 
Кил, җаным, соңлама,
Ятларны тыңлама,
Керфегең манчыма яшьләргә.
Гомер диеп үткән,
Яшьлек кайтмас бүтән,
Калмасын үкенеп яшәргә.
 
Яшәү җырым
 
Син минем йөрәк түрендә,
Син минем күңелемдә.
Син минем сүнмәс балкышым,
Мәңге шиңмәс гөлем дә.
 
 
Син минем язгы ташкыным,
Син кояшым, син аем.
Бары җан сиңа тартыла,
Исемә төшкән саен.
 
 
Син минем җиләкле җәем,
Син ширбәтем, син балым.
Илһамыма җан өрүчем,
Кайнар сулышым, җаным!
 
 
Син минем алтын, көмешем,
Син тынмас чишмә моңым.
Мин сандугачы таңнарның —
Син минем яшәү җырым.
 
Кояшым
 
Җылыңны тоеп яшимен,
Син бит минем кояшым.
Белмим, ничек янган килеш
Җан түремә сыясың?
Чаткыларың җан эретә,
Яңгыр сыман түгелеп.
Сихерли җаның җанымны,
Йөрәгемә үрелеп.
Күз карашларың иркәли,
Керфек очына кунып.
Назлы сүзләрең эретә,
Сандугач җыры булып.
Күңел кошым, канат җәеп,
Сиңа таба ашкына.
Йолдызлардан юллар үреп
Очам, бәгърем, каршыңа.
 
Уйлыйсыңдыр…
 
Уйлыйсыңдыр, зарыгыр да башын ияр,
бер елар,
Күзләреннән, мөлдерәшеп, яшь артыннан
яшь агар…
Була вакыт: сибелердәй очкыннардай
хисләрем.
Үземнең бу сабырлыкка хушым китә,
исләрем…
Йөгереп барырдай булам, алларыңа җан
ташып,
Яз эрегән бозлар сыман алган булам бер
шашып.
Сабыр атым тартып бәйлим: дилбегәсе
учымда.
Хиссез җанга әвереләм кабат синең
каршыңда.
Ниләр эшлим? Үтә алмыйм, язмышларга
алданып,
Адашырмын сыман юлда, аңардан алда
барып.
Сибелим яфраклар булып, ак карлар булып
эрим,
Күңелең түренә язгы шат кояш булып
керим.
 
Сәлам юллыйм
 
Барып җитәрме сәламем,
Җилләр белән юлласам?
Тоярмы сизгер күңелең,
Сине генә уйласам?
Юксынырсыңмы, җырларым
Ишетми торсаң бераз?
Танырсыңмы сулышымнан —
Бөркеп торса кайнар наз?
Сагынам, дип хәбәр салсам
Аңларсыңмы хисләрем?
Юксынмасаң, танымасаң,
Ул чакта мин нишләрмен?
Белмим…
Ә мин язган һәр сүзеңнән
Җан җылыңны тоярмын.
Ләйсән яңгыр булып килеп,
Хисләремне коярмын.
Бөре булып ачылырмын
Хыялый кочагыңда.
Сүнмәс гөл булып янармын
Мәхәббәт учагында.
 
Шатлык
 
Шатлык кунды, онык туды,
Бәхет тулды өйгә.
Күңел җыр сызды үзенчә,
Милли матур көйгә.
 
 
Нәниебез – гүзәл кызчык,
Гаиләне нурлап
Тавыш салды бу дөньяга,
Җәйнең көнен зурлап.
 
 
Фәрештәдәй алсу йөзле, —
Күзләр аңар баккан.
Могҗизадай күктән төшкән,
Кояш чәчәк аткан.
 
 
Сандугачлар тавышына
Кушып бишек җыры.
Тармакларын җәйде нәсел,
Бәхетләр яугыры!
 
 
Оныккаем – алсу алмам,
Син бит йөрәк парәм.
Яшәү тәмем, киләчәгем
Инде синдә күрәм.
 
Өзелә бит, өзелә
 
Суынган саен, учакның
Кими бара җылысы.
Җырлыйсылар килә иде,
Хәзер килә елыйсы.
Пар йөрәктә янган учак
Дәрт өстәп илһам биргән.
Сагышларны ялкыннарда
Төшкән күмергә үргән.
Сизми калдык сүнүләрен
Пыскып янган учакның.
Сөю татып, кадерләрен
Белмәгәнбез шул чакның.
Көлләр булып сибелгәндәй,
Күңелемдә хисләрем.
Утта пешкән йөрәк белән
Инде хәзер нишләрмен?
Әрнүләргә ничек чыдыйм?
Өзелә бит, өзелә.
Бу газапларга дәваны
Яраткан җаннар белә.
 
Түз әле
 
Әй йөрәгем, ярсымачы,
Чыгымчылы ат булып.
Була шулай, була кайчак,
Күңелем китә тулып.
Дилбегәне мин болай да
Урап куйдым беләккә.
Бушайтам хәлдән тайганда,
Гайрәт өстим кирәктә.
Түз әле, түз! Син генәме —
Моңга, сагышка тулган?..
Юкка димсең чигәләргә
Ап-ак кыраулар кунган?
Сизәм әле, килер бер көн,
Күмеп моңга җаннарны.
Саркып чыккан көйләремнән
Әйтер сүзем аңлармы?
Их, йөрәгем, бас ярсуың,
Тап син, тап үз көеңне.
Коенып назлы хисләрдә,
Уздырыйм һәр көнемне.
 

II
Алгы көндә бәхет көтә диеп,
Тормыш җырын җырлап

Мөлдерәмә
 
Мөлдерәмә тулып ага
Күңелемнең чишмәсе.
Чайпалмасын саклар серем,
Ят моңга бирешмәсен.
 
 
Җанда әллә урман шавы,
Әллә кошлар тавышы?
Сөюдән калган кайтаваз —
Җанның көзгә авышы.
 
 
Тавышыңнан эзләп барам —
Югалгансың, югалган…
Безнең яшьлегебез сыман
Хәтердә генә калган.
 
 
Яшь сыман иде саф күңел,
Сөеп туймаслык иде.
Нигә әле алтын көздә
Җан сызды, кырау тиде…
 
 
Мөлдери дә тулып ага,
Күңел күгем ташыган.
Җан-бөремә җылы эзләп,
Язларыма ашыгам.
 
Сөю – мәңгелек
 
Мин аны йөрәк түрендә
Иркәләп кенә йөрттем.
Бәхетебез гөлчәчәктәй
Ачылыр диеп көттем.
 
 
Назым җитмәгәнме, белмим,
Ачылмады бөреләр.
Киптеләр дә коелдылар,
Калдырып чәнечкеләр.
 
 
Тартып алып сөйгәнемне,
Бу язмыш миннән көлде.
Чәнечкеләр чәнчи-чәнчи,
Йөрәгем меңгә телде.
 
 
Язмыш көлсен, әйдә, телсен,
Уйнап туйсын иң элек.
Җанга яшердем исемен,
Сөю бит ул мәңгелек!
 
Кем белә?
 
Ап-ак кышның матур бер көнендә
Сыкрый күңел, елый тын гына.
Сөю тулы җанның үзәгендә,
Тоташ ялкын сарган кыл сына.
Моңнар булып тама кышкы көнгә
Чаткылардан җыйган сагышлар.
Төзәтерлек түгел, төзәлерлек
Җан тетрәтеп ярган ялгышлар.
Күз яшьләрем әллә болытлардан —
Кар бөртеге булып сибелә?..
Бу – мәхәббәт, бәлки без аңламас
Язмыш биргән җәза, кем белә?
 
Көтәм
 
Килдең дә йөрәккә ут салдың,
Сагыштан өзелә үзәгем.
Тилмереп, зарыгып көтәм мин,
Кил инде яныма, сөйгәнем.
 
 
Юксынам, сагынам, саргаям —
Моңланып җыр сузам таңнарда.
Яшермим, өзелеп яратам,
Җаныем, тиеш син аңларга.
 
 
Тормышым чәчәксез җәй сыман,
Кояшсыз, нурсыз көн язларда.
Бәхетле ит мине, сөеклем,
Кил, кочып ал, эрет назларда.
 
 
Яратам, өзелеп яратам,
Кабатлыйм йөз кабат, мең кабат.
Җаннарга тиң иткән ярлардан
Аерым яшәве чын газап.
 
Бәхет бит ул…
 
Бәхет бит ул – безнең гүзәл яшьлек,
Көмеш чыклы алсу иртәләр.
Бәхет бит ул – алда тезмә юллар,
Хыялларга каршы илтәләр.
Бәхет бит ул – кояш тулы көннәр,
Синең назлы күзләр каршымда.
Бәхет бит ул – йолдыз тулы күкләр,
Өметләргә дәшә барсын да.
Бәхет бит ул – синең кайнар кочак,
Җылы сүзең җанны эреткән.
Бәхет бит ул – сөюләрдән очу,
Иңнәремдә канат бар икән.
Бәхет бит ул – хисләр чаткысыннан
Учак иткән ике йөрәкне.
Бәхет бит ул – парлы, назлы тормыш,
Тик аңлату аны кирәкме?
 
Киләчәккә өмет бар
 
Меңнәр арасыннан табыштык,
Гомерлеккә диеп кавыштык.
Сүзләр артык, күзләр сөйләште,
Йөрәк белән йөрәк берләште.
Чәчәк булып атты мәхәббәт,
Бер Ходайга теләп мең рәхмәт.
Җимеш булып үсте балалар,
Алар җанга шатлык салалар.
Кара чәчне манып көмешкә,
Көзләр килә кереп өлешкә.
Үсеп килә әнә оныклар,
Киләчәккә, димәк, өмет бар.
Меңнәр арасыннан табыштык,
Гомерлеккә диеп кавыштык.
Гөрләшәбез, безнең дәвам бар,
Моң-зарларга хәзер вакыт тар.
 
Киткән идең инде
 
Сине күрәм диеп,
Мин ашкынып кайттым —
Киткән булдың күптән.
Минем белән сердәш —
Җәйге җылы яңгыр,
Яшен койды күктән.
 
 
Җаның тынгы тапмый,
Әллә минем белән
Сагыш-моңын койды.
Белмим, ничек хәсрәт,
Бар барлыгым айкап,
Йөрәгемә сыйды?
 
 
Җирдә калган эзең
Яфрак каплый көзен,
Язмыш, син ник шулай мәкерле?
Сагыш еллар яра,
Ерагая ара,
Карлар каплый алмый хәтерне.
 
 
Җанны биләп алган
Әйтер сүзләр калган,
Белсәң иде ничек авыр ул?!
Соң шул инде, бик соң,
Тыныч йокла, дустым,
Тыныч йокла, дустым,
Бәхил бул!
 
Газиземә
 
Бер бактым да күзләреңә —
Шунда калдым.
Ә син янар сагышларга
Мине салдың.
Көнен-төнен хыялларда
Йөздерәсең.
Йөрәгемне үзең сизми
Өздерәсең.
Күңелдәге хисләремне
Давыл иттең.
Сөю учагыма кайнар
Күмер сиптең.
Коенамын хәзер эреп
Назларыңда.
Уйна, җаным, моңнар тулы
Сазкаемда.
Иркәләник бер туйганчы
Гөлләр булып.
Очсын, әйдә, пар сөйгәннәр
Бәхет тулып.
Мин туганмын синең өчен,
Ә син – минем.
Ходай насыйп итеп биргән —
Газиз тиңем.
 

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> 1
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации