Электронная библиотека » Илгиз Зәйниев » » онлайн чтение - страница 2

Текст книги "Бәби / Дитя"


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 09:00


Автор книги: Илгиз Зәйниев


Жанр: Книги для детей: прочее, Детские книги


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 7 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Алехо. Бар инде, бар! Карыйм!

Бәләкәч чабып чыгып китә.

Эх, Бәби, син булмасаң, хәзер кирәкләрен бирер идем шул мәчеләрнең!

Тәрәзәдә бер шәүлә пәйда була. Алехо куркуыннан нишләргә белми. Аннан шәүләнең Каракүз икәнлеге күренә. Алар Алехо белән күзгә-күз карашып торалар.

(Аның карашына чыдый алмый). Ура-а-а!

Төрле лозунглар кычкырып, чабып чыгып китә. Каракүз, Бәбинең ялгыз калганын күргәч, каушый башлый, аның йөрәгенә кан йөгерә. Ул җитез генә тирә-якны карап чыга. Берәрсе килеп кергәнче дип, калтыранган тәпиләре белән тиз-тиз генә Бәбине ала. Ишектә Наира пәйда була. Ул башта сискәнеп куя, аннан тынычлана төшеп, Каракүзне күзәтә. Бәби елый башлый.

Каракүз (нишләргә белмичә аптырап кала). Тс-с-с! Елама! Елама! (Баланы кулында селкеткәли.) Тс-с! Син үзең генә түгел… Тавышланма!.. Тынычлан инде… (Бала тынычланмагач, йөзен ачып карый. Бер мизгелгә катып кала. Үзе теләмәстән йомшара.) Кеше баласы да шундый саф булыр икән…

Наира Бәбигә берни янамаганын тәгаен аңлый. Ул чыгып китә.

Нәрсә? Ник тавышланасың? Йокың киләме? Йокла соң! Болар нәрсә диеп сине ташлап киттеләр соң әле? Кара инде, күзендә усаллыкның әсәре дә юк. Сабый!.. (Кулында кеше баласы икәнлеген онытып җибәрә бугай.) Нәрсә? Нәрсә елыйсың? Синең ашыйсың киләдер. Әлбәттә, ашыйсың килә. Бу ахмаклар сине үстерәбез диләр, ә үзләре ашату турында уйламыйлар дамы?! Хәзер! Хәзер! (Бер җиргә утырып, балага ими каптыра. Баланың иреннәрен тоюга, тәненнән электр тогы йөгереп үткән сыман була, ул «аһ!» дип сыкранып куя.) Күкрәкләремнең ничек авыртканын белсәң… Күкрәк тулы сөтең була торып, ашатырга нарасыең булмаудан да авыр нәрсә бармы икән ул аналарга?.. Син аша, аша! Зур булып үсәрсең. Әйе, алар хаклы, син башкалар кебек булмаячаксың. Сез бездән акыллырак булырсыз! Сез безнең хаталарны кабатламассыз!.. Син аша, аша! Сиңа көч кирәк! Дәү үсәргә! Үз балаларыма дип, җан җылым белән җылыткан бу сөт сиңа яшәргә көч бирсен…

 
Йөрәккәемнең бөтен җылысын
Бүләк итәм мин сиңа, әй, сабый!
Күң(е)лемдәге наз-иркәләргә
Төрәм мин сине, изге нарасый!
 

Ул җырлаганда, тәрәзәләрдә, ишектә башка этләр күренә. Алар, бер-беренә сыенып, Каракүзне күзәтәләр.

 
Сүнмәс беркайчан, ышанамын мин,
Күзләреңдәге бу нур чаткысы!
Гөлләргә күмеп, чәчкәдән үреп,
Сез үстерерсез җәннәт бакчасы!..
 

Ут әкренләп сүнә.

Пәрдә.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Шул ук декорация. Күпмедер вакыт үткән. Төн. Бәби йоклый. Алехо бер почмактарак, ул борчулы. Караңгылыктан Бәләкәчнең шыпырт кына сөйләгәне ишетелә. Аннан ут әкренләп барын да яктырта.

Бәләкәч. Минем йөгерәсем, сикерәсем килә. Аягым чатанламаса, мин бер туктамас идем. Йөгерүе шундый рәхәт бит! Иң шәбе – үз койрыгың артыннан йөгерү. Аның белән үзең генә дә уйнарга була. Чап рәхәтләнеп койрыгың артыннан: ул синең артыңнан да куа кебек, алдыңнан да йөгерә! Ә кешеләрнең койрыклары юк. Бәлки, алар шуңа усаллардыр? Аларның бит бер-берсе белән уйнарга вакытлары тар, ә үзләре генә уйнарга койрыклары юк…

Алехо. Аларның да элек койрыклары булган.

Бәләкәч. Булган? Ә хәзер кая?

Алехо. Машинага утырганда комачаулагач, койрыктан баш тартканнар.

Бәләкәч. Мескеннәр. Койрык кадәр койрыкны шул тимер кисәкләренә алмаштыралар димени? Машина бит ул шундый куркыныч нәрсә, усал, каты үкерә торган – нигә кирәге бар инде аның? Ярый, безнең Бәби генә үсеп җитсен, ул аларга ялгышларын аңлатыр, һәм кешеләр янәдән койрыкларын тагарлар…

Алехо. Тагарлар, тагарлар, син борчылма…

Бәләкәч. Карале, Алехо, ә Җирдә кешеләр булмаса, ничек булыр иде икән?

Алехо. Ничек инде булмаса?

Бәләкәч. Менә бөтенләй булмаса! Мин хәзер рәхәтләнеп йөгерә алыр идем, чатанламас та идем…

Алехо. Сине кешеләр иркәләгәне бармы?

Бәләкәч. Бар! Берничә тапкыр!

Алехо. Рәхәтме?

Бәләкәч. Рәхәт! Белсәң иде, Алехо, ничек рәхәт булганлыгын…

Алехо. Ә менә кешеләр булмаса, кем сине шулай сыйпар иде?

Бәләкәч. Шулай… Ләкин алар булмаса, минем әнием исән булыр иде. Ул бит шуларның машиналары астында калып үлде…

Алехо. Ә безнең Бәби булмаса, тагы да рәхәтрәк булыр идеме?

Бәләкәч. Юк! Бәби бит ул…

Алехо. Нәрсә? Ул да кеше түгелме соң?

Бәләкәч. Кеше.

Алехо. Шулай булгач?

Бәләкәч. Менә кешеләр дә булсын иде, әни дә исән булсын иде, бөтенесе дус яшәсеннәр иде – иң әйбәте шул!

Алехо. Менә! Син арыгансың, Бәләкәч. Бераз ятып тор.

Бәләкәч. Әйе. Соңгы арада рәтләп ашап булмады, шуңа тиз арыта… (Бер җиргә барып ята.) Мин бераз гына… Ятып кына алам… Йок-ламыйм… (Әкренләп йоклап китә.)

Алехо бик борчулы. Ул нишләргә белми арлы-бирле йөренә. Аннан Бәбине кулына ала.

Алехо. Авыр миңа монда. Аңлыйсыңмы? Мин бит матур тормыш өчен яратылган. Кара инде кыяфәтемә, бер йолкышка әйләнеп барам, купшы канатларымнан нәрсә калды? Кара бу маникюрга, кара бу педикюрга… Мин үләм бит монда, үләмен! Миңа игътибар кирәк, яктылык. Яшәп каласым килә, аңлыйсыңмы?! Син үпкәләмә миңа. Мин сине яратам! Минем үземә дә җиңел түгел, йөрәгем сулык-сулык итеп куя.

 
Матур тормыш өчен яратылганмын мин,
Ялтыравык, бизәкләр өчен!
Шуны сорый рухым, җаным шунда тарта,
Кичерә генә күр, нәнием!
 
 
Сине алда көтә данлыклы олы юл –
Бар өмет тик сиңа, тик сиңа!
Нур тулсын күзләргә, яктылык алып кил,
Елмаю бүләк ит дөньяга!
 
 
Күңелең сафлыгын саклап кала бел син,
Онытма Табигать-әниең!
Җаныбыз җылысын сеңдер йөрәгеңә,
Тәтием, Нәнием, Бәбием!
 

Алар сине тәрбияләрләр, үстерерләр. Без, бәлки, әле күрешербез дә! Миңа китәргә кирәк. Мин һичшиксез үземнең өемне эзләп табарга тиешмен. Анда бит әле минем хуҗам бар! Әйе! Хуҗам бар! Ул мине юксынадыр. Мин аны ятим итә алмыйм!

Бәбине Бәләкәчнең куенына яткыра. Яшьләрен сөртә-сөртә чыгып китә. Тынлык. Төрле ярыклардан шыпырт кына мәчеләр керәләр.

Виолетта. И-и! Монда килеп йөрүләре көннән-көн кызык түгел!

Рудольф. Шыпырт. Бүген без кызык өчен килмәдек.

Эльба. Монда чатан Бәләкәч кенә!

Джуди. Башкалары кайтканчы баланы алыйк та качыйк!

Рудольф. Тик тыныч кына. Бәбинең кая югалганын сизми дә калсыннар. Бездә икәнлекне белсәләр, этләр сугыш башларлар.

Виолетта. Рудольф, әгәр дә бу баланы мин карармын дисәң ялгышасың. Мин кеше баласы карап ятарга җыенмыйм.

Рудольф. Тик тор, хатын-кыз! Бу бөтен мәче халкының киләчәге өчен кирәк!

Виолетта. Теләсә нәрсә булсын, ләкин мине нянька итә алмассың!

Рудольф. Теләгәнеңне ашап, җылыда гына, рәхәттә генә яшисең килсә, ни әйтсәләр, шуны эшләрсең.

Виолетта. Ну шулай дисәң генә…

Рудольф. Менә афәрин!

Ишарәләр белән ни эшләргә кирәклеген күрсәтә. Алар төрле тәрәзәләргә басып күзәтәләр. Виолетта ишекне күзәтә. Рудольф үзе Бәбине алырга бара. Бәбине инде күтәрдем дигәндә генә, ул елап җибәрә. Бәләкәч уянып китә. Баш өстендә Рудольфны күреп шакката. Аннан Рудольфның Бәбигә үрелүен аңлагач, тиз генә Бәбине эләктереп, бер читкә тайпыла.

Бәләкәч. Алехо! Мәчеләр! Алехо! (Алехоның юклыгын аңлагач.) Ялкын, Бәбине урлыйлар! Мәчеләр бар!

Рудольф. Тавышланма! Сине барыбер берәү дә ишетми!

Бәләкәч. Сезгә нәрсә кирәк?

Рудольф. Без Бәбине алырга килдек!

Бәләкәч. Нәрсәгә ул сезгә?

Рудольф. Сиңа анысын белү мөһим түгел! Китер монда Бәбине!

Бәләкәч. Юк!

Рудольф. Аңламадым! Син нәрсә дидең?

Бәләкәч. Ычкын моннан, мин сиңа Бәбине бирмим!

Рудольф. Дөрес ишетмәдем дип торам, ялгышмаганмын икән. Карагыз әле, нәрсә ди бу маңка борын!

Барысы да көлә, Бәләкәчне әкренләп кысрыклый башлыйлар.

Бәләкәч. Якын килмәгез!

Рудольф. Нишләтәсең?! Китер монда Бәбине, юкса мин сине менә бу тырнаклар белән кечкенә кисәкләргә тураклыйм! Йә!

Бәләкәч. Якын килмәгез!

Рудольф. Аңламады булса кирәк!

Эльба. Хәзер аңлатабыз!

Джуди. Мәңге истә калырлык итеп!

Бәләкәчне бөтен яклап кысрыклыйлар.

Бәләкәч (соңгы чиктә җырлап җибәрә).

 
Тәндә җаным бар чагында,
Йөрәк күкрәктә какканда,
Чигенмәмен бер адым да,
Куркытырга уйлама да.
 
 
Җаным тулы ачу-нәфрәт,
Ярсу ташкан чикләреннән…
Якын килмәү хәерлерәк,
Югалыгыз күзләремнән!..
 

Мәчеләр Бәләкәчкә ташланалар. Бәләкәч аларны төрле якларга чөереп тора, Бәбигә якын китерми. Бәләкәчнең инде хәле калмады дигәндә, тәрәзәдә Ялкын белән Наира пәйда булалар.

Виолетта (Ялкынны күреп). Рудольф җаным, монда хуҗалар кайтты! (Кычкырып.) Рудольф, Ялкын кайтты!

Бәләкәч (Ялкынны күреп). Ялкын!

Ялкын, ни булганын аңлап алуга, мәчеләргә ташлана. Соңгылары исә тизрәк качу юлын карыйлар, Бәләкәч аларны куа китә. Ялкын да алар артыннан чыгып качмакчы.

Наира (артыннан кычкырып). Ялкын!

Ялкын (туктап кала). Нәрсә?

Наира. Йөрмә, кирәкми!

Ялкын. Анда Бәләкәч үзе генә.

Наира. Ул инде кечкенә түгел, мәчеләргә ничек каршы торганын үзең күрдең!

Ялкын. Син хаклы, ул инде сабыйлыктан узган. Афәрин, Бәләкәч, Бәбигә кагылдыртмаган… (Бәбине урынына яткыра.)

Наира. Ялкын!..

Ялкын. Нәрсә?

Наира. Минем сиңа әйтәсе сүзем бар!

Ялкын. Әйт!..

Бәләкәч йөгереп керә.

Бәләкәч. Күрше урамга кадәр кудым үзләрен. Уф! Сез кая югалдыгыз?! Алар Бәбине урларга дип килгәннәр!

Ялкын. Син нишләп үзең генә соң? Алехо кайда?

Бәләкәч. Белмим. Без аның белән икәү идек. Мин йоклап киткәнмен, уянсам, ул инде юк, өй тулы мәчеләр иде.

Ялкын. Кая киткән соң ул?

Бәләкәч. Белмим…

Наира. Мәчеләрдән куркып качты микәнни?

Бәләкәч. Булмас…

Ялкын. Ә кая соң ул, алайса?

Каракүз (аларны ишектән тыңлап тора).Ул китте!

Наира. Каракүз апа?

Бәләкәч. Ничек инде китте?

Каракүз. Менә шулай. Бөтенләйгә.

Ялкын. Син аны күрдеңме?

Каракүз. Әйе, урамда күрдем.

Наира. Бәлки, ул йөреп керергә генә чыккандыр?

Каракүз. Үз-үзегезне алдау юллары эзләмәгез, зинһар. Ачлы-туклы килеш кеше баласын карап ятарга сез аны кем дип беләсез?

Бәләкәч. Ләкин ул бит беренче булып Бәбине яклап чыкты.

Каракүз. Беренче булып кычкырды һәм беренче булып ташлап та китте. Бу дөньяда барысы да алдаша. Һәркем үзенең гомерен саклап калырга тырыша, үз файдасын кайгырта. Сез генә өстегезгә бәла алып, шул кеше баласын асрап ятасыз. Сезнең бу гамәлегезгә барлык урам җанварлары да каршы. Тыңлагыз сүземне, аны кире кешеләргә илтеп бирик!

Наира. Ләкин кешеләр аны үзләре араларыннан чыгарып ташладылар, димәк, ул аларга кирәкми.

Каракүз. Алар барысы да бертөсле түгел.

Ялкын. Без дә төрле. Урам барлык артык җаннарны да сыендыра. Кешеләр ни эшләгәннәрен үзләре үк аңламый башлаганнар. Алар әле безнең ише җан ияләрен генә урамга чыгарып бәрәләр иде, хәзер инде үзләренә хасларны, хәтта үз балаларын да артык күрәләр.

Бәләкәч. Бу бит кыргыйлык.

Каракүз. Үз балалары белән теләсәләр ни эшләсеннәр.

Ялкын. Ә ул гөнаһсыз сабыйның ни гаебе бар? Без барыбыз да бер Тәңренең балалары, бер-беребезгә булышырга тиешбез. Әгәр дә кешеләр дөрес юлдан тайпылганнар, ни эшләгәннәрен аңламый башлаганнар икән, аларга ярдәм итәргә кирәк.

Каракүз. Ничек итеп? Без бит бары тик этләр генә.

Ялкын. Бәби! Ул эт түгел, ул – кеше! Һәм без аны дөрес итеп тәрбияләрбез.

Каракүз. Ул кеше баласы һәм кешеләр арасында гына кеше булып үсә алачак.

Наира. Кешеләр арасында ул алар кебеккә әйләнәчәк.

Бәләкәч. Алар аны ташлап киттеләр, ул кешеләргә кирәк түгел.

Каракүз. Ә безгә бигрәк тә!

Ялкын. Алдашма, Каракүз! Без бит синең аңа сөтеңне имезгәнеңне күрдек. Син үзең дә аны яратасың.

Каракүз. Баланың ашыйсы килгәндә нинди ананың йөрәге түзсен икән?

Ялкын. Аны ташлап китәргә анасының йөрәге җиткән бит әле…

Каракүз. Таш бәгырьле булгандыр ул…

Ялкын. Менә! Ә безнең бәгырьләр таштан түгел. Шуңа күрә, Бәбине без тәрбияләсәк, дөресрәк булыр!

Каракүз. Үз-үзегезгә ышанычыгыз булу әйбәт, ләкин алда әле кыш бар. Менә шунда нишләрсез икән, күрербез. (Чыгып китә.)

Ялкын. Барысы да без дигәнчә булачак!

Бәләкәч. Каракүз апа Алехоны кайдарак күрде икән, сорыйм әле. Бәлки, ул кайтыр юлны табалмый адашып йөридер. (Каракүз артыннан чыгып йөгерә.)

Наира. Шулай да Алехо безне ташлап китте микәнни?

Ялкын. Ышанасы килми, ләкин шулай булганда да кәефсезләнергә ярамый. Бүген безгә ышанмаганнар тиздән бик нык үкенерләр!

Наира. Син безнең хаклы булуыбызга тәгаен ышанасың!

Ялкын. Тәгаен! Чөнки киләчәк буыннар безнең кебек яши алмыйлар. Бу берничек тә дөрес булмас иде. Нидер үзгәрергә тиеш. Һәм ул үзгәрешне без үзебез ясамасак, берәү дә безнең өчен моны эшләмәс.

Наира. Ялкын, ә беләсеңме, мин сиңа нәрсә әйтмәкче идем?!

Ялкын. Нәрсә?!

Наира. Бер сер!

Ялкын. Нинди сер ул, Наира?!

Наира. Безнең тиздән бәбиләребез булачак!

Ялкын. Ничек?!

Наира. Без тиздән әти белән әни булачакбыз!

Ялкын. Кабатла!

Наира. Безнең кечкенә генә улларыбыз, кызларыбыз булачак!

Ялкын. Наира! Алтыным, мин сине шундый яратам!

Наира. Син шатмы? Син шат?!

Ялкын. Әлбәттә, шат! Ничек шуңа шатланмыйсың ди инде! Безнең бәләкәчләребез булачак! Беренчеләребез!

Наира. Әйе, беренчеләребез!

Ялкын. Наира! (Аны кочаклап, күтәреп әйләндерә.) Менә шулар өчен булса да без бу Бәбине тәрбияләп үстерергә тиешбез! Безнең нарасыйларыбыз беркайчан да төннәрен шакшы почмакларга сыенып үткәрергә тиеш түгелләр. Без алар туган җиргә дөньяны матурлап, үзгәртеп куярга тиешбез! Алар бездән бәхетлерәк булырга тиешләр! (Җырга күчә.)

 
Берсеннән-берсе кечкенә
Йомшак, нәни бәбиләр:
Матур-матур кызыкайлар,
Елгыр, шаян егетләр!
 
 
Мең мәртәбә рәхмәт сиңа,
Наира-патшабикәм!
Шатлыгымның чикләре юк,
Тар миңа хәтта галәм!
 

Алар бәхетле булып үсәчәкләр! Егетләрен мин үзем белгән бар нәрсәгә дә өйрәтермен, ә кызларын – син. Алар синең кебек чибәр булырлар!

Наира. Ә егетләре синең кебек батыр һәм гадел булып үсәрләр!

Тәрәзәдән Каракүз сикереп керә. Аның тыны кысыла, сүзен-сүзгә бәйли алмый.

Каракүз. Анда… Анда…

Ялкын. Ни булды? Каракүз, нишләдең?

Каракүз. Анда Бәләкәч…

Ялкын. Нәрсә булды Бәләкәчкә?

Каракүз. Безнең арттан… кешеләр куа… Аларның кулларында мылтыклар…

Наира. Мылтыклар?..

Каракүз. Бәләкәч… ул бит рәтләп йөгерә алмый…

Урамда аткан тавыш ишетелә.

Ялкын. Бәләкәч!

Ялкын тәрәзәгә сикереп менә. «Бәләкәч!» дип кычкыра. Ишектән Бәләкәч йөгереп керә. Шулай ук тыны кысылган, арыган, ләкин ул бик шат.

Бәләкәч. Мин монда! Бүген минем көн, чатанласам да тоталмадылар!

Ялкын (борылып). Бәләкәч!

Ялкын шул сүзен әйтүе була, урамда аткан тавыш яңгырый. Ялкын аркасыннан чеметеп алган кебек сискәнеп куя. Пауза.

Бәләкәч. Ялкын абый!.. (Тәрәзә астына килә. Ялкын аның кочагына төшә, аны кочаклап тора.)

Наира. Ялкын! (Кычкырып.) Ю-ук!

Каракүз аны кочаклап ала.

Ялкын. Елама… Сиңа ярамый…

Бәләкәч. Авыртамы, Ялкын абый? Авыртамы?

Ялкын. Авырта, Бәләкәч… Җаным авырта… Өлгермәдем… Якты киләчәкне күрергә, үземнең улларымны тәрбияләргә өлгермәдем… Елама, Бәләкәч, сиңа елау килешми… Син бит инде егет кеше. Барысы өчен дә хәзер син җаваплы!

Бәләкәч (күзләреннән бертуктаусыз яшьләр ага). Мин еламыйм, абый, еламыйм!..

Ялкын. Бәбине саклагыз… Ул чын кеше булып үсәргә тиеш… Кешелекле кеше булып… Наира, син безнең бәбиләрнең киләчәген якты итәргә тиеш… Аларны намуслы итеп тәрбиялә… Елама, Наира! Кичер, сине ташлап китәм… (Җырлый.)

 
Мин киткәнгә, җаным, түкмә яшьләреңне,
Күң(е)лем булыр һәрчак яныңда!
Теләкләр теләрмен якты йолдызлардан,
Ай булырмын барыр юлыңда…
 
 
Җирән чәчләреңнән сыйпармын җил булып,
Кар бөртеге булып үбәрмен…
Чынга ашырсагыз уртак хыялларны,
Юкка үткән булмас гомерем…
 

(Үлә.)

Наира (яшьләренә буылып). Кадерлем!.. (Ялкынның җансыз гәүдәсен кочаклап җырлый.)

 
Күзләреңнең нурын алып китәсең син,
Ятимнәрең йөрәк астында…
Бу корбаннар юкка гына булып калмас,
Нурлар бер балкыр бу дөньяда…
 

Ут сүнә.

Барлык хайваннарның сагышлы елау җырлары ишетелә.

 
Әй җиләс җил, син исәсең,
Бик күп җирләр үтәсең.
Бу михнәтләр, кайгы-хәсрәт
Кайчан бетәр, әйтсәңче?
 
 
Кара болыт безнең өскә
Боз-яңгырын яудыра…
Рәнҗетелер өчен генә
Тудык микән дөньяга?
 
 
Адашканмы икән әллә
Безнең бәхет томанда?
Кипмәстер бу күз яшьләре,
Күзләр күрмәс булса да…
 

Бу вакытта кар ява. Беренче кар. Ут кабына. Сәхнәдә Наира. Ул Бәбине ничек тә җылытырга тырыша.

Наира. Хәзер, акыллым, хәзер! Мин сине менә шулай кочаклыйм да җылынырсың. Хәзер! Менә кыш шулайрак килә инде ул. Синең әле аны күргәнең юк. Безнең иң куркыныч дошманнарыбызның берсе шул.

Каракүз (ишектә пәйда була). Баланы юкка өйрәтмә. Кыш ул йортсызларга гына дошман. Йортлыларга аның куркынычы юк, киресенчә, рәхәт кенә…

Наира. Соң, без йортсызлар бит инде, Каракүз апа. Бәби дә йортсыз.

Каракүз. Ул сабыйның күптән үз урыны, ашар ризыгы булыр иде. Сез юкка аны монда тотасыз. Әрәм итәсез бит баланы.

Наира. Ул кешеләргә кирәк түгел, аны караучы да, яратучы да булмас, ә без аны барыбыз да яратабыз.

Каракүз. Берсенә кирәкмәсә, икенчесенә кирәгер.

Наира. Берсенә дә кирәкмәсә?

Каракүз. Ничек кирәкмәсен? Кеше ич ул. Кеше кешегә һәрвакыт кирәк.

Наира. Мин аны үз баламдай яраттым, ничек хәзер аннан баш тартыйм?

Каракүз. Үз балаңдай яратасың икән, башта аның киләчәген кайгырт. Син тиздән үзең дә ана булачаксың, хатын-кыз буларак уйлап кара, сиңа нәрсә мөһимрәк: балаңның синең янда булуымы, әллә аның, синнән читтә булса да, бәхет табуымы?

Наира. Бала әнисеннән читтә ничек бәхетле булалсын икән?

Каракүз. Була шул. Менә минем бер кышны берсеннән-берсе матур, шаян бәбиләрем туды. Сокланып туялмый идем үзләренә. Яз җиткәч, аларның иң матур чаклары, беренче мәртәбә дөнья күрсәтергә алып чыктым үзләрен. Шунда карыйм, бер малаем читтәрәк кеше баласы белән уйнап тора. Башта куркып куйдым, баланы аерып алырга дип ташланырга җайлы вакыт көтеп торам. Шунда кеше баласының әнисе килде, ул баласына минем малайны үзе белән алырга рөхсәт итте…

Наира. Һәм…

Каракүз. Һәм алып киттеләр.

Наира. Ә син?

Каракүз. Ә мин карап калдым.

Наира. Шуңа тыныч кына карап кала алдыңмы?

Каракүз. Шул минутта йөрәгем ничек типкәнне белсәң. Ташлансам, кешеләр башка балаларымны, үземне дә юк итәрләр дип курыктым. Ташланмасам, баламнан аерылам. Аннан, бәлки, бәхете шулдыр диеп, Ходайдан рәхим-шәфкать сорадым.

Наира. Син аны башка күрмәдеңме?

Каракүз. Күрдем… Ул инде үскән иде. Шундый чибәрләнгән! Әле дә шул хуҗаларында яши. Аларга тугры хезмәт итә.

Наира. Сөйләшә алдыгызмы соң?

Каракүз. Юк…

Наира. Ничек? Каракүз апа, минем сиңа исем китә!

Каракүз. …Ул мине танымас та иде. Шуңа якын бармадым. Аның каравы мин аның бәхетле булуын беләм һәм теге юлы аны биреп җибәрүемә үкенмим, чөнки ул елны туган бәбиләрдән башка берсе дә исән калмады…

Наира. Мин бу турыда беренче мәртәбә ишетәм.

Каракүз. Элек минем моны сөйләгәнем булмады. Наира, әйдә, баланы кешеләргә илтик.

Наира. Ярамый. Мин Ялкынга аны карап үстерергә вәгъдә бирдем.

Каракүз. Ялкын акыллы эт иде. Әгәр дә ул хәзер биредә булса, минем белән килешер иде. Бәби монда кыш чыга алмый.

Наира. Белмим дә инде…

Каракүз. Белеп торасы юк. Бәләкәч кайтканчы, аны кешеләргә илтеп бирергә кирәк.

Наира. Ә Бәләкәч, Бәбине кая илттегез, дигәч, нәрсә дип җавап бирербез?

Каракүз. Теләсә нәрсә. Кешеләр килделәр, Бәбине табып алып киттеләр, диярбез…

Наира. Белмим дә…

Каракүз. Нәрсә белмисең? Тиздән шундый суыклар башланыр. Синең үз сабыйларыңны кем карар, ашатыр? Өстәвенә бу Бәби? (Бәбине кулына ала.) Әйдә, киттек!

Наира. Бәләкәч белер бит…

Каракүз. Бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам!..

Чыгып китәргә дип ишеккә таба борылалар. Тәрәзәдә Бәләкәч пәйда була.

Бәләкәч. Сез кая җыендыгыз?

Наира. Бәләкәч?..

Бәләкәч. Каракүз апа, син Бәбине кая алып барасың?

Каракүз. Үзең беләсең.

Бәләкәч. Бир аны миңа!

Каракүз. Бәләкәч, син әле берни дә аңламыйсың. Тыңла минем сүземне, зинһар өчен, дим.

Бәләкәч. Мин Ялкын абыйның әманәтен үтәргә тиешмен. Бу Бәби кешеләр белән безнең арага дуслыкны кайтарачак.

Каракүз. Син ялгышасың…

Бәләкәч. Каракүз апа, син мондый сүзләрең белән безнең арага тотрыксызлык кертәсең. Киләчәкне без үзебез бүген төзи башларга тиешбез. Явыз чынбарлыкка буйсынып кына яшәү һәлакәткә алып барачак.

Каракүз. Син Ялкын сүзләрен исеңдә бик әйбәт саклагансың, ләкин Ялкын, хыялларга бирелеп, гади нәрсәләр турында оныта иде…

Бәләкәч. Нинди гади нәрсәләр?

Каракүз. Күрмисеңмени? Урамда кар яуды. Бер айдан кыш җитәчәк. Син бу Бәбине сөяккә үтеп керердәй суыкларда ничек җылытмакчы буласың?

Бәләкәч. Ә кешеләр ничек җылыналар соң?

Каракүз. Кешеләрнең өйләре бар!

Бәләкәч ни әйтергә белми югалып кала.

Наира. Бәләкәч, бәлки, дөрестән дә?..

Бәләкәч. Нәрсә?

Наира. Каракүз апа, бәлки, хаклыдыр? Бәбигә ул әйткәнчә әйбәтрәк булмасмы икән? Ни дисәң дә, ул бит кеше. Кеше баласы кешеләр арасында үсәргә тиештер…

Бәләкәч (нидер сизеп). Тыныч!..

Каракүз. Ни бар?

Бәләкәч. Сизәсезме?

Наира. Берни дә юк кебек…

Бәләкәч (аларны үз артына яшерә). Юк, кемдер бар…

Мәчеләр күренәләр.

Рудольф. Ә син тәмам егет булып җиткәнсең, Бәләкәч! Мин бик шатмын! Күршеләр көчле җитәкчесез калды диеп, ихластан борчылдым. Ничек кенә тавышланмасак та, без бит күршеләр.

Бәләкәч. Рудольф, әгәр дә син кабат шаяртырга диеп килгән булсаң, вакытын дөрес сайламагансың. Әлегә уен уйнар чак түгел.

Рудольф. Юк, күрше, без бу юлы изге ният белән килдек.

Каракүз. Мәчеләр изге ният белән йөрер микәнни?

Бәләкәч. Әйт сүзеңне!

Рудольф. Без сезгә ярдәм кулы сузарга дип килдек.

Наира. Ярдәм?

Виолетта. Ярдәм!

Рудольф. Миңа калса, без берләшергә тиешбез.

Каракүз. Бәләкәч, ышанма, боларның уйлары яман.

Бәләкәч. Каракүз апа…

Рудольф. Зарар юк. Мин сезне шулай бик тиз ышанырсыз дип уйламадым да. Ни дисәң дә, күпме гомер талашып яшәлде бит. Ә уйлап карасаң, нигә безнең халыклар бер-берен үлеп яратмый? Дөресен әйтергә кирәк, кешене бер-беребездән көнләшкәнгә күрә. Аларның игътибарын, наз-иркәләрен бүлешәсебез килмәгәнгә генә. Башка сәбәп юк.

Бәләкәч. Шулай да булсын ди?

Каракүз. Бу сүзләр белән син нәрсә әйтергә телисең?

Рудольф. Соңгы арада кешеләрнең сезгә дә, безгә дә исләре китми. Алар хәтта бер-берсен дә күрмиләр. Яшәешләре көннән-көн кырыслана бара. Менә бу Бәбинең безнең белән бер рәткә килеп эләгүе моның ачык мисалы. Алар бер-берсен кырып баралар. Бөтен уйлап тапкан нәрсәләре үзләрен юк итү максатыннандыр сыман. Ялкынның үлеме мине уйландырды. Андый хәлләрдән безнең беребез дә якланмаган. Һәм шуңа күрә мондый хәлләр булмасын өчен, һәлакәттән котылу өчен, безгә уртак фикергә килергә кирәк.

Бәләкәч. Һәм нинди фикер инде ул?

Рудольф. Без сезнең бу Бәбигә нинди өметләр баглаганыгызны беләбез. Әйдәгез, безне үзегезгә фикердәш итеп алыгыз. Бергә булсак, җиңелрәк тә, көчебез дә күбрәк булыр! Йә, нишлибез?! Бәбигә бәйле нинди планнарыгыз бар?! Без ни белән булыша алабыз?

Каракүз. Соңга калдыгыз. Без Бәбине кешеләргә кайтарабыз.

Рудольф. Нишләп?

Каракүз. Чөнки ул безнең арада үсә алмаячак. Ул – кеше баласы.

Рудольф. Ләкин кешеләр арасында үсеп, ул безгә бернинди файда китерә алмас…

Каракүз. Ә монда ул суыктан, ачлыктан һәлак булыр.

Виолетта. Зинһар, суыкларны искә төшермәгез!..

Эльба. Без юкка килдек буламы инде?

Джуди. Оялмыйча…

Рудольф. Шым!.. Димәк, сез хәл иттегез? Ләкин аны теләсә кемгә илтеп бирергә ярамый. Ул кешеләр кулында да шулай ук юк булырга мөмкин.

Рудольф. Бәләкәч, син ни әйтерсең? Бу турыда ни уйлыйсың?

Каракүз. Бәләкәч? (Бәләкәч янына килә.) Бәләкәч, ничек хәл итәбез?

Рудольф. Бәләкәч, монда барысы да хәзер синең сүзне генә тыңлыйлар икән. Сез дөрестән дә Бәбине кешеләргә бирергә уйлыйсызмы? Бәлки, безгә генә бирерсез?! Ышанычлырак булыр иде! Ә?!

Бәләкәч ни әйтергә белми. Аңа бер фикергә килүе бик авыр. Каракүз аның янына килеп баскач, ул башын күтәреп карый. Бәбине үз кулына ала.

Бәләкәч. Калдырыгыз мине.

Рудольф. Ничек?

Бәләкәч. Минем ялгызым гына каласым килә!.. Калдырыгыз мине!

Каракүз. Әйдәгез, чыгып торыйк. Ул уйласын. Үзебезгә дә фикерләрне тупларга кирәк…

Барысы да әкренләп чыгып китәләр. Бәләкәч Бәбине кочаклап утыра.

Бәләкәч. Нишләргә? Нишләргә? Нишләргә? Ничек авыр икәнлеген белсәң? Абый! Нишләп син мине ташлап киттең соң?! Миңа үземә генә шундый авыр! Абый! (Җырга күчә.)

 
Ник калдырдың, абый, ялгызымны?
Мин күтәралмыйм бу авырлыкны…
Әйт, ниләр генә соң миңа хәзер эшләргә?
Синең әманәтеңне ничек үтәргә?
 
 
Бик тиз чыктым түгелме соң балачактан?
Аера белмим кебек акны карадан.
Ышык иде синең киң җилкә артында,
Шыр ялангач калдым хәзер җил-буранда…
 

Ялкынның шәүләсе пәйда була. Ул әллә Бәләкәчнең хыялында гына, әллә чынбарлыкта – билгесез.

Бәләкәч. Ялкын абый! Миңа нишләргә?

Ялкын. Моны син үзең хәл итәргә тиеш, Бәләкәч!

Бәләкәч. Миңа авыр. Минем фикерләрем чуала…

Ялкын. Шундый сынаулар аркылы үтеп кенә, син чын ир-егет була аласың.

Бәләкәч. Ләкин миңа иртә бит әле. Мин бит бәләкәч, абый! Мин бит әле уйнап та туймаган, үзем дә сабый гына. Мондый мөһим карарларга килү минем хәлемнән килми.

Ялкын. Ялгышасың, Бәләкәч! Син инде элеккеге сабый түгел. Син чын егет кеше! Син безнең гаиләне җыйнадың, алар синең сүзеңә буйсыналар. Өстәвенә мәчеләр дә сине җитәкче итеп таныдылар.

Бәләкәч. Ярдәм ит, абый! Мин бу Бәбинең язмышын ничек хәл итәргә тиеш? Без бит аңа күпме өметләр баглаган идек…

Ялкын. Синең сизгерлегең көчле, Бәләкәч! Ышан үзеңә! Синең юлыңда гел тамгалар булыр, игътибарлы булсаң, җиңеп чыгачаксың…

Бәләкәч. Китмә! Китмә!.. (Җырга күчә.)

 
Юк, беразга гына булса да кал!
Син үтенечләремә колак сал!
Мин – давылда адашып калган ялгыз кораб,
Синең киңәшсез безнең хыяллар харап…
 
 
Ташлап китмә, абый, күрсәт дөрес юлны,
Әйт, кай якка борыйк соң без җилкәннәрне?
Бу сынауларны ничек кенә үтәргә?
Тәңрем-Ходаем, бир миңа көч түзәргә!
 

Ялкын юк була. Әкренләп барлык этләр, мәчеләр дә җыелалар.

Каракүз (Бәләкәчтән Бәбине алып). Бәләкәч?

Наира. Йә?

Рудольф. Нәрсә уйладың?

Бәләкәч берни эндәшми. Ул нидер көткән сыман тыңлап тора.

Каракүз. Берәр сүз әйт инде!

Наира. Интектермә безне!

Виолетта. Рудольф, мин арыдым!

Эльба. Нәрсә әйтсен, бала-чага гына ич әле ул?

Джуди. Әйдәгез, киттек. Үзләре уйласыннар…

Рудольф. Шым!.. Бәләкәч, әйт сүзеңне. Без көтәбез.

Бәләкәч. Сез ишетәсезме?

Каракүз. Нәрсә бар?

Бәләкәч. Тыңлагыз!..

Наира (тыңлагач). Бәләкәч, берни юк кебек…

Бәләкәч. Мин нәрсәдер ишетәм сыман…

Каракүз. Нәрсә булсын инде, урамда тавыш бетмәс!

Рудольф. Бәләкәч, аңлатып сөйлә!

Джуди. Бу сабый бөтенләй саташкан!

Эльба. Әйдәгез моннан!

Ишектән Алехо атылып керә. Аның кыяфәте искиткеч – ялтырап тора. Затлы нәселдән булганлыгы әллә кайдан күренә.

Алехо (җырлый).

 
Алехо кая китте, дисезме?
Башыгызны юкка ватмагыз!
Җайлыйсы бармы эшләрегезне?
Алехоны каршы алыгыз!
 
 
Сөйләгез, нинди проблемалар?
Нинди сораулар борчый йөрәгегезне?
Сагынып кайттым менә сезне,
Бик күрәсем килде күзләрегезне!
 
 
Сөйләгез, тартынып тормагыз!
Аһ-зарыгыз, йөрәк борчуларыгыз!
Соры көннәрегезне бизәргә
Әйләнеп кайтты Алехо абзагыз!
 

Минем вакытым тар, ашыгамын! Йә, хәлләрегез ничек?

Виолетта. Рудольф, аның каурыйлары!

Алехо. О! Мәчеләр! Мәчеләр бар!

Каракүз. Тавышланма.

Алехо. Аңламадым? Сез нәрсә, әллә мәчеләр белән дуслаштыгызмы?

Каракүз. Анда синең ни эшең бар?

Алехо. Тәк, тәк, тәк! Бу нинди каршылау?

Наира. Син безне иң авыр вакытта ташлап киттең, шуннан соң без сине ничек каршы алырга тиешбез? Син безне ташладың, Бәбине.

Алехо. Бәбине? Бәбине?! Беләсегез килсә, мин аны кайгыртып кайттым. Мин аны бер генә минутка да онытмадым. Кая әле ул? Җыендырыгыз, мин аны алып китәм! Бирегез миңа аны! (Бәбигә үрелә.)

Каракүз. Кагыласы булма!

Алехо. Мин аны алып китәргә тиешмен! Мин аңа әйбәт урын таптым.

Рудольф. Тыңламагыз аны. Ул бүген монда, иртәгә Африкасында. Аңа бала ышандырырга ярамый.

Алехо. Мин Африкадамы? Минем аны күргәнем дә юк. Телевизордан гына. Мин монда туганмын, бу минем туган туфрагым. Мин үз Ватанымны яратам! Аның киләчәге өчен соңгы канатымнан да мәхрүм калырга әзермен. Беләсегез килсә, мин якты киләчәгебезнең җитәкчесе – бу Бәбигә әти белән әни таптым!

Барысы да. Ничек?

Алехо. Минем хуҗаларым асрамага бала алырга җыеналар. Шуны ишетүгә, мин, көч-хәлгә качып, монда килдем. Алар башка берәүне алып кайтканчы, Бәбине ишек төпләренә илтеп куярга кирәк. Ул бит мондый шартларга түзә алмас. Әгәр үссә дә, кешеләр аны бу килеш тыңламаслар…

Наира. Ә синең хуҗаларың әйбәт кешеләрме соң?

Алехо. Искиткеч! Берсеннән-берсе әйбәт!

Рудольф. Мин бу хәшәрәткә ышанып бетмәс идем.

Алехо. Сүзләреңне үлчәп сөйлә. Ышанмасагыз, менә минем кыяфәткә карагыз. Начар тормышта яшәсәм, шундый була алыр идемме мин? Нәрсә мин сезнең белән сөйләшеп торам соң әле? Ялкын кая? Ул мине аңлар! Ялкын!

Наира. Ялкын үлде.

Алехо. Ничек инде?

Каракүз. Аны кешеләр атты.

Алехо. Алай… Болай булгач, бигрәк тә Бәбине монда калдырырга ярамый.

Наира. Барысы да Бәләкәчнең сүзеннән тора…

Алехо. Бәләкәчнең?

Барысы да. Бәләкәч, әйт…

Бәләкәч. Без бу Бәбигә нинди өметләр баглаганны әйтмәсәм дә беләсең. Ул инде үзенең эшен эшли дә башлады: менә без күршеләр белән уртак тел таба башладык. Әйе, без барыбыз да кешеләрнең игътибарына мохтаҗ… Алехоның әйләнеп кайтуы юкка гына түгелдер. Мин килешәм, без Бәбинең киләчәген кайгыртырга тиешбез. Чөнки аның киләчәге ул – безнең киләчәк, кешеләрнең иртәгесе көннәре. Бәбине кешеләргә кайтарырга кирәк!..

Пауза. Каракүз, Наира елап җибәрәләр.

Алехо. Әйбәт бит! Дөрес!

Бәләкәч (үзенең елаганын сизми). Нигә елыйсыз? Сез үзегез шуны теләдегез түгелме соң?

Наира. Әйе, теләдек… Ләкин алда ниләр булып бетәр?..

Каракүз. Әгәр ул без теләгәнчә тәрбияләнмәсә?..

Алехо. Борчылмагыз, мин аны үзем тәрбияләрмен.

Рудольф. Сиңа ышаныч бармы соң?

Алехо. Менә күрерсез! Бирегез миңа аны! Миңа китәргә вакыт!

Наира. Тукта инде, бер генә минут… Хушлашыйк!

Алехо. Әйдәгез, сузмыйча гына. Юкса мине дә елатасыз хәзер!

Берәм-берәм килеп, Бәби белән саубуллашалар.

Наира (битеннән яшьләре тәгәри). Сау бул, нәнием! Онытма, минем йөрәк астымда синең энеләрең, сеңелләрең! Алар һәрвакыт сиңа шат булырлар!

Каракүз. Бәби! Син бит минем улым, балам! Миңа синнән берни дә кирәкми, бары бәхетле генә була күр! Сиңа имезгән сөтем өчен миңа кызарырлык булмасын! Сау бул, балам!

Рудольф. Үскәч, безнең мәче халкына да җылы карашта бул инде! Ярыймы?!

Бәләкәч. Елмаясың?! Кешеләрне кеше булырга өйрәт! Тирә-яктагы дөньяга да күз салсыннар, дөнья киң бит ул! Үзләреннән-үзләре урлашмасыннар! Хуш! Онытма, барысы да сез кешеләр кулында! Бар ышаныч сездә!


Барысы да («Саубуллашу» җырын җырлыйлар).

 
Җан җылысын бүләк иттек сиңа,
Йөрәгеңә сеңеп калсын ул;
Сөйләдек күңел серләребезне,
Өмет синдә, коткаручы бул!
Тәңрем-Ходам, сакла бу балаңны,
Усаллыктан, зинһар, арала.
Кешелекле Кеше булып үссен,
Тәңрем, зинһар, аны ташлама!
Мәрхәмәтле карашыңны җуйма,
Чын Кеше бул, бер дә бирешмә!
Бу дөньяның серләре бик тирән,
Алданма тышкы бизәкләргә!
Бер һаваны сулап яшибез бит,
Барыбыз да бер күк астында…
Тамчы гына гаебебез дә юк
Кешелек дөньясы каршында…
 

Алехо Бәбине алып чыгып китә, барысы да озатып калалар. Караңгылык.

Пәрдә.

5 июль – 18 ноябрь, 2007
Карасу – Казан

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации