Электронная библиотека » Коллектив авторов » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:21


Автор книги: Коллектив авторов


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 5 страниц) [доступный отрывок для чтения: 1 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Якут шигърияте антологиясе. Шигырьләр

Саха учагының җылысы

Балачактан ук миңа Саха-Якут иле әллә кайда җир читендә булып тоела иде. Исең китәр, Россия, дошманнан саклана-саклана, шунда кадәр барып җиткән бит! Төрки дөньядан еракта үз асылын фидакярләрчә саклый белгән саха кардәшләр дә миңа әкияттәге серле халык булып тоела иде. Гаҗәеп мавыктыргыч, фәлсәфи эчтәлекле, ерак бабаларның искиткеч батырлыгына дан җырлаган олоңхолар (дастаннар) иҗат иткән, ят дингә мәҗбүри күчеп тә, үз йолаларын, яшәү рәвешен күз карасыдай саклаган кавемгә ничек сокланмыйсың?!

1990 елның көзендә СССРның төрки халыкларыннан берәр шагыйрьне Ташкентка чакырдылар. Киләсе елга Алишер Нәваиның тууына 550 ел тулачак, шул бәйрәмгә багышлап, аның ун газәлен һәркем үз теленә тәрҗемә итәргә тиеш иде. Үзбәк язучыларының иҗат йорты Ташкент читендәге Дүрмән бистәсендә, без дә шунда килеп урнаштык. Төркиләрдән башка, әлбәттә, ул заман таләпләренә хас булганча, рус, украин, белорус шагыйрьләре дә килгән иде. Нәваи – бөек түрк шагыйре, шул заманда чагатай дип аталган телдә иҗат иткән. Хәзерге татар әдәби теленә шул иске чагатай теленең йогынтысы әле дә сакланганга, миңа аны үз телебезгә аудару әллә ни кыен булмады. Әмма якут шагыйре Семён Руфовка шактый интегергә туры килде. Чөнки саха теле гомумтөрки телдән шактый ерак, аннары аларда безнең шигъриятне борын-борыннан тукландырып, тәэсир итеп торган ислам диненең йогынтысы бөтенләй юк. Ә Семён агай, татар әйтмешли, «бет тунаган» кеше булып чыкты: газәлләрнең бөтен мәгънә төсмерләрен аңлап, шул борынгы заманның сулышын саха телендә укучысына китереп җиткермәкче. Нишләптер, шул максатына ирешер өчен, мине сайлады. Шул чакта без аның белән бик якынаеп киттек – ул сорау бирә, мин җавап табарга тырышам. Үзем дә аңлап бетермәгәнне үзбәкнең чал шагыйрьләреннән ачыклыйм. Аларның татарга мөнәсәбәте аерым, алар мине бөек мәдәниятнең бер вәкиле итеп кабул итә; дәрәҗә үземә лаек түгел, хәтта үзбәкнең олы түрәләре җыелган зур мәҗлесләрдә иң беренчеләрдән булып миңа сүз бирәләр. Бәлки, мин шунда халкымның әле кайчан гына нинди югарылыкта булганын беренче мәртәбә аңлаганмындыр. Үзбәк әкәләрнең кайсылары Тукайны сәгатьләр буе яттан сөйли ала иде.

Семён Руфов аркасында шул вакыттан ук саха халкының тарихы, әдәбияты белән кызыксына башладым. Ул мине күренекле археолог һәм этнограф А. Окладниковның борынгы якут тарихына багышланган хезмәтләре белән таныштырды. Аның бер китабы С. Руфов култамгасы белән әле дә миндә саклана. Өксөкүлээх (А. Кулаковский) һәм П. Ойунский иҗатлары да шул чакта игътибарымны тартты.

Без мәктәптә укыганда, кайсыдыр сыйныфның рус әдәбияты дәреслегендә Россия Федерациясендә яшәгән гайре рус халыклары әдәбиятыннан да кайбер үрнәкләр бар иде. Кайсын Кулиев, Рәсүл Гамзатов, Мостай Кәрим шигырьләре белән бергә анда күренекле якут шагыйре Семён Даниловның да бер-ике шигыре урнаштырылган. Берсе «Русский язык» дип атала иде бугай… Күп еллар үтәр дә, Даниловның туган авылында булырмын, андагы яңа Мәдәният йортында шагыйрьнең «Кар» дигән шигырен татар теленә үз тәрҗемәмдә укырмын дип кем уйлаган?!

Белмим, совет чорында саха язучылары белән элемтә булдымы икән, 90 нчы елларда булган бәйләнешләр дә шартлап өзелде, без – кардәш халыкларның да хәл-әхвәленнән хәбәребез юк иде. Сахаларга килгәндә исә, алар белән араны соңгы елларда безнең яшьрәк буын шагыйрьләребез җайлады. Бу табигый дә – алар тизрәк кузгала, җиңел аралаша. Өстәвенә Якутия Язучылар берлегендә рәис урынбасары булып аларның буындашы, булдыклы җитәкче, әйбәт шагыйрь Гаврил Андросов эшли икән. Ул, Берлек рәисе Наталья Харлампьева кебек үк, саха әдәбиятын дөньяга таныту өчен тырыша, башка әдәбият вәкилләре белән хезмәттәшлек урнаштыруда да аның өлеше зур. Һәм менә Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Рөстәм Галиуллин кебек шагыйрь-язучылары-быз бер-бер артлы Саха Республикасында булып кайтты. Чит җирләр күрү, төрле җирләрдән җыелган каләмдәшләр белән аралашу иҗат кешесенә бик зарур. Тәэсирләре шагыйрьләрнең шигырьләрендә, матбугатта дөнья күргән тәфсилле язмаларында чагылды. Рөстәм исә якутлар арасында яшәп, анда азатлык өчен көрәшкән баһадир, сахаларның милли каһарманы буларак тарихка кереп калган татар кешесе Гыйззәтулла Рәхмәтуллин турында «Боссоойко» дигән бәян да язды. Аны якутлар «Большойка» мәгънәсендә шулай атаганнар икән.

Чыңгыз хан заманы, һуннар тормышы турында романнар авторы, Саха (Якутия) Республикасының халык язучысы Н. Лугинов, Саха (Якутия) Республикасының халык шагыйре, Якутия Язучылар берлеге рәисе Н. Харлампьева кебек күренекле әдипләр дә соңгы елларда безнең әдәби бәйрәмнәрдә катнашты.

Шушы аралашуның нәтиҗәсе буларак, саха кардәшләребез бераздан үз телләрендә хәзерге татар шагыйрьләренең шигырьләреннән тупланган җыентык нәшер итте. Аны нәни генә антология дип тә атарлык. Шигырьләрне тәрҗемә итәргә өлкән буыннан алып яшьләргә кадәр танылган шагыйрьләр җәлеп ителгән.

Газинур Морат белән икебез саха кардәшләр тарафыннан «Олы кар сөенече» («Благодать большого снега») дигән халыкара шигърият фестиваленә чакырылгач, без, әлбәттә, анда булып кайткан яшьләрнең безгә юллама бирүен аңладык. Рәхмәт аларга да, хуҗаларга да! Яшьләр салган сукмактан да атлавы рәхәт. Саха кебек олы кар дөньясында сукмакларның әһәмияте исә тагын да зур.

Безне иң беренче нәүбәттә Саха Республикасы җитәкчеләренең үз әдәбиятларына яхшы мөнәсәбәте, кайгыртучанлыгы сокландырды. Төрле яклардан килгән шагыйрьләрне беренче көнне үк республика Башлыгы үзе кабул итте. Республиканың мәдәният һәм рухи үсеш министры да бездән аерылмады. Төрле очрашуларда аның, очкынланып китеп, саха телендә яттан шигырьләр укуын ничек онытасың?! Без шаккаттык, тик саха язучыларына бу хәл гадәти иде, ахрысы. Түрәләргә мөкиббән китү юк монда. «Элеккесе әйбәтрәк иде», – дип, кайсыдыр сукранып та алды.

Мәктәпләргә таралдык. Милли телләргә каршы һөҗүмнең кыравы аларга да тигән, билгеле. Әмма Казан белән чагыштырганда кечкенә генә Якутскида бишме-алтымы милли гимназия эшли, барлык фәннәрне дә сахача укыйлар. Мин барган гимназиянең уку-укыту эшләре мөдире булып республикада танылган шагыйрь Рөстәм Канженкин эшли иде. Яше утыздан әле генә ашкан, көче ташып тора. Укучыларның, бер-бер артлы чыгып, үз шигырьләрен укуында Рөстәмнең (сахалар да бу исемне кушалар икән!) өлеше, һичшиксез, зур.

Мәктәптәге бер зал нәкъ якутларның элеккеге тирмәсен хәтерләтә, анда этнографик әсбаплар, гөмбәзе каядыр өскә, җиде кат күккә ашкына, керүгә үк, саханың тарихи һавасы сине урап ала. Сахалар үзләренең тарихларына шулкадәр игътибарлы, мөкиббән, сакчыл; алар өчен ул – үткәннәр генә түгел, бүгенге чынбарлык та. Менә, кинәт дөмбәренә сугып, озын чәчле кам безне алышка чакырыр сыман. Шигъри алышка инде, әлбәттә! Бераздан без аның камлавын ишеттек тә. Тамак төбе белән җырлауны да тыңладык.

Чын-чынлап саха шигъриятенең тәмен тойыйм дисәң, сахаларның ватанын – кар дөньясын, кодрәтле Лена елгасын, иксез-чиксез тундраны, боланнар көтүен, төньяк котыпны күрергә кирәк. Шул чагында гына әлеге шигъриятнең якалары чишүле иркенлеген, кар сагышын, ярларны тутырып аккан гайрәтен аңлап буладыр.

Саха шигърияте самими, ихлас, монда артык бизәкләү, купшылык юк. Төньяк табигатенең кырыслыгы да хас аңа. Лирика эпик вакыйгалар белән үрелеп бара. Болар барысы да халык авыз иҗатыннан, үлемсез олоңхолардан килә. Әлбәттә, саха шагыйрьләре дөнья әдәбиятының казанышларын да яратып куллана, ләкин ул казанышлар, сурәтләү чаралары, әверелеш кичереп, карларга төренеп, нәкъ сахача яңгырый башлый.

Тамырлар нык. Кырыс җирдә үскән каен монда артык зифа булмаска да мөмкин, ләкин тамырының һәр тармагы газиз туфрагына шундый береккән, суырып кара! Билгә каганнар, Күлтәгиннәр, Чыңгызлар бүгенге саха яшәешенең тәңреләре булып янәшәдә яши, тормышның һәр өлкәсенә тәэсир итә. Алар ничек шигырьгә күчми калсын? Бигрәк тә яңа буынның иҗатында алар өскә чыга – милли горурлыкны тарихи мифларсыз уятып булмый, күрәсең.

Әлбәттә, саха да, шәһәр тормышына күчкәч, берничә буыннан соң үзгәрә, күбесе башка мәдәният җәтмәсенә эләгә. Ничә гасырлар дәвамында аларны балык белән туендырган җәтмә түгел бу. Анда күңелне алдый торган башка ризыклар. Тозаклар да гомер-гомергә урман җәнлекләренә куелган капкын-фәлән түгел, бөтенләй башка тозак. Ләкин табигать үз баласының асылын саклап калырга теләп тартыша, карыша…

Басым зур, глобаль дөнья капшавычлары монда да корбан кармалый. «Без һәрвакыт сезгә карыйбыз, – диде түрәләрнең берсе, – татарлар югары мөнбәрдән үз сүзен әйтсә, без сезне сүз белән дә, эш белән дә һәрвакыт хупларга әзер. Аркадаш халыклар без!» Әйе, сахада аркага пычак кадау гадәте юк. Тыл өчен борчылмаска була. Түрәнең сүзе хак: милли мәгарифне, милли мәдәниятне кысуга каршы Татарстан үз сүзен әйткәндә, безнең күрше тугандаш халыклар авыз йомып торганда, сахаякутлар һәрвакыт безнең белән бер сүздә булды.

Семён Даниловның туган авылыннан кузгалганда, караңгы төшкән иде инде. Милли киемле чибәр саха кызлары безне озатып калды. Кул болгыйлар, җырлыйлар. Үзәкләрне өзәрлек моң, безнең төрки күңелне назлый торган сүз агышы. Әйтелеше үзгә, әмма якын ул, яхшылап колак салсаң аңлашыла да сыман. Хәер, аны аңлар өчен, төрки телләрнең чагыштырма грамматикасын белү кирәк түгел, болай да аңлашыла – туганлык турында бу җыр, кардәшлек турында…

Еракта каралып урман күренде дә акрын гына офыкка кереп югалды. Ботакларына чүпрәк тасмалар бәйләнгән ялгыз агач, изгелеген сакларга теләпме, әллә аерылу сагышыннанмы, юл читендә моңсуланып йөзен каплады. Кичке караңгыда да аклыгын җуймаган кырда бер учак кабынды. Нәни генә учак югыйсә, ә үзе шушы караңгыда җир белән күкне тоташтырып тора.

Өмет бар әле, утыбыз сүнмәгән…

«Кунак ашы – кара-каршы» дигән әби-бабаларыбыз. Без дә, саха шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, шушы җыентыкны укучыбыз кулына тапшырабыз. Саха учагының җылысы, ылыс исе, төньяк елгасының сулышы аларда.

Ркаил Зәйдулла,
Татарстанның халык шагыйре

Якут атка атланса…

Якут әдәбиятын чагыштырмача яшь язма әдәбиятлар рәтенә кертәләр. Безнең әдәбиятка нигез салган бөек Алексей Кулаковский – Өксөкүлээх ХХ гасыр башында «Баянай әфсене» шигырен бастырып чыгара, шул вакыттан якут язма әдәбиятының тарихы башлана да.

Якут, ягъни саха халкының, башка төрки халыклар кебек үк, беренче чиратта олоңхо-эпосларда теркәлеп калган, борынгы гасырлар төпкеленә китә торган шигъри традициясе бар. Безнең 30 мең шигъри юлдан гыйбарәт булган борынгы эпосыбыз эчтәлек, метафора, телгә алынган кече һәм зур хәрәкәтләрне детальләштерү, серле йолалар, канкойгыч сугышлар һәм мәхәббәт аңлатулар ягыннан караганда, шул дәрәҗәдә тирән ки, бу, бер яктан, халыкның дөньяга карашын күрсәтә, икенче яктан, аның рухи һәм көнкүреш тормышы энциклопедиясе булып тора. Олоңхода без Айыы аллалары пантеонын, Яхшылык һәм Яманлык чикләрен, йолалар уздыру эзлеклелеген, эчтәлеген һәм мәгънәсен, гореф-гадәтләрнең асыл тамырларын табабыз… Монда батырларның сугышы гына тасвирланмый, ул – Галәмнең барлыкка килү тарихы, биредә халыкның намусын һәм дәрәҗәсен тәшкил иткән әхлакый кыйммәтләр югары күтәрелә. Олоңхоның космик колачы кешегә үзен ком бөртеге итеп тоярга, ләкин шул ук вакытта дөнья һәм кешелек язмышы, гуманизм һәм әхлакый принциплар өчен җаваплы булырга этәрә. Дөнья халыклары эпосларын, шул исәптән Платон Ойунскийның «Ашкынучан Нюргун Батыр» олоңхосын тәрҗемә иткән күренекле тәрҗемәче Владимир Державин әйтүенчә: «Якут олоңхосы Гильгамешка туган тиешле… Тыйнак горурлыкка ия якутлар нинди хәзинәләре барлыгын белмәгәннәр…» Шундый зур байлыгы булган саха милләтенең халык авыз иҗаты традицияләре шигъри генә булмаган, ә фәлсәфи гомумиләштерүләргә кадәр барып җиткән. 2005 елда якут героик эпосы – олоңхо – ЮНЕСКО тарафыннан кешелекнең материаль булмаган мәдәни мирасы шедевры дип игълан ителде.

Әлеге вакыйгада хәзерге галимнәрнең биниһая оештыру эшчәнлеге дә чиксез, шул ук вакытта иң беренче чиратта монда олоңхоның кануни текстын әзерләп калдырган Платон Ойунскийның, эпосны рус теленә тәрҗемә итүне һәм китап итеп бастырып чыгаруны оештырган Семён Даниловның тырышлыгы аеруча зур.

Бездә «Якут атка атланса, җырчыга әверелә» дигән киң танылу алган мәкаль бар. Җайдакның тайга, баткаклыклар, сазлыклар аша озын юл узуы моңа сәбәпче булган. Ләкин якут озын юлны кыскарту өчен генә җырламаган – атта сәфәр кылу тормыш кыйммәтләре, шатлыклар һәм уңышсызлыклар турында фәлсәфи уйлануларга да этәргән. Ул бар көченә җырламаган, уйланып һәм гомумиләштереп, әкрен генә моңланган… Һәм шушы вакытта ул иҗатчыга әверелгән!

Тарихи яктан якут әдәбияты кыска вакыт аралыгында үсә – бер гасыр эчендә якут язучылары барлык жанрларны да үзләштерә, социологик, идеологик, кеше яшәешенең фәлсәфи тирәнлегенә караган киң темалар даирәсе билгеләнә. Фәлсәфи күзаллау күбрәк легенда һәм риваятьләрне әдәби әсәргә күчерү белән бәйле. Фольклор традицияләренең асылыннан чыгып караганда, якут әдәбиятында иң алда шигърият бара. ХХ гасырның 20–30 нчы елларында җыручы-импровизатордан шагыйрьгә күчү процессы бик тиз башкарыла, ягъни җыру традициясе якут шагыйрьләре иҗатында дәвам итә. Төрки шигырьнең борынгы традициясе буларак, иҗекнең архаиклыгы бүгенге көндә дә саклана. Ә аллитерация ХХ гасырның 50–60 нчы елларына силлабик шигырь белән алышына. Ләкин аллитерация якут шигыреннән беркайчан да юкка чыкмый, силлабик шигырь төзелешендә ул строфа эчендә, ахыр чиктә соңгы иҗектә сакланып килә. Бүген, минем карашымча, аллитерация яңадан туу чорын кичерә – күп кенә яшь шагыйрьләр аны якут шигъриятендәге иң мөһим алым дип саный һәм, мөмкин булганча, яңача куллана.

Якут һәм татар язучыларының дуслыгына нигез күптән салынган. Уртак тамырлы әдипләребез һәрвакыт бер-берсенә тартылган. Якутиянең халык шагыйре Семён Данилов 50 нче еллар уртасында Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укыган һәм Зәки Нури белән дус булган. Семён Петровичны аның белән иҗади дуслык кына бәйләмәгән, алар бер-берсенә ышанган һәм иҗтимагый-сәяси тормышта күп мәсьәләләр буенча фикерләре туры килгән чып-чын аркадашлар булганнар. Алар алышкан хатлар саклана. Ул хатларда күпме йөрәк җылысы, ышаныч һәм бер-береңә тугрылык бар…

Семён Данилов Зәки Нуриның партизан хикәяләрен, «Таныш булыгыз» дигән балалар китабын якут теленә тәрҗемә иткән. Казанга килгәч, Зәки абый белән өч төн буе яңа һәм иске китаплар, киләчәккә планнар турында сөйләшеп утырганнар. Һәм, әлбәттә, татар халык ашларыннан да авыз иткәннәр, аларда Семён Петрович якут ашлары белән ох-шашлык күргән. Зәки Нури да Якутскта яшәүче дустында кунак булган, 1975 елда ул Россия әдәбияты көннәренә килгән…

Татар әдәбияты классиклары Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Зәки Нуриларның әсәрләре якутча яңгырады. 2017 елда бездә якут телендә «Хәзерге заман татар шигърияте антологиясе» дөнья күрде. Бу җыентыкта Клара Булатова, Гәрәй Рәхим, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Мөхәммәт Мирза, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах һәм Рүзәл Мөхәммәтшин кебек талантлы татар шагыйрьләренең шигырьләре урын алды. Әлеге искиткеч татар шигърияте шәлкемен Казан университеты профессоры Фоат Галимуллинның саллы фәнни мәкаләсе ачып җибәрде. Зур булмаган шушы томлык кардәш татар халкы шигъриятенең якут укучысы йөрәгенә юл табуын аермачык күрсәтеп тора.

Дөрес, узган гасырның 90 нчы елларыннан соң аралашу кимеде, ләкин якут һәм татар халыкларының үзара мөнәсәбәтенә яшьләр яңа сулыш өреп җибәрде. Яшь шагыйрьләребез Казанда узган төрки шигърият фестивалендә катнашты, ә яшь татар шагыйрьләре Якутскта узган «Олы кар сөенече» халыкара шигърият фестиваленең кадерле кунаклары бул-ды. Шунысы таң калдыра: нәкъ менә яшь якут шагыйрьләре Гаврил Андросов белән Рөстәм Каженкин һәм татар язучылары Ленар Шәех белән Рөстәм Галиуллин беренчеләрдән булып дустанә мөнәсәбәтләрне кире кайтардылар, ә хөрмәтле Ркаил Зәйдулла белән Газинур Морат ике төрки халык каләм ияләренең дуслыгын ныгыттылар. Гасырлар төпкеленнән килгән борынгы бәйләнешләрне яңартканнары һәм җанландырганнары өчен без аларга рәхмәтле. Төрки туганнарыбызга тартылу һәрвакыт йөрәкләребездә яшәде бит!

Әлеге зур булмаган «Якут шигърияте антологиясе»нә без якут әдәбиятының нигез ташларын салган классикларыбыз:

Алексей Кулаковский – Өксөкүлээх, Анемподист Софронов – Алампа, Платон Ойунскийларның әсәрләрен керттек. Алардан соң совет чоры якут шигърияте классиклары: халык шагыйрьләре Владимир Новиков – Күннүк Уурастыырап, Семён Данилов, Леонид Попов һәм Моисей Ефимов шигырьләре килә. Аннары бүгенге көн якут шагыйрьләренең шигъри шәлкеме тәкъдим ителә. Бигрәк тә яшьләребез иҗатына аерым игътибар бирәсем килә, чөнки алар белән бергә якут шигъриятенә үткәнгә һәм киләчәккә башка тарихи күзлектән карауның шифалы җилләре, нечкә лиризм һәм борынгы җыруларыбызның аһәңнәре килеп керә…

Без, хәзерге заман якутлары, күптән атлардан борынгы бабаларыбызның төшенә дә кермәгән «Боинг»ларга күчеп утырдык һәм гаять ерак араларны якынайтып яшибез. Алыс юлга җыенган чын күчмә халыкларга, җайдакларга хас булганча, бүгенге көндә безнең әйтер сүзебез һәм җырлар җырыбыз бар. Кем әйтмешли, юл булса, җыр була ул! Хәерле сәгатьтә!

Наталья Харлампьева,
Якутиянең халык шагыйре

Якут әдәбиятының классик шагыйрьләре


Өксөкүлээх Өлөксөй

Алексей Елисеевич Кулаковский – Өксөкүлээх Өлөксөй (1877–1926) – якут язма матур әдәбиятына нигез салучы, саха халкының рухи юлбашчысы, мәгърифәтче, шагыйрь, фәлсәфәче, фольклорчы һәм этнограф.

Ул Таатта олысының Дьохсогон авылында дөньяга килә. 1897 елда Якут реаль училищесын тәмамлый. Революциягә кадәр олысның инородецлар управасында укытучы, язучы, подрядчы булып эшли. Вакытлы хакимият тарафыннан Якут өлкәсенең Верхоян округы буенча комиссар итеп билгеләнә. Совет чорында фольклор җыю белән шөгыльләнә, матур әдәбият секциясен җитәкли, Якут АССРның Мәгърифәт наркоматында әдәби тәрҗемә комиссиясенең әгъзасы була, Якут педагогика техникумында укыта. 1925 елда Якут АССР хакимияте тарафыннан Баку шәһәрендә үткән беренче Тюркологлар корылтаена җибәрелә.

А. Е. Кулаковскийның иҗат чыганагы халык шигъриятеннән һәм рус классик әдәбиятыннан гыйбарәт. Ул, зур шәхес һәм күпкырлы талант иясе буларак, беренчеләрдән булып халкының, илнең һәм планетаның язмышын бердәй бәйлелектә тасвирлап, милләтенең иҗтимагый һәм көнкүреш тормышын эзлекле бәян итеп, милли характерларның әдәби типларын, әхлакый кыйммәтләр күзлегеннән чыгып, аларның үзара бәйләнешләрен, мөнәсәбәтләрен булдырып, шигъри юлларга сала. Вакыт белән сыналган, хәзер дә актуальлеген югалтмаган халык фәлсәфәсен югары поэзия биеклегендә укучыга тәкъдим итә.

Аның 1900 елда басылып чыккан «Баянай әфсене» шигыре якут язма матур әдәбиятының беренче үрнәге булып исәпләнә. Киләчәкне алдан күреп язылган «Кам төше» поэмасы һәм данлыклы «Якут интеллигенциясенә хат» әсәре бүген дә актуальлеген югалтмый. Аларда автор якут халкын якынлашып килгән дөньякүләм кризиска һәм сугышларга каршы торырга, башка бөек халыклар белән бертигез рәткә басарга өнди.

Саха (Якутия) Республикасы Президенты М. Е. Николаевның 1992 елның 3 март Указы нигезендә Якутия халыкларының рухи мәдәниятен яңадан торгызуга зур өлеш керткән эшчәнлек өчен Саха (Якутия) Республикасының А. Е. Кулаковский исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә куела. Таатта олысының Дьохсогон гомуми белем бирү мәктәбенә, Якутсктагы Халыклар дуслыгы йортына, Якутск һәм Вилюйсктагы урамнарга А. Е. Кулаковский исеме бирелә. Якутсктагы Дуслык мәйданында һәм Та-атта олысының Ытык-Күөл авылында аның һәйкәлләре куелган.

Кам төше
 
Әй егетләр!
Әй кызлар!
Мин, биектә булган көе
Киләчәккә караш ташлап,
Дөньяга колак салдым,
Рухландым, илһам алдым –
Яшәү мәгънәсен аңладым.
 
 
Диңгез өстендә җылынып,
Зифа дуга сыман бөгелеп,
Көнчыгышта
Америка материгының
Шәйләнә сырты.
Анда яшәүче таза бәдәнле,
Нык беләкле, зирәк акыллы
Елгыр кешеләр һәрьяклап
Безнең тарафка
Күз ташлап йөз тотты.
Ни сәбәпледер, без, якутлар,
Аларны нык кызыксындыра
                              башладык.
Аларның уй-фикерләрен
Биләп алдык.
Әлеге фикерләр Баш түбәбезгә
Кунып җилпенә…
 
 
Шул мәл күз карашымны
Авыр сулаучы
Эре дулкыннар тарафына –
Охот диңгезенең көньягына
Юнәлдердем.
Шунда
Су уртасында
Бүленеп калган
Утрауларны күрдем.
Анда яшәүчеләрнең
Тормышы мәшәкатьле,
Яшәү рәвеше үзенчәлекле…
Үзләре төп сыман,
Буйлары кыска.
Егәрлекле, җитез,
Хезмәттә тырыш
Японнар болар.
Тик нигәдер самурай халкы да
Җаны-тәне белән
Материкка тартыла…
 
 
Хозурымны төньякка юнәлдердем –
Һәр көз саен ак чөй булып
Очучы кошлар юлына.
Күкне иңләп кыштан качучы
Торна вә ләкләкләр юнәлешенә…
Бу тарафта кемнәр гомер сөрүен
Җентекләп күзләдем.
Киемнәре ефәктән тукылган,
Башлары – такыр,
Күзләре ярык сыман тар.
Хатыннарының тәпиләрендә
Матурлык өчен
Гарипләндергеч
Калыплары бар.
Үзләре кырмыска күчедәй
Ыгы-зыгыда кайнап чыгалар,
Саны-исәбе юк аларның.
Нужа куудан, авыр эштән
Йончыган бу затларның
Йөзләре шулай ук
Безгә таба борыла.
Куллары шулай ук
Бу тарафка сузыла…
Дом-дом-дом!
Дом-ини-дом!..
Дом-дом-дом!
Дом-ини-дом!..
 
 
Шуннан Һинд океанының
Һималай тауларын
Әйләнеп үткәч тә,
Кыргыз җирләренә тимичә,
Фарсы туфракларына кагылмыйча,
Төрек иленә якын килмичә,
Урал тауларының дәү сырты артында
Җәйрәп ятучы дәү Россиягә
Текәлде карашым.
Алдын Каспий диңгезе терәткән,
Яннан Кара диңгез каймалап алган,
Аннан уратуын Урта диңгез дәвам иткән,
Хәтта Кызыл диңгезгә тикле үк барып җиткән.
Атлантик океан исә
Башына гүя яулык бөркәндергән.
 
 
Усал суыклар кагылмаучы,
Кышкы михнәтләрдән иза чикмәүче,
Күп вакыт җылылык бөркүче,
Шат, көләч, зәңгәр күкле,
Яшел чирәмгә,
Чәчәкләргә күмелгән җәйле,
Җирнең балкып торучы үзәге,
Иң татлы өлеше,
Әйтерсең лә планетаның киң маңгае,
Мәһабәт, бәхеткә тиенгән
Мәңгелек Ауропа!
Ул туксан гасыр бөек,
Сиксән гасыр шанлы,
Җитмеш гасыр алдынгы,
Иркен булып, җәелеп утыра.
Җирнең бу өлешендә
Халыклар саны хәтсез,
Милләт, ыру вә кабиләләр күп.
Аларның иң өлгерләре
Фән белән җенләнгән.
Шактый үрчегәннәр,
Шул сәбәпле халыклар
Үзара туктаусыз
Әрләшеп-талашып,
Алданып-алдашып,
Бер-берсе белән
Гел дәгъвалашып,
Һәлакәт каршында
Сыналып,
Кысрыкланып яши.
Без хәерчеләргә борылып,
Кызыгып карарга вакытлары да юк,
Безгә бер эшләренең төшкәне дә юк.
Безнең якларны күз алдына да
Китерә алмыйлар.
Әйтерсең лә без аларга
Балыкчының кирәксез җиһазы,
Яки бишенче тәгәрмәч сыман.
 
 
Инглизләр үз империяләрен
Җитәкләү белән мәшгуль.
Аларның хакимияте
Белеп эш йөртә,
Төрле ысуллар белән
Хәрәмләшеп,
Башка илләрне Үзара талаштыра
Һәм, җәнҗал чыкканын көтеп,
Азактан чит куллар белән
Үз кесәсен калынайту җаен таба.
Көчлеләрне үзара бәрелештерә дә,
Үзе чиста куллы булып кала,
Мәкерле караш белән
Читтән генә бага.
Берсеннән-берсе явыз,
Ыржайган тешле
Илләрнең, империяләрнең
Үзара бәрелешен Күзәтә
һәм Читләрнең фаҗигасеннән
Файда күрә.
Фабрикантлар, биржевиклар –
Иң тәмле телемне үзенә эләктерә…
 
 
Ауропадагы бер ил миңа
Аеруча куркыныч тоела.
Аның омтылышларын күреп,
Ирексездән Карашымны читкә алам,
Чәчләрем үрә тора,
Бала йоннарым кабара....
Ул – Германия.
Күрәм аны –
Зирәк акыллар империясен,
Ауропаның иң түрендә утыручыны,
Үзәген биләүчене… күптәннән.
Ул тапкыр вә талантлы.
Аның аксөякләре үтә горур,
Хакимлек итүчеләре – тәкәббер,
Башка халыкларны санга сукмаучан,
Җитлегеп бетмәгәннәр дип санаучан,
Хәтта танылганнарын да.
Үз үкчәләре астында
Күрәләр барын да.
Көчле илләргә дә
Мыскыллы караш ташлыйлар.
Илләр арасында ул
Иң мәгърифәтлесе,
Завод-фабрикалары хәтсез,
Алар көн-төн эшли туктаусыз,
Һәм алар белән сәнәгатьчеләрнең
«Дөньяда бер мин генә көчле» дип яшәүче
Ерткыч ыруы идарә итә,
Алар мир үгезе булып үкерә,
Ат сыман кешни-кешни,
Үрле-кырлы сикерә.
Ул шултиклем тәкәбберләнгән ки,
Күкне штык белән
Төртеп тишәргә уйлаган.
Утыз ел элек үк
Империя генераллары
Сугыш башларга план корган,
Кораллар койган Һәм бу дөньяның
Астын өскә әйләндерергә
Әзер торалар.
Хакимнәре сөйли:
«Барлык ханлыкларны, халыкларны,
Ыруларны, кымыз ясагандай,
Гөбедә язар җай барып чыкса,
Дөньяда бер без генә хакимлек итәр идек.
Халыкларның бәхетле тормышын,
Бөек державалар язмышын,
Аяк астына салып, измәдәй изәр идек.
Дөньяның тоткасына,
Кендегенә әверелер идек.
Һәм, кымыз кәсәсен тибеп түккәндәй,
Бөтен кешелек ыруын
Эт типкесендә йөртер идек.
Һәм, әлбәттә, бөтен Җир шары
Безгә, хуҗаларга, салым түләр иде», –
Дип уйлый алар…
Дом-дом-дом!..
Дом-ини-дом!..
 
Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәсе

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> 1
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации