Текст книги "Мандариннар / Мандарины"
Автор книги: Ландыш Әбүдәрова
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 3 (всего у книги 11 страниц) [доступный отрывок для чтения: 3 страниц]
Айдар
Как же странно иногда бывает в жизни. Ты живёшь, живёшь какой-то обычной жизнью, и вдруг в ней появляется человек. Мужчина. Точнее, сначала ты появилась в его жизни. И вот ты смотришь на этого мужчину, и думаешь – нет, это совсем не то, что тебе нужно. Но этот мужчина делает так много усилий, чтобы стать ближе к тебе, он так настойчиво пытается ворваться в твою жизнь, его становится так много. Он везде. Он встречает тебя после работы, поджидает где-нибудь, провожает, постоянно звонит, что-то говорит или молчит в трубку, и ты понимаешь, что это он. Но однажды, сидя с друзьями в кафе, ты вдруг подумаешь: вот интересно, а где сейчас этот человек, и почему он сегодня ни разу не позвонил? А потом подумаешь – ой, а почему я об этом подумала? И как только ты об этом подумала, через некоторое время ты понимаешь, что ты вообще ни о чём другом думать не можешь. И весь твой мир, в котором было так много друзей, всяких интересов, сужается до этого человека. И всё! Тебе остаётся только сделать шаг навстречу этому человеку, и ты делаешь этот шаг… И становишься такой счастливой.
Е. Гришковец.«Планета»
Кичкә таба Кәримнән смс килә: «Бу атнада Айдар Уфада була». Сизгән икән, каһәр суккыры. Минем Айдарга битараф түгеллегемне сизгән. Айдарның да миңа карата кызыксынуы барлыгын күрми калмагандыр. Шулай да мин, сер бирмәскә тырышып, «Шуннан ни?» дип җавап язам. Кәрим җавап язып тормый, шалтырата. Тавышыма мөмкин кадәр битарафлык төсмерләре чыгарырга тырышып, «Алло!» дигән булам.
– Иртәгә Айдар Уфага килә, командировка. «Лидо на Пушкина» да безнекеләр җыела. Киләсеңме?
– «Безнекеләр» кемнәр ул?
– Ну, без инде, татар лидерлары.
– О, юк, миңа концерт та бик җиткән!
– Ярар, карышма әле. Айдарның аларны да күрәсе, танышасы килә.
– Ә мин нигә кирәк соң анда?
– Ну… – Кәрим тотлыга язып дәвам иттерә: – Айдар синең турыда да сорады. Шуңа гына чакыруым.
Ике арада пауза урнаша. Кәримнең шушы мизгелләрдә ниләр кичергәнен аңласам да, үземне ничек тотарга белми аптырыйм. Тиз генә җавап та табып булмый бит әле. Айдарның мине сораштыруына шатланам, ләкин «тәм вә ләззәт милләткә хезмәт итмәктә» дип яшәгән, әмма шул ук вакытта милләтнең түгел, үзләренең дә киләчәкләрен күрергә ашыкмаган псевдолидерлар белән буш лыгырдавык сүзләр тыңлап утырасы килми.
Кәрим өстәп куя:
– Әмма син дәшмәскә тырышыбрак утырырсың инде.
– Нигә?
– Беләм мин синең позицияне.
– Сезнең нечкә милли күңелегез күтәрерлек түгел, дисең инде.
– Менә-менә, башларга гына торасың син. Зинһар өчен…
– Миңа соңрак килерсез кунакка, «Лидо» дан соң.
– Алай да була, ләкин син барыбер кил әле, яме.
– Ярар соң инде…
– Сөйләштек, алай булгач, пока.
– Хуш.
…Эш сәгате бетәргә унбиш минут кала мин компьютерны сүндерәм дә киенә башлыйм. Бүген фитнесс-клубка бара торган көнем дә бит әле. Еллык абонемент әрәм булып калмасын.
«Планета фитнес» та кеше күп түгел. Мин бер сәгатьләп вакытны анда үткәрәм. Инструктор белән бер-ике кәлимә сүз әйтешүдән кала берәү белән дә сөйләшмим. Бөтен күнегүләрне җиңел, һичбер авырлыксыз үтәвемнән канәгать калып душка кереп китәм.
Иркенләп, тәмен белеп юынам. Сөртенгәндә, көзгедән озаклап сул иңемә төшерелгән татуировкамны карап торам. Анда гарәп хәрефләре белән матур итеп Тукай сүзләрен яздырган идем: «Гөл яшәрмәс…» Узган җәйдә Казанда «Шагыйрь мәхәббәте» операсын тыңлап рухлангач төшерткән идем.
«Лидо на Пушкина» га соңга калып, шулай да ашыгып килеп кергәндә, Кәрим һәм аның милли лидерлары җыелган иде инде. Түрдәге чаршаулар белән әйләндереп алынган аулаграк урынны сайлаганнар. Заказлары килгән, ләкин ашый башламаганнар әле. Сөйләшәләр. Канәгать чырайларына караганда, бу әңгәмә аларга ошый. Галәмәт тә ошый булса кирәк. Бу аларның һәркайсының утырып торышларына ук язып куелган. Әгәр дә берәр милли матбугатның фотохәбәрчесен чакырып төшерттереп калсаң, киләчәк буыннар кулдан-кулга йөртеп караячак, һәр тарихи датага багышлап чыгарылган китапта урын алачак сурәт буласы. Үзенә бер «Кәрим и Ко».
Кәрим мине күрү белән торып басты. Каршы алды, кулдан үбеп күреште. Тунымны салдырып, элгечкә элеп куйды. Җиде буын бабасы аристократ булган диярсең, аның бу хәрәкәтләрендә ник бер ясалмалылык сизелсен! Мин аның, бу кадәр итагатьле кылануына аптырап, күзләренә карыйм. Кәрим кыюланган, карашында үз-үзенә ышанганлык билгеләре хәтта тантана итә. Кыскасы, ул үзенең стихиясендә, икенче төрле әйткәндә, үз тәлинкәсендә. Кәрим миңа урынны Айдар белән икесе арасына калдырган. Утырышуга, ул таныштырып чыкты: «Ильмир, аның иптәш кызы Лилия, Айгөл, Денис, Илшат», – диде ул, сәгать теле уңаена санап. Лилия исемлесе – яулыклы кыз. Калганнарының исемнәре минем хәтердә калмады да диярлек. Үз чиратымда этикет кушканча елмаеп, «Зөлфия» дип баш кактым. Шушы урында Кәрим: «Менә шушы чибәр туташка милләт җене йоктыру эше белән ничә ел чиләнәм инде», – дип шаяртмакчы булды. «Бик шат, бик шат» диештеләр, әллә минем белән танышуларына, әллә Кәримнең тырышлыкларына. Айдар, минем колакка ук иелеп: «Туташ, чок гүзәлсез!» – диде нигәдер төрекчәләп. Оялган булып аска карыйм. Сагынганмын икән…
Кәримнең «лидерлар» дигән яшьләре безнең өчебездән – миннән, Кәримнән һәм Айдардан – кечерәк яшьтә, хәтта студентлардыр да. Боларның күзләрендә үз хакыйкатенә нык ышанганлык ярылып ята. Яшьлекләре белән бу хакыйкатьне алар калган бөтен нәрсәне инкяр итү аша расларга тырыша торганнардан. Яулыклы кыз килеп утыруга ук үтә дә җитди һәм тыныч караш белән мине җентекләп өйрәнде дә үзенә бер нәтиҗә ясап куйды. Мондыйрак бәһа булды, ахрысы: башта ул хөрмәт иткән Кәрим абыйсының миңа шулкадәр игътибар күрсәтүенә ачуланды, аннан соң «кяфер» булуым өчен үзенә үзе уйлап чыгарган гадәте буенча кызганды һәм гафу итте.
Аның янындагы кыз кызыкты һәм сокланды. Ә янәшәсендәге егет ни өчендер мине күрмәде дә диярлек. Ул Айдарга мөкиббән киткән иде, бу танышу процедураларының тизрәк тәмамлануын теләп кыбырсып ук куйды.
– Шуннан, шуннан, безнең заманда Рәмиевләргә ихтыяҗ юк, дисез инде, Айдар әфәнде? – дип, әңгәмәне өзелгән урыннан ялгап җибәрмәкче булды.
– Әйе, юктыр, мөгаен. – Айдарның җавабыннан көләсе килә. «Әйеме, юкмы, мөгаенме? Син өч вариантның өчесен дә әйттең» дим, шаярып. Бу сүзләр аның фикерен чуалта, ул бу шаярудан канәгать калып елмая, ләкин тамак кырып куя да сүзен дәвам иттерә: – Беренчедән, безнең халыкның Дәрдемәндләр бирә алган бөтен нәрсәсе дә бар. Икенчедән, бу халыкка күпме бирсәң дә аз. Бу халык андый шәхесләргә лаек түгел әле.
– ХХ гасыр башында лаек булганмы? – Теге егет чын-чынлап милләт дулкынында йөзмәктә.
– Бәлки. – Айдар бер мизгел уйланып ала. – Ул вакытта Рәмиев кебек кешеләргә ихтыяҗ булган. Бүген ул юк. Ул вакытта милләт формалашу чорында гына әле. Шуңа да рухи лидерларга да, матди лидерларга да ихтыяҗ җитәрлек дәрәҗәдә булган. Бүген исә милләт үсешенең башка бер баскычына күчә…
Һәм шушындый эчтәлекле әңгәмә белән өч сәгать вакыт үтә. Миңа күңелсез. Түземсезләнеп, кул сәгатендә минутлар саныйм. Һәм, ниһаять, ресторан бикләнер алдыннан гына таралышабыз.
Мин Кәрим белән Айдарны кунакханәгә илтеп куям.
Икенче көнне без Айдар белән генә очрашабыз. Академия театрында спектакль карыйбыз, кичке ашны «Дуслык» ресторанында ашыйбыз. Айдар – Мәскәүдән килгән продюсер, Кәримнең икетуган абыйсы. Безнең сөйләшер сүз дә, уртак тема да күп. Ул, Кәримнән аермалы буларак, милләт тирәсендә генә «биеми», аның кызыксыну даирәсе күпкә киң. Ә иң мөһиме, ул хатын-кыз белән аралаша белә. Аның белән ярты сәгать аралашканнан соң, теләсә кайсы хатын-кыз үзен эталон итеп хис итә башлый. Айдарның нәкъ шушы сыйфаты аркасында мин хисләр өермәсенә кереп бөтереләм…
Атна ахырында мин Айдарны аэропорттан озатып калам. Елый-елый. Сагына-сагына.
Evitest
Милләтенә хәрам даһиларның
Аналары бала төшерә.
Й. Миңнуллина
Гыйшыклык эйфориясен әкренләп сагыну алыштырды. Бер атна үтүгә, Айдар миңа, «Үземнең картлач икәнемне дә беләм, әмма барыбер кирәк син миңа. Сагынам» дип, смс язды. Мин шушы смска канәгать булып тагын бер атна сөенеп йөрдем. Икенче атнасында «Кайларда йөрисең, сөйгән яр?» дигән эчтәлекле смс килде. Моңа «Мин дә сагынам» дип җавап яздым…
Өченче атна китте. Ике атна инде ресторанга барган юк, шопингка чыкмыйм. Хәтта фитнес-клубка да атнасына бер генә сугылам. Мин Интернетта сирәк утырам. Аның каравы эштән соң өйгә ашыгам, әллә кайчан алып та һич вакыт тимәгән китапларны укыйм. Умберто Эконың «Имя розы» романын йотлыгып укып чыктым. Хәзер инде Хэмингуэйга әйләнеп кайттым. Классика укыйм, Моцарт белән Мусоргскийны тыңлыйм. Укыган бер китап турында эчтән генә Айдарга сөйләп йөрим. Гомумән, мин һәрнәрсәне уемда гына булса да Айдар белән бүлешәм. Киләсе очрашуда аның белән генә сөйләшәсе темаларны хәтергә бикләп барам. Тормышта нинди яңалык бар – тизрәк аның белән бүлешәсе, аның фикерен тыңлыйсы, киңәш сорыйсы килә. Тик боларны бары тик ул үзе шалтыратса яисә очрашкач кына сөйләшеп була. Мин аңа теләсә кайсы вакытта шалтырата алмыйм, чөнки ул… хатыны янында булырга мөмкин. Әйе, ул – өйләнгән ир. Мин аңа гашыйк булганда, ул мине күргәнче… өйләнгән иде инде. Бу турыда соңрак белдем, ләкин ул вакытта аның өйләнгән-өйләнмәгән булуы мөһим түгел иде. Социаль статуслар ул вакытта шартлы, ай-һай, бик тә буш сүзләр иде әле…
Шулай беркөнне Хэмингуэйның «Праздник, который всегда с тобой» китабын алып ваннага кердем. Күбекле суда озак кына иркәләнеп, укып яттым да ваннадан чыкканчы сөлгегә үрелдем. Сөлге исә элгән җиреннән шуып идәнгә төшеп китте, аны алырга иелгән идем, күкрәгем ванна читенә тиеп китте. Нык бәрелмәдем анысы, әмма күздән утлар күренде.
Шулвакыт мин күкрәкләремнең үзгәрүенә игътибар иттем. Тулышып киткәннәр, авыртып торалар. Юкка түгел бу. Димәк…
Мин тиз генә җылы итеп киенәм дә, чәчләремне дә киптереп тормастан, яулык бөркәнеп, даруханәгә йөгерәм. Йорт янында гына тәүлек әйләнәсе эшли торган даруханәнең ишекләре минем арттан ябылырга да өлгерми кала. Тизрәк фармацевт сатучыны дәшә башлыйм.
– Миңа тест кирәк. Йөклелекне билгели торган.
Сатучы кыз минем кыяфәтемә күз төшерә дә елмаюын яшерә алмыйча төрттереп ала:
– Алай тиз билгели торганы юк аның.
Аның шаяруын аңлап елмайган булам. Чыннан да, кыяфәтемә караганда алай уйларга урын бардыр.
– Миңа берьюлы берничәне бирегез, – дим.
– Evitest бар. Ярыймы? 98 процент дөрес билгели.
– Ярый, ярый, бирегез генә.
– Беренче тапкырмы? – Сатучы кыз уң кулымның атсыз бармагына карый.
– Әйе.
– Аннотациясен яхшылап укыгыз. Ике сызык булса, узгансыз дигән сүз.
– Ярар, – дим, оялып кына.
– Көтеп алынганмы?
Аның бу кыю соравыннан аптырап калам. Айнытып җибәрә. Ник, хәзер бөтен кеше дә шулай дип сораячакмыни? Бөтенесенә дә аңлатырга кирәк булачакмыни?
Җилкәләремне сикертәм дә:
– Әллә инде, – дим һәм тизрәк чыгып китү ягын карыйм. Ә бәлки бер генә сызык күрсәтер әле?
Әйе шул, менә бер атнадан артык инде «тоткарланалар». Күкрәкләр дә авыртып тора. Мине берьюлы мең төрле каршылыклы хисләр биләп ала. Әмма эчтә ниндидер шатлыклы, бәхетле хис бөтенесенә берүзе каршы тора.
Мин фатирга керү белән киемнәремне юл уңае сала-сала бәдрәфкә үтәм. Тестны карап өлгерә алмыйм – телефон шалтырый. Кулдагы шул кечкенә кәгазь кисәген кая яшерергә белми азапланам. Аптырагач, учыма кысып телефонга йөгерәм.
Регина шалтырата.
– Бер яхшы хәбәрем, бер начар хәбәрем бар. Синең белән уртаклашмый булмый. Лёша кайтты, – дип тезә ул.
– Котлыйм.
– Ләкин минем аның белән яшисем килми икән. Бусагадан кире бордым. Минем башкача итеп гашыйк буласы, яратасы, яратыласы килә. Синең кебек итеп тилереп гашыйк буласы килә.
«Хәлләремне белсәң, бер дә тилерәсең килмәс иде әле», – дим эчтән генә. Мине нидәндер курку хисе биләп ала. Үземне гаепле кеше итеп хис итә башлыйм. Шул ук вакытта эчке бер табигый тойгы миңа башка көч бирә.
– Яратырдай кешесе булса, рәхим ит, – дим.
– Юк шул. Танышлар арасында бер дә андые юк, – дип уфтанып ала. – Синдә ни хәлләр?
Әйтте ди менә! Минем үзем өчен дә сер булган нәрсәне шушы барлы-юклы утыз минут эчендә инде икенче кеше белергә тели. Әгәр шикләрем чынга аша калса, алдагы тугыз айда күпме булачак алар? Кулымдагы тестның сызыкларына күз салам. Икәү!!!
– Э-э-э, ярарлык… бугай.
– Шалтыратамы соң?
– Ыһы.
– Нәрсәләр сөйли?
– Гадәттәгечә инде.
– Сагынам диме?
– Ыһы.
Мин Регинага ымлыклар белән генә җавап бирә башлыйм. Ә ул һаман төпченүен белә.
– Киләм димиме?
– Э-э-э-э… – дип сузам.
Регина үзенчә аңлый.
– Кайчан?
Монысын да үзенчә шәрехли.
– Менә син бәхетле ичмасам! Кызыгам мин сиңа! Ярый, пока. – Пуп-пуп-пуп…
Мин каушап идәнгә утырам. Берара исерек кеше кебек кулымдагы тестка карап торам да тагын бәдрәфкә юнәләм.
Тагын бер тест ясыйм. Анысы да шулай ук күрсәтә. Бераздан тагын берне. Шундый ук сызыклар.
Анадан тума чишенеп ташлап идәннән түшәмгә кадәр сузылган көзге алдына килеп басам. Эчем күренми әле. Уңнан да күренми, сулдан да, алдан да. Ефәктән тегелгән озын эчке күлмәгемне киеп, эч турысына бәләкәй мендәр кыстырам. Башта шушылайрак түгәрәкләнер. Аннан тагын да зураер инде. Менә болайрак булыр. Матур буласы икән. Аякларны аерыбрак тегеләйгә-болайга йөреп карыйм. Артым белән генә килеп, әкрен генә караватка утырам. Рәхәт халәт.
Тизрәк Айдарга әйтергә кирәк. Ул да сөенер микән? Ничегрәк әйтергә инде? Баштарак: «Куркам, кешеләр ни әйтер, оят бит», – дип мышкылдап алырмын инде. Ул мине юатыр. Сүзләрен табар, ир кеше бит ул…
Шулай хыялга бирелеп йокларга ятам. Иртән тагын бер тест эшлим. Ике сызык күрсәтә. Инде дүртесе дә ялгышмас дигән уй белән Айдарга смс язам: «Вакытың булгач, шалтырат әле».
Эшкә бару белән ялт иттереп бөтен эшләрне эшләп куям да Айдардан шалтырату көтәм. Ә ул шалтыратмый да шалтыратмый. Эш телефоныннан аның номерын җыям.
– Сәлам!
– Ууу! Сәлам инде, сәлам! – Айдар кем беләндер сөйләшеп торган, ахрысы: «Әйдә бераздан керерсең әле, миңа монда Уфадагы иң яраткан каналдан шалтыраталар», – дигән була, чукынчык.
Без хәл-әхвәлләр белешәбез. Ул кызып-кызып үзенең даһи эшләре белән мактанып ала. Мин сабыр гына тыңлыйм.
– Менә шулай инде безнең хәлләр – көне-төне халыкка хезмәт итмәктә, – дип йомгаклый ул шактый озакка киткән монологын.
– Милләтең рәхмәтсез калмас. Һичшиксез, болай ук тырышкач.
– Кулдан килгәнчә инде, – ди. Ул минем нәрсә әйтергә теләвемне чамалаудан ерак, әлбәттә.
– Милләтеңне арттыру мәсьәләсен әйтәм. Тест ике кызыл сызык күрсәтә, – дим.
Тынлык урнаша. Бераздан Айдар телгә килә һәм бөтенләй мин көтмәгән сүзләр әйтә:
– Без уйнадык, менә уенның нәтиҗәсе. Котлыйм, – ди ул.
– Рәхмәт, әтисе, – дим, ишеткәннәремне тиз генә аңлап җиткермичә.
– Ә әти кеше чыннан да минме соң?
Айдарның тавыш тембрында салкынлык сизмәгәнгә, сүзләренең мәгънәсенә тиз генә төшенә алмыйм.
– Ә кем, алайса?
– Юк, болай гына.
– Нишлибез соң?
– Уйлашырбыз әле. Әйдә, мин сиңа соңрак шалтыратырмын, хәзер минем эшем бик тыгыз, мине көтәләр, – дип, бу тизрәк саубуллаша.
Мин сөйләшүнең болай килеп чыгуына һаман да ышанмыйча телефон трубкасына карап торам. Ләкин эчке тавыш минем шушы минутта Айдарсыз калуым турында көйли. Акылым исә киресенә ышандырырга тырыша. Болай тиз һәм адәм актыкларыча баш тартуы мөмкин түгел, янәсе…
Токсикоз
Тагын атна ярым вакыт үтә. Айдардан бернинди дә хәбәр юк. Вакыты юктыр. Эше күп. Мин үземне шулай дип тынычландырам. Ә карындагы кечкенә генә, әле ике сантиметр тирәсе генә нәниемне башкача юатам: «Без икәү, без икәү, без ялгыз түгел», – дим.
Чәршәмбе иртән Андрей Евдокимович мине үзенә чакыртып ала.
– Хәерле иртә, Зөлфия Наилевна, – дип каршылый ул, ишектә күренүгә.
– Хәерле, – дим, елмаеп.
– Сезгә бик җаваплы эш йөкләмәкче булам. Иртәгәдән башлап атна ахырына кадәр командировкага җибәрергә иде. Самолёт белән очарсыз. Өч көнлек укуга. Беләм, сезгә укырга кирәкми инде, сез болай да безнең иң әзерлекле кадр, әмма комачауламас, Европадан килгән менеджерлар PR буенча мастер-класслар үткәрәчәк, ял да итәрсез, күңел ачарга да форсат чыгар, – дип, миңа билетлар тоттыра.
Мин шатланып риза булам.
Өч көн сизелми дә үтә. Кайтканда үземне кыен хис итә башлыйм. Күңел болганган кебек, күз кабаклары авыраеп гел йоклыйсы килеп тора. Шулай да Уфа аэропортына килеп төшкәч җиңеләеп калам. Мине агентлыкның шофёры каршы ала. Зарланмыйча гына өйгә кайтарып куя. Караватка ятып хәл җыеп алам, юынып чыгам да ашап та тормыйча йокларга ятам. Дүшәмбе иртән эшкә барып оперативканы ярым йокылы килеш кенә үткәреп чыгам, чөнки үлемнән калып була, ә оперативкадан – юк. Командировканың ничек үтүе турында бер сүз белән генә җавап бирәм: «Супер!» Теләсә ничек аңласыннар. Чыгу белән Айдарның телефонын җыям.
– Алло! – Сагындырган тансык тавыш.
– Сәлам!
– Сәлам! – Кәефе шәп, ахры, тавышы көр чыга. Минем баш күккә тия яза. Хәлләр мин уйлаганча ук начар түгел бугай.
– Айдар, минем токсикоз башлана кебек. Күңел болгана. Хәл юк, йоклыйм да йоклыйм.
– Булыр инде.
– Нишлибез соң? Мин бит эш кешесе. Өйдә генә ята алмыйм, болай дәвам итсә, эшли дә алмыйм. Ничек аңлатырмын?
– Кайтып мендәреңә капланып елыйсың да калганын үзең хәл итәсең инде.
– Нәрсә диюең бу?
– Мин сиңа нәрсә дип әйтә алам инде: син бала-чага түгел, 27 яшеңдә. Аборт ясат, дисәм, яшең бар. Ясатма, дисәм, бөтен җаваплылыкны да үз өстемә ала алмыйм, аңлап торасыңдыр, син акылсыз кеше түгел бит…
– Айдар, хәзер, бер минут. Мин сиңа кабат шалтыратырмын. Миңа бәдрәфкә йөгерергә кирәк.
Мин шулай дип трубканы ыргытам да тамагыма килеп төелгән укшуны басар өчен бәдрәфкә йөгерәм. Бераздан җиңел булып кала.
Янә кабинетка кереп Айдарга шалтыратам. Ул телефонын алмый. Тагын шалтыратам. «Аппарат абонента выключен или находится вне зоны действия» дип җавап бирә. Димәк, Айдар бүгеннән – «вне зоны действия». Кәримгә шалтыратам.
– Хәзер үк очрашыйк әле.
Кәрим бераз аптырап кала. Әмма ризалаша. Ярты сәгатьтән ул мине фирма «Мир» дагы кафеда каршы ала.
– Нәрсә булды?
– Булмады. Айдар сиңа шалтыратмадымы?
– Юк. Тиеш идемени?
– Белмим.
Сөйләшмибез. Официант икенче тапкыр заказ алырга килгәч, икебезгә дә боржоми сорыйм. Бераздан мин сүз башлыйм:
– Син нигә әүлия булып кыланып утырасың әле, бернәрсә дә белмәгәнгә салышып? Айдар белән бернәрсә дә сөйләшмәдегезмени? Син башта ук аның кем икәнен белә идең бит. Нигә мине кисәтмәдең? Нигә мине араламадың? Дус, имеш… Интеллигент кисәге. Төкерәм мин синең интеллигент булуыңа. Кысылмыйм, дидең инде, ә минем баш-аягым белән нинди ятьмәгә эләгүем синең өчен берни тормый идеме? Хәер, син миннән шулай итеп үч алгансыңдыр әле. Янәсе, менә күрмәгәнен күрсен әле сволочьлар белән өстерәлеп йөреп дигәнсеңдер. Беләм, син үзең дә миңа кызыгып йөри идең, тешең генә үтми иде. Әҗерен алсын дигәнсеңдер. Яратам гына димә. Яратуның ни икәнен белмәгән башыгыз белән мәхәббәт уены уйнарга тотынасыз. Нәрсә беләсез соң сез мәхәббәт турында? Сезне шул бер мизгеллек оргазмнан башка тагын нәрсә кызыксындыра соң? Йә, әйт, нәрсә телеңне тешләдең? Җавап бирерлегең юкмы? Үзегезгә кирәктә сандугач кебек сайрый идегез бит әле, җавап бирергә кирәк булгач кына партизан булып кыланасыз. – Мине тагын укшыта башлый. Буыла язып, тынып бетеп туктап калам. Ике куллап авызымны каплыйм. Кәрим бу кыланмышны үз файдасына аңлап телгә килә. Күзләрендә усал очкыннар кабына. Ул миңа шундый ук тон белән җавап башлый:
– Син, сазаган кыз, өстерәлчек, мине кем дип белдең әле шулай мыскыл итәргә? Җитте, күпме түзәргә була? Кем сиңа өстерәлергә кушты өйләнгән ир белән? Үзеңнең азгынлыгыңны тыя алмаганга хәзер мин гаеплеме? Беләсеңме, туйдым мин синең акыл өйрәтүләреңнән! Имеш, син генә акыллы, син генә күп беләсең! Беләсең килсә, син белгәнне, без күптән киптереп элгән инде. Имеш, ул иномаркада җилдерә, ул яхшы рестораннарда типтерә, чит илләргә ял итәргә йөри. Имеш, акча – бер букча! Гламур, лямур, имеш. Ә без надан, «Война и мир» укып үскәнбез! Авыл мокытлары! Үзеңне бел! Эстет, эрудит булып кылану гына җитми шул ул, булырга да кирәк! Нәрсә, хәлеңнән килмиме? Ялкаулык буамы? Төкерәм мин синең гламурыңа!
Имеш, без ярата белмибез, ул гына белә! Ә нәрсә үзең изге булып кыланасың соң? Бер гөнаһсыз фәрештә дип белдеңме әллә үзеңне? Саныйммы, мин белгән гөнаһларың гына да мәңге җәһәннәм утына торырлык! Ул гына акыллы, ул гына гөнаһсыз, ул гына затлы, ул гына дөрес, ул гына зәвыклы икән! Каян килгән диярсең! Әйе, без мокыт инде, барыбыз да, синең кебек тууга алтын бишектән төшмәгән бит (Кәрим ни өчендер мине әнисе белән генә үскән ярым ятимә авыл кызы икәнлегемне онытып җибәргән)! Мондый холкың белән син мәңгегә дә кияүгә чыга алмаячаксың (Кәрим ни өчендер мине кияүгә чыгарга атлыгып тора дип уйлый)…
Ул туктарга җыенмый иде, ахрысы. Минем укшудан түзәр чама калмады. Өстәл артыннан тиз генә торып китә алырлык хәлем дә юк. Укшытуга чыдарга тырышудан күзләргә яшь тулды. Кәрим моны үзенең сүзләреннән дип уйлап тавышын киметә төште, әмма мине сүгүен дәвам иттерде. Бушансын инде… Мин каршы дәшеп тормадым, акрын гына торып бастым да чайкала-чайкала бәдрәфкә таба киттем.
Аңга килеп, кафега чыкканда, өстәл артында Кәрим юк иде инде.
Көч-хәл белән өйгә кайтып кердем. Керүгә, тизрәк бәдрәфкә юнәлдем. Озак тордым анда. Кичкә кадәр минем бәдрәфкә йөрүләр ешайды. Ә төнгә исә анда бара алмас булдым, яныма чиләк куйдым.
Йокылы-уяулы төн шулай үтә. Минем укшу басылмый, ә ашказаны әйләнеп чыгардай булып киерелә. Менә хәзер мин Сальвадор Далины бөтен нечкәлекләре белән аңлыйм. Иртәнгә минем аякта басып торырлык та хәл калмый. Аптыраганнан ашыгыч медицина ярдәме чакыртам. Эшкә шалтыратып отгулларны алам. Авырыйм, дип алдыйм.
Озакламый «ашыгыч ярдәм» килеп җитә. Йөкле булуымны әйтеп, уколлардан баш тартам. Табиб мине дәваханәгә барырга, хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басарга үгетли. Мин ризалашам, чөнки сәламәт бала табасым килә. Тиз генә әйберләремне җыям, киенеп басам. Биек үкчәле итекләремне кигәндә, табиб киңәш бирә: «Тигез табанлы аяк киеме кисәгез, үзегезгә уңайлырак булыр». Мин аяк киемнәре шкафыннан тигез табанлы итек эзлим. Берничә киштәгә тезелгән аяк киемнәре арасында андые юк. Минем, гомумән, мәктәптән үк тигез табанлы аяк киеме кигән юк икән. Әни канаты астыннан чыгып киткән көннән алып. Шуңа да биек үкчәле кара замш итекләрне киеп ишеккә юнәләм.
Декабрь, 2009 – декабрь, 2010
Уфа – Казан
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?